Kitabı oku: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sayfa 37

Yazı tipi:

8. «ЙӨРӘКЛЕЛӘР ИЛЕ»

Иң беренче эш кара манара төрмәсендә яткан тоткыннарны коткару булды. Аннан соң халык, җыелып, Куркур аганы урыныннан төшерде һәм бертавыштан, китмәннәр һәм таяклар күтәреп, тимерче картны үзенә ил агасы итеп сайлады.

Тимерче карт белән Данир, ил картлары белән киңәшеп, шәһәр тирәсенә кизүләп тора торган сак куйдырдылар. Бу сак шәһәрдән хан ягына ышанычсыз һәм куркак кешеләрне чыгармаска һәм хан ягыннан килгәннәрне бик нык тикшереп кертергә тиеш иде. Сакның башлыгы итеп, тимерче карт, Данирның тәкъдиме буенча, төрмәдән азат ителгән Бөркетбатырны билгеләде. Аннан соң Данир тимерче картка әйтте:

– Бабакай, мин хәзер синең боерыгың астында. Әгәр теләсәң һәм миңа ышансаң, мине гаскәр җыйнаучы һәм аны өйрәтүче башлык итеп куй. Мин синең ышанычыңны юкка чыгармам…

Шул көннең икенче көненнән башлап егетләр һәм ир урталарындагы кешеләрнең күбесе Данир җитәкчелеге астында уктан атарга, кылыч һәм сөңге уенын өйрәнергә керештеләр. Тимерче карт ясак итеп җыела торган ашлыкны, бал һәм майны җыеп, шуның бәрабәренә күрше ырулардан әкренләп җиз һәм тимер сатып алу эшенә кереште. Аның тимерчелегендә көне-төне кылыч һәм сөңге чүкеделәр, уклар һәм җәяләр әзерләделәр…

Данир гаскәренә ук атарга, сөңге чөяргә, кылыч уйнатырга өйрәтү белән бергә ил читенә күмәкләп ауга чыгуны да оештырды. Башта алар куяннар, тиеннәр, кыр кәҗәләре һәм кошлар ауладылар. Соңрак Данирның димләве һәм кызыктыруы белән, аның үзеннән үрнәк алып, ерткыч җәнлекләр өстенә йөрүчеләр табылды. Кыю егетләр көн саен берәр-икешәр төлке, хәтта бүре атып кайткаладылар. Беркөнне Поскын зур бер кабан дуңгызын атып кайтты. Бер-берсеннән кызыгып, җәнлек аулаучылар күбәя башлады. Илнең хуҗалык келәте каклаган кош һәм кыр кәҗәләре ите, кисмәкләргә тозлап тутырылган май, озын таякларга тезеп эленгән кыйммәтле җәнлек тиреләре белән тулды. Аларның ил кирәгеннән арткан өлеше күрше ыруларга җибәрелеп, аннан илгә кирәкле җиз, тимер, кургаш һәм башка әйберләр кайта башлады…

Бу эшләрне күрше ырулар сизми һәм күрми кала алмадылар. Алар үзләренең махсус кешеләрен бирегә киңәшкә җибәрделәр. Ярлырак ырулар, боларга килеп, кушылырга сорадылар… Тора-бара тирә-яктагы унсигезләп ыру боларга кушылды…

Бу хәл Хан-баскакка барып иреште…

Кырыкка якын коралланган атменәр ияртеп, Хан-баскак «Йөрәклеләр иле» нә килеп җитте. Шәһәр капкасында Бөркетбатыр тора иде.

– Хан-баскак үзе килә, күрмисеңме? Нигә капканы ачмый катып торасың? – дип кычкырды Хан-баскак. Аның астындагы мәһабәт күк айгыры тыпырчынып туфракны тибә башлады…

– Ил булса – керәсез, яу булса – кермисез107, боерык шулай, – дип кырт кисте Бөркетбатыр.

Хан-баскак озын камчысын Бөркетбатырга селтәгән иде, теге камчының очыннан эләктереп алды.

– Атларыгыздан төшегез, коралларыгызны салыгыз. Аларны миңа тапшырыгыз. Аннан соң мин, ил агасының рөхсәтен сорап, кеше җибәртермен. Рөхсәт булса – керерсез, булмаса – коралларыгызны киеп кире китәрсез, боерык шулай, – диде Бөркетбатыр.

Хан-баскакның ачудан күзләре кып-кызыл кан булды. Үзенең атменәрләренә ымлады:

– Җимерегез капканы!

Кырык сөңгеле кырык атменәр атларыннан сикереп төштеләр дә капкага омтылдылар. Ләкин шулвакыт Бөркетбатыр сызгырып җибәрде. Койма артыннан кырык сөңгегә каршы кинәт йөз сөңге күтәрелде, атменәрләр туктап калдылар һәм Хан-баскакка карадылар. Хан-баскак көч белән керүнең катлаулы эш икәнен төшенде һәм атменәрләренә боерык бирде:

– Хәзер үк атларыгызга атланыгыз да, тауның иң биек җиренә менеп, шәһәрне күзәтеп торыгыз! Шәһәргә мин үзем генә керермен. Алай-болай булса…

Сүзнең калган өлешен ул атменәрләрнең башлыгына килеп шыпырт кына әйтте… Хан-баскак кылычын салып, Бөркетбатырга тапшырды һәм:

– Алып барыгыз мине ил агасы янына, – диде.

Бөркетбатыр үзенең кораллы ике сакчысына Хан-баскакны шәһәр мәйданына озатырга кушты.

Хан-баскак шәһәр мәйданына кергәндә, ул халык белән тулган иде. Бу – бер ил генә түгел, кушылган унсигез ыру кешеләре дә булганлыктан, халык мәйданга сыешмый, күбесе койма өсләренә менеп басканнар, бар да, тып-тын калып, түгәрәк уртасындагы ил агасы тимерче картны тыңлыйлар иде. Хан-баскак кергәнне берәү дә сизмәде һәм аңа юл бирүче дә булмады:

– Хан-баскак үзе килә, юл сабыгыз! – дип кычкырды Хан-баскак.

Халык аңа борылып карый башлады.

– Йә, нәрсә басып каттыгыз?

Аңа юл бирделәр. Ул түгәрәк уртасына узды һәм күзе белән Куркур аганы эзләде.

– Кайда Куркур? Кайда ул ил агасы дип аталган адәм актыгы? Хан-баскак олы башын кече итеп үзе килә. Кайда аның каршылап алуы?..

Тимерче карт, аңа борылып:

– Менә мин ул ил агасы! – диде һәм дәвам итте: – Хуш килдегез, Хан-баскак! Түрдән узыгыз. Сез бу илнең хөрмәтле һәм зур мәҗлесенә тап килдегез, шуңа күрә аны хөрмәт итә белегез, – диде.

– Нинди ул хөрмәтле зур мәҗлес, аны кем рөхсәт итте сезгә? – дип, бик нык ачуланып сорады Хан-баскак.

– Аны безгә менә ул рөхсәт итте! – диде тимерче карт һәм мәйданны биләп алган халыкка күрсәтте. – Нинди мәҗлес дип сорасагыз, бу – безнең илебезнең исем туе… Моңа кадәр безнең илебез «Өркәкләр иле» дип аталып килгән иде. Без аны алыштырырга булдык. Моннан соң бу ил «Йөрәклеләр иле» дип аталачак.

Мәйдандагы бөтен халык, кулларын күтәреп, бердәм һәм көр тавыш белән:

– Яшәсен «Йөрәклеләр иле»! – дип кычкырды.

Хан-баскак басып торган җиреннән лып итеп урынына утырды һәм мәҗлес беткәнче бер сүз дәшмәде.

Мәҗлес беткәнне һәм халык таралганны көчкә түзеп көтеп утырганнан соң, Хан-баскак ил агасы тимерче карт, Данир һәм берничә аксакал белән Хөкем йортына юнәлде. Хөкем йортында ул ил агасына һәм аның киңәшчеләренә, кырт кисеп, берничә сорау бирде:

– Мин сезнең илегезнең унсигез өлешкә, дәүләтегезнең сиксән өлешкә артканын ишеттем… Шул хисаптан сезнең ясакны олуг хан шул ук дәрәҗәгә арттырырга боерык бирде… Иртәгәдән башлап сезнең кәрван, ясак төяп, олы шәһәргә чыгарга тиеш…

Данир, хәйләкәр генә елмаеп, ил агасы Җантимер картка карады.

– Хөрмәтле ил агасы, бездә бит хәзер күселәр юк… Бәлки, Хан-баскак ясакны ике өлеш киметер?

Хан-баскак, күзләрен зур ачып:

– Сездә күселәр юк? Ничек күселәр юк?

Ил агасы аңа:

– Безнең ил күселәрне яратмый! – диде һәм Данирга, елмаеп, күз кысып куйды.

– Алайса, алайса, – диде Хан-баскак, – мин салган ясак сезгә ике өлеш артык булып төшә…

Аның комсыз күзләре майланып, ялтырап киттеләр.

– Менә нәрсә, Хан-баскак, – диде иң ахырда Җантимер, – безнең ил шушы көннән башлап хан йортына ясак түләүдән баш тарта…

– Ничек?! – дип кычкырды Хан-баскак, – син, чал, картая барган саен, акылдан тая барасыңмы әллә?.. Бу сүзең ханга ишетелсә нишләрсең?

– Без бу сүзне ханга ишетелсен дип әйттек, – диде Җантимер.

9. «Төнге ябалаклар»

Бу вакыйгадан соң хан явы белән бәрелеш котылгысыз иде. Хан-баскак ачуланып киткәннән соң, Хөкем йортында зур киңәш булды. «Йөрәклеләр иле» хан явына каршылык күрсәтергә әзерләнә башлады. Көн-төн шәһәр коймалары янында халык кайнады, таш һәм ком ташылды, канаулар казылды. Тимерчелектә көн-төн сөңгеләр һәм кылычлар сугылды, җәяләр тартылды, уклар юнылды…

Хан ясагы белән йөдәгән бик күп ырулар «Йөрәклеләр иле» нең ясактан баш тарту хәбәрен дәртләнеп каршы алдылар һәм, хан явы килсә, бергәләп каршы тору турында киңәш өчен үзләренең ил кешеләрен юлладылар…

Данир халык белән бергә бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгуына бик нык ышана иде.

Ләкин ул үзенең эчкерсез һәм хәйләсез күңеле белән бернәрсәне уйлап җиткермәде: дошман аңа каршы ачыктан-ачык яу белән килүдән тыш үзенең астыртын хәйләсе һәм мәкере белән чакмасмы?

Бу һәм шулай булды да. Хөкем йортында каршы торуны ничек оештыру турында киңәш барган вакытны шәһәр тышындагы «Ташлы үзәнлек» тә икенче бер «киңәшмә»гә әзерлек бара иде.

«Ташлы үзәнлек» икенче төрле «Иске шәһәр» дип атала иде. Бу – «йөрәклеләр» шәһәренең иске урыны булып, монда хәзер иске йортларның җимерекләре һәм ташлары гына калган, көндезләрен ара-тирә уйнап йөргән балалардан башка монда берәүне дә очрату мөмкин түгел.

Үзәнлек өстенә күптән эңгер иңгән. Җимерекләр арасыннан чикерткәләр черелдәве генә ишетелә.

Чү! Нәрсәдер кыштырдап китте. Үзәнлек битендә бөкрәйгән кеше күләгәсе күренде. Аннан ерак түгел тагын берәү күтәрелде… Алар, үзәнлеккә төшеп, бер җимерек йортның эченә керделәр… Бераздан өстән бер-бер артлы кечкенә өч таш килеп төште… Моңа җавап итеп, җимерек йорт эченнән өч тапкыр ябалак булып кычкырдылар. Өстән тагын берәү төшеп, йорт эченә керде. Бераздан тагын өч кечкенә таш төшү тавышы килде. Аңа җавап итеп, тагын өч тапкыр ябалак кычкырды. Бу тавышлар «Йөрәклеләр иле» нә каршы Хан-баскак иярченнәре тарафыннан оештырылган яшерен оешма кешеләренең бер-берсе белән хәбәрләшү, аңлашу ишарәләре иде. Шул ишарәләр дүрт-биш тапкыр кабатланды һәм аларның һәрберсе артыннан берәм-берәм дүрт-биш кеше төшеп, әлеге ябалак тавышы килгән җимерек йорт эченә керделәр…

Йорт эчендә шыпырт кына сөйләшү башланды. Сөйләшү ниндидер куркыту-янау тавышына күчте. Кемдер: «Юк-юк, кирәкми, җибәрегез мине, мин куркам», – диде һәм җимерек йорттан чыга башлады. Аны кире тартып керттеләр һәм йорт уртасына төртеп җибәрделәр. Ул егылып китте һәм, нәрсәгәдер бәрелеп:

– Ай, ай! – дип ыңгырашып куйды.

– Шымхуҗа, тавышыңны чыгарасы булма, – дип ысылдады аңа икенче тавыш.

Аннан соң борыны белән ара-тирә «кыңкых!» итеп куя торган тыңкышрак берәү сөйләп алып китте:

– Хәзер безгә куркып торырга соң инде, кыңкых! Хан-баскак көчле, ул бу илне өч көн эчендә элекке хәленә кайтарыр. Хан-баскак ачулы. Ул үзенә каршы баш күтәргән кешеләрнең һәммәсен кылычтан кичерер. Хан-баскак мәрхәмәтле. Ул вакытында аңа ярдәм итә белгән кешеләргә мал һәм дәрәҗә бирер, кыңкых! Без бүгеннән башлап Хан-баскакка хезмәт итүче «төнге ябалаклар» төркеме дип аталабыз. «Төнге ябалаклар» өч төркемгә бүленәләр: беренчесе халык эчендә Җантимергә һәм Данирга каршы коткы тарата, Хан-баскакның көче һәм аның үче турында сөйли… Икенче төркем меңбашы Данир батырны һәм ил агасы Җантимерне үтерү эшен оештыра. Өченчесе, гаскәр һәм корал көчләрен санап, Хан-баскакка хәбәр биреп тора… «Төнге ябалаклар» үзләренең Хан-баскакка турылыкларын ант белән беркетәләр һәм антын бозучыны шунда ук хөкемсез-нисез үз куллары белән буып үтерергә сүз бирәләр. Кыңкых…

Алар тагын шактый гына пышылдаштылар, исемнәрне барладылар, төркемнәргә бүленделәр… Аннан соң берәм-берәм чыгып, төрлесе төрле якка таралыштылар…

Хан-баскак тапшырылыр өчен «Йөрәклеләр иле» нә ун көн вакыт билгеләде. «Ун көн эчендә «Йөрәклеләр иле» үзенең җитәкчеләрен тотып бирмәсә һәм тапшырылмаса, ул җир белән тигезләнәчәк һәм бөтен кешеләре кылычтан кичереләчәк», – дип илче җибәрде. «Йөрәклеләр», илчегә үлем юк, дип, аңа тимәделәр һәм, аны кире җибәреп:

– «Йөрәклеләр иле» тапшырыла торган ил түгел. Без илебезне сакларга һәрвакыт әзербез, – дип, Хан-баскакка әйтергә куштылар.

Капка сакчыларыннан башка бөтен шәһәр тирән ялга чумды.

Ләкин Хан-баскак сугыш эшендә картрак һәм мәкерлерәк иде. Ул болай эшләде: үзенең бик нык коралланган гаскәренең алдынгы төркемен узган төнне үк «Йөрәклеләр иле» тирәсендәге урманнарга җибәреп, шунда яшеренергә һәм, капылт һөҗүм ясау өчен, ишарә көтеп торырга боерды. Бу төркем, төнлә бик зур саклык белән шыпырт кына килеп, урман эченә һәм үзәнлекләргә яшеренде. Аның күзәтүчеләре ханның боерыгы буенча «Йөрәклеләр иле» нә килгән хан илчесенең шәһәр капкасыннан чыгуын һәм аның ишарәсен көтеп тордылар.

Менә шәһәр капкасы ачылды. Менә аннан илче килеп чыкты. Менә ул куеныннан зур сары яулык чыгарды һәм уңга бер, сулга бер селтәп алды. Аннан соң, атын юыртып, Хан-баскак йортына юнәлде.

Хан-баскакның күзәтүчесе илченең сары яулык белән ике тапкыр уңга һәм сулга селтәвен бик ачык күрде. Димәк, «Йөрәклеләр иле» белән килешү булмаган. Димәк, бүген төнлә капылт һөҗүм башларга әзер торырга кирәк!

10. АЙГҮЗӘЛ

Бу төнне Айгүзәл йоклый алмады. Ул үз алачыгының җир идәнендә киндер түшәк өстендә тезләрен кочаклап һәм ияген тезләренә куеп утырган да моңсу күзләре белән алачыкның икенче ягында йоклап ята торган Данирның йөзенә текәлгән… Алачыкның ачык төнлегеннән төшкән якты ай нуры идәннән акрын гына шуышып күчә бара, ул хәзер Айгүзәлнең әтисе Җантимер картның сакалына төшә, аннан аның ягымлы, җыерчыклар белән капланган көрән битен, күз-кашларын яктырта… Менә, менә ул нур озакламый Данир өстенә килеп җитәр. Айгүзәл, утырган җирендә әкрен генә чайкалып, шуны көтеп утыра. Менә ай нуры әтисе өстеннән әкрен генә Данирга таба шуышты. Менә ул инде аның киерелеп читкә ташланган кулын яктырта… Данирның бармаклары ярым йомарланган хәлдә үз ирекләрендә калып ял итәләр… Камыш бармак, көмеш тырнак, дип, шушындый бармакларга әйтә торганнардыр инде. А, ул, Данир, бу куллары, бу бармаклары белән ниләр генә эшли ала! Айгүзәл карап торганы бар: Данир гаскәр йөрткәндә шушы бармаклары белән сөңгене нинди оста һәм матур итеп тотып ала да, көчле гәүдәсе белән киерелеп, аны алга томыра. Сөңге бөтерелми, сөзәк кенә алга очкан чакта, аның курайлары зыңлап, җырлап үтә… Бу бармаклар кылыч куенында нинди соклангыч җитезлек белән уйныйлар, күз иярми!.. Шәһәр коймасын төзегән чакта, нинди авыр ташларны күтәрә бу куллар… Ул вакыт аларның өстенә калын күк тамырлар калкып чыга, ә имән бармак белән баш бармак арасындагы сеңер киерелеп, каз йомыркасы кадәр кабарып чыга… Ә курай уйнаганда!.. Ул вакыт бу бармаклар ояларына керергә ашыккан чая әрләннәр кебек йөгерәләр… Көмеш йөзек кигән чәнчә бармагы шулвакыт, башка бармакларның уйнаганын тыңлап, тын калган кебек күтәрелеп, кайтарылып тора. Нинди соклангыч бармаклар болар! Шушы бармаклар бервакыт аның, Айгүзәлнең, маңгай чәчен сыйпап үттеләр.

Ул болай булды…

Беркөн Данир иптәшләре белән аудан кайтты. Кызу көн иде. Ул җилкәсеннән авыр бүре түшкәсен җиргә ыргытты да киң бер сулыш алды. Аннан өй янындагы ташка утырып, маңгаеннан шыбырдап аккан тирен сыпырып куйды. Айгүзәл шунда кызыл балчык чүлмәк белән чишмәдән салкын су күтәрен кайтып килә иде. Данир, аны күреп:

– Айгүзәл, син минем сусап кайтачагымны сизеп торгансың, ахры… – дип шаярмакчы булган иде, Айгүзәл кызарып китте…

Карале, чынлап та, ул шул уй белән алып кайтты бит бу суны. «Каян сизде икән Данир?» дигән уй яшен кебек аның күңеленнән үтте. Нинди тәмле итеп эчте Данир чүлмәктәге суны! Туймастай булып, каныгып-каныгып эчте… Иреннәрен чүлмәк читеннән алмыйча. Бер сулыш белән, һәр йотым саен аның чигәсендәге сеңерләре бер батып, бер калкып торганын Айгүзәл сокланып карап торды… Данир эчеп туйды да, чүлмәкне Айгүзәлгә кире биреп, аның күзләренә шулкадәр ягымлы итеп карады, бернинди рәхмәтең кирәк түгел!.. Аннан соңгысын Айгүзәл үзе дә сизми калды: шушы бармаклар аның маңгай чәчен уңайга йомшак кына сыйпап куйдылар. А! Авыр ташлар күтәреп, авыр сөңгеләр уйнатырга яратылган бу көчле куллар ничек шундый йомшак итеп сыйпый да беләләр икән?

Ай нуры Данирның йөзенә үрмәләде. Аның озын кара чәчләре ак һәм киң маңгаена төшеп, бик матур тузгып торалар, калын кара кашлар астындагы йомылган кабарынкы күз кабаклары аның зур һәм матур күзләрен яшергәннәр… Ярый әле яшергәннәр… Яшермәсәләр, менә бу төнне Айгүзәл тартынмыйча ничек аны шулай иркенләп күзәтер иде?..

Шулвакыт ай нурын нәрсәдер каплады… Болыт микән, әллә төнлеккә ярканат кердеме икән?.. Айгүзәл сикереп торды, төнлеккә килеп, кулын тыкты да:

– Кеш, кеш, – диде…

Ай яктырып китте… Тышта йөгереп киткән аяк тавышлары ишетелде. Айгүзәл, тиз генә ишекне ачып, тышка йөгереп чыкты:

– Кем бар? – дип кычкырды…

Җавап юк, тып-тын…

Шәһәр капкасында тимер суктылар… Бу төн уртасы җиткәнне һәм сак алышына торган вакыт икәнне күрсәтә иде. Айгүзәл кинәт тетрәп китә. Иртәгә сугышка әзерлек башлана бит. Ә дүрт-биш көннән котылгысыз сугыш. Бу уй кинәт Айгүзәл йөрәген аңлаешсыз сагыш уты белән көйдереп алды. Ярый ла сугыш безнең җиңү белән бетсә, ә киресенчә булса? Хатын-кыз арасында шомлы хәбәрләр йөри. Шымхуҗамы, кем каяндыр ишетеп сөйләгән: имеш, Хан-баскак «Йөрәклеләр иле» н бер көн эчендә җир белән тигезләячәк… Аның гаскәрләре безнекеннән ун өлеш күбрәк… Имеш, Җантимер белән Данирның көннәре санаулы! Абау!.. Хан-баскак, чынлап та, усал. Чынлап та, канечкеч бит!

«Ә җиңелсәк? Данирны үтерсәләр? Ялгыш ишеткәнмендер. Ярканат коймага сугылып очып киткәндер», – дип уйлады Айгүзәл һәм, яңадан өйгә кереп, ишекне бикләде… Шуннан соң аның күзеннән йокы бөтенләй качты: «Тик утырганчы, чишмәдән су алып кайтыйм, әти белән Данир торуга юыныр өчен су әзер булсын!» – дип, чүлмәкне иңсәсенә күтәрде һәм, чыгып, ун йорт ераклыгындагы чишмәгә юнәлде… Менә ул күрше йортны үтте, икенче, өченче алачыкны узды, дүртенчесенә килеп җиткән генә иде, өй артында ниндидер шыпырт тавышлар ишетте. «Кем йорты әле бу?» – дип борылып карады Айгүзәл. Бу Шымхуҗа йорты иде.

Өй артында берәү бик нык ажгырып пышылдады:

– Ал тубалны… Кыңкых! Капкачын барып җиткәч ачарсың һәм ачык башы белән төнлеккә тыгарсың… Кыңкых!..

– Куркам! – диде икенче тавыш…

Шымхуҗа тавышын Айгүзәл бик ачык таныды.

– Тының чыкмасын, буып үтерермен! Кыңкых! – диде икенче тавыш һәм сүз шуның белән тынды.

«Шымхуҗа атасы карт белән ызгыша торгандыр», – дип уйлады Айгүзәл һәм чишмәгә таба атлады…

Таштан ташка сикереп ага торган тау чишмәсе тулган ай яктысында бигрәк матур була икән! Таш өстенә килеп төшкән саен, су чәчрәп-чәчрәп китә һәм, ай нурына чагылып, көмеш очкыннар сирпелгәндәй була… Ә чишмә тавышы тонык төн тынлыгында аеруча ягымлы ишетелә…

Айгүзәл, чишмәгә сокланып һәм аның тавышын тыңлап, беравык кузгалмый карап торды… Аның әле генә каударланган, тынычсызланган кечкенә йөрәге кинәт җиңеләеп китте, җырлап җибәрәсе килде. Ләкин шәһәрнең тыныч йокысы, бигрәк тә бу тыныч йокыларның, бәлки, соңгысыдыр дигән уй аңа җырламаска кушты. Аның йөрәге тагын тынычсызланды. Ул балчык чүлмәген чишмә агымына тотып су белән тутырды да аны, җилкәсенә күтәреп, алачыгына юнәлде…

Айгүзәл өенә якынаеп киләдер иде инде. Кинәт ниндидер йөгереп киткән аяк тавышлары килде. «Нинди тынгылыксыз төн булды бу?» – дип уйларга да өлгермәде, Айгүзәл үз өенең төнлеге нәрсә беләндер капланганын күреп алды. Чүлмәген тиз генә куйды да төнлек янына килде. Анда ни өчендер, авызы белән эчкә каратып, тубал тыгылып куелган иде. Айгүзәл тубалны тиз генә төнлектән тартып алды. Тубалның эче буш иде, кыз, ашыгып, ишекне ачты. Ай шәүләсе идәннән түшәмгә шуышып менгән, идән караңгы иде. Айгүзәл ни уйларга белми тынып калды һәм шунда аның колагы нәрсәнеңдер кузгалган, кыштырдаган тавышын ишетте. Ашыгып чыра кабызды. Идәнгә караса, ни күзе белән күрсен, әтисе белән Данир арасында берсеннән-берсе озын ике елан: берсе – кара, берсе – сары. Утны күрү белән, алар ышыкланырга урын эзләп, берсе Данир яткан киезгә, икенчесе Җантимер картның баш очына таба үрмәләп киттеләр. Айгүзәл ачы тавыш белән:

– Абау, елан! – дип кычкырды һәм, күз ачып йомганчы, бөтен гәүдәсе белән еланнар өстенә капланды.

Данир һәм Җантимер карт уянып сикереп торганда, Айгүзәл еланның берсенә тезләре белән баскан, икенчесен куллары белән буып тоткан, кара елан кызның кулына уралып өлгергән иде.

Данир белән Җантимер шунда ук кызның кулындагы һәм тез астындагы еланнарны буып алып читкә ыргыттылар һәм «Айгүзәл!» дип кызга ташландылар. Кыз төсләре качкан, авызыннан күбекләр килгән хәлдә киез өстендә һушсыз ята иде.

Шулвакыт шәһәр капкасында коточкыч тавыш һәм гөрелте купты. Бу – Хан-баскак явының шәһәргә капылт һөҗүм башлавы иде.

11. СУГЫШ

Төш авышып, таяк күләгәсе ике өлеш озынайган, ләкин шәһәр тышындагы каты һәм куркыныч сугыш төннән бирле һаман дәвам итә иде. Хан гаскәре капылт һөҗүм итү аркасында, сугыш мәйданының уңайлы тау ягын биләп өлгергән, ул өстән торып шәһәргә бертуктаусыз ук яудыра, алгы сафлары шәһәр сугышчылары белән бугазга-бугаз килеп, капка өчен сугышалар иде.

Хан-баскакның яңадан-яңа сафлары әле урманнан, әле үзәнлектән килеп чыгып торуына карамастан, шәһәр сугышчылары, аларны шәһәргә кертмәс өчен җаннарын кызганмый, бөтен көч белән сугыштылар. Һавада туктаусыз уклар сызгырды, кылычлар чәкелдәште, сөңгеләр яңгырады. Ике яктан да үлүчеләрнең иңрәве һәм «Ура! Чолга!» дигән тавышлар гөрелдәп торды.

Данир шәһәрдә әзерләнеп куелган авыр чөелдерекләрне шәһәр капкасына тарттырып, шулардан яуның арткы сафларына ташлар яудырырга боерык бирде. Бу чара дошманның арткы сафларында шактый зур ыгы-зыгы тудырды. Алар шәһәр өстенә ук яудырудан туктап калдылар, һәм алгы сафларга ярдәм итү кинәт йомшады. Шуннан файдаланып, Данир үз сугышчылары алдына чыкты һәм:

– Батырларым! Анабыз Алмасбану алдындагы изге вәгъдәбез өчен, ата-бабаларыбыз яшәгән «Йөрәклеләр» шәһәре өчен алга! – дип кычкырды.

Хан-баскак явының алгы сафы тузгып китте. Данирның сугышчылары, Хан-баскак гаскәрен биеклек артына сугып төшерү өчен һөҗүм башладылар.

Хан-баскак явының башлыгы Кара Мөгез өчен Данирның алгы сафка чыгып, гаскәрен һөҗүмгә ашкындыруы көтелмәгән хәл булды. Аның шымчылары: «Бүген төнлә Данир үтерелде», – дип хәбәр иткәннәр иде бит?! Җантимер һәм Данирның үтерелүе аның шәһәрне биләп алуын бик нык җиңелләштерә иде. Димәк, бу мәкер барып чыкмады. Кара Мөгез, үзенең сирәгәеп калган гаскәрен күреп, тиз генә Хан-баскакка ике атменәр чаптырды һәм ашыгып ярдәм сорады.

Дошманнарның үкенеченә каршы, ил агасы Җантимер карт та исән калды. Ул хәзер шәһәр уртасында хыянәтчеләр өстеннән халык хөкеме алып бара иде. Аның алдында илнең иң соңгы өркәкләре – җиде хыянәтче басып тора, Шымхуҗа да шулар эчендә иде.

Аларның, тотылып, хөкем алдына басулары болай булды: елан чагып, үлем алдында ята торган Айгүзәл, көчкә генә телен тибрәтеп, бер генә сүз әйтә алды:

– Шымхуҗа тубалы…

Шунда ук Шымхуҗаны тотып алдылар. Шымхуҗа, төсләре качып, елап, Җантимернең аягына егылды һәм илгә каршы сүз беректергән алты хыянәтченең исемен әйтеп бирде. Куркур да шулар эчендә иде.

Җантимер алты хыянәтчене танып, җиденчесенә карап калды:

– Син безнең ил кешесе түгел. Син Хан-баскак җибәргән шымчы булырга тиешсең. Шулаймы? Бу алты кешене иленә каршы син котырттыңмы?

Ят кеше, усал күзләрен җиргә төбәп:

– Әйе, – диде һәм борыны белән «кыңкых» итеп куйды.

Алты хыянәтче өркәкне һәм Хан-баскак шымчысын, кулларын бәйләп, шәһәр коймасына бастырдылар һәм, һәрберсенә берәр ук җибәреп, берәм-берәм атып бетерделәр. Гәүдәләрен коймадан шәһәр тышына төртеп төшерделәр. Илнең соңгы өркәкләре гомерләрен шулай очладылар.

Кояш баю белән, Кара Мөгез үзенең сирәгәйгән һәм арыган сугышчыларын үзәнлеккә чигенергә быргы уйнатты. Данир гаскәрләре дә сирәгәйгән һәм бик нык йончыган иде. Алар биеклекне биләп алу белән чикләнделәр һәм, дошманны эзәрлекләү өчен, үзәнлеккә төшмәделәр.

Сугыш тынды. Бу ике якның да ярдәм килгәнче тынып торуы иде.

Данир сугыш кырын үзенең булышчысы Бөркетбатырга калдырып, үзе ашыгыч рәвештә өйгә кайтты.

Ул кайтканда, Җантимер картның алачыгын халык сырып алган, аларның йөзендә борчылу, күңелсезләнү чагыла иде. Алар һәммәсе ил агасы Җантимерне һәм гаскәр башлыгы Данирны үлемнән алып калган һәм шуның аркасында илне Хан-баскак явының капылт басып алуыннан коткарган чая кыз Айгүзәлнең хәзер кыл өстендә торган гомере өчен кайгыралар иде.

Данир, берәүгә дә карамый һәм бер сүз дәшми, туп-туры алачыкка узды да, киез өстендә яткан Айгүзәл янында тезләнеп:

– Айгүзәл, хәлең ничек? – дип сорады.

Айгүзәл дәшмәде, кипшенгән күм-күк иреннәрен генә селкетеп куйды…

Аны багучы һәм үләннәр кайнатып дару әзерләп йөрүче биш карчык Данирга карадылар.

– Хәле авыр… безнең үләннәр файда итми, – диде беренчесе…

– Җиде атна авырыр, җиде атнадан соң хәле яхшырса – терелер, яхшырмаса – үләр, – диде икенчесе.

– Диңгез балыгының үте кирәк, – диде өченчесе.

– Кара бүренең күз бәбәнәге кирәк, – диде дүртенчесе.

– Бакыр еланның мөгезен бака яфрагына төреп, бөти итеп тагарга кирәк, – диде бишенчесе.

– Юк! – дип кычкырды Данир, – берсе дә кирәкми!.. Йөз җитмеш төрле авыруның имен белә торган анабыз Алмасбану кирәк… Аны бире кайтарыр өчен, «Йөрәклеләр иле» нең дошманын җиңеп, Хан-баскак золымыннан котылуы кирәк… Әмма моның өчен җиде атнамы, җиде аймы кирәк булыр, мин белмим, – диде Данир.

Бу төнне ул йокламады. Язарга әзерләп куйган ап-ак тузларның берсен алып, ул болай дип язды:

«Батырлыкның ике канаты бар: берсе – үз эшеңә ышану, икенчесе – сизгерлек. Үз-үземә ышануым булды, сизгерлегем җитмәде. Мин сыңар канат белән очтым. Шуның аркасында дошман шәһәрнең капкасына килеп җитте… Шуның аркасында минем чая Айгүзәлем үлем түшәгендә ята. Данир, сабак булсын бу сиңа!»

Сугыш, бер сүнеп, бер кабынып, алты ел барды. Хан-баскак «Йөрәклеләр иле» өстенә яңадан-яңа гаскәр җибәрә торды. Шул ук вакытта Данир гаскәренә күрше дус ыруларның гаскәрләре, төрле милләт кешеләре килеп кушыла торды. Ханның бәеннән котылу теләге белән дәртләнгән бик күп ырулар үзлекләреннән кузгалдылар. Данирның курыкмыйча ханга каршы сугыш башлавы һәм Хан-баскакның гаскәрләрен «Йөрәклеләр иле» ннән ерак ыргытып ташлавы хәтта иң юаш, көчсез ыруларның да өметен кабызды, аларны ханга каршы көрәшкә дәртләндерде. Хан биләгән җирләрдә әле тегендә, әле монда ханга каршы кораллы кузгалышлар башланды. Хан бервакыт үзенең көчен кая таба юнәлтергә аптырап калды. Чөнки бөтен ил кузгалыш уты эчендә калган иде. Ханга каршы аякланган Данир батыр исеме илдән илгә күчте, телдән-телгә кабатланды.

Аучылар, җир эшләүчеләр, һөнәрчеләр һәм хан золымы белән изелгән бөтен халык Данирны үзләрен яклаучы һәм коткаручы итеп таныдылар. Аның турында җырлар һәм әкиятләр сөйләнде. Хәтта кайбер илләрдә аны «куш йөрәкле» икән, «иңсәләрендә канатлары бар икән» дип сөйләүчеләр булды.

Хан һәм аның иярченнәре, Данирны үтерер өчен, шымчылар һәм үтерүчеләр җибәрделәр, аның башы өчен зур бүләкләр билгеләделәр. Ләкин халыкка Данирның гомере шулкадәр кыйммәт иде ки, ул аны, мең күз белән күзәтеп, төрле бәхетсезлекләрдән саклап торды. Аптырагач, хан Данирны ялгыз алышка чакыртып, аны шул юл белән үтереп булмасмы, дип план корды. Ханның иң батыр яу башлыклары Данирны берәм-берәм ялгыз көрәшкә чакырдылар. Данир ат өстендә һәм җәяү хәлдә ханның иң батырларына каршы ялгыз көрәшкә чыкты һәм берәм-берәм аларны да җиңде. Тора-бара аның халык кушкан исеме «Үлмәс батыр» га әйләнде һәм шул исем белән аның даны туган иленә барып җитте…

Данирның күп көчләре басымы астында һәм әледән-әле төрле җирдә кабынган баш күтәрүләр нәтиҗәсендә, хан үзенең килгән җиренә чигенергә тотынды. Аның чигенү юлы фәкать дәрья буйлап Данирның туган иле аша узарга тиеш иде. Данир аны, эзәрлекләп, дәрья буйлап куа китте һәм ил анасы Алмасбану яшәгән тау арасында аны куып җитте.

Шунда Данир гаскәре белән хан гаскәре арасында соңгы сугыш булды.

Ил анасы Алмасбану, бу яуны күзәтер өчен, ярның өстенә менде. Бу вакыт Хан-баскакның төп көчләре сынып, аның тирәсендә фәкать үзен саклаучы меңләп сөңге генә калган иде. Хан-баскак, үз гомерен коткару теләге белән, гаскәрен Кара Мөгезгә тапшырып, аңа эзәрлекләүчеләрне туктатып торырга кушты.

– Соңгы сугышчы калганчы сугышырга, ләкин чигенмәскә! Һәрбер чигенгән сугышчы барыбер исән калачак түгел, минем кылычымнан үтәчәк, – дип куркытты Хан-баскак. Үзе, якыннары белән алга чабып, анда үзенә көч тупларга һәм Үлмәс батырга каршы көчле каршылык оештырырга булды.

Кара Мөгез үз гаскәренә соңгы «үлем сугышы» на әзерләнергә кушты:

– Чигенсәк, безне котылгысыз үлем көтә, чигенмәсәк, дошманны җимереп, исән калу өмете бар… Шушы ике юлның кайсын сайлыйсыз?! – дип сорау бирде ул үз явына.

Яу исән калу өметен сайлады һәм шул көн, төш авышу белән, диңгез ягасындагы ике тау үзәнлегендә иң каты һәм кайнар сугыш башланды. Озак юлдан йончыган «Үлмәс батыр» гаскәре өчен бу көтелмәгән каршылык булды. Алар сафларын рәткә китереп каршы һөҗүм башлаганчы, күп кешеләрен югалттылар, алга барудан тукталып калдылар. Ләкин шулвакыт яр өстендә күренгән һәм үзләренә таба килә торган көмеш чәчле Алмасбану ананы күрү белән, Данир:

– Анабыз Алмасбану безнең белән! Әнә ул! – дип кычкырды.

Бу хәбәр кинәт гаскәрнең ару һәм алҗуын оныттырды. Алар, бердәм кузгалып, явып торган ук һәм сөңгеләр астына арысланнар кебек томырылдылар. Бугазга-бугаз килеп сугыш китте һәм кояш баеганчы җир һәм һава бер-берсенә сугылган кылыч тавышлары, сугышчыларның гайрәтле кычкырулары, яралыларның коточкыч иңрәүләре белән тетрәп торды.

Үзәнлектә кичке эңгер төшү белән, сугыш тынды. Данир гаскәре дошманнарны тар-мар итеп, калганнарын әсир алып, бик нык йончыган хәлдә тирән йокыга талды.

107.Монда: ил – «тынычлык», яу – «сугыш» мәгънәсендә.