Kitabı oku: «Юл. Романнар, хикәяләр», sayfa 4

Yazı tipi:

Антициклон уртасында кайнар көннәр һәм бөркү төннәр башланып, Кояшка таба омтылган койрыклы йолдыз Җиргә иң якын ноктага якынлашкан бермәлне елга үзенең калтырана башлавын тойды. Бер генә мизгелгә аның агымы хәрәкәтсез калды, аннары туктады ук. Балыклар чәбәләнеп ярларга томырылды, аулак урыннарга качты. Елганың горурлыгы, куанычы, сердәше булган Зур балык Олы борылышка җитәрәк яссы итәкле яр буена урнашкан умарталыкның бу араларда өч көн тоташлый яуган яңгыр аркасында суга күмелеп калган ташландык базына кереп посты. Комлы, текә ярларга оялаган керәшәләр үзләренең җылы ояларыннан алдан ук очып чыккан, хәзер, һичнинди өн-тавыш салмыйча, тәртипсез төстә югарыда тузына иде. Камышлар тирбәлеп кыштырдадылар, агач яфраклары җилсез калтырап җилфердәштеләр. Тере үлән һәм чәчәк тамырларын шытырдатып өзә-өзә, суга текә ярлардан кантар-кантар җир кисәкләре убылып төште, туфрак, ком, таш коелды.

Таң атып килә иде. Елга су астындагы тирән катламнарының хәрәкәткә килүен һәм сыгылуын, аннан соң тураюын, тартылуын сизде. Туфрак, таш токымнары йә кысылды, йә бушады.

Һәм кинәт җир тетрәп куйды. Еракларга һәм тирәнлекләргә дулкын-дулкын гүләү таралды. Елга суы буеннан-буена чайкалып торды, ышыкланыр урын эзләгәндәй, ярларга, бөгелеп төшкән тал ботаклары астына ташланды.

Ниһаять, Җир тынычланды. Елганың ярсуы басылды, агымы үз юнәлешен тапты. Балыклар тынычландылар, җим эзләргә чыктылар.

Шулвакыт елга иркен Олы борылышы артындагы иң киң урынында үзенең болганчык җылымса суына астан салкын чишмә килеп кушылуын тойды. Яңа чишмәнең күзе бик бәләкәй, ә ургымы хәнҗәр кебек үткен, тыелгысыз иде. Елганың үзен чиксез кысып, энә күзеннән үткәрсәләр, ургымы ул тиклем гайрәткә ия булыр идеме икән? Тирән, эңгер-меңгер баскан чоңгыл төбеннән бәреп чыккан чишмә ургымы су өстеннән хәтта камыш биеклеге чамасында күтәрелде. Ә юк, чишмә мондый булмый: чишмә суы, җир астыннан чыгу белән, рәхәтләнеп җәелеп китә дә шундук елга иркенә бирелә. Бусы андый түгел. Монысында әллә нинди буйсынмас куәт бар. Ул елганың әнә нинди тирән чоңгылын тишеп үтте һәм, ниндидер көчнең хәбәрчеседәй, югарыга ыргылды. Әйтерсең лә максаты – күкләргә ашу, йолдызларга җитү.

Яңа чишмә пәйда булган турыда елганың суы сафлана, тона башлады. Озакламый чоңгыл суы чистарды, тынычланды, әмма барыбер әүвәлге рәвештә түгел иде инде. Гәрчә чишмәнең су өстеннән көмеш камышка охшап күтәрелгән ургымы тиздән басылса, юкка чыкса һәм елга агымы юнәлешенә авышып ятса да, салкынлыгы, дәрте үзгәрмәде. Ул елгага чит, ләкин янәшәлеге хуш иде инде. Аны тоюы, кабул кылуы һәм ярлар буенча, борылышлар, чоңгыллар аша ияртеп китүе рәхәт иде.

Елга Олы борылышта чишмәнең әнә шундый саф сулышын, тансык тәмен татыды һәм, шунда сабыр гына бөтерелеп әйләнеш ясаганда, ул яңа чишмәнең үзе кебек үк, әмма шактый тирәндә ятып аккан билгесез бер елганың үзенә эндәшү сүзе икәнен аңлады.

Койрыклы йолдыз, боларның һәммәсенә битараф төстә карап, чиксез һәм мәңгелек сәфәрен дәвам итте. Тауларның түбәләрен, калкулык битләрен, агач очларын алтын нурларына коендырып, Кояш чыкты. Ояларындагы йомыркалары, әле төксез яисә канатларын сынар чак җиткән балалары янына кире кунган кошлар, үзәндәге сирәк киекләр, таш араларында шуышкан кәлтәләр, еланнар, әлегә ояларына керергә кыймаган йомраннар, тычканнар үлән кыяклары, чәчәк таҗлары һәм агач яфракларының бу таңда чыксыз икәнен күрде – чык бөртекләре җир кузгалып алган мизгелдә коелышкан, туфракка, комга сеңгән иде. Караш җитәрдәй җирне томан сарды.

Ә кешеләр җирнең иртәнге салкынча һавадан чирканчык алгандай чак кына тетрәп куюын сизмичә дә калдылар.

Боларның һәммәсенең сәбәбе гади, әмма гадәти булмаган эш белән бәйле иде. Хәрбиләр, мелиораторлар белән бергәләшеп, эш системаларының ышанычлы булуын сынар өчен, җир асты шартлавы үткәрделәр. Ул системалар ярдәмендә җир астындагы елганы буарга, икенче урында катламнарны тишәргә һәм ул елганы югарыга бәреп чыгарырга уйладылар. Бу су станциясендәге яңа өстәмә турбиналарны эшләтер, берочтан сугарыр өчен, мөмкин кадәр күбрәк су җыйнар өчен кирәк иде.

Төп бурыч – җир астында тыныч, халык хуҗалыгы максатларында дип аталган гаять куәтле система шартлавы үткәрү – алда тора иде әле. Монысын тормышка ашыру көннең уртасына билгеләнде.

V

Май ахырында Кушкаен авылында өч көн тоташ яңгыр яуды. Ерганакларга су төште. Инеш ярыннан ташып чыкты. Ул барып кушылган елга суы да хәйран күтәрелде. Чәчүдән туктап тордылар. Мал-туар абзарлардан чыкмады. Кошлар тынды.

Халыкның кәефе тәмам кырылды, тәкате бетте дигәндә генә, кургаш болытларга җан керде. Җил чыкты. Күк йөзе ярты көн эчендә аязды. Инеш белән елга үз ярларына кайтты. Кояш чамасыз кыздыра башлады. Ике көн дигәндә, җир кибеп бетте. Кошлар тернәкләнде. Үләннәр, агач яфраклары үрләп китте, чәчәкләр ачылды.

Колхозның елга буена урнашкан умарталыгындагы ташландык озынча таш подвалга бер балык кереп калган булып чыкты. Иң алдан аны умартачы Чаныш күрде. Балык болганчык суда ята иде. Койрыгы өстә, ә башы белән подвалның авыш юлыннан эчкә кереп киткән. Чаныш аны шундук таныды: кырпы балыгы икән.

Чанышның умарталыкка килмәгәненә дүрт көн узган иде инде. Шул арада, көтелмәгән кунакны тозакта калдырып, су чигенгән. Чаныш, гадәттә, килгән һәрбер кунакка шат. Бу юлы да куанды. Ул кешеләрнең хикмәтлеләре, җүнлеләре белән сөйләшеп утыруны ярата. Хәзер дә ул үз янында, телсез балык ятуга караганда, сүзчән кешеләр булуны хәерлерәк санар иде.

Ул, яңгыр чистарткан сукмактан төшкәндә үк, балык койрыгын абайлаган һәм аны ярга килеп төртелгән көймә җилкәненә охшаткан иде. Бервакытны елгада җилкәнле ике көймә йөзеп барганы хәтерендә. Көймәләр ярга килеп туктадылар. Кешеләре мондагы табигатьнең матурлыгына кызыккандыр, күрәсең. Умарталык урнашкан тау итәген камыр агачы, кыргый алмагачлар, күләгәле имәннәр һәм төрле куаклар уратып алган. Теге көймәләр өченче елны, Питрау көнендә, бал аерткан вакытта килеп чыктылар. Әлеге көймәләрдән кызлар белән егетләр төште. Җыенысы дүртәү. Тәннәре кояшта каралган, көчлеләр, шуклар, шатлар. Чаныш аларны яңа бал белән сыйлады. Ә алар аңа алтынсу төстәге чех сырасы эчерделәр. «Алтын фазан» дигән сыра, ул моны яхшы хәтерли әле. Тегеләр сыра артыннан киптерелгән балык чәйнәмәделәр, ә кылыч шикелле кәкре кабыргасы белән какланган ат ите ашадылар. Казылык та алтынсу төстә, хуш исле һәм бик тәмле иде. Чаныш ике чокыр чамасы сыра эчте, бер стакан тутырып, улы Кадрәккә дә бирде. Аңа шуннан артыгы ярамый. Сыра кәефне ярыйсы гына күтәреп җибәрде. Аннары ул егетләргә кызыл чөгендер салып әчетелгән бал авыз иттерде. Күп түгел, берәр чокыр чамасы гына. Тегеләр төрле ымнар белән өстәтергә тырыштылар. Тик ул аларны узындырмады. Әчегән умарта балы эч нигъмәте генә түгел. Ул аны тән даруы, җан азыгы урынына гына тота. Эч тутыру килешми. Арттырып җибәрсәң, кешеләр холкының яман касмагы өскә калкып чыгучан бит ул.

Әйе, балыкның койрыгы шул җилкәннәрне исенә төшерде. Төсләре белән генә аерылалар. Җилкәннәр ак, аларга кызыл хәрефләр, зәңгәр саннар төшерелгән иде. Ә балыкның койрыгы көл төсендәрәк. Зәңгәрсу-көрән элпә сызыклары, сөякләре беленеп тора. Чанышның кулындагы кан тамырлары да туфрактан калкып чыккан имән тамырлары шикеллерәк. Хикмәт андамыни? Балык койрыгы да матурлыгы белән теге җилкәннәрдән һич кайтыш түгел. Өске сөяге җилкәннең мачтасына тартымрак.

Арырак подвалның авыш авызына зур балыкның гәүдәсе кереп киткән. Аның тәңкәләре чәй тәлинкәсе хәтле бардыр, әй! Шуннан ким булмас. Араларына көрән кабырчыклар ябышкан. Алар урыны-урыны белән бәйләм-бәйләм асылынып торалар. Баз ишегенең өске яңагына терәлгән сырт канаты төбендә кабырчыклар аерата ишле.

Быелгы җылы көннәр башлануга, Кадрәк белән бергәләшеп умарталарны аланга чыгарып утырткач, Чаныш подвал ишеген ачык калдырган иде. Җилләтер өчен инде. Кортлар хәзер яңа сарайда кышлый, ә бу базда түгел. Сарай нарат бүрәнәләрдән буралган, түбәсе – шифер. Түбәне мүк сарып өлгерде инде. Шифер кабыргалары арасына күгәрек яфраклар ябышкан. Шуңа күрә сарай түбәсе ала-кола күренә. Ябагасын койган ат тиресе диярсең. Ә базда тузган, тик әлегә исәптән төшерелмәгән умарталар, кайбер кирәк-ярак, көя ашаган балавыз сакланып килде. Бомба базы сыман нык булса да, подвал эшкә ярарлык түгел инде. Искерде. Стеналары яссы ташлардан өелгән, түшәменә урталай ярылган имән бүрәнәләр түшәлгән. Ишеге тимер, әүвәлге осталар аны ахырзаман җиткәнче чыдарлык итеп койган.

Балыкның кайбер җиреннән болганчык суга кадәр җиткән озын су үсемлекләре асылынып тора. Тамырларын тәңкә араларына җибәреп, алар шундук үскәндер дә әле, дип уйлады Чаныш. Су чак кына дулкынлана. Мөгаен, балыкның тын алуы шулай итәдер. Дулкыннар ишек авызы ягыннан тарала. Аларны балыкның саңаклары куадыр инде. Чаныш аның сулышын да тойган шикелле булды. Әллә монысы искән җилме икән, дип уйлады ул. Әмма көн җилсез. Сыерчык авазы, аланда утлап йөргән атның авызлыгы чыңлавы да, бал кортларының тоелыр-тоелмас гүләве генә ишетелде.

Баз кырыена баскан урыннан Чаныш балыкның зурлыгына хәйран калып торды. Тирләп чыкты. Кадрәккә дәшәргә ашыкмады. Улы Кадрәк күптән пенсиядә инде. Алтмыш сигез яшендә генә булса да, тәне сырхаудан арынмый. Тик ул Чанышка кулыннан килгәнчә булышкалый әле. Чанышка калса, ул яшьтә кеше картлыкның бусагасында гына. Нихәл итмәк кирәк, Кадрәкнең бер дә бирешергә исәбе юк. Һәр эштә аңа беренче таяныч, беренче киңәшче, фикердәш. Калган өч улын Чаныш сугышта югалтты. Икесенең вафат булганы, берсенең хәбәрсез югалганы хакында кара кәгазь алдылар. Кадрәкне ул бу гаҗәп зур балык белән искәрмәстән куркытмас өчен чакырмый торды. Гомерендә моның ише могҗизаларны байтак күргән Чаныш үзе дә балыкның зурлыгына хәйран калды. Аеруча ул аның тәңкәләре арасыннан төртеп чыккан яисә асылынып торган, күгәрек белән капланган тимерчыбык шикелле, пычрак куныклы чал төкләренә шаккатты. Балык аңа яшьтәш, ахрысы. Ихтимал, картрактыр да. Бу колак ишетмәгән, күз күрмәгән төкләренә караганда, бәлки, аңа йөз яшь үктер инде. Тәгаен, аның сакалы да бардыр әле дип фараз кылды Чаныш. Кешеләрнең бөтен тереклеккә салган җәбереннән, һәр адымда сагалаган куркынычлардан, бәлаләрдән исән-имин чыккан бу балыкның акылы ниндидер, ә? Үзе йөзеп килгән һәм үз-үзенә подвалда кабер эзләп тапкан икән, ул яшәүдән туйган булса кирәк инде. Үз-үзенә кабер эзләп табарлык хәлгә җиткәч, ялгызлыкның, гаҗизлекнең чигенә килеп терәлгәндер. Киереп тартылган, аннары кинәт атып җибәрелгән ук шикелле зыңлаган бу уй һәм бу күренеш Чанышны әллә нишләтеп куйды. Хәтта үзенең үлеменнән соң да үз-үзенә кабер казырлык ялгызлыкка дучар булган кешене күрдемени! Бу хакта уйлау гына да әллә нишләтерлек шул. Әнә шундый ялгызлыкта калдырудан курыкканга күрә, үзе дә Кадрәкне бөтен белгән ысуллары белән саклап килде түгелме соң? Чаныш үзе дә ялгыз калуны һич тә теләми. Аны, Чанышны, кимендә бер генә улы булса да җайлы һәм коры ләхеткә салып күмәргә тиештер бит инде? Шул ук вакытта ул моңа җаны-тәне белән каршы да. Ул үзе үк Кадрәкнең соңгы туганы диярлек ләбаса. Кадрәкнең бердәнбер улы Рево – хәрби очучы – авиация һәлакәтендә харап булды. Аны шунда вафат булганнар белән уртак кабергә җирләделәр. Күмәргә Кадрәкне дөнья читенә – Сахалинга чакыртып алганнар иде. Зурлап каршылаганнар, олылап озатканнар. Кадрәк килене Мөрсәлинәне, оныклары Солтан белән Сөембикәне дә үзе белән алып кайтты. Алары яхшы гына фатирлары белән Казанда торалар. Чанышның хәтта үз-үзеннән яшереп ияртәсе килгән теләге бар: аның улын югалткан Кадрәкне үзе җирлисе, каберенә бер уч туфракны үзе саласы килә. Ә инде соңыннан, үзе дөнья куяр алдыннан, иң соңгы уч туфракны учына үзе кысып калса, бик таман.

Дөрес, Кадрәк Чаныш уйлаганча ук ялгыз түгел анысы. Аның әнә егет булып җиткән оныгы бар – Солтан. Бу яктан хәл яхшы, нәсел чылбыры өзелмәгән, өмет бар. Әлбәттә, төрле хәвеф-хәтәр Чанышларның нәсел агачына шәфкатьсез зыяннар салды. Шөкер, токымының тамыры корымаган. Шулай да хәзер вакыт башка, кешеләр бүтән. Аеруча яшьләр. Дөнья анысы аларны да җаена салыр. Сабакка утырырлар, игә килерләр. Кая китсеннәр. Утырган арбалары алга тәгәрәр. Ахыр килеп, Чанышлар җырын җырларлар. Күпмедер баргач, үткән юлга әйләнеп карыйсың ич аны. Болар да шулай карарлар әле – каерылып-каерылып карарлар. Менә шунда тартып барган атлары нинди дә утырган арбалары кемнеке икәнен күрерләр. Яшереп-нитеп торасы юк: соңгы вакытта олы юл маякларыннан читләште алар. Солтанны гына ал. Чаныш аның, әйтик, милләт җырларын көйләгәнен ишеткәне юк бугай. Җырлап азапланмый, тыңлый гына. Йөгән күзелдерегенә5 тартым бер нәрсә кия дә кесәсендәге тартма сихеренә бирелә. Тыңламаган да шикелле ул аны, хәерсез. Эндәшсәң, саңгырау кеше сымак, кулын колагына куя да теге нәрсәне сала, кайтарып сорый. Миңгерәүләнгән ише, билләһи. Әллә ниткән чит, моңсыз җырлар шунда. Дөрес, үзләре дәртле, дәрманлы, бирелеп китсәң, биетерлек көйләр. Тик инде, җәмәгать, ул көйләргә көрәк белән җир казырлык, балта тотып, утын ярырлык, себерке белән ишегалды себерерлек, чалгы айкап, печән чабарлык түгел.

Берзаманны Солтан шул җырларны умарталыкка алып килгән магнитофоныннан кычкыртты. Бал кортлары тузгып та күрсәтте соң, әй! Солтанга ябырылдылар. Кая качар тишек тапмады, бичара. Суга чумып кына котылды… Солтан гынамы соң – кич җитте исә, клуб ягында да гел шул музыканы акырталар. Әйе, ул җырлар җир казытмас инде. Дошманга каршы күтәрүе дә шикле. Җырын алыштырган кеше иманын да үзгәртә ул. Чаныш алданрак дөньядан китәрме, Кадрәк аңарчы ук мәңгегә күзен йомармы, Солтанга саф мөселманча күмү йоласын ышанып тапшыру файдасыз. Җирләүчеләргә ияреп йөрсә, хәтеренә салып куйса да, бик әйбәт булыр әле.

Әйе, соңгы мыскал туфрак Кадрәк йә Чаныш учында булыр.

Чит кеше өенә кергәндәге сыман, Чаныш резин итегенең олтанын үләнгә ышкып сөртте дә, балыкның кытыршы койрыгына тотынып, югары үрмәләде. Бер тәңкәнең кипши башлаган үткер чите чалбар балагының, эчке ыштанының тез турысын ертты, аягы шуып китте. Ул тезенең әрнүен тойды һәм, балыкка менгәч, тез капкачы тиресенең суелганын күрде. Ул урынга бөрчек-бөрчек кан тамчылары саркып чыккан иде. Чаныш аягына басты. Балыкның тәне йомшак икән. Итек табаннары аңа батып тора, сазлык түмгәгендәге шикелле, тигезлек саклавы читен. Ул сак кына тирбәлеп алды, әйтерсең лә аяк астының ныклыгын чамалады. Җавап итеп, балык койрыгын селкетте. Койрыгы белән бөгәлчәннәр куган атмыни! Бүрәнә буенча барган кебек, Чаныш балык сыртыннан алга атлады. Гүя ул, яшьлегендәге кебек, атка аягүрә менеп баскан. Балыкның сырт канатына кадәр барып җитте. Канат шиңгән әрекмән яфрагын хәтерләтеп янтайган иде. Юка булганга күрә, читтән йомшактыр кебек тоелса да, бактың исә, юкә кабыгыдай каты икән. Кытыршы зәңгәрсу элпә белән капланган канат сөягенә уң кулы белән тотынып, ул ишек өслеге астыннан подвал эченә карады. Анда эңгер-меңгер. Салкынча һава бәреп тора. Юеш таш һәм черек исе аңкый. Ул ят тавыш ишетеп сагайды: балык, тозакка эләккән җанвардай, тын гына сулкылдый сыман иде. Күзе караңгылыкка ияләшкәч, Чаныш балык саңакларының киң капкачларын шәйләде. Тимерчелек күрегенә охшап, алар беркөйгә ачылып ябылалар, суны эчкә суырып алалар да кысып чыгаралар, дулкын итеп тараталар. Шунда Чанышны ниндидер үтә гаҗәпсенү хисе биләп алды. Мондый хисне аның күптәннән кичергәне юк инде. Беренче мәртәбә бала чагында, печән өстендә айлы бер төнне куна калгач һәм аулакта иреннәре белән бер-берсенә сарылган егет белән кызга тап булгач, шулай исе-акылы киткән иде аның. Бер-берсен ашамагайлары дип шикләнгән иде ул. Үлеме алдыннан монда килгән шушы балык сыртына менеп басканчы, аның шуннан да артыграк төстә хәйран калганы булмады бугай. Чөнки балык, аны күрергә теләгәндәй, башын судан чыгарып алды. Шунда Чаныш аның сул күзен күрде. Шул рәвешчә, кайчакны атлар яшенгә караучан. Балык көтмәгәндә очраган дустына карагандай тоелды. Шулай итеп, байтак гомер үлгән дип санаган кешегә генә карыйлардыр, билләһи! Чанышка үзенең инде озак яшәгәнлеге хакындагы уй килде. Алай гына да түгел, алар икесе дә охшаш уй уйлыйлардыр, бер-берсенә әйтер сүзләре калмаганга, бер-берсен инде сүзсез дә аңлаганга күрә генә сөйләшмиләрдер кебек. Бар нәрсә инде сөйләшенеп кенә бетмәгән, яшәлеп үк беткән диярсең. Бу тойгы Чанышның кәефен һич тә бозмады, авырыксындырмады, үз-үзен кызганырга сәбәп бирмәде. Ә, ки-ресенчә, шундый яхшы, шундый иркен булып китте ки, әйтерсең лә алар, балык белән Чаныш, бер-берсенең тормышы хакына үзләренең җаннарын фида кылганнар һәм соңгы мәлдә берсе икенчесенең тәгаен исән калганнарын уйлап өлгергәннәр кебек.

Кеше дөньяга килгәннән соң һәм үлгәнгә кадәр эшли алган иң яхшы гамәл шул – бер-берең өчен җан ату була инде. Шуннан да зуррагы юк. Кешегә башкалар гомере хакына хәтта ул башкалар үзләре теләмәгән очракта да көрәшергә кирәк. Моны Чаныш бик яхшы белә иде.

Саграк атларга, балык тәнен авырттырмаска тырышып, Чаныш кире китте. Балыктан, әле тәпи йөри алмаган бала сыман, арты белән шуып төште. Карашы белән Кадрәкне эзләде. Ул исә аланда күренмәде. Тынлыкта елга дулкыннары кагуы, атның умарталар арасында керт-керт яшь үлән утлавы ишетелә иде. Чаныш елга суы белән баз арасына күз ташлады. Балык бирегә төнлә кереп калган, ахрысы. Шул арада су ярты метр чамасы кимеп өлгергән. Тәгаен, ташудан шикләнә калганнардыр һәм сусаклагычның, шлюзын ачып, суын киметкәннәрдер. Өч көн тоташ яуган яңгыр инеш суын да, елга суын да шактый арттырган иде шул. Аннары, суында шундый зур балык йөзгән елга ничек артмасын да ничек җәелмәсен инде ул, дип уйлады Чаныш.

Кадрәкне ул чокырдан эзләп тапты. Шешәдәге сөтне, әчемәсен дип, чокырдагы чишмәгә куяр өчен төшкән. Андагы чишмә катлам-катлам ташлар арасыннан бик көчле бәреп чыга, ике күзле. Күзләре шундый тирән, бервакыт кызык өчен Чаныш тыккан куак чыбыгы аңа бөтенләй кереп бетте. Чишмә күзеннән дә тирәнрәге Чанышның күптән вафат булган Асылъяры күзләре генә булгандыр кебек. Асылъярның зәңгәр күзләре, чыннан да, шундый тирән иде. Чаныш шушыңа кадәр, хәтта иксез-чиксез хәтерендә һәм сагышында да аларның төбенәчә төшеп җиткәне юк әле.

Көчәнә-көчәнә һәм тешләрен кыса-кыса, тезенә таяна-таяна, чокырның ташлы ярына уелган баскычтан сулы чиләк күтәреп менгән Кадрәккә ул әкрен генә:

– Әйдә әле, – дип эндәште.

– Менеп киләм ич инде. Кая ашыктырасың? – диде Кадрәк. – Син мине тиккә сагалап йөрисең.

– Сагаламыйм инде, сагаламыйм. Бер нәрсә күрсәтәсем килә, – дип, Чаныш чиләк тоткычына үрелде.

Чиләкне икесе ике яктан тотып, алар түбәнгә, умарталык йортына таба юнәлделәр.

– Нәрсә бар? – дип сорады Кадрәк.

– Могҗиза.

– Һе, могҗиза! Тапкан куандырыр нәрсә.

– Җәһәтрәк атла инде. Бигрәк сөйрәләсең.

– Кая ашыгасың?

– Минме?

– Син.

– Ашыга дип… Качмый анысы.

– Җук. Син гел ашыгасың. Чәчәкләрне ничек иснәгәнеңне күрми дип беләсеңме әллә?

– Иснәсәм суң. Шуннан ни булган?

– Иснә, миңа жәл түгел.

– Ә ник сукранасың?

– Сукранмыйм. Тик алай иснәмә.

– Алай дигәнең ничек була инде ул?

– Шулай инде… соңгы тапкыр иснәгән шикелле. Ашыгуың шуннан күренә.

Улының тел төбен аңласа да, Чаныш:

– Кая ашыгам? – дип сорады.

Кадрәк, аяк астына карап:

– Шунда инде… Ашыкма әле, әти, – диде.

Һаман шул – ялгыз калудан курка, дип уйлады Чаныш.

– Яхшы, улым, – диде ул, нык итеп. – Чәчәкләрне бүтән соң мәртәбә иснәгән шикелле иснәмәм.

– Шулай булгач, мине әллә ниткән могҗизалар белән котыртма. Без аларны күп күргән инде. Шаккатыра алмассың.

– Күреп бетермәгәнбез икән шул әле.

Чаныш улының үзенә төбәп караганын сизде.

– Өйгә керик, әти. Ятып тор. Самавыр куеп җибәрермен. Чәй эчәрбез.

– Аннары эчәрбез. Башта могҗизаны күрсәтим әле. Әйдә әле, әйдә.

Агачлыктан чыккач, ул түбәнгә, су читенә ишарәләде:

– Күрәсеңме? – дип сорады.

Кадрәк, кулын каш өстенә куеп, аска, су яктылыгына карады.

– Ни бар суң анда, әти? – диде ул, сузып кына.

Чаныш чиләкне, үзенә алып, өйалды баскычына куйды да подвалга таба төшеп китте. Артка әйләнеп карамаса да, улының үз артыннан ияргәнен сизде.

– Менә, – диде ул, Кадрәкне алга уздырып. – Балык булыр бу.

– Әстәгъфирулла! Балык түгел бу. Чыннан да, могҗиза лабаса!

Чанышның бая ләмдә калган эзләренә баса-баса, Кадрәк балыкның койрыгы янына үтте. Аны сөякчел бармак очлары белән генә капшагач, Чаныш кузгаткан тәңкәне җайлап куйды.

– Әйе, балык икән шул, – диде ул тын гына. – Тикмәгә генә килмәгәндер ул монда. Синең чәчәкләрне тиешенчә иснәмәвең хак икән.

Улын юатыр һәм тынычландырыр өчен, Чаныш ачуланырга булды.

– Ничек исним суң мин аларны? Ничек? Ә? Яхшы исним мин аларны, яхшы! – дип, ул Кадрәк янына килеп басты.

– Җук, бер дә яхшы түгел шул менәтерә! – дип үҗәтләнде Кадрәк. – Син аларны өзмичә, җиргә иелеп иснисең. Ә җир кешене үзенә алыр өчен иелгәнне генә көтеп тора да инде ул.

– Көтеп торган җиргә берзаманны барыбер барасы инде, Кадрәк. Тик соңарырга да була бит әле! – дип көлде Чаныш.

– Ә балык килеп җиткән. Күпме су, ә барыбер үзенә урын тапмаган.

– Әйе, – дип килеште Чаныш. – Зур юл шулай тар сукмак белән очлана инде. Зур өйдә озак торганнан соң, җан бәләкәй бүлмәне тансык итә. Ахыр килеп, озак бара торгач, аяк табаннары җир салкынын сагына. Әх-әх-әй!.. Кеше генәме соң, олы юллар да тузанга әйләнә. Бернишләр хәлең юк.

– Шулай уйлаган идем аны.

– Ничек?

– Бу балык бик карт, ахрысы. Ул безнең янга килгән. Яхшыга түгел бу. Ихтимал, ул синең чәчәкләрне җиргә иелеп иснәгәнеңне күргәндер… Балык үзенең могҗиза икәнен белгән. Шуңа үзен күрсәтергә килгән дә. Ул безнең соңгы могҗизабыз булмагае. Белдеңме?

– Булса суң! Алайса, яхшылап карап калыйк… Каяле, Кадрәк, син аңа атлан әле.

Кадрәк:

– Нигә? – дип сорады. – Ат түгел ич ул!

– Ат булмаганга күрә атлан да. Мин сине гомергә бер мәртәбә балыкка атландырып йөртергә тиештер бит инде?

Кадрәк тагын:

– Нигә? – дип сорады.

– Кешеләргә сөйләрсең.

– Ышанмаслар ич!

– Ышанырлык итеп сөйләргә кирәк. Әгәр кешеләргә синең белән янәшә яшәгәннәре өчен оят түгел икән, алар сиңа ышанырлар.

Чаныш сирәк чал сакаллы, ябык, җиңел гәүдәле, кыюсыз гына карышкан улын култык астыннан тотып күтәрде дә балык сыртына атландырды. Кадрәкнең күн итекле аякларын салындырып, учлары белән балыкка тотынып утырудан гайре чарасы калмады. Чыннан да, хәзер җилгә каршы җилдереп китәргә әзерләнгән сыман, ул соры киез эшләпәсен маңгаена батырып киде. Һәм менә ул Чанышның күз алдында үзенең алтмыш еллык гомерен чигереп, артка ташлап калдырды да, сигез яшьлек малай булып, үзенең шул ук алтмыш еллык гомеренә каршы җилдереп китте кебек. Алтмыш ел әүвәлгечә көчле, шук җанлы, ләкин карап торышка кырыс күренгән, егылган шәттә Кадрәкне тотып калырга, күтәреп аягына бастырырга, көлә-көлә, юата-юата, атта нык утырырга өйрәтә-өйрәтә, бәрелгән җирен угаларга әзер ир сурәтендә Чаныш улының артында басып торды.

Кадрәк, бик күп еллар элек булганча ук:

– Бәреп төшермәс микән суң? – дип сорады.

– Нык тотынсаң төшерә алмас, – дип җавап бирде аңа атасы. – Иң мөһиме – егылмау.

Кадрәк үз-үзен читтән күргән кебек булды, оялды. Хәл көнләшерлек түгел, дип уйлады ул. Бер караганда ахмаклык инде, ул ак сакаллы карт башы белән балыкка атланган! Ике тере кәҗә мөгезенә куеп, пычкы белән бүрәнә киссәң дә, мондый ук ахмаклык булып тоелмастыр. Андый хәлгә калмас анысы, ә менә тере балыкка атланып утыра лабаса! Дөрес, әллә ниткән биек-леккә ашкан да шикелле. Юк шул инде, юк. Тормыш дулкыннары ярга кагып чыгарган йомычка шикеллерәк. Әйе, Кадрәк үз-үзеннән оялды. Ләкин атасының аның балыкка атланганын бик күрәсе килгән икән, моны ничек кире какмак кирәк? Юансын инде. Ул бала сымак. Кызгандыра. Утыр, төчкермә. Сакалыңны да селкетмә, ичмаса. Әзрәк шулай утырды да:

– Җитәр инде. Яхшы җилдердем бугай, – диде.

– Утыр әле, улым, утыр. Ашыкма. Җиргә төшәргә өлгерерсең, – дип үтенде Чаныш. Аның тегендә, үткәннәрдә, хәзер шундый якын, фәкать күз яшьләре генә томанлатып күрсәткән үткәнендә озаграк тукталып торасы килә иде. Ул үзенең «Ашыкма әле» дигән үтенечен тагын кабатлады.

– Иярсез җайсызрак шул, – дигән булды Кадрәк. – Катырак.

– Мендәр кирәкмиме суң?

– Мендәргә күнегәсе түгел анысы. Тик минем мендәрләргә ис китмәгәнне беләсең ич инде. Миңа күбрәк нарларда аунарга туры килде. Беләсең ич инде, әти.

– Беләм, улым, беләм. Яхшы беләм. Андый нәрсәне ничек онытмак кирәк?

VI

Белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкнең күргәннәре адәм балалары башына төшә язмасын. Ул сәламәтлеген сугыш алдындагы мәхшәрдә, сугышның үз кырларында байтак какшатса да, госпитальләрдә аунап ятмады. Кадрәкнең нарларда аунарга туры килде дигәне бүтән аның. Ул саулыгын Кола дигән ярымутрауда урманнар кисеп какшатты, Себер карлары астындагы шахталарда күмер чабып югалтты. Югыйсә сугыш булып сугыштан тәненә ядрә тию түгел, шырпы да кертмәгән килеш кайтты. Аның улы Кадрәк җәфаны алданрак күрде. Госпитальнең йомшак мендәрләре, чиста җәймәләре бәхетлерәкләргә эләккәндер ул. Аның улы Кадрәк өлешенә төрмә сәндерәләре, лагерь нарлары, ачлык тиде. Кеше өчен нахакка рәнҗетелүдән дә катырак җәзалар да бардыр барын. Нәсел-ыру намусы бар бит әле. Әнә шул нахак гаепнең бөтен нәсел-нәсәпкә ягылуын күтәрү сират күперенең кыл уртасында чайкалып торудан да яманрак булды. Алай да нахак гаеп таш түгел. Аны муенга асып суга сикерәсеңмени? Үлүе җиңел ул, яшәве авыр. Исән чагында өнәмәгәннең үлгәч сөякләрен яратырлар. Менә ничек бит ул, агайне!

Әйе, белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкне сугыш чыгарга дүрт ел ярым калганда алып киттеләр. Ник икәнлегенә хәзер, гомер узып барганда, хәтсез вакыт юшкыны кунган инде. Хәер, истә. Ничек алып киткәннәре аерата. Ут сүндереп йокларга яткач, ишекне төеп уяттылар, килеп керделәр. Авыл советы рәисе Зәйнәпбикә, ике милиционер, тагын каратут йөзле, әйбәт киенгән бер кеше. Җыенысы дүртәү болар. Шуңа кадәр МТС6та плугарь, аннары комбайнчы булып эшләгән, ә язын, Кызыл Байрак ордены алгач, авыл советы рәисе итеп сайланган Зәйнәпбикәнең бу вазифасына яңа гына керешкән вакыты. Сары каш-керфекле, бөдрә җирән чәчле, эре сипкел баскан йөзле булса да, сөйкемле, күңелгә хуш килердәй зифа буйлы хатын. Кияүгә чыкмыйча, ир бала тапты. Авыл халкы арасында орденын шул малай өчен алды дигән сүз йөрде йөрүен. Анысы караңгы инде. Тырнак астыннан кер эзләргә маһирлар кызыксынсын.

Милиционерларның берсе – ач яңаклысы, куе кара кашлы, югары бөтерелгән очлы мыеклысы, – каккан казык булып, ишек катына басты. Бүтәне – кызыл түгәрәк битле, почык борынлысы – өстәл башына утырды да алдына кара савыты чыгарып куйды, дәфтәр ачып салды, каләм алды, эш башланганны көтеп, иягендәге бетчәләрне капшап сыткалады.

Ул чагында Кадрәк, өйләнеп, әлегә башка чыкмаган иде. Көзен өмә белән мүкләп өясе шәп юкә бурасы хәстәрләнгән, капка төбендә.

Чанышның бер улы – Кадрәктән яшь ярымга гына өлкәне Тәлгать – район үзәгендә балыкчылар артелендә эшли. Өченчесе – Сибгат – Казанда танк училищесында укый. Ә төпчекләре Сәйдәш инде кызлар исен тоя башлады, ахрысы, кичке уеннан кайтмаган иде әле. Ике гаиләгә дүртпочмаклы өй кысанлыкка кысан иде анысы. Бигрәк тә язгы айлы төннәрдә кыенга килде. Чанышның үзенең дә хәтәр генә гайрәтле чагы. Эшкә яраксыз тәртә ише куйган җирдә сөялеп торуга гына риза түгел. Асылъяры да үзенә иш: терекөмеш сымак, учта тәгәрәтерлек әле. Шу-ла-ай… Зарланмый-нитми, тиешле итагать саклап дигәндәй, әйбәт тордылар. Аның каравы мунча шәп иде, мунча. Кышкы озын кичләр, язгы ташулар, бигрәк тә шомырт чәчәк аткан вакытларда, шул мунчаны бик еш яккаладылар. Хәзер дә өй борынча мунча бар анысы. Мәгәр хәзер инде фәкать юынырга, кунак-төшем кадерен күрергә, тагын кияү белән кәләш, кода белән кодагыйлар хөрмәтенәрәк ягыла. Теге чакларда мунчаның хикмәте бүтәндәрәк иде шул… Өйләнгәненә ел ярым дигәндә, Кадрәкнең хатыны Рәхиләнең икенче балага йөкле икәнен яшеребрәк йөргәнен Чаныш сизенә иде инде. Тик ул балага яшәү генә насыйп булмады. Имчәк баласы вакытында ук дөнья куйды, бичара. Монысы – соңыннанрак булган хәл.

Менә шул: ут сүндереп йокларга яткач, тегеләр – чакырылмаган кунаклар килеп керде. Тышта пычрак, яңгыр, күн итекләрен ышкып-нитеп тормадылар, эчкә, түргә уздылар. Ут элергә өлгергәннәр иде инде. Бөтенесе уянды. Сәерсенделәр, шикләнделәр. Хатыннар, әдәп саклап, башта чаршау артына кереп киттеләр. Каенанасы белән чышын-пышын килеп, Рәхилә самавыр капкачын шылтыратты. Аның, бу якка чыгып, мич калагына үрелүен теге каратут йөзле кеше мыек очын ирен почмагы белән чәйнәп карап торды да почмактагы китап шкафы каршына барып басты, урысчалатып, үзе өчен генә әйткәндәй: «Ну-ка, поглядим», – диде. Китапларның иң калынын – күн кырыйлысын кулына алды: «Что за книга?» – дип сорады. Үзе үк вата-җимерә укып та бирде: «Әл-мәсхәфү эш-шәрифу»7.

Каратут йөзлене күреп белмәсә дә, кем икәнен Чаныш чамалады – Абалак фамилияле кеше. Тирә-күрше авылларда аның «Шапалак» дигән кушаматы таралган иде инде. Чебен үтергеч була инде. Өстәвенә бу сүзнең «яңакка сугу» дигән мәгънәсе дә бар. Ай-яй да соң бу ирләр: уйлап чыгарырга һәм чәпәргә кирәк бит, йә! Кешесенә, шөгыленә шулхәтле дә туры килер икән. Шәп тә соң, ә, Шапалак!

Әйе, кешеләр язмышы өстендә чебен үтерә торган шапалак шикелле селтәнде ул. Шап! – бер авылдан мәктәп директорын. Шап! – күрше авылдан агрономны. Шап! – чираттагы авылдан комсомоллар башлыгын… Кемне генә алмады. Тик кешеләр чебен түгел иде бит, чебен түгел иде. Кешеләр кемнеңдер атасы, ире, анасы, хатыны, баласы, туганы иде!

Шапалак ияген күтәрде дә эчке күлмәкчән һәм яланаяк басып торган Кадрәккә төбәлде. Чанышның өненә үтә хәтәр мәлләрдә генә кузгалучан курку йөгерде. Ул, полк комиссары сыйфатында йөргән чагында, полкларын батька Махно армиясе тар-мар иткән, шуның өчен партиядән чыгарылган, ревтрибунал хөкеменнән могҗиза белән генә исән калган, үз-үзенә кул салудан көчкә генә тыелып, шуннан соң гади кызылармияче булып байтак сугышлар кичкәч, туган авылына кайтып төпләнгән һәм колхозда тегермәнче хезмәтендәге кеше иде. Ыгы-зыгыланмады, кабаланмады, юк-барга кысылмады. Калган гомеренә башыннан кичкәннәре бик җиткән дигән карарга килде. Шуңа күрә башта тегеләрне үзен алмага килмәделәрме икән дип уйлаган иде. Кем белә, кайдадыр, кемнәрдер үткәннәрне актарып чыгаргандыр да моңа да вакыт дигәндер.

Теге чакны Чаныш ревтрибуналга да әйтте, хәзер дә кабатларга әзер: полк тар-мар ителмәде. Аның өчтән икесе крестьяннар иде – менә шулар Махно ягына күчте. Һәм моның өчен полк комиссары Чаныш Украинадагы совет власте органнарын гаепләде. Уен эшмени: көрәшнең иң кызган мәлендә сугышчылар арасында «Украина Җир халык комиссариаты әүвәлге алпавыт җирләренең өчтән ике өлешен совхозларга бүлеп бирә икән» дигән сүз таралды. Нинди «коммуния» ди әле ул?! Ә совет властеның «Җир турындагы декрет»ы нишли? Буш куык булып каламы? Крестьяннарны алдаумы? Ниемә дип революция ясадык соң әле, җир даулап түгелмени? Бирделәр дә шундук тартып та алалармы? Тапканнар шыр тиле мужик! Мә, җанны ал, ә җиребезгә тимә! Бирмисез икән – «Долой НКЗ8 Украины!» Киттек, туганнар, батька Махнога. Большевиклар безне алдады.

5.Йөгән күзелдереге – ат күзен ян-яктан томалар өчен, йөгәнгә тегелгән каеш каплавыч.
6.МТС – Машина-трактор станциясе.
7.«Әл-мәсхәфү эш-шәрифу» – «Изге кәгазьләр».
8.НКЗ – Народный комиссариат земли.