Kitabı oku: «Суслонгер»
Суслонгер
Повесть
(Булган хәлләргә таянып язылды)
Кереш
Дөньяга яманаты таралган Суслонгер лагере 1941 елның июлендә оешып, 1943 елның ноябренә кадәр Кызыл Армия өчен пулемётчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыкчылар (ПТР) әзерләү белән шөгыльләнә. Бары тик рус булмаган халыклардан (татар, башкорт, чуваш, мари һ.б.) гына тупланган – 31 һәм 46 нчы номерлы запас укчы, 47 нче номерлы өйрәнү дивизиясе, 102 һәм 105нче гаубица-артиллерия бригадалары солдатлары өйрәтүләрдән соң нинди сугышчылар булып чыкканнардыр – әйтүе кыен. Еш кына юньләп хәрби кием-салым белән дә тәэмин ителмәгән, ач-ялангач курсантлар төрле авырулардан, ачлыктан күпләп кырылалар.
Сугыш ветераны Муллахмәтов Мизәхмәт Муллахмәт улының сөйләвенә караганда, Салавычның сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән Габделбәр Нургалиев атлы кешесе, июль аенда ук мобилизацияләнеп, Суслонгер лагерена озатыла һәм кырык беренче елның салкын декабрендә шунда ачлыктан һәм суыклардан вафат була. Кайберләре коточкыч шартларга түзә алмыйча качып китә һәм хәбәрсез югала, кемнәрнедер качканда тоталар һәм алып кайтып строй алдында гыйбрәт өчен булсын дип атып үтерәләр. Командный состав, офицерларның кылануына чик-чама юк – алар балда-майда йөзә. Бары тик 1943 елның октябрендә генә мондагы хәлләр турында легендар нарком Климент Ворошиловка хәбәр килеп ирешә. Шул ай ахырында Мәскәүдән аның җитәкчелегендә югары комиссия килеп төшә. Кеше ышанмаслык күренешләрне үз күзләре белән күргән маршал, пистолетын чыгарып, строй алдында лагерь начальнигы белән берничә офицерны атып үтерә. Ноябрь ае башында лагерьны ябалар. Кызганыч ки, лагерь турында дөреслек пәрдәсе һаман ачылмаган. Бу язмам Суслонгерда күп җәфалар чиккән авылдашларым Шәйхулла, Котдус, Сәмигулла (лагерьда вафат) агайлар, күрше Ядегәр авылы кешеләре (Ядегәр – әниемнең авылы) Кашшаф, Камил, Вәгыйз, Гыйльмулла абзыйлар рухына бер дога булып барып ирешсен. Якынча мәгълүматлар буенча лагерь корбаннарының саны ун мең кешегә җитә, диләр.
Сугышка повестка
Җиңүнең җитмеш еллыгы якынлашкан көннәр иде. Туксан ике яшен тутырып килүче Кашшаф карт һәрчак бу бәйрәмне зур дулкынлану белән каршылый. Кырык икенче елның сентябреннән сугышка алынып, төрле фронтларда кан койган, атыш-кырылышлар тәмамлангач та, ике ел хәрби хезмәттә калдырылган карт солдат ерак үткәннәрнең һәр елын һәм аен гына түгел, һәр көнен диярлек хәтерли. Зиһененә бигрәк тә яманаты дөньяга таралган Суслонгер өйрәнү лагерьларындагы мәхшәргә тиң күренешләр бөтен ваклыклары белән сеңеп калган. Салкын окопларда ятып, өсләренә дошман «Тигр» лары сытып үтерергә омтылып килгәндә, маңгайга бәреп чыккан тирне дә сөртмичә, сулышын кысып, «ПТР» ның тәтесенә баскан чаклар, Суслонгердагы ачтан үлмәс өчен җан тартышулар белән чагыштырганда, пүчтәк кенә булган кебек.
Һай, ул чаклар. Менә хәзер дә исенә төшкәндә, тәннәре чемерди, арада җитмеш елдан артык гомер озынлыгы ятса да, төшләренә кереп җәфалый. Күпме якташлары, авылдашлары иза чикте аның белән, кайберләре шунда соңгы сулышын алды. Инде тынычланырга кирәк, тормышының ахырын намазлыкта, күптән түгел гүр иясе булган хатыны Сабира рухына һәм җиде баласы белән ике дистәдән артык онык һәм оныкчыклары исәнлегенә дога кылып уздырырга дип исәпләп торганда, беркөнне оныгы Камилнең:
– Арча һәм Әтнә районы энтузиастлары Суслонгерга барып, истәлек ташы һәм чардуган урнаштырганнар, – диюе кабат төн йокыларын качырды. Шушы яшенә җитеп, ниндидер ике йөз илле чакрымдагы Мари иленең Звенигов районына барып чыга алмады тәки! Ничә тапкыр талпынды югыйсә. Тик нәрсәдер тотты, күңел эчкәресендәге үзенә дә аңлашылмаган тойгы рухын богаулап, бөреләнеп килүче уй-ниятен юкка чыгара килде. Үткәннәр белән йөзгә-йөз очрашудан, аларны хәтерендә кабат яңартудан курыкты бугай. Моны үз-үзенә танырга гына теләмәде. Оныгы ирештергән хәбәр бөтен икеләнүләренә нокта куйды. Якты дөньялардан киткәнче, ничек тә ул урыннарны күреп кайтырга, аз-маз өйрәнә башлаган Коръән сүрәләрен укып, шунда мәңгелек сыену урыны тапкан бәхетсезләрнең җаннарын тынычландырырга кирәк. Бәлки, үзенең дә күңеле бушаныр, бакыйлыкка да тынычланып китәр. Шул көннән соң Камилне:
– Суслонгерга алып бар! – дип тинтерәтергә кереште.
Тегесе:
– Ярар, дәү әти, җае туры килү белән сәфәр чыгарбыз, – дип ышандырса да, җай дигәннәре тиз генә чыкмады. Ул арада Җиңү бәйрәмнәре генә түгел, җәй дә үтеп, сентябрь ае керде. Сары төскә манылган көяз каеннар, ут яфраклы усак агачлары көзге гүзәллекләреннән теләр-теләмәс аерыла башлаган чак. Әнә шундый мәлдә авылдашлар Вәгыйз һәм Котдус абыйлары белән сугышка алганнары Кашшаф картның бүгенгедәй күз алдында. Оныгы Камил янәшәсендә җайлап урнашкач, асфальт юлдан җилдерүче машина тәгәрмәчләренең җиңелчә гүелдәве астында элекке фронтовик хатирәләренә чумды…
Колхозда эш кайный, кызу урак өсте. Басудан көнозын атлар белән иген ташыган егетләр кичке уңайда район үзәгенә илтергә олаулар әзерли. Бу инде гадәткә кергән: тәүлекнең якты вакытында – басуга, кичке якта – район үзәгенә. Күбесе малай-шалайлыктан да чыгып җитмәгән үсмерләр һәм алар арасында бүген-иртәгә сугышка алынырга тиешле Кашшаф яшендәге ике-өч егет, ашлык кабул итү пунктында йөкләрен бушатып, әниләре хәстәрләгән ипи кисәге һәм берничә салкын бәрәңге белән тамак ялгап алганнан соң, юньләп ял итәргә дә өлгермиләр, төн пәрдәсе сыегайганчы кайтырга кузгалалар. Кайтып, атларга һәм үзләренә чак кына ял биргәч, янә – басуга. Бөркөнне авыл советыннан хәбәр китерделәр: «Хәкимов, иртәгә таң белән кирәк-яракларыңны җыйнап, хәрби комиссариатка барасы». Әнисе улының биштәренә алдан ук киптерелгән сохарилар, бәйләгән җылы оекбашлар белән йон бияләйләрен тыкты. Телогрейка бирергә дә онытмады. Кашшафның:
– Әни, син бигрәк инде, бу вакыттан кем шундый әйберләр кия, – диюенә:
– Алай димә, балам, җылы – сөякне сындырмый ул, кирәге чыга аның, – дип җавап бирде.
Ай ярым да үтмәде, Кашшаф әнисенең мең мәртәбә хаклы булуын кабат-кабат рәхмәт хисләре белән исенә төшерде. Суслонгерда аяк-куллары өшүдән әнисенең алдан күрүчәнлеге коткарып калды. Ә хәзергә аның ике авылдашы белән ат арбасына утырып, әче таңнан район үзәгенә кузгалуы. Аларны, сугышның беренче елындагыча, хатын-кызлар һәм бала-чага чыр-чуы, кемнеңдер моңланып җыр сузуы да озатып калмый. Туганнар, якыннарның саубуллашканда, тыенкы гына әйткән сүзләре, исәнлек теләкләре колакка чалына. Җыр кайгысы, димени? Фашист мәлгунь Идел ярына ук чыккан, «Корычкала» ны алырга ыргыла ди анда. Авылда атна саен кемгә дә булса кара пичәтле кәгазь килмичә калмый. Кашшафларны да Сталинград юнәлешенә ташларлар, мөгаен. Хәерлегә булсын.
Лагерьда
Аларны Казаннан Сталинградка түгел, күршедәге Мари Республикасының Суслонгер лагерена җибәрделәр. Тупчы, пулемётчы, танкка каршы ата торган мылтыкчыларны әзерли торган курсларга. Әүвәл мал вагоннарына төяп, Звенигов районы тимер юл станциясенә китерделәр. Әле бу юлның ахыр ноктасы булмаган, янә ун чакрым чамасы урман эченнән укыту-өйрәтү үзәге урнашкан тарафка җәяүләп атладылар. Мондагы урманнарга шаккатмалы: тирә-як тоташ тоннель хасил иткән чытырманлыклардан тора шикелле, баш түбәсендә кояш кына сирәк-мирәк күренгәләп, күк йөзе буенча озатып бара. Анда-санда күзгә землянкалар, агач бараклар чалына башлады. Кайберләре янында ниндидер кешеләр шәйләнә. Аларның килеш-килбәтләре ничектер сәер тоела, күбесенең өс-башлары теткәләнгән, йөзләрен сакал-мыек баскан. «Монда яшәүчеләр шулкадәр хәерче микәнни?» – дип уйлады Кашшаф, исе-акылы китеп. Ул әле киләчәктә үзләрен дә шундый язмыш көткәнен башына да китерми иде.
Беренче землянкалар күренгән урыннан акрынлап ачыла башлаган «коридор» торган саен киңәя барды. Инде буе ике чакрым чамасы, иңгә дә хәйран киң аланлыкка чыктылар. Хәрби лагерь дигәннәре шушыдыр инде, дип уйлады Кашшаф, биниһая дәү йомран өннәренә охшап тезелеп киткән землянкаларга карап. Моның өннәр түгеллеген араларында агач бүрәнәләрдән аннан-моннан юнып ясалган котсыз агач баракларның сураеп торуы, җир астыннан һәм шул корылмалардан күләгәләрне хәтерләткән кешеләрнең кереп-чыгып йөрүләре раслый.
Туктарга дигән әмер яңгырады. Ике йөз кешелек төркемне станциядән лагерьга озата килгән лейтенант аларны каршылаган майорга үрә катып «честь» биргәч, шартын китереп, рапорт ясады. Тегесе ярар дигән мәгънәдә кул селтәп, аякларын аерып басты да, сөзәргә җыенган үгездәй, кайсы әле малайлыктан гына чыгып килүче, кайсы инде ир уртасы курсантларга текәлде. Күп эчүдән йөзе шешенгән, күзләре ачулы елтырый иде аның.
– Монда тәртип катгый. Өйдәгечә тормыш турында онытыгыз. Иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр – өйрәнүләр. Урман кисү, утын әзерләү… Землянка-баракларны җылыту да сезнең вазифага керә. Без сезне артиллерист, «ПТР» чы һәм пулемётчы булырга өйрәтәбез. Кайберәүләр түзә алмыйча качарга маташа. Без аларны барыбер тотабыз һәм бөтен кеше алдында атып үтерәбез. Шуның өчен дә алдан ук кисәтеп куям: андый уйны башыгыздан чыгарып атыгыз. Хәзер землянкаларыгызга таралышыгыз, төштән соң урман кисәргә барасыз.
Майор, сүзе беткәнен аңлатып, арты белән борылды. Кашшафларның батальон командиры икән. Ул авылдашлары Вәгыйз һәм Котдус абыйлар белән бер ротага һәм хәтта бер взводка туры килде. Монысы бәхет иде, кыен чакта барыбер алар бер-берсенә терәк.
Унбиш кешегә исәпләп казылган землянкага егерме биш кешелек взводны сыйдырганнар, ә тулы бер ротаны агач баракка дыңгычлап тутырганнар. Ул кадәр халык кысан куышка сыймас та иде, шуңадыр, ятак хезмәтен үтәүче нарларны ике катлы иткәннәр. Баш астына мендәр урынына – такта, ә матрас итеп, чыршы һәм нарат ылысы җәйгәннәр. Арып кайтып, урынына ауган курсант авыр йокыга чума. Иртән хәлсезләнеп уяна. Бердән, ачлык җәфаласа, моңа начар ис, һава җитмәү өстәлә. Еш кына блиндаж дип аталучы землянкалардан, агач бараклардан төнлә җан тәслим кылган берәр бичараны күтәреп чыгалар. Бу турыда Кашшафлар лагерьга килгән көнне, алардан алда хезмәт итә башлаучылардан ишетеп белделәр. Соңыннан үзләре әлеге коточкыч күренешнең шаһиты булып тетрәнделәр. Билгеләнгән землянкага кереп урын алганчы, төшке ашка кайтып килүче зур гына төркем кешеләр якынлашканы күренде. Аларның ач яңаклы йөзләрен сакал баскан, өсләрендәге таушалган киемнәре карачкыга элгән шикелле эленеп тора. Боларның хәрбиләрме, әллә хәерчеләрме икәнен дә аерып булмый: кемнеңдер өстендә уңып беткән гимнастёркасы, кемдәдер гражданскидан киеп килгән өс-баш. Күбесенең үзара аралашуы татарча икән, арада чувашча һәм чирмешчә сөйләшүчеләр дә бар. Тагын нинди телдәдер, аларын Кашшаф аңламады. Командирлар урысча гына сөйләшә бугай, дип уйлады егет. Ул әле Суслонгер лагерена өйрәтүләргә рус булмаган халыкларны гына җыюларын белми иде. Төркем яңа китерелгәннәр янына җиткәч, адымнарын акрынайтты, кайберәүләр туктап ук калды. Кызыксынып, күздән кичерергә керештеләр. Аларның карашлары күбрәк яңа килгәннәрне түгел, аларның иңнәрендәге биштәрләрен капшыйлар кебек тоелды.
– Кайсы районнан буласыз? – дип сорады кырык яшьләр тирәсендәге берсе. Районның исемен ишеткәч: – Ә-әә, алай икән, – дип куйды. Аннары төкерекләрен йотып: – Теш арасына кыстырырга берәр нәрсәгез юкмы соң, үтереп ашыйсы килә, – диде, кипкән иреннәрен ялмаштырып. Кыяфәте шулкадәр мескен иде бу вакытта, Кашшафның аны кызганудан йөрәге кысылды. Яшьлек диген: ике дә уйламыйча, иңендәге юл капчыгын аягы астына куеп, авызын чиште һәм өстә яткан сохариларны учына сыйган кадәр алып тартып чыгарды.
– Мә, абзый, ал, – диде ул, ихлас елмаеп. Ач яңак, каян килгән җитезлектер, шыр сөяк озын бармакларын тырпайтып, ике куллап сохариларны эләктерде һәм, шундук йөзе белән ризыкка капланып, шатыр-шотыр чәйнәргә дә кереште. Бу хәлгә аптыраган егет һәм иптәшләре исләренә килергә өлгермәделәр, әллә ничә тактадай юка, нечкә беләк өлеш сорап, Кашшаф капчыгына үрелде. Авыл малае артык гади шул, «кара көн» гә дип, әнисе туплаган запасын уңга-сулга таратты. Ярый әле шулчак Котдус абыйсы килеп, иңеннән тотты:
– Нишләвең бу? Күрмисеңмени мондагыларны ачтан интектергәннәрен, киләчәктә безгә дә шулар язмышы яный бит, – диде күпкә өлкән авылдашы, өметсезлек тулы аваз белән. Кашшаф айнып киткәндәй булды, капчыгына текәлеп карады, ул инде яртылаш бушап өлгергән.
– Җитте! – диде егет, сораучылардан чак аерылып.
Землянка эченә керделәр. Монда ярымкараңгылык хөкем сөрә. Яктылык, сүрән булып, бер кырыйда мунча тәрәзәсе зурлыгында уелган шакмактан гына керә, кирәк чагында чыра яндыралар. Төшке ашка барасылары юк, батальон ашханәсеннән аларга иртәгедән башлап кына баланда җибәрәчәкләр. Хәзинәдә бары белән канәгатьләнергә туры килде. Төштән соң инде яңа алынганнар белән «бабайларны» – барысын бергә ерактагы урман делянкасына куаладылар. Төннәрен, салкыннар башлангач, землянка һәм баракларда махсус көйләнгән «буржуйкаларны» (бигрәк тә кышларын) ягып җылытышлы. Утынны үзләре әзерлисе. Аяк астына калын кар ятканчы ашыктыралар. Әллә ничә чакрымнан биш-алты кеше чи бүрәнәне иңнәренә күтәреп, лагерь ягына таба атлаганда, Кашшафның әлеге гайре табигый күренешне аңлый алмыйча, башы катты. «Нинди мәгънәсезлек бу, янәшәдә үк урман югыйсә?» – дип уйлады ул, үрсәләнеп. Ач, хәлсез курсантларның йөк күтәрмичә дә атлауларының рәте юк, бүрәнәләрен лагерь биләмәләренә кайтарып җиткергәнче, кырыкмаса-кырык мәртәбә привал ясарга туры килә. Аларны эткәләп-төрткәләп ашыктыручы кече командирлар һәм ниндидер шикле кыяфәтле, тук чырайлы елгыр адәмнәр («чыбыксыз телефон» бу затларның аерым баракта, уңай шартларда яшәп ятучы начальство куштаннары булуын кайтып җиткәнче үк белдерде) привалларны гына мөмкин кадәр кыскартырга тырышалар, һай-һайлап:
– Эт ялкаулары, селкенегез, тизрәк! – дип акырыналар. Куштаннарның күбесенең урысчасы ташка үлчим – алары вата-сындыра, бигрәк киртәгә сыймый. Шундыйлардан берсе:
– «Трудна в учении, легка в баю», – дип, күп белдеклеләнеп теленә салына. Урман ешкынлыгыннан атлар кешнәвенә охшаш хырылдау булып көлү кайтавазы яңгырый.
Баланда
Туклану урыны ачык һавада икән. Иртән тревога буенча уятылган курсантлар, землянкаларыннан чыгып, сафка тезелергә ашыкты.
– Кайда соң монда юынгычлар? – дип сорады Кашшаф янәшәсендәге иптәштән. Беркемнең дә юынырга бармавын күреп:
– Юынгыч? – дип, сорауга каршы сорау бирде күршесе, шулай да ачыклык кертте: – Туйганчы эчәрлек су эләксә, рәхмәт әйтерсең, юыныр өчен болганчык инеш суын ерактан махсус чаннарда ике-өч көнгә бер генә китерәләр.
Командирлар аннан-моннан барлау уздыргач, таралырга рөхсәт бирде. Һәр взвод аерым урында өстәлләр рәвешендә укмаштырылган урынга җыела. Иртәнге ашка бер кружка ком катыш кое суы белән шырпы кабыннан чак кына зуррак чиле-пешле ипи кисәге икән. Аны кабып йотканнан соң, сугыш «уены» серләренә өйрәнү башлана. Рота саен кырык биш миллиметрлы өч туп билгеләнгән. Аны җиде-сигез кеше төрле яклап эләктерәләр дә ярты сәгать дәвамында ары-бире йөгерәләр. Взвод командирлары вакытны сәгатькә карап саный. Телләрен аркылы тешләрдәй булып арыган-йончыган курсантлар «тукталырга!» дигән әмер яңгырауга, кырыйга чыгып, буш урынга ава, аларны икенче төркем алыштыра.
Ярты сәгать ял иткәннән соң, беренче төркемне строевойда атлап йөрергә куалыйлар. «Пичәтле» адымнар белән гадәти йөрү генә түгел, ике кешегә бер ПТР (танкка каршы ата торган мылтык) тоттыралар. Аны иңнәргә салган килеш ярты сәгать дәвамында җиңелчә генә йөгерергә кирәк. Болай да хәлсез, ач курсантларның тез буыннары калтырый. Чираттагы ялга тукталганда, кайберәүләр инде җайлап утырудан узган – билгеләнгән җиргә килеп ава. Алай гына хәл керсә икән ул, ни арада узган диген ял дигәннәре – баш очында «Подъём!» боерыгы яңгырый. Тагын «кырык бишле» не ары-бире эткәләп йөрүләр башлана. Кашшаф әлеге төр процедураларның һәркайсын төшке ашка кадәр өч мәртәбә үтүләрен санады. Ул – гәүдәле, таза егет, колхозда эшләгәндә, биш потлы капчыкларны да бер селтәнүдә җирдән җиңел генә җилкәсенә алып салганлыктан, үзендә нык талчыгу сизмәде. Ә менә гаиләле, икешәр бала атасы Котдус һәм Вәгыйз абыйлары, сулышлары кысылып, еш-еш сулый:
– Болай дәвам итсә, бер-ике айга да түзеп булмас, – диләр, кызганыч елмаеп. Хәер, елмаюга түгел, еламсырауга охшаган иде аларның кыяфәте.
Төшке ашка бер сәгать бирелә икән. Взводтан ике курсантка (курсант димәсәң, хәтере калыр: ике хәрбинең берсе өстендә өеннән киеп килгән кием) олы тас белән ярты чакрым чамасы арырак урнашкан батальон ашханәсеннән аш алып кайтырга куштылар. Берсенә Кашшаф алынды. Кулдашы да аның яшьләрендә. Алар савытларын күтәреп барып җиткәндә, башка роталардан да хәтсез генә аш-суга килүче җыелган, кечкенә чират хасил булган. Ике пар, күрәсең, нәкъ бер вакытта чиратка баскан – араларында тарткалаш та булып алды. Аларны тиз сүрелдерделәр, аш бүлеп торучыларның лейтенант погоннары такканы (хәер, аш бүлми, тәртип ягын гына күзәтә бугай), кухня ягы белән коридор арасындагы такта стена уемыннан башын тыгып:
– Җитте сезгә! Маңгаегызга берне манчыйм юкса! – дип, бер генә акырды, «без алдарак, сез арттарак» дип, чират бүлешүчеләр тынып калды. Кашшаф ашханә хезмәткәрләренең, гади курсантлардан аермалы буларак, тук чырайлы, чиртсәң, каны чыгарлык, бурлаттай кызарынган булуларына игътибар итте. Ризык әзерләү блогына ит исе дә таралган. Тик ул «учлаг» (учебный лагерь) курсантларына эләкми торгандыр, югыйсә, элеп киптергән балык кебек булмаслар иде. Күрәсең, командный состав өчен аерым пешерәләр, бер уңайдан ашчылар да шул ук казаннан туена булыр. Кашшаф лагерьдагы батальон һәм полкларга дип, тылдагылар авызыннан өзеп җибәрелгән төрле азык-төлек һәм итләрнең, курсантлар өстәленә куелмыйча, күбесен якындагы Мочалище авылына һәм Суслонгер базарына илтеп сатканнарын белми иде әле. Ул хәзергә иптәше белән алып килгән дәү тасларына баланда салып биргәннәрен көтә. Көл төсендәге сыекчада сыңар бәрәңге кисәкчеге дә йөзеп йөрмәгәнен күргәч, гаҗәпләнүе чамадан артты.
– Кайда соң моның ите, ярмасы? – дип сорады ул, аптырап.
– Ә син ничек уйлыйсың? – дип, сорауга сорау белән җавап бирде кулдашы. – Учлаг ристаннары (әйе, ул нәкъ шулай диде) белән ашханә күселәре арасындагы аерманы күрмисеңмени?
Кашшафка гаҗизләнеп, башын селкүдән башка чара калмады. Взводтагы солдатлар аларның кайтуын түземсезләнеп көткән. Һәркайсы кулына кашыгын тоткан. Олы бер түшкә сарыкны пешереп алларына куйсаң, пычак белән кискәләп тормаслар, «ә» дигәнче, шул килеш умырырлар иде, мөгаен. Янә алтышар кешегә тәгаенләнгән табак сыман савытлар бар икән. Олы таста алып кайткан баланданы шул табакларга бүлделәр. Беравык калакларның табакка шакы-шокы бәрелеп, курсантларның кысыр шулпа чөмергәннәре генә ишетелеп торды.
– Фу, авызга алышлы түгел бит моны, – диде Кашшаф, беренче кашыгын кабу белән чыраен сытып. – Әллә әрем салып пешергәннәр тагын? – Арада хәрби хезмәткә алданрак чакырылганнар да бар. Шулардан берсе:
– Әрем түгел ул, энекәем, бәрәңге кабыгының әчесе. Тәм кертү өчен чак кына сохари оны кушалар, ул күп вакытта күгәргән була. Әнә шуларның тәме күңел кайтаргыч булып тоела да инде. Ачлыктан интекмәгән кеше боларны берничек ашый алмый. «Голод – не тётка», – ди урыс. Җан тәслим кыласың килмәсә, чөмерәсең инде.
Төшкелеккә бирелгән икмәк ике шырпы кабы зурлыгында иде. Ләчтек массаны хәтерләткән ул хикмәтне өч каптылар, ике йоттылар бугай – күз ачып йомганчы юкка да чыкты.
Бәла
– Подъём! Урман кисәргә! – Взвод командирлары, талчыккан тәннәргә рәт кергәнче, әллә җир астыннан калкып чыктылар тагын, акыра-бакыра үз буйсынуындагыларны утырган урыннарыннан эткәләп-төрткәләп торгыза башладылар. Курсантларның буйсынмый чарасы юк, сугыш вакыты законнары буенча трибуналга бирүләре бар, физик каршылык күрсәтте, дигән сылтау белән атып үтерүләре дә ихтимал. Андый очраклар бар, диләр. Төштән соң кабат ерактагы делянкага «аркылы пычкы» белән ябалдашларын күккә терәгән агачларны аударырга киттеләр. Кемнәрдер чыршы-наратларны төптән кисеп аударса, кемнәрдер аларны ботакларыннан балта уйнатып арындыра. Алардан соң озын буйны биш-алты метрлы бүрәнәләргә тураклаучы өченче партия эшкә керешә. Кирәк кадәр запас тупланганнан соң, бераз ялга тукталалар. Аннары – кайтыр юлга. Дөньяда моннан да җәфалы, бәгырьләрне суыра торган тагын нинди шөгыль бар икән? Биредәге халыкның күпчелеге авылдан чыгып, урысчалары ипи-тозлык кына булса да, алган белемнәре өч-дүрт (сирәк кенә – җиде) сыйныф белән чикләнүгә карамастан, алар бу кабахәт гамәлләрнең адәм балаларын мыскыллауга, ничек тә түбәнсетергә юнәлтелгәнлеген аңларлык хәлдә түгел иде.
Лагерьга терәлеп диярлек шундый ук чыршы һәм наратлар, каен һәм имәннәр шаулап үсә. Аларга кагылдырмыйлар да. Әнә шул нәрсә җаннарны изә, чарасызлык акылдан шаштырыр чиккә җиткерә. Кырык беренче елны бу лагерьга эләккәннәргә тагын да кыенрак булган, диләр. Биш-алты чакрымнан иңнәрендә агач ташып кына калмаганнар, аларны төннәрен бүрәнәләр юнып, йорт-бараклар төзергә мәҗбүр иткәннәр, землянкалар казытканнар. Кайчагында, командирларның кәефенә карап, икенче көнне кәкре бүрәнәләрне, төзелеш өчен яраксыз дип, кире элекке делянкаларына илттергәннәр. Кәкре булса да, утынга ярый югыйсә.
Кашшафлар арып-талып, землянкаларына кайтып кергәндә, эңгер төшкән иде инде. Аларны алда зур бәла көткән икән – Вәгыйз абыйның биштәре юкка чыккан. Күпме генә эзләмәсеннәр, авылдашларының юл капчыгын тапмадылар. Сораштыруларның да файдасы тимәде. Элеккерәк килгәннәрдән берәү әйтеп куйды шунда. Мондый хәл сирәк күренеш түгел, әледән-әле булгалап тора икән. Ачлыкка чыдый алмыйча, бәндә дигәнең урлаша, теләсә нинди адымга бара, ди. Дус дигәнең дә сине авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Вәгыйз агай:
– Сораган булсалар, сохариларымны үзем дә бирер идем, калагым белән калай кружкамны гына кайтарсыннар, – дип такмаклап елады. Алар калак һәм кружкасыз калуның мондагы шартларда ач үлемгә тиң икәнен инде аңлаганнар иде. Чөнки беркемгә аш өчен аерым тәлинкәләр каралмаган – алты кешегә бер табак. Ә кружка белән калакны өйдән алып килергә повесткада әйтелгән иде. Кашшаф якташ абыйсына ярдәм итә алмаудан өзгәләнде.
– Вәгыйз абый, бик бетерешмә син, ничек тә җаена чыгарбыз, – диде аннары, әлегә ничек җаена чыгасын күз алдына китерә алмыйча. Йокылары йокы булмады, өстәвенә бет талап җәфа чиктерә. Иртәнге подъёмга тиешенчә ял итмәүдән башлары чуен кебек. Тезелергә чыкканда, Вәгыйз абыйсы Кашшафка эндәште:
– Энем, хәлләр болай булса, хөрти бит әле, – диде ул, күзләрен сәер елтыратып. Егетнең «кабатлап әйтмәсәң дә, беләм бит инде», дигән мәгънәдә каравын искәреп: – Юк, мин биштәремне урлауларыннан гына әйтмим, – дип акланырга ашыкты. – Төнлә аз гына онытылып торган чагымда төш күрдем. Имештер, мин авылга кайтканмын. Өйгә кермәкче булам, өйалды эчтән бикле. Тартам, тартам, эндәшеп тә карыйм, һичкем чыгып ачмый. Аптырагач, абзар ягындагы тәрәзәгә барып капландым. Эчкә күз салсам, әти карт сукыр лампа яктысында итеккә олтан салып утыра. «Әти» дип кычкырам, бөтенләй ишетми, эшләвен белә. Тәки өебезгә керә алмыйча, караңгы япан кырга чыгып киттем. Шуннан салкын тиргә батып уяндым. Юньлегә түгел бу, Кашшаф энем, һай, юньлегә түгел. Кашшаф мондый хорафатларга ышанмый иде, шулай да ишеткәннәреннән эченә салкын йөгерде.
– Куй әле, Вәгыйз абый, төш кенә бит бу, – дип, авылдашын тынычландырырга тырышты. – Шайтан белсен, һәр юк-барга игътибар итеп, төшенкелеккә бирелсәң, аягыңны тиз сузарсың монда! – Вазгыятьне аз булса да уңай якка үзгәртергә көчсезлегеннән үзенә ачуы чыкты. Иртәнге бер кружка су һәм шырпы кисәге зурлыгындагы ипи кисәген алырга барганда, взвод командирыннан Вәгыйз абыйсы өчен кружка белән калак сорап карарга дигән уйга килде. Халыкта: «Уйланган эш – беткән эш», дисәләр дә, еш кына чынбарлыкта киресенчә килеп чыга. Кашшаф авылдашын кайгыртып, калагын да, кружкасын да сорады анысы, тик взводныйдан ишеткән җавап кына артына утырырлык булды.
– Сиңа, чаплашка, тагын ни җитми? – дип җикерде лейтенант погоннары таккан кемсә. – Монда сезгә ясле түгел, ә «у-ч-л-а-г!» – дип, һәр хәрефенә аерым басым ясап, каршысына ук килеп басты. Әнә, күзләре белән ашардай булып, Кашшафка текәлгән, ул аннан бер башка тәбәнәгрәк, астан өскә карый. Кулларын йодрыклап, инде кизәнергә дә итенә бугай. «Сугып кына карасын, хөкемгә тартсалар тартырлар, ипи шүрлегенә менеп төшәм, дип уйлады колхоз хезмәтендә чыныгып үскән егет. Аның урысчасы ярыйсы, юкка гына җиде ел укып йөрмәгән.
– Ә син нәрсә дип акырасың? Кашык кына сорадым бит! – диде ул, явызны тынычландырырга теләп.
Әллә Кашшафның ишкәк зурлыгындагы кулларыннан шикләнде, әллә башка сәбәп – соңгы мизгелдә лейтенант, йодрыкка төйнәлгән бармакларын язып, читкәрәк китте һәм егеткә ярымборылып:
– Бүген төнгә чираттан тыш нәрәткә чыгасың! – дию белән чикләнде.
Көн артык вакыйгаларсыз – иртәдән төшкә кадәр туп сөйрәп, өйләдән соң ерак делянкага барып, агач кисү һәм алып кайту белән үтте. Төшке баландага да Кашшаф, өлкәнрәк яшьтәгеләрне кызганып, бер иптәше белән үзе китте. „Әлегә кружкасы булмаса да, берни түгел, ничек итеп, Вәгыйз абыйны калаклы итәргә соң әле?“ – дип баш ватты ул, ашханәгә барышлый. Ахырда ашчыдан сорап карарга дигән фикергә килде. Безнең шикелле үк адәм балалары бит, ярдәм кулы сузмыйча калмаслар, дип тынычланырга тырышты. Мондагылардан юньле сүз ишетмәде егет. Карап торышка ипле генә күренгән яшьрәгеннән ник соравына үкенде.
– Ычкын моннан, маңка, синнән башка да косасы килә. Бирермен мин сиңа кашыкны, маңгаеңа шушы чүмеч белән тондырырмын! – дип, кулындагы чүмечне уйнатып, яшелле-зәңгәрле тавыш белән ысылдады.
– Әгәр мин шушы йодрыгым белән берне кундырсам? – дип, йодрыгын сузарга өлгермәде, маңгае турысыннан выжылдап узган чүмечтән чак читкә тайпылып калды. Монда сүз озайтып торуның файдасыз икәнен төшенде ул, кухня ягында тыз-быз килгән унлап кешенең ике-өчләбе, эшләреннән бүленеп, аларны күзәтә башлады. Үзара бер-берсенә дә мәгънәле караш ташлап алдылар бугай. Болар җыйнаулап чыгып тәпәләп ташларга да күп сорамас. Ник болай таркау соң безнең халык, авыр чакта ярдәмгә килүне дә белмибез, дип ачынды Кашшаф. Шунда чиратта аның артында торганнардан берәү:
– Энекәш, баландаңны ал да тизрәк моннан китү ягын кара. Үзләренә аз гына каршы әйткәнне дә өнәмиләр алар, көтүләре белән чыгып „гаепле“ не төяләр. Андый очраклар бер генә булмады инде.
Бәхете бар икән әле: Кашшафны ямьсез сүзләр белән күмеп ташлаган мәлгуньне шулчак начальниклары – кече лейтенант – ниндидер йомыш белән чакырып алды; бүре карашлы, халат җиңнәрен сызгана башлаган иптәшләре дә, ничектер, тукталып каласы итте. Шулай да арадан берсе таска баланда бүлгәндә:
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.
