Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4», sayfa 5

Yazı tipi:

ИЕЛСӘ ДӘ, ХАЛЫК СЫНМЫЙ УЛ

Татар халкының милли-азатлык көрәшендә, мәдәниятендә онытылмас бәһа, якты эз калдырган олуг шәхес-әдипләребез бихисап. Шулар арасында ялкынлы милләтпәрвәр, рус империясе һәм большевиклар хакимияте белән гомере буе армый-талмый көрәшкән, XX йөз татар чәчмә әсәрләре язучылар арасында иң күренеклесе саналган, үткер күзле, фәлсәфәче, матбагачы, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе – Гаяз Исхакый.

«Мирас» һәм «Сабыйга» журналларының баш мөхәррире, язучы-галим Әхмәт Сәхаповның «Исхакый иҗаты» дигән монографиясе милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның тормыш хәлен, иҗатын һәм көрәшен бөтен тулылыгы белән тасвирлап биргән. Әйе, җитмеш алты еллык гомеренең алты дистәсен милли-азатлык көрәшенә, әдәби иҗатка һәм татар милли матбугатын үстерүгә багышлаган Гаяз Исхакый эшчәнлеге совет чорында яшереп; ә яшереп булмаганда хакәрәтләп тотылды. Чөнки тоталитар совет империясе даирәчеләре аның исемен ишетүгә үк сискәнеп куя иде. Ниһаять, каты куллы хакимият җимерелгәч, 90 нчы еллардан башлап татар матбугатында, иң беренче нәүбәттә «Мирас» журналы аша, шөкер, Гаяз Исхакый иҗаты белән танышу мөмкинлеге ачылды; мәҗмуганың һәр санында диярлек мәшһүр зыялыбызның әсәрләре, иҗаты турында мәкаләләр дөнья күрде. Һәм менә нур өстенә нур дигәндәй, саллы фәнни хезмәт нәшер ителде.

Китап иясенең кереш сүзеннән күренгәнчә, әлеге хезмәт, гыйльми-методик басма буларак, Г. Исхакый иҗатын өйрәнүче студентларга, галимнәргә, мәктәп, мәдрәсә, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, гомумән, китап сөючеләргә тәкъдим ителә. Ул Г. Исхакыйның тууына 120 ел тулуга багышлана.

«Мирас» мәҗмугасының үз китап нәшрияты дөньяга чыгарган бу хезмәт киң эчтәлекле, үткен әдәби-сәяси тикшеренү җәһәтеннән авторның тәвәккәллеге, гыйлемлеге, мәгълүматлы булуы җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр. Автор Г. Исхакый иҗаты һәм аның турында язылганнарны бөртекләп җыеп, фәнни нигездә тәртипкә китергән.

Дөрес, Исхакый иҗатын барлау белән кызыксыну элегрәк тә булган иде. Хәер, тәүге адымны олуг әдип үзе башлап җибәрә, 1951 елда үз кулы белән төрек телендә «Гаяз Исхакыйның әдәби әсәрләре библиографиясе»н төзи. Ул анда тулы библиографик мәгълүмат белән, жанрларын күрсәтеп, 58 әсәрен урнаштырган. Моннан тыш әдип 1918–1939 елларны эченә алган хатирәләр дәфтәрендә үзе оештырган һәм баш мөхәррирлек иткән сигез газета һәм өч журналның исемлеген бирә.

1955 елда Истанбул шәһәрендә нәшер ителгән «Милли көрәшче һәм милли әдип Гаяз Исхакый» исемендәге төрекчә китапта әдипнең 4–6 әсәре атала. Әлеге библиография тәрҗемә ителеп, 1989 елда «Казан утлары» журналында А. Әхмәдуллин тарафыннан бирелә.

Г. Исхакый әсәрләренең Һәнүз Мәхмүтов тарафыннан төзелә башлаган библиографиясе, вафат булуы сәбәпле, төгәлләнмәгән килеш калган иде. Биш бүлектән торган Әхмәт Сәхапов монографиясенең өч бүлеген (II–IV) библиографик белешмә били. Анда язучының әдәби әсәрләре, публицистикасы, мәкаләләре, рецензияләре һәм аның иҗатына караган 1211 исемдәге белешмә бирелгән.

Китапның икенче бүлегендә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү дәвамында файдалану өчен тәкъдим ителә торган гыйльми-теоретик һәм фәнни-методик әдәбият, әдәби әсәрләр исемлеге күрсәтелгән. 195 хезмәт чагылган әлеге белешмә инкыйлабка кадәрге чордан алып безнең көннәргәчә булган мәгълүматны бәян итә. Өченче бүлек Гаяз Исхакыйның 1899–1998 еллар арасында төрле басмаханәләрдә, матбугатта басылып чыккан, сәхнәдә уйналган 511 әсәр һәм төрле мәсьәләләргә багышланган язмасын берләштерә. Ихтимал, бу монографиянең аеруча әһәмиятле өлешедер.

Әлбәттә, библиография никадәр генә камил булмасын, Гаяз Исхакый иҗатын бәяләүдән башка әлеге фәнни хезмәт тулылыгы белән аерылып тормас иде.

Дөрестән дә, монография белән танышканнан соң, әлегә кадәр үзебезнең һәм, гомумән, укучының олуг әдибебез турында бик аз мәгълүматка ия булуыбызны танырга туры килә. Нихәл итмәк кирәк, без ул мирастан мәхрүм ителгән буын идек шул.

Хезмәтнең кереш өлешендә үк автор нинди генә шартларда да үзенең тоткан кыйбласына тугрылыклы булып калган мәшһүр әдип үткән олы юлны тәфсилле, ачык итеп гәүдәләндергән: «Тарихта эз калдырган кайсы гына олы шәхескә игътибар итмә, Гаяз Исхакый алардан бер зур үзенчәлеге, асыл хасияте белән аерылып тора. Ул – ялкынлы милләтче, империя итеге астында интеккән, сыйнфый, дини, әхлакый, мәдәни, сәяси яктан хокуксызлыкка, коллыкка дучар ителгән татар халкына үзбилгеләнү хокукын яулап, аның милли дәүләтчелеген тергезү өчен фидакярләрчә көрәшүче милләтпәрвәр!» Хезмәтнең теоретик өлешен тулаем яңалык, Исхакый иҗатын гына түгел, татар әдәбиятын бөтен тирәнлеге, нечкәлеге белән чагыштырмада карау, шуны әтрафлы белү һәм аңлау тәшкил итә. Мәсәлән, «Большевикларның юха теленә ышанып алданган М. Вахитов, Г. Ибраһимов, М. Солтангалиев, Г. Вәисов, Ш. Манатов, Ш. Әхмәдиев, Х. Урманов, К. Якубов, С. Әхмәтов кебек зыялылар да үзләре үк нигез ташларын алган тоталитар системаның корбаннары булдылар» дигән фикердә хакыйкать ярылып ята. Югыйсә узган 60–70 ел эчендә шушы хакыйкатьне саллы итеп, бар ачылыгында әйтергә сирәк шәхесләр генә җөрьәт итте бит. Шушы раслау үзе генә дә социалистик реализм дигән ялган тәгълимат белән сугарылган татар прозасына, аерата тарихыбызга караганнарына булган иске карашны тамырдан яңартырга әйди.

Г. Исхакый иҗатына гомуми бәяләмә бирелгән бүлекчәдә китап иясе әдипнең тиңсезлеген якты рухта ачып биргән.

Әйе, бу кеше «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән фантастик-публицистик повесте белән татар реалистик прозасына нигез сала. Әсәрдә милләтне юкка чыгаруның биш сәбәбе күрсәтелгән. Болар – тәхет әсирлеге, мәктәп-мәдрәсә юклыгы, фәкыйрьлек, шәкертләрнең урыс мәктәбендә укымавы, кылган гамәлләренең нәтиҗәсез, файдасыз булуында. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте – әдипнең төп иҗат программасы, барлык әсәрләренең лейтмотивы ул. Анда халык язмышының, милләтнең тарихи язмышын хәл итүдә хатын-кызның роле; кыенлыклар алдында сыгылып төшмәскә; халыкның милли яшәеше, гореф-гадәтләре; инкыйраз упкынына алып баручы катнаш никахлар; урыс һәм большевиклар империясенең илбасарлык, талау шөгыле; кичәге татар морзалары катлавы – бүгенге номенклатура системасының милләтне инкыйразга өстерәве; эчкечелек; фахишәлек, иман алыштыру, алдау һәм башка җитди мәсьәләләр күтәрелә. Шунысы мөһим: әлеге проблемалар Исхакый әсәре аша гына түгел, бәлки татар әдәбиятының күренекле язучылары әсәрләренә логик бәйләнештә тасвирлана.

Икенче бүлек Г. Исхакый иҗатын өйрәнүнең торышын ачыклауга багышлана. Анда әдипнең 1917 елга кадәрге иҗаты татар әдәбиятының милли кыйбласын тәшкил итүен, большевиклар хакимияте һәм аның татарлар арасындагы мөрит-куштаннары Исхакый иҗатындагы милли фикергә каршы көрәшкә ташлануы сурәтләнә. Ни аяныч, бу аяусыз, шәфкатьсез кампаниягә М. Солтангалиев, С. Атнагулов, Г. Ибраһимов, М. Сәгыйдуллин, Ф. Бурнаш, Х. Хәсәнов кебек зыялылар да бирелеп китә. Шулар арасыннан Гаяз Исхакыйны каралту, түбәнсетү, аның абруен төшерү өчен Г. Ибраһимов зур тырышлык куя. Ары таба мондый эшчәнлек белән Г. Толымбайский, К. Фасеев, М. Абдуллин, С. Батыев, Ф. Газизуллин, Р. Нәфыйков, Г. Усманов һәм башкалар да шөгыльләнә.

Ә мондый көчләргә каршы торуга беренче мөмкинлек килеп чыгу белән үк, И. Нуруллин, Т. Галиуллин, Ә. Кәримуллин, Х. Миңнегулов, М. Госманов, А. Әхмәдуллин, Т. Миңнуллин, Ф. Мусин, М. Мәһдиев, Д. Исхаков, Һ. Мәхмүтов, Ә. Сәхапов, Г. Фәйзрахманов, З. Зәйнуллин, Ф. Галимуллин, Т. Бариев кебек зыялылар фидакярләрчә көрәшә. Аларның хезмәтләренә, эшчәнлегенә автор зур бәя бирә.

«Исхакый һәм татар әдәбияты» дип аталган бүлектә галим Г. Исхакый иҗатына бәйле рәвештә татар прозасын җентекле рәвештә тулаем тикшерә, дистәләрчә язучы әсәрләренең төп мәсләген, кыйбласын, әһәмиятен рухи уртаклыгын дөрес билгели.

Ул, нәтиҗә ясап, Гаяз Исхакыйның әдәбиятыбызда милли йөз булдыру өчен гаять зур көч куюын, «Исхакый мәктәбе» барлыкка килүен, тарафдарларының милли яңарышны көчәйтүдә зур роль уйнавын язучының «бердәм агым» теориясенең XX гасыр татар әдәбиятындагы төп юлны билгеләвен кире каккысыз итеп дәлилли.

Шуңа күрә «Исхакый иҗаты» дигән монография татар әдәбиятына, әдәбият белеме һәм теориясенә зур хәзинә, яңалык булып килеп керә. Хезмәт эзлекле, фәнни-публицистик үткен каләм белән зур максатны күздә тотып язылган.

ЗАМАННЫ ШАНЛЫ ИТКӘН ШӘХЕС
(Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, милли азатлык хәрәкәтенең атаклы вәкиле Садри Максудиның тууына 115 ел)

Без – адәми затлар, аның да әүвәл совет халкы дип йөртелгәннәре үз газиз башкайларыбызны хәзер генә бүкән белән балта арасыннан алдык бугай. Алдык та сәерсенеп, гаҗәпсенеп, таң калып, тантана кылып, үзебезнең кем булганыбызны уйларга керештек тә таныдык, таныта алдык инде: безнең җаныбыз, аңыбыз, рухыбыз шулкадәр дә мәртәбәле, иманыбыз шулкадәр дә саф, какшамас икән ки, кешелек дөньясы безсез булса, бу хәл Җир шарының кителүенә тиңләшер идедер. Аллаһы Тәгалә моның өчен безне рәхмәтеннән ташламасын. Болгар-татар халкы булган, бар, булыр!

Ә бу аң, рух юктан бар булмаган. Милләтебезнең асыл затлары моның хакына җан атып торган инануын вә иманын шул мәсләккә хезмәт иттергән.

Шундыйлардан берсе – күренекле җәмәгать һәм дәүләт эш- леклесе, сәясәтче, милли азатлык хәрәкәтенең атаклы вәкиле Садри Максудидыр. Ул Казан артындагы Ташсу авылында (хәзерге Биектау төбәгенә карый) дөньяга килә. Атасы Нәҗметдиннән беренче дини вә дөньяви белем алганның соңында, гыйлем эстәп, Казанга килә дә шуннан соң аның михнәтле, хикмәтле, ахыр килеп, бәхетле көн күрмеше, үз милләтенең көндәлек вә якты киләчәкле язмышы хакын кайгыртып, шуның белән кешелек дөньясыннан аерылмастай эше башлана. Фани дөньяда яшәве арасында (1879–1957) ул зур мәртәбәгә, олылауга насыйп ителгән олуг бер галим, акыл иясе булуга ирешә.

ХХ йөз бусагасына атлар алдыннан язып, матбугатта дөнья күрдергән беренче озын кыйссасы – «Мәгыйшәт» («Тормыш») белән, Россия империясенең II, III Дәүләт Думаларында депутат, Милли фракция җитәкчесе, соңрак, большевиклардан качып котылгач, Берлин, Париж, Истанбулдагы үрнәк булырдай эшчәнлеге белән һәм Төркиянең беренче Президенты Ататөркнең сәясәт буенча киңәшчесе булган вакытларда ул халкыбыз вә дөнья кешеләре арасындагы үрнәк аксакал дәрәҗәсенә иреште. Үзе генә ирешеп калмады, ә бәлки барчабызны шул бөеклеккә омтылдырды, күтәрде.

Без бу урында С. Максудиның Төркия Бөек Милләт Мәҗлесенә ике мәртәбә депутат булып сайлануын, Төркиянең Тел академиясенә нигез салучыларның берсе булуын, Төркиянең хокук тарихы буенча беренче дәреслекне язуын һәм озак еллар шул фәнне Әнкара һәм Истанбул университетларында укытуын зур горурлык хисе белән искә алабыз.

Канлы заманның мәхшәреннән узып, заманны – шанлы, ә шанны дан итә белгән шәхесләр сирәк. Сирәк булса да, нәкъ менә шундыйлар кирәк. Лаеклы төстә яшәр өчен генә түгел, ә бәлки тынычлап йоклар өчен дә, шуннан соң оялмыйча уяныр өчен!

Күпме мактаныштык, күпме лаф ордык: имеш, без генә, фәкать без генә дөнья кендеге. Ә ул, Садри Максуди, хәтта читтән торып та безнең кешечә яшәмәгәнлегебезне белеп, күреп, шуны үзгәртергә теләп яшәгән. Хәзер ул әнә шул теләгенең чынга, тормышка ашканлыгын тәгаен җәннәттән дә белеп, күреп торадыр кебек. Ул шуның белән бәхетле.

Җир шарының кайсы гына ноктасына барып эләксә дә, мөкәммәл рәвештә сигез телдә сөйләшә, эшли, иҗат итә белгән ошбу каһарман зат, үрнәк булырдай гаилә хуҗасы, бала-чага үстереп, аларны да үз халкының лаеклылары итә белгән ата чын мәгънәсендә Кеше булгандыр инде ул.

Аның кызы Гадилә Айда – Төркиянең Португалиядәге, Испаниядәге, Голландиядәге илчелекләрендә дипломат булган, атасы хакында «Садри Максуди Арсал» дигән зур китап, төрки халыкларның тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләр язып чыгарган зур бер зат. Инде менә шушы тантанага Төркиядән аның оныклары Гөлнур Өчук, Гөнүл Пултар, Эгей университеты укытучысы Җансавар Таңяри килде. Әйбәт! Мәдәниятебез, рухыбыз бәйләнешләренең шулай өзелмәс булуы әйбәт.

28 октябрь, 1994

ПРОМЕТЕЙ
(Тугандаш Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә – 75 яшь)

Карасана, ә? Яшел үләннәргә, тыныч Казансуга, дулкынлы Иделгә, Бөек Казанга тымызык кына булып быелгы көзнең беренче кар бөртекләре явып ятмыш. Ә мин язу җайланмамны, сөеклемне үземә таба әйдәгән шикелле, өстәлем почмагыннан суырып тартып алдым да язарга керештем. Кем хакында? Мәшһүр Мостай ага Кәрим турында. Бүген аның да көзе килеп җиткән икән инде, дөресрәге, алтын көзе. Аның да көдрә чәченә инде менәтерә җитмеш бишенче тапкыр ел әйләнәсенең беренче кары кунгандыр. Кунгандыр дип… моңынчы да кунган иде инде, кунган иде. Яшәү, ни генә дисәң дә, яшәрү түгел ләбаса ул. Яшәү ул – кыскамы, озын-озакмы – адәми затларның тәкъдирләренә язганны кичүе генә. Кичү дигәч тә… яланаяклап, ыштан балакларын сызганып, ниндидер инешме, елгамы аша гына кичү түгел. Тормыш кичү – иң әүвәл михнәт кичү ул, әз-мәз рәхәт күрү, кулыңнан килсә, тәкъдиреңдә язылган булса, – бәхет тату. Кемнәрдер фәкать михнәт кенә чигә, кемнәрдер бәхет дигән нәрсәнең түбәсенә менеп, шуның хакына Аллаһы Тәгаләгә төкерергә дә әзер. Соңгысыннан Алла сакласын!

Әйе, Мостай ага Кәрим кем ул? Ни кылган? Ни майтара? Ләүхелмәхфүзеңдә язылганны ничек кабул кыла да алдагысына нинди маяклар буенча барып, кыйбласына ни рәвешле ирешер?

Минем чираттагы бер романым каһарманы булган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне барча Шүрәле Гавамы Корылтае ихтыяры белән адәми зат булырга, аны да, безнең кебек үк, советлар үстергән кеше итәргә, ул гына да түгел, – мәгълүм бер авылда михнәт чигеп ятучы Ибрай рәвешенә китерергә хөкем итәләр. Моннан да авыррак җәзаның булуы мөмкинме соң? Узган гомеребез, коллык хисе белән каныбызның соң тамчысына кадәр сугарылган булуыбыз, ошбу халәттән котылуга чарасыз халәттә көн күреп ятуыбыз фәкать бер генә җавапка этәрәдер. Юк!

Мостай ага Кәрим – соңгы коточкыч сугыштан, суештан чыккан, аннан соңгы яшәве, иҗат итүе белән Гавамга, Дөньяга, Кешелеккә шушы хакта сөрән салып кычкырган, кисәткән каләм ияләренең бик сирәкләреннәндер ул.

Берзаманны, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның «Ташлама утны, Прометей!» дигән фаҗигале пьесасы нигезендә куелган спектаклен карагач, мин шуңа «Социалистик Татарстан» газетасында ярты битлек (сирәк нәрсә) бәяләмә язган идем. Мондый нәрсәнең ул елларда була алырдай нәрсә түгеллеген мин үзенә күрә бер канәгатьлек хисе белән тойган идем: чөнки премьера булганның икенче көнендә үк ул дәрәҗәдәге бәяләмә белән матбугатка чыгу онытылган булган икән инде. Ә хикмәте бик гади иде кана: байтак репетицияләрдә булып, уенда катнашкан һәр сәхнә иясенең үз каһарманнарын ни сурәттә күрсәтергә теләүләрен баштанаяк өйрәнгән, шуны җаныма кабул иткән идем инде. Икенче көнне Мостай ага белән очраклы рәвештә ул вакытта «Азат хатын» дип аталган журнал бүлмәләренең берсендә очраштык. Әлбәттә инде, иң әүвәл, ул вакытта көчле, чыныккан кулымны үзенең йомшак, зур учы белән кысып, рәхмәтен белдергән, аннары шул аралардамы соң татарча басылып чыккан китабын язып биргән иде.

Ярый, бусы – сүз уңаеннан.

Прометей, дидем бит әле? Бүген миңа Мостай ага шушы бөек әсәрендә безнең заман, аларның да совет илендә яшәгән кешеләренең барча халәтен анадан тума диярлек шәрәләндереп, алдан күреп язгандыр шикелле тоела. Күрәчәгебезне ничә дистә ел алдан күрәзәлек кылып, шул күрәзәсенең асылда чынга ашканын кичергән каләм иясе чын мәгънәсендә мәшһүрдер, фәкать бәхетле генә була алырдыр! Адәми затлар, Кешелек мәнфәгате хакына изге ниятеңне – аларга Яшәү уты бирүне тормышка ашыра аласың икән, инде шуның соңында синең бавырыңны козгыннар чукыймы, күз алмаңны каргалар чокыймы – ахыр килеп, моның артык әһәмияте юк инде ул. Асыл мәгънә Анаң карыныннан аны да, үзеңне дә зур газапларга дучар итә-итә фани дөньяга килеп, шуннан соң ахыргы сулышыңа кадәр халыкка бәхет дигән нәрсәнең һич булмаса бер генә бөртек орлыгын да борната алсаң, – калганы нигә хаҗәт, ә? Юбилеен башкалабыз Казанда билгеләп үткән бер көнне мин, үзенең чакыруын санга санап, Мостай аганың бүлмәсенә бармагымның төене белән каккан, керергә рөхсәт алгач, аның каршысына килеп утырган идем. Ә ул – даһи – бил тиңентен шәрә утыра. Күрдем инде: тәнендә әллә никадәр яра, җәрәхәт җөе. Үз әтием белән, фанилык белән мәңгелек алдында күзгә-күз калдыммыни: безнең атабызның да кулбашы мина ярчыгының тирән эзен саклый иде. Нихәл итәсең: Прометейлар. Прометейлар иделәр, Прометейлар булып, гомер бакый безнең юлыбызны хәтта ки Аллаһы Тәгалә вә сөбханәнең үзеннән дә урлап алып биргән кайнар утлары белән барасы юлыбызны ахырга тиклем яктыртып торырлар.

Болгар-татар халкы, башкорт халкы – Сәмруг кошның ике канаты ул. Менә шул канатларның бер каурые булуы белән генә дә Мостай ага Кәрим халыкларыбызны Коллык Кыясына зынҗырлап куйган чылбырларны өзүчеләрдән берсе икәнен мәңгелеккә раслап куйды инде.

Прометей – Кешелек тарихында фәкать берәү генә. Ә ул – Мостай Кәрим, замандашлары Давыт Көгелтдинов, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Хәсән Туфан кебек үк, ватанпәрвәрләрнең иң алдынгы сафында торды, тора, торыр. Шигърият гавамында ул дөньядагы мәшһүрләр исемлегенә алтын хәрефләр белән язып куелганнар арасыннан мәңге җуелмастыр. Менә ошбу мизгелдә мин язганнарны бетергеч белән уып, пычак белән кырып буладыр. Тик инде Мостай ага Кәрим хакындагы хаклы сүзләрне балта белән дә чабып булмастыр.

Чабарга язмасын, йа Рабби! Муса Җәлилебез дә җиткән. Бик җиткән!..

Ә кирәге чыкса, аныкы ише язмыштан Мостай Кәрим һичкайчан качу ягын кайгыртмас. Шуның өчен Мостай Кәрим дә инде ул.

Үзебезнең Мостай агабыз.

Мең яшә, яшь картлач!

ТАЯНЫЧ
(Хәсән Туфанга – 80 яшь)

Көз иде, шыксыз бер көз. Салкын, юеш. Кар ява. Яшел тугай уртасыннан үтеп барам. Моңсу. Күңел яралы – ул елны чамасыз иген урылмыйча, сабагында утырып калды. Күңел моңа риза түгел, бөтен җаным кошы борчылу ятьмәсендә чәбәләнә. Яралы киңлек күкрәкне кыса иде.

Шунда мин тугайны бастырып торган болытлар астында һәм кыеклап яуган кар кочагында бер кошчыкны күреп алдым. Талпына, нәкъ минем җаным ише. Таныдым – тургай. Китмичә калган. Кырларның игеннәре җыеп алынмаганга кайгырып калган диярсең. Мәңгегә үз якларында – Туган иле белән калган ул тургай.

Шул төнне тупылларның ярсу шаулавына кушылып һәм болытларга күз ташлый-ташлый, менә мондыйрак бер шигырь язасым килде.

 
Көзге җиһан – көйсез бала,
юатыр чара кайда?
Ватык уенчыктай өнсез
тургай оча һавада.
Канатымы яраланган,
чуалганмы хәтере?
Югалган баласын эзли
микән, дөнья бетереп?
Кардәшләре күптән инде
ят җирләр җимен ашый.
Чит икмәккә ил сөюен
алмашмаган бу гашыйк.
Оча тургай!
Җим эзләми –
тамагы тук хәсрәткә.
Нинди җырның моңы бар соң
җиһандагы сурәттә?
Кем шигырьгә орлык эзли
түрендә бу тугайның?
Кайткан мәллә сагынып илен
күңел кошы Тукайның?
«Очты дөнья читлегеннән
тарсынып күңлем кошы», –
дип җырламас иде шагыйрь,
күрсә бу көз балкышын.
Ялкынлы сөю каршында
көчсез ел фасыллары:
Кышын җырлый тугаенда
кошларның асыллары.
Көзнең Туфаны бу тургай –
яшәми тугай ансыз.
Шигырь тугайлары нишләр,
булса әгәр Туфансыз?
Көзге җиһанда – сүзсез җыр,
аңлашыла болай да!
Җил актарган китап сыман,
тургай оча тугайда.
 

Шагыйрьләр шушындый тургайдыр инде алар.

Хәсән Туфан – аерата. Ул, мин күргән, мине хисләндергән тургай бөтенләйгә үз кыр-болыннары белән калган кебек, гомере буена үз халкының мәнфәгате, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән. Ул халыкның холык-табигатендәге шатлык һәм кайгы фасылларында да өзлексез җырлап тора.

Шагыйрь булсам, мин Туфанны каны Кол Гали, рухы Тукай, хыялы Такташ, вөҗданы Җәлил булган милли шигъриятебезнең тере йөрәге дип данлар идем. Теге тугайның салкын тәнендә кайнар йөрәк булып типкән тургай шикелле фидакяр бер заттыр ул. Тик бу затның җырлый һәм саклый торган тугае безнең милләт иле генә дә түгел. Туфан – халыклар арадашчысы. Байтак халыкларның зур акыннары үз тавышларын шагыйрь Хәсән Туфан моңына көйләп тора.

Шушы ук көз. Инде кышкы фасыл ишеге ачылып, шуның бусагасыннан атлап керер-кермәс торган чак. Галиәсгар Камал театрыннан чыгабыз. Быелгыча, бозлавык, тайгак. Андыйда икәүләп йөрүе җиңелрәк, андыйда егет – кызга, ир хатынга терәк, андыйда уй-теләк уртак – ничек тә егылмау. Һәр адымың сак, үлчәүле.

Ул көнне хатыным белән бер-беребезгә терәк була алмадык. Ишектән Хәсән ага Туфан килеп чыкты. Теләсә нинди тайгакларда да каләмгә таянып калып була торгандыр, ә бозлавыкта Хәсән аганың таягы көчсез иде – ян-ягыннан култыклап, өенә кадәр җитәкләп илттек. Мөнҗия апа алдан барды.

Әллә Хәсән аганы җитәкләгәнбез, әллә кулларыбызга каз канатлары куеп очканбыз – ул җиңел иде. Уртак булган мән һәрчак җиңел. Хәсән Туфан – серле-сихерле бер дөнья. Ул көнне без аны түгел, бәлки татар шигърияте дигән дөньяны җитәкләп барганбыздыр шикелле. Әллә соң үзебез аңа таянып бардык микән? Җан һәм тән шигърият белән орынган вакытта таяну ноктасы кирәкмәстер дә әле. Шигырьдән дә олырак һәм куәтлерәк башка таяныч бармы икән соң?!

Хәер, без җитәкләсәк-җитәкләмәсәк тә, шагыйрь Хәсән Туфан ул төнге бозлавыкта таймас та, егылмас та иде. Таярдай егет түгел ләбаса! Шагыйрьнең таеп егылырга хакы юк аның. Ник дисәң, ул – халыкка, халык аңа таянган була. Таяныр шагыйре булган халык мәшһүр инде ул. Ә таяныр халкы булган шагыйрь кем?

Туфаннан сорагыз. Шигырьләре әйтер. Алар әхлагыбыз сафлыгының, каныбыз чисталыгының шаһитлары, алар Җиребезнең әле анда, әле монда ачылып торган яраларына Туфан сузган дәвалар.

 
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне…
 

Дөньяда һәр тереклек иясенә төбәп куелган тугыз граммлы ядрәләр бар. Дөньяда тагын һәр зиһенле һәм йөрәкле җан иясенә атап язылган Туфан шигырьләре бар. Егерменче гасырның яралы һәм бәхетле җирләре өстендә талпынган, мәңге яшәргә дип килгән яз тургайлары шулар инде – шул шигырьләр.

Декабрь, 1980
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
05 mart 2022
Yazıldığı tarih:
2016
Hacim:
751 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03252-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre