Kitabı oku: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sayfa 11

Yazı tipi:
8

Яңа бистәдә Габдулланың үз тормышы, олы кешеләрнең аңа мөнәсәбәте әйбәт, әмма бистә табигате аңа үги иде. Өчиленең табигате матур, әмма кешеләре кырыс иде. Кыскасы, моңарчы Габдулла кешеләр белән килешсә, табигать белән килешә алмыйча һәм, киресенчә, табигать белән килешсә, кешеләр белән тыныша алмый яшәде.

Кырлайда ул икесен дә тапты. Өйдән чыкса – матур һәм юмарт табигать кочагы, өйгә кайтса – ягымлы чырай, җылы сүз.

Олы кеше дә бәхетсезлекне тиз оныта һәм яңа уңай шартларны «шулай булырга тиеш гади хәл» итеп күрә башлый. Бала бигрәк тә…

Габдулла да яңа әти белән әнисенә бик тиз ияләште. Башта бик тансык күренгән семья җылысы аның өчен табигый бер хәл булып әверелде.

Ләкин тормыш теге йә бу вакыйга белән аңа үзен сиздерә торды һәм артык онытылып китәргә ирек бирмәде.

Чикләвек вакыты иде. Габдулла иптәшләре белән чикләвекнең оясына – Шәбәрде урманына китте. Урман балаларны үзенең җәйге мәһабәте белән бик кунакчыл каршы алды. Кунакларны каршыларга хуҗадан алда йортның тышына ук аның балалары йөгереп чыга бит, нәкъ шуның кебек, кечкенә кунакларны урман алдында үсеп утырган яшь миләш агачлары һәм сәрви куаклары каршы алды. Куаклык белән бераз баргач, аларны төз нарат егетләре белән оялчан каен кызлары бөгелә-сыгыла сәламләделәр. Аннан соң балалар алдына карагай катыш каенлык килеп басты. Ләкин әле бу да урман-хуҗа үзе түгел, аның тирәсендәге «кардәш-ыруы» гына иде.

Эчкә кергән саен, һава дымсу-салкынчага әйләнде, яфрак челтәрләре аша төшкән кояш шәүләләре сирәгәя барды. Ниһаять, алар кечкенә ачыклыкка чыктылар, һәм күз алларына биек, калын, тәкәббер сынлы имәннәр, наратлар һәм чыршылар килеп басты. Андагы караңгылык үзенең серле тынлыгы белән Габдулланың кечкенә йөрәген кысып алды, шул ук вакыт аны үзенә тартты.

Кечкенә кунаклар, урманның түренә керер алдыннан, түгәрәк аланлыкның келәм булып җәелгән гаҗәп тигез яшел үлән хәтфәсе өстеннән киттеләр.

Габдулла урман куелыгына башта каушап кына керде. Ләкин тора-бара ияләште һәм бик тиз үзен иркен тота башлады. Урманның агач һәм яфрак черекләреннән туган дымлы, салкынча исенә күнекте. Очраган бер гөмбә үзенең сәерлеге яки матурлыгы белән аны кызыксындырды. Ул тау-тау булып өелгән кырмыска өемнәре янына тукталды, гомерендә беренче тапкыр ул бик эре сары кырмыскалар күрде.

– Тиен! Тиен! – дип кычкырды һәммәсенә караганда үткенрәк күзле Әхтәри.

Һәммәсе өскә, Әхтәри күрсәткән якка карадылар. Габдулла агач кайрысы белән бертөсле үк тиенне берьюлы гына аера алмады. Балалар, җирдән нарат күркәләре алып, тиенгә ыргыттылар. Тиен кинәт янәшә агачка сикерде. Шунда гына Габдулла аны күреп алды һәм шатлык катыш кызыксыну белән, үзе дә сизмәстән:

– Тот, тот! Җибәрмә! – дип кычкырды.

Малайлар көлешеп куйдылар.

Ниһаять, алар чикләвеклеккә җиттеләр.

9

Менә кайда кинәнделәр малайлар чикләвеккә! Йодрык-йодрык булып укмашкан чикләвекләрне берәмләп тә, ботаклары белән дә өзделәр. Туйганчы ярганнан һәм ашаганнан соң, буш кул белән кайтмас өчен, итәкләрен бөрмәләренә кыстырып, чикләвекне күлмәк эченә тутырдылар.

– Эчкә кермибез инде, җитте, – дигән тәкъдим ясады Сафуш. – Аннан чыга алмый адашып йөрербез…

Малайлар кайтырга борылдылар. Сафуш дөрес әйткән икән, урманнан берьюлы гына чыгу җиңел булмады. Алар, кояшка карый-карый, башта дөрес кенә бардылар. Әмма бер вакыйга аларның юлын чуалтып ташлады.

– Каравылчы! – дип кычкырды кинәт Тимри.

Бар да тынып калды. Урман эчендә коры чыбыклар сынгалаганы ишетелде, ул тынды, аннан тагын нидер кыштырдады… Балалар куркуга төштеләр: каравылчы сагалап тормыймы? Тотып алса, ул аларның бөтен җыйганнарын бушатып алып калачак һәм өстәвенә исемнәрен сораячак. Шуннан соң бервакыт, алпавыт урманында чикләвек ашап йөргән өчен, авылга штраф килеп төшәчәк! Авыл малае мондый вакытта атасы кебек уйлый һәм штрафка ул – җаны-тәне белән дошман.

Әхтәри кинәт пышылдады:

– Дәшмәгез! Каравылчы түгел, бу – поши… Әнә күрәсезме? Олы имәннән уң якта, чикләвек белән миләш арасында…

Балалар Әхтәри күрсәткән якка карадылар. Анда чынлап та сыер шикелле зур гәүдәле һәм көрән йонлы, агач ботагыдай тармакланып торган зур мөгезле поши үзенең матур һәм моңсу күзләре белән балаларга карап тора, аның бу каравы: «Сез нигә минем юлымны кистегез әле?» – дигән шикелле тоела иде. Әмма балалар туйганчы карап, сокланып өлгермәделәр, поши: «Ягез, инде сез мине тотыгыз!» – дигән сыман, шаян гына сикереш ясап, кире борылды һәм урман куелыгы эчендә юк булды…

Малайлар кайтырга борылдылар һәм, бераз адашып йөргәннән соң, Кырлай юлына чыктылар.

Габдулла өенә урманга баруыннан бик-бик канәгать калып кайтып керде.

10

Өй эчендәгеләр, аның җыйган чикләвеген күреп, һичшиксез: «Каян таптың бу кадәр чикләвек?» – дип кызыксынырлар, җентекләп сорашырлар, мин аларга тиен һәм поши вакыйгаларын сөйләрмен, дип уйлаган иде Габдулла. Алай булып чыкмады. Йортка килеп керү белән үк, ул өйдә ниндидер күңелсез бер хәл барлыгын сизеп алды. Өйалдына күрше хатыннар җыелган, йөзләрендә ниндидер борчылу катыш кызыксыну. Өй эчендә әрнүле үкерү һәм: «Тот, тот, чыгарма, сәкегә сал! Кызым, кызым!» – дигән тавышлар ишетелә.

Габдулла, ишекне ачып, өйгә керде. Шунда аны сәкедән сикереп ишеккә атылган Сабира апасы чак кына бәреп екмады. Сәгъди абзый белән Зөһрә апа килеп, таза гәүдәле Сабираны тотып алдылар һәм көч-хәл белән аны кире сәкегә китереп яткырдылар. Ләкин ул, тыпырчынып, яңадан сикереп торырга теләде. Аның аяк-кулларын тотып, сәкегә терәп торыр өчен, шактый көч кирәк булды. Бераз тыпырчынганнан соң, Сабира хәлсезләнеп тынды һәм йөрәкләргә шом сала торган әрнү тавышы белән ыңгырашырга тотынды.

Габдулланың күзе апасының йөзенә төште. Сабираның күзләре чытырдап йомылган, кипшенгән иреннәре ачылган, тешләре кысылган, борын турыннан, маңгаен аркылы кисеп, ике тирән җыерчык ярылып менгән, үзе һава җитмәгән сыман авыр һәм еш-еш, интегеп сулый иде.

Олыларның сөйләшүеннән Габдулла шуны белде: басуда Сабираның кишәрлеге җир уртасына, урманнан ерак урынга туры килгән икән. Ул, «үз өлешемне бетерим» дип, ял итми, эссе кояш астында сусыз, күләгәсез урган да урган. Ләкин эшен барыбер бетерә алмаган, «әллә нигә башым бик чатный» дип, чүмәлә янына барып яткан. Шуннан башы тагын ныграк сызлый башлаган. Авыртуына чыдый алмый иңрәгән, кычкырган. Иреннәрен чәйни-чәйни, урынында ята алмый, куркыныч тавышлар чыгарып, кыр буйлап йөгереп киткән бу. Аны көч-хәл белән авылга, өйгә алып кайтканнар. Күршеләре бу хәлне:

– Җиргә бисмилла әйтми яткан.

– Зәхмәт кагылган.

– Җен суккан… – дип аңлатканнар.

Бу төн Сәгъди абзый өендә йокламадылар. Габдулланың кайтып керүенә берәү дә игътибар итмәде, аның белән берәү дә кызыксынмады. Шуңардан файдаланып, Габдулла, йортка чыкты да печәнле арба өстенә менеп ятты һәм рәхәт йокыга талды.

Иртә белән иртүк Зөһрә апа аны йокысыннан уятты:

– Нишләп ятасың, тор, Сабира апаң вафат булды, – диде.

Шул көнне Сабираны каршыдагы зиратка җирләделәр.

Шуннан берничә көн үтте. Беркөнне өйдә иртә белән Габдулла уяныр-уянмас ята иде, колагына Зөһрә апаның тавышы керде. Зөһрә апа сукранган тавыш белән Сәгъди абзыйгамы, Саҗидәгәме сөйли иде:

– Менә шул инде. «Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр» дигәннәр. Сабираның үлеме шуның шомлыгыннан гына булды, шуның шомлыгыннан гына…

Габдулла сүзнең үзе турында икәнлеген төшенеп алды. Күзеннән йокысы качты. Кинәт ул үзен бик-бик гаепле, шуңа күрә бик-бик бәхетсез тойды.

Зөһрә апа сүзенә җавап булып төшә торган «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный» дигән мәкальне ул, әлбәттә, белми иде әле. Аңа бары алты гына яшь иде.

11

Шомланучан Зөһрә апаның Габдуллага булган җылысы кимегәннән-кими барды. Моңарчы ул Габдулланы, үз улы кебек сөеп, күршеләре алдында:

– Зур үсте инде минем улым, йомышка йөри башлады инде, – дип мактана торган иде. Хәзер әлеге «ятим бозау» турындагы мәкальне еш кына кабатлау өстенә, кергән бер кешегә: – Булмас йортка бөкре туган шулдыр инде. Берәр йомышыңа яраса икән! – дип сукранды һәм Габдулланың кечкенә күңеленә кагыла торды.

Күңеле сынык чакларда Габдулла өйдәгеләрдән Нәфисә апага килеп сыена торган иде. Нәфисә апа үзе дә, йортсыз-җирсез дигәндәй, кеше өстендә үскән кыз булгангамы, Габдуллага һәрвакыт бертигез җылы булды. Ниһаять, аның ире Фәйзерахман авыл читеннән бер мунча сатып алып, шуны вакытлыча гына рәтләп, Нәфисә белән күчеп китте. Бу өйдә Габдулланың бердәнбер үз кешесе булып Сәгъди абзый гына калды.

Сәгъди абзый Габдуллага булган карашын кызы үлгәннән соң да үзгәртмәде. Хатыны Габдулланы битәрләгәндә, ул яклап чыкты. Әмма күп вакыт ул ике якны килештерергә, аларны бер-берсенә яхшы итеп күрсәтергә тырышты. Шул ният белән үк ул икесен берьюлы тотып орышкалады да. Аның орышуы болайрак булып чыга торган иде:

– Йә инде, син дә, хатын, юкка чәпчемә, сабыйның кулыннан килә торган эшмени ул? Кар базының капкачын мин булып мин ике куллап күтәрәм… Ә син, малай актыгы, бер дә юкка мышкылдама!.. Олы кеше әйткәнгә түзә белергә кирәк: синең башыңда – бер кайгы, олы кешедә – мең кайгы… Әнәтерә ничек ул!..

Ә бервакыт болай булды. Габдулланың Яңа бистәдән киеп кайткан күлмәге белән казакиеның тәмам тузганын күреп, Сәгъди абзый сандыгын ачты да үлгән улы Садриның күк киндер күлмәге белән бишмәтен алып Габдуллага киертергә теләде. Шунда Зөһрә апа киемнәргә килеп тотынды.

– Кит, кит, бирәмме соң?! Үз улымның төсе итеп саклыйм-саклыйм да тотып кешегә бирим, имеш! – дип, ире белән тарткалашты ул.

Сәгъди абзый аңа:

– Йә, хатынлыгыңны куй әле, зинһар. Үзеңнән тумаган бала дип, аны шыр ялангач йөртер идеңме әллә? – диде һәм киемнәрне, көчләп диярлек, Габдуллага алып кидертте.

Зөһрә апа, мич алдына барып, ярсуыннан табак-савытларны гадәттәгедән ныграк шалтыратты һәм «балавыз сыгып» алды. Габдулланы киендереп торган җиреннән Сәгъди абзый эшне төзәтер өчен кызып киткәндәй итте:

– Ә син, малай актыгы, әниеңнең сүзен тыңламыйсың, вәт нәрсә! Ул сиңа моны киемне кызганудан әйтми, сүз тыңлатудан гаҗиз булып әйтә. Аның да кырыкмаса-кырык эш белән башы әйләнгән бит, бичараның!

Үзенә каратылган мондый кайгыртучан сүзләрне ишетеп, Зөһрә апаның ярсуы берьюлы басылды, ул, шактый йомшап:

– Ягез, утырыгыз табынга, сиңа әйтәм! Утыр, Габдулла улым, карыннарыгыз ачкандыр, – дип дәште.

Сәгъди абзый шулвакыт, хатынына сиздерми генә, Габдуллага карап хәйләкәр генә күз кысып алды, – янәсе, моның белән ул: «Сиздеңме, сөйләшә белүнең хикмәтен?» – димәкче булды инде…

Шуннан соң Габдулла үзе дә әнисенең кәефен мөмкин кадәр бозмаска, аның күңелен табарга тырышты һәм йомышка ул хәзер күндәмрәк йөгерде.

Ул арада урак та бетте. Кешеләр бакчага бәрәңге казырга чыктылар. Өй эче җәмәгате белән бергә Габдулла да чыкты. Аңа казылган бәрәңгеләрне, чүпләп, капчыкларга тутырырга куштылар.

Иртәләрен кыраулар төшә башлады. Габдуллага яланаяк көе капчык янында кыраулы туфрак өстендә утырырга туры килде. Туңмасыннар өчен, ул аякларын балчык эченә күмеп утырды.

Беркөн иртә белән Габдулла бакчада, аякларын гадәттәгечә туфракка күмеп, бәрәңге чүпли иде. Көрәге белән казый-казый, аның янына Бибисаҗидә килеп җитте.

Элекке көзләрне таза беләкле Сабира бу эшне сеңлесенә бирми, үзе эшли, ә Бибисаҗидә менә хәзер Габдулла үтәгән хезмәтне генә үти иде. Апасының үлүе аңа авырга килде. Авырткан аяклары белән ул хәзер бәрәңге казырга тиеш – җиңел эш түгел…

Ул кинәт, кулын көрәктән бушатып, яулык чите белән күзен сөртеп алды. Апасы үлгәч, ул бөтенләй елакка әверелде. Ләкин ул үзенең яшен кешегә күрсәтергә гарьсенә иде. Шуңа күрә аны сизеп алган Габдуллага, йөрәгеннән чыгарып, әмма тыенкы тавыш белән ул:

– Алдыңа карап чүплә, кешедә эшең булмасын! – диде һәм, ачуланып, көрәгенә тотынды. Көрәкнең туфракка шомарып кайралган йөзе Габдулланың аяк тирәсендә ялтырады.

– Алла! – дип кинәт кычкырып җибәрде Габдулла һәм бөгәрләнеп төште.

Саҗидә апасы, көрәген ыргытып, Габдуллага ташланды һәм аның каны аккан аягын күреп, нишләргә белми аптырап калды. Икенче очтан Сәгъди абзый йөгереп килде һәм яра өстенә йомшак туфрак сипте. Ләкин кан туфрак эченнән бәреп чыкты.

– Син бар, пәрәвез алып чык тизрәк! – дип кычкырды Сәгъди абзый Зөһрә апага.

Габдулланың ярасы өстенә пәрәвез яптылар. Кан бераз тукталгандай булды…

Ул көн Габдулла авырткан аягы белән урын өстендә ятты.

Кичен Зөһрә апа тагын ни өчендер сукранып, тегесен төртеп, монысын ыргытып йөрде. Габдулла моны үз хисабына кабул итте һәм уйлады: «Әни берүзе җитешә алмый шул. Саҗидә апа аның кул астына керә алмый, аягы юк. Шуның өстәвенә мин аяксыз ятам…» Шуңа күрә ул, Яңа бистәдәге әнисе өйрәткәнчә, теләк тели башлады: «Иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде…»

Ятим ярасының ямавы да өстендә. Габдулла, чынлап та, икенче көн аягына басты. Аксавын әнисенә сиздермәскә тырышып, ул тагын бәрәңге чүпләргә чыкты.

Бүген алар төшкә кадәр генә эшләделәр. Төштән соң Габдулла, ярасы бәйләнгән аягы белән аксап, Нәфисә апаларына барды.

– Нишләдең, җаным? – дип каршы алды аны йомшак күңелле Нәфисә апа.

Габдулланың әйтергә теләгән сүзе тамагына утырып калды. Өйдә күрсәтергә курыккан яшен ул инде монда тыймады…

12

Нәфисә әнисе янына Өчилегә барып кайтты. Анда ул Габдулланың бабасына кереп, Габдулланың көрәк белән яралануын һәм, гомумән, Зөһрәнең аны үгәйсетүен сөйләп бирде. Шул уңай белән Зиннәтулла Кырлайга килеп чыкты.

– Тәрбиясе бик авыр күренерлек булса алып китим, – диде ул Сәгъди абзыйга.

Сәгъди абзыйның Габдулланы, әлбәттә, җибәрәсе килми, шул ук вакытта ул балага хатынының мөнәсәбәтен дә бик яхшы белә иде. Ул нинди карарга килергә белми аптырап торганда, көтелмәгән бер хәл мәсьәләне чиште.

Зөһрә апа чыбылдык артыннан сүз катты – Габдулланы кире бирүгә теше-тырнагы белән каршы төште:

– Хатын-кыз ирләр сүзенә тыкшына дип гаеп итмә, хәзрәт! Габдуллага өйрәнеп, күнегеп беткән идек. Алып китсәгез, безнең өчен үкенече зур булыр. Минем аңа тырнак белән генә чирткәнем булса, әнә үзе әйтсен, – диде һәм яшенә буылып, тынып калды.

Ул арада чыбылдык артыннан ап-ак таза күлмәк кигән, бите-башы юылган Габдулла кулына шактый зур шикәр кисәге тотып килеп чыкты. Бабасының: «Кайтасыңмы безгә, улым?» – дип соравына ул: «Юк», – дип кырт кисте.

Шуннан соң Зөһрә апа Габдулла белән бик тату яши башлады. Үз баласы итеп җитәкләп, ул Габдулланы быел мәптеккә илтеп бирде.

Бу болай булды.

Беркөнне кич белән Габдуллага иртәрәк ятарга куштылар.

– Иртәгәдән алып абыстайга сабакка йөри башларсың, – диделәр аңа.

Зөһрә апа Бикҗан әбидән калган иске кызыл камзулны, утырып, юнәтеп алды. Бибисаҗидә үзенең абыстайга йөргән чагындагы букчасын табып алып, аның эченә читләре кимерелгән һәм битләре коелган «Иман шарты» н салып куйды.

Иртән иртүк, караңгыдан торып, ашык-пошык кына чәй эчтеләр. Габдулла Бикҗан әбинең юнәтелгән камзулын киеп, букчаны муеныннан аркылы асып алды. Зөһрә апа ашъяулыкка ике бөтен икмәк төреп бәйләде һәм мич кырыннан зур бакыр бер тиенне алып учына кысты. Төенчекне тотып, Габдулланы җитәкләде дә, ул, бисмилла укып, ишектән чыкты. Сәгъди абзый алар артыннан:

– Аллага тапшырдык, – дип калды.

Зөһрә апа белән Габдулла, капкадан чыгып, уңга борылдылар һәм, ике йорт узып, мулла абзый йортына барып керделәр.

«Мәптек» дигәннәре – шушы йортның түрендә тәбәнәк кенә агач өй. Анда инде ут алынган, малайларның «гөж» килеп сабак укулары ишетелеп тора. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы, Зөһрә апа, анда кермәстән, аны мулла абзыйның үз өенә алып кереп китте. Алар алтыпочмаклы өйнең аш-су әзерли торган ягындагы киң сәкеле зур гына бүлмәгә керделәр. Алар кергәндә, сәке өстендә абыстай кулына озын чыбык тотып утыра, аның тирә-ягында эреле-ваклы кызлар һәм бер-ике кечкенә малай, алларына салынган китапка карап, бертуктаусыз иелә-иелә кычкырып, һәрберсе бер үк сүзне кабатлыйлар иде:

– Кәлимәтен таибәтен, лә илаһә иллаллаһ!.. Әлефсен ә, бисен би, бигә сәкен… Кәлимәтен таибәтен…

Зөһрә апа белән Габдулланы күреп, һәммәсе аларга төбәлде һәм тавышлар тынды.

– Сабакка китердеңме, Бибизөһрә? – дип сорады, көчкә генә борылып, калын гына тавышы белән остабикә.

Юанлыгына һәм авыр кузгалышына карап, Габдулла аны ташып утыра торган апара чиләгенә охшатты.

– Шулай дигән идек, абыстай, – диде, бераз каушабрак, Зөһрә апа, – кабул күрсәгез…

– Бу шул Өчиле хәзрәте кызының улымы инде? Ник кечкенә түгелме соң?

– Быел язын алтысы тулып, җиденчегә чыкты инде. Аның буе гына кечкенә… Аннан соң ир балалар белән укытырга иртә икән, шунда, сезнең янга – кызлар янына йөри торсын, дидек инде…

Шул арада Зөһрә апа, ашъяулыкны чишеп, икмәкләрне алды да:

– Менә сәдакасы итеп алып килгән идем, абыстай, – диде.

Икмәкләрне абыстай кушуы буенча киштәгә илтеп куйганнан соң, Зөһрә апа әлеге бер тиенне абыстайның кулына илтеп төртте. Абыстай догага кул күтәрде, аның артыннан Зөһрә апа һәм сәкедә тезелеп утырган бөтен кызлар кулларын күтәрделәр.

– Аллаһу әкбәр! – диде, сузып кына һәм куллары белән битен сыйпап, сабак абыстае. – Ярар, Алла разый булсын. Атнага бер тапкыр ике пүлән утын, бер шешә кәрәчин китерер, калганын тагын үзегез белеп бирерсез…

Әнисе чыгып китте. Габдулла мәптектә калды… Баланың тормыш китабында өр-яңа бит ачылды: Габдулла – шәкерт!

Икенче бүлек

1

Әнисе артыннан ишек ябылу белән, Габдулланы абыстай үз янына чакырып алды.

– Кая, китабың бармы? – дип сорады ул.

Габдулла букчасыннан әлеге битләре коелган «Иман шарты» н алып күрсәтте. Абыстай үзенең баш тирәли җеп белән әйләндереп бәйләгән күзлеген маңгаеннан күзләренә төшереп куйды да китапны кулына алды, башын артка ук чөеп, китапны киресе белән тотмаганмы икәнен аерырга тырышты. Берничә тапкыр әйләндергәләгәннән соң, ул, ниһаять, китапның бисмилласын табып, чама белән шуның астындагы юлларның берсенә бармагы белән төртте дә:

– Менә монда кара, күрәсеңме? – дип сорады.

Габдулла аның төртеп күрсәткән җиренә карады. Бармак кәкре-бөкре ниндидер билгеләрдән торган юлларга түгел, бәлки, бөтенләй буш урынга күрсәтеп тора иде. Шуңа күрә Габдулла табигый рәвештә:

– Юк, күрмим, – дип җавап бирде.

– Нәрсәне күрмисең? Күзеңне ачыбрак кара, – диде, тавышын күтәребрәк, абыстай, аннан тагын тынычлана төшеп дәвам итте: – Укып бар минем арттан, йә: әлеф, би, ти, си, җөм, хи…

Габдулла, каушабрак, акрын гына тавыш белән абыстай әйткәнне үзенчә кабатлый барды:

– Әлпи, тиси, җөмхый…

Ул арада кызлар, абыстайның Габдулла белән мавыгуын күреп, үзара нидер чыш-пыш сөйләшә һәм көлешә башладылар. Абыстай, кинәт аларга әйләнеп:

– Мөнәввәрә, менә бу егетне яныңа утырт та сабагын өйрәт, – дип, ул Габдулланы унбер-унике яшьләр чамасындагы бер кызга тапшырды.

Мөнәввәрә дигән кыз, бик канәгатьләнеп, Габдулланың өйрәтүчесе булырга риза булды һәм, аны янына утыртып, китапка карар-карамас, «өйрәтеп» алып китте:

– Әлппи, тиси, җөмхый, ыхызал…

Гаҗәп! Габдулла бу кызны тизрәк төшенде һәм аның артыннан бик иркен ияреп китте:

– Ыхызал, дәл, рәзи, сеншен, сатзат, фикап… Тик ул бер нәрсәне генә аңламады: ни өчен, бу сүзләрне әйткәндә, китапка карарга кирәк? Китапка карамый гына әйтү җиңелрәк бит?

Шулай итеп, Габдулла «гыйлем дөньясына» аяк басты.

2

Унике битлек нәни генә «Иман шарты» Габдуллага кыш буена җитте. Иң элек балалар «әлпи-тиси» не ике-өч атна чамасы такмакладылар. Аннан соң тагын бер ай узды. Балалар, «әсен ә, бигә сәкен би…» дип, ике юллык әбҗәтне һәм иман кәлимәләрен шактый йөгерек һәм шома иҗекли башладылар. Ләкин күбесе, такмаклаган чагында, китапны ни өчен күз алдында тотып торырга кирәклекнең мәгънәсен һаман төшенмәде һәм төшенүнең кирәген дә тапмады. Китап һәм аның эчендәге кәкре кара билгеләрнең сере һаман сер булып кала бирде.

Әмма берничә бала, шулар эчендә Габдулла, такмаклана торган сабак белән китаптагы кара билгеләр арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын сизеп алдылар. Тора-бара бу аларга тавышны шушы кара билгеләргә каратып үзгәртергә һәм алар арасындагы аерманы белә башлауга, ягъни «хәреф аерырга» ярдәм итте. Ләкин моның серенә балалар үз акыллары белән ирештеләр, һәм абыстайның монда бернинди катнашы булмады. Ник дисәң, язу-сызуны абыстай үзе үк белми иде. Ул үзе шундый ук мәктәптә укыган һәм иман кәлимәләре белән намаз укый торган догаларны ятлап алганнан соң, аны укудан туктатканнар:

– Җитте. Шуннан артыгының кызлар өчен кирәге юк. Кызларны уку-язуга өйрәтсәң, егетләргә хат яза башлый алар. Китап тану һәм язу белү – ул фәкать мулла булырга җыенган галимнәр өлеше…

Инде язарга өйрәнүгә килгәндә, аның кирәклеге турында балаларның да, олыларның да хәбәре юк иде. Шуңа күрә Габдулланы берәү дә язарга өйрәтмәде. Аның иләп куйган он өстенә бармагы белән язган беренче язуы үз-үзеннән килеп чыкты. Анысы болай булды.