Kitabı oku: «Итил суы ака торур / Итиль река течет»

Yazı tipi:

 
Итил суы ака торур,
Кыя төбе кака торур.
Балык тәлим бака торур,
Күлең тәкый күшәрер.
 
Борынгы заман
татар халык җыры


 
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар Болгарга.
Кызганам моңлы баланы,
Үзем моңлы булганга.
 
Хәзерге заман
татар халык җыры


Сүз башы

Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин дүрт-биш елны аерып алдым. Дүрт-биш ел тарих өчен генә түгел, аерым кеше гомере өчен дә бик аз вакыт. Ләкин мин алган дүрт-биш елның әһәмияте татар тарихы өчен чиксез зур.

Кайсы чор соң ул шулай да?

Ул – Болгар чоры.

922 елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә. Болгар рәсми төстә ислам дине кабул итә һәм заманында иң зур, көчле дәүләтләрнең берсе белән дипломатик мөнәсәбәт урнаштыра. Шулай итеп, Идел-Чулман буендагы беренче дәүләт – Болгар дәүләтенең яңа тарихы башлана.

Багдад илчелегенең секретаре, борынгы тел белән әйткәндә, битекчесе Әхмәт ибн-Фадлан шул чордагы болгарлар һәм башка халыклар турында истәлекләр язып калдыра. Романда мин, нигездә, менә шул истәлекләргә таянып, Болгарга ерак илчеләр килер алдыннан һәм килгәч булган хәлләрне тасвирладым.

Алдан ук шуны искәртеп куясым килә: монда сурәтләнгән кайбер вакыйгалар, кайбер күренешләр бүгенге күзлектән караганда сәер тоелырга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: ул борынгы көннәр, вакыйгалар, кешеләр… бик еракта, бик тирәндә күмелеп калган. Аларга инде мең дә илле ел чамасы!

Шулай итеп, тугыз йөз дә унсигезенче елга аяк басабыз.

Түрдән уз, хөрмәтле укучым, изге Болгар җиренә!

Апрель, 1969
Казан

Беренче баб

I

Менә тагын яз җитте. Кышкы озын төннәрдән соң, каты салкыннардан, ачы бураннардан соң тагын яз килде. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы кояш күренде; тирә-якны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Калын кар астында басылып яткан тигезлекләр, калкулыклар, урманнар, чокыр-чакырлар… әкренләп-әкренләп авыр йөктән арына бардылар. Кыш буена тынып торган җирнең өсте озакламый өтәләнгән тунын салып ташлады. Сыртларда яшел үләннәр мыек төртте. Яр буйларында тал бөреләре күзләрен ачтылар. Басулардан, үзәннәрдән челтерәп беренче сулар акты.

Сулар акты… Дөнья яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр. Инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар… – барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар… кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар. Чулман исә ераклардан, якыннардан җыеп алган язгы суны, сыяларны1, бозны-карны тагын ары алып китте. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында, олуг Чулман үзенең бөек туганын очратырга тиеш. Алар шунда кавышалар, бергәләшеп, кочаклашып, көн ягына юл тоталар. Кайнар ком, кояш илендә, тау-ташлар, камышлар илендә Итил-Чулман суын ямансулап иксез-чиксез диңгез, төпсез диңгез көтеп ята. Хазар диңгезе көтеп ята. Анда изге Хазар җире, анда изге каган2

Сулар ага… Җир йөзендә сулар бертуктаусыз агалар да агалар. Җәй агалар, яз агалар, көз агалар… Агым сулар кешеләрнең, киекләрнең чир-чорларын, кайгыларын, языкларын алалар да еракларда упкыннарга, чоңгылларга ыргыталар. Агым сулар, җир өстенең чүп-чарларын, үлекләрен юып алып, үзләрендә юк итәләр. Шулай ел да җир яңара, җир яшәрә.

Җир яңара, җир яшәрә… Өзелмичә, тукталмыйча, бөек Чулман кебек, Итил кебек, көн-төн җирдә тормыш ага…

Яз килде, яз!..

Киң Чулманга – кояш белән, ай-йолдызлар белән яшьтәш Чулманга – ашыгып төрле яктан сулар ага…

Утташ кам3, туры караган кояшка күзләрен кысыштырып, җиңел генә атына атланды да ишегалдыннан чыкты. Ялына, маңгай чәчләренә, койрыгына төрле төстәге тасмалар, тимер, бакыр кисәкләре тагылган акбүз ат, су исе, кырлар исе сизеп, куанып кешнәп җибәрде, куганны да көтмәстән, кызуларга тотынды. Аның кешнәвенә башка атлар тавыш бирде. Кайдадыр яңгыратып әтәчләр кычкырды, анасыннан аерылган бәтиләр чәрелдәде. Түбә өстендә генә, биек тирәк башында, талпынып-талпынып, сыерчык сайрады. Яз килде, яз!

Урамда очраган кешеләр Утташ камга олылап баш иделәр. Язгы суда йомычка агызып чыр-чу килгән бала-чагалар, Утташ камның бизәлгән, чылтыр-чылтыр килгән атын күреп, баштанаяк ап-ак киемен, каны качкан кырыс йөзен күреп, уеннарыннан туктап калдылар. Кечкенәләр, кинәт котлары алынып, җыларга тотындылар, өлкәнрәкләре, бу безне тотып ала күрмәсен дигән сыман, тизрәк читкә тайпылырга ашыктылар. Утташ кам узып киткәч, кешеләр артларына борылып карадылар. Куркып кына балалар яңадан уеннарына тотындылар, ярым пышылдап, ерактагы камны үртәргә тотындылар:

 
Камчы-кам,
Тамчы, там!
Кем башына? –
Кам башына!
 

«Утташ кам өеннән чыккан. Имингә генә булсын!» – дип уйладылар кешеләр, пошынып.

Утташ кам, үзен күргән кешеләрнең телсез-өнсез калуларына да, балаларның җылауларына да әз генә дә исе китмичә, киресенчә, үзеннән куркуларына күңеле булып, эре генә баруында булды. Кәкре-бөкре урамның тәбәнәк өйләре арасыннан чыгып, ул бераздан кар суы инде агып беткән, шәрәләнеп, караеп калган калкулык итәгенә килеп җитте. Тапталып чокырланган тар гына юл кыйгачлап үргә менде, уңга борылды. Калкулыкның урта бер төшендә, иң биек җирдә биек койма белән уратып алынган би өе күренде. Тышкы якта, капка төбендә, кояшта йокымсырап утырган сакчы, тояк тавышын ишетеп, кабаланып аягына басты, күкрәген киерде.

– Иминлекме, балам? – диде Утташ кам, теләр-теләмәс кенә.

– Иминлек, кам баба! – диде сакчы, ашыгып, күзләрен челт-мелт ачып.

Утташ кам, аны-моны сорашып тормыйча, ярым ачык капкадан кереп тә китте. Сакчы капканы ишегалдындагы пычрак сулар аксын дип ачып куйган иде. Ул Утташ камның шулай шома гына кереп китүенә аптырагандай итеп торды да, ачу белән төкереп куйды, капкасын япты, сөңгесен кочаклап, яңадан йокымсырый башлады.

Үзсүзле, кырыс, Утташ кам бинең өй ишегеннән дә шулай сорамыйча гына, җиңел генә үтеп китмәкче булды, тик мондагы сакчы аңа аркылы төште.

– Би өйдә юк. Яр-капкада, – диде сакчы.

II

Акбүре ыруының башы Күрән би үзенең ырудашлары белән яши торган Кызыл Яр катау4 Чулманның уң ягына – биек, текә ярга җитеп, кырт кына киселгән ачык сырт өстенә урнашкан иде. Чулман ярыннан ераклашкан саен киңәя барган, тигезләнә, яссылана барган сыртның ике ягыннан да су ашаган тирән чокыр сузыла иде. Катаудан бер-ике чакрым арада, куе урман эчендә атлап чыгарлык киңлектә генә булган, катау янында исә чын-чынлап упкынга әйләнгән чокырлар төбеннән җәй көне челтерәп чишмәләр йөгерә, яз көнендә болганчык сулар ага иде. Шуңа күрә, күз күреме җиткән барлык җирне Чулман иңләп алган чакта, кыргый урманнар, таулар-калкулыклар арасында, иксез-чиксез су уртасында утрау гына булып күренгән Кызыл Яр катау бөтен дөньядан аерылган сыман тоела иде.

Тигезле-тигезсез өчпочмак шикелле калку җир кисәге текә ярлар буенча сузылган ике катлы койма белән уратып алынган иде. Катауның басуларга, урманнарга барып тоташа торган тигез ягы яу өчен иң уңай урын булганлыктан, сыртның батынкы билен аркылыга кисеп, бер як чокырдан икенче як чокыргача сузылган коймалар аеруча нык итеп корылган иде. Имән, нарат бүрәнәләрдән салынган ике кат бура арасына балчык, ком катыш чуерташ тутырылган, өстенә күпер җәелгән иде. Тышкы яктан койма буйлап өч кат тирән ур5 казылган, ур кырыйларына очлы башлы юан казыклар утыртылган иде. Койма яныннан үтә торган иң тирән урга, казык башларын күмәр-күммәс итеп, су тутырылган иде.

Катауның ике капкасы бар иде. Капкаларның берсе – Чулман яры буендагысы «Яр-капка» дип, тигезлек ягындагысы «Басу-капка» дип атала иде. Койма өстендәге каравыл өйләрендә, манараларда, капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Чулманга су төшкәндә, аеруча сак, уяу булырга кирәк. Мондый чакта астан да, өстән дә каекларда юлбасарларның, йә булмаса, канга сусаган күршеләрнең килеп чыгуы бар.

Мондый чакта катау кешеләре, билгеле, яу килүен генә көтмиләр. Мондый чакта каекларга, көймәләргә тоткарлыксыз юллар ачылганда, катау кешеләре чит илләрдән, чит җирләрдән шулай ук яхшы кунакларны да көтәләр иде.

Акбүре ыруының башы Күрән би Яр-капка янындагы манарага менеп карарга ярата иде. Бөтен катауда бу иң биек җир иде. Чулман өсте дә, ерактагы урманнар, калкулыклар да моннан уч төбендәгедәй күренә. Менә бүген дә ыру башы, манараның тар төннегенә6 капланып, ерактагы күк читен шактый озак күзәтте. Бик бирелеп караганга, аның күзләре авыртты, су чите белән күк чите исә, бергә буталып, болганчык томанга әйләнде. Күрән би, яшь чакларындагы шикелле озак карый алмавына, башы әйләнүенә, йөрәге сугуына эче пошып, көрсенеп куйды. Күзләрен йомган килеш, бераз гына сөялеп торды да икенче як төннеккә килде. Чәнечкеле кара урманнар, калкулыклар белән чикләнгән су өстен ул бик үк теләмичә генә күзәтте – төн ягы аны артык кызыксындырмады.

Беравык онытылып торгач, би яңадан көньякка – Чулманның түбән ягына текәлде. Елга өстеннән салкынча җил исте; аста, яр буенда, балыкчыларның өзек-өзек тавышлары ишетелеп китте. Кешеләр тавышы тукталып торган арада, бөтен тирә-якны тигез бер шауга күмеп, берөзлексез дулкыннар шаулады.

Күпме генә караса да, су өстендә би бернәрсә дә күрә алмады. Ул тагын көрсенеп куйды, аптырап төннек каршында басып торды-торды да, авыр аякларын көчкә кузгатып, тар, текә баскычтан аска төшә башлады. Ул баскан саен, басма яркаклары, авырлыкка түзә алмыйча, шыңшып-ыңгырашып калдылар. Басмалар гына түгел, буралап салынган манара да, би әкрен генә атлап аска төшкәндә, як-якка чайкалып торгандай булды. Илле яшьләр чамасындагы Күрән би богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы иде. Тик бу тыштан караганда гына шулай. Таза «имән»нең эченә корт төшкән. Кыш урталарыннан бирле инде бине ниндидер яман чир тынгысызлый. Аның эче авырта. Элеккечә инде ул чиләкләп буза да эчә алмый, терсәгеннән майларын агызып симез итләр дә ашый алмый. Язга таба исә аның бу эчке авыруы тагын да көчәя башлагандай булды. Сул як касыгында ул бертуктаусыз авырту тойды, ниндидер көчсезлек тойды. Кайчакларда йөрәге авырта шикелле тоелды. «Үлемем якынлаша микәнни?» дип уйлады еш кына би, коты алынып. Әлегә ул үзенең чире турында имчеләргә дә, башкаларга да берни белдермәде. Әлегә ул эчтән генә пошынды. Шулай да аның көннән-көн сүлпәнләнә баруын, ыру эшләре, катау эшләре белән бик үк кызыксынмый башлавын якын кешеләре күрми калмадылар. Бу инде Күрән бинең кулыннан көч китә барганлыгын белдерә иде, бу инде аның кояшы баюга таба тәгәри дигән сүз иде. Ни генә булмасын, үзенең чирен би шуңа юрады. Бу аның туктаусыз күңелен тырнап торды. Эч пошу, күңел тырналу исә аның күзгә күренмәгән әлеге чирен генә көчәйтте.

Быелгы язны Күрән би менә шундый борчулар белән, аннан да бигрәк, яшерен теләкләр, ныклы ышанычлар белән каршылады. Чулманда боз кузгалу белән, ул көн дә шулай манара башына менде, киң болыннарга җәелгән су өстен күзәтте. Ул үзе генә түгел, башкалар да күзәттеләр.

Бөек елга боздан әрчелгәнгә инде бишенче көн булды. Башка елларда инде алар күптән килеп җитә торганнар иде. Кыр казлары сыман тезелешеп килерләр иде. Килеп җитәрләр дә, ач бүредәй комсызланып, ярга ташланырлар иде.

Быел менә юк… күренмиләр. Ни булган аларга? Җил-давыл чыгып, барысын да су иясе йотканмы? Хазар белән берәрсе үзара яу башлаганмы, әллә соң Итил буйлап юлбасар урыслар төшеп, барысын да кырып бетергәннәрме? Әйе, быел алар соңга калдылар. Биш көнгә… ун көнгә, бер җылга соңга калдылар!

Инде нишләргә? Көн дә менә шулай манарага менеп, күзләрең талганчы күк читен күзәтеп торыргамы, әллә соң аларның килеп җиткәнен көтеп тормастан, тизрәк үзеңә юлга җыена башларгамы? Килмәсәләр нишләтергә барлык товарыңны? Маңгай тирең түгеп тапкан җыллык байлыгыңны нишләтергә? Киштәләрне сыгып төшкән төлке, кеш, ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савыт-сабаны, агач-ташны нишләтергә? Аннан да бигрәк… аларныкы кебек имчеләрне каян табарга монда, аларныкы кебек дару үләннәре, им суларын каян алырга?! Бөтен ышаныч бары аларда, бары аларда!

Күрән би, күңелсез уйларга бирелеп, койма өстендәге күпергә килеп чыкты. Текмә читенә якын килеп, су өстенә тагын бер карыйсы килсә дә карамады – ары китте. Койма өстендә, ышыкта җилсез иде, җылы иде. Аның бер дә моннан кайтып китәсе килмәде. Шулай үз-үзен кая куярга белми басып торганда, ул Яр-капкага якынлашып килүче Утташ камны күреп алды. Аның болай да караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте, ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, касыктан өстәрәк эче сызлый башлады.

III

– Иминлекме, би? – диде Утташ кам, койма өстенә менә торган баскыч янында туктап.

– Иминлек, кам баба, – диде би, тыелып кына, урыныннан кузгалмыйча.

Ул, култыксаны кысып тоткан көе, Утташ камның аттан төшүен, үз янына менүен көтеп торды. Утташ кам, теләр-теләмәс кенә, өзәңгедән аягын алды, ашыкмыйча гына, үзенең кемлеген белеп кенә баскычтан менде дә, би алдында бүреген салып, башын иде.

– Илгә тынычлык, бигә байлык бирсен, Тәңрем, – диде кам.

– Шулай булсын, – диде би, камның йөзеннән күзен алмыйча.

– Су азрак икән шул быел, – диде Утташ кам, текмә янына килеп.

– Юк, алай ук аз түгел, кам баба, – диде би. – Манара башыннан яхшы күренә – менәбезме?

– Юк, юк! – диде Утташ кам, кулын селтәп. – Монда җил. Аска төшик, булмаса, сөйләшәсе сүзем барые синең белән, би.

– Ник аска төшеп торырга? – диде би. – Әйдә, каравыл өендә сөйләшәбез.

Ул, Утташ камның ни дә булса әйткәнен көтеп тормастан, кире борылды, койма өстенә салынган каравыл өенең ишек бавын тартып җибәрде. Каравыл өе тар гына, кысан гына иде. Аның Чулманга караган ягына – озынча төннек, түшәменә төтен юлы уелган; балчык идән уртасына эре ташлардан өеп учак ясалган, учакның ике ягына, капма-каршына утыргычлар куелган иде.

Би килеп кергәндә, ике яшь сакчы, уты сүнеп җитмәгән учак өстенә иелә төшеп, көлешеп нидер сөйләнеп утыралар иде. Бине күрү белән, алар икесе дә урыннарыннан сикереп тордылар, ниндидер яман эштә тотылган кешеләр сыман, кызарынып үрә каттылар. Телсез калдылар.

– Чыгып торыгыз, – диде би аларга.

Сакчылар ишеккә ташландылар, би артыннан килгән камны күрмичә, аңа килеп бәрелделәр – чак-чак кына аяктан екмадылар. Ярый әле, Утташ кам ишеккә тотынып калды.

– Күзегез чыкканмы әллә? – дип кычкырды кам ачу белән.

Сакчылар, агарынып, камның аяк астына егылдылар.

– Игелексезләр! – дип сукранды Утташ кам, сакчыларны чыбыркысы белән сыдырып.

Ыру башы белән икәүдән-икәү генә калгач та ул шактый тынычлана алмады. Күрән би, аның ыңгырашуына, сыкрануына эчтән генә көлемсерәп, тар утыргычка җәелеп утырды да кыска тунының көмеш каптырмаларын ычкындырып җибәрде – елгадан төннек аша салкын җил исеп торса да, учак янында эссе иде.

– Ни йомыш, кам баба? – диде би, сүзгә башлап.

– Йомышыңны да онытырсың монда, – диде кам, сөякчел куллары белән озын, нечкә сакалын сыйпаштырып.

– Шулай тиз онытырлык йомышмыни, кам баба? – диде Күрән би, көлемсерәп. – Кызың исән-сау… илдә тынычлык… Күреп торасың, Тәңренең боерыгына буйсынып, Чулман боздан әрчелде… Ишек артында беркемнең күзе юк.

– Тын алырга ирек бир, кияү, – диде Утташ кам, бинең шулай килделе-киттеле сөйләнеп утыруын ошатмыйча. – Мин синең белән эш турында сөйләшергә килдем.

– Сөйләшик, бабай.

– Яшел чирәм җирдән борын төрткән, кияү! – диде кам ясалма бер күтәренкелек белән.

– Күргәнем булмады, – диде би сүлпән генә. – Бу арада башлар катып тора.

– Каткандыр, кияү, каткандыр, – диде кам баба, тынычланып.

Тынычлангач, ул үзен бидән өстен сизә башлады. Үзен өстен сизгәч исә, аның күз алдында Күрән би, башка барлык ырудашлары кебек, аңсыз, белексез бер кешегә әйләнде. Бөек Тәңре турында, изге ияләр, яман ияләр турында, йола турында үзе нәрсә генә әйтмәсен, Күрән бинең берсүзсез ышаначагын, үзе белән килешәчәген ул алдан ук белеп утырды. Моны шулай ук би үзе дә белде. Утташ камны ул үзенең бабасы буларак кына түгел, ыруда беренче урынны яулап алырга, ыру башы булырга омтылучы көндәше, дошманы буларак та күралмады, шулай да түзде. Акбүре ыруының өлкән камы, имчесе, күрәзәчесе, аксакалы булган Утташны ул би буларак, ыру башы буларак олыларга тиеш иде. Элек тә ул еш кына аннан шүрләп куйгалый иде. Үзен чир корты кимерә башлагач, бу шүрләү еш кына анда чын-чынлап куркуга әйләнә иде.

– …Аннары шул: сигез көннән, кияү, төн үзәге авышкач, беренче әтәч кычкырыр алдыннан яңа ай туа, – диде Утташ кам ашыкмыйча гына, күзләрен йома төшеп.

– Шулаймыни? – диде би, камның сүзләренә ярашырга тырышып.

– Яңа ай туар алдыннан барлык эшләрне төгәлләргә кирәк, кияү, – диде Утташ кам, салкын җилдән читкәрәк китеп. – Нинди ай икәнлеген беләсеңдер, кияү… Яшел чирәм ае. Яшел чирәм белән бергә изге ияләр дә, явыз ияләр дә уяна. Бөтен дөнья күзен ача, кияү! Быел су күп түгел. Быелгы җыл яман килә, кияү!

– Сыгыр җылы!7 – диде би, көрсенеп, Утташ камның куркыныч сүзләре йогынтысына бирелеп. – Сыгыр җылында орыш күп була, дип белми әйтмәгәннәр бабайлар. Яман килере инде күренеп үк тора – бүген бишенче көн, әнә беркем юк.

– Явыз ияләр яшел чирәмнән дә элегрәк уянганнардыр, – диде Утташ кам, бине тыңламыйча. – Чокырларда пычрак сулар торып калды, агачларга чүп-чар эләгеп калды. Җыл яман килә. Йолык8 туен быел зурлап ясарга туры килер, кияү!

– Зурлап ясарбыз, – диде би, килешеп.

Шулай диде дә кинәт сагаеп калды. Бабасының нинди уй белән килүен ул әлегәчә белә алмый интегә иде. «Зурлап» дигәндә, Утташ камның коры, шыгырдавык тавышы чак-чак кына калтыранып киткәндәй булды. Нәрсә каермакчы була бу? Ука белән каелган төлкетамак тунмы, энҗеле камчат бүрекме, көмешләнгән иярме, кырнакмы9 – нәрсә?

– Бүген төш күрдем, кияү, – диде Утташ кам, беравык тынып утырганнан соң, әкрен генә, серле генә яңадан сүзгә башлап. – Атка атланып, үзебезнең Басу-капкадан күпер аша чыгып барам, имеш. Күпер уртасына җиткәнием, каршыма Әрлик хан ялчысы Октуган килде чыкты! Бер кулы белән атның ялыннан тотты, икенче кулы белән сакалымнан тотып алды. Тешләрен ыржайткан, күзләре уттай яна! Йолаларны бозасыз, ди, йолык бирмисез, ди. Атыңны бирәсеңме, ыруыңны, җиреңне-суыңны бирәсеңме, ди…

– Ялган! – диде кинәт би, башын калкытып.

– Ни-нәрсә ялган, балам? – диде Утташ кам, өстенлеген, тынычлыгын әз генә дә үзгәртмичә, авыр күз кабакларын калкыткандай итеп. – Минем сүзләрем ялганмы, явыз Октуган сүзләре ялганмы? Тфү-тфү! Телемә дә аласым килми атын… котымны ала язды, көчкә котылдым.

Күрән би эндәшмәде, очлы бүрек кигән авыр башын салындырып, ачуыннан кызарынып-бүртенеп тик утырды.

– Әрлик хан ялчысы явыз Октуган сүзләре ялган, кам баба, – диде ул бераздан, ачуын эчкә йотып.

– Менә шул… – диде кам, өзелгән сүзен ялгап, – сакалымнан тотып алды бу. Тарта. Авызына якын ук китерде. Инде йота дип торам. Җиргә-суга да, ыруыма да тимә, атымны бирермен, мин әйтәм…

– Нинди атка атланганыең соң син, кам баба? – диде Күрән би, ачыктан-ачык мыскыл сиздергән бер тавыш белән.

– Мин, кияү, Йолдыз-кашкага атланганыем, – диде Утташ кам тыйнак кына.

– Юк! – диде Күрән би, аягына басып. – Йолдыз-кашкага синең беркайчан да атланганың юк… төшеңдә дә! Атлана да алмыйсың, син аның янына да бара алмыйсың!

– Ялгышасың, кияү, – диде Утташ кам, коры, усал күз карашы белән бине өтеп. – Изге эшкә тел тидереп тору үзе язык! Күңелең бозык синең, кияү, шуңа да эшең алга бармый.

– Монысы инде яла, – диде Күрән би.

– Мин синең белән ызгышырга килмәдем, – диде Утташ кам, урыныннан торып, эре генә. – Яңа айның дүртенче көнендә йолык туе ясарбыз. Син шуңа каршы түгелдер ич?

– Ясарбыз, – диде би, теш арасыннан сыгып.

IV

Акбүре ыруының башы Күрән би белән Утташ кам туганнан туганнар иде. Ыруда иң көчле кешеләр буларак, алар моңарчы үзара тату гына яшәделәр, каршылыклар килеп чыкса да, беркайчан да эшне зурга җибәрмәделәр, ничек тә җайларга, үзара килешергә тырыштылар. Бозылышу, чын-чынлап, ныклап бозылышу узган көздән башланды. Бинең өлкән хатыны Әди тилчәдән үлгәч, аның урынына кемнең өлкән хатын булырга тиешлеге турында туган-тумача арасында тартыш булып алды. Ыру йоласы буенча, өлкән хатын булып бинең яшькә иң өлкән хатыны, карт хатыны Каракүз калырга тиеш иде. Каракүз исә Утташ камның кызы иде. Карт, чулак хатынын Күрән би яратмый иде. Чулаклыгы, ямьсезлеге өстенә Каракүз бераз гына аңгырарак та иде. Би аңа яшь чагында да «йола буенча» гына өйләнгән иде. Шулай ук бергә торганда да ул аның белән «йола буенча» гына торды – аннан аның бер генә баласы да булмады. Бөтен ыруда Күрән би уң кул булса, Утташ кам сул кул иде. Шуңа күрә бары яратмаган өчен генә ул аның кызын аерып та җибәрә алмый, читкә дә тибәрә алмый иде.

Шулай да Күрән би яңа өлкән хатын билгеләгәндә үзенчә эшләргә булды. Беренче тапкыр ул ыру йоласын бозды, беренче тапкыр бөтен туган-тумача алдында, бөтен ыру алдында үзенең Утташ кам белән санлашмавын күрсәтте. Өлкән хатыны итеп ул Каракүздән яшьрәк Койтым бикәне билгеләде.

Бинең өлкән хатыны булу ул мактаулы исем генә түгел иде. Бинең өлкән хатыны булу ул туктаусыз эш, кайгы, борчу дигән сүз иде. Өлкән хатын ул ашау-эчүне, өй карауны, кием-салым җитештерүне, терлек карауны, бинең бүтән хатыннарын, барлык балаларын, колларын-чураларын, кыз-кыркыннарын үз кулында тотарга тиеш иде. Катлаулы, четерекле бу эштә аңа ныклы кул да, яхшы, тиз уйлый торган баш та, ару-талу белмәс йөрәк тә кирәк иде. Бинең бетмәс-төкәнмәс көндәлек эшен, таудай эшен Койтым бикәдән башка чыннан да беркем дә башкара алачак түгел иде. Моның шулай икәнлеген Каракүз үзе дә яхшы аңлады, шуңа күрә ул өлкән хатын булу турында бернинди теләк белдермәде. Аның өлкән хатын булуын, барыннан да бигрәк, аның усал атасы теләде, Каракүз аркасында ыруда тагын да зуррак көчкә, байлыкка ия булырга тырышкан туган-тумачалары теләде.

Өлкән хатын булып Койтым бикәнең билгеләнүен белгәч, Утташ кам ачуыннан шартлый язды. Күктәге Тәңрегә, җирдәге ияләргә таянган, шуңа күрә үзенең көченә кирәгеннән артык ышанган Утташ кам ырудашларын ачыктан-ачык та, яшертен дә бигә каршы котырта башлады: аның үзе турында, Койтым бикә турында яман сүзләр сөйләде, йола бозган өчен бөтен ыруга, катауга киләчәк кыран10 белән, яу белән, талау белән куркытты. Үзенә каршы коткы тараткан өчен Күрән би, теләсә, билгеле, Утташ камны бер селтәнүдә юк итә алган булыр иде. Бабасы белән бик каты ызгыштан соң ул чыннан да шулай итмәкче булды. Койтым бикә аңа икенче төрлерәк киңәш бирде, син йоланы боздың, шулай булгач, сиңа Утташ кам белән килешүдән башка юл юк, диде; моның өчен сиңа иң элек аксакаллар белән килешергә кирәк, юкса сине Утташ камның әйләндереп салуы бар, диде.

Күрән би өлкән хатынының сүзен тыңларга булды. Ул аксакаллар киңәше җыйды, үзенең ни өчен йоланы бозарга тиеш булуын аңлатып бирде. Аксакаллар бине яклап чыктылар. Утташ кам җиңелде, тик шуннан соң ул үзенең киявенә каршы эшне уйлабрак, астыртынрак эшли башлады. Әле генә Йолдыз-кашканы йолыкка соравы аның менә шул астыртын эшенең бер чагылышы иде.

Үзенең бабасын би каравыл өеннән озата чыкты, аска төшә торган баскычкача ул аның белән янәшә атлап барды. Шулай да ул җиргә төшеп тормады, койма өстендә торып калды. Мыек чылгыйларын чәйнәп, би Утташ камның атка атлануын, иярдә буен төз тотып китеп баруын карап торды.

Менә бер җылны бүдәнә симерсә, икенче җылны – тартар… Көрәш әле тукталмаган. Монысында ул җиңде. Йолдыз-кашка инде юк! Чыннан да, ялгышмады микән ул йоланы бозып? Ни отачак ул бабасы белән тартышып? Күрәсең, берни дә отмаячак. Бүген Йолдыз-кашка, иртәгә тагын башка нәрсә… Аның көче чиксез, турыдан-туры аңа каршы чыгып булмый. Ни дигән сүз бу? Әллә чыннан да аның каргышы төштеме? Ул чире, ул сартлары11… соңга калган ул сартлар-базарганнар12… Нишләп уйламады соң әле ул моңарчы бу турыда?! Йа Тәңрем, үзең ярлыка барлык языкларны!

Утташ кам күздән югалгач та, Күрән би баганаларга салынган басмалар өстеннән койма буенча Басу-капка ягына юнәлде. Аның күңелен икеләнү корты кимерде. Аннары аның юкка-барга ачуы килә башлады. Аның кемне дә булса тотып яңаклыйсы, тибеп җибәрәсе, йә булмаса, кылыч белән башын чабып өзәсе килде. Тик койма сакчылары барысы да урыннарында иде, барысы да кораллы, тыныч, кырыс иде.

Чирек чакрым чамасы баргач, койма буендагы басмадан уң якка икенче басма аерылды. Бу басма да биек баганаларга салынган иде, тик аның янында койма гына юк иде. Күп тә үтмәде, басмалар буенча би үзенең өенә кайтып керде.

Яшь, чибәр хатыны Койтым бикәне күрү белән, аның барлык ачуы юкка чыкты. «Юк, ялгышмаганмын, – диде ул үзенә үзе, баштагы уйларына кире кайтып. – Утташ кам теләсә ни сөйләсен – көч барыбер минем кулда!»

«Шулай да этне үскетмәвең яхшы, – дип уйлады ул бераздан. – Ярар, Йолдыз-кашка ике арадагы ызгышка чик куйсын. Шуның белән тамагы тыгылсын. Тату яшәүгә ни җитә!»

Өлкән хатынына ул үзенең әлерәк кенә Утташ кам белән очрашуы турында сөйләде.

– Мин каршы түгел, – диде Койтым бикә, иренең сүзләренә артык куаныч белдермичә. – Шулай да атның иясе белән дә киңәшсәк, ничек булыр икән?

– Тотыш беләнме?! – диде би, исе китеп. – Атасы анасы белән киңәшергә аңа әле иртәрәк. Ни әйтсәләр, шуны тыңлар.

– Шулаен шулай да… – диде Койтым бикә күңелсез генә. – Тугач та Йолдыз-кашканы аңа үзең атадың. Ул аны карап үстерде. Инде килеп, берни әйтми тартып алсак, ни дияр ул бала? Аңа инде бала дип тә булмый…

– Өйләнмәгән, димәк, бала! – диде ата кеше.

– Йола буенча шулай, чынында инде ул – җитлеккән ир, – диде Койтым бикә, бердәнбер улын яклап.

1.Сыя – язгы ташу вакытында елгада ага торган каты кар.
2.Каган – Хазарның дәүләт башлыгы.
3.Кам – йола-дин башлыгы.
4.Катау – коймалар, сулы, тирән канаулар белән ныгытылган, кораллы гаскәр тарафыннан саклана торган торак урын. Катауларда, гадәттә, биләр, ханнар яшәгән.
5.Ур – катау тирәсен әйләндереп алган тирән чокыр, канау.
6.Төннек – монда «тәрәзә» мәгънәсендә кулланыла.
7.Борынгы төрки халыклар, ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр, елларны, беренче, икенче… йөзенче… меңенче дип санамаганнар, бәлки, төрле хайван исемнәре белән атап йөрткәннәр. Унике ел буена һәр ел бер хайван исеме белән атап әйтелгән, унике елдан соң шул ук исемнәр яңадан кабатлана башлаган: 1. Тычкан елы. 2. Сыгыр (сыер) елы. 3. Барс елы. 4. Куян елы. 5. Балык елы. 6. Җылан елы. 7. Ат (җылкы) елы. 8. Куй (сарык) елы. 9. Маймул (бичин) елы. 10. Тавык елы. 11. Эт елы. 12. Дуңгыз елы. Борынгылар Сыгыр елында орыш күп була, Тавык елында – азык мул, ләкин кешедә борчу күп, Балык елында яңгыр күп ява, Куян елында – ачлык, Дуңгыз елында суык һәм фетнә була дип уйлаганнар. Бу календарьның ташларда кайбер калдыкларын бүген дә очратырга була.
8.Йолык – корбан чалу. Йолык туе – корбан бәйрәме.
9.Кырнак – кол кыз.
10.Кыран – бәла-каза, зыян.
11.Сарт – сәүдәгәр. Гомумән, Урта Азия кешесе.
12.Базарган – чит ил сатучысы.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 ekim 2022
Yazıldığı tarih:
2013
Hacim:
461 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02427-3
İndirme biçimi: