Kitabı oku: «Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет», sayfa 2

Yazı tipi:

Гаяз Исхаковның агентура төшереп алган фоторәсемен дә юллыйбыз: ул уртача буйлыдан озынрак, таза гәүдәле, озынча йөзле, аурупача киенә.

Г. Исхаков Казанда яшәүче һәм үзенең китапларын татар телендә чыгаручы Хөсәен Әбүзәрев дигән кеше белән хат алыша» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 93 к.).

Г. Исхакыйның икенче тапкыр 1909 елның көзендә Петербургка кайтуын да полковник Калининга шактый соң җиткерәләр. Петербург охрана бүлегенә ул 1910 елның 1 февралендә тагын үтенеч яза: «…язучы һәм публицист Гаяз Исхаков 1909 елның декабрендә яисә бу елның гыйнвар башында ялган исем белән Төркиядән Петербургка юнәлгән. Нинди исем белән йөрүе билгесез. Башкалага килүенең максаты – Думадагы мөселман фракциясе аркылы ниндидер мәсьәләләрне үткәрү. Шул ук хәбәрләрдән күренгәнчә, С.-Петербургта Исхаковның танышлары бар. Дәүләт Думасы әгъзасы Садретдин Максудов, хатын-кызлар курсларында укучы Әминә Терегулова һәм югары уку йортына керергә әзерләнеп ятучы Шакир Мөхәммәдьяров. Исхаков бу кешеләрдә булгаларга мөмкин, ләкин алардан хәбәр алып булмас, аның турында сөйләмәсләр, хәтта Исхаковны кисәтергә дә мөмкиннәр.

Бу хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләрен миңа белдерергә кушуыгызны үтенәм» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 192 к.). Төркиядән шул икенче кайтуында Г. Исхакый Петербургта бер еллап яшәсә дә, шымчылар аның эзенә төшә алмыйлар.

Ниһаять, Г. Исхакый Төркиядән Алманиягәме, әллә Франциягәме китәргә дип икеләнеп торганда, 1911 елның октябрь аенда Заһид Шамилдән хат килеп төшә. Ул яңа бер әдәби мәҗмуга чыгара башларга теләүләре турында яза һәм аны мәҗмуга идарәсендә эшләргә чакыра. Г. Исхакый: «Бу мәктүб икеләнүләремне бердән хәл итте һәм, атна-ун көн эчендә җыенып, ялган паспорт белән Петербургка килдем», – ди.

Шул килүендә ул тотыла һәм Петербург төрмәсенә ябыла. «Петербургның төрле төрмәләрендә ике айга кадәр калганнан соң, мине элеккеге сөрген җирем – Архангель вилаятенә җибәрделәр. 4035 нче Архангель төрмәсенә яптылар. Бу дәвердә безнең оешма әгъзаларының бик күбесе тотылган, бик күбесе каты җәзаларга тартылган булганга, әллә кулларына берәр документ төште микән дип, бик куркулы көннәр, атналар кичердем. Мине бигрәк тә гади төрмәдән алып, сәясиләр төрмәсенә күчермәүләре куркытты. Тотылган вакытымда янымда өч сум акча бар иде, шул акча белән өч ай буе төрмәдә калып, бик кысынкылык кичердем, өч ай буе берүк эчке киемнәрдә ятып бетләдем», – дип яза Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Әдипнең Ш. Мөхәммәдьяровка язган бер хатында без мондый юлларны укыйбыз: «Мин үземнең тотылуымнан алып бу көнгә кадәр булганнарны китап итеп язмакчы булам… Юл буе йөдәгәнем – күлмәк-ыштанның җитмәве, юрган-мендәрнең булмавы, акчаның Петербург төрмәсенең конторында калуы булды. 13 февральдән 20 мартка кадәр минем шул модный Истанбул пәлтәм – мендәр дә, юрган да, түшәк япмасы да, кием дә булды… Юлда бер тиен акчасыз бардым. Чәй юк, шикәр юк. Көненә ун тиен кормовой бирәләр. Шуңарга һәммәсен эшлә. Шул пәлтәм, шул башымдагы кәпәчем берлән биш йөз чакрымлы ятабка чыгып киттем. Юлдагы ачлыкны, бетләүне сорама да инде» (Мөхәммәдьяров Ш. Гаяз әфәнде // Вакыт. – 1913. – 2 май).

Мезеньда полиция күзәтүе астында Г. Исхакый бер елдан артык яши. Көннәрен шактый төшенкелек халәтендә кичерә, бу чорда бердәнбер повестен – «Бер тоткарның саташуы»н яза (1913). 1913 елның март аенда Россиядә Романовларның хакимиятенә 300 ел тулу мөнәсәбәте белән амнистия игълан ителә. Шул амнистиягә эләгеп, Г. Исхакый да азат ителә. Күренгәнчә, сөрген чорында ул Истанбулда ике тапкыр, Петербургта өч тапкыр яшәп, иҗат итеп ала. Ә Казанда жандармнар идарәсендә аңа өстәмә гаепләр эзләү дәвам итә. Полковник Калинин Петербургта Исхакыйның квартирасын тентегәндә табылган әйберләрне Казанга алдыра. Архивта 16 данә зур форматлы кәгазьдә аларга җентекле тасвирлама теркәлгән (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 873 эш. – 149–156 к.).

Кызганыч ки, «Бер тоткарның саташуы» хикәясе Г. Исхакыйның шул өченче тапкыр Петербургка кайткач булган вакыйгаларны гына эченә ала, гүяки ул авторның хәвефләр белән тулы тормышының бер читен генә ачып күрсәтә. Әдипнең сөрген чорына караган вакыйгалар жандармерия документларында күбрәк чагылган. Г. Исхакыйның этап белән Мезеньга сөрелүе һәм анда яшәве турында беркадәр мәгълүматны рус язучысы, әдип белән бергә сөргендә булган Александр Яковлевич Аросевның (1890–1937) 1933 елда басылып чыккан «Тамырлар» («Корни») исемле романында да табарга мөмкин. Анда әдип хәтта үз исеме белән бирелгән.

1907 елның октябреннән алып 1913 елның апреленә кадәр дәвам иткән сөрген һәм качкынлык чорында Г. Исхакый иҗат эшен туктатмый. «Теләнче кызы»ның икенче кисәге (1909), «Тормышмы бу?» повесте (1911), «Мулла бабай» романының беренче өлеше (1913) язылып дөньяга чыга.

«Мулла бабай» романы язучының «Тормышмы бу?» повестеның киңәйтелгән варианты итеп эшләнгән кебек, ләкин әсәр тәмамланмаган, аның герое егерме биш яшьлек Хәлим, муллалык юлын башлап кына җибәреп, мулла бабай булырга шактый ерак бер баскычта тукталып калган. «Мулла бабай» романы – ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башы мәдрәсәләр, голямалар тормышын яктырту буенча энциклопедик әсәр.

Г. Исхакыйның повесть һәм хикәяләрендә тормышның төрле яклары, төрле проблемалары чагылдырыла бара. Аның, мәсәлән, «Солдат», «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Кияү», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше», «Башкорт бәхете», «Көтелгән бикәч» кебек әсәрләрендә әллә нинди эре шәхесләр, зур язмышлар юк. Әмма боларда да тормышны эченә кереп, бөтен ваклыклары, көн саен туып торган мәшәкатьләре, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләре белән тәфсилләп сурәтләү бар.

Г. Исхакый, беренче карашка бик үк зур тоелмаган бер фактны алып, шуның ярдәмендә яшәешнең иң характерлы якларын күрсәтә ала. Мәсәлән, ул «Сөннәтче бабай» повестен сөннәткә утырту кебек бер йола аша авылның, халыкның бөтен бер тарихын, яшәү рәвешен, традицияләрен тасвирлый. Татар тормышына хас булган чисталык, пөхтәлек, тәртип ярату, кунакчыллык кебек сыйфатлар Сөннәтче бабай һәм аның характерына җайлашкан карчыгы образлары аша күрсәтелә. Сөннәтче бабайны сөннәтче иткән, пәйгамбәрләр заманыннан мирас буенча килә дип ышанып, кадерләп тотылган, изге эшләргә рухландырган сөннәт пәкесе – образны ачуда хәлиткеч бер деталь. Сөннәтче бабай сөннәт пәкесенең изге булуына илаһи дәрәҗәгә җиткереп ышана, шуңа күрә пәкене пычрату аңа йөрәк күтәрә алмаслык фаҗига булып тоела, һәм ул Сөннәтче бабайны үлемгә китерә. Сөннәтче бабайны язучы сөеп-яратып, аңа теләктәшлек күрсәтеп сурәтли. Шул ук вакытта әсәрнең буеннан-буена авторның нечкә генә, нәзакәтле генә юморы да сизелеп тора. Г. Исхакыйның бу повесте – кеше психологиясен, тормышын сурәтләү ягыннан үрнәк булырлык әсәр.

Сөрген чорында әдип бер-бер арты «Мөгаллим» (1908), «Кыямәт» 1910), «Җәмгыять» (1911), «Зөләйха» (1912) пьесаларын язып төгәлли.

«Мөгаллим» драмасында төп герой Салихның авылга китеп халыкны агарту, яңа тормыш кору турындагы хыяллары чынбарлык белән бәрелештә җимерелүе тасвирлана. Г. Камал драманы «гүзәл әсәр» дип бәяли (Яңа китаплар // Йолдыз. –1909. – 2 июнь). «Бу китапны укыган вакытта адәм үзен бер дә язудан укыган кебек күрми: чын мәгыйшәт уртасында торган кебек хис итә». Бусы – Кәбир Бәкер сүзләре (К. Б. Мөгаллим // Йолдыз. – 1909. – 13 октябрь).

«Кыямәт» һәм «Җәмгыять» комедияләрендә Г. Исхакыйның сатирик талантын күрәбез. Һәр икесендә саранлык, комсызлык, наданлыктан көленә, укымышлы кешеләрнең өстенлеге раслана. Цензура ике комедияне дә «сәхнәдә куярга уңайсыз» дип тапса да, «Сәйяр» труппасы аларны барыбер сәхнәдә куйган. Сәхнәдә уйнарга цензураның рөхсәте булмау, голяманың шаулавы тәэсир итми калмый, комедияләрнең икесе дә тамашачыга аз күрсәтелә.

«Зөләйха» (1918) – татар әдәбияты тарихында татарларны көчләп чукындыру турында язылган бердәнбер драма. Әдип бу әсәрен үзе туып үскән төбәктәге вакыйгаларга нигезләнеп язган. Әмма ул бөтен Рәсәйдә, аеруча ХVIII–ХIХ йөзләрдә көчәеп киткән көчләп чукындырулар фаҗигасен чагылдыра. Зөләйха образы аша милләтнең фаҗигасе бирелә. Чукындырылганнан соң, кире мөселманлыкка кайтуларны җинаять дип санап, ул мәкруһларга көн күрсәтмәү, җәзалау, гаиләләрен, тормышларын җимерүгә дучар ителгәннәрнең, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәле, бер үк вакытта рухи батырлыгы күрсәтелә. «Зөлайха»ның ничек язылып бетүе, Петербургта яшьләр җыелган җирдә аны ничек укып чыгуы, тыңлаучыларда ул нинди тәэсир калдыруы турында Г. Исхакый «Бер тоткарның саташуы» (1913) дигән повестенда бик җентекләп сөйли. Бер урында: «Минем күңелем төшми: дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр, татар тормышы эчендә кайный торган әчетке кабарып китеп, татар тормышы савытының бөтен тирәсеннән ташып чыгып, Идел буйлап агып киткәнче, Урал тауларын үтеп китеп, Кашгар чикләренә барып җиткәнчегә кадәр язам», – ди ул.

Г. Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителеп, Казанга килеп, Яуширмәдә туганнарын күреп, Петербургка барып урнаша. Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә. Фуад Туктар, Шакир Мөхәммәдьяров, Хөсәен Әбүзәрев, Нәҗип Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, үз мөхәррирлегендә «Ил» гәзитәсен чыгара башлый. Гәзитәнең беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга. Бераздан гәзитә Мәскәүгә күчә. Ул ябылгач, Г. Исхакый мөхәррирлегендә үк «Сүз» гәзитәсе чыга башлый, ул да ябылып, «Безнең ил» гәзитәсенең берничә саны чыгып кала. Соңыннан гәзитә тагын «Ил» исемендә басылуын дәвам итә. Бу гәзитәләр революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.

Г. Исхакый үзенең 1917 елгы февраль революциясеннән соң булган сәяси карашларын болай аңлата: «1905 елгы революциядә без сыйнфый байрак астында бардык: хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез. Ләкин бу безнең демократиягә хыянәт итеп, буржуазиягә сатылуыбыз дип каралырга тиеш түгел. Чөнки хәл үзгәрде. Безне буып тора торган самодержавие җимерелде. Һәм безнең бурыч – хәзер шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһийәт12 торгызудыр. Шул иҗади эшнең фундаменты салынып өлгереп, сыйнфый көрәшкә тотыну вакыты җиткәч, без үземез кайсы сыйныф тарафыннан торырга тиешлекне белермез» (Әмирхан Ф. Гаяз әфәнде шәрәфенә // Кояш. – 1917. – 13 апрель).

Публицистикага бирелеп, бер ачылып, бер ябылып торган гәзитәләрдә ялкынлы мәкаләләр язып тору белән бергә, ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә, «Теләнче кызы»ның өченче кисәген (1914), «Мөгаллимә» драмасын (1914) һәм берничә повесть бастырып чыгара.

«Мөгаллимә» пьесасы кулъязма килеш Петербургта укып тикшерелә. «Сәйяр» труппасы аны Мәкәрҗәдә 1914 елның 16 августында сәхнәгә куя. Г. Исхакый бу спектакльне 1915 елның 30 июлендә Уфада укучы яшьләр уйнавында карый. Бу чордагы матбугатка күз салсаң, иң күп мәкалә-рецензияләрнең Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»сенә язылуын күрәсең, аларның саны унбиштән артып китә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән төп нәрсә – пьесаның Г. Исхакыйның моңа кадәр язган әсәрләренә охшамавы, яңалыгы. Биредә элекке әсәрләрендәге кебек иске тормыш белән яңа тормышның тартышуы да, иске фикер белән яңа фикер каршылыгы да юк. Әсәрдәге мөгаллимә Фатыйма образы ул – әдипнең татарның киләчәге турындагы бөек хыялы җимеше. Әлбәттә, үткән тормыштан яисә бүгенге тормыштан алып язылган, хәтта кайчагында геройларның прототиплары да билгеле булган әсәрләре белән танылган Исхакыйның Фатыймасын тәнкыйтьчеләр төрлечә кабул итә. Рецензияләр белән чыгучылар арасында аеруча ике авторның бәяләмәләре күзгә ташлана. Аларның берсе – әсәрдә чын «хакыйкый» мөгаллимә язмышына бәйле бер ишарә дә юк, әсәр реаль тормышны чагылдырмый, дип, пьесаны тәнкыйть итеп чыккан Г. Ибраһимов. Автор хәтта бу әсәрне мәйданга кую «авыр тормышлы мөгаллимнәр сыйныфына каршы җинаять» дип тә, «…әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнең көзгесе була алмаганга) нольгә якын» дип тә әйтеп куя (Ибраһимов Г. «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән // Тормыш. – 1915. – 26, 27 февраль).

Тәнкыйтьчеләрнең икенчесе – «Мөгаллимә»нең тууын хуплап, аңа һәм әдәби, һәм фәлсәфи анализ ясаган Җ. Вәлиди. Ул: «Тормыш әдәбияты тормыш белән бергә һәм тормышның артында калганнарын себереп алып барырга гына тиешлеме, әллә тормышның алдыннан җырып, аңа юл билгеләп барырга, тиздән булачагы, булырга тиешлеге күренеп торганнарны булды иттереп күрсәтергә дә хакы бармы?» – дип сораулар куя да, үзе үк болай җавап бирә: «Әдәбият хәзерге хәлдә бер яктан тәнкыйди булса, икенче яктан тәрбияви булырга тиеш… Әдәбият азмы-күпме тормышның алдына чыгарга, аның «иртәгәсен» тасвир итәргә тиеш», – ди (Вәлиди Җ. Мөгаллимә // Вакыт. – 1915. – гыйнвар).

Г. Исхакыйның бу чор повесть һәм хикәяләре дә элеккеләре белән чагыштырганда яңача, шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылып язылган булулары белән аерылып торалар. Бу яктан «Остазбикә» повесте татар әдәбиятының үзенчә бер югары казанышын тәшкил итә. Балалары булмау сәбәпле, яраткан иренә хатынлыкка үз укучысын димләве, моны үтә авыр кичерүе, үзе сайлаган язмыш фаҗигасен күтәрергә көч таба алуы өчен, Сәгыйдәне илаһи образ буларак кабул итмәү мөмкин түгел.

Кемгә өйләнергә? Ике милләт вәкиле бәхетле гаилә кора аламы? Г. Исхакыйның «Ул икеләнә иде» (1914), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) хикәяләрендә бу сорау кабыргасы белән куела. Хикәяләрнең икесендә дә укымышлы татар егетләренең, татар мохитендә үзләренә тиң булырлык кызларны таба алмыйча, үзләре кебек үк укымышлы рус хатын-кызлары белән аралашулары беренче карашка табигый сыман булып тоелырга мөмкин. Әйтик, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда язучы Анна образын идеаллаштырып бирә. Автор татар кызларына: «Сез дә шулай Анна кебек сөя белегез, сез дә шулай Аннадагы гүзәл сыйфатларга ия булырга тырышыгыз, юкса әйбәт татар егетләреннән мәхрүм калырсыз», – дип әйтә сыман.

Хәзерге вакытта бу проблема актуальлеген югалткан инде. Татар хатын-кызлары укымышлылык, тәрбиялелек ягыннан башка бер милләт хатын-кызларыннан да ким түгел.

Әмма бу хикәяләрдә әдип тирәнгәрәк яшергән, беркайчан да актуальлеген югалтмаган һәм югалтмаячак үтә мөһим үзгә бер фикер дә бар бит. «Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борган», «…гомерендә бер каты сүз сөйләми торган», Шәмси авырганда фидакярлекләр күрсәткән Анна янында Шәмси «йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте» дип хикәяли автор. Бу кадәр бөтен яктан килгән, Шәмсинең «тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф иткән» Анна янында Шәмси үзен бик бәхетле итеп тоярга тиеш иде кебек. Ә ул сызлана, кайчан да булса Аннаны да, өч баласын да «Истанбулга илтеп, мөселман тәрбиясе бирдерер идем» дип хыяллана. Дусишләре белән аралашмый башлый, «җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты… елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды» ди автор.

Ни өчен соң Шәмси җанына тынычлык таба алмый шулай өзгәләнә? Аңа ни җитми? Әдип бу турыда уйланырга укучының үзенә калдыра.

Әлбәттә, Г. Исхакый февраль революциясен алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, кайнап торган бу чорда сәяси тормыш уртасында була. 1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар съездын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен ул ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип аталган һәм соңыннан басылып та чыккан. Съезд Г. Исхакый докладында куелган төп положениеләрне кабул итә. Анда федератив демократик Рәсәй составында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар тарафыннан хуплана. Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән Икенче мөселман корылтаенда да яклау таба.

С. Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләү мәсьәләсен карый. Бу мәсьәләдә конкрет чаралар күрү өчен, махсус милли мәҗлес кирәк табыла. Һәм аны әзерләү өчен вакытлы бюро сайлап куела. Аңа Г. Исхакый да керә.

Милли мәҗлес Уфада 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы большевиклар кулына күчкән була. Шуңа күрә милли мәсьәләләрне хәл итү тагын да катлаулана. Мәҗлестә тулаем бердәмлек хөкем сөрсә дә, булачак милли дәүләт рәвеше буенча фикер икегә бүленә: төркичеләр Г. Исхакый, Г. Терегулов, Һ. Максуди, З. Кадыйри милли-мәдәни автономия дип бара, федералистлар (туфракчылар) И. Алкин, Г. Шәрәф, Ф. Сәйфи, С. Атнагулов һ. б. Идел-Урал штаты идеясен яклый. Мәҗлес соңгысын кабул итә. Төп идеясе ягыннан болар бер-берсенә каршы килми, әмма беренчесе, киңрәк масштаблы булып, Россиядәге бөтен төрки халыклар белән эш итүне күздә тота, икенчесе Идел-Урал регионы белән чикләнә.

Большевиклар милли оешмаларны тарата. Г. Исхакый үзенең «Идел-Урал» очеркында болай яза: «Милли оешмаларны большевиклар нәкъ большевикларча тар-мар иттеләр, милли полкларны тараттылар, милли казнаны конфисковать иттеләр һәм качып өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алдылар».

Мөһаҗирлектә

1918 елның апрелендә большевиклар, Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, Г. Исхакый, Милли идарә әгъзалары белән бергә, Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ярты елдан артык яшәп алуы Г. Исхакыйның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит-ят җирләргә китү вакыты арасында бер озын-озак күчеш чоры булып тора. Әдип большевикларның власть башында озакка калачакларына ышанмый әле. Себердә ул киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә. 1918 елның 7 декабреннән «сәяси, әдәби төрек-татар гәзитәсе» булган «Маяк» чыга башлый. Г. Исхакый гәзитәнең беренче саннарында ук Себердә яшәүче милләттәшләрен, Уфада Милли мәҗлес төзегән кануннарга нигезләнеп, шәһәрләрдә шәһәр мәҗлесе идарәләрен, авылларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакырып чыга. Һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешедән торган Милли идарә сайлана да.

Г. Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 нче санындагы «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә белгән, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкүм милләтләр мәхрүм калмыйлар, үзләренә кирәкне алалар. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнар, чехлар, славяннар – болар һәммәсе иң якын тарихта… Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бер халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».

Бу чордагы сәяси вазгыять турында Г. Исхакый болай фикер йөртә: «Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1918 елның 11 ноябрендә Аурупадагы вакытлы килешү игълан ителде. Без алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп сугыш чыгымнарын Русия өстенә күтәртеп, шуларны каплатыр өчен, Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык. Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкымызның сәяси «ризыгы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык» (Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. Яңа милли юл // 1939. – № 3. – 6 б.).

Г. Исхакый турында күп очракта «совет властен кабул итмәгән, чит илгә чыгып киткән» дип кенә язалар. Юк, чит илгә ул Ватанына әйләнеп кайтырга дип киткән. Югыйсә нигә кирәк булыр иде аңа Парижга, Версаль солых конференциясенә барырга омтылу? Бу конференция Милли мәҗлес тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал бәйсез җөмһүрияте төзү турындагы карарларны якларга, расларга тиеш. Милли мәҗлес делегатлары менә нинди өметләр белән бара Версальгә.

Әмма С. Максуди, Ф. Туктар, Г. Исхакый катнашкан солых конференциясендә Россия ягыннан большевиклар булмый. Шуңа күрә делегатлар конференциядә Идел-Урал төрек-татарларының хәле, теләкләре мәсьәләләрен күтәрсәләр дә, гәзитәләрдә язып чыксалар да, сөйләшүләр берьяклы гына булып кала. Г. Исхакый шул китүеннән Ватанына кире әйләнеп кайтмый.

Гаяз Исхакыйның Ватаныннан читтә яшәгәндә иҗат иткән унбер әдәби әсәре мәгълүм. Аларның икесе – «Ике ут арасында» драмасы һәм «Олуг бәйрәм» исемле хикәясе, әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай безгә язганча, әтисенең башка әйберләре белән бергә Варшавада бер саклык банкында кала, ул банкка бомба төшеп, бина җимерелә.

Чит илгә киткәч, Г. Исхакый 1920–1923 елларда гына да җиде әдәби әсәр иҗат итә. Әмма берсен дә бастыра алмый. Ул елларда әдип бик авыр матди кысынкылыкта яши. Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт 1924 елның 2 мартында Берлиннан әтисенең энесе Әхмәтхәсәнгә хат яза. Анда мондый юллар бар: «…китапны алгансыңдыр дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере чемоданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китаплар түгел алар…» Гаяз Исхакый, күрәсең, шул китапларын Ватанында бастырырлар дип өметләнгән. Әмма аның китапларының кулъязмаларын да, Сәгадәтнең һәм үзенең Әхмәтхәсәнгә язган хатларын да мәгълүм органнар эләктереп барган.

Г. Исхакый берничә тапкыр матбага ачарга омтылыш ясап карый. Бу мөмкинлек бары тик 1928 елда гына туа. Архангельдәге сөрген елларын бергә кичкән фикердәше, бу чорда исә Польша хөкүмәтенең башлыгы маршал Йозеф Пилсудский (1867–1935) әдипне Варшавага чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Варшавада торып, кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир Чагатайлар да катнашып, Берлинда «Милли юл»ны (соңыннан «Яңа милли юл») чыгара башлагач та (мәҗмуганың беренче саны 1928 елның декабрендә дөнья күрә), язган әсәрләрен 1937 елга кадәр бастыра алмый. Бу хәлгә беркадәр ачыклык кертер өчен, махсус органнар туплаган трофей документлар арасыннан бер хатка мөрәҗәгать итик: «Президент полиции г. Берлин. Полицейский отдел Шарлаттербург-Тиргартен. – В рейхоляйтунг НЕDAN, отдел внешней политики г. Берлин, Маргаретенштрассе. Касательно Аяса Исхаки. Входные и нумерация обработки 2 ноября 1936. День записи 30 октября 1936. – Просьбу Айас Исхаки о разрешении ему, как исключение, открыть самостоятельную типографию (наборочную), согласно § 3, ст. 2 третьего распоряжения о временном построении немецкого ремесла от 18.1.1936 г., я утверждаю сегодня»

По поручению подпись: Больц»

Бу документтан шул аңлашылса кирәк: Г. Исхакый үзенең «Милли юл» мәҗмугасын үз типографиясендә түгел, ә берәр чит кеше типографиясендә «өйдәш» булып бастырып килгән. Ә әдәби китаплары исә эшмәкәр буларак үз типографиясе оештырылгач кына басыла башлый. Басылган китапларның алгы тышының эченә «Бу әсәр «Милли юл»ның үз матбагасында хәреф тезү машинасы илә тезелде» дип язылган.

Г. Исхакыйның мөһаҗирлегенең беренче елларында иҗат ителгән әсәрләрендә вакыйгалар үз Ватаны җирлегендә бара.

«Дулкын эчендә» драмасы илебездә барган революциянең кайнар эзләреннән алып иҗат ителгән. Ләкин әсәр Советлар илендә ул чор турында язылган әсәрләрдән нык аерыла: безнең башыбызга сеңдерелгән «кызыллар – коткаручы», «большевиклар – иң мәрхәмәтле кешеләр» дигән ышануны юкка чыгара.

«Өйгә таба» повестендагы вакыйгалар Беренче бөтендөнья сугышы чорында бара. Әсәрнең ахырында утыз ел патша армиясендә хезмәт иткән, бик күп сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән татар полковнигы, ак флаг күтәреп, армиясе белән Төркия ягына чыгып китә. Тимергалиевнең бу адымы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр барган вакыйгалар, геройның кичерешләре белән аклана. Ул кем өчен дип әле үз мөселманнарының, дин кардәшләренең канын коярга тиеш? «Рус балтасының сабы» булып тагын күпме йөрергә мөмкин? Тимергалиев кенә түгел, аның армиясендәге башка татарлар да шулай уйлана.

«Дулкын эчендә» һәм «Өйгә таба» әсәрләре әйтерсең лә бүген язылган. Г. Исхакый беркайчан да безнең системада яшәмәгән, аңа без яшәгән мохитнең тамчы кадәр дә йогынтысы булмаган. Әмма большевиклар тарафыннан дөрес курс алынмаганын һәм берьяклылыкның нәрсәгә китерәчәген ул тирән аңлаган һәм чит илдә калган. Хөр күңеле, идеаллары үзе белән киткән. Бернинди сарай идеологиясенә буйсынмыйча, гомумкешелек кыйммәтләре хакында Аурупа югарылыгында фикерли алган. Ул, үз югарылыгыннан торып, Локман хәким кебек, без коммунизм идеяләре белән исереп, якты киләчәк турында хыялланып йөргәндә үк, илебездәге тарихи вакыйгаларны үз вакытында мәкаләләрдә дә, әдәби әсәрләр итеп тә язып барган.

«Көз» повесте – бер утыруда укыла торган бу гүзәл әсәр Г. Исхакыйның егерме дүрт яшьлек чагында язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге татар өчен мәңгелек булган темаларның берсенә багышланган. Үзеңнең милли мохитеңнән, татар җирлегеннән, телеңнән, культураңнан, халкыңнан аерылу драматик финалга китерә. Әсәрдә төп фикер әнә шул хакта. Агымсу иркенә куелган йомычка кебек, агым кайсы якка китереп терәсә, шунда тукталырга риза булып яшәгән Гөлсем һәм кайсы ярга йөзәсен белгән һәм теләгенә ирешү өчен бөтен көчен, акылын җыеп көрәшкән Нәфисә – икесе ике төрле мохиттә тәрбияләнеп үскән кызлар. Саф татар гаиләсендә тәрбия алган сәүдәгәр кызы Нәфисәдән аермалы буларак, татар мохитеннән чыгып бетмәгән, рус мохитенә кереп җитмәгән морза кызы Гөлсем, ике арада бәрелеп-сугылып калып, ихтыярсыз бер кеше булып җитешә. Нәтиҗәсе шул: көзләре ике ханымның ике төрле: Нәфисәнең язмышы бер гүзәл поэма төсен алса, морза кызы Гөлсем упкын читендә кала. Әсәрнең герое Хәлим әйткәнчә: «Һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача». «Көз» повесте, гәрчә анда татар тормышының шул ук революциягә кадәрге дәвере сурәтләнсә дә, Г. Исхакыйның шул чорда язган әсәрләреннән аерылып тора. Биредә тел-сурәтләү чараларын кулланудагы, сюжетны корудагы камиллек, осталык сокландыра. Бу гүзәл повестьны татар эмиграция әдәбиятының классик үрнәге дип атарга мөмкин.

«Җан Баевич» комедиясендә Г. Исхакый милли нигилистлардан көлә. Ватып-җимереп булса да русча сөйләшсәм, русча киенсәм, марҗага өйләнсәм, руслар белән генә аралашсам – тәрәкъкый пәрвәр булам, ягъни культуралы кеше булам… Комедиядәге төп герой Шакирҗанның хыялы әнә шундый. Зыялы булуны шулай аңлаучы нигилистлар татар дөньясында һәрчак булган һәм хәзер дә бар.

«Локман Хәким» – бу кечкенә әкият бик зур хикмәткә ия әсәр. Әйбәт кенә яшәп яткан халык өстенә зәхмәтле яңгыр ява. Шул яңгыр тамчылары эләккән суны эчеп, халык акылдан яза һәм ни кылганын белми тилереп яши. Айнып китсә, ни күрә: ил таланган, бөтен җир җимерек, тормыш чыгырыннан чыккан. Һәммә кеше аптырашта: кайда кайчан нәрсә югалтканын аңламый тора, диварларда, коймаларда, халыктан көлгән кебек, акылдан язган падишаһның ахмак лозунглары, манифестлары эленгән.

Әсәрнең Берлинда 1923 елда язылганын истә тотканда, Г. Исхакыйның күрәзәлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Нәкъ безнең хакта бит бу! Без дә коммунизм идеясе белән исереп гомер иткәнбез. Ә айныгач, нәрсә күрдек соң: байлык беткән, бөтен нәрсә җимерек, көчләнгән табигать, тәрбиясез балалар, кадер-хөрмәтсез олылар һәм киштәләрдә, бездән көлгәндәй, якты киләчәк, коммунизм турында язылган калын-калын китаплар, плакатлар, лозунглар, кызыл әләмнәр генә.

Г. Исхакыйның бөек акылы аңа безнең илдәге хәлләрне объектив бәяләргә һәм гасыр башында ук бөтен ХХ гасыр буена булачак афәтләрне алдан күрергә мөмкинлек биргән.

Г. Исхакыйның гомеренең соңгы елларында язылган әсәрләрендә вакыйгалар төрек җирлегендә бара.

«Татар кызы» повесте безнең өчен темасының яңалыгы белән кызыклы. Илләр арасында булып үткән тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә Ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган татарларның күңелләрендә сызылып торган җирсү, туган илне сагыну, хәтта милли кием-салым, ашау-эчү әйберләренә кадәр тәфсилләү, җыр-шигырь, шагыйрьләр хакында, туган табигать хакында сөйләшүләр тормышка ашмас моңсу бер ашкыну булып тоела. Биредә Г. Исхакыйның үз халәте дә чагыла дияргә була. Әсәрдә чит илдә бүленеп калган геройлар үзләрен еш кына «ике ут арасында» калган кешеләр дип атыйлар. Язучының 1920 елда Парижда язылып, Варшавада югалган «Ике ут арасында» исемле әсәре дә, бәлки, шул – үз иленә кайтасы килеп, чит җирләрдә тилмереп яшәүче мөһаҗирләр турындагы әсәрдер, дип фараз итәргә мөмкинлек бирәдер?

«Хәят юлында» пьесасында Г. Исхакый, Аурупада шәүлә булып йөреп-йөреп тә, безнең илгә килеп кунаклаган кызыл идеянең тамыр җибәреп, ныгып һәм соңыннан ничек итеп әкренләп кабаттан башка илләргә җәтмәсен сузуын тасвирлый. Элек бездә эшләгән марксизм-ленинизм университеты тибындагы «Халык йорты» сәяси курсларына йөреп, еллар буе без ятлаган цитаталарны ятлап, реаль тормыштан ераклашкан бушбугаз, аферист Йосыф һәм аның коткысына бирелеп йөргән Сабахат, Пакизә, Зүхтүләрнең үз-үзләрен тотышлары нигезсез идеянең ничек итеп яшьләрне бозуын, күңелләрен буш калдыруын күрсәтә.

«Тәүбәгә килгән хатын» – хатын-кыз язмышын күңеленә якын алып язган әсәрләре белән танылган әдип бу төрекчә хикәядә дә тормыш төбенә төшә язган төрек кызының, юлында «Хозыр»ны очратып, тәүбә итеп, дөрес юлга чыгуын, бәхеткә ирешүен сурәтли.

«Олуг Мөхәммәд» – Г. Исхакый озак еллар дәвамында Алтын Урда, Казан ханлыклары тарихларын җентекләп өйрәнгән, әсәр язу фикерен күп еллар күңелендә йөрткән булса кирәк. Мәсәлән, 1937 елда ук әдип үзе нәшер иткән «Яңа милли юл» мәҗмугасында (№ 3. – 18–19 б.) «Олуг Мөхәммәднең Солтан Морадка язган мәктүбе» дигән мәкалә басылып чыга. Мәҗмугада шулай ук Һ. Атласи, Р. Фәхретдинов әсәрләрендә Олуг Мөхәммәднең Казанда идарә итү чорлары хакындагы фикерләр дә бәян ителә.

Г. Исхакый «Олуг Мөхәммәд»не дүрт ел дәвамында иҗат иткән. Әсәрнең язылу вакытына игътибар итсәк, бу чор – Россиядә Алтын Урданы бары тик каралтып тасвирлау чоры. Бәлки, бу хәл дә язучының әсәр язу теләген куәтләндергәндер. Әсәр соңгы елларда мәйданга чыккан болгарчылык-алтынурдачылык кебек радикаль фикерләрне урта бер җирдә берләштерә, уртак бер фикергә китерә сыман.

Китаплары басылып тора, унбер ел инде «Яңа милли юл» мәҗмугасы нәшер ителеп килә… Г. Исхакый 1919 елда туган иленнән киткәннән бирле, мөгаен, беренче тапкыр тынычланып, әсәрләр язса, бастырып чыгарырга мөмкинлек булуына куанып яшәп алгандыр. Утыз биш еллык мөһаҗирлек чорында бу еллар әдипнең иң бәхетле еллары булгандыр. Әмма дәртләнеп, бөтен көчен иҗат эшенә җигеп, җимертеп эшләп ятканда, Гитлер Польшага сугыш ача. Г. Исхакый, Польша хөкүмәтенең киңәшен тотып, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә, 1939 елның 6 сентябрендә Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Әдип, үзе язганча, өеннән кулына бер сумка тотып кына чыгып китә.

Шулай итеп, сугыш Г. Исхакый өчен шәхси фаҗига китерүдән башлана. Шуннан соң аңа беркайчан да үз матбагасын кору насыйп булмый. Мондый вазгыять килеп чыкмаган булса, без, укучылар да, әдипнең югарыда аталган тагын ике әсәрен күрә алган булыр идек.

12.Рәфаһийәт – иркенлек.