Никләргә язмыш ялгыш язылган?
Никләр дип киттек туган авылдан?
Төшләрдә кайтып урыйм мин тагын
Нәдер авылын, Сәвәләй тавын.
Бала чакларым үткән җәйләрдә
Чәчәкләр җыйдым Сәвәләйләрдә.
Ел фасыллары кат-кат әйләнә,
Күпме су акты инде Зәйләрдә.
Ел фасыллары кайта әйләнеп,
Үткән гомерләр кайтмый бит тагын…
Төшләрдә генә кайтып әйләнәм
Нәдер авылын, Сәвәләй тавын.
1991
Күпме генә яшәдем соң?
Күпме генә яшьнәдем?
Күпме генә сөйләсәм дә,
Әле берни әйтмәдем.
Күпме генә сөйләсәм дә,
Түгелсә дә сүзләрем,
Әйталмадым тик минеке —
Үземнеке дигәнен.
Ә әйтерем бар иде бит,
Әле ничек бар иде!
Әйтәм генә дигәндә дә,
Телем тешкә бәрелде.
Кабынганы дөрләмәде —
Пыскып калды учакта…
Үзәктәге шигырьләрем —
Чыкмый калган китапта.
Элгәреләр өлгермәде
Өлгергәнен күрергә…
Күпме генә яшәдем соң
Өзек-төтек гомердә?
1991
Адәми зат үткәннәрен белә,
Һич алдагын белми.
Кайчандыр бер үләчәген белә,
Кайчанлыгын белми.
Хәтерендә саклый алганының
Белгәннәре байтак.
Тик хәтере саклар хатирәне
Кадерсезли кайчак.
1991
Таң алдыннан шундый сәер, шомлы төш күрдем:
Әллә нинди чытырманлык – урманда йөрдем.
Җил идерә, бөгелдерә агач башларын,
Мин йөгерәм, тик өемә сукмак тапмадым.
Урман арты тау астында – болганчык инеш,
Шул инештә коенучы – әнкәем, имеш.
Таң алдыннан күргән төшем… нигә юрарга?
Яннарына бара алмыйм, әллә шуңарга?
Газиз әнкәм рәнҗи микән, онытты диеп,
Кичерсәң иде лә, әнкәй, кичерсәң икән!..
1991
Килер бер көн, ул кемгә дә килә,
Киләчәге аның – көн кебек,
Әмма ул көн миңа килсен иде,
Мөмкин кадәр озак көттереп.
Килер ул көн, көзге өрәңгенең
Яфракларын өзгән җил кебек,
Соң тибешен минем йөрәгемнең
Икеләнми генә кистереп.
Килер ул көн, фалым алдамаса,
Яз чыкканда, үлән шытканда.
Авырсынмас кабер казучылар,
Дымлы җиргә көрәк тыкканда.
Килер ул көн: шигырь сөя белгән
Әлмәтлеләр җанын кузгатыр,
Оркестрлар уйнар, кемдер елар —
Татар шагыйрәсен озатыр.
1991
И яңгыраттык бәйрәмдә шигырьләрен, җырларын,
Сарманда туып, Казанда торган язучыларның.
И биһуш булды укучы еракта торганнарга,
Сөйләргә вакыт калмады килеп утырганнарга.
1991
Күз алдыма китерәм:
Кем өчендер яңа бу көн,
Кем өчендер – искергән.
Үзгәрешләр дөньяда:
Кем өчендер иске бу көн,
Кем өчендер – өр-яңа.
Яңа тормыш сулышы:
Кем өчендер – беренчесе,
Кем өчендер – соңгысы.
Яңа йолдыз күрүче:
Кем өчендер – соңгысыдыр,
Кем өчендер – беренче.
1991
Мин хыялда гына җыйган байлык,
Мин төшләрдә күргән хәзинә.
Булсын, диеп, аяк асларыңда,
Үзем риза булып әзенә.
Көннәремдә таңнан эшкә чаптым,
Кичләремдә яздым, укыдым,
Кичен өлгермәгән кадәренә
Төннәремдә торып утырдым.
Син тәмлерәк миннән ашасын дип,
Матуррак миннән кисен дип,
Тапкан-табынганым, җыйган малым,
Куйган көчем – улым өчен дип.
Нәтиҗәдә – һәрбер ата-ана
Татый торган җимеш аллана:
Ана күңеле һаман балада да,
Бала күңеле – читтә, далада.
Ярый да бит, синең күңелеңнән
Безне этеп-төртеп чыгарган
Ул кыз бала иманлы зат булып,
Яшь түкмәсә кабат бу анаң.
Ярый да бит, үзе яраткандай
Сөйдералса сезне, ирләрне,
Һәм сөюен бәяләтә алса…
Минем кулдан анысы килмәде.
1991
Соң минутта кемгә караш салыр
Соңгы, соңгы яшьле зарлы күз,
Кәгазьләрдә кем кулына калыр
Соңгы шигырь, соңгы парлы сүз?
Әйтеп булмый, кемнәр белсен аны?
Тик йөрәктә йөртәм инде мин
Шул теләкне: сездән калып түгел,
Сездән алда китсәм иде мин.
Бу – үземне яратудан түгел,
Бу теләгем – сезне сөюдән
Һәм ул сөю сездә ул кадәр үк
Түгеллеген тоеп белүдән.
1991
Үкенмә син мине сөюеңә,
Мин яратканга да үкенмә.
Тәүге сөю мәңгелеккә килми
Һәм яңадан кайтмый беркемгә.
«Мәңгелеккә» диеп ант эчкәннәр
Алдашалар алар барсы да!
Ялганчылар алар ил алдында
Һәм гөнаһлы Алла каршында.
Хак Тәгалә үзе тараткан да
Үзе кушкан икән бу көндә.
Үкенмә син мине яратканга,
Минем сөюгә дә үкенмә.
1991
«Кителгән ай» дип сөйлиләр,
«Тулган ай» дип сөйлиләр,
«Кыйгач» та диләр,
кояшка
Бер дә алай димиләр.
Җырламыйлардыр кояшның
Кимегәнен, тулганын;
Күзәтмиләр, бер күрмиләр
Гел үзгәреп торганын.
Ул да бит юкса, чыкканда,
Түгәрәк, тулы булмый.
Кичкә авышкан чакларда
Үзгәрми генә тормый.
Берәү дә ләкин уйламый
Кояшка сүз әйтергә.
Күрәсең, вакыт җитмидер
Кояшны күзәтергә.
1991
Гамил абый! Бүген килгән чакта
70 яшең тулган көнеңә…
Шагыйрьләргә шигырь язмыйлар да,
Язмак булдык әле без менә.
Нигә дисәң, безнең мәдәният
Бүлегенең бөтен яшәве
Афзал белән бәйле, ул һәрвакыт
Сезнең иҗат белән яшәде.
Сезнең җырлар безнең башкаруда
Авылларга күпме таралды,
Тукай белән ачылган тел безнең
Гамил Афзал белән чарланды.
Китапларда Сезнең үткен җырлар
Бер озаеп чыкты, бер – кыска.
Уйланган да, елмайган да булды,
Моңайган да булды тормышта.
Бүгенге бу киеренке чорда
Сезнең җырлар – көрәш коралы.
Җитмеш – нәрсә?! Йөзе тулганда да,
Җиңелү белми җырлап тор әле.
Гамил абый! Сиңа бәйрәмеңдә
Озын гомер, саулык телибез.
Калабызда халык шагыйре бар,
Шуның белән горур бүген без!
1991
Бүләкләр дә алыр идем
Дусларыма бәйрәмдә,
Берәр кайдан берәр нәрсә
Табып булса әгәр дә.
1991
Син кузгатма бу оеган җанны,
Алгысытма арган күңелне!..
Тик нигә дип әле оныта алмыйм —
Йокылары качты күземнең?
Син кузгатма бу оеган җанны!
Тирәклектә өмет туса да —
Араларда – үтмәс упкын яры,
Арабызда – утлы бусага…
Син кузгатма инде, син кузгатма…
1991
Җиденче кат күккә менәр кебек,
И очына күңел, очына.
Әллә нинди дөнья көтә кебек
Ерактагы юллар очында.
Күк капусын хыял ачып куйган,
Күтәрел дә менеп җит кенә!
Әллә ниләр көтеп тора сыман
Күз күрмәгән дөнья читендә.
Биекләрдә – зәңгәр һава төсе,
Хыялларда йөзеп чыгарлык…
«Берни дә юк анда» дигән төсле,
Итәгемнән тарта чынбарлык.
1991
Аерылышты… уйлар, юллар, куллар.
Аерылудан, беләм, җаным сызлар.
Әмма сиңа иман кирәк түгел,
Миңа кирәк түгел имансызлар.
1991
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер.
Халык мәкале
Сентябрьдә син дә бер һәм
Мин дә бер булыр өчен,
Быел аеруча халык
Кырларга куйсын көчен.
Җәй башындагы корылык,
Ахырындагы явым,
Көз башындагы кыраулар
Тезгә сукмасын тагын.
1991
Илһамнарың, Илханнарың белән
килерсең дә, кичә үткәреп,
Сөендереп бүген китәрсең дип
көткән идек сине, Мөсәгыйт.
Юлларыңа чоңгыллармы чыгып,
кире борды сине иртән үк?
Зур иҗатың канат каккан якка
ник кайтмадың икән, Мөсәгыйт?
Самолётлар бүген очмаган шул,
явымнарга томан өстәлеп,
Алай да ник автобуслар белән
юл тотмадың инде, Мөсәгыйт?
Кубрат ханың кебек ныклы итеп
«Мин әйттем» ең төгәл үтәлеп,
Вәгъдәң бозмый килеп төшкән булсаң,
егет була идең, Мөсәгыйт.
Ә шулай да җаннар сиңа дәшә,
өмет белән күңел күтәреп:
Синең өчен Әлмәт чит-ят түгел,
бер килерсең әле, Мөсәгыйт.
Зал каршында, өстәл артларында
яздым менә көйле истәлек… —
Самолётлар очса, иртәгә үк
сиңа юллыйм шуны, Мөсәгыйт.
1991
Җитмеш ел элгәре кебек,
Яңадан бәрдерикме
Күктәге гаделлек белән
Җирдәге гаделлекне?
Алар икесе чәкәшкән
Җегәрдән туган чаткың
Көйдереп кортыр тамырдан
Бу илнең кайсы халкын?
«Без өстен галиҗәнаб» дип,
Ияген күккә чөеп,
Кем йөрер китап яндырып,
Көлләрен җилгә сибеп?
Андыйлар әле табылыр
(Сантыйлар – өер-өер),
Шыта башлаган иман да
Яңадан гүргә керер.
Тигезлек-хаклык билгесен
Куярга әле иртә
Күктәге гаделлек белән
Җирдәге гаделлеккә!
1991
Мин эшләгән мәктәпләрдә бу табигый күк иде —
Укырга теләмәүчеләр биниһая күп иде.
Ихтыяри-мәҗбүри дип укыттык бит аларны,
Шуңа мәктәп кысасында нык тоттык бит аларны.
Тигезләдек бөтенесен – һәр бөҗәкне, кондызны,
Бу дөньяның һәрнәрсәсен – дуңгыз белән йолдызны.
Шуңа күрә теләмәвен, теләгәнен кем белгән?
Гомуми урта белемне таләп иттек һәркемнән…
Ә бит алай була алмый! Нәрсә генә дисәк тә,
Кеше җаны омтылганны алу кирәк исәпкә.
Һәр кешенең үз язмышын теркәп куйган китабын
Бозып булмый, әсир көннең тәме булмый бит аның.
Теләгәннәр иген иксен, теләгәне – җыр язсын,
Мәҗбүрилек адәм затын буар зынҗыр булмасын.
1992
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.