Kitabı oku: «Безнең язмыш»
© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Хәсән Ә. А., 2016
Кәгазьдәй ап-ак кар, ап-ак кар…
Күзләрең күреме җиткәнче,
Үтелгән гомерне язып бар,
Күңелнең карасы беткәнче,
Күзләрнең яшьләре кипкәнче…
Гамил Афзал
Аерылабызмыни, Мәрзия?
…Әлегә, җиңнәребезне сызганып, укуга һәм клиникаларда эшләргә җигелдек. Субординатор вазифасын бик тырышып үтибез. Көндәлекләр язып барабыз, һәм аларны җитәкчеләребез даими тикшереп торалар. Шыксыз үрдәк бәбкәләре аккошларга әверелгәндәй, без инде тиз арада хәрби табиблар буласы затлар. Әмма ышанып ук бетмим әле.
Көтә торгач, Мәрзия дә килде. Аны Мәскәү вокзалында куанып каршы алдым. Трамвайга утырып, фатирга киттек. Такси ялларлык хәлем юк иде. Туйдан һәм «сәяхәтемнән» соң кесәм такыраеп калды. Дөнья гөрләп торганда, тормышның шул ягы аптыратмасын иде дә соң! Украинадан Мәрзиягә күчтәнәчкә йодрык-йодрык хуш исле «Антоновка» алмаларын алып кайткан идем. Кечкенә түгәрәк галанка мичле, тимер сәке белән өстәлле, сандык хәтле кысан бүлмәгә икебез көчкә сыйдык.
Табын әзерләп, очрашу хөрмәтенә хуҗабикәне дә утырттык. Ләкин сөяркәсе белән ызгышып йөргән марҗага минем яшь татар кәләшем, гаебе булмаса да, кай ягы беләндер ошамады. Әллә балага узар дип курыкты инде. Фатирга кертүчеләрнең балалы гаиләләрне җеннәре сөйми бит. Әллә җепшек Питер һавасы килешмәүдән тамагын кыргалап йөрүеннән шикләндеме? Башта үзе тәкъдим итсә дә, савыт-сабаларына орындырмый башлады. Үз савытларыбызны юнәтеп өлгермәгән идек шул, юнәтерлек чамабыз да юк иде әле.
Аннары, уйлавымча, минем белән үзе дә шаярырга өметләнгән, болай тиз өйләнермен дип уйламаган бугай ул. Һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды. Гади генә татар кызына офицерны күпсенүе дә ихтимал…
Кыскасы, көннәрнең берсендә ул безгә яңа урын эзләргә кушты. Әйтергә генә ансат, ике миллион ярымлы шәһәрнең өчтән бер өлеше диярлек хәрбиләр, укучылар. Бик сирәкләренең генә фатирлары бар. Казармаларда, тулай торакларда һәм кеше фатирларында вакытлыча бүлмә-почмак алып яшиләр. Ә алардан гайре дә укучылар, студентлар һәм завод-фабрика килмешәкләре бар бит әле.
Үзәкләргә үтте инде бу фатир мәсьәләсе! Балалы Чурин кебекләр моны тулысынча татымый калды, чөнки икенче курстан соң аларны тулай торакка урнаштырдылар. Хәмбәлгә дә, Васфига да шунда бүлмә бирделәр. Тулай тораклары Литейный күпер янында гына, элекке патша казармаларында. Анда ни 400 сум түлисе түгел, ни һәр адымыңны күзәтеп торучы хуҗа юк!
Бу юлы, байтак эзли торгач, мәшһүр Малков базарында Тамбов урамыннан аена 400 сумга коммуналь фатирның бер бүлмәсен көчкә юлладым. Анысы Мәскәү вокзалын ураган Обводный канал артында, шәһәрнең икенче ягында. Ераграк шул. Трамвайның дыңгылдавы башка тия. Анысына чыдар идең дә әле, бүлмәсе кандалалы булып чыкты. Ленинградның шул каһәр төшкән нәселле канечкечләре юньләп йокы күрсәтмиләр. Төне буе хәләл тәннән хәрәм табып, усал этләр урынына талыйлар! Шундый кечкенә хәерсез сасы нәмәстәләрнең кеше тиресенә ничек тешләре үтә диген? Дуст сибеп кырып бетердем дигәндә генә, тагын әллә кайлардан кереп тулалар. Кат-кат ябыштырылган обой аслары да аларныкы!.. Десантчылар сыман түшәмнән үк яткан урыныңа сикерәләр!
Йорт урыны болай ярыйсы үзе. Завод-мазарлар юк, тыныч. Йорт каршында тимерьюлчыларның мәһабәт Мәдәният сарайлары – графиня Панинаның шактый төсен югалткан ике катлы (ярым подвалын исәпкә алмаганда) йорты. Киң баскычтан менүгә, икенче каттагы холлында узган заманның берничә гүзәл мәрмәр сыны тора. Иң кызыгы – Гамлетныкы. Ул шамакай Йорикның баш сөяген тотып, гаҗәпсенеп безгә текәлгән. Бөек В. Шекспирның атаклы әдәби каһарманын менә кайда очраттым! Шекспирны мин Габдулла Тукайны, Александр Пушкинны яраткан кебек яратам. Без кичләрне шул сарайга кино карарга кергәләдек. Эрмитажга, Рус, Суворов һәм Медицина музейларына да барып кайттык.
Хуҗа – тол хатын, җиткән кызы бар. Ит комбинатында эшли. Итсез тормый. Урлауның җай-әмәлләрен таба кебек. Үзләре икенче бүлмәдә. Бүлмәбез җылы, батарейлары кызу. Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә салып җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана. Юньләп ашый алмый, йончып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка туймагач, балага узуы авырга төшә… Кичен, академиядән кайтышлый, аңарга әчкелтем-төчкелтем туңдырылган җиләк-җимеш юнәтергә тырышам. Тик файдасы аз шул. Аннары, алар белән генә туклана алмыйсың бит. Балага узган хатыннарның токсикоз һәм эклампсия чирләре булгалый. Мәрзияне кызганам, кайчакларда исә арып-талып кайткан җаныма җитә кала – ачуым чыга. Акча җитмәү сәбәпле, саулыгы чамалы гына булуына карамастан, ирексездән, бераз декрет акчасы да булыр дип, тукымалар эшкәртүче фабрикага эшкә керде. Бу бик авыр, цехлары эссе, шау-шулы һәм тузанлы. Тукыма станоклары һәм зыр-зыр әйләнгән орчыклар артыннан өлгерергә кирәк. Төнге сменага да чыгарга туры килә. Кем уйлап тапкандыр бу төнге сменаны? Йокысы килгәндә, кеше ничек юньләп эшли алсын ди?
Илебездә байтак кына авыр эшләр хатын-кызлар җилкәсендә шул. Хәлем булса, эшләтмәс идем кана!
Эштә, тузан өермәсендә тирләве сәбәпле, култык астына эт терсәге чыкты. Аның белән байтак интекте. Үзем дәваладым. Ни әйтсәң дә, зарарлы производство инде. Декрет ялына чыкканчы түзә алса ярар иде! Стажы да, акчасы да бераз булыр иде… Кала акча сөя. Ләкин җеп кайда нечкә, шунда өзелә шул. Авырлы, әкрен Мәрзиям сменасындагы кызу марҗага ошамаган. Ачуы кабарып, тегесе бар көченә хатыным өстенә авыр кул арбасын этәреп җибәргән. Арба Мәрзиягә килеп бәрелгән. Һаман да шул этлек галәмәте… Хәерле булсын, нидә хикмәттер, татар булгангамы, хатынымны кайда да өнәмиләр. Әлбәттә, мондый хәл мине куандырмый. Шуның белән генә эш тәмамланса икән! Теге арбаның эчкә орынуы зарарсыз узмады. Таң алдыннан эченнән кан саркый башлады. Бер килсә килә бит ул. Кара кайгыга батып, Академиянең гинекология клиникасына киттек. Анда исә, өметебезне өзеп, баланы төшерергә кирәген әйттеләр. Бер бәхетсезгә гел бәхет юк. Олы каза бу, ахыры ни булыр… Безнең, гаепсез гаеплеләрнең, ара киеренкеләнә бара. Таягының чукмарлы башын язмыш иң әүвәл Мәрзиягә орса, икенче очы миңа да тими калмый. «Бер уңмасаң, гел уңмассың!» – дигән мәкаль исемә төшә. «Бусыннан да уңмадым, ахры!» – дип, эчемнән генә сызам…
Күңел сүрелеп, Мәрзиядән дә әкренләп күңел кайта башлады. Кинәт кабынып киткән мәхәббәт шуның белән сүнәр микәнни? Бер уйласаң, эчкерсез Мәрзиянең монда ни гаебе бар инде? Ләкин үземне дә гаепли алмыйм. Хискә бирелүчән шул мин. Адәм психикасы бигрәк нечкә һәм үтә катлаулы нәрсә ич. Бигрәк кызганыч, саулык ягыннан хатынымнан уңмадым. Хәер, ятим үскән баланың нинди саулыгы булсын ди? Мин аны да, үземне дә жәллим. Үземне бәхетсез дип саныйм. Аһ, барча кешеләр дә бәхетле булсалар икән! Гөнаһ шомлыгы сыман, берсеннән-берсе килеп чыга тора! Мәрзиянең кайбер гадәтләре дә ошамый башлады. Атасыз-анасыз, тиешле тәрбия алмый үскән кызның, билгеле, кимчелекләрен табарга мөмкин. Бердәнбер кояш хәтле кояшта да таплар бар ич. Аннары кешегә яраклашуы да ансат түгел. Мин моны үзем кичереп беләм. Ә Мәрзия исә минем зәвыкларымны да белеп бетермәгән, күнегеп тә өлгермәгән, тәҗрибәсе дә юк. Шулай булгач, арабызның бозылуы табигый иде. Очкыннан янгын кабына. Моның өчен нәни генә сәбәп тә җитә кала. Ә сәбәпләр бар. Миңа, максималистка, алар саллы һәм бик җитди булып күренәләр. Килешмәгән гадәтләре гомер азагынача төзәлмәслек булыр кебек тоела. Тормыш күрмәгән япь-яшь кызны үзем белән чагыштырып, үз аршыным белән үземә тиңләштереп маташам… Һәрхәлдә, тырышса да, Мәрзия минем кебек була алмый ласа. Әлегә мин менә шуны аңламыйм һәм аңларга да теләмим. Без ирләр – эгоистлар. Мәрзиянең тере җан буларак ни кичерүен исәпкә дә алмыйм!.. «Сукыр булдым микәнни, ничек боларның берсен дә күрмәгәнмен?» – дип, үземне үзем битәрлим. Ихласың кайтып бизә башласаң, чебен хәтле кимчелек-җитешсезлек тә фил хәтле күперергә мөмкин икән ич!..
Югыйсә миңа белергә кирәк иде: адәм фәрештә түгел. Берәү дә һәр яктан камил була алмый. Шулай да тырышып карыйсы иде… Ләкин холык дигән үҗәт нәрсә гел үзенекен итә. Аңарга, «тыел» дип, артыгын боерып булмый. Печтик кенә сәбәп тә ачуымны чыгара, ә Мәрзия исә арабызны җайлый белми, җайлашырга өйрәнмәгән. Яшь шул әле. Сүрәнәеп, йомылып йөри бирә. Шулай чүмәлә өстенә чүмәлә өелә торгач, бөтенләй сөйләшми башладык. Җитмәсә, әнием каты гына чирләп киткән. Теш казнасы һәм өч тармаклы нервысы үтереп сызлый икән. Бернинди дәва ярдәм итми, ди. Көтелмәгәндә бу чире каян килеп чыккан тагы? Әни өчен дә борчылам. Беләм, әгәр дә ул нерв һәм Гассеров төене сызлап китсә, дәвалавы бик кыен. Бөтенесе дә берьюлы бергә төелде: бик җитди, үтә җаваплы алтынчы курсым (гомеремнең төп максаты), Мәрзиянең сафтан чыгып баруы, әнинең авыруы һәм акча мохтаҗлыгы… Түземлегем төкәнә, тәкатемне тота алмыйм. Өстәвенә, иске кәгазь акчаларның бәяләрен, ун мәртәбә киметеп, яңаларына алмаштырдылар. Яман гадәтләренә кергәнчә, чукынган «юлбашчыларыбыз» бу юлы да халыкны алдадылар, чөнки кибет һәм базар әйберләренең бәяләре ун тапкыр кимемәде бит! Бераздан яңа акчаларның да дәрәҗәсе тиз төшә башлады. Шуларның барысын да исәпкә алганда, төшенке халәтемне аңлау кыен түгелдер. Миңа бу җитә калды. Ашыгып өйләнеп тагы ялгыштым, ахры. Ашыгып эшләнгән эш яхшыга китерми шул. Шулай гомерем буена миңа ялгышырга язган микәнни? Гомумән, бер дә ялгышмый яшәргә була микән ул? Тагын җавапсыз сораулар… Тормыш җитди мәсьәләләрен һәм җан көйдергеч сорауларын куеп кына тора. Уйлан, кыймылда, эзлән генә, бәндә!
Кайчакларда Валяны исемә төшерәм. Мәрзияне аның белән чагыштырып карыйм. Анысы ягымлырак, елмаючан, низагны уен-көлкегә әйләндерә белә иде. Мәрзиянең шул яклары җитми. Аннары, ул татарча укымаган, ана теле уртаклыгыбыз чамалы гына… Валяны исемә алам да сагынам. Хәтта татар телен дә өйрәнә башлаган иде бит… Урамнарда очратам да, йөрәгем сулкылдап куя. Әллә юкка аерылдым инде? Аерылдым да бетте-китте генә түгел икән шул! Аз булса да, бергә күпмедер гомер ителгән, күнегелгән, тирән эзе калган. Бала чагында ук рәнҗетелгән ятимә түгел иде ул.
Ә бусы белән бик аз тоз ашалган әле. Бер-беребезгә ияләшеп-күнегеп тә өлгермәдек. Ашыккан – ашка пешкән, дип, белеп әйткәннәр шул… Мәхәббәтебезнең гомере шундый кыска микәнни? Беренче сынауга да түзмәде… Тагын шул Сабир абыйның әтигә сөйләгәне искә төшә. Бик акыллы, тәҗрибәле зат булган ул. Бездә, әти белән әче бал эчеп һәм җиз кураенда елатырлык көйләр уйнап алганнан соң, дулкынланып, болай дип әйткән иде: «Габдрахман дускай, кайчакларда Гарифә белән без бер урында дүртәүләшеп кунабыз!» Әти, гаҗәпсенеп: «Ничек алай?» – дип сорады. «Үпкәләшкән чакта Гарифәм: „И, минем беренче ирем исән булса!“ – дип уфтанып, әйләнеп ята. Ә мин эчемнән генә: „И, минем беренче хатыным исән булса!“ – дип көенәм. Билгеле, мин бу сүзләргә читтәнрәк, сиздермичәрәк колак салып утырам. Зурлар арасына кысылу юк. Менә хәзер үзем дә Сабир абый хәленә төштем. Инде бер урында „өчәү“ ятабыз. Ә бәлки, Мәрзия дә тормышка чыгуына үкенәдер…
Үзен сагына башлагангамы, беркөнне „Гостиный двор“ ягына барганда, кинәт Валяны очраттым. Яңа тәңкә кебек ялтырап елмая. „Менә үземә нутрия якалы яңа бишмәт сатып алдым әле!“ – ди. Аннары әкрен, үзгәргән тавыш белән болай диде: „Өйләнгәнеңне ишеткәч, башым әйләнеп егыла яздым. Ни булды дип сорыйлар, әйтә алмыйм. Нишләдең син, тилергәнем?“ Соңгы сүзләрен әйткәндә еламсырап ук җибәрде. Өстемә кайнар су сиптемени! Аерылсак та, миннән өметен өзмәгән икән ләбаса. Булыр икән елга тиң мизгелләр! Эш узгач кына акылга киләбез шул.
Үкенү һәм кызгану хисләре, укмашып, берьюлы җаныма ябыштылар. Әйе, мин тиле шул һәм бүтәнчә була да алмыйм бугай. Менә шулай тормышыңның бик авыр чагында якын кешең очрап, җәрәхәтле йөрәгеңә тоз салсын әле!
Андый шомлы чакларда якыннарың төшкә дә керә. Шундый төшләрне ничек һәм кай якка юрарга да аптырыйсың. Зираттан кайтучы кеше кебек, моңаеп барам. Мине гаепләргә, зинһар, ашыкмагыз. Валя белән биш ел чамасы гомер ителгән, ә Мәрзия белән беренче ел гына. Ул әле миңа ияләшеп тә бетмәгән һәм җан җылысын кирәгенчә бирә алмый…
Мәетләр һәм узган гомер тереләрнең аягын богаулап тотып торалар, ә яңа буыннар, искеләрнең иңбашларына менеп, югарыга омтылалар, дип, борынгы юнаннар тикмәгә генә әйтмәгәндер инде. Бу – гомер фәлсәфәсе. Узган гомернең, истәлекләрнең тәэсиреннән тиз генә арынып булмый икән. Ә бәлки, бөтенләй арынырга кирәк тә түгелдер… Хәтерсез кеше тулы акыллы түгел ич ул.
Менә шул шомлы очрашудан соң тагын үзгәрә төштем. Тамчы тама-тама ташны тишә… Сөмсерем тәмам коела башлады. Мәрзиядән күңелем һаман сүрелә бара. Беләм, аның монда гаебе бик аз. Ихтыярсыз үзем шундый җан корыткыч бәндәгә әверелдем. Болай үзеңне һәм башкаларны изалавыңның бернинди мәгънәсе юк. Ләкин эчеңдәге әллә нинди аңлаешсыз куәтле көч, киреләнеп, үзенекен кыла бирә. Бу кадәр куәтле хисне җен-шайтан коткысы диләр инде әллә? Әйе, киреләнеп, кеше үз-үзенә дошманга әверелә ала икән. Ни һәм кем кирәк соң миңа? Үземне-үзем аңлый алмыйм. Ник болай өзгәләнәм? Нихәтле чәбәләнсәң дә, барыбер идеалыңа ирешә алмассың. Шуңа күрә ул бәллүр идеал да. Әлбәттә, җан тынычлыгы кирәк. Тик анысы да үзеннән-үзе тумый лабаса. Сәбәбе һәм шартлары булырга тиеш. Нәкъ менә шулар җитми дә инде. Хикмәтле боҗра яки лабиринт эчендә адашып әйләнәм түгелме? Үземне-үзем аңлый, бер йөрәккә дәва таба алмагач, кешеләрне ничек дәвалармын соң? Әйткәннәр бит: „Табиб, башта үзең савык!“ – дип. Ничә мең еллар буена нинди генә фәлсәфәчеләр һәм галимнәр төпченеп өйрәнгән, әмма „кеше“ атлы җан иясенең серен ачып бетерә алмаганнар шул. Әнә Ленинградта, Бехтеров исемендәге махсус ми институтында илле елдан артык ми һәм психика серләрен күмәкләшеп өйрәнсәләр дә, нәтиҗәләре ташка үлчим генә. Ирексездән Джонатан Свифтның сатирик Лапу „галимнәре“ искә төшә. Без теләгәнчә, ми серләре ачылмаса да, акыллы роботлар уйлап чыгарсалар да, кешене алар беркайчан да алмаштыра алмаслар. Аларда барыбер адәм хисләре булмаячак. Ә хиссез акыл – җансыз нәрсә ул.
Кеше – Галәмнең иң катлаулы җан иясе. Эволюциянең асыл таҗы. „Йә, Кеше бул инде“, – дим. Аннан: „Була алырмынмы?“ – дип, үз-үземә сорау бирәм. Тырышып карармын, көчем җитсә.
Мәрзия, савыгып, янә эшли башлады. Бу юлы яңа урында, данлы „Светлана“ фирмасында. Ә минем тагын да кызурак көннәрем килеп җитте – диплом алдым, дәүләт имтиханнарына җиң сызганып әзерләнер вакытым… Бик авыр, алты ел укуымның очланып баруы дигән сүз бу.
Арабыздан хәерсез кара мәче узды мәллә? Бер кәлимә сүз катмыйбыз. Мәрзия турсаеп йөри. Мондый очракта якынлашып та булмый. Бер-береңә баш бирмәгәндә, нинди якынлашу булсын ди? Нинди генә хәл килеп чыкмасын, ни генә булмасын, һаман беренче хатын белән чагыштырасың һәм икенчесенең җитешмәгән якларын ачыграк күрәсең.
Бер ятакта „өчәү“ ята бирәбез. Бу үзенә бер бәлагә әверелде. Өйдән дә куандырырлык хәбәр юк. Әни һаман терелә алмый. Аның зарларын истә тотып, язга таба стоматология кафедрасының белгечләренә күрсәтмәкче булдым. Чакыргач, ул март азагында килде. Алдан аны патшалар сараен, Эрмитажны күрсәтергә алып бардым. Гомерендә күрмәгәннәрне гаҗәпләнеп һәм сокланып карады. Аннары икенче көнне метрога киттек. Заман могҗизасы ич. Анда эскалатор баскычына басуга, мин: „Әни, менә хәзер җир астына төшеп китәбез!“ – дигәч, ул, бахыр, кинәт чүгәләде. Коега чиләк төшергән кебек төшәбез дип уйлаган! Метро тукталышларын бик кызыксынып карады. Метро да аңарга бик ошады. Фин вокзалы тукталышында өскә чыгып (80 метр тирәнлектән), стоматология белгечләренә күренергә киттек. „Тикшереп карарбыз, калдырыгыз!“ – диделәр.
Әни шикләнүчән иде. Аны байтак үгетләп, тынычландырырга туры килде. Ахырда клиникада ятып калды. Яңагын рентген сурәтенә төшерделәр. Тикшерделәр. „Яңак сөягенә шеш чыга башлаган!“ – дигәч, куркып киттем. Алай булса, хәле яхшыдан түгел икән. Аны-моны әйтмәдем инде. Әни рак чиреннән курка иде. Операция ясаячаклар дип кенә аңлаттым. Әни янында буласым килеп, үзем дә ЛОР клиникасына кереп ятарга булдым, чөнки бу ике клиника бер үк бинада һәм уртак коридор белән тоташкан. Бер-берсенә эчтән кереп йөрергә була. Ятуымның икенче сәбәбе дә бар – тамагымның бадәм чикләвеге сымак бизләрен алдырту. Тамак бакасы белән чирләп еш интегә идем. Ләкин әнкәм анда ятмаган булса, әле дә ул бизләрне алдыртмаган булыр идем. Минем авырулар киеменнән килеп керүемне күргәч, әни бик гаҗәпләнде. Операция ясатырга кергәнемне белгәч, үзенең хәлен дә онытып хафаланды. „Зыяны тимәс микән?“ – дип, берничә тапкыр сорады. Әнине операция залына хәтле үзем озаттым һәм, операциясе тәмамланганчы, ишек төбендә көтеп тордым. Операция уңышлы узды. Әнине мөмкин хәтле тынычландырырга тырыштым. Соңрак үземә дә операция ясадылар. Анысы авыр узды, чөнки бизләр җөйләнеп беткәннәр. Тамагымнан төне буе кан саркыды.
Кан агуы туктамагач, янымдагы тумбочкага бөерсыман стериль тазчыкка эскәк һәм тампон китереп куюларын күргәч котым очты. Җәрәхәткә тампон салып, эскәк кыстырып куймакчылар икән бит. Авырткан җәрәхәткә! Шүрләвемнән кан тамырлары спазмланып, кан саркуы үзеннән-үзе туктады тагы. Элек тә яралардан каным озаграк агучан иде. Атна буе ризык ашый алмадым. Сыекчаларын гына көчкә-көчкә йота идем. Ярый әле ул-бу булмады. Тамак бигрәк четерекле җир. Юан кан тамырлары, үтә мөһим нервлар янәшәдә генә…
Көтмәгәндә тавык шулпасы китереп, Мәрзия бераз күңелне күтәрде. Шул көннән бирле күп кенә вакыйгалар онытылган, ә бусы һаман хәтеремдә әле.
Изгелек онытылмый ул.
ЛОР клиникасында ятканда акылга сыймаслык зур вакыйга булып алды. Бөтен дөньяны гаҗәпләндереп, дәүләтебез Галәмгә Ю. Гагаринны очырган! Бу хакта, шапырынып, бертуктаусыз радио сөйләп тора. Телевидение, ду куптарып, шатлыклы җыеннарны күрсәтә. Палатада шуның турында гына кызу гәп куера. Халык масаеп дулкынлана. Әйтерсең үзебезне күк гөмбәзенә очырганнар! Бар икән, диләр, илебезнең куәте һәм маһирлыгы! Болай булгач, АКШы торып торсын әле! Безгә әллә ни булды. Менә шушы мәлдән соң өзлексез Космос шаукымы башланды да инде. Бөтен кычкырып торган проблемалар кинәт… юкка чыкты. Бары тик Космос белән генә башларны әйләндерергә тотындылар. Миллиардлаган сумнарны берөзлексез җилгә очыра тордылар…
Күкрәккә Алтын Йолдыз тагучыларның саны хәттин ашты. Космонавтларны әзерләүче үзәкне „Каһарманнар мәктәбе“ дия башладылар. Тора-бара Космос белән мавыгып уйнаулар халыкның бәласенә әверелде. Ә без – мәнсез алданучылар моңа башта белештерми куана идек… Юктан Космос белән шөгыльләнеп һәм бөтен җирнең булдыксыз әрәмтамакларына, хакимияткә, дан-шөһрәт сөючеләргә халкыбызның мал-мөлкәтен сарыф итеп, „тәмгысыз-риясыз“ ярдәм итә-итә, коры сөяккә калдык та инде. Бу да совпартократларның җинаяте. Әлегә алар сафсата сөя, тик без аларның кем икәннәрен инде беләбез. Мохит һәм авыл хуҗалыгы җимерелеп бара, халык бөлгәннән бөлә, ә болар, космос дигән булып, һаман да корал туплап, бөтен дөньяны өркетеп, якасыннан тотып тормакчы булалар!
Үзем, ә соңрак әнием дә операцияләрдән соң бераз савыгып чыктык. Әмма аның да, минем дә кәеф юк. Тамак һаман, авыртып, йотарга комачаулый. Әни: „Минем өчен генә кереп, юкка операция ясаттың!“ – диде. Үзенең дә сызланулары бетмәгән иде әле. Аның да Мәрзиядән ихласы кайта башлаган. Үзенең өендә дә, монда да сынап өлгергән инде. „Бәхетең булмады, улым, үзеңә тиңне таба алмадың!“ – диде ул, мине кызганып. Ул хаклы иде. „Әнә Һәдия үзебезнең як кешесе, синең кебек врачлыкка укый!“ – дип тә өстәде әле.
Әни кайтып китте, әмма киеренкелек калды. Мәрзия әлегә өйрәнчек дәрәҗәсендә эшли, эш хакы да ташка үлчим генә. Арабыз шулай тәмсезләнгәндә, Кунашактан үзе дә юньләп белмәгән аналы-уллы кешеләр кунып чыкты. Аннары агаеның балдызы да килеп китте. Күземә кеше күренерлек идеме? Үзем дә „чыпчык хокуклы“ буларак, хуҗа бүлмәсендә ничек яшәргә белмәгәндә, андый чакырылмаган „кунаклар“ комачаулап йөрмәсеннәр иде дә соң… Ичмасам, чыбык очы хәтле туганнар булсалар бер хәл!..
Башыма тай типкән, ахры, әллә ничек үҗәтләнеп киттем, хәтта авыз ачып сөйләшәсем дә килми. Йөкле булса, бәлки, андый булмас идем. Мәрзия үзе дә тәкәбберләнеп инәлми. Хатын башы белән, бичара, уртак тел табарга тырышмый. Нишләргә? Үзеңнән дә биегрәк сикереп булмый. Әлегә сабыр итебрәк торырга кирәктер. Аннары, бәлки, берәр җае чыгар. Балабыз булмавы хәерлерәктер дә әле… Хәзер дәүләт имтиханнарына бирелебрәк хәстәрләнергә кирәк. Адәм хуры булып каласы килми…
Курсташларым төркем-төркем партиягә керә башладылар. Хәтта „рядовойларыбыз“ да калышмыйлар. Югарырак үрләргә исәплиләр. Төшемлерәк һәм дәрәҗәлерәк эш урыннарын партия әгъзаларына бирәләр бит. Партиягә керү бөтен гамәлләрдән дә мөһимрәк һәм өстенрәк санала иде. Аның таныклыгын оҗмах пропускысына тиңлиләр. Лейтенант Поварницын белән дуслашып йөргән капитан Стародумов та шунда керергә гариза язган. „Моңарчы керми, кырыкка җитеп барганда нигә керәсең?“ – дип сорагач, – „Җыен булдыксызлар һәм хәйлә-мәкерле икейөзлеләр, шунда оялап, сиңа акыл сатып идарә итсеннәр әле! Алар сиңа җыеннарда юк-бар өчен тел-теш тидереп тәнкыйтьләсеннәр ди, ә син араларына кереп, үзеңне яклап, каршы сүз дә әйтә алма! Ичмасам, шулар өерендә утырып, теләсә кайсын үзем тәнкыйтьләрмен!“ – ди. Әлегә бу шулай дип әйтә, гаризаны исә барысы да бертөрле язалар: „Коммунизм төзүчеләр сафында булырга телим!“ Әйтерсең, партиягә кермичә генә, аны төзеп булмый.
Хәер, партиялеләр дә аны моңарчы төзи алмадылар. Халыксыз алар үзләре генә ни эшли алсыннар соң? Ә ул „коммунизм“ дигәннәре офык сызыгы кебек, барган саен ераклаша бирә. Үзенә күрә матур хыял гына инде… Хыял булса да, ышанучан адәмне ымсындырырга ярап куя тагын…
Сөйләшмәсәк тә, аерым булса да, моңарчы бер бүлмәдә куна торган идек. Ләкин хәерсез кичләрнең берсендә Мәрзия күренмәде, кунарга да кайтмады. Кояш күрде – ай алды! Борчылуымнан тәмам аптырап киттем. Ни булган соң, берәр бәлагә тарымагандыр бит? Алла сакласын, мондый ыгы-зыгылы зур калада!.. Ни әйтсәң дә, мин аның өчен җаваплы ич. Берничә көн белешеп, хәтта „скорый“ ларга шалтыратып йөргәннән соң гына, мин аның хуҗа хатын бүлмәсеннән исән-сау чыкканын күрдем. Шунда гына кунып йөри икән бит ул! Ә мин шул тәүлекләрдә ниләр генә уйлап бетермәдем, башым түнде. Ичмасам, бер сүз дә әйтмәгән. Шушы микәнни аерылуыбыз? Минем җаваплы чорымны да исәпкә алмаган, тапкан вакытын! Хәер, ул югары уку йортының ни икәнен дә белми. Ә академия югары уку йорты гына да түгел, үтә катлаулы нәрсә. Анда вакыт әрәм-шәрәм итәр өчен генә алмыйлар. Кәҗә маеңа хәтле сыгалар. Җаның-тәнең белән бирелеп укуың һәм хезмәт итүең сорала. Андагы фәннәрнең очына хәтле ерып чыгар өчен, җан тынычлыгы һәм баш та кирәк. Инде менә шушы тәмсезләнүебез генә җитмәгән икән – фәнни имтиханнарга тормыш имтиханы да өстәлә!..
Икенче мәртәбә бит! Оят та, хурлык та…
Үз кешең белән дә тора алмагач, ни әйтергә?
„Болай булгач, гаеп Мәрзиядә генә түгел, үзем яраксыз, кире беткән бәндә, ахры!“ – дип, әрнеп уйлап куйдым. Мондый ямьсез хәлне һич яшереп булмый. Туганнарыма, дус-ишләремә һәм командованиегә ничек аңлатырга? Ятлар исә, авызларын ерып, кеше керендә таплар эзләп актарынырга әзер. Беләм ич, сәбәпсез тырнак астыннан кер эзләүчеләр җитәрлек. Мәрзия, аптырагач, „яхшы“ кешеләр өйрәтүенчә, академиянең парткомиссия рәисе полковник Төхвәтуллинга мөрәҗәгать иткән. Болай, икебезгә генә кагылышлы серләребезне әллә кемгә ачып-зарланып, тормышыбызны тагы да катлауландырмаска иде дә бит… Партия гаилә хәлләренә кысылса да, аларны төзәткәне юк әле. Чөнки мәхәббәт һәм гаилә тормышы партия кодрәтенә буйсынмый лабаса.
Төхвәтуллин курс начальнигы аша мине парткомиссия кабинетына чакыртты. Бу „җылы“ урынга нинди казанышлары аркасында эләккәндер ул. Чөгендердәй кызыл табак битле, базык гәүдәле ир, җайлап сөйләшү урынына, юан бармагы белән яный-яный җикеренә. Татарча түгел, урысча инде. „Штубы хатыныңны тап һәм ялгышыңны төзәт!“ – ди. Болай да көйсезләнеп сыртым кабарган чак. Ачы елмаеп: „Ник алай кычкырасыз, мин әле партия әгъзасы түгел ич!“ – дим. Кулын гына селтәде. Шуның белән тәмам. Бер „җаваплы“ эшен башкарып, бу кенәгәсенә чираттагы „галочкасын“ сызып куйды инде. „Болай булгач, юньле хезмәт урынын күрсәтмәсләр!“ – дип уйлыйм, парткомның кара дерматин кагылган ишеген ябып. Ишек алдында дистәдән артык партиягә керергә теләүче шәкертләрнең чираты тезелеп утыра иде. Парткомның нәүбәттәге „запаркасы“… Бу инде байтактан килгән формаль йола. Теге, сугышка керер алдыннан „партия әгъзасы булырга телим“ дигән күк, алар, академияне тәмамлап, частьларга китәр алдыннан партияле булырга тырышалар. Ишеккә тагы караш ташлап: „Әй, төкерим лә, Ерак Көнчыгышка үз ихтыярым белән китәрмен. Украинада җитәрлек хезмәт ителгән, яшьрәк чагымда яңа җирләрне күрергә кирәк!“ – дип уйладым һәм тынычлана төштем. Куркытты, имеш! Әй, Мәрзия-Мәрзия, тапкан кая барырга! Арабыз бозыла гына төште ласа. Тагы ачуым купты. Шуннан соң, шүрләпме, ул минем күземә янә күренмәскә тырышты. Аның шикаятеннән һәм Төхвәтуллинның „өшкерүеннән“ соң мин, үч иткәндәй, киресенчә кылырга булдым.
Инде күңелсез хәл турында ата-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: „Мәрзия белән аерылабыз бугай!“ – дип, өйгә хат яздым.
Бу хәбәрне алуга, хәлемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыккан. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: „Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!“ – дигәндер… „Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!“ – дип тә уйлагандыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә. Күңелләре сизгән, белеп килгән икән. Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. „Менә әниең, борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш, дигәч, тагын килдем!“ – ди ул, акланган сыманрак. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, зыяны тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. „Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип, каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач булмый икән!“ – дип зарланды әти. „Ярар, хаҗәтебез беткәндер!“ – дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.
Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсыйхәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:
– Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! – диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча „әти“ дип, ягымлы итеп эндәшә иде… Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә, кызыксыну хисе сүрелә башлаган… Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы?
– Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән телем ябышмый ул! – диде картайган атам. Дөрес әйтә бугай. Саташмыйк әле, Мәрзия белән ара өзелмәгән ич! Салкынча гына саубуллаштык. Шуннан соң Валяны бүтән очратмадым. Ә ул Чуриннарга килеп сорашкан. Авыр чагы булгандыр.
Әти белән вокзалда хушлашканда, ул:
– Тынычлан, бер дә кайгырма, була торган хәл, – диде. – Моннан да авыррак сынаулар була, түзәргә кирәк. Башың яшь, исән-имин, син әле яңа тормыш та кора алырсың. Әнә картлар да башларына төшкәч өйләнәләр!
– Анысы шулай, тик мин, әти, кешеләрдән оялам, яхшысынмыйм, гарьләнәм дә! – дидем.
– Нишләмәк кирәк, сабыр бул, вөҗданың булгач, оялырсың да, гарьләнерсең дә. Гомер моның белән генә бетми, дөнья, шөкер, җимерелми, яхшы тор, әниеңне тынычландырырмын! – дип, әти мине кочты һәм аркамны чәбәкли-чәбәкли сөйде.
Аһ, бу хушлашулар, тепловозның кузгалу авазы үзәгемне өзә генә! Һәр хушлашуыбыз соңгы тапкыр сыман, шикләндерә. Бусы да соңгысы булмаса ярар иде!.. Инде шушы кырмыска оясыдай өзлексез хәрәкәтләнеп торган һәм халык белән тулган калада берүзем генә калам. Атам тагы: „Кайгы-хәсрәткә бирелмә, мондый хәлгә түзмәслек түгел. Академияңне яхшырак тәмамларга тырыш!“ – дип, миңа җан җылысын һәм куәтен биреп кайтып китте.
Түзәсең инде, түзми нишләмәк кирәк? Әҗәлеңнән алда гүргә кереп ятмассың ич!
Ә Мәрзия? Ул да шундый кызыкмаслык хәлдәдер, аңарга да җиңел түгелдер. Ә бәлки авыррактыр да әле. Ирләр сыкранган мәлләрдә хатын-кызлар да елый. Ләкин гыйбрәт алырга теләсәң, гыйбрәтләр бар ул. Тик үз туксаным туксан, минем күземә алар күренми. Мин әле кеше хәленә керерлек түгел. Сайладым-сайландым, тик барыбер ялгыштым, бәхетем булмагач… Хәер, миңа яраклысы, гомумән, бар микән ул? Үкенеп көрсенәм. Мәрзиянең шикаять бирүен кичерә алмыйм.
Бер фатирда торсак та, үҗәтләнеп аерым яшибез. Әмма төшенке хисләргә бирелеп, балавыз сыгып утыра торган вакыт түгел. Инде клиникаларда гыйбрәтле һәм бай практикаларыбыз тәмамланды, укыласы тирән мәгънәле лекцияләр укылып бетте. Кыен һәм гасырдай озын алты елыбыз үтте. Әйтергә генә ансат. Аллага шөкер, укуыбызның очына барып чыктык. Бербөтен гомер узган диярсең. Мөгаен, бушка узмагандыр. Олыгайдык, күпне күреп, күпне белдек. Дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитте. Комиссия рәисе ЦВМУдан киләсе – медицина генералы Павловский. Гаять усал.
Байтак тыңлаучыларыбыз, имтиханнарга әзерләнер өчен, Разливтагы ял йортына киттеләр. Миһербанлы якты җәй башы. Яшәгән саен яшисе килә. Миңа монда да хәзер комачаулаучы кеше юк. Зиһенемне җыеп, күңелемне беркетеп эшкә керештем. Байтак кына калын-калын китапларны, бихисап конспектларны яңадан игътибар белән укып чыгасы бар. Түбәндәге биш фәннән имтиханнарның атна саен берсен тотасы:
1. Диамат һәм истмат. Боларсыз СССРның бернинди ВУЗын тәмамлый алмыйсың. Алар хәтта „кандидатлык минимумына“ да керәләр.
2. Хирургия. Бу фәнне хәрби табиблар бигрәк тә шәп белергә тиеш.
3. Эчке авырулар. Үтә киң колачлы фән бу.
4. Йогышлы чирләр һәм эпидемиология.
5. ОТМС (Организация и тактика медслужбы). Медицина хезмәтен оештыру.
Язмышымны хәл итәчәк бик җаваплы имтиханнар. Әлбәттә, бераз шүрлим. Ярар, моңарчы башкарганны, шәт бу юлы да җиренә җиткерермен.
Имтиханнарның теория якларыннан тыш бүтән җитди яклары да бар. Билетка өстәмә сорауларга җавап биргәннән соң, клиникалардан китерелгән авыруларга, комиссия әгъзалары алдында тикшереп, диагноз куярга һәм, дәвалау чараларын әйтеп, башка махсус мәсьәләләргә дә кагылырга кирәк.