Kitabı oku: «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании», sayfa 2

Yazı tipi:

Егерменче тәрбия

Мисыр шәһәрендә ике әмирзадә бар иде. Берсе гыйлем үгрәнде, берсе мал җыйды, бай булды. Ул берсе голяма булды, бу берсе финанс министры булды. Бәс, бу бай булганы галим булганына кимсетү күзе белән карар иде вә әйтер иде: «Мин солтанлыкка ирештем, син һаман бер ноктада торасән», – диде. Галим әйтте: «И туганым, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итмәк минем тарафымдадыр, чөнки мин пәйгамбәр мирасын таптым, әмма син фиргавен10 мирасын алдың», – диде.

Әй угыл, бу кыйссадан сиңа тәрбия шулдыр ки: канәгать кирәк. Гыйлем, – әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр.

Егерме беренче тәрбия

Гаҗәм падишаһларыннан бер падишаһ бер оста табибны пәйгамбәр галәйһиссәлам хезмәтенә йибәрде. Ул табиб ничә еллар гарәб илләрендә торды. Һичбер кеше моңар: «Миңа дәва кыйл», – дип, янына килмәде. Беркөн ул табиб пәйгамбәр галәйһиссәлам янына килеп шикаять кыйлды. «Фәлән кадәр көннәр монда торамын, һичкем миңа илтифат кыйлган кеше юк», – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Бу халыкның гадәтләре шулдыр ки: ашыйсылары килми торып – һич тәгам ашамаслар вә тамаклары туймас борын – тәгамнан кул тартырлар, ягъни тәгам туйганча ашамаслар», – диде. Табиб әйтте: «Сихәтне булдырмак нәрсә шул лабаса», – дип, йир үпте дә китте.

Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.

Егерме икенче тәрбия

Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмаймын, гаҗизмән», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсән, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар11», – диде.

Бәс, әй угыл, нәфесең симергән саен, ул сине һәлакәткә тартыр. Дөньяда баһадир шул кешедер ки – [кем] нәфесен җиңәр.

Егерме өченче тәрбия

Ишеттем ки: бер фәкыйрь дәрвиш ачлык утына көйгән, бер-берсе өстенә җамаган кием кигән… Дустларыннан берсе әйтте: «Ник утырасән? Ошбу шәһәрдә фәлән кеше бар, мохтаҗларның хаҗәтен үтидер. Әгәр синең дә хәлеңне белсә, хәлеңә шәфкать кыйлыр иде», – диде. Ул фәкыйрь әйтте: «Тик тор. Фәкыйрьлектә үлмәк кешегә хаҗәт белән бармактан хәерлерәктер», – диде.

Егерме дүртенче тәрбия

Хорасан вилаятендә ике дәрвиш бар иде, бер-беренә юлдаш булып сәфәргә чыктылар. Бере бик зәгыйфь иде, руза тотып, ике көнгә бер мәртәбә авыз ачар иде. Бере куәтле иде, көн дә өч мәртәбә тәгам ашар иде. Бер шәһәргә керделәр. Ул шәһәрдә боларны, сез шымчыларсыздыр, дип, тотып, хакимнәренә илттеләр, бер ханәгә яптылар. Ике җомга тикшергәннән соң белделәр ки: гөнаһсыз адәмнәр, имеш. Чыгарып йибәрергә әмер булды. Зинданханәнең ишеген ачып керделәр, күрделәр ки: куәтле дигәне җан тәслим кыйлмыш. Зәгыйфьне карадылар, зәгыйфь дигәне – җанын сәламәт асрамыш. Моңар бик гаҗәпкә калдылар. Бер хаким әйтте: «Әгәр моның хилафы вакыйг булган булса, гаҗәп булыр иде. Чөнки ул берсе – күп ашаучы икән, озак ачлыкка тәкать тота алмаган, үлгән. Әмма икенчесе – бер сакланучан адәм, имеш, үзен саклаган вә сабыр кыйлган, сәламәт калган», – диде.

Әй угыл, нәфесен бик тәрбия кыйлган кеше катылыкка чыдамыйдыр.

Егерме бишенче тәрбия

Хәкимнәрдән бер адәм үзенең углын күп ашаудан тыйды. Әйтте: «Әй угыл, күп ашау кешене сырхау итәдер, күп ашама», – диде. Углы әйтте: «Әй ата, ачлык кешене үтерәдер, фәлән кеше ач үлгән диләр, күп ашап үлде дигәнне ишеткәнем юк». Атасы әйтте: «Алай да, углым, үлчәү белән ашамак кирәк. Күп ашау адәмне үтермәсә дә, күп яхшылык та күрмәйдер. Вә исраф буладыр, исраф – хәрәмдер», – диде.

Бу кыйссадан сиңа бер тәрбия хасил булсын ки, китап әйткән сүзне күңелеңә сеңдер.

Егерме алтынчы тәрбия

Бер фәкыйрь бервакытны бик мохтаҗ булып калды. Дустларыннан берсе әйтте: «Фәлән кеше – бик бай вә нигъмәт иясе адәмдер, әгәр синең мохтаҗ икәнеңне белсә, шаять, шәфкать кыйлыр», – диде. Бу фәкыйрь әйтте: «Бәлки, шулай булыр иде, әмма мин аны белмәймен», – диде. Ул кеше әйтте: «Әйдә, мин үзем күрсәтәем аны сиңа», – диде. Бергә бардылар. Бу фәкыйрь, барып йиткәч, ишегалдында берәүне күрде: иреннәре салынган, күңелсез вә хафа утырыр. Бу фәкыйрь бер сүз әйтмәенчә кайтып китте…

Егерме җиденче тәрбия

Муса галәйһиссәлам бер фәкыйрьне күрде: ялангач, киеме юклыктан комга күмелеп яткан. Фәкыйрь әйтте: «Йа Муса, дога кыл – Аллаһы Тәгалә миңа байлык бирсен, бу фәкыйрьлегемә чыдарлыгым калмады», – диде. Муса галәйһиссәлам дога кыйлды. Аз вакыт эчендә Аллаһы Тәгалә теге фәкыйрьне бай итте. Беркадәр вакыт үткәч, Муса галәйһиссәлам аның белән тагын очрашты. Бер җирдә күп халык тупланган, шау-гөр килә. Муса галәйһиссәлам сорады: «Бу ни тавыш, ни хәл булды?» Әйттеләр: «Бу – фәлән кеше, күп эчеп исергән дә, сугышып, бер кешене үтергән. Аны, хөкем итеп, җәза мәйданына алып баралар». Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләренә хәйран калды. «Кара инде, уйламый дога кыйлганмын», – дип үкенде, тәүбә итте.

Егерме сигезенче тәрбия

Шәех Сәгъди хикәят кыйлмыштыр хис: «Замананың үзгәрүеннән һәнүз егълаганым вә шикаять кыйлганым юк иде. Мәгәр бервакытны аягыма кияргә юк иде, аякларым ялангач, Күфә мәсҗеденә килдем. Бер аяксызны күрдем, вә Аллаһы Тәгаләгә шөкер вә сәна кыйлдым, вә аягым ялангачлыгына сабыр кыйлдым», – диде.

Имде, әй угыл, бу кыйссадан сиңа бераз тәрбия бирәем.

Егерме тугызынчы тәрбия

Бер көчсез, зәгыйфь балыкчының кармагына бик зур балык эләкте. Балыкчы ул балыкны тартып чыгара алмады – куәте җитмәде. Балык кармакны өзеп качты. Башка балыкчылар моны күреп әрләделәр һәм шелтәләделәр: «Һи, ачык авыз, кармагыңа эләккән шундый балыкны ычкындырдың!» – диделәр. Балыкчы әйтте: «Әй егетләр, миңа насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Һәм балыкның да көне бетмәгән», – диде.

Балыкчы насыйб булмаган балыкны тоталмый.

Балыкның әҗәле җитмәсә – кармакка эләкми.

Шулай инде, халык арасында гел фәкыйрь шелтәгә тарый.

Утызынчы тәрбия

Бер сәүдәгәр үзенең сәүдәсендә мең алтын зарар итте вә углына әйтте: «Әй угыл, бу серне кешегә әйтергә кирәкмәс», – диде. Углы әйтте: «Әй ата, фәрман сәнеңдер. Вә ләкин бу серне яшерүдән безгә ни файда булыр?» Атасы әйтте: «Таки ике кайгы булмасын дип әйтәмен ки, бер кайгы – хәзинәмез кимүе, икенче кайгы – күршеләремезнең шәматәсе», – диде.

Әй угыл, «шәматә» дигән нәрсә мәзмүм12 холыктыр, шәматәдән саклан, ягъни берәүнең кайгысын яки зарарын күреп яки ишетеп, сәвенмәкне шәматә диерләр.

Утыз беренче тәрбия

Гакыл иясе вә фазыйләтле13 бер егет бар иде. Әмма ничә мәртәбә галимнәр вә акыл ияләре арасында утырыр, бер сүз сөйләмәс иде. Атасы әйтте: «Әй углым, белгәнеңне ник сөйләмәйсән?» – диде. Углы әйтте: «Куркамын ки, әгәр белгәнемне кешегә белдерсәм, галим икән дип, минем белмәгән нәрсәмне сорарлар да, оятлы булырмын», – диде.

Әй угыл, бу хикәяттән сиңа файда шулдыр ки: бер нәрсәне тәмам нигезенә төшенеп белмәсәң, телеңә китермә.

Утыз өченче тәрбия

Бер падишаһ үзенең углын остазга гыйлем укымага бирде. Остаз күп иҗтиһад белән падишаһның углына тәгълим бирде, вә яман нәрсәләрдән тыйды, вә кайчак кыйнады. Бу бала тәкатьсезлегеннән атасына кайтып шикаять кыйлды, тәнен ачып күрсәтте. Атасы, моңар хафаланып, остазны чакыртты, әйтте: «Әй остаз, гавам балаларын бу кадәр җәфа кыйлмайсаң икән, безнең баламызга бу кадәр җәфа вә җәбер күрсәтәсән, ни сәбәптер?» – диде. Остаз әйтте: «Әй падишаһ, аның өчен ки, гавам балаларына игътибар юктыр; әмма падишаһ балалары җәфа ни-нәрсә, җәбер ни-нәрсә икәнен белеп үссеннәр. Таки падишаһ булганнан соң, җәбер вә золым ни икәнен белеп саклансын. Әгәр падишаһтан вә падишаһ балаларыннан җәбер вә золым башланса, илдән илгә йөртерләр».

Вә олуг кешеләрнең вә байларның балаларын, тәрбия вә дә ки тәртип бирүдә гавам балаларыннан артыграк карарга тиеш, ягъни узындырмаенча, тыгызрак тотып тәрбия кыйлырга тиеш, бай дип, иркенлек кыйлырга ярамый.

Утыз дүртенче тәрбия

Әй угыл, балаларга тәгълим бирсәң, кечерәк вакытта бик иҗтиһад кыйл, «Әл-гыйльме фи с-сәгъри кә нәкаши фил-хәҗәри» мазмунынча14 чыбыкны нечкәрәк чагында бөгү уңайракка киләдер. Кечерәк вакытта күп фәннәргә төшендермәк кирәк, математиканы аз-аз белдермәк тиеш. Әмма бу балаларга сабак укыту хосусында сиңа яхшырак тәрбия бирәсем бар.

Утыз бишенче тәрбия

Бер падишаһ углын бер остазга бирде, әйтте: «Әй остаз, бу бала сәнеңдер, үз низамыңча15 яхшы тәгълим16 биргәйсән», – диде. Бәс, остаз бу падишаһ баласына башка балалар белән бер дәрәҗәдә белем бирде. Ләкин падишаһ баласы гавам балалары йиткән дәрәҗәгә йитмәде. Бәс, падишаһ шелтәләмәкче булды. Остаз әйтте: «Әй падишаһ, тәрбия бердер, ләкин сәләтлелек башкадыр», – диде.

Бәс, әй угыл, гавам балалары күбрәк бай балаларыннан өлгеррәк вә зирәгрәккә киләдер. Мән сәңа шуның өчен әйтәмен: бай балаларына артыграк иҗтиһад сарыф кыйлмак кирәк, алар бик иркә булалар.

Утыз алтынчы тәрбия

Бер гарәп үзенең углына әйтте: «Бак, угыл, кыямәт көнендә синнән «Син кем углы?» дип сорамаслар, бәлки «Ни гамәл китердең?» дип сорарлар», – диде.

Утыз җиденче тәрбия

Шәех Сәгъди риваять кыйлмыштыр ки: бер фәкыйрь адәм бар иде, гомерендә бала күрмәде, Аллаһы Тәгаләдән сорады: «Әгәр углым булса, ошбу өстемдәге киемемнән башка, милкемдә нәрсә юктыр17 – аны сатып, фәкыйрь-фокарага өләшер идем», – дип нәзер кыйлды. Бәс, Аллаһы Тәгалә аңа бер угыл рузи кыйлды. Бик шатланып, әйткән нәзерне тотты, фәкыйрьләргә хәер кыйлды. Берничә елдан, янә Шам сәфәреннән кайтканда, юлым шул шәһәргә тугры килеп, ул кешене сораштым. Әйттеләр: «Зиндандадыр». «Ни сәбәпле зинданга төште?» – дип сорадым. «Углы бер вакытны, хәмер эчеп, сугышып, бер адәмне үтергән иде һәм шәһәрдән качкан иде. Углын тапмагач, углы урынына атасын зинданга салдылар».

Әй угыл, ошбу заманамызда да моңар охшашлы вакыйгалар бардыр ки, ниндәен байлар бар, балалары яшь вә кечкенә заманда, кырык-илле мең, йөз мең белән сәүдә кыйлгучылар. Балалары үсеп йиткәч, фәкыйрь вә мохтаҗлыкка калалар. Ул нидәндер? Әлбәттә, кечкенә вакытта балаларын яхшы тәрбия кыйла белмәгәнлектәндер.

Утыз сигезенче тәрбия

Бер олуг галим әйтте: «Һәрбер дошман, аңа яхшылык иткән саен, дошманлыгын киметә. Тик нәфесе генә, үзенең таләбен канәгатьләндергән саен, сиңа каныга төшә».

Утыз тугызынчы тәрбия

Хикмәт мал дигән нәрсә – гомерне тынычлык белән кичермәк өчендер; түгелдер ки фәкать мал җыймак өчен. Бер гакыл иясеннән сорадылар. «Изге бәхетле кемдер, дәхи явыз бәхетле кемдер?» – диделәр. Ул кеше әйтте: «Изге бәхетлелекнең галәмәте шулдыр ки: дөньяда сакланучан бу- лыр, ахирәтне онытмас, гыйбадәтчән булыр… аз сүзле булыр… хәрәмнән сакланыр, изгеләргә мәхәббәт итәр, кече күңелле булыр, җумарт булыр, шәфкатьле булыр. Әмма явыз бәхетле шулдыр ки: мал җыярга хирыс булыр, нәфесенә иярер, күп сөйләшер… явызларны яратып, явыз холыклы булыр, хәйләкәр булыр, шәфкатьсез булыр, саран булыр, үлемне онытыр.

Әй угыл, бу урында сәңа яхшы бер тәрбия бардыр ки: изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан, монда сиңа изге бәхет галәмәтләрен санап китерүдән максуд, сине изге бәхетле кыйлмактыр.

Кырыгынчы тәрбия

Муса галәйһиссәлам Карунга мондый нәсыйхәт бирде: «Аллаһы Тәгалә сиңа ихсан кылды – сине бай итте. Инде син дә ихсан һәм изгелек кыл», – диде. Карун Мусаның сүзен тыңламады. Малы-мөлкәте белән аны җир йотты.

Әй угыл, берәү сиңа изге нәсыйхәт кылса, җаның-тәнең белән аны тыңла – ул өйрәткәнчә гамәл кыл.

Кырык беренче тәрбия

Әй угыл, ике төрле таифә18 бардыр ки, файдасызга вә мәгънәсезгә зәхмәт чигәрләр. Бере шулдыр ки – акча вә мал җыяр, үзе файдаланмас. Янә бере шул – галимдер ки, гыйлем үгрәнде, гамәл кыйлмады. Бу ике таифә җөмләсеннән була күрмә, әй угыл.

10.Мөселманнар өчен фиргавен – комсызлык һәм яманлык гәүдәләнеше.
11.Йыргар – «юкка чыгарыр, изеп китәр» мәгънәсендә.
12.Мәзмүм – начар, бозык.
13.Фазыйләтле – яхшы холыклы.
14.«Яшь чакта алган гыйлем ташка чокып ясалган бизәккә охшаш» мәгънәсендә.
15.Низам – тәртип.
16.Тәгълим – өйрәтү, белем бирү.
17.«Нәрсә бардыр» дигән мәгънәдә.
18.Таифә – төркем.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.