Kitabı oku: «Сыналганнар – сынатмый», sayfa 6
АККОШЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ
Чан районы зур бер эшчеләр бистәсе кебек. Исемен татарларның чан, зур савыт дигән сүзеннән алганнар. Ул Татарский, Бараба, Куйбышев, Венгеровский районнары белән чиктәш һәм Новосибирскидан 450 чакрым ераклыкта урнашкан. Район хакимияте башлыгы Виктор Иванович Губер белән очрашкан вакытта, ул: «Без әле Татарстаннан бик күп нәрсәләргә өйрәнергә тиешбез. Безнең район да күпмилләтле. Халкыбызның 11 % ы – татарлар. Алар биш авылда төпләнеп яши. Башкарган эшләре, кылган гамәлләре – башкалар өчен үрнәк», – дигән иде. Миңа Виктор Губер телгә алган авылларның өчесендә булырга туры килде.
Кушкүл авылы
Иң элек 330 елдан артык тарихы булган Кушкүл авылына юл тоттык.
«Без – бараба татарлары, Себернең җирле халкы», – диделәр милләттәшләребез, үзләре белән таныштырганда. Биредә елгалар, күлләр күп, урманы да бай. Гомумән, яшәү өчен шактый уңай төбәк. Ерак заманнарда халык елга, күл буйларына аерым гаиләләр булып төпләнгән. Җәен камыштан ясаган шалашта торсалар, кышын землянкалар казып кергәннәр. Алар мәҗүсиләр булганнар, потка табынганнар, корбан чалганнар. Башлыча балык, кош ите белән тукланганнар. Исемнәре дә хайван, табигать күренеше атамаларын йөрткән.
1680 елда балыкчыларның күзе кечкенә генә бер утрауга төшә, һәм алар шунда туктала. Шалашлар корып, булачак авылга нигез салалар һәм, күлләрнең кушылган урынына урнашуына ишарәләп, Кушкүл дип атыйлар. Халык балыкчылык һәм аучылык белән шөгыльләнә. Россиянең Европа өлешеннән кергән татар-мишәрләр барабаларга яңа сулыш алып килә. Аларны агачтан йорт төзергә, хуҗалык алып барырга, игенчелек белән шөгыльләнергә, җырларга, милли уен коралларында уйнарга өйрәтәләр. Мишәрләр җирле халыкка мөселман исемнәре куша башлыйлар, бу төбәккә ислам динен алып киләләр. Авылларда мәчетләр калка.
Бүгенге көндә Кушкүл авылында 80 нән артык хуҗалык, 505 кеше исәпләнә. Авыл халкы, Россиянең бик күп төбәкләрендәге кебек, бары үз көченә генә таянып яши. «Гыйбрәт алыйм дисәң, читкә чык» ди халкыбыз гыйбарәсе. Бу, дөрестән дә, шулай. Кушкүл авылы халкының көнкүреше, яшәеше белән танышкач, «Татарстаныбызда без, Аллага шөкер, җәннәттә яшәгән кебек яшибез икән» дип уйлап куйдым. Ягулык итеп куллана торган табигый газның туган җире Себер булса да, биредәге халык бүген дә утын яга. Авылга газ әле дә килеп җитмәгән! Бер генә калай түбәле йорт та күрмәдем мин Кушкүлдә. Мәчетләре юк, ә мәктәпләре бар. Ләкин анда татарча укытмыйлар. Яшьләр калага китү ягын карый, чөнки биредә эш юк. Шулай да зарланып утырмый авыл халкы. 2008 елда клубка капиталь ремонт ясаганнар. Үзешчән сәнгать түгәрәге эшен җанландырып җибәргәннәр. «Умырзая» халык фольклор ансамбленә йөрүче апалар өчен монысы зур куаныч булган. Инде зурдан кубып сөйләрлек уңышлары да бар икән. «Розалиябез менә, «Иртеш моңнары» XI халыкара сәнгать фестивалендә катнашып, лауреат дипломына лаек булды», – ди клуб мөдирләре Разия Хәмидуллина, горурланып. «Миләшләр» вокал дуэты да, төрле бәйгеләрдә катнашып, танылырга өлгергән.
2010 елдан Кушкүлдә кече эшмәкәрлекне үстерүгә игътибар бирә башлаганнар. Ильяс Ибраһимов умартачылык белән шөгыльләнә. Зиннур Вахитов агач яру цехы ачып җибәргән. «Мин авылымны бик яратам. Читкә китмичә, үз туган нигеземдә генә гомер итәсем килә», – ди Зиннур. Хатыны Римма белән йорт салып чыкканнар. Кызлары Дәринә, уллары Тимурны үстерәләр. Бу нәселнең дәвамы ныклы.
Тармакүл авылы
Юлда йөргәндә һәрвакыт тирә-юньне күзәтергә яратам. Бу якларның да табигате бик матур. Күлләрнең күплеге күзгә ташлана. Басу буйлап барганда, каршыга очраган аккош көтүләре (!) шаккатырды. Биредә алар бик кадерле. Чан районының гербында да аккошлар сурәте. Алар – биредә яшәүче кешеләр күңеленең чисталыгын, район җирлеге табигатенең гүзәллеген чагылдыра торган символ, диделәр. Безгә дә шул матурлыкны якыннан күрергә насыйп булды.
Ходай биргән хозурлыкка сокланып бара торгач, Тармакүл авылына килеп җиткәнебезне сизми дә калдым. Әлеге авылда Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан туып үскәнен мин инде белә идем.
Тармакүлнең килеп чыгышы турында төрле легендалар йөри. Шуларның берсе турында безгә тарих укытучысы Әфәнде әфәнде Халиков сөйләде. Аптырама, хөрмәтле укучым, язуда бернинди дә ялгышлык юк – укытучының исеме нәкъ шулай. Ә ул сөйләгән хикәят болайрак: Яркүл, Тармакүл күлләре, Эльма, Таук сазлыклары тирәсенә кешеләр килеп урнаша. Алар тәңречеләр була, «әнтәнәй» дигән потка табыналар. Юрталарда яшиләр. Ир-атлар аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнәләр, ә хатын-кызлар йорт эшләрен карый. Ислам динен таратучы Ибраһим Карюков атлы кеше бу җирләргә Сембер губернасыннан килеп төпләнә. Авыл оеша башлый. Агачтан йортлар салалар, коелар казыйлар. Башта авылны Онар аул дип атыйлар. «Онар» бараба татарлары телендә «таң ату» дигәнне аңлата икән. Тора-бара, төгәлрәге, 1893 елда авылның исемен Тармакүлгә алыштыралар. Бу вакытта анда инде 500 ләп кеше яши торган була.
Ул вакыттан бирле шактый сулар аккан. Кайчандыр авылда мәчет тә, мәдрәсә дә булган. Бүген инде аларның берсе дә юк. Бу авылга да газ кермәгән, урамнарында юллар да шулай ук бик начар. Халык саны 600 гә якын. Күбесе өлкән яшьтәгеләр, чөнки монда да яшьләр читкә китә. Тармакүлдә урта мәктәп эшли. Барлыгы 39 бала укый, диделәр. Укыту рус телендә алып барыла, татар теле факультатив рәвешендә генә керә. Шулай да балалар безгә Тукай шигырьләрен бик матур итеп татарча сөйләп күрсәттеләр. Балалар бакчасы да шушы ук түбә астында, аңа 15 бала йөри. Закир Шаһбанның туганы Валерий Шәмсетдинов тырышлыгы белән мәктәптә «Дуслык» ансамбле оештырганнар. Анда йөрүче укытучылар район, өлкә күләмендә узган чараларда да актив катнашалар икән.
Тармакүл авылында безгә Хафизә ханым Әхтәриева үзләренчә себер пилмәне әзерләргә өйрәтте. Безнекеннән аермалы буларак, алар пилмәнне әчетелгән сөт салынган шулпада пешерәләр. Авыз итеп карадык – бик тәмле.
Бу авылда безнең игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә – кибет бинасы булды. Моннан 100 ел элек төзелгән ул бина өр-яңа кебек. Аны бер гасыр элек шушы авыл бае салдырган булган. Кирпечен дә Тармакүлдә сукканнар, ә измәсенә, бина нык булсын дип, тавык йомыркасы агын кушканнар. Әлеге кибет бүген дә үз вазифасын башкара.
Тебис авылы
Бу районда мәчете булган бердәнбер авыл – Тебис. Аларда азан тавышы инде унбер ел яңгырый. Шулай да биредәге халык дингә нык тартыла дип әйтмәс идем. Авылның имамы Зыятдин абый Әбдрәхимов белән сөйләшкәннәрдән чыгып, шундый фикергә килдем. Җомга намазына нибары биш-алты кеше йөри икән. «Теләкләре булган яшьләрне мин өйрәтергә әзер», – ди авылның имамы. Авылда гел татарлар гына яшәсә дә, татар телен камил беләләр дип тә әйтә алмыйм. Татар җырларын матур итеп җырласалар да, мәктәптә ана теле бер генә сәгать тә укытылмый. Менә шулары җанны әрнетте.
«Халкым минем», 2011, май
«ТУГАН ТЕЛНЕ ЯРАТУ ГАИЛӘДӘ ТУА»
(Әңгәмәдәш – педагогика фәннәре кандидаты Илсур Һадиуллин)
– Илсур Гәрәевич! Милли мәгариф өлкәсендә бүген сезне нәрсәләр борчый?
– Бездә вазгыять һәрвакыт катлаулы булды. Бүгенге глобализация чорында бөтен дөнья, үзенең ана теленнән, диненнән, әдәбиятыннан ваз кичеп, чит телләр өйрәнүгә күчкән чорда, күпләр туган телләрен белергә тырышса да, белергә теләмәүчеләре дә юк түгел. Хәзер без мәктәп укучыларының милли аңын күтәрү өстендә эшләргә тиешбез. Ә ана телен камил белү, уй-хисләреңне, фикерләреңне үз телеңдә җиткерә алу балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Моны безнең Президентыбыз да ассызыклап әйтте. Без эшне шушы юнәлештә алып барабыз. Татар балалар бакчаларыннан башланган эш мәктәпләрдә, аннан югары уку йортларында дәвам ителергә тиеш. Тик күңелләрендә булмаса, балалар бакчасы һәм мәктәптә, төрле указ һәм приказлар белән генә берәүгә дә телне өйрәтеп булмый. Туган телне ярату иң элек гаиләдә туарга тиеш. Без хәзер, балаларда татар теленә мәхәббәт уяту максатыннан, ата-аналар белән ныклап эшлибез. Алар белән аңлы эш алып бармасаң, үз милләтеңә карата горурлык һәм хөрмәт хисен уятмасаң, ата-аналар үз балаларында моны тәрбияли алмый. Икенче яктан, киресенчә: «Без үз вакытында татар телен мәктәптә укымаган», – дип әйтүче ата-аналар да бар. Бу – сәбәп табу гына инде. Мәктәптә укымаса, өйдә аралашсыннар иде, шуның өчен ана теле бит ул. Андый гаиләләр белән эшне без балалар аша алып барабыз.
– Безнең кулланылышка «оптимизация» дигән сүз килеп керде. Мәктәпләрне берләштерәбез дип, татар мәктәпләрен бетереп, анда ана телендә белем алган укучыларны рус мәктәпләренә кушу да күпләрне борчый.
– Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый. Оптимизация исә – бүлеп бирелгән финанс чыгымнарын без ничек итеп дөрес кулланырга тиеш дигән сүз бит ул. Президентыбыз да, шәһәр җитәкчебез дә «оптимизация – балалар бакчаларын яисә мәктәпләрне, татар классларын ябу түгел» дип кат-кат басым ясадылар. Дөрес, әгәр бер сыйныфта 10 укучы, икенчесендә 8 генә булганда һәм алар икесе дә параллель рәвештә бер үк программа буенча укыганда, бер сыйныфны икенчесенә кушарга мөмкин. Әгәр укыту программалары бер-берсеннән аерыла икән, сыйныфларны берләштерү безнең яктан дөрес булмый.
2010–2012 елларга һәр балалар бакчасының, һәр мәктәпнең алга таба ничек яшәячәге, анда күпме финанс чыгымнары тотылачагы һәм ул чыгымнар ничек дөрес кулланылырга тиешлеге турында программабыз төзелгән. Һәр мәгариф оешмасы шуңа нигезләнеп эш итә. Әгәр бер мәктәптә 1700 бала белем ала, ә аның күршесендәге мәктәптә 300 укучы гына укый икән, урынлы рәвештә «Нишләп берсендә белем алырга теләүчеләрнең саны күп, ә икенчесендә аз?» дигән сорау туа. Андый мәктәпләр дә юк түгел. Без алар белән аерым эш алып барабыз.
– Балалар бакчасында, мәктәпләрдә татар телен укыту бүген нинди югарылыкта?
– Шәһәребездә татар статусына ия булган 76 балалар бакчасы исәпләнә. Әгәр дә аларның һәрберсендә бөтен нәниләр дә татар телен белә, чын татар мохите яши, татарча тәрбия бирәләр дип әйтсәм, бу үз-үзебезне алдау булыр иде. Моннан безгә файда юк. Балалар бакчасындагы төркемгә телне белмәгән бер генә бала килеп керә икән, калган 19 бала, шул сабый аңласын дип, рус теленә күчә. Шуңа без, татар һәм рус төркемнәре аерым булсыннар, дибез. Эшлисе эшләр күп әле. Ләкин иң беренче чиратта үзебездә, олыларда, татар теленең кирәклеге турындагы фикер нык булырга тиеш. Татар булганыбызга горурланып яшәсәк, ул вакытта безнең балалар да, оныклар да шул хисне сеңдерер.
Казан шәһәрендә 40 татар мәктәбе эшли. Аларның төрлесе бар. Араларында фәннәрне рус телендә укытучы мәктәпләр дә юк түгел. Моның төп сәбәбе – бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшыру. Бала, мәктәп, ата-ана, укытучы бүгенге көндә авыр хәлдә калдылар. Телисеңме, теләмисеңме, БДИ бирү өчен, рус теленә күчәргә тиеш буласың… Бер яктан, милли сәясәт дибез, милләтләр үз телләрен белергә тиеш дибез; икенче яктан, менә шушындый хәл… Әйткән сүзебез белән кылган гамәлебез аерыла да куя. Нишләтәсең, безнең яшьләргә дә югары уку йортларына керергә кирәк бит.
Хәзер Казанда Федераль мәгариф стандартларының икенче этабына күчү бара. Ул бездә 1 сентябрьдә башланачак. Шушы катлаулы чорда да татар теленә карашны мин кими, сүрелә дип әйтмәс идем. Әмма 90 нчы еллардагы кебек татар телен өйрәнергә атлыгып торучыларның саны да артмый инде. Без бүген шундый халәттә, ата-аналар тарафыннан да икеләнү җитәрлек.
– Бермәлне балалар бакчалары биналарының бер өлеше шәхси кулларга күчеп беткән иде. Әти-әниләр бакча-яслеләргә балаларын урнаштыра алмый тилмерде. Бүген шәһәрдә ситуация ничегрәк?
– Татарстан Республикасы Президентының «Бәләкәч» программасы нигезендә Казанда 1 декабрьгә кадәр барлыгы 23 яңа балалар бакчасы тапшырылырга тиеш. Шуларның 5 е – кире кайтарылган биналар. 110, 220, 260 урынлы балалар бакчалары төрлесе-төрле вакытта төзелеп бетәргә планлаштырылган. Август аенда кабул ителергә тиешле балалар бакчалары да бар. Бу – безне генә түгел, җәмгыятьне, әти-әниләрне шатландыра торган күренеш. Балалар бакчасының җитмәве чылбыр буйлап бара торган проблема, җәмгыятьтә канәгатьсезлек тудыра иде. Инде хәзер хәлләр уңай якка үзгәрер. Моңа кадәр Президентның бер генә программасы да үтәлми калганы юк. Газлаштыру, тузган торак программаларын искә төшерик.
Без балалар бакчаларына җитәкчеләрне, бәйге игълан итеп, конкурс аша гына алабыз. Әлбәттә, гаилә – балалар бакчасын, балалар бакчасы гаиләне алмаштырмый. Шул ук вакытта гаиләдәге тәрбия балалар бакчасына «ияреп бара», ә анда алган белем һәм тәрбия шулай ук өйгә «ияреп кайта». Тәрбия, кая гына алынса да, әгәр ул дөрес икән, балага бары тик уңай гына тәэсир итә. Күп кенә алга киткән илләрдә дә безнең мәгариф системасының казанышлары, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, үрнәк булып торырлык. Без моның белән горурланабыз.
– Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Имтиханны кабул итүчеләргә һәм тапшыручыларга сезнең теләкләр нинди булыр?
– Укучылар да, укытучылар да ел дәвамында үзләре куйган хезмәтнең нәтиҗәсен күрергә тиешләр. Аларга мин сабырлык, түземлек, алган белемнәрен сыйфатлы итеп тапшыруларын телим. Укытучылар үзләре белем биргән шәкертләренә психологик яктан ярдәм итеп, олы тормыш юлына аяк баскан чорда изге теләкләрен җиткерсеннәр иде. Укытучының үз укучысына әйткән сүзләре гомер буе истә саклана, шуны онытмасыннар.
«Халкым минем», 2011, май
КОМСОМОЛЬСК-АМУР
Без, самолётка утырып, иң элек Мәскәүгә, аннан тугыз сәгать Комсомольск-Амурга очтык. Без, ягъни Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге төркем.
Амур елгасы яры буенда урнашкан бу шәһәрнең тарихы бик озын түгел. 1930 елда КПСС Үзәк Комитетының һәм РСФСР хөкүмәтенең Ерак Көнчыгышта көнкүреш һәм мәдәниятне үстерү турында карары чыга. Ә 1931 елда әлеге җирлектә суднолар төзү заводы оештыру турындагы карарга кул куела, һәм 1932 елда «Коминтерн» һәм «Колумб» пароходларына төялгән 1000 гә якын кеше Амур елгасы ярларына килеп туктый. Болар – шәһәрнең беренче төзүчеләре. Алар, барак, шалашларда торып, Комсомольск-Амур шәһәренә нигез салалар.
Беренче төзүчеләр арасында безнең татарлар да була. Милләттәшләребез күпләп, гаиләләре, туган-тумачалары белән бергәләп килеп төпләнәләр бу якларга. Алар авиация, металлургия заводларында эшлиләр. Татарстан җире ул чорларда Ерак Көнчыгыш өчен кадерле, кирәкле кадрлар – эш осталарын әзерләү урыны да була. Казан дәүләт төзелеш институты, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогика институты, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты бу якларга бик күп белгечләр әзерләп озата. Татар һәрвакыт эш сөючәнлеге белән таныла. Татарстаннан Комсомольск-Амурга киткән белгечләрнең бик күбесе дан-шөһрәт казанган. Шулар арасында, мәсәлән, Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры очучы-сынаучы Шамил Әбдрәшитов, судно төзүчеләр заводында җыючы булып эшләгән Октябрь революциясе һәм Кызыл Байрак орденнары кавалеры Николай Нуретдинов, Ленин, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары кавалеры, авиация заводында баш инженер булып эшләгән Сәйфи Фатыйхович һ. б.
Бүгенге көндә Комсомольск-Амур шәһәре Хабаровск краенда динамик үсештәге үзәк булып тора. Биредә супер заманча очкычлар, ышанычлы корабльләр төзелә, нефть эшкәртелә. Югары квалификацияле белгечләр арасында безнең милләттәшләребез дә булуы куандыра. Профессор, физика-математика фәннәре кандидаты Игорь Гайнуллин, Гагарин исемендәге авиация заводының бүлек директоры Зөфәр Шәймәрданов, «Альмир» комплексы җитәкчесе Харис Шаһиморатов, тагын бик күпләрне атап булыр иде.
Татарның саны әллә ни күп түгел шәһәрдә. Шулай да алар күз уңында. «Татарларны без ишетеп түгел, күреп, танып беләбез. Алар – искиткеч уңган, тырыш, дус, башкаларны хөрмәтли белә торган халык. Башкалар өчен үрнәк», – диде шәһәр башлыгының беренче урынбасары Юрий Есипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашуда.
Менә самолёт шәһәр аэропортына төшеп туктады. Казанда вакыт иртәнге дүрт, ә Комсомольск-Амурда көндезге унбер инде. Вакыт аермасы җиде сәгать! Очыш аланында ук бер төркем милләттәшләребез каршы алды. Безне каршыларга килүчеләр арасында Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин һәм күптәнге танышым Ира да бар. Без аның белән 2002 елда, Бөтендөнья татар конгрессының III съезды вакытында танышкан идек. Ул вакытта Ира Лозовик, делегатлар каршында чыгыш ясап, Ерак Көнчыгышта яшәүче татарлар тормышын бик ачык итеп күзалларга мөмкинлек биргән иде. Аны «Азатлык» радиосын тыңлаучылар Ира Таҗетдинова буларак та яхшы белә.
Ира – Башкортстанның Илеш районы Иштирәк авылы кызы. Уфа педагогика институтын тәмамлагач, аны Бөтенсоюз юлламасы белән Ерак Көнчыгышка эшкә җибәрәләр. Татар кызы Приморье крае Лесозаводск районының Невское авылында математика укыта башлый. Ираның акыллы, белемле, булдыклы укытучы икәнлеген күреп алып, ике елдан мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул крайдагы иң яшь мәктәп җитәкчесе була. Ира үзе яшәгән җирдә һәрвакыт татарларны эзли, тик таба гына алмый. Язмышына шулай язылгандыр инде, кияүгә дә ул башка милләт кешесенә чыга. Алар гаиләләре белән Комсомольск-Амур шәһәренә күчәләр. Күңелгә кереп утырган татарлык үзенекен итә, көтмәгәндә ул шәһәр урамында эшкуар Рөстәм Абдуллин белән таныша. Аларга Альберт Әхмәтшин да кушыла. Бу өч милләтпәрвәр татарның фикерләре тәңгәл килә, һәм алар бергәләп 1999 елда Татар милли үзәген оештыралар. Бу өчәү арасында Ира ханым татар телен камил белүче бердәнбер кеше була. Үзе эшләгән мәктәптә ул якшәмбе мәктәбен оештырып җибәрә, һәм атна саен милләттәшләребез ана телен өйрәнергә, милли һәм дини бәйрәмнәребезне үткәрергә Ира янына җыелалар. 2000 елда ул Казанга кайта, Бөтендөнья татар конгрессына килә. Башкаладан китаплар, аудио-видео язмалар алып китә. Шулвакыттан бирле Ира Лозовик Казан белән элемтәсен өзми. Ул Ерак Көнчыгышта яшәүче милләттәшләребезне барлау, берләштерү белән шөгыльләнә. Хабаровск, Владивосток, Сахалин, Магадан, Петропавловск-Камчатский, Саха-Якутия татарлары белән элемтәләр урнаштыра. Бүгенге көндә дә Ира биредәге татар тормышы белән кайнап яши. Мәктәптә информатика фәнен укыта, анда да алдынгы – ике тапкыр грант откан. Бу яктагы милләттәшләребез турында радио аша да бөтен дөньяга җиткереп тора.
Кунакханәгә урнашып бераз тын алгач, безне шәһәрне икегә бүлеп агучы Силинка елгасы буена урнашкан паркка алып килделәр. Әлеге парк җирләрен безнең Рөстәм Абдуллин арендага алган. Биредә гел татар бәйрәмнәре, татарча дискотека, иң мөһиме милли бәйрәмебез – Сабантуй уза икән. Шуңа күрә халык бу паркны, шаяртып, «Татар бугазы» дип атый. Монда безне ак яулыклы татар апалары, әбиләре сәламләде. «Сезне күргәч, туган җиремә кайткандай булдым, – ди, яшьле күзләрен сөртеп, Фәймә апа Гайнетдинова. – Безнең гаилә 1936 елны, ачлыктан качып, өч кенә елга дип бирегә килгән, кире кайтырга мөмкинлек булмагандыр инде. Җитмеш алты ел шушында яшибез. Без килгәндә, миңа бер генә яшь булган». Чыгышы белән ул Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылыннан икән. Гомер буе спорт белән шөгыльләнгән. 1959 елда Хабаровскида чаңгы шуу буенча беренчелекне дә ала. Фәймә апа бүген дә ветераннар арасында уза торган ярышларда катнаша икән. Әбиләрнең барысының да безнең белән аралашасылары килә. Хәмидә апа Галәвиева әнә Башкортстан якларыннан. Гомер буе сәүдә тармагында эшләгән. Өч ул тәрбияләп үстергән. Зәмзәмия апа Шәехова Киров өлкәсенең Сосмак авылыннан. Авиация заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Һәрберсенең үз язмышы, ләкин бер уртаклыклары бар: алар туган җирне, туган туфракны сагынып, җирсеп яшиләр. Менә унөч ел инде «Мәҗлес» дигән клуб оештырып җибәргәннәр. Һәр атнада җомга көн очрашалар, намаз укыйлар, Коръән ашлары уздыралар икән. «Безгә шундый мөмкинлек тудырган Рөстәмебезгә Ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен. Эшләре гел уң булсын дип дога кылабыз», – диләр ак яулыклы ак әбиләр. Бу теләкләр – Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Шәкүр улы Абдуллинга.
Дөрестән дә, ут уйната торган егетләребезнең берсе ул – Рөстәм. Ул үзе Украинада туып үскән. Ә төп тамыры – Нижгар якларыннан. Галимҗан Ибраһимовча әйтсәм, «ул тормышның төбеннән күтәрелгән». Бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу егет чын күңеле белән милләткә хезмәт итә. Онытылып барган туган телне кабат өйрәнү белән дә мәшгуль. «Теләгем – йөрәгемдә», – ди ул. Менә быел алтынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабан туен уздыру артыннан чаба. Әлеге бәйрәм, инде әйткәнемчә, Рөстәмнең паркында үтә. Озакламый татар ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак ресторан да ачарга җыена ул. Әбиләргә дә җыелырга урын биргән. Хәзер инде мәчеткә җир алганнар, тиздән мәчет төзелешенә дә керешергә планлаштыралар. Эшләгән кешегә эш җитәрлек. Ходай сәламәтлегеннән, халкыннан гына аермасын. Ә кирәк чакта таянырлык терәге – гаиләсе янында Рөстәмнең.
Комсомольск-Амурда без сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибулла абый Мөхәррәмов белән дә аралаштык. Ул сугышның башыннан алып ахырына кадәр узган. Үзе чыгышы белән Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районыннан. «Безнең әти-әниләр гомерләре буе намазны калдырмаган. Безне дә шулай тәрбияләделәр. Аллага шөкер, намаздамын. Сугышка киткәндә, әни миңа догалар язып бирде. Мине шулар саклап, туган илгә исән-сау алып кайтты», – ди Хәбибулла абый. Гомере буе авиация заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан сугыш ветеранының теләге бер: «Еллар тыныч, илләр имин булсын иде», – ди ул.
Бу эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыклары, милли хәрәкәт активистлары, зыялы татарларыбыз белән дә очрашулар мәгънәле, файдалы узды. Һәркем үзен кызыксындырган, борчыган сорауларны җиткерде, җавап алды. Китапханәдә узган чара Габдулла Тукайның шигырьләре белән кояш баеганда гына тәмамланды. Икенче көнне иртәдән без Ерак Көнчыгышның башкаласы Хабаровскига юл тоттык.
«Халкым минем», 2011, июнь