Kitabı oku: «Он… / Ул…»

Yazı tipi:

Каюмов Гафур Шакурович

Он…

Казань. Татарское книжное издательство. 2013

На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2013

© Каюмов Г. Ш., 2013

Упкын өстендә уен…
Ике пәрдәле трагифарс

Катнашалар:

Хәким – 64 яшьтә.

Гөлсем – аның хатыны, 43 яшьтә.

Рәшидә – Хәкимнең беренче хатыныннан туган олы кызы, врач, 38 яшьтә.

Валера – автомеханик, аның ире, 36 яшьтә.

Сәкинә – Хәкимнең беренче хатыныннан туган икенче кызы, депутат, 36 яшьтә.

Хафиз – аның ире, милиционер, 40 яшьтә.

Ногман – Хәкимнең беренче хатыныннан туган беренче малае, «кооператор», «банкир», 35 яшьтә.

Гайшә – аның хатыны, 34 яшьтә.

Ирек – Хәкимнең беренче хатыныннан туган төпчек улы, төрмәдә утырып чыккан егет, 27 яшьтә.

Чәчкә – төпчек кызлары, 17 яшьтә.

Беренче пәрдә

Бик бай җиhазландырылган өй. Коттедж булуы да мөмкин. Көзгеләр, картиналар сөлге-тастымаллар белән каплап куелган. Уртада өстәл. Ниндидер мәҗлес көтелә. Гөлсем кухня белән өстәл арасында бөтерелә. Кыңгырау тавышы. Ишек ача. Аннан уфылдап, Чәчкә килеп керә.


Чәчкә. Уф, чаба-чаба, җаным чыга язды.

Гөлсем. Ярый, вакытында кайтып җиттең әле. Йә, нәрсә булды соң?

Чәчкә. Халисә апада да, Шакир абыйларда да, тёт Марусяларда да булмады. Тёт Маруся бер танышыннан табып бирде. Уф, боже мой, үләм дип торам.

Гөлсем. Унны алдыңмы?

Чәчкә. Ты что, мам? Көчкә-көчкә дүртне таптык. Ун ещё… Ярый әле…

Гөлсем. Ярар, ярар, яхшы булган. Әйдә, чишен. Кем уйлаган аны. Серафим Халисәсе, аракысыз ничек үткәрәсең, дип коткы салгач аптырап калдым. Ярый, булды әле. Тәк, өчесен кухняга яшер. Берсен үз бүлмәңә куеп тор.

Чәчкә. Зачем?

Гөлсем. Сиңа әйттеләр бит инде! Аңлатам. Безнең татар гадәте буенча, мәрхүмне искә алганда, борын заманнарда эчмәгәннәр.

Чәчкә. Ә хәзер?

Гөлсем. Нәрсә хәзер?

Чәчкә. Хәзер эчәләрме?

Гөлсем. Хәзер дә ярамый.

Чәчкә. А что такое мәрхүм?

Гөлсем. Бүлдермә инде. Мәрхүм? Ничек дип әйтим, үлгән кеше, покойник.

Чәчкә. Понятно!

Гөлсем. Шуңа күрә туганнарың җыелгач…

Чәчкә. Сама эчәргә ярамый дисең…

Гөлсем. Өстәлгә куярга ярамый, яшереп кенә. (Тамак төбенә чиертә.) Тыңла. Син…

Чәчкә. Ни өчен мин?

Гөлсем. Чөнки син минем бердәнберем, иң акыллы кызым. Минем иң ышанычлы булышчым. (Елый.) Безне өзелеп яраткан кадерле әтиеңне искә алганда, синнән башка кем булышсын инде миңа. (Мышкылдый, борынын сөртә.) Аннан сиңа да варёнка костюм, алтын цепочка кирәк бит әле. Минем бердәнбер кызым матур киенеп йөрергә тиеш.

Чәчкә. Мин болай да матур, ә варёнканы син болай да аласың… Әгәр алмасаң?..

Гөлсем. Ярый, кызым, бар да әйбәт кенә, без теләгәнчә генә бетсә, бар да булыр.

Чәчкә. Без түгел, син теләгәнчә.

Гөлсем. Бигрәкләр дә акыллы инде син, кызым, нәкъ әтиең.

Чәчкә. О, комплимент, давай, мам, давай!

Гөлсем. Ник алай дисең, кызым?

Чәчкә. Что-то бик куе китте әле бу, кызым да кызым! Ладно, всё. Что от меня требуется, мамуся?

Гөлсем. И-и-и, юк кына әйбер инде, кызым. Менә абыйларың, җизнәләрең, апаларың – алар да каршы килмәс, эчүгә хәзер кем каршы, кухняга яисә синең бүлмәгә кергән арада, салгалап бирерсең. Бетсә, шинкарлардан тагын алырбыз. Миңа, үзең аңлыйсыңдыр, аны эшләргә ярамас.

Чәчкә. Ярар, эшләрмен. Всё?! Но, үзем дә бераз кабам…

Гөлсем. Анысын үзең беләсеңдер инде, зур кыз бит инде син хәзер. Тагын шул, кызым. (Конверт чыгара.) Менә бу – әтиең язып калдырган васыять. Ул аны, барлык балаларның кулы булганда гына, дөрес дигән. Болай була инде… Ничек диим…

Чәчкә. Ладно, боргалама, вали прямо.

Гөлсем. Аракы белән генә йомшартып булмаса, кул куймасалар… Ни, үзең беләсең, алар бит бик кире. Ничек диим… Ярар, кызым, бар, алайса.

Чәчкә. Да, әни, что-то син мине бик нык ярата башладың әле.

Гөлсем. Мин сине гел яратам. Көлмә. Болай эшләвем дә сине кайгыртканга, синең киләчәгеңне уйлаганнан. Аннан мин дә бит әле карт хатынга охшамаган, шулаймы, ә?! (Көлә.)

Чәчкә. Женщина – экстра класс!

Гөлсем (еламсырап). Менә мәрхүм әтиеңне генә кызганам, нишләп кенә ташлап китте микән без мескеннәрне.

Чәчкә. Ладно, ладно, уж, замуж, невтерпёж – пишутся без мягкого знака.

Гөлсем. Ни дидең, аңламадым?

Чәчкә. Юк, шундый правила бар урыс телендә.

Гөлсем. Әй, минем урысчам чамалы шул.

Чәчкә. Урысча дигәннән, әни, Отчизнаның татарчасы ничек була?

Гөлсем. Нәрсә, нәрсә?

Чәчкә. Трамвайда кайтканда, ике абый так говорили, Отчизнаның татарчасы ничек була дип. Интересно, а как, мам, а?

Гөлсем. Баш катырма әле, мин каян белим.

Чәчкә. Шулай да, очень даже интересно, татарча ничек була? Ярый, мин урнаштыра торам. Всё будет о’кей! Мин бит дура түгел. «Миллионы, миллионы алых роз…» (Кухняга кереп китә.)

Гөлсем. Ни сөйли бит. Ничава. Йа Аллам, гөнаhларыннан үзең ярлыка. Ниләр эшләргә туры килә бит… Ярый, бусы җайланды. (Ишектә кыңгырау тавышы.) Ай Аллам, килеп тә җиттеләр. (Ишек ача.)

Ирек керә.

Гөлсем. Апаларың дип торам, син икәнсең.

Ирек. Нәрсә, мин булгач ярамыймы? Иң әүвәл, исәнме, әни. Во-вторых, барыбер китмим, әти хөрмәте, өченчедән, баш авырта.

Гөлсем. Саумы, улым. Ачуланма, кайгыдан, борчылудан баш каткан. Кем уйлаган бит шулай булыр дип…

Ирек. Аңлашылды… Ну, нәрсә, әнкәй, баш чатный.

Гөлсем. Син нәрсә инде, Ирек, шундый көндә. Аннан каян килсен ди миндә…

Ирек (катгый рәвештә). Ярар, ярар, мескенләнмә, әнкәй, бар икәнен беләм бит.

Гөлсем. Синнән котылып булмас, бар әнә кухняга, Чәчкәдән сора. Кара аны, артыгын тыгынма.

Ирек. Син что инде, әнкәй бәгърем. Чуточку и всё! Чәчкә! Чәчәк тотып из Воркуты. (Кухняга китә.)

Гөлсем. Yз балаңнан котың чыгып, аның өчен оялып йөр инде. Алма кебек бала булып үскән иде бит. Туктале, үзем дә керим әле. (Кухняга китә.)


Тышкы ишектән песи кебек йомшак кына атлап, Ногман керә. Кулында пакет. Як-ягына карана, эзләнә, капланган әйберләрне күтәреп карый. Ул моны, кызыксынудан бигрәк, күнегелгән гадәт буенча эшли. Аның артыннан, дөбер-шатыр килеп, Гайшә килеп керә. Ул мишәрчә сөйләшә.

Гайшә. Нәрсә актарынасың инде тагын, карак мәче кебек?

Ногман. Тс-с… Нәрсә акырасың, базарга чыктың мәллә?

Гайшә. Шул җүләр гадәтеңне сөймим, эзләнәсең дә эзләнәсең. Төнлә белән йоклаганда кисәк капшап котымны аласың. Капшаганга карап, рәтең булса иде, ичмасам. Ха-ха-ха!..

Ногман. Но-но! Узынма! Минем кебек май эчендә йөздереп яшәтә торган мужик булса, күпләр түшәмгә сикерер иде. (Һаман эзләнә.)

Гайшә. Анысы бар инде. Әй җанашым, алай гына, май эчендә генә яшәп күңел тынычлансын иде ул. Булмый шул. Уф, кысталып үлә яздым. Каяле, әнинең бәдрәфе үз урынында микән? (Көлә-көлә кереп китә.)

Ногман. Чамалап анда, бу гәүдәң белән кысылып кала күрмә. Кайда соң бу халык? (Стенка тартмаларын актара.)

Гөлсем килеп чыга. Ул аптырап Ногманга карап тора. Ногман аны күрми.

Гөлсем. Нишлисең, Ногман?

Ногман (шып туктап кала, селкенми). Ә, нәрсә?.. (Акрын гына борыла, нишләргә дә белми аптырап кала.)

Гөлсем. Нишлисең дим?

Ногман (ни әйтергә белмичә). Ни… хе-хе, ну инде… теге… Әйе, безнең шеф стенка кирәк дигән иде, ни, бу ничава бит, әни, ә?

Гөлсем. Ничава, ничава… (Аптырап.) Исәнләшик димме соң? Ни хәлләрең бар?

Ногман. Әй, бу эш белән дә баш каткан, яңа эш бит. Ирек әйтмешли, кооперация күселәре бит без, хи-хи-хи!.. Исәнме-саумы, әнкәй, җаныем-бәгърем! Әни, менә монда (пакетны биреп) кирәк булса дип, алмалар, лимоннар алган идем… Бер булса да сервелат.

Гөлсем. Рәхмәт, Ногман улым. Борчыласың калмаган, бәйрәм түгел ич… Атагыз мәрхүмнең… (Мышкылдый башлый.)

Ногман. Йә, йә, әни, хәзер елап берни эшләп булмый. Нишлисең инде. Yлгән артыннан үлеп булмый. Yзеңне генә бетерәсең.


Су шаулаган тавыш ишетелә.


Гайшә (чыгып). Мондый бәдрәфтә көне буе утырсаң да ярый, ә. Әнигә килгән саен эшем булмаса да кереп чыгам. Мировой стандарт.

Ногман. Шаулама инде, күрәсең ич…

Гайшә. Кичер, әни. (Еламсырап.) Нишлисең инде, дөнья шулай барадыр. Yзең таза-саумы соң?

Гөлсем. Аллага шөкер, килен. Менә соңгы вакытта гына йөрәк сыкрап тора.

Гайшә. Yзеңне бетермә. Елап берни эшләп булмый. Нишлисең бит… Уф, үзем дә тетрәнеп калдым. Язмыштан узмыш юктыр инде ул…

Ногман. Әни, әйдә, син бераз ятып тор, без үзебез монда карарбыз.

Гайшә. Әйе, әни, син ял итеп ал. Без монда үзебез… Минем Ногман уңган ул, өйдә дә ялт итеп өстәл әзерләп ата.

Гөлсем. Өстәл дип, әллә ни шауларга ярамас…

Гайшә. Әй, шул татар, татар, дия-дия, кешене юньләп (тамак төбенә чиертеп) искә алып та булмый. Әйдә, әни, икенче бүлмәгә. Әллә бездән башка беркем дә юк инде?

Гөлсем. Бар. Ирек килде, Чәчкә белән кухняда.

Гайшә. Ул каламы соң… Сугыш чукмары!

Гөлсем. Әйбер-мазар кирәксә, Чәчкәдән сорагыз.

Ногман. Яхшы, тик борчылма гына. (Әниләрен бүлмәгә кертеп, чыгалар.)

Гайшә. Боларның берәр рәтләре бар микән?! Әни бик шикле сөйләнде.

Ногман. Сиңа эчәргә ярамый, тагын кычкыра башлыйсың, тавышың тавыш булса иде, мацы куригы!

Гайшә. Мыскыллама, мишәр хәтле булырга кирәк әле. «Татарин со знаком качества» дип ничә тапкыр әйттем.

Ногман. Шуңа мине атланып изәсеңме, «со знаком качества» булганга?!

Гайшә. Издермә, ха-ха-ха!..

Ногман. Бар, төшереп кара өстеңнән синең кебек әвенне.

Гайшә. Үзең менә алмагач ятасың инде аста мышнап, яланып, хи-хи-хи!

Кыңгырау тавышы.

Әhә, бер ач күзе килеп җитте, бар ач әле.

Ногман. Менә нәрсә: болай теләсә нәрсә кычкырып утырасы булсаң, коры калачакбыз, сукыр тиен дә эләкмәс.

Гайшә. Ярар, ярар, ул кадәр ахмак мишәр дигәч тә… Дәшмәм. Ну, әгәр дә безне кыса башласалар…

Тагын кыңгырау тавышы.

Бар инде, ач, дәшмәм, дидем бит инде, май каптым. Гайшә акча кадерен белми, шпана Ирек түгел ич мин.

Ногманга ияреп, Рәшидә, Валера, Сәкинә, Хафиз керәләр. Валераның кулында авыр гына төргәк. Рәшидәдә кул сумкасы. Сәкинәнең күкрәгендә депутат значогы. Хафиз милиция лейтенанты формасыннан.

Гайшә (тыныч кына утыралмыйча). У-у-у, казанские сироты. Көтүегез белән генә йөрисез.

Валера. Общий привет! Асса-ла-муляйкум! Что в переводе означает – маленько салам.

Рәшидә. Бик җәелмә, нинди көн икәнен беләсең. Саумы, Гайшә! Гөлсем апа кайда?

Ногман (Гайшәгә төртеп). Гайшә, үзең күргәнчә, айгыр кебек таза. Ә әни теге бүлмәдә, хәле начарланыбрак тора.

Рәшидә. Ни булды?

Гайшә. Син минем башыма сукма. Ни булды? Башта әни дип әйтергә өйрәнегез. (Еламсырап.) Берәр нәрсә кирәк булса гына килеп җитәсез шул сез, хәл белергә калса – без!

Рәшидә сүз дәшми, сумкасын алып, күрше бүлмәгә кереп китә. Хафиз, тирә-якны күзәтеп, уртада кала.

Сәкинә. Исәнмесез, саумысыз, әнинең хәле ничек?

Гайшә. Менә яңа совет власте исәнләшә дә белә, әни дип тә әйтә hәм берни дә соранмый, шулаймы?

Сәкинә. Шулай, шулай. Әнигә ни булды?

Гайшә. Совет власте булсаң, кереп кара.

Сәкинә бүлмәгә кереп китә.

Хафиз. Ник совет властена берни дә кирәкмәсен? Ничек итеп ул шулкадәр аппаратны, мәсәлән, хотя бы мине асрасын?!

Гайшә. Анысы дөрес: синең кебек әзмәвердәй кешене асравы авырдыр. Минем кулда булсаң, малны жәлләмәс идем дә, борының гына ни тора, их! Хи-хи-хи! Эшләп аша!

Ногман. Гайшә, җитте диләр, сөйләштек бит.

Гайшә. Ой-ой-ой! Минем мужик җикеренә башлады, кая качып котылыйм. Курыкма, бирми карасыннар, бөтен козгын оясын туздырырмын, милиция белән советтан курыккан заманнар үткән инде. Әнә калхуз базары тирәсендә тәртип сакласыннар! Шулаймы, Хафиз кияү?! (Хафиз дәшми.)

Ногман (чәрелдәп). Гайшә, дим!

Валера. Ты, Гайша, кому угодно приставай, но Рашиду оставь в покое. Думаешь, она умолчит, а ты всё загребёшь. Как бы не так. Здесь ещё я есть, богатырская наша сила…

Гайшә. Ой, үләм, ха-ха-ха, урыс богатыре, ой, тотыгыз. Күшеккән чучка, хи-хи-хи.

Савыт-саба күтәреп, Чәчкә килеп чыга.

Чәчкә. Гайшә апа, у тебя часто заскоки бывают?..

Гайшә. Нәчтә?..

Чәчкә. Ну, вакыты җиттеме әллә, диюем?

Гайшә. Әй маңка тәре, нәрсә сөйли дип торам. (Кычкырып.) Әдәпсез, анаңнан да юк, атаңнан да, үзең ни урыс, ни татар, тфү! Хи-хи-хи!..

Чәчкә. Ты, әти белән әнине не трожь!

Хафиз. Ногман, тый хатыныңны! Урыны түгел, вакыты да, хихылдап утырырга.

Гайшә. Ярар, ярар, өйрәтмәсәгез дә беләм. Барыгыз да күзегезне алартып килгәнсез, үтәли күрәм бит мин сезне. Карагыз аны: мишәр – эцеңне тишәр!..

Ногман. Гайшә бәгърем, ну, пожалуйста!

Гайшә. Ай бәгырь кисәгем, нинди җөмләләр белә бит ул. Юкка гына чәче коелмаган. Бетте, май каптым. Кая соң болар? (Бүлмәгә кереп китә.)

Ногман (Хафизга). Син бүген эшләмисеңмени?

Хафиз. Төнгедән. Ә нәрсә, берәр эш бармы?

Ногман. Юк, болай гына. Ни, миңа права эшләп атарга иде бит инде. Буш итмәм.

Хафиз. Сөйләшербез әле. Байыйсыз, ә?! Машинасын алдыңмы әле?

Ногман. Юк пока. Yзең беләсең, безнең кооперативта машина юк. Ә базарда кыйбатрак. Менә әни булышса… берәр «мерс» ка…

Хафиз. Әни булышса? Акылың алтын икән! Белмим, бар кешегә булышып бетә алыр микән? Вообще, булышса әле…

Валера. А почему нет? Вот, я же помогаю. Всегда помогал. А сейчас на ихнюю «Волгу» карбюратор принёс.

Ногман. Нәрсә ул?

Валера. Ну батя три года назад говорил, что машина не тянет. Вот сменит.

Хафиз. Әти күптән түгел генә двигатель алмаштырган иде бит.

Валера. Ну я не знал, я думал…

Ногман. Кайгырма, «мерседес» ка яраса, миңа бирерсең.

Валера. Ещё чего. Фигу. Только бабке.

Хафиз. «Мерседес» аласыңмыни? Ни… ялгышма…

Ногман. Йә, йә… борчылма артык… Безнең егетләр рәтен беләләр, hәрберсендә машина.

Хафиз. Да, синең тормыш көйләнгән. Элитный йортта өчегезгә өч бүлмәле фатир, машина, шикарный дача…

Ногман. Юк шул, барысы да көйләнмәгән. Әйтәм бит, әни азрак булышса, хотя бы яртысын…

Хафиз. Ә безнең!.. Хатынга әйтеп караган идем дә, шабашкага китим дип, курыкты. Хәзер бөтенләй депутат булып китте. Шул, әни ни дияр.

Ногман. Юләр син, шабашка белән хәзер баеп буламы? Спекуляция, фарцовщиклар өчен иң кулай вакыт килде. Сине өйрәтәсе юк, үзең милициядә эшлисең, беләсеңдер. Бөтен дөньясында дефицит өстенә дефицит. Шул ук шикәр белән генә дә дөнья акча эшләргә була. Аракы белән әйткән дә юк. Йоклап ятма. Бөтен права үз кулыңда.

Валера. Да, умеют они наших водителей зажимать да баб разведённых. Я знаю участкового, регистрирует одиноких и симпатичных женщин отдельно и защищает их от одиночества, и якобы от другого. Тянет их потихоньку, сволочь. А шинкарям в винном достаёт ящиками вина. Да, что там говорить. И ты тоже…

Хафиз. Нәрсә син, күрдеңме? Yзең син запчасть сатып, бензин сатып…

Валера. Но, но, а ну вас. Все вы на одно лицо…

Ногман. Ярый, ярый, талашмагыз, әни чыгар. Нишләп сузалар инде, кая китеп беттеләр.

Валера. Мужики, пошли, пока покурим.


Чәчкә әйберләр белән чыга.

Ногман. Киттек. Чәчкә, без монда, тартабыз гына! Хафиз, әйдә.

Хафиз. Мин тартмыйм. (Диванга утыра. Сигарет алып каба.)

Чәчкә. Нәрсә, җизни, душа не спокойна? (Аның янына диванга утыра.)

Хафиз. Нигә алай дисең?

Чәчкә. Предчувствие тынгы бирмидер, дим.

Хафиз. Ниткән предчувствие?

Чәчкә. Ну ладно, ладно! (Пышылдап.) Неужели минем сине ничек якын итүне сизмисең? (Якынрак килеп утыра.) Ә?

Хафиз. Хе, ни, ничек диим, сизәм шикелле…

Чәчкә. Ну, сизгәч, азрак миңа внимание да кирәк бит инде. (Итәген күтәребрәк куя.) Мин бит тоже не железная, сине көттем.

Хафиз (каушап). Ни дип әйтим, мин курыктым.

Чәчкә. Нәрсәдән? Миннәнме?

Хафиз. Ну, ни диим… Син бит фырт кыз. Yзең чибәр, үзең шикарная. Сиңа якын килүе – утка кергән күбәләк язмышы күк. Рэкет малайларын да җыеп килсәң…

Чәчкә. Ха-ха-ха… Ну, сказанул, җизни! Ну и что фырт! Может миңа син күбрәк ошыйсыңдыр, чем мафия егетләре, ә? (Иягеннән сыйпап китә.) Ха-ха-ха!.. Ничек инде ты, милиция лейтенанты була торып, малайлардан куркасың.

Хафиз. Хе, курыкмый кара, алар сине хәзер милиция дип тормыйлар. Милиция тагын да ныграк качып йөрергә тиеш әле.

Чәчкә. Ну, ярар алайса, ладно, мин сине үзем алардан саклармын, яме? Ха-ха-ха!.. Ә син аның өчен миңа…

Хафиз. Ә юк, сиңа бүләк бирә алмыйм. Сиңа бүләк бирерлек минем валюта юк.

Чәчкә. Ты что уж, җизни, какая синнән валюта? Юк, юк, миңа синнән берни дә кирәкми.

Хафиз. Кәнишне, синдәге байлык…

Чәчкә. Җизни, неужели син не можешь, хотя бы государственный машина белән булса да, мине берәр пикникка чакырырга, ха-ха-ха…

Хафиз. Пикникка, дисеңме?.. А почему… мөмкин. Әйдә, болай итәбез: бер әйбәт дача бар… Шунда барабыз.

Чәчкә. Кайчан?

Хафиз. Кайчан, дип, хет бүген. (Коча.) Син тик беркемгә дә сиздермә, яме?

Чәчкә. Гарантия 200 процент.

Хафиз. Безнең барудан файда булырмы икән? Бушка гына йөрисе килми бит. Аннан мин синнән өлкәнрәк.

Чәчкә. Нинди карт?! Сыйлый белсәң, всё о’кей будет. Потом, үзеңнән старше кеше белән очень даже заманчиво. Ә калганын я обеспечу. Без бит бик «яхшы» видиклар карыйбыз.

Хафиз. Ярар, матурым! (Yбеп ала.) Килештек! Кайчан икәнен мин үзем хәбәр итәрмен!

Чәчкә. Ферштейн! Тик менә что, җизни: всё это будет, если син баш тартсаң от своей доли, и кул куйсаң, а? Что сиңа стоит, әйеме?

Хафиз (этеп җибәрә). Чего?! Кара син аны, акыллы баш, үзең белдеңме, әллә анаң өйрәттеме? Кара син аны, мин а то хатын тапмыйм. Извини, сине бер үбү өчен байлыктан баш тартырга минем башка тай типмәгән. Кая, бер үбим дә…

Чәчкә. Пошёл ты… (Тәмәкечеләрнең кергәне ишетелә. Чәчкә кухняга кереп китә.)

Хафиз. Ярар, соңрак сөйләшербез әле…


Валера, Ногман керәләр. Ирек чыга, ул кызып алган.

Ирек. «Яшисе килә, яшисе килә, яшисе килә, дуслар…» О-о-о, барысы да җыелган, җыелышны ачык дип белдерик. Саумы, иптәш, товарищ мент? Привет, Валера, нихәл, кооперация күсесе?

Ногман. Яхшы. Фу, сасыган! (Борынын каплый.)

Ирек. Но, но, ирләр исен яратмыйсың. Син нәрсә генә яратасың соң, ә? Ирләр исен юк, хатын-кызны тем более, кхм, сәер… Ә акча исен яратасың. Гафу ит, мин сине кайвакыт кешегә санап атам, син күсе бит әле.

Хафиз. Өлгердең дә, ә?

Ирек. Иснәмә дә, тикшеренмә дә. Хет монда кеше бул. Кара әле, мине тыңласаң, адәм ясыйм мин синнән. Ә юк, сине үзгәртеп булмас. Синең йөрәгең кызыл лента белән кысып бәйләнгән инде. Октябрёнок, пионер, комсомол, коммунист, пенсионер – хенде хох, ха-ха-ха… Вот Валеру ещё можно, а?

Валера. О чём поёшь?

Ирек. Пить будешь?

Валера. Всегда готов! Что у вас за традиции, по-человечески человека не помянешь.

Ногман (чәрелдәп). Диваналанма, Ирек! Әти хакында уйла. Шундый көндә!

Хафиз. Артыгын кыланма!

Ирек. Кыланам? Минме кыланам?! Әйе, кыланам, ни өченме? Чөнки әти минем өчен мәңге үлмәс, ә сез аның үлемен көтеп йөрдегез.

Ногман. Син ни сөйлисең? Ничек оялмыйсың, оятсыз!

Ирек. Оялырга, хы-хы… Мин бит оятсыз. Ә, юк, менә оялдым, кызардым да хәтта, мерси!

Хафиз. Җитте, маймылланма!

Ирек. Алайса, менә нәрсә: алай бик ирләрчә сөйләшәсегез килсә, әйдә, кухняга чыгып керик!

Ногман. Җибәр, мин чыкмыйм.

Ирек. Курыкма, бүген беркемне дә кыйнамыйм. Только, только тыңласагыз гына.

Валера. Нугман, слушайся старших!

Ирек. Валера, айда.


Ирләр, җыйнаулашып, кухняга чыгып китәләр.

Ирек (Чәчкәне, шаярып, кухнядан төртеп чыгара). Бар тизрәк, табынны әзерләп бетерегез дә башлыйк.

Чәчкә. Абыйка, пожалуйста, исермә инде?..

Ирек. Курыкма, матурым. Бүген миңа исерергә ярамый. Нәрсә мине бик кайгыртасың әле син?

Чәчкә. Мин бит сине яратам, абый.

Ирек. Чәчкә, дим!

Чәчкә. Мин гомерем буе Чәчкә инде.

Ирек. Сезгә анатомия укыттылармы?

Чәчкә. Укытсалар соң.

Ирек. Киреләнмә әле, карале, син моны. Яле менә миңа кара әле. Шулай. Анда нәрсә диелгән? Бертуганнар яратыша алмый.

Чәчкә. Без бертуганнар түгел.

Ирек. Без – бер ата балалары.

Чәчкә. Миңа физиология мөһим түгел, о душе предмет интересней.

Ирек. Йә, йә, бик укымышлы икән син. Йә инде, булды инде… Мин дә бит… сине… яратам.

Чәчкә. Яратмыйсың.

Ирек. Йә, шундый елак булмыйлар, булды. Син миңа бик кадерле. Сүз бирәм, бар да яхшы булыр.

Чәчкә. Мин дә бит ул турыда түгел.

Ирек. Ярый, ярый, бар да яхшы булыр.


Кереп китә.

Чәчкә. Апа, апа!

Гайшә (чыгып). Нәрсә чиныйсың, койрыгы кысылган чучка кебек.

Чәчкә. Җыелырга иде. Өстәл әзерләргә.

Гайшә. Хәзер, җаным. (Бүлмәгә кереп китә.) Сәкинә, әйдә, Рәшидә, син дә калма!


Сәкинә чыга.


Сәкинә (Чәчкәгә). Исәнме, сеңлем? Нәрсәләр кирәк?

Чәчкә. Чашкалар да ложечки. А, нет, кухняга үзем кереп чыгам, таба алмассың. Менә, апа, пирогны кисә тор.

Кухняга кереп китә.

Гайшә (бүлмәдән чыгып). Йоклап тормагыз, өйдә чабып йөрергә кирәк.

Сәкинә. Гайшә, алай ук гөрләмә инде, килешмәс.

Гайшә. У-у-уф, нишлисез сез, ә? Yзем белмим мәллә? Әтинең иң уңган, иң яраткан килене идем мин, беләсегез килсә!

Сәкинә. Ачуланма. Тормышларыгыз ничек соң? Күргән дә юк – дөнья куып.

Гайшә. Сөйләмә инде, кооперативка күчкән булып акчасын да күргән юк. Эчә башлады.

Сәкинә. Ничек, Ногман эчми иде бит?

Гайшә. Һай (елап), җаным, хәзер сала. Тавыш та күтәрә башлады, кулы да тик тормый. Акча җиткереп булмый.

Сәкинә. Кит әле, кул саламы? Мин үзем сөйләшеп карармын әле. Акчаны да әйбәт кенә эшлим дигән иде бит.

Гайшә (айнып китеп). Кирәкми. Гаилә эшенә катышма. Гаилә бозарга. Хе, кеше тормышын болгату ансат ул. Совет булдым дигәч тә. Акча эшлим дип алдый икән әле тагын, Ходаем.

Чәчкә, чыгып, кашыклар тезә башлый.

Шул тиеннәрен, оятсыз.

Сәкинә. Кысылмыйм, кысылмыйм, шаулама гына. Бар, әнә чәй алып чык.

Гайшә китә. Эчтән Валераның «Гайшә, айда стопку» дигәне, Гайшәнең «Ә кәкже» дигәне ишетелә.

Чәчкә, син укырга керергә уйламадыңмы?

Чәчкә. Зачем? Миңа и так әйбәт!

Сәкинә. Эшләмисең дә, гомер буе әни җилкәсендә ятарсыңмы?

Чәчкә. И не думаю. Кызыгы юк. Ай, әтидән калган байлык бар. Менә син совет власте буларак (юри мескенләнеп), бәләкәй, төпчек кыз туганыгызга ул акчаларны калдырсагыз, всё о’кей будет. Немножко типтереп яшәрмен дә берәр банкирга кияүгә чыгармын. Чибәрлегем бар, ә! Хи-хи-хи!..

Сәкинә. Кыланма, акыллы гына сөйләш.

Чәчкә. Мин кыланмыйм, менә сез кыланасыз, мин уйлаганымны әйтәм! Ә что толку, в самом-то деле син…

Сәкинә. Ә нишләп банкирга, профессорга түгел?

Чәчкә. Как не понимаешь? Профессорның престижы юк хәзер. Карт булалар тем более. Ә «яңа татарлар» бешеный акча алалар.

Сәкинә. Озак шулай акча сугар дип уйлыйсыңмы?

Чәчкә. Минем гомергә җитәр. Озак яшәргә җыенмыйм.

Сәкинә. Ни сөйлисең, ә?

Чәчкә. А что? Дөньяның бөтен рәхәтен күреп бетерәм дә – а потом что? Искать смысла жизни? Не хо-чу! Сезнең кебек яртышар ел в Верховном Совете бер акыллы фикергә килә алмыйча чокчыныргамы? И вообще, калдырыгыз мине, я не ребёнок! (Кухняга кереп китә.)

Кухнядан Гайшәнең шаркылдаганы ишетелә. Бераздан Гайшә чәйнекләр күтәреп чыга, кәефе күтәрелгән.

Гайшә. Чәй әзер, иптәш депутат. Адәмнәр, җыелыгыз!

Рәшидә чыга.

Сәкинә. Йә, ничек?

Рәшидә. Әйбәтләнә, укол кададым.

Гайшә. Әй, берни дә булмагандыр әле, без хатын-кыз халкы хәйләкәр инде ул.

Сәкинә. Гайшә, җитте инде сиңа. (Рәшидәгә.) Сезнең малай ничәнчедә инде хәзер?

Гайшә китә.

Рәшидә. Унда. Кая гына юл алыр инде. Физикасыннан аерыла алмый.

Сәкинә. Акыллы малай ул. Галим булып китәр әле.

Рәшидә. Сөйләмә булмаганны. Кая инде ул?!

Сәкинә. Алай димә, әллә кемнәр булмый инде аны.

Рәшидә. Бирсен Ходай, шулай булсын. Бөтен юанычым шул. Син кайчан Мәскәүгә китәсең?

Сәкинә. Тагын ике атнадан сессия башланырга тиеш. Yзем дә туйдым инде. Эх, Рәшидә, синең, ичмасам, юанычың бар, малаең.

Рәшидә. Соң, сез дә алып кайтыгыз, тупылдатып.

Сәкинә. Булмый бит. Хафиз башта үзе төшертте, безгә әле бала кирәк түгел дип, ә хәзер үзе китәм дип тә янап ала. Мин аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

Рәшидә. Ярар, булды, булды, җебемә.

Сәкинә. Соңгы вакытта акчага хирысланып китте. Эшен ташлап, шабашкага китмәкче иде, көчкә үгетләп калдым. Монда килгәндә дә… (Туктап кала.)

Рәшидә. Нәрсә дисең, аңламадым.

Сәкинә. Ә юк, ни, әнине чакырыйк.

Рәшидә. Әйе, җыелырга вакыт.

Кухнядан Гайшә белән Чәчкә чыга.

Гайшә. Yзем, әнине үзем алып чыгам. (Кереп китә.)

Рәшидә. Чәчкә, бар, акыллым, абыйларыңны чакыр.

Чәчкә китә.

Гайшә (Гөлсемне алып чыга). Әйдә, әни җаным, үзем генә карап йөртим әле.

Гөлсем. Кирәкми, минем хәлем яхшырды.

Гайшә. Юк-юк, тап-таза киленең була торып, шту син…

Рәшидә. Гөлсем апа, сез тынычрак булырга тырышыгыз.

Гайшә. Уф, тагын апа.

Сәкинә. Гайшә!


Гөлсем өстәл артына утыра, Гайшә аның янына чума.

Гайшә. Әнине үзем саклап утырам. (Рәшидәгә.) Бар, бар, ераграк йөр, хәзерге медицинага ышаныч юк. Әнә дөньяда иң артта калганбыз диме?


Ирләр чыга, барысы да кызмача.


Хәзер Кашпировский бөтенегезне алмаштыра. Каяле, картым, утыр әле яныма.

Хафиз. Саумысыз, Гөлсем апа!

Гөлсем. Исәнме, улым!

Валера. Здравствуй, бабуля!

Гөлсем. Исәнме, кияү, ярый, балалар, утырышыгыз. Чәчкә кайда соң әле?

Ирек. Ул хәзер чыга. Духовкадан ашамлыклар алып калды.

Гөлсем. Барыгызга да мәгълүм, балалар, өч көн элек, hич көтмәгәндә безнең иң кадерле кешебез, безне ач-ялангач итмәгән, яраткан, киләчәктә дә матур итеп безнең белән яшәргә теләгән изге күңелле кеше – әтиегез вафат булды. (Өстәлгә капланып елый.)

Сәкинә. Кирәкми, әни.

Гөлсем. Нишлисең бит, язмыштыр инде. Авыр миңа, балалар.

Хафиз. Аңлыйбыз, әни. Син бик борчылма инде…

Ногман. Әйе, әни, син үзеңне бетермә. Әти безгә бик кадерле кеше иде.

Гөлсем. Әй балалар, яраткан кешеңне югалту бик читен ул, аңларсыз әле.

Гайшә. Әй әни, уф, йөрәгем. Әти минем өчен үлеп тора иде, акыллым, киленем, дип сөя иде. (Елый.)

Ногман. Тынычлан, карчык, тынычлан.

Гайшә. Шту, нинди карчык булыйм, ди, мин сиңа?!

Ногман. Ярар инде, девочка, алайса.

Гөлсем. Беләм, балалар, барыбыз өчен дә бу югалту бик авыр. Җитмәсә, шулкадәр көтелмәгән… (Шыңшып ала.) Белгәнегезчә, әтиегез кайтырга тиешле самолёт шартлаган. Берни дә таба алмаганнар. Туганнар каберлегендә ята, мескенем. (Шыңшый.) Күмүчеләр, соңгы юлга озатучылар булмагач, өчесен туганнар гына җыелып үткәрергә туры килә.

Ногман (кисәк кенә елап). А-а-а-у-а… Әтием бәгырем, ник ташлап киттең безне? Ничек ярата идем мин сине? Син бит мине булдыклы улым дип сөя идең, нигезнең тоткасы син дип! Ао-а-а-а.

Сәкинә. Тынычлан, Ногман. Елама. Нишлисең бит инде, елап кайтарып булса икән…

Гөлсем. Әйе, кызым, елап кайтарып булса икән, көне-төне баш күтәрмәс идем.

Хафиз. Эх, әткәй! Бигрәк яхшы кеше иде инде, мәрхүм. Балыкка гел минем белән йөрер иде. Син милиция, синең белән ышанычлы, дия торган иде. Зур балык тотып биреп, үзем тоттым дип әйтерсең дисәң, шаярып кына сүгә торган иде. Кияү, син минем иң якыным, иң тотнаклы, акыллы булышчым, киләчәктә бердәнбер таянычым, дия иде. (Шыңшый башлый. Шундый гәүдәле милициянең шыңшуы сәер булырга тиеш.)

Гайшә. Хе, бердәнбер таяныч!..

Гөлсем. Сабыр, кияү, тынычлан. Менә, балалар, шушы чәй өстәле янында әтиегезнең якты рухын искә алып үтәрбез бергәләп. Аннан… (Барысы да сагаеп калалар.) Атагызның калдырган бер әманәте бар, ул турыда да сөйләшеп аласы булыр.

Валера (сикереп тора). Мам, ой мам… Как тяжко мне! Знаете же, он мне как родной отец был! Я всегда ему помогал, всегда вместе машину ремонтировали! (Елап.) Вот ведь как получается? 3–4 дня назад я для его машины карбюратор приготовил, вот принёс… А… его… уже нет… Ой, горе мне! Он же любил, когда я ему помогал, и сам всегда говорил: Валера, если надо будет, я тебе всегда помогу, хочь финансом, хочь так!


Чәчкә чыга.

Гөлсем. Кызым, әнә шул тартмадан конвертны гына алып бир әле! Ирек, син нигә читтә утырасың?

Ирек. Миңа монда да әйбәт. Нигәдер эсселәдем.

Чәчкә. Мә, әни. (Китә башлый.)

Гөлсем. Син кая?

Чәчкә. Мин кухняда булырмын.

Гөлсем. Юк, юк, балам, бу барыгызга да кагыла.

Сәкинә. Әни, бәлки, чәйләр суынганчы, бераз тынычланып чәй эчеп алырбыз.

Валера. А почему чай, мәй надо?

Хафиз. Заткнись…

Валера. Не понимаю?..


Пауза.


Гөлсем. Шулай дисеңме? Әйе шул, чәй эчеп алыйк.

Чәчкә (чәй агыза башлый). Ирек абый, әйдә.

Гөлсем. Ә, әйдә, Ирек.

Ирек. Юк, эчәсем килми.


Пауза.


Гөлсем. Менә, кызым, бу чынаякка да сал, әтиегез утыра дип уйлагыз, балалар.

Ирек. Булды инде, әни.

Чәчкә. Ә әти чәй яратмый иде…

Гөлсем. Ә нәрсә?

Пауза.


Шулай бугай шул… Мин барыбер аны үземнең янымда итеп сизәм.

Хафиз. Сеңлем! Эш ярату-яратмауда түгел, ә искә алуда, якын итүдә.

Чәчкә. Ә син монда причём?..

Хафиз. Ничек причём? Мин әтине бик якын итә идем. Мин аның яраткан кияве… Аннан…

Гөлсем. Чәчкә!

Пауза.


Валера. А я тоже чай не люблю. Я…

Рәшидә. Валера, җитте!

Валера. Жена, молчи! Будешь говорить, когда спирту напасёшься.

Пауза.

Гөлсем. Тукта әле, кияү. (Пауза.) Ярый, балалар. Менә бу кәгазьне әтиегез, нәрсәдер сизенепме, бүтәннәнме, васыять итеп язып калдырган. Мин сезне шуның белән таныштырып китәм. Yзегез беләсез: атагыз сезнең барыгызны да тигез күреп, сезне тәрбияләү өчен, өстегез бөтен, ни теләсәгез, шуны ашасыннар өчен гомер буе тырышып эшләде. Алган грамоталары, хәтта медале дә бар! Кадерле, сөйгән хатыны сезне тәрбияләүдә мохтаҗлык күрмәсен дип, төнне көнгә ялгап эшләде. Завхоз гына булса да, шактый мал туплап калдырды.

Валера. Батя был мировым мужиком!

Хафиз. Утыр, синсез дә беләбез без әтине.

Валера. А ты мне глотку не затыкай. Сказал мировой, и баста.

Рәшидә. Валера, дим, тукта инде.

Гөлсем. Һәм менә әманәткә язылганнарны бергәләп киңәшеп бүләргә кушкан.

Сәкинә. Ирек, кил, монда урын бар бит.

Ирек. Юк!

Гөлсем. Чәчкә, кая киттең?

Чәчкә. Бәлешем яна.

Гөлсем. Ай, балалар, хет бүген карышмагыз инде. (Пауза.) Утыр әле.

Гайшә. Тыңлыйбыз, әни җаным, әти минем өчен изге кеше иде.

Ногман. Әйе, әни, укы. Әти безнең иң кадерле кешебез.

Гөлсем. Монда язылганча, әтиегез «Волга» машинасы, Идел буендагы дача, менә бу йортны hәм өч книжкада 67 мең акча калдыруы турында яза. Мин, әлбәттә, сезгә күрсәтмичә, үземчә генә дә хәл итә ала идем. Ләкин сез минем балаларым. Минем өчен сез hәрберегез кадерле. Дөрес, берәрегез мине әни дип тә танымыйдыр.

Гайшә (Рәшидәгә янап). Бар андый агач авызлар.

Сәкинә. Гайшә, бүлдермә.

Гөлсем. Юк, минем алай дип әйтәсем килмәде. Чынбарлыкны күздә тотканда, дөрестән дә, син менә, Рәшидә, син Ногман, син Сәкинә hәм Ирек – барыгыз да әтиегез җилкәсендә хатыны үлгәннән соң калган балалар. Чәчкә генә минем кызым булып чыга. Шуңа карамастан сез барыгыз да миңа бик якын, бик кадерле. Мине дә шулай якын итәсездер дип уйлыйм.

Сәкинә. Син безгә бик кадерле, әни.

Гайшә. Әйтәсең бармы?..

Ногман. Без сине, әни, беркайчан да ташламабыз.

Валера. Да я, да мы!..

Рәшидә. Син ачуланма инде, Гөлсем апа, мин үз әниемне артык яхшы беләм, оныта алмыйм.

Гөлсем. Юк, юк, кызым, нинди ачулану, ди. Мин сине бик аңлыйм. Менә шулай, балалар, сез дә, димәк, мине якын итәсез. Мин дә шулайдыр дип уйлаган идем. Yзегез беләсез: хәзерге көндә мин беркайда да эшләмим. (Елый.) Әтиегез мәрхүм исән чакта, бер кайгым да юк иде. Менә төпчек сеңлегез Чәчкәне, баланы да үстереп кеше итәсе бар.

Гайшә. Һе, бала – айгыр!

Ногман (аяк тибеп). Гайшә, тик утыр.

Гайшә. Май каптым.

Сәкинә. Укып кара, әни.

Гөлсем. Мәле, кызым, үзең укы.

Сәкинә. Приамбуласын укып тормыйм, ярыймы?

Ногман. Нәрсәсен, нәрсәсен?

Сәкинә. Ну, преамбуласын. Башын укып тормыйм, васыять шартларыннан гына башлыйм, ризамы?

Хафиз. Укы инде тизрәк.

Валера. Чё тянешь, а?

Сәкинә. Янмагыз. «Әгәр көтелмәгән хәл булып, аңымда булмаган килеш гомерем өзелгән очракта, – эх, әти, әти, – миннән калган «Волга» машинасын, йортны, дачаны, кассадагы алтмыш җиде мең акчаны барлык балалар hәм әниләре Булгарова Гөлсем Халиковна белән бергәләп бүлешеп, риза булып кул куйганнан соң гына, нотариус карамагына тапшырырга. Балалар, әнисе, сезнең саф акылыгызга, татулыгыгызга таянам. Бу язуның төп нөсхәсе адвокат Нуруллин А. Г.да. Аның белән киңәшегез. Бу эшләрне үзем эшләп калдырырмын дип уйлыйм. Шулай да дөнья хәлен белеп булмый. Тату булыгыз».