Kitabı oku: «Мәхәббәт талисманы»

Yazı tipi:

Мәхәббәт талисманы
Повесть

Эшмәкәрләрнең халыкара форумы. Берничә көн дәвамында барган бу олы киңәшмәнең соңгы көне. Төш вакыты җиткәч, тәнәфес игълан иттеләр. Делегатлар, сәгатьләр буе оеп утырган уңайлы кәнәфиләреннән торып, залга сибелде. Фойеның әле теге, әле бу почмагында, төркем-төркем җыелып, үзара әңгәмә коручылар күренә. Биредә кара-каршы торып, күзгә-күз карап сөйләшүләр киңәшмәләр залында рәсми төстә фикер алышуларга караганда үтемлерәк тә әле. Танышлыкны тагын да тирәнәйтергә теләгәннәр, беренче катның аргы башындагы кафе-ресторанга кереп, өстәл янында әңгәмә кора. Мондый шартларда сөйләшү – үзара аңлашуга янә бер зур адым. Гадәттә, ул киләчәктә хезмәттәшлек итүгә нигез булып тора.

…Азаматның кәефе күтәренке иде. Шулай булмыйча соң, чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча шактый эшлекле тәкъдимнәр керде. Алар Азамат җитәкләгән холдинг компаниясенә зур өстенлекләр вәгъдә итә. Сәүдә офыкларын тагын да киңәйтү, киләчәктә дөнья базарына чыгу мөмкинлеге дә тудыра. Төрдәш компанияләр белән көндәшлеккә бирешмәскә, үз аягыңда нык басып торырга ышаныч өсти…

Аның утырышлар залыннан чыгуын ярдәмчесе Динар көтеп тора икән. Азаматны күрүгә, янына ашыкты. Ярдәмчесенең, нәрсәдер әйтергә теләп, үзенә таба килүен ул бик үк ошатып бетермәде. Мондый чакта кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген «хуҗа» үзе хәл итә. Форумдагы чыгышында нәкъ менә үзе шөгыльләнә торган бизнес тармагын үстерү буенча кызыклы фикерләр әйткән бер эшмәкәр белән күрешеп сөйләшермен, дип уйлап куйган иде ул. Мондый форсат тагын кайчан була әле? Азамат – киләчәккә карап эш йөртүче заман кешесе. Шулай булмаса, яшь кенә килеш хәзерге дәрәҗәгә ирешер идеме?! Илдә бармак белән генә санарлык иң бай катлау рәтендә йөри бит. Россиядә көнкүреш һәм электрон техника белән сәүдә итүче эре компаниянең хуҗасы ул. Олигарх диләр андыйлар турында! Байлыгы хәттин ашкан. Кем әйтмешли, җиде буынга җитәрлек…

Каршысына килеп, нидер әйтә башлаган Динарны: «Бераз гына сабыр итәргә туры килер, дускай, минем әле эшләрем бар», – дип, читкәрәк тибәрергә уйлаган иде. Ләкин ярдәмчесенең үтә җитди кыяфәтен күргәч, кызыксынмыйча кала алмады:

– Нәрсә балтаң суга төшкән кебек кыланасың? Берәр күңелсезлек килеп чыкмагандыр бит? Әллә тешең сызлыймы? – дип башлады ул сүзен шелтәле тавыш белән.

Динарның йөзе җитди, шул ук вакытта бераз шомлы да иде. Якынрак килгәч, бу аеруча күзгә ташланды. Ул, үзенә аталган сорауга нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, «ык-мык» итте, каушап калды. Иң киеренке вакытларда да зирәклеген югалтмаган киңәшчесенең мондый халәтен һич аңларлык түгел иде.

– Э-э… ни… «Як–18» самолёты һәлакәткә… тарыган…

Динар бу сүзләрне әйткәндә, карашын яшерде. Форумдагы чыгышлар тәэсиреннән әле дә айнып җитмәгән Азамат колагына кергән сүзләрнең мәгънәсенә тиз генә төшенмәде:

– Аның нәрсәсенә гаҗәпләндең? Хәзер көн саен бер самолёт мәтәлеп төшә, – дип башлаган иде, кинәт, ярдәмчесенең сүзләре башына барып җитеп, ярты сүздән бүленде һәм:

– Ничек «Як» самолёты?.. Сөмбеләме?.. – дип сорады.

Динар «босс» ка күтәрелеп карады. Аның йөзендә үзен гаепле итеп сизү чалымнары чагылып узды:

– Мин сезнең кесә телефонына шалтыраттым, алмадыгыз. Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган «Як» самолётының хәбәрсез югалуы хакында әниегез хәбәр итте… Ул сезгә дә шалтыратып караган…

Азамат, утырышлар залына кергәндә, кесә телефонын тавышсыз режимга куйган иде шул. Дөрес, берара бил каешына беркетелгән күн футлярдан телефонының дерелдәвен тойган кебек тә булды. Тик чыгыш ясаучыларны мавыгып тыңлаганлыктан, ул хакта тиз онытты…

Мондый чакта озаклап уйлап торырга вакыт юк. Азамат – хәрәкәт кешесе. Аның шигаре: «Тимерне кызуында сук!» Юк, бу ордым-бәрдем эшләү дигән сүз түгел әле. Уйламыйча һич ярамый. Алга бурыч куеп, эшне эзлекле алып бару вакыйгалар агышын тизләтәчәк. Моның шулай икәнлеген Азаматка һөнәри сизгерлеге әйтеп тора. Ул – һәр адымын төптән уйлый торган кеше. Тик аның планнары да хәрәкәт иткәндә оеша. Һәрчак киеренке акыл хезмәте белән яшәүче Азамат өчен бу – ике икең – дүрт булган кебек үк гади нәрсә.

Беренче эш итеп ул Свердловск шәһәренә шалтыратып, хәлгә ачыклык кертергә кирәк дигән фикергә килде. Сөмбелә бүген, шәхси самолётына утырып, шул шәһәрдәге Инна исемле дустына – кайчандыр Мәскәү дәүләт мәдәният институтында бергә укыган курсташына кунакка очкан иде…

…Заманалар үзгәрә. Самолётлар да әкренләп, шәхси кулларга күчә. Азамат шикелле калын кесәле кешеләргә, транспортның әлеге төреннән иркен файдалану гына түгел, аны сатып алу мөмкинлеге дә туды. Олигархлар, гадәттә, чит илләрдә эшләнгән самолётларны үз итәләр. Бүгенге көндә «Боинг» лар бик популяр. Әлеге лайнерларның бәяләре дә миллион долларлар белән исәпләнә. Андый очкыч алырга Азаматның да финанс мөмкинлеге бар. Тик «Боинг» кебек кадерле «уенчык» үзен акламаячак. Аек акыл белән фикер йөртеп, чыгымнарны киметеп, табышларны арттыруга йөз тотучы уңышлы бизнесмен өчен, очкыч иминлеге белән беррәттән, үзе җитәкләгән компаниянең финанс иминлеге дә әһәмиятле. Илдә демократлар хуҗа булып алгач, совет чорында тупланган дәүләт байлыгын хосусыйлаштырып, санаулы еллар эчендә генә миллионнарга, миллиардларга ия булучыларның балалары да «үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел» дигәндәй кыланалар. Андыйлардан аермалы буларак, Азамат – үз көче белән түбәннән күтәрелгән миллиардер. Бу биеклеккә аны үҗәтлеге һәм искиткеч тырышлыгы күтәрде.

Азамат «Як–18» самолётын моннан ярты ел элек хатыны өчен махсус сатып алган иде. Каян ишеткәндер дә, күңеленә кем коткы салгандыр: чын самолёт штурвалы артына утырып, күктә очасы килде Сөмбеләнең. Очучы лицензиясенең юклыгы да комачауламады. Шәхси очучылыкка өйрәнү өчен Сөмбелә тиешле 120 сәгать дәрес һәм 42 сәгать очу практикасы узды. Шул исәптән, 10 сәгатен үзе штурвал артына утырып очып карады.

«Як» – ышанычлы самолёт. Җиңел самолётлар классына керүче «Як–18» күп еллар дәвамында совет авиаторларына тугрылыклы хезмәт иткән. Сынатмаган, гел макталган. Идарә итәргә җиңел бер моторлы бу моноплан, гадәттә, өйрәнүләр һәм күнегүләр өчен файдаланылган. Шуңа күрә очучылар, үзара сөйләшкәндә, шаярып, аны «оча торган парта» дип тә атыйлар икән. Күп кенә танылган очучылар авиациягә юлны нәкъ менә шушы самолётлардан башлаганнар. Дөрес булса, хәтта Юрий Гагарин да беренче мәртәбә очарга шундый «Як» та өйрәнгән, диләр.

Бүген иртән Азаматның сөекле хатыны Свердловск шәһәренә шул бер моторлы «Як–18» самолётына утырып очты. Дөрес, самолётта ул берүзе генә түгел иде. Мондый ерак арага хатынының беренче очышы. Әлегә тәҗрибәсе бик аз булганлыктан, авиаинструктор Фәнисне дә аның белән очарга күндерделәр. Барганда, штурвал артына Фәнис утырса, кайтканда идарәгә Сөмбелә үзе күчәчәк, дип сөйләштеләр.

Фәнис – профессиональ очучы, тәҗрибәле авиаинструктор. Самолётларның төрлесендә очканы булган. Күпьеллык һөнәри тәҗрибәсендә төрлесен күрергә туры килгәндер. Ләкин теләсә нинди катлаулы хәлләрдән дә чыгу җаен тапкан, кыен шартларда да самолётын җиргә утырта алган очучы-ас ул.

Самолёт та ышанычлы, янәшәсендә тәҗрибәле инструктор да булгач, бернинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга тиеш түгел иде дә бит… Ә бәлки, бу хәбәр ялгышлыктыр, буталганнардыр, дип, үзен юатты Азамат. Менә хәзер Иннага шалтыратыр да, бар да ачыкланыр. Бәлки, хафаланырлык нәрсә дә юктыр?!

Сөмбелә дус кызының телефон номерын биреп калдырган иде…

Инна, көтеп торган диярсең, трубканы бик тиз алды. Кыскача гына хәл-әхвәл белешүләрдән соң, Азамат төп мәсьәләгә күчте:

– Сөмбелә турында… – дип, сүз башлаган иде, Инна аның сораштыруын да көтеп тормыйча ашыга-кабалана үзе сөйләргә кереште:

– Сөмбеләнең самолёты, алдан билгеләнгәнчә, Мәскәү вакыты белән 9.20дә аэропортка төшәргә тиеш иде. Без ирем белән аларны каршыларга монда бер сәгать алдан килдек. Самолётны көткән арада, бер-ике мәртәбә Сөмбелә белән кесә телефоны аша элемтәгә кереп сөйләшеп алдым. «Очабыз. Барысы да тәртиптә», – диде. Соңгы сөйләшкәндә, аэропортка 20 минуттан төшәчәкләре турында хәбәр итте. Көттек – егерме минут та узды, егерме бише дә, ә алар һаман күренми. Кабат шалтыраткан идем, элемтә бөтенләй юк – «не доступен» ди. Аптырагач, аэропортның һава диспетчерларына мөрәҗәгать иттек. Алар үзләре дә аптырашта. Берни аңламыйлар. Төшәргә ун минутлап кала, самолёт белән элемтә югалды, диләр…

– Сездә һава торышы ничегрәк соң? – дип, әңгәмәне бүлде Азамат.

– Яхшы. Көн кояшлы…

Азамат бүтән нәрсә сораштырмады:

– Көтегез, бер-ике сәгатьтән анда булам, – диде дә элемтәне өзде.

* * *

Форумга җыелган эшмәкәрләр арасында шәхси очкычлары булганнар да бар, билгеле. Кайберләрен Азамат та белә иде. Шуңа күрә ул, әле форум төгәлләнгәнче үк, күптәнге танышы Николайның Свердловск шәһәренә илтеп куюын үтенде. Кайчандыр Азаматка үз үрнәгендә «Як» самолёты алырга киңәш иткән Николай – киң күңелле, башкалар хәленә керә белә торган кеше. Азамат әйтү белән күнде. Николайның самолёты торган аэропортка Динар машинасында бардылар.

2010 елга кадәр Россиядә шәхси самолётлар сатып алырга яисә алардан файдаланырга рөхсәт булмады. Акчалы кешеләргә дә бу мөмкин эш түгел иде. Хәзер кече авиация очышлары рөхсәт ителә һәм алар алдан хәбәр итү юлы белән гамәлгә ашырылганлыктан, һәр аэропортта да шәхси самолётлар өчен түләүле урыннар бүленгән. «Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе» берләштерелгән предприятиесендә, күп каналлы телефон һәм Интернет ярдәмендә, шәхси самолётларның системалы очышлар планы булдырылган. Баштарак шәхси самолёт хуҗасы очышка кадәр өч көн алдан махсус рөхсәт сорарга тиеш булса, хәзер һава хәрәкәте белән идарә итү органнарына очыш алдыннан гына мөрәҗәгать итәргә дә була. Җиңел самолётлар «G» классындагы очышларга кертелә. Һәвәскәр очучы моңа рөхсәт алу өчен кече һәм җиңел авиациядә очарга өйрәнү буенча тулы уку курсы үтәргә тиеш. Николайның очучылык стажы ике ел. Ул да укып, пилот таныклыгы алган. Самолёты белән үзе идарә итә. Бизнес өчен кирәкле техника, ди ул аны…

Аэродромга килеп, ангарга кергәч, авиатехник самолётны очышка әзерләгән арада, Николай Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру үзәгенә Интернет аша заявка җибәрде. Метеорология һәм аэронавигация мәгълүматлары белән дә җентекләп танышып чыкты. Очышка рөхсәт алынгач, самолётлар күтәрелү һәм төшү полосалары турында да өстәмә мәгълүмат бирделәр. Ангардан чыгар алдыннан Николай техниктан күпме күләмдә ягулык һәм май салынуы һәм аларның сортлары турында җентекләп сорашты, гомумән, самолётның очышка әзерлеге турында белеште. Уңай җаваплар гына ишетсә дә, үзе дә самолётын әйләнеп, тышкы яктан бер кат карап чыкты: бәрелгән урыннары юкмы, капот һәм люклар дөрес ябылганмы, ягулык-май аккан урыннар күренмиме, янәсе. Шассиларга да тибеп-тибеп алды. Хәтта кабина тәрәзәләренең чисталыгын да игътибар белән карады. Шуннан соң гына Азаматны кабинага чакырды. Әле моның белән дә эш бетмәгән икән. Кабинада Николай төп узелларны һәм приборларны бер кат күздән кичерде, штурвалның һәм идарә педальләренең торышын тикшерде. Очыш югарылыгын күрсәтә торган приборның укларын башлангыч сызыкка куйды, барометрның хәзерге вакытта һава басымына туры килүен, элемтәне барлады.

Азамат, самолётны очышка әзерләү бигрәк мәшәкатьле эш икән, дип уйлана-уйлана, элемтә наушникларын колагына беркетте. Анда җиңелчә генә гөжләү һәм радио аша хәбәрләшү тавышлары ишетелә. Менә Николай диспетчерлардан очышка рөхсәт сорады. Уңай җавап ишеткәч, самолётын акрын гына старт юлыннан борды да, алда берничә йөз метрга сузылган очыш юлыннан күзен алмыйча гына, идарәне очу режимына күчерде. Тигез бетон өслектән берникадәр баргач, очкыч сәгатькә 120–130 чакрым тизлек алды һәм җирдән күтәрелеп китте.

«Менә бит, шәхси һава транспортыннан файдалану бездә дә гадәти бер нәрсәгә әверелеп бара», – дип уйлап куйды Азамат. Чыннан да, очышка рөхсәт алганга ярты сәгатьләп уздымы-юкмы, алар инде күктә. Менә, самолёт 50 метрга, аннан соң әкренләп 1000 метрга кадәр күтәрелде. Һава торышы шәп, күз күреме яхшы. Аста кечерәк шәһәрләр, авыллар кала. Тасма булып сузылган елгалар, яшел урманнар, болыннар, күлләр уч төбендәге кебек кенә. Күз алдындагы бу манзарага сокланып карап туймаслык та бит… Тик Азамат мондый хәлендә бу матурлыкка хозурлана алмый шул. Күптән түгел генә Сөмбелә дә шушыннан очып узган бит инде. Югарыдан җир өслеген күзәтергә бик ярата иде хатыны. Җилдән җитез очкычка утырып, кошлар белән узыша-узыша, күктә очу турында хыялланды ул. Һичшиксез, мондагы матурлыкка сокланмыйча калмагандыр.

Азамат хатынының бәхетле елмаюын күз алдына китерде. Татлы хыяллар дөньясына кереп киткәнен үзе дә сизмичә калды. Бергә булган бәхетле көннәрен генә түгел, һәрбер мизгелне аерым-аерым барлап чыкты ул.

Вакыт тиз узды. Менә самолёт кирәкле аэродромга якынлаша. 15 чакрымлап ара калгач, Николай, диспетчерлар белән элемтәгә кереп, очыш полосасына төшү өчен рөхсәт сорады, төшү шартлары турында белеште.

Самолёт аэродромга якынлашкан саен, биредә һава хәрәкәте киеренкелеге ныграк сиздерә. Диспетчерлар якындагы самолётлар белән туктаусыз хәбәрләшеп торалар. Элемтәдә бер үк вакытта биш-алты самолёт булгалый. Кемдер очарга әзерләнә, кемдер төшә, кайберләре үз чиратын көтеп, аэропорт өстеннән әйләнә.

Әнә, төшү полосасы да күренде. Диспетчер күрсәтмәләр бирүдән туктамый. Навигаторда тайпылышлар юк. Берничә минуттан очкычның шассилары җиргә кагылды. Полоса буенча берникадәр баргач, самолёт, борылып, янәшәдә шушындый ук кече класслы өч самолёт һәм вертолёт торган урынга килеп туктады.

Аэродромның кече класслы самолётларга хезмәт күрсәтә торган бу өлеше шәхси эшмәкәр карамагында икән. Килгән самолёт хуҗаларына һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бизнесы да җәелә башлаган. Шушында ук кунакханә, ресторан, балалар бүлмәләре, мунча, бассейн һәм уеннар өчен тиешенчә уңайлыклар булдырылган. Азаматлар килеп төшеп, самолётны урнаштыруга, әлеге халык киң күңеллелек күрсәтеп, үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итә башлады. Тик Азаматның нәкъ менә хәзер аларны тыңлап торырга вакыты бик тар иде. Ул тизрәк аэропорт җитәкчелеге һәм диспетчерлар белән сөйләшергә, әгәр кирәк икән, югалган очкычны эзләү эшләрен тизләтү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә эшкә җигәргә тели иде.

Аэропорт начальнигы Александр Петрович – беренче карашка ук киң күңелле адәм – аны дустанә каршылады. Азамат сөйли башлауга ук, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алды.

– Әйе, мин хәбәрдар. Мондый гадәттән тыш хәлләрнең инде күптән булганы юк иде, – диде ул, хәлгә керергә тырышкандай.

Аннан соң Азаматның кем булуын ачыклауны кирәк санап:

– Сез очкычтагыларның берәрсенең туганымы? Белүемчә, самолётта икәү булганнар, – дип сорады.

– Әйе, минем хатыным белән авиаинструктор иде анда.

Авыр тынлык урнашты. Бераздан Азамат:

– Эзләү эшләре башландымы? Ничегрәк бара? – дип кызыксынды.

– Элемтә югалып, ярты сәгатьләп кабат бернинди хәбәр дә булмагач, эзләү-коткару төркеме оештырылды. Биш кешедән торган төркем, «Ми» вертолёты белән самолёт югалган квадратка очты.

– Аларның кирәкле җиһазлары бардыр инде?

– Әйе, вертолёт гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан. Коткару эшләре өчен махсус җиһазландырылган. Төркемдәгеләр барысы да тәҗрибәле…

Шулчак телефон шалтырады. Александр Петрович кем беләндер биш минутлап сөйләште. Трубканы куйгач, өзелгән әңгәмәне дәвам итте:

– Сезнең Казан да тикшерү өчен төркем оештырган икән. Менә, яңа гына телефоннан шул төркемнең җитәкчесе Фоат Хәмитович Хәбиров дигән кеше белән сөйләштем. Мондагы хәлләр белән кызыксынды. Аның белән алга таба да элемтәдә торачакбыз. Тик әлегә кадәр берни дә ачыкланганы юк…

Александр Петрович, чарасызлыктан нишләргә белмәгәндәй, кулларын як-якка җәйде, иңбашларын сикерткәләде.

– Гаҗә-ә-әп, фән-техника алгарышы заманында яшибез, һәр җирдә компьютерлаштыру… Шул ук вакытта көпә-көндез самолёт кадәр самолёт югала һәм, инде менә ничә сәгать шуның эзен дә таба алмыйлар. Самолёт печән кибәнендәге энә түгел ләбаса…

Азамат бу сүзләрне бераз гына тавышын күтәребрәк әйтте. Ләкин Александр Петрович анысына игътибар итмәскә тырышты. Ни дисәң дә, аның каршысында бәхетсезлеккә тарыган кеше утыра. Кадерле кешесен югалту ачысын никадәр генә сиздермәскә тырышса да, беркемнең дә нервлары тимер түгел. Җитәкче бу очракта шуны яхшы аңлады. Монда инде үзара кычкырышып утырудан мәгънә юк. Ничек тә булса Азаматны юату иде уенда.

– Әлегә барысы да бетте, дип уйларга нигез юк. Самолётта нинди дә булса төзексезлек килеп чыгып, ул кичектергесез рәвештә җиргә төшкән булырга мөмкин. Ни генә дисәк тә, яхшыга юрыйк…

– Самолёт төзек булмагандыр, дип уйларга нигез юк. Барлык сынаулар да, техник хезмәт күрсәтүләр дә төгәл үтәлгән. Экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгән. Ышанычлы очкыч икәнлеге расланган. Мин аны шуңа да хатыныма сатып алдым инде.

Теле белән шулай сөйләнсә дә, Азамат үзе Александр Петрович әйткән фаразны хуп күрә иде – самолётта аз гына төзексезлек килеп чыккандыр да, ул җиргә төшәргә мәҗбүр булгандыр. Бу тирәләрдә авыл-бистәләр бик күп. Әгәр очкыч һавада шартлаган булса, берәр кеше күреп калып, әллә кайчан хәбәр итәрләр иде инде.

Гомумән, Азаматның шартлау турында башына да кертәсе килми. Аның өчен Сөмбеләсе исән. Тик, һич тынгылык бирмичә, күңелен борчып торган бер нәрсә бар: әгәр исән икән, ни өчен Сөмбелә кесә телефоныннан хәбәр бирми соң? Бәлки… Бәлки, аңсыз хәлдәдер?.. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Сөмбелә аңсыз хәлдә?..

Азамат, караңгы уйларын куарга теләгәндәй, башын селкеде. Аның нәрсә уйлаганын сизгән, диярсең, Александр Петрович:

– Бездә кесә телефоннары өчен антенналар челтәре тиешле дәрәҗәдә урнаштырылмаган. Күп урында элемтә юк, – дип, үз фикерен белдерергә ашыкты.

Менә монысын Азамат аңлый. Сүз дә юк, хәзер сөеклесе нәкъ менә шул сәбәпле телефон аша элемтәгә керә алмыйдыр. Бәлки, ул тиздән кесә телефоннары тота торган зонага килеп җитәр. Хәбәр бирер. Ул чакта барысы да җиңел сулар. Бөтен борчулар артта калыр һәм алар элеккедән дә бәхетле гомер итә башларлар.

Азамат, үзе дә сизмәстән, татлы уйларга бирелә баруын тойды. Ләкин мондый чакта йомшарырга ярамый.

– Гафу итегез, техника бик нык алга китте дип аталган хәзерге заманда самолётларның очышын локаторлар ярдәмендә күзәтеп булмыймыни?

Александр Петровичның маңгай җыерчыклары тагын да тирәнәйгән кебек булды. Каршысында утырган бу кешене рәнҗетмәслек, шулай ук хәзерге авиатехниканы да бөтенләй юкка чыгарып ташламаслык итеп, нинди җавап табарга соң?

– Беләсезме, хәзерге вакытта Россиядә коткару хезмәте тирән кризис кичерә. Кече авиация визуаль очыш кагыйдәләренә генә буйсынганлыктан, очыш барышында радиоэлемтә аша гына хәбәрләшеп була дигән сүз. Кече классларга керә торган шәхси самолётлар хәрәкәте, гомумән, радиолокаторлар аша күзәтелми. Чөнки радиолокаторлар түбәннән оча торган очкычларны күрерлек диапазонда эшләми. Сезнең хатыныгыз утырып очкан «Як» кебек самолётларны радар экраны аша күрү мөмкин түгел.

– Ә менә хәзерге самолётларда, һәлакәткә тарыган очракларда сигнал бирү өчен радиомаяк кебек нәрсә дә юкмыни? Мин бу өлкәдән бик ерак кеше, әлбәттә. Ләкин…

Сүз дә юк, сорау бик урынлы иде. Андый радиомаяк булса, һәлакәткә очраган самолёт бик җиңел генә табылыр иде дә бит… Ләкин бу мәсьәлә Александр Петровичның үзен дә борчый иде булса кирәк.

Диспетчерларның әйтүенә караганда, «Як» самолёты белән элемтә югалырга берничә секунд кала, штурвал артында утыручы очучы өзек-өзек сүзләр белән: «Шайтан алгыры… Берни дә аңламыйм… Юнәлешне билгеләү…» – дип ашыгып, нидер сөйләнгән. Шуннан соң алар бүтән элемтәгә кермәгәннәр.

Гадәттә, очкычлар һәлакәткә тарыса, һава торышына сылтау дигән нәрсә бар: җил-давыл, явым-төшем, яшен, томан… Һәлакәтләрнең күпчелеге, чыннан да, нәкъ менә һава торышының начарлыгыннан килеп чыга. Бу очракта да шулай уйларга мөмкин. Өстәвенә пилотның «юнәлешне билгеләү…» дигән соңгы сүзе дә шуңа ишарә кебек. Ләкин «Як» самолёты хәбәрсез югалган көндә явым-төшем дә, болыт та күзәтелмәгән. Һава торышы хакында алынган мәгълүматлар да ул сәгатьләрдә күк йөзенең аяз булуы турында сөйли.

Азамат сораган радиомаяк, чыннан да, самолётларда булырга мөмкин. Фаҗигагә тарыган очракта, эзләү эшләрен җиңеләйтү өчен, махсус сигналлар бирә торган радиостанция куела икән. Коткару вертолёты, шул сигналларны тотып, тиз генә эзләп таба ала. Тик әлеге җиһазларны ток белән тәэмин итү элементлары инде күптән тузган, аларның эшләвенә гарантия юк. Ә Җир орбитасындагы иярченнәр аша хәбәрләшә торган аппаратуралар Россиядә мондый җиңел очкычларда, гомумән, юк икән…

Аэропорт директоры сөйләгән һәр сүзен Азаматка аңлаешлы итеп җиткерергә тырышты. Аэрофлот эшчәнлегеннән бик ерак торган кеше өчен монысы да әһәмиятле, әлбәттә. Аның белән әңгәмә корганнан соң, Азамат берникадәр тынычлангандай булды һәм шул ук көне кабат Казанга очты.

* * *

Билгесезлек кешене бичара хәлендә калдыра. Азамат та шундый хәлдә иде. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, бу авыр хәлдән ничек чыгарга?.. Аның баш миен әнә шундый сораулар туктаусыз бораулый. Теләсә нинди кыен хәлдән дә чыгу юллары бар, диләр. Шулай икән, Азамат очрагы өчен нинди юллар эзләргә соң?..

Бәлки, нәкъ шушы вакытта аның сөеклесенә ярдәм кирәктер? Шушы минутларда ул да кыен хәлдән чыгу юлларын таба алмыйча гаҗизләнәдер, бәгырькәй. Әйе, әйе, ул исән. Теләсә нинди шартларда да берничә атнага тәнендә җан сакларга көч таба алачак аның хатыны. Яраткан ире – Азаматы, туачак балалары – бәгырь җимешләре хакына ул андый көчкә ия. Азамат моңа чын күңеленнән ышана. Әнә шуңа да Сөмбеләне табып, аны бәладән йолып кала алырына өмете зур. Шуның өчен ул бөтен мөмкинлекләрдән, хәтта беренче карашка өметсез булып тоелганнарыннан да файдаланырга тырышты. Әнә шуларны истә тотып, күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә ниятләде дә инде. Шушы яшенә җитеп, беркайчан да багучылар белән аралашканы, нәрсә дә булса юратырга теләп, аларга барганы булмады югыйсә. Теге яки бу мәсьәләдә күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан уңай яки тискәре җаваплар ишеткән танышларының сөйләгәннәренә дә көлемсерәп кенә карады. Шундыйларның күпчелеге кебек, багучыларны шарлатаннар, алдакчылар дип уйлый иде.

Табигатьтән өстен көчләргә ышану – Азамат өчен, гомумән, ят нәрсә. Ул – аяк терәп, җирдә басып тора торган Җир кешесе. Чынга ашмас хыяллар, гайре табигый хәлләр белән кызыксынмый. Аның алга куйган максаты бер – матди яктан уңышка ирешү. Шуны тормышка ашыру өчен, як-якка карамыйча гына, армый-талмый алга атлый ул.

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, Азамат та күрәзәче юравыннан юаныч табарга уйлады. Беркөнне Динарны үз янына чакырып: «Миңа шәһәрдәге иң яхшы күрәзәчене тап», – диде ул. Ярдәмчесе бу сүзләргә бераз сәерсенеп караса да, хуҗасының теләгенә каршы килмәде, «баш өсте, әфәндем», дигәндәй, кушканны үтәү хәстәренә керешер өчен тизрәк борылып чыгып китү ягын карады.

Нинди юллар, нинди элемтәләре аша тапкандыр, бер тәүлек дигәндә, Азаматның эш өстәлендә адреслары күрсәтелгән исемлек ята иде инде.

– Оһо, дистәдән артык болар монда. Безнең шәһәрдә шулкадәр багучы барлыгы башыма да килеп карамаган иде, – диде Азамат, исемлеккә күз төшерүгә.

– Саный китсәң, алар шәһәрдә тагын да күбрәк әле. Тик кайберләрен язып та тормадым. Күрәләтә кеше алдаучылар, акча өчен теләсә нинди ялганга баручылар. Бу хакта, аларга мөрәҗәгать итеп, авызлары пешкән кешеләр әйтте.

– Ә шушыларның иң көчлесе кайсысы соң, белешә алмадыңмы?

Динар икеләнеп калды. Ул, өстәлдә яткан исемлекне кулына алып, кабат игътибар белән карады.

– Кайсысы, дип… Менә, Госманова Зәрия яхшы юрый, диделәр. Әйткәннәре күп очракта туры килә, имеш. Тагын Луиза Әкбәрова дигәне дә көчле икән. Сөйләүләреннән аңлавымча, иң көчлесе дә шулдыр әле. Исемлектә мин аның фамилиясе астына сызып та куйдым. Тик ул хәзерге вакытта беркемне дә кабул итми, ди бугай. Кемнәрдер шикаять язган да, җирле хакимият белән аралары бозылган, дип ишеттем. Шул сәбәпле, хөкем, кеше хокуларын саклау органнарына да күп йөргән.

– Без нәкъ менә шул Луиза дигәненә мөрәҗәгать итәрбез, мөгаен… Түләрбез, акчасыннан тормабыз…

– Тик ул бушка да, акчага да беркемне дә кабул итми, диделәр. Тәмам ваз кичтергәннәр бичараны.

– Шулай инде, көндәшләр күп булганда, үзара көрәш шикаятькә бата. Һәм бу очракта, гадәттә, иң гадел кеше зыян күрә. Астыртын көндәшләренең Луизадан нәкъ шундый юл белән үч алган булулары бик ихтимал. Хәер… Безгә аларның үзара ничек аңлашулары мөһим түгел. Әүлиябыз шарлатан булмаса, дөресен әйтеп бирә ала икән, безгә кайсысы да ярый. Эчке сиземләвемчә, әгәр күрәзә дигән нәрсә чыннан да бар икән, Луиза нәкъ менә без эзләгән кеше булырга тиеш. Шуңа барыйк. Аннан соң тагын берәрсенә кереп чыгарбыз. Әйтик, Зәрия дигәненә…

– Бу эшне кайчан башлыйбыз?..

Азаматның уйлаган эшен шунда ук тормышка ашырырга яратканын белсә дә, Динар бу сорауны бирмичә кала алмады. Һәм, чыннан да, үзе фаразлаган җавапны ишетте. Азамат, озак уйлап тормастан:

– Ә нишләп кичектерергә, адреслары бар бит, хәзер үк кузгалыйк, – диде дә, бераз тынып торганнан соң – вакыт югалту, акча югалту белән бер, – дип, үзе яратып әйтә торган сүзне дә өстәде.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
16 mart 2026
Yazıldığı tarih:
2021
Hacim:
90 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-4494-0100-7
Telif hakkı:
ТАТМЕДИА
İndirme biçimi: