Kitabı oku: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sayfa 2
Икенче бүлек
1
Казан ул елны тимер юл салу вакыйгасы белән шау килде.
Губерна һәм шәһәр түрәләре үз араларыннан иң эшлекле һәм сүз сөйли белә торган кеше сыйфатында, Казан шәһәр башлыгы Дьяченконы Петербургка, тимер юл мәсьәләләрен тулысынча хәл итеп кайту өчен, вәкил итеп җибәрделәр.
Сергей Викторович Дьяченко, Югары хокук мәктәбен уңышлы тәмамлап, Петербургның суд органнарында җаваплы урыннар биләгән оста телле оратор иде. Казанны Мәскәүгә тимер юл белән тоташтыру, шуның белән Казан промышленникларына һәм эре җирбиләүчеләргә сәүдә юлы ачу аның хыялы иде. Бу эшне юллап, ул башкалага ничәмә тапкыр килде. Ләкин аның һәр килүе уңышсыз чыкты. Бу килүендә аның Петербургта ике атна буе таптамаган бусагасы калмады: департаментта да, хөкүмәт секретаренда да, сенатта да, Юллар министрлыгында да булды. Патшаның үзенә үтеп керергә тырышты. Эш чыкмады. Әмма ул күңелен төшермәде, яңадан-яңа юллар һәм хәйләләр эзләде. Казаннан Питерга күчеп килгән бер бай хатын белән аның әшнәлеге бар иде. Шул хатынның өендә атна саен була торган кунаклар арасында патшаның хосусый адъютанты генерал Черевинның да булгалавын белеп алды ул. Шундый мәҗлесләрнең берсендә аның белән танышты да. Черевин Казан выставкасы һәм андагы экспонатлар белән кызыксынды. Ул үзе атта йөрүнең ялкынлы һәвәскәре иде, шуңа күрә аны иң кызыксындырган нәрсә – выставкага татар сәүдәгәрләре тарафыннан куелган зиннәтле иярләр булды. Дьяченко телеграмма сукты. Казан выставкасыннан сайлап, ике иң асыл иярне Петербургка җибәрделәр. Шәһәр башлыгы аның берсен Черевинга тәкъдим итте, икенчесен, тагы да асылрагын, Черевин ярдәме белән патшага тапшырды.
Патша, иярне күрү белән, артык тойгыга бирелмәде бирелүен, ләкин үткән ел аның тимер юл һәлакәтеннән исән калуын котлап Казанның йөз итчесе язган хат исенә килеп төште, һәм ул проектка кул куйды.
* * *
18 февральдә Казан – Муром тимер юлын сала башлау турында хөкүмәтнең рәсми указы чыкты. Май башында Казанга инженерлар һәм юл төзүчеләр килде. Иделнең теге ягында, Вязовые авылы янында булачак тимер юлның юнәлеше билгеләнеп, тантаналы рәвештә догалар укылып, җир казу эшләре башланды.
22 июль императрица Мария Фёдоровнаның туган көне иде. Казан шәһәр Думасы тимер юл ачылуга багышланган тантаналы утырышын шул көнгә туры китерде. Утырышта губернаның һәм шәһәрнең русыннан, татарыннан иң олы кешеләре хәзер булды. Мәҗлесне ачканда, архимандрит Павел белән Галимҗан хәзрәт, императорга һәм императрицага озын гомер теләп, догалар кылдылар. Аннан соң бер сәгатьлек речь белән шәһәр башлыгы Дьяченко чыкты. Ул, мәҗлестәге кунакларга – инженерлар һәм юл төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:
– Сез, бөек туфан бетәчәген хәбәр итеп, Нух көймәсенә зәйтүн сабакларын алып килгән күгәрченнәр шикелле, безгә тимер юлыбызның расланган проектын алып килдегез… – диде.
Җыелган кунаклар мәҗлестән соң Дьяченконы куллар өстендә күтәреп чөйделәр.
Бу көн тарихи вакыйгага, ә Дьяченко шул вакыйганың каһарманына әйләнде. Гласный Крестовников Думаның смета комиссиясе исеменнән Дьяченкога алтын сервиз бүләк итте. Заводчы Алафузов та аңардан калышмады. Казан сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде. Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә, падишага озын гомерләр теләп, махсус догалар кылынды.
Татар байлары арасында да бу вакыйга шундый ук яңгыраш тапты һәм хәтта аеруча «милли горурлык» та тудырып өлгерде. Мәсьәлә шунда ки: патшага «бүләк» итеп бирелгән һәм тимер юл проектын раслатырга сәбәп булган атаклы иярнең иясе татарның беренче гильдияле сәүдәгәре Сәгыйтьҗан Сәгыйтов иде.
2
Сәгыйтьҗан Сәгыйтов Казаннан ерак түгел бер авылдагы Мостафа исемле бай гына мулланың өч улыннан иң кечесе иде. Олысы – Шакирҗан – атаклы Кышкар мәдрәсәсен бетереп, бай гына башкорт авылына имам булып китте. Анда башкорт җирләрен юк бәясенә җыеп баеган кешеләрне күреп, атасына хат язды. Мостафа мулла шунда ук аңа табышны уртак бүлү шарты белән әз генә акча, шактый күп чәй һәм кытат3 җибәрде. Уртанчы улы Закирҗан, зур галим булып кайтыр өчен, Бохарага киткән иде, ул анда торып калды. Мостафа мулла Шакирҗанга акча һәм товарны кече улы Сәгыйтьҗан аркылы җибәрде һәм аны үзенең андагы сәүдә эшләрен башкаручы итеп билгеләде. Ике-өч ел эчендә Шакирҗан тирә-якта дәүләте белән генә түгел, комсызлыгы һәм саранлыгы белән дә дан тоткан бай булып китте. Ләкин ул озак яши алмады, ниндидер авыру белән үлеп китте… Сәгыйтьҗан, атасының кушуы буенча, опекун комитеты аша мирасны үз исеменә күчерде дә, агасының йорт-җирләрен, мал-туарын акчага әйләндереп, әтисе янына кайтты. Казанга килеп, ул атаклы тире комиссионеры Зальм белән бергә эш башлады һәм шул ук вакыт Бурнаевларның мех фирмасына пай кертте. Бу Зальм һәм Бурнаевларның сәүдәсе шактый нык алга киткән еллар иде. Бер-ике ел эчендә Сәгыйтьҗанның капиталы дүрт-биш өлеш үсте, ул инде үз башына сәүдә оештырып җибәрү, Алафузов шикелле завод салдыру хыялына бирелде. Заводка кирәк капиталны үстерү өчен, ул мөмкин булган юлларның барысын да сынап карады. Авылга барып, болыннар сатып алды, Казан гарнизонына печән һәм солы поставкасы ясауны башкарды. 1882 елны Мәкәрҗәдән кайтканда, ул Чар өязеннән Желтухин дигән бер алпавыт белән танышты. Бөлеп бара торган алпавыт аңа үзенең Алексеевкадагы пыяла заводын тәкъдим итте…
Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 елгы Казан выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды.
* * *
Ләкин, выставка узгач ук, заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур заводларның чыгымын каплый алмый башлады… Заводларда тик тору көннән-көн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен аеруча кыен көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә күтәрергә теләмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар, хезмәт көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген яшәр өчен, алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Беркөн заводка пар ат белән Сәгыйтов үзе килеп төште.
Эшчеләрнең яңаклары, чахоткалы кешеләрнеке сыман, сөяккә ябышып тора, күзләре эчкә баткан… Биредә озын чәчле, зур сакаллы руслар, кәҗә сакаллы, башларына ипләшеп каткан түбәтәйле татарлар һәм балаларча беркатлы карый торган соры күзле, киң яңак сөякле чувашлар эшлиләр. Бер минутка: «Бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер, ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер», – дип уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе «үз теләкләре» белән килгән. Әгәр алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бәхетсезлеккә дучар иткән кешене (ул кеше Сәгыйтьҗан бай бит) күрү белән өзгәләп ташласалар, бер дә гаҗәп булмас иде кебек. Ләкин аларның йөзләрендә кайгылы буйсынудан башка берни дә юк. Алар хуҗага бер сүз дәшмиләр, хәтта, тайпылышып, аңа юл бирәләр!
Сәгыйтьҗан, шешәләр өрә торган зур бүлекне үтеп, кечкенә ишеккә юнәлде. Ләкин управляющий аңа:
– Бусы сезнең өчен кызык булмас, Сәгыйть Мустафич, хатыннар да балалар гына анда, – дип, аның юлын бүлмәкче булды.
Ләкин эчтән берничә хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Керсен, керсен, нигә кертмисез, күрсен!
Сәгыйтьҗан, иелә төшеп, кечкенә ишектән керде һәм башта бернәрсә аера алмый карап торды. Монда исле зәңгәр төтен кара сөрем белән бергә болганып әйләнә һәм өстәге, берьюлы төнлек һәм тәрәзә хезмәтен үти торган тишеккә суырыла, ләкин төнлек төтенне суырып бетерергә өлгерә алмый иде…
Кинәт почмактагы зур мич дөрләп кабынып китте, кемдер аның күмерләрен актарып җибәрде, ахры. Кем ул? Бер-ике секунд Сәгыйтьҗан, берни аңламыйча, мич алдына карап торды. Шуннан соң гына ул озын кисәү агачы белән мич алдында күмер болгатып торган, анадан тума диярлек ялангач хатынны шәйләп алды һәм тиз генә икенче якка борылды.
– Борылма, борылма, хуҗа! Якынрак кил!
Моны әллә шул хатын, әллә бүтәне кычкырды… Юк, шул үзе кычкырган икән, өстәп куйды:
– Безнең ничек эшләгәнне күреп кит! Бикәңә, балаларыңа кайтып сөйләрсең, кызык булыр!..
Сәгыйтьҗан, чыгып, тарантасына утырырга ашыкты һәм управляющийга:
– Ул кем? Нигә сез хатын-кызга шәрран-яра чишенеп эшләргә рөхсәт итәсез?! – дип шелтә ясады.
– Алар – күрше татар авылыннан килеп эшләүче хатыннар, Сәгыйть Мустафич! Берәү дә аларга чишенеп эшләргә кушмый. Әмма кием белән ул мич янында алар дүрт сәгать тә эшли алмаслар иде. Ә алар бит…
– Мөселман хатыны ич ул! Аз гына булса да шәригатьне белә микән?
– Белә торгандыр, бәлкем, әмма монда аңа әһәмият бирмиләр. Аның ире дә шунда, кирпеч сугу бүлегендә эшли… Балалары күп…
Сәгыйтьҗан маңгаен җыерып куйды. Бу кызгану ишарәсе булдымы, нәфрәтме – управляющий моны аңламады. Алар конторага килделәр һәм эшчеләрне, төркем-төркем итеп, шунда чакырдылар. Сәгыйтов аларга:
– Завод зарарга эшли. Моннан соң без эш хакын акча белән түгел, кызыл мал белән түләргә булдык. Кем шуңа риза – заводта кала, каршылар булса, без аларны көчләп тотмыйбыз… – диде.
Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе таш, күзләре пыяла сыман үзгәрешсез калды. Нишләсеннәр, эшчеләр эш хакын кызыл мал белән алырга күнделәр. Сәгыйтовның Мәкәрҗәдән һәм Эрбеттән сатылмый әйләнеп кайткан кытат, бүз, китән товарлары йөк-йөк итеп заводка озатылды, шүрлекләр кинәт бушап калды. Сәгыйтьҗан, әйткән нәзере итеп, Печән базары мәчетенә зур палас алып җәйдерде. Бөтен Казан муллаларын җыеп, мәҗлес уздырды. Алар Сәгыйтовның сәүдәсенә бәрәкәт теләп дога кылдылар…
3
«Ияр вакыйгасы» белән иң элек Печән базары шау килде. Тугыз ай инде телдән төшмәгән «Мөртәт Гәрәй вакыйгасы» да бүген икенче планга күчте. Ефим попка барып, мөселманлыктан православиегә «киртә сикергән» Сәхипгәрәй хәлфәнең иманын әле кичә генә ахшамнан соң Болак буенда каңгырып йөргән арык бозау кыяфәтендә «күргәннәр» иде. Шуннан соң бозау батып үлгәнме, әллә, дуңгыз кыяфәтенә кереп, мөселман зиратына таба киткәнме – берәү дә белми, ләкин һәркем бүген аның кызыклы дәвамын көтә иде.
Әмма мәчет чатында каптырмалар белән сәүдә итүче һәм дөньяның бөтен серләрен белеп торучы Мөхәммәтҗан үз тирәсенә җыелган кешеләрне барлап, аларга серле генә карап чыкты да сүзне бөтенләй башка нәрсәгә борып җибәрде:
– Ишеттегезме, мөселманнар, безнең дин өскә чыга. Кичә шәһәр Думасында губернатор хәзрәтләре үз авызы белән әйткәнне нәни абзыйның каенагасы, теге кем, Айтуганов, үз колагы белән ишеткән. Сәгыйтьҗан абыйны падишаһымыз хәзрәтләре үз янына, Петербурга чакыртып алырга булган… Ягъни болай булган бу… Падишаһымыз хәзрәтләре, үзенең утырып йөри торган туры айгырына ияр эшләтеп алырга дип, бөтен мәмләкәтләргә яр салган. Петербурда шуның выставкасы булган. Төрле патшалыклардан ун мең ияр ясап китергәннәр выставкага… Шуннан падишаһымыз хәзрәтләре бары ике генә иярне сайлап алган: мимеч4 патшасыныкын һәм безнең Сәгыйтьҗан абыйныкын… Министрларын чакырып сораган падишаһымыз, ягъни моның кайсысына алтын медаль, кайсысына чуен медаль бирик? Бөтен министрлар беравыздан, мимечкә чуен медаль, Сәгыйтовка алтын медаль тиеш, дип, хөкем чыгарганнар… Шуннан соң падишаһымыз әйткән: алтын медаль генә аз, Петербурдан Казанга тимер юл салынсын, кенәз шул тимер юл белән кунакка килсен миңа, дигән… Менә кая таба бара бит ул эшләр!..
Московский урам ягыннан Сәгыйтьҗан абзыйның тарантасы күренү халыкны бөтенләй күтәреп җибәрде.
– Әссәламегаләйкем, Сәгыйтьҗан абзый!
– Рәхмәт, мөселманлыкны сынатмадың, Сәгыйтьҗан абзый!
– Бик дөрес, бик дөрес! Өскә чыгардың дин исламны, Сәгыйтьҗан абзый!
Бу Сәгыйтьҗанның күңелен күтәрмәде, шулай да ул аларга игътибарлары өчен рәхмәт укыды.
Каюм мәзин әңгәмәне куәтләп җибәрде:
– Падишаһымыз хәзрәтләренең шәфкате зур инде, мөселманнар. Сөйләп торасы юк. Үз халкын балалары кебек кайгыртып, башларыннан гына сыйпап тора. Шөкраналар булсын. Ганимәт белергә кирәк моны…
Җәмәгать күтәреп алды:
– Әйе, әйе, бик дөрес, сәдакатебезне5 күрсәтеп, бөтен мөселман исеменнән падишаһымызга телеграмма сугарга кирәк.
– Телеграмма гына аз, мәчет салдырырга кирәк, падишаһымызны хөрмәтләп…
– Бик дөрес әйтте Исламгәрәй абзый, мәчет салдырырга кирәк. Хәзердән үк акчасын җыя башларга кирәк.
Сәгыйтьҗанга алар кинәт Ташаяк кәмитенең киендерелгән чүпрәк курчаклары шикелле көлке һәм тупа6 күренделәр. Ул аларга:
– Сибел! – дип кычкырырга теләде, ләкин кычкырмады, аның урынына ул бу курчакларның урынсыз дәртләрен сүндерү теләге белән сүзне кирегә сөрде: – Иң әүвәле Петербурда салыначак мәчетнең маясын туплап бетерергә кирәк, җәмәгать. Урыннардан җыела торган акча бик әкрен килә. Петербур ахуны Гатаулла хәзрәт яза: мәчетне төзүгә керешер өчен, ике йөз мең сум акча кирәк, хәзерге көнгә хәтле җыелган кадәресе бары унҗиде мең сум гына, ди. Бу нәрсә? Бөтен дөнья алдында көлкегә калабыз лабаса, җәмәгать. Мәчеткә хәтта руслар һәм хөкүмәт үзе зур-зур иганәләр ясадылар, Алла кабул итсен. Без, мөселманнар, нәрсә карыйбыз? Оят!
Каптырмачы Мөхәммәтҗан монда да эләктереп алды:
– Афәрин, Сәгыйтьҗан әфәнде, падишаһымызга турылыгыбызны күрсәтү белән бергә, мәчетнең дәүләт пайтәхетендә салынуы – без мөселманнар өчен нинди зур мактаулы эш!
– Әйе, әйе, ул анда безнең дин исламның шәүкәтен балкытып торучы нур булыр иде… Җыйнашырга кирәк.
Бүгеннән үк яңа иганә дәфтәре ачарга кирәк.
– Кирәк, кирәк! Ай, афәрин!
Сәгыйтьҗан, ихтыярсыз бүленгән юлын тизрәк дәвам иттерү теләге белән, урынында түземсез генә кузгалып куйды.
4
Шулвакыт Мохтар дворының капкасы янында торучы җигүле сала арбасына баскан берәү нәрсәдер кычкырды:
– …Теләүчеләр юкмы?
Йөзләр тавыш килгән якка борылдылар.
– Нәрсә ди, ни кычкыра?
– Бала бирәм, диме?
– Әйе, асрарга бала бирәм, ди.
Бар да арбага карадылар. Анда, яңа тукылган сап-сары чыпта өемнәре өстендә, дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы, алты дисәң, бик кечкенә һәм арык гәүдәле малай утыра иде.
Моңарчы ул халыкны үзе күзәтеп утырды. Инде халык аның үзен күзәтергә тотынгач, малай тәмам каушап калды һәм ихтыярсыз башын аска иде. Шуны гына көтеп торган сыман, аның борыны йомшап китте, ул аны еш-еш тарта башлады. Елап җибәрергә тәмам әзер иде инде ул. Ләкин шунда җыелган халык күзләрен малайдан олаучыга күчерде. Берьюлы берничә тавыш олаучыга юнәлде:
– Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде?
– Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?
– Кил әле, кил бире!
Олаучы уңайсызланып арба өстеннән төште һәм мәчет чатындагыларга якынлашты.
– Соң бит… минекемени? Миңа әманәт итеп тапшырылган бала ич… Авылдан, Нәфисә апа киңәше белән Сәлим байларга уллыкка тапшырырга дип утыртып җибәргәннәр иде аны миңа. Бай Эрбеткә киткән, бикә якын да килми… Кире алып кына кайтыр идем, бабасының рәте юк. Нишләтим соң?..
Каюм мәзин түзмәде:
– Әнә бит нишли мәгърифәтсез сала мужигы… Биргәненә шөкрана юк, нигъмәтнең кадерен белү юк.
Кинәт олаучының ачуы йөзенә кан булып йөгерде. Әмма ул, үзен тыярга тырышып:
– Булмагач, нинди нигъмәтнең кадерен белсен сала кешесе. Бер тубал арышка мохтаҗ авыл. Асрарга да бирер шул. Эт баласы түгел бит, ачтан үтерәсе килми, – диде.
– Шөкрана юк. Шуның шомлыгын күрә сала җире, бер дә гаҗәп түгел… – дип нәтиҗә чыгарды каптырмачы Мөхәммәтҗан һәм, сүзенең Сәгыйтовка ничек тәэсир иткәнен күрер өчен, күзләрен аңа текәде.
Бу вакыт Сәгыйтьҗан чыпта өстендә утырган малайга бик зур дикъкать белән карап тора иде.
Ул малайны үзенә илтеп куярга кушмакчы булды һәм шуны әйтер өчен авызын да ачкан иде. Ләкин шунда аның башына икенче фикер килде: «Минем кебек байга бер бала нәрсә ул, мин аларны дистәләп-дистәләп җыеп ала алам бит. Юк, бу эшкә белебрәк, киңрәк колач белән тотынырга кирәк, булгач-булгач булсын инде ул!» Ул өенә ашыкты. Шулай да кинәт китеп баруны яхшысынмады, ахры, олаучыга төбәп:
– Бер дә яхшы түгел, агай-эне, падишабыз алдында оят, – диде һәм дилбегәне тартты. Шуны гына көтеп торган кыбырсык күк айгыр дәррәү кузгалып китеп барды…
5
Шул көнне кич Сәгыйтьҗан хатынына:
– Ястү намазын бүген мәчеттә укыйм, яңа эш башлау алдыннан хәзрәтне күрәсем, сәдака бирәсем бар, – диде һәм атны җиктерергә кушты.
Евангелистскийга чыгу белән, кучер атны мәчет урамына бора башлаган иде, бай, аның аркасына таягы белән акрын гына төртеп:
– Суконныйга, – диде.
Мәсьәләне аңлап алган кучер атны мәчет урамыннан бөтенләй кире якка борды.
Урамның эре ташлары өстеннән барган тарантас никадәр сикертмәсен, Сәгыйтьҗан моны сизми, башына илһам булып килгән бүгенге уй аны баштанаяк биләп алган иде: «Түләүсез-нисез хезмәтче куллар тулып ята, без шуны файдалана белмибез. Ул балалар бит берничә елдан менә дигән хезмәтче булып җитешәләр! Алар инде минем хәзерге җәнҗаллы мастеровойлар булмас… Җирдә алтын чәчелеп ята, көрәп аласы гына бит!»
Георгиевский белән шактый барганнан соң, ат уңга керде һәм, эреле-ваклы иске агач өйләр рәте буйлап, тыкрыклардан борылгалап, ике катлы зур гына агач өйнең кызыл фонарь кабызып куйган парадный ишеге алдына килеп туктады.
Кунакны каршы алырга юантык кына тәбәнәк буйлы, озынча нечкә борынлы, кечкенә, ләкин ерткыч кошныкы кебек үткен күзле Миһри җиңги үзе чыкты. Ул, башын бераз иңенә авыштырып, кулын кулга кушырып:
– Әйдүк, көтелмәгән кадерле кунак! Төкле аяккаең белән, Сәгыйтьҗан абзый! Оныттың, оныттың безне, бөтенләй ташладың… – диде һәм карага буяган тешләрен күрсәтеп елмайды…
Зал ягыннан «Ай-һайлүк» не уйнаган гармун тавышына кызлар чинавы кушыла, шешәләр шалтырый, бөкеләр атыла.
Сип, сип, сип, әйдә,
Мулла кызы Зөбәйдә, –
дип, кемдер аякларын тибә, кулларын чәбәкли иде.
Миһри Сәгыйтьҗанны баскычтан үз бүлмәсенә алып менеп китте.
Пөхтә җыештырылган, келәмнәр түшәлгән бүлмәнең диварларында кара өстенә ак һәм сары путал белән язылган Коръән аятьләре, шәмаилләр…
Сәгыйтьҗан кергәндә, түр почмакка челтәрле чыбылдык корылган, аның эчендәге кечкенә караватта унбер-унике яшьлек кыз, яткан урыныннан торып, мәче баласын шаярта иде.
Утырышкач, Миһри кул күтәреп дога кылып алды. Сәгыйтьҗан да, аңа ияреп, сакалларын сыйпап куйды һәм шактый уйнак тавыш белән:
– Йә, сәүдәләр ничек? – дип сорады, үзе, сыңар күзен кысып, хәйләкәр генә елмайды.
Сәгыйтьҗанның үзен болай иркен тотып сөйләшүе Миһригә кайчандыр булып алган артык якын әшнәлекне хәтерләтте, ләкин ул, моны сизмәмешкә салышып:
– Тол кешенең мәгълүм инде, Сәгыйтьҗан абзый, иремнән калган мал белән көн итеп яту, ул да бетсә нишләрбез инде дип, кот очып тора инде менә, – диде.
«Алдыйсың, иблис хатын, ирең үлгәч баеп киттең бит син», – дип, чак кына ычкындырмады Сәгыйтьҗан, ләкин: «Мин моны аңа әйтермен әле», – дип, эченә салып куйды. Миһри дәвам итте:
– Кешеләр минем турыда әллә ниләр сөйли дип ишетәбез, Аллаһы Тәгалә үзе шаһит, теләсәләр, Коръән тотып ант итәрмен. – Ул пыяла шкаф эчендәге яшел хәтфә белән тышланган бик калын китапка карап алды. – Фатир акчасы алып, ике асрау белән көн кичерәм. Тегү-чигү эшенә өйрәтим дип җыйган ятимнәрем бар… Үз мөселманымның балалары ачка тилмереп, кеше күзенә карап йөрмәсеннәр, һөнәргә өйрәнсеннәр, дип эшләгән эш иде… Гаҗизләргә хәлең барда кулдан килгәнне эшләргә кирәк бит инде. Китап шулай ди бит, кем, Сәгыйтьҗан абзый.
Ачыктан-ачык фәхешханә тотып та, изге киселеп7 утыруына ачуы килеп китте Сәгыйтьҗанның:
– Йә, ташла әле, Миһри, син аны белмәгән кешегә сөйлә. Алла каршында җавабын син үзең бирерсең. Мин синең эшеңә тәфтиш8 ясарга килмәдем. Башка эш белән килдем мин сиңа.
Миһринең нәрсәгәдер күңеле йомшарып китте, ул кулындагы яулыгы белән нык кына борынын бушатып алды һәм аклану нияте белән:
– Нишләмәк кирәк инде, Сәгыйтьҗан абзый. Менә бит, Ләбибәм үсеп килә. Укытырга, башлы-күзле итәргә кирәк үзен, – диде.
Хәйлә белән мәкергә килгәндә Миһридән уздырмаган булса, аңардан һич калышмаган Сәгыйтьҗан, сөйләшә торгач, «тегү-чигүгә өйрәнүче кызлар» ның хәзерге көндә нәкъ егерме биш данә икәнен һәм аларның төрле авыллардан менә шушы бер-ике ел эчендә генә җыеп китерелгән ятимнәр икәнлеген белеп алды.
– Менә нәрсә, Миһри, – диде ул, – син дөрес әйттең. Коточкыч хәл ләбаса. Крестьяннар ачлыктан балаларын базарга китереп сата башладылар… Бүген шуның берсен үзем күрдем. Сатмыйлар, буш бирәләр. Ал гына! Яле, менә синең белән киңәшләшеп карыйк. Сиңа бу кызларны, ягъни «тегү-чигү мәктәбе» нә Сөнгать шәкерт җыеп алып кайтты бит?
Миһри аңа кинәт күтәрелеп карады да:
– Иблис икәнсең син, Сәгыйтьҗан абзый. Аны сиңа кем әйтте? – дип сорады.
Яшь кенә асрау кыз самавыр күтәреп керде һәм чәй урыны әзерләп чыгып китте. Сәгыйтьҗан белән Миһри чәй янында шактый озак сөйләшеп, киңәшеп утырдылар. Ниһаять, сүз көзге пычракларга кадәр Сөнгать шәкертне уртак исәптән Казан артына тагын чыгарып кертергә карар кылу белән очланды…