Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том», sayfa 9

Yazı tipi:

– Күнегелгән! Тельняшка ул, туган, тәнне кысып тора. Диңгез суы шикелле. Җирдә дә батырмый.

– Җирдә?

Җавап урынына ул:

– Диңгездә мин кеше идем, – диде.

Мин, тагын сорау бирүгә караганда тыңларга гына кирәклеген аңлаган булсам да:

– Ә җирдә? – дип сорадым.

– Җирдә дә давыллар җитәрлек, – диде ул, туры җавап бирмичә. – Җирдәге давыллар куәтлерәк. Әйе, куәтлерәк. Нигә шулай икәнен беләсеңме, туган?

Аның көтмәгәндә «син» дип эндәшүе, эссе көндә салкын чишмә суы белән бит югандай рәхәтләндереп җибәрде.

– Җирдә – халык. Ә халыкка торырлык диңгез юк әле ул. Давыл кузгаткан дулкыннарга каршы торып була, ә халыкка каршы торып кара син! Халыкка аңа таянырга гына була. Таянсаң, ул батырмый, югарыга күтәрә. Үзе белән бергә. Ә халыкның иң югары омтылганы – азатлык. Бәлки, сиңа азатлык тыныч диңгез булып тоеладыр. Ә, юк, туган! Азатлык ул – иң давыллы диңгез! Хәзер халык менә шундый… Син, бәлки, кеше-кара күзе төшмәстәй аулак, ерак авылга барабыз дип уйлыйсыңдыр. Юк, туган! Син даулап, актарылып торган авылга барасың. Көрәш хәзер фронтлардан ерак шәһәрләргә, аулак авылларга күчте.

Шушында ул сызганган җиңнәрен кире кайтарды. Френчын кия дисәм, тельняшкасын салды. Йомарлап, буе белән учыннан үткәрде дә төрде, үлчәгәндәй учында тоткач, ирененә тидерде һәм миңа сузды.

– Мә, Иман туган, ки. Таза-сау тәнеңдә тузсын. Батмаска ярдәм итәр. – Бераз тын баргач, ул: – Әйе, тәнеңдә тузсын, – дип кабатлады. – Тәнеңдә.

Ни дип уйларга да белмичә, рәхмәт әйтергә дә онытып, тельняшканы алдым. Ә Янышев френчын киде. Киерелгән күкрәгендә яра җөе бар иде. Тузгыган башын борып, ул:

– Син кеше яраларын санама, туган, – диде. – Үзеңнекен булдырмаска тырыш. Хәзер инде гел алга гына түгел, артка да караштырырга кирәк – хәзер арттан аталар.

Тельняшканы бәләкәй чемоданыма салырга чамалавымны күреп, ул кулымны тотты:

– Син киеп куй аны, туган. Күрим.

Күн пиджагымны мин дә салган идем, хәзер күлмәгемне дә салып, тельняшканы майка өстеннән кимәкче идем, секретарь көлеп җибәрде:

– Әй туган! Сине кайбер нәрсәләргә өйрәтәсе бар икән әле! – Нәрсә әйткәнен аңышмыйчарак торуымны күреп, ул: – Тельняшканы әйтәм! – дип өстәде. – Бәлки, син аны майкаң өстеннән генә кимичә, пинжәгең өстеннән үк киярсең, ә?

Янышевның башын артка ташлап көр тавыш белән көлүенә акбүз ат колакларын шәңкәйтте. Мин дә рәхәтләнеп көлдем. Майкамны, пөхтәләп төреп, чемоданыма салып куйдым. Көн кызу иде. Ләкин ат яхшы юртканга, тәнгә җиләс, кулбашлары һәм корсак салкынча, бары тик күкрәк чокырына гына борчак-борчак тир бәреп чыккан. Тельняшканы кидем. Әлбәттә, ул зуррак иде.

Янышев иңемнән какты:

– Тап-таман булганын сизми дә калырсың әле.

Ул акбүз атны тыйды, сикертми башлады. Басуга карап бардым. Кыр корама юрганны хәтерләтә иде. Буынга сикергән арыш, яхшы киткән бодай, әле кара туфракны күмәргә өлгермәгән тары үсентеләре ызаннар белән бүлгәләнгән; чәчелмичә калып, алабута, билчән, әрем һәм төрле кыр үләннәре баскан кысыр, буш җирләр дә бар. Кайсысын парга калдырганнардыр, ә кайсысын сөрергә, чәчәргә хәлләреннән килмәгәндер, күрәсең.

Секретарь көрсенеп куйды: ул да басуларны күзәтә икән. Ирен читенә папирос капты да, киң селтәнеп, шырпы сызды.

– Без әле Корноухово совхозына барырбыз. Дүрт артелебезне дә күрерсең. Менә алардагы басулар басу, ичмаса! Атлары, сукалары уртак! Совхоз фордзон сатып алды. Аларга каршы төрле коткы сүзләр дә таралып тора. Мәгәр бирешмиләр! Шундый көннәр килеп җитәр әле: бу кырларга да кеше төсе кертербез. Кертербез, Зәйнушин туган, кертербез! Яңа җилләр исәчәк әле. Каршылары да булыр. Каршы җил йөзгә бәрер – читкә борылмабыз. Безнең юлыбыз бер генә. Әле такыр юлы юк, тик без аның кая илтәчәген беләбез. Кысан трюмнардан, бетле окоплардан, кайнар заводлардан чыгып, караңгы октябрь төнендә «Полундра!» кычкырдык. Ни кычкырганыбызны бөтен дөнья ишетте – сүзебезне бушка яңгыратмабыз, туган!

Секретарь дилбегәне какты, ат тагын сузылып торып юрта башлады.

Сүзгә саран тоелган секретарьның дилбегәне йомарлап тоткан уң кулы тамырлары бүрткәнче киерелгән, калтырана. Әйтерсең лә аның йөрәге шул дилбегә аша алга ашкынган акбүз атның ярсу йөрәге белән тоташкан. Ә тузанлы юл безнең өчебезгә дә уртак иде инде. Шул көйгә үрдән түбән төшеп киттек. Артка әйләнеп карадым. Аяз, җилсез һавага, безнең өскә кунарга өлгермичә, тузан бөркелеп кала. Әйе, без олы юлның тузанын күпкә узып җилдерәбез икән.

 
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомремнең узганын, –
 

дигән җыр күңелемә килде. Юк, җыр үзе, көе дә, бигрәк тә сүзләре дә түгел, ә аның җанда өмет, ышаныч уята торган моңы, яшәү авыр булса да, үкенечкә, өметсезлеккә төшерми торган күтәренке хисе. Юк, без яшь гомернең узганын белми, сизми калмабыз.

Инде үзәнгә төшеп, тагын бер озын, тигез күтәрелешкә менәбез. Секретарьның сүзләре кәефемне күтәреп, күңелемне ачып җибәрде. Дилбегә Янышев кулыннан атка гына сузылмыйча, әнә шул ерак офыклардан да арырак сузылган олы юлга да тоташкандыр кебек.

– Синең үз хәлләрең ничек соң, туган?

– Хәлләр… Менә нибары шушы инде.

Мин секретарьга үзем хакында җентекләп сөйләп бирдем.

Акбүз аттан тир исе килә иде инде. Сыртына дилбегә тигән урын сызгандай каралып, бераздан исә күбекләнеп чыкты. Инде ике авылны уздык. Тагын берсе, күл буендагысы, читтә калды.

Ә барып җитәсе авылга якынлашканда, аның кешеләре, коммунистлары турында азмы-күпме белә идем инде. Каһир Сафин исемле яшь, әмма күпне күргән, күпне кичергән кеше авыл Советы рәисе икән. Ул дүрт кешелек партячейканы да җитәкли.

– Рамазанов бишенчесе иде, – диде Янышев. – Хәзер аның урынына – син.

– Аның урынына теләмәс идем. Мин яшь әле, – дидем.

Секретарь атны, тыеп, үз җаена куйды. Сөзәк ярлы озынча күл янында акбүз атка хәл алдырырга уйлап, ахрысы, куе зиреклеккә таба борды. Монда су исе, үлән һәм чәчәкләр исе. Төш җиткән икән – кошлар тынган. Тарантастан төшеп, тәннәребезне яздык. Янышев түмгәккә утырды, папирос чыгарып, миңа сузды, үзе дә кабызды.

Безнең баш өстебездә сүнеп барган учактан күтәрелгән соңгы төтендәй сыек, үтә күренмәле сирәк ак болытлар йөзә, алар кояш турысында чагында да җирне күләгәләмиләр. Ара-тирә җил искәләп, күл өстен шадралый, зирек яфраклары күңелне изрәтеп лепердәшеп ала, җиргә сузылып, кулны баш астына куеп, һични уйламыйча ятасы килә. Тик җан тыныч түгел, әледән-әле эчемә ниндидер шом йөгерә: мин нигә монда соң әле, иртәгә нишләрмен? Бу хис чак-чак кына сизелә, җиңелчә һәм яңача сулыйсы килүне басарлык түгел.

– Кешенең ни хакына яки ничек үлгәнен исәннәр белергә тиеш, – диде секретарь. – Рамазановның үлеме синең йөрәгең аша да үтәр әле… Син моны белеп тор, туган… Сине үлем белән куркытырга җыенмыйм. Рамазановның гомере синең белән мин яшәсен өчен киселде ул – менә нәрсәне исеңдә тот син.

– Тын монда, – дидем мин.

– Әйе, тын… Давыл алдыннан шулай тын була… Крестьян ниндидер бер стенага килеп терәлгәнен сизә. Ул үзендә шул стенаны җимерерлек көч барлыгын тоя, тик стенаның теге ягында үзен ни көткәнен белмәү аны сагайта, ашыкмаска куша. Көтүне бүре кузгатсын, ә ул, төлке, үз өлешен посып торган җиреннән генә үрелеп алыр. Бүреләре – бай яки урта хәлле крестьян, төлкесе – менә иртәгә, менә иртәгә дигән өмет белән яшәүче, көннекен-көнгә аударып баручы ярлылар. Алар – күпчелек, алар сабыр төбе сары алтын дип яшиләр. Ә дошман көтми…

Әнә шунда, озынча күл буендагы тынлыкта, куе зирекләр күләгәсендә ул Юныс Рамазанов турында сөйләде. Аңа атканнар. Чигәсенә. Көтмәгәндә һәм искәрмәстән терәп атканнар. Болай иң явыз дошман гына эшли ала. Гражданнар сугышын яшен шикелле аркылыга-буйлыга иңләп кайткан кеше үзен бүтәнчә үтерергә юл куймас иде. Уяулыгын югалткан. Сизгерлеген. Сәбәбе? Бер динамолы станция коруны ул да, минем шикелле, вак эш дип санаган, ахрысы, дошманның ачуын, ярсуын кузгатырдай нәрсә түгел дип уйлагандыр. Алайса, нарком хаклы инде: кемдер крестьянның Ильич лампасы өчен үз җанын-тәнен кызганмыйча утка керүен теләми. Кемгәдер ул чаткының кабынмас борын сүнүе кирәк.

Пуля Рамазановның чигәсенә тигән. Иң тиз һәм… җиңел үлем, әгәр дә үлемне җиңел дип атарга яраса.

Кузгалып киттек. Янышев сөйләгәннәрне уйлап бардым. Әйе, мин яшь әле. Яшисем килә. Яңа пальто, яңа бүрек киеп йөрисем килә. Яңа пальто һәм яңа бүрек кигән килеш кызлар белән сөйләшүе җиңелрәктер дә, рәхәтрәктер дә ул. Билгеле инде, яңа пальто һәм яңа бүрек бик җылыдыр да.

Ә пальтолык, бүреклек акча эшләүнең мине бүтән кызыктырмаслыгын, аның бик кечкенә хыял икәнен шушында бөтенләйгә аңладым. Көенмәдем түгел. Ихтимал, көлкедер дә: пальто белән бүрек кирәк булмаса, язмышым ничек башланыр иде икән? Зур эш вак хыялдан да башлана икән шул.

– Син, туган, бу хакта артык төпченмә. Үз җае чыгар. Ыгы-зыгылану кирәкмәс… Кыю йөр, ышанып. Без капчыкта ятмый. Халык андый-мондый гына хәлләрнең станция салуны туктата алмаганлыгын белеп торсын.

V

Без килеп төшкән авыл табигатенең матурлыгын сурәтләргә хәзер кыенсынам. Халкыбызның холкы шикелле, һәр җире килешле, тыйнак, саф табигать.

Тын иде. Гаделлек өчен көрәш кузгалса, һәрвакыт шуңа ияргән, үлем кылычы янаса, шуңа каршы күтәрелгән һәм җиңгән халыкка охшаган табигать. Беренче карашка бөек күренгән, әмма яшәү мәгънәсе тулып торган тынлык булган икән ул.

Авыл Советы кайчандыр морза утары булган ике катлы таш бинада икән. Беренче каттагы зур кунак бүлмәсен – клуб, икенче бер иркен бүлмәне ликбез урыны, уку залы иткәннәр. Икенче катта – авыл Советы. Шундагы почмак бүлмәдә Рамазанов торган.

Безне шәмәхә кара таплары чуарлаган яшел бумази материяле өстәл янында утыручы чулак милиционер каршылады. Гимнастёркасында Кызыл Байрак ордены. Исәнлек-саулык сорашкач, Янышев:

– Иптәш Сафин кайда? – дип сорады.

– Туйда, иптәш Янышев. Чакырыйммы? «Эһ» дигәнче килеп җитәр!

– Кирәкми, Ярмиев.

– Сезне көтә-көтә алҗып беттем инде, – диде милиционер, миңа мөрәҗәгать итеп.

– Ул сез көткән кеше түгел, – диде секретарь.

– Казаннан җибәргәннәрдер ич?

– Казаннан, – дидем.

– Рамазанов урынына, – дип өстәде секретарь.

– Казаннан тикшерүче килә дигәннәр иде, шул дип торам.

– Ул Сафинны күптән башлы-күзле итәсе иде инде, – диде секретарь. – Килен шәпме соң?

– Ул өйләнми, укытучы Ширәмәтов өйләнә бүген.

– Сезне дәшмәдемени?

– Дәште дә…

– Алайса, ник бармадыгыз? – Янышев ике йозаклы тимер сандыкка барып утырды.

– Ә Ширәмәтов… кулак кызына өйләнә бит ул…

– Кулак кызына? Сез ни карыйсыз соң?

Ярмиев, «Нишләмәк кирәк?» дигән сыман, кулын җәеп җибәрде.

– Ширәмәтов балалар укыта. Белмәссең тагын. Ул үзе морза нәселеннән. Черегән байлар токымыннан.

– Монда каян килеп эләккән соң ул?

– Менә шушы йорт хуҗасының оныгы. Хуҗа үзе ак чехларга кушылып йөргән кеше, качып котылган.

– Ә бу «токым»нан шикләнмисезме соң?

– Болай… шәп егет ул. Яшьләрне өйрәтеп, театрлар куя. Клубка радио ясады. Кешеләргә гәҗитләр укый. Өй борынча йөреп, йөз егерме стакан җыйган, өчәр литрлы ун банка тапкан… «Чәйханә ачарга җыендыңмы әллә?» дип көлсәк… Бактың исә, шул радиога аккумулятор ясарга икән. Башлы егет ул болай. Тик тормый! – диде Ярмиев, ихлас кабынып китеп.

– Бәлки, контрадыр?

– Бер дә ул-бу ят эше сизелми сизелүен.

– Кулак кызына өйләнүен дә сизмәдегезме? Бәлки, ул күзегезгә төтен генә җибәреп йөридер? Сез авыз ачып торганда, төп башына утыртса? «Шәп егет!» Шәп булгач, туена да барырга иде. Баш кода булып!

Секретарь, торып, әрле-бирле йөренеп килде, түшәм бизәкләрен карады. Ә түшәм яшел җирлеккә алтын төсендәге затлы бизәкләр төшерелеп буялган, күз алгысыз матур иде.

– Иптәш Янышев! Кулак кызы дигәч тә… ул кыз, беләсезме, кем? Дөньяның астын өскә әйләндереп йөргән кыз ул. Колчакка каршы сугышларда катнашкан.

– Кызык туй, – дидем мин, алар сүзенә яңа кушылып. – Морза оныгы – бүген укытучы, ә Колчакка каршы сугышып йөргән кыз кулак кызына әйләнгән…

Янышев тел шартлатты:

– Кешеләрнең кемлеге маңгайларына язылмаган шул. Кем икәнлекләрен телләре әйтмәсә дә, йөрәкләре, эшләре бер әйтер әле.

«Козгыннар туй итә, ә сез, кышкы чебен шикелле, ике тәрәзә арасында йоклап ятасызмы?!» дип сорыйсым килде. Тик бәйләнерлек сәбәп юк – туй итәләр, барысы да ал да гөл. Ширәмәтов явыз уйларын күсәк итеп, күрәләтә болгап йөрмәс. Гаҗәп: нигә аңа бәйләнәм әле мин? Ни хакым бар? Алай дисәң, нигә гади кызга өйләнмәгән?

Киез белән тышланган ишек, шыгырдарга да өлгермичә, киң ачылып китте. Кергән кеше, кепкасын салып, киндер пиджагын каккалады.

– Кунаклар бар икән, – диде ул һәм секретарьга, шапылдатып, йонлач кулын бирде. Минем кулымны селкә-селкә, көлә-көлә күреште. Нәсел-нәсәбем кемнәр, мин үзем кем, ник килгәнмен, ничек килеп җиткәнмен, уйларым нинди? Каһир Сафин, күз ачып йомганчы дигәндәй, һәммәсен сорашып, белешеп бетерде.

– Бу егет Рамазанов урынына килдемени, иптәш Янышев? – Ул, бер адым чигенеп, мине баштанаяк карап чыкты. – Кайберәүләрдән Рамазановны костырам әле мин! Әйтте диярсез!

– Кемнән костырасыз? – дип сорадым мин.

– Эзлибез, – диде Ярмиев тыныч кына. – Үз авылымда чишелмәгән йомгак калдырсам, ни сан миңа? – Ул өстәлдәге кирза сумкасын алып иңбашына асты да, кырып юылган идәнне шыгырдатып, ишеккә таба юнәлде. – Мин чәй куйдыртыйм әле, юл өшәндергәндер, – диде ул һәм биек бусаганы атлап чыгып китте.

– Табарбыз, кая китәр алар. Кайберәүләргә облава оештырасы бар әле, бар! Кавалерия облавасыннан ким итмичә. Психик атака ясамакчылар. Андый атакаларны күп күргән без. Поскан ояларына йомран урынына куып кертеп, өсләренә эрегән кургаш салмасакмы? – Сафин түрдәге тәрәзәне ачып җибәрде. – Аздылар! – диде ул, каядыр йодрыгын төбәп. – Бугазларыннан алмасаммы?! – Ул, кызып-кызып сөйләвеннән суынырга теләгән шикелле, тәрәзә төбенә таянды, сары кашага астыннан күкне күзәтте. – Яңгыр явар, ахрысы, – диде.

Үзе ач яңаклы, борыны кәкрерәк. Кулларын җәеп таянганга һәм иңбашын калкытып, алга таба иелгәнгә күрә, очып китәргә җыенган зур кошны хәтерләтә. Күзе очкынлы, иреннәре кысылган. Тирән-тирән итеп сулыш ала, шунлыктан кара мыегы кабарып селкенә, шуны тыйган сыман, ул аның бер очын тешләгән. Авызлыгын чәйнәгән атмыни!

– Башта колхоз оештырабызмы әллә, иптәш Янышев? – диде ул, кискен борылып. Хәзер Каһир Сафин бөтен йөзе белән елмая иде инде. Ләкин ул елмаю беркатлы шатлык түгел, чөнки башын әле секретарьга, әле миңа таба борса да, карашы безгә төбәлмәгән, ә безнең аша ары юнәлгән. Аны үзенә генә билгеле усал бер уй биләгән иде булса кирәк. – Станциягә аннары иркенләп керешер идек.

– Артык кайнар син, Сафин! – диде секретарь. – Дүртпочмаклы өй салып кергәндә дә крестьян өмә ясый. Мир төкерсә, күл булганын яхшы белә ул. Күмәклек крестьянның канында. Тик ул аны җанында бик тирән яшереп тота! Алтыннан да кадерләбрәк. Станция әнә шул тирән яшерелгән күмәклек хисен казып чыгарсын өчен кирәк. Ул колхозның алтын нигезе булыр, туганнар.

– Колхоз булса… йөгән кидертер идем мин кайберәүләргә! Тәртәгә генә керсеннәр… Син бер дә кайгырма, дускай! – диде ул миңа, «син» дип эндәшеп һәм иңбашыма авыр кулын салып. – Авызлыкка риза булмасалар, явызлык ашарлар. Әйеме?

– Белмим, минем эш – станция салу. Аннарыга калдырмыйча. Шушы бер җәй эчендә. Сезнең кебек кешеләр барында тау күчереп буладыр.

– Әйдәгез, башта ашап алыйк әле! – диде Каһир. Ул тагын да җанланып китте, соңгы сүзем аңа ошады бугай. Ул түбәсенә төймә тагып куелган соры кепкасын киде. – Әйдәгез, иптәшләр, ач кешенең ачуы яман дигәндәй…

Ашарга Идрис Ярмиевләргә кердек. Салам түбәле йорт, аскы өлеше имәннән буралган, аннары – юкә, усак; кыегына карлыгачлар оялаган. Тәрәзә йөзлекләре челтәрләп уелган булган, инде яргаланып беткән, бер кат та буялмаган. Караңгы өйалдына аяк басуга ук, өйгә кергәч, йөзендә кояш чагылган җиз самавыр, чәчәкле челтәр кашагалар, чуклы пәрдәләр, тәрәзә төпләрендә кына гөлләре күрермен кебек. Ә анда суккан җәймә ябылган сәкегә, аякларын бөкләп, әти белән әни утырырдыр шикелле. Чәй эчкәндә, әти кара бәрхет түбәтәй кия, әнинең башында алдан бәйләмичә генә ябылган ак яулык була иде. Аларның чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә авыл хәбәрләре сөйләшүләрен ишетермен дигән татлы бер хыял томаны эчендә уралып калдым.

Әйе, нәкъ безнеке шикелле үк өй, тик әти белән әни генә юк. Аның каравы Идрис Ярмиев хатынының ачык чырай, көр күңел белән каршылавы бик таныш иде. Ул кай ягы беләндер әнигә охшаш апа икән. Күземнән яшь бәреп чыкты. Ишегалдында комганнан юынып керүебез, әле сөлгегә сөртенмәгән идек, ирексездән бәреп чыккан күз яшем су тамчылары белән кушылгандыр.

– Таныш булыгыз, иптәшләр, бу – минем җәмәгатем Өрфәйдә, – диде Идрис Ярмиев, яулыгын почмаклап япкан, чиста күлмәкле, аягына чабата кигән апаның иңбашына орынып.

Кулын, алъяпкычына сөрткәләп, Өрфәйдә апа безгә сузды:

– Нихәлләр суң? Исән-сау гына килеп җиттегезме?

Аннан Өрфәйдә апа чаршау белән бүлеп куелган сәке янындагы өстәлгә, җиз табак тутырып, бөтен бәрәңге, тирләп торган салкын чүлмәк белән сөтле катык, ярты бөтен арыш ипие, суган кыяклары китереп куйды. Каһир белән Идрис абый сәкегә утырдылар. Янышев белән мин артсыз урындыкларга урнаштык. Яныбызга, пуф итеп, җиз самавыр менеп кунаклады. Хуҗа апа, самавыр капкачын ачып, морҗасы тирәли тезелешкән ап-ак йомыркаларны бармак битләренә өрә-өрә алгач, салкын сулы чүмечтә йөздергәннән соң, берәм-берәм алдыбызга тәгәрәтеп җибәрде. Кыстый-кыстый ашаттылар. Түрдәге ике тәрәзә арасындагы стенага карточкалар тезелгән рам элгәннәр. Карточкалары инде саргайган. Берсендә Фрунзены таныдым. Кызыл гаскәриләр арасында төшкән.

– Менә бусы безнең Идрис абый! – диде Каһир, командарм артындагы кеше сурәтенә агач кашык сабы белән күрсәтеп.

Өй эчендәге бар җиһаз – өрәңге шкаф, җиз телле һәм җиз герле сәгать, өсте кырып юылган өстәл һәм дүрт-биш артсыз урындык, агач карават. Идәндә суккан палас. Ике кыз, бер малай ак мич белән почмак арасындагы чаршау артыннан безне ятсынып күзәттеләр. Әнкәләре кулларына берәр йомырка тоттыргач чыгып киттеләр. Табынга алар гына түгел, үсмер малайлары да утырмады: без кергәндә, ул ишегалдында өч җәпле агач сәнәк ясап маташа иде. Атасы аны, секретарьның атын тугаргач, яшел үлән чабып, шуңа кушарга җибәрде. Сәнәген ясап бетергәч, ул аны абзар түбәсенә җилдә киптерергә кадап куяр: кош сөяге кебек җиңел булсын дип. Тиздән печән өсте җитә. Мин боларны онытмаганмын икән әле.

Ашап-эчеп, рәхмәтләр әйткәннән соң, ишегалдына чыккач, Мирсәяф Янышев Сафинга:

– Иптәшкә станция урынын күрсәтегез, – диде.

– Ә сез? – дидем.

– Анда өч-дүрт тапкыр булдым инде. Кайтыйм.

Секретарьны озата чыктык. Идрис абыйның өлкән улы акбүз атны, капка төбенә алып килеп, читән казыгына бәйләгән, тезгенен чишеп һәм аркалыкларын төшереп, сусыл үләнгә кушкан. Бая чаршау артыннан карап торган бәләкәй малай, тарантасның кузласына утырып, дилбегә тоткан. Казыкларга ябышып, читәнгә кунаклаган биш-алты малай, түземсезләнеп, хуҗа малайның тарантас кузласында утыруның рәхәтлеген сөйләвен көтә иде булса кирәк.

– Әти, синең атка кайчан шушындый тарантас бирәләр? – дип сорады ул.

– Безгә тиеш түгел, улым, – диде Идрис абый.

– Милиция командирыныкы бар ич әле!

– Ул бит командир, улым.

– Ә син кайчан командир буласың?

Ярмиев ак фуражкасының козырёгын күзенә шудырды да, елмаеп, безгә карады.

– Яңа кул үскәч, – диде ул, исән уң кулы белән малаен күтәреп җиргә бастыргач. – Монау абыең булмаса, сыңар кул белән милиционер да итмәсләрие әле, – диде ул, Янышевка ишарәләп.

– Ә син аңар әйт, әти, үскәч, мине тарантаслы эшкә алсын.

Барыбыз да көлеп җибәрдек.

– Юк, мин сине тарантаслы эшкә алмыйм, – диде секретарь, малайга иелеп.

Читән башындагылар моны көтмәгән иде, ахры, чышын-пышын сөйләшкәләп, кымырҗып куйдылар.

Малай, авызын турсайтып, секретарьдан читкәрәк тартылды.

– Ни исемле әле син?

– Вил.

– Вил… Владимир Ильич Ленин… Менә үсеп җит әле, Вил Идрисович, без сине беләсеңме нинди эшкә алабыз? Без сине корыч айгырга атландырабыз. Корыч айгырның ни икәнен беләсеңме?

– Тр-рактор!

– Аны күргәнең бармы соң?

– Бар. Укытучы абый савхузга аппарып күрсәтте.

– Тракторчы буласың киләме?

– Юк.

– Ник алай?

– Миңа яраплан кирәк. Былтыр савхузга төшкәне шикелле.

– Трактор ярамыймыни?

– Аның дилбегәсе юк.

– Аэропланның да юк ич!

– Булмас инде! Аның канатлары арасында дилбегә, беләсеңме, күпме? Дөнья! Тимер дилбегә!

– Ә-ә, менә ничек! Хикмәт дилбегәдәмени? Ярый, алайса, Вил. Дилбегә бирербез сиңа. Тота белерсеңме соң, туган?

– Белмәс сиңа. Күрсәтимме? – Малай, тезе тишек сатин ыш- танын ике куллап күтәргәч, кояш каралткан нәзек сул кулын йодрыклап алга сузды да, уңын баш очында камчы болгаган- дай айкый-айкый, чәтердәп, урам буенча йөгерде. Читәннән бор- чак шикелле коелышып, аңа иптәшләре дә иярде. Кайсы киндер ыштаннан, түбәтәйле, кайсы күлмәкчән генә, ыштансыз.

– Корт чаккыры, ә? – дип көлде Идрис абый. – Сөйләшә белә башлаган! – Аның Вилгә аптыравы, бездән уңайсызлануы, шул ук вакытта улының беркатлы тапкырлыгына соклануы йөзенә чыккан иде.

Каһир акбүз атның аркалыгын күтәрмәкче иде, секретарь ирек бирмәде: үзе күтәрде, атка авызлык каптырып, тезгенне тәртәгә бәйләде.

– Рәхмәт сезгә, Мирсәяф абый, – дидем мин.

– Ни өчен, туган?

– Озата килгәнегез өчен, киңәшләрегез өчен.

– Станцияне салсагыз, мин сине килгән юлдан күтәреп узарга ризамын.

– Тельняшка өчен дә.

Миңа зәңгәр күзләре белән ягымлы карап, ул тарантаска менеп утырды.

– Тәнеңдә тузсын, туган.

Хәзер ул атын борыр да юрттырып китеп барыр, әйләнеп тә карамас, ә мин монда чит кешеләр белән калырмын. Яктылык белән караңгылык уртасындамы? Күпме кеше арасында ялгызыммы? Зур эш алдында берүземме?

Юк, юк. Секретарьның бүгенге бөтен сүзе яктылык, күмәклек, көч хакында иде. Бәләкәй Вил белән сөйләшүендә генә дә күпме шатлык, ышаныч. Өстемдәге тельняшка да бар ич әле, ул тәнне генә түгел, җанны да җылытыр…

– Сау булып торыгыз! – диде ул, атын чирәмле урам уртасындагы өч сукмак булып сузылган арба юлына борып.

Без әз сөйләштек. Күбрәк эндәшмәдек бугай. Ләкин дәш- мәү бер-береңә бөтен нәрсәне сөйләп, туйдырып бетергәндә ге- нә гаеп нәрсә ул. Күңелдә әйтми калдырган һәм киләчәктә әйтәчәк сүзләр көн саен килә торган яктылык белән бер.

Ә без яктылыкка таба кузгалдык бит. Мәңгелек яктылыкка таба.

VI

Өчәүләшеп инеш буена төшеп киттек. Станция урынын Рамазанов авыл уртасыннан сайлаган. Чирәм катыш казаяк үләне каплаган урамны аркылы чыгып, читәнле тыкрыктан төшеп киттек. Читән буен карасу-яшел кычыткан, көмеш һәм кара әрем, тузганаклар, табак-табак әрекмән басып киткән. Кыл уртада бер генә кеше барырлык такыр сукмак; читән артында инде чәчәккә бөреләнә башлаган бәрәңге, кояшка караган нәзек көнбагышлар, черетергә дип өелгән кышкы тирес өемнәрендә кабак үсентеләре, бәрәңге арасында суган түтәлләре күренеп калды.

Кулларын каш өстенә куеп, безне хатыннар, карчыклар кызыксынып күзәтте. Идрис Ярмиев, туктый-туктый, аларга нидер дәшә, ул арттанрак килә. Мөгаен, безне сорашалардыр. Рәхәт булып китте. Бөтен күңелемне изрәткән ниндидер җыр ишетәм сыман. Тар тыкрыктан су буендагы тугайга килеп чыккач, күптән очратмаган дус-ишне күргәндәй, кулларны җәеп җибәрәсе килде. Әйләнә-тирә дөнья киң, иркен. Үземне тирән бер йокыдан уянган кебек тойдым. Тик нидәндер читенсенәм, күңелемнең кайсыдыр читен ниндидер шомлы бер түземсезлек били башлады. Минем мондалыгым чын түгелдер, боларны мин рәсемдә яки театрда гына күрәмендер шикелле.

Тугайда кайрылары каезланмаган юкә, имән, усак агачлары әрдәнәләп өеп куелган, таралып ятканнары да байтак. Урта бер җирдә, такта ярыр өчен, озын аяклы ике кузла – «кәҗә» тырпаеп тора. Анда эшләгәннәр дә инде: төрле калынлыкта ярылган борысларны, такталарны кипсен өчен өчпочмаклап, һәркайсы астына агач куеп, аралап тезгәннәр. Читтәрәк – кыек түбәле такта алачык.

– Монда Рамазанов сызымнарын сызды, – диде Каһир. – Ачкычы миндә, бирермен.

Тирән ярлы инеш буена килеп туктадык. Инешнең, текә борылыш ясап, авылга таба каерылган урыны. Яшькелт су тобада зур әйләнеш ясап ага. Аргы якка чыгар өчен, өстәрәк ике тал агачы кисеп салганнар. Агачны суга чупылдата-чупылдата, Каһир Сафин аргы якка чыгып китте, аңа без дә иярдек. Сөзәгрәк урыннан югары мендек тә текә ярга килеп бастык. Туфлине салып, торфлы туфракны кактым, оекларымны да салып куйдым. Табанымны яшел үлән салкынлыгы кытыклады. Җиргә яланаяк басмаганыма ни гомер икән инде?!

Җылы елга тын гына ага, аның яшел суына безнең кыска күләгәләребез төшкән, каршы яр буендагы таллыклар чагыла.

– Йә, Каһир, кая, ничек салабыз? – дидем мин, инешне күздән кичереп.

– Эш вакытында миңа иптәш Сафин дип дәшәрсең инде, иптәш Зәйнушин.

– Ә мин Каһир абый димәкче идем әле! – дип көлдем мин.

– Ние көлке моның? Синең шикелле кешеләр миңа «иптәш» дип дәшсә, үзеңнең абруең арта бит. Кешене кем белән ничек сөйләшүенә карап бәялиләр.

– Монда фантазияне эшләтеп була! – дидем мин, ярларның кайда сөзәк, кайда текә, кайда борылганын күздән кичереп.

Идрис Ярмиев, шушыны гына көткән шикелле, шырпы кебек дөрләп китте:

– Рамазанов мәрхүм анау төшкә буа буарга уйлады, – дип башлады ул, гарип кулын бөтен озынлыгына алга – тоба башланган урынга таба сузып. – Ә ерганакка – стансы. Субайлар өстенә.

– Кулыгыз нишләгән иде? – дип сорадым мин.

– Нишләсен… – Ул минем ни сораганымны аңламый торды. – Ә, кулмы? Үзем. – Тешен кысып һәм шадра йөзен җыерып, ул чапкан хәрәкәт ясады.

– Ялгышмы?

– Уйнап, – диде Каһир.

– Балта беләнме?

– Кашык белән түгелдер инде тагын, – диде Каһир.

Идрис абый көлеп җибәрде:

– Кылыч белән, кылыч.

– Үзеңме?

– Үзем кулны кисмәсәм, башкалар башны кисәсе иде шул.

– Башыңны кем кисәсе иде?

– Басмачылар. Фрунзега пакет илткәндә.

– Нинди пакет?

– Кызлар сәламе, – диде Каһир, җитди күренергә тырышып. Ул минем төпченеп сораштыруымны килештермәде бугай. Чыннан да, бәлки, бу хакта кычкырып сорамыйча, эчтән генә уйлап фараз кылырга кирәктер? Югыйсә авырткан төшенә тию бит.

– Сугышта нинди пакет икәнен кем белгән? – диде Ярмиев. – Боерык бирелгәч, аны тикшермиләр. Минем эш илтеп бирү иде.

– Тапшырдыңмы соң? – дидем мин, беләсе килүемне баса алмыйча. Ни өчен килгәнемне дә онытты дип уйлаганнардыр инде.

– Тапшырмыйча калырга ярамый торган пакет иде ул… Басмачылар эзгә төште. Атны үтерделәр, елан шикелле, тау-таш арасына качтым. Шунда бер таш, кузгалып, кулны кысты, тозакка эләккән тычкан хәлендә калдым. Шуннан… – Идрис Ярмиев, кай җиредер авырткан сыман, йөзен чытты. – Ике чабуда… Әллә кул иде, әллә карт әтәч муены…

– Шуннан?

– Шуннан… – Ул исән кулын, лобогрейка канатыдай өстән айкап, үзе борылмыйча гына артка изәп җибәрде. – Менә бу турыдан стансыга канау ерасың, анау тупыллар арасыннан…

– Ә пакет?

– Шуны сөргечләп ураган җепне чишеп, беләкне бәйләдем. Әмма пакет ачык лабаса?! Кем укыган? Дусмы, әллә дошманмы? Шикләнделәр, билгеле. Духтыр беләктәге җепне чишеп күрсәткәч кенә ышандылар. – Ул, бу хакта сүз бетте дигәндәй, тупылларга таба борылды.

– Бу җирләр станциянең шлюзларын, сусаклагычларын корыр өчен бик җайлы, – диде Каһир.

– Турбинага килә торган су көчле агымлы булса шәп икән. Рамазанов «моның өчен тар канау кулай» диде.

– «Тегермәнне кая салабыз» диде әле?

– Анысын инде, Каһир, телибез икән, урыслар әйтмешли, Ходай Тәгаләнең култык астына салсак та була. Токны тимерчыбыктан хет айга суз. Баганаң гына җитсен.

Алар икесе ике ягымда тора. Кулымны күтәрсәм, иңбашларына таяна алам. Биредә мин ялгыз түгел! Алар мине яшьсенә, ләкин, «Курыкма, агай-эне! Хур итмәбез!» дигәндәй, рухландырып, тынычландырып торалар. Мондый ышанычны аклый алырмынмы соң? Алар станциянең ничек корылырга тиеш икәнлегенә кадәр белә! Аны саласыларына ышаналар! Бу уйларыннан бер карыш та чигенмәслекләре тыныч тавышларыннан, сабырлыкларыннан сизелеп тора.

Иркен сулап куйдым! Җиңел булып китте.

– Боларны каян беләсез соң сез, кем әйтте? – дип сорадым, аларга исем киткән шикелле.

– Рамазанов. Юныс кордаш, авыр туфрагы җиңел булсын… Әллә тегермәнне тау башына салабызмы? – Ярмиев авылның урта урамы барып төртелгән тауга ишарәләде.

– Җил тегермәне түгел ич ул! – диде Каһир.

– Булса соң!

– Ул тауның теге ягында Брынка дигән рус авылы, – диде Каһир. – Идрис абый шуларның күзен ут итәргә тели.

– Ә нигә? Көнләшсеннәр! Җаннары янсын! Җан янганда, ыштан эштә тузучан, мич башында түгел.

– Аларның тегермәннәре оһо! Синекеннән көнләшерлек мәллә? Алар Степан дигән ата байларының ике ташлы тегермәнен тартып алдылар, – диде Каһир, миңа карап. – Алмаслар иде, өч ел элек ул тегермәнче ике улы белән селькор Спиридонны кара канга батырып кыйнап үтерде… Тирә-күрше авыллардан җыелышып күмдек. Илле-алтмыш кеше – бездән. Ул авыл урыслары белән безнең әтиләрнең сугышканын да хәтерлим әле. Ызан буенда, чалгылар селтәшеп. Ундүртенче елны, печән өстендә. Бөтен ызгыш – бер ышна җире3 өчен. Ә урак җиткәндә, герман сугышына чыгып киттеләр. Кочаклашып, җырлашып. Пристаньда русларны татар «Әпипә»сенә биеттеләр, безнең әтиләр аларның «Барыня»сына басты… – Каһир ярсып китеп ботын чапты. – Әти шуннан кайтмады… Туганыңны хурлап, беркемгә дә яхшы була алмыйсың. Шуның ише бездә Брынка урысларын яманлаучыны табалмассың. Ут күршеләр. Ызандашлар. Ызаннар аерса да, җаннарның кушылган чагы күп. Әле былтыр Гаптрафик атлы комсомол егетебез Ипполит Максимовичның төпчек кызына өйләнде. Кычкыртып урлаган!.. Урлаган дип… үзара килешеп инде. Софья атлы. Хәзер Суфиягә әйләнде. – Каһирның куш иякле, тупасрак, кояш каралткан, бер көн кырынмаган йөзе авылдан астарак стена булып торган тауга таба борылган. Тау кыясы текә, аның күп өлеше шәрә һәм ап-ак балчыклы, озаграк карасаң, күзне чагылдыра. Әллә шуңа, әллә рус авылын уенда күрепме, Каһирның күзе кысылган. Ул, пиджагының итәкләрен артка җыйнап, биленә таянган, утыртма якалы соры күлмәгенең ачык изүеннән йонлач күкрәге күренә.

– Ул селькорны ни өчен харап иттеләр соң? – дип сорадым мин.

– Әнә Идрис абый әйтсен. Ул тикшерде.

– Азат кеше булырга теләгәне өчен. Туганда кеше булган, ә хәерчелектә үләсе килмәгән. Гомере буена – әгәр унсигез ел ятимлекне гомергә чутларга яраса – Степанда батрак булган. Тамак ялы белән тегермән өендә төн куну хакына… Кунуы да бушка түгел – тегермән каравыллый. Степанның һәр тиенендә аның маңгай тире. Туганнан бирле кара эш тә кара хәсрәт. Адәм типкесендә йөргән ятим бит, үзен башкаларга кирәк санаган. Күпме кешенең күзе сукыр, ә Спиридон үз язмышының караңгы тәрәзәсеннән дә ерак күргән. Степан тегермән өлеше дип җыйган онны ике чокырга күмеп череткән. Крестьяннардан, тегермәнендә он тарткан өчен, ул бары тик натуралата гына түләттергән. Ач еллар бит! Акчага ризалашса, бәяне ике-өч тапкыр арттырып куйган. Спиридон шуны «Красная Татария»гә язган. Грамотага кайсысы өйрәткән – кем дә белми. Шуннан моны Степан кулак урамга типкәләп чыгарган. Бер сынык икмәксез, сукыр тиенсез. Ул – тагын «Красная Татария»гә. Кан-яшь түгеп түгел, юк. Ярлылар комитеты ни карый дип… Комитет Степанны стенага тери: иң яхшы атын алып, Спиридонга бирергә карар чыгара. Хурлыгына чыдый алмыйча, Степан атын тезгененнән тоттырып җибәрергә мәҗбүр була. Өстәп, тегермән өен, сука, тырманы да куша. Ә Спиридонның җире шул ук Степан кулында. Арендада, янәмәсе. Анысын да бирергә туры килә. Өстәвенә батрак тегермәнченең кызы белән гыйшык тотышкан икән, ул да Спиридон янына – тегермән өенә күчә. Менә шундый хәлләр килеп чыга. Югыйсә азатлык барын бар, ә батракның авызы авызлыклы, аягы тышаулы… Кол булып туса да, Спиридон азатлыкта үлде. Кабере зираттан ерак, тау итәгендә, пар усак төбендә. Степан, янәмәсе, улларын егетнең сабагын укытырга гына җибәргән… Шулай дип котылмакчы иде дә, үз сабагын укыттылар.

3.Ышна җире – урманы киселгәннән соң, иген игелә торган җир.