Kitabı oku: «Илһам канатында / На крыльях вдохновения», sayfa 2

Yazı tipi:

Наилә. Алай димә инде!

Галия. Язылганын яшәгәнмен, күрәсең. Табиблар да инде барлык чараларны күрделәр, ләкин файдасы булмады. Бүгенме, иртәгәме…

Гөлүсә йөгереп керә.

Гөлүсә. Әнием! Кара әле, мин сиңа нинди матур чәчәкләр алып килдем. Болары инде сулганнар. Алыштырып куйыйм әле. Мин әле ризыклар да алып килдем.

Галия. Кирәкми…

Гөлүсә. Ләкин… ләкин син боларын да ашамагансың, әнием! Сиңа күбрәк ашап эчәргә, көч җыярга кирәк!

Галия. Тамагымнан үтми, кызым. Күрәсең, соңгы көннәремдер…

Гөлүсә. Алай димә, әнием! Син әле яшәячәксең. Безнең әле бергә эшлисе күпме эшләребез бар. Мин гел синең яныңда булырмын. Без бу авыр мизгелләрне бергә кичерербез, яме, әнием? Тик син борчылма гына.

Галия. Юк…

Наилә. Галия!

Гөлүсә. Әни!

Лирик музыка.

Пәрдә.

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Наиләләр өе. Гөлүсә ялгызы гына тәрәзә янында басып тора. Гөлүсәнең күңел тавышы белән шигырь укыла.

 
Эзләрсеңме, юлларыңнан
Томаннарга кереп югалсам?
Ялгызлыктан кача алмый,
Сине эзләп, бәгърем, тапмасам.
Көтәрсеңме, яннарыңнан
Асыл коштай читкә талпынсам?
Чыгарсыңмы каршы юлга,
Сине тапмый, җаным, ялыксам?
Араларсыңмы ялгышлардан,
Фикерләрем әгәр чуалса?
Күз алдыннан әгәр синең
Карашларым кинәт югалса.
Аңларсыңмы, әгәр күңелем
Сыеныр урын тапмый сыкраса?
Юатырсыңмы, әгәр инде
Тыела алмый җаным еласа?
Юксынырсыңмы, еллар буе
Мине эзләп, әгәр тапмасаң?
Онытырсың микән, елмаеп, мин
Уйларыңа кире кайтмасам?
Уйларыңа кире кайтмасам…
 

Гөлүсә. Кайларда гына соң син, бәгырем минем… Синең турыдагы уйлар миңа тынычлык бирми. Хәтта үз-үземне танымыйм… Мин сагынам сине, синең күзләреңне, карашларыңны, елмаю-шаяруларыңны сагынам… Миңа бик авыр, Айратым, син кайда?! Нигә кайтмыйсың, әллә сизмисең – мин сине көтәм! Көтәм! Сагынып көтәм! Көн саен йолдызыбызга карап, синең яныма кайтуыңны телим. Җир йөзендә синнән башка беркемем дә калмады. Син – минем соңгы яшәү мәгънәм…

Диләрә. Хәерле кич, Гөлүсә апа. Нигә бик моңайдың? Әллә Айрат абыйны сагындыңмы?

Гөлүсә. Сагындым шул. Киткәнендә агачлардан сары яфраклар коела иде, ә хәзер инде без атлаган сукмакларга карлар ява, алар безнең эзләребезне инде күмгәннәр…

Диләрә. Моңсуланма, ул әле кайтыр, бар да яхшы булыр. Тик син елама, яме?

Гөлүсә. Мин еламыйм. Минем күзләремдә инде яшьләр күптәннән кипкән. Син яңа урамнан кердеңме?

Диләрә. Әйе.

Гөлүсә. Йолдызлар бармы?

Диләрә. Иң яктысы – берәү генә.

Гөлүсә. Өмет йолдызы… (Чыгып китә.)

Диләрә. Менә бит язмыш нинди икән! Башта бар да чәчәк бакчасы күк аллы-гөлле генә иде, ә хәзер кара фәрештә бар дөньяны үз кочагына алды… Эх, абый! Кайда гына соң син?! (Наилә тыңлап тора.)

Наилә. Кайларда гына адашып йөри микән улыкаем?

Диләрә. Әни.

Наилә. Кызым. Әле дә яннарымда син бар. Кочаклап, ичмасам, бер елый алам. Барыбызның уенда Айрат кына. Кайчан кайтыр икән дип өметләнеп яшибез.

Диләрә. Ела, әни, ела! Күңелең тынычланыр ичмасам.

Наилә. Гөлүсә кайда соң, кызым?

Диләрә. Йолдызы янына чыгып китте.

Наилә. Хыялый кыз. Әнисе үлгәннән соң, соңгы өмете булып Айрат кына калды шул. Көн саен бөтен белгән догаларын шул йолдызына карап укый.

Диләрә. Айрат абый хыяллар һәрвакыт чынга аша диядер иде.

Наилә. Бар да шулай җиңел генә булсын иде дә бит… ярый, кызым, соң инде, әйдә, кереп ятыйк.

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Урам. Айрат белән бергә үткән сукмактан Гөлүсә бер ялгызы атлап килә. Артта эскәмия тора. Музыка яңгырый.

Гөлүсә.

 
Аерылыштык синең белән,
Яфраклар да коелды.
Күңелем, көзге урман кебек,
Ялгызлыктан корыды…
 

Хәзер инде шигырьләрне дә үземә үзем укыйм. Эх, йолдызым! Синнән башка бернәрсә дә сорамыйм, тик Айратымны гына кайтар! (Бер читтә тезләнеп, күккә карый, артта Лилия белән Гөлия күренә.)

Лилия. Кара, ничек бетеренә.

Гөлия. Яхшы килеп чыкмады бу.

Лилия. Ә кем уйлаган бит моның болай буласын!

Гөлия. Марат артыгын кыланып атты.

Лилия. Андый кабахәт икәнен белгән булсам… (Гөлүсә чыгып китә.)

Гөлия. Ә теге көнне ул бит шаяртмаган, чыннан да, Айратка каршы план корган.

Лилия. Айратның монда икәнен, бәлки, әйтергәдер?

Гөлия. Айрат хәзер ак-караны аермый. Аны Маратның каладагы дуслары энәгә утырткан.

Лилия. Беләм. Ә бәлки, Гөлүсәне күргәч, ул рәтләнер? Кайбер китапларда шулай булгалый бит.

Гөлия. Мәхәббәт китапларындамы, әллә Шарль Перроның әкиятләр җыентыгындамы?

Лилия. Барып чыкмас дисеңме?

Гөлия. Син әле Айратны күрмәдең, кичә кайтканын күргән булсаң, урыныңда ук егылыр идең. Хәтта мин аны танымадым.

Марат белән Айрат керә.

Марат. Сәлам, кызлар, хәлләрегез ничек?

Гөлия. Нишләттең син аны? Айрат! Айрат! Нәрсә булды сиңа?

Марат. Ул хәзер күктә йөзә, аңа рәхәт. Мин әйткән сүземдә тордым: бу миңа хәзер киртә түгел, Гөлүсә минеке булачак!

Лилия. Гөлүсәгә бик начар, ул һаман Айратны көтә. Аны күрергә хыяллана.

Марат. Күрсен! Менә ул! Гөлүсәнең сөйгән Айраты!

Гөлия. Син… син… бозык җан! Менә кем син! Төкерәм мин сиңа!

Марат. Синең фикереңне сораучы юк монда. Мин үземнең кем икәнемне үзем беләм!

Лилия. Кем? Кем соң син? Әфьюн сатучы бер беткән пычрак җан! Бар, кит моннан, күзебезгә күренәсе булма!

Марат. Ха-ха! Кем сөйли башлады бит! Минем бер сүземнән дә кайтмаучы авыл кызы! Бик кирәгегез бар. (Чыгып китә.)

Лилия. Уян, Айрат! Уян! Әйдә, без сиңа кайтырга ярдәм итәбез.

Гөлия. Хәле бик авыр, ахры…

Айрат. Китегез… берегез дә кирәкми… нишләттегез мине… мин теләмим… Гөлүсә!

Гөлия. Саташа бугай…

Лилия. Бәлки, Гөлүсәне чакырыргадыр?

Айрат. Мин кайда? Сез кем? Мин сезне белмим.

Лилия. Акылына килә башлады.

Гөлия. Син авылда, бу без – Гөлия белән Лилия.

Айрат. Мин сезне белмим. Китегез! Ник кагыласыз миңа! Энәгә утыртуыгыз җитмәгән, тагы нишләтәсез мине! Китегез! Югалыгыз, дим!

Лилия. Мин сине танымыйм, Айрат!

Гөлия. Без ярдәм генә итмәкче идек.

Айрат. Башта ук ярдәм итәргә кирәк иде, буласы булды инде, хәзер соң. Миңа сезнең ярдәмегез кирәк түгел! Китегез!

Сумкасын ыргыта, Гөлия белән Лилия чыгып китәләр.

Айрат. Гөлүсә әйткән иде бит, берсенә дә ышанма, диде, алар астыртыннар, диде, ә мин тыңламадым. Юләр! Нишләдем мин?! Ничек әнинең күзләренә карыйм, Гөлүсәмә нәрсә дип аңлатыйм… һәм… ничек түзим… Марат!!! Ни өчен?! Ни өчен мин? Ни өчен без?! Яшисем килми…

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Наиләләрнең өй эче. Диванда Айрат ята. Аның аяк очында Гөлүсә утыра. Бер читтә Наилә белән Хәсән утыра.

Хәсән. Ниһаять, пәйда булды!

Наилә. Алай димә, Хәсән! Без, киресенчә, сөенергә тиешбез. Ул бит исән-сау кайтты!

Хәсән. Кайтты! Әнә ята! Кыяфәтен генә кара! Чиркангыч… шушылай йөрсен дип укырга керттекмени без аны? Аны эзләп, барысын аяк өстенә бастырдым бит мин. Күпме акча бетердек үзенә! Менә рәхмәте! Сине йөрәк чирле ясый язды, ә менә бу бер гөнаһсыз кызны нинди халәткә җиткерде. Башсыз! Кечкенә чагында чыбык җитмәгән, күрәсең.

Наилә. Алай димә! Ул бит – безнең бала!

Хәсән. Хәзер инде ул минем бала түгел! (Чыгып китә.)

Гөлүсә. Елама, әни. Ул бит кайтты, ул безнең белән. Тынычлан.

Наилә. Дөрес әйтәсең, кызым. Әнә уяна да бугай.

Айрат. Әни? Гөлүсә? Сез? Төшме бу, өнме? Сез чынлап та…

Наилә. Улым!

Гөлүсә. Айрат! (Кочаклашалар.)

Наилә. Хәлең ничек, улым?

Айрат. Сезне күргәч яхшырды. Әни, мин ачыктым.

Наилә. Хәзер, улым, хәзер өстәл әзерлим. (Чыгып китә.)

Тынлык урнаша.

Айрат. Гөлүсәм, гафу ит…

Гөлүсә. Нәрсә өчен? Якыннарга үпкәләмиләр бит. Үзең шулай диядер идең.

Айрат. Сине калдырганым, югалганым өчен.

Гөлүсә. Үткән – булган инде. Бар да үтте, хәзер син минем янда, мин сине бүтән беркая да җибәрмәм.

Айрат. Ләкин мин…

Гөлүсә. Юк, юк, дәшмә! Сине ничек сагынганымны белсәң иде! Көннәр буе бары тик синең турыда гына уйладым… син кайларда булдың? Нигә кайтмадың?

Айрат. Мин… мин… мин әйтә алмыйм, Гөлүсә!

Гөлүсә. Нигә? Нигә әйтә алмыйсың? Мин моны ишетергә хаклыдыр бит!

Айрат. Бәйләнмә! Күрмисеңмени, миңа авыр! Юк! Мин бүтән түзә алмыйм.

Гөлүсә. Нәрсәгә түзә алмыйсың?

Айрат. Артык күп сораулар бирә башлагансың.

Гөлүсә. Алар минем күңелемдә байтак җыелдылар. Җавап бирсәң, яхшы булыр иде.

Айрат. Кайбер сорауларга җавап булмый.

Гөлүсә. Кырыслангансың син, Айрат.

Айрат. Сиңа шулай тоела гынадыр. Мин гел шундый идем.

Гөлүсә. Юк, син мондый түгел идең! Син үзгәргәнсең. Каты үзгәргәнсең!

Айрат. Миндә синең ни эшең бар! Тикшермә мине! Кит! Минем сине күрәсем килми!

Гөлүсә. Алай димә, зинһар! Без бит бер-беребезне яратабыз…

Айрат (күгәргән беләгенә карап). Мин яратмыйм сине…

Гөлүсә. Ә хәзер бу сүзләрне минем күзләремә карап әйт.

Айрат. Мин яратмыйм сине!

Гөлүсә йөгереп чыгып китә.

Айрат. Мин яратам сине, Гөлүсә! Тик… тик без бергә була алмыйбыз. Син – күктәге кояш, ә мин… ә мин – наркоман! Мин инде бу афәттән котыла алмыйм. Мин күнеккән. Мин югалдым. Мин кеше түгел инде. (Елый.) Мин яратам сине, Гөлүсәм!!! Яратам!

Айрат бөгелеп төшә.

 
Чолгап алды бар җиһанны караңгы төн,
Күңел сызлый, сыкрый, җан яна.
Бар дөньяны баскан кара болытлардан
Яңгыр түгел, гүя кан тама…
Шашып искән салкын җилләр үтеп керә,
Боз кисәге булып үзәккә.
Сүндермичә йөрәктәге җан учагын,
Таңга хәтле ничек түзәргә?
Кара төн, үзәк өздергеч салкын дөнья
Һәм алда… упкын… тирән упкын…
Салмак кына шул упкынга таба барам.
Таң атмады… ә упкын – якын…
Минем өчен инде таңнар атмас,
Сихри ай да күктә балкымас,
Моңлы җырын сайрар җырчы кошым
Тирәкләргә кунып сайрамас…
Бәхетсезләр минем башым бутаганда,
Ялгышмамын, диеп уйладым.
Ходай язган сукмаклардан атлаганда,
Барыр юлым ялгыш бутадым…
 

Гөлүсәм, минем сине җәзалыйсым килми. Аерылуыбыз сиңа файдага гына булыр. Синең әле иң гүзәл чагың, синең тормышыңны җимерәсем килми минем…

Наилә. Булды, улым, өстәл әзер. Әйдә, чәй эчәргә. Абау, улым, нәрсә булды, әллә берәр җирең авыртамы?

Айрат. Җаным авырта, әни!

Наилә. Гөлүсә кайда соң?

Айрат. Китте.

Наилә. Төн уртасында кая китте соң ул?

Айрат. Сорама, әни! Белмим! Белмим! Өенә кереп киткәндер.

Наилә. Соң… аның өе монда бит.

Айрат. Ничек монда? Ә Галия апа?

Наилә. Галия апаңның бакыйлыкка күчүенә инде байтак вакыт, улым. Син өйдә булмаганда, Гөлүсә безгә күченде. Сине көтеп, үзендә яшәү көче тапты. Көннәр буена синең кайтуыңны көтте. Син аның өчен бердәнбер яшәү мәгънәсе булып калдың.

Айрат. Ничек?.. Ничек болай килеп чыкты соң бу?..

Наилә. Айрат, улым, ул-бу булмагандыр ич, Гөлүсәгә авыр сүз әйтмәгәнсеңдер бит? Ул моны күтәрә алмаячак.

Айрат. Әни… мин… Гөлүсә!!! (Чыгып йөгерә.)

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Айрат бер ялгызы утыра. Кулында Гөлүсәнең хаты. Хат укыла.

«Бәгырем, бердәнберем, син бу хатны кайчан укыячагыңны мин белмим, бәлки, ул вакытка мин инде бу дөньяда булмамындадыр. Ләкин шуны әйтәсем килә: син минем өчен яшәү мәгънәсе булдың, синең белән үткәргән барлык көннәр минем күңелемдә онытылмас бер мизгел булып уелып калдылар. Син миннән еракта булганда да, мин синең җылыңны тоеп яшәдем. Күз алдымда һәрвакыт синең күзләр иде. Мин синең барлык шигырьләреңне дә яттан беләм. Син һәм алар миңа авыр чакларымда яшәргә көч бирделәр. Син югалгач, мин көн саен йолдызыбыз янына чыгып кайтуыңны теләдем. Һәм син кайттың. Нинди сөенеч! Ләкин инде син элеккеге минем хыялый Айратым түгел. Син – башка кеше. Мин сине танымыйм. Син мине оныткансың, мине күрәсең дә килми… Бу минем өчен бик авыр булды. Мин елыйм, мин нишләргә дә белмим. Син минем соңгы өметем идең, мин бары тик синең өчен генә яшәдем. Ләкин син дә миннән баш тарттың, мин бу дөньяда беркемгә дә кирәксез булып калдым. Синең соңгы сүзләреңне мин күтәрә алмыйм. Бәлки әле, киләсе тормышыбызда без бергә була алырбыз. Мин яратам сине. Хуш…»

Айрат. Гөлүсәм, бәгырем! Нигә? Нигә ташлап киттең мине? Мин бит шаярдым гына, мин нәрсә әйткәнемне үзем дә аңламадым. Ә син ышангансың, юләркәй. Нишлим инде мин хәзер синсез? Йә, әйтегез берәрегез, нишлим? Әй бәгырем лә, җаным, алтыным! Без бит сүз бирештек: бергә булырбыз дип. Ә син… (елый) йолдызым! Кайда син? Нигә сүнәсең? Син дә мине калдырасыңмы? Хәтта йолдызыбыз да сүнде… өмет йолдызым кабын кире! Сүнмә, юк!

Марат керә.

Марат (көлемсерәп). Беткәнсең бит син, малай, әллә өеңнән дә куып чыгардылармы? Минем ишек һәрвакыт ачык, барыр җирең булмаса кер.

Айрат. Барысы да синең аркада. Син генә гаепле! Бар кит, күземнән югал, юкса…

Марат. Юкса нишләтәсең? Нәрсә эшли аласың соң син? Ярый, мин сиңа ярдәм итәргә генә килдем. Мә, кайгыларың онытылып китәр. (Әфьюн бирә.)

Айрат. Кирәкми миңа! Кит! Югал күз алдымнан!

Марат китә.

Юк, мин теләмим…

Кара көчләр биюе.

 
Караңгы төн… йолдызларны
Кара болытлар каплады.
Тирә-юньгә нур сирпүче
Ай калыкмады, ул югалды.
Караңгы төн… кара болытлар,
Айсыз, йолдызсыз күк йөзе…
Зиһен чуала, мин адашам,
Җәзалыйдыр шайтанның үзе.
Караңгы төн… мин югалам,
Яшәү мәгънәсе юк төсле…
Сулый алмыйм, хәлсезләнәм,
Калмады күк яшәү көче…
Караңгы төн… ә күктәге
Болытлардан тамчы тама.
Тама, тама, һаман тама,
Ә йөрәк дөрли, яна…
Караңгы төн… уйлар чуалды,
Нәрсә булды миңа – аңламыйм.
Йөрәк туктады, сау бул, дөнья,
Мин тормышка инде кайталмыйм…
Караңгы төн… салкынайта…
Килә алмыйм аңыма…
Көт, бәгырем, күп калмады,
Киләм синең яныңа…
 

Музыка. Утлар сүнә.

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Наиләләрнең өй эче. Диләрә белән Наилә сөйләшеп утыралар. Иртә.

Диләрә. Әни, мин Гөлүсә апаны сагынам. Ул булганда рәхәт иде.

Наилә. Мин дә сагынам, кызым, гел ярдәм итеп кенә тора торган иде.

Диләрә. Ә нигә соң ул бездән китте, аңа әллә бездә ошамадымы?

Наилә апа. Белмим, кызым, абыеңның хәле ничек соң?

Диләрә. Ул йоклый торгандыр әле. Белмим, әни, ул әллә нинди сәер хәзер, сизәсеңме?

Наилә. Сизәм дә бит, нәрсә эшлим соң? Нәрсә булганын сөйләми бит, врачка да бармыйм, ди.

Диләрә. Ул гел миңа кычкыра…

Наилә. Нервлары беткән, күрәсең. Бәлки, төзәлер әле. Бар, кызым, уят әле үзен. Чәй эчәргә чыксын.

Диләрә. Хәзер чакырам, әнием. (Эчке бүлмәгә кереп китә.)

Наилә. Ниләр генә булды соң улыма? Башкайларыннан ниләр кичергән микән, балакаем… Кибеп, сулып беткән, мескенкәем. Гөлүсә дә югалды… Кайларда гына йөри микән?.. Инде бу уйлардан башым авырта башлады. Ник соң берәү дә җавап бирми? Бу сораулардан мин үзем югалам…

Диләрә. Әни…

Наилә. Әү, кызым, уяттыңмы, кая абыең?

Диләрә. Әни… ул… ул үлгән… (Кулыннан бер уч шприц коела. Наилә хәлсезләнеп егыла.)

Наилә. Улым! Бәгырем!

Тынлык. Лирик музыка.

Диләрә. Әни, аның кулында бу иде. (Хатны бирә.)

Наилә. Гөлүсә!

Лирик музыка.

АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ

Сукмак буенча салмак кына ак киемнәрдән егет белән кыз атлап килә.

Егет. Нинди бәхет – без янә бергә! Әйеме, күз нурым?

Кыз. Әйе, сөйгәнем, бар да нәкъ элеккегечә… Без синең белән алтын яфракларга күмелгән кечкенә сукмак буенча бергә атлыйбыз…

Егет. Ә ак каеннар – гүя ак күлмәкләрен кигән төз гәүдәле гүзәл кызлар…

Кыз. Алар әкияттәге төсле искиткеч матур итеп алтын җеп белән чигелгән кулъяулыкларын безгә болгыйлар төсле…

Егет. Күккә кара, күрәсеңме?!

Кыз. Безнең йолдыз янә кабынган!

Егет. Димәк, хыяллар чынлап чынга аша!

Кыз. Без бергә, мәңгегә, димәк, йолдызлар алдашмый.

Егет. Чү! Ишетәсеңме? Кайдадыр бер кош үзәк өздергеч тавыш белән сайрый!

Кыз. Әйе, ишетәмен, аның тавышы – гүя аһәңле бер көй…

Егет. Кулларыңны бир әле, гүзәлем… (Салмак көйгә бииләр.)

Кыз. Күзләреңдә мәхәббәт очкыннары күрәм…

Егет. Синең ай нуры тамган йөзеңә карагач, алар тагын да ялкынлана башлыйлар…

Кыз. Чаялыгың әле һаман да җуелмаган…

Егет. Шушы алсу иреннәр елмаюыннан беркайчан да туктамасын дип җуелмагандыр ул…

Кыз. Нәрсә булды безгә? Кемнәрнең генә күзләре тиде дә, кемнәрнең каргышы төште?

Егет. Белмим…

Күк күкрәгән тавыш ишетелә.

Егет. Йөрәк сыкрый, җан елый…

Кыз. Күк тә елый…

Күк күкри, барлык утлар сүнә.

Лирик музыка.

Пәрдә.

РҮЗӘЛ ӘХМӘДИЕВ

Мин 1989 елның 3 апрелендә Аксубай районы Шәрбән авылында туганмын. Иҗатка кечкенәдән үк гашыйк булуга карамастан, хокук өлкәсен сайладым. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем алам. Шигърият белән бик аз вакыт кына шөгыльләнсәм дә, үз китабымны чыгарырга өлгердем. Яшьләр арасында бик популяр булган рэп стилендә язам. «Ахеllе» төркемендә солист, мин язган җырларны башкарабыз.

РЭПЛАР

* * *
 
Сәлам, матурым. Сиңа кабат хатлар язам.
Син аларны беркайчан да укымассың да, күрмәссең дә,
Хисләрем белән бергә язган хатларны да учакта яндырам,
Сагынам, сагынам.
Хәтерлисеңме, яңгыр астында – син һәм мин, без икәү,
Мәхәббәтле караш, синең сүзләр:
«Җибәрмә мине, иркәм!»
Кулларыңны үбәм синең, җибәрмәм, юк, җибәрмәм.
Ирнем белән битеңдәге яңгыр тамчыларын җыям.
Хыял канатында бәхет кочагына очам,
Син бәхетем булдың минем, син язмышым идең.
Миңа өмет бирү өчен, чит галәмнән очып килдең.
Мин исердем шундый матурлыктан, гүзәллектән,
Әйдә, гашыйк җанны тала, эзәрлеклә,
Үз җаныма каршы килер идем – бу мәгънәсез,
Минем йөрәк көчле, тик ул хәлсез,
Бу мәхәббәт каршысында көчсез калып,
Горур җанны аяк асларына куйды салып.
Сизәсеңме, күкрәгемдә йөрәгемнең тибешен,
Беләсеңме, упкыннарга керер идем синең өчен.
Минем сүзләр бары сиңа, алар ихлас,
Үткәннәрне киләчәккә бәйләп булмас.
«Алай димә, алай түгел!» – буйсынмый аңга йөрәк,
Беләсеңме, кайчак барсын да үзгәрешсез калдырырга кирәк.
Һәм ничектер үзеннән-үзе чыга да килеп,
Кеше синең тормышыңа керә дә аны тәмам куя үзгәртеп.
Тоям мин моны, син дә тоясың,
Вакыт үтәр, бәлки, син укырсың да бу хатны
Һәм шунда гына аңларсың.
Әгәр без… без берни дә үзгәртмәсәк,
Сөю ике җанны ялгыз итәчәк.
Язмыш, диеп тынычлансак, нинди булыр киләчәк?
Бәлки, без беркайчан да күрешмәбез, ә бу язмалар
Ялгыз җанның хыяллары гына булып калыр,
Йөрәк кенә, яраларын санап, мәңгелеккә таба барыр.
Син минем кояшым, күзләрем камаша, юк, мин саташам, саташам.
Ялгышмам, әгәр бергә булсак, арабызда булган бозлар
Бер мизгелдә эрер шулчак.
Синең күзләреңә караганда, бу дөньяда без икәү генә кебек тоела.
Мәхәббәт куйган сынауларның тәүгесендә егылам.
Бир кулыңны, каршы килмә, бәхет юлы безгә ачык,
Тыңла сүзләремне: үз хисләреңнән булмый качып.
Миңа бераз вакыт кирәк,
Тыңла, ничек тибә минем йөрәк,
Яратам, дип тибә, тик нигә?
Нигә бу хатны яздыммы?
Син минем хисләремне белергә тиеш,
Мин аларны эчемдә калдыра алмыйм,
Наданлыклар күп булгандыр, аңлыйм,
Аңлыйм һәм кичерәм, син дә кичер.
Бу сүзләр, укыгач, күңелеңә күчәр, дип ышанып,
Хатымны тәмамлыйм, тик нокта куймыйм аның ахырында.
Синең сурәт – мониторның уртасында,
Бу – бары тик җансыз рәсем, тик һаман да күз алдымда:
Синең күзләр, синең татлы иреннәрең,
Ә мин әле дә саташам, язмыш белән килешмәдем.
Бирешмәдем хисләреңә, «кичер» дигән сүзләреңә,
Йөзләреңә бәреп әйттем, карап яшьле күзләреңә.
Кичерә алмадым сине шулвакытта, шул мизгелдә,
Сизгер күңел хәзер елый, басып тәрәз төбендә…
 

«Әйт әле: ни булды бу җиргә?..»

 
Әйт әле: ни булды бу җиргә?
Күз ышанмый, бу – мистика!
Сугыш булды әле кичә генә,
Меңнәр үлде… статистика.
 
 
Бер солдаты мин үлгән халыкның,
Ага нәфрәт кан тамырыннан,
Ачы хаклык ята йөрәкләрдә…
Батырларыбыз онытылган.
 
 
Әйдә, онытылсын батырлар.
Ник? Без бәхетсез аларсыз да,
Немец җире сакласын хәтерне.
Без? Без өметсез, карарсыз ла.
 
 
Сез сугышкан Ватан да башка,
Син, Ходаем, безне кичермә,
Мәетләрнең төше булып бары
Яшибез без кан сеңгән җирдә.
 
 
Кирәк түгел безне кызганырга,
Кызганганның күзе ялтырый,
Күрмәдем мин сугыш – язу авыр,
Бабай сөйли… бармаклар калтырый.
 
 
Ул сөйләде, җанны талый-талый,
Менә әйтеп куйды соңыннан:
Батырларыбызны да белмәгәч,
Нинди файда татар булудан.
 
 
Күкрәк кагып кычкырасы килә,
Без – бөек халык, без бит – татар!
Бар бездә халык угыллары,
Бар бездә батырлар, бар! Бар! Бар!
 
 
Бу тибрәнеш берләштерә безне,
Урлый михнәтләрен елларның,
Битарафлык битлекләрен ватып,
Бүген кичен юлга чыгармын.
Чыгар моң…
 
 
Ни гаҗәп хәл булды инсан белән,
Күз ышанмый, бу – мистика.
Күңелләрдә сугыш булды әле,
Меңнәр туды – статистика.
 
 
Көн үрмәли ахырына, поскып,
Серләр атам төн тәрәзенә.
Караңгылык… Битне тырный…
Бу җиһан гәрчә кәрәз генә.
 
 
Мин һаман да шул мизгелдә әле.
Шаулама язып ал тынлыкны.
Ул гаҗәп сүзләр сөйли миңа…
Ишетәсем килми.
Ялыктым…
 
 
Ярлык – тын. Ай иртә туган бүген,
Шуңа үзәгемдә кычкыра,
Арабыз – шалтырату арасы.
Хисләремә гәрчә тончыгам.
 
 
Акылдан язу йогышлы түгел,
Курыкма. Язып ал тынлыкны,
Ул гаҗәеп сүзләр сөйли миңа,
Камый күзләрдәге тоныклык.
 
 
Ераклыкны сагнып еладыкмы,
Ятланган сүзләр гадилеге
Шифа бирми, ертып ата җанны.
Туктатма, ул үтерсен мине.
 
 
Шул мизгелне һаман көтеп яшим,
Кирәге юк хәзер тынлыкның.
Кабат килеп, мине дәшә калсаң
Әйтәчәкмен:
«Җитәр, ялыктым…»
 

ДИНАРА ӘХМӘТОВА

«Бар җирдә дә өлгер, ярдәмчел, җор телле», – дип әйтәләр минем турында дусларым. Дөреслеккә туры килеп бетәдерме? Анысы, билгеле, аларга әйбәтрәк күренә. Әйе, минем кешедән яшерер әйберем юк та кебек, чөнки бөтен күңелемдә булган борчулы хис-кичерешләрне дә, шатлыклы вакыйгаларны да җөмһүриятебезнең укучылары игътибарына тәкъдим итәм.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлагач, КФУның «Дарелфөнүн» студентлар газетасында хәбәрче булып эшли башладым. Бүгенге көндә биредә тәҗрибә туплыйм. Телевидение өлкәсендә дә үземне сынап карарга өлгердем. Җырларга бик яратам. Гомумән, үземне барлык өлкәләрдә дә сынап карыйсым, дусларым биргән сыйфатламаны акларлык итеп яшисе килә!

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2013
Hacim:
174 s. 24 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02529-4
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu