Cilt 48 sayfalar
2017 yıl
Kitap hakkında
Яшь шагыйрә Г. Батталованың беренче китабына лирик шигырьләре туплап бирелде. Авторның үзенә генә хас язу өслүбе, тел-сурәтләү чаралары бар. Аның тормыш-яшәеш турында уйланып язылган шигырьләре дә, мәхәббәт лирикасы да укучыга яшь замандашыбызның уйлы-гамьле күңел авазын ирештерә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Яшәүнең мәгънәсе нидә? Сорауларга бармы җавап? Дөньялыкта кылган гамәл Әллә гөнаһ, әллә савап… Тәкъдирләргә ни язылган? Югалтумы, әллә табыш… Офыкларда тик кайтаваз: Һәммәбезне йөртә язмыш… Мәңгелекнең фәлсәфәсе — Серле сорау – кайда бәхет? Гасырга тиң гомерме ул, Дан-шөһрәтме – мәгърур тәхет? Тәннәрдәге сихәтлекме, Мең җаннарның рәхмәтеме, Йөз аклыгы – балаларың, Оныкларың рәхәтеме? Изгелекне, игелекне Сыйдыралган күңелме ул? Чакрым-чакрым мәгънәле юл Үзе бәхет түгелме ул?!