Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Баянов Ә. Ф., варислар, 2021
© Галимуллина С. Н., төзү, 2021

Әхсән Баян
(Баянов Ахсан Фатхулбаянович)
Тау ягы повесте
Сиңа багышлыйм…
Беренче бүлек
«Тау ягы» дип атыйлар икән бу якны.
Идел һәм Кама киңлекләреннән карасаң, илаһи бер кала.
Өч архитектор – Кояш, Җил, Су – гаҗәеп сызыклар, рәвеш-кыяфәтләр белән бизәгән бу каланы. Гаҗәеп тә төрле һәм гүзәл төсләр белән.
Ярлар – мәңгелек диварлар. Диварларда – урман һәм куаклар рәвешле язылган сурәтләр. Су буйлата биеклек нәкъ урталай киселгән дә, шунда миллиард еллык тарих – катлы-катлы булып сырланган гасырлар ачылып ята. Урыны-урыны белән киртләч диварлар өчәр почмаклы булып тезелеп калган. Күпме бәрелеп-сугылып узса да, вакыт аларны шомарта, түгәрәкли алмаган. Шулай да диварлар киңлектә Евклидча түгел, ә Лобачевский геометриясендәге шикелле – кырлары бер-берсенә тоташмаган өчпочмаклар булып, бәхет һәм кайгыларның, җиңү һәм җиңелүләрнең, мәхәббәт һәм хыянәтләрнең, бер сүз белән әйткәндә, тормышның – үткәннәрнең һәм киләчәкнең чиксезлеген күрсәтеп тора шикелле.
Өч даһи – Су, Җил, Кояш – үзләренең бөек әсәрләренә шундый идеяләр салган, ә кешеләр ул әсәргә бик гади генә «Тау ягы» дип исем кушкан.
Идел өстендә, ак канатларын киереп, күк дулкыннар җилпенәләр. Җилпенәләр дә аксыл теплоходлар күкрәгенә, ярларга ташланалар һәм шунда бәрелеп юкка чыгалар. Алар әнә шулай бер-бер артлы ерактан, зәп-зәңгәр киңлекләр аръягыннан әкрен генә баш калкыталар һәм, зәңгәр канатларын җәеп кагына-кагына, бернидән курыкмыйча, туп-туры мәңгелек ташлы ярларга һәм теплоходлар күкрәгенә ыргыла торалар. Аларның бу тилелегендә әллә нинди тирән мәгънә бардыр кебек.
Ташлы ярларга килеп бас та кулыңны Кояшка суз – җылысы сизелми калмас.
Таулар өстенә менеп бас та кулыңны Айга суз – бармакларың Ай кытыршылыгын сизми калмас.
Килеп бас та йолдызларга суз кулыңны – мәңгелектән килгән балкышлы серләр уч төбеңне кытыклап торыр.
Кояш та, Ай да, йолдызлар да якын икән бу җирләрдә – юкка гына «Тау ягы» дип атамаганнар икән бу якны.
Сандугач белән Гөлҗимеш
Яр буенда – таш авыл.
Таш авылның таулы урамнары буйлап атлаган юлчы егет – солдат киеменнән. Таулы-ташлы урамнар буйлап килде дә ул хәрби комиссариат дигән бер кызыл өйгә керде.
Хәрбиләрчә исәнләшү, күрәсең, авыл җирендәге подполковник өчен тансык иде, күңеле күтәрелеп киткәндәй тоелды аның:
– Йә, котлыйм кайтуың белән, иптәш сержант.
Яшь солдат рәхмәт әйткәч, аңа утырырга рөхсәт иттеләр. Кайсы авылга, кем янына кайтканын сорадылар.
Солдат исә ни дип җавап бирергә дә белмичә аптырабрак калды. Подполковник, күрәсең, сабыр кеше – көтте. Утырган килеш солдатның документларын карый башлады.
– Бөтенесе тәртиптә. Учётка кер дә авылыңа кайтып кит. Үзәнбаймы синең авыл?
– Мин анда хатлар язып карадым – җавап бирүче булмады.
Подполковник егетне икенче төрлерәк аңлады бугай.
– Егерме чакрым – солдат кешегә ерунда. Хәерле юл! Давай-давай, тизрәк, үзеңне бик көтәләрдер. Сөенсеннәр, – шулай диде военком.
– Кемнәр?
– Ничек «кемнәр»? Әтиең, әниең.
– Минем әти үлгән булырга тиеш.
– Алайса, әниең.
– Белмим бит мин аны.
– Ничек белмисең?
– Исемен белмим.
– Оят, начар! Бу ни дигән сүз?
– Авыл советына кабат-кабат язып карадым, белмиләр. Безнең Үзәнбай түгел, бүтәндер, диләр. Ә минем документларда – шушы район.
Военком уйлана калды. Бераздан гына әлегә кадәр булмаганча йомшак тавыш белән әйтте:
– Син нәрсә, монда тумаганмыни? Якынрак утыр әле.
– Монда туган булырга тиеш, – дип, солдат өстәл янына күчеп утырды.
– Йә? Шулай булгач?..
– Онытканнардыр… Ныклап тикшерергә вакытлары җитмидер…
– Әниеңнең фамилиясе ничек соң?
– Белмим.
– Исеме?
– Белмим.
Подполковник, ачуланырга да, кызганырга да белмичә, гаҗәпләнеп карап тик торды.
– Бу ни дигән эш, ә? Әниеңнең исемен дә белмәгәч…
– Менә шулай инде.
– Ә ул сине күпме еллар эзләгәндер!
– Бик ихтимал.
– Көткәндер.
– Әйе шул…
– Менә сөенәчәк! Улы үзе кайтып төшкән!
– Менә мин аны ничек табарга икәнен белмим шул әле.
– Ә атаң? Анысы кем?
– Эх, белсәм икән!
– Соң… фамилиягез бардыр инде.
– Шул фамилия белән язып карадым – җавап килмәде.
– Менә сиңа, ә! Тугашев, Тугашев… Тикшереп карыйк әле. – Военком телефон трубкасын алды да Үзәнбай авылын сорады. Озак тынлык. – Кайттың, ә кемгә икәнен белмисең, ә? Җайсызрак килеп чыкты шул, җайсызрак. Ә хәзер тырышып карыйк. Хәзер… Алло! Үзәнбаймы? Кем бу? Авыл советы секретаре? Бик шәп! Менә нәрсә, сеңлем, сезнең авылда туган бер егет армиядән кайтты. Әти-әнисенең кем икәнен белми. Исеме – Тәбрик, фамилиясе – Тугашев. Беләсезме дөньяда шундый кеше барын? Юк? Менә белергә тиеш сез аны, тиеш! Тугаш бабай? Ул нәрсә ди? Бернинди малаем да, оныгым да юк, диме? Бердәнбер оныгым була язган иде – ул да вафат, ди? Ничек алай була инде ул? Үз акылындамы соң ул? Шулаймы? Әйе, бар дөньяда шундый кеше һәм ул сезнең авылныкы. Аның фамилиясе бар, исеме бар. Табыгыз! – Подполковник башын аска иебрәк көтеп утырган солдатка таба борылды: – Менә шулай, бер-ике сәгать йөреп тор. Район үзәге белән таныш. Беренче тапкыр күрәсеңдер бит?
– Шулай булып чыга.
– Ә чемоданың шушында гына калсын – югалмас.
Дөнья чак кына ямансулангандай тоелды.
Тау буендагы таш авылның да йортлары гел таш кына түгел, агач өйләр белән чиратлаша икән. Урамнары да гел такыр гына түгел – сикәлтәләр, күлдәвекләр белән чуарланган. Алар аша узганда, машиналарга шактый гүелдәргә, төтен чәчәргә туры килә. Аста – Идел, зәңгәр киңлек. Аның да зәңгәрлеге уңа төште…
Әни!.. Ни төслерәк икән ул? Яшьме, картмы икән? Сугыш вакытында ук иргә чыккан булгач, яшь үк түгелдер инде. Тәбрик туганда егерме бишләр булса, хәзер, егерме елдан соң, кырык биштә…
Яшь икән әле, яшь! Кем төслерәк икән?
Раймаг дигән зур гына кибеттән көләч бер хатын чыгып бара. Танырга теләгәндәй карап та куйды. Әллә шулмы? Әй, ул Үзәнбайда бит әле, нишләп монда килеп чыксын? Ничек? Ник? Нишләп килеп чыкмаска тиеш ди әле ул? Кырык биш яшьлек ана егерме чакрым җиргә нишләп йөри алмасын? Шулай, бик ихтимал аның монда килеп чыгуы. Бәлки, менә шул үзедер әле? Ә бәлки тегесе? Юк, анысы артык яшь. Кайсы икән, шулай да кайсысы икән аның анасы?
Посёлок белән таныша тор, дигән иде военком. Танышырсың – күңелдә һаман бер уй, бер кеше… Мең кыяфәткә кереп килә дә баса каршыга, уза да китә. Тик елмаюы гына бетми, һаман елмая…
Китапларда язалар, ана мәхәббәте, диләр. Ничек була икән ул ана мәхәббәте? Ул мине ничек яратыр икән? Ул мине алдына утыртып сөя алмас бит инде хәзер! Ә минем, кечкенә бала булып, аның алдына утырасым, сөеләсем килә. Ничек яратыр икән үзеннән озын малайны? Каршыларга чыккач, күрешкәч тә, бәхетнең, куанычның артык зурлыгыннан үксеп еларга керешерме, әллә шундук кочагына алып иркәли башлармы?
Ана ничек кенә каршыласа да, Тәбрик дөньядагы иң якын кешесенең аркасыннан сөяр. «Тынычлан, әни, елама» дияр, кулъяулык белән – әллә каян, Берлиннан алып кайткан кулъяулык белән – яшьләрен сөртер… Ана шуннан соң елмаер да тагын улының күкрәгенә башын куяр. Шуннан соң, култыклашып, өйгә керерләр. Тәбрикнең беренче соравы шул булыр: «Минем әти кем? Ул кайда?»
Ә әнисе җавап урынына башын гына исә?
Тәбрик «Ул кайсы фронтта һәлак булды?» дияр. Юк-юк, сугышта булган бөтен кеше үлеп бетмәгән ич, кайткандыр әле, исәндер. Әллә… Кем белә, бәлки, каты яралы булып, кайткач үлгәндер. Югыйсә җавап язган булыр иде – Тәбрик язган йөз хатка бер генә булса да җавап килер иде. Ә ана? Ник әнисе язмады икән? Әллә ул да…
Юк-юк, мең тапкыр юк – ул исән булырга тиеш. Әнисе төннәр буе Тәбриккә әтисе хакында сөйләргә тиеш, яуда батырларча һәлак булуы хакында… Үзе хакында да сөйләргә тиеш. Төн буе гына түгел, көннәр буе, еллар буе – бертуктаусыз. Егерме ел вакыт эчендә һәм аңардан элек тә ниләр булган, барысын да, барысын да сөйләргә тиеш ана.
Вакыт калса, Тәбрик үзе дә сөйләр, әлбәттә. Күп түгел, бик аз итеп. Нигә дисәң, бик аз яшәгән бит әле ул дөньяда. Нәрсә генә сөйләсен?
Ну, әйтер инде, «Казаннан ерак түгел Займище дигән станция янында, ямь-яшел чыршы-нарат урманы эчендә үстем, үзең приютка шунда урнаштыргансың бит, – дияр. – Алай да, әни, кая урнаштырырга кирәклеген белгәнсең, табигатьнең иң матур почмагына – Идел буена. Кайтышлый да карап узылды…»
Тагын нәрсә әйтер Тәбрик?
«Анда унынчы классны бетергәч, Юдино тимер юл депосында ике ел сварщик булып эшләдем» дияр дә «хәзер армиядән кайтып килешем» дип өстәр. Бик ныклап сораса, нефть институтына керергә җыенуын да әйтми калмас. Ник тәгаен нефтьнекенә? Татарстан шуның белән атаклы булгангадыр инде. Бүтән нәрсә әйтә алмас. Сүзе беткәч, үзе сорар, «Әни, ник мине приютка бирдең?» дияр. Хәле авыр булгандыр, әйтеп аңлата алмаслык авыр булгандыр. Югыйсә үз улын кем инде әллә кая илтеп ташласын. Ана бит ул!
Подполковник килергә кушкан вакытка хәзер минутлар гына калып бара. Посёлокны рәтләп карый да алмады Тәбрик, өлгермәде. Ашыга-ашыга, капкаларына хәтле кызылга буялган йортка әйләнеп килде.
Тагын военком бүлмәсе.
Йөрәк дөп-дөп тибә. Моңарчы беркайчан да бу хәтле дулкынланганы юк иде Тәбрикнең… Ишек ачкач – бүлмәдә хатын-кыз! Әнисе! Әнисе! Бүтән кем булсын! Ләкин Тәбрик ни өчендер аның кочагына ташлана алмады. Хатын үзе дә торып баскач катты да калды. Военком шулай ук рәтле сүз таба алмыйча, ахрысы:
– Менә шушы егет, – дип кенә куйды.
Йөзендә шатлык әсәре юк. Димәк…
Димәк, Тәбрикнең еллар буе саклап йөргән хыялы, өмете бер секунд эчендә чәлпәрәмә килде. Ләкин юк-юк, моның белән Тәбрик килешә алмый, моның белән ул беркайчан да килешә алмаячак. Әйе, бик тә, бик тә татлы хис белән кемгәдер «Әтием, әнием!» дип эндәшү бәхетеннән ул үзен беркайчан да мәхрүм итмәячәк. Әгәр җиңелергә нияте булса, менә болай, кузгалырга куркып, күзләрен мең өмет белән тутырып карамас иде ул шушы хатынга.
Хатын үзе дә аның каршысына ук килеп шактый ара сүзсез торгач, егет көч-хәл белән генә күңеленнән ике-өч сүз тартып чыгара алды:
– Сез… минем әниме? – Татарча рәтләп белмәгәнлектән, русча сорады.
– Их, Тәбрик, Тәбрик! Менә нинди булгансың! – диде хатын, егетнең аркасыннан кагып.
– Сез минем әни түгелмени?
Күренеп тора, «мин синең әниең түгел» диясе килми апаның, бала күңелен рәнҗетүдән курка. Шунлыктан сүз тапмый интегә.
– Мин синең әниең түгел шул, балам, түгел…
Апа тагын нидер әйтмәкче булып та, күзләренә чыккан яшьләрен тыярга тырышып та азаплана. Ник алай икәнен Тәбрик сорый алмый: тагын да катырак сүз ишетермен дип курка. Ә чынында «әниең юк» дигән сүздән дә катырагы булу мөмкинме?
Ярый әле военком каушамый, ярдәм итә:
– Әмма сез аның иң якын апасы. Бәлки, әнисен алыштыра алырсыз…
– Әйе шул, без аның әнисе белән туганнар кебек идек. Ялгызы калгач, Тугаш бабайны да шуңа күрә үзебезгә алдык…
Апаның каушавын сизеп, подполковник:
– Солдатның бабасы исән, алайса? – дип сорады.
– Исән шул, исән!
– Бу инде начар түгел, егет, ишеттеңме?
– Ишеттем. – Тәбрикнең йөзе чак кына яктырып китте.
– Мине игәчәң дип бел, – диде хатын. Тәбриккә текәлеп бераз торгач, кинәт кенә кулын сузды: – Энем, «улым» дияргә мөмкинме? Исәнме, йә, Тәбрик! Сөембикә минем исемем.
– Исәнмесез, Сөембикә апа! – диде Тәбрик тә, чак кына йөзе ачылгандай. – Сезнең исем миңа яхшы таныш.
– Менә бик шәп булды, таныштыгыз, – диде военком. – Матур итеп кунак итегез, сөйләшегез.
– Ярый, алайса, әйдә, Тәбрик!
Тәбрик нишләргә белмичәрәк торгангамы, чемоданны военком үзе күтәреп алып тоттырды.
– Ну, хәерле юл, брат, хуш!..
Машина дыңгыр-дыңгыр килеп каядыр чаба һәм аның кая баруы Тәбрик өчен барыбер иде. Авылда аны беркем дә көтми, ул анда беркемне белми, аның анда беркемгә кирәге юк.
Кешеләр нидер сөйләшә, көлешәләр: хатыннар, ирләр, яшьләр, картлар. Ә Тәбриккә сәер – ни дип көлә торганнардыр? Сүзләрнең күбесен ул аңлап бетерми һәм аңларга да тырышмый. Аңа юньләп татарча өйрәнергә туры килмәде. Әнисе белән сөйләшергә кирәге булса дип, кайтышлый очраган һәр татардан диярлек ике-өч сүз отып калырга тырышкан Тәбрикнең хәзер, туган тел яңгырашын якыннан тыңларга, аһәңе, музыкасы белән ләззәтләнергә вакыты җиткәч, күңеле сүрелде. Ят авыллар, инешләр чуарланып, ялтырап кала – аларга илтифат итми Тәбрик.
Бер хәлдә озак барудан җайсызлык тойганга күрә генә, ул, ниһаять, күтәрелеп алга карады.
Ямь-яшел кырлар – игеннәр, игеннәр, игеннәр. Бернинди утрау, бернинди кара нәрсә күрмәссең. Авыллар да юк микәнни?
Күпмедер баргач, машина түбән төшә башлагач кына җавап табылды: ике катлы икән бу ил, өстә дә кырлар, аста да басулар, үзәннәр. Үзән буйларында – авыллар. Машина яшел тау буйлап төшә. Ә еракта, ике яклап, очы-кырые күренмәгән шундый ук таулар тезмәсе. Анда шулай ук дистәләрчә чакрымнарга җәелгән тигез гүзәллек. Елгалар, басулар, бакчалар, авыллар – барысы да уч төбендәге шикелле.
Тау иле…
Әле күптән түгел Займищеда, аннары Юдинода яшәгәндә, Идел аръягында гына шушы таулар башланганын, туган җир башланганын Тәбрик уйлый белмәгән. Идел аръягындагы таулар артында гына кемнәрнең ничек яшәгәнен белергә дә, күрергә дә теләмәгән. Шунда «әнием, әтием юкмы» дигән сорау, күпме генә чакрымнар узып, күреп килергә дигән уй ничек башына кермәде икән аның? Сәер, кызганыч, һәм шул ук вакытта Тәбрик моның өчен үзен гаепле дип сизми. Үз теләге белән китмәгән бит. Ә кайтуын кайтты менә – үз теләге белән…
Тора-бара үзе өчен бер нәрсәне ачыклады ул: бүгенге көн никадәр матур һәм мәгънәле, киләчәк көн никадәр якын һәм мавыктыргыч тоелса да, кешегә алар гына җитми, аңа тагын үткән тормыш та кирәк, үзенең каян килеп чыкканын белү дә кирәк икән. Үз дәрәҗәсен тояр өчен, кимсенмәс өчен, ятимлек сизмәс өчен, бүгенге көн генә түгел, тарих та кирәк икән адәм баласына. Ничә яшенә генә җитмәсен, кешегә барыбер ана кирәк. Ул үзенең кем баласы икәнен белергә тиеш! Һәм менә Тәбрик кайтты… Ятимлек белән килешмичә, язмышы белән бәхәскә кереп, туган җир тормышын бөтен тирәнлеге белән белергә, аңларга хыялланып кайтты. Ләкин хәзер, вакыты җиткәч, кайткач, теләге нигәдер какшагандай итте. Кинәт кенә ник шулай булды әле? Ник?
Җайсыз хәл, җайсыз һәм күңелсез. Колакка ят шикелле җыен аңлашылмый торган сүзләр жуылдый. Синең бүгенге көнгә генә түгел, тарихка да хакың бар, ди, ахрысы… Ләкин юкка, юкка кайттың, ди. Бәлки, бүтәнчә әйтә торгандыр? Ныклап аңламый шул егет, тел белми.
Хәерле булсын, ул, бөтенесен машинага тапшырып, баягыча кузовка сыенды да уйларын бүтән якка, бергә хезмәт иткән дусларына күчерде.
«Алар кайда икән? Минем кебек ялгыз түгелләрдер, кайда гына булсалар да…»
Ниһаять, машина бер авылның урам уртасына, кечкенә кибет янына килеп туктады. Алгы почмакка аркасын терәп утырган Сөембикә апа торды да Тәбриккә, елмаеп:
– Килеп җиттек, – диде.
Тапталып, актарылып беткән кара урамнан бераз баргач, яшел чирәмле урамга чыктылар. Үләндә оеп утырган казлар торып хәбәр бирде: «Сак булыгыз, ят кеше бар», янәсе. Бәбкәләре, артык сәерсенми генә, «Булса соң, безнең ни эшебез бар анда?!» дигән сыман пипелдәшәләр.
Тәбрик казларны чамалап кына аңлый. Аларны гына түгел, кешеләрне дә. Капка төбе саен диярлек кем дә булса аларга сүз кушып кала. Кунак хакында сорашалардыр, мөгаен. Кайсысы тәрәзәдән карап кала… Тәбрик үзен зоопарктан чыккан аю төслерәк хис итсә дә үртәлми – ничектер бу хәл кызык тоела аңа.
Сөембикә апасы башка йортлар төсле үк бер өй янына җиткәч туктады да бәләкәй капканы ачты:
– Шушы инде безнең өй, Тәбрик, пожалысты!
Ишегалдында тавыклар кыткылдап каршылады. Алар да гаҗәпләнә, алар да ятсына: «Кытыйк-кыт-кыт!..»
Аннары күзгә ташланган нәрсә шул булды: урамдагы яшел чирәм белән һич ярашмаган сап-сары болдыр, баскыч алды. Аяк басарга куркырсың. Итекләрне салырга туры килде. Һәм Сөембикә апасы аңа шунда ук нәкышле башмак чыгарып бирде:
– Бабай үзе дә кими саклый торган әйберсе! Кадерле кунакка гына!..
– Рәхмәт!
– Кара, татарча да беләсең икән бит?
– Бик аз, ике-өч сүз.
– Ничава, өйрәнерсең әле.
Шул арада өйалды ишеге ачылып, аннан уналты-унҗиде яшьлек бер кыз бала елмаеп чыкты:
– Кайттыгызмы, әни?
Аның белән бергә өйалдына чыккан тәмле аш исе ничектер күңелгә үк бөркелгәндәй тоелды.
Кыз Гөләндәм атлы икән. Танышкач та, өйгә чакырды. Шунда егет үзенә бөтенләй ят тоелган, әмма бәхетле икәне сизелеп торган дөньяга аяк атлавын, узган тормышка – әнисе дәверенә килеп керүен һәм аны монда барыбер табачагын күңеле белән сизде.
Авыл өе.
Сул якта – челтәрләр капланган ак мендәрле карават, уңда – мич белән кушылып киткән бүлмә. Каршыда – өстәл. Сурәтләр – бер карасаң таныш кебек, бер карасаң – әллә ничек, чит илгә килеп чыккан кебек. Чит-ят җирләрне күрер өчен, адәм балалары махсус сәяхәтләргә китә. Һич югында (бабасын күрү бәхетен әйтеп тә тормастан), дөнья белән танышлыгы артыр.
– Бабай кайда соң?
– Хәзер кайтып җитә, – дип, кыз чатнатып русча әйтте дә, рамдагы сурәтләр каршына якын ук килеп: – Монда синең әниең дә бар, тапсаң – үзеңә! – дип елмайды.
Әллә егет моңаеп калмасын дип юри шаярта, әллә фаҗигане аңлап җиткерми бу бала. Тәбрик аңа ышанырга да, ышанмаска да белми аптырап калганга, кызның чаялыгына капма-каршы буларак, Сөембикә апасы кайгылырак төстә әйтә куйды:
– Синең әниең шунда, балам.
– Кайда? – Әйе, могҗиза көтүе юкка түгел аның! Тәбрик, шуңа ышанып, түргә узды. Тик кыз тагын рамга таба баш изәгәч, йөзе тагын үзгәрде. – Ә?.. рәсемдә?..
– Тапсаң – үзеңә!
Кызның яхшы ниятенә, аңа борчылырга ирек бирмәскә тырышуына инде чынлап ышанган Тәбрик барыбер елмая алмады. Кыз таләп иткән шаянлыкны бөтенләй читкә какмаса да, кыяфәте җитди булып кала бирде:
– Мин үземә ошаганын сайлыйм, алайса, иң яхшысын.
– Ал, ал!
Хатын-кыз рәсемнәре ике рамда да күп иде. Ләкин ул беренче рамда үзенә тәмам ошаганны тапмады да икенче рамга текәлде. Һәм менә… аның әнисе! Ап-ак челтәр шәл ураган япь-яшь хатын. Шәл астыннан чем-кара чәчләре күренеп тора. Уйчан күзләр, моңсу йөз мең төрле мәгънә һәм хис сирпеп карый. Тере шикелле. Чак кына түгәрәк, чак кына озынчарак ягымлы, таныш йөз! Тып-тын өй эчен шул ягымлы йөз җылыта икән! Менә хәзер кузгалыр да, рамнан чыгып, улын кочар!..
Ләкин ул ни өчендер кузгалмый. «Әнием, чыга алмыйсың шул кара рам эченнән, син анда – мәңгелек тоткын…»
– Минем әнием!
Келт-келт иткән сәгать тавышы йөрәкләрнең тынгысыз тибешен саный. Санап кына да калмый, кайгыны кадак итеп йөрәккә кага. Хәтта Гөләндәмнең сабый күзләреннән дә әллә нинди тирән моң сирпелә иде бу минутларда. Шуны сиздермәс өчен, һаман шаярырга тырышкан була үзе:
– Син аны ничек таныдың?
Егетнең тиз генә җавап бирмәсен сизеп, Сөембикә апасы үзе аңлатырга тиеш тапты:
– Төскә үзе дә нәкъ әнисе бит.
– Юк, минем әнием чибәр…
– Син аңа охшагансың, суйган да каплаган! – Бу юлы инде кыз чын күңелдән шатланды.
– Сез аны миңа бүләк итмәссезме?
– Шулай килештек ич, син аны отып алдың, – диде Гөләндәм. Һәм, ни әйтер дигәндәй, әнисенә карады: – Бу рәсеме берәү генә инде дә… Әйе бит?
– Берәү генә булса да… Ул аңа тиеш. Рамны куптарып тиз генә урындыкка куйгач, Сөембикә җәһәт кенә карточканы алды да Тәбриккә сузды һәм онытыла язган фикерен очлап куйды: – Ана – иң башта баланыкы ул.
Тәбрик рәсемне кулына тоткач, Гөләндәм таш сын булып тын калды һәм, шуңа күрә диярсең, баягыдан күп мәртәбә әрнешлерәк тынлык урнашты. Якында гына, үз кулында гына тере шикелле карап торган әнисенә текәлеп, бала бернинди сүз белән дә аңлата алмаслык кичерешкә талды…
Рәсемдәге сөйкемлелек, матурлык кайчандыр тере булган… Кемнәр беләндер (ай, бәхетле кешеләр!) сөйләшкән ул, бәхәсләшкән, яраткан…
– Аның исеме – Көлемсәр.
Шушы урамнарда, тауларда, яланнарда, инеш буйларында йөргән ул. Шушы сулар, чишмә чылтыраулары шикелле, шушы тирәкләрдә сайраган кошлар җырына кушылып, аның сүзләре ишетелгән, йөрәк моңнары яңгыраган. Ул, дөнья тулы бәхетлеләрнең берсе булып, һаман көлеп, сөеп, сөелеп яшәргә тиешле булган – юкка гына Көлемсәр түгел бит аның исеме. Гөләндәм Тәбриккә бу исемнең мәгънәсен бик шәп аңлатты. Әйе, матур исем, яз кебек, язгы табигать кебек!
Көлемсәр!
Ямь-яшел чирәм өсләрендә ялантәпи йөгереп йөргән балачагы, аннары май күге төсле саф, якты яшьлеге уйнап-көлеп кенә мәхәббәт дөньясына барып чыккан, көлемсәрлеген җуймыйча, бүтән бер кеше язмышы белән кушылган… Көлемсәрлеген җуймыйча гына, Фәрхетдин дигән егеткә ябышып чыккан ул. Чын күңелдән, бөтен барлыгын, тормышын, язмышын һичнинди куркусыз бүләк итәрлек булып, чын ярату белән ярата белгән. Ә ике йөгерек инеш бергә кушылдымы, тынгылык – хуш! Инде бүтән тормыш, бүтән язмыш…
Ул тормышны, язмышны Тәбрик кабул итә алмый – ул әнисен бәхетлерәк язмышка лаек дип саный… Тәбрик беренче чиратта әнисенең шушы җиргә кабат кайтуын көтә һәм шунсыз, шунсыз…
– Әни, дәү әти кайтып килә!
– Әйе шул, бик шәп булды әле! – диде Сөембикә апа, җайсыз минутларның бетүенә сөенеп.
– Синең дә дәү әтиең ул, Тәбрик абый.
– Чынлапмы?
Алар каршыларга чыкканда, бабай ишегалдына кергән иде инде, ул капка төбеннән үк:
– Йә, сынук, пришулмы? – дип, ике кулын суза килде. – Бик тә хорошо, бик тә шәп. Әйдә, өйгә керик.
Була бит соң чиккә хәтле чиста, саф төс-кыяфәтләрен саклап калган сөйкемле картлар. Тугаш бабай шундый карт икән. Сакалы көрәк хәтле дә, кәҗә сакал да түгел. Мыегы да мактанчык ир күркеннән ерак, анысы да кешенең эчке бер тыйнаклыгын әйтеп тора. Барыннан да бигрәк, бабай чал булса да, күңел көрлеге, тел җорлыгы белән җәлеп итә торгандыр кешеләрне. Картлык иркәлеге, үзенә аерым хөрмәт таләп итә торган көйсезлеге дә юк шикелле. Бигүк еш очрамый торган елгыр карт, бәхетле карт. Бер күрүдә менә шушындый хисләр кузгатты ул. Башындагы күк эшләпәсе, камзул астыннан күренеп торган зәңгәрсу күлмәк итәге һәм җиңнәре, кара галош һәм ак оекбашлары белән, ниһаять, кулындагы таягы белән, рөхсәт сорамый-нитми генә, хәзер җил капкадан кергән кебек керде дә куйды бабай оныгының күңел түренә.
Тәбрик белән алар бер күрүдә яратыштылар.
Әле генә кузгалган булуларына карамастан, бергәләп тагын чәй эчтеләр. Чәй янында бабайның беренче соравы шул булды:
– Бөтенләйгә кайттыңмы, улым?
– Шулай дип уйлаган идем дә… Ничек булып чыгар инде.
– Авылыбыз ошамас дип куркасыңмы?
– Берничек тә әйтә алмыйм әле, бабай.
– Шулай димсең? Алай…
Карт тотлыкканын сиздермәс өчен генә чынаяк тәлинкәсенә чәй өстәде дә, ике куллап күтәреп, шуны чөмерергә керешкән булды – бик тә сусаган, янәсе. Соңыннан гына шактый ерактан әйләнеп төште:
– Басулардан урап кайттым әле. Аллаһы теләсә, уңышлар менә дигән. Шушы хозурлыкны ташлап, типсә тимер өзәрлек кайсыбер җилкуар, авыр дигән булып, җиңел тормыш эзләп, калага элдерә. Адәм рисвайлары. Синең, улым, комбайн-трактор йөртерлек өнәрең бармы соң дигәндәй?..
– Армиядә шофёр идем. Юдинода эретеп ябыштыручы булып эшләдем – сварщик булып.
– Бигрәк шәп. Авылда самый дәрәҗәдә машина телен белгән кеше. Тимер белән дә дус булгач, егет асылы инде, Аллага шөкер икән.
– Тик мин нефть институтына җыенам әле.
– Тора-бара нифете дә табылыр, Алла теләсә. Җиребезнең төбенә хәтле төшеп, әллә нинди серләр айкап чыгарырсың әле. Ай безнең җир, белә китсәң, әллә ниләр бардыр анда.
– Шуны беләсем килеп кайттым да.
– Ә нифеткә чаклы аннан да гаҗәбрәк әйберләрне күреп шаккатарсың да яратырсың бу якны. Бүгенге тормыш үзе ни тора?! Андагы Сабан туйлары, чабыр1 бәйрәмнәре…
Сабантуй дигәннәрен хәзер бөтен дөнья белә. Ә менә Чабырны Тәбрик беренче кат ишетә. Ул гына түгел, Гөләндәм булып Гөләндәм белмәгәч инде, нинди атаклы бәйрәмдер.
– «Чабыр» дисеңме? Анысы ни соң, бабай?
Мондый сорауны көтмәгән карт каушагандай итте:
– Чабыр тауларын күргәнегез юкмыни?
– Тауларын бар, ә Чабыры кайда соң? – дип төпченде кыз.
– Булыр, Алла теләсә, Чабыры да булыр. Үзем яңадан оештырам, менә күрерсез. Хәзер бигрәк тә шәп – нәкъ вакыты, атна-ун көннән…
– Сабантуймы? – дип бүлдерде Тәбрик.
– Сабан туе әле генә узды шул, соңга калгансың бит әзрәк кенә.
Шуннан соң карт бик дәртләнеп җыенның, Тау ягы теле белән әйтсәң, Чабырның нәрсә икәнен тәфсилләп аңлатырга кереште. Борын-борыннан килгән кабилә-ыруг кешеләренең очрашу бәйрәме икән. Дуслык, танышлык ныгыту, төрле уеннар, кәмит-таганнар, җигүле һәм җигүсез юрга атлар белән түгәрәк әйләндерүләр, сәүдә итү, шулай ук башка килгән һәм килмәгән бүтән кызыклар, бүтән кыланмышлар. Бөтенесенең мәгънәсе— туганлык һәм дуслык, шуны яшь буынга мирас итеп тапшыра килү.
Дүртәүләп төнозын сөйләшеп яттылар. Тау ягы хакында, Тәбрикнең әнисе турында…
– Ә Чабырны барыбер күрсәтәм мин сиңа. Хәзер йокла, балам, юл кешесе, арыгансың…
Иртәгесен Тәбрик бөтенләй икенче кеше булып торды. Күңеленә гомеренең шушы гаҗәеп бер кыска мизгелендә ургылып тулган, дәверләр аша җыелып килгән хәлләр һәм вакыйгалар, хәзергә аңлашылып та җитмәгән, әмма җавапны барыбер табарга туры киләчәк сораулар авырлыгыннан башы иелде. Шулай да вакытны әрәм итмәскә карар кылды – иртәнге сәгать алты тулгач та, түр почмактагы чыбылдык белән уратып алынган бүлемен калдырып, чемоданыннан гантельләр алды да ишегалдына чыкты. Ә тышта яп-якты көн икән. Бу юлы тавыклар да ятсынмады бугай, янга ук килеп карадылар. Җим сорамакчылар, ахрысы. Алар тирәсендә утардагы иң зур хуҗа – кызыл әтәч үзенең бөтен әтәчлеген күрсәткән кыяфәт белән әйләнгәләп йөри – тыныч һәм горур. Тик Тәбрик гантельләрне күтәрә, уйната башлауга, тревога куптарды, юньсез. Тавыкбикәләр исә башта кайсы кая качышса да, соңыннан, ул-бу күренмәгәч, тагы чыктылар, җырлаша башладылар.
Шулвакыт Тәбрик Займищеда чакта ук көлеп карый торган бер әкәмәт күрде. Әтәч иптәш ниндидер орлык тапкан да тавыкбикәләрен чакыра:
– Кыт, кыт, кыт, кыт!..
Билгеле инде, шулкадәр чын күңелдән чакыргач, тавыклар көтүе белән җыелып та килде, көтүе белән хур да булды – әтәч-хулиган орлыкны үзе кабып та йотты. Мескен тавыклар, үпкәләргә кирәген дә аңламыйча, үз шөгыльләренә таралыштылар:
– Кытыйк, кыт-кыт… кытыйк!
Урамнан узып барган хатын-кызлар да шул тавыклар шикелле шат. Барысы да диярлек аның белән исәнләшә:
– Исәнме, Тәбрик, исән-сау гына кайттыңмы? – диләр.
– Исәнмесез! – дип елмаеп кына куя Тәбрик. Нигә дисәң, өстәргә бүтән сүз белми. Тагын әллә ниләр сораштырмак, сөйләндермәк булсалар да, иңбашларын гына җыера.
Тегеләр дә, русча рәтле сүз таба алмагач:
– Хараша, хараша, пришул, – дип кенә куялар да үзләренчә нидер сөйләнә-сөйләнә китеп баралар.
Шулай, ничек сөйләшәсең телсез кеше белән. Үзенең телсез икәнен бервакытта да күз алдына китереп караганы юк иде әле Тәбрикнең – авыр икән, гаҗәп авыр икән бу! Үз иленә кайтуы экваторга барып чыккан кебек. Ярый әле Тугаш бабай кайтып керде. Таң белән торып, каядыр барып та килгән икән. Яшь чагында шахталарда йөргәнгәме, русча шактый аңлатып сөйли:
– Тордыңмы, улым?
– Тордым, бабай.
– Дөрес эшләгәнсең. Бәхетне аны иртән иртүк өләшәләр. Соңга калсаң, өлешсез калуыңны көт тә тор. Шуңа күрә кояш белән бергә торып чыга крәстиән басуга.
– Солдат та шулай.
– Солдат белән крәстиән бәхете – авыр бәхет ул, авыр.
– Җиңел булса, аның бәхет икәнлеге беленми, диләр бит.
– Дөрес. Җиңел яшәүчеләр дә юк түгел югыйсә.
– Бразилиядә увирапуру дигән кош бар икән, бабай.
– Кайда, кайда дидең, улым?
– Бразилиядә.
– Анысы ни тагы, кайсы төштә, Германнан арымы?
– Ары! Америкада, океан артында.
– Ә! Америка! Ерак икән! – Бабай, әкият тыңларга әзерләнеп, болдыр баскычына утырды. – Шуннан, нинди хикмәтле кош инде ул?
– Менә шул кош, бабай, елына ун гына тапкыр – анда да бишәр генә минут сайрый икән. Аның шул сайравын ишетсәң, гомерең буе бәхетле кешегә әйләнәсең, имеш!
– Ансат икән, ансат, алай…
– Сайраган чагын туры китерү кыен ди шул.
– Барыбер ансат. Иблис сүзе бу, улым. Бәхет, ничек әйтсәң дә, җирдә ул, шуннан актарып чыгарсаң гына синеке була. Ни өчен, дип әйт.
– Ни өчен, бабай?
– Вәт болай. Фәрештәләр нурдан яратылган. Шуңа күрә аларның урыны күктә. Пәриләр төтеннән… Шуңа күрә аларның тәне юк, теләсә кайда кубарылып йөриләр – ватансыз, ягъни хыянәтчеләр кебек. Иблис уттан яратылган – урыны тәмугта, наканис. Барыбер кабачак ул анда. Ә адәм балчыктан яратылган, шушы җирнең үзеннән. Шуңа күрә аның бәхете дә шушында. Ул җирдән, үзе туган җирдән аерылмаска тиеш, җире ни күрсә, ул да шуны күрергә тиеш. Адәм баласына бүтән язмыш белән яшәү – гөнаһ, иблислек. Аннары бул мәңгелек тәмуг кисәве.
– Кызык сөйлисең син, бабай.
– Мин сөйләмим аны, шушы туфрак, балчык сөйли – мин бит шул балчык инде.
– Дөрестер ул, бабай. Галәмгә чыгып та кеше үзенең торагын тикшерә. Җирне өйрәнә бит. Минем дә менә читтә йөргәндә туган җирне, сезне күрәсем килде – бәлки, шунда үземне аңлармын дип йөрдем…
– Шулай ул. Әнә үзебезнең тәкъдир башын белү өчен дә җирне казыйлар шәһри Болгарда…
– Анда барып килергә мөмкин булырмы икән?
– Нишләп булмасын, булыр. Менә син, әллә нинди кош дидең, ничек әле исеме?
– Увирапуру!
– Аерапыру… Син аның артыннан кума, яме, балам. Үз кошыңны бел. Безнең үз кошыбыз бар, әйтергә яраса.
– Нинди кош?
– Сандугач.
– Ә!
– Кошыбыз – сандугач, чәчәгебез – гөлҗимеш. Гөлҗимешнең матурлыгына гашыйк булып, сокланып, сандугач шашып-шашып сайрый… Артык соклануыннан өнсез кала, телдән яза. Ел саен шулай, ипидер, валлаһи.
Аның матур сүзләрен раслап, шап-шап кагынып, ихата уртасында әтәч кычкырды. Елмаймыйча булдыра алмады Тәбрик.
– Әтәч тә безнекеме?
– Безнеке. Җир кешесенә вакытны әрәм итмәскә кушып кычкыра.
– Хәзер инде сәгать күбәйгәч, әтәчнең кирәге ул чаклы түгелдер.
– Сәгать икенче чут ул.
– Атом сәгате өч йөз ел эчендә бер генә секундка ялгыша, ди.
– Әтәчкә җитми барыбер. Әтәч бит ул бөтенләй бүтән чут – вакытны гына түгел, крәстиәннең хәлен, язмышын да күрсәтеп тора. Мәгънәле яшәргә, бәхетле яшәргә кушып тора. Утарында әтәч кычкырмаган кеше крәстиән түгел инде ул, ач әрвах, булдыксыз адәм. Юк, әтәчсез дөнья дөнья түгел ул. Әтәч – маладис. Кара син аның тәпиләрен, ә, кыяфәтләрен! Баһадир, прәме Алып батыр! Чүтеки әтәчсез булмый, улым, һәркемнең утарында әтәч йөрергә тиеш.
– Сандугач, гөлҗимеш, әтәч…
– Әйе, шундый җыр да бар… Ничек әле…
– Белмим шул.
– Ә син аны бел! Неприменно бел!
– Ярый, бабай, өйрәтерсең.
– Моңарчы өйрәтә алмагач… белмим шул, белмим. Бик зур гаеплебез синең каршыда, балам.
Яшь солдат гаҗәпсенеп карагач, карт тагы сүзгә кереште:
– Алып бабаң – Тау ягының беренче хуҗасы. Ул да игенче булган, җирдән яралган. Берзаман, җир тырмалап йөргәндә, моның чабаталарына туфрак тула да, ул аны чишә дә бушата, чишә дә бушата икән. Һәр чабатага җыелган туфрак тау булып кала икән. Безнең Тау ягы шулай барлыкка килгән.
– Кызык әкият. Ә чыны…
– Әллә ышанмыйсың инде, балам?..
Кәефе кырылып, бабай шактый ара уйланып торды да Тәбрикнең кулларына карады:
– Болары нинди гер?
– Гер түгел, гантельләр.
– Анысы ни дигән сүз?
– Менә зарядка ясыйм шулар белән. Карап тор, бабай. – Һәм ул кулында гантельләрне биетә, әйләндерә башлады: иелеп тә, тураеп та, төрлечә.
Бабай тагын күңеле күтәрелеп көлемсерәде. Тәбрик уеныннан туктагач:
– Ничә килограмм бу гер? – дип сорады.
– Гер түгел, гантель.
– Әйе, беләм, шул… гер… ничә килолы дидең?
– Ике килолы.
– Әйбәт икән.
– Башта кечкенәдән башладым.
– Чуже безнең зәрәдке шәбрәк, улым. Әйдә әле, тот әле менә бу агачны…
Тәбрик юан гына бүрәнәне кулбашына күтәреп, кая куярга белми торгач, бабай бармагы белән күрсәтте.
– Юк, алай түгел, әнә теге станокка сал. Күрәсеңме? Илтә тор шунда. Мин пычкы алып чыгыйм да, икәүләп кисеп-ярып куярбыз. Шуннан да шәп зәрәдке булмас.
Карт крестьян Тугаш белән яшь солдат Тәбрик утын кисә. Бабайның тыны кысыла башласа, ял итә, гәпләшәләр.
Утын сыра кайнату өчен кирәк икән, һәр Чабырның төп эчемлеге шул, имеш. Һәр кадерле кунак сые – өй сырасы… Бабай бүген кояш белән торып, колхоз председателе янына баргач, сыра идеясен колхоз башлыгы бик мактаган, әмма Чабыр мәсьәләсендә партком белән сөйләшергә кушкан. Секретарь исә: «Кунагыбыз ничаклы гына кадерле булса да, онытылып беткән бәйрәмнәрне яңарта алмабыз», – дигән. Сезнеке җитмәсә, Тугаш бабагыз бар бит әле! Тугаш бабалары бердәнбер оныгына әнә шул онытылган матурлыкларга хәтле терелтеп күрсәтергә җыена, һич тә кыенлык туды дип чигенергә җыенмый. Якын-тирә авылларга йөреп, авыл җитәкчеләрен күреп сөйләшергә, кирәксә, район башлыкларының иң кәттәләренә үк барып җитәргә, оныгына барыбер авылның һәм узган, һәм хәзерге ямьнәрен күрсәтеп чыгарга сүз биреп кайткан. Булдыра алсаң, кара, дигәннәр… Оныгы исә, Чабырның нәрсә икәнен белмәс борын, аның барып чыкмасын сизә диярсең, һаман бүтән нәрсә белән кызыксына:
– Мин туганда, син кайда идең, бабай?
– Авылда идем, трутармиядән кайттымые инде.
– Нишләп син мине приютка җибәрттең, үз яныңа гына алмадың?
– Алар миннән син туганны яшерделәр бит. Белгән булсам!..
– Ә нишләп Займищега кунакка килми идең?
– Башта синең анда икәнне яшерделәр. Соңыннан, вафат, диделәр. Фәрхетдин, үги атаң, үзе шулай кайтып әйтте. Әниең шул кайгыдан гына дигәндәй харап булды.
– Ул да ышандымы минем үлгәнлеккә?
– Ышандык инде, балам, барыбыз да ышандык.
– Ә менә минем ышанасым килми.
– Фәрхетдинне әйтәм, үзе дә үлде теге вакытта, сине дә үтерде. Безнең беркатлылык аркасында, безнең наданлык, гамьсезлек аркасында үтерә алган ул сине – ышандык без аңа, тәки ышанылган… Аның кем икәнлеге тагын бер кабат ачылды. Их бала, бала, гафу итә алырсыңмы икән инде син безне?..
Оныгының ни әйтерен көтмәстән, бабай юан бүрәнәгә күчеп утырды да, сакал-мыегын сыйпап уйлана торгач, күзләрен йома төшеп, борынгы бер көйне көйләп җибәрде:
Ал җимеш тә, гөлҗимеш тә
Сандугачка сөенеч.
Сандугачкай гөлне сөя,
Син дә сөяргә тиеш.
Сандугач, гөлҗимеш…
Сандугачкай гөлгә гашыйк,
Гашыйклыгы – җырында.
Сөйли кошкай ак бәхеткәй,
Пакь бәхеткәй турында.
Сандугач, гөлҗимеш…
Хушланудан, сокланудан
Сандугач телсез кала.
Сөеклесе илдән киткәч,
Гөлҗимеш таҗын сала.
Сандугач, гөлҗимеш…
Баланың җырны аңлап бетермәгәнен сизсә дә, Тугаш карт, «йә, ничек» дигән шикелле итеп, солдатка карады.
– Әкият бик матур да… тик аңа ышанып та бетеп булмый бит, бабай. – Тагын нидер өстәмәкче иде, тыйлыгып калды.
– Әйдә, тагын бераз селкенеп алыйк, булмаса, – диде бабасы, туган җир шигъриятенә оныгын ышандыра алмау әчелеген басар өчен генә.
Аның җырын дәвам иткәндәй, әтәч кычкырды: «Ки-ке-ри-и-кү-үк!»
Икенче бүлек
Төн.
Төн ашыга таңга.
Төн ашыга очрашуга.
Таң кочагына ташлана төн. Ташлана да шунда юкка да чыга, эреп бетә, әйтерсең олы бәхете һәм мәхәббәте хакына корбан итә гомерен.
Караңгылык кочагыннан тынлык та качып йөгерә. «Тау ягы» дигән серле калага шаулап тагын яктылык керә. Кояш нурларыннан тукып ясалган чатырын җәеп, алсу-зәңгәр күлмәген киеп, көн килә Идел киңлекләренә.
Тагын көн килә.
Яшь имән таныймы икән?
Туган җир һәр яңа көнгә истәлекләр сөйли. Аңа гына түгел, ишетсәң, сиңа да сөйли – чынын да, әкиятен дә. Күп хәлдә ул аны безнең бабайга әверелеп сөйли. Кайсына ышанырга, кайсына ышанмаска икәнен үзең бел, үзең бир бәяне. Үз җирең киңәшә синең белән.
Көндез табигать серләре бигүк ачык ишетелми. Көн ул кешегә ләззәттән, хыялдан бигрәк хезмәт өчен бирелгән. Җир һәм туфрак көндез эш авазлары белән бәхетле. Болары да изге тавышлар. Ә кичләрен, шул изге тавышлар тынгач, ишетелер-ишетелмәс кенә яфрак шыбырдый, чишмә чылтырый. Елганың да үз моңы бар. Менә шулар инде туган җир авазы булып ишетелә – сөя белсәң, тыңлый белсәң.
Сөяме-юкмы, Тәбрик әле ачык кына үзе дә белми. Ләкин тыңлый, ишетә ул.
Табигать аңа әнисе хакында сөйли. Күкрәк биеклеге булып үскән бәрәңге сабаклары арасына, ике бакчаны аерып торган ызан буендагы туйра янына ук баскан да тыңлый Тәбрик. Кайдадыр якында, бик якында, менә шушы яшь имән яфраклары шавына кушылып, яшь бала тавышы ишетелә. Тәбрикнең үз тавышы… Ул үз тавышын тыңлый, еллар аша тыңлап, үзен кызгана, тик кызганса да, ярдәм итә алмый.
– Йокла, балам, түз, балакаем… – Әнисе шулай Тәбрикне тынычландырмакчы була. Әмма бала аның саен ярсыныбрак елый, аның саен әрнебрәк үкси һәм… бүгенге Тәбрик, олы Тәбрик, чыныккан солдат, авыртуга чыдый алмыйча, колакларын каплый. Хатирәләр, тимер кием шикелле, аның бөтен тәнен чолгап кысалар. Ул, аны салып, иркенгә чыкмакчы, селтәп ташламакчы да җиңеллеккә ыргылмакчы була – уйны әнисенең күңеллерәк елларына күчерергә, туган авылының шаулап торган бәхетле чакларын күз алдына китерергә тырыша, ләкин…
…Үләмә буенда кыш та, җәй дә чылтырап чишмә ага. Көлемсәр чишмәдән су ала – суда шәүләсе чайкала… Мөлдерәп су тулган чиләккә эләкми шәүлә – һаман чишмә төбендә кала.
– Синең сурәтең дә минем күңелдә әнә шулай чайкала, – ди каяндыр килеп өлгергән бер егет.
– Абау! Кеше куркытып йөрисең шунда, кошбәтсез.
– Минем әти дә риза, әни дә. Бүген килсәң, бүген ике куллап күтәреп алырга торалар.
– Ә минекеләр белән сөйләшәсе дә юк, барыбер риза түгелләр.
– Каян беләсең?
– Сүзләреннән.
– Ничек?
– Әле биш елсыз ул хакта авыз да ачмыйбыз, диләр. Күрше-тирәгә шундый сүз тараталар.
– Чыгып куйсаң… бернишли алмаслар.
– Шулай да буламы?
– Әй яратам да бит мин сине, Көлемсәр! СССРда бер бит син! Бер генә!..
– Абау! Үзәнбайдан чыкканың юк – СССР тагы сиңа!
– Нишләп чыкканым булмасын? Караталга барганым бар, Бортаска, Болгаерга!
– Әһә-әһә! Ярты илне гизгәнсең икән инде, Үзәнбайдан ары алты чакрым җир киткәнсең икән.
– Бүген мин сине урлыйм. Ни булса – шул.
– Урланган малда бәрәкәт юк, ди безнең әти.
– Син мал түгел, син – сандугач.
– Җитәр, кошбәтсез.
– Чыгасыңмы бүген кич?
– Әллә тагы.
– Чык, шушы төшкә кил, мин сине шушыннан урлап китәрмен – туп-туры үзебезнең өйгә. Булдымы?
– Аннары ни?
– Аннары дип… туй итәргә риза әти. Әни күптән риза. Син ризамы?
– Түгел.
– Чык, яме!
– Кошбәтсез!
Йөгерә-йөгерә мунчага су ташый Көлемсәр – Фәрхетдин сүзләреннән соң ялантәпиләре тагын да тизрәк ялтырый. Мәхәббәт! Ай бу ялантәпиле мәхәббәт! Бөтен нәрсәне җиңел генә һәм шәп итеп хәл кыла да куя бит ул!
Фәрхетдин – балта остасы, һөнәре дә шәп, кыяфәте дә ким-хур түгел, халык әйткәндәй, сызылып киткән кара мыек, сөлек төсле егет. Тыйнаклыгы белән дә күңелне җылытып тора – тәүфыйклы ир булыр дип юрыйлар. Шул унтугыз яшьлек тәүфыйклы егет уналты яшьлек Көлемсәргә гашыйк…
Менә инде мунча да өлгерде, көтү дә кайтты. Әнисе сыер савар да әтисе белән мунчага китәр, ә Көлемсәр тиз генә сепаратка кереп чыгар да, аннан… Калганын үзе белә инде ул. Дөресрәге, белә дә, белми дә – үзеннән-үзе сер итеп саклый. Сепараттан кайтып, ике-өч минут үтте дигәндә, сандыклар актарып, зур бер төенчек төйни дә Көлемсәр, келәт артындагы әрекмәнлеккә яшерә.
Караңгы төшкәндә, мунчадан, ак ыштан балакларын җилфердәтә-җилфердәтә, әтисе һәм, аннан озак та тормыйча, шундый ук кыяфәттә әнисе чыгып җитә. Көлемсәрнең эш беткән – сөекле әти-әнисен баллы-майлы өстәл, сап-сары самавыр гөжләп көтеп утыра. Шуның өчен әткә белән әнкә, кызны мактый-мактый, сөлгеләрне кулбашына салып кына, тирләрен сөртә-сөртә, чөкердәшеп чәй эчәргә тотыналар – бәхетнең, кызның кадерен белеп кенә.
– Әйдә, кызым, үз кулың белән дә ясап бир әле берне, синең кулдан чәй ишшү дә тәмлерәк була, – ди әтисе.
– Әй, әти, тел бистәсе дә инде син.
– Дөресе шул, кызым. Рәхмәт, менә шәп. Үзең ник эчмисең?
– Эчәсе килми, әти. Мин тиз генә бозауны карап керим әле.
– Бозау? Нинди бозау?
– Рәтләп бикләмәдем бугай… Чыгып сыерны иммәсен, – ди Көлемсәр һәм чыгып та тая.
– Нишләп керми бу Көлемсәр?
– Бозау чыгып качканмы әллә? Тукта, карап керим әле!
Абзарда бозау мыш-мыш күшәп ятуын белә. Кыздан гына җилләр искән.
– Карале, карчык, кыз бит юк анда…
– Бозау артыннан киткәндер.
– Киткәндер сиңа бозау артыннан… Әйдә әле, бүген кыланышлары бик мәзәк иде. Нидер сизенгән идем аны.
– Булмасны сөйләмә инде, карт.
– Чыгасыңмы-юкмы, кәнсә кәнис! Әйдә! – Карт шундый итеп акырды ки, гомерендә бу хәтлене ишетмәгән карчыгы аякларына тиз-тиз генә киез каталарын эләктерде дә, ах-ух килеп, карт артыннан йөгерергә кереште. Картның кулында – кай арада алып өлгергәндер – зур имән таяк, каталары өстеннән ябалак канатлары төсле ыштан балаклары лашпырдый.
– Гөнаһ шомлыгы, хәзер мин ул бозауның җанын алам! Эт итеп тукмыйм юньсезне. – Кемне сүгә торгандыр карт, үзе дә белми.
Белми дисәң дә, дөрес бара бит әнә – түбән тыкрыктан ике кеше җан-фәрманга чаба – кызы һәм…
– Әй, туктагыз! Әй! – Карт кычкырып җибәрүгә, тегеләр кире борылып түбән таба сызмасыннармы. Елга буйлап яңа салынып беткән өйгә таба.
– Юньсезләр, тәүфыйксызлар!
– Ник алай дисең, карт, туктале, тукта, киңәшик!
– Син киңәшкәнче… – диде дә тыйлыкты карт. Тик барыбер төшенде карчыгы: «син сафсата саткан арада ни генә булмас бу дөньяда» дигән сүзе иде бу аның. Һәм йөрәкләрен тота-тота йөгерә бирделәр. Җитмәсә, үч иткәндәй, ыштан һәм чапан канатлары куак һәм әрекмән ботакларына эләгә дә туктата, эләгә дә туктата.
– Әй, җәмәгатьләр, тотыгыз! Кызны урлыйлар! Кызны! Тотыгыз!
Ул салган сөрәнне ишетеп бөтен авыл диярлек урамга чыккан арада, егет белән кыз яңа гына салынган бер өйгә кереп шылдылар. Көлемсәрнең әтисе ишекне тартмакчы… Ә ишек эчтән бикле… Инде халык та җыелып алган – акырыш, гауга:
– Җимерергә кирәк ишекне, каерырга кирәк.
– Әйдә, бүрәнә белән, җәмәгать!
– Әйдәгез!
Дөп-дөп иткән тавыш һәм аны туктаткан аваз:
– Сез нәрсә, җәмәгать, җимерер өчен салдырдыммыни мин бу өйне? Ә?
– Кызны урлаганнар бит.
– Кызлы кеше, кем, син, бар, үз өеңне җимер, яме. Минекен җимермә.
– Нишләп җимерим ди? Ватам гына бит.
– Һа-һа-һа!
– Әй, җәмәгать, ташлагыз бүрәнәне…
– Алайса, ут төртеп кенә яндырыйк, җимермик.
– Үз кызыңны яндырырсыңмы?
Җавап урынына – ык-мык.
Нишләсеннәр, карт «телен йоткач», халык таралыша. Карт белән карчык, мескеннәр, мунчадан пешеп чыккан тәннәре калтырый башлаганчы торсалар да, ялынып-ялварып, куркытып-өркетеп карасалар да, ишек ачылмый.
– Ходай орган нәрсәләр! Егылып үлгерләре. Башыгыз бетсен! Бусагамнан кертмим мин сезне! Гомер буе бикләнеп яши алмассыз. Арт сабакларыгызны укытырмын әле мин сезнең! Нибуч! – Картның соңгы сүзләре шул булды.
Һәм киттеләр.
Ә өй эчендә…
Өй эчендәге Фәрхетдин белән Көлемсәр җиңел сулыш алдылар. Ә моннан ярты сәгатьләп элек ишек бик каты дөберди башлагач, егетнең тавышы ничектер калтырый башлап, үзен үзе белештермәгәндәй:
– Әллә ачыйкмы? – дип, Көлемсәргә сыенган иде.
Көлемсәр шунда гаҗәпләнеп кенә куйды:
– Син нәрсә? Куркасыңмы? Курыксаң, бар, тәрәзәдән ташлан…
– Юк, мин болай гына. – Шулай диде дә тынды егет. Әмма тыштагы тавышларны бик игътибар белән тыңлый иде ул.
Көлемсәр ачуланмады, ләкин егетнең шул кыяфәте, агарынган йөзе әллә ничек, әйтеп бетереп булмый торган шик төслерәк булып хәтергә урнашты. «Әллә ачыйкмы?..» дигән сүзе еллар буе һаман ишетелгәндәй тоела иде аңа.
Ни генә булмасын, бу вакыйга авылда озак еллар буе кызыклы хикәя булып йөрер өчен калды. Барышмый-килешми атна-ун көн уздыргач, ду килеп туй да иттеләр.
Матур яши иде Көлемсәр. Вакыты җиткәч, алма төсле кыз бала, аннан тагы күп тә көттермичә икенчесен алып кайтты. Тагын да бик күп еллар шулай бәхетле яшәр иде, әлеге дә баягы бөтен дөнья өметен җимергән сугыш булмаса… Фәрхетдине сугышка китте дә, күп тә үтмичә, бөтен дөньяга таныш хат килде: «Сезнең тормыш иптәшегез рядовой Фәрхетдин Гыйльметдинович Закиров Ватан азатлыгы өчен сугышта батырларча һәлак булды».
Ике ятимәне кочаклады да калды Көлемсәр…
– Сөембикә апа, ятимәләр дигәнегез минем апалармы инде?
– Апаларың, Тәбрик, синең игәчләрең.
– Ә хәзер кайда алар?
– Урта Азиягә киттеләр. Ташкент ягына. Чәчелдегез дә беттегез шул, берегез дә калмады. Өегез буш хәзер…
– Ә апалар ник китте?
– Шул инде, җуелган бәхетләрен эзләп.
– Тапканнармы соң?
– Чит җирдә тапкан бәхетне инде аны…
– Кыен яшиләр микән?
– Үз тормышлары, үз балалары анысы.
– Миңа адресларын бирә алмассызмы?
– Бирермен. Син дә, алар кебек, авылыңны ташлап китәрсең микәнни?
– Әти, ике кыз бала калдырып, фронтта батырларча һәлак булгач, мин ничек тудым соң?
– Их, Тәбрик, дөнья катлаулы шул… Төрлечә сыный кешеләрне тормыш дигәнең.
– Ничек кенә булса да яшермәгез, мин белергә тиеш.
– Анысы шулай инде ул да…
Күкрәк биеклеге булып уңган бәрәңге сабаклары арасына кереп, ызан буендагы имәнгә сөялгән Тәбриккә яшь имән шавы белән бергә яшь бала тавышы ишетелә. Ишетелә дә тагын нигәдер тынып тора.
Сөембикә апасының сүзләре төсле булып, ераклардан ямансу өннәр килә. Сүзләр һаман Тәбрикнең әнисе хакында…
Көлемсәр – игенче кызы, басуга мәхәббәте ана сөте белән кергән һәм бөтен гомерен биләгән. Гади игенче генә булып калмыйча, Идел буендагы Тәмте авылына барып, «Зональный училище» бетергән һәм туган авылына агротехник булып кайткан.
Белем үзе шәп нәрсә, ләкин аның файдасыз байлыкка, күз көегенә әйләнүе дә бик җиңел икән. Агротехника кушканча эшләр өчен көч кирәк – тракторлар кирәк. Трактор булмаса, һич югында, атлар кирәк. Атларның иң яхшылары, егетләр төсле үк фронтка киткәч, яки дошман табаныннан әле генә котылган бүтән җирләргә ярдәмгә җибәрелеп, авыл атсыз-көнсез диярлек калгач, төссез-хәлсез атлар арба-чаналарны сугышка бара алмаган карт-коры, бала-чага белән бергәләп тартканда да көчкә-көчкә генә сөйри башлагач онытылды агротехника. Басуда сабан өстерәгәндә буразнага башларын төртеп, атлар җан бирәләр… Дөньяның шушы хәтле дә киң, шушы хәтле дә матур икәнен беренче һәм соңгы кабат шунда гына күреп кала торганнардыр алар.
Атлар үлгәндә генә күккә карыйлар…
Хәлсез ат белән нәфис хатын-кыз авылны көчкә өстерәп бара. Бу чакларда Көлемсәр булып Көлемсәр дә сирәк елмая.
Басуга тубал тотып картлар белән бергә ул да чыга һәм иген чәчә. Атлый да сибә, атлый да сибә. Көннәр буе.
Беркөнне басуга яшь бер кеше килеп туктады:
– Кем монда Көлемсәр?
– Мин. Ни бар?
Көлемсәр шулай дип сорады да, үзе, җавап белән кызыксынмагандай, тагын бодай бөртекләрен очыра-очыра (анысы да колхозның үзенеке түгел, Каратун станциясеннән барып алдылар – дәүләт бирде) атлавында булды. Сизелер-сизелмәс эзләр генә кала артыннан. Озакламый ямь-яшел, япь-яшь үсентеләр тишелеп чыккач, ул эзләр күмеләчәк… «Бодайлар! Шаулап үсәрме шулай, әллә чүп-чар астында күмелеп калырмы?»
Ул эзләргә басып, әлеге егет атлый икән.
– Сезгә нәрсә кирәк? – диде Көлемсәр, кинәт тукталып.
– Мин – районнан… вәкил. Сезгә ярдәмгә җибәрделәр.
– Алыгыз соң тубал… Әнә тегендә, арба янында…
– Миңа икенче төрле эш кушканнар иде…
– Ярдәм итәргә дигәч, бүтәнчә мөмкин түгел, бары тик эш белән…
Егет, гаҗәпләнүеннән туктап, Көлемсәрнең уйчан һәм искиткеч гүзәл кыяфәтенә карап катты да калды. Бүтәнчә сүз кушарга мөмкин түгеллеген чамалагач, үзе дә, арба янына барып, җилкәсенә тубал асты һәм әле генә барлыкка килгән өметләре төсле саф бөртекләрне җилгә каршы чәчә башлады.
Төш җиткәнче шулай эшләделәр.
– Минем исемем Мирсәет, – диде егет кайтышлый.
– Булса соң? – диде Көлемсәр, көлмичә генә.
Бергәрәк баручы бүтән хатыннар һәм малайлар елмаеп кына куйдылар. Шаярырга кемнең дә хәле юк. Авылга кергәч, кем кайсы якка сүзсез генә таралышты. Көлемсәр дә үз өенә кереп калды. Вәкилгә борылып та карамады.
Ләкин тегесе болар янына көн саен килеп китә торган булып, беркөнне болай диде:
– Сезнең эшегез моның белән генә чикләнергә тиеш түгел.
– Беләм.
– Трактор белән дә чәчәләр бит… теге як басуда. Дөрес чәчәләрме?
– Көн саен булам мин алар янында. Ышанычлы кешеләр.
– Ышан, ләкин тикшер.
– Сез килдегез бит, тикшерегез менә.
– Сезнең белән бергәләп. Әйдә, барып кайтабызмы?
Юк-бар сөйләшеп, авылдан ким дигәндә ике чакрым ераклыктагы тракторчылар будкасына барып җиттеләр. Җирдән керосин исе аңкып тора. Ике-өч мичкә һәм тегендә-монда ниндидер тимер-томыр аунап ята, кеше күренми. Будкага керсәләр, анда да җан иясе юк. Стенага «Сугышчан листок» ябыштырылган. Шуңа карап, вәкил:
– Монысы әйбәт, – диде. – Кем яза?
– Кем булсын инде.
– Үзегез?
– Үзебез! – диде Көлемсәр үчекләгәндәй тавыш белән.
– Яза да беләсез икән.
– Беләбез.
– Бер генә авылда да сезнең кебек чибәрне күргәнем юк иде, – диде егет.
«Оялмый да». Көлемсәр, бу фикерен запаска калдырып:
– Авылдан авылга кызлар күзләп йөрибезме? – дип кенә куйды.
– Сез чибәр һәм чәнечкеле… гөлҗимеш кебек.
– Чәнечкеле булмасаң, күргән берегез тотып ашарга да күп сорамый бит.
– Әйе шул.
– Әйдә, егет, ышыкта әллә ни сөйли башладың. Җилгә чык.
– Анда салкын.
– Баштагы чүп-чарны тузгытып ташларга шәп була ул суык җил. – Көлемсәр, тиз генә чыгып, трактор гүләгән якка таба атлады.
Мирсәет тә калышмый, әрсез. Күпмедер телсез-өнсез баргач, бик озак уйланганнан соң гына әзер булган нәтиҗә төслерәк итеп шуны әйтте:
– Мин сезне коточкыч нык итеп ярата алыр идем!
– Ә нәрсә комачаулый?
– Көлемсәр, шаяртма. Мин чынлап…
– Кызык егет икәнсең.
– Ут белән сәхнәдә генә уйнау күңелле. Ә җирдә…
– Уйнамагыз, кем куша.
– Пожар чыгаруың бар, Көлемсәр.
– Сүндерүчеләр табылыр.
– Кемнәр? Синең бит… Сезнең бит…
– Нәрсә? – диде Көлемсәр һәм үзе дә көтмәгәндә елмаеп егеткә карады.
– Сезнең бит ирегез инде хәтсездән үлгән…
Һәм шул сүзе белән бөтенесен харап итте вәкил иптәш. Көлемсәрнең бөтен көләчлеге очты да китте. Авыз ачып бер сүз әйтмәс булды. Тракторчы һәм чәчүчеләр белән сөйләшкәндә дә кырыс иде ул:
– Почмакларыгыз чи калган. Анда нәрсә үстерергә уйлыйсыз?
– Соңыннан әйләнербез, – диде тракторчы хатын.
Мирсәет исә күңеленнән шул хатын белән Көлемсәрне чагыштырды да нәтиҗә ясады: Көлемсәр артистка кебек үткен һәм чая… Укытучы кебек тыйнак һәм акыллы.
– Килгәндә карап мендек – беткән кишәрлектә дә буш почмаклар калган. Әйләнмәгәнсез.
Мирсәеттә яңа фикер: ә мин – тикшерергә килгән махсус кеше – күрмәгәнмен.
– Ярый, әйтербез.
– Карагыз аны, алдый алмассыз.
– Ярый, ярый, алдамабыз.
Трактор гүләп китеп тә барды.
Шул көннән соң Көлемсәрне уйламаган сәгате юк Мирсәетнең. Бигрәк тә бер нәрсә котырта аны – ул теләгән темага авыз да ачтырмый Көлемсәр.
– Шулмы бик кирәкле сүзегез? Шуның өчен җибәрделәрме сезне вәкил итеп? – ди.
Беркөнне егет Көлемсәрнең тәрәзәсен төнге сәгать унберләр тирәсендә килеп какты. Тәрәзә пәрдәсе күтәрелеп, Көлемсәр күренде.
– Чык әле ике генә минутка, Көлемсәр. Бик кирәкле эш бар.
– Җиде төн уртасында уятмасагыз…
– Бик ашыгыч, чык әле.
…Яшь хатын белән егет шушы көзге шомлы төндә ни сөйләштеләр икән? Бу инде ике кеше арасында мәңгелеккә кала торган сердер. Аны беркем дә ишетмәгән һәм ишетмәячәк. Моны Тәбриккә беркем дә сөйләми һәм сөйләмәячәк. Күз алдына китерү дә кыен булачак. Дөнья шундый серләр белән тулы… Ул серләр – күктәге йолдызлар санынча, агачлардагы бөреләр санынча, күкрәкләрдә типкән йөрәкләр санынча… Шулай да фараз итәргә мөмкин аларны: чамадан тыш күп серләрнең җыенысы бергә «мәхәббәт» дип атала. Нинди генә сүзләр әйтелсә дә, барысы да мәхәббәткә барып тоташа. Шулай да беләсе иде – нинди сүзләр сөйләштеләр икән гүзәл хатын белән чибәр егет көзге шомлы төндә?
Моңайдылар микән, көлделәр микән? Ихтимал, көлгәннәрдер. Монысы табигыйрәк, чөнки көлүнең азагы – күз яше…
Шунысы мәгълүм: монысын Сөембикә апа яхшы белә – Көлемсәр белән Мирсәет ул төнне басудан кайтмаганнар… Шул котырган җилле төндә, шыксыз яланда ничек җылы тапканнар диген! Әллә көзне җылытырлык ук мәхәббәт булдымы икән?
Җәйге яшел көн, иркә җил, яшь имән.
Шундый матур көн, шундый ягымлы җил, шундый яшь имән Тәбриккә кызганыч бәхет турында сөйлиләр, Сөембикә апа тавышына кушылып сөйлиләр алар.
…Иртән мин чәчүгә менгәндә, Көлемсәр белән Мирсәет орлык төялгән арба янында басып торалар иде. Сөйләшмичә генә. Йөзләрендә беренче карауда ук әллә нинди үзгәреш сизелеп тора… Бигрәк тә Көлемсәрнең оялчан йөзендә. Егеткә күтәрелеп карарга да батырчылык итми, хәтта безгә дә… Гомер буе бергә үскән, бергә яшәгән туганнарыннан да оялгач ни! Ул курка – күңелендәген бүтәннәр сизә дип курка, төнге сүзләрне алар да ишетеп торгандыр дип ояла. Ишетмәгәнен дә белә, мәгәр аңа шулчаклы нык билгеле булган нәрсәнең бүтәннәргә фаш булмавын акылы сыйдыра алмый… Ничектер куырылып, кечерәеп калган һәм шул ук вакытта әйтеп бетергесез бәхетле дә иде ул үзенең ямансу сере белән…
Бүтәннәр берни сизми. Аларда бүтән кайгы, бүтән шөгыль. Бигрәк тә кызларда. Кызлар Мирсәетне үртәп, үзләренең гөнаһсыз шаянлыкларын башкаларга да күчерәләр:
– Егетебезнең әнисе бик усалдыр, ахрысы, кызларга карама, дип әйтеп җибәргәндер.
– Егетмени ул, полномучный бит.
– Безгә килгәч, эре бәрәңге ашаган.
– Егерме кызга – бер егет, эреләнерлек тә шул.
– Әй, егет, торма җебеп.
– Кызлар, болай хәтерен калдырсак, беребезгә дә булмас. Бөтенебезгә дә эләксен, карап кына торыйк.
– Кирәкле кишер яфрагы…
– Лутчы бүлгәлик.
– Әйдәгез!
– Әйдәгез!
Мирсәет, мескен, көләргә дә белми, еларга да дигәндәй.
– Кызлар, бу нәрсә инде бу? Мин сезнең белән шаярырга килмәдем. Мин…
– Син, син… Ник килдең?
– Чәчәргә безне өйрәтәсе юк, үзең өйрән.
– Әйдә, бүлгәлибез, әйдә!
– Кызлар, якын килмәгез… нишлисез сез? Ну, җитте!
– Җиттеме? Әйдәгез, алайса, чынлап. – Шактый кыю бер кыз егетнең җилкәсеннән эләктереп тарта башлауга, бүтәннәре аяктан ук ектылар да, изүләрен ачып, корсагына бодай тутыра-тутыра чыр-чу килергә керештеләр.
– Бодайны әрәм итмәгез, бодайны! – дип кычкыра Көлемсәр.
– Җирдән ерак китмәс, – дип, кызлар егетне аунаттылар-аунаттылар да арыгач туктадылар.
– Акыл өләшкәндә кайда калдыгыз сез? – Шул сүзләр белән Мирсәет каешын ычкындырды да, куенындагы бодайны кага-кага, өс-башын рәтләргә әрҗәле арба янына килде. – Тапканнар шаярыр нәрсә.
– Чынлап та шул… Шаярырлык бернәрсә тапмадык.
– Җитәрегез инде, кызлар, уеныгызның чыры юк, – диде, ниһаять, Көлемсәр, үртәлүен яшерә алмыйча.
Әмма кызлар яңадан да озак кына каңгылдашмыйча туктамадылар. Ярты сәгатьләп үткәч кенә, тырмачылар атлары янына килеп, чәчүчеләр җилкәләренә тубаллар асып, тагын орлык чәчәргә керештеләр.
– Әй, эт ашагыры мал! – дип җикерде бер чибәр, үгезләренә чыбыркы шартлатып.
– Әйдә, чаптаркай, сынатма, – диде икенчесе һәм сызгырып куйды.
Шул рәвешле таралыштылар да, без өчәү генә калдык – Көлемсәр, мин, вәкил. Егет кәефе кырылган Көлемсәргә акланулы кыяфәт белән әйтте:
– Үпкәләмә, Көлемсәр, алар үзләре бит…
– Үпкәләрлек нәрсә юк монда, син аларга тиңрәк… – диде Көлемсәр һаман уйчан кыяфәттә.
Аралары шактый җитдиләшкәнен сизеп, мин дә тиз генә җилкәгә тубал эләктердем дә кызлар янына киттем. «Син аларга тиңрәк…» дигән сүзе гомерлеккә хәтергә кереп калды.
Тагын ниләр сөйләшкәннәрен ишетмәсәм дә, чамалыйм: бер тирәдә әйләнгәндер әңгәмә. Бер уйласаң, гаҗәбрәк тә шул: егермешәр яшьлек егерме кызның берсен дә санламыйча, кызлар үз чутларына кертергә башларына да килмәгән, ике балалы, егерме биш яшьлек хатын кешене ярата Мирсәет… Ник алай икән?
Соңыннан бу хакта Көлемсәрдән сораган идем, ул үзе дә гаҗәпләнеп әйтте:
– Йөз егерме кыз да кирәкми, син генә кирәк миңа, дип әйтә. Нәрсә тапкандыр миндә шулхәтле… нәрсә тапкандыр, – диде.
Тәбрик кесәсеннән әнисенең рәсемен чыгарды да аңа текәлеп бик озак тын торды. Яшь имән таный микән, әллә онытты микән инде аның әнисен? Ул чакта бит имән әле Тәбрик кебек үк сабый гына, туйра гына булган.
– Чибәр булган икән шул минем әни.
– Чибәр иде, акыллы иде, ягымлы иде. Әллә нинди ямансу бер ягымлылык сирпелеп тора иде аның күзләреннән. Көлгәндә дә бетмидер иде моңсулыгы. Сөйләшкәндә дә ниндидер бик кирәкле бер сүзне әйтми калдырадыр иде шикелле. Көн буе бергә йөреп-сөйләшеп аерыласың да уйлыйсың: күзләре белән нидер эзләде, мәгәр таба алмады, нидер әйтергә теләде, мәгәр әйтә алмады. Нинди сүз икән?
Шулай, һәр матурлык ниндидер бер сер белән өртелгән була. Кичке тынлыкта син арыш басулары буйлап әйлән – ниндидер яшертен мәгънә тирән сулыш алып ята шунда… Бакчалар буйлап, урманнар буйлап әйлән – аңлашылып бетмәгән мәгънәләр шаулый анда. Арыш өлгергән басуда, бакча яисә урман тынлыгында кемнәр генә мәхәббәт аңлашмаган, нинди генә кешеләр үзләренең иң эчкәрге өметләрен табигатьнең төс-буяулары белән бизәмәгән… Эшләгән, сөйләшкән, көлгән, елаган, яраткан – яшәгән. Хәзер күзгә һичнәрсә күренеп тормаса да, башаклар һаман элеккечә кыштырдый, яфраклар элеккечә шыбырдый…
Үзәк өзгеч моң. Шундый аңлап булмас моң һәр минут, һәр сәгать сизелеп тора иде синең әнкәңнең һәр сүзе, һәр хәрәкәтеннән. Хәрәкәтеннән бигрәк күзләреннән. Барлык Тау ягы матурлыгы тупланган иде бугай ул күзләрдә.
Чат ябышты Көлемсәргә егет һәм ычкындырмады: күпмедер вакыттан соң элекке иреннән, Фәрхетдиннән калган ике кыз белән район үзәгенә алдырды. Тик авылда аларның бергә тора башлауларын беркем белми иде – әйтмәделәр, сөйләмәделәр чөнки. Ә Көлемсәрнең, укыган кешенең, районга эшкә күчүе гомумән серле тоелмады.
Элекке ирен яраткандырмы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма дә Мирсәетне чынлап сөя иде Көлемсәр – әллә нинди фаҗигале ашкыну белән ярата иде. Шулай да тормышка чыгу һич теләгендә юк иде. Шунысы бар: Фәрхетдиннән, әйткәнебезчә, хат-хәбәр инде күптән килми. «Батырларча һәлак булды» дигән язу гына саклана сандык төбендә… Шулай да, яшьлек хатирәләренә, беренче кавышу, беренче якынлашу матурлыгына кер төшерүдән, күңел сафлыгын, хис изгелеген югалтудан куркыпмы, бер дә теләмичә, аяклары тартмыйча гына китте әниең район үзәгенә. Аяк тартмаган җиргә бармау хәерле. Бергә тора башлап ике-өч ай да узмагандыр, Фәрхетдиннән хат килеп төшмәсенме – исән икән, хәерсез, әсирлектә булган һәм хәзер үзебезнең якка чыгарганнар. Озакламый кайтырмын, дип язган.
Ничек ике ут арасында көйгәнен, газап чиккәнен Көлемсәр үзе генә белгәндер. Мондый хәлдә киңәш бирү дә, акыл өйрәтү дә җиңел түгел – мең кабат уйлап, беркемне дә тыңламастан һәм ишетергә дә теләмәстән… үзенчә хәл итте Көлемсәр. Монысы Фәрхетдин кайтып төшкәч булды.
Мең үлем кагылудан тупасланган карт солдат күңеле дә, бикле өйгә кайтып төшкәч, яңадан ачык җәрәхәткә әйләнми калмагандыр. Фәрхетдин хәлен дә күз алдына китерергә кирәк. Кешеләрнең хатыннары көткән, яңадан матур тормыш корып җибәргәннәр. Кавыша алмаганнарның кайберләре һаман өметләрен җуймый көтә. Ә Көлемсәр, изге дип саналган Көлемсәр, уналты яшьтән яратып чыккан Көлемсәр… Балалыгы белән генә алданды микәнни, чынлап яратмады микәнни? Юк-юк, чынлап ярата иде. Фәрхетдиннең йөрәге моны сизә иде, ләкин ул чакны арада Мирсәет дигән кеше юк иде. Фәрхетдин үлмәсә, аны сөяргә ничек кенә булса да вөҗданына рөхсәт итмәгән булыр иде. Ә үлгәч… Әнә сугыш чорында бер шагыйрь:
Сиңа сер итеп әйтәмен
Якын күргәнгә генә:
Мин үлсәм, башка берәүне
Салырсың йөрәгеңә, –
дип, үзе хат язган, ди бит. Ата-бабадан калган миһербан үзе шулай куша. Әгәр үлгән булса, Фәрхетдин дә шулай олы җанлы булып калыр иде. Шул чакта чынлап та геройларча һәлак булмавына язмышына чын күңелдән үпкәли хәзер Фәрхетдин. Исән булмаса, хәерлерәк буласы икән, хәерлерәк буласы!
Ялан хәтле өйдә кичләр һәм төннәр буе ялгыз уйланып ята торгач, акыл дигәнең буталып ук китә шикелле. Акыл бутала, аның белән бергә бәйләнчек сораулар туа…
Фәрхетдин «үлгәнгә күрә» генә Мирсәет дигән бәндәгә киткән хәлдә, хатыны, Фәрхетдин исәнгә әверелгәч, хатасын яңадан төзәтсә ни гаеп? Әгәр Көлемсәр кайтмаса, Фәрхетдин дигән бәндә гомер буе сагынып, иң бәхетле көннәрен һәм яшь Көлемсәрен хыялыннан чыгара алмыйча, аның белән бергә яшәячәк. Ә кайтса? Кайтса да ни буласын әйтә алмый Фәрхетдин… Ләкин кайтырга тиеш Көлемсәр, тиеш!
Фәрхетдин килеп керүгә, Көлемсәр баскан төшендә телсез калды. Ят кешедән куркып диярсең, ике кызы, Фәрхетдин хәзер икесен берьюлы күтәреп кочагында очыртып уйнатасы ике сабый, әниләре итәгенә сыенды. Фәрхетдиннең тышкы пөхтәлеге аша ниндидер усаллык, кыргыйлык сизелә, ялыну катыш зәһәр рәнҗеш бөркелә иде бугай аның күзләреннән… Күпме тыярга тырышса да, яшерә, тыя алмады ир кеше ул зәһәрлекне…
– Менә мин кайттым, Көлемсәр, – диде.
Ә Көлемсәр аңына килә алмый.
– Мин сине алырга килдем, Көлемсәр.
Тагын да ныграк каушый Көлемсәр, телгә килә алмый.
– Болар – минем кызлар, мин аларны да алырга килдем.
– Юк-юк! – Җан ачысы белән кычкырган Көлемсәр балаларны кочакламакчы булды, ләкин кулында савыт-саба иде.
Фәрхетдин шуларны алып куймакчы булгач, хатын читкә тайпылды. Аннары ата кеше кызларының башларыннан сыйпамакчы иде, балалар нигәдер кычкырып елап җибәрделәр.
– Кит, Фәрхетдин, балаларны яратсаң, тизрәк кит!
Шул сүзләрне ишеткәч, Фәрхетдин коелды да төште. Җитмәсә, шулвакыт Мирсәет дигәннәре кайтып керде. Бөтенесен аңлады, әлбәттә. Көлемсәрнең кулындагы тәлинкәләрне ник өстәлгә куя алмый интеккәнен күреп, беренче эше итеп шуларны алды да бик тыныч кына аш сала башлады.
– Рәхим итегез өстәл янына.
Ләкин аны беркем ишетмәде. Аптырагач, кунагыннан:
– Син Фәрхетдинме? – дип сорады.
– Фәрхетдин булсам, ни әйтер идең?
– Сүзем шул гына, гаепле кеше эзләмә, бик каты ялгышырсың. Үзеңне дә җәзалама, безнең дә бәхетне җимермә – үз өеңдә матур гына итеп яңа тормыш кор.
– Яңа тормышны син кор инде, энекәш, сиңа җайлырак булыр ул. Ә минем хатын һәм балаларда синең дәхелең булмасын.
– Мин сиңа яхшылык белән…
– Миңа синнән бернинди яхшылык кирәкми, булганы бик җиткән. Инде Көлемсәрдән, балаларымнан башка бер ай интектем. Алардан башка беркемне дә үз итә алмаячагым көн кебек ачык.
– Тагын бер ай интегеп кара.
– Акыллы егет икәнсең, рәхмәт, тик, мин әйтәм, син үзең интегеп кара. Бәлки, син интекмәссең дә… балаларың юк…
– Кем әйтә алай кистереп?
– Нәрсә?
Мирсәет Көлемсәргә карады, шуңа күрә бугай хәләле, ниһаять, үзе телгә килде:
– Фәрхетдин, ачуланма, тынычлан, кит, кичер.
– Мин сине кичердем, кайт кына.
– Мин синнән үтенеп сорыйм, зинһар, кит.
– Алайса, балаларны бирәсез. Бу фатирда, үзегез кеше почмагында яшәгәндә, аларга адәмчә яшәү эләкмәячәк. Кышка каршы салкын идәндә аунатырга ирек бирмәм, көтмәгез. Киенегез, балалар.
– Соңгы сүзне әйттермә, Фәрхетдин…
– Нәрсә, буеңда юктыр бит?
Күпмедер вакытка тагын өнсез калдылар. Ахыр чиктә Фәрхетдин нәрсәнедер хәл иткәндәй тирән итеп сулады да кызлары янына килде:
– Үзәнбайга, үз өебезгә кайтабызмы? Сагынгансыздыр инде.
Куркулары ничектер уза башлаган сабыйлар нидер пышылдый алдылар. Тик сүзләре ачык ишетелмәгәнгә, Фәрхетдин тагын кабатларга мәҗбүр булды:
– Сезне өй сагынган, бакча… Мин сагынам, мин – сезнең әтиегез.
Кызларның олырагы, ниһаять, елмайгандай итте. Нидер әйтәсе дә килде бугай. Мөгаен, «әти!» дип эндәшәсе килгәндер. Бәлки, бүтән сүзләре дә хәтеренә төшкәндер. Шунысы ачык – кыз әтисен таныды.
– Сагындыгызмы авылны?
– Сагындык.
– Әйдәгез, алайса, киттек.
– Әни дә кайтсын.
Олыларның күз карашлары кылычлардан да катырак бәрелешеп, чыйкылдашып алуын, әлбәттә, балалар да сизми калмагандыр. Кызларының ягымлы чыраен күргән Фәрхетдиннең баягы кыргыйлыгы җуелып, ул инде акылга сыешлы тәкъдим ясады:
– Сез балаларны әзерли торыгыз – тагын бер атнадан килеп алырмын, ачуланышмыйк, – диде.
Беркем берни вәгъдә итмәсә дә, күңелендә көйрәп торган күмер һаман җанын исертеп әрнетсә дә, Фәрхетдин кайгысын җиңәргә тырышты. Әмма… ялгызлык барыннан да усалрак иде, зиһенне гел миңгерәтә торды. Шул нәрсәне ачыклап бетерә алмады Фәрхетдин: бигрәк тә нәрсә җанны талый – ялгызлыкмы, хатыны ташлау оятымы, әллә алырга барып та алып кайта алмау гарьлегеме? Әйе, гарьлек, ниндидер гарьлек, җиңелү гарьлеге… Шул гарьлеккә үч итү, җиңү нияте белән өйләнергә дә тырышып карамады түгел. Әмма барып чыкмады. Күңелгә ошый язган берәү килешеп беткәч кәҗәләнде: пленда булган кешене белмәссең, Себер җибәрерләр дә, балалар кочаклап кал аннары, дигән булып курыкты мәгънәсезең. Менә сиңа тагын бер төзәлмәс җәрәхәт! Җитмәсә, Фәрхетдин бу мәгънәсез сүз хак булып чыкмас дип тә төгәл әйтә алмый, андый нәрсәдән бер генә кеше – Көлемсәрнең генә курыкмаячагын бөтен йөрәге белән тоя да буш дөньясын бары тик аның гына тутыра алачагын бар акылы белән аңлый һәм, хәләлен өйгә кайтарып булмаячагын төшенгәч, тәмам югалып кала. Әйе, аны бары тик бер генә кеше – Көлемсәр генә коткара алачак. Ул гына, бары тик ул гына! Һәм беркөнне Фәрхетдин курку, каушау дигән нәрсәләрне җиңәргә тырышып, үз сүзен итәргә дигән теләк һәм ярсыну белән авылдагы иң шәп атны һәм тарантас сорап алды, дугасына җиз кыңгырау да такты; күрше-тирәгә, яңа хатын алырга барам, дигән булып, тагын Көлемсәрне һәм балаларын алырга китте.
Юл буе нәрсә уйлаганын сорасаң, үзе дә әйтә алмас иде. Мие дә, күңеле дә, дугадагы ялгыз кыңгырау да бер генә мәгънә белән чыңладылар: «Көлемсәр, Көлемсәр, Көлемсәр…»
Яшьлектә Фәрхетдин кызны урлап кына – җәяүләп кенә алып кайтты. Ә хәзер, яшьлек кимчелеген төзәтеп, кыңгырау чыңлата-чыңлата, хатынны барча авылларга күрсәтеп алып кайтырга Ходай үзе куша! Һәм хатын моңа лаек! Артыгы белән! Күп кызлардан әле дә гүзәл, әле дә сөйкемле бит ул!
Хатыны һәм балалары вакытлыча торган ят өйгә килеп терәлгәч, нәрсәнедер уйлап җиткермәгәнен тойды, ләкин тәгаен нәрсә икәнлеген күз алдына китерә алмыйча, беравык капкага сөялеп торды. Ярый әле ишегалдыннан кызлары күреп, аның янына килергә батырчылык иттеләр. Капканы ачкач, хәтта бу якка чыктылар, әтиләре кочаклагач, бик тыныч кына басып тордылар.
– Йә, кайтабызмы?
Кече кызы күзләрен челт-челт йомгаласа, олысы беркөндәгедән дә кыюрак итеп әйтте:
– Әни кайтса кайтабыз.
– Әниегез дә кайта, Алла боерса, кайта. Килегез әле, утырыгыз әле шушы тарантаска. Әниегез белән без хәзер чыгып җитәрбез.
Ата кеше шул сүзләр белән балаларын тарантаска күтәреп утыртты да тиз генә өйгә кереп китте.
Көлемсәр, гадәттәгечә, казан тирәсендә булаша иде булса кирәк. Фәрхетдин ничаклы гына ярсып керсә дә, беркөнге кебек үк, сабый шикелле, бусага буенда катып калды. Монда инде вакыт дигән нәрсә үзенең көчен җуйды. Нәкъ сабый сыман елап та җибәрер шикелле иде ир кеше. Кыяфәтенә, торышына карап, кызгануның ахыр чигенә җиткән хатыны, ниһаять, үзе сүз башларга тиеш тапты:
– Тагын киләсе иттеңмени, Фәрхетдин?
– Балалар тарантаста инде, сине көтәләр…
– Җүләрләнмә, Фәрхетдин! – Ялварулы бу сүзләрдән шулай ук ниндидер якынлык ишетелә иде.
Шул хис Фәрхетдингә җан кертте һәм Көлемсәрне урлаган чагы ап-ачык булып хәтеренә килде дә, шул чактагы кебек үк, әллә нинди сусаулы бер сөенеч белән елмаеп куйды. Әйе, вакытны тәмам бутады Фәрхетдин: аның алдында – гүзәл кыз Көлемсәр, ә ул – яшь чибәр егет, кызны урларга түгел, бу юлы законлы рәвештә алырга килгән, ул законлы мәхәббәткә, законлы бәхеткә хаклы! Хаклы кеше хакын белеп ялвара:
– Сине урлап киткән төшләрне күрсәм, йөрәк жу итә… Һәр җирдә – син, күзләрең, тавышың… Үтермә, Көлемсәр, кайт. Җирсегән ат шикелле егылып үләм мин, әгәр кайтмасаң. – Һәм тагы башы авыраеп түбән иелде.
Бу сүзләрне ишеткәч, Көлемсәр мич янындагы эскәмиягә утырды да тын калды. Аның ни кичергәнен хәзер Фәрхетдин бик яхшы тоя, ләкин… нинди карарга киләчәген белмичә газаплана. Нәрсә әйтер, нәрсә? Ниһаять, бер сүз әйтергә тиештер бит инде? Күпме утырырга мөмкин?
– Үтермә, Көлемсәр!..
Ә Көлемсәр иренә шашкандай карап торды-торды да алъяпкычы белән битен каплады. Битен каплады да үксергә тотынды:
– Син үзең, үзең мине үтерергә килгәнсең!..
– Көлемсәр, җаным, бәгърем, үлмик, икебез дә үлмик. Әйдә, кайт өеңә, өең көтә, авылың, болының, кырларың, юлларың… яшьлегең… – Егет чакта әйтә алмаганны олыгайгач җан әчесе менә шулай кычкырырга мәҗбүр итте. Күңелендә җыелып сакланган сүзләре, аңа буйсынмыйча, теленнән ычкындылар.
Сүзләренә үзе дә иярергә теләгәндәй, бер секундта сикереп торды да хатынының иңеннән кочаклап, аны юатырга, күз яшьләрен сөртергә кереште. Һәм шулвакыт, капка төбеннән кычкырып, аңа кызлары ярдәмгә килде:
– На, бахбай, на!
– Әйдә, киттек үзебезнең өебезгә!
– На-а!
Кыңгырау чыңы – яшьлектәге кебек, нәкъ яшьлектә утырып кайтырга тиеш булган пар атлар кебек… Ямь-яшел болыннар, ябышып чыккан чакта кереп бикләнгән өр-яңа өйдә беренче үбешү…
Ай, чит кеше өе булып чыкты шул аларның тормышлары кушылган урын. Әллә шуның өчен хәерсез булып чыкты микән аларның язмышлары?
– Киен, Көлемсәр, тизрәк.
– Мирсәеттән качыпмы? – Мәгънәсен аңладымы-юкмы, ләкин ишетте Фәрхетдин бу сүзләрне.
Әйе, бу аның җиңүе иде, җиңүе һәм бәладән котылуы, бәхетсезлектән әйбәт көннәргә юл табуы иде – аңа хәзер бер генә нәрсә – җан олылыгы гына кирәк, хатынының бөтен ялгышларын гафу итәргә, чын күңелдән гафу итәргә генә кирәк, һәм, күз тимәсен, Фәрхетдин шул хурлыкка, шул чынлыкка әзер бугай… Шундый чын миһербан белән әйтелгән беренче сүзе шулдыр:
– Мирсәеттән качып? Алайса, көтик.
Бүтән сүзләр артык иде. Ничектер бугазны буып торган элмәк өзелде… ләкин эшнең ни белән бетәсен икесе дә ачык белми әле. Төрлесен көтәргә мөмкин… Соңгы сүзне әйтерсең Мирсәет алып кайтырга тиеш. Ярый әле вакыт дигән нәрсә оста табиб – яраларны сыйпап уза тора, югыйсә бу ир белән хатын тәмуг дигәннән дә мең мәртәбә каһәрлерәк шушы хәлдән ничек чыгарлар иде икән? Ә менә вакыт коткарды – Мирсәетне, ниһаять, кайтарды. Мирсәет, билгеле инде, кергәндә үк хәлне аңлаган һәм йөзе үзгәргән иде. Ләкин ул Фәрхетдин дә, Көлемсәр дә көткәнгә караганда юашрак кыланды. Әйтерсең сүз өчен генә әйтүе:
– Көлемсәр, нишләвең? – диде.
Моннан ары булганны күз алдына китерү кыен түгел: башта – сүзсезлек, аннан соң Көлемсәр күзләреннән ихтыярсыз тәгәрәгән күз яшьләре, аннан соң күз яшьләреннән ачырак сүзләре:
– Без күрәсен әллә кем күрмәс, Мирсәет, тәкъдир шундыйдыр, ачуланма. – «Китәм» димәде, ләкин аңлашылды.
– Беркая китмисең! – Чынлап, җибәрәсе килми бит!
Шуны аңласа да, Көлемсәр кузгалды:
– Мин балаларымның урын-җирен алам инде…
Бүтән бер сүз әйтмичә, урыныннан купмыйча, катты да калды Мирсәет. Көлемсәр шуны гына аңлап бетермәде – артык сызланудан шулай аптырап калдымы ул, әллә, киресенчә, инде бәладән котылырга риза булуданмы… Монысын әйтү мөмкин түгел, ә менә дүрт кешелек гаилә, кыңгырау чыңлата-чыңлата, тыныч бәхетләр иленә кайтуына ышанып, сәфәр китте.
Бу көннәрдә үзенең ниләр уйлаганын һәм кичергәнен беркемгә дә сөйләмичә, Көлемсәр һаман кабатлар иде: «Тәкъдир шундыйдыр инде, без күрәсен бүтәннәр күрмәс».
Башта матур гына яшәп тә киткәннәр иде кебек, әмма беркөнне тәмам чырайдан язды Көлемсәр.
– Ул-бу юктыр бит? – дип сорадым мин.
– Бар шул, Сөембикә апа, бар, – диде Көлемсәр.
– Ни бар?
– Фәрхетдин… туачак сабыйны күпсенә, юк итәргә куша.
– Белгән иде, дисең түгелме соң?
– Белсә дә… юк итәргә куша. Нишлим икән?
– Белмим шул, Көлемсәр. Уйлашырга, киңәшергә кирәк инде.
– Әйт турысын гына, юатма: беттем бит мин, беттем!
– Көлемсәр, алай ярамый, тынычлан, борчылма, җае килеп чыгар, менә күрерсең. Барысы да рәтләнер. Җан биргәнгә юнен дә бирер. Җитәр, елама.
«Елама» дип киңәш бирү ансат ул кешегә. Минем дә киңәшем файдасыз: һаман елый Көлемсәр, көн-төн елый. Ярдәм итәр идем – булдыра алмыйм. Кешеләргә дә әйтә алмыйбыз – сер… Күкрәк түрендә йөрәк тибеше инде сизелеп торган, күпмедер вакыттан соң дөньяга килүе ихтимал булган бала – артык…
Күрше-тирә авылларда йөреп кайткач, беркөнне кич белән кердем дә Көлемсәргә болай дидем:
– Иртәгә кичкә килә инде… ышанычлы кеше.
– Кит аннан, Сөембикә апа! – Бу сүзне, кинәт әйтелгәнгәме, сөенү төслерәк ишеттем мин.
– Әйе, бик булган акушерка… Вәгъдә бирде, сөйләнмәскә дә, эшләргә дә.
– Мин алай булдыра алмыйм, Сөембикә апа.
– Ничек?
– Күрәләтә… Кеше үтерү.
– Куйчәле! Синнән генә калганмы?!
– Калмаса да…
– Җүләрләнмә, Көлемсәр. Бу бит инде бердәнбер чара. Тагын нишләргә мөмкин?
– Нишләргә дә мөмкин түгел.
– Шулай булгач?
– Мин алай да булдыра алмыйм. Мин аның гомерен үзем чикли алмыйм, лутчы минеке чикләнсен. Аныкы түгел. Ул яшәргә тиеш. – Бу сүзләрне шулкадәр өзгәләнеп әйтте Көлемсәр, аптырадым да калдым.
– Белмим инде, җаным. Мин бәладән котылу җаен тапкан кебек булдымые. Ярдәм итмәкче булдымые.
– Сиңа бик зур рәхмәт инде, Сөембикә апа, рәхмәт. Әмма дә булмый, ачуланма.
– Тапкансың сүз! Син үзең ачуланма.
– Рәхмәт!.. Ни язган, шул булыр. Без күрәсен кеше күрмәс.
Бүтән бер сүз дә әйтә алмадым – әйтеп бетергесез катгыйлыгы белән телсез калдырды мине Көлемсәр. Көннәр буе, айлар буе аптырап иза чиктем. Дөресен генә әйтсәм, бу сүзләре белән ул минем күңелдә әллә нинди соклану, горурлану кебек хисләр уятты. «Ул яшәргә тиеш, мин яшәмәсәм дә, ул яшәргә тиеш!» Болар һәр ана тарафыннан әйтелә торган таныш сүзләр бугай. Үзем дә шулай дияр идем. Тик… Көлемсәр кызганыч. Ни булыр икән?..
Аннары ни булганын Сөембикә апасы сөйли алмый, ә башка кем дә белми. Шулай да Тәбрик ишетә…
Балакай!
Дөнья сине кул чабып, тәбрикләп каршыламады. Тудың, ләкин кешеләр арасында синең үз урының юк. Нишлисең… Әмма син үзеңнең кеше икәнлегеңне күр сәт – үз урыныңны даулап ал. Чын егетләр мәйданга шулай гына килә. Ата-баба сүзләре бу, яратып әйтелә торган. Сүзләр генә түгел, сиңа калган иң олы мирас һәм васыять тә шулдыр, бала, уйлап кара һәм үзең хәл ит…
Син тугач, Фәрхетдин атна буе өйгә кайтмады. Ник икәне, нәрсә уйлап йөргәне кайткач ук аяк тибеп кычкыруыннан аңлашылды:
– Себерке, күрәсе булмыйм балаңны, теләсәң кая куй! Икенче кайтуыма күренсә, кара аны…
Ана кеше үз колагына үзе ышанмады:
– Юкны сөйләп тормачы, үзең риза булып алып кайттың лабаса!
– Аны табарга кем мәҗбүр итте сине? Кем үтенеп сорады? Аны дөньяга китермәгәннән кем җәфа чигәр иде дисең?
– Мин аны тудырмаска вәгъдә биреп кайтмадым монда, Фәрхетдин, хәтерлисеңме, үзең бүтәнчәрәк сөйли идең, шуңа күрә генә кайттым, сиңа ышанып, балалар хакына, узган көннәр хакына дип кенә. Үзең дә бик яхшы хәтерлисең син боларны.
– Ә мин нинди ант бирдем? Бирмәдем бернинди ант та!
Менә шулай үзгәрде дә куйды Фәрхетдин үзе дә, өйдәге тормыш та. «Ник болай?» дип сорасаң, мәгънәсен ул үзе дә әйтә алмаган булыр иде, билгеле. Яшермик, гаебен артык зурайтмыйк – ул үзе дә матур һәм тату тормышка сусаган, әмма бүтәнчә булдыра алмый иде. Аның бөтен тырышлыгы, бөтен нияте гел яхшыда, ләкин үзе дә теләмәстән гел яманлык кыла… Шундый бәләкәй кеше булып калуында ул үзе гаеплеме, түгелме – билгесез!
– Мин белмәдем болай авыр буласын, алдагысын чамалый алмаганмын. Аң бул, урап кайтуыма тавышы ишетелсә, үзеңә дә, балаңа да көн көтмә, ишетсен колагың!
Үги әти акырынып туйгач, тагын атна-ун көн олагып йөрде. Күрше авылларга өй эшләп йөрү гадәте шуннан башланды…
Кайтып керсә, баланы харап итәр дип, Көлемсәр сабыйны, бәләкәй арбага салып, бакчага, менә шушы яшь имән төбенә чыгара иде…
Көлемсәр тавышы
Балакаем! Йөрәк җимешем! Нинди хәлгә куйдым бит мин сине! Рәнҗи дә белмисең, кулыма килеп торасың, елмайгандай итеп карыйсың, ниндидер авазлар чыгарасың. Таныйсың, әнкәң килгән, янәсе! Ана! Нинди ана мин! Әле рәнҗи белмәсәң дә, бераздан, аң керә башлагач, тиешлесен әйтерсең әле миңа. Әйтерсең… Ә мин, исән булсам, түзәрмен, әниеңнең битенә төкерсәң дә… түзәрмен. Шулай тиеш тә булыр. Балам! Балакаем! Ярый әле елак түгелсең. Чүпрәкләреңне алыштырганда да, ялгызың гына калгач та бик еламыйсың. Туганда ук аңлы малай булып тудың бит – күршеләр колагына чалынмаска да бик шәп, Фәрхетдин ишетмәскә дә… Ялгыш килә генә күрмәсен инде. Өй тирәсен әйләнмичә калмас, шул чакта тавышыңны чыгара күрмә. Кара аны, белдеңме? Туйра белән бәрәңге сабаклары арасында тыныч кына ят. Озак тормам, йөрәк җимешем, тагын килермен.
Өйдә чәй өлгергән, самавыр шәп ат кебек ярсып пошкырып утыра. Атларның чыннары да, кыңгырау чыңлатканнары да безне ерак алып китә алмады инде… Алып китә алмады…
Сүзсез генә өстәлгә чәйнек-чынаяклар, самавыр китереп куям. Менә шулай – яңадан башланган тормыш тагын сүтелә…
Көн үтте, кич җитте – төнгә баланы йокларга алып керим дигәндә, Фәрхетдин кайтып керде. Бер сүз әйтми, ләкин колагыма әллә нинди коточкыч сүзләре ишетелә, ә шуларның да барысын җиңеп – Тәбрик тавышы… Әйе, исемен өмет белән Тәбрик дип кушсам да, дөнья аны тәбрикләп каршы алмады.
Ниһаять, йоклап китте Фәрхетдин. Ә мин – балам янына. Төнне ике арада йөреп уздырдым. Инде менә тәүлек тә үтте, икенче көн караңгылык белән күмелде. Икенче көн, өченче, дүртенче…
Ник кайттың шул җанвар янына, дип, Сөембикә апа кабат-кабат үзәгемне өзә. Нишли ала идем соң – Мирсәет белән бервакыт барыбер аерылышырга туры киләчәк иде. Бүген чынлап яратса да, иртәгә үкенәчәге көн кебек ачык, ике балалы хатынга яшьлегемне корбан иттем, дип аһ орачагы, кешеләрдән кимсенәчәге хәзер үк сизелә башлаган иде бит. Аны чынлап та озак бәйләп тоту әхлакка хилаф эш булмас идемени? Юк, мин андый корбанга мохтаҗ түгел, минем аркада кемнеңдер кимсенүе минем өчен үлемнән дә яманрак. Фәрхетдин дә бик кызганыч иде. Мин кайтмасам, чынлап та харап булачак, теләсә кайда, иясез мал шикелле, әҗәл эзләп йөриячәк кеше иде. Балаларымның үги ата белән яшәүләренә караганда, бер генә тапкыр чын күңелдән «Әти!» дип эндәшүләрен артыграк күрмәсәм, бәлки, кайтырга тиз генә ризалашмаган да булыр идем.
Тик менә бер генә нәрсәдә ялгыштым. Мирсәетнең суына башлавын сизсәм дә, болай ук тиз читләшәсе башыма килмәгән иде. Нинди хәлдә калуым белән кызыксынып кына да карамады, яңадан үзенә чакырсын димим, һич югы, сүзе белән, сүзсез генә булса да, бары тик миһербанлы күзләре белән карап кына торса да, ярдәм итәргә димим, хәлемне генә белергә тырышса да, бик җиткән иде. Ничек түзә, ничек түзә ала кеше! Ялгыштым шул, ялгыштым…
Җәйге көннең гадәте шул – яңгырсыз булмый, бигрәк тә июль яңгыры куәтле. Көн буе җилләде-җилләде дә, караңгы төшә башлаганда, чиләкләп коярга кереште. Өй эчендә идем, тәрәзәләр шапылдап ябылды. Яшен яшьнәп, коточкыч чатырдау белән күк гөмбәзе – шундый зур пыяла чәлпәрәмә килеп кырылып төште. Калганын хәтерләмим диярлек, томан аша гына күргән һәм ишеткәндәй тоям. Мин чарылдап кычкырып җибәргәч, өйдәгеләр берни аңламыйча каттылар да калдылар. «Ни булды да ни булды?»
Һушыма килсәм – караватта ятам. Уянгач, йөрәк авыртуы тагын да ныграк көчәйде дә үземне үзем белештермәстән үксергә керештем. Күпме елаганмындыр, бервакыт ишегалдыннан тавыш ишетелде… Тәбрик тавышы!.. Ул да үкси, ул да өзгәләнә. Балакаем! Нишләп монда бик якында соң әле синең тавышың? Әллә миңа гына шулай тоеламы? Әллә мин акылдан язаммы?
Юк, бәхетсезлегемә каршы, акылымда икәнмен. Әнә ишек ачылды да, кулына Тәбрикне тоткан Сөембикә апа күренде:
– Баланың гаебе юк, ул интегергә тиеш түгел, – диде дә, кемгәдер ачуланып, – әлбәттә, әлбәттә, миңа инде! – ачыргаланып кычкыргач, баланы кулыма тоттырды.
Алдым баламны. Ул тыпырчынып тәнемә орынгач, бөтен гәүдәмә ниндидер илаһи тынычлык йөгерде. Кочакладым баламны. Торып бастым да, җансыз кеше шикелле, нәкъ өйнең уртасында каттым да калдым. Нишләргә кирәген аңларлык хәлдә түгелмен. Юк, чак кына ялгышам, шушылай баламны тоткан хәлдә, беркемнән курыкмыйча, горур торырга кирәген тоям. Дүрт яклап дүрт кеше миңа карап шаккаткан: күзләрендә —курку, каушау, аптырау, аңларга тырышу гаҗизлеге. Дүрт кеше берьюлы телсез, өнсез калды. Ә минем кинәт телем ачылды, горурлыгым кайтты:
– Бу минем балам! – дидем. Әйтерсең каршымдагы гаҗиз күзләр миннән нәкъ менә шул хакта сорыйлар. – Бу минем балам!
Әйтерсең аны миннән тартып алмакчылар…
Бүгенге өстәмәләр
Кич әниең белән шул хәлдә аерылыштык. Без чыгып киткәнче, тораташ сыман, тамчы да кузгалмады. Иртәнчәк, көтү куганда очраштык – бөтенләй икенче кешегә әверелгән. Йөзе шикәр төсле ап-ак, күзләре тып-тыныч, әйтерсең аңа җирдә берни дә кирәкми, әйтерсең бөтен нәрсә җитеш… Әйтерсең берни дә булмаган, бернинди фаҗига дә юк. Аның шундый да куркыныч тынычлыгын күргәч, йөрәгем жу итеп китте.
– Хәлең ничек, Көлемсәр?
– Әйбәт алай.
– Нәрсә ди Фәрхетдин?
– Нәрсә дисен инде…
– Балага… ачуланамы?
– Сорама да инде син аны…
– Котырамы?
– Котыра шул. Әйтмәгән сүзе калмады.
– Нәрсә ди?
– Телем бармый әйтергә. Ярый инде.
– Көлемсәр!..
Борылып ишегалдына керәм дигән җиреннән капканы ачкан хәлдә тукталып калды әниең. Тик бер сүз дә эндәшмәде, баягы моңсу күзләрен мөлдерәтеп карады гына.
– Бәйләнә торган булса, берәр җаен табарга кирәк, Көлемсәр.
– Хәзер җай кирәкми, Сөембикә апа, бернинди дә җай кирәкми. – Һәм җавап та көтмичә кереп китте.
Көненә өч кереп, хәлен көненә өч тапкыр сорашам. Җавап бирә бирүен дә, тик һаман күңеле төшенке:
– Баламны тартып алырлар төсле тоелган иде. Ә ул беркемгә дә кирәкми икән…
– Алай димә, Көлемсәр, беребездән дә артык түгел ул безнең.
– Илендә артык булмаса да, өендә артык дигәндәй…
Шулвакыт, дөбер-шатыр килеп, Фәрхетдин кайтып керде. Бер уйласаң, гаҗәп тә: өендә шушы хәтле усал, холыксыз адәм сугышта бигүк батырлык күрсәтә алмаган, диләр. Күзләрендәге зәһәрне күрсәң, гүяки бөтен дөнья агуын эченә җыйган.
– Себеркеләр! – диде ул безгә карарга да җирәнгән кыяфәт белән. – Күңеллеме?
Ике сүзеннән бер мәгънә чыгара алмыйча, башыбызга суккандай өнсез калдык. Ә ул тәрәзә башыннан әллә ни эзләп тапты да чыгып барышлый тагын да явызрак итеп үкерде:
– Кәнтәйләр!
Инде минем чыдар әмәл калмады: сикереп тә тордым, барып та төкердем битенә, лач итеп.
– Җан көеге, адәм гарьлеге! Ир булып йөрисең тагын, хатыннар хәтле дә ми юк үзеңдә. Миңгерәү, аңгыра, булдыксыз! Тфү!..
Тиз генә эскәмия күтәреп алды да бу миңа кизәнде:
– Чыгып сыз хәзер үк өемнән, ну!..
Көлемсәр чарылдап кычкырып җибәрде:
– Ай, Сөембикә апа! Җаным!..
Ә Фәрхетдин, эскәмияне түшәмгә терәп тоткан хәлдә:
– Карт себерке! Син кавыштырган ул этләрне, син! Син, карт эт! – дип үкерде.
Бәхеткә каршы, өстәлдә тәлинкә бар икән – ал да тондыр шуның белән моның җирәнгеч битенә – коелды да төште тәлинкә дуңгыз битеннән, челпәрәмә килеп. Түшәмгә терәлгән эскәмиясе дә дөбердәп идәнгә төште. Хатыннардан мондыйны ук күреп өйрәнмәгәнгә, үзе дә каккан казыктай сураеп калды. Хәлнең ничек бетәрен Көлемсәр генә аңларлык булып чыкты.
– Ай, Сөембикә апа, чыгып кач, кач! – дип кычкырды ул, ачыргаланып.
Мин курыкмыйм. Куркудан узган чөнки.
– Качармын мин аңа! – Бу сүзләр инде Фәрхетдин миңа бәргәли, суккалый башлагач һәм үзем дә аның белән бугазлаша башлагач әйтелде: – Качармын мин аңа, юньсезгә, черек җанга!.. Ай, үтерә, үтерә! – Үзем шулай акырам, үзем тегенең аягына ябышам.
Тарткалаша торгач, минем күлмәк умырылып чыкты. Шуның ачуыннан аның гимнастёрка якасыннан эләктереп тарткан идем, аныкы да ертылды. Тагын бераз тарткалашкач, җайсыз килеп, тезләремә чүктем. Ул минем өскә ауды да икебез дә идәнгә егылдык. Шул килеш тә куллары белән бугазыма ябышмакчы идеме – белмим, тик баш бармагы авызыма эләкте дә бик җай килде – тиз генә тартып алырга һәм өстемнән сикереп торырга мәҗбүр булды бәдбәхет… Бармагыннан кан ага…
– Хатыннар белән генә сугышмасаң шул, ант бозган, әшәке, булдыксыз җан! Үзең ялынып, зар елап алып кайттың бит! – Сикереп торып, тагын өстенә ташланмакчы идем, кинәт ирләрчә кискен итеп җикерде бу:
– Җитте! Җитте сиңа!..
Мин чынлап та ирләр тавышы ишеткәч туктадым. Ул да, акылга килгәндәй, бая үзе күтәргән эскәмияне аякларына бастырып утырды:
– Мин гаепле, сез түгел… булды.
Чынлап әйттеме-юкмы – белерлек түгел иде. Сүзсез калдык. Бәлки, өй тынычланыр да иде. Бала үкси икән. Көлемсәр аны күкрәгенә кысып тирбәтә:
– Йә, балакаем, курыкма, берни дә юк. Туктадылар инде – акылга килделәр. Җитәр, йөрәк җимешем, булды, бетте.
– Битеңне юып кер, – дидем мин Фәрхетдингә.
Һәм ул, шулай ук ана боерыгын тыңлаган малай төсле, зарсыз гына чыгып та китте. Маңгаеннан бөтен бите буйлап кан агып төшкән иде юньсезнең.
Фәрхетдин торып киткән эскәмиянең икенче башынарак утырып бераз сулу алгач һәм ярсынуым басыла төшкәч, Көлемсәр караватына утырдым.
– Сине дә кыйнадымы?
– Кыйнады шул, Сөембикә апа, бик каты кыйнады.
– Бит-күзеңдә болай күренми.
– Бөтен тәнем… кара янмаган җирем юк.
– Бәдбәхет! – Бераз сүзсез утыргач, тагын әйтми булдыра алмадым: – Шул катыншадан кыйнатып тормасаң!
– Мин алай сугыша белмим шул. Сине кыйный алмады.
– Үзеннән яман сугышырга кирәк андый ир белән. Шунда бернишли алмый ул. Икенче юлы беләрәк төшә.
– Миннән буламы инде?
– Йомшак шул син, Көлемсәр, йомшак.
– Анадан шулай тугач…
– Ә син кыйнатма, ишетсен колагың. Котыра башласа, йөгер дә кер миңа.
– Ярый, Сөембикә апа, шулай эшләрмен.
– Ял ит, борчылма.
Ул шулай ятып калды.
Өй янындагы койма баганасына кагып куелган асылма комганда һаман юынып тора иде Фәрхетдин. Эндәшүемә дә борылып карамады – җәрәхәтен күрсәтергә оялды булса кирәк. Ләкин әйтәсен барыбер әйттем мин аңа:
– Чәнти бармагың белән дә чиртәсе булма Көлемсәргә, колагыңа киртләп куй. Башың ике булса гына кагыл.
– Янама, яме!
– Кереп җаныңны алып чыгармын, ишетсен колагың!
– Бик кадерле булса, ал да чык күршеңне – баласы белән бергә. Сыйдыр.
– Син юкта бик әйбәт тордылар, юклыгың сизелмәде. Бик теләсәң, чык та олак.
– Үз өемнән кумакчы буласыңмы?
– Тәбрик өе ул.
– Тәбрик? Үзе салгач аныкы булыр.
– Анасының өе – аныкы. Өй төпчекнеке була.
– Бирәм мин сезгә өй, тоттырырмын.
– Карарбыз, кем ни тоттырыр!..
Чыктым. Икенче көнне көтү куганы күренмәгәч (Фәрхетдин үзе куды сыер-сарыкларны), Көлемсәр янына йөгерә-атлый кердем. Һаман ятып тора. Күрәм, тагы да хәлсезләнгән.
– Тагы кыйнадымы?
– Юк та…
– Шуннан?
– Болай талый… эт кебек ырлап тик тора. Көн-төн. Һич тынгы юк.
– Хатын белән шулай яшәп булыр ди микән?
– Бу өйдә каласың килсә, балаңны теләсәң кая куй, ди. Көнгә егерме тапкыр карганып әйтә, мин торган өйдә бу балага урын юк, ди, эзе дә булмас, ди.
– Китмә, беркая китмә.
– Болай да яшәп булмый ич.
– Жай табарга кирәк.
– Белмим шул инде, берни уйламый баш.
Кинәт башка бер уй керде минем:
– Үз әтисенә илтсәк баланы?
– Ялгыз ир ничек бала карасын соң?
– Алайса, Көлемсәр, приютка бирик.
– Баланымы?
– Кемне булсын, бүтән…
– Белмим шул. Алай да түзә алмамын, саргаеп үләрмен.
Мондый уй аның да башына килгән булса кирәк, ләкин кабул итә алмаган, күрәсең.
– Вакытлыча биреп торыйк, Көлемсәр, бу ерткыч бераз тынычлангач, яңадан барып алырбыз.
– Әллә инде… Ничек дип тә әйтә алмыйм инде. Аталы-аналы баланы алмаслар да.
– Алырлар, сельсоветта Рабига эшли ич…
– Бернәрсә дә әйтә алмыйм, Сөембикә апа. Үзең киңәш ит инде, җаным. Миннән булмый.
– Ярый, син карышма гына, бөтенесен рәтләрбез. Көймә, түз.
– Тырышып карармын, Сөембикә апа. Болай да көн юк шул.
– Мин тагын керермен, Рабига белән сөйләшкәч.
Ә Рабига каршы килмәде – хәлне белеп тора бит. Юнәтеп бирде тиешле язуларын. Шул рәвешле, атасы-анасы үлгән бала булып, дөньяга чыгып киттең. Казаннан ары Займище дигән бер станса бар икән. Шул тирәдәге урман арасына үз кулым белән илтеп тапшырдым. Әниең, чиреннән терелә алмыйча, синең янга бара алмыйча да калды. Кире алып кайтыгыз, дип бик ялынгач, Фәрхетдин киткән иде – сине «вафат икән» дип кайтып әйтте. Бу чакта Тугаш бабаң да синең барлыкны белгән иде инде, Фәрхетдингә ышанмыйча, үзе дә барып килде, тик аңа да шул ук сүзне әйткәннәр.
– Их, улым, улым, мин бит анда сине Закиров дигән фамилия белән сораштым, әниең исә минем исем белән яздырган икән, Тугашев дип. Закиров дигән бала чынлап та үлгән булгандыр инде. Мирсәет фамилиясендәге бала бөтенләй юк иде. Аллага шөкер, әйе, шунысына да шөкер итик – исәнсең ич!
Тәбрикнең уе һәм карашы һаман бәрәңге җирендә иде. Күпмедер онытылып торгач, Сөембикә апасыннан:
– Бәрәңге ул чакта да әйбәт үскән идеме? – дип сорады.
– Бәрәңге, ни, үсә инде ул, балам. Хәзерге төсле үк иде.
– Мин шушы җирдә яттыммы инде?
– Нәкъ менә шушы төштә. Ике тәгәрмәчле кечкенә арбада. Арбаның өстен келиюнке белән каплаган идек.
– Кайда хәзер ул арба?
– Таралып беткәндер инде, шул заманнан бирле ни, ничек торсын.
– Төнлә дә шушында куна идемме?
– Шушында шул, балакай, яңгыр яуганда да…
– Нишләп курыкмадым икән? – Солдат елмаеп куйды. Аннан күрмәкче – Сөембикә апасы да.
– И балакаем! Шушы хәтле зур булырсың дип күз алдыма да килмидер идең. – Һәм ул Тәбрикнең аркасыннан сөеп куйды. – Әниең исән булса, әй шатланыр иде! Үлмәс тә иде. Чит кешеләр кулында исән калмас дип, синең кайгыңнан гына чирләде дә, син вафат икән дигәч, шул хәсрәттән генә үлде бит ул.
Өченче бүлек
Бакча аша узып, аннары таллыклар аралап ике-өч адым киткәч, текә яр – Үләмә елгасы.
Баскыч буйлап төшсәң, елга уртасына таба ике як ярдан да икешәр калын тактадан басма сузылган. Нәкъ уртада, пар такталар очрашкан иң тирән төштә, баганалар калкып тора. Ә югарыдан сине таллар күмә…
Йөрәгендә матурлык дигән изге тойгы йөрткән бер генә кеше дә бу төштән җиңел генә уза алмыйдыр. Менә шундый елга ул кечкенә Үләмә!
Су өстендә кавышкан таллары – яшел чатыр, әйтерсең су һәм яфраклар телендә генә сөйләргә мөмкин булган бик тә, бик тә кадерле серне ят күзләрдән саклар өчен шулай куе булып үскән алар. Су агымына тез тиңентен кергән япь-яшь үләннәр, башлары каралып өлгермәгән җикәннәр моны беләләр. Тыныч су чылтыравына кушылып, әллә кемнәрнең балачаклары, беренче гөнаһсыз талпынулары, ихтимал, кемнәрнеңдер мәңге яшь бәхетләре, сагышлары, фаҗигаләре хакында пышылдыйлардыр.
Кемнәр утырды икән моңарчы бу басмага, аякларын салындырып? Сикерешкән балыклар, тал астыннан, су буйлата шуышып кына барган үрдәкләр һәм казларны күзәтеп кемнәр утырды икән?
Үләмә!
Менә нинди гүзәл һәм серле икән бу Үләмә! Камышлар һәм таллар, зирек һәм өянкеләр әллә нинди хәбәрләр ишетеп, шуларны беркемгә дә сөйләмәскә вәгъдә биреп, шул серләре белән чак кына кыланчыкланып көлешәләр дә кайчакларда. Елтыр күзле җәнлек шикелле кача-кача ага тар инеш. Юк, җәнлек шикелле түгел, чая кыз төсле бугай ул. Шаянлыгы, чаялыгы белән алдый. Алдый да әйтеп аңлата алмаслык тын һәм төпсез сагышка китереп чумдыра…
Тәрәзәдән карасаң, ят тормыш
– Минем әти белән сөйләшәсем килә.
Сөембикә апасы җанланып куйды:
– Әйе шул, бик дөрес. Мин аңа хәбәр җибәргән идем инде. Казанда икән – терлек илтә киткәннәр. Ике-өч көннән кайтасы, диләр. Килер ул, килми калмас, эчендә җаны булса…
– Фәрхетдин абый белән дә сөйләшер идем.
– Анысына да хәбәр иттек. Кыртапада гына. Кемгәдер өй эшли.
Шактый уйланып торгач, Тәбрик кинәт:
– Ә өйне карап буламы? – дип сорады.
– Әйдә, барып карыйк соң. Бикле тора ул. Тыштан гына карамасак…
– Тыштан булса да…
Ындыр сукмагы буйлап каралты ягына килделәр. Өр-яңа такталардан коелган койма, тап-таза бүрәнәләрдән салынган каралты-кура. Әйләнә-тирәдә җан иясе барлыгы сизелми – тып-тын. Сукмакларны чирәм баскан. Өйдә, бөтен ягы китереп салынган таза йорт эчендә, шулай ук җан әсәре юк. Нидәндер куркып, ниндидер песи генә чормага чатырдап менеп китте. Хуҗасыз яшәп, кыргыйга әйләнгән бугай. Ә өй эчендә тәрәзә яңакларындагы челтәрләр генә нәрсәдер сөйли башлар кебек – ана турында, гомернең башлануы турында.
– Матур өй. Чын архитектор бизәкләре. Кем эшләгән моны?
– Фәрхетдин үзе. Кулыннан килә анысы – яманларлык түгел. Борын-борын заманда ата-баба салган кебек итеп өйне ул гына сала белә.
– Бердәнбер кеше… – диде Тәбрик, сүзенә нинди дә булса мәгънә салмыйча гына.
Тик Сөембикә апасы үзенчә аңлады:
– Бердәнбер… Шундый сәер кеше инде ул – үзе оста, үзе явыз.
– Мин шушы өйдә тудыммы?
– Шушы өйдә.
– Ә ул яңа бит. Бер дә искерми торган итеп тә сала беләме әллә?
– Сипләп салды ул аны, шушы төштә, нәкъ элекке төсле итеп.
Тәбрик тәрәзәдән карады:
– Әни караваты кайсы?
– Сул як почмакта… әнә… шул инде. Шул ук карават. Рәтләп җыелмаган гына тик.
– Анда кем йоклый хәзер?
– Фәрхетдин.
– Ничек йоклый ала икән бу караватта?
– Әйтә алмыйм анысын. Бер дә әйтә алмыйм.
– Аңлашылмый шул, Сөембикә апа.
– Без синең әниең белән күршеләр генә түгел, туганнар кебек якын идек. Шуның хикмәтедер инде, әтисе Тугаш бабай ялгыз калгач, аны үзебезгә алдык. Кызының өенә бабасын Фәрхетдин якын да китермәде.
Тәбрик өй эченнән күзен озак, бик озак аера алмый торды. Апасы ашыктырмады – барысын да сизә бит. «Ничек елап җибәрми әле» дип, аны жәлләп өзгәләнде. Ә Тәбрик күзләрендә авыр, ләкин тыныч моң.
Егет, тәрәзә яныннан киткәч, үлән баскан ишегалды буйлап йөренде дә тагын сорады:
– Ник явыз икән ул кеше?
– Белмим шул.
– Аңлашылмый. Миңа аны күреп сөйләшергә кирәк. Еракмы моннан Кыртапа?
– Җиде-сигез чакрым.
– Якын икән.
Шулай диде дә ул капка ягына атлады. Урамга чыккач, Сөембикә апасы аның кителеннән нәрсәдер йолкып алды:
– Тигәнәк ябышкан, – диде. – Кешесез бакчаның шул инде аның. – Һәм чүпне читкә ташлады.
– Мин сезнең өскә күтәрелгән эскәмияне күрмәдем, – диде Тәбрик, елмаерга тырышып, – урындыклар гына тора.
– Таралгандыр инде. Әллә кайчан таралгандыр безгә күтәрелгән эскәмияләр.
Шуннан соң икесе дә елмаешып кайтыр якка атладылар. Әйтерсең хатирәләр аз вакытка гына кунак булып килгән дә инде бу тормышка, бүгенге көнгә күләгә булып төшәргә теләмичә, каядыр еракка киткән. Әйтерсең җирдә бары тик бәхет һәм шатлыклы уйларга гына урын калган.
– Тәбрик абый, картлар кебек гел үткәннәр белән яшәмәгез әле. Караталда бүген кино була, барыйк әле шунда бергәләп. Менә дигән чибәр кызлар анда, менә дигән уңган егетләр – танышырсың, дуслар табарсың… Канатланып биерсең, җырларсың. Барыйк әле бүген Караталга.
– Әйдә соң… Китик, Гөләндәм.
Кино, танцы, җырлар, биюләр, шаян сүзләр һәм мут күзләр, яман хисне куып, күңелләрне күккә күтәрә.
Көн килдеме, кем дә булса аны чәйгә, ашка чакыра. Кыстатырга, бармый калырга ярамый икән – йола, армиядән кайткан кешене чиратлашып бөтен авыл кунак итәргә тиеш! Әле авылда күпме өй! Көн саен өч керсәң дә – бер ай кирәк!
Шагыйрь әйткәндәй, дөнья матур, дөнья киң. Ә шулай да, ә шулай да… Һәр яңа көн туды исә, чалт аяз күктә сарык тиресе хәтле генә бер болыт кояш турысына тап килә дә бөтен Тау ягын күләгәли.
Килә ява, килә ява,
Ияләште бер болыт.
…Тәбрикнең кайту һәм чакыру хәбәрен алгач, Фәрхетдин дә, Мирсәет тә ашыгыч рәвештә килеп җитәрләр дигән өмет акланмады. Бер көн көттеләр, ике көн, өч көн көттеләр – юк, күренмәделәр. Ә Тәбрикнең күрәсе килә – туган әтисен табу ышанычыннан бигрәк, ничектер, аларны күргәч, әнисен дә табар төсле тоела. Күптән вафат әнисенең күпмедер өлеше генә булса да шул кешеләр янында яшәп ятадыр кебек һәм аны сорап алырга мөмкиндер шикелле. Алай гына да түгел, сораганны да көтмәстән үзләре бүләк итәрләр төсле… Ләкин менә күренмиләр, Тәбриккә әнисен кайтарып бирәселәре килмидер инде. Тик ул аны барыбер алачак. Нигә дисәң, беренче чиратта ана – баланыкы…
Бишенче көнне Мирсәетнең Казаннан кайтканлыгы һәм Фәрхетдиннең һаман да Кыртапада икәнлеге билгеле булгач, солдат, уйлап та тормастан, Кыртапага үзе барып кайтырга карар кылды. «Ә әти, билгеле, үзе киләчәк!»
Юл башын гына булса да күрсәтим дип, Тугаш карт аны озата барды. Төп максатының күрше авылларга Чабыр буласын хәбәр итү икәнен ул ни өчендер белгертеп тормады.
– Әйдә, балам, турырак юлдан чыгарыйм әле үзеңне. Урау булса да, юл яхшы, дигәннәр диюен дә. Юл да туры булса, ишшү дә шәбрәк, ишшү дә мәслихәтрәк. Әйдә, улым, дөнья күрсәтеп кайтыйм әле.
Ямь-яшел киң урам буйлап бераз киткәч, икенче урам манарасыз мәчет яныннан уза икән. Мәчет буендагы кое тирәсендә хатын-кыз җыелышкан да нәрсәдәндер зарланышып тора.
– Нишләп аптырашта калдыгыз болай?
– Менә суыбызның тәме китте. Әллә нишләде. Төбен чистартып булмасмы дип җыелдык ие.
– Соң, кем рөхсәт бирми?
– Суын чыгарып бетердек инде дә, хәзер төбенә төшәргә йөрәк җитми.
– Хатын-кыз эшеме инде бу? Ирләрегез төшсен.
– Әйтмәдек шул әле.
Озак уйлап тормастан, Тәбрик кое чыгырындагы чылбырны карарга кереште:
– Чылбыры нык күренә болай… Агачы тотар микән? – Аның ниятен хатыннарга бабай төшендергән арада, кителен салып ыргытты да, чиләкле чылбырны каты гына эләктереп, кое бурасына менеп тә утырды. – Акыртын гына әйләндерсеннәр.
Бабай аның сүзләрен хатыннарга:
– Крути тихонька, – дип тәрҗемә итте.
Кулы белән ишарә ясагангамы, болаймы, русча диярлек әйтелсә дә, аңладылар тагы.
Әкренләп, чыгырны көйле генә әйләндерә башладылар. Ә биш-ун минуттан соң кое төбеннән Тәбрик тавышы ишетелде:
– Алыгыз чиләкне.
Ләм тулы чиләкне тартып чыгарсалар – анда коточкыч нәмәрсә…
– Ай, ни бу! Ай! – диештеләр хатыннар, чыр-чу килеп. – Нинди су эчкәнбез! Ай!
– Түгегез чиләкне!
Чиләктә ниндидер үләксә, әллә мәче, әллә куян…
Кое төбеннән тагы боерык:
– Анысын соңыннан тикшерерсез, тагын төшерегез бауны.
– Ай-һай! Кем ташлады икән? Үзе төшмәгәндер инде күрәләтә.
– Вәт юньсезләр, бауны төшерегез!
Бабай юкка җикеренде, билгеле, тиз арада бөтенесе рәтләнде. Алты-җиде чиләк ләм чыгарылгач, егет инде якты җир өстендә иде. Хатыннар, коега су җыелгач, тагын бер йөз чиләк су чыгарырга вәгъдә биреп, егеткә мең рәхмәтләр укып калдылар. Өч-дүрт адым атлагач, бабай аларга үз йомышын әйтте:
– Киләсе җомга көнне Бәки Чабыры – җыйнаулашып чыгыгыз, яме, оныта күрмәгез.
Карт Җәмәки авылына хәтле озата килде дә, бу авыл кешеләрен дә Чабырга чакыргач, кире Үзәнбайга борылды.
– Кыртапа кешеләренә Чабыр буласын әйтергә онытма, улым, – диде Тәбриккә.
– Онытмам, бабай.
Солдат кул болгады да ныклы адымнар белән ары китте.
Кыртапа тау астына урнашкан икән. Төньяктан искән иң әче җилләр тими үтәдер бу өйләргә…
Урамда очраган һәр кеше, иң якын танышына эндәшкән кебек, исәнләшеп үтә. Тик аларны Тәбрик аңлап кына бетерми. Бер карчык тукталып әллә ниләр сөйләп торды-торды да, соңыннан Тәбрик:
– Бик матур сүзләр әйттегез бугай, кызганыч, аңлый алмадым, – дигән иде, әби кул селтәде дә тагын нидер сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Аңлап бетермәвеннән бераз кәефсезләнеп баргач, яшьрәк бер ирне туктатып, Фәрхетдин абзый эшли торган өйнең (йорт хуҗасының исемен аңа Сөембикә апа әйткән иде) кайда икәнлеген сорады да аннары уңгарак борылды. Тау тагын да эчкәрәк уелып кергән төштә яңа өй – шунда таба китте.
Капка шар ачык, ләкин ишегалдында җан әсәре күренми. Өр-яңа стеналар чыршы бүрәнәләрдән салынган. «Тау ягында чыршы урманнары күренми, каян алалар икән?»
Кинәт бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте Тәбрикнең – өй эчендә кемдер шакылдый. Фәрхетдинме? Паспортта атасының исеме урынында торган кеше кем, нинди икән? Әти диярлекме, әллә… Ничек сүз башлап, ничек сөйләшергә? Кеше белән танышу, сөйләшүнең мондый ук кыен, җайсыз чагын беренче тапкыр тоя Тәбрик. Ни өчен килүе кинәт баштан ук чыкты. Ник соң әле? Ата булыр кешесен эзләпме, әллә әнисенең кем икәнен сорашыр өчен генәме? Юк, аның өчен генә түгел бугай. Ә ни өчен? Бәлки, кире китәргәдер? Юк шул, нихәтле ерак җирләр кайтып, нихәтле җирләр килеп күрми китү әллә ничек сәер тоелыр…
Ярый әле шулвакыт, кеше килүен сизепме, үз йомышы беләнме, өйдән нечкә генә, озын бер егет чыкты. Ә менә аның өчен чит кешегә башлап эндәшү ишек ачып чыгу кебек үк гади нәрсә икән. Күзгә чалынуга, аптырап тормады, елмаеп та җибәрде:
– О, солдат! Отпускагамы, кайчан кайттың? – Әйтерсең алар күптән таныш, фамилиясе, исеме генә түгел, бөтен тормыш юлы билгеле, алай гына да түгел – якын иптәш.
Тәбрик тә, авыз ачып калмыйча, егетнең фартлы гадилеген бик тиз эләктереп алды:
– Отпускага түгел, парень, бөтенләйгә дип тә әйтә алмыйм.
– Машина җитми шул шофёрларга. Менә миңа да юк. Машина көтә торгач, балтачы булып китәм инде.
– Ул да һөнәр.
– Әйтәсе дә юк. Әйдә, кер, сине дә өйрәтәм.
Ялындырмады Тәбрик – керде. Керде дә, өйдә бүтән кеше юклыгын күргәч, кемне эзләп килүен әйтте.
– Ә, Фәрхетдин абзый?! Хәзер килә, кибеткә аракыга гына китте. Эт тышка чыкканчы кайтып җитә, борын төбендә генә безнең кибет. Ул килгәнче шушыны гына кисеп алыйк әле, – дип, әлеге егет җиде-сигез кат итеп тезелгән такта өстенә пычкыны куйды. – Әйдә, тарт.
Күпмедер кискәч, Тәбрик гаебе беләндер инде, такталар пычкыны кыса да башлады. Аларны алгарак шуыштырып, яңадан кисәргә керештеләр. Хәл җыярга тукталган арада, яңа танышы Тәбриккә комплиментлар яудырырга тотынды:
– Кыяфәтең стиляга төсле булса да, кулыңнан эш килә икән.
– Ничек стиляга?
– Ну, шәһәрчә дип әйтимме соң, алайса. Минем кебек түгел син, һич охшамаган.
– Алла сакласын, – дип шаярткан булды Тәбрик.
Ләкин әлеге егет, үзенә бирелгән беренче бәяне дөрес аңлап, иреннәрен кыса төште:
– Начар шул мин, сөйләшә белмәгәнрәкләрнең ипи шүрлегенә дә менеп төшә беләм.
– Молодец!..
Ә егет, уйлап та тормастан:
– Ә менә синнән булмый андый нәрсәләр. Әллә каян күренеп тора, бернинди егетлек юк синдә. Тәрбияле бала син, – дип мыскылларга кереште.
Тәбрик исә, бәхәсләшүнең артык икәнен сизеп, шаяртуында булды:
– Ә син үзең? Берәрсен кыйнаганың бармы?
Егет моңа горур кыяфәт белән:
– Берне түгел, өчне! – дип куйды.
– Өчне! Берүзең!
– Егет кеше шундый булырга тиеш.
– Батырлыгың өчен мактыйм. Нинди кешеләр иде соң алар?
– Ничек нинди кешеләр?
– Син кыйнаган кешеләрне әйтәм.
– Кем дип. Шул инде, өч карчык. Тәмләп чәй эчеп утыралар иде, мин сиңа әйтим, самавыр янында сайрашып. Ләчтит сатып ягъни.
– Сезнең өйдәме?
– Түгел шул. Мин, үз өебез дип, күршеләргә кайтып кергәнмен. Салган баш бит, үзең беләсең. Мин аларны бездә утыралар дип торам. Куа башлагач, берсе мич артына сыпырды, икенчесе – өстәл астына, өченчесе карават астына мүкәләде. Башта өстәл астындагысын өстерәп чыгардым. Аннан – карават астындагысын. Мич артындагысы үзе чыгып сызды. Шуннан соң иркенләп караватта аяк сузып йоклап киткәнмен.
Тәбрикнең күңеле чынлап та күтәрелде.
– Тәмле булгандыр йокы!
– Тәмен кем белгән, уянгач күңелсез булды.
– Кеше караватында йокы туйдыру кызык тоелмадымыни?
Егет авыр итеп көрсенде дә хикәясен очларга тырышты:
– Туймады шул йокы, туймады. Күрше Гарәфи, дус кеше бит инде, ботымнан сөйрәп төшергән дә урамга чыгарып ыргыткан.
Шулай сөйләшкән арада, капка як тәрәзәдән сакал-мыек баскан бер кеше карады. Тәбрик аны бик тиз күреп алды һәм секунд эчендә башына бернинди рөхсәтсез сәер уй килде. «Дезертир!» Икенче секундта күз карашлары ук очрашты да, ят кеше ни өчендер тиз генә юкка чыкты. «Фәрхетдин абзый!» Өченче секундта, күңелдән ялт итеп шул уй үткәч, Тәбрик эштән тукталды. Куллары хәрәкәтсез калды, хәтта уй да тукталгандай тоелды. Менә кызык! Каян килә шушы хәтле каушау? Әллә курку укмы? Кемнән? Ник? Менә ул ишекне ачар, керер…
Егет Тәбрикне хәл җыярга туктаган дип белде, ахрысы. Танылып өлгергән беркатлылыгы белән тагын боерды:
– Тарт, әйдә, аз калды инде.
– Фәрхетдин абзый кайтты, – диде Тәбрик тәмам күңелсезләнгән кыяфәт белән. Гүяки бу очрашу аның өчен көтелмәгән хәл, гүяки ул аны үзе эзләп килмәгән…
– Кайда соң ул?
– Ишеккә таба китте.
Көттеләр-көттеләр – ишек ачылмады, аяк тавышлары да ишетелмәде. Аптырагач, ишегалдыннан егет үзе карап керде:
– Юк бер кеше дә.
– Кергән иде инде.
– Шулай тоелган гынадыр.
– Менә инде, үз күзләрем белән күрдем.
Шулай тәгаен әйтсә дә, Тәбрикнең күңелендә тагы аңлаешсыз фаразлар бутала башлады: «Әллә чынлап та күзгә генә күрендеме? Ким дигәндә бер-ике атна кырылмаган сакал-мыек, нидәндер курыккан елтыр күзләр… Нидән курка бу күзләр? Ә бит моңарчы бу кешене усал адәм дип сөйләделәр! Нинди усаллык һәм нинди куркаклык? Әллә мин үзем генә уйлап чыгардыммы? Әллә ул усаллык белән куркаклык дөньяда юкмы? Ах, булмаса! Әгәр булмаса, ихтимал, әйе, бик ихтимал, минем әни дә исән яшәр, мин дә болай һич кирәксез кеше артыннан йөрмәгән булыр идем».
– Бүтән кеше булгандыр ул, керер иде.
– Әйтүе кыен.
Көттеләр-көттеләр – тагы юк. Ахырда егет, тиргәнеп:
– Аракыны качып эчмәсен тагы, паразит! – дип, пычкыны ыргытты.
– Шундыйрак кешеме?
– Белеп бетермәссең кешене. Менә, паразит, качты, яртыны алып шылды. Үзәнбайга ук киткәндер әле. Куа киттекме?
– Бар, син үзең генә караштырып кил. Үзәнбай ерак бит, анда ук качмагандыр әле.
– Карт бүре!.. Тотсам, җиде кат тиресен салдырам мин аның, – дип сүгенә-сүгенә чыгып та китте егет.
Идәндә – такталардан ясалган сурәтләр, бу якларда бары тик Фәрхетдин генә ясый белгән тәрәзә яңаклары. Ничек усаллыкта даны чыккан кеше шундый матур бизәкләр ясый белә икән? Пушкинның, даһилык һәм явызлык – килешми торган нәрсәләр, диюе ялгышмы икән әллә? Өйдән өйгә, авылдан авылга йөрсәң, күрми калмыйсың – көлеп, елмаеп тора тәрәзәләр… Күбесен шул кеше ясаган. Ә үзе… Ә үзе ник әле беренче карашта ук куркак тоелды? Аңламассың, һични аңлый алмассың.
Шулай, өйне генә кара: аның эчендә көндез дә кояш иде, хәзер дә, көн кичкә таба авышкач та кояш… Кичке кояш булса да, аның да шушылай елмаеп торуы хәерлерәк бит. Буш өй эче яктылык белән тулгач, ямьсез дә тоелмый – җылылык, яктылык җәен дә кадерле… Менә монда беркем дә юк – йомычкалар аунап ята, сагыз исе аңкып торган бүлмә такталары кемнәргәдер рәхәт һәм тыныч бәхет вәгъдә итә. Ләкин хәзергә монда бушлык, җансызлык… Шул җансызлыкта көннәр буе эшли торган кеше – Фәрхетдин абзый. Кая качты соң әле ул?
Уйларны сискәндереп, баягы егет дөбердәп керде: кош тоткан диярсең. Кулында – ачылмаган ярты.
– Эчмәгән, карт алай ук юньсез булып чыкмады.
– Молодец!
Тәбрик бу сүзнең кемгә төбәп әйтелгәнен үзе дә әйтә алмас иде. Шул сүзнең кирәксез икәнен абайлап сорап куйды:
– Кайда соң ул?
– Теге тыкрыкта, бүрәнә өстендә утыра.
– Монда килмимени?
– Киләсе килми. Эчә торыгыз, ди. Үз өлешен калдырырга кушты. Әйдә, өч борынга әйбәт кенә була ул.
– Юк, мин аның янына барам әле, – дип, Тәбрик ишек бавын тотты.
– Что-то аның сине күрәсе килми бугай, шулайрак тоелды.
– Ә мин, болай булгач, аны барыбер күрми китмим. – Ул каршы як тыкрыкка таба ашыкты.
Борылгач та, бүрәнә өстендә баягы «дезертир» күзгә чалынды. Әйе, бар ул кеше, уйлап чыгарылган гына түгел, һәм куркаклыгы да хак: Тәбрик күренүгә (ашыгып түгел түгелен), кузгалды да тагын читкә атлады бу адәм.
– Абзый!..
Аның кискен тавышыннан шып туктады кеше. Сүзсез генә көтә калды. Барып җиткәч – ни гаҗәп? – Тәбрик үзе дә каушап калды: аңа ниндидер усал, явыз кыяфәтле, карчыга борынлы ямьсез бер адәм карап тора иде. Башында – уңып төсен җуйган кепка, өстендә – соңгы елларда сирәк күренә торган сырма бушлат, ә аякларында – балтыры кайтарылган киез итек… Июль аенда, җәйге челләдә киез итек кигән, җәйге кара туфракта! Тәбрикнең шуннан сәерсенгәнен сизде бугай:
– Шулай җайлырак, – дип куйды агай, беренче сүзе шул булды.
«Ничек шушы кешене минем әни ярата алды икән?»
Абзый, яшь солдатның үз аякларыннан һаман күз ала алмавын күргәч, җикереп диярлек:
– Исе китте! Һы!.. Раматиз минем аякта. Болай да боз кебек. Эссе челләдә дә җылынмый менә, – диде.
«Аякта гынамы икән боз?» – Шулай уйласа да, Тәбрик бүтәнчә әйтте:
– Җәй көне… бик үк табигый түгел шул.
– Җәй көне. Нәрсәсе бар аның? Киез итек күргәнең юкмы?..
– Бар барын…
Гаҗәп, нинди юк-бар сүз сөйләшә башладылар. Гүяки сигез чакрым араны Тәбрик шуның өчен килгән. Гүяки аларның иң мөһим сүзләре күптән сөйләшенгән. Бигрәк тә шунысы мәзәк: алар бер-берсен бер күрүдә таныдылар һәм кемнең кем булуы хакында сорашуның кирәге дә чыкмады. Ничек танышырмын, ничек сүз башлармын дип, юл буе борчылган иде Тәбрик.
Шулай ук сүзсез килешеп, яңа салынган өйгә таба борылдылар. Әкрен-әкрен генә атлаганда да Фәрхетдин гаҗәп дәрәҗәдә сак баса иде аякларын. Солдат һаман сәерсенеп карагангамы, тагын аклангандай әйтте:
– Раматиз… плиндә йөргән чаклар истәлеге.
– Бигүк күңелле истәлек түгел шул.
– Сезнең кебек җир селкетеп йөри идем мин дә.
– Сугыштан кайткач та шулай йөргәнсез түгелме соң? – диде Тәбрик, сүзләренә тиешле мәгънә салып.
Моңа каршы абзый, «пүчтәк әйбер» дигәндәй, кул селтәде:
– Юк шул, булмады, энем, булмады.
Шул сүзләр белән мөнәсәбәтләр дә ачыкланды – «абзый», «энем»…
Өйдә теге егет шешәдән үз өлешен эчеп куйган, күңеле тиешле баскычка күтәрелгән иде инде. Боларны күтәреп алгандай каршылады һәм, һай-һайлап, ике стаканга бүлеп аракы салды:
– Мәгез әле… Чәкешегез әле.
Әмма, «чәкешеп китүдән» курыккандай, икесенең берсе дә чәкешергә җөрьәт итмәде, ипи каптылар.
– Иң яхшы закуска – ипи, – диде егет.
– Әфлисун булмаганда, – дип елмаерга тырышты Тәбрик.
– Ипине рәнҗетмәгез, – диде агалары.
Шуннан соң утырдашлары нәрсә уйлагандыр, Тәбрикнең фикере һаман Фәрхетдин тирәсендә бөтерелә иде: «Үзе усал, үзе ямьсез, үзе бигүк мәгънәсезгә дә охшамаган».
Балтачы егетнең ни уйлавы ул тәкъдим керткәч аңлашылды:
– Солдат кешене борчу кыен да инде. Ну шулай да…
– Борчы, рәхим ит.
– Безнең кесәдә пока ашлык сугалар, иптәш. Син бер өчлекне кызганма инде, мин барып килим.
Юлга дигән күпмедер акчасы бар иде Тәбрикнең – бер дә кызганмыйча чыгарды өчлекне. «Хәзерге минутта егетнең китүе хәерлерәк».
Тынлык, бушлык. Идәндәге йомычкалар, бүрәнә кисәкләре, пычкы чүбе дә өйне тутырып түгел, бушлыкны, җайсызлыкны арттырып ята. Хәтта Фәрхетдин абзый үзе дә… киез итек эчендәге ревматизмлы аяклары да әллә нинди өшеткеч салкын тарата кебек. Гомер буе өй салып, бөтен гомерен шушылай буш өйдә үткәргәндер ул. Буш өй, буш җан, буш гомер… Мөгаен, хәзер ул бушлыктан котылырга тырышмый да, киресенчә, күнегелгән шушы хәленнән аермагайлары дип курка торгандыр әле… Ник шулай тоела икән? Ник икәнен хәзергә әйтү кыен, тик бүтәнчә уйларга мөмкин дә түгел.
– Кайда минем әни? – Уйламаган-көтмәгән җирдән, Тәбрик теленнән шундый кискен сорау бәрелә-сугыла чыкты. – Кая куйдың син аны?
Җавап көтү артык дәрәҗәдә беркатлылык икәнен аермачык белгән хәлдә Тәбрик көтте. Тегесе, билгеле, мәсхәрәле бер төстә елмайды гына.
– Бөтенләйгә кайттыңмы?.. Армиядәнме? – дип сорады.
– Бөтенләйгә. Армиядән.
Фәрхетдин иелеп калын гына йомычка алды да шуны вак-вак кисәкләргә аерырга кереште.
– Сиңа торыр урын кирәк инде хәзер, ә?
– Башта эшкә урнашырга кирәк.
– Эше табылыр анысы. Кияр муены булса, камыт әзер. Ә менә торыр җир дисәң, анысын теләсә кайда әзерләп куймаганнар.
– Ул хакта уйлаганым юк…
Саф дөреслекне абзый кабул күрмәде:
– Бардыр анысы, уйламыйча гына булмас.
– Чынлап әйтәм.
– Алайса, ник килдең монда?
– Мин инде әйттем.
Агай соңгы сүзләрнең мәгънәсенә бик төшенмәгәнгә, Тәбрик җавап ишетмәде. Фәрхетдин, йомычканы ваклап бетергәч, нәрсәнедер хәл иткән сыман, кискен итеп әйтте:
– Әмма ләкин минем идәнгә синең аяклар басмаячак. Мин моны әниеңә карганып әйттем.
– Ничек? Кайда?
– Минем өйдә. Минем идәндә.
– Аңламыйм?
Абзый, тагын астыртын гына елмаеп, фикерен чынлап та ачыкларга чамалады булса кирәк.
– Тугашларга кайткансың ич?!
– Кайтсам соң?
– Аларның өйләре кысан. Ә кыз бар, менә дигән. Ярәшеп җибәрерләр дә… Өйсез кая китәрсез?
Ачуланырга кирәк иде дә, Сөембикә апаның кызы Гөләндәм искә төшеп, Тәбрик тыелып калды.
– Фәрхетдин абзый (беренче тапкыр исеме белән эндәште ул аңа), минем ул хакта сөйләшергә ниятем юк.
– Керереңнән алда чыгуыңны уйла дигәндәй, үз әтиеңнең, Мирсәетне әйтәм… аның да ишле гаилә – син сыярлык түгел…
Сүзләренең никадәр каты һәм мәгънәсез икәнен аңлап әйтә микән бу кеше, әллә юк микән? Әллә ул янында торган, әле киләчәге берничек тә ачыкланмаган кешенең беркемгә дә кирәк түгеллеген йөзгә бәреп әйтә алырлык ук рәхимсез бәндәме? Тәбрик чынлап та дөньяда беркая да сыймый торган артык кешеме?
Аның үзен шушындый да кызганыч итеп беркайчан да тойганы юк иде әле. Тик менә артык ул, һаман артык икән! Бу кадәр дә кимсенү, бу чаклы да кимсетелү була ала икән дөньяда?! Әйе, Тәбрик моны башына да китерә алмый яшәгән! Шушы авылга, туган анасының тормыш юлдашы янына килмәсә, ишетмәгән, сизмәгән, һич югы, бу чаклы ук ачы итеп аңламаган булыр иде. Аңламаганнан гына хәл яхшырмыйдыр, шулай да бүгенгедән чак кына бәхетлерәк булыр иде. Ә бүген ул ялгыз, кызганыч, бәхетсез булып, олы, ләкин мәгънәсез һәм салкын дөньяда берүзе басып тора…
Дөньяның якасыннан эләктереп, селкеп ташлыйсы иде дә, дөнья хәйләкәр: үзе, күзгә күренмичә генә, каршыга Фәрхетдин абзыйларын гына китереп бастыра. Ә Фәрхетдин болай да мескен, ничек якалашасың аның белән?
– Ярый, сез мине әни өенә кертмәдегез ди. Ә бит әле минем үз әтием исән. Гаилә ишле дип, ул үз баласын куармыни?
– Әйтәм бит – анда синсез дә җитеп арткан. Сигез бала, хатыны, үзе…
Тәбрик Фәрхетдиннән бигрәк үзен үчекләргә кереште:
– Алайса, җирле власть ярдәме белән үз өемә кайтып керергә туры килә инде.
Тегесе моны ишетүгә очкылык тоткандагыдай бер ымлык кына чыгарды да тотлыгып калды. Үзе башлаган сүзнең болайга ук борыласын әйтерсең көтмәгән. Шулай да куркуы аңа фикерләрен тиз җыярга ярдәм итте:
– Ничек үз өең? Анысы кайда?
– Ну, әни өе.
Тәбрик үз усаллыгыннан үзе көлеп җибәрергә әзер. Шулай да тагын агайга сынаулы җитди караш ташлады. «Ә чынлап та, әни йорты бит! Ник анда мин артык булырга тиеш?»
Фәрхетдин абзыйсы үртәлеп урыныннан торды да, ни өчен икәнен үзе дә белмәстән, әле генә үзе утырган бүкәнне тибеп аударды һәм ул тәгәрәгән арада сүзен әйтә куйды:
– Синең әниеңнең өе юк! Юк!..
– Нишләп? Кая киткән?
– Юк менә, юк булгач! Ул минеке! Минем өй!
Шундый да мәгънәсезлеккә, шундый да вакчыллыкка бара ала икән ир кеше! Кылт итеп Тугаш бабай хәтергә килде дә, Алып шикелле олы җанлы, олы табигатьле кешеләр хакындагы сүзләр ерак һәм күңел ирешмәс матур хыял төсле булып кына калды.
«Синең белән дә шаяртыбрак сөйләштем бүген, бабакай, гафу ит, начарны күрмичә, яхшының кадере юк икән. Гафу ит, бабакай, синең кебек ил турында түгел, өй хакында кычкырышабыз. Ул хәзер әнием истәлеген рәнҗеткәнгә күрә, әнием өчен – гаделлек хакына гына бәхәсләшәм мин».
– Алайга китсә, син минем әни өендә яшисең, ә моңа синең хакың юк.
– Бар хакым! Фронтка киткәндә, кем аңа йорт калдырып китте? Синме? Минме? Мин. Ә кайткач?..
– Кайткач, ул сине өйгә үк кертмәскә тиеш булган.
– Мирсәет дигән себеркегә китәргә тиеш булган ул, шулаймы?!
Бу минутта ни булганны Тәбрик төшенмәде. Берничә минуттан соң Фәрхетдиннең акыруыннан, ухылдавыннан гына исенә килеп, аңлап алды: мескеннең якасыннан эләктереп, күтәреп бастырган икән:
– Кем ул себерке? Ә? Кем? Минем әнине пычратмакчы буласыңмы шакшы телең белән? Кабатла, җаның ике булса. Кабатла!
Агай, сүзсез генә тайпылып, күлмәк изүләрен рәтләгән арада, Тәбрик инде өй эче караңгыланган икәнен абайлады. Күпме гомер утырылган! Ә рәтле бер сүз сөйләшенмәде. Гаеп, мөгаен, аңарда да, Тәбриктә дә бардыр. Ике кеше кычкырышса, аның икесе дә гаепле… Дөрес, Тәбрик тә гаепле… рәтләп сөйләшә белмәде, җай тапмады.
– Утыр әле, Фәрхетдин абзый, – диде ул, бая утырган бүкәнне күрсәтеп, – олы кеше бул, яме!
– Ярый… синең кебек әзмәвергә олы кеше белән сугышу, әйтик, шулай ук егетлек түгелдер ул.
– Шуны белеп тор: әнисе хакында кемгә генә әшәке сүз әйтсәң дә – баладан юньле җавап көтмә. Мондый ук әшәкелекне бүтән кешегә эшләмәскә киңәш итәм мин сиңа. Ярый әле исән калдың, шунысына рәхмәт әйт.
– Рәхмәт инде, һы…
Агай моны үчекләшеп әйттеме-юкмы, шулай да Тәбрик инде ярыйсы ук суына төшкән һәм олы яшьтәге кешенең якасыннан алганы өчен үзе дә уңайсызлана башлаган иде. Шуңа күрә, тегесе баягы бүкәненә утыргач, Тәбрик аның каршысына басты да елмаерга тырышып диярлек сорады:
– Йә, шуннан, тагы нәрсә?
– Нәрсә булсын? Дөресен әйтәм мин – минем өй, үземнеке.
– Син һаман шул хакта.
– Сугышка чаклы да мин аны хәләл тиремне түгеп салдым. Сугыштан кайткач та байтак материал һәм көч китте. Ә синең үз атаң бар, ул кайгыртырга тиеш.
– Ярый, булды, бетте. Мин сине юри, котыртып кына бәхәсләшмәкче идем. Синең өй миңа кирәк түгел, теләсәң нишлә, теләсәң нишләт.
– Сиңа ни кирәк соң?
– Әнине табып бир – шул гына!
Фәрхетдин, тагы җитдигә китүе ихтимал булган сүз сөрешеннән котылыр өчен, ике кулы белән дә күзләрен каплап озак кына утыргач, үзалдына сөйләнергә кереште:
– Син хәйләкәр, әлбәттә, хәйләкәр. Әниеңнең минем кесәдә генә түгеллеген беләсең.
– Шуны да беләсем бик килде: йә, әйтеп бир – теге чакта ник кабул итмәдең мине? Баланың ни гаебе бар иде?
– Аңлатып була торган эш түгел монысы.
– Мин аңларга тырышырмын.
– Синең дә яшь бар хәзер. Күп тә узмас, өйләнерсең. Балаларың булыр. Әйтик, сине кая да булса җибәрделәр ди берничә елга. Кайтуыңа хатының кемнәндер бала табып куйсын.
Тәбрик урыныннан сикереп торды, ләкин берни әйтә алмады.
– Ир юкта бала табу… ничек соң, синеңчә? – дип сорады Фәрхетдин, хаклыгына нык ышанган һәм кискен бер тавыш белән.
Җавап урынына ниндидер тупас сүз ташлыйсы килсә дә, Тәбрик тыелып калды – агай сөйләүдән туктар да, нәрсәнедер, бик кирәкле бер әйберне ишетә алмый калырмын дип курыкты һәм, чак кына урангалап йөргәч, Фәрхетдиннең җилкәсенә иелде:
– Син – үлгән кеше… Әни кулында хат булган… Ул документны бит беркая да куя алмыйсың.
– Анысы да дөрес…
– Шулай булгач, аңа үпкәләргә, үтергәнче кыйнарга ни хакың бар иде? Әнине «бозык» дип сүгәргә нинди вәхши, нинди явыз, кара йөрәкле булдың соң син?! Каян алдың аны? – Фәрхетдин уйланыбрак калганга, егет тагын өстәде: – Әгәр дә чак кына үзен бурычлы итеп исәпләмичә, синең белән араны өзгән булса, үзең минеке дип күкрәк каккан өеңә сине кертмәгән булса, ул исән дә калган булыр иде, синең кабахәт сүзләреңне дә ишетмәгән булыр иде. Һәм мин аңа хәзер дә «әни» дип эндәшә алган булыр идем. Мине әнисез калдыручы – син…
– Ә мине ялгыз калдыручы кем?
– Ул синең өчен яраткан кешесеннән аерылган, кабат синең белән торырга риза булган, ә син… Ничек әйттең аңа рәхмәтеңне?
– Рәхмәт әйтергә онытканмын, гафу ит!
– Ә син аны, әнине, ник гафу итмәдең?
– Хатының син юкта бала алып кайтыр да, син аны гафу итәрсең, сиңа да җитәр әле ул көн.
Бу сүзләрне агай әйтерсең ниндидер ерак киләчәккә әйтә… Тәбриккә түгел, бөтенләй читкә карый… Һәм тагын, башын тотып, кап-караңгы идәнгә текәлә.
– Ярый, Фәрхетдин абзый… Хәзер син миңа сөйлә генә, алайса. Әни хакында, мине приютка илткәч ниләр булганын. Ул ничек хис итте үзен? Бик нык кайгырдымы?
– Кайгыру дисең… – Шулай дигәч, Фәрхетдин тотлыгып калды.
– Утыр, Фәрхетдин абзый, ашыкмый гына сөйлә.
– Кайгыру дисең син. Кайгы гына булса иде лә ул!.. Син киткәч, ул урыныннан тормады… Мин аны үпкәләп, миңа үч итеп ята дип торам. Атна буе сөйләшмәдек. Кызлар гына килә янына – аш китерәләр, чәй… Шунысы гаҗәп: балалар минем белән сөйләшмиләр – әйтерсең мин аларны да рәнҗеткән. Әниләрен җирләгәч тә, икесе берьюлы читкә, Үзбәкстанга киттеләр. Хатлары ике-өч елга бер генә килә… Шулай… Әйе… Әниең… Атна-ун көн авыргач, өй чормасыннан төшеп килә бу. Көлемсәрне әйтәм, кулында бала төсле итеп төргән чүпрәк-чапрак! Авыруыннан саташканы әллә каян күренеп тора. Бәләкәй чакта кыз бала курчак белән уйный бит – нәкъ шулай. Мине күрүе булды, чарылдап кычкыруы булды: «Кит, кит, күземә күренмә, син яшергәнсең, барыбер таптым баламны, таптым, минем балам, минем балам, минем балам!» – ди. Мин шаккатып калган арада – мәче дә тиз сикерә алмас алай! – сикереп тә төште баскычтан, миңа килеп ташланды да суккалый, тырнаша, прәме күзне чукып чыгармакчы. Бер кулында әлеге төенчеге. Ярый. Тиз генә тайдым да бикләп алдым ишекне. Күрше-тирә җыелып, дилбегә белән бәйләп, караватына яткырдык. Икенче көнне Камскига больниска озаттык. Ай ярым дигәндә кайтты – тынычланган, билгеле. Шулай да йөзендә елмаю әсәре күренмәде – көннән-көн ныграк үз-үзенә бикләнә барды, бизгәк тоткандагыдай саргайды да тагын каты авырый башлады. Кыш буе ятты. Язга чыккач…
Өй эче караңгы, өй эче тын.
Караңгы өйдә, тын өйдә, буш өйдә алардан башка өченче зат – карачкы төсле шом… Кайдадыр ишек артында сагалап тора бугай… Әллә шул карачкы үзе сөйли, әллә инде аның сүзләрен Фәрхетдин кабатлый. Шактый озак өнсезлектән соң колак төбендә тагын сәер тавышлар ишетелә:
– Көннәр буе, төннәр буе уйлана, бәхәсләшә, сөйләшә торгач, нинди генә уйлар баштан кичмәгән, нинди генә сүзләр, вәгъдәләр әйтелмәгән дисең. Кичерәм, дип, күпме антлар бирелмәгән дисең! Юк, җиде төн уртасында хәтергә, төшкә кереп куркып уянасың да тагын газаплана башлыйсың. Алай тиз генә түгел, ә гомер буе да, мәңгегә дә килешә торган җинаять түгеллеген аңлыйсың. Үзеңне харап итәргә йөз кабат ант итәсең… Ләкин булмый, мин андыйга сәләтле түгел, Ходай андый көч бирмәгән миңа. Үзем бүтәнчә булдыра алмагач, йә, мин гаеплеме? Әйт, гаеплеме? Әйт, гаеплеме мин?
– Барып алмаска кирәк иде, ә барып алгач, торып булмаганын аңлагач, чыгып китәргә иде.
– Мин ансыз яши алмый идем… Мин аны үзем мең кабат кичергән, үз-үземә аны җәберләмәскә мең дә ике кабат сүз биргән, ә үзем… үзем теләгәннең гел киресен эшлим.
– Сугышта да син батырларча үләргә ниятләгәнсең дә, тагын киресенчә килеп чыккан – әсирлеккә эләккәнсең.
– Бер төрле телим, икенче төрле эшлим – гомер буе шулай…
Фәрхетдиннең тормыш төбендәге кешеләргә генә хас ямьсезлегенә, кызганычлыгына карап, егетнең күңелендә әллә нинди авыр хис кузгалды. Шушы кеше турында «Сугышта батырларча һәлак булды» дигән язу килгән бит. Юк, агай, бигүк батырларча үлмәгәнсең шул…
– Минем әнине син көчсезлегең аркасында, куркаклыгың аркасында харап иткәнсең, ә үзең исән калгансың… – дип нәтиҗә ясады Тәбрик.
Һәм аның бу кискенлеге дә агайны гаҗәпләндерерлек түгел иде.
– Нинди аерма? Ул үлде дә котылды, ә миңа җәзасы калды – күпме гомер таланып узды. Хәзер дә шул ук хәл. Әллә син миңа җиңел дисеңме? Рәхәт чигеп яши дип беләсеңме син мине? Япа-ялгыз бер өйдә – өйдә генә түгел, бөтен дөньяда япа-ялгыз – рәхәт яши дисеңме?
– Әнинең хәле авырайгач, аның үтенечен тыңлап, мине алып кайтырга, изге ният белән Займищега баргансың да, үзең мине үлгән дип кайтып ялганлагансың. Тагын бер куркакларча ясалган хыянәтең ачылды.
– Ә мин кемне гаеплим? Кемне тиргәргә миңа? Кемнең якасыннан алырга? Ярый, син килдең дә мине бугаздан алдың. Ә мин кемнән таләп итим мыскылланган бәхетемне? Кемнән? Кем мине ялгыз калдырды?
Бая күпме сүз сөйләшеп, болай ук көчле яңгыраганын ишетмәгән иде Тәбрик. Бөтенләй диярлек яңгырамаган икән баягы сүзләр! Ә болары… Әйтерсең буш өй, ул сүзләрне мәңге оныттырмас өчен, кабат-кабат кычкыра иде:
– Кемне гаепләргә тиеш мин? Йә, әйт! Кемне?!
Караңгы өй, буш өй эче шулвакыт Фәрхетдин абзый үксүе белән тулды. Тәбрик аны тынычландырырмын да Үзәнбайга кайтып китәрмен дип кенә торганда, әйтерсең бая карачкы дигән нәрсә ишекне ачты да күптән түгел генә чыгып киткән плотник егет кыяфәтендә өйгә килеп керде һәм эшне үзеннән дә тупасрак мәгънәсезлек белән пычратып ташлады. Исерек сүземе? Юк, алай гына түгел шул. Яхшылык белән, янәсе, тынычландырырга теләп, янәсе, тирә-юньдә таралган яманатны, ана хакында таралган әшәке сүзне чыгарды да селкеде исерек егет:
– Һаман кычкырышасызмы? Сез нәрсә ул хәтле – әллә нинди бер зиначы хатын өчен…
– Кабахәт!
Тәбрик шулай дип кенә кычкыра алды. Егет, аның тораташтай катып калуын сизеп, җәһәт кенә ишектән чыгып сызды. Өй баягыдан да шомлырак һәм йөрәк өзгечрәк бушлык белән тынып калды.
Күпмедер вакыт узгач исенә килсә, Тәбрик инде авылны узган һәм басу юлы буйлап атлый икән.
Башында мең төрле уй чуалганга күрә, берсенең дә очына чыгарлык түгел. Кемнәрдер очрап, аңа нәрсәдер әйттеләр дә бугай. Беркемнең йөзен күрерлек, сүзләрен аңларлык түгел. Башын иеп атлый да атлый егет. Инде Черныш дигән авылга ук җителгән икән.
Тау башыннан чишмә ага.
Тәбрик чишмә янында туктап, улак башына утырды. Улак башына утырды да исәпсез күп уйлары эчендә берүзе калды.
Бертуктаусыз чылтырап, чишмә ага. Чишмә суларына кушылып, минутлар ага. Әллә чишмәдән, әллә шушы кичтә генә ачылган хәлләрдән йөрәккә ниндидер өшеткеч һәм чиркандыргыч тамчылар сибелә. Тамчылар, төнге күккә сибелеп, аннан тагы җиргә тама тора, туңа тора – кышын караңгы тау куышларында, язын-көзен өй түбәләрендә асылынып, күктән җиргә кадалырга торган боз сөңгеләр төсле укмаша. Чак кына үрел дә ал. Ал да синең йөрәкне бу хәтле дә каты җәрәхәтләгән адәмнең үз йөрәгенә када. Кемгә? Кем йөрәгенә тиешле? Күз алдына йөзен сакал баскан «дезертир» килеп баса, сакаллы, ертык шинельле… Кыяфәте, төсе белән – Фәрхетдин. «Фәрхетдин, өч адым алга!» Шулай, бу погоннар сиңа хәрәм – аларны Тәбрик «смирно!» торган иптәшләре каршында йолкып ала. Нигә дисәң, сугышка керү белән, син, Фәрхетдин, чебеш җаныңны саклар өчен җай табып, әсирлеккә шылгансың, илеңне яклап бер генә ядрәне дә тиешле җиргә атмагансың. Үзебезгә каршы да атмагансың, билгеле, тик бу аклану түгел, илгә яу килгәндә атмый калу – үзе җинаять. Сугышның азагына кадәр фашист алпавытына батрак булып бил бөккәнсең һәм сарык-дуңгыз арасында тыныч кына яшәгәнсең дә, сугыш беткәндә, бүтән ил кешеләре сине безгә бушлай биргәннәр. Солдат хисе, көрәшче хисе синдә беркайчан да булмаган һәм хәзер дә юк. Яшь солдат кайтканын һәм сине көткәнен белгәч, чакырылгач, әнисе хакына булмаса, солдат шинеленә ихтирам йөзеннән генә дә кайтып килер идең. Юк синдә андый ихтирам, булмаган. Бу шулай. Булачак солдатның әнисен кыйнап, куркытып, кычкырып, үлем чигенә җиткергәнсең һәм… әйе, әйе, үтерүчеләрнең берсе булып әверелгәнсең. Ил гомерен дәвам итәсе ананы үтерү – илгә хыянәт! Хыянәт!..
Тәбрик – улак башында… һәм яныннан гына чишмә ага.
Ул бу вакытта бөтен дөньяда берүзе. Шундый шыксыз, шундый күңелсез… Түзә алмасаң, үксе дә җибәр. Әмма җан шулчаклы өшегән – елый алу үзе бер бәхет булыр иде. Аның өчен әнә җил елый, чишмә яшь түгә, яфраклар, урманнар аһ итә – бөтен җир ыңгыраша. Тәбрик тыныч.
Тыныч. Ләкин ялгызлык куркыныч кебек. Шушы хәтле киң җирдә, шушы хәтле олы дөньяда Тәбрик бөтен нәрсәдән аерылган – үткәннән дә, бүгенгесеннән дә һәм, ахрысы, киләчәктән дә…
Шулай да кайда соң әле зур тормыш? Кайда соң ил тормышы, заман тормышы? Һәм ник шушы хәтле тын? Тукта, ерактан, офыктан ниндидер моңлы аваз килә түгелме? Самолёт тавышы. Самолёт? Әнә утлары да җемелди башлады. Килә, якынлаша, гүелди, гөрли, җырлый самолёт. Димәк, кайдадыр тормыш бар, димәк, аңа кушылырга мөмкин, бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, соңрак. Ләкин ул анда, һичшиксез, барып җитәчәк, анасын үтергән бу тынлыкта калмаячак, калмаячак!
Күңелендә туган ышаныч тагын тынычлыкка тоташа. Күпмедер вакыттан соң караса, матур тынычлык ай булып улакта йөзә икән! Ай! Шундый ак, шундый пакь!
Моңсулыктан арыгандай, Тәбрик, чак кына читкә китеп, йомшак чирәмгә чалкан ята һәм айлы төндә чишмә чылтыравы аралаш әнисенең үксегән тавышын ишетә башлый. Елаумы бу, җырлаумы? Табигать сере… Мондый вакытта тамашачының булмавы хәерле…
Әнисе арыганчы үкси-үкси дә, чишмә чыңын гына калдырып, каядыр китеп югала. Җир өстендә чишмә җыры, ай нуры, йолдызлар җемелдәве генә кала. Мәңгелек якты, мәңгелек матурлык… Чиксез ераклык… Чиксезлек үзенең зирәк тынлыгын күңелгә йолдызлар җемелдәве рәвешендә сирпи.
Шул нурлар белән коенып күпмедер яткач, кеше, йөрәгендә ниндидер көч туганын тоеп, яңадан чишмә янына килә.
Сап-салкын төнге чишмәдә кулларын, битләрен юа. Чишмә суыдай сафлык белән әнисен, әтисен, алардан соңрак бөтен дөньяны юасы килә.
«Алар бу чишмәне күрмәделәр, белмәделәр микәнни? Ник юынмадылар икән? Ә хәзер соң микән инде?»
Тезләнеп, шул салкын суны – җиде кат җир ташын тишеп чыккан зирәк көчне – тешләрен чатната-чатната эчкәч, тәмам хәл алгач, аек акыл белән Тәбрик шуны ачыклады: күңелдә бүген туган тыныч нәфрәт күпмедер микъдарда барыбер калды, юылып бетмәде… Һәм шул хис белән ул ары китте, тау башына таба атлады. Биегрәк күтәрелгән саен, төнге үзәнлеккә, андагы авылларга ешрак борылып карый торган булды. Күтәрелгән саен, күз алдында айлы киңлек һаман зурая, киңәя барды. Шушы илаһи киңлектә табигатьнең үзенә хас зирәклек белән яшә дә яшә генә бит инде! Яшә дә яшә генә! Кешеләр, сез ни өчен берегезнең тормышын берегез харап итәсез? Ә бит бу киңлекләрдә урын һәркемгә җитәрлек – чын мәхәббәткә, бәхеткә, яшәүгә…
Кешеләр, ник сез йолдызлардан үрнәк алмыйсыз? Йолдызлар әнә, бер-берсенә һич тә комачау итмәстән, чиксез иркенлектә балкыйлар да балкыйлар, мәңге, мәңге. Бу көмеш үзәннәр галәм шикелле үк иркен ләбаса! Иркен ләбаса!
Җирдә яшибез дисәгез, җир киң, күккә күтәрелергә дисәгез, тауларыгыз тезмә-тезмә. Күтәрелегез, менегез – үзегезгә кирәк йолдызны сайлагыз да тотыгыз кулыгызга – менә шушылай үрелегез дә тотыгыз – минем кебек! Йолдызлар бит һәркемгә җитә, һәркемгә!
Тәбрик кулларын сузды, үзе сайлаган йолдызны тотты да күзләренә якынрак китереп йодрыгын ачты. Йодрыгын ачса, уч төбендә нишләптер йолдыз юк. Йолдыз аннан ни өчендер качкан иде… Ах, хәйләкәр, ах, хәйләкәр йолдыз! Ә Тәбрик бит сине барыбер тотар, барыбер тотмыйча калмас!..
Тау буйлап бара торгач, егет, Җәмәки юлын чамалап, түбән төште. Тынлыгы, моңсулыгы белән күңелгә кергән кечкенә авыл урамы буйлап атлады. Бая Тугаш бабай белән узган урамнар шул арада истәлеккә дә әверелгән. Ай-һай тын, ай-һай ямансу да соң көмеш үзәндә югалып яткан авыл!
Әнә сиртмәле кое… Ул да истәлек, ерак заманнардан калган истәлек шикелле. Төбенә карасаң, ул заманнарны күреп тә була торгандыр. Чү, анда, кое төбендә нәрсә җемелди? Йолдызлар түгелме соң? Шулай шул, йолдызлар! Аларны ничек алып чыгарга да тотып карарга? Әллә монысының да төбенә төшәргәме?
Егет тагын алга атлады.
Җәмәкине узгач, күп тә үтмәде…
Чү, нәрсә бу? Шагыйрь әйткәндәй, качкынмы, җенме? Бу заманда качкын да, җен дә калмады, кешеләр генә калды. Ә шулай да… бу нинди җиңел шәүлә? Төн кошымы, пәри күбәләгеме? Әллә Тәбрикнең күптән түгел генә кулына тотып караган йолдызы җиргә төшкәнме?
Әйе, шул, шул үзе – тик ул хәзер кыз кыяфәтендә, чибәр, җиңел, бәхетле кыз!
– Гөләндәм, син бит бу?
– Әйе, Тәбрик абый, мин бу.
Егет, тиз генә йөгереп килеп, Гөләндәм сеңлесен кочаклап алуын сизми дә калды. Кыз исә сөенеченнән Тәбрик абыйсының кулын тотты да аның янында таган әйләнгән шикелле бөтерелә башлады. Кояш тирәсендәге Җир, Җир тирәсендә әйләнгән Ай шикелле…
– Төнлә нишләп йөрисең, Гөләндәм?
– Сине каршылап. Сине көттем. Озакладың ич… Без инде куркып беттек.
– Ә төнлә болай берүзең йөрергә курыкмадыңмы?
– Курыкса ни!
Аңлады Тәбрик: Гөләндәм аның өчен беренче батырлыгын эшләгән, аның өчен куркуын җиңгән. Менә сиңа бала! Менә сиңа унҗиде яшьлек кыз бала! Ул инде күзгә күренә, әллә нинди рәхәт, саф уйлар һәм тойгылар кузгата алырлык икән. Фәрхетдин абзый юкка гына әйтмәгән икән. Кешегә матурлыкны да бармак белән төртеп күрсәтергә кирәк шул, югыйсә күрми ул аны, танымый, аңламый. Ә аңласаң, матурлык ачышка әверелә, бәхеткә һәм…
Ярый әле фикер агышын тыеп кала алды егет, югыйсә бәхет белән бергә йөри торган атаклы һәм изге сүз телгә килә язды бит…
Ләкин ни генә дисәң дә, Гөләндәм бар, ул янда, Тау ягының барлык матурлыгын бергә җыйган тылсымлы көч аның белән бара һәм, бер сүз әйтмичә генә, туган җирне, авылны яратырга үгетли – нәкъ Тугаш бабай сүзләре шикелле.
Йөгерә-атлый, Үзәнбайга ук якынлаштылар. Ул да Җәмәки төсле үк сибелеп-таралып ята. Уянмас та кебек – йоклый.
Икесе дә ирексездән туктап калдылар: Тәбрикнең туган йортына җителгән икән.
Туган йорт…
Ә менә хәзер шушы өйдә, әнисе, апалары белән бергә Тәбрикнең дә йоклап ятуы бик ихтимал иде бит?! Язмыш бер бармагын гына селкегән дә гомерләрне бүтән якка борган. И бу язмыш дигәннәре! Тылсымлы да, ягымлы да, усал да!
Фәрхетдин, бәлки, дөрес курка, бәлки, шушы шыксыз караңгы йорт эчендә Тәбрикне Гөләндәм шикелле ягымлы киләчәге көтә торгандыр?
Ләкин тәрәзәдән карасалар, анда – һаман да җан өшеткеч бушлык… Тыела алмасаң, кычкыр да җибәр. Юк, болай ярамый, тизрәк Сөембикә апа янына, Тугаш бабай янына кайтырга кирәк.
Тук-тук-тук.
– Кем бар?
– Без бу, бабакай!
Дүртенче бүлек
Җирне һәм күкне яшенле яңгырлар кабат-кабат юып, тагын үтә күренмәле зәңгәрлек белән бизәп китте. Уң яктагы таулар тезмәсе – җанлы сәхнә, аерым агачларына хәтле күргәзмәгә сайлап куелгандай бериш. Алар, ерак урманнар хакында уйланып, чак кына ямансу балкышлар сирпеп, күңелне каядыр дәшә, җилкендерәләр. Тезмәнең иң биек төшләре баһадирлар күкрәгедәй мәһабәт, җир тетрәсә дә селкенмәс шикелле.
Шушы яшел таулар тезмәсенә күтәрелеп, каршы якка күз салсаң, сөзәк җирләр артындагы тәбәнәк калкулыклар тагын әкертен-әкертен биеккә табан үрләп баралар.
Ә урталыкта – сусыз диңгез, алтын үзән. Ул, күкнең үзе шикелле үк, еракка-еракка җәелгән дә алгы якта – күз күреме җитмәс җирләрдә – офыклар белән тоташкан. Киңлек-иркенлек рәхәте, чиксезлек ләззәте, биеклек бәхете – бөтенесе бергә. Шул иркенлек, шул чиксезлеккә чык та, «э-һе-һей!» дип, елларга, заманнарга кычкыр.
Һәм тыңла.
Көянтәңне ал да…
– Гөләндәм, безгә сыра коярга ким дигәндә ун чиләк су кирәк.
– Кайчан?
– Хәзер үк, балакаем, көянтәңне ал да кит коега.
– Кичә төбенә мин төшеп чыккан коегамы инде ул, дәү әти?
– Изге чишмә ерак бит, Тәбрик, коега барырга туры килә инде.
– Ә бу коедан, бабай, үзең беләсең, алмыйк әле…
– Ә! Менә ни өчен соңгы көннәрдә рәтләп чәй эчмисең икән! Ул хәтле шикләнмә, песи төшкән коедан йөз егерме чиләк су алып түксәң, китап аны хәләл исәпли, балам.
– Барыбер, бабакай, әйдә, ерак чишмәдән үзем алып кайтыйм әле, ә?
Нишләсен, Тугаш карт, Тәбрик оныгының нечкә күңелен рәнҗетмәс өчен, тракторчылардан мичкәле арба сорарга мәҗбүр. Суны көянтә-чиләксез генә ташырга туры килде.
Бәки дигән авылга таба ике чакрым чамасы җир үткәч, тау итәгендә чылтырап чишмә агып ята. Бабай кабат-кабат аңлатканча, тавы – Изгеләр тавы, ә суы – Изгеләр чишмәсе. Түбәннән ургылып торган агымны тап уртада калдырып, колач җитмәслек бетон торба куйганнар да су нәкъ йөрәк шикелле… бертуктаусыз талпына һәм аның шул талпынышы аермачык күренеп тора. Чишмә төбенә бераз карап торганнан соң, Тәбрик кулларын-битләрен юмакчы булып иелгән иде, бабасы рөхсәт итмәде – изге суны корбан түләмичә эчәргә ярамый икән. Моннан ун-унбиш адым үрдәге коры чишмәгә күпме дә булса көмеш яки бакыр акча салырга, әгәр алары булмаса, шушы тере чишмәгә бер генә булса да чәч бөртегеңне бүләк итәргә, агызып җибәрергә тиешсең. Кесәсендә Казан трамваеннан калган шактый гына бакырлары бар иде. Тәбрик шуларны сусыз чишмәгә салып килде дә инде хокуклы рәвештә кулларын ялгаштан агып торган су салкынына куйды. Рәхәтләнеп кулларын-битләрен, хәтта чәчләрен юды, һәм мондый рәхәтлек өчен бер уч бакыр гына түгел, күбрәк тә кызганыч түгел иде.
Шактый озак хозурлангач, ун-егерме адым түбәнтен ниндидер корылмалар барын күреп, шунда таба китте. Барса, ни күрсен – скважина, насос станциясе… Җентекләп тикшерде – бөтен нәрсә үз урынында, моннан бер ел гына элек Тәбрикләр үз частьларына су китертер өчен төзегән чишмә шикелле үк. Бер генә нәрсә җитешми – мотор гына юк. Тәбрик шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:
– Бабай, кил әле, дим, кил әле!
Бабасы килде килүен, әмма оныгының шатлыгын уртаклашырга ният сиздермәде. Оныгы түзмичә яңадан сорарга мәҗбүр:
– Бабай, шушы хәтле байлыгыгыз була торып, нишләп пычрак су эчәсез сез, ә? Үзегез әйткәндәй, Изге чишмәдән баш тартасыз?
Бабасы кул гына селтәде:
– Сөйләмә инде, балам, син аны, сөйләмә.
– Тукта әле, бабай, рәтләбрәк аңлат әле.
Әгәр ышанырга мөмкин дип санасаң, чишмәнең шактый искергән яңа тарихы да бар икән. Әйткәнебезчә, шушындый олы байлыгы була торып, Үзәнбай ничәмә йөз еллар буе эчәр суга тилмерә. Коедан чыккан мәче һәм тавыклар гадәти хәлгә әверелгән инде. Әгәр күрше авыл егете берәр кызны үзенә карата алмыйча үч алырга кирәк тапса, коега кош-кортны тере килеш тә ташлап китүе ихтимал. Мондый хәлләргә күнегеп беткән авыл ул хәтле күтәрелеп тә бәрелми. Ләкин менә яңа кешегә бик тә, бик тә яман тәэсир итте бу, һәм авыл халкы аңа әллә ничек кызганыч тоелды, ничектер күңелендә аларга ярдәм итәргә тырышу теләге кузгалды.
Менә чишмә, скважина, насос станциясе… төзелгән килеш онытылган. Каян килә мондый тилелек?
– Төрлечә кыландырып карадылар, барып чыкмады. Авыл артыннан узган Үләмәдә болганчык су ага. Терлекләргә ярый инде – шуннан алалар, ә кешеләргә юк шул, юк, – диде бабасы.
– Күпме кеше көянтә белән әллә кайлардан су ташый.
– Сиртмәле коелар, чылбырлы коелар матур, әмма дә суга гел саран булдылар.
Авылга саф чишмә суы бирсәң, аннан да олы бүләк булмас иде. Кешеләрнең көн саен чакырып кунак итүләренә ярашлы менә дигән бүләк булыр иде бу. Ләкин инде Тәбрикне көтмәгәннәр, үзләре корып куйганнар. Ни өчендер файдаланмыйлар гына. Сәбәбен бабасы бик җиңел аңлатты:
– Менә җиргә кадалган шушы торбалардан су килми.
– Нишләп?
– Белүче юк.
– Мәче ташлаганнардыр әле.
– Син, балам, көлмә инде безнең бәладән.
– Чынлап әйтәм, су килергә тиеш моннан.
– Әллә нинди галимнәр килеп тә, баш кына чайкап киттеләр.
– Әйдә әле, председательгә алып бар әле мине, сөйләшик әле.
– Барырбыз анысы, тик сүз белән генә су чыгара алмассың. Ул хәтле түземсезләнмә – өч ел буе тик яткан торбалар тыныч кына тагын шулхәтле ята бирерләр. Тузып юкка да чыгарлар.
Мичкәгә су тутырдылар да авылга ашыктылар. Бәхетсезлеккә каршы, идарә йортында хисапчылардан башка беркем дә юк иде. Уракка төшәр алдыннан кәнсәләрдә бик утырмаска тырышалар, имеш. Иртәгә кояш белән торып килергә булдылар.
Ә бабалы-оныклы өйгә кайтуларына Сөембикә белән Гөләндәм инде суны кайнатып та чыгарганнар иде, һәм Тугаш бабасы абзарның эчке як түбәсеннән ике зур гына көлтә алып төшкәч (яшь арыш саламын махсус җыеп куялар икән), шуны Тәбриккә балта белән вак кына итеп кискәләргә-турарга кушты. Кискәләгәч, ул башакка әверелде. Башакны Гөләндәм белән Сөембикә апа, кайнар суда бик каты пешекләп, мич буенда тезелеп торган чүлмәкләргә салдылар да, салат дигән он кертеп, аны да шул чүлмәкләргә тутырдылар, боламык сыман итеп болгаттылар һәм шуннан соң, чүлмәкләр өстенә табалар каплап, һава йөрмәсен дип, камыр белән сылап та куйдылар. Иң ахырдан, мичтә кисәүләр янып беткәч, утлы күмерләрне учакка тарттылар, анда әлеге чүлмәкләрне тезеп утырттылар. Морҗаның төтен юлы ябылып, мич авызы да каплап һәм сылап куелды. Шулай да ярты сәгать үткәнче үк өйдә чыдап булмаслык эссе иде инде. Тәбрик урынны болдырга җәеп ятты һәм анда аңа кояш белән бергә тору бигрәк тә җайлы булып чыкты. Чәй-фәләнне көтмичә, бабасын ияртеп, идарә йортына китте.
Ындыр табагы кебек такыр утарда ыгы-зыгы башланган һәм келәт төсле бер корылма алдында бер төркем кеше нәрсә хакындадыр шактый каты бәхәсләшеп торалар иде. Тәбрик аларның аерым сүзләрен ишетсә дә, бәхәснең асылына төшенә алмады. Төркем уртасында – председатель. Башында «Ялта» дип язылган ак кепка, өстенә ковбой күлмәге кигән ул абзыйның кыяфәте шактый кызык – гәүдәсенә караганда аяклары кыска икәнлеге бер күрүдә күзгә ташланды. Тәгәрәп кенә дигәндәй килеп, Тугаш карт белән, аннары Тәбрик белән үзе башлап исәнләште. Әлеге төркем дә аның артыннан иярми калмады, билгеле, тагын урап алдылар.
– Йә, солдат, яллар ничек уза? Кайтканыңны ишетсәм дә, чакырырга ашыкмадым, үпкәләмә, шәпләп ял ит. Үзең башлап килгәнсең икән, бигрәк тә шәп, тик ятасың килмидер. Әмма дә, дөресен әйтим, хәзергә автомашина юк, яңа трактор да күренми. Искесен ремонтлап карыйм дисәң, рәхим ит.
– Мин башка йомыш белән килгән идем, иптәш председатель.
– Ул безнең су станциясен хутка җибәрмәкче иде, Корбан улым, – дип ярдәм итәргә ашыкты бабасы.
Егет авызыннан ишетсә, җитдигә алмас дип курка иде ул. Ләкин карт үзе әйтсә дә, әллә ни исе китмәде председательнең.
– Җибәрегез соң, кем мишәйтли сезгә? – диде ул.
– Миңа ике автокран кирәк булачак! – Егет аның шаяруын кабул итмәде, билгеле.
– Аннары?
– Торбаларыгыз бардыр, җитәрлектер инде.
Кунакны рәнҗетмәс өчен генә абзый чынын әйтте:
– Яртысы инде җиргә үк күмелгән, ә яртысын табасы бар.
– Кыенмы табу?
– Әй энем, энем, монда инде фән кандидатлары килеп теш сындырып китте. Ә сезнең нинди образование?
– Урта мәктәп.
– Менә минем югары мәктәп. Алай да берни майтарып булмый.
– Сез зоотехник.
– Ярый, лутчы син шәпләп ял ит. Соңыннан тракторга утырырсың.
– Анысы өчен рәхмәт.
Оныгының кәефе киткәнен вакытында чамалап, Тугаш карт ярдәмгә килмәсә, председатель сүзне беткәнгә санап китеп үк бармакчы иде, ярый әле аны туктата алды.
– Тагын ни әйтер идең, бабай? – диде председатель аңа.
– Син, Корбан энем, акыллырак бул әле. «Бер олыны тыңла, бер кечене» дигән халык. Һаман сусыз интектерергәмени ниятең?
– Ну, уйлыйбыз, эзлибез тиешле белгечләрне.
– Тиешле кеше шушы бала түгелме икән?
– Эше шундый кыен булгач, мин нишли алам?
– Эшләмә, ышанып кара солдат кешегә, китерт кранны, дөбердәтеп. Сиңа ни тора. Теге чакта дөбердәдегез бит. Яшьник-яшьник аракы түгеп, ярты литр су ала алмадыгыз.
– Ә синең егет чыгара алса суны, аннан да жәлләмәс идек аракыны.
– Мин аракы өмет итмим, иптәш председатель, эш хакы да кирәкми. Минем теләкләр бүтән. Бары тик сезне жәлләп.
Шушы вакыт төркем, телгә килеп, председательне үгетли башлагач, ниһаять, тегесе йомшара төште:
– Ә син ул эшнең рәтен каян беләсең соң? – дип елмайды да, ачуланма дигәндәй, егетнең аркасыннан кагып куйды.
– Армиядә үзебезнең торган җиргә шушындый ук чишмә суы керткән идек.
Шушы сүзләрне ишеткәч, председатель йөзендәге шаянлык кинәт сүнде. Ныклап сөйләшергә кирәк икән, алайса, дип, Тәбрикне һәм Тугаш картны үзенең эш бүлмәсенә чакырды. Бүлмәдә итагать белән:
– Кайтканыңа ничаклы, иркенләп бер сөйләшкән дә юк, – дигән булды.
Сөйләшә торгач, чишмә тарихына яңа мәгълүматлар өстәлде.
Авылда элек дүрт йөз дә сиксән өй булып, хәзер ике йөзгә калган, имеш. Кайбер патриотизмы аксый торган адәмнәр чишмәле авылларга, ванналы-кранлы бүлмәләре булган калаларга сыпыртырга тырыша икән. Бигрәк тә яшьрәкләр. Иң җайсызы шул: председатель аларга үпкәли алмый, нигә дисәң, ничә ел инде сусызлык…
Кытлыктан котылмак өчен, председатель абзаң Казанга, авыл хуҗалыгы институтына барып су китертергә ярдәм сорагач, андагы иптәшләр ике куллап риза булганнар да сәләтле дигән бер аспирантка кандидатлык эше итеп шушы чишмәне тапшырганнар. Аспирант килгәч, шундый сөйләшү булган:
– Су күтәргеч манара куясызмы? – дип кызыксынган акча ягын белә торган председатель.
– Юк. Андый коточкыч расход нигә сезгә?
– Кирәк түгел шул.
– Аска кечкенә бак куябыз да суны шул бак туктаусыз озата торыр.
– Алайса, эшкә тотыныйк, иптәш аспирант, – дигән председатель, акча аз кирәк булачагына бик тә куанып. Хәзер исә, саранлык аркасында харап булдым дип, вөҗданы белән бәхәсләшеп интегә икән Корбан абзабыз.
Аспирантның дәртләндергеч сүзләре бүгенгедәй колак төбендә чыңлый аның: «Скважина, скважина кирәк сезгә. Моңарчы сез һәм без белгән насослар суны буралы коелардан алса, безнеке скважинадан алачак. Яңалык бу. Мондый станция хәзергә бөтен илдә берәү генә, ә Татарстанда бөтенләй юк. Бу үзе бер фәнни ачыш булачак…»
Дөрес, ачышы булган, ә менә суы…
Көнне-төнне белмичә тырышсалар да, эш төгәлләнде дигәндә, аспирант егет, бүтән вакыт калмады, калганын үзегез дә башкарып чыга алырсыз дип, каласына сызган. Ә җитәкче булмагач, ачышы ярты юлда кабат ябылган да калган – һәм менә бишенче ел дигәндә дә су юк, ә аспирант үзе диссертацияне шәп яклаган, имеш.
– Соң инде, җитәкләргә дә алып килергә иде кабат үзен.
– Алып килмәгән кая! Карады. Теоретик исәпләр барысы да дөрес, эшләнүе дә шәп, су килергә тиеш, дип, тагын китте дә барды. Бу юлы ярты куюның да файдасы булмады.
– Минемчә дә бөтен нәрсә дөрес монда.
– Ә нишләп су юк соң?
– Мәче салганнар… Берәр кызыгыз күрше авылның берәр усал егетенә кияүгә чыкмаганга үч алганнар.
– Ә чынлап әйтсәк?
– Мин чынлап әйтәм.
Председатель утырган җиреннән кәгазьләрен актарганлыктан, телефоннан әллә кемнәр белән сөйләшкән булуыннан егетнең хәтере калган сыман бернәрсә сизелеп тора иде.
– Оныгың шаярта гына бит безне, ягъни мыскыл итә…
– Бернинди мыскыл юк, күтәрергә ике кран китертегез. Әгәр барып чыкмаса, эшли башлагач, бәясен үзем түләрмен. Кран китертү бәясен әйтәм. Курыкмагыз…
Шуннан соң председатель бәхәс куертмады.
– Курыкмаска тырышыйк. Алайса, минем газикка утыр да РТСка элдер, энем. Безнең исемнән сөйләш, таныклыкны хәзер язып бирерләр.
– Ә бер чакрымлык торбаны каян аласыз?
– Суны чыгара алсаң, калганы өчен кайгырма – бетте.
Билгеле инде, бөтенесе дә Тәбрик теләгәнчә шома гына барып чыкмады. Беренче көйсезлек таныклыкта иде: анда «Маркс исемендәге әртил әгъзасы Тугашев Тәбрик Фәрхетдинович» дип язганнар иде. Үзләренең әртил әгъзаларын беренче рәнҗетүләре иде бу. Ләкин егет бүтән моңа юл куймаячак – әтисенең исемен паспортта ук Мирсәетович дип үзгәртәчәк. Ләкин әлеге кәгазьнең тылсымы әллә ни сизелмәде диярлек. Үзенең тиздән китәчәген, авылның тагын бер-ике гасырга сусыз калачагын төшендергәч кенә, бер кран вәгъдә иттеләр – анысы да өч көннән соң гына булачак. Килешмичә кая барасың. Дөресен әйтсәк, ул хәтле ашыгыр җир дә юк – Тәбрикне әле авылдан кумыйлар, киресенчә, көн саен кунакка чакырып торалар. Кичен бабасы да, ашыгу, сабырсызлану – Ходайга каршы эш, дигәч, егет тәмам тынычланды. Хәтта запаска бирелгән бу өч көн хәерлегә дә булып чыгар, шул арада аның әтисе килер (инде аның Казаннан кайткан дигән хәбәре бар) һәм иркенләп сөйләшерләр, аңлашырлар, киләчәккә планнар корырлар.
Ләкин алай уйлап кую дөрес булып чыкмады. Әтисен дүрт күз белән дигәндәй көтсә дә, кадерле кешесе ни өчендер күренмәде. Икенче көнне Тәбрик, ниһаять, түзә алмыйча, иртә таңнан торып, Келәнче авылына үзе китте.
Барышлый теге чишмәдә тагын тешләре чатнаганчы су эчкәч, тәне генә түгел, җаны да сафланып киткән кебек булды, шул дәрт, шул канат белән Келәнчегә барып җиткәнче ару-талу дигән нәрсәне бөртек тә тоймады.
Келәнчедә әремле, әрекмәнле ташландык ихаталар бөтенләй диярлек күренми. Агач-куаклар ышыгындагы өйләр яп-якты тәрәзәләре белән елмаеп торалар. Һәр өйдән ныклык, тазалык, иминлек, күңел көрлеге сизелә. Тугаш бабайның бу авылны күргәне бар микән? Ул күрергә теләгәнчә яшидер монда халык…
Тукта, нигә Тәбрик гел бабасы хакында уйлый соң әле? Ул бит әтисе янына, үз әтисе янына килә!
Җәйге аяз иртә Келәнчене искиткеч бер ямь белән бизәгән. Авыл башыннан көтү чыгып бара.
Әтисенең өен сорашып белде дә аннары бер капканы ачты. Ишегалдында кырык биш-илле яшьләр чамасындагы берәү ат җигеп ята иде. «Әти!» дип уйлап алды Тәбрик һәм кинәт тагын каушап калды. Каршысына һаулап кечерәк бер ак эт килеп чыкмаса, шактый кыен хәлгә каласы иде. Ат җигүче кеше эт өргән тавышка тиз генә борылды да:
– Бобик, ярамый! – дип кычкырды.
Ләкин, Тәбриккә ныклап илтифат итмәстән, һаман ат җигүендә булды. Әйтерсең улы аның өчен бөтенләй әһәмиятсез бер кеше иде. Нишлисең, Тәбрик үзе әтисе янына килеп, аңа карап тора башлады. Тегесе салмак хәрәкәтләр белән дилбегәне рәтләп ат өстенә куйгач кына эндәшергә тиеш тапты:
– Хәерле иртә, егет кеше! – Тавышында һаман шул ук илтифатсызлык иде.
Тәбрик бу сүзләрне яхшылап аңламаса да, мәгънәсен кабатлап сорамады һәм русча үзе эндәште:
– Сез Мирсәет исемле кешеме?
– Әйе. Соң?..
– Мин – Тәбрик…
– Тәбрик? – Ир кешенең шунда гына ваемсызлыгы юкка чыкты. Шулай да ни өчендер, каушаптыр, әлбәттә, сорап куйды: – Нинди Тәбрик?
– Менә шушындый… – Тәбрик бу юлы үзе тыныч булырга тырышты һәм, тегесе телсез калгач: – Көлемсәр улы… – дип өстәде.
Атлы арбаны Мирсәет бер сәбәпсезгә ким дигәндә өч тапкыр әйләнеп чыккандыр. Шактый йөренгәч, мөгаен, ник икәнен үзе дә белмәстән, арбасына утырды да Тәбриккә карады. Фәрхетдиннеке кебек үк, моның да күзләреннән беренче күренгән нәрсә курку иде…
Сүзсезлектән аптыраган Тәбрик үзе сүз башлады:
– Сезгә… Сөембикә апа хәбәре килеп җитмәдемени?
– Ә… Хәбәр… Синең кайту хакында… җитте, җитте анысы…
– Нәрсә… Син, алайса, мине улың итеп санамыйсыңмыни?
Җавап урынына ата кеше утырган җиреннән кузгалып кына куйды.
Тәбрик беркатлылыгы белән моны каушаудан гына дип исәпләсә, хәзер аны әтисе кочаклап алыр, беркайчан ишетмәгән кадерле, ягымлы сүзне әйтер, «Улым!» дияр, узган кайгылар, кичерешләр, шикләнүләр барысы берьюлы төтен шикелле юкка чыгар дип көтсә дә, ата кеше алай итмәде. Ә улы, «Әллә борылып китеп барырга микән?» дигән уен көч-хәл белән җиңеп, кыенлык белән булса да әйтте:
– Мин сезнең белән сөйләшергә теләр идем.
– Шулаймы? Ярый… – Һәм ата кеше, капкадан кергән бер хатынны күргәч, тагын тотлыкты.
Хатын татарча ике-өч сүз генә әйтте дә өйгә кереп китте. Шуннан соң гына Мирсәет Тәбриккә таба борылды. «Хәзер әйтәчәк, «улым» диячәк!»
Юк, егетнең өмете тагын акланмады, бернинди атаусыз-исемсез генә урын тәкъдим итте ата кеше:
– Мин хәзер шушы ат белән заготскотка китәм. Син дә утырмыйсыңмы?
– Мин анда нишләрмен соң?
– Сөйләшербез. Авылдан чыккач…
Нишләсен, авылдан чыкмыйча гына сөйләшү мөмкин булмагач, ризалашырга туры килде. Атлы арбага икенче генә утыруы булганга, анда бару Тәбриккә шактый кызыклы тоелды.
Арба кылтыр-кылтыр килгәнгә микән, атасы сүзгә керешмичә бара. Авылны чыгып шактый киткәч, атны чирәмле җиргә чыгарып туктатты да улы ягына күчеп утырды. Әмма икесе дә, башларын игән килеш, сүзсезлектән гаҗиз булып, шактый вакыт сөйләшми утырдылар.
– Ярый, яхшы – син дә бар икән дөньяда.
– Әйе шул, бар… – «Әти» димәкче иде, әйтә алмады, кыенсынды…
Кара син, үз атаңа «әти» дияргә кыенсыну ни дигән сүз инде ул? Ник болай? Әнә бит, әтисенең дә баядан бирле «улым» дигәне юк. Никадәр көтелгән кадерле сүз икәнен башына да китерми шикелле. Хәлне аңламыйдыр ул. Кемдер әйткән, сусауның нәрсә икәнен чүлдә булмаган кеше аңламый, дигән. Дөрестер бу. Аңласа, болай эшләмәс иде. Аңа нәрсә, сигез баласы сигез яктан «әти» дип теңкәсенә тия, сигезенә көн саен сиксән сигез тапкыр «улым», «балам» ди торгандыр, ә бу улына… Бу улы бөтенесеннән дә начаррак микәнни?
– Менә нинди егет булгансың… Кем уйлаган!..
Тәбрик бу сүзләрнең бернинди эчтәлексез, сүз юктан гына әйтелгәнен сизеп, аларны игътибарсыз калдырды. Ул көткән сүз бүтән шул, бүтән…
– Эшли башламагансың әле?
– Башланыр инде… – Тагын чак кына «әти» дип ычкындырмады Тәбрик.
Гаҗәп түгел, ул беренче күрешүдә үк шул сүз белән әтисенең кочагына атылмакчы иде бит. Барып чыкмады. Бөтенләй икенче төрле булып чыкты, бөтенләй. Хәзер дә сүз һич кирәкмәгән, һич теләмәгән юлга кереп китте.
– Зарплата эшкә кергәч үк бирелмәс. Шуныңча яшәрлек акчаң бармы соң?
– Анысы инде…
– Син тартынма, әйт. Мин сиңа бераз юнәтермен.
– Рәхмәт. Мин акча сорарга килмәдем.
«Фәрхетдиннең өй сорап кайткан дип коты очса, монысы акча сорар дип курка…»
Болай ук уйлаганын белмәсә дә, улының сүзендә беркадәр үртәлү сизгән ата шундук аны төзәтергә ашыкты:
– Син үпкәләмә… кирәк булса гына дим мин.
– Акча сорарга килмәдем. – Кабатлауда да мәгънә бар!
Ата кеше аптырабрак калды. Урынлы кыенсыну. Аннан ничек котылырга белмичә шактый утырдылар. Күңелдә булган нәрсә чыкмыйча, сизелмичә калмый бит ул – җитмәсә, һич үзе теләмәгәндә, әти кеше утка тагын керосин сипте:
– Ну, алайса, эшкә урнашкач, кирәк булса, тартынма, хат яз… түлке хатка «әти» дип язма…
– «Әти» дип язма?
Кайтарып сорамау мөмкин түгел иде, чөнки әллә каян күренеп тора – акылга сыя торган хәл түгел бу. Атасы хәзер үк хатасын төзәтәчәк, бүтән төрле әйтәчәк!.. Бүтән төрле? Юк шул, ул алай итмәде, баягыдан да ачыграк, башка сукканнан да яманрак итеп:
– Әйе, – дип кенә куйды.
Һәм шул сүз инде Тәбрикне бөтенләй тугарып ташлады. Арбадан сикереп төште дә каядыр йөгермәкче булды – тукталып калды. Әдәп өченме? Шулайрак бугай, югыйсә инде нәрсә көтәргә? Йөгерергә, китәргә, качарга…
Ата кеше исә, улының ни кичергәнен чак кына да чамалый алмыйча, һаман үзенчә акланырга тырышты:
– Дөньяда син барын минем бу хатын белми бит… Ишетсә – бетте… аның законы үзе белән – сигез баланы үземә ташлап китте-барды булыр.
– Син… сез… – Тәбрик кызарды, каушады һәм, Фәрхетдин абзыйсы белән килеп чыккан хәл кабатланудан куркып, үзен көчкә-көчкә кулга алды. «…Ярамый, ярамый, ни генә әйтсә дә түзәргә, ни генә булса да. Ата! Нинди ата?!»
Атын юл буендагы ялгыз каенга бәйләгәч, әти кеше улы янына канауга утырды:
– Шулай килеп чыкты… Көлемсәр… синең әниең…
– Нәрсә «әнием»? Минем әниемә ни булган?! Ул гаеплеме? – Тәбрик ишетелер-ишетелмәс кенә шулай дия алды. Әйтерсең бу уйны ул үзе генә уйлый һәм кешегә ишетелүен теләми иде. Дөресрәге, каушавыннан һәм тавышы калтыраудан бу сүзләрнең әйтелгәнен бөтенләй тоймады диярлек.
– Ну… соң… ну… син исән икәнне миңа беркем дә әйтмәде бит. Ә тугач, мин сине күрә алмадым – Фәрхетдин кайтты. Шуннан соң…
– Шуннан соңгысы кирәкми! – диде егет.
– Ник?
– Болай… – диде дә тынды Тәбрик, чын сәбәпне әйтә алмады. Дөресрәге, «син законсыз туган булып чыктың» дип әйтүеннән курыкты. Ә мондыйны… кемнең ишетәсе килсен? Өстәвенә күңелдә бүтән фикер.
– Ә сез… йөкле хатынны ник чыгарып җибәрдегез?
– Каян?
– Сез бит бергә яшәгәнсез?
– Әйе, чит-ят кешеләрдә квартирда тордык – район үзәгендә. Үз өебез юк иде.
– Барыбер, ник җибәрдегез? – Атасының чын уен белер өчен, ул аның күзләренә туп-туры карады – очрашканнан бирле беренче тапкыр.
– Мин аны кумадым, үзе ташлады мине.
– Ташларга мәҗбүр иткәч.
– Ничек?
– Сез аны киләчәктә матур тора алачагыгызга ышандыра белмәгәнсез. Юк, ялгыш әйтәм, киләчәктә аның белән бергә булуыгызны үзегез дә күз алдына китерә алмагансыз. Дөресме шул?
– Мин ул чакта уполминзагта эшли идем. Гади заготовитель. Яшәү шартлары билгеле. Көлемсәр, гаилә ишәйсә нишләрбез, дип, көненә өч кенә тапкыр кабатламагандыр. Шуңа күрә дә ташлады бугай. Авылда үз өе… Фәрхетдине икенче кабат килгәч китте. Балаларын да жәлләгәндер инде…
Тәбрик хәлнең болай гади генә булганына ышанырга җыенмый иде, әлбәттә.
– Ник җибәрдегез? – дип кабатлады һәм, үртәлүен яшерергә теләмичә: – Ник? – дип өстәде. – Әйбәт чакта яраткансыз…, ә чынлап киләчәк хакында… – Тәбрик ни өчендер тотлыгып калды. Аңа нәрсәдер аңлашылып бетми иде.
– Көлемсәр һаман әйбәт булып калды.
– Әмма сез никтер соңыннан кимсенә башлагансыз. Миңа менә шунысы аңлашылмый.
Улы аңламаганны әтисе төшендереп бирергә тиеш иде, һәм ул шулай эшләргә тырышты да:
– Ата-бабадан калган гадәт инде ул – егет кеше ирдән кайткан хатынга өйләнсә, бу – егетнең кимлеге исәпләнә. Җае килсә-килмәсә дә, аны котыртырга тырышалар.
– Сезне дә котырталар идеме?
Бу сорауга болайрак җавап бирергә тиеш иде атасы: «Өстәвенә кешенең күңелендә яшь кыз белән тора башлауның ничек икәнен, нинди тойгылар барлыкка китерүен беләсе килү һәм, белә алмагач, дөньяның ниндидер бәхетеннән мәхрүм калу ояты һәм үкенече җәфалый башлый бәндәне – анысы бигрәк тә яман нәрсә икән». Ләкин кайчандыр бәхетне бары тик шушы хис агуласа, бүтән бернинди сәбәп булмаса да, бу хакта беркемгә дә авыз ачып сүз әйтмәс иде Мирсәет. Бигрәк тә үз улына, шул хатыннан туган балага әйтмәс иде. Җитмәсә, шушындый сәер кичерешләр белән бергә Көлемсәргә булган чын ярату, чын якынлык та яши иде бит. Турысын гына әйткәндә, Көлемсәрне яраткан хәтле ул үз гомерендә беркемне дә ярата алмады. Ул аны хәзер дә сагына, бигрәк тә хатыны белән үпкәләшкән чакларында. Мондый чакларда Көлемсәр янына китәсе, ә китү мөмкин булмагач, аның кабере кырыена сузылып ятасы һәм шунда мәңгелеккә онытыласы килә. Тик менә әллә нинди сәер сәбәпләр аркасында шундый да кадерле кешесен ул үз янында саклап кала алмады, алай гына да түгел, тагын шул каһәрле сынау килсә, аны сакларга көче җитмәс иде. Менә шундый катлаулы сынау инде бу. Моның нәрсә икәнен белмәгән һәм белергә тиеш тә булмаган бала белән хәзер ахыргача ничек аңлашасың инде?
Уйларының күләгәсе бары тик йөзендә генә бераз чагылганын тойган хәлдә, Мирсәет бик гади генә:
– Мин аны хәзер дә яратам, – дип куйды.
– Куркак мәхәббәтегез белән… яраткан кешегезне… үзегез үтергәнсез, Фәрхетдин белән икәүләп… – Менә сиңа бала! Әллә фикерне йөзгә карап укый ала торган сәләте бар инде бу баланың? Бернәрсә сөйләмәгән килеш, барын да аңлады. Болай булгач, улы гаепле атасын, бәлки әле, гафу да итәр? Ләкин Тәбрикнең йөзендә әллә нинди, нәфрәткә охшаш ачу сөремләнә иде… Бер секундта шуны күреп, ата кеше улына «зинһар, бүтән сүз өстәмә» дигән ялварулы караш кына ташлады… Шуннан соң атасы да, улы да бер-берсен кызгангандай, башларын күтәрә алмыйча, тын утырдылар. Бүтән юньле сүз ишетмәсенә ышана башлагач, Тәбрик, ниһаять:
– Ярый, мин китим инде, – дияргә мәҗбүр булды.
Ата кеше үзе дә нәрсәнеңдер әле хәл ителмәгәнен сизсә дә, «китмә» дия алмады һәм ике-өч минуттан соң үзе дә кузгалды:
– Әйдә, заготскотка бергә барыйк та, аннан соң мин сине шушы ат белән илтеп куярмын.
– Юк, мин үзем… кеше күрмәсен…
Болай дип ул юри, сынар өчен генә әйткән иде дә, тик атасы шулай тиеш дигәндәй кабул итте:
– Син безнең авылда кем улы икәнлегеңне берәрсенә әйтмәгәнсеңдер бит?
– Беркемгә дә әйтмәдем.
– Ярый. – Улы тавышындагы мыскыллауны ата әллә сизмәде, әллә сизмәгәнгә салышты.
«Үзе әйбәт, үзе куркак! Фәрхетдин шәфкатьсез куркак булса, монысы – нечкә күңелле куркак! Куркаклык! Менә нәрсә үтергән икән минем әнине! Менә нәрсә! – Шулай дип уйлады Тәбрик һәм ике-өч секундтан башына шундый фикер китерә алуына үкенә куйды: – Үз атасы хакында ничек уйлый ала бит кеше! Яхшымы-яманмы, ул бит – ата. Ә ата-ананы сайлап алмыйлар… Ата? Ә атамы соң ул? Минем атам шушы кешеме? Түгелдер, түгелдер, бөтенләй икенче кешегә ялгыш килгәнмендер… Ата! Әтием! Әтием! Үзеңә шул сүзне әйттерергә курыккач, нинди ата инде син?!»
Ата-ананың үз баласын моннан да ныграк рәнҗетүе мөмкин түгеллеген Мирсәет гүя тоймый… Ә Тәбрик тамагына тыгылган әче төеннән арынырга тырышып басып тора. Мәңге онытылмаслык әче сүз эзли. Андые табылмагач, ул да түгел, шуның нәкъ киресен эшлисе, рөхсәт итмәвен онытып, «әти» дип, атасының муенына асылынасы килә… Ләкин…
– Ачуланма, Тәбрик…
Тәбрик борылды да тагын мыскыллы елмайды һәм:
– Юк, ачуланмыйм, хушыгыз, – дип китеп тә барды.
– Хат яз. Тик «әти» дип язма, яме.
– Язармын. «Әти» дип…
Ата кеше, көтелмәгән сүзләргә җавап тапмыйча, башын иеп калды. Күтәрелеп караса, улы тау артына китеп күмелгән, тау юлы белән ул күзгә күренмәслек ара үткән иде инде.
«Әти» дип язма!»
Келәнченең матурлыгын, юлдагы, кырдагы гаҗәеп төсләрнең берсен дә күрмичә, бар көченә йөгерә-йөгерә барды да барды Тәбрик. «Әти» дип язма!», «Әти» дип язма!» дигән сүзләр аның артыннан куа җитеп кадала килде.
Бу сүзнең мәгънәсе шул: кеше сизмәсен, тагын бер улы барын беркем белмәсен… берүк белә күрмәсен… Мескен, и мескен!
Китаплардан укыганча, кешеләрдән ишеткәнчә, ата кешеләр уллары белән горурлана, ә бу кеше хурлана! Шулай булып чыга, әйе, хурлана! Югыйсә үзе исән чагында үз баласын приютка илтергә юл куйган, аннары аның хәлен дә белмәгән һәм белергә дә теләмәгән кеше ничек «ата» дигән бөек исемне йөртә алсын?! Тәбрик шулай ук хурланырлык баламыни?
Изге чишмәгә җителгән иде. Җан ачысы бераз басылмасмы дип, тагын кулларын-битләрен юды, тешләре чатнаганчы су эчте, ләкин җанны тутырган рәнҗеш кимергә чамаламый иде. Тора-бара хәтта Изге чишмә үзе эчне пошыра башлады. Берничә көн элек сокланып караган чишмәгә бүген бакса, монда искитәрлек берни дә юк икән – нәрсә дип табыналардыр бу чокырларга. Бабайлар каберлеге, алар белән очраша торган җир, янәсе. Ата-баба йоласы. Син дә ихтирам итәргә, мәхәббәт белән искә алырга, үзең башланган суга һәм туфракка табынырга тиеш. Ә алар, ул бабайлар, Тәбрикне ихтирам иткәннәр микән соң? Уйладылар микән аның җиргә киләчәге һәм язмышы нинди булачагы турында?! Әллә алар да үз балаларыннан баш тартырлык дәрәҗәдә мәгънәсез булдылармы? Ә ни өчен ихтирам итәргә, ни өчен табынырга тиеш әле Тәбрик аларга? Үзләренең иң кадерле байлыкларын, йөрәк хисләрен түгел, хәтта телләрен, моңнарын да мирас итеп бирә алмаган ата-аналар хакына гыйбадәт кылу мөмкинме? Нәрсә хакына?
Ләкин менә бу чиксез тирән чокырның эче кемнәрнеңдер ихтирамлы, миһербанлы куллары салган акчалар: борынгы болгар көмешләре-алтыннарыннан башлап бүгенге акчаларга хәтле булган тәңкәләр белән тулы, имеш. «Туган туфракка хәер-доганы күпме бирсәң, шулхәтле әйбәт, һәм ул беркайчан да җитеп туктамый» дип өйрәтә Тугаш бабасы. Ярый, тагын күпмедер тиеннәр өстәлсен…
Шулай уйлап, кесәсенә тыгылган иде, акчасы юклыгы исенә төште. «Каһәр суккан, онытылган бит, онытылган – теге көнне салган иде бит бар булган вак акчасын. Инде сезгә минем бирерлек бер тиенем дә юк, шундый дәрәҗәгә җитте оныгыгыз, аның тиеннәренә сез лаеклымы, түгелме – анысы да билгесез».
Шулвакыт ерак чокырлардан кемнәрнеңдер ачулы йөзләре күренгәндәй тоелды. «Коеның төбендә – без, коеның төбе һәрвакыт чиста торсын, үзең дә начар уйлар һәм әйберләр төшермә анда».
Ләкин Тәбрикнең баягыдан да усалрак сүзләре юк түгел: «Ә анда инде шактыйдан җыелган алама нәрсәләрне кая куярсыз? Фәрхетдин абзыйны, үзенә «әти» дияргә рөхсәт итә алмаган Мирсәет дигән кешене кая куярсыз? Суга төшкән мәчеләрне күңелгә күчереп саклау фарыз түгелдер ич?»
Җавап итеп әллә Тәбрик, әллә төпсез коедан туган җир үзе эндәште: «Әгәр халык эчә торган суга начар әйбер төшсә, син аны ничек кенә итсәң дә ал, калдырма, кое чиста булсын, халык эчә торган суны син дә эчми кала алмыйсың – мәңгелектән килә һәм мәңгелеккә агачак бит ул су!»
Ләкин Тәбрик нишли ала? Атасы да, анасы да табылмаган төшне туган җир, туган туфрак дип ничек атый алсын ул? Юк, аның туган җире юк, һәм Тәбрик моннан иртәгә үк башка җирләргә китәчәк.
Катгый карарга килеп, әле бер-ике көн элек үзе ялынып дигәндәй төзетергә рөхсәт алган корыч чишмәгә күз дә салмыйча, бая гына тешләре чатнаганчы эчкән тере чишмәгә караш та ташламыйча, ары китте бала.
– Ни булды, улым?
Күзгә күренү белән шул сорауны биргәч, Тәбрикнең кыяфәте һәм хәле әйбәт булмагандыр инде…
Тәбрик башын гына иде, берни дип тә җавап бирмәде. Шуннан соң бабасы, бүтән сорау белән йөдәтмичә, өйгә чакырды – бик вакытын белеп кайткан, мактап кына йөри икән улы, бик әйбәт, бик хуп…
Сөембикә апа белән Гөләндәм дә шундый ук мактау сүзләре һәм гадәттәгечә якты йөз белән каршыласалар да, Тәбрик аларга да елмая алмады. Хәлне төшенгән гаилә кешеләре бары тик кайгыртулы карашлары белән генә ярдәм итә алалар иде.
Өй эссе булганга күрә, кичке аш бакчага чыгарылды. Беренче итеп бабай өстәлгә түгәрәк ипи, аннары зур графин белән чия суы төсле эчемлек китереп куйды.
– Менә өлгерде, кадерле кунакка куела торган өй сырасы. Кәсәнең дә шәбен генә сайлап бирим әле.
– Кунак килер дә китәр, безне онытма, – дигән булып шаярта Гөләндәм.
Әмма андый шаянлыктан гына Тәбрикнең кыйналган күңел сызлавы һич тә узарга чамаламый шул.
– Китмибез без, улым, шулай бит? Китмибез. «Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарыбыз, һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарыбыз». Шулай бит, улым?
– Бөтенесе аңлашылды, бабай, – дип, ниһаять, елмаерга мәҗбүр булды Тәбрик.
Аңлашылмый торган мәгънә конкрет эчемлек белән алмашынгач исә тагы да күңеллерәк булыр әле, янәсе.
– Менә шушы бер йомры максыманы бушатып куйсаң, аңлашылмас нәрсә калмас. Ягез әле, миннән үрнәк алыгыз.
Карт эчкәч, бүтәннәр дә ялындырмады һәм тора-бара чынлап та кәеф бераз күтәрелгәндәй тоелды. Башка хәмер куәте менгәндәге кебек түгел, ничектер җиңел һәм рәхәт, сау һәм саф иде бу күтәренкелек. Шуңа күрәдер инде бабай җайсызрак тоелган сорауларын да кузгатырга мөмкин санады:
– Йә, нәрсә ди инде әти дигән кеше?
– Минем әтием юк. – Тәбрик бу юлы да баягыча елмаерга тырышса да, күзләрендә әйтеп аңлата алмаслык әрнү генә ялтырады. – Миңа инде китәргә кирәк, бабай.
– Китәргә? – Монысы Гөләндәмнең куркып кычкыруы иде.
– Әйе, иртән үк.
Бабалары исә, аптырашта ук калып, бераздан гына телгә килә алды:
– Әнкә рухын рәнҗетү – тәүфыйксызлык. Сиңа гомер биргән җирең – туган анаң…
– Гомер биргән дә… Ул гына җитми икән бит кешегә.
Карт мондый ук борылыш көтмәгән иде, билгеле. Тагын каушады. Бер дә юктан торып басты һәм яңадан утырды. Җилкәләрен кашып интекте.
– Әйе шул, – диде, ниһаять, зиһенен яңадан җыеп, – без гаепле. Кулдан бала ычкындыру – ата-баба ялгышы. Әмма дә бер дә бер көнне «син кем» дип сорасалар, ни дип җавап бирерсең?
– Сорамаслар дип беләм, бабай.
– Сорарлар, сорамый булмый ул. Һәм юкны сөйләмә дә, беркая җибәрмим мин сине.
– Ачуланма, бабай.
Гөләндәм исә беркатлы – киеренкелекне бетерер өчен төрле кыланышлар белән әле Тәбриккә, әле бабасына күз кыскан була:
– Алып батыр малае, тәүфыйксыз, нишләп алай бабаңны рәнҗетеп, шушы матур җирләрне дә ярата алмыйсың син, ә?
Бабайның кәефе кырылса да, өмете бөтенләй үк өзелми иде әле. «Тормыш кәрт уены кебек, иң читен чакта уен тузы коткара, – дип тынычландырырга тырышты ул үзен. – Уен тузы… Нәрсә соң әле ул уен тузы? Бармы соң ул? Бар бугай, бөтенесен үзгәртә торган көчле фикер…»
– Син дә шул, улым… Вәгъдә иткән эшеңнән, халыктан качып китәсеңмени инде… дезертир шикелле?..
Карт крестьян ялгышмады – яшь солдат бу сүздән сискәнеп китте, үз колагына үзе ышанмыйча, кабат сорарга мәҗбүр булды:
– Нинди дезертир, нинди халык?
– Менә шушы сырага катнашкан изге суны… ничек тәмле бит, ә? Шуннан да тәмлерәген, кирәгрәген авыл халкына бүләк итәргә вәгъдә бирдең түгелме соң?
Эх, менә ничек! Тәбрик үз хәсрәте аркасында бу хакта бөтенләй оныткан лабаса – үз мәнфәгатьләре белән мавыгып, халык кайгысын оныткан! Кайтканнан бирле үзен кунак итүче, ата-анасы бирә алмаган сый-хөрмәт һәм якынлык, туганлык хисләрен сиздерә, аңлата торучы шушы эчкерсез һәм искитмәле садә кешеләрнең өметләрен алдап, аларны һаман шул шикле коедан су эчәргә калдырып, вөҗдан үзе биргән эш-бурычыннан качмакчы булган ул! Әйе, Тәбрикнең әнисе каршындагы әхлакый бурычларын үтәүдән, үз бәхетләреннән яланаяк качкан үги ата һәм туган әтисе кебек үк Тәбрик тә туган җир алдындагы бурычыннан качып, дезертирлык итәргә җыенган. Рәхмәт, бабай! Хәтергә төшердең. Югыйсә синең оныгың да киләчәктә, Мирсәет яки Фәрхетдин атлы кешеләр кебек үк, мескен хәлдә калмас идемени?
Бабасына оныгы бу фикерләрнең берсен дә әйтә алмады, билгеле, әмма кыска гына җавабы да өйдәге өч кешенең чыраен берьюлы яктыртып җибәрде:
– Ярый, бабай, сезне сусыз калдырмам.
– Менә, ичмасам, сүз!
Бишенче бүлек
Кичке табигать, кичке утлар, егет белән кыз шикелле, ахрысы, күзгә-күз карашып сөйләшәләр.
Әллә нинди мәгънәләр, рәхәт җил шикелле кагылып, күңел дигәнеңне билгесез ераклыкка чакыра. Тын һәм моңсу үзәннәрдә кичке утлар, төнге учаклар гашыйк йөрәкләргә әллә ниләр аңлата – узган көннәр хакында, алардан да бигрәк киләчәк бәхетләр турында хәбәрләр китерә.
Тауларга мен дә кара – чиксез үзәннәрдә утлар, утлар, утлар. Күктәге йолдызлар санынча! Бу җирләрдән аерылгач, төнге аяз күкләргә, галәмнәргә карарсың да, төнге үзәннәрдәге шушы утлар җемелдәвен күрерсең…
Әллә инде элек диңгез шаулаган монда, әллә язларда Идел җәелеп ташыган – ни булса да барыбер, су урынында хәзер нур агыла. Ага да ага чиксез яктылык – гомер кебек, тормышның үзе шикелле.
Чиксезлек һәм яктылыкларның бөтенесе бергә «туган җир» дип атала.
Туган җир балага ана күзләре белән карый – үз баласына ягымлы һәм назлы тойгыларын кичке утлар рәвешле итеп сирпи ул.
Сау бул, туган җир
Акылга сыймаган фараз һәм теоретик исәп. Кайсы әйбәтрәк шуларның? Билгеле инде, исәпсез ерак китә алмыйсың – бөтен ачышларның нигезе исәпкә корылган дисәк, ялгышмабыз. Ләкин ачышлар кайвакыт бөтенләй исәпләмәгән җирдән дә, көтмәгәндә дә килеп чыга.
Аспирант егет күрә алмаганны урта белемле кеше күрә алса… әнә шундый кешелек сыйфаты хакында уйланыр җай бар бугай. Болай ачышлар хакында фикер әйтә алыр кеше хәзергә Үзәнбайда күренмәсә дә, уйламыйча гына дөрес бәяне бирүчеләр булды, әлбәттә.
Әгәр Тәбрик мәче төшкән коены күрмәгән булса, скважина белән дә шушындыйрак хәл килеп чыккандыр дип фараз итә алмас иде. Һәм менә шаярып кына әйтелгән фикер аспирант егетнең бөтен исәпләрен бәрде дә екты бит. Монысы, бәлки, бераз арттырудыр инде, ләкин хәлне бөтенләй үзгәртеп ташлавы берсүзсез хак. Билгеле, Тәбрик үз сәләтен ачыклау түгел, иҗади психологиянең нәрсә икәнен ишетә дә белми әле. Әмма колхоз председателе, үзе әйтмешли, кара акыл белән ачышка бик дөрес бәя бирде һәм кызыклы тәкъдим ясады… Ярый, монысы соңрак эшләнде, хәзер тәртип беләнрәк сөйләргә тырышыйк.
Вәгъдә ителгән ике кран урынына берәү генә килеп, аның гына көче җитмәс, чыгыр юкмы, дип кызыксынгач, анысын авыл машина паркыннан таптылар. Килгән кран һәм табылган чыгыр белән тарттыра торгач, артык карышмыйча гына, скважиналар суырылып та чыкты, һәм, Тәбрик кушканча, кире яклары белән күтәртеп карасалар, скважиналардан шалтыр-шолтыр таш коела башлады… Тәбрик үзе дә сизмәстән шаркылдап көлеп җибәрде:
– Карагыз, иптәш председатель, тартынмагыз. Нәрсә бу? «Коега мәче салганнар» дип кем әйткән иде сезгә?
– Әмма дә бит… болар бит, күзем ялгыш күрмәсә – таш.
– Кешеләр кылган аламалык тора-бара ташка әйләнә ул.
– Минем бөердәге шикелле… Кем эше булыр бу, мондый да явызлыкка кемнең куллары бара алды икән?
– Бәлки, явызланып түгел, шаярып кына эшләгәннәрдер әле. Бәлки әле, скважинага таш тутырып балалар уйнагандыр.
– Мәгънәсез шаяру!..
Бераз суккалагач, торбалардагы таш тәмам коелып бетте. Краннар торбаларны икенче башыннан күтәргәч тә, председатель зарланудан туктамады:
– Нинди пүчтәк нәмәрсә аркасында ничә ел сусыз интектек.
– Коегызга мәче төшмәгән булса, бәлки, бу юлы да башка мондый уй килмәгән булыр иде әле.
– Син кайтмаган булсаң, меңәрләп төшсә дә, безнең баш җитмәс иде моңа.
– Кызганычка каршы, бернинди баш кирәк булмады.
– Әйе шул, бик кызганыч… Адәм көлкесе инде, адәм көлкесе!..
Скважиналарны урынына утыртып цементлагач һәм икенче көнне насосныйга мотор да китереп куйгач, гөжләп су да киткәч, председатель бөтенләй телсез калды. Бер мәгънәсезгә буталып озак йөргәч кенә, Тәбрикнең җилкәсенә кулын куйды:
– Кал безнең авылда, колхозның баш инженеры итеп куям мин сине.
– Урта белем белән баш инженер?
– Белем белән генә түгел ул, әллә нинди белемле кешеләрдән дә бернәрсә чыкмый кайчак. Ну шул аспирант килсә? Юк, бу эшне аңа тапшыра алмас идем мин. Белгән генә түгел, уйлый торган баш кирәк монда. Аннары килеп, урта белемле кешегә шундый эш бирерлек булгач, ни өчен сусыз интегүебезнең сәбәбен дә төшенгәнсеңдер инде.
– Үземә белем кирәклеген дә төшендем.
– Алайса, сельхоз институтка гариза җибәр, колхоздан стипендия түләп укытырбыз. Ул белем белән син әйткән нефтьтә дә эшләп була, инженер кайда да үз дәрәҗәсен төшерми ул. Ризамы син шуңа?
– Уйларга вакыт бар бит әле.
– Уйла давай, бетте. Мин хәзер торбалар кәсебенә керешәм. Хуш, хәзергә! Бетте!
Корбан абыебыз, су шатлыгы һәм торба гаме белән канатланып, кыска аяклары белән теркелдәп кенә машинага утырды да китеп барды. Тәбрик өйгә кайтып барысын да сөйләгәч, Тугаш бабасы аннан ким сөенмәгәндер. Бәлки, арттырыбрак та җибәргәндер әле. Председательнең нинди тәкъдим ясаганын белгәч, күзләрен үк сөртеп куйды:
– Акыллы кешедән акыллы сүз чыга, бик дөрес, бик тә шәп әйткән.
Торбалардан чыккан ташларга исә бабай икенче төрлерәк бәя бирде:
– Авылны үз күрергә кирәк, балам, яратырга кирәк, аның үз кешесе булып кайгырту кирәк. Теге Аспиран атлы егетне әйтәм. Башсызлыктан түгел ул, һич аннан түгел. Әгәр авылыбызның үз кешесе булса иде ки, ничек итсә итәр, сусыз ташлап китмәс иде. Чит-ят кешенең йөрәге сызламый безнең өчен, вәт менә шуңа күрә дә башы җитмәгән аның. Ә син безнең үзебезнеке булып чыктың, болай булгач, үз улыбыз. Бөтен авыл хәзер икеләнмичә «улым» диячәк сиңа.
– Дәү әти, артык мактап та җибәрмә, бер чакрым торба сузасы бар бит әле.
– Анысына калгач булыр инде, боерган булса, су чыгару кодрәтенә ия кеше анысын гына эшләр ул.
Икенче көнне үк, кояш нурларын җиңеп дигәндәй, авыл өметләре төсле матур җемелдәп, басу капкасы төбендәрәк электросварка очкыннары чәчри-сибелә башлады. Шул төштә әллә нинди пыялалы башлыкмы, калканмы кигән егетне Тугаш карт, үзе чын итеп сөйләргә яраткан Алып батырның нәкъ үзе бу дип, күренгән бер кешегә горуранә сөйли торды. Торбага торба ялгана, көнгә төн тоташа торгач, Тугаш бабай күрсәтергә вәгъдә иткән бәйрәм дә сиздермичә генә килеп җитте. Тугаш карт шулай кадерле оныгы өчен хәтта кулдан килмәгәнен дә эшләмәкче. Тәбрик өчен җанын бирергә әзер торган шушы кешене – дәү әтисен ташлап китү җиңел булмас, әлбәттә. Ләкин әти дигән нәрсә… ул булмагач, күңел монда барыбер тулы булмаячак. Үзлегеннән нәтиҗә килеп чыга: торбаларны тәмам тоташтырып бетергәч тә китәчәк Тәбрик. Китәчәк һәм, ихтимал, бүтән бер дә кайтмаячак.
Ә бүген Тугаш бабай бәйрәме.
Алдан сөйләшенгәнчә, атлы-арбалы бер агай дөбердәп килеп тә җитте. Арбадагы ямь-яшел печән өстенә сыра мичкәләрен җайлап урнаштыргач, иң алга Гөләндәм белән Сөембикәне утыртып, уен-көлке белән шаулашып китеп тә бардылар. Барысыннан да бигрәк Гөләндәм шат, барысыннан да бигрәк ул киенгән, ул бизәнгән.
– Эх, кызым, маладис, прәме минем карчыкның кыз чагы, суйган да каплаган. Нәкъ инде менә айдан төшкән кебек!
– Чабыр булгач Чабыр булсын инде, дидем. Синең карчыкка да бик охшыйсым килде. Кулга дисбе генә таба алмадым әле.
– Шаяртма бик, минем карчыкның да кыз чагы булмаган дисеңме әллә?
– Юк-юк, булмаган, булмаган, мин генә яшь, мин генә бер генә.
– Анысы хак – бер генә, дөньяда бер.
Дөньяда бер генә булган кыз ак яулыгы астыннан кабарып торган чәчләре өстенә кечкенә кара калфак киеп алган. Энҗеләре – йолдыз җемелдәүләренең бизәккә әверелеше. Кояш нурында бигрәк тә матур елкылдый, кызның бәхетле карашы белән бергәләп, дәртле көн, якты көн аклыгын арттыра. Кызның бу матурлыгына оныгының да сокланып каравын тойган карт икеләтә бәйрәм кичерә – барысы да ул теләгәнчә бара, Алла боерса, ул теләгәнчә. Картның шатлыгы авыл буйлап яңгырый:
– Җыенга рәхим итегез, туганнар, Чабырга, Чабыр тавына, әйдәгез, әйдә! Бөтен тирә-як җыела, бөтен нәсел-ыру килә, соңга калмагыз! Әйдә, малкай, фью!..
Сызгыруы гына рәтле чыкмый икән дә, ярый инде. Теш юклыгы сиздерә, хәерсез…
– Әйдә, Гыйльметдин, җырлап җибәр син дә, балык сыман өнсез барма, Сөембикә, сыздыр, Гөләндәм, җырла – Тәбрикнең исе китсен.
Һәм үзе башлап та җибәрә:
Атларыбыз пар иде лә,
Киң урамнар тар иде.
Киң урамнарны тар итеп
Йөргән чаклар бар иде, һай, һай-лай!..
Көен кем белсен, әмма сүзләре шәп ишетелә. Хәтта мокыт кучер да телгә килерлек булды:
– Бар иде бугай шул, бар иде бугай.
– Сезнең җырлар искереп-тузып беткән инде, бабай, безнекеләр бүтәнчә.
– Әйдә әле, кызым, бүтәнчәсен, яле.
Ул да түгел, Гөләндәм бу кояшлы иртәдән яктырак һәм сафрак тавыш белән җыр башлады, аңа әнисе дә иярде:
Актаныш таңнары,
Ул минем йөрәк серемне аңлармы?..
Бабалары монысын да үзенчә юрады:
– Аңлар, аңлар, аңлатырбыз. Аңлата алмый калсак, Изге чишмә суын эчү хәрәм булыр безгә.
Коры елганы чыккач, Җәмәкигә кермичә, Бәкигә борылдылар, һәм уен-көлке белән мәйданга барып җиткәне сизелми дә калды. Тукталган җир әлеге дә баягы Изгеләр чишмәсе иде. Тик Тәбрик Җыенның ерак елларда ни өчен нәкъ шушы җирдә үткәрелүен хәзер генә төшенде. Чишмәләр тау буенда. Таулар әйләндереп алган үзән исә табигать үзе ясаган арена: бөтен Тау иле килсен дә бәйрәм итсен – көрәшсен, йөгерешсен, ат чабыштырсын, кәмит әйләнсен, җаны ни тели, шуны кылансын. Һәм кыланганнар да – гасырлар буе Тау ягы кабиләләре шушында нәсел җепләрен бәйли килгәннәр. Соңгы елларда гына гореф-гадәтләр үзгәреп, бәйрәмнәр дә бүтән төрлегә әйләнгән. Тугаш бабайча әйтсәк, ташлаганнар изгеләрне, онытылган изгелек җирдә…
Арбаны карт чак кына үргәрәк тарттырды да сыра чүлмәкләрен төшерергә кушты. Самавырдан зуррак ике чүлмәкне «ә» дигәнче ямь-яшел чирәмгә куйгач, селкенеп җан кыймасын дип, бабай аларның астына ике яклап печән тутырды һәм, вак-төяк шөгыль беткәч, җиргә аяк бөкләп утырды да хозурланып бер кычкырып җибәрде:
– Һай, дөньялар, бу көннәрне дә күрергә насыйп булган икән! Узган бәхетләр тагын кайта икән ул. Йә, кызым Сөембикә, бир әле чынаякларны.
Сөембикә гөлҗимеш сурәте төшкән дүрт пар чынаяк алып тезгәч, карт аларның барысын да тутырып, берсен үзе эчте дә бүтәннәрне кыстарга кереште:
– Өй сырасының нәрсә икәнен белеп калыгыз, үзегез дә ясарга өйрәнегез. Мәгез әле.
Мактый-мактый ике-өч йомры бушаткач, кучер агай, эш бар дип, вакыты җиткәч килеп алырга вәгъдә биреп, үз юлына китте. Ә бәйрәм калды. Барыннан бигрәк Тугаш карт үзе сайрады, үзе кинәнде. Көенең ниндилеген кем белсен, әмма сүзләре аермачык:
Борын-борында, иген кырында
Җырлый өздереп кыз белән егет
Бәхет турында.
Җырлыйлар алар – аерылмас ярлар.
Шулчак ук атып, гөрзи уйнатып,
Килгән ят яулар.
Җыр гөнаһ икән… Яңгырамас бүтән:
Атлы явызлар егетнең, кызның
Телләрен кискән.
Тик иртә-кичтә тынмый җыр һич тә:
Әверелгән шунда егет былбылга,
Кыз – гөлҗимешкә.
Сандугач-егет җырлый өзелеп,
Гөләп-чәчәккәй сөюен әйтә,
Хуш исләр сибеп,
Хуш исләр сибеп.
Гөләндәм белән Сөембикә җырны тыңлаганда моңаеп кала, ә Тәбриккә барыбер…
– Бабай, син ни укынасың алай? – дип сорый ул, бер дә исе китмичә генә.
– Мин ни… дога кылдым, балам, синең бәхетең-тәүфыйгың өчен. Теләкләр теләдем, Ходайдан ялвардым – рәхәт яшә, дөньяның барлык матурлыгын күр, Алыплар туган җир намусына тап төшермә.
– Слушаюсь, товарищ бабай… шулай эшләрбез.
– Рәхмәт яхшы сүзеңә, – дип, бабасы тау буендагы беленер-беленмәс калган курганнарга күрсәтте. – Әнә теге урларны күрәсеңме?
– Юк.
– Ул чокырлар – борынгы бабайларыбыз авылы, шуның эзләре.
Авыл дигәне – кола ялан, ә Җыен дигәне? Анысы кайда? Әллә инде бабасы Тәбрикне юк нәрсә белән чынлап ук мавыктырмакчы?
Әһә! Чабыр дигәне Тугаш бабайның хәтерендә шаулый һәм ул аны бүтәннәр өчен дә шулай ишетелә дип белә, узган хатирәләр аның күзләрендә очкыннар булып уйный, йөзендә шатлык булып балкый – нәкъ аяз күктәге июль кояшы шикелле. Хәтта кояштан да алдарак күтәрелеп, күк түбәсендә зәңгәр төс булып җемелди.
Кытайский әфлисуннар
Килә икән яшьниктә.
Картайгачтын үкенерсең,
Әйттереп кал яшьлектә, һай!..
Сыралы чынаягын чиратлап Гөләндәмгә, Сөембикәгә һәм Тәбриккә бирә дә, тегеләр ялындырмый гына чөмергәндә, карт тантана итә:
– Кыланып калыгыз, әйдә, Чабыр елына бер генә килә ул.
Сыра ләззәтенә чыдый алмыйча, мәзәк ымлыклар чыгарып, телләрен шартлатып куя, чүлмәкләренә шап-шоп суккалый, сакал-мыегын сыпыра. Сакал-мыегын сыпыра да күз кыса – запас, янәсе, биниһая! Ихлас шаянлык, ихлас чаялык, ихлас бәхет. Шушы кадәр дә бәхетле була ала икән кеше! Әйтерсең аңа җитмеш сигез яшенә җиткәнче югала килгән барлык бәхет-шатлыкларын берьюлы кайтарып биргәннәр дә, ул шуларны сыра рәвешендә чөмерә.
– Менә күрерсез әле туганнарыгызны, якташларыгызны – прәме бөркетләр алар, бөркетләр!
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы…
Әмма, хикмәт, Җыен дигәне һаман дүрт кешедән артмый шул, бөркет түгел, ябалаклар да күренми хәтта. Шуны сизенеп, мөгаен, кояш кызуы арткан саен, бабайның чырае әкрен-әкрен сүрелә, төссезләнә, ә соңынтын караңгылана ук башлады. Шук сүзләре сирәгәя, тора-бара бөтенләй тына куйды. Хәтта үзенә сүз кушканга ук үртәлә һәм авыз эченнән мәгънәсез сүзләр мыгырдана башлады:
– Егылып үлгерләре!.. Сезнең белән шул буласы билгеле иде инде аның… Сезгә ышанган мин тиле…
Кемне тиргидер – әйтүе кыен.
Балалары елмая гына. Аларга нәрсә! Аларга барыбер – күптән онытылган, ерак заманнарда калган бәйрәмне кайтармакчы булып тырышкан картның өметләре зәңгәр рәшә төсле күккә очканны сизә торып, карт күңеленең сары балчык рәвешле кибеп яргаланганын күрми дә, күрергә дә тырышмыйлар.
Гөләндәм бигрәк тә авызын ера:
– Кала кешеләре гел шушылай табигатькә чыгып ял итә. Менә дигән ял булды, бер дә хафаланасы түгел, – дип, бабасын тынычландыра, янәсе. Ә фактын китереп әйтсәк, мыскыл итә.
Ике-өч сәгать түзем белән генә көтте карт, әмма офыкта беркем күренмәде, дүрт-биш сәгать түземсезләнеп көткәч тә, кара нокта да күзгә чалынмады. Карт, аптырагач, чал башын ашъяулык астына тыгып ятты. Беркемне көтми, ял гына итә, имеш… Ә шулай да, бермәлне ерактан машина гөрелтесе ишетелә башлаган иде, дерт итеп сикереп тә торды һәм баягы саф көлүе белән балкып кеткелдәргә дә тотынды:
– Әйттем бит мин сезгә киләләр дип. Бөтен тирә авылларга үзем барып игълан кылдым лабаса. Бармаганнарына кешеләр аркылы хәбәр иттердем. Нишләп килмәсеннәр, киләләр. Уракка төшү мәшәкатеннән соңга гына калганнар безнең туганнар. Әнә Алып батыр ыруы корымаган әле – әнә ничек җырлап килә, күрәсезме?! Изге чишмәләр дә чылтыр-чылтыр каршылый. Аларның беркайчан да корыйсы юк, Алла боерса, гомер бакый.
Бабай артыннан ияреп, балалары да машинаны каршыларга юл буена ук чыктылар. Җыр һаман көчәя, машина гөрелтесе һаман сөенечлерәк була барып, кешеләрнең инде төс-битләре дә ачык күренә башлады. Машинада яше-карты җыр сузмакта:
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы…
– Ишетәсезме, балалар, безнең җыр, безнең туганнар…
Бабай сабыйларча самими сөенә, хәтта бүтәннәргә кызганыч булып китә. Мәгәр әнә бәйрәм килә, мәйданга шаулап Җыен килә – Тугаш карт эссе кояш нурында түгел, шул шатлыкта коена. Ниһаять, бәйрәм белән ара – күп дигәндә илле, кырык метр, юк, аннан да кыскарак – ун, биш… өч метр калгач… узды да китте машина. Узды да китте бәйрәм, узды да китте Җыен… Аңламый, абайламый да калдылар. Ни булды? Үзәнбай авыл клубы мөдиренең шул машинадан:
– Бәйрәм клубта була, шунда барыгыз – концертка! – дигән сәер сүзләре генә, акылга сыя алмыйча, үзән өстендә чайкалып юкка чыкты. Клубта нинди Чабыр инде ул?
Бабай, һушыннан язгандай, үзалдына лебер-лебер сөйләнергә кереште:
– Әртист булып чыктылармыни? Безнекеләр түгелмени? Ә безнең кунаклар кайда? – Еламый гына.
– Ул хәтле кайгырма әле, бабай, кайда булса да барыбер түгелмени? – дип юаткан була Сөембикә.
Юк инде, баягы шатлык-сөенечләр җил булып очкан – иреннәре үк калтырый картның. Аңардан да кайгылы, аңардан да хәсрәтле, аңардан да бәхетсез кешене дөньяда табу да кыендыр бу мизгелдә. Чүлмәкләрен кочаклады да исерек кеше төсле бер хәрәкәтсез, ким дигәндә, ярты сәгать ятты.
Басуларда бытбылдыклар, тургайлар бәйрәм итә, кояш баягыдан да яман кыздыра, тирә-якта мотор тавышлары… Машиналарга төялеп, күрше авыллардан да концерт карарга киләләр, ахрысы.
Шуны төшенеп диярсең, бабай башын күтәрде:
– Ичмасам, Гыйльметдин кая олакты. Гөләндәм, бар, булмаса, фермага, тизрәк килеп алсын, юньсез.
– Хәзер, бабай, алып киләм. Курыкма, кырда кундырмабыз.
– Миңа кырда калсам ни… Менә чүлмәкләр жәл.
Сәгать чамасы да вакыт үтмәгәндер, Гыйльметдин дигәне шалтыр-шолтыр килеп тә җитте. Артыннан иярә килгән эте әлсерәп телләрен чыгарган.
– Бер дә бушамаган әле чүлмәгегез. Әллә гүпчи дә сата алмагансыз инде? – дип, Гыйльметдин чүлмәкне көчкә күтәреп салды.
Икенчесен Тәбрик илтеп куйды.
– Сату дисең. Бушлай эчүче дә табылмады. Адәм рәтле кеше калмаган икән инде бу дөньяда, беткән Алып бөркетләре, югалган. Берәве генә дә килеп чыкмады. – Шунда карт үзенә гаҗәпләнгәндәй карап торган маэмайга күз төшерде. – Мин дә синең кебек үк телемне асылындырыр идем дә, оялам гына, – дип куйды.
Әмма кыстасалар да, арбага утырмады.
– Кайта торыгыз, минем изгеләр белән сөйләшәсем бар әле… – диде. – Олы урамнан кайтмагыз, шыпырт кына тыкрыктан төшегез…
Шулай да кич Гөләндәм белән Тәбрик клубтан кайтып керә-керүгә концертны мактарга тотынгач, колхоз председателенең агитбригаданы Тугаш бабай үтенечен искә алып чакыруын да сөйләгәч, картның кәефе чак кына күтәрелде дә шикелле.
– Ярый, улым, үзегезгә ошагач, бик әйбәт. Тик мин тагын да күңеллерәген күрсәтмәкче идем шул.
– Бабай, «Идел сюитасы» дигән биюләре нәкъ син әйткән дуслык бәйрәме инде. Чабырыгыз сәнгатькә күчкән – болай булгач, мәңгелеккә әйләнгән, бигрәк тә шәп бит инде ул, бабакай, ә?
– Эһе-эһе…
Ай чамасы вакыт үткәч, скважинадан ике чакрымга сузылган торбалар, су колонкалары авыл кешеләренең капка төпләренә үк килеп туктады, ферма каралтыларына таралды – барлык терлекләр якын киләчәктә су белән өзлексез тәэмин ителеп торачак дигән сүздер бу. Шулай итеп, Тугаш бабай гомер буе хыялланган Изге чишмәгә табынасы калмады бугай – ул авылга үзе килде дә инде, үзе кеше акылына мәдхия төслерәк чылтырый башлады. Һәрхәлдә, Тәбриккә шулай тоела иде.
Ә мәче төшеп интектергән хәерсез коены инде мәңгелеккә күмәр чак җитте…
Билгеле, Тәбрик тыныч күңел белән китә ала иде хәзер. Һәм китәчәк тә. Әмма юлга җыенып бетте дигәндә, тагын бер җитди эше барлыгын төшенде: әнисе кабере шушы көнгә чаклы чардугансыз торган.
Иртәнге ашны ашагач, Тәбрик дәү әтисенә зиратка барырга тәкъдим итте.
Гөләндәм:
– Мин дә барыйм әле, – дигән иде, бабалары әтәчкә кычкырганнан да катырак итеп кырт кисте:
– Йөрмә каберлеккә, шайтан җыеп! – диде.
– Дәү әти, йә инде, әллә ниләр сөйләмә.
– Бер дә әллә ни түгел – бер хатын-кыз артыннан йөз шайтан иярә ул.
Бабай белән бәхәсләшүнең файдасызлыгын аңлаган яшьләр көлештеләр дә – шуның белән бетте. Дүрт баганалык агачны бәләкәй арбага салып бәйләгәч, икәүләп зиратка киттеләр.
Якында гына, тигезләнеп беткән җирдәге бер агачны күрсәтте дә карт шуны туганнар кабере дип йөртүләрен әйтте, һәм оныгы ник икәнен сорагач, шактый ук сәер вакыйга сөйләп бирде.
Имештер, әүвәлгерәк бер заманда, бу тирәдә халыкны христиан диненә күчергәннәр. Авылда ике дин кешеләре яши. Зиратның да бер ягына христианча, икенче ягына мөселманча килеп ята торган булганнар. Бервакыт Тугаш картның ерак бабасы, имеш, христиан диненнән кабат элекке диненә чыккач, озак та яшәмичә, дөнья куйган, ди. Ничек күмәргә моны? Христианчамы, мөселманчамы? Шул хакта сорап язган хатка үрәтниктән «Похоронить с попом!» дигән фәрман килә. «С попом» булгач, шулай инде, попны чакырып китергәннәр, бөтен догаларын аннан укытканнар да, табутны җир куенына салгач, попның башына тимер белән тондырганнар. Әйтәсе дә юк, җан тәслим кылган кунак поп. Табут янына аны да салып күмгәннәр. Поп әфәнде югалгач, үрәтникләр бу авылга килә дә сорыйлар икән: «Кайда поп?» – «Кабердә». – «Нишләп?» – «Үзегезнең әмер буенча күмдек – сез «похоронить с попом» дип язгансыз бит», – дигәннәр авыл мужиклары.
– Менә шулай күмгәннәр. Урысчаны әйбәт белмәгәч ни, килеп чыккан инде бәләкәй генә хата.
– Әйтерең бармы «бәләкәй генә»…
– Аның каравы мәңгелек истәлек булып калды – хәзер ул каберне халык «туганнар кабере» дип йөртә. Нишләсеннәр инде, караңгы халык. Әгәр дә үрәтник «балта белән күмәргә» дип язган булса, алар кабергә балта салган булырлар иде.
Тәбрик күмелгәннәрне дә, күмүчеләрне дә кызгана алмыйча:
– Безнең кыргыйлык күптәнге икән шул, – дип кенә куйды.
Карт, акланып тормастан, гаепле кеше сыман башын иде.
Ул барлык вафатлар хакында гел әйбәт сүзләр генә сөйләде; оҗмахлы булсыннар, дип теләкләр теләде. Аның исәбенчә, юньсез кешеләр исәннәр арасында гына була икән…
Чардуган кору ярты көнгә сузылды. Эш арасында Тугаш карт Тәбриккә таныш булмаган чит сүзләр кушып сөйләнә-сөйләнә, әллә нинди сәер тавышлар белән көйли-көйли, һаман моңайды. Ә соңынтын авыл тормышының, җир кешесенең бер яктан искиткеч гади, икенче яктан карасаң, баш җитмәслек хикмәтле, фаҗигале икәнен, озак кына тавыш-тынсыз калып, тагын да тирәнрәк аңлата төште. Бу гадилек – җирдән башланган тереклектер инде, бу катлаулылык – җирдән яралган шул тереклекнең бүген яшәп ятуы һәм киләчәктә дә яшәп ятачагыдыр. Баш җитмәслеге – менә кемнеңдер синең баш очыңа килеп, тагын кемнеңдер моңаеп утырачагыдыр. Картка хәтта шул көн үзе үк ирешә алмаслык хыял төсле тоеладыр. Аның ыруыннан исән калган бердәнбер егет тә читкә китеп барса, кем килеп моңаер аның баш өстендә, кем килеп чардуган корыр? Гөләндәм балаларымы? Юк, әйтә алмый. Йа Хода, үзең сакла, үзең ярлыка!
– Вакыт җиткән икән инде, дөнья белән бәхилләшер чак җиткән икән. Җитмеш сигез ел ничек гамьсез яшәлгән!
Шулай да карт үз акылы белән килешеп үк бетми әле – изгелек бөтенләй үк юкка чыкмас, аталар догасыз калмас, баш очыбызга, ничек кенә дисәң дә, бер килеп егылыр әле балалар дип өметләнә. Аның өчен аталар һәм бабалар үзләре исән чагында кайгыртып калырга тиеш икән. Тәбриккә ул шуңа күрә олы түземлелек белән аңлатырга тырыша да бит инде. Тырышлыкның файдасы тидеме-юкмы, әллә үз башы белән генә шундый да кешелекле фикергә килдеме – менә бала анасының каберенә чардуган корырга килде бит, беркем кушмыйча гына агач утыртырга да кайтыр әле, бәлки, Ходай боерган булса. Хәзер булмаса, соңыннан төшенер. Менә Тугаш карт, дөнья бетереп, дөнья иңләп йөргәндә, үзе дә әтисенә рәшәткә тотарга уйламаган – бүтән вак-төяк мәшәкатьләр артыннан куып, гомер узганын сизми дә калган. Ә хәзер… соң булса да уң булсын. Иншалла, Тәбрик тә бер килер әле авылына. Килергә насыйп итсен, рәхмәтеннән ташламасын Тәңресе.
Ана кабере өстенә өр-яңа чардуган торып басты. Инде китәргә вакыт. Балта-чүкечне Тәбрик күтәрде, бәләкәй арбаны бабасы өстерәде. Кайтышлый, юк-бар сүз арасына кыстырып, карт янә үзен борчыган сорауны кузгатты:
– Улым, дим, шулай да ник китәсең әле син бездән?
– Эшләргә вакыт. Гел кунаклы уйнау килешмәс.
– Юк, улым, бер дә уйнамадың син. Муен нык булгач, камыт табылды – әнә нинди могҗиза эшләп ташладың.
– Институтка бармый ярамас, ахрысы, председатель дә бик каты димли.
– Авыл инженерлары әзерли торганынамы, әллә һаман нифтенеке дисеңме?
– Шушы көннәрдә хәл итәм инде, бабай.
– Безнең янга кайтара торганы шәбрәк булыр, балам, ныграк уйла, яме.
Кич.
Авыл өендә – электр уты, кызык, күңелле. Бүгенге шул яктылыкта карт белән оныгы ерак үткәннәргә сәяхәткә китә. Ник? Бүгенге матур тормыш кына нишләп җитми әле кешегә? Нигә кирәк аңа үзе яшәмәгән борынгы заман, нигә хаҗәт аңа үзе яшәмәячәк килер заман? Адәм баласына өч заман берьюлы кирәк шул, берьюлы.
Сәяхәт дигәннәре – өстәлдәге кечкенә китап, китаптагы кәкре-бөкре сүзләр, сурәтләр.
– Улым, шушы инде атаклы шәһре Болгар. Шушы ташпулат – кемнәр өчендер салынган маузали. Тегесе – кече манара.
Аннары, чиркәү сыманрак зур гына корылма очрап, Тәбрик анысы белән дә кызыксынгач, карт экскурсоводның көймәсе комга терәлде дә калды:
– Нәрсә икәнен үзем дә белеп бетермим шул, улым, берәүләр әйтә, анысы да маузали, ди, икенчеләре, хөкем пулаты, диләр. Ә дөресе аның – ханәкә, ягъни, әйтик, хаҗга, табынырга килүче безнең ише дәрвишләргә җәйге торлау, икенче төрле әйткәндә, дөрбә. Картлар гына түгел, соң заманда яшьләр дә килеп карый башлады. Алар өчен гади ташлар, безнең өчен – изге.
Карт экскурсовод сүзләре соңга таба ниндидер моң белән кушылып ишетелә башлый. Моң, сүз, сурәт – өчесе бергә… Бабай әйткәнчә, бу сихерле моңнар да борын заманнан, ыруг коесының төбеннән үк килә икән. Тәбрик әнисенең сандыгында, бик күп истәлекләр белән бергә, егерме буынны буйлаган шәҗәрә дәфтәрләрендә әллә ничаклы кызык һәм чын хикәятләр саклана, аларны укыгач, искиткеч матур җырлар ишетәчәк икән Тәбрик. Ә менә монысы таныш та бугай, шулай ук ерак заманнардан килә:
Сандугач-егет җырлый өзелеп,
Гөләп-чәчәккәй сөюен әйтә,
Хуш исләр сибеп,
Хуш исләр сибеп.
Тукта әле, бу тавыш бик якыннан, бүгенге көннән яңгырый түгелме соң? Якын дигәннән дә якынрак – үзебезнең ишегалдыннан. Таныш та, якын да. Нигә дисәң – Гөләндәм тавышы. Бабай, шатлан, синең җыр дәвам итә. Тәбрик отып калырга тиеш дигән җырыңны Гөләндәм җырлый, Гөләндәм. Әй Гөләндәм, гөл сабагы, җыр геройларының берсе син үзең түгелмени соң? Син бит ул, син! Ә сандугач-егет? Бәлки, анысы… Бәлки… Юк, тел әйләнми. Һм-м-м… Тәбрик болай матур итеп җырлый белми һәм, мөгаен, белмәс тә! Мондый көйләрне бөтен нечкәлекләре белән аңлап та җиткермидер әле ул, ничектер томанлы матур сурәтләр итеп кенә күз алдына китерә. Шулай булгач, егет – бүтән, сандугач – бүтән. Сандугач һәм гөлҗимеш телендә бүтәннәр сөйләшә. Гөләндәм, мөгаен, бүтән берәүгә җырлыйдыр… Кем икән ул, ни атлы икән сандугач булып сайрар егет? Ләкин Тәбрик түгел. Тәбриккә андый бәхетләр турында уйланырга гына кала. Хәтта уйлардан да ниндидер яман тавыш аерырга азаплана бит әле менә.
Тукта, чынлап, баягы җырга һич тә туры килми торган ниндидер ямьсез аваз…
– Бабай, ишетәсеңме, кемнәрдер «дөрбә яна» дип кычкыра.
Кыйссалар сөйләргә көйләнгән карт янә сабыр гына тезеп китә:
– Нишләп янсын инде таш сарай, ишекләре, тәрәзәләре дә калмаган бит аның. Янмас, улым, янмас, гасырлар буе ул нинди генә утлар кичмәгән, нинди генә яулар күрмәгән. Барыбер янмаган, җимерелмәгән. Хәзерге гадел заманга килеп җиткәч, мәңге торачак инде ул – дәүләт үз чутына алган ди бит аны.
– Шулай шул, бабай, мин дә шулай уйлыйм, янмас ул.
Әмма тавыш яңадан кабатланды да бу юлы инде аермачык ишетелде. Торып тәрәзәдән баксалар, урамда кешеләр йөгерешә:
– Фәрхетдиннең өе яна, яна, тизрәк!
Тәбрик сикереп торды да, солдаттагыча тизлек белән киенеп, урамга ташланды. Тугаш карт белән Сөембикә апасы аның артыннан йөгерә иделәр.
Ерактан ук өйнең инде тоташ утка әверелгәнлеге күренеп тора. Кешеләр өй хәтле тоташ ут тирәсендә кайнашалар – ут яктысында әллә нинди кыяфәтләргә кергән сәер кешеләр… Әллә монысы төш кенәме? Юк шул, чын бусы… Ялкын янына барып булмый – пешерә, төштәге хәл генә булса, алай итмәс иде.
Янгын сүндерүчеләр сипкән судан чыж иткән тавыш та чыкмый. Шуңа күрә күпчелек кеше, йортлар тирәсендә сакка басып, очкыннарны гына сүндерә тора инде.
Бабай да, Сөембикә апа да ах-ух килә:
– Нәрсә булды икән, төртеп яндырдылармы икән? Ялгышмы? – диләр.
Тәбрикнең башына килгән беренче уй шул булды: «Миннән күрмәсеннәр тагы!»
Елар чиккә җиткән Тугаш бабай су сибүдән туктаган насослар янында аптырап калган янгынчылар арасына үтте.
– Өйдәге җиһазларны чыгардыгызмы? – диде ул, утка ташланырга әзерләнгәндәй.
Тегеләргә бу сорау ошап җитмәде, ахрысы, карт соравын кабатлагач, җикереп үк җибәрделәр:
– Әйттек ич, соңга калганбыз. Кинәт кабынган. Җәйге челләдә коп-коры бүрәнә күкерт кебек икәнен белмисеңмени, картлач?
– Эчтә әллә ни юктыр инде Фәрхетдиннең, өе жәл, өе шәп ие, – дип, сүзгә кушылды икенче бер карт.
– Нишләп булмасын, нишләп булмасын ди ул? Егерме буыннан килгән шәҗәрәне кая куясың? Хатирәләрне? Тәбриккә дигән мирас? Кайда ул? Бүтән каян табыйк аны? Каян? Ник алып чыкмадыгыз, ник коткармадыгыз?
Ачыргалануга да җавап бирүче булмады.
– Менә бит, ә… Ничәмә буыннан килгән затлы нәрсәләр, киемнәр, тәңкәләр… Әй Фәрхетдин, Фәрхетдин, юньсез, үзе саклый алмады, безгә дә бирмәде.
– Борчылма, бабакай, бүтәне табылыр.
– Табыла торган әйбермени, Тәбрик улым. Узган гомер, калган хәтер дигәндәй…
Йорт һаман яна.
Бермәлне өй эченнән әллә нинди сәер тавыш ишетелгәндәй тоелды. Әллә кеше инде?.. Юк, бер караганда, юаныч, икенче яктан, фаҗига – тавык икән! Югарыдан, өйалды белән өй арасындагы ачык тәрәзәдән кытаклап һәм черләп тавык чыкты. Кая барырга белми мескен. Җиргә очып төшмәкче иде, тирә-якта халык, шау-шудан куркып, өй түбәсенә үк менеп китте. Ә анда – тәмуг, вулкан… төтен һәм ут бербөтен булып ургыла. Ул да түгел, бер әби үрсәләнә:
– Ай Алла, минем чуар тавыгым. Шул бит, шул, карагыз, минем тавыгым, харап була бит! Кет-кет-кет-кет, ти-ти-ти-ти…
– Җиргә оч, тавык баш, җиргә! – дигән тавышлар да ишетелде.
Әмма тавыкның инде аларны ишетерлек әмәле калмаган – ялкынга камалган, канатлары ук көя… Тавыктан бигрәк карчык үрсәләнә:
– Әй чуар тавыгым, хараплар гына буласың лабаса. Югалган идең лә аны, атна буе күзгә чалынмый торгач, сасы көзән буган дип йөрсәм, яшертен күкәй салып, чебеш чыгарырга утыргансың икән.
– Утырсын иде үз өендә генә, чит өйләргә ияләшсәң, шулай була ул, – дип кинаяле генә итеп әйтте Тугаш карт.
Дөресе шул, нишләсен әби – җавабы юк. Ә тавык… Тавык өй түбәсеннән бакча ягына очмакчы иде… Канатлары чытырдап, утның нәкъ уртасында җилпенде-җилпенде дә… утка әверелеп, күккә төтен һәм ут булып очты… очты теге дөньяга…
– Үз дөньяңнан бизеп, читтә күкәй салып йөрсәң, шулай була ул.
– Ах… – Өй эченнән, ахрысы, тагын сәер тавыш.
– Сез ишеттегезме? – дип сорады Тәбрик Сөембикә белән Гөләндәмнән.
– Әллә тагы. Ишетелгәндәй тоелды шул.
– Тоелгандыр гына ла. Фәрхетдин Кыртапада бит.
Тугаш картның шул сүзләрне әйтүе булды, өй гөрс итеп ишелеп тә төште.
– Карап торып яндырдык өйне. Ай-яй!
– Кеше тора торган өй түгел әле, кайгырма.
– Сирәк булса да кайтып тора иде бит. Кыш көннәрендә бигрәк тә.
– Хәзер кайда торыр икән инде?
– Үзе өй салучы… Әтмәлләр әле, акчасы күптер…
– Туктагыз әле, җәмәгать, кешесез өй нишләп янды соң әле ул, ә?
Тәбрик бабасының тавышын ишетте:
– Җәмәгать! Берәрсе төртеп яндырмагае! Милициягә хәбәр итик – эзләсеннәр.
– Ярый, бабай, кайгырма ул хәтле.
– Ә шәҗәрә? Ыруг коесы? Аның да суы киптеме инде? Изге иде бит ул, изге!
– Кайгырма, бабай, бәлки әле, ул хәтле үк изге дә булмагандыр, ныклабрак карый төшсәң… анда да мәче төшкәндер…
Шушы сүзләрне ишетүгә, карт телсез калды. Телсез калды да баскан төшендә җиргә утырды.
– Йа Раббым, күрәселәр бар икән! – дип, көч-хәл белән генә мыгырданды ул. – Анда да мәче! Кайда, нинди мәче?
Карт белән бәхәсләшүнең уңайсыз икәнен тойган Тәбрик аны култыклап торгызырга азаплана иде, бабайның икенче ягыннан ниндидер ят адәм култыклавын күреп алды. Аңа ул, бәлки, игътибар да итмәс, шул килеш яңадан өенә кайтып китәр иде, ләкин ят кеше болар яныннан никтер китәргә җыенмады. Әллә таныш та инде?
Күзгә-күз карашып байтак торгач, ут яктысында карачкы төсле күренгән кара киемле ят адәм телгә үк килде:
– Танымыйсыңмыни?
– Юк, танымыйм.
– Келәнчегә эзләп килгән идең ич, мин шул кеше. – Мескен, «мин – синең әтиең» дип, интекми генә әйтәсе сүзне ничек аңлата алмый азаплануын кара!
Һәм Тәбрик карый, ләкин инде мәсхәрәле итеп өстән карый:
– Мин сезне танымыйм.
– Таныйсың ла… Менә сиңа акча китердем, сиксән сум. Ал, ал, курыкма, хәләл акча… Пальто алырсың. Шинельдән озак йөрү килешмәс бит.
– Шинельдән сез дә ояласызмыни? Гафу итегез, мин аның белән бик горурланам.
Көтелмәгән бу сүзләрдән чүгеп куйды бәндәң. Җир янып табанын пешергәндәй тыпырчына ук башлады:
– Кеше арасында кешечә булсын дигән идем… Нәкәнис, син ятим бала түгел ләса. – Көчләп диярлек акчаны тоттыруы булды, Тәбрик дары шикелле дөрләп тә кабынды, әйтерсең инде күмергә үк әйләнә барган өй белән бергә ул да яна иде. Бәлки… Тик уйларга вакыт юк, Тәбрик, эчтән һәм тыштан бәреп янган нәфрәтенә чыдый алмыйча, акча дигәннәрен чытырдатып йомарлады да дөрләп торган өйгә ыргытты… юк, ыргыта алмый калды, өлгермәде. – Улым!..
Нинди сүз! «Улым!» Йа Хода, ишетер көн бар икән бу сүзне дә. Ишетте бит Тәбрик, тәки ишетте… Аның да әтисе бар, бар, ул ятим түгел… Һәм ул сүзне ишетүгә, йодрык төсле күтәрелгән кул һавада хәрәкәтсез калды. Ә атасының ике кулы да күккә, Тәңресенә сузылган кебек сузылган, Тәбрик йолдызларга үрелгән төсле… Ут яктысында шәүлә булып өч кул күтәрелгән. Ник? Яратырга, сөяргә? Ата куллары улы кулындагы акчага талпына, калтыраган куллар каушаган йөзгә күләгә булып төшә, аны кызганмау мөмкин түгел бугай. Ничек кенә булмасын, шунысы хак – Тәбрик акчаны кире кайтармый булдыра алмады. Мирсәет исә кирәксез нәрсәдәй йомарланган кадерле акчаларын, баягыча каушый-каушый, күкрәк кесәсенә салып куйгач, Тәбриккә янгын яктысында атасының бөтен дөньясы – барлык яшерен почмакларына кадәр! – ап-ачык күренде. Көлке һәм кызганыч, кызганыч һәм рәнҗешле… Ике көн элек кенә бу адәм «улым» дигән изге сүзне әйткән булса, Тәбрик, һич икеләнмичә, аның кочагына ташланган булыр иде һәм кысып-кысып кочар иде, яратыр, сөяр иде, шатланыр, шатландырыр иде. Ә бүген… бүген күңелдә тагын бозлы тау куышы барлыкка килде. Бая гына пешереп интектергән эсселек икенче минутта, өй дигән күмерләр һаман дөрләп янып торуга карамастан, чыдый алмаслык салкынга әверелде. Салкынлык, бозлык һәм… боз сөңгеләре.
Тик эшнең ни белән бетәсен сизгән ата, янда аптырап торган кешеләр ишетмәсен дигәндәй, ялагайланып пышылдады:
– Мин – синең әтиең, әтиең мин синең.
– Минем әтием юк, – дип, Тәбрик читкә борылды. – Әйдә, бабай, өйгә.
– Хәзер инде кайтып нишлисең… – Бабайның кузгалырга нияте булмаса да, Тәбрикнең көчле кулларына буйсынмыйча булдыра алмады. Әмма ике-өч адым киткәч тә, баягы кеше боларның каршысына төште:
– Мин бит синең янга махсус килдем.
– Вакытын тапкансыз…
– Минем бәхет шулай инде ул, нишләтәсең.
– Ә нишләп төнлә? Көндез кешеләрдән куркасызмыни? Безне икәү бергә кешеләр күрмәскә тиешме? Шулаймы?
– Ярамый, үзең беләсең…
Улының тагын авырткан төшенә кагылды ата кеше. Бабасын ычкындырып, Тәбрик Мирсәеткә текәлде:
– Шулай, шулай, көндез кеше күрә! Кеше алдында законсыз булып калган малай белән сөйләшү сезнең саф вөҗданыгызга күләгә булып төшә? Сез акыллы! Тик акыллы булсагыз да, мин сезнең белән сөйләшергә теләмим.
– Улым, Тәбрик!
– Сезнең улыгыз юк, сез бит үзегез «әти» дип эндәшмәскә куштыгыз, – диде ул тыныч кына.
– Гафу ит, Тәбрик, мин ялгышканмын!
– Шулаймыни? Ялгыш кынамыни? Ишетәсеңме, бабай, ул бит ялгышып кына мине ятим иткән.
– Мин ул кешене белмим, балакай, белергә дә тырышмыйм. Мин адәм рәтле кешеләрне генә беләм. Ә бу… – Карт кулын селтәде.
Янып беткән өй урынындагы утлы күмерләр чүмәләсе янында торган кешеләр, бәхәсне ишетептер инде, әкренләп болар янына җыела башласа да, ата белән бала, артык ярсыганлыктан, аларны бар дип тә белмичә, һаман үзләренә кирәкне (күренүенчә – соңгы кабат!) әйтеп калырга тырыша. Көйрәп торган күмер яктысында әйтерсең инде кешеләр яна, ике кеше яна…
Ата:
– Мин сине китә дип ишеткән идем. Саубуллашырга килдем.
Бала:
– Ялгышыпмы?
Ата:
– Син миңа бүгеннән соң «әти» дип эндәшә дә, яза да аласың.
Бала:
– Хәзер инде минем андый теләк бетте.
Ата:
– Ни сөйлисең син?!
Бала:
– Әнисен үтергән кеше бала өчен ата түгел.
Ата:
– Тәбрик, акылыңа кил!
Бала:
– Әйе, син – үтерүче, син минем әниемне үтергән. Фәрхетдин белән икәүләп.
Ата:
– Яман кешеләр сүзенә ышанма.
Бала:
– Минем әниемне яман телләр бозык хатын дип атарлык хәлдә калдыручы син түгелме? Мине законнан тыш бала итеп калдыручы кем? Кем? Минем документларда синең исем юк һәм булмас та.
Ата:
– Улым, кичер!
Бала:
– Сине кичерерләр, әниемне бүгенге көнгә кайтарып бирсәң.
Ата:
– Улым!
Бала:
– Син, аны яклап, туган иле өчен күкрәге белән амбразурага ташланган солдат шикелле ташланырга тиеш идең. Фәрхетдин үзенең куркаклыгын яшерер өчен явыз булып кыланган кебек, син, шундый ук куркаклыкны сиздермәс өчен, йомшак күңелле кеше булып йөргәнсең… Ләкин сез икегез дә бер – куркаклар, дезертирлар.
Ата, баласыннан читкә тайпылып, Тугаш каршысына килде дә, ярсуын аңа күчермәкче булып, ахрысы:
– Сез котырткан аны, сез! – дип кычкырып җибәрде. – Баланы атага каршы котырту! Моңардан да зур җинаять тагын кайда бар?
Карт аңа мыскыллагандай карап кына торды да тыныч нәтиҗә ясады:
– Баладан каһәр алмыйм дисәң, ата була белергә кирәк. Син аңа нәрсә бирдең? Илме? Бирдеңме ил? Тел бирдеңме? Бирдеңме тел? Юк, син аңа тел дә, ил дә калдыра алмадың. Шуңа күрә син ата да түгел. Сез – нәсел корытучылар, ил корытучылар, өй яндыручылар. Ил коесына төшкән мәчеләр сез!
Карт Мирсәеткә таба төкерде дә – тидеме-юкмы, караңгыда күрү читен иде, әлбәттә, – оныгы янына килде.
– Мирсәетне дә, Фәрхетдинне дә гафу итмәвең – бу аларга тиешле хак җәза. Әгәр үз исемемнән генә үтенсәм, бик нык үтенсәм дә, син мине дә гафу итмә, бала. Мин дә бик каты гаепле синең каршыңда. Дөньяга килгәнеңне башта белмәгән булсам да, соңыннан ишеткән идем. Барып та караган булдым ие Займище дигән җиргә. Әллә нинди бер җайсыз хәлдә, синең вафатыңа ышандым да куйдым. Гамьсезлектән килгән ашыгыч ышанулар бу. Ә син исән булгач, ничек кенә булса да, мин сине табарга тиеш идем, тапканчы эзләргә. Ә хәзер… үзең кайткач, хуҗа булмакчымын. Шулай, бала, кичерерлек хата түгел бу. Шуны белгәнгә күрә, үз исемемнән түгел, син яралган туфрак исеменнән сорыйм: синең алда бернинди гаебе юк аның, гафу ит син туган җиреңне. Туган җир өчен син беркайчан да артык булмаган һәм хәзер дә артык түгел. Син моны үз күзләрең белән күрдең, балакай! Гафу ит син туган туфрагыңны.
– Туган җирне гафу итмәү мөмкин түгел, бабай.
– Рәхмәт, балакай, рәхмәт!
Шул сүз белән карт кайтыр якка атлады һәм Тәбрик тә аның артыннан кузгалган иде, шул секундта әтисенең янда гына басып торганын абайлады. Мирсәет дигән шәүлә, инде телгә килә алмыйча, караңгыга кереп югалды.
Авыл кешеләре исә әле генә ишетелгән гыйбрәтле сүзләрнең һәм янгынның сәбәбе, мәгънәсе хакында баш вата калдылар. Ниһаять, фикерләре Мирсәет белән бер дәрәҗәдә тиргәлгән Фәрхетдингә күчте. Күрше карчыктан Фәрхетдинне соңгы кабат кайчан күргәнлеген сорагач, тегесе бөтенләй әллә нинди сүз әйтте:
– Кичкелектә үзе дә күренгән иде ул, – диде.
– Кем ул үзе?
– Фәрхетдинне әйтәм. Мәгәр ул лыкма исерек иде. Кайттыңмы, Фәрхетдин, дип сораганга, кайтмадым, киттем, дип мыгырданды. Кыртапага яңадан китүе булгандыр инде.
– Алайса, утны үзе төртеп киткән булып чыга түгелме соң?
– Үз өенә ничек ут төртсен? Сөйләмәгез юкны.
– Тәмәке тарткандыр да төпчеген сүндерми ташлагандыр.
– Фәрхетдин тәмәке тартмый иде шикелле.
– Әйе шул, эчә генә ул.
Күпме генә юрасалар да, утның сәбәбен ачыклый алмадылар. Берничә сәгатьтән соң, элекке өй урынында калган кайнар өемне сүндерделәр дә кисәү калмаганмы дип кабат-кабат тикшергәч таралыштылар. Шулай да авылда инде беркем дә йокларга ятмагандыр. Бу вакытта, төнге янгын төсле кабынып, офык яна, офык кына түгел, Тау ягы үзе үк яна шикелле тоелды… Һәркемнең башында бер үк сорау: ничек чыкты икән бу янгын?
Иртүк юл уңаеннан Кыртапа кешесе артыннан Фәрхетдингә өенең януы хакында хәбәр җибәрделәр. Кич җитте, Фәрхетдин кайтмады. Шулкадәр дә ваемсыз булыр икән, дип зарланды кайберәүләр. Өченче көнне Кыртападан хәбәр килде: сала торган өен салып бетерергә килсен инде, дип, Фәрхетдинне чакыралар икән.
Бөтен авылның йөрәге жу итеп китте… «Әллә… Юк-юк, булмас, булмас…»
Бу көннәрдә Тәбрик үги атасы хакында менә ниләр белде.
Соңгы елларда кеше белән болай да рәтләп сөйләшми башлаган, үз кабыгына кереп бикләнгән Фәрхетдин, Тәбрик белән сөйләшкәч, бигрәк тә күңелсезләнә төшкән, бөтенләй сөйләшмәс булган. Аның эчендә нинди уйлар, ниятләр йөргәндер, кем белсен, боларын тик чамаларга гына мөмкиндер… Өч көн рәттән исереп йөргәч, ут чыгасы көнне әйткәннәр аңа, барыбер эшләмисең, өеңә кайтып ял ит, рәтләнгәч килерсең, дигәннәр. Шуннан ул өенә кайтып киткән… Караңгы төшкәч кенә өенә кайтып җиткән…
Мөгаен, кайткач, аш әзерләмәкче булып, учак яккандыр. Мич янында коры агачлар булгандыр. Исерек кеше яккан учактан шул коры агачларга кисәү төшкәндер…
Ял итеп торыйм дип кенә яткан кеше хәмер көче аркасында тиз генә уянмаслык авыр һәм соңгы йокыга чумгандыр…
Юраулар төрлечә һәм аларның барысы да дөрескә чыкты бугай: эзләмәгән өй калмады, эзләмәгән авыл калмады, тапмадылар Фәрхетдинне, югалды Фәрхетдин…
Тагын өч-дүрт көн узгач, тагын яңа хәбәр: Фәрхетдин җәяүләп ниндидер калага киткән, имеш…
Бар иде Фәрхетдин, юк хәзер Фәрхетдин – хәер, гаҗәп тә түгел. Тәбрик аңа хөкем карары чыгарган һәм шул карарны җиренә дә җиткергән иде бит инде – димәк, хыял дигәне хыял гына булып чыкмады…
– Дөнья үзенекен итә, балам, дөнья зирәк хәл итә: янарга тиешлесе яна, бетә, изге әйберләр кала бирә, мәңгелеккә кала. Изге чишмәләр корымый бит, балам, үзең күрдең, авылга үзең китердең.
– Мин кызганмыйм, бабай, өйне дә, Фәрхетдинне дә…
– Шунысы жәл, төбенә төшеп җитә алмадың чишмәнең. Хәзер инде китәсең менә.
– Әгәр мин кайтмаган булсам, исән йөрер иде кеше… Мин дә гөнаһлы булып чыктым, ахрысы, бабай.
– Бәхете булмагач, яшәп ни файда инде. Берүзе торып калган иде бит, өеннән калган әнә теге морҗа төсле. Өе буш, дөньясы буш. Әниең яше тотты, изге яшь… Шулхәтле кешелексезлекне Ходай кичерәмени!
– Бабай, ничек уйлыйсың, бәлки, ул аңлы рәвештә ут төрткәндер, вөҗданы кузгалып яшәргә ирек бирмәгәндер?
– Анысы да бик ихтимал, улым, бик ихтимал.
Элекке өй урынында кара янып калган морҗа нәкъ Фәрхетдиннең үзе төсле булып, тораташ сыман булып, күңелне сискәндереп һаман тора…
Фаҗига Тәбрикнең китүен бераз тоткарлады. Авыл йөрәгендәге җәрәхәт бераз онытыла төшсен, өйне кара күмергә калдырган ут кайнарлыгы сүрелә төшсен дип тә, ә бигрәк – шунысы әһәмиятлерәк сәбәптер – халыкта үзенә карата шик калмаганга ышаныр өчен, алай-болай уйламыйлармы дип сорашыр өчен, атна-ун көннән соң гына китәргә тиеш тапты ул.
Сагаюы урынсыз иде, билгеле. Халык шикләнмәү генә түгел, гореф-гадәт буенча, өй борынча яшь солдатны тагын кунакка йөртә башлады.
Кичке якта үзара чират билгеләшеп, бөтен авыл диярлек Тәбрикне чәйгә дәшә торгач, егет инде сыйдан туя башлады. Гөләндәм белән пышын-пышын нидер сөйләшәләр дә каядыр китәләр, югалалар. Кайда, нишләп йөриләр – шайтан белсен. Шунда инде карт, күпме эндәшмәскә, ачуланмаска тырышса да, сукранмыйча булдыра алмый:
– Ризыктан өстен булу ярый торган эш түгел ул, балам. Рәнҗешен кая куярсың? Бөтен авылны үпкәләтәсең.
Кайткан көннәрдә барлык өйләрдә кунак булгач җитмәгәнмени инде? Киткәндә дә мәҗбүриме? Бетәсе түгел, кыстыбый, диләр, өчпочмак, гөбәдия, диләр, катык, күзикмәк, коймак – тагы нәрсәләр. Бөтен авыл ризыгын ашап бетереп буламыни?
– Шушы хәтле кунак итәрлек минем нинди хезмәтләрем бар соң әле? – дип сорый Тәбрик аптырагач үзеннән дә, авылдашларыннан да.
– Син безне саклап армиядә йөргәнсең. Хезмәт түгелмени ул? – диләр картлар.
– Бөтен авыл белән изге дип табынган суыбызны капка төбенә китереп куйдың – хезмәт түгелмени ул? – диләр карчыклар. – Изгелек җирдә ятмый ул.
Аларның сүзен кызлар кабатлый.
Кызларның да, апа-әбиләрнең дә кыяфәтләрендә һәм сүзләрендә Тәбрикнең үз әнисе чалымнары һәм аһәңнәре күренеп-ишетелеп китә шикелле…
Ир-егетләр исә, әллә ничек, Тәбрикнең үзен хәтерләтәләр.
– Шинелеңне ташласаң да, солдат булуыңны ташлама, шул чакта сине илдәге бер хатын да, бу минем улым түгел, димәс.
Тәбрик нәрсә әйтсен аларга?
– Рәхмәт! – ди дә кызара. Кызара да: – Слушаюсь, – дип куя.
Өстәлдәге самавыр күз алдында гомер буе гөжләп утырыр, сыйга куелган коймак, бәлеш, бал һәм май тәмнәре туган җир якынлыгы шикелле булып күңелне иркәләр.
Китәр кичтә бөтен авыл хатын-кызы йә йомырка, йә ак май, йә чәкчәк, йә бүтән төрле күчтәнәч кертә – алмасаң, үпкәлиләр, ничек итсәң дә, ай-ваеңа карамыйча күчтәнәчен калдыра торгач, Тугаш карт белән Сөембикә апа өе сый-хөрмәт складына әверелде. Теләсәң дә аларның бөтенесен алып китү мөмкин түгел – калдырып киткәнгә тиргәмәсләр микән инде?
«Сезнең яхшылыгыгыз, юмартлыгыгыз шулкадәр олы ки, аларны чемоданга түгел, күңелгә генә сыйдырырга мөмкин, ачуланмагыз, апалар, үпкәләмәгез, авылдашлар!»
Соңгы тапкыр авыл белән хушлашыйм дип чыгып киткәндә (Гөләндәм аны урамда көтә иде инде), Тугаш карт аны капка төбенә хәтле озата килде. Капка баганасына сөялде дә уйлана калды: «Аз гына вакыт эчендә ничек шушы тикле нык итеп ярата алдым соң әле бу малайны? Шулкадәр ияләшенде, дөньяның кайчандыр буш торган бер почмагы тулыланды да куйды. Ә хәзер ул китеп барса? Җандагы бер олы урын тагын буш калмасмы соң?..»
Әгәр оныгы китсә, Тугаш бабагыз пристаньга хәтле озата барыр, әлбәттә. Сөембикә белән, Гөләндәм кызы белән бергә. Каратун җәһәннәм артында түгел. Әгәр кирәк булса, җәһәннәмгә дә барыр иде карт, һич курыкмас иде. Дөньяда исән калган бердәнбер улы, соңгы өмете һәм ышанычы хөрмәтенә актык сулышына кадәр атлар иде.
Әгәр оныгы китсә, яр буенда моңаеп калыр инде бабасы. Тәбрик кечкенә чемоданын тотып теплоход трабыннан узган чакта, ярда торучылардан кем дә булса: «Бигрәк тә мөлаем, бигрәк тә килеш-килбәтле, бу кем малае?» – дип соравы ихтимал. Ничек җавап бирер Тугаш карт? Җавап бирер өздереп:
– Тугаш бабаң улы булыр бу чибәр егет! – дип, горурлыгын яшермичә әйтер. Анасы Көлемсәр Тәбрикнең кем булуы хакындагы документка «Тугашев» дип юкка гына яздырмаган, бу бөек дәрәҗә һәм олы исемне кемнең аклый алырын, әлбәттә, ана күңеле сизмичә калмаган…
Ә шулай да ни өчендер китәргә җыена бала. Укыйсы килә бугай шул. Укыйсы дигәннән, шунысы күңелле бит әле – Тәбрик авыл кешеләренең, бигрәк тә председатель Корбанның үтенечле соравы буенча, авыл инженерлары әзерләп чыгара торган җиргә китәргә ризалашкан. Кем белә, болай булгач, укып бетергәч, бәлки, Үзәнбайга кайту нияте белән китә торгандыр әле? Шулайдыр, мөгаен, шулайдыр.
Бөтенләйгә үк китмәс. Ихтимал, китә алмас.
Бәләкәй капка аның артыннан шалт итеп ябылгач, ишегалдында шөгыль тапмыйча, бабай бакчага кереп китте.
Ә Тәбрик белән Гөләндәм бу вакытта янган өй янында басып торалар иде. Күпме кеше күпме еллар гомер иткән нигез хәзер бөтенләй булмагандай юкка чыккан. Күмерләрен дә җыештыргач, карачкы морҗаны да сүтеп аткач һәм урынны бик тә шәпләп тигезләгәч, авылның кыяфәтен бозмый башлар, хәтерләрне дә көйдерми башлар инде ул. Тормыш үз чиратында дәвам итәр – кемнәрнеңдер юклыгы да сизелмәс, һич тә сизелмәс.
Бабай әйткәндәй, тормыш гадел, тормыш шәфкатьсез – яман җимерелгәндә, яман янып көлгә әйләнгәндә, шунда ниндидер яхшы әйберләр дә эләгә… Әнисеннән Тәбриккә күчәсе мирас һәм шәҗәрә төсле…
Анадан Тәбриккә калган бердәнбер мирас – рәсем, ягымлы, чибәр төс… Улы кадерләп сакларга тиешле бердәнбер изге нәрсә… Ә бу кечкенә нәрсәме? Ана рәсеме! Җитмиме шул? Ана рәсеме бит ул! Бөтен Тау ягы табигате Тәбриккә шул мөлаем күзләр белән карап тора бит!
Гөләндәм, Тәбрик абыйсының ни уйлаганын башына да китерә алмыйча, әллә нинди таныш та, серле дә елмаю белән елмаеп тик тора һәм шулай уйларны бүтән якка, бүтән матурлыкка дәшә.
Егет белән кыз, Каратал авылы бакчаларын узып, Черныш дигән авыл ягына атладылар. Әлеге дә баягы таулар тарта күңелне, нигәдер һаман җилкендереп, үзләренә чакырап тора шул таулар. Кайчандыр бүреләр йөргән, хәзер инде кемгә дә куркыныч тоелмый торган Ябалак чокыры буйлап тагын биеккә күтәрелделәр дә түбән якка – киңлекләргә, авыллар сибелеп утырган тын һәм моңсу үзәннәргә карап тын калдылар. Ай бу киңлекләр! Ай бу авыллар! Чиксез дөнья, Галәм кебек… Әнә инде утлар да кабынган… Күпме утлар ул авылларда – шәһәрдәге төсле үк электр утлары җемелди… Нәкъ күктәге йолдызлар санынча… Ага да ага чиксезлек, ага да ага җем-җем иткән яктылык, изге чишмә кебек, елга кебек, гомер кебек, тормышның үзе кебек.
Шулай да ник бөркетләр күренми икән бу тауларда? Кайчандыр бу тауларда алар оя кора торган булган бит. Ник рәхәтләнеп канат җилпемиләр икән алар һаман шушы чиксезлектә? Кая китеп югалдылар икән? Хәтта Ябалак чокырындагы ябалаклар да юкка чыккан.
Аерым карасаң, кемнәрдер китә бу дөньядан, әмма аларны кемнәрдер яңадан алмаштырырга тиеш…
Ниндидер өйләр искерә, туза, җимерелә һәм яна… Әмма дә яңалары төзелсә, искеләренең юклыгы беленми дә… Ничәмә гасыр шулай юкка чыккан алар, ничәмә гасырлар буе алар урынына яңалары килеп баса торган. Өйләр җимерелә, гомерләр…
Ләкин бер сарай мәңгелек – менә шушы таулар дөньядагы барлык манаралар, гөмбәзләрнең иң бөеге, чыдамлысы һәм иң гүзәле… Офыклар булып тоташкан гомуми зәңгәрлеккә үзләренең искиткеч манаралары, гөмбәзләре белән сузылган бу таулар – дөньяда иң чын һәм даһи художник әсәредер… Бөек йорт… Тау ягы… Ерак Болгар һәм Биләр корылмаларын да, Казан һәм Мәскәү Кремльләрен дә хәтерләтеп, алар белән бөек бер ансамбль тәшкил итә шикелле бу таулар. Һәм ул ансамбль бөтен килеш тә йөрәккә сыя икән.
Өч архитектор – Кояш, Су һәм Җил – гаҗәеп тә төрле сызыклар һәм төсләр белән бизәгән бу искиткеч зур һәм иркен сарайны. Иң сөенечлесе – мәңге җимерелмәслек итеп төзелгән бу бөек йорт. Бернинди яулар һәм янгыннар да җимерә, юкка чыгара алмаган бу әсәрне һәм алмаячак. Монда яшәгән халыкка, Тугаш бабайларга мәңгелек һәйкәл дә, өй дә булып, мәңге торыр бу сәнгатьле сарай. «Әйе, җимерелмәс бу бөек өй, янмас – үзегез генә исән булыгыз, ике атамны берьюлы алмаштырган дәү әтием! Исән булыгыз!»
Егет шул сарайның бер манарасына – чирәмле тавына баскан. Янында торган гүзәл кызга елмаеп карый да кулларын йолдызларга суза.
Уч төпләренә тиеп, бөтен тәнне җылытып тора йолдызлар – шулкадәр якын икән алар бу төшләрдә! Учларны йомып кыссаң, ике кулда ким дигәндә ике йолдыз балкыр. Бүген булмаса, иртәгә… Әйе, йолдызларга терәлеп торган бу якта бәхетләр һәм сөенечләр ерак түгелдер, якындыр, бик якындыр, бик тә, бик тә якындыр.
Йолдызлар тоту һич тә кыен эш түгелдер бу җирләрдә.
«Тау ягы» дип атыйлар бу якны.
1969–1972
Мәңгелек бәхәс
Котырган сыер һәм башкалар
Җан тартмаса, кан тарта.
Мәкаль
Авыл ду килде.
Җәй башының матур бер көнендә Галиәкбәр абзыйның сары сыеры, су буенда туплыкта яткан җирдән кинәт кенә сикереп торды да, борынын тәүфыйксыз җыерып җил иснәде дә, башта акыртынрак, ә соңра кызулый биреп, аннары исә, мин сиңа әйтим, җан-фәрманга чапты-китте. Көтүче күз алдында аның тик сары төсе генә сузылып калды. Моңарчы бик тә җитди булган, инде ике-өч бозау тудырып, аларны тәүфыйкка күндергән сыер елга үренә, ерак һәм куе урман чиксезлегенә томырылды – атылган ук диярсең.
Көтүче бу хәлне малның хуҗасы булган Галиәкбәр абзыйга тыны-көне беткән хәлдә кайтып әйткәч, абзый үз сыеры мисалында:
– Булмасны сөйләмә, яме! – дип кенә куйды. – Берәр җирдә батып калгандыр да, коткарырга иренеп, хәзер исә үз гаебеңне безнең сөекле сыерыбызга япмакчы буласың. Нибуч, алдый алмассың!
Көтүченең хәтере калды, гарьләнде көтүче. Башына таяк тигәндәй исәнгерәп, авыл урамының әле бер очына, әле икенче башына тиле кешедәй чәбәләнеп тыраклый торгач кына, күңеленә акыллы уй килеп, ул үзенең галим күршесенә, кайчандыр укытучы булган, аннары пенсиягә чыккан, аннары исә гыйлемен артабан күбәйтү нияте белән галимнәрнең авылдан ярты гына чакрым ераклыкта урнашкан тәҗрибә хуҗалыгына каравылчы булып кергән, хәзер исә, хуҗалык тулаем совхоз милкенә әверелгәч, шунда зоотехник дәрәҗәсенә күтәрелгән Әмән абзыйга киңәшкә керергә тиеш тапты. Әмән абзый өендә иде. Ихатасында коба сыерының кара койрыгын күтәреп нәрсәдер тикшергән хәлендә күршесенә борылды:
– Әйдә, кем, ник алай яшь килендәй оялып торасың?
– Оялырлык шул, Әмән агай, шундый да хәл, адәм ышанмалы түгел.
– Ни булды? Әйдә, рәтләбрәк сөйлә, – дип, Әмән абзый, кара койрыкны тынычлыкта калдырып, күршесен күтәрмә төбенә ияртә килде дә җайлап кына утыргач дәвам итте: – Әйдә, күрше, сүзеңне йотмыйчарак кына такылда әле.
Көтүче тынычлана төште. Шулай да кулларын бутый-бутый күп тә сөйләмәстән сикереп торып, сыерның ничек кыланганлыгын күрсәтеп, хәтта үзе дә чатыр-чотыр чабып, ярсуыннан чак капкага орынмыйча калды.
Әмән абзый җавап бирергә ашыкмады. Ник дигәндә, күршесенең кыяфәте һәм кыланышлары аның саф күңеленә сары май шикелле булып ягыла иде. Шул күренешне, чәнти бармак зурлыгы мыегын сыпыргалаган хәлдә, бер-ике минут күзәткәннән соң гына, анда да хәйләле елмаюын яшерә төшеп кенә, телгә килде:
– Артык өзгәләнмә, күрше. Синең тычкан тизәге хәтле дә гаебең юк. Сыерның хуҗаларына әйт: малны да бик тиргәмәсеннәр. Ул ерак урманнан кан авазы ишеткәч үзгәргән – пошилар тавышын ишетеп. Димәк, аның анасы бигүк тәүфыйклы була алмаган – үзен поши үгезеннән каплаткан, авылның прастуй үгезенә генә риза булмыйча тагын. Атасы – поши, анасы сыер булган бу сылуга исә, җенси теләге тугач, тагын кыргый куәт кирәк тоелган. Менә шуннан соң ул үзенең ерак кардәшләренә таба чапкан. Һич гаепләрлек түгел – кан авазы, нәсел чакыруы. Менә шул.
Көтүчегә бу сүзләр диварны тишеп керә алмаган борчак шикелле коелып кына төштеләр, зиһененә уза алмадылар.
– Барыбер котырган булып чыга инде, шулай бит, ә, күрше? – дип, җилкәсен, чигәләрен суелыр дәрәҗәгә җиткереп ышкуын белде ул.
– Котырмаган булып чыга.
– Кыргыйга әйләнгәч… шул котыру түгелмени?
– Түгел, һич тә котыру түгел. Бу аның табигый хәле. Аңладыңмы?
– Аңладым да бит.
Ләкин үзенең күзләре «аңламадым» дип кычкыра иде. Шуңа күрә гомер буе әдәпле булып интеккән Әмән абзый да тавышын көчәйтергә мәҗбүр иде:
– Бар, сыерның хуҗаларына әйт, – дип өлгердеме-юкмы, капкадан күрше-тирә килеп керде, һәм шулар арасында сөмсере тәмам коелган Галиәкбәр кордашы күзгә чалынды.
Җыйнаулашып, мәсьәләне түгәрәкнең уртасына салып дигәндәй сөйләшкәч, бәхәсләшкәч, Әмән абзыйның кайнар-кайнар нотыкларын кабат-кабат тыңлаганнан соң, барчасы да хакыйкатькә ышанды дигән фикер ныгыгач, моңарчы бер авыз сүз кыстырмый торган Галиәкбәр абзый елар-еламас кыяфәт һәм авызыннан чыгар-чыкмас әкертен тавыш белән йомгак ясады:
– Ызнамы дискет, сыер котырган! Күпме вакыт, ничәмә ел котырган сөт эчкәнбез! Кемнең генә каһәре төште икән?! Бер генә адәмне дә рәнҗеткәнем юк ласа, үзегез беләсез. Телле-тешле дә бәндә түгелмен. Ник Ходай миңа орды икән бу каһәрен? – Җәмәгатьчелек аптырап торган арада, тагын ялгап китте: – Зинһар, дип әйтәм, ничек булса да тотып алып кайтып, личит итик – чире бүтән хайваннарга йокмасын. Бөтен урманга йокса, котырыгы бер дә күңелле булмас. Бөтен авыл малына йокса, бөтен авыл терлеге белән бергә хатыннар, азгынлык чиренә тарып, шулай тилереп чабарга тотынса, адәм дә, без дә, ызнамы дискет, качып калалмабыз. Зинһарлап сорыйм – ничек булса да тотып кайтыйк та Әмән кордаш лазаритына салыйк. Личитса итсен.
– Ничек личитса итсен. Мәхәббәтне бетерә торган дару бармыни дөньяда? – дип, бәхәскә катнашты киң күкрәкле яшь механизатор.
– Юк андый дару. Булмасын, кирәге дә юк! – дип каршы төште җиде яшьлек малай.
Әмән кордашлары нихәтле генә аңлатырга тырышса да, Галиәкбәр абзыйны, юк, ышандыра алмады. Турысын гына әйткәндә, икеләнүчеләрне искә алмаганда, Әмән абзый сүзләре бу юлы һич тә үтемле була алмады. Таң белән торып, йөгәннәр, дилбегәләр, арканнар, көрәкләр, ломнар, бәгүрләр, мылтыклар һәм башка әйберләр тотып, урманга юл алырга карар кылдылар һәм шулай эшләделәр дә. Мәгәр морадларына ирештеләр дию кыенрактыр. Чөнки күпме генә авылга таба куарга тырышмасыннар, сөекле сыер, куәтле поши үгезеннән аерылырга һич теләмичә, һаман ераккарак, урман куелыгына табарак кача бирде. Аптырагач һәм тәмам хәлдән тайгач, ниһаять, йөрәк ачысын учлап, Галиәкбәр соңгы хөкемне чыгарырга мәҗбүр булды:
– Ярар, җәмәгать, ызнамы дискет, язган мал түгел икән – атып кына алыйк.
Әйткән сүз – аткан ук. Бер-ике сәгатьтән зифа сыер, ямь-яшел туйра яфрагына башын салып, хәлсез ята иде инде. Галиәкбәр абзый аны кочаклап алды, ярату һәм хөрмәт сүзләре белән башларын, муеннарын чәбәкләде дә:
– Әрәм булмасын, суегыз, – дип боерды. Ә үзе, яшьләрен сөртә-сөртә, кайтыр юлга таба атлады.
Мәгәр ике-өч адымнан соң… каккан баганадай катты калды. «Ә» дә, «бе» дә дия алмыйча, ким дигәндә ике-өч минут басып торгач кына, зиһене күзгә күренгәнне дөрес рәвешендә кабул итте шикелле. Анда, бераз гына сулдарак, нәкъ кеше кыяфәтендә йонлач бер карачкы басып тора иде. Үзе кеше, үзе коточкыч ямьсез. Авыз-борыны, һич арттырмый әйткәндә дә, нәкъ чучканыкы төсле.
Галиәкбәр абзый алда торган шул албастыга урманны калтыратырлык тавыш белән акырган иде, тавышы үзенә ишетелерлек тә чыкмады. Дөресен әйткәндә, авызы ачылып ябылды гына. Шуннан соң ул, аптырап, авылдашларына борылды. Кулларын мәгънәсез бутый-бутый, башы белән алдагы хәшәрәт төсле адәмгә ымлады.
Сыер тунарга керешкән иптәшләре күтәрелеп карасалар… Шулай ук гаҗәпләнеп калдылар – көләргәме, еларгамы дигәндәй аптырап тордылар. Ярый әле Әмән абзыйларының теле тиз ачылды:
– Дуңгыз, явыз дуңгыз! Атыгыз! – дип боерды.
Ә дуңгыз дигән хайван, шулвакыт нәрсә өчендер мыскыл итеп, кешеләргә елмаеп карый икән! Әнә авызын алты аршын ачкан да тавышсыз көлә! Эче катып көлә ул!
Әмән карт моның нинди көлү икәнлеген шунда ук төшенде. «Бер гаепсез сыерны харап иттегез, ә үзегез кеше исемен күтәреп йөргән буласыз тагы!» дип көлә иде ул. Җитмәсә, Әмән абзыйларының уен аңлаганын сиздереп, «бүтән сүзем юк» дигәндәй кырт борылып, чатыр-чотыр чапты-китте чытырманлыкка.
Ә кешеләр хатасы аркасында фаҗигале үлемгә тарган гаепсез сары сыер исә хәрәкәтсез ята иде. Аның газиз башы гәүдәсеннән аерылган инде. Кешеләргә, дөньяга гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләре, томанлы һава сыман күгәреп, «Минем бер гаебем дә юк иде бит, юк иде!» дип, тавышсыз кычкыралар иде.
Аны бөтен җаны-тәне белән аңлаган Әмән абзый авылдашларына чын рәнҗү белән карады:
– Ә… дуңгыз… аны ник атмадыгыз?
Авылдашлар, ник икәнлеген үзләре дә аңламастан, җилкәләрен генә җыергалап куйдылар һәм Әмән абзый белән Галиәкбәр агай китәргә кузгалгач, янә эшкә керештеләр.
Игелекле күршеләр, кичке кояш урман ягына төшеп түбәнәйгән чакта, түшкәләргә, тирегә һәм мөстәкыйль башка әйләнгән сыерны, арбага төягән хәлдә, Галиәкбәр абзый өенә китерделәр. Әмма хуҗа кул гына бутады. Гүяки чебен куа иде:
– Юк, рәхмәт төшкерләре, котырган сыер ашар хәлем юк. Курыкмасагыз, үзегезгә булсын, – диде һәм кешеләр ничаклы гына үгетләсә дә бирешмичә, капылт борылып, бәрәңге ындырына чыгып китте. Авылдашлар авыл урамы буйлап, йорт саен ит тәкъдим итсәләр дә, бүләктән һәркем баш тарта торды. Сыерны атып, эшкә иңдереп кайткан ирләр, хатыннары азгынга әверелүдән куркып, риза булмаганлыктан, хәтта үзләре дә, аппетитларын җиңеп, иттән баш тарттылар. Бөтен авылга күп дигәндә биш-алты килограмм ит җиткәндер. Калганын, Әмән абзыйларының миһербанлы кеше булуы аркасында, аның ризалыгы белән тәҗрибә хуҗалыгының суыткычына илтеп урнаштырдылар.
Иртәгесен гадәттән тыш вакыйганы совхоз директоры, Әмән абзыйның шактый гадиләштереп сөйләвенә карамастан, рәхәтләнеп көлде дә итне хуҗалык исәбенә алдырып, Галиәкбәр абзыйга исә күпмедер акча яздырып, аннары үзенә дә шул котырган сыер итенең биш килосын илтергә кушкач һәм кич белән бер ярты янында парланып торган яшь иттән авыз иткәч, кичә генә шул ризыкны бушка да алмаган күп кенә иптәшләр, икенче көнне акчага бик матур гына алып кайтып, директор тәҗрибәсеннән файда күрделәр. Беркем котырмады. Хатыннары да урманга чапмады.
Әмән абзый исә бер-ике килограмм күчтәнәчне хәтта калага, Наҗар гаиләсенә дә илтә китте. Аның Наҗарга хәбәр итәсе башка яңалыклары да бар иде.
Яши башлыйм дигәндә…
Китә рәхәт «килә башлый» дигәнче;
Яшен һәм юк була «яшьни» дигәнче.
Г. Тукай
Зәп-зәңгәр күкле чалт аяз көнне, юк, яшен сугарга тиеш түгел иде. Ничек болай килеп чыкты соң? Ничек?..
Көннәр буе бихисап кабатлана торган шалтырау гына иде югыйсә. Кичкә хәтле кабатланган шалтырауларга Алсу тыныч кына җавап кайтара торды:
– Директор юк, әйе, совхозга китте. Әйе, җәнлекләр янына. Тиз кайтырмын дигән иде дә, нишләптер озаклады.
Шулай кич җитте. Секретарь кыз, җиңел башмакларын салып, язгы-көзге туфлиләрен кигәннән соң, болай да гүзәл иреннәрен тагын да матурлар өчен ал төскә буяп торганда, телефон тагын шалтырады. Алсу бу юлы нишләптер дертләп китте. Һәм күңеле ничек сизенган диген: көннәр буе кабатлана торган шалтырауларның бу соңгысы бер-берсенә су тамчыларыдай охшаш көннәр һәм сәгатьләрне берьюлы актарды да ташлады.
– Алло! Директор юк, әйе, совхозга… Ничек? Ничек? Нишләп больницада? Авария? Мөмкин түгел!
Аваз, теге дөньядан килгәндәй, сәер һәм куркыныч тоелып, Алсуны өнсез калдырды. Трубканы кабат үз урынына куярга кирәклеге зиһененә җиткәндә, тавыш тынган, аларны өзлексез пипелдәү алмаштырган иде инде. Үз колагына үзе ышанырга теләмичә, «Мөмкин түгел, түгел!» дип кабатлый-кабатлый кәгазьләрне җыйнаштырганнан соң, тагын күпмедер хәрәкәтсез утыргач кына, хәбәрне башкаларга җиткерергә кирәклеге исенә төште: «Уф! Китеп бетмәделәр микән инде?»
Ашыгып, каршыдагы бүлмәгә керде.
Директор урынбасарының:
– Әле син мондамыни? Әйдә, уз, – дип елмаюы шулай ук мәгънәсезлек сыман тоелды.
– …Калага кайтышлый автомобиле юл читенә очкан. Больницадан шалтыраттылар. Ужас нинди!
– Ярый, тынычлан. Башкаларга хәбәр иттеңме?
– Беренче булып – Сезгә.
– Бар, бүтәннәргә дә җиткер.
Секретарь кыз барча бүлекләргә шалтыратса да, институтта җан иясе калмаган иде инде. Лабораторияләрнең берсе шулай да җавап бирде.
– Алло, Наҗар абый, Сезме?
– Гафу итегез, мин.
Монысы да шаярмакчы. Ләкин хәбәрне ишеткәч, телен тиз йотты. Берничә минуттан соң директор урынбасары бүлмәсенә күтәрелгәч, сүзнең нәрсә хакында баруына илтифат итмәстән, үзенең соравын ишек төбеннән үк өстәлгә папкасы белән бергә ыргытты.
– Чын хәбәрме? Шаяртмыйсызмы?
– Менә Алсу… – Садир Хәкимович кызга баш изәде. – Ихлас әйтә бит.
– Ниндидер кабан, ди, юлга аркылы баскан, ди. Ужас нинди!
– Кабан дисеңме? Кабан? – Яңа хәбәр авырлыгыннан Наҗар кинәт урындыкка чүкте. – Шулайдыр, шулайдыр… – Берара аптырап интеккәннән соң, баш күтәреп, чырае качкан кызга күз ташлагач, тиз үк больницага китәргә кирәклеген төшенде. – Кабан! Әлбәттә, шул! Ә без нишләп торабыз болай? Киттек!
Садир Хәкимович, шул сүздән соң гына һушына килгәндәй, телефонга тотынып:
– Дөрес шул, болай килешмәс, – дип, машина чакырды.
Шулвакыт ишек шакыдылар. Аннан төссез кепкалы, чәнти бармак кадәр мыеклы, кечкенә борынлы түгәрәк чырай сузылды. Әмән абзый. Үз холкы буенча шаулап-дөбердәп, директор урынбасары бүлмәсенең нәкъ түренә узды. Әмма түгәрәк көләч чырай:
– Исәннәрмесез, саулармысыз! – дип канатланып керсә дә, иптәшләрнең артык җитди кыяфәтләренә төртелгәндәй, кинәт турайды, хәтта бераз гына арткарак чайкалып куйды.
Наҗар торып басса һәм дустының кулын каты гына кысса да, күптән күрешмәү аркасында җыйналган сагыну галәмәтен бөтенләй сиздерә алмады диярлек. Карт, Садир Хәкимович белән күрешкәндә:
– Әллә берәр хәл булдымы? – дип сорамыйча булдыра алмады.
Җавапны Наҗар бирергә ашыкты:
– Бар шул. Директор автомобиль авариясенә эләккән.
– Исәндер бит?
– Исән, диделәр… Тик больницада. Ничектер тагы.
– Ә мин күчтәнәчләр алып киләм, имеш. Хәбәрләр дә байтак иде.
– Соң… машинада сөйләшербез, ә? – Наҗар, Әмән абзыйга эндәшеп, Садир Хәкимовичка карады.
Тегесе каршы сүз әйтмәгәч, өчәүләп китеп тә бардылар. Әмән абзый, машинага кереп утыру белән, бәхетсезлекнең кайда һәм ничек килеп чыгуын сорашып белгәч, катгый нәтиҗә ясады:
– Менә сиңа, ә… Мин дә гаепле булып чыгам бит әле, ә… Садир Хәкимович белән икәүләп.
Урынбасар утырган җиреннән борылып карамыйча гына, бәхәскә җай тудырмас өчен, тагын да катгыйрак итеп әйтте:
– Ипләп! Шаяру өчен бүтән объект табыгыз, яме?
– Нишләп шаяру? Бик тә чынлап. Сезнең бүлектән алынган гомета… әйе, тере күзәнәк. Кабан дуңгызыннан сез алып калган… Теге хәерсез ташкыннан исән калды бит лаборатория. Сез килми башлагач, мин, үзем кызыксынып, бер дуңгызны ясалма аталандырган идем. Алты чын чучка, бер кабан баласы туды. Бер яшь тулгач та, урманга качты. Икенче яшендә инде ул, карт кабанны җиңеп, көтү башлыгы булып үрләде. Аннары менә шул начар гадәте беленә башлады – ике аяклыга әйләнеп, олы юлга чыга да баса… Аны таптатмас өчен, машиналар җайсыз хәлдә кала. Ликсандр Иваныч машинасы шуның корбаны булырга тиеш. Менә шул.
Наҗар, өстеннән йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды:
– Ә мин тагы… Үзем ата алмаган теге кабандыр дип курыккан идем.
– Юк-юк, икенчесе, яшьрәге. Сез җан өргән кабан, Садир Хәкимович, сез саклап калган.
Садир Хәкимович пырхылдап көлде генә. Сөйләшеп тә торасы юк, аның катнашы юк, янәсе. Ләкин эндәшмәве Әмән абзыйсының кем икәнен һәм бәхәсләшүнең үз файдасына булмаячагын белү аркасында гына иде. Шулай да бу юлы эндәшмәве алтынга әйләнә алмас.
– Ликсандр Иваныч исән булсын, шуны телик, Садир энем, безнең вөҗданда кала югыйсә. Төшендекме? – Садир Хәкимович таш сын кебек утыра биргәнлектән, Наҗарга борылды. – Инде сиңа да шундый сүз. Син бит теге үзең ялгыш аткан аюдан шулай ук генетик матдә алырга өлгергән идең. Шулай бит?
– Әллә аны да…
– Аны да булмыйча… Мөмкинлек барда. Аю барда. Анысы да шул ук елны туды. Мәгәр урманга качу түгел, куып та җибәрә алмыйбыз. Бер-ике чакрымга илтеп адаштырырга тырышып та карадым, юк, китми генә – читлегенә кайта да ята.
– Кызганыч икән, бик тә кызганыч.
– Менә әйтәсе хәбәрләрем шушы иде. Сезне сөендерерлек яңалык булмасмы дип көткән идем дә… булмады. Яманрак булып чыкты, гафу итегез. Берегезнең кабаны, икенчегезнең аюы… Икесенең берсе дә рәтле булалмады.
– Үзебезгә охшагандыр инде, – дип шаярткан булды Наҗар.
Ләкин беркемнең дә йөзенә елмаю галәмәте чыкмады шикелле. Киресенчә, ике галим дә авызларына су капкандай тын калды.
Шул рәвешле больницага килеп җиттеләр.
Директорны тиз таптылар һәм, ул күзгә күренүгә, өчесе берьюлы аһ иттеләр. Башка китереп булмаслык сурәт: бүрәнә хәтле юан итеп гипсланган аягын ап-ак җепләр белән түшәмгә асканнар, һәм, җитмәсә, тагын бер кулын акка катырганнар. Директор үзе, җитдилеген ахыр чиккәчә югалткан хәлдә, күккә багып ята. Әле кичә генә куәтле булган җитди җитәкче көчсезлегеннән оялып кызара… Әйтерсең гаепле…
Кызганыч та, көлке дә. Көлеп җибәрмәс өчен, шактый көч сарыфлап, ике-өч минут басып торганнан соң гына, карават эргәсенә килделәр. Әмән абзый хәлгә тизрәк җайлашты. Тирән эчтәлекле сүзләр эзләп маташмастан, нәкъ авылча гадилек белән авыруның исән кулын кушкуллап кысты:
– Исәнмесез, иптәш директор. Күрәбез, беләбез. Зыян юк – баш исән булгач, терелербез дә танцыга да йөрербез. Исән калуыгыз белән котлыйм сезне – бәхетегез һай зур икән!
«Бәхетле» кеше ихлас елмайды:
– Акыллы сүз, молодцы, – дип куйды. – Югыйсә бәхетсезлектән интегеп ята идем әле. Рәхмәт.
Җайлы форсаттан файдаланып, Әмән абзыйларыннан бушаган кулны Наҗар белән Садир да елмаюларын яшермичә генә кыса алдылар: «Менә бит, ә, аяк астында ята бәла!»
Бәла дигәннәре автомобиль катастрофасымы, әллә кабанмы? Аны кем, нәрсә барлыкка китергән? Тиз генә җавап табарлык сорау түгел бугай монысы. Уйлый китсәң, монда утыручыларның барысы, шул исәптән ятып торучы үзе дә гаепле булса кирәк.
Әмән абзый хакны әйтте: моннан өч ел элек, хәле артык та мөшкел, үзе әллә нинди томан эчендә йөзгән кебек булса да, һөнәренә хас гадәт белән Наҗар аюның тиешле күзәнәкләрен компонентларга аерып, консервлап, каравылчыга, Әмән абзыйсына нәрсәнең кайда икәнлеген күрсәтеп, аңлатып калдырган иде. Әмән абзый – элеккеге биолог, һәвәскәр галим, хәзерге рәсми зоотехник – үз карамагына күчкән лабораториядә үзенчә эшләп ташлаган. Киңәшмәгән. Ләкин эше нәтиҗәсез бетмәгән – уңышка ирешкән дияргә туры килә. Наҗар үз кулы белән башкарса да, шул ук хәл булыр иде – генетик программаны ул үзгәртә алмый бит… Мөмкинлек ул дәрәҗәгә җитмәгән. Тәҗрибәләрне дәвам итәргә мөмкин. Әмма хәл хәзергә һич тә шатланырлык, аннан бигрәк, мактанырлык түгел. Садирның кабаны исә үзен иҗат итүчеләрне хәтта алама хәлгә куйды. Сәбәп – контроль җитмәү, уйлап җиткермәү, саклык кирәген тоеп бетермәү. Ихтыярдан тыш әнә нинди тискәре көч дөнья буйлата чаба китте…
Җитәкче буларак, директор бу эштә кырысрак тәртип урнаштырырга, Садир белән Наҗар исә генетик банканы алай калдырмаска тиешләр иде. Тугайны су басканнан соң, күп нәрсә җимерелеп, күмелеп калгач, институтның финанс куәте җитәрлек булмаганлыктан, директив оешмалар рөхсәте буенча, тәҗрибә хуҗалыгын җәнлекләр бакчасы белән бергә совхоз бик теләп үзенә кушып куйганлыктан, җаваплылык та аларга күчте дип исәпләргә мөмкин. Шулай да… Шуңа да карамастан җаваплылыкны җилкәдән төшермәү дөресрәк булыр кебек бит. Бигрәк тә совхоз хуҗаларының анда институт кешеләренә сынаулар алып барырга шатланып риза булуларын искә алганда. Директор үзе, мәсәлән, төп эзләнүләрен шул базада алып барды һәм шушы көнгәчә дәвам итте. Үзенең яңа ачышлары белән ул беренче чиратта совхозга бурычлы. Димәк, контроль дигәндә, ул бигрәк тә читтә кала алмый.
Башкалар ни уйлагандыр – әйтүе кыен. Ә менә Наҗар директор күзләренә бик кыска бер тынлык эчендә туган шундыйрак фикерләр белән карап торды. Александр Иванович исә, әлбәттә, барысын да төшенеп, карашын читкә борды. Әйе, җаваплылыктан һич тә азатмын дия алмый ул.
Шуңа күрә бугай әңгәмә әллә ни куерып китмәде. Хәл белергә килүчеләр – «арытмыйк» дигән, ә директор «вакыт әрәм итмәгез» дигән сылтау белән тизрәк хушлашу җаен карадылар.
Урамга чыккач та киеренкелектән котыла алмадылар. Шул сәбәпле Әмән абзый, машинага утырмыйча, «соңга калам» дигән булып, автовокзалга ашыкты. Наҗар совхозга тиз арада барырга тиеш, чөнки аңа үзенең тере иҗатын үз күзләре белән күрергә кирәк бит. Әмән абзый әйткәнчә, әгәр эчендә җаны булса.
* * *
Директорның авариягә юлыгуы институтта гүяки яңа борылыш барлыкка китерде, гүяки анда давыл алды тынлыгы урнашты.
Атна-ун көн уздымы-юкмы, Садир Хәкимович үз бүлмәсенә Вәкилне чакырып кертте. Сүзне кыска тотты.
– Кызыклы хәл. Кичә Рим Салихович Александр Иванович янында булган. – Вәкил колагын шомрайткач дәвам итте: – Син… бик тырышсаң, мондый гына хәбәрне йота алырсың бит?
– Әллә сынатканым булдымы, Садир Хәкимович?
– Больницадан чыккач, Александр Иванович пенсиягә китмәкче икән.
– Яшьләргә юл бирергә күптән вакыт инде.
– Ә яшел утны ул, беләсеңме, кемгә кабызмакчы?
– Габбасовка була күрмәсен тагы.
– Нәкъ шуңа.
– Синең тырышлыгың белән урнашкан иҗади климат бозыла бит, алайса. Файдалы эшне тагын көрәш, бәхәсләр алмаштырачак. Менә бит, ә? Александр Иванович кемнең кем икәнен тәки белә алмады, ә?
– Наҗар директорлыкка лаек кеше.
– Миннән башлаячак. Кулы сиңа ук җитә алмас та… тик барыбер каныңа тозны жәлләми сибәчәк.
– Белмим тагы… Уйла инде, акыллы кеше бит син.
Вәкилгә бишәр әйтүнең хаҗәте юк, аңа ишарә итү дә бик җиткән. Бераз гына кыланчык рәвештә:
– Теге чакта Наҗар белән җайлы килеп чыккан иде дә, хәзер ул хутны кабатлап булмас шул, – дип көлеп куйды.
– Ул инде синең белән аракы эчмәс, – дип шаяртты Садир Хәкимович.
– Сине дә ресторанга чакырмас, ә?
– Ул Фәнүзә Кадыйровна белән бергә булганда гына көчле. Берүзе генә калса, бик тиз мескенләнә.
– Соң… алайса, хәстәренә керешегез.
– Ничек итеп? – дип гаҗәпләнгәндәй сорады Садир Хәкимович.
– Әле зур биеклеккә күтәреп, әле упкынга батырып, кешене хәтта шаштырырга була. Фәнүзә дә корычтан коелмагандыр. Ә миңа Наҗар калачак…
– Кызык бик тә. Нинди гөнаһын тапмакчы буласың?
– Дөньяда гаепсез кеше булмый, табарбыз. Тик шунысы бар: ул сизәчәк. Мине компрометировать итәчәк. Анысыннан да курыкмыйм. Әгәр миңа ярдәм кулы сузсагыз. Баш сыйган җиргә койрык сыя ул.
– Анысы шулай, – дип елмайды Садир Хәкимович.
– Болай мин Наҗар кебек ялгыз эгоист түгел. Эш башкарырлык кешеләрем инде монда да бар.
– Белмим шул. Уйла. Кара.
Торып, Садир Хәкимовичның кулын кыскач, Вәкил, гадәттәгечә, башын боргалый төшеп арты белән чигенде дә, ишекне ачкач, янә елмайды. Ләкин коридорга чыккач уйга калды: «Тагын кирәксез гауга көтелә икән. Ничек шуннан исән котылырга? Больницадан чыкканда, Александр Ивановичны лаеклы каршылау җиңел эш булмас. Ләкин каршыларга кирәк…»
* * *
Шулай, һәркем үзенчә бәхетле. Вәкил фаразынча, Алсу бик рәхәт көннәр кичерсә, Наҗар, ниндидер кабан, ниндидер аю аркасында изалана, бичара. Әмма Наҗарга үзенең җанлы иҗаты белән дә, Садир Хәкимовичның кабан кыяфәтендәге хатасы белән дә тиз генә очрашырга туры килмәстер әле. Ник дигәндә, ул максатларга икенче бер яңалык комачау итәчәк.
Яңалык дигәнең шуннан гыйбарәт: геологлар ерак тундрада миллион еллар элек яшәгән мамонт гәүдәсенә тап булганнар һәм шул хакта тиешле оешмаларга хәбәр җибәргәннәр. Үзәктәге олы белгечләр карлы-бозлы тирән чокырда яткан мамонтның баш сөяге эчендә ми матдәсе исән сакланмагае, мамонтны яңадан бар итеп булмагае дип фаразлыйлар. Шуны бергәләп тикшерү һәм киңәшү өчен, бездән дә бер кеше җибәрүне сораганнар. Мондый эш турыдан-туры Наҗар төркеменә караганлыктан, Садир Хәкимович, «теләгең ничегрәк» дип сорамастан, аңа киләсе дүшәмбедә юлга чыгарга боерды. Наҗар мондый да гайре табигый эшкә боерыксыз да барырга тиеш иде, әлбәттә. Ләкин гел без дигәнчә генә булса икән лә!
Китәргә боерык алганның икенче көнендә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә ишек кыңгыравы чың итте дә Наҗарның бөтен теләк-ниятләренә нокта булып төште дә куйды.
Телеграмма. Авылдан. Әнисенең хәле авыр – тиз арада кайтырга кирәк.
Күрше бүлмәдән Фәнүзә чыкты һәм, аның кулындагы кәгазьгә карап, бөтенесен сүзсез аңлады. Наҗарның нинди дә булса фикергә, анык карарга килә алмый интегүен күреп, шик-шөбһәләрне берьюлы юкка чыгарды:
– Кайтырга кирәк.
Бу катгыйлыктан «Институтның хәле алай ук авыр түгел, анда кеше синнән башка да бетмәгән, кемне дә булса бүтәнне җибәрергә мөмкин, ә гомер кабатлана, яңара алмый. Синең хәзерге бурычың – анаң янында булу» дигән мәгънәләрне аңлау бик ансат иде. Наҗар «әйе» дип баш какты.
Таң-иртә белән вокзалга юл тоттылар. Алдан сөйләшенмәгәч, билет алу шактый җайсыз булып чыкты. Кичке сәгать сигездә китәсе поездга чират хәзердән тезелгән: илле-алтмыш кеше. Төрле юнәлешкә булгач, әллә ни күп тә түгелдер, әмма Наҗар станциясенә билет булырмы-юкмы, булса җитәрме-юкмы – моны белешмәләр бюросы да әйтә алмады. Бердәнбер чара – көтәргә.
Наҗар чиратка басты. Ул чират торган арада Фәнүзә, кайбер күчтәнәчләр алырга дип базарга китешли:
– Билетны алып өлгерсәң дә, мине шушында көт, – дип кисәтте.
Мәгәр ким дигәндә ике сәгать чамасы йөреп килсә дә, Наҗар, ул киткәндә кайда калса, нәкъ шул төштә басып тора иде. Фәнүзә гаҗәпләнеп кенә куйды һәм тәрәзә төбенә барып, Наҗарның портфеленә җимеш-җомыш салган арада туган фикерен аңа портфеле-ние белән тоттыргандай итте:
– Менә нәрсә, иптәш, болай көн буе торсаң да, билетсыз калуың бар, аяксыз калуыңны әйткән дә юк. Телеграмманы тот та…
– Телеграмма? Өйдә калды бит телеграмма.
– Телеграмма минем кесәдә – менә. Шушының белән вокзал начальнигына кер, болай булмый.
– Ничек инде начальникка? Ул билет сатамыни?!
– Әни берәү генә, аның соңгы тапкыр болай авыр чирләгән булуы ихтимал. Начальникның да әнисе бардыр, аңлар.
Наҗар, моңа каршы берни әйтә алмыйча, сүзнең дәвам итүеннән курыккандай, аны авыз йомып кына уздырырга исәпләгән иде дә, ләкин Фәнүзәнең исенә бер уй төштеме, син аннан тиз генә котылам димә инде. Үзәгеңә үткәнче онытмый ул аны – кабатлый бирә:
– Авыл гыйбады кебек торма, яме, бар, тизрәк бул.
Гадәтенчә, шулай иренең горурлыгын кузгатмакчы. Аның кем икәнен дә нык белгәнгә күрә, бәхәсне артык куертмыйча, кискен рәвештә:
– Беләм, инерция – ихтыяр ялкаулыгы, – дип, нәтиҗә ясарга ашыкты. – Кеше күзенә күренергә куркасың, чөнки кеше белән сөйләшә, аралаша белмисең. Их, узды бит гомер…
– Син, Фәнүзә!..
– Бир удостоверениеңне.
– Анысы ни эшкә?
– Сурәтеңне карыйсым килә – сагындым.
– Мордаңны, диген.
– Гүзәл кыяфәтеңне. Йә? Мин чынлап әйтәм. – Иренең нишләргә белми торуын сизгәч йомшара төште. – Карап ышанасым гына килә: өйдә калдырмадыңмы? Юлныкын бит белеп булмый – Алла сакласын, берәр бәлагә очрасаң, кая, кемгә хәбәр итсеннәр?
– Кесәдә удостоверение, хәтта паспорт та.
– Әйбәт. Алайса, мине дә тынычландыр.
Шулай итеп, таныклыкны кесәдән тәки чыгартты, һәм, кулына алуга, капылт китеп тә барды. Ярты сәгать уздымы-юкмы, елмаю өчен вакытның җайсыз чагы булганлыктан, җиңү шатлыгын да иреннәрен кысып тыйган хәлдә, ләкин барыбер тантаналырак төстә иренә удостоверениесен һәм, шуңа өстәп, бер поезд билетын да сузды:
– Бронь белән икенче кассадан икән, теге бинада.
– Синең бронең бар идеме?
– Бар иде. Син дә яшисең бит дөньяда, Наҗар, ә? Нәрсә исәбенә чуттан төшеп калмыйча барасың син, ә?
– Синең билет белән… Билет булгач, төшереп калдырмыйлар.
– Начальник, между прочим, сине белә икән. Ишетеп. Мин аның үзен күрүгә шат булыр идем, ник керми, ди. Кайгыдан рәтләп сөйләшә алмам дип курыкты, дигән булдым. Ә синең, әлбәттә, фаҗигаң мәңгелек.
– Җитте, булды.
– Җитте, әлбәттә. Сине тәрбияләп ни файда. Аюны да биергә өйрәтәләр, ә сине… Әйе, булды. Мә, сакла.
Таныклык белән билетны Наҗар кесәсенә салгач, китәргә дә җыенды. Ире аны трамвайга хәтле озата барды. Урамнан атлаганда исә вак-төяк тарткалашулар онытылып, сүз инде яшәү белән үлемгә бәйле мәңгелек уйлар һәм тойгылар тирәсендә әйләнде. Бу әңгәмәне дә Фәнүзә шактый хәйләле башлады:
– Әгәр мин бик каты чирләп үлә башласам, син мине коткарырга тырышыр идеңме?
– Тырышыр идем.
– Ә әниеңне?
Наҗар, капылт борылыш көтмәгәнлектән, аптырамыйча булдыра алмый, башын иеп, ул моңаерга әзер, әмма җавап дигәндә… чынлап та… Ярдәм итәргә көче җитмәсә, һич югы, тырышырга кирәк ләбаса?
Фәнүзә Наҗарның әнисенә елга ким дигәндә ике тапкыр посылка тутыра да адрес һәм хат кисәге язуны, шулай ук почтага кертүне иренә калдыра. Әрҗәдә, нигездә, чәй әйберләре – җиләк-җимеш һәм кайбер витаминнар, дарулар була. Димәк, ананың исәнлек-саулыгына азмы-күпме ярдәм күрсәтелгән. Ә чирне дәвалау дигәндә, әниләре аларны авырып бик интектермәде. Салкын тию, бераз картая төшкәч, ялгыш кул-бармак сындыру кебек вак-төяк сырхаулар хакында гына хәбәрләр килгәли торды. Ә болай ныклап чирләве – инде картлык галәмәте. Нишлисең, ничаклы гына кадерле, ничаклы гына якын булмасын, ахыр чиктә ярдәм итү мөмкин түгел, кеше үз тәненнән, үз дәвереннән аерылып кала алмый – күзәнәкләр үлә тора, яңару кими бара. Котылу юк. Котылырга кирәкме – анысы да бәхәсле.
Фәнүзә әлеге сүзе белән, әлбәттә, әнә шул бәхәскә әйләнеп кайтты. Алай гына да түгел, теорияләрне читтәрәк калдырып, мәсьәләне үткен ягы белән куйды:
– Бездә бит… Тәҗрибә дәрәҗәсендә дисәк тә, кайбер препаратлар инде эшкә керешерлек, ә? Карт организмга ярдәм итә торган. Безнең әнкәйгә нәкъ шул кирәк тә. Сазуленны әйтәм. Декамевит төсле үк гади нәрсәгә әйләнәчәк бит ул бервакыт.
– Ә хәзергә…
– Хәзергә ярамыймы? – дип, Фәнүзә ирен бүлдерергә ашыкты. – Ләкин ул бит инде бар. Нигә файдаланмаска?
– Ә кем рөхсәт итә?
– Мин. Үзем синтезлаган…
– Акылыңдамы соң син? Бу бит… бу наркотик урлаган төслерәк булачак, башың бармы?
– Бар.
– Ничәү?
– Берәү.
– Шулай булгач?
– Әни дә берәү генә.
Трамвайлы урамга җиткәч, Наҗар хатынын җитәкләмәкче иде, тик Фәнүзә кулын тиз генә ычкындырды: урамны тотынышмый узу дөресрәк. Тукталышка җиткәннән соң, иренең кулын ике куллап каты гына кысты һәм, үпкән кыяфәт ясап, битеннән сыйпап куйды да, хәерле юл теләп, эшенә китеп барды.
Юк, Наҗар, башы авыртканчы уйласа да, тәгаен бер фикергә тәки килә алмады. Бернәрсә ачык: кайбер нәрсәләр хакында ул, әгәр әнисенең зиһене томаланмаган булса, кайткач, аның белән киңәшергә тиеш булачак.
Наҗар – авылда нибары уналты ел яшәп, балалык, үсмерлек елларын гына шунда кичергән кеше. Дөньяга мөнәсәбәте авылда чакта ук абайланса да, аның белән күзгә-күз карашып сөйләшү, бәхәсләшү студент елларыннан башланды һәм һаман кискенләшә барды. Өлгергән акыллы олы Наҗар – каланыкы, ә яланаяклы малай, яшел урман, яшел болынны таптап йөргән гөнаһсыз үсмер – авылныкы.
Наҗар үзенең бәләкәй чакларын төштә күбрәк күрә. Кая гына барса да, кышкы суыкларда боздай салкын идән әле дә ул малайның аякларын әрнетә. Малай шуңа күрә бугай бәрәннәр белән бергә сикеренә, йөгерә, морҗа кырыена менеп куна. Урамда кар көри, чана белән тауда шуа. Куян сукмаклары буйлап, озын колакларны күрәчәгенә ышанып, көннәр буе карга бата-чума йөри.
Ә җәйләр бөтенләй бүтән. Җәй – яшел әкият, аны гомер буе сөйләп тә бетерә торган түгел.
Ләкин моңарчы беркемгә дә сөйләнелмәгән. Наҗарның балачагы, үсмерчагы булганмы-юкмы – беркемгә дә билгеле түгел. Хәтта үзенә дә… Әйе, сөйләү түгел, бу хакта уйланырга да вакыт күп калмаган, барча хыяллар белән бергә, бөтен зиһенен фән – микробиология, микродөнья биләп алган да үз эчендә бикләп тоткан икән. Фәнүзә шактый хаклы шул.
Гомеренең бер өлеше, бәлки, иң изге, иң матур кыйтгасы бәяләнмичә калган… Моның өчен озын юл да җитми калды. Поезддан төшеп, автобуска утыргач, аннан да төшеп, алты-җиде чакрым җәяү атлагач исә, сораулы фикер күз алдына аермачык булып килеп басты. Таныш юл, таныш басулар, таныш урманнар. Алар инде бигүк таныш та түгел икән. Чик-чамасыз ераклыкларга сузылган басуларны яңа урман тасмалары бүлгәләгән. Яшеллекләр, зәңгәр төсләр дә бүтәнчәрәк кебек.
Бу кырлар, бу урман-болыннар, караганда күзне яшьләндергән күк кебек, күңелнең иң тирән төшләрен дә әлҗе-мөлҗе китерә икән. Күңел төпкелендә изге бер дөнья сиздермичә генә, тын гына, тыныч кына яшәп яткан икән. Наҗар үзе моны белмәгән, бәлки әле, юк дип, бушлык дип уйлап йөргәндер.
Ләкин табигатьнең үзе кебек үк, күңел бушлыкны яратмый, ул үзен фикерләр, уйлар, хыяллар, истәлекләр белән тутыра. Ә менә Наҗар… Наҗар үз тормышын, чынлап та, бераз тарайткан, ахрысы.
Бәясез калган көннәр һәм елларны югалтмаска – тикшереп, бәяләрен биреп, яңадан барып алырга, кире кайтарырга һәм, бүгенге көн хыянәт итсә, шулар ярдәмендә кабат яшәргә мөмкин, ахрысы.
Кабат яшәргә? Әйе, моңарчы яшьлеккә кайтуның бердәнбер ысулы хәтер иде. Ә хәзер? Ә сазулен? Фикернең генә түгел, тәннең дә яшьлеккә кайтуы әкияттән реаль тормышка күчә дигән сүз түгелме? Халыкның шаян җыры аклана түгелме соң?
Әҗәлгә дару бар, диләр,
Мәхәббәткә бар микән?
Табигыйме, һәм, әгәр дә табигый дисәк, кирәклеме ул?
Монысы хакында Наҗар әнисе белән киңәшәчәк. Тик әнисе нинди хәлдә икән?
Йөрәк лепелдәп куйды да, бөтен уй-фаразларны бер кеше – әни алмаштырды. Бөтен нәрсә, бөтен табигать, бөтен тормыш әни кыяфәтенә керде. Әни!.. Исәнме икән? Исәнме?
Наҗар соңгы ике чакрымны тирә-юньне күрмәгән, бернәрсә ишетмәгән хәлдә йөгерә-атлый узды. Һәм менә, ниһаять, туган җир, туган урам, туган өй, ихата!
Наҗарның кайтуын әллә кайдан күреп, каршыларга чыктылар. Димәк, исән.
Каршылаучыларның иң алдан чыкканы – Наҗарның апасының улы, шахтёр егет Фасил. Ярым елмайган хәлдә килә. Бу, әлбәттә, сагыну галәмәте. Шулай ук әни дә әле исән дигәнне күрсәтә. Кул биреп күрештеләр, әмма… бу нәрсә? Ник Фасил болай сулагай күрешә? Уң кулы… уңы – кап-кара протез… Шахтада, күмер төялгән вагоннар озатканда, кулын өздергән… Тагын бер кайгы… Шулай да егетнең кыяфәтендә һич мескенлек сизелми, хәтта шушындый көндә.
Артык баш ватып, моңаеп торырга вакыт калдырмас өчен диярсең, тиз арада Наҗарның бертуган энесе, башка энеләре һәм сеңелләре килеп җитә. Алар йөзләрендә дә, кырысрак булса да, тыныч гамь. Исән!
– Исәнме?
Сорауның кем хакында икәне ап-ачык.
– Исән әле.
Эх, «әле» се дә булмаса!
Ак өйнең керешли уң ягында – чаршаулы бүлем. Кереп, ике-өч минут үткәч үк, Вәзимә апасы чаршауны тартып куйды. Чаршау эчендәге караватта ул ята…
– Исәнме, әни, хәлең ничек? Мин кайттым менә. Сине күрергә. Ә син сынаткансың икән.
Наҗар, әнисеннән сүз ишетергә өметләнеп, һәр сүздән соң бераз тукталып көтеп торды. Тагын шундый кизү сүзләр дәвам итәчәк иде. Тик әнисе чак кына ыңгырашып куйгач та телгә килде:
– Наҗар… балам… таныдым.
– Әйе, кайттым, әни, хәлеңне белергә. Болай ук каты чирләргә ярамый бит инде.
– Таныдым… улыңны гына танымыйм…
Наҗарның янында Фасил басып тора икән. Авыру зиһен шуны Наҗарның улы итеп күрергә тырыша иде бугай. Нишлисең бит, Наҗарның улы юк, ул инде була да алмастыр. Ә ана нәселнең дәвамы турында уйланган булса кирәк. Әйе, нәсел үләргә тиеш түгел, үсәргә тиеш. Ә менә бер улың аны дәвам итә алмас, ахры, – ул малай белән кайта алмады. Шулай булгач, ана кеше, син үзең үлмәскә тиеш – мөмкин кадәр озак яшәргә тиеш – исән калырга тиеш. Наҗар өчен дә, аның була алмаган малае өчен дә үзең яшәргә тиеш. Фәнүзә тагын хаклы булып чыга – сиңа әҗәлне җиңә торган дару кирәк булачак.
– Ничек соң, әни, бик авырмы хәлең? Кай төшең авырта? – Шул сүзләрне әйткән мәлдә Наҗарга урындык бирделәр һәм ул, әгәр мөмкин булса, әнисе һушы-акылында чакта бөтен сүзне әйтеп, сорыйсын сорап калырга тырышачак.
– Бер җирем дә авыртмый, балам, хәлем генә юк.
«Фәнүзә хаклы. Нәкъ сазулен кирәк…»
Шулай уйлап, ул икенче төрле әйтте:
– Алай булгач, ярый әле, тиз терелерсең.
– Терелү анысы булмас инде ул.
– Бераз дәвалана төшкәч.
– Монда әллә ни… әйбәт врач та юк.
– Шәһәргә барырбыз, бераз ныгый төшкәч.
– Берәр профессорны монда гына чакыртып булмыймы соң?
– Бер дә таныш кешем юк, китертеп булмас, әни.
– Ярар инде, барыбер ярдәм итә алмас – әҗәлдән дару юк.
– Бар, әни! – Сүзнең шулай үзе курыкканрак темага табигый борылуына Наҗар хәтта сөенеп куйды. – Хәзер әҗәл даруы булырга тора, әни.
– Алладан юктыр, бүтәннән булса гына – иблистән…
– Менә мин, синең киленең, шундый дару ясарга җыенабыз. Болай табылган да инде ул, тикшереп, сынап кына бетерәсе калган. Бераз гына сабыр итсәң… Нәкъ менә сез әйтә килгән әҗәл даруы. Шуны эчсәң, яңадан яшьлегеңә кайта язасың. Гомер озыная, һәрхәлдә.
– Мең яшәгән Локман кебекме?
– Әйе, шулайрак.
– Мең яшәгән Локманны да җир үз куенына алган шул. Барыбер үләсе, барыбер килеп җитә икән ул көн.
– Әни, беләсеңме, яңадан бер йөз елдан кешенең, гомумән, Локман кебек яши башлавы ихтимал.
– Миңа тәкъдир икенче төрлене язган – теге дөньяда мәңге яшәүне. Миңа шул бик җиткән, балам. Ясалма гомер – гөнаһ ул, көферлек. Гадел дә түгел. Минем яшьтәшләрем әллә кайчан үлеп бетте. Болай да оят алардан. Үзебезнең чишмә суын күп эчтем шул. Шул суда андыз кайнатып та эчә торганыем. Бүтәннәр ышанмады, тиз киттеләр. Ә мин… Шуның сихәтенә гел ышандым. Чишмәбезнең андызлы суын әйтәм.
– Алдагы заманда ул чишмәнең борынгы куәте тагын кайтачак.
– Кайтса да, балам, сезнеке генә булыр ул.
– Әле бит син бер дә бәхетле булып яшәмәдең…
– Йөз елдан соң мин, надан кортка, яңа затлы кешеләргә чит-ят булырмын. Кеше арасында ким-хур булып яшәгәнче, үлгәнең артык. Күңелсез булыр анда миңа, яшәү җәзага әйләнер.
Әнисе үзенең уен, теләген аермачык әйтте дә бирде шулай. Аңарга кешедән, яшьтәшләреннән артыгы кирәкми. Аларга караганда дөньядан күбрәкне алса, вөҗдансызлык булачак. Кешеләргә ничек, аңа шулай.
Наҗарның әнисе югары әхлак кагыйдәләре турында беркайчан сөйләмәде, бәхәсләшмәде. Ләкин ул гомер буе шул кагыйдәләрдән чыкмый яшәде һәм шулар белән үләргә әзер. Аның тәрбиясе кан аша нәсел-нәсәптән, ыруг-токымнан киләдер, әгәр әйтергә яраса, бәлки әле, Наҗарга да күчкәндер. Ул да бит шул матдәләрдән ясалган… Күзәнәкләр бер үк, генетик программа… Аюдан чыпчык яралмый, дуңгыздан сандугач тумый. Наҗар бүген үзенең дә кем икәнлеген дөресрәк төшенә башлады кебек. Күпме укып, тикшереп белә алмаганны, бүген берьюлы һәм ачыграк аңлады бугай, мәңгелек дөреслекне әйтерсең ялангач хәлендә күрде…
Һәм әнисе белән бәхәскә керүнең акыллы эш түгелен чамалап, тыңлап кына утырасы итте. Әнисе исә тиз арада бөтенләй башка юнәлештә фикерли башлады:
– Мин сине укыта алмадым, балам. Үзеңне үзең укыттың. Әле үзең безгә ярдәм итеп килдең. Җәй көне ел саен кайтып печән әзерләдең. Малларга. Сыердан өзелмәгәч, сыйлы булдык. Гомерне шулай Ходай кушканча сакладык.
– Шулай булды шул, әни, дөрес хәтерлисең.
– Миннән фатиха, балам. Барыгызга да миннән хәер-дога. Инде үз балаларыгыздан игелек күрегез. Үзегезгә дә тыныч вөҗдан белән дөнья куярга язсын.
«Бәхилләшүе шушы түгелме соң?» Наҗар сискәнеп киткәндәй булды. Һәм бүтән сүз дә әйтә алмыйча калды. Әнисенә тынычлык кирәк иде инде – ул әллә йокыга талды, әллә һушыннан язды. Дөресрәге, йокысы-һушсызлыгы бергә булгандыр.
Әнисе уянган, теленә килгән саен, Наҗар аның янында булырга тырышты. Вәзимә апасыннан юдырып, кала күчтәнәчләрен биреп карады:
– Шушы җимешләрне ашасаң терелерсең, әни. Яле…
Әфлисун телеме калтыранган иреннәрдән ары узмады. Анар бөртекләре узгандай тоелган иде, анысы да кире чыкты. Мескен ана! Бу чакта ул әле ашарга да өйрәнә алмаган сабый кыяфәтендә иде. Шулкадәр хәлсез, шулкадәр ярдәмсез. Аерма тик шунда гына: әгәр бала ризыкны чәйни алмыйча кире чыгарса, ул моның өчен үзендә бернинди гаеп сизми һәм кәефе бозылмый. Ә менә өлкән кеше үзенең хәлсезлеге-көчсезлегеннән шулхәтле кыенсынды, күзләре шулчаклы кызганыч карады ки, ул оялудан башын читкә борып кына котылырга тырышты, ләкин барыбер котыла алмагандыр.
Әнисен тынычлыкта калдырыр өчен, Наҗар тышка ук чыгып китте. Бакчаларны, су буйларын карап әйләнде. Тик анда да һаман бер мәгънә, бер үк таныш авазлар ишетелә иде.
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра, ни дип кычкыра икән? Кемнәр аңлый аны, кем ишетә, ә кемнәр ишетми, аңламый икән?
Мәңгелек аваз: «мин бит монда, син мине эзлисең, мин сиңа кирәк һәм син – минем язмышым!» – хатын-кыз ир-егеткә эндәшә, җенес – җенескә. Ата-ана – балага, ә бала үткәннәргә һәм киләчәккә сүз куша. Берсен берсе мәңге эзлиләр кешеләр. Берсен берсе алар йә таба, йә тапмыйлар.
Кеше кычкыра: «Галәмдәге ерак җан һәм акыл ияләре, сез кайда? Мин сезне эзлим. Бу зур бушлыкларда – йолдыз сахраларында исән калу өчен сез кирәк миңа һәм, бәлки, мин дә сезгә кирәкледер. Бергәләп исән калыйк – саклап калыйк акылны һәм шәфкатьне!
Елга буенда – казлар. Әгәр алар тавышсыз калсалар?
Әгәр кеше телсез һәм өнсез калса, ниләр булыр иде, нинди мәгънә калыр иде галәмдә?
Җаваплар эзлә, тап, хәбәр ит».
Инеш һәм сазлык кырыеннан арырак атлады Наҗар. Чишмә тавына җитте. Көн шактый суык булуга карамастан, изге су белән кулларын юды, эчеп карады. Мондый да тәмле суның булуы мөмкин түгелдер. Наҗар – вакытны да, дөньяны да шактый күргән кеше, моннан да тәмле һәм саф суның хәзергә бер җирдә дә юклыгын белеп яши. Юкка гына «Яшьлек чишмәсе» дип атамаганнар бит аны!
Чишмә төбендә – таныш сурәт… Наҗарның яшь чактагы сурәте бугай. Аны бүгенге көнгә чыгара башласаң, чишмә рәнҗемәячәк, сызланып, яшь төсле түгеләчәк кенә… Яшь кыз төсле, беренче мәхәббәт төсле…
Чылтыр-чылтыр, чылтыр-чылтыр…
Суларның һәм чыңнарның башы да юк, азагы да…
Халыкның иң саф уйлары, җырлары, ниятләре – барысы-барысы шул сулар чылтыравы рәвешендә аваз алуга ирешә. Ә элегрәк заманда кешеләргә тормыш итү өчен көндәлек көч кенә биреп калмыйча, аларның аккан сулардай кире кайтмас яшь гомерләрен кире кайтарып торган бөек кодрәткә дә ия булган, имеш, бу чишмә. Бик бәләкәй чакта Наҗарга әнисе сөйләгән кебек, ул хәзер дә, чылтырап, шул риваятьне кабатлый сыман.
Элек заманда бер генә өйле бу авыл кара урманның сихерле дәвамы гына булган һәм бүтән авылныкылар чишмәнең нинди икәнлеген белмәгән дә, ишетмәгән дә. Бервакыт әти кеше үзенең өч малаен башка чыгара икән. Биләмәсен балаларына туганнарча үзбаш бүлешергә боера бу. Малайларның иң зурысы иген игелә торган басуларны сайлый. Икенчесе, моңа бераз кәефе китсә дә, нишләсен, беренче булып тумагач, беренче булып сайлау хокукы аңа бирелмәгән. Шулай да алданып ук калмас өчен, биләмәнең икенче зур өлешен – урманнарны сайлый ул. Ә төпчек малайга эш бөтенләй җиңеләя – абыйларыннан соң аңа бары тик тау итәкләре һәм сазлы-болынлы җирләр генә кала. «Нишләп алар миңа караганда күбрәкне эләктерергә тиеш икән?» – дип аптыраса да, күңелен төшерми: «Анда бит чишмә бар – шуның чылтыравын тыңлап гомер итәрмен әле», – дип, үзен юата.
Төпчек бала чишмә буенда әкияттәге төсле матур, челтәр-челтәр тәрәзәләр белән бизәп, сарылы-яшелле коймалар, зәңгәр капкалар белән уратып, әйбәт кенә өй салдырса да, абыйлары кебек куәтле була алмый. Җәй көне печән чаба, балык тота. Көзләрен ауга йөри – вак җәнлекләрдән тыш, бүре, хәтта аюны җиңгән чаклары була. Бер аюны, борынчак кидереп, авылдан авылга хәтта биетеп тә йөртә.
Аудагы уңышлары аркасында һәм саз буенда ялгыз яшәгәне өчен Аю Әббәс кушаматы алган егет күп гомерен чишмә аһәңнәрен тыңлап, үзе дә шуңа кушылып-җырлап моңая, бахыр. Җырына-моңына сокланган бер чибәргә өйләнгәч, балалары туа. Аларга тамак туйдырырга рәт калмаганлыктан, үскәне бере читкә китә тора.
Шулай тагын байтак ара яшәгәч, хәл белергә дип, олы туганнары килеп чыга болар янына. Картайганнар, тешләре төшеп беткән… Ә энеләре егет чакта ничек булса, һаман шул ук чибәр кыяфәттә икән. Гаҗәпләнәләр, сорашалар – булган бөтен биләмәләрен бирмәкчеләр, тик матурлык-яшьлекнең серен генә ач, янәсе. Ә ул нинди сер белсен, нәрсә әйтсен? Шуңа күрә абыйлары аларның ничек яшәгәннәрен үзләре күзәтергә карар кылалар.
Таң белән, чалгысын иңенә салып, печән чабарга китә ир-егет. Яшел үләннәр рәт-рәт булып тезелеп кала. Бәхетле Әббәс янаганда чалгысы шундый итеп чыңлый, нәкъ менә яшь өмет, яшь дәрт шикелле инде.
Ярты көн буе кулларын уңга-сулга селтәп арыган иргә хатыны ашарга китерә. Ризыктан бераз авыз иткәч, тау буендагы әлеге җырлы чишмәгә нәкъ яшьләрчә көлешә-көлешә төшеп китә болар. Карап-күзәтеп тора абыйлары: килде болар чишмәгә, утырдылар шунда такта басмага. Чишмә тавышын тыңлап тын гына тордылар. Аннары исә әкрен генә, мөгаен, чишмәдән откан якты моңнарын көйли башладылар – нәкъ яшьләрчә. Яшь чакта Әббәснең хатынына багышлап чыгарган көен әүвәлгечә ихлас җырлый болар. Күпмедер вакыттан соң икәүләп кулларын, битләрен юалар. Юалар да чиста кулларына агызып кына, рәхәт чигеп, су эчәләр. Бер йотым, ике йотым, өч йотым…
Ә торып бассалар, күзләре кичәгедән дә нурлырак, йөзләре кичәгедән дә чибәррәк һәм яшьрәк. Аңлап алды абыйлары боларның серен: бөтен хикмәт чишмәдә икән, чишмәдә!
Әнә бит Әббәснең бичәсе кыз чагына кайтты куйды: кулындагы чәчәк бәйләменә һәм иренә чытлыкланып карый-карый биегән була. Көлә, шаяра – гүяки яңа чыккан кияүгә! Тегесе дә, әле генә гашыйк булгандай, ничәмә ел гомер сөргән кортканы сөеп кочаклый!
Шушыны манзара кылган туганнар инде нишләргә кирәкне белгәннәр. Энеләре икенче килүгә ни күзләре белән күрсен: чишмә биек койма белән уратып алынган, ә капкасы төбендә эт белән сакчы тора. Әббәснең үзе булып үзенә мылтык төзи:
– Әй, кем анда? Киләсе булмагыз, атып үтерәбез! Өс, өс!
Каравылчы сүзләрен куәтләп, бозау хәтле эт һау да һау Әббәс өстенә ташлана. Ул егылгач, аның аякларын чәйни. Чишмә тирәсе кан белән чуарлана. Күз яше кебек саф суга кушыла кан һәм чишмәнең элекке төсе күзгә күренеп үзгәрә – тоныклана…
Ниһаять, этне яңадан үз янына чакырып алган каравылчы соңгы тапкыр акыра:
– Бу чишмә сезгә ялгыш бирелгән булган – атагыз хатасы. Бу чишмә, асылда, синең уртанчы туганың урманында – әнә кара, бу җир, бу урман аныкы. Моңарчы аның киң күңелле булганлыгы аркасында гына рәхәт күргәнсез. Кеше малы белән кеше көн күрмәс – бетте, бар, юлыңда бул, бүтән бу тирәгә аяк та басмагыз.
Нишләсен Әббәс: «Хәрәм ризык белән әллә кая җитеп булмый, бик тиз арада чукынышып катарсыз әле, Алла боерса», – дип, карчыгы янына баш иеп кайтудан бүтән чара тапмый шул.
Инде шунысын өстәү кирәктер: чишмә олы туганнарга бигүк озак шифа кыла алмаган, имеш. Кеше авызыннан өзеп чөмерсәләр дә, ияк очларындагы сакал, авыз, күз тирәләрендәге җыерчыклар һич тә шомарырга чамаламаган һәм, киресенчә, тиз арада картаеп, ике олы туган берьюлы диярлек аякларын сузгач, алар корган биек коймалар да, нихәтле генә биек булмасын, барыбер череп ауган һәм чишмә нәкъ әүвәлгечә үз ирке белән чылтырарга керешкән. Әмма аның элеккеге куәтле шифасы кире кайтмаган. Карчык беркөнне, картның маңгай сырларын шомартырга теләгәндәй, үзенең шундый ук буразналы куллары белән сыйпый-сыйпый, авыр сулыш алган:
– И картым, син дә бирештең ләбаса.
– Үзең дә әллә кем үк түгел, кортка: аркаңа тау кунды, төрлесен күрдең, рәнҗегән чакларың да булгандыр. Мәгәр кичер, бәхиллек бир!
– Ә чишмә… чишмә кемгә калыр икән? Малайга хәбәр җибәрик – кайтсын.
Шәһәрдә тормышын әллә ни көйли алмаган малайлары, ата-ана сүзен тыңлап, нигезне корытмаска ризалык бирә. Әнә шуннан башлана Габбасовларның нәсел чишмәсе.
Туган чишмәнең югалган шифасын һәм серен эзләү легенда хәлендә Наҗарга да килеп иреште.
Фәндә һәм табигатьтә даими үсешне һәм кинәт сикерешләрне инкяр итү дә, берсен икенчесенә каршы кую да ярамый. Бөтен бер лаборатория күзәтүләрен тән картаюына организм эшчәнлегенең яраклашуын өйрәнүгә туплау яки картаюның сәбәпләрен һәм аңа юл куймау ысулларын эзләүне киләчәккә калдыру шулай ук дөрес булмас иде. Шушы фикер ачыклангач, Фәнүзә белән Наҗар икесе ике якка тайпылды: берсе – урманга, икенчесе сазлыкка, чишмәләргә таба… Фәнүзә тизрәк тапты – моңарчы булмаган биоген стимуляторы синтезлауга кадәр барып җитте. Бу табышмак, риваятьтәгечә, яшәүгә кирәкле матдәләр нәкъ менә саз үләннәрендә күбрәк булып чыкты – тормыш әүвәлгечә, бөтен каршылыклары белән бергә һаман суда яралырга тырыша икән. Шуңа күрә булачак стимуляторны, сөйләшкәндә, җай өчен «сазулен» дип атый башладылар да, хәзер исә шул атамага телләр күнегә дә язды инде. Бик тә табигый бит: агуы да, даруы да саз үләннәре булган андыз һәм аксыргак шикелле янәшә яши…
Фәнүзә, күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар табигатен өйрәнә килеп, тереклек итү барышында организмның яшәү процессыннан үз-үзен читләштерү күренешен ачыклады. Хәзер шул күренешнең тәгаен механизмын билгеләргә тырыша. Нәрсәдер табыла да язды дияргә кирәк. Тәҗрибәләр, эзләнүләр, күзәтүләр соңгы өч елда шулхәтле күбәйде ки, Садир Хәкимович аларны диссертация итеп язарга тәкъдим итте. Александр Иванович каршы килмәде. Фәнүзә, әлбәттә, көчен дә, вакытын да кызганмады. Ул инде бөтен кешелек хыялланган ачышка якынлашты дияргә мөмкин.
Наҗар, әнисенең каты авырып киткәнлеген ишеткәч, сазуленнан файдалану хакында да сүзне башлап Фәнүзә кузгатты.
Изге нияте сизелеп торгач, мөмкин булмаганны вәгъдә иткәндә дә күңелгә ничектер җиңел булып китә бит. Гамәлдә, авылның изге чишмәсе шикелле үк, сазулен да легенда рәвешендә генә яшәсә дә… инде ниндидер өмет уята лабаса!..
Әнисенең чын хәлен улы менә хәзер генә бөтен җитдилеге белән аңлады бугай. Әнисен хәзер әҗәл даруы гына коткарса коткара алачактыр. Ә болай… соңгы чик якын, бик якында гына инде. Наҗарның үзен дөньяга китергән, күкрәк сөте һәм көче белән үстергән ана җир йөзендә бөтенләй булмаска тиешмени? Бик теләсәң, бик каты теләсәң дә, бүтән һич күреп булмаска тиешме? Гаделме бу? Табигатьнең шушы хәтле дә рәхимсез катылыгы белән кеше килешергә тиешме? Юк, моның белән адәм баласы гомере буе бер генә көн, бер генә сәгатькә дә килешә алмаган һәм килешмәс тә. Юккамыни, алайса, дөньяда барча акыл ияләре адәмнең җаны һәм тәне чиксезлегенә һаман тирәнрәк, эчкәрәк керергә омтыла? Юккамы Наҗар кешенең нәсел хәбәрен укырга һәм, кирәк булса, яңадан төзәтеп язарга хыяллана? Хыялдан узып, моңарчы акылга да сыймаган «язма» ларны кулына тотып, үз күзләре белән карый? Юккамы геннар хирургиясе чирле геннарны сәламәт геннар белән алмаштыру дәрәҗәсенә ирешергә тырыша? Юкка гынамыни профессор Бетфорд, имин киләчәккә өметләнеп, үзенең рак ябышкан гәүдәсен тере килеш түбән температуралы анобиоз хәленә куйдырып, герметик кабергә салдырды? Юкка гынамыни?
Ә әни? Ул риза түгел андыйга. Наҗар исә бу нияте белән әнисе тәненә мәңге кагыла алмаячак. Әнисе аның өчен артык изге. Изге әйбергә кул белән кагылу мөмкин түгел! Әйе, кеше күңелендә икенче төрле тойгы, икенче төрле караш та бар икән әле. Кеше үзенә табигать биргәннән артыграк алуны иблистән килгән гөнаһ дип саный. Бәлки, андый хиснең табигыйлегенә Наҗар ышанмас та иде, ләкин үз әнисенә аның беркайчан да ышанмыйча караганы булмады. Әнисе аңа шикләнер өчен әчмуха хәтле дә сәбәп бирмәде. Баланың анага табигый ышанычы һәм ихтирамы аркасында гына түгел, гомумән, алдаусыз дөреслекне үз колагы белән ишетеп, үз күзләре белән күреп торганга, шикләнергә хакы юк Наҗарның. Һич тайчанмыйча нәтиҗә ясарга туры килә. Аның әнисе кешелек мәңге хыялланган әҗәл даруыннан баш тартты…
* * *
Хушлашканда, әнисе «бәхилмен» диде һәм үзе дә бәхиллек сорады.
– Бәхил, әни, әлбәттә, бәхил. Тик, әле син терелгәч, тагын бер кабат иркенләп сөйләшербез. Кеше чирләми тормый бит, – дигән булды Наҗар.
Әмма ул әнисенең терелмәячәген күреп тора иде һәм үз хәлен ана үзе дә яхшы тойган булып чыкты.
Каратун дигән станциягә Наҗарны автомобиль белән ике энесе озата килде. Ә билет алу дигәндә, монысы шәһәрдәгедән дә җайсызрак икән. Узган кичтән үк чират тезелгән. Күпме билет сатылачагын Ходай да белмидер. Кечкенә вокзал шыгрым тулы. Болай да беткән кәеф, үз шкаласының иң түбәнге сызыгына төртелеп, бүтән төшәр җае булмаганга күрә генә тукталгандыр. Чырайдан гына түгел, чыгырдан ук чыгарган яңа үзгәреш – касса ачылды һәм чын мәгънәсендә мәхшәр купты. Чиратка Наҗардан соң беркем дә басарга җыенмый. Аннан алдамы, әле генә килгәнме, барысы-барысы алга узарга, билетны чиратсыз алырга азаплана – этеш, төртеш, кычкырыш һәм кәгазь түзмәс сүзләр. Димәк, Наҗар Каратунда утырып кала. Ике көннән – командировка. Әйе, җәнҗал… Менә ул күз алдында, хәзер үк башланды лабаса. Этеш һәм төртеш! Син дә эшкә кереш!
Абыйсының нәрсәләр уйлавын чамалап бугай, энесе Фасил, «Сабыр ит, Наҗар абый» дип, кесәсеннән ниндидер таныклык алып кулына тотты да, адәм урманын аралый-аралый, кызыл касса авызына якынлаша башлады. Аның кулындагы документны күргәнгә, ахры, махсус рәвештә каршы килүче булмаса да, барыбер юл бирергә дә ашыкмадылар. Шуңа күрә Наҗарның олы энесе Фасилны эчкәрәк этәргә кереште. Этеш-төртеш Фасил өчен кулай түгел. Аның кулы авыртадыр, протез кулның төшеп калуы ихтималдыр. Авырту, көзән җыерган рәвешле булып, Фасилның йөзенә үк чыккан да инде – төркем арасыннан кызганыч йөз күренеп, бәгырьне әнисе янында торган чактагы кебек үк кисеп-кисеп куя. Ләкин нишләргә? Читтән карап күзәтергә генә кала. Ә бүтәннәр?.. Бүтәннәр көрәшә!
Ни өчен? Нәрсә хакына? Кечкенә нәрсә өчен, билет өчен генә болай ук тартышмас-этешмәсләр иде. Зуррак, әһәмиятлерәк нәрсә өчен булырга тиеш. Кассадан билет түгел, барча авырлыклардан берьюлы котылдыра торган хикмәтле әйбер бирә торганнардыр. Нәрсә? Ни? Ах, ничек әле зиһене шуны төшенми торган. Ул хикмәтле әйбернең исеме дә бар бит, ул «сазулен» дип атала. Әйе, кешене яшәртә торган… Картларча әйткәндә, әҗәл даруы. Мөгаен, шул даруны аптекадан барып алырга рөхсәт язуы бирәләр кассада. Шул даруны башкалардан тизрәк һәм күбрәк эләктереп калу өчен сугыша адәм балалары… Шуның өчен, шуның өчен!
Читтәрәк, тыныч почмакта, җимеш әрҗәләре катлы-катлы тезелгән төштә, көньяктан килеп чыккан сатучы икәнлекләре күренеп торган өч ир кеше тыныч кына басып тора. Аларның берсе инде поезд тукталышына, платформага да барып килде һәм аңлашылмаган телдә нәрсәдер әйткәч, каршыдагы иптәше кесәсеннән билетлар чыгарды һәм, аларның тәгаен кайсы вагонга икәнлеген яңадан барлап, кесәсенә салып куйды. Болар теге җәнҗалга катнашмадылар, димәк. Билетны башка ишектән – җайлырак ысул белән һәм чак кына алданрак алганнар… Монысы бәхәссездер ки… Димәк, елгырлардан да өлгеррәкләр бар. Яшәү өчен тырыша барчасы – тизрәк һәм күбрәк булдырырга: ризыкны, чишмәдәге суны, билетны, данны, бәхетне, тормышны, даруны… әҗәл даруын…
Адәм балалары! Бар бит менә шундыйлар да. Барча бәндәләр Наҗарның әнисе кебек түгел ләбаса! Баш тартмыйлар, даулыйлар, сугышалар!
Ул арада Фасил да, плащ төймәләре өзгәләнгән һәм үзе тирләгән-пешкән, бердәнбер кулына зәңгәр кәгазь (зәңгәр кош) тоткан хәлдә, адәм дәрьясыннан атылып чыкты. Шатлануы – чамасыз.
– Булды, Наҗар абый, менә!
Наҗар үзе дә баш тартмады…
Баш тартырга җае да, хакы да юк, союз күләмендәге әһәмиятле командировканы өзәргә беркем дә рөхсәт итмәячәк. Ә башкаларның? Менә тарткалаш-төрткәләшне уңышлы рәвештә әле дә дәвам иткән гражданнарның? Бәлки, аларның да Наҗарныкы кебек үк «кичермәслек сәбәпләре» бардыр? Югыйсә нишләп үзен-үзе суккалап та тарткалап мыскыллатсын һәм миңгерәтсен ди кеше? Аның да тәне авырта, җаны сызлый беләдер бит? Шул ук материалдан ясалган бит алар да… Күгәрчен һәм әрлән төсле, тургай һәм аю төсле, кабан төсле үк!
Һәркемнең гомере бер генә. Үзенә бирелгән вакытның минутын да әрәм итмичә яшәргә, ашарга, ләззәт кичерергә, мунча керергә, опера тыңларга ашыга адәм баласы. Билет, билет, билетлар кирәк кешегә. Магазиннарга барырга, акча, акча һәм акча кирәк, күбрәк, мөмкин кадәр күбрәк һәм тизрәк. Шул вакытта гына ул үзенең тулы хокуклы, бүтәннәрдән һич ким дәрәҗәдә булмавын сизәчәк. Өстенлек сизсә, шуңа җай туры килсә, тагын да шәбрәк. Шәбрәк! Матди һәм әхлакый капитал – өстенлекнең алшарты, нигезе һәм түбәсе. Нык ит шуны, биек ит. Башкаларның кулы һәм теше үтмәслек, җитмәслек булу хәерлерәк. Хәерлерәк! Яшәргә кирәк! Мөмкин кадәр озаграк. Берничә гомер бирелсә дә, баш тартмаска кирәк.
Кояшка һәм әҗәлгә туры карап булмый – күзләр тиз яшьләнә. Кояш шуңа күрә үзе безгә туры карасын, ә әҗәлнең күзләре сукырайсын!
Поезд китәргә сәгать чамасы гына калгач, инде борчылыр сәбәп булмагач, энекәшләр, башка ашыгыч вазифаларын үти торыр өчен, авылга кайтып киткәч, Наҗарга ямансулап йөрергә тагын бераз вакыт бирелде. Кызганыч та бит, нишлисең?
Наҗар Фасил энесе калдырып киткән билетның дөреслегенә ышаныр өчен җентекләбрәк карыйсы иткән иде, кимчелек тиз көттермичә үк килде-чыкты. Энесе аңа очсызлы билет, инвалидларга бирелә торган билет алган лабаса. Кулга тоткан удостоверениесе шундый булгач, шуны биргәннәр. Ә Наҗар, билетны башкалардан алдарак алу белән беррәттән, әле очсызгарак та эләктергән икән… Тагын бер ялган катнашачак…
Уф, ихтыяр көче бир, түзем бир, Ходай! Нишләргә?
Инде билетның булганы сатылып беткән, булмаганны таптыра алмаганлыктан, җәнҗал да басылган, касса ябылган. Шакысаң, ачуланулары мөмкин.
Тук, тук, тук.
– Минем билетны алмаштырып булмас микән?
– Ничек, ничек?
– Миңа льготалыны биргәнсез… ялгыштыр инде… – (Тагын ялган!) – Тулы хакы белән бирсәгез, әйбәт булыр иде.
– Ниндие эләккән, шуның белән китегез.
Тик, хәерсез, бүтән сүз ишетү мөмкинлеген шунда ук харап итеп, касса капкачы шап ябылды. Тагын шакып карасаң, әдәпсезлеккә, тинтәклеккә охшаячак. Шулай бит? Шулай, тынычлан.
Наҗар, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышкан хәлдә, поездга юнәлде. Купеда ниндидер командировкадан кайтып килүче слесарь-монтажникларның көн-төн эчеп кайтуын исәпләмәгәндә, хафаланырлык сәбәп чынлап та сизелмәде. Әйбәт кенә кайтып җителде.
* * *
Әмма таңда тагын юлга чыгарга кирәк. Ә күз алдында – һаман әнисе, чаршаулы карават. Инде ни хәлдә икән? Соңгы сәгатьләрен кичерәдер ана.
Сизенүнең чынлыгын раслап, кич белән… телеграмма…
Наҗар, хәлне аңлатып, Садир Хәкимовичка шалтыраткан иде, көтелгән һәм ишетелгән таныш җавап: «Үз үлемеңнән башка уважительный сәбәп була алмый. Командировка иң югары инстанцияләрдә хәл ителгән».
Катылыкның ниндидер мәгънәсе төсмерләнә кебек. Кешелек тарихында терелтү мөмкин булган мамонтның табылу очрагы бүтәнчә мәңге кабатланмаска мөмкин. Ләкин әни? Наҗарның әнисе кабатлана алачакмыни?
Тик Наҗар командировкага бармый булдыра алмады.
Һәм күңелендә гомер буе җуелмаячак төссез сурәт белән кайтты.
Мамонт баш сөяге эченнән «яхшы сакланган» дип табылган ми матдәсен илнең иң күренекле һәм ышанычлы белгечләре бергәләп алдылар. Сыекча эчендәге күзәнәкләрнең кайберләре тере кебек, ара-тирә селкенеп куйгандай итте. Микроскоп астында импульс кабатлангандай тоелды. Ләкин озак та үтмичә тынды. Сыекчага кушылып, аның үзәк өлеше юкка чыкты. Шул рәвешле түгәрәк, контурлы сызык – боҗра барлыкка килде. Ягъни ноль сурәте пәйда булды. Нәтиҗә – ноль! Соңынтын исә ноль үзе дә эреп, шул рәвешле мамонт бу дөньядан тәмам китте… бетте…
Наҗар моны чын фаҗига итеп кичерде. Өстәвенә әллә юлда, әллә тундраның үзендә үк салкын тиеп, тагын тамагы үзен сиздерә башлады. Шулай да өйгә исән кайтып егылды дияргә кирәк.
Ике кулы белән маңгаен, чигәләрен кысып диванда утырганда, Фәнүзә авылдан килгән хәбәрне җиткерде. Тундрада илнең могтәбәр белгечләре белән бергәләп мамонтны кабат бар итәргә җыенган чакта, Наҗарның әнисен соңгы юлга озатканнар. Нинди генә көчле логика белән дә аңлатып, аклап була алмаслык үкенеч: соңгы чиктә Наҗар үзенең бала булу бурычын, табигать, әхлак, кешелек бурычын үти алмады – соңгы сәгать-минутларында әнисенең баш очында була алмады.
Мәңгелек үкенеч булыр төсле һәм аны беркайчан да төзәтеп булмас кебек. Мәңге кайтарып булмаслык югалту. Ул әнисен югалтты һәм аны гына да түгел бугай…
Кинәтлек өстенлеге
Үлү – бетү!.. Шуның өченме
Бирде миңа язмыш зиһенне?
М. Цветаева
Бәла ялгыз йөрми, диләр. Соңгы вакытта ул Наҗарны үз итте. Кайтып, өч көн эшләгәч тә, сәер ангина башланды. Тәндә температура юк, ә баш авырта – бөтен гәүдә кыйналган кебек, кан оешкан кебек. Табиб чакырдылар. Кичкә таба практикант студентлар килеп керде. Авыз ачтырып маташтылар, ул инде шешкән иде, рәтләп ачылмаганга күрә, әйбәтләп карый алмасалар да, бик хафаланмадылар. Ангинадан антибиотик таблеткаларга рецепт яздылар да муенга тоз җылытып куярга яки аракыдан компресс ясарга куштылар.
Көн – төнгә, төн көнгә әйләнде – йокысыз тоташ томан. Температура – утыз тугыз градус. Шулай да пенициллинны алып, поликлиникага барырга кирәк. Җыенып беткәч кенә, кичәге практикант яңадан килеп керде дә тамак-колак авырулары белгеченә күренергә кирәклеген әйтте.
Табиб авызны ачтырып бер секунд та карамагандыр, кулындагы тимер калагын үз урынына бастырып та куйды:
– Бра-ат! Хәзер үк больницага. Бүген үк операциягә – абсцесс!
Икенче төрле әйтсәң, бу инде чирнең канга йогуы, эренле шешнең үпкәгә таба шуыша баруы дигән сүз… Бу – үлем дигән сүз. Фәнүзә шуннан соң бер дә елмая, шаярта алмас булды. Такси чакыртып, тиз генә больницага юл тоттылар.
Авыруларны кабул итү бүлмәсендә аның ярым һушсыз хәлдә ярты көн диярлек утырырга мәҗбүр булуы, көндезге сәгать икеләрдә генә чират җитеп, анда да белемнәрен камилләштерергә авыл больницаларыннан килгән яшь кенә ике хатын-кыз табибә, аннары ике ир кеше – ЛОР бүлеге табибы белән ассистент – төшеп каравы һәм шуннан соң гына палатага урнаштырулары истә сәер саташу шикелле булып калды.
– Лимфалар төененә тыштан керергә туры килә, – дип куйды табиб.
Практикага авылдан килгән табибә хатыннарның берсе аһылдап куйгангамы, хәлнең шәп түгеллеге Наҗарның үзенә дә аңлашылып җитте.
– Ияк астында олы җөй калачак, – диде ул.
– Зур түгел, кечкенәрәк.
– Барыбер.
– Яшәүне хәл итә торган нәрсә…
– Барыбер…
Табиб баш чайкады бугай, һәм шуннан соң Наҗарга тагын палатага кереп, кара томан ябынып ятудан башка чара калмады. Томан эчендә йоклапмы, йокламыйчамы төн уздырганнан соң торып караса, икенче ияк барлыкка килгән иде. Сул як бигрәк тә каты шешкән. Чакырылгач, ашханәгә керсә дә, кая ул, тамчы ризык үтмәле түгел. «Ризык барганда, аша да, эч тә син» ди торган иде аңа бабасы – Фәнүзәнең әтисе – исән чагында. Соң аңлыйбыз, артыгы белән соң аңлыйбыз шул…
Табиб бүлмәсе. Кичәге урта яшьләрдәге табиб һәм өлкән яшьтәге хирург. Башкалар мөнәсәбәтенә күз салсак, соңгысының зур абруйлы белгеч икәнлеген күрү кыен түгел… «Яков Моисеевич, Яков Моисеевич» дип кенә торалар. Ә кичәге таныш табибка «Умар Усманович» дип эндәшәләр. Анысы Яков Моисеевичка – бүлек мөдире булган фән докторына кичәге уңышсызлыкларны санап чыккач:
– Шеш авызны ачарга ирек бирми, ләкин эчке яктан керергә иде, – дигән теләк белдерде.
Яков Моисеевич, бер сүз дә әйтмәстән, инструментка үзе тотынды.
Наҗар авызны чак кына булса да ныграк ачты бугай, чөнки Яков Моисеевич үзенең бу хактагы искәрмәсен бүтән ясамас булды. Боерыклары «Төкерегез, төкерегез, тиз, тизрәк!» дигән кыска сүзләргә генә кайтып калды. Инструментлар алмашына торды. Доктор кискен тавыш белән «Тиз, тиз, тиз!» дигән сүзләрне генә ярдәмчеләренә әйтә һәм еш кына, «Сез нәрсә, үлдегезме әллә, тере түгелме әллә сез?» дип, тавышын югарырак нотага да күтәрә иде…
– Тиз, тиз! Төкерегез!
Нәрсәдер кисә, үзе кискән җиренә кечкенә марля кисәге белән ниндидер порошок сөртә тора. Аннары, нәрсәнедер төенләп, төенгә беркетелгән тимер кисәген читкә каерып куйгач, яңа инструмент сорый:
– Тиз!
Наҗар сизә: үткен, нечкә тимер тамак төбеннән аскарак уза, нәрсәнедер тишә, кисә һәм… секунд эчендә әйтеп аңлата алмаслык үзгәреш – ул хәтта ояла бугай. Мәгәр нишләсен, шеш үз әшәкелеген үтәгән – эренләгән. Наҗарның борынына шуның исе килеп бәрелгәч, уңайсыз булып китә, башкаларга да сизелгәндер дип кыенсына. Ярый әле табиблар бүтән халык… Аларны мондые түгел, гаярьрәкләре дә чиркандыра алмый – алар табигатькә якын – кеше организмын үзгәртү өчен көч һәм вакыт исраф иткән галимнәрнең үзләренә караганда да якынрак, батыррак һәм, ихтимал, кешелеклерәк.
Менә доктор үзе генә үтеп керә алган әҗәл чыганагын корытыр өчен һава белән эшли торган суырткыч сорап алды һәм аның белән тиешле тирәнлеккә үтте. Агулы сыекчаны ачулы суыртырга кереште, һәрхәлдә, Наҗарга шулай тоелды. Аннары гына бәйләп куйган төеннәрен чишеп, тагын, тагын порошок сипте.
Эш бетте бугай. Үзеннән башка беркем дә эшли алмаганны үтәүдән микән, канәгатьләнү алыр өченме, читкәрәк барып утырды да Наҗарга текәлеп калды.
– Сезнең тегендә китеп баруыгыз да ихтимал иде.
– Бик тырышсакмы?
– Тырышмыйча гына. Хәзер куркыныч бетте. Ләкин эш бетмәде… Миндальләр өшеп шәлперәйгән. Бигрәк тә сул як. Шунысын алып ташларга кирәк. Әгәр үзегез риза булсагыз.
– Шулай кирәкме?
– Әйе.
– Ничек тиеш тапсагыз, шулай эшләгез.
«Бер тапкыр үлемнән коткарган кешегә гомер буе ышанырга мөмкин» дип өстисе килгән иде дә, кызганыч, мондый фикерне әйтү читен. Яхшылыктан яхшысынмый адәм баласы… төчелектән курка. Әмма доктор аның йөзенә карап барысын да аңлады, мөгаен. Наҗар үзе дә коткаручысы күңелендә тиз арада яңа гамь туганын күреп алды. Әнә доктор башка табибларга борылды:
– Канның оешу тизлеге ничек?
– Без, без… неотложка бит, – диде дежур табиб.
– Өлгерә алмадыгыз?
Барчасы – ык-мык. Курку, гаҗәпләнү, сөенү. Алар Наҗарны коткарырга шулкадәр ашыкканнар ки, кан оешу тизлеген тикшерергә үк онытканнар. Температураның кырык градус икәнен, бәлки, белгән хәлдә… Менә шушы буладыр «неотложка» дигәннәре. «Үз каныма буылып үлүем мөмкин булган һәм тагын очраклылык коткарган» дип уйлап өлгергәнче, яңа боерык:
– Тиз, тиз генә анализлагыз! Тиз! Тиз генә операциягә! Хәзер үк!
Шул сүз белән Наҗар, палатага кереп тормыйча, лаборатория бүлмәсенә менгән иде, анысы бикле икән инде. Палатага кереп хәл алудан башка чара юк. Икенче көнне иртән лаборатория ачылышына менәм дип торганда, ишекне өлкән шәфкать туташы ачты:
– Габбасов, киттек, сезне көтәләр.
Лаборатория ачылган икән дип уйлап өлгергәнче, ниндидер таныш булмаган икенче кыз аны култыклап алды да:
– Операция бүлмәсенә, – дип куйды.
«Бер тапкыр үлемнән коткарган кешеләргә икенче тапкыр ышану кыен түгел».
Кан оешуы кичә харап итмәде бит – табиблар үзләре күреп инанды. Шуңа күрәдер инде, бу юлы да анализ нәтиҗәсе белән кызыксынучы булмады.
Алып төшкән кыз белән икенче табибә хатын аны, операция урындыгына утыртып, авыз-борын турысын гына ачык калдырып, ак киндер белән биләп куйдылар. Наҗар яңадан сабый хәленә кайтты. Тамак төбенә уколлар кадагач һәм нәрсәдер иснәткәч, ул тормыштан янә ераклашты. Кешеләр ят дөнья әһелләре кебек тоела башлады. Дөнья караңгыланды. «Кояшка һәм әҗәлгә туры карап булмый». Бу фикер инде көчен җуйгандай тоела иде. Ул күз алдында әҗәлне күргәндәй булды. Әҗәл ни өчендер кабан дуңгызы рәвешендә алга килеп басты…
Әмма Наҗар каушамады. Үзен киләчәктә һәм галәмдә яшәячәк зат итеп сизде һәм җирдән кайчандыр үзе юллаган мәгънәләрне чит кеше булып тыңлагандай тоелды. Күңелендә ышаныч: «Кешелек – галәмдә ялгыз. Ләкин ул үзен саклый алачак, исән калачак! Галәмнәргә адәм үзенең барлыгы хакында хәбәр җибәрде. Кеше – үлемсез. Үлемсезлек – вакытны җиңү дигән сүз».
Тавышлар…
Тавышлар төрле. Тавыш – колактан бирелә торган дару яки агу. Наҗар шифалы тавышлар ишетә. Ул үз дөньясына кире кайта да инде, каршында кем торуын күрә: кичә Наҗарны бүлек мөдиренә тәкъдим иткән яшьрәк хирург – Батыршин күзгә күренгәч, кара дуңгыз тиз арада юкка чыга.
Хирургның кәефе кичәге төсле түгел. Бүген тәнне ярыйсы ук мул кискәләсә дә, үз Прометееның нык торачагын ул инде белә. Шулай да операциягә әзерлекнең нинди булганын тикшерер өчен генәме, әллә болай бәйләнешкә керер өченме:
– Авыртмыймы? – дип сорый.
Ә Наҗарның теле дә, тавышы да юк, иректә күзләре генә калган. Әйтәсе килгәнне ул күзләре белән әйтә – доктор аңлый. Кызык бит элемтә – бар бит менә физиономизм дигәннәре, бар бит сүзсез аңлашу. Наҗар еш кына шулай үз директоры – Александр Иванович белән аңлаша иде. Кайчан да булса киләчәктә барлык кешеләрнең сүзсез-тавышсыз гына сөйләшә алачагына ышана ул. Бу зиһен үсешенең алдагы дәрәҗәсе булачак.
Пычак белән тамак төбендәге миндальнең ничек киселүе тоелып тора, әмма авыртмый. «Прометейга наркоз ясап тормаганнар шул, аның хәле авыррак булгандыр…»
– Без сезгә өлешчә наркоз ясадык, – ди Наҗарның нәрсә уйлаганын сизгән хирург.
Биотоклар! Әйе, шулар! Укый бит фикерне Батыршин, ул зиһен үсешенең алдагы дәрәҗәсенә бүген ирешкән. Нәкъ Александр Иванович кебек. Дөньяда Наҗар белгән ике шәхес кешелекнең ерак киләчәгенә иң беренче булып барып җиткәннәр. Аларны аңлаучылар, кирәгенчә, тиешенчә аңлаучылар, ай-һай, әле бар микән? Наҗар тоя, чөнки аның эше шул тирәдә. Ул үзенең барлык күзәтүләрен дөньяга игълан иткәннән соң, практика өчен менә шушындый үткен һәм сизгер куллы – энә очы белән эшли алырлык хирурглар кирәк булачак. Әгәр Наҗарны үлемнән коткаручы Батыршинны һәм доктор Яков Моисеевич Вертлибне шул көннәргәчә саклап булса, кешелек башка төр операцияләр ясауга ирешәчәк!
Батыршин кыскычы тамак эченнән чама белән ике квадрат сантиметр ит кисәге йолкып чыгарды. Үз тәнеңнең бер өлешен ит кисәге итеп күрү шулай ук сәер…
– Бөтен нәрсә бик гади бит, – ди Батыршин, фикер булып формалашып бетмәгән тойгыны аңлап.
Һәм хирург тагын вак-төяк кисәкләр йолкып чыгаргач, Наҗар, үз тәненең ничектер җиңеләеп калганын, операциянең уңышлы төгәлләнгәнен сизде. Батыршинның үз эшеннән канәгать икәнлеге, кичәге Яков Моисеевич кыяфәте белән каршыга утырып, пациентына текәлеп калуыннан да күренде.
– Йә, ничек?
Тел инде азат икән.
– Тагын ниләр эшләргә кирәк, барысын да эшләгез.
– Хәзергә җитеп торыр.
Бая операциягә әзерләшкән чибәр кыз (әйе, аның чибәрлеге күренә дә башлаган икән!) Наҗарны култыклап баскычка таба алып китте.
Бер-ике генә адым арттан атлаган Батыршин:
– Сезгә шәфкать туташының менә нинди чибәрен сайладык, – дип шаяртты.
– Болай булса, мин көн дә бер операциягә риза.
– Болай булса, тиз терелерсез.
Дөнья шулай тагын елмая, көлә башласа да, терелү теләге ашыгарак төшкән икән. Җиһанда кешегә тормыш, дару бирүчеләр арасында агу бирергә азапланучыларның да яшәп ятуын Наҗарга җаны белән генә түгел, тәне белән дә тоеп расларга язган икән.
Ике көн тыныч узды.
Кичә бу вакытта Фәнүзә күчтәнәчләр белән бергә шактый озын хат җибәргән һәм аны «Аска төшә алмассыңмы? Көтәм» дип төгәлләгән иде. Наҗар төшә алмаса да, ярыйсы ук күтәренке кәеф белән «Хәлем шәп, бер операция булды, иртәгә тагын берне ясаячаклар» дип җавап бирде. Фәнүзә бүген дә киләсе иде. Наҗар, кемнең дә булса ишектән баш сузып, «Габбасов шушы бүлмәдәме, сезгә килгәннәр анда!» дигән шатлыклы хәбәрне көтә башлады. Кичә, зиһене эшләмәгән көнне ишетелгән иде шундый матур сүзләр, ә бүген нишләптер соңлады.
Эше җитди шул Фәнүзәнең: берничә көннән – диссертация. Наҗар бу көннәрдә аның янында булырга, чынлап ярдәм итә алмаса да, яхшы сүзе белән үсендерергә тиеш иде. Нинди вакытта, нинди вакытта берүзен калдырып китте бит. Шулай да бөтенесе көйледер, чөнки директор урынбасары булган Садир Хәкимовичның бу араларда гаять ярдәмчел кеше икәнлеге күренде, артык борчылырга ничек тә ирек куймас.
Менә бит кеше ничек үзгәрә: университетта уку һәм аспирантура елларында да, соңрак төрле урыннарга киткәч тә якын дус булдылар, аннары багланышлары суынды, арада боз таулары калыкты һәм алар менә тагын язгы кар шикелле акыртын гына эреп югала башлады.
Ярдәм итәр Садир дус, ташламас…
Төш җиткәнне белдереп, ашханәгә дәштеләр. Анысы каршыда гына. Наҗар торып чыккач, гадәти аш бирделәр. Ашап караса да… юк, бармады аш, уза алмады тамактан. Дөрес икән шул, әй дә хак икән: «Ашый алганда аша, эчә алганда эч».
Чәй дә эчеп булмады, узмады.
Фәнүзә ни дә булса тамактан уза торганны китергән булыр иде…
Тагын палатага кер, ял ит, уйла, башың эшләсә.
– Габбасов, температурагызны үлчик әле?
Температура утыз сигезгә төшкән иде.
Тирә-юньдәге әйберләр үз төсләре һәм үз рәвешләре белән күренә башлаган икән. Торып басарга һәм тәнгә бераз яшәү бирергә кирәк. Ләкин аякка баскач, күз алдында йолдызлы күк йөзе барлыкка килеп җемелдәргә керешкәч, йөрәк җилкенү аркасында Наҗар караватка яңадан утырырга мәҗбүр булды. Нәкъ менә шул вакытта бүлмәгә яшь кенә егет кереп, аңа пакет тоттырды. Фәнүзә килгән! Язуында бу юлы ике-өч кенә сүз – хәл сораша. Ә Наҗар аның үзеннән хәбәр көтә бит. Тиздән – яклау көне… Ничек бара икән эшләре? Төрлесен көтәргә мөмкин ләбаса!
Хат алып менгән егет – унынчы класс укучысы – шушы ук бүлмәдә ята. Наҗарның нәрсәдер язганын һәм кире җибәрәсе вак-төяк белән бергә пакетка салганын күргәч, санитаркаларны көтәргә бирмичә, аска, Фәнүзәгә үзе үк алып төшеп китте. Фәнүзә аннан хәлне тагын сорашкан.
– Ул беркем белән дә сөйләшә алмый, аның тавышы юк, – дигән егет.
Тавышсызлык кара сакал шикелле һич тә калмый, иярә бит, иярә бирә…
Фәнүзә китеп бер-ике сәгать үттеме-юкмы, күчтәнәчсез генә икенче язу менгезделәр. Кемнән булыр дип уйлап өлгергәнче, әллә нинди мәгънәсез сүзләр, җәядән очкан уклар мисалында, йөрәкнең нәкъ үзәгенә килеп тә кадалдылар. Аларның мәгънәсенә түгел, үзләренең була алуына да ышану мөмкин түгел иде. Ләкин менә күр, алар менә язылган, алар менә күз алдында йөгерешә һәм биешәләр:
«Хөрмәтле Наҗар Зәбирович!
Авырып киткәнсез икән. Шул сәбәпле без бик кайгырабыз, борчылабыз. Хәлегезне бераз булса да җиңеләйтү иде теләгебез. Тик менә үзебез дә кыен хәлдә калдык бит. Һәм моның да сәбәбе сезгә бәйләнгән. Эш шунда ки, сез моңарчы без белгән хөрмәтле һәм намуслы кеше түгел, ә бәлки гап-гади карак булып чыктыгыз.
Мәгълүм булганча, үзәк нәшриятта бер фәнни җыентык чыккан. Анда илнең атаклы галимнәре рәтендә сезнең исем белән дә зур хезмәт басылган. Әйбәт мәкалә. Тик менә авторы сез түгел бит. Сез үз аспирантыгызның хезмәтен үзләштергәнсез. Җитмәсә, шул нигездә доклад әзерләп, башкалага барырга җыенасыз икән. Тик менә белеп торыгыз, әгәр дә могтәбәр галимнәр каршында шул докладны ясарга җөрьәт итсәгез, шунда ук фаш ителәчәксез.
Без сезгә ул хезмәттән рәсми төстә баш тартырга, аспирантыгыздан гафу үтенергә киңәш итәбез. Моны шушы көннәрдә эшләргә кирәк.
Үтенәбез: сак булыгыз, акыллы булыгыз!
Хәерхаһ дусларыгыз».
Дөньяны эссе һава, кара төс күмде. Наҗар кәгазьне учына йомарлап бөтен көченә кысса да, сүзләр юкка чыгарга ашыкмады. Ул караватында үрсәләнеп ятканга, ахрысы, бүлмәдәгеләр тиз арада чыгып киттеләр. Вакыт һәм мәгънә һуштан язды…
Кичке ашка чакырдылар – Наҗар аңламады, кузгалмады. Кемдер, кереп, телевизорда әйбәт тапшыру барлыгын әйтеп карады – ул ишетмәде. Аның бөтен тәнен кара ут чолгап алды. Мөмкин булган барча авыртулар бөтен куәтен туплап күпме көйдергән, сызлаткандыр – әйтүе кыен. Әмма бервакыт сызлау-авыртулар акрын-акрын кими, сүрелә барып, аннары тәнне тынычрак эсселек оета башлады кебек. Тагын күпмедер вакыттан соң, гүяки аның бүлмәсенә телевизор үзе кереп, бүлмәдә әллә нинди сәер сурәтләр барлыкка килде. Каршысында адәмгәме, әллә роботка яки берничә ел элек Наҗар ядрәләреннән качкан кабангамы охшаган кара йолкыш пәйда булды сыман. Чакырмыйча килгән кунак, хәерсезгә каршы, артык кыю, хәтта артык әрсез булып чыкты. Әнә ул чит кеше караватына утырды да, аның тумбочкасыннан нидер алып, шатыр-шотыр кимерергә кереште. Шулхәтле шатырдатмаса, Наҗарның колак төпләрен авырттырмаслык кыланса мөмкиндер дә бит – ни көтәсең адәм дә, робот та була алмаган кара дуңгыздан. Тумбочканың үзен үк кимерә бугай яраксыз нәмәрсә. Кимереп-кимереп, нәрсәнедер голт-голт итеп йоткач һәм чөмергәч, бушаган савытларын тумбочка өстенә шакылдатып куйды. Лап-лоп атлап ишек катынарак килгәч, кайбер нәрсәләрне шулай ук шапылдатып раковина янындагы кәрзингә ыргытты. Эше беткәндер, чыгып үз юлына китәрдер дип өметләнергә мөмкин иде. Юк. Кабан, ике аякланып, Наҗар каршына килде дә тиле кеше сыман авызын ачып текәлеп калды. Ул бу җан иясенең кем икәнен чамалый. Ясалма рәвештә тудырылган чын кабан ул. Аңа исем кирәктер. Нинди исем кулай булыр икән? Биокиборг – биологик һәм кибернетик җайланмалар белән барлыкка китерелгән ясалма кеше дә шундыйрак буладыр. Экстра-тойгылар, экстра-фикерләүләр дәрәҗәсенә ирешкән Демон… Шуны гамәлдә раслар өчен туп-туры сорау:
– Син кем?
Карачкы гаҗәпләнгән рәвештә, чәүмәлгәндәй, башын чак кына алгарак иеп куйды:
– Ничек, ничек?
– Син Тилебаш бит?
– Мин?
– Исемең – Тилебаш. Явызлык тулы шушы хатны син яздың, кулыма үзең тоттырдың.
Кабанның бераз гына кәефе киткәндәй тоелды:
– Шулаймыни? Мин Тилебашмыни? Ә син аны каян беләсең?
– Чөнки сине бар иткәндә, минем белгечлегем дә ярдәм итте. Мин – микробиолог, геннар инженерлыгын барлыкка китерүчеләрнең берсе. Ә чын иҗатчың – Садир…
– Менә ничек? Менә нинди кызык!
– Син әле дөньяда мөстәкыйль рәвештә шушы көннәрдә генә йөри башладың.
– Син чирләгәннән соң.
– Әйе. Ләкин сине контрольдән ычкындыручы мин түгел. Без сине авыл белгечләренә тапшырган идек. Алар кем икәнеңне, куркыныч икәнеңне белеп җиткермәгәннәр. Хәзер син, Тилебаш, авылдан шәһәргә, бер оешмадан икенчесенә тиз арада узып, акыллы кешеләрне куркытып, алардан өстен чыгачаксың да коточкыч деспотка әвереләчәксең. Хуҗа булачаксың да аннары бөтен дөньяны үзең теләгәнчә идарә итәчәксең.
– Юл күрсәтүеңә рәхмәт. Нәкъ шулай булачак.
– Иреккә чыгаручыларга әйтерсең рәхмәтләреңне.
– Монысын да шәп әйттең, бик кызык. Шулкадәр дә башлы адәм икәнсең.
– Бик тә кызганыч. Үзебезнең ачыш үзебезгә куркыныч дошман булып чыкты. Син безне харап итәчәксең, бернинди бомбаларсыз, тавыш-тынсыз.
– Минем җиңү – бөтенләйгә!..
– Синең җиңүеңә кешеләр арасындагы каршылыклар ярдәм итәчәк.
– Алар миңа хәзер үк булыша.
– Син хөкемдарлык иткән, син яшәгән гарип дөньяны шундый адәмнәр үз кулларына алачак. Намуслы, вөҗданлы кешеләр колларга әвереләчәк. Җәмгыятегез әшәке җаннар җәмгыяте булып торачак. Ә бу инде теләсә генә нинди җимергеч сугыш нәтиҗәсеннән дә яман булачак. Әшәке җаннар җәмгыяте!
– Мәңгелеккә!
– Сезнең өченмени, Тилебашны мәңгелек итәр өченмени без тырыштык, шуның өченмени Фәнүзә һәм аның җитәкчеләре кеше гомерен озынайту юлларын шулкадәр олы газаплар аша эзлиләр?! Без үләбез, бетәбез. Ә сез каласыз. Вәкил дигән адәм кала. Чын иркенлек алгач, ул нишләмәс! Кеше гомерен озынайту нигә, нәрсәгә кирәк иде? Тормышны мәңгелек залим кулына тапшыру өченме?!
Тилебаш җавап бирмәде. Үзенең тәрбияле дуңгыз һәм кыргый кабан кушылмасыннан барлыкка килгән калын һәм куәтле тавышы белән нәкъ юләр кеше сыман кычкырып көлә-көлә, ишектән чыгып китте.
Менә нинди тавыш та яралды – менә нинди коточкыч тавыш та яңгырап китте галәм чиксезлекләренә! Әшәке җаннар җәмгыяте мәнфәгатьләрен яклаган куәтле аваз! Кем уйлаган?!
Ә бит теләкләр нинди изге иде. Теләкләр, өметләр, хыяллар төгәл фикер орлыклары булып өлгергән иде. Рациональ орлыкның генетик программасын ачыклау, икенче төрле әйткәндә, каты чикләвекне вату күпме намуслы кешеләрне тешсез калдырган иде, җитмәсә, чикләвеге кортлы булып чыкты. Төкерергә кыенсынып тору мөмкин, әмма төкермичә дә булмый.
Тормыш мәгънәсен җуйды – мәңге яшәячәк кешеләр дә бер төс, бер аваз, бер ихтыярны тыңлап канәгать яшәячәк.
Анда кояш инде бу кояш түгел, ай инде ай түгел: салкын, күңелсез һәм күзгә бернәрсә дә күренми – бүген дә, иртәгә дә, аннан аргы көннәрдә дә.
Ә дөнья буйлата кабан дуңгызы һәм кеше рәвешен берләштергән Тилебаш йөри… Кешелекне үз кулында тота, патшалык итә…
* * *
Ләкин караңгылык патшалыгы күпме дәвам итте икән? Чиксез вакытмы? Ә чиксезлекнең азагы була микәнни? Әнә бит нинди ягымлы тавыш, кызлар тавышы төнне җиңде-куйды:
– Хәерле иртә!
Эх, җавап бирүче дә булса!
– Габбасов сезме?
– Мин.
– Градусник куегыз әле.
Наҗар күзләрен ачарга тырыша, ләкин алар тагын йомыла. Шулай да ул градусникны ала һәм җайлап кына куя. Шуннан соң йокы акрынлап тарала. Аң кайта. Ләкин тәндәге кайнарлык кимергә һич җыенмаган, киресенчә, арта гына төшкән, ахрысы. Яңадан кереп градусникны караган шәфкать туташы шул тоемны расларга мәҗбүр:
– Менә сиңа – яңадан утыз тугыз!
Һәм карават култыксасына беркетелгән кәгазьгә шул санны, мөгаен, төшереп тә куя. Сүзгә ышанасы килмәгәнлектән, Наҗар язуны торып карарга азаплана. Ләкин нишли баш? Башта мең-мең йолдызлар айкала…
Шулай да Наҗар, башын учлап бераз утырганнан соң, үҗәтләнеп аягүрә басты. Тастымал белән тәннәрен сөртте дә кран янына килде. Җылымса су белән юынгач, күзләре көннең ярыйсы ук якты икәнлеген абайлады.
Ул кухня ишеге янындагы чиратка басты. Нибары ун-унбиш кеше. Ләкин чират бозучылар шунда да бар. Бүлмәдән берәү алдарак чыгып баскан да бүтәннәре аның янына елыша. Минутларны булса да, кемнән булса да отып, хәрәмләшеп алырга кирәк. Уф-фа! Үртәлә Наҗар. Хәлсезлектән генә түгел.
Чират бозу – кешелекнең иң алама чире. Кемгәдер, кемнәргәдер күбрәк кирәк – көч, өстенлек, җир, күк… Нәкъ тере организмдагыча – югары төзелешле күзәнәкләр урынын түбән төзелешле күзәнәкләр ала. Башта бу чир сыман тоелмаса да, соңыннан яман шешкә әйләнә. Кешенең җанына күпме шеш, эрен җыйналган, ә үзе сау-сәламәт төсле йөри, башкаларны акылга, сафлыкка чакырып һәм яман чир йоктырып. «Хөрмәтле Батыршин, хөрмәтле Вертлиб, зинһар, минем җаныма операция ясагыз!» дип, алар килмиләр. Йа Хода! Килмәячәкләр, чөнки бу чир аларга файда китерә. Операция куркыныч. Әгәр аларның шешләрен ачсаң, дөньяның барча гөнаһсыз адәмнәре борыннарын томалап йөрерләр иде…
Әнә бит Наҗар да максатына иреште – аның да чираты барыбер җитте. Хәтта бүген аш биреп торучы хатын, фамилия сорап, операция ясалган кешегә махсус ризык әзерләнгән булуын әйтә белде һәм, хатасын төзәтеп, сөт төслерәк аш салып бирде:
– Аллалар ризыгы!
Бу сүзләрнең шаярту гына түгеллеген Наҗар бер кашык аш капкач ук үзенең мескен тамагы белән тойды. Ризык бернинди ышкылусыз, терекөмеш шикелле, тиешле юнәлеш табып узды-китте. Бер, ике, өч кашык. Тагын, тагын. Башкалардан һич калышмастан тамагын туйдырды Наҗар. Калориянең тәнгә генә түгел, инде фикергә дә җитүе ихтимал…
Юынган чакта Батыршин кереп сәлам бирде дә кабул итү бүлмәсенә чакырды.
Профессор, үзе тишкәләгән һәм кискәләгән урыннарны караганда:
– Чиста, чиста, ярый, – дип кабатлый торды һәм авырудан да хәл сорашты.
Наҗар зарлана белми:
– Әйбәт, – дип кенә куйды.
– Әйбәт? Ә нигә температура төшмәгән?
Яков Моисеевич бу сүзләрне Батыршинга карап әйтсә дә, Наҗар оялып башын иде. Батыршин, шулай ук аптыраудан уза алмыйча:
– Логикага бөтенләй туры килмәгәнчә! – дип кенә куйды.
Чамаларга мөмкин булганча, дәвалаучыларның агулаучыларга каршы көрәшендә Наҗар үзе ярдәм итә алмаганлыктан, шушындый рухтагы әңгәмәләр озакка сузылачак икән. Пенициллинның электән дә күп бирелүе аркасында, Наҗарга тәэсир итми башлавы ачыкланып, ампиокиска күчеләчәк, лимфалардагы шеш җиңелергә ашыкмагач, тубс-кварц билгеләнәчәк, капельница дигән аппарат белән яңа кан яралышына булыша торган, кан бәясе торган эремтә биреләчәк һәм фурацилин яки стрептоцидлы сыекча белән тамак чайкау даими шөгыльгә әйләнәчәк. Ләкин сүз йоктырган өянәкләргә каршы докторлар дәва билгели алырмы? Бармы икән дөньяда шундый дару?
Бу хәлдә аңа бер генә кеше – Фәнүзә генә ярдәм итәр иде кебек, ләкин ул нәкъ кирәк мәлендә юкка чыкты. Наҗар моның сәбәбен фараз итсә, йөрәге тагын жуылдап куя. «Әгәр… Әгәр дә Наҗарны аяктан еккан хәбәр Фәнүзәгә дә сугылып узган булса? Шулайдыр, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә ник килмәсен ди Фәнүзә?»
Әмма күңел булмастайга исәп тота, бәлки әле, Фәнүзә эш аркасында гына килә алмыйдыр дип өмет итә, көтә.
Һәм менә, ниһаять, хәерле вакыт җитте дә бугай. Ишектән санитарка, сузылып, кемнеңдер килгәнен хәбәр итте. Ашыга-ашыга, каушый-каушый төшсә, аста аны кызы Энҗе көтә икән. Кызын күрүгә, ул беренче тапкыр тиешенчә сөенә алмады: «Эх, бала, балакай!»
Кочаклашып күрештеләр. Кыз, әтисен күргәч, шундый шатланып кычкырды, хәтта йөз кешенең йөзе дә борылып карады бугай.
– И әти, әти! Шушы хәтле куркытырга соң безне? Үзебез генә калабыз дип торабыз. Синсез шулхәтле күңелсез икән, бернишлисе дә килми.
– Укыйсы да килмиме?
– Укыйсы да. Хәтта телевизор карыйсы килми.
– Барыбер карыйсыңдыр әле?
– Карамасаң, гел кайгырып утырырга туры килә.
– Үзегезнең хәл ничек соң?
– Үземнеке ярыйсы да бит.
– Әниең?
– Ул авырып тора.
– Авырып? – Наҗар сискәнеп киткәндәй булды. – Грипп түгелдер?
– Грипп шикелле. Бүген бераз дарулар кабып, аякларына грелка куеп калды.
Кызының, дөресен сөйләсә дә, нәрсәдер әйтми калганлыгын күзеннән абайлап, Наҗар кабат сорады:
– Ә болай булгач… институтта… анда ничек булыр икән инде?
– Белмим шул, әти. Анысын ул миңа әйтмәде.
Чире грипп кына булган очракта да Фәнүзә өчен моның Наҗар чиреннән авыррак булачагы хәзер үк ап-ачык күренә иде. Шул сәбәпле шатлыклы күрешү сагышлы саубуллашуга тоташты. Киткән чакта Энҗе үзе дә әтисе күкрәгенә башын куеп, моңаеп алды:
– Әти, их, әти! Тизрәк терел, әти!
Бу сүзләрдә әйтеп бетерелмәгән уфтану ишетергә мөмкин иде. Шуңа күрә бугай, җаны тынычлана алмады. Хәле чак авырайдымы, әллә күз алдында, әллә кайдадыр еракта шомлы күләгә арлы-бирле йөренергә керешә. «Тилебаш» дигән кара өрәк йөри дөнья буйлата. Фәнүзә белән Энҗене куркытыр өчен балконга үрмәли, тәрәзә кага, ишек шакый. Алай да булмаса, телефон будкасына кереп, үзенең яман авазын телефон аша җиткерә. Кешеләргә ял итәргә ирек бирмәскә, йоклатмаска азаплана Тилебаш!
Нәкъ менә шуның аркасында Наҗарның температурасы яңадан күтәрелә башлады һәм кан басымы төшмичә аптыратты, ангина өр-яңадан тигән кебек, авырту кабат-кабат көчәя торды. Кан анализы роэның артык югары икәнен күрсәтә – илле ике, кырык бер, утыз биш, унтугыз, кырык ике…
Чирнең китәргә ашыкмавын күрсәтә торды саннар.
* * *
Фәнүзә Наҗарны больницада бөтенләйгә калдырып кайткан кебек хис итте. Өстеннән йөк төшкәндәй булып, өй генә түгел, ирек тә киңәеп киткәндәй һәм, икенчедән, ничәмә ел бергә гомер кичергән кешесен инде ул тере килеш алып чыга алмас шикелле тоелып, җанына декабрь җиледәй салкын шом да жуылдап керде. Урамга чыккач та, кая таба барырга икәнен чамалый алмыйча интекте.
Алар монда такси белән килде бит, троллейбус яки трамвай юлының кайда икәнлеген белмәве дә һич гаҗәп түгел. Әмма больницадан чыккач, хәтсез араны ул трамвайгамы яки троллейбускамы барырга кирәген уйламыйча ук атлаган булып чыкты. Биш-ун минуттан соң гына сорарга дип каршыга килүче бер апаны туктаткан иде, бөтенләй кире якка баруы ачыкланды. Тукталышның кайдалыгын һәм өйгә кайтырга кирәклеген төшенгәч, каядыр ашыккандай йөгерә-атлый китте. Күңеле нилектәндер өши, күзләре елыйсы килгәндәй әчетә иде.
Беренче нәүбәттә Садир Хәкимовичка керде. Хезмәттәше көтелмәгән хәбәрне хафаланып кабул итте. Соңыннан гына, тынычландырырга тырышып:
– Ул хәтле үк коелып төшмик, Фәнүзә Кадыйровна, кеше чирләми тормас. Терелер. Өч көннән, әйе, нинди олы эш… Шуны онытма һәм батыр бул. Җиңеп чыккач, мин сиңа бераз моңаерга да рөхсәт итәрмен, – диде.
– Рәхмәт, Садир Хәкимович, ярый әле сез бар.
– Хатын-кызны өйрәтәсе юк, ләкин алдан искәртеп куям – сез ул көнне гомер буе кайгы дигәнне белмәгән кеше булып күренергә тиешсез. Килештек бит шулай?
– Килештек, Садир Хәкимович!
Садир Хәкимович, әгәр мөмкинчелек булса, хәл белешергә барачагын әйтеп, больница адресын календарь битенә язып куярга да онытмагач, бераз күңеле тынычлана төшкән Фәнүзә, барыбер файдалы нәрсә башкара алмам дип, тиз арада өйгә кайтып китте.
Йорт мәшәкатьләре белән, асылда, бик иркенләп шөгыльләнергә туры килми бит – хәзер өстәлне тәртипкә китерергә кирәк. Күпме кер җыелган…
Ванна бүлмәсендәге кранны ачып, кухня ягында газ колонкасын кабызды да кер җебетергә тотынды. Бөтен өйне, бөтен киемнәрне чистарту хисе әллә ничек күңел җилкендергеч максатка әйләнеп куйды. Энҗе киемнәрен дә ванна бүлмәсенә чыгарды. Аннары Наҗарныкыларга тотынды. Сабынлауны шулардан башлады.
Гадәттә, Наҗар киеп ташлаган кием яңа юылган кердән аерылмый. Аларны ул үзе генә аера белә. Шулай да барыбер юарга кирәк – чисталыкның чиге юк. Менә шулай… Иренең күлмәген кулына алгач һәм кайнар диярлек су ага башлагач, күңел бераз җылына төште шикелле. Әлбәттә, эшләргә кирәк, нәрсә белән булса да шөгыльләнмәсәң, ялгызлык тиз арада ихтыярны какшата, үтәли җил шикелле өреп, җанны өшетә. Ә бу күлмәкләр һәм эчке киемнәрне юу үзе бер зур бәхет, ахрысы.
Телефон шалтырый. Эшне бүлдерерләр микәнни? Әллә тыңламаскамы? Юк, алай ярамый, институттан булуы бар, больницадан булуы бар.
– Әйе.
– Бу Наҗар Габбасов квартирасымы?
– Әйе.
– Фәнүзәме бу?
– Әйе.
– Бу – сезгә яхшылык теләп шалтырата торган кеше.
– Кем соң сез?
– Эш менә нәрсәдә, Фәнүзә, мин сезнең күзләрегезне ачмакчы булам, дөреслекне күрсен өчен.
– Менә инде… Нинди дөреслек?.. Юк, кем соң әле бу?
– Сезнең ирегез хакында…
– Әллә ул… зинһар, куркытмагыз.
– Юк, куркырлык нәрсә юк. Шулай да белеп торырга тиешсез.
– Ходаем, операция уңышлы узды, дигәннәр иде бит.
– Белеп торырга тиешсез. Әйе, ул… Ул бер лаборантка белән сезгә хыянәт итә бит.
– Уф, котымны алдыгыз. Әллә ниләр уйлап бетерә яздым.
– Ә сезгә хыянәт… сезнең өчен кечкенә нәрсәмени?
– Хыянәт? Нинди хыянәт?
– Әйтәм бит, сез белмисез. Сез белмәгән бер лаборантка белән көн саен бергә булалар.
– Ә сез көнләшәсезме? Үзегез белән булмаганга күрәме?
– Ышанмаска тырышасыз. Ярый, бик әйбәт. Берзаман ышанырсыз да, соң булыр.
– Җитәр, сез Наҗар салып ташлаган эчке киемдә казынмакчы буласыз. Сез… үзегез дә пычрак… пычрак эшкә тотынгансыз. Белеп торыгыз, аның үзенә түгел, киеменә дә кер кунмый. Сезнең генә кулыгыздан килмәс, пычрата алмассыз.
Фәнүзә ачу белән шапылдатып трубканы урынына куйды да баскан җирендә каккан казыктай катып калды. Күңеле нәфрәт, җирәнү хисе белән тулды, ә башы һичнәрсә уйлый алмый иде. Була икән, шушындый хәл дә була, шушындый бәндәләр дә бар икән. Һәм алар әле кеше арасында йөри – кайберәүләргә чисталык хакында вәгазьләр укый, кемнәрнедер оялта… Үзен судан пакь, сөттән ак дип ихлас уйлап йөри. Син алар өчен тырышасың, шул кешеләрнең гомерен озынайту бәрабәренә үзеңнекен кыскартасың… Ә алар? Алар сиңа ярдәм итәргә тиеш, ә гамәлдә үз гомерен озынайтырга тырышкан кешеләрнең гомерен кыскарту өчен менә ничек тырыша, нинди түбәнлекләргә бара-бара үзләренең бөек максатларына ирешәләр! Ирешәләр!
Юк, дөрес түгел, сез Фәнүзәнең әле кем икәнен белми эш итәсез. Сезгә Фәнүзәнең гомерен кыскарта алу сәләте бирелмәгән. Сез… Сез…
Тукта, чү! Гайбәт һәрвакыт гайбәт булып кала. Ләкин аңа бит бераз гына җай, элмәк кирәк. Кем бирде шундый җайны? Наҗар? Чынлап та бирде микән, чынлап та ялгышты микән әллә?
Юк, мондый хәлнең ишетелгәне түгел, сизелгәне дә булмады. Сәбәп шул гына: кемгәдер Наҗарның яманатын чыгарырга, пычрак атарга, намусын сатарга кирәк. Кемгә кирәк, ник?
Бу кеше Наҗарның больницага кергәнен, Фәнүзәнең үзе генә, ялгыз гына калганын һәм зәһәр белән агулау өчен иң җайлы вакыт икәнен белеп эшли. Кешегә төркем эчендә кул күтәрү җайсыз, шуңа күрә әшәке җан кешенең ялгыз калганын көтә һәм үзенең пычрак гамәлен кыла – почмакта сагалап торып, арттан килеп һөҗүм итә. Кинәтлек өстенлеге аркасында синнән көчлерәк булып чыга. Бу исемсез хатын да әнә шундый мәлне көткән. Үзенә күрә аның планы бардыр. Беренче өлеше инде үтәлде…
Икенче өлеше: Фәнүзә, хыянәт җәрәхәтеннән зиһене зәгыйфьләнгән хәлдә, үлем түшәгендә яткан иренең битенә көнләшү зәһәрен бөркиячәк.
Өченчесе: көтелмәгән чукмардан Наҗарның хәле тагын да авыраячак. Нихәтле начарланса, шулхәтле яхшы.
Дүртенчесе: хыянәт авырлыгыннан һәм Наҗарның ихтимал һәлакәтеннән, ә киметеп әйткәндә, аерылышу авырлыгыннан Фәнүзә үз ихтыярын да югалтачак һәм… диссертациясен яклый алмаячак. Конференц-зал тулы халыкка үзенең фикерләрен баштанаяк сөйләп, аңлатып чыга алмаячак. Алган хәлдә дә бик интегәчәк мескенкәй! Иң ихтималы – яклауга бара да алмаячак, ә барса, чыгыш ясарлык көч тапмаячак.
Бер атуда ничә куян?! Бер атуда! Менә бит әшәкелекнең көче. Бер җиңүгә ирешкәч, аның ул уңышын рәтле кешеләр мәңге тартып ала алмаячак бит. Менә бит нинди стимул! Нинди матур чишелеш!
Күңелдәге буталчык уйлар һәм тойгылар ваннадагы кер каралыгы белән буталып чайкалдылар. Ваннага гына түгел, күңелгә генә түгел, дөньяга, галәмгә сыешмас дәрәҗәдәге рәнҗү җилкәне сыгып төшергәч, Фәнүзә, ванна төбенә таянып, чак егылмыйча калды. Бөтен рәнҗүе тамак төбенә тыгылып, аннары кулына, бармакларына, күзләренә күчеп, күкрәкне, чигәләрне кыскач… авыртуга чыдый алмыйча кычкырып җибәрмәс өчен, тәндәге барлык әрнүләрен җыеп, аларны Наҗарның юеш күлмәге белән бергә ияк астына кысты. Шул-вакыт болай да суга манчылган күлмәккә Фәнүзәнең күз яшьләре өстәлә башлады. Күз яшьләре шыбырдап түгеләме, әллә сабынлы кара сумы – белүе дә кыен иде.
Бер мизгелдә Наҗар кайтып керер дә аның башын тотар, маңгаен, чәчләрен сыйпар төсле тоелып китте. Көтте. Ләкин тирә-як тып-тын иде… Тынлыкны ишетү бераз айныткандай булгач, Фәнүзә тураеп басты. Күлмәк әле һаман аның кулында икән. Аңа күзе төшүгә, Наҗарның нинди хәлдә ятканы хәтеренә килеп, кызгану хисе яңаргач, ул, өнсез ачыргаланган хәлдә, инде аңлы рәвештә юеш күлмәкне күкрәгенә кысты һәм тагын елап җибәрде. Тик бу юлы инде ул яшьләрен тыярга да тырышмады – үкседе дә үкседе хәлдән тайганчы.
Күпмедер вакыттан соң, юасы керләрен ваннада калдырып, залга чыкты һәм мендәр салып йокларга ятты. Наҗар янына барырга вакыт җиткәнен тоеп, яңадан торса… бүген анда бара алмаячагын, телефоннан чаккан гайбәтченең беренче максатына инде ирешкән булуын аңлады. Ярый әле Энҗе кайтып җитте. Әнисенең чырайсыз-хәлсез калганын тиз үк күрсә дә гаҗәпләнмәде – әтисенең авыр хәленә юрады. Ул, әлбәттә, бераз хаклы иде.
Такси чакырып китеп тә барды.
Кызының ягымлы сүзләреннән бигрәк, тыныч карашыннан һәм ышанычлы хәрәкәтләреннән көч йоккандай булгач, һәм битләрен-күзләрен әйбәтләп югач, җанга, чынлап та, бераз булса да сабырлык иңде. «Ярамый, ярамый жебеп-таралып төшәргә. Алар кушканны һәм көткәнне үтәмәскә, башкачарак, үзебезгә файдалы булганчарак тырышырга кирәк. Менә шулай, нинди эш башлаган идең әле? Чистарту, юу? Дөньяны чистартырга алыну, бәлки, дөрес булмагандыр, иллә, һич югында, үз өеңне чиста тотарга тиешсең. Дәвам ит».
Унбиш-егерме минут дигәндә, Фәнүзә барлык керләрне сабынлады да чиләккә шабырдатып су агызганнан соң, иелеп-бөгелеп, үрмәли-мүкәли идән юарга кереште. Өч бүлмәнең өчесен дә юып чыккач, йокы бүлмәсенекен һәм Энҗе бүлмәсенең форточкаларын ачып, кухня ягында аш әзерли башлады. Кызы кайтып кергәндә, өйгә инде күңел көрлеге һәм тәмле аш исе тәмам таралган иде.
– И-и, әллә нинди тәмле исләр чыгаргансың, әни, – дип кайтып керде Энҗе. Нәкъ элеккечә шат үзе.
– Ничек соң, кызым?
– Әйбәт. Әти үз аягы белән минем янга төште.
– Кит аннан! – Фәнүзәнең дә йөзе яктырып китте.
– Кочаклаштык, сөйләштек. Температурасы утыз җидегә төшкән. Саташмыйча йоклый башлаган.
– Менә әйбәт, кызым. Син барганга күрә ул шулай.
– Сиңа сәлам. Авырый, дигәч кенә бераз кәефе китте. Син инде, әни, чирләмәскә тиеш, болай булгач.
– Аңладым, кызым, менә бит ничек, син мине хәзер алмаштыра алырлык яшькә җиттең.
– Үстем инде, әни, зур булдым.
Шунда кыз белән ана гадәттәгечә кочаклашып куйдылар һәм, Энҗе тиз-тиз чишенеп юынгач, тәмле итеп кичке аш ашадылар.
Болай булгач, бер кайгы икенчесен җиңәргә ярдәм итте һәм тормыш тукталмады түгелме соң?
Әмма кич барыбер борчулы булды. Телефон шалтыраган саен, Фәнүзә дертләп куя. Энҗе сөйләшкәндә сагаеп тыңлый һәм трубка рычагка куелгач кына тынычлана иде.
Гадәттәгедән аермалы буларак, төн дә шулай кабат-кабат бүленде. Берничә мәртәбә тәрәзәгә җил кагып уятты.
Әмма җиңелмәслек фаҗига юк сыман иде.
Иртән эшкә баргач кына, хәл тагын начар якка үзгәреп, сынавын дәвам итте.
Директор урынбасары яки гыйльми секретарьның нинди дә булса сүзләре юкмы икән дип, кабул итү бүлмәсенә керүгә, Алсу Наҗар абыйсының хәлен сорашырга кереште. Аннары кичә дә, бүген дә Фәнүзәне сорап кемнеңдер шалтыратканын әйтте.
– Хатын-кыз тавышымы? – дип сорады Фәнүзә, кичәге ямьсез авазны кылт искә төшереп.
Алсу нидәндер уңайсызланып кызарды. Ник? Аның тавышы түгел иде бит, югыйсә Фәнүзә таныган булыр иде… Шулай да…
– Юк, ирләр тавышы. – «Ирләр» дигән сүзен Алсу сизелерлек ихтирам белән кабатлады. – Наҗар абыйның өйдә юклыгын белгәндер инде.
Урынсыз шаяртуы да уңайсызлану галәмәтедер. Ләкин кыек атып туры тидергән булуы ихтимал. Кичәге хатын чынлап та бит Наҗарның өйдә юклыгын белеп шалтыратты. Тик ул арада кайдан белгәннәр диген?
Садир Хәкимович та, гыйльми секретарь да килеп җитмәгәннәр иде. Соңыннан керермен, дип, Фәнүзә үз кабинетына, аннары исә лабораториягә үк төшеп китте. Садир Хәкимович бу көнне Наҗарның хәлен белешергә үзе төште. Больницага күчтәнәчләр белән барырга җыенуын искәрткән иде, шулвакыт кинәт үзгәргән Фәнүзә:
– Барсагыз, үзегез генә барыгыз, зинһар, башкаларга әйтмәгез, адресны да бирә күрмәгез, – дигән үтенече белән җитәкчене шактый гаҗәпләндерде. – Гафу итегез! Чөнки соңгы вакытта әллә нинди шикле хәлләр күбәйде.
Үзе больницаның кайда һәм нинди икәнлеген хәл сорашучыларга да әйтмәде.
Көннең икенче яртысында ясалачак чыгышын кабат күздән үткәрде. Карамыйча укырлык хәлгә җиткәнче ятлады. Текст белән Александр Иванович та, Садир Хәкимович та күптән таныш, аны алар да «әйбәт» дигәннәр иде. Борчылырлык нәрсә юк та кебек… Ләкин йөрәк барыбер ашыгып тибә, бөтен тән кыза. Шуңа Наҗар борчуы өстәлә…
Җитмәсә, әнә ишек ачылды.
Алсу елмая:
– Фәнүзә Кадыйровна, сезне телефонга. Иртәнге тавыш. – Кызның күзендә мут ишарә.
– Фәнүзә Кадыйровнамы бу?
– Әйе. Сез кем?
– Мин… мин… Эш миндә түгел. Эш Наҗар Зәбировичка кагыла.
– Ә ник мине чакырттыгыз?
– Сезгә бик кызыклы бер әйбер тапшырасым бар. Ул… Ул – Наҗарның фоторәсемнәре.
– Бирерсез… үзенә.
– Ул карточкалар сезнең өчен кызыклырак булачак. Чөнки… чөнки анда сезнең ирегез атабыз Адәм кыяфәтендә.
– Ничек?
– Адәм инде, җирдәге беренче кеше. Ул ялангач булган бит.
– Сез… гафу итегез… Сез – кабахәт кеше!
– Ә сезнеңчә, шәрә килеш сурәткә эләккән бәндә нинди кеше була!
– Сез, сез…
– Ашыкмагыз, хәбәрем кызыклы бит, чөнки ирегез ул сурәттә берүзе генә түгел, анда бүтән кеше дә бар… Анысы да шәрә. Ник сорамыйсыз кем икәнен? Анысы – хатын-кыз… Анабыз Һава. Мин сезгә ул сурәтләрне тапшыра алам. Кайчан дисәгез, шулчак. – Фәнүзәнең шаккатып калганлыктан тиргәшә дә, телефон трубкасын да куя алмавыннан файдаланып, исемсез кеше үзенең уен тузын чыгарып чәпәде: – Монда бер унлап сурәт, хакын кыйбат сорамам. Йөз тәңкәгә негативы-ние белән бирәм. Ризамы соң? Свидание билгеләсәгез очрашырбыз. Кайда? Сез ничек теләсәгез, шулай булыр.
Фәнүзә сурәтләрне инде күз алдына китереп калтырый ук башлады һәм, бөтен көчен җыеп, ишетелер-ишетелмәс кенә ике-өч сүз укмаштыра алды:
– Бераз… уйлыйм… Бер сәгатьтән шалтыратыгыз.
– Ярый. Шалтыратырмын бер сәгатьтән.
Әмма, ярый, килештек, дисә дә, бер сәгатьтән соң шалтыратырмын, дисә дә, ул тавышны бүтән ишетергә насыйп булмады. Алсу бүлмәсенә Фәнүзә үзе кереп утырса һәм тагын бер сәгать көтсә дә, кара хәбәр китергән ак телефон дәшмәде. Эш көне тәмам. Алсуга китәргә вакыт. Эх, аңа гына түгел, Фәнүзәгә дә китәргә кирәк ләбаса. Бүген Наҗар янына ул барырга тиеш, чөнки Энҗе ике көн рәттән барды инде. Фәнүзәнең өч көн рәттән хәл белешмәве Наҗарны каты рәнҗетәчәк. Ләкин барып ничек сөйләшергә?
Эш беткән чакта транспортның хәле билгеле – барысы да шыгрым тулы. Этеш-төртеш, кычкырыш-талаш. Чират тору юк, һәркем алданрак өлгерергә азаплана. Фәнүзәгә дә тиз барырга кирәк, соңласа, кабул итү бүлмәсе бикләнәчәк. Ләкин ул, беренчедән, хатын-кыз, икенчедән, Наҗар хатыны. Ул көтә генә ала. Әмма көтеп тә уңышка ирешмәгәч, тере дәрья эченә керә һәм, троллейбус килгәч, теләсә-теләмәсә дә агым белән вагонның нәкъ уртасына уза. Бер троллейбуста шулай, икенчесендә, һәм бераз җәяүләп барасы.
Артык интекмичә генә тапты больницаны. Наҗарга язу да менгереп җибәрде. Кызы янына төшсә дә, хатыны янына ире төшмәс сыман тоелды – Фәнүзә әйтерсең үзе гаепле. Аның күңелендә әллә нинди алама уйлар, пычрак хәбәрләр. Шикләнүләр, рәнҗүләр, әрнүләр һәм тагын әллә нинди исемсез хисләр тулы. Шундый хәлдә ничек инде бернәрсә белмәгән, уйламаган кеше янында басып торырсың? Төшмәсә, күрми китсә хәерлерәк төсле. Ләкин күрмичә китәсе дә килми. Көтәргә генә кала.
Наҗарның йөзе ап-ак булса да, күзләрендәге күрешү шатлыгы бәхетнең үзе төсле очкынланып тора.
– Фәнүзә!
Фәнүзә елмаерга тырыша.
– Йә, күрешмибезмени?
Җавап көтмәстән, Наҗар Фәнүзәнең кулын үзе ала һәм кысып-кысып тотуы белән сагынып өлгергәнлеген аңлата. Ә Фәнүзә җансыз. Наҗар шуны сизә.
– Терелеп җитмәгәнсең, ахры, – дип, Фәнүзәнең башын тоткач, тагын сүзгә үзе керешә. – Болай кайнар түгел дә. Ничек соң?
– Температура юк.
– Авыртуын авыртамы?
– Күз аллары караңгы, буталчык.
– Болай ярамый, һич тә. Кайт та томаланып ят. Грелка куй, кайнар нәрсәләр ашап эч. Берсекөнгә бит… үзең беләсең. Шуны белеп тор: әгәр син җиңеп чыксаң, мин дә тиздән терелеп өйгә кайтачакмын. Җиңелсәң, үз аякларым белән чыга алмам. Менә шулай, хатынкаем. Үзең нидер әйтергә дә җыенган кебек. Нәрсә бар соң? Ә?
Фәнүзәнең тагын елыйсы килеп китә. Елап, кеше көлкесенә калмасам ярар иде дип, иреннәрен тешли, күзләрен киереп ача һәм башын Наҗар кулбашына терәп тынып тора.
Шулай күпмедер вакыт узса да, сүзләр ябышмый. Инде Наҗарның аякларына салкын үрмәли. Башкалар тыныч кына, матур гына гөрләшә, гәпләшә, ә ул аягына тигән салкынны сизә. Аның калтыраганын абайлаган Фәнүзә кайтырга кирәген чамалый:
– Ярый, өзлегә күрмә, бар, кит инде менеп.
– Башта син…
Тагын бераздан соң Фәнүзә чынлап та кузгала һәм ишек төбеннән хәтта елмайгандай итеп кул изи. Наҗар ихлас теләк теләп, кул болгап озата:
– Исән йөр! Авырма!
* * *
Фәнүзә, гадәттә, иртәрәк торып, чәйләр әзерләгәч кенә кызын уята. Ә бу көнне киресенчә килеп чыкты. Бераз соңгарак калып уянган Энҗе шактый вакыт әнисенең адымнарын һәм кухняда савыт-саба шалтыратуын ишетергә тырышса да, ни өчендер шылт иткән аваз да килмәде. Көннең яктыруын күргәч, хәлнең көйле түгеллеген чамалап, үзе торырга мәҗбүр булды. Сагаеп кына йокы бүлмәсенә күз ташлады. Әнисе, күзләрен ачкан килеш, бернәрсәгә дә игътибар итмичә ята иде.
– Әни, хәлең ничек?
– Ярыйсы, кызым.
Кызы, тиз генә килеп, әнисенең башын тотып карады.
– Болай әйбәт кебек. Берәр җирең авыртамы?
– Бер җирем дә авыртмый, кызым, борчылма.
– Алайса, нигә тормыйсың? Нинди көн икәнен беләсең бит.
– Беләм шул, кызым.
– Шулай булгач?
– Әле сәгать икедә бит ул.
Энҗегә әнисенең искитмәүчәнлеге бөтенләй яңа һәм ят тоелганга, мондыйга һич тә күнекмәгәнгә күрә гаҗәпләнә калды.
– Менә инде, әни, икедә дип… Көтелмәгән нәрсә килеп чыкмасын… Килеп чыкса, чарасын күрергә кирәк булса… Соңыннан борчылмас өчен алдан ук тикшереп куярга кирәк булса… Тулы ышаныч белән залга керер өчен… Каушамыйча чыгыш ясар өчен… – Җөмләләрен очлап бетерә алмаса да, фикере төгәл иде кызның.
Фәнүзә сизә, Энҗе, әлбәттә, әнисеннән ишетеп-тыңлап күнеккәнчәрәк, «нотык» укый. Әмма кайгырта, борчыла белүе әни кешегә җан кертә – ул хәтта елмаерга тырыша.
– Ярый, кызым, мин тиз… Чәйләр куя тор, бар.
Гадәттә әнисе башкара торган иртәнге вазифаларны кыз үз өстенә алып, чәйнеккә су агызырга кереште һәм тагын өйгә җан керде.
Телефон.
Кухнядагы шалтырауларын бүлеп, Энҗе трубканы ала.
– Әйе. Юк, ул түгел, бу – аның кызы. Сез кем соң? – Трубкада шуннан соң кыска гудоклар. – Менә кызык. Кем дип сораган идем, әйтәсе килми. Бүгенге көндә син теләсә кем белән сөйләшә алмыйсың бит инде, ә? Шулай бит, әни?
Кызы тәки олы кешегә әйләнгән икән. Кай арада! Фәнүзә инде беркайчан да ялгыз булмаячак, яклаучысыз калмаячак икән. Шуңа күрә күңеле тагын да ныгый төште. Кичке якта сөйләшергә туры килсә, чак кына иртәрәк кайткан булса, бәлки әле, төн йокысы да әйбәтрәк булыр иде. Ә болай йокы шәп үк була алмады шул. Уенда төн буе Наҗар мең сораулары белән күз алдына килде дә басты, килде дә сүз кушты. Хәзер иренең авыруыннан һәм аны кызгануыннан бигрәк, әллә нинди аңлата алмаслык рәнҗү хисләре җанга тула башлады. Беркайчан булмаган авыр хис хәзер барлыкка килде. Ник? Ник болай?
Чын гөнаһ табып шаулата алмаган гайбәтче максатына барыбер ирешә түгелме соң? Ник болай? Әллә?.. Әллә бераз гына хаклымы «яхшылык теләп» шалтыратучылар? Әллә хыянәт чынмы? Юк-юк, чын түгел хыянәт, монысы көн кебек ачык. Әмма ник соң йөрәк телгәләнә? Юк икәнен белгән килеш, ник ярсыну яңара?
Әйе, шик туды, шик мәгънәле сорау булып укмашты. Димәк, ул ачыклау таләп итәчәк!
Шалтырау. Трубканы алмадылар. Тиз-тиз капкалап, Энҗе үз эшенә китте.
Әмма телефон тагын шалтырады. Трубканы алмаска карар кылган Фәнүзә бу юлы, үзе дә сизмәстән, телефонга ташланды. «Шулар гына булса ярар иде».
Теләге кабул килде. Шулар! Ике көн элек ишетелгән тавыш.
– Фәнүзә Кадыйровнамы бу?
– Әйе.
– Без сөйләшеп бетермәгән идек бугай бит. Теге фотокарточкаларны нишләтәсез? Аласызмы? Әллә…
– Фотокарточкалар? Әйе, хәтерлим. Күпме акча кирәк сезгә?
– Кичә булса, йөз сум иде, бүген – йөз илле. Иртәгә… анда инде соң булачак.
– Сез ни әйтмәкче буласыз?
– Йөз илле сум. Матур сурәтләр үзегезгә дә ошар дип уйлыйм. Ирегез, гафу итегез, чибәр кыз кочагында.
– Нинди түбәнлек!
– Мин сезнең белән килешәм. Йә? Ничек?
– Килегез, алып китегез йөз илле сумыгызны.
– Әллә очрашыйк кынамы?
– Кайда?
– Соцгородны беләсез бит? Шунда Мәдәният сарае янында. Мин сезне сәгать икедә көтәм.
– Сәгать икедә? Көндезге?
– Әйе, көндезге.
Кайбер нәрсәләр шунда яшен тизлеге белән ачыкланып китте, һәм сүзе дә табылды: «Шантаж! Юк, бернинди сурәт тә юк!»
– Әгәр чынлап та фотогыз булса, акча кирәк булса, сез бер сәгатьтән Чернышевский белән Профсоюз урамнары почмагына килегез. Минем бүтәнчә мөмкинлегем юк.
– Ярый, алайса, карарбыз, хәлегезгә керергә тырышырбыз! Булмастай булса, ярты сәгатьтән тагы шалтыратырбыз.
Менә нинди гуманистлар! Әмма ничек исән котылырга бу гуманистлардан? Һәм аларның ярдәменнән? Нишләргә? Кем белән киңәшергә? Менә ничек бит – күңелдәген актыгынача бушатырлык бер генә кеше дә юк икән. Наҗардан һәм Энҗедән башка. Нинди ялгыз икән Фәнүзә! Ә аралаша торган кешеләре, хезмәттәшләре кичә генә нихәтле күп иде! Ә бүген шушы олы бер дөньяда, бөтен бер галәмдә Фәнүзә япа-ялгыз! Һәм нинди көндә!
Әчеткән күзләрен ышкып, тагы бер туйганчы еларга теләсә дә, бу юлы күзләренә яшь килмәде – йөрәк кенә тигәнәк кадалгандай тоташ бер авырту белән авырта: «Кем? Кем белән киңәшим? Кемгә таяныйм, кем иңенә башымны куйыйм?»
Уйлый торгач, бер кеше табылды да, Фәнүзә ашыга-кабалана номерлар җыйды.
– Садир Хәкимович? Сезме? Садир Хәкимович, исәнмесез?! – Фәнүзәнең тавышы нишләптер шат кешенеке сыман әйбәт яңгырады.
Һәм җитәкче аны шулайдыр дип кабул итте дә:
– Исәнмесез, Фәнүзә Кадыйровна! Тавышыгыз көр чыга, хуплыйм. Кәеф бик тә шәптер инде, димәк?
– Кәеф бик тә шәп, Садир Хәкимович. Сугышка баручы солдат итеп тоям үземне. – Башка бөтенләй кереп тә карамаган сүзләр каян чыга икән?
– Молодчина! Шулай тиеш тә! Тырыштык бит инде, ни сучка, ни задоринки – бөтенесе хәл ителгән, принципта сөйләшенгән. Хәзер инде матур киенеп, кунакларны гашыйк итәрлек кыяфәт белән кил дә бернәрсәдән курыкмыйча чыгыш яса.
– Курыкмаска, каушамаска сүз бирәм. Сезнең йөзгә кызыллык китермәскә.
– Менә рәхмәт, шәп сүз әйттең!
– Сезгә теләктәшлегегез өчен рәхмәт! Пока, Садир Хәкимович!
Зарланырга, мескенләнергә, ярдәм сорарга диебрәк, дөресрәге, ник икәнен белмичәрәк кенә шалтыраткан Фәнүзә шул рәвешле үзе җитәкчене тынычландырып куйды. Директор урынбасары моңа үзе дә шундый бәя биргән булырга тиеш. Менә бит ничек, көтелмәгәндә хәл үзгәрә дә куя. Димәк, хәрәкәттә – бәрәкәт. Димәк, курку, борчылу урынсыз. Теге яман адәм сурәтләрне китергән хәлдә дә Фәнүзә инде бирешмәячәк – коелып төшмәячәк. Иренең хыянәте фашланса да, көч табачак. Садир Хәкимович белән сөйләшүдән әнә шундый ышаныч туды. Димәк, шалтырату дөрес булды. Димәк, киңәшер кеше бөтенләй юк түгел икән – акыл, ихтыяр яңадан кайтты.
Ярты сәгать үтте. Телефон шалтырамады. Шулай да Фәнүзә иренең сурәтләрен сатып алырга әзер иде. Ире алай очсыз ук тормый икән, ни әйтсәң дә, йөз илле тәңкә бит ул кемнеңдер айлык хезмәт хакы!
Ләкин аны сөйләшенгән почмакта беркем дә көтеп алмады. Биш, ун минут узды. Матур киенгән хатынга гадәти кызыксынулы карашлардан башка игътибар итүче булмады. Туп-тулы бер сәгатьтән соң да килүче күренмәде.
Тагын бер кабат расланды: юк, бернинди әдәпсез сурәтләр була алмый, Наҗар шундый алама хәлгә төшә алмый һәм беркайчан да төшмәячәк! Менә шул. Ә соң, алайса, Фәнүзә ник ышанды, ник килде?
Ярый әле килде. Мөгаен, ул шушының белән шантажчыларның карталарын бераз гына булса да бутады. Алар, мөгаен, килмәс, куркыр, сөйләшмәс, кешелеген җуеп, өйдә генә ятар дип уйлаганнардыр. Озакламый сезнең үзегезгә куркыныч килүе ихтимал. Сезнең тавышыгызны, пычрак тавышыгызны тану – язып алу мөмкинлеге барын һәм тиешле төштә үзегез казыган базга үзегезнең төшү ихтималы барын онытмагыз.
Күренергә курыктыгызмы? Килмәдегез! Бу инде көч билгесе түгел. Әшәкелек куркак! Әшәкелек мәңге куркак булган һәм үз куркаклыгыннан калтырап яшәгән. Бүген дә шулай, иртәгә дә шулай булачак.
Сәгать унике. Институтка шушыннан гына барырга мөмкин. Шулай уйлаган иде Фәнүзә. Тик… Тик чыгышының тексты өйдә калган бит. Кайтмыйча булмый, димәк. Ашыга төшәргә туры килә. Шулай да зыянсыз. Өйдә нишләргә белмичә калтырап утыруга караганда, алама булса да, шөгыль табылу хәерлерәк. Пычрак бәндәләрнең явыз нияте тагын әйбәткә әверелде. Гел шулай булачак – кемдер начарлык кылам дисә, чынлыкта ул һаман ярдәм итү генә булып килде һәм шулай булачак.
Өенә кайтты. Бая ашык-пошык эчкән кофены яңадан кайнатып, бая ашый алмаган ризыгын өр-яңадан ашарга, аннары үзенең тышкы кыяфәтен кабат рәтләргә дә вакыт табылды. Садир Хәкимович теләгәнчә, үзенең тыйнак та, матур да булган киемен киде.
Бөтенесе әзер. Газларны, суларны өченче кат тикшергәч, аякларына, өсләренә киде, һәм… тагын шалтырау. Алыргамы? Әлбәттә, алырга.
– Әйе!
– Фәнүзә, исәнме?
– Наҗар!
– Йә, кәефләрең шәпме?
– Наҗар!.. Наҗар! – Кинәт күкрәкне тагын түзеп булмаслык авырту каплап алды – тавышы еламсырагандай чыкты.
Зәгыйфь тавыш, яфрак шыбырдавыннан чак кына көчлерәк аваз:
– Фәнүзә, мин ышанып көтәм, хәтта таләп итәм – нык бул, ишетәсеңме, Фәнүзә? Фәнүзә!
«Хәбәр аңа да барып җиткән! Ничек? Нишләп?!» Битләрен, күзләрен сыйпап торгач кына, Фәнүзә һушына килгәндәй булды. Наҗар бит авыруын да, фаҗигане дә җиңеп, инкяр итеп шалтырата һәм аның тавышы да бар, йомшак булса да.
– Фәнүзә, хәлең ничек?
– Синеке ничек?
– Минеке ярый, бүген – синең көн. Дөньяда син генә бар. Син җиңеп чыксаң, мин дә исән булырмын. Ишетәсеңме, бөтенесе синнән тора.
– Ишеттем, Наҗар! Әйе. Тырышырмын, бигрәк тә синең өчен!
– Сиңа ышанам, сагынам, җиңү көтәм!
– Рәхмәт, Наҗар!
– Исән бул, мине онытма!
– Хуш!
Сәгать бер. Китәргә чынлап вакыт. Болай булгач, Фәнүзә инде һәр тарафтан әзер. Нәрсә генә онытыла? Менә сиңа, кара, чыгыш тагын онытыла. Ярый әле кире керәсе булмады, вакытында искә төште.
Китте Фәнүзә үзенең җиңүенәме яки җиңелүенәме таба. Әлбәттә, җиңүгә! Бүгенге низаглардан чыккан нәтиҗә: нәрсә эшләнсә дә, файдага була икән. Вольтер каһарманы дөрес уйлаган.
Институтта ул башта Садир Хәкимович бүлмәсенә керде. Анда Фәнүзәнең башкаладан килгән җитәкчесе, оппонентлар… Барысы да аягүрә бастылар. Хәерлегә, әлбәттә, хәерлегә!
Кичә аларны каршыларга поездга төшәргә кирәк булган икән дә… хәтереннән чыккан. Шуның өчен ул күрешкәндә үк гафу үтенде. Кунаклар үзләре:
– Зыян юк, соңгы килү булмас әле, – дигән булып шаяртсалар да, барыбер хатаның хата икәнлеге аңлашылып калды.
Анда да Садир Хәкимовичның ярдәме тиде. Ул:
– Аның каравы ул әйбәт итеп озатачак, – диде.
– Чынлап та, күңелем сезгә рәхмәт хисләре белән тулы. Тик… өйдә безнең җайсыз, авыр чак туры килде. Бөтен хаталарым шуның аркасындадыр, – дип акланырга туры килде Фәнүзәгә. – Мин барча хаталарымны төзәтергә сүз бирәм. Бүген үк. Аннары – иртәгә.
– Аннары – гомер буе.
– Дөрес сүзегез өчен рәхмәт, Садир Хәкимович!
Елмайган була Фәнүзә Габбасова, ә йөрәге – дөп-дөп, дөп… Минутлар, секундлар дөпелди. Дөнья тагын караңгылана, кешеләр, үзләренең чынлыкларын җуеп, тагын шәүләләргә әйләнә. Ниндидер сүзләр ишетелә, сөйләшәләр, ә зиһен – җилсез кич рәвешле. Бөтен нәрсә эңгер эченә керә бара.
– Вакыт, киттек!
Садир Хәкимович, аның терсәгенә кагылып, кая барырга икәнен сиздермәсә, нишләр иде икән Фәнүзә?
Вакыты шундый вакыт ки, әйтерсең эшафотка алып баралар. Нишләп болай соң? Болай булмаска тиеш ләбаса. Авырлыкны югалту дигән нәрсә җирдә булырга тиеш түгел. Зиһен нихәтле генә таркалса да, яңадан оешырга тиеш. Инде әнә утырыштылар да. Гаҗәпкә каршы, конференц-зал шыгрым тулы. Шушы хәтле игътибарны нәрсә белән аңлатырга? Әллә яклауга куелган тема мөһимлеге беләнме? Әллә аның бүгенге көндә буталчыклыгы, хәл ителеп бетмәгәнлеге сәбәпме?
* * *
Садир Хәкимович, совет утырышын ачып, көн тәртибен игълан иткәч, һәм вакытлыча гыйльми секретарь вазифаларын башкаручы Вәкил залда утыручыларны диссертантның фәнни һәм биографик документлары белән таныштырганнан соң – кай арада! – сүзне Фәнүзә Кадыйровна Габбасовага биреп тә куйды. Тик ул берни аңламыйча утыра биргәнлектән, кабатларга мәҗбүр булды:
– Сүз сезгә, Фәнүзә Кадыйровна!
– Миңа?
Аның гаҗәпләнүеннән зал көлеп куйгач, үзе дә көләргә тырышкан булды да… тик көлүе каушаганын яшерә алырлык түгел шул, көчсезлек дәлиле генә иде.
– Зыян юк, зыян юк, – дип куярга мәҗбүр булды башкаладан килгән җитәкче.
Шуннан соң гына Фәнүзә трибунага барып җитәргә көч таба алды. Тынычланыр өчен, ашыкмаска тырышып кына кәгазьләрен җайлап куйды һәм бу эшне башкарганда беркемгә дә күтәрелеп карамады. Бер җөмләне тавышсыз укыгач кына, залга карады. Зал тыныч, карашлар җитди. Мыскыл сирпүчеләр күренми. Шулай булгач, башларга мөмкин.
Фәнүзә язылганны укырга кереште. Тавышы йомшак, көчсез, вак кисәкчекләргә кисәкләнгән һәм ышанычсыз иде. Әмма аның хәленә кергәндәй, ризасызлык сиздерүче булмады. Югыйсә бит мондый вакытта астан «кычкырыбрак!» дип кисәтергә дә күп алмыйлар.
Фәнүзәгә биш минут чамасы үз тавышы чит кешенекедәй, каяндыр киләчәктән ишетелгәндәй һәм аны башкалар да шулайрак кабул иткәндәй тоелды. Шулай булгандыр да ул. Чөнки тере организмның картаю механизмы тәгаен процесс буларак бер илдә дә беркем тарафыннан да тасвирланмаган бит. Күп нәрсә әле дә бәхәсле. Дөресрәге, кайбер төгәллекләргә үтеп керергә әле өлгереп җитмәгәннәр. Әмма күренеш, принципта контурлар рәвешендә булса да, тасвирланган һәм кайбер тотрыклы галәмәтләре табылган инде. Алар рефератта да, диссертациянең үзендә дә җентекле күрсәтелгән һәм эксперименталь күзәтүләр белән ныгытылган.
Шул фикерләр укылганнан соң, Фәнүзә үзенең бераз гына булса да эш башкарганын сизеп, тагын кешеләргә күтәрелеп карады. Башлангандагы кебек үк иминлек. Монысы әйбәт. Әмма урта бер җирдә ниндидер сәер хәрәкәт. Күн куртка кигән симез бер егет үз янәшәсендәге иптәшеннән ниндидер кәгазьләр алды да алдарак утырган кызларга бирде. Кызлар кулына күчкән кәгазьләрнең фотокарточкалар икәнлеге аермачык иде. Фәнүзә «ә» дигәнче төшенде: йөз илле сумлык фотолар! Шулар! Алгы рәтләргә җибәрде аларны симез егет – кыйбатрак түләтмәкче, диссертация һәм язмыш бәясе белән. Әмма син, егет, күбрәк өмет иттең һәм, күпне өмет итеп, мөмкин булганнан мәхрүм калдың. Аның өчен ул сурәтләрнең бүгеннән соң әһәмияте бетәчәк. Чөнки ул инде төп фикерләрне әйтеп өлгерде – аны ишеттеләр, аңладылар да, мөгаен. Өстәмәгә әнә фотоларны һәр кеше ким дигәндә биш минут карый. Шулай булгач, кулдан-кулга күчә барган серле бозыклык президиумга менеп җиткәнче, Фәнүзә язмышы хәл ителәчәк. Ул үзенең язмышын сезнең әдәпсез сурәтләр өчен генә яраклы булган шакшы кулларыгыз белән тотарга ирек куймас! Көтмәгез!
Фәнүзәнең беразга тотлыгуын залда утыручыларның бераз җанланып, пышылдашып алуыннан күреп бугай, гыйльми совет рәисе буларак, Садир Хәкимович ручка башы белән өстәл шакып куйгач, сурәт караучылар да берни булмагандай башларын күтәреп, чыгышны тыңларга мәҗбүр булдылар һәм, димәк, сүзсез көрәш аның чираттагы тактик отышы белән төгәлләнде, һәм ул, үзе дә сизмәстән, тәмам тынычланды. Дөресрәге, аның таркау күңеле сурәт караучыларга нәфрәт аркасында көтмәгәндә усаллашып ныгыды. Тавышы тиз арада көчәеп китте. Залның күзенә туп-туры караган хәлдә, артист күптән ятлаган сүзләрен кыю рәвештә халыкка сипкән шикелле, бернинди абыну-сөртенүсез сөйләргә кереште Фәнүзә. Алда яткан текстны ул әйтерсең бармаклары белән укый иде. Бармаклары кәгазь өстеннән шома гына шуган кебек, сүзләре дә залга тоткарлыксыз сибелә торды.
Кешеләрнең күзләрендә күптән түгел генә җемелдәгән кызгану хисе соклану, җөпләү галәмәтләре белән алмашынды һәм зал үзе дә яктырганнан-яктыра барды. Куркыныч хәл Фәнүзәгә тел ачкычы бирде. Ә кемнәрнеңдер исәпләре бүтән иде. Инде күн курткалы симез бәндә дә авызын ярым ачкан да шашкан кебек шаккатып калган. Ә син кара, күр: әнә синең төннәр буе утырып кара уйлар белән ясаган пычрак сурәтләрең бая тукталган җирдән ары китә алмады. Ә Фәнүзә инде чыгышының ахырына җитте.
– Тыңлаганыгыз өчен сезгә рәхмәт! – дигәч, хәтта кул чабып куйдылар.
Курткалы егет үзе дә ике кулын бер-берсенә ярты кабат булса да чәпәп куйды. Монысы аптыраганнан булмагае. Бу аптырау йөз илле тәңкәнең генә түгел, зуррак максатның юкка чыгуы, чәлпәрәмә ватылуы дигән сүздер. Кемнәрнеңдер яман нияте шушы мизгелдә кырылып төшкәндәй булды, һәм Фәнүзә, гүяки пыялаларга баса-баса, үз урынына узды, аннары, оппонентларга сүз бирелгәч, шулай ук алар да Фәнүзәнең зур эш башкарган булуын әйткәч, теоретик фаразларның үстереләчәгенә өметләр белдергән чакта ул инде кайбер фикерләрне ишетер, аңлар дәрәҗәгә килгән иде. Ләкин җитәкче сүзләрен, Садир Хәкимович сүзләрен ул үзенең чын яклаучылары икәнен белеп, тоеп кына утырды, мәгънәләренә төшенә алмады. Сораулар башлангач кына, зиһен үзлегеннән кайта язды. Көтелгәнчә, беренче кеше булып, кара курткалы симез адәм торып басты.
– Сезнең формулаларда, – дип, «әшәке» карточка тоткан кулы белән түрдәге таблицага ишарәләде «кара куртка», – күзәнәкләр яралышында аерым компонентларның шул эштән үзләрен-үзләре азат итүе, читләшү механизмы ышандырырлык күрсәтелгән. Экспериментлар белән дә ярыйсы ныгытылган. Сез шушы күренешне табигатьнең хатасы дип исәплисезме? Монысы – бер. Икенчедән, шул процессны уңай якка үзгәртерлек чара инде тәмам табылган дип саныйсызмы?
Кара курткадан провокацион сорау ишетелмәве гаҗәбрәк иде. Шуңа күрә, кискен отпорга әзерләнгән нервылар киеренкелеген бераз бушатыр өчен, Фәнүзә берара сүзсез торды. Тавышына мөмкин кадәр җылылык өстәп, Кара курткага ягымлырак карарга үз-үзен мәҗбүр итте.
– Беренче сорау. Әйе, табигать хатасы дияргә мөмкин. Шулай да иң әүвәл вакыт белән тере организмның мәңгелек бәхәсе төенләнгән күренеш дияр идем. Табигатьнең әле тиешле үсеш дәрәҗәсенә җитмәве белән аңлатыла торган камилсезлеге, кимчелеге дип атау дөресрәк булыр. Без, кешеләр, шушы процесста табигатькә ярдәм итәргә алындык. Икенчедән, формулалары күрсәтелгән синтезларны бу максатка ярдәм итә торган беренче табыш дип исәплим. Эзләнүләр дәвам итәчәк. Ихтимал, проблема киләчәк буыннар тырышлыгы белән хәл ителә барыр.
Фәнүзә бу сүзләрдән соң җитәкчесенә карады. Сак җаваптан җитәкче риза иде. Шулай да ул укучысының бүтән сорауларга җавап биргәндә, сәхнә түрендәге таблицалар, диаграммалар күрсәтү беләнрәк чикләнүен тулыландыру өчен, шактый сорауларга җавап бирүне үз өстенә алды.
Чыгышларны тыңлаганда исә, аның зиһене аңлау функциясеннән үзен тагын азат итте. Сизми дә калды, ниһаять, инде аны котлар вакыт та җиткән икән! Ничәмә елдан соң!
Шулай кемнәрдер аның кулларын кыса, ниндидер теләк белдерә. Ә ул үзе ишетми, һәртөрле сүзгә «рәхмәт» тән башканы әйтә дә алмый. Ә күзләре һаман аста, бая кемнәргәдер карточкалар күрсәткән курткалы егеттә. Ул симез кеше, Фәнүзәнең аерым игътибарын шәйләгәндәй, үзе дә бу якка текәлебрәк карый башлады һәм, кыюлыгын җыеп булса кирәк, сәхнәгә менде дә аңа йөз тапкыр әйтелгән сүзләрне кабатлады:
– Котлыйм сезне, университет әһелләре исеменнән, бигрәк тә биофак исеменнән. Сезнең өчен шатбыз!
Кулында – күптән түгел генә Фәнүзәне чыгырыннан чыгарырга тиеш булган, әмма, киресенчә, дәртләндерә генә төшкән карточкалар. Әмма бернинди әдәпсез сурәт юк. Алар кулдан язылган картотека карточкалары икән!..
Бу минутта, әгәр мөмкин булса, хәлсезлектән Фәнүзә баскан урынында җиргә утырырга тиеш иде. Әдәп рөхсәт итсә, симез егетне бөтен көченә кысып кочарга тиеш иде. Ярый әле оят дигән нәрсә бар – шул саклады. Әмма ул барыбер шушы егеткә рәхмәтне җитәкчеләренә әйткәнгә караганда да ихласрак белдерде:
– Рәхмәт яусын, сез мине зур бәладән коткардыгыз. Ярый әле мендегез, котладыгыз.
Егет, әлбәттә, бу пайпылдауның мәгънәсенә төшенеп бетмәгәнлектән, аймылыш сүзләр сәбәбен каушаганлыкка юрап:
– Ярый, ярый, зыян юк, әйбәт! – дип, баш ия-ия китеп барды.
Сурәтләрнең юклыгы тәмам исбат ителде. Әгәр дә алар булса, чынлап та, кулдан-кулга күчә-күчә, президиумга тиз арада менеп җитәр иде, һәм астыртын мыскыллы хихылдаулар залны иңләп-буйлап аяк асларыннан шуышыр иде. Сирәк кенә шундый көлү болай да үрмәләргә азапланды бит. Ләкин моның өчен явыз бәндәләр кулына җинаять дәлилләре эләкмәгән икән шул. Ә эләккән булса? Сурәтләре чынлап та булса! Күрер идең син аларны! «Молодец, Наҗар, харап иттермәдең! Мин сиңа, синең затлы кеше булуыңа ышанып яшәдем, һәм менә ышанычым ныклыгы тагын яңарды. Дошманнар синең кешелегеңне мыскыллый алмадылар. Моның исә хәтта матди отышлы ягы да ачылды – синең шәрә кыз белән төрле рәвештә анадан тума төшкән фотоларны сатып алырга дигән акча янга калды».
Мәгәр күңелне әллә нәрсә барыбер яшертен генә, астыртын гына тырный иде. Кунакларны озаткан кичтә бу тойгы тагын арта төште.
Ихтыярдан тыш
Кеше!
Ул горур яңгырый!
М. Горький
Көндезге сәгать дүртләрдән соң Наҗар өенә кабат-кабат шалтыратса да, җавап бирүче булмады. Институтның да үз секторлары аваз бирергә ашыкмады. Чит секторлар, трубканы алсалар да, бернинди мәгълүмат бирмәгәнлектән, күңеленә чак кына сәбәпсез ризасызлык туса да, Наҗар моны акылы белән хәерлегә юрады: эш бара дигән сүздер бу.
Кич Энҗе килде.
– Хәерле кич, кызым!
– Хәерле кич, әти! Хәлең ничек?
– Минеке әйбәт. Сезнеке ничек?
– Безнеке дә әйбәт бугай, әти.
– Әниең нишли?
– Әни кайтмады әле.
– Кайтмады? Шалтыратмады дамы?
– Юк шул.
– Син аның янында булмадыңмыни?
– Юк, лекцияләрдә утырдым.
– Әниең янына барырга иде, кызым.
– Ул үзе кушмады. Болай да бик каушармын, кызарып, оялып утырырсың, диде.
– Ярый, кызым, тагын ниләр бар?
– Бүтән нәрсә юк инде, әти.
– Әниеңнең эше ничек беткәнен зарыктырмый хәбәр итегез, яме?
– Ярый, тыныч йокы, әти!
Эшнең ничек тәмамлануын ул көнне тәки белә алмады Наҗар, һәм шуңа күрә йокысы да тыныч булмады. Тамак авыртуы көчәеп, тәнне калтырата бирде. Җып-җылы бүлмәдә, юрган астында аяк өши… Иртән үлчәсәләр, температура яңадан утыз сигезгә менгән. Моның җан газабыннан һәм кичә астагы салкын бүлмәгә еш төшеп, трубканы кем дә булса алыр әле дип, телефонга йөрүләрдән икәнен табибларга ничек әйтергә? Шуңа тагын кеше тулы бүлмәдә ялгызлык өстәлүен ничек аңлатырга? Бер, ике, өч көн…
Өченче кичтә, ниһаять, – Фәнүзә. Язуында бер генә җөмлә: «Диссертация белән эш бетте!»
Әмма нәкъ шул сөенечле көнне Наҗар аска төшә алмады. Җавап кәгазендә кич шалтыратырга вәгъдә итсә дә, шул вәгъдәсен дә үтәмәде.
Хәлне төшенгәнгә күрә микән, Фәнүзә көн саен килә башлады. Язулары яшь чакта алышынган хатларның дәвамы кебек иде.
Читтән торып хәбәрләшүләргә тагын берничә көн үткәч кенә чик куелды. Ниһаять, Наҗар аска үзе төште.
Фәнүзә ишек төбенә өелгән бер төркем кешеләрдән арттарак басып тора иде. Кыяфәте чирле. Наҗар, моны коридордан борылгач ук шәйләгәнгә күрә, күрешүдән артык канатланып китә алмады. Әдәп өчен генә елмаеп, хатынын шулай ук әдәп өчен генә кочаклагандай итте. Шуннан соң гына Фәнүзәнең күзләренә карады. Ә күзләрдә… җиңү тантанасы китерергә тиешле яктылыкның әсәре дә сизелми, ичмасам. Бу күзләрдә хәтта ниндидер ят мәгънә, читләшү төсмере бар бугай. Ниндидер хәерсез үзгәреш… Монысын Наҗар аермачык күрде. Шулай да яман кәефкә бирелергә ярамавын чамалап, хатынын бик вакытлы рәвештә котлый белде:
– Мин сине котлыйм, Фәнүзә, молодец!
– Котладың бит инде язмача…
Читтәге бер почмакта озак кына сөйләшеп тордылар. Фәнүзә Садир Хәкимовичның һәм башкала кунакларының үзенә бик ярдәм итүләрен, хәтта дусларча якынлык күрсәтүләрен сөйләгәннән соң гына, иренә тиеш булганча, ихлас елмаеп куйды:
– Башкала кешеләре синең эш белән дә кызыксыналар. Бигрәк тә соңгы мәкаләңне яратканнар. Үзләре дә бу темалар буенча нык эзләнәләр, тикшеренәләр икән. Теләктәшлек тәкъдим иттеләр.
– Ә син?
– Мин үз исемемнән дә, синең исемнән дә рәхмәт әйттем. Син ризамы соң?
– Ыһы. Тагын ниләр?
– Бүтән юк. Искә төшкәндә тагын сөйләшербез. Нюанслар калгандыр әле. Ә син тизрәк чык инде.
– Больницага йөрү туйдырдымы?
– Аннан гына булса… Хатынның нигә кирәге бар? – Күзләрдә таныш якынлык чалымнары.
– Тагын бер сорыйсы нәрсә бар иде.
– Сора, Наҗар!
– Минем кайсы больницада ятканны институтта беләләрме?
– Садир Хәкимовичтан башка беркем дә белми.
– Ләкин кемнәрдер белә. Гаҗәп.
– Ник алай дисең?
– Әйтә алмыйм әле. Ярый, хәзергә җитеп торыр. Юл бик кыен булса, килеп интекмәгез.
– Үпкәләмичә генә дәвалан, килербез, тик барыбер тиз терел.
– Тырышырмын.
Гадәттәгечә, Наҗар хатынын ишектән чыкканчы озата килде һәм шулай ук гадәти рәвештә кул болгады. Күрешү тәмам.
Айның калган өлеше шушы рәвештәрәк узды. Больницадан Наҗар ай ярымнан соң – Яңа ел алдыннан гына чыга алды.
Сәгать икеләр тирәсендә ул урамда иде инде. Шимбә көн булгач, Энҗе дә, Фәнүзә дә өйдәдер дип шалтыратып караган иде, трубканы алмадылар. Энҗе институттадыр, ә Фәнүзә кибетләргә чыгып китте микән?
Наҗарның кайчан кайтасын алар төгәл генә белми, чөнки табиблар бүген генә әйттеләр бит. Алай-болай өйдән озаккарак чыгып китмәсеннәр тагы. Алай да зыян юк. Наҗарның ачкычы үзендә. Керер дә өйдәгеләрнең кайтуларына үзе ишек ачар.
Көн шактый салкын икән. Әмма ай ярым хәрәкәтсез ятканлыктан, әлбәттә, ипләп кенә атлаган хәлдә дә маңгайга тир бәреп чыкты, җилкәләр юешләнде. Салкын тиюе ихтимал. Җитмәсә, троллейбуслар тукталышы шактый ерак, имеш. Тагын да яманрагы, мондагы троллейбуслар артык сирәк йөргәнгә, алар көндез дә шыгрым тулы икән. Ким дигәндә ярты сәгать көткән троллейбуска утыра алмыйча һәм такси да тота алмыйча, икенче линиягә кадәр тагын ун-унбиш минут чамасы атларга туры килде. Шунда гына ул Фәнүзәнең хәлен аңлады. Ә бит аңа әле бөтен кеше эштән кайткан сәгатьләрдә йөрергә туры килә иде. Хатыны да, кызы да көн саен диярлек батырлык эшләгән булып чыга.
Шул уй белән якаларын күтәреп, һәм, авыз-борынны каплаган хәлдә, ашыга-ашыга, тирли-тирли, өйгә кайтып житте Наҗар. Кыңгырау шалтыратты, тик эчтә хәрәкәт сизелмәде. Ишекне үз ачкычы белән ачып керде. Кешесез өйгә кайтып керү күңелсез дә соң, нишлисең.
Чишенде. Беренче булып, ванна бүлмәсенә керде һәм кулларын, битләрен рәхәтләнеп юды. Аннары кухня ягына чыгып нәрсәләрнедер барлыйсы итте. Энҗе бүлмәсен ачып куйды һәм зал ишегеннән узган гына иде… уң як кушеткада – хатыны! Бөрешеп, бәләкәйләнеп калган. Чырае күп-күмгәк. Шулкадәр кызганыч төскә кергән.
– Фәнүзә?! Син? Нишләп болай?
Фәнүзә кушеткада утырган җиреннән бер генә секундка күзен ялтыратып куйды да башын иеп һәм ике тезен берьюлы кочаклап тын калды. Ниндидер хәерсез нәрсә сизенсә дә, вакытлы үзгәрешкә ышанырга теләмәстән, Наҗар аны башыннан кочакламакчы булып килгән иде, тик хатыны башын кинәт чайкап борылды да тагын ике аягына сыенып утырды. Аның суырылып калганлыгын, чырайдан язган булуын шунда гына шәйли алды Наҗар. Бөтенләй сабыйга охшап калган. Каян шушындый үзгәреш! Җитмәсә, ябык, нечкә гәүдәсен бөкрәйтеп тезләренә йомылуы аны тагын да кызганычрак иткән – кечкенә бер дүңгәләк – ике кулыңа күтәр дә ал.
– Ни булды? Авырыйсыңмыни?
Ичмасам, күзләреннән бер генә очкын сирпелсен икән!
– Фәнүзә… Соң… Болай нәрсә инде? Нәрсә аңлатмакчы буласың? Терелеп кайтуым ошамадымы? Кайтмаска идеме әллә? Соң… Бик теләсәң, кире китәм, алайса.
– Кая китмәкче буласың?
Ниһаять, беренче сүз. Мәгънәсе бары тик үртәлүдән генә торса да, өнсезлектән ул юньлерәк – нәрсәнедер ачыклый башларга мөмкин.
– Теләсәң кая.
– Кая гына качсаң да, ялангач күләгәләрең артыңнан калмас, иярер.
– Качарга? Мин нәрсә… Җинаять эшләгәнме әллә?
– Ә син эшләмәдем дип йөрдеңме?
– Ипләбрәк, Фәнүзә. Югыйсә бит нервылар миндә дә бар. Минем дә протест белдерә башлавым ихтимал.
Күләгәләр нәрсәдер сөйлиләр. Нинди күләгәләр?
Соң бит Фәнүзә инде хәерсез сурәтләрнең юклыгын гамәлдә үзе раслаган, аннары, мең мәртәбә уйлап, иренең гаепсез икәнен тәмам аңлаган лабаса! Наҗарны юкка рәнҗетүен, үзенең гаделсез тузынуын да бик яхшы белә ул. Тик менә күңелдәге җенне барыбер тыя алмый…
Ай ярым вакыт эчендә бөтен кар-яңгыр аның ялгыз башына яуганлыктан, бөтен җанында һәм тәнендә тулышкан кара дәрья тыелгысызга әйләнгәнлектән, ихтыярны саташу алмаштырырга азаплана. Әйе, тулган шеш тишелмичә кала алмый, югыйсә ул кешенең исән күзәнәкләрен, бөтен гомерен агулый башлаячак. Мөгаен, шулай. Фәнүзә моны яхшы белә һәм белгән килеш үзенә үзе хуҗа була алмый.
Менә ул, сугышырга җыенган тәрбиясез зат сыман кискен борылып, диванга арка терәп утырды да гаепләүләрен баягыдан да аяусызрак итеп ыргытырга кереште:
– Сиңа инде бернәрсә дә ярдәм итә алмас. Белмим, кеше күзенә ничек күренерсең. Ояты бит, ояты ни тора!
– Кешедән оялырлык мин нәрсә эшләгән? Нәрсә? Нәрсә дип сорыйм мин синнән!
– Үзең шәп беләсең.
– Больницада… Нәрсә өйрәнергә мөмкин?
– Аңарчы булганы бик җиткән.
– Аңарчы нәрсә булган?
– Үзең белгәне күбрәктер. Миңа сурәтләр генә килеп җитте.
– Нинди сурәтләр?
– Синеке һәм тагын бер кешенеке. Анысы – хатын-кыз.
– Шуннан?
– Җитмәдемени? Җитми калдымы? Бар, тагын төш сурәткә – ялангач килеш.
– Тфү! Акылдан язган бит бу хатын. Ә мин адәмчә сөйләшмәкче булам тиле хатын белән.
– Ә сурәткә төшмәдеңме?
– Нинди сурәткә?
– Сөяркәң белән, оҗмахтагы кебек, шыр ялангач!
Наҗар әле һаман бернәрсә дә аңламый, ә дөресрәге аңламаска тырыша сыман иде. Ләкин инде хәлнең мондый ук аламалыкка тоташуы тиз арада ачыклау таләп итә иде. Битеңә шушындый әшәке нәрсә сибелгән икән, син инде дөньяга бу йөз белән карый алмыйсың – сөртергә, юарга, чистартырга тиешсең, үзеңне акла, тиз, бик тиз.
– Менә нәрсә, Фәнүзә, бу шаяра торган нәрсә түгел.
– Ә син шаярмадыңмы? Шаярмыйча, чынлап гөнаһ кылдыңмы?
– Мин сиңа иң дөресен әйтеп карыйм, җитди итеп. Минем бернинди сөяркәм юк. Булганы да юк.
– Булмагач, ничек сурәткә төштегез?
– Әһә, менә ничек! Күрсәт сурәтләреңне!
– Сурәтләр – сезнеке!
– Әйе, минем сурәтләрне күрсәт!
– Үзең сатып ал, йөз тәңкә сорыйлар.
– Кем сорый, кайда?
Шуннан соң, бик интегебрәк булса да, Фәнүзәгә күптән түгел булган хәлне – үзен ничек интектерүләрен, диссертация яклар алдыннан булган соңгы кичтә һәм хәтта көндез нихәтле бәргәләнүләрен, өзгәләнүләрен сөйләп бирергә туры килде. Шуннан соң гына Наҗар иркен сулыш алды. Дөресен әйткәндә, җанына әллә нинди чиркандыргыч нәрсәләр килеп тулгандай булып, ул шушындый кабахәтлеккә бара алган кешеләрнең яшәвеннән, шуларның да кеше исемен күтәреп йөрүләреннән, кеше генә түгел, галим дигән изге дәрәҗәгә күтәрелүләреннән, ә үзенең, Фәнүзәнең вәхшилек каршында көчсез, яклаусыз булуларыннан чамасыз зур оят кичерә иде. Кинәт аның битләрен, күзләрен юасы, сабынлый-сабынлый кат-кат юасы килеп китте. Больницага, тып-тыныч палатага шушы вәхшәтнең бер дулкыны гына кагылуы аңлашылгач, күзләренә тузан тулгандай, күкрәкләре, чигәләре чатнагандай, колак пәрдәләре ертылгандай ачытырга, әрнергә һәм әллә нинди агулы, әллә нинди ямьсез авазлар бөтен зиһенне мәсхәрәләп чыңгылдарга кереште. Шулай да бөгелеп төшәргә ярамый, чөнки Фәнүзәгә хәзер иң шифалы сүзне әйтеп калдыру кирәк. Әйтмичә калу исә әшәкелек-түбәнлекләрнең тагын да зураюына – чын төсле тоела башлавына сәбәп булыр иде. Наҗар үзен кулга алырга тиеш. Һәм ул шуңа иреште дә. Якындагы урындыкны мөмкин кадәр тыныч хәрәкәт белән күчереп, хатыны каршына килеп утырды:
– Ышанасыңмы-ышанмыйсыңмы, анысы синең эш. Тик мин шуны әйтәм: кем беләндер, кайчандыр син әйткәнчә шыр ялангач кыяфәттә, бигрәк тә, кемнеңдер бозык фантазиясе күпертеп күрсәткәнчә, әдәпсез кыяфәтләрдә минем беркайчан да фотога төшкәнем булмады. Син әйткән сурәтләрнең булуы мөмкин түгел. Бүтән сүзем юк. Больницадан, үлемнән котылып чыгуым белән бик әйбәт котладың, гаҗәп матур каршыладың. Рәхмәт! Бетте сүзем. – Наҗар торып, урындыгын үз урынына баягыча ук саклык белән күчереп куйгач, зал ишегеннән чыгып барган җиреннән тукталып, шуны да өстәргә кирәк тапты: – Әгәр ул сурәтләр чынлап та булса, ул бәндәләр аларны зал буенча таратып йөртерләр иде. Җитәкчеләргә дә, башкала кунакларына да тиз ирештерерләр иде. Синең башка документларың белән бергә ВАКка да ияртеп җибәрерләр иде.
– Бәлки, җибәрерләр дә… Өлгерерләр әле.
– Алар, димәк, шундый рәсемгә җай эзләгәннәр, форсат көткәннәр. Кызганыч, минем андый ук батыр кеше түгеллегем комачау иткән. Өметләре акланмагач… ялган үрдәк булса да очыртып җибәрергә тиеш тапканнар.
– Аларга бу ник кирәк булды дисең?
Наҗар, урындыкка утырып, тагын шәрехләп аңлатырга мәҗбүр булды:
– Исәпләре бик мәкерле, әлбәттә. Бер атуда – берничә куян.
– Нинди?
– Алар минем больницага кергәнне белделәр бит?
– Мин синең кайсы больницада икәнеңне беркемгә әйтмәдем.
– Садир Хәкимовичка?
– Аңа да ышанмагач, кем кала?
– Менә шул иң ышанычлы кешеләр агуның колактан бирелә торганын тапканнар.
– Ходаем! Сиңамы?
– Икебезгә берьюлы. Икенче исәпләре – сине диссертация якларга бара алмаслык хәлгә китерү. Үзләре яхшы булып калган шартта. Тик анысы да тормышка ашмаган – син алар уйлаганнан көчлерәк булып чыктың.
– Ниятләребез гел изгелектә иде ләбаса! Шуны белгән килеш!
– Төкерәләр алар изгелеккә. Үз кирәкләре өчен алар үз әниләрен, бөтен кешелекне сата алачаклар.
– Без шундый кешеләр гомерен озынайтырга тиеш булабызмы? Юк, адәмнәр мондый кайгыртуга лаек түгел, безнең хезмәтләр әрәмгә китте, ахры. Мин хәзер элеккечә эшли алмам, булдыра алмам! Кеше моңа лаек түгел, түгел, түгел!
– Әле генә мине үлемнән коткарган кешеләр – алар да лаек түгелме?
– Белмим, беләсем дә килми!
Моңарчы Наҗар Фәнүзәнең болай ук ачыргалануын, үрсәләнүен күргәне юк иде. Димәк, ялгыз хатынны мөмкин кадәр җәзалаганнар. Хәзер ул менә ихтыярын бөтенләй югалткан хәлдә. Аңа шушылай тугарылырга туры килгән. Тик хәзер аның янында аркаланыр өчен ышанычлы кешесе бар. Хәзер аны ул кадәр үк беркем дә газаплый, котырта, агулый алмаячак.
Наҗар, бер сүз әйтмичә генә хатынының чәчләрен, аркаларын сыйпап торганнан соң, йокы бүлмәсеннән мендәр алып чыкты һәм, сабыйны көйләгәндәй, хатыны өстенә калын шәл китереп япты да, Фәнүзә елавыннан туктагач, ванна бүлмәсенә кереп, кайнар су агызырга кереште. Аннары озак-озак ванна керде, кат-кат юынды.
Аңлашылмаган нәрсә калмаган кебек иде инде. Шулай да Фәнүзәнең йөзе тиз генә ачылмады. Күңелендә сулкылдап торган җәрәхәтләр һәм шикләр бөтенләй тынычланырга тиз генә ирек бирмәячәктер. Белдермәскә, сиздермәскә, күрсәтмәскә тырышкан килеш тә ир белән хатын арасы барыбер сизелерлек ерагайды. Өйне күңелле шау-шу белән тутырырга тырышкан Энҗе дә элекке җиңеллекне, ихлас әңгәмәләрне кайтара алмаячактыр.
Сурәтләр, сурәтләр… Кала буйлата чышын-пышын үрмәләгән гайбәтләр артыннан шул кара күләгәләр әле дә ияреп йөри кебек.
Җиңү, гыйльми дәрәҗә шатлык китермәде.
Кемнәрдер үзләренең мәкерле максатларына шул рәвешле барыбер ирештеләр. Әйе.
Кемнәр? Кемнәр алар?
Наҗарның эш ансат – төп-төгәл генә атар да куяр: Садир Хәкимович һәм Вәкил, янәсе. Алар юкта мондый түбәнлекләр эшләндеме? Юк. Садир Хәкимович эшли башлагач күренгән фотокарточкалар Вәкил дусты килгәч бермә-бер арттымы? Артты. Ул кешеләрне бу кадәр дәрәҗәле эшкә кем күтәрде? Әлбәттә, алар моның өчен хәлиткеч чараларны үзләре күрделәр. Хәзер югары оешмада эшли торган элекке гыйльми секретарь аша байтак нәрсә майтардылар. Әмма директор бик принципиаль булса да, ныграк торса, әлеге директор урынбасары лабораториядә гади хезмәткәр булып утыра бирсә (Наҗар нәкъ шулай гына булыр дип уйлый да иде бит), Вәкил бу институтка урнаша алмаячак иде. Җитмәсә, тагын күп кенә яшь аспирантлар алар тирәсендә чуала. Аларга да бу җитәкчеләр үз тәрбияләрен бирмәсмени? Бирәчәкләр. Дөресрәге, хәзер үк бирәләр инде. Моны хәзер үк сизәргә мөмкин – артык зирәк булмаган хәлдә дә.
Иң зур оят, дөресрәге, оятсызлык шул: мәхәббәтне, аның да иң табигый, иң нәзбереген җинаятькә тиңләп рисвай итәргә бөтен дөнья әзер. Ә бит бөтенләй киресенчә, мәхәббәтне мыскыл итүчеләрне, тойгыларның эчкерсез мәлен сагалап, күзәтеп, пычратып йөрүчеләрне хурлык баганасына бәйләп яки асып куярга кирәк иде. Баштүбән йөреп, астан тиешсез урынга карарга күнеккән әхлакны ничек аякларына бастырып куярга? Кайчан, ниһаять?!
Вәкилнең кем икәнлеген электән белгән Наҗар аның институтка эшкә керүенә башта ук катгый рәвештә каршы иде. Фикерен директорга ап-ачык итеп әйтте. Ләкин директор мөнәсәбәтләр тирәнлегенә, аларның катлаулану мөмкинлегенә әһәмият биреп бетермәде. Аңа югарыдан шалтыраттылар. Элек шушында гыйльми секретарь, аннары директор урынбасары булып эшләгән, хәзер югары инстанциягә күчкән Рим Салихович дигән коллегасына исә Садир Хәкимович дусларча сүз кушкан иде. Кул – кулны, ике кул битне юа. Александр Иванович шуны белгән көе, ахыргача нык тора алмады. Әйе, өстән килгән телефон тавышы тынып ярты сәгать уздымы-юкмы, Вәкил директор кабинетына килеп тә керде. Александр Ивановичка да, хәтта Наҗарга да билдән иелеп сәлам бирде. Директор урын тәкъдим итмәгәнлектән, әнисе йомышы белән килгән малай кыяфәтендә басып калды һәм шулай борын тартып шактый вакыт торырга туры килде. Директор аны юри сыный, юри интектерә – Вәкил моны сизә. Директорның максаты көн кебек ачык – шул ысул белән иптәшкә үз дәрәҗәсен аңларга ярдәм итмәкче ул. Вәкилне үпкәләтергә һәм үпкәләтеп шәхес тойгысын уятырга, мыскылдан саклану дәрте кабызырга тырыша, килгән юлыннан борылып кире чыгып китмәсме дип өметләнә. Кешеләрне белеп бетерми иптәш директор. Ә Вәкилне бигрәк тә…
Әйе, һичнинди коткы-фәләнгә алдана торган кеше түгел ул Вәкил. Башкалар, бәлки, белеп бетермидер, ә ул үзен шәп белә. Нык тора. Әрсезләнергә туры килә килүен дә, ләкин… ләкин нишлисең – назлы назланып торган арада әрсез ашап туйган бит. Ул да – Вәкил дигән кеше дә – шушындый җаваплы, хәлиткеч мизгелдә горурлык хакына ниятеннән чигенә торган дивана түгел. Кирәк икән, кимсетелүдән дә курыкмый, кирәк икән, иптәш директор, әгәр әдәбен сыйдырса, кил дә син аның битенә төкер, Вәкил түзәчәк. Түзү генә димә, елмаячак һәм сиңа матур сүз әйтәчәк – синең зирәклегең, кыюлыгың хакында. Кайгыру, үкенү юк, соңыннан бит барыбер әҗәтне кайтарырга җай чыгачак. Шул чакта кемнең кайчан кимсетелгәне, кемнең кимсеткәне саф су астындагы кара таш шикелле күренеп торачак, һәм исәп-хисап дөрес хәл ителәчәк. Гаепле кеше, һичшиксез, үзе кылган катылыкны үзе татыячак. Хәтта артыгы белән.
Вәкил изгелекнең, ихтирамның җанлы рәвеше сыйфатында директорның нәкъ каршысына килеп утырды. Утырды да, туп-туры караган хәлдә, үзенең балачактан кадерләп саклаган һөнәрен яңартып, колакларын… әйе, ике колагын берьюлы селкетергә кереште. Бик җитди кыяфәттә. Директор нидер сизенеп башын күтәрде дә, ни уйларга белмичә, шаккатты да калды. Әйе, күр, иптәш директор, үз кул астында эшләячәк кешеләрнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген җитәкче белеп торырга бурычлы. Күрегез менә – нинди тирән фикерле күзләр белән карап, сезнең кабул ителәчәк хезмәткәрегез үзенең сөекле колакларын селкетепме-селкетә ләбаса. Тагын кайсы кешегезнең хәленнән килә бу?!
Директорның күзләре чынлап түгәрәкләнде. Колаклар аның саен катырак, күңеллерәк селкенә иде. Ах, менә бит шайтан токымы, менә бит нишли! Нишли! Мондый чакта теше сызлаган кеше дә кычкырып көлмичә булдыра алмас. Олы ир кеше үзен-үзе хуҗаның ишәге итеп күрсәтсен әле!
Директор сирәк була торган ихлас көлү белән кычкырып көлеп җибәрүен сизми дә калды. Шул секундта ук Вәкил үзе дә сабый шикелле ихлас кеткелдәп җибәрде. Ләкин кызыктан түгел, үзенең җиңүен сизүдән һәм шуның лаеклы тантанасы шатлыгыннан көлде ул. Аларның көлүе Наҗар йөзенә генә кара күләгә булып төште. Мәсьәлә хәл ителде.
Берничә көннән мөдир дигән кеше – гыйльми секретарьга, ә соңрак директор урынбасарына – Садир Хәкимовичка әйләнде.
Наҗар, нәкъ шул көннәрдә тагын командировкага киткәнлектән, соңгы вакыйгаларга катнаша алмады. Өйдә чагы туры килсә дә, каршы килүдән инде барыбер файда юк дип, бәлки әле, кул гына селтәгән булыр иде. Ә Фәнүзә кул селти алмады. Әмма Вәкилнең дә, мөдирнең дә интригаларга сәләтле генә түгел, хәтта шуларсыз яши алмый торган кешеләр икәнлеген, шуны акыл билгесе, көч билгесе, ихтыяр билгесе дип санауларын нихәтле генә аңлатырга тырышса да, юк, уңышка ирешмәде.
– Әгәр без һәрвакыт үзебез теләгәнне генә эшли алсак, дөньяда күптән бернинди проблема калмас иде, яшәүнең кызыгы кимер иде, – дип елмаерга тырышты Александр Иванович.
Әйе, шуннан соң яшәү шактый кызыкланып та китте шул. Тик директорның хәзергесе көндә елмаясы гына, ай-һай, киләме икән?
Әгәр Вәкилнең колак селкетүенә алданмаса һәм шикле иптәш кыңгыравыннан курыкмаса… автомобиль һәлакәте дә килеп чыкмыйсы иде…
Фәнүзәнең югары бәя алган күзәтүләре кешенең яшьлеген хәзерге белән чагыштырганда бермә-бер озынайту мөмкинлеген расласа да, шуның организмдагы төгәл механизмы тәҗрибәдә тәгаен ачылмаган әле. Шулай икән, эшләргә дә эшләргә, бөтен гомер буе эшләргә кирәк булачак. Бәлки, бер-ике буын кеше гомере генә җитмәс тә. Әйе, җитмәү ихтималы бүгеннән соң тагы да артты. Бүгеннән соң Фәнүзә бу эштән читләшәчәк. Чөнки аның адәм балаларыннан күңеле кайтты… Адәм баласы иң әүвәл кеше булсын икән. Шуңа ирешкәч, шул исемгә лаек икәнлеген раслагач кына, аңа яшьлек кебек гүзәл халәтне кабат бүләк итәргә мөмкин булачак. Наҗар бу фикерне үзгәртергә һич тә мәҗбүр итә алмаячак.
Кайдандыр чишмә чылтыравы ишетелә. Яшьлек чишмәсе. Якында гына: берничә генә ел аша кулыңны сузсаң, кул җитәр кебек. Аның кайдалыгын Фәнүзә белә. Аның кайдалыгын Наҗар белә. Кешеләргә шул чишмәнең кайда икәнлеген күрсәтмәкче иде алар. Инде ул чишмә чылтыравы бүтәннәргә тиз генә ишетелмәс. Ник дигәндә, аның чылтыравы әнә тиз генә үзгәрде дә куйды – ул нибарысы ванна бүлмәсендәге су агышына әверелде. Аңа да әле, бәлки, барча адәмнәр лаеклы дип әйтү кыендыр. Торбалардан аккан су шулай ук саф һәм изге. Ләкин ул барыбер яшьлек чишмәсе үк түгел шул, андый ук кодрәткә гади су ия түгел әле.
Гади су белән коенган гади кешегә – Наҗарга эчке кием кертергә кирәк. Сурәткә төшереп куймасыннар. Әйеме? Башына шундый гади фикер килеп, Фәнүзәне урыныннан кузгатты. Үз тезләреңне, үз гарьлегеңне үзең кочаклап, күпме утырырга мөмкин?!
Фәнүзә шкафтан майка һәм трусик табып, ванна бүлмәсендәге батареяларга элеп куйды. Наҗарның үзенә борылып карамады. Чөнки аны бу кыяфәттә хатыны гына түгел, башка адәмнәр дә күргәндер сыман тоела, һәм шул тойгы аның йөрәген әле дә агулый бирә…
Наҗар хаклы: агуның рәвешләре чынлап та төрле, бик күп төрле икән. Аны терелтеп кайтардылар, ә менә Фәнүзәне кем дәвалар һәм ничек итеп?
* * *
Савыкты дигәч тә, Наҗар әле эшкә чыгарлык хәлдә үк түгел. Ике-өч көнгә бер тапкыр поликлиникага барып күренергә кирәк. Авырудан гына түгел, ялгызлыктан гына да түгел, ә эшли дә, укый да алмаганнан интегергә туры килә. Шулай да аның хәле Фәнүзәнекеннән җиңелрәктер.
Фәнүзә җайсызлыкны эшкә килә-килешли үк аермачык күреп тора: кемнәрдер «күрмичә» узып китсә, кемнәрнеңдер күзләрендә кызгану – нәрсәдер беләләр, әйтмиләр генә. Ә бит шундый чак: аларның һәркайсы Фәнүзәне котларга тиеш кебек. Ни дисәң дә, инкяр ителмәстәй эш башкарылган – кеше гомерендә бер генә кабат була торган нәрсә. Әмма очрашмый карашлар, күрмиләр, танымыйлар…
Фәнүзә бүген турыдан-туры лабораториягә барып керде. Анда да шулай ук – унөч баш берьюлы микроскопларга иелә. Светлана белән Вәкил генә торып бастылар. Исәнләшкәндә, боларның да бөтен нәрсәдән хәбәрдар икәнлеге күзгә ташланды. Урыннарыннан кубып, каршыга ук килүләренә карамастан, барыбер сизелде – ярыйсы ук төче, ясалма кыланышлар.
– Бик исән, Фәнүзә, котлыйм сине, – дип пайпылдаган булса да, Вәкил тавышында ялган пафос.
– Әллә кайчан ук котладыгыз түгелме соң?
– Майны ботка бозмый, – дигән булып шаяртты тагын Вәкил. – Котлыйк әле, мондый җай гел генә чыгып тормас. Шулай бит, Света?
– Шулай. Котлыйм сезне, Фәнүзә Кадыйровна, чын күңелдән!
Светаның күзләрендә шулай ук уңайсызлану галәмәте. Шуны үзе дә сизгәнлектән, оялган кеше төсле башын ия ул.
Тиз арада тынлык урнаша, һәр икесе пробиркалар белән булашканда яки, бүтән шөгыль табып, арлы-бирле йөренгән вакытта да эштән бигрәк Фәнүзә хакында уй йөртә.
Ул да гел үзе турында уйлана. Нәрсәдер караган, күзәткән булып утырса да, колак төбендә һаман бер үк алама сүзләр…
Света бүтән көннәрдә мондый тынлыкка үзенең, сәеррәк булса да, матур һәм яңа көй шыңшуы белән ямь кертә белсә, бүген авызына су капкан диярсең. Ул да кайгыга калган.
Уйлар, уйлар, сүзләр, сүзләр…
Искеләренә бүтәннәре, яңалары өстәлә…
Башын иеп, Вәкил каядыр чыккан гына иде, Света тиз генә Фәнүзәне арттан килеп кочаклады да, шул ук җәһәтлек белән аның янына утыргач, искитмәле мөһим хәбәр җиткергәндәй тезеп китте:
– Белмәссең инде, ышаныргамы-ышанмаскамы. Наҗарның романы хакында бөтен кала шаулый. Имеш, ул ниндидер кызга өйләнә икән. Минем ирем шәһәрнең бөтенләй икенче читендәге заводта эшли. Шуннан ишетеп кайткан. Ә без монда янәшәдә генә берни белмичә утырабыз. Хәер, син белгәнсеңдер инде. Күптәннән башланган тарих, диләр бит. Хәзер генә ишетелгәч тә…
Ишетмәгәнгә сабышырга җыенса да, Фәнүзә:
– Нәрсә ишетелде? – дип сораганын сизмичә калды.
– Ну, разводтыр инде, аннан соң…
– Кызый, син нәрсә әйткәнеңне беләсеңме?
– Нәрсә дип… Ишеткәнемне генә – тамчы да өстәмичә.
– Уф-ф!
– Нәрсә, ялган хәбәрме әллә?
– Ялган, ялган, ялган!
Бүтән вакыт булса, болай турыдан-туры ярып салмас, хисап бирмәс, чак кына башкачарак әйтер иде дә, тик бугазга ук килеп тыгылган ачу һәм нәфрәт уйларга ирек бирми шул. Үртәлүне сиздермәскә дә көч җитми кала. Кызны утырган җирендә калдырып, кечкенә савытлар алырга дигән булып, Фәнүзә салкын шкаф капкачына тотына.
Үзе генә белгән өзек-төтек көй көйләп, һәм сөенечле кыяфәт белән Вәкил хәбәр китерә:
– Фәнүзә Кадыйровнаны Садир Хәкимович сагынган икән…
Бу көннәрдә Садир Хәкимович директор кабинетында утыра иде. Фәнүзә шунда керде. Ишеккә якынрак урындыкларның берсенә утырырга җыенгач, Садир Хәкимович:
– Узыгыз мондарак, курыкмагыз, мин кешегә тимим, – дип көлгән булды. – Менә шулай. Чырайдан язгансыз… Кәефегез шәптән түгел, ахры, димме?
– Шәптән түгел, Садир Хәкимович, бик начар.
– Менә монысына ышанмыйм. Юк, теләсә генә нәрсә әйтегез, ләкин монысына ышана алмыйм. Шулкадәр олы уңыштан соң, башкала кешеләре үк соклангыч эшләргә йомгак ясаганнан соң, кәеф начар була димени? Моннан да олырак шатлык була диме?
– Моннан да мөһимрәк нәрсә бар икән бит.
– Шаяртмагыз, Фәнүзә Кадыйровна. Мин ул хәтле үк беркатлы бәндә түгел.
– Беләм.
– Шуннан? Наҗарның хәле ничек?
– Больницадан чыкты.
– Менә шәп – кайчан эшкә?
– Әле больничныйда. Операциядән соң…
– Ничек? Операция дә булдымыни? Нинди?
Фәнүзә бик тәфсилле рәвештә ире кичергән хәлләрне сөйләгәч, Садир Хәкимович чын күңеленнән кайгырган кыяфәткә керде:
– Менә инде, без бернәрсә белмибез. Янына да тәки барып булмады. Ике вазифаны берьюлы өстерәгәч, шулай була икән – кичерер инде Наҗар.
– Садир Хәкимович, мин Наҗарның кайсы больницада икәнен фәкать сезгә генә әйткән идем бит.
– Йә-йә, шуннан?
– Сез ул адресны кемгәдер биргәнсез.
– Ничек-ничек?
– Ә ул кеше күчтәнәчкә агу китергән.
– Фәнүзә Кадыйровна! Моны ничек аңларга? Чак кына вөҗдан кирәк ләбаса!
– Кирәк шул, Садир Хәкимович, бик тә кирәк.
– Мин сезне шундый да түбән уйлы кеше дип белмидер идем.
– Өйрәттеләр, Садир Хәкимович, шактый өйрәндек.
Шушы урында сүз арасына телефон шалтыравы кереп бик дөрес эшләде. Икесенә дә хәерле тоелмаган бәхәсне туктатып, башка темага күчәргә җай туды. Диссертация якланса да, бу юнәлештә тикшеренүнең чынлыкта хәзер генә башлануын һәм моннан соң тагын да ныклабрак эшкә керешергә туры киләчәге искә кабат төшерелде. Фәнүзә үзе дә шуны раслагач, гәп озакка сузылмады. Ләкин кузгалырга дигәндә, Садир Хәкимович киная белән генә елмаеп куйды да:
– Инде бер кечкенә мәсьәлә, – дип, Фәнүзәгә кабат утырырга ишарә ясады. – Наҗар хакында. Гаиләгез турында. Сез нәрсә, аерылышасызмыни? Дөресме шушы хәл? – Кәефе кинәт кырылган Фәнүзә, аптырап, ни әйтергә белми торган арада, тагын да катырагын өстәде: – Бөтен бүлекләр шаулый анда…
– Җитте сезгә!
Фәнүзәнең күнегелмәгәнчә катырак эндәшүеннән Садир Хәкимович, үзе дә курыккандай, кинәт читкә тайпылып куйды. Нәкъ шушы вакытта ишек ачылды. Алсуның бик вакытлы күренгән гүзәл башы һәм ягымлы йөзе Садир Хәкимовичны үгет-нәсыйхәт бирүдән коткарып калды:
– Нәрсә, Алсу Гаффаровна? – Беренче тапкыр Садир абзасы аңа атасы исеме белән ихтирамлы сүз кушты бугай.
– Рим Салихович исеменнән шалтыраттылар. Бүген сәгать биштән соң кереп чыксын әле, диделәр.
Рим Салихович – хәзерге вакытта барча институтлар өстеннән җитәкчелек иткән йогынтылы кеше. Аның дөньяда барлыгын бигрәк тә бу институтта бер көнгә дә онытып тормыйлар. Чөнки Садир Хәкимович үзенең иң ихтирам иткән кешесе сыйфатында аның исемен көнгә бер генә кабатламый торгандыр. Менә хәзер дә Алсудан шул исемне ишетүгә, кәефе күз ачып йомган арада күтәрелеп китте.
– Ярый, Фәнүзә Кадыйровна, дәвам итәрбез әле, – диде дә киенергә кереште һәм тиз арада китеп тә барды.
Зур бүлмәдә бер-берсенә охшаш ике хатын-кыз үзләре генә калды. Алсу Фәнүзәгә шулкадәр текәлеп бакты ки, әйтерсең гомерендә беренче тапкыр күрә. Әйтерсең Фәнүзәнең бите алама чир – махау белән капланган. Ныклап карасаң, бәлки, чынлап шулайдыр әле. Ул бит үзе дә шулайрак сизә. Ә кешеләргә кызык. Кешеләргә кешене мыскыллы кызгану белән кызганырга җай чыккан икән, файдаланып калсын ул, үзенең өстенлеген тоеп рәхәтләнсен.
Аргос кешеләре үзләрен коткарган каһарманны кулларына таш, сәнәк, имән күсәкләр тотып каршылаган кебек, рәхмәтләрен шулай белдергән кебек, Фәнүзәгә каршы да аягүрә бастылар. Күсәкләр, сәнәкләр белән киләләр. Ә ул ялгыз, бу минутта аның беркеме дә юк – әтисе дә, әнисе дә, сөйгән яры да!
«Наҗар! Син! Син китердең миңа бу хурлыкны. Хыянәтең ясаган җәрәхәтләр канап тора! – дип уйлады Фәнүзә. – Синең хыянәтең мине шушы хәлгә төшерде. Шашкан күселәр көтүе кебек, бөтен каланы кимерә синең хактагы гайбәт. Алар минем җәрәхәттән тамган канны эчә, симерә бирәләр. Мин, үзем дә сизмичә, кинәт картайдым – ничә генә көн эчендә! Бер генә теләк тә калмады!»
– Син миңа әйтәсеңме бу сүзләрне, Фәнүзә Кадыйровна?
Фәнүзә кычкырып уйлаганын төшенсә дә, һич кыенсынмыйча җавап бирде:
– Сезгә, сезгә, бөҗәкләргә!
– Әйе, мин дә ишеттем, тиздән Наҗарның туе буласы, диләр. Шул туйда сезнең лабораторияләрдәге барлык бөҗәкләр, барча микроблар, җыйналып, танцыга чыгачаклар икән.
Колакларын каплап, Фәнүзә ишеккә ташланды. Әмма котылырга җай юк иде. Кайсы бүлмәгә кермә, гайбәт менә шушылай шуыша-шуыша, чыш-пыш йөри. Аларны таптап кына үтереп тә, бетереп тә булмый һәм булачак та түгел, агу да җиңә алмый – менә, ичмасам, адаптация! Кай арада җайлашканнар! Агулаучылар, җитмәсә, Гөлчәчәк атлы гади бер кыздан нинди иләмсез карачкы ясадылар! Кабердән казып чыгарылган скелет кебек, шул кызның өрәге йөри – институтның бер ишегеннән икенчесенә, аннан өченчесенә, дүртенчесенә уза. Әнә ул авызын кыйшайткан да Фәнүзәнең колакларын авырттырып кычкыра: «Менә мин, менә – күрегез! Мин – Наҗарның сөяркәсе! Күреп калыгыз!»
Янында гына әллә Алсу, әллә шул өрәкнең үзе. Кабат борылып, өрәккә булган нәфрәтен Фәнүзә гайбәтчеләрнең берсенә – Алсуга кайтара:
– Хуҗасына өргән эт – сафлыкка хыянәт. Мин синең күзләреңне чокып чыгарам, мин синең телеңне, йолкып, үзеңнән дә хәтәррәк ерткычларга ыргытам. Саклан! Сакланыгыз!
– Әләй, әләй, котырган! Фәнүзә котырган! – Арты белән акрын-акрын чигенә барып, нәрсәгәдер абынган Алсу әнә шулай дип кычкырып җибәрде.
Ары китә алмаганлыктан күзләрен коточкыч зур ачкан хәлдә диварга аркасы белән ябышып каткан кызга күз дә салмыйча, кая барганын үзе дә белештермәстән, Фәнүзә урамга ук чыгып китте: «Тиз, тизрәк тынычрак җиргә!»
Каядыр ашыгып атлавын белде. Соңыннан ачыкланганча, аны аяклары өйгә алып кайткан икән. Өйдә беркем дә булмаганга, ишекне үзе ачып кергәч, шулай ук ашыгып чишенгәч, тиз арада тагын кушеткага менеп кунаклады һәм поликлиникадан кайткан Наҗарны таныш кыяфәттә каршылады.
Ире тагын шаккатып тик тора. Беркөнгечә үк тезләрен кочаклап бөкшәйгән Фәнүзә, зур зәңгәр күзләре белән томраеп, билгесезлеккә текәлгән. Үзе матур, үзе үлгән кеше төсле – йөзе куырылып калган.
– Нигә бөрештең, тагын нәрсә бар? – дип, хатынының чәчләреннән сыйпый-сыйпый сорарга мәҗбүр булды Наҗар.
– Кала тулган… кимерүчеләр белән? Өр-яңа вируслар белән!
– Фәнүзә, акылыңа кил!
– Шулар, шулар эчте канымны. Йөриләр, кимерәләр, йөгерешәләр – институтның барча бүлмәләрендә, өстәлләрдә, кәгазьләр арасында, шкафларда, тәрәзә төпләрендә. Шулар аркасында мин бер көн эчендә картайдым. Алар әле дә сиздермичә генә канымны эчә. Син анда барма, син алар белән сөйләшмә. Югыйсә сине дә харап итәчәкләр! Наҗар! Саклап кал мине, коткар!
– Тынычлан, Фәнүзә, аңладым. Якларга, коткарырга сүз бирәм.
– Җитәр микән көчең? Сине дә бит шулар авыруга сабыштырды.
– Мин инде терелдем.
– Ай, юк шул әле, терелеп җитмәдең. Ә аларны җиңәр көч тә юк. Алар инде бар дөньяны баскан.
– Ләкин көрәшергә мөмкин. Бөҗәкләргә каршы бөҗәкләр көрәшә ала.
– Ә син кеше – көчсез.
– Кеше бөҗәкләрне ашый торган бөҗәкләр чыгара ала.
– Аңладым. Басуларда корткычларга каршы микроблар көрәшә. Агуны алмаштырган микроблар. Тик бит ул микроблар ашап бетергәч, икенче төрле бөҗәкләр барлыкка киләчәк тә, кеше тагын яңа микроблар үрчетергә мәҗбүр булачак.
– Корткычлык, күпме җайлашмасын, бездән барыбер котыла алмаячак.
– Онытма сүзләреңне.
Фәнүзә, аның күкрәгенә сыенып, тын калды.
Наҗар аны бала йоклаткандай тирбәткәч, ул нәкъ сабыйдай йокыга да китте.
* * *
Нәфрәтнең әче төсе вөҗдан газабы дип исемләнергә тиешле авыр тойгы белән берлектә җиргә караңгы кич булып тарала. Дөньяны караңгылык баса…
Поликлиникада табиб Наҗарга рецидивтан сакланырга кирәклеген кисәтте: абсцесс яңармасын өчен, салкын тидермәскә, бүлмә җылысыннан салкынрак сыекча эчмәскә туры киләчәк. Алга-артка каранып йөрү һәм яшәү ирекне кысачак. Шулай да түзәргә мөмкин, ә түзә алмасаң, беркемне гаепләү уе тумас, вөҗдан тыныч калыр. Әмма Фәнүзәнең рецидивлары, аның күптән түгел генә тынычлангандай тоелган күңел чире бәйләнчек уйга әйләнә түгелме? Диңгез төсле – бер дулкын юкка чыккач, икенчесе калкамыни! Шушы чир, ничек кенә гаепсез дисәк тә, Наҗарны үз авыруыннан да яманрак газаплый, җанын сызлата, агулый лабаса – менә бусын нинди шеш дип атарга? Һәм аннан ничек котылырга мөмкин икән?
Кайдадыр ерак юлда автомобиль чаба. Каршысына… Әйе, каршысына кабан кыяфәтле Тилебаш чыга. Ул каршыга килеп басуга, автомобиль чыелдап юлдан кырыйга мәтәлә. Аның эчендә – кешеләр… Коткарырга кирәк, мөмкин кадәр тизрәк!
Тилебаш исә, дүрт аягының кайда икәнен дә онытып, урман чытырманлыгына томырыла. Еракка – җинаятеннән мөмкин кадәр ерагракка! Әмән абзый кулыннан ычкынган, кешеләр күзеннән һәм зиһененнән ычкынган Тилебаш!.. Һаман йөри!..
Больница түрендә гипсланган аягы күккә сузылган директор ята… Теге чакта җәнлекләр бакчасын су басмаса, Садир үз дәрәҗәсендә утырса, Вәкил институт бусагасын уза алмаса, директор әүвәлгечә сәламәт аягы белән матур гына йөрер, һәм бу көннәрне төрле афәт чуарламаган булыр иде.
Әмма, төптәнрәк уйласаң, барысы өчен Наҗар үзе дә гаепле булып чыга. Җиде-сигез ел чамасы элек ул Садирны үз канаты астына сыендырмаса, бөҗәкләр болай ук үрчи дә алмаган булырлар иде.
Вөҗдан газабы дигән исем алырга тиешле авыр хис шул гаепне аңлаудан яралды булса кирәк. Ничек аны йолкып атарга? Теш табибы гына ярдәм итә алмастыр. Йолкып ташлаганнан соң да, аның тамырлары каладыр. Бәлки, черетә торган тутык күптәнрәк барлыкка килгән булгандыр?..
* * *
Наҗар яңадан атна чамасы вакыттан соң гына эшкә чыга алды. Көн саен Фәнүзә алып кайта торган хәбәрләр аркасында, институт бусагасына аяк басасы килмәс дәрәҗәгә җителгән икән. Шул сәбәпле институт каршындагы кечкенә бакчаны узып урамга чыккач, ул кинәт икенче якка борылды.
Иренең кая барырга җыенуы белән дә кызыксынмыйча, Фәнүзә институтка кереп китсә, Наҗар үзе күптәннән бирле күрәсе килгән дусты янына музейга юл тотты. Сагындырган дусты – кайчандыр үзе ясаган һәм музейга бүләк иткән аю карачкысы да чирләгәндер, хәлен белергә кирәктер сыман тоелды.
Мәгәр аю әйбәт кенә басып тора иде. Нәкъ тере хәлендәгечә елтыр күзләре белән кешеләргә карап гүяки елмая. Аю шат, чөнки аның янында кешеләр өзелеп тормый, бигрәк тә бала-чага җыйнала икән. Бала-чаганың кочаклыйсы, сыйпыйсы килгәне күзгә күренеп тора. Көлешә-көлешә әйләнә-тулганалар. Әмма елтыр күзле дусны ераграк яшергәннәр шул – пыяла читлек эченә бастырып куйганнар – кул җитмәле түгел. Димәк, ул мәңгелек әсирлеккә эләккән булып чыга. Аның өчен бу тормыш – мәңгелек сагыш.
Озак яшәү, үлемсезлек – вакытны җиңү дигән сүз. Әмма болай мәңгелек эч пошу хәлендә яшәүдән ни мәгънә?
Аю чынлап та тере булса, мөгаен, Наҗарга үзенең үпкәсен әйтер иде. Әйе, Наҗар аңа бигүк сокланырлык тормыш бүләк итә алмаган икән. Әмма… әмма хата инде төзәтелгән түгелме соң?
Теге көнне бит Әмән абзый шундый хәбәр алып килгән иде. Ул, геннар хәзинәсеннән нәкъ менә шушы аюның исән калган күзәнәген алып, аңа икенче гомер биргән ләбаса. Менә бит ничек: монда торган аюның төп-төгәл күчермәсе инде яшәп ята – ашый, йоклый, тугайда сикергәли, агач башларына үрмәләп менә. Әйе, бу аю үлеменең очраклы хата икәнен белгән һәм аны авыр кичергән Наҗар аның тере күзәнәген алып калырга өлгергән иде. Күзәнәкне кайчан үстерергә икәнен генә хәл итмәгән. Әмән абзый аны хәл иткән. Ана аюны шуның белән аталандырып, ихтимал, рәхмәт әйтеп бетерә алмаслык изгелек эшләгән ул.
Шулай, кайчандыр очраклы ядрәдән үлем тапкан аю икенче тормышын башлады булып чыга. Димәк ки, вакыт чигенеп, кирегә китеп алды да атылган ядрә яңадан үз патронына кереп утырды? Тикшереп карасаң, нәкъ шулайдыр да ул. Бер үк аюның ике кабат яралуыннан һәм дөньяга килүеннән соң, нинди генә могҗизага ышанмаска мөмкин икән? Могҗизаны инде кул белән тотып карау мөмкин түгелме соң? Каравылчы абый ярдәме белән үзе тудырган могҗизаны үз күзе белән күреп, үз куллары белән сыйпар өчен, Наҗар карачкы аю белән хушлашты да автобус тукталышына китте. Ике-өч сәгатьтән соң исә тәҗрибә хуҗалыгына, яңадан тергезелгән лаборатория бинасына барып та җитте.
Ярдәмче хуҗалык дигәне бик каты үзгәргән икән, Наҗар «кая килеп чыктым соң мин» дигәндәй аптырабрак калды хәтта. Берничә ел элек тугайны су баскач һәм, күп нәрсә җимерелеп, барча җәнлек-хайван һәлак булгач, финанс ягыннан аксаган институт тиешле оешмалар белән килешү нигезендә хуҗалыкны шушындагы совхоз карамагына күчергән иде. Совхоз шактый куәтле икән: санаулы ел эчендә менә дигән кирпеч бина – зоологик база калкытып куйган һәм аны кышын да, җәен дә көтүлексез эшли торган фермага әйләндергән. Институтның ярдәмче дигән хуҗалыгы шул рәвешле зур селекция үзәгенә әверелгән.
Дөрес, совхоз бу эшләрне әле дә институт кешеләре белән берлектә башкара. Әмма галимнәр инде бу җирдә кунак кына икәнлекләрен яхшы тоялар. Александр Иванович хәтта үзе дә хәзерге шартларда совхоз директорына бәйле булып яшәде. Наҗар исә, совхоз зоотехнигы вазифасына катнашып, селекция эшенә нигез салышты. Бүгенге көндә рәсми зоотехник булып эшләгән Әмән абзый Наҗардан калган аю күзәнәген башкалардан сер итеп кенә саклаган һәм, мөмкинлек тугач, аңа икенче тормыш бүләк иткән…
Уртак иҗат уртак бәхет тә булсачы! Баскыч төбендә Наҗар шундый теләк белән уйланыбрак торган арада, ишек үзе ачылмасынмы!
– Югалган мал, кайттыкмы? Әйдә, уз.
– Ә! Әмән абзый! Узганчы… әллә башта карыйкмы?
Сүз мәгънәсенә тиз төшенгән Әмән абзый хәйләкәр елмаеп куйды:
– Шулаймы? Шулай дисеңме? Шулай була ул. – Күтәрмәдән төшеп, Наҗарның кулын кысты. – Киттек соң.
Бозаулар өчен салынган абзарда аю яшидер дип күз алдына китерү кыен, әлбәттә. Җәй көне, мөгаен, һавага чыгарырлар, җәнлекләргә аерым читлекләр куелыр. Әмән абзый үзе дә шулай эшләргә җыена икән:
– Элекке читлекләр исән бит. Хәтерлисеңме? Аларны су агыза алмады.
– Искә төшермә, зинһар.
– Үз хаталарыбыздан гыйбрәт алабыз. Шулай, башкаларныкыннан түгел.
– Абзарда тәҗрибә алып бару өчен бозаулар да урнаштырылган икән. Киләчәктә, бәлки, ишәерләр. Ни дисәң дә, селекция киләчәктә аларга нигезләнә.
Аргы почмакта – аерым бүлем. Ачык ишек артында гына аю көтә. Наҗарның йөрәге кинәт сулкылдап куйды. Очрашу! Нинди очрашу! Һәм… әнә ул – таныш аю! Шулай бит? Әмма, юктыр, солы арасыннан баш калкыткан бу хайван аю түгелдер. Ничек шулай була алсын икән?
Шайтан алгыры, гап-гади нәрсә башына тиз генә килмәгән – бу аю теге яшенә җитмәгән бит… Аның әле яшьрәк чагы. Шуның аркасында Наҗар ятсынса, аю үз үтерүчесен тану түгел, аңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Шуңа күрә Наҗар читлеккә якын ук килде. Таныш чалымнар эзләде. Тапты. Күзгә иң нык ташланганы – елтыр күзләр, колаклар, борын. Бүтән кешегә, бәлки, охшашлык та, аерма да күренми торгандыр. Ә Наҗарга алай түгел. Ул исә бөтенесен хәтерли – йонның ничегрәк үскәненә хәтле. Музейдагы аюның чынлап та төп-төгәл күчермәсе бу. Тик әлегә яшьрәк кенә, гәүдәгә дә бәләкәйрәк.
– Моңа ничә яшь инде, Әмән абзый?
– Яңадан бер ел кирәк әле.
– Атып үтерергәме?
– Кырда очрашырга. Бу юлы – мылтыксыз.
– Тотып ашаса?
– Җәй көне бит… кагылмас.
Наҗар читлеккә кулын орындыргач, аю шомлана калды. Шул хәрәкәт берничә мәртәбә кабатлануга, каты гына ырлап куйды.
– Яле, син дә шулай эшләп кара әле.
Әмән абзый читлеккә ничә генә тапкыр кагылса һәм хәтта кулын эчкәрәк сузса да, аю тынычсызланмады. Шуннан нәтиҗә ясарга мөмкиндер. Димәк, ул сизенә. Әле танымый, әлбәттә. Ләкин бер елдан соң таныячак.
– Әмән абзый… Аның хәтере дә терелсен дисәк, яз җитүгә, үз урманына илтеп куярга кирәк. Шуннан ул монда килеп чыгачак…
– Хатынын, балаларын эзләп. Тик тапмаячак. Нинди фаҗига!
– Ә теге юлы… теге юлы фаҗига тагын да зуррак булды бит.
– Белмим шул, зурракмы икән?
– Кызык әйттең, Әмән абзый. Ә чынын без бер елдан соң белербез. Тик син аны илтеп куярсың инде, ә?
– Икәүләп илтсәк яхшырак булмасмы?
– Икәүләп? Әйе, алай да була.
Наҗар, саубуллашырга теләгәндәй, читлек аша кулын сузган иде, аю тагын сагаеп калды. Бераздан янә ырлады.
– Танырга җыена. Таныячак. Хуш, исән булып тор, аю иптәш!
Шулай саубуллашып, абзардан чыктылар. Аннары совхоз директорына барып, хәл-әхвәл һәм киләчәк планнар турында күңел өчен генә бераз сөйләшкәннән соң, Наҗар кире калага кайтып китте. Юл буе аюны ничегрәк үзенең туган урманына илтеп кую хакында башы катканчы уйласа да, төгәл фикергә килә алмады. Кайчандыр дөньяга килгән һәм үскән урманы аның өчен хәзер үз була алырмы? Ни генә әйтсәң дә, аю бит бу юлы үз урманында тумады. Киресенчә, үзенең һәлак булган төшендә, бөтенләй башка җирдә һәм чит анадан туды. Ул үз урманын, кайчандыр югалткан гаиләсен эзләп, бу якларга кабат сәяхәткә чыгармы? Ә чыга калса, хатынын һәм балаларын таба алмагач, шулай ук бөтенләй башка язмышка дучар булмасмы? Әйе, ул монда беркемне һәм бернәрсәне дә тапмаячак бит – хәтта теге юлы тапкан үлемен дә. Шулай булгач, аны үз урманы, үз гаиләсе, үз тормышы, үз язмышы булган чын җан иясе дип әйтеп булырмы? Әйтеп булачакмы?
Күпме генә уйланса да, гади генә тоелган бу сорауларга җавап табылмады һәм табылмавы ихтимал кебек. Чөнки ике ай чамасы вакыттан соң Әмән абзыйдан «Аюны үз урманына илтеп куйдым» дигән хәбәр килеп төшсә дә, Наҗар шатлана алмаячак. Кешенең очраклы рәвештә ясалган хатасын да төзәтү мөмкинлеге юк кебек, һәм ул мәңгелек вөҗдан газабына тартыла сыман тоела башлады. Ә шундый газап белән мәңге яшәргә хөкем ителсәң? Үлем хыялый максатка әйләнмәс идемени?
Бу хакта Наҗарга тагын да күбрәк уйларга һәм зуррак газаплар кичерергә туры киләчәктер. Ә иртәгә исә, кичәге гадилектән дә гадирәк тоелган, әмма чынлыкта четереклерәк, катырак чәбәләнгән җавапсыз сораулар, төеннәр әзерләп, институт каршы алачак. Чәбәләнгән төенне кисеп ташлау мәслихәт булса да, Наҗарга андый мөмкинлек калмаган, ахрысы.
* * *
Юанырлык бер генә яңалык көтә иде Наҗарны: ул да булса, өч ай тәнәфестән соң директор, ниһаять, эшкә чыккан иде.
Битләрне ачыттырган җил Наҗарның савыгып бетмәвен искә төшерсә һәм шундый ук ачы сизенү галәмәте күңелне чәнчи торса, авыруны җиңәргә мөмкинлек биргән уй да шул тирәдә әйләнә иде: директор эшкә чыккач, тиз арада тәртип урнашачак. Тамак кымырҗывын һәм лимфатик төеннәр чәнчешеп сагайтуын да шул уй җиңеләйтә иде.
Уй матур да, әмма чынбарлык… Анысы ничек булыр?
Наҗар, ишекне ачып:
– Исәнме, Алсу! – дип өлгергәннән соң, баскан җирендә баганадай катты-калды.
Бу ни? Бу кем?
Алсу урынында… Әйе, Алсу урынында, елмаеп, Гөлчәчәк утыра!
– Исәнмесез! – Иреннәрендә кинәт дөрләп киткән аңлаешсыз ачуын бөтен көчкә кысып, Наҗар авырткан тамагыннан шул бер генә сүзне оештырып чыгара алды.
Кинәт аягүрә баскан Гөлчәчәкнең дә иреннәреннән елмаюы, булмагандай тиз очып, аптырау, каушау галәмәтләре белән алмашынды. Билгесезлек, көтелмәгәнлек, сагаю, шикләнү – әнә шундый тойгылар гаммасы берьюлы өскә ябырылу аркасында Наҗар гүяки телен йотты. Гөлчәчәк исә, аның көтелмәгәнчә кара коелуыннанмы, әллә үзе белгән башка сәбәпләрдәнме, калтыраган иреннәрен тыярга тырышкандай, башын игән хәлдә басып тын калды. Бу кыяфәт барыннан бигрәк үз гаебен белү һәм башкаларның да шуны сизгәнлеген тою аркасында барлыкка килгәндер кебек иде. Бер карау белән Наҗар шуны аңлады. Гөлчәчәкнең элекке таныш тавышы белән үз итеп:
– Исәнме! – дип эндәшүе дә кинәт туган табигый шик зәһәрен киметә алмады.
Бәлки, директор ишеген какканда да, шул шик үз эшен эшләп ташлагандыр, һәм әйтелгән бердәнбер сүз дә кирәксез кискенлек, ихтирамсызлык төсле ишетелгәндер.
– Сезнең янга керергә ярыймы соң?
«Ярый» дигәнне аңлатып директор баш каккач, җайсызлыктан тиз котылу өчен, ашыгып исәнлек-саулык сорашса да, кешене, гадәттә, аягүрә каршыларга күнеккән әдәпле директор бу юлы креслосында утырган килеш кенә кул сузды һәм анда да ике ай күрешмәгән кешеләрчә түгел, тырышып кына елмая алды:
– Әйдәгез. Хәлләр ничек?
– Сездән калышмаска тырыштым, Александр Иванович. Мин дә ай ярым чирләп яттым.
– Шулаймы? Да, монысы әйбәт үк булмаган икән. – Директор, нидер исенә төшеп, кулы белән кемгәдер изәгәндәй итте дә исәнлек-саулык белешүне дә бүлә куйды: – Син бераз гына көтеп тор инде – мин хәзер керермен, – дип, ишекне ачык калдырып чыгып китте.
Директорның уң аягы әле дә бераз аксый икән.
Чыгып китүен шулай ук хәерлегә юрау кыен булса да, бераз уйларга форсат бирүе җәһәтеннән, бәлки әле, шулай файдалырактыр да. Шуны уйлап, салмак адымнар белән ишекле-түрле йөренергә кереште Наҗар. Әүвәл озак кына башына юньле фикер килми аптыратты. Аннары, ерактан ишетелгән кыюсыз көй кебек, зәгыйфь бер аваз зеңләгәндәй итте. Фикер туды: «Ник? Ник ул монда? Ничек монда?»
Сораулы уйга каршы «Бәлки, чыгып киткәндер, бәлки әле, ялгыш кына күренгәндер, бәлки әле, галлюцинация хикмәте генә булгандыр» дигән өмет тугач, ишек белән тупса арасында калган тар ачыклыктан караса… Гөлчәчәк һаман утыра. Каршы як стена янындагы өстәлгә күчкән. Өстәл читенә ике кулын куйган да баягыча башын иеп тик утыра. Иреннәре калтыраудан туктаса да, күңелендә һаман җайсызлык хисләре тулгануын әйтерсең күз белән дә күреп булырлык. Бөтен торышында – хәрәкәтсезлегендә – аптырау, йөдәү галәмәте.
Нәрсә, нәрсә мәҗбүр иткән аны кире кайтырга? Әллә максатмы? Нинди максат? Әллә… Юк, ашыкма. Начар уйны хәзергә куа тор. Өлгерербез. Хәл ачыклана төшкәч тә өлгерербез. Әмма яман да шик, җай бирсәң, шешәсеннән чыгарга ашкынган җен шикелле, күккә төтендәй күтәрелергә тора кебек.
Таныш, ягымлы хатирәләр белән бизәлгән иреннәр һәм күзләр тирәсендә кара сөрем зәһәре бөтерелә төсле. Шуны күрмәскә тырышкан Наҗар түргә борыла. Адымнар тагын да акрыная, туктала, тына. Ул, директор каршындагы, гадәттә, үзе утыра торган урындыкка утырып, җансыз кала. Күңел нәрсә тоярга, баш нәрсә уйларга белми.
Ә Гөлчәчәк? Ул бит нәрсәдер белә… һәм бу якка узмый. Директор килеп керүдән куркамы, әллә бүтән сәбәптәнме? Үзе генә һәм Садир Хәкимович кына белгән сәбәптәнме?
Наҗар кинәт калтыранып куйды. Юк-юк! Болай булуы мөмкин түгел! Түгел! Әгәр дә алар арасында нинди дә союз булган булса… Алай булса бит…
Ярый директор килеп керде. Сүзсез генә үз урынына утырды. «Нык утыр, иптәш директор, хәзер бөтен нәрсә сезнең ныклыкка бәйләнгән». Әмма бүлмәдә шом куера гына төште. Шуны сыегайту теләге белән Наҗар үзе сүз башларга мәҗбүр булды:
– Алсу… нәрсә… әллә ул да чирләгәнме?
– Юк бугай. Аны күчергәннәр – лабораториягә.
– Ә! Менә ничек! Ә сез аннан бик зур ачышлар көтәсезме?
– Мин килүгә – сюрприз. Шулай да… шулай да зыян китерә алмас. Күптән сорап йөри иде.
– Бераз сәеррәк, Александр Иванович. Алсу бит артык сабый җанлы, бөҗәкләрдән курка, шикләнә торган кеше.
– Карап карыйк, бәлки, алай ук түгелдер. Бәлки, без кешеләрне күрә, күтәрә белмибездер. Ә Садир Хәкимович…
– Институтны фәнгә бернинди катнашы булмаган Вәкилләр, Алсулар чолгап ала түгелме? Алар белән нинди уңышлар яуларбыз?
– Алда күз күрер, карарбыз. Төшендек.
Директорның бернәрсәгә исе китмичә сөйләшүе тагын җайсыз булып китте. Каян килгән шундый салкын битарафлык? Һаман терелеп җитмәгәнме әллә?
– Ничек соң, Александр Иванович, аяк-кул сызламыймы?
– Түзмәслек түгел. Аның каравы баеп кайттым әнә. – Директор түр почмактагы таягына ым белән күрсәтте. – Аяклар хәзер өчәү. Алай-болай тәртип бозсагыз, шул каты аяк тиз күтәрелер. Ә? Төшендекме?
– Сез моңарчы таяксыз да төшендерә белә идегез. Хәзер исә…
– Хәзер аңлатып торырга көч җитмәс кебек.
– Бәлки, кыюлык?.. Гафу итегез!..
– Ихтимал.
Сагаймыйча нишлисең. Директор бит үз көчсезлегенә үзе кул куйды. Димәк, ул күбрәкне белә. Димәк, аңа нидер сөйләгәннәр. Димәк…
– Ярый, Наҗар Зәбирович, уйны дәвам итәрбез, әле вакыт бар бугай. Ә хәзер… хәзер онытыла язган эшләрне карыйк.
– Сүзегез хак, Александр Иванович, – дигән булды Наҗар, берни аңламаган хәлдә.
Институттагы яңа табышмаклар җавабын кайбер нәрсәләрне тикшермичә табу һич мөмкин булмаячак һәм Наҗар моны бусагадан атлау белән үк дөрес сизенгән икән. Җөмләдән, табышмаклар ишарәсе Гөлчәчәккә дә бәйле булып чыга. Ләкин Наҗар аның белән хәзер беркайчан да ачыктан-ачык сөйләшә алмас. Бу хәлдә аңа ышану ахмаклык булу өстенә һәр почмакта – күләгә, һәр күләгә ишетә, тыңлый. Колаклар шомрайган, көтәләр…
Кабинет ишеген япкач, Наҗар, Гөлчәчәккә карамыйча ук, коридор ишеге тоткасына кул сузган иде, ишек белән ике арада аның шлагбаум сыман юл бүлгән кулына тап булды. Күтәрелеп карамыйча да чараң юк. Ә карасаң… элекке үк таныш һәм ямансу күзләр сиңа текәлеп калганнар. Алардан яшь томырылырга әзер. Яшь томырылырга торган күз карашы «Мин сине сагындым, минем бернинди гаебем юк» дияргә әзер. Ишетелергә торган иң беренче фикер шул. Ә арырагы, күңелнең төпкелендә ятканы, икенчерәк булырга тиеш. Анда бигүк изге булмаган мәгънәләр яшерелгәндер. «Гөлчәчәк, син мине беркайчан да алдый алмадың һәм алдый алмассың да. Моңарчы барча ялганнарыңны кичерә килсәм, ә монысын, монысын исә…»
– Мин шулхәтле кайгырдым!
Наҗарның тукталганын сизгәч тә, Гөлчәчәк үзенең иң назлы вакытларындагы иркә сагыш белән шул сүзләрне җиткерергә ашыкты. Әмма ул аңламады:
– Ничек дидең? Ничек?
– Син авыргач… Шулхәтле куркытып әйттеләр – үлем хәлендә, дип. Операциядән соң бармакчы да идем, тыелып калдым.
– Ник? – дигәнен сизмичә калды Наҗар.
Һәм шул рәвештә сөйләшү үзеннән-үзе башланды. Ләкин хәзер кемдер килеп керәчәк һәм тагын сөйләп йөрерлек кызык күрәчәк. Ишек артында, почмакларда, өстәл асларында, плинтус ярыкларында яңа «имеш» ләр кыштырдарга, кузгалырга тора. Шулай да сүз башланган икән, ниндидер мәгънәсен дә табып кал. Һәм Наҗар үзе белергә теләгәннән башлады да:
– Син башка шәһәргә киткән идең түгелме?
– Үземне ышандырыр өчен һәм синең өчен. Ә чынлыкта…
– Китәргә җыенмадың да. Сизенгән идем. Синең шушы шәһәрдә икәнеңне җаным белән тоеп яшәдем.
– Дөрес сизгәнсең.
– Ә монда ничек? Кем эзләп тапты сине?
– Беркем дә түгел, үзем… – Шулай диде Гөлчәчәк. Ләкин күзләренең иң төпкел бер мөешендә очкынланып куйган бүтән мәгънәне дә абайлады Наҗар.
– Гөлчәчәк, мин бит синең уйларыңны йөзеңә карап укый торган кеше. Без хәтта ерак аралардан да бер-беребезне ишетә, аңлый торган идек. Миннән сер яшерә алмаячаксың. Шуңа күрә дөресен әйт – сине монда ниндидер максат белән кайтардылар бит? Садир Хәкимович тәкъдиме белән… Әйе, аның белән башта ук бәйләнештә булдыгыз.
– Дөрес түгел, дөрес түгел!
Әмма җинаяте ачылгандай һәм үзен кая куярга белмичә аптырагандай, Гөлчәчәк кинәт читкә тайпылды. Карашында тагын ап-ачык фикер ялтырап куйды: «Мин синең белән болай сөйләшә алмыйм, теләмим дә».
– Әйе, теләмисең, чөнки сиңа башка программа бирелгән, бүтән бурыч йөкләнгән! – Кызның сүзсез фикерен укып, Наҗар аңа гаепнең тагын да зуррагын ыргытты: – Теге чакта ук алар белән бергә идең. Минем хакта гайбәт таратырга җай тудыру өчен, алар сине ялладылар. Сизенү дөрескә чыкты. Инде шуны гына беләсем килә: бу хәтле дә гайбәтләргә, пычрак ялаларга нинди җан белән түзеп тордың? Миңа хыянәт хакын түли алсалар да, үзеңнең намусың бәясен алар кайтара алыр дип беләсеңме? Шушы абруй белән карачкы кыяфәтендә ничек итеп яшәргә мөмкин? Әйтә алмыйсың…
– А-ай! – Авыртуга чыдый алмагандай, Гөлчәчәк үз тавышын үзе тыеп ыңгырашып куйды. Кычкырып елап җибәрмәс өчен, үз урынына лап итеп утыргач та, куллары белән чебен кугандай ишеккә таба ишарәләвеннән «чыгып кит» дигән боерыкны аңламау мөмкин түгел иде.
– Ярый, бүтән вакытта, – диде дә, Наҗар, ачкан ишеген ябарга ук онытып, үз кабинетына таба атлады.
Якында гына Хәлим дус көткән икән. Анысы, дустының чыраена карап шулай ук бөтенесен берьюлы аңлагандай, бая Наҗар әйтә алмаганны ярды да салды, хәерсез:
– Хыянәтнең дә яманы… сатылу дигәне. Кешене сату!..
Нәрсә әйтсен Наҗар? Исәнләшү сүзен дә таба алмыйча, Хәлимнең кулын гына кысып ары китте. Үзе өчен генә түгел, бүтәннәр өчен һәм шундый кешеләр арасында яшәгәне өчен оялудан иде аның кызаруы һәм күтәрелеп карый алмавы. Кешенең, иң якын дусның күзләренә дә туры карый алу хокукын әйтерсең ул үзе жуйды… Бүлмәсенә шундый хәлдә килеп керде.
Анда исә аның урынында Вәкил утыра иде. «Әллә мине дә алмаштырып куйганнармы?» дигән уй күз ачып йомганчы «Шулай булуы хәерлерәк!» дигән икенче фикергә әверелде.
Тыныч кына газеталар караштырып утырган Вәкил Наҗарны күрүгә сикереп үк торды. Менә, ичмасам, бер кеше «шатланды» институтта ул күренүгә. Кышкы кояшның барча нурларын сагыну хисләренә әверелдереп, бөтенесен Наҗар тарафына бөрки белде:
– О! О! Менә ичмасам! Язган мал! Ниһаять! Ай-яй сагындырдың! Шушы хәтле озак чирләргә ярыймыни шушы тынычсыз дәвердә. Дөнья язмышы кыл өстендә торганда. Әйдә, үз урыныңа утыргандай утыр. – Бер колагыннан икенчесенә кадәр елмайган хәлдә, газеталарны өстәлнең икенче ягына чыгып рәтләргә кереште «ягымлы иптәш». – Ярый, соң булса да уң булсын. Терелеп дөрес эшләгәнсең. Яныңа берничә мәртәбә талпынсак та, Фәнүзә Кадыйровна адрес бирмәде. Үз уйлары булгандыр инде.
– Булгандыр, булмыйча калмагандыр.
– Әйе, әйбәт, ярый. Шулай, дөрес.
Гадәттә әйтелә торган өзек-өзек сүзләр, әлбәттә, күңелдәге хәерсез хисләрне үзгәртерлек түгел иде. Бу минутларда нәрсәнедер ачыкларга, азагынача аңлап бетерергә кирәк иде.
Наҗар, шунда ук бүлмәдәге яңалыкка күзе төшеп, Вәкилгә сүз кушты:
– Әллә селектор үткәргәнсез инде?
– Садир Хәкимович зирәклеге. Кешеләр белән арасын якынайтты. Нәрсәгә тотынса, кулыннан шул килә. Александр Иванович ничәмә ел эшләмәгәнне ике айда башкарды да куйды. Инде бөтен кешенең күзләре ачылды – безгә нәкъ шундый директор кирәк икән. Гомер буе телефонсыз яшәгәнне телефонлы итеп бетерде. Квартиралы итте. Сезне дә. Ә? Аның яхшылыгын сизмәгән кеше бездә инде калмагандыр, билләһи.
– Ялганның җиңүе вакытлыча гына була. Әмма бөтенләйгә булуы да ихтимал.
– Ничек, ничек дидегез, Наҗар Зәбирович?
– Болай, үз уйларым гына. Яле, бас әле селекторга. Лабораториягә чык.
Вәкил, шатланып, селектор төймәсенә баскалады.
– Лаборатория? Светлана Владимировна, Сезме?
– Әйе, тыңлыйбыз.
– Алсу Гаффаровна, Сез ничек?
– Мин дә тыңлыйм.
– Монда менегез әле, Сезне Наҗар Зәбирович күрергә тели.
– Ай, ай! Килдемени Наҗар Зәбирович? Хәзер менәбез, хәзер.
Иң аскы каттан түгел, әйтерсең күрше бүлмәдән генә килә тавыш. Шуны гүяки үз уңышы итеп тойган Вәкил:
– Шушыңа бассаң, иптәш директорның да, Садир Хәкимовичның да ни сөйләгәне ишетелеп тора, – дип, тагын төймәләргә баскалады. – Безнең кебек гади халыктан сер яшерү бетте.
– Ишетү җайлары күбәйгән саен, аралашу мөмкинлеге артамы соң?
– Артамы дип… Анысы бездәндер инде. Дус булсак, фикердәшләр булсак…
– Ә селектор булгач, фикернең кирәге да калмыйдыр әле. – Наҗар шулай авыр тойгылардан арыныр өчен шаяртмакчы иде дә, бигүк барып чыкмады бугай.
Шаянлыкка тумас борын дигәндәй чик куелды. Югары оешмалардан Садир Хәкимович кайтып кергәч, хәл янә мөшкелгә әйләнде.
– Нинди куәтле тавыш дисәм, чирле дигән тамак авазы икән әле, – дип, хәл белергә үзе керде директор урынбасары.
– Шулхәтле дәвалауга куәтләнсә дә гаҗәп түгелдер, – дип, Наҗар аңа утырган килеш кул сузды.
Күрешкәч, креслодан тәрәзә янындагы урындыкка күчте һәм, бераз гына хәл белешүләрдән соң, сүзне кирәгрәк юнәлешкә кайтарырга тырышып, мөмкин кадәр ачык чырай белән гәпне дәвам итте Наҗар:
– Шактый үзгәрешләр әзерләп куйгансыз, байтак сюрприз.
– Сиңа күңеллерәк булсын дидек.
– Алай гынамы? Әллә тагын да зуррак идея бар идеме?
– Төшенмәдек, Александр Иванович әйткәндәй.
– Төшендегез.
– Ягъни?
– Ягъни дисәк… интригаларга яшьләрне катнаштырып, аларның вөҗданын, әхлагын пычратмаска, бозмаска иде. Кешелекләрен югалтмаска… Минемчә, бу – авыр җинаять.
– Менә хәзер кызык булып китте. Ары киттек, тәгаенрәк…
– Кыз балалар ярдәме белән кешеләрнең яманатларын сатып… Әдәпсез сурәтләр булдырырга тырышып… Ә барып чыкмагач, уйлап чыгарып…
– Ягъни? Тагын да тәгаенрәк мөмкиндер кебек. Ә?
– Дөрес сизәсез – сезнең хакта бара сүз. Рухландыручы – сез. Максатыгыз – кемнәрнедер моннан җибәрү, котылу. Миңа калса, тиз арада сезгә үзем ярдәм итәчәкмен.
– Кызык. Ә кем каршы килер дип уйлыйсыз? Ашыга төшсәгез дә ярыйдыр, ә?
Гамәлдә ашыга төшелгәнен Наҗар чамалап алды алуын да, тик соңгарак калынды бугай. Бу вакытта бүлмәдәгеләргә генә түгел, көчле тавыш белән бөтен институтка кычкыруын, барча бүлмәләрдә селекторга дистәләрчә кеше колак салуын шәйләми, белми иде шул. Хәтта директорның да тоташканын башына китерми һәм бу элемтәне бая Вәкилнең үз күз алдында урнаштырганын аңышмый ук калган иде. Их, нервылар, нервылар! Их, янында Фәнүзә булса! Ул ничек тә ярдәм иткән булыр иде.
Ерактан ишеткәч үк, Фәнүзә тыны-көне бетеп килеп кергәндә, инде соң иде, артык соң иде. Җитмәсә, аның артыннан ук бастырып, Светлана Владимировна белән Алсу кереп җиттеләр. Ничәмә кеше нишләргә икәнен белмичә каттылар да калдылар. Наҗар тәрәзә янындагы урындыкларның берсендә, ә Садир аңа каршы як дивар буенда – икесе бүлмәнең ике башында киерелеп утырганнар да берсен берсе хәйләсез нәфрәт белән чәнчи бирәләр – карашларыннан ут чәчри. Вәкил генә эчендәге тирән шатлыгын көчкә тыеп, әле Наҗарга, әле Садир ахирәтенә, әле яңа гына кергән кызларга карап елмая һәм, әрле-бирле йөренеп, селектор микрофоны тирәсендә бутала.
Светлана Владимировна, сүзсез бәрелешне күрмәгәнгә сабышып, Наҗар абыйсы каршына килеп басты:
– Наҗар Зәбирович, сезне терелүегез белән котлыйбыз!
– Рәхмәт! – Зур тырышлык белән елмайган Наҗар, үзе дә хәл сорашырлык көч тапты: – Үзегездә ничек соң?
– Бездә менә шушылай инде… Түзәбез.
– Ә сезнең хәл? – дип, Наҗар Алсуга ихлас кызгану хисе белән күз ташлады.
– И-и, Наҗар абый, сез миннән сорамагыз инде минем хәлне, аннан сорагыз. – Шулай дип, кыз Вәкилгә ымлады.
– Ни булды соң?
– Ул белә. Алар!..
– Кемнәр?
– Кем дип… Шулар инде, бөҗәкләр. Бая микроскоптан караган идем… Анда да… – мыжгып тора. Мин аны башта сез үрчеткән бөҗәкләр дип уйлаган идем. Ә аларны болар тараткан икән. Менә шушылар тараткан микроблар. – Алсу Садир белән Вәкил абыйсына баш изәде. – Шушылар. Безне ашап бетерсен өчен… Әнә адәм канына ук үрмәләгәннәр бит инде. Үзем, үзем күрдем, микроб рәвешле корткычлар, чик-чамадан аштылар инде.
Бу сүзләрне гаҗәеп тынлык саклап, көләргәме-еларгамы икәнен белмичә тыңладылар, чөнки хәлне аңлап бетермиләр иде. Ә Вәкил белә. Алсуны үз төркеменә алгач, атна-ун көн уздымы, кызның сәеррәк хәрәкәтләре күзгә бәрелә башлады. Хәерсезлек сизгән Вәкил Алсуга әйбәт киңәшләр бирсә дә, төркем башкарган күзәтү-тәҗрибәләрнең җитдилеге, лабораториядә иҗат ителгән бөҗәкләрнең иген басуларында корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшүчеләр икәнен, химикатлар белән эш итүгә караганда күп мәртәбә куркынычсызрак, җайлырак булачагын, гомумән, бу эшнең һәм фәндә, һәм тормышта әйбәт ачыш икәнлеген аңлатырга тырышса да – кая ул! Микроскоп янында утырганда, колбалар белән булашканда яки көпшәдән көпшәгә сыекча күчергәндә, кыз кинәт сикереп тора да каты итеп, кабат-кабат кулларын юарга керешә. Ике көн элек исә «Әләй!» дип кычкырып җибәрде дә, нәрсәнедер себереп төшерергә тырышкандай, түшләрен, беләкләрен, кулларын сыпыра башлады. Янындагы иптәшләре гаҗәпләнеп карасалар да, моңа әллә ни җитди игътибар итмәделәр шикелле. Хәзер исә шул хәрәкәтләре тагын кабатлангач, Вәкил, катырак булу фарызлыгын чамалап, үзенә дә, кызга да һәм аннан бигрәк җитәкчегә ярдәм кулы сузу нияте белән акылсызлыкка отпор бирергә ашыкты:
– Син, кызый, ипләп. Нинди бөҗәк, нинди микроб?.. Шыр надан башың белән нинди эшкә үрләдең… Микроб – син үзең ул!
Чырае көл төсенә кергән Садир Хәкимович, Фәнүзә Кадыйровна янына килеп, ярым пышылдап әйтте:
– Сез… хәзер сез сүз әйтергә тиеш. Ирегез аткан пычрактан безнең йөзне акларга тиеш. Сез бурычлы. Хәзер үк! Ишетәсезме? – Фәнүзә кырыс кыяфәт белән сүзсез торганга күрә, боерган рәвештә искәртте: – Хәзер яки һичкайчан. Югыйсә юлларыбыз аерыла. Тыңлыйбыз! Йә?!
Әмма Фәнүзә кискен адымнар белән икенче почмакка күчте. Ерактан күзләре очрашкач та, Садир карашы белән «юллар аерылды!» дигәнне аңлатып баш какты.
Алсу, хәерсезгә каршы, тынычланырга һич тә уйламый иде әле:
– Эпидемия. Света дөрес әйтә. Сез китергән афәт, сез үрчеткән бөҗәкләр. Сез йоктырган!
– Беренче чиратта сиңа йоккан, әнә тәнеңә үрмәли!
Вәкил бу вакытта үзенең тәкъдир ялгышы белән генә чагыштыру мөмкин булган хата ычкындырганын абайлап өлгергәнче, кыз кычкырып та җибәрде:
– Әләй, тәнемдә йөриләр, үрмәлиләр – ашыйлар! – Һәм кыз шулай әле билләрен, әле аркаларын, әле күкрәкләрен, башларын уа-уа сикергәләргә, сыпырынырга керешмәсенме. – Бөҗәкләр тәнем буйлап йөри, ашыйлар, бетерәләр мине ашап. Ай, үләм бит, үләм, коткарыгыз, коткарыгыз!
Башта нишләргә белми торсалар да, эшнең уеннан узып, истерикага барып җиткәнен барысы берьюлы сизеп, урыннарыннан сикереп тордылар.
– «Ашыгыч ярдәм» гә шалтыратыгыз! Тизрәк! Күреп торасыз бит, кеше акылдан язды! – дип белдерде Садир Хәкимович кискен рәвештә.
Ләкин аның кайгыртуы Алсуның янган йөрәгенә керосин сипкәндәй генә тәэсир итте шул.
– Тизрәк! Ярдәм! Сезгә кирәк ярдәм, сезгә! – дип, кыз үз хәлен Вәкилгә күчерә бирде. – Бөтен чирнең башы синдә! Иптәш кызларымны, белгән егетләремне яллап, күпме мин синең агулы сүзләреңне шәһәр буйлата таратыштым? Имеш, шуның өчен мине үстерә, үрләтәләр! Ә чынлыкта адәм көлкесенә калдым. Нинди галим ди мин? Нинди лаборант? Вәкил үзе үк, мыскыллап, бик дөрес эшли. Менә ничек кайтарды ул минем тырышлыкларымны. Оят! Җирдә яшәмәслек итте. Уф-ф!
Бу сүзләр селектор аша шулай ук барча бүлмәләргә яңгырап таралды. Аларны тыңлап, барча халык аһ итте. Теге яки бу сәбәп белән тыңламый-ишетми калганнарга тыңлаган-ишеткәннәрне, фаҗига төсләрен һәркайсы үз сәләтенчә куерта төшеп, бүлмәдән бүлмәгә җиткерә, ташый торды. Институт тирәсендә генә тукталмыйча, Алсуның бар көченә үрсәләнеп кычкыруы бөтен калага ук яңгырамады микән әле. Һәрхәлдә, тиешле иптәшләргә ул ишетелмичә калмады дияргә туры килә. Тавышсыз кычкыруларны да ишетә белгән иптәшләр, мөгаен, монысын гына ишетми калмаганнардыр.
– Сез, сез мине шушы хәлгә төшерүче. Менә күрегез үз эшегезне, менә мин ул – хуҗасын югалткан эт. Мин сезнең күзләрегезне чокып чыгарам. Мин сезнең бавырларыгызны, бөерләрегезне ашап бетерәм. Сезгә генә димәгән бавыр, бөер ашарга. Җәнлекләрнекен генә түгел, бер-берегезнекен! Әкертен генә, сиздермичә генә! Сез хәзер барчагыз – йөрәксез, бавырсыз, башсыз яшәп ятучы карачкылар! Үзегез дә беләсез, тик бүтәннәргә сиздермичә генә тырышасыз. Микробларны да сез үрчеттегез – бер-берегезне кимереп бетерсен өчен. Ә алар сезнең ихтыярыгызга буйсынмый башладылар. Үзләрен тудырган, үстергән бәндәләрнең дә җаннарына, үзәкләренә үткәнче мыжылдый, үрчиләр. Бөтен институтны басты сез үрчеткән бөҗәкләр! Әнә, әнә бит! Ай!
Шушы сүзләрне ишеткәч, күрше бүлмәдә утырган Гөлчәчәк тә, үзенең элгәре булган Алсудан һич ким булмаганча, алама төш күреп уянгандай чарылдап, директор бүлмәсенә керде. Директор шулай ук бөтенесен ишетеп торган икән. Башын ике кулы белән учлаган да өстәл тактасына текәлеп каткан. Үзенең чираттагы бөек ачышы хакында уйлана диярсең.
– Александр Иванович, Александр Иванович, нишләп болай тыныч кына утырасыз, нишләп чик куймыйсыз?!
Кызның үрсәләнүенә каршы директор:
– Инде без дә көчсез… Йөгәннән ычкынды, – дип кенә куйды.
– Нәрсә ычкынды, кем ул?
– Үзегез дә күреп торасыз.
– Әйе, Александр Иванович, күрәм, ә сез кемнедер гаепләргә, кемгәдер җәза бирергә тиеш түгелме?
– Гаепле кешене, җәза алырга тиешле кешене дә күреп торасыз.
– Ул сезме? – дип, сабыйларча ялгыш кычкырып җибәрүен тәҗрибәсез кыз тиз сизсә дә, соң иде инде. Директор аңа хәзер күрмәгәнен күрсәтәчәк.
Ләкин монысы да ул уйлаганча булып чыкмады, һич ачуланмыйча гына, директор:
– Бар, кызым, үз эшеңне эшлә, – дип кенә боерды.
Кабатлау сабагы
Ә тормыш агачы яшьнәп яфрак яра.
И. В. Гёте
Наҗар директор янына бер атна чамасы вакыт узгач кына керә алды. Ташудан соң дәрья үз ярларына кайткандай, хәлләр тынычлана язды шикелле. Алсуны больницага озаткач, һәрхәлдә, шау-шу тынды. Гәрчә бу, ихтимал, тышкы яктан караганда гына шулай күренгәндер. Кайбер кешеләрнең ярсу тойгылары басылырга һич җыенмыйдыр әле. Акыл шул хакта сөйли.
Директорга керешли, Наҗар Гөлчәчәк белән рәсми рәвештә генә исәнләште һәм җавапның да шундыен ишетте. Бүтәнчә мөмкин түгел – бөтен нәрсә инде ачыкланды бит.
Директор шулай ук ямансу каршылады. Кызганычка каршы, бүтәнчә булмый да иде.
Наҗар ике ел рәттән отпускасын бухгалтерия аша уздырса да, гамәлдә ялга чыкмаган һәм, эш күп булгач, директор да шулай дөресрәк дип тапкан иде. Үлгәннән соң да өч көнлек эш кала дигәндәй, хәзер дә кул кушырып утыра торган вакыт түгел, билгеле. Әйе, эшнең бетәсе юк, әмма көч һәм теләк дигәндә…
Көч чамалы, ә теләк каядыр очты. Аягын сындырганнан соң, директор үзе дә шундыйрак хәлдә кебек. Наҗар моны сизеп, күреп тора.
– Кәефләрегез ничек, Александр Иванович?
– Минеке зыянсыз, ә сезнеке мөһимрәк…
– Мин бик терелеп бетә алмыйм бугай әле, Александр Иванович. Ике ел рәттән ял итмәү дә үзен сиздерә. Хәзер вакыт җитте шикелле.
– Ике ай рәттән ял… түзә алырсызмы?
– Киресенчә, монда түзү кыенлашты.
– Төшендек! Кайчаннан?
– Иртәгәдән.
– Каршы килмим!
– Рәхмәт!
Шуннан соң алар тагын бер биш минут чамасы утырдылар. Әмма гәп дөрләп китә алмады. Бөтен нәрсә кирәгеннән артык аңлаешлы иде.
Чыгышлый исә, монысыннан да хәерсезрәк манзара: Гөлчәчәк каршында Садир абыйсы басып тора – икесенең дә йөзләрендә төче елмаю. Наҗар күренүгә, Садир чак кына чигенеп куйса, һәм Гөлчәчәк елмаюын җитди кыяфәт белән алмаштырырга тырышса да, йөзләрендәге ихлас алсулык сүнеп өлгерә алмады – вакыт җитмәде…
Бәхетлеләр!
…Кичке якта эштән китешли Гөлчәчәк үзе туктатмаса, аңа сүз кушуның хаҗәте юк иде инде. Ләкин хатын-кыз эндәшкәч, тукталмыйча булмый шул.
– Мин сезне тыңлыйм, Гөлчәчәк.
– Ничек соң? Әйе, Син… сез… безгә аңлашырга кирәк дип исәпләмисезме?
– Юк, алай исәпләмим. Монда килүегез белән сез… әйе, сез бөтенесен әйттегез.
– Эшкә кире кайту гаеп булдымы? Шулмы гөнаһ?
– Шушы ситуациядә – гаеп эш.
– Минем бер гаебем дә юк.
– Шулайдыр да. Ә бу хәлдә – барыбер… аларга хезмәт иттегез. Бөтенесен поступок хәл итә.
– Нинди поступок?
– Әйдәгез, ялган сөйләшмик. Сез миннән күбрәкне беләсез бит. Минем белән танышудан башлап менә хәзер кабат монда кайтуыгызга хәтле – алдан ук билгеләнгән программа. Тик башкалар тарафыннан төзелгән. Сез исә башкаручы…
– Ничек кинәт үзгәргәнсез!
– Сез түгел төп гаепле, ә Тилебаш.
– Анысы кем? Кабан кыяфәтендәге албастымы?
– Әйе, ихтыярдан ычкынган үз иҗатыбыз, кабан дуңгызы кыяфәтендә йөри торган.
– Александр Иванович та шулайрак әйтте.
– Озакламый сез дә әйтерсез. Хушыгыз!
– Хуш, Абба!
Наҗар, шул рәвешле, институтны бөтенләйгә дип ташлап китте. Бер үк вакытта, көтелмәгән хәлләр килеп чыгу ихтималын күздә тотып, китү хакында гариза калдырмады. Дөресрәге, кыюлыгы җитмәде бугай. Алда күз күрер…
* * *
Нишлисең бит, бөтен Союз күләмендә әһәмияте булган фәнни-тикшеренү институтының Гыйльми совет члены һәм лаборатория башлыгы дигән исем көчле яңгырый, әлбәттә, шулай. Әмма кеше исем алу өчен генә тумый, ә нәрсәнедер күбрәк күрү, һаман күбрәк белү өчен туа һәм шуның хакына яши. Наҗар исем өчен туган кеше түгелдер, ул күбрәк белү өчен тугандыр, мөгаен. Һәрхәлдә, ул үзенә аң кергәннән бирле шушы хис, шушы омтылыш белән яшәде. Калганы – вакытлы мәшәкать.
Кемдер кешенең төп бурычын һәм функциясен биологик программага кайтарып калдыра; мәхәббәт һәм җенси яшәү – тормышның өзлексезлеген хәл итә. Дөрес тә ул. Ләкин тулы түгел. Мәхәббәт – зур нәрсә, ләкин мәңгелек түгел. Мәхәббәт ул бетеп тә куя белә. Үлгән мәхәббәтне терелтү өчен дару, ай-һай, бармы икән? Булса да, кирәге юктыр. Менә хәзер шундый дәвер бугай. Әмма Наҗар, сөюнең ни икәнен сизми башласа да, тормышка кул селтәргә җыенмый. Киресенчә, моңарчы белгәннәренә караганда киләчәктә өйрәнергә, табарга тиешле яңалыклары чагыштыргысыз күбәйде төсле. Шулай тоела һәм чынлыкта да шулай ул. Наҗар тукталган җирдән бүтәннәр башлап китәчәк…
Тик директор гына – бу юлы совхоз директоры гына каршы килә күрмәсен.
Отпуск бетәр алдыннан шундый теләк һәм өмет белән Наҗар үзе такырайткан таныш юллардан үз кыйбласына таба китте. Шул теләк белән совхоз директорына килде. Дөресрәге, башта Әмән абзыйсын эзләп тапты.
Әмән өчен Наҗарның килеп чыгуы – гадәти хәл. Һич тә гаҗәпләнмәде.
– Күрергә килгәнсездер инде, ә? – дип куйды. Сүзнең нәрсә хакында икәнлеге күптән билгеле, янәсе. Карт ялгышмый иде. Аю шулай ук алгы планда… Әмма…
– Менә… вакыт бар. Илтеп куярбыз бергәләп. Әйдә, карыйк та.
– Нәрсәне карарга?
– Аю дусны.
– Аю дус инде юк.
– Йә, шаяртмасана.
– Чынлап.
– Үлдеме?
Наҗар куркып өлгергәнче, карт аны тынычландырырга ашыкты:
– Илтеп куйдым. Үз урманына. Өч көн элек кенә.
– Ки-ит! Нишләп ашыктың ул хәтле?
– Үзең кушкан идең ләбаса. Юл уңае туры килде дә… Совхоз машинасы. Көннәр инде җылына, аюлар болай да уяна. Исән булырга тиеш.
Ышанырга мәҗбүр иде Наҗар. Әмма гаҗәпләнүе барыбер тиз генә үтмәде.
– Торган урыныбыздан купмыйча көтәбез, алайса?
– Авылда төпләнергә туры килмәгәе.
– Әгәр совхоз директоры каршы килмәсә… Син, Әмән абзый, мине тәкъдим ит әле аңа.
Шул рәвешле, икәүләп дирекциягә килделәр.
Директор кәнсә янында кемнәр беләндер сөйләшеп тора иде.
Наҗар, тыңлап-тыңлап караса да, берни төшенә алмады. Сүз сирәгәйгән арада исә, Әмән абзый директорга Наҗарның нинди ният белән килгәнен әйтте дә:
– Әгәр дә мәгәр бик тә чибәр кәләш тапсагыз, төпләнеп үк калырга исәбе, – дип шаярткан булды.
– Чынлапмы? – дип, Наҗарның кулын кысты директор.
Анатолий Степанович Киселёв. Каладагы директорның нәкъ киресе: артык озын булмаса да, шактый калын гәүдә, тулы йөз. Кул кысуына караганда, үгезне – мөгезеннән, бүрене бугазыннан эләктерерлек гайрәт иясе. Үзе кебек үк куәтле адәмнәр белән эш иткән җитәкче нәкъ менә шушындый булырга тиештер дә. Наҗар каладагы директорның гына түгел, үзенең дә капма-каршысы булган бу кешене җитәкче сыйфатында кабул итә алачак бугай. Шуңа күрә ул, һич көттермичә:
– Чынлап! – дип катгый җавап бирде. – Исәп шулайрак.
– Хәзер, гафу итегез!
Сүзнең дәвам итәчәген ым белән аңлатып, машина әһелләренә директор үзенең соңгы күрсәтмәләрен бирергә кереште. Тәгаен нәрсә, кем турында сүз барганын аңламаса да, шулкадәрлесен Наҗар колагына сала алды: каядыр баралар, кемнедер күрәләр дә Киселёв исеменнән нәрсәдер әйтәләр икән. Процедура төгәлләнгәч тә, ул Наҗарга борылды:
– Киттек, Наҗар Зәбирович! – Директор аның исемен интегүсез әйткәннән соң, баягы тәкъдимен кабатлады: – Кереп сөйләшик. – Шулай дисә дә, мәгәр сүзен ул чынлыкта кергәндә үк башлады. Дөресрәге, дәвам итте: – Ә нәрсә? Бер дә шаяртасы юк. Безнең монда теләсә нинди галим, кирәксә, дөньякүләм танылган академик өчен дә эш табылачак. Шулай бит, Әмән Зарипович? Бер дә елмаясы юк. Кайсы институтка тигән безнең база? Ә?! Сезнең кулда чакта карап торган шул өч аюыгыз бар иде, бала-чага ысулы белән тота торган күгәрчен-каргагыз, әрлән-тычканыгыз… Тагын ни өсти аласыз?
– Хәзер аю да юк, – дип көлгән булды Наҗар.
– Аю ул – уенчык кына. Әллә ни зур фәнни ачышка ярдәм итмәде бугай.
– Бәлки, итәр әле, эш бетмәгән.
– Көтәбез әле кайтканын, – диде Әмән абзый.
Кабинетка керделәр. Монда да игътибар итәрлек нәрсәләр байтак җыйналган икән. Наҗарның түрдәге байракларга, стеналарга ябыштырылган мактау кәгазьләренә күз төшерүен күргәч, шуларның сәбәпләрен санап китте директор:
– Терлекчелек буенча, Аллага шөкер, сынатканыбыз юк. Әлбәттә, сезнең хезмәт, сезнең киңәшләр белән. Әмма без сездән башка да шактый үсә белдек. Уйлап карыйк: нәрсә ул бүгенгесе көндә безнең зообаза? Чын фәнни үзәк. Тыюлык дисәң дә хәтере калырлык түгел. Шулай бит, Әмән Зарипович? Шулай. Бая санаганнардан тыш әкертен-әкертен яңа җан ияләре җыйнала: урман кәҗәләре, аслар, якут атлары. Себер сарыклары… байбак, кеклик… тагын… диңгез аръягыннан килгән кунаклар – Шотландия сыерлары… Тагын… Йә, Әмән Зарипович, ярдәм ит.
– Болай да ышандырырлык булды, Анатолий Степанович. Кунак аларны үзе дә белә. Ул бит чынлыкта күптән безнең кеше.
– Бик әйбәт. Монда, әйтәм бит, өч институт берьюлы эшләсә дә тарлык сиздермәбез. Күңелебез җиребездән киң, эш кенә эшләгез – нәсел яхшыртырга, мал арттырырга ярдәмегез тисен. Шул гына шарт. Әйе. Әгәр дә шаярмыйча әйтсәк, сезнең монда төпләнүегез үзегез өчен дә кызыклырак. Мин сезгә чынлап тәкъдим ясыйм. Хезмәт хакы дигәндә… Сез анда күпме аласыз әле?
– Ике йөз җитмеш.
– Монда да шуны бирә алабыз. Шулай бит, Әмән Зарипович?
Директор төймәгә басты да селектор аша тиешле кешене дәшеп кертте:
– Владимир Алексеевич – баш бухгалтер. Безнең баш зоотехникның хезмәт хакы ничек каралган әле? Ике йөз алтмышмы?
– Шулай, ике йөз алтмыш.
– Ишеттегезме, Наҗар Зәбирович? Аерма юк диярлек. Аның каравы – башка яклары. Сезнең анда шәхси машинагыз бармы?
– Хәзергә юк.
– Ә монда булачак. – Инде утырып өлгергән баш бухгалтерның нәрсәдер әйтергә җыенганын сизеп, директор аны бармак очы белән туктарга мәҗбүр итте: – Ягъни… совхоз машинасы. Сезнең карамакта булачак. Теләсәгез, шәһәрдә торыгыз. Кырык-илле чакрым – каян килеп кая китмәгән – эшкә машина белән килеп йөрерсез. Булдымы? Баш зоотехник булып бүгеннән эшкә тотына аласыз.
– Мин риза.
– Ничек? Ничек дидегез? – Үзенең, әле генә тырышып-тырышып үгетләвенә карамастан, ул тәкъдименең кабул ителүенә бигүк ышанмаган икән. Гаҗәпләнүе чамасыз иде. Бот чаба куйды: – Менә бит, ә! Менә ничек! Җитте, шаярудан уздык.
– Мин шаяртмыйм, Анатолий Степанович!
– Ниче-ек?
– Сез куйган шартларга мин риза. Әгәр үзегез кире кайтмасагыз.
– Менә инде. Нишләп үз сүземнән баш тартыйм. Тик… тик… сезнең анда… институтта барысы да тәртиптәме соң? Персональ эшегез алда тормыймы диюем.
– Юк-юк, бөтенесе – ажур.
– Булды, алайса, – по рукам! – Директор һич авырсынмыйча торып басты да кулын сузды.
Наҗар, рәхәтләнеп:
– По рукам! – дип җавап бирде.
* * *
Александр Иванович җитәкчелегендәге фәнни-тикшеренү институты башка институтның бер секторыннан үсеп чыкты. Микробиологиянең кешелеккә могҗизалы казанышлар бүләк итәчәген аңлаудан бигрәк, аның күп тармаклыга әйләнә баруын һәм, асылда, үз эчендә хәзер үк төрле юнәлешләр хасил булганлыкны директив оешмалар бик тиз чамалаганлыктан, бөтен кварталга сузылган менә дигән сары йорт салып бирделәр. Моңарчы да аның һәр башлаган эшен шулай яклап килгәнлектән, җитәкче оешмаларга карата булган ышаныч, акрын-акрын тынычлануга, директорның галим булу белән бергә хуҗалык кешесе һәм администратор да икәнен оныта башлауга барып тоташты бугай. Шул тойгы аркасында ул «Галимнәргә бары тик галимнәр җитәкчелек итәргә тиеш» дигән карашын, нигездә, онытты һәм үзе кайгыртырга тиешле күп нәрсәләрнең югарыда хәл ителүен көтеп торырга гадәтләнде. Югары урынның иң беренчесенә институтның элекке гыйльми секретаре куелгач һәм монда аны Садир Хәкимович алыштыргач исә, директорның кешегә салынуы хәтта арта төште дисәк тә ялгыш булмастыр. Күп кенә принципиаль мәсьәләләрне Садир Хәкимовичның яхшырак хәл итә белүе, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуны да әйбәт кайгыртуы исә Александр Ивановичка илаһи дигәндәй тынычлык китерде. Ике-өч ел эчендә өйсезләр өйле булса, ә зуррак галимнәр үз эшләренә муафыйк мактаулы исемнәр алса, каядыр сайланса, барча бу казанышлар Садир Хәкимовичның кешелеклелегенә бәйләп аңлатыла башлады. Хезмәткәрләргә стенка-шкафлар, башка җиһазлар, төрле келәмнәр табу, теләгән барча иптәшләргә табигатьнең гүзәл төшеннән бакча участоклары юллау да Садир Хәкимовичның олы кайгыртучанлыгын исбатлап яфрак ярды һәм чәчәк атты гына түгел, ачымы-татлымы, җимешләрен дә бирә торды, һәм ул яфрак-чәчәкләр бәйнә-бәйнә тасвирлаулар сыйфатында җыелышларда, утырышларда, коридорларда һәм мәҗлесләрдә тантана итә иде. Садир Хәкимович шәхесен, шул рәвешле, салават күперләренең барча төсләре бергә җыйган балкыш чолгап алды.
Шул ук сәбәп аркасында Гыйльми совет утырышларыннан кала барлык җыелышларны оештыру, ачу һәм ябуны Александр Иванович үзенең ышанычлы һәм һәрвакыт тере ярдәмчесенә тапшыра торган булды. Үзе теләгән кешеләргә ихтирам билгесе итеп, Садир аларны президиумга сайлата һәм хөрмәтле агай-эне үзенең бу дәрәҗәсен, әлбәттә, аның хезмәте икәнлеген бик белеп утыра һәм чиратында үзе дә игътибар-ихтирамны мөмкин кадәр мул кайтара. Гыйльми секретарьның һәр зирәк сүзенә кул чабарга, ә үзенә сүз алырга туры килсә, матур-матур эпитетлардан юмарт файдаланырга тиешлеген истә нык тота ул.
Бәйрәм ашы – кара-каршы.
Кул – кулны, ике кул битне юа.
Аерылганны аю ашар – бездән аерылма. Ризамы сез шушы әйтелә һәм әйтелми торган дөрес фикерләр белән?
Бик әйбәт. «Бөек совет фәне илгә армый-талмый хезмәт итә, халык үз галимнәренә һәм рухи, һәм матди мөмкинлекләрне тудыра!»
Көчле кул чабулар!
Александр Иванович бу җыелышларда ниндидер ясалмалык сизсә дә, «Яхшылыктан яманлык эзләмиләр» дигән тыйнак фикер белән үзен тынычландыра килде. Ясалма пафос дигәнне ул менә нәрсәдә күрә иде: гуманизм хакында, тормыш шартларын яхшырту хакында артык күп сөйләшү дәрәҗәгә һәм комфортка омтылу кебек аламарак хисләрне дә кузгата түгелме? Урын һәм бүләкләр бүлешүгә дә шулар этәрмиме?
Тыңлаучы бутала, иң гади нәрсәне дә аңламас була – аның өчен әйбәт кием кию абруйлы була башлый, ә ул киемне бар итә белү түгел…
Нәрсәнедер эзләргә, табарга, аңларга дигән омтылышны әрсез тойгылар басып китә башлый…
Галимнең галимлеге тышкы атрибутлар: алынган гыйльми дәрәҗә, бирелгән мактаулы исем, олы бүләк һәм дәрәҗәле дус-иш белән билгеләнә башлый…
Дөньяны алга алып баручы яңа күренешләр, ачышлар галимне мавыктырмас булса, ә үзебез бервакыт шуңа гаҗәпләнсәк, шаккатсак, безне кем аңлар?
Александр Иванович бу хакта шактый еш уйлана, хәтта борчыла килде. Ләкин ул, «Миннән күбрәк күрүчеләр дә бардыр әле» дип, моңарчы ышанган иптәшләргә ышана иде һәм барлык хәлиткеч боерыкларны алардан көтте. Александр Иванович үз фәненә – кеше зиһененә, җанына һаман тирәнрәк керә барамы? Ихтимал, аннан шул җитеп торадыр, чөнки, җитмәсә, башкасын да сорарлар иде. Сораучы юкмы? Юк. Димәк, кирәкми. Үзенә кирәкне җан иясе туганчы ук таләп итә башлый… Тере оешмалар хакында әйткән дә юк.
Менә шул – борчылма, моңарчы ничек яшәсәң, шулай дәвам ит.
Һәм соңгы елларда шулай яшәде дә Александр Иванович.
Очраклы рәвештә аяк сындырганчыга хәтле.
Хәзер менә җитдирәк борчыла башлады да… әмма соңгарак калды бугай шул. Иптәш директорның үзенә биргән билгеләмәсе рәхимсез карарга тоташты да куйды: әйе, институтта әхлакый һәм фәнни җитәкчелекне кулдан ычкындыру ул әрсезлекне, интриганлыкны стимуллаштыру булып чыкты…
Синең җитәкчелегеңдә кемдер акылдан яза икән, син моны кыз баланың нервылары йомшаклыгына яки генетик кодына бәйләп, тәкъдир тарафыннан алдан ук билгеләнгән нәтиҗә дип карый алмыйсың.
Алсу атлы кызның бөтен институтка иләмсез кычкыруы тиешле оешмаларга көне-сәгате белән барып ишетелде. Селектор аларга да тоташкан диярсең. Шулайдыр да ул – күзгә күренми торган селектор уздыручылар һәм төймәгә вакытында баса белүчеләр бездә юк түгел бит. Берничә ел инде шундый шартларда яшәлде, һәм директор бу җәһәттән үзеннән башка беркемне дә гаепле дия алмады.
Югарыга дәштеләр – больницада булган әңгәмә хакында, пенсия яше хакында сак кына искә төшерделәр.
– Төшендек, – дип елмаерга тырышты Александр Иванович. – Сез хаклы.
Аны гыйльми секретарьлыктан күтәрелгән элекке үз шәкерте чакырткан иде. Яшь җитәкче, әдәп-тәүфыйк иясенең нәкъ үзе сыйфатында, сөйләшүне олы ихтирам белән башлады һәм шулай төгәлләде дә:
– Без сезне ашыктырмыйбыз, Александр Иванович! Үз көегез белән генә карарсыз.
Директор кешелекле сүзләр өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Яшь җитәкче, актык сүзен шуннан соң гына бик гади нәрсә хакында әйткән кебек әйтеп куйды. Директор колагында үз шәкертенең кайгыртып әйткән сүзләре менә хәзер дә яңгырап тора:
– Сезнең институт контрольдән ычкынган булып чыкты, лабораторияләрегезнең берсендә Тилебаш туды…
– Тилебаш… Анысы… Садир Хәкимович хезмәте.
– Наҗар Зәбирович пробиркасыннан килеп чыккан аю кыяфәтендә! Анысы тагын ниләр кылмас!
– Аю… гади аю. Аннан курку урынсыз. Анда бернинди мутация, табигать хатасы юк.
– Контрольсезлек – куркыныч нәрсә. Үзешчәнлек. Ниндидер очраклы кешеләр җеннәр оясын ача, хәзергечә әйтсәк, геннар хәзинәсенә керә ала. Аңа бит исемне дә дөрес биргәннәр – хәзинә! Үзегез уйлап карагыз, әгәр дәүләт хәзинәсенә теләсә кемнең кулы җитсә, кая барып чыгар иде безнең җәмгыять?
– Төшендек, рәхмәт.
– Аюдан кешегә күчү – бер адым. Шул рәвешле без мутантлар – гарип албастылар иҗат итеп, дөнья киңлегенә чыгарып җибәрсәк? Әлеге аюны, кабанны чыгарып җибәргән кебек? Ә? Ә ул кешедән өстен көчкә әверелсә, пәригә? Наҗар Габбасов әйткәнчә, Тилебашка? Ә? Менә бит, Александр Иванович!.. Дөнья каршында, кешелек каршында җаваплылык безне шәфкатьсез дә булырга мәҗбүр итә.
– Җитәр, төшендек. Гаепне үз өстемә алдым.
– Артык рыцарьлык файдалы булмас. Бераз өлешен гаепле кешеләрнең үзләренә калдырсак гаделрәк булыр, Александр Иванович. Мин беренче нәүбәттә иптәш Габбасовны күздә тотам.
– Габбасов – кристаллдай саф кеше, Ходай үзе яраткан галим. Больницада сөйләшкәнчә, минем урынга лаеклы бердәнбер кеше ул. Тыйнаксызлыгымны гафу итегез.
– Шулай укмы икән? Ну, анысын да карарбыз, уйларбыз…
– Карагыз соң… уйлагыз. Ләкин чынлап уйлагыз.
– Рәхмәт, рәхмәт! Вәгъдә – иман!
Бу хәлләрне Наҗар, әлбәттә, белми, читтә йөри… Асылда, яңа урында – совхозда эшли, гәрчә әле институт кешесе булып калса һәм чираттагы ялда гына булып исәпләнсә дә. Ялны кем ничек файдалана, анысы – һәркемнең үз эше. Наҗар сизә ки, ул инде китте… Аны институттан читләштерделәр. Ничек оста эшләделәр! Аларга ул үзе бик шәп ярдәм итте!
Гомернең иң матур бер өлешенә нокта кую өчен ике ай вакыт һәм бер утырыш җитте.
Совет утырышын Садир Хәкимович үзе алып барды. Александр Ивановичның пенсиягә китәргә ризалык сорап язган гаризасын кычкырып укыганнан соң, тирән кичерешкә бирелеп:
– Хөрмәтле остазыбыз ял сорый. Ул моңа, әлбәттә, лаеклы. Сездә нинди фикерләр булыр? – дип, сүз башлады.
Яшь һәм талантлы галимнәрнең берсе:
– Үзен тыңлыйсы иде, – дип аваз бирде.
Александр Иванович үзе дә теләмәстән һәм сизмәстән кызарып куйды һәм сүз куәсенең кинәт кимеп куйганлыгын тойды. Шулай да, иптәшләр сорый икән, сүз әйтми калу ярамас дип, гадәттә, утырып кына сөйләргә күнеккән булса да, бу юлы торып басты:
– Садир Хәкимович дөрес әйтә. Чынлап та, шактый арылган икән. Кайбер хаталар да булды…
– Нинди хаталар, Александр Иванович? – Шулай кискен дәшүче кем дисә, Габбасов икән. «Менә сиңа шыпырт егет! Менә тиле!» Әмма егетнең нияте начарлыкта түгеллеген белгән Александр Иванович үртәлүсез җавап бирде: – Әхлакый тәрбия хакында уйлап җиткермәгәнбез, Наҗар Зәбирович. Шуның аркасында кайбер кыенлыклар барлыкка килде. Кеше хакына, бөтен кешелекне сәламәтләндерүгә, камилләштерүгә багышланган тырышлыклар, иң гуманистик ачышлар да, явыз затлар кулына эләксә, һәлакәтле кодрәткә әйләнә ала. Кайчандыр бик гади булган күкерт мылтык һәм туп эчендәге дарыга әйләнгән кебек. Атом төшенең таркалуы тормышны юкка чыгарырлык көчкә әверелгән кебек. Безнең саксызлык аркасында пәйда булган кара кабан – әнә шундый куркыныч хакында кисәткән карачкы ул. Әйе. Төшендекме? Шулай. Кешенең баш миенә, геннарына үтеп кергән фәнни оешмага намуслы кешеләр генә җитәкчелек итәргә тиеш. Мин үзем шул ышанычны аклый алдым дип әйтә алмыйм.
– Минемчә, бу гаять җитди мәсьәлә хакында махсус сөйләшү булыр әле. Шулай бит, Александр Иванович? – дип, Садир Хәкимович директорны якларга ашыкты. – Александр Иванович һәрвакыттагыча зирәк фикер әйтә. Кушылам.
– Инде шул, – диде директор, – миңа ял, чынлап та, зарур. Ә соңыннан карарбыз.
– Дөрес, Александр Иванович, галим пенсиягә чыкмый. Директор гына чыга. Сезнең акыллы киңәшләрегезгә без һәрвакыт мохтаҗ булачакбыз.
– Рәхмәт, бүтән сүзем юк, – дип, директор бөтенләйгә тынды һәм шуннан соң тавышка куярга нәүбәт җитте.
«Александр Ивановичка сезнең исемнән, Гыйльми совет исеменнән яхшы эшләгәне өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез» дигән сүзләрне кул чабып хупладылар. Аннары көн тәртибенә яңа директор сайлау куелды. Беренче сүзне иң өлкән галим – Александр Ивановичның якын дусларыннан берсе, үзе теләп, хәтта ашыга һәм каушый төшеп, тәкъдим кертте:
– Соңгы вакытта, барыгыз да беләсез, үзенең күренекле гуманист булуы белән дә, гаять актив җитәкче буларак та безнең хөрмәтле якташыбыз Садир Хәкимович Шаһгалиев җәмәгатьчелек ихтирамын казанды. Дөресен генә әйткәндә, мин бүгенгесе көндә аннан да кулайрак кандидатура күрмим.
Аннары, директив оешма вәкиле – моңарчы тыйнак кына утырган Рим Салихович, калкып, корыч баритон тавышы белән үзенең һәм башка иптәшләрнең уртак фикерен хәбәр итте. Ахырда шуны өстәде:
– Дөрес әйтәсез, иптәшләр! Иптәш Шаһгалиев Садир Хәкимович – гаять кешелекле, саф намуслы кеше. Зур оештыру таланты барлыгын да раслады. Безгә бит галим генә түгел, каты куллы администратор да кирәк. Садир Хәкимович безнең уртак ышанычыбызны аклар дип уйлыйбыз.
Башкалар исә, аның тукталуын гына көткәндәй, ярыша-ярыша ул әйткән матур сүзләрне җөпләп, яңадан-яңа уңай сыйфатлар таба тордылар. Наҗар белми йөргән икән… нотыкларны гаҗәпләнеп тыңлады: «Менә кем белән эшләгәнбез, үз бәхетебезне үзебез белми яшәгәнбез! – дип уйлады ул. – Оят, валлаһи!»
Күз алдында – чират. Этеш, төртеш, кычкырыш. Берәү, икәү, өчәү тәртип боза, ә калганнар… калганнар берни эшләми – сукранып тын тора. Алда кассамы, мәңгелек хәзинә тишегеме? Шуннан алалар – кем сугышып, кем чират белән. Чиратсызлар алданрак өлгерә, элегрәк эләктерә: акчаны, мактау кәгазьләрен, данны, дәрәҗәне, эш урынын, директорлыкны… тагын, тагын нәрсәләрне? Хәтта мәхәббәтне!
Калганнар тын тора – Александр Иванович та, Наҗар Зәбирович та, башкалар да… Ник? Ник?
Инде менә тагын тавыш бирергә вакыт җитте. Бер каршы тавыш барлыгын белеп, Наҗарга тагын мәгънәле карап алганнан соң, яңа директор тиз арада бүлмәдәге һәр кешегә ихлас елмаю бүләк итеп чыкты. Ул үзенә ышаныч күрсәткән хөрмәтле хезмәттәшләренә рәхмәтләр яудырган мәлдә, Наҗар икенче төрлерәк уйларга җөрьәт итте: «Менә бит ничек, ялган акча ясаучы максатына иреште – баеды. Ялган җиңүче – ялган батыр, ләкин ул барыбер җиңүче. Рыцарь җиңелде – аңа хәзер ышанмыйлар, ышанмаячаклар».
Котлаулар, яңа директорга уңыш теләүләр. Бәйрәм, шау-шу.
«Менә бит ничек күңелле: Һабил үзенең туганын үтерде. Кабилне. Аны гынамы? Тагын кемне? Александр Ивановичны? Аны гынамы? Ә Наҗарны ничек? Ул исәнме әле?»
Дустын котларга үзен мәҗбүр итә алмыйча, Наҗар бүлмәдән ялгыз чыгып китте. Кабул итү бүлмәсендә беразга тукталып, күзләрен сыпырып куйса да, көн барыбер яктырмады – ямьсез, шыксыз килеш калды. Гөлчәчәкнең карашы аны тагын да караңгылата төште. Кызарган, каушаган, фикерләрен оныткан Наҗарга карап торган күзләрдә – гаҗәпләнү, аптырау. Шундый хәлдә:
– Йә, ничек? – дип, ниндидер хәбәр көтә Гөлчәчәк.
– Сез җиңеп чыктыгыз, мин сезне котлыйм, – дигән мәгънәсезлекне дөрес аңлаган Гөлчәчәк ризасызлык белдермәкче:
– Минем һич катнашым юк!
– Ул сиңа тагын нәрсәләр вәгъдә итте?
– Кем?
– Садир дустың.
– Менә инде.
– Тагын нәрсәдер вәгъдә итте бит? Бу урын – синең хезмәтләреңә караганда кечкенә бүләк. Мондый гына эш синең өчен проблема булганы да юк. Ә киләчәктә нәрсә? Квартирамы? Яңа урын? Диссертация? Мәхәббәт? Барыбер түбән хак.
– Наҗар, син вөҗдансыз!
– Ышанмаска рөхсәт итегез!
– Хушыгыз!
Аңлашылган һәм аңлашылмаган фикерләр, тойгылар авырлыгыннан Наҗар башын иеп тынса, Гөлчәчәк җансыз кеше шикелле үк катып калды.
«Нефертити мумиясе – кара шәүлә, ул синме? Кара шәүләңне кемдер кочаклый, анысы минме? Кайда безнең тереләрчә кочаклашу-үбешүләр? Еракта? Ерак дөньяда без әле дә икәү түгелме соң? Әйе, без анда бергә икәнбез! Һәм шул ераклыкта мәңгелеккә калдык. Ә бу дөньяда без юк. Безне инде кояш сөйми, ай иркәләми. Бүгенге кояш безнеке түгел, һәм ай да бүтәннәрнеке. Салкын миңа, өшим мин, күзләремә бернәрсә күренми – бары тик хатирәләр генә исән бугай. Ә бүгенгә ничек кайтырга? Кемгә кирәк үлгән кеше? Кем терелтә алыр? Бардыр андый кеше, тик исеме Гөлчәчәк түгелдер».
Исерек кешедәй чайкала-чайкала, Фәнүзә бүлмәсенә таба китте. Ул анда керде, Фәнүзәне күрде дә бугай, ләкин таныды дип әйтү җайсызрактыр. Хатыны, нәрсәдер әйтеп, ирен култыклап урамга ук алып чыкса да, ул һаман мәгънәсез тәкрарлавын белде: «Инде кем, кем генә ярдәм итә алыр? Кайда ул? Кайда?»
Фәнүзә яныңда гына – синең белән бергә атлый.
Урам. Салкын җил. Зиһенне җилләтергә нәкъ шул кирәк тә. Ир белән хатын салкын җилле урамда йөри, гүяки бүтән беркайда да урын тапмаганнар.
– Ялган вакытлыча гына җиңә… – дип, ир үзен ышандырырга тырыша.
– Ләкин бит без дә вакытлыча гына яшибез, Наҗар. Ә алар яшәп кала… Эшебезгә җитәкче булып Садир Хәкимович калды. Ул үзе, әшнәләре, дуслары… ни генә кыланмаслар? Без шул кешеләргә тагын бер кабат яшьлек бүләк итәргә тиешме? Мәңге тантана итсеннәр өчен? Ул җәмгыятьнең әшәке җаннар җәмгыятенә әверелүе мөмкин, ә җитәкчесе – диктаторга. Шуңа үлемсезлек бүләк итәргәме? Бу инде сугыштан да начаррак булачак.
– Артык каушарга да ярамый. Ни генә әйтсәң дә, болар бит сугышның кан коелмый торганын сайладылар. Бәхәсне хәл иткәндә, кулларына күсәк тә, хәнҗәр дә, мылтык та, пистолет та алмадылар. Хәтта, тавыш күтәреп, трибунага да чыкмадылар. Бөтенесе әдәпле хәл ителде. Бәхәсләрнең бу рәвеше җәмгыятьнең, цивилизациянең югары үсеш дәрәҗәсен күрсәтә торган мисалдыр.
– Ә күңелгә барыбер алама юшкын утырды.
– Алар уйлаганча ук түгел. Алар сине акылдан яздыра алмадылар, буталдылар. Бөтенләй тиешсез кешеләр шашты.
– Минем дә нәрсәдәндер арынасым, чистарынасым килә. Созхозда хайваннарга хезмәт итү чистарак эш булыр сыман. Миңа да шунда күчү хәерле.
– Рәхмәт!
Ир белән хатын шулвакыт урам уртасында кул кысыштылар.
* * *
Ләкин аларга җиңүче булып китәргә туры килмәде. Отпуск беткәннән соң икенче көнне гариза бирергә дип калага кайткач, телефоннан яңа директор үзе эндәште:
– Исәнме, Наҗар! Кәефләрең ничек?
– Кәеф? Искиткеч.
– «Ярап тора» дигән сүзме инде бу?
– Кайберәүләр теләмәгәнчәрәк диген…
– Ярый. Син минем янга иртәгә сәгать уникегә кил әле.
– Нишләп алай бик тәгаен?
– Бик мөһим бер эш турында сөйләшәсе бар. – Чак кына нервыланып әйтте Садир бу җөмләсен. Димәк, хәерлегә түгел.
– Соң… бик мөһим булгач, нишлисең, барырмын.
Сүз шуның белән бетте. «Мөһим эш» нең нәрсә икәнен Наҗар сорамады, тегесе әйтмәде.
«Башланды! Башланды кызыклар! Башланачак!» – дип уйлады ул һәм ялгышмады.
Сәгать төгәл уникедә директор кабинетына килде. Кабул итү бүлмәсендә үк күрештеләр. Кул биргәндә, Садир күзләрен яшерде. Үз аламалыгыннан ояламы? Юк, мөмкин түгел, сүзнең кискен төс алуыннан курка. Әнә бит, кабул итү бүлмәсенең нәкъ ишек төбендә аның хатыны утыра. Кулында мылтыгы гына юк – нәкъ сакчы… Юккамыни?
Юкка гынамы дисең, үз хатынына һәм шул ук бүлмәдә утырган тагын бер-ике хатын-кызга Садир, бөтен торышы һәм тавыш төсмерләре белән ялварып:
– Без хәзер сөйләшәбез, – дип, үзенчә серле итеп карап куйды.
Бу өч сүздән «алай-болай хәл кискенләшә калса, уяу торыгыз» дигән мәгънәне аңлау ансат иде. Билгесезлек бераз күңелен тырнаса да, иптәшенең каушый төшүе кызык тоелып, Наҗар сизелерлек үк ачык елмайды. «Директор икәнлегенә әле дә ышанып бетми, димәк».
Үз урынына утырды яңа директор. Карашын тагын яшерергә һәм чәчсез башын да, өстәлне дә, фикерен шомартырга тырышып ышкыса да, җайсызлыкны җиңә алмыйча, сүзен шактый интегеп башлады:
– Мин, әлбәттә… бу очракта… кушканны гына үтәүче, ыһы… – Наҗар аңа ярдәм итмәс өчен юри сүз кушмаганны сизеп булса кирәк, ниһаять, кыюлана төште. – Сүз синең мөдирлектән китүең турында бара. Син безгә шул теләгеңне әйткән идең. Рим Салиховичка да барып җиткән шул фикер. Синең китүеңә алар да каршы түгел.
– Аларга кайсыгыз барып әйтте?
– Анысы инде…
Наҗар ни әйтергә белмичә, аптырабрак торды. «Минем андый сүзне әйткәнем юк, нишләп алай гайбәт белән эш йөртәсез?» дип куярга мөмкин иде. Ләкин моны яңа директорның үз файдасына боруы ихтимал. Болай да шактый файдалана белгән бит – аның үзеннән алдарак өлгергән әнә: «Наҗар үзе китми, аңа без тәкъдим ясадык» дияргә җайны тәки оештырды дус кеше. Җитмәсә, урамга чыгарып ташларга һич җыенмый:
– Җитәкче иптәшләр әйтә – төп эшенә бөтен көчен бирә алырлык шартлар тудырырга, ярдәм итәргә кирәк, ди.
– Рәхмәт сезгә, иптәшләр!
– Менә, ичмасам, егетләрчә, – дип эләктереп тә алды Садир. – Иптәшләр әйтә, бөтен кешелек турында кайгыртучы андый егетләргә ярдәм итәргә кирәк, ди.
– Нинди олуг кайгырту!
– Син шул ук лабораториядә каласың, өлкән хезмәткәр булып. Тиздән анда конкурс игълан итәчәкбез. Кайберәүләр белән хушлашырга туры килүе бар. Ләкин сиңа кагылырга җыенмыйбыз.
– Кайберәүләргә Фәнүзә Кадыйровна керәме? Сезнең бит юлларыгыз аерылды.
– Ихтимал.
– Димәк, мин дә китәм.
Бу сүзнең чын булуын теләсә дә, Садир Наҗарның йөзенә карап аптырабрак калды. Шаяртамы, чынлап әйтәме, янәсе. Шунлыктан Наҗар кабатларга тиеш булды:
– Чынлап әйтәм, иптәш директор.
«Директор» сүзенә артыграк басым ясалуын сизгән Садирның үпкәләмәскә көче җитте:
– Алайса, сүз бетте!
Садир, сөйләшүнең җиңел төгәлләнүенә гаҗәпләнү белән бергә, ансат котылу шатлыгын да яшерә алмыйча, «егет икәнсең» дип, ишеккә хәтле озата барды.
Шунда гына Наҗар:
– Сиңа да егет булу мөмкинлеге бар иде, – дип, кәефне боза язды.
– Ничек?
– Хатын-кыздан болай ук үч алуны, гафу итегез, затлылык галәмәте дия алмыйм.
– Наҗар Зәбирович, что син! Нинди үч? Дөрес, ул бөтен коллектив алдында минем битемә төкерүчеләрнең берсе булды. Синең сүзләрне дөресләргә маташып, Александр Ивановичка да кереп әләкләгән. Ә мин аның өчен җанымны гына кисеп бирмәгән кеше. Ләкин… ләкин…
– Гаризалар иртәгә сәгать икедә синең өстәлдә булыр.
– Гаризалар! Хатын хакына гомер бәрабәре торырлык эштән баш тарталармыни? Чын галим эшеме инде шушы?
– Син юкка курыктың – мин беркайчан да директорлык вазифасына кызыкмадым бит.
– Наҗар Зәбирович!
– Миңа каршы көрәшүеңнең сере ап-ачык күренеп торды – суга төшкән кара таракан кебек.
Кул бирмичә генә чыгып китте Наҗар. Ишек төбендә тамаша кылырга җыелган хатыннар төркеме тагын да куера төшкән иде. Ләкин алар өчен кызык бөтенләй булмады. Җәнҗалга, яңа кычкырышны күрергә, ишетергә әзерләнеп килгән мескеннәрнең кәефләре кырыла төште.
Шушылар гына җитмәгәндәй, өйгә кайтышлый, больницада бергә яткан иптәш очрап, янә бер начар хәбәр әйтеп салды:
– Яков Моисеевичка, безне үлемнән коткарган кешегә, инфаркт булган. Ниндидер командировкадан кайткач, ди.
Юл буе изге кешенең сурәтен күз алдына китерергә тырышып атлаган Наҗар: «Рәтле кешегә яшәү беркайда да җиңел түгел. Ләкин андый кеше үзе китсә дә, дөньяда төсе кала!» – дип уйлады.
* * *
Инде нәрсә?
Калганы – вакытка.
Совхозда эшләү Наҗар өчен яңа дөнья ачу белән бер. Ни генә әйтсәң дә, дипломатия дигән нәрсәне аның җене сөйми бит.
Хәерлесе шул: Наҗарга директор бөтен кеше алдында бер генә бурыч куйды:
– Без нәселле сыерлар һәм бүтән төр маллар сатып алуга күп акча түгәбез. Максатыбыз – ул чыгымнарны киметү. Сез аны үз өстегезгә ала аласызмы, иптәш Габбасов? Ягъни нәселләрне без үзебез яхшырта алачакбызмы?
– Алачакбыз.
– Ул очракта без сезне башка эшләрдән азат итәбез. Ягъни ирекле художникка әйләндерәбез. Шулай диләрме әле?
– Килештек, иптәш директор!
Шул көннән соң Наҗар лабораториягә тулы хуҗа булып калды. Гадәти эш, гадәти шөгыль, гадәти күзәнәкләр, аксым агышы, геннар, Ходай хикмәтенә якынлашу, табигать белән бәхәскә керү, йокысыз төннәр… Иҗаттан аерган афәтләр артта калгач, күңел үз ярларына кайтырга тиеш иде кебек. Ләкин тормышның көен бозган яңа хәбәр күңелен сискәндереп җибәрде.
Совхоз авылларының берсендә яшәгән бер әби күрше авылдан күчтәнәчләр күтәреп кайтып килә икән. Аяклары ул уйлаганнан акрынрак атлаганга, кичкәрәк калган. Эңгер төшкән бермәлне авыл кешеләре бик каты кычкырган хатын-кыз тавышын ишеткән. Коточкыч тавыш, якын-тирәдәге кешеләрнең үзәкләрен өзеп, җаннарын калтыраткан. Фаҗигагә ышанмыйча, ике-өч көн азаплансалар да, ачы тавыш һич оныта алырлык түгел: әби чынлап та юкка чыккан бит. Исән кеше атна-ун көн буе нишләп күзгә күренмәсен ди. Кемнеңдер күреп калуына караганда, әбине кешегә охшаш кабан ашаган…
– Галиәкбәр абзый, сез ничек уйлыйсыз, кеше ашаучы ерткыч яшәргә тиешме, әллә юкмы? – диде Наҗар авыл агайларының берсенә.
Абзый, бу нинди тиле сүз дигәндәй, авыз-борынын җыерып, үчекләгән ымлыклар чыгарса да, авылдагы яңа кешегә каты бәреләсе итмәде – сакал-мыегын сыйпап шомартты да тыныч кына җавап кайтарды:
– Без, ни, шулай уйлыйбыз, энем. Сугышта йөргәндә, телебездән «Үтерүчегә – үлем!» дигән сүз төшми иде. Тешли башладымы, этне дә юк итәргә туры килә. Бүтән ни чара?! Без шулай уйлыйбыз, знамы дискет. Шулай, кем, энем.
Гәп җанлана төште.
– Кабан – җинаятьче. Кылган явызлыклары өчен җавап бирергә тиеш. Һәркем тормыштан үзенә лаекны ала, – диде Галиәкбәр янында утырган кыска муенлы карт.
Каптырылмаган кара пиджак эченнән ак майкасы һәм ындыр табагы чаклы йонлач күкрәге күренеп торган яшь механизатор:
– Аның исәбендә – урманда сөякләре генә табылган Хөснибикә әби, – дип, җинаятьнең иң зурысын искә төшерде.
Наҗар үз белгәнен өстәде:
– Аның исәбендә – безнең Александр Иванович.
– Аның исәбендә…
– Котырса, хәләл малны да тотмыйлар, әйе. Хайван да, адәм дә үз башына котыра.
Тәмәке суыра-суыра әйтелгән фикерләр шул рәвешле кабанның табигатен дә, язмышын да ачыкладылар. Аның явызлыгы кан белән үк килгән – үз ишләрен, бала дуңгызларны бәләкәй чагында ук тешләп чинаткан, шуннан кызык тапкан икән. Үсә төшкәч, ата дуңгызларга гына үчләшә башлаган һәм, сугыша-сугыша, үз җенесеннән булган барча чучкаларны калтыратып тоткан һәм, шул рәвешле, көтү башлыгы булып үрләгән. Бәлки, матур гына яшәп тә яткан булыр, үзе кебек дуңгызларны сөяркәләре-хатыннары ярдәмендә тагын-тагын, тагын да ишәйтә алган булыр иде дә бит, әмма әлеге дә баягы характер харап итә – хәтта дуңгызны да. Усал булу белән бергә, ул артык горур да икән. Уңышлардан тиз масаеп өлгергән.
– Менә шулай, – дип тәмләп сөйләргә кереште Галиәкбәр абзый. – Әйе. Көтү башлыгы булган кабан олы юл аркылы чыгышлый, автомобиль килгәнен күрсә дә, башта курыкмады, көтүен саклап, горуранә атлавын белде. Машина үзе курыксын, янәсе. Ә машина шулай ук куркырга теләмәде. Чатырдап-чатырдап юл читенә тәгәрәүне артыграк күрде. Бу вакытта инде кабан үзенең нишләгәнен, нишләргә тиешлеген абайламыйча, олы юлдан үзе дә баштүбән мәтәлеп китте. Мәтәлсә дә, «ә» дигән арада янә торып, бар көченә урман эченә, куаклыкка томырылды. Җилләр генә исте кабан артыннан. Күзләре дөньяны яңадан күрә башлаганда, ул инде бозлы су уртасында иде. Күл өстен кар күмсә дә, астан язгы су йомшартканга күрә, боз кабанны күтәрә алмыйча харап иткән…
Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигән акыллы китап. Ә дуңгызга нәрсә? Китап укыймыни ул дуңгыз? Укымагач, кайдан гыйбрәт алсын? Бәкедә аңа салкын суның һәм ләмле күл төбенең нәрсә икәнен озак кына өйрәнергә туры килә килүен. Әмма бу гыйлем озакка җитәрлекме икән?
Яшь механизатор, аны җөпләп:
– Ярый әле без басудан салам ташыганда күреп ярдәмгә килдек, – диде. – Сәнәкләр, колгалар белән бозны ваткалап, дуңгызны ничек булса, шулай коткардык тәки. Бу мәлдә чучканың тәкәббер кыллары күздән югалган, соп-соры һәм кап-кара бозлар белән капланган иде.
– Кабанның монда ничек килеп эләккәнен без, Наҗар энекәш, ул чакта белми идек шул. Белсәк ки, коткарырга бигүк ашыкмаган булыр идек. Әйе, кем, туган. Кабан ул юлы хәтсез җиңел котылды. Әмма шуннан соңгы тормышы барыбер бозылды, көйсезләнде. Әлеге җинаятьтән соң ялгызлыкка дучар ителде. Ничекме? Анысы болай. Үзенең элеккеге көтүен усал дуңгыз артык озакламыйча, интекмичә генә янә таба алды. Бик пычранып беткәнгәме, әллә яңа «юлбашчы» ул юкта яулап алган дәрәҗәсен бушлай гына кире кайтарырга теләмәгәнме, һәрхәлдә, бу кабан көтүгә инде кабат кушыла алмады. Килә башласа, яңа «юлбашчы» аны куа. Сугышып карарга рөхсәт, әмма хәл мөшкел. Салкын һәм пычрак су, комсыз ләм аның куәтен шактый какшаткан, знамы дискет.
Галиәкбәр абзый нотыгын механизатор егет очлап куйды:
– Трактор белән печән ташыганда, болында без икенче юлы да гаҗәп хәлгә юлыктык. Урман кырыенда – бүреләр көтүе. Бүреләр, ни хикмәттер, печән кибәненә сикерәләр дә кире чигенәләр, чигенәләр дә кабат шунда ыргылалар. Бүреләрнең әле моңарчы печән ашаганнары юк бугай. Алар печән куышына кергән берәр кешегә һөҗүм итә торганнардыр, дибез. Бәлагә таручыны коткару өчен, трактор белән туп-туры шул кибәнгә таба элдерттек: килдек тә бүреләр өстенә шатыр-шотыр ташландык. Ерткычлар качкач, куыштан кеше килеп чыгар дип көтәбез… Әмма… Әмма ләкин кеше түгел, дуңгыз! Дуңгыз чыкты печән эченнән, кабан дуңгызы. Килеп чыгуы булды, үзен коткарган тракторга ташлануы булды. Тешләрен ямьсез ыржайткан, тимерне кимерә, тракторны талый… Ярый әле тимер дуңгыз тешләреннән катырак, ярый әле дөньяда дуңгызларның, бүреләрнең, тагын башка төр ерткычларның тешләре үтми торган нәрсәләр була. Югыйсә… Шулай бит? Шулай. Тракторны җиңә алмаячагына ышангач, тагын аяклары атлаган якка юл тотты кабан. Тик озакламый куркуны янә оныткан булып чыкты. Аның исәбендә – якын-тирә белгән ике кеше. Әби һәм директор… Шулай бит?
Тәмәке пыскыта-пыскыта кыйсса сөйләүчеләр дуңгызның котырган булуын шиксез таныдылар һәм җыйнаулашып ауга чыгарга дәрт белдерделәр.
Наҗар:
– Мин сезнең хисләрне аңлыйм, әлбәттә, – диде. – Ләкин, иптәшләр, бу дуңгызны минем карамакка калдыруыгызны үтенәм. Чөнки минем аның белән шәхси исәп-хисабым бар. Шул исәпне икәүдән-икәү генә өзәргә тиешбез.
– Әгәр берүзеңә генә бирешмәсә… бергәләп тотынырбыз. Тере туган һәр зат яшәргә тиеш. Шулай. Әнә Локман бабай мең яшәгән. Ә Тилебашның мең көнгә дә хакы юк. Чөнки ул – табигать белән адәм хатасы. Хатаны төзәтү фарыз.
Агайлар хөкемнең шундыен расладылар.
…Әмән абзый белән Наҗар икәүләп күл буена килделәр.
Бирге як – дуңгызларның су эчә торган урыннары. Монда аяк басмау, адәм исе калдырмау дөресрәк булыр дип, күлнең икенче ягына шактый урап чыктылар. Көтәр өчен ышык урын сайладылар. Тал арасы… Кыштырдавы мөмкин булган коры талларны йолкып, кисеп читкәрәк аттылар. Инде көтәргә кала. Көтә белү шулай ук ихтыяр таләп итә. Каравылчы ашыга белми, кирәк булса, бер урында мәңге карап утыра алачак. Наҗар исә тормыш агышын, аксым хәрәкәтен күзәтеп күнеккән… Шулай итеп, тыныч кына көттеләр. Әмән абзый – озынча күлнең бер башында, Наҗар – икенче очында. Хаҗәте чыкса, карт, яшеренгән җиреннән торып, кабанга күренәчәк һәм тегесе, куркып, Наҗарга таба китәчәк. Әгәр дә килгән юлыннан кире тауга элдермәсә. Монысы бәхәсле, чөнки Тилебашның эчәсе бик килә бит…
Асылда, ялгышмадылар. Өч сәгать чамасы үткәч… ерактан кыштырдау ишетелде. Наҗарның колаклары, радио аппаратыннан һич ким булмаганча, шылт иткән авазны да эләктерергә ашыкты. Әйе, аваз бар, кемдер килә. Кешеме, ерткычмы, дуңгызмы? Әйе, дуңгыз. Чөнки, ерактан булса да, борын тарту барыбер бүтән тавышлардан нык аерыла:
– Мырык!.. Мырык!..
Наҗар – тораташ. Әмән абзый да шундый хәлдә булырга тиеш.
– Мырык!.. Мырык!..
Дуңгыз! Дуңгыз… Тик… берәү генә түгел икән. Ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез… тугыз дуңгыз! Тугызы берьюлы килеп, этешә-төртешә су чөмерергә керештеләр – бернинди тартыну, кыстату юк. Ә кешеләр аларны куркытмабызмы дип икеләнгән иде. Хафаланасы түгел икән. Әмма саклану ярый, куркытмау ярый – рәхәтләнеп эчсеннәр. Боларның кешелек каршында җинаять кылганнары сизелми бит әле. Һич тә жәл түгел, эчегез, чучкалар, тик суны гына пычратмагыз. Ашыкмагыз, без түзә беләбез, көтәрбез. Сезне шушылай якыннан күреп тору – үзе бер кызык, үзе бер тамаша.
Дуңгызлар күл буенда ким дигәндә ярты сәгать әйләнгәндер. Эчтеләр, читкәрәк китеп йөренделәр – мыркылдап-мыркылдап килделәр дә тагын олпат кыяфәт белән генә тереклек суын чөмерделәр. Ниһаять, байтак рәхәт чиккәннән соң, арада иң зур дуңгыз моңарчы ишетелгәннән катырак итеп чинады да килгәндәгечә үк салмак адымнар белән өскә таба атлап китте. «Юлбашчы!» дип уйлап алды Наҗар. Башкалары да бернинди бәхәссез-нисез җитәкче чучка артыннан иярделәр. Менә ичмасам тәртип! Директорлар күрсә, мөгаен, көнләшмичә калмаслар иде.
Киттеләр. Ә көтелгәне? Әгәр дә ерак күлгә ияләшмәгән булса, озак зарыктырмас, анысы да килер. Субординация дигән кагыйдә… Тукта, чү! Әнә бит, көтү югалганны көтмичә килеп тә чыкты. Кайда гына яшеренеп торган диген?! Әһә! Тилебаш!
Килеп тә чыкты, ашыга-ашыга, су эченә кереп чөмерергә дә кереште. Әллә тегеләр кире килмәгәе дип шүрли, әллә артык сусаган, әллә чамасыз комсызлана. Мавыккан мәлендә эләктереп калырга кирәк.
Наҗар белән дуңгыз арасы күп дисәң ике йөз метр. Бу арадан ядрә барып җитмәскә дә мөмкин. Ким дигәндә илле метр ара узарга кирәк. Ә күрешү бөтен эшне бозачак. Шул сәбәпле ул шуышып барырга мәҗбүр. Нишләмәк кирәк. Илле метр араны шулай узды аучы. Һәм кинәт Наҗарның колагына кызы Энҗенең өзгәләнеп кычкырган тавышы эленгәндәй булды: «Әти, атма, атма!»
Шул тавышка алданып икеләнеп торганда, кабан ике аягына басты да туп-туры аның өстенә килә башлады. Нәкъ кеше! Ап-ачык дошман! Хуҗасына шулхәтле охшаган! Охшамаган да бугай: качып-посып түгел, дипломатия чапанына төренмичә, мылтыкка каршы күкрәген киереп килә. Галибанә атлап якынлаша – җанга ядрәләрдәй кадалып кергән күзләре төнге автомобиль фаралары сыман сукырайткыч дәһшәт яудыра, дөньяны йотардай яман авызы синең бөтен гәүдәңне, ихтыярыңны калтыратып, аяксыз, кулсыз итә.
«Әти, атма, атма!»
Әгәр атмасаң?
Тилебаш кинәт дүрт аякланды да… аннары… күз ачып йомган арада дошманы өстенә ыргылды. Наҗарның мылтыгы шул чакта гына шартлады. Сикергән дуңгыз Әмән абзыйга алты метрлы хәшәрәт тасма – аждаһа булып күренде. Күзләренә ышанмас дәрәҗәдәге могҗиза абайлап, үзен дә шашкан кешегә исәпләп, кабан белән Наҗар артыннан чатыр-чотыр чабып китте. Әйе, ни күрсен: Наҗар кабанның сыртында утыра! Җайдакмыни – җилдерә күл буйлата. Дуңгыз урманны, тауны калтыратып, күлне чайкалдырып акыруын белә – биш аждаһа тавышын үзенә җыйган чинау белән чыелдый. Үзе чаба!
Шулай – өстенә дуңгыз ташланган мәлдә куркудан катырак сикерү аркасында булырга тиеш – Наҗар кабанның сыртында булып чыкты. Атланырга чынлап тырышса, мондый ук талантлы уңышка ирешә алмаган булыр иде, әлбәттә. Әйе!
Кабанның да башы ике түгел. Барча сәбәпләр аркасында коты очканлыктан, инде ул тау сукмагы буйлап астан өскә томырылды. Текә тауның яртысына җиткәч, шунда җайдак шуа төшеп… Ялт! Бөтерчек кебек, бернәрсәгә яраксыз таш шикелле, аска тәгәрәде. Әмән абзыйсы килеп туктатмаса, күлгә хәтле җитәсе иде.
Әмән абзый аны кочаклап алды. Тезләнде. Утыртты. Бәләкәй баланы тирбәткәндәй тирбәтте. Дүрт-биш минуттан соң гына күзләре дөньяны күрә башлады. Тагын күпмедер вакыттан соң гына, аларган күзләре үз орбиталарына кайткач, сулышлары тигезләнә язгач кына, алар шаркылдап көләргә керештеләр. Әмән абзый, эчен тотып, җиргә утырды:
– Җайдак! Цирк остасы! Тагын бер һөнәрең артты, валлаһи! Ай! Үтердең! Кабанны түгел, мине үтердең – көлдереп. Үләм! Ай! Уф-ф!
Әмән абзый хәтле булдыра алмаса да, Наҗар да хәл кадәренчә хахылдарга тырышты.
– Кайда кабан?
– Тү-тү кабан! Очты тау башына!
Шулай да, ныклабрак карасалар, үләндә карасу-кызгылт таплар күзгә чалынды. Менә ничек икән хәлләр! Болай булгач, ерак китә алмас.
Фикер дөрес иде. Югала язган эзләрне барлап атлый-атлый, берзаман Тилебашның нәкъ өстенә барып чыктылар. Муенын, борынын дулкынга ташланган дельфин шикелле сузган һәм шул рәвештә катып калган.
– Тилебаш!
Күзләре боз төсле – салкын, төссез. Дөньяга бу күзләр белән караган җан иясенең котыруы бер дә гаҗәп түгелдер. Менә ул ята – табигать хатасы… Адәм балаларының кара иҗаты!..
Наҗар аның бер генә тере күзәнәген дә банкага салмаячак. Яман адәмнәрнең барча дуңгызлыгын җыйнап туган һәм яшәгән Тилебаш – кеше ашаучы ерткыч – яшәү белән мәңгелеккә хушлашты. Ул бары тик шуңа лаек иде.
Ул минутлар эчендә шуны ачыкларга тырышты: күзгә күренеп торган ерткыч хаклы җәзасын татыгач, кешеләр тәмам тынычлана алырмы? Юк, тынычланырга иртәрәктер әле. Дуңгызның котыру чире кайсыдыр яшь дуңгызлар канында һаман яшәп ята бит. Димәк, ерткычлыкның ниндидер җәнлек кыяфәтендә тагы дөнья буйлап чабып китүе ихтимал. Кайчан? Бары тик шунысы гына ачык түгел. Әллә кеше шул «кайчан» ны көтәргә тиешме? Хәзер үк, яңа Тилебаш туганчы ук, аңа каршы көрәш башланырга тиеш түгелмени? Әйе, корбаннар булмасын өчен, шулай тиеш. Ләкин моның өчен бөтен көтүне юк итәргәме? Алама нәселле җанвар белән бергә асыл хайваннарны да юк итәргәме? Күзәнәк яки яралгы хәлендә, бәлки, гөнаһсыз яшь дуңгыз хәлендә урманда йөгереп йөргән, хәзергә тамыр-томыр белән ризыкланып канәгатьләнгән чагында укмы? Ә соңынтын кан исенә сусаячак яшь ерткычны ничек табарга, ничек танырга һәм ничек зарарсызландырырга?
Бурычы катлаулы адәм баласының. Катлаулы һәм тиз генә хәл ителүе мөмкин дә түгел, һәрхәлдә, якын араларда.
Уйла, адәм баласы, шуның өчен табигать сиңа акыл бүләк иткән. Кирәк булса, башкалардан ярдәм сора. Ярдәм сорап аваз сал дөньяга, галәмнәргә.
* * *
Ниһаять, вакыты җитте: Наҗар институтка килде. Кулында – төргәк…
Директор ишегендәге ачкыч Садирның үз урынында икәнлеген күрсәткәнлектән, ул сорап-нитеп тормыйча гына керергә җыенгач, Гөлчәчәк ымсынгандай кузгалып куйды. Башта кем керәсен хәбәр итмичә генә узарга ярамый димәкче иде, ахры. Тик шунда ук тынды, чөнки бу вакытта Наҗар ишекне киереп ачкан иде инде. Ике катлы ишекнең икенчесе эчкә таба шулай ук киң ачылмыш. Ул үзе исә ишекләрдән дә киңрәк булырга тырышкан ачык чырай белән, начальникка төкселәнергә һичнинди җай калдырмыйча, сәламнең иң кайнарын тондырмыш:
– О, Садир Хәкимович?! Кабинет сиңа бик килешә! Шә-әп! Молодец!
Олы төргәкне сул кулына күчереп, Наҗар чын дусларча кул сузды. Ә күпме генә вакыт элек беркайчан да бу кешегә кул бирмәс кебек иде.
Тәкъдим ителгән пафосны Садир да кабул күреп торып басты:
– О, иске дуслар ташламыйлар! Менә ичмасам, молодцы! Әйдә, утырып җибәр.
– Озак утыра алмам. Мин әле сиңа шундый эш белән, – дип, Наҗар төргәкне чишәргә кереште.
– Нәрсә соң ул?
– Кызык әйбер бу, шәп нәрсә. Хәзер. Күрерсең дә аһ итәрсең. – Төргәкне чишеп, җәеп тә җибәрде. – Менә кабан тиресе. Миннән бүләк.
Шул сүз белән тирене яңа директорның аяк астына ыргытты ул. Садир, нишләргә белмичә, ике кулы белән урындык артын кочаклады. «А» да, «бе» дә дияргә базмыйча торган арада, Наҗар тагын ачыклык өстәргә тиеш булды:
– Ришвәт дип уйлама тагы. Бу – табигать бүләге, бушлай бирелә торган нәрсә. Үзем аттым.
– Теге… легенда кабан… Шул үзе түгелдер бит? Александр Ивановичның дошманы?
– Нәкъ үзе, нәкъ шул! – дип кычкырып көлде Наҗар. Чөнки форсатны ычкындырмау мөһим иде. – Әйе, һәм ул – синең аяк астында!..
Шунда гына җан керде яңа директорга. Өстәл кырыенарак чыкты. Шкаф тирәсенәрәк китеп, тирене шуннан карап бәяләргә тырышты.
– Шәп мал… Шәп… Ким дигәндә утыз тәңкә тора инде ул.
– Иң мөһиме – ул җиңелде.
– Урманда тынычлык урнашты.
– Иң мөһиме – юл хәвефсез хәзер. Урманга теләсә кайчан кил – кабул итәрбез.
– Рәхмәт!
Гәп төгәлләнсә дә, Наҗар әле төп фикеренең әйтелмәгәнен чамалап, сүзнең кирәк юнәлешкә күчүенә җай чыгарыр өчен, үзалдына уйланган, дога укыган сыман:
– Бүреләр дә тук, сарыклар да исән, – диде. – Моннан ары сарыклар, бүреләр, дуңгызлар су эчәргә күл буена бергә төшәчәкләр һәм бер-берсенә матур итеп елмаячаклар.
– Монысы ни була инде? – Директор сагаеп дөрес эшләде.
– Бу шаян кыйсса гына, безгә катнашы юк.
– Ай-һай, син адәмчә генә сөйләшерсең микән? Ә азагы? Кыйссаның, дим.
– Азагы шул: йодрыклар белән тәпәләшү, кылычлар белән кисешү, кара-каршы басып пистолетлардан атышу чорлары артта калды. Хәзер инде яшертен чәнчеш, ягымлы ерткычлык кына яши ала – тарихи үсеш, прогресс. Шулай түгелме?
– Ихтимал, шулайдыр да, – дип, ниһаять, Садир Хәкимович килешкән төсле кыланды.
Наҗар, урындыктан кинәт кубып, аягы белән тирене шудырды да җаны өнәмәгән нәрсәне тибеп очыргандай иткәч, тагын пафослы сөйләмгә күчте:
– Иң мөһиме – Тилебаш җиңелде. Аның кемнәр өрәге икәнен үзең беләсең. Менә шул. Җәмгыять контроленнән ычкынган Тилебаш үзенең куркыныч икәнлеген, җае чыкса, үзен иҗат иткән хуҗасын да кызганмаячагын, тамагы туйгач ялманып куячагын сиздереп ятачак. Минем йомыш тәмам. Хуш!
– Рәхмәт, зурладың, онытмам!..
Садир Хәкимовичның әйтер сүзләре тагын да бар иде, әлбәттә. Ләкин ул тыелып калды. Моның сәбәбен Наҗар шулай ук белә. Матбугат аша таралган яңалык.
Фәнүзә үзенең күпьеллык тәҗрибәләрен, күзәтүләрен, язмаларын өйгә алып кайтып киткәч, биоген этәргечләр бүтәннәр өчен башланмаган өр-яңа тема булып калган. Аны дәвам итүче юк. Шундый ук сәбәп аркасында Александр Иванович төркемендәге ми эшчәнлеге, Наҗарның генетик юнәлеше дә бу институт карамагыннан алынып, башкаладагы тагын да махсусрак булган институтларга күчерелгән. Шулай итеп, чынында өч иптәш кенә түгел, өч фәнни юнәлеш эштән чыгарылган булып чыкты. Садир дус моны фаҗига төсендә кабул иттеме, әллә бик гадәти хәл дип карадымы – шуны белмәкче иде Наҗар. Әмма андый аңлашуны Садир артык санады. Чөнки бу вакыйга аның җиңүенә аз булса да күләгә төшерә иде. Ләкин ул тыныч: гомерне озынайту проблемасы, әйдә, тагын бер ярты гасырга кичектерелә торсын – адәм баласы хәзергә андый ук озын гомергә лаек түгел әле. Аны әле ким дигәндә тагын ярты гасыр тәрбияләргә кирәк булачак. Шул җөмләдән шәхси эгоизмнан арына алмаган, гомер бәһасенә тиң эшләрен җиңел генә ташлап киткән Наҗарны һәм аның сөекле хатынын да. Бәлки әле, Александр Ивановичның үзен үк. Бәхеткә, институт исән, директор вазифасын бетерү җае беркемгә дә бирелмәгән, эш хакы элекке микъдарында кала. Шулай булгач, тагын ни кирәк адәм баласына?!
Гәрчә югары урын белән бергә тикшеренү өчен дәрәҗәле темаларны да ул үз кулына алмакчы иде дә… Аңа Наҗар Зәбирович Габбасов ярдәм итәргә тиеш иде. Нишлисең – күңел теләгән һәр хыял тормышка тулысы белән ашмый бит. Табигый хәл. Булганына канәгать булыйк. Әйе, нык борчылырлык сәбәп юк: чыгышлар, җыелышлар, утырышлар калсын, бүләкләр, квартира, башка төр нәрсәләр бүлешү аның ихтыярында. Тагын ни кирәк адәм баласына?
Бер тел остасы әнә «Тәрәзәдән башыңны сузма» ди. Чөнки тирә-якка күренеп торган динозаврларның җирдә исеме генә калса, кандала әле дә булса иркенләп яшәп ята. Ничек кенә яши әле! Ә бөҗәк – микроблар, вируслар?! Тормыш тормыш инде ул – аның мәгънәсе хакындагы бәхәстә күп буыннар тарафыннан расланган Садир позициясе чын материалистик караш булып кала. Идеалистлар, әйдә, үзләренчә яши бирсеннәр… Алар да кирәк.
Садир боларны күңелендә генә калдырды, билгеле. «Болар тел белән әйтелми торган хакыйкатьләр. Аларның көче дә әнә шунда», – дип уйлый Садир Хәкимович Шаһгалиев.
Наҗар да әнә, ишек эргәсендә тукталып, соңгы сүзе белән чынлыкта үзенең көчсезлеген таныды: «Без сиңа лаеклы булып чыктык. Мин сине җиңүең белән котлыйм. Молодец!» – диде. Шулай дигәч, кычкырып озак кына көлде. Гәрчә дус өчен сөенүгә, аның бәхетен уртаклашуга охшамаган иде бу көлү. Киресенчә, истерика галәмәте кебегрәк иде. Ихтимал, тәгаен шулай булгандыр да.
Кабан дуңгызы тиресен яңа директор бүлмәсендә калдырып, Наҗар кабинетка бүтән кермәс өчен, хушлашмыйча чыгып китте.
Бер ай чамасы вакыттан соң аны башкалага чакыртып алдылар. Соңыннан белүенчә, Александр Иванович тәкъдиме белән эшләнгән икән монысы.
Александр Ивановичның пенсиягә китүенә башкаладагы зур белгечләр ризалашмыйча, аны шунда эшкә чакырып алганнар. Садир дус монысын да әйтми калдыруны хәерлерәк санаган булып чыкты.
Зур абруйлы киңәшмәдә Наҗарның доклады әйбәт бәя алды һәм, шул рәвешле, «хәерхаһ дусларның» соңгы янавы да сабын куыгы шикелле юкка чыкты. Җитәкчеләр гаять әһәмиятле фәнни эзләнүләргә мул өлеш кертүен әйткәч, яңа бурычлар куйганнан һәм, күп кенә киңәшләр биргәннән соң, Наҗар Габбасовның академия карамагында калуын хәтеренә төшереп, боерык төсендә «Дәвам итегез!» диделәр.
* * *
…Кала белән табигать арасында тыныч юл ята.
Ике төрле яшәү: шәһәрдә – ял көннәре, елга буенда – эш көннәре.
Фәнүзә гел диярлек аның янында. Ни әйтсәң дә, максат бер бит – кешелеккә хезмәт итү.
Кеше гомере…
Шулай да күңелгә һаман нидер җитми кебек. Җитәчәк тә түгелдер. Моның сәбәбе – билгесезлек. Билгесезлек идеясе кайчандыр кара урманга каравылчы абзый илтеп ташлаган аю мисалында мәңге каңгырап йөрер кебек.
Көз якынлашкач, Наҗар, көн саен төнге сәгать икедә торып, кайчандыр күкрәп солы уңган җиргә бара торган булды. Ләкин инде бу төштә, беренчедән, нишләптер солы чәчмәгәннәр, икенчедән, шуңа күрә бугай, басу үзе дә элекке түгелдер кебек һәм ул да булган хәлләрне яңадан кабатлый алмаячак сыман.
Әйе, хатаны төзәтү, аюны тормышка кире кайтару өмете матур хыял гына булып чыкты. Бер генә җан иясе дә ике кабат яши алмый. Яңадан тергезелгән аюны бәхетсезлеккә очраган элгәресенең үзеннән дә бәхетсезрәк игезәк туганы дияргә генә кала. Терелтү сабак бирде. Терелтү сабагы табигатьтә һәм тормышта кабатлануның мөмкин түгеллеген кабат раслады.
Яшәү шунда гына үз ярларына кайтты.
Шәһәр – авыл, авыл – шәһәр. Юл – эш.
Наҗар бүген шофёрга аю кыйссасын сөйләде. Юлдашы, уйлап та тормастан:
– Җаны ике булса да, безнең якка килеп чыгарга курка инде ул хәзер, – дигән хөкемен чыгарды. – Бу дөбер-шатыр дөньяга.
Ник алай әйтүенең сәбәбен ул, әлбәттә, сорашмады. Үзенең бүгенге томанлы көн төслерәк булган уйларына талды. Ләкин, күпмедер баргач…
– Тукта әле! – дип, көйле генә барган шофёрның кулларына ябышты.
Иләмсез таныш чыелдау. Шофёрның күзләрендә – гаҗәпләнү һәм каушау.
– Сез нәрсә?
– Күрәсең ич… – Ерак та түгел, кара пальтолы хатын-кыз юлны аркылы чыгып бара иде. – Мин аны кабан дип торам… Гафу итегез!
– Һы! – дип кенә куйды шофёр, тиле белән бәхәсләшмим дигәндәй ымлык чыгарып.
Узышлый билгесез хатын белән Наҗарның күзләре очрашты. Таңгы табигатьнең чиксез-төпсез серләре тулган күзләр моңаеп карап калды. Иртә таңда нишләп ялгыз йөри икән бу хатын-кыз? Сәбәп бер генә булу мөмкин – мәхәббәт. Сөеклесен көнгә күрсәтә алмавына караганда, гөнаһлы, яшьле, үкенечле мәхәббәт. Шулай да ул түзәр. Котырган дип кенә хәбәр таратмасыннар.
Балачакта ишетелгән җыр хәтергә килә:
Кызарып таңнар аткан чакта,
Менеп килә чокырдан.
Аска карый, өскә карый –
Гулять иткән, чукынган.
Шуннан? Әгәр ул язмыш сукмагы булса? Ул чакта мәхәббәт гөнаһлы була ала димени? Кеше үз уйларына үзе елмая.
1984–1985