Kitabı oku: «Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)»

Yazı tipi:

Шагирзян Лена

(Шакирзянова Лена Галимзяновна)


Төзүчесе Илһам Ногманов

Составитель Ногуманов Ильгам Гайсович



© Татарстан китап нәшрияты, 2020

© Шагыйрьҗан Л. Г., варислар, 2020

© Ногманов И. Г., төзү, 2020

«Мөлдерәмәкүңел» китабыннан

Күңел китабы

 
Язасыңмы, диләр,
Нишлим,
Карышып булмый йөрәккә.
Калын томнар өчен түгел,
Язам җанга кирәккә…
 
 
Язасыңмы, диләр,
Ә мин
Укыйм гына бит аны —
Күңелдә күптән язылган
Иң газиз бер китапны…
 

Чигү чигәм

 
Киергедә минем хисләр…
Нечкә күңел – нечкә инә.
Җепләр сайлыйм,
Җепләр саплыйм,
Чигү чигәм…
Ак ефәккә бизәк иңә —
Төсләр эзлим,
Төсләр сайлыйм…
Күктән миңа
Нурлы дуга
Төрле-төрле җепләр суза…
Нинди кирәк,
Менә кызыл,
Менә яшел, сары, ал, ди,
Теләгәнең сайлап ал син,
Эзләп ал, ди, сорап ал, ди…
Кулларымда нәзек инә,
Ак ефәккә бизәк иңә…
Газап чигәм, рәхәт чигәм —
Күңелләргә чәчәк чигәм…
 

«Сөйләгәнең көмеш булса…»

 
Сөйләгәнең көмеш булса,
Тик тору алтын, диләр.
Кайчак сүзнең алтыннан да
Кыйммәтлеген белмиләр…
 

Сугыш беткән елны

 
Сугыш беткән елны туганмын мин,
Кояш җиргә балкып карагач.
Мин туышка ямьле булсын диеп,
Чәчәк атып куйган алмагач.
 
 
Менә-менә кайтып керерләр, дип
Ачык торган капка-ишеге.
Көтә-көтә көтек булып беткән
Ал чыбылдык япкан бишегем…
 
 
Кырык эшен кырга куеп торып,
Әти килгән мине алмага.
Тотып кайткан сыңар кулы белән, —
Ике куллап коча алмаган…
 
 
Бәйрәм ашы, бәбәй ашы пешереп,
Авылдашлар көтеп торганнар.
Бик кадерле булдык микән әллә
Сугыш беткән елны туганнар?..
 

Тәгәри китте йомгагым

 
Тәгәри китте йомгагым,
Күренмиме, агайлар?..
Йомгак эзләп йөгердек,
Күпме кызлар, малайлар…
 
 
Әкиятләрдән башладык
Тормыш җебен сүтәргә.
Туры килә җеп очын
Тапкангача, күпләргә,
Йомгак эзләп адашып,
Күп сукмаклар үтәргә…
 
 
Тәгәри китте йомгагым,
Күрдегезме, агайлар?..
Йомгак эзләп барам мин,
Юллар матур, абау ла…
 

Кулларыңда йөрәк җылысы

 
Яшьлек эзләремә баса-баса,
Мәктәбемә бүген юл тоттым.
Таныш капка. Сулда – безнең каен,
Һич онытмыйм сезне, онытмыйм.
 
 
Дәрес бара… Заллар тынып калган,
Китап-журнал тотып кулына,
Тиздән укытучым ашыга-ашыга
Каршы чыгар килер юлыма.
 
 
Мин сагынып килдем бүген, сиңа
Рәхмәтемнең иң-иң олысы.
Куллар биреп күрешик әле, апам,
Кулларыңда йөрәк җылысы.
 

Кызлар җыры

 
Кояш безгә, без кояшка
Карыйбыз да көләбез.
Ник икәнен сорамагыз,
Тик үзебез беләбез.
Ямансу зәңгәр кичләрдә
Тын чишмәгә киләбез.
Бер суга, бер айга карап
Елыйбыз да көләбез.
Ник икәнен сорамагыз,
Тик үзебез беләбез…
 

Яшел урам

 
Алда кояш,
Алда юллар,
Тирә-ягым яшел урман.
Поезд чаба, ыргый алга,
Ачык аңа яшел урам.
 
 
Туган йорттан рөхсәт сорап
Китеп барам ерак-ерак,
Күп җирләрне урап-урап,
Киләчәккә бәхет юрап.
 
 
Китеп барам балачактан,
Бергә үскән дусларымнан.
Яшел яулык болгый-болгый
Озатып калды яшел урам.
 
 
Алда кояш, алда таңнар,
Без менәсе текә таулар.
Яшьлегемә – яшел урам,
Шул урамда үзем торам…
 

Айлы кичтә

 
Талгын гына бер моң менә
Тау астыннан.
Яшь бер егет ат сугара
Ай астында.
 
 
Җемелдәтеп чиләкләрен
Ай нурында,
Яшь бер сылу төшеп бара
Тау юлыннан.
 
 
Иярә ай яшь сылуның
Эзләренә.
Иярә ай яшь егетнең
Күзләренә…
 
 
Бу кем икән тау юлыннан
Су ташыган?
Бу кем икән ай юлыннан
Сер ташыган?
Чиләгеннән, йөрәгеннән
Моң ташыган…
 

Каеннарның ап-ак күлмәге

 
Каеннар гел кайгы көтә, диләр,
Сагышланып гомере үтә, диләр.
Дөрестерме кеше сүзләре…
Каеннардан кайгы эзләдем мин,
Тик тапмадым кайгы эзләрен мин,
Каеннарның ап-ак күлмәге…
 
 
Ә аларның сере җирдә икән,
Ә аларның моңы җырда икән,
Каеннардан шунда көнләдем…
Каеннарны үбеп кочар идем,
Каеннарга үзем охшар идем,
Каеннарның ап-ак күлмәге…
 

Беренче кар

 
Беренче кар…
Кыймый гына басам.
Яп-яңа кар
Бик таныш та,
Ләкин
Онытылган,
Сагынылган…
Санап кына салам эзләремне
Саклыгымнан.
Салкыныннан түгел,
Оялып аклыгыннан…
Яп-яңа кар, ап-ак, назлы,
Ипләп кенә
Учларыма алам.
Алларыма
Тамчы-тамчы
Көмеш тама…
 

Кышкы этюд

 
Әй шук та соң җил, кар кызын
Эләктереп ала да,
Кочып нечкә билләреннән,
Вальс бии һавада.
 
 
Арып беткәч урамнарда
Парлап биеп көнозын,
Тирбәтеп ак тирәкләрдә,
Йоклата ул кар кызын.
 

Соңарган яз

 
Быел язга әллә нәрсә булды:
Апрель бетә – әле җирдә кар.
Таң калдырып, ләкин тәрәзәмә
Рәсем ясап үтте торналар…
 
 
Яз җиткән ич, сизмичә дә торам,
Һавалардан хәбәр алмасам.
Яз килгәндә җиргә, ярар иде
Торналардан соңга калмасам…
 

«Тирә-як тын, саф һава…»

 
Тирә-як тын, саф һава,
Яфрак-яфрак кар ява.
Әнә инеш… Күпердә,
Мамыктай кар өстендә,
Тылсымлы эзләр кала…
 
 
Инеш каралып тора,
Ак энҗе тама суга,
Эри дә юкка чыга…
Юк, әйләнеп тамчыга,
Ул олы юлга чыга…
Күпер ап-ак, ак таллар,
Юлларда бәхетле пар…
Ап-ак кардан да аграк,
Тамчы судан да сафрак
Иң тәүге мәхәббәт бар…
 

Сине көтәм

 
Алларымда ике кәсә
Мөлдерәмә-мөлдерәмә,
Бәхет тамчыларын саныйм,
Йөздер әллә, меңдер әллә…
Сине көтәм…
 
 
Ике күзем тәрәзәдә,
Мөлдерәмә, мөлдерәмә…
Дүрт күз белән көтәм сине.
Чын бәхетем синдер әллә,
синме әллә,
синме әллә?..
 

Синең күңел

 
Җилләр төсле җитез була алам,
Ләкин сине куып җитә алмам, —
Җилдән җитез синең күңелең…
Аккош төсле оста йөзә беләм,
Әмма куркам,
Синең күңел тирән
Һәммә күлдән…
Хисләреңнән мәрҗән тезәр идем,
Түшләремне бизәр идем —
Мөмкин түгел…
Ефәк җептән нечкә синең күңел…
Синең күңел гөлләр бакчасы шул,
Әллә яшереп гөлләр өзимме?..
Юк, шул бакчада шытып
бөреләнсәм,
Чәчәк атсам иде үзем мин…
 

Ялгыш кына

 
Ялгышып бер, күзләреңә күзем салдым —
Төнсез калдык шуннан бирле, көнсез калдык…
Иңнәреңә ялгыш кына башым салдым —
Ниләр эшлик, башсыз калдык, ашсыз калдык…
Ялгыш кына колагыңа бер сүз салдым —
Икебез дә телсез калдык, өнсез калдык…
 

Күпме сөю кулларыңда

 
Син озаттың мине
Ерак юлга.
Куллар кулда.
Аерылышу…
Гаҗәп,
Ул да
Учка сыя икән,
Кулга
Сыена икән.
Күпме сагыш,
Күпме сөю
Кулларыңда…
Бетмәс төсле сыеп
Барыр юлларыма,
Ташып чыгар кебек
Хәтта җырларымнан.
Күпме бәхет,
Күпме сөю
Кулларыңда…
 

Кайнар чишмә кебек

 
Син гейзерларга —
Кайнар чишмәләргә гашыйк.
Минем хисләрем дә шулар кебек,
 
 
Вакыт-вакыт
Ургылалар тышка,
Кайнап, ташып…
Син бит кайнар чишмәләргә гашыйк…
 

Икеле-микеле

 
Болыннарга чыксам – ромашкалар:
 
 
Ап-ак ромашкалар
Күзне камаштыра,
Күзне алмаштыра:
Сөя-сөйми, диеп,
Килә-килми, диеп,
Һаман саташтыра…
Их, сез, икеле-микеле
Шаян ромашкалар…
 

Кояш кәләше

 
Туташ!
Котлы булсын бу яз!
Ике күзең – йолдыз,
Йөзең – кояш.
Дөнья сиңа гашыйк,
Әнә җилләре
Иркәләнеп куеныңа
Сыенган.
Кулыңдагы сирень гөлләре
Бәхетеңә гүя сөенгән…
Лепер-лепер килеп, яфраклар
Синең белән генә серләшә.
Ахры, дөнья бөтен шатлыгын
Гашыйкларга гына өләшә…
Кызыгам, кызыгам,
Хәтта көнләшәм,
Бу яз сиңа
Шундый килешә.
Кояш таҗы балкый башыңда, —
Әйтерсең син —
Кояш кәләше…
 

Нинди көчләр?.

 
Әле кайтып төшәм, сагынып, сиңа,
Әле китеп барам яныңнан.
Язын сулар тулып ташкан сымак,
Ерагаеп көзен ярыннан.
 
 
Әле ераклардан тыңлыйм сине,
Әле колагыма җырлыйсың.
Бер ерактан, бер якыннан мине
Сагышларга нигә чорныйсың?..
 
 
Әле юллар төшә арабызга,
Әле бер сукмактан янәшә
Тып-тын гына икәү барабыз без,
Тик йөрәкләр нидер сөйләшә…
 
 
Аерылып таңда офыгыннан,
Кич кавышкан кояш шикелле
Китәмен дә кабат кайтам сиңа,
Нинди көчләр мине сихерли?..
 

Җилгә суздым

 
Гөлләр бәйләдем дә җилгә суздым,
Хуш исләрен илт, дип, иркәмә.
Кагылып киткән төсле булды кулың,
Рәхмәт, җаным, диеп, җилкәмә…
 
 
Гөлләр бәйләдем дә сиңа суздым,
Күзләреңнән назлар эзләдем.
Тик нигәдер җавап ишетмәдем,
Җилгә очты, ахры, хисләрем…
 

«Бикәң буласым килә…»

Р…гә


 
Бикәң буласым килә,
Иркәң буласым килә.
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә…
 
 
Йә колың булыр идем,
Уң кулың булыр идем.
Сагышлы, моңлы сазыңның
Бер кылы булыр идем…
 
 
Көнең булсам икән мин,
Төнең булсам икән мин.
Туфрагыңда тамыр җәйгән
Гөлең булсам икән мин…
 
 
Бикәм, дип дәшүләрең,
Иркәм, дип дәшүләрең.
Тутырып-тутырып карамадың,
Әллә читләшүләрең…
 

Урамнарда күбәләк кар…

 
Карлар яуган саен искә төшә,
Үпкә тотмыйм күптән аларга.
Кардан туплар ясап, бик еш безне
«Утка тота» иде малайлар.
 
 
Урамнарда тагын күбәләк кар,
Кем яратмый карлар яуганын…
Тик нигәдер арттан
малай-шалай
Карлар атып, үртәп калмады…
 

Ә син җырдан сора

 
Ямьсез, дисең, дөнья,
Алсу төсләр
Тик җырларда гына, ахрысы…
Ә син менә уян кояш белән,
Күрер өчен ал таң яктысын…
 
 
Таһир-Зөһрә кебек сөешүләр
Хыял гына, дисең, тик бары да…
Ә син җырдан сора, әйтми калмас,
Халык серен сала җырларга…
 

Ул чакта

 
Алда нинди олы бәхет булган,
Кем уйлаган аны ул чакта,—
Яңакларны куеп яңакларга,
Сөйләшербез диеп бу хакта.
 
 
Алда нинди рәхәт торган безнең,
Хыялландык микән ул чакта,
Утырырбыз диеп, чыбык ташлап,
Икәү бергә яккан учакка…
 
 
Алда олы бер юл көткән икән,
Таралсак та төрле сукмактан,
Йөрәкләр дә бергә типкән икән,
Тоймаганбыз гына ул чакта…
 
 
Безне алга бер моң дәшкән икән,
Килде микән башка шул чакта,
Агылырбыз диеп, бер җыр булып,
Икебез ике ташкын булсак та…
 

Яшереп тормыйм…

 
Син мине кабат яшәрттең,
Син мине кышын яшьнәттең,
Син мине әллә нишләттең,
Мин башым җуйдым бугай.
Син миңа канат ялгадың,
Яңарып китте як-ягым,
Сәбәбен хәзер аңладым,
Мин гашыйк булдым бугай…
Яшереп тормыйм оялып,
Син минем яшьлек хыялым,
Соң гына шулай уянып,
Гел чынга аштың бугай.
Күңелнең күгәргән кылын
Тибрәтеп җибәрде моңың.
Бүленеп калган бер җырның
Син юлын ачтың бугай…
 

Бишек элдек

 
Бишек элдек бүлмәгә,
Бии-бии тирбәлә.
Күрше-күлән, дус-ишләр
Килде бәби күрмәгә,
Калмады бер килмәгән.
Кояш элдек бүлмәгә…
Тәрәзәдән ай кергән,
Шул кояшны күрмәгә…
 

Яңа җыр

 
Ак биләүгә бәби биләдем мин —
Җир-әнкәйгә тәүге бүләгем.
Ак биләүгә салып хисләремне,
Җырлый-җырлый теләк теләдем.
Ул җыр туды бүген,
Әлегә хәтле
Көйләп йөргән бөтен көйләрне
Оныттыра язып яулап алды,
Баштанаяк
Мине биләде.
Шул яңа җыр аша килдем бүген
Икенче кат үзем дөньяга.
Җиһан башка сымак,
Тәрәзәмнән
Гаҗәпсенеп үзгә көн бага…
Кояш җиргә алтын каләм белән
Язып куйды:
Тагын бер ана…
 

Учаклар ягасым килә

 
Чит учаклар тирәсендә
Күп җылындым, мин әле
Учаклар ягасым килә
Җылытырлык җилләрне…
 
 
Учаклар ягасым килә
Очкынланып үрләрлек,
Йолдызларга тоташырлык,
Балкытырлык үрләрне.
 
 
Ягасым килә учаклар
Һәр юлчыны дәшәрлек.
Сүнәргә түгел, гомергә
Ялкынланып яшәрлек…
 

Чишмә эзлим

 
Су алырга төшсәм тау астына,
Бу ни хикмәт: чишмә югалган!..
Улаклардан ташып моң түгелә,
Тирәкләргә сагыш уралган.
 
 
Юл буена җырлый-җырлый килгән
Чиләкләрем тынып калдылар.
Төсе китте гүя көянтәмнең,
Бизәкләре тоныкландылар.
 
 
Чишмә эзләп киттем тау юлыннан,
Сусыз ничек кайтыйм авылга?
Мөлдерәмә сулы чиләкләрне
Иңнәремә хәтле сагынган…
 
 
Йә табармын шундый татлы чишмә,
Йотылып-йотылып һәркем эчәрлек.
Йә табармын шундый серле бер җыр
Чишмәләрнең телен чишәрлек…
 

Үземә кайтып төштем

 
Тагын кайтып төштем үземә,
Мин үземне үзем сагынып.
Ничәнче кат инде адашып,
Ничә тапкыр инде абынып.
 
 
Ялыктырды чит-ят гадәтләр,
Гарык итте ашы-табыны.
Бушка узган күпме сәгатьләр,
Ятлар почмагына табынып.
 
 
Кайтып төштем тагын үземә,
Арып-талып, әмма бушанып.
Соңгы кабат, бүтән китмәскә,
Үз-үземә тәмам ышанып.
 
 
Ахры, кайтып төштем үземә,
Сусап, сырхаулардан арынып.
Ятсынасыз, беләм, үзем дә
Мин үземне көчкә таныдым…
 

«И бичара, мескен адәм…»

 
И бичара, мескен адәм,
Тудың ни пычагыма?
Төшмәгәч тә, янмагач та
Мәхәббәт учагына…
 
 
Тәмуг шул ул, янармын, дип
Шүрләдеңме сөяргә?..
Бер оҗмахын күрер өчен,
Мең кат риза көяргә…
 

Дуслар эзләдем

 
Чыксам әгәр яңа сәфәргә,
Озаккамы яки тизгәме,
Җырларыма кушылып җырларлык
Җанга якын дуслар эзләдем.
 
 
Һәрбер юлның таптым үз ямен,
Һәр коеның тойдым үз тәмен.
Дуслар җаны миңа – үз җаным,
Дуслар хәле миңа – үз хәлем…
 
 
Үлчәүләргә хисне салсалар,
Изгелекне тартыр бизмәнем…
Күңелем бары шуны теләде —
Дусның миннән җаны бизмәвен.
 
 
Чыксам әгәр яңа сәфәргә,
Озаккамы әллә тизгәме,
Унга берме, әллә йөзгәме,
Дуслар, бары дуслар эзләдем.
 

Туган йорт ишеге

 
И кадерле ишек, сиңа кайттым,
Арып-талып ерак юллардан.
Син бит исән йөреп, исән кайт, дип,
Изге теләк теләп чыгарган.
 
 
И кадерле ишек, туган бишек,
Хәсрәт тулы капчык ассам да,
Сиңа кайтам, беләм, ачыласың,
Җиде төндә килеп каксам да…
 
 
Шатлык төяп кайттым әле бүген,
Аяк атлавымнан таныдың.
Ә мин синең шыгыр-шыгыр килеп
Ачылуыңа тикле сагындым.
 
 
Йөрәгемә салып саклап йөрдем
Киткән чакта биргән ачкычың.
Тәрәзәдән күреп, әнкәй чыккан,
Гәрәбәдәй сары баскычы…
 

Әни йоклый

 
Әни йоклый…
Төшләренә аның
Кыз чаклары, бәлки, кергәндер.
Сагынып-сагынып безгә сөйли торган
Ал күлмәген киеп йөргәндер…
Уянгач та әле серле генә
Үзалдына шуңа көлгәндер…
Әни йоклый…
Җилләр исми тора,
Тавыш-тынсыз ачыла ишекләр.
Йоклаганын сизеп әбкәсенең,
Сабый тынган хәтта бишектә…
Әни йоклый…
Сабыр гына аны
Көтеп тора үзенең эшләре.
Талгын гына бер рәхәткә чумган
Шул тынлыктан өйнең эчләре…
 

Яшәгән саен

 
Тора-тора тоям яшәү тәмен,
Тормыш мине көн дә яңарта.
Гомер иткән саен арта гамем,
Гамем арткан саен яратам…
 
 
Тора-тора тормыш мавыктыра,
Иң кызыгы әле алда, ди.
Чирен бирә-бирә савыктыра,
Ымсындыра, ләкин алдамый…
 
 
Торган саен дөнья гашыйк итә,
Һәр мизгеле аның могҗиза.
Тик бер серен фәкать ачсам да мин,
Бик бәхетле шуңа – мең риза…
 
 
Яши-яши арта тормыш кадере,
Кояш мәңге үзенә карата.
Мин яшәгән саен гаҗәпләнәм,
Гаҗәпләнгән саен яратам…
 

Йөрәксенмәвең…

 
Кирәксенмәвең түгел бит, —
Йөрәксенмәвең!
Хуш! Киттем!
Җаным бизде,
Күңелем суынды.
Ярый әле, янда – якын дуслар,
Шулар җылысына сыендым.
Кирәкмәсәм,
Көн дә күрмәс идең,
Турыбыздан үтеп
Йөрмәс идең,
Йөрәгеңне яньчеп,
йомарлап…
Сөя торып —
Хисне буарга…
Күрә торып —
Күзне йомарга…
Ах, кыендыр яшәү
Андыйларга,
Куркып йөргәч,
Иркен суларга…
Төкер дә кит инде
шуларга!
 

Ак мендәрем

 
Ак мендәрем,
Бар белгәнең
Йокла да йокла, дию.
Күрмәгән син, ишетмәгән —
Бар бит дөньяда сөю…
Ачык күзем,
Син берүзең.
Мин сиңа иптәш инде…
Төннәрендә күкрәгеңә,
Белмим, күпме яшь иңде…
Бәлки, мин дә
Мәхәббәтнең
Мөнбәренә менәрмен,
Менәрмен дә
мендәремә
Бу хикмәтнең серләрен
Гомер буе чәчми-түкми
Сөйләрмен дә сөйләрмен…
 

Тимәгез лә җанга…

 
Тимәгез лә җанга вак сүз белән,
Миңа тургайларның сайравын,
Җырлый-җырлый болын-тугайларда
Печәнченең чалгы кайравын
 
 
Ишетү мең-мең тапкыр кадерлерәк,
Кирәгерәк – ул җир авазы.
Беләсегез килсә, ул – шагыйрьнең
Үзенә бер суы-һавасы,
Үзенә бер шифа-дәвасы…
 
 
Хак сүзгә мин үпкә тотып йөрмим,
Күпкә түгел, кызып китсәм дә;
Кешеләргә сузам уң кулымны,
Таш сакламыйм куен кесәмдә…
 
 
Тимәгез тик җанга вак сүз белән,
Болай да бит вакыт тарлыгы…
Мин тыңлыйсым килә аксакалның
Дөньялыкта җыйган акылын.
 

Хуш, сихерле бакча

 
Хуш, сихерле бакча,
Исергәндә
Хуш исеннән чәчәкләреңнең
Белмәгәнмен икән
Кырда үскән
Кырыс, әче исен әремнең…
 
 
Туфрагыңа синең калды иңеп,
Эч серләрем, яшьлек эзләрем.
Ядкяр итеп зәңгәр гөлләреңнең
Төсен алып китә күзләрем.
 
 
Хуш, сихерле бакча,
Бөтенләйгә,
Кабат сиңа кереп йөрмәмен.
Кайтмам инде, бер кат сахраларда,
Далаларда тойгач җир ямен.
 
 
Еллар узгач, яннарыңнан синең
Бер үтәрмен әле әйләнеп.
Син калырсың яшьнәп,
яшьлегемнең
Яшел аты төсле бәйдәге…
 

Кайтып киләм

 
Кайтып киләм.
Юл читләре яшел келәм.
Йөгерә-йөгерә, бер кыз миңа
каршы килә.
Менә-менә кочагыма
атылып керә…
Юк, туктамады, узып китте,
көлә-көлә.
Күбәләкләр кунып калган
күлмәгенә…
Толымыннан эләктереп алсаң икән,
Ефәк тасмаларын урлап калсаң икән.
Кайтып киләм…
Печәннәрнең җиткән чагы.
Кыймый гына каршы килә
бер кыз тагы…
Иңнәренә чәчелеп киткән
чәчкәйләре,
Кулларында күк кыңгырау
чәчкәләре.
Йөгереп барып, үзен кочып
алыйм микән?
Әллә танытмыйча, качып
калыйм микән?..
Кайтып киләм,
Алан аша юлым тагы…
Җиләкләрнең янып-янып
пешкән чагы,
Шук җилләрнең итәкләрдән
үпкән чагы…
Ә хисләрнең гөлләрдән дә
нечкә чагы…
Яшел юллар буйлап кына
барсаң икән,
Йә шул еллар уртасында
калсаң икән…
Кайтып киләм,
Болыннарда – эскерт-кибән.
Эңгер-меңгер,
Каршы килә тагын кемдер…
Арып-талып, уйга калып
Кайтып бару.
Басуларда җитеп килә
Иген-тару…
 

Көзләргә кереп барыш

 
Ваемсыз чакларым узды,
Талымсыз чакларым да.
Уйланып калдым бер мәлгә
Көзге юл чатларында…
 
 
Бу юлдан күпләр үткәндер,
Алар бәхетле микән?
Язларым килә озатып
Кайларга хәтле икән?..
 
 
Ак-караны аермаган
Гамьсез көннәр бар иде.
Миңа калса, төн кап-кара,
Ә иң агы кар иде…
 
 
Сүз кадерен белми торып,
Җыр кадерен кем белгән,
Туфрак тәмен белгәнгәдер,
Таллар җиргә иелгән…
 
 
Гел алдында торса бар да,
Буйлар ерак үрелми.
Кеше кадерен аңламыйча,
Үз кадерең күрелми…
 
 
Еллар өс-баш алыштыра,
Дөнья көн дә яңара…
Каршымда, алга чакырып,
Утлы усаклар яна.
 
 
Серләрен төйнәп язларның,
Көзләргә китеп барыш.
Орлык серләрен саклый күк
Өлгереп җиткән арыш…
 
 
Җиләген җыеп җәйләрнең,
Көзләргә кереп барам.
Ачырак төсле шул әле
Кызарып пешкән балан…
 
 
Йөрәгемдә җәйге җырым,
Яз нуры күзләремдә.
Шуңадыр керәм ашкынып
Алкышлы көзләремә…
 

«Пешеп өлгергән чагым…»

 
Пешеп өлгергән чагым,
Кайчак ялгыш адым ясап,
Кеше көлдергән чагым…
 
 
Яшен уйнаткан чагым,
Артык туры әйтеп ташлап,
Нәфрәт уяткан чагым…
 
 
Инде еракта чагым,
Һәр җырымда мине танып,
Һәр юлымнан мәгънә табып,
Дусны елаткан чагым…
 

Без хатын-кызлар ич…

 
Без хатын-кызлар ич…
Яшьлектә генә ул
Кычкырып көләсең,
Үкереп елыйсың —
Беркемнән яшереп тормыйсың.
Күңелең шар ачык —
Чаршау да, пәрдә дә
Кормыйсың…
Яшь чакта тормышың
Төп-төгәл, түгәрәк.
Ә үзең —
Гөлләрдән яралган
Бер гамьсез күбәләк…
Без хатын-кызлар ич…
Яшьлектә генә ул
Өлеш юк, бүлеш юк,
Шобага салыш юк,
Жирәбә тотыш юк,
Үлчәүләр тип-тигез —
Отылу, отыш юк…
Без хатын-кызлар ич…
Бүгенге ул нәрсә —
Без алга, иртәгә
Йөз тотып яшибез.
Бүгенгә дәшмибез.
Кайвакыт сагаеп,
Саргаеп китсәк тә,
Яисә өметләр
Киселсә кисәктән,
Юк әле бирешү,
Бирешү эшмени!
Без кабат дөрлибез,
Янәдән яшьнибез.
Без хатын-кызлар ич,
Көтәбез,
Ышанып яшибез!..
 

Сөю турында…

 
Сөю, яратулар турында
Сөйләр булсаң, саксыз орынма…
Хисләр гүя нәзек пыяла —
Кагылдыңмы, хәзер уала…
 
 
…Мәхәббәтнең була төрлесе,
Мәхәббәтнең була олысы.
Бер җавапсыз калса шунысы —
Башны ташка орып елыйсың…
 
 
Тыеп хисне, йомып йөрәкне,
Онытырмын, диеп көтәсең.
Төшкә керсә – уянып китәсең,
Үзен күрсәң – тагын бетәсең…
 
 
Бу бик күптән үткән эш инде,
Минем күңел хәзер бушаган…
Үзең сөйләгәнгә әйтүем,
Синең хәл дә шуңа охшаган…
 

Үзгәрү

 
Үзеңне дә хәтта танымаслык
Итә икән вакыт берзаман.
Гомер баскычларын саный-саный,
Үргә менәм. Туктыйм. Кузгалам.
 
 
Үзгәргәнсең, диләр танышларым,
Озаграк күрми торсалар,
Ә мин аны сизмәгән дә сыман,
Бара бирәм алга, юл салам…
 
 
Җирдә кеше төпле үз урынын
Табу өчен яши, эзләнә.
Шуңа, ахры, айлар-еллар аша
Үзенә генә охшап үзгәрә…
 

Шигырь турында

 
Шигырь кайчан әйбәт була? —
Аңлаганда.
Охшамаса кабатлау йә
Алдаганга…
Йөрәгеңә керсә дус-иптәшең кебек,
Бәгыреңне үтсә телеп, яшен кебек.
Шигырь шунда әйбәт була —
Көйләп торса,
Укып чыккач, күңелеңне
Биләп торса.
Шәп шигырьнең, турысын әйтим,
Бер ягы бар:
Рухландыра, гүя тылсым
Таягы бар…
 

кемгә – нәрсә

 
Киңәш бирде берәү чын күңелдән:
«Әзмәвердәй, тимер өзәрлек
Көчең булса гына, шигырь яз, – дип, —
Хәлең бармы шуңа түзәрлек?»
 
 
«Ир-атларга карап, үрнәк алсаң,
Алар чыдам, алар куәтле…
Чирли-чирли җәфаланма бер дә,
Нәрсәң җитмәгән ди ул хәтле?..
 
 
Өрлек кебек егетләргә генә
Хас нәрсә ул язу – авыр бит…
Өрсәм, очып китәрсең дип куркам,
Бар, буталма монда, ары кит…»
 
 
Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик бит
Көч беләктә түгел – йөрәктә.
Сыный-сыный яшим үз көчемне.
Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!..
 

Без һаман шулай идек…

 
Их!
Без чана шуа идек,
Ә таулар шома иде.
Үзебез шома булмадык,
Ялгышлар шуңа иде…
 
 
Үрләрдән шуа идек,
Җилләрне куа идек.
Җилкуар булып үсмәдек,
Көн дә эш туа иде…
 
 
Бозлардан шуа идек,
Башларны җуя идек.
Тик башсыз булып йөрмәдек,
Һәрвакыт уяу идек…
 
 
Без нәрсә белә идек:
Егылсак көлә идек.
Чанасыз да шуа идек,
Без һаман шулай идек…
 

Атылмыйча калган ук өчен

 
Дуэльләргә кызлар чакырмаган,
Халык белми андый хәлләрне.
Атылмаган нәфрәт булып җилгә
Очып киткән зәңгәр шәлләре…
 
 
Аткан уктай ләкин бәгырьләрне
Уеп кергән йөрәк җырлары.
Нәкышләргә иңеп калган алар,
Өзелсә дә сулыш, тыннары…
 
 
Дуэльләргә чакырмаган кызлар,
Намусларын аклар өченгә.
Бәргәләнеп сыкранса да җаннар,
Сулыгып-сулыгып тынган эченнән.
 
 
Тамакларда төер булып калган
Соңгы сүзне кайдан эзләргә?
Киерелгән җәядәге уктай
Төбәлгән ул кара йөзләргә…
 
 
Күпме язмышларга батып кергән
Салкын хокуксызлык хәнҗәре.
Эчтән генә тынып калган, димсең,
Зиләйлүкләр, Зөлхиҗәләре?!
 
 
Юк, гасырлар аша килгән бер моң,
Адашмыйча саклап үз көчен.
Кайтарырга теләп гүя үчен,
Атылмыйча калган ук өчен.
 
 
Дуэльләргә кызлар чакырмаган,
Ул килешми безнең халыкка.
Җырларында дәшә алар һаман
Мәхәббәттәй горур хаклыкка!
 

Мин булып

 
Без дөнья хәлен беләбез,
Дөнья безнекен белә.
Яшь аралаш көнгә карыйм,
Мин булып кояш көлә…
 
 
Сүнмә син җилдә, яңгырда,
Ялкыным, дөрлә генә!
Мин булып мәхәббәт кергән
Берәүнең йөрәгенә…
 
 
Мин булып җиргә береккән
Мәңгелек сөю көче.
Мин яшим шуның хакына,
Мин шуңа күрә кеше…
 

Дәвамы бар

 
Кеше белән көтмәгәндә очрашу бар,
Күңел тартып һәм җан атып дуслашу бар.
Тик бу бәхет күпкә түгел, узып китә.
Очрашуның яман ягы – хушлашу бар…
 
 
Йөрәгеңә оя кора сагыш кошы,
Гаҗәп, ләкин сагышның да бер тәме бар…
Ярый әле, бу чирдән дә була терелеп,
Дәвасы шул: һәр дуслыкның дәвамы бар…
 
 
Яши кеше, тыныч сымак тыштан гына,
Ә эчендә гомер буе бер гаме бар:
Иртәгегә ашкынмаса бүгенгесе,
Бу дөньяның ни мәгънәсе, ни яме бар?
 
 
Яши бәхет, яши һаман өметләнеп,
Җирдә әле ризыгы бар, тәгаме бар.
Газап булыр иде яшәү хәтта бер көн,
Ярый әле, киләчәге, дәвамы бар!..
 

Хакыйкать

 
Сулар ага, еллар ага, гомер ага…
Җир үзе дә бер искерә, бер яңара.
Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә, —
Бертөрлелек сыя алмый бу дөньяга…
Һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә.
Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә:
Ул – ХАКЫЙКАТЬ! —
Бүгенгеме, кичәгеме —
Аерма юк!
Без табынган бу изгелек ни зурлыкта,
Без соң аның бөтенеме, кисәгеме?..
Тик хакыйкать бүленмәгән өлешләргә —
Ваклап булмый аны алтын-көмешләргә!
 

Сөйлә әле, әти…

 
Сөйлә әле, әти, оныгыңа
Малай чакта күргәннәреңне.
Бөтерелеп шартлап торган озын
Чыбыркылар үргәннәреңне…
 
 
Сөйлә әле, әти, яшьлегеңне,
Кызык хәлләрне күп күргән сез.
Ничек итеп яшь-җилкенчәк килеш
Бергә колхоз төзеп йөргәнсез…
 
 
Сөйлә әле, ничек Чаллы аша
Казан каласына укырга
Киткәнеңне, тагын сөйләче бер,
Ничек итеп аны онытырга…
 
 
Сөйлә әле, әти, беренче кат
Балаларга дәрес биргәнең.
Ничек итеп беркөн ул дәресне
«Сугыш» дигән дәһшәт бүлгәнен…
 
 
Авыр булса әйтмәсәң дә ярый,
Җәһәннәмгә чыгып киткәнең…
Үзем сөйләрмен мин ул көннәрнең
Ахыры нәрсә булып беткәнен…
 
 
Үзем сөйләрмен мин кайтканыңны,
Яраланып аннан аягың…
Син класска аксап килеп кергәч
Төшеп киткән култык таягың.
 
 
Пырхылдашып кызлар көлешкәннәр —
Усаллыктан түгел, бала бит…
Син сөйләгән идең никтер шуны,
Әллә ниләр истә кала бит…
 
 
Сөйлә әле, икс, игрекларның
Ничек чыга идең очына.
«Галим абый» булып калганыңны
Һәрбер балаң, һәр укучыңа…
 
 
Сөйлә әле, әти, «бабай» булгач
Баштан бөтен үткәннәреңне.
Без үскәндә илдә ниләр булып,
Ничек дөнья көткәннәреңне…
 

Ике шинель

 
Ике шинель чөйдә, безнең өйдә.
Берсе иске, тетелеп беткән,
бик күптәнге.
Һичкем кими аны, гүя тып-тын гына
Сөйләп тора үзенең данлы юл үткәнен.
Сугыш исе сеңеп калган бу шинельгә,
Дару катыш дары исе, төтен исе.
Китергәнгә җиңү язын безнең илгә,
Тотабыз без аны тарих төсе итеп.
Икенчесе – энә-җептән чыккан яңа,
Күрше егете армиядән кайтты ялга.
Күрешергә кергән менә безнең янга.
Ике шинель чөйдә, безнең өйдә.
Берсе тузган, зур юл узган,
берсе – яңа…
Утны-суны кичеп кайткан карт шинельнең
Әйтәсе бер изге сүзе бар күк аңа…
 

Мамай курганы

 
Дастаннарга гына сыеп бетмәс
Җир-ананың бөтен күргәне.
Дастаннарга керми калган сүзне
Әйтте миңа Мамай курганы.
 
 
Мәңгелекнең керфек кагуында
Кешелекнең авыр бер чоры.
Ул көннәрдә кояш йөзенә дә
Чыккандыр, дим, дөнья борчуы…
 
 
Табынырга килдем бүген монда,
Изге кыя – изге һәйкәлгә.
Һәрбер тузан бөртегенә хәтле —
Үзе бер җыр, үзе хикәя…
 
 
Сакта тора Ватан-ана хәтере,
Йөри һаман сугыш өрәге.
Белмим, җиргә мондый һәйкәлләрнең
Булыр микән кабат кирәге?!
 
 
Идел буйлап илне карап йөрдем,
Иелеп суын эчтем Иделнең.
Үпкән кебек булдым күмелеп барган
Яраларын газиз илемнең.
 

Көтә ана

Сугышта хәбәрсез югалган улы Нәҗипне

зарыгып көтүче Марзия әбигә багышлыйм


 
Чыгып киткән чакта, Нәҗибенә
Тулыр-тулмас иде унҗиде.
Шул китүдән суга төшкән төсле
Хат-хәбәрсез булды Нәҗибе…
Ничә кояш алыштырды күкләр,
Күпме күлмәк үзе яңартты.
Бу чәчләрен еллар гына түгел,
Хәсрәт уты җем-җем агартты.
Кулларында – нечкә инә-җебе,
Уйларында – төпчек Нәҗибе.
Суга төшкән кебек юкка чыкты
Көрәшләргә киткән Нәҗибе…
Көтә ана. Тормасын, дип, каплап,
Күчереп куя тәрәз гөлләрен.
Мин үлгәнче кайтыр, бәлки, диеп,
Төшләр юрап көткән көннәре…
Ярылып чәчәк аткан яраннары —
Яралары кебек күңелнең.
Унҗидедә киткән оланнары
Ятып калган яуда Кименең.
Канат кагып, илгә язлар килә,
Чәчәк ата гөлләр җир тулып.
Үсмер генә килеш киткән уллар
Җиңү яулап кайта ир булып.
Көтә ана, төйнәп сабырлыгын,
Хәбәр китерер диеп яз ае.
Кайта Нәҗипләре аналарның
Ерак еллар аша яз саен.
 

Ышаныр идем

 
Кеше ышанмас сүзне
Хак булса да сөйләмә…
 
Халык әйтеме

 
Хак булса да ышанмыйлар
Кайчак кеше сүзенә.
Ялган, дип ягалар кара
Сөттән ару йөзенә…
 
 
Дөрес сүздән дә көләләр,
«Тузга язмаганны» дип.
Сөйлә чынга охшаганын,
Ичмасам, ялганның дип.
 
 
Ялварып телим эчемнән:
Бирмә шул бәлаңне, дим;
Тузга язылган ялганнан
Саклый күр бәндәңне, дим…
 
 
Ә үзем әкияткә дә
Ихлас ышаныр идем.
Дөп-дөрес кырыс чынлыктан
Бераз бушаныр идем…
 

ярый әле

 
Ярый әле җирдә шагыйрьләр күп,
Юкса аның бик күп серләре
Чишелмичә калган булыр иде,
Төзәлмичә – бик күп чирләре.
 
 
Ярый әле җирдә кешеләр күп,
Юкса һәрбер шигырь юлында
Укыр идең күпләр өчен күптән
Ачылып беткән серләр турында…
 

Ватан урамы

 
Кояшыңны сузып кочагыма,
Диңгезеңне җәеп юлыма
Каршы алган идең, Болгария,
Эреп киткән идем җылыңа.
 
 
Җимешеңдәй татлы икән сүзең,
Суларыңдай саф күз карашың.
Иркәләдең мине, әниләр күк
Назлагандай сабый баласын.
 
 
Күңелемә ятып, сеңеп калды
Күркәм гадәтләрең, көйләрең.
Хуш исләре белән һушны алды
Хушбуй ясый торган гөлләрең…
 
 
Поезд әле синең җирдән бара,
Тәгәрмәчләр бии болгарча.
Шигыремә килеп керерсең дип
Уйламаган идем моңарчы…
 
 
Болгария, гүзәл Болгария,
Күмелгәнче яулык болгармын.
Калдырдым күк синдә йөрәгемне,
Моңнарына төреп Болгарның…
 
 
Балкып озатып калды Балкан иле,
Әллә ничә телдә макталып.
Варна – Мәскәү юлы, ә мин аны
«Ватан урамы» дип атадым.
 

Варна – Мәскәү

Идел вальсы

 
Казан утларын,
Сабантуйларын,
Идел акчарлагын күрергә
Кил син, кил безгә —
Идел-диңгезгә,
Дуслар булып калыйк гомергә.
Казан яклары,
Идел ярлары
Онытылмый бер керсә күңелгә.
Бик күп илләрдә,
Төрле телләрдә
Сәлам, диләр, сәлам Иделгә.
Идел – сердәш ул,
Идел – иптәш ул,
Юл чыкканда Идел – җыр башы…
Туар таңнарга
Каршы барганда
Идел булсын, Идел юлдашың.
 

Уйлану

 
Тәпи йөрер чагы җиткән,
Идәнгә төшкән бала.
Тирбәтеп, назлап үстергән
Бишеге кемгә кала?..
 
 
Газиз әнкәмнең әнкәсе
Толымын үргән тарап,
Учымда – талир тәңкәсе, —
Бу төсе кемгә кала?..
 
 
Көрәген куеп бер читкә,
Ил карты уйга кала:
Чишмәсен казыды, суын
Эчәргә кемгә кала?..
 
 
Бер-бер артлы оланнарны
Үзенә тартты кала.
Ата-баба гомер иткән
Төп нигез кемгә кала?..
 
 
Тергезеп торганда гына,
Учаклар дөрли, яна.
Тукайлы, Такташлы иткән
Бу телем кемгә кала?..
 
 
Җайга искән җил көенә
Уйга талган киң дала:
Бу тынлык – кемнәр кулына,
Бу киңлек кемгә кала?..
 
 
Нурларга манчылган офык,
Төн ишеген таң кага.
Без китәрбез шәфәкъ байгач,
Ә кояш кемгә кала?..
 
 
Һәр мизгел көтә күк җавап,
Замана сорау ала:
Бу тормыш – кемнәр иңенә,
Бу дөнья кемгә кала?!
 

Соңарма!

 
Җиткән!
Күп язылды
«Алсу таңнар,
саф инешләр,
пешкән җимешләр»…
Төптән уйлар вакыт:
Барсыннан да
Мәхрүм калса кинәт,
Җир нишләр?..
Диңгезләр күп,
Әмма янгын чыкса,
Сүндерергә суы җитәрме?
Хак сүзләр күп,
Әмма тынлык басса
Бар дөньяны,
көче җитәрме,
Кыймылдатып телен,
Җир-ананың
Карт Кояштан гафу сорарга?!
«Саклый алмадың» дип батса кояш
Һәм онытса кабат чыгарга?..
Кемгә дога укып табыныр җир,
Кемнән шунда шәфкать сорарга?!
Җавап эзлә! Ашык!
Соңарма!
 

Идел улы

 
Ник дулкыннар шауламасын,
Идел ич ул, киң ич ул…
Идел буйларында туган
Якташыбыз Ильич ул.
 
 
Ник җилкәннәр җилкенмәсен,
Давыл ич ул, җил ич ул…
Иделдә җилкән киергән
Идел улы Ильич ул.
 
 
Хыяллары, эше белән
Мул Иделгә тиң ич ул…
Шул Иделне иңле иткән
Идел улы Ильич ул!..
 

Син җырлаган чакта

Илһам Шакировка


 
Син җырлаган чакта тынып калам,
Кузгалырга кыймыйм урынымнан.
Адашам мин кереп моңнарыңа,
Әйтерсең лә алар кара урман…
 
 
Һәммә нәрсә җырлый, бер мин җылыйм,
Бар дөньямны күмә синең моңың.
Мин әсирең шунда, мин – бер колың,
Аңлаталсаң аңлат серен моның…
 
 
Син җырлаган чакта, дөнья гүзәл,
Авырлыклар килсә, аңа түзәм.
Бер канатсыз киңлекләргә очам,
Бер корабсыз дәрьяларны гизәм…
 

Чормадагы кече сандыгым

 
Беркөн шулай чормабызда торган
Кече сандыгымны хәтерләп
Менеп киттем. Эзләп таптым үзен.
Тотмаганмын инде кадерләп…
Сөртеп ташладым да еллар буе
Өсләренә кунган тузанын,
Утырдым мин анда шактый озак,
Сизмәдем дә вакыт узганын…
Утырдым мин күрешеп үзем белән,
Яшьлек сәхифәсен актарып…
Искә төште япь-яшь чакларым,
Ниләр генә анда тапмадым…
Үсмерчакның иң саф хатларын,
Күңел дәфтәрләрен, шигырьләрем,
Онытылып беткән эч серләрем, —
Яшьлегемнең бөтен ядкярен.
Истәлекләр монда, «тарихлар»,
Кемнәргәдер үпкә сүзләре,
Иң беренче сагыш эзләре…
Яшерен генә гыйшык тотып йөргән,
Утлар йотып йөргән көннәрем,
Үзенә күрә тирән уйлар уйлап
Йоклый алмый яткан төннәрем…
Чормадагы кече сандыгым!..
Яшьлегемне шундый сагындым…
Берсенә дә тимим, изге сандык!
Ертып атып, утта яндырмыйм…
Хисләремне минем кузгатсаң да,
Шул урыныңда сине калдырдым…
 

Көзге хатирә

 
Көзнең матур бер вакытын сагынам,
Мөмкин түгел истә калмаска.
Арыш-бодай киптергән чак, җәеп
Өйдә суккан буй-буй паласка…
 
 
Җиргә төшеп кунган дәү кош сыман,
«Җимен» көтеп тора тегермән…
Кайберәүләр инде яңа оннан
Ипиен дә салып өлгергән.
 
 
Урамнарга чыккан тәмле исе,
Ил куана җирнең сыена…
Шул ипине манчып ашар идем
Түбән очның чишмә суына…
 

Заһид ага скрипкасы

 
Бертуктамый уйный һаман,
Тынмый һич тә, кышмы, язмы…
Әллә сезнең кулларда ул
Тукай биргән моңлы сазмы?..
 
 
Дәртләндерә, уйландыра,
Моңландыра ул, ни кылмый…
Әллә сезнең җырларда ул
Сәйдәшләрдән күчкән моңмы?..
 

Җәйге җыр

 
Тәүге җырым түгел, җәйге җырым,
Анда – сандугачлар сайравы.
Ишетелә печән чабучының
Көйгә салып чалгы кайравы.
 
 
Анда Ашыт буе камышлары
Җилгә кушылып нидер җырлый күк.
Болындагы күксел кыңгыраулар
Башын иеп шуны тыңлый күк.
 
 
Җәйге җырым – яшел нурлы аһәң.
Синдә – чишмәләрнең агышы.
Төпсез күңелләрдән тетрәп чыккан
Ашкынулы хисләр тавышы.
 
 
Тәүге җырым түгел, җәйге җырым,
Анда күзләремнең сагышы.
Шушы җырны җырлап, моңсу гына
Яшьлегемнең үтеп барышы…
 

«И Мәхәббәт! ничек…»

 
И Мәхәббәт! ничек
Сыясыңдыр җиргә?!
Акылым җитми бер дә
Шушы даһи сергә…
Тик бер йөрәк кенә
Чайпалса да кинәт, —
Бар дөньяны күмәр…
Ә бит алар күпләр…
Әллә җиргә сыймый
Ашкан Мәхәббәтнең
Йолдызлары белән
Бизәлгәнме күкләр?!
 

Ә без – икәү
(Җыр)

 
Су буенда ялгыз көймә,
Сыңар ишкәк көймәдә.
Дулкын агызып киткән ишен,
Ник аерган, нигә лә?..
 
 
Ялгыз иткән,
Ә без – икәү…
 
 
Юл читендә ялгыз нарат
Башын игән җилләргә…
Юк сердәше, моңая ул,
Зарын сөйләр кемнәргә?..
 
 
Ялгыз икән,
Ә без – икәү…
 
 
Сулган йөзле түгәрәк ай
Йөзеп йөри ялгызы.
Чиләгенә йолдыз җыя
Көянтәле ай кызы…
 
 
Ялгыз икән,
Ә без – икәү…
 

Бер мизгел

 
Диңгез шәмәхә —
Диңгездә шәфәкъ…
Дулкын дулкынны
назлаган чагы.
Җил булып җилнең
Диңгез тынлыгын
Бозарга кереп
базмаган чагы.
Күңел тулудан,
Әсир булудан
Шагыйрьнең бер юл
язмаган чагы.
 

Кем бәхетле дөньяда?

 
Кем бәхетле дөньяда? —
Игенче иген иксә,
Олаучы атын җиксә,
Юлаучы барган җиреннән
Исән-сау кайтып җитсә —
Шул бәхетле дөньяда.
Балыкчы балык тотса,
Балтасын тотса оста,
Мәңгелек сүз әйтсә шагыйрь,
Булса да җыры
кыска…
Кем бәхетле дөньяда? —
Җырчы җырлап туймаса,
Рәссам төсен җуймаса,
Көзе җитмәс борын адәм
Яфракларын коймаса…
Шул бәхетле дөньяда —
Кем Кешегә елмая,
Кайгы килсә, җиргә түгел,
Айга карап моңая…
Шул бәхетле дөньяда —
Кемгә газиз Ил-ана,
Кем тормышның кадерен белә
Һәм үзенә инана!..
 

«Ышанам йөрәгемә» китабыннан

Юлга чыктым

 
Юлга чыктым.
Йөгем нинди авыр,
Юкса
Җыймадым да вагын-төяген…
Хәер,
Кайчак дуслар күтәреште,
Тик күбесен үзем төядем.
 
 
Юлга чыктым…
Барыр җирем ерак.
Беләм:
Ак күперләр көтми алдымда.
Иңнәремә салдым бар йөгемне,
Ышанычым салдым —
Адымга…
 

җавап

 
– Син шигырьдә янасың да
Өзелеп-өзелеп сөясең.
Ә чынлыкта ничек менә? —
Арттырмыйча сөйлә син…
 
 
Гамьсезне дә уятырлык
Сүзләр сайлый беләсең.
Әллә инде болай гына
Оста сайрый беләсең…
 
 
– Шигыремә ни салынган,
Шул – серемнең изгесе.
Яшәвемнең рәвеше ул,
Тормышымның көзгесе!..
 

«Сез, шагыйрьләр, – дисең, – хыял капчыклары…»

 
«Сез, шагыйрьләр, – дисең, – хыял капчыклары,
Бер уйласаң, сездән нинди файда инде…»
Тик онытма: һәр җиңүне алгы сафта
Әйдәп барды җыр-пионер, җыр – иң башта,
Җырлар белән күптән үк бит айда идек…
 

Үзем белән үзем сөйләшәм мин

 
Үзем белән үзем сөйләшәм мин,
Әңгәмәдәшләрем юктан түгел.
Кайчагында шулай үз-үзенә
Сорау бирә, җавап эзли күңел.
 
 
Үзем белән үзем киңәшәм мин,
Теләктәшләр юктан түгел һич тә.
Кеше акыл бирә тора, ә син
Гел үзеңчә ниятлисең эчтән…
 
 
Сөйләшеп тә, киңәшеп тә була,
Тик серләшеп булмый үзең белән…
Кылган эшләреңне күрә бел син
Намус дигән шаһит күзе белән.
 
 
Шунда гына замандашларыңның
Туры карау мөмкин йөзләренә.
Һәм иркенләп гәпләшергә мөмкин,
Кушылырга дөнья сүзләренә…
 

Шагыйрь кызлар

 
Шагыйрь кызлар, дисез, нинди була? —
Шагыйрь кызлар алар төрле була.
Карашлары тирән, серле була —
Җидесендә җитмеш төрле уй…
 
 
Кошлар телен белеп сөйләшәләр,
Җилләр белән калып серләшәләр,
Йолдызларга җырлар өләшәләр —
Җидесендә җитмеш төрле көй…
 
 
Салават күперләрен кичәләр, ди,
Әкият иленә дә күчәләр, ди;
Сусаганда… шигырь эчәләр, ди, —
Җидесендә җитмеш төрле сер…
 
 
Эч серләрен җырга салалар да
Эчкерсез саф булып калалар, ди;
Мәхәббәттән илһам алалар, ди, —
Җидесендә җитмеш төрле җыр…
 

«Мин – ирексез…»

 
Мин – ирексез,
Язган чакта һәр сүз
Бәйләп тота мине газаплап.
Мин – хаким дә —
Буйсындырам әле
Шул сүзләрне үземә аз-азлап…
 

Тылсымлы кое

 
Сыйламага сыең булмаса,
Сыйпамага телең булсын.
 
Әйтем

 
Сыйпамага – телем түгел,
Сыйламага сыем бар.
Күңелемнең иң түрендә
Гаҗәеп бер коем бар…
 
 
Бер сәбәпсез көлдерә ул,
Бер шәрабсыз исертә.
Сусауларын җанның баса,
Алҗыганга – көч кертә.
 
 
Ул коеның хикмәте бар,
Могҗизалы бер көче:
Туганлашып аерылыша
Суын эчкән һәр кеше.
 
 
Көе юкны – көйле итә,
Моңы юкны – елата.
Моңы тулып, сагыш баскан
Күңелләрне юата…
 
 
Хуш киләсез, өем ачык,
Йөзем ачык, мул сыем.
Илһам бирсен әле дуска
Шул коемның тылсымы.
 
 
Бу табынга килеп чыккан
Һәр кешегә урын бар:
Берләштергән, серләштергән
Изге сыем – җырым бар.
 

Сәер «чир»

 
Төзәлмәслек бер «чир» йоккан миңа,
Мин авыру… Ләкин сызланмыйм.
Шул михнәттән бары ләззәт табам,
Дәваланулардан узган мин…
 
 
Мин авыру, ләкин хаста түгел,
Бу «чир» миндә – җирем-суымнан.
Кешеләргә сихәт бирсә сүзем,
Бик тиз генә әле суынмам…
 
 
Чирен сиздермәгән үлә, диләр.
Шуңа күрә тормыйм яшереп.
Ул – саулыгым минем, ул – сафлыгым,
Ул – давылым минем, яшенем.
 
 
Бу «чир» миңа кемнән кагылгандыр?
Ихтимал, ул йоккан халкымнан.
Шул авыру мине утка сала,
Тартып ала үзе ялкыннан.
 
 
Чир түгел ул, үзе дәрман-дәва,
Газаплы да, әмма зыянсыз.
Савыга да алмыйм, терелә дә,
Һәм яши дә алмыйм мин ансыз!
 

«Шыбыр-шыбыр ява яңгыр…»

 
Шыбыр-шыбыр ява яңгыр,
Ялтыр-йолтыр бии яшен.
Шашып-шашып көлә күкләр,
Шатлыгыннан коеп яшен…
 
 
Яз җиңде, яз, ярсу язлар!
Бу тавышлар гына аз ла…
Күкрәп җырлар заман бит бу,
Рәхәтләнеп бар авазга!
 

Үзе тапса…

 
Их, җәмәгать, шигырь ясап,
гомер уздырасы юк.
Үзеңдә булмаса, эзләп,
табан туздырасы юк…
Җыр табам дип, болыннарга,
чәчәкләр арасына
атылсаң да – ышан да тор
бернисез каласыңа.
Килсә килә ул кинәттән,
рөхсәтләр сорап түгел —
Дөньяның бөтен чүбеннән
бушый да кала күңел…
Шул бушлыкны тутырам дип,
илһам чишмәсе ташый…
Үзеңнән хәтта бизсәң дә,
яңадан итә гашыйк.
Юк, сокланып утырмыйсың,
көмеш көзгегә карап.
Дөньяга чыгасың, әле дә
булмадым диеп харап…
Кешеләргә омтыласың
иң изге хисләр белән.
Хозурланып онтыласың
иртәләр, кичләр белән…
Яшәрәсең. Үзеңә дә,
башкаларга да рәхәт.
Үзе эзләп килеп тапса,
шигыремә мең рәхмәт!
 

Һәрчак кеше булып кал!
(Көньяк Африка республикасы шагыйре Леонард Косадан)

 
Олы кеше булып кал!
Бу сабый, дип котыртырлар,
Нәселеңне корытырлар,
Олы кеше булып кал!
 
 
Горур кеше булып кал!
Баш кыйммәтме, намусыңмы,
Бергәләпме, ялгызыңмы —
Горур кеше булып кал!
 
 
Кыю кеше булып кал!
Яшәү өчен йөрәк кирәк,
Ирек өчен көрәш кирәк —
Кыю кеше булып кал!
 
 
Көчле кеше булып кал!
Юкка-барга түкмә көчең,
Хәлсезләрне яклау өчен,
Көчле кеше булып кал!
 
 
Батыр кеше булып кал!
Закон богау кидерсә дә,
Хаклык сүзгә тилмерсә дә,
Батыр кеше булып кал!
 
 
Гадел кеше булып кал!
Ялган хөкем сөргән заман,
Хакыйкатьне даула һаман —
Гадел кеше булып кал!
 
 
Киң күңелле булып кал!
Бу сүз күптән таушалса да —
Түз син, чыда, таш яуса да,
Киң күңелле булып кал!
 
 
Азат кеше булып кал!
Үзебезчә яшик, дисәң,
Җиргә бәхет чәчик, дисәң,
Азат кеше булып кал!
 

Яшь чак

 
Очам, шашам, көләм,
Әмма уйламагыз:
Гамьсез нинди, яшь шул әле, диеп, бу кыз.
Керфегемнән тамып торган моңнарым бар,
Былбыл кунып сайрый торган кылларым бар,
Такыялар итеп үрер җырларым бар.
Көләм шуңа:
Сәфәр чыксам, озатып калыр кырларым бар,
Тапталмаган сукмакларым, юлларым бар.
Йөрәгемнән ташып чыккан хисләремне
Эшкә җигә торган алтын кулларым бар.
Йолдызларга карый торган күзләрем бар,
Тик берәүгә саклап йөргән сүзләрем бар.
Яшьлегемнән алып үзенә сүрелмәс нур,
Ак киләчәк – бәхет табар елларым бар.
Уйныйм, көләм, шашам,
Әмма уйламагыз:
Гамьсез нинди, яшь шул әле, диеп, бу кыз.
Көләм шуңа:
Тормыш үзе яшьлек кебек.
Кирәк булса яшьнәрмен дә яшен кебек!
 

Анам!

 
Анам!
Син – туфрагым минем,
Ә мин —
Бер чәчәгең,
Җиткән җимешең…
Анам!
Көмеш елгам син,
Ә мин —
Бер тармагың,
Нәни инешең…
Җырлый-җырлый агам
Кояшларга табан.
Көйләре – синеке,
Сүзен
Үзем табам…
 

Рәхмәт!

 
Әй Җирем!
Миңа тормыш биргәнсең.
Кояш күр,
Һава сула, дигәнсең.
Сусавым басылсын өченгә,
Саф сулы
Салкын чишмә биргәнсең…
Аннары —
Бәхетле булсын дип,
Күзләре
Гел көлеп торсын дип,
Миңа син
Иң газиз бер бүләк —
Әти белән Әнине
Биргәнсең…
 

Әнигә кайту

 
Әни, әни, үсеп җитәр-җитмәс,
Берәм-берәм балаларыңны
Озата тордың, өлгерми дә калдык
Бүлешергә моңың-зарыңны…
Кош балаларыдай таралыштык,
Хатлар гына йөри арада.
Сизәм, әни, алар гына аздыр
Бала табып баккан анага…
Сүзләреңә кушып, йөрәгеңнең
Моңын җибәрәсең хат аша.
Һәрбер юлың истәлекләр ачып,
Балачакка барып тоташа…
Гел өйрәтә идең пөхтәлеккә,
Чигүләргә, токмач кисәргә…
Рәхмәт, әни, киңәшләрең белән
Булышкансың безгә үсәргә.
Әле улларыңны озатасың,
Әле кызларыңны көтәсең.
Сиңа кайтам, әни, сөенә-сөенә,
Син яңадан сабый итәсең…
 

Әни теккән күлмәкләр…

 
Сагындырып искә төшә
Сабантуй күлмәкләре.
Әни тегеп бирә иде,
Кушып саф теләкләрен…
 
 
Итәкләрен бөрмә итеп,
Билен нечкә, тар итеп.
Иптәш кызым белән бергә
Икебезне пар итеп.
 
 
Чыпчыклы да, чәчәкле дә,
Шакмаклы да, борчаклы…
Күргәнегез булды микән
Бездәй җанлы курчакны?
 
 
Якалы да, путалы да,
Төймәле дә, кесәле…
…Мәйдан уртасына чыгып
Биисе бар ич әле.
 
 
Йөгерәбез, әниләрдән
Алда барып җитәбез.
Кызлар белән җыелышып,
Бию көен көтәбез.
 
 
Менә җитә безнең чират.
Тору кая кыстатып:
Без – күбәләк, без – карлыгач,
Бездә бөтен осталык.
 
 
Сабантуйның ни кызыгы
Яңа күлмәк кимәгәч?
Сокланышып бер-береңә:
«Котлы булсын!» – димәгәч…
 
 
Әле дә булса сагындыра
Әни теккән күлмәкләр.
Ул да шулай куансын, дип
Алып кайтам бүләкләр.
 

Төшемдәге бишек җыры

 
Җирдән сорап, күктән сорап
Табасым килде сине.
Әнкәй мине баккан кебек
Багасым килде сине…
 
 
Тик эзләмә энеңне,
Тик сорама сеңлеңне…
Беренчем дә, уртанчым да,
Төпчегем дә син инде…
 
 
Алма итеп кабыйммы,
Чәчкә итеп үбимме,
Колын итеп сөйимме? —
«Әннә» иттең син мине.
 
 
Ирен бөреп елыйсың,
Каш җыерып көләсең.
Тагып куйыйм түшеңә
Елтыр-елтыр төймәсен:
Сүз тидертмәм берәүдән дә,
Тик күз генә тимәсен…
 
 
Күктән эзләп, җирдән эзләп
Табасым килде сине.
Әни мине баккан кебек
Багасым килде сине.
 
 
Алларымда уйнатам,
Тезләремдә биетәм —
Тирбәлә хыял бишегем
Күкләрдән дә биектә…
 
 
Җырлатасың да мине,
Биетәсең дә мине.
«Әннә» дигән бер сүзеңнән
Аңладым мин әнине…
 

Тагын язлар килде

Тукайга


 
Нәни Апуш, сине
Кулларыма алып,
Йолдызларга тикле
Чөясем килә.
Үз әниең кебек,
Битләреңнән үбеп,
Сабыйкаем, диеп,
Сөясем килә.
 
 
Башкалардан элек
Хәлләреңне белеп,
Шөбһә-шикләреңне
Таратыр идем.
Туганым күк күреп,
Йөрәгеңә кереп,
Абыйкаем, диеп
Яратыр идем.
 
 
Ялгыз чакларымда,
Ялгышканнарымда,
Киңәш сорап, сиңа
Киләсем килә.
«Замандашым, Тукай,
Мин адаштым бугай,
Чыгар туры юлга», —
Диясем килә.
 
 
Тагын язлар җитте,
Җыелып сиңа килдек,
Һәйкәлеңнең ташын
Үбәсем килә.
Җырларыңның көче
Җиргә күчкән өчен,
Тукаем, дип башым
Иясем килә…
 

«Мин Тукайның үзен күргәнем бар…»

 
Мин Тукайның үзен күргәнем бар —
Өнемме ул, белмим, бер төшме…
Очраттым мин аның бер ялгызын
Кырлай кырларыннан үтешли.
 
 
Мин Тукайны тыңлап торганым бар.
Җанга сихәт бирде ул, тәнгә —
Шүрәлесен укып чыкты миңа
Кырлай урманында йөргәндә.
 
 
Мин Тукайга кулым биргәнем бар,
Ышансагыз-ышанмасагыз.
Хаклыгына моның инанырсыз,
Шагыйрь якларына барсагыз.
 

Казанда – Тукай

 
Ник, дисәм, шулай зәвыклы,
Ник болай якты бу ай —
Казанда шигырь бәйрәме,
Кунакка кайткан Тукай.
 
 
Ул кайткан очып, талпынып,
Пар канат – аргамагы.
Омтылды аңа хисләрнең
Судан пакь, кардан агы.
 
 
И Тукай, дәртле Тукай, дип
Ачыла ишекләре.
И Тукай, моңлы Тукай, дип
Тирбәлә бишекләре…
 
 
Кайчандыр сусап Казанга,
Җан атып әйткән сүзен:
И Тукай, нурлы Тукай, дип
Кабатлый Казан үзе…
 
 
Ул тора карап сокланып,
Шул изге каласына.
Бар шагыйрьләр дә җыр язып
Җәйде аягы астына…
 

Ел башы

 
Яшибез —
шуңадыр
тоелмый, сизелми
вакытның, гомернең
узганы…
Һәркемнең – үз юлы.
Һәркемнең – үз елы.
Һәркемнең – үз гаме…
Яшибез…
Ашыгабыз, көтәбез:
Уза яз, җитә җәй,
үтә көз —
без гомер итәбез.
Кырыс та, көчле дә,
назлы да, иркә дә
икән без…
Якты да, нурлы да,
кайчакта болытлы
таңыбыз, иртәбез.
Яшибез —
иң кирәк кешеләр
Җирдә без…
Вакыт – ак аргамак,
тотабыз, җигәбез:
Ай-айлап, ел-еллап,
көн-көнләп
Ашкынган үрләргә
җитәбез.
Ә бүген —
ел башы.
Иминлек, тигезлек,
изгелек
булсын Җир юлдашы!
Җирнең – бер кояшы,
Синең – бер, минем – бер
кояшым:
Һәркемгә – уртак юл,
Һәркемгә – уртак ел,
Һәркемгә уртак тел
булсачы!..
Әниләр сөенсен,
Әтиләр куансын,
Сабыйлар елмайсын!
Кешеләр еласа – бары тик
Шатлыктан еласын…
Галәмдәй киң тормыш
елгасын
Армыйча кичәрлек,
дәрт-дәрман өстәрлек
таза, нык, көр булсын
ел башы!
Ел башы…
 

Онытмагыз җирне!

 
Кешеләргә беркөн
дәһшәтле төш керде,
Галәм бушлыгыннан
иңрәп кайткан кебек,
шомлы аваз килде:
«Югалттыгыз Җирне!
Югалттыгыз Җирне!..»
Байтак вакыт узган,
имеш, аннан бирле…
Күпме сулар аккан,
дияр идең – юк су!
Күпме көннәр үткән,
дияр идең – юк шул,
Җирнең битен Кояш
бүтән назлап үпми —
Җир юк! Бушлык! Моңсу!
. . . . . . . . .
Кот очарлык сүзләр! —
Укымасын күзләр,
Ишетмәсен колак,
әйләнмәсен телләр,
язалмасын куллар —
ташлар гына елар…
Тфү… тәүбә… төкер…
Төш кенә бу, шөкер!..
Инеш-сулар агар,
Кояш көн дә багар,
ә бу куллар бары,
якса, учак ягар,
якса, учак ягар…
Бу кулларның мәңге
кеше үтерткәнен,
капка, сарайларга
качып ут төрткәнен
Кояш күзе күрмәс.
Андый шаһит булмас!
Күрсә күрер аның
урман утыртканын,
бишек тирбәткәнен,
икмәк пешергәнен,
җирне сугарганын.
Көл итәргә түгел,
гөл итәргә җирне
яралган бу куллар —
онытмагыз аны!..
ычкынмасын кулдан,
Ныграк тотыйк Җирне!
Җитәр, җитәр инде —
Дәваларга вакыт
Җирдә яман чирне.
Кемгә таянырга?
Кемгә тотынырга? —
Башны алып Җирдән
качып котылырга
юк бит башка урын,
юк ич бүтән чара:
Яшәү өчен Җирдә
көрәшергә кала!
Көрәшергә кала!
«Миңа җир-су кирәк,
миңа һава кирәк,
миңа дәвам кирәк»
дип кан тибә йөрәк…
Ишетсеннәр күкләр,
укысыннар күзләр.
Кабатласын телләр —
нинди гади сүзләр:
Чишмә җырлап агар,
Кояш Җиргә багар.
Ә бу куллар бары,
якса, учак ягар,
якса, учак ягар…
 

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
07 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2020
Hacim:
174 s. 7 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03948-2
İndirme biçimi:

Benzer kitaplar