Kitabı oku: «Үз туксаным туксан / Моя правда»

Yazı tipi:

© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Шәех Л. М., төзү, 2015

* * *

Минем тормыш юлым

Мин, Гамил Гыймазетдин улы Афзалов, Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында 1921 елның 23 маенда урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Минем дөньяга килүем турында мәгълүматны, шәмәхә карандашны төкерекләп, әти коръән читенә язып куйган булган, соңыннан ул коръән югалган. «Алабута елының җәй башында тудың» дигән хәбәргә таянып, «23 майда» дигән төгәл датаны мин үзем уйлап чыгардым.

Мине өч яшемдә сөннәткә утыртканнар. Бүрәнә череген бүрәнәдән чеметеп алып, тиешле урынга үзем сибеп, ыштан кими генә йөрү дә хәтердә.

– Сиңа Гамил дип исем куйдык, «гамәл кылучы» дигән сүз, ягъни «намаз укучы», – дип әйтә иде әти, минем баштан сыйпап, – күп итеп намаз укырсың, улым, инәң белән миңа хәер-дога җибәрерсең, ярармы?..

1924 елда, унынчы баласын таба алмыйча, 26 яшендә минем әни Таибә үлеп китте. Күп тә үтми, безгә «яшь әни» килде.

Олыларның сөйләшүендә «күмәкләштерү», «колхоз», «каты салым» кебек аңлашылмый торган сәер сүзләр ишетелгәли иде. Беренче тракторлар артыннан без, малайлар, шау-гөр килеп чабып йөрдек. Күмәкләштерү чорында беренче сыйныфка укырга бардым. Безгә тәүге тапкыр латин хәрефләре белән басылган әлифба, бер дәфтәр, бер карандаш бирделәр. Баш күккә тиде.

Укырга гаҗәп тиз өйрәндем мин. Әлифба бик матур, анда сурәтләр, шигырьләр күп иде.

 
Күрсәт әле, туганкай,
Ничек утын яралар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай утын яралар…
 

Кайсы шагыйрьнең шедевры булгандыр бу шигырь, без укып, бик тиз күңелдән ятладык, хәзер дә онытылмаганнар менә.

1931 елның җәендә безнең гаилә Магнитогорскига төзелешкә күчеп китте. Юл тәэсирләрен бөртекләп язмыйм. Шул елның көзендә инде Магнитогорскиның барак-мәктәбендә, икенче сыйныфта сафка тезелешеп җырлаганыбыз хәтеремдә.

 
Поплары да калмасын,
Мулласы да чалмасын
Салып ташласын.
Безнең кебек бил бөгеп,
Безнең кебек тир түгеп, тир түгеп,
Эшләп ашасын!
 

Мәктәп елларымның иң сагынып искә ала торганы – 35 нче ТБУМда (тулы булмаган урта мәктәптә. – Л.Ш.) укып йөрүләр, әдәби китаплар укыган, әдәбият түгәрәгенә җилкенеп йөргән, якты өмет белән яшәгән еллар. 1936 елда мин, Габдулла Тукай шигырьләренә кызыгып, шигырьләр яза башладым. 1937 елда «Магнитогорск» исемле шигырем «Баку эшчесе» газетасында басылып чыкты. «Сыйныф шагыйре» булып, «данга күмелеп» баш әйләнеп йөрдем.

1937–1938 уку елында Троицк шәһәрендәге педтехникумга укырга кердем. Бер ел укып, беренче курсны тәмамлагач, авырып, аксап, кире Магнитогорскига кайттым. Салкын баракта торуларның нәтиҗәсе… 1938 елда «Азат хатын» журналында «Амур буенда» исемле шигырем чыкты. Буыннар авыртып, озак больницада яттым. Элек үзем укыган 35 нче мәктәпкә 9 нчы сыйныфка укырга кереп карадым. Русча уку бик авыр, елына 150 сум акча түләргә кирәк. Аны каян аласың?! Укуны ташлап, эшкә керергә туры килде. Ә шигырьләр һаман язылдылар. Еракта Тукай таҗы ялтырап торды.

1940–1949 елларда Магнитогорскидагы Сталин исемендәге Металлургия комбинатының Төп механика цехында кара эшче, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшләп йөрдем. Мин эшләгән тимерчелек бүлегендә төрле зурлыктагы бомбаларның кабырчыклары чүкелде, снарядлар штампланды. 1942 елның азагына чаклы уникешәр сәгать ялсыз эшләдек. Шигырьләр языла тордылар.

Сугыштан соң, 1946–1948 елларда, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, үзем дә берни белмәгән килеш, шул яшьләрне өйрәтеп, шәһәрнең клубларында, җәйге эстрадаларында, культура сарайларында постановкалар, концертлар куеп җенләндем. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Мирсәй Әмир, Әнәс Камал әсәрләрен кат-кат сәхнәгә куйдык. Без дә артистлар идек, осталык бик чамалы, талант турында сөйләп торасы да юк, Ходайга тапшырып, суфлёр артыннан кабатлап барасың. Кул чабалар иде.

1949 елда, сәламәтлегем начар булу сәбәпле, заводтан киттем. Шул елда «Совет әдәбияты» журналында «Монтёрлар» һәм «Мартен кояшы» исемле ике шигырем басылып чыкты. Берничә ай гомуми торакта комендант булып эшләгәннән соң, «Большевик» промартеленә тегү цехы мөдире булып эшкә кердем. Өч ел наряд язып, каптырма-сәдәф санап, акча, план чутлап, сатин, мамык үлчәп йөргәннән соң, бөтенләй аяктан егылдым. 1954 елның язында, таякка таянып, икенче группа инвалид булып, больницадан чыктым. Инде кая барырга?

Башкортстанның Калтасы районы Шәрип авылында яшәп яткан өлкән апама кайтып егылдым. Кәлтәй елгасы буенда урманлы, сандугачлы авыл. Урамнарда яшел чирәм, иске мәчет утыра кыйгаеп. Анысы клуб икән. Чатнатып татарча сөйләшәләр, һәр җөмләдә мәкаль, әйтем, тапкыр сүз, образлы, нәфис тел бизәкләре. Бигрәк тә кыз димләүче карчыклар теле матур: «Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас инде», «Оясында ни булса, очканында шул булыр» яки «Атасына карап улын коч, инәсенә карап кызын коч», «Якты чыраем, такта чәем» һ. б.

Шул мохиттә мин яңадан терелдем, бөтенләй яңа төр шигырьләр яза башладым. Шул ярлы авыл миңа өмет бирде, юморлы тел бирде, кыз бирде, бик күп типлар, көлкеле сюжетлар бирде. Мин төннәр буе кич утырып, «чумып-йөзеп» язарга тотындым. Өлкән язучылар Афзал Шамов һәм Сибгат Хәким миңа ярдәм кулы суздылар. Балалар өчен язган шигырь китабым конкурста премия алды. 1955 елда «Совет әдәбияты» журналының 11 нче санында матур гына кереш сүз белән берьюлы тугыз шигырем басылып чыкты. Шуннан минем хәлләр үзгәрде, эшләр алга китте. Татар-башкорт газета-журналларында өзлексез шигырьләрем басыла башладылар. Ышаныч, өмет, елмаю кайтты.

1957 елда беренче китабым – «Кар сулары» чыкты, аннан соң ел саен бер кечкенә генә китабым дөнья күрә килде. 1958 елда, никах укытып, туйлап, Нәфисә исемле кызга өйләндем, шул елда мине Язучылар союзына алдылар. 1959 елда баш балабыз Раушания тугач, Заболотский исемле унөч йортлы рус авылына күчтек, бер почмагы череп янтайган кечкенә генә йорт сатып алган идек.

Бу авылда безнең гомерләрнең иң матур таңнары атты, иң матур көннәре үтте. Кышкы озын кичләрдә рус картлары – «знакумнар» белән кәрт уйнап, пасха бәйрәмнәрендә кунакка барып, ачы бал белән сыйланып, бик тату яшәдек. Шомырт исле һава, сандугачлы, кәккүкле, җиләкле урман… Заболотскийда алты ел бик күтәренке рух белән, уйнап-көлеп гомер үткәрдек. Бәби туйлары, Шәрип авылындагы кардәшләрне чакырып, аш мәҗлесләре үткәрдек, мулла вазифасын үтәп йөри торган, яшел эшләпәле, кара түбәтәйле Зыятдин абзыйны чакыртып, дога укытып, балаларга исемнәр куйдырттык. Мин авыз сыпырып хәер өләштем. Заболотскийда елмаеп-көлеп торган бик тере шигырьләр күп язылды.

1965 елда Әлмәткә күчеп килдек. Авылда һәркем һәркемне белә, шәһәрдә күршеңне белмисең. Беркатлы, тупасрак юморлы авыл шигырьләре чоры төгәлләнде. Мөнәсәбәтләр катлаулырак, уйлар тирәнрәк, сатирасы ачырак шигырьләр язылды Әлмәттә. 1970 елда мине «За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения В. И. Ленина» медале белән бүләкләделәр. 1971 елда миңа 50 яшь тулды. ТАССР Верховный Советы Президиумының Почёт грамотасы белән бүләкләндем. Калынрак китапларым чыга башлады. 1977 елда минем иҗатым Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1981 елда, алтмыш яшем тулу уңае белән, хөкүмәтебез мине «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләде.

Кагылып-сугылып йөрмәдем, тормышлар яхшы булды, гомерләр озын булды, шуңадыр күп эшләнде. Меңнән артык шигырем һәм вак хикәяләрем китап булып басылып таралдылар.


Гамил Афзал

1982

Тынгысыз һөнәр

Берәүләргә бәйләм-бәйләм гөлләрем бар,

Берәүләргә төртеп-төртеп көлгәнем бар;

Җырлыйм да мин, зурлыйм да мин,

                 хурлыйм да мин,

Нишлим инде, бик тынгысыз һөнәрем бар.


Нинди генә геройлар юк Җир шарында,

Күзәтәм мин яхшысын да, юк-барын да;

Герой эзләп аптырамыйм сез барында,

Гражданнар, сездән башка кемнәрем бар!


Юньсезләрне күргән чакта эчем пошты,

Көйдерерлек сүз әйтергә җенем кушты.

Ваклана, дип ачуланма, шигырь дусты,

Үзеңнең дә кимчелекләр күргәнең бар.


Юл ярмыйсың таулар кисеп, ташлар ватып,

Симерәсең күн диванда кырын ятып.

Үзеңнән зур һәр кешегә тәлинкә тот, –

Син дә герой, фельетонга кирәгең бар.


Кыя-таулар күкрәгенә менгәнем бар,

Кузгалаклы болыннарда йөргәнем бар;

Яшәү ямен, гомер ямен җаным тоеп,

Шатланырга ялкын тулы йөрәгем бар.


1959

Шундый-шундый эшләр

Әсмабикә җаным, ахирәт

Якшәмбе көн нурлы иртәдә

Койма буйларында күләгә.

Әсмабикә килә урамнан,

Уң кулына тоткан чемодан.


– Әсмабикә җаным, ахирәт,

Безнең очта сиңа ни кирәк,

Бу чемодан нигә кулыңда?

Кызыл гөлләр сибим юлыңа!


– Малайкаем, чыктым кияүгә,

Сезнең очта торган берәүгә.

– Якты булсын, Әсма, уйларың,

Котлы булсын, җаным, туйларың!


Дүшәмбе көн нурлы иртәдә

Койма буйларында күләгә.

Әсмабикә бара урамнан,

Сул кулына тоткан чемодан.


– Әсмабикә җаным, ахирәт,

Аргы очта сиңа ни кирәк?

Бу чемодан нигә кулыңда?

Алсу гөлләр сибим юлыңа!


– Сезнең очтан кайтам берәүдән,

Уңмадым мин, дустым, кияүдән.

Кияү түгел – җирән алаша,

Минем белән көн дә талаша.


Сишәмбе көн нурлы иртәдә

Койма буйларында күләгә.

Әсмабикә бара урамнан,

Уң кулына тоткан чемодан.


– Әсмабикә җаным, күз нурым,

Кайсы якка тоттың бу юлың?

– Малайкаем, уңыш бу җәйдә,

Күрше авылга чыктым кияүгә.


Кияү түгел, егет солтаны,

Кичә кичен күрдем мин аны.

Егет түгел, пешкән җир җиләк,

Ак бәхетләр телә, ахирәт!


– Якты булсын, Әсма, уйларың,

Котлы булсын, җаным, туйларың!

Берәр атна инде бу җирдә

Килен булып тордың һәр өйдә.


Пәнҗешәмбе нурлы иртәдә

Читән буйларында күләгә.

Әсмабикә ындыр ягыннан

Кайтып килә күрше авылдан.


– Әсмабикә җаным, ахирәт,

Бу авылда сиңа ни кирәк?

– Малайкаем, күңелем шатлыгы,

Кияү түгел – адәм актыгы…

   Ә анасы убыр, аждаһа,


Минем белән көн дә талаша,

Кайтам әле, алма кисәгем,

Бәдри Сәйфиендә исәбем.


*

Безнең якта чыкмый берәү дә

Атнасына алты кияүгә.

Гомер дусты, даими яр кирәк,

Әсмабикә җаным, ахирәт!

Тәвәккәл әби

«…Кәҗәбезгә печән беткән,

Колхозныкы хәләл икән,

Тәвәккәлгә тугыз җирдән

Хак Тәгалә бирәм дигән.


Хәерле кыл үзең, Хода!..» –

Гайни әби чыкты юлга.

Аның белән бергә китте,

Чана тартып, Сәрвәретдин.


Бара болар, һаман бара,

Ак кар ява һәм төн кара…

Карлы дала уртасында

Гайни әби кибән таба.


– И Ходаем, үзең сакла,

Кяферләрнең күзен капла,

Сәрвәретдин, балакаем,

Син карап тор, мин йолкаем!


Печән төяп чана тарткан

Кара төндә нинди юлчы? –

Аркасына мылтык аскан

Килде-чыкты каравылчы.


– Атам! – диде мәхәббәтсез… –

Әби калды тәһарәтсез,

Үкчәсенә китте җаны,

Басып калды хәрәкәтсез.


– Тфү, әстәгыфирулла!

Бәбекәем, Хәбибулла,

Эңгер-меңгер…

Син күр – мин күр,

Печән бирде Ходай юлда.


– Минемчә ялгышкан Алла,

Үз печәне булмаганга,

Колхозныкын җибәргән ул, –

Идарәгә җәвитсә бул!


Идарәгә әби барды,

Күзләреннән яшь чыгарды.

Ул намазчы, изге килеш…

Котыртучы шайтан, имеш.

Сәхибҗамал әбинең уйлары

Кияүләргә барып чыгам,

Бал калагы яларга;

Киленнәргә барып керсәм,

Бала бирә карарга.


Кияү бирде чәен, балын,

Шикәрен дә, борыч та;

Өйгә кайтсам, килен килгән,

Ярма сорап бурычка.


Көзге катык, көмеш кашык

Киявем белән кызыма,

Язгы катык, ярык кашык

Киленем белән улыма.

Гөнаһ шомлыгы

Салмак кына атлап, сагыз чәйнәп,

Кырдан кайтып килә Бибизәйнәп;

Балак очкайларын кысып бәйләп,

Яртышар пот бодай салган шәйләп.


Төенчеген салып иңсәсенә,

Урам уртасына җиткәч кенә,

Гөнаһ шомлык икән, коткар, Ходай:

Зәйнәп итәгеннән акты бодай!


Тавыклар җыелды, табыш күреп,

Шау-шу килде урам, этләр өреп,

Агай-эне, җегет-җилән көлде,

Бәхетсез башкае ниләр күрде!


Түзмәгән бит ярты сәгать кенә,

Харап итте эшне сәдәф кенә:

Өзелеп китеп, каһәр суккыры ла,

Кәтүк җебе генә тоттырды ла!

Идарәдә җыелыш

Идарәдә җыелыш бара.

Парторг Харис сүз ала:

– Ну, иптәшләр, социалистик

Ярыш ачыйк, – ди, – үзара.

Трибунага кәгазь тоткан

Чыга әби Бибиҗиһан:

– Иптәшләр, – ди, – менә монда

Минем картым Әхмәдулла.

Мин ярышам картым белән,

Эш ысулын, шартын беләм.

Ул да миңа җитди карар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…


Бибиҗиһан эшчән кеше,

Сөеп эшли колхоз эшен;

Сүз җаеннан әйтсәк ярый,

Фермада ул бозау карый.

Аның карты Әхмәдулла,

Кем әйтмешли, дөрес юлда,

Конюшнидә иртә-кичен,

Зур начальник атлар өчен.

Әхмәдулла, әйтү кирәк,

Салып кайта сирәк-мирәк,

Шулай да бик тату алар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…


Бибиҗиһан кызып китә,

Су эчә дә дәвам итә:

– Безнең тормыш алга бара,

Минем картым артта кала.

И ходаем, үзең кичер,

Минем картта иске фикер,

Хатыннарга чүбек баш, ди,

Кыска акыл, озын чәч, ди.

Шешә төбен ялаштыра,

Хатын-кызга караштыра,

Тәнкыйть сүзе үтми аңар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…


Карты белән Бибиҗиһан

Кайтып бара җыелыштан,

Үпкә катыш әйтә шунда

Карчыгына Әхмәдулла:

– Акча җыйдым калын төргәк,

Алырга дип сиңа күлмәк.

Ачу китердең, карчыгым,

Хәзер инде тот капчыгың!

Уйланыр ул Әхмәдулла,

Онытыр ул ачуын да,

Сабак өчен рәхмәт әйтеп,

Күлмәк алыр карчыгына.

Имин булсын бу дөньялар,

Тату гына яши алар.

Күп сөйләндем, инде ярар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…

Ялкау кызлар

Син дә урта белемле лә,

Мин дә урта белемле шул;

Вузга кереп булмагачтын,

Нишләтик ул белемне!


Әнкәй, акча яумас микән,

Кесәгә таммас микән шул;

Маникюр ясатыйм әле,

Инженер алмас микән.


Алъяпкыч кесәләре, аһ,

Маскарад кичәләре, аһ…

Без кайчан булырбыз икән

Начальник бичәләре, уф!

Сабирҗан хаты

Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле дип,

Язып тормыйм сиңа, Шакирҗан,

Ә просто

Сәлам сиңа бөтен колхоздан!


Безнең колхоз яхшы эшләп бара,

Бездән читтә йөри начарлык,

Ә мин, туган, хәзер начальник.


Иң старший конюх булып киттем,

Конюшнине миңа бирделәр,

Бу Сабирҗан абзый гына эше,

Ышаныгыз аңа, диделәр.


Махы бирмә, Сабир малай, димен

Үз-үземә. Әмма эшемдә

Гаеп тапмый әле беркем дә.


Ә шулай да җиңгәң, бозау карап,

Миннән узып китте, чукынган, –

Мәскәү күреп, күргәзмәдә булып,

Йөреп кайтты колхоз чутыннан.


Уңыш яхшы булды, алты кило

Иген бирдек хезмәт көненә,

Клуб салдык, автомобиль алдык, –

Карап кына торчы үзенә…


Яшел калай белән түбә ябып,

Мәктәп салдык, малай, нараттан.

Ә начальник абзаң

Идарәгә йөри пар аттан.


Ил яшәрә, безнең иске авыл да

Танымаслык булып яңарды.

Карт топольләр шаулый җил-давылда,

Хәтерләтеп үткән заманны.


Туган җиребез чиксез байлык саклый,

Каян белә кеше барысын да?

Геологлар быел нефть тапты

Безнең колхоз җире астыннан…


Яшәрәсе килә, гомер ямьле,

Матурлана тормыш көн саен,

Бер син генә безнең арабызда

Күренмисең, Шакир дускаем.


Сагынырсың әле, бер кайтырсың,

Сагынмыйча булмый, күреп тор.

Кайтып килсәң, безгә кеше кирәк –

Бозау фермасына дирехтыр.


Бер эләксәң кайтып, ычкынмассың,

Җибәрмәбез сине авылдан.

Хезмәтеңдә зур уңышлар теләп,

Кайнар сәлам белән Сабирҗан.

Уку вакыты

Дус-ишләрем, күңел салыгыз шаян җырга,

Безнең гомер бүленәдер ике чорга:


Беренчесе диплом өчен уку чоры,

Икенчесе: белемнәрне оныту чоры.


Акыллылар киңәшенчә уку тиеш

Ак биләүдән аксакалга чаклы, имеш.

Гадел эшкә сәбәп

Хатын китте. Аерылыштык. Үч алырга

Уйламыйм да, гадел бит мин. Шушы көндә

Приказ бирәм МТСтан чыгарырга

Атасын да, абыйсын да, сеңлесен дә.

Пычак телле тәнкыйтьчеләр – начар халык,

Бездә, имеш, яши туган-тумачалык.

Җитәр инде, төзәлергә вакыт җитте.

Гадел эшкә сәбәп булып, хатын китте…

Аклану

Тәнкыйтьче:

– Нигә туң белән китап яздың,

Кулга тоткач, кулым өшеде?


Язучы:

– Телем түгел, үзем туңа яздым,

Кыш иде бит, малай, кыш иде.

Тәнкыйть сөймәүче Күркә

Кошлар абзарында Ата күркә

Эш турында ялгыш фикер йөртә:

Кабинетта утырып кич һәм иртә,

Телефоннан сөйләп гомере үтә.

«Мин җитәкче, үзем беләм» диеп

Кабарынып йөри, түшен киереп,

Тәрәзәдән карый, чәчен тарый,

Абзар ремонтлауга салкын карый.

Секретаре Ана үрдәкбикә

Белән

   көн дә театрга китә,

Премия яза, кемгә дисең,

Секретарьга, матур күзләр өчен.

Җитәкченең эшен тәнкыйть итте,

Киртә өстенә менеп, Әтәчетдин:

– Коллегалар, безнең Ата күркә

Эш эшләми, фәкать күзлек сөртә.


Тавыкларга җим табагы сорап

Язган заявкабыз айлар буйлап

Сукно астында ята.

Иптәш Ти-ти

Җимне җирдән чүпли.

         Ки-кә-ри-ки!

Сүз алды Каз:

– Эшләр начар бит,

Күп салгалый иптәш начальник.

И кычкыра безгә, и акыра…

Авызыннан исе аңкып тора.

Матур гына хатыны була торып,

Ана үрдәк белән… Моральсезлек!

Иске абзар, һаман ярык улак,

          кыйгак-кыйгак!

Икенче көн. Приказ:

«Саботажник

Әтәчетдин белән Ата казны

Эштән куарга!

Бибитавык белән Бибиказга

Яшь кияүләр итеп дәртле язда

Карга иптәш белән Чәүкә иптәшне куярга!

     Кошлар начальнигы: Ата күркә.

     Секретарь: Ана үрдәкбикә».

Кашларым тарткан иде

Сөйгәнем кайткан иде,

Кашларым тарткан иде,

Йөрәгемдә яз гөлләре

Чәчәкләр аткан иде.


Батыр да кебек үзе,

Матур да кебек үзе,

Сөям, диде, алам, диде,

Алыр да кебек үзе.


Туй ясыйк, ди, бу җәйдә,

Мин ашыкмыйм кияүгә.

Бер нәрсәгә хәтерем калды:

Ордены юк берәү дә.


Хәерниса, Гөлниса –

Бары да аңа күз кыса,

Әллә инде ярар микән

Барып куйсам югыйсә?!


Килеп күреште иртән,

Шинелен дә салмыйча,

Ни кыланып йөри икән,

Бер орден да алмыйча?

Кыюсыз Габдулла

Суга барган чак булса,

Судан кайткан чак булса,

Тамак кырып калмас иде,

Яратмавы хак булса.


Итегенең кунычларын

Сыдырып салган була;

Түбән очтан өч урадым,

Сызгырып калган була.


Җаның көйгән чак була,

Янып сөйгән чак була;

Нигә инде өзеп кенә

Әйтми икән Габдулла?

Шофёр

Өзгәләнмә, күңел, ташла, җитәр,

Соңга калды синең ай-һаең!

Инде көләр, адәм хуры итәр,

Харап кына булды башкаем!


Каткан куллы шофёр башың белән

Агроном кыз сиңа пармыни!

Аңа хатлар килә бөтен илдән,

Ә соң сиңа почёт бармыни!


Дәртләнде бит күңел, җилкенде бит

Хат язарга шуңа дөньяда;

«Фәлән-фәлән егет гашыйк…» диеп,

Кесәсенә салдым, дивана!


Инде үлем, юлда очратсаң,

Читкә генә карап узарсың.

Ул галим кыз, ә син майга каткан

Кулларыңны кая куярсың?!


Кино бара. Гарьлек! Янып-пешеп,

Мин утырам посып иң артта.

Караңгыда учка кәгазь төртеп,

Пинжәк итәгемне кем тарта?..


Чыктым. Укыйм: «Дустым, йөрәк янгач…».

Канатланып китте өметләр.

Кайсы кызны шофёр караталмас? –

Булдыра ул шофёр, егетләр!

Кыяр-кыймас

Безнең очта яши Зөлхәбирәм,

Күзләрем һич шуны күреп туймас;

Җан калтырап, күрсәм, сәлам бирәм,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Нинди бәхет әгәр миңа барса,

Ничек сөяр идем хатын булгач;

Күргән саен янып сөю арта,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Ул клубта бии Гариф белән,

Көләч йөзле, матур, кашы кыйгач,

Мин елмаеп кына якын киләм,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Танцы бетте, алар бергә кайта,

Яхшы беләм: алар гади юлдаш.

Яхшы беләм: ул мине ярата,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Сөйгәнемне, малай, Салих алды.

Алар китте. Кайгым эчемә сыймас…

Йөрәкләрем өзелеп карап калдым,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Ак бәхетләр телим мин аларга,

Берсе – ярым, берсе дусым булгач.

Читен икән яшәү дөньяларда,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Тотып җибәр, апаем…

Баш төзәтеп ара-тирә,

Баш авырткач, ава-түнә,

Бригадага эшкә әйтергә,

Урам буйлап Ахун килә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Харис агай, басуга чык!

Тәрәзәдән кул күренә,

Стаканы мул күренә;

– Фани дөнья эше бетмәс,

Күңел ачар чаккаем, – ди, –

Тәнгә сихәт – тәңкә сыйфат,

Тотып җибәр, апаем, – ди.

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун килә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Латыйп агай, басуга чык!

Тәрәзәдән кул күренә,

Стаканы мул күренә:

– Ахун, малай, сүгенмә, – ди, –

Чыгып булмый бүгенгә, – ди.

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун китә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Шакир агай, басуга чык!

– Кунак җыйдым өем тулы.

Бүген бездә бәби туе, –

Чыгып булмый бүген генә.

Тотып җибәр берне генә!

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун килә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Сара җиңги, басуга чык!

– Вакыт юк бит, апаем, – ди, –

Товарымны сатаем, – ди. –

Самогоным яхшы, диләр,

Бер стакан салып җибәр!

Миндә бетмәс, мичкә кипмәс,

Тагын берне кагып җибәр…

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун китә ава-түнә.

Җире белән – урыны белән,

Җиргә ятып борыны белән,

Ахун йоклый, төшләр күреп,

Төрле мәзәк эшләр күреп:

Аңа, имеш, сөенә-сөенә,

Мәскәү абзый медаль бирә.

Өф-өф итеп…

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Сокланабыз аңа исебез китеп,

      өф-өф итеп,

      өф-өф итеп.


Егет үстерәбез туган илгә,

Мондый асыл малай бездә генә.

Тирбәтәбез йоклаганын көтеп,

      өф-өф итеп,

      өф-өф итеп


Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә тамагына.

Тәпи йөри башлый яңа гына,

      тып-тып итеп,

      тып-тып итеп.


Малай үсә. Буе, яше арта,

Бәби чагы инде калды артта.

Күн диванга ятып «Казбек» тарта,

      пыф-пыф итеп,

      пыф-пыф итеп.


«Әни, давай, миңа шиблет кидер,

Алыгыз миңа заграничный нидер!

Әти, давай, папироска йөгер,

      лап-лап итеп,

      лап-лап итеп!»


Йөгерәсең, кала тузан тузып,

Автомобильләрне юлда узып,

Магазинга, магазинга тизрәк,

      «Казбек» кирәк,

      «Казбек» кирәк!


Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, бостон юллап,

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

      анда лап-лап,

      монда лап-лап.


Укырга җибәрдек, бармый анда,

Безнең сүзне алмый искә-санга,

Коньяк эчә хәзер ресторанда,

      голт-голт итеп,

      голт-голт итеп.


Матур кызлар белән прәннек ашый,

Акча сорап безгә допрос ясый,

Бирми торсаң, хәзер кыйнап ташлый,

      дөп-дөп итеп,

      дөп-дөп итеп.