Kitabı oku: «Көмеш дага / Серебряная подкова», sayfa 21
Ләкин Бартельс алай тиз бирешмәде.
– Ашыкмагыз, киңәш сорап килгәч, сабыр итегез, – диде һәм ниндидер журналны алып, читенә зәңгәр карандаш белән сызылган урынын Николайга күрсәтте: – Менә ул Гауссның туры әйткән сүзе!
Шуннан ул ашыкмыйча гына, һәр сүзгә басым ясап укырга кереште:
– «Геометрия нигезләрендәге параллель сызыклар теориясен аңлаткандагы кимчелек шикелле күп мәртәбәләр язылган проблема математикада сирәк очрый. Ул бушлыкны бетерергә һәр елны диярлек тырышып карыйлар. Шулай булуга да карамастан, турысын гына әйткәндә, ике мең ел эчендә әле безнең бу мәсьәләдә Евклидтан ерак китә алганыбыз юк. Ул бушлыкны ни җитте исбатлаулар белән генә тутыра алмаячакбыз, һәм, аны яшерергә тырышканчы, дөресен һәм турысын икърар итү фәннең җисеменә ныграк туры килер иде…» Әйе, Гаусс шулай дип язган, – дип сүзен дәвам итте Бартельс. – Мондый кешенең фикере белән хисаплашмый мөмкин түгел. Чөнки Гауссның исеме һәр математик, һәр астроном, һәр физик өчен бик яхшы таныш. Математикада ул галим үтеп кермәгән өлкә юк. Ул алгебрада, саннар теориясендә, геометриядә үзен күрсәтү белән генә чикләнмәде, бәлки Церера дигән кечкенә планетаның юлын исәпләп чыгарды, Палладаның орбитасын тапты, «Күк җисемнәренең хәрәкәт итү теориясе» н язды, аңа кадәр юк фәнгә – югары геодезиягә нигез салды, электромагнит телеграф төзеде, җирдәге магнит тарту күренешен ачыклап бирде…
Зәңгәр карандаш белән читенә сызылган юлларны Лобачевский кабат-кабат укыды. Бартельс, трубкасын төтәтеп, бүлмә буйлап йөренде һәм кырыс кыяфәт белән кунагының каршысына килеп басты.
Николай журналның тышын караштыра башлады. Геттингенда 1816 елның 20 апрелендә чыккан библиографик журналның 63 нче саны. Тышлыкның өске почмагында мондый язу да бар: «Казан университетының математика профессоры, беренче укытучым һәм дустым Бартельска. Геттинген университеты математика профессоры һәм обсерватория директоры Гаусстан».
– Библиографик журналда Гауссның мәкалә бастыруы сәер тоеламы сезгә?.. Штейнкопфның хезмәтенә рецензия итеп язган ул аны, – дип аңлатты Бартельс, Николайның йөзендә гаҗәпләнү күреп. – Ә сезнең исбатлавыгызга килгәндә, ул шактый акыллы төзелгән. Тик сез үзегез тәкъдим иткән лемма бишенче постулатка эквивалент булмасмы соң? Минемчә, ул ахыр чиктә Евклидның параллель сызыклар теориясенә китереп чыгара. Моңа ничек карыйсыз?..
Бартельс бүлмәне тагын бер әйләнеп килде һәм Лобачевскийга күз төшерде. Николай, куллары белән йөзен каплап, өстәл янында утыра. Әле кайчан гына геометриядәге «кара тап» ны беткән дип санаган иде, тиз генә булмаячак икән…
Бартельс Николайның җилкәсенә кулын салды һәм беренче мәртәбә аңа «син» дип эндәште:
– Дустым, синең кызу канлы икәнеңне белгәнгә, бу мәңгелек мәсьәләнең җавабын эзләргә тотынуыңа мин гаҗәпләнмәдем, – диде. – Ләкин сине дә минем язмыш көтмәсен иде! Шул параллель сызыклар теориясен җиңәргә тырышу аркасында мин билгесез бер кеше булып калдым…
– Һерр профессор, зинһар, гафу итегез! – диде Николай, остазының күзе дымланганын күреп.
Күңелсез истәлекләргә чумган Бартельс аның сүзен икенче төрле аңлады һәм:
– Генрих Ламберт хаклы шул! – дип куйды. – Лейпцигтагы математика журналында ул менә ничек язган иде: «Евклид постулатын исбатлаганда, алга китеш бик зур булып, максатка җитәргә чак кына калган төсле тоела. Ныклап анализ ясаганда, әнә шул чак кына дигәнебезнең төп нәрсә икәнлеге ачыла: гадәттә, исбатланырга тиеш раслау яки шуңарга тиң икенче постулат яшеренгән була». – Бартельс, фикерен тупларга теләгән кебек, бераз сүзсез торды. – Мин күп укыдым, укыганнарымны чагыштырып баш ваттым, нәтиҗәдә моның төпсез караңгылык икәненә тәгаен төшендем. Исбатлауга алынган кешене һәрвакыт уңышсызлык көтә.
– Бәлки, һәрвакыт түгелдер?! – дип ычкындырды Николай.
Аның йөзе агарган, иреннәре дерелди, борын яфраклары бер бата, бер калка иде. Нык дулкынлану сәбәпле, ул кабинетка Броннерның килеп керүен дә сизми калды.
– Дуслар, безнең Кояш бөтенләйгә сүнә, ахры, – диде физик. – Мин хәзер генә…
– Кояш тапларыннан башка сүз юкмы әллә? Туйдым инде, җитәр! – дип, Бартельс аның сүзен бүлдерде.
– Әллә сезгә дә хат килдеме?
– Нинди хат?
– Казан уку-укыту округы попечителе Салтыков әфәндедән.
– Бернәрсә аңламыйм.
– Гаҗәп түгел, – диде Броннер. – Мәгез, укыгыз! Бәлки, аңларсыз.
Бартельс, пакетны алып, аның эчендәге хатны чыгарды һәм укый башлады:
– «Күңелсез хәбәр җиткерергә тиешмен: Мәскәүнекеннән башка университетларны ябарга хәзерләнәләр. Казан һәм Харьков университетларын ябу инде көн тәртибендә тора. Дерпт уку-укыту округы попечителе Клинкер эштән азат итүләрен сорый: сәбәп итеп үзенә тапшырылган университетны күмүдә катнашасы килмәвен күрсәтә. Шул ук сәбәп аркасында мин дә аңа иярергә мәҗбүрмен… Мондый шартларда хезмәтне дәвам иттерү мөмкин түгел.
Яшен көчәеп китеп, безне дә сугуы ихтимал, ә мин дошманнарымны куандырырга теләмим… Бар да кырыла, министрлык тарафыннан ярдәм көтеп яту нәтиҗә бирмәячәк…»
Укып бетерүгә, Бартельс таш кебек катып калды. Лобачевский гәрчә аны юатырга тырышып караса да, күңел төшенкелеге аның үзен дә чолгап алды.
– Изге синодның обер-прокуроры князь Голицын халык мәгарифе министры булып утыргач, тагын нәрсә көтәсең?! – диде Броннер, ярсып. – Аның белән тату эшләр өчен, төлкедәй хәйләкәр булырга һәм французларның «Un seul homme ne peut pas changer son siecle»56 дигән мәкален истә тотып, сабыр итә белергә кирәк шул.
Коллегалары аңа каршы ләм-мим сүз әйтмәгәч, Броннер авыр тойгыларга бирелде:
– Юк, намусыма каршы бара торган кеше түгел мин!.. Яшьләрне тәрбияләү, аларга белем бирү эшенә зур өметләр багласам да, тормышта бер рәхәт күрмәдем. Сез мине гафу итегез, мин беркатлы булганмын: яхшылыкка начарлык эшләмиләр дип яшәдем, ләкин кайбер вакытны синең изге теләгең дә таш булып үз башыңа төшә икән…
Броннерның тавышында өметсезлек чаткылары аермачык сизелә иде.
– Шундый куркыныч дәвер менә тагын башланды. Голицынның беренче адымнарыннан ук безнең попечитель халык мәгарифе өстенә килгән афәтне күрә алган. Туры холыклы кеше буларак, ул хезмәтне ташларга карар кылган. Мондый шартларда университет файдасына эшне дәвам итү мөмкинлеген күрмим һәм шуңа күрә, дусларым, читкә алып ыргытылганчы, попечитель галиҗәнапларыннан үрнәк алырга киңәш бирәм. Литтровтан да акыллы кеше юк: вакытында китеп котылды.
Өй хуҗасы болай дәшми торуны уңайсыз тапты булса кирәк, сүзгә катнашты:
– Бәхете бар шул аның, – диде. – Элек гади профессор иде, хәзер Венадагы мәшһүр обсерваториянең директоры. Мин аңардан хат алдым, – Бартельс Николайга карап куйды. – Сезнең өчен ул хат кызыклы булыр дип уйлыйм, – дип, сургучлы конвертны аңа сузды. – Рәхим итегез!
Лобачевский конверттан матур шома кәгазьгә вак-вак хәрефләр тезелгән хатны алып укырга кереште:
«Мин Казанга китәргә булгач, танышларым бик гаҗәпләнгәннәр иде. Җәһәннәм читенә китсә, аннан кайта алмас инде дип уйладылар, ахры. Россиядә исә шаккатмадылар: анда күп кеше тагын да ераграк җирләрдә булгалаган икән. Безнең илнең кысан булуы караш һәм тойгыларыбызны да тарайта, анда исә иркенлектә караш һәм тойгылар да рәхәтләнеп җәелә. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: чит илдән барган кеше Россиядә озак еллар торганнан соң яңадан үз читлегенә кайтып керә икән, аңарга төрле нәрсәләр турындагы киң караш һәм идеяләрдән баш тарту, шулай ук монда үз тирәсендәге курчак комедиясеннән беркадәр тәм табу шактый кыенга килә…»
Бу юлларны укыганда, Лобачевский үткән елны май аеның актык көнен хәтерләде. Литтров Казаннан киткәндә, аны физика-математика фәннәре бүлегенең барлык профессорлары һәм студентлары Иделгә кадәр озата бардылар. Югары Осланда хушлашу мәҗлесе оештырдылар. Броннер скрипкада уйнады, калганнар саубуллашу җырлары җырлады. Астрономны иң нык дулкынландырганы менә бу җыр булды шикелле:
Бездән еракка
Инде юл алдың,
Әмма күңелдә
Мәңгегә калдың.
Безне онытма,
Сау бул, туганкай.
Лобачевскийның йөзендә тирән сагыш күреп, физик аның янына килеп утырды.
– Кайгылы уйларны ташлыйк, дустым, киләчәктә нәрсә эшләргә кирәклеген уйлыйк, киңәшик, – диде ул. – Николай, менә сез фән кешесе инде, ә фән өстендә, кызганычка каршы, болытлар куерганнан-куера бара. Россиягә хәзер фән кирәкми, бәлки монархияне саклап калу өчен Аллага ышандыру кирәк, дин кирәк. Сезнең философик карашыгыз дөнья яратылу турындагы Библия әкиятен юкка чыгара. Бу турыда экс-директор Яковкин яхшы белә, димәк, Голицынга да мәгълүм. Шуңа күрә кабатлап әйтәм, сезгә моннан китеп калырга кирәк. Әйтик, минем белән Швейцария республикасына китә аласыз. Анда минем дусларым күп. Уйлап карагыз. Шуннан башка сезнең хыялыгыз тормышка ашмаячак, һәм сез халык өчен файдалы фәнне иҗат итә алмаячаксыз, үзегез әйтмешли, кешене табигатькә хуҗа булырлык дәрәҗәгә күтәрә алмаячаксыз.
Лобачевский башын аска иеп тыңлады, каршы әйтергә батырчылык итмәде. Постулатны исбатлый алмавы, инде менә бу яңа хәбәр, зур кайгы булып, аның күңелен көйдерде.
– Мин сезне күптәннән күзәтеп киләм, – дип үгетләвен дәвам итте физик. – Зур геометр чыгачак сездән, бәлки, бөек галим булып китәрсез. Тормышыгыз алда сезнең. Әгәр томаналык корбаны булырга теләмәсәгез, Швейцариягә яки Литтров янына Венага китик. Биш-алты елдан Европа күләмендә мәшһүр галим булырсыз…
Лобачевский аның туктаганын көтте дә профессорга, зур хөрмәт күрсәтеп:
– Чакыруыгызга мең рәхмәт! – диде. – Бүген бер кичтә миңа шактый кыенга килде, өметләрем челпәрәмә ватылды. Кояштагы тап киңәйгәннән-киңәя барып, аны бөтенләй каплады диярлек. Киләчәкнең якты йолдызы сүнде… Ләкин аңа карап университетны ташлап китиммени? Моннан китеп мин нәрсә генә эшләрмен соң?.. Бөтенләй илдән китәргә дисез… Ничек инде ул алай? Университетның, студентларның язмышы хәл ителгәндәме?.. Юк, мин моннан беркая китмәячәкмен!
Броннер сикереп торды һәм яшь профессорның кулын каты итеп кысты.
– Сезнең керсез күңелегез алдында баш иям, – диде ул дулкынланган тавыш белән. – Бүтән кыстамыйм. Бу чаклы карт һәм авыру булмасам, иллюминатлар орденында торганым өчен эзәрлекләүдән курыкмасам, мин дә китеп йөрмәс идем.
Бартельс бер ноктага текәлеп карап утыра, трубкасы сүнгәнне дә сизми иде. Менә ул үзенең уйларына йомгак ясаган кебек кенә әйтә куйды:
– Әгәр монда бөтен нәрсә һәлакәткә дучар ителсә?.. Юк, дустым, иң якын күргән шәкертемнән колак кагарга җыенмыйм… Без бит сезне үз улыбыз кебек яратабыз…
– Сез дә минем өчен бик кадерле кешеләр, – диде Николай хөрмәт белән. – Әгәр сез икегез булмасагыз, гомерем солдатта йөреп узар иде. Мине нинди кыенлыклар белән коткарып калуыгызны һич онытасым юк. Хәзер өйгә кайтып, тагын уйлап карыйм әле. Икегезгә дә бик зур рәхмәт!
Бартельс аны озатырга чыкты. Ишек төбендә ул кырыс тавыш белән шәкертенең исенә төшерүне кирәк тапты:
– Бишенче постулатка бүтән бер сәгать тә вакыт әрәм итмәгез. Аны исбат итү мөмкин түгел. Бөтен идеяләрне кулланып караганнар инде.
Лобачевский аның алдында башын түбән иеп басып тора иде.
– Сүзегез дөрес, – диде ул акрын тавыш белән. – Постулатны исбатлау мөмкин булмас, ахры… Ә ни өчен булмас икән соң? – дип кабат сорап куйды ул.
– Ни өченме?! Хәтерегездән чыгармагыз: аңа беркем ирешә алачак түгел. Кайтып ял итегез. Хәзер безгә көч, ихтимал, башка нәрсә өчен кирәк булыр…
Караңгы урамнардан Лобачевский акрын гына атлап кайта. Башында төрле каршылыклы фикерләр.
Сине укытып үстергән, галим иткән университетны шундый көчле чагыңда ташлап китәргә ярый димени?.. Эшләп бетермәгән эшләреңне, дусларыңны ташлап китәрсеңмени? Син киткәч, параллель сызыклар теориясен кем хәл итәр? Халкыңа геометрияне киң колачлы зур фән итеп эшләп бирергә, кешене табигатьнең хуҗасы булырга өйрәтә торган фән дәрәҗәсенә җиткереп бүләк итәргә хыялланган идең түгелме? Кайда синең киң Россиягә тиң зур хисләрең һәм карашларың?..
Шундый уйлар белән университет янына килеп чыкканын сизми дә калды. Бу бина тагын да мәһабәтрәк, тагын да якынрак тоелды аңа. Йөрәге сыкранып куйды, күзләренә яшь килде.
Тыкрыктан студент формасы кигән берничә егет күренде. Урам фонаре тонык яктыртуга карамастан, алар үзләренең профессорларын танып алдылар һәм хөрмәтләп сәлам бирделәр.
Әнә шул егетләр өчен, туган шәһәрендә белем алырга теләүче гимназистлар һәм студентлар өчен яңадан-яңа дәреслекләр язарга хыялланган идең бит… Үз шәһәрең шул, якын шәһәр! Юк, син, аны ташлап, чит илләргә бәхет эзләргә чыгып китмәячәксең!
Хәзер инде ул икеләнми. Нәрсә генә булмасын, ул барыбер юлын дәвам итәчәк.
Шундый ныклы карарга килгәннән соң, башкаладан алынган хәбәр алай ук коточкыч, ә үзенең хәле бик үк аяныч булып күренми. Ул инде хәзер үзен университетка очраклы рәвештә килгән кунак итеп тоймый иде: аның тормышында бердәнбер максаты бар – фәнгә хезмәт итү, һәм шул максаттан читкә тайпылырга беркем, берни мәҗбүр итә алмаячак.
Яшь профессор иңнәрен турайтып, күкрәк тутырып сулу алды да малайларча сызгырып җибәрде.
Караңгылык һәм яктылык
1
1819 елның җәй азагында такыр юлдан, почта атларына утырып, Лобачевский Казанга кайтып килә иде. Иске тарантас, тәгәрмәчләре сикәлтәгә эләккән саен, биле авырткан карт төсле ыңгырашып куя. Атлар ялкау гына юырталар, каеш чыбыркы аларны куркытмый. Хәер, кучерның ара-тирә селтәнгәләп алуы да, аларны ашыктырудан бигрәк, сыртларына кунган бәйләнчек кигәвеннәрне куу өчен генә иде.
Лобачевский тарантасның япмасын төшерергә кушты. Көн эссе һәм юл газаплы булуга карамастан, аның кәефе яхшы күренә. Ул кымыздан кайтып килә. Оренбург далаларында кымыз эчеп, күкертле суларда коенып дәвалану нәтиҗәсендә аның сәламәтлеге әйбәтләнеп китте. Соңгы елда авыруы көчәеп, ул юньләп эшли дә алмаган иде, менә хәзер, кайтып җитү белән, яраткан эшенә тотынырга хыяллана.
Олы юл иксез-чиксез басуларны, хуш исле түгәрәк бөтен бер ипине урталай бүлгән шикелле, икегә ярып бара. Бу ел бик уңдырышлы булды: кая карама – еш-еш тезелгән чүмәләләр. Олы юлның ике ягыннан да көлтә төялгән олаулар агыла, олау башында баручы яшүсмерләрнең шатлыклы җырлары еракларга тарала. Анда-санда урылып бетмәгән җирләр һәм ай-уракларын җитез йөртүче ак яулыклы хатын-кызлар күренгәли.
Тарантасның җиңелчә генә чайкалып баруы, авыр йөк төялгән арбаларның тәгәрмәчләре шыгырдавы, эссе кояш нурларында коенучы тургайның сайравы, чикерткәләр чыңлавы, ерактан ишетелгән җыр авазларына кушылып, юлчыны хезмәтнең авырлыгын онытырга мәҗбүр итә, табигатьнең юмартлыгына һәм байлыгына сокландыра, күңелендә ләззәтләнү тойгысы уята иде.
Көтмәгәндә Лобачевский яттан шигырь укып җибәрде:
Ләззәт өсти табигатьнең чагылышы,
Яңгырый кош-кортның шатлыклы тавышы!
Мул уңышны безгә көз китерә,
Патшага да, бөҗәккә дә ризык бирә…
Кузлада утыручы егерме яшьләр тирәсендәге егет җәһәт кенә болай табан борылды.
– Нишләвең бу? – диде аңа Лобачевский, гаҗәпләнеп.
– Кызык кеше сез, барин, – дип җавап кайтарды кучер һәм, үз тавышына үзе колак салган сыман, акрын гына шигырьдәге сүзләрне кабатлады: – Патшага да, бөҗәккә дә…
– Якташыбыз Державин шулай язган, – диде Лобачевский, бераз җанлана төшеп. – Акыллы егет син, Иван. Яхшы белән яманны аера беләсең. Һәр кешедә булмый ул андый сыйфат. Син менә томана галимнәрне генә алып кара. Алар мондый шигырьнең кыйммәтен күрә белмиләр. Ә син һәммәсенә игътибар итәсең, шунлыктан синең белән сөйләшүе күңелле. Болай бит ул, Иван: син дә, кояш та, патша да, шулай ук бөҗәк тә – һәммәсе дә күзгә күренми торган материядән хасил булган. Шагыйрь һәм философ Лукреций борын заманда ук шулай дип өйрәткән. – Лобачевский алга таба иелде һәм дәртләнеп яттан сөйләргә кереште:
…Әйберләрнең нидән торуын күрмәгәч,
Минем сүзгә ышанмыйча карама син,
Без күрмәгән җисемнәрнең барлыгына
Күнәрсең син, минем сүзне тыңлагачтын,
…Каян нинди ис килгәнне күрмәсәк тә,
Ис тоя бит һәрчак безнең борыныбыз.
Эссе белән салкынны да күралмыйбыз,
Тавышны да шулай ук без тота алмыйбыз.
Ләкин болар һәммәсе дә матди нәрсә:
Әгәр алар чынбарлыкта булмасалар
(Сизү-сизенү фәкать матди җисемгә хас),
Хәрәкәткә килмәс иде бу әгъзалар.
Дым саркыта киемебезгә безнең диңгез,
Киптерә аны, өстә килеш, кояшлы көн;
Тик без дымны һичбер вакыт күралмыйбыз,
Эссе чакта кояш нурын күрмәгән күк.
Димәктер ки, су бөртеге нык ваклана,
Шуңа аны безнең күзләр күрә алмый…
Лобачевский яңадан ипләп, арка терәп утырды:
– Шагыйрьнең шулай тирән мәгънәле әйтүе искиткеч түгелмени? Ә бит ул моннан бик күп еллар элек, Гайсә пәйгамбәр туганчы ук яшәгән!
– Гайсә пәйгамбәр туганчы?! – дип кабатлады кучер, гаҗәпләнеп. – Барын да аңлап бетермәсәм дә, бик шома язылган шул. Тыңлавы күңелле!
Николай Иванович елмаеп куйды, ләкин шигырьне латинчадан үзе тәрҗемә итүен әйтмәде. Берникадәр вакыт шулай онытылып уйлап утырганнан соң, ул яңадан дәртләнеп сүзгә кереште:
– Гаҗәеп нәрсәләр күп ул дөньяда, Иван. Кымызда туйганчы укыдым, хәзер гел сөйлисе генә килеп тора. Әле хәзергә кадәр кешенең табигатькә булган мөнәсәбәтен һәм табигатьтә тоткан урынын яхшылап белмиләр. Материянең килеп чыгуын да аңлатучы юк… – Лобачевский кинәт, сүздән туктап, ерактан ишетелгән авазларга колак салды: – Дөньядагы барлык әйберне без «табигать» дип атарга тиешбез, – диде Лобачевский, сүзен дәвам итеп. – Табигатьтә иң камил, иң җитлеккән җан иясе – кеше. Аны табигать үзе тудырган. Минемчә, табигатьнең серләрен ачуда Гайсәнең ике тиенлек тә файдасы тимәячәк. Бу өлкәдә бердәнбер көч – кеше үзе. Табигатьне өйрәнергә, аның серләренә төшенергә фәкать кеше генә сәләтле. Әйтик, менә мин акылым белән, зиһенем белән бөтен галәмне, очсыз-кырыйсыз күк киңлеген, ераклардан чекерәеп карап торган йолдызларны кочарга телим…
Дилбегәнең бушап калганын тоеп, атлар адымнарын акрынайтканнан-акрынайта барып, бөтенләй туктар хәлгә җиттеләр.
Кучерның исә, тыңлый торгач, маңгаена тир бәреп чыкты. Ниһаять, ул авыр итеп көрсенеп куйды:
– Гафу итегез, барин, без бит надан халык, андый эшләр безгә караңгы, аны Ходай үзе генә белә, – диде, чукынып алды һәм, атларына карап утырып, дилбегәне тартты, бер чөңгереп куйды.
Лобачевский, үзенең уйларына бирелеп, дәшми генә барды. Онытылып киткәнгә, ул инде хәзер тирә-ягындагы матурлыкны да күрми иде.
Ә юл бара да бара; әле шактый вакыт бормаланып уза, әле ук шикелле алга сузыла. Урылган басулар һәм эскертләр инде еракта калды, аларны таулар һәм урманнар алмаштырды.
Көтмәгәндә кояшның кызуы кимеп, салкынча җил исә башлады. Күк йөзен болыт каплады. Еракта коеп яңгыр яуганы күренде.
Лобачевский тарантасның япмасын күтәрергә кушмакчы гына булган иде, болытлар, кинәт куерган кебек, кинәт кенә тарала да башлады, һәм алда салават күпере, аллы-яшелле матур тасма булып, күк белән җирне тоташтырды. Бу Николай Ивановичның башында яңа фикерләр уятты. Державинның «Салават күпере» шигырендәге сүзләрне хәтерләтте: «Караңгыга нур сип»…
Матур әйтелгән. Лобачевский бу сүзләрне күңеленнән сокланып кабатлый, тик ул моның белән тулысынча килешә генә алмый: салават күпере кыска гына вакыт эчендә балкып ала да эзсез югала. Кеше исә гомер буена халык бәхете өчен яшәргә тиеш. Әйе, әйе! Коры сүз генә түгел бу. Әнә кырмыскалар белән бал кортларын алып кара. Алар һәммәсе бергә яшиләр, тырыш хезмәтләре белән үзләре яшәгән ояга өлеш кертәләр. Әгәр шуларның берсен генә аерып алсаң, ул җан иясенең көче беткән шикелле тоела, кызганыч булып кала. Ә менә үзе кебекләр белән бергә, зур бердәм гаиләдә яшәгән вакытта, безне таң калдыра… Кешеләрдә кайчан берләшү теләге туар икән? Алар кайчан, бал кортлары һәм кырмыскалар кебек, үзара органик бәйләнешкә керерләр икән?.. Киләчәктә шулай булыр. Кешелек дөньясының киләчәге якты һәм гүзәл. Моңа ирешү өчен, фән гаҗәеп зур өлеш кертәчәк. Ләкин фәннең колачы киңәергә, санаулы галимнәр даирәсеннән чыгып, җәмгыятьнең барлык катлауларын да үз эченә алырга тиеш. Фәннең изге максаты кешелек дөньясын камилләштерү, табигатьнең хуҗасы булу өчен һәркемгә шартлар тудыру бит. Ул, Лобачевский, әнә шундый фәнне иҗат итәчәк. Һәркем белемле булгач, галәмнең асылына төшенү дә җиңелләшер.
Николай Иванович тирән итеп сулу алды. Аның уйлары, юл шикелле үк, туктый белмичә алга йөгерә. Тик инде кайбер вакыт, сикәлтәгә эләккән тәгәрмәч кебек, бер урында әйләнеп торгандай була да тагын алга омтыла.
…Әйе шул, математика фәненең бүгенге казанышлары кеше акылының шундый зур хакыйкатьне аңлый алуы турында сөйли. Математика белемгә турыдан-туры юл ачты. Геометрия нигезләрен үзгәртеп кopy зарурлыгы да фәннең тәүге төшенчәләренә ачыклык кертү максатыннан килеп чыкты. Ләкин…
Шулвакыт аның йөзенә караңгы күләгә ятты. Лобачевский быел яз көне университет советына тапшырган «Геометрияне нигезләү» дигән хезмәтен исенә төшерде. Күләм ягыннан зур булмаса да, аның ул хезмәте гимназистлар һәм студентлар өчен кулланма сыйфатында шактый файда китерер иде. Әмма ул дәреслек Николай Ивановичның кәефен бик кырды. Теге «Кояштагы тап» аркасында килеп чыкты. Лобачевский барлык геометрик раслауларны бер җепкә тезәргә теләгән иде, параллель турылар постулаты, үч иткән шикелле, геометрияне ике өлешкә аерды да ташлады. Беренчесе ул постулатка бәйсез булса, икенчесе фәкать шуңа нигезләнә57.
Ничек кенә булмасын, Лобачевский үзенең тырышуы бушка китмәячәгенә бөтен күңеле белән ышана. Һичшиксез, нәтиҗә бирәчәк. Геометрия нигезләрендәге «тап» ны бетерергә сәләт җитмәү ул, әлбәттә, вакытлы күренеш. Өметсезлеккә бирелергә һич тә ярамый. Бишенче постулат артында гаять зур фәнни ачыш булыр кебек…
Тройка кинәт юлдан читкә борылып туктагач, Николай Ивановичның уйлары бүленеп калды. Ул күзен ачты. Каршыларына ат менгән ирләр һәм хатын-кызлар килә иде. Бу якларда яшәүче дворяннар кәеф-сафа кылып йөриләр, күрәсең. Шул тирәдә утарлары бардыр. Карадан киенгән зифа амазонкаларның иярдә шундый оста утыруларына Лобачевский сокланып карап торды. Әнә бер унҗиде яшьләрдәге кыз, көлә-көлә, үзе белән янәшә барган ханымга нәрсәдер сөйли. Үзенә текәп караганны тоеп, ул тиз генә башын борып, юл читендәге тарантастагы кешегә елмаюлы караш ташлады да юлдашына таба борылды. Әдәпсезлек күрсәтүеннән оялып, Николай Иванович та башын түбән иде. Ә кыз аның ягына тагын бер күз сирпеп алды, тик шунда ук тезгенен тартып, тарантас яныннан атын чаптырып үтеп тә китте. Мөгаен, теге ханым берәр сүз әйткәндер инде. Җил хушбуй исе китергәч, Лобачевский авыр сулап куйды.
Кучер исә, чыбыркысын һавада болгап:
– На-а, карлыгачлар! Әйдәгез әле! – дип кычкыра-кычкыра, атларын юлга чыгарды.
Николай Иванович, битен сөртергә теләп, венгерка кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ефәк кулъяулыгын алды. Шунда аның йөзенә елмаю җәелде: кулъяулыкның бер читенә матур хәрефләр белән «Lise» дип чигелгән иде.
– Manu propria58, – диде Николай Иванович үзалдына. – Лиза… Аның төсе…
Гүя Лобачевский уяу көе төш күрә иде, аның фикерләре кирегә – Оренбург даласына, күкертле суга әйләнеп кайтты. Әле генә ат өстендә елмаеп очып узган амазонка шикелле үк зифа буйлы матур кыз. Елмаюы шундый мөлаем, ә күзләре зәп-зәңгәр. Лизаның әнисе ревматизмнан дәвалана – күкертле ванналарда коена иде. Бәхетле минутлар бик кыска тоела, һәм Николай Ивановичның китәр көне якынлаша. Алар террасада соңгы тапкыр очрашалар. Егет, беренче мәртәбә кыюлык күрсәтеп, кызның кулын тота, гәрчә бармаклары калтырап куйса да, кыз кулын тартып алмый.
– Монда үткәргән көннәрне сез искә төшерерсезме соң? – ди егет акрын гына.
Лиза җавапны шактый көттереп бирә.
– Сезгә нигә ул? – ди, күтәрелеп карарга да кыймыйча. – Сез бит минем белән һәрвакыт фән турында гына сөйләштегез… Башка нәрсә сезне кызыктырмый да, күрәсең…
– Миңа моны бер мәртәбә әйткәннәр иде инде, – дип куя Лобачевский, сузып кына. – Хәер, ул чакта мин гашыйк та булган идем шикелле… Кыз гына тик… Әллә инде әти-әниләре каршы торганга шулай килеп чыкты…
Лиза акрын гына кулын тарта башлый, Николайның шунда җибәрмәскә батырлыгы җитми.
– Искә төшерүе авырмыни?! – дип сорап куя кыз.
– Авыр да кебек, түгел дә кебек, – ди Лобачевский уйчан гына. – Без бит бер-беребезне бик аз белә идек. Ихтимал, безнең мәхәббәт дигәнебез фәкать хыял гына булгандыр. Дворян нәселеннән килсәм, һич югы, бай булсам, өйләнә алыр идем. Тик миндә аларның берсе дә юк. Ә аның гыйшкы артык кыска гомерле булып чыкты.
Лиза эндәшми, кулын күкрәгенә, косынка эченә яшерә. Болай иткәндә, аның кыяфәте бигрәк тә мөлаем күренә. Лобачевский терраса буйлап йөренә башлый.
– Кыска гомерле булды шул, – дип кабатлый ул, кискен итеп. – Димәк, ялгышканмын. Җәзасын үзем күрдем. Байлык эстәү, шөһрәткә һәм чинга омтылу… Болар берсе дә минем өчен түгел. Минем үз омтылышым, үз максатым бар, шул миңа ләззәт бирә. Миңа мәхәббәтем максат юлымда тоткарлык ясамасын, киресенчә, алга этәргеч бирсен иде!
– Ә мин… – дип башлый кыз һәм шунда ук тынып кала.
Николай Иванович, йөрүдән туктап, аңа текәлә. Кызның йөзе ап-ак. Егылып китүдән курыккан сыман, терраса култыксасына тотынган. «Ярата, күрәсең… Ничек ярата икән соң? Анна шикелле генә булса…»
– Мадемуазель Лиза, кичә сез maman’ыгыз әйткәнне ишеттегезме? Профессормы ул, түгелме, разночинец кына булмасын дип әйткәндә, кемне күздә тотты икән?..
Лобачевскийның тавышы рәхимсез яңгырый. Ләкин аның горурлыгы кызга кимсетү сүзләре әйтергә ирек бирми. Димәк, шушы минутта ул бәхетле гаилә кору турындагы хыялы белән икенче мәртәбә хушлаша. Димәк, барып чыкмады… Өмете өзелде… Лизаның күтәрелеп карарга да куркып эндәшми торуы, косынка почмагын бер бөтереп, бер сүтеп торган җитез бармаклары нәкъ шул турыда сөйли…
Тарантасның сул тәгәрмәче шактый тирән чокырга эләгеп, Лобачевский чак кына егылып төшми калды. Ул, кинәт йокыдан уянган кеше төсле, як-ягына каранды һәм, бераз тынычлангач, француз хушбуе исе килгән кулъяулыкны тагын бер кабат битенә китерде, шуннан соң гына саклык белән венгерка кесәсенә салып куйды. Терраса култыксасына аның өчен кулъяулыгын ул куеп калдырганмы, юкмы – бу билгесез иде.
– Разночинец… – дип, үзалдына кабатлады Лобачевский, мыскыллы елмаеп.
– Нәрсә, барин? – диде кучер һәм аңа борылып карады. Бер кулында – ситсы янчык, икенчесендә – яңа, төреп бетергән тәмәке. – Барин, безнең тәмәкедән җирәнмәссезме икән? Тартып карыйсызмы әллә дим.
Лобачевский башта аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламады һәм кырыс итеп:
– Нәрсә? – дип сорады, тик Иванның коты алынып, янчыгын тизрәк яшерүен күреп көлемсерәде: – Җирәнүен җирәнмим дә бит, Иван, тартмыйм шул мин. Сиңа да ташларга кирәк. Зарардан башка аның бернәрсәсе юк бит.
– Нәрсәсе булсын, – дип җавап кайтарды кучер, җанланып китеп. Янчыгын ул куенына яшерде. – Тормыш басканнан гына тартыла. Бер төреп тартасың да, җиңеләеп киткән төсле тоела.
Николай Иванович авыр истәлекләрдән арынырга тели иде. Юк кына сөйләшү дә аның күңелен тынычландырды. Бәлки, ул әйләнә-тирәсенә бөтенләй күз салмыйча ялгыш эшлидер? Бәлки, һәрвакыт фәлсәфәгә бирелмичә, кешенең эчке кичерешләрен аңларга тырышып караргадыр? Әйтик, менә карап торышка гап-гади бу егетнең тавышында ара-тирә яңгырап киткән ачу каян килә, сәбәбе нәрсә? Тормыш аны кайчан рәнҗеткән?
Кучер үзе дә күңелен бушатырга каршы килмәде, һәммәсен сөйләп бирде. Аның атасы Оренбургта вак сәүдәгәр булган, кибет тоткан. Беркатлылыгы, тиз ышанучанлыгы аркасында ростовщик моны каенга терәткән. Кибетләрен тартып алганнар, гаиләләрен урамга куып чыгарганнар. Ата кеше возчик булып эшкә ялланган. Тик шундый зур фаҗигадән соң озак яши алмаган, вафат булган. Атасы урынына олы улы калган һәм шуннан бирле алты җанны туйдырып килә икән…
Аларның сүзләре киселде. Юл читеннән тезелешеп атлап барган хатыннар күренде. Һәрберсенең башында – ак яулык, аркасында – капчык, ул капчык бавына өр-яңа чабата асылган, ә үзләре яланаяк. Тарантас куып җиткәч, алар туктап баш иделәр һәм шуннан соң юлларын дәвам иттеләр.
Лобачевский кучерга атлатып кына барырга кушты һәм таякка таянып, бик читенлек белән атлап барган карчыктан:
– Кайларга юл тотасыз? Кайсы яктан киләсез? – дип сорады.
– Глуховканыкылар без, – диде карчык, авыр итеп тын алып һәм башындагы яулык почмагы белән битләрен сөрткәләп. – Казанга гыйбадәт кылырга баруыбыз.
– Кайгы дигәнең нишләтми бит кешене! – дип, кучер уфтанып башын чайкап куйды. – Мондый эсседә әлсерәп барырлык булгач, язмыштан инде ул, язмыштан, – диде һәм, хатыннарга карап: – Алла ярдәм бирсен! – дип кычкырды. Аннары чыбыркысын болгап алды, алҗыган атлар теләр-теләмәс кенә адымнарын кызулаттылар.
Шулай итеп, хатыннарны узып киттеләр, кучер белән дә сүз ялганмады. Ләкин болай сөйләшми генә артык озак барырга туры килмәде, Лобачевскийның игътибарын икенче бер нәрсә үзенә тартты. Казан ягыннан җитәкләшеп килүче яланаяклы кыз һәм чал чәчле карт күренде. Картның озын гәүдәсе ябыклык аркасында тагын да озынрак, килбәтсезрәк күренә, ә башы, нечкә муенын тотып тора алмагандай, бер якка салынган. Ул аякларын көчкә өстерәп килә һәм, кыз булмаса, егылып китәр иде сыман.
Лобачевский атларны туктатырга кушты һәм тарантастан сикереп төште.
– Бабакай, исәнме! Кайсы яклардан? – диде ул.
– Еракныкылар без, барин… – диде карт, сулышы буылып. – Алтмыш чакрым кайтасы әле… Хәлсезлек йөдәтә…
– Авырыйсыңмы әллә? – дип кайгыртучанлык күрсәтте Лобачевский.
– Күкрәк бетте, – диде карт һәм сөякчел бармаклары белән күкрәгенә ябышты. – Сызлый да тора… атларга һич ирек бирми… Дүртенче ай инде җәфа чигәм…
– Нәрсә булды? Салкын тидердеңме әллә?
Карт башын чайкады.
– Юк, барин. Мичләр чыгару минем һөнәр… Авылыбызда чиркәү салдылар… Юеш чакка туры килдем, яз көненә… Аяк таеп китте дә… түбәдән бүрәнә өстенә күкрәк белән… килеп тә төштем.
– Кайгы дигәнең агач башыннан йөрми шул, – диде кучер, йөрәге әрнеп. – Шул чагында ук, шәһәргә килеп, лекарьга күренәсең калган.
– Килдем, килдем… Теге ниегездә булдым… Кара инде, хәтердән чыккан…
– Университеттамы? – диде Лобачевский.
– Шунда булдым, барин, әле шуннан кайтып килүем… – диде карт, уфтанып. – Больнисына гына салмадылар, урын юк, имеш…
– Урын бушаганны көтәсең калган, – диде кучер.
– Көтәргә иде үземнең дә исәп, тиз генә бушамас дип куркыттылар… Ашамый торып булмый бит… Авылга кайтып китәргә ниятләдек.
Лобачевский сораштыруын дәвам итте:
– Улың-кызың юкмы соң анда?
– Бар иде, улым бар иде… Менә бу баланың атасы, – диде карт, башы белән кызга ымлап.
Шунда гына Лобачевский кыз ягына текәп карады. Унике-унөч яшьләрендә, киләчәктә зифа буйлы кыз булырга чамалый. Алтын чәчле, күк күзле, төскә-биткә дә матур гына. Ә өстендә – ямаулы киндер күлмәк. «Гади халыкны килбәтсез була дип кимсетеп карау бер дә килешми, – дигән фикер килде Лобачевскийның башына. – Чибәрлек ягыннан бая ат өстендә үтеп киткән бай кызыннан яки Лизадан киммени? Дөрес тәрбия биреп, киендереп җибәрсәң, дөньяда иң матур кыз булыр иде. Тик аны тиздән тормыш авырлыгы басачак, матурлыгын юкка чыгарачак, изәчәк…»
– Улым күптән җан тәслим кылган, ахры, – диде карт, авыр тын aла-ала. – Француз сугышына киткәннән бирле хаты-хәбәре юк… Килен дә үлеп китте… Йорт-җиребез генә дә калмады…