Kitabı oku: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Моратов Г. В., төзү, 2021
«Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар…»
Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар1,
Тереләй үлгәнгә исәп без бер мәзар2;
Дуслар җыелып, мәҗлес хушлаганда,
Алдымыз әле дә булса кызма базар!
Бер лаикъ урынга туры килмәй,
Казакъта тинтерәп йөр азар-мазар.
Һәрнәрсәгә моң булып гомрем үтде,
Мондан болай тәкъдирдә калай3 язар?
Карасаң, Акмулланың диваны1+ бу,
Диванда – шүлләгәнгә4 ширбәтле су;
Бәйтенең бере көләр, бере сүгәр,
Туры сүз2+ берәүгә – им, берәүгә – у5.
Тәзкирә6 буламы дип язган булдык,
Хата булса, гаффарсыз7, йа Аллаһу!
Күңел дәрде кузгалып тышка чыкды —
Тулган суң чыдатбады8 эчтәге4+ бу!
I

Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!..
* * *
Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып…
* * *
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән…

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе
Казанда бер фазыйль9 чыкды алмас булып,
Хасидләре10 күбәйде гам-хас булып11,
Мәгани җәваһирен12 кулга элгән,
Хәкаикъ13 диңгезендә гаувас14 булып,
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гъәсрәт15;
Хәмде лиллаһ, бу диярда16 бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны17 кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Янбугыссәлямәтдән18 юллар ачып,
Әнһарелхәкаикъны19 агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле20 йөрәк биргән;
Мөһәндисләр21 сизмәгән йирдән казып,
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы22 – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чүлләгәнләр23 куангандай;
Дөррәсендән24 канча бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкләрен25 күргән адәм куангандай,
Голямага26 сәрдар булып ту27 алгандай;
Мөбариз мәйданына бу чыккан соң28,
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңлаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс29 чобалгандай.
Палуанлардан30 йыгълып бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга каршуга лаикъ имәс,
Инсафлы урыс күрсә инангандай,
Ул бер фазыйль галляма31 – узган тапдан32,
Хаззы33 бар дәрәҗәи иҗтиһаддан;
Әгъдасенә34 җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗаһидмез35 алгы сафдан.
Дәкаикътә36 мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Мисленә әһле гасыр гъәдил тапмай37,
Йөрәген мөганиднең38 яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд39 илә сүзе баһир40,
Халенә къале41 шаһид көндәй заһир42;
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр43
Мәгърифәтерриҗальдә44 мондай маһир.
Үтә алмайлар эзендән басып аның,
Китә алмайлар юлындан ашып аның;
Хакъ нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын аның45!
Аһ, дәрига46! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүледдәкаикъдан47
Агызган йиме гыйрфан48 ташып аның.
* * *
Мин үзем бер дәрдемәнд49 диванәмен,
Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.
Бу затда гаҗәб тәхкыйк50 күргәнән соң,
Биззарур51 шул сәбәбдән хуб аламын.
Мин бер1+ арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәүе кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак киз килсә52, элеп йөргән.
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына53 карай гына каугамыз54 бар,
Эрбет менән Мәкәрҗәгә2+ чама кайда —
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым55 бар3+,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр.
Ул заман китаб кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик56 калын китаб остап торса57,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай.
Үгәй ана кулында йәтим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал58,
Кайда мелла59 бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, алыс юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китаб карау – гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы60 бикләнгән юк —
Аңлаймыз кәеф килгән хуш вакытда.
* * *
Уйламаңыз «Җарудә»не4+ күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип.
Кадәри халь61 садак тарткан62 егетләр бар, —
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип5+.
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем63,
Аңа булса мөкарин туры фәһем64,
Гатасына манигъ юк65, – беләсезме?
Къәдде гыйлем көлле аннас мәшрәбеһем,
Тәгаррызга минем нә микъдарым бар?66
Үземнең ноксаныма67 икърарым бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман6+ булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?» дән әхбарым бар!68
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
Ирнең хәле беленер ләфыз атса69,
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса70?
Мәгърифәгә71, сыйфатка ярап китә,
Некирә бер вәҗһедән тәхсыйс тапса72.
Берәүгә морад булса хакъның яды73,
Мәгърифәт микъдарында аңа бади74.
Әлһади әсмасына мазһар булыр:
Истигъдад, кабилият, шарты гади75.
Һәркемгә хазз бирелгән кыйсмәт берлән76,
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт77 берлән;
Тәхкыйрьгә78 меллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
Дәрдсезләрнең эше юк һиммәт берлән,
Һиммәтленең79 кулы кыска кыйльләт80 берлән;
Халыкның нәзарында81 хур күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт82 берлән!
* * *
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартманыз хиддәт берлән;
Ниһайя булса мөкайяд йә мәъүл83:
Хәрәм-хәләл шәхсенә нисбәт берлән.
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы.
Карасак, ияләре кандай84 олы!
Газалидәй7+ риҗальгә85 кем туктамай,
Үзеңез дә беләсез, Алла колы!
Әһле дәрд шагыйрь булса, үзен – малик,
Булмаса, шигырь менән вирдән тарикъ86:
Мотлака мәнгы кылмак87 уңай булмас,
Һәм йәнә, ләһү булса, ләм йөбарик88.
Шагыйрьләрнең әксәре әһле салик89,
Әйткәнләр ничә төрле көйгә салып,
Вәхшәтдә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде сәхабәдән90 Ибне Малик8+.
Шигырь дөрест – нәсихәтне хамил булса91,
Иясе кадәри халь гамил булса92;
Ишеткән адәмнәрне йылаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса93.
Киткәнләр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗаиб кыйммәт әсәр калдырганлар,
Хикмәтнең мәхзәнендән мисраг ачып94.
Һәр җандар95 сәйран кылыр сәбилендә96,
Былбыллар җәүлан кылыр97 сәрирендә98,
Әсаҗигылькәләмне тәхмир кылды
Ходаем фөсәханең замирендә99.
Кандай рижаль туган юк йир йөзендә —
Остазның нәтиҗәсе тәлмизендә100.
Җариядән тәганни вакыйг булган101
Гаед көн рәсулулла дәһлизендә102.
Мәкъсудны бу урында кылдык нәфад103,
Иншалла, карышмас әһленнәкъкад104,
Җарияне тәмкиндән заһир – дәлил,
Шаригънең сөкүтендән җәваз мөфад105.
* * *
Бер китаб бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исме юк, шәхсе мәҗһүл106,
«Тәварихел-Болгар»9+ дип исем биргән,
Эчендә сәвабендан107 хатасы мул.
«Назурә»гә10+ бер мөганид108 батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соң үзенә кол.
Борадәр109, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани – ул Тимер казык!11+
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бикяр110 азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торган мин бер таз эт111.
Бу сәбәбдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан;
Ир булган ирәнләрне хур тотмаңыз —
Гатасына112 шарт имәс Кышкар12+, Казан.
Әдәбсезлек имәсме113 бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез ир толпарын!
Мөхакәмә кылмас дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, —
Калайынча114 сезнең як зиһен куймай?
Болытдай, көннең нурын пәрдәләгән
Сезләргә шул сәбәбдин күңел тулмай!
Хәленчә голямага мәдех115 лаикъ,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай.
Мондан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгъийнләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә116,
Мең мулла рәдд кылсаңыз117 – ни кайгы бар? —
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә118!
Җик күргәч, бер яланы ябарсыз сез,
Кик кылгач119, бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуындан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
«Бәркыльвәмиз120»13+ чигәңезгә чирткәндәй соң,
Чаяндай, чыдай алмай чагарсыз сез.
Ул фазыйль Газалидәй булсадагы,
Рәдденә тәһафөтләр14+ язарсыз сез121.
Хәкаикыльголүмдән әгъраз кылып,
Киберсеп, ул ягына нәзарсыз сез122.
Үзеңездән бер фазыйль була калса,
Иттифакы җәмилгә123 – начарсыз сез;
Хәсәд бәгьзы гадаүәткә мөбдаэ булып124,
«Фә-исляху!»125 әмерендән качарсыз сез.
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган аҗарсыз126 сез.
Әлбәттә, инде мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакъгүй127 икән димәссез сез.
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни? —
Фиргавеннең15+ варисы имәссез сез!
Борадәр, минлекне куй галялхосус128,
Мин-минлек иясенә китерер носс129,
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын? —
Куәсенә дәлаләт кылса носус!130
Фазыйльне фазыйль белсәк, эчен көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда бармы нәкыс131?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Аяймын, бил-умыркаң өзелсә, дус.
Ул сезгә җәүһәр җыеп нәсар кылды132,
Инде син кадерен белеп итәгең тус133;
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхтеңнең шомындан, бел, артыңны кыс!
Кил, зинһар, борадәрем, инсафка кил,
Куәтең канча134 икән – чамаңны бел!
Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.
Булмаса – файда бирмәс такылтак тел.
Белгәнгә нигә эчең көя синең? —
Эшен күр моталәга иясенең135!
Һәр фәннең бер сайлаган риҗале бар, —
«Иясе серен белер биясенең».
Керләсәң һәрнәрсәне – карайтырсың,
Хасидсез136 андай фазыйль калай137 торсын?
Исламбул, Мисыр, Шамда16+ нәзыйре юк138, —
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!
Бу чакда һичкем аңа тиң килмәйде,
Бу яклар һичкемне аңа тиңәрмәйде.
Батырлары мәйданга чыгып күрсен,
Булмаса, «ул белмәй» не кем белмәйде?!
Үлчәде истыйрлябен мөһәндисләр,
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр139,
Һәр йирдә табгы сәлим140 әфазыйльдән141,
Хосусән Труйски17+ мөдәррисләр.
Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тәсдикъ,
Ушандак142 ишан хәзрәт галяттәхкыйк14318+ —
Фөкарага144 кыйблэ-и хаҗәт булган,
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гъәмикъ»145.
Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,
Китабны сез чамалы күргәндәйләр;
Шаһбаздай146 ялтыраган бер шоңкарлар,
Тойгынның147 аягындан элгәндәйләр.
Моталиб талиядә хәккан мәркат,
Мәкасыйд талиядә хакка миръат148,
«Игътибар» да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин19+ – бер кямил зат.
Җөмлә дилсаф149 әһле инсаф алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәбдин килде фәхрәт150,
Рөтбәсенә мөтталигъ мөхлис икән151
Дамелла Борһанетдин казый20+ хәзрәт.
Әлхасыйль152, күп әфазыйль салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак;
Мәмсәви дамелланың21+ мәдхе калай?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.
Гайре чит вилайәтдән153 ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстандан мөшаһирләр154
Китабларын кабул кылып бастыртканлар22+,
Чалкаеп йөри бирсен мөкябирләр155!
Тәгассыбын156 калдырмас бозык замир157,
Сусыныңны23+ кандырмас корык гадир158,
Ай торганда чулпанга гашыйк булган, —
Ни кылсын көннең нурын ул бер зарир159!
Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркъдандан24+ мөстәгъни бәдре мөнир160,
Замирем мөзәккәр161 дип мактанмасын,
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир162 25+.
Ничә мин-мин дигәнләр йоксын ачкан,
Гафләтдән тәнбиһ кылган бу бер нази163,
Җиһанда хале гайан къале бәйан164 26+,
Әфазыйльдән мөсәлләм җами гафи165;
«Җәлал» га хашиясе166 27+ аңа шаһид,
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир167.
Ливаъи тәхкыйкатьне хамил булга168
Мөбариз169 арасында бу – бер әмир!
Җәридәи замандай җәмал ачы170,
Күргәзде йәде бәйза28+ ялгыз бу ир.
Кайсысындан күренде мондый бәйан?
«Өййәһум йүнәббиъүкә мисле хәбир?»171
«Хикмәте балигасе»29+ кандай икән?
Зәукы сәлим172 иясенә балдай икән;
Осуле хәкаикъны хамил булган173
Адәмнең тәнендәге җандай икән.
Хәдисдә174 мәһарәтен нәзар кылсаң,
Әсхабдән ишеткәндәй30+ аңлай икән175.
Мондай гали галимгә тел озаткан —
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!
* * *
Казакъча шигырь яздым ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып.
Тәхкыйкләрен күргән соң куангандан,
Китабларын карыймын да гашыйк булып.
Тәсныйфлары басыйрәтне ярук кылган176,
Нәфис, хәсис177 арасын фәрекъ кылган178;
Адашканда киз килеп179 балга төшкән —
Мин байгыш бер кырмыска гарык булган.
Унбиш ел «Назурә»сен алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр андан хасил итдек180,
Эленмәй хасидләрнен кармагына.
Морадлары мөкябәрә181 булгандай соң
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавайлары, мулласына табигъ булып182,
Дөрләтеп ярып йөри ярмагына183.
Нигә мончә безләрдә әдәб кыска?
Кәмаләт болай торсын – гакыл вуста184.
Бер йиргә килештереп хат язалмай,
Берәүне яманларга кандай оста!
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Кямилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының морад кыла хәсарәтен185.
Әдвия хамил булмас бәгъзе мәрыйз,
Нәсихәт кабил булмас фәззы гализъ186.
Шәятыйнның187 әбһәрен188 өзеп киткән —
Атылып түбәсендән «Бәркыльвәмиз189».
«Җарудә» иясенә сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк,
Рәхимуллаһи рәхмәтән васигатән190,
Дөньяда сүземез бар – үземез юк!
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына монафины191 сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйдәй торган.
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен, —
«Фәликөлли вәҗһәтин муәҗҗиһәтин»192,
Бәрәкалла, килештереп тапкан йирен.
Ана шәрик дамелла Мөхибулла31+,
Раббани голяманы мөхиб мулла193,
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ194 мулла.
Дамелла Рәхмәтулла аңа нәзыйр195 32+,
Тәхрират иттилягъда рәүшан замир196,
Мәрхүмләр Мәрҗанигә гъәкс төшкән197,
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир198.
Остазлары Кышкар хәзрәт33+ алга чыккан,
Галялхосус кәлямдә34+ данга чыккан,
Бәрагатьдә199, дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимләр, мөдәррисләр андан чыккан.
* * *
Курса хәзрәт35+ алардан борын булган,
Мәдехка ул бер лаикъ урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып200,
Күп галим ул газизгә кырын булган.
Бу зат һәм үз гасрында әгъля галим201,
Хасидләрен мөбтәля табгы сәлим202,
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигыльбидәга»36+ гүя сәйфе сарим203.
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар204,
Вәләкин хәзинәдә тәфаүәт205 бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкян206 ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хале микъдар207.
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка,
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка.
Алыстан шәгъшәгасе208 балкып торган
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
Кай эше ул фазыйльнең таң калмастай,
Кай сүзе ул кямилнең күз салмастай? —
Дәрденә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
Сәрхәбадлы209 кешеләргә бик килешде,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай.
Кәмале йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай,
Әсмаэи мөстәүрәдән җәмал ачып210,
Әхбабын211 гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең212 тамыры тирән, —
Алай-болай койынга213 кузгалмастай.
Беркеткән хөҗҗәт214 берлән мөддәгасен215,
Остайы сылу216 җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның, ширазындай,
Җебенең төйгән йире таркалмастай.
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе217 авыр булды тарталмастай.
Батырларның кылычындан каяу чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
Айрылдылар күп хасидләр әдәбендән —
Хасыйле тәкәбберлек сәбәбендән;
Мөганид218 күркәм йиргә күзен салмай —
Мәкъбулатка тәмәррөн гадәмендән219.
* * *
Адәм кямил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗанендән220 шәраб эчмәй.
Дошманлар хәбаләне221 салып карай —
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап тора алмайлар,
Гүя бер киң апандан222 йөрәге очкан.
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын223.
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза224, йә хәкарәт,
Үземезне һәр гайбдән амандаймыз225.
Яхшыны сүккән илан аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты226 37+ китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр алтынның заты китмәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры227 китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда торган айның нуры китмәс!
* * *
Ул228 ирде шәмсе базыгдан229 38+,
Мөнәүвәр бәркы лямигъдан230,
Галәшшәэн моназигъдан231, —
Җөда булдык232, дәрига, аһ!
Аның шөһрәтдә гонваны:
Мөхәкъкак дөрре мәрҗани233,
Хәкаикъ гыйльменең кяне234, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Ки яздым мәрсия бән хар,
Хасаисын235 кылып изһар,
Бу хиндә236 юк аңа мәгъяр237, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фәкъденә күп пишләр238,
Көенде барча дуст-ишләр —
Труйский мөдәррисләр, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фазлына һиб гонван239,
Тәсанифы – ачык борһан240,
Басыйрәтне241 ачык кылган, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб242 йәтим калды, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның мәддахы бихәддер243,
Дагыстан, Һинддә бигадәддер,
Бәнем мәдхем вәкахәтдер244, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Бәрагатьле шәһамәтдә,
Бәлигышшәэн нәҗабәтдә,
Бәдигылькъаль ләтафәтдә245, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Мөхәддис җамигыль әхбар,
Мөхәкъкыйк хавиел әсрар,
Мөдәкъкыйк кяшифеләстар24639+, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Сәкыйулла рухә һәр ань,
Зөлял гафвилә гофран,
Фиракына йөрәк голйан, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Гыйнайәт кылса247 ни, йа рабб,
Үзем байгыш, атым арык,
Казан шәһренә бер барып
Күралмадым, дәрига, аһ!
Илаһи, җөмлә хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем248,
Кабахәт җөмлә халәтем, —
Түзалмадым, дәрига, аһ!
Аның мәдхендә бән газиб,
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт249, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
* * *
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр.
Яхшының алдын бераз күреп идең,
Имәс идең250 юл күргәнсез мужик-мишәр.
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең251 40+,
Ник кирәк сәмәрәсез252 коры белем?
Сәфәр – алыс253, инсаф кыл, хакъдан оял.
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер254,
Әфлисун арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә255 бернәрсә юк,
Заһирга256 горурланган син бер кыйшер257!
Миңа мәгълүм: син үзең күпдән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман.
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңңе этдән яман.
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
Күкрәгең катып калган таштай яман…41+
Эшең күп килешмәгән андан башкай,
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт
Ахирәт файдасына ярамасдай.
Андан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар258 йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәлйәүем» дигәндә көндә259,
Бәдбәхет! бармы шунда качар йирең?
Борадәр, башдан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран – диванәмен,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
Кимчелегем билгеле каләмемдәй,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән260;
Сад-һәзар гаибанә догаңыздан,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән261.
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтде42+,
Бер эшем төзәлгән юк әле һаман.
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкда үземә тиң тапмаганым;
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм —
Үземне ул вакытда мактаганым
Мәгъзурмен262 – инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш биекләрдән аласамыз43+,
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын,
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
«Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә…»
а)
Бәгъдәссәлам, Нургали мулла1+, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау улып уйнакласа, утка басар, —
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төшдек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
«Безгә йитәр кеше юк», – дип өмид өзмә.
Синең дә бер әрүахың263 күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә2+;
Хәрарәтдән мәхмүм булып264 эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхәкъкыйк265 Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһрен сачкан мулла сезмә?..
Моныңны аяймын, борадәрем, —
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәузыйгына266 куймак кирәк,
Мөрәүәрне267 мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була беләсезме?
Тасаууф268 китабларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид269 галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм3+ дигән сәүдаэ270 берлә;
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез4+ дигән дәгъва берлә.
Артыкызны ачкан соң күрәсез йик271,
Әйтәсез шул сәбәбдән «залль-мозыйлль»272 дип.
Кәлимулладан5+ әсдәкъ273 ни нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел әүвәлин»274, – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылдыңыз275 күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Вә һәм фи тогъяниһим йәгъмәһун», – дип?276
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч,
Ул минем атам имәз, остаз имәз277 6+, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч!
Фикъһдә278 бу заманның Ногманы7+ бу,
Хикмәтдә бу заманның Локманы8+ бу;
Үткәнләр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре279 – солтаны бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит280,
Мәрҗанине мөҗтәһиддән9+ син хисаб ит, —
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит281!
б)
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау10+ күп уйнакласа, утка баса, —
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрүахың11+ күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри халь көнең белән;
Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң,
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишетдем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән.
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борындай белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең, терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
(…)
Бәлки сез ул тарафда дамелласың,
Хәкыйкатьдә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан282 булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!12+
Мәрҗанигә галиб булу283 сезгә мәмнугъ284,
Гадавәт җиһанга фаш: хөссәд, матмугъ285;
Ул фазыйльне ифк газим286 нийәт кылып13+,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгән,
Сәлямәт торса икән кямил динең14+.
Биниһайә хәкарәт15+ кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем;
Бер газизне талатып тормайык дип,
Кузгалды бу сәбәбдән фәкыйрь энең.
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Аузыңды пешермәсен безнең белен!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең16+.
(…)
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул миңа остаз имәс, ата имәс, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч17+.
(…)
Гомреңнең күбе үтде гауга белән,
Барыгызны җиңәм дигән сәүдаэ белән,
Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез дигән дәгъва белән18+.
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә фетнә салу ансат булды;
Казан халкы башларын без каңгырттык19+,
Вөҗүдемез гайне287 бер афәт булды.
(…)
Сүз күп булыр дөньяда тотылмаган,
Дошмансыз һичкем тыныч утырмаган,
Даимән сәбәб: әгъдаэ288 фетнәсендән
Җиһанда әфазыйльләр котылмаган.
Симерсә, берен бере этдәй талар,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган?
Сәлиметтамгъ289 адәм табыр хәл юк,
Эчен бер гөман менән тутырмаган20+.
Туры сүзгә һауалылар очынып китә,
Чатнаган пыяладай шытырдаган;
Хаклыкда урыны килсә, тел тартмайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырдаган.
(…)
Әрләшкән хатын-кыздай, көлке булып,
Ояты ким булганы юк усыргандан.
Әүляде хакыйкатькә хәҗаләт шарт290 —
Нәтиҗә хасил булмай кысыр малдан.
Бокаларны291 сөзештереп, бак-бак булып,
Мөселман сыйырлары кысыр калган.
Ясауылны шайтандай сайласаңыз,
Дөньяда нәрсә куймас мөселмандай?
Әллә качан сезнен паруд292 тунган микән,
Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?
Артыкча таза йирне артка ташлап,
Чебендәй кутыр җиргә кунган микән?
(…)
Йөргән җирем казакъның, бадиясе293,
Гыйлемгә аз әсбабе гадиясе294.
Тирә-ягым китабдан хали имәс,
Утырган урыным – бер каз оясы!
Куйганмын төрле китаб каршыма өеп,
Караимын фарсымдан295 башым иеп;
Сезнең дә рәддеңезгә296 күз саламын
Форсатымның барында, күңел җебеп.
Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын,
Җебе таза булмаса – җалганмаймын;
Азрак җунып куйган сөялләр бар,
Ибе килсә, җилкәдән салгандаймын.
Шәп икән туйыңызда сезнең сорнай,
Ишеткән чыдамай колак бормай; һай-һайсың,
Бохар чыккан мулла икәнсең,
Күккә чыгып китсәңче, җирдә тормай!
Галим булса – дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын.
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъизә297 ярлып үлсен!
Белмәйсез мәртәбәдә галиясен298,
Нигә син шунчә артык далиясең299?
Әфәндем, Мәрҗани кем, үзеңез кем? —
Тәнавел кыл300 [бер]къәтрә301 даниясен302!
(…)
Бәланең күбе чыга эчемездән,
Дамелла-фәлән дигән кешемездән,
Мәгазалик303, эшем хак дигән дәгъва
Зөлҗәлал304 гафил имәс эшемездән305.
Бу якда батырлар бар сулдыргандай,
Алышканда билеңне сындыргандай;
Тәкыйсскә306 суйылдай307 дәлилләр бар,
Кундырганда колагыңны тондыргандай.
(…)
Мин әйтдем кадәри халь эчемдәген,
Һәркем эшләр үзенең көчендәген.
Бер кямалнең хәйрәте дәлил батыйнән308 —
Һәр савыт чәчрәтер эчендәген.
Беленде күкрәгендә хәкыд309 барлык,
Гомереңдә китмәде күңел тарлык;
Тәзвират310 базарына төшеп алып,
Сәүдәңез йә гаддарлык311, йә мәккярлык312.
Казанда мондай фазыйль зат килмәгән,
Казан торсын – күп гайре җиргә тап килмәгән.
Йөз мосанниф313 китабларын бер якка куй —
Бу кешенең бер үзенә чак килмәгән!
Һәр «йөздә» була икән бер мөхәкъкыйк314,
Һәрбере мәгасөннәт әһле тәхкыйк315;
Сөйутый, Газалидән21+ зат булмаса,
Башкалар әксәрендән316 бу – мөдәкъкыйк317.
Хирфәтеңез318 ихласы – мөназәрә319,
Хакыйкать нәзыйр имәс мөкябәрә320.
Бу талаш нәтиҗәсе, мәгаз Алла321,
Шифаһ-хәзрәт322 булмасын парә-парә!
Ул кешене танымай күп бәйләнсәң,
Дошманың бер йөз имәс – меңгә тулар.
Әсхабләр безгә салып киткән эз бар,
Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар —
Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!
Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,
Арыслан айга сикреп аягы сынар;
Чырадай янып торган күзең тонса,
Батыр үлеме марҗадан дигән сүз бар!
Сез караган китабны без карыймыз,
Аягыңны чалуга бер ярыймыз,
Тәнкыйс кылган323 [сездәй] адәмләргә
Карышып яткан [без дә] бер малаймыз.
Нургали, курыкды дип, булма алаң,
Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;
Батыр «батыр» аталыр – көчен күргәч,
Инкярдә бер мәгънә юк – эчең белгәч;
Ул минем атам имәс, остаз имәс,
Алыстан гашыйк булдык – эшен күргәч!
Башым минем исән торса – китаб кулда,
Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!
Һичкем мондай талаш белән морад тапмай.
Талашыгыз дәфтәрен бер ат тартмай;
Мөназәрә ачылып, мирза белән
Әйтешмәй һәм тартышмай, колак тартмай.
Көчле су тавыңны базып китсә,
Казакъның тегермәнен Форат22+ тартмай!
* * *
II

Мәкяным минем яткан – аты зиндан…
* * *
Егет башым әсир булды вакытсыз…
* * *
Ак җаны нахак көйгән бичараңыз…

«Һәр заман сүз башланыр бисмилладан…»
Һәр заман сүз башланыр бисмилладан,
Һәр вакыт эш башланыр бисмилладан;
Яхшылар бисмилласыз эш кылмаган,
Эш тәмам бисмилласыз һич улмаган1+.
Кандай тел әйтеп бетәр хакъ сәнасен326,
Бәндәнең хәлас кылсын мөбтәлясен327;
Мескенләргә мөнәҗәт, дога кирәк,
Зарланып телдән салмай раббанасен328.
Мөхәммәд2+ әрүахыңа329 сәлам, салат330, —
Өммәткә гасый булган һомай канат331;
Калдырган аять, хәдис3+ – дин чирагы332,
Сүзенә җаным фида йөз-мең кабат.
* * *
Бәгъдәссәлам мин мосафир Акмулладан4+,
Тугъры әйтеп, халыкга җазган5+ хак мулладан,
Сахрауи эчләренә333 бездән сәлам,
Дошманның җаласынан пакь мулладан.
Бәгъдәссәлам334 фәкыйрь хәлем сорасаңыз,
Хат менән белдерәен каласаңыз335,
Аһ орып, аш эчбәй336, кан йотамыз,
Үлгәнгә, үлмәсәк тә, җанасамыз337.
Язайын338 сезгә гыйбрәт – карасаңыз,
Җайылган тәмам йортка тамашамыз.
Симезләр җабыгады нәзар итбәй339, —
Бол340 җирдә биекләрдән аласамыз341 6+.
Саргаеп, төн ойкламай342 7+ таңасамыз343,
Гакылдан госса344 мәнән адасамыз345;
Ау корып чебен тоткан үрмәкүчдәй,
Кандала, бөргә346 менән таласамыз.
Мәкяным347 минем яткан – аты зиндан,
Һәртөрле адәми бар җәфа кылган;
Эчендә төрле гыйбрәт – хисабы юк,
Сәргыя348 ничә төрле – бар җыелган.
Тимермин349 кадакланган тирәзәсе,
Кара тас350 кабатланган кирәгәсе351;
Урысның тулып ятыр кенәгәсе, —
Ходадан дошманыңны теләмәче!..8+
Килмәйде күңел җитәр күңел сорай352,
Мылтыкды353 салдат җөрер урай-урай;
Ходаем кылган эшкә чара бармы? —
Җатырмыз, бичаралар, җылай-җылай.
Тоткындың, сорасаңыз, җайы сулай,
Адәмде усындайда адәм сынай354;
Күрәмез тирәзәдән мирзаларды355,
Үтәде касымыздан сабай-сабай356.
Кей адәм357 ун җыл җатыр, озап калган358,
Эшләре Питербурга озап калган,
Һиммәтле359 кандай ирләр заигъ булып360,
Аякы кесән361 менән тозакланган.
Саргайтды ак йөземне кара тас өй,
Ат менән ни күрмәйде адәм басы?
Каңгырды басым9+ минем тауыс362 менән —
Яхшының ямандай юк аермасы!
Адәмдең караңгы өйдә кайгырмасы
Аурады җата-җата кабыргасы;
Эчендә нахак да бар, хаклы да10+ бар,
Җатады җилкәләрен касый-касый363.
Катыксыз кара күҗә364 – эчкән асы365,
Эчкәндә тамчылайды күзнең ясы366;
Борадәр, эчбәймен дип булма гасый367,
Дөньяның вафасы юк, атаң басы!11+
Миндагы368 моны теләп алганым юк,
Казакъка зурлап кияү булганым юк12+.
Ходаның кылганына чара бармы? —
Йөрәгем җанады утдай, дәрманым юк.
Бездагы бер шаһбаздның369 баласы идек,
Хәлфәнең дин өйрәткән тазасы идек;
Гыйлемлек мәйданына катар килгән370, —
Дүртенче-бишенчегә талас идек371.
Киң япан тар булады – каза килсә,
Җук гайеб бар булады – җәза килсә;
Кадере амандыкдың аман чакда372,
Басыңнан373 гакыл китәр – бәла килсә.
Бәлане күреп калган асыл затлар,
Казадан тар-мар булган алтын такълар374.
Дошмандың бәла аударган кайгысымин375
Кителгән булат кылыч, мәрвәрд376 саплар,
Һәркемгә бер сәбәбдин афәт булган,
Яхшыга булсадагы – нахак бултан;
Карыскан377 бер солтанга каршы килеп,
Хибестә378 Имам Әгъзам вафат булган13+.
Әсәре асыл сүзнең балдай татыр379,
Бол җирдә күңел куркак – телем батыр;
Ак җаны нахак көйгән бичараңыз
Акырын кыйсса кылып380 сулкылдатыр.
Бәндәне ризык дигән кыймылдатыр,
Сачелгән ризкы булса, җөреп татыр;
Һәр бәндә күрәсене күрмәй калмас —
Кирәк солтан булсын, кирәк – император!
Таусылды кайгы менән гакыл, хатер381,
Эчемдә кайгы-хәсрәт тулып җатыр;
Сөйтеп382 җатып, Акмулла14+ бичараңыз
Тирәндәй әйләндереп сүз кузгатыр.
Бер каза күрмәенчә адәм тасыр383,
Бәндәнең каза дигән күңлен басыр;
Җимәйтен384 баурсакды Акмулла идем,
Чәйнәймен кара нанды кашыр-кашыр385.
Салдатлар кич булганда куйдай камай,
Җабады малдай кылып, санай-санай;
Үләрем исемдә иде, бол истә юк,
Каза җитсә, бирәде икән җәббар Ходай386.
Саргайдым тирәзәдән карай-карай,
Зарыгып чыдамайды, тәтте җанай387.
Исәнгилде, Батучка15+ остаз булып,
Акмулла хурлык күрде талай-талай388.
Җабыкдым кайгы менән уйлай-уйлай,
Бол җирдә һич берәүгә сүзем сыймай.
Казага гариб бәндә389 чыдайды икән, —
Залимләр Акмулланың җанын кыйнай.
Ачы икән мәзлүм булып калган көнай.
Коръәндә залимлекдән тыйган Ходай;
Кылганы Исәнгилде искә төшсә,
Җылаймын ике күздән җасым тыймай390.
Күп иде мине дошман табалаган,
Чыгарган төрле үсәк391, җала җаман;
«Җук, дигән, хакка зәуаль» бер мәкаль бар,
Хакъ әсәде – бер Ходаем аралаган392.
Мәгънәләп инде әйтәем, кара маган393!
Лаикъсыз яхшы сүзгә карамаган,
Язылды кайгы менән, гайб итмәңез, —
Каскырлар394 йөрәгемдә җаралаган.
Күтәрмәйсез туры айтканды395, надан адәм,
Борынгы рәсем396 калган заманадан:
Дошманга пәйгамбәр дә ярамаган,
Сары май эт карнына онамаган397!
Һауалы – бу заманда караламан398,
Арасын кара чикмән16+ аралаган;
Тередә күнбәйде икән399 кара надан,
Заң400 куып, шәригатькә карамаган;
Кылганы бер Ходайга ярамаган,
Пәйгамбәр сөйләгәнен каламаган401,
Йорт бозган үсәкчеләр ярамаган,
Җылкыны кырчаңгыдай алалаган402 17+;
Адәмдә үсәк менән җала җаман,
Чебендә – чага торган ара403 җаман;
Сөйләсә, сөйләй бирсен кара таган,
Кусылмас ак маралга404 кара кабан;
Карамас гыйлем кадрен кара надан,
Кара эт тә пәйгамбәргә абалаган405,
Этләрдән дә эт калган юк таламаган,
Итемнән дә ит калган юк канамаган;
Җау кайтып, бас ачылыр дулыгудан406,
Шаһбаздай күзен ачкан тумагадан407;
Тоткын кып408 җәүһәремде алалмаган,
Ул җәүһәр бер Аллаһе Тәгаләдән;
Яхшыны күрә алмайды надан адәм,
Рәсем буп409 калган борын заманадан, —
Һәр Мусага бер фиргавен дигәндәен18+,
Калыпдыр бойрык булып голямадан410.
Динкарендәш, барчаңызга күп-күп сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам гыйбрәт-кәлям411.
Һәртөрле мәгънә менән кыйсса яздым,
Җөзәдай412 һөнәрле адәм үргә таман413!
Хур булдым хата төсеп козгындарга,
Яранлар илтифат ит безем зарга;
Арыкды аса баскан аргымакыйм414,
Тоектан туктап калдым кисә җарга415.
Мондай эш кылганы җук, күргәне җук
Казагы Кече җөздең, Ырымбурдың19+.
Атлас тун базарында кымбат416 үтәр,
Сом417 илдең базарында сәүдә бикяр418;
«Зәр кадрен зәргәр белер» дигән сүз бар,
Гәүһәрде эт муйнына таксаң, китәр.
……………………………………………….20+
Сауыскан419 хаким булып тутый булмас,
Җук илдең бузбаласы коты420 булмас421;
Бозауы үлгән сыердың сөте булмас,
Җолдызы саратандың422 кауес423 булмас;
Җамандың кәсафәте424 алыс булмас,
Ала куңыз425 тиресе игә күнбәс426,
Җүкәне майлау менән кайыс427 булмас;
Яхшының сәүдәсендә сагыш булмас,
Сәүдәсендә җамандың табыс428 булмас.
Сыерга келәм җабу җарасбайды429,
Чагала430 буяу менән тавис булмас,
Күк тимер кайрау менән алмас булмас,
Күк исәк кордас булып, мондас булмас431,
«Җаман дуст – кара җылан!» дигән мәсә
Җар булып, юха җылан җулдас булмас!
Җаманды күп үстерсәң – өмид кисәр,
Хызырдың21+ кадрен белмәс тинтәк, исәр;
Залимдек зольме күп, күп симертсәнез,
Табактан эттең башы чурчып төсәр432;
Җаманды түрә кылсаң – йортың бозар,
Гакылсызны үстерсәң – ботын сузар!
Түрә димә, кара димә433 – фиглен кара —
Кей җаман аргымакдан мәстәк434 узар.
Адәме бол замандың хәрам тамак,
Күңле кара, аузы ала, ирне җалак435,
Дин җулына чамҗул атдай чигнәд иде,
Дау дисә, җауыр атын китәр сабап436.
Калмады йорт эчендә оят, әдәб…
…………………………………………………
………………………………………………..22+
Ходага унчә437 кылмайды коллык, тагать438.
Зар кылып, мин җатырмын жаббар хакъкаай439,
Җабыгып, сөяк калган аргымакдай;
Залимләр кадер белмәс һәлак итде,
Көн нурын күрә алмаган ярканатдай.
Кылдылар онытбасдай җаман бер эс440,
Эстәре дингә зыян, заңга дөрест441;
Саклансын данешмәнд442 ир җаман дустдан,
Надан дуст – бер айлык дуст, төбе – дошман.
Җофардың почык кесе443 исен сизмәс,
Гөл исен кайдан тойсын томсыгы очкан444!
Күп җатып тар җирләрдә саргайды бит,
Бол җирдә җандай җакын булады чит,
Сом илдең базарында дөкян корып445,
Җәүһәрем бәһасез буп446 хур булды тик.
Җамандың, борадәрем, сыртынан447 кит,
Әүлия булсаңдагы, куймайды эт:
«Эт өрде пәйгамбәргә» дигән сүз бар, —
Эт атым югалмасын дип айта дип.
Борадәр, бу сүземде күрмәңез җик448,
Минем җук яхшыңызга эчемдә кик449;
Җаманды дошман күрмәк – дин сөннәте23+»,
Бәгъзесенең иманындан кыламын шик.
Пәйгамбәр хәдисеннән риваять бар:
«Үсәкче450 – җәһәннәмнең канчыгы451», – дип.
Дуст имәс – дустны сыртан җамандаса,
Кесе имәс452 – бер хатаны җабалмаса;
Бәндәне сыртдан адәм ни димәйде,
Инсаф итеп, бер Ходайдан оялмаса.
Мактамас адәмде адәм – күралмаса,
Аксак эт җатып өрер – җөралмаса;
Агъзына тупрак тулып, сунда туктар —
Газраил эшен килеп тәмамдаса.
Нәгылып453 җаның чыдар, борадәрем,
Ак сөтең бер эт килеп хәрамдаса?
Аһ ормас ир, җөрәген саралмаса454,
Кайгысы кайгы өстенә җамалмаса;
Барынан усы455 хурлык җаман икән,
Хәстәдән күңел хушлык сөралмаса, —
Тилмергән бу вакытда тоткын идек,
Күреп китеп җөрсәңдәрче амандаса!456
Кайгылы бәндәсенә Ходай җакын,
Җылатыр бәндәсенең асыл затын,
Һәркемне артык сөйсә – артык кыйнар,
Дустының, иштәен дип, мөнәҗәтен.
Әбүҗәһел24+ Мөхәммәдкә инанмаган,
Иманга өндәсә дә телалмаган;
Өч йөз алтмыш могҗизасын сихер диеп,
Җарылган аймин кәнде457 күралмаган.
Айтайын кыска сүздең мин тулгауын,
Дошмандың үсәгенә җукдыр дауым,
Без түгел, пәйгамбәргә үсәк булган, —
Булыр, дип, һәр Мусага бер Фиргавен25+.
Тоткын буп458 газиз Йосыф26+ канча459 җатды,
Чыгарып агалары кол дип сатды;
Мөндан соң Зөләйханең җаласымин460
Зинданда унике жыл җәфа тартды.
Нәгылды461 Исраилнең27+ даналары462,
Үзләре – җакын нәби463 балалары,
Орлыкчы, үтерекче, үсәкче дип464,
Йосыфды кандай465 кылды агалары?!
Асылды сүккән менән аты китбәс,
Күңелдән җаман сүздең даты466 28+ китбәс;
Нәҗескә саф алтынды буяу менән
Нәҗес китәр алтындың заты китбәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китбәс,
Күңелдән җаман сүздең куры467 китбәс,
Котырган эт һава карап әргән менән
Асманда468 торган айның нуры китбәс!29+
Күп сәлам барча сахра, динкарендәш,
Күңлеңез гарибләргә киң карендәш,
Адәмдең үсәк сүзе бары бикяр469, —
Җазылган ләүхелмәхфуз470 үзгәрелмәс.
Языптыр мосаннифлар471 һәр китабка,
Фискъ сүз472 алынмас дип илтифатка;
Кабрендә Имам Әгъзам30+ эт булды дип,
Канчамы үсәк булды асыл затка!
Бәлане күреп калган пәйгамбәрләр,
Җәфаны тарта килде чын гәүһәрләр,
Булды дип нәгып473 тоткын уйламаңыз —
Файда җук артык сүздән, борадәрләр!
Аргамакка кимчелек җук кесән474 менән,
Наданлар мондай сүзгә төсенбәгән;
Мөслим475 31+ дип үсәкчене әйталмаймын,
Без түгел, пәйгамбәр дә эсинбәгән476.
Яхшы сүз тыңдамакка хуб мөбарәк,
Яхшыга Хода – мәдәд477, гакыл – сәбәб;
Бу сүзем үләң478 имәс – бер нәсыйхәт,
Җазганы булмаганы фарсы, гарәб32+.
«Гаҗәб: һәркем гъәни булса…»
Гаҗәб: һәркем гъәни479 булса,
аңа хөсне дидар480 әйләр,
Фәкыйрь мескенгә пәрва481 юк,
мөзәлләт482 берлә зар әйләр.
Фәсахәтдә хисан483 булса,
ки Локман1+ хикмәте булса,
Дәрига, бәхте юк ирне
фәкыйрьлек шәрмсар әйләр484.
Гъәни бер нафилә эшдә
дийән тәгърифенә йитмәз485, —
Зарурәтдән фәкыйрь яшен
түгеп мең игътизар әйләр486.
Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян487
фәкыйрьне гайненә алмаз488;
Вәләкин әгънияләрне489
зәһи садр кибар әйләр490.
Менеп һиммәт мәтаййасын491,
мәһабәт җилдереп байлар,
Берен бере хозур әйләп,
мәрамен492 иддихаль әйләр493.
Шаһамәт малике сәтъвәт
табып, бәһҗәтдә ба-фәрҗам,
Тәфәкөһ бабидә оббоһа
сафалар өстевар әйләр494.
Ләбасе фахирә үзрә495
мөсәйкъәл мөргы тависдай496,
Төзеп мәйдан фәзасында497
мәҗалисен ифтихар әйләр498.
Тәвангирләр499, берен бере
тәбәссемлә итеп икъбаль500,
Урамчы өенә биңзәш501
фәкыйрьне тар-мар әйләр2+.
Аны шунчә тотарлар хар,
җөлүсендән идәрләр зар502;
Әгәрчә булса ул диндар,
аны гүя химар503 әйләр3+.
Мәсаиб504 чикмәгән инсан
Һауасына дәва булмаз505;
Сорашмаз шәйлә кибрендән506,
фәкыйрьне ихтикар әйләр507.
Сафа әүкатилә мәгърур
улып дәүранә биш көнлек508,
Тәмәтти үзрә509 көрлекдән
фәкыйрьләрдән нәфар әйләр510.
Санадир мөтрифинләрең511
һауасындан, мәгаз Алла512,
Ләбасе иске галимдәй
сәлам алмага гъар әйләр513.
Дәрига, әрҗөмәнд514 ирләр,
фәкыйрьлекдән булып паймал515,
Хәйа пәрдәсене – ихракъ516,
Замирен поргобар әйләр517.
Күренсә капкадан бер бай,
кирәк – кыргыз, кирәк – нугай,
«Хуш-амәд» ләп518 аңа, һай-һай,
мөфахирән софар әйләр519 5+.
Фәкыйрь Акмулла, кил, сабыр ит,
чәрхнең җәүренә520 син һәм,
Үзең мәхбүс, сүзен мәрдүд521 —
сиңа кем игътибар әйләр?
Казаның522 серенә һәргиз523
гакыл бары өчен йитмәз,
Ләтаиф зимн524 белүе дә
гыйбарындан зимар әйләр525.
Кемен сурәтдә лотф526 идеп,
хакыйкать газабына тартыр.
Кемен игъзаз идәр527 ахыр —
әгәр заһирдә хар әйләр528.
Кемен тоткын идеп бауда,
агызып дидәсендән529 кан,
Кемен сәйр итдереп530 багъда,
мәкамен531 гөлгозар532 әйләр.
Кемен…6+ заһир
ләтаиф нигъмәте үзрә,
Кемен мәсрүр533 идеп даим,
Гыйбадын534 ихтияр әйләр.
Назыймне535 сорсаңыз, әй яр,
мәкяне536 – хар, эчендә – нар537,
Ләкабе538 мәшһүр Акмулла,
хибесдә539 зар-зар әйләр.
Агызып яшь, йөрәкдән – кан,
ятыр тик чыкмаган бер җан;
Дога бирең, әйя хөллан540! —
сезә күп игътизар әйләр541.
«Минем кебек булыр микән бәхетсез…»
Минем кебек булыр микән бәхетсез,
Егет башым әсир булды вакытсыз;
Әсир диеп, борадәр, сүкмәңезләр,
Күземдәй канлы яшем түкмәңезләр.
Теләп алмадым үземә моны, әй яр!
Къәдәр542 килсә, япан булыр икән тар.
Бәла килсә, күрер күз күрмәз улыр,
Каза килсә, аяклар йөрмәз улыр;
Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшендән,
Сәбәб булган исә дә кылмышындан.
Сәбәб булыр дәхи дошман кешедән,
Тәҗәссес әйләюп мәстүр эшидән543.
Бу эшдә мөбтәлядер544 канча әхъяр545,
Асыл фетнәгә мәншаэ тагъны әгъяр546.
Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир547,
Мөгаллиме Санидәк1+ хикмәтдә маһир;
Шифа, шиддәт күрә килгән галиләр548,
Әфазыйлдән549 пәйгамбәрләр, вәлиләр550.
«Әссәламегаләйкем асыл затка…»
Әссәламегаләйкем асыл затка1+,
Мәйданда узып килгән аргымакка;
Лаикъдап551 дәрәҗәңә яздым сәлам,
Төбендә аса җөйрек552 булмасак та.
Бөстансыз553 былбылдагы сайрай алмас, —
Бу көндә охшап тормыз җабалакка.
Ходаның язганына чара бармы? —
Язылмыш ләүхелмәхфуз дигән такъка554.
Илтимас555 хәзрәтеңә сад-һәзәран556:
Без факыйрь бичараны читкә какба;
«Ишарәт – гакыллыга» дигән сүз бар2+, —
Артык сүз әдәбсезлек асыл затка.
Дөньяның төсеп тормын557 мәзарына558,
Сатылдым бер сом илдең базарына559;
Агяһлек һич берендән сүз алмадым560,
Сунда да561 өмидемне өзалмадым, —
Хибестә интизар буп562 зарыккандай
Сезләргә тагы җаздым – түзалмадым3+.
Бәндәдә булады усындай хәл,
Дананың ләфзы563 – шикәр, мәгънәсе – бал;
Бичара зарыккандай айтканды дип564,
Солтаным, илтимаска нәзарың сал565.
Тоткынлар кыйбласиде566 бусагаңыз,
Сүз полын567 белмәгәнгә охшамаңыз4+.
Җусаңыз, бер төскән кер китбәй калмас,
Кайраса, кителгән җир үтбәй калмас;
«Һәрбер зат үз аелына кайтыр» дигән —
Дат җогып568, булат кылыч үтбәй калмас.
Күп иде мөселманга нәзарыңыз,
Көн саен бәләнд569 мәйдан базарыңыз,
Саркытдан570 Акмулланы буш куймаңыз, —
Тасады сездең дәүләт казаныңыз571.
Дөньяда артык кылган хакъ багыңыз572,
Җәелгән мәмләкәткә әрүагыңыз573,
Данишмәнд574 алмагачның мивәсидең575,
Кышы-җазы көелдәсен576 җафрагыңыз.
Китбәгән577 бәхет, дәүләт бас-малыңдан,
Чыкмаган ир-азамат икъбалеңдән578;
Кәрәмең Бәхре Гоман къәтрәсендәй579, —
Канча җорт580 су эчәде ихсаныңдай581.
Дәүләтең бәхетеңмин582 таса бирсен,
Каһәрең дошманларны баса бирсен,
Дошманың кырдан өркеп кача бирсен,
Ходаем маңдаеңды ача бирсен!
Дога сул583 Акмулладан, солтанымыз,
Эчендә күп җолдыздың Чулпанымыз;
Тумагасы – көмешдән, турын – алтын,
Һиммәте бәләнд мәйдан шоңкарымыз584.
Киләсең ата-затдан нәкыйс585 булмай,
Һиммәтең поркуәт5+, дәүләтең – сай586;
Дога кунып, кот җоккан587 бер урын дип,
Ботакка пәнаһлаган588 без торымтай589.
Җәһәннәм хәрам булсын этеңезгә.
Килмәсен дошманларың битеңезгә,
Гыйнайәт590 өстәлеңдәй бер умыртка
Ташласаң ни булады этеңезгә?
(…) 6+.
«Кыпчак эче карабалык карагызлар…»
Кыпчак эче карабалык карагызлар1+,
Зарына Акмулланың караңызлар,
Мине остап бирдеңез591 дошманларга, —
Барчамыз Тәңре алдына барамызлар.
Ходаем сезгә бирсен изге таләб,
Мин тордым илеңездә Тәңре калап592 2+;
Хыянәт кылгандарың искә төшсә,
Җылаймын күңлем бозлып, кабат-кабат.
Булмады үпкә җазмай чарамыз да,
Ачу тотып чыдар хәл юк җарамызга;
Бигөнаһ593 хыянәтләп саргайтдыңыз3+ —
Үкертсен тычкан төшеп сабаңызга4+!
Кем чыдар усы594 төрле бәлаңезгә,
Агъзы нәҗес саускандай алаңызга595,
Мондай эс596 мөселманга казакъ кылмас,
Бәрәкалла сезде тапкан анаңызга!
Тел тиде барча ата-карагызга,
Барчыгар597 яхшыңыз да араңызда;
Җәфаны кайсың кылса, шуңа әйтәмен —
Күкрәге кара майдан598 караңызга.
Разыймын сезең ата-бабаңызга,
Күкрәге фирасәтле599 данаңызга600;
Тимәсә яхшылардан бер шәфәгать601,
Хур булып усы арада602 каламызма?!
Күп-күп сәлам, бәхил мин данаңызга,
Изге дога изге ата-бабаңызга, —
Кятибен603 сорасаңыз – мин бер тоткын,
Акмулла5+ Труйски калаңызда.
«Йа Хода, юлыңда булсын…»
Йа Хода, юлыңда булсын
бу гъәзиз җаным фида,
Идәмен сиңа мөнаҗәт —
агъласын телем нида604.
Мөстәгыйн605 бел һәр урында
бәндәңи, әй солтаным,
Саклану бәйлә улырмы —
бәндә фәрмандин җөда606.
Афтабең607 нуры төшмәсә,
рәүнәкъ улмас608 бу җиһан;
Сайрамас былбыл, әгәр булса
гөлестандин җөда.
Әй борадәр, нә сорайсың
бу әсирең халене? —
Сезгә салус609 нисен әйтсен,
булса икърардин җөда!
Нә гаҗәб: пешкән йимешдин
татлыдыр бу йәш вакыт,
Аһ [мин] булдым сәшкәдәй610
кыйммәтле дәүрандин611 җөда.
Кайгы-хәсрәт тарта-тарта
башымда һуш калмады,
Гомречендә612 булмадым бер
кайгы-хәсрәтдин җөда.
Бары гомрем көя-көя
йөздә нурым калмады,
Ялгыз булмаганымын бер
гъәзиз җанымдин җөда.
III

Хаким берлән галимдән күп сорау бар…
* * *
Ни файда аһ органдай үлгәндән соң?..
* * *
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен!..

«Хат йибәрдек…»
Хат йибәрдек Ырынбург каласындан,
Каласында голямалар613 арасындан,
Хөрмәтле әткәемә йөз-мең сәлам
Күпле сынык ак1+ шоңкар баласындан.
Хөрмәтле әткәемә – сезгә сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам614 ошбу кәлям615:
Берничә күңле сынык госса616 язды,
Зарланып, бер мосафир мелла балаң.
Әткәем, килешмәде эшең артык,
Без кайтдык сезне сагнып, күңел тартып;
Унөч елда бер кайтып, күңел сынды,
Инде безгә тереклекдән үлгән артык!
Үпкәм шул мөрәүәтсез617 әткәмезгә,
Әнкәмезә – гаҗәб къаль көтәмезгә2+;
Без бичарә догачы3+ идек барчагызга4+,
Үзеңезгә, ата-баба, җөдаңызга618.
Әткәем, инде сезгә юк бүтән сүз —
Бу дөнья малына туялмай күз619.
Унөч елда бер кайтып, үзитмәдең5+,
Инде сагнып кайтырдай булмадык без.
Күп гаҗәб бу сыйфатлы катып калмак,
Сезгә йиңел булса да, безгә – сагакъ620;
Без догагүй621 6+ варис идек, дәгел үгәй622 7+,
Сез безләргә ата идең, дәгел калмак8+.
Гомремез йә бер көн, йә бер айлык,
Күңел йитсә, уйланмас ярлы-байлык.
Безне бер матчак623 чаклы күралмадың,
Булалмадык сезнең кашда624 ялгыз тайлык!
Сыйратка625 мәркәб626 9+ булмас көрән атың,
Беләлмадың үзеңнең син галәмәтең;
Бер атка бер вакытда торыр идек:
Без дә бер мәрданәмез627 – түгел хатын.
Абруйсыз калганы юк озынборын,
Алда шайдә хур булмас коры борын628;
Ат да булыр, тун да булыр – без булмабыз,
Әман булса, сезгә кайтыр туры айгырың.
Безләрдин артык икән сезнең турат,
Мөҗәррәд629 туры ат да сезгә морад.
Безләрдин бер ат тирен кызгандыңыз,
Без сезгә бала идек, дәгел бырат630.
Йортым дип кайтыр идем сагынгандин,
Вәгъдә шул иркен йирдә табылгандин10+;
Унөч елда бер кайтып үзитмәгәч,
Күземдин канлы йәшне агызгандин.
Сезгә әйтмәй кемгә әйтәек, әй солтаным,
Сызылды көйә-көйә йөрәк маем.
Уйлаган эш йиренә йитмәй калды,
Бәхил бул инде бездин, миһербаным.
Сәламәт, әман булсын баш-малыңыз,
Мал булганда юк сезнең арманыңыз631;
Алтынның кулда барда кадре булмас, —
Табылмас мең тәңкәгә мыскалымыз!
Кадерле йорт эшендә булсын башың,
Галимгә күңелләрең ник аумасын;
Сандугач козгын белән бергә тормас,
Юньсезләр кайдан белсен ир сәүдаэсен632…
«Адәмнән һауа калмас…»
Адәмнән һауа633 калмас гариб булмай634,
Фокара сохбәтенә635 къәриб булмай636;
Гадәте – йә истиһза, яки тәхкыйрь637,
Сүз сөйләмәс берәүне җәрех кылмай638.
Берәүгә дөнья бәхте хасыйль улса,
Морадка һауасынча васыйль улса639,
Нәфсе аның Фиргавендәй1+ дәгъва кылыр, —
Бер фетнә, каза күреп басылмаса.
Бүтәндә хасиятне бар дип белмәс,
Үзенә хөсне занне хәсыр кылса640,
Кямилне хәкыйрь641 күрер вә билгакес642,
Истигъдад фитъриясе касыйр булса643.
Гарьләнеп хатасына мөкъирр булмас644,
Ибне Кәрим2+ алай булмас, асыл булса;
Шул көйгә ахирәткә күчеп китәр,
Бер пешкән алмагачка асылмаса3+.
Сүзендән һәр адәмнең адәм сынар,
Бер-берен киметүгә адәм комар645;
Кара чебен сау җиргә күз салмайды,
Бар булса җауыр646, кутыр – анда кунар.
Инсафдан бер мыскал юк эшемездә,
Кинә, хәсәд647, фәсад648 тулган эчемезгә, —
Һөнәремез йә тәгъәннет649, йә истихфаф650,
Үз кылган эшемез юк исемездә!
Раббани голямада651 катлау да юк,
Белә торып, бүтән юлга атлау да юк,
Вәләкин күңелләре бәлид652 4+ ирләр
Һәркемне хурлауга бар, мактауга – юк;
Якын барсаң, тимерче күрүгендәй,
Ул сине керләүгә бар, пакьләүгә – юк;
Тиеп китсәң, кара май653 чиләгендәй,
Карайтып датлауга654 бар, аклауга – юк;
Хата [дан] аяк таеп, колап5+ китсәң655,
Башыңдай атлауга бар, туктауга – юк;
Зәррәдәй656 гаебеңне күрә калса,
Гъәүрәтне җапмауга бар, ачмауга – юк!
* * *
Һәркемне мулла димез алдаганда,
Чын мулла аз табылыр таңдаганда657.
«Иннәмә йәхши Алла» га мисдах кайда658,
Күз салып, хакыйкатен аңлаганда.
Хәшийәти галямәте659 шуннан заһир660:
Дин биреп, дөнья сатун алмаганда661.
Җүне килсә, элүгә хәзер тора,
Кармагы алыс имәс662 – бармагында.
Голямаи ахирәтнең663 эше башка,
Ул кулга аз эленер кармаганда;
Галямәтен белерсез – бәхет кунса,
Гыйззәти горурлыкка664, салмаганда.
Вирд менән665 мәсҗеддә ялгыз калып,
«Раббәнә, зольмәна666!» дип зарлаганда667;
Нәфсе һауа әмренә мөкайядмез668,
Тырышмас шайтан да алай – яллаганда!
Ярар иде үземезне карасак без,
Гыйлемнең сәмәрәсен669 арасак670 без;
Гыйлемне гыйбадәткә аләт671 кылып,
Күберәк тәфсир, хәдис6+ карасак без.
Унбер йәшдән бирге эшкә тәүбә кылып,
Мәсҗеддә ялгыз калып җыласак без;
Баягы горурлыкны болай ташлап,
Аягына ишанның коласак672 без;
Муллалык шунда безгә файда бирер, —
Нәфес этнең колагыннан борасак без!
Билфигыль673, кулдан килер һичнәрсә юк,
Күңелмин674 әллә ниләр кылачак без;
Күрер күзгә мулла сымак солтанатмыз,
Сәлләне675 килештерер урасак без;
Укысак вәгыйд айәт – инфигаль юк676,
Аһ, дәрига, мәхшәрдә677 ни булачак без?..
Яшемез үткән саен, күңлемез яшь, —
Тәүбәне соңырарак кылачакмыз.
Гавайга бер ак сәлләң өлкән булсын,
Атың-чанаң, киемең күркәм булсын,
Хосусән678 җаһил халык нәзарендә679
Үзең – симез, корсагың өлкән булсын!
Бер байда йә вулысда8+ тормак кирәк,
Мәгърурләрне үз җаныңа бормак кирәк.
Тәһарәт-намаз дөрстләп белмәсәң дә,
Меллалыкны төрле фәндән ормак кирәк.
Һауасына680 муафикъ гәпләр сөйләп,
Тозак-ау килештереп кормак кирәк;
Аларның морадынча җөрә бирсәң,
Дин-ислам гъөррәсене681 кырмак кирәк,
Һәр нә кылса, зольменә тәүҗиһ ясап682,
Ли-әһла мөдаһинә кылмак кирәк683.
Җөнүде шәятинне тәрҗих кылып684,
Андан соң безне Ходай ормак кирәк!
Эчемез карт бәкъәрнең685 буазындай,
Телемез җәһәннәмнең шуазындай686;
Котырып һәркемгә бер кампаямыз687,
Симерткән күркә-тауык куразындай688!
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә афәт салу асат булды.
Гавам халкы башларын без каңгырттык,
Вөҗүдемез гъәйне бер689 афәт булды!
Фетнәнең күбе чыгар телемездән,
Сәлләсе өлкән дигән кешемездән;
Бол көндә тышымыз хуб, эчемез буш,
Зөлҗәлял690 гафил имәс эшемездән.
* * *
Муллалык эше кыен – җүн белмәсә,
Ходаем тәүфикъ биреп күндермәсә,
Нәбүәтдән мөкътәбәс гыйльм – бер нур,
Бар чырагын һауасы сүндермәсә691.
Мулла имәс – багым багып ил алдаса,
Фазыйльне692 хәкарәтләп яманласа, —
Фәзаильне яхшы кеше яманламас,
Зинадан аслы туып яралмаса!
Мулла шул – дин өйрәтеп хак алмаса,
Дөньяга динен сатып югалмаса9+;
Хаким берлән галимдәй күп сорау бар:
Көтүче таяк җийәр693 10+ – багалмаса694.
Гыйльмемезнең сәмәрәсе – ашып-ташу,
Җил биреп, котырганга кабатлашу;
Берен бере ислях кылып695 кую түгел, —
Кызынкырап киткәндә таяклашу.
Кямилнең кәмәленә инкяр кылып,
Түбәләшмәй басылмай безнең ачу;
Истикбәрдән696 башка һичнәрсәмсез юк,
Морадымыз маддәсе – гъәүрәт ачу!11+
Һәркемне әнанийәт697 адаштырды,
Кыйшайды шул сәбәбдән аяк басу.
Әхлякы мәрзыяне698 артка ташлап,
Мәхсүдне699 хәкарәтләп күңел басу;
Гөнаһымыз шомлыгыңдай җир күгәрмәй700,
Ягъмурдан коры калды безнең басу!
Капкага бер бай килсә: «Хуш килдең!» – дип,
Мосафир гариб килсә – өркеп качу!
* * *
Мулла булса, кибр701 булмай, куркак булсын,
Дин җулында җилмаядәй702 җуртак703 булсын;
Нисбәт берлән форма төзеп, сурәт сатмай,
Диндә – зирәк, дөньясына чуркак704 булсын.
Өйрәтсен шәкердләргә әүвәл иман,
Мелла булсын дин өчен җанын кыйган;
Мәгънәсен һәм үз теленчә төшендерсен, —
Вә илля705 ике яклап булыр Ибан12+.
Мулла булса – хаиф улып706, зарлы булсын,
Кирәк – бай, кирәк ул җарлы булсын!
Бу сүзне яратмаган мөганидләр707
Бәгазабә вә гъизә708 ярлып үлсен!
Дәүләткә адәм бармы котырмаган,
Эчләрен бәдгөманга709 тултырмаган?
Тугъры сүзгә һауасы очып бара,
Чатнаган пыяладай чытырлаган.
Хаклыкдан, урны килсә, тел тартбайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырлаган14+;
Җарадан җөдәп җаткан мин кәретмен710,
Саескан-каргалар тор чыйкылдаган.
Шәригать исе чыкмас эшемездән,
Тәгамда хатамыз күп ашап-эчкән711;
Казакъ илә нугайда712 ибан-күйләк713,
Кыскартып киемләрен ноксан печкән714.
Ләфзы715 җирдә калмастай әфәнделәр,
Тәнбиһ кылу716 кирәк иде мондай эштән!
Хәзрәтләре бездәй хәкыйрь, гариб имәс,
Аларның пылауы15+ әзер, наны717 пешкән;
Мин байгыш әйтсәмдагы718 бәһасе җук,
Сүземнең къәдре китеп, өнем үчкән719, —
Дөньяда тулып яткан гъәзизләр бар,
Телләрен сандугачтай – акча кискән!
Үлчәгәч, күп салмаклар җиңел чыкды,
Бизмәненең поты чыгып утыз бишдән16+;
Тәдбир720, тәфәккерләр721 болай торсын,
Гъәйнендән «истигъфар» ның722 нокта очкан17+.
Тәкбирдәге фәтхәдән әлиф туар18+,
Әйтмәймен монау сүзне хәсәд-үчдән.
Нәсихәтдән мөстәбәгъәд кабул кайда?723
Хатасын тәхсин менән724 гомер кичкән.
Фарыз19+ гыйлем, тәгъәллемдә725 юк кайгысы,
Үзе укыр тәһәҗҗед726, торып кичдән
Тыш тәһарәт алу менән эш бетмәйде,
Булмаса чын тәһарәт әүвәл эчдән;
Дөньяга тую да юк, кую да юк —
Капчыгын канәгатьнең тычкан тишкән!
Бу йортка андан башка афәт тулган,
Тәрәкъкыйе истибдаддан без булдык хам727;
Башка милләт җәһәдендән728 дөньяны алды. —
Талаш берлән соңга калды әһле ислам20+.
«Иң әүвәл кирәк нәрсә…»
Иң әүвәл кирәк нәрсә иман дигән,
Ахирәт эшләренә инан дигән;
«Хода кичәр» дигән менән эс729 бетмәйде,
Иман шартын өйрәнмасә – Ибан дигән1+.
Икенче кыйммәт нәрсә күңел дигән,
Күңле бозык адәмнән түңел730 2+ дигән;
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза – күмел дигән!
Өченче кыйммәт нәрсә гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфикъ җагы такыр дигән;
Аз эшкә ачуланып, динен бозар,
Иманын көферлеккә сатыр дигән3+.
Дүртенче кыйммәт нәрсә шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер дигән;
Җаткан җирдән «Ходай кичәр» дигән – хурлык,
Сәбәб эзләп, төз җул менән җөгер дигән!
Бишенче кыйммәт нәрсә әдәб дигән,
Әдәб дигән – мәхәббәткә сәбәб дигән;
Көферлек әдәбледә тормагандай,
Әдәбсездә иман тору гаҗәб дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табыр дигән;
Һәр эшдә сабырсызның төбе – хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!
* * *
Үткән җук алдымызда хәүф-хәтәр,
Бу халык белә тора гафил җатар;
Гъәфләтдән уяну җук, оялу җук, —
Кәрваннар үтеп җатыр катар-катар731.
Гыйбрәтләр күз алдында күреп җатыр,
Кулымин732 канча адәмде күмеп җатыр;
Күп күрдек кабер казган җегетләрне, —
Арасында һәзел-уен тулып җатыр!
Ни файда аһ органдай үлгәндәй соң,
Эш үтеп, гүр газабын күргәндәй соң,
Алладан курку дигән кайда калды
Зар җылар урынларда көлгәндән соң?!
Иманның бер шартыннан: хәүф-зарлык733,
Булмаса хәүф-зарлык – көфер барлык;
Танар көн исемезде734 алдымызда,
Хәзрәтдән «Вәмтазу!» дип килсә җарлык735
Адәме бол замандың булды сундай736,
Бу халык бу холыкмин737 һәргиз уңбай738:
Дин җагына артык күңел куялмайды, —
Дөньяга зирәклеге Әфлятундай!4+
Җаксылар Хакъдан күңел аудырмаган739,
Җаманга Ходай рәхмәт җаудырмаган;
Белемсез үзе белмәс, җүнгә күнмәс, —
Холкы тинтәк сыердай саудырмаган!
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен,
Эчтә тулып җатмасын сасык эрен.
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, —
Булмаса, файда бирмәс коры белем!
Белмәгән казакъ да бар, нугай да бар,
Иң әүвәл иман гыйльмен уңайлап ал!
Китабны, фәрештәне, пәйгамбәрне —
Коры атын белү менән ни файда бар?!
Өйрәнең меллалардан моны сорап,
Булмасын мөселманмын дигән корат740;
Сурәтдә мөселмандай күренсә дә,
Ахирәт файдасына – мәгънә морад!
* * *
Айтамын үгет кылып казакъ халкын,
Күңлеңез дин җагына сунчә741 салкын;
Канчама742 голямалар айтсадагы743,
Борынгы куялмайсыз ата салтын744.
Сез бикяр745 бер мелласыз утырмаңыз,
Өйрәнмәй фарыз, ваҗиб5+ тик тормаңыз;
Ул мелланың кыйраәте746 яхшы булсын,
Күргән дип «Мелла җәлал»6+, котырмаңыз.
Хәлен белмәй, мелласынып каңкаймасын747,
Яшь, сабый балаларга катаймасын748;
Бирҗакда749 күп эшләр бар – артын белсен,
«Гакаид»7+ укыдым дип какаймасын750.
Остайсыз751, уңай күреп, бала мелла,
Күбесе дин гыйльмендә чала752 мелла.
«Шәмсиярдән8+ биш-алты ауыз бәхәс җатдан753,
Аталыр наданларга дана754 мелла.
Канча айтсам да татды755 кылып, балдагандай756,
Ходай өчен әфсүн укып арбагандай757,
Үзеңездең телеңезчә анык кылып,
Баласы мөселмандың аңлагандай, —
Сунда да758 һичбер дәва килесмәйде759,
Колакка күренәсез алмагандай;
Бу айтканым китабка хилаф имәс.
Сез уйлайсыз Акмулланы9+ алдагандай!
Телемез сунчә татды, күңел катты —
Жулдасын касындагы760 җалмагандай;
Дөньяга сунчә зирәк булды халык,
Күз алдында карманнан761 кармагандай762.
Атаңның аузы…10+ дигән бер гадәт бар,
Күкрәкдә мыскал иман калмагандай;
Нигә мончә763 хәүфсез булдык икән,
Җәһәннәм газабына танмагандай764?
Аһ, дәрига, алдымызда бер көндәр бар,
Жан калтырап, кан-җас765 түгеп зарлагандай766.
Сыйратдан11+ үтәмезбә, каламызба —
Хәлемез анда булыр әлдә кандай767;
Без бертөрле халык булдык үлмәгәндәй,
Гүрестанга җалгыз бас768 бармагандай!
* * *
Тугърылык бу заманда корып калган,
Тура әйтүче арт җакда торып калган.
Кей769 меллалар казакъка җалгандайды770,
Мокадан каламын771 дип курыккандай.
Көче бар мирзаларга җарамсынып772,
Шәригатьне күңел өчен борып салган.
Байланган тамгъ менән773 телемез бар, —
Жылкычылар муйнымызга корык салган;
Эшемез үземезгә дәлил булды,
Ничә җиргә шайтан тозак корып салган.
Шаһбазлар774 Каф тагына12+ күчеп киткән,
Урнына – козгын, байгыс775 кунып калган;
Сөяккә сеңгән бидгать776 айрылмайды,
Жасыннан777 жаман гадәт куып калган.
Бу әйтелгән бидгатьэшләр табылады
Адәмсынган778 гакылга тулыклардан.
Җәбраил13+ төшеп әйтсә күнбәгәндәй779,
Кара кан эчемезгә тулып калган, —
Дин китсә дә, заң780 куюга разый имәс,
Күңелемез сул781 сәбәбдән суып калган.
Фидиясенә14+ остап бирер арык-кутыр,
Байгыш мулла шул кутырны көтеп утыр;
Иншалла, усы782 мал булмасмы дип,
Искатга783 чыгарыр бер күзе сукыр.
Куй-җылкыдан остарлар784 аксак-чатан,
Төядән бирә калса – кутыр атан785,
Мактанчылык җир булганда мал аямай,
Дигәндә сәдакага – сунчә катаң!786
Онтылып муллалары утыр787 алдан,
«Кисекбаш», «Ахырзаман»15+ укыгандан,
Җаманын малдан бирер, сайлап остап,
Тезгәннәр: кутыр – алдан, сукыр – арттан.
Кор ауызмин788: «Кичерә күр, Ходай!» – дип.
Тәүбәне өйрәнгәнләр тукырандан.
Безләргә бирәме дип, мискин булып,
Истәк16+ мулла тагын утыр сукыранган.
Байлаган сыер-малдан ике мөчкә789,
Байгыс мөчкә арыклыкдан торыр көчкә.
Саргаеп, таң алдыннан үлгән мәет
Күмелмәй, киңәс менән790 калыр кичкә.
Кагынган791 бу заманда бузбалалар
Хәрамлык ягына тиз кузгалалар;
Тыюсыз бит алдына йөреп үскән, —
Аман792 торса ярар иде кыз балалар!
Бозыклар берен бере кулдайды икән793,
Хыянәтен белә торып кургайды794 икән,
Залимләргә хәзерләнгән җәһәннәм бар, —
Ходайым бу дөньяда ормайды795 икән!..17+
«Акмулла, халеңне бел…»
Акмулла, халеңне бел, үзең калай?
Үзеңә лаикъ имәс сүзең калай?
Вагыйз796 бар, иттифакъ797 юк, оят кайда? —
Колагыңны борырлык синең, малай!
(Үземнең мәхәббәтдән) зиһенем тарау1+,
Көне-төне гадәтемез китаб карау;
Мөдаһин798 булмаган соң юлдаш калмай,
Булмаса артык симез – эчең ярау.
Күп йөрдек аркамызны бетләр талап,
Таласа да, калмады бездән таләб.
«Вәлләзинә җаһиду» – икътибасым799, —
Гомремне сарыф кылдым китаб карап.
Һәрни булса, тырышкан юлда калмай,
Кайда булса, тик яткан файда кылмай;
Гатасына800 шарт имәс Бәгъдад, Хәләб,
Чобар үгез Бохар барып мулла булмай!
Галим булса, милләт өчен зарлы булсын,
Кирәк ул – бай, кирәк ул ярлы булсын!
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъризә801 ярлып үлсен!
Һәр кешенең сүзендән адәм сынар,
Бер-берен киметүгә адәм комар.
Маса-чебен802 таза җиргә күз салмайды,
Кайда черек, кутыр бар – шунда кунар2+!
Дуст күрсәң, какъбасына803 барып кара —
Оятдан чыгаралмай күңелең сынар.
Мәхәббәт, ширбәтдән сохбәт кылсаң804,
Ул сигъан805 бал урнына зәһәр сонар;
Нәфис, ләзиз806 сүзеңә каршы килеп,
Мәҗлесдә шаулавына колак тонар.
Хөлләмез807 буйымызга карарланган,
Белмәймен килешәрен кандай томар.
Ходага бер ярарлык эшемез юк, —
Акмулла дигән байгыш шуңа йылар.
Кайгы сезгә асканынан йөрәгем нар808,
Җаманга бидил салып809 түгелде ар810;
Гакълым хәйран, башым вәйран – диванәмен,
Булсаң да йортдан аскан811 йөгрек толпар.
«Адәм сул – гадел булып…»
Адәм сул – гадел булып, диндар булса,
Залим сул812 – дин тотбаган мөрдар813 булса;
Инсафка адәм нигә килмәйде икән?..
………………………………………………..
Җан бирер дин юлында мөселман ир,
Адашмас яхшыларга кусылган814 ир.
Алланы сыйфат белән танымаса,
Кай китаб ул кешене мөселман дир?
Белеңез муллалардан моны сорап,
Булмасын «мөселманмын» дигән корат815,
Заһирдә816 «мөселман» әйтелсә дә,
Ахирәт файдасына мәгънә морад.
«Аһ, дәрига, безнең җортда җук иттифакъ…»
Аһ, дәрига, безнең җортда җук иттифакъ817,
Безне нигә ислях кылсын818 мондай шокакъ819,
Арадан бер кәшшафе хак820 чыгып иде,
Мөсахинләр мөрәддөн галял-иттифакъ821.
Моганиддә822 хакны күрмәй күзе тонса,
Мөгасый мәхсүддән күзен йомса823,
Хәлаүәте мәгънәдә824 дә бәһра825 алмас,
Чебендәй кутыр йирне эзләп кунса.
Аткан укдан файда аз – җонсыз булса1+,
Юлдашыңдан файда аз – җүнсез булса;
Мөнәҗәт, шигырь илә эше булмас —
Күнле каткан бер дәрдсез, моңсыз булса!
Дәрдемәндләр шагыйрь улмай – эч пошмаса,
Дин дәрде галиб булып826, эше йышмаса;
Йөрәгенең чакмасы чагылганда,
Үпкәсенең куәтенә ут төшмәсә!
«Борадәр, чын мелла кем, беләсезме?…»
Борадәр827, чын мелла кем, беләсезме?
Тасаууф828 китабларын күрәсезме?
Башкортның Бузикәев кантунындай1+
Зур исәреп829 сез әфисәр-түрәсезме?
Нәфес үлмәй, күңел сынмай, вөжүд830 китмәй,
Оҗмахка бик тиз генә керәсезме?!
Һай кардәшләр, талашмаек булып бак-бак,
Бу сүземдә максудым – изһары хак831!
Милләтдә хәмийәтдә832 кямил булсак,
Талибләрең833 укысын «Изһарелхак»2+.
Әһле ислам йоклабрак калыр булды,
Башка милләт алга таба барыр булды,
Әгъдага834 мәкауәмәт кылмак835 өчен,
Голүме җәдидләре836 зарур булды.
Халь килсә, төрле фәнне күргән яхшы,
Кямилләр катарына кергән яхшы;
Урысча укып кына түгел белмәк —
Халь килсә, фырансузча белгән яхшы!
Иң әүвәл үз динеңдә заһир булсын,
Игътикадда837 кодрәте таһир838 булсын,
Һиндыстан галәмендәй мәхкәм839 торып3+,
Исламга каршыларны каһир булсын840!
«Намәрдкә сүзең зая…»
Намәрдкә841 сүзең зая, ялынсаң да,
Накәскә842 – үзең һәба843, ягылсаң да;
Гарибнең үзе мәбгуз844, сүзе – мәрдүд845 1+,
Аузыңдан дөрре-җәүһәр агызсаң да.
Хийәмеңә бусә булмай, сыйып булмай846,
Гәрчә син диндар булып табылсаң да;
Хәлауәте мәгънәдән бәһрә алмас847,
Канча син сүздең майын агызсаң да.
Дәрдсезнең дустлыгындан сәмәрә848 юк —
Ул сагынмас, син аны сагынсаң да.
Җаман сине сыйламас, сыйласаң да,
Син аны сыемызга кыймасаң да849;
Җаксылыкды җамандыкка хисаб идәр,
Аңа син канча изгелек уйласаң да.
Җаман пычак тиз үтмәс – кайрасаң да,
Былбылдай килештереп сайрасаң да.
………………………………………………
Фәсахәт850 казанында кайнасаң да2+.
«Акмулла күпне күреп сырганаган…»
«Бер миһман өеңезгә булып китдек…»
«Бер үлем мөселманга…»
«Би булмаз…»
«Бирелдем мин яшьлегемдә…»
Бирелдем мин яшьлегемдә угърылыкка1+,
Бу очратды мине бик зур ким-хурлыкка…
Нәтиҗәдә Акмулла дип исем алдым,
Бу исем бүләк булмыш тугърылыкка.
«Бирмәсә Ходай насыйб…»
Бирмәсә Ходай насыйб, бәһаң китәр,
Шул чакда дустың булса – дошман итәр;
Яшьдән кылган яхшылык зарар итсә,
Җиреңә бодай иккән тикән үсәр863.
«Ир-егет, айрылмаңыз илтифатдан…»
Ир-егет, айрылмаңыз илтифатдан, —
Изгелек табалмадым сезнең якдан.
Җал узып, кара куңга тиңәлдем гуй,
Миндәге сөяге ауыр аргымакдан864.
«Казакъны сайлау дигән җилектерде…»
«Карагым, нә сорайсыз…»
Карагым, нә сорайсыз – хәлем кыен,
Күп җафа тарта-тарта киткән көем;
Саргаеп тар җирләрдә ваем менән,
Оксайды таусылганга минең мием868!
«Куаныр тиге яман сурлы…»
«Укыдым кан йотып кайгы китабын…»
«Эш бәһасе – биля мәгъна…»
«Яхшының ләфзы татлы…»
«Әй дөнья! Кудым сине…»
«Һәр җәүһәрнең асыллыгы…»
Хатимә
Дуст дигәнеңдә риядән
зәррә886 микъдар улмасын,
Дөньясы тар улса улсын,
күкрәге тар улмасын.
Бар көнеңдә дуст улып,
тарлыкда ташлап китмәсен,
Бер вакытда хаҗәт улып,
зыйльленә887 зар улмасын888.
Гъәйбенә күз салма дустның,
гыйсмәте мәнзур имәс889,
Гъәйбе изһар890 улса улсын,
гъәйбе мазһар891 улмасын!1+
Мәгънәви дустка мәкамдә892
иттихад мәшрут имәс893,
Калыбы әгъяр улса улсын,
къәлбе2+ әгъяр894 улмасын.
Һәр таләбдар895 бәндәсенең
фәйзы хакъдан896 хаззы897 бар,
Сән химар898 дип хурлаганың3+
зате толпар899 улмасын.
Җамәсе көһнә уланә
бәдгөман матлуб имәс9004+,
Сән гораб901 дип уйлаганың
асле шоңкар902 улмасын.
Фәйзы хакъ һәр мөмкинә5+ гам903 —
шарт имәс Бәгъдад, Хәләб6+;
Йорты Болгар7+ улса улсын —
йортны болгар улмасын!
Иншад иткүче – мөләкъкаб
дәрдемәнд Акмуллаңыз904,
Дөньяда хар8+ улса улсын,
мәрҗигы905 нар906 улмасын!

Аңлатма һәм искәрмәләр

56 бит.
*** Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар… – Дусмаил Качкынбаев дәфтәреннән. Шагыйрьнең үзе тарафыннан төзелгән җыентыгыннан күчерелгән булырга тиеш, чөнки эчтәлеге буенча шундый җыентык-диванга язылган кереш шигырьгә охшый.
1+ Диван – бер шагыйрьнең тезмә әсәрләреннән торган, шигырьләр рифмаларның алфавит тәртибе яисә жанр үзенчәлеге буенча төзелгән җыентык.
2+ Ксерокопиядә «турасез» рәвешендә язылган.
3+ Шушы дүртьюллыкның варианты X. Гали җыентыгында да очрый:
Күрсәңез Акмулланың диваныны,
Диванында – чүлләгәнгә ширбәтле су;
Күргән соң берәү огар907, берәү сүгәр,
Тугъры сүз берәүгә – им, берәүгә – у!
Бу факт шагыйрь диванының кулъязма килеш халык арасында шактый таралып өлгерүен күрсәтсә кирәк.
4 Күчермәдә «эчтәйә бу» кебегрәк язылган.
59 бит.
Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. – Шагыйрьнең үзе исән чакта дөнья күргән бердәнбер әсәре. 1892 елны Казанда кечкенә күләмле аерым китап рәвешендә басылып чыккан (Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. Казан, 1892. Университет типо-литографиясе. 15 б.). Текст 506 шигъри юлдан гыйбарәт. Әгәр әсәрнең соңгы өлешеннән хәреф җыйган вакытта дүрт юл төшеп калган дигән фаразыбыз дөрес булса (44 нче искәрмәгә карагыз), шагыйрь тарафыннан нәшергә җибәрелгән әсәрнең күләме 506 юлдан артыграк булганга охшый. Р. Фәхретдинев сүзләренә караганда, Уфада очрашкан чакта Акмулла галимдә булган текстны үзе карап төзәтеп чыга, 1892 елгы китапның бит кырыйларына «бер урында – сигез сәтыр, икенче урында дүрт сәтыр» язып куя. Димәк, автор ихтыяры буенча, «Мәрсия» нең соңгы редакциядәге гомуми күләме 518 юлны тәшкил итә икән.
Әсәр икенче мәртәбә «Фазыйль Мәрҗанинең мәрсиясе» дигән исемдә, 1892 елгы басма күләмендә, 1907 елгы җыентыкка да кертелә (Мәшһүр шагыйрь Акменланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. Казан, 1907, «Шәрык» матбагасы. 3–12 б.). Анда текст әзме-күпме дәрәҗәдә мөстәкыйль өлешләргә бүленеп, тематик цикл рәвешендә басылган. Соңгы дәвер галимнәре (мәсәлән, М. Гайнуллин) тарафыннан да кабул ителгән әлеге бүленеш бу җыентыкта да сакланды.
«Мәрсия» азагындагы «Моң булып кырык биштән яшем үтде» дигән сүзләргә караганда, әсәр якынча 1877–1878 еллар тирәсендә Мәрҗанигә багышланган мәдхия-поэма (касыйдә) рәвешендә нигездә язылып беткәнгә һәм, 1889 елның маенда Шиһабетдин Мәрҗани вафат булгач, аны өлешчә үзгәртеп, махсус бүлек өстәп («Җөда булдык, дәрига, аһ!» рефренлы чын мәрсия рухындагы махсус өлешне язып), 1889–1890 елларда Казанга җибәргәнгә охшый. Моның шулай икәнлеге хакында вакытында Акмулла үзе дә ачык әйткән: «Бән аны мәдехнамә итеп язмыш идем. Шул арада аның (Мәрҗанинең – М. Г.) вафат хәбәре ишетелде. Шундан соң касыйдәмә «Мәрсия» исеме бирүне муафикъ күрдем» (Шура, 1912, 14 нче сан). Әсәрнең икенче бер җирендә (кара: 80 б.) «Унбиш ел «Назурә»сен алганыма» дигән гыйбарәсе исә 1885–1886 елларда да («Назурә…» 1870 елда басылып чыккан) шагыйрьнең текст өстендә эшләвен күрсәтә. Димәк, автор бу әсәрен дәвамлы рәвештә кат-кат эшкәрткән, һәм аның язылу тарихы 1877–1890 елларга туры килә. Бу хәл исә, беренчедән, «Мәрсия» нең озак еллар дәвамында туган чын-чынлап программ әсәр икәнлеген раслый, икенчедән, аның кулъязма текстларында моңарчы басмага кермәгән строфаларның да (Р. Фәхретдинев телгә алган өстәмәләрдән тыш) булу ихтималы хакында сөйли.
1+ 1892 елгы басмада «Миндә бер…» рәвешендә ялгыш басылган.
2+ Эрбет менән Мәкәрҗә – чорның зур ярминкәләре; Россиядәге иң мәшһүр Мәкәрҗә ярминкәсе XVI йөздә Нижний Новгород (хәзерге Горький) шәһәреннән ерак түгел Макарьев монастыре янында барлыкка килгән (1849 елда Н. Новгородка күчерелгән); Эрбет – хәзер Свердловск өлкәсендәге Эрбет (русча – Ирбит) шәһәрендә 1643 елдан яшәп килгән ярминкә; XIX йөзнең ахырларында әһәмиятен югалта башлый.
3+ Буаз мәҗмәгъ – Акмулланың төрле шигырьләрен эченә алган кулъязма әдәби җыентык. Күптән эшләнеп бетеп тә, дөньяга чыга, ягъни «туа алмавына» ишарәләп, шагыйрь аны шулай «буаз җыентык» дип атаган; ул 1895 елда, шагыйрь үлгәч, бик аңлаешсыз шартларда юкка чыккан.
4+ «Җарудә» – китап исеме (тулысынча «Мөзаһирел-кәлимәти әл-Җарудәти әлләти һәйә фин-Назурәти» – «Назурәдә булган шомлы фикерләрне фаш итүче»); язучысы – кадимчеләрнең атаманы карагруһ Исмәгыйль Үтәмешев Кышкарыйның (33 нче искәрмәне карагыз) иярченнәреннән мулла Габдулла ибне Мозаффар ән-Насави. Гарәпчә язылып, 1874 елда басылып чыккан бу китапчыкта автор Шиһабетдин Мәрҗанинең «Назурәтел хак…» исемле хезмәтендәге галимнең прогрессив, кыю фикерләрен, фикерләү һәм дөньяны танудагы иреклелеген кире кагу максатын куя. Азмы-күпме дәрәҗәдә мөстәкыйль фикер йөртүче татар укымышлылары аңында да протест хисе уяткан клерикаль рухлы иң консерватив әсәрләрнең берсе (тулырак мәгълүматны 10 нчы искәрмәдән карагыз).
5+ 1892 һәм 1907 елгы басмаларда ике юллыкның беренчесе «Кадәри хәл сәдәф арткан егетләр бар» рәвешендә ялгыш басылган; «сәдәф арткан» урынына, асылда, «садак тарткан», ягъни җәя керешен тарткан булуын шагыйрь әсәрләренең кулъязма күчермәләре белән танышкан Хәсән Гали ачыклаган (Шура, 1912, 14 нче сан, 430 б.).
6+ Сөләйман – яһүдиләр һәм ислам дине мифологиясе буенча пәйгамбәр (яһүдчә исеме – Соломон); бик бай һәм гаҗәп юмарт патша булган дип тә исәпләнә. Сөләйман пәйгамбәрнең кош-корт «телен белүе», төрле ияләрен генә түгел, хәтта суларны, җилләрне дә ихтыярына буйсындыра ала торган тылсымлы кодрәткә ия булуы хакында мөселман дөньясында төрле риваятьләр киң таралган булган.
7+ Газали – Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Мөхәммәд әл-Газали (1058–1111). Урта гасыр мөселман дөньясының иң мәшһүр фикер ияләреннән берсе – шәригать кануннары белгече, философ һәм суфыйчылык тәгълиматы теоретигы. Чыгышы буенча иранлы, Хорасандагы Тус шәһәрендә туган. Аның төп хезмәтләрендә («Ихйа голүм әд-дин», «Мәкасид әл-фәласифә», «Тәһафөт әл-фәласифә» һ. б.) ул чорда әле чын социаль эчтәлеккә ия булган тасаууф (суфыйчылык) хәрәкәтенең идеологик нигезләре, шәригать һәм ислам этикасы мәсьәләләре карала. Газали ортодоксаль ислам тарафыннан үзенә хәтле «бидгать өйрәтү» (ересь) сыйфатында кабул ителгән суфыйчылыкны төп дини тәгълиматка яраклаштыруда, якынайтуда һәм Урта гасыр прогрессив фикер ияләренә каршы көрәштә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә, шунысы белән төрле чор руханилары каршында зур авторитет казана. (Газалинең бик күп әсәрләре Урта гасырларда ук яһүдичә һәм латинчага, аннары башка Европа телләренә дә тәрҗемә ителә.) Шул ук вакытта әл-Газали – бик талантлы каләм иясе, кабатланмас стилист, темпераментлы публицист, куәтле полемист та (аның бу өстенлеген үз чорындагы дошманнары да, соңгырак дәвер фикри оппонентлары да танырга мәҗбүр булалар).
«Мәрсия» дә Мифтахетдин Акмулланың Газали исеменә кат-кат мөрәҗәгать итүен әлеге фикер иясенең нигездә реакцион өйрәтүләре белән мавыгуы дип түгел, бәлки, беренчедән, XIX йөздәге консерватив татар муллаларына алар өчен «авторитетлы исем атау», икенчедән, Газалинең бәхәстәге өстенлегенә хөрмәт күрсәтеп, аның тәҗрибәсеннән файдалану дип аңларга кирәк, чөнки, шагыйрьнең икенче урындагы бер сүзенә караганда, ул үзе үк Газалинең кайбер хезмәтләрен тискәре гамәл мисалы рәвешендә бәяли (14 нче искәрмәгә карагыз).
8+ Ибне Малик – гарәпләрдә бу исем (дөресрәге, «фамилия») белән ике шәхес аерата мәшһүр. Аларның беренчесе – Әнәс ибне Малик – чыннан да ислам диненә нигез салган Мөхәммәд пәйгамбәрнең чордашы һәм иярчене булып, 632 елда ул үлгәч, аның хәдисләрен (хәтердә калган пәйгамбәр сүзләрен) туплап калдыра (30 нчы искәрмәгә карагыз). Акмулланың «әзһәде сәхабәдән» (турылыклы иярченнән) дигән билгеләмәсе шушы шәхескә туры килә. Әмма «шигырь түгел – җыр җырлаган» дигән гыйбарәсе исә икенче тарихи шәхескә – XIII йөздә яшәгән мәшһүр гарәп әдибе, зур тел белгече һәм атаклы шагыйрь Әбү Габдулла Җәмалетдин Мөхәммәд ибне Габдулла – Ибне Маликкә тарта. Акмулла менә шуларның икесенә дә хас сыйфатларны бергә кушып, чын әдәби образ тудырганга охшый.
9+ «Тәварихел-Болгар» – сүз Хисаметдин бине Шәрәфетдин Мөслими дигән кешегә нисбәт ителә торган һәм текстта язылуы XVI йөздә дип дәгъва кылынган «Тәварихи Болгария» исемле китап хакында бара. Ш. Мәрҗани үзенең «Кәшфел-гатаэ гъән әл-әбсар би-әгълати тәварихи Болгар», ягъни «Тәварихи Болгардагы ялганнарны һәм бозуларны фаш итү» дигән хезмәтендә (ул галимнең 1885 елда чыккан «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле зур әсәренең беренче кисәгенә кушымта рәвешендә басылган) Мөслими язмаларының баштан ахырга кадәр гел ялган һәм оятсыз уйдырмалардан торуын, аның «авторы» дәгъва иткән XVI гасырга бернинди мөнәсәбәте юклыгын, бәлки бик соң язылган булуын исбат итә. «Мәрсия» дәге «Китабында исеме юк, шәхсе мәҗһүл908» дигән сүзләр әсәр авторының исеме текстта ике төрле язылуга ишарә: кереш өлештә Хисаметдин бине Шәрәфетдин дип бирелсә, йомгакта Шәрәфетдин бине Хисаметдин рәвешендә теркәлгән. Акмулланың «сәвабендан909 хатасы мул» дигән сүзләре Мөслими «Тәварих» ында Болгар җире ул төрле сәхабәләр (Мөхәммәд иярченнәре), шулай ук әлеге «иярченнәрнең иярченнәре» яшәгән җир дип ялган дәгъва кылуына, шундый фальсификация, фактларны бозу ярдәмендә Болгар җирен дини күзлектән дә «изге җир» итеп сурәтләргә маташуына ишарә ясый. Шагыйрьнең мәгълүм «Хатимә» исемле әсәрендә дә Болгар җиренә, Болгар кешеләренә карата мондый ялганнарның һич тә кирәкмәгәнлеге хакында әйтелә:
Фәйзы хакъ һәр мөмкинә гам,
шарт имәс Бәгъдад, Хәләб,
Йорты Болгар улса улсын,
йортны болгар улмасын,
ягъни: «Алла мәрхәмәте һәр кешегә дә уртак, аннан өлеш алу өчен Бәгъдад, Хәләб шәһәрләренә (гарәп, мөселман җирләренә – М. Г.) сыену шарт түгел; иле Болгар булса булсын, мәгәр илне «болгар» – болгатучы, пычратучы булмасын».
10+ «Назурә» – Ш. Мәрҗанинең 1870 елда басылган һәм, күп шау-шу куптарып, карагруһ догмачыларның ачуын кабарткан мәшһүр әсәре; тулы исеме: «Назурәтел-хакки фи фарзыятел-гыйшаэ вә ин лям йәгыйбеш-шәфәкъ», ягъни: «Шәфәкъ күренмәгәндә кичке фарызны (ястү намазын – М. Г.) үтәү буенча хакыйкатьне күзәтүче». Бу китапта, кыскача итеп әйткәндә, җәй көннәрендә караңгы төшеп җитмәс борын таң ата башлый торган төньяк өлкәләрдә ястү намазын укыргамы, юкмы? Әгәр укылса, вакыт билгеләр өчен нинди критерий алырга? Төньяк өлкәләре өчен дә көньяк, ягъни Гарәбстан җирләренә хас «шәфәкъ кызыллыгы бетү» шартын абсолют кагыйдә итәргәме дигән һәм бик күптән (Болгар дәүләте чорыннан ук) килә торган, догматизм агуы белән сугарылган мөселман галимнәре өчен «хәл кылынмаган» авыр бәхәс хакында сүз бара, Мәрҗани мәсьәләне гарәп дөньясында туган кагыйдәләргә иярмичә, җирле географик шартлардан чыгып хәл итәргә һәм, мондый мәсьәләләрне чишкәндә, хәреф чәйнәп, догмалар сазлыгына батып калмыйча, иҗади, ирекле фикер йөртергә кирәк дигән карашны фәлсәфи нигездә раслап чыга һәм шунысы белән «изге китапларның» һәр хәрефен какшамас канунга әверелдергән клерикаль руханиларның актив каршылыгына очрый. Шул рәвешчә, «Назурә»дә сүз, беренче карауга, хосусый мәсьәлә хакында гына барган кебек булса да, асылда зур фәлсәфи, гносеологик һәм методологик проблема чишелә: узган чор дин әһелләре генә түгел, бәлки хәзерге заманның гади кешеләре дә актив һәм иҗади фикер йөртергә сәләтле һәм хаклы; «иҗтиһад монкарыйз», янәсе, хәзер чор кешеләре өчен актив эшчәнлек дәвере узылган дип уйлау – бөтенләй хата!
Югарыда әйтелгәнчә (4 нче искәрмәгә карагыз), «Назурә»гә каршы «Җарудә» кебек догматик рухлы башка пасквиль әсәрләр дә языла. Ләкин «Җарудә»нең дөньяга чыгуы чынлыкта аның авторлары теләмәгән нәтиҗәләргә китерә. Бу хакта түбәндәге истәлек аерата игътибарга лаек:
«…Авылда күтәреп сатып йөрүче китапчылардан «Җарудә» китабын сатып алып, башындан ахырына кадәр мөрәттәб моталәга итеп910 чыктым. «Назурә»гә рәддия тарызында911 язылган бу әсәрне шул гасырда Русия исламләре эчендән иң шөһрәтле мөдәррисләре тәртиб итүләре хикәйәт кылыныр иде. Ләкин бик күп мәсьәләләр караңгы калды вә «Назурә» илә чагыштырырга мохтаҗ икәнлеге мәгълүм булды. Шуның өчен «Назурә»не дә сатып алдым вә һәр ике әсәрне янәшә куеп, моталәга кылып чыктым. Ләкин бу вакытда матбугъларымыздан912, айларның әкъран вә әмсалендан913 кәсеб иткән гакыйдәләремез914, фикер вә мәсләкләремез тәмам зилзиләгә очрады, янган шәһәр урынына икенче план берлә бөтенләй яңа шәһәр бина кыйлынуы915 кабилендән, әүвәлге хәлләргә аз гына да мөнәсәбәте калмаган яңа гакыйдә вә яңа мәсләкләр бина кылынды. Хәтта бу эштә үземнең ихтыярым да булмады… бернәрсә эшли алмадым… Һәрхәлдә, Мәрҗанине тануыма беренче сәбәп «Җарудә» булды. Шул көннән игътибарән916 Мәрҗанинең һәрбер матбугъ әсәрләрене тәгъкыйб итеп917 тордым вә бик күп истифадә918 кылдым» (Фәхретдинев Р. Мәрҗани мәҗмугасы. Казан, 1915, 384–385 б.). Димәк, Акмулланың «Җарудә» һәм «Тәварихи Болгария» ише китапларга Ш. Мәрҗанинең «Назурә»сен һәм башка әсәрләрен каршы куюы очраклы гына антитеза түгел икән.
11+ Тимер казык – Тимер казык йолдызы, һәрвакытта Төньяк котып ягына күрсәтүе белән географик дүрт тарафны билгеләүдә файдаланыла торган табигый ориентир йолдыз (Поляр йолдызы).
12+ Кышкар – элекке Казан губернасындагы (хәзер Арча районына керә) Кышкар авылы. Бу авылда шул тирәләрдәге борынгы һәм иске методлы мәдрәсәләрнең берсе булган, аннан әйләнә-тирәдә шактый «дан казанган» клерикаль руханилар чыккан (33 нче искәрмәне карагыз). Бу строфадагы «азан» сүзен X. Гали мәчет манарасыннан әйтелә торган намазга чакыру дип түгел, бәлки «азнау» (кычкыру, иңрәү) тамырыннан ясалган һәм кычкыруны белдерә торган төркичә сүз дип аңларга тәкъдим итә (Шура, 1912, 14 нче сан, 430–431 б.). Безнеңчә, бу төзәтмә кабул ителерлек дәрәҗәдә ышанычлы түгел.
13+ «Бәркыльвәмиз» – Ш. Мәрҗани әсәренә ишарә. Аның төгәл исеме: «Әл-бәркыльвәмиз фи рәдди гали бәгыйз әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәткә лаек ялганнарны сугучы яшен уты»). Галимнең бу китабы аңар яла ягарга омтылган Сәгыйть әл-Бәрәскәви дигән муллага җавап рәвешендә язылып, шәригать һәм фәлсәфәнең кайбер катлаулы мәсьәләләрен яктыртуга багышланган.
14+ Тәһафөт – Имам Газалинең «Тәһафөт әл-фәласифә», ягъни «Философларның үз-үзләрен кире кагулары» дигән, Урта гасыр философия фәнен инкяр итүгә юнәлгән хезмәтенә ишарә булса кирәк. Газалинең бу әсәренә материалист философ Ибн Рөшд каршы чыга һәм Тәһафөт әт-тәһафөт» («Кире кагуларның үзләрен кире кагуы») дигән мәшһүр китабын яза.
15+ Фиргавен – борынгы Мисыр патшасының исеме; Аллага буйсынмавы, аңар карата үзен бик тәкәббер тотуы өчен, Алла кодрәте белән, Нил елгасына батып үлә, киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен тарихта исеме генә кала. Фиргавен исеме шулай ук мәрхәмәтсез, саран, явыз, үҗәт, кире кешеләргә карата да кулланыла; Акмуллада ул шушы соңгы мәгънәдә алына.
16+ Исламбул – Истанбул (элекке Константинополь) шәһәре исеменең мөселман илләрендә халык этимологиясе нәтиҗәсендә соңгырак чорларда туган бер варианты (янәсе, төрекләр Византия башкаласы Константинопольне яулап алган чакта, җирле халыкны, «ислам бул!» дип, яңа дингә өндәгәннәр); бу исем XVIII–XIX йөзләрдә күп кенә Шәрык илләрендә актив кулланылышта була. Мисыр – шул исемдәге ил, дәүләт белән бергә Каһирә шәһәренә карата да кулланылган. Шам – Сүрия дәүләтенә дә, аның башкаласы Димәшкъ шәһәренә карата да әйтелгән; татарларда «Шам шәриф» дип күбрәк шәһәрне атаганнар.
17+ Труйски – Көньяк Уралдагы (хәзер Чиләбе өлкәсенә керә) Троицк шәһәре; XVIII–XIX йөзләрдә анда зур гына татар бистәсе оешып, берничә мәдрәсә дә була. Белем алуын Троицк мәдрәсәләрендә тәмамлаган Акмулла соңга таба да анда яшәгән укымышлылар, күренекле руханилар белән элемтәсен өзми, аларның кайберләре белән фикердәш булып, икенчеләре белән конфликтларга кереп яши.
18+ Хаҗи хәзрәт… ишан хәзрәт – Троицк шәһәрендәге татар руханилары күздә тотыла.
19+ Ризаэтдин – язучы, журналист, тарихчы галим һәм мәгълүм теолог Ризаэтдин Фәхретдинев (1858–1936). Аның беренче әсәрләреннән булган «Игътибар» га карата Ш. Мәрҗанинең мондый фикерләре сакланып калган: «Бу егет өмидле. Мәсләгендә дәвам итсә, яхшы хезмәт итәр». («Мәрҗани мәҗмугасы», Казан, 1915, 181 б.)
20+ Борһанетдин казый – шул елларда Диния нәзарәтендә казыйлык дәрәҗәсендә торган кеше. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, ул Мәрҗани хезмәтләренә карата уңай фикердә булган.
21+ Мәмсәви дамелла… – «Назурә» китабы дөньяга чыккач, каршы як вәкилләре активлашу белән бергә, Ш. Мәрҗанинең тарафдарлары да тик ятмыйлар: аларның кайберләре галимгә багышлап мәдхияләр – мактау шигырьләре, икенчеләре гыйльми-публицистик әсәрләр дә язып, аларны таратып, Мәрҗани позициясен яклыйлар; «Мәмсәви дамелланың мәдхе» дигәннән менә шундый күпсанлы одаларның берсе күздә тотыла.
22+ Ш. Мәрҗанинең кайбер әсәрләре, бигрәк тә «Назурә» китабы шул елларда ук кайбер чит илләрдә, мәсәлән, гарәп илләрендә, Төркия һәм Һиндстанда күренекле философ һәм теологларның игътибарын җәлеп итә.
23+ Сусыныңны – 1907 елгы җыентыкта сусыңны рәвешендә ялгыш басылган.
24+ Фәркъдан – Тимер казык йолдызы (11 нче искәрмәне карагыз) тирәли әйләнүче вак йолдызлар «чылбыры» очындагы, зурлык җәһәтеннән әллә ни аерылып тормаган ике йолдыз (Зур җидегән йолдызларыннан ерак түгел, «чүмеч башы» ның югары ягында); аларның шактый якты, икенчесе аңа нисбәтән тоныграк, шуңа күрә элекке Шәрык халыклары арасында кеше күзенең үткенлеген шул янәшә торган, әмма яктылыгы ягыннан бер-берсенә охшамаган йолдызларны күрә алуы буенча бәяләгәннәр (фәркъдан – фәрекъ, ягъни аерма бирүче дигән исем шуңа ишарә). Бу йолдызларның төркичә исеме Акбүзат һәм Күкбүзат (тоныграгы). Миф буенча алар Тимер казыкка арканланып куелган («чылбыр» тәшкил иткән вак йолдызлар «җепсәсе» дә күренеп тора). Чыннан да алар, «арканнарын өстерәгән» килеш, һич хәрәкәтләнмәүче Тимер казык тирәли төгәл боҗра ясап, тәүлегенә бер мәртәбә әйләнеп чыгалар.
25+ Акмулла гарәп теле грамматикасы күренешләренә (мөзәккәр һәм мөәннәс, ягъни «ирлек» һәм «тешелек», янәсе, «хатын-кызлык» категорияләренә) таянып, телдәге бу ике җенеснең дә тигез хокуклы булуына күрсәтеп, үзләренең ирекләре белән масаючы оппонентларга җавап бирә: «Йөрәгем ир җенесле дип мактанмасын, чөнки Кояш (табигать!) каршында хатын-кыз җенесле йөрәк тә үзен сынатмый». Шагыйрьнең ирләр-хатыннар мәсьәләсе буенча икенче сүзләре дә игътибарга лаек.
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын, —
ягъни: ялган сатучы зур чалмалы ир-атка караганда, дөрес юлдагы гади хатын-кыз артыграк, чөнки кешенең җәмгыятьтәге урынын җенес сыйфаты белән генә билгеләргә ярамый.
26+ Къале бәйан – гарәпчә китаби стильдә «къаль» шәкеле (къалә тамырыннан: ул әйтте) махсус формула рәвешендә башка авторлардан күчерелгән фикерләр һәм цитаталар алдына куела, шуңа күрә «Мәрсия» дәге «къаль» не гадәти сүз дип түгел, бәлки «китапта язылган сүз» мәгънәсендә аңларга кирәк.
27+ «Җалал» га хашиясе – Ш. Мәрҗанинең «Әл-газъбөл-форату вәл маэөз зәлалү фи шәрхил-Җәлали» («Җәлал китабын аңлау өчен кирәкле саф чишмә суы») исемле хезмәте Урта гасыр мөселман философы, теолог Җәлалетдин Дуваниның (1502–1503 елларда үлгән) «Шәрхе гакаид» исемле әсәренә комментарий рәвешендә язылган. Мәрҗанинең бу китабы, Казанда дөнья күргәч, Стамбулда да кабат басылган.
28+ Йәде бәйза – ак кул, саф кул; бу урында борынгы яһүдиләр пәйгамбәре Мусаның (Моисейның) гаять юмарт һәм төрле могҗизалар күрсәтә торган «хикмәтле кулы» күздә тотыла.
29+ «Хикмәте балигасе» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-хикмәтел-балигати фи шәрхил-гакаидин-Нәсәфийәти» («Нәсәфи гакаидын аңлатуда җитлеккән фәлсәфә») исемле китабы күздә тотыла. Бу әсәрне уку хакында Ф. Әмирхан болай искә төшерә: «Әл-хикмәтел-балига» ул вакыт өчен бик җөрьәтле саналырлык фикерләр, галләмәи Тәфтазани шикелле, ул вакыт мөдәррисләренең мәгъбуде919 булган кешеләргә каршы ыргытылган җөрьәтле тәнкыйтьләр – минем фикеремдәге Мәрҗани симасына920 гаҗәп муафикъ бер тәтиммә921 булып китте дә, бу, Казанның мәһабәт вә олугъ имамы, минем карашта инде зур мосаннифлар922 тезмәсенә барып тоташты… Без укыган заманның мәдрәсәләрендә бу тезмәнең нинди бер сихерле тезмә икәнен аңларга кирәк. Бу тезмә һәрбер тәнкыйтьтән югары, һәрбер фазыйләтнең923 югары баскычы иде… бер татар галименең шул тезмәгә илтихакъ итүен924 күрү миндә үзем аңлап җитә алмаган бер горур сыман нәрсә тудыра иде»925.
Нәҗметдин Нәсәфи 357/968 елда үлгән мәшһүр философ һәм теолог; аның төп әсәре «Гакаид Нәсәфи» дип аталган, һәм ул әсәр бөтен Урта гасырлар буена иң авторитетлы шәригать китапларыннан саналган. Үз хезмәтендә Ш. Мәрҗани шул китапка аңлатмалар язган һәм иске мәдрәсәләрдә абсолют авторитет булып исәпләнгән Сәгъдетдин Тәфтазани (1322–1390) белән кискен бәхәскә кереп, аның карашларын кире каккан.
30+ Әсхаб – сәхабәләр (күплек санда); сәхабә – Мөхәммәд пәйгамбәрне күреп белгән иярчен; хәдисләр, ягъни пәйгамбәрнең үзе әйткәннәре дип исәпләнә торган, дөреслектә күпчелеге мәкаль, әйтем һәм канатлы фикер ише сүзләр, сөйләмнәр шундый сәхабәләр тарафыннан теркәлгән.
31+ Мөхибулла – элек Ш. Мәрҗанигә каршы сөйләп, соңрак мондый эштән туктаган муллаларның берсе.
32+ Рәхмәтулла – бу да, Мөхибулла кебек, Мәрҗанигә бәйләнүдән туктарга мәҗбүр булган кеше.
33+ Кышкар хәзрәт – «Назурә» китабы басылып чыккач, Ш. Мәрҗанигә карата клерикаль муллалардан укмашкан көчле оппозиция башында торган, «Җарүдә» ише пасквильләрне (4 нче искәрмәне карагыз) язу эшен оештырган ата карагруһ Исмәгыйль хәзрәт Үтәмешев. Ул иң кадими Кышкар мәдрәсәсенең баш мөдәррисе, авыл мәчетенең имамы була. 1873 елны Казан муллалары Ш. Мәрҗани өстеннән Диния нәзарәтенә «рапорт» язып, аны төрле «җинаятьләрдә» гаепләгәч, мөфтият бу мәсьәләне тикшерер өчен махсус комиссия төзи һәм аның башына галимнең кан дошманы И. Үтәмешевне билгели; нәтиҗәдә алты айга Ш. Мәрҗанинең указын тартып алалар. Соңрак Диния нәзарәтенең бу карары ялгыш дип табыла, һәм шуннан соң Исмәгыйль хәзрәт җитәкчелегендә Мәрҗанине эзәрлекләгән иске руханиларның кайберләре актив көрәш мәйданыннан качалар. Югарыда исемнәре аталган Мөхибулла, Рәхмәтулла муллаларның «әүвәле кырын-ярын йөреп», соңрак «акылга утырулары» хакындагы Акмулла кинаясе шушы вакыйгалар мөнәсәбәте белән барлыкка килгән.
34+ Кәлям – 1) сүз, сөйләм; 2) догматик теология, схоластик фәлсәфә. Бу очракта Исмәгыйль хәзрәтнең дини схоластикада алдан баруы күздә тотыла булса кирәк.
35+ Курса хәзрәт – Габденнасыйр Курсави (1776–1812). Ш. Мәрҗанигә хәтле бездә дини клерикализмга каршы баш күтәргән, шунысы белән консерватив руханиларның ачуын кабарткан, хәтта Бохарада чакта әмир тарафыннан үлемгә хөкем ителгән кеше, Мәрҗанинең рухи остазы. Акмулланың бу фикер иясенә мөрәҗәгать итүе аның татар иҗтимагый фикере тарихы белән тирәннән кызыксынуын, мәсьәләне шактый җентекләп өйрәнүен күрсәтә.
36+ «Камигыльбидәга» – бидгатьләрне бастыручы, әсәр исеме.
37+ Дат – кер, тап, кимчелек; 1892 һәм 1907 елгы китапларда «заты» рәвешендә ялгыш басылган («даль» хәрефе өстенә артык нокта куелудан «зәл» килеп чыккан) һәм шул килеш яңа басмаларга да кереп киткән. Чынлыкта биредә хикмәт «яман сүзнең асылы» яисә «нәселе» хакында түгел, бәлки начар тәэсире, күңелдәге пычрак эзләре хакында бара.
38+ Әсәрнең Ш. Мәрҗани үлгәч өстәп язылган бу чын мәрсия өлешенең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсе:
Ул кояшның зуры иде,
Якты яшен нуры иде,
Җәнҗалчыдан эре иде, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Шөһрәттә ул дан-ат алган:
Һич шөбһәсез энҗе-мәрҗән,
Чын белемгә юл башлаган, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Мәрсия яздым, мин – түбән, ким;
Сыйфатларын ачып бирим:
Бу чорда юк аңарга тиң, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Үлүен кайчан ишеттеләр —
Барча дус-иш көенделәр,
Труйский мөдәррисләр, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Гыйлеменә лаек даны,
Моңа дәлил язганнары
Һәм шулай ук зирәк аңы, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Кайчан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды:
Якыннары ятим калды, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Аны мактаучылар бик күп,
Дагыстан, Һиндтә дә чут юк;
Минем мактау исә чүп күк, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Батырлыкта иң көчле ул,
Затлылыкта иң өстен ул,
Чибәр сүздә иң үткен ул, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Узганнардан хәбәр биргән,
Сер дөньясын гизеп йөргән,
Чаршау-пәрдәләр күтәргән, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Рухын Алла тыныч итсен, —
Гафу, рәхим суын сипсен…
Бу кайгыдан йөрәк типсен, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
Ярдәмеңне итмәдең, Рабб, —
Үзем мескен, атым ябык:
Казан шәһренә бер барып,
Күралмадым, үкенеч, аһ!
Илаһи, барлык хаҗәтем:
Кабул ит бу мөнәҗәтем, —
Әшәке бөтен халәтем, —
Түзалмадым, үкенеч, аһ!
Юанам мин аны мактап,
Бәет язып казакъчалап,
Тараттым мин илләр буйлап, —
Аерылдык, үкенеч, аһ!
39+ Мөдәкъкыйк кяшифеләстар – пәрдә (чаршаулар) күтәрүдә төпченүче галим. Болай әйтүе белән М. Акмулла Ш. Мәрҗанинең «Галяләтеззаман фи тарихи Болгар вә Казан» дигән мәгълүм әсәренә ишарә ясый шикелле, чөнки бу хезмәт исеменең тәрҗемәсе болайрак яңгырый: «Болгар һәм Казан тарихын каплаган заман пәрдәсе».
40+ Менең – 1907 елгы басмада «менем» яисә «мәнем (м.н.м.) рәвешендә ялгыш басылган.
41+ Бу урында текст бозылган (һәр ике басмада да шулай). Монда ике төрле ихтималның булуы мөмкин: 1) яки «Күкрәгең» дип башланган юлның ахыры «яман таштай» булырга тиеш, 2) яисә моннан соң хәреф җыйган вакытта нәкъ дүрт юл төшеп калган – «таштай яман» нан соң килә торган өч юл һәм «кай-тай» рифмасына беткән янәшә строфаның беренче юлы. Мәсьәләне төгәл хәл итү Р. Фәхретдинев шәхси китапханәсендәге «Мәрсия» нөсхәсен тапкач мөмкин булачак.
42+ Әсәрнең беренче версиясе яки варианты язылып бетүгә ишарәли торган мөһим факт: М. Акмулланың 1831 ел ахырында туган булуын исәпкә алсак, бу сүзләрне әйткән чакта аңар якынча 46–48 яшьләр була һәм 1877–1879 елларга туры килә.
45+ Аласа – элекке басмаларда алаша рәвешендә бирелгән. Әгәр шулай алаша – ат яисә «алача» ның казакъча яңгырашы (татарча: алача, казакъча: алаша) дип аңласак, мәгънәгә туры килеп бетми: бөекләрнең аты яисә идәндәге паласы… Дөреслектә, бу сүз казакъча киң мәгълүм аласа – тәбәнәкнең бозылган рәвеше булырга тиеш («син» хәрефе өстенә ялгыш өч нокта куелып «шин» гә үзгәрү нәтиҗәсендә), чөнки биек төшенчәсенең антонимы (киресе) – тәбәнәк (юлның мәгънәсе: «без мескен биек кешеләрдән тәбәнәкбез»). Мондый хәреф хатасы Акмулланың башка шигырендә дә очрый (232 нче биттәге искәрмәгә карагыз).
93 бит.
*** Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә… – «Акмулланың озын бер касыйдәсендән бәгъзе бер бәетләр» дигән исемдә Риза Фәхретдиневнең «Асар» енә кертелгән (IV том, кулъязма), барлыгы 48 юл. Галим архивының табылу тарихын, андагы М. Акмулла шигырьләре хакында гомум мәгълүматны түбәндәге хезмәттән карагыз: М. Госманов. Яңа табылган әдәби, тарихи истәлекләр. – Казан утлары, 1966, 7 нче сан, 118–123 б.
Р. Фәхретдиневнең искәрмәсеннән күренгәнчә, шигырь Акмулланың зур күләмле әсәреннән аерым строфалар булырга тиеш. Текстны кайдан алуын Р. Фәхретдинев төгәл күрсәтмәгән. Әмма әсәрнең күчермәләре киң таралганга охшый, моны аның телдән язып алынган башка версияләре күрсәтә. Мәсәлән, Дусмаил Качкынбаев язмаларында сакланган версиядә 256 шигъри юл бар (шушы версия буенча, Ә. Вилданов тарафыннан башкортча басылган текст 200 дән артык юлны эченә ала; карагыз: Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 83–88 б.). Андагы текстның күп өлеше «Асар» дагы өзекләрдә күренми; шулай ук Р. Фәхретдинев теркәп калдырган строфаларның да күпчелеге Д. Качкынбаев версиясенә кермәгән. Өстәвенә соңгы язмадагы текстның телдән-телгә күчү нәтиҗәсендә шактый үзгәрүе дә, хәтта бераз яңаруы да сизелеп тора. Аерым юлларның, хәтта строфаларның бозылган булуы да шик тудырмый. Шулай да Акмулланың иҗат пафосын аңларга ярдәм итә торган моментлар бу версиядә дә шактый. Шуңа күрә «Асар» дан алынган текст белән бергә (а), Д. Качкынбаев версиясеннән дә кайбер өзекләр (б) китерүче лаек таптык (хәзер Казакъстан Фәннәр академиясенең гыйльми архивында саклана).
Укучыларга чагыштырып карау мөмкин булсын өчен, бераз үзгәреп кабатланган строфалар да тәкъдим ителде (барлыгы 156 юл).
Д. Качкынбаев тексты егерменче еллардагы шактый нык яңарган имля (орфография) белән язылганлыктан, ул версия документаль төгәллеккә дәгъва итә алмый.
Шушы версия буенча эшләнгән Ә. Вилданов публикациясе исә тагы да ныграк модернлашкан, нәтиҗәдә мәгънәгә зарар килгән. Моны б) бүлегенә бирелгән 10–20 нче (чагыштырулар шунда кадәр генә эшләнде) искәрмәләрдән укучылар үзләре дә ачык күрерләр (мисаллар татарча орфографик эквивалентта бирелә).
а)
1+ Нургали мулла – Д. Качкынбаев язмаларында текстка бирелгән «Буауи Нургали хәзрәткә язган рәддиясе, Шиһаб хәзрәтне яклап» дигән искәрмәгә караганда, сүз Буа шәһәрендә яшәп, Мәрҗани эшчәнлегенә каршы чыккан бер консерватор рухани – Нургали Хәсән улы әл-Мирзави әл-Казани (1852–1919) хакында бара.
2+ «Йөз» гә – казакълардагы традицион кабилә-административ бүленеш – Олы йөз, Урта йөз һәм Кече йөзләр күздә тотыла. Биредә сүз Урта йөз хакында барса кирәк.
3+ Сүз бозылган, дөресе «йиңәм» (җиңәм) булырга охшый.
4+ Әһле сөннәт – сөннәткә иярүчеләр, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәр кушканнары буенча эш йөртүчеләр, «чын мөселман» дигән мәгънәдә.
5+ Кәлямулла – Алла сүзе; Коръән күздә тотыла.
6+ Атам имяз, остаз имәз – атам түгел, остазым түгел, ягъни Ш. Мәрҗанинең Акмуллага кардәш тә, мәдрәсәдә дәрес укыткан хәлфә дә булмавына ишарә.
7+ Ногман – күренекле фәкыйһ, шәригать белгече Ногман ибне Габдулла Мөхәммәд Әбү Хәнифә әл-Мәгъриби (974 елда үлгән).
8+ Локман – легендар табиб һәм акыл иясе Локман Хәким.
9+ Д. Качкынбаев версиясендә «мөҗәддид» – яңартучы, яңалык кертүче.
б)
10+ Ә. Вилдановта: бузат; учак янында, гадәттә, бозау уйнаклый.
11+ Әрүахың…– Ә. Вилданов публикациясендә бу сүз «рухларың» дип үзгәртелү нәтиҗәсендә мәгънәгә хилаф булган, чөнки монда сүз «җан» (дух) төшенчәсенең күплек саны хакында түгел, бәлки, татар һәм башкорт телләрендәге рухлар мәгънәсендәге әрвахтан үзгә буларак, казакъчага хас «ата-баба, нәсел даны» хакында бара. М. Акмулла карагруһ Нургалинең рухын күтәрергә, ягъни күңелен ачарга җыенмый, бәлки аның, ирония белән әйтсә дә, яманатын фаш итәргә ниятли.
12+ Уфа басмасында болай үзгәртелгән:
Бәлки, син ул тарафта дамелладыр,
Хакыйкатьтә йә уңда, йә сулдадыр?
Әмма чын галимнәрдән булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда бер.
13+ Шунда ук:
Мәрҗанине җиңеп чыгу сезгә мәмнугь,
Гадавәт җиһанга фаш хөсет матмугъ,
Ул Фазылны алдамакка ниәт кылып…
14+ Шунда ук: сәламәт торса икән камил телең…
15+ Шунда ук: биниһайә әшәкелек кылды дигәч…
16+ Шунда ук:
Мөселманның каһәре суккан микән,
Хат язмай басылмас синең җенең…
17+ Ә. Вилданов строфаны версия ахырындагы аның икенче варианты белән алмаштыра.
18+ Шунда ук:
Бөтенесен җиңәм дигән сәүдә белән.
Сөннәтчә һәм булмайсың, һәм алдайсың,
Әһле сөннәтмен дигән дәгъва белән…
Монда зат һәм сан формаларын алыштыру шигырьнең публицистик көчен киметкән.
19+ Шунда ук:
Казакъ (!) халкы башларын без каңгыраттык. Кулъязмада «Казан» сүзе (нун белән) бик ачык язылган.
20+ Шунда ук:
Эчен явыз уй белән тутырмаган. «Гөман» белән «явыз уй» арасында шактый зур аерма бар бугай… һ. б.
21+ Сөйүтый – Җәләлетдин Абелфазыйль Габдрахман ибне Мөхәммәд әс-Сөйүтый (911 елда үлгән), күренекле Урта гасыр фәкыйһе, тарихчы һәм тәфсирчесе (Коръәнгә аңлатмалар бирүче); Газали – Әбү Хәмид әл-Газали (210 нчы биттәге 7 нче искәрмәгә карагыз). Әмма бу тарихи реалийләр белән тәэмин ителгән конкрет эчтәлекле юллар Уфа басмасында икенчерәк төсмер алган:
Һәрберсе гыйлемдә әһле тәхкыйк,
Нәселдән мыскыллаучы зат булмаса,
Күпчелек башкалардан бу – мөдәкъкыйк.
Нәтиҗәдә «мәгассөннәт» гадәти фәнгә, ә конкрет тарихи шәхесләр – Сөйүтый һәм Имам Газали – «нәселдән мыскыллаучылар» га әверелгән…
22+ Форат – хәзерге Сурия һәм Гыйрактагы Евфрат елгасы күздә тотыла.
107 бит.
*** Һәр заман сүз башланыр… – «Акменла әфәнденең мәхбүс заманында иншад итдеке тәхәссер шигырьләре» («Акмулла әфәнденең төрмәдә утырган вакытта иҗат иткән моңсу шигырьләре») дигән баш белән 1904 һәм 1907 елгы җыентыкларга кергән. Барлыгы 279 шигъри юл; ләкин беренче басмада ниндидер бер сәбәпләр белән дүртме-бишме яисә аннан да күбрәк шигъри юллар төшерелгәнгә ишарә бар (8, 19, 20 һәм 22 нче искәрмәләрне карагыз). Бу кыскартуларның цензура тәэсирендә яисә җыентык өчен файдаланылган кулъязма чыганакның җитешсезлеге нәтиҗәсендә булуы бик ихтимал (1907 елгы китаптагы текст элгәре басманың орфографик яктан чак кына эшкәртелгән варианты булудан арыга китми).
Әсәрнең 160 юлга якын кыскарак варианты X. Гали җыентыгында саклана (аннан алынган өстәмәләрне 32 нче искәрмәдән карагыз).
Автор тарафыннан «сахрауи эчләренә» – казакъ танышларына адресланып махсус язылганлыктан, шигырьдә саф казакъча лексик һәм грамматик элементлар шактый актив кулланылган.
Совет чорында әсәрләрнең аерым-аерым өзекләре генә басылып килде.
Бу җыентыкта текст 1904 һәм 1907 елгы басмалар буенча чагыштырылып, ихтимал һәм бәхәссез ялгышлары төзәтелеп бирелде, орфографик дөресләүләр искәрмәләрдә махсус күрсәтелә барды.
1+ Бисмилла – Коръәндә һәм башка дини, фәлсәфи китапларда еш очрый торган доганың: «Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим, бисмилләһир-рахмәнир-рахим, ягъни «Алланың рәхмәтеннән сөрелгән шайтанның явызлыгыннан Аллага сыенам, һәрбер эшемне рәхимле Алла исеме белән башлыйм», – дигән мәгънәдәге махсус формуланың бер сүзе. Мөселман кешеләре өчен, һәр эшкә башлаганда, теләсә нинди гамәлгә тотынганда, әлеге формуланы уку зарури дип исәпләнгән. (Алай итмәсәң, имеш, бер эшең дә алга бармас…) Күбрәк ул доганың икенче өлеше генә әйтелгән, тора-бара шул икенче өлешенең беренче сүзен (бисмиллаһи – Алла исеме белән) әйтүне дә җитәрлек дип тапканнар. Бу сүз «гамәл башы» формуласы буларак фольклорга да кергән: «Бисмилләһи вә билләһи, җитте корбан гаете…» (бәетләрдә).
2+ Мөхәммәд – ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр (570–632). Элгәреге дәвер Шәрык китапларында әсәрнең кереш-багышлау өлешендә Алла исеменнән соң пәйгамбәрне телгә алу киң таралган гадәти традиция күренеше булган.
3+ Аять – Коръән сүрәләрендә аерым җөмләләр, шигъри юллар; хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәргә нисбәт ителә торган канатлы сүзләр, әйтем һәм мәкальләр.
4+ Акмулла – 1907 елгы басмада «Акменла» рәвешендә китаплаштырып бирелгән. Строфадагы башка рифмадаш сүзләрдән күренгәнчә, исемнең «Акменла» рәвеше соңрак редактор тарафыннан кертелгән булуы шиксез.
5+ Җазган – 1904, 1907 елгы җыентыкларда бу сүз «юлдан язган» мәгънәсендә «хаталанган, гөнаһлы булган» дип аңлатыла. Ләкин чынлыкта сүз «сахрауи» халыкка хат язу хакында бара; киресенчә булганда, шагыйрьнең үзенә алган «хак мулла», «пакь мулла» дигән эпитетлары мәгънәсен югалта.
6+ Аласа – элекке һәр ике басмада да «алаша» дип басылган; төзәтеп укуның сәбәбен «Мәрсия» гә бирелгән аңлатмадан карагыз (225 б.).
7+ Ойкламай – 1907 елгы басмада «йокламай» рәвешендә орфографик яктан яңартылып бирелгән. Шагыйрь теле стихиясенә 1904 елгы басма рәвеше туры килә.
8+ 1904 елгы басмада күпнокталар куелуга караганда, бу урында текстның яисә бозылган, яки бераз кыскартылган булуы ихтимал.
9+ 1904 елгы китапта: башым; 1907 елгы басмада төзәтелгән.
10+ 1904 елгы җыентыкта «хакы да» рәвешендә ялгыш басылган.
11+ 1904 елгы китапта «башы» рәвешендә бирелгән.
12+ Мифтахетдин Акмулла бер-ике мәртәбә казакъ арасында өйләнеп карый, ләкин бер никяхы да уңышлы булмый; шундый никях җәнҗалларының берсе нәтиҗәсендә (әче теллелеге өчен дә!) ул хөкемгә тартыла, монда шуңа ишарә.
13+ X. Гали күчермәсендә бу ике юл болайрак яңгырый:
Мансурдай хәлифәгә каршы килеп,
Имам Әгъзам зинданда вафат булган.
Мондый турыдан ярган юлларның редактор тарафыннан үзгәртелгән булуы бик ихтимал.
Имам Әгъзам – ислам динендәге төп юнәлешләрнең берсе булган хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы атаклы фәкыйһ Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабитның (699–767) мактаулы титулы: имам әгъзам – бөек имам. Ислам динендәге халыкларның күпчелеге, җөмләдән татарлар, башкортлар, казакълар һ. б. Урта Азия халыклары элек шул хәнәфи мәзһәбен тотканнар. Аның төп хезмәтләренең берсе «Әл-фикъһ әл-әкбәр» («Фикъһелкәбир») бездә элек төп шәригать китапларының берсе сыйфатында кулланылган. Горур, буйсынмаучан холыклы Әбү Хәнифә Гарәп хәлифәлегендәге дәүләт башлыклары белән тыныч яши алмаган, берничә мәртәбәләр төрмәдә ябылган, шәһәр мәйданнарында камчы белән суктырылган. Габбасыйлы хәлиф әл-Мансурның (754–775) үзенә баш казый хезмәтенә чакыруын кире каккач, ул янә төрмәгә эләгә һәм, риваятьләргә караганда, хәлиф әмере буенча агулап үтерелә. Әбү Хәнифәнең җеназасына (күмү мәрасименә) кырык меңнән артык бәгъдадлы катнаша, егерме көннән артык шәһәр халкы аның каберен саклап ята.
14+ Һәр ике җыентыкта да Акменла рәвешендә бирелгән, моның хәреф җыю вакытында кертелгән яңалык булуы ихтимал.
15+ Исәнгилде, Батуч – Троицк шәһәренең көньяк-көнчыгышы тарафында яшәгән казакъларның кыпчак кабиләсе, карабалык таифәсенә кергән карагыз ыруы башында торучы казакъ байлары; риваятьләргә караганда (шигъри текстларда да шулай), Акмулла шуларның әләкләве буенча төрмәгә эләккән.
16+Кара чикмән – кара җилән киеп йөрүче христиан миссионерлары күздә тотыла.
17+ Корчаңгы чире өердәге бөтен атларга да йокмый, бәлки иң хәлсез, көчсез хайваннарга эләгә.
18+ «Мәрсия» әсәренә бирелгән 15 һәм 28 нче искәрмәләргә карагыз.
19+ Кече йөз – казакъ урдаларыннан Кече йөз (казакъ ханлыклары чорыннан калган административ бүлек). Ырымбур – Оренбург шәһәре.
Рифмалар системасының төгәлсезлегенә караганда, шушы бәеттән элек («Мондый эш…»кә кадәр) тагын ике юл төшеп калганга охшый.
20+ 1904 һәм 1907 елгы басмаларда шулай күпнокталар куелган.
21+ Хызыр – дини мифология буенча, гел изгелек эшләп йөри торган Хозыр Ильяс исемле пәйгамбәр.
22+ Элекке тулы басмаларның икесендә дә юллар төшерелгән.
23+ Дин сөннәте – дин гадәте (Мөхәммәд пәйгамбәр эшләгән яисә эшләргә кушкан, эшләнүе кирәкле, файдалы табыла торган гамәлләр; үтәлүе мотлак зарур булган фарыздан соңгы икенче дәрәҗәдә дини бурычлар).
24+ Әбүҗәһел – Мөхәммәднең ислам динен таратуына нык каршылык күрсәткән кораеш кабиләсе башлыкларыннан; чын исеме – Әбү Хәкәм Гомәр бине Һәшам; Әбүҗәһел исә Мөхәммәд тарафыннан бирелгән кушамат (624 елны мөселманнар тарафыннан үтерелгән). Әбүҗәһел исеме кирелеккә, наданлыкка синоним булып киткән.
25+ Муса һәм Фиргавен – «Мәрсия» әсәренә язылган 15 һәм 28 нче искәрмәләрне карагыз.
28+ Газиз Йосыф – борынгы яһүдиләр патшасы Ягъкуб пәйгамбәрнең улы гүзәл Йосыф Урта гасыр Шәрык риваятьләрендә агалары тарафыннан нахакка җәберләнгән, әмма нинди авыр хәлләргә төшсә дә, ул кешелек йөзен, рухи пакьлеген югалтмаган олы җан сыйфатында сурәтләнә. XIII йөз төрки шагыйрь Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы да шул сюжетка корылган. Акмулла интерпретациясендә Йосыф образы нәкъ Кол Галидәгечә яктыртыла.
27+ Исраил – Израил – яһүдиләрнең төп бабаларының исеме (биредә Ягъкуб пәйгамбәрнең һәм аның балаларының яһүдиләрдән булуына ишарә).
28+ Бу сүз хакында «Мәрсия» гә язылган 37 нче аңлатманы карагыз. 1904 елгы басмада «даты» дип дөрес басылган, 1907 елгы китапта «заты» дип ялгыш үзгәртелгән.
29+ «Асылны сүккән менән» дигән юлдан башлап, бу ике строфа Шиһаб Мәрҗанигә багышланган «Мәрсия» дә дә бар; соңгы әсәрдә ул чак кына үзгәртелеп, гади сөйләмгә якынайтылып бирелгән.
30+ Имам Әгъзам – 13 нче искәрмәгә карагыз.
31+ 1907 елгы җыентыкта «мөселман» дип үзгәртелгән, ләкин бу ритмны боза.
32+ Хәсән Гали җыентыгында басмага кермәгән мондый строфалар вариантлылык җәһәтеннән игътибарга лаек:
Асылда хәмед-сәна926 Ходайга хас,
Башкага филхәкыйкать әйтеп булмас;
Дөньяның кәмаләте – бары сагым,
Сагымга927 алданады исерек-мас.
Бер каза килмәй торса, бәндә ташыр,
Каза дигән адәмнең күңлен басыр;
Дәүләткә гафил бәндә исерәде,
Кей ахмак аша сөйләп былчылдашыр928,
(…)
Суфый буп929 Суфый Аллаяр-акын үткән,
Ходага әүлиялар җакын үткән.
Яшендәй Муса менән үчдәш булып,
Фиргавен шул сәбәбдән кяфер үткән.
(…)
Кайгыдан гъәзиз басым айналады,
Ир-җегет кулга төшсә – уйланады;
Ходайдан фәрман килсә, нә чара бар? —
Чынҗырмин930 арыслан да байланады931.
(…)
Яхшылар җәфа тарткан җала менән,
Булганлар күп бичара бәла менән;
Ходайдан оялмаган Карун мәлгунь
Мусага җала җапкан зина менән.
(…)
Җабыктым моңчылыкны уйлай-уйлай,
Бол җирдә һичберәүгә сүзем сыймай;
Өстемдә керле күйләк932, җәндеге күп933,
Шәшпайлары934 сәфәр кылар тегеш буйлай.
(…)
Димәң(ез) кандай затмин935 тиңдәшәмез,
Нә чара туры айтканга күнмәсәңез;
[Бер нәрсәдән], агалар, хәүфитәмен936:
Анасы нугай кызы димәсәңез.
Кайбер хәбәрләргә караганда, Акмулланы төрмәгә утыртуга сәбәп кешеләр аның өстеннән «ул үзе нугай! (татар), ләкин солдат хезмәтеннән качып, казакъ булып йөри» дип әләклиләр һәм төрмәгә яптыруга ирешәләр. Акмулла исә әкәсе, ягъни үз атасы Мөхәммәдьярны, кайсыбер әсәрләрендә казакъ кешесе итеп күрсәтә һәм, ул үлгәч, чичәсенең (анасының) истәккә (башкортка) иргә чыгуын әйтә:
Акмулла алты яшьдә йәтим калган,
Әкәсе үлеп, чичәсен истәк алган…
Әлбәттә, шагыйрьнең чыгышына, биографиясенә караган мондый материаллар җентекләп өйрәнүгә мохтаҗлар.
128 бит.
*** Гаҗәб: һәркем гъәни булса… – Троицкида төрмәдә утырган чакта «Таш мәдрәсә»дә укытучы Хафиз хәлфәгә адресланган хат белән бергә җибәргән. Хаттагы «Мөнәҗәтләр» дип исемләнгән ике шигырьнең (шушы һәм «***Минем кебек булыр микән бәхетсез…» дип башланган әсәрнең) оригиналы Уфадагы Р. Фәхретдинев архивында сакланып калган, ә 40 юллы варианты «Асар» ның дүртенче томына кертелгән (галим архивының табылуы хакында: Казан утлары, 1966, 7 нче сан). Шигырьнең кыскача, мәгәр «Асар» га кермәгән строфаларын эченә алган ике варианты «Шура» журналында басылган (1913, 18 нче сан; 1917, 20 нче сан). Кайбер текстологик фактлар әсәрнең соңрак та эшкәртелүенә һәм тулыландырылуына ишарә итә. Текст кулъязма һәм басма вариантлар буенча алынды.
Хафиз хәлфәгә җибәрелгән әлеге ике шигырьнең ничек тууы хакында шагыйрь үз хатында болай яза:
«Югаргы Таш мәдрәсәдә мелла Хафизга. Бәйтелхәзиндән937.
Үткән җомгаларда Ташкәнд сартының мирзасы ясаган туй җыены илә олугълар вә кечекләр, атлылар һәм җәяүлеләр, зур җәмәгать булып, безнең тугърымыздан үтеп китделәр. Мин моны тәрәзәдән күреп утырдым. Баручылар һәм кайтучылардан, мине хәтерләренә төшереп, бер генә кеше дә безгә каерылып караучы булмады. Шушы вакытда үземезнең зилләтдә вә горбәтчелекдә938 булуымызны уйлап күңелемез бозылды, ихтыярымыз китеп, күзләремездән яшьләр тамды. Моңаеп, үз-үземә килеп утырдым да шушы мөнәҗәтне иншад итдем939. Ләкин, шул көндән бу көнгәчә килүче булмаганлыкдан, мөнәҗәтне тапшыра алмадым.
Мелла Хафиз! Сез ләтафәт вә фәсахәтдән беркадәр миһермәндсез940. Шуның өчен бу мөнәҗәтне сезгә йибәрдем. Әкъсайы мәрам вә матлабы къәлбе мөттәһам941 шулдыр ки, фәкыйрьнең каләмендән садр булган942 кимчелекләрне гафу кыласыз вә дәрдемәнд җаныны дога белән мәсрүр итәсез943. Мондан элек дә сөйләгән мөнәҗәтләрем бар иде. Аларны казакъ шәкердләре сорап алып китделәр. Калганлары булса да, акка күчерелмәгәнләр. Әгәр дә кәгазь алдыра алсам, язып йибәрермен.
Барча талибләргә сәлам күндереп, фатихә өмид ителде. Хөрмәтле Дамелла Мөхәммәд мәхдүмгә сәлам әйтәсез».
Хаттагы шигырьләр һәм адресат хакында Р. Фәхретдинев болай яза: «Бу мәктүбне вә ике төрле вәзендәге шигырьләрене Акмелла Труйский шәһәрендәге хибесханәдән мәдрәсәдә хәлфә булып торучы Ләмәзтамак авылының Хафизгә язган. Бу Хафиз мелла күпдән вафатдыр».
1+ Локман – 228 нче биттәге искәрмәгә карагыз.
2+ «Асар» ның 4 томына кергән бу строфаның басма варианты болайрак яңгырый:
Казакъда булса би әмдель
бәшашәтлә идәр икъбаль,
Ки бәйтелгъәнкәбүт мисле,
фәкыйри тар-мар әйләр, —
ягъни «казакъта биләр килгәндә, шатлык белән каршы алырлар, (әмма), үрмәкүч оясы шикелле (тозак корып), фәкыйрьне юк итәрләр».
«Асар» да тагын мондый строфа китерелә:
Дәрига, әрҗөмәнд ирләр
Фәкыйрьлекдән булып паймал,
Хәйа пәрдәсене ертып,
Замирен порхобар әйләр.
Акмулланың автографына караганда, Р. Фәхретдинев өч строфадан соң килә торган строфаны бу урында ялгыш кабат язып куйганга охшый (автографның фотокүчермәсен карагыз: Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 76 б.). Шуңа күрә «Асар» да шигырь күләме 38 буласы урынга 40 юлдан гыйбарәт, һәм анда «поргобар» – бик томанлы, караңгы урынына «порхобар» дип уңышсызрак укылган.
3+ Бәет «Шура» да басылган варианттан алынды (1913, 18 нче сан).
4+ Бу урында хәзерге кыргызлар түгел, ә казакълар күздә тотыла (элекке рәсми атама буенча).
5+ Бәет «Шура» дан алынды.
6+ Бу урында ике сүзне укып булмый; «Асар» да да укылмыйча калган; «Шура» га исә бу строфалар бөтенләй кермәгән.
135 бит.
*** Минем кебек булыр микән бәхетсез… – Р. Фәхретдинев архивындагы кулъязмалар буенча бирелә. Әсәрнең язылу тарихы, табылу шартлары буенча тулырак мәгълүматны «Гаҗәб: һәркем гани булса» дип башланган шигырьгә бирелгән искәрмәдән карагыз (238 б.). Татарча беренче мәртәбә «Казан утлары» журналында басылган (1966, 7 нче сан). Теле беркадәре үзгәртелгән, строфалары үзара буталган икенче вариантын Ә. Вилданов башкортча бастырган (Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 73–74 б.).
1+ Мөгаллиме Сани – Икенче Мөгаллим, атаклы Урта гасыр фикер иясе, баек галим – энциклопедист, мәшһүр философ Әбүнасыр Мөхәммәд ибне Тархан ибне Узлагъ әл-Фарабиның (870–950) мактаулы исеме. Сырдәрья буена урнашкан Утрар шәһәре янындагы Фараб (Параб) дигән җирдә төрки гаскәр башы гаиләсендә дөньяга килгән; башлангыч белемне үз илендә алып, төрле фәннәрдә югары дәрәҗәгә гарәп илләрендә (Димәшкъ, Бәгъдад һ. б. шәһәрләрдә) ирешкән. Күп телләр белеп (җөмләдән, борынгы сирия, грек телләрен дә), формалашып килә торган классик «Шәрык фәннәрен» антик Греция, Рим дөньясының гыйльми казанышлары белән таныштыруга, бигрәк тә Аристотель хезмәтләрен аңлатуга, шәрехләүгә күп көч куйган. Шуңа күрә Шәрык дөньясында Аристотельне (Аристу хәкимне) «Мөгаллиме әүвәл», ягъни «Беренче остаз» дип атасалар, әл-Фарабины «Икенче мөгаллим» дип олылаганнар. Зур дәрәҗәләргә ирешүгә карамастан, әл-Фараби көнкүрештә һәм кешеләр белән мөнәсәбәттә үзен бик гади тоткан, шунысы өчен замандашларының ихтирамын казанган.
137 бит.
*** Әссәламегаләйкем асыл затка… – 1904, 1907 елгы җыентыкларда «Акменла әфәнденең солтан Гобәйдулла (Чыңгызхан) ибне Җиһангирхан җәнабләренә яздыгы иштикя вә гаризаседер (Акмулла әфәнденең солтан Гобәйдулла (Чыңгызхан) Җиһангирхан җәнабләренә язган зар һәм гаризасы)» дигән баш белән басылган.
Текст 1904, 1907 елгы басмалар буенча бирелде.
1+ Әсәрдә, адресатка нисбәтән кулланылган эпитетларга караганда, бу шигъри үтенечнең бик дәрәҗәле аристократка, югарыда аталган солтан Гобәйдуллага адреслануы шик тудырмый. Гобәйдулла солтан Бүкәев – Кече йөз казакъларының соңгы ханы Җиһангирнең улы – Гобәйдулла солтан Петербургта укый, хәрби белем ала, генерал дәрәҗәсенә ирешә. Аның тарих-этнография белән кызыксынуы, фән кешеләре, җөмләдән, казакъ мәгърифәтчесе Ч. Ч. Вәлиханов, татар галиме һәм фикер иясе X. Фәезхановлар белән якыннан аралашуы мәгълүм.
1935 елны Алма-Атада чыккан китапта исем «Солтан Габдулла» дип укыла944, бернинди аңлатма һәм искәрмә бирелми.
X. Гали мәгълүматларына караганда, Акмулланың бу шигыре солтан Чыңгыз Вәлихановка (1811 елда туган), ягъни Чукан Вәлихановның әтисенә адресланган. Әсәрдәге титуллар (асыл зат һәм солтан, принц) ике шәхескә карата да туры килә. Версияләрнең кайсысы дөрес – моны киләчәк эзләнүләр күрсәтер.
2+ «Гакыллы кешегә ишарә дә җитә» дигән әйтем күздә тотыла.
3+ Күрәсең, Акмулланың шушы рухтагы икенче бер шигъри хаты да булган.
4+ Бу урында ике юл шигырьнең төшкән булуы ихтимал – строфа тулы түгел.
5+ Ике басмада да «пиркуәт» (яисә «пир-кот») рәвешендә бирелгән булса да, поркуәт – тулы куәт дип уку дөресрәк табылды.
6+ Беренче басмаларда моннан соң:
дигән дүрт юл китерелә. Хәсән Гали язмаларыннан алынган Р. Фәхретдинев материалларында исә әлеге дүртьюллыктан соң аның дәвамы сыйфатында тагын бер строфа китерелә:
X. Гали сүзләре буенча, бу сигез юллы шигырь Акмулланың «Себер ханларындан Чыңгызхан ибне Вәлиханга» язган хатыннан булуы аңлашыла.
Сигезьюллыкның Мифтахетдин Акмуллага нисбәт ителүе бәхәсле икәнлеге хакында югарыда (кереш мәкаләдә), Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинев фикерләренә таянып, беркадәре язылган иде инде. Өстәп шуны гына әйтергә кирәк: әлеге ике строфаның текстка бер-бер артлы өстәлүе (1904 елгы басмага керү һәм X. Гали тарафыннан «тулылану») аларның шигырьгә соңрак, башка текстлардан алып кушылуын күрсәтә. Әмма төп текстның Акмулланыкы булуы артык шик тудырмый: анда кулланылган характерлы эпитетлар, поэтик фигуралар, Мифтахетдингә генә хас сүз тезмәләре, махсус алымнар шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә очрый. Шигырьнең ялварулы тонына килсәк, бу бик аңлаешлы: 1867–1871 еллар тирәсендә нахакка тоткынлыкта интеккән шагыйрьнең бик аптырау минутларында «асыл зат солтанга» сыенырга омтылуы табигый хәл.
141 бит.
*** Кыпчак эче карабалык… – «Мәзкүр Исәнгилде, Батучлар мәнсуб улан карагыз таифәсенә хассәтән яздыкы (Югарыда аталган Исәнгилде, Батучлар нисбәт ителгән карагыз таифәсенә атап язганы)» дигән исем белән 1904 һәм 1907 елгы җыентыкларга кергән. Текст шул ике басма буенча алынды.
1+ Карагыз – казакъларда кыпчак кабиләсенең карабалык төркеменә кергән ыру исеме.
2+ Мифтахетдин Акмулла Исәнгилде, Батуч авылында имам һәм хәлфә булып, балалар укытып торган.
3+ Кайбер хәбәрләргә караганда, Исәнгилде һәм Батучлар белән Акмулла арасында мондый бәрелеш була: бер карчыкның җеназасы вакытында Исәнгилде бай Акмуллага таягы белән төртеп көлә: «Мулла, безнең казакъның бер мәкале бар: үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә». Моңа каршы Акмулла: «Бай, бик дөрес сөйлисең, үләнле җирдә – үгез, үлекле җирдә – мулла, даулы җирдә түрә симерә; сахрада безнең ише муллалар булмаса, сезнең кебек җаһилләрнең башын эт кимерә!» – дип җавап биргән.
Сүздә җиңелгән Исәнгилде, Акмулладан үч алыр өчен төрле ялалар ягып, аның өстеннән патша хөкүмәте органнарына донос ясый. Риваятьләргә караганда, Исәнгилденең бер яласы казакъ булмаган Акмулланың гаскәри хезмәттән качып йөрүе, патшага хезмәт итмәс өчен (патша Россиясендә казакълар гаскәри хезмәттән азат ителгән иделәр) үзен казакъ дип күрсәтүеннән гыйбарәт була. Тикшерү эшләре тәмамланганчы, Акмулла Троицк төрмәсендә утыра. «Кыпчак эче карабалык…» дип башланган шигырьдән күренгәнчә, Мифтахетдиннең хыянәт, донос нәтиҗәсендә гаепсезгә төрмәгә эләгүе бәхәс тудырмый. Болай килеп чыгуга, ихтимал, шагыйрьнең туры сүзле, әче теллелегеннән тыш, аның казакътан өйләнеп, хатыны белән аерылып йөрүләре дә сәбәп булганга охшый.
4+ Саба – кымыз әчетер өчен куллана торган махсус ысланган зур тире капчык. Сабага тычкан төшү хуҗаны зур казага дучар итә. Әгәр тычкан үзе үлеп, ризык савытын нәҗесләмәсә дә, ул барыбер аны кимереп, тишеп чыга. Һәр ике очракта да саба эшкә яраксыз булып кала.
5+ Исем ике җыентыкта да Акменла рәвешендә бирелгән.
143 бит.
*** Йа Хода, юлыңда улсын… – Д. Качкынбаев дәфтәреннән. Мәгълүм «Хатимә» шигыренең тулы текстын» нан (258 нче биттәге искәрмәгә карагыз) алда, 1 нче тәртип саны белән 75 нче биттә бирелгән. Әгәр «Хатимә» әсәре Акмулланың иҗат юнәлеше өчен фәлсәфи-этик йомгак ролен уйнаса, бу шигыре аның «төрмә циклына» лирик нәтиҗә булып яңгырый.
Шигырь өлешчә һәм тел ягыннан беркадәр үзгәртелеп (мәсәлән, «Афтабең нуры…» дигән юлны «Котобына нур төшмәй матур булмас бу җиһан» кебегрәк яңгыратып) бирелә. Ә. Вилданов тарафыннан басылган (Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 81–81 б.).
147 бит.
*** Хат йибәрдек Ырынбург каласындан… – «Акмулланың әткәсенә язмыш мәктүбе» дигән кулъязма китаптагы исем астында транскрипциядә Вафа Әхмәдиев бастырып чыгарган («Агыйдел», 1976, 8 нче сан); текстның зур өлешен эченә алган кулъязма битенең фотокопиясе дә тәкъдим ителгән. Археографик белешмәгә караганда, 56 юлдан гыйбарәт бу шигъри хат 1974 елны уфалы галимнәр тарафыннан Башкортстанның Бүздәк районына оештырылган гыйльми экспедиция вакытында Каңлы-Төркәй авылында табылган кулъязмалар арасыннан чыккан. Текст 1904 елны Габделрәфикъ Якуб углы Балгазин тарафыннан күчереп язылган. Археографик белешмәдә шигырьнең Мифтахетдин Акмуллага нисбәт ителүен раслый торган кайбер мәгълүматлар китерелә. Күчермәдә кайбер сүзләрнең бозылган яки текстның тәмамланмый калган булуы ихтимал.
Текст транскрипция һәм фотокопия буенча алынды.
1+ Күчереп язу вакытында «ак» тан соң «кош» сүзе, безнеңчә, механик рәвештә артык язылган.
2+ Ата белән бала арасындагы ызгыш өчен мәрхүмә әнинең дә «теге дөньяда» борчылуына ишарә.
3+ Кулъязмада: «догасы» (башкорт теле күренеше).
4+ «Агыйдел» дә: «барчамызга».
5+ Үзитмәдең – үз итмәдең; озатмадың дип аңларга да мөмкин.
6+ «Агыйдел» дә «бездәй гүй» дип ялгыш укылган; догагүй – догачы, дога укучы.
7+ Бу «үги түгел» дигән гыйбарә. В. Әхмәдиевкә Мифтахетдиннең чын атасы Мөхәммәдьяр исемле казакъ түгел, ә Камалетдин дигән ашыгычрак нәтиҗә ясарга нигез бирә.
8+ Дәгел калмак – калмык түгел, ягъни динсез түгел.
9+ «Агыйдел» дә: «мокариб», ялгыш укылган. Юлның мәгънәсе: сәфәр өчен менүгә ярамас көрән атың.
10+ Моннан соңгы текст фотокопиягә кермәгән.
151 бит.
*** Адәмнән һауа калмас гъәриб булмай… – 1904 һәм 1907 елгы китапларда «Акменла әфәнденең әхвале заманаи тәэссеф идарәк голямаи заманы тәнбиһ өчен яздыгыдыр (Акмулла әфәнденең, замана хәлләреннән кайгырып, замана галимнәрен кисәтер өчен язганнары)» дигән баш белән басылган. Басмада 170 юл; X. Гали җыентыгында исә 108 юллык күчермәсе сакланган (124–125 кәгазьләр). Текст X. Гали күчермәсе буенча тулыландырылып һәм йолдызчыклар ярдәмендә бүленгән тематик бүлекчәләргә аерылып бирелде.
1+ Фиргавен – 216 нчы биттәге искәрмәне карагыз.
2+ Бу урында конкрет шәхес түгел, ә «бөек кешенең улы» дигән образ күздә тотыла (кәрим – бөек, олугъ).
3+ Дүртьюллык X. Гали җыентыгыннан алынды.
4+ 1904 елгы китапта «бәләнд» (б.л.н.д.), ягъни югары, өстен рәвешендә ялгыш басылган. 1907 елгы басмада төзәтелгән.
5+ 1904 елгы басмада ялгыш: «колак».
6+ Тәфсир – Коръәнгә язылган аңлатма.
7+ Сүз ислам дине өйрәтүе буенча ир җенесле кешенең унбер яшьтән балигълыкка ирешүе һәм шуннан соң һәрбер гамәле, кылмышы өчен Ходай каршында җавап тотачагы хакында бара.
8+ Вулыс – волость, иске Россиядәге өязләрнең өлешләрен тәшкил итә торган кечкенә административ-территориаль берәмлек.
9+ Акмулла дини йолалар үтәү өчен махсус хак алуның дөреслеген инкяр иткән, бу хакта махсус китап язарга да җыенып йөргән (Д. Качкынбаев истәлекләреннән).
10+ Ашау мәгънәсендә кулланыла торган бу борынгы төрки сүз «җимәк», «җийү» рәвешендә нечкә әйтелә, аны калын яңгырашлы туплау мәгънәсендәге «җыймак», «җыю» белән бутарга ярамый.
11+ Бу ике юл X. Гали җыентыгыннан алынды.
12+ Ике яклап булыр Ибан – әгәр укытучы шәкертләргә сабакны аларның үз ана телләрендә аңлатмаса, бөтенләй нәтиҗә чыкмас; андый хәлфә теле дә аңлашылмый торган һәм дине дә башка рус кешесе Иван кебек булыр.
13+ X. Гали җыентыгында бу фикерләр икенчерәк редакциядә бирелгән:
Аркам минем күп сөйкәнеп кутырлаган,
Хаклыкка Акмулла тик утырмаган;
Сикерсә, берен бере этдәй талап,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган.
14+ 1907 елгы басмада пылайы дип үзгәртелгән; X. Галидә: бәлеше.
15+ Бер потта кырык кадак булуга ишарә.
16+ Гарәпчә «истигъфар» сүзе гъәфәрә (гъәфрүн) тамырыннан ясалган «гъ» авазы каты әйтелеп, язуда аның өстенә нокта куела. Ул «гафу итү», «кичерү» мәгънәсен белдерә. Әгәр әлеге хәрефнең ноктасы җуелса, өрелмәле «гъ» белән әйтелә торган «‘ъәфәрә» тамырына үзгәрә дә, «пычрату», «тузанлату», «хурлау» дигән мәгънә килеп чыга.
17+ Тәкбир дип Ходайны олылый торган «Аллаһе әкбәр», янәсе, «Алла бөек» дигән формулага әйтәләр. Бу гыйбарәдәге «Алла» сүзе язуда озын «а» ны белдерә торган әлиф хәрефеннән башка, «э» гә туры килүче «фәтхә» галәмәте ярдәмендә генә язылса да, тәҗвид, ягъни Коръәнне дөрес уку кагыйдәсе буенча Алла`һе әкбәр рәвешендә озын «а» белән укыла.
18+ Фарыз – мөселманнар өчен үтәлүе зарури таләпләр.
19+ Соңгы дүрт юл X. Гали күчермәсеннән алынды.
162 бит.
*** Иң әүвәл кирәк нәрсә… – «Дәһа бер кач нәсихәтләри мөтәзаммин әбъяты» («Тагын беркадәре нәсыйхәтләрне эченә алган бәетләре») дигән исемдә 146 юлдан гыйбарәт тексты 1904 һәм 1907 елгы җыентыкларга кергән, аннан соң кайбер өзекләре генә басылган. Бу китапта әсәр, тематик төркемнәргә аерымланган хәлдә, шул ике җыентык буенча бирелә. Шигырь Акмулланың фәлсәфи-этик көчле якларын да (социаль тигезсезлеккә протестын, консерватив руханиларга нәфрәтен), тирән идеологик каршылыгын да (динне пакьләүгә омтылуын) үзендә калку гәүдәләндергән әсәрләрнең берсе.
1+ Ибан дигән… – сүз билгеле бер шәхес яисә халыкның гына вәкиле түгел, бәлки гомумән мөселман динендә тормаган кеше хакында бара. Элекке дини килешмәүчәнлек, милли тигезсезлек чорында башка дин һәм культура вәкилләре өчен «универсаль» образлы персонаж, ягъни шәхси исем куллану күренеше башка телләр һәм даирәләрдә дә киң таралган. Мәсәлән, Абрам – яһүди (дин һәм милләт вәкиле), Ахмет (мөселман һәм гомумән Шәрык кешесе), Абдул – татар…
2+ 1907 елгы басмада «түгел» дип ялгыш төзәтелгән.
3+ Бу әсәрдә «иман» мәсьәләсе киң фәлсәфи планда каралган кебек, «көфер» сүзе дә гомумән «ышанмаучы, карышучы, һичнәрсәне кабул итмәүче» дигән беренчел мәгънәдә алына. Иман – көфер, шөкер – көфер, әдәп – көфер, сабыр – көфер тезисларының куелуы шуңа күрсәтә.
Шулай ук аңар «көфране ишъмәт» («ризыкка хөрмәтсезлек») формуласына кайта торган дөньяви, саф практик, мораль-этик эчтәлек тә салына.
4+ Әфлятун – борынгы грек-юнан фикер иясе, философы Платон (б. э. к. 428–348), Сократ Хәкимнең шәкерте; Шәрык илләрендә Әфлятунның исеме иң күп белүче, иң галим кешенең исеменә синоним рәвешендә дә кулланыла.
5+ Ваҗиб – үтәлергә тиешле дини эш; дини бурычларның беренче дәрәҗәлесе булган фарыздан соң килә торганы.
6+ «Мелла Җәлал» – Җәлалетдин Дуваниның әсәре (219 нчы биттәге 27 нче искәрмәгә карагыз); ул китап мәдрәсәләрдә иң авторитетлы дини дәреслек булып хезмәт иткән.
7+ «Гакаид» – дингә, Аллага ышануның «нигезләрен» бәян итүче дәреслек китабы.
8+ «Шәмсия» – төркичә язылып, тәҗвидкә, ягъни Коръәнне дөрес укуга өйрәтә торган дәреслек.
9+ 1907 елгы басмада: Акменла.
10+ Казакълар арасында киң таралган сүгенү формуласына ишарә.
11+ Сыйрат – ислам дине мифологиясе буенча җәһәннәм өстенә корылган һәм үтүе бик кыен булган күпер. «Юл» дигән мәгънәдә дә кулланыла.
12+ Каф тагы – Каф тавы; борынгы инану буенча, бик ерактагы серле тау (Кавказ тавы дигән караш та бар).
13+ Җәбраил – дини өйрәтү буенча, пәйгамбәргә Алладан хәбәрләр китерүче фәрештә.
14+ Фидия – үлгән кешенең гөнаһысын йолып алу, ягъни үз өстенә алу өчен бирелә торган мал (йолым).
15+ «Кисекбаш» һәм «Ахырзаман» – мәдрәсәләрдә түбән дәрәҗә шәкертләргә уку китабы рәвешендә бирелә торган борынгы чор шигъри ядкярлекләр.
16+ Истәк – башкорт, казакълар тарафыннан кулланылган этноним; Акмулла башка әсәрләрендә дә башкортларны шулай «истәк» дип атый.
17+ Соңгы юлны «Ходаем залимнәрне нигә бу дөньяда ук ормый икән?» дип аңларга кирәк. Акмуллада бу сүз ормайды – ормый дигән коры констатациядә түгел, бәлки теге дөньяда вәгъдә ителгән җәзаның бу дөньяда ук үтәлмәвенә карата үкенү, көенү мәгънәсендә алынган.
171 бит.
*** Акмулла, халеңне бел, үзең калай… – Д. Качкынбаев дәфтәрендә 81–83 нче битләрдә «5» тәртип саны белән бирелгән.
1+ Күчермәдә юл бозылган, шигъри вәзенгә сыеп бетми: Мин булсам мәхәббәтем бик аз, зиһнем тарау.
2+ Бу ике юл X. Гали җыентыгындагы текст буенча бирелде; Д. Качкынбаевта «таза» урынына «тар», «шунда» урынына «аңа» дип язылган.
174 бит.
*** Адәм сул – гадел булып, диндар булса… – Д. Качкынбаев дәфтәрендә 86–87 нче битләрдә теркәлгән (№ 9), барлыгы 11 генә юл сакланган. Өченче юл урынына күп нокталар куелган.
Текст шуннан алынды.
175 бит.
*** Аһ, дәрига, безнең җортда җук иттифакъ… – Д. Качкынбаев дәфтәренең 80–81 нче битләрендә «4» саны астында бирелгән.
1+ Җәя угы һавада төз очсын өчен, аның сап очына кош каурыеның җонын кыстырганнар.
176 бит.
*** Борадәр, чын мелла кем, беләсезме? – Д. Качкынбаев дәфтәрендә «6» нчы бүлекчә сыйфатында 83–84 нче битләрдә бирелгән.
1+ Кантун – кантон, XVIII–XIX йөзләрдә Башкортстан җирендә гамәлдә булган административ-территориаль бүленеш; шундый административ берәмлекләрнең башында торучы башкорт түрәләрен дә кантон дип атаганнар; Бузикәев шундыйларның эреләреннән булырга охшый.
2+ «Изһарелхак» – дини дәреслек исеме.
3+ XIX йөзнең өченче чирегендә Һиндстанда инглиз колониализмына каршы кузгалган милли-азатлык хәрәкәтенә ишарә.
178 бит.
*** Намәрдкә сүзең зая, ялынсаң да… – Д. Качкынбаев дәфтәреннән. Күчерүче тарафыннан «1» дигән тәртип саны куелган (автор тәртибе буенча 78–79 нчы битләр).
Хәзерге башкорт теленә яраклаштырылган вариантын Ә. Вилданов бастырган (Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 83 нче бит).
1+ Күчермәдә «үзе» урынына да «сүзе» кабат язылган.
2+ Җитмәгән юллар өчен күп нокталар куелу һәм соңгы дүрт юлның да рифмалар үзенчәлеге бу текстның язылып бетмәгән әсәр булуына ишарә ясый.
180 бит.
*** Акмулла күпне күреп сырганаган… – X. Гали җыентыгыннан.
1+ Җийтен – җийә торган (йимәк, җийү – ашау тамырыннан), «җыю» тамыры белән бутамаска.
181 бит.
*** Бер миһман өеңезгә булып китдек… – X. Гали җыентыгыннан.
1+ Әсәр өенә килгән кунакка тиешле игътибар күрсәтмәүчеләргә адресланган.
182 бит.
*** Бер үлем мөселманга – зурлык кылса… – X. Гали җыентыгыннан.
183 бит.
*** Би булмаз – билне җалпак буган менән… – «Асар» да китерелгән X. Гали хатыннан алынды. Хат авторы мондый искәрмә бирә: «Кызылъяр өязендә Кузыбай вулысной950 исемле кеше мәҗлесендә биләрне вә суфыйларны һөҗү кылып951 сөйләгән…»
Текст X. Гали җыентыгында да бар; анда бер генә сүз үзгәргән: «аслы нәҗес» урынына – «аслы хәрәм». Кызылъяр – хәзерге Петропавловск шәһәренең төркичә исеме.
184 бит.
*** Бирелдем мин яшьлегемдә… – «Үзе турында язылган шигырьләреннән» дигән исемдә «Татар поэзиясе антологиясе» нә кергән һәм Мөхәммәт Гайнуллин тарафыннан басылган 46 юллы текстның башында килә. Шигырьнең башка юллары Ш. Мәрҗанигә багышланган «Мәрсия» гә төгәл кереп бетсә дә, бу дүртьюллык бүтән басмаларда очрамый.
1+ Мифтахетдиннең «йортындан азык барып тормаганлык вә атасы да моның халенә артык игътибар итмәгәнлеге сәбәбендән, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән; хәтта бәгъзе бер вакытларда сорамый алырга да мәҗбүр булган. Бу хосусда бәгъзе бер маҗаралар да риваять ителенәдер» (Фәхретдинев Р. Асар, IV том).
185 бит.
*** Бирмәсә Ходай насыйб, бәһаң китәр… – X. Гали җыентыгыннан.
186 бит.
*** Ир-егет, айрылмаңыз илтифатдан… – X. Гали җыентыгыннан. Шигырьдә авторның картаеп, хәрәкәт һәм гамәлдә салмаграк кыймылдавы хакында көрсенү чагыла.
187 бит.
*** Казакъны сайлау дигән җилектерде… – X. Гали җыентыгыннан. Шигырьдә сүз казакълар арасында үзләреннән волость башлыгына һәм аннан да югары дәрәҗәгә, мәсәлән, «ага солтанлык» вазифасына сайлаулар тәртибе керү хакында бара. Мондый сайлаулар чорында төркем-төркем бүленгән казакъ байлары, үз тарафдарларын үткәрер өчен күп чыгым тотып, бер-берсе белән ызгышып беткәннәр, ә мондый низаглар патша Россиясе администрациясе өчен бик кулай булган.
188 бит.
*** Карагым, нә сорайсыз… – Д. Качкынбаев дәфтәрендәге истәлек тексты эчендә «Укыдым кан йотып…» дигән парчадан соң китерелә.
189 бит.
*** Куаныр тиге яман… – X. Гали җыентыгыннан. Шигырьдә сүз патша хөкүмәте чиновниклары алдында ялагайланган, шул ялагайлыктан тәм тапкан куштаннар хакында бара.
190 бит.
*** Укыдым кан йотып… – Д. Качкынбаев дәфтәрендә кереш текст эчендә шагыйрьнең холкын, характерын тасвирлаган чакта түбәндәге аңлатма белән бергә бирелгән: «Бәгъзе вакытларда ташып китеп, үзенең ошбу бәетене һәрдаим укыр иде».
191 бит.
*** Эш бәһасе… – Д. Качкынбаев дәфтәренең 79 нчы битендә «2» дигән аерым бүлекчә итеп бирелгән. Күп нокталардан соңгы бишенче юл дүртенчесе өчен вариант рәвешендә язылганга охшый.
1+ Кара су – сазлы җирдән чыга торган бик тонык су.
2+ Тимерләң – мәгълүм Урта гасыр илбасары Тимер Тарагай бәк углы (1336–1405); кансызлыгы белән дан тоткан мәшһүр җиһангир; 1391–1395 елларда Идел буе шәһәрләрен җимереп, талап киткән. 1382 елда аягы яраланып, аксак булып кала һәм шуннан соң төркиләр арасында Аксак Тимер, фарсы телле халыкларда Тимерләнг (ләнг – аксак) дигән кушамат белән күбрәк мәгълүм була.
192 бит.
*** Яхшының ләфзы татлы… – X. Гали җыентыгыннан.
1+ Ут башы – «учак яны» дигән төп мәгънәсеннән тыш, өйдәге (тирмәдәге) табын яны дип аңларга да кирәк. Шигырьдә сүз өйдә хатын-кыз, бала-чага янында әтәчләнергә яраткан «егетләр» хакында бара.
193 бит.
*** Әй дөнья! Кудым сине ун яшемдәй… – X. Гали җыентыгыннан.
1+ Яшьли атасы үлеп ятим калуга ишарә.
2+ Үз… – кулъязмада бары вау гына (у, о) язылган; моның хәреф хатасы булуы ихтималга якынрак.
194 бит.
*** Һәр җәүһәрнең асыллыгы – алтын ташы… – X. Гали җыентыгыннан; төзүче искәрмәсе: «Моны Мөхәммәд исемле казакъка айткан».
195 бит.
Хатимә – Шушы исемдә 1904, 1907 елгы китапларда һәм соңрак шагыйрь әсәрләреннән үрнәкләр бирелгән башка җыентык һәм хезмәтләрдә «Гайбенә күз салма дустның…» дип башланган өлешеннән генә (12 юл) басыла килгән. Әсәрнең 8 бәеттән (16 юлдан) торган бу тулырак варианты Д. Качкынбаев дәфтәрендә теркәлгән, кайбер юлларның урыннары алмашкан. Шигырьнең, асылда, шушы күчермәдәге беренче бәет (икеюллык) белән башлануы шик тудырмый: гаруз вәзенендә язылган классик газәлләрдә тулы рифмаларның аа, ба, ва, га… на… системасы саклануы канунлашкан күренеш. Форма үзенчәлекләреннән тыш, мәгънә бөтенлеге җәһәтеннән дә Д. Качкынбаев дәфтәрендәге текст төгәллеккә дәгъва итә.
Шигырьнең кыскартылган варианты X. Гали җыентыгында һәм 1904, 1907 елгы басмалардан күчерелгән текстлары башка кулъязма дәфтәрләрдә дә очрый.
Бу җыентыкка текст Д. Качкынбаев дәфтәре һәм 1904 елгы китап буенча реконструкцияләнеп бирелде.
Бөтен басмаларга кереп канунлаша язуын һәм әсәрнең генә түгел, шагыйрь иҗатының рухына да кулай килүен игътибарга алып, шигырьнең «Хатимә» дигән исеме, гәрчә башкалар тарафыннан бирелүе ихтимал булса да, үзгәртмичә калдырылды.
1+ X. Гали җыентыгында һәм 1904 елгы китапка нигезләнгән М. Гайнуллин хезмәтләрендә бу юл «Гайбе заһир улса улсын, гайбе мозһир улмасын» рәвешендә, Ә. Харисовта (русча китабында) «…гъәйби мазһир» дип укылган. Шагыйрьнең үзен күреп белгән, күп тапкырлар аның шигъри сөйләвен тыңлаган Д. Качкынбаевта ул болайрак яңгырый: «Гъәйбе изһар улса улсын, гъәйбе мизһар улмасын». М. Гайнуллинның бу юл эчтәлеген «Гаебе ачык булса булсын, гаепне ачып салучы булмасын» дип аңлатуы (мозһир дип укуның шөбһәле булуына карамастан), безнеңчә, мәгънәгә бик үк туры килеп җитми. Гарәпчә «заһара» (ачыклану, күренү) тамырыннан ясалган һәм төрлечә язылган әлеге сүзләрнең шигъри контекстка туры килү һәм әдәбичә дөрес укылу ихтималын, шулай ук аларның рифмалар системасындагы урыннарын исәпкә алганда, шушы реконструкцияләнгән вариант дөреслеккә якынрак. Шулай аңлаганда, шагыйрьнең фикере тирәнрәк ачыла: «Дус дигәннең гаебе ачылган булса булсын, ләкин ул үзе гаеп чыганагы булмасын». Әмма «гаепне ачып салучы булмасын» дип аңласак, әсәрнең мәгънәсе фанатикларны фаш итүгә юнәлгән шагыйрь иҗатының рухына һәм пафосына туры килеп бетми.
2+ Д. Качкынбаевта: таләбе.
3+ Д. Качкынбаевта: уйлаганың.
4+ Д. Качкынбаевта: «Би бәһага (дөресе: бәһа – М. Г.) вә би нәвага бергә сан матлуб имәс» («бәясе һәм моңы юклар бергә исәпләнү таләп ителми»). Бу юлның автор тарафыннан эшләнгән икенче редакция нәтиҗәсе булуы да ихтимал.
5+ X. Гали язмасында (Казакъстан Фәннәр академиясе архивы) «һәрбер яратылмыш кешеләр» дигән мәгънәдәге киң эчтәлекле «һәр мөмкинә» урынына җиңелрәк аңлаешлы, мәгәр таррак һәм бик үк дөрес булмаган мәгънәле «һәр мөэминә» (һәр мөселманга) дип язылган.
6+ Бәгъдад – хәзерге Гыйрак дәүләтенең башкаласы; Урта гасырларда Гарәп хәлифәлегенең пайтәхете һәм иң зур мәдәни үзәкләреннән берсе. Хәләб – Сүриядәге борынгы мәдрәсәләре белән дан тоткан, күп галимнәр чыккан мәшһүр шәһәр (Алеппо).
Юлның эчтәлеген һәм киная мәгънәсен «Мәрсия» гә бирелгән 9 искәрмәнең ахыр өлешеннән карагыз.
7+ Яңа дәвер басмаларында бу сүз «хур» дип укыла, ләкин элекке орфоэпия кагыйдәләре һәм әсәрнең эчке рифмалар яңгырашы буенча аның «хар» рәвешендә әйтелеше сорала.
Шигырьнең хәзерге әдәби телгә күчермәсе:
ХАТИМӘ
(Соңгы сүз)
Дус дигәнеңдә рыядан
бөртек микъдар булмасын,
Дөньясы тар булса булсын,
күңеле тар булмасын.
Иркен чакта дус булып,
тар җирдә ташлап китмәсен, —
Бервакытта мохтаҗ булып,
ышыкка зар булмасын.
Гайбенә күз салма дусның —
пакьлеге тышта түгел,
Гайбе ачылган булса булсын,
гаеп сатар булмасын!
Мәгънәви дуска тормышта
бергәлек һич шарт түгел,
Тыштан төрле булса булсын,
эчтән чуар булмасын.
Һәр тырышкан бәндәсенең
тәңресеннән хакы бар, —
Син ишәк дип хурлаганың
затлы толпар булмасын.
Киеме иске булганга
начар уй зарур түгел,
Син карга дип уйлаганың
асыл шоңкар булмасын.
Тәңре миһре һәммәгә тиң —
шарт түгел Бәгъдад, Хәләб,
Йорты Болгар булса булсын,
йортны болгар булмасын!
Иҗат итүче аталган:
моңлы җан Акмуллагыз,
Дөньяда зар булса булсын,
гүрдә янар булмасын!

Тыкшынуга минем нинди саным (катышым) бар?
Зирәклелек, сәләтлелек, гади шартлар.
Булмаса, шигырь белән буш сүздән ваз кичә.
Борадәр – туган, кардәш.
Һаваланып, әлеге ягына игътибар итмисез.
Үз фикерендә торучылар тикшерүен яхшы күрде.
Йорт-җире аның барлык тарлавыклардан тирән.
Максатта эзлеклелектә дөреслек көзгесе.
Сәхабәләрнең үзләреннән ишеткәндәй аңлый икән.
Нәсыйхәтне кабул итүче тупас, мәрхәмәтсез булмас.
Затлылыкта күркәм холыклы,
Үткен сүздә матур телле.
Серләр дөньясында хакыйкать эзләүче,
Чаршаулар күтәрүдә төпченүче…
Бөекләрнең рәхименнән өмет итүче без.
Адәмне шушындыйда (шундый хәлдә) адәм сыный.
Дөреслек арысланы – Ходаем аралаган.
(күзне каплап торыр өчен).
Терәлеп туктап калдым текә ярга.
Дау өчен дисә, аркасы җәрәхәтле атын да каулап китәр.
Олылар байлык-зиннәттә күңел ачуны арттыра барырлар.
Дәрәҗәсе югары – бөек шоңкарыбыз.
Янып торган шәмен үзенең һавалылыгы сүндермәсә.