Kitabı oku: «Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад», sayfa 2
Yazı tipi:
ИЛДӘ ЯШӘҮЛӘРГӘ НИ ҖИТӘ?
Туган ягым, сау бул, китеп барам,
Озаккамы, белмим, азгамы?
Хыялларым дәшә еракларга,
Юлларымда язмыш язганы.
Сау бул, авыл, болын, урманнарым,
Җиләк җыйган биек тауларым,
Камышлы күл, сары көнбагышлар,
Изге чишмәм, бөдрә талларым.
Сау бул, әнкәй бәгърем, исән яшә,
Озак тормам, кайтып җитәрмен,
Кайтып җитәрмен дә Казаннарга
Үзеңне дә алып китәрмен.
Шул сүзләрдән кинәт әнкәемнең
Моңсуланды көләч йөзләре.
Йомшак күңеле тулып, менә-менә
Яшьләнергә тора күзләре.
Әллә инде китми калыйм микән,
Чит җирләрдә мине ни көтә?
Бәхет эзләп читтә йөрегәнче,
Илдә яшәүләргә ни җитә?
Әйе бит!
ТЫНЫП КАЛГАН
Көз колачын җәйгән бар дөньяга,
Яңгыр коя елак болытлар.
Кошлар китә ояларын ташлап,
Тынып калган әнә таллыклар.
Иләкләнгән агачларның шәле,
Тирә-якта – яфрак бураны.
Ишетелә көзге җилгә кушылып
Сызгырганы кырда кураның.
Тамчы тама миләш тәлгәшеннән,
Көзнең салкын яңгыр тамчысы.
Тынып калган сары яфракларның
Соңгы вальсы, соңгы тавышы.
ШАГЫЙРЬ ХАЛКЫ
Шагыйрь халкын аңлау кыен
Гади кешегә,
Сәер тоелалар алар
Карты-яшенә.
Эштәме ул, түгелме ул,
Каләм – кулында.
Яза, сыза, тагын яза,
Нидер уенда.
Төн уртасында да була
Тәрәздә уты.
Илһам уятамы «яз» дип,
Кермиме йокы?
Учак ягып төн уздыра
Әнә бүген дә,
Йолдызларны саный-саный
Авыл күгендә.
ЙОЛДЫЗ КАБЫЗУЧЫ АТНАБАЙ
Дөньяга бер сабый аваз салган,
«Әнгам» диеп исем биргәннәр.
«Бу дөньяны матурлаучыларның
Берсе булып үс син!» дигәннәр.
Әти кулы бишек ясап биргән,
Әни кулы төргән биләүгә.
Ана сөте, бишек җыры белән
Иман иңгән садә күңелгә.
Шигърияткә Ходай алып килгән,
Тумышыннан талант биргән дә.
«Очсын әле еракларга» диеп,
Талмас канат биргән иңнәргә.
Язмыш аңа парын сайлап биргән,
Нәсел дәвамына – улларын.
Өлешенә шатлык-кайгысын да,
Үтәр өчен озын юлларын.
Шигырьләре җырга әверелеп,
Төшми бүген халык теленнән.
Иҗатына илһам, бетмәс көчне
Алган шагыйрь Күрдем җиреннән.
Китапларын укы, син алардан
Онытылмас дәрес алырсың.
Яшьнәп үткән матур яшьлегеңне,
Үткәнеңне, бәлки, танырсың.
Мин дә бүген Атнабайга килдем,
Карамыйча юлым урауга.
Алтын сүзләр таптым, китабының
Тәүге битен ачып карауга.
Алтын сүзләр!
Шагыйрь ул сүзләрне
Битләп-битләп безгә өләшә.
Чын дусларча, «син» дип, гади генә
Үз тавышы белән эндәшә.
«Якты йолдызларны кабызучы
Атнабай» бит аның чын аты,
Шулай атыйлар гел илдә аны,
Шулай атый яты, танышы.
Минем күңел күгендә дә бүген
Атылмыйча бер йолдыз яна.
«Сүндермичә яшәт»диеп, миңа
Бүләк итте Атнабай ага.
Якташымның шигырьләре аша
Таныдым мин шигырь дөньясын.
Килә иде үскәч үземнең дә
Аның кебек шагыйрь буласым.
Шигъри сукмакларым, бара-бара,
Зур юлларга алып чыктылар.
Адаштырмый гел яктыртып торды
Атнабай кабызган чаткылар.
ИЛҺАМ ЭЗЛӘП…
Мин Тукайда булдым әле кичә,
Китапларын аның актардым.
Җәйләр җиткәч кайтырга дип торам,
Бер әйләнеп Кырлай якларын.
Ә иртәгә Такташ дәшеп калды:
«Кил, сеңлем, – ди, – кунак булырсың.
Автографым булмас, китабыма үзең
«Такташ абыйдан» дип куярсың».
Җәлилгә дә барып кайтасым бар,
Күптән булганым юк янында.
Элек аңа ешрак килә идем,
Илһам эзләп йөргән чагымда.
Бер көн анда, бер көн монда йөрим,
Калмасыннар диеп үпкәләп.
Туймас җаным, күпме укысам да
Алар язган китап битләрен.
Илдар абый, Мостай абыйларның
Бик кадерләп саклыйм хатларын.
Китапларын кулга алган саен,
Мин сагынам исән чакларын.
Атнабай да көтә туган якта,
Ничек калыйм инде кайтмыйча?
Озак тормый кайтыр юлга чыгам,
Җәй җиткәнне көтеп ятмыйча.
МИҢА РӘХӘТ
Вальс бии җитәкләшеп
Энҗе кар бөртекләре.
Мин дә биим, аягымда –
Кукмара итекләре.
Җилләр килеп, энҗе кардан
Челтәр яба иңемә.
Миңа рәхәт, күмеләм мин
Дөньяның ак яменә.
САГЫНЫП ТАГЫН КАЙТТЫК
И туган йорт, безнең изге нигез,
Ялгызыңны киттек калдырып.
Ямансулап һаман көтәсең син,
Тәрәз-күзләреңне талдырып.
Хәтерлисең: без дүрт бала үстек,
Түрләреңдә уйнап, тәгәрәп.
Менә идек өй артында үскән
Шомырт башларына үрмәләп.
Җан түзмәде, янә сиңа кайттык,
Безне көткән таныш бусага.
Без бит шушы нигез балалары,
Үзебезгә алтмыш тулса да.
Ничек яшәү кирәк, кайтмый читтә,
Кайтыр өчен оя-йорт барда.
Авыл кары сагындырган чакта
Кайтабыз без хәтта кышларда.
Кайтабыз да сиңа, элеккечә
Җибәрәбез ягып мичләргә.
Күңел кайта кабат балачакка,
Аулак өйләр үткән кичләргә.
Ниндидер бер рәхәт ләззәт белән
Карлы урамнардан үтәбез.
Җылы өйдә, кайнар чәй янында
Хәтер йомгакларын сүтәбез.
ӘРЕМ ИСЕ
Апрель дымы белән җир яшәрә,
Яфрак яра бөтен агачлар.
Туфрак табып ташлар арасында
Әрем үсеп чыккан, ул да әнә
Шәһәр шартларына ярашкан.
Шушы әрем уйлар йомгагымны
Тәгәрәтте әллә кайларга.
Җепләр булып уралдылар уйлар
Туган якта үскән талларга.
Йөрде алар урап урамнарны,
Әйләнделәр басу-кырларны,
Уйнадылар чишмә буйларында,
Чәчерәтеп көмеш суларны.
Авылымда йөреп килдем шулай,
Уйлар йомгагына ияреп.
Ул йомгакны кузгатучы булды
Ташлы җирдә үскән ак әрем.
Ә авылым оҗмах бакчасы ул
Җәен генә түгел, көзен дә.
Үзең барып күрсәң гүзәллеген,
Сихерләнер җаның синең дә.
Мин дә сихерләнгән, шуңа, ахры,
Туган авылым чыкмый исемнән.
Күпме еллар үткән аерылганга
Печән исе, әрем исеннән.
Тансык миңа әче әрем исе,
Гөле-чәчәкләре кирәкми.
Сагынганда туган авылымның
Әрсез әреме дә гөлгә тиң.
АВЫЛ КЫЗЛАРЫ
Тар сукмаклар буйлап,
җырлый-җырлый,
Судан кайта авыл кызлары.
Чиләкләрдән тамып-тамып кала
Йөрәкләргә шифа – сулары.
Саф сөюдер алар йөрәгендә,
Йөзләрендә – бәхет нурлары.
Чыклы сукмаклардан башланадыр
Кыз баланың тормыш юллары.
Кайчан гына шушы сукмаклардан
Йөгерә-йөгерә мин дә үткәнмен,
Гүзәллеген җирнең чигәр өчен,
Күпме йомгакларны сүткәнмен.
МӘКТӘБЕМ
Фатихаңны алып киткән көннән
Бик күп еллар инде үттеләр.
Синнән киткән уллар, кызлар инде
Әллә кемнәр булып беттеләр.
Котлап бүген килгән шәкертләрең
Туган көнең белән, күр әнә,
Чакырылган кунак булып, менә
Мин дә кайттым синең түреңә.
Язмыш җиле шулай төрлебезне
Төрле тарафларга тараткан.
Иллең тулган көндә сиңа бары да
Сәлам җибәрәләр ерактан.
Кабат-кабат искә төшәсең син,
Хәтерләргә сеңгән үткәнем.
Мәңге балкып яшә, гомеремнең
Тәүге тукталышы – Мәктәбем!
УЙНАСЫННАР ИДЕ ГАРМУННАР
Улым гармун уйный онытылып,
Нәни бармаклары төймәдә.
Берсен уйный, икенчегә күчә,
Моң агыла таныш көйләрдән.
Моңсызларга шулай моң өләшеп
Уйнасыннар иде гармуннар.
Сирәгәйде бүген элеккечә
Кичләр буе гармун уйнаулар.
Ноталарын алларына куеп
Тезә улым матур көйләрне.
Нәни генә өмет чаткылары
Чолгап ала минем күңелне.
МИН БИТ СИНЕҢ ДӘВАМ
Гомер җебе буйлап эзләп кайттым
Еракларда калган балачакны.
Уйнап үскән җирләр шул ук, ләкин
Йөрим бүген никтер үзен тапмый.
Нәни чиләкләрен көянтәгә асып,
Тыкрыклардан суга төшмәс микән?
Чәчләренә ефәк тасма тагып,
Сукмаклардан уйнап үтмәс микән?
Килмәс микән урман юлы буйлап
Кузгалаклар үскән аланнарга?
Көлә-көлә җилләр белән уйнап
Атынмасмы икән таганнарда?
Әй балачак!
Кай тарафта калдың син адашып?
Чык каршыма, уйныйк бергә кабат.
Һич булмаса, ишет тавышымны.
Дәш син миңа, мин бит синең дәвам.
Озак йөрелгән шул чит җирләрдә,
Балачагым оныткан мин барын.
Күңел юанычым булып яши җанда
Балачактан отып калган җырым.
КАЗАНЫМ
Алтын бишеге син милләтемнең,
И Казаным, гүзәл башкалам.
Туфрагыңа аяк баскан һәркем
Гүзәллегең күреп таң кала.
Казансуга карап, Сөембикәң
Үткәннәрен искә төшерә.
Айлы төндә, изрәп, Идел йоклый,
Серле Кабан күле төш күрә.
Кол Шәрифең – синең йөзек кашың –
Тирә-якка нурын тарата.
Чичән шагыйрьләрең җыр чыгара,
И Казаным, сиңа карата.
ЮЛЛАР ТАПМЫЙМ
Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
Балачакта зурлар дөньясына
Сайлар өчен юллар җитәрлек.
Тик еракта калган сабый чакка
Юллар тапмыйм кайтып китәрлек.
Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам.
Алып бармас микән үткәнемә
Йомгакларым, сүтеп карасам?
ЮАНЫЧЫМ МИНЕМ
Әй авылым, юанычым минем,
Җанга сарган сагышымны синең
Иңнәреңә кайтып бушатам.
Нигъмәтләрең белән син көтәсең,
Ә мин сиңа һаман буш кайтам.
Сыйлар сиңа кирәк түгел, беләм,
Ни генә юк синдә, бар да бар.
Шуңа күрә алып кайттым әле
Сиңа атап яңа бер шигырь.
Ә син бер дә үзгәрмисең дисәм,
Үзгәрешләр бераз бар икән.
Тирән буаларың саекканнар,
Әрәмәләр куе тал икән.
Үзгәрмәгән кебек болын, кырлар,
Тал-тирәкле чишмә буйлары.
Яңартылган бары басмалары,
Ташлары шул, шул ук сулары.
Элеккечә капка төпләрендә
Утыралар әби-бабайлар.
Күрешергә киләм, рәхмәт яугырлары,
Ерактан ук мине таныйлар.
Күрше нигезләрдә яңа йортлар,
Иске өйләр сүтелеп беткәннәр.
Кайбер картлар гүр иясе булып,
Мәңге кайтмаска дип киткәннәр.
Авылдашлар хәлен уртаклашам,
Чит түгел бит алар берсе дә.
Күңелем белән алар янында мин,
Язмышларым читтә йөртсә дә.
КАЗЛАР ОЧА
Киек казлар, кая очасыз сез?
Кай тарафта туктар юлыгыз?
Кай тарафта көтә ризыгыгыз?
Кай тарафта йөзәр суыгыз?
Баш очымнан гына үттегез сез,
Кыйгылдашып, канат кагынып.
Беләм: сезнең кайтып барышыгыз,
Туган ягыгызны сагынып.
Сез кешеләр түгел, туган яксыз
Яши алмыйсыз шул чит җирдә.
Без генә ул кайда булса, шунда
Калучылар яшәп гомергә.
Азмы җирдә туган нигезләргә
Кайтмый йөрүчеләр озаклап.
Хуҗаларын көтеп тутыгалар
Ишекләрдә тимер йозаклар.
Менә шундый уйлар килде башка,
Киек казлар очып үткәндә.
Ә казларым гомер җебе кебек
Югалдылар зәңгәр күкләрдә.
ТУКТА, ВАКЫТ!
Тукта, Вакыт!
Тыңла!
Бер кайтаваз булып,
Балачагым дәшә түгелме?
«Кайт!» ди туган якка,
Бергә булган чакка,
Бу чакыру юкка түгелдер.
САБАНТУЙЛАР
Сабантуй бүген, Сабантуй –
Бәйрәмнәрнең бәйрәме.
Сабантуйлардан башлана
Халкыбызның җәйләре.
Сөлге, яулыклар колгада
Җилфер-җилфер итәләр.
Җыр-биюне башлар өчен,
Кызлар гармун көтәләр.
Ярышларга күптән әзер
Егетнең булганнары.
Йөгерә-йөгерә су ташыйлар
Кызларның уңганнары.
Атлар килә! Кем беренче?..
Йөрәкләр дөп-дөп тибә.
Батырлар бил алышалар
Мәйданда, төшеп тиргә.
Туганнар, дуслар, кардәшләр
Бергәләп ял итәләр.
Һәр төбәктә Сабантуйлар
Шулай гөрләп үтәләр.
ҖЫЕЛЫШТЫК БЕРГӘ
Шатлык белән тулы өй эчләре,
Куаныч һәм бәхет йөзләрдә.
Җыелганга якын туганнарым,
Бик күп бүген сөйләр сүзләр дә.
Бик күп еллар узган киткәнгә дә,
Нигез-йортыбызны калдырып.
Бала идек язмыш арбасына
Чыгып киткән чакта утырып.
Вакыт үзенекен иткән, хәтта
Сизмәгәнбез еллар агышын.
Җыелыштык бүген туган йортка,
Басар өчен йөрәк сагышын.
Яшьлегенә кайткан кебек, әнкәй
Йөри безне сөеп, иркәләп.
Нәни чакның фоторәсемнәрен
Карап чыктык кабат бергәләп.
Туган нигез газиз балаларын
Җыйды шулай өйнең түренә.
Ә әнкәбез безнең гаиләнең
Алиһәсе булып күренә.
Бөтен өйгә тәмле ис аңкытып,
Икмәк пешә, табын түгәрәк.
Янәшәмдә әнкәй, туганнарым,
Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
БОЛЫТЛАР
Күктә йөзгән болытларга
Бик еш карый идем элек.
Менә бүген дә күзәтәм
Болытларны, эшем бүлеп.
Җилдәй җитез ак болытлар
Ераклардан агып килә.
Чагыштырам мин аларны
Ашыгучы вакыт белән.
Балачакта вакыт та бит
Бик әкерен үтә иде.
Тизрәк үсеп җитәр чакны
Ай-һай озак көтә идек.
Хәзер әнә сизмибез дә
Таңнар атып, көн үткәнен.
Сибеп күккә йолдызларын,
Төн уртасының җиткәнен.
Болытлар, сез ашыкмагыз,
Иярмәгез вакытларга.
Сезгә карап яткан чакта
Кайтам мин балачакларга.
ТУЙЛАР
Туйлар, туйлар – кеше гомеренең
Онытылмас гүзәл мизгеле.
Туй түрендә ике яшь йөрәкнең
Үз насыйбы, үзенә тиң гөле.
Бүген алар – кияү белән кәләш,
Мәхәббәттән балкый йөзләре.
Бер-берсенә карап елмаялар,
Балдан татлы әйткән сүзләре.
Уртак итеп икәү язмыш юлын,
Әзер алар бергә китәргә.
Әзер алар, иңне иңгә куеп,
Гомер юлын бергә үтәргә.
Чынга ашсын матур хыяллары,
Кабул булсын барлык теләкләр.
Бер-берсенә назлар бүләк итеп,
Сөю белән типсен йөрәкләр.
Шатлык-куанычлар алып килсен
Башланачак тормыш юллары.
Бәхет тулы йортның түрләрендә
Уйнап үссен кыз һәм уллары.
Яшәү ямен, дәртен сүндермичә,
Бер-бер артлы еллар үтсеннәр.
Туганлашкан кода-кодагыйлар,
Матур яшәп, йөзгә җитсеннәр.
ШУЛАЙ ЯШИ КҮРШЕЛӘР
Уллары да, кызлары да
Уңганнар, күз тимәсен.
Күршеләрне әйтәм әле,
Кай якка борырга алар
Белә тормыш көймәсен.
Йорт салынган, малай үскән,
Ярый эшкә, киңәшкә.
Ишегалды – гөл бакчасы –
Каршы ала керешкә.
Бер-бер артлы туйлар үтә,
Кызлар китә кияүгә.
Тәмле телле гүзәлләрдән
Гаеп тапмас берәү дә.
Туганнарның хәлен белеп,
Кунакка йөрешәләр.
Күрше-тирә әбиләрнең
Хәлләрен белешәләр.
Хуҗабикә яңа мичтә
Ипи, бәлеш пешерә.
Ягып куйган мунчалары
Кайнар тиргә төшерә.
Һәр көнне башлый күршеләр,
Әтәчләр белән торып.
Бүгенге эшкә кичә үк
План куелган корып.
Куела печән кибәнгә,
Утын өелә ярып.
Самавыры да куела,
Чишмә сулары салып.
Шулай яши күршеләрем,
Гайбәт сөйләп йөрмиләр.
Эштән аргач ял итәләр,
Зарлануны белмиләр.
Эшләгәч җәен тир түгеп,
Кышлар үтә рәхәттә.
Уңганнарга, булганнарга
Үзе килә бәхет тә.
ЯҢА ЕЛНЫ КӨТӘ ЙӨРӘКЛӘР
Календарьның соңгы бите төшә,
Бусагадан атлый Яңа ел.
Әй, Яңа ел, бетмәс саулык алып,
Шатлык-куанычлар алып кил.
Нурлар өстәп, җиргә таңнар тудыр,
Җаннар тудыр җиргә, нур өстәп.
Ямьле язлар, матур җәйләр китер,
Йөрәкләргә илһам, дәрт өстә.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Аклансыннар көткән өметләр.
Ак кар кебек саф теләкләр белән
Яңа елны көтә йөрәкләр.
ЯРТЫ ҖАНЫМ ЯШИ АВЫЛДА
Һәрбер йортның сагыныр кешесе бар –
Минем кебек читтә яшәүче.
Кайтып китәр өчен авылына
Чираттагы җәйне көтүче.
Кайттым менә мин дә авылыма,
Сагынуым көчле булганга.
Аптырамагыз сез, авылдашлар,
Ирексездән күңелем тулганга.
Күңел дигәнең ул – сәер нәрсә,
Аерып булмый аны авылдан.
Ярты җаным, ярты тәнем шуңа
Яши төсле һаман авылда.
Авылымның әнә һәр капкасы
Минем өчен ачык, кер генә.
– Кереп утыр, кызым, безгә, – диеп,
Күрше-күлән дәшә гел генә.
Утырырга кереп чәй янында
Сөйләшергә бармы вакыты?
Кайтам гына – китәр вакыт җитә,
Туктатып ла булмый вакытны.
Үкенергә урын да юк кебек,
Китек түгел дөньям – түгәрәк.
Шул түгәрәк кителмәсен өчен
Бу җаныма, авылым, син кирәк!
КҮҢЕЛЕМӘ СЫЙМАС МОҢНАРЫМ
Катлы-катлы ак болытлар күктә,
Пар тургайлар канат кагына.
Эз калдырып, бер самолёт әнә
Оча безнең авыл ягына.
Искә төшә чикләвекле таулар,
Көнбагышлы басу, чишмәләр
Бик кадерле мизгелләре белән
Сагындырып искә төшәләр.
Авылыма сирәк кайтыла шул,
Айлар түгел, еллар үтәләр.
Искә төшеп чалгы тавышлары,
Колагымда чыңлап китәләр.
Сагындырды җир җиләкле болын,
Сагындырды алма бакчасы,
Сагындырды сандугачлы таллар,
Туган якка сыйган барчасы.
Шигырь язган бер хыялый кызын
Быел авыл тагын көткәндер.
Кеп-кечкенә күрше кызлары да
Инде үсеп буйга җиткәндер.
Катлы-катлы ак болытлар күктә,
Башта болыт-болыт уйларым.
Җырлар булып тышка ургып чыга
Күңелемә сыймас моңнарым.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.
Türler ve etiketler
Yaş sınırı:
16+Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023Yazıldığı tarih:
2020Hacim:
72 s. 5 illüstrasyonISBN:
978-5-298-03954-3Telif hakkı:
Татарское книжное издательство