Kitabı oku: «Нахак»
Урам балалары
Повесть
1
Тезләрен кочаклап, көчек шикелле бөгәрләнеп яткан малай дер калтырап уянды. Тышта караңгы төшеп тә өлгергән икән. Бая ике кат свитер киеп, юрганга төренеп яткан иде дә. Суык барыбер үзенекен итте, тәне калтырый, теше тешкә тими.
Караватта ятып түзмәде малай, өйнең икенче ягына чыгып, өстәл янына килде. Ике стакан белән буш шешәдән башка бернәрсә дә юк. Ул киштәләрне, тартмаларны ачып карады. Ичмасам, ярма йә бер-ике бәрәңге табылсачы…
Ачыккан, калтырануыннан тынычлана алмаган малай җан ачуы белән:
– Әни тагы эчәргә киткән! – дип кычкырып елап җибәрде.
Кала читендәге шушы агач йорттан кеше өзелми. Әнисенең шешәдәш дуслары өчен монда ишек һәрчак шар ачык. Ике ел элек Данилның әтисе үлгән иде. Кеше коткарам дип, күлдә баткан… Әллә кайгысыннан, әллә ялгызлыктан әнисе эчүгә сабышты. Берзаман әллә нинди ят ирне өйгә алып кайтты да, бергә яши башладылар.
Әтисе дөнья куйганнан бирле Данил тыныч тормышны онытты. Тәмле аш авыз иткәне, җылы өйдә йоклаганы, яхшы кием күргәне булмады. Әйтерсең лә, әтисе үзе белән бөтен котны алып китте. Туганнары да юк бу калада. Әтисе үләр алдыннан Үзбәкстаннан күчеп кайтканнар иде алар. Бөтен якын кешеләре шул якта торып калды.
– Болай булмый, – дип, үзалдына сөйләнде Данил. – Ничек тә өйне җылытырга кирәк…
Шул ният белән ул тышка чыкты. Ихатаның теге, бу ягына барып карады. Утын түгел, чыра да юк. Шушы март ае тиз генә үтеп китми дип сукранды ул үзалдына. Җир кардан арынса, көннәр дә аязыр, өйдә дә ул тиклем салкын булмас иде.
Ихатада бернәрсә дә тапмагач, Данил бакчага чыкты.
– Таптым, – дип куанды ул, бакча уртасында үсеп утырган чыршыны күреп. Тиз генә агачның корыган ботакларын сындырып алды да өйгә йөгерде.
Шуннан ылыслы ботакларны ваклап, ипләп кенә мич эченә өйде. Шырпы сызып, ылыска якынайтуы булды – анысы шытырдап янып та китте. И, куанды малай, и, сөенде! Ялкынга учын якынайта биреп, җылынырга утырды. Тик бу шатлыгы озакка бармады. Ылыслар тиз арада көлгә әйләнеп өлгерде, ә ботаклары тырпаеп калды. Ут сүнде…
Кәгазь салырга кирәк булган дип уйлады малай. Өй буйлап кәгазь эзләргә тотынды. Саргаеп беткән гәзит тапты. Өстәл астында тузып яткан чүпрәк-чапракны да мичкә тыкты.
Кәгазь янып китте. Ялкын чүпрәкләргә күчте.
– Сүнмә инде, ут, сүнмә! – Данил, өшеп беткән бармакларын җылытырга маташып, янә ялкынга кулын якынайтты. Учак бер дә дөрләргә ашыкмады. Иске-москы пыскып, өйгә төтен таралды.
Шулчак тышта кемнеңдер йөткергәне, берәүләрнең шаркылдап көлгән тавышы ишетелде. Ишек ачылып китте дә кичке кунакларның йөзе күренде. Бусагада әнисе, үги әтисе һәм тагы ике ир пәйда булды.
– Нәрсә өйне төтенгә тутырып утырасың?! – Мич алдындагы Данилны күргәч тә, хуҗабикә тамагы ярылырдай итеп кычкырып җибәрде. – Кулыңнан бер эш килми, маңка! Ашарга таптырудан башка бернәрсә дә белмисең!
Малаена җикеренә-җикеренә, пимасын салып тормыйча, әнисе түргә үтте, кесәсеннән шешә чыгарып, шап иттереп, өстәлгә куйды.
– Йә, нәрсә карап торасыз, исемләп чакырганны көтәсезме?! – диде ул әшнәләренә.
Бу мәҗлеснең ничек бетәсен Данил яхшы белә. Талаш-сугыш, барлы-юклы стаканнарны вату, елаш-сыкташ булачагы көн кебек ачык.
– Әни, эчмә инде!
Ләззәтләнеп, аракы коя башлаган хатынны бу ачуландырды гына. Урыныннан сикереп торды да улының якасына ябышты.
– Син генә, корыгыр, миңа акыл өйрәтмәсәң инде! – Әнисенең пычранып, көрәккә әйләнгән куллары малайны шул тиклем кысып алды, җибәрергә дә уйламый. – Синең өчен генә күпме сүз ишеттем, беләсеңме?! Мәктәпкә йөрмәсәң дә, мин гаепле, пычрак киенеп барсаң да – мин. Өйгә бирелгән эшеңне эшләмәсәң дә – мин. Егет булып беткәнсең – һаман минем җилкәмне кимерәсең. Син туганчы, мал туса, ичмасам, бер файда булыр иде. Башкача өнең чыкмасын, көчек, җанымны көйдерсәң, йә сугып үтерермен! – Шулай төкереген чәчә-чәчә, әнисе Данилны җилтерәтә бирде, малай аның кулларыннан ычкынмакчы булып, тартышып маташты:
– Җибәр мине, җибәр!..
Данилның бу гамәле үги әтисенә җитә калды.
– Җибәр әле шул маңканы! – дип кычкырып әйтте ир. Әнисе калтыранып, тынычлана алмыйча, өстәл янына барып утырды.
– Нәрсә, кеше булдыңмы, ә?! – Куе мыеклы, тәбәнәк буйлы, аракы исе аңкып торган ир елан кебек ысылдап, малайга якынайды. – Һаман борыныңны тыгасыңмы? Теге чакта да эшне син боздың, сволочь!
– Нинди эшне?
– Үзең беләсең. Исәргә салышма.
Усал караштан Данилның буыннары җебеде. Аның күзенә карамаска тырышып, башын читкә борырга да өлгермәде, чигәсенә шап иттеләр. Күз алдында очкыннар чәчрәп китте. Башы әйләнеп, идәнгә тәгәрәде.
Янына килеп юатыр, гафу үтенер дип, Данил, яшьле күзләрен мөлдерәтеп, әнисенә карады. Дөньядагы иң якын кешесе моңа игътибар да бирмәде:
– Ярый, җаным. Кызма! – дип, иргә әйтте дә аны өстәл янына чакырды.
Үги әти тынычланырга уйламады.
– Нәрсә бичәләр кебек мышнап ятасың, ну-ка, тор! – Каты куллары белән Данилның терсәгеннән эләктереп, аягына бастырырга маташты, гыжылдап җикеренә бирде.
– Кайчан безгә яшәргә хут бирәсең, хөрәсән?! Әниеңә тагы бер сүз әйтеп кара – сугам да егам. – Шулчак үте сытылырдай чиккә җиткән үги атасы өйгә тулган төтеннән чәчәп йөткерергә кереште. Бераздан: – Өйне нигә төтен белән тутырдың? – дип, Данилны җан ачуыннан төртеп җибәрде. Болай да юньле ризык күрмәгәнлектән ябыгып, хәлсезләнеп беткән малай очып барып төште.
Ирнең бу тиклем шашынуын күреп, әнисе тынычландырырга тырышты.
– Ярый, җитте, җитте! Иртәгә үзем иманын укытырмын әле, – дип, ирнең аркасыннан сөеп алды. – Утыр инде, утыр!
– Ух, маңка! Мин сине тегенең өчен никогда не прощу!.. – дип сөйләнә бирде аракыдан шашынган ир. – Бигрәк өйне төтенгә тутырган. Бернәрсә дә күренми! Ут куйма! Тавык кебек күшексен әйдә. Без үлмәбез. Менә бу бөҗәк иртәгә үк катачак!
– Нинди зыяным тиде сезгә? – дип ишетелер-ишетелмәс пышылдады малай. – Мин бит җылынырга гына теләдем!
Эчкечеләрнең шаркылдашып көлүе, бер-берсе белән ярыша-ярыша бәхәсләшүе, Данилны мыскыллап, телгә алулары бергә буталып, малайның башында кайнады. Өйдә суык, төтен дә таралмый. Тешләре тешкә тими, дер калтырап, идәндә ята бирде ул.
Түзә алмады Данил. Караватка түшәк урынына җәелгән курткасын киде дә урамга чыкты.
Ишегалдына чыккач, шешкән иреннәренең сызлавын киметер өчен, карны учына йомарлап, авырткан урынына басты. Тәне тоташтан сызлый.
Данил бәләкәй чактан йолдызларны күзәтергә яратты. Аларның исемен дә, ничек урнашканнарын да яхшы белә. Боларны әтисе өйрәтте. Әле дә, үзен тынычландырырга теләгәндәй, күккә бакты. Ләкин анда бер йолдыз да күренми. Күк гөмбәзен кап-кара, куе болытлар каплап алган. Алар, өйдәге төтендәй, һич беркайчан таралмас сыман тоелды аңа.
– Әллә тоташ дөньяның миче төтенли инде?! – Бу уй малайның башына үзеннән-үзе килде.
Данил ихатадан чыкты да күпкатлы йортлар ягына юнәлде. Әнисенең аны җан көченә җилтерәтүе, үги әтисенең таштай каты куллары белән дөмбәсләве һаман да күз алдыннан китмәде.
Караңгы төндә кая, кемгә барырга? Бу сорауга ул җавап таба алмады әле.
2
Данил төне буе йоклый алмады. Моңа кадәр аңа урамда кунарга туры килгәне юк иде әле. Нихәл итәсең – башка чара юк. Өеннән чыгып киткәч тә, биш катлы йорт подъездына килде. Иң югары катка күтәрелеп, туңып беткән кулларын батареяга терәп җылытып алды. Сөякләргә бераз җылылык йөгергәч, кәефе күтәрелгәндәй булды. Тышта бер адәм заты күренми. Башына, әллә кире кайтыргамы, дигән икеле уй килде. Теге эчкечеләр янынамы? Юк! Ач тамагым – тыныч колагым. Нәрсәгәдер үз итми аны үги әтисе.
Теге көнне соң… Әнисе исерде дә бернәрсә белми йоклап китте. Ә үги әтисе Данилга йокы бирмәде. Малай инде черем итә башлаган гына иде, алҗыган ир аны көчләп дигәндәй караватыннан торгызды. «Әйдә, сине сугышырга өйрәтәм!» – диде ул исе дә китми. Данил ничек кенә каршы торып карамасын, теге барыбер үзенекен итте. Имеш, боксёр итмәкче була малайны. Йодрыкларын төйнәп, берничә тапкыр мичкә сугып алды. Шуннан кабатларга кушты.
– Кул авырта, ошамый миңа бу бокс, – дип карышты малай.
– Әгәр куркак икәнсең, хәзер үзеңә сугып карыйм! – дип янады ир. Исерек кешенең башында нинди уйлар барлыгын белеп булмый, шуңа шүрләде Данил. Аның кушуын үтәмичә чара калмады. Мичкә кат-кат суга торгач, бармаклары канап бетте. Ә «әти» олы куаныч белән сөйләнә бирде:
– Мин барда өйрәнеп кал! Аннары үзең бөтенесен дә тукмарсың.
Икенче көнне дә шул хәл кабатланды. Бармаклары сыдырылып, күгәреп беткән иде Данилның.
Исерек ир тагы күнекмә эшләтергә булгач, малай каршы торды:
– Нигә мин исәр сыман мичне тукмарга тиеш? Кулларым сызлый, башка алай итмим!
Бу сүзләр «йорт хуҗасын» ачуландырды гына. Күп уйлап тормый малайның җиңеннән җилтерәтеп тотып алды да яланаяк көенә тышка куып чыгарды.
– Каршы сүз әйтеп маташа, көчек! Әнә, тор тышта. Акылга утыргач керерсең.
Кышның салкын төне иде. Данил күпме шулай тышта киемсез торгандыр – хәтерләми. Бәлки, ун минут чамасыдыр. Ләкин шул ара аңа мәңгелек булып тоелды. Чарасыздан түзә алмый бер аягыннан икенчесенә сикеренгәләде. Аякларын тоймый башлагач, учы белән аларны уып та маташты. Тик әнисе генә күрмәде улының болай изалануын. Ул күптән исереп йоклый иде. Күпмедер вакыт үткәч, үги әтисе ишекне ачты.
Арыды Данил мондый мыскыллаулардан. Әгәр өенә кайтса, теге исерек ир аның башыннан сыйпап торырмыни?..
…Малай батареяга сыенып, оеп кына киткән иде, подъезд ишегенең шапылдап ябылуына дертләп уянды. Өскә күтәрелгән тавыш ишетелде. Урта яшьләрдәге апа икән.
– Бә-әй, бу кем баласы? – диде ул, малайны күреп. – Кемгә килгән идең?
– Беркемгә дә түгел, – диде калтыранган тавыш белән Данил. – Җылынырга дип кенә кердем.
– Алай икән… Ярый, подъездны пычрата күрмә. Югыйсә бүтән аягыңны бастырмабыз! – Хатын бу малайның сукбай булуына төшенде шикелле. Югыйсә төн уртасында нинди әни баласын урамга чыгарып җибәрсен, ди. Уртача буйлы, кап-кара күзле, озын керфекле, сөйкемле генә күренгән бу малайны ханым жәлләп куйды. – Әллә ачыккансың инде?
Бу сүзләрне ишеткәч, Данилның авызына әчкелтем сыекча йөгерде.
– Иртән ашаган идем, – дигән булды малай. Күптән яхшы аш күрмәсә дә, таныш түгел апага дөресен әйтергә оялды.
– Хәзер, көтеп тор чак кына…
Апа май ягылган ике телем икмәк чыгарды. Хатынның фатирына кереп киткәнен дә көтеп тормады ул, тансык ризыкны кабалана-кабалана ашарга тотынды. Икмәк сыныгы эләккәч, бу апага рәхмәт әйтергә дә онытты.
Ике телемне Данил «эһ!» дигәнче ашап куйды. Идәнгә коелган валчыкларны да чүпләп капты. Эчтән генә теге мәрхәмәтле апага кат-кат рәхмәт укыды. Тик тамагы туймады. Тагын да ныграк ашыйсы килде. Бәлки, тагы берәрсе өенә соңлап кайтыр, шул кешедән сорармын дип уйлаган иде дә, бүтән подъездга керүче булмады.
Таң аткач, малайның ашау теләге артканнан-арта барды. Башы әйләнә, эче чәнчеп-чәнчеп куя. Күзен йомса, аның алдында зур күмәч яткан кебек. Ахырда кичәге икмәк биргән апаның ишеген шакыды.
– Бәй, син һаман мондамыни?.. – диде малайны күреп, эшкә кабаланып йөргән хатын.
– Апа, берәр телем икмәгегез булмасмы?
– Әй Ходай! Ни булды бу дөньясына?! Кая карама – ятимнәр. Берәүнең беркемдә эше юк! – Хуҗабикә башын селекте дә кереп китте. Иртән генә пешергән ике йомырканы тәлинкәгә салды, икмәк телеп, май якты.
Ишек төбендә күзләрен мөлдерәтеп торган малайга сыен бирәм дип, подъездга чыккан иде, күршесенә тап булды. Ул алама киенгән малайны, ризык тоткан күршесен күреп котырынды да китте.
– Гомер бакый теләсә кемне подъездга ияләштерәсең, – диде ул Данилның кичәге танышына. – Шул сукбайларның монда кереп эчү, пычратулары җитмәгән, тагы ашатып маташасың!
– Син баланы эчкечеләр белән бутама, яме. Аның сиңа ни зыяны тигән?
– Яклама шуларны. Әнә, почта тартмасына хат салыр әмәл юк, ут төртәләр дә китәләр, ут төртәләр дә китәләр. Идәнне көнбагыш кабыгы белән кем тутыра, дисең?
– Куй, күрше, син кеше хәленә керә белмисең…
– Җитәр! Подъезд буенча мин җаваплы! – диде теге хатын, авызын очлайтып. Шуннан Данилга якыная төшеп, аны куарга тотынды. – Хәзер үк эзең булмасын! Югыйсә иремне чакырам. Бар-бар, торма монда теләнеп!..
Ризыкны кулына да алып өлгермичә, Данил усал апаның әрләвеннән куркып, чыгып сыпыртты.
Йорттан чыккач та, кая барырга икән, дип аптырап торды. Беркемгә дә кирәкмәгән, дөньяда бөтенесенә дә комачаулаган көчек кебек хис итте үзен. Шушы уйларга бирелеп, авыр тын алды да каршыдагы йортка таба атлады.
Малай бүтән якка китәргә җыенганда гына, күзенә катыргы тартма чалынды. Игътибар итмәслек тә түгел: теге нәрсә йә алга, йә артка таба хәрәкәт итә. Бу нәрсә икән дип гаҗәпләнде Данил. Бәлки, җилгә шулай? Алайса бер якка гына шуар иде. Әнә бит, уң якка борылды, тагы алга шуа башлады. Менә сиңа мә!
Малай түзмәде. Борынын каплады да янына барды. Тартманы күтәреп җибәргән иде, дерт итеп калды! Аның алдында чем-кара төстәге матур гына көчек уйный башлады. Күрәсең, шушында ризык эзләп йөргәндә, ялгыш тартма каплаган да куйган. Күзләре соры, үзе кап-кара, бәләкәч кенә койрыгын уңга-сулга селтәгән була. Данил көчекне кулына алды. Аның маңгаенда йолдыз кебек ап-ак билгесе бар. Малай аны яратып сыйпап алгач, көчек иркәләнде дә китте.
– Сине дә әниең ташлап киттеме, бахыркай? – дип эндәште Данил, көчекнең хәленә кергәндәй. – Курыкма, бәләкәчем, мин сине үземә дус итеп алам. Мин Данил булам. Ә синең исемең ничек? Нигә шул кадәр аптырап карыйсың? Белмисеңме исемеңне? Алайса, сиңа Йолдыз дип кушам. Ишеттеңме, Йолдыз! Әнә маңгаеңда нинди матур йолдызың бар. – Малайның шулай сөйләнә-сөйләнә, йомшак кына сыйпавыннан көчек күзләрен йомып, рәхәтләнеп иркәләнә бирде. Шулчак зур гына этнең ырылдап, туп-туры аңа таба килүен күрде. Малайны тешләргә тырышып, ажгырып килә. Данил, коты очып, көчекне кулыннан ычкындырганын сизми дә калды. Ә Йолдыз бернәрсә булмагандай теге эткә барып сарылды. Анысы һаман тынычланырга уйламый. Данил читкә качкач кына басыла төште. Шуннан эт көчеген иркәләп, ялап алды.
Данил яңа гына танышып өлгергән «дусты» ннан һич кенә дә аерылырга теләмәде.
Читтән генә күзәтә бирде. Сокланып, ничектер көнләшеп карады ул көчек белән эткә. Әнисе янында булгач, Йолдыз йә аунап ала, йә аның аягын тешләп маташа. Ә әнисе яратып кына колагыннан тешли, аркасыннан ялый. Читтән генә карап утырып түзмәде Данил. Көчекне үзенә ияләштермәкче булып, шым гына чакыра башлады:
– Йолдыз, Йолдыз, кил, кил!
Малайның бу кыланышын күреп, эт сагая төште, колакларын тырпайтты. Ә Данил һаман үзенекен кабатлады:
– Йолдыз, Йолдыз, кил, кил!
Малайның иркәләп назлавы ошап калган, күрәсең, көчек әнисе алдында уралды-уралды да туп-туры Данилга таба йөгерде.
– Кил инде, кил! – дип, аны дәртләндерде малай. Йолдыз уйнаклап, шатлыгын яшерә алмый, бәләкәй генә телен чыгарып килеп тә җитте. Кешенең үзен болай тотуына аптырап куйды әнисе. Шулай да көчегеннән калмады. Аңардан өч адымда гына туктап, күзәтеп торды. Кешенең көчеккә карата ихласлыгы, изге нияте йөзенә чыккан иде.
Көнләшүен яшерә алмаган эт ырылдап куйды. Ә көчеге моңа игътибар итми дә, малайның аягы арасында бутала, аңа өреп маташкан була. Бу кешенең бер зыяны тимәячәген сизеп, эт тынычланды.
– Ачуланма инде миңа! – диде Данил, кап-кара эткә карап. – Мин бит аны ялгыз дип уйладым. Ә син миңа ташландың. – Малайның үпкәләгәндәй, тыныч кына сөйләгәннәрен эт башын йә уңга, йә сулга борып тыңлады. – Телисеңме, икегезне дә үземә дус итеп алам. Көчегеңә Йолдыз дип куштым. Ә син, әйтимме, кем буласың? – Бераз уйланып торгач, шатланып: – Юлдаш! – диде.
Шулай җайлап кына эткә якынлашты Данил. Яңа гына кушамат алган Юлдаш карышмады. Малай курка-курка гына кулын этнең аркасына салды, ипләп кенә сыйпап алды.
– Хәзер ялгызым түгелмен, – дип шатланып сөйләнде малай. – Мин бәхетле: бер көн эчендә Йолдызлы да, Юлдашлы да булдым!
Шатлыгыннан ул контейнерлар янына нәрсә өчен килгәнен дә онытты. Шулай яңа юлдашлары белән уйный торгач, корсагы туктаусыз быгырдый башлагач, ач икәнлеге исенә төште. Кичә үги әтисе сугудан ярылган иреннәрен ялап куйды.
– Сез миңа үпкәләмәгез, зинһар, – диде Данил, – берәр телем икмәгем булса, өчебезгә дә уртак бүлеп ашар идек. Юк шул… – Ышанмыйсызмы, менә карагыз дигәндәй, кесәсен әйләндергән иде, аннан икмәк валчыгы җиргә сибелде.
Эт сискәнеп китте. Бая җилеп килгән ягына чапты. Күпмедер баргач, авызына нәрсәдер эләктереп, кире болар ягына йөгерде. Данил этнең авызында нәрсә икәнен күргәч, аптырап калды. Юлдаш бер бөтен икмәк кабып алган! Эт икмәкне малайның алдына салды да берничә адым артка чигенеп, җиргә ятты.
Бу хәтле дә ап-ак зур икмәкне кулына алгач, Данилның эченә җылы йөгерде. Ул икмәкне сындырып, бер өлешен көчеккә бирде дә кабалана-кабалана, зур кисәкне ашый башлады.
– Ах, тәмле!.. Ух, тәмле!
Юлдаш олы канәгатьлек хисе кичергәндәй киерелеп, кеше белән көчекнең тәмләп, икмәк ашаганын күзәтте.
3
Данилның күптән инде туйганчы уйнаганы юк иде. Ике яңа дусты белән рәхәтләнеп, йорт тирәли йөгереп кинәнделәр. Эт тә көчегенә ияреп, сабыйларча куанып, малай тирәсендә бөтерелде, туры килгәндә, аның битен дә ялап алды.
Биек йорт алдындагы мәйданчыкта тиргә батып куыша торгач, Данилның тамагы кипте, су эчәсе килде. Тик аны кайдан алырга? Кибеттә берәү дә бушка бирмәс. Әгәр берәр фатирга ишек шакып караса?! Шул ният белән малай Юлдашны, Йолдызны ияртеп, беренче подъездга таба атлады. Йорт эченә керергәме-юкмы дип икеләнде ул, ишек янына килеп җиткәч. Бүген иртән генә теге йорттан ничек куылуын исенә төшергәч, авыр ютәлләде.
Подъездның ишегенә үрелгән иде, каршысына ниндидер кыз йөгереп килеп чыкты да ялгыш малайга бәрелде.
– Ай, гафу итегез! – диде сылукай, уңайсызланып. Сезнең бернинди дә гаебегез юк дигәндәй, Данил ихлас елмайды.
Чибәркәйнең төс-башына шунда ук игътибар итте малай. Гүзәл чәчкә кебек күренде аңа бу кыз.
Кыз ишек төбендәге көчеккә сокланып, аңа омтылды. Йолдыз алдына чүкте дә аны сыйпарга тотынды.
– Кара әле, нинди матур! – Кыз куанычын яшермәде. – Бу синең көчегеңме?
– Әйе! – Данилның җавабында ниндидер горурлык бар иде. – Исеме Йолдыз аның!
– Ул чынлап та Йолдыз! Шундый сөйкемле! – Кызыкай көчекне җылы сүзләр белән назлады. Шуннан малайга борылды да:
– Көчегең белән таныштырдың, ә үзең белән – юк, – диде көлемсерәп.
– Данил булам! Ә син?
– Ләйсән!
– Сиңа ничә яшь? Миңа – унөч.
– Кызларның яшен сорарга ярамый! – Ләйсән көлеп җибәрде. – Ярый әйтим, миңа да унөч.
Шулай көтмәгәндә, ишек төбендә танышты алар. Яңа очраткан кызга нинди сорау бирергә дә белмәде Данил. Моңа кадәр кызлар белән танышканы юк иде, югалып калды. Ләйсән көчекне үз итте. Җибәрергә дә уйламый, уйнатуын белә. Ә Йолдыз сикергәли, нәзек тавышы белән өреп маташа.
– Син аңа якынрак иел әле, – дигән булды Данил, акыл өйрәтеп, – ул синең битеңне ялаячак. Теле йомшак, бәбәйләрнеке кебек.
Ләйсән көчек белән уйный бирде, ә Данил сиздерми генә кызны күзәтте. Ниндидер яңа хисләр аны чолгап алганын үзе дә аңлап җиткермәде. Ничектер йөрәк тирәсен рәхәт җылылык кытыклаган кебек.
– Көчекнең ашыйсы киләдер, – диде Ләйсән, хәстәрлек күрсәтеп. Данил шулвакыт су сорарга ниятләде.
– Юк, рәхмәт, без ашап алдык, – диде оялчан гына. – Менә су булса, эчәр идек. Мин дә, этем дә, көчегем дә сусады. Ә өебезгә кадәр әле атларга да атларга…
Ләйсән йөгереп кереп китте. Күп тә үтмәде, су алып чыкты. Тәүдә үзе белән алган тәлинкәгә коеп, Йолдызның алдына куйды. Көчекнең кинәнеп, су ялаганын күреп, койрыгын болгап, Юлдаш килеп җитте. Банканың яртысында калганын кыз малайга бирде.
Ләйсәннең көчеккә карап, күзе кызды. Хәзер үк үзенең фатирына алып кайтырга риза иде. Тик хуҗасы бар шул. Ахырда кыз сорамыйча булдыра алмады:
– Данил, синең бер этең бар бит. Әллә көчегеңне миңа бирәсеңме?
Бу сүзләрне ишеткәч, малайның төсе үзгәреп китте:
– Юк, юк, юк! Ул – минеке, берәүгә дә бирмим!
Кыз үзе дә әрсезлегенә уңайсызлангандай итте.
– Борчылма, – дип юатты малай. – Мин шушы тирәдә еш булам. Теләсәң, Йолдыз белән бергәләп уйнарбыз.
Ләйсән куанып, елмаеп җибәрде. Шулай озак кына ишегалдында тордылар. Көчектән аерыласы килмәде кызның…
Данил, Ләйсән белән хушлашкач, базар ягына юнәлде. Андагы рәтләр яныннан кат-кат үтте. Бигрәк тә икмәк, төрле җиләк-җимеш сатылган урыннарда озак торды. Эт белән көчек тә «әйдә, шул тәм-томнарны алып ашыйк» дигәндәй, янында уралдылар. Их, беркем дә хәленә керми шул малайның! Шушы калачларга, конфет-печеньеларга караганда, авызына су җыелганын ичмасам берәрсе сизсә иде!
Тегеләй-болай йөри торгач, кич тә якынлашты. Тирә-якны караңгылык баса башлады.
Данил бәләкәй чактан караңгыдан курка. Ниндидер шайтаннар, җен-пәриләр кич ауга чыга, имеш, дип ишеткәне бар. «Бүген төнлә кайда йоклармын икән? Суыкта урамда туңмасам ярар иде», дигән уй башында урала. Йоклар урынның булмавы аны бөтен шайтаннардан да ныграк куркыта.
– Бүген икенче йортның подъездына кереп карыйбыз, – дип эндәште ул янында торган дүрт аяклы дусларына. Бераз уйланып торгач, биек йортлар янына юнәлде. Ә Йолдыз белән Юлдаш аннан бер адым да калмады.
Караңгы тыкрыктан китеп барганда, артыннан ике кеше ияргәнен сизеп калды Данил. Күздән яздырмакчы булып, уңга да борылып карады. Әмма тегеләр бер дә калырга уйламый. Куркуыннан малайның йөрәге дөпелдәп тибәргә кереште. Егерме метрлар чамасы ераклыкта ике малай ияреп килә. Данил адымнарын шәбәйтсә, алар да тизрәк атлый. Куркуыннан тиргә батты. Йөрәге атылырдай булып тибә.
Качарга! Тиз генә көчекне кулына алды да җан-фәрман йөгерергә тотынды. Юлдаш та аны узып китеп, алга чапты.
– Тукта, дидем, тукта!
– Хәзер аягыңны сындырам!
Куучыларның сүзләрен ишеткәч, Данил тагын да кызурак йөгерә башлады. Ә тегеләр туктарга уйламый да, җилдерә генә!
– Тукта! Тукта!
Ах, каһәрең! Шушы якларны начар белә шул Данил. Бернәрсәгә дә карамый алга йөгереп, капкага килеп төртелермен дип уйламаган иде дә. Ике яктан биек йорт, ә алда – койма. Малайның буыннары калтырый. Куркуыннан елар чиккә җитте. Теге эзәрлекләүчеләр шунда ук куып тотты. Үзләре алама киемдә, өс-башлары сәләмә. Берсе куып җиткәч тә, туктап та тормыйча, җан ачуыннан Данилга сукты. Малай тәгәрәп барып төште, көчек тә чыелдап тәгәрәп китте. Бәләкәченең елавын күреп, кара эт ырылдап, тегеләргә ташланды.
Икенчесе, тәбәнәге, кулына таяк тоткан икән. Эттән куркып, аны таягы белән куып маташты.
– Этеңне тый, этеңне! – диде озынрагы, ялваргандай итеп.
– Ал, дидем, кәнтәеңне!!!
Данил Юлдашны тынычландырырга тотынды.
– Җитәр, Юлдаш! Юлдаш, җитте, җитте, тынычлан!
Зур батырлык күрсәткәндәй, Юлдаш өрде-өрде дә Данил янына ук килеп басты.
– Мин сезгә нәрсә эшләдем? – диде Данил, аптырап.
– Ә нигә без әйткәндә туктамадың? – Озыны малай ягына якыная бирде.
– Әллә…
Сүзгә таяк тоткан тәбәнәге дә кушылды:
– Син нәрсә эшләп йөрисең безнең территориядә?
Данил ни дип җавап бирергә дә белмәде.
– Йә, ярый, шүрләмә, әйт, нәрсә өчен монда килеп чыктың?
– Өйдән чыгып киттем… – диде ул, кулын селтәп.
Бу сүзләрне ишеткәч, озын малай куанычын яшерә алмады:
– Болай булгач, үзебезнең пацан булып чыгасың бит…
– Нигә күптән әйтмәдең аны, димәк, дус булыйк, – тәбәнәге исәнләшер өчен кулын сузды. – Без сине берәр «добыча» дип уйласак…
Данил икесе белән дә кул биреште. Сүзне озыны дәвам итте:
– Әйдә, танышыйк! Мин Цыган булам. Унбиш яшь.
– Ә мин – Орех! Унике яшь, – дип кушылды тәбәнәге. – Ә синең кушаматың бармы?
– Исемем – Данил. Унөч яшьтәмен. Ә нигә исемегез шундый сәер?
– Сөйләсәң, озын инде. Курыкма, сиңа да кушамат табарбыз, – диде үзен Цыган дип таныштырганы. – Син теплицадан качкансың инде…
«Аңламадым» дигәндәй, баш какты Данил.
– Теплица, димәк, ул – өй! – Якыная биреп, Орех төшендерергә тырышты. – Теплицада кыяр, помидор кебекләрне үстерәләр бит. Өйдә дә шулай, андагы малай-кызлар әзергә яши. Ә без үз тамагыбызны үзебез туйдырабыз.
– Син, Данька, хәзер кая барырга уйлыйсың?
– Әллә…
– Караңгыда ялгыз йөрүе куркыныч. Киттек. – Безгә ияр дигәнне ишарәләп, Цыган алга ымлады.
– Беләсеңме, безнең нинди әйбәт урыныбыз бар? – диде Орех. – Күпләр шунда яшәргә хыяллана! Беркем дә сиңа шулай ит, болай ит дип, акыл өйрәтмәс. Мәктәпкә бар диюче юк, күпме телисең – шул хәтле йоклыйсың. Җылы, беркем дә борчымый.
Шушы караңгы дөньяда тагын кая барасың, дип уйлады да Данил малайларга иярде…
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.
