Kitabı oku: «Җиләкле алан»
Җиләкле алан
Көннәрдән бер көнне Хәтимәнең гомер иткән ире Сабир гаип булды. Башка сыймастай яңалык иде бу хатын өчен.
Сабирның эш вакыты беткәч, гадәттәгечә, тәмәкесен пошкытып, капкадан кермәгәненә артык исе китмәгән иде башта. Ник дигәндә, Хәтимәнең җене кузгалып тора иде, тегесе күзгә күренгәч тә, шәрран ярып, күңелендәгесен ачып салырга ниятләп куйган иде. Төгәл вакытында кайтып кергән кешегә тавыш күтәрү бик килешеп тә бетмәс төсле тоелды аңа. Бераз соңлабрак кайтса, күкрәк киереп талаша башларга була, ичмасам.
Шулай ун-унбиш минутлап вакыт үтте, тәрәзәдән Сабирының сарыга манылган төсле бөдрәләре һаман күренмәде. Хәтимә җилләнеп, болдырга чыгып басты, кулын каш өстенә куеп, елга аръягына күз салды. Юк иде теге хөрәсән: аръякта да, басма өстендә дә, өйгә таба кыеклаган үрдә дә. Хәтимә очлы күзләре белән шундук танып ала иде аны. Басмага якыная башласа, ашыгып кереп, куна тактасына он сибеп җибәрә, бит алмаларына, ияк очларына он сөртеп куя, янәсе, ул иренең тамагын туйдырыр өчен күптәннән җан-фәрман тырыша, кадерен белүче генә юк… Бу юлы таныш сын күренмәде, ике кыз бала чыр-чу килеп, бозауларын куалыйлар да малай-шалай балык кармаклап булаша…
Бүген куна тактаны кузгатуның кирәге юк иде, хәер, планына да кертмәде хатын аш-су белән кайнашуларны. Тавыш башлаган булып, тегене ачтан интектерергә уйлап куйган иде. Ниемә көннең көне шуның өчен сызылырга, күңелне җылытырлык бертөрле сәбәп тә бирми бит ул, чукынчык. Алып кайткан акчасы – ташка үлчим, атасыннан калган йорты ишелергә җиткән, төсе-башы күңел кайтарырлык җирән шайтанның башка якларын телгә дә аласы килми. Мондый тормыштан тәмам туеп, гарык булып, тавыш чыгарырга җыена да иде инде хатын. Каны кайнап, нәрсәгә барып тотынырга белмичә, ишекле-түрле йөрде Хәтимә, телевизорны бар көченә акыртып куйды. Бар вөҗүде киеренкелектә иде аның, түземсезлек белән көтте теге адәм актыгының ишекне ачып керүен. Ничек үч аласын күзаллап, рәхәт кичерде, берсеннән-берсе усалрак сүзләрне сайлап, күңеленә беркетеп куйды.
Ни гаҗәп, стенадагы герле сәгать җидене сукканда, бар дөньяда тынлык иде. Бу инде Сабирның тимерлектән китүенә бер сәгать үткән дигән сүз. Бер-бер хәл булдымы икән әллә, Ходаем? Хәтимә сикереп торып, телевизорны сүндерде, боргычын чак сындырып чыгармады. Тагын болдырга чыгып басты, куллары белән үз-үзен кочаклады, зәңгәр күзләрен таныш сукмакка төбәде. Юк, юк, барысы да аңлашылды болай булгач, аңын югалтканчы эчкән инде ул «ыштан балак тамак». Үзенең акчасы юк, берәр юмарты сыйлагандыр. Ә бу «күргәндә, кормить надо» дип, коенгандыр җирбит, ятадыр берәр куак төбендә аяк-кулын сизми. Башка сәбәп булуы мөмкин түгел! Эштә тоткарлаганнары юк аны, җыелышлары биш елга бер тапкыр булды, ахрысы. Анысында да алдан кисәтеп кайтарганнар иде. Арадагы елга ташымады, йөргән сукмагына таш яумады, сугыш башланмаган, әнә, телевизор туктамый бытылдап тора. Шул бер генә сәбәп! Ну, җирән шайтан, кайтып, күзгә күренсен генә, өстенә менеп утырып, иманын укытачак аның Хәтимә, ник туганына үкенерлек итәр!
Күк йөзенә кичке шәфәкъ кызыллыгы йөгерде, урам тутырып, көтү кайтты. Суга төшкәндәй юкка чыкты Сабиры. Тәмам түземлеге төкәнгән Хәтимә телефон каршында кыбырсып, бер тын утырып алды. Чишмә катындагы Гөлсарага шалтыратудан чак тыелды. Гөлсараның ире Ринат аның Сабиры белән бер тимерчелектә эшли иде. Кайткач та сайрагандыр хатынына соңгы яңалыкларны, тәгаен беләдер Гөлсара аның Сабирының кайда икәнлеген. Әмма, әмма… Болай дустанә мөнәсәбәттә алар Гөлсара белән. Очраша калсалар, сөйләшеп, сүзләре бетми, үз тиңнәренең сөякләрен юарга өлгерәләр. Шул сөйләшкән арада да Гөлсара үзенең кемлеген искәртергә форсат таба, өстәнрәк карап сөйләшә. Шулай булмый соң, аларны чагыштырырлыкмы Хәтимәләрнең гаиләләре белән? Кызыл кирпечтән урап чыккысыз итеп, өй салып керделәр, ире машинада җилдерә, аның һушсызы кебек җәяүләп элдертми елга аша. Гөлсараның да эше бар – почта тарата. Анысы да эш бүгенге көндә. Менә шуңа шалтыратасы килми Хәтимәнең, тормышыннан зарланасы килми. Нигә шатландырырга?
Ничә еллар яшәп, Сабирның бер тапкыр да өенә кайтмый, читтә кунып калган чагы булмады. Яшерен-батырын түгел, эчкәли анысы, кайчакта чамасын онытып җибәрә, чукынган нәрсә, гуҗ тамак. Анысы өчен хисап тотасылары әле алда, кырык костырыр әле монысын Хәтимә. Бүген аңа нәрсәдер сөйләүнең мәгънәсе юк, әмма кайткан вакытын төгәл билгеләргә кирәк.
Тамагына ризык бармады Хәтимәнең, ут алып тормады. Яңа бозаулаган сыерын ашатып-эчертеп, савып, бозавын туйдырып куйган иде. Чыгып, аяк астында уралган үрдәкләрен ояларына куып кертте дә күптән төнәгән тавыкларының ишекләренә арата салды. Йолдызлар калыктымы, авылны тынлык сара, ник бер тавыш ишетелсен, хәтта этләр дә тынып кала, ахрысы. Бүгенге тынлык аеруча нык тәэсир итте Хәтимәгә, никтер шомлы тоелды.
Урын-җирен таратмый гына, бер кат япмага капланып, башын мендәргә төртте ул, әмма бар халәтен киеренкелек чорнаган иде. Хәзер менә шыгырдап, капка ачылыр, йөткергәләп, Сабиры үтәр, авыр куллары белән чолан ишеген дөбердәтергә тотыныр кебек иде.
Җәйге кыска төн үтеп, каршыдагы тәрәзә агара башлагач кына, бераз онытылып китте ул. Йокысы да йокы булмады, саташулы төшләр җанын җәфалады. Имеш тә Сабир басма аша чыкканда, елгага төшеп, агымга каршы көрәшә, кулларын сузып, Хәтимәдән тартып чыгаруын сорый… Көлеп үләрсең төшенә дә! Язгы ташуларда да авылны бүлеп аккан елганың суы тубыктан югары күтәрелми, нинди агып китүләр, ди анда…
Төн шулай үтте, ә менә аның Сабиры кайтмады. Нәрсәгә дә юрарга белмәде хатын. Иртән һушына килеп, үрмәләп булса да, тупсасына кайтып егыла торган иде бит ул. Әллә чынлап та берәр бәлагә тарыганмы хәләл җефете? Монда Хәтимә аны эттән эткә салып сүгә, ә бәлки, иң авыр минутларын кичерәдер Сабиры. Юк, нидер кылырга кирәк, болай өйдә җәелеп утырып, эш чыкмас дигән ныклы карарга килде хатын. Торып, бер чынаяк чәй эчеп алды, йөгерә-атлый өй эшләрен караштырды, өс-башын алыштырып, ишеген бикләп, өй алдына чыгып басты.
Чыгып басты Хәтимә, әмма кай тарафка атлап китәргә дип икеләнеп калды. Мондый халәттә булганы юк иде шикелле аның әлегә кадәр. Үткәне-сүткәне иренең гидайлыкта йөргәнен, өйдә кунмаганын беләдер кебек тоелды. Хәзер тирәләп алып сораша башларлар, читкә карап, ирен читләре белән генә елмаерлар, ах-вах килеп, хәленә кергәндәй кыланырлар… Эче тулы ялкын иде хатынның, әмма бар көчен туплап, башын югары күтәреп атлап китте ул, сәлам биргәннәргә баш кагып кына барды. Дөресен генә әйткәндә, беркемнең дә эше юк иде Хәтимәдә. Нишләп әле таңнан урамда киләп-сарып йөри дигәнрәк кыяфәттә артыннан карап калдылар.
Гөлсараларның кызыл кирпечтән төзелгән өе үзенә тартты Хәтимәне. Горурлыгын җиңеп, сырлы тимер капканы ачып, эчкә үтте ул, тавышына мөмкин кадәр йомшаклык салып, ачык тәрәзәгә эндәште:
– Гөлсарау-у, ахирәткәй, өйдәсеңме?
Аның тавышын ишетеп булса кирәк, абзар капкасыннан тубык башлары чыккан трико киеп куйган, чәчләренә хан заманыннан калган шәл ураган Гөлсара башын тыкты:
– Кем бар анда? – диде ул төксе генә итеп. Кулларын ниндидер төсен югалткан чүпрәк кисәгенә сөрткәләде үзе. Тәрәзә каршында киенеп-ясанып куйган Хәтимәне күреп алгач кына, йөзенә ясалма елмаю җәелде:
– Әйкәем! Синмени бу?.. Танырлык түгелсең, чукынчык…
Резин галушларын лаштырдатып, кунакка таба атлады, күрешергә кулларын сузды:
– Кәртинкә кебексең, дускаем. Бу кофтаны кайдан алган идең соң? Бер дә күргәнем булмады.Үзеңне карыйсың син, яңасы өстенә яңасын алып кына торасың. Мин менә карачкы төсле киенеп куйдым да… Бозауларны эчерә идем, харап холыксызлар, кигән киемнең карарлыгын калдырмыйлар, рәхмәт төшкерләре…
Күрешкәч тә, куллары белән Хәтимәнең яңа кофтасын чеметкәләп карады әле Гөлсара. «Шакшы бармакларының эзен калдыра инде», – дип хафаланды Хәтимә. Әмма аны-моны сиздермәде, сандугач булып сайрады:
– И-и, яңа түгел инде ул, үткән ел шәһәр универмагында юлыккан идем. Шуннан бирле ятты, менә бүген кияргә булдым әле. Хәлләрең ничек, ахирәткәем, эшләп буламы? Ринат эшкә киткәндер инде…
Телләреннән бал тамса да, ахирәтен күзәтте ул. Нәрсә билгеле икән моңа? Сабирның эштән кайтмый калуы турында хәбәрдармы? Нигә Хәтимәне бүлдереп, шул яңалыгын уртаклашырга ашыкмый? Әллә юри сузамы, озаккарак сузылсын әле газаплары, диме? Иртәдән бизәнеп-төзәнеп куйган, дип тә ошатмады, ахрысы… Ә карашында берни сизелми…
– Син кием сайлый беләсең инде ул, нәрсә алсаң, сыланып кына тора гәүдәңә. Мин менә ничә тапкырлар барып алыштырам, сәгатьләр буе сайланам, бер күңелгә ятканы табылмый. Йә киң булып чыга, йә тар шунда, озын-кыска, һич килештерә алмыйм. Әле үзең кая киттең болай купшыланып вакытлы-вакытсыз? Ирне эшкә озаткан да инде бу…
Гөлсара тагын нәрсәләр әйткәндер, калганнарын ишетмәде Хәтимә. Бары аның сүзләренә елмаеп, баш чайкап торган булды. Ник дигәндә, иң кирәген ишеткән иде инде ул! Сабиры турында берни белми бу пумала баш, чәчләрен әзрәк җыярга өйрәнсен иде, ичмасам…
Сөйләргә Гөлсарага куш инде. Хәер, хатын-кызның барысы да бер чыбыктан сөрелгән. Әле менә бернинди мантыйксыз икенче нәрсә турында сөйләргә тотынган иде ул.
– Кара әле, әйкәем, бит алмалары, маңгай тигез булсын дисәң, сыер тизәге беренче ярдәм, имеш. Аны күптәннән чит илләрдә кулланалар икән. Безнең илдән поездлар вагон-вагон ферма тизәген французларга ташыйлар, ди. Ә без, юка башлар, шуны белмәгәнбез. Миңа рецептын өйрәттеләр: бер аш кашыгы яңа төшкән беленнән…
Калганын Хәтимә тыңлап тормады.
– Ашыга идем, ахирәт. Автобуска соңга калырмын, дип куркам. Икенче юлы иркенләп сөйләшербез әле. Ярый, сау бул… – дип, җил-җил атлап чыгып та китте.
– Нигә килүең иде соң? Сиңа әйтәм, Хәтимә-ә… – дип, аның артыннан кычкырды тәмам аптырашка калган Гөлсарасы. Шундый шифалы рецептны белергә теләмәгән кеше булуы да гаҗәпләндергән иде аны.
Шәп-шәп атлаган Хәтимәнең өрфия косынка каплаган башында капма-каршы уйлар чәкәләшә иде. Бер яктан Гөлсараның ире турында хәбәрдар булмавы аның күңелен күтәреп җибәрде. Димәк, Сабир эчеп, дуңгыз фигыленә кереп йөрмәгән дигән нәтиҗә чыгарырга була иде моннан. Икенче яктан, билгесезлек утларга салды хатынны. Тәртәгә типмәгән икән, эшеннән вакытында кайтып киткән икән, нигә үз бусагасына кайтып җитмәгән? Әллә… әллә берәр нечкә сыйрак яулаганмы Сабирның күңелен? Башка берәү белән бер юрган астында йоклаганмы? Мыштым гына Хәтимәне аерып, яшь сөяркәсенә никахланырга йөриме?
Барган җиреннән туктап калды Хәтимә. Һушына килеп, як-ягына каранды. Берәрсе күреп калмасын тагын аның шулай исәрләнеп атлаганын. Бу уйны бер тын уңга-сулга куалаганнан соң, җиңел сулап куйды. Булмас ул үшәннән башка хатын-кыз белән кети-мети уйнаулар. Бигрәк сүрән бит ул мәхәббәт эшендә, барып чыккан ялкау. Төскә-башка да алдыра алмаган: эре-эре сипкелләр каплаган битен-башын, зәңгәрлеге җуелган күзләрендә моң әсәре юк, буйга да кайтыш. Бик тә ир-атка сусаган хатын-кыз тап булса гына инде. Анысы да араларны тизрәк кырт өзәр иде, менә Хәтимә түзгән була әле. Хәер, аның да түземлеге төкәнгән инде…
Олы юлдан кырт борылып, күпергә таба китте Хәтимә. Турыдан суктырырга иде исәбе Сабирның эш урынына. Ишетсә, анда төгәл җавап ишетер, дөреслекне белер. Шуннан башка ничек күңелеңә тынычлык табарсың? Кеше кадәр кеше аяз җәйге көндә зым-зыя юкка чыксын да, син кул кушырып утыр, имеш.
Тимерчелек урнашкан Солтан авылына кадәр өч чакрым ара иде. Хатын үз уйларына уралып килеп җиткәнен сизми дә калды. Тимер коймалар артында урнашкан гаражга якынайгач кына, адымнарын әкренәйтте. Гел ирләр чуалган бу ят урынга барып керүләре авыррак иде аның өчен. Шулай да белгәннәрен укып, сырлы тоткага тотынды. Рәхмәт төшкере, башлап авылдашы күреп алды. Эш киемнәре киеп куйган Ринат тешләрен елтыратып, елмаеп каршысына килеп чыкты.
– Оп-ля, кайдан адашып килеп чыктың монда, чибәркәй? Әллә үзебезнең Хәтимә инде? Сабир үзе урынына сине җибәрдеме эшкә? Вәт, рәхәткә чыккан минем авылдаш. Ятадыр өйдә түшәмгә төкереп, әйдә, хатыны чүкеч белән тимер кыйнасын…
– Шаярма әле, Ринат, шаярудан узган монда, – дип, Хәтимә тегенең авызын япты, йөзенә җитдилек чыгарып. – Бар, үзен чакыр әле монда. Ашыгыч эш килеп чыкты.
Бу сүзләрдән Ринатның да йөзе җитдиләнде:
– Сабир бүген килмәде. Әллә чирләп-фәлән киттеме?
Мондый җавап көтмәгән иде Хәтимә. Шаяртуымы дип сынап карап куйды да, Ринатның гөнаһсыз карашын тоеп, бу уеннан кире кайтты. Кинәт кенә тамагы кипте, тубык буыннарының хәле китте. Боларның барысын нәрсәгә юрарга икән инде?
– Ә кичә, кичә эштән соң ничек аерылыштыгыз сез? – диде ул карлыккан тавыш белән.
– Ничек дип, ни… эш киемнәрен алыштырганнан соң, егетләр белән контор кырында җыелышып, берәр тәмәке тарттык әле. Эш хакын күтәрәләр, имеш, дигән сүзләр йөри, шул хакта хыялланып утырдык. Аннан соң мин Сабирга бергә кайтыйк, дидем. Ә ул киребеткән: «Юк, саф һава сулап кайтам, турыдан синнән алдарак кайтып җитәм», – дип, тешен ыржайтты. Мин машинага юнәлдем, ул әнә теге каеннар арасындагы сукмактан эре-эре атлап кереп китте. Шуның белән… Ә-ә, тагы…
Тагын нәрсә икәнен әйтеп өлгермәде авылдашы, алар каршында энәдән-җептән киенгән таза гәүдәле ир пәйда булды.
– Ник эш урынында түгел, Кәбиров? Нинди ят кешеләр йөри территориядә, пынимаешь? – дип тезеп китте ул. Тавышыннан ук бу бәндәнең түрә икәнлеген чамаларга була иде. Коелып төшкән Хәтимә тизрәк чыгып китәргә борылып баскач, хәерсез Ринат кирәкмәгән сүзләр ычкындырды:
– Бу иптәш Сабирның хатыны була, иптәш завгар. И как раз иренең кайдалыгын белешеп килгән…
Шып туктады Хәтимә, кызарып чыккан йөзе түбәнгә иелде. И, күрәселәре бар икән шул адәм имгәге хакына бу фани дөньяларда…
– Эш урынында юк, дидегезме әле Мөнировны? Как так? Прогул бүгенге көн өчен, пынимаешь, премиядән лишать итәргә квартал азагында. Самый кызу эш вакытында, коллективны подводить итеп, так сказать… Кстати, үзе кайда соң әле ул?!
Хуҗа күзләренең агын әйләндереп, Хәтимәгә текәлде, чабып туктаган ат төсле пошкырынды. Куркудан сыны катты Хәтимәнең, авыз эчендә ботка пешерде:
– Чирләп тора иде ул. Шуны хәбәр итәргә килгән идем дә…
Бу сүзләргә отыры кабарып китте хуҗа кеше:
– Как так? Самый кирәк чакта Мөниров юк. Чакырасың, ул салмыш баштан, имеш. Кичә капмаган идеме алай? – дип, бу сөйләшүне хозурланып тыңлап торган Ринатка таба борылды. Тегесе аякка аякны бәреп алды, кулларын төз тотып, хәрбиләрчә төгәл җавап бирде:
– Кайтып киткәндә, фәрештә сурәтендә иде, калган өлеше хакында бихәбәрмен…
Тәртип өчен янган-көйгән түрә турында берничә сүз әйтеп китәргә кирәктер. Автомеханиклыкка укып чыккан сыек кына яшүсмерне профсоюз линиясе буенча үрләтеп куйдылар. Бик тә килешле булды ул яңа урында. Югарыдагыларның авызларына гына карап торды, фәрманнарын үтәп, көн чапты, төн чапты, барысына да ярый белде. Шунысы бар – ул башлыклар арасына бер кереп эләксәң, сиңа калган тормышыңда җил-яңгыр тидермиләр, үзләре ашаган тагарактан коелганнарны чүпләргә рөхсәт итәләр. Профсоюз лидерын да онытмадылар, вакыты җиткәч, менә завгар итеп үрләттеләр. Бу инде чын-чынлап түрәләр чутына кердең дигән сүз иде. Шундый зур коллектив белән җитәкчелек итәргә, ай-һай, зур осталык кирәк. Шулайрак уйлап, шөлләп тә калган иде ул: хәлемнән килерме, сөйри алырмынмы бу саллы йөкне? Юкка хафаланган. Атна җылытты ул кабинетындагы кәнәфине, ай узды – кырган эше күзгә күренмәде. Әмма һәр эш майланган төсле барды. Аңа кадәрге хуҗаның да бишенче тәгәрмәч булганын чамалап алды ул. Бу коллективта кирәкле кадрлар үз урыннарында, эш тәртибен нечкәлекләренә кадәр беләләр, ул ел буе килеп күренмәсә дә, бер үзгәреш тә булмаячак. Вәләкин үзенең түрә икәнлеген акларга кирәк иде аңа. Белеп торсыннар кемнең кем икәнлеген! Һәм яңа тәртипләр урнаштырырга алынды яңа хуҗа. Ә тәртип урнаштыруның иң җиңел ысулы – өстәл сугу, тавыш күтәрү, кара исемлеккә теркәү, барысын да куркыту. Моңа ул җиңел иреште. Гадәтенә сеңдереп, бу алымны бар кешеләргә карата куллана башлады. Өйдәгеләрне бер йодрыкка йомарлады. Хатыны, мескен, башын күтәреп карарга курыкты, балалары телсезгә әйләнде. Туган-тумачаларына очрашкан саен акыл өйрәтте, тегеләрнең сүзләрен колагына элмәде. Кайчандыр дуслар исәпләнгән тиңдәшләре белән араларны кырт өзде. Алар кем дә, ул кем?! Әнә шулай утрауда ялгыз калган адәм төсле тормыш алып барды ул. Кашлар җыерылган, иреннәр кысылган – шушы кыяфәттә йөрергә гадәтләнде кешеләр арасында. Бары йоклаганда язылса язылып киткәләгәндер чырае. Якыннары арасында яшеннәр яшьнәтте, ятлар арасында ни әйтергә белми җәфа чикте. Бары җыелышларда утыру, кемнәрнеңдер акыллы нотыкларын тыңлау күңеленә тынычлык бирә иде. Иң курыкканы – өйрәнгән кәнәфине калдыру һәм чиргә тару иде. Эштән китәсе килмәгәнлеге аңлашылса, икенче сәбәпнең үз сере бар. Уколдан курка иде ул, шул ук вакытта мондый җаваплы эштә эшләгән кеше, ниндидер «сестра» алдында чалбарын салып, очасын ялтыратып ятсынмы? Хурлыгыннан үләргә кирәк бит… (Әнә шундый тузга язмаган куркулар булгалый адәм балаларында!)
– Бер атна срок аңа. Чирлисен чирләп, как «свежий огурчик» килеп бассын минем каршыма аннары. Килмәсә – үзенә үпкәләсен. Аның эленке-салынкы йөрүләре менә кайда инде!
Завгар җәлпәк учы белән шап та шоп итеп Ринатның киң җилкәсенә суккалады да, үзалдына ниләрдер сөйләнеп китеп барды. Тын алырга да куркып торган Хәтимәнең йөзенә бераз алсулык керде. Ул тирә-якны чамалый башлаганчы, Ринат юкка чыкты. Хәтимәгә борылып чыгып китүдән башка чара калмады.
Башка барып егылыр кешесе юк иде аның. Эш урынында да берни белмәгәч, тагын кем нинди яңалык өсти алсын?
Кайтканда басма аша кайтты ул, бәлки, Сабиры үткән сукмак буенда бер-бер билге калгандыр… Өметләнүләре юкка гына булды. Нинди билге булсын инде, монда барысы күз алдында, авылдан караганда, сукмак салынган болын таба кебек ялтырап ята. Тәмам әлсерәп кайтып егылды хатын өенә. Авыр уйлар фигылен какшатты, көне дә иртәдән кыздыра иде бүген…
* * *
Аруы җиткән булган, күрәсең, баш терәп торам дигән иде, йокымсырап киткән. Күзләрен ачып җибәргәндә, кояш төшлеккә күтәрелгән иде инде. Тиз генә өс-башын алыштырды, чыгып, кош-кортларына күз салды, сыерына су бирде. Вак-төяк мәшәкатьләрдән арынгач, кереп чәй куйды. Кичә кичтән бирле рәтле-башлы тамагын караганы юк иде. Ашыйсы килмәсә дә, йомырка тәбәсе кыздырып алды. Кем әйтмешли, ашаган малда гына өмет бар. Кичке якта гел Сабиры биләп ала торган телефон янындагы йомшак кәнәфигә күчеп утырды да тынып калды.
Хәлләр… Кеше ышанмастай тарих бит бу, ныклабрак уйласаң. Кайда гаип булды икән соң хәләл җефете? Явыз бәндәләргә юлыгып, корбан булдымы? Кайдан килгән, ди, бу өч өйдән торган авылга җан кыючылар, ни калган аларга монда? Төн уртасында югалса, бер хәл, ә монда көпә-көндез, берсе күрмәсә, берсе күрер иде җинаятьне. Бу фаразны уйлап та тормый сызып ташларга була. Тамагын тыя алмыйча, берәрсе белән парлашып йөриме? Юк, тагын бер кат юк. Сабир һуштан язганчы эчкән булса да, әз генә айный башлау белән һәрвакыт өенә кайтырга тырышты. Гаебен танып, Хәтимәсе каршына килеп тубыклана иде ул, төзәлергә антлар эчә иде. Хәзер генә үзгәрмәс, шикләнәсе дә түгел. Берәр тарафка китеп олакканмы? Андый хәл турында ишеткәне бар иде Хәтимәнең. Әнә ике өй аша торган Сәриянең апасы Казан уртасында бер дигән фатирда ире белән чөкердәшеп яшәгәннәр. Карап туйгысыз кызлар үстергәннәр. Ире ниндидер заводта инженер вазифасында хезмәт иткән имеш, ә апасы зур кибеттә – товаровед. Гомумән, абруйлы кешеләр кайсы яктан карасаң да. Менә шул Сәриянең апасының инженер ире бердәнбер көнне туган авылына кайтып килергә булган, әллә Сабага, әллә Актанышка шунда. Ялгызы гына. Аны-моны уйламаган беркатлы хатын ризалашкан, яхшы киемнәрен юл сумкасына дыңгычлап тутырган, күчтәнәчкә-фәлән кирәк булыр дип, үз куллары белән мул гына акча да биргән. Хушлашканда ир, хатынының алма битләреннән чуп-чуп үпкән. Һәм шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыккан. Актанышында да күрмәгәннәр үзен, сөекле хатыны янына да кире кайтмаган. Вәссәлам! Теге Сәриянең апасы чирек гасыр яши шундый хәлдә: ирле хатын да түгел, аерылмаган да. Бар киемнәрен, кәгазьләрен һаман өф-өф итеп саклый, имеш.
Көлсәң көл, еласаң ела, Хәтимә үзе дә шундый хәлгә калды түгелме? «Ну кайтып кына керсен, җенен чәчәм мин аның, ник туганына үкенерлек итәм», – дип, зәһәренә буылды хатын. Бераз вакыт үткәч, бу фаразның булуы мөмкин түгеллеген аңлады. Беренчедән, кесәсендә бер тиен акчасы юк, тәмәкесенә дә хакны тиене тиенгә җитәрлеген көнләп биреп бара Хәтимә. Икенчедән, барыр җире юк ул хәсрәт капчыгының, читтә-миттә беренче зуррак авылда ук адашачак. Шушы авылда туып-үскән, туганнары шушында, барысы бер чыбыктан куылган мыкыйлар. Ничектер армиягә барып кайткан әле. Кайдадыр Сахалин утравына җибәргәннәр дә, стройбатта ике ел раствор изгән. Ике елдан соң район үзәгенә кадәр бер служагына ияреп кайткан. Бу турыда Хәтимә аның үз авызыннан ишетте. Бераз төшереп алса, гел шул хезмәттәшенә рәхмәт укый торган иде. «Шулай да башлы малай иде, җирнең бер читеннән икенче читенә кадәр исән-имин алып кайтты бит мине. Бер күреп, рәхмәт әйтәсе үзенә», – дип кабатлаганы һаман колак төбендә яңгырый. Ә-ә, сеңлесе чынлап та читтә гомер итә түгелме? Анысы да абыйлары сыңары иде. Әмма ахирәте белән ничектер Италиянең үзенә барып эләккәннәр, имеш. Барганнар, эшкә урнашканнар: урында яткан бер карчыкны коляскада этеп йөри икән авылдаш кыз, астын алыштыра, шешәдән сөт эчертә. Ни эшләсә дә, акча түлиләр бит! Яшәгән җире дә тегенди-мондый гына түгел – Италия! Әллә диңгез күрәсе килеп, шыпырт кына сеңлесен эзләп киттеме Сабир?
Уен-көлкегә борып утырасы түгел, бер-бер чарасын табарга тиештер бит инде никахлы хатын. Сәвиткә барып, башлыкка хәбәр салыргамы? Шулай-шулай, ир дигән адәм югалды, эзләп-табып бирегез дип, гариза язаргамы? Кызы Юлиягә ничек хәбәр итәргә соң бу хакта?
Тормышының яме булган бердәнбер кызы Юлия бүгенге көндә ерак Краснодар якларында стройотрядта ахирәтләре белән әрҗәләргә җиләк-җимешләр тутыра иде. Кемгә охшаптыр, тиктормас булды кызы. Тыңлаучан бала булса, уку елын уңышлы тәмамладым, рәхәтләнеп ял итим дип, әти– әниләре янында өйдә җәй үткәрер иде. Юк, моның яңа җирләр күрәсе килә, кызык эзли. Син аның өчен ут йотып утыр монда. Билгеле карарга килеп, урыныннан кузгалды Хәтимә, кесә телефонын алып, кызының номерын җыйды. Башта хәл сорашып, исәнлеген белешеп аралашканнан соң, Хәтимә яңалыкны кызына әйтергә батырчылык итте:
– Әтиең югалды бит, кызым. Нәрсә уйларга да белмим инде, – дип, борынын мышкылдатырга тотынды. Күңеле тулышып китте кинәт кенә, шулай да бәхетсез зат булды инде ул. Ичмасам, кызы да янында түгел бит, җәһәннәмгә чыгып китте. Аңа әни кайгысы кайгымыни, аның үз тормышы, үз хыяллары…
– Ничек югалды? Уйлап чыгарырга сиңа куш инде, әни. Әллә бераз эчкән идеме? Булыр аннан. Шуннан син Сафура бураннары куптаргансыңдыр инде. Син гел шулай, сүз сайлап тормыйсың. Ачуланыштыгыз, әйеме?..Үпкәләп чыгып киткәндер әти, аның серкәсе су күтәрми бит. Холык күрсәтеп, абзар башында печәнлектә йокы симертеп ятадыр әле. Менеп кара, мин әйткән иде, диярсең…Үзеңнең хәлләрең ничек, әни? Һаман базар юлларына тузан кундырмыйсыңдыр инде? Ярар, менә үзем укып чыгып эшли башласам, бераз җиңелрәк булып китәр әле…
Кызы печәнлекне теленә алгач та, чак чыгып чапмады Хәтимә. Чынлап та, ятадыр әле шунда аунап, ә ул монда әллә ниләр уйлап бетерде, әллә кайларга барып җитте. Ярый әле, берсенә дә тешен агартмады, тәгәрәп көләрләр иде. Күз алдында иреннәреннән төкереген агызып, гырылдап йоклап яткан Сабир төсмерләнде. Шуңа да сөйләшүне озакка сузмады, тизрәк тәмамларга ашыкты.
– Ярар, кызым, кичке якта иркенләп сөйләшербез әле. Синең дә эш вакытыңдыр. Яңалыклар булса, хәбәр итәрмен, – дип, телефонын сүндерергә теләде. Кызы әнисенең тынгысызлануын тойганга, ничек тә тынычландырырга тырышты:
– Ә без бүген эшләмибез, тараларны кайтартмаганнар. Помидорларны тутырырга тартмалар юк. Менә кызлар белән җыелышып, су буена кызынырга төшеп яттык. Син, әни, юкка борчылма, үз-үзеңне бетермә. Кая китсен, ди, безнең әти? Сиңа береккән бит ул, тигез картаерга язсын, парлашып. Ну, әнә шул тамак йомшаклыгы бар инде, олыгая бара, котылыр әле ул начар гадәттән… Ярар, чао…
Телефонда озын-озын пипелдәүләр ишетелүгә, Хәтимә урыныннан сикереп торып, тышка омтылды. Абзарның капкасын каерып ачып, озын баскыч буйлап, лапас башына үрмәләде. Башта караңгылыкта берни шәйләми торды, кармаланып, алгарак үтте. Күзләре өйрәнә төшкәч, лапас башы буш икәнен күрде. Булган печән дә ике-өч сәнәктән артмас иде монда. Әле быел печәнгә төшмәгәннәр, үткән елгысын очын очка ялгап чак җиткерделәр. Юк иде монда Сабир. Хәер, абзар тирәсендә күпме кайнашты Хәтимә кичә кичтән бирле, анда тере җан булса, барыбер берәр төрле тавыш ишетелер иде. Помидорга яшник юк, диме, вәйт чукынчык кызыкай, төпсез көймәгә утыртты әнисен. Үзе дә инде бигрәк беркатлы…
Кулларын кушырып, өметсез уйларга бирелеп утыра торган кеше Хәтимә түгел иде. Ярар, ни булса да булыр, язмышыңа язылганыннан узып, беркая да китә алмыйсың. Менә болайрак дип җырлыйлар иде алар яшь чакларында:
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса-а-а…
Нәрсә булган ул кадәр, күкнең бер чите кителгәнме? Хәтимә, шөкер, сау-сәламәт, дүрт саны төгәл, буй-сыны башкаларныкыннан ким түгел, эшкә алынса, кемгә дә ал бирмәс, сүзгә дә кеше кесәсенә керми. Теге ярым ир, ярым хатын бәндә ничек җырлый әле? «Все будет хорошо!» диме?
Әнә шулай үз-үзен тынычландырып, Хәтимә зурдан кубып, кер юарга тотынды.
* * *
Дөресен генә әйткәндә, керле әйберләре дә җыелмаган иде. Тузан да кундырмый ул дөньясына. Әмма теләк булса, табыла ул. Эленеп торган тәрәзә пәрдәләрен алды, ишек чаршауларын өстәде, тагын ниләрдер табылды.
Кемгәдер бу кыланышлар ят тоелыр. Әмма минем өчен бер сер дә юк монда. Без, ир-атлар, тормыш китереп кысса, кибеткә йөгерәбез, кызарып-бүртенеп, язмыштан зарланып утырырга гадәтләнгәнбез. Ә менә хатын-кыз авыр чакта йә кер юарга алына, йә бакчасын казып чыга. Бигрәк зур аерма капма-каршы затларда. Әллә без төрле планеталарда яралып, җирдә генә аралаша башлаганбызмы икән, дип тә уйлап куям кайчакларда…
Хәтимә соңгы кисәк керен элгәндә, шыгырдап, капка ачылганга дерт итеп китте. Түбән оч Нәгыймә апасы икән, соңгы араларда бик тә якынайды аралары.
– Әттә-тә, кызыкай, зур эшләр майтарып ята икән монда. Нигә безнең түгәрәктә күренмәдең, дип баш ватсам…
– Сарымай әзерләргә дигән уйга килдем әле, көн дә зарыгып, автобус көтәсе түгел, – дип, күзен дә йоммый алдашты Хәтимә, гөнаһсыз карашын апасына төбәп. Хак сәбәпне ачып булмый бит инде иптәшеңә. Бар хатын-кыз да сүз тотмый, иртәгәгә кадәр яңалык бар авылны урап чыгар. Сакланганның сагы ятар дигән борынгылар…
– Һич риза түгелмен, – дип, бармакларын селеккәләде Нәгыймә, – ул очракта, кызыкай, акчада оттырасың. Менә санап күрсәтәм мин сиңа, – дип кызып башлаган иде дә үзен-үзе туктатты. – Һәй, баш дигәнең, икенче юлы тәфсилләп аңлатырмын, наныем. Әле ашыгып кына килешем иде сиңа. Кырык эшем кырык якка тырым-тыракай кырылып ята. Фирдүс әйткәч, келт итеп, синең сүзләрең искә төште дә, тукта әле, мин әйтәм, эш качмас, көтеп тә торыр. Иң башта таварканың хәленә керергә кирәк, дим.
– Бернәрсә дә аңламыйм, Нәгыймә апа, нинди Фирдүс соң, ишеткән кешем түгел. Минем аңа ни катнашым бар? – диде Хәтимә, көлеп.
– Хәзер тезеп салам барысын, – дип, шунда өелеп куелган такталар өстенә кунаклады Нәгыймә, яулык очы белән тирләп чыккан маңгаен сөрткәләде. – Син сыер алырыем, дип сөйләнгән идеңме?
– Кайчандыр әйткән идем, – диде Хәтимә, икеләнә төшеп. Килеп туган яңалыклардан соң, ул планнары үзгәргән иде аның.
– Таптым мин сиңа сыер, – диде Нәгыймә, ирәя төшеп. Кемгәдер яхшылык эшли алганына кәефе булган сыман. – Сыер түгел, үзе бер дәүләт. Күндәм холыклы, мулла песие инде менә, сөтне дә мулдан бирә. Үзем савып караганым бар. Сава-сава куллар тала, малай, бер чиләк тулып, икенчесен алыштырасың… Әйдә, җыен, барып күрерсең, савып та карарсың. Бер-берегезне килештерерсез, язган булса… Мал гына, димә син аны, беренче эш итеп, бер-берегезне аңлау кирәк.
«Ә» дә димәде, «җә» дә димәде Хәтимә, билгеле карарга килмәгән иде әле ул. Сыер алырлык акчасы бар иде аның. Үзләренекен итләтә сатканда, бераз акча керде, җыеп килгән маясы да бар. Теләсә кайсы малны бәяләп, сатулаша белә. Тик менә Сабир бар планнарын җимереп куйды. Үзе белән киңәшләшкәндә, икенчерәк булыр иде, ни әйтсәң дә, ир кеше. Аннан соң, бу югалу көтелмәгән чыгымнар китереп чыгармасмы икән, тьфү, тьфү, әйттем исә кайттым…
«Күкерт» кушаматы йөрткән Нәгыймә ахирәтенең эндәшми торуына кабынып китте, такта өстеннән сикереп торды.
– Йә, нәрсә, әллә кире уйладыңмы? Мин – дивана, йөргән булам аның артыннан.
– Юк, юк, мин риза, – дип каударланды Хәтимә. Барып күрергә иде шундый сөтле сыерны. Караган өчен акча сорамаслар әле. – Ә кая барабыз соң без? – дип сораштырырга тотынды ул алъяпкычын салып, өс-башын ипкә китергәндә.
– Әйдә, юлда аңлатырмын, – дип, җилтерәтеп, урамга сөйрәде аны түземсез Нәгыймә. Ишеген дә бикләп тормады Хәтимә, капкасына аркылы чылбыр гына салды.
– Минем күрше Шәмгыя карчык казага калды бит – аяклары йөрмәс булды. Өй эчендә генә бераз талпына, анда да тотынгалап. Менә кичә улы Фирдүс Казаннан алырга кайткан. Өзми дә куймый, калдырмыйм үземнән, ди. Эш арасында гына йөри. Ә терлек нәрсә эшләргә тиеш? Әлегә кадәр сыерын күршеләр алмашлап тарткалап йөрдек. Әйтәм бит, акыллы хайван, көтүдән туп-туры өйгә кайта, эзләп йөрисе түгел. Менә шул хайванкайны арзан гына хакка булса да, ышанычлы кешегә сатып китәсе килә Шәмгыя карчыкның. Келт итеп, син искә төштең… Бәхетең бар икән, юраганың юш килеп тора.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.
