Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3», sayfa 7
Аллаһияр. Минем пәкем бар. (Кесәсеннән пәке чыгара.) Йосыф, суз әле.
Йосыф. Теш кенә казырлык ич бу! (Шәмсиягә бирә.)
Шәмсия. Печтик кенә эләктерсә, шул җитә, Йосыф, бар, су алып кер.
Йосыф. Нигә мин?
Чуен алып, Зөлфирә чыгып китә дә су алып керә, аны мич плитәсенә утырта. Шәмсия пәкене карый да утыра.
Шәмсия. Бу пәке тагын ничек итеп синең кулыңа килеп эләкте? Мин аны бүләк иткән идем ич.
Аллаһияр (тынычсызланып). Кемгә?
Шәмсия. Аңа… Рафаэльгә. Шунда, паромда.
Аллаһияр. Нигә дип син аңа минем пәкемне бирдең әле? Җитмәсә, бүләк итеп! (Нурзадәгә карый. Ул читкә борыла.)
Шәмсия, торып, казны чистарта.
Хатыны теләсә кемгә иренең пәкесен өләшеп йөрсен инде, ә?
Шәмсия. Теләсә кемгә түгел.
Зөлфирә (Шәмсиягә). Без гел бергә булдык. Мин синең анда, паромда, аңа пәке бүләк иткәнеңне хәтерләмим.
Шәмсия. Моны кеше алдында эшләмиләр, Зөлфирә.
Бикчәнтәй. Безнең арабыздан иң соңгы кеше булып, аны син күргәнсең, син сөйләшкәнсең булып чыга.
Зөлфирә. Безнең аны боз өстеннән табып алуыбызга ничә генә минут кала.
Йосыф. Җитәрегез. Булган эш булган.
Рахман. Нигә Шәмсия?.. Аллаһияр пәкене кемнән алган?
Аллаһияр. Артык кыланасың, егет. Кем дип белдең син безне?
Рахман (Аллаһиярга). Бата башлаган паромнан качкан күселәр дип.
Зөлфирә (мичне кисәү белән актара). Салкын.
Рахман. Салкын. Баздагы кебек. (Чыгып китә.)
Тынлык.
Шәмсия (пәкене карап, Аллаһиярга). Миннән соң аның белән син сөйләшкәнсең.
Аллаһияр. Моны ачыклау аны терелтми инде.
Шәмсия. Терелтә. Сине.
Аллаһияр (кычкырып). Кем монда мине үлгән саный?
Шәмсия. Пәкене аңлатмасаң, мин.
Аллаһияр. Инде мине (басым белән) үлгән Рафаэль өчен дә корбан итә аласыңмыни? Ул, чыннан да, синең Аллаң булган, ахры!
Нурзадә (түзмичә). Минем Рафаэлемне ник бүләсез? Ни хакыгыз бар?
Зөлфирә. Сезне ишетү әллә ничек. Качып тыңлап торган шикелле.
Йосыф. Бәлки, сезнең бәхәсегезне безгә тыңлау кирәкмәстер?
Бикчәнтәй. Юк инде, бу бәхәс барыбызга да кагыла. Мин нидер аңлый башладым. Аларның өчпочмагында Рафаэль дигән билгесез бар икән, аны табарга кирәк. Аллаһиярның Рафаэль белән иң соңгы кеше булып очрашуы нидер сөйли. Бергәләшеп уйлашырга урын бар.
Зөлфирә. Син, Шәмсия, кыр казын «Нигә өчәү соң алар?» дип аттың.
Шәмсия. Хәтерләмим.
Зөлфирә. Кем иде ул өченче каз – син үзеңме, Рафаэльме, Аллаһиярмы? Кайсыгыз?
Нурзадә. Ташлагызсана! Ач кешенең ачуы яман, әллә нинди уйдырмалар чыгарып утырасыз. Ир белән хатын арасына кысылырга ни хакыбыз бар безнең? Ничек түзәсең, Шәмсия? Тырнак астыңнан кер эзлибез шикелле.
Шәмсия. Кер түгел, Нурзадә. Аның яратуын.
Аллаһияр. Синеме?
Шәмсия. Тормышны, Аллаһияр. Яшәүне.
Йосыф (көлә). Башын ташка… тфү, бозга шуңа күрә органмыни?
Бикчәнтәй. Кызык! Теш кенә казырлык пәке ни актарып чыгарды!..
Аллаһияр (читкә китә. Нурзадәгә). Шикләнә идем. Тикмәгә булмаган мәллә?
Шәмсия. Әйт: аны суга ташланырлык дәрәҗәдә ни әйттең син аңа?
Аллаһияр. Киресенчә, ул миңа әйтте.
Нурзадә (кычкырып). Барыгыз, чыгып… зинһар, чыгып сөйләшегез! (Колагын томалый.)
Бикчәнтәй. Әйдәгез, шулай хәл итик: Рафаэль үзе сикергән дип уйлаганнарыбыз чыгып китсен.
Йосыф. Мин сезнең бер генә сүзегезне дә ишетмәдем, ярыймы? (Чыгып китә.)
Нурзадә дә ишеккә таба китә, борылып, Аллаһиярга карый да бусагага утыра.
Зөлфирә (Аллаһиярга). Ул сиңа Шәмсияне яратканын әйттемени?
Аллаһияр. Нинди ярату? Ул… бүтән нәрсәне әйтте. Янәсе…
Зөлфирә. Әйтмә. Без беләбез.
Нурзадә тора, тәрәзә яңагына барып сөялә, күз яшен сөртә. Тәрәзәдән кояш нуры бәреп керә.
Нурзадә. Карагызчы, кояш чыкты!
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс. Яңгыр туктады, балалар.
Йосыф (керә). Әзгә генә түзгән булсагыз… Әйдәгез, кайтабыз.
Рахман керә. Көзнең соңгы чәчәкләреннән бәйләм тоткан.
Рахман. Танцының иң кызган чагына җитешәбез әле.
Нурзадә. Бүген мине биергә чакырырсың микән, студент?
Рахман. Бүген чакырам.
Нурзадә (аның каршына бара). Мин риза, риза.
Рахман (аны узып, Шәмсиягә). Мин сезне чакырам, ханым. (Аллаһиярга.) Рөхсәт итәрсең микән?
Аллаһияр (мыскыллы). Рәхим ит!
Шәмсия. Ни булды сиңа, егет?
Рахман. Соңгылары. (Чәчәк бәйләмен аңа суза.)
Шәмсия (Аллаһиярга карап, чәчәк бәйләмен ала). Соңгы чәчәкләрнең исе булмый… Утырышыгыз. Аш өлгергәнен көтмисезмени?
Чәчәкләрне тәрәзә төбенә куеп, казны чистартып бетерә, чуенга илтеп сала.
Аллаһияр. Бу казны ашаргамы? Монда кайсыгыз үзен ашар өчен яшәүче дип саный?
Бикчәнтәй (Зөлфирәгә). Мин сине тышта көтеп торам. Тиз бул, кайтабыз.
Зөлфирә. Көтмисеңмени?
Бикчәнтәй. Рәхмәт. (Чыгып китә.)
Зөлфирә. Бикчәнтәй, тукта әле. (Аның артыннан йөгерә.)
Нурзадә. Кайдадыр каз кычкыра, ишетәсезме?.. Кыр ягында шундый матур итеп кояш батты. Инде әнә ай да калка.
Чыгып китә. Аңа Йосыф та иярә.
Аллаһияр (мыскыллы). Ашап туйгач куып җитәрсез.
Рахман. Ерак китә алмассыз. Һәрхәлдә, үз-үзегездән.
Аллаһияр. Каз канына буялганчы, тездән пычрак ярып кайтуың хәерлерәк.
Шәмсия (гаҗәпсенеп). Мин кулларыгызны юарга чыгып киттегез дип торам.
Мөкатдәс. Зыян итмәс. Әйдә, Рахман.
Чыгып китәләр.
Аллаһияр. Нишлисең син?
Шәмсия. Куркаклар үзләре пешергән «ботка»ны үзләре ашамый шул.
Аллаһияр. Синең каз атуың «боткасы»н мин «пешердеммени»?
Шәмсия. Кем соң? Кем, Аллаһияр?!
Аллаһияр. Бәлки… сиңа табынган… Рафаэльдер? Ул сиңа ничек табынганын миңа әйткән иде.
Шәмсия. Ул мине ярата иде.
Аллаһияр. Синеме, әллә?..
Шәмсия (пышылдап). Әйе! Ул мине… син якты дөнья күрсәтергә теләмәгән балаң яшәсен өчен яратты. (Әкрен.) Мин сине ярата идем… Ә син мине… больницага керттең…
Аллаһияр. Мин сине алиһәмдәй күреп яратмадыммыни?
Шәмсия. А-а! Каян килгән шаһзадә! (Сыкрап.) Син үзеңнең ата булырга теләмәвеңне өйләнешкәч үк искәртеп куйганыңны оныткансың. Ничек кенә итеп искәрттең әле!.. Көн саен. Көн саен, йә Хода! Тезләнеп елый-елый. Кая инде алиһә!.. Аннары, Рафаэль үлгәч, синең таләбең катгый иде инде… Үз балаңнан үзең шикләндең…
Аллаһияр. Син сайлый ала идең әле.
Шәмсия. Әйе… мин сайладым. Рафаэльнең үземне кызгануын түгел, сине яратуымны сайладым. Шуның билгесе итеп, аңа синең пәкеңне бирдем – каян кулыма килеп кергән диген. Ә ул яңадан сиңа килеп эләккән. Бәлки (чигенә), бозга ташланыр дәрәҗәгә аны син җиткергәнсеңдер?
Аллаһияр (кызып). Юк. Мин әйткән сүздән соң теләсә нишләргә, тик үләргә тиеш түгел иде ул. Киресенчә!
Шәмсия. Йә? Ни дидең, ни?
Аллаһияр. Мин ул сүзне сиңа әйтә алмыйм. Тик киләчәктә безнең арабыз…
Шәмсия (бүлдерә). …өзеләчәген… инде әүвәлгечә калмавын белгәнгә күрә…
Аллаһияр. Юк… элеккечә калуы хакына… киләчәктә без яткан ак җәймәдә, кара елан булып, билгесезлек бөгәрләнеп ятмасын өчен, мин сиңа аны әйтергә тиеш.
Шәмсия (утыра). Йә соң, йә!
Аллаһияр. Мин… рәхим ит, дидем.
Шәмсия (авыр елмаеп). Әле генә Рахманга әйткәнең шикеллеме?
Аллаһияр. Мин сине Рафаэльгә, классташыңа һәм, ялгышмасам, мәктәп мәхәббәтеңә бар байлыгың белән биргән идем…
Шәмсия йөзен каплый.
(Ярсу, усал.) Ә ул курыккан. Зарыккан! Синең алда ак атка атланган шаһзадә булып кыланганының чынга ашу ихтималыннан курыккан.
Шәмсия (катгый). Ялгышасың. Бөтенесенә пәке гаепле – минем аның тәкъдимен кире кагуым. Бигрәк тә… үзенеке итеп кабул итәргә теләгән җан иясенең инде… беркайчан да кояш күрмәячәген – тумаячагын белү… Ул идеаллары җиңелүен күтәрә алмаган, тормышының мәгънәсен югалткан… Мин сине шундый яраткан булганмын, Аллаһияр! Син дип нидән һәм кемнән баш тартканмын! Ә син минем белән күз бәйләш кенә уйнагансың. Бары тик күз бәйләш кенә… Өч ел буе күз бәйләш.
Аллаһияр. Нинди күз бәйләш?
Шәмсия (аның күзенә карап). Бая Нурзадә белән уйнавың шикеллерәк.
Аллаһияр карашын яшерә. Зөлфирә белән Йосыф, Рахман белән Мөкатдәс керә.
(Аллаһиярга.) Инде бар, кайта торыгыз. Мин арыдым. Карын ачты… Шундый ач мин – гомер туймас шикелле!
Аллаһияр. Ашагыз, алайса! (Чыгып китә.)
Шәмсия (чәй ясый). Чәй эчә торыгыз.
Чәй эчәләр.
Зөлфирә (Йосыфка). Шүрелдәмә шулхәтле.
Йосыф. Кая монда әдәп саклап торасың инде? Ризыгына күрә ашавы.
Рахман. Ни булган ризыгына?
Йосыф. Беләсеңме, хатын-кызда аучы инстинкты никадәр күбрәк булса, ир-ат шулкадәр тук булачак. Аның һәйбәтлеге, минемчә, үзенең аучы икәнлеген ирләргә актив искә төшереп торуында. Шулай итсә, ирләр аның күп гаебенә күз йомачак. Аучы була белгән хатын судан коры чыга. Хатын-кыз сихеренең хикмәте шунда.
Зөлфирә. Ничек оялмыйсың син?
Рахман. Тор әле. (Баса, аның изүеннән эләктереп ала.) Гафу үтен.
Йосыф (уенга алып). Синнәнме?
Рахман (Шәмсиягә ишарәләп). Аннан. Ирләр начар җирдә яхшы хатын-кыз юк. Ә яхшы хатын-кызга начар ирләр чире йокмасын өчен болай итәләр… (Йосыфны ишек төбенә төртеп җибәрә.) Монда тагын бер керсәң, кадерле башың… чуен белән очрашачак!
Йосыф. Пәке ни казып чыгарды! Аллаһияр Шәмсияне ташлап тикмәгә кайтып китте дисезме? Сәбәбе булган. Сикермәгән Рафаэль! (Чыгып китә.) Ашагыз, яэҗүҗ-мәэҗүҗләр!
Ишек ачыла. Рахман чуенга үрелә.
Зөлфирә (аның кулын тота). Бикчәнтәй ич.
Бикчәнтәй керә.
Зөлфирә. Чәй эчәсеңме?
Бикчәнтәй. Юк, рәхмәт. Кайтабызмы?
Зөлфирә тора, ишеккә юнәлә.
Шәмсия. Хәзер аш пешә. Көтегез инде.
Бикчәнтәй. Рәхмәт, рәхмәт. (Зөлфирәгә ишарәләп.)
Зөлфирә белән Бикчәнтәй чыгып китә.
Мөкатдәс. Озатыйм. Колын нишләр икән, колын? (Чыгып китә.)
Шәмсия. Ә син, Рахман?
Рахман. Кунам. Минем теге бака челәннәренең атасы нишләгәнен беләсем бар.
Шәмсия. Анасы үлгәч нишләсен инде? Киткәндер. Аллаһияр шикелле. (Тәрәзә яңагына барып сөялә.) Кыр казы кызганыч.
Рахман. Кызганыч.
Шәмсия. Хатын-кыз үзенең җанындагы кыр казларын бик еш үтерә, егет. Белеп тор. Хатын-кыз үз күңелендәге аккошларны никадәр күбрәк үтерсә, кайбер ирләргә шулкадәр яхшырак.
Рахман. Ник аттың соң син аны?
Шәмсия. Күңелем ярасы кычкырганга. (Авыр сулый, моңсу елмаеп.) Алар бит мушкага түгел, бер-берсенең йөрәгенә карашты.
Рахман. Аллаһияр белән Нурзадәне әйтәсеңме?
Шәмсия. Аларны. Алар бер-берсен ауладылар. (Ишеккә юнәлә.) Ашны кара. Мин дә китәм инде. (Борылып.) Чәчәкләрең матур иде, шагыйрь. (Чыгып китә.)
Рахман. Шәмсия!.. Шәмсия – кояш кызы дигән сүз… Куып җитәсе иде, әйтәсе иде бер сүз! Бер генә сүз…
Су эчә да сәкегә барып ята. Сикереп торып, тәрәзәгә капланып карый, аннары тагын ята да әкренләп йокыга китә.
Шәмсия керә. Тәрәзә төбендәге чәчәк бәйләмен алып, ишеккә юнәлә, ләкин, уйланып торгач, кире килә, эскәмиягә утыра. Мөкатдәс керә, лампа кабыза. Шәмсия башын күтәрә.
Шәмсия (Рахманга ымлап). Т-с-с!..
Мөкатдәс. Бия авырый, кызым, уятмый хәл юк.
Шәмсия. Ат докторы түгел ич ул.
Мөкатдәс. Биянең сөте юк. Тора алмый. Ә колын ач.
Шәмсия. Ул каян алсын?
Мөкатдәс. Колын жәлке, кызым, үлә, сөт кирәк. Авылга кайтып, сөт алып килсен. Ә мин ташлап китә алмыйм. (Сәкегә таба бара.)
Шәмсия (тора, аның җиңеннән тотып туктата.) Йокласын, абзый. Бәлки… төш күрәдер, бүлмә.
Мөкатдәс. Уятырга кирәк, кызым…
Шәмсия. Мин үзем. Миңа барыбер кайтасы. Ә анда берәр шофёрны үгетләрбез әле, сөтне ул китерер.
Мөкатдәс. Рахман туры юл белә шул – кыр өсләтә, ат юлы, аннан якынрак.
Шәмсия. Бигрәк яхшы. Чыгар мине шул юлга. Әнә ай нинди!
Мөкатдәс (аңа карап торгач). Ә син мылтыктан төз атасың. Тик, хикмәт диген: гел үзеңә төбәп икән, гел үзеңә.
Шәмсия. Килештек, алайса.
Мөкатдәс. Бия авырый, кызым, сөте юк, колын ач. (Лампаны кысып куя.)
Чыгып китәләр.
Тынлык.
Нурзадә, аның артыннан Аллаһияр керә.
Аллаһияр. Кайтып киткән инде ул дип әйттем ич.
Нурзадә. Каршы очрар иде. Мөкатдәс карт беләндер. (Ишекне ача.) Ат янында түгел микән алар?
Аллаһияр. Йә, ни булды? Ни югалттың? Ни эзлисең тагын? Ни калган сиңа монда?
Рахман уяна, тыңлап ята.
Нурзадә. Син, син югалдың. Тик мин сине түгел, үземне эзлим.
Аллаһияр (әкрен). Мин яратам. Шуннан башка сиңа ни кирәк?
Нурзадә. Бөтен дөнья! Ә син үзеңне генә тәкъдим итәсең. Бар дөньямны бер пәкегә алмаштыра алмыйм мин – ни булганын сөйләми торып, мин сине генә түгел, хәтта үз-үземне дә югалтам.
Аллаһияр. Бүген мин синең белән үземне Алла итеп сиздем – катлауландырма. Бу пәкене каян алуың кызыктыра, ләкин кирәкми. Миңа бу кирәкми.
Нурзадә. Пәкене сиңа мин биргәнне аларга ник әйтмәдең?
Аллаһияр. Сине сөйгәнгә күрә.
Нурзадә. Ә мин дөреслекнең базда ятуын теләмим.
Аллаһияр. Бәхетеңә төкерәсеңмени?
Нурзадә. Үз бәхетемнән үз төкерегемне сөртәм.
Аллаһияр. Моның белән ни кырасың инде?
Нурзадә. Мин синең белән ялган базында ятарга теләмим. Икебезнең ялганыбыз Коръәне белән капланып. Таш астында яткан бакалар шикелле. Беләсеңме нәрсә, Аллаһияр, әйтсәм әйтим инде, син гафу ит. Мин синең белән Рафаэль мине Шәмсиягә алмаштырганга үч итеп кенә йөргән булам лабаса.
Рахман торып утыра. Нурзадә аны күреп ала да, сискәнеп,
Аллаһиярга сыена.
Аллаһияр (аны читкә этәреп). Син кем белән анда? (Килеп карый.) Шәмсия кайда?
Рахман. Бик шатланып, «Минем белән!» дияр идем. Нәкъ Рафаэль шикелле. Тик суга да, бозга да ташланмыйча. Шәмсияне синең белән калдырмас өчен.
Аллаһияр. Кайда ул?
Рахман. Бу хакта теләсә кем синең үзеңнән сорый ала. Ә синең беркемнән дә сорарга хакың юк.
Мөкатдәс (тышта). Узыгыз.
Мөкатдәс, Бикчәнтәй, Зөлфирә керә.
Шәмсия сеңелне эзләп килдегезмени?
Бикчәнтәй. Каян беләсең?
Мөкатдәс. Шулай тиешленең нәрсәсен беләсең инде аның, яэҗүҗ-мәэҗүҗләр!
Аллаһияр. Кайда ул?
Мөкатдәс. Кайтып китте.
Зөлфирә. Безгә каршы очрамады.
Мөкатдәс. Ул туры юлдан, басу өсләтә китте. Люцерна басуы аша.
Бикчәнтәй. Берүземе?
Рахман (Мөкатдәскә). Ник мине уятмадың?
Мөкатдәс. Ул кушмады… Бия авырый ич, оланнар, ә колын ач. Сөт кирәк. Сөткә китте ул.
Аллаһияр ишеккә юнәлә.
Нурзадә. Син кая?
Аллаһияр. Кайтам.
Мөкатдәс. Адашкан казлар шикелле каңгырашып йөрмәгез. Әйдәгез, туры юлга чыгарам, басу өсләтә.
Нурзадә. Инде үз аягыбызга гына калды: иң туры юл – дөреслек. (Өстәлдәге пәкене ала. Тынлыктан соң.) Рафаэльне иң соңыннан мин күрдем, иптәшләр. Күрдем генә түгел!.. Их, егетләр! Әгәр без кызларны… мине… Мин аны яраткан кебек яратсалармы?! Ә ул, Шәмсия дип, хәтта миннән дә ваз кичте.
Аллаһияр. Ни сөйлисең син?
Нурзадә. Миңа Рафаэль сөйләгәнне… Иң ахырдан аның белән мин сөйләштем. Ул миңа шушы пәкене сузды: янәсе, ул Шәмсияне сайлый…
Бикчәнтәй. Ә Рафаэль нишләде?
Нурзадә. Ул… (Тәрәзәгә таба борыла.) Хәтерләмим… Без шлюпка янында тора идек, ниндидер биек урында. Җил, томан, безнең паромыбыз катып калган боз читенә дулкын кага, аяк асты бозлавык, тайгак… Мин үземне аннан… аның күкрәгеннән этеп җибәрдем дә каядыр йөгердем.
Зөлфирә. Үзеңне этеп җибәрдең?
Бикчәнтәй. Алайса, аны.
Нурзадә. Хәтерләмим. Мин үзем дә чак кына каядыр түбән сикермичә калдым.
Тынлык.
Зөлфирә. Рафаэль үзе ташланмаган икән.
Рахман (Нурзадәгә). Син боларны нигә менә хәзер, бу караңгы, юеш урманга кире килеп сөйлисең соң?
Нурзадә (Аллаһиярга). Син мине кичер, Аллаһияр. Кичер, кадерлем. Рафаэль миннән дә артык күргән Шәмсияне нигә алай бик җиңел генә миңа алмаштың соң син, ник?.. Беләсеңме ник? Шәмсия белән Рафаэльгә үч итеп.
Аллаһияр (кычкырып). Җитте, тиле!
Мөкатдәс (чигенә-чигенә, ишеккә юнәлә). Колын ач, оланнар. Үзәкләр өзелә менә! Үләр инде, бичара.
Нурзадә. Карале, абзый, теге кош нишләде соң, әйт инде! Атасы нишләде?
Мөкатдәс. Әй сеңлем! Әнә Аллаһиярдан сорагыз. Йә әнә минем оныгым сөйләсен. (Чыгып китә.)
Рахман (аның артыннан кычкырып кала). Юк синең оныгың! Син миңа бабай түгел! (Сәкегә утыра.) Ул сугышка кадәр, балалары булмаганга, хатынын ташлап киткән булган. Ә ул китеп җиде ай торгач, тәгәрәп минем әти дөньяга килә.
Бикчәнтәй. Аннары соң кире кайткандыр ич?
Рахман. Җиде ай бит… үзегез беләсез, икеле-микеле… Әллә моннан, әллә бүтәннән… Шулай шикләнеп кала, кайтмый. Шул калудан кала. Тегермәндә теге ата кош серен белгәндә соң була инде.
Зөлфирә. Бүтән өйләнми дәме?
Рахман. Әби якын җибәрми шул. Ә бу минем «бабай» диясемә ышана… Менә шул.
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс (шат). Торган, балалар. Бия аягына баскан. Колын имә! Авырса да торган, мәхлук! Колынын ачка үтермәс өчен, бичара. Бәлкем, имезгәч, ул егылыр да үләр…
Мич янына килеп, чуенны ала да аш салып ашый башлый.
Ашагыз. Инде ашагыз. Иң әүвәл син аша, Аллаһияр энекәш. Шәмсия сеңел бу казны кемгә атап атты димсең? Сиңа ласа, сиңа.
Аллаһияр (ачулы). Ничек миңа? Сорамадым!
Мөкатдәс. Колын сораган мәллә? Ә ат торган, имезә. Бәлкем, ул хәзер егылыр да үләр имезгәч, ә? Шуның сымак, Шәмсия сеңел дә… Ул казны да ниндидер менә… ниндидер менә бернәрсәне тере калдырыр өчен атты сымак. (Аллаһиярга.) Күңелеңә авыр алма, энекәш, синең белән калмас ул бала. Туры юлын тапкан хатын, йөрергә җиңел булса да, кәкре юлга кайтмый ул, кайтмый… Әбиең, Рахман улым, шуңа күрә гел ялгызы булды. Үлгәнче.
Аллаһияр. Кешенең нишлисен каян беләсең син, мескен карт? Хәзер бүтән заман.
Мөкатдәс. Ана ләкләк әйтте, олан. Бөтен заманнарга әйтеп калдырды.
Аллаһияр. Инде әйтеп бетер ул хәтле әүлия булгач, атасы нишләде?
Мөкатдәс. Анасы ташка кадалып үлгәч, каргалардан теге йомыркаларны саклады. Беркая очмыйча. Шунда, буш ояда җан тәслим кылды. Коры сөяккә калып… Мәхлукны алып төшеп җирләдем. Менә шул.
Нурзадә. Минем ул кошларны бер дә күргәнем юк. Ә!.. Теге озын сыйраклы кошмы ул, соры? Бакамы, ниме – сайлап тормый, ашый. Күргәнем бар, бар!
Зөлфирә. Ялгышасың. Син әйткән талымсыз кошлар (Аллаһиярга карап) – бака челәннәре ул. Алар, чыннан да, сайлап тормый. Ни эләгә, шуны эләктерә…
Нурзадә (Аллаһиярга карап). Минем ләкләк дигәнем бака челәнеме?
Мөкатдәс. Югалды ул ләкләкләр. Килмиләр.
Нурзадә. Килделәр. Менә җанны актардылар да ташладылар.
Мөкатдәс. Кешегә җанын бушаткач җиңел ул, кызым.
Шәмсия керә. Буялып беткән. Бидон тоткан.
Мөкатдәс. Ничек болай тиз?
Шәмсия (Мөкатдәскә). Люцерна басуын чыксам, үр астында сыер көтүе йөри. Колын белән ат турында сөйләгәч, чәйләрен түгеп, көтүчеләр савып бирде.
Аллаһияр (Нурзадәгә). Йә, тәүбә ит инде тагын бер кат. Мактан шул тәүбәң белән, әле ул белми ич.
Нурзадә (нидер әйтергә теләп бара, тик кыймыйча). Шәмсия, аш салып биримме, малай? (Аш салып куя.)
Мөкатдәс. Кара, шыбыр тиргә баткансың лабаса! (Чөйдән сырма алып, Шәмсиянең иңенә сала.)
Шәмсия. Йөгердем. (Су эчә.) Әйдә, колынга сөт эчертәбезме?
Мөкатдәс. Үзем, үзем, бала. Рахман, ал лампаны, яктыртырсың.
Мөкатдәс белән Рахман чыгып китәләр. Аларга Нурзадә дә иярә.
Зөлфирә (Аллаһияр белән Шәмсиягә карап алгач, Бикчәнтәйне ишеккә сөйри). Карыйк әле. (Тыштан.) Нинди ай!
Тынлык.
Аллаһияр. Ник бетешеп чабып йөрисең?
Шәмсия. Бәхетем артыннан куам.
Аллаһияр. Бәхетең – карт бия колынымыни?
Шәмсия. Ихтимал.
Аллаһияр. Куып җиттеңме соң?
Шәмсия. Ничек кенә әле!
Аллаһияр. Ул сөт белән генә колын исән каламы әле – билгесез.
Шәмсия. Бу юлы исән кала, һичшиксез!
Аллаһияр. Һичшиксез? Каян беләсең?
Шәмсия. Бу юлы яхшы беләм.
Аллаһияр. Нинди бу юлы?
Шәмсия. Шундый ук, Аллаһияр. Үткән юлы шикелле үк… Бая, сөтле бидон тотып, үргә ашкынам… Ә ул кырт туктатты… Тибеп.
Аллаһияр. Кем? (Шәмсиянең йөзенә карый да әкрен генә аның алдына тезләнә.) Кем, кая, нәрсә – әйт!
Шәмсия. Бу юлы синеңчә булмаячак. Тор, тезләнмә.
Аллаһияр аңа таба кулын суза. Рахман күренә.
Сәбәп эзләмә бу юлы… Рафаэль юк. Бу юлы үзем генә. Бу юлы син дә юк.
Аллаһияр. Бар. Бу юлы без икәү генә, Шәмсия! Бу юлы синеңчә генә. Зинһар!..
Шәмсия. Үтенмә. Кирәкми, Аллаһияр. Тукта, дәшмә… (Тирән сулап.) Сине яратмаган булсам, мин синең белән кала алыр идемдер. Миңа яратуым сине гафу итәргә ирек бирми. (Горур.) Ни әйтсәң дә, ирләр өчен хатыннары китүгә караганда, үзләре китү мәртәбәлерәк, мин сиңа шундый хокук бирәм…
Аллаһияр. Кирәкми миңа андый хокук! Бәлки… тора-бара онытырсың? (Баса, аны иңбашыннан кочаклый.)
Шәмсия. Онытырмын? Кайчан, кайчан?
Аллаһияр. Минем күзем чишелгәч. Минем шикеллеләр меңәү. Берни булмый, торалар.
Шәмсия. Шул да булырмы яшәү?
Аллаһияр. Хәзер бөтен дөнья шуңа корылган. Америкада баласыз ата-аналарга хәтта махсус премияләр дә бирәләр. (Кычкырып.) Беренче премия президент Эйзенхауэр оныгы белән президент Никсонның кызына!
Шәмсия. Баласызлар – ата-ана түгел алар.
Аллаһияр. Гаепләмә…
Шәмсия. Гаепләмә? Мин сине гаепли алмыйм. (Аңа соңгы кат сыенып.) Мин сине яратырга гына хаклы… идем. Инде идем… (Тынлыктан соң авыр аерылып.) Яратырга һәм онытмаска гына инде хәзер. Синең теге чакны һәм менә хәзер ничек итеп, һәм ни өчен алдыма тезләнгәнне онытмаска… Менә шул.
Аллаһияр. Шул гынамы? Бүтән сүзең юкмы, Шәмсия?
Шәмсия (уйлап). Бар.
Аллаһияр (ышаныч белән). Йә? (Аңа таба бара.)
Шәмсия (чигенә). Булдыра алсаң кичер мине.
Аллаһияр (гаҗәпләнеп). Ни өчен?!
Шәмсия (басым белән). Аның… синсез үсәчәге өчен.
Аллаһияр (соңгы ачуы һәм ярсуы белән). Бәлки, минем баламны үзенеке итәргә теләгән тагын берәр… Рафаэль табылыр?
Шәмсия (әкрен). Ул берәү генә иде. Андый кеше бүтән юк. Син тынычлана һәм шатлана аласың.
Рахман. Бар! (Эчкә үтә һәм Шәмсиягә.) Синдәйләр булганда, алар һәрчак булачак!
Аллаһияр (кискен). Ычкын әле моннан!
Рахман. Ышан, Шәмсия, соңгы чәчәкләр – ин кадерлеләре…
Шәмсия. Ни диюең бу, Рахман?
Аллаһияр (Рахманның изүеннән тота, усал пышылдап). Ычкын моннан!
Рахман (аңа игътибар итмичә). Ул чәчәкләрне тормыш елгасындагы паромнан төшереп калдырырлык көч Аллаһиярларда юк, Кояш кызы!
Шәмсия. Ни булды, шагыйрь?
Аллаһияр (ирексездән елап диярлек). Ычкын, дим, моннан!
Бермәл күзгә-күз карашып торалар. Аллаһияр Шәмсиягә таба борыла, аның гаҗәпләнүдәнме, соклануданмы зур булып ачылган күзенә карап тора да чыгып китә. Шәмсия аның артыннан омтыла, ләкин туктап кала да ишек белән Рахман арасында нишләргә белмичә йөренә башлый.
Шәмсия (Рахман каршына туктап). Ни дип кысыласың, егет? Бездә синең ни эшең бар? Ир белән хатын арасы теләсә нинди узгынчы керә торган ишек түгел ич ул!
Шәмсия сәкегә барып ята, тавышсыз гына ниндидер эчке бер газап кичерә.
Тышта колын кешнәгән аваз ишетелә. Каз тавышы. Тынлык.
Рахман. Мин яратам сине, Шәмсия.
Шәмсия әкрен генә торып утыра, әйтерсең лә яңа гына йокысыннан уянган.
Шәмсия (салкын). Бер күрүдә гашыйк булдым дип тә өстә. Кайберәүләр шулай дигән була ич. Син, ичмаса, ялганлый да алмыйсың икән.
Рахман. Әйе, бер күрүдә.
Шәмсия. Әйтәм ич! (Көлә.)
Рахман. Бер күрүдә… Кемнәрдер бер күрүдә кешенең тышкы кыяфәтен ошата. Болай да гашыйк булу ихтималдыр, белмим. Ә мин… ә мин синең күңелеңә, акылыңа гашыйкмын, Шәмсия.
Кайдандыр җыр ишетелә. Аны Шәмсия белән Рахман җырлый. Икесе дә сагаеп, бер-берсенә әле яшерен, әле сынаулы төстә, караша-караша, шул җырны тыңлыйлар.
Кавышканда, ләкләк мәхәббәте
Бирде безгә үз канатларын.
Вәгъдә итеп алдык Ләйләләрнең,
Мәҗнүннәрнең кайнар антларын.
Ләкләк сөйсә сөя гомерлеккә:
Хыянәттә аңа үләсе.
Башын ташка ора ялгызлыктан,
Калса кала сөю шәүләсе.
Рәхмәт, изге кошкай, дөнья көн дә
Безне сүнмәс учагы итә.
Ялкыннары тормыш җырыбызның
Һич өзелмәс кылларын чиртә.
И газиз кош! Синең мәхәббәтең
Мәңгелеккә яшәү мәгънәбез.
Мәхәббәт кошының канатында
Дөнья гизә безнең вәгъдәбез2.
Караңгылык.
Иртә. Томан. Тынлыкны ботак сынган тавыш, кош авазы, ат кешнәве бүлепбүлеп ала. Йосыф күренә.
Йосыф (кулын авызына куеп). А-у-у!.. Сез кайда-ау? (Югала.)
Кулга-кул тотынышып, Зөлфирә белән Бикчәнтәй керә.
Зөлфирә. Бүтәннәр кайда соң? Югалышып беттек.
Бикчәнтәй. Кайдадыр шушында, шушы томанны чыккач та.
Зөлфирә. А-у!.. Сез кайда-а?
Бикчәнтәй. Инде базда түгел, Зөлфирә. Инде томан таралыр.
Кулын алга сузып, Нурзадә үтеп китә. Күз бәйләш уенындагыча, кискен хәрәкәтләр белән төрле якка ташлана, кемнедер эзли кебек.
Нурзадә. Томан. Бер ел буе томан!.. Инде күз ачык, тик кемгә, кая таянырга?
Мөкатдәс керә. Каз канатлары тоткан, шулар белән томанны таратырга теләгәндәй селтәнеп йөри.
Мөкатдәс (кинәт туктап). Шушы канатлар белән җилпи-җилпи күккә ашасы иде дә – түбәнгә, түбәнгә… төшеп җиткәнче түбәнгә. Аның янына, аның янына…
Шәмсия йөгереп керә. Әле бер якка, әле икенче якка омтыла.
Шәмсия. Кайсы якта син? Әй! Әй, дим, кайда соң син?
Рахман күренә, Шәмсия артыннан бара.
Рахман. Шәмсия, Кояш кызы, нигә күземне бу кадәр дә чагылдырдың соң син? Бар зиһенемне нурың белән биләп.
Шәмсия (аңа таба борыла, тик аны күрми әле). Шагыйрь, шагыйрь!
Кулларын киң җәеп, Шәмсия белән Рахман бер-берсен эзлиләр. Аллаһияр керә, мылтык тоткан, чак кына Шәмсия белән очрашмыйча кала, тик ул, качып, читкә тайпыла. Шәмсия күрмичә аңа таба бара, Рахман да шунда борыла. Аллаһияр чигенә, мылтыгын күтәреп, әле Шәмсиягә, әле Рахманга төзәп карый. Ә алар, аңа якынлашкан мәлдә, кинәт бер-берсенә таба борылалар, һәм аларның алга сузган куллары очраша.
Рахман. Шәмсия, Кояш кызы!..
Шәмсия. Их, шагыйрь, нишләтәсең син мине, нишләтәсең? Мин ук булып түбән ташландым да синең утлы йөрәгеңә туры килдем, бер шундый итеп янасым килә – күк йөзендә кошлар очканы күк! Иркен итеп, салмак, озаклап!..
Аллаһиярның мылтык тоткан куллары салынып төшә. Ул бер агачның аскы ботагын сындыра да мылтыкның тәтесен шуңа эләктереп, көпшәне үзенә таба тартып җибәрә. Ату тавышы яңгырый, мылтык эленеп, чайкалып тора. Аллаһияр, ап-ак каен кәүсәсен кочаклап, җиргә шуып төшә, аның өстенә сары яфраклар шарламасы коела. Мөкатдәс һәм башкалар йөгерешеп керә. Аллаһиярны күреп, Мөкатдәс елмаеп куя. Барысы да, гаҗәпсенеп, аңа текәлә.
Мөкатдәс. Нәрсәгә шаккаттыгыз? Минем бер генә патроным калган иде ич, оланнар! Анда дары белән кәгазь генә. (Аллаһиярга төрткәләп.) Тор, симулянт!.. Үз-үзенә кәгазь белән аткан имеш, фәкыйрь! Агач балта белән тимер юнган ише…
Барысы да Аллаһиярга битараф кала. Нурзадә, Мөкатдәстән каз канатларын алып, Аллаһиярның аркасына куя. Йосыф күренә, читләтеп кенә аларга якынлаша.
Бикчәнтәй (аны күреп). Ә-ә! Йосыф!
Йосыф (Аллаһиярны күреп ала да чигенеп куя). Монда җүләрләрчә уйный башлаганнар икән…
Мөкатдәс. Җүләрләрчәрәк шул.
Йосыф. Эчкәнмени?
Мөкатдәс. Хәсрәт суы эчкән ул.
Йосыф. Торгызырга кирәк.
Нурзадә. Таң тишегеннән үзең ничек торып килдең соң әле?
Йосыф. Керфек кактыңмы диген!
Нурзадә. Әллә кызлар озаттыңмы?
Йосыф (мәгънәле карап). Гариза яздым.
Зөлфирә. Эшебезне яратмыйсың шул син. Китәсеңмени?
Йосыф (куеныннан кәгазь чыгара). Рафаэльнең үлеме бәхетсез очрак булмаган – менә шуны язып килдем.
Бикчәнтәй. Аны ул дөньядан синең гаризаңа карап кына кире кайтарсалар иде!..
Йосыф. Бу кәгазь – прокурорга. Җәннәт сакчысына түгел. (Бер-берсенә карашып алалар.) Кулларыбызны гына куясы калды. (Авторучка чыгара.)
Рахман (кулын суза). Бир. Син шулай үзең белән тәкъдимнәр һәм жалобалар кенәгәсе йөртәсеңмени? Кешеләрнең намуслары сыйфатын яхшырту йөзеннән.
Шәмсия. Син катышма, Рахман. Бу уен синең өчен түгел.
Зөлфирә (Аллаһиярга ымлап). Бу – аның уены… Нигә тормый соң бу һаман?
Шәмсия (читкә китә). Шәп уен. Күз бәйләш уены.
Мөкатдәс. Шуннан гайре уеныгыз юк мәллә соң сезнең?
Йосыф Аллаһиярны иелеп карый.
Йосыф (тотлыгып). Үлгән ич ул!
Шәмсия. Ничек?..
Йосыф (кәгазен ерткалый). Үлгән… Мин берни күрмәдем… Мин монда юк идем… Юк! (Йөгереп чыгып китә.) Юк!
Мөкатдәс. Тагын кайсыгыз юк иде, оланнар? (Аларга кызгану белән карап тора.) Әйтеп калыгыз. (Рахманга.) Син бармы монда, улым?
Рахман (тын торгач). Бар, бабай.
Мөкатдәс. Бабай?
Рахман. Бабай… Шикләнмә: бүгеннән башлап, син булган җирдә син бар.
Мөкатдәс. Рәхмәт, улым.
Мөкатдәс, күз яшен сөртер өчен, аркан борыла, җирдә яткан мылтыкны ала да китеп бара. Әкрен генә Аллаһияр тора, берәм-берәм барысына да күз йөртеп чыга.
Аллаһияр. Кояш чыкмадымыни әле? (Чайкала-чайкала чыгып китә.)
Шәмсия (тыныч һәм катгый). Инде менә ул да юк… Тере булса да, ул минем күңелемдә юк инде…
Нурзадә. Аның каравы Рафаэль бар. Үле булса да бар.
Зөлфирә (күккә карап). Җылытып җибәрде, сизәсезме?
Мөкатдәс керә
Мөкатдәс. Бия үлгән, оланнар.
Тынлык.
Бикчәнтәй. Карагыз әле, колын чыккан!
Шәмсия. Бу томанда адаша күрмәсен, тотыгыз!
Нурзадәдән калганнары, кулларын киң җәеп, колынны куарга керешә.
Нурзадә (ташка барып утыра). Кошларга җиңел: аларның күккә күтәрелергә канаты булган… (Кулларын карый.) Күккә күтәрелергә һәм… һәм…
Ут сүнә
Пәрдә
1978–1979 еллар