Kitabı oku: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Моратов Г. В., төзү, 2021
Шигырьләр
I
«Гыйлемлек нурани җәүһәр…»
«Сачәк бер вакыт атадыр…»
Сачәк бер вакыт атадыр,
Коела, йиргә ятадыр;
Кибәдер – корып катадыр,
Көзенә керсә яринда.
Гомер дәхи шулай үтәр, –
Сачәк вактың үтеп китәр,
Йөзеңнең рәүнәкъе10 бетәр,
Йәшендән керсә кайгыга.
«Иляһи, бу асыл кошны…»
«Бәйан итәм ки бән сезгә…»
Бәйан итәм ки бән сезгә,
Гаеп итмәңез сез безгә:
Гыйлемлек булмады бездә, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан13.
Нәчә еллар гомер сөрдем,
Даим мәдрәсәдә тордым,
Җаһиллегем бүген белдем, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Бәйан итдем ки хәлемне,
Сарыф итдем, и, малымны,
Хисабламадым алдымны, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Йөрәкләрем булып бирйан14,
Гомер үтде, булып гирйан15,
Даим булдым үзем гъөрйан16, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Һаман тордым үзем кышда,
Торып чыга идем тышка,
Гомерләр үтде күп бушка, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Чыга(р) идем даим юлга,
Тота(р) идем китаб кулга,
Эшем калды бәнем юлда, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан!
«Бу илләрдә торып калсам…»
Бу илләрдә торып калсам,
Ярамас кызга күз салсам,
Атамның каргышын алсам… –
Качыйм тизрәк бу илләрдин!
Арысландай егет-иргә,
Батып бетсә дә кан-тиргә,
Чит илләргә, ерак җиргә
Качу әүля17 бу илләрдин.
Сөеп бу илгә килсәм дә,
Ки юрга кеби җилсәм дә…
Бөтен вөҗүдем18, ил, сәндә, –
Нигә тиз мине ятсындың?..
Туган илем ерак калды,
Җәяү йөреп сыйрак талды,
Тагы бигрәк йөрәк янды…–
Әзәлдәген19 ник азсындың?
Бу илнең һич чиге юкдыр,
Биниһайә адәм чукдыр20;
Бере ач юк – бары тукдыр, –
Нигә соң миңа тарсындың?
Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен, –
Ки әгъля-гъәршә21 ашкындым!
Миңа бердер: кая булсам,
Багъ алмадай пешеп тулсам,
Ки соңрадин шиңеп сулсам… –
Шуның чөн сиңа гъәрсендем.
Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам:
Төреп чалма-чапанларны,
Йөресәм кыр-япанларны,
Онытмам сез наданларны, –
Элеп салмыйча һич калмам!
«Ки кяшки…»
«Бәнем эчемдәге нарым…»
Бәнем эчемдәге нарым24,
Дөньяга чыгарсам барын,
Эретеп су итәр карын, –
Сабырлык бирсәнә, Алла!
Нә кадәрле языйм дисәм,
Язарга сүзләрем калды;
Нигәдер хәлләрем китеп,
Язарга кулларым талды.
Мөнәҗәтләр язарга да
Зиһенләрем таралгандыр.
Күп хәсрәтләр күрер өчен,
Газиз башым яралгандыр.
«Ходауәндә, яна бәгърем…»
Ходауәндә25, яна бәгърем:
Бу йирдә юк бәнем кадрем,
Чыдарга калмады сабрым, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Йәтимлек гъөрбәте26 йитде,
Дәхи әгъзаләрем кипде,
Бу хәсрәт гомремә китде, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Бәнем ошбу аһым-зарым
Җиде кат күкләргә ашды,
Фиракъ27 уты бәни баеды, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Фиракълыкдин яна бәгърем,
Сабырсыздин китә һушым…
Озын булса әгәр гомрем, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Надан кеше көтү көтәр,
Галим кеше Бохар китәр…
Бәнем гомрем шулай үтәр, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
«Моңаеп сайрыйдыр кошлар…»
Моңаеп сайрыйдыр кошлар,
Асыл җәй фаслы булганда.
Моңаеладыр безгә дә,
Мөбарәк айлар тулганда.
Йәшел чирәм бу җәй чагы –
Безем илнең Ирәм багы,
Тәмам җәннәт кеби шул ан28,
Гүзәл мәхбүб29 булу тагы!
Бу май әгъраф имәс, җәннәт,
Утыру монда бик һәйбәт;
Бу җәй сафа мәкянедер30 –
Күңелдә калмыйдыр гъилләт31.
Гөлстан мәүсиме32 кәлде,
Мәй эчмәк нә гъәнимәтдер33,
Каты ташдай йөрәкләрне
Бу май ае эретәдер.
Бу егетлек, имеш, бер көн –
Йомып ачканчы бер күз дә…
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәнләр иде көздә.
Кыш үтде, зәмһәрир кичде,
Хәрарәт34 тапды һәр инсан,
Бөрешкән Котлыбай, Ихсан… –
Күренә ал, кызыл йөздә.
Бәһар35 мәүсиме гәр кәлсә,
Агачлар укыйлар сәна36.
Бөек шадлык бу көн бәңа, –
Бу шадлык күрнә һәр сүздә.
«Сарып башка кара өрпәк…»
Сарып башка кара өрпәк37,
Киеп пәҗи38 кара күлмәк,
Гүйә маластаулы чүлмәк –
Йөрисең, и Җәмиләкәй.
Табалсаң – чабата ярый,
Буе булыр ике карый39,
Булыр ярты аршын барый
Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй.
Камыл эчендә лапырдап,
Юеш балчыкта чапырдап,
Йөрисең лә сән аһылдап,
Җыеп көлтә, Җәмиләкәй.
Оек-чабата кигәләп,
Йөрерсең катутка40 тигәләп,
Сырышыр тагы тигәнәк
Киемләргә, Җәмиләкәй.
Тавышлар бетәр карылып,
Тәнең туфракка ярылып,
Чебеш чыгар да, ярылып,
Кул-аяктан, Җәмиләкәй.
Кара гарәп кеби бите,
Тузан-туфрак булыр бите,
Иренләр, күзләрең чите, –
Ябыкканга, Җәмиләкәй.
Әгәр корсак та күтәреп,
Йөрсәң саныңны китәреп41,
Кич улай өйгә җитәлеп
Дүнәлмәссең42, Җәмиләкәй.
Килеп, лап-лоп итеп басып,
Йөрерсең төнлә каранып,
Өеңдә искеләр сасып43,
Катып кунар, Җәмиләкәй.
Ашыгып, ашыңны пешми
Ашарсың, чашкага төшми;
Иренеп, аягың чишми
Ятарсың, и Җәмиләкәй.
Ки көз көне дә кыш көне –
Мужикның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
Җәен жарга44 тәнең пешеп,
Дәхи дә кыш көне өшеп,
Битең, ботың, башың шешеп,
Катып-туңып, Җәмиләкәй.
Кадерсез шулкадәр йортта,
Кичә, көндез дә һәм иртә
Агар эш эшләп биретә45 –
Кара къолтик, Җәмиләкәй.
* * *
…Кием ясап киендереп,
Сөеп, үзең, сөендереп,
Утыртып түргә мендереп,
Итәрләр бер газизәкәй.
Абыстай, ди-ди, сүз башда,
Тотып үзеңне күз-кашда,
Йөретеп җәйдә дә кышда.
Йөрерләр, и Җәмиләкәй…
Әбйате чәй бәйанында
Җиһан эчрә ул Алланың
Ләзиз нигъмәтләре46 чукдыр47,
Вәләкин бу безем йирдә
Бу чәйдик һичбере юкдыр.
Бу чәй кеби дәуа юкдыр,
Гаҗәб хасыйәте чукдыр,
Әгәр ачлар эчәр булса,
Белерсән: барчасы тукдыр.
Ки җәй фаслында бер ирне
Һауа сукса хәрарәтдән48,
Эчәр булса бу чәйдин ул,
Котылыр ул мәзъәррәтдән49.
Шита әййамидә50 дәхи
Бөрүдәтләнсә51 бер инсан,
Самавырлә чәй эчәрсә,
Бөрүдәте китәр шул ан52!
Хасыйәте чәй
Хәуасындин53 дәхи аның
Йокыны мөндәфигъ әйләр54,
Белер моны мөҗәррибләр55 –
Хәкыйкать чәй эчән байлар.
Самавырдыр дәхи мәтълуб56;
Къәлебләрдә ирер мәхбүб57, –
Самавырлә чәй эчсәләр,
Эчәнләрә ирер мәргуб58.
Самавыр съәуте дилкәшдер59,
Мисале сайрайан кошдыр;
Килеп ултырса сөфрәгә60,
Кунакнын күңле бик хушдыр.
Нә дәклү нигъмәтең чукдыр,
Самавырлә чәең юкдыр,
Кунак чәһрәсе61 ачылмас,
Һәмишә күңле сыныкдыр.
Әгәр чәеңне килтерсәң,
Ачылыр багъдагы гөлдик,
Ләтыйф сүзләрене сүзләп,
Утырыр мисле былбылдик.
Иляһи, сән аермагыл
Бу чәйдин без зәгыйфь колный;
Эчәрсә чәй бетәр булса,
Алырга вирәсән полный62!
Чәйнең шартлары
Бу чәйнең шартлары вардыр,
Бәҗа килтерәсән аный63,
Бәйан идәм сәңа бер-бер,
Колак салгыл моңа, җаный.
Аның шартларының бере
Самавырдыр ирер мәзкүр64,
Йәнә янында бер мәхбүб
Утыра – ул ула мәнзур65.
Шәрайәтдин66 дәхи аның
Мөсаффа67 һәм була балың,
Ки чын кясәгә салубән
Көмеш кашык илән алың!
Ушал балыңны измәгел
Чынаяк эчрә сән суда,
Әгәр изсәң аны суда,
Чәеңне кыйласән худа68.
Суы булсын аның яхшы:
Шималә каршы69 акган су;
Гаҗәбләнмә бу сүзләргә –
Әттыйбадин бу гөфтегү70.
Дәхи лимун салыр булсаң,
Аның къәдре, бәс, әгълядер71:
Лимун илә чәй эчелсә,
Эчәнләрә күп әүлядер72.
Бу шартлар берлә эчсәләр,
Ула мәсрур, ула хушхаль73,
Къәму гъәмләр74 китәр андин
Ки шадан әйләйүбән филхаль75.
Моны идән кеше имля76
Ирер үз урныйда мелла,
Гөнаһларыны гафитеп77,
Вирә мәкъсудыни Алла78.
«Иляһи, барча галәмне…»
Иляһи, барча галәмне
Яратдың кодрәтең берлән;
Нәҗат кыйл79 рәхмәтең берлән
Бәңа дөшкән җәфалардин.
Сәбах эчрә ки йилләрдин
Киләдер илгә илләрдин.
– Хәбәр көтәм туганлардин, –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән беләрмүсән?
Тугайларым күрәрмүсән?
Хәбәрләр килтерәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән кая исдең?
Нәчә сахра үтә кичдең?
Туганымны кайда күрдең? –
Дәйүб сорам80 ки анлардин.
– Әйа йил, сән китәр булсаң,
Фәлян йиргә йитәр булсаң,
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин.
– Әйа йил, исмәгел бик тиз,
Бәнем халем итеп йиткез,
Вәләкин һич карар кыйлма81, –
Әманәтдер ки безләрдин.
– Әйа кош, сән күрәрмүсән?
Фәлян җирдән кәләрмүсән?
Туганымны күрәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа кош, сән бармы балаң?
Атаң берлән дәхи анаң?
Вәсъил итеп йөрәрмүсән82,
Фиракъмүсән83 ки анлардин?
Туганың сагына, дигел,
Сагынып, саргая, дигел;
«Туганым, сән кайда?» – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.
Нәгяһ84 бән сахрага чыксам,
Нәчә төрле йыгач85 күрсәм,
Ул ук катларына барсам,
Хәбәр сорам ки анлардин:
– Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Бәнемдик сагышың күпме? –
Дәйүб сорам ки анлардин. –
Нәчә йимешләрең үсде?
Нәчә яфракларың дөшде?
Ботакларың кемләр кисде?! –
Дәйүб сорам ки анлардин.
Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фиракълык бер бәля икән, –
Бәгырь өзгән туганлардин.
Йыгачлардин нә чыкмаган?
Сачакләрдин нә булмагай?..
Бу дәрдемә86 дәуа тапмай, –
Дәйүб кайтдым ки анлардин.
Языйм микән, йитәр микән?
Ушал кайгу бетәр микән?
Ушал87 кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?!
«Ки әүвәл ибтида итдем…»
Ки әүвәл ибтида итдем88 –
Хода исмене йад итдем,
Ки һәркем исми йад итсә,
Вирә максудыни Алла.
Сагынмакдин бәет яздым,
Газиз балам, әйа, сезгә;
Мөлякъәт көненә89 тиз дә
Ирештерсен үзе Алла.
Сары сугып, кызыл йөзем
Ки саргайды, ике күзем;
Ходай бирсен бәңа түзем, –
Ирештерсен үзе Алла.
Фиракълык90 яндыра бәгърем,
Кәбаб кыйлды91 тәмам садрем92,
Карарым калмады, сабрем, –
Күрештерсен үзе Алла!
Йөрәгем садпарә улды93,
Ки фиркъәтдин94 яра улды,
Газиз балам ерак улды, –
Янамын наре хәсрәтдин95.
Сези бу әткәгез сагънып,
Елайдыр юллара багып,
Балакай дип, йәше агып,
Елап көтә сәбилләрдин96.
Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракъендин
Янып бетде йөрәк-бәгырь!
Каләм алсам, язып булмый,
Мөкъәддәрдин97 узып булмый,
Фиракъеңне хисаб итсәм,
Еламый һич түзеп булмый.
Чыгамын дәхи сахрага,
Йөрәгем утдай янганга,
Тәзәрригъ кыйлам98 Аллага,
Сорап сези, әйа балам!
Бу кадәр моңлы зар берлән,
Бу кадәр игътизар99 берлән,
Бу кадәр интизар берлән
Сорыйм сези, әйа балам!
Агар су тирәсе таллы,
Гъәҗаиб яфрагы баллы…
Ходаем кодрәте илә
Бу гъәмне къәлбемә100 салды.
Озак бергә торалмадым,
Йөзең күреп туялмадым,
Ерак йиргә китеп баргач,
Гомергә хәсрәтең калды!
«Бу бала хәсрәте түкде…»
Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин, –
Җитешмәсме әҗәлләргә?!
Бу тәкъдир дигәнең нидер? –
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын ук гүргә, –
Китермәсен әҗәлләргә.
Кеше дигән дә мәзълумдыр101:
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә.
Фиракълык хале мөшкел халь,
Яна бәгърем, уты сүнмәс;
Бу хәсрәтдин кеше үлмәс,
Ирешмәсә әҗәлләргә.
«Ерак йирдә газиз башың…»
Ерак йирдә газиз башың,
Яныңда һич юк юлдашың,
Мөшкелдер сәнең тормышың,
Сабырлык булсын юлдашың.
Параходлар төшкән чакда,
Газиз балам, сәне көтдем;
Әткәң-әнкәңне калдырып,
Туган илдән ерак китдең.
«Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме…»
Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме,
Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?
Балакаем, сәңа һич юк бүләгем,
Кауышмакда хәер-дога теләгем…
«Кызыл гөл булмаса иде…»
Кызыл гөл булмаса иде,
Кызарып тулмаса иде;
Шул айрылу белән үлем –
Икесе булмаса иде.
«Көләрмен мин, елый дошман…»
Көләрмен мин, елый дошман,
Бәнем бәхтем ачылганда,
Йөрәгенә төшә[р] хәсрәт,
Утый бездә басылганда.
«Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк…»
Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк,
Моны язган: сүзе монда, үзе юк.
«Иген икмәк бирер икмәк…»
Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.
«Кунак булдык түреңездә…»
Кунак булдык түреңездә,
Зикер әйтик үзеңезгә:
Иман нуры йөзеңезгә,
Нур балкысын йөзеңездә!
«Әгәр багында булса гөл эрйасы…»
«Кил, и талиб…»
«Туганлык кадрене белсә – туган ул…»
Туганлык кадрене белсә – туган ул,
Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!
«Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан…»
Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан,
Курыкмыймын мин вә дәхи урыстан!
«Йакутлар табыладыр вакыт берлән…»
Йакутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмайдыр йакут берлән.
«И кояшым, чыгармусән болытдин?…»
И кояшым, чыгармусән болытдин?
Алырмусән бәне бу ялкын-утдин?!
II
«Тотынышып кулың кулга…»
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
Үзең түргә утыргансың,
Ауызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Сәнең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Сән әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
Качырма сән бу форсатны,
Чәеңә сал бауырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга.
Сәңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен кунгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
Ләкин, мулла, онытма сән,
Бу ашларга кызыкма сән,
Ки алдыңа сызыкла сән;
Мужиклар да бизәр соңра.
Сауыт-саба ышылдамас,
Бу коймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки акча юк, ди-ди, онга.
Абыстай да сөйми башлар,
Катаңны да өстеңә ташлар,
Чытык йөзләр, түбән кашлар, –
Чакырмыйлар нигә шунда?
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кыйлгач,
Берәр ашка баруны сән
Үзеңә зур бәхет сандың106.
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртып игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Тавык төштә тары күрә,
Сәнең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
«Абыстай, чык, кеше керә!»
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…
* * *
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да сән сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
* * *
Агайга сән сада салдың107, –
Өйдәме? – дип, хәбәр алдың,
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың!
«Киез итектә һич зарар юк…»
«Бу сүзне кара «Мишкят» дин…»
Бу сүзне кара «Мишкят» дин,
Яки сора ишек катдин.
«Күркәленең картлары…»
Күркәленең картлары,
………………………….лары
Бу Кандалый шәкертен
Куркытырсыз, әкертен!
«Бүген без утырдык хушлап…»
«Алдар Чумай – агадин ага…»
Алдар Чумай – агадин ага,
Ник йөри ягадин яга?
Ишан биргән, имеш, сага,
Шуның өчен йиңел чаба.
«Әгәр эчсә кызыл кандик винаный…»
Әгәр эчсә кызыл кандик винаный,
Янымдин китмидер сукмый-кыйнамый.
«Тра-ля-ля-ля, тра-та-та…»
«Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә…»
«Сән тәнауел биррәли…»
«Че хушемән мийайәд тарильдә орех…»
Че хушемән мийайәд тарильдә орех.
Вә ин ләм йөэкәл булырса грех.
«Дийә кат ки…»
Дийә кат ки: – Читек кимә,
Гаед елда ике килә;
Мона угълың йитеп килә, –
Аңарга калсын ул мирас.
Бабаңдан калмыш атаңа,
Атаңдан соң дәхи сәңа.
Ки сәндин калсын угълыңа, –
Нәселгә калсын ул мирас…
«Мажик дигәндә, без динлек…»
«Бу юха ла, бу юха ла, бу юха…»
«Къәләмгөл атлыдыр карчык…»
Къәләмгөл атлыдыр карчык,
Хөбәйбәнең йөзе ачык;
Киленне хурлыйдыр: «Малчук,
Гөлестанны, бар, алып чык!»
«Әфзале нисани…»
«Мажик кия аршын ярым чабата…»
Мажик кия аршын ярым чабата,
Чабатасын кия-кия таң ата.
«Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?…»
Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?
Әтәч дәхи күркә берлә бер тиң ирмәс,
Алай да һәм анларга серен бирмәс,
Артка чигеп: «Ки-крик!» – дип кычкырыр имди.
«Каләм әйтер: караң улса, тагын яз…»
Каләм әйтер: караң улса, тагын яз,
Абыстайга укырга булмасын аз.
Каләм әйтер: тагын әзрәк язасы,
Абыстайның китә төшсен мазасы.
«Фатыйма, сән, сеңелем…»
«Ашап карачы бер кашык ашымны…»
Ашап карачы бер кашык ашымны,
Кара кашларың ашады башымны.
«Мөхәммәдия» алып кулга…»
«Мөхәммәдия» алып кулга,
Даим кызлар көйләр микән?
«Мөхәммәдия» каты серле,
Сезең берлән сөйләр микән?
«Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга…»
Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга,
Салам салып, ябып куяр аранга.
«Сәнең башың ирер мисле пудаука…»
«Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем…»
III
«Ки бән алдым каләмемне…»
Ки бән алдым каләмемне
Язаем дип сәламемне,
Яза белмим кәлямемне128, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Кызыл гөлдер сәнең йөзең,
Кызыл йакут сәнең ирнең,
Төшемдә агъзыма тирдең129, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Атаң улдыр фәлян атлы,
Сүзеңдер шикәрдин датлы,
Нәчек тугъмыш бу сыйфатлы? –
Кем илткәй бу сәламемне?
Әйа җаным, нечкә билем,
Үзең зирәк, үзең гыйлем,
Үзең үткен дә бик дилем130, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Буш сүзләргә колак салма,
Бәнем күз йәшемә калма,
Гомергә хур булып калма, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Әгәр калсам сәне алмай,
Кулымны буйныңа салмай,
Гомерлеккә булыр ай-вай, –
Кем илткәй бу сәламемне?!
«Нигә булган бу Шонталы?…»
Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнче тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.
Нигә юкка моңайдым мин?
Кямиләмдин соңайдым мин.
Үз илемне нахак ташлап,
Ки тап булдым бу ят җиргә.
«Әйа җаным, кызыл алма…»
Әйа җаным, кызыл алма,
Ки бәндин гайригә варма;
Сәнең кебек матур җарны
Кайчан нәсыйб итәр Алла?
Кашыңданмы, күзеңдәнме? –
Сийакың131 кыйлды дивана;
Җиһанга киләне вармы
Сәнеңдик матур кыз бала?!
Нәзъме Йосыф
Хакъ Тәгалә язып, әгәр сәне алсам,
Тәкъдир кыйлып, ки куйныңа керә калсам,
Ләбләреңдин сурып үбеп132 ләззәт алсам, –
Ул ләззәти гомерлеккә китәр имди.
Һилялә охшар133 сәнең кашларың бар,
Йенҗүйә биңзәр134 сәнең дешләрең бар,
Гаҗәб зиба кара җефәк сачларең бар, –
Һич кемсәнә сәңа тиңдәш булмас имди!
Тулган айга охшар сәнең йөзләрең бар,
Бал-шикәрдин татлы сәнең сүзләрең бар,
Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар, –
Кыяфәтең фәрештәгә биңзәр имди.
Хакъ Тәгалә гашыйк кыйлды бәне сәңа,
Фазле берлә[н] үзе бирсен сәне бәңа;
Хөкме берлән бирер булса сәне бәңа, –
Бер Ходайда һич мохтаҗым калмас имди.
Бер Ходайдин бән сорыймын сәне даим,
Теләкләрне кабул кыйлсын бер Ходаем,
Сәнең өчен эреп сарка йөрәк маем, –
Фазле берлән135 сәне бәңа бирсен имди!
Әйа җаным, гайәт күркәм сәнең йөзең,
Нәзар кыйлсам136, ала алмыйм сәндин күзем,
Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем, –
Бер Ходаем сәне бәңа бирсен имди!
Хакъ Тәгалә язган микән сәне алырга,
Сәне алып, рәхәтләрдә бер калырга,
Ике садрең өсләренә кул салырга, –
Дөнья-ахирәт бергә булсак кәрәк имди.
Әйа җаным, ике күзем, йөрәк бәгърем,
Зифа буең күркәйтәдер ике садрең137;
Әгәр алсам, белер идем сәнең кадрең, –
Кичә-көндез хезмәт кыйлып йөрем138 имди.
Әйа җаным, ике күзем, кызыл алмам,
Сәндин гайре кемсәне һәргиз139 алмам,
Сәндин гайре кемсәгә күз дә салмам, –
Сәндин башка һич кемсәгә бакмам имди!
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр,
Бу сүзгә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшару һич тә сәндин кәлмәз имди.
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә140 безнең гомеремез заигъ үткән;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү141 кәрәк имди!
«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем…»
«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем,
Ак чырайлы кыйгач кашым, кара күзем,
Кабул итеп укысана ошбу сүзем, –
Мисрагъ142 саен сәне мәдех кыйлам143 имди.
Мәдех кыйлсам, охшатырга оҗмах хурый,
Хур мислендин балкыйдыр йөзең нурый,
Җәмалеңә төшәр булса күзем турый, –
Шул заманда сабрым карар кыйлмаз имди.
Сәлам яздым, җаныем, сәне мактап,
Сән дә бәне яманлама, хәтер саклап;
Сән дә бәне яманласаң, үзен ятлап,
Бу дөньяны ташлап китү кирәк имди. (…)
Ник сикертдең, җаныкәем, әй, кашыңны,
Әйләндердең бәнем газиз, әй, башымны?
Һич дә бән тыя алмыйм күз йәшемне, –
Һич такъәт тоту мөмкин дәгел имди.
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр;
Бу сүзләргә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшау сәндин һич дә кәлмәз имди.
Егълый-егълый кан урнашды бәнем күзгә,
Ышанмыйсыңмыни, җаным, шушы сүзгә?
Күрмәймүсән: сары тулды нурлы йөзгә? –
Бу сүзләргә ышанырга кирәк имди!
Бәне сәүми диеп әйтсәң – телең корыр,
Бәне ташлап ятка китсәң – Ходай орыр;
Җәһед ит144: эшең үткәч эчең борыр, –
Бер ахмакга атаң биреп куяр имди!
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә безнең гомеремез заигъ үткән145;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү кирәк имди.
Атаң ятка биргәнне тоймый калма,
Үгет бирәм, җаныкәем, яхшы аңла,
Бармыйм дигән сүзеңне телдин салма, –
Бу үгетне яхшы аңлап торың146 имди.
Бу сүземне тыңлагыл колак салып,
Ятка бирү охшар микән, сәүгән калып? –
«Йөрсә иде эчеңдә утлар янып!» –
Шулай дип къәһре дога147 кыйлам имди.
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үсә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар кисә;
Һич исемдин чыкмыйсың көндез-кичә, –
Һич тә такъәт тоту мөмкин дәгел имди!
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үссә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар киссә,
Иртә торсам, сезнең якдыйн җилләр иссә, –
Шул җилләрдин исәнлегең сорыйм имди!
Сәнең өчен бәнем эчем утлар яна,
Бәнем йөрәк-бәгыремне чолгап ала,
Кауышуны, җаныкәем, теләп кара, –
Бер Ходаем кабул итмәс микән имди?! (…)
Торсам иде бу дөньяда сәне алып,
Сәнең өчен йөримен көеп-янып;
Һич бүтәнгә йөрмимен күңел салып, –
Бу күңелдин кайгы кайчан бетәр имди?!
Әгәр килсә яучыга сәңа ятлар,
Үзең сакланмасаң, сәне кем[ләр] саклар?
Үзең саклансаң, сәне Хода саклар, –
Бу сүзләрне яхшы аңлап торың имди!
Бу сүзләрне тота күрмә, җаным, ялган,
Сәнең кебек бар биргәнне тоймый калган148 –
Шул буладыр үз башыны суга салган, –
Бер баргачдин кайту мөмкин дәгел имди!
Суга киткән нәрсәне булмый алып,
Сән дә дәхи шулай булма, тоймый калып;
Гомрең буе йөрерсең көеп-янып, –
Бу үгетләр исеңә төшәр имди.
Сәүгән [ярлар] калып ятка, әй, баруың,
Андин артык утка кереп, әй, януың,
Көнен-төнен кайнар, җаным, әй, саруың! –
Гыйшык уты һич сүрелми янар имди.
Гыйшык уты янар, һич сүрелмидер,
Дөнья-галәм күзләргә һич күренмидер;
Үлгәндин соң тәүбә кабул булынмыйдыр, –
Бу гыйшыклык бар шуңарга мисаль имди. (…)
Бәне сәүсәң, җаныкәем, үзең белеп,
Бергә йөрсәк иде икемез уйнап-көлеп,
Яныңдин йибәрмәсәң үзең сөреп, –
Бәне сәүгәнең шундин беленер имди.
Әйа җаным, Сылукаем, кызыл алма,
Бән бик матур кыз диеп һауаланма149,
Сәүгәнеңдин аерылып утка янма, –
Бу мәгъшукның эше бик яман имди!
Һауалану җаиз ирмәс150 сезгә-безгә,
Һауалансаң, нәзар кыйл151 Гъәзазилгә;
Хатасыз һич кем булмас хакъдин үзгә, –
Күзе күргәнләр шундан белер имди. (…)
Әгәр барсаң, бәне ташлап, сән ятларга,
Башың төшсен сәнең яманатларга! –
Шуны язып йибәрсәм имди хатларга,
«Менә къәһр дога төшде!» дирсең имди.
Барган ирең торсайде чыбыркы тагып,
Көне-төне торса иде алып-чагып,
Сукъган йирең чыкса иде кара янып, –
Шул вакытда бән исеңә төшәрем имди.
Китерерләр сәне эшкә иртә торып,
Көне буе йөрерсән урак урып,
Ахры, бер көн бетәрсең кибеп-корып, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)
Шулай бетәсең, җаныем, кибеп-корып,
Һаман эшкә йөртерләр к…ңә тибеп;
Егъларсың төп йортыңа көн дә килеп, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)
Буйларыңны охшатамын зифа талга,
Тел[ләр]еңне охшатамын сөчек балга;
Бер генә алып сөйәр идем [сәне] алга, –
Аулак йирдә күрү мөмкин булса имди.
Көмеш йөзек кийәсең, әй, кулыңа,
Ука яка сапкансың, әй, муйыныңа,
Бер генә кич керә калсам, әй, куйныңа,
Бу дөньяда һич хаҗәтем калмаз имди! (…)
«Гөлстан чәчәк атканда…»
Гөлстан чәчәк атканда,
Тулы ай йирә батканда,
Ки уйлап аны ятканда,
Килеп баса Гөлстаным.
Гөлстан – исме бик матур,
Үзе гурничада ятыр;
Укырга, эшкә дә батыр, –
Аны алмый йөрәк түзмәй.
Даны тоткан бөтен илне,
Диләр: «Булыр бу кем килне?
Җилеп җилфердәтә җилне,
Ничек беркемне дә сөзмәй?»
Гөлстан гөлчәчәк аткан,
Ике бите эчкә баткан,
Аның гыйшык уты тоткан –
Балык кеби суда йөзмәй.
Гөлстан илләре кайда?
Диләр: «Яхшысы – Кытайда!»
Йөзең нуры кем ул айда? –
Чагыла күзләрем түзмәй.
Гөлстан, төп гөлем булгыл!
Мәнемлә бер генә кунгыл!
Сафалар шәрабен сонгыл152,
Ки сөзгечтән дә һич сөзмәй!
«Тәмам яндырды, көйдерде…»
Тәмам яндырды, көйдерде
Сәнең бу чын сәлам хатың;
Сулар агызга китерде
Гүзәл, сылу, матур атың.
Кауышыр көн булырмы бер?
Хатың еш яз, ки саргайтма!
Телә Хакъдан күрешергә,
Шәкерт чагымда картайтма!
Ки шау-шу, мәдрәсә гөрли,
Мәнем къәлбем153 сәне уйлый;
Гашыйкың һич йокы күрми,
Яна кич-төнләре буйлый.
Ерак йирдә имәсмен мән,
Дәгел Шам йә Мәдинәле,
Нәчек барыйм, нәчек күрим:
Әминәме, Сәминәме154?
«Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә…»
Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә,
Күзем төшде сәнең күркәм йөзеңгә.
Күреп ирдем сәнең гөлдик йөзләреңне,
Ишетдем бал шикәрдик сүзләреңне.
Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..
«Түгәрәк алмадай башың…»
Түгәрәк алмадай башың,
Каләмдәй сызылган кашың,
Сагынып дивана башым, –
Сабыр телим бер Алладин.
Сагынамын көндезләрдә,
Дога кыйламын кичләрдә,
Оныта алмыйм һичләр дә, –
Сабыр телим бер Алладин.
«Гыйшкъилә вә илля…»
Гыйшкъилә вә илля155 хәйраным156 мәнем,
Дәрдилә зар-[у]-пәришаным157 мәнем.
Мән сәне йар әйләмешем та әбәд158, –
Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд159.
Иртә-кич вәсъфыңны укырмын һәйбәт160,
Укырым чүн161 «къөл-һу-Аллаһу әхәд».
Әй никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд162,
Вай ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд163!
Гыйшкың уты уш мәне кыйлды һәляк,
Висалең164 утындин ирмәзсә гъәдәд165.
Хуриларың хөснендин166 сәңа нәсыйб
Кем вирә? – Алла вирүр, хәйрелмөҗиб.
Хаҗәтең висалемдер һәр собхе-шам167,
Висалеңне рузи кыйлсын зу-л-кәрам168.
Озын гомер вирә Хода бә-тәүфикъ169,
Мөәллиф170 кыйла сәне мәңа тәхкыйкъ171.
Теле тутый, өне былбыл никярем,
Һәмбәрем172 (?) сәрви буем, гөлгъизарем.
Догагүйең173 илән ачып кәлями174,
Җәнабеңә йибәрдем чук сәлями.
Дәхи хөршидә175 биңзәш176 йөзләрүңә,
Шәкәрдин датлу сүзлү телләрүңә,
Әйләб ирсаль177 догалар гәүһәрени,
Дәхи йөз мең сәналәр178 җәүһәрени.
Озын итсен сезнең гомрегезне Хакъ, –
Һәмишә шул догамыз сезгә мотлакъ.
Вируб тәүфикъ, һидайәт179 үзеңезгә,
Явыз күз[ләр] төшмәсен йөзеңезгә.
Бәдигъәт сәнсен180 – анлар[ның] кулында;
Мәнем җаным фида улсын юлыңда!
Ходайа тәслим итдем181 сезләри мән,
Чыкарма хәтереңдин безләри сән.
Иляһе әйләсүн сәңа гъинайәт182,
Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт183.
Мәхәббәт атәшенә184 бәгърүм буйнмыш,
Ки гыйшык дәрде илә бәгърүм янмыш.
Сабр идәрсәм, эчеми гыйшкың якар,
Гыйшкың ирүр мәни кыйлан би-карар185.
Маһитабан186 сәндә күрде бер җәмаль187,
Сулды йөзем дәрдеңлән, улды һилял188.
Дәрдилән189 йөзе, зөлфе190 пәришан191 нәүбәһар192,
Сарыйгъ идб йөземезне чүн лялә-зар193,
Күрде мәгъшукыны микән гъәндәлиб194,
Шадлыкындин агълайур диб: «Йа хәбиб195!»
Монтазыйр196 улыб къәдәмеңә къийам197,
Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам198.
Бу халем[и] сәңа дидем сәр-а-сәр199,
Дәуа улгыл бу халемгә [сән], әй йар.
Дога-и хәйремез бу җане садыйк200:
Хода кыйлсын сәне җәннәткә лаикъ.
Гөле сәрби Бохаратик201 җәмалең,
Тәрәккый ула һәрдәм гъизз-у-җаһең202.
Аһ фиракъәт1, ваһ фиракъәт203, әл-фиракъ,
Бу фиракъәт такъәтемне кыйлды такъ204.
Чүн фиракъ кыйлды Ходаем бу заман,
Бу фиракълыкдин юк җиһанда яман.
Әһл бәйтең илән укубән шадеман205,
Дөньяда вә ахирәтдә җавидән206.
Җаиңны207 җәннәтдә вирүбән мәҗид208,
Сакласын наре җәһәннәмдин бәгъид209.
Йөзләрең айа210 биңзәш[дер], и гъөлү211,
Чук дога дидек сәңа [без], и олу!
Көн-бә-көн212 дәүләтең[ез] улсын гъөлү,
Сакласын Хакъ, гәр кыйлса дошман гъәдү213.
Нә дийәем сәңа – яр улсын мәләк214, –
Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк215!
Илтимасым216: гъәйбә кичмә би-мәрам217,
Гъәйби гъәйбәт218 – җөмләсе мотлакъ хәрам!
Иртә-кичә догаңызда мән гъәриб,
Булсак иде кыйамәтдә бәр-фәрикъ219.
Әгәр гыйшкың хак улырса би-гөман220,
Почмагындин ертып алгайсән һаман.
Хәзрәтеңдин221 безләрә мәкъсудымыз:
Безгә бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез222.
Гыйшкың мәндә улмаз ирсә, и никяр,
Бу хатымны кайтарасың би-зарар223.
Йибәрдем мәктүб итеб бу намәне,
Белүр өчен арада маҗараны.
Әгәр намәм сәңа баруб юлыкса,
Кабул кыйла кичергел, күңел якса224.
Сәлам яздым, ирүр күңлем хәкъикъәт,
Хода бирсен йәшеңезгә бәракәт.
Сәлам алмак фаразыдыр бөрадәр225,
Җәһед берлән җыйнарга (?) бәрабәр.
Ишет әмма сүземне үгет иркән226,
Шәригъәткә муафикъ сүзләр икән.
Дийеңез бу намәне шәргъи ирмеш227,
Шәригъәт бу намәдин хариҗ228 ирмеш.
Шәригъәткәчә безгә күреп йәрәшмәк…
……………………………………………………….
«Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар…»
«Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт…»
Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт232:
«Пәришан233, үлде!» – дәйү кәлде афәт.
Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә234
Гъәмендән әйләндүкчә аһ-у-налә235.
Хыялы тарихның нәкъеше236 улды,
Сүзе – дилдә237, хыялы күздә калды.
Әйа дилбәр238, мәнем халем әгяһи239,
Булып тәшна240 фәкыйрьнең гяһи-гяһи241.
Җамалеңне әгәр күрсәтсә Рәхман,
Күзем йагын242 кыйлам мәрһәм243 ушал ан.
Нәчүкдер халең, и назик мәҗазем244,
Вә ликән245 бәндәмен – юкдыр гъиляҗем246.
Төшебдер бер Ходайга ихтияҗым,
Теләймен: йәнә яндыргай сираҗым247.
Газизем, и җаным [вә] миһребаным,
Дилем, җаным, тәмурым248, остоханым249!
Ки мәгъшукым, гөлем, багым, бәһарем250,
Ата берлә анаңдин йадекярем!
Ки әй мәхбүб, әйа ширин зәбаным251,
Карангу әйләдең рәушан252 җиһаным.
Йөрәгем парәсе, кувәти җаным253,
Фида улсын бу тәндә сәңа җаным!
Ки мәгъшукым, мәне Мәҗнүн итебсән,
Әлифдик къәддемне254 нун әйләйүбсән.
Бу халеми сәңа дидем сәр-а-сәр255,
Дәуа улгыл бу халемгә сән, и йар!
Морадыңны Хода кыйлсун кифайәт256,
Башыңдин китмәсүн чәтре гъинайәт257.
Теләген һәр нәчүк булса, һәман бул258;
Яман телдин, яман күздин әман бул!
Бу дөньяда, ул дөньяда аби259 тап,
Нә мәкъсудың – ки андин нигү260 тап.
Яныңда гъәндәлиб261 укыйа дәстан262,
Кәчсүн гомрең бәр(дәри?] багы-бөстан.
Ачылсын күңелүң[нең] нәүбәһари263,
Вирә Хакъ гъиззәте бәхт сад-һәзари264.
Сәхаби зыйльлең265 эчрә һәр нә ки вар,
Мәсуни, мәхфуз266 ула анлар, и йар!
«Башыңдадыр мамык калпак…»
Башыңдадыр мамык калпак,
Аякыңда читек-башмак,
Бәнем күңлем сәңа моштакъ267, –
Мәхрүм кыйлмасанә, җаный!
Йөзең рәушан, телең сөчек268,
Буең зифа, билең нәзек,
Кулыңдадыр көмеш йөзек, –
Гаҗәб һиммәт ирер, җаный!
Колакыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Серең белдерсәнә, җаный!
Тәмам әгъзаларың төзек,
Кулларыңда һәм беләзек,
Ауазыңдыр дәхи нәзек, –
Чү былбыл ауазы, җаный!
Яратыбдыр сәне Алла,
Сүзем юкдыр сәңа әмма,
Безне һәм күңелдин салма, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
Беләкләрең сәнең аппак,
Өстеңдәдер йәшел күлмәк,
Морадымдыр сәне алмак, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
Морадымдыр ирешмәккә
Сәнең илә күрешмәккә,
Дәхи әхуаль сорашмакка, –
Хода нәсыйб әйләсен, җаный!
Йөзең рәушан, билең нәзек,
Бәнем гарзым269 үзең күрмәк,
Күреп нәчеклекең белмәк, –
Бәйан ит әхуалең, җаный!
Ки исмеңдер сәнең фәлян,
Сәңа, җаным, кыйлам сәлам,
Догаларым сәңа салам, –
Мөбарәк җәмалең күрәм…
«Буең күрдем, дидем…»
Буең күрдем, дидем: «Әлхәмделилла270!»
Йөзең күрдем – укыдым «къөль-һу-Алла».
Зирәк булсаң белерсең бу сүземне,
Фәһем кыйлып271 саласән җан-күзеңне.
Гакыйль272 улсаң, сүзем тот, и нигярем273,
Сән ирерсән, җаным, бәнем сәүәрем.
Нәһар улса274, һич чыкмыйсың исемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмыйсың дөшемдин.
Бу хатымны йибәрдем бән пичәтләп,
Укыгайсән, җаный, боны хисаблап.
Бу хатымны кабул идеб ала күр,
Моңа каршы үзең дә хат яза күр.
Җаным, мәхбүбҗәмалем, заре әфгяр275,
Үләрмен, гакъибәт276, гамендә на-чар277.
Йибәрдем мәктүб итеп бу намәмне278 –
Белер өчен арада маҗәране.
Сәнең вәсъфың279 һәмишә күңлемездә,
Сарыйлык пәйда булды йөземездә,
Фиракъең утыйга көйәм сәр-а-сәр280,
Кичә берлән бәңа көндез бәрабәр.
Әгәр күрсәм сәне, мәхбүбҗәмалем,
Китәдер күңлемдәге барча гамем.
Сәнең һиҗреңдә281 көйә тәнем-җаным,
Караңгыдыр фиракъеңдә җиһаным.
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Ничә елдин бирле сүләр сүзем сән.
Ничә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр282,
Сән җан өчен гъәриблыкда герифтар283.
Сәнең исмең телемдә, күздә – йәшем,
Ки гыйшыкдан дивана булды башым.
Ки чишмәдик йәш агадыр күземдин,
Халем белгел бәнем әйткән сүземдин.
Тоташ янды йөрәгем гыйшкъ утындин,
Качан булыр кысб сәүәр көн ботындин?
Бән улдым бу җиһанда мисл тутый кош,
Йөземә тулды күземдин акып йәш.
Сәнең гыйшкың янадыр бәгъремездә,
Бән булсамчы бу хальдә яныңызда.
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Егъламакдин күрмидер ике күзем.
Сәнең кайгыңдин бән улдым бичарә,
Йөрәгем янадыр, аһ, нә чарә?!
Бу дәрдемгә284 дәуа итсен Ходаем:
Сәнең куеныңда булсам һәрдаим.
Сәне сәүдем биниһайә хәддин ашып285,
Янадыр җөмлә җисмем ут тоташып.
Сәне күрмәй халем юкдыр чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
Торам кайгым белән, җаный, каралып,
Сәне күрсәм китә кайгым таралып.
Әйа җаным, буең сәнең зифа тал,
Йөзең рәушан, телең татлы сөчек286 бал.
Сәнең исмен ирер мәңа мөляим,
Сәне бәңа бирер микән Ходаем?
Әгәр бирмәсә сәне Алла бәңа,
Әҗәл бирсен мәңа вә йаки сәңа!
«Үзең анда тик торасән…»
Үзең анда тик торасән,
Фәлянә, пәри наз илә287,
Сурәтең дөшемә керер,
Фәлянә, пәрваз илә288.
Сандугач-былбылдай кеше
[Сайрыйдыр] аваз илә,
Укый да көлә, бакубән
Бу хатка пөр наз илә289…
Күз дә кашың уйнаша ла,
Биегәнди баз илә290,
Күкселәрең291 сүзләшәдер
Төрле сүзи саз илә292.
И Фатыйма ла, җанашым,
Бер тоташ бу сагышым,
Гыйшкың илә җәй вә кышын,
Үтә көз дә, яз илә.
Ник бу күңлем түзмидер лә,
Ник өмиден өзмидер лә?
Әллә тоташ сүзлидер лә
Дәрдкә сабры аз илә293!
Сагынып, и Фатыйма ла,
Килсәнә бер катыйма ла!
Кайгылы әүкатыйма294 ла
Талда бул295 һәм раз илә296!
«Бер тәбәссем садир улса…»
Бер тәбәссем садир улса297 гөлкөшадлардин298 мәгәр,
Шөгъләсендин зольмәт ула299 җөмлә ул нәҗме гомер300!
Шөгълә идәр301 зольмәт эчрә сән нигярнең хәндәсе302,
Кашлары һилял303 кебидер һәм яңагы ляләсе.
Ирер идем бер заманда къәрйәдә304 сакин305 үзем,
Сәрви къәдд306 вә сурәтеңә дөшде шул дәмдә307 күзем.
Күрде күзем, дөшде күңлем ул бәдер308 сурәтеңә,
Хәйран улып, гашыйк улдым шул заман сирәтеңә309.
Күз күрергә дилбәри күп310, назәнин – хәйр-ел-бәнат311,
Дешләре дил рәгъдидәндер312, агъзыдыр къәнд-у-нәуат313.
Йөзләре шәмсекъәмәрди314, мисле тавис рәфтәсе315,
Ауазы хуш гъәндәлибди316, тутый кеби гөфтәсе317.
Һилялә охшар йөзеңә төшде күңлем рәгъбәте318;
Күз күрекле йарны сәүмәк әнбийалар сөннәте319.
Сән икәнсең, белмәс идем, кыйлды мәдех320 бер фәлян,
Галимә дип, гыйлемле дип кыйлды тәфсил ул бәйан.
Җәмилә321 дип, кямилә322 дип, кәлмеш икән һәр тараф,
Къамәте323 йәш тал кебидер, дешләре мисле сәдәф324.
Маһеруйи325 күрсәм идем, укыр идем күп сәна326,
Садрыма327 гәр гъилләт328 улса, гъилләтенә сән дәуа!
Гъилләтемнең юк дәуасы күрмәенчә вәҗһеңи329,
Мәрхәмәт кыйл бу мәризъга330, дидерерсән вәҗгъеңи331.
Гәр җәсәдем332 монда булса, дил вә күңлем сәндәдер,
Бәхри-дәрдкә333 гаркъ улыбмын334, – мәгънәсе юк
бәндәдер.
Күрдекем сагъәт җиһанда китде зольмәт, килде нур,
Йә кояш сән, йаки ай сән, йаки җәннәт эчрә хур!
«Гыйшыкның пәйаны…»
Гыйшыкның пәйаны335 юкдыр, баскан туфрак улмаса,
Интиһаи гыйшык улмаз336, тән череп хакъ337 улмаса.
Гъәрзыхаль итмәк өчен338 бер намә яздым сәңа мән,
Та беләсән гыйшкъ удына янмышым кап-кара мән!
И гүзәлем, егъламагыл бу гамеңә сән җәзил339,
Гамь җөдадин340, эш Ходадин – фасбир ул съәбран
җәмил341!
Ятка куйма мәйелеңи – куйсаң, күрерсән вәйлеңи342,
Сакла, җаным, гайреләрдин садрең илә зәйлеңи343!
Гакыйль улан344 үзенә һәр кемсәи йар әйдәмәс,
Һәр белер-белмәс катында кәшфе әсрар әйләмәс345.
Йар илән сохбәт346 гаҗәбдер, тәгъне әгъйар347 улмаса,
Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса348.
Бөйлә мөстәсна349 гүзәлсән, кем сәңа юкдыр бәдәл350,
Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла
әҗәл351.
Къәсд идәрсә әһле тогъйан352 алгалы җаным бәнем,
Нә гамем вар, ки Хода улса мәдәдкярем бәнем353?
«Үсеп бара ла бер җаный…»
Үсеп бара ла бер җаный,
Чыкып бара матур даный,
Мәдехли һәр кеше аный, –
Йар итсә, кемгә дә ярый!
Үзе яңа үсеп бара,
Йөзе мисле маһа пара354,
Күзе – нәргис, кашы кара, –
Ниндәй булыр бара-бара?!
Мәкәрҗә калфагы сәнең,
Башыңда сачагы [уйный],
Кулыңдадыр беләзекең, –
Йөрәгем өзелә, җан[ый]!
Колагыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Йөрәгем өзелә, җаный!
Беләзекең кулыңдадыр,
Яка-башың буйныңдадыр,
Ике нәрсәң куйныңдадыр, –
Алар ни нәрсәләр, җаный?
Бән әгәр күршәен355 дисәм,
Шайәд әллә ояласың,
Оялмакың чын булса гәр,
Зәһи356 инсафлы баласың!
Икеләнгән булып күңлең,
Ары һәм бире чабасың,
Бәнем кебек сәне сәүгән,
Күп эзләсәң дә тапмазсың.
Төшемдә күрешеп, җаный,
Сөйләшдек каты сер сүзләр;
Болай ук сүзләшә алмаслар
Нә кадәр үз булып үзләр357.
Әйа җаным, күзем нуры,
Карасам гәр сәңа туры,
Китәдер күзләрем нуры –
Ки сәнсең [чын] оҗмах хуры!
Бигүк садә баламысың?
Бәне искә саламысың?
Йә онытып каламысың
Зифалыгың горурында?
Языйм микән, йитәр микән,
Сәнең мәдхең бетәр микән?
Күңеллардин китәр микән
Сәнең дәрдең358 белән, җаный?!
«И белмисең, шөйлә…»
И белмисең, шөйлә359 булдым
Җиһанда бән сәңа моштакъ360,
Йосыф берлә Зөләйхадик, –
Ки бәлки, зийадә361 моштакъ.
И җанки, хили моктандым362,
Ки бер күрергә уфтандым,
Еладым, дәхи сыктандым,
Сагынып бик, булып моштакъ.
Сәүгән тоткач, киңәш тарка,
Тагын эш алка да салка,
Калырсың көлкегә халка363, –
Тик утырма юаш, йомшак.
Юаш дигәнгә рәнҗемә,
Кесәл дә булма, кәлҗемә,
Юк әсбаб364 берлә алҗыма, –
Юк әсбаблар булыр моштакъ.
Юк әсбаб нигә аласың? –
Ки кайгы берлә бетәсең!
Тагы да кемне көтәсең?
Кемә күңлең булыр моштакъ?!
И-и, и генә лә, и генә,
Ни булды миңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә,
Нидән буды икән эш так365?
Ничек табыйм ла көй генәм?
Сөйләп бир, җанеки генәм,
Матурым, и чибәр генәм,
Әгәр булсаң ки бик хуш так.
* * *
«Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…»
…Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…
Җибәргән чакта ир селтәп,
Ки кайгы берлә гөрселдәп,
Егылып егълама, аппак.
Язылган булса тәкъдирдә,
Тап улсаң шундайын иргә,
Бәнем дә каргышым бергә
Киләчәк, шөбһәсез, аппак.
Карышканлыкда зәррәни367 (?)
Күңел генәм дә жәлләми,
Күрәсең бардыр әллә ни,
Йөрәгең җилкенеп, аппак.
Ишет, тыңыла, кыз, ишет,
Ки бер үгетемне биш ит,
Киңәшдән чыкмый бер эш ит,
Күр улмайым368 дисәң, аппак!
«Бу сүзләрне ишетүбән…»
Бу сүзләрне ишетүбән,
Нәсыйхәт ал, и туганым:
«Мәңа дә ошбу кызлардик
Бәля салмасын Уганым369!»
Язып хат өстенә хатлар,
Күтәрдем күп яманатлар;
Күп үк өшәндереп атлар
Ни юлга китде куганым?
Бире торып да биресең,
Кире торып да киресең,
Нидән соң бәңа килмисең? –
Сөйләшсәнә, и туганым!
Изеп карасу балчыкны,
Йөреп атым да талчыкды;
Бәне кечкенә мальчиктый370
Күрмәдең һич, и туганым!
Сүземне саймадың чынга371,
Ки бер җавап да юк унга;
Калып торган кеби тынга,
Тик утырдым, и туганым!
Дидем, бик күп сәне кыстап:
«Сөйләшергә вакыт, кыз, тап!»
Вә ләкин ялгызың йоклап,
Гафил калдың, и туганым!
Күңелеңне куеп дилгә372,
Үзең килсәң иде мингә,
Ки мин улсам иде сингә,
Ни соң булыр, и туганым?!
Бу гафиллек, и душа мой,
Ки һич күңелгә ошамый,
Күңелемдән дә бушамый,
Бу килмәс дип, и туганым!
Инәлдем дә бугай аша373,
Инәлмәсәм, йөрәк таша;
Җәелде бик, чыгып фаша,
Бу телләрдә, и туганым!
«Дөшән сагъәтдә күңлемә…»
«Мөнаҗәтне яза-яза…»
Мөнаҗәтне яза-яза,
Каләм тоткан кулым тала.
Күземдин канлы йәш ага –
Хәсрәтеңдин, әйа җаным!
Асыл кошны тотар идем,
Тирәк төбенә [лә] кунса;
Сагъәт саен күрәр идем,
Сән җаныйдин әмер булса.
Сәлам яздым сәнең артдин,
Сәне күрмәклекем сартын377.
Иякләрең кызыл алтын –
Ушал кыйлмыш сәне Мәүля378!
Күн итекдер аягымда,
Көмеш йөзек бармагымда,
Йәшләр түгел – кан елаймын
Сәне сагынган чагымда.
Гозер сүзем шулдыр, җаный:
Бүтән йарга дашлап китмә;
Бу мөнаҗәт барып йиткәч,
Сүләшүгә мохтаҗ итмә.
Биек мәсҗед манарасы,
Ялтырыйдыр тәрәзәсе,
Бу дөньяда кауышмасак,
Утта янсын заманасы.
Иртә торып тышка чыкдым,
Кошлар очты оядин ла,
И җаныем, бергә сорыйк
Кауышмакны Ходадин ла…
«Бәнем җаным сәнең җаның имәсме…»
Бәнем җаным сәнең җаның имәсме,
Бәнем җаным сәңа кабул имәсме?
Сәнең җаның бәнем корбаным улсын,
Кулың – ястык, сачең юрганым улсын!
«Җөмлә гөлнең нуры китә…»
Җөмлә гөлнең нуры китә,
Сачак вакытлары үткәч;
Матур кызның кадре китә,
Егерме йәшенә йиткәч.
Җиһан багълары ки нурлана,
Җөмлә гөлләр сачак аткач;
Бәнем күңлем тынычланыр,
Сәнең куйн гынаңа яткач!
«Сурәтең дөшемә керер…»
Сурәтең дөшемә керер,
Дөшем эчрә күзем күрер:
Күз алдында биеп йөрер,
Терәп күксен379, идеб рәкъкас380.
Ки куркам бу сурәт-нәкъши,
Бер йиңел улмасын бәхши381,
Дивана булмасам яхши, –
Кидеп гакълым, булып гъәувас382.
Тагъ-таш, сәхралар кичеп,
Йитәр идем сәңа очып,
Ятыр идем сәне кочып,
Ки куйныңда булып гъәувас.
Гашыйк-мәгъшук табышубән,
Агызларны кабышубән,
Кочышубән, очышубән
Улышамыз икәү мәгъас383.
Иляһи, ошбу матурга
Нәсыйб ит бергә ятырга,
Үбеп агъзыны татырга,
Ки куйнында булып гъәувас!
«Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат…»
Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат,
Бәйан итдем ничә хатда ничә кат:
Оемагыл эчеп гъәфләт384 шәраби,
Заигъ үткәрмә әйаме шәбаби385.
И бәгъидә386, сәнең хәзер бу чакда
Үбеп-кочып сәүәр вактың кочакда.
Сафадин387 дөньяның зәүкъен388 алырсың,
Гомернең үткәнен тоймай калырсың!
Ки былтырдан бире нишләп торамыз?
Нә файда әйләдек? Нә эш кырамыз?
Ки бән көтдем сәне, сән елны көтдең,
Бәнем чөн саргаеп, шәт, сән дә бетдең?!
Сәне сәүдем, тотышлый уңга ишдем,
Табып хәйлә, сән аны сулга сүтдең.
Бән әйтәмен, җитим диеп бу дуска,
Сән әйтәсең: «Йөри бу – гакълы кыска!»
Фәлянә, әй, сәне бик сәүде күңлем,
Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!
Мәхәббәтдин сәңа вар ирде дәрдем,
Сорарга бер тоташ нийәт идәрдем.
Ишеткәчдин, исем дә китде лә, ух:
Дидем, уф Алла, калдым алмыйча ук!
«Ух» ормакда янар икән йөрәкләр,
Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.
Табыла дөньяда бик күп кирәкләр,
Шәкерткә килгән кызлар тик сирәкләр.
Алар ташмы икән, әллә тимерме?
Гомердә бер генә йомшап, килерме?
Язып, ун хат җибәрдем йә егерми,
Укымыйсың микән, күзең йә күрми?
Язамын күп, эчемдин гамь бушар дип,
Бу күп сүз эчрә бер сүзем ошар дип.
Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,
Ки сән бәне кудың тиле малайдик.
Бу куганыңны сән сайма389 уенга,
Әгәр уйныйк дисәң, кил, кер куенга!
Үзең яхшы, китаб-Коръән укыган,
Ошыймы соң сәңа, җаным, бу куган?
Төсең-буең ишетеп, сәүдем, и Рух,
Йөзең күргәч, сагышыңдин дидем: «Ух!»
Мәхәббәтем шу тәкле сән сылуда:
Ух итәмен, сагынып, һәр сулуда.
Гаҗәб калдым, җаныем, бу эшемгә,
Һушым китәр, исем китәр һушымга.
Мәхәббәт белән янганга йөрәкләр,
Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.
Табыла дөньяда һәрбер кирәкләр.
Гыйшыкка дару юк диләр зирәкләр.
Гъәһеднамә390 итәр ирдем хатыңны,
Хатың эчрә әгәр күрсәм атыңны.
Йөрердем көндезен, кулымга алып,
Кичен ятыр идем, куйнымга салып.
Хода язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сөйләшергә ниһанда391?
Әй фәлянә, үлекмен – тергезә күр,
Бер аулакда үзеңне күргәзә күр!
Болай торганча икәү ары-бире,
Кушылаек икәүләп, китмә кире.
Килер булсаң, и матурым, сеңелкәй,
Сүземне тыңла, калдырма күңелкәй.
Әгәр дә килмәсәң, алдап йөретмә,
Сәүмәгәнеңне бер дә эчдә тотма.
И матурым, әгәрчә тартса җаның,
Бу дәкле катмасын ла бәңа каның!
Килермүсән? – Сүзеңне сүзлә тугъры,
Сүзе ялган кешене дирләр угъры!
«Уян гъәфләтдин, и җанкәм…»
Уян гъәфләтдин, и җанкәм,
Сафа сөр вакъты форсатда392;
Карыгач393, бу төсең калмас,
Көсүф алмыштый көрсәтдә394.
Йә бик шаянмы, шукмы сән? –
Килергә һич ашыкмыйсән.
Йә бүтәнгә гашыйкмүсән? –
Сүзең һич узмый рөхсәтдә.
Димә: «Ник язасың бик күп?
Эчең дә әллә пошамы?»
Ничә язсам да, и җанкәм,
Эчем ник бер дә бушамый?!
Вә йә күңлем кышын-җәен
Бу бәгъидә абыстаем395,
Сагынып «ух» оран саен,
Кулым язарга кушами?
Бу халем тамаша кебек:
Тоташ көек, тоташ көек!
Ки һич дә күрмәгәндин үк
Җиһанда вакъты хушами396…
«Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем…»
Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем,
Сәламемне алыр булсаң, гүзәлем.
Морадың [вә] мәкъсудың бирсен Алла,
Хаталардин сәне сакла[сын] Алла.
Сәнең йөзең кояшдик нур икәндер,
Ходай сәне бәңа язган микәндер?
Сачең охшый Зөләйханең саченә;
Сәнең керфекләреңдин нур сачелә.
Язаеммы, җаныкаем, йитәрме?
Сәне алмай күңел гыйшкы бетәрме?
Сәне сәрбагъ397 эчендә гөл яратды,
Бәне сайрамага былбыл яратды.
Сәнең сайрамакың дидар398 өчендер,
Бәнем сайрамакым сән йар өчендер.
Кулың – ястык, сачең юрганым улсын,
Бәнем җаным сәнең корбаның улсын.
Надан ирне кияү итсәң үзеңә,
Кыямәт көн кара ягар йөзеңә.
Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында кыймылдап ятырга.
Сәнең вәгъдәң көтә-көтә, гүзәлем,
Өзелеп бетәдер бәнем үзәгем.
«Фиракъеңдин күземдә йәш корымай…»
Фиракъеңдин399 күземдә йәш корымай,
Бән йөримен кичә-көндез оемай400.
Иляһи, җөмлә гамгинне401 шад кыйлгыл,
Ки гамедин бәндәне азад кыйлгыл.
Гозер кыйлып язам хәлемдин хәбәр,
Мәне гыйшык утыйга кыйлма грифтар402.
Без гъәрибләр403 йөзеңне күрсәк иде,
Билең кочып, ләбеңне сурсак иде.
Морадым, мәкъсудым бәнем, гүзәл, сән,
Нәчә елдин бирле эчем өзәлсән.
Тәмам гомрем сәнең һиҗреңдә әфкяр404,
Гамең берлән гъәриблекдә грифтар.
Йөземгә бак – тәнем, ике күзем сән,
Шикәр агъзыңни ач – ширин сүзем сән.
Фәрагъәт берлә405 һич гашыйк ятармы?
Кеше рәхәт белә гашыйк итәрме?
«Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?…»
Сәнең күңлең, җаным, кемне көтәдер?
Көтеп юкны, газиз гомрең үтәдер.
Бу кадәр үк инәлеп, и җаный ла,
Сүзем тыңлап, йарым булсаң, ярый ла.
Әгәр дә тыңламасаң, и Фатыйма,
Үкенермен бу инәлгән хатыйма.
Гомер буенча хәсрәткә саласың,
Ничек итим, эчем өзеп аласың.
Сагынып егъласы булсам гомергә,
Эчем янып, дүнәр кара күмергә.
Егъларга каламын йөрәк канилә406,
Җаный ла, и җаный ла, и җаный ла!
Җаныем ла диеп хәсрәт йийәргә407,
Нигә ташладың, и җаным, дийәргә.
Үкенечкә генә туган икәнсең,
Бәңа хәсрәт өчен булган икәнсең.
Сәне сәүгән идем җаным-тәнемлә,
Нидән ташладың, и җаным, бәне лә?
Исемә төшәсе булсаң ялан бик,
Халем мөшкил булыр, җаный, яман бик.
«Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне…»
Кулым йитмәс, ки тотсам, йар, үзеңне,
Күзем йитмәс, ки күрсәм, йар, йөзеңне.
Бәнем халемдин аңа һич хәбәр юк,
Ки бу дәрдемдин аңа һич әсәр юк.
Әйа җаным, сәне кайдин табармын?
Мамык берлән нәчек утны янармын?!
Бән бичара сәне кайдин күрәрмен?
Чыкмыйча утыңызда күп йөрәрмен.
Сәнең дидареңә408 мохтаҗ булыпмын,
Тәкый гыйшкың утынга янып-көепмен.
Мөнәүүәр409 җәмалеңчөн басты кайгу,
Бәңа сәнсез ошбу җиһан карангу!
Җәмалеңне күреп хәйран булыпмын,
Сәне күрмәк өчен гирйан410 улыпмын.
Көчем юкдыр хәрәмеңә411 йитәргә,
Илкем412 йитмәй сән җаныйны тотарга.
Йөзең күрергә теләймен, үзеңне,
Билең кочып сүләшергә сүземне!..
«Гаҗәб ләтыйфәдер…»
Гаҗәб ләтыйфәдер413 җисмең,
Ки белми ничек[дер] исмең;
Йөрәгем, бәгърем и кисдең,
Ки күргәзеп кәмаляти414.
Билең нечкә, буең һәм төз,
Тәнең саф, гүйәки ак бүз;
Әгәр дисәң дә сән бер сүз,
Укыр идем йөз айати415.
Гаҗәбдер ки билең анчә,
Ләбең416 ләгъел, дешең гъөнчә417;
Юк ирде күрдекем бончә,
Күрүбән күп кәмаляти.
Үзең сылу, йөзең күркәм,
Нәчә дисәм дә улыр кәм;
Язарга фәһм418 йитмидер һәм
Кәгазь, кара, мәкаляти419.
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең йинҗү дезелмешдер,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер
Гыйшык дотып сәңа катый.
Сачең кара ирер төндик,
Сачең ара йөзең көндик;
Улыбмын имди Мәҗнүндик,
Идеп гыйшык хыйаляти420.
Сәнең өчен, әйа җаным,
Тәнемдә калмады каным;
Бетебдер дәрде-дәрманым,
Күрәчәк421 ошбу халяти.
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин күңлеми алмам;
Килүрсән – гайрени алмам,
Идеп сәңа макаляти!
* * *
…Колак салып ишет, җаным,
Идәем бер хикәяйәти…
Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Кызыл йакут кеби һәм ак
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ422,
Идүбән күп ригайәти423.
Йөзеңне әйдәде гөлтик,
Сачеңне кыйлды сөнбелтик,
Ауазың итде былбылтик,
Идеп фазли гъинайәти424.
Сылу әйләде үзеңне,
Тулан ай итде йөзеңне,
Идеп нәргистәй күзеңне
Мөдәүвирсез бигайәти425.
Кашыңны әйләде кара,
Ачык кыйлды ике ара,
Һилялә охшашы вара426, –
Чигелмеш биниһайати!
Йөзең биңзәр тәмам айа427,
Күрәнләр хур кеби сайа428;
Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –
Яңылдым бер бу айати.
Йөзең охшар кызыл гөлә,
Йөзеңдин нурларың агыла,
Күрәчәк күзләр чагыла,
Көнәш кеби шәрайати429.
Күзең гәр кешегә бакылыр430,
Күзеңдин утларың чакылыр,
Кәлүбән сөрмә якылыр, –
Кидәрер һәм бу сагъәти431.
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең тора калкып,
Ки күлмәк үтәли балкып, –
Нуры улыр галямати!
«Мөбарәк къамәтең хубий…»
«Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига…»
Сөйгәнемгә инанмасаң, Бәдига,
Ни әйтерсән йөземдәге сарига?
Инәлә белмәдем сәңа, күрәсең:
Итеп мәхрүм, ишегеңдин сөрәсең.
Бәдига, ник болай мәңа катасың438?
Бәнем күз йәшемә ничек батасың?
Әгәр чәнди439 мәне мәхрүм итәрсән,
Күрәек, нинди егеткә китәрсән!
Мәхәббәт булмасын барган йиреңдә,
Сафалар440 сөрмә һич барган иреңдә:
Болыттик кайгылар башыңа ягъсын,
Тәәссефтин441 күзеңдин йәшләр аксын!
Йә тап булгыл ки бер залимгә хун-хар442,
Йә бер зәнки443 кеби астында бул хар444!
Этен сөргәндәй кусайде445 катындин,
Җәфа күрсәтсәйде446 көндәш хатындин!
Йә, сөйәмен дип алдап, бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!
Җәмалең447 күрсәйде кара төтендик,
Мөбарәк йөзеңи хурлап этендик!
Мөбарәк күксиңә448 мендергәнеңне,
Күңел алып сөеп көлдергәнеңне.
Тәваззигълык итәнләрең йөз анча449,
Берин күрмәсә иде ул тузанча!
Йә онтылсаң иде сән кала-кала,
Йә тап булсаң иде бер ак сакала!
Мыекы санысчайде михе әлимтик450,
Агыз-йары тоелсайде хәмимтик451.
Сулышы килсәйде баде сәмумтик452,
Кирәкле әгъзасе булсайде мумтик453.
Уенны уйнай алмасдин уенча,
Ки моктандырсайде454 гомре буенча.
Бәдига, рәнҗемә: каргадым уйнап,
Хатерең калмасын юк фикри уйлап.
Сәңа килеп бу кайгылар, бу дәмләр,
Мәңа шул хәлдә юктыр яхшы дәмләр455.
Йөреткәнгә якын булдым йүләргә,
Юк ирсә ярамас болай сөйләргә.
Нидән үфкәлисәң мәңа, Бәдига?
Нидән биздең, нә эш булды, зәригъә456?
Күземнең рәушане, җаным Бәдига,
Төшәр бер көнге сүз күңлең йадига457.
Колак салдым сораган ул үләткә,
Йәрәштермә, дидем, надан егеткә!
Кийәү итсәң надан ирне үзеңә,
Кыямәтдә кара якар йөзеңә.
Матур булсаң да, баргачдин наданга,
Керәлмассән гомер буенча санга.
Бу дөньяны беләсән һич, Бәдига,
Вәфасы юк, зәуаледер сәригъә458.
Беземтик килде күп гашыйкы-мәгъшук,
Тора торгачтан ук һәб459 булдылар юк.
У460 Тәймус шаһ кызы ирде Зөләйха,
Ничә ел егълайуб, итәрде нәүхә461.
Дир ирде, сагынып, һәр дәмдә «уф!» дип,
«Йосыф лә! И Йосыф лә! И Йосыф!» – дип.
Ахир бер көнне ул мәкъсудка ийтде:
Тереклек итде бергә, үлде-китде.
Мисъри шаһ462 угълы Сәйфелмөлек дә
Ничә ел йөрде хәсрәтдә, көекдә.
Дир ирде: «Ник ишетмисән, сәригъәм463,
Бәдигам лә, Бәдигам лә, Бәдигам!»
Адашыңны алып, мәкъсудка йитде,
Сафалар сөрде һәм дөньядин үтде.
Дәхи Мәҗнүн, тотып күп гыйшкы-мәйле,
Дәйүр ирде: «И Ләйле лә! И Ләйле!»
Дәхи борын заманда үтде Фәрһад,
Ки Ширин атлы кызчөн итде фөрйад464.
Барысы да җиһанга килде-кичде,
Бу дөньядин ахир бер көнне күчде.
Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
«Бәдигам!» – дип өзелдем лә, өзелдем!
Буш үткәрмә, Бәдига, бу бәһари465,
Матур чаклари һәм ләйле-нәһари466.
Ки гыйш-гыйшрәтдә булубән бу чаклар
Сафалар сөрәдер бик күп кочаклар.
Бу дөньяга таянмау, и Бәдига,
Вафасыздыр, зәуаледер сәригъә467.
Баралсаң мәндин артыкка ярый ла:
Сәнеңтик сайлаган – сазга тарый ла!
Җәмалең берлә мактанма, Бәдига,
Ки бәндәсән: ничекдер ул талигъә468?
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тиздән кояш төшкәч кыраутик.
Мәни ташлап, күтәрмә бер дә борның:
Йәшем төшсә, һич уңмас барган урның!..
«Сәламулла күземнең карасыйга…»
Сәламулла469 күземнең карасыйга,
Җигәргүшәм470, йөрәгем парәсыйга.
Ике күзем нуры, җаным Бәдига471,
Тәнем, рухым, рәуанем мәкъсадыйга472.
И фәлян иленең шәмсе вә маһы473,
Ничек тими сәңа гыйшкымның аһы?
Исем китәр ки сән абызтутыйга:
Бәне салдың Зөләйханең утыйга.
Һауаланган булып, гакълымны йуйдың474,
Бәне мәхрүм идеп хәсрәткә куйдың.
Һауаланган сәнең кебек ничәләр,
Егълып, гомре вар475 хәсрәт чигәләр.
Кеше үз-үзенә гәр салса бәла,
Җиһан халкы җыелса, белмәс ала476.
Сәне белгән идем тугъры үземдик,
Сүзеңә дә инандым үз сүземдик…
Сәнең сүзең икән ялган катышлы:
Күңелгә булмады бик үк ятышлы.
Бәне ничек ишегеңдин сөрәсең?
Үзең дә һәм аны бер-бер күрәсең:
Сәнең кебек күтәргәнләр борынны
Сирәк буладыр уңдырган урынны.
* * *
Баралсаң бәндин артыкка – ярый ла,
Сәнеңдик сайлаган – тазга тарый ла.
Бәне ташлап, күтәрмә бер дә борның,
Йәшем төшсә, ки һич дә уңмас урның.
Йә алдалап, үзеңне бер мут алсын,
Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын!
«Сәламулла йөрәгем парәсыйга…»
Сәламулла йөрәгем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга.
Сәлам, и куәти рухы рәуаным477,
Сәлам, и дилбәри җан-у-җиһаным478!
Сәлам, и миһербани дилнәуазем479,
Сәлам, и бостанә сәрвийе-назем480!
Сәлам, и лаләи руй гөлгъөзарем481,
Сәлам, и куәти җан-у-бәһарем482!
Бәңа сәнсез бу эчкәнләр кызыл кан,
Бәңа сәнсез ачыйгъ ирер сөчек җан.
Бәңа сәнсез газаб ирер бу рахәт,
Бәңа сәнсез йөрәкдә мең җәрәхәт.
Бәңа сәнсез хәрәм ирер бу сохбәт483,
Бәңа сәнсез бу сохбәтләр чү михнәт484.
Бәңа сәнсез мөсыйбәтдер485 мәгъишәт486,
Бәңа сәнсез мәгъишәтләр мәшәкъкъәт.
Сәнең гыйшкың белә ахир үләрмен,
Фиракъең487 утыйда әксәр488 көйәрмен.
Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың489,
Ки үртәр хәстә җанымны фиракъең.
Эчәрмен ширбәти һиҗран490 һәмишә,
Фиракъида күзем гирйан491 һәмишә.
Сәнең йадың492 белән гөлзар493 ачылыр,
Сәне күрмәй йөрәкдә кан сачылыр.
Мән, и бидил494, сәне къәндин495 күрәрмен? –
Фиракъең утында бисйар көйәрмен496.
Сәламулла йөрәкем парәсыйга,
Тәнем рухы, күземнең карасыйга!
«Каләм язды бераз монча кәлями…»
Каләм язды бераз монча кәлями497,
Кабул идеп ала күргел сәлами.
Боны яздым сәне гайәт сәүгәндин,
Ки гыйшкың утыйла эчем көйгәндин.
Гафил улма, сүзем тот, и нигярем498,
Ике гыйшык онытмас бере-берен.
Мәгъшукый җан, күзләрем күрде сези,
Шул замандин хәйран әйләде бези.
Күзләрем күрде – сезә улдым биһуш,
Имди сәнсез күңлем һич улмаз хамуш499.
Җәмалең хур кебидер, күзләрең нур,
Кыйла күрмә висалеңдин500 бәни дур501.
И җаным, кыйл бәнем сүземи кабул,
Шаде-харәм502 әйләгел, кыйлма мәлүл503.
Әйа мәхбүб504, тутый кош сән җиһанда,
Бәнем илә күрешсәнә ниһанда505.
Күңелдин чыккусы юкдыр хыялың,
Дәрига506, күрмәдем ширин җәмалең.
Сәлам улсын сәңа, фәлян, ки бәндин,
Ки мондин соң көтәрмен мән дә сәндин.
Робагыйлар чыкарып яздым хатый,
Язмаз ирдем бу хатымны – гыйшкым катый.
Мәгъшукый җан, сән кабул кыйлсаң бәни,
Җан-дилилә507 бән кабул кыйлдым сәни […]
Ирсаль әйләдем508 сезгә бән бу хатый,
Тауил гомер рузый кыйлсын Ул бакый509 […]
Фида улсын сәңа һәм җөмлә малым,
Дәригъ итмәм510, теләсәң дәхи җаным.
Ошбу хатка исмеңезне язмадык,
Язар ирдек, гайреләрдин базмадык.
Мәгъшукый җан, сәнең исмең, фәлянә,
Сәне бәңа рузый кыйлсын511 бер Алла.
Бу сүзләрдин морад нәдер – аны бел,
Сәүәр ирсәң, ишарәтне бәйан кыйл.
Ошбу сүзне халка изһар әйләмә512,
Хатыңызны бездән ниһан әйләмә513 […]
Кабул күрсәң, хатыма каршы хат яз,
Кабуллыкны эчендә аңлатып яз.
Әгәр япсаң514 кешенең бер гайбене,
Ходай япкай сәнең һәм гаебеңне.
Гөнаһ, гаеб – бәндә[ләр]нең эшидер,
Кирәк кызлар, кирәк егет эшлидер…
«Бу хатымны кабул итеп аласың…»
Бу хатымны кабул итеп аласың,
Кабул итсәң, читен өзеп каласың.
Сәнең өчен аһе-ваһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым!
Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.
Хода язсын мөкъәддәр515 каләмендә:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.
Кыяфәтең, сыйфатың суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең мисальдә516 йолдыз.
Сәнең дәрдең белән даим йөримен,
Сәнә күргәч, сары майтик эримен!
Сәнең дәрдең билә булдым герифтар517,
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!
Сәнең буең Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең былбыл тауышы.
Сәнең өчен акыздым күздә йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?!
«Гүзәлсән мисле алмадый…»
Гүзәлсән мисле алмадый,
Җәмалең күңелем алдадый,
Түзәр халем калмадый, –
Нитәен бән бу бәляне?!
«Ишет хотбә гыйшыклык мөнбәрендән…»
«Бән сезләрә бер сүземне…»
Бән сезләрә бер сүземне
Йад итәлем, ки аңлагыл,
Колак дотып бу сүземне
Ихлас берлә [ки] дыңлагыл.
Әй нигярем520, теләгел сән
гыйлем йарны,
Үзеңә эзләйүбән
алгыл аны.
Гүйә очкан кош кебидер
гыйлем кеше,
Күп мәшакъкать берлә тотар
аны кеше.
Кулыңдан сән аны куйма,
Онытып, гыйльмеңне йуйма521,
Гыйлемлек кошыный суйма, –
Сәңа булгай разый Алла.
Табар булсаң гыйлем ирне,
Ки муафикъ булыр йарны;
Бу үгетне тотар булсаң,
Сәңа булыр разый Алла.
Үзең наданлара катма,
Гыйлемлекне суга атма,
Тутый берлә ки карганы
Килтереп бер ивгә522 япма.
Надан ир малына кызма523,
Алар сари524 кулың сузма,
Каралык көенә йөзмә, –
Ки булырсән гъисйан Алла525.
Надан ирне көтеп алмак,
Ирүр мөшкел кочып ятмак;
Аның малын утка якмак –
Нәданә гъәсъбәи Алла526.
Кирәк малын утка якмак…
Аның чөн хәсрәтә калмак…
……………………………………….
………………………………………..
Наданга үз буең сонсаң,
Үзең аңа мотыйгъ булсаң527,
Аңа разый булыр исәң,
Сәңа разый имәс Алла!
Разый булып, ата-ана
Бирәм дисә ки наданга,
Алар ризалыкы өчен
Гомерлек хәсрәтә калма.
Дигел анлара бу сүзне,
Бакып анлара дөз күзне528:
«Ятыр катыңда кискәдәй,
Бирүбән тын ки мичкәдәй!»
Оялмасана, и җаный,
Дигел анлара сән аный;
Оялып хәсрәтә калсаң,
Разый ирмәс сәңа Алла.
Ике мәгъшук бергә кушла –
Ефәк булып ки ишелә,
Кәлүб куйнына ки керсә,
Нәсыйб итеп, кушып Алла.
…………………………………………..
………………………………………….
Муафикъ кулларын салса,
Гүйә разый аңа Алла.
Кушылып [бу] ике җаный,
Ки белеп хөкме уганый529,
Ки мондан яхшысы къәный530? –
Бу дорур ризаи Алла.
Бу икеләре гыйлем булса,
Белүб андай гамәл кыйлса,
Ки галимнең кулун алса, –
Булыр и һөдаи Алла531!
Сүзем тотып ки ал гыйбрәт,
Ярин532 сәңа булыр рәхәт,
Бу эшләрдер сәңа гыйбрәт, –
Сәнеңчөндер җәннәти Мәүля533.
Гыйлемдән ки йөз дүндермә,
Гыйлем чырагын сүндермә,
Аңа чытык йөзең вирмә, –
Разый булыр сәңа Алла…
Салур андин түбән башны,
Чытар йөзи, күзне-кашны,
Ачылып хатнына дәшми, –
Көлеп бакмак аңа къәный?
Каралык къәлбене534 баскан,
Агыр балта биленә аскан,
Юан-юан агач кискән, –
Арыгач уйнамак къәный?
Арыгач ачылып тормаз,
Үзе йәш, ултырып тормаз,
Хәлалене күзе күрмәз, –
Торыр килеш карап аный.
Йәнә ул дәмдә535 кич булгай,
Кәлүб түшәккә ултыргай,
Хәлаленә моны айгай536:
«Дийәен бән, ишет моный.
Дийәем бән, сән ишеткел,
Кәлүб аякымны чишкел,
Үгетне бу онытмагыл:
Кибәргә пичкә сал аный».
Китәндәй537 ак беләкләрен,
Кәлүб ул сызганып анда,
Чишеп алыр аякларын,
Алып пичкә салур аный.
Наданның хале бу улгай,
Чабатасына туфрак тулгай,
Оекы һәм кара булгай, –
Чыкуб хатун кагар аный.
Йәнә сузар аякыны,
Ки тартырга оекыны,
Коеп тузан увакыны538, –
Буянурсән йәнә, җаный.
Бу мескин чыкубән какгай,
Ки әле туфракга баткай,
Керүбән катында яткай, –
Торып да ул үбәр аный.
Кияр аякына лапта539,
Аны киеп йөри таптап,
Көйдермәгел берүк утка,
Әгәр салса кибәргә аный.
Киеп лапталары тузгай,
Кадерсез гомре, бел, узгай,
Ишетеңез моны сез, һай, –
Ахирәт эстәмәк къәный?
Аякы, тубыкы бәйләнгәй,
Йите кат киндерә әйләнгәй,
Кәзеб540 сүзләргә бәйләнгәй, –
Басубән гъәфләти аный.
Надан [дин] хур дәхи барму,
Бу сүзгә сүз дәхи барму?
Галимне хур күргәнләргә
Ходаның рәхмәте къәный?
Ни мәгъкульдер моный күрмәк,
Гыйлем кызны нәданга вирмәк,
Гыйлем егет наданны алмак,
На мәгъкульдер дидем аный.
Әгәрчә ир галим улса,
Хәлял кәсеб: иген иксә,
Возу кыйлып541, намаз кыйлса,
Ушал ирдер ки рәхманый542!
Намаз кыйлса, алып таһрәт,
Булубән анда ул шөһрәт;
Бу эшләргә йөзең үгрәт –
Булырсән чөн ки рәхманый.
Зирагъәтдән543 әгәр кайтса,
Тиз үк хәляленә әйтсә,
Ки комганга суын салса:
«Намазга вараем, җаный!»
Кәләше анда су койса,
Торубән һәм возу кыйлса,
Намазга мәсҗедә варса,
Ки мондин яхшысы къәный?
Ки бәгъзеләр надан булса,
Галимләргә коллык кыйлса,
Тагъәт544, коллыкны күп кыйлса,
Галимләрдин сайуң545 аный!
Берәүләр гәр галим булса,
Кяһиллек546 тагъәтен кыйлса,
Үзе кешегә «кыйл» дисә,
Монафикъ547 дип белгел аный.
Әгәр хөкме Хода улса,
Галим бер дөхтәри548 алса,
Үзенең нәсыйбы улса,
Ниләр дийәм – ишет аный!
Дәйүр: «Җаный, бирү килгел,
Оекым, читекем алгыл,
Килеп янымда ултыргыл, –
Кушылдырды бези Алла!»
Укыгай ул торып намаз,
Кыйлып ул мәүляйа нийаз549…
………………………………………
Дир ул хәмед-сәна кыйлса550,
Аңа хушнуд551 булыр Алла.
Дәйүр: «Җаный, тиз үк булсаң,
Самавыр ярагын552 кыйлсаң,
Китереп сөфрәйә куйсаң,
………………..будыр җаный».
Дилваз553 ярагыны кыйлып,
Бер-беригә күз[ен] салып,
Ки чәйнеккә чәен салып,
Диеп ул: «Әлхәмделилла,
Кушылдырды бези мәүля,
Китер бал, чәй, лимун тагы,
Куең һәм сөфрәгә554 аный…
……………………………………»
Утырыр ике[се] алда,
Самавырны алып алга,
Сузарлар кулларын балга, –
Ки мондин яхшысы къәный?..
Салубән күзләрә күзне,
Тәбәссем555 берлә дир сүзне,
Көлешеп дийәрләр сүзне:
«Ки кушды безне ул мәүля!»
Галим булса, булыр дәүләт,
Нәдан [булса], булыр зилләт556,
Әгәр сән эстәсәң гыйззәт,
Дигел [сән]: «Бир[ер] ул, Алла!»
Наданга сән әгәр варсаң,
Берәүне сәүмәен алсаң,
Ки бер гъише нуш кыйлсаң557 –
Ки үлмәкең ирүр әфзаль558.
Гыйлем йарны сәүеб алсаң,
Аның илә самит торсаң559,
Ике мәгъшук гомер сөрсәң –
Бусыдыр, бел, җаный, әүля!
Ки наданга берәү бармак –
Үзене зиндана салмак,
Ки хәсрәтдер уйлә560 кыйлмак, –
Ки кушмасын берүк Алла!
Хода кушса ушал йарга,
Мәхәббәт дөкәнсә561 анда,
Аның илә мосахибдән562
Ки әфзаль зиндани, Алла.
Мәхәббәт йебе киселсә,
Әгәр салкын йиле иссә,
Ки дә әйтсен ушал дәмдә563:
«Сыгынырмын сәңа, Алла!»
Үз-үзеңә моны сүзлә,
Ки дәрман дәрдеңә564 эзлә,
Китәр юлыңны сән эзлә, –
Үзеңә тиң бирүр Алла.
Өзелеп, егълайу калсын,
Үзедик мәҗнүнне алсын,
Малы-мөлке ута янсын –
Котылдырсын берүк Алла!
Сәүешмәклә кулын салмак,
Ки ләбендән пусә кыйлмак565,
Аның нәхренә566 кул салмак
Ирүр, бел, ләззати алма567.
Ки галимдәй хәбәр килсә,
Ата-анаң аңа вирсә,
Мәһәрә568 керәнләр салса, –
Аны кабул әйләгел, җаный!
Әгәр сән наданга варсаң,
Барып таш бота керсәң,
Мәхәббәтсез билә торсаң –
Суган булыр сәңа алма!
«Колак тотып ишет, җаный…»
Колак тотып ишет, җаный,
Идәем бер хикяйәти,
Сәңа гашыйк улып тәкый, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Яратыбдыр сәне ул Хакъ,
Ки ак йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды күп рәүнәкъ569, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Йөзеңне әйләде гөлтик,
Сачеңне игде сөнбелтик,
Үзеңне итде былбылтик, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Йөзең биңзәр570 тулар айа,
Күрәнләр хур диеп сайа571,
Сәңа биңзәшле кыз кайа? –
Фида җаным сәңа, җаный!
Йөзең биңзәр кызыл ләгълә572,
Йөзеңдән нурларың агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Гаҗәб ләтыйф дорыр573 җисмең,
Мәгълүм дор[ыр] сәнең исмең,
Йөрәгем бәгърене кисдең, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Билең нечкә, нәзек дорыр,
Буең зифа, төзек дорыр,
Җиһан эчрә574 аз ук дорыр, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Билең нечкә, буең һәм төз,
Төсең саф, гөл кеби йөз,
Әгәр дисәң иде бер сүз, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Матурлык исмене алдың,
Хәлаикъ эчрә575 дан алдың,
Зөләйха урнына калдың, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Сүзем язылды күп төрле,
Тагы да әйтәем берне:
Кабул итәрмүсән серне? –
Фида җаным сәңа, җаный!
Килермүсән бәңа үзең?
Дәхи кашың, кара күзең,
Бал-шикәрдин датлы сүзең, –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Әгәр кал]сам сәне алмай,
Ки куйныңа керә алмай,
Ботыңны ботыма салмай, –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Сә]лам яздым сәнең артын,
Сәне сәүмәклекем сартын576;
Яңакларың кызыл алтын, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Сәлам яздым каләм кашка,
Ки сәүмәкдә эшем башка,
Чыкармагыл серне фашка, –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Әйа] җаным, ки бел халем,
Җана гыйшкъ утына җаным,
Тәнемдә калмады каным, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Әйа җаным, нәчек итим,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Атаң-анаң бирә белмәс, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Намаз артларындин, җаный,
Телимен Алладин сәни,
Кабул итсен ки сүземни, –
Фида җаным сәңа, җаный!
Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзең – тулан аем!
Сәнең өчен кышын-җәен
Фида җаным сәңа, җаный!
Языйм микән, җитәр микән,
Сәнең мәдхең577 бетәр микән,
Күңелләрдин китәр микән? –
Фида җаным сәңа, җаный!
Хисабың, сагышың кайда?
Болай торуда ни файда,
Кауышыйк без шушы айда! –
Фида җаным сәңа, җаный!
[Күземне күзеңә] салсам,
Ходай язып сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
Фида җаным сәңа, җаный!
Кауышыйк инде бу айда,
Вакыт җиткән ки, җаный ла!
Ирадәң578 әллә байларда? –
Фида җаным сәңа, җаный!
«Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы…»
Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы579,
Йөрәгем-бәгърем, күзем тутыйасы.
Үзеңне күрмәен580 күңелемне алган,
Көйдереп тә яндырып утка салган.
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Нәчә елдин бирле сүләр сүзем сән.
Нәчә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр581,
Гамең берлә гъәриблыкда герифтар582.
Сәне нәчә сыйфат кыйлсам төгәнмәс,
Вәли583 күрмәй кеше һәргиз ышанмас.
Ләбең – йакут, дешең энҗү дезелмеш,
Йөрәк-бәгърем сәнең өчен өзелмеш.
Гыйшыклыкдин берәүгә ут чакылса,
Гаҗәб улмаз җиһан утка якылса!
Гыйшык хәле мәризъдан584 каты, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы585.
«Сезнең йортыңыза вардым…»
Сезнең йортыңыза вардым,
Сәнең сылулыгың күрдем,
«Бу нидәй кыз?» – диеп сордым,
Гаҗәб итдем сәңа, валлаһ586!
Ки төрдем мәктүбеңезгә,
Дәхи вардым өеңезгә,
Юлыкдым сән кызыл йөзгә,
Биһуш587 улдым күреп, валлаһ!
Нәзар кыйлдым сәңа нәгяһ588,
Була күр, туташым, әгяһ589:
Гашыйк улдым дәхи сәңа,
Нәсыйб итсен сәне, валлаһ!
Гъәҗиб590 уенларың күрдем,
Ки хәйранә калып тордым,
Йөрәгемә гыйшык ордың,
Ки сәүдем шул заман, валлаһ!
Читек-башмакларың киеп,
Йөрисең, гүзәлем, биеп;
Эчем-тышым тора көеп
Күрү белән сәне, валлаһ!
Оялмадың үзең бәндин,
Бән алмадым күзем сәндин,
Чыка язып җаным тәндин,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
Сызылмыш кашларың җайдай591,
Йөзең нурлы тулан айдай,
Күрәнләр сәне хур сайдай592, –
Сылу кыйлды сәне, валлаһ!
Беләгең нечкә йәш талдай,
Сүзең датлы ирер балдай,
Гыйшыкың сабрыми алдай,
Кауыштырсын бези, валлаһ!
Ки исмең һәм фәлян булды,
Гыйшыкыңдин эчем тулды,
Ки белмимен ничек булды,
Күрүбән бер заман, валлаһ!
Ки сының дөлдөлә биңзәр593,
Йөрисең былбыла биңзәр,
Кәлямең тутыйа биңзәр594, –
Гомер вирсен сәңа, валлаһ!
Башыңа киясең калпак,
Сыйфаты кар кебек һәм ак,
Сәүәрем, валлаһи, бик хак, –
Бәңа вирсен сәне, валлаһ!
Күзеңнең нуры йолдыздай,
Керпекләрең дә кондыздай,
Җәмалең мисле595 хур кыздай, –
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
Юлыкдым бән сәңа үзем,
Ки тешде йөзеңә күзем,
Оялды һәм кызыл йөзең, –
Карап калдым сәне, валлаһ!
Гъәҗәбләй үк ки йөзеңне,
Ки былбыл кеби сүзеңне,
Бәңа бирсәләр үзеңне,
Шөкер идәр идем, валлаһ!
Ки улсайчы596 бәңа үзең,
Дәхи кара кашың-күзең
Вә һәм гөлтик кызыл йөзең
Йөрәгем яндыра, валлаһ!
Кичә ятсам, күрәм сәне
Исәпләсәм, улам би-һуш,
Гашыйк улып сәңа җәй-кыш,
Йөримен һәр заман, валлаһ!
Йөреп [һәм] күп заман түзеп,
Йөрәгем-бәгъреми өзеп,
Ки гъәм дәръясында йөзеп,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
Ки бер көн сүзләшеп үзем
Сәнең белән бераз сүзем,
Ки әйтдең сән бәңа үзең:
«Чыка күр [сән», дийә], валлаһ!
Чыкып китдем [ки] сахрага,
Йөрәгем чыдамаганга,
Менеп [бән] бер биек тауга,
Ки ятдым кайгырып, валлаһ!
Ки чыккансың үзең балкып,
Ике садрең597 тора калкып;
Тәмам беткән идем йалкып,
Көтеп сәне, җаным, валлаһ!
Сәүендем сәне күргәчдин,
Киләсең юкары очдин,
Дәхи тәңкәләрең сачдин…
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
Юлыкды сәңа үз ишең,
Вар икән анда киңәшең…
Күземдин түгелә йәшем! –
Карап тордым сәне, валлаһ!
Ходадин [гәр] нәсыйб улса,
Гүзәлләр дәхи юлыкса,
Алыр идем Хода язса, –
Ниятем күп бәнем, валлаһ!
Сәңа яучыны бән салсам,
Хода язып, сәне алсам,
Ки куйныңа керә калсам,
Нийәт бирер598 идем, валлаһ!
Сәнең кеби гүзәл мәхбүб599,
Хода язса, табылыр күп,
Вәликән600 үзеңез бик хуб…
Ки вирмәде сәне, валлаһ!
«Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур…»
Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур,
Барымызны яраткан бер Хода зур.
Өмид илән каләм алды бу әлем601,
Ходауәндә602, кабул әйлә теләгем!
Кабул күрмәй кире вирсәң хатымны,
Хода кашында603 сорармын хакымны!
Әгәр мәхрүм куярсән бу куендин,
Агырдыр хәсрәтем дөнья утындин.
Җаныкаем, чиләнмә сән укырга,
Күңел төшде боны һәм туктатырга.
Мөбарәк исмеңез фәлян икәндер,
Тарафындин гыйшык йиле искәндер.
Сәнең гыйшкың белән ахир үләрмен,
Фиракъең604 утында әксәр күәрмен605.
Сәне күрдем ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа оҗмах хурытик.
Йибәр яулык ике башын нәгышлап606,
Дәхи бер көн кауышмакый багышлап.
Кабул күрмәй кире мәхрүм кыйларсән,
Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән607.
Кешегә сүзләмәдем бу сүземне,
Сабыр берлән тыя тордым үземне.
«Китабларда бу сүзне күргәнем бар…»
Китабларда бу сүзне күргәнем бар:
«Оялган кемсәнең ризкы булыр тар;
Икеләнеп, оялып корган эшләр
Сүтеләдер, сүреләдер!» – димешләр.
«Биреңез үк!» – дигел, бер дә оялма,
Сүзем будыр сәңа, җаным, багалма.
Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,
Әгәр ялган дисәң, бер Ходаем бар!
Бу инәлүләрем таш да белерде,
Урыс кызы динен ташлап кәлерде.
Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зарый608,
Йитәр инде, инәлмәм мондин арый.
Күп ирде лә язсам хатка тагы да,
Туласы булды ла ике ягы да.
Йитәр, сүзне йибәрмә күп озынга,
Дәхи инәлдерәм диеп кузынма609.
Әйа җаным, вәйа җаным, җәмалем,
Сәнең өчен өзеләдер бу җаным!
Әдәбле диделәр ки әһле инсаф,
Тәнигә кул тимәгән диделәр: саф.
Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга
Надан астында мимылдап ятырга!..
«Карарым калмаен яздым сәламем…»
Карарым калмаен яздым сәламем,
Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем610.
Җиһан зольмәт ирер611 бәнем күземә,
Көенмәкдән фәлянага җөнанем612.
Зәһи халь-ү, зәһи халь-ү, зәһи халь613! –
Бән егълармын – һәммә галәм сәр-асим614.
Мәнем сез бакмаңызлар сурәтемгә,
Йөрәгем кан ирер, мәхзүн җөнанем615.
Әйа абзый вә абыстай, сүземдән
Нәбиләр хаккычөн616 бәне исергәң617.
Мөдилл улың618, кабул идеп, сүземдән,
Бәне чәндан619 җәфаләрә дөшермәң!
Нәбинең хаккъ-хөрмәте гыйззәтичөн
Фәрекъ итдең дөнеми көндеземдән.
Әгәр тәзвиҗ620 идәрсәм кардәшеңне,
Хәлегъ идәм621 хәлялемне соңындан.
Гаҗәб хәйран ирермен бу эшемдин,
Берәр ләхза622 китә белмәз исемдин.
Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән623,
Йөрәгем айпылырдай сагышымдан.
Гаҗәб катыйгъ исергәң бу сүземдән:
Хәҗәр624 йомшар иде йомшак күңелдән.
Физинһар, сөммә625 зинһар, бәгъдә626 зинһар,
Мөдилл улың, аермаң мәгъшукъемдән!
Сәбәб улың висалә ба җәнанә627,
Колыңызмын сезә җан-у-дилемдән.
Әйа абзый вә абыстай, белеңләр,
Ки гяһ-гяһ628 екылып китәм һушымдан.
Нәтәк былбыл гашыйкдыр җөмлә гөлгә,
Чәнаникә629 гашыйкмын сеңлеңезгә.
Әйа абзый, өмидем хат язмакыңдыр,
Кире бәңа, кабул идеп…
«Язаем сән җанашыма сәламләр…»
Язаем сән җанашыма сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә бераз кәлямләр630.
Булыр микән күреп күзем туяр көн,
Тулан айтик йөзеңне һәм үбәр көн?
Булыр микән йөрәгем басылыр көн,
Шифа татып висалең бәрһәмендин631?
Зифа буең күреп туймас булыпмын,
Күреп дәхи йөзеңнең күрклекендин.
Нәчек итим, бәнем тереклегем тар,
Ходай кыйлсын үзеңне дә герифтар632.
Гаҗәб хәйран буламын бу эшемдин,
Кичә ятсам ки чыкмыйсың дөшемдин.
Әйа җаным, беләсән дә беләсән,
Кабул идеп, бу тарафка киләсән.
Әйа җаным, сереңне гизләмәсмен633,
Сәне ташлап, бүтән йар эзләмәсмен.
Бу дөньяда күрепмен дөхтәри634 чук,
Сәнең кебек зифаны күргәнем юк!
«Аты фәлян гүзәл, матур икәндер…»
Аты фәлян гүзәл, матур икәндер,
Укырга да дәхи матур икәндер.
Фәлян шәкерт фәлян атлы бу йарга
Язып хатлар йибәргән күңле барга.
* * *
Нәдән тора икән гъәфләт эчендә:
«Нә вар икән, – диде, әлбәт, – эчендә?»
* * *
Шушы айның көнендә, йә кичендә
Бән буламын микән күңлең эчендә?
Вә йә барча җәендә, йә кышында
Булам микән сәнең күңлең тышында?
* * *
Нәдән үртәнмисең гомрең үтүдин?
Ятырсың[мы], җаный, йокың китүдин?
* * *
Җәмалендин йә алданып торамы?
Сылумын дип, матур дип лаф орамы?
Ки бу фикрә булып фәлян-сөрур да,
Тора микән бик алданып горурда?
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тәндин көздә дәшкән кыраутик.
* * *
Гомер һәм чылтырап сукган сагъәттик;
Бу форсатлар үтәр тиз йөгрек аттик.
* * *
Ышанма һич атаңның байлыкына,
Олугъланма йөзеңнең айлыкына.
Атаң байлыгымы вирмәз сәңа һич,
Янып, тәүбә кыйлып, бу сүздин ваз кич!
* * *
Әҗәл угын әгәр корса атарга,
Әман вирмәз мишәргә һәм татарга.
«Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем…»
Мәхәббәтне сәңа салды Ходаем,
Моны язмай ни халь илә түзәем?
Сәламемне кабул әйләп ала күр,
Бәңа каршы үзең дә хат яза күр!
Иляһи, барча гыйльме мәтълабын635 бир,
Кәрам берлә мәрарәгә тәскин бир636.
Кәлямем637 сәңа барып йитә алмас,
Каләмдин гүргә кермәен котылмас.
Ходаем гыйшкыңызны салды безгә,
Аныңчөн йибәрдем бу сүзне сезгә.
Бу язмакдин күңелнең туясы юк,
Сәне алмай күңелнең тынасы юк.
Ки хакъ язмаса [гәр] бән азмас идем,
Ул сүзеңезгә бән хат язмас идем.
«Йитәр!» – дисәм, каләмем тыңламыйдыр,
Гыйшыклык халене һич аңламыйдыр.
Бу мәктүб халигә кыйлсаң итагъәт638,
Сәгадәтдер, сәгадәтдер би-сыйфат639!
Каләм әһле каләм илә йөретер,
Наданлар тел илә [сүзне] йөретер.
Йөрәгем яндырыр күңел һәуасы640,
Качан ула бу дәрдемнең дәуасы641?
Абыз туткай ялыкмасын укырга,
Күңел төште моны аңа язырга.
Бу хатка яздым ирсә [бән] атыңны,
Гыйшыклык тотмады һич такъәтемне.
Зөләйха Йосыфә гашыйк улыбдыр,
Кулындин камчысын әлә соныбдыр.
Ки ул камчы көйдерде Йосыф әлене642,
Бел имди сән бу гыйшыклык халене!
«Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә…»
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, тиң итеп,
Сәламемне ки кайтарма ким итеп.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Күзем дөшде сәнең күркәм йөзеңә.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, асылный,
Сәне күрмәй бәнем күңлем басылмый.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, гүзәлем,
Сәне күрми, җаным, һич [дә] түзәлмим.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, хәкыйкъәт,
Йосыф – Зөләйхадин алгыл нәсыйхәт.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, йитәрмү,
Бу хат берлә арада сүз бетәрмү?
* * *
Сәлам яздым сәңа – кабул аласән,
Ике читенә бер билге саласән.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, кичә көн,
Кабул итмәз исәң, ватма пичәтен.
* * *
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, үзеңә,
Яман күз дөшмәсен күркәм йөзеңә.
* * *
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным-фәлянга,
Бу мәктүбне кабул итеп аланга.
* * *
Сәлам яздым сәңа, җаным, ике күз,
Сәнең хәсрәтдин саргайды нурлы йөз.
* * *
Сәлам улсын сәңа, җаным, кара каш,
Бу серемне әйләмә һичкемгә фаш.
* * *
Сәламдин соң кабул булса, җанашым,
Кичә-көндез сәнең берлә сагышым.
* * *
Сәламдин соң кәлям яздым үзеңә,
Җефетлеккә өмид идәм үземә.
* * *
* * *
* * *
Сәлам язмак галим шәкерт эшедер,
Кабул күргән дәхи изге кешедер.
* * *
Бәнем юкдыр сәңа лаикъ бүләгем,
Ни булса да гаеп итмә, йөрәгем.
* * *
Әйа җаным, ерак булдым үзендин,
Тыеп булмый йәшем ике күземдин.
* * *
Әгәр белсәң иде, җаным, халемне,
Үзең бирер идең газиз җаныңны.
* * *
Сагынмакдин сары булды чыраем,
Аермасын – кауыштырсын Ходаем!
* * *
Һавадин ике асыл кош барадыр,
Сәне күрмәй бәнем эчем янадыр.
* * *
* * *
Сәнең хәбәрләрең иштеп шадланам,
Һәр кичәдә сәнең берлә зәүкъланам.
* * *
Сәнең берлә ятыр идем күп уйнап,
Үбешермез мисле күгәрчен гулап.
* * *
Сәнең кебек җәмальне күргәнем юк,
Сәндин дәхи айрылыр хальләрем юк.
* * *
Сәнең берлә күп уйнадым дөшемдә,
Сөйләп булмый – сагышым күп эчемдә.
* * *
Сәнең берлә торалмасам дөньяда,
Үкенәм мин яратканга Ходага!
«Мәхәббәт ширбәтен эчкән онытмас…»
Мәхәббәт ширбәтен эчкән онытмас,
Йарындин гайре нәрсә дәуа булмас.
Әйа җаный, салдың гыйшык мәҗазын652,
Сәне күрмәй табалмаймын дәуасын.
Әйа җаный, багъладың бәгъремә таш,
Күзем нәргисләригә тулдырдың йәш.
Сәнең өчен кыйлыпмын налә бисйар653,
Тәмам гомреми кыйлдың заре әфгяр654.
Ике күземгә йәш тулды, и җаный,
Караңгы әйләдең ошбу җиһанный.
Билең кочарга тилмереп үләрмен,
Ләбләреңдин655 кайчан сурып үбәрмен?!
«Ки бисмилла илән алдым каләмем…»
Ки бисмилла илән алдым каләмем,
Хуш улсачы бәнем язган сәламем.
Гыйшыклыкдин халем йитде үләргә,
Ки белмәдем халем кемгә сөйләргә.
Гыйшыклыкдин сөйләем бер хикяйәт,
Бәнем гыйшкым сәңа дәште бигайәт656.
Гашыйк хале ауыр икән, канатым,
Кауышырга җәһед иткел657, канатым.
Сәлам язып ике кулым бушамый,
Бу дөньяда сәңа һичкем ошамый.
Сәлам яздым сәңа, җаный, исәпләп,
Сүзем әйтер идем, җаный, кочаклап.
Йөрәгем янадыр, һай-һай, янадыр,
Сәнең гыйшкың бәне утка саладыр.
Йөрәгем ут доташды яна-яна,
Сәнең гыйшкың бәне кыйлды диуана.
Сәне сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа җәннәт хурытик.
Сәне сәүдем хәкыйкъәт бән, җанашым,
Ки дәрдеңдин диуана булды башым…
Гыйшыклыкдин сары сукды йөземә,
Җаныкаем, булырмусән үземә?
Әгәр булса канатым да очарга,
Очып барыр идем сәне кочарга.
Сүзем расдыр бәнем – ялган имәсдер,
Бәнем кеби сәне һичкем сөймәсдер.
Җаныкаем, укып аңла хатымны,
Чыкармагыл бәнем яманатымны.
Бән хатымны сәңа яздым үземдин,
Өмид идеп сәнең датлы сүзеңдин.
Ки мән яздым, гүзәл, сәңа сәламем,
Кабул күрсәң бәнем сән бу кәлямем658.
Сәлам яздым сәңа, җаным, җәмалем659,
Ходай кыйлса иде сәне хәлялем.
Җаным сәүгән йөрәгем парәсе сән,
Тәнем рухы, күземнең карасы сән.
Гыйшыклык булмаса, мән азмас идем,
Әрсезлек кыйлып [мән] хат язмас идем.
Язаем, җаныкай, бераз сәламләр,
Сәламдин соң язаем мән кәлямләр.
Сәнең гыйшкың күңелдә, күздә – йәшем,
Гъәҗәбдер – һәм диуана булды башым.
Торамын, алга тамды йәш күземдин,
Җаным, аңла бәнем айган660 сүземдин.
Сәнең күңлеңдә бармы бер гъәҗәб халь,
Булыр булса, бу хатымны алып кал.
Әгәр булмаса, кайтаргыл хатымны,
Чыкармагыл бәнем яманатымны.
Ки күркәм берлә мәрҗан буйныңызда661,
Күзем йомсам, буласың куйнымызда.
Сәлам алмак фарыздыр, и каләм каш,
Бу сүзне гъәйреләргә әйләмә фаш.
Чара юкдыр сәне күрми чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
Сәламемдер сәңа, җаным-җиһаным,
Фида улсын сәнең юлыңда җаным!
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Мәңа бер кош телетик хат сала күр.
И җанкаем, җәмалең күрсәм иде,
Сәнең куйныңда җаным бирсәм иде!
Сәнең гыйшкың Ходаем салды мәңа,
Аның өчен йибәрдем моный сәңа.
Сәңа кауышдыргучы [ул] Ходадыр,
Сәнең өчен бәнем җаным фидадыр.
Гъәҗәб хәйран уламын бу эшемдин:
Кичә ятсам ки чыкмайсән дөшемдин.
Сәлам яздым сәңа, и бәне белгән,
Мәңа хәсрәт өчен дөньяга килгән!
Ки сән, җаный, бәне нәчөн онытдың,
Ки бәндин нәчек күңлеңне суытдың?
Аның кебек булыр җиһанда сүз күп,
Ки бәнем сәндин үзгә сәүгәнем юк.
Ки кем өчен күңелеңне суытдың?
Нә өчен бән фәкыйрьләр[и] онытдың?..
Гыйшыклыкда сәңа язылды күп хат,
Барып кайта ки хатым бушка мотлакъ662.
Сәлам язмак егет кеше эшедер,
Бүләк салмак матур кызлар эшедер.
Нәчә баксам кү[р]енәсең күземә,
Инансана бәнем ошбу сүземә!
«Сәнең өчен күп егъладым җомгада…»
Сәнең өчен күп егъладым җомгада,
Хәйр бирдем Баһаутдин хуҗага.
Сәнең өчен күп укыдым хәдисдин,
Йөзең дәхи яктыракдыр көнәшдин663.
Сәнең өчен күп хәсрәтләргә батдым,
Кичә егълап, йәнә дә ялгыз ятдым.
Сәнең өчен сәхәрләрдә ултырдым,
Сәнең өчен аерылдым ойкыдин664.
Сәнең өчен къәйед кыйлдым665 башымны,
Ходай кабул кыйлар микән йәшемне?
Сәнең өчен йәшем канга әйләнә,
Сөйләп булмый – дәхи телем бәйләнә.
Сәнең өчен кан егъладым җомгада,
Сәне сорап зарый кыйлам Ходага.
Сәнең өчен зар-интизар булаем,
Гомерләрне сәнең берлә сораем.
«Җаным фида сәңа, җаным-җаный ла…»
Җаным фида сәңа, җаным-җаный ла,
Гомерлек йар гынам булсаң ярый ла!
Сәнең өчен акыздым күздә[н] йәшем,
Бу хәсрәтдин чыкар микән бу башым?
Ходай язсын мөкъәддәр каләмендә666:
Кауышдырсын бу дөнья галәмендә.
Шад уламын, әгәр күрсәм йөзеңне,
Тулар дөнья[м], әгәр алсам үзеңне.
Ходай бирер микән мәңа үзеңне?–
Сүләр идем сәңа хаҗәт сүземне.
Йөзең нурлы сәнең кояш нурытик,
Кыяфәтең сәнең җәннәт хурытик.
Йөзең нуры кояш нурыйга биңзәш667,
Кыяфәтең җомах668 хурыйга тиңдәш.
Үзең былбыл, йөзең мисле тулан ай669,
Ашар ашың сәнең шикәр, сары май.
Йөзе[ң]дин нурларың йиргә тамадыр,
Сәнең дәрдең670 бу көн бәңа бәлядер.
Әлиф-лямтик сәнең кашың карадыр,
Сүләгән сүзләрең бәңа дәуадыр.
Ходай биргән сәңа күркәм җәмальне671,
Качан кыйлыр икән безгә висальне672?
Сәнең йөзең охшаш шәмсекъәмәргә673,
Сүләр сүзең охшар багы сәмәргә674.
Йөзең күркәм, сүләр сүзең гарәбчә,
Гакыл-фигълең сәнең бар да гадәтчә.
Үзең былбыл, күзең нәркис карасый,
Сүзең ширин675, үзең йөрәк парәсый.
Әйа җаным, җаныкаем, каләм каш,
Сәнең өчен кичә-көндез күзем йәш.
Кашың – кондыз, күзең йолдыз икәндер,
Хода сәне бәңа бирер микәндер?
Телең татлы сәнең хөрмә йимешдин,
Йөзең күркәм сәнең нурлы кояшдин.
Ходай кыйлган сәнең йөзеңне күркәм,
Ходай кыйлган зифа буеңны өлкән.
Кичә-көндез телләремдә сән сүзем,
Сәндин гъәйре кемсәне күрми күзем.
Шәмсекъәмәргә охшар нурлы йөзең,
Бал-шикәрдин татлыдыр сәнең сүзең.
Сәңа биргән Ходаем күркәм җәмаль, –
Хакъ Тәгалә әйләсен мәңа хәлял.
Хакъ Тәгаләдин сорыйм даим сәни,
Фәзъле берлә676 мәңа бирсен ул гъәни677.
И гүзәлем, әйлә сүземне кабул,
Ике күзем! Кил, гомерлек йарым ул!
Гөл йөзеңә төшсә күзем – шад улам,
Нәсыйб әйләсә Ходай сәни – алам.
Сүзем дыңла, зинһар, сөммә678, зинһар,
Бәне ташлап бүтәнгә китмә, зинһар!
«Бәдре-лямигъ дилбәрә…»
Бәдре-лямигъ дилбәрә679 гыйшык тотыпмын, бинәуа680,
Нәзъмилән уламыдыр681 бер дәрде-дил үзрә682 дәуа?
Нам чү былбыл683, сүзе ширин, шәмсе талигъдер684 йөзи,
Назир улмас685 шул кояша: талдырыр ике күзи.
Бөйлә кәлмәс686, күңлә кәчмәс хөсненең687 мең дә бере,
Галәм эчрә хуш сыйфатлар анда мәүҗүд688 һәрбере!
Бу җиһан мәхбүбләрендә689 юкдыр аның тиңдәше,
Илля улыр оҗмах эчрә хурлар аның биңзәше690.
Йөрер ирдем бер вакыт хуш, күземи алды та уш691,
Күрдекемдин гашыйк улып, шул заман улдым биһуш.
Кәндемә692 дидем гаҗәблән: бу Ходаның сәнгате!
Нә кыйлаен? – нәфсә мәйл итмәк693 нәбиләр694 сөннәте…
Бу гашыйклык силсилендә695 йөрер идем бән гъәриб696,
Кәндеми белмәй, диуана, әҗнәбиме йә къәриб697?
Һәр талибә угърадысам698, дәрдемә кыйлды тимар699,
Ибтидадин700 мең зийадә701 ул бәни кыйлды бимар702.
Бу җиһан зольмәтә дүнде703: нә шәмес вар, нә – сираҗ704,
Йөрер ирдем зольмәт эчрә дәрдемә эстәп гыйляҗ705.
Йөрер ирдем зольмәт эчрә бәхре-әфкяра батып706,
Бәгъремә санчеп уятды керфек угыйлә атып.
Күземи ачдыкда күрдем, дидем: «И Сахибҗәмал!
Шәфкъәт ит, үлтермә бәни, уш707 сагъәт куйныңа ал!»
Үзе – шивә708, күзе – нәргис, йөзедер сахиб җәмал709,
Исменә җисмен муафикъ кыйлмыш аны Зөлҗәлял710!..
«Бер тамаша: бу гашыйклык берлә күңел азмасын…»
Бер тамаша: бу гашыйклык берлә күңел азмасын,
Агыр икән, хәсрәте чук – дошманыңа язмасын.
Бу гашыйклык тоткан икән, нинди түзем исә дә,
Бән түзәрмен дисә дә [кем], үлчәшергә базмасын.
Ул Зөләйха түзмәде лә, бер өмиден өзмәде,
Бер тоташ им эзләде лә, бетереп мал-казнасын…
Вариантлар
«Хисабың, сагышың кайда?…»
Хисабың, сагышың кайда?
Болай торуда юк файда:
Йә күп елга, йә күп айга
Хисабың бармы сайларга?
Әйа җаным, абыстаем,
Кызыл йөзем, тулан аем,
Сәнең өчен кышын-җәен
Эреп сарка йөрәк маем.
«Сәба йиле, исәр булсаң…»
Сәба йиле, исәр булсаң,
«Фәлян» йиргә йитәр булсаң,
Рәбигане күрер булсаң,
Сәлам дигел аңа бәндин!
Сәба йиле, нә хуш йилсән,
Гъәҗаибдән исеп килгән!
Хәбәр китермәде микән
Рәбига[ләр] тарафындин?
Сәба йиле белән шаулый
Агыйделнең камышлары,
Йөзләремә сары сукты
Рәбиганең сагышлары.
Нәчә сахраләргә чыксам,
Нәчә төрле йыгач күрсәм,
Йәнә катларыйна барсам,
Хәбәр сорыйм бән анлардин:
«Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән яфракларың күкме?
Бәнемдик михнәтең күпме?» –
Диеп сорыйм йыгачлардин.
Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән,
Айрылу зур бәла икән
Гомер иткән Рәбигадин.
«Ходадин һәм теләп сине…»
Ходадин һәм теләп сине,
Кичә-көндез кыйлып зари,
Кауыштырсын сәңа мине, –
Әйа җаным, фида җаным.
Ходаның кәляме711 безгә,
Күңелем төшде һәм сезгә,
Гомер бирсен икемезгә, –
Әйа җаным, фида җаным.
Ки ай кебек синең йөзең,
Ки нечкәдер синең билең,
Кауыштырсын мәңа үзең, –
Әйа җаным, фида җаным.
Шәкәр кебек синең телең.
Ки чулпандыр ике күзең,
Ки әйт миңа асыл сүзең, –
Әйа җаным, фида җаным.
Бу дөньяда гүзәл мәхбүб712
Синең кебек булыр микән?
Сине миңа бирер микән? –
Әйа җаным, фида җаным.
Кашың кара сызылмышдыр,
Тешең йенҗе тезелмешдер,
Йөрәк-баурым өзелмешдер, –
Әйа җаным, фида җаным.
Ки хакъ йакут ике ирнең.
Төшемдә аузыма тирдем,
Гяһи713 сурып үбәр идем, –
Гяһи мин тотубән әшуак.
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки синдән гайрене алмам,
Нәсыйб булсаң, сине алам, –
Мине фәһем итсәнә, җаным.
* * *
«Әйа гариф…»
Әйа гариф716, гаҗәб мәгъна диеленде,
Бер аз монча гаҗәб сүз әйделенде.
Әйа гариф, ишет бәндин гаҗәб сүз,
Тәхәммелдә717 булып сән һәм аңа түз.
Әйа гариф, нәчек түздем бу сүзгә,
Ки калмады җаным чыкмакдин үзгә.
Әйа гариф, бу эшләр үтде бездин,
Бәйан кыйлдым гаҗәб улмаса сездин.
Әйа гариф, күңелне тотма үзгә,
Гаҗәб мәгъна булыр, белгел, бу сүздә.
Әйа гариф, Ходадин нөсърәт эстә718,
Догаңыздин имин булсакчы без дә.
Әйа гариф, бән имам булганымдин
Сәңа яздым үзем хур булганымдин.
Әйа гариф, гаҗәбләнмә бу сүзгә,
Хатасыз булмагай бер хакъдин үзгә.
Әйа гариф, укып кара сүземдин,
Бу эшләри үткән өчен үземдин.
Әйа гариф, үзем бер имам идем,
Бу гыйшык булмаса, бән әман идем.
Әйа гариф, хараб булдым үзем дә,
Хата булмаса кирәкдер сүземдә.
Әйа гариф, гашыйк булдым бер кызга,
Гаҗәб калдым инанүбән рийа сүзгә.
Әйа гариф, качан барсаң сәфәргә,
Төшәрсез кем мәгъшукъәдин хәтәргә.
Әйа гариф, ышанма сүзләренә,
Инаныб сән карама йөзләренә.
Әйа гариф, карасаң йөзләренә,
Инанмагыл – рийадыр – сүзләренә.
Әйа гариф, мәни йад итсә сезгә,
Дога кыйлуң, гъәфур719 рәхмитсә, безгә.
Әйа гариф, хата дәйүб төзәтмә,
Газиз гомрең юк эш берлән озатма.
Әйа гариф, бу көн күрең үземне, –
Рийазәтне чикүб720 яздым сүземне.
Әйа гариф, нәчек яздым бу сүзне,
Егетмен дип, гыйшык тотма бу кызны.
Әйа гариф, хараб итәр бу сезне,
Йад итәрсез тәмаме ахир безне.
Әйа гариф, күңелдә тот бу сүзне,
Гыйшык дәйүб йад итмә һич дә кызны.
Әйа гариф, сәңа яздым хатасыз,
Гыйшыкның ахыры булмас җәфасыз.
Әйа гариф, бу кызга сүз катасыз,
Бу көн газиз җаныңа ут якасыз.
Әйа гариф, әгәр дә ул сүзи катса,
Газиз гомрең ярым акчага сатса?
Әйа гариф, әгәр белсәң халемне,
Бирүр идең үзең газиз җаныңны.
Әйа гариф, хараб итәр малыңны,
Хараблыкдан ки саклагыл җаныңны.
Әйа гариф, бу мәгъшуклар күп улыр,
Гыйшык дәйүб, ахырында хур улыр.
Әйа гариф, җиһанда кыз күп улыр,
Гыйшык дәйүб, ахырында юл улыр.
Әйа гариф, дәрәҗәдин төшәрсән,
Рийазәтдә булып дөнья куарсән.
Әйа гариф, бу эш үткән адәмдин,
Гъәйб булган аңа яхшы-йамандин.
Әйа гариф, рийа сүзләр күп улыр,
Инанмасаң, ахырында хуб булыр.
Әйа гариф, бу эш улырмы мәгъкуль,
Күрермүсән бәнем сүземне мәкъбуль721?
Әйа гариф, гыйшык йөрер адәмдин,
Аермагыл күңелеңне имандин.
Әйа гариф, йад итдем күп гөнаһым,
Гъәфуре рәхим722 рәхмане723 иляһым.
Әйа гариф, ишет сән хәфа къәндин724,
Ки саклангыл бу гыйшыклык афәтендин.
Әйа гариф, хисаб кыйлгыл бу эшкә,
Бу мәгъшуклык ки кермәсәйе дөшкә.
Әйа гариф, дөшемдә күргәнемдин,
Гашыйк булдым аның хуш сүзләрендин.
Әйа гариф, гашыйк булдым сүзендән,
Битакъәт725 мән китеп бардым үземдән.
Әйа гариф, күзем дөшде йөзенә,
Гашыйк булып, киләлмады үземә.
Әйа гариф, ишетдем бән үзендин,
«Җанашым» дип, аның сөчек726 сүзендин.
Әйа гариф, битакъәтмен бу сүзгә,
Нәчек идүб күңелне тотмак үзгә?
Әйа гариф, сүзе булды «җанашым»,
Көне-төне ки ул булды сагышым.
Әйа гариф, хараб булдым бу сүзгә,
Чара юкдыр бу көн үлмәкдин үзгә.
Әйа гариф, дога кыйл нөсърәт өчен727,
Укыганларга булсын гыйбрәт өчен.
Әйа гариф, нәләр үтде башымдин,
Моны яздым үземнең күз йәшемдин.
Әйа гариф, күңелгә сал бу эшне:
Агыз белән тоталмазсән бу кошны.
Әйа гариф, хасыйәтләр бу безгә,
Укып кара: васыйәтләр бу сезгә.
Әйа гариф, күңел салма бу кызга,
Нәхәрәм728 дип, ки зинһар, бакма йөзгә.
Әйа гариф, йөрәккә җара улды,
Нәфес берлән бу көн йөз кара булды.
Әйа гариф, бу эшләр чыкды юкка,
Сикереп төшкәнем белмәдем утка.
Әйа гариф, бу дөхтәр729 җара салды,
Бу газиз гомреми вәйранлык алды.
Инанубмын: бу кызларда хәйадыр730,
Аларның күбесе булыр рийадыр.
Әйа гариф, бу көн ул китде къәнда? –
Китүб баргач җаным калмады тәндә.
Әйа гариф, мөселман булса алың,
Кабул итмә бу гыйшыкның вәбалын731.
Әйа гариф, йөземне сары кыйлды,
Бу мәгъшуклык үземне къарый732 кыйлды.
Әйа гариф, нәчә еллар, нәчә ай,
Үземне сорсаңыз733, белгел, Төгәлбәй.
Әйа гариф, ишедеб вармаясыз,
Үзең дәшмәс чокырны казмаясыз.
Әйа гариф, [бу] мәгъшуклар җаныңтик,
Бу дөньяда сарыф булган малыңтик.
Әйа гариф, сакыйн734 мәгъшук халедин, –
Аерылып малыдин һәм җаныдин.
Хәмед735 берлән башладым бу китабны,
Укып кара күрерсән күп хисабны.
Әйа гариф, йәшем акды битакъәт736,
Әҗәлемне көтәм сагъәт-бә-сагъәт737.
Әйа гариф, моны яздым битакъәт,
Сабырым калмады сагъәт-бә-сагъәт.
Әйа гариф, бу кыз китмәй – күңелдә,
Нә сүзләсәм, ки ул булды сүземдә.
Әйа гариф, герифтармын738 бу хальгә,
Нә кадәр эстәйүб булмады әле дә.
Әйа гариф, гаеп итмә бу сүзгә,
Гаеп итеп ки, зинһар, орма йөзгә.
Әйа гариф, бу эш бәнем үземдин,
Гакылың булса, аңлагыл сүземдин.
Әйа гариф, бу мәгъшуклар булыр тик,
Йөрерсез ки ит эстәгән мышыктик739.
Әйа гариф, егет дип ормагыл лаф,
Тәмам булмас бу эшең, кәлтүр инсаф.
Әйа гариф, гыйшыклык халене бел,
Әман булсайе дип, сән бер дога кыйл.
Әйа гариф, нурым бетде күземдә,
Бу гыйшыкдин сары улды йөземдә.
Әйа гариф, зыйафәт740 булды хәйран,
Ахырында булып[мын] үземә хөсран741.
Әйа гариф, гыйшыкдин кит алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин агыр таш!
Әйа гариф, бу кыз чыкмай йадымдин,
Көне-төне теләгем иляһымдин.
Әйа гариф, бәнем күбдер гөнаһым,
Бу күз йәшемдин кичергел, иляһым.
Әйа гариф, тәүбә кыйлгыл бу эшкә,
Нәсыйхәт ит үзең белгән дус-ишкә.
«Бу бәетне сәңа яздым үземдин…»
Бу бәетне сәңа яздым үземдин,
Өмид идеп сәнең датлы сүзеңдин.
Икенче һәм сәламемдер, гүзәлем,
Сәне күрмәй нәчек итеп түзәрем?
Сәлам язмак егет кеше эшедер,
Бүләк салмак матур кызлар эшедер.
Сәлам улсын сәңа, мәгъшук, ки бездин,
Хәбәрләр юк без мәхутичка (?) сездин.
Сәлам алмак фарыз торыр, каләм каш,
Бу серне гайреләргә әйләмә фаш.
Чара юкдыр сәне күрми чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
Җаныкаем, ишегең ач – керәем,
Гөл-мөбарәк йөзеңне һәм күрәем.
Мөбарәк йөзләреңне күргәндин соң
Ауызыңдин бер суырып үбәем.
Нәчә баксам, күренмисең күземә,
Инансана бәнем ошбу сүземә!
Сәлам улсын сәңа, җаным-хәбибәм742,
Сәнең илә ула күңлем, табибәм743.
Сәламемдер сәңа, җаным-җиһаным,
Фида улсын сәнең юлыңда җаным.
Нә кыйлаем: ерак улдың үземдин,
Тыеп булмый йәшем ике күземдин.
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Бәңа да бернәчә хәбәр сала күр.
И җанкаем, җәмалең күрсәм иде744,
Сәнең куйныңда җаным бирсәм иде!
Сәнең гыйшкың Ходаем салды бәңа,
Ходай үзе каушдырсын бәне сәңа.
Сәңа каушдыргучы, җаным, Ходадыр,
Сәнең өчен бәнем җаным фидадыр.
Гаҗәб хәйран уламын бу эшемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмайсән дөшемдин.
Сәлам яздым хәбәр сорап ки сездән,
Мәңа хәсрәт өчен дөньяга килгән!
Сәламләр әйләдем, җаным-гүзәлем,
Сәне күрмәй нә халь итеп түзәрем?!
«Сәлам улсын сәңа, бәгърем парәсый…»
Сәлам улсын сәңа, бәгърем парәсый,
Кабул әйдәсәнә, күзем карасый.
Кабул итсәң сәламемне, җанашым,
Ки әйтәем сүземне, кара кашым.
Сүзем шулдыр: кабул әйлә сәламем,
И җанашым, укып кара кәлямем745!
Камыш бармак, көмеш тырнак, каләм каш,
Сәнең өчен ике күздин ага йәш.
И җанашым, ишетәмен сүзеңне,
Ки сәндин һич алалмыймын күземне.
Әгәр күрсәм буеңны йә йөзеңне,
Кочаклаган кебек улам үзеңне.
Ишетәмен тауышың йә сүзеңне,
Диуана уламын, белмим үземне.
Ки һич бер хәбәрең юк, җаный, бәңа,
Ни хальләр булды ләкин, җаный, сәңа?
Мәгълүм, җанкәем, Ходага эшемез,
Бу хәсрәтдин котылырмы башымыз?
Кулым бәнем сәлам сәңа язадыр,
Сәнең өчен йөрәк маем сызадыр.
Ки ятларга күзеңне сала күрмә,
Мәне сәүмәс дәйүб алдана күрмә.
Кабул итсәң әгәр бу сүземезне,
Ки аулакда күрерсән үземезне.
Сүзем растдыр, җанашым, алдамыйм һич,
Сәнең өчен ике күзем егълады кич.
Сәнең өчен эчем-тышым янадыр,
Итем бетеп, коры сөйәк каладыр!
* * *
Сәлам улсын йөрәгем парәсыйга,
Кара кашым, күземнең карасыйга.
Сәлам улсын күземнең карасыйга,
Җигәргүшем746 – йөрәгем парәсыйга.
Каләмгә биңзәр747 сәнең [и] кашларың,
Йинҗүйә биңзәр дезелмеш тешләрең.
Мән сәни бу сурәтлү [дип] беләрдүм,
Такъәтем юк, нәчүк сабыр кыйлырдум?
Робагый чыкарып яздым бу хатны,
Язмас идем бу хатны – гыйшкың каты.
Күзем йомсам, күрнәсең янымызда,
Кулың – муйнымда, үзең – куйнымызда.
Карап калдым мөбарәк буйларыңны,
Вәләкин белалмадым уйларыңны.
Әгәр белсәм иде сәнең уеңны,
Фида әйләр идем газиз җанымны.
Сәламәтмен бу халәт тигрү748, җаным,
Һәмишә гыйшкым илә көйә каным.
Сәлам яздым сәңа, Сахибҗәмалым,
Сәнең зифа буең кайда күрәем?
Сәлам яздым сәңа, и бәни белгән,
Бәңа кайгу өчен дөньяга килгән.
Сәлам яздым сәңа, җаный, сагынгач,
Ки йәш йөрәгемә утлар кабынгач.
Сәлам яздым сәңа, җаный, кара каш,
Бу серләрне кешигә әйләмә фаш.
Сәлам улсын сәңа, җаный, ки бездин,
Ки мондыйн соң көтәрмен үзеңездин.
Шул ук сагъәт йокымдин күз ачылды,
Агъзымыздин гыйшык уты сачылды.
Күз-керфекләрем ябла бер-беренә,
Сәнең вәсъфың749 күренәдер күземә.
Сәни күрсәм, бәнем күңлем җуана,
Ки күрмәсәм, буламын [бер] диуана.
Бәнем кебек сәне сәүгән булырмы,
Ки сәүмәсәм, болай сүзләр булырмы?
Сәни күрәм ки үземә мөляим,
Бәни күргел сән үзеңә мөляим.
Сәни күрәм җаным кеби тәнемдә,
Бәни күргел җаның кеби тәнеңдә.
Сәнең кебек ки кыз юкдыр җиһанда,
Мәгәр булса булыр багы Ирәмдә.
Сәлам яздым сәңа, җаный, сагынып,
Ки йәш йөрәгемә утлар кабынып.
Сәламемне кабул итеп ала күр,
Үбә-коча куеныңа сала күр!
Ки бисми[лла] илә улсын сәламем,
Бәнем [сәндин] шулдыр ахир морадым.
Мәхәббәтем сәңа салды Ходаем,
Моны язмый ни халь берлә чыдаем?
Нә улыр йибәрсәң мәңа [сән] бер хат?
Укыр идем алубән көндә йөз кат.
Сагынмаклык илән яздым сәлам хат,
Кабул итеп, алубән бер укып бак.
Түзәргә хальләрем бәнем китәдер,
Бу җаным чыкмага, җанкәй, йитәдер.
Кара кашың, зифа буең камышдыр,
Сәүмәк өчен эчем тулы сагышдыр.
Гаеб итсәң дә [сән], язмый халем юк,
Сәни күрми түзәргә дәрманым юк.
Ни хальләр итәем: эчем янадыр,
Сәнең өчен күземдин йәш тамадыр.
Бәни тилмертүбән хәсрәткә салма,
Юкса уйлар уйлап сагышка калма!
Сәлам бәгъдендә750 сорсаңыз, җанашым,
Кичә-көндез сәнең илә сагышым.
Ходаем гыйшкый сезгә, салды безгә,
Шуның өчен язамын моный сезгә.
Сәни сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсең мәңа оҗмах хурытик.
Әгәр белсәң иде мәнем халемне,
Фида әйләр идең газиз җаныңны.
Җәмалең илә кәмалең751 дигәндә,
Очар кошдик буламын бән һауада.
Йөрешләрең гаҗәб хәйран икәндер,
Хода сәни мәңа язган микәндер?
Сәнең исмең – дилемдә, күздә – йәшем,
Ки дәрдеңдин диуана улды башым.
Сәламдин [соң] халь сорсаңыз, гүзәлем,
Сәнең өчен көнен-төнен көйәмен.
Укыр идем көндез әлемә алып,
Ятыр ирдем кичен күкрәккә салып.
Инан, җанкәй, сүзем ялган имәсдер,
Мәнем кеби сәни һичкем сөймәсдер.
Кабул итсәң [мәнем] ошбу хатымны,
Чыкара күрмәгел яманатымны.
Мони яздым сәни бик сәүгәнемдин,
Йөрәгем утыйга бик күйгәнемдин.
Сәлам улсын сәңа, бәгърем, җанашым,
Кызыл йөзем, тулан аем, кояшым!
Сәлам яздым, кабул итеп ала күр,
Бәңа бер кош теледик хат яза күр!
«Әссәламе, вәссәламе, вәссәлам!…»
Әссәламе, вәссәламе, вәссәлам!
И җаным, бәгъдәссәлам752 булыр кәлям753.
Гүзәл мәхбүбсән, нәкъеш754[сән]755, и җаным,
Улмайа сәндик гүзәл һич күргәнем.
Къәнда756 барсам, җаным, бән сәне күрәм,
Дөньяда сәндик җаный юк дип беләм.
Гыйшкълык илә җанды, эчем кайнады,
Йөрәгем көйде, буыным каушады.
Сәнең кебек газиз757 кемгә төшәдер,
Сүзләрең[нең] ләззәте бал-шикәрдер.
Хәйран улып бакдым [сәнең] үзеңә,
Сәнең вәсъфың күренәдер күземә.
Телләрең[дер] багы Ирәм былбылы,
Нурлы йөзең һәр урында билгеле!
Аһ җаным, сәне янымда дип беләм,
Эзләйү, «къәни?» дәйү хәйран улам.
Кайда барсам, күз илә вәсъфың758 күрәм,
Дөньяда сәндик гүзәл юк дип беләм!
Ятса [гәр] куйныңда [бер] кичкә газиз759,
Үлсә [ул] һич улмайа әһле тәмиз760.
Сүзеңне ишедән[ләр] җанны асрый,
Дийә, дийә корый[дыр]агыз суый.
Үләрем тәхкыйкъ761 сәнең гыйшкың илә,
Йимәк-эчмәк кайгысы китде бөйлә762.
Бәндә күңлең бармы? – тугъры әйтсәнә!
Хәлял җефетлекне кабул итсәнә!
Сүзләр исәм, телем сәне сүзләйә,
Кичә-көндез күңлем сәне эзләйә.
Гүзәл мәхбүб, и җаным-җаныкаем,
«Асылың нә?» – дәйү бер сүз сүзләем.
Бәгъдә763 сән, [җаныем], аңлагыл моный,
Ни [киңәш] вирсәм, дәхи тоткыл аный.
Сәне күрдем – йөрәгем [ут то] ташды,
Сәне күрдем – [күңелдә дәрдем] ташды.
Башлаем бу сүзи [бән] Алла илә,
Йөрәгем [илля] җанды бу дәрд илә.
Һәр кайу җирдә күрәм[ен] бән сәни,
Гыйшыклык уды чолгап алды бәни.
Җанды эчем, кайнады дәрдең илә,
Бәйлә валлаһ гыйшыкың [сәнең] илә.
Көн-көне гыйшыкың кайгысы илә,
«Аһ!» дисәм [ки] агызымдин ут чыга!
Өзеләдер нәкъеш764 нәзек билеңә,
Яңа туган айтик нурлы йөзеңә.
Җөмлә кызның фазыле765 сән гъәфифә766,
Гыйшкъ уды кыйлмыш бәңа [күп җәфа].
Көн-бә-көн767 дөшемдә күрәм бән сәни,
Сары ауруга салдың, [җаным], бәни.
Оҗмах эчрә хур кебек йөзең нури,
Сән уласән ике күземнең бери!
Ишедәнләр вәсъфыңлә хәйран ула768,
Һәм күрәнләр җаныны фида кыйла.
Сандугачтик сайрагучы телләрең,
Бал-шикәртик датлы ирер сүзләрең.
И җаным, имди сәңа бу[дыр] сүзем:
Кичә ятсам, һич йокы күрмәс күзем.
Үләмен имди, җаныем, үләмен,
«Хәлялем» дисәнә – үлмәй каламын.
Бу серемне һич кемсәйә сөйләмә,
Сөйләп [бәнем серем] мәшһүр әйләмә.
Бән дидекем сүзләри кыйлгыл кабул:
Аның хатыны әлеңә алмагыл769.
Сән бу хатны йәшерәсән шулкадәр,
Һич дә кеше белмәсен моны мәгәр.
«Сәнең халеңне белмимен, и җаным…»
…Сәнең халеңне белмимен, и җаным,
Сәнең кайгыңдин бөрйан булды770 җаным.
Сәнең кайгың белә, ахры, үләрмен,
Фиракъең утыйда даим күәрмен771…
* * *
Бихәмдилля772, йәнә күрдем шәраиф773:
Мөбарәк йөзеңә булдым мөшариф774.
Сәнең фикреңдәдер бән заре әфгяр775,
Кичә-көндез гъәмең берлән бән грифтар776.
[Әйа җаным], күземнең нурыдыр сән,
Дөньяга иңгән җәннәт хурыдыр сән!
Әгәр шәмсе къәмәрдик дөхтәр777 улса,
Кирәкмәс гъәйре, җәннәт хуры улса.
Бәңа сәндин бүтән ярлар кирәкмәс,
Бәңа сәнсез бу тәндә җан кирәкмәс!..
«[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга…»
[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга, –
Ки гөл бирүр сәнеңтик тиңдәшем юк.
[Сабрым юк]дур сәне күрми чыдарга, –
Йитешде бу җаным тәндин чыкарга.
[Ки яңак]ларың мисле багы алма,
Салур [ул] алма бәни шадыманга778.
[Гыйшык уты], җанашым, хәддин ашып,
Янадыр җөмлә тәнем ут тоташып.
Әйа җаным, вәйа җаным, җанашым,
Сәнең өчен өзеләдер үзәгем.
Фәлян илнең фәлян кеше бу йарга
Язып хатлар йибәрмешдер [аңарга].
Гыйшык [дәрде] каты мәризъдыр, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы779.
Сәлам улсын, җаныем, пешкән алма,
Бәнем күп сәламемдин таңга [калма].
Сәлами җавидани миһербаный780,
Йөрәгемдә ут янадыр – белгел аный.
Нәгяһан781 егълайуб алдым каләмем,
Язаем дип сәңа би-хәдд782 сәламем.
Бу хатка исемемезне язмадым,
Язар ирдем – гайреләрдин базмадым.
Сәлам улсын ки сән абызтутыйга,
Гүйә салдың бәни дөнья утыйга.
Морадым сән иде, бәнем морадым,
Ходадин дәмбәдәм783 сәни сорадым.
Бетәр кайгу илән күңлүм таралып,
Күрер ирсәм – китә кайгум таралып.
Хатымызны карагачдин тәмам ит,
Кире тапшыр үземезгә – әманәт.
Ничә итсәм күренмәйсән күземә,
Инан, җаный, [бәнем] ошбу сүземә.
«Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс…»
Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс,
Бу сүзем раст ирүр, [һич] ялган ирмәс.
Мәхәббәтем бар иде сәндә, җанин,
Бу әйләде мөкъәддәм784…
Мәхәббәтем сәүекле сән сылуда,
Әйа җаный, аһ итәм һәр сулуда.
Бән улсамчы бу хальдә садрыңызда785,
Күзем йомсам күрәмен ойкымызда786.
Кулың – муйнымда, үзең – куйнымда,
………………………………………………….
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Ки егълап күрмәс улды ике күзем.
Бәет язып ике кулым бушамый,
Бүтән кемсә, җаным, сәңа охшамый…
Диделәр: кем сәнең кебек кыз улмас,
Ки улса да, сәнеңдик назин787 улмас.
Ходаем гыйшыклыкны салды безгә,
Аның өчен йибәрдем моны сезгә.
Буең зифа икән сәнең, йөзең – ай…
Кабул итсәң, йәшерен сүзләрем бар.
Күрешеп бер сүзләшә күр, гүзәлем,
Эчемдәге серем сәңа чишәлем.
Бу хәсрәтне Ходадин дип беләмен,
Әйа җаный, сәнең өчен үләмен!
Нәсыйб булса, сәнең куйныңа керсәм,
Үкенмәсмен, җанашым, шунда үлсәм.
Кайчан килер икән икәү күрешмәк,
Кочаклашып, тел очындан үбешмәк.
Әйа җаный, үләмен – тергезә күр,
Җаным, үзең халеңне белдерә күр.
Сагынмакдин сары булды чыраем,
Аермасын, кауштырсын Ходаем.
Нәчә баксам күренәсең күземә,
Инанәсән788 бәнем язган сүземә.
Сәлам улсын сәңа ләйли бәһарым789,
Сәне сагынамын ләйли нәһарым790.
Күз өстендә кара кашың сызылмыш,
Сәнең өчен йөрәк-бәгърем өзелмеш.
Сәнеңтик барму [икән] бу җиһанда,
Ки белмим[ен], булса булыр ниһанда791.
Әйа җаным, ки белсәнә халемни,
Бу хәсрәтдән чыкармагыл җанымный.
«Барам, җаный», – дибүк алдап җуатма,
Ки вәгъдәңне озак куеп җылатма.
Тоташды ут – эчемне сүндерә күр,
Җаныем, үз халеңне белдерә күр.
Бәңа дөшкән гыйшыкны кемсә белмәс,
Ки уйласа һич тә гакълына килмәс.
Укып белгәч, кире йибәр хатымны,
Фаш итмәгел бәнем яманатымны.
Сәне сәүдем, җаныем, хәддин ашып,
Җанадыр җөмлә җисмем ут тоташып.
Бәңа салгыл мәхәббәтле күзеңне,
Сөеп дүнгел (?) бәнем әйткән сүземне.
«Сәнең дәрдең…»
Сәнең дәрдең792 мәңа дөшде кечекдин,
Газиз башым гъәриб булды793 гыйшыкдин.
Сәнең дәрдең бәнем күңлемдә даим,
Сәне бирсә иде бәңа Ходаем!
Сәнең дәрдең белә даим йөримен,
Сәне күргәч, сары майтик эримен.
Сәнең дәрдең белә мән иртә вә кич,
Сәнең дәрдең күңелдин китмидер һич.
Сәнең дәрдең белә булдым герифтар794,
Хода кыйлса иде сәни гүзәл йар.
Сәнең дәрдең бәндә[дер] кичә-көндез,
Җиһанда юк сәңа охшашлы бер кыз!
Кыяфәтдә сыйфатың – суда кондыз,
Үзең былбыл, күзең манәндә795 йолдыз.
Буең зифа Иделдәге камышдин,
Йөрәгем янадыр сәнең сагышдин.
Сәнең буең – Ак Иделнең камышы,
Сүләгән сүзләрең – былбыл тауышы.
[Җаным сәү]гән йөрәгем парәсый сән,
Тәнем рухы, күземнең карасый сән.
[Сәлам яздым] сәңа, җаным, җәмалем,
Ходай кыйлса иде сәне хәлялем!
«Гашыйк булдым сәңа, җаным, күзалмам…»
Гашыйк булдым сәңа, җаным, күзалмам,
Сәне күрми ки бер сагъәт түзалмам.
Әйа җаным, ике күзем, багалмам,
Ки билләһи, сәне алмыйча калмам.
Сәне күрми ни халь берлә чыдаем,
Сәне бәңа бирер микән Ходаем?
Әйа җаным, ки сән Бәдигъҗәмалем,
Сәне күрми корыйдыр йөрәк каным.
«Йир үбеп, дидек догалар гәүһәри…»
«Ки йокларга күзем йомсам уянам…»
Ки йокларга күзем йомсам уянам:
Сәнең гыйшкың бәни кыйлды диванаң.
Ходай язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сүләшергә ниһанда798?..
«Үләм, җаныем, үләмен…»
Үләм, җаныем, үләмен – тергезә күр,
Бер аулакта үзеңне күргезә күр!
«Надан кеше керсә сәнең куйныңа…»
Надан кеше керсә сәнең куйныңа,
Кыямәт көн богау салыр муйныңа.
Әгәр ул китмәсә, сән кит, алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин агыр таш.
«Ки каргадин туар карга…»
Ки каргадин туар карга,
Атасына булыр парга;
Ки козгындин туар козгын,
Атасыннан булыр азгын.
«Галим ага, бире кара…»
Галим ага, бире кара,
Шушы сабый сорауилә
Биреп җибәр пырауилә.
Бирмәсәң пырауиләңне, –
Кочармын Рауиләңне.
«Сәне сәүдем ике күзем нурытик…»
Сәне сәүдем ике күзем нурытик,
Күренәсән бәңа оҗма[х] хурытик.
Сәне күрми чарам юкдыр чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
Әй җанашым, ерак булдың үземдин,
Тыелмыйдыр йәшем ике күземдин.
Нә булгай бу заман күрсәм йөзеңне,
Алып ятсам чыбылдыкда үзеңне.
Салауат799 ул Мөхәммәд Мостафага,
Каушдырсын Алла бәне [сән] тутайга.
«Язаем сән җаныема сәламләр…»
Язаем сән җаныема сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә800 бераз кәлямләр801.
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Егъламакдин күралмый ике күзем.
Бу дәрдемгә дәуа итсен Ходаем,
Сәнең илән булсам иде һәрдаим!
Моны яздым сезгә, җаный, кисәкләп,
Укыгайсән, җаный, моны исәпләп.
Шушы айның көнендә йә кичендә
Булам микән сәнең күңлең эчендә?
Сәне күрсәм, күңелләрем буладыр,
Җылыйсым ла килә – күңлем туладыр.
Язаем, җаный, сезгә җитәрме,
Монда язып бәнем сүзем бетәрме?..
«Сәлам яздым сәңа, кабул кыйла күр…»
Сәлам яздым сәңа, кабул кыйла күр,
Мөбарәк әлеңә802 алып тота күр.
Ялыкганда язаем бер-ике юл,
Янып барган йөрәккә ял була ул.
Сәлам язган [өчен] бәне орышма,
Мәхәббәтле күңелеңне суытма.
Сылукаем, абызтутыкай, каләм каш,
Нәчек булса да серем итмәгел фаш!
«Хода сәне бәңа язган микәндер?…»
Хода сәне бәңа язган микәндер?
Бу хәсрәтләр китәр көн бар микәндер?
Әгәр белсәм иде сәнең халеңне,
Фида кыйлыр идем барча малымны.
Йөрәккә уты төшде яна-яна,
Бу хәсрәтең бәни кыйлды диуана.
Кеше хален кеше белмәс икәндер,
Бу хәсрәтләр китәр көн бар микәндер?
Поэмалар
Рисаләи-л-иршад
[Мөкаддимә]
…………………………..
…………………………..
Хода рәсүле Мөхәммәд,
Һидайәт шәмсе803 ул Әхмәд,
Дөруд ула804 хисабе юк,
Аңа би-хәд, аңа би-гъәдд805.
Ифазә806 хәйр идә Йәздан807
Рәсүлемез үзә чәндан808,
Салауате-сафйате809 күп –
Тәгъәддөд улмайә имкян810.
Дәхи сахибе гъарыйна811
Вә гъәйре җар-у-йарыйна812,
Вә гъәйре сахбе һәм алә813
Уладыр җөмлә – барыйна.
Вә бәгъде814 бәндәи әфкъәр815,
Хода рәхмәтенә әксәр816
Догалар әйләде сезгә
Гъәбде мозаф иля-л-Җәббар.
Бөтебдер817 Гьәбде-л-Җәббар,
Нәсыйхәт һәрбере на-чар818,
Тәмам ошбу рисаләдә
Вәгъәзләр бабедин819 ачар.
Нәсыйхәт әйләдем вәгъзый820,
Дота күр җан белән хифзый821,
Әйа җан дилистаным822 сән,
Идә күрмә аңа гъәйзый823.
Тәрек кыйлган824 нәсыйхәтләр
Күрисәр825 күп фәзыйхәтләр826.
Ки, зинһар, тәрек кыйлмагыл,
Сәңа – ошбу вәсыйәтләр!
Нәсыйхәт дыңлаган угълан
Зәляләтдин827 үзен йолган,
Сәгадәтне ала куйган828 –
Һидайәт эчидә улган829.
Ки вәгъәз вә нәсыйхәт ал,
Күңел берлән колагың сал,
Сәгадәт эчрәдә булгыл,
Һидайәтдә сөрүбән халь830.
Кичә-көндез улып наҗи831,
Башыңызга һода832 таҗи
Куна дип, уламыз раҗи833,
Сәгадәт вирелеп чәндан.
Кичермә юк белән әзман834,
Тәмами гъөмр идеп вәйран.
Пошиманлык835 уласән соң,
Улып үз-үзеңә хәйран.
Еракка күзеңи салма,
Шәкъәуәт836 йилкәңә837 салма,
Сәгадәтдин хөшек838 калма,
Фәсадәт839 эчрә, гөлистан.
Ләгъү-ләһү840 эченә чыкма,
Шәйатин841 сүзенә бакма.
Бу сүзләрне уда якма842,
Нәсыйхәт сәңа, и угълан!
Ки әшрар843 куймагыл яңа844,
Ахыр тәэсир идә сәңа,
Ки соңра каласән таңа845,
Улып үз-үзеңә хәйран.
Алар-лә сохбәт846 итмә һич,
Алар килсә дә, сән бар, күч,
Ки ахыр күстәрерләр847 көч,
Фәсадәт-лә идеп тогъйан848.
Ки шухлыкда849 улып гъәййар,
Шаярып йөрмәгел сәййар850,
Сакыйн851: алдамасын гъәддар852
Җиһанда, аңлагыл, и җан!
Гыйлемлек хәсълидә853 улгыл,
Җәһаләтдин854 үзен йолгыл,
Нәчек улса, җәһед855 кыйлгыл,
Ки, зинһар, калмагыл надан.
Ки, зинһар, калмагыл надан,
Дога алгыл ата-анадан,
Дота күр хәүфе риҗадан856,
Сакыйн [гыл] әз-фискъ-у-гъисйан857.
Укый күргел кичә-көндез,
Гыйлемлек хәсълидә тиз-тиз,
Бәнемдик калмагыл гаҗиз,
Җәһаләтдә улып гъишйан858.
Гыйлемлекдә ике дөнйа
Чырагын идәсән әхйа859.
Бу сүздә зәррә юк әхфа860, –
Бәйан идәр рәсүли җан861.
Җәһаләтлек – яманлыкдыр,
Бере аның наданлыкдыр,
Болардин һич яман юкдыр,
Гизәрсәң гәр зәмин-асман862.
Иген икмәк – вирер икмәк,
Мәшәкъкать-лә михән863 чикмәк;
Гыйлемлек – мәкъсудә864 йитмәк,
Һәр ике дөнйада әйкан865.
Җәһелдин866 эстәсәң файда,
Һидайәтлек867 сәңа кайда?
Зәляләтлек улып пәйда,
Тәхәйердә868 китеп дәрман.
Җәһаләтдин ерак качкыл,
Голүмең бабедин869 ачкыл,
Сәнеңдик дөнйада кач кол870
Җәһаләтдә ирер гъишйан.
Җаһилләр лөкъмәсен871 капмак,
Тәмам михнәт белән тапмак:
Урак урмак, печән чапмак –
Михәнләр эчрә сәргәрдан872.
(I) Нәсыйхәт фи-вакъты-с-сабый вә вәгъзәһү
Сабыйлык төш кеби улыр,
Егетлек кош кеби улыр,
Къарилык873 буш-тәһи874 улыр, –
Кайа мәгърифәтә, йәздан!
Сабыйлыкда уйын кыйлсаң,
Шәйатингә муйын сонсаң,
Күнелмәссең бөйлә875 улсаң,
Егетлекдә улып сөкран876.
Тәфахердә877 нәсәб кыйлма,
Никъаб878 дот, би-әдәб879 улма,
Уйын-көлке таләб кыйлма,
Уламын дип мин-әс-сабйан880.
Кечекдин Хакъга тагъәт кыйл,
Һәр әмренә итагъәт кыйл,
Хәсадәтдин фәрагъәт кыйл881,
Һәр әмренә сонып гәрдан882.
Нәсыйхәт дыңлаган угълан
Күземнең рәушаны883, бел, ан884,
Ерак кыйл нәфсең әшрардан885,
Күңел һәм әйләмә мәйл886 ан.
Гъәбәсдә887 къил-у-къаль итмә,
Кеше берлән җәдаль888 итмә.
Гъәбәскә дили мал889 итмә,
Ләгъүләр890 әйләйүб әйтан.
Хәтәргяһ891 әйләмә җайи892,
Якыйна салма һәм пайи893,
Якыйны улсаң, сәңа вайи
Йитешер күп зарар, и җан!
Нәсыйхәт дыңлаган хуш йар,
Әгәр сәндә исә һушйар894,
Гел итмә фигъле бәд-бисйар895,
Вә илля уласән гъөсран896.
Ләгъин Иблис сәне көн-төн
Китереп күстәрә алтын,
Дәхи һәм үзенең артын, –
Сакыйн: сән бакма бәр-шәйтан897.
Хәлаикъ898 алдыйда торсаң,
Утырсаң да вә йа йөрсәң,
Түңелмәслек899 белән улсаң,
Укырлар афәрин әлуан900.
Ула күргел үкенмәслек,
Кеше күргәч түңелмәслек;
Ула күрмә күнелмәслек,
Сези азгырубән901 шәйтан.
Уйын-көлке үзә мәргъүб902,
Шаярып йөрмә, әй мәхбүб903!
Сәнеңдик дөнйада күп-күп
Соңында уладыр хөсран904.
Кичермә юк белән әзман905,
Ләһү-ләгъү906 идеп чәндан907.
Боның соң үкенү әлуан
Белән дә кермәйә дәрман.
Дәхи баз908 әйләмә бази,
Шаярып кышый һәм язый,
Ки шухлыкда күби-азый
Кичермә йил үзә909 дәүран.
Ки бән шухлык белән улдым,
Шаярмаклык белән улдым,
Вәлий гъәфләт белән улдым,
Җиһанә улубән алдад910.
Малайәгъни911 белән, зинһар,
Кичермә шаярып рузгяр912.
Ки шухлык әйләмә бисйар913 –
Улырсың сүземә мөнкад914.
Җәмигъ гомрем йилә вирдем,
Шаяру-шухилә йөрдем.
Вәли гъөзр, и нури бәдрем915,
Бәнемдик улмагыл фәссад916.
Кечекдин кыйл гыйбадати917,
Тәрек кыйлгыл фәсадати918.
Сәгадәт әйлә гадати919 –
Соңы һәм уләсән могътад920.
(II) Егетлек вакытындагы нәсыйхәтләр вә вәгъәзләр
Егетлек йил кеби үткәй,
Къарилык фи-з-зәман921 йиткәй,
Бакып күр халеңи: ниткәй,
Фәсадәтдә үтеп рузгяр.
Егетлек китәдер фәүри922,
Йилә вирмә газиз дәүри923,
Ки шәйтан салмасын җәүри924,
Идеп әфгалеңә әзрар925.
Җиһанга салмагыл мәйли926,
Ки булгыл пакь, лөтъф зәйли927,
Ки булма соңра дәр-вәйли928,
Пошиманлар929 идеп бисйар.
Сакыйнгыл, нәфсеңи пакь ит,
Вә һәуа нәфсеңи тәрк ит930.
Дәхи һәм даминең931 пакь ит,
Ки зәррә әйләмә әшрар.
Фасикълардин фиракъ932 улың,
Алардин сал ерак юлың,
Йәтимләр башына – кулың
Идүбән шәфкъәтең һәм зар.
Мәкер, хәйлә идеп мәккяр933,
Йөрер әтрафыңа сәййар,
Ки гъарәт итмәсен934 гъәддар935,
Ки ушал хәмкъәи гъинад936.
Шәйатин, бел, гъөдур937 улгай,
Хакында гөфтегү938 кыйлгай.
Мәкерләр җөстеҗү939 кыйлгай
Заляләтдә бә-иҗтиһад940.
Фигъали кыйлма на-мәгъкуль,
Ләгъү-ләһү белән мәшгуль.
Ки таңда уласән мәсьүл, –
Ки рузие вакът гъәдл-ү-дад941.
Шәрәфкярең шәр әфкярә
Вирә күрмә бу рузгярә942.
Би-кәфкярә тәләфкярә
Кичермә гомреңи бәр-бад943.
Димәгел йөзеңи күркәм,
Үзеңи даимән күр кәм,
Сәнеңдик дөнйада күркәм,
Җәмале гъәни итеп фәссад944.
Сакыйн мәккяр мәкерендин,
Вә шәр әфкяр945 фикерендин,
Җөда кыйлмайа зикреңдин946, –
Мәкер-хәйлә идеп әз-дад947.
Ки шәйтан бер шәкъи гази948,
Дотар чөя чәнгяле пази949;
Уласыз фәүзедин фази950,
Сакыйнсаң табасән иршад951.
Йөремә шухи нийәтдә952,
Бәнемдик әшрар сохбәтдә,
Уласән таңда хәсрәтдә,
Эчең-тышың улып хөсран953.
Чыкубән йөрмәгел илгә,
Вирүбән гомреңи йилгә,
Заляләти виреп дилгә954,
Уласән таңда сән хөсран.
Һидайәт955 әһледин улгыл,
Сәгъиди956 әһледин улгыл.
Латыйф, пакь зәйледин957 улгыл,
Тәмами күстәреп борһан958.
Шәрафәтең шәр афәтә959,
Кәмаләтең кәм аләтә960,
Вирүбән ушбу халәтә,
Соңыйда калма дәр-тогъйан961.
Шәйатиндыр хөседрани962,
Йар, андин дотма йарани963,
Катыңдан ку ба-зур ани,
Мәкам идеп аңа зиндан.
Көдүрәтең964 ерак атгыл,
Мәляхәт мелхедин965 татгыл,
Дилеңнең җанына катгыл,
Ки һәмчү дамәги сөбхан966.
Күңелне югары дотма,
Шәйатин хален онытма,
Соңгы гъәм-гъөссалар йотма,
Улубән бәгъреңә бөрйан967.
Чү хәшмиш (?) төхмедик968 аша,
Юкары чикмәгел баша;
Хаша хөшек калган хаша969,
Ки бәд тәрке белән970, и җан!
Явыз эшне күрүбән хуб
Дилең971 аздырма, и мәхбүб,
Яманлык төхмен икмә күп,
Аның төхме ирер гъисйан972.
Яман сагыш алырса гъиш973,
Орыр ниш974 үз-үзенә хиш975,
Йөзи саргайта бәд-әндиш976,
Әмәлләр977 асле мин-ниран978.
Сакыйн туль979 әмәлләрдин,
Зирә суэи980 гамәлләрдин,
Хәрәм эшдер дәгъәлләрдин981
Сакыйн сән, әйләмә, и җан!
Ки шәйтан төзәйуб кямен982,
Салып даменгә дамен983,
Сакыйнгыл, тапмасын рамен984,
Мәкер-хәйлә идубән ан.
Җәһеддә акызып әз-кан985,
Атар аркаң үзә аркан,
Сакыйнгыл, дәшмәсен дәр-ан,
Ул аркан буйныңа гәрдан986.
Бакып йәмин-шималеңә987,
Бакыйбән үз җәмалеңә,
Ки гъөҗб әйләмә халеңә, –
Тәкәбберлек идеп бәр-дар988.
Йитешсәң блүгъийәтдән989,
Китүбән тофулийәтдән990,
Хазз991 алсаң шәбабийәтдән992,
Йөремә мәст993 улып, и йар!
Блүгълар, на-блүгьлар994 да,
Ки сәндин һәм олугълар да
Кичеп китте рөҗугъ дарга995,
Ки мәдһуш996 ятмагыл, һушдар997.
Нигәчә ятасән, йарукым998,
Шәйатин төхме – бәд йир, ком,
Күзең ач, дөнйа күр: пөр ком999,
Гъәкъим1000 йилдә ула сәййар.
Һауага бакып, и рухи,
Йөремә бонда ба-шухи1001.
Сәнеңдик бонда күп бу хи,
Хөсирүн1002 ула күп гъәййар.
Нәсыйхәт дыңлаган хуш йар,
Әгәр сәндә исә һушйар1003,
Кил, итмә фигъл бәд бисйар1004,
Вә иллә уласән дәр-хар1005.
Һәм әшрар нарыдин1006 качкын,
Бер очкын килсә дә ычкын,
Киләчәк, бозлы су сачкын,
Сәне көйдермәсен ул нар.
Әгәрчә уты суз1007 улсын,
Бозылсын, ки та боз улсын,
Къәһәрә шәб вә руз1008 улсын
Җәһәннәмдән мәгъә-л-әшрар.
Шәйатин җәһд итеп сезгә,
Итәр тәргъиб1009 яман чизгә1010.
Яманлык күстәреп күзгә,
Дәхи һәм күстәреп әдбар1011.
Шәкъәуәт1012 әйләмә һәргиз
Улубән фетнәләр әнгиз1013;
Болардин идәсән пәрһиз1014,
Әгәр гакыл улырса йар.
Мәхәббәт әһленең пише1015,
Уласән бер сәгъид1016 кеше, –
Тәрек әйлә гөнаһ эши,
Китүбән эзенчә әбрар1017.
Олыга гыйззәт ит, хөрмәт,
Кечекләргә идеп шәфкъәт,
Ходадин уласән рәхмәт,
Кичерсәң бөйләдә әгъсар1018.
Нәсыйхәт тыңлаган шабем1019,
Сәнең чөн вәгъзидин бабем,
Итагъәтдә ул, әсхабем1020,
Ки ташлап җөмлә-ил-әшрар1021.
Йөремә мәст улып сөкран,
Егетлекдә гъәлят-т-тогъйан1022,
Соңыда уласән хөсран1023,
Килеп эш ахыры дишвар1024.
Мәшәкъкать дөнйада улмыш,
Эчидә фетнәләр дулмыш,
Фәуаиддин1025 улыбдыр тыш,
Вәләкин көн-бә-көн әзрар1026.
(III) Кызларга улган нәсыйхәтләр, вәгъәзләр бәйане
Блүгъә1027 йитешәчәк җан,
Фәуахиш1028 итмә һәм тогъйан1029,
Сакыйн, һич әйләмә гъисйан,
Сакыйн һәм кыйлмагыл әшрар.
Гизүбән йөрмәгел, и рух1030,
Җиһанда улубән сән шух,
Ямандыр ки шәкъәуәт, бух, –
Фәсадәтләр1031 хале изһар1032.
Йөремә чыкубән илә,
Фәсадәт эстәйүб бөйлә,
Һәммә гомрең виреп йилә,
Зи-хөсран1033 үлмә соң, и йар!
Фасикълар1034 катына килмә,
Фәуахиш эстәйүб йилмә,
Ки сөкран улубән йөрмә,
Шаярып улма һәм сәййар.
Сакыйн, дуст әйләмә әшрар
Һәм итмә юлына әдбар,
Ки анлар тәбгыдин1035 күп-күп
Күрәсән соңындин әзрар.
Фәсадәтдән атың шаигъ1036,
Һодадин1037 карныңыз җаигъ (?).
Кил, итмә гомреңи заигъ
Һәлякәтдә тәмам дәр-хар.
Кичә-көндез гизеп юлдин,
Сәгадәт вирмәгел кулдин,
Ки улма соң фасикъ колдин,
Ерак китеп мин-әл-әбрар1038.
Бу сүзгә саласән, җан, гүш1039,
Газиз гомреңне вирмә буш;
Соңы – гъәмләргәдер сән туш1040, –
Сәне гъәбн идәчәк1041 гъәддар1042.
Колак сал та ниһайәти,
Ки бер сабый хәкяйәти,
Ничек идәр шәкяйати,
Ки бер мөштәридин1043, и йар!
Тофулийәт1044 заманымда,
Сабыйлык үзә данымда,
Ки атам ошбу анымда1045
Алып вирде ләүхе дәфтәр1046.
Дәхи алтын йөзек, һиммәт1047,
Бәһасе дәхи зи-кыйммәт,
Алубән вирде һәм, әлбәт,
Мәхәббәт улынып дәркяр1048.
Зәмани мин-әл-әзмани1049
Виреп бер хөрмә вә алмани,
Алып бер мөштәри ани,
Сатуда гъәбн итеп бәрдар1050.
Боның дикен сәне мәлгунь,
Сакыйн, әйләмәсен мәгъбүн1051,
Мәкер вә хәйләсе әфзүн1052,
Сакыйн, лилхафиз саттар1053.
Шәйатин үзрә кем бака,
Ходауәндә аңа кака1054:
Баканларны уда яка1055, –
Белерсең кәндүзең1056, и йар!
Халыкдин улубән мәстүр1057,
Үзен кемлек белән пәс тор1058,
Имәстер гъәксенә1059 дәстүр1060,
Ки мәхрүм әйләйүб изһар.
Ки шамдин ятма та собхи1061
Ойып гафләтдә, басып хи1062,
Тора бакып хи ба-кобхи1063, –
Хәйа берлән шәрм1064 бисйар!
Гөлстани җинан садрең1065,
Бөйләдер, беләсең, кадрең,
У мәнзилдә1066 ике бәдрең1067, –
Алардин йуймагыл әкърар1068!
Кадерсез кыйлма, ки белсәң,
Ике күксеңне1069, чөн күк сән,
Соңы тугъры бәһа күрсәң,
Әлемдин күп әләмләр вар1070.
Якыныңа килеп шәйтан,
Идә сәңа комар бахтән1071,
Сакыйн, әйләмәсен тахтән1072,
Килеп галиб мәгъә-л-әгъйар1073.
Үтеп сөк-ран, итеп сөкран1074,
Кабарга уладер фикран,
Мәгәр саклайа зи-л-гофран1075,
Идеп үз фазлене иншар1076.
Идеп шәбхун1077, түгеп шәб хун1078,
Йөрер әтрафыңа мәлгунь,
Таба та аздырып фәрхун1079, –
Сакыйн, мәкр итмәсен мәккяр!
Бәшир бөшри бәшәр1080 булгыл,
Мөшире1081 Хакъ, би-шәрр1082 улгыл,
Шәкъәуәтне нәшер кыйлгыл1083,
Сәгадәткә куйып әкъдам1084.
Сәгадәт багыны багый1085
Улубән булмагыл багый,
Шәкъәуәтне улып рагый1086,
Ки гомрең әйләмә инзам1087.
Кыйлыр инша нә кем иншаэ.
Лик әфша кыйлмайә хәйф шаһ1088;
Вәли изгеләргә охша,
Дели җаның белән бул тамм1089.
(IV) Тәләттыйфлык1090 белән сөйләмәк бәйане!
Тәләттыйф берлә сүз әйлә,
Ишедән дили суз әйлә1091,
Шөйлә ки йинҗү риз әйлә1092, –
Тәмам рәнҗү бетә әттам1093.
Дилең миһри – делең лөтъфи1094
Белән сүз әйләп би-зәгъфи1095,
Миһербанлык идеп зөлфи,
Дигел йомшак ләгъилә рам1096.
Сүәксез дел яратды Хакъ,
Сүзи та кыйладыр йомшак.
Җәрахәт дел белән кыйлмак
Яман әз-нәйзаи Бәһрам1097.
Җәрәхәт гәр кыйлыр нәйза,
Уңалыр1098 тиз сагъәт үзә,
Уңалмас, китмәйү мадәм
Вәли дел җәрхе чөн1099 нәйза.
Яман тел һич кемә вирмә,
Дәхи гайбәт кыйлып йөрмә,
Бу форсатны йилә вирмә,
Шәйатин салмайа та дам1100.
Сүзи сөйлә сарих-ачык,
Йибәрмә тел къәбихә чук,
Сүзеңдә ул тәуазигълык1101
Фәуаиддин1102 идеп тәмам.
Нәмимә1103 гайбәти сүзләп,
Йөремә һич [дә] шабезләп,
Ки улмагыл хәйасез һәп1104,
Бу эшләр улмайа ихсан1105.
Делең бу сүзгә фәкк итмә1106,
Булып нәммам1107, бөтек1108 итмә,
Кеше гайбен һәтек итмә1109,
Хәрәм эш уласән, и җан!
Шаярып йөрмәгел сәййах,
Ки шухлыкда улып шәййах,
Нә ятырсән: хоруслар сах1110, –
Әгәр наим1111 исәң уйган!
(V) Ирлек вакытындагы нәсыйхәтләр, вәгъәзләр
Улыр иршад1112 белән ир шад,
Шәкъидин кача бад чөн бад1113,
Идәр хәйфе сәмамда әфсад
Ки тәгьвиз әйлә1114 бәр йәздан1115.
Белерсең кәндүзең ир дип,
Ахыр урыны, белең, зир1116 дип,
Фирашыңи1117 – кара йир дип,
Торабеңи1118 дәхи – юрган.
Гъәбәс1119 вирмә дәваздәһи1120,
Кичермә улубән ляһи1121,
Нәгяһан йитешеп раһи1122, –
Сәфәрдер даре дөнйадан.
Гамәлдә иҗтиһад әйлә,
Барасы юлый йад әйлә.
Сәфәргә заде зад әйлә1123,
Ахыр тапмайасән ибкаэ1124.
Һидайәт әйләгел дәр-пиш1125,
Рийадин буш улубән хиш1126,
Ки шәйтан салмасын тәшвиш,
Рийа гъәҗбә идеп әгъраэ1127.
Рийа улса гамәлдә чук,
Зыйасы1128 һич мәхәллдә1129 юк,
Кә-әннә фи-л-мәсәлдә юк1130:
Кәмәгъдум ләйсә мин әшйаэ.
Танып белгел урынларны,
Ки безләрдин борынларны,
Виреп йилгә корунларны1131,
Къәмусы1132 кичәсәр зи-инҗа1133.
Кемә бу йәнә горур тукый?
Әҗәл укы килеп укый,
Белерсән форсатың юкый, –
Нимә алданасың, әй-ва?!
(VI) Хәмийәтсез1134 ирләрнең вә чапәк1135 хатынларның нәсыйхәте
Гаҗәб гъәсри хәлаикълар1136
Тәмам мөрдәгә1137 лаикълар:
Эче тулы гъәляикълар1138, –
Фәсадатдан дәхи тогъйан.
Би-гайрәт кеше кем дәййүс1139,
Тәмугъга уладыр мәэнүс1140,
Җинан1141 андин ула мәгъбус1142, –
Ки зәррә күрмәйә руйан1143.
Гаҗәб бу хиндәге1144 гъәүрәт1145,
Үзене сала ба-гъәүрәт,
Һәммә гомре мәгънә-е-сүрат
Идүбән фискъ-у-гъисйан.
Гаҗәб бу хиндәге ирләр,
Бу дөнйаны «Безем!» дирләр.
Хосусән Болгари йирләр
Җиһанә хирсъ улып дәр-зән.
Улубән әһлә би-гайрәт,
Кичәләр вакъты ба-хәйрәт1146,
Ивидә ивлеге гъәүрәт
Заляләтдә вирер дөр-ан.
Кичүбән ошбу халәтдә
У1147 гъәүрәти фәсадәтдә.
Һаман рузи кыйамәтдә
Ки рисвай ула ул инсан.
Әгәр әһлең фәсидә буд1148,
Күрәчәк дөнбалә дәр-зуд1149.
Төшермәйә сәни бәр-худ,
Һәлякәткә идеп хәйран.
Дигел: Зән1150, йөрмә ба-шухи1151,
Фәсадәтлек идеп бу хи;
Нәчек зәне Лутъи, Нухи
Иденерләр иде көфран.
Ки булма күчләри рәү-зән1152,
Аңа һәм бакма зи-рәүзән1153;
Карышып бакъдисә ру-зән1154
Нәсыйхәтләр белән бер ан.
Аның чөн бәндәи дәййүс,
Биһештең1155 исидән мәэйүс,
Җинан андин ула мәхнүс1156,
Имәс бакъдырмака имкян.
Хәмийәт риштәсен пиш-дар1157,
Йөретмә әһлеңи мишвар1158,
Юк ирсә эш ула дишвар1159,
Идисәр сәне дәр-хәҗлян.
Улырсың аңа би-гайрәт,
Зәнең ирдер ки, сән – гъәүрәт,
Мәляик1160 иде сәр-ләгънәт1161,
Сәңа дип йад дәхи бер ан.
Догадин улмагыл хали1162,
Йад әйлә әһли һәм ани,
Сөаль ит боны әз-гали,
Иляһи вир нәдер бә-ан.
Иляһи ошбу сөалем:
Аләм әшраредин1163 алыйм.
Диле салим1164 үзә салим
Улалар та гъәля-л-ихсан1165.
Голяма1166 юлларын азмыш,
Тәрикъы мөстәкъим1167 язмыш,
Шәкъәүәткә халык басмыш,
Дөшебдер фетнәгә заман.
Голямага халык бакмыш,
Дәйүрләр: «Ошбу сүз хакмыш», –
Әгәр хакъдин улачак тыш,
Ки тәрк әйләр иде кем ан.
Гөнаһдин мөддәти мөддәт1168
Тәмам азгылуга мәддәт1169,
Кил, и җан, әйлә сән рәүүәт,
Фәсадәтдин дулып бу ан.
(VII) Хатынларга улган нәсыйхәтләр бәйане
Гажәб бу хиндәге гъәүрәт,
Ачып гъәүрәт, салып гулат,
Гизәрләр салубән шурәт
Никъабсыз хәр1170 кеби бәд-нам.
Җиһан тәркенә1171 кыйл гайрәт,
Сакыйн, һич әйләмә рәгъбәт1172.
Нә улса адәмә гыйбрәт:
Кирәк ник шәй1173, кирәк бәд-кям1174.
Ки улма чапкучы чапәк,
Фигъали идубән нә-пакь,
Ки ахыр күрәсән бер бакъ1175 –
Үкенечләр белән әкъсам1176.
На-мәшругъ1177 фигълә – на-мәшругъ1178
Улубән, булыңыз мәмнугъ1179,
Вә иллә1180 уласән мәсругъ1181,
Тәмам зәхмәт1182 белән мадәм1183.
Уйын-көлке мәкяненә1184
Вара күрмә дәр-ан инә1185,
Шәтем1186 вир анда ханына1187,
Нәсыйхәт-лә идеп әгъзам1188.
Кайадур рәнди1189 мәҗлеси,
Ки тәргъиб1190 идә иблиси:
«Вара күр, табак кәҗ лиси1191», –
Дәйүбән, хасиди залям1192.
Дәйүр: «Зән, юла әкъдәм зән1193,
Имәс күр сән1194 – варып күр сән.
Урам кем кичә күрәсән,
Тәмам зиннәт белән инзам1195».
Дотып зиннәт, идеп нәкъши,
Вара бер мәҗлеси фәхши,
Ауази дузе вә кәфши
Вирисәр салачак әкъдәм.
Бу саутә1196 әйләмә рәгъбәт1197
Ауази фигъл иде ләгънәт;
«Сәңа ләгънәт ки, ә гъәүрәт!» –
Дәйүбән вирәдер дөшнам1198.
Кеше дәф1199 орса һәм – танбур1200,
Кидәсән сохбәтендин дур1201;
Вә иллә күрисәр сән зур1202,
Орыр зәнбур кеби алям1203.
Фасикъдин дотмагыл дустан,
Заляләт далидер у сетан1204,
Хәзәр күп әйлә1205: бу дастан
Сәңа һәм бу ирер игълям1206.
Ерак бакма, якындин күр,
Фасикъларның хален сән сур1207,
Фәсакъәтдә вирүбән дур1208,
Заляләтдә куйыблар нам.
Һода1209 дәүрани дур ани,
Йибәрмә, дота күр ани,
Бу күрәни зи-кү рани,
Идүбән хурлыкка алям.
Делеңне әйләмә ачигъ,
Дилең һәм аңадыр раҗигъ1210;
Әгәр вәгъзым исә наҗигъ
Сакыйн, дил әйләмә бәд-кям1211.
Сакыйнгыл, зиште зән1212 улма,
Къәһер-лән моште зән улма1213,
Кешигә суэи-зъән1214 кыйлма, –
Ки бәгьзе-л-зъәнн фискъ гъисйан1215!
(VIII) Яман хатынларның бәйане вә ирен рәнҗеткүчеләр
Кил, и талиб, кил, и гакыйль,
Яман зәндин хәзәр күп кыйл,
Яман хатыни зиндан бел,
Әгәрчә маһи1216, и инсан!
Яман хатын, яман гъәүрәт
Сиҗендә кичерә дәүрәт1217,
Кичә-көндез идеп җәүрәт1218,
Идәр әгъмареңи1219 зиндан.
Әгәрчә ай ула күрке,
Аны бел дөнйаның кәрке1220, –
Кирәкдер әйләмәк тәрке,
Иллә алмаганың бэһ ан1221!
Яман зән агъзи вә ирне
Азар әйләдисә1222 ирне,
Итисәр агъзилә тирне1223, –
Зәбани зәхм һәм дәндан1224.
Сөчеклек ләфзы1225 берлән чүн
Ирен шад әйләсә хатын,
Бәкъадарны алып сатын,
Фәнадин әйләмеш һиҗран1226.
Йөзендә күрки вә рәнги1227,
Әгәрчә бәччәи зән ки1228, –
Көнәш һәм ай дикен зән ки1229,
Бу нардан кем эрер, и җан!
Яман хатын ки ул мәзкүр,
На-мәхрәм у на-мәстүр1230,
Иредин улса би-дәстүр1231,
Ирер дәхи зи-тогъйан.
Никү1232 хатын, ки кыйлдык йад,
Ирене әйләдисә шад,
Һәзар[ан]1233 афәринләр бад1234, –
Ки ул хатын үзә һәр ан.
Заһир идән бә-на-мәхрәм
Исә күркәм дә сән күр кәм,
Делинең очы зәһәр-сәм1235
Исә улдыр сөке ниран1236.
(IX) Бу җиһанның тиз үткәне вә аңа мәгърур улмаслык
Вәфаны1237 дотмайур фани,
Йилә вирмә тәләф1238 ани,
Йөрәк каны белән къәни1239
Бөкя кыйлмак1240? Къәни хөсран1241?!
Къәни гөнаһенә ташып,
Къәни ник-әндишә талып1242,
Къәни ник-къәлебә1243 калып,
Сәгадәтдә үтеп әзман?
Къәни Әхмәд, хәбибе Хакъ?
Къәни чарйари, кани ракъ (?)?
Әйдиләр катыйле фөссакъ1244,
Къәни һәм газый1245, ник-мәрдан1246?
Бу дөнйа дәхи бу дари1247,
Һалякәт йарида бари,
Ки шәйтан җар1248 улып җари,
Йөрер әтрафыңа һәр ан.
Гизүбән ошбу дөнйани
Мәшәкъкатьләр белән ани,
Ки хөсыль идәсән1249 нани
Тәмам михнәт үзә, и җан!
Хәйердин ул дисә гәр буш,
Фикер кыйл гәр сәнен вар хуш,
Нә вар алмакда дәр-агуш1250
Фәуаид1251 эстәйүб әз-фан1252?
Җиһанда килдеңез ирсә,
Базар дигән мәҗалисә1253,
Тушә чүн алубән кисә1254, –
Җәһед кыйл мәкъсадә, и җан!
Килеп алга гъәдү әхнас1255,
Идеп тәлбис1256, салыр вәсвас1257,
Тәмам дилләр уладыр къас1258,
Горурында улып һәр ан.
Агяһе улачак гяһи1259
Ләгъин Иблис ора раһи1260,
Дәйүр: «Йа сәүдаме хаһи1261?
Ашыкма», – дир ләгъин шәйтан.
«Кичерер кич ирер әкнүн1262, –
Дәйүбән сезне көн-дәр-көн, –
Ки сәүда таңда кыйлгайсән,
Ашыкма!» – дир ләгъин шәйтан.
Адәм гъәфләт үзә ятып,
Үлем киләдер уятып.
Әҗәл йайдин укый атып1263,
Һәмандәм къәсд итеп бәр-җан1264.
Үлем килеп уладыр туш1265,
Фигъани1266 адәм идә гуш1267.
Фигъан судсыз1268 уладыр буш,
Кичәдер би-түшә гъөрйан1269.
Бөйлә хәлеңдер, и адәм,
Җиһан базарыйдыр гъәләм;
Ки ахыр күрәсән мадәм1270, –
Гъәрәт улдың1271 ки сән дәр-ан1272.
Качан гъәфләтдә гъәф ләттә1273
Табылгай эстәсә, әлбәттә,
Вәләкин ләттәи бәттә1274 (?)
Никабын өртенеп һәр бан1275.
Җиһанә йөрмә, мәръгүб1276 йар,
Йөз әвер аңа – мәргъүб вар,
Сәнеңдик мәгъбүни1277 күп вар,
Соңыйда улисәр пошман.
Йилә вирмә газиз әгъмар,
Ки шәйтан – мар1278 кебидер мар,
Сәңа зәһәр салып, и йар,
Соңыйда уладыр хөсран1279.
Фәсадәтдә виреп рузгяр1280,
Гөнаһдин кыйлма шәб рузкяр1281,
Сәнеңдик бонда явызкяр,
Соңыйда улисәр гөрйан1282.
Бу дөнйа хәйредин гарый1283,
Эчидә тулы абзарый1284,
Һәзар егълата1285 ба-зарый, –
Юк ирер качмакка имкян.
Имәс бу дөнйа на-дамәт1286,
Нийәт идүбән икамәт1287,
Дота күрмә риҗа-дамәт1288,
Горурын әйләйүб һәр ан.
Әҗәлдә өнсе җан1289, җани,
Ки пәймани бэһ пәймани1290,
Ба-мани көҗа мани1291, –
Мәкаме идүбән, и җан?
Җиһан ташдин хәзәф1292, белсәң,
Дилең бәрсәң, өзә бирсәң,
Җиһанны дотмака йөрсәң,
Имәс күркәм бу рай1293, и җан!
Җиһан бәд1294, җифәсендин1295 туй,
Яңача гиз, сәйер1296 сән куй;
Бакып күр: үре, сәрләр1297, күй1298
Кичеп – кидә йөрер кәрван.
Беләм дирсәң бу дөнйани,
Хәкъикәтдә ирер фани,
Фани сә, эстәмә ани,
Үзеңнең ахирың һәм фан1299.
Шәйатиндер хәсәд рани1300,
Йар, андин тотма йар, ани.
Дәхи һәм кыйлма җар1301 ани, –
Мәкам әйлә аңа зиндан.
(X) Шәйтан адәмине үзенә мәгърур әйләгәне
Килеп алга гъөдү хасид1302,
Сиңа әфсад белән касыйд1303,
Сакыйн, алдамасын фасид,
Сәгадәтдин идеп гъөрйан1304.
Ки Иблис мари, чөн мари1305
Аны, дуст, әйләсәң йари,
Ахир зәһәр салыр бари, –
Белерсәң, сахибе гъөрфан1306.
Гъәзазил салмага тигъы1307
Йөрер, ба-хәрбе катыйгы1308,
Өмидең әйлә катыйгы
Ки тәгъвиз1309 идү бәр-йәздан1310.
Кичә-көндез ләгъин Иблис,
Идеп вәсвас, салып тәлбис1311,
Горурда төземә мәҗлис,
Мәкам итмәк өчен дәр-ан1312.
Сагъәтең кичсә сагъәти,
Теләсәң фигъл тагъәти,
Кыйла та ул итагъәти,
Хакъ әмренә сонып гәрдан1313.
Шәйатин җәһд итеп кидә,
Идеп хәйлә, салып хәйлә,
Буйыныңа идеп сайдә1314,
Нийәтең итәдер ибталь1315.
Никүсә1316 нийәте инсан,
Идә ибталь аны шәйтан,
Дәйүр: «Ашыкмагыл бу ан,
Һәнүз вакыт ула фи-л-халь1317».
Бу сүзләри идеп тәзкир1318,
Горурә әйләйә тәсхир1319,
Тагъәтдин идүбән тәзхир1320,
Идисәр гъәфләтә икъбаль1321.
Яман әфгале ул садә
Дөшергәй дәм-бә-дәм1322 йадә,
Дәйүр: «И адәми-задә,
Зәһи ник дидекем әгъмаль1323!
Кыйлачак ачыла делләр,
Бөтә дилләр үзә гөлләр1324,
Нәчек гөл бөтерә1325 чүлләр1326!»
Дәйүбән идисәр дурталь.
Йаман фикри күрүбән хуб,
Дилең аздырма, и мәхбүб!
Шәкъәуәт фикри салма күб, –
Әмәлларгә гамәлләр – гъаль1327.
Гыйбадәт әйлә ба-ихлас,
Дога ит улубән кол-хасс1328,
Укыгыл фатихә ихлас,
Тагъәтдә идүбән икъбаль1329.
Шәйатинга күңел якма,
Аның хәйләсенә бакма,
Дамендин1330 үзеңи сакла,
Делеңгә әйләмә иҗмаль1331.
Һуш илә хәмли забтъ итмәк1332 –
Үзеңгә иртибат1333 итмәк,
Нәчек ирер сыйрат үтмәк, –
Аның хәмлен идеп әхмаль1334?
Ләгъү-л-ләһү1335 салып къәлбә1336,
Ләгъбдин дөшәсән ләгъбә1337.
Дөшәсән бер ахыр тәгъбә1338,
Улырсың дөнйада дәр-заль1339.
Шәкъәуәт бадә1340 сатасән,
Беләсән: зәхем дадәсән1341,
Мәбадә, калма бадә сән1342,
Итеп салып гъәля-л-әзлаль1343.
Ки шәйтан адәмә хөссад,
Сәне аздырмасын фәссад.
Ки гомрең вирмәгел бәр-бад1344,
Сәне алдамайа та ан1345.
Шәкъи афәтигә өфтад1346
Улубән, улмагыл мөгътад1347,
Ходага йадны кыйлгыл йад1348,
Аны үз белмәгел йаддан1349.
Улырсың къәдреңи дана1350,
Һәлякәт салма сән җана,
Газиз дот җаныңи җанә,
Ничек къәумә газиз солтан
Дилеңи салмагыл баля1351,
Ки шәйтан килеп ул халя,
Һәлякәткә сәне сала,
Ки шәйтан дилеңезгә хан.
Гъөдүгә1352 сери баз итмә1353,
Шәйатин үзә раз итмә1354,
Гъөдүгә сер дираз итмә, –
Сәни җәзб идә1355 бәр тогъйан1356.
Бу җиһан нәҗес мордардыр,
Эчидә фетнә пөрдардыр1357,
Әгәр ул фетнәле дардыр1358,
Сакыйн сән, дөшмәгел бәр-ан.
И җан, егъла Хакъка зар-зар,
Ки та күздин ака, йар, җар;
Фәнане куй, бәкадер1359 дар, –
Кыйласән ахыры һиҗран.
Нә ятырсән бу гъәфләтдә,
Бәнем дик әшрари сохбәтдә1360?
Кидәрсән ахры рихләтдә1361
Бу җиһан даредин, и җан!
(XI) Хода юлында дуст дотмак әхәббә фи-ллаһи вә әл-бәгъзу фи-ллаһи
Мәхәббәт әһленә тәргъиб1362
Идәсән нәфсеңи тәртиб,
Ки анлар сохбәте тәркиб1363,
Улыбдыр ник белән иршад1364.
Никүләр1365 сохбәте рухә1366,
Гъәзадыр1367 җөмлә мәҗрухә1368;
Җәрәхәтләр китә тухә1369,
Идәрсән сохбәтен мөгътад1370.
Мәхәббәт әһленә сохбәт
Идә күр айларга рәгъбәт1371;
Дин әһле бонда күп, әлбәт, –
Дотисәр1372 яхшыдин дустан.
Рәндәи һәмнәшинне1373 куй,
Кил, ултыр, кил, әйлән хуб руй1374;
Сәңа тәэсир идә хуб буй1375, –
Кирәк әгьйан1376, кирәк әлуан1377.
Фасикъә әйләмә рәгъбәт,
Заляләткә идә дәгъвәт1378.
Ки, зинһар, салмасын зәхмәт,
Шәйатиндик ирер дошман.
Гизәрди берәгү чүлләр
Юлыкды буйи хуш1379 гөлләр.
Диде соң ул гөлә ул әр1380:
«Мөшек1381 сән, йаки гөл-рәйхан?
Сәнең буйиң күреп дәр-ан1382,
Димагымга1383 кереп бер ан,
Аның хушбуй нәсимендән1384
Улып китдем тәмам сөкран1385».
Диде: «Гөл ирмәзем – туфрак,
Вәли вар хушбуем дәр-хакъ1386,
Гөл илән ултырып анчак,
Бәңа тәэсир идеп дәр-ан».
Никүләри улың хастә1387
Идәрләр юлыңи растә1388.
Әгәр дилең исә хәстә,
Шифадыр сохбәте бер ан.
Кубачакдан къийамәтдә
Җәмигъе ошбу халәтдә,
Кубар мәгъә-л-муалятдә1389
Кирәк иршад, кирәк тогъйан.
Нәчек зәне1390 Лутъи, Нухи,
Бәдандин1391 йар дотып шухи,
Тигеп дим агына кухи1392,
Иденер улдылар көфран.
Зәне Нух һәм зәне Лутъи
Шәйатиннең иде сәутый1393,
Җәһәннәмнең дотып утый,
Тәмугъ эчрә мәгъә-ш-шәйтан1394.
(XII) Явызлар берлә сохбәт итмәслек әл-бәгъзы фи-ллаһ тәрикынча
Кил, и мәхбүб, кил, и садикъ1395,
Бәди1396 күрмә йара лаикъ,
Мозыйлль1397 ула сәни баикъ1398
Идәрсәң анлари әсхаб1399.
Җиһанда күп шәкъи әҗсад1400,
Әйде сәрникләри әфсад1401,
Дәхи күп вәҗәдалар1402 шад,
Ки мослихләр1403 улып әсбаб.
Сәгъидләрә рәфикъ1404 улгыл,
Йәтимләрә шәфикъ1405 улгыл,
Аларның хатирен1406 соргыл,
Идүбән шәфкъәт, и әфтаб1407!
Рәндәи һәмнәшинин куй,
Кил, ултыр, гөл илән хуб буй,
Сәңа тәэсир идә хуб буй,
Ничек тәэсир идә гөляб1408?
Йөремә рәндәләргә күп,
Алардин дури киткән1409 хуб,
Килүрсә, башыйа ор чүп,
Вәли худ1410 чикмәсен бәр-наб (?).
И җаным, дыңла әз-әүбаш1411
Кача күр, качмакыңда – баш,
Башыңа ормасын та таш,
Сакыйнгыл, гәр уласың шаб1412.
Ул әүбаш хәйлә дәр-пиш1413,
Улып дәрвиш, салып сәр-пиш1414,
Күрәлмаз лик сөляси хиш1415,
Вәли салмак деләйүр наб1416.
Ишедеп кач боны, и йар,
Алардин бары китеп вар.
Барыдин качасән, зинһар, –
Барының юлына әз-баб1417.
Мөнаҗат кыйлмакка ба-дир,
Дигел: «Йа һәрнийә кадыйр1418,
Ерак кыйл әһле әфсад ир,
Дигел, һәм кыйлма, дип, әхбаб1419.
Явызлардин улың фаригъ1420,
Ишикен улма һәм къаригъ1421,
Никүләр юлына шаригъ1422
Уласән, тарехе әтраб»1423.
(XIII) Нәфес артындин йөрмәк вә тәмгъ1424 дотмак бәйане вә җиһани диләмәк
Тәмгъ кыйлма кешедин, дуст,
Берәгү тәмгъ кыйлса уст1425,
Кыйамәтдә кубар би-пуст1426,
Улубән халкъ ара рисвай.
Тәмгънең хәрфе вардыр сәһ1427,
Фәуаиддин өчи дә тәһ1428,
Бәс аны тәрек кыйлмак бәһ,
Дәхи табигъенә күб вай1429.
Һәуага улубән табигъ1430
Ки зәррә дотмагыл тамигъ1431,
Хакъың вирдекенә канигъ
Улыр ирсәң, уласән бай.
Гидадер1432 кемки хирсъ итсә,
Күңел зәһб-у-физза1433 итсә,
Әгәрчә фәлси1434 хирсъ итсә,
Хирсълыкда салыпдыр пай1435.
Тәмгъдин улынан нани1436,
Әгәрчә әз-у1437 йимәни;
Вәли күп ула ямани
Соңыдин кем пәдид1438 улгай.
Нәфес берлән рәуан улма1439
Һәм артындин дәуан кыйлма1440,
Вәкадә1441 дип гөман кыйлма, –
Әгәр сәндә исә хуб рай1442.
Нәфес этдер, белең аны,
Йоларсың ничә ел аны.
Нәфес – дошман, ки бел аны,
Гъөдуләрдин нәфес – шәйтан.
Нәфс нәфсе артыдин йөрсә,
Йимәк-эчмәк-лә симерсә,
«Ари1443!» – дир һәрнәи күрсә,
Ки һәргиз улмайа шәбган1444.
Симертсәң аны, димешләр,
Котырып, күп фәссад эшләр.
Яман тешләр белән тешләр,
Килеп сөкран1445, килеп сәг ран1446.
Кеше гәр ихтийар салгай,
Зәмамин1447 үзе эт алгай.
Котырып котылып варгай,
Фәсадәтдә улып фәрхан1448.
Нәфесең халенә гүш сал1449,
Симертерсәң дәйүр: Хушхаль;
Әгәр син вирәсән күш1450 мал,
Халем тиң, дир, бә-дәр-зиндан1451.
Ойып бу нәфеснең чәңгә1452,
Дәйүр тәңкә, төшеп тиңгә1453.
Дәригъ1454! Гомре газизеңгә,
Ки заигъ уладыр әзман.
Гъәҗүзи зән1455 ки бу дари1456,
Бизәнеп зиннәти дари,
У къари1457 һәркеми карый, –
Һәлякәтдә виресәр җан.
Къарилыкда бизәнүбән,
Җәуан1458 кеби дөзәнүбән,
Йөрер сәни күзәдүбән,
Һәляк итмәк өчен бер ан.
Деләр бер көндә бер ирне,
Деләйүр таңда – дигәрне1459,
Юк идә, сачу зәһәрне, –
Кичәрдер даре дөнйадан1460.
(ХIV) Ходаның рәхмәтендин өмид итмәк вә газабындин курыкмак, фи-бәйани риҗаэ вә гафу мин-Аллаһи
Хода рәхмәтедин, йаран1461,
Уласызлар риҗадаран1462,
Ходаның хәүфилә күздин
Дүгәсез аби чү баран1463.
Ширеклек1464 кыйлма дәр-синнә1465,
Күнел сабак дәресенә,
Йөкерлек (?) дотма һич кинә,
Хөседлек кыйлма һәм, и җан!
Уян гъәфләтидин шәбе хиз1466,
Сәхәрләрдә дога кыйл низ1467,
Фәсадәт куй, улып тәбриз1468, –
Ничек баран идәр сәйлян1469.
Хода хәүфилә дүк йәшләр,
Ничек ташлар сулар ташлар,
Ки ахир бу гъәриб башлар
Рөҗүгъ идә1470 Хакъка, и җан!
Ходаның хөкеменә маша1471,
Риза ул, әмри дот баша;
Ахир кол уласән хаша1472,
Имәссән фагъиле әкүан (?).
Кичә-көндез хәтәрләрдә,
Дога әйлә сәхәрләрдә,
Хәтәр күпдер бәшәрләрдә1473,
Мәгәр хифз идә1474 ул йәздан1475.
Догада егълагыл Хакъа,
Күзеңдин та сулар ака,
Шайәд Хакъ рәхимдә бака,
Ки У зө-л-гъизз вә-л-гъифран1476.
Мөнаҗәт даимән сән ар1477, –
Ходага егълагыл зар-зар,
Күзеңдин йәш идеп иншар1478,
Нитә кем дүкелә баран1479.
Идеп тәүбә мин-әл-батыйль1480,
Ки егълап аб1481 ула та сил1482,
Ничек ягъмур ула һатил1483,
Әбр1484 дәр-фасле бәһаран1485.
Идәсән тәүбә бәр-йәздан,
Рөҗүгъ ит, җөмлә яуыздан,
Ки гыйбрәт ал бу гаҗиздән, –
Кичә-көндез улып тогъйан.
(XV) Әнуагъ1486 йимешендән ихтираз1487 әйләмәкнең бәйане
Нәмимә1488 кыйлма, и әфтаб1489,
Йөремә улубән мөгътад1490,
Димәгел һич кемә әлкъаб1491, –
Хәрәм дир айәте Коръан.
Ишедерсәң әгәр дастан,
Дөругъмы1492 ан вәй йә раст ан?
Дәйүбән идүбән тәфтиш1493,
Йөремә багъ илән бостан.
Фәсадәткә дилең вирмә,
Шәкъәуәтлек белән йөрмә,
Сәнеңдик бонда күп әбләһ1494,
Соңы әз-ан1495 улалар хөсран.
Җәмигъен гъәбн идеп1496 мәлгунь,
Улыплар көллесе1497 мәгъбүн1498.
Соңида улдылар мәймүн,
Шәйатингә улубән дан1499.
Телең бер сүзгә фәкк итмә1500,
Булып нәммам тәбек итмә1501;
Кеше гайбен һәтек итмә1502, –
Хәрәм эш, беләсән, и җан!
Ки булма дилдә бер гизләп1503,
Хәрамә йөрмәңез сез һәб,
Нәмимә-гайбәт сүзләп
Йөремә соң улып хөсран.
Кешене әйләмә тәхкъир1504,
Дотар ул гәрчә бең тәкъсыйр1505,
Нә кыйлсын бөйләдер тәкъдир,
Хода салмыш бөйлә әгъйан1506.
Шөкер кыйл варыңа һәрдәм,
Сабыр кыйл юк үзә сән һәм,
Сәнеңдик дөнйада кем кәм? –
Хирыслыкда вирисәр җан.
Хода нигъмәтенә шакир1507
Уласән, даимән закир1508,
Идисәр нигъмәти пакь ир,
Дәхи артык идә йәздан.
Берәгү тәрк идеп шөкран,
Идәрсә нигъмәтә көфран1509,
Ходаем къәһр итеп аңа,
Идисәр нигъмәтне нокъсан1510.
(XVI) Кешегә вәгъәз әйләмәк – әмре мәгъруф1511 кыйлмаклык
Кешегә вәгъәз кыйл, мәүгъиз1512,
Нәсыйхәтләр идеп тилмиз1513.
Тәляттыйфлык1514 белән тәлфиз
Идәсән һәркемә, и җан!
Бөйлә дә улмаса тәэсир,
Такъәтеңчә идеп тәзкир1515,
Соң әйтмә: «Ник сүзе1516 тәбзир1517,
Эремәз боз, диген, ташдан?»
Мих1518 орубән катигъ сәнггә1519,
Вара дип дөшмәгел тәнггә1520,
Бөйлә вәгъзи би-нам нәнггә1521
Ки зәррә вармайа, и җан!
Зәмине шүрәгә1522 сөнбел
Бөтәр дип аймагыл сән гел,
Төхем салма аңа сән, бел:
Ки заигъ уладыр төхм1523 ан.
Ачигъ1524 йирдә бөтә бум-хас1525
Вә шәүкәдик1526, хашәк1527 дик бәс,
Шуның дикен сәхтедил кәс1528,
Көдүрәтләр1529 бөтәдер ан.
Ачигъга салу гөл төхмен,
Гөл алмак әйләмә тәхмин1530,
Зирагъәтнең1531 чигеп зәхмен1532,
Кичермә бөйләдә дәүран.
(XVII) Пирлек вә къарилык1533 вакытындагы хәлләр вә нәсыйхәтләр
Кил, и къари, вакыт бик тар,
Даимән зәгыйфлек артар,
Фәналеккә1534 сәне тартар,
Кичә-көндез китеп дәрман.
Акарды сакалың, башың,
Саны йөзгә йитеп йәшең,
Ки вармы дүгелән йәшең,
Идеп тәүбә мин-әт-тогъйан1535?
Вәләкин ки бу хиндә1536,
Чыкыбдыр халкың эчендә,
Тәфахер1537 йәш белән сини1538 дә
Улып гами ара, и җан!
Гаҗәбдер бәгъзы ул гами1539,
Йәшенең күплегегәми,
Дәйүр: «Гомрем-фәлян гали
Улубән, къари ник мәрдан1540».
Дәйүр: «Бонча гомер сөрдем,
Бу кадәр йәш гомер күрдем,
Бихәмдиллаһ1541, бәнем гомрем
Тәмам йөзгә йитәр бу ан».
Ки вармы кыйлдыкы тагъәт1542
Бу йәш эчрә нисъфе1543 сагъәт?
Вәли үтмеш улып тагъйәт1544,
Кыйлубән фосыкъ вә гъисйан?
Тагъәте юк, гөнаһы чук,
Йәш артыгы имәс артык.
Алыр аз гомредә артык
Сәгадәтдә исә дәүран1545.
Бәһаимдик1546 йимәк-эчмәк,
Гъәми1547 йәшдин йәшә кичмәк,
Гъәми нәфсе морад гизмәк
Имәслек тагъәти йәздан.
Мәгасыйдин1548 әгәр пакь сән,
Әгәр йәк санда сән йәк сән1549,
Никү мәрдан илән йәксан1550,
Идәрсәң даимән ихсан.
Зә-ник1551 мәрдан улыр мәрд ан1552, –
Бизәр1553 ул җөмлә әшрардан1554.
Егерме йәш илән артык
Ула йөз еллык әгъмардан1555.
Ки белмәз микъдарын, урнын,
Борынгыйәм дәйүб1556, борнын
Күтәреп йөрийүр къәрнин1557,
Имәсдер фигьле әбрардан1558.
Үзеңи даим әндәк гир1559,
Тәкәббер әйләмә, фәккир1560,
Шәйатин халене зәккир1561.
Ничек мәлгунь улыбдыр ан.
Нәфесеңдә исә фаслең
Үз-үзең белмәгә къәсдең1562;
Карасаң кырасың аслең,
Адәм гаит идәр1563 бер ан.
Икенче аслең – нөтфә1564,
Дөшисәр әз-сәр къөлфә1565.
Мәкянең бәүл1566 үзә тәлфә
Хөрүҗең һәм ирер әз-ан1567.
Дорып бәүл мәкянеңда,
Һаман нөтфә зәманында,
Ничекдер ошбу аненда,
Тәкәббер ула чөн шәйтан?!
(XVIII) Бу җиһандай гъәфләт эчендә иркән әҗәл килгәне
Хәмакъәт1568 арканын чолгап
Йөгердең, дөнйаны болгап,
Кил, имди ахир, эшең тап,
Дөшәр сәфәр сәнең дәр-раһ1569!
Гөнаһең күп – имәс сани:
Юарга тәүбәләр къәни1570?!
Деләрләр алмага җани, –
Ки бу хиндә дәхи бу гяһ1571.
Китәсән бер ерак юла,
Азыкың вармыдыр кула?
Төшәсез, халь ничек ула?
Белерсең ани, и дөрлаһ1572!
Кеме боны горур тукый,
Әҗәл укы килер укый.
Белерсән форсатың юкый, –
Нимә1573 алданасән, и маһ1574?!
Иман ауәр1575 кичәләрдә,
Сәнең дикен ничәләр дә,
Кичәләрдә кичәләр дә,
Ки һиҗрәт1576 берлә чук инсан.
Җиһани кичәсән күфрек1577,
Бөтек1578 андин улып йөгрек,
Сәнеңдик дәхи дә йөгрек,
Кичисәр, ахры, и җан!
Сәба йиле килеп һәббәт1579,
Нә вар наим1580 күреп һәйбәт,
Бу гәз1581 сәңа килеп нәүбәт,
Ки тәнһа1582 калма сән дәр-фан1583.
Идеп гъәфләт шәрабен нуш1584,
Нигәчә ятасән мәдһуш1585? –
Күзең ач, бакыйбән күр уш:
Кичеп кәрван варадыр ан.
Ки булма мала1586 бу малә1587,
Сәне салган зәгъиф халә,
Соңы хәсрәт белән налә1588,
Ки әсыйгъ1589 кыйлмайа, и җан!
Сәнеңдик бонда күп йөгрек,
Дәхи сәндин дә һиммәтрәк1590.
Идеп һиҗрәт, улып әтрәк1591,
Җиһани идүбән һиҗран.
Җиһанда зән1592 дә һәм ир дә –
Фәнасез калмайа1593 бер дә,
Соңы – әҗсад1594 кара йирдә –
Ятисәр кийубән әкфан1595.
Къәни ул дөнйадар анлар1596:
Къәни әүүәлге йаранлар?
Җиһандин китде, йар, анлар, –
Идәрсең бу сүзә әйкан1597.
Нә кем вар дөнйада дәри1598 –
Кирәк адәм, кирәк пәри, –
Әбәд1599 калмайа һичбери,
Үлем күрмәй вә улмай фан.
Къәни шаһлар, къәни ханлар? –
Җиһанда ирделәр анлар,
Къәмусы вирделәр җанлар,
Чизи алмадылар әз-ан1600!
Къәни ул сәййеде гъәлям?
Къәни ул атамыз Адәм?
Къәни Шиш, Нух һәм мадәм1601? –
Къәмулары1602 виребдер җан!
Къәни Дауд, къәни Идрис,
Къәни Хәууа, къәни Чәрҗис, –
Киеп әкфан – киеп мәлбис1603
Җиһандин китделәр, и җан!
Къәни Исхак, къәни Йагъкуб?
Къәни Йосыф, къәни Әййүб?
Къәни Йәхйа – һәммә мәгъйүб1604;
Җиһандин китде һәм Лөкъман.
Къәни Муса, къәни Һарун?
Къәни Фиргъәуен вә Къарун?!
Хода күчәр кыйлып барын,
Мәкянә1605 һәрберен һиҗран!..
(XIX) Җан алынган вакыт вә әҗәл килгәне
Ятыркән1606 бонда ба-гъәфләт1607,
Оралар чүн күсе рихләт1608,
Качан анда вирә миһләт1609,
Ки нәфәс1610 алмага ул ан.
Ула шадлык гъәмә тәбдил1611,
Үкенечләр белән тәзлил1612, –
Бәс, укы шәһадә, тәһлил,
Чыкарга җан идә җәүлан1613.
Чү, Гъәзраил кәлисәр зуд1614,
Фөган1615 иделә бә-фәрсуд1616,
Фөган һич кылмайдыр суд1617, –
Гъәҗәб гъәмдер, гъәҗәб хөсран!
Һәммә кыйлмыш килә йадә,
Фөган идә адәм-задә1618,
Җәһед әйләмәдем задә, –
Китәрне белмәдем бу ан.
Бу сәкяратда1619 китеп дәрман,
Килә хәйлә белән шәйтан,
Имана уладыр касыйд1620,
Тәмам хәйлә идеп җәрйан1621.
Зәһи ник1622, гәр иман таза,
Сәлямәт килдисә җәза,
Нәгъүзе биллаһ1623, гәр фаза1624,
Имандин идисәр гъөрйан1625.
Җиназә иденеп мәркәб1626,
Ләхедкә уласыз мәҗзәб1627,
Кереп ханәи тәнһа һәб1628,
Калып әгъмаль1629 илән дәр-ан.
Ятыркән бәйте вәхшәтдә1630,
Көлле җан ула хәсрәтдә.
Нәгяһан, килә һәйбәтдә1631
Ике мөнкир мәгъә-л-гъәйран1632.
Бәркъ дикен1633 килә йөгрер,
Ауазы чү рәгъд1634 күкрер.
Сәрасимә1635 улисәр дәр-гүр1636,
Күрәчәк каладыр хәйран.
Бу һәйбәтлек1637 белән ду йар1638
Ауази идә зәр дубар1639.
Сөаль үзрә җәуаби ар1640,
Күр ауаз ул, къәйу дастан!
Бу һәйбәтлек белән баша
Гакыл йар улмайа, шаша,
Тәмам хәйран ула, хаша1641,
Ходадин хаша һәр инсан.
Сөалидә җәуаб эстәр,
Җәуаби ба-сауаб күстәр1642,
Вирерсәң, уласән рәстәр1643
Боларның хәүфедин асан.
Җәуаб вирсәң, мәкам ул ан1644
Улисәр раузаи ризван1645;
Шашасың гәр җәуабыңда,
Улисәр атәши ниран1646.
Улырсың салихе мәсгъүд1647,
Җәуабың вирисәр сән зуд1648,
Җинанда җайыңи нәмүд1649,
Бу ике йар, китеп андан.
Ике Мөнкир хәнүс әйләр1650,
Мәками Хакъ шәмүс әйләр1651,
Һаман нәүми гъәрус әйләр1652,
Къийәмәткәчә ул инсан.
Сөаль гәр улса бәдбәхтә,
Җәуаб идәлмийа пөхтә,
Вара кяри1653 катигъ – сәхтә1654, –
Вәсъфда къәсыр ирер әзһан1655.
Болар утлыгъ гъәмүд илән1656,
Орып тәгъзиб нәмүд илән1657,
Һаман атәше руд1658 илән
Дулар къәбр эчидә ул ан.
Тәмам къәбер ана закъәт1659
Ауазы идә би-такъәт1660,
Ишедә җөмлә мәхлукат,
Мәгәр ки җен белән инсан.
Боны парә-парә орып,
Бу ике йар китә дорып –
Тәмугъдин җайыны күреп,
Ула таңгача дәр-хөсран1661.
Бу нә шиддәт1662, бу нә хурлык?
Ула көн-көн хәүеф артык,
Къәбер һәм уладыр заййикъ1663 –
Кабыргасы идә хилт1664 ан.
(XX) Фәнаи дөнйа фи-ахире-з-заман вә бяла
Фани бу дар йәкъин1665 улды:
Фәналеккә якын улды,
Качан ахыры ин1666 улды –
Ула дөрле зоһурийат1667.
Диләсә Хакъ бу дөнйани,
Ки фани кыйлмага ани –
Ула тизлек үзә фани, –
Ничек әмр идә ул сәрват1668.
Чү! Исрафил чаладыр сур1669,
Уладыр йир вә күкләр һур1670,
Хәлаикъ уладыр һәм бур1671,
Уладыр көллесе әфуат1672.
Һаман күкләр дәхи йирләр,
Бозыла баля һәм зирләр1673,
Бозылып, чү рәгъдгирләр1674
Вирә һәйбәт үзә асуат1675.
Җәмигъ мәхлукъ ишедеп бух1676,
Һәммә әнфас1677 ула мәҗрух1678,
Һәмандәм вирисәрләр рух1679,
Һәлякәтдә улып әлмәүт1680.
Чү! Исрафил чала сури,
Къәбердин дорасән үри1681;
Гарасатга вара – йөри,
Хисабә җөмлә мәхлукат.
Хәкаикъ гъәҗз1682 ула ул ан,
Тәхайер-лә китә дәрман.
Сәнеңдик гасый1683 күбдер ан,
Ула гирйан1684, улып сәкрат1685.
Кяферлар әйләйүрләр закъ1686,
Вә уйлата әгәр купсак,
Ки кяшки без төраб1687 улсак
Иде, күрмәз идек хәср ат.
Җәмигъ кыйлмышлар ула йад,
Пошиманлар ула әфрад1688.
Килеп хосман1689, деләйүб дад1690,
Хөкемдә улалар сәрват1691.
Кешегә гәр кеше көчи
Онытмай сәндин ул сөчи1692.
Ки ахир бер алыр үчи,
Хөкемләр берлә дәр-гъәрәсат.
Көн эсигъ1693 уладыр – һәб дан1694,
Көнәш1695 сезгә ула – һәб дан,
Тәмам ул көйдерә әбдан1696,
Улып хәйран, китә әкъват1697.
Кызара йир димердәк бәс,
Һава кызарубән чүн мәс1698,
Көйә кем улды мәгъзуб кәс1699,
Хәрарәтдин1700 идеп чәулан1701.
Көнәшдин бу кадәр әшракъ,
Улачак йир, һауа, ихракъ1702.
Бу ихракъда бер уч туфрак
Нәчек такъәт идәр бер ан?
Зиба буй һәм ула качи1703,
Һауа тәлх1704 ула – ачи,
Сабыйлар гъәзб1705 илән сачи
Агарып китәдер ул ан.
Күрәчәк гъәзбилә хәшман1706,
Идеп әфгаленә пошман1707,
Хода чөн дустидан башка
Улисәр дуст дигән дошман.
Ауаз идә, ауазы – дад,
Къәни Фиргъәуен вә Шәддад?
Җиһани – безем ул дәйүб,
Заляләт кыйлды зи-л-әутад1708.
Къәни ул Нәмруди фәссад1709,
Къәни Дәкъйанус гъинад1710,
Къәни зали мөзыйль1711 сәмүд,
Кәни һәм дәхи зали гъад.
Къәни «Мин!», «Мин!» дигән ханлар?
Къәни дөнйауи солтанлар? –
Фәсадәт кыйлдылар анлар,
Гүйәки улдылар кәссад1712.
Къәни кяфирани рузгяр1713,
Бу көнгә кыйлдылар инкяр? –
Күрең ин руз, күрен, ин кяр1714!
Кемәдер кем аңа солтан?!
Китерең ул пәлидләри1715,
У мөнкәри гъәнидләри1716,
Килеп йәүме вәгъидләри1717,
Къәни Иблис, къәни шәйтан?
Мәгәр Хакъ юлына баши
Виреб, кем дүкәр күз йәши,
Җинанә уладыр маши1718,
Аңа рәхмәт идеп рәхман.
Зобанилар ушал1719 анда,
Тәмугъ этләре һәм анда
Гизә та кайсылар къәнда,
Улубән сала бер ниран1720.
Идисәр гасыйлар фөрйад
Тәмам ауаз белән әфрад,
Ходадин юкса гәр әмдад1721,
Тәмугъга идисәр дәр-ан.
Нидәләр, килсә ул хальдә,
Күреңез, йитде бу вәгъдә.
Һәзар1722 рәхмәт ула сәгъдә1723,
Һәзар къәһр ли-зи-тогъйан1724.
Гъәрасатда идеп мәйдан,
Күреп хәсрат, гөнаһ шәйдан1725,
Бәс ул халь дизелә1726 сыйрат,
Бәс анда корыла мизан1727.
(XXI) Намәләр килмәке вә хисаб улмаклыкыны бәйан идәр
Намәләр1728 вирелә кула,
Кемә уңа, кемә сула1729,
Кемә аркасыдин ула, –
Кеми хәндә1730, кеми гирйан1731.
Кемисенә хисаб ула,
Кемә газаб, гъитаб1732 ула.
Күрепдер халеңи нәүлә1733,
Әгәр хәйр исә ихсан1734.
Әгәр намәң килеп уңдин –
Хисаб асан ула соңдин.
Вәләкин килсә сул яндин,
Газаби уласән вәҗдан1735.
Әгәр Хакъ гафу кыйлса уш,
Гъитаб улса да улмаз хуш.
Нәгъүз билләһи1736, гәр бәр-дүш1737
Вирелерсә, газаб андан.
Кеми көлә ушал халә,
Кемисе әйләйүр налә1738,
Кемисени алып шалә1739,
Хәйадин1740 гаркъ ула сәйлян1741.
(XXII) Фи бәйане шәфагъәти-н-нәби салли Аллаһе гъәләйһиссәлам
Нәби сәййеде гъәләм1742,
Салатуллаһ аңа мөдам1743,
У гәүһәр зөбдәи1744 адәм,
Шәфагъәт идәсәр ул ан.
Поракъ1745 лә биңзәйүр бәркъә1746,
Оча гяһ гъәрбә, гяһ шәркъә1747,
Хода әзне1748 белән халкъә,
Шәфагъәт чөн идә хиҗлян1749.
Гъосат-ел-мөэминин1750 анда,
Мөхәммәд өммәте къәнда,
Зобанилар килеп рандә1751,
Дузахә әйдәрләр ул ан.
Мөхәммәд, кем рәсүлуллаһ,
Болара угърайа1752 ул гяһ1753.
Ала ошбу шәфагъәт хаһ1754
Хода әзне белән дәр-ан.
Поракъ илән очар ула,
Керүбән гяһән бер юла,
Керә гяһ уңа, гяһ сула,
Бәркъ диген1755 идә сәйран.
Гъосат өммәтендин ула,
Дотан нар этедин ула.
Ул этнең агьзыдин кула1756
Идүбән шәфкъәте чәндан1757.
Мөхәммәд китәчәк гъәрбә,
Идәләр шәркъ үзә зарбә,
Гъосати доту чөн гөрбә1758, –
Нәчек ул күтәрәдер муш1759.
Боера чарийарыйна,
Поракълар вирә барыйна,
Зобанилар гөзарыйна1760
Варубән уласыз дип туш1761.
Поракъ-лән кидәләр сәйрә,
Күрәчәк оралар нәгърә,
Йөрәк һәм чяк ула зәһрә1762,
Тәмам дилләр уладыр җуш1763.
Бу халь эчрә Гъәли хәзрәт
Зобаниларга ба-гайрәт1764.
Идеп нәгърә, дота һәйбәт,
Зобанилар кала мәдһуш.
Килер иркән бу һәйэәтдә1765,
Тәмам гайрәтдә – һәйбәтдә,
Зобанилар бу рөэзийәтдә1766
Кала хәйран Гъәли-л-бәтшан1767.
Вәләкин анда күп фөссакъ,
Зобанилар улубән лакъ1768 (?),
Салып гъоллар гъәля-л-әгънакъ1769
Тәмугъга идәләр хәшан.
Бу хали күрәчәк, ул шаһ
Ора вә «Өммәта1770!» дип аһ,
Йөз орып сәҗдәгә дәргяһ1771,
Гъәрешкә башыни гъәршан.
Дийә гъәрш изисе1772 аңа:
«Йа хәбиб1773, килеп бәңа
Нә сорсаң виререм сәңа,
Идүбән өммәтең бәхшан1774!»
Бу хальдикән1775 рәсүл-сәүчи,
Зобанилар улып фәүҗи1776,
Чыкубән йөри чүн мәүҗи1777,
Гъоссани идибән къәмшан.
(XXIII) Сыйрат кичмәклекнең бәйане будыр
Ула күфрек1778 дүзах1779 аша,
Тәмам нечкәлеге фаша1780,
Күрәчәкдән гакыл шаша,
Ки андин кичмәгә, и йар!
Кичисәр бәндәгяни ник1781,
Бәркътик1782, бәгъзысе йилтик,
Очисар бәгъзысе җондик,
Ничек йилдә идәр сәййар.
Вә бәгъзы ник кичәр күфрек,
Идеп тәрк1783, ат кеби йөгрек,
Вә бәгъзы кяфери мөшрик1784
Улып, төкдән кичәдер нар.
Кичәр бәгъзы хаша-хаша1785,
Ахыр салим кичәр1786 аша,
Чү тоу1787 бәгъзы зәгъифләшә,
Чыгалмайун дөшәр дәр-гъар1788.
Шулар, кем кичделәр андан,
Хәтәрләр кичереп җандан,
Зәһи мәгьфур, ник мәрдан1789,
Җинан1790 эчрә идәрләр дар1791.
Биһеште гъәдн1792 җайини,
Гизеп җәннәт сарайини,
Татып нәфсе һәуаини1793,
Сафада улалар сәййар.
Дөшисәр нара1794 күп бәндә
Сыйраты кичмәк эчендә,
Булышып атәшә1795 анда,
Газаби улалар дәр-хар1796.
(XXIV) Оҗмах сыйфаты вә һәм аның әһленең әхуале
Шулар кем керәләр җәннәт,
Тәмам һәйбәт улып һиммәт,
Ки зәррә1797 калмайа гъилләт1798,
Бәдәндә зәррәчә микъдар.
Къас1799 улмас дил вә дулмаз,
Ки һич бәүл-гаит1800 улмас,
Зәһи дәүләтледер бу нас1801,
Зәһи әгъзаз, зәһи әкъдар1802.
Әбәд1803-бакый үлә улмас,
Әләм, гъәм-гъоссалар1804 күрмәс,
Йөзидә нур улып сулмас,
Тәмам рәүшан ула, и йар!
Тәхетләр ләгъл илән фирүз,
Килеп хурлар ула мәншүз1805,
Җәмале чү әфтаб1806 әфрүз1807
Идүбән нур идә иншар1808.
(XXV) Сыйфаты-л-җинан вә әнһарһа вә әшһарһа
Һәзар хөррәм1809 ула дилләр,
Һәзар бөстан вә чүлләр,
Бөтә1810 багълар, үсә гөлләр,
Зәһи әнгам1811, зәһи ихсан.
Дивары – сим1812, зәр бамдин1813,
Мөзәййән нөкърәи хамдин1814,
Зәһи макъсуд, зәһи кямдин1815
Идисәр яхшылар сәйран.
Гъәсәлдин1816 елгалар ака,
Ки сөткә биңзәйүр – ака,
Җинан әһле варып бака –
Ничек ул идәдер сәйлян1817.
Дәрәхтан бә-һәр фәрддән1818
Бодаклари зөбәрҗәддән,
Йимеше татлыдыр къәнддән1819, –
Вәсъфда къәсыр ула әзһан1820.
Һәзар шәһәр, һәзар мисъри,
Һәзар күшәк1821, һәзар къәсъри,
Тәмам васъфә кагыл къәсъри1822, –
Имәс васъф итмәгә имкян.
Бу – былбыл, гъәндәлибстан
Вә гайре мәргый1823 дәр-бөстан
Укыйурлар һәзар дәстан,
Мәкяне идү фи-л-әгъсан1824.
Идеп сәйер, кереп багъа
Күрәрсән: елгалар ага,
Әбрдин1825 йинҗүләр яга,
Нәһер улып1826 идә сәйлян.
Зәһи ширин1827 ки бу әнһар1828,
Хосусән – хәүзәи Кәүсәр1829! –
Йәкъин бел, эчсә аны гәр,
Сусамас һәргиз ул инсан.
Иляһи, безгә бер җөргъәт1830
Насыйб кыйлгыл әз-ан ширбәт1831!
Мөхәммәдә идеп өммәт,
Алып хәмсән илән гъәтшан1832.
Хосусән ул шәҗре туби1833
Зәһи никя1834, зәһи хуби,
Зәһи мөҗдә1835, зәһи туби, –
Җиһанда кем кыйла ихсан.
Мөрәссәгъ кясәи зәррин1836,
Тәмами йинҗу-дөррин,
Мөләззәз1837 нигъмәте ширин1838,
Китерә гъилмане вилдан1839,
Идеп тәкйә1840, сонып дәстар1841,
Тәгъамдин нә дилең эстәр1842:
Хәрир1843, атлас, бенеп, ситәр1844,
Хәрирдин ула һәм юрган.
Дивары баля вә йуча1845,
Гяһи кошлар килеп оча,
Гяһи хурлар килеп коча,
Зәһи хуш йар, зәһи хуш җан!
(XXVI) Оҗмахда хурларның сыйфаты вә бәйане
Киләдер алдына хурлар,
Йөз әлуан1846 йөзидә нурлар,
Күрәчәк алә сөрерләр,
Җәмагъи идүбән1847 шәбкъән.
Һәзар ак нур, һәзар рөхсар1848,
Тәмами шәмескә охшар,
Зәһи яхшы гөлстанлар,
Зәһи гөл-багъ ула мөлкъән1849.
Чү, хурлар киләчәк – дан, туш1850,
Мөганикъ1851 улалар бәр-душ1852,
Зәманлар уласән мәдһуш,
Кәнарендә улып согъкъән1853.
Идеп бүсә1854 аны һәп ир,
Гъәкыйкъ дикен1855 ора ләбләр,
Өзеп шәфталу гъәбгъәбләр1856
Бәйлә ва шәукъән, ва шәукъән1857!
Кәнареңдә зәһи бәхтә,
Бенеп тәхтә, салып тәхтә1858,
Җәмагъе идәсән пөхтә,
Улубән балядә фәүкъән1859.
Җәмагъидә улып баля,
Ула бакирә1860 һәр халә,
Мөтәххәйр-лә1861 китеп валя1862,
Улачан галибе шәукъән.
Бенеп атлас хәрирендә,
Ләгъле, җәүһәр сәрирендә1863,
Салып хурлари зирендә1864,
Ула худ нөтфәи1865 дәфкъән.
Күреп бонлар җәмалене,
Коча-коча кәмалене,
Һаман ширин золялене1866,
Идеп нуш уладер зәукъән1867.
Ула йөзе көнәш табан1868,
Кирәк инсан, кирәксә җан,
Әлем һич вирмәмеш бер ан,
Ки сәндин әүүәлә хәлкъән1869.
Кәнаригә салубән уш,
Җәмагъи идәләр дәр-хуш,
Кочубән күксене бәр-душ1870,
Бәйлә вә гъишкъән, вә гъишкъән.
Йөзидә нур ала шәгълә,
Ки охшар дешләри ләгълә,
Шулар берлә дөшеп шөгълә,
Табар ул җайида ибкъән1871.
(XXVII) Ходай Тәбарәкә вә Тәгъалянең дидарын1872 мөэминләр күрмәке
(ХХVIII) Фи бәйане әһле-н-нар вә гъәзабәһү
Шулар кем керделәр нарә1877,
Тулашып зар үзә зарә,
Булышып гъәкърәбә1878, марә1879
Газаби улу бәр-ниран.
Җәһәннәмдә яна әшрар1880,
Катигъ эш-кяр, ула эш тар,
Уладыр көн-бә-көн дишвар1881
Җәһәннәмдә газаби ан.
Тәмам ут эчидә көффар1882,
Дөшеп вадилар дәр-хар1883,
Бөйлә къәһр әйләйа къәһһар1884
Шуңа, кем кыйлдылар тогъйан1885.
Тышы мәхрүкъ1886, эче мәхзүн1887,
Газабы уладыр әфзүн1888,
Хосусән Иблиси мәлгунь
Тәмугъдин ула дәр-зиндан.
Шәраби һимһәмим1889 мәгълүм,
Сәмәрләре1890 ула зәкъкум1891.
Тәгъаме уладыр мәсмүм1892,
Сийабе1893 уладыр къәтран1894.
Һәм утдин вадилар1895 анда
Күп ула, улмайа санда,
Дөшәрсәң – чыкмага къәнда,
Шәйатин-лә улып җиран1896!
Ула аждаһалар әзърәб1897,
Бә-туни тулы мар-гъәкърәб1898,
Зәһәр сачып, ула әкърәб1899, –
Газабда кем ирер дәр-ан.
Болытлар килеп, ул халә,
Ула хәмраи дәр-баля1900,
«Ләгъәл-уллаһ1901 рәхим сала, –
Дийәләр, – та виреп баран1902».
Киләчәк, ягадыр нарлар,
Гъәкариб, аждаһа, марлар.
Ушал мар дәхи әкътарлар1903
Килеп чолгана бәр-гәрдан1904.
Мөәббәд1905 улалар анда
Кяферләр җөмлә хәйранда, –
Вәләкиннә әбәд калмас
Мөселманлар нар эчендә!
Мөселмане гасйан әз-нар1906
Чыкасәр янубән дәр-хар,
Гөнаһы нә къәдәр микъдар
Вә йаки фазыль идә1907 рәхман.
(XXIX) Мөнаҗат
Иляһена, ходауәндә,
Деләисәр ушал бәндә:
Өмидем шул ирер сәндә,
Тәмугъдин саклагыл, мәннан1908.
Иляһи, гаҗизәм, зарәм,
Зәгъифәм1909 бән, гөнаһкярәм,
Нә кыйлсаң да имәс чарам:
Кирәк гадел, кирәк ихсан.
Халем дишвар1910, улып закъәт1911,
Тәнемдә зәррә йук такъәт,
Ки юктыр кыйлдыкым тагъәт,
Вә ләкин әйләдем тогъйан.
Уен-көлке таләб кыйлдым,
Фәсадәтләри һәп1912 кыйлдым,
Ки белмәзем, гаҗәб, нулдым1913,
Мәгәр рәхмидә1914 ул хәннан1915.
Тәрикъе мөстәкъим1916 яздым,
Шәйатин мәкрилән аздым,
Рәхим кыйл бәңа, юкса бән
Гакылдин бу заман яздым.
Никүләр-лә1917 кубар булсам,
Зәһи никдер1918, зәһи әнгам1919!
Вә иллә әһле тогъйан-лә
Тәмугъә уласәр илзам1920.
Зөнүбем би-хисаб, җәмед1921,
Фирагъәт форсатым тәммәт1922.
Китәрсәм бәйлә бән, әлбәт,
Бу йөкләр берлә дәр-хәсрәт.
Гөнаһы әйдәдем ифрад,
Имәс имкян гъәля-т-тәгъдад1923.
Ки сәндин юкса гәр иршад
Нә кыйла бәндәи фәссад?
Йа Гъәбделҗәббар, [сән] аңла:
Нә әйтүрмән – аны дыңла,
Билә һиммәт фута багъла1924,
Һидайәтдин1925 ула та ан.
Нәсыйхәт әйләдем, угълан,
Дилә алгыл аны, и җан!
Ерак кыйл нәфсеңи бәддән
Дәхи нә шәй уладыр ран1926.
Һәуага бакыйбан күзи,
Ки дотмассаң ушал сүзи,
Улисәр сән1927 кара йөзи,
Доташып аташе ниран.
Кяри бер тәркитер тәркин1928,
Ки дот бәрк һида1929, бәркин,
Китәр сәрдин шәка1930, сәркин
Пошиманлар идеп әтъйан1931.
Ишет ошбу нәсаихи1932,
Дилә ал, та ки ляихи1933:
Кыйлып гәр бу къәбаихи,
Уласән соңы дәр-тогьйан.
Яуыз күзне, яманларны,
Сәңа дошман уланларны,
Бәгъид идә1934 Хакъ анларны,
Сачубән сәна гөл-рәйхан.
Һидайәт нурыны баша
Вирә Хакъ хәддедин аша,
Күр, анлар, гакъледин шаша,
Къәмусы улубән хәйран.
Нури1935 тап, аны табани1936
Табам дирсәң, шитаб1937 ани,
Табарсәң, дот никъаб1938 ани,
Сакыйнгыл, әйләмә гъөрйан1939.
Сакыйн, чяк әйләмә дамен1940,
Вәдигъә1941 куй Хакъкә кямен1942.
Ходай саклар, бәнем замен1943,
Хакъкә тәслим исә1944, и җан!
Китәр инсаф, имәс ин саф1945,
Һәммә гомрең идеп әтляф1946.
Газиз нәкъдең1947 кыйлып исраф,
Соңида улма дәр-гъөсран1948.
Гаҗәб бу хиндәге ирләр
Мөратиб, гъиззе дин1949 дирләр,
Гъәналыкдин1950 дип ул ирләр
Җиһани кичәләр бер ан.
Димә һәр әтрафым йафигъ1951
Улып кадрем бәнем рафигъ1952,
Җиһан аслында юк нафигъ1953
Дәйүсәрләр дәхи ихсан.
Гаҗәб хәйрат, гаҗәб вәйа
Нәзар кыйлсаң бу дөнйайа:
Фәкъирә игътибар һич юк,
Идәрләр гъиззәти байа.
Фәкъирнең зәррә юк къәдри,
Дәйү(р)ләр ля-әдәб йәд-ри1954,
Әгәрчә вирәсән садри1955,
Утыргай мөгътәриф җайа1956.
Диде боны рәсүлулла
Гъәләйһ куп салауатуллаһ:
Фәкъирнең гъиззедин ула,
Дәйүб, әлфәкъре-фәхрәна.
Нәсаих әйләдем, и йар,
Сәнең өчен язып әшгъар1957,
Кабул итеп, дотып юл вар1958,
Еракка китмәгел, найа.
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад1959,
Боның исмен идәрсәң йад,
Атап «Рисаләи-л-иршад»,
Язылган ошбу дүрт пайа1960.
Шәфгый
I
Сәламләр әйләдем, Шәфгый,
Сәламәт итсен ул әгъля1961,
Тулун айдик йөзең кыйлсын –
Һәмишә көн-бә-көн әҗля1962.
Бәет яздым сәлам артын,
Сәнең күркәмлекнең сартын1963,
Йаңакларың кызыл алтын
Кеби итмеш ушал Мәүля1964.
Әйа җаным, абызтаем,
Кызыл йөзлек тулун аем,
Сәнең өчен кышым-җәем
Үтәр кайгыда һәр хәуля1965.
Җәмал базарларын1966 гиздем,
Нәчә йирдә җәмал сиздем,
Нәзар дәрйаларын гиздем1967 –
Ки сәндин тапмадым әүля1968.
II
Колак салып ишет, Шәфгый,
Идәем бер хикяйәти:
Сәңа гашыйк улып, Шәфгый,
Идәем бер шикяйәти1969.
Йаратыбдыр сәне ул Хакъ
Кызыл йакут кеби һәм ак,
Йөзеңә салды чук рәүнәкъ1970 –
Идүбән күп ригайәти1971.
Буйыңны әйләде гөлдик,
Сачеңне кыйлды сөнбелдик,
Ауазың итде былбылдик–
Идеп фәзъле гъинайәти1972.
Сылу әйләде үзеңне,
Тулун ай итде йөзеңне,
Идеп нәргистәй, күзеңне
Матур итде бигайәти1973.
Кашыңны әйләде кара,
Ачык итде ике ара,
Һилялә охшатды вара1974 –
Чигелмеш биниһайәти!
Ходаем әйләмеш яхши,
Сәңа салмыш бөйлә нәкъши1975,
Йөзең нурлы идеп яхши, –
Үзеңдиндер бер айәти.
Йөзең биңзәр тәмам айа1976,
Күрәнләр хур дәйүб сайа1977,
Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –
Йә кәлдең бер бидайәти1978?
Йөзең охшар кызыл ләгълә,
Йөзеңдин нур, берүк, агъла,
Күрәчәк күзләрем чагъла,
Көнәш кеби сөрайәти1979.
Күзең кешегә бакылыр,
Күзеңдин удлар сачылыр,
Көлүбән садрем йакылыр1980, –
Көйдерер һәм бу сагъәти1981!
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең дорыр калкып,
Ки күлмәк үтәдин балкып,
Нуры улыр гъәлямәти.
Гъәҗәб ләтыйфәдер1982 җисмең,
Ки белмәдем нәчек исмең,
Йөрәгем-бәгъреми кисдең,
Ки күргәзеп җәмаләти1983.
Билең нечкә, буең һәм төз,
Тәнең саф, гүйә ки акбүз,
Әгәр дирсәң дә сән бер сүз,
Укыр идем йөз айәти1984!
Гъәҗәбдер, белеңез анчә:
Ләбең – ләгъел, дешең – гъөнчә1985,
Юк ирде күрдекем бончә –
Күрүбән күп кәмаләти1986.
Үзең сылу, йөзең күркәм,
Нәчә дисәм дә улыр кәм:
Язарга йитмәйүр дә һәм
Кәгазь, кара, мәкъаләти1987.
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең инҗү дезелмешдер,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер,
Гыйшык дотып сәңа къати.
Сачең кара ирер төндик,
Сачең ара йөзең көндик1988,
Улып мән имди Мәҗнүндик
Идеп гыйшык хийаләти1989.
Сәнең өчен, әйа җаным,
Тәнемдә калмады каным,
Бетебдер дәрде-дәрманым
Күрәчәк улып халәти.
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин һич күңел алмам,
Барырса, гъәйрене алмам,
Идеп сәңа мөлякъәти1990.
III
Йөзеңне күрәчәк, Шәфгый,
Күземдин йәш улып йагъмур,
Дидем: «Дөньяда вар микән
Бу Шәфгыйдик сылу мәгъмур1991?»
Дигел, Шәфгый, ничек итдем,
Гыйшыкдин саргаеп бетдем,
Кибеп, корып бетеп әйтдем –
Тәнемдин улды ул мәһҗүр1992.
Сүзем язылды күптөрле,
Тагын да әйтәем берне:
Яратмасаң да, бу серне
Халыкга итмәгел мәшһүр.
Делең ирер тутый гөфтә1993, –
Гъәкыйкы дотасән шәфтә1994,
Күрәчәк улдым ашөфтә1995, –
Гыйшыкыңда улып мәкъһур1996.
Әгәр улсамиде мокътад1997,
Сурәтләр кыйлмага остад1998,
Сурәтеңне ясатып һәфтад1999,
Итәрдем халкъара мәншүр2000.
Хисаблармын вәли сезне,
Дәйүр күңел ки сүзене:
«Ки санга сукмый бу безне», –
Язарга уладыр мәгърур.
Нә өчен язмаем сезни? –
Сагышыңдин күңел түзми,
Һәмишә өмиден өзми,
Әгәрчә гыйшкыйлә мәхсүр2001.
Йөзең охшар ки фируза,
Нурың биңзәр сәнең руза2002,
Җәмалең кем күреп уза,
Уладыр шул заман мәсрүр2003.
Серемдер сән канатымга,
Кабулың юкса хатымга2004,
Йибәргел кире катымга, –
Дота күрмә идеп мәэсүр2005.
Йөзеңезгә күзем бакды,
Күземдин канлы йәш акды,
Ки гыйшкың удына йакды
Йөзеңездәге якты нур!
IV
Колак салып ишет, Шәфгый,
Ки сөйләем сәңа бер дөш.
Ирәм багында, имеш, сән,
Ки сайрарсән улып бер кош.
Сүземне сөйләем башдин,
Хәбәр виреп каләм кашдин,
Гашыйк улып кече йәшдин,
Йөрер идем улып сәрхуш.
Кырыңыздин китәр чакда,
Илеңездин үтәр чакда,
Илеңезгә йитәр чакда
Үтә ирдем улып мәдһуш2006.
Сагышыңда нәчә елым
Үтәр ирде, и былбылым,
Илеңездин2007 иде юлым,
Сәне булсам иде дип туш2008.
Сагышым көндә тәшвишдә,
Кулым вармаз иде эшкә;
Кичә ятсам иде төшкә,
Керәр ирдең бизәнеп хуш.
Гыйшыкыңны дотып эчдә,
Йокым кәлмәс иде кичдә,
Дәхи көндезләрен һич дә
Сагышдин улмадым мин буш.
Ки бер кичен оер ирдем,
Йокымда бөйлә дөш күрдем:
Һауадин кош булып йөрдем –
Сезгә варам, имеш, мән уш2009.
Варам иркән очып ялгыз,
Сәне эстәп, әйа мәхбүб2010,
Юлымны язган, имешмән,
Буран чыгып, улып мәхҗүб2011.
Юлыкып бер нәчә ирләр:
«Ки къәнда варасән2012?» – дирләр.
Дидем: «Соң бу кайу йирләр? –
Юлым яздым, улып һәмйуб».
Берсе: «Соң, – диде бәңа, –
Кайу юллар кәрәк сәңа?»
Ишедәчәк идем: «Къәни
Ирәм багынадыр мәнсуб2013.
Бу Шаһбан падишаһ тагы,
Моның алда Ирәм багы.
Бакарсам сул белә сагый2014,
Ирәм багы ирер мәкъруб2015.
Күрәм ки, багы Ирәмдер,
Эчидә яхшы хәрәмдер2016.
Бизәнеш бу кадәр, имеш,
Күңел яраткудик мәргъуб2017…
……………………………..»
V
…………………………
…………………………
Хисаб итдем – улдым хәйран,
Әйа җаный, ки бу эшдин,
Кичә ятсам, чыка белмәз
Буең-төсең сәнең дөшдин.
Йә сурәт кыйлгучыларга
Сәнең өчен варыйм микән? –
Сөеп йөргәннәрең, җаный,
Китә белмәс күз алдымдин.
* * *
VI
Нәчә мәдх2024 илә язсам да
Төсең, буеңны, и Шәфгый,
Гыйшыкның утына һәргиз
Табалмадым дәуа(и) рәфгый2025.
Нәчә мәдх әйләсәм бетмәс,
Гакыл дәхи фәһем итмәс,
Кәгазьдә һәм кара йитмәс
Язарга сурәтең, Шәфгый.
Йефәк сачле башыңныму,
Яңы айдик кашыңныму
Һәм унбишдә йәшеңнему, –
Нә мәдх илә идәм рәфгый2026?!
Ак инҗү кеби дешеңне,
Сәйиз әҗнай (?) йөрешеңне,
Ак алмадай ки түшеңне –
Кайу берин язам, Шәфгый?
Билең нәзек, буең талдый.
Үзең гөлдәй, йөзең айдый,
Күрәчәк сабърыми2027 алдый, –
Дәуалар итмәйүр нәфгый2028.
Шикәр-балдик делеңнемү,
Дәхи нәзек билеңнемү,
Йә түшдәге генәңнемү –
Кайу берин дийәм, Шәфгый?!
Йөзең [икән] тулун айдый,
Ике кашың ике йайдый2029,
Сачең тарар исәң, җаный,
Булыр гүйә кара рәфгый2030.
VII
* * *
Делең фәсыйх2033, сүзең датлу,
Бәдигъә кеби сурәтлү,
Җиһанда сәнди сыйфатлу
Ки зиррә тапмадым сәмгый2034.
Үзеңезә варан көндә
Урамда идең ул хиндә2035,
Күрендең капка эчендә –
Нурың балка ки чү шәмгый2036.
Догалы урынга калдың,
Сылулык берлә дан салдың,
Күрәннең такъәтен алдың
Йөзең нурилә кил (?), мөзый2037.
Ишеткел сүземне, йарә,
Гыйшыкың – бәгъреми парә,
Дәуа ит яки бер чарә,
Күреп күземдәки дәмгый2038.
VIII
IX
* * *
Исем китәр сәңа, җаный,
Дилең каты икән ташдый.
Тәрәххем2044 берлә бакмазсән, –
[Ки] гыйшыкым хәддин ашдый.
* * *
Ки ачыйгъланмагыл, җаный,
Нәчөн хат яза дип бәңа,
Әгәр белсәң иде гыйшкым, –
Калдырдың шул зәман хальгә2045.
Фәрхи
I
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят.
И бәгъидә2046, сәне бик сәүде күңлем,
Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!
Бу еллардин мөкъәддәм – элгәредә,
Мәхәббәт нар иде сән дилбәридә2047.
Тулан айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояшдик нур икәндер.
Кашың кара сызылган күз өстендә,
Яңа айдик һавада – күк йөзендә.
Ике күзем нуры, фәлянә-сөрур2048,
Дыңла, сәба йиле хале бу торур:
Сәба йиле йөрер галәмне сүтеп,
Ки илдин илгә йөгрер үтеп-үтеп.
Сәба йиле кәлде бәңа берзаман:
Фәлян илне исеп үтдем, – дир һәм ан2049.
Хушланып тордым, бу йилгә сүз катып,
Сән җаныйны бән сорадым, туктатып.
Һәм дидем: «Фәлянә – ул таң йолдызы,
Нигә йоклый, ята япа-ялгызы,
Кардай беләгене буйнына салып,
Куш та күгерәкләрен куйнына алып?
Ята ялгыз, нәчек эче пошмыйдыр?
Ник мәне бергә ятырга кушмыйдыр?!
Мән аны йоклатыр идем, уйнатып,
Һәм сәбахда2050 үбә-коча уйгатып;
Йәш баладай йоклатырдем иркәләп,
«Тор, җаный!» – дип уйгатырдем иркәләп.
Күз-кашыны мәсҗедә михраб идәм,
Сурәтене көзгедик мәхабб2051 идәм!
Күз карашын җан эчендә җан идәм,
Шәгъләсене2052 тән эчендә кан идәм.
Китсә дә күз алдидин, дилзар2053 идәм,
Тиз килерме, ди-ди, интизар идәм.
Ике кашыны ике һилял2054 идәм,
Агызларыны абе зөлял2055 идәм!»
Ишедеп бу сүзләри, сәба йиле
Диде: «Сән диуанәмүсән, и тиле?!»
Һәм диде: «Фәлян матурны сормагыл2056,
Бәнем өчен бик поша, дип тормагыл.
Пошмыйдыр, исенә төшерми сәне,
Вардыр аның, ахры, үзгә сәүгәне.
Сәүмәгәнен шундин аның беләсең:
Катларына нәчә барып киләсең.
Шул өзелеп варганыңда, и гъәриб,
Катыңа һәп2057 киләме бер-бер къәриб2058?..»
Чөнки ишетдем бу йилдин бу сүзи,
Биһуш улдым нәчә кичә-көндези!
Китде гакълым ул заман, хәйран улып,
Гүйә китде бу җиһан вәйран улып.
Йөрәкемдә ут кабынгандай булып,
Көстәнеп, күп егъладым, күңлем тулып.
Инде нидәм2059, и газиз кардәшләрем?
Сән җаный өчен агызган йәшләрем.
Къәнда2060 китде аһ вә аһ органларым,
Бер күрергә тилмереп торганларым?
Къәнда китде, җаный, егълаганларым,
Бик матур дип чабыңи йайганларым2061?
Хәсрәти әйамда2062 үткән көнләрем,
Хәсрәти әүһамда2063 үткән төнләрем?
Дәрдең уды каплаган әзманларым2064,
Гыйшкың удында үлә язганларым?!
II
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят2065.
Къәнда китде дәрддә үткән2066 елларым,
Сагышыңдин тапмый йөргән юлларым?
Соңра: «Сәндин, дидем, и баде сәба2067,
Тагын барсаң кире, ул Борнай таба,
Илтимасым2068 ошбу сәба йиленә:
Бер хатым бар, илт сә2069 Борнай иленә.
Кандалыйдан Фәрхигә илт бу гәзид2070,
Ул гәзидә күп сәлам булсын мәзид2071.
Һәм дигел: «Кандалда бер мелла, фәлян,
Гыйшкың илә зар булып, хәйран калан.
Искә төшеп, сагыныбдыр һәм сәни,
Гыйшкың илә корды-бетде һәм тәни.
Кичә-көндез сагышыңдай ул торур:
Күзидә йәш, дилидә Фәрхи-сөрур.
Фәрхием дип анда егълап киселер,
Ташлама дип егълый-егълый исерер».
Җанкәем лә, аппагым ла, җанашым!
Ташлама са2072, алтыным ла, көмешем.
Сандугачым, карлыгачым, былбылым,
Ташламагыл, тот са2073, Фәрхи, кил, кулым!
Ай гынам ла, көн2074 генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич Ходайчөн, бер сүзем!
Матурым ла, сәрвием2075 лә, бергенәм,
Ташламачы, беләсең лә, сер генәм!
Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!
Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем, –
Фәрхи, айгыл2076, ничек итеп түзәлем?!
III
Фагыйлятен, фагыйлятен, фагыйлят,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламләр кямилят.
Ничек итим, җаныем ла, Фәрхи лә,
Сәне бик мактадылар ла мәдхилә2077.
Кар кеби үк тәне, бик ак диделәр;
Шуклыгы юк, үзе бик саф диделәр.
Шуклыгы юк, ди-ди, къәтгъән2078 кистеләр,
Ничә-ничә равиләр2079 чын диделәр.
Тәрәзәдин караганда бер көне,
Көн төшеп күрдем йөзеңнең күркене.
Күз каравың фетнәи гошшакъ2080 икән,
Ике кашың гүя ике такъ2081 икән.
Симез икән, җанки, къәдде-къамәтең2082,
Бер гъәҗиб-ел-мәнзар2083 икән халәтең.
Симез икән түшләрең, бик зур икән,
Күкрәкләрең ак икән, пор-нур2084 икән.
Буең зифа, бик сөйкемле буласы,
Симезендин бер кочакка туласы.
Сурәтең күрән кеше вәхйә китәр2085,
Гашыйк улып, алдыңда сәҗдә итәр!
Һәм менә инәлдерәсең ничә ел,
Гакълым алып, баша йитдең ничә юл.
Бу сүзем чын, сөйләшәмен алдамый:
Тәмам оныттыра яздың алламый!
Көн дә сагыш, төн дә сагышың тотып,
Бинамазым2086, бинийазым2087 ут йотып,
Аллаһ әкбәр дип әгәр каксам колак,
Сурәтең күңлемә уладыр кунак!
Та сәлам биргәнче, и Фәрхи-сөрур,
Кан кеби буынларымда тик йөрер.
Аллама баш орсам иде бу кадәр,
Сәне мәңа ул бирер иде мәгәр!
Сормыйсән лә, Фәрхи, үткән кичәми:
Йоклыймынмы йә сагышлап кичәме?
Каплап алды сагышың әүкатеми2088,
Ник ышанмыйсән белеп бер катыми?
Бер нәзардә2089 күңлеми дар әйләдең2090,
Бер нәзардә гыйшкыйлә зар әйләдең!
Бер нәзардә күңлеми бар әйләдең,
Бер нәзардә башым зәбун әйләдең2091.
Чөнки бармам дип хәбәрең карадыр,
Йөрәгемне ярадыр ла ярадыр!
IV
Ки бән яздым сәңа, җаный, ничә хат,
Бәйан идеп нәчә хатда нәчә кат!
Оемагыл эчеп гъәфләт шәраби2092,
Заигъ үткәрмә әййаме шәбаби2093.
И нитәем сәне хәзер бу чакда, –
Сән качан ятарсың бәнем кочакда?
Сафадин дөньяның зәүкъен алырсән,
Гомерең үткән[ен] тоймай калырсән!
Тулан айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш кебек икәндер.
Кашың кара сызылган күз өстендә,
Яңы айдик һавада – күк өстендә.
Сәба йиле йөрер галәмне гизеп,
Җаныкаем, торам хәбәрең көтеп (…)
V
Нәчә хатлар бән җибәрдем афтаби2094,
Әгәр җыйсам, улырды2095 бер китаби.
Гыйшыклык яшерә торган ниһанда2096,
Мәхәббәтем чабы тулды җиһанда.
Сәңа язган идем, җаный, ничә хат,
Катыңа һәм дәхи бардым ничә кат.
Йөредем туктамый яз да вә көз дә,
Күңел чөн димәдең бер яхшы сүз дә.
Бик үфкәм2097 зур ки сән абызтутыйга,
Бәне салдың гүйә дөнья утыйга.
Дисән, имеш: «Сөйәр булса сорасын!»
Сорасам, белмәгәндәй тик торасың.
Бәңа хәсрәт өчен улмыш икәнсән,
Бәңа фетнә өчен тугъмыш икәнсән.
Качан җиңмәс иде кеше атасын? –
Тәкәббер, кешедин көлеп ятасың!
Качан вирмәз иде, кыз үзе килгәч
Вирер иде, яратканыңны белгәч.
Инәлдем күп, сәңа моштакъ улам2098 дип,
Аякың астында туфрак улам дип.
Күрәсең, ташлыйсың күңел тышына, –
Чыдам юкдыр Ходаның язмышына.
Үзеңне, җаныем, бик зур күрәсең,
Шуныңчөн бәне катыңдин сөрәсең.
Бу инәлгәнләрем таш да белерде,
Урыс кызы динен ташлап килерде.
Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зари2099, –
Йитәр инде, инәлмәм мондан ари.
Хода өчен, «Фәлянә», итмә мәэйүс2100,
Кушылаек икәүлән, ахирәт дус!
VI
Килер кызлар өемезгә илемдә,
Сынарга сүзне сүзләтеп телемдә.
Килүбән, төшенүбән тиз сүземгә,
Диярләр: «Остабикә ал үзеңгә.
Укыган кызны ал! Һәм без дә надан:
Вәгъәз дә сөйләр иде хәүф-риҗадан2101.
Кил, ал бер остабикә, укыган кыз,
Ки яхшы җирдә үскән һәм туган кыз.
Сәңа булсын сөйәрди чын җанекә,
Безә улсын кадерле остабикә!..»
Диделәр: «Без ишетдек: бер матур кыз,
Үзе галим, укырга бик батыр кыз.
Бик инсафлы, үзе «фәлян» баласы,
Гакылың җитсә, – шул кызны аласы!
Әдәбле, гакылы бар, фәһме-уе,
Сүзе татлыйгъ, йөзе хур, зифа буе.
Үсеп җиткән яңа гына бөлүгъга2102,
Йәш улса да, гакыл вирер олугъга.
Сөйәрсәң бик, җаның фида кыйлырсың,
Тоташ «җаным!» диеп нида кыйлырсың2103».
Дидем: «Къәндин2104 табармын? Къәнда ул йар?
Сәнеңдик тигрәле килгән2105 матур йар?»
Исем китәр, тамаша бу сеңелләр,
Эчемдәген тәмам белеп диделәр:
«Безә сөйләр иде вәгазь-нәсыйхәт,
Булыр идек аңа мөхлис2106, хәкыйкъәт!
Сүзен тыңлап төшәр идек хозурга,
Йәш булса да тотар идек лә зурга!»
Сәнең гыйшкың бәне аздырды юлдин,
Угырлардем сәне, гәр килсә кулдин.
Болай айрым торып файда беленми,
Зарардин гайре һичнәрсә күренми.
Сезең нәфсең үлекме йә терекме? –
Кияүсез торудан аслан ирекми!
Сүзем күп ирде, гәр язсам тагын да,
Туласы булды ла ике ягы да.
Сәлам улсын сәңа, җаным, галәмдин,
Сөеп, сурып үбә торган каләмдин.
VII
Сәламләр әйләдем бик күп
Ки сән Фәрхи абыстайга;
Догалар һәм дәхи яздым
Ике бите тулан айга.
Дога илә сәлам яздым,
Сәлам соң һәм кәлям2107 яздым,
Гыйшык тотып үлә яздым –
Ки сән Фәрхи җаныкайга.
Гыйшык тотып үлә яздым…
Дәхи беркөн җәвап бирдең:
«Килер көз көне дә, дидең,
Гәр сабрың булса бу йайга».
Гаҗәб сән: ниндәй сол2108 алган, –
Ничә вәгъдәйләдең2109 ялган,
Ышанычсызлыкка калган,
«Бу айга», ди-ди, ул айга.
* * *
Нигәчә торасың, Фәрхи,
Тотып хәсъләт һәуасындан2110?
Мәңа кил, гыйше нуш итим2111,
Татып вәсъләт дәуасындан.
Һәуаң зур тотма – сындыргыл,
Ки бер җанымны тындыргыл,
Кочып куйныңда кундыргыл, –
Биреп вәсъләт дәуасындан2112.
Егетлек китәдер фәүри2113,
Йилә бирмә гъәзиз дәүри,
Ки итмә үзеңә җәүри2114,
Тотып фәсъләт2115 һәуасындан.
Бу юкны көтмәк илә сән,
И Фәрхи, нури дидәсәң2116,
Гомерең заигъ итәсән,
Тотып гъәфләт дәуасындан2117!
* * *
Бу сүзләрне белим дисәң,
Табарсың – эзлә биш катдан!
Әгәр бер катлә тапмасаң,
Табарсың – эзлә биш катдан!
Тутаңны карасы ирде,
Кем ул да ярасы ирде,
«Кияүгә барасы иде!» –
Дәйүб үткәрде әүкъатдән2118.
Сылу йәш чаклары үтде,
Йөзенең рәүнәкъе2119 китде,
Къарыйды2120 – ничәгә йитде, –
Кияүсез янды хиркъәтдән2121.
Сәне дә, Фәрхи, бер йиргә,
Шул ук безем кеби иргә
Йәрәшерләр, мәгәр бергә
Табылмаслар ла фиркъәтдән2122.
* * *
Имиләрең зур икәндер,
Тотарга кыздым, и җана!
Дәуа булмасмы дип янган,
Көеп беткән зәгыйфь җана2123.
Бу сүзне димәгел, сакыйн2124,
Бу шигырь булса да – ялкын,
Эчең, шәт, әллә бик салкын,
Суык боз кебидер, – сана.
Эчем-тышым түгел салкын,
Эчемдә янадыр ялкын,
Әгәр күрсәң иде хәркъын2125,
Күкертдик тоташып яна!
* * *
Әйа җаным, ике күзем,
Ул утдин мәни йолсана!
Торып көзгетик алдымда,
Гомерлек йар булсана!
* * *
Гомер буенда бер генә:
«Исәнме, җанкәем!» – дәйүб,
Күрешербез микән бергә,
Кочып алып, кысып, сөеп?!
VIII
Агач башындагы кошны
Минеке дип әйтеп булмас,
Очып китсә япан җирдән –
Тотыйм дисәң – тотып булмас.
Алырмын дәйүбән көзгә,
Бән алдансам да бу сүзгә,
Алып та куйса бер үзгә,
Гомергә онытып булмас.
Хурелгъәйн2126 сыйфатлы дип,
Матур да яхшы затлы дип, –
Шикәр дә, бал да татлы дип,
Ки бармакны йотып булмас.
Дисәң: «Бармамын, инәлмә,
Йөремә, басма, юнәлмә,
Үзең дә гомре кинәнмә!» –
Күп инәлеп тә хуб булмас.
* * *
Җәмал ләүхендә нәкъешең2127
Язылды охшатып айа,
Төсең-буеңны мәдехләп
Язылды ошбу дүрт пайа2128.
Ки сән «фәлян» абыстайа
Кеше ни гашыйк улмайа?
И яндырдың да көйдердең,
Сөйдердең гъайәтин-гъайа2129!
Йә оҗмах хуры ирдеңме,
Бу көн иңдеңме дөнйайа?
Йә Ирәм багыдин тугып,
Үсеп килдеңме бу җайа?
Канат җәеп сыйпандыңмы,
Бу гөлләрне сачып йирә?
Йөзеңнең нуры дип ачып
Төшердеңме матур җайа2130?
* * *
Һәуаны югары дотып,
Мөкъәддәрдин2131 узып булмас,
Егылып бәддога кыйлсам,
Бигүк барган җирең уңмас.
Әгәр бәңа язылган сән,
Аны һәрдәм бозып булмас,
Әгәр бәңа кәлер булсаң,
Бәнем бу күңелем тулмас.
Әгәр бәңа кәлер булсаң,
Үзең бетеп, йөзең сулмас,
Йөрегел дөнйаны гизеп, –
Бәнем кеби бере булмас!
* * *
Сәнең йөзеңне күрүбән,
Ки саргаймыш нәчә йөзләр!
Сәне күреп, тоташ егълап
Харап булды нәчә күзләр!
Аларның сил силәсенә
Тоташып, дезелеп безләр,
Шулар кеби хараб улып,
Ки мәкъһүр2132 әйләдең безләр.
* * *
* * *
Тәкәббер улубән шәйтан,
Аны рәдд әйләде сөбхан2136,
Үкенде, бәс, аңа Иблис,
Ки файда улмады һәр ан2137.
Үкенгән чакда әйтерсең
Гомер үткәнгә бушындан:
«Сафалар сөрәсем икән
Җиһанның гъише-нушындан2138!»
Көенгән чакда әйтерсең,
Күңел кайнаса җушындан2139:
«Сафа ник сөрмәдем икән
Егетлек2140 вакты хушындан?»
Ки әйтерсең бу «фәлян» гә,
Белерсең булса һушындан:
«Бу бәнем файдама икән,
Дәйүбән, санса кушындан2141».
Буш үткәрмә ки йәш гомрең!
Киредән бер гырушындан2142
Мең алтынга да бирмәсләр,
Алыр идең фөрушындан2143!
* * *
* * *
Җанымның эченә генә
Куяр идем, сыярмусән?
Шулай тилмертебүк әллә
Бәнем җаным кыярмусән?!
Дисәнә: ни ката калдың?2147
Йә таш күңелле йармусән?
И билләһи, и валлаһи,
Нидән үк бәңа вармыйсән?!
Мәгъшукнамә
[Мөкаддимә]
Йа гариф, бән сәңа үз исмемне йад итсәм, сән бәнем гайбәтемә дөшеп гөнаһкяр2152 булырсән дәйүб, үз исмемне йад итмәдем. Бу – мәгъшук әүвәл зыйафәтдер2153, ахыры рийазәтдер2154: тынычсыз гомер кичермәккә сәбәб булгучыдыр. Нә кадәр иҗтиһад итдем – булмады, бу эш булмаска сәбәбдер. Тәмм.
I
Бу эшләр булды һәм бәнем үземдин,
Гакылың булса аңлагыл сүземдин.
Фәлян къәрйәдә2155 бер имам идем,
Бу гыйшык булмаса, бән әман2156 идем.
Әлиф-би берлән бән яздым мисален,
Укыгыл сән, белерсең һәм хисабын.
Әйа гариф, Ходадин нөсърәт эстә2157,
Догаң берлә имин булсакчы без дә.
Бу бабда2158 бер гаҗәб мәгънә дәйүл;
Бераз мөнча гаҗәб сүз әйделенде2159.
Бу мәгъшукның башы хәер икәндер,
Карап торсаң, соңы сәер икәндер.
Бу сүзләрне күреп сән азмайасән2160,
Үзең төшмәс чокырны казмайасән2161.
Бу гыйшыклар күренәдер җаныңтик2162,
Бу дөнйада сарыф булган малыңтик.
Бу мәгъшуклар һәм үзеңә булыртик,
Йөрерсән һәм ит эстәгән мышыктик2163.
Талиб2164 куркъмайдыр мәгъшук халедин,
Аерылса да ул газиз җаныдин.
Таҗ улса башына, белмәз үзене –
Гыйшыклыкдин диуана әйләр үзене.
Сәна берлән башладым бу китабны,
Гыйшык тагъ булыр2165 – белгел хисабны.
Чыдап булмас бу гыйшыклык эшенә,
Теле һәм кулы вармаздыр эшенә.
Бу – кызларның мәхәббәте хәйадыр2166,
Аның бәгъзыләре булыр рыйадыр.
Аның эстәгәне – бер кыз баладыр,
Карап торсаң, аның күңле – даладыр.
Әйа гариф, бу мәгъшукка күренмә,
Кара елан кеби сән һәм үрелмә.
Хәрҗем2167 күп дәйүб сән ормагыл лаф,
Тәмам булмас мәгъшук – кәлтер инсаф.
Гаеп итмә укымакдин бу сүзгә,
Гаеп итеп ки, зинһар, орма йөзгә.
Сәңа яздым бу мәгъшук сыйфатыдин,
Ки, зинһар, саклана күр афәтедин!
Дучар булдым бу мәгъшукның эшинә,
Нәсыйхәтдер боны укыган кешигә.
Бу эшне кыйлганым бәнем үземдин,
Бу мәгъшукның ахыры бер үлемдин.
Агач шартласа, аны сынды дип бел,
Хилаф сүз булса, адәм үлде дип бел.
Тамаша әйләмә, гариф, үзеңне,
Хатитмәгел2168 бәнем әйткән сүземне.
Тиешсез урынга сүзеңне катма,
Газиз гомрең юк эш берлән озатма.
Хараб булып гыйшык утындин уздым,
Янар утда тәхәммеллек лә түздем.
Дәмең булса2169 бу гыйшыклык халендин,
Аерылып калырсың һәм малыңдин.
Зале нөктә2170 кеби булыр бу күз дә,
Гаҗәб мәгънә булыр, белгел, бу сүздә:
Зыйафәтдә булыр гыйшык бу көндә,
Рийазәтдә булырсың ахырында!
Бу дөхтәрләр2171 даим күрер күзендә,
Нә сүзләсәм, ки улды ул сүземдә.
Гъәрибмен, бер герифтармын бу хальгә,
Нә кадәр эстәйүб булмады әлдә2172.
Карый-карый бу дөхтәрнең йөзенә,
Гыйшык булып киләлмадым үземә.
Рәхим сән, дип мөнаҗатем Ходага,
Килеп төштем бәла берлән казага.
Ләбем2173 кибде теләк теләп Иляһым,
Герифтар булганым – күпдер гөнаһым.
Бәңа булган гыйшыклык халене бел,
Әман булса иде дип, бер дога кыйл.
Нурым китде күземдә, әлдә халем,
Бу гыйшык дип ни калды тәндә җаным.
Варып идем бу дөхтәрнең үзигә,
Даим дөшәр иде күзем йөзигә.
Сәнең гомрең ки үтмәсен гыйшыктик,
Ки сычкан саклайа торган мышыктик.
Бу гыйшыклыкны сән алма үзеңә,
Ки әйтерләр диуана дип үзеңә.
Сабырлык берлән әйтәлем сүземдин,
Бу гыйшыклык бәнем үтде үземдин.
Зарар күреп бу гыйшыклык халендин,
Каза булды бәнем тапкан малымдин.
Тагъ[вә] таштик булып йөрер үзеңдә,
Ки саргайтыр, нурың калмас йөзеңдә.
Заһир булмас2174 бу гыйшыклык эшедин,
Ки күрмәдем тәмам булган кешедин.
Гарык булдым бу гыйшык җәфасына,
Даим дөшеп бу дөнья хәфасына.
Һәляк булам дәйүб бән куркарыммын,
Боның ахрысыны бән үртәреммен.
Лям-әлифдик кашың-күзең үзеңдә,
Нә кадәр булса да булмас үземдә.
Ябышыпмын бер хөрмә агачыйга,
Коругъ калдым2175 бу дөхтәр калачыйга.
Йөзен күреп, сәңа күзем чагылды,
Бу гыйшыклык бәнем башдин агылды.
Әйа гариф, ачып кара күзеңне,
Бән әйтәем, ки тыңлагыл сүземне.
Бу гыйшыклык бу дөньяда ямандыр,
Күңелдә булмаса ул эш – әмандыр.
Гыйшык дучар булса кит сән алып баш,
Күтәреп йөрмәгел тагъдин2176 агыр таш.
Ки, зинһар, көлмәгел әйткән сүземдин,
Герифтар булсаң2177 күрерсең үзеңдин!
Ки, зинһар, кыйлмагыл гыйшыклык эшне,
Бу гыйшыклык тәмам кыйлмас эшене.
Бу гыйшыклык диуана итәр кешене,
Ахырында тәмам итмәс эшене.
Йимәк-эчмәкдин ул үртәр2178 кешене,
Онытыр ул эшене һәм ашыны.
Җылап әйтсә, сәнең күңелең каладыр,
Яман кызлар нә эстәсә – аладыр!
Сәнең күңлең болай торсаң – әмандыр,
Гыйшык бабына2179 керсәң, эш ямандыр.
Әгәр белсәң мәхәббәтлек атыни,
Кеше әйтсен, әйа, сәнең йадыңни.
Кечек кыйлмас ки ул вакыт үзене,
Әгәр белсәң мәхәббәтлек сүзене.
Сәне сөйәм дибүк әйтмә үзең дә,
Нә кадәр булса да тормас сүзендә!
Дәлил тапсак, әйа гариф, алырсың,
Гашыйк булып, бәлки, коругъ калырсыз.
Зәһәр кызларга угърама2180 үзең дә,
Нә булса файда булмасдыр үзеңдә.
Гыйшыклык мисаледер яхшы гөлдер,
Алалмасаң, ахыры – бер үлемдер.
Бу сүз бәнем каләмдә, күздә – йәшем,
Бу мәгъшуктан хараб булды бу башым.
Фәлян кыз дип танымаенча йөрмә,
Кеше йөри дибүк сән һич тә көлмә.
Рийазәтдә булып яхшы алырсың,
Әйа гариф, бәлки, коругь калырсың.
Әйа гариф, язаем бер хикяйәт,
Хәлаикъ кыйлмасын безне шикяйәт2181.
Тәммәт тәмм.
II
Имди бер дөхтәргә гашыйк булып, сүзне алмаганы өчен интизар булып, бу шигырьләрне әйткәнемдер.
Сүземне сүзләем башдин,
Хәбәр бирәм каләм кашдин;
Гашыйк булдым кече йәшдин, –
Йөрер идем сәне уйлап.
Сәба йиле исәр булса
Түгәлбай атлыгъ2182 илләрдән,
Хәбәр бир Фатыйма атлыгъ
Сылу кыз – нечкә билләрдән.
Бигүк исән тора микән,
Нә хальдә ултыра икән?
Бәне бер-бер сорай микән,
Йөретеп сүзне телләрдә?
Бу үткән җәйдә, бу кышда,
Җанашым – җанки җанашда,
Нә хисабда, нә сагышда
Тора микән бу хальләрдә?
Нәсыйхәтдер сүзем, уйла:
Җәмалең кадрене җуйма,
Наданларга буең сонма –
Гомреңне бирмә җилләргә.
Бу кадәр сән катып каның,
Нәчек түзә сәнең җаның?
Сылу чагың, матур даның
Йәйелеп2183 беткән илләрдә.
Ирәм багындамы үстең? –
Йөрәгем бәгърене кисдең;
Сәба йиле кеби исдең
Ки сәхраларда, илләрдә!
Сән әллә әйтә торгансың,
Моңа һич йар табылмас дип,
Үземез күк берәү булыр, –
Вә илля2184 мәгъшукым сәндер!
Ки ак йакут кеби балкып,
Ике садрең2185 тора калкып,
Ки күлмәк уртадин балкып,
Нуры тигәр гъәлямәти2186.
Әйа җаным, кызыл алмам,
Ки сәндин гъәйрене алмам;
Нәсыйб булса, сәне алам, –
Килермүсән бәңа, җаный?
Сәламләр әйләдем, җаный,
Сәламәт итсен ул әгъля2187,
Тулан айтик йөзең кыйлсун
Һәмишә көн-бәкөн әҗля2188.
Бәет яздым сәнең артын,
Сәнең күркәмлегең сартын2189,
Йәңакларың кызыл алтын –
Ушал кыйлмыш сәне мәүля!
Сәңа, җаный, дәгъүәт итдем2190,
Дәгъүәт илән сәлам итдем,
Сәламләр соңра, җанашым,
Ки серләрдин бәйан итдем.
Бәнем урамга чыкмакым,
Сәнең бәңа да бакмакың,
Сәнең илән сөйләшмәкем
Күңелләрем була, җаный.
Әйа җаным, чибәрем лә,
Әйа җаным, сөйәмен лә,
Ки белмәймен нидәрем лә, –
Сагышымдин мөдам итдем2191!
Каракаш сән, кара керлек,
Сәне шундин карап күрдек,
Күңелләргә ярар күрдек, –
Ки бән улдым сәңа гашыйк!
Җаным, дидем, җаным, сәне,
Җаным күек сәүдем сәне,
Бәңа йар улмасаң, җаный,
Мәүляйә салдым бән сәне.
И алтыным, бәйан әйлә,
Сүзем кабул итәрмүсән?
Шулай тилмертебүк бәне
Бүтән йарга китәрмүсән?!
Җәфаны чикмәйән гашыйк
Сафаның кадрене белмәз,
Мәхәббәт бер бәлядер кем,
Герифтар улмайан белмәз.
Гыйшык-мәгъшук и зар улыр,
Моңаеп интизар улыр,
Җанашым, дип бизәр улыр2192
Икесе ике илләрдә.
Сылу әйләде үзеңне,
Итеп нәркистәй күзеңне,
Тулан ай итде йөзеңне –
Матур итде бигайәти2193!
Кашыңны әйләде кара,
Ачык итде ике ара,
Һилялә охшашы вара 2194
Чигелмеш, и ниһайәти.
Кашыңданму, күзеңдәнмү
Сийакың2195 кыйлды диуана,
Җиһанга килгәне варму
Сәнеңтик матур кыз бала?!
Кашың кара сызылмышдыр,
Дешең – йенҗү дезелмешдер2196,
Йөрәк-бәгърем өзелмешдер
Сәнең өчен, әйа җаный!
Ки ак йакут икән ирнең,
Дөшемдә агъзыма тирдең2197,
Гяһи2198 сурып үбәр идем,
Гяһи бән тотубән әшуак2199.
Сөеп күңлем дә бизалмый,
Гыйшкың берлән түзалмый,
Өмидемне өзә алмый –
Алай да күп чыдам итдем!
Бәнем үз ихтийарым, дип,
Теләсәм кемгә варам, дип,
Мажик булса да йарым, дип,
Солан тауы көтә күрмә.
Әйа җаным, кызыл алма,
Ки бәндин гайрегә варма;
Сәнең күек матур йарны
Качан нәсыйб итәр Алла?!
Килә белмәсәң, и җаный,
Бәнемтик мелла гашыйкка,
Китәрсән кем нәҗасәткә2200,
Дөшеп бер сасы мажикка.
Намаздыр каты бизгәне,
Эшендин белмәс үзгәне;
Намаз дәйүб тә сүзләми –
Тоташ ук вара йазыкка.
Намаз сүзен дийә белмәс,
Дине өчен көйә белмәс,
Җанашым, дип, сөйә белмәс –
Барырсән шундый фасикъка.
Балаң булыр – туар азгын,
Атадин улмайа бозгын,
Ки козгындин туар козгын,
Ки каргадин туар карга.
Атасыдик фасикъ2201 улып,
Бу дөньяга гашыйк булып,
Нәселләре мажик улып,
Куар дөнья гакыл тарга.
Җанкәй, җанашым, дибүк,
Иләс-миләс итә күрмә,
Шулай тилмертебүк бәне,
Бүтән йарга китә күрмә!
Тәмм.
III
Имди галимә2202 кызлар наданларга мәгъшук улмакындин бу шигырьләрне әйткәнемдер.
Наданга вармаңыз, кызлар,
Бу сүзем тыңлаңыз, зинһар,
Галим булса да йарыңыз, –
Моны фәһем итсәнә2203, җаный!
Ки бән әйтәм сәңа уйлап,
Ишетеп китмәгел буйлап,
Соңында карагыл уйлап, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Наданларга күңел салма,
Аның сүзене дә алма;
Гомерлек хәсрәтә калма, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Наданларның эше хали2204,
Беләмсең, җанашым, ани?
Кызыкма, булса да мали, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Наданларның эше хараб,
(Күрерсән мисален караб,
Би-бисмилла2205 эчәр ул аб2206, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Надан белмәс сүзнең кадрен,
Килеп тотса сәнең садрең2207,
Китеп барыр сәнең кадрең, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Надан дигән үзен белмәс,
Сүзеңә илтифат кыйлмас,
Сәнең кадреңне ул белмәс, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Надан дигән торыр катып,
Башыны артына атып,
Сүз әйтсәң, ул торыр катып, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Наданлар керсә куйныңа,
Кулын сала ул муйныңа,
Ки өзми ул боны куймый ла, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Надан, дигән, яманлардан,
Була күрмә ки анлардан,
Ки кадрең китмәсен андан, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Наданның күп сүзен тыңла,
Галимнең бер сүзен аңла,
Җанашым әйтәем, аңла! –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Наданларның чабатасын,
Кагып, сән мичкә атасын,
Кичен куйнында ятасың, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Наданларның хикяйатен,
Сәңа яздым мөнаҗатен,
Надан (да) булса хаҗәтең, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Надан булса йарың, җаный,
Нәчек итеп сөйәсең ани?
Надан дигән булыр дани, –
Моны фәһем итсәнә, җаный!
Сәлам яздым сәңа, җаный,
Нәчек дип беләсең ани?
«Мөхәммәдия» көе берлән
Укып карасана, җаный!
Тәмм.
IV
Имди гадәтсез наданларның гадәтенә бәйан идәр.
Бер мажик торыпдыр таң беленгәч,
Барып кермеш бер өйгә төтен күргәч.
Барып керде ул мажик, сәлам вирде,
Ике мелла чәй эчә – аны күрде.
Торыр патнуста чәйнек-чәшкеләре,
Аңа дөште мажикның чәшмеләре2208.
Диде мажик: «Бу нәдер, әйтсәңез лә,
Боның нә идекен белгертсәңез лә!»
Диде мелла: «Боның исме самавар,
Боны эчкән кеше булыр сәнавар2209».
Самаварга мажик ул орыныпдыр,
Кара, уты эчендә күренепдер!
Орынгачтан мажикның кулы пешде,
Яман булып мажикның кулы шешде.
Мажик күрде самаварның буыны,
Табалмады эчендәге суыны.
Чинаякка мелла чәй ясап бирде;
Мелла эчкәнене һәм чәшем кыйлды2210.
Чинаякны мажик учлап тотыпдыр,
Суык су дип, аны голт-голт йотыпдыр.
Моны эчкәч, мажикның агъзы көйде:
«Ходауәндәм, бу ниндәй агу?!» – диде.
Агъзы кулындин яман пешепдер,
Ике мелла тибешеп көлешендер.
Теләсәңез [ки] боны хасыйл итмәк2211:
«Боны эчкәнчә аша өч телем икмәк».
Агъзы пешкәч, мажик катигъ2212 уынды,
Чәй эчмәкдән аның күңле суынды.
Мажик бу эшләренә аһ итде,
Икмәк, тоз ашаганын йад итде.
Мажик әйтде: «Бу эшдин үлмәсәм дә,
Үкенмәмен гомерем күрмәсәм дә!»
Тәммәт тәмам.
V
Имди галимләрнең кадерен наданлар белмәгәне өчен, бу шигырьләрне әйткәнемдер.
Галимләрнең хикяйатен,
Сәңа яздым мөнаҗатен;
«Надан да булса хаҗәтең», –
Дәйүб яздым, абыстай ла.
Галим куркар хийанәтдән,
Кеше сүзләр2213 хикяйатдән,
Язар хаҗәт мөнаҗатдән, –
Ишетсәнә, абыстай ла!
Галим сүзләр сүзен белеп,
Бу мәгъшукдин хәбәр сизеп,
Наданлардин өмид өзеп, –
Дәйүб яздым, абыстай ла.
Галим куркар хийанәтдән,
Даим булыр әманәтдән,
Гашыйк булыр бигайәтдән2214, –
Белеп сүзләр, абыстай ла.
Галим улса итагъәтдә2215,
Даим улса мөнаҗатдә,
Ирешсә ул бу хаҗәткә, –
Була торган, абыстай ла.
Надан намазыны үртәр2216,
Гъәед көнләренә йитәр,
Аны әҗәл кеби көтәр, –
Гадәте шул, абыстай ла.
Наданларның күзе төтен,
Дине һәм улмайа бөтен,
Үзенә бер тауып хөкем
Йөри торган, абыстай ла.
Надан сүзләр сүзен тапмас,
Ки яхшыга сүзен катмас,
Качар йирләрене тапмас, –
Галим күрсә, абыстай ла.
Надан аякыны йөртер,
Ки баскан йирләрен кортыр,
Галим күрсә, сүзен онтыр, –
Ки куркудан, абыстай ла.
* * *
Ашар торма белән икмәк,
Үзе һәм ултырыр ипләп,
Дога кыйлмай китә читләп, –
Нәсәб шулдыр, абыстай ла.
Суган, икмәк ашар үзи,
Ашарда2217 сүзләшер сүзи,
Гадәтсез буладыр үзи, –
Нәчек сәүдең, абыстай ла?!
Суган, икмәк төеп эчкә,
Алыр сулуыны көчкә;
Иртә китсә калыр кичкә, –
Гадәте шул, абыстай ла.
Шул ук, җаным, канатымга,
Кабулым юк сыйхатемә2218,
Йибәргел кире катыма, –
Тота күрмә, абыстай ла.
Мәхәббәт булып үземә,
Күрендең, җаный, күземә,
Инансанә бу сүземә, –
Чын әйтермен, абыстай ла!
Тәмм.
VI
Имди бу дөхтәргә2219 үземдән бер шигырь әйткәнемдер.
Вәззоханың әфтабидыр2220
Ак йөзеңнең талгъәте2221,
Хәстә җаныма шифадыр
Ләбләреңнең2222 ширбәте.
И гүзәлем, егъламагыл,
Бу гъәмеңә сән җәзил2223,
Эш Ходадин, гъәм җөдадин2224 –
Фасбир ул съәбран җәмил2225!
Күрдекем сагъәт җиһанда:
Китде зольмәт – килде нур,
Йә кояш сән, йаки ай сән,
Йаки җәннәт эчрә хур.
Үзең былбыл, сүзең ширин,
Шәмси талигъдер2226 йөзең,
Нәзар улса2227, шул кояштик
Талдырыр ике күзең.
Җатка куйма мәйелеңи,
Куйсаң күрерсән вәйлеңи2228,
Сакла, җаным, гъәйреләрдин
Садрең илә зәйлеңи2229.
Күл төбендә күп камышның
Аслы бердер, нәсле бер,
Бәгъзысендин къәнд2230 алырлар,
Бәгъзысендин – бурийа2231.
Һәм ушандак2232 адәминең
Аслы бердер, нәсле бер,
Бәгъзысе баш агърыкыдыр,
Бәгъзы – күзгә тутыйа.
Тәмм.
VII
Имди ахырында мәгъшук дөхтәремә бу шигырьләрне әйткәнемдер.
Бисмилла дип ки башладым кәлямем,
Хуш улсачы бәнем язган сәламем.
Хода нөсърәт2233 бу көн вирсәйе безгә,
Каләм тотып сәлам язсайы сезгә.
Сәнең гыйшкың бу көн бәнем үземдә,
Белермүсән мисальләрен сүземдә?
Җанашым, күңлеңи тотмагыл үзгә,
Белеп яздым, гаеп итмә бу сүзгә.
Язаем бән сәңа, җаный, сәламләр,
Китәрмү дип күңелемдин бу гъәмләр.
Ки кяшки2234 күрмәсәм иде йөзеңне,
Янар утка салырмиде үземне?
Ки кяшки дөньяга килмәгәй идең,
Бу гыйшык җәфасын күрмәгәй идем.
Ки һәркемнең мәгъшукда эше бар,
Сүзен белмәс ки – белмәгәнләре бар.
Хата булган дәйүб сүзне төзәтмә,
Надан берлән газиз гомрең озатма.
Сәлам яздым сәңа, җаный, кауышмак,
Очрашып бер аулакда сөйләшмәк.
Сәлам яздым сәңа, җаный, каләм каш,
Бу серемне кешийә әйләмә фаш.
Сүзем бетде сәңа, җаный, йитәрмү?
Бу хат берлән арада сүз бетәрмү?
Бу хат берлән белермүсән хәлемне?
Сәнең куйныңда алса иде җанымны!
Сәбәб берлән кәлеп дөштем илеңә,
Күзем дөшде сәнең нурлы йөзеңә.
Җанашым, белмисең сагынганымны,
Сәнең өчен күз-йәш агызганымны!
Сәне, җаным, сөйгәнем фашә чыкды2235,
Гыйшык уты ки хәддин аша чыкды.
Кара кашым, кара күзем, сөчек тел2236,
Бу гыйшыкдин бәне сән үлде дип бел.
Сәнең җаның бәне хәйран итәдер,
Гакылларым бу башымдин китәдер.
Күреп, җаный, сәнең зифа буеңны,
Белалмадым вәликән2237 һәм уеңны.
Әгәр белсәм иде, җаным, уеңны,
Тәүә суеп итәр идем туеңны!
Абау Алла, йөрәгем янды, нишлим?
Ки көндин көн зийадә2238 артды гыйшкым.
Сәне уйлап йөрәккә ут тоташды,
Гыйшык уты янудин хәддин ашды.
Сәңа кыйлдым, җаный, фөрйаде зари2239,
Йитәр инде, җалынмам мондин ари.
Бу җалынуны бер таш да белер иде,
Берәү белсә, кызганып килер иде.
Ходаем язса иде, күрсәм иде,
Сәнед гөлтик йөзеңдин үпсәм иде.
Сәне сөйәм ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа оҗмах хурытик.
Сәне күрдекдә дидем: «Бәрәкалла!» –
Хәтәрләрдин сәне сакласын Алла.
Сәнең дәрдең бәңа дәрмандин артык,
Сәңа йар булганым солтандин артык!
Бу илдә бер имам булганымдин,
Сезә яздым үзем хур булганымдин.
Яза-яза ки бетде күздә йәшем,
Ахырында хараб булды бу башым.
Нә булса да, хата юкдыр сүземдә,
Гомерлек хәсрәтә калдым үзем дә!
Бу алтыным, көмешем инде къәни2240?
Сарыф кыйлдым бари – ул булды фани!
Зыйафәт2241 дип йөгердем – улды сәйран2242,
Ахырында ки булды бәңа хөсран2243.
Әйа гариф, ки белсәңче халемне,
Бирер идең үзең газиз җаныңны!
VIII
Имди назланган кызлардан әйтелгән шигырьләре
Чүсәнә, абзый, чүсәнә,
Кысыбрак яхшы сөйсәнә,
Сөйгәчтин күңелем үсә лә, –
Дәйүб уйнар күшки кызлар.
Чү, абзый, тимә имигә, –
Имием сәңа тими лә!
Тигәчтин къәдре кими лә, –
Дәйүб уйнар күшки кызлар.
Чү, абзый, шаярып ятма,
Бунъларыңны2244 катырма, –
Уңайсыз булыр ятарга, –
Дәйүб уйнар күшки кызлар.
Моны язды ки бер талиб2245,
Укыган улмасын галиб2246,
Соңра булмасын гаиб, –
Мәгъшукымдин җөда булдым2247!
Тәммәт тәмм.
Сахибҗәмал
I
Сәңа, җаным, дога итдем,
Дога илә сәлам әйтдем,
Сәламләрнең соңы, җанкәм,
Язып гозре кәлям2248 итдем.
Сахибҗәмал, чибәрем лә,
И матурым, сөйәрем лә,
И белмәдем нидәрем лә,
Сагышыңны мөдам итдем2249.
Сөеп күңлем дә бизә алмай,
Гыйшкың берлә түзә алмай,
Өмидемне өзә алмай,
Ике-өч ел чыдам итдем.
Болай торганча тик качып,
Күренгел бер күңел ачып,
Агыздин йенҗүләр сачып,
Сөйләш дәйү бәйан итдем.
Гүзәл сән алтын алмадый,
Җәмалең күңлем алдадый,
Түзәр халем дә калмадый, –
Алай да күп чыдам итдем!
II
Сәнеңдик сылу йарлар да,
Зифа буй, нечкә билләр дә,
И алтыным, таба алмадым
Шәһәрдә, һич тә илләрдә.
Сәүекле булып үземә,
Күрендең, җанки, күземә;
Инан, билләһи, сүземә,
Дәгелдер «къаль вә къилләрдә2250».
Гүзәлсән бик – Парауда бер,
Күңелләргә ярауда бер,
Матурсән – күз карауда бер,
Дәхи сөйләргә телләрдә.
Ирәм багындамы үсдең? –
Йөрәгем бәгърене кисдең;
Сәба йиле2251 кеби исдең
Ки сахраларда, чүлләрдә!
Мәхәббәтең лә дәрдеңдин2252,
Сәнеңчөн сәнең артыңдин
Парау иленә бардым мин,
Елап-сыктап сәбилләрдә2253.
Бу кадәрлү катып каның,
Ни хальгә түзәдер җаның?
Сылу чабың2254, матур даның
Җәелеп беткән илләрдә.
Сәне бик каты сөйгәнем,
Гыйшкың берлә көйгәнем,
Ни язганым, ни дигәнем –
Җәелеп беткән илләрдә.
Сәңа бу күңлем азганы2255,
Кулым һәм хатны язганы,
Кыямәткәчә – әзманый2256
Кала сөйләргә телләрдә.
Череп бетсә дә һәм җисмең,
Сахибҗәмал дәйүб исмең,
Сылу чабың, матур исмең
Кала сөйләргә телләрдә.
Ышанмыйсың бәңа сән, шук:
Бери гашыйк, бери мәгъшук,
Кылышып вәгъдәи мәүсукъ2257,
Сагынышадыр илләрдә.
Гашыйк мәгъшукъа2258 зар булып,
Моңайып, интизар булып,
Җанашым, ди-ди, зар булып,
Икесе ике илләрдә.
Бу үткән йайдә, бу кышда,
Җаныем-җанки, җанаш да,
Ни хисабда, ни сагышда
Тора икән ул илләрдә?
Нәсыйхәтдер сүзем, уйла:
Җәмалең2259 кадрене җуйма,
Надан иргә барып, койма
Газиз гомреңне йилләрдә!
III
Килә белмәсәң, и җанкәм,
Бәнемдик мелла гашыйкка,
Барырсың к…е юмаган
Надан бер кара мажикка.
Намаздин каты бизгәне,
Эшендин белмәс үзгәне,
Иман дәйүб дә сүзләми –
Тотошлай2260 бара йазыкка.
Иман сүзен дийә белмәс,
Дине сартын2261 көйә белмәс;
Бикәч диеп сөя белмәс –
Барырсың андый фасикъка2262.
Йөрер көндез катып, калҗып,
Эшен эшләп орып-йәнчеп,
Кичен ятар сасып, тынчып,
Нәҗес, ус…к, катып б…кка.
Бу дөньяның эше сартын,
Ябыгып беткәне сартын,
Йокысы булмаган йартын
Баралмыйдыр ла гашыйкка.
Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-йайен2263,
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка.
Кыекча башыңа чорнап,
Урырсың ла баса йырлап,
Кулың, битең камыл тырнап,
Юлыгып билчән ашлыкка.
Һава сугып2264 башың түнгәй,
Кисәүтик һәм кулың күнгәй;
Ки фәр…ң артыңа түнгәй,
Бөгелгәч тормый касыкка.
Гарык булып тәнең тиргә,
Ботың буе агар йиргә;
Пешегүбән2265 сабып чиргә,
Килер көч ботка, касыкка.
* * *
Мажик ир булса юлдашың,
Күзеңдин китмәгәй йәшең;
Гакыл йитмәй, азад башың
Үзең салдың ла коллыкка!
Гүйәки бер байар колы,
Байарның әмре аркылы
Эш эшләп, кабарып кулы,
Саладыр акча абрукка.
Бу хальдә кыш илә язда,
Ни иманда, ни намазда
Рәхәт күралмай бераз да,
Кыйлан гөнаһе шомлыкка.
Киеп оек та чабата,
Тузан-туфрак билә ката
Йөрерсән лә баса, ката,
Төшеп зилләткә2266, гарлыкка2267.
Бу халь илә – гомер буйлай
Кулыңдин эшләри куймай,
Йөрерсән тамакың туймай
Ки бәгъзы чакда ачлыкка.
Борынгылар шулай диме:
Балыкчының к…е йүеш,
Тамагы ач булыр, имеш,
Тотош йөрсә дә балыкка.
* * *
* * *
Ирең сәүмәккә теләсәң,
«Кил уйныйк», – ди-ди сөйләсәң,
Үбеп, кочып да көйләсәң,
Бер ай тулганда тансыкка.
«Йөремә!» – ди-ди ырылдап,
Тиз үк әйләнер пырылдап,
Ятып да йоклар гырылдап,
Ки һич ял иткәне юкка.
Йәнә сөймәс бер аен да,
Чытып чиркен2270 чыраен да,
Качып печән сараенда
Ятарга китәр аулакка.
Къәни2271 күңел тынычлатып,
Сөешмәк вактый2272 очратып?..
Торырсыз дөнья пычратып,
Төшеп һәр көндә хурлыкка.
Ки тун-чикмән тыгынырсән2273,
Бөгелүрсән, сыгылырсән,
Туңып йиргә екылырсән, –
Ки ындыр табагы бозга.
Шу дәклү каты туңарсән,
Эчең-тышың да туларсән,
Ки әнчек этдик уларсән,
Кереп мичкә йә юллыкка.
Көне-төне кулың эшдә,
Үзең зур, каты тел-тешдә,
Рәхәт күрәлми бер төштә
Тыныч йокларга тансыкка.
Эчеңдин чыгарыр сөрем,
Басар күзләреңне эрен,
Йөзеңнең тузанын-керен
Юалмассән бушау юкка.
«Бу кадәр фетнә өстемдә,
Нигә тукъдым да үстем лә!» –
Дәйүб шул чакда үкенмә
Эчеңдә хәсрәт артыкка.
Къәни туйганча ир сәүмәк,
Къәни татлы тәгъәм йимәк,
Къәни яхшы кием кимәк
Ки сән бичара мәхлукка?!
Ки мәхлук булмый нидәрсән?
Ябыгып шөйлә2274 бетәрсән,
Үзеңне миңрәү итәрсән, –
Тынычлык җанга юклыкка.
Ни хурлык сәндәй матурга
Надан астында ятарга,
Бу хурлыкларны татырга
Сәнеңдик сылу мәгъшукка!
Ки сән бик шома түшләргә,
Ярарсән мелла кешеләргә;
Таза булса эш эшләргә
Ярыйдыр сасы мажикка.
IV
Дәхи моны сынап белгел:
Әгәр барсаң надан йарга,
Туган балаң начар булыр, –
Атасына килер парга.
Балаң булыр бозык-бозгын,
Атадин булмады узгын2275,
Ки козгындин туар козгын
Йә каргадин туар карга.
Атасыдик фасикъ булып,
Пахытный2276 бер мажик булып,
Бу дөньяга гашыйк булып,
Куар дөнья гакыл тарга.
Динендә булмый кайгусы, –
Кулында балта-чалгусы,
Гамәлсез шөйлә калгусы
Янарга мәңгелек нарга2277.
Үтәдер гомре йир тырнап,
Йә вур булып йөрер урлап!
Башыңның очыдин йырлап
Үтеп китәр гакыл тарга.
Ки сән дә һәм бакып иргә,
Кереп ахир кара йиргә, –
Балаларың билә бергә
Керерсән утка янарга.
Ни бетмәй әл дә2278 ул сасый? –
Үзедик сәне дә ясый;
Икеңез дә булып гасый2279
Керерсез утка янарга.
Зобанилар орыр чукмар,
Күзеңдин күстәрер утлар,
К…дин чыгарыр б…лар,
Әгәр барсаң надан йарга!
Туган балаң булыр әгъва2280
Һәм өстеңдин кыйлыр дәгъва:
«Атам, анам да би-мәгъна2281!» –
Дәйүб ялвара гъәффарга2282.
V
Парау илендә төш күрдем,
Ки бер кош тотдым, ук атдым, –
Парау илендә бер матур
Өчен ойкымны2283 югалтдым.
Ничә кемсә ничәләр дә
Ашыйлар да, эчәләр дә;
Ки бән шул көн-кичәләрдә,
Аш үтмичә, елап ятдым!
Сезә булдым барыр кеби,
Сәңа юлда тарыр кеби,
Сөеп-кочып арыр кеби, –
Хыял дәрьясына батдым!
Ничә гәз2284 сезә йүнәлдем,
Йибәрдем хатлар – инәлдем;
«Яңылмый юла яңылдым»2285, –
Дәйүб тик күңлем уйлатдым.
Сәнең өчен, әйа җаным,
Бу көндә, таңда да сагыш
Килә ирде юла чалыш,
Күрәлмый, буш кына кайтдым.
VI
Сынадым фәһмең2286, уенны.
Авазың дәхи былбылдай,
Зифа буең, төсең, битең
Ки хур кызыйча мимылдай.
Гыйшыкыңдин, и былбылым,
Сезә төшде ничә юлым;
Сагышың берлә бер елым
Бәңа тойла ки бең елдай.
Гашыйк-мәгъшук сыйфатымыз,
Арадагы бу хатымыз,
Икемезнең дә атымыз
Кешенең сүзедин тынмай.
Матурсән бик кенә, җанкәм,
Ятарсән тик кенә, җанкәм,
Сәнең өчен бәнем теңкәм
Корыйдыр – һич түзеп булмай!
Бери гашыйк, бери мәгъшук,
Моңаешып кара-каршук
Йибәрсәң хатлари да чук,
Кауышмай җанымыз тынмай.
* * *
Гаҗәб сән, җаный, мәгъшукка –
Бәңа үфкәлисең юкка,
Ки охшап Сак билә Сокка,
Болай тормакымыз уңмай.
Бери сокда, бери сакда –
Икесе дә ике якда
Моңаеп егълаган чакда,
Еламай һич түзеп булмай.
Бери «Сак» дәйүбән сызып,
Моңаеп йибәрә сузып,
Икенчесе дәхи кызып,
Моңаеп «Сок» дәйү егълай.
Ишетеп аңла бу сүзи:
Ходаем сакласын үзи,
Болардик итмәсен бези, –
Югыйсә халь начар булгай.
VII
Казандик кайната бези
Сәнең бу йәш сылу чагың,
Соңыдин кайната алмас,
Суынып бетсә учагың.
Бу вактын кадрене белгел,
Мәхәббәтле булып килгел,
Егетлек вактыйда йилгел2287:
Сәнең бик чын тулу чагың!
Егерме бишкә йәш йиткәч,
Чырай һәм үзгәреп киткәч,
Имиләр салынып беткәч,
Кадерсез була кочагың!
VIII
Әгәр дә меллага барсаң,
Сәнең урның булыр түрдә,
Күреп дөньяда күп файда, –
Кыямәтдә ки һәм гүрдә.
Торып яхшы гүрничәдә2288,
Тәмам гомрең буенча да
Сөешмәкдә, уенчада2289
Бушана белмәссең бер дә.
Самаварларда чәй эчмәк,
Сәүешеп төн аша кичмәк,
Нәфис төрле кием печмәк –
Кимәкдә үтә гомердә.
Кичә-көндез бизәнмәкдә,
Киенмәкдә, төзәнмәкдә,
Булып күркәм чибәрлекдә,
Торып мелла-галим ирдә.
Аягыңда читек-башмак,
Башыңдадыр ки ак калпак,
Мамык яки җефәк калпак –
Ки һич дә кунмаган кер дә.
Ки әлдән ул сәне салмас2290,
Күзеңдин күзене алмас,
Көнендә ун сөйми калмас, –
Кочаклап сөйә һәр йирдә.
Ничекдә хатерең екъмас,
Уракка һәм алып чыкмас,
Кояш илә һава сукмас,
Пешекмәс һәм тәнең тирдә.
Уен-көлкедә ялыксаң,
Торып бер төшдә ябыксаң,
Атын җигәр, әгәр чыксаң, –
Йөртер сәне һәр йирдә.
Самаварың куеп йөрер,
Сачең майлап тарап үрер,
Сәне сөеп рахәт сөрер, –
Ялыкмас сөйүдән бер дә!
Утыртыр садре әйванә2291,
Чәй эчмәклекдә әхйанә2292;
Бик инан, булма диуана –
Чын ук, алдамыймын бер дә!
Галимдәй хуб бала туар,
Галимлек сәңа һәм йогар,
Догачы булалар болар,
Үзең ятсаң да һәм гүрдә.
Балаларың балаларый
Укытырлар һәм аларый,
Догачы булалар барый, –
Кирәк кыз да, кирәк ир дә.
Бу галимләрнең эшилә2293
Болай ук кеше йәши лә:
Догалары сәңа килә,
Үзең ятсаң да кабердә.
Йә булалар имамәтче2294,
Гыйбадәтче йә тагъәтьче2295,
Кыямәтдә шәфагъәтче
Булисәр2296 ничә иярләрдә.
Чыкарма, җаный, бу серне:
Безем бу меллалык йирле, –
Ки йите бабадин бирле
Килеп өзелмәгән бер дә.
IX
И алтыным, бәйан әйлә:
Сүзем кабул итәрмүсән?
Шулай тилмертебүк әллә
Бүтән йарга китәрмүсән?!
Вәфасызлык итеп шөйлә2297,
Болай ук кеше яши лә,
Соңгы көндә бу эш илә
Морадыңа йитәрмүсән?
Җаным сән, алтын алмам ла,
Исемдин бер дә салмам ла2298!
Сөйәмен – алмый калмам ла! –
Моңа бауәр итәрмүсән2299?!
Бу үзсүзле мишәр, дәйүб,
Ки бер сүзне бишәр, дәйүб,
Уңа таба ишәр, дәйүб,
Ки сән сулга сүтәрмүсән?
Ишеп сулга эшең суңга,
Ярый ла китсә бик уңга,
Йә бер мажик к…е туңга
Күңел куеп көтәрмүсән?
Х
Сәба йиле, исәр булсаң
Парау атлыгъ нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсән
Сахибҗәмал абыстайга!
Диеп: «Кандалда бер хәзрәт,
Сәңа гыйшкы төшеп кәсрәт2300,
Кичә-көндез чикеп хәсрәт,
Янып көйәдер, ай-һай ла.
Нидән сән аңа килмисән?
Колакка сүзен алмыйсән?
И белмисән лә, белмисән, –
Бик үк сөйәдер, ай-һай ла!
«Сахибҗәмал!» дип, аһ орып,
Елай тик ул торып-торып,
Сагышыңдин кибеп-корып,
Бетеп китде лә, ай-вай ла!
Сәңа шәйлә күңел багълар,
Күзендин чишмәләр чагълар2301.
«Килерсәнмү?» – дәйүб егълар,
Сахибҗәмал абыстай ла!
Бүген дә, таңда да сагыш,
Бизәге юк, дәгел нәгыш2302;
Ни файда сәңа, ни табыш
Итеп сән бәне болай ла?
Күрен, хатерне калдырма,
Сөйсәң, сереңне тандырма,
Көйдермә юкка, яндырма,
Сахибҗәмал абыстай ла!
Тутам бар, ди-ди, уйнама,
Көтәр дип һич дә уйлама!
Хода чөн, җанны кыйнама,
Сахибҗәмал абыстай ла!
Гөлем бул, гөл йыгачым2303 бул,
Йә былбыл-сандугачым бул,
Бу дәрдемгә2304 гыйляҗем2305 бул,
Сахибҗәмал абыстай ла!
Сәнең илә аем-көнем,
Сәнең илә көнем-төнем,
Сәнең илә төшем-өнем
Үтәдер, и абыстай ла!
Йибәрсәң сән мәни ташлап,
Үзең бер мут егет башлап,
Яманат чыкарып фашлап,
Хур итеп, и абыстай ла!
Алып да үзең алмасын,
Салып да дәхи салмасын,
Адәмлекең дә калмасын
Көнең-төнеңдә агълай ла!
Йә бер надан сасы мажик,
Сәңа булдым, дәйүб, гашыйк,
Алып сөймәсен ул фасикъ –
Кирәкмәссән, дәйүб, ай ла.
Ватып-кыйнап та имгәтсен,
Үзеңне бер дә сөймәсен,
«Җаным» дип гомри әйтмәсен, –
Ярармы шул, абыстай ла?!
Чыбыркысын чөйгә таксын,
Көне-төне алып чаксын2306,
Күзеңдин канлы йәш аксын, –
Бөтен гомреңне буйлай ла.
Елаган чакда сән әрнеп,
Килеп өстеңә йибәрлеп2307,
Йибәрсен җилкәңә бәреп, –
Екыл2308, бет шунда тормай ла!
Алыр сырт каешың телеп,
Ки мән һәм ишетеп белеп,
Йибәрермен язып, көлеп:
«Менә, Сахиб, кияү сайла!»
Сүзеңне куймасын җөпкә2309,
Үзеңне куймасын чүпкә,
Сәңа тотсам да зур үпкә,
Догам шул, и абыстай ла.
Бу хәсрәт илә язлыкда
Елаган чакда аулакда,
Исеңә төшәм ул чакда, –
Сагынма, и абыстай ла!
Исеңә төшәчәк, валла,
Дәйүрсән, җанкәм, «ул Алла,
Бәне каргады шул мелла», –
Дәйүб үкенмә, ай-һай ла.
Гомер буен2310 янып-көеп,
«И мелла, хәзрәтем!» – дәйүб,
«Әй күргән хәсрәтем!» – дәйүб
Елама, и абыстай ла.
Үкенеп шунда елама,
«Уф!» итеп сулу сулама,
Ки даим этдик улама, –
Онытма, и абыстай ла!
Еласаң да кире дүнмәс,
Бу хәсрәтең уты сүнмәс,
Сәнең чөн кеше үкенмәс, –
Ни күрсәң дә, абыстай ла!
Болай әйтеп тә белмәсәң,
Йә, белеп, миңа килмәсәң,
Исеңә төшәр – үлмәсәң,
Качан бер-бер, абыстай ла.
Сахибҗәмал, бичара сән,
Ки йәшлегеңә барасән,
Инан сүземә, кара сән,
Чын әйтермен, абыстай ла!
Бу бәетләр сәнең хакда,
Кызыл кәгазьдә һәм акда;
Инан, чын-тугъры, бик хак да, –
Имәс2311 ялган да һәм хәйлә.
Бу нәсыйхәтләремне, бәс,
Ишетеп һич кеше көлмәс,
Атаң-анаң бирә белмәс, –
Үгет бирдем, абыстай ла.
Сәңа сөйләмимен уйнап,
Инан, бик фикр итеп уйлап,
Юк ирсә гомреңи буйлап
Үкенерсең, абыстай ла.
Сөйләдем бән сорамыйча,
Инанмасаң сынамыйча,
Сагынгачдин еламыйча
Калалмассән, абыстай ла.
Тәмами гомрең үткүнчә,
Сагышлап юкны яткунча,
Кауышсаң кире кайткунча
Ни була дәйүб, ай-вай ла.
Ки һич тә файда күрмәссүн,
Күрерсән дөнья төрмәсүн,
Сафалар бер дә сөрмәссүн, –
Килалмассың кышын-йай2312 ла.
Гомер рәнҗү тотып йадә2313,
Итәрсән каргыш әзйадә2314,
Бәхил улмам бу дөньяда –
Ишеткел, и абыстай ла!
Бу көндә таңда да каргыш
Әгәр сәңа таба бармыш,
Бу каргышка килеп тармыш2315 –
Гомер буенча егълай ла.
Корытканың өчен теңкәм
Ахирәтдә ки һәм, җанкәм,
Газабың булмасын бик кәм, –
Сәңа булсын тәмугъ җай2316 ла.
Димә бу сүзне, и җаный:
«Бу кадәр каргыйсың бәни,
Ки бән соң нишләрем сәни?»
Исем китде лә, ай-вай ла.
«Мәнем бар ихтийарым, дип,
Теләсәм кемгә барым, дип,
Мажик булса да йарым», – дип, –
Нийәтләнмә, абыстай ла.
Өзелеп калса бер галим,
Йар итсәң бер надан залим,
Иманың калмагай салим2317, –
Ишет, бик бел, абыстай ла.
Вәфасыз2318 гъәһед-пәймансыз2319,
Калырсән динсез, имансыз,
Бу сүзне бел ки гөмансыз,
Дәйүб бел ки, абыстай ла.
Надан ир – җангадыр агу,
Түгел бу сүз аны кагу,
Аны сөйләмәгә магу, –
Ишетеп тор, абыстай ла.
Надан ирнең күзе төтен,
Дине һәм булмагай бөтен,
Нәҗес йөртер ки ул к…ен, –
Юа белмәс, абыстай ла.
Дурак, дүндер булыр дурман,
Накәс, каты, агыр торман,
Шүрәледик тотош урман, –
Билә үтәр кышы-йай ла.
Үзенә, гаунатик, юк чис,
Пруклятый, сабаке, пис,
Тотош йир казадыр ул бис, –
Корытмакдыр, абыстай ла.
Суган, икмәк төяп эчкә,
Алыр сулышыны көчкә,
Гүя тын йибәрер мичкә, –
У…ыр, и абыстай ла.
Ашап торма, суган, керән,
Ки тыр-тыр йибәрер, бирән,
Надан ирне белеп өйрән, –
Сыйфаты шул, абыстай ла.
Туям дисәң сасы искә,
Надан ирнең исен искә,
Бу сүзләрем төшәр искә
Качан бер-бер, абыстай ла.
Сыман кеби утын-тукмак,
Селәгисе агар – супляк,
Кочаклаган булыр, дупляк2320,
Тәнең хурлап, абыстай ла!
Үзен белмәс нәҗес, мордар,
Килеп тотар, үзе дурдар,
Итәр бисмилласыз мордар,
Үләксәтик, абыстай ла.
Тәнендин, мухнатый, хәсис,
Килер духлятый, сасы ис; –
Сәнең кер кунмаган нәфис
Тәнең хурлар, абыстай ла!
Бу хальләрне күреп үзең,
Ничек хурланмыйдыр тәнең,
Ни хальгә түзәдер җаның? –
Хисабла бик, абыстай ла.
Аю кеби килеп кочар,
Тузанлар битедин очар,
Ходаең итмәсен дучар, –
Бик үк мөшкел, абыстай ла!
Тузан-туфрак билә тирдә
Катып-калҗып йөрер йирдә,
Бер айсыз юмагай бер дә –
Чын әйтермен, абыстай ла.
Сасыган, тынчыган, начар
Ки күлмәк-ыштанын ачар –
Намуслы кыз торып качар,
Баш игмичә2321, абыстай ла.
Намаз урнына йыр йырлар,
Иман укы, дисәң мырнар,
Кулын салса, тәнең тырнар
Ки тырматик, абыстай ла.
Катып-калҗып йөрер үзе,
Чүгеп бөгелмәгәй тезе,
Кулыңдан каралып эзе
Калыр, тотса, абыстай ла.
Йогып, майлы корым кеби,
Тоелыр тәнгә шом кеби,
Әләкчи ызнакум кеби,
Тәне салкын, абыстай ла.
Кочып үпдеке йирендә
Тузан-туфрагы ирнен дә,
Ки каткан тозлы тирен дә
Яларсән, и абыстай ла!
Ки туфрак күмәче кеби,
Булыр тозлы, ачы кеби,
Яланырсән мачы кеби,
Дисә: «Үп!» – И абыстай ла!
Була мажикта йил-куык,
Тоелыр җанга бик суык;
Нә уен-көлке, нә зәуекъ! –
Бетәрсән, и абыстай ла!
Тотып б…клы чабатасын,
Чишүбән мичкә атасың;
Аның янына ятасың,
Исен искәп, абыстай ла!..
XI
Сүземне тот, Сахибҗәмал,
Ки форсат бар икән әкнүн2322;
Юк исә күз йәшең акар, –
Сана сән лөэ-лөэ мәкнүн2323.
Колагыңа мамык тыккан,
Ки каршы торасың карккан,
Нидән бәндин җаның курыккан, –
Ясадыңмы бәне Мәҗнүн?
Сүземдин чыкма бер карыш,
Карышсаң, аңа тик карыш,
Китәрсән атлатып марыш,
Варан йирдин улып мәлгунь.
Килерсән тугъры бер мутка,
Гүйә төшкән кеби утка,
Эшең һич китмәгәй хутка, –
Гомергә буласән мәфтүн2324.
Котыртканга колак салма,
Бәнем каргышымны алма,
Гомергә хур булып калма,
Хибесдә гүйәки мәсҗүн2325.
Тота алмасын ике күзем,
Бу каргышыма юк түзем;
Үгетдер сәңа бу сүзем, –
Бөйлә кыйлдым сәңа мәмнүн2326.
Кирәк макта, кирәк тиргә,
Әгәр китсәң бүтән иргә,
Йиталмассың ерак йиргә,
Кирәк – Сәйхун чыгып Җәйхун2327.
Сына сүземне, кара да,
Мәхәббәт булмас арада,
Китәрсән бара-бара да,
Тотып күңлеңдә җигәр-хун2328.
* * *
Берәү карышды Борнайда,
Тиз үк кайтды да тормай да,
Елыйдыр, дәхи йырлай да
Булып мәгьмүм2329, булып мәхзүн2330.
Ки сәндин күп иде үткен,
Дидем: «Тиз сачрады, беткен2331
Йә шул каргышыма йиткен2332,
Сачып зәһрен сәңа гәрдүн2333».
Сүземне күрде ул уен,
Соңындин итүбән дуен,
Сагыш берлә гомре буен
Булып мич башыйда мәскүн2334.
XII
Аның кеби була күрмә,
И тумачи, тудык кына:
Ки без аңа яуыз каргыш
Догасын укыдык кына.
Эше ирде ки элгәре,
Соңындин булды тискәре,
Күрәнләр2335 китде исләре, –
Гаҗәб шәүкый2336, чудук кына2337!
Ире бик әйләде къәһри,
Елан кеби сачып зәһри,
Ки тәгьзиб әйләде2338, дәһри2339,
Булып агъзы тулук кына.
Көне-төне дә сукышды,
Яла ябып, ләкъәб2340 кушды,
Ки пошмам дисә дә пошды2341, –
Килешмәде, шул ук кына!
Кыйныйдыр иде фәрманга,
Түзалмый мончә дәрманга,
Качып китәрди урманга,
Йөгерүбән турук кына.
Пүнәтәйләр билә табып,
Кыйнарди китереп, җабып,
Орып, яңакына чабып,
Сүгеп-хурлап ул ук кына.
Тотып, чормап сач үрмәсен,
Ашатды камчы җермәсен,
Ки дошманың да күрмәсен, –
Ки ул икән шул ук кына.
Тәнендин яра китмәде,
Күзендин кара бетмәде,
Морад-мәкъсудка йитмәде,
Ки һичшиксез, чын ук кына.
Ки һәр кыен сукыш артын,
Барып мәгълүм итәр сартын2342,
Чакрып сутник ауыл картын,
Елады ул тудык кына.
Акып күз йәшләре чишмә,
Ике күзе булып шешмә2343, –
Сән аның көненә төшмә,
Ишет, аңла, тудык кына.
Тотош ыразбуй чакырып
Һәм ишәк кеби бакырып,
Ки егълар иде акырып, –
Күзендә йәш тулук кына.
* * *
Түзалмыйдыр ла кыенга,
Төне-көн чыкды җыенга,
Тәмам бетерде сыен да
Бу хальдә, и тудык кына!
Түзалмый ошбу ачыйга,
Дәхи һәм зарбе вәҗига2344,
Талакъе гъәйре раҗигъә2345
Язылдылар – чын ук кына.
Сөйәген тоз кеби уып,
Ки борнын кан илә юып,
Йибәрде ахыры куып, –
Ки Боркайга турук кына.
Ни биргән акчасын алды,
Бушатды, үзедин салды2346,
Бер үксез баласы калды
Елап – күңле сынык кына.
Баласы өстенә бакып,
Күзендин йәшләре акып,
Елады йөзтүбән ятып,
Туянча берьюлук кына.
«И бәбкәм, бала сән, дәйүб,
Йәтим лә каласән, дәйүб,
Бәне утка саласән, дәйүб,
Гомергә, и сынык кына!»
Бер анфалит2347 кеби кайтып,
Ике битене саргайтып,
Ике күзене акайтып
Утырадыр толук кына.
Бәнем шул бәддогам илә,
Гомре госсә-гъәм2348 илә
Кичерде аһ-фөган2349 илә,
Булып урны тәмугъ кына.
Ки шунда белде ул сөчен2350,
Үкенде килмәгән өчен,
Бу сүзне белмәгән өчен,
Булып йомшак мамык кына.
XIII
Бу көн әле бу сүзләрне,
Хисабларсың уен кебек,
Соңы кайгы каты(п) эчдә
Утырмасын чуен кебек.
Надан ир куйнында яту,
Ара да булмагач тату, –
Эчеңә чыгадыр кату,
Ки бер йомгак төен кебек.
Кичә-көндез кыйнап-сүгеп,
Тотош әрләр белә сүгеп,
Утырырсың башың бөгеп,
Җене өзелгән2351 муен кебек.
Бәнем каргыш сәңа йитеп,
Ки бер наданны йар итеп,
Шул ук тор алмассың, китеп,
Күреп гомер буен көйек.
Араңыз китә суынып,
Көеп-җанубән уынып,
Китәрсән эт кеби куылып, –
Бигүк булмас уен кебек!
Итеңне пешереп, курып,
Йибәргәч аерып, сурып,
Сары чыгарасың аурып, –
Күреп бик күп кыен көйек.
Чыкарсың көн дә сары сән,
Сагыш киләбе сарыйсән,
Эчеңдә гъәмкәсари2352 сән
Ишетеп куркарсың кебек.
Надан йар иткәнең өчен,
Карышып киткәнең өчен,
Тотош күр иртәсен-кичен:
Дәхи сагъәт саен кебек.
XIV
Гъәзазилдик сөрелүбән
Китеп, булганда мәһҗүрә2353,
И тумачи, булалмассән
Сәуаблы дәхи мәэҗүрә2354.
И тудык, тумачи гына,
Юлыкма ир ачигъына2355,
Соңы кайгу-ачы гына,
Йотарсән улубән бүрә2356.
Йибәргән вакътида куып,
Еларсың эчеңи уып:
«Анадин ник кенә туып,
Үсеп булдым йүләр-дурә!
Сылу булдым да, матур да,
Сабак укуда батыр да,
Дәхи язарга язу да
Гыйлемлекдин алып бәһрә2357.
Кече йәшдин матур булдым,
Гыйлем булдым да зур булдым,
Надан ир берлә хур булдым,
Булып гомергә мәхсүрә2358.
Бәне бик сөйде бер мелла,
Килеп сорарды һәр елда,
Карышдым аңа һәр юл да,
Булып нәфсемә мәгърүрә.
Сәүекле ирде бу мелла,
Сүзе – уен да, мәгъкуль дә,
Бәңа ул булды мәгъкуль лә,
Иде синәмдә мәзкүрә2359.
Ничә кәррә, ничә катлап,
Язып бик хат хәкыйкъәтләп,
Үгетләп дә нәсыйхәтләп,
Йибәреп кыйлды мәнзурә2360.
Гыйшык дәфтәрләре дөзеп,
Язарди эчеми өзеп,
Күреп булмас иде түзеп,
Сүзенә булмый мәсхүрә2361.
Кягъәзе ирде пуштавый,
Сүзенең килгән уставый,
«Мәңа кил!» – ди-ди кыстадый, –
Өзеп эчемне бик бора.
Кочаклап алып үзенә,
Утыртыр иде тезенә,
Дир иде: «Кеше сүзенә
Бакып хур булма, и дурә!»
Атам-анам да бик кырку,
И каршылар ла сүз кырку,
Йәшем төшмәкедин курку
Ки һич булмады мәхтурә2362.
Һәм къәрендәш-ыруг җыеп,
Бәне бастырдылар тыеп,
Базып әйтәлмадым кыеп,
Торып бер якта мәстүрә2363.
Инәлгәнемне ялынып,
Ишетмәгәнгә салынып,
Булыр эш булмый калынып,
Сорау булмады дәстүрә2364.
И егетләр, и егетләр,
Нигә тотмадым үгетләр,
Котыртдылар надан этләр,
Киңәшкән чакда мәнкүрә2365.
Сүзенә айларның бакдым,
Үземне утлара якдым,
Гакылымдай тәмам сапдым, –
Ничек булдым ла мәхзүрә2366?!
Ник ул меллага бармадым?
Шул ук рәхәткә тармадым?
Үзем үземне каргадым, –
Юлыктым каты мәхътурә2367!»
XV
И-и, и генә лә, и генә,
Ни булды мәңа, ни генә?
Буласы кеше бин генә –
Булып калдым ла кол гына.
Ки барсам иде бийгә лә,
Эшем китәрди игә лә,
Бу надан иргә нигә лә
Барып, калдым ла тол гына?
И бу мелла, и бу мелла,
Күтәреп үк ике кул ла,
Дога кыйлмаса ни була? –
Бәне каргады шул гына.
Калып сүзләренә таңа,
Инанмаган идем аңа,
Ни әйткән сүзләре мәңа
Килүбән булды шул гына!
Исем дә китә бу хальгә:
Аның әйткән сүзе алга
Килеп төшде явыз фалга,
Булып хәсрәте мул гына!
Бу сүзләрне сынап узсаң,
Мәгашең рәүнәкъен2368 бозсаң,
Йиталмас ни кадәр сузсаң,
«Мәңа кил!» – ди-ди, кул гына!
XVI
Сәңа гыйшык төшеп, җанкәм,
Тотып шәүкъате зәүкъатьләр2369,
Тәмам дүрт ел елап-сыктап,
Ки заигъ итдем әүкъатьләр2370.
И бу дүрт ел! И бу дүрт ел!
Ки һәр сагъәте дә дүрт ел!
Җаныма йибәрә ут ул,
Китәрә җөмлә такъәтләр!
Бу дүрт елдан бире аслан2371
Күрешкәнең дә юк фәслан2372,
Йә бер хат язубән фәслан
Хатыңда юк мөлякъәтләр2373.
Сагышың шулкадәр къәсдан2374,
Басып өстән дә һәм астан,
Көчәйтде дәрд2375 белә хәстәм
Ничә кәррә, ничә катлар!
* * *
И-и, и генә лә, и генә!
Ни булды мәңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә,
Никадәр язамын хатлар!
Ничек табыйм ла көй генәм?
Сөйләп бир, җанеки генәм!
Матурым, җанеки генәм,
Язып йибәр дәхи хатлар!
Ничә кәррә язам пуштым2376,
Сәңа тигермәгә кушдым,
Хатым йитмәдеме, дустым,
Йә килешмәде сагъәтләр?!
XVII
Йә сурәтең ясатырга
Барыйм микән лә нәкъкашка2377?
Йә үзеңне алыйм микән
Тотарга күз белән кашка?
Бу эш шәйэ гаҗәб2378 булды,
Догасы мөстәҗаб булды2379,
Матур дәйүгә чап булды, –
Мәдехләп сөйлиләр башка.
Йә тылсымләме сөйдердең? –
И яндырдың ла, көйдердең!
Кырык төенме төйдердең,
Катып бирдеңме йә ашка?!
Ничек тә бер дә сизмәдем,
Ки сәндин бер дә бизмәдем;
Ки гыйшкың эчдә гизләдем2380,
Алай да чыкды бик фашка.
Йибәрдем сәңа күп дәфтәр,
«Мөхәммәдия» кеби хубтәр2381,
«Сәлам, дип, сәңа, хуб дөхтәр2382!» –
Дәйүб язган идем башка.
Бу дәфтәрләрме нитмәде?
Хатыммы әллә үтмәде? –
Йибәргән кешем илтмәде,
«Сахиб сукды, дәйүб, башка».
Кирәкмәс башка да сукмак,
Кирәк иде алып окмак2383;
Бу эшләр фаш булып чыкмак,
Сахибҗәмал, башың йашка2384.
Хатымга итмәгел тәгънә2385,
Укы бик сагына-сагына,
Ачылыр сер белә мәгънә,
Булыр язган кеби ташка.
Исем китә бу къәләмгә,
Бу ел баскан да къәдәмгә2386,
Язып һәр бәни адәмгә2387,
Чыкарды сереми фашка!
XVIII
К ы й т г а2388
Бу гыйшыклык чабы китде
Уфа, Казан да Сенбергә,
Бу гыйшыклык яманатын
Күтәрдең сән дәхи бергә.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Саратау берлә Нижнайга;
Бу гыйшыклык бәетләре
Безә калды ла вечнайга.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Сарапул берлә Самарга;
Йосыф берлә Зөләйхатик
Атымыз калды санарга.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Ыспас өйәзе, Чистайга;
Бу гыйшыклык чабы чыкды
Сахибҗәмал абыстайга.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Буа өйәзе, Тәтешкә;
Бу гыйшыклык бәетләре
Чабыгуп2389 китде һәр төшкә.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Мамадыш берлә Малмыжга;
«Сахибҗәмал – бәңа гашыйк», –
Дәйүб бик атка калмыш ла!
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы алды
Һәр ике Чирмешән буен;
Сахибҗәмалны укырлар, –
Йөзен, күркәм төсен-буен.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Орынбур берлә Каргалы;
Купец, мещан, минаунигә
Эчендә гел таргауле2390.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Урал буенда казакъка;
Бәләбәйдә, пристаньдә –
Фаш улды һәр тирә-якка.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Бөгелмә берлә Минзәлә;
Бу гыйшыклык бәетләре,
Укысаң, эчни өзә лә!
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Йүрәй юлында, Нугайда;
Бу гыйшыклык бәетләрен
Олугълар укый уңгайда.
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Хвалинга да Зөйәгә;
Укы гыйшык бәетләрен,
Кушып «Мөхәммәдия» гә!
XIX
Бу сүзне әнкәңә сөйлә,
Сахибҗәмал, и җанкәй лә;
«Бәне шул меллага биреп,
Йәрәш сәнә, и әнкәй лә!
Үзе галим, үзе мелла,
Үзе бик сөйәдер, валлаһ!
Ничек итим лә, ух Аллаһ!
Сөйәмен бик, и әнкәй лә!
Ярамам, әнкәй, суярга,
Итем тозлап да куярга.
Шул ук да бәне бер йарга
Йәрәшерсез, и әнкәй лә!
Аны без мәхрүм зар итеп,
Ки бер наданны йар итеп,
Шул ук үземне хар2391 итеп
Йәрәшмәсә, и әнкәй лә!
Китән кеби тәнемгә кул
Саласы булса да соң ул,
Терек булганча үлек бул,
Йәрәштермә, и әнкәй лә!
Гыйшыкым мелла абзыйда,
Ки тәсбих-тәһлил агъзыйда2392,
Кулында кара-кягъз(и)дә
Бәңа хат яза, әнкәй лә!»
XX
Кил имди, җанки, карышма,
Йитәр, күп сүзгә барышма.
Мәзах сүз берлә чалышма2393, –
Сүземне тот, и җанкәй лә.
Суык сүз – җангадыр агу,
Түгел бу файдасыз ләгъү2394.
Елан кеби йөрәк чагу
Бик охшамас, и җанкәй лә.
Хисабың-сагышың кайда:
Болай тормакда ни файда?
Кауышыйк инде бу айда,
Вакыт йиткән, и җанкәй лә!
Йә күп елга, күп айларга
Ирадәң2395 бармы сайларга?
Йә меллага, йә байларга
Барырмусән, и җанкәй лә?
Болай бездин, и җаный ла,
Бик артык тарыса ярый ла,
Йә бездин ким дә тарый ла,
Беләлмассән, и җанкәй лә!
Биреп сыртың билә кырының,
Күтәреп торма бик борының,
Ки белмәссән, ничек урының –
Барыр йирең, и җанкәй лә.
Ни язган шул булыр тәкъдир,
Никадәр әйләсәң тәдбир2396,
Ки тәкъдир булмагай тәбдил2397,
Тырышсаң да, и җанкәй лә.
Бу сайлауың гакыл азга,
Ки сайлаган кеше – тазга,
Йә төшделәр лә ул базга,
Батып чыкмас, и җанкәй лә!
Тузан, кер зәррәчә2398 орлык –
Күңелдә тотмагыл зурлык,
Вә илля күрәсән хурлык
Качан беркөн, и җанкәй лә.
Һәуаланмакың, и Биби,
Ки һич дә файдасыз зиби2399,
Ки бән дәхи сәнең кеби
Һәуаландым, и җанкәй лә.
Үземгә тапмадым тиңне,
Тиң эстәп кашкалы-миңле,
Юлыкдым аңлы да миңле
Җүләр йарга, и җанкәй лә.
Отыйм дигәндә – отылдым,
Тотыйм дигәндә – тотылдым,
Соңындин көчкә котылдым –
Ки биш ел соң, и җанкәй лә!
И-и, и генә лә! И генә!
Эшем дә булды чи генә!
Сәбәб кенәсе ни генә, –
Бәйан итсә, и җанкәй лә!
Бу нидән булды чи генә?
Эшем дә йитде чигенә,
Сахибем кире чигенә, –
Исем китәр, и җанкәй лә!
Дисәңез лә: «Чигенмәсен,
Котырткан сүзгә күнмәсен,
Соңы көндә үкенмәсен!» –
Бик әйтеңез, и җанкәй лә!
Ошасаң үзеңә ярап,
Рәҗәпләр сүзенә карап,
Була күрмәсәнә харап,
Сүземне тот, и җанкәй лә.
Рәҗәпләр сүзенә ойдың,
Ки бар мәхәббәтең җуйдың,
Булып йиткән эшең куйдың,
Гафил булып, и җанкәй лә.
Бу елдан бирле, бу кышдан
Рәҗәпләр къәүме һәм хишман2400
Бәңа бик булдылар дошман,
Сәбәб бер лә2401, и җанкәй лә!
XXI
Кемне генә табыйм икән,
Күреп Сахибҗәмалемне
Гыйшыкымны бәйан итеп
Сөйләп бирердәй хәлемне?
И матурым, гүзәлем лә,
Ничек кенә түзәлем лә?
Өзеләдер үзәгем лә, –
Ишеткел бу мәкалемне2402!
Сагъәт тормай китәр идем,
Парауга һәм йитәр идем,
Туянча ләб итәр2403 идем,
Кысып Сахибҗәмалемне!
«Исәнме, җанкәем, дәйүб,
Матурым, чибәрем!» – дәйүб,
Күрешермен микән сөеп,
Кочып Сахибҗәмалемне?
Гашыйк мәгъшукка йитешеп,
Кочып, ләбкә ләб итешеп,
Агызларны мәй2404 итешеп
Сөйәм микән җәмалемне2405?
Болай торганча мән буш тик,
Сагышың берлә тотош тик,
Барып күрер идем, коштик
Очып, Сахибҗәмалемне.
Сагынышып да ирешеп,
Ки түшне түшкә тирешеп2406,
«Исәнме?» – ди-ди, күрешеп,
Кочып Сахибҗәмалемне.
Икемез бергә очрашып,
Халь-әхуальләрне сорашып,
Мәхәббәтләрне сынашып
Сөйәм микән җәмалемне?
Әп итим ике битендин
Һәм агъзы-ирне читендин,
Имиләренең итендин
Ки сурып сән җәмалемне.
Хәлял итеп2407 дә туйлашып,
Кочып буйларны сынашып,
Тамаша кеби уйнашып,
Сөеп Сахибҗәмалемне.
Утырып сәба йиленә,
Очардем2408 Парау иленә,
Куеп кулымны биленә,
Кысып Сахибҗәмалемне.
XXII
Билең нечкә – кысыйм дисәм,
Буең зифа – кочыйм дисәм,
Сәңа таба очыйм дисәм –
Кирәк баде2409 Сөйләймани.
* * *
XXIII
Төшемдә Парау илендә
Ки тайран итдем2411 – очмакда,
Барып, анда сәнең илән
Ки сәйран итдем оҗмахда.
Ки бер түшәкдә, күлмәкдә
Һәм уйнамакда, көлмәкдә,
Кысып сөймәкдә, үпмәкдә,
Булып тотмакда, кочмакда.
Сәнең лә җәннәт эчендә,
Гата һәм миннәт эчендә2412, –
Күп әлүан нигъмәт2413 эчендә –
Ки сәйран итдем2414 оҗмахда!
Йөзең гаркъ улубән нура2415,
Имеш сән охшамыш хура,
Мәгъә әһиллә мәсрура2416,
Ки хәйран итдем оҗмахда.
Билең нечкә, буең төзгә,
Күрер күзгә, сөйләр сүзгә,
Матуррак тапмыйча үзгә,
Ки сәйран итдем оҗмахда!
Кереп торганда куйныңда,
Биһуш әйләдең2417 уйныңда,
Кулымның берсе муйныңда,
Бере билеңне кочмакда.
Имиләрең икән зурлар,
Кояштик бирәдер нурлар,
Тамаша калдылар хурлар
Бу халемезгә оҗмахда!
Шу дәклү гыйше нуш итдем2418,
Сафа вә зәүкый җуш итдем2419,
Сәнеңлә күңлемне хуш итдем, –
Ки сәйран итдем оҗмахда!
Йөзеңә йөземи сөрдем2420,
Сәнеңлә күп сафа сөрдем…
Уяндым – үземи күрдем:
Ятамын ивдә почмакда!
Бу җәннәт, гъәрше көрси2421 дә,
Ки калмамыш ла берси дә!..
Җәмалем күңле-күкси дә2422,
Бу хурлар, дәхи оҗмах да!..
XXIV
Йөзең алсу кызыл гөлтик,
Йаңакың кызыл алматик;
Кызыл алма кеби кызны
Нәсыйб итәр микән Алла?
Кашың кара тумышыңдан,
Битең һәм якты гөлбостан,
Сәнентик зифа җан дустдан
Аермасын кәрим Алла!
Йөзең нур хури гыйльмандан,
Сүзең хуб хури вилдандан2423,
Үзең сылу йәш угъландан, –
Матур кыйлмыш ушал2424 Алла!
Сүзеңдер җанлары фәрхан2425,
Йөзеңдер дәрдләре дәрман,
Бакыб туймас идем һәр ан2426, –
Кауыштырса иде Алла!
Агыздан татышып тәмләр,
Сүрелә гыйшкъилә дәмләр,
Күңелдә калмасын гъәмләр,
Шифа биреп рәхим Алла!
Атың Җәмал, үзең кәмал –
Идебдер зөлҗәлял Алла,
Кауышдырыр микән бәңа
Сәне ул зөлҗәлял Алла?
Күзең җаным зыйасыйдыр2427,
Күземнең тутыйасыйдыр2428, –
Үзең бәгърем парәсыйдыр, –
Ничек итим лә, ух Алла!
Әйа Сахибҗәмал, җаный,
Кауыштырып бәңа сәни,
Дәхи һәм дә сәңа бәни
Итәр микән хәлял2429 Алла?
Сүзең шөкер илә миннәт2430,
Йөзең дә ай кеби зиннәт,
Үзең дә хур кеби, – һиммәт
Идебдер зөлҗәлял2431 Алла!
И бәгырем мивәсе2432, җаным,
И кызлар шивәсе2433, җаным,
Итәкдә сөйәсе, җаным,
Итәр микән хәлял Алла?
И белмисән, Сахибҗәмал,
Гыйшыклык халь икән яман,
Сагышың берлә һәр заман
Торамын бимәҗал2434, Алла!
И белсәң ирде хикмәтне:
Гыйшыклык дәрдме2435, рәхмәтме?
Вә йа къәһәрме, зәхмәтме –
Салыпдырмы залял Алла2436?!