Kitabı oku: «Сыналганнар – сынатмый», sayfa 2

Yazı tipi:

КЫТАЙДА ЯШӘҮЧЕ ТАТАРЛАР

Кытай Халык Республикасы – 56 төрле милләтне үз эченә алган зур бер гаилә. Татарлар – аң-белемнәре, хәләл хезмәтләре белән бу илнең мәдәният, мәгариф, сәүдә-сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрендә күзгә күренерлек роль уйнаган халык. Кытайда милләттәшләребез, нигездә, Шенҗан-Уйгур автоном районында: Үрүмче шәһәрендә, Алтай, Чүгүчәк һәм Гучан өлкәләрендә, Гучан өязендәге Чишмә милли татар авылында урнашканнар. Татарларның җан исәбе 1953 елда 6929 кешегә җиткән була. 1954 елдан башлап, Кытай-совет килешүе нигезендә, зур бер төркем татарлар Советлар Союзына кайта башлыйлар. Соңгы җан исәбен алу мәгълүматлары буенча, Кытайда бүгенге көндә 4873 милләттәшебез яши.

* * *

Җәй айларында Татарстаннан читтә яшәүче татарлар янында еш булырга туры килде. Шулар арасында иң кызыклы сәяхәтләрнең берсе, мөгаен, Кытайга булгандыр.

Соңгы елларда бу илдә гомер итүче татарлар белән еш аралашабыз, милләттәшләребез турында азмы-күпме мәгълүматыбыз бар. Үзгәртеп кору еллары башланып, «тимер пәрдәләр» күтәрелеп, чикләр ачылгач, башка чит илләрдәге кан кардәшләребез кебек, Кытайдагылар да туган туфракка таба тартыла башладылар. Безнең милләтпәрвәрләребез дә анда булып, халкыбыз вәкилләре белән танышып кайттылар. Бүгенге көндә кырыкка якын татар егете һәм кызы Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Казан югары уку йортларында белем ала. Шул кызларның берсе – Гөлчәһрә – хәзер Казан килене. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Марс Тукаев белән яңа гына никах укытып, гаилә корып җибәрделәр.

Кытайдагы милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешләре белән якыннан танышу, милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашу өчен, Кытайның Үрүмче шәһәреннән 300 километр ераклыкта урнашкан Чишмә милли татар авылына юл алдык. Юлдашым – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов.

5000 чакрым араны без Мәскәүгә поездда, аннан Новосибирскига һәм Үрүмчегә самолётта барып, ниһаять, Кытайга килеп җиттек. Безне бер төркем татарлар белән Кытайның кояшлы иртәсе каршы алды. «Барыр юл ерак», – дип, авыл рәисенең ярдәмчесе Сәмигулланың машинасына утырдык та Чишмәгә юл тоттык. Ул кытайча, уйгурча, казахча, татарчаны бергә кушып сөйли. Бик тырышкан очракта, тылмачым Фердинанд аша Сәмигулланың телен аңларга була әле. Ул сөйләгәннәрдән мин менә ниләр аңладым: Дуваң дигән кытай авылы 1989 елның 20 июлендә Шенҗан-Уйгур автономияле районы хөкүмәте тарафыннан «Чишмә милли татар авылы» дип үзгәртелгән. Авылда кытай, татар, уйгур, казах, үзбәкләр – барлыгы 4050 кеше яши. Шуларның 650 се татар. Чишмәнең башлыгы – Дәлил Кан, секретаре – Хан Җүн. Халык башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Дөге, кукуруз, фасоль, кавын, карбыз үстерәләр. Фермерлар да бар. Авылның шифаханәсе, 5 мәчете, мәктәбе бар. Мәктәптә барлыгы 380 бала укый, шуларның 100 е татар укучысы икән.

Монда юллар бик яхшы. Машина зур тизлек белән барса да селкетми, тирбәлеп кенә барган күк. Кытайда мин трассада да, шәһәр эчендә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөргән транспорт йөртүчене күрмәдем. Әле тегеннән, әле моннан җиңел машина, автобус, җәяүле йә ишәккә атланган кеше килеп чыгарга мөмкин.

Тау-таш арасы. Комлык, корылык. Юл кырыенда куй, дөя көтүләре күренеп кала. Тәүлектән артык юлда бару үзен сиздерде, сөйләшеп бара торгач йоклап та кителгән. «Килеп җиттек» дип эндәшкәнгә уянып киттем. «Кая соң монда авыл, бу фермалар түгелме соң?» – дим аптырап. Баксаң, биредәге өйләр балчыктан салынган икән. Йорт итеп төзелгән мәктәп, авыл Советы һәм шифаханә бинасын гына күрдем. Халык бай яши дип әйтмәс идем. Кемдер «уфалла» арбасын ишәккә таккан, кемдер үзе тарта.

Чишмәгә килеп җиткәч, Сабантуйның Тянь-Шань тавы куышында узачагы билгеле булды. Ул авылдан тагын 60 чакрым ераклыкта икән.

Без машинада, борыла-сырыла, тауга күтәрелдек. Табигатьнең гүзәллеген язып та, сөйләп тә аңлатып бетерә торган түгел. Аны үз күзләрең белән күрү кирәк. Биек-биек таулар, мәһабәт, мәгърур чыршылар сәламли, тау битен юып, чишмә челтери. Җәйләүләрдә юл буйлап тирмәләр куелган. Монда җәй айларында халык куй, дөя, сыер, елкы көтә икән. «Татарның җитмәгән җире юк, монда да яши икән бит ул» дип уйлап, милләтебезнең таркалып яшәвенә җаным сыкрап куйды.

Без, ниһаять, Киң Сай куышлыгында. Монда электр юк, шулай да генератор ярдәмендә ут куелган. Татарча музыка яңгырый. Көндез 38 градус жылы булса, кичкә суытты. «Бездә тауда көндез бик эссе, ә төнлә 4 градуска кадәр салкынайта», – диделәр. Безне Чишмә авылы җитәкчеләре, зурлап каршы алып, бер тирмәгә табынга дәштеләр. Иң беренче чәй чыгардылар. Чәй үзе яшел, үзе сөтле, үзе тозлы. Тозлы чәйне таудагылар эчә икән. Алар иртән китәләр, кич кайталар. Ә тозлы чәй тирләтми һәм ашыйсыны китерми, диделәр. Әлбәттә, мин ул чәйне эчә алмадым, кара чәй бирделәр. Аннан өстәлгә куй башы чыкты. Ул затлы кунакларга гына бирелә торган ризык икән. Аның колагын, борынын кисеп, аерым-аерым куялар. Табынга бер-бер артлы ит ризыклары чыга торды. Аларның барысы да бик борычлы итеп әзерләнгән. Монда бар ризыкны да махсус таякчыклар белән ашыйлар. Дөрес, безгә кашык та тәкъдим иттеләр, әмма миңа таякчыклар белән ашау кызыграк булды.

Бер табын артында затлы, зыялы татарларыбыз белән утырырга туры килде. Рәфыйк абый Аббас һәм аның җәмәгате Мәрфуга ханым әнә шундыйлар. Бик матур итеп татарча сөйләшәләр. Рәфыйк абый – Уйгур автономияле районының һәм Кытай мәмләкәтенең танылган, күренекле кешеләренең берсе. Ул – халык сәламәтлеген саклау эшләрен югары дәрәҗәгә күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес. Рәфыйк Аббас 1927 елда Үрүмче шәһәрендә туа, ата-бабалары Казан-Уфа якларыннан булган. Шенҗан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлап, 1951 елда табиб булып эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул төрле дәрәҗәдәге вазифалар башкара. Заманында Шенҗан Сәламәтлек саклау департаментында министр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүгенге көндә Рәфыйк ага – Бөтенкытай Кызыл Хач җәмгыятенең VII чакырылышының президиум әгъзасы, Шенҗан-Уйгур автономияле районы халык хөкүмәтенең киңәшчесе. Җәмәгате Мәрфуга ханым – доцент. Шенҗан университетында кытай теле һәм әдәбияты, тел факультетларында укыткан, гыйльми бүлек мөдире булып эшләгән. Шенҗандагы татар мәдәниятен тикшерү җәмгыятенең рәис урынбасары булып торган. Берничә фәнни китап авторы. Кызлары Клара – профессор, Диләрә – танылган табибә. «Без дөньядагы хәлләр белән һәрдаим танышып торабыз. Безнең башлыгыбызның Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы безнең өчен горурлык булды. Минтимер Шәймиевне без бөтен татарлар Президенты дип тә атыйбыз, насыйп булса, Казанга барырга исәп», – ди Рәфыйк ага.

Тагын бер танылган татарыбыз – генерал Рәгънә апа Акмуллина белән дә танышырга мөмкинлек туды. Ул чип-чиста итеп ана телендә сөйләшә. Кытайда туып-үсеп тә, татар телен камил белүе мине шаккатырды. Рәгънә ханым үзе Колҗа шәһәрендә туган. Җиде ел татар мәктәбендә белем алган. Гарәп хәрефләре белән татар әлифбасын язган. Гомерен медицинага багышлап, менә кырык ел инде ул сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итә. Хәрбиләр шифаханәсенең директоры булган. Бик күп фәнни мәкаләләр авторы. Рәгънә ханым бик матур итеп җырлый да икән. Ул безгә Рәшит Ваһапов репертуарыннан Нигъмәт ариясен җырлап күрсәтте.

Зыялы шәхесләр күп иде ул көнне бәйрәмдә. Турсин Интип – доцент. Университетта укыта. Бик матур итеп гармунда уйный һәм җырлый. Такмаклар да башкарды. Ә халкыбызның «Каз канаты» җыры кытай татарларының гимны икән. Алар аны үзләренчә бераз үзгәртеп җырлыйлар.

Журналист кеше гел кызыксынучан бит инде ул. Минем табын янында бергә утырган милләттәшләрем белән күбрәк аралашасым килде. Янымдагы тагын бер кеше белән таныштым. Ул – Абдулла Аббас, алда искә алган Аббасларның туганнары икән. Әтисе Әхмәтзыя Хисаметдин хаҗи – Уфадан, әнисе Мәгърифә Казан ягыннан икән. 1910 елларда алар Үрүмчегә килеп урнашалар. Бу зыялы гаиләдән биш профессор чыккан. Абдулла әфәнде – биология фәннәре докторы, профессор. Үзе дә алты фән докторы әзерләгән. Аспирантлары күп. Ул – Кытай халык депутаты. «Мин татар ризыклары әзерләргә яратам. Әнием бик оста пешекче иде. Ул миңа ризык әзерләү серләрен дә төшендерде. Татар туйларына ризык әзерләргә дә чакыралар. Бар булган белемемне туплап, рәсемнәрен төшереп, уйгур телендә «Татар ашлары» дигән китап чыгардым. Берничә кат нәшер иттеләр. 100 мең тираж белән дөнья күрде. Бүген ул – иң күп сатылучы китапларның берсе», – ди Абдулла әфәнде.

Тамак ялгап алгач, бер-беребезгә хәерле төннәр теләп таралыштык. Якын-тирә авыл, шәһәрләрдән җыелган татарлар төне буе җырлап утырдылар. Ә иртәгә – Сабантуй.

Милли бәйрәмгә 1000 гә якын кеше килгән иде. Тауга җәяү күтәрелү җиңел түгел, шуңа күрә аты булганнар атка атланганнар. Мондагы бәйрәм бездәгедән аерылып тора. Кытайда коммунистлар партиясе хакимлек итә. Сабантуй кытай һәм уйгур телләрендә ел буе башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, доклад белән башланып китте. Аннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлавы яңгырады. «Татарстан Президентының котлавын ишеткәч, шатлыктан яшьләр тамды», – ди Абдулла әфәнде. Бәйрәм уйгур, кытай, казах җыр-биюләре белән бергә үрелеп барды. Әлбәттә, Сабантуйның бизәге Татарстаннан килгән артистлар – Фердинанд Сәләхов, Рөстәм Вәлиев һәм җырчы Фәрит Фәйзрахманов булды. Аларның чыгышлары алкышларга күмелде. Сабантуйның икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте.

Көннең икенче яртысында без кабат Үрүмчегә кайтыр юлга кузгалдык.

Үрүмче шәһәренә татарлар 1881 елда килеп урнаша башлыйлар. 1900 елның башында аларның саны шактый арта. Татар балаларын ана телендә укыту өчен, мәктәп салдыру ихтыяҗы туа. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, мәчетнең мөхтәрәм кешеләре, бер өй табып, рәсми рәвештә 1912 елда татар мәктәбе ачалар. Дәресләр бирү өчен, Казаннан Зиннәтулла исемле кешене укытучылыкка чакыралар. 1915 елда кызларны укытырга мөгаллимә кирәк булгач, Үрүмче татарлары Зиннәтулла әфәндене Казанга җибәрәләр. Казанга кайткач, ул укытучы белеме булган татар кызы Мәрьямгә өйләнеп, аны Үрүмчегә алып кайта.

Бу вакыттан бирле инде шактый вакыт узган. Бүген Үрүмчедә татар мәктәбе дә, татар мәчетенең имамы да юк. Татар тыкрыгы дип аталган бер урам гына бар. Яшь буын инде ана телен дә белми дәрәҗәсендә. Үз вакытында татар телендә белем алганнар арасында кемнәр, нинди генә һөнәр ияләре юк. Мәсәлән, бик күп гыйльми дәрәҗәләргә ия булган профессор Әкбәр Вәли, татар оешмасы җитәкчесе, унбиш ел метерология институты директоры булып эшләгән Илчи Сәйрани, телләр белгече Илдан Исхаков, Милләтләр хезмәте министрлыгында эшләүче Мәлик Чанышев һ. б.

Үрүмчедә шәһәр белән танышырга да, кибетләрдә, базарда йөрергә дә туры килде. Андагы кытай товарлары безнең базардагы һәм кибетләрдәгедән бер дә аерылмый. Бары тик бәясе генә югарырак. Шәһәр пычрак, халык күп. Ә Үрүмченең уйгурлар яши торган җирендә нур бар кебек. Әллә каян мәчетләре балкып тора. Уйгурларның мәчете татарларныкыннан тышкы кыяфәте белән аерылып тора. Анда милли бизәкләр сизелә.

Кытай иленең бер шәһәре һәм бер авылы белән якыннан танышып, «кем кая туган, шунда торсын» дигән фикергә килеп, кабат юлга кузгалдык. Бу юлы Казахстан башкаласы Алма-Атага.

«Кәеф ничек?», 2007, октябрь

ТУБЫЛ БЕЛӘН КАЗАН АРАСЫ

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, юлда йөргәндә, гел кызыклы хәлләргә, маҗараларга очрап кына тора. Узган елда Сахалинга татар оешмасы оештырырга киткәч, һава шартлары начар булу сәбәпле, самолёт очмыйча, ул атна буе аэропортта утырды. Февраль ахырында Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә менә ун ел инде эшләп килүче «Себер иле» татар тапшыруының юбилей тантанасына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: «Фердинанд Сәләхов белән бергә барырсыз. Татар дөньясы аның җырлавын ярата, үзен хөрмәт итә. Сахалиннан да «бездәге татарларны уятты, рәхмәт аңа» дигән хатлар бүген дә килә», – дигәч, мин тагын ниләргә юлыгырбыз икән дип уйлап куйган идем аны…

Маҗаралар тимер юл вокзалында ук башланды. Вагон начальнигы билетлар белән бергә документларны да карый башлагач, Фердинандның үзе белән паспорты булмавы ачыкланды. Поезд начальнигы аның машина йөрү таныклыгын карагач, юлаучының халык артисты булуын аңлатып торасы булмады. Командировкага баруын әйткәч, ул рөхсәт бирде. Шулай итеп, без поездга кереп урнаштык. Вагон иске, чисталыгы да әллә ни мактанырлык түгел. Шунысы әйбәт булды: купеда без өч кенә пассажир булып чыктык. Күршебез – Уренгойга акча эшләргә баручы Чаллы кешесе, Владимир исемле. Алты елдан артык шулай вахта методы белән эшләп йөри икән. Ул безгә Себернең матурлыгы, табигатенең кырыслыгы турында сөйләп барды. Төньяккарак барган саен салкынайта. Екатеринбургта 28 градус чамасы булса, Төмәндә – 32, без килеп төшкәндә Тубылда 36 градус салкын иде. Төнге сәгать ике. Ә безнең Фердинандның башында кепка, өстендә юка куртка, кулында бияләе дә юк. Ярый әле, машина белән каршы алып, кунакханәгә урнаштырдылар.

Ниһаять, без борынгы тарихи җирдә – Иртеш буенда урнашкан Тубыл шәһәрендә. Биредә борын-борыннан безнең татарларыбыз яшәгән. Бүген дә милләттәшләребез шәһәрдә яшәүче халыкның өчтән бер өлешен тәшкил итәләр. Шәһәр хакимияте тарафыннан татарларга карата игътибар сизелә сизелүен, шулай да… Себер Татар милли-мәдәни үзәге шәһәр хакимияте тарафыннан финанслана. Мондый ярдәм күрүче үзәкләр Россиядә берничә генә. Тубыл татарлары оешмасының үз биналары бар. Анда китапханә, татар халкының тарихына багышланган музей урнашкан. Штатта 40 кеше исәпләнә. Алдагы елларда ул сан 120 булган. Балаларның да, өлкәннәрнең дә ансамбльләре эшләп килә. Барлык милли, дини бәйрәмнәрне үткәрәләр икән. Яңа гына «Искер» дип аталган газеталары дөнья күргән. Без юбилеен билгеләп үтәргә килгән «Себер иле» телевизион тапшыруын да әлеге үзәктә эшләүче Римма Өметбаева әзерли. Ул тапшыру Татарстанда 2004 елда «Бәллүр каләм» премиясенә лаек булган иде. Римма «Себер дәрьясы» дигән радиотапшыруларны да әзерләүче икән. Тубыл дәүләт педогогика институтында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә. Җитәкчеләре – Татарстанның Буа районы кызы Флёра Сафиуллина. Гомумән, 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш инде күренмәсә дә, биредәге татарлар эшлиләр, тарихыбызны, телебезне, динебезне, милли ризыкларыбызны саклап калырга тырышалар.

Милли ризык дигәннән, «Бу ашханәнең хуҗабикәсе Гөлнур апа, Казаннан килгән кунакларны үземә алып килегез, дип чакырды», – дигәч, безне төшке ашка шунда алып киттеләр. Гөлнур Баһаветдинова – чыгышы белән Казан артыннан, Биектау районы Зур Битаман авылыннан. «Казанда «Акчарлак» рестораны каршындагы пешекчеләр әзерләү училищесын тәмамлап, Чаллы шәһәренә барып эшкә урнаштым. Тубылда нефтехимкомбинат төзелгәнен ишеткәч, ирем белән бәхет эзләп шушы якка юл тоттык. Башта Себер татарларының телен аңлый алмый аптырадым. Әле дә хәтеремдә. Зур чемоданнар, сумкалар сөйрәп, бу калага килеп төштек. Хәзер елга буена барып җитәбез дә трамвайга утырып китәбез, диләр. Көчкә күтәренеп елга буена килдек. Нинди трамвай ул?! Трамвай дигәннәре паром икән. Утырып, рәхәтләнеп еладым. Ничекләр ияләшермен икән дип курыккан идем. Ходай рәхмәте белән утыз ике ел гомер шушы шәһәрдә үткән дә киткән. Авыр вакытлары да, рәхәт чаклары да булмады түгел. Якын кешеләремне дә югалттым. Ике никахтан дүрт балам бар, Аллага шөкер. Кечкенәсе дә мәктәпкә китте инде. Олы улымны гына, армиядә бик каты кыйнап, гарип итеп кайтардылар. Хәзер шуны дәвалау артыннан йөрим. Үз эшемне башлап җибәрдем. Төрле-төрле тәмле ризыклар пешереп, халыкны сыйлыйбыз. Татарча туйлар, мәҗлесләр дә үткәрәбез. Туган як онытылмый инде ул. Гел сагынып искә алам. Авылда әнием, туганнарым яши, Аллага шөкер, хәбәрләшеп яшибез. Вакыт тапкан саен кайтып килергә тырышам», – ди Гөлнур апа. Безне ул татар милли ашлары белән сыйлады.

Поездда Фердинанд Сәләхов: «Тубылда Сәкинә Арангулова дигән бик матур итеп җырлаучы ханым яши. Аны «Себер сандугачы» дип йөртәләр. Бу төбәктәге милли күтәрелешне башлап җибәрүчеләрнең берсе ул. Үзе – җиде бала анасы. Бервакыт гастрольдә йөргәндә, без «ачка казан аскан артистларны» өенә алып кайтып, тиз генә бәрәңге кыздырып ашатты. Шул изгелеген гомеремдә онытасым юк. Андый тәмле бәрәңгене башка ашаганым булмады», – дип сөйләп барган иде. «Себер иле»нең юбилей тантанасында миңа менә шул ханым белән дә якыннанрак танышырга насыйп булды. Сылу гәүдәле, җитез хәрәкәтле, кап-кара чәчле бер ханым, сәхнәгә чыгып, җыр сузды. Тын да алмый утырган зал аны алкышларга күмде. Бу Сәкинә Арангулова иде. Ул Тубыл районының Лаемтамак авылында туып үскән. «Әле дә хәтеремдә. Мине, унике яшьлек кызны, атка утыртып шәһәргә алып килделәр. Бу 1962 ел иде. Шунда зур сәхнәдән беренче тапкыр «Галиябану» һәм «Авыл көе»н җырладым. Абыем гармунда уйнады. Менә шул вакыттан бирле сәхнәдән төшкәнем юк. 1989 елда, Татарстан Республикасы мөстәкыйль дәүләт булсын дип тырышып йөргән вакытта, мин дә Казанда К. Тинчурин исемендәге театр бинасында чыгыш ясадым. Гөлзадә Сафиуллина мине, сәхнәгә чыгарганда, «Себер сандугачы» дип тәкъдим итте. Әлеге чыгыш турында бирегә кайтып сөйләгәч, безнең танылган шагыйребез Якуб ага Зәнкиевкә бу бик ошаган. Менә шуннан бирле миңа бу исем ябышып калды», – ди Сәкинә ханым. «Ирегез Арслангәрәй әфәнде дин юлындагы кеше икән. Сәхнәдә йөрергә ничек рөхсәт бирә соң?» – дип кызыксынам. «Без аның белән аңлашып яшибез. Минем иҗатыма иремнең беркайчан да каршы килгәне булмады. Аның әтисе дә мулла булган. Ул үзе дә яшьтән үк намаз укый. Шәһәрдәге мәчетне торгызуны да башлап йөрүчеләрнең берсе. «Син мине һәрвакыт һәр эшкә рухландырып, ярдәм итеп тордың», – ди. Бергәләп җиде бала үстердек, Аллага шөкер. Һәрберсе белән дә горурлана алабыз. Олы улларыбыз Хәсән белән Хөсәен – игезәкләр, бик матур җырлыйлар, музыкантлар да, спортчылар да, рәссамнар да. Сөяктән сыннар эшлиләр. Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары. Өченче улыбыз Айвар, әтисе кебек, дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Айдар, Вилзур, Султан, кызыбыз Ләйлә белән бергәләп гаилә ансамблендә иҗат итәбез. Ансамбльне оештыргач, «Бәхет ачкычы» дигән исем биргән идек, сеңелләре тугач, абыйлары аның исеме белән «Ләйлә» дип атыйсылары килде. «Бик яшь күренәсез», – дигәч, Сәкинә ханым рәхәтләнеп көлде. «Рәхмәт инде, яшәрткәнегез өчен. Мин әниемә охшаганмындыр инде. Әниемә 91 яшь. Сау-сәламәт. Кичә генә юындырдым, башында бер генә бөртек тә ак чәче юк. Күзе әйбәт күрә, акылы үзендә. Һәрвакыт аның белән киңәшләшеп яшибез», – ди.

Тубылда мин тагын бер затлы ханым белән таныштым. Ул – шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова. «Владимир Путиннның үзе белән очрашкан кеше ул», – диделәр аның турында. Фәүрия ханым – шәһәрнең почётлы гражданины. Гомерен балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган, Россиянең атказанган табибы. Халкыбызның милли тормышын җанландырып яшәтүдә күп эшләр башкара ул.

Менә шундый милли җанлы шәхесләребезнең тырышлыгы, булдыклылыгы аркасында эшләп килүче «Себер иле»нең бәйрәме Зур драма театрында узды. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Татарларны бәйрәм белән котларга шәһәр җитәкчесе дә килгән. Рус милләтеннән булса да, хатыны татар икән. «Хатынымның әнисе яратып карый торган тапшыру ул», – диде хуҗа. Әлбәттә, бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде шәһәр мэры. Тапшыруларның сыйфатын яхшырту максатыннан, яңа аппаратура бүләк итте. Әлеге тантана үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җыр, биюләре белән бергә үрелеп барды. Ә сәхнәнең күрке Казан кунагы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов булды. Халкыбыз җырлары белән беррәттән, эстрада шлягерларын җырлап, залга төшеп, халыкны биетеп, җырлатып, күңелләрен күрде ул. «Ап-ак киемнән сәхнәгә килеп чыккан җырчыны без фәрештәдәй хис иттек. Аның һәр җыры саен баш иеп, рәхмәт әйтәсе килде», – диде тамашачы. «Казан – безнең Мәккәбез. Без аңа карап яшибез, үрнәк алырга тырышабыз, килүегез өчен рәхмәт», – дип озатып калды безне «Себер иле»нең мөхәррире Римма Өметбаева.

Менә шулай Татарстаннан еракта гомер итүче милләттәшләребезнең күңелләрендә тагын бер кат өмет чаткысын уятып, аларның хәл-әхвәлләрен белеп, без кайтыр юлга, тимер юл вокзалына килдек. Билет кесәдә, Фердинандның паспорты гына юк. Тагын нәрсә дип әйтерләр икән инде дип, курку катыш караш белән караганмындыр инде. Поезд начальнигы – мөлаем йөзле Эльмира ханым: «Мин сезне шунда ук таныдым. Сез җырчы Фердинанд Сәләхов бит. Бернинди дә авырлык булмаячак. Рәхәтләнеп ял итеп кайтыгыз», – дип, безне вагонга озатты.

Утыз сәгатьлек юл булса да, кайту тизрәк кебек. Кояшлы Тубыл озатып калып, болытлы Казан каршы алса да, барыбер үз илең, үз җирең яктырак, җылырак шул. Бу сәяхәттән дә мин тагын бер кат «һәрбер адәм баласына да туган җирендә яшәргә, эшләргә, гомер итәргә язсын» дигән фикер белән кайттым.

«Татарстан яшьләре», 2007, ноябрь
Yaş sınırı:
0+
Litres'teki yayın tarihi:
25 mart 2022
Yazıldığı tarih:
2015
Hacim:
480 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02948-3
İndirme biçimi: