Kitabı oku: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sayfa 15
Бишенче бүлек
1
Озак та үтми, мәктәп тормышы Габдулланы үз эченә бөтереп алып кереп китте.
Быел аны абыстайга түгел, мәдрәсәгә бирделәр. «Мәдрәсә» дигәне шул ук мулла йортының ишегалдында инешкә төшә торган сөзәк яр өстенә нәзек кенә бүрәнәдән салган бер катлы иске өй иде. Монда «Әфтияк» иҗеге белән сүрәсен, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш» китапларын Хәбри хәлфә укыта, «Әфтияк» тән узып Коръәнгә күчкән шәкертләргә дәресне мулла абзый үзе бирә иде.
Габдулла Хәбри хәлфәгә утырды.
«Әфтияк» нең иҗеген һәм сүрәсен тизрәк үтеп, Габдулланың олырак шәкертләр, Сафушлар, Әхтәриләр янына утырасы, «Бәдәвам» белән «Кисекбаш» ка тизрәк күчәсе килде. Ул китапларда аңлаешлы, кызыклы сүзләр бар, иҗек белән сүрә шикелле ялыктыргыч та түгел. Ай ярым эчендә ул, сабакташларын артта калдырып, «Әфтияк» не иҗекләре-ниләре белән укып бетерде. Хәлфә аның зирәклегенә бәя бирде һәм, сабакташлары белән тигезләнгәнче тик утырмасын дип, мәдрәсәгә яңа кергән берничә малайның сабакларын өйрәтүне аңа тапшырды, ә кайвакыт хәтта аны мәктәптә үз урынына калдырып чыккалады. Менә шунда Габдулла һәм бигрәк тә аның «шәкертләре» өчен кызык минутлар туа иде. Ярым чынлап, ярым шаярып «шәкертләр» «хәлфә»ләренә төрле сораулар бирәләр.
– Алай бик тиз генә белә торган булгач, ул сабак та булмый. Бераз укыгыз әле! – ди Габдулла һәм Хәбри хәлфә кебек эре генә тамак кырып куя.
Малайлар егылып көләләр. Габдулла малайларның Сабан туенда күкәй сугыштырып йөргән үз ишләренә, Сәгъди малае Апушка әйләнә.
– Әйдәгез, әкият сөйлибез! – дигән тәкъдим ясый ул иптәшләренә. Ишекләр бикләнә. Тәрәзә янына хәлфә килүен күзәтеп торучы куела. Китә әкият сөйләү!..
…Кышкы суыклар башланды. Габдулла Сафушлар янына күчеп «Бәдәвам» белән «Кисекбаш» укырга тотынды. Болар инде иҗеге белән сүрәсе эт эчәгесе шикелле озын «Әфтияк» түгел. Монда сүзләрне баш ватып, тырышып уйлап табасы юк, сүзләр китаптан үзләре кычкырып, «менә мин» дип торалар:
Туфраклары зәгъфран,
Ташлары энҗү, мәрҗән,
Нигъмәтләре әлвән-әлвән,
Алла дигел бәдәвам!
Яки менә:
Җылы туннар киярләр,
Пыракларга менәрләр,
Хур кызлары кочарлар…
Дөрес, монда «пырак», «бәдәвам» кебек әбҗәттәгечә аңлаешсыз сүзләр дә бар, әмма алар аңлаешлы сүзләр арасында сизелми үтә бирәләр…
«Кисекбаш!»
Менә бусы һәммәсеннән дә шәп! Габдулла бу кызык хикәяне мәдрәсәгә хәтле үк өлкән малайлардан ишеткәне бар. Гали батыр мең диюне кырып сала да җир асты төрмәсендә утырган ничәмә йөз мөселманны, Кисекбашның сөйгән хатыны белән баласын коткарып ала. Искиткеч! Әмма тагын да искиткечрәк: Дию белән көрәшергә баргач, Гали аны йоклап яткан вакытында үтерүдән баш тарта. «Йоклаган Диюне үтереп, минем адәм көлкесе буласым килми», – ди Гали батыр һәм, уяу Дию белән генә көрәшәсе килеп, аны уята. Гали көч белән генә түгел, намус белән дә дошманнан өстен, сиздеңме? Менә бу, ичмасам, батыр!
3
– Йә, мәдрәсәдә ниләр белеп кайттың, улым? – дип, Сәгъди абзый, бик канәгать кенә елмайган хәлдә, Габдулладан сорады.
Габдулла шунда ук үзенең белгәннәрен ярып салды. «Кисекбаш» ны ул баштанаяк көйләп укып бирде. Сәгъди абзый сакалын күтәрә төшеп, Зөһрә апа яулык почмагын авызына капкан хәлдә, башын бер якка иңкәйтеп, Бибисаҗидә күзләрен Габдуллага моңсу гына текәп, бик канәгатьләнеп тыңладылар.
Илә орды Дию ул дәм гөрзине,
Кем Гали батты җиргә тезе тиңе, –
дигән җирдә, Гали батырны кызганыпмы, ни өчендер, Зөһрә апа, хәтта яулык читен кайтарып, күзләрен сөртеп куйды. Тыңлаучыларда мондый тирән тәэсир тудыра алуы Габдуллада шатлык һәм горурлык хисе тудырды. Ул «Бәдәвам» ны да укып бирде.
Кемдер намазын куйган,
Адәм дәгел, ул – шайтан,
Эт, дуңгыздан ул яман,
Алла дигел бәдәвам, –
дигән урынга җиткәч, «Алла Ходаем!» – дип куркып куйды Зөһрә апа һәм авыз эченнән нидер укынырга тотынды.
Сәгъди абзый, бөтенләй аптырап, күзләрен мөлдерәткән хәлдә әрле-бирле йөртте. Ул үзен хәзер гөнаһның зур диңгезендә йөзеп йөргән кебек тойды, һәм бөтен дөнья аның өстенә: «Шайтан, эт, дуңгыз», – дип кычкырган сыман тоелды.
Өй авыр, ямьсез тынлыкка чумды. Аннан соң Сәгъди абзый кинәт урыныннан кузгалды да җиңнәрен сызгана башлады.
– Син, кая, җылы су сал әле, булмаса, комганга! Ясътигымны33 булса да укып алыйм, – диде ул һәм үзалдына көрсенеп куйды: – И Алла-а-а!
Зөһрә апа аңа су әзерләгәнче, ул, сәкегә утырып, үз-үзенә уйланды: «Менә бит, Габдулла кайтып бу сүзләрне укып күрсәткәнгә чаклы, аның җаны тыныч иде… Гыйлем ул шундый җан борчый торган әйбер микәнни? Әллә без, кара халык, аны аңлап җиткермибезме? Нәрсәдә соң хикмәт?»
Буталчык уйлар томаны эченнән кинәт бер якты күренеп китте. Сәгъди абзыйның күзләре хәйләкәр генә очкынланып куйды:
– Улым! – диде ул шунда ук Габдуллага, – син укыган «Кисекбаш» та хәзрәте Гали дөнья хәтле эшләр эшләп ташлый. Кай арада гына ул анда намазын укып өлгерә соң?
Габдулла шунда аның өстеннән авыр бер йөкне алып ташлаган җавапны кайтара:
– Әти, китапта аның намаз укуы язылмаган…
– Язылмас шул, – дип, җиңеләеп үк китә Сәгъди абзый, – шулкадәр эшләр эшләү өстенә ул нинди намаз укып өлгерсен, ди… Кеше ышанмас сүзне!
Зөһрә апа да ирен коткарыша:
– Бик! Әгәр дә мәгәр ул биш вакыт намазын калдырмый укып барса, җеннәрне үтереп, мөселманнарны коткару түгел, тышка чыгарга да вакыт тапмас иде!..
Сәгъди абзый гөнаһ диңгезеннән аның ярына ябышып менеп килә:
– Бибизөһрә, ишеттеңме? «Арысланым» дигән бит? Әнә! Намазын калдырган дип, бер дә «шайтаным, этем, дуңгызым» дип сүкмәгән, ә? – Ул, гөнаһ диңгезеннән чыгып, тәмам ярга менеп утыра: – Шулай инде: Раббы Тәгаләнең, бөтен гөнаһларыбызны кичерим дисә, полный рәхмәте киң! Бик әйбәт, рәхмәт, улым! Юкка йөрмисең икән мәдрәсәгә: сабагыңны тырышып укыйсың икән… Йә, ярар, май бетереп утырмыйк, анасы! Иртә торасы, Арча базарына солы илтәсе бар.
Намаз тагын казага калдырылды. Утны сүндереп, йокларга яттылар… Сәгъди абзый бераз уйланып ятты да үз-үзенә сөйләнгән шикелле әйтеп куйды:
– Тиктормас Гарәфинең атасы мәрхүм Шәяхмәт картны әйтәм, шул сөйли торган иде: иртә намаз, кич тә намаз, абзарыңда терлек калмас, ди торган иде, әстәгъфирулла тәүбә…
Сәгъди абзый, мәкальне күңеле белән бик дөрес тапса да, теле белән аны үз сүзе итеп әйтергә кыймады, хәтта шуның өчен әле Шәяхмәт картны битәрләп өстәде:
– Наданлык шул!..
Шуның артыннан ук ул гырлап йоклап китте һәм бастырылып сөйләнергә тотынды.
– Акчага күпме?.. Көнлекләпме, бетерепме?.. Юк, юк, тыгыз төягәннеке ул… На, малкай!
4
«Әлпи», «Әбҗәт», «Иман кәлимәләре», «Әфтияк сүрәләре» кебек җанга ятышсыз, аңлаешсыз сабаклардан соң, «Кисекбаш» кебек ярым-яртылаш кына булса да, халыкның «үзенчә», өстәвенә кызыктыргыч хикәя төсендә язылган сигез-ун битле кечкенә китап Габдуллага, әлбәттә, җитми калды. Әйтерсең аңа үзе теләмәгән тозлы ашны бик күп итеп ашаттылар-ашаттылар да, сусынны басар өчен, бер генә йотым су бирделәр. Ул сусынны басмады, котыртты гына. Хәтта әгәр аны бирмәгән булсалар, бәлкем, җиңелрәк булган булыр иде.
Габдулланың китап укуын «үз колагы белән ишеткән» апалар һәм җиңгиләр, сокланып һәм гаҗәпләнеп:
– Китапны су кебек эчә инде менә! – диләр иде.
Су кебек үк эчмәсә дә, Габдулла тоткан бер китапны шактый иркен укый башлады. Гүя аның күз алдында моңарчы яшеренеп торган зур, яңа һәм кызыктыргыч дөнья өстендәге пәрдәнең бер чите күтәрелде.
– Әти, нигә шундый китапларны күбрәк язып чыгармыйлар? – дип сорый Габдулла Сәгъди абзыйдан.
– Китап күп ул, улым, – ди Сәгъди абзый. – «Ахырзаман», «Бакырган», «Йосыф-Зөләйха» бар әле тагын…
Габдулланың күзләре елтырап китә:
– Әти, алып кайт! – ди ул, бөтенләй түземсезләнеп.
Авырып урын өстенә егылган Бибисаҗидә дә сүзгә катнаша:
– Юләр! Әле «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» китаплары бар. Терелсәм, Яңа Кишеттән, ахирәт кызымнан сорап, үзем алып кайтам әле.
Габдулла, зарыгып, Бибисаҗидәнең терелүен көтә башлый. Аңа кадәр ул «Кисекбаш» ны тагын һәм тагын, бер хәрефен, хәтта тышлыкка язылган сүзләрнең бер ноктасын калдырмый укып чыга. Тышлыкта болай язылган:
«Ошбу китаб Казанда Кукубин табгыханәсендә басма улынмыштыр, 1875 елда, Спас өязе Түбән Салман авылының Хәйретдин мулла Хәлит углының хәраҗәте34 илән».
«Бәдәвам шәриф» китабының тышлыгына язылганы тагы да кызыграк:
«Басма улынды Казан университетының табгыханәсендә Казан мещаны Фәтхулла җәмәгате Хөсниҗамал Бикбау кызының хәраҗәте илән, 1884 елда, басмасына рөхсәт бирелде Питербурхта, 1883 елда»…
Боларны нигә язалар икән? Моның «Өч йөз Дию үтерде ул көн Гали» дигән сүзләр белән нинди бәйләнеше бар? Шулай да кызык кына. Ниндидер Фәтхулла абзыйның җәмәгате Хөсниҗамал абыстай бу китапны ничек итеп һәм кай арада язып яки басып өлгергән икән?!
5
Ул арада Габдулла сабакка хәзрәткә утырды һәм Коръәнгә төште. Ул тагын йөрәккә ятышсыз, аңлаешсыз сүзләр караңгылыгына кереп батты. Вакыт-вакыт хәзрәт «Сөбател-гаҗизин» дигән калын бер китапны алып кереп, аңардан ярым гарәп, ярым фарсы телендә язылган мөнәҗәтләр һәм кыска-кыска «риваятьләр» укыды. Бу дәресләрне бераз җанландырып җибәргәли, әмма ни генә әйтсәң дә, «Кисекбаш» кебек кызыклы түгел.
6
Уеннар да уйналып бетә, сөйләнәсе әкиятләр дә сөйләнеп тәмам була, әйтелмәгән такмак, табылмаган табышмак калмый. Балаларның кызыкка сусаган шук йөрәкләре яңа азык сорый. Менә шундый кичләрнең берсендә Габдулла, иптәшләренә карап:
– Малайлар, әйдәгез, Фәскыйныкы төсле скрипка ясыйбыз, – ди.
Малайлар, гөр килеп, моны эләктереп алалар: «ясыйбыз!» да «ясыйбыз!»
Әмма ничек?
Скрипканың төзелеше, аңа ниләр кирәклеге уртак киңәш белән хәл ителә. Берәү такта алып килә, икенче берәү үткер пәке таба, өченчесе ат кылы китерә, ә ясау эшен Габдулла белән Сафуш үз өсләренә ала.
Ул көнне кич ишеккә каравыл куела һәм ике «оста», утны тәрәзә турыннан җәмәгать сәкесе өстендәге почмакка күчереп, эшкә тотыналар. Тирәләй тезелгән утыз-кырык күз эшне күзәтә, киңәшләр бирә, вакыт-вакыт мәдрәсә тын була, тик күзәтү белән артык мавыгу аркасында йомшап киткән борыннар гына «черт! черт!» итеп «чикерткә сайратып» куялар.
Скрипка ясый башлаган кичне мендәр өстендә Габдулланың күзләренә йокы керми. Скрипканың булачак формасы, аның нәзегәеп килгән билләре, каз муены сыман озын муеннары, тырпаеп торган колаклары аның күз алдына килеп баса. Аның күңелендә булачак скрипканың моңнары, әле уйналмаган көйләре сызыла… Тышкы кыяфәте белән Фәскый скрипкасына җитеп бетмәсә дә, эчке моңы белән аныкыннан шәбрәк яңгырар шикелле тоела ул.
Ниһаять, юнылган, пыяла кисәге белән шомартылган, чит-читләре кыйгачлап киселгән скрипканың башына, тишек тишеп, өч колак тыгыла, буйдан-буйга өч саплам ат кылы тартыла, кыллар «алаша» дигән агач киерге белән киертелә, нәзек таяк итеп юнылган икенче агачка шундый ук ат кылы тартылып «сызгыч» ясала һәм… скрипканы тотып уйныйсы гына кала.
7
Икенче көнне балалар, кичен тәрәзәне томалап, ишеккә каравыл куеп, скрипка тыңларга җыендылар. Скрипканың да, сызгычның да кыллары бик нык сагызланды. Габдулла скрипканы алып күкрәгенә куйды, сызгычны кыллар өстенә салды. Балалар бу гаҗәп музыканы ишетми калудан курыккан сыман тын да алмый, кайберәүләре ачылган авызларын ябарга ук онытып, тыңларга әзерләнделәр.
Шулвакыт кинәт ишек ачылып китте. Мәдрәсәгә калын таягын тоткан карт хәзрәт, аның артыннан Вазих белән Әхтәри килеп керделәр.
– Кайсыгыз уйлап тапты бу иблис коралын? Кем бу вәсвәсәле әйберне догалы мәдрәсәгә алып керде, фәрештәләрне качырып, шайтан сөендереп? – дип кычкырды карт хәзрәт һәм скрипканы Габдулла кулыннан тартып алды да идәнгә күтәреп бәрде.
Калын тактадан корыштырган скрипка моңа гына бирешмәде. Тик аның бер колагы һәм алашасы чәчрәп читкә очып китте, өзелгән кыл зәгыйфь тавыш белән кызганыч кына иңрәп куйды. Хәзрәт Вазихка һәм Әхтәригә балта алып, скрипканы туракларга һәм мичкә ыргытырга кушты. Вазих һәм Әхтәри бу боерыкны хәзрәтнең күз алдында җиренә җиткерделәр.
Габдуллада һәм аның иптәшләрендә бу вакыйга нинди авыр кичереш тудырганны сөйләп тә торасы юк инде. Әхтәри, алдан ук эшнең ничек буласын сизенеп, хәзрәт белән чыгып китте.
Малайлар Вазихка ташландылар:
– Әләкче!
– Шымчы!
– Астан чагучы!
– Юха!
Вазих, малайлардан селтәнеп, сәкегә менде һәм акланырга тырышты:
– Китегез әле, валлаһи, мин әйтмәдем, Әхтәри әйтте.
– Дөрнә сугабыз! – дип кычкырдылар малайлар.
Бу, мәдрәсә гадәтенчә, Вазихны, аяк-кулларыннан тотып, арты белән стенага бәрү дигән сүз иде. Вазих чынлап куркуга төште:
– Китегез әле! Мин әтигә әйтсәм, ул үрәтникне чакырып, беләсезме, сезне нишләтер?
Үзе алай да саклык өчен өстенә калын сырмасын киеп алды һәм юрган эченә кереп йомылды.
– Малайлар, беләсезме, нәрсә? – диде Сафуш, – чынлап та, кагылмыйк, сасысы чыгар.
Бар да көлештеләр.
– Юк, – диде скрипка өчен бөтенесеннән ныграк әрнүче Габдулла, – бу эшне болай калдырырга ярамый. Ул юрган астында хәзер бездән көлеп ята, беләсезме шуны?
Малайлар тагын ярсып киттеләр. Ләкин Габдулла, аларның алдына басып:
– Туктагыз! Күп кешенең берәүгә ябырылуы бу егетлек түгел. «Кисекбаш» та әнә Гали батыр бер түгел, мең диюгә каршы берүзе бара. Бу бәләкәй «дию» гә каршы мин үзем дә җиткән, кая минем гөрзи? – диде ул һәм, нәзек кенә беләкләрен чыгарып, җиңнәрен сызгана башлады.
Малайларның ярсуы шунда ук шатлыклы шау-шуга һәм көлешкә күчте.
– Менә синең гөрзи! – дип, Габдуллага күмер соскычы китереп тоттырдылар.
Вазих юрган астында җыерыла төште.
– Нигә сез миңа бары биш батманлы гөрзине китерәсез? Китерегез миңа ун батманлысын! – дип гайрәтләнде Апуш.
– Менә сиңа ун батманлысы! – дип, аңа бер малай кисәү агачы китереп бирде.
Вазих юрган астында һаман тынгысызланды һәм куырылды. Ул үз өстенә ниндидер авыр бер нәрсәнең килеп төшүеннән курка иде, ахры!
Габдулла «Кисекбаш» тагыча:
Йә мин үләм, йә Дию башын кисәм.
Хак гыйнаять кылыр ирсә, мин басам, –
дип укынды да, «дию» не уятырга боерык бирде:
– Йоклаган дию белән көрәшеп, кеше көлдерер хәлем юк, уятыгыз үзен!
Малайлар шунда ук Вазихка ябырылып, аның өстеннән юрганын алып ыргыттылар һәм, төрле яктан тотып, сырмасын салдырып ташладылар. Габдулла да, малайлар да шуннан соң Вазихны ни эшләтергә икәнен уйлап җиткермәгәннәр, алар булган хәтлесе белән дә бик канәгатьләр иде. Ләкин, качып киткән Әхтәригә ачу итепме, күпчелек ягына авышырга теләпме, әллә турыдан-туры кыйналудан куркыпмы, Вазих кычкырып җибәрде:
– Малайлар, тимәгез, валлаһи, башка эшләмәм бу эшне, Әхтәри котыртты мине, явыз!
– Әтиеңә дә әйтмәссеңме? – дип сорады аңардан Сафуш.
– Валлаһи, әйтмәм! – дип ялынды Вазих, еларга җитешеп.
Балалар шунда ук Вазихның хыянәтен кичерделәр. Ләкин «бәләкәй диюләр» дигән кушамат Вазих белән Әхтәри өстендә калды. Балалар арасында таралган «Бәләкәй дию», «Өлкән дию» кушаматлары, хәтта сизелмәстән генә олылар арасына күчте һәм Хафизлар, Әсәтләр, староста белән урядниклар, дәрәҗәләренә карап, авылда «Олы дию», «Бәләкәй дию» гә әверелделәр.
Алтынчы бүлек
1
Бибисаҗидә Яңа Кишеткә бара алмады. Аның авыруы көчәйгәннән-көчәйде.
– Апа ни белән авырый? – дип соравына каршы Габдуллага:
– Үпкә авыруы белән. Синең әтине дөньядан алып киткән авыру, – дип җавап бирделәр.
Аннан соң Бибисаҗидә бөтенләй аягына баса алмас булды. Мунчага да аны әтисе күтәреп алып барды, күтәреп алып кайтты. Ниһаять, ул, язгы кар сулары белән бергә дигәндәй, дөньядан ук китеп барды.
Кызының авыруы һәм үлеме белән артык дәрәҗәдә борчылуы да булгандыр инде, катлаулана барган тормыш мәшәкатьләре дә карт сөяккә җитә калгандыр, бу язны Сәгъди абзый үзе дә түшәккә егылды. Дөньясына җиткерим, дип, Ишморатовка аның болыныннан заводына печән ташырга аты белән ялланган иде. Беркөн эштән кайтып лапаста ат туарып торганда, аягына әллә нәрсә булды. Көч-хәл белән кереп сәкегә егылды. «Ат җене кагылган» диделәр. «Йолдыз суккан» диючеләр дә булды. Әмма сөяк утыртучы Нәгыймнең дә, им-томчыларның да файдасы булмады. Өйдә тупылдап йөрүче Зөһрә апа берүзе калды. Ул:
– Шабраны чакырып, сөлек салдырып карыйкмы әллә? – дигәч, Сәгъди абзый каршы төште:
– Ат тезеннән пычрак, батарсың, йөрмә. Инешнең дә котырган чагы, – диде ул. Аннан ул үзе әкрен генә хәл ала башлады.
Габдулла, мәдрәсәдә быелгы укуын төгәлләп, баштанаяк өй эшләренә чумды: караңгыдан торып морҗа ачты, мич сүрелгәч, аны менеп япты, мичкә ягар өчен кечкенә салам көлтәләре бәйләде, туры алашаны инешкә сугарырга алып төште, сыерны көтүгә чыгарды, каршы алды…
Боларның бөтенесен ул авырсынмыйча, хәтта үзенең зурлар эшен үти башлавы белән бераз горурланып, ялгыз калган әнисенә ярдәм итә алуына кинәнеп эшләде. Аннан соң бу аңа үзен өйдә һәр бәхетсезлекнең сәбәпчесе итеп каралудан, битәрләнүдән саклау өчен кирәк иде. Сабира апасы үлгәч ишеткән һәр шелтә Саҗидә үлгәч тә һичшиксез кабатланачагын ул ятим йөрәге белән алдан сизеп торды.
Урын өстеннән торып аксый-аксый йөри һәм эшләштергәли башлаган Сәгъди абзый Габдулланың йорт эшләрендәге сәләтен, аның шактый уңганлыгын күреп бик кинәнде. Беркөн ул Сабирҗан малае Сафушны чакыртып алды да аңардан Габдулланы үзе белән кырга алып чыгуын һәм тырмага өйрәтүен сорады. Сафуш үзенең дусты белән бергә кырга чыгарга бик канәгатьләнеп риза булды. Габдулла да шатланды, һәм аның «эшкә ярау» горурлыгы тагы да үсә төште.
Ул Сафуш белән тырмага чыкты. Иртә салкынча һәм томанлы иде. Ак мамык шикелле бу җиргә сылашып, ятып торганга, Иябаш белән Кырлай җирен аерган межаны эзләп табу берьюлы гына мөмкин булмады. Сафушларның җире, шул межадан кереп, урман култыгында иде. Ул арада Сафушлар күршесе Заһидулла аты белән боларны куып җитте һәм, Габдулланы күреп:
– Ә, Габдулла энем, нихәл? Тырмаларга чыктыңмы? Булмады инде болай булгач, алайса, без синең белән бүген кырны айкап, актарып ташлыйбыз икән! – дип көлдерде. Аннан соң, Сафушка эндәшеп: – Җиреңне югалттыңмы? Әйдә, күрсәтәм, – диде һәм, малайларны үз артыннан ияртеп, ызанга кереп китте.
Сафуш үз җирләрен эзләп тапты. Ул арада томан күтәрелә төште һәм тирә-як ачылганнан-ачыла барды. Малайлар тырмалап җир башына барып чыкканчы, томан аша гаять зур кызыл шар булып кояш күтәрелде, һәм ул дөньяны каплаган нечкә генә томан пәрдәсен әйтерсең җиңел генә элеп алып ташлады. Малайлар алдында иксез-чиксез кыр җәелеп китте. Сөрелгән җир шакмаклары һәм яшел уҗым дүрткелләре, корамаларга охшап, еракта зәңгәрләнеп торган урман сызыклары һәм чокырга кереп югала торган уйсулыклар шул юрганның җөйләре һәм җыерчыклары булып күренеп ята; тегендә яки монда елтыраган чык бөртекләре шул юрган өстенә ялгыш чәчелгән энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр…
Кышның тыгыз кочагыннан, мәдрәсәнең тар һәм сасы почмагыннан котылган малайларны кырның бу иркенлеге һәм матурлыгы, һаваның искиткеч сафлыгы һәм керсезлеге исертә куйды. Алар, сихерләнгән күк, бераз телсез һәм хәрәкәтсез тордылар. Кинәт межадан пырхылдап күтәрелгән һәм боларның баш очыннан гына зур канатлары белән җилпенеп узган ниндидер ят кош малайларны сискәнергә мәҗбүр итте. Алар урманга таба очып баручы кошка күзләре белән текәлделәр.
– Көртлек бу, валлаһи-и-и! – дип сузып куйды, кош тәмам күздән югалганнан соң, Сафуш, – эх, мылтык булган булса!
Сафуш, әлбәттә, моны чынлап та көртлек атасы килүдән түгел, шундый вакытны: «Эх, шулай итәсе калган, болай итәсе калган», – дип, крестьянча файдасыз үкенү гадәте буенча гына әйтте. Югыйсә аның мылтыкны кулына тоту гына түгел, якыннан күргәне дә юк, ник дисәң, авыл тирәсендә бердәнбер мылтык йөртүче урман каравылчысын күрү белән үк, авыл малае шүрәледән качкан кебек кача торган иде. Шулай да Габдулла Сафушның бу үкенечле эндәшен аның өлкәнлегенә һәм үзенә караганда тәҗрибәлерәк булуына сылтады.
2
Сафушлар җирен тырмалап бетерү өчен ике көн җитте генә түгел, артып калды. Соңга таба Габдулла, Сафуштан дилбегәне сорап алып, атны берүзе йөртте. Туры җирән башта, Габдулланы сансынмый, ялкау гына китте һәм йөртүчесеннән көлгән сыман күзләрен Габдулла ягына әйләндергәләп һәм колакларын алмаш-тилмәш яткызгалап барды. Габдулла, тавышын калынайтып, атка олыларча каты гына бер сүз әйтте һәм, дилбегәне селтәп, атның сыртына суктырып куйды. Ат җитезли төште. Сөрелгән һәм өсте көлләнеп, кабыкланып ката төшкән туфрак тырма астында таркала һәм җәелеп төшә барды. Кара каргалар көтү-көтү булып бер алга, бер артка чыктылар, тырмаланган туфрак өстенә ябырылдылар. Баш очында гына бер күтәрелеп, бер төшеп тургай сайрап узды. Габдулла үзен чын мужик итеп, җирнең хуҗасы итеп тойды. Аның кинәт, балалыктан чыгып, хуҗаларча сөйләшәсе килеп китте. Җир башына җиткәч, ул аны туктатты да, кулына бер уч туфрак алып, аны уалый-уалый, әтисеннән ишеткәнен әйтеп куйды:
– Тирес аз булган, ахры, көлләнеп тора…
Туфрак, чынлап та, борчак оны катыштырып пешергән карабодай күмәче төсле сорылы-аклы булып катлауланып тора һәм уалаган чакта бармаклар арасыннан комланып коела иде.
Сафуш олылардан ишеткән сүзен әйтте:
– Начар безнең җирләр, – диде ул. – Ә менә тау ягында Идел буйлап, беләсеңме, май кебек изелеп торган кара туфрак, ди, билләһи!
Габдулла да җир белемендә аңардан калышасы килмәде:
– Минем әтинең бер туганы Сәйфетдин абзый әйтә, башкорт якларында менә шундый син әйткән уңышлы җир, беләсеңме, йөзәр дисәтинәләп бөтенләй игелми әрәм булып ята, ди. Җир бар, игүче юк, менә! Исең китәр!
– Күрдеңме? Ә безнең монда таяклап бүләләр җирне, ул да җитми… Кишетләр әнә арканлап бүләләр, ди! Шуңа күрә алар бай…
– Имеш, анда җирнең дисәтинәсен бер такта чәйгә сатып алып була…
– Кишеттәме?
– Нишләп Кишеттә булсын, башкортта…
Сафуш көрсенеп куйды:
– Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер, барып карасаң, берни дә юк, ди, беләсеңме?
Малайлар атны кире бордылар.
Габдулла, үзенең бай җир турындагы хыялыннан айнып, Сафуш фикеренә кушылды:
– Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә, иеме? На, аткай!
…Икенче көнне «тырмачылар» Сәгъди абзый җиренә күчтеләр. Җир өстенә ябырылган урман күгәрченнәре малайларның игътибарын үзенә тартмаган булса, тырмалау, бәлки, көн ярымда беткән булыр иде. Сәгъди абзый, чәчүен туктатып, болар янына килде.
– Төшкә хәтле бетерерсез, инша Алла! – диде ул малайларга, – мин, кайтып, атны арбага үзем җигәрмен. Тубал белән капчыкны алып китмәсеннәр, арба өстендә калдырам, карый торыгыз! – Үзе йомыш белән Иябашка китеп барды.
Тырмалавы да күп калмаган иде калуын, Сафушның башына бер фикер төште:
– Әйдә, күгәрчен тотып алып кайтабыз.
– Ничек тотабыз соң?
– Тубал белән. Ул бик җиңел.
Һәм Сафуш үзенең былтыр ничек күгәрчен тотуларын сөйләп бирде. Габдулла шунда ук кабынып китте:
– Әйдә!
Алар, атны җир башында калдырып, арба янына килделәр һәм аннан тубалны алып, арбадан бер читкәрәк җиргә капладылар. Аннан соң арбадагы иске чыптадан берничә мунчала суырып, аларны бер-берсенә бәйләделәр дә, аның бер очын сөям ярым озынлыгындагы таякка бәйләп, тубалның бер читен шул таяк белән терәтеп куйдылар. Аннан, таякка бәйләнгән мунчала бауның икенче очыннан тотып, аны арба астына сузып китерделәр. Хәзер эш күгәрченнәрне тубал астына алдап китерүдә генә калды. Моның өчен алар капчыктан бер уч орлык алып, тубал астына сиптеләр, ә кошларны анда китерер өчен, тубалдан алып кошлар төркеменә хәтле булган арага орлыкны берәмтекләп сибеп чыктылар. Аннан соң үзләре тиз генә арба астына барып яшеренделәр дә, әлеге мунчала бауның очыннан тотып, тубал эченә күгәрчен кергәнне көтеп калдылар. Кошларның берничәсе, чынлап та, муен һәм канатларындагы аллы-гөлле төсләр белән елкылдап, тубал янына якынлаштылар, аннан чүпләнеп тагын бер читкә киттеләр, тагын якынайдылар, әмма тубал астына кермәделәр. Малайлар, өметләрен өзми: «Менә керә! Менә керә!» – дип, тыннары кысылган хәлдә көтеп ята-ята, төш җиткәнне дә сизми калдылар! Сәгъди абзый кайтып дәшкәч кенә, малайлар, ниндидер көтелмәгән хәл алдында калган сыман гаҗәпсенеп, арба астыннан чыктылар һәм җир башында калдырып киткән атлары аларның исенә килеп төште.
– Мин тагын, эшләрен бетергәннәрдер болар дип, бүләккә маэмай малайлары алып кайтып киләм, – диде Сәгъди абзый һәм кулындагы бүрекне күрсәтте.
Анда икесе дә көрән, әмма түбәләренә сөт түгелгән шикелле берсе ак маңгайлы, икенчесе ак колаклы яңа гына күзләре ачылган ике көчек, борыннарын көнгә күтәреп, әкрен генә чиныйлар иде.
– Кире илтеп куярга туры килә инде болай булгач, – диде Сәгъди абзый, мыек астыннан елмаеп.
– Әти, без хәзер тырмалап бетерәбез, кире илтеп куйма, берүк! – дип, Габдулла ат янына йөгерде.
Әмма Сәгъди абзый аны, туктатып, кире кайтарды һәм, бүрекне балаларга тоттырып, үзе тырма янына китте.
Эш озакка бармады. Сәгъди абзый эшен бетереп арба янына килгәндә, малайлар, күгәрченнәрне онытып, әлеге көчекләр янында уйнап утыралар иде.
Кояш кинәт сүрәнләнгән кебек булып китте. Бар да күккә карады. Ашытбаш ягыннан күгәреп болыт күтәрелеп килә иде.
– Яңгыр килә, җыеныгыз тизрәк, балалар! Тубалны китереп салыгыз! – диде Сәгъди абзый, атны тәртә арасына кертеп.
Ул арада әлеге болыт ягыннан җиңел генә дөбердәп, күк күкрәп куйды.
– Ишеттегезме, балалар, күк күкрәде бит? – диде Сәгъди абзый.
– Беренче күкрәү! Беренче күкрәү! – диделәр куанышып балалар һәм йола буенча җиргә егылып аунарга тотындылар.
Сәгъди абзый балаларга көлеп карап торды-торды да түзмәде, ахры, кинәт үзе дә җиргә ятты һәм рәхәтләнеп аунарга кереште. Аннан соң:
– Бәрәкәте белән килсен бу җәй! Бәрәкәте белән генә килә күрсен, берүк! – дип, аягына басты…