Мандариннар / Мандарины

Abonelik
0
Yorumlar
Parçayı oku
Okundu olarak işaretle
Мандариннар / Мандарины
Yazı tipi:Aa'dan küçükDaha fazla Aa

© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Әбүдәрова Л. Р., 2018

Биек үкчә астында
Повесть

Уфа. Театр

Ал төстәге «Toyota-Vitz» машинасында Ленин урамына борылып чыгам. Уңда Опера һәм балет театры кала. Аннан ашыкмый гына соңга калган тамашачылар чыгып килә. Кирпеч кызыллыгын төнге шәһәр утлары да күмә алмаган бу бина бер дә опера һәм балет кебек нәзакәтле сәнгать учагына охшамаган. Ул күбрәк совет чорының ак, дөресрәге, кызыл йортын хәтерләтә. Бу бинага кара костюм киеп, галстук тагып, портфель тотып йөри торган, кызыл тук йөзле, төптән чыккан юан гәүдәле, капкорсаклы, кыска аяклы партия әгъзалары күбрәк килешә. Әмма монда күбрәк сәнгать белән кызыксына торган, үзләрен соңгы буын зыялы дип санаучы бер кавем йөри. Аларын да тану кыен түгел: тормыш йөге баскан салынкы җилкәләргә ыспай гына муен утыртылган, ул муен горур башны үз дәрәҗәсендә тоту өчен югарыга сузылган. Карашлар сез белгәнне мин киптереп элгән дигән кебек бераз гына тәкәббер, бераз гына мәрхәмәтле. Гадәттә, үзен зыялы дип санаучы кеше җәмгыятьтә күзәтүче ролен ала. Шуңа да аның нәрсә турында дәшмәвен аңлавы авыр. Арада берән-сәрән генә casual стилендә киенгән яшь җилкенчәк тә күренгәли. Болары сәнгать академиясе студентлары булса кирәк. Муеннарына ураган шарфларына караганда, киләчәктә боларның иҗади интеллигенция, богема вәкилләре булачагын чамалап була. Бүген нинди опера булган соң әле? «Прометей». Барып карарга кирәк, яңа нәрсә бит…

Театр бинасыннан соң ук «Макдоналдс» рестораны зур кызыл «M» хәрефе белән сәлам биреп кала. Шәһәрнең иң затлы урамындагы глобализация галәмәте. «Глобализация» сүзен ишетмәгән кеше калмагандыр инде ул. Тик нәрсә соң ул дип сорасалар, җавап нинди булыр иде икән? Мөгаен, кока-кола, Интернет, «Playboy», Шанель, Дженнифер Лопес… Кыскасы, Көнбатыштан нәрсә килә – шул. Ләкин миннән берәү дә бу турыда сорамый, һәм мин магнитоланы кабызам.

«Русское радио» «Всё будет хорошо» дип суза ун ел элек яздырып куелган тавыш. «Европа плюс» сәгатенә бишенче кабат «абсолют» хитын әйләндерә. «103 FM» да чираттагы туган көн котлавы… Менә ничәнче кат алып баручы бер үк тәмле-төче сүзләрне эфирда яңгырата. Әһә, менә-менә, «Мәскәү кайтавазы» н куйыйк әле. Торсын, шуннан да яхшырагы юк икән.

Үтеп барышлый, юл читендә бөкрәеп кенә капчыгында кармаланучы сукбайга игътибар итәм. Бәй, бу шәһәрдә алар һаман бармыни әле? Бик күптәннән күзгә чалынганнары булмагач, мин алар турында бөтенләй онытканмын икән. Кызык, СССР таркалгач, ил-көндә бомж дигән социаль төркем барлыкка килеп, базар яннары, иске йортларның подъезд төпләре сукбайлар белән гөжләп торган туксанынчы еллардан соң алар азайды микән? Менә бу сукбай төнгә каршы кая бара инде? Ленин урамында нәрсә калган аңа? Мөгаен, төн кунар урын эзлидер. Иш-иптәшләре үзләре яныннан куганнардыр да, ул, дүрт ягым кыйбла дип, күзе караган якка чыгып киткәндер. Югыйсә башкаланың элита урамына килеп төртелмәс иде. Хәер, бер көнлек тормыш белән яшәүчегә күп кирәкмени инде. Аның иртәгәсе бүген килгән, шуңа төн ката йөрүе бахырның.

Кызгансам да, аңа ярдәм итү турында уйламыйча гына юлымны дәвам иттерәм. Октябрь проспекты буйлап машинада әйләнеп килим әле. Яратам мин төнге шәһәрне, утларын…

Инде кичке унынчы ярты булуга карамастан, урам тулып машиналар агыла. Бу өч ярым кеше утырткан троллейбуслар юл тыгызлап бу вакытка кадәр йөрмәсә дә булыр иде инде. Аның ян-якларына зур итеп «Бон бекон» дип язып куйганнар. Мин үземнән дә зур итеп төшерелгән колбаса сурәте яныннан узып китәм. Колбасага микрофон терәгәннәр. Күрәсең, ул үзе турында интервью бирергә тиештер. Тирә-якка күз салам: безне бөтен яклап реклама чолгап алган. Алда да, артта да, өскә дә ике баганага аркылы банер сузып матур сүзләр язганнар: «Книжка». Бизнес-ланч – 90 сум», мәсәлән. Аңласаң аңла, аңламасаң – синең эш. Ике якта 50–100 метр саен зур реклама такталары элеп чыкканнар. Кайберләре неон утлар белән ялтырый. Әйе, без пиар заманында яшибез. Әйтерсең лә шәһәрнең хуҗасы реклама, ул безне бөтен җирдә эзәрлекли: иртән торып телевизор кабызуга, блогы-блогы белән реклама күрсәтәләр. Радионы кушсаң, ун минут саен диярлек реклама. Подъездга чыгуга, почта тартмасы бушлай газеталар, буклет, флаерлар белән шыплап тулган була, лифтта махсус такта элеп куйганнар. Урамга чыксаң, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда әллә каян гына каршыда промоутерлар пәйда була да, теләсәң-теләмәсәң дә, сиңа бер уч глянец кәгазь сона. Һәм менә – зур-зур такталар белән бөтен шәһәрне чуарлап бетергәннәр. Кыскасы, шәһәр реклама теле белән сөйли. Аның тавышы күпкә югары, көчле, ә сөйләгән сүзе тәмле, кызыктыргыч. Хәтта тавыш белән сөйләмәсә дә, шушы такталарга язылган бер-ике сүз әллә каян кычкырып тора. Укыганда үзең үк тавышны шул тонга көйлисең. Бичара халык бу кадәр төче һөҗүмгә түзәргә тиеш. Кая анда геноцид, террор, халык күптән инде реклама тарафыннан чолганышта калган. Шәһәр кешесе күптән инде гап-гади табигать баласы һәм җәмгыятьнең бер вәкиле булуын онытты. Ул бүген – мөхтәрәм кулланучы. Шушы товарларны үзендә булдырырга тиешле зомбилаштырылган бер зат. Шәһәрнең хуҗасы – реклама. Кешеләр монда фон гына.

Ах, анасын сатыйм икән! Ялгыш юл читендә торган фахишәгә туктый яздым. Минеке кебек үк елкылдап торган кеш тун кигәч, мин аны гыйффәтле, инде гыйффәтле үк булмаса да, тәрбияле кыз дип торам. Хәзерге фахишәләр тәнен урам чатына чыгып сатадыр дип уйламый идем. Аларның телефон номеры язылмаган кәгазь, алай гынамы, стена калмады бугай инде. «Досуг» дип язылган кәгазь кисәкләрен минем ал төстәге «Vitz» ыма да кыстырып киткәлиләр.

Бу фахишә затлы туннан булса да, бот төбеннән генә кыска ак итәге һәм озын кунычлы лаклы итекләре кем икәнен әйтеп тора. Хәер, ялгышуым да бар. Хәзер кызларның киенү рәвешенә карап кемнең кем икәнен әйтү авыр. Бәлки, бу кыз бала да төнге клубка дискотекага барырга җыенгандыр. Әнисен иптәш кызымда кунам дип алдагандыр.

Бүген үземне дә берәү «снимать» итмәкче иде бит әле. Өстемдә – тыйнак кына кыска кара күлмәк, аягымда – замш кара итекләр. Чәчем дә җирән-кызыл яисә сарыга буяган түгел, пөхтә генә карэ итеп киселгән кара-кучкыл төстә. Читтән караганда теләсә кем килеп бер кичкә кочаклашып ятарга йә булмаса сөяркә булырга тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә вульгар күренми идем. Әле кайда бәйләнә бит – академия театрында!

Бүген театрда «Кодача» спектаклен уйнадылар. Баш режиссёр Айрат Абушахманов куйган бу постановка теләсә кайсы мюзиклга торырлык иде. Рәхәтләнеп тәм табып карап утырдым. Спектакль тәмамлануга, кием элгечләре янына килеп чиратка бастым. Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Шунда тәмамлана да икән ул. Мин тунымны алып, көзге каршына килеп басуга, көзгедәге сурәтем янында бер пеләш баш пәйда булды.

– Мондый чибәр туташлар ялгызы йөрергә тиеш түгел, – ди арттан бер тавыш. Майлы, төче, ялагай. Мин борылмый гына көзгедән тавыш хуҗасын эзләп табам. Илле яшьләр чамасындагы пеләш башлы бер ир күзләре белән минем тун эчендәге тәнемне капшый.

– Тиеш түгел дип кайда язылган? – Шактый тапталган сүз әйтсәм дә, җавабымнан канәгать калам. Миңа бу ирнең әрсез күзләре ошамый.

– Тормышта күп әйберләр язылмаган кануннарга нигезләнә.

– Кануннарны яхшы беләбез без. Әмма андыен ишеткән юк иде әле, – дим. Үзем тагын да ачырак итеп җавап бирә алмавыма үртәләм.

– Яши-яши тормыш тәҗрибәсе ишеттерә ул, – дип үҗәтләнә пеләш баш.

Мин төймәләремне эләктереп бетерәм дә аңа карап борылып басам. Сизеп торам: карашым усаллана бара. Мин аны махсус озаклап күзәтәм.

Сүз дә юк: костюмы үзенә үлчәп теккән кебек. Галстугы да килешле сайланган. Әмма түбәсе пеләш баш һәм түп-түгәрәк корсак бу организмның бозыклыгы турында шактый гына дөрес мәгълүмат бирә. Өстәвенә башының пеләш җире театрның зур люстралары утында ялтырап-ялтырап китә. Мин киң итеп елмаям да:

– Тәҗрибәгез би-и-ик зур булырга охшаган, – дип китеп барам.

Ул тагын нәрсәдер әйтергә омтылып кала. Азгын! Театрга спектакль карарга түгел, интеллектуалкалар күзләргә килгән, димәк. Миннән алдагы рәттә генә утырды ул. Спектакль барышында як-ягына карап утыруыннан ук аның монда ни өчен килүен чамалап була иде инде.

Биек үкчәле итекләрдә акрын гына машинама таба атлап килеп, ишегенә үрелүем булды – тагын юлымны бүлделәр. Тагын теге пеләш баш.

– Һәр очраклылык – ике зарурлыкның кисешүе, дигән бер акыл иясе. Менә тагын очраштык, – дигән була.

– Әгәр дөньядагы һәр әрсезлекне очраклылык дип бәяләсәк, бу дөнья хаос булыр иде.

– Карагыз әле, туташ, – ди бу, минем төртмә телемә игътибар итмәгәнгә салышып, – сез миңа ошадыгыз, мин дә сезгә ошармын дип уйлыйм, – ди бу ялтырап торган «Сузуки» ына ишарәләп. – Бәлки, берәр ресторанга кереп чәйләп, танышып утырырбыз. Монда якында гына «Дансан» бар. Мин сезнең карамакта бүген.

«Дансан», димәк. Инглиз теленнән «Бию кичәсе» дигәнне аңлатамы әле ул? Картлач, биерлек рәтең бармы соң синең? Пеләш мөлдерәтеп миннән җавап көтә.

Ә минем сабырлык, ниһаять, төкәнә. Мин махсус серле итеп елмаям да, акрын гына аның ачык изүләреннән күренеп торган галстугыннан тартып, пеләш башны үземә якынрак тартам. Һәм йомшак кына сүз башлыйм:

– Әйтегез әле, зинһар, миннән сезгә нәрсә кирәк? Театрга килгән, сәнгать белән кызыксына, шактый ук затлы киенгән, әмма барыбер фахишә инде димәкчеме? Әллә соң сезгә хатыныгыз бирмәдеме? Сез үзегезнең ниятләрегезне яшереп торуны да кирәк санамыйча миңа бәйләнүегез белән ни дәрәҗәдә мәгънәсез булуыгызны күрсәтәсез. Шуннан соң сез миңа ошарга да тиешме әле? Фу! – Сүземнең ахырына тегене ычкындырып, ике кулымның да урта бармакларын өскә чөям. Пеләш башның күзләре маңгаена менә. Ул аңга-санга килгәнче, мин машинама кереп утырам да кабызып газга басам. Аның «Сука!» дип кычкырып калуын ишетәм. Җавап итеп арткы юлны күрсәтә торган көзгегә карап тел күрсәтәм дә, үз-үземнән канәгать елмаеп, юлымны дәвам иттерәм.

 

Менә бу кеше дә хәзерге заман стереотиплары корбаны инде. Ягъни стереотип буенча мин аның пеләш башы, инәдән генә төшкән костюмы һәм текә машинасына карап акча янчыгының калынлыгын чамаларга һәм шуңа кызыгып, язылмаган яңа канун нигезендә килешенеп сатылырга тиеш идем. Ә бит сатылырга да мөмкин иде. Күпләр сатыла да. Тартма-тартма конфет, букет-букет чәчәкләр, кыйммәтле рестораннар һәм ялтыравык тормышның ымсындыргыч купшылыгына кызыгып, бозыклык юлына баса, сөяркә булып яши, шул азгын ирнең кыланмышларына түзәргә мәҗбүр була. Әле йокы бүлмәсендә аның әллә ни майтара алмавы билгеле булгач та, яшь, матур чагының кадерен белмичә түзә. Кая инде, үзен бәхетнең койрыгыннан тоттым дип саный, чөнки тулай торактагы элекке бүлмәдәш кызларының күбесе кесәсендә кинога алып барырлык та акчасы булмаган «булдыксыз» малайлар белән очраша. Ә ул текә машинада җилдерә әнә! Шул рәвешле бичара сөяркә горурлыгын югалткан горур Венерага әверелә…

Кыскасы, бүген кич өйдә диңгез тозлары салып кайнар ваннага гына кереп утырасы калган. Mail.ruга кереп йолдызнамәне укырга кирәк булган икән, мөгаен, анда берәр киңәш әйтелгәндер әле.

Җомга киченең күңелсез тәмамланасын теләми идем, шуңа да «Своя компания» ресторанына кереп пицца алып чыгам. Миңа «Маргарита» пиццасы бик ошый. Дүрт төрле сыр сибеп пешерелгән сап-сары пиццаның кап уртасына матур итеп кып-кызыл җиләк куялар, аны ямь-яшел базилик яфрагы белән бизиләр. Шуны зәйтүн маена манып ашыйсың. Артыннан куе сөткә ясалган кофе да йотып куйсаң, күңел төшенкелеге шунда ук юкка чыга. Нишлисең, кулланучылар заманында яшибез: корсак белән күңел бер тирәдәрәк яши.

Сипайлово бистәсендәге 65 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирыма кайтып керүгә, кәеф шактый гына күтәренке иде. Төнгә каршы ашарга ярамаса да, җомга көнне диета саклап утырып булмас дип, рестораннан алган пиццаны ашыйм. Ваннага кереп биттән макияжны сөртеп алам да зәңгәр төн төсендәге ефәк урынымны җәеп йокларга ятам.

Мине Мадоннаның «Сelebration» җыры уята. Бу минем Sony Ericsson шалтырый дигән сүз. Бу җырны яңа гына күчереп алдым әле, шуңа да кинәнеп җыр тыңлап ятам. Мадоннаның җыры ярты сүздән өзелә. Теге якта бер хатын шалтыратучыга ягымлы тавышы белән «аппарат абонента выключен или находится вне зоны действия» дип аңлатырга тырышадыр инде. Әмма шалтыратучы, күрәсең, аңа ышанмый, ун секундтан янә Мадонна җырлый башлый. Йа Хода, иртә таңнан кем йокламый инде дип, карават читендә идәндә яткан телефонны күзләрне ачмый гына капшап табып алам.

– Алло, – дим йокылы тавыш белән.

– Сәлам! Бүген кич белән нишлисең? – Кәрим тавышы.

Тиз генә җавап бирә алмыйм, әлбәттә. Мин әле иртән торып нәрсә эшлисемне белмим, ә ул кич турында сорый.

– Белмим, нигә?

– Кыскасы, – ди Кәрим, әйтерсең лә озаклап минем хәл-әхвәлләрне белешкән дә хәзер шуңа йомгак ясый: – бүген мин сине концертка чакырам, кичке җидедә башлана, соңга калма! Бармыйм дип киреләнеп тормыйсың. Билетлар алынган, көтәм. Ярый, пока! – Үзенә хас булмаган өлгерлек белән Кәрим тиз генә сөйләде дә трубкасын куйды.

Мин аны-моны уйлаганчы, теге якта «пуп-пуп» дигән авазлар гына ишетелә иде инде. Иртә, таң дисәм дә, сәгать ун җиткән. Урыннан тормый гына телевизорны кабызып җибәрәм. Карават каршына урнаштырылган плазмалы экранда «Fashion TV» каналы пәйда була. Телевизор күптән инде кабельле телевидениегә кушылган булса да, әллә ни телевизор белән мавыкмыйм. Миндә, гадәттә, бер канал гына тора, ул да булса мода каналы. Экранда нәрсә күрсәтүләренә артык игътибар бирмичә генә йомшак җылы урынымда иркәләнеп ятам әле.

Кәрим нинди концерт икәнен дә, кайда буласын да әйтмәде. Шулай да барырга уйласам, матур булырга кирәк. Кичә солярийга яки спа-салонга языласы калган икән. Ярар, аннан башка да матурлык серләрен беләбез. Югыйсә спа-салон дигән булып, әллә нинди колак ишетмәгән, консультантлар үзләре дә аңламаган инглиз сүзләре куллана-куллана әллә ниткән процедуралар тәкъдим иткән булалар да, баксаң, ул гап-гади массаж яки тән тиресен чистарту кебек эш булып чыга. Күптән түгел Dior косметикасыннан битлек, лосьон кебек кирәк-ярак алган идем, шуларны башлап карыйсы булыр…

Бераздан мин, диңгез тозлары салып, суны мул күбекләндереп, ванна әзерлим. Бөтен фатирны яңгыратып, музыка кушам. Дженнифер Лопесның соңгы альбомын алган идем, шуны куям. Ванна кергәнче Jardin кофесын кайнатып эчәм.

Тагын Мадонна җырлый башлый. Телефон дисплеенда Регина пәйда була. Ашыкмый гына, «Алло!» дим. Регина исә, киресенчә, ашыга бугай:

– Кара әле, минем белән шопингка чыкмыйсыңмы?

Регина һәм шопинг – минем өчен бу ике сүз бер төшенчә кебегрәк яңгырый хәзер. Чөнки Регина – чын мәгънәсендә шопоголик. Моннан ике ай элек яраткан кешесе белән ташлашканнан соң йоктырды ул бу чирне. Ташлашканчы, Лёша белән Регина бер минутка да аерылыша алмыйлар иде. Аларны сиам игезәкләре кебек бер-берсеннән башка күргән дә юк иде, әмма килде бер көн – Лёшаның мәхәббәте бетте (ул үзе шулай дип атады), һәм ул Регинаның фатирыннан әйберләрен җыйды да әнисе янына кайтып китте. Сөйгән ярының янәшәсендә юклыгын Регина шопинг белән компенсацияләргә өйрәнеп алды. Ул күп көннәрен шушы шөгыль белән үткәрер булды, аңа иярсәң, көн буена әзерләнеп чык дигән сүз.

– Мин концертка барам бүген, аңа кадәр ванна керәсе, маникюр, педикюр дигәндәй… Бәлки… – дип, Регинаны кунакка миңа килергә, ә иртәгә бергәләп чыгарга үгетләмәкче идем, ул ишетмәде дә:

– Ярый, алайса, пока, – диде, һәм теге якта тагын «пуп-пуп» дигән авазлар гына ишетелеп калды.

Нәрсә, әллә бүген иртән телефоннан сөйләшү өчен хакларны йөз тапкырга арттырып куйганнармы соң? Барысы да ике сүз әйтә дә трубкасын ташлый. Боларга бик игътибар итмичә генә кечкенә өстәлдә кайчаннан бирле укырга чират көтеп яткан «Караван» журналын алам да ваннага кереп китәм.

Ап-ак йомшак халатыма төренеп ваннадан чыкканда, төш вакыты җиткән иде инде. Суыткычтан форель балыгын алып куям. Бераздан бутерброд ясап ашыйсы булыр. Ә хәзер тәнгә май сөртеп (Styxтан эфир мае алган идем), битлекләр ясап, бит тиреләрен чистартырга кирәк.

Концертка барырга көн буе әзерләнә торгач, нәкъ җиде тулырга биш минут кала «Юбилейный» мәдәният сарае каршына килеп туктадым. Ишек төбендә үк мине Кәрим көтеп тора. Бер урында гына басып тора алмый, соңга калуым өчен нервлана. Мин чыгып машинага утыргач та дүрт тапкыр шалтыратты.

– Син миңа ярты сәгать элек үк «Округ Галле» да дигән идең, ике тукталышны ташбака да тизрәк үтә! – дип каршылады ул мине.

Ә мин, юләр, аннан «Чок гүзәлсең, туташ» дигән кебегрәк сүзләр көтәм. «МахМаrа» дан алган кара күлмәгем белән яңа туфлиләремне күрмәвенә эчем пошып куя. Үзе дә тырышкан әле: әйбәтлеккә генә дигән костюмын кигән, галстугы гына туры килми, туфлиләрен дә очлы башлысын ала алмады микән инде? Вестибюльгә керүгә үк шуны аңлап алам: бу кадәр үк тырышып әзерләнмәсәм дә яраган. Хәзер концертларга джинсы чалбар, майка, футболка киеп барсаң да, берәү дә кырын карамаячак икән.

Кәрим юкка сабырсызланган булып чыкты: концерт егерме минутка соңлап башланды. Аның «бик яхшы концерт» дип мактаганы гап-гади татарча солянка булып чыкты. Бик тантаналы башланып китсә дә, соңрак артистлар, халыкка якынрак булабыз дип, җырларга чыкканнарын да онытып сөйли башладылар. Халык ни, артистның үзенә шулкадәр якынлык кылуыннан бик мәмнүн булды, кушылып җырлый башлады. Безнең алда утырган бер апа үзен Сабантуй мәйданында дип хис итте бугай: урыныннан торып бии үк башлады. Бераздан аңа башкалар кушылды.

Тәнәфестән соң концерт мәхшәргә әйләнде. Безнең алда утырган теге түтәйләр компаниясе икенче бүлеккә шактый ук күңеллеләнеп кергән иде, өстәвенә калганын үзләре белән алып кергәннәр: урындык астыннан салып утыра торгач, тәмам исерде болар. Закускалары да шунда ук: тирә-якка казылык исе таралды. Боларның бәйрәме иң югары ноктасына җитте, җыр саен чыгып биеделәр. Ул арада сәхнәгә калган тамашачылар да яраткан җырчыларына уңнан-сулдан күчтәнәч ташыды. Белүемчә, элегрәк тамашачылар артистларга чәчәк бүләк итәләр иде, хәзер стандартлар үзгәргән икән. Хәер, минем күптән инде татар концертында булган юк икән. Кечкенә чакта авылга Әлфия Авзалова килгәч, әни апа белән икебезне ияртеп алып барган иде. Анда да мин барабан каккан тавышка куркып елагач, апа кире өйгә кайтарып куйган иде.

Теге компания бии торгач, сәхнәгә үк менеп китте, исерек авызлары белән артистларны үбеп төште. Җырчы әфәнделәр баштарак үзләренең җырлары белән шулай дәртләндерәбез дип уйласалар да, соңрак ялгышуларын аңладылар булса кирәк: җырларын башкаруга артык сүз озайтып тормыйча, тизрәк сәхнәдән таю ягын карый башладылар.

Мин инде яртысыннан ук Кәримнең кабыргаларын терсәгем белән капшый башлаган идем. Кәрим генә «җиде йөз сумлык билетлар бит, утырыйк инде» дип түздерде. Сабырлыгым дүрт сәгатькә җитте дә төкәнде.

– Кәрим, әйдә кайтыйк, мин сине виски белән сыйлыйм, арыдым, тагын ун минуттан артым квадратка әйләнә. Кайтмасаң кал, мин киттем. – Шулай дип ялына торгач, Кәрим риза булды. Алдагы рәттәге компаниягә карап авыз суларын корытып утырган Кәримгә «виски белән сыйлыйм» диюем дә тәэсир итте бугай.

Без акрын гына кузгалдык. Янәшәдәге капкорсаклы бер абзый гына: «Бик күңелле бара бит, кая ташлап китәсез инде?» – дип елмаеп калды.

Кәрим янәшәдәге пассажир урынына утырган да турсаеп бара. Хәтта куркынычсызлык каешын да эләктермәгән.

– 700 сумлык билет өчен тагын 500 чыгарып саласың була, – дим моңа.

Ул илтифат итмәгәнгә салыша. Уф, кияүгә чыкмаган карт кыз кебек кыланмаса да ярар иде, рульдә дигәч тә мин – ир-ат, ул янәшәдә булган өчен хатын-кыз түгел бит инде. Моның, канына тоз саласы килеп, алдагы машинага зур тизлек белән якынлашам да кинәт тормозга басам. Кәрим утыргычка ябыша, аяклары белән тормозга баскан галәмәте чыгара, үзе бөтен көченә акыра:

– Ты дура, Кәримова, хочешь убиться – без меня, ладно!!! – Ул ни өчендер урысчага күчә.

– Адреналин, – дим, елмаеп кына. – Бәлки, яшисе килү теләгең уяныр, югыйсә янәшәдә тораташ утырадыр кебек тоела.

– Ну, менә сиңа кем түзсен соң шушындый холкың белән?! – дип сүз башлый Кәрим.

– Син түзәсең бит. Әле 700 сумыңны жәлләмичә концертка да алып бардың.

– Стерва, шушы сүзне әйтми калып булмый идеме инде? Мин сине азрак татар җыры, татар моңы ишетсен дип тырышкан булам тагын.

– Кәрим, ишетмәдем бит, нәкъ менә татар моңын ишетмәдем бүген, – дип, Кәримне тагын да кыздырып җибәрәм.

– Син башта ук скептикларча карашта идең. Син үзгәрмисең… – Ул тәрәзәгә таба борылып утырган була. Мин газга тагын да ныграк басам.

Кәримнең турсаюыннан тәм таба башлыйм. Аны тагын да ныграк котыртасы килә.

Сөйләшүебез өйдә дәвам итә.

– Юк, син әйт әле, нәрсәсе белән ошамады сиңа бу концерт? – Кәрим тынычлана алмый, беренче булып сүзне ул башлый.

– Нәрсәсе ошарга тиеш соң аның? Теге исерек компанияме?

– При чём монда алар? Мин җырчылар, артистлар турында сорыйм.

– Җырчысы нинди, тамашачысы шундый.

– Бер-ике кешегә карап кына бөтен зал турында фикер йөртмә.

– Бер атна элек кенә филармониядә «Виртуозы Москвы» концертында булдым. Анда бөтенесе тын калып оркестрны тыңлады. Һәм ләззәтләнеп тыңлады. Минем өчен концерт шундый булырга тиеш. Ә синең бу тамашаңны концерт дип атарга ярамый, чөнки ул күңел ачу кичәсе генә иде. Аның игъланына да шулай дип язарга кирәк булган. Аннан соң, юньле концерт алты сәгать бармый ул. – Мин Кәрим алдына форель балыгы кисеп куям, вискины ачып бокалларга салам, лимон теләм. Боларны сөйли-сөйли эшлим.

Кәрим алдына куйган бокалны да күрмичә үзенекен тукый:

– Таптың чагыштырыр нәрсә: камерный оркестр концерты белән эстраданы бер җепкә тезмә инде. Менә син үзеңне бик зәвыклы кешегә саныйсың инде. Йә, әйт ул чагында, татар җырчыларыннан кемне тыңларга соң?

– Син бит халыктан чыккан җырчыларны яратасың. Үзеңә ошаганны тыңла.

– Сиңа нәрсәсе белән ошамый соң алар? Татар җыры булуы җитмиме сиңа?

– Үзең уйлап кара: сүзе татарча, башкару манерасы башка халыкныкы. Әнә бер киштә дисклар арасында этник музыка дигәне дә әллә күпме. Оригинал һәрвакыт яхшырак була. Аннан соң әйт әле: ул алып баручы кыз нигә дип шулкадәрле акыра? Аңа микрофон бирмәгәннәрме әллә? Хәзерге заман техникасы белән акустиканы менә дигән итеп эшләп була.

– Син нәрсә, бүгенге көндә аңа җиткән конферансье юк әле. Ул иң кыйммәтле тамада да әле.

– Дөрес әйтәсең, ул нәкъ менә тамада, ә конферансье түгел. Һәрнәрсәне үз исеме белән атарга кирәк, һәр кәсепнең үз атамасы…

– Менә син үзең кемне тыңлар идең соң?

– Соңгы вакытта Филүс Каһировны ишеткән бар, дискын алырга иде әле. Чыктымы икән?

– Чыкты бугай, ул миңа да ошый. Ә Салават? Яратасыңмы син аның җырлавын?

– Миңа ул үзе ошый, – дим мин һәм кычкырып көлеп җибәрәм. Бу Кәрим кебек агач милләтчеләргә тема гына бир, шундук бәхәскә кереп китәләр. Кая ул, аның кебекләргә идеология бир, юләрне гыйбадәт кылырга мәҗбүр ит кенә, маңгаен яра дигән кебек, сукырларча шуңа иярә. Кәрим дә милләт чире белән авырый: яхшымы, яманмы – аерып тормый, иң мөһиме – татарча булсын. Мин аны үзен интеллигенциягә санап, журналистның барлы-юклы акчасына канәгать булып яшәвен аңламыйм, халыкның башын катыруда тәнкыйтьлим, ул исә миндәйләрне рухи бушлык тудыруда гаепли. Җитмәсә, безнең кебек кулланучыларны бернәрсә дә җитештермәүче вампирларга тиңли. Форсат чыкканда, ул үзенең фикерләрен белдерергә ашыга, мәйдан булса, тизрәк сөйли башлый. Шуңа да ул борын төбендә виски салынган бокалны күрмичә дә кызып-кызып бәхәс куерта.

 

– Әйдә, татар җыры өчен! – дим мин, ниһаять.

Без күтәреп куябыз. Икенче тост – Филүс, өченчесе – Салават, дүртенчесе татар милләте өчен күтәрелә. Кем өчен генә эчмибез, әмма шушы кичкә көн буена тырышып әзерләнгән туташ, ягъни минем өчен бер күтәреп кую уе Кәримнең башына кереп тә чыкмый, ичмасам.

Виски минем аңны томаларга өлгерә. Мин Кәримгә кофе тәкъдим итәм, ул миңа утырып кына торырга куша, үзем пешерәм, ди. Бераздан ул алдыма яңа пешкән хуш исле кофе белән чынаяк китереп куя. Кофе өстенә корица сипкән. Мин бер генә йотам да ваннага юынырга кереп китәм. Виски мәкерле уеннарын уйный башлый, ахрысы, мин биттән макияжны сөртеп алырга пенканы таба алмый гаҗиз булам. Югыйсә һәрнәрсә үз чираты белән үз урынында тора иде бит: башта пенка, аннан тоник-лосьон, төнге крем.

Шулай да мин үземне кулга алып, юынып, өстемне алыштырып, йомшак халатымны киеп, янә кухняга кереп утырам. Кәрим берни булмагандай кофе эчә, әйтерсең лә бер шешә вискины мин берүзем эчеп бетергәнмен.

– Син бизәнмәсәң дә бик чибәр, Зөлфия, – ди ул, озаклап мине күзәтә. Кәрим күптән инде миңа гашыйк. Әмма шул ук вакытта хисләрен белдерергә дә курка. Ул әкрен генә минем чәчләремнән сыйпый, бит очларына кагылып үтә. Мин күзләремне йомам. Тәнгә ниндидер бер рәхәтлек тарала. Кәрим кыюланып китеп, якын ук килеп утыра да кулларны үбә башлый, йөзен минем учларга терәп, битеннән сыйпата. Эчке бер тавыш миңа торып китәргә куша, әмма мин урынымнан кузгалырга иренеп Кәримнең ихтыярына буйсынам…

Иртә белән янымда мыш-мыш килеп берәүнең йоклаган тавышына уянып китәм. Күзне ачканчы аның кем икәнен төшенергә тырышам. Алдагы көн искә төшә. Кәрим! Ачышыма инанырга теләп тизрәк күзләремне ачып карасам, янымда шәп-шәрә бер ир ята. Чыннан да Кәрим. Абау, мин дә шәрә. Кәрим дөньясын онытып җәйрәп төшеп йоклый. Мин аның кулы өстенә ятканмын. Башымны күтәреп, кулын читкәрәк алып куям. Минем төн төсле зәңгәр атлас тышлы мендәр өстендә аның ап-ак кулы мәрмәр кебек күренә. Бу тәннең җәй көне – пляж, кыш көне солярий кебек нәрсәләрне күргәне бар микән? Хәтта кан тамырлары да зәңгәр булып беленеп тора. Бу интеллигент кисәге мәгарәдә яшиме икән әллә? Мин Кәримнең тәнен өйрәнеп чыгам да тизрәк өстенә ябып куям. Ул әйләнеп ята. Яткан көе генә кичәгене искә төшерергә, һич булмаса, хәтердә торгызырга теләп, тирә-якны күзәтәм.

Минем фатир сюрреалистик картинаны хәтерләтә. Сальвадор Дали картиналары бер читтә торсын. Ак халат идәндә ята, аның янына Кәримнең кара төстәге сыңар ноские сузылган. Икенчесе күренми. Фатирдагы бердәнбер картинага аның Вьетнам базарыннан йөз сумга алган галстугы эленеп калган. Картина – Уфада яшәүче рәссам Руслан Ахуновның абстракционизм рухындагы эше. «Сары дәрвиш» дип атала, күргәзмәсендә алган идем. Аның астындагы комодта Кәримнең чалбары ята, янәшәдәге урындыкта – пиджагы. Ул пөхтәләп төрелгән. Нишләп шуны гына төреп утырды икән ул?

Бу манзарадан минем кәеф бөтенләй төшә. Мин укшый ук башлыйм. Тизрәк торып ваннага юнәләм. Баш авырта, минем үтереп әфлисун яки лимон ашыйсы килә. Әмма өйдә цитрус затыннан бернәрсә дә юк икәнен беләм. Битне салкын су белән юам да көзгедәге сурәтемә карап башка мәңге эчмәскә ант итәм һәм кухняга кереп кофе кайнатырга куям.

Кичәге көнне тарихтан сызып атарга, һич югы, хәзер үк онытырга теләп каһвә эчәргә утырам. Үз-үземә шушы иртәдән яңа тормыш башларга сүз бирәм. Ул арада Кәрим торып ваннага кереп китә. Мин аны юри ишетмим, чөнки яңа тормыш башладым инде. Ләкин бераздан оят җирен тастымал (аны «Ив Роше» дан бүләк итеп салганнар иде) белән генә каплап, секс-гигант кыяфәте чыгарып, үз-үзенә бик ышанган хәлдә, Кәрим кухняга керә.

– Хәерле иртә! – ди ул һәм үтеп барышлый иреннән үбеп ала.

Хәерле ди сиңа, пычагым! Кичәге виски аның организмында шактый озын чылбырлы реакцияләр үткән. Шулай да дәшмим. Кәрим, берни булмагандай, кофе салып ала да эчәргә утыра. Аның кәефе шәп, әлбәттә. Читтән караганда без яңа гына өйләнешкән яшь, бәхетле парны хәтерләтәбездер. Әмма без пар була алсак та, тиң түгел. Мин Зөлфия Кәримова – башкаланың бер зур гына реклама компаниясендә пиар-менеджер булып эшлим, егерме җиде яшемдә инде минем үз фатирым, машинам, ике югары белемем, яхшы эшем бар. Бик күпләр уйлаганча, чибәр, акыллы да әле үзем. Кәрим исә журналист, милләтче. Хәзерге заманның теләсә кайсы яшь иҗади интеллигенция вәкиленеке кебек ни торыр урыны, ни акчасы, ни ышанычлы киләчәге юк. Аның каравы киләчәккә ышанычы зур. Һәм, үзе әйтмешли, бай рухи дөньясы бар. (Ул бай рухи дөньяны кичә миңа да күрсәтеп маташты әле.) Болары принцип түгел әле аның, иң мөһиме – мин Кәримне яратмыйм. Әмәхәббәт кызык нәрсә: ул йә була, йә юк. Шуңа да Кәримнең хыялларга әвәс романтик күңеле канатланып еракларга очмасын өчен искәртеп куям:

– Кичә безнең арада булганнар берни турында да сөйләми, оныт.

Кәрим тончыга яза. Әмма сиздермәскә тырыша. Дәшми. Мин дә сүзсез генә кофемны эчеп бетерәм дә караватыма барып ятам. Юк, башка болай эчмәскә кирәк һәм андый концертларга йөрмәскә… Ә, онытканчы даруханәдән йөккә узмас өчен дару төймәләре дә алырга кирәк.

Шулай да Кәрим кайтып китәргә ашыкмый. Мин, бераз хәл кергәч, шопингка чыгып керергә уйлыйм.