Cilt 41 sayfa
Уйный-уйный өйрәнәм
Kitap hakkında
«Карындагы бала – гаҗәеп җан иясе! Ул әле тумаган, ә инде төрле авазларны ишетә, корсакка кагылганны тоя, тышкы дөньядан үзенә кирәкле мәгълүматны „эләктерә“ ала. Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат туплау чоры.
Галимнәр һәм табиблар баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук шөгыльләнергә мөмкинлеген дәлилләгәннәр.
• Бала белән аралашу, аңа мөрәҗәгать итү баланың саклану көчен арттыра, эмоциональ һәм физик үсешен яхшырта.
• Әле тумаган бала белән аралашу булачак әнинең корсагына кагылу (сыйпау, кулларны кую һ.б.) аша башкарыла.
• Балага тыныч кына, йомшак тавыш тавыш белән, назлап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
• Әгәр бала белән даими һәм шатланып аралашсаң, ул көчлерәк, түземлерәк булып, дөньяга ышаныч белән туа…»