Kitabı oku: «Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!», sayfa 2

Yazı tipi:

«Беләм…»

 
Беләм…
Аерылмас иртәгәм дә
Кичәгемнән, бүгеннән…
Шатлык булып тулышам да
Ачу булып түгеләм.
Әллә тормыш үпкәләде…
Әллә үзем?
Тырышсам-тырмашсам да,
Була алмыйм түзем…
 
 
Икебез дә бик үпкәле…
Озаккамы, күпкәме?
 

«Җир күтәрә икән ничек сине…»

 
Җир күтәрә икән ничек сине,
Уйлаганың – мәкер, явызлык…
Табылырмы берәү чирканмыйча
Кигертергә сиңа авызлык?
 
 
Салып ыргыт, сине таныйлар бит,
Төренсәң дә кат-кат битлеккә.
Абынам да бер утырып үксим,
Ничек түзим синең этлеккә…
 
 
Ни гаебем? Ихлас йөрәк бит ул!
Нигә һаман аны көчлисең?
Дошманыңа түгел, дусларыңа,
Язмышыңа хәтта үчле син…
 
 
Ни гаебе садә күңелемнең?
Рәнҗемим дә… түзәм… тыелам…
Син явыздан өстен Аллаһым бар,
Ярдәм итәр, Аңа сыенам…
 

«Яраткандыр димә…»

 
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Авыр чагым иде… сыендым…
Серләремне килде бүлешәсем,
Туктап калдым никтер, тыелдым.
(Аңламассың кебек тоелды…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Ярдәм көтеп бары төбәлдем.
Игътибарлы булдың, үзеңә тиң
Биеклеккә мине күтәрдең.
(Түбән төшердең дип үртәлдем…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Мөлдерәмә идем… түгелдем…
(Тулган чагы иде күңелнең.)
 
 
Көчсезлектә мине гаепләмә,
Кайтып кара –
Мин чынлыкта
Ул кадәр үк елак түгелмен!
 

«Аңламыйм, дисең, сине…»

 
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
бер генә тапкыр минем
юлыма чыгып кара.
Күрәсеңме, бәхет белән
Бик ерак минем ара!
Бер генә тапкыр көзләргә
ялгызың кереп кара!
Сары яфрак сагышлары
җаныма ничек сара!..
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
бер генә тапкыр минем
йөрәкне ачып кара…
Тол хатынның күңелендә
Сулкылдый күпме яра!
 
 
Инде алай да аңламасаң…
«Әти!» дияргә тилмергән
Балам күзенә кара…
 

Исәнме!

 
– Исәнме, бу бит син!
– Исәнме, әйе, мин!
(«Юл чатында еллар аша килеп
басып торабыз… өн бу, өн!»)
– Ә син үзгәрмәгән… шул ук күзләр…
– Олыгайдык… җыерчыклы йөзләр…
(«Ел саен шул сагыш өстәп китә
Синсез килгән көзләр».)
– Ничек икән анда без утырткан пар каен?
– Яшьләр җыела бугай, язлар җиткән саен.
(«Ничек булсын? Төнге күкне уйла,
нишләр иде, югалтса аен?»)
– Ә мин онытмадым… Исәр дисеңме?
– Әниең ничек? Хәле? Исәнме?
(«Әллә мине оныткандыр дисеңме?
Улым йөртә синең исемне».)
– Аерыласым килми…
        җибәрәсе килми кулың…
– Сау бул! Бәхеткә төренсен үтәсе юлың.
(«Сизмәдең шул…
гомер буе сине көтәм…
Раббым, очраштырмасаң иде бүтән…»)
 

Әлегә…

 
Син биектә!
Әлегә…
(Теләмисең хәлләремә керергә.)
Чиксез бит ул тормыш үре…
(Һәркемгә дә ачык түгел аның түре.)
Көләсеңдер:
«Сиңа әле үсәсе дә…
үсәсе…»
Тик онытма! Барыбер
Кире җиргә төшәсе…
Җиңел булмас төшүләр,
Кычкырырсың:
«Ярдәм итегезче, кешеләр!»
Ишетмәсләр…
үз итмәсләр…
(Дөнья тулы синең ишеләр.)
Ә мин…
Этә-төртә аларны,
Алларына узармын…
Кулларымны сузармын…
Ә хәзергә…
Теләмисең хәтта күрергә…
Биектә шул син…
Әлегә…
 

Юрарга да куркам

 
Төшкә кердең бүген:
имеш,
пар чиләкләр белән коедан
су аласың.
Йөзең балкый таң нурында –
елмаясың.
Күзләреңдә чагыла икән
Ай шәүләсе…
Тамчылар йөгерешә…
тамчыларның шаян хәйләсе.
Мөлдерәмә парлы чиләк
безнеке ул –
сөю тирмәсе.
Уянып киттем сискәнеп…
өзелде… көтмәгәндә…
кое сиртмәсе…
 

Кичерәсеңме?

 
Кичерәсеңме?
Авыр чакта сыенганда
Аңламаганым өчен…
Моңнар салгач күңелемә,
Тыңламаганым өчен…
Чәчкә сипкәч юлларыма,
Тукталмаганым өчен…
Йолдыз сонгач учларыма,
Сокланмаганым өчен…
Ышанычың-өметләрең
Акламаганым өчен…
Керсез хисләрең күңелдә
Сакламаганым өчен…
Беттеме инде көчең?
Кичер инде… зинһар, сине
Яратмаганым өчен…
Нигә яратмаганымны
Аңлатмаганым өчен…
 

«Оныт… – дисең…»

 
«Оныт… – дисең, –
Вакыт үтәр,
Барысын да вакыт дәвалар…»
(Тагын бер кат әчеттереп куйды
төзәлергә торган яралар…)
Күзләремне каплыйм…
Садә җаным яклыйм:
«Күтәр башың,
Ышанычлы калкан-горурлык!
Көчең бар бит
Ялган хискә каршы торырлык!
Аңла:
Кирәк түгел
Бу тәкәббер затның
тайгак сукмагында аунарга!
Синең үз тормышың!
Ашкын өскә, ашкын
Җанны алгысыткан тауларга!»
 
 
Оныт… дисең…
Вакыт – дәва, имеш,
Дәвалар…
Менә синең затсыз тәкәбберлек
тагын кемнән
тагын ниләр икән дәгъвалар?
 

«Җан әрнеткеч сүзләр аттың…»

 
Җан әрнеткеч сүзләр аттың…
Күңелемнең
ал күзлеген ваттың…
Аңламадың…
Аклыкка төренгән хыялыйны
санламадың…
Син теләгәнчә…
җирдә мин хәзер.
(Кимсетелгән җан кызганыч,
түгел бит әзер.)
Ярашыр ул…
җайлашыр…
аңа да
табылыр урын…
Тик син генә,
әгәр булдыралсаң,
таплама көчсез җанның
үтәсе юлын…
каплама аңа төшкән
соңгы кыйпылчык нурын…
 

Китәргә булдым

(Шаяру)
 
Китәргә булдым, дуслар,
Бу виртуаль дөньядан.
Башларга булдым тормышны
Иртәгәдән яңадан.
– Оныттың, – дип әрли ирем, –
Ир хакын хаклауларны,
Компта утыра, – ди, – бары
Хөрәсән ялкаулары…
«Ашың тагын тозсыз», – диеп,
Көн дә бер ала дулап.
«Әни, ашыйсы килә», – дип,
Балалар тора елап.
Аңламыйлар, булмаганны
Инетсыз хәтта сулап…
Бернишләп тә булмый инде,
Барыбер бер китәргә…
Югалтмагыз, әгәр утым
Кабынмаса иртәгә…
 
 
Бик тә сөенер әле
Виртуаль көндәшләрем.
Аларга сиздерми генә
Сөртәмен күз яшьләрем…
Бернишләп тә булмый инде,
Китәргә тек китәргә.
Онытмагыз, әгәр утым
Кабынмаса иртәгә…
 

Өйрәт әле мине… яшәргә!

 
Өйрәт әле мине… яшәргә…
Элеккечә…
«Сөеклем!» дип, сиңа
Дәшәргә…
Өйрәт мине, өйрәт,
Елмаерга өйрәт
яңадан…
Сүнеп барам…
үлеп барам…
Ваз кичәм бит юкса
дөньядан…
Өйрәт әле, өйрәт…
Элеккечә…
Сокланырга өйрәт таң калып…
Хисләрем бит хыял дәрьясының
Төпкелендә калды югалып…
Өйрәт әле, өйрәт…
Ышанырга өйрәт.
Кабаттан…
Ышанычны аклап,
мәхәббәтне яклап,
сөю иңсен синең
тарафтан…
Яңабаштан телим
яшәргә…
«Сөям!» диеп, сиңа
дәшәргә…
 

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2017
Hacim:
24 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03310-7
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu