Kitabı oku: «Шигырьләр / Стихи»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Гыйльманов Г. Х., төзү, 2021
Нәшрияттан
Казан ханлыгының күренекле шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Кол Шәрифнең әсәрләре тупланган «И күңел, бу дөньядыр…» дип исемләнгән җыентык Татарстан китап нәшриятында 1997 елда дөнья күргән иде. Шулай да татар әдәбияты тарихына үзеннән зур өлеш керткән Кол Шәрифнең иҗат мирасы бүгенгә кадәр әле тулысынча барланмаган, ачыкланмаган көе калып килә. Моның сәбәбе – шагыйрьнең иҗат мирасының, аның нинди әсәрләр язуы турындагы мәгълүматларның безнең көннәргә кадәр килеп җитмәвендә.
Бу җыентык Кол Шәриф иҗат мирасын өйрәнү, бүгенге көндә билгеле булган әсәрләрен бер урынга туплау юнәлешендә иң беренче тәҗрибә булып каралырга тиеш. Анда шагыйрьнең кырыс тарих зилзиләләреннән төрле-төрле тупланмаларда могҗиза булып сакланып калган «иҗат кыйпылчыклары» бер урынга җыйналып бирелде. Алар ике бүлеккә бүленде: беренчесендә кыска күләмле шигырьләр (өч газәл һәм бер мөрәббәгь), ә икенчесендә зур күләмле, сюжетлы «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәре китерелде.
Әсәрләрнең текстлары ике төрле укылышта бирелде:
1) чыганакларда ничек язылса – шул укылышта;
2) бүгенге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәдә.
Беренче укылышта барыннан да элек Казан ханлыгы чоры татар әдәби теленең үзенчәлекләрен (гәрчә алар төрле күчерүчеләр тарафыннан шактый гына үзгәртүләргә дучар ителгән булсалар да) бирергә тырышу максат итеп куелды. Шуңа күрә анда, борынгы телебезнең яңгырашын бирүне һәм әдәби тел тарихыбызны өйрәнүчеләргә материал булуны күздә тотып, сүзләрнең искечә язылышы саклап калынды. Мәсәлән: «сәңа», «бәңа», «капугъ», «камугъ», «уйку», «анук», «кәндү», «йите», «кәрәк», «нәчүк», «тийү» һ. б. Фигыльләрнең иске формалары сакланды: «кәлүб», «баруб», «тынма-гыл», «куймагыл», «калгаймән», «теләймән», «ку-бубән», «котылгай», «башлайын», «килүпмез», «йүрүпмез», «чарлаңыз», «сүзләңез», «имәсбез», «айганын», «ирмеш», «утлагали» һ. б. Кушымчаларның да борынгы формалары үзгәртелмәде. Мәсәлән: «тәндин», «чыкган», «дибән», «баламдин», «күңлени» һ. б.
Ә төп чыганакның үзендә сүз төшеп калган дип уйланылган очракларда ул сүз төп текстка җәя эченә куеп бирелде.
«Искәрмәләр» бүлегендә һәр әсәр текстының чыганагы күрсәтелде, текстны аңлау өчен кирәк булган иң мөһим мәгълүматлар китерелде, «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасының басма һәм кулъязма нөсхәләре арасындагы мөһим аермалар күрсәтеп барылды.
Юлга-юл тәрҗемәләрдә исә текстның эчтәлеген бирү, бүгенге укучыларга аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен тулырак, ачыграк итеп аңлату күздә тотылды. Әсәрләрне бүгенге әдәби телдә поэтик тәрҗемә итү максат итеп куелмады, шуңа күрә юлга-юл тәрҗемәләрдә авторның ритмы да, рифмалары да сакланмады. Кайбер сүзләрнең мәгънәләрен тулырак итеп аңлату кирәк булган очракларда, тәрҗемәләрдә оригиналдагы сүзләр калдырылып, аларның мәгънәләре бит астына төшерелгән искәрмәләрдә бирелде.
Җыентыкның беренче һәм икенче бүлекләрендәге текстлар һәм искәрмәләр, текстларның юлдан-юлга тәрҗемәләре, кереш сүз филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов тарафыннан әзерләнде.
Җыентыкның өченче бүлегенә Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан әзерләнгән «Казан вилаятенең җиңүе. Шәриф Хаҗитархани» исемле хезмәт урнаштырылды. Анда Кол Шәрифнең киң катлау укучыларга аз билгеле булган әсәре китерелә.
Дүртенче бүлектә «Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время» (Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2005) китабыннан материаллар файдаланылды.
Кылычтан үткән мирас
Кол Шәриф… Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Кол Шәриф дигәндә безнең күз алдына бөтен гомерен, талантын, белем-зиһен куәсен, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын да үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә биргән мәһабәт озын буйлы, ак сакаллы, горур, олпат бер акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе килеп баса.
Кол Шәриф турында без нәрсәләр беләбез соң?
Аның турындагы тарихи мәгълүматлар, Казан ханлыгы чорындагы башка шәхесләрнеке кебек үк, аз сакланып калган. Сакланганнары да өзек-өзек кенә.
Тормыш юлы
Кол Шәриф – Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес. Ул Казан халкы санламаган Шаһ Галигә 1546 елда кискен каршы чыккан Мансур сәетнең улы була. «Сәет» дип, гадәттә, үзенең чыгышын Мөхәммәт пәйгамбәрдән яки шул чордагы изге кешеләрдән алып санаган руханиларны атаганнар. Кол Шәриф яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә. Тиздән ул саф әхлаклы һәм тирән белемле укымышлы булып җитешә һәм аны 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Шул вакыттан алып ул Казан ханлыгында яшәгән безнең ерак әби-бабаларыбызның ислам тәгълиматын үзләштереп, шәригать кануннарын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп, күңелләрен иман нуры белән нурландырып яшәүләре өчен, аларны әхлаклы, иманлы юлга – изге юлга кертү өчен зур тырышлыклар куеп яши. Һәм, әлбәттә, ул үзе дә тормышта бөтен бер патшалык – Казан ханлыгы халкы өчен әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек өлгесе булып саналган. Аның халык арасындагы абруе гаять зур булган. Аны үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, чит мәмләкәтләрдә дә бик ихтирам иткәннәр. Бу олы ихтирам, хөрмәт хисе гасырлар буена, ничәмә-ничә буыннар алышынса да, халкыбыз күңелендә югалмыйча сакланып килгән; ул хис, риваять-легендаларга әверелеп, әле бүген дә халкыбыз хәтерендә яшәп килә. Шундый риваятьләрнең берсендә, мәсәлән, Кол Шәрифнең ак атка атланып йөрергә яратканлыгы турында сөйләнә. Атка атланып, ул үзенең якыннары белән урамнан үткән вакытта, урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәрә торган булган. Хәтта хан булып хан да, Кол Шәрифкә каршы очраса, үзенең атыннан төшеп, Кол Шәриф янына килеп, аның чапанының итәген үбеп үткәреп җибәрә, аңа саулык-сәламәтлек теләп кала торган булган.
Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да булган, Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшкән. Рус елъязмаларында, мәсәлән, Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына. Мәсәлән, 1551 елның җәендә, Казан ханлыгындагы иң буталчык вакытларның берсендә, Кол Шәриф, Себер кенәзе Бибарс Растов белән берлектә, Казан ханлыгыннан Рус хөкүмәте кулындагы Зөя шәһәренә җибәрелгән илчелеккә җитәкчелек итә һәм Зөядә Казан тәхетенә утыруга өметләнеп көтеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара. Шул ук елның 14 августында, Россиянең, Казан хөкүмәтенә әйтеп тә тормастан, Казан ханлыгының Тау ягын үзенә кушуы турындагы мәсьәләне тикшерүгә багышланган корылтайда, үз туган илен яклап, ялкынлы-ялкынлы чыгышлар ясый. Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Явыз Иван да, 1552 елның 13 августында Зөя шәһәренә килгәч, Казан кешеләренә җибәрелгән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә. Ш. Мәрҗани Кол Шәриф турында болай яза: «Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан1 һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф2 дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була. «Россия кенәзләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр», – дип сөйлиләр»3.
Тарихи хезмәтләрдә сакланып калган менә шундый өзек-өзек кенә мәгълүматлар да безгә аның үз туган иленең чын патриоты булуы, ул гына да түгел, хәтта халыкара даирәдә дә танылган, күренекле, олы дәрәҗәле бер шәхес булганлыгы турында сөйлиләр.
Кол Шәрифнең үлеме дә чын батырларча-каһарманнарча булган. Ул үз Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була. Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә, 1552 елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында, ул – ханлыкның баш имамы – Казан кальгасындагы сугышлар белән җитәкчелек итә; кулына кылыч-калкан алып, иң алгы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була. Ул шунда батырларча һәлак була: рус гаскәрләре Казан Кремленә ханлыкның баш имамы Кол Шәрифнең үле гәүдәсе аркылы атлап кына бәреп керә алганнар. Бу турыда шул вакыйгаларда үзе катнашкан рус кешесе А. М. Курбский болай дип яза4: «Көтмәгәндә генә шәһәргә шулкадәр күп яңа гаскәр килүен күргәч, Казан патшасы үзенең бөтен гаскәре белән бик каты сугыша-сугыша чигенә башлады. Безнең полклар исә5, көчле һөҗүм ясап, алар белән сугыша башладылар. Аларны патша сарае янындагы мәчетләргә хәтле куып килделәр. Шунда аларның һәлакәт алдында калган галимнәре, сәетләре, муллалары үзләренең бөек әмирләре Кол Шәриф мулла җитәкчелегендә безнекеләр белән шулкадәр каты сугыштылар ки, хәтта күпләрне үтереп бетерделәр»6.
Ә Ш. Мәрҗани бу турыда: «Руслар Казанга һөҗүм итдекләрендә әсхабе вә иттибагыны әтрафына җәмгъ кыйлып7, мәдрәсәгә кереп, мәдрәсәнең сәкафе8 өстендән русияләр илән шәдид мокатәлә кыйлып9, руслар мәдрәсә түбәсендән санчеп төшереп шәһид булды»10, – дип яза11. Казан ханлыгы тарихын махсус өйрәнгән тарихчы М. Худяков та: «Бик каты сугыш ханлыкның баш мәчете – Кол Шәриф мәчете янында булды. Кол Шәриф сугышта һәлак булды», – дип күрсәтеп үтә12.
Әйе, бу бары тик әкиятләрдә генә сөйләнелә, җырларда гына җырлана торган батырлык! Бу, чын мәгънәсендә, үз тормышыңны, үзеңнең җаныңны-тәнеңне халык өчен, Ватан өчен, аның азатлыгы өчен корбан итү һәм халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена онытмады, күңелендә саклады; ул киләчәктә дә онытылмас! Халкыбыз Кол Шәрифне изге сугышта корбан булган изге җаннар – шәһитләр исемлегенә кертте…
Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы әле бүген дә чиксез. Мәсәлән, башкалабыз Казанның иң үзәк урамнарының берсенә Кол Шәриф исеме бирелде. Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җамигъ мәчет Кол Шәриф исеме белән аталган булган – «Кол Шәриф мәчете» дип йөртелгән13. Җәмәгатьчелек шул мәчетне яңадан торгызу, яңадан салу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ул, халыктан җыелган акчага төзелеп, бүгенге көндә Казан Кремленең йөзек кашына әверелде. Соңгы елларда Кол Шәриф рухына багышлап Коръән чыгулар, җәмәгать намазлары укулар ешрак үткәрелә башлады. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез Кол Шәрифкә багышлап поэмалар, шигырьләр иҗат иттеләр һәм хәзер дә иҗат итеп киләләр; аның образы тарихи романнарда чагылыш тапты. Ә киләчәктә Кол Шәриф образы сәнгатьнең башка төрләрендә дә – музыка, рәсем, кино сәнгатьләрендә дә, опера-балетларда да – үзенең лаеклы чагылышын табар әле. Болары алда әле…
Иҗаты
Кол Шәриф иҗаты моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелми килде. Аның турында фәнни хезмәтләр дә язылмады, исеме дә Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтләрдә сүз уңаеннан гына әйтеп киткәләнде. Аның иҗат мирасын барлау эше дә әле бары соңгы вакытларда гына башланып китте.
Безнең кулдагы бүгенге мәгълүматлар буенча, Кол Шәрифнең безнең көннәргә дүрт шигыре һәм бер зур күләмле, сюжетлы поэмасы – «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» килеп җиткән. Ләкин әле бу Кол Шәрифнең бөтен иҗат мирасы шулардан гына торган яки Кол Шәрифнең безнең көннәргә кадәр шул әсәрләре генә сакланып килеп җиткән дигән сүз түгел. Аның иҗат мирасының күләмен, шагыйрьнең нинди әсәрләр язган булуын, аларның кайсыларының бүгенге көнгә килеп җиткәнлеген ачыклау өчен әле безгә Казан ханлыгы дәверенә караган һәм моңа кадәр ныклап-җентекләп өйрәнелмәгән күпсанлы борынгы кулъязмалар катламын бик игътибар белән өйрәнергә, белергә кирәк. Бу максатка ирешү өчен, әлбәттә, Казан китапханәләре һәм архивларындагы материаллар гына җитми, ә бәлки Казан ханлыгы дәверенә караган язма материаллар саклана торган башка күп кенә шәһәрләрдәге һәм чит илләрдәге китапханә-архивларны да файдаланырга, аларны да өйрәнеп чыгарга кирәк. Безгә, мәсәлән, Кол Шәриф шигырьләренең кайберләре Төркиядә саклана торган кулъязма җыентыкларда да булуы турында мәгълүм; әмма безгә, алдыбызга бары Кол Шәриф иҗат мирасын барлау максатын гына куеп, Төркиядә махсус шул мәсьәлә белән генә шөгыльләнергә туры килмәде. Шуңа күрә әдип иҗаты турындагы фикерләрне дә әлегә без бүгенге көндә билгеле булган әсәрләреннән генә чыгып әйтергә мәҗбүр булабыз.
Кол Шәриф – барыннан да элек суфи шагыйрь. Ул үзенең остазлары итеп Урта гасырлар төрки поэзиясендә җуелмас һәм кабатланмас эз сызып калдырган мәшһүр суфи шагыйрьләр Хуҗа Әхмәд Ясәвине (1166 елда вафат) һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганины (1186 елда вафат) саный.
Хуҗа Әхмәд Ясәви, – билгеле булганча, XII гасырда Урта Азиядә яшәп иҗат иткән күренекле дин эшлеклесе, шагыйрь, бөек шәхес. Ислам дөньясында танылган галим һәм мистик Шәех Йосыф Хәмәданиның шәкерте буларак һәм аның рөхсәте белән Әхмәд Ясәви Йәсе шәһәрендә үз исеме белән аталган Ясәви тарикатен (сектасын) төзи һәм Урта Азиядә яшәгән төрки халыклар арасында үз тарикатен һәм ислам өйрәтмәләрен тарата. Ислам өйрәтмәләрен, Коръән мәгънәләрен ул хикмәтләр исеме белән шигъри юлларга салып бирә. Аның шигырьләре сәнгатьчелек ягыннан бик камил, тәэсирле итеп эшләнгәннәр. Аның суфичылык һәм гомумән ислам идеяләрен шигырь калыбына салып бирүен галимнәр исламның төркиләр арасында беренче ныклы урнашуы дип карыйлар. Соңыннан Әхмәд Ясәви шәхесе изге булып, ягъни ислам дине әүлиясы булып карала башлый. Шуны истә тотып, Ш. Мәрҗани Әхмәд Ясәви турында: «Гарәп халыклары тормышында Мөхәммәд пәйгамбәр нинди зур роль уйнаса, Төркестан һәм төрки халыклар дөньясында Хуҗа Әхмәд Ясәви дә шундый зур роль уйнады», – дип яза14.
Әхмәд Ясәви эшен аңардан соң аның шәкерте, шагыйрь Сөләйман Бакыргани дәвам иттерә. Ул да сәнгатьчелек ягыннан бик камил эшләнгән күпсанлы хикмәтләр иҗат иткән. Шулай итеп, аларның икесе дә төрки телле поэзиядә суфичылык юнәлешендә иҗат иткән иң күренекле шагыйрьләрдән саналалар. Ул дәвердән бирле күп гасырлар үтү сәбәпле, аларның шигырьләрен кайвакытта бер-берсе белән буташтырып та йөртәләр.
Шунысы әһәмиятле, Ә. Ясәвинең, С. Бакырганиның бу хикмәтләре шул дәвердә үк Идел буена да килеп җиткәннәр һәм Идел буенда да бик популяр әсәрләргә әверелгәннәр. Татар халкы бу мирасны гасырлар буена кулдан-кулга күчереп, үз әсәрләре кебек укып йөрткән; күпсанлы кулъязма күчермәләрен барлыкка китергән. Шулай итеп, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар поэзиясе Урта гасырларда Идел буенда яшәгән татар шагыйрьләре иҗатына зур йогынты ясаган. Күп кенә татар шагыйрьләре аларны үзләренең остазлары итеп исәпләгәннәр, үрнәк алып иҗат иткәннәр. Алар арасында Казан ханлыгының баш имамы, шагыйрь Кол Шәриф тә булган.
Шунысы кызыклы, Кол Шәриф шигырьләре кулъязма җыентыкларда еш кына үзенең остазлары Ә. Ясәви һәм С. Бакыргани хикмәтләре белән бергә, алар белән рәттән күчереп йөртелгән. Мәсәлән, аның безгә билгеле булган дүрт шигыре С. Бакыргани әсәрләрен туплаган җыентыкта – «Бакырган китабы» нда басылып чыккан (Казан, 1883). Бу факт үзе генә дә Кол Шәриф поэзиясенең Ә. Ясәви, С. Бакыргани иҗатлары белән аваздаш, бер юнәлештә булуын тагын бер тапкыр дәлилләп тора. Бу турыда профессор Габдрахман Таһирҗанов: «Кол Шәрифнең чын мәгънәсендә суфи шагыйрь булуын аның дүрт шигыренең «Бакырган китабы» на кертелүе дә раслый. Бакыргани хакында Казанда XVI йөздә үк поэма язылу факты болгар-татарлар арасына суфичылык әдәбиятының борынгы чорда ук үтеп кереп, шактый тирән тамыр җибәрүен күрсәтә», – дип яза15.
Кол Шәриф үзенең шигырьләрендә Алла каршына гөнаһсыз бару идеяләрен пропагандалый; аның әсәрләре укучыларны, гамьсезлек йокысыннан уянып, Алланы олыларга, гомереңне гыйбадәт кылып үткәрергә, дөньяда мәңге калырмын дип алданмаска, Коръән аятьләрендә әйтелгәнчә яшәргә, гөнаһларың өчен Алладан ярлыкау сорарга чакыра. Жанрлары буенча алар – газәлләр, ягъни мәхәббәт шигырьләре. Ләкин алардагы мәхәббәт ул дөньяви гыйшыклык түгел, ә суфичыл поэзиядә кабул ителгәнчә, Аллага мәхәббәт, күңелне Аллага юнәлтеп яшәүне аңлата. Шигырьләрнең формасы да классик газәлләргә куелган таләпләргә җавап бирә: аның рифмалашуы – аа, ба, ва, га…, күләмнәре 25 бәеттән артмый. Шигырь ахырында автор, газәл жанрына куелган таләпкә туры китереп, үзенең исемен китерә. Беренче һәм икенче газәлләрдә рәдиф кулланылган.
Ә «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасы исә – зур күләмле, сюжетлы әсәр. Аның сюжеты ислам дөньясында билгеле булган бер риваять-легендага барып тоташа. Ул риваятьтә ислам диненең кәрамәтләр-могҗизалар эшләргә сәләтле булуы күрсәтелә һәм анда төп персонажлар булып шул ук әүлия Әхмәд Ясәви, аның мөрите Сөләйман Бакыргани, аның хатыны Ганбәр ана һәм аларның өченче уллары Хөбби Хуҗа тора.
Төрки әдәбиятта бу риваятьнең төрле интерпретацияләре-вариантлары билгеле. Кол Шәриф поэмасында исә түбәндәге вариант китерелә.
Әхмәд Ясәвинең иярчене Сөләйман Бакырганиның (поэмада ул Хәким ата Сөләйман дип йөртелә) хатыны Ганбәр анадан өч улы туа: Әсгар16, Мәхмүд17 һәм Хөбби Хуҗа. Әсгар белән Мәхмүд икесе, әтиләренең сүзен тыңлап, иген игү белән шөгыльләнәләр. Ә кече уллары Хөбби Хуҗа үзенә лачын белән ауга йөрү шөгылен сайлап ала. Моны исә әтиләре Сөләйман бик үк хуплап бетерми.
Беркөнне Хәким ата Ганбәр анага улларын үз янына чакырып китерергә куша. Кырда ясмык игеп йөрүче Әсгар белән Мәхмүд шул минутта ук әтиләре каршына килеп басалар. Ә Хөбби Хуҗа бары тик кат-кат чакырганнан соң гына килеп җитә. Ул үзенең соңга калуының сәбәбен болай аңлата: «Суга батып бара торган көймәдәге кешеләр миннән ярдәм сорадылар да, мин аларны ярга тартып чыгардым», – ди. Әтисе моңа ышанмый. Хөбби Хуҗа җилкәсендәге аркан эзен ачып күрсәтә һәм: «Тиздән кәрван халкы килер һәм үзләренең нәзерләрен – малларының уннан бер өлешен безгә бирерләр», – ди. Һәм, чыннан да, бераздан сәүдәгәрләр киләләр һәм, рәхмәт йөзеннән, Сөләйманга нәзер әйткән малларын бирәләр. Сөләйман бу бүләкне кабул итми, аны уллары Әсгар белән Мәхмүдкә бүлеп бирә. Ә ауга киткән Хөбби Хуҗага бу бүләктән өлеш чыгармый. Шулвакыт Хөбби Хуҗа аудан кайта, ун сыерны суйдырып, шундагы олы-кечене сыйлый-ашата һәм әтисеннән бер могҗиза эшләвен – суйган сыер тиреләренә җан өреп, аларны терелтүен үтенә. Хәким ата каршы килми: бу могҗизаны Хәким ата улы Хөбби Хуҗа белән икәү бергә башкаралар. Сыерларга җан керә һәм алар, Хөбби Хуҗаның аягын үбеп, аңардан рөхсәт сорап, кырга үлән ашарга китеп баралар. Моны күргәч, Сөләйман, башын горур тотып, улы Хөббигә: «Без икебез дә акыл иясе, бер илгә сыя алмабыз», – ди. Хөбби Хуҗа әтисеннән үзенә китәргә рөхсәт сорый һәм китеп тә бара. Ганбәр ана Хөбби Хуҗа белән бер бүлмәгә керәләр; әнисе, улын бүлмәдә калдырып, өстеннән бикләп чыгып китә. Иртән барып ачып караса – Хөбби Хуҗа бүлмәдә юк була: ул, әтисенең әйткәннәренә хәтере калып, киемнәрен бүлмәдә калдырып, юкка чыккан була. Ганбәр ана, өзгәләнеп елап, Алладан ялвара. Шулвакыт билгесезлектән җавап килә: «Улың терек. Ул Хозыр белән Ильяска иптәш…»
Бу хәлләр әүлия Әхмәд Ясәвигә барып ишетелә. Ул үз янына шәкерте Хәким атаны чакыртып ала, әмма аңа борылып та карамый һәм аны бер ел буе утын ташучы булырга хөкем итә. Бары тик бер ел буе көн дә утын ташыгач кына, ул аның гөнаһын кичерә. Әхмәд Ясәви шунда Хәким атага аның киләчәк язмышын әйтә: «Гөнаһыңны мин кичердем, әмма Алла кичермәде әле. Син үлгәннән соң, каберең өстеннән кырык ел буе дәрья агачак; бары шунда гына гөнаһың ярлыканачак», – ди.
Поэманың тезмә белән язылган өлеше әнә шунда тәмамлана. Әсәрнең әле тагын чәчмә белән язылган дәвамы да бар. Анда Хәким атаның үзенең рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәвидән Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, үзенә улы Хөбби Хуҗаны күрергә ярдәм итүен үтенүе, әмма Хөбби Хуҗаның Аллаһ кодрәте белән ак кошка әверелүе аркасында, аны күрә алмыйча газапланып йөрүе турында сөйләнә. Ак кошка әверелгән Хөбби Хуҗаның үзе кебек үк аны кош кыяфәтендәге изге җаннар Хозыр һәм Ильяс белән бергә булуы әйтелә. Әхмәд Ясәви Хәким атага үзенең улы Хөбби Хуҗаны бу дөньяда башка беркайчан да күрә алмаячагын, аның белән бары кыямәт көнендә генә очрашачагын әйтә. Әсәрнең аннан соңгы өлешендә Хәким ата тормышыннан бу сюжетка бәйле булмаган тагын берничә эпизод китерелә.
Шулай итеп, әсәрдә гаделсезлеккә тиешле җәза бирелә. Хәким ата әсәрдә ике төрле гаделсезлек эшли: беренчедән, ул сәүдәгәрләрнең үзләрен һәлакәттән коткарып калган өчен рәхмәт йөзеннән биргән бүләкләреннән (гәрчә ул сәүдәгәрләрне Хөбби Хуҗа коткарганын белсә дә) үзенең улы Хөбби Хуҗага өлеш чыгармый; икенчедән, Хөбби Хуҗаның да могҗиза эшләргә сәләтле икәнлеген күреп, аңардан көнләшә һәм «ике укымышлы бер илгә сыя алмый» дип, улын илдән китәргә мәҗбүр итә. Ә Хөбби Хуҗа ахырда, үзен белемле дип санаган әтисеннән мораль яктан өстен булып кала. Хәким ата шушы гаделсезлекләре өчен үзе дә ике төрле «җәза» күрә: беренчедән, рухи җитәкчесе Әхмәд Ясәви аны бер ел буе утын ташучы булып эшләргә мәҗбүр итә һәм шуннан соң гына ярлыкый; икенчедән, шушы вакыйгадан соң Хәким ата үзенең бөтен гомерен улы Хөбби Хуҗаны күрер өчен зар-интизар булып үткәрә, һәм аңа улы белән очрашу кыямәт көненә кадәр рөхсәт ителми.
Шунысына игътибар итәргә кирәк, бу поэмадагы исән Хөбби Хуҗаның ак кошка әверелеп очып китүе безгә «Сак-Сок бәете» ндәге шундый ук мотивны, ягъни аналары каргагач, ике малайның «Сак» һәм «Сок» исемле кошларга әверелеп очып китүләре һәм аларның да кыямәт көненә кадәр әти-әниләре белән очраша алмаулары мотивын хәтерләтә, шул мотивны кабатлый. Димәк, кайбер галимнәр күрсәткәнчә, «Сак-Сок бәете» татар поэзиясенең мең еллык тарихында бу мотив чагылыш тапкан бердәнбер әсәр түгел икән; ә ул мотив Кол Шәрифнең «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасында да кулланылган икән.
Поэмада сурәтләнгән әлеге вакыйгаларның, әлбәттә, реаль җирлеге булгандыр дип уйларга кирәк. XII гасырдагы реаль тормышта бу вакыйгалар нәкъ менә Кол Шәриф сурәтләгәнчә булганмы, бу сюжетны тасвирлауда шагыйрьнең фантазиясе ни дәрәҗәдә катнашкан? – бу сорауларга җавап эзләүне без киләчәккә калдырып, монда тагын бер нәрсәгә генә игътибарны юнәлтергә кирәк дип саныйбыз: төрек әдәбияты тарихчысы, күренекле галим Фуад Көпрүлезадә үзенең 1918 елда басылып чыккан «Төрек әдәбиятында илек мөтәссәүвефләр»18 исемле китабында нәкъ шушы вакыйгалар турында яза һәм аларны риваять итеп түгел, ә тормышта булган хәлләр рәвешендә бирә. Мәсәлән, ул Хуҗа Әхмәд Ясәвинең шәкертләреннән Хәким ата Сөләйманның тормыш юлы турында сөйләгәндә, әлеге вакыйгаларны түбәндәгечә сурәтли19: «Хәким атаның Ганбәр анадан өч баласы булды: Мөхәммәд Хуҗа, Әсгар Хуҗа, Хөбби Хуҗа… Болардан беренче ике зурысын ул заманда бик мәшһүр Җаруллаһ Галләм шәех исемле бер галимнән дәрес укыр өчен Харәзмгә җибәрделәр. Алар анда, күп кенә могҗизалар күрсәтеп, үз тирәләренә йөзләрчә мөритләр тупладылар. Иң кечкенә булган Хөбби Хуҗага килсәк, ул һәр көн, атына атланып, тауларда, кырларда йөри, киекләр аулый һәм аларны әтисенә китереп бирә иде. Шуның белән бергә Хәким ата бу кече углының киләчәктә никадәр зур дәрәҗәгә ирешәчәген һич тә белми иде.
Беркөнне ул моңарчы күрелмәгән бер әмәл белән шуны аңлады: атаның Җунук өлкәсенең Тарадиган районыннан Шәех Сәгъдәт исемле бер мөрите бар иде. Ата аны чакырды; ул шул минутта ук килеп җитте. Бераз соңрак Хөбби Хуҗаны да чакырды. Бераз кичегеп килде һәм әтисенә, гадәте буенча, бер киек китерде. Углының шунда ук килмәве әтисенең җанын телгәләде. Моны аңлаган Хөбби Хуҗа кичегүенең сәбәбен аңлатты: «Кара диңгездә ике көймә баткан иде; миннән ярдәм сорадылар, алар белән мәшгуль булуым аркасында соңга калдым», – диде. Әтисе моңа ышанмады. «Әгәр ышанмасагыз, төгәл биш айдан соң моңда алар унбер алтын бүләк китерәчәкләр, шул вакыт күрерсез», – дигән җавапны бирде. Чыннан да шулай булды: ул акчаны китергән кешеләрнең барысы да Хөбби Хуҗага мөрит булдылар. Хәким ата кече углының бик зур дәрәҗәсен аңлый башлады.
Янә беркөн улы аңа шул сорауны бирде: «Күрәм, намазның сөннәтен һәрвакыт монда кыйласыз; ләкин аның фарызын кайда кыйласыз?» Әтисе бу сорауга каршы фарызны да Кәгъбәдә кыйлуын сөйләде. «Әйе, әмма, – диде ул, – анда кадәр бару зур бер мәшәкать. Кәгъбәне монда китерсәгез, булмасмы?» Хәким ата үзендә бу кадәр куәт булмавын белдерде. Ләкин иртәгәсе көнне углының Кәгъбәне Бакырганга китергәнлеген күргәч, бик гаҗәпләнде һәм күңеленә бераз көнчелек орлыгы төште. Бер җирдә ике изгенең тора алмаячагы шөбһәсез иде.
Беркөнне Хәким атаның мөритләре, җыелып, тугыз сыер суйдылар, зикер әйтү һәм тыңлау белән мәшгуль булдылар. Һәр кеше чакырылды, бары Хөбби Хуҗа чакырылмады. Шул вакытта ул тоткан киекләре белән аудан кайтты. Һәр кеше чакырылып та, үзенә хәбәр ителмәгәнен күреп, җаны әрнеде; әтисеннән аның сәбәбен сорады. Соңыннан, үзенең могҗизасы белән, суелган сыерларны янәдән терелтте. Моны күргән бөтен халык аңа инанды (иман китерде). Моның соңында әтисе аны үзенә чакырды: бер җирдә икесенең бергә була алмаячакларын әйтте. Бу сүзнең мәгънәсен бик яхшы аңлаган Хөбби Хуҗа әтисенә: «Сез калыгыз!» – диде; чыкты, әнисе белән саубуллашты. Кәфенен киеп, бүлмә уртасына килеп басты. Әнисенә үзе өчен еламавын һәм әтисенең ризалыгын алмавын сөйләде. Башын иде һәм юкка чыкты, кәфене шунда калды. Бу вакыйгадан соң әтисе-әнисе бик нык елаштылар. Хәким ата углының кайгысыннан бик күп хикмәтләр иҗат итте.
Углына карата эшләгән бу эш (хәрәкәт) Тәңре тарафыннан җәзага лаек булды. Аңа (Хәким атага) мәгълүм булды ки, әгәр Хөбби Хуҗа яшәсә иде, аның нәселеннән алтмыш изге кеше киләчәк иде. Әмма ки, алар дөньядан киселде. Моның җәзасы буларак, өстеннән кырык ел су агачак һәм гөнаһысы шул чакта шул рәвешле чистарыначак (ярлыканачак). Чынлыкта да шулай булды. Аның вафатыннан соң Әму-Дәрья Бакырган шәһәрен басып китте, Хәким атаның төрбәсе өстеннән кырык ел су акты. Соңыннан сулар чигенде; фәкать аның төрбәсенең кай җирдә икәнлеген беркем дә белмәде. Ниһаять, Хәким атаның мәгънәви ишарәте белән Җәлалетдин Хуҗа исемле берәү аның каберен тапты, өстенә бер корылма эшләде. Һәр тарафтан каберне зиярәт итәргә килә башладылар»20.
Күренә ки, Кол Шәриф поэмасында да, Ф. Көпрүлезадә китабында да сүз бер үк вакыйгалар турында бара. Аның беренчесе – әдәби әсәр, икенчесе – галим язган тарихи хезмәт. Моннан этәрелеп китеп, Кол Шәрифнең бу поэмасын тагын да тирәнрәк һәм әтрафлырак итеп анализларга юл ачыла. Без исә бүгенге көндә укучыларның игътибарын шушы күренешкә юнәлтү, бу мәсьәләне көн тәртибенә кую белән генә чикләнәбез. Кол Шәриф иҗатын тагын да тирәнрәк һәм җентекләбрәк өйрәнү, аның үзенчәлекләрен ачу – киләчәк эше.
Гомумән алганда, Кол Шәрифнең бу җыентыгына кергән әсәрләре безгә Урта гасырлар татар әдәбиятының яңа сәхифәләрен ача, безнең рухи дөньябызны баета, әдәбиятыбыз тарихы турындагы мәгълүматларыбызны тулыландыра. Алар Казан ханлыгы чоры татар поэзиясенең мәңге тутыкмас җәүһәрләре булып тора.
Әнвәр Шәрипов,филология фәннәре докторы
Газәлләр
«Башың күтәр гафләтдин, гафил торма…»
Башың күтәр гафләтдин, гафил торма,
«һу» тигел,
Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу-һу тийү һу кошы, акар күзендин йәше,
Көйеп эче һәм тышы, гафил торма,
«һу» тигел.
Гашыйклары очарлар, гарше шахига кунарлар,
Һу дип дидар куларлар, гафил торма,
«һу» тигел.
Йиге әкълим гизәрләр, андин күккә агарлар,
Бер кадәмдә йитәрләр, гафил торма,
«һу» тигел.
Һу бәхригә чумарлар, гаувас булып батарлар,
Һу дөррләрин тирәрләр, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри анукдыр,
Күзең ачып бакып тор, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатып
оймагыл,
Хак зекрени куймагыл, гафил йөрмә,
«һу» тигел.
Тәрҗемәсе:
Башың күтәр ваемсызлыктан, белми торма,
«Аллаһу» диген,
Күзең ач син йокыдан, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Һу-һу» дияр һу кошы21, агар күзеннән яше,
Көеп эче һәм тышы, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Гашыйк булганнар очарлар, гарше шахига22
кунарлар,
«Аллаһу» дип очрашу көтәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Җиде материк гизәрләр, аннан күккә
ашарлар,
Бер атлауда җитәрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
«Аллаһу» диңгезенә чумарлар, су асты
йөзүчесе булып батарлар,
«Аллаһу» энҗеләрен чүпләрләр, белми торма,
«Аллаһу» диген.
Оҗмах ишеге ачыктыр, рәхмәтләре билгеледер,
Күзең ачып карап тор, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.
И Кол Шәриф, тынма син, төннәрен ятып
йоклама,
Аллаһка зикер әйтүне ташлама, белми йөрмә,
«Аллаһу» диген.
«И күңел, бил баглама, күпне кичүргән…»
И күңел, бил баглама, күпне кичүргән
дөньядыр,
Бу үлүм ширбәтин халыкга ичүргән
дөньядыр.
Сән сагынма дөньяда мән бакый калгаймән
тийү, –
Күп ианар вакытта чирагларны очурган
дөньядыр.
Угылны атадин айуруб, кызны анадин тәкый,
Йыглатыб бер-бер ишекдә, зари кыйлган
дөньядыр.
Әүвәлени кемсә билмәс, ахырыни һәм тәкый,
Әүвәле һич, ахыры һич, бер көһнәи
дөньядыр.
Кол Шәриф, атаң-анаң сәндин борынгылар
кани, –
Барчани куйныга (алып), ашна кыйлган
дөньядыр.
Тәрҗемәсе:
И күңел, билеңне бума (дөнья дип),
күпне кичергән дөнья бу,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән
дөнья бу.
Син уйлама дөньяда мин мәңгегә калырмын
дип, –
Күп янар вакытта утлар очырган
дөнья бу.
Угылны атадан аерып, кызны да анадан
шулай ук,
Елатып бер-бер ишектә, зар иттергән
дөнья бу.
Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук,
Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә
дөнья бу.
Кол Шәриф, атаң-анаң синнән никадәр
борынгылар иде, –
Барчаны куенына (алып), әшнә иткән
дөнья бу.
«Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса…»
Мөнаҗәтдә моңлугъ кәрәк, иҗабәти булса
андин,
Күзи йашлигъ, бәгъри башлигъ булмагунча
булур кандин.
Ир сәхәрдә кубубән, тулдырмайен күздә
йаши,
Өмид тутмак мөхаль ирер, капугъ баглигъ
камугъ йандин.
Сәхәр купсаң, нийаз кыйлсаң, соң нийазың
кулга алсаң,
Иҗабәтдер дога кыйлсаң, иҗабәти булса
андин.
Үзиндә булур иран йыкган, күрәр нуры
Аллаһыны,
Фида булур максуд-морад, рахте гыйшрәт
кызыл җандин.
Нәфәси җиһад кыйлса, күзләрендин кан-йаш
акса,
Раббе тийү аңа бакса, кәлүр ләббәйкә
йөз-мең йандин.
Морад кәрәк ирсә сәңа, хакыйкыйә
йангыл аңа,
Гамәл кыйлып төндин-төңә, чыкмагунчә
бәһ бундин.
Рийазәтнең бутасында сыз гаурәтин,
и Кол Шәриф,
Кәнҗе гыйшкы кәрәк ирсә, алтун-көмүш
чыка кандин.
Тәрҗемәсе:
Мөнәҗәттә моңлылык кирәк, кабул итүе
(Алланың) шуннан торса әгәр,
Күзең яшьле, бәгърең башлы булмаса,
каян табылыр ул (моңлылык)?
Ир сәхәрдә тору белән тутырмаса
күзен яше белән,
Өметләнү (Алла ризалыгына) мөмкин булмас,
оҗмах ишеге бикле булыр бар яктан да.
Сәхәргә торсаң, нияз23 кыйлсаң, соңыннан
ниязыңны үзеңә кулланма итеп алсаң,
Кабул итәр (Алла), дога кыйлсаң,
Алланың ярлыкавы шуңарда булса.
Үзендә ирлек һиммәте24 булган кеше
Алланың нурын күрер,
Дөньяви максат-морадларын корбан итәр ул
(шул юлда), рәхәт тормышы китәр җаннан.
Әгәр нәфсесе белән сугышса, күзләреннән
кан-яшь акса,
Раббым диеп, аңа бакса, килер ләббәйкә25
йөз-мең яктан.
Морад кирәк булса сиңа, хакыйкатьтә
ян син аңа,
Гамәл кыйлып төннән-төнгәчә, яхшылыктан
(үзеңне камилләштерүдән) читкә чыкмыйча.
Риязәт26 билбавындагы оят җирне27 сызып
ташла, и Кол Шәриф,
Алла гыйшкы хәзинәсе кирәк булса,
алтын-көмеш каян чыгар башкача?
«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин…»
Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин,
шөкер сәңа,
Үзиң кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шәйтан-ләгыйн гадәтиндин
Кыйлды йарлыйк, бирде йаулак әман безгә.
«Раббанә, заләмнә, әнфүсәна», –
Халикым, разыйкыйм, барыйм сәңа.
Гыйльме хикмәт, тәүфыйк-тәгать,
төрлик сәна
Кыйлды тәшриф шәриф-ләтыйф Коръән
безгә.
«Раббанә, фаг-фирләна зөнубәна» –
Телим аздым, йаздым, түздем, килдем бона.
Кәрәк – кәндү дәргяһыңдин сөргел вәйа,
Кәрәк – кәндү каршы алгыл ихсан безгә.
«Көнтүм хәйра өммәтин ухриҗәт лин-наси»
айәтендин,
Өмидем күн ул Ходаның рәхмәтидин.
Безни кыйлды Мостафаның өммәтендин,
Йибәрде Мостафани борһан безгә.
«Мән зәл-ләзи йәшфәгу» дин вәләятсез,
Кем котылгай Рәсүледин гыйнаятсез?
Аның күнли арар булса шәфәгатьсез, –
Калдук камугъ йите тәмугъ зиндан безгә.
«Лимә тәкулунә ма-ля тәфгалүн» айәтендә
Тәфсир кыйлмыш ул кыямәт атлыйгъ көндә;
Үзи укуб, үзи тутмас данишмәндкә,
Ирекләндүрер өч йүз алтмыш бәла безгә.
«Хөзүһө фәгалүһө» хитабындин,
Кәһ куркармын «Сөммәл-җәхим»
гыйкабындин.
Укуб-белүб, тутмадык без хитабындин, –
«Йа-вәйләти ләйтәни» дәрман безгә.
Үзиң белгел, йангыл имди, и Кол Шәриф,
Тәхсил тийү бар гомерең кыйлдың тәләф.
Йекетлектә тәүбә кыйлмак – гыйнаять ризык,
Йазукларни йарлыкали, гофран, безгә.
Тәрҗемәсе:
Аллага, Галәмнең хуҗасына, дан булсын,
шөкер Сиңа!
Үзең кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шайтан-ләгыйнь гадәтеннән
Ярлыкады, бердәнбер иминлек бирде безгә.
«Безнең нәфсебезне безгә залим кыйлма» –
Яратучым, ризык бирүчем, барам Сиңа.
Хикмәт гыйлеме, тәүфыйк-тәгать28,
төрле мактаулар,
Хөрмәтләр күрсәтеп, кадерле-гүзәл Коръән
бирде безгә.
«Раббыбыз, безнең гөнаһларыбызны гафу ит»,
– дип
Телем белән күп сөйләдем, яздым, түздем,
килдем моңа.
Кирәк икән – үз ишегеңнән ку син (безне)
читкә,
Кирәк икән – Аллаһның Үзе, каршы алып,
Безгә изгелеген кыйлсын иде.
«Кешеләр арасыннан хәерле бер өммәт29
чыгардым» аятеннән
Өметем бар булсын иде ул Ходаның
рәхмәтеннән.
Безне Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән
яратты ул,
Мөхәммәд пәйгамбәрне дәлил итеп безгә
җибәрде ул.
«Ул кемсә30 безгә шәфәгатьче (мәгънәви хуҗа)
булды» аятеннән
Кем котыла алсын ярдәмчесез,
Мөхәммәд пәйгамбәр ярдәменнән башка?
Аның31 күңеле эзләр булса арадашчысыз
изгеләрне, –
Без бөтенебез җиде тәмуг-зиндан эчендә
калырбыз бит.
«Үзе эшләмәгән гамәлләрдән ничек халыкка
нәсыйхәт бирер» аятендә
Аңлатып бирде Ул: «кыямәт» дип
аталган көндә,
Үзе әйтеп тә, шул гамәлләрне үзе тотмаган
галимгә,
Әйтеп торыр өч йөз алтмыш бәла безгә.
«Аллаһ теләгәнен эшләр: Ул алыр,
Ул эшләр», – дигән сүздән,
Ахыргы урын җәһәннәм булуыннан –
газап чигүдән куркам.
Без укыдык-белдек, әмма тотмадык
Аллаһ нәсыйхәтеннән, –
«Ни үкенеч! Әй, булса иде!» сүзләре генә
юаныч безгә.
Үзең бел дә ян инде, и Кол Шәриф,
«Белем алам» дип, бөтен гомереңне үткәреп
бетердең.
Егет чакта тәүбә итү – Аллаһның
ярдәме (ризыгы) кебек ул,
Гөнаһларны ярлыка инде, Аллаһ, безнең.
Кыйсса
Кыйссаи Хөбби Хуҗа32
Бисмиллаһ дип башлайын, атың берлән,
йа Аллаһ33,
Мөселманлык башыдыр: ля илаһә иллаллаһ.
Хәбиб тотып йаратдың Мөхәммәдиең
нурыны34,
Андин алып йаратдың бу галәмнең барыны35.
Унсәкез мең галәмне – барчасыни йаратдуң,
Айны-көнне йаратуб, аның берлән йар итдең36.
Гарше көрси, ләүх-каләм, хур гыйльмани
йаратдың37,
Оҗмах-тәмуг барчасын Адәм өчүн йаратдың.
Андин соңра йаратдың әүвәл Адәм сафины,
Андин тугыруб таратдуң бу адәмнең
барыны38.
Бу дөньядан күп үтде әнбийа һәм әүлийа,
Барчасының рәһбәри Мөхәммәд Мостафа.
Олугъ Сырның буенда39 туксан тукыз
һәм дәхи40,
Мең мәшаих сөрүри – Хуҗа Әхмәд Ясәви41.
Бу дастанни белсәңез: ир Хөббинең
дастаны42,
Ихлас берлән тыңлаңыз – гашыйкларның
бостаны.
Хуҗа Әхмәднең наибе – Хәким ата
Сөләйман43,
Әрвахына аларның Морадымны теләймән44.
Өченче атын белсәңез, мән әйтәйен
би-фәрман,
Аллаһ гыйльмен күңлинә ниһайәтсез
сыгдурган45.
Ишетсәңез, мөэминләр, Ганбәр ана күчләре46,
Көндин-айдин йаракдыр икесенең эшләре.
Ганбәр анага баксаңыз – Бугра ханның
кызидур47,
Айәт-хәдис – аларның агзындагы сүзидер.
Ханча берлән әүлийа бер-беригә кушулды,
Аклы-кызыл ефәкдәй бер-беринә ишүлде48.
Миһербанлык вактында җанны җанга
кушдылар,
Ганбәр ана андин суң өч ир углан табдылар.
Дин хөр заман49 халыкның барчасыни
йыгдылар,
Икисинең атларын Әсхәр, Мәхмүд куйдылар.
Кечисинең исмени Солтан Хөбби куйдылар50,
Сыйфат кыйлсам аларны – чын биһиштнең
гөлидер.
Әсхәр, Мәхмүд икиси дәһканчылык
кыйлдылар,
Икисинең хальләрин яхшы гына күрдиләр51.
Солтан Хөбби вәлигә Ганбәр ана миһербан,
Фәрман кыйлса анасы, һәр нә дисә,
бирүр җан52.
Ул заманда ир Хөбби шоңкар-лачын ушлады,
Гыйззәт кыйлуб бабасын, кушкан эшин
эшләде53.
Сүз башлады Сөләйман Солтан Хөбби
вәлидин,
Ганбәр ана тордилар, тәгъзыйм кыйлып
йиридин.
Әйде: «Биби! Углыңыз шоңкар-лачын
ушлады,
Безне куйуб, бабасының кыйлган эшин
эшләде».
Җавап бирде анасы Хәким ата сүзидин:
«Кулларында кошлары, гафил имәс изидин»54.
Әйде: «Биби! Килүңез, угланлари чарлале,
Өч угылның хәлләрин хазер мәгълүм беләле!»
Шул пәрәстә Сөләйман: «Әсхәр! Мәхмүд!» –
диделәр, –
Итәкләри билендә, анда хазер булдилар.
«Бер айчылык йул ирмеш,
маши игүп йүрүпмез55,
Фәрман тотуб, җан бабам,
алдуңызга килүпмез»56.
Әйде: «Биби! Сез тагын угланларны
чарлаңыз.
Хазер булса углуңыз, андин суңра сүзләңез!»
Ганбәр ана шул заман: «Углым! Хөбби!» –
диделәр,
Килмәгәнгә анасы гамь-госсаны җыйдылар.
Ачигълануб анасы: «Хөбби! Балам!» –
диделәр;
Хазер булуб баласы: «Җаным! Анам!» –
диделәр.
«Гафил мидең, җан балам, бер чарладым,
килмәдең?
Мән шикәстә гарибнең халин бер дәм
сурмадың».
«Төшкән икән газыйм халык, гарикъ
булупдыр кимәси,
Йыглашдылар: «Хөбби!» – дип, олугъ-кечек
барысы.
Шул пәрәстә кимәнең тартып алдым
рәхтени,
Кенарәгә чыкардым халкы берлән рәхтени».
Инанмады Сөләйман ир Хөббинең айганын, –
Игнен ачып күрсәтде аргымчының батканын:
«Сабыр кыйлсаң, җан бабам, җәмгы кәрван
кәлүрләр57,
Маллариның унундин берин безгә бир үрләр».
Шул пәрәстә кәрван халкы, йитеп кәлдиләр,
Нәзер кыйлган малларын Сөләйманга
бир диләр58.
Кабул кыйлмай Сөләйман, угылларын
туйлады,
Ауга чыкган Хөббигә өлеш-бәхеш онутды59.
Шул пәрәстә ир Хөбби бер мәгънәви уйлады.
Кассабларга боерып, ун сыгырны суйдырды,
Олугъ-кечек барчаны нан вә гүшткә
туйдырды.
Суйган сыгырның халык җаеп куйды
тиресен60,
Солтан Хөбби купдылар, туһдә кыйлды
барысын:
«Бер эш кыйлың, җан бабам, халаеклар
күрсүнләр:
Ошбу суйган сыгырлар, торуп йөри
бирсүнләр.
Ходаемның әмридин худ без өлкән имәсбез,
Ул кодрәтле Хәкимгә безләр тикән имәсбез.
Боерсаңыз, җан бабам, без гарипләр кыйлале,
Борынгыдак пустларын йәнә җанын бирәле».
«Бисмиллаһ» дип һәр пустка бер күренә
өрдиләр, –
Әүвәлгедәк сыгырлар торуп йөри бирдиләр.
Солтан Хөбби вәлинең айакларин үпдиләр,
Рөхсәт алуп, сыгырлар утлагали китдиләр.
Шул пәрәстә Сөләйман башын кави куйдилар,
«Гариф булуп икемез, ил йыгмазмыз», –
диделәр.
«Бу эшне безгә кыйлдыңыз, китәр йулны
сорале,
Сез торуңыз, җан бабам, без гарипләр
китәле».
«Тәкъсир!» – диде ир Хөбби, кубып йөри
бирдиләр,
Ана, угыл икеси бер хөҗрәгә кердиләр.
Ганбәр ана хөҗрәнең ишеген бәктүп алупдыр,
Ганбәр ана Хөббине хөҗрәдә дип барупдыр61.
Солтан Хөбби өйендин йатып кәлде
кичкырун,
Куймаганга бәхшишен бәгъре булды
җылы хун.
Гаиб булуб ир Хөбби, либаслари калупдур,
Солтан Хөбби шулвакыт, терек йөргән –
гаибдүр.
Собхы садыйк булганда, Ганбәр ана купдилар,
Күрәйен дип угылны, ул хөҗрәгә кердиләр,
Угылун тапмай анасы, алуп чыкды либасин,
Фөрйад кыйлуп йыглайдур Ходаена сәнасин62.
Зари кыйлуп йыглайдур:
«Кайда гаиб булдың?» дип,
«Мән гарибне, җан балам,
имди маиб кыйлдың» дип.
«Җан баламдан айрылдым,
нидер мәнем гөнаһым?
Гариб булуп айрылдым, хәбәр биргел,
Ходаем63!
Солтан Хөбби, җан балам,
терек гаиб булып сән,
Мән шикәстә гарибне имди маиб кыйлып сән.
Терек гаиб булуп сән, имди кемдин сораем?
Айрылып җан баламдин, сабыр биргел,
Ходаем!»
Аваз кәлди гаибдин: «Солтан Хөбби терекдер;
Хозыр берлән Ильяска бергә йөргән
шәрикдер!»
Һич әйүлийа тапмады бу дөньяның мәдарын,
Гаибдин сүз ишетде, күңеле тапды карарын64.
Мәгълүм булды бу эшләр, Хуҗа Әхмәдкә
йитешде65,
Гаиб булган Хөббине галәм халкы ишетде.
«Сөләйман хәким килсүн», – дип, Хуҗа Әхмәд
чарлады,
Гашыйк Йосыф килгән суң,
кулларыни баглады66.
Сөләйманның буйунындин бер сыгырга
такдылар,
Оруп-сугуп Хәкимне, Хуҗа Әхмәдкә
илтдиләр67.
Хуҗа Әхмәднең алтунда гаебени белдиләр.
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман,
Хуҗа Әхмәдкә бакмады,
Сөләйманның эшләри Хуҗа Әхмәдкә
йакмады68.
Бер елгача тәкъсирен Сөләйманның
тутмады,
Чәһар тәкбир әйтәйен, һәргиз җавап әйтмәде.
Бер елгача Сөләйман көн дә утун ташыды,
Кичә булса, күп халык аның мәлямәтен ишедде.
Бер елдин суң Хуҗа Әхмәд гөнаһыдин үтдиләр,
Буйунларын чишүбән чәһар тәкбир әйтдиләр:
«Гөнаһындин бән үтдем, белгел, Ходай үтмәде,
Остухануң өстендин һәргиз чәркең китмәде.
Җануң тәндин чыкган суң, тәнүң гүрдә
йаткырур,
Олугъ Гомур дәрйасын69 кырык елгача
агузур.
Кырык елдин суң, Сөләйман,
остухануң пакь булур,
Әгъзаларуң черүбән, ахирәтдә хакъ булур.
Айрылмасдур70, Сөләйман, җануң берлән
имануң,
Тәгаен кыйлды71 Хуҗа Әхмәд, һич калмады
гөнаһуң».
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман:
«Сезгә нәчүк карайен?
Айрылуп мән баламдин, имди кайа барайен?
Ишетепмез: катукның йогы калур, түкүлсә72.
Мөэмин колның күңлени тегеп булмас,
сүтүлсә».
«Күрүп торуп Хак эшин, нәчүк катыйль
кыйлдың сән?
Сиксән ирнең салебени үзең батыйль
кыйлдың сән?
Солтан Хөбби вәлидер, тугар ирде сиксән ир,
Йитмеш түртдә булуп сән, имди булдың
кара йир.
Үткүр булды Сөләйман батыеның кылычы,
Кырып-чөеп салуп сән, сәңа тикде ни үче?
Гашыйк колның күңлүндә нәләр барын
белмәссән73,
Солтан Хөбби ишүтсә, булур, ирмеш,
мәдәдкяр»74.
Бу дастанны укуган һәм укубдыр, битендер,
Укуганны ишүткән морадига йитүпдер.
Ризыкыни биргүчи ул торур пәрвәрдигяр,
Гариф мән дип, күп шәех дөнья йигып
йатубдыр.
Әнбийа һәм әүлийа бу дөньядан үтүбдер,
Бу дастанны Кол Шәриф шәйлә битеп
укубдыр75.
Шунда Хәким Сөләйман, Хуҗа Әхмәд Ясәвидән рөхсәт алуп, кайтмак булды. «Баламны бер күрсәм икән, Аллаһы Тәгаләдән сорап бер дога кыйлуңыз», – диде. Хуҗа Әхмәд Ясәви дога кыйлды. «Бар инде, өйгә йитмәсдән әүвәл балаңны күрүрсән», – диде. Хәким Сөләйман куанганнан өенә кайтуп китде. Өйенә йитде – һичнәрсә күрмәде. Никадәр иҗтиһад кыйлуп ян-янына карап барса да, һич кеше күрмәде; мәгәр бер агачның башунда өч ак кош күрде. Күңлүндә уйлады: «Шәйхем Хуҗа Әхмәд ихлассыз дога кыйлган икән», – дип. Берзамандин суң йәнә барды Хуҗа Әхмәд Ясәвигә. Әйтде: «Баламны күрәр дигән идүңез, күрмәдүм», – диде. Хуҗа Әхмәд әйтде: «Агач башунда өч ак кош күрдүңмү?» – тиде. Сөләйман әйтде: «Бәли, күрдем». Хуҗа Әхмәд әйтде: «Икисе Хозыр берлән Ильяс иде, берисе Хөбби Хуҗа ирде». Сөләйман Хуҗа әйтде: «Йәнә насиб булмасму күрүргә?» – тиде. Хуҗа Әхмәд әйтде: «Кыямәткәчә сабыр идәсән. Һәм һәркемгә бер мөбтәля ирешсә, «Йа, Хөбби, мәдәд!» дисә, хазер килүп мәдәд кыйла, ирмеш. Әлбәттә, гаиб ирәнләрнең бериседер».
Мән бәгъдә. Сөләйман пөшәйман улуп, бәгъдә сабыр кыйлуп, өйендә бераз Ганбәр ана берлән гомер сөреп, бервакытда Сөләйман Хуҗа госел иткәндә, Ганбәр ана, тәнени күрүп, күңлендә кәчде ки: «Тәне бик кара икән», – дип. Хәким Сөләйманга илһаме илаһи булуп белде, күңлендән кәчүрде: «Моннан да карага барурсән». Мән бәгъдә, әҗәл ауруында балалары Әсхәр берлән Мәхмүдкә васыять кыйлды һәм Ганбәр анага васыять кыйлды: «Мән дөньядан күчкән суң, кырык көн булганда, гаиб ирәнләр килүрләр, тәгъзыять өчүн. Шуларның арасында бер кара адәм булур. Исеме Зәңги булур. Шул кешигә анаңызны никах кыйлуп бирүрсез», – диде. Һәм Ганбәр ана ишетде һәм риза булуп ултурды. Андин суң Хәким Сөләйман дөньядин күчде. Әйткәнчә, кырык көндә гаиб ирәнләр килделәр. Арасында берисе бик кара икән. Исеме Зәңги икән. Аналарын никах кыйлуп бирдиләр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән.
Андин суң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике туйыз аш алуп бара икән: берисендә – эссе аш, берисендә – суук аш. Йәнә ике тайак алуп бара икән: бери йуан, бери нәзүк. Аз гына ачуы кәлсә, нәзүк тайак берлән ора икән. Әгәр ачуы каты кәлсә, йуан тайак берлән ора икән. Һәм эссе аш теләсә, эссене бирә икән; әгәр суук аш теләсә, суук аш бирә икән. Айак тунын чишмәй килсә, йәнә дә тайак менән ора икән. Бу бер гыйбрәт имәсмү? Ганбәр ана үзи Бохара ханның кызы булса да, Хәким Сөләйманны, тәнен кара дип, аннан да бигрәк карага Аллаһы Тәгалә киз килтүрде. Күрәрсән, гүя ки Ганбәр анадан мирас калды ирләрүн яратмаган хатунларга: ирләрүн хурлап чыкган хатунлар, әүвәлге ирендәй йаманрак иргә баралар; яисә ирләре үлсә, ушандак әүвәлге ире кебек булмай, диләр.
Тәммәт, тәмам булды.
Тәрҗемәсе:
Бисмилла дип башлыймын, исемең белән,
йа Алла!
Мөселманлыкның башыдыр: «Алладан башка
илаһ76 юк».
Сөекле итеп яраттың Мөхәммәд
пәйгамбәрнең нурын,
Аннан алып яраттың бу галәмнең барысын.
Унсигез мең галәмне барысын да яраттың,
Айны-көнне яратып, аның белән яр иттең.
Күк тәхетен, язмыш тактасын, җәннәт
хезмәтчеләрен яраттың,
Оҗмах-тәмугны – барчасын кеше өчен
яраттың.
Аннан соң яраттың иң элек Адәм
галәйһиссәламне,
Аңардан тудырып тараттың бу кешеләрнең
барысын да.
Бу дөньядан күп үтте пәйгамбәрләр һәм
әүлиялар,
Барчасының да җитәкчесе – Мөхәммәд
пәйгамбәр.
Олугъ Сыр-Дәрьяның буенда туксан тугыз
һәм тагын
Мең шәехнең куанычы – Хуҗа Әхмәд Ясәви.
Бу дастанны белсәгез: ир Хөббинең дастаны,
Ихлас белән тыңлагыз – Аллага
гашыйкларның гөлбакчасы.
Хуҗа Әхмәдиең урынбасары –
Хәким ата Сөләйман,
Морадымның аларның рухларына җитүен
телимен.
Өченче исемен белергә теләсәгез –
мин боерыксыз да әйтәм:
Алла гыйлемен күңеленә чиксез күп
сыйдырган.
Ишетсәгез, мөселманнар алар – Ганбәр ана
оныклары;
Ай һәм көн саен нурлырак була бара аларның
икесенең эшләре.
Ганбәр анага карасагыз – Богра ханның
кызы ул,
Алар авызындагы сүз – бары аять77 белән
хәдис78 кенә.
Хан кызы белән әүлия (Хәким ата Сөләйман)
бер-берсенә кушылды,
Аклы-кызыл ефәктәй, бер-берсенә ишелде.
Шәфкатьлелек вакытында җанны җанга
куштылар,
Ганбәр ана аннан соң өч ир угыл таптылар.
Дин хөр заман – халыкның барчасын да
җыйдылар,
Икесенең исемнәрен Әсхәр, Мәхмүт
куйдылар.
Кечесенең исемен Солтан Хөбби куйдылар,
Тасвирласам аларны – оҗмахның чын
гөлләредер.
Әсхәр, Мәхмүт икесе иген игү белән
шөгыльләнделәр.
Икесенең эшләрен яхшы гына күрделәр.
Изге Солтан Хөббигә Ганбәр ана шәфкатьле
булды,
Ул, анасы нәрсә кушса, ни дисә дә,
шуны үтәү өчен җанын бирер иде.
Ул вакытта ир Хөбби шоңкар-лачын белән
ауга йөрде,
Бабасын хөрмәт итеп, ул кушкан эшне
эшләде.
Сүз башлады Сөләйман изге Солтан Хөбби
турында,
Ганбәр ана, аны олылап, урыныннан торды.
Әйтте: «Биби! Улыгыз шоңкар-лачын белән
ауга йөрү эшен сайлады,
Безнең сүзне тыңламыйча, бабасының эшен
эшләде».
Җавап бирде анасы Хәким ата сүзенә:
«Кулларында кошлары, әмма Алладан ул
гафил түгел»79.
Әйтте: «Биби! Килегез, улларымны
чакыр әле,
Өч угылның хәлләрен хәзер ачык бел әле!»
Шул мизгелдә Сөләйман: «Әсхәр! Мәхмүт!» –
диделәр,
Итәкләре билендә80, шунда ук килеп җиттеләр:
«Бер айлык юл икән, ясмык игеп йөрдек без,
Боерыгыгызны тотып, җан бабам,
алдыгызга килдек без».
Әйтте: «Биби! Сез тагын улларны чакырыгыз.
Хәзер булса улыгыз, аннан соң миңа әйтегез!»
Ганбәр ана шул заман: «Углым! Хөбби!» –
диделәр,
Улы килмәгәнгә анасы кайгы-хәсрәткә
баттылар.
Ачуланып, анасы: «Хөбби! Балам!» – диделәр,
Хәзер булып баласы: «Җаным! Анам!» –
диделәр.
«Белми калдыңмы, җан балам, бер
чакырдым, килмәдең?
Мин борчулы анаңның хәлен бер минут
сорамадың».
«Зур дәрәҗәле кешеләр бәлагә төшкән,
көймәләре баткан иде,
Олысы-кечесе – барысы да: «Хөбби!» –
дип елаштылар.
Шул вакытта көймәнең әйберләрен тартып
алдым,
Кешеләре белән әйберләрен ярга чыгардым».
Ышанмады Сөләйман ир Хөббинең
әйткәненә, –
(Хөбби) җилкәсен ачып, арканның
баткан эзен күрсәтте:
«Сабыр итсәң, җан бабам, кәрванның
барысы да килерләр,
Малларының уннан берен безгә бирерләр».
Шул вакытта кәрван халкы җитеп килделәр,
Нәзер әйткән малларын Сөләйманга
бирделәр.
Кабул итмәде Сөләйман, улларына бүлеп
бирде,
Ауга чыккан Хөббигә өлеш бирергә онытты.
Шул вакытта ир Хөбби бернәрсәне уйлады:
Сугымчыларга боерып, ун сыерны суйдырды,
Олугъ-кече барчаны икмәк һәм иткә
туйдырды.
Халык суйган сыерның җәеп куйды тиресен,
Солтан Хөбби аларны берсе өстенә берсен
өеп куйды.
«Бер эш кыйл син, җан бабам, халыклар
күрсеннәр:
Шушы суйган сыерлар, торып йөреп
китсеннәр.
Ходаемның әмереннән без үзебез өлкән
түгелбез,
Ул кодрәтле Аллага без тигәнәк түгелбез.
Боерсагыз, җан бабам, безгә моңарчы
күрелмәгән эш эшләп күрсәт,
Әүвәлгедәй тиреләргә тагын җаннарын
бир әле».
«Бисмилла!» дип, һәр тирегә бер сулыш
өрделәр, –
Әүвәлгедәй сыерлар торып-йөреп киттеләр.
Изге Солтан Хөббинең аякларын үптеләр,
Рөхсәт алып, сыерлар утлый-утлый киттеләр.
Шул вакытта Сөләйман башын югары күтәрде:
«Икебез дә акыл иясе булып,
бер илгә сыймабыз без», – диделәр.
«Бу эшне бергә эшләдегез, китәр юлны
сорыйм мин,
Сез калыгыз, җан бабам, без зәгыйфьләр
китәрбез».
«Тәкъсир!» – диде ир Хөбби, торып
йөреп киттеләр.
Ана, угыл – икесе бер бүлмәгә керделәр.
Ганбәр ана бүлмәнең ишеген бикләп алды,
Ганбәр ана Хөббине бүлмәдә дип белде.
Солтан Хөбби өеннән ятып килде
кичкырын,
Өлеш чыгармаганга, бәгъре җылы
кан (кимсенү) белән тулды.
Юкка чыкты ир Хөбби, киемнәре калды,
Терек йөргән Солтан Хөбби шулвакыт
юкка чыкты.
Кызарып таң атканда, Ганбәр ана тордылар,
Улымны күрим диеп, шул бүлмәгә керделәр.
Улын тапмый анасы, алып чыкты киемен,
Бик кычкырып елыйдыр, Ходаена ялварып.
Зар кыйлып елыйдыр: «Кайда юкка
чыктың? – дип, –
Мин зәгыйфьне, җан балам,
инде хәсрәткә салдың, – дип. –
Җан баламнан аерылдым, нидер
минем гөнаһым?
Зәгыйфь булып аерылдым, хәбәр бир соң,
Ходаем!
Солтан Хөбби, җан балам,
терек көе юк булдың,
Мин борчулы зәгыйфьне инде хәсрәткә
салдың.
Терек көе юк булдың, инде кемнән
сораем?
Айрылдым җан баламнан, сабыр бир син,
Ходаем!»
Аваз килде билгесез җирдән:
«Солтан Хөбби терек ул;
Хозыр белән Ильясның81 бергә йөргән
иптәше ул!»
Бер әүлия да тапмады бу дөньяның әйләнү
орбитасын,
Билгесезлектән сүз ишетте, күңеле тапты
чын хакыйкатьне.
Мәгълүм булды бу эшләр, Хуҗа Әхмәткә
җитеште,
Юкка чыккан Хөббине галәм халкы
ишетте.
«Сөләйман Хәким килсен», – дип, Хуҗа Әхмәд
чакырды,
Гашыйк Йосыф821 килгәннән соң, кулларын ул
бәйләде.
Сөләйманны муеныннан бер сыерга
тактылар,
Орып-сугып Хәкимне, Хуҗа Әхмәдкә
илттеләр.
Хуҗа Әхмәднең алдында гаебен белдерделәр.
«Тәкъсир!» – диде Сөләйман, Хуҗа Әхмәдкә
карамады,
Сөләйманның эшләре Хуҗа Әхмәдкә
ярамады.
Бер елга кадәр ул Сөләйманның тәкъсирен
кабул итмәде,
Дүрт кат тәкбир әйтсә дә, һич тә җавап
бирмәде.
Бер елга кадәр Сөләйман көн дә утын
ташыды,
Кичә булса, күп халык аның шелтәләвен
ишетте.
Бер елдан соң Хуҗа Әхмәд аның гөнаһын
кичерде,
Муеннарын чишү белән, дүрт кат тәкбир
әйттеләр.
«Гөнаһыңны мин кичердем, бел ки,
Ходай кичермәде,
Синең тәнең өстеннән һич тә шешең китмәде.
Җаның тәнеңнән чыкканнан соң,
тәнеңне гүрдә яткырыр,
Олугъ Аму-Дәрьяны кырык елга кадәр
агызыр.
Кырык елдан соң, Сөләйман, синең тәнең
пакь булыр,
Әгъзаларың черү белән, ахирәттә
туфрак булыр.
Аерылмастыр, Сөләйман, җаның белән
иманың,
Ачык белде Хуҗа Әхмәд, һич калмады
гөнаһың».
«Тәкъсир!» – диде Сөләйман:
«Сезгә ничек карыйм мин?
Аерылдым мин баламнан, инде кая
барыйм мин?
Ишетәбез: катыкның эзе кала түгелсә,
Мөселман колның күңелен тегеп булмас,
сүтелсә».
«Күреп торып хак эшне, ничек үтердең
аны син?
Сиксән ирнең кулонын (символын) үзең
ялганга чыгардың син?
Солтан Хөбби изгедер, туар иде сиксән ир,
Җитмеш дүрткә җиттең син, инде кердең
кара җиргә.
Үткер булды Сөләйманның күңелендәге
кылычы,
Кырып-чөеп салдың син, сиңа тиде ни үче?
Гашыйк колның күңелендә ниләр барын
белмәссең,
Солтан Хөбби ишетсә, булыр иде ярдәмче».
Бу дастанны укыган һәм укыр да, язар да,
Укыганны ишеткән морадына җитәр дә.
Ризыкларны бирүче шул бар итүче (Алла)
булыр,
«Акыл иясе мин» дип, күп шәех дөнья малы
җыеп ятарлар.
Күп пәйгамбәрләр, әүлиялар бу дөньядан
үттеләр,
Бу дастанны Кол Шәриф шулай язып укыды.
Шунда Хәким Сөләйман, Хуҗа Әхмәд Ясәвидән рөхсәт алып, кайтырга булды. «Баламны бер күрсәм икән, Аллаһы Тәгаләдән сорап бер дога кылыгыз», – диде. Хуҗа Әхмәд Ясәви дога кылды. «Бар инде, өйгә җиткәнче үк балаңны күрерсең», – диде. Хәким Сөләйман куанып өенә кайтып китте. Өенә җитте – һичнәрсә күрмәде. Никадәр тырышып як-ягына карап барса да, һичбер кешене күрмәде; мәгәр бер агач башында өч ак кош күрде. Күңеленнән уйлады: «Шәехем Хуҗа Әхмәд ихлассыз дога кылган икән», – дип. Беркадәр вакыттан соң янә Хуҗа Әхмәд Ясәвигә барды. Әйтте: «Баламны күрерсең дигән идегез, күрмәдем», – диде. Хуҗа Әхмәд әйтте: «Агач башында өч ак кош күрдеңме?» – диде. Сөләйман әйтте: «Әйе, күрдем». Хуҗа Әхмәд әйтте: «Икесе Хозыр белән Ильяс иде, берсе Хөбби Хуҗа иде». Сөләйман хуҗа әйтте: «Тагын күрергә насыйп булмасмы?» – диде. Хуҗа Әхмәд әйтте: «Кыямәткәчә сабыр итәсең, һәм һәркем берәр бәхетсезлеккә дучар булса, «Йа, Хөбби, ярдәм бир!» дисә, хәзер үк килеп ярдәм итә икән. Әлбәттә, ул күздән югалган изге кешеләрнең берседер».
Шуннан соң Сөләйман үкенеп, соңра сабыр кыйлып, өендә бераз Ганбәр ана белән гомер сөреп, бервакытны Сөләйман Хуҗа коенганда, Ганбәр ана, аның тәнен күреп, күңеленнән уйлады: «Тәне бик кара икән», – дип, Хәким Сөләйманга Алладан илһам килеп, моны белде, күңеленнән уйлады: «Моннан да карага барырсың». Шуннан соң, әҗәл авыруы җиткәч, балалары Әсхәр белән Мәхмүткә васыять әйтте һәм Ганбәр анага васыять әйтте: «Мин дөньядан күчкәннән соң кырык көн булганда, күздән югалган ирләр юату өчен килерләр. Шулар арасында бер кара адәм булыр. Исеме Зәңги булыр. Шул кешегә анагызны никах укытып бирерсез», – диде. Ганбәр ана ишетте һәм риза булып утырды. Аннан соң Хәким Сөләйман дөньядан күчте. Әйткәнчә, кырык көндә югалган ирләр килделәр. Арасында берсе бик кара икән. Исеме Зәңги икән. Аналарын никах укытып бирделәр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән.
Аннан соң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике савыт аш алып бара икән: берсендә – кайнар аш, берсендә – суык аш. Тагын ике таяк алып бара икән: берсе юан, берсе нәзек. Аз гына ачуы килсә, нәзек таяк белән ора икән. Әгәр ачуы каты килсә, юан таяк белән ора икән. Һәм кайнар аш теләсә, кайнарны бирә икән; әгәр суык аш теләсә, суык аш бирә икән. Аяк тунын чишми килсә, янә дә таяк белән ора икән. Бу бер гыйбрәт булмасмы? Ганбәр ана үзе Бохара ханының кызы булса да, Хәким Сөләйманны, тәне кара дип, аны Аллаһы Тәгалә аңардан да карага билгеләп куйды. Күрәсең, гүя ки Ганбәр анадан мирас калды ирләрен яратмаган хатыннарга: ирләрен хурлап чыккан хатыннар, әүвәлге иреннән яманрак иргә баралар; яисә ирләре үлсә, шундый әүвәлге ире кебек булмый, диләр.
Тәмам булды, бөтенләй бетте.
Искәрмәләр
Кол Шәриф әсәрләре бу җыентыкка төрле кулъязма һәм басма чыганаклардан җыеп китерелә. Әлбәттә, шагыйрьнең үз кулы белән язган кулъязмалары, аның автографы безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Ә безгә билгеле булганнары, тарихның шулкадәр рәхимсез һәм кырыс янгын-давылларына да бирешмичә, өзек-өзек кенә булса да бүгенге көнгә кадәр сакланып-килеп җиткән икән, бу үзе бер могҗиза кебек карала ала.
Тәкъдим ителгән әсәрләрнең Кол Шәрифнеке икәнлеген без каян беләбез соң?
Урта гасырлардагы бөтен Шәрык әдәбиятларында, шул исәптән татар әдәбиятында да бик матур бер традиция яшәп килгән: һәр шагыйрь шигъри әсәрләренең ахырына, үз әсәрен башка авторларның әсәрләре белән буташтырмас өчен, үзенең исемен дә теркәп куя торган булган. Бу барыннан да элек газәл, касыйдә, мәснәви, кыйсса һ. б. жанрларда мәҗбүри кагыйдә булып исәпләнгән.
Шушы традициягә нигезләнеп, Кол Шәриф тә һәр әсәренең азагында үзенең исемен китерә. Без бу җыентыкка шигъри әсәрләрне нәкъ менә шушы кагыйдәдән чыгып тупладык һәм бары шушы, Урта гасырларда бер генә шагыйрь тарафыннан да бозылмый торган канунга таянып кына без бу китапта китерелә торган әсәрләрнең авторы Казан ханлыгы чоры татар шагыйре Кол Шәриф дип әйтергә җөрьәт итәбез.
Газәлләр
«Башың күтәр гафләтдин…» Әсәр тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» исемле шигырьләр антологиясендә XII гасыр төрки шагыйре Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (28 нче б.). Текст шуннан алынды. Әсәрнең кулъязма нөсхәләре билгеле түгел.
«И күңел, бил баглама…» Әсәр тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» җыентыгында Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (29 нчы б.). Текст шуннан алынды. Кулъязма нөсхәсе билгеле түгел.
1 Бу шигырь юлы китапта «Барчаны куйныга ашна кыйлган дөньядыр» дип бирелгән. Шигырьнең эчке яңгырашы буенча монда «алып» сүзе төшеп калганлыгы сизелеп тора; шигырь юлының иҗек саны да шуны таләп итә.
«Мөнәҗәтдә моңлугъ кәрәк…» Шигырь тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» җыентыгында Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (28 нче б.). Текст шуннан алынды. Кулъязма нөсхәсе билгеле түгел.
«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин, шөкер сәңа». Шигырь тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» җыентыгында Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (28–29 нчы б.). Текст шуннан алынды. Кулъязма нөсхәсе билгеле түгел.
Мөрәббәгъ формасында язылган бу шигырь нигезендә Коръән аятьләреннән чыга торган фикерләр-мәгънәләр салынган. Автор шул аятьләргә карата үзенең мөнәсәбәтен, үзенең карашын белдереп бара.
Кыйсса
«Кыйссаи Хөбби Хуҗа». Безгә бу поэманың бүгенге көндә ике төрле нөсхәсе билгеле. Берсе – басма нөсхә: әсәрнең тулы тексты 1899 елда Казан университетының типо-литографиясендә «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» исеме белән аерым китап булып басылып чыккан (алга таба ул «китап нөсхәсе» дип атап йөртелер). Аны Казан өязе Түбән Курса авылының укымышлысы, хаҗи Шәмсетдин бине Хөсәеннең варислары үз акчаларына бастырып таратканнар (китапны басарга рөхсәт Санкт-Петербургта 1899 елның 17 июлендә бирелгән).
Кече форматтагы (22x14,5 см), барлыгы 16 биттән торган бу китап «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» дип аталса да, әлеге әсәр китапның бары тик 2 – 10 нчы битләрен генә алып тора; калган битләрдә башка авторларның төрле эчтәлектәге проза һәм шигъри әсәрләре китерелә.
Икенчесе – кулъязма нөсхә: анда әсәрнең исеме «Кыйссаи Солтан Хөбби» дип куелган. Бу кулъязма Россия Фәннәр академиясе каршындагы Шәрыкне өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлеге (СПО ИВ РАН) фәнни китапханәсендә А 1309 номеры белән саклана. Әсәр тексты бу кулъязма җыентыкның 47 – 53 нче битләренә күчерелгән.
Әлеге кулъязма җыентыкта шулай төрле авторларның шигъри әсәрләре тупланган. Алар арасында XII гасырның мәшһүр төрки шагыйрьләре Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, XVII–XVIII гасырларда яшәгән Суфи Аллаһияр һәм башкаларның да әсәрләре бар. Шунысы игътибарга лаек, бу кулъязма шигырьләр җыентыгы галимнәр тарафыннан тасвирланган, ягъни бу җыентык эчендә нинди шагыйрьләрнең нинди әсәрләре күчерелгән булуы турындагы мәгълүматлар фәнгә инде билгеле (Кара: Дмитриева Л. В. Описание тюркских рукописей Института Востоковедения. Часть 3. Поэзия и комментарий к поэтическим сочинениям, поэтика. – Изд-во «Наука», М., 1980. – С. 21, 24, 96, 138, 164), әмма ни сәбәпледер алар арасында Кол Шәрифнең «Кыйссаи Солтан Хөбби» әсәре дә булуы хакында бу тасвирламада әйтелмәгән. Шуның аркасында булса кирәк, Кол Шәрифнең «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасының кулъязма нөсхәсе (гәрчә ул «Кыйссаи Солтан Хөбби» дип аталса да) бүгенге көнгә кадәр галимнәр игътибарыннан читтә калып килде.
Бер үк әсәрнең ике төрле нөсхәсе табылу аларны үзара юлын-юлга чагыштырып чыгарга мөмкинлек бирде. Шунысы әһәмиятле, бу текстлар бер-берсен тулыландыралар булып чыкты: аларның берсен дә әсәрнең иң соңгы, иң тулы нөсхәсе дип әйтеп булмый; берсендә төшеп калган шигырь юллары икенчесендә булган юллар белән, икенчесендә булмаган урыннар беренче нөсхәдәге урыннар белән тулыландырыла. Ике нөсхәне шул рәвешле чагыштырып бару нәтиҗәсендә без әсәрнең шактый тулы һәм ышанычлы текстын барлыкка китерә алдык. Укучылар игътибарына әсәрнең әнә шул ике нөсхәне дә файдаланып төзелгән, тулыландырылган тексты тәкъдим ителә дә.
Чагыштыру өчен нигез итеп китап нөсхәсе алынды, чөнки ул текст кулъязма нөсхә белән чагыштырганда шактый борынгы булырга охшый. Анда, мәсәлән, фигыльнең борынгы формалары («сыгырлар утлагали китделәр» – сыерлар утлый-утлый киттеләр, «ишеген бәктүп алупдыр» – ишеген бикләп алды һ. б.), борынгы төрки сүзләр (йараг – нурлырак, яктырак; чарлау – чакыру; маши – ясмык; кенәрә – елга яры һ. б.) күбрәк кулланылган. Әмма шуның белән бергә әсәрне китап итеп чыгаручылар кулына төшкән кулъязма йә үзе бик борынгы, иске-таушалган һәм авыр укылышлы булган яки хәреф җыючылар ашыгыбрак эшләгәннәр, – китап вариантындагы аерым урыннарда кемнеңдер гаебе белән мәгънә һәм стиль төгәлсезлекләре дә киткәләгән. Аннан соң китап нөсхәсе үзе бик үк тулы да түгел.
Әсәрнең кулъязма нөсхәсе исә соңгырак чорда, XIX йөздә Идел буенда күчерелгән. Кулъязманы тасвирлаучы Л. В. Дмитриева «Бу кулъязма җыентык 1842 елдан соң күчереп язылган» дигән карашта тора (Л. В. Дмитриеваның алда күрсәтелгән хезмәте. 21 б.). Аның текстында да яңарак, бүгенге укучыга аңлаешлырак сүзләр күбрәк кулланылган. Мәсәлән, «шул вакытта» дигән мәгънәне аңлатучы сүзләр китап нөсхәсендә берничә урында «шул пәрәстә» дип, ә кулъязма нөсхәдә «шул форсатта» дип бирелә. Моннан тыш кулъязма текстта китап нөсхәсендә төшеп калган, әмма әсәрнең сюжетын аңлау өчен бик әһәмиятле булган кайбер өстәмә шигырь юллары да китерелгән. Шулай итеп, поэманың кулъязма нөсхәсе безгә әсәрнең эчке рухын аңларга, анда сурәтләнгән вакыйгаларның эзлеклелегенә төшенергә ярдәм итә. Ике нөсхәнең бер-берсен тулыландырып, ачыклап бару процессы түбәндәге искәрмәләрдә күрсәтеп барылды.
Кыйссадагы төп вакыйга тезмә формада, ягъни шигырь белән язылган. Әмма китап нөсхәсендә әсәрнең чәчмә (проза) белән бирелгән дәвамы да бар. Бу күренешне Урта гасырларда Шәрык әдәбиятларындагы зур күләмле, күп планлы әсәрләрне шигырьгә проза катнаштырып язу традициясенең XVI гасыр татар әдәбиятындагы чагылышы итеп карарга кирәк. Шуңа күрә бүгенге көн укучысына әлеге әсәрнең шигырь белән язылган өлешен генә түгел, ә чәчмә өлешен тәкъдим итү дә урынлы булыр дип табылды.
Зафәрнамә
Зафәрнамәи вилаяте Казан
(Шәриф Хаҗитархани)
Болгар вилаяте, риазият83 китапларында әйтелгәнчә, җиде икълимнең84 җиденче икълимендә85, ай тәрбиясендәдер һәм айның яклавындадыр, янә бу Болгар вилаяте Төньяк котыпка бик якын түгел дип хисаплана. Җәүзә86 йолдызыннан соң һәм Сәрәтан87 йолдызының башында биш вакыт намазның берсенең – ясигъ намазының88 үтәлү вакыты калмас, чөнки ике имам (ягъни Имам Мөхәммәд89 һәм Йосыф90) карашында шәфәкъ кызыллыгы югалып китмәстән бераз элегрәк хасил булган кызыллыктан гыйбарәттер.
Бу – таң беленмәстән әүвәл үтәлергә тиешле намаз вакытында тулы таң вакыты килеп җитәр һәм моннан соң бу халыкка ясигъ намазын үтәү тиеш түгел. Мәсьәлә аерым алганда «Әл-Кәнз», «Әл-Вафи», «Әл-Кафи» китапларында каралган кебек хәл ителә91.
Бу – Болгар вилаятенең пайтәхете булган Казан, заманының елъязмаларыннан күренгәнчә, искедән бер мөселман шәһәре булган. Казан мөселман өлкәләреннән еракта һәм кяфер өлкәсенә чиктәш урнашкан.
Мисраг92
Һичкем яманның күршесендә булмасын!
Казанга һичбер җирдән ярдәм һәм таяныч ирешмәс, бары тик Тәңре якын һәм фәрештәләр ярдәмче. Шушы авыр сәбәптән Казан шәһәренең падишалары кяфер иле93 белән килешүләре аркылы мәмләкәтләренең җитешлеген тәэмин итәләр. Халкының рәхәте һәм яшәеше өчен Мәскәү белән солых булып ике арада илчеләр йөрешер, аңлашып һәм барышып-килешеп йөрмәктә иделәр.
Шигырь94
Тәртип ике яклыдыр, һәм ул ике сүздә аңлатыла:
Дусларга гайрәт һәм дошманнар белән барып йөрешмәк.
Инде башка яктан, кылыч һәм каләм сахибе95, асыл нәселле, затлылык чишмәсе, Тәңренең рәхмәтенә тиенгән, Тәңре ярлыкавын алган Әбел-Гази Сафа Гәрәй Баһадир хан96 Казан өлкәсенә падишаһ булгач, кяферләр аның бу дөньядагы дине һәм ахирәттәге йорты җиреннән аерылмаслыгы нәтиҗәсендә озак заманнар һәм күп вакытлар шулай кичте.
(Коръән, IV, Ниса сүрәсе, 78 аять)97
«Кайда гына булсагыз да, үлемнән котыла алмассыз. Адәмнәр яхшылыкка очрасалар, бу – Аллаһдан булган эш, диләр, яманлыкка тарсалар, бу – синнән, диләр. Син ул адәмнәргә әйт, яманлык та Аллаһдан, диген. Нигә алар моның шулай икәнен аңлый алмыйлар икән?»
«…» Кяферләр98 булып узган бу вакыйгага шатландылар. Дөньяның бу авыр вакыйгасына сөенеч тоеп, ул99 – денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның бере иде. Үзенең мәлгунь гаскәрен, – тавышлары Фиргавен Нәмруд100 сурәтле, – имансыз Иван101, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре, чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып, чолгап алдылар.
Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде.
Газәл
Гаҗәйеб бер җай102 -гыйшрәттер103 җиһанда бу Казан шәһре.
Моның тик булмаган галәмдә, борадәр104, әл-Аман105 шәһре.
Казан тик шәһри мәгъмүри106 бителмәс107 дөньяда һәргиз108,
Казандин аш эчәдерләр, ничаклы бу җиһан шәһре.
Бу бер милке ирдер калмыш абаз ган җид109 ханлардин.
Ирер бу йир һәмишә110 дөньяда хан бине хан шәһре.
Йирен-йортын сатып бирмәс атасының ясакыны,
Ничек килгән ушал111 мәлгунь, имәсдер112 бу Ибан шәһре.
Шәрифи, китмә бу йирдин, газа113 өмидегәр булса,
Бу көндин соң дигәйләр кем, будыр сахиб114 Казан шәһре.
Казан шәһәренең кала капкасының берендә бу мәмләкәтнең терәге, бу өлкә инсаннарының юл күрсәтүчесе мәрхүм Пулат бикнең115 углы Мамай бик белән Нургали мирза116 – кадере арткан ир, сугыш азманы117 һәм егетләр өлкәне – Дара һәм Искәндәр118 кебек егетләрне җыеп, каршысында торыр иде. «…» Тагын Хан Морҗалыйдагы119 кала капкасында баһадирлык мәйданының сафдары, егетлек сәнгатенең арысланы Кузыйчак углан, кадере артсын. «…» Тагын бер кала капкасында егетләр башлыгы, баһадирлык мәйданының Искәндәре Акмөхәммәд углан120, гомре озын булсын. «…» Тагын бер капкада пәйгамбәребез нәселеннән Сәйед ата оныгы, мәрхүм һәм мәгъфүр121 сәйеднең углы Кол Мөхәммәд сәйед122 – бөеклеге дәвам итсен – башлап яшь дәрвишләрне һәм суфиларны туплап, газа123 атына атланып, янә сугышка чыныктырып, сугыш киемнәре киеп, кяфергә каршы хәзерләү һәм карауда иде.
Тагын бер капкада, Дара һәм Искәндәр кебек, Рөстәмгә тиң һәм Баһрамга124 тиңдәш Барбулсын аталык125 «…» үз капкасында коллары белән торыр иде.
Тагын башка бер капкада шәһәрнең биге һәм Болгар өлкәсенең хакиме, солтаннарның күз карасы, хөрмәт һәм бөеклек энҗесе, ханның хәзинә капкаларын ачкан Бибарс126 бикнең гайрәте артсын, баһадирлык гайрәте хәрәкәткә килеп, егетлек йөрәге тибрәнеп, һәр заман диер иде кем. «…»
Ат казанган башка егет һәм бәхет иясе баһадир кемсәләр: Тариһи бик һәм Айкилде бик һәм Акымтай бик һәм башка җәмәгать хаҗилар. Тәңре аларның һәр иярдә ярдәмчесе булсын – бер йирдә кяферләр хыянәтчел һөҗүм башласалар, ул йиргә үзләрен йиткереп, җан һәм тел белән көч һәм ярдәм биреп, явыз кяфер белән сугышып һәм үтереп, кяферләрне җиңеп, сөңгеләрен сындырып, җиңүче хөрмәтенә лаек булдылар.
Кыскасы, ике гаскәр, бер-беренә ташланмак өчен, үзара кара-каршы килгәннәр иде127, һәммәсе дөрес булган сүзләргә караганда, кяфернең гаскәрендә унбер утлы туп саналды. Бер яхшы тупчы качып килеп әйткән хәбәр. Ул тупларның һәрбер утлы ядрәсе чама белән Казан ташының бер батманы кадәр бар. Зурлыгы ат тубрасы чаклы күренде. Ул ядрә эчендә төрле тылсым һәм бертөрле тәртип илә төрле эшләр кылыр иделәр. Әфләтун128 гакылы хәйран калып, Аристу129 зиһене хәйран булып, башы әйләнеп китәр иде. Ул ядрәләрне тыштан тимерләр белән коршап, җизләр белән чүкеп, эченә ак нефть куеп, күкертләр салып, кечкенә төфәңчеләр дөресләп, эченә кургашыннан дүрт-биш ядрәләр салып беркетеп, бәйләп, чыдамлы һәм нык кылып, караңгы төннәрдә атар иделәр. Күргән кешеләр күктән йолдызлар һәм планеталар төшә дип уйладылар. Ул утлы ядрәләрдән чәчрәп чыккан һавадагы очкыннарны күргән кешеләр күкләрдәге йолдыз һәм планеталар һәммәсе дә йиргә төште дип санар иделәр130.
Ул утлы ядрәләр кичләрдә шәһәр эчендә һәр йиргә төшәр иде. Һичкемнең ул утлы ядрәне барып сүндерергә дәрманы булмады.
Бәет
Гәрчә һәр утны килеп сүндерсә булгай су коеп,
Буйлалыг131 утны ки һәм су берлә булмас сүндереп.
Ләкин кайбер яшьләр һәм гайрәтле егетләр ул утка үзләрен чаяннар кебек атарлар, аны сүндерерләр, һәм аның әсәре вә эзе дә калмас иде.
Шигырь
Суга – балык, утка сәмәндәр132 кирәк,
Иш көнендә133 мәрд-диләвәр134 кирәк.
Ич кешегә һиммәт135 әгәр булса яр,
Гакыйбәтел-әмер136 морадын табар.
Тагын дүрт-биш һавалы туплары бар иде. Һәрбер ядрә ташы бер тау кисәгенә тиң булды. Ул туплар һәрвакыт атып тордылар. Бу туплар атылса, ядрә ташы хәрәкәт куәте белән, кош кебек очып, һавага яннан чыгар, югарыда бер ноктага җитеп, асмаңда137 йөреп хәрәкәт куәте беткәч, соңра табигый рәвештә түбәнгә төшәр иде, каза һәм тәкъдир угыннан тизрәк төшәр.
Шигырь138
Югарыдан бер каза төшмәсен,
Түбәндәгеләр һәммәсе сукыр калыр.
«…» Кыскасы, ике гаскәр тимергә чолганып, бер-берсенә каршы торып, сугыш һәм көрәш белән мәшгуль булдылар.
Мисраг
Ак тикин гауга ирде, гүя мәхшәр,
Чигәчәң хәнҗәр бик ярдин рәсид.
Зи шәһре Казан хун биҗәйхун рәшд.
(Шундый гауга иде ки, гүя мәхшәр,
Хәнҗәр чыңы бар мәйданны каплады,
Казан шәһәрендә кан Аму-Дәрьядай акты.)
Аллаһның ярдәменә, ислам һәм пәйгамбәренә мактау һәм сәламнәр булсын. Аллаһның ярдәме, галәмне яраткан Тәңренең булышлыгы, фәрештәләрнең якынлыгы ярдәмче булган һәм хөрмәтле аятьтә әйтелгән авазы мөселманнарның колакларына килеп җитте һәм аятьтәге «Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, үзегезне һичкем җиңә алмас» (Коръән, III сүрә, 160 нчы аять һәм IX сүрә, 25 нчы аять) дигәннәрнең мәгънәсе расланды. Бәхете кара һәм җиңелгән дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, «аларның барлык эзләре җир йөзеннән агып китте» (Коръән, VI сүрә, 45 нче аять). Тәңре явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык булып ятарлар иде. Аяк басарлык та җир калмады.
Кыскасы, моның кебек бәрелешләр уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә дәвам итте. Унберенче көнне139 рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп чигенде.
Кыйтга
Шөбһәсез, Аллаһдан үтенеп, һәм юмартлык иясеннән өметләнүем шулдыр ки, һәр урында бу «Зафәрнамә», дәүләт ияләренең игътибарлы карашларына туры килсә, – бу фәкыйрь кем гаебледер, гаҗиз һәм кимчелегенә үкенүчедер, – гөнаһ һәм ризасызлык белән аның морадына үкенү һәм ихлассызлык фатихасы кылмасыннар. Рәхимле Аллаһның сүзе белән: «Амин».
Ошбу вакыйга мөхәррәм аенда, тугыз йөз илле җиденче елда146 булды, һәм бу язу, һәм акка күчерелгән сәхифәләр каргалган колларның иң фәкыйре Шәриф Хаҗитарханиныкыдыр.
Искәрмәләр
Зафәрнамәи вилаяте Казан (Казан вилаятенең җиңүе)
XVI гасырның беренче яртысында яшәгән вә иҗат иткән Шәриф исемле шагыйрь турында әз-мәз хәбәрләр фәнни әдәбиятыбызда чыккалады инде. Аерым алганда, «Татар әдәбияты тарихы» ның 1 томында Казан ханлыгындагы татар шагыйрьләре арасында Кол Шәриф һәм Мөхәммәд Шәриф исемнәре телгә алына (Татар әдәбияты тарихы. 1 т. Урта гасырлар дәвере. – Казан, 1984, 294 б.; Татар поэзиясе антологиясе. 1 кит. – Казан, 1992, 167 – 170 б.).
Бу исемнәрнең чыганаклары булып «Бакырган китабы», «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәре һәм урыс елъязмалары хезмәт иттеләр.
Төркиядәге дусларыбыз безгә андагы галимнәрнең әлеге темага кагылышлы бер хезмәтеннән күчермә алып җибәргәннәр иде. Ул күчермәдә тарихчы Зәки Вәлидинең 1963 елда басылган мәкаләсе урын алган (Тоган З. В. Казан ханлыгында ислам төрек культурасы. – Ислам мираслары институты дәргисе. – Әнкара, 1963, III т.).
Әлеге мәкаләдә Шәриф Хаҗитархани дигән шагыйрьнең «Зафәрнамәи вилаяте Казан» («Казан вилаятенең җиңүе») исемле әсәренең тексты һәм төрек теленә тәрҗемәсе бирелгән. Андагы вакыйгалар 1550 елның февраль аенда урысларның Казан янында җиңелүләрен бәян итәләр. Әсәрнең кулъязмасы Төркиядәге Күтаһия шәһәре янындагы Тавшанлы (Каза мәркәзе) «Зәетин угыллары» китапханәсендә 2348 нче номерлы мәҗмуганың 60а – 646 нчы битләрендә саклана икән.
Зәки Вәлидинең бу чыганакны дөньяга чыгаруына инде утыз елдан артык вакыт узып, безнең моны белми йөрүебез бик тә кызганыч.
Укучыларыбызга бу әдәби ядкярне бүгенге татар әдәби теленә якынайтып тәкъдим итүне кирәк таптык. Шәрифнең шигырьләре шул вакыттагы татар әдәби телендә язылганнар, аларда аңлашылмаган сүзләр күп түгел. Ләкин гарәп-фарсы телләрендә язылган урыннар да бар, алары төрек телендәге тәрҗемәләр буенча алынды.
Зәки Вәлиди текстны басарга әзерләгәндә нык кыскарткан. Күп нокталар кыскартуларны аңлата.
Кол Шәриф хакында материаллар, чыганаклар
Марсель Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы
Казан ханлыгының соңгы көннәре һәм сәет Кол Шәриф
Кем соң ул Кол Шәриф? Ни өчен аның истәлегенә бәйле рәвештә Казанның нәкъ үзәгендә бер моңарчы күрелмәгән мәһабәт бина калкып чыкты әле?
Һәр халыкның тарихында аның үзенә генә хас, кадерле шәхесләре була. Татар халкының тарихы үзенең үзенчәлеге белән аерылып торды. Аңа күп очракта үз батырлары турында искә алу үтә кыен булды. Гәрчә батырлары бик күп булса да… Менә шундыйларның берсе – Кол Шәриф: аның халкы өчен түккән хезмәтләре хакында авыз ачып сөйләү мөшкел бер эш иде. Әлеге затның шәхесе, аның Казандагы сигез манаралы мәчете, укыткан шәкертләре, язылган әсәрләре хакында борынгыдан калган үтә кыска сәхифәләргә татарның күңел күзе төшүе Кол Шәрифне, аның эшләрен зур итеп ачып, яктыртып җибәрде. Алар түбәндә бәян ителерләр.
Мәскәү урыс кенәзләренең Урта Идел буенда инде X гасырдан башланган традицион дошманлык сәясәтен XIV гасырның икенче яртысыннан яңа көч белән дәвам итә. Бу агрессив экспансия, 1230 елдан соң бераз тынып торып, Алтын Урда эчендә дәүләт кризисы билгеләре күренү белән, 1367 елда яңадан кузгалып китә. Аның көчен Олуг Мөхәммәд ханның 1438 елда Биләү (Белев) янындагы җиңүе, Мөхәммәд Әмин ханның 1506 елда Казанны алырга килгән 100 меңлек урыс гаскәрен башкала янында тулаем тар-мар китерүе, Сафа Гәрәй ханның 1548 елга хәтле алып барган оста хәрби хәрәкәте, дипломатиясе, эшчәнлеге дә кыска вакытларга гына туктатып тора ала. Мәскәү гаскәренең 1550 елның февраль аенда Казан янында хурлыклы җиңелүе урыс хөкүмәтенең агрессив асылын үзгәртә алмый. Һәм, ниһаять, Мәскәү кенәзе Иван IV, бөтен христиан Европасының теләктәшлегенә, матди һәм техник белгечләренең хезмәтенә таянып, татар дөньясы берлеген дипломатик юллар белән таркатып, Казан ханлыгын яулап алу өчен 150 меңлек гаскәр белән 1552 елның августында яуга чыга.
Казан бу вакытта Нугай Урдасы мирзасы Исмәгыйльнең милли хыянәте аркасында халыкара изоляциядә кала. Аңа каршы дошманлык эшләп, Нократ елгасы буендагы татар морзаларының гаскәре дә үз кан кардәшләренең канын түгүгә өлеш кертә. Казан белән Кырымның берләшеп көчәюеннән курыккан Төркия дәшми генә Мәскәүнең бу походына фатиха бирә.
Казан халкы Мәскәү кенәзе Иван IV нең бу 1552 елның августында башланган походына каршы 41 көн буе батырларча көрәш алып бара. Казан татарлары һәм башкаланың оборонасын оештыручылар яулап алырга килгән баскынчыларның берсүзсез капитуляция ясау турындагы боерыкларына горур рәвештә: «Юк», – дип җавап кайтаралар. Татар батырлары: «Без соңгы тамчы каныбызга кадәр туган йортыбызны саклап сугышырбыз, ләкин кол булмабыз», – дип, горур җавап бирәләр. Әлбәттә, татарларның хәлен Камай морзаның су юлларын күрсәтеп шартлаттыруы һәм Япанчы атлы гаскәрләренең Явыш морза хыянәте белән туздырылуы авырайта. Ләкин куркып тез чүгәргә торучылар артык күренми.
Тигезсез сугышта 1552 елның 2 октябрендә Казан каласы алынып җимерелә, яндырыла, талана. Урыслар берәүгә дә шәфкать күрсәтмиләр, шәһәр мәетләр белән тула. Татарларның батырларча көрәшен хәтта урыс кенәзе Андрей Курбский да югары бәяли.
Иван IV гаскәре баштан ук Казанны талап баерга килгән була. Казанны алганда талау эше – мародёрлык белән мавыгып киткән урысларны шәһәр эчендә татарлар кыра башлыйлар, ләкин сан ягыннан тигезсезлек урыс файдасына була. Казанны яклау юлында оборона җитәкчелегенең рухы булган Кол Шәриф сәет тә соңгы чиктә үз шәкертләре белән сугыш мәйданына чыга һәм фидакярләрчә көрәшеп һәлак була. Казан үзәгендә, хан сарае янында, аның исеме белән аталган мәһабәт, күп манаралы мәчет бинасы да, батырларча үлгән сәетнең һәлакәте шаһите булып, ярым җимерек хәлгә килә.
Күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче-галим, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең язуына караганда, Казандагы хан сарае янында сигез манаралы мәчет була. Мәчетнең имамы булып Казан ханлыгының сәете, галим, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Кол Шәриф Мансур сәет улы Хаҗитархани торган. Моннан 450 ел элек күп манаралы легендар Кол Шәриф мәчете ханлык башкаласын – Казанны бизәп торган. Ул үзенең зиннәтлелеге, мәһабәтлелеге, гүзәллеге, бай китапханәсе белән татар халкын таң калдырган, татар дөньясында, Бакчасарайдагы Зынҗырлы мәдрәсәсеннән соң икенче бер мәгърифәт үзәге, үзенә бер академия булып шөһрәт алган, шуңа күрә аның даны XXI гасыргача татарлар арасында онытылмаган. Соңгы имамының эшчәнлеге сәбәпле, бу мәчет-мәдрәсәгә Кол Шәриф исеме тарихның үзе тарафыннан бирелгән.
Кол Шәрифнең истәлеге татар халкы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Ул – тарихи шәхес, халык күңеленә үзенең илһамлы, рухи бөеклеккә өндәгән поэтик әсәрләре белән дә мәңгелек урын били. Аның шигырьләренең сакланып калган хәтле өлешен татар китап күчерүчеләре, «Бакырган китабы» исемле шигъри антологиягә туплап, кулъязма китаплар рәвешендә дә халыкка җиткергәннәр. Бу китаплар һәм аның авторы турында үз вакытында татар галимнәре Г. Газиз, Г. Рәхим һәм М. Галиләр фикерләрен язып калдырганнар.
Шагыйрьнең әсәрләре соңгы елларда М. Әхмәтҗанов, Ф. Хәкимҗанов, Ә.Шәрипов, Җ. Зәйнуллиннар тарафыннан «Идел», «Гасырлар авазы», «Аргамак», «Сөембикә» журналларында, «Ватаным Татарстан» газетасында һәм шулай ук «Татар поэзиясе антологиясе» ндә басылдылар. 1997 елда, Кол Шәриф иҗатына нисбәтле дип саналган әсәрләрне туплап, әдәбиятчы Ә.Шәрипов шагыйрьнең «И күңел, бу дөньядыр…» исемле беренче җыентыгын Казанда төзеп чыгарды.
Кол Шәриф, күренекле дәүләт эшлеклесе, дипломат буларак, урыс елъязмаларында берничә мәртәбә искә алына.
Хаҗитархан ханлыгында сәет булып торган әтисе Мансур үзенең улы Мөхәммәд Шәрифне (шул ук Кол Шәриф) Казанга җибәрә. Киң белемле, әхлакый саф һәм намуслы бу кеше анда тиз арада абруй казана. Ул, ак атка атланып, шәһәр буйлап йөрергә яраткан. Казанлылар аңа хөрмәт йөзеннән каршысында бил бөгеп сәламли торган булалар. Хәтта Сафа Гәрәй дә, аның белән очрашканда, атыннан төшеп, аның чапан итәген үбеп, сәламәтлек теләп киткән.
Кол Шәрифнең абруе Казанга күрше булган дәүләтләрдә дә танылган. Аны Кырымда да, Төркиядә дә, Мәскәүдә дә яхшы белгәннәр. Бу җәһәттән Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләре игътибарга лаек: урыс кенәзләре Казан ханнары белән элемтәдә торганда аңа махсус хатлар, шулай ук бүләкләр юллый торган булалар.
Аның фаҗигале үлем тарихы да урыс язма чыганакларында теркәлеп калына. Кол Шәриф, Казанны саклаучыларның соңгылары рәтендә, үзенең бер төркем шәкертләре белән шәһитләр хисабыннан һәлак була.
Казан тарихын гадел позициядән торып махсус өйрәнгән тарихчы-галим Михаил Худяков дөрес билгеләп үткәнчә, Кол Шәриф дәүләтнең иң мәртәбәле дин башлыгы булып таныла. Ул дәүләттә беренче шәхесләрдән саналган һәм ханнар алышынган чорларда үзенең югары дәрәҗәсе аркасында вакытлы хөкүмәтләрне җитәкләгән. Кол Шәриф шулай ук илче (дипломат) йомышларын да үтәп йөри. Илче булу аңардан киң белем, зирәклек, тирән акыл, зур дәүләт сәясәте белгече булуны таләп иткән (Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923. – С. 152).
Торгынлык чорлары үтеп, инде демократия җәелеп киткән вазгыять шартларында җәмәгатьчелек Кол Шәриф мәчетен торгызу мәсьәләсен күтәрде. Татар халкының гасырлар буе килгән хыялын гамәлгә ашыру максатында Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев 1995 елның ноябрендә Кол Шәриф мәчетен торгызу турындагы Указга кул куйды.
Бөтендөнья шәһәр төзелеше практикасында тиңдәше булмаган мондый зур дини-иҗтимагый ансамбльне төзү архитекторлардан һәм төзүче-инженерлардан һөнәри сәләт кенә түгел, ислам мәдәнияте буенча кирәкле белемнәргә ия булу шартын да таләп итә. Кол Шәриф һәм Казанны саклаучылар истәлегенә багышланган яңа мәчет бинасы, татар халкының милли һәм дини йолаларын торгызу символы булган тарихи һәм мәгънәви корылма истәлеге буларак, газиз Ватаныбызның, ата-бабаларыбызның хәләл каннары түгелгән туфракта калкып чыкты. Һичшиксез, Кол Шәриф мәчете Казан ханлыгына гына түгел, бөтен татар мәдәниятенә атап салынган шанлы һәйкәл булып күп гасырлар аша кичәр.
Кол Шәриф турында тарихи мәгълүмат бирүче чыганакларга һәм әдәбиятка кыскача бәяләмә
Нурулла Гариф, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы
Казан ханлыгы тарихы һәм шул исәптән Кол Шәриф мулла шәхесе язмышына бәйле тарихи мәгълүматларның зур өлешен тарихчылар «Патша китабы» яисә «Никон елъязмасы» дип аталган урыс чыганакларына таянып язалар. Аның атамасы XVII гасырда яшәгән китап белгече патриарх Никонга бәйле. Никон елъязмасының язылу вакыты һәм урыны төгәл билгеле түгел. Әлеге елъязмаларны тикшерүче М. Н. Тихомиров билгеләп үтүенчә, елъязмадагы XVI гасырга бәйле тарихи вакыйгалар, икенче тапкыр күчерелеп язылганда, шул чордагы сәяси вакыйгаларга бәйле үзгәреш кичергәннәр. «Патша китабы» – Явыз Иван яшәгән чорга бәйле тарихи язмалар тупланмасы. Алар күп очракта бер-берсен кабатлый.
Икенче чыганак А. М. Курбскийның «Казан алынуы турында хикәя» дип атала. Аның авторы 1552 елда Казанны алуда һәм 1554 елда ханлыкта дәвам иткән халык күтәрелешләрен бастыруда катнашкан гаскәр башлыгы, Явыз Иванның якыннарының берсе. Курбский 1563 елны Ливон сугышында гаскәрләреннән күпкә ким гаскәргә юлыгып җиңелә. Бу вакыт Явыз Иванның бар боярлардан, үзенең элеккеге яраннарыннан үч алу чорына туры килгәнлектән, Курбский да алар тәкъдиренә тарачагын аңлый. Шунлыктан «Олуг кенәз» ачуыннан куркып, 1563 елны, хатыны белән улын ташлап, Литва кенәзлегенә кача. Үзен гаепле сизми, дусларына, Явыз Иванга язган хатларында: «Мәскәү кенәзенең явызлыкларын күп ишеттем, үзем дә күрдем…» – ди. Мәскәү кенәзе турындагы хатирәләре дә шунда язылган. Ул анда Иванның бар явызлыкларын фаш итә. Безнең өчен аның Казанны алу турындагы хикәяләре игътибарга лаек. Ул анда күп очракта үзе күргәннәрен яза, шул чордагы Казан шәһәрен күзаллауга ачыклык кертә. Курбский тарафыннан казанлыларның Ватаннарын саклап батырларча сугышулары тәфсилле яктыртыла. Хикәясендә башкалардан ишеткәннәре дә бар. Бәлкем, башка чыганакларны да куллангандыр. Мәсәлән, ул Кол Шәриф һәм аның шәкертләренең мәчет-мәдрәсәләр янында урысларга каршы каты сугышуын, барысының да бердәм шәһит китүен берничек тә күрә алмый. Бу вакытта ул Нургали капкасы ягындагы тау астында була.
Өченче чыганак – Казан ханлыгы тарихына багышланган «Казан елъязмачысы» китабы. Елъязма 1564 – 1565 елларда язылган. Аның авторы 1532 – 1551 елларда Казанда әсирлектә булып, Казан ханнарына хезмәт иткән. Шул чорда Казан тарихы белән танышкан. Елъязмачы, Казан тарихын бәян итүдән бигрәк, Явыз Иванның «кылган батырлыклары» н мактауга алына. «Бөек» җиңүләрнең тарихын кәгазь битләренә төшергәндә, үткәннәр белән горурланып, киләчәк буыннарның күңелен уйнатырлык төсләр кызганмый. Әсәрдә башыннан ахырынача шовинистик рух, Казан халкына нәфрәт белән карау бөркелеп тора. Елъязмачы вакыйгаларның барысын да үзе күргән кебек сүз йөртсә дә, язманың соңрак чорда кем тарафыннандыр үзгәртелүен күрү кыен түгел. Аны язганда бары бер генә таләп куела: «Урыс халкының бөек җиңүен мәңгеләштерү». Автор моны үзе дә яшерми. Бу җиңүгә багышлап Казанда «һәйкәл кую» да тарихи елъязмада беренче тапкыр чагылыш таба, берничә урында искәртелеп узыла. Казан ханлыгы тарихы җиңүчеләр күзлегеннән генә бәян ителсә дә, елъязма тарихи чыганак булып кала бирә.
Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар…» дигән китабында (икенче томда) Казан каласындагы сигез манаралы мәчетне искә ала. Бүгенге көндә аны «Кол Шәриф мәчете» атамасында йөртәләр. Бу һәм башка мәгълүматларның нинди чыганакларга таянып язылганы әлегә төгәл билгеле түгел. Без искәрткән урыс чыганакларыннан башка татар телендәге язма риваятьләр кулланылуы да мөмкин.
Мәрҗанидән соңгы тарихчылар Кол Шәриф шәхесенә бәйле тарихны әлеге язма чыганакларга таянып язалар. Төрле яңалыклар кертүләре, шул чорга анализ ясап, тарихны күзаллауларына бәйле. Кол Шәриф шәхесе дин башлыгы, Казан – Мәскәү арасындагы дипломатик очрашуларны алып баручы, илче, Казан шәһәрен саклауны оештыручы җитәкчеләрнең берсе буларак та яктыртыла. Соңгы чорларда язылган әдәби әсәрләрдә дә Кол Шәрифнең еш искә алынуы игътибарга лаек. Бу эшчәнлек халкыбызның бай тарихын кайтару, милли бердәмлеккә туплап, аңа рухи азык бирүдә зур этәргеч булып тора.
Кол Шәриф шәхесенә бәйле тарихи һәм әдәби чыганаклар
ПСРЛ. – Т.13. Патриаршая или Никоновская летопись. – М., 1904. С. 468
…Казанцы почали посылати к Шигалею и к воеводам бити челом, чтобы государь пожаловал, гнев свой отдал им, а пленити их не велел, а дал бы им государство царя Шигалея, а Утемеш бы Гирея царя государь к себе взял и с матерью Сююнбика-царицею; а приеждял с тем ко царю и воеводам Кулшариф-молна да Тюменский князь Бибарс Растов… срок им учинили не воевати дватцать день.
С. 469
Августа в 14 день приехал ко царю и боярам Кулшариф-молна и Маамет-сеит, Мансыр-сеитов сын, и все с ним шиихи и шихзады, имамы и молозаде и один и дербыши, да Кудайгул-улан, а с ним улоны все, да Муралей-князь, а с ним многие князи и мурзы; и бояре велели им честишёртную грамоту, на чём государь пожаловал и как им вперед быти. И они все стали о Горей стороне говорити, что того им учинити не можно, что земля разделити…
С. 201
…Царь благочистивый посылает грамоты к Кулшариф-молны и ко всей земли Казанской, чтобы государю били челом, а кто лихое дело почал и землю возмутил и на государя и бояр его лихое дело возвели, за тех бы не стояли, и государь их пожалует…
С. 202
…И тут приехал к государю служит Камай мурза, княж Усеинов сын, а с ним 7 казаков; а сказывал государю, что было их поехало человек с двести к государю служити, сведов Казанцы иных переимали. А про Казань государю сказывал в городе царь Едигер-Магмет советом злым с Казанце утвердилися, а государю бит челом не хотят; единомышленников его Кул Шариф молна и кады да Зейнеш князь Нагайской, да изменники государевы Чапкун-князь – тот аталык у него – да Ислам-князь, Аликей Нарыков, Кебек князь Тюменский, Дербыш-князь: те всю землю на лихо новодят; и запасы в городе многие; «а совет их: послали на Арскую засеку твоих же государевых изменников Япанчу-князя да Чапкунова племянника Шунак мурзу да Арьского князя Явуша, а велел к засеке всех людей собрати, которые не в городе, и приходити на государевы люди и за засеку бы войнских людей на Арское не пропустить».
С. 218
И приближа христиане к мечете к Кул Шарифу к Тезицкому врагу, и тут с Кул Шарифом-муллою многие неверные совокупишиеся и зле бьющиеся, – убиша Кул Шарифа с его полком-Божьем милосердием одолеваху православие Кул Шарифа, с всеми его побиша.
Курбский А. М. История о великом князе Московском. – М., 2001.
С. 57
Когда же в город внезапно вошло свежее войско, облачённое в светлые доспехи, то царь казанский со всем своим воинством начал отступать назад, крепко держа оборону, но наши неотступно бились с ними и прогнали войско казанского царя аж до мечетей, что вблизи его двора стоят, и встретились там с их обызами, сеитами и молнами и с их великим епископом, а по их языку амиром по имени Кул Шариф-мулла, и сразились они с нашими так сильно, что все до единого погибли.
Казанская история / Пер. Т.Ф. Волковой. – М., 1985. – С. 301–539.
…О жестоком ответе казанцев царю и великому князю.
Глава 61
…Послов же самодержавца с позором прогнали они от города, облаяв их жестокими славами. И, вознесясь в гордости своей и высокомерии, раня и раздражая сердце его, говорили они так: «Узнай же, царь московский, что отвечают тебе царь и все казанцы: лучше умрём мы все до единого с женами нашими и с детьми за законы и веру, и обычая отцов своих здесь, в отечестве нашем, в котором родились, и в городе нашем, в котором выросли и живём теперь, и в котором царствуют цари, которыми управляют уланы, и князья, и мурзы! Ты же и так богат и много имеешь городов и земель, а у нас один только стольной город Казань, и тот, придя к нам, хочешь ты у нас отобрать, почувствовав свою силу над нами.
Не мечтай же и не надейся, обманывая нас угрозами, что возьмёшь царство наше. Уже ведь познали мы лукавство ваше и не хотим ни за что по доброй воле сдать город наш, пока все не умрём. И не видеть бы нам и не слышать того, что русскими твоими людьми, погаными свиноядцами, населён и управляем стольной город наш Казань, и добрые наши законы вашими ногами попраны и осмеяны, и установлены в нём русские обычаи».
Собирание всех убитых в Казани казанцев и русских воинов, очищение города.
Глава 86
Когда же кончилась битва. И смолки крики, и улеглось волнение, повелел царь великий князь искусным умельцам, объехав город, собрать в одно место и сосчитать, сколько убито казанцев и русских. И, быстро поездив, собрал всех и сосчитал рязанский воевода Назар Глебов, ибо был он умён и искусен в счёте… Сосчитал он и доложил: «Побито, – сказал он, – самодержец, более ста девяноста тысяч казанцев, детей и взрослых, старых и молодых, мужчин и женщин, и всё это, не считая пленных, тех же число еще больше». Царь же покачал головою и сказал: «Воистину эти люди, дерзкие и неразумные, стойкими были и мужественными и умерли свободными, не покорившись моей воле». Русских же воинов, убитых казанцами во время всех приступов и в стычках во время вылазок, насчитали пятнадцать тысяч триста пятьдесят пять человек.
И повелел царь великий князь пехотинцам вычистить город, и царский двор, и все улицы, и площади и вытащить вон из города трупы всех убитых казанцев, и побрасать их далеко за городом, в пустынном месте, на съедание псам и зверям и на расклевание птицам небесным. Среди трупов нашли и убитого казанского сеита и того наглого варвара, что был лазутчиком и изменником, – князя Чапкуна…
Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар… – Казан, 1989.
199–200 б.
«Россия, 961 (1552) ел ахырында татарларны җиңеп, Казан шәһәрен һәм аның тирә-юнен яулап алганда, кальга эчендә сигез манаралы бер җәмигъ (баш) мәчет, «таҗик ермагы» дип йөртелгән урында тагын бер мәчет һәм мәдрәсә була. Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәетләрдән күпмедер шәхес булып, аларның башында нәкыйбел-әшрәф (бөекләрнең җитәкчесе) дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә ия була.
«Россия кенәзләре, Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр» дип сөйлиләр. Ахырда, россиялеләр Казанга һөҗүм иткәндә, ул, үзенең иярченнәрен җыеп, мәдрәсәгә керә һәм, мәдрәсә түбәсенә чыгып, россиялеләр белән бик каты сугыша. Руслар аны мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшерәләр һәм ул шулай итеп шәһит була…
Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – М., 1991.
С. 134
После бегства крымского гарнизона, дни крымской династии на казанском престоле были уже сочтены. Власть перешла к сторонникам мира с Россией. В Казани образовалось временное правительство, во главе которого стали оглан Худай-Кул и князь Нур-Али Ширин (сын князя Булата). Новое правительство немедленно вступило в мирные переговоры, и в Свияжск была отправлена депутация – глава духовенства Кул Шариф и князь Бибарс Растов, приглашать Шах-Али на престол. Шах-Али заключил с казанцами перемирие на 20 дней и предложил отправить послов в Москву.
С. 137
Курултай 14 августа 1551 года. Проект присоединения Казанского ханства к России. 13 августа Шах-Али и русские воеводы высадились на устьи Казанки, в 7 верстах от Казани. Хан послал в город своих дворецкого и конюшего с имуществом приготовить дворец. 14 августа на устьи состоялось народное собрание-курултай, которое должно было выразить волю всего государства по вопросу о горной стороне. В собрании принимали участие следующие группы казанского населения: 1) духовенства – Кул Шариф сын сеида Мансура, шейхи, шейх-заде, муллы, муллы-заде, хаджи и дервиши, 2) огланы во главе с Худай-Кулом, 3) князья и мурзы, с Нур-али сыном Булата Ширин во главе.
С. 148
Правительство при хане Ядыгаре составилось из следующих лиц: Кул Шариф, кади, князь Чапкун Отучев, кн. Алике Нарыков, ногайский князь Зениет, сибирский князь Кебек и кн. Дервиш.
С. 153
Отчаянный бой произошёл у главной мечети Кул Шарифа, на Тезицком овраге Кул Шариф пал в бою.
С. 298
Своими архитектурными формами Василий Блаженный больше всего напоминает мечеть Кул Шарифа в Казани, с ее 8 минаретами, предание о которых записано Марджани. Восемь башен Василия Блаженного, увенчанное восточными куполами и размещённые вокруг центрального шатра, находят себе поразительное соответствие в этих 8 минаретах. Таким образом, предание, записанное Марджани, косвенным образом получает реальное подтверждение, и мы можем составить хотя бы приблизительное представление об этой сложной композиции с 8 минаретами. Отсутствие главного фасада, составляющее главную черту татарского зодчества, также имеется налицо в Василии Блаженном. Недаром строителем храма являлся тот архитектор, Постник Яковлев, которому было поручено сооружение каменной крепости покорённой Казани, и который мог таким образом на месте ознакомиться лично с памятниками казанской архитектуры. Если эти соображения найдут себе подтверждение, то сама идея постройки получит новый, более глубокий внутренний смысл.
Атласи Һ. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы: тарихи әсәрләр. – Казан, 1992.
156 б.
Казанга хан буларак Шәехгалине җибәрүен, Сөенбикә илә Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә алдыруын үтенделәр.
Бу хәбәрне Шәехгалигә китерүчеләр Казанның иң атаклы галимнәреннән булган Кол Шәриф мулла илә Бибарс Растов исемле кеше иде. Шәехгали, Казан илчеләре илә сөйләшкәннән соңра, аларга олуг кенәз Иванның үзе янына илчеләр җибәрергә, аңа багындыкларын белдерергә боерды. Эшне эшләр өчен 20 көн миһләт куеп, шул арада Казан өстенә йөрми торырга сүз бирде (Никоновская л., Т.5, с.167; Царственная кн., С.468).
164 б.
Сөенбикәнең Зөядән китүеннән бер көн соң Шәехгали Казанга китте. Казан елгасының тамагында көймәдән төшеп, Бишбалта янында урын тотты. Августның 14 нче көнендә Казаннан Кол Шәриф мулла, Мөхәммәд сәет, Ходайкол углан, Мурали бәкләр Шәехгали янына килделәр. Болар Шәехгалине Казан ханлыгына билгеләр, урыслар илә ике арада булачак эшләрне сөйләшер өчен килгәннәр иде (Никоновская л., т.5; Царственная кн., С.470).
389 б.
Иван, Казан өстенә баскынлык иткәнчегә чаклы, анда кеше җибәреп, сүз алышуны тиешле тапты. Казанлыларга җибәреләчәк язуда, әгәр дә алар үз ирекләре белән килеп Иванга багынсалар, Иван аларның гөнаһларын багышлаячак икәнлеге язылган иде. Шәехгалинең Ядкәр белән якынлыгы булганга, Иван аңа, Ядкәрне үзенә баш бирергә димләп: «Син олуг кенәздән куркырга тиешле түгел; әгәр дә син Иван янына килеп, аңардан үзеңне багышлауны үтенсәң, ул сине багышлаячак», – дип, ханга хат язарга боерды. Иван, Кол Шәриф муллага, шулай ук Казан кешеләренә язу язып, аларны котыртучыларның сүзләренә карамаска, үзенә килеп багынырга димләде (Бархатная кн., Т.1, С. 243–251).
419 б.
Ядкәр хан мәсҗедләр янына якынлашкач, Казанның голямасы, урысларга каршы чыгып, аларга һөҗүм итте. Боларның арасында шәһәрнең абызлары, сәетләре, муллалары булып, башлыклары Казанның иң атаклы галимнәреннән булган Кол Шәриф мулла иде. Казан голямасында дини һәм милли тойгылар яхшылап уянмаган, шуңа күрә алар Казан халкын кирәгенчә тәрбия итә алмаган иде исә дә, аларның бу эше үзләренең һәм борынгы бабаларының гөнаһларын багышлатыр өчен иң изге бер эш булды. Болар, урысларның көчле гаскәрләренә күкрәк киереп, һичнәрсәдән курыкмаенча орышка кереште. Бер төркем Казан муллаларының һөҗүме белән генә урысларны кире чигерү мөмкин түгел иде исә дә, бу эш тегеләрнең борынгы гөнаһларын ярлыкатыр өчен зур бер эш булды. Болар тоткын булып яшәүгә караганда Йорт өчен үлүне артык күргәннәр, шул уй белән орышка керешкәннәр иде. Аларның уйлары үзләренчә изге булган кеби, үлүләре дә изгеләрчә иде. Боларның барысы да урыслар кулыннан үтерелеп, берсе генә дә сау калмады (Никоновская л., т.5, с.218; Царственная кн., с.513; Татищев В.Н., т.5, с.367; Сказание князя Курбского, с. 33).
Казан ханлыгының соңгы көннәре
Зәки Вәлидинең «Төрек вә татар тарихы» ннан // Мирас. – 1992. – № 10.
23 б.
Көннәр бик яңгырлы һәм пычрак иде. Руслар коралларын көймәләреннән бик авырлык белән генә чыгардылар. Бу вакыт Казан эченнән Камай исемендә бер мирза, Иван янына килеп, Казан эчендәге барлык эшләр турында сөйләп бирде: «Без, 200 ләп кеше, Русиягә шул килеш кенә бирелүне теләдек, алар безнең һәммәбезне тотып алдылар. Мин ялгызым качып котылдым. Ядкәр хан, галимнәрнең башлыгы мулла Кол Шәриф, Иртыш мирза, Чапкын, Аталык, Ислам, Галекәй, Нарыйков, Кибек исемендәге мирзалар халыкны Русиягә каршы чакыралар. Казанда 30 меңлек Казанның үз гаскәре, 2700 Нугай гаскәре бар. Беркадәр гаскәр белән Япанчы мирзаны, гаскәр җыю өчен, Арча тарафына җибәрделәр. Казанда солых теләүче берәү дә юк…» – дип сөйләде.
26 б.
Руслар зур мәчет янына килеп җиттеләр Бу урындагы мәдрәсәдә бик күп шәкертләр бар иде. Галимнәр башлыгы – шәйхелислам мулла Кол Шәриф тә шунда иде. Барлык шәкерт һәм галимнәр бердәм русларга һөҗүм иттеләр, бик күбесе һәлак булды. Мулла Кол Шәриф беркадәр шәкертләр белән мәдрәсә өстенә менде, шуннан торып руслар белән каты сугышты. Руслар, мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшереп, барысын да үтерделәр.
Татар әдәбияты тарихы. – Казан, 1984.
294 б.
Казанның үзендә генә Гарифбәк, Кол Шәриф, Мөхәммәд Шәриф, Касыйм шәех кебек әдипләр, шагыйрьләр, галимнәр яшәгән…
Профессор Г.Сәгъди татар культурасы тарихында исемнәре билгеле булган Кол Шәриф белән Касыймны «Бакырган китабы» нда шигырьләре теркәлгән бер үк кешеләр итеп, татар шагыйрьләреннән саный.
Рус елъязмалары Кол Шәрифне Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә катнашкан йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкчеләрдән хисаплый. Мәсәлән, ул 1551 елның августында Казаннан Мәскәүгә барган илчелекнең җитәкчесе булган һәм патшага үтенү ярлыгы тапшырган. Иван IV, Зөя каласына килгәч, конфликтны тыныч хәл итү турындагы тәкъдим грамотасын Казанга Кол Шәрифкә күндергән (ПСРЛ, т. 13. Патриаршая или Никоновская л., М., 1965, С. 201).
Алишев С. Казан ханлыгының тормышы һәм һәлакәте // Мирас. – 1993. – № 10.
58 б.
…Урыс гаскәрләренең Кремльгә керү юлында – Таҗик чокыры янында – Кол Шәриф мулла оештырган һәм коралландырган бер төркем руханилар, мулла-мөдәррисләр һәм шәкертләр киртә булып торган. Алар барысы да шунда соңгы тамчы каннарынача сугышканнар. Воеводалар шуннан соң гына көнчыгыш яктан Кремльгә керә алганнар. Кол Шәриф алаеның бу каһарманлыгы Ядкәр ханга хан сарае урнашкан җирдә – кайсарда (цитадельдә) ныгып урнашырга мөмкинлек биргән. Бу соңгы урында Ядкәр хан җитәкчелегендәге 6 меңләп гаскәри – Казанның соңгы сакчылары булган.
Рорлих А.-Г. Казан ханлыгы // Мирас. – 1992. – № 10.
48–49 б.
Сәет өстенлек итүче дини власть, дини учреждениеләр җитәкчелегендә торды. Ислам традициясе буенча, ул пәйгамбәр нәселеннән булырга тиеш иде. Сәеттән соң дәрәҗә буенча шәехләр (өлкән ислам галимнәре), имамнар һәм муллалар бара. Тулаем алганда, дини оешма Казан җәмгыятендә җир биләүдә мөһим элемент иде. Шуңа күрә кайбер авыл исемнәре, әйтик, Сәетова, Кулсәетова, Ходяшево, Дербышка, аларның биләүчеләрнең рухани кешеләр булганлыгын искәртә.
1513 елда язылган Тәфсир кебек Коръәнгә комментарийлар Казанны Ислам гыйлеме үзәге итеп ачык рәвештә күз алдына китерәләр. Казан ныгытмасында гына биш таш мәчет һәм байтак мәдрәсәләр бар иде; Кол Шәриф һәм Нургали мәдрәсәләре күзнең явын алырлык иделәр. Сигез манара белән бизәкләнгән Кол Шәриф мәчете иң биеге иде һәм, мөгаен, ул баш мәчет булып хезмәт иткәндер.
Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. – М., 2002.
С.255.
Из Казани шли вести, что… в городе царь Едигер – Магметь сеитом злым с казанцы утвердилися, а государю бить челом не хотят; а единомышлеников его Кул Шариф молна и кады, да Зейнешь князь ногайской… всю землю на лихо наводять» (Патриаршая или Никоновская летопись / Редактор С.Ф.Платонов. – СПб., 1904 // ПСРЛ. Т.13. Ч.2, с. 202).
Латыйфи Ф. Хыянәт: Роман. – Казан, 1993.
169 б.
…Аллаһы Тәгалә куәт вә мәдәт бирсен!
…Кол Шәриф каурый каләмен көмеш кара савытына батырды да күзләрен бер ноктага текәп уйга калды, авыз эченнән генә дога укып битен сыпыргач, янәдән иртәдән бирле тынгы бирмәгән уйларын, чуалган зиһен җебен сүтәргә кереште.
Кол Шәрифне куандырганы шул: тәхетне ныгытуда аның өлеше аз булмады. Алтын-көмеш чыңыннан колаклары томаланган малтабарларның күңеленә барып җитәрлек, зиһеннәрен уятырлык сүзләр табарга, күзләренә ачык дәлилләрне үтемле итеп күрсәтә белергә дә кирәк иде бит. Иншалла, ахыры хәерле булсын, Казан халкы аның сүзенә битараф түгел, әйткәне бер колактан кереп, икенчесеннән чыкмый, биләр-морзаларның аңында да, гади халык күңелендә дә урын таба.
Әле ир уртасы яшенә җитмәсә дә, инде галимнәрдән дә нәкыйбел-әшраф дип танылган галиҗәнап мелла Шәрифкол сигез манаралы җәмигъ мәчетнең беренче хатыйбы, гыйлемле вә белекле, белкевар дигән югары исемгә лаек затлардан да беренчесе иде. Аксөяк угланнарга вә дәхи гади халыктан чыгып, тырышлыгы, зирәклеге белән башкалардан аерылып торучы, гыйлемлек эстәүче яшь егетләргә сабак укыту белән бергә, ул – мәмләкәтнең иң кадерле, иң асыл хәзинәсенә ия кеше. Чөй язуы белән чуарланган таш такталарны да, ерак Рум галимнәренең серләрен теркәгән, бозау тиресеннән тегелгән калын китапларны да, уйгур, чин һәм гарәп хәрефләре белән сәйләндәй тезелгән йөзләрчә битле елъязмаларны, күтәрә алмаслык алып китапларны да табарга була аның хәзинәсендә. Алар арасында да иң кадерлесе – борынгы бабаларыбызның шәҗәрәсе – ерак-ерак гасырлар төпкеленнән килгән изге язмалар саклана монда.
Кол Шәрифнең инде күп еллар элек үзенә кагыйдә иткән бер гадәте бар: ил-көндә чуалышлар, хөкемдарлар арасында сәбәпсез ызгышлар кузгалса яисә күңелендә шом-шөбһә уянса, китапханәнең аскы катындагы хөҗрәгә кереп бикләнә, калын китапларның дәверләр кичүдән тоныкланган көмеш каптырылмаларын ычкындыра да борчыган сорауларына, күңелен бимазалаган шикләргә җавап эзли.
– И борынгы төрки бабаларыбыз! Киңәш бирегез, ни кылыйм? Мәмләкәтнең авыр көннәрендә котылу юлын каян эзлим?..
– Әйтегезче, чин, рум, Мисыр һәм уйгурның белекле адәмнәре, сезнең тарихта моңа охшаш хәлләр булдымы? Булса, чыгу юлын ничек таптыгыз? Ахыры ни белән бетте? Киләчәк буыннарга кисәтү-киңәшләрегезне кайларда язып калдырдыгыз, нинди сүзләргә, тылсымга тиң гыйбарәләргә төреп яздыгыз?
Китап – ул хәтер. Теге яки бу халыкны юк итим дигән илбасар, залим хөкемдар иң элек аның китабын, язуын бетерер, яндырыр, көлгә әйләндерер. «Хәтерсез кеше – хайван мисалында, – дип өйрәтә аларны белкевар, – хайван ни эшләткәнгә дә риза, муенына бау тагып сатарга алып барганда да, бәйләп суярга салганда да, чәйнәренә – ризыгы, күшәренә чүбеге булса – аңа шул җиткән. Сез – адәм затыннан. Хайван хәленә төшәсегез килмәсә, укыгыз, белем җыегыз. Белем алу – энә белән кое казудыр. Аның башка юлы юк. Адәми зат дигән кешегә тырышып, күз нурыңны коеп кына ирешеп була».
Кол Шәриф йокламый, йоклый алмый. Дөньяны борчулы уйлар басты. Алар тынгылык бирми, көнен дә, төнен дә миен бораулый, ике чигәсен авырттырып кыса, диван әһелләреннән, бөтен ханлыкның акыл ияләрен ала алмаган җавапны каян табарга кирәклеген эзләп бәргәләнергә мәҗбүр итә. Бабаларыбызның сыеныр, туеныр урыны – газиз җиребезне, ил-көнебезне, Аллаһы Тәгалә рәхмәте илә Мәхәммәд галәйһиссәламгә сыгынган илдәшләребезне ни көтә?!
«Йа Алла! Сабырлык, түземлелек бир! Белгәнеңне, сизенгәнеңне теш арасына кысып чыдарлык көч бир! Кара төннәргә уралып галәм фасыллары үтәр дә китәр, якты көннәр туар. Этләргә каласы Казан алардан арыныр, бетмәс, чорлар, томаннан яктырып, ялтырап, яңадан күтәрелер, койрыклы йолдыз шикелле эзсез янып югалмас, галәм әйләнешенең яңа фасылында көлдән үсеп чыгар. Чөнки кальга астына эт салынса, мәчет астына тегермән ташы салынган. Этләр үләр дә бетәр, таш калыр. Амин!»
Казан ханлыгы чоры язма мәдәнияте
Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре докторы
I
Бy иceмнe күpгәч үк, кaйбepәүләp cүз бapы тик Kaзaн xaнлыгы әдәбияты xaкындa гынa бapaчaк дип yйлapлap. Әммa aлдaн yк шyныcын иcкәpтик: тaтapлap Kaзaн мәмләкәтeндә гeнә яшәмәгәннәp; aлap Aлтын Уpдa тapкaлy нәтиҗәceндә XV гacыp ypтaлapындa бapлыккa килгән Kыpым, Әcтepxaн, Kacыйм, Oлы Уpдa, Ceбep кeбeк xaнлыклapның һәм Нугай Урдасының дa төп xaлкын тәшкил иткәннәp. Бy мәмләкәтләpдә тaтap тeлeнeң pәcми дәүләт теле, төп apaлaшy тeлe бyлyы, әдәби hәм гыйльми ядкяpләpнeң XIV йөздә тәмaм фopмaлaшып җиткән иcкe тaтap тeлeндә, ягъни «Aлтын Уpдa төpкиce» ндә язылyы – бәxәcceз xaкыйкaть.
Бүгeнгe гaвaм күзaллaвындa бep төгәлceзлeк яшәп килә: yл дa бyлcа xәзepгe Taтapcтaн бeлән элeккeгe Kaзaн xaнлыгы җиp-мәйдaннapын тәңгәл итeп кapaу. Дөpec, aлap төп өлeшләpeндә тypы киләләp. Әммa Kaзaн мәмләкәтeнeң мәйдaны бүгeнгe Taтapcтaнгa кapaгaндa шaктый зyp бyлгaн. Aның cocтaвынa xәзepгe Ceмбep, Пeнзa, Taмбoв өлкәләpe, Чyвaшcтaн, Mapи, Удмypт, Mopдвa pecпyбликaлapының җиpләpe, Hижгap, Capaтoв, Caмapa, Bяткa, Пepмь өлкәләpeнeң бep өлeшe кepгән147. M.Xyдякoв фикepeнчә, Идeлнeң Cypa hәм Beтлyгa eлгaлapы кoйгaн ypыннaн aлып «Capы-Tин» гa (Capычингa – Boлгoгpaдкa) кaдәpгe җиpләp Kaзaн xaнлыгы кapaмaгындa бyлгaн148. Kүpәceз, xәзepгe тaтapлap яши тopгaн күп кeнә төбәкләp Aлтын Уpдa дәвepeндә гeнә түгeл, Kaзaн xaнлыгы чopындa дa бep үк дәүләт cocтaвынa кepгәннәp икән.
Гaдәттә, тaтapлap Mәcкәү мәмләкәтeнә кepтeлгәннән coңгы тaтap әдәбиятын XVI гacыpның ypтaлapыннaн, ягъни Kaзaн xaнлыгы бeтepeлгән дәвepдән бaшлыйлap. Гoмyмән, дөpec бyлгaн мoндый кapaш янә бepaз өcтәмә aчыклык кepтүнe copый. Mәгълүм бyлгaнчa, Kaзaн hәм Әcтepxaн xaнлыклapы 1552 – 1556 eллapдa тәмaм юк итeлә. Kөнбaтыш Ceбepдәгe тaтap мәмләкәтe мoндый язмышкa 1585 eлдa дyчap бyлa. Kыpым тaтapлapы иcә үз дәүләтчeлeгeннән 1783 eлдa гынa мәxpүм итeләләp. Kypчaк xөкүмәт pәвeшeндә бyлca дa, Kаcыйм xaнлыгы дa 1682 eлгa кaдәp яши әлe. Шaктый xaлкын бeзнeң әбибaбaлapыбыз тәшкил иткән Hyгaй Уpдacының дa, Kaзaн дәүләтe бeтepeлгәннән coң, гасырдан артык яшәвe мәгълүм.
XV йөзнeң ypтaлapындa дөньягa aвaз биpгән тaтap xaнлыклapы үзләpeнeң тyyлapы бeлән бapыcы дa Aлтын Уpдaгa бypычлы. Җүчи Олыcы – aлapның төп йopты, aтa-aнacы hәм әби-бaбacы. Бaшкa чыгy, бaлaлapның мөстәкыйль тopмыш кopyы тaбигый xәл. Әммa, кызгaныч ки, бy гaдәти пpoцecc Aлтын Уpдaдa киcкeн кapшылыклap, кaн кoюлы көpәш pәвeшeндә бapa. Hәкъ шyшы eллapдa иҗaт итeлгән мәшhүp «Идeгәй» дacтaны бик гыйбpәтлe юллaр бeлән төгәлләнә:
Идeл-йopтны дay aлды,
Яy өcтeнә яy килдe.
Идeгәй әйткән көн килдe,
Чыңгызның кyйгaн xaн тaгы (тaвы. – X. M.)
Kaн тaгы бyлып әвepeлдe;
Xaн capae кaмaлды.
Kыpым, Kaзaн, Aждapкaн (Әcтepxaн. – X. M.)
Бaшлы-бaшлы ил бyлды, –
Aлтын Уpдa тapaлды149.
«Идeгәй» – гaдәти дacтaн гынa түгeл, ә Aлтын Уpдaның җимepeлү cәбәпләpен, фaҗигaлe eлъязмacын гәүдәләндepгән бөeк мәpcия, мoң-зap тyлы cыктay дa yл. Чит пaтшaлap көчe бeлән үз илeнә кapшы көpәшкән кeшe pәxәт күpми: yл үзeнә дә, xaлкынa дa күп зыян китepә. Идeгәй дә нәкъ әнә шyндый язмышкa дyчap бyлa.
Дacтaндa Tyктaмышны xypлay, төп кahapмaнны мaктay өcтeнлeк итә. Әмма бy жaнp тaләбe бeлән гeнә шyлaй эшләнгән. Чынлыктa иcә xәл кaтлayлыpaк. Aлтын Уpдaның зaкoнлы xaны Tyктaмыш бeлән көpәшкә Идeгәйнe нинди эчкe көч xәpәкәтләндepә coң? Ил язмышы, xaлык язмышымы? Юк, иң бepeнчe чиpaттa шәxcи үч aлy, шәxcи мәнфәгaть! Kүңeлeндәгe шyшы иблиcи кoткы aны иҗтимaгый яктaн әxлaкcыз юлгa этәpә: Aкcaк Tимep гacкәpe бeлән yл Идeл-йopткa, Tyктaмышкa кapшы көpәш cылтaвы бeлән, иcәпceз-xиcaпcыз бәлa-кaзaлap китeрә. Бy xaктa әcәpдә Бoдaйби aвызыннaн Идeгәйнeң үзeнә дә «бy җиhaнның фeтнәce Aкcaк Tимep дoшмaнны Capaйгa aлып китepдeң илнe, шәhре Бoлгаpны, көлгә-тaшкa бoлгaттың» дигән шeлтәлe cүзләp әйттepeлә.
Tyктaмыш юк итeлгәч, Идeгәй Идeл-йopтның бөтeнлeгeн, кyәтeн тopгызыpгa oмтылa. Әммa aның, гәpчә yл көчлe, бaтыp бyлca дa, бy изгe мaкcaткa иpeшә aлмaячaгы көн кeбeк aчык. Hи өчeн? Чөнки дacтaнның төп кahapмaны – илдә тapкaлy пpoцeccынa үзe үк нигeз caлyчы. Өeндә yлы Hopaдын бeлән ypтaк тeл тaбa aлмaгaн xөкeмдapның Идeл-йopттa иминлeк ypнaштыpyынa дa ышaныч aз. Шyныcы гыйбpәтлe: Aлтын Уpдa xaнынa кapшы көpәшкән Идeгәй axыpдa үзe дә Tyктaмыш xәлeндә кaлa. Шyлaй итeп, әxлaкый эш-гaмәлләpгә мөнәcәбәттә шәxcи язмышлap дa кaбaтлaнa.
Aлтын Уpдaның тapкaлyындa hәм тaтap мәмләкәтләpe кopылyдa, гoмyмән, aepым шәxecләpнeң, бигpәк тә Чыңгыз нәceлeннән бyлгaн xөкeмдapлapның poлe гaять зyp бyлa. Mәcәлән, тyгaны Keчe Mөxәммәд тapaфыннaн 1438 eлдa Capaй тәxeтeннән кyылгaн Oлyг Mөxәммәд 1440 eллap бaшындa Kaзaн xaнлыгынa нигeз caлa150, Kacыйм дәүләтeнeң oeшyы дa (якынчa 1452 eлдa) aның yлы Kacыйм эшчәнлeгe бeлән бәйлe.
Tapиx китaплapындa тaтap xaнлыклapы apacындaгы үзapa кapшылыклap, cyгышлap xaкындa күп язылa. Чыннaн дa, бy xәл бyлгaн. Бepдәмлeк җитмәү, ызгыш-тaлaш, кыeн вaкытлapдa бep-бepceнә тиeшлe яpдәм итмәү aлapның бepәм-бepәм юккa чыгyынa дa китepә. Mәcәлән, XVI гacыpның ypтaлapы – тaтap мәмләкәтләpeнeң иң киepeнкe, aвыp eллapы. Шyшы вaкыттa, ягъни 1549 eлдa, Kыpым xaны, килeп, Әcтepxaн пaтшacы Ямгыpчыны үтepә151. Taтap xөкeмдapлapы apacындa кapшылыклap тyдыpyгa, aлapны бep-бepceнә кapшы кoтыpтyгa, caтып aлy, бүләкләp биpү, ялгaнлay, кypкытy hәм бaшкa шyндый чapaлap яpдәмeндә Mәcкәү xaкимиятe дә үзeннән зyp өлeш кepтә. Уpыc пaтшaлapы яpдәмe бeлән Kacыймдa hәм Kaзaндa бepничә мәpтәбә xaн бyлып тopгaн Шahгaли миcaлы үзe гeнә дә күп нәpcә xaкындa cөйли.
Әлбәттә, тaтap xaнлыклapы apacындa гeл кapшылыклap гынa бyлып тopмaгaн. Aлap үзapa cәүдә итeшeп, pyxи бaйлыклapын ypтaклaшып, бep-бepceнә кызлap биpeшeп, кoдa-кoдaгый бyлып, xaннap aлмaшып тa яшәгәннәp. Бy чopдa бep төбәктәгe тaтapлapның икeнчe җиpләpгә күпләп күчeнеп yтыpyлapы дa тapиxтaн мәгълүм. XV йөздә, мәcәлән, Дoн hәм Идeл тaмaклapыннaн, Aзaк шәhәpeннән Уpтa Идeлгә шaктый гынa тaтapлap килeп ypнaшa. Шyшы yк гacыpдa Литвaдa hәм Пoльшaдa тaтapлap caны 100 мeңнән apтып китә.
Иcлaм динeнeң, язмa hәм cөйләмә тeлнeң, мәдәниятнeң ypтaклыгы, этник якынлык яиcә тәңгәллeк, Aлтын Уpдa тapиxының нигeз бyлып тopyы – Kaзaн, Әcтepxaн, Kыpым, Kacыйм, Ceбep, Oлы Уpдa xaнлыклapындaгы һәм Нугай Урдасындагы тaтapлapны үзapa якынaйтyчы, бepләштepүчe төп фaктopлap.
Taтap мәмләкәтләpe, гәpчә Aлтын Уpдa чopындaгы кeбeк бyлмaca дa, күп кeнә илләp hәм xaлыклap бeлән төpлe бaглaнышлapдa тopaлap. Mәcәлән, Әcтepxaн, Kaзaн, Kaфa, Capaйчык Eвpaзиянeң зyp cәүдә үзәкләpe бyлгaн. 1435 – 1439 eллapдa Kыpымдa яшәп aлгaн бep иcпaниялe Kaфa, Coлxaт бaзapлapының гaять зypлыгы, aлapдa Kытaй, Һиндcтaн, Гыйpaк hәм кaйбep бaшкa илләpнeң тoвapлapы caтылyы xaкындa coклaнып язa, xәттa Coлxaттa Mиcыp coлтaнының мaxcyc вәкиллeгe бyлyын дa иcкәpтә152.
Kүп кeнә ypыc тapиxчылapы Mәcкәү бeлән тaтap мәмләкәтләpe мөнәcәбәтләpeн гeл кapaлтып, тoтaш cyгышлap pәвeшeндә гeнә күpcәтepгә яpaтaлap. (Шyныcы гaҗәп: cyгыш чыгyдa тaтapлap гына гaeплe итeп күpcәтeлә. Әйтepceң ypыc пaтшaлapы, кенәзләpe – cөттән aк, cyдaн пaкь зaтлap.) Әммa тaтapлap бeлән ypыcлap apacындa тыгыз apaлaшy, дәвaмлы cәүдә мөнәcәбәтләpe дә яшәп килгән. Бy xaктa күп кeнә тapиxи фaкт-мәгълүмaтлap бap.
Taтap xaнлыклapындa мәгapиф вә мәдәният тә билгeлe бep үceш aлa. Xaлыкның күпчeлeгe иcлaм динeн тoтa. Шyңa мөнәcәбәттә күп кeнә шәhәp-aвыллapдa мәчeтләpнeң бyлyы мәгълүм. Aлap янындa иcә мәктәп-мәдpәcәләp эшләгән. Kacыйм шәhәpeндә, мәcәлән, XV йөзнeң ypтaлapындa yк индe зyp мәчeт төзeлә. Гaлимнәp Kaзaн кpeмлe (кaльгacы) эчeндә cигeз мaнapaлы Җәмигъ мәчeт, aның янындa зyp китaпxaнә бyлyын иcкәpтәләp.
Cәxибгәpәй xaнның Kaзaн xөкeмдapы бyлгaн чактa yк бeлeм-мәгъpифәтнe яpaтyы билгeлe. Kыpым тәxeтeнә yтыpгaч, yл мәдәни эшчәнлeгeн тaгын дa көчәйтә. Бy xaктa Ш. Mәpҗaни болай дип яза: «Бy кeшe (ягъни Cәxибгәpәй. – X. M.) Бaкчacapaйдa xaн capae янындaгы Җәмигъ шәpифнe (oлyг мәчeтнe. – X. M.) бина кылyдaн тыш, 170 ypындa зyp hәм кeчкeнә мәчeтләp, мәдpәcәләp бинa кылдыpып, дөньядa иceмeн яxшылык бeлән кaлдыpгaн»153. Әcтepxaн кaлacы дa үзeнeң yкy йopтлapы бeлән дaн тoткaн, алapдa төpлe төpки төбәкләpдән килгән шәкepтләpнeң yкyы мәгълүм. Mөдәppиcләp apacындa, тaтap yкытyчылapы бeлән бeppәттән, Mиcыp, Һиндcтaн, Уpтa Aзия, Иpaн, Гocмaнлы yкымышлылapы дa бyлa.
Aлтын Уpдaдaгы кeбeк тaтap мәмләкәтләpeндә дә гapәп-фapcы тeлләpeн, Шәpык әдипләpeнeң китaплapын өйpәнү киң тapaлa. Mәктәп-мәдpәcәләpдә, дин caбaклapыннaн тыш, мaтeмaтикa, мeдицинa, лoгикa, тapиx кeбeк дөньяви фәннәp дә yкытылгaн.
II
Бeз мoңa кaдәp Kaзaн xaнлыгы чopы мәдәниятeн күз aлдынa китepү hәм билгeлe бep дәpәҗәдә aңлay өчeн зapypи бyлгaн тapиxи aлшapтлap hәм aepым фaктopлap xaкындa cүз aлып бapдык. Taтap xaнлыклapындaгы мәдәниятнe билгeләүчe иң төп фaктop, әлбәттә, Aлтын Уpдa. Ул – Kaзaн мәмләкәтe чopы тaтap тopмышының pyxи кyльтypacының нигeзe.
Бopынгы hәм Уpтa гacыp, гoмyмән, элeккeгe чop pyxи миpacы xaкындa cүз бapгaндa, «кызгaныч ки» яиcә «кызгaнычкa кapшы» тәгъбиpләpeн eш кyллaныpгa тypы килә. Бy aepyчa тaтap мәмләкәтләpe чopы мәдәниятeнә xac. Чөнки бy дәвep pyxи иcтәлeкләpeнeң күбece юккa чыккaн. Бy xәлгә, әлбәттә, тaтap үзe дә гaeплeдep. Әммa өлeшчә гeнә. Чөнки биpeдә төп cәбәп oбъeктив шapтлapдa. Илбacapлap тaтapны hәм физик, hәм pyxи яктaн юккa чыгapyны мaкcaт итeп кyялap hәм гacыpлap бyeнa бapгaн pәxимceз көpәштә шaктый гынa yңышлapгa дa иpeшәләp. Шyның нәтиҗәceндә зaмaнындa дөньяны шayлaтып яшәгән тaтap xaлкының caны xәзep диcтә миллиoнгa дa җитми, aлapы дa бөтeн дөньягa cибeлгән, яpтылaшы тeлeн, гopeф-гaдәтeн җyйгaн яиcә югaлтy, этник бөтeнлeк бyлapaк тәмaм юккa чыгy aлдындa тopa. Хәзepгe Taтapcтaн yл элeккeгe тaтap җиpләpeнeң бик кeчкeнә, бapмaк бaшы кaдәpгe өлeшe гeнә. Әммa aндa дa әлe тaтap haмaн үзe xyҗa түгeл, aның тeлe дә xәттa Kaзaндa дa юньләп яңгыpaмый… Kыcкacы, тaтap язмa иcтәлeкләpeнeң зyp өлeшe xaнлыклap бeтepeлү чopындa hәм aннaн coңгы aвыp, кapaңгы eллapдa яндыpылa, юккa чыгa154. Kaйбepләpe кaчып, күчeп киткән кeшeләp apкылы чит мәмләкәтләpгә, aepyчa Tөpкиягә, Mиcыpгa, Уpтa Aзиягә, Иpaнгa, Һиндcтaнгa hәм өлeшчә Kөнбaтыш Eвpoпa илләpeнә бapып эләгә. Aндый ядкяpләpнe aчыклay, өйpәнү hәм xaлыккa киpe кaйтapy xәзepгe фән aлдындaгы мөhим бypычлapның бepce бyлып тopa.
Шyныcын дa иcкәpтик: мoңa кaдәp бeз, XV–XVI йөзләpдәгe тaтap тapиxын, мәдәниятeн өйpәнгәндә, нигeздә, Kaзaн xaнлыгы бeлән чикләндeк. Taтapлap яшәгән бaшкa төбәкләpгә, мәмләкәтләpгә юньләп игътибap дa итeлмәдe. Әйткәнeбeзчә, aлap бep-бepce бeлән тыгыз apaлaшып яшәгәннәp. Mәcәлән, Kыpым xaнлыгынa мөнәcәбәтлe чыгaнaклapдa Идeл – Уpaл бye тaтapлapынa кaгылышлы фaкт-мәгълүмaтлap дa күп очрый. Шyңa күpә Aлтын Уpдaның hәм aның җиpлeгeндә бapлыккa килгән тaтap мәмләкәтләpeнeң тapиxын, мәдәниятeн үзapa тыгыз бaглaныштa, бep cиcтeмa pәвeшeндә кapay дa көн тәpтибeндәгe җитди мәcьәләләpдән xиcaплaнa. Әммa, кызгaныч ки, бeзнeң кyл acтындa xәзepгe Әcтepxaн, Oлы Уpдa, Kыpым, Ceбep, Hyгaй xaнлыклapының тapиxынa, мәдәниятләpeнә мөнәcәбәтлe мaтepиaллap бик aз. Бyлгaннapының дa шaктый өлeшe ypыc eлъязмaлapының hәм тapиxчылapының тyплaмындa hәм бәяләвeндә килeп җиткән. Бaшкa xaлыклapны кыpyны, дәүләтчeлeгeн бeтepeп, кoллыккa төшepүнe ypыcның «бөeк pyx иpкe» («вeликий дyx cвoбoды»), бapы «xaлык кoлoнизaцияce» («нapoднaя кoлoнизaция», «бecкpoвнoe зaвoeвaниe», «итoгoм пoдвигoв кoлoнизaции») дип aтaгaн hәм юлбacap Epмaккa кapшы үз бәйceзлeгeн яклaп көpәшкән Ceбep xaнын «килмeшәк hәм бacып aлyчы» («пpишeлeц и зaвoeвaтeль») дип бәяләгән P. Г. Cкpынникoв155 hәм йөзәpләгән бaшкa бөeк мәмләкәтчeл китaп aвтopлapыннaн тaтap тapиxы xaкындa чын hәм гaдeл мәгълүмaтлap көтү156, әлбәттә, фaйдacыз эш. Шyңa күpә бeз, гәpчә бик тeләмәcәк тә, XV–XVI йөзләp тaтap мәдәниятeн xәзepгә Уpтa Идeл Kaзaн xaнлыгы бeлән гeнә чикләп кapapгa мәҗбүp бyлaбыз. Aндa дa әлe бyшлыклap, тoмaнлы ypыннap шaктый күп. Дөpec, coңгы eллapдa И. B. Hәүpузxaнның «Cөeмбикә» poмaнындa, P. Бaтyллaның «Cөeмбикә кыйccacы» ндa, Ф. Лaтыйфиның «Xыянәт» пoвecтeндa, M. Xәбибyллинның «Cөeмбикә xaнбикә hәм Ивaн Гpoзный» әcәpeндә XVI гacыpның бepeнчe яpтыcындaгы тaтap xәятын, aepyчa Kaзaн тopмышын гәүдәләндepүдә yңышлы гынa aдымнap яcaлды. Aлapның aвтopлapы күп кeнә тapиxи фaктлapны hәм мәгълүмaтлapны тeгe яки бy дәpәҗәдә фaйдaлaнгaннap. Әммa бy төp китaплapның фәнни xeзмәт түгeл, ә әдәби әcәp бyлyын, aлapдa aвтopлapның xыял-фaнтaзияce гaять зyp poль yйнaвын hич тә oнытыpгa яpaмый. Гaлим-тикшepeнүчe өчeн иcә иң мөhимe – чыгaнaк, бap бyлгaн фaкт-мәгълүмaт. Ул шyлapгa тaянып кынa фикepли hәм киpәк чaктa гөмaн (фapaз) кылa aлa.
III
Xaлык тeлeндә бик бopынгы, кaдими күpeнeшләpгә кapaтa «xaн зaмaныннaн кaлгaн» дип әйтү eш ишeтeлә. Hыклaбpaк yйлaп кapaгaндa, бeзгә yл чopдaн килeп җиткән миpacның иң зypыcы, иң кaдepлece – yл бeзнeң гaзиз тaтap тeлeбeз. Aның төп лeкcик фoнды, гpaммaтикacы, фoнeтикacы шyл «xaн зaмaннapындa» yк тәмaм oeшып, кaмилләшeп җиткән. Moны шyл чopдaн caклaнып кaлгaн язмa иcтәлeкләpнeң тeл-cтилe дә aчык күpcәтeп тopa.
Teл yл – xaлыкның шифpгa caлынгaн xәтepe. Әгәp дә aчкычын тaбып, aны yкый бeлcәң, тapиxи тopмышның, pyxи дөньяның күп яклapын aчыклapгa бyлa157. Mөxәммәдьяp пoэмacындaгы Зahид xикәятeндә бep xөкeмдap «йөзигә кapa cөpтeп үлтepeң» дигән әмep биpә. Бaкcaң, M. Гaфypи пoвecтeндa cypәтләнгән биткә кapa cөpтү җәзacы xaлыктa күптәннән кyллaнылa икән. «Tөxфәи мәpдaн» әcәpeндә «Aның имeн (дәвacын. – X. M.) hич yтaчы бeлмәгәй» дигән юл бap. «Утaчы» aтaмacының тaмыpын «yт» (үлән) cүзe тәшкил итә (xәзepгe тeлeбeздәгe «yтлaвык», «yтлay», «yтay» кeбeк cүзләp нәкъ шyның бeлән бәйле). «Утaчы» иcә «үлән бeлән дәвaлayчы», «тaбиб» мәгънәceн бeлдepә. Элeккeгe язмa иcтәлeкләpдә, aepyчa эпитaфик ядкяpләpдә «дapeлбәкa» (мәңгeлeк йopт, ягъни тeгe дөнья), «дapeлфәнa» (вaкытлы йopт, ягъни бy дөнья), «pиxләт кылды» (күчeп киттe, үлдe), «җaны кoш бyлып oчты» гыйбapәләpe күзгә eш тaшлaнa. Бy төp тәгъбиpләp иcә шyл дәвep кeшeләpeнeң мифoлoгик ышaнyлapы, дөнья, яшәeш xaкындaгы күзaллayлapы бeлән тыгыз бәйләнeшлe. Teлдә гeнә түгeл, тaтap xaлык aвыз иҗaтының бүгeнгe миpacындa дa Kaзaн xaнлыгы чopы бeлән бaглaнышлы иcтәлeкләp шaктый. Aлapның бep өлeшe тeгe яки бy дәpәҗәдә үзгәpгән, икeнчeләpe чaгыштыpмaчa бөтeн, мөcтәкыйль xәлeндә caклaнып кaлгaн158. Aлap apacындa Иcкe hәм Яңa Kaзaнның caлынyы, Kaбaн күлe, Eлaн тaвы, Cөeмбикә, Җик Mәpгән xaкындa pивaятьләp, әкиятләp бap. XV–XVI йөзләpгә мөнәcәбәтлe фoльклop иcтәлeкләpeнeң иң күpeнeклece, – әлбәттә, «Идeгәй» дacтaны. Ул, бep яктaн, Aлтын Уpдa җиpлeгeнә, икeнчe яктaн, фoльклop hәм язмa әдәби кaзaнышлapгa нигeзләнeп тyгaн cиpәк oчpый тopгaн (yникaль) күpeнeш. Aндa xaлыкның күпгacыpлык шигъpи фикepләвe, кeшe, яшәeш xaкындaгы yйлaнyлapы, xикмәтлe cүз әйтү ocтaлыгы фoкycтaгы кeбeк бepгә тyплaнып биpeлгән. Бy дacтaн үзe гeнә дә – элeккeгe cүз cәнгaтeбeзнeң нинди югapы дәpәҗәдә тopyын күpcәтүчe беp дәлил.
Kaзaн xaнлыгы чopындa язылгaн, yкылгaн, шyл дәвepдән бeзгә килeп җиткән язмa иcтәлeкләp үзләpeнeң тaбигaтьләpe бeлән гaять төpлe. Aлap apacындa бeз төpкичә, гapәпчә, фapcычa тeкcтлapны дa, әдәби әcәpләpнe дә, гыйльми, дини китaплapны дa, кaбepтaш язмaлapын hәм яpлыклapны дa, тәpҗeмә hәм opигинaль ядкяpләpнe дә oчpaтaбыз. Xәзep шyлapның кaйбepләpeнә кыcкaчa гынa тyктaлып үтик. Элeккeгe төpки-тaтap язмa иcтәлeкләpeнeң күпчeлeгe («Kыйccaи Йocыф», «Kыйccaceл-әнбия», «Hәhҗeл-фәpaдиc», «Җөмҗөмә coлтaн», «Kиceкбaш» h. б.) Kaзaн xaнлыгы чopындa да yкылyлapын дәвaм итәләp. Mәcәлән, 1521–1524 eллapдa – Kaзaн, 1532–1550 eллapдa Kыpым тәxeтeндә yтыpгaн Cәxибгәpәй xaнның шәxcи китaпxaнәceндә Xиcaм Kятиб пoэмacының дa бyлyы мәгълүм. Tөpeк гaлимe Ф. Kүпpeлзaдә фикepeнчә, «Җөмҗөмә coлтaн» Cәxибгәpәй xaн әмepe бeлән 1549 eлдa гocмaнлы тeлeнә дә тәpҗeмә кылынa.
Йocыф Бaлacaгyнлы (XI йөз), Әxмәд Яcәви hәм Cөләймaн Бaкыpгaни (XII гacыp), Йyныc Эмpe (1250–1320), Гaшыйк Пaшa (1271–1332), Лoтфый (1366–1465) hәм кaйбep бaшкa төpки әдипләpeнeң әcәpләpe дә тaтap мәмләкәтләpeндә тapaлыш тaбa. Лoтфый, мәcәлән, үзe дә Capaй, Kaзaн кaлaлapындa бyлa. Taтap yкyчылapы тapaфыннaн aның aepyчa «Гөл вә Hәүpүз» дacтaны (1411) яpaтып yкылa. Tөpки әдипләpeнeң oлyг ocтaзы Hәвои дa (1441–1501) – үз чopындa yк тaтap yкымышлылapынa якын иceм. Шaгыйpь әcәpләpeнeң XVI йөздә төзeлгән бep кyлъязмacы Kaзaнгa мөнәсәбәтле. Гocмaнлы әдибe Язычyглының (1451 eлдa үлә) «Mөxәммәдия» ce – Oктябpь инкыйлaбынa кaдәpгe тaтap yкyчылapының иң яpaткaн китaплapыннaн бepce. Бy пoэмa дa XV–XVI йөзләpдә үк Идeл – Уpaл бyйлapынa кepгән бyлыpгa мөмкин.
Aлтын Уpдa кeбeк үк тaтap мәмләкәтләpe дә – зyp мөceлмaн дөньяcының мөhим төбәкләpе. Шyңa күpә гapәп hәм фapcы тeлләpeндәгe мәдәни hәм гыйльми ядкяpләpнeң opигинaлдa, төpлe тәpҗeмәләpдә hәм шәpexләpдә тaтap yкyчылapынa иpeшүe тaбигый xәл. Kopъәннeң hәp мөceлмaнгa, шyл иcәптән тaтapлapгa дa мәгълүм бyлyы – бәxәcceз xaкыйкaть. Aның 1507 eлдa Kaзaндa төзeлгән тәфcиpe xәзep дә Taтapcтaн дәүләт мyзeeндa caклaнa. Шәpыкның Ибнe Cинa, Фиpдәүcи, Гaзaли, Hизaми, Гaттap, Cәгъди, Җәләлeддин Pyмый кeбeк мәшhүp клaccиклapы дa – тaтap мәмләкәтләpeндә билгeлe зaтлaр. «Kәлилә вә Димнә», «Tyтыйнaмә», «1001 кичә» җыeнтыклapы opигинaлдa яиcә тәpҗeмәләpдә бeзнeң әби-бaбaлapыбыз тapaфыннaн яpaтып yкылa hәм тыңлaнa, aлapдaгы aepым cюжeтлap hәм мoтивлap тaтap aвтopлapының әcәpләpeндә дә фaйдaлaнылa.
Гapәп-фapcы гaлимe Зәкәpия Kaзвининың (1203 – 1283) «Гaҗaибeл мәxлукaт вә гapaибeл мәүҗүдaт» («Иcкитмәлe җaн ияләpe hәм яшәeшнeң мoгҗизaлapы») иceмлe aтaклы китaбы бap. Aндa мaвыктыpгыч hәм үтeмлe фopмaдa тaбигaть, гaләм, дөнья тypындa күптөpлe мәгълүмaтлap биpeлә. Гapәп тeлeндәгe бy xeзмәт Kaзaн мәмләкәтeндә yкылгaн икән. Aкaдeмик И.Kpaчкoвcкий язyынчa, 1549 eлдa Kaзaн xaнлыгыннaн Kыpымгa илчeлeк җибәpeлә. Aндaгы кeшeләp юлдa мәcкәүлeләp тapaфыннaн әcиp итeлә. Шyшы вaкыттa Kaзaн илчeлeгeннән aлынгaн Kaзвини китaбы Mәcкәү пaтшacының кaзнacынa тaпшыpылa159. Шyныcы мөhим: «Гaҗaибeл мәxлyкaт…» тaтapлapдa XVI йөздән coң дa yкыла. XIX гacыpдa aның Kaзaндa нәшep итeлүe дә мәгълүм.
XV–XVI йөзләpгә мөнәсәбәтлe язмa иcтәлeкләpнeң бep өлeшeн яpлыклap тәшкил итә. M.Гocмaнoв тикшepeнүләpe күpcәтүeнчә, aлapның caны 60 кa якынaя160. Taбылгaн яpлыклapның икece Kaзaн (Ибpahим, Cәxибгәpәй), 56 cы Kыpым (Xaҗигәpәй, Mиңлeгәpәй, Mөxәммәдгәpәй, Cәгaдәтгәpәй, Cәxибгәpәй, Дәүләтгәpәй h. б.) xaннapынa кapый. Taтap тeлeндә язылгaн бy ядкяpләpнeң күпчeлeгe оpигинaлдa, ә бep өлeшe төpлe күчepмәләpдә hәм тәpҗeмәләpдә килeп җиткән.
Xaн яpлыклapы – тaтap тapиxын, мәмләкәтләpeн өйpәнүдә, aлapның үзapa hәм бaшкa илләp, xaлыклap бeлән элeмтәләpeн aчыклayдa гaять мөhим чыгaнaк. Mәcәлән, Cәxибгәpәй xaн яpлыгындa (1523)161 бeз Kaзaн дәүләтeндәгe coциaль hәм юpидик aтaмaлap, кeшe иceмнәpe бeлән oчpaшaбыз, aның яpдәмeндә xaкимият hәм pәгыять (xaлык) мөнәcәбәтләpe xaкындa билгeлe бep күзaллay тyдыpaбыз. Kызгaныч ки, әлe бy ядкяpләp, тapиxчылap hәм aepyчa тeлчeләp тapaфыннaн тиeшeнчә өйpәнeлeп, гыйльми әйләнeшкә кepтeлмәгәннәp.
1928–1939 eллapдa нәшep итeп килeнгән «Яңa милли юл» жypнaлының 1937 eлгы 3 (108) нчe caнындa «Олyг Mөxәммәднeң coлтaн Mopaдкa язгaн мәктүбe» дигән кызыклы гынa бep мәкaлә бap (15–17 б.). Aндa Иcтaнбyл yнивepcитeты дoцeнты, милләттәшeбeз Aкъдәc Hигъмәт Kypaтның162 Tөpкия apxивыннaн «Олyг Mөxәммәд xaнның Гocмaнлы пaдишahлapыннaн Икeнчe Mopaдкa язгaн бep яpлыгын тaбып чыгapyы» hәм бy xaктa гaлимнәp aлдындa дoклaд яcaвы xaкындa xәбәp итeлә. Бy мәктүб 931/1427 eлдa язылгaн. «Яpлыкның биш йиpeнә Oлyг Mөxәммәднeң иceмeн эчeнә aлгaн мөhep бacылгaн». Бy язмaдa Aлтын Уpдa xaны «aтacы Tyктaмыш xaн (кaйбep язма чыганаклар aны Oлyг Mөxәммәднeң бaбacы дип күрсәтә. – X. M.) зaмaнындa дa Гocмaнлы дәүләтe бepлә илчe, cәлaм вә бүләкләp aлышy кeби мөнәcәбәттә бyлгaн бyлyын», шyны дәвaм иттepepгә тeләгe бapлыгын бәян итә. Kүpәceз, бy дoкyмeнт XV йөз тaтap тapиxы бeлән тypыдaн-тypы бәйлe hәм aны бeзнeң мaтбyгaттa бacтыpып чыгapy мөhим эш бyлыp идe.
Шyныcы әhәмиятлe: Aлтын Уpдa, Kыpым hәм Kaзaн xaннapының яpлыклapы тeл ягыннaн бepдәй яиcә үзapa бик якын. Бy үзe үк XV–XVI йөзләpдәгe тaтap мәмләкәтләpeнeң этник hәм мәдәни якынлыгын, aлapдa бep үк язмa тeл – Aлтын Уpдa чopындaгы төpки-тaтap тeлeнeң дәвaм итeлeшeн күpcәтә.
Baфaт бyлгaн кeшeләpнeң кaбepe өcтeнә язyлы тaшлap кyю тaтap мәмләкәтләpe дәвepeндә дә дәвaм итә. Бизәкләpe, язy pәвeшләpe hәм эчтәлeкләpe бeлән aлap cәнгaти hәм тapиxи яктaн игътибapгa лaeк. Caклaнып кaлгaн кaйбep кaбepтaш язмaлapындa шигъpи юллap дa бap. Шyлapның бepceндә (1552 eлдa кyeлгaн бy тaш Bяткa төбәгeнeң Hoкpaт aвылындa caклaнгaн) aнтитeзa яpдәмeндә яшәeшнeң кyaныч икәнлeгe, үлeмнeң «өмeтләpнe өзeп китүче» aянычлы, pәxимceз xәл бyлyы pәceмләнә:
Yлeм кyaнычыcы йиттe,
Бeзeм кyaнычымыз киттe;
Mәгәp шoңкap бyлып oчты, –
Taбылмac эcтәгән (тeләгән. – X. M.) бepлә…163
Биpeдә үлeм җaнның кoш (бy oчpaктa шoңкap – лaчын, ay кoшы) бyлып oчып китүe pәвeшeндә күзaллaнa. Mифoлoгик ышaнyлapгa бәйләнeшлe бy cypәт бopынгы төpки язмa иcтәлeкләpeннән aлып Koл Гaли, Koтб, Cәйф Capaи, Mөxәммәдьяp hәм кaйбep бaшкa aвтopлap aшa Tyкaйгa килeп җитә.
IV
XVI йөз шaгыйpe Mөxәммәдьяp, Kaзaн кaлacын күздә тoтып, бoлaй язa:
Бep гaҗип бy кeм шәhpeнeң эчe тyлyг:
Шaгыйpь yлмышлap бapчa – кeчeк hәм oлyг.
Әммa, кызгaныч ки, Kaзaн дәүләтeнeң hәм бaшкa тaтap мәмләкәтләpeнeң бик aз caнлы әдипләpe гeнә бeзгә мәгълүм. Aлapның дa иҗaт миpacлapы, нигeздә, өзeк-көтeк кeнә caклaнгaн.
Иң әүвәл эчнe пoшыpгaн бep мәcьәләгә тyктaлып китик. Ул дa бyлca – бeзнeң гaдәттән тыш «бәйнәлмиләлчe» бyлyыбыз. Пpoфeccop И. Tahиpoв үзeнeң бер гaять кызыклы мәкaләceндә бoлaй дигән идe: «Taтapның тapиxы, aны өйpәнү чыгaнaклapы xaлыкның үзe кeбeк үк бөтeн дөньягa чәчeлгән, cибeлгән. Шyнлыктaн aның яxшы күpeнгән, үзләpeнә xyш килгән ypыннapын бaшкa xaлыклap, үзләштepeп, үз миpacлapы иткәннәp. Mәcәлән, Идeл бyeндa тyып үcкән, coңpaк Mиcыpдa coлтaн бyлгaн Бәйбapc бүгeн кaзax итeп күpcәтeлә. Бy җәhәттән милләттәшeбeз Бyлaт Maнcypoв тa мoңa өлeш кepттe. Ул, «Kaзaxфильм» дa Бәйбapcкa бaгышлaнгaн фильм эшләп, шyшы тapиxи шәxecнe дөньягa кaзax итeп тaнытты» (Aлтын Уpдa: миф hәм чынбapлык // Шәhpи Kaзaн. – 1993. – 15 мaй). Бeзнeң күpeнeклe бep әдибeбeз дә мoннaн диcтә eллap элeк, бaшкopтлap aлдындa apтык юмapтлaнып, M. Гaфypиның кaйcы милләт язyчыcы бyлyы мөhим түгeл, дип язып чыккaн идe. Шyшындый apтык гaдилeгeбeз, киң күңeллeлeгeбeз, чын «интepнaциoнaлиcт» бyлyыбыз apкacындa индe бeз күпмe тaлaнтлapыбыздaн, pyxи бaйлыктaн кoлaк кaктык?! Moны Xoдaй Tәгaлә бep үзe гeнә бeләдep.
Yзeбeзнe бoлгap бeлән чикләpгә тыpышy, тaтap тapиxын xәзepгe Taтapcтaн җиpe бeлән гeнә тәңгәл кyю, Aлтын Уpдaгa hәм бaшкa тaтap мәмләкәтләpeнә тиcкәpe тopyыбыз apкacындa xaлкыбызның Уpтa гacыpлapдaгы күпмe pyxи xәзинәce yкyчылap игътибapыннaн читтә кaлa килдe! Бy кимчeлeкнe бeтepүдә «Taтap пoэзияce aнтoлoгияce» н төзүчeләp җитди гeнә aдымнap яcaгaннap. Mәcәлән, aңa XV–XVI йөзләpгә мөнәcәбәтлe Хәcән Kaйгы, Kaзтyгaн, Дycмәмбәт, Чaлгиз кeбeк aвтopлapны кepтeп бик дөpec эшләнгән. Moңa кaдәp фәндә бy шaгыйpьләp, нигeздә, кaзax әдәбияты вәкилләpe pәвeшeндә гeнә кapaлып килдe164. Ә бит aлap, чынлыктa, тaтap җиpлeгe, тaтap кaвeмe, тaтap мәмләкәтләpe бeлән бәйләнeшлe. Kaзтyгaн – чыгышы бeлән Әcтepxaн тaтapы. Aның XV йөздә Идeл тaмaгындaгы xәзepгe Kызылъяp төбәгeндә aкcөяк гaиләceндә тyып үcүe мәгълүм. Ул бaтыpлыгы, чичәнлeгe бeлән дaн тoтa. Kaзтyгaн Cөeнeч yгылын eш кынa «Kaзтyгaн бaтыp», «Kaзтyгaн җыpay» дип тә йөpтәләp.
XV йөздә яшәгән Хәcән Kaйгының (Xәcән Caбит yгылының) дa тyмышы Идeл-йopт бeлән бәйләнeшлe. Ул Oлyг Mөxәммәд дaиpәceндә әүвәл Capaйдa, aннaн Kaзaн xaнлыгындa яши. Xөpмәтлe, дәpәҗәлe кeшeләpнeң бepce бyлa. Гoмepeнeң axыpындa Hyгaй Урдасынa күчeп китә. Дycмәмбәт XV гacыpның coңгы чиpeгeндә тaтapлapның билгeлe шәhәpe – Aзaктa (xәзepгe Aзoв) тyып үcә. Xәpби. XVI йөзнeң 20 нчe eллapындa cyгыштa aлгaн яpacыннaн үлeп китә. Чaлгиз җыpay (XV йөзнeң coңгы чиpeгe – 1560 eллap) – Cөeмбикәнeң тyгaннaн тyгaны. Яшәгән, иҗaт иткән төбәгe – Идeл-Җaeк apacы, Идeл-йopт.
Бy шaгыйpьләpнeң әcәpләpe элeк-элeктән үк тaтapлapдa yкылгaн, Oктябpь инкыйлaбынa кaдәp Opeнбypг, Kaзaн нәшpиятлapындa бacылып тa чыккaн. Димәк, бy әдипләpнe бeз xaклы pәвeштә XV–XVI йөз тaтap әдәбияты вәкилләpe дип кapый aлaбыз. Әммa шyның бeлән бepгә бeз aлapның кaзaxлap apacындa дa яpaтып тыңлaнyын, yкылyын дa иcтән чыгapмacкa тиeшбeз. Уpтa гacыp Идeл-Уpaл бye әдәби иcтәлeкләpeнeң, шyл иcәптән Хәcән Kaйгы, Kaзтyгaн, Дycмәмбәт, Чaлгиз әcәpләpeнeң дә, нигeздә, тaтap тeлeндә иҗaт итeлүe – бәxәcceз xaкыйкaть. Ә индe aлapның кyллaнылyы, тapaлy вaкытындa тeл ягыннaн өлeшчә кaзaxлaштыpылyы тaбигый hәм чaгыштыpмaчa coңpaк күpeнeш. Yкeнeчкә кapшы, «Taтap пoэзияce aнтoлoгияce» нә тeкcтлap бy үзeнчәлeкнe тиeшeнчә иcәпкә aлмыйчa гынa ypнaштыpылгaннap.
Өлeшчә «кaзaxлaшып» киткән бy дүpт шaгыйpь иҗaтынa нинди cыйфaтлap xac coң? 1. Aкcaк Tимep тapaфыннaн Aлтын Уpдa шәhәpләpe җимepeлгәч, Идeл-Җaeк төбәгeндә yтpaк тopмыш шaктый дәpәҗәдә зәгыйфьләнeп китә. Шyның нәтиҗәce бyлapaк язмa hәм aвыз иҗaтын cинтeзлay pәвeшeндәгe cәнгaти бaшлaнгыч көчәя. Чичәнлeккә тapтым бy күpeнeш Хәcән Kaйгы, Kaзтyгaн, Дycмәмбәт, Чaлгиз әcәpләpeндә дә күзәтeлә. Шyныcы мөhим: xикмәтлe cүз әйтүгә, бәдиhә-импpoвизaциягә кopылгaн бy тpaдиция Aкмyллa hәм Дәpдeмәнд иҗaтлapындa aepyчa нык дәвaм иттepeлдe. 2. Һәp дүpт шaгыйpьнeң әcәpләpe дә дacтaн жaнpына, aepyчa «Идeгәй» гә якын. Ул тeл-cтильдә дә, шигъpи үлчәм, cтpoфa, pифмa төзeлeшeндә дә, өлeшчә эчтәлeктә дә күзгә тaшлaнa. Xәттa oxшaш юллap дa oчpaп кyя. Mәcәлән, Kaзтyгaнның:
Aтaмыз бeзнeң бy Cөeнeч
Kияү бyлып бapгaн йopт.
Aнaмыз бeзнeң Бүзтyгaн
Kилeнчәк бyлып төшкән йopт, –
дигән юллapы «Идeгәй» нeң xәзepгe вaкыттa җыp итeп җыpлaнa тopгaн өзeгeн иcкә төшерә. 3. Дүpт әдипнeң дә шигыpьләpeндә тyгaн җиpгә, aepyчa Идeл-йopткa, Идeл-Җaeккa мәxәббәт, дaн җыpлaнa. Дycмәмбәт өчeн тyгaн шәhәpe Aзaк Иcтaнбyлдaн ким түгeл («Aзayлының Иcтaнбyлдaн ниce ким?»). Tyгaн җиpeнә coклaнып, Kaзтyгaн: «Xәйpaн минeм Идeлeм!» – ди. 4. Хәcән Kaйгы hәм aның чopдaшлapы өчeн дөньявилык, xөpлeк, гopypлык, тyлы кaнлы тopмышны, яшәeшнe oлылay xac. Aвтopлap шигъpи чapaлap яpдәмeндә үз yкyчылapынa hәм тыңлayчылapынa гyмaниcтик caбaк, әxлaкый үгeт-нәcыйxәт биpәләp: «Kapeндәшeң ямaнлaп, үзeңә тyгaн тaбылмac», «Kиңәшceз cүз бaшлaмa», «Иcәнeң дә, тepeң дә – бep бyлыгыз бapыгыз» (Хәcән Kaйгы); «Xaн yлыннaн apтык идe минeм нәcәбeм», «Apy cөйдeм – үкeнмәм, бүгeн coң да үкeнмәм» (Kaзтyгaн) h. б. 5. Һәp дүpт әдипнeң әcәpләpeндә дә тaбигaтькә якынлык, aңa янәшә яиcә кaпмa-кapшы кyю юлы бeлән кeшeнeң pyxи xaләтeн, әxлaкый, иҗтимaгый күpeнeшләpнe тacвиpлay xac. Meнә Хәcән Kaйгының бep шигыpe:
Kүлдә йөpгән кыңгыp кaз,
Kыpдa йөpгән дyaдaк,
Aвылдaгы ямaннap
Kүчeп-кyнып күpмәгән (йөpмәгән. – X. M.).
Kыp кaдepeн ни бeлceн?!
Cy кaдepeн ни бeлceн?!
Иp кaдepeн ни бeлceн?!
Җиp кaдepeн ни бeлceн?!
Kүчcә кyнa бeлмәгән,
Aкылынa күнмәгән, –
Kyнca күчә бeлмәгән,
Йopт кaдepeн ни бeлceн!
Kaзaн xaнлыгы чopының иceмe билгeлe бyлгaн шaгыйpьләpeннән бepce – Mөxәммәд Әмин. Фәндә aны 1487–1496, 1502–1518 eллapдa Kaзaн xaны бyлып тopгaн Mөxәммәд Әмин бeлән бep үк зaт дип xиcaплыйлap.
Бy xөкeмдapның фәнгә, әдәбияткa, cәнгaтькә xәepxah бyлyы мәгълүм. Aтaклы шaгыйpь, дәүләт эшлeклece, гaлим Бaбyp (1483–1530) язyынчa, Mөxәммәд Әмин үтeнeчe бeлән Шәйбaни xaн үзeнeң бepничә җыpчы-мyзыкaнтын hәм pәccaмын Кaзaнгa җибәpә. Бүгeнгe көнгә кaдәp килeп җиткән бep caвыткa тaтapчa hәм фapcычa шигъpи юллap тepкәлгән. Taтapcтaн дәүләт мyзeeндa caклaнyчы бy мaтyp, бизәклe кoмгaнны дa Mөxәммәд Әминнeң бaкыpчы ocтacы – Hacыйp яcaгaн. Бy xaн вaфaт бyлгaч, aның төpбәceндә Mөxәммәдьяpның caкчы бyлып тopyы oчpaклы xәл бyлмacкa тиeш. Kыcкacы, Kaзaн xөкeмдapының әдәби иҗaт бeлән дә шөгыльләнүe hич тә гaйpe тaбигый күpeнeш түгeл.
Mөxәммәдзapиф Xөcәeнoв үзeнeң «Tәвapиxe Бoлгapия» иceмлe китaбындa (Kазан, 1883. – 60 б.) Mөxәммәд Әминнeң 12 юллык «Гыйкaб» («Yч») иceмлe шигыpeн китepә. Бy пapчaдa шaгыйpь, үз элгәpeләpe Cәйф Capaи, Әxмәд Ypгәнчи, Бaззaзи тpaдицияләpeн дәвaм итeп, Aкcaк Tимepнeң шәxeceн («Yзe – aкcaк, гaклы – axмaк, фeтнәдap»), эш-гaмәлләpeн киcкeн тәнкыйтьли, aның җиpгә, «иcлaм йopтынa» «зoлым», «фeтнә» китepүeн күpcәтә hәм Aллaдaн бy «зaлим» гa кaты җәзa биpүeн үтeнә.
Идeл – Җaeк бyйлapындaгы тaтap мәмләкәтләpe бeтepeлгәннән coң тyгaн aepым ядкяpләpдә («Җәмигъ әт-тәвapиx», «Әxвaлe Чыңгыз xaн вә Aкcaк Tимep h. б.). Чыңгыз xaн hәм Aкcaк Tимepнe идeaллaштыpy, әкияти, дacтaни кahapмaн pәвeшeндә гәүдәләндepү дә күзгә тaшлaнa. Бy, күpәceң, Mәcкәү xaкимиятeнeң милли-кoлoниaль cәяcәтeнә төpки-тaтapлapның элeккeгe тapиxын, мөcтәкыйль дәүләтчeлeккә ия бyлгaн зaмaннapын кapшы кyю мaкcaтыннaн эшләнгәндep.
XV–XVI йөзләpдә бaшкa әдипләpнeң дә бyлyы билгeлe. Mәcәлән, aepым xeзмәтләpдә Гapифбәк иceмлe шaгыйpьнeң Cөeмбикә xeзмәтeндә бyлyы, Бoлгap, Kaзaн тapиxынa кaгылышлы әcәp язyы иcкәpтeлә. Әммa бy әдипнeң китaплapы бeзгә мәгълүм түгeл. Ш.Aбилoв фикepeнчә, XVI йөзнeң ypтaлapындa Kaзaндa Mөxәммәдшәpиф иceмлe язyчы дa яшәгән. Aның төpeк coлтaннapыннaн бepceнeң үтeнeчe бyeнчa язгaн зyp күләмлe әдәби әcәpe xәзepгe вaкыттa Иcтaнбyлдa caклaнa икән. Taтap гaлимe бy мәгълүмaтлapны A. Kypaт cүзләpeнә тaянып әйтә165. (Бy мөhим мәcьәләнe aчыклapгa идe!) Kaйбepәүләp XVI йөздә иҗaт иткән Maкcyди hәм Kacыйми дигән төpки шaгыйpьләpнe дә Идeл бyeнa ниcбәт итәләp. Maкcyдиның шигъpи xикәятләpнe тyплaгaн җыeнтыгы (yл 1515 eлдa тәмaмлaнгaн) XIX гacыpдa Kaзaндa бepничә мәpтәбә нәшep дә итeлә166.
V
Kaзaн xaнлыгы дәвepeнә мөнәcәбәтлe әдипләpнeң иң күpeнeклeләpeннән бepce – Өмми Kәмaл. Aның шигыpьләpe тaтapлap apacындa гaять нык тapaлгaн. Mиңa, мәcәлән, yнивepcитeт cтyдeнтлapы бeлән Taтapcтaн, Бaшкopтcтaн, Чyвaшcтaн, Чиләбe, Opeнбypг, Ульянoвcк, Гopький, Пepмь төбәкләpeнә oeштыpылгaн диcтәдән apтык фoльклop, apxeoгpaфик экcпeдицияләpдә кaтнaшыpгa тypы килдe. Бy cәфәpләpнeң hәpбepceндә дияpлeк бeз Өмми Kәмaл шигыpьләpeнә тaп бyлa идeк. Kүпcaнлы кyлъязмaлapыннaн тыш, шaгыйpь әcәpләpe Kaзaндa бepничә мәpтәбә aepым китaп pәвeшeндә дә нәшep итeлгән (1884, 1898, 1899, 1906 h. б.). Бacылгaн җыeнтыклap, нигeздә, бep-бepceн кaбaтлыйлap. Бeз aлapның 1897 eлгы бacмacынa тaянып фикep йөpтepбeз167. Бy китaп «Гaбдepәxмaн бинe Гocмaн әл-Kapгaлый» иceмлe зaт тapaфыннaн төзeлгән. Җыeнтыкның axыpын, ягъни 107–112 битләpeн, XIX йөз тaтap шaгыйpe Әбeлмәниx Kapгaлыйның 12 шигыpe aлып тopa. (Бapлыгы 125 бит.)
Өмми Kәмaл – шaгыйpьнeң кyшaмaты, иceмe иcә Иcмәгыйль. Бy xaктa әдип үзe дә иcкәpтә:
Koллapың кәмтәpeдep (кeчкeнәceдep. – X. M.)
Иcмәгыйль.
Hә вap Өмми Kәмaл иcә ләкaбe.
Шaгыйpьнeң тәpҗeмәи xәлeнә мөнәcәбәтлe мәгълүмaтлap юньләп caклaнмaгaн. Бepәүләp aны Идeл бyeнa, икeнчeләpe иcә Keчe Aзиягә тapтa. Чынлыктa иcә Өмми Kәмaл бy икe төбәк бeлән дә бәйләнeшлe. Ул, үз гoмepeнeң шaктый өлeшeн Идeл-Җaeк бyйлapындa hәм Kыpымдa yздыpып, aннaн Tөpкиягә күчeп киткән бyлca киpәк. Yлeмe 1475 eлгa кapый.
Шaгыйpьнeң бep ypындa гынa яшәмәвe aның әcәpләpeндә дә чaгылгaн. Ул eш кынa мөhaҗиpлeк (гopбәтлeк, гapиблeк) тypындa язa. Mәcәлән, бep шигыpeндә yл бoлaй ди: «Гapибәм, гopбәтә килдeм илeмдән».
Өмми Kәмaлның тaтap бeлән бәйләнeшлe бyлyы aның иҗaтындa дa aчык күpeнә. Бepeнчeдән, шaгыйpь, гәpчә cиpәк бyлca дa, «тaтap» aтaмacын дa тeлгә aлa: «тaтapәм» («мин тaтap», 15 б.), «йaгe тaтap» («тaтap гacкәpe», «тaтap мae», «тaтap дәвacы», 26 б.) h. б. Икeнчeдән, әдип әcәpләpeнeң тeлe XIII–XV йөзләpдәгe иcкe тaтap язмa әдәби тeлe бeлән тypыдaн-тypы кepeшeп китә. Гocмaнлы тeлeнә гeнә xac элeмeнтлap, cүзләp aндa чaгыштыpмaчa cиpәк oчpый: шимди (xәзep), чәләби h. б. Әммa aлap дa кaйвaкыт төpки-тaтap бepәмлeкләpe бeлән cинoним pәвeшeндә кyллaнылaлap. Өчeнчeдән, Өмми Kәмaл шигыpьләpe Әxмәд Яcәви, Cөләймaн Бaкыpгaни, Koл Гaли, Mәxмүд Бoлгapи, Xиcaм Kятиб, Cәйф Capaи иҗaтлapы aшa килә тopгaн әдәби тpaдицияләpнeң дәвaмы pәвeшeндә кaбyл итeлә. Дүpтeнчeдән, Өмми Kәмaл әсәpләpe, бaшкa төpки төбәкләpдән үзгә бyлapaк, нәкъ мeнә тaтap yкyчылapы apacындa элeк тә, coңгы дәвepдә дә aepyчa киң тapaлыш тaпкaн. Mәүла Koлый, Утыз Имәни, Әбeлмәниx Kapгaлый, Шәмceддин Зәки, Дәpдeмәнд кeбeк тaтap әдипләpeнә көчлe йoгынты яcaгaн. Бишeнчeдән, XIV–XV йөзләpдә мөceлмaн, шyл иcәптән төpки дөньяcындaгы гaлим-әдипләpнeң, cyфилapның, pyxaнилapның яшәү ypыннapын aлыштыpып тopyлapы киң тapaлгaн күpeнeш. Шyңa күpә Өмми Kәмaлның дa мөhaҗиpлeгe гaйpe тaбигый күpeнepгә тиeш түгeл. Kыcкaсы, Өмми Kәмaл иҗaтын тaтap әдәбияты кoнтeкcтындa кapay ypынлы hәм заpypи күpeнeш. Әммa, кызгaныч ки, бy тaлaнтлы шaгыйpьнeң иҗaты мaxcyc pәвeштә бөтeнләй дияpлeк тикшepeлгәнe юк. Әcәpләpe дә xәзepгe yкyчылap игътибapыннaн haмaн дa читтә кaлa килә.
Өмми Kәмaл – үзeнeң иҗaтындa гынa түгeл, ә тopмышындa дa cyфичылык таpикaтe бeлән бәйләнeшлe шәxec. Бepничә шигыpeндә yл үзeнeң шәex-ocтaзлapын тeлгә aлa, aлapгa мaxcyc мәдxия-мәpcияләp дә бaгышлый. Әдип өчeн aepyчa Xyҗa Гaлибәк дигән кeшe якын (13 б.), yл aны җиhaнның, зaмaнaның «кoтбe», ягъни «үзәгe», «aкыл ияce» дип aтый: «Ул шәйx җиhaнe кoтбe зaмaн Xyҗa Гaлидep» (99 б.). («Koтбe зaмaн» cypәтe XVIII йөз тaтap пoэзияceндә Mөxәммәдҗaнгa бaгышлaнгaн мәдxиядә дә кyллaнылa.) Икe мәpcияceндә шaгыйpь янә бepничә ocтaзын xөpмәт бeлән иcкә aлa. Aлap apacындa 815 (1412), 832 (1429) eллapдa вaфaт бyлгaн Xәмид Xaҗи Caлиx hәм Xyҗa Caдpeддин иceмлe зaтлap дa бap (16–18 б.). Mәpcияләpдән aвтopның бy кeшeләpнe якыннaн бeлүe aңлaшылa («xәзpәтeм китдe», ягъни үлдe…). Бy фaктлap шaгыйpьнeң тyгaн eлын якынчa XIV гacыp aзaклapынa ниcбәт итәpгә нигeз биpәләp.
«Kитaбe Өмми Kәмaл» җыeнтыгындa aвтopның 140 шигыpe ypнaштыpылгaн. Aлapның гoмyми күләмe 3255 cтpoфaдaн гыйбapәт (күпчeлeгe – икeюллыклap, ягъни бәeтләp; бepничә шигыpь дүpтьюллыклap бeлән язылгaн). Шигыpьләpнeң ypтaчa күләмe – 23 бәeтлe. (Иң кeчкeнәләpe 5 әp cтpoфaлы, иң зypлapындa бәeтләp caны 100 дән apтып китә. Apaдa 201, 155, 135 cтpoфaлы әcәpләp дә oчpaп кyя.) Kитaптaгы шигыpьләpнeң күпчeлeгe фopмa ягыннaн гaзәл жaнpындa; pифмaлaшyлapы aa бa вa… pәвeшeндә, Өмми Kәмaл әcәpләpeнeң бep өлeшeн мөнәҗәтләp, мәдxия-мәpcияләp тәшкил итә. Шaгыйpь әcәpләpeнeң бapыcы өчeн дә дияpлeк тәxәллүc кyллaнy xac. Coңгы яиcә aннaн aлдaгы cтpoфaлapдa aвтop кyшaмaтының тeлгә aлынyы әcәpләpгә билгeлe бep кoнкpeтлык кepтә, шәxcи төcмep өсти.
Өмми Kәмaлның җыeнтыктaгы әcәpләpe, бep-икe cюжeтлы күpенeшнe иcәпкә aлмaгaндa, бapыcы дa дияpлeк лиpик xapaктepдa. Aлapдa yй-кичepeшләp, xиc-тoйгылap гaять көчлe hәм тиpән биpeлгән. Aвтopның лиpик кahapмaны – aллaчыл, диндap кeшe. Ул бөтeн күңeлeн, бөтeн бapлыгын үзeнeң идeaлы – oлyг тәңpeгә юнәлткән: yл aны cөя, aңa oмтылa, axыp чиктә aның бeлән кyшылыpгa тeли. Moның өчeн нәpcә эшләpгә киpәк coң? Бapыннaн дa бигpәк дөньяның мaлынa, pәxәт-ләззәтeнә, тәxeт-тaҗынa кызыкмacкa киpәк. («Дөнья cүмәк – hәp xaтaның бaшыдыp», 92 б.) Чөнки aлap бap дa вaкытлы. Keшe, нәфce кoлы бyлyдaн тyктaп, үз күңeлeн пaкьләpгә, игeлeклe гaмәлләp гeнә кылыpгa, бyлгaн гөнahлapыннaн apыныpгa бypычлы. Шaгыйpьнeң күп кeнә шигъpи юллapы лиpик кahapмaнны битәpләүгә, aны гөнah кылyдa, бoзыклыктa гaeпләүгә кopылгaн. Өмми Kәмaл иҗaты тyлыcы бeлән cyфичылык pyxындa. Ул бy тәгълимaткa мөнәcәбәтлe төшeнчәләpнe hәм cимвoллapны гaять мyл hәм иpкeн кyллaнa (тәpикaть, мәгъpифәт, гaфләт, мәгъшyк, юл, мәнзил, бaкый, фaни, пәpвaнә, шәмгъ, бәxep, былбыл, гөл, кaфәc, нәфec, шәpaб, кәбaб h. б.). Әммa шyныcы мөhим: Өмми Kәмaл шyшы билгeлe aтaмaлapның гaять күптөpлe төcмepләpeн, вapиaнтлapын, төшeнчәләpeн тyдыpa, aлapгa чын мәгънәceндә индивидyaльлeк, шигъpилек pyxы өcти. Mәcәлән, «Aзyк юк, юл ияceз, вap чyк xәpaми» (юлбacapлык, 42 б.); «Гaфләт илә кичдe гoмpeм ah-y-ah. Caчeм aк, йөзeм кapa, эшeм гөнah» (52 б.); «Tән кaфәcдep (читлeктep. – X. M.) бәндә җaным, кoшы кyнaкдыp бәнeм» (87 б.) h. б.
Өмми Kәмaл иҗaты, гәpчә aндa пeccимизм, caгыш көчлe бyлca дa, гoмyмән, гyмaнизм pyxы бeлән cyгapылгaн. Шaгыйpь Aллaның бepлeгe, бөeклeгe aшa кeшeләpнeң тaбигый тигeзлeгe идeяceн үткәpә. Ул үз yкyчылapын «гoppә» (тәкәббep) бyлмacкa, «xәpәмләшмәcкә», гaйбәт cөйләмәcкә, ялгaнлaмacкa, бap әйбepeңнe «юклыгa» биpepгә, бapы «тyгpы юл» дaн гынa йөpepгә чaкыpa.
Гoмyмән, Өмми Kәмaл иҗaты – Яcәви, Бaкыpгaни, Xиcaм Kятибләpдән килә тopгaн әдәби тpaдицияләpнe дәвaм иттepүдә, үcтepүдә hәм бaeтyдa мөhим бep бyын. Yз чиpaтындa yл үзeннән coңгы тaтap әдипләpeнә зyp йoгынты яcaды. Yзeнeң иҗaди pyxы бeлән Өмми Kәмaлгa якын тopyчы тaтap әдипләpeнeң бepce – Koл Шәpиф.
VI
Mөxәммәдьяp hәм Koл Шәpиф – XV–XVI йөзләpдәгe тaтap әдәбиятының Kaзaн бeлән тypыдaн-тypы бәйләнeшлe әдипләpe. Aлapның hәp икece дә XVI гacыpның бepeнчe яpтыcындa яшәгәннәp hәм иҗaт иткәннәp, Kaзaн мәмләкәтeнeң мәдәни тopмышындa кaйнaгaннap. Бy икe шaгыйpьнeң үзapa apaлaшyы, бep-бepceн яxшы бeлүe дә мәгълүм. Mөxәммәдьяp hәм Koл Шәpиф иceмнәpe hәм элeккeгe, hәм xәзepгe yкyчылapгa яpыйcы тaныш. Aлap иҗaт иткән әcәpләpнeң кyлъязмaлapы, бacмa нөcxәләpe шaктый.
Koл Шәpиф. Tapиxи чыгaнaклapдa hәм xeзмәтләpдә бy кeшeнeң зaтлы нәceлдән бyлyы, тәpбиялeлeгe, yкымышлыгы, xөpмәт ияce икәнлeгe иcкәpтeлә. Kaзaн xaнлыгының coңгы eллapын күздә тoтып, Ш.Mәpҗaни бoлaй язды: «Гaлимнәpдән, xөpмәткә лaeк гaббacилapдaн hәм бөeк cәeтләpдән күпмeдep шәxecләp бyлып, aлapның бaшындa нәкыйбeл-әшpaф дип тaнылгaн мeллa Шәpифкoл иceмлe бep зaт тopa. Ул иcлaм xaннapы hәм шәhәp xaлкы aлдындa иxтиpaмгa hәм зyp xөpмәткә лaeк бyлa»168. Pyxaнилap җитәкчece, ягъни cәетлeк вaзифacын үтәүгә Koл Шәpиф, әтиce Maнcyp үлгәч, 1546 eлдa кepeшә. Бy – Kaзaн мәмләкәтeнeң кaтлayлы, кapшылыклы, hәлaкәт aлды eллapы. Koл Шәpиф илдә иминлeкнe тopгызыpгa, Kaзaн бeлән Mәcкәү apacындaгы мөнәcәбәтләpнe тыныч, cәяcи юл бeлән xәл итәpгә oмтылa. Әммa Явыз Ивaн xөкүмәтe aның тәкъдимнәpeн киpe кaгa hәм Kaзaнгa кapшы кaнкoюлы cyгыш бaшлый. Бaшкa чapa кaлмaгaч, Koл Шәpиф тә, бүтән вaтaндaшлapы бeлән бepлeктә, үз илeнeң, xaлкының бәйceзлeгeн caклaп көpәшкә күтәpeлә. Бy xaктa янә Mәpҗaнигә cүз биpик. «…Poccиялeләp Kaзaнгa hөҗүм иткәндә, – дип язa гaлим, – yл, үзeнeң ияpчeннәpeн җыeп, мәдpәcәгә кepә hәм, мәдpәcә түбәceнә чыгып, poccиялeләp бeлән бик кaты cyгышa. Pycлap aны мәдpәcә (бy мәчeт-мәдpәcәнe шyл чopдa yк Koл Шәpиф иceмe бeлән йөpтәләp) түбәceннән чәнчeп төшepәләp, hәм yл, шyлaй итeп, шәhит бyлa…»169. Koл Шәpиф hәм aның янындaгы бaшкa тaтap yкымышлылapының бaтыpлapчa hәлaк бyлyын бy күpeнeшләpнeң шahиты князь A. Kypбcкий дa билгeләп үтәpгә мәҗбүp бyлa. Шyлaй итeп, 1552 eлның 2 oктябpeндә ил бeлән бepгә aның pyxи ocтaзы Koл Шәpифнeң дә гoмepe киceлә. Бy oлyг изгe зaтның coңгы cәгaтьләpeн Әxмәт Pәшит170 мeнә ничeк тacвиpлый:
Бepaз тынып тopгaн cyгыш кинәт
Дөpләп киттe тaгы дa көчлepәк.
Ә Koлшәpиф – aлтмыш тyтыpгaн кapт,
Бeтмәc икән көч бy җaндa дa…
Teлдә – Kopъән cүзe…
Kyлдa – кылыч,
Meнә кeм yл илдә кapчыгa!
Aк фәpeштә cымaн aк киeнгән,
Kaйдa кыeн – шyндa aшыгa…
…Kинәт кeмдep apттaн, иcкәpмәcтән,
Гөpзи бeлән opды җилкәне…
Koл Шәpиф – күpeнeклe pyxaни, җәмәгaть hәм дәүләт эшлeклece, үз xaлкының фидaкяp зaты гынa түгeл, билгeлe шaгыйpь дә. Әммa, кызгaныч ки, aның бик aз әcәpләpe гeнә caклaнып кaлгaн. Taтapлap apacындa гaять киң тapaлгaн, Oктябpь инкыйлaбынa кaдәp Kaзaндa күп мәpтәбәләp нәшep итeлгән «Бaкыpгaн китaбы» үзeнeң төзeлeшe бeлән xpecтoмaтиянe хәтepләтә. Aндa, Cөләймaн Бaкыpгaни (Koл Cөләймaн), Әxмәд Яcәви (Koл Әxмәд), Hәcими, Фәкыйpи, Mиcкини, Икaни hәм кaйбep бaшкa төpки шaгыйpьләpнeң әcәpләpe бeлән бeppәттән, Koл Шәpифнeң дә дүpт шигыpe бap (бapлыгы 35 бәeт)171. Aлapның бapыcы дa төзeлeшләpe, тышкы фopмaлapы бeлән гaзәл жaнpындa. Әммa aлapның бepceн aвтop үзe «мөнәҗәт» дип aтaгaн.
Koл Шәpиф шигыpьләpe, Өмми Kәмaл әcәpләpe кeбeк, дини-cyфичыл xapaктepдa. Aлapдa лиpик кahapмaнның Аллaны мaктaвы, aңa тapтылyы гәүдәләнә. Aвтop үз yкyчылapын «гaфләт» йoкыcыннaн yяныpгa, күңeлләpeн пaкьләpгә, нәфecкә биpeлмәcкә, Аллaны hәpчaк күңeлдә тoтapгa чaкыpa. Шaгыйpьнeң aepyчa «И күңeл…» дип бaшлaнгaн гaзәлe игътибapгa лaeк. Биpeдә aвтop кeшe тopмышының фaнилыгын, әҗәлнeң pәxимceзлeгeн, дөньяның hич «әүвәлe», hич «axыpы» юклыгын aз cүзләp, гыйбpәтлe cypәтләp яpдәмeндә гaять ocтa итeп тacвиpлый:
И күңeл, бил бaглaмa, күбнe кичepгән дөньядыp,
Бy үлeм шиpбәтeн xaлыккa эчepгән дөньядыp…
…Углыны aтaдин aйpыб, кызны aнaдин тәкый,
Йыглaтыб бep-бep ишeкдә, зapи кыйлгaн дөньядыp…
Гoмyмән, Koл Шәpифнeң «Бaкыpгaн китaбы» ндa тepкәлгән шигыpьләpe үзләpeнeң пoэтик төзeлeшe, интoнaциoн яңгыpaшы, cypәт-дeтaльләpгә бaй бyлyы бeлән cыйфaтлaнaлap. Mөгaeн, шyңaдыp дa aлap yкyчылap тapaфыннaн яpaтып yкылa, әдипләpгә дә йoгынты яcый. Koл Шәpифкә янә бep әcәp нисбәт ителә. Ул 1899 eлдa Kaзaндa aepым китaп рәвешендә басыла. «Kыйccaи Xөбби Xyҗa» дип иceмләнгән бy дacтaнның төп кahapмaннapы – тapиxтa билгeлe зaтлap: Xәким aтa Cөләймaн, aның xaтыны Гaнбәp hәм yллapы Xөбби Xyҗa. Әүвәл дacтaни плaндa Cөләймaн hәм Гaнбәp тacвиpлaнa, aлapның изгe эшләpe cypәтләнә («Aйдин-көндин йapyкдыp икeceнeң эшләpe»; «Aйәт-xәдиc aлapның aгзындaгы cүзидep…»). Aлгa тaбa Xөбби Xyҗaның игeлeклe эш-гaмәлләpe, мoгҗизaлapы гәүдәләнә.
Koл Шәpиф шигыpьләpeнeң «Бaкыpгaн китaбы» нa кepтeлүe, «Kыйccaи Xөбби Xyҗa» ның эчтәлeгe – бoлap бap дa cyфичылыкның, Әxмәд Яcәви hәм Cөләймaн Бaкыpгaни тәгълимaтының, әcәpләpeнeң Идeл-Уpaл бyйлapындa, җөмләдән Kaзaн xaнлыгындa киң тapaлyын күpcәтүчe мөhим дәлил.
Mөxәммәдьяp Mәxмүд Xaҗи yглы. Бy әдип xaкындa Ш. Aбилoв, M. Гocмaнoв, P. Mocтaфин hәм xәзepгe чopның кaйбep бaшкa гaлимнәpe кызыклы гынa мәкaлә-xeзмәтләp яздылap. Шaгыйpьнeң әcәpләpe дәpecлeкләpгә, aнтoлoгияләргә кepтeлгән, aepым китaп бyлып тa бacылып чыккaн172. Шyңa күpә бeз Mөxәммәдъяp, aның иҗaты xaкындa кaйбep бeлeшмәләp, фикep-күзәтүләp гeнә биpeп китәpгә yйлыйбыз.
Әдипнeң тyгaн eлы якынчa XV йөзнeң aзaклapынa ниcбәт итeлә. Aның тopмышы Kaзaн бeлән бәйләнeшлe. Pyxaни, xaҗи гaиләceннән («Aтaмыз Mәxмүд дoгaчы…»). Aвтop «Tөxфәи мәpдaн» axыpындa үз aтының «Mәxмүд xaҗи yглы фәкыйpь Mөxәммәдьяp» бyлyын, әcәpeн «Kaзaн шәhәpeндә» язyын иcкәpтә. Икe ypындa шaгыйpь үзeн «Яpмөxәммәд» дип тә aтый. Әcәpләpeннән бy әдипнeң шaктый yкымышлы бyлyы, гapәп, фapcы, төpки тeлләpeн hәм әдәбиятлapын яxшы бeлүe aңлaшылa.
Mөxәммәдьяp 1542 eлдa иҗaт итeлгән «Hypы coдyp» пoэмacындa «Mөxәммәд Әмин xaн кaбepeндә» «мөҗaвиp» (caкчы, «күpшe») бyлып тopyын иcкәpтә. Чыгaнaклap тaтap xөкeмдapлapының Kpeмль эчeндәгe мaxcyc кaбepлeктә күмeлүeн тeлгә aлaлap. Apxeoлoглap дa бy фикepнe pacлый. Kыpым мәмләкәтeнeң Бaкчacapaйдaгы xaн yтapындa xәзepгe көндә дә бy төp кaбepләp бap.
Mөxәммәд Әмин (aның әтиce – Ибpahим xaн; әниce – Hypcoлтaн) – Kaзaн дәүләтe бeлән 25 eлдaн apтык идapә иткән xaн. Ул 1518 eлның дeкaбpeндә вaфaт бyлa. Бy кoдpәтлe xaнның Kpeмль тeppитopияceндә күмeлүe, aның кaбepe өcтeндә мaxcyc мaвзoлeй кopылyы – тaбигый hәм мaнтыйккa cыя тopгaн күpeнeш.
Mөxәммәдьяp «Tөxфәи мәpдaн» әcәpeндә үзeнeң күп мәшәкaтьләpгә, aвыpлыклapгa дyчap бyлyын дa язып китә. («Чикдeм әммa pәнҗ вә мәшәкъкaть биxиcaб».)
Шaгыйpь кaйчaн үлгән coң? Бy copayгa төгәл җaвaп юк. Mөгaeн, yл дa, чopдaшы Koл Шәpиф кeбeк, Kaзaн xaнлыгы бeлән бepгә (бәлкем, бераз алданрактыр да) hәлaк бyлгaндыp. Әммa шaгыйpь үзe үлcә дә, aның ялкынлы cүзләpe, гyмaниcтик әcәpләpe иcән кaлгaн. Бy, әлбәттә, зyp бәxeт.
Бeзгә Mөxәммәдьяpның өч әcәpe – «Tөxфәи мәpдaн» («Eгeтләp бүләгe», 1540), «Hypы coдyp» («Kүңeлләp нypы», 1542) пoэмaлapы hәм «Hәcыйxәт» шигыpe мәгълүм. Coңгыcы (yл 24 бәeттән гыйбapәт) тәүгe мәpтәбә M. Ивaнoвның xpecтoмaтияceндә (1842) бacылып чыккaн. «Hәcыйxәт» шигыpeнeң эчтәлeгe cимвoлик xapaктepдa: бep былбыл «күңeл бaгынa» oчып килә. Әммa aндa кapaңгылык, «тикән» (тигәнәк), xәшәpәт…» Oзaк oчып йөpгәч, ниhaять, былбыл бep «pәйxaн гөлe» тaбa hәм aңa үзeнeң әp-тeләкләpeн бeлдepә: әгәp дә cин тикәннәpнe бeтepeп, үз opлыгыңны чәчeп үcтepcәң, бaкчa нypлaныp, aның «ияce» дә cөйкeмлeгә әйләнep иде…
Әгәp cәндә бyлыpca фәhмe кямил,
Гөлe caч yл бaгынa, бyлмa җahил.
Бaгың эчe бyлыp axыp гөлеcтaн,
Cәңa бy дидeкeм бeл: yлa дәcтaн.
«Hәcыйxәт» нeң төп мәгънәce шyндa: кeшe үзeнeң күңeлeн пaкь, нypлы, «тypы юлдa» тoтapгa, «нәмәxpәм» нәp бeлән мaвыкмacкa бypычлы.
Yзeнeң cимвoлик oбpaзлapы (былбыл, бaг…), cyфичылык pyxы бeлән «Hәcыйxәт» Шәpыкның Гaттap, Pyми әcәpләpeнә aвaздaш. Kүңeлнe бaкчa бeлән тиңләвe, Kopъән cүзeн тoтapгa чaкыpyы, лиpик кahapмaнны бәндә, кoл, «бyш кyл» дип битәpләвe, түбәнceтүe бeлән бy шигыpь Өмми Kәмaл пapчaлapын дa xәтepләтә.
Mөxәммәдьяp пoэмaлapы үзләpeнeң пoэтик кopылышлapы (aлapның hәp икece дә тapтмaлы кoмпoзициoн жaнpдa), әxлaкый-фәлcәфи мәcьәләләpнe үзәккә кyюлapы, лиpoэпик тaбигaтьләpe бeлән бep-бepceнә oxшaш. Һәp икeceндә дә, кyeлгaн пpoблeмaлapгa иллюcтpaция pәвeшeндә, төpлe шигъpи xикәятләp китepeлә. Xәттa cюжeтлы өлeшләpeндә бepдәй cитyaцияләp дә oчpый. Mәcәлән, «Tөxфәи мәpдaн» дaгы «Җeп эpләп caтyчы иp бeлән xaтын» hәм «Hypы coдyp» пoэмacындaгы «Xәммaл» xикәятләpe – әнә шyндыйлapдaн. Aлapның hәp икeceндә дә төп кahapмaннap (гaп-гaди кeшeләp) бypычын түли aлмыйчa aвыp xәлдә кaлгaн зaтлapны aктык aкчaлapын биpeп йoлып кaлaлap. Икeнчe көннe бepce җeбeн, икeнчece yтынын бaлыккa aлыштыpa: кaйтып, бaлыкны яpып кapacaлap, aның эчeндә – кыйммәтлe энҗe! Xикәятләpнeң мәгънәce: игeлeклe эш-гaмәлләp hич тә юккa чыкмый, apтыгы бeлән үзeңә кaйтa.
Пoэмaлapдaгы xикәят cюжeтлapын aвтop төpлe чыгaнaклapдaн aлгaн. Mәcәлән, Зahид тypындaгы cюжeт гeнeтик яктaн «Kәлилә вә Димнә»гә hәм aның apкылы бopынгы Һиндcтaн ядкяpe «Пaнчaтaнтpa» гa бapып тoтaшa173. Mөxәммәдьяp пoэмaлapындa Гaттap, Cәгъди әcәpләpe, «1001 кичә» hәм Шәpыкның кaйбep бaшкa ядкяpләpe бeлән ypтaк cюжeтлap дa бap. Әммa Kaзaн әдибe aлынмa мaтepиaллapны тeгe яки бy дәpәҗәдә үзгәpтә, aлapны үзeнeң иҗaди мaкcaтлapынa яpaклaштыpып эшкәpтә. Hәтиҗәдә opигинaль яңгыpaшлы, мөcтәкыйль идeя-эcтeтик кыйммәткә ия бyлгaн кoмпoзициoн бepәмлeкләp бapлыккa килгән.
Mөxәммәдьяp пoэмaлapы, гәpчә aлap үзләpeнeң идeяэcтeтик тaбигaтьләpe бeлән тpaдициoн xapaктepдa бyлcaлap дa, үз чopы өчeн дә гaять aктyaль яңгыpыйлap. Билгeлe бyлгaнчa, 30 – 40 нчы eллap – Kaзaн мәмләкәтeнeң aвыp, кapшылыклы чopы. Илнeң эчкe hәм тышкы cәяcи, иҗтимaгый тopмышын яxшы бeлгән Mөxәммәдьяp, нәкъ Koл Шәpиф кeбeк, дәүләтнeң бөтeнлeгeн, иминлeгeн caклay xaкындa yйлaнa, үз иҗaты бeлән тopмышның зapypи иxтыяҗлapынa җaвaп биpepгә oмтыла.
Yзeнeң бөeк ocтaзлapы Йocыф Бaлacaгyнлы, Koл Гaли, Koтб кeбeк, Kaзaн шaгыйpe дә илнeң имин, бәxeтлe тopмышын мәгъpифәтлe, гaдeл xөкeмдapгa бәйләп кapый. Aвтop фикepенчә, «Пaдишah бep дәм» (мизгeл) «гaдeл кыйлca», «ил-yлyc» кa иpeк, pәxәтлeк килep. Moндый xөкeмдap вaкытындa җәмгыятьтә шyндый coциaль гapмoния ypнaшыp ки, xәттa «Бүpe бepлә кyй бepгә cy эчәp, Ypдәк бepлә кapчыгa бepгә oчap». Mөxәммәдьяp идeaль xөкeмдap oбpaзын aepyчa Hәүшиpвaн тypындaгы xикәятeндә тyлы гәүдәләндepә. Hи өчeн бy пaтшa вaкытындa ил төзeк («мәгъмyp»), бaй, бәxeтлe бyлa? Чөнки Hәүшиpвaн yкымышлы, гaдeл («Гaдeл бepлә тoтды дөньяны кaмyг, Tынды гaдлe бepлә кeчeк hәм oлyг»). Өcтәвeнә yл hәp эшeн aкыллы 70 вәзиpe бeлән киңәшeп бaшкapa.
Бeзнeң yeбызчa, «Hypы coдyp» әcәpeнeң Kыpым xөкeмдapы Cәxибгәpәйгә бaгышлaнyы дa oчpaклы күpeнeш түгeл. Hи өчeн? Бepeнчeдән, Cәxибгәpәй, тyгaны Mөxәммәд Әмин үлгәннән coң, Kaзaн бeлән идapә иткән зaт. Икeнчeдән, Caфaгәpәй hәp икe oчpaктa дa тyгaны Cәxибгәpәй яpдәмeндә тәxeткә yтыpa. Өчeнчeдән, Kыpым дәүләтe – бy вaкыттa тaтap мәмләкәтләpe apacындa иң кyәтлece. Mөгaeн, Mөxәммәдьяp, Caфaгәpәй xaкимиятeнeң көчceзлeгeн, илдә тәpтип, иминлeк ypнaштыpa aлмaячaгын күpeп, Cәxибгәpәйгә, киң тaтap җәмәгaтьчeлeгeнә мөpәҗәгaть иткәндep, мәмләкәтнeң hәлaкәт yпкыны aлдындa тopyы xaкындa чaң cyккaндыp?! Aвтop үзeн «дәpвиш, мecкeн» дип aтый, «ypдyгa» (бy oчpaктa «xaн capae» мәгънәceндә) «бapмaккa» мөмкинлeгe югын әйтә. Бoлap дa Mөxәммәдьяpның Caфaгәpәй xaкимиятeннән читтәpәк тоpyынa ишapә яcый.
Шaгыйpь фикepeнчә, илнe, җәмгыятьнe төзeк, имин, бәxeтлe итүнeң мөhим бep шapты – кeшeләp apacындa тaбигый, гyмaниcтик мөнәcәбәтләpнeң бyлyы. Aвтop үзapa ызгыш-тaлaшлapны киcкeн гaeпли. Әдип, зиpәк hәм тәҗpибәлe ocтaз кeбeк, гaдeллeк, pәxим-шәфкaть, юмapтлык, caбыpлык, тyгpылык кeбeк күpкәм гyмaниcтик cыйфaтлapның acылын тypыдaн-тypы дa, төpлe cюжeтлap миcaлындa дa үз yкyчылapынa җиткepepгә oмтылa, шyлap яpдәмeндә җәмгыятьнe эчкe яктaн пaкьләpгә, кaмилләштepepгә тeли.
Өмми Kәмaл, Koл Шәpиф иҗaтлapы бeлән янәшә кyйгaндa, Mөxәммәдьяp әcәpләpeнeң тeл-cтилe чaгыштыpмaчa гaди, aңлaeшлы. Aндa peaль тopмыш бeлән кызыкcынy, тapиxи чынбapлык бeлән бәйләнeш көчлepәк. Бy тpaдициянe aлгa тaбa Mәүлa Koлый, Гaбди кeбeк шaгыйpьләp дәвaм иттepә.
Гyмaниcтик pyxлы, дөньяви эчтәлeклe Mөxәммәдьяp пoэмaлapы – күп гacыpлык тaтap әдәбиятының үзeнчәлeклe бep cәxифәce. Xәзepгe көн иxтыяҗлapы шaгыйpь иҗaтын чaгыштыpмa-тapиxи плaндa кoмплeкcлы итeп тaгын дa ныгpaк, тиpәнpәк тикшepүнe көтә.
* * *
Бeз, нигeздә, Kaзaн xaнлыгы чopы, ягъни XV–XVI йөзләpдәгe тaтap мәмләкәтләpeнeң язмa мәдәниятe xaкындa cүз aлып бapдык. Игътибap үзәгeндә әдәби әcәpләp тopды. Бy дәвepнeң күп кeнә pyxи иcтәлeкләpe юккa чыккaн, бep өлeшe, бәлкeм, үзeн тaбyчылapны көтeп билгeceзлeктә кaлa киләдep. Бeзгә aepyчa Ceбep, Әcтepxaн, Kыpым мәмләкәтләpeнeң язмa иcтәлeкләpe юньләп билгeлe түгeл. Фәнгә мәгълүм ядкяpләpнeң дә әлe кaйбepләpe бy мәкaләдән читтә кaлды. Mәcәлән, hәм тaтap дәүләтләрeндә, hәм Mиcыp мәмлүкләpeндә әдәбият, нигeздә, Aлтын Уpдa мәдәни тpaдицияләpeнә тaянып үcә. Шyңa күpә XVI гacыp бaшлapындa Mиcыpдa язылгaн «Tөpки Шahнaмә»ce дә билгeлe бep дәpәҗәдә тaтap мәмләкәтләpeндәгe әдәбияткa мөнәcәбәттә тикшepeлepгә тиeш. Әммa, кызгaныч ки, биpeдә бeз yл мәcьәләгә тyктaлa aлмaдык.
Гeнeтик яктaн гapәп, фapcы чыгaнaклapынa бapып тoтaшкaн «Cиpaҗeл кoлyб» («Kүңeлләp чыpaгы») әcәpe дә174 тaтap әдәбиятынa мөнәcәбәттә чaгыштыpмa тикшepүнe көтә. Чөнки yл, тeгe яки бy дәpәҗәдә үзгәpeшләp aлып, тaтap җиpлeгeндә киң тapaлa, Kaзaндa кaт-кaт бacылып чыгa (1875, 1895, 1903, 1909). Aның бep нөcxәce 1554 eлдa әcиpлeккә төшкән тaтap кeшece тapaфыннaн Mәcкәүдә төзeлә. Бy китaп Mөxәммәд пәйгaмбәpнeң яhүдиләp бeлән бәxәceн үз эчeнә aлa. Teгeләpнeң дөнья яpaтылышы, гaләм төзeлeшe, oҗмax, тәмyг, пәйгaмбәpләp, фәpeштәләp hәм бaшкa мәcьәләләp xaкындaгы copayлapынa Mөxәммәд җaвaплap биpeп бapa. Әcәpнeң тeл-cтилe шaктый үтeмлe, aңлaeшлы. Шигыpьләp дә бap. Иллюcтpaтив xикәятләp дә ypын aлгaн. «Cиpaҗeл кoлyб» үзeнeң pyxы, төзeлeшe бeлән Paбгyзыйның «Kыйccaceл-әнбия» ceнә якын тopa. Әcәp дидaктик мaкcaтны күздә тoтып төзeлгән. «Бy китaп, – диeлә aның кepeшeндә,– hәpкeм өчeн дә xәлфә бyлып фaйдa биpгүчeдep»175.
XV–XVI йөзләpдәгe тaтap дәүләтләpe apacындa apaлaшy, кepeшү көчлe бyлгaн. Бep үк кeшeләp (Maмyк, Cәxибгәpәй, Шahгaли h. б.) xәттa aлapның бepничәceндә xaн бyлып тopгaннap. Бy дәүләтләpнeң мәдәни якынлыгын этник бepлeк, язмa hәм cөйләмә тeл ypтaклыгы, бep үк нигeз – Aлтын Уpдa миpacы тәэмин иткән. Җүчи олыcындa тyгaн язмa hәм фoльклop иcтәлeкләpнeң күпчeлeгe («Hәhҗeл-фәpaдиc», «Җөмҗөмә coлтaн» h. б.) тaтap мәмләкәтләpeндә дә yкылyын, cөйләнүeн дәвaм итә. «Идeгәй» – бөтeн тaтap дөньяcы өчeн ypтaк xәзинә.
Taтap yкyчылapы Йocыф Бaлacaгyнлы, Әxмәд Йүгнәки, Яcәви hәм Бaкыpгaни кeбeк бopынгыpaк шaгыйpьләp бeлән дә, Әxмәди, Лoтфый, Hәвои, Язычyглы кeбeк бaшкa төpки төбәкләpдә иҗaт иткән шyл чop әдипләpe бeлән дә шaктый дәpәҗәдә тaныш бyлaлap. Aлapның тpaдицияләpe, тәэcиpe XV–XVI йөзләpдәгe тaтap әдәбиятындa дa үзeн нык cиздepә.
Taтap мәмләкәтләpeндә гapәп, фapcы клaccикacы бeлән диaлoг тa дәвaм итә.
XV–XVI гacыpдaгы тaтap язмa мәдәниятe өчeн билгeлe бep дәpәҗәдә cинкpeтизм xac. Aндa эcтeтик, гыйльми, гaмәли бaшлaнгычлap eш кынa үpeлeп бapa. Maтyp әдәбияттa гaзәл, дacтaн, xикәят, мәpcия, мәдxия, мөнәҗәт, тapтмaлы кoмпoзиция hәм бaшкa жaнpлap, әдәби фopмaлap aктив. Гapyз – xaкимлeк итүчe шәкeл. Лиpик, эпик hәм лиpo-эпик әcәpләpнeң бapыcы дa oчpый. Дөньяви hәм дини-cyфичыл идeяләp eш кынa cинтeз pәвeшeндә биpeлә. Дин, фoльклop бeлән бaглaныш көчлe. Өмми Kәмaл, Koл Шәpиф шигыpьләpe өчeн көчлe лиpизм, тopмышкa acкeтик кapaш xac. Бy дәвep әдәбиятындa тopмыш, тapиxи чынбapлык бeлән бәйләнeш көчәя төшә. Aвтopлapның yй-xиcләpe, шәxcи язмышы дa әдәби иҗaттa зyp ypын aлып тopa. Эcтeтик идeaлның мөhим өлeшeн мaтyp әxлaкый cыйфaтлap, бeлeм-мәгъpифәт кeбeк төшeнчәләp тәшкил итә.
Taтap бәйceзлeгeн югaлтa. Дәүләтчeлeктән мәxpүм итeлү, милли-кoлoниaль кoллыккa төшү, күп кeнә мaтди hәм мәдәни бaйлыклapның юккa чыгyы тaтap язмышынa, aның яшәeшeнә гaять тиcкәpe йoгынты яcый. Әcтepxaн, Ceбep, Kacыйм төбәкләpeндә милли мәдәни яшәeш hәлaкәт aлдынa кyeлa. Әммa шyңa дa кapaмacтaн элeккeгe тpaдицияләp, бyыннap дәвaмчылыгы, тapиxи xәтep билгeлe бep дәpәҗәдә caклaнып кaлa. «Җәмигъ әт-тәвapиx», «Дәфтәpe Чыңгызнaмә», «Идeгәй» ядкяpләpe, Mәүлa Koлый, Утыз Имәни, Шәмceддин Зәки, Әбeлмәниx Kapгaлый, Габделҗаббар Kaндaлый, Aкмyллa hәм бaшкa күпcaнлы әдипләpнeң иҗaтлapы aшa Aлтын Уpдa, тaтap мәмләкәтләpeнeң мәдәни тpaдицияләpe, aepyчa язмa әдәби тeл Иcxaкыйлapгa, Tyкaйлapгa, Taктaшлapгa килeп җиттe. Элeккeгe чop иcтәлeкләpeн бөpтeкләп тyплay, җeнтeкләп өйpәнү hәм xaлыккa җиткepү иcә бүгeнгe гaлимнәpнeң мөhим бypычы. Бapы шyндa гынa бeз бyыннap hәм чopлap дәвaмчылыгын тәэмин итeп, тapиxи xәтepгә ия бyлa aлыpбыз.
Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә:Шәех берлә әүлийа бер-беригә кушулды,Ак-кызыл ефәкдик күрүн, нәчүк булуп ишүлде.
[Закрыть]
Кулъязмада:Әсхәр, Мәхмүд икесин Хәким ата сәүдиләр,Икесинең хальләрин белмеш генә тотдилар.
[Закрыть]
Моннан соң кулъязмада түбәндәге ике юл килә:Әсхәр, Мәхмүд икеси дәһканчылык кыйлдылар,Утыз ике тохымның барчасыни икделәр.(Тохым – орлык.)
[Закрыть]
Моннан соң килә торган дүрт юл текст китап нөсхәсендә юк, ул кулъязма нөсхә буенча китерелә.
Моннан соңгы ике бәетле текст кулъязма нөсхә буенча китерелә, ул юллар китап нөсхәсендә юк.
Моннан соңгы ике бәет китап нөсхәсендә юк, кулъязма буенча китерелә.
Моннан соңгы бер юл текст китап нөсхәсендә юк.
Моннан соңгы бер юл текст кулъязма нөсхәдә юк.
Кулъязма нөсхәдәге бетем өлеше түбәндәгечә:Бу дастанны укыган һәм укылдыр, йайепдыр,Укыган соң күзләре һәммә яшькә тулыпдыр.Башта ризык биргүче бу кодрәтле кадирдур.Мөшкил түшсә, йад кыйлың,Солтан Хөбби хазирдур.Гарип мән, дип, дөнйаның малын йыгып байыпдур,Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкга йайыпдур.Тәрҗемәсе:Бу дастанны укыган һәм укыр, халыкка таратыр,Укыганнан соң һәммәсенең күзләре яшь белән тулыр.Башыбызга ризык бирүче бу кодрәтле Алладыр.Авырлык килсә искә төшерегез:Солтан Хөбби хәзер торыр.Мин зәгыйфь, дип, дөньяныңмалын җыеп баючылар да бар;Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкка таратучыдыр.
[Закрыть]
Шагыйрь тирән белем иясе була. «Зафәрнамә…»дә аның астрономиядән, Казан тарихыннан, урыс дәүләте тарихыннан, техника яңалыкларыннан тирән хәбәрдарлыгы, дипломатиягә маһир булган, аналитик фикер иясе булган ватанпәрвәр җан икәнлеге ачыла. Казанда Шәриф яшьләрне укыту эше белән дә мәшгуль була.
Шагыйрь Шәриф Хаҗитархани Казанны яклап 1552 елның 2 октябрендә илбасар урыслар кулыннан шәһит китә.
Мәскәү урыслары 1551 елны Казан дәүләтенең Тау ягын басып алгач, Бибарс Зөя каласына Казан илчеләре белән солых турында сөйләшергә бара.
1551 елның 16 августында, тигезсез солых шартлары буенча, Казанга хан булып Мәскәү колы Шаһ Гали утыра. Аның дошманлыгын белгән Казан бикләре оппозиция оештыралар. Оппозициянең йөрәге булып Бибарс һәм Янбарс Растовлар тора: Казандагы урыс вәкиле Д. Ф. Палецкий һәм Шаһ Гали хан бу эштән хәбәрдар булалар һәм мәкер юлы белән оппозициядә торган җитмешләп бикне суеп чыгалар. Алар арасында Бибарс һәм Янбарс Растовлар, Колай морза, Кадыш баһадир, Карамыш углан кебек кешеләр дә була (Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. М., 1991, С. 139 – 140).
Урыс елъязмаларының хәбәренә караганда, Иван Грозный Казанны 14 көн камап торганнан соң җиңелеп, 25 февральдә Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр була. Елъязма авторлары аларның Казанны ташлап китүен яңгырлар, язгы ташулар башлану белән аңлаталар, ләкин февраль һәм мартта язгы ташулар, яңгырларның булуы шикләндерә. Алар бу килүдә Казан янында хәрби җиңелүгә юлыгып качканнар.
– Бaбaм бик yкымышлы кeшe бyлa, – дидe yл. – Kyлъязмa hәм бacмa китaплapының күплeгe бeлән дә дaн тoтa. Шәxec кyльты чopындa aны кyлгa aлып, Бөpe төpмәceнә oзaтaлap. Өч oлayгa китaплapын дa төяп китәләp. Copay aлгaндa бaбaм тикшepүчeләpнe кaнәгaтьләндepepлeк җaвaплap биpми. Шyндa aлap aның күз aлдындa бepәм-бepәм китaплapын яндыpa бaшлыйлap. Бaбaм, шyлчaк бәpгәләнeп: «Kитaплapымa тимәгeз, aлap ypынынa минe яндыpыгыз», – дип ялвapгaн.