Kitabı oku: «Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!»

Yazı tipi:

Күңел капкасы

Такташның сүзен хәтерлибез: «Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә…» Иске, әлбәттә. Тик, Такташ раслаганча ук, һәр йөрәктә ул яңара, төрле әверелешләр кичерә. Һәркем үзенчә ярата. Бик сирәк кешеләр генә аны тасвирлап бирә ала. Ландыш Габдрахманова – шундый сирәк кешеләрнең берсе. Шагыйрә. Ул туган авылның исеме дә шагыйранә: Акбүре! Ишетүгә үк әкияти бер соклану биләп ала, шагыйрә үзе дә әкият иленнән безнең тирәгә килеп чыккан сыман. Әкияти серлелек… Вакыйгалар арасында әкияти багланышлар. Әллә шуңамы дим, аның лирик шигырьләренә дә хәтта нәни эпиклык хас, аның шигыре ниндидер бер вакыйгадан үсеп чыга. Аңа ышанасың. Хисләренә, кичерешләренә… Ул абстракт төшенчәләр белән эш итми, берни дә аңлатмый торган гомуми сүзләр кулланмый. Гади генә сүзләрдә дә мәгънә төсмерләре. Шуларда үзенчәлекле шагыйрәне таныйсың.

Сүз башында Такташны искә алуым юкка түгел. Ландышның ритмикасында да бөек шагыйрьнең тәэсире бар сыман. Ландыш та, аның кебек үк, иҗек санының юлларда тәңгәл килүенә артык игътибар итми, әмма вәзен бар, ритм саклана. Моның өчен осталык кына түгел, табигатьтән килгән талант кирәк. Ландыш та шигырендә сюжет корудан, хикәяләүдән, диалоглардан тайчанмый. Биредә бик сак булырга кирәк, язганың тезмәгә салынган мәкалә булып чыгарга да мөмкин. Ләкин Ландышның шагыйрьлеге өстен кала – үзенчәлекле метафоралар, хис-кичерешләр ташкыны сине бөтереп ала, һәм син, үзең дә сизмәстән, шигырьдәге вакыйгаларга кагылышлы кешегә – автордашка әвереләсең.

Ландышның иҗаты китаби түгел. Ул, бәлки, Такташ мәктәбеннән икәнен үзе белми дә торгандыр. Аны көндәлек хәл-әхвәлләр борчый, мәхәббәт очындыра, хыянәт җиргә алып ата. Менә шулар табигый рәвештә шигырьләргә күчә. Поэзияне самимилек кенә тәэсирле итә. Сурәтләү чаралары шул тәэсирне көчәйтеп кенә җибәрә.

Куаныч-сөенечләр әсәрләргә яктылык бөркеп тора. Табышлар аларны дәртле итә. Ләкин Мостай Кәрим искәрткәнчә, кешене «шагыйрь ясый югалтулар белән сагышлар». Ландышның да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән шигырьләре шуларга бәйле.

Җыентык «Ачык капка» шигыре белән башлана. Мәгънәле атама. Мин аны шагыйрәнең иҗатына да баглар идем. Ул күңел капкасын ачкан, шакыйсы юк, рәхим итегез! Саф күңел, яхшы теләкләр белән керергә язсын. Ландыш дигән кызыклы шагыйрәнең ихлас күңел дөньясы көтеп тора безне.

Ркаил Зәйдулла

Ачык капка

 
Еллар аша килеп, саксыз гына
Кактым синең күңел капкаң,
ә үзем бит беләм: минем өчен
бу капканы хуҗа күптән япкан…
Үҗәтләндем: «Ачтырырмын барыбер,
Яшьлектәге төсле яндырырмын!»
Ачтың…
Танымадың…
Уз диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде кулларыңа кагыласым,
назлы итеп муеныңа сарыласым…
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хәтереңне яңарт!»
Җавап бирдең: «Сөйдем…
Яшьлегемдә синең өчен яндым-көйдем,
Тик син… үзең белән артык мавыктың…
Ә мин… яралардан яңа савыктым…»
Үзсүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың… «Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен:
Акылмы? Әллә соң йөрәкме?»
Тынып калдым…
Кире борылдым,
Барыр сукмагымны тапмадым.
Ә син
карап калдың…
Ә капкаңны,
ә капкаңны никтер япмадың…
 

Синсез яшәргә өйрәнәм

 
Нәни генә йолдыз кызы
әй йөгерә күктә…
Яктыртмакчы була
галәмне…
Каләмемне читкә куеп,
кулым болгыйм:
«Сизәсеңме минем сәламне?»
Орынмакчы булам…
үреләм…
Йолдыз нурларына күмеләм…
«Буем җитми», – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
мин яшәргә синсез өйрәнәм…
Салават күперенең алсу төсе,
ошатмыйча үзенең урынын,
алышмакчы сары төс белән,
атламакчы алтын көз белән…
Аңлатмакчы булам…
үреләм…
төсләр дулкынына күмеләм…
«Кирәк түгел…» – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
синсез
     яшәргә
          өйрәнәм…
Таң алдыннан ике чык тамчысы
әй коена йолдыз нурында:
берсе икенчесе куенында…
Шаярмакчы булам…
үреләм…
назлы тамчыларга күмеләм…
«Сез бәхетле!» – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
инде менә ничә төннәр
мин яшәргә синсез өйрәнәм…
 

Синсез…

 
Таңнар да ата икән…
синсез…
кояш та бата икән…
синсез…
йолдыз да калка икән…
синсез…
гөлләр дә үсә икән…
синсез…
җилләр дә исә икән…
синсез…
тик…
таңнары
никтер төссез…
гөлләре моңлы,
иссез…
йолдызлар сүрән,
хиссез…
кояш нурлары
көчсез…
синсез…
 

«Чистай маружные»

 
Чәчәкләр дә бүләк итәләр,
Дусларым да хөрмәт итәләр,
Тормыш сукмагымда юк хәтта
Дошман куйган кара киртәләр…
«Нәрсә кирәк инде тагын?» – дим,
Бигрәк хисчән шул мин, самими…
Нидер җитми һаман күңелгә,
Бик елыйсым килә бүген дә…
Чәшке туным тора эленеп,
Әллә кайдан күзгә күренеп.
Йөрим һәрчак Казан урамында,
Затлы киемнәргә төренеп.
Көннәр уза төнгә үрелеп,
Язлар җиткән саен йөрәк кенә,
     йөрәк менә…
          тора сүрелеп…
 
 
«Син бәхетле! – диләр танышлар да, –
Калмадың бит тормыш төбендә,
Әнә ничек якты йолдыз кебек
Балкыйсың син тормыш күгендә…»
Тик… нинди көч соңгы арада
тынгы бирми минем күңелгә?..
Нәрсә эзлим? Кая ашкынам соң
Төнге уникенче яртыда?
Тукта!
Яшьлегемне эзлим түгелме соң,
Авылымда, ындыр артында?
Кайтып булса әгәр үткәнемә –
Машинамны бүген сатып,
Чәшке тунны салып атып,
Киез итек киеп,
Пәлтә элеп,
Карамыйча җилгә-буранга,
Йөгереп чыгар идем урамга,
Тик шул чакта кемдер пышылдый:
«…Яшьлегең бит инде юк анда…»
 
 
Ә бит минем бары бер генә көн
Килә балачакта каласым,
Таш кибеттә озын чират торып,
«Чистай маружные»н аласым…
Берәр сәгать кенә булса да
Торыр идем капка төбендә…
Яшьлегемне эзләп, сезнең янга
Кайтып барыш әле бүген дә…
 
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2017
Hacim:
24 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03310-7
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu