Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Шакирова Р. Н., төзү, 2021
* * *

Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип
Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 1 августында (иске стиль белән 20 июль) Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Гафури районы), кышларын балалар укытып, калган вакытын гади крестьян хезмәтенә багышлаган Нургани хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Ата-анасы йортында ике абыйсы, ике апасы һәм бер энесе янәшәсендә үткәргән сабыйлык һәм үсмер еллары әдипнең күңеленә тормышының иң бәхетле чоры булып сеңеп кала. Тәүге сабакны әтисеннән алганмы, әнисеннәнме – монысын ул үзе дә ачык кына хәтерләми, әмма әтисе укыткан авыл мәдрәсәсенә барганчы ук укырга өйрәнүен, җиде-сигез яшьләрендә авыл мәктәбендә бик теләп укуын гына белә1.
1893 елның кышында әтисе укырга омтылышы зур булган зирәк улын үзләреннән ерак булмаган Үтәш авылы мәдрәсәсенә бирә. Бәхетсезлеккә каршы, Мәҗитнең бу мәдрәсәдә укуының беренче елында ук кыш көне – әтисе, март айларында әнисе Марзия дә үлеп китә. Унөч яшеннән тулы ятим булып калган балага тормыш итү һәм белем алу бик авырга туры килә.
Белем алуга булган эчке ихтыяҗ һәм үзендәге табигый мөмкинлекләрне тоемлау аркасында, малай бернинди каршылыклар алдында да туктап калмый. Җәй айларында авыр хезмәт белән акча табып, өс-башын карый, мәдрәсәдә акчалырак шәкертләргә аш-су әзерләп, китап күчереп язып тамагын туйдыра. Белемнең күңеленә хуш килгәнен эзләп, ул төрле мәдрәсәләрдә була.
Ике кыш Үтәш мәдрәсәсендә укыганнан соң, 1896 елда Уфага «Госмания» мәдрәсәсенә килә. Әлбәттә, ярлы егеткә биредә уку бәхете тими, ул Уфадан ерак булмаган Кыешкы (хәзерге Кырмыскалы районы Иске Кыешкы авылы) мәдрәсәсенә туктала һәм декабрь аена кадәр шунда укый. Аннан, туган авылына кайтып, ике кыш Уфадан килгән Җамалетдин исемле яшь мулладан дәресләр ала һәм үзе дә аңа балалар укытуда булыша.
1898 елның җәендә 450 чакрым чамасы араның күбрәген җәяүләп үтеп, Рәсәйнең мәшһүр мәдрәсәләренең берсе – Троицкидагы «Рәсүлия» гә килә. М. Гафури, анда укыганда, олы хезмәт мәктәбен уза: җәйләрен, казах-кыргыз даласына чыгып, балалар укыта, Рәмиевләрнең – алтын, Яушевларның торф приискаларына сезонлы хезмәткә яллана.
«Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган елларда иҗат эшенә тартылып китә. «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» хикәясе (1902) һәм «Себер тимер юлы, яки Әхвәле милләт» (1902), «Вә иннә мин әш-шигъри ли хикмәтин» (1903), «Яшь гомерем» (1903) кебек күләмле шигъри әсәрләре мәдрәсәдә укыган, казах даласында мөгаллимлек иткән елларда языла.
Иҗатының тәүге адымнарыннан ук шагыйрь гаделлек булмаган, бөтен нәрсә акчага корылган тормыштан ризасызлык белдерә, мәдәни яңарыш, милли-мәдәни тәрәккыят тарафдары буларак чыгыш ясый, мәгърифәтчеләрдән килгән акыл культын олылауның чикләрен киңәйтеп, техник прогресска дан җырлый. М. Гафури, шигъриятендәге кебек үк, «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» әсәрләрендә дә «Иҗтиһад юк, әдәп юк, бу – фәкыйрьлеккә китерә, һәр фаҗиганең башы – шунда» дип, асылда, мәгърифәтчелек карашларын алга сөрә.
1905 ел ахырларында М. Гафури «Буби» мәдрәсәсенә юл тота, тик бу уку йорты да аның күңеленә хуш килеп бетми, һәм ул Казанга юнәлә. Аның биредәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган вакытлары Рәсәйдә инкыйлаби тартышларның киң җәелгән һәм көчәйгән көннәренә туры килә. Татар халкының милли азатлык хәрәкәте җанлана. Болар барысы да яшь егеткә көчле тәэсир ясый. Күңелендәге хисләр өермәсе тышка бәреп чыга, ул илдә, шулай ук Казанның үзендә дә барган олы вакыйгалар, иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләрен, өмет-ышанычларын милләттәшләре белән уртаклашырга, бу көрәштә үз авазын ишеттерергә омтыла. «Яшь гомерем» исемле шигырь мәҗмугасын тәмамлап нәшриятка бирә (Казан: Шәрәфләр матбагасы, 1906)2. Моннан тыш, яңа гына чыга башлаган «Казан мөхбире», «Йолдыз» кебек газеталарда шигырьләр, мәкаләләр белән чыгыш ясый. Шул чорның күтәренке сулышы белән күңелендә туган тәэсирләр йогынтысында язылган «Милләтемә шатлык шигыре» ндә (1905) ул халкыбызның киләчәген тоташ нурга манып сурәтли, «Өндәү», «Вакыт җитте кузгалырга!..» кебек тезмәләрендә татарларга мөрәҗәгать итеп, аларны кузгалырга чакыра, «мәгариф шәмгыданын кулга алырга» өнди.
1906 елда Уфаның «Галия» мәдрәсәсе ачыла, һәм М. Гафури инде Казанга килеп тормый, әлеге мәдрәсәгә урнаша, монда бер ел рәсми рәвештә, ике ел ирекле тыңлаучы буларак белем ала. Биредә ул «Милли шигырьләр» циклына кергән әсәрләрен иҗат итә. «Мәктәпләрдә шәкертләр укырлык төрле шигырьләргә бик зур ихтыяҗ күренә, һәм күргән бер мөгаллим мәктәп балалары өчен махсус шигырьләр язылуын миннән сорыйлар. Шул тәэсирләр аркасында «Милли шигырьләр» исемендәге шигырьләрне яздым», – дип искә ала ул үзе бу хакта.
1907–1909 елларда М. Гафури аеруча актив иҗат итә. Аның Казан, Оренбург, Уфа нәшриятларында дистәгә якын шигырьләр җыентыгы, тугыз хикәя китабы басыла, газета-журналларда исә байтак кына публицистик мәкаләләре дөнья күрә. Әдип 1909 елдан бары иҗат эше белән генә шөгыльләнә башлый. Шул елның августында ул үзе кебек үк ятимлек аркасында тормыш авырлыкларын шактый күп күреп үскән Зөһрә (1891–1938) исемле кыз белән гаилә кора, бераздан уллары Әнвәр (1910–1977) һәм Халит (1919–1935) туа. Шәхси тормышы беркадәр көйләнгән, иҗаты да танылып килгән бер мәлдә – 1911 елда – шагыйрьнең Казанда ике мәртәбә басылган (1907, 1911) «Милләт мәхәббәте» исемле китабы патша цензурасына эләгә. «1906 елдан 1907 елга васыять», «Җиденче елның җавабы» дип аталган ике шигыре цензура хезмәткәрләрендә аеруча ризасызлык тудыра. Ә 1911 елның 11 февралендә Уфадагы «Шәрык» матбагасында уздырылган жандармерия тентүендәМ. Гафуриның «Үги балалар» һәм «Яшь гомерем» җыентыклары «аеруча хәтәр китаплар» исемлегенә кертелеп конфискацияләнә. Бу вакыйгалар, билгеле ки, шагыйрь күңелендә авыр тойгылар тудыра. Кешенең намусы тапталуын, рухи изелүен күреп сызланулар да шигырьләрендә шактый зур урын ала. «Шөбһә», «Мәкъсуд», «Безнең хәл», «Өметсезлектә» (1907), «Кайгы», «Юк», «Таләп» (1909) кебек әсәрләр янына «Кызганыч», «Татар хатыны», «Яшь кыз» (1910), «Ялчы бабай», «Ярлы» (1911) кебек, үз чорының реаль сурәтен тудырган, тирә-яктагы рәхимсезлек күренешләрен, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне фаш итүгә юнәлтелгән, заманының иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын шактый төгәл бәяләгән шигырьләре өстәлә.
1912 елда М. Гафури Кәримовларның Уфадагы «Шәрык» матбагасына корректор булып урнаша, анда 1917 елның октябренә кадәр эшли. Бу чорда да ул иҗат эше белән актив шөгыльләнә. Илдәге иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны, 1914 елда кабынып киткән Бөтендөнья сугышы вакытында кешеләр күңелендә ризасызлыкның артканнан-арта баруын, иҗтимагый киеренкелек атмосферасын реалистик буяулар белән гәүдәләндергән «Ирек өчен көрәш», «Үзем һәм халкым» (1912), «Фитрәт заманы», «Кыямәт» (1914), «Юктырсың ла, Алла», «Язмыш» (1915) шигырьләре, изгелек белән явызлык, гаделлек белән ялган һәм тормыштагы күп кенә башка каршылыкларны хөкем итүгә юнәлдерелгән күпсанлы мәсәлләре, сугышның авыл халкы өчен тудырган фаҗигаләрен гәүдәләндергән «Солдат хатыны Хәмидә» повесте (1915) һәм тарихи үткәнебезгә, яшәеш фәлсәфәсенә мөрәҗәгать рәвешендәге, романтик рухтагы «Тәэссорат», «Бу кемнең кабере?» (1913), «Хан кызы Алтынчәч» (1914), төрекчәдән ирекле тәрҗемә булган «Бер чәчәкнең наләсе» (1911) кебек, укучы күңелен кузгатырлык нәсерләре һәм хикәяләре языла.
М. Гафури әсәрләре идея-тематик яктан шактый киң колачлы. Ул гадәти көндәлек тормыш вакыйгаларыннан алып әдәбиятның мәңгелек темасы булган фәлсәфи, әхлакый темаларны да, сәясәт, туган җир, ил, Ватан мәсьәләләрен дә яратып, теләп яктырта. Әмма шулар арасында гади халыкка, үз милләтенең язмышына аерым игътибар бирүе сизелеп тора. Әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән аяк басуга ук:
Бер адым алга басам да
Әйләнәмен артыма,
Кайда басканнар икән дип,
Күз саламын халкыма, –
дип язган шагыйрь бөтен иҗаты дәвамында шул шигаренә тугрылык саклый. Кайсы жанрда гына иҗат итсә дә, күңел түренә кереп урнашкан гади халык, милләт язмышы аның каләменә күчә, әдипнең йөрәген халыкныкына бәйли.
Шунысын да әйтергә кирәктер: М. Гафури иҗатында милли хис-тойгылар гәүдәләнешендә бер нәрсә ачык чагылыш таба: бу – әсәрләрдә авторның һәрвакыт татар милләтен, татар телен күздә тотуы, үзен шушы халыкның бер вәкиле итеп күрүе. «Шигырь язды Габделмәҗид – ибне татар» («Алмашыну», 1905), «Русияле бер татардыр – асыл затым, Габдулла ибне татар – мәшһүр атым» («Яшь гомерем», 1906), – ди ул.
Гомумән, М. Гафури иҗтимагый вакыйгаларның эчтәлеген, юнәлешле хәрәкәтен турыдан-туры милли азатлык тойгылары белән, милли тәрәккыят өчен көрәш мотивлары белән бәйли, татарларның Рәсәй дәүләтендәге хәлен яхшы күзаллап: «Безнең татар, үгәй бала булган өчен, хөррияткә башкалардан мохтаҗрак», – дип искәртә. «Мал өчен», «Фидаи мәхбүс агызыннан», «Балыкчылар» (1906), «Безнең хәл», «Гафури, сән онытма милләтеңне…», «Милләткә хадим булган яхшыларга…», «Икенче сада», «Мәмләкәтнең барчасы әгъдәя мөлкәт улмасын…», «Сөембикә манарасы» (1907) шигырьләре «асыл ватан» да татар халкының хокукларын даулап язылган күпсанлы әсәрләренең бер өлешен тәшкил итәләр. 1911–1915 еллар шигъриятендә ул милли тойгыларны гәүдәләндерүне үзенчәлеклерәк төсмерләр белән баета. Шагыйрь дини мифологиягә, тарихка мөрәҗәгать итә, милләт һәм кешенең асылын саклауда диннең ролен югары куя. «Тәңрене искә төшерү» (1913), «Алладан сорау», «Җомга көн», «Бәйрәм көн», «Ишет, Тәңрем» (1914) шигырьләрендә лирик герой язмышын Аллаһы кодрәте белән бәйләгән, шуннан рухи тынычлык тапкан шәхес буларак гәүдәләнеш ала. Дини мифологиягә нигезләнеп язылган «Адәм вә Иблис» (1910), «Рисаләт» (1916) поэмалары да шушы елларда иҗат ителә.
Халык җилкәсенә төшкән авырлыктан сызлану бигрәк тә Идел буен тетрәндергән зур фаҗига – ачлык афәтенә мөнәсәбәтле шигырьләрендә ачык чагылыш таба. 1921–1922 елларда иҗат ителгән «Ач», «Сулган гөлләр», «Соңгы минутта», «Җылыйлар», «Сүнделәр», «Алтын тәре, бәрхет палас» кебек шигырьләрендә һәм «Кеше ашаучылар» поэмасында җан өшеткеч вакыйгалар, яшәүгә өметен югалткан, чарасыз, аяныч хәлдәге кешенең соңгы сулышы гәүдәләнә, биологик зат буларак, аның табигый халәте тетрәндергеч натуралистик картиналар аша сурәтләнә.
Шагыйрь поэзиясен тагын бер мөһим нәрсә үзенчәлекле итә. 1910–1913 елларда аның сирәк әдипләрдә күзәтелә торган сәләте ачыла: ул Эзоп, Лафонтен, Крыловлардан килә торган жанрга – мәсәлгә мөрәҗәгать итә һәм егермеләп мәсәл язып бастыра. (Күбесе – ирекле тәрҗемә.) Алар 1913 елда махсус җыентык рәвешендә «Әмсаль» исеме белән укучыга барып ирешә.
М. Гафури, заманының әһәмиятле темаларын яктыртып, чор сулышын тоеп, халык, милләт җанын аңлап иҗат итүче шагыйрь-гражданин булу белән бергә, хыял канатларында илаһи биеклекләргә күтәрелгән романтик һәм кеше күңеленең тирән төпкелләрен ача алган лирик шагыйрь буларак та танылды.
М. Гафури шигъриятендә мәхәббәткә багышланган әсәрләр хакында, образлы итеп, чәчәкле болынның кыңгырау гөлләре кебек диясе килә. Иҗтимагый, фәлсәфи һәм башка темаларга язылган шигырьләре арасында очрый торган мәхәббәт шигырьләре укучыны, бу гамьле дөньядан аерып, татлы ләззәттән торган, бераз гына күңел сызланулары белән үрелгән матур, бәхетле дөньяга алып керәләр. Аларда, традицион Шәрык шигъриятендәгечә, мәхәббәтне, сөйгәнеңне илаһи югарылыкка күтәреп мактау да, мәхәббәтнең татлы газапларыннан сызлану да бар. Шагыйрь гашыйк геройның халәтен тасвирлауда гаҗәеп матур һәм гадәти чагыштырулар белән янәшә суфичыл әдәбияттан ук килә торган традицион чараларны, әдәбиятка Коръән аша кергән образ-сурәтләрне иркен куллана.
Туган җир табигатенә бәйле лирик мотивлар да М. Гафури иҗатында чагылыш таба. Бу уңайдан аның ел фасылларына багышланган, аерым күзәтүләр рәвешендә язылган шигырьләр төркемен искә алып китү дә җитәдер. Зарын, шатлыгын уртаклашкан, күз яшьләрен үзенә сеңдергән, «күңел шәмнәрен яндырган» Туган җир образы М. Гафури иҗатында да газизләрдән газиз, изгедән изге.
М. Гафури проза жанрында да иҗат итә. Революциягә кадәрге Рәсәй мөселманнарының яшәешен сурәтләү, милли кысрыклаулар, социаль тигезсезлек хөкем сөргән җәмгыятьтә кешенең асылын, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеген ачуга юнәлтелгән, гади халык тормышының авырлыкларын гәүдәләндергән «Ачлык, яки Сатлык кыз» (1907), «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» (1907), «Үги балалар» (1908), «Онытылган җинаять, яки Үткәнне искә төшерү» (1909), «Исәпсез байлык» (1912) әсәрләре, «Кара йөзләр» (1926), автобиографик мотивларны эченә алган «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1931), «Тәрҗемәи хәлем» (1923), «Баштан үткәннәр» (1923), «Серле бер мәхәббәтнең тарихы» кебек повестьлары шул хакта сөйли.
М. Гафури 1917 елгы Февраль революциясен, падишаһның тәхете җимерелүен шатланып каршылый, чын хөррият килүенә сөенечен белдереп, «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Ирекле көннәр», «Бетсен империализм сугышы!» кебек күтәренке рухлы шигырьләр бастыра. Совет чорында болардан аеруча берсен – «Кызыл байрак» исемле шигырьне – әдип иҗатының таҗы рәвешендәрәк бәяләп килделәр. Ул 1917 елның 1 Май бәйрәме уңае белән иҗат ителгән. Бу шигырь дә кертелгән «Кызыл байрак» китабының (1917, 1922) Октябрь революциясе көннәрендә басылып чыгу фактына нигезләнеп, Гафури Октябрьне Кызыл байрак белән каршылады, дип яздылар. Хәзер инде мондый юлларны язган әдип канлы революциягә дан җырлаучы сыйфатында күзалланырга мөмкин. Әмма патша заманындагы гаделсезлекләрне, авыр тормыш-көнкүрешне яхшы белгән, шәхсән аны үз җилкәсендә дә татыган Гафури кызыл байраклы көчләргә зур өмет баглаган икән, моның өчен аны яңа хакимияткә бик тиз ярашуда гаепләргә ашыгырга кирәкми.
М. Гафури талантлы шагыйрь һәм прозаик буларак кына түгел, үткен күзле, туры сүзле, җәмгыятьтәге һәр үзгәрешкә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырлык гаять киң фикри даирәсе булган публицист буларак та таныла. Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә «Шәрык ярлылары», «Башкортстан» һәм «Яңавыл» газеталарында эшләгән елларда, аңа халык арасында еш булырга туры килә. Шунлыктан ул, үз чорының көндәлек проблемаларын ачык тоеп, халыкның рухи халәтен, яңа тормыш төзү юлына баскан кешенең психологиясен аңларга омтылып һәм аңа чын күңелдән теләктәшлек белдереп, мәкаләләр, хәбәрләр, очерклар яза; кимчелекләрне фаш итеп, фельетоннар бастыра.
Октябрь революциясеннән соң М. Гафури 1928 елга кадәр Уфада чыккан вакытлы матбугат редакцияләрендә эшли. Соңыннан бары профессиональ язучылык белән генә шөгыльләнә. 1934 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә.
Кайда гына эшләсә дә, иҗатында да ул һәрвакыт, милли вазгыятьне тоеп, халыкның ихтыяҗын аңлап, киләчәккә карап, намус белән хезмәт итә.
М. Гафуриның фидакяр хезмәте халкыбыз һәм дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. 1923 елда Уфада һәм Казанда әдипнең егерме еллык иҗат бәйрәме үткәрелеп, аңа «Башкортстан АССРның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. Уфа шәһәрендәге бер урам аның исеме белән атала башлый.
Танылган халык шагыйре М. Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә туберкулёз авыруыннан үлә. Шагыйрьнең җәсәде шәһәр зиратында җирләнә.
Әдип иҗаты Рәсәй җирлегендә генә түгел, кешелек дөньясында тамырдан борылыш барган чорга туры килүе һәм шул вакыйгаларны милли мәнфәгатьләр яссылыгында гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле.
Милләт язмышын кайгыртып, гади кеше хокукларын яклаучы буларак иҗат мәйданына атлаган язучы М. Гафури, давыллы еллар сынавын үтеп, чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җитешә һәм әдәбиятыбыз күгендәге иң якты йолдызларның берсенә әверелә. Милләт үзенең моңлы шагыйрен, йөрәк түрендә саклап, гасырлардан-гасырларга илтә.
Д. Абдуллина, З. Рәмиев
Проза әсәрләре
Тәрҗемәи хәлем
Изге күңлем кәгъбәсеннән көн дә бер таш жимрелә,
Ахры, бик күп калмагандыр инде актык гомремә.
Яндырып күңлем шәмен, эзләп маташтым изге юл,
Каршыдан искән каты җилдәй, вакытсыз сүнде ул.
Гомеремнең кырык ике басмасын үтеп, кырык өченче басмасына күтәрелгән вакытымда, хәятнең артта калдырып киткән эзләрен әрчеп, анда утыртылып киткән маякларны яңартып, хәтер дәфтәрендә сызылып килгән тәэссоратларны3 бер урынга теркәп, пракәндә4 яткан кәгазьләрне бер җиргә җыйнап куярга уйладым. Монда язылган нәрсәләр хыял һәм фаразлардан5 ерак булып, баштан үткән вакыйгаларның, күңел көзгесендә калган сурәтләрнең нәкъ үзләреннән гыйбарәт икәнен әйтеп китүне артык булмас дип уйлыйм.
Әйтергә яраса, бу сәхифәләр минем тәрҗемәи хәлемнән гыйбарәт булып, мин монда баштан үткән эшләрнең җанга тәэсир иткәннәрен, вакыйгаларның мөһим булганнарын яздым. Боларны тәрсим иткән6 вакытта ифрат һәм тәфриттән7 бик вә бик нык сакландым. Мохитнең тәэсире белән күңелемә нәрсә сызылып калган булса, шуны шул көенчә тасвир итүне беренче максат итеп тоттым.
Төрле вакытта язылып ташланган хатирәләрне теркәгән вакытта, аларны сайлау, мөһим булганнарын алу юлында да шул әйткән туры юлдан аерылмаска тырыштым. Кыскасы, мин монда язган нәрсәләремнең үземнең үткән гомремнең көзгесе булуына, ул көзгедә ярты гасырга якын хәятемнең тулы һәм, ничек үткән булса, шул көенчә күренүенә бик нык дикъкать иттем. Бергә теркәлгән хатирә дәфтәрләреннән гыйбарәт булган, шул рәвешле бер тәрҗемәи хәл сыйфатына кергән бу әсәрнең кайбер танышларым белән кайбер дус-ишләремнән башкалар өчен, ихтимал, әһәмияте булмас. Шуны уйлап, мин бу әсәрне югарыда әйткән кешеләргә һәм эшче-крестьяннарга бүләк, бер истәлек итеп язам. Саф күңелле, риясыз дуслар, күз яшьләрен күргәндә хәсрәтләнеп, шатлыкларын күргәндә күңелләрен үстергән балалар һәм минем әсәрләремне укып аз гына булса да тәсәллә8 тапкан эшче-крестьян бу бүләкне кабул итәрләр дип уйлыйм.
Туган ил
Уфадан Агыйдел буйлап, шәрык-җәнүбигә9 таба җитмеш-сиксән чакрымнар барсаң, сул ягында бик биек таулар күгәреп күренә башлыйлар. Бу таулар Урал тавының тармаклары булып, берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе биек булып күренәләр. Шул тирәгә җиткәч, Агыйдел, үзенең агышын борып, бераз кояш батышына табарак борылып китә. Уфадан югары карап пароход белән барганда, уң ягында бик озын сыртлар, төрле яшеллекләр белән капланган аркалар күренә. Шушы таулар белән аркаларның арасында киңлеге берничә чакрымнарга сузылган матур болыннар, төрле агачлар арасыннан Агыйдел тын һәм мәһабәт булып агуында дәвам итә. Бу тирә – сандугачларның оясы инде.
Монда, җәй көне булса, Идел буенда үскән назлы агачларның ботакларында айлы кичләрдә сайраган сандугачларның тавышы белән бөтен тугай яңгырап тора.
Агыйделнең шәрык ягындагы таулар арасыннан Җилем исемендәге зур гына су килеп чыгып, шул матур тугайларның иң матур һәм урта бер җирендә Агыйдел белән кочаклаша. Җилем суы үзенең сафлыгы, ташлар арасыннан агуы белән күргән бер кешене хәйран итәрлек рәвештә матур. Ул үзе шәп ага, ләкин болганмый. Язгы ташкын вакытында Җилем суы белән бик күп сал агызып төшәләр. Ләкин ул саллар ике буй бүрәнә чамасыннан озын булмыйлар. Шундый шәп һәм таулар арасыннан әрле-бирле бормаланып, ташларга бәрелеп ага торган судан салларны ярга бәрдерми һәм таратмый агызып төшәр өчен ничаклы осталык белән җитезлек кирәк икәненә аптырап каласың. Бу эшне тик тау арасында, Җилем суы буенда үскән башкортлар гына булдыра ала.
Җилем суы безнең авылдан ике чакрым ярым чамасында. Бу су буе – минем бала вакытымның җәй көннәрендәге уйнап, кармак салып үткәргән урынымның берсе. Әллә кайдан күренеп торган «Кызыл яр» астында һәм «Иштуган тамагы» дигән җирләрдә без, балалар, көннең үткәнен белми йөри идек. Язгы сабан белән печән вакыты арасы (июль числосы) күбрәк шунда үтә иде.
Анда күп йөрүебез өчен кайвакытта әтиләр тарафыннан чигәләребезгә алган вакытларыбыз күп булса да, Җилем суы буеның матурлыгы, үтә күренеп торган суда көмеш кебек балыкларның йөзүләре, безнең шул балыкларны тоту теләге белән күзләребезне суга терәп утыруның кызыклыгы чигәләребездән ут чыгарганчы чабуларны шунда ук оныттыра иде. Ул төрле якка борылып-борылып йөри, шулай итеп, шул матур җирләрне күбрәк күрергә, шуннан чыгып китмәскә тырышкан кебек ага. Агыйдел белән шушы Җилем суының уртасындагы берничә чакрымнарга сузылган болынлыкларны җәй көннәрендә төрле чәчкәләр каплаган була. Шул матур җирләрдә ямьле җәйләрне сайрап үткәрер өчен, җәнүбнең10 төрле кошлары килеп тулалар. Аларның моңлы тавышы белән бөтен тирә-як яңгырап тора.
Шушы ике суның кочагындагы киң болынлыкның нәкъ уртасына безнең Җилем-Каран авылы ташланган. Табигатьнең иң матур бер урынына ташланган шушы Җилем-Каран авылы минем туган бишегем була инде. Бу авылның эчә торган суы авылның янында гына бөркелеп, ургылып чыккан зур чишмәдән гыйбарәт. Бу чишмә яр астындагы кисмәк янындагы тишектән көмеш кебек саф һәм мул булып чыга, авылның түбән очына барып, сазлык уртасындагы күлләргә барып югала. Авылдан чирек чакрым ераклыкта Үрге чишмә исемендә икенче бер чишмә бар. Бусы, кечкенә булу белән бергә, тагын да матуррак. Көнчыгыш ягы вак әрәмәлек булып, көнбатыш ягы чәчкәләр атып торган яшел чирәмлек булып, безнең авыл кызлары белән егетләренең уенга чыгып, уен-көлке кора торган урыныннан гыйбарәт иде. Ләкин заманнар үтү белән, ул тирәдәге агачлар кыркылып беткәнгә күрә, хәзерге көндә ул җир борынгы матурлыгын югалта төшкән. (Соңгы елларда бу чишмәнең тирә-ягы, сөрелеп, басуга әйләнгән инде.) Җилем-Каран авылыннан өч чакрым китү белән, Урал тавының тармакларыннан булган зур таулар башлана. Өйдән чыгу белән, күз алдына шул таулар килеп басып, күңелгә әллә нинди матурлык биреп җибәрәләр. Авылдан чыгып берәр чакрым барсаң, төрле агачлардан гыйбарәт матур урманнарга, әрәмәлекләргә барып керәсең. Шәрык ягындагы кырга чыксаң, биек таулардан булган «Уклы Кыя» дигән тау күренеп ята. Бу тау тирәсендә борынгы вакытларда бик зур ике яу кара-каршы килеп, бер як шул тауның тишекләренә ышыкланып, шуның химаясендә11 сугышканнар. Әле дә булса бу тауның тирәсендә тимер ук башаклары табыла. Шуңа күрә бу тауга «Уклы Кыя» дип исем биргәннәр. Бу тау бик биек булу белән бергә, кыйбла ягы ниһаятьсез12 текә, ул яктан менеп-төшеп йөрү мөмкин түгел. Башына менеп, түбән карарга да куркасың. Егылып китсәң, эш харап!.. Борынгы вакытта бер башкорт кызы үзенең киявен шуның башына алып менгән дә тауның иң текә урыныннан төртеп җибәреп һәлак иткән. Яратмаган киявеннән шул тау аркасында котылган, дип сөйлиләр.
Җилем-Каран авылыннан ерак түгел «Халаек борыны» дигән бер урын бар. Монда да борынгы вакыттагы яулар сугышып, кайсы яктыр бик күп кырылган. Монда шул вакыттан калган каберләр әле дә булса күңелгә дәһшәт биреп торалар, үткән яуларны искә төшерәләр.
Бу җирләр миңа бала вакытымда ук бик нык тәэсир биргәнгә, әле дә булса шул тәэсирләр күңелемдә сакланып килгәнгә күрә, боларны язам.
* * *
Мин шушы Җилем-Каран авылында 1880 елда туганмын. Әти Нургани исемендә, әни Марзия исемендә булып, мин 10 яшьләргәчә шуларның җылы кочакларында тәрбияләндем. Үземне үзем белә башлаган вакытта, әни дә, әти дә исән булу өстенә Нурислам, Мәһди исемендә ике абзам, Әхсән исемендә бер энем, Фатыйма һәм Сафия исемендә ике апам бар иде.
Әни бик йомшак күңелле булгандыр, күрәсең, мин үзем белгән көннән башлап һәрвакытта аның күзләрен яшьле һәм никтер боек күрә идем. Ул – абзам берәр китапны укыганда да, берәр фаҗигале хәбәр ишеткәндә дә еламый калмый иде. Бигрәк тә охрави13 китаплар укылганда, бик нык тәэсирләнеп, йөзендә курку белән өмет катыш галәмәтләр чыга торган иде.
Бу вакытта безнең өйдә иң күп укылган китапларның берсе «Ахры заман» булып, ул атнасына берәр мәртәбә дә укылмый калмагандыр. Ул китапны укый башлау белән, безнең йөрәкләрдә ниндидер бер курку башлана, бу курку барган саен арта, ниһаять, кыямәт, ягъни заманның ахыры алдында була торган җирләрен тыңлаганда калтырана башлый идек. Шуннан соң:
дигән сүзләр укылганда, китапны укучы агам укуыннан туктала, тыңлаучылар, бер-берсенә карап, бу куркыныч көннәрдәге хәлләр турында сөйләргә керешәләр. Әни, абзый һәм күршедән кергән берничә кеше сөйләшкәнне без, балалар, чиксез бер зур дәрт һәм курку белән тыңлыйбыз.
«Дәҗҗалның бер ягында оҗмах, бер ягында тәмуг, имеш. Үзенә ияргән чиксез күп бозыклар (кяферләр) белән пулный музыка уйнап килә, имеш. Аның шул уен тавышын ишеткән бер кеше йөгереп каршы чыга, әгәр дә Дәҗҗалга иярсә, ул кешене Дәҗҗал оҗмахына кертә, каршы торса – тәмугына сала, имеш. Ләкин аның оҗмах дигәне – тәмуг, тәмуг дигәне ожмах булып чыга икән. Шуның өчен мөселман бәндәләр Дәҗҗалга карышалар, тәмугысына керергә тырышалар, имеш…
Иң яхшысы – аның килгән тавышын ишетмәү икән. Моның өчен йә мәчеткә яки тегермәнгә керергә кирәк була…»
Тыңлаучылар арасында бу турыда озын мөхакәмә16 китә. Биш-ун юллы сүздән берничә табак нәрсә язарлык сүзләр сөйлиләр, Дәҗҗал фетнәсеннән котылып калу юлларын эзлиләр.
Мин бу вакытта куркуга төшәм. Ләкин безгә урам аша гына гөрләтеп тарткан тегермән мине шатландыра. «Дәҗҗал килә!..» дигән хәбәрне ишетү белән, шул тегермәнгә йөгереп кереп, аның ягына чыгудан котылып калуны уйлыйм. Бу уй башкаларның башына да килә. Алар да: «Ходайга шөкер, әле безгә тегермән якын, шунда керербез», – диләр.
Минемчә, Дәҗҗал безнең урамнан түгел, теге зур урамнан – Баһау старшиналар урамыннан үтәр кебек була. Шуны уйлап, мин ул урамдагы кешеләрне һәм малайларны бәхетсезгә исәплим.
Шулай бераз сөйләшкәннән соң, тыңлаучылар бераз тынычлана төшәләр. Тагын абзый укый башлый:
Мин әтиемнең сүзгә оста икәнен югарыда әйткән идем. Шуның өчен булса кирәк, кыш һәм көзнең озын кичләрендә безнең өйгә бик еш кына авылның китап тыңларга ихлас кешеләре һәм кайбер күршеләр киләләр, хәтта, мәҗлес кызык булсын һәм озакка сузылсын өчендер инде, үзләре акча җыеп, калачлар китерәләр иде. Андый көнне безнең өй эчендә аерым күңелле була, бөтен кешеләр әтинең китап һәм хикәя сөйләгәнен тыңлап, аның авызына карап утыра торганнар иде. Ул, хикәя һәм башка вакыйгаларны сөйләгәндә, китапны кулына да алмый, баштан ахырына чаклы яттан сөйләгәнгә күрә, тыңлаучылар өчен бик күңелле булгандыр дип уйлыйм.
Аның «Әбүгалисина», «Хатәм Тай», «Сәйфелмөлек» хикәяләрен сөйләве әле дә хәтеремдә тора (башка ваграк хикәя һәм кызыклы вакыйгаларны «Гаҗәеб әл-мәхлукат», «Нәвадир», «Тутыйнамә» һәм башка әсәрдән алып сөйләгәнен соңыннан, үсә төшкәч белдем).
Ул ачуланган вакытларында әнигә ачуланып, аны тиргәп ташласа да, әнигә кул сузганын, ягъни аны сугу, кыйнау дәрәҗәсенә җиткәнен күргәнем булмады. Күп гаиләләрдә була торган андай алама гадәт безнең өйгә кермәде.
Әтинең, кешеләр белән сөйләшеп утырганда, сүз араларына бик еш гарәпчә сүзләр, хәдисләр катнаштырып сөйләве, төрле мөнәҗәтләрне көйләп укуы хәтеремдә бик нык калган. Аларның бик күбесе әле дә минем исемдә торалар…
Зур абзыем Нурислам бик йомшак табигатьле булуы ягыннан әнигә охшый иде. Ул – безнең гаиләдәге ир балаларның иң зурысы. Шуның өчендер инде, ул бик яшьтән әтинең канат астына кереп, йорт эшләре эшләргә керешкән яки мәҗбүр ителгән булса кирәк. Ул, татарчаны өйдә генә укып, яхшы гына укый башлаганнан соң, мәктәпкә йөрми, эшкә керешеп киткән. Ул, мин белә башлаганда үсеп җитәргә якынлашкан егет булып, йорт эшләренең һәммәсен дә үз өстенә йөкләгән иде. Ул малларны карый (безнең ул вакытта бер ат һәм колынлы бия бар иде. Сыер, сарык, кәҗә һичбер вакыт булмады), утын ташый, җәй булса, печән чаба, кыскасы, бөтен авыр эшләрне ул алып бара иде. Аның шул эшләрен һәм йомшак, яхшы күңелле булуын яратыптыр инде, әни Нурислам абзыйны бик ригая итә, ярата, аны Мәһди абзыйдан алда күрә иде. Икенче агам Мәһди бөтен табигате әтигә охшап, әти кебек сүзчән һәм каты күңеллерәк, үз сүзен сүз итәргә маташучы бер малай иде. Бу агам, өйдә бераз укыгач, Эстәрлегә качып китеп, анда бер-ике кыш укып йөргәннән соң, Оренбург ягына барып, берәр ел йөреп, өйгә кире урап кайтты. Ул, йөргән җирләрендә бераз дөнья күргәнгә күрә, зур агама караганда аңлырак, шуның белән бергә усалрак иде. Ләкин читтә шулай ике ел йөрсә дә, рәтле укымаган булса кирәк, ул яктан артык эш чыгара алмады. Мин, аның качып тәмәке тартканын күреп, ниһаять дәрәҗәдә гаҗәпләнә, аның янына барудан саклана идем.
Энем Әхсән мин белгәндә бик бала булганга күрә, аның хакында хәзергә монда язып торырга хаҗәт юк.
Ләкин аны әти-әни бик иркәләгәнгә күрә, мин аннан көнләшүем исемдә тора.
Минем яшьлек вакытымда күңелгә иң нык тәэсир калдырган кеше, анамнан соң, Сафия исемендәге апам булды. Башка туганнарым хакындагы тәэссор19 вә хатирәләрне бик кыскалык белән бетерергә мөмкин булганда, Сафия апам хакында кыска язып булмый.
Аның «Сине карап үстердем»20 дигән сүзләре әле дә булса колагым төбендә яңгырап тора. Чынлап та, мине карап, төрле бәла-казалардан саклап үстерүче, тәрбия итеп аякка бастыручы булганлыгын әни дә тәэкыйть итә21 иде.
Бу апам төскә матур, буйга зифа булып, артык мөлаем табигатьле, нечкә күңелле иде. Әти һәм әни өйдә юк чагында, аның моңлап җырлауларын ишетә торган идем. Ул курай уйнарга да бик оста булып, аулак өйгә кызлар җыелган кичләрдә бик моңлы иттереп курай уйный, шундагы кызларның берәрсе курайга кушылып җырлый, шулай итеп, бик күңелле бер уен кичәсе ясала иде.
Мин җиде-сигез яшьләрдә чакта, бу апамны үзебезнең авылдан 20–25 чакрым җирдәге Сакай исемендәге бер авылга, Шәриф дигән бер егеткә кияүгә бирделәр.
Сафия апамның көчләнеп кияүгә бирелүен әнинең: «Аны үзе теләмәгән җиргә көчләп кияүгә бирелүгә Сәбәгыйн карт сәбәп булды. Атагыз, шуның сүзенә карап, кызыбызны күрәләтә утка ташлады!» – дип зарланып, әрнеп сөйләүләреннән белдем. Әнинең бу әрнүле сүзләре әле дә минем йөрәктән китмиләр.
Апам өчен бер дә көтелмәгән бу кара тәкъдир, татар кызларын һәлак итә торган бу җәбер аның бөтен өметләрен җимергән булса кирәк, ул, озатылган вакытында, соң дәрәҗәдә елады. Бу фаҗигале туй аның вөҗүденә22 тәэсир итте. Аның шул вакыттагы әрнүләре, почмакларга утырып елаулары әле дә булса күз алдымда тора. Аның эчендә янган кемгәдер булган мәхәббәт утын, күңелендә саклаган сөю дәртен аңламадылармы, әллә белеп тә шулай эшләделәрме – ул якларын күз алдыма китерә алмыйм. Ихтимал, аны башкалар бер дә сизмәгәннәрдер. Ләкин мин аның бер кеше өчен янганын шул вакыттагы хәрәкәтләреннән аңлап, бу көн дә куркып, әрнеп китәм.
Мәсьәлә болай иде: безнең өйгә ике-өч йорт аша гына бер егет булып, ул кайвакытта безгә килә иде. Ул безгә килгән вакытта, апам бөтенләй үзгәрә, ул урамнан үтеп киткәндә, шунда ук тәрәзә төбенә барып, күзен алмый карый торган иде. Мин, апамны шул егеттән нигәдер көнләшкән кебек (апамны артык яратудан икәнен хәзер беләм), аны ирештерә, әтигә әйтәм дип куркыта торган идем. Ләкин апам моңа карап мине читкә тибәрми, бәлки мәхәббәтенең бер өлешен миңа да бирә, мине юата, әтиләргә андый сүзләрне әйтергә ярамаганын белдерә иде.
Әлбәттә, минем Сафия апамның ул егетне яратуын сизүемне әтиләргә әйтү ихтималым юк иде.
Менә ул шулай теге егетне сөеп, шуңа кияүгә чыгу өмете белән йөргән чагында, аны тоттылар да югарыда әйтелгән җиргә кияүгә бирделәр. Ихтимал, аның күрше егете Зәйнетдинне яратуын әти дә сизгәндер һәм, шуңа үчегеп, чит авылга кияүгә биргәндер.
Әнә шул шомлы туй, көчләп укылган никах Сафия апамның бөтен өметләрен җимереп, күңелендә булган ялкынлы мәхәббәте өстенә бозлы яңгыр яуган кебек итсә кирәк; ул туйдан соң бөтенләй күңелсезләнде, аз сөйләшә башлады һәм авырый да башлады.
Аның шулай рухани газаплану сәбәбеннән туган үзгәрешен күреп «Сафия киявен яратмаган…», «Аны көнләшеп сихерләгәннәр… Сихерен кайтарырга кирәк иде…» дип сөйләүләре әле дә булса хәтеремдә тора.
Кыш көнендә бирелгән апамны җәй көнендә печән алдыннан озаттылар. Минем күңелемдә озатуның яшьле, ямьсез ягы белән бергә, кыңгырау таккан пар атларның тыпырчынып торулары, кыңгырауларның шылтыр-шылтыр итүләре, апамны көймәле арбага күтәреп утыртулары, озатырга килгән хатын-кызларның күплеге, алар кузгалып киткәннән соң азан әйтүләре кебек тышкы күренешләр бик нык истә калган. Үзенең ата-ана һәм туганнарын, сөйгән илен, туган җирен, күңелендә мәхәббәте сакланган бер кешесен ташлап, үзе бер дә яратмаган бер кеше белән утырып чит бер авылга киткән вакытында апамның ничаклы авыр бер хәлдә булуын соңыннан уйлап хәйран калам. Бу эш, әлбәттә, йомшак күңелле әнинең йөрәгенә бик нык тәэсир иткәндер.
Ул шулай елап китте… Аларның атлары күздән югалгач, кыңгырау тавышлары ишетелми башлагач, без өйгә кердек. Хәзер өй эче бик тын, әллә нәрсә, бик зур нәрсә югалган кебек күңелсез иде. Әни бер почмакта елап утыра, әти, нәрсәдер уйланып, тәрәзәдән карап тора иде. Өй эчендә бер генә минут тору да күңелгә авыр сымак тоела, күңелгә каралык китерә төсле күренә. Ни булса да, бу өйдән матурлык киткән, монда мәхәббәт беткән кебек хис ителә иде. Чынлап та, бу өйдән мәхәббәт белән янган, мәхәббәтле татар кызы киткән иде шул… Ул үзе киткән, тик монда ләгънәтле ачы күз яшьләрен тамызып, аһ-зарларының эзләрен калдырып киткән иде шул…
Күпме вакыт үткәчтер инде, ул ягын әйтә алмыйм, апам белән җизни беренче рәт кунакка килделәр. Апамның безгә килүе, үзенең туган өенә кайтуы безнең һәммәбезгә дә бик шатлык булды. Аның төсендә бик зур үзгәреш булмаса да, һаман күңелсез булып, кеше белән сөйләшми торган чагында тирән уйга кала иде. Ул шушы кунак булып торган өч көндә күп чыгып йөрми, күбрәк вакытын әни белән сөйләшеп үткәрә, кайвакытта мин аның елаганын күрә идем. Мин хәзер аның яныннан аерылмый идем. Аннан аерылып тору минем өчен авыр иде. Ул үзе мине яныннан җибәрми, бергә йөретә, үзе белән бергә утырта иде. Шул аермавыннан алып, ул мине үзе белән Сакай авылына алып китте. Шулай итеп, мин, беренче мәртәбә үзебезнең авылдан чыгып, чит авылга бардым, чит илнең суын эчтем, башка авыл малайлары белән танышып, шулар белән бергә йөри башладым.
Бу өйдә без – апам, җизни, мин – өчәү генә идек. Җизни күп вакытта эш белән йөргәнгә күрә, мин апам белән тора идем. Апам һәрвакытта кайгылы, аның күзләре күп вакытта яшьле була торган иде. Мин бу гамь23, бу яшьләрнең чын мәгънәсенә төшенә алмасам да, аңа карап боега торган идем. Уеннан калган вакытларымны аның янында торып, аның җырлаганнарын ишетеп үткәрә идем. Балалык белән борчылсам яки иркәләнеп китеп артык җибәрелсәм, апам: «Зинһар, туганым, җанымны ком итмә, минем болай да хәсрәтем күп!..» – ди торган иде.
Берәр айдан соң үзебезнең авылга алып кайттылар. Ләкин мин үзебезнең өйдә дә, авылда да ямь таба алмадым, һичтуктаусыз еладым. Аптырагач, икенче көнне мине, Акташ авылының бер кешесенә утыртып, апам янына җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тагын, Сакай авылына барып, сөекле апам янында, аның шәфкатьле кочагында тора башладым.
Апам янында ничә ай торуым хәтеремдә юк. Тик апам, алты-җиде айлар чамасыннан соң, язга таба үзе бөтенләй үзебезгә кайтты. Ул аерылып кайткандырмы, әллә озын мөддәткә24 кунакка кайткандырмы… ул җәһәте миңа мәгълүм булмады. Ләкин инде аның йөзләре саргайган, зур кара күзләре тагын да зурая төшкән, үзе арыкланып, тәмам хәлдән тайган иде. Ул хәзер үзенең туган авылына кайтса да, рәхәтләнеп йөри алмады; кайту белән түшәккә егылып, күпмедер авырып ятканнан соң, күкрәк хасталыгы белән вафат булды.
Сафия апам үлгәннән соң, әти бераз гына күңелсез йөрсә дә, тиздән борынгы хәленә кайтты. Ләкин әнигә аның вафат булуы бик нык тәэсир иткән булса кирәк, аның бик еш елавы, апамнан калган кайбер нәрсәләрне кулына тотып, әрле-бирле әйләндереп: «Мескен, бу тастымалны өченче ел яз гына суккан иде… Тотып та карамаган, күрәсең, нәкъ сугып куйган көенчә тора», – дип, алдына куеп уйга бата торган иде. Аның (Сафиянең) үлүе минем өчен бик вә бик күңелсез булды. Ихтимал, моның аркасында килгән тәэссор минем беренче тәэссорым булгандыр… Кыш үтеп бетмәгәнгә күрә, апамны күмәргә озата бара алмадым бугай. Тик соңыннан теге егетнең апамны кара җиргә күмгән вакытта артык нык тәэссорланганын, хәтта кешеләрдән яшеренә төшеп елаганын сөйләүләре хәтеремдә калган. Шуның белән бергә, апамның озатылган вакытта елаулары, чит авылда моңаеп җырлаулары, коры сөяккә калып, монда җан бирүләре – һәммәсе, һәммәсе күз алдымда тора, йөрәгемдә әле дә булса чишелмәгән каты бер төен кебек булып сизелә.
Шуның өчен мин бу апам хакындагы истәлегемне, татар, башкорт хатын-кызларының борынгы ирексез яшәүләрен, авыр тормышларын күрсәтә торган бер кара сәхифә иттереп, монда язып үтүне тиешле күрдем.
Балачаклардагы тормышның якты һәм күңелле вакытлары бик күп булу белән бергә, кайвакытта күңелсез чаклары да була. Ләкин бу күңелсезлекләр, балаларның үзләренә карап кына булганга күрә, тизрәк истән чыгучан булалар. Мәсәлән, хәзер генә бер бала белән бәргәләшеп аласың, мәңге күрешмәслек булып сугышып аерыласың. Бер-ике сәгать тә үтми, шул «дошман» ың белән татулашып, тагын да уйнарга керешеп китәсең.
Шуның өчен бәләкәй вакыттагы хатирәләрнең вак-төякләренең бик күбесе онытылган булалар. Хәзер аларны тикшерә башласаң, бик калын томаннарга очрарга туры килә. Тик шул томаннар арасында ялтырап күренеп торган истәлекләрне генә чүпләп алырга мөмкинлек була. Минем күз алдымда биш яшь белән ун яшьләрем арасындагы булган төрле хатирәләр чобалып-чобарланып күренәләр. Шуңа карап та нинди эшнең кайсы вакытта эшләнгәнен, нинди тәэссорларның кайчан булганын көне, елы белән ачык әйтеп булмый. Мәсәлән, мин шул ук, йөрәгемдә бик нык эз калдырган Сафия апамның 1888 елның җәендәме, булмаса 1889 елның җәендәме озатылганын катгый ачык әйтә алмыйм. (Моның өчен күз алдына кара сәхифәләрне ачып салган борынгы «метрика дәфтәрләрен» тикшерергә туры килә.)
Бала вакытта балаларның тормышына бик нык үзгәреш бирә торган эшләрнең берсе – аларның башлап укырга керешүләре икәнендә шөбһә юк. Бу эш – балалык тарихы өчен бик мөһим һәм онытылмый торган нәрсә. Шулай була торып та, мин үземнең иң элек әтидәнме, әнидәнме укый башлавымны хәтерли алмыйм. «Әлеп-би» укуым, аны тануым исемдә калмаган. Бик якын ихтималга карап, мин әлифбаны, әти күрше балаларын укыткан вакытта карап утырып, шуннан белгән булсам кирәк дип уйлыймын.
Тик Һәфтияк иҗегенә төшеп, «мөкрәмүн», «вә ләямәссәннәкүм» сүзләрен укып утыруларым әле дә булса урыны белән хәтеремдә тора. Бу вакытта минем яшем биш-алты чамасында булса кирәк, мин әтидән укый идем. Ул, иртәнге намаздан чыгып, туры мәктәпкә барып, балалар укыта да, аннан кайтып, чәй-фәлән эчкәч, безгә сабак бирә торган иде. Сабак белмәвем өчен әтинең ачулануы исемдә юк. Ләкин мин бик күп көлә торган булганга күрә, әти шул көлүем өчен орыша, кайвакытта чигәгә дә чабып җибәрә иде. Шуның өстенә мин күп сөйли торган булганмындыр, күрәсең, әти һәрвакыт, мине үзебезнең авылның бик телчән һәм күп сөйләве белән шөһрәт тапкан «Пачакин Сибгать» кә охшатып, ачуланып: «Һай син, Пачакин Сибгать!..» – дип, бик каты тәнбиһләр25 ясый, ата-ана алдында күп сөйләргә, көләргә ярамавын белдерә, шулай итеп мине әдәпкә өйрәтә иде.
Җиде-сигез яшьләр чамасында булсам кирәк, беренче рәт үзебезнең авыл мәктәбенә барып, шунда йөреп укый башладым. Бу вакытта Коръән укый, шуның белән бергә, татарча китапларга да төшенә башлаган идем.
Ул вакытта иҗек танып Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. Моның өчен ата-аналар бик шатланалар, һәм хәллерәк кешеләр, шуның шатлыгыннан аш хәзерләп, укытучыны (күбрәк мулланы) чакырып бәйрәм ясыйлар иде.
Ул вакытта башлап уку һәм иҗек танып китү чиксез авыр булып, бик күп балаларның башлары шул иҗек танудан чыга алмый аптырый иде. Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, Һәфтияк укудан үтә алмый мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70–80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм. Безнең авылларда мәктәп ишегеннән үтмәгән балалар бик сирәк булып та, ул вакытта бөтен авылда язу таный торган кешенең биш-алтыдан үтмәве шуннан килә.
Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмый, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны агалары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. Алар тагын качалар. Ниһаять, аталары да, балаларының укуларыннан өмид өзеп, китерми башлыйлар иде.
Бер бала, әтисенең сарыкны суяр өчен җитәкләп алып барганда, мескен сарыкның дүрт аягын терәп, бармас өчен тартышканын күреп: «Әй дурак сарык!.. Юкка тартышып торасың. Әйтерсең мәктәпкә сабак укытырга алып баралар!» – дип, сарыкның тартышуына аптыравы укуның авырлыгына карап әйтелгән сүз икәнендә шөбһә юк.
Мәктәпкә йөреп укый башлагач, минем эшләр тагын да шәбрәк китте. Әти шунда укытып йөрүче булганлыктан, балалар да артык кырын күз белән карый алмыйлар, шуның өстенә кайберәүләре белмәгән сабакларын миннән сорап алалар иде. Мәктәпкә йөреп укый башлавымның өченче елында төрки-татарча телне белгәнгә хисаплап, мине гарәпчә укытырга керештеләр. Шул вакытның гореф-гадәте буенча «Шорут әс-салат», ул беткәч, «Тәгълим әс-салат» китапларына төшерделәр. Эш гарәпчә китапларга төшү белән генә калмады, үземнең сабакны белгәч, кайбер яшь балаларга «әлеп-би» дән сабак бирергә яки сабакларын белмәгән балаларның сабакларын өйрәтергә дә куша башладылар.
Мин инде мәктәпкә йөреп укый башлавымның дүртенче елында «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» китапларыннан сабак ала башладым. Хәзер мине әти түгел, бәлки мулла абзый үзе укыта иде. Бу эш минем вак шәкертләр арасыннан чыгып, «зур укучы» шәкертләр рәтенә керә башлавымның беренче баскычы иде. Минем әле, 11–12 яшьләр чамасындагы бәләкәй малай булуыма карамастан, шундый башка кешеләр аңламый торган телдә «зур китаплар» укуым бик зур муаффәкыять26 исәпләнә иде.
Минем болай күтәрелә баруым әтинең дә башын күккә күтәргән булса кирәк, ул кайвакытларда: «Менә бу балам хәлфә булыр, мулла кеше булып чыгар» дигән сүзләрне ычкындыра башлады. Минем балалар арасында «игътибар» артты. Мин сабак өйрәткән балаларның ата-аналары кече атна һәм җомга көннәрендә мине өйләренә чакырып кунак иткәли башладылар. Хәтта кайберәрсе «Мәҗит хәлфә була инде ул…» дигән сүзләрне үземнең алдымда ук әйтеп куя иде. Минем кебек яшь малайга аларның бу мөгамәләләре, миңа «дәрәҗә» бирүләре миңа тәэсирсез калмады. Бик үк мактанып сөйләнмәсәм дә, әзрәк «эреләнеп» киттем. Сүз арасында гарәпчә сүзләр ычкындыргалый башладым.
«Дәрәҗә» күтәрелгәннән-күтәрелде. Яшьләре минем белән тиң, хәтта кайберәүләр миннән яшькә зур булып та, укулары түбән булган малайлар минем белән якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. Мин үзем «хәлфә» була торып, Бикмөхәммәт, Закир дигән малайларның бәләкәй чанага очланып, мине урам буйлап йөртүләрен (кататсә иттерүләрен) әле дә булса уйлап көләм. Алар аталары Фәйзи бабай белән Гариф агай кунакка чакырганда да, мине шулай бәләкәй чана белән килеп алалар һәм соңра китереп ташлыйлар иде. Мин инде унике яшьләремдә генә булгач, ничек иттереп аларның түр башларында оялмый кунак булып утырганмындыр, кунак булу формаларын ничек килештергәнмендер… Шуларны уйласам, хәзер үзем дә кызарып китәм. Ләкин кунак булып беткәннән соң, аларның аталары миңа ике яки өч тиен сәдака биргәндә, мин бик оялып, башымны түбән басып утыруым хәтеремдә.
Ләкин минем авылда «хәлфә» булып «сый-хөрмәт» күреп торуым бик күпкә сузылмады: унөч яшемдә, үзебезнең авыл мәктәбен минем өчен бәләкәй күреп, мине күрше авылга, шул тирәдә данлыклы булган Үтәш авылы мәдрәсәсенә җибәрү турында киңәш итә башладылар. Бу киңәш, бара торгач, чынга әйләнде.
93 нче елның көзендә, чана юлы төшкәч, әти мин барачак мәдрәсәнең мөдәррисе, гади мулла гына түгел, Хатыйп хәзрәтне үзебезгә кунакка чакырды. Әти, хәзрәт белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, мине үзләре янына чакырды һәм хәзрәт белән күрештерде. Аның белән генә калмый, үзләре янына чәй эчәргә утырырга кушты. Мин бик куркынып һәм оялып самавыр артынарак барып утырдым.
Хатыйп хәзрәт иң зур гәүдәле кешеләрнең берсе һәм карап торуга мәһабәт иде. Мин, аны күргәч, башта калтырандым. Тик бераздан соң гына бу калтыравым басылды. Мин кереп утыргач, аз гына тору белән, әти минем хакта сүз башлады:
– Менә Мәҗит дигән углым шушы инде.
– Бик яхшы, бик яхшы, һәйбәт бала күренә. Алла гыйльме нафегъ27 бирсен, – диде хәзрәт.
– Хәзрәт, менә бу баламны сезнең тәрбиягезгә тапшырам. Үтәш авылында Хатыйп хәзрәт мәдрәсәсендә Мәҗит хәлфә дигән хәлфә бар дигәнче укысын иде. – Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, башымны түбән бастым.
Хәзрәт, үзенең мәһабәтлеген бер дә югалтмый дога кылганнан соң:
– Мулла Нури, безгә ышанып балаңны тапшыруыңа рәхмәт. Бездән – укыту, тәрбия бирү. Тәүфикъ, һидаять28 бирү – Алладан. Баланың файдалы гыйлем алып чыгуына дога кылыйк, – дип, тагын бер мәртәбә дога кылды.
Мин үземне хәзер бу хәзрәткә бөтенләй буйсынган кебек хис иттем, күңелем йомшап, күземнән яшь килде.
Хәзрәтне шулай кунак иткәннән соң, мине шушы көннәрдә үк мәдрәсәгә җибәрергә вәгъдә биреп, әти хәзрәтне озатты.
Хәзрәт киткәннән соң, әти белән әни, мине үзләре янына чәй эчәргә утыртып, бик зур эш башкарылган төсле, мине вәгазьләп алдылар. «Укып кеше булырсың. Тырышып укы! Хәзрәтнең фатихасын алырга тырыш!..» – дип, миңа карата бик күп сүзләр сөйләделәр. Мин, әлбәттә, аларның һәрбер сүзенә җавап уларак, иягемне кагып, «ярар» дигән җавапны аңлатып утырдым.
Хатыйп хәзрәт шулай безгә килеп киткәннән соң, мине озату турында хәзерлекләр башланды. Тышы кызыл кергезиннән, эче кара бәздән, уртасына мамык куйдырып, бишмәт тектерделәр. Гәрчә бу бишмәтнең эче-тышы бергә сырылып, кул белән генә тегелгән булса да, миңа чиксез матур булып күренде. Әни бүрекне сипләп җибәрде. Яңа оек бәйләтеп бирделәр. Алмаш күлмәкнең ертыкларын ямадылар. Әни миңа махсус кечкенә мендәр ясап, кызыл шакмаклы киндер белән тышлап куйды. Чабата ясарга осталыгы белән шөһрәт алган Насыйр бабайдан өр-яңа башмак-чабата ясатып бирделәр. Шулай итеп, мин, чит авылга мәдрәсәгә җибәрелү аркасында, баштанаяк киенеп алдым. Бу яңалыклар бер яктан мине шатландырсалар да, чит авыл мәдрәсәсенә китү минем эчемне әрнетә иде.
Китү көне алдагы җомга көненә тәгаен ителгән иде. Ул көн бик тиз килеп җитте. Бүген безнең өй эчендә аерым рәвештә җанлылык бара, мине гадәттәгедән артык иркәлиләр, сыйлыйлар, мөмкин кадәре хөрмәт итәләр иде. Минем китүемә бигрәк тә әни әһәмият биреп, ул артык тәэссорлана иде. Мине озату мөнәсәбәте белән кардәш-ырулардан берничә карт белән карчыклар чакырылды. Алар алдында тагын да минем укуым, тырышырга тиешлегем, киләчәктә «хәлфә» булуым хакында бик күп сүзләр сөйләнде. Алар тагын да бик озын фатиха кылып, һәрберсе өчәр тиен, бишәр тиен акча да бирделәр. Мондый хәлләрне күргәч, минем йөрәгем тибәргә кереште. Тизрәк китәсе килә башлады.
Мин алып китәргә тиешле нәрсәләр бер җиргә җыелды. Бер кечкенә агач сандыкка, укый торган китапларым белән бергә, бер сөлге, бер пар чынаяк, әчмуха чәй, бер чирек чамасында шикәр салынды. Кечкенә бер капчыкка ун кадак чамасында ярма салынып, аның эченә түтәрәм каз белән бергә ярты кадак чамасы туң май куелды. Шул ук капчык эченә бүген генә пешкән зур гына ике арыш икмәге салдылар. Күрше әбиләрнең әнигә булышлык итүләре аркасында, бу әйберләр дәррәү хәзерләнеп беттеләр.
Нурислам абзый әллә кайчан атны җигеп, ишек төбенә шакарып29 куйган иде инде. Мин, кызыл бишмәтне киеп, кызыл башлы тастымал белән билемне буып алдым. «Юлда кулың өши күрмәсен!..» – дип, әни үзенең бияләен кулыма бирде.
Шулай бөтен хәзерлек тәмам булгач, әти мине үзенең янына утыртты. Башка кешеләр дә сәкегә рәттән утырганнан соң, минем бәхетле булуымны теләп, бик озак дога кылдылар… Шулай дога кылып утырган чакта ук әни пыш-пыш елый башлады. Аның елаганын күреп, минем дә күңелем тулды. Үземнең ихтыярымнан башка, күзләремнән яшь чыкты. Бирешмәскә тырышып, иреннәремне кыссам да, көчем җитмәде, иреннәрем калтыранды. Ниһаять, әти:
– Хуш бул, балам. Тырышып укы. Атна саен кунакка кайтырсың. Синең хәлфә булганыңны күреп үлсәм иде, – диде.
Әтинең шул сүзләреннән соң һәммәсе дә, урыннарыннан торып, минем белән күрештеләр. Кайберәүләре аркамнан сөйделәр. Шулай итеп, мине чанага чыгарып утырттылар.
Минем китүемне белгән күрше малайлары да мине озатырга килгәннәр иде. Мин ни өчендер алар белән исәнләшә алмадым. Үземнең елавымнан куркып, аларга туры караудан да сакландым.
Күптән бирле җигүле торган ат, без чанага утырып дилбегәсен кагу белән, капкадан чыгып та китте. Тик озатучыларның «Хуш бул!..» дигән сүзләре генә колагым төбендә яңгырап киткән кебек булды…
Безнең авыл белән Үтәш авылының арасы бик якын булуына һәм әтинең «Атна саен кунакка кайтырсың…» дип әйтүенә карамастан, никтер мин үземне моннан соң үзебезнең авылга, туган өйгә мәңге кайтмаска киткән кебек хис иттем. Күңелем йомшап, абзыйга белдермәскә тырышып кына елап алдым. Абзый, әлбәттә, минем елаганны сизгән булса кирәк, ул, мине юатыр өчен: «Бер атнадан үзем барып алырмын. Менә бит син нинди зур мәдрәсәгә укырга барасың. Анда уку бик күңелле. Мин шулай укый алмый калдым бит», – дип сөйләргә кереште. Аның сүзләре, әлбәттә, мине чынлап юата алмадылар. Тик мин, бара торгач кына, табигый бер хәлгә төшеп, алдагы тормышым турында уйлый башладым.
Иң элек минем күз алдыма, бик куркыныч булып, «кырык беренче» булмасам ярар иде дигән уй килеп басты.
Көз көнендә мәктәпкә, бигрәк тә зуррак мәдрәсәләргә килгән шәкертләрнең исемнәрен казый (мәдрәсәнең мөдире) яки мулла бер дәфтәргә аларның килү тәртипләре белән яза бара. Шәкертләр башлап килгәндә, бу эшнең һичбер куркынычы юк. Әмма инде кырыкка таба бара башласа, куркыныч була башлый. Мәсәлән, бүген килгән Гайнетдин дигән шәкерт дәфтәргә кырыгынчы булып керә. Шул сәгать белән шәкертләр, моннан соң киләчәк шәкертнең «кырык беренче» икәнен белеп, аны көтәргә керешәләр. Чөнки ул шәкерт бер дә шиксез «пәри-җен баласы» булачак. Әллә ничә дистәләгән, бәлки йөзләгән шәкертләр арасында бу исемне күтәрүнең авыр, хәтта чыдый алмаслык бер хәл икәнен һәркем белә иде.
Менә бервакыт капкадан янына бер малай утырткан берәү килеп керә. Шәкертләр, шуны күрү белән: «Кырык беренче килде!..» – дип, бер-берсенә хәбәр биреп өлгерәләр. Шунда ук тәрәзәгә ябырылалар. Бик күбесе, чыгып, чана тирәсен сырып алалар.
Мәсьәләнең төбен бер дә аңламаган теге кеше һәм аның баласы боларның үзләрен сырып алуларына аптырап китәләр. Хәтта шәкертләр арасыннан кайберәүләре: «Кырык беренче килде, кырык беренче!..» – дип кычкыралар.
Бала атасы һаман да бернәрсә дә аңламый. Яшь малай да (күбрәк 12 белән 15 яшь арасында) хәйран калып атасына карый.
Теге кеше, атын бәйләп, мәктәпкә алып килгән малаен ияртеп, аның әйберләрен күтәреп, мәктәпкә керә. Анда аларны тагын сырып алалар. Яңа килгән шәкерт нишләргә белми, башын түбән ия. Баланың атасы үткен кеше булса, шәкертләргә карап: «Нәрсә аптырап торасыз? Кеше күргәнегез юкмы әллә?» – дип, шәкертләрнең килешсез хәрәкәтләрен әйтеп бирә.
Әгәр дә яңа килгән шәкертнең мәктәпкә элек килгән авылдашы булса, аның мәгълүм кешенең баласы икәнен (ягъни пәри түгеллеген) әйтеп, авылдашын химая кыла30. Әгәр аның кем икәнен белүче булмаса, казый килеп, шәкертләрне куып җибәрмичә торып таралмыйлар.
Әгәр дә яңа килгән шәкертнең йөзе килешсез рәвештә ямьсез, күзе-фәләне чалыш яки башы зуррак булса, аның «пәри» булуына шөбһәләнү тагын да арта төшә. Беренче көннәрдәрәк аңа якынлашудан тартыналар. Аның бөтен кыланышына шикләнеп карыйлар. Бу шикләнеп карау кичкә кергәч бигрәк тә арта. Аның белән бергә тышка чыгучы булмый. Теге мескен бу хәлне күреп уңайсызлана, боега. Үзенә төбәлгән бу ямьсез карашны күтәрә алмый, күзләре яшьләнә башлый. Шуннан соң гына кайбер батыррак шәкертләр аны, кызганып, үзләре янына алалар. Шулай да бу шикле караш байтакка чаклы дәвам итә.
Мин үзебезнең авыл мәктәбендә бер «кырык беренче» шәкертнең шундый хәлгә чыдый алмый кайтып киткәнен күргән идем.
«Кырык беренче» шәкертнең «пәри баласы» булуы турында Мифтах картның сөйләгән сүзләре минем күңелемдә бигрәк авыр эз калдырганнар.
Мифтах бабай – яше алтмышларга җиткән, сакалы ап-ак бер карт. Ул – үзенең гомерен җәй көнендә байларның умарталыкларында каравылчы булып, кыш булса, мәктәпкә кереп үткәргән бер кеше. Аның бу тирәдә йөрмәгән авылы, кереп ятмаган мәктәбе юк. Төн булып, йокларга яту белән, шәкертләр аның әкият сөйләвен сорыйлар. Ләкин ул әкиятне бушка гына әрәм итми. Аңа кайбер шәкерт ярма, кайберсе икмәк, кайберәүләр май яки ит китерергә вәгъдә итәләр. Аның сөйләгән әкиятләре чиксез куркыныч була. Һичбер әкиятенә пәри, җен катышмый калмый. Ул бу пәри яки җеннәрне үз күзе белән күргән итеп тә сөйли. Ул әкият сөйләгәндә, без куркуыбыздан бер-беребезгә сырлыгабыз. Аның сөйләгән әкиятләренең кайберләре бик озын булып, бер кичтә генә бетмиләр, алдагы кичкә дә калалар. Менә шушы Мифтах бабай «кырык беренче» турында да әллә нәрсәләр сөйләп бетә иде.
«Имеш, шулай, – ди, – бер елны… авылының мәдрәсәсендә яткан чагымда, «кырык беренче» булган бер шәкерт көннән-көн симерә, – ди. – Мин аны күзәтә башладым, – ди. – Бер төнне шулай, бөтен шәкертләр йоклап беткәннән соң, йоклаган кеше булып карап ятам. Менә бервакыт теге «кырык беренче» торып йөри башлады. Күзләре ут кебек яна. Иң элек базга төшеп китте. Анда нәрсәләрдер ашап чыкты да, йоклап яткан бер шәкертнең янына килеп, җилкәсеннән аның канын имәргә кереште. Үзе телен ярты аршын кадәре чыгарган да, мышнап-мышнап, теге шәкертнең канын имә… Каны имелгән шәкерт саташа, ыңгыраша.
Мин чыдый алмадым, яныма алып яткан таягымны алдым да шуның белән теге «кырык беренче» нең җилкә тамырына берне кундырдым. Малай, нишләргә белми, артына әйләнеп төште. Мин бу үлгәндер инде дип уйлап өлгермәдем, ул сикереп торды да миңа килеп ябышмакчы булды… Мин, төрле догалар укынып, тагын берне төшердем. Шуннан соң «кырык беренче» йөгереп чыкты да китте. Шул китүеннән безнең мәдрәсәгә кире кайтып кермәде. Менә шуннан соң гына тынычлап калдылар, ди.
Мин шулай, бердән, чит авыл мәдрәсәсенә баруымны, икенчедән, анда баргач, «кырык беренче» булудан куркуны уйлап бара торгач, Үтәш авылына барып та җиттек.
Чит авылда мәдрәсәдә
Без Үтәш мәдрәсәсенең ишегалдына кереп, атны туктатып та өлгермәдек, безне эреле-ваклы берничә дистә шәкертләр әйләндереп алдылар. Минем күз алдыма тагын да теге «кырык беренче» булу мәсьәләсе килеп басты. Мин үземнең «пәри баласы» түгел икәнемне бик ачык белсәм дә, шәкертләр шулай дип әйтер кебек булды.
Без инде кая керергә белми торганда, бер чалмалы кеше (хәлфә була), безне күреп, мәдрәсәгә кереп торырга кушты. Тиздән хәзрәтнең киләчәген һәм миңа кайсы тәрәзә янына урын билгеләүне хәзрәт күрсәтәчәген әйтте.
Озак та үтмәде, хәзрәт, икенде намазына барышлый мәдрәсәгә кереп, безнең ишек төбендә торуыбызны күргәч:
– Ә, син килдеңмени? Ярый, – дип, югары узды һәм, безне үзенең янына чакырып: – Менә бу шәкертләр белән бергә торырсың… – дип, яшькә үземнән зуррак булган берничә шәкертне күрсәтте һәм, аларга карап: – Бу яңа шәкертне үзегез белән бер җиргә урындаш алыгыз. Мәдрәсәнең низамнарына31 төшендерегез. Читкә какмагыз, – дип, аларга тәнбиһ32 ясады.
Абзый хәзрәткә махсус алып килгән сәдаканы биреп, дога кылганнан соң, хәзрәт:
– Иртәгә сабакка төшәрсең, – дип, мәдрәсәдән чыгып китте. Мин үзем белән алып килгән нәрсәләремне хәзрәт күрсәткән урынга куйдым. Миңа иптәш, ягъни бергә казандаш булачак шәкертләр миңа сәерсенеп, бераз читләштереп караулары сизелеп тора иде.
Абзый, мине шунда урынлаштыргач: «Ярый, мин кайтыйм. Син менә бу шәкертләр белән бергә торырсың, – дип, кайтырга булды һәм, теге миңа иптәш булачак шәкертләргә карап: – Сез инде, туганнар, бу яңа килгән шәкерт иптәшегезне читкә какмый, үзегез белән бергә йөртегез, бергә укыгыз», – дип, алар белән күреште дә чыга башлады. Мин дә абзыйны озатырга чыктым. Бу вакытта минем күңелем тулып, күз яше ике күземнән бәреп чыгарга гына тора иде. Шуның өчен абзыйга туры карамый, сүз кушмый гына, аның атка утырып чыгып киткәнен көттем. Ул китү белән, минем күзләремнән яшь бөртекләре үземнең ихтыярымнан башка килеп тә чыктылар. Мин үземне әти-әниемнән, авылдагы бергә уйнап үскән, бергә укып йөргән иптәшләремнән мәңге аерылган кебек хис иттем. Мәдрәсәгә кергәч, шәкертләрнең көлүләреннән куркып, күземдәге яшь эзләрен бетергәч кенә кердем.
Мәдрәсәгә кереп бераз торгач, казый33 мине чакырып алды. Ул инде мине дәфтәргә язарга чакырганын белеп куркынып киттем. Бик түбәнчелек белән генә аның каршына барып утырдым. Ул, минем исемемне һәм әтиемнең исемен сорап:
– Габделмәҗит Нургани углы. Җилем-Каран авылы… – дип язды да, шуның белән эш бетте. Мин үземнең «кырык беренче» түгел, бәлки йөз дә әллә ничәнче шәкерт икәнемне белеп шатландым.
Үземә билгеләнгән урынга барып утыргач, шундагы шәкертләр минем нинди китаплар укуымны сорашырга керештеләр. Мин, бераз эреләнә төшкән сымак, үземнең «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» укуымны әйткәч, алар аптыраша төштеләр. Чөнки аларның кайберәүләре, миннән ике-өч яшь зуррак булуларына карамастан, уку турында миннән түбән, бәлки төркичәне яңа танып, гарәпчәгә төшкәнгә күрә, мин укуда, «гыйлем» дә алардан өстен булып чыккан булам. Алар, минем сүземә ышанмаган кебек булып:
– Уку-уку да бит, сабакны белүең ничектер шул… – дигән сүзне ычкындырдылар.
Безнең сөйләшкәнне тыңлап торган зуррак бер шәкерт чыдый алмады, минем янга килеп:
– «Төхфә» нәрсә мәгънәсендә? – дип, миңа бәхәс кылды.
– «Бүләк» мәгънәсендә.
– Кемнән бүләк?
– Мөсаннифтан (ягъни шул китапны язучыдан) бүләк.
– Кемгә бүләк?
– Безгә бүләк…
Миңа бәхәс итүче шәкертнең сораган бер сүзенә җавап биргәч, ул гарьләнгән кебек булды. Инде мине тәмам комга утыртмакчы булып:
– Тәһарәтнең фарызлыгына дәлил нәрсә? – дигән сөальне бирде.
– «Иза комтем илассалате…» дигән аять34.
– Аның мәгънәсе ничек?
– «Һәркайчан намаз укырга торсагыз…» – дип, аятьнең мәгънәсен сөйләп бирдем.
Шуннан соң бәхәс итүче шәкерт тукталды. Хәзер миңа гайрәт кереп китте. Мин үзем дә, аңа бәхәс итмәкче булып:
– Су ничә кыйсем351? – дигән сөальне бирдем.
Ул аптырап тормады:
– Өч кыйсем, – дип җавап бирде.
– Нәрсәләр?
– Таһир, таһур, нәҗес…
– «Таһир» дип нинди суга әйтелә?
– «Таһир» дип үзе дә пакь, башка нәрсәләрне дә пакьләүче суга әйтелә.
– Ә «таһур» нинди су?
Рәтләп җавап бирә алмады:
– Тукта, мин аны хәзер китаптан карап алам… – ди.
– Син, шәп булсаң, китаптан карамый әйт!..
Шәкерт ачулана башлады:
– Син монда безнең бәхәс итүдән куркып, алдан ятлап килгәч тә…
Алар күмәк, мин әле яңа гына килгән берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым:
– Шулай инде, – дим.
Аларның кайберәүләре, мине җиңелгәнгә исәпләп:
– Шулай шул! Кәмәң комга терәлде шул… Карга! – дип, миннән көлделәр.
Шулай да кайберсе:
– Ул бит синнән бәләкәй әле, үзе яңа килгән, – дип, мине яклады…
Шулвакыт кизүнең36:
– Тәһарәткә!.. Икенде-ахшамга! – дигән тавышы чыкты.
Аның тавышын ишеткән бөтен шәкерт, кулларын сызганып, тәһарәт алырга хәзерләнә башладылар.
Хәзер минем алга тәһарәт алырга комган юклыгы килеп басты. Әле шәкертләрнең берсе белән дә рәтләп танышып өйрәнмәгәнгә күрә, алардан комган соравы да уңайсыз иде. Комганым булмаса да, беләкләремне сызганып, әле без бәхәсләшкәндә минем яклы кебек булып утырган бер шәкерткә: «Минем комганым юк бит. Син миңа тәһарәт алырга комганыңны биреп тора күр инде…» – дип үтендем. Ул шәкерт, бер дә сүзсез, комган бирмәкче булды һәм мине үзе белән бергә тәһарәт алырга алып чыкты, соңыннан һәрвакыт үзенең комганын файдалану мөмкин икәнен белдерде.
Без тәһарәт алып кергәндә, кизү шәкертләрне чыбыклап намазга куа иде. Мин дә, теге комган бирүче шәкерткә ияреп, бу авылның мәчетенә беренче мәртәбә намазга киттем.
Мәдрәсәдә, ахшамнан чыккач, бөтен шәкертләр чәй эчәләр. Минем урындашлар да, катып беткән ашъяулык җәеп, чәйгә утырдылар. Монда ашау нәрсәләре дә, башкалар да аерым, һәркем үзенең нәрсәсе булса – шуны ашый. Бер үк урында чәй эчкән шәкертнең берсе арыш икмәге ашаса, берсе бодай күмәче ашый. Берсе шикәрләп чәй эчсә, икенчесе шикәрсез генә чәй эчә. Башта мин болар янына утырырга кыймыйрак торсам да, араларыннан берсе мине үзләре белән чәй эчәргә чакырды. Мин дә, әпәй белән шикәремне алып, болар белән бергә чәйгә утырдым. Чәй эчеп беткәнче, без бер-беребез белән үзләшеп киттек. Боларның укулары миннән түбәнрәк булганга күрә, болар миңа бик үк читсенеп карамадылар.
Беренче кич минем өчен күңелсез булды. Үзебезнең өй кешеләре, бигрәк тә әни, күз алдыннан китми басып торган кебек сизелде. Мәдрәсәдә тормыш кайнап торса да, мин кызыксына алмадым. Хәзергә әле минем мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп бетмәвем, шәкертләрнең берсе дә якыннан таныш булмавы минем күңелсезләнүемә сәбәп булалар иде.
Алтыпочмаклы булган мәдрәсәдә йөздән артык шәкерт торуы, аларның ашау-эчү әйберләре, савыт-сабалары, ятак нәрсәләре – һәммәсе дә шунда булганлыктан, мәдрәсә гаять тыгыз булып, салкын кыш булуга карамастан, һәммә кеше тиргә батып, пышыгып утыра. Бүген мин рәтләп йоклый алмадым. Кичтән, берничә сәгатькә чаклы, үзебезнең өйне, авылны уйлап яттым. Соңыннан мондагы тыгызлыкка чыдар хәл булмады.
Иртән торгач, намазга барып кайтканнан соң чәй эчкәч, һәммә шәкерт үзләренең укый торган китапларын алып, сабак хәзерләргә һәм хәлфәләрдән дәрес ала торганнары, кичә калган сабакларын тыңлатып, яңадан сабак алырга керештеләр. Мин дә үзем белән алып килгән «Төхфә», «Гайнелгыйлем» не алып, авылда чакта укып килгән урыннарын карарга керештем. Минем кайсы хәлфәдән һәм нинди китаплар укуымны хәзрәт үзе тәгаен итәргә37 тиеш булганга күрә, мин аның килгәнен көтә идем.
«Хәзрәт килә, хәзрәт!» дигән тавыш чыгу белән, бөтен шәкертләр аягүрә бастылар һәм, кул кушырып, хәзрәтнең югары узганын көтәргә керештеләр.
Хәзрәт мәдрәсәгә керү белән, бер шәкерт аның кулындагы озын таягын алып куйды. Икенче шәкерт пимасын салдырып алды. Өченчесе өстендәге толыбын салдырып, чөйгә элеп куйды. Хәзрәт, бик мәһабәт рәвештә, үзенә әзерләнгән мендәрләр өстенә барып утырганнан соң, күзләрен әйләндереп, тирә-ягына күз төшереп чыкты. Шуннан соң гына чалмасын рәтләп, хәлфәләргә сүз кушты. Шуннан соң ике зур шәкерт аның каршысына ике-өч аршын ераклыкта тезләнеп утырдылар да, китапларын идәнгә ачып салып, бисмилла әйткәннән соң, берничә җөмлә укып, хәзрәткә карадылар. Хәзрәт аларның укыган гарәпчә җөмләләренә мәгънә бирә башлады. Хәзрәт дәрес биргәндә, мәдрәсәнең бу ярты өлешендә бөтен шау-шу бетеп, тын булды. Бу бүлмәдә тик зуррак шәкертләр генә калып, башкалары теге якка чыгып, тавыш-тынсыз гына укырга керештеләр. Хәзрәтнең дәресе озакка сузылды. Ул алдындагы китапка сирәк кенә күз төшереп ала да башка сүзләрне болай сөйли иде. Ул дәрес биреп утырганда, хәлфәләр дә сүзгә катнашып, бәхәсләшеп китәләр иде.
Ниһаять, дәрес бетте. Хәзрәт мине чакырып алды. Мин, авыл мәктәбендә укыган китапларымны алып, калтырана төшеп, аның каршысына барып утырдым. Ул минем бу көнгә чаклы нәрсәләр укыганымны сорашканнан соң, иң соңында укып йөргән «Төхфә» белән «Гайнелгыйлем» нең элек укыган урыннарының кайбер җирләрен укытып карарга кереште. Башта мин бик нык каушадым. Күз алдым чуарланды. Телем тотлыккан кебек булды. Аның сораган сөальләренең беразына җавап бирә алсам да, бик күбесенә җавап бирә алмадым. Хәзрәт кенә түгел, хәлфәләрнең дә миңа туп-туры карап утырулары мине бигрәк тә авыр хәлгә калдырды. Шулай бер ярты сәгать азапланганнан соң, хәзрәт:
– Бик яхшы. Бу китапларыңны Фазлетдин хәлфәдән укырсың. Укырга кабилиятең38 бар төсле күренә. Сиңа сарыф, нәхү (әлбәттә, гарәпчә телнең сарыф-нәхүен әйтә) укырга кирәк. Аның өчен иң элек фарсыча «Як хикаять» укырсың, – диде.
Аның бу сүзләреннән соң мин үземне иркен хис иттем.
Бу урында шуны әйтеп китми булмый. Хәзерге көндә минем сүзләремне укучылар: «Гарәпчәнең сарыф белән нәхүен укыр өчен, нигә соң фарсыча укырга?» – дигән сөальне бирерләр. Аның сәбәбе менә болай: ул вакытта, гарәп сарыфын укытыр өчен, татар телендә китап юк. Мәгәр фарсы телендә (Бохарада язылган) «Шәрхе Габдулла» исемендә бер китап бар икән. Менә шул китап гарәп сүзләрен фарсы теле белән аңлата. Фарсы-таҗик балалары өчен язылган шушы китапны Бохарада укыган татар, башкорт галимнәре үзләре белән безнең бу илгә алып кайтып, үзләренең шәкертләренә шуны укыта башлаганнар. Башта ул кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр. Шулай итеп, «Шәрхе Габдулла» исемендәге сарыф китабы безнең татар, башкортлар арасында таралып киткән. Ул үзе бик авыр. Гарәпчә бер фигыльне (глагол), аның тармакларын укыр өчен, фарсы теле белән язылган 25–30 битләр чамасында нәрсә ятлап алырга кирәк. Моның өчен күпме көч сарыф итәргә, ничаклы зиһен кирәк икәнен әйтеп торасы юк. Шуның өчен мәдрәсәдә йөзләгән шәкерт арасыннан сарыф-нәхү укучылар, аны укырга кабилияте булучылар аз чыга. «Гыйльме сарыф» белән «Нәхү гыйльме» н бик истигъдадлы39 шәкертләргә генә укыталар икән…
Хәзрәт миңа бүген «Төхфә»дән үзе сабак биреп, «мулла», «гыйлем» кеше булып чыгуымны теләп фатиха бирде. Шушы көннәрдә «Як хикаять» укыта башлаячагын белдерде.
Мин, чиксез зур авырлыкны үткәргән, икенче яктан, бик зур бәхеткә ирешкән бер малай кебек булып, урынымнан торып киттем. Хәзерге сәгатьтән башлап үземне бу мәдрәсәнең шәкертләре җөмләсеннән булган кебек хис итә башладым.
Мәдрәсәдәге тормышның рәвеше түбәндәгечә иде: таң алдыннан, иртә намазыннан элек, шәкертләрнең һичберсе калмыйча урыннарыннан торырга мәҗбүрләр. Салкын су белән тышта, боз өстендә юынып, тәһарәт алып керәсең дә сабак яки кычкырып Коръән укырга керешәсең. Таң яктырып, намаз вакыты җитү белән, иртәнге намазга китәргә кушалар. Казандашларның берсе, гадәттә юашрагы, мәдрәсәгә яңарак килгәне, самавыр кайнатырга кала.
Намаздан чыгып, иртәнге чәйне эчү белән, тагын шул сабакны укырга, белгән булсаң, тыңлатып, яңа дәрес алырга керешәсең. Хәзрәт кергәч, аңламасаң да, аның сабак биргәнен тыңлыйсың. Үз нәүбәтең булса, ашханәгә чыгып, бидрә яки казаннарны өрлеккә тагылган җепләргә асып, аш яки ботка пешерергә керешәсең. Өйлә намазыннан чыгуга, аш ашап, аштан соң теләгән эшеңне эшләргә ихтыярлы буласың. Ләкин тәрбиясез рәвештә уйнарга, шаярырга ярамый…
Икенде җитү белән, тагын да тәһарәт алып, икенде белән ахшам намазына барырга мәҗбүрсең. Ахшамнан чыккач, гозерсез намаздан калганнарны тикшерү, әгәр дә сәбәп күрсәтә алмасаң, йөзтүбән яткырып чыбык белән чаж-чож сугу башлана. Әрнеп-әрнеп кычкыру, елау тавышлары чыга. Бу эшләр бетеп, тикшерүләр тәмам булганнан соң, чәй эчәсең дә, тагын ясигъ намазына барырга мәҗбүр буласың. Кизү булсаң, намазга куып, намазга бармаучыларны «гөнаһ»лылар дәфтәренә язып, казый әфәндегә бирәсең. Ясигъдан соң укуның иң кызу вакыты башлана. Шаулап уку өч-дүрт сәгатьләргәчә дәвам иткәннән соң, күзләр йомыла башлый. Хаталык белән йокымсырап китсәң, яшел чыбыкның арка буйлап килеп төшкәнен яки чикәңә утлар күренгәнче чапканнарын сизми дә каласың да, йокың ачылып китеп, үзең аңламаган нәрсәне тагын да мыгыр-мыгыр укырга керешкән буласың. Хәлдән тайган вакытта гына: «Нәвем базарына – ятарга!» – дип кычкырып, фәрман чыга. Бу тавыш ишетелү белән, йөздән артык шәкерт бердән кузгалып китә. Мәдрәсә эчендә шау-шу куба. Әйберләрен эзләүчеләрнең тавышы белән һичбер нәрсә ишетергә мөмкинлек булмый. Ярты сәгать чамасыннан соң тавышлар басылып, тик кием-фәлән тапмаган яки ятарга урын таба алмаган шәкертләрнең зарлану яки елау тавышлары гына кала. Казый чыгып тәфтиш ясап40, боларның тавышларын да басканнан соң, утлар сүндерелә. Ут сүндерелгәч, кычкырып бер генә сүз әйтү дә ярамый. Аннан соң эш харап!..
Мәдрәсәдәге хәят һәр көн шулай дәвам итә. Ул һичбер үзгәрми торган бер низам булып әверелгән.
Монда уку-укыту эшләре дә шул тормышка муафикъ41 куелган. Бер үк яшьтәге балалар төрлесе төрле китап укыйлар. Ике-өч ел укып та язу танымаганнары бик күп. Бер китапны берничә еллар буенча күтәреп йөрүчеләр дә бик күп. Уку «Иман шартлары» ннан башлана, Һәфтияк, Коръән, «Ахры заман»… Шулай китә. Сарыф-нәхү укыганнар сирәк. «Шәрхе мулла» һәм «Мохтасар» укыганнар хәлфә санала башлый. Хисап, җәгърафия кебек фәннәрнең исемнәрен белгән кеше дә юк.
Монда көн саен бер генә китаптан сабак аласың, артык юк. Шул алган сабакны үзең белеп, икенче сабак алганда, хәлфә тыңлата. Белмәсәң, әлбәттә, ачулана. Сабак белмәгән шәкертләрне укыткан хәлфәләр күздән утлар күренгәнче яңаклап та куялар. Аларга каршы, әлбәттә, бер генә сүз дә әйтергә ярамый. Синең елавың аларның ачуларын гына китерергә сәбәп була. Шуның өчен, ничаклы авыр булса да, чыдарга мәҗбүр буласың.
Минем хәзер сабакка төшүем дә, мондагы шәкертләр һәм тәртипләр белән танышып алуым да минем авылга булган мәхәббәтемне сүндерә алмадылар. Мин үзебезнең авылга таба карауны (Үтәш авылыннан безнең авыл күренеп тора), ул якка чыгып китүче кешеләргә кызыгуымны ташлый алмадым.
Бер атнадан соң мине килеп алдылар. Беренче мәртәбә авылга кайту мине читлектән чыккан кош кебек шатландырды. Бу кайтуда мин әнигә һәм башкаларга балалык иркәләнүе белән иркәләндем. Ләкин бер кич кунганнан соң кире мәдрәсәгә китү минем бу шатлыкларымны тагын да бетерде.
Авылга кайтып килгәннең икенче көнендә хәзрәт, тагын мине чакырып, үзенең каршысына утыртты һәм әз генә сүздән соң кулыма бер китап биреп, «Менә бүген фарсы теленә төшәсең» дип, шул китаптан сабак бирде. Бу инде югарыда әйткән «Як хикаять» китабы иде. Бу үзе бер генә табак чамасы булып, көйләп язылган иде. Хәзрәт шул китаптан ярты бит чамасы сабак бирде. Аның һәрбер сүзгә бер мәгънә биреп чыгуыннан мин рәтләп бернәрсә дә төшенә алмадым. Мондагы сүзләрнең уннан берсенең дә мәгънәсе истә калмады. Шуның өстенә бирелгән чаклы сабакны ятларга кушты. «Белмәгән сүзләреңне хәлфәдән сорап алырсың, ул өйрәтер!..» – диде.
Мин, хәзрәт алдыннан киткәч тә, хәзер генә алган сабагымны укырга һәм ятларга керештем. Ләкин 20–30 юл шигырьдән минем хәтеремдә бары 30–40 кына сүзнең мәгъ-нәсе истә калган. Сүзләрнең ничек әйтелүләрен белмим. Бик озак азапланганнан соң, кайбер шигырьләрне ятлап алдым. Хәлфәнең буш вакытын күзәтеп, аның өйрәтүен сорадым. Ул ихлассыз рәвештә бер мәртәбә өйрәтеп чыкты. Бу көнге көнем шуны укып үтте. Төшенүдән, аңлаудан гаҗиз калып, берничә рәт яшерен генә елап алдым. Мәгънәләрен рәтләп белмәсәм дә, шигырьләрне ятлап беттем. Ике көннән соң хәзрәт тагын чакырып, сабакны тыңлатырга кереште. Калтырана-калтырана ятка укып чыксам да, мәгънәләренә килгәндә, көймә комга терәлде. Ләкин хәзрәт ачуланмады. «Яхшылап укырга кирәк, хәлфәң өйрәтсен», – дип, тагын да сабак бирде. Мин «Як хикаять» не бик зур авырлыклар белән бер ай эчендә укып чыктым. Шуннан соң хәзрәт мине сарыфка – «Шәрхе Габдулла» га төшерде.
Минем сарыфка төшүем әтинең башын күккә күтәрде. Минем хәлфә булуым өмиден тагын да якынайта төште. Ләкин әтинең бу шатлыгы озакка бармады: ул, мескен, мин мәдрәсәгә барган көзне авырый башлап, декабрь числоларында түшәккә егылды. Мин аның үләрен уйлый алмый идем. Тик болай гына авырыйдыр кебек булып күренә иде.
Беркөн иртәнге намаз вакытында абзам килеп керде. Абзамның вакытсыз килүен күреп сискәндем, аның хәрәкәтен күреп шикләндем. Ул, мине күргәч тә, әтинең бик авырайганын, үзенең мине алырга килгәнен сөйләде. Мин бер дә көтмәгән вакытта өйгә кайтуымны ишетеп шатлансам да, әтинең бик авыр хәлдә икәнен, ясин чыгып калуларын ишетеп кайгырдым.
Без кайтып кергәндә, өйнең эчен кайгы-хәсрәт каплап өлгергән иде. Мин өйгә керү белән, әни кочаклап алды да елап та җибәрде.
Әти түр сәкедә хәрәкәтсез ята, өстенә ак нәрсә ябылган иде. Нишләргә белми аптырап киттем. Әтинең үлгәнен белеп, күземнән яшьләр тамчылап төшә башлаганын сизми дә калдым.
Әни:
– Әтиең, мәрхүм, сине бик көткән иде, кайтып җитә алмадың! – диде дә тагын еларга кереште.
Миңа әтинең йөзен ачып күрсәттеләр дә, күп үтми, күршегә алып киттеләр. Күршеләр мине иркәләп, төрле сүзләр белән юатып, чәй эчерделәр.
Әтинең җеназасын укырга Хатыйп хәзрәт үзе килде. Төштән соң безнең өйгә бик күп халык җыелды. Өйгә сыймаганнары тышка чыктылар. Әтинең гәүдәсен сәкенең читенәрәк куеп, түргә муллалар менеп утырдылар.
Бу вакытта безнең бер колынлы бия белән бер атыбыз бар иде. Агай-эне һәм картлар атны фидиягә (үлекнең гөнаһларын ярлыкату өчен бирелә торган сәдака) бирергә киңәш иткәннәр икән. Шуның өчен мескен туры атны өйнең ишеге алдына китереп, йөгәненең тезгененә дилбегә бәйләп, ул дилбегәнең очын түрдә утырган мулланың кулына китереп тоттырдылар. Әтинең бер ягына икенче мулла чыгып утырды да:
– Нургани Габделгаффар угылының бер еллык гөнаһлары бәрабәренә шушы фидияне кабул итеп алдыңмы? – дип, дилбегәнең очын әтинең гәүдәсе аша каршыда утырган муллага бирде.
Ул мулла, дилбегәне алып:
– Кабул итеп алдым, һибә кылдым, – дип, кире бу муллага бирде.
Бу мулла тагын югарыдагы сүзне кабатлады.
Шулай итеп, әтинең унбиш яшеннән алып илле яшенә чаклы булган утыз биш42 еллык гөнаһсы өчен, утыз биш мәртәбә югарыда әйтелгән сүзләрне тәкрарладылар. Өйдәге кешеләр һәммәсе дә туксан тугызар мәртәбә тәсбих әйткәннән соң, Хатыйп хәзрәт:
– Әйткән тәсбихләрегезнең савапларын Нургани Габделгаффар угылының рухына багышладыгызмы? – дип сорады, һәммә халык беравыздан: «Багышладык, хәзрәт, багышладык…» – диделәр. Бу вакытта теге бүлмәдә утырган әни һәм башка хатыннарның елау тавышы ишетелде. Тагын бер мәртәбә дога кылганнан соң, әтинең гәүдәсен күтәреп, өйдән алып чыгып, мәчет янында җеназа намазы укыдылар. Шуннан зиратка алып барып, казылып куелган кабер янына куйдылар.
Бу чакта мин үзем еламыйм, тик шунда абзыйларның калтыраган иреннәренә, кайбер картларның мыш-мыш елауларына, иске каберләрне каплап киткән, сырланып-сырланып торган кар өемнәренә, кар өстеннән башларын чыгарып торган кырлы курайларның җил белән селкенеп ниндидер моңлы тавыш чыгаруларына карап утыра идем. Каберлек өсте чынлап та моңсу иде. Андагы һәрбер нәрсәдә фанилык галәмәте сизелгән, һәрбер әйбер үлем белән сугарылган кебек булып күренә иде.
Әтинең гәүдәсен, күтәреп, тирән кабергә салдылар. Шул вакытта ул миңа хушбуллашкан, саубуллашкан кебек, башын югары күтәргән сымак булып күренде. Озак та үтмәде, төрле яктан ашыгычлык белән туң балчыкларны тупырдатып төшерә башладылар. Унбиш-егерме минут эчендә кабер өстенә кызыл балчык түбә кебек булып өелде. Бу балчыклар миңа якын, җылы, мәхәббәтле булып күренделәр. Боларның һәрбер кисәге кирәкле, һәрбер бөртеге тиешле урынына салынган нәрсә булып күз алдына килделәр.
Күмү эше тәмам булды. Хәзрәт бик моңлы иттереп «Тәбарәк» сүрәсен укыды. Кабернең дүрт почмагына дүрт кеше утырып, тавышсыз гына ясин укыдылар. Аларга берәр тастымал бирелде. Җыелган халыкка акча өләштеләр. Эш тәмам булды. Җыелган халык китәргә җыенды, ләкин мин шунда калырга кирәкле төсле иттереп шаккатып калдым. Әтинең чынлап та күмелеп калуы, аның инде мәңге югалуы искә килеп төште. Ул кызганыч иде. Аның өстендәге балчыклар нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булалар иде. Мин шундый уйларны уйлап та бетмәдем, мине күтәреп алып чыгып, чанага утыртып алып кайтып киттеләр.
Без кайтуга өйләр җыештырылган, идәннәр юылган булса да, өй эчендә ямьсезлек, ниндидер моңсулык, гамьле бер тынлык бар иде. Әни безне елап каршы алды. Мине кочагына алып сөйде. Бу вакытта кайда гына карасаң да, безнең тормышның иң зур терәге җимерелгәнлеге күренеп торган кебек сизелә иде.
Әти үлү мөнәсәбәте белән безнең кардәш-ырулар безнең кайгыбызга иштиракъ иттеләр43. «Үлек чыккан йортта ашау-эчү ярамый» дигән сүзләрне әйтеп, күршеләр безне кунакка чакырдылар. Ләкин бу көнне кунакка йөрүләрдә шатлык юк, аның урынына кайда барсаң да ниндидер бер рәвешле юксыну бар иде. Шушы кайгы-моң эчендә ике-өч көн торганнан соң, мине тагын да мәдрәсәгә илтеп куйдылар. Анда барып укырга керешсәм дә, минем күңелемнән әтинең үлү кайгысы, ятим булып калуның ямьсез тәэсире тиз генә китмәде. Күңелнең тирән бер җирендә өзелми торган бер төен тора, йөрәкне зәһәрле бернәрсә һаман тырнап торган кебек була иде.
Шуның өстенә минем йөрәкнең йомшарганын сизеп алган кайбер шәкертләр, бигрәк тә хәзрәтнең иркә мәхзүме Мансур дигән малай (соңыннан бу кеше укып мулла булганнан соң, башкорт мөфтие булып торган Мансур Халиков була), минем әтинең үлүен әйтеп: «Әй мескен, әтиең үлгән бит синең!..» – дип, мине үртиләр, күңел ярасы өстенә тоз сибәләр иде. Аларның шул үртәүләре аркасында елап җибәргән чакларым да булды.
Мәдрәсә тормышы, андагы шәкертләрнең буталчык хәятләре һаман беркөе дәвам итеп, мин дә шулар арасында эленеп йөри идем. Атна саен авылга кайтып, бер-ике арыш икмәге, дүрт-биш кадак чамасы тары ярмасы, кул кисәге чаклы туң май, бер-ике кадак ит, алты мыскал чәй алып килеп, шулар белән атна буенча ризыкланып тора идем.
Кышның ахыры якынлашты. Кояш күтәрелә башлады. Матур язның якынлашуы җир өстенә шатлык нурларын сибәргә кереште. Ләкин бу шатлык көннәрен миңа тагын да кайгы белән каршы алырга туры килде: мин бу атна кайтуымда, әнинең авырый башлаганын күреп килдем. Икенче атна кайтуымда ул түшәктә ята иде инде. Әнинең авыруы миңа тагын да күңелсезлек китерде. Мин тагын куркуга төштем. Әтинең үлүе күз алдыннан китеп җитмәс борын, аның хәсрәте белән яраланган күңелнең яралары төзәлмәс борын, әнинең авыруы, аның хәлдән таеп түшәккә егылуы мине бик нык борчый башлады. Үксез-ятим булып калудан куркырга керештем.
Дүртенче атна кайтуымда, әни бөтенләй хәлсезләнгән, сөйләшкәндә дә бик көч-хәл белән сөйләшә һәм бик еш ютәлли иде.
Март башы җитте. Шул вакытның гадәте буенча, мәдрәсәдәге укучылар берәм-берәм тарала, өйләренә кайта башладылар. Бер яктан, аларның таралуы, икенче яктан, әнинең бөтенләй өмидсез бер хәлгә төшүе мине дә өйгә кайтырга мәҗбүр итте.
Мин кайтып, берәр атна да тормадым, әни бөтенләй торып утыра алмаслык бер хәлгә килде. Ул хәзер сирәк-сирәк кенә сөйләшә, кайвакытта моңлы күзләрен тутырып безгә карап ята да, кулы белән ишарә кылып, безне чакырып ала, күкрәгенә кысып сөя иде. Мин аның алдында күземнең яшен тыеп тота алсам да, яныннан китү белән, аулак урында елап җибәрә идем.
Көннәрнең матурлануы барган саен артты. Кояшның нуры барган саен көчәя барды. Өйнең түбәсеннән тамчылар тамып, карлар җепши башлады. Ишегалдында уйнаулар кызыклы күренеп, өй эчендә күңелсезлек хис ителә башлады. Көн матур, язгы кояш күтәрелеп, аның нурлары ап-ак карларга төшеп, күзләрне камаштырып тора иде.
Без, берничә малай, ук атышып уйныйбыз. Иң элек еракта бер карачкы куеп, һәрберебез шул карачкыга төзәп атабыз. Кемнең угы кардан өелеп ясалган бу карачкыга тими үтсә, ул кеше отылган исәпләнә. Шуннан барыбыз берьюлы укларыбызны һавага атабыз. Алар, бөтерелеп-бөтерелеп, һавага менеп китәләр дә, күздән яшеренер вакытка капыл гына әйләнеп, җиргә төшеп, карга кадалалар. Укларын теге карачкыга тигезгән яки якын төшергән малайлар теге карачкыдан угы ерак төшкән малайның угына башаклы (ук башына куелган очлы, үткер тимер) ук белән аталар. Оста ата торган малайлар теге укны өзеп тә чыгаралар. Туры ата белмичә, угыңны икенче малайлардан аттыру һәм сындырып чыгарту бик зур гарьлек исәпләнә. Менә без шулай бик күңелле итеп ук атышып уйнаганда, абзый, чыгып: «Мәҗит, өйгә кер әле!» – диде. Аның бу сүзләрне әйтүендә – мәгънә, күзләрендә төшенкелек бар иде. Аның сүзен ишетү белән, мин җәя һәм укларымны алдым да, бик ашыгып, шунда ук өйгә йөгердем. Зур абзый ишарә белән генә әниемнең янына килергә кушты. Мин аяк очы белән генә аның янына бардым. Әни, башы белән ишарә кылып, янына чакырып алды. Кулын чак-чак кузгатып, кулымны тотып, күземә туп-туры карады да нәрсәдер әйтте (нәрсә әйткәне хәтеремдә ачык калмаган). Шуннан соң моңлы күзе белән бераз карап торды. Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән сыман булып авызын ачса да, сүзләр тәртипсезләнделәр, өзек-өзек булып, аңлашылмый башладылар.
Мин аның яныннан китеп, бер як читкә барып утырдым. Күп тә үтми, әни, күзләрен бездән алып, тынын бик еш ала башлады. Өйдә безнең үзебездән башка берничә күрше хатыннары бар иде. Әнинең бу хәлен күргәч, аларның төсләре үзгәрде. Абзый көйләп ясин укырга кереште.
Әни тагын безгә карарга теләгән кебек булса да, карый алмады. Аның күзләрендә үзгәреш, хәрәкәтсезлек сизелә башлады. Кемдер шунда: «Кулларын турылап салырга кирәк», – диде. Кемдер шунда әкрен генә иман кәлимәләрен укырга кереште. Абзый ясин укуын шәбәйтә төште. Кемдер шунда: «Бәхил бул», – ди башлады. Шул вакытта әни, тагын да карарга тырышкан кебек, күзләрен безгә борырга теләсә дә булдыра алмады, йөзен бик нык чыткан кебек булды. Шуның артыннан ук елмайган кебек булды. Тагын борынгы хәленә кайтып, күзләрен тәмам бер ноктага терәде. Күп тә үтмәде, ияген бер-ике рәт какты да бөтенләй хәрәкәтсез калды.
«Әни үлде!» – диделәр. Пыш-пыш елау тавышлары чыкты. Абзый Һәфтиякне читкә алып куйды. «Күзләрен йомдырырга кирәк», – диделәр. Кулларын рәтләп салып, күзләрен йомдырдылар да, өстенә ап-ак тастымал ябып, күкрәге өстенә тимер кисәге салып куйдылар. Әни үлгәч тә, бите саргылт булып китте. Аның йөзенә хәсрәт сызыклары сызылган кебек булды. Шул вакытта мин артка борылдым да икенче бүлмәгә чыгып елый да башладым…
Бүген кич безнең өйгә кулларына тәсбихләр тоткан берничә карчык белән берничә күрше хатыннары килгәннәр иде. Болар, төрле сүзләр сөйләп, абзыйның китап укыганын тыңлап утырдылар. Өйдә кеше күп булганга һәм китап сүзләре сөйләнгәнгә күрә, артык күңелсезлек хис ителмәгән кебек булды. Аларның кыямәт хәлләрен, андагы куркыныч эшләрне, иман белән үлгән кешеләрнең оҗмах нигъмәтләре эчендә рәхәт яшәүләрен үзләре күреп кайткан кебек сөйләүләре әнинең шулай үләргә тиеш икәнен күз алдына китерде. Гүяки хәзерге сәгатьтә әни аларның сүзләрен тыңлап яткан кебек сизелде. Мин, аларның сүзләрен тыңлап утыра торгач, бер почмакта йоклап киткәнмен.
Бүген иртән бик иртә уяттылар. Йокыдан уянуга, әнинең сәке буенча сузылып яткан гәүдәсенә күз төшеп, күңел әллә нишләп китте. Бүген өйдә самавыр да кайнатылмаган иде. Әни үзе эшли алмаган көннән бирле безнең өй эшләрен эшләп йөрүче Гыйльмекәй исемле тол хатын шунда эшләп йөри иде.
Мин йокыдан тору белән, энем Әхсән белән икәвебезне күршеләр чакырып алдылар. Анда безне нык хөрмәтләп, майлы коймак белән чәй эчерделәр.
Без кайтуга, тармакларын төрле якка җәеп торган җеназа агачы хәзерләнеп, өй тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөриләр иде.
Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: «Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз?» – дип, бирмәскә димлиләр иде.
Өйләдән соң муллалар килделәр. Халык күп җыелды. Фидия бирелмәгәч, озак көтү булмады. Өйгә кереп, тәһлил әйтеп дога кылдылар да, әнинең гәүдәсен күтәреп, җеназа агачына чыгарып салдылар. Авыл читенә чыккач, язгы кояш нурлары белән ачылган чирәм җиргә туктатып җеназа намазы укыганнан соң, зиратлыкка карап юнәлделәр. Энем Әхсән белән мине, ләхет өстенә каплый торган кабык һәм агачлар салган чанага утыртып, әнинең артыннан алып баралар иде. Әнинең өстенә япкан кызыл чаршауның салынып төшкән читләре җил белән селкенәләр, минем күзгә җан кергән нәрсә кебек күренәләр иде. Чаршауның өсте дә селкенеп-селкенеп куйганга күрә, мин: «Әллә әни терелдеме икән?» – дип уйлап куйдым. Шулай бара торгач, әнине зират капкасыннан эчкә алып кереп киттеләр.
Март уртасы җитүгә карамастан, зиратлык өстендә кар күп иде әле. Кояшка каршы яклары эрегән каберлекләрнең кызыл балчыклары, кабер казыган вакытта чыгарылган зур-зур кар кисәкләре әле дә булса күз алдымда торалар. Чөнки боларның һәрберсе үлем җырларын җырлаган кебек булып исемдә калган. Моннан өч ай ярым элек әтине ничек дәфен итсәләр44, әни дә шулай дәфен ителде. Ләкин бу югалту минем өчен бигрәк тә зур югалту булды. Мин үземнең соңгы таянычымнан да аерылган кебек хис иттем. Шул минутта әнинең мәхәббәтле карашыннан, аның җылы күкрәгендә сакланган теләкләреннән бөтенләйгә аерылуымны искә төшердем. Без өйгә кайтуга әти дә, әни дә юк иде инде. Мин дә, энем дә бөтенләй ятим идек. Анда безне аларның хәят сөреп киткән җылы урыннары салкынайган кебек каршы алдылар. Мин, өйдә бер генә дә ямь таба алмыйча, кире борылып чыктым да азбар башындагы печән янына утырып елап җибәрдем. Күршеләр безне чакырып, тагын да кунак итсәләр дә, болай кунак булуыбыз хәсрәтнең башлангычы кебек күңелсез бернәрсә булып күренде…
Әни вафат булып дүрт-биш көн үтү белән, безнең тормышта үзгәреш сизелә дә башлады. Безнең өйдә хатын-кыз затыннан бер кеше дә булмаганга күрә, әйберләр тырым-тырагай ята башладылар. Идән карайды. Мич тирәсе чүп-чар белән тулды. Шушы хәлдән чыгар өчендер инде, кешеләр Нурислам абзыйга теге безгә килеп эшләп йөри торган Гыйльмекәй дигән хатынны алырга димләделәр, һәм шул дүрт көн эчендә туй булып, ул безнең өйгә килен булып та төште. Ул безгә килү белән, бездә борынгы тормыш икенче төрлегә әйләнде. Энем белән мин чәйгә чакырылмый башладык. Чакырылсак та, ашъяулыктан читтәрәк утырырга, чәйнең калдыгын эчәргә, әпәйне чамалап кына ашарга мәҗбүр ителдек. Чәй янында озаграк утырып, күбрәк ашый башласак, җиңгәй безгә ачу белән карый башлый иде. Шуның өчен өйдә ямь беткән кебек сизелде. Кайтып керәсе килми башлады. Берәр атна чамасыннан соң бик күптән озатылган Фатыйма исемле апам килеп, бер көн кунак булу белән, аз-маз гына мирас малын бүлү хакында сүз чыгарды. Ул ике-өч көн торып, кайбер нәрсәләрне – әти төсе, кайбер әйберне әни төсе дип алып кайтып китте. Ике абзый арасында да сүзгә килүләр була башлады. «Бу өй – синең, бу өй – минем, келәт – фәләннең, ат – миңа…» дигән сүзләр чыкты. Ниһаять, авылның мулласы белән бер-ике карт килеп, вак-төяк нәрсәләрне бүлеп, һәрберебезгә исемләп киттеләр.
Абзыйлар, кыш буенча авыру карап, ике хәсрәтне бердән күреп вакыт үткәрү сәбәпле рәтле кәсеп итә алмаганга, ике атның берсе әтинең фидиясенә бирелгәнгә, шуның өстенә электән саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да күзгә күренерлек рәвештә түбән китте.
Кар эреп, җир ачылып, бозлар китү белән, бәләкәй абзый каядыр эшкә чыгып китте. Мин, энем белән икәү зур абзый белән җиңги кулында калдык.
Без борынгы җәйләрне шатланып каршы ала идек. Мин язның матур көннәрен, үзебезнең күрше малайлары белән бергә, авыл янындагы чирәмнәр уртасында җыелып калган кар сулары тирәсендә уйнап, аннан ары китеп, «Әче асты» дигән әрәмәлек буенда язның беренче чәчәкләреннән булган кәҗә сакалы, кәккүк башы кебек чәчәкләрне җыеп, кузгалак, юа кебек үләннәрне эзләп, кош оялары карап, аларның берсен – беребезгә, берсен беребезгә билгеләп үткәрә торган идек. Авылның үзебезнең яктагы кырлары, андагы агачларның һәрберсе безгә таныш иде. Без чирәм өсләрендә көн саен уйный, ул агачларның күләгәләрендә һәр көн утыра идек. Ул агачларда кычкыра торган кәккүкләр, ул таллар арасында сайрый торган сандугачлар безне шатландыралар иде. Алар безгә үзләшеп беткән кебек якын һәм дус тоелалар иде.
Җәй якынлаша төшкәч, кыр һәм болыннар яшел хәтфә кебек үләннәр белән түшәлеп беткәч, без тагын да еракка – Җилем буйларына, андагы «Иштуган тамагы» дигән җиргә балык тотарга, кармак салырга бара идек. Анда шомырт чәчәкләренең астында уйнап йөри, шундагы балыкчы куышында хәл җыеп ята, балыкчының улы белән балыкларны пешерә, шулай итеп, көн узганын белми дә кала идек. Көн буе югалып йөргән өчен әти дә, әни дә орыша торган булсалар да, аларның бу орышлары зәһәрле, йөрәк әрнетә торган әсәр калдырмый торган иде.
Сабан вакытында ат башында йөреп тырма тырматулар башта күңелсез кебек тоелса да, бара торгач, аның үзендә аерым бер ләззәт, рәхәтлек сизелә башлый иде.
Мин печән вакытында, чүмәлә тарттырып кибән куйганда, атның камыт бавына тагылган озын арканны сөйрәтеп чабарга бик ярата идем. Малайлар белән чабышып, сөйрәлгән арканнарга атларны бастырып арканны өздерүләр булса да, моның өчен зурлар тарафыннан сүзләр ишетсәк тә, бу кызыкны ташлый алмый торган идек.
Әз генә форсат чыгу белән җиләк җыярга китүләр, агач арасына кереп, карлыган, шомырт җыюлар бигрәк күңелле иде.
Урак вакыты, урак уруларда безнең өчен матурлык юк иде. Ул инде яз һәм җәй башы уеннарына чик биргәнгә күрә, безгә күңелсезрәк күренә иде. Шулай да санап, тарап куйган кебек йомшак ашлыкларны жит-жит иттереп, мул-мул тавышлар чыгарып уруда күңеллелек сизелә торган иде.
Умарта кортлары бала аера башлагач, авылдан бер-ике чакрым җирдә булган умарта бакчасына барып көн үткәрү, күчләрне җыюда, агач башларына сарган күчләрне тубалга тутырышуда әтигә ярдәм итүләр тагын да күңелле иде. Андагы кабыктан ясалган куыш, аның тирәсендәге коры умарталар, читлек, күзлек, тубал кебек нәрсәләргә без ияләшеп беткән идек. Без анда көннең ничаклы тиз үткәнен сизми дә кала идек.
Көзнең үзенә башка матурлыгы бар иде. Бакча җимешләре өлгереп, безне үзенә тарта, без булган акчаны базар көненә саклап, ул нәрсәләрне алып кайтуны зур бәхеттән саный идек. Көз көннәренең иң кызыклы уеннарыннан булган чәкән-шар сугу бик күңелле була иде. Очып килгән шарның башка килеп тиюе, тәгәрәп килгән шарның аякка тиеп яңгыратуы да безне куркытмый иде.
Су өсте боз белән капланган көннәрдә, битләрне кытыклап торган җиңелчә салкыннарда көзге кебек ялтырап торган боз өстендә уйнаулар бигрәк тә күңелле була торган иде.
Бу яз мине шатлык белән каршы алмады. Мин дә, энем дә каты куллы җиңги кулында идек. Абзый күп вакытта өйдә тормаганга күрә, өйдә торса да, һәрбер эштә җиңги сүзен дөресләгәнгә, без җиңгинең зәһәрле күз карашы астында изелергә, аның ишарәсеннән башка һичбер нәрсә эшләмәскә мәҗбүр идек. Без, элекке кебек, теләгән чакта уйный алмый, иптәшләрнең уйнауларын читтән генә карап тора башладык. Форсат тапканда уенга катышып китсәк тә, шунда ук «Кайтыгыз, башбаштакланып йөрмәгез!» дигән тавышны ишетә һәм шунда ук кайта идек.
Бара торгач, мин карышу юлын тота башладым. Моның җәзасы буларак кайвакытта икмәксез, ашсыз калсам да, абзыйдан – каты сүзләр, җиңгидән «Ятим бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, ятим бала асрасаң, авызың-борының… булыр» дигән сүзне ишетсәм дә, мин инде алай бала гына түгел, мин үсеп килгән, яхшы укып йөргән бер шәкерт… аның сүзләренә әһәмият бирмәскә тели башладым.
Энемнең хәле миннән дә начаррак булса да, мин аны бик кызгансам да, бернәрсә дә эшләп булмый иде.
Язгы сабан кергәч, абзый, барыбер тик йөрисең, дип, мине үзебезнең авылның Кәлимулла дигән бер крәстиянгә сабанга бирде. Ул заманда хәзерге кебек җыйнак тимер сабаннарның исеме дә юк, һәркем, зур һәм авыр булганга, агач сабанга дүрт ат җигеп, җирне шуның белән сөрәләр иде. Мин ат башында йөрергә һәм шул атларны карарга тиеш идем.
Сабанны арбага салып, бер атны җигеп, калганнарын җитәкләп, Кәлимулла агай белән кырга киттек. Анда баргач, дүрт атны җигеп, мин төпкә җигелгән бер атка менеп, алдагы атларның дилбегәләрен тотып, сабан сөрергә керештек. Бердән, сабанның көйсез булуы, икенчедән, дүрт атның икәвесенең яшь булып, сабанга өйрәнмәгән булулары безнең эшне чиксез авырлатты. Атлар төрлесе төрле якка тарталар. Сабан җиргә керми, читкә тайпылып чыга. Шуның ачуыннан Кәлимулла агай карлау белән атларның кирәкләрен бирә, миңа карлау белән җибәрә. Авызга алмаслык сүзләр белән сүгенә. Тик икенче көнне генә эшләр рәтләнеп китте. Мин бер чирек дисәтинә тары өчен унбиш көн эшләп, сабан беткәч, тагын үзебезгә кайттым.
Бердән, өйдә икмәк ягы бик такыр булганга, икенчедән, әз генә тик торсаң да «эшләп ашагыз» дигән сүзне ишетергә туры килгәнгә, энемне ияртеп, тал кабыгы суярга йөри башладым. Иртә үк китеп, көн буе тал суеп, кояш түбәнәйгәч кенә, суйган кабыкларыбызны алып кайта, тал җыючы рус баена потын сигезәр тиенгә бирә идек. Унбиш-егерме тиен акча алып, шуның биш-алты тиененә күмәч алып, калган акчаны абзыйга, ул булмаса, җиңгигә тапшыра идек. Бу эш бер ай чамасы дәвам итте. Чытыр арасында йөри торгач, безнең ыштан-күлмәкләр дә тузып бетте.
Чит җиргә эшкә киткән абзый кайткач кына, бераз иркен тын алдык. Ул миңа да, энемә дә яңа түбәтәй һәм күлмәклек алып кайткан иде. Шушы ике яңа кием шатлыгыннан безнең бәйрәм дә күңелле үтте. Ул өйдә булгач, безнең өстәге гадәттән тыш авыр булган нәзарәт45 тә бераз йомшый төште. Ул өйдә булганда, уйнарга да вакыт табылды. Ләкин бу шатлык тагын да озакка сузылмады, бу абзый бу ел көзгә солдатка каралачак булганга күрә, солдатка китеп калсам-нитсәм, акча кирәк булыр, дип, шуның өчен акча җыюны лязим46 күреп, ун-унбиш көннән соң тагын да эшкә китте. Без тагын борынгыча ага-җиңгәй кулында калдык.
Мин хәзер тизрәк көз җитүен тели, көз җиткәч тә, уку сылтавы белән мәдрәсәгә таюны өмид итә идем. Анда миңа ирек, якты тормыш ялтырап күренгән кебек була, анда миңа әллә нинди бәхет кочагын җәеп каршы алырга торган кебек күренә иде. Ирексез тормышлы җәйдән салкын кыш артык сизелә иде.
Ләкин әле көз түгел, печән өсте яңа керде. Эш кызды. Энемне ат башында йөрергә, мине печән җыярга чакыручылар күбәйде. Шулай итеп, без кадерләнеп киттек. Ул һәр көн ике-өч тиен акча белән бер-ике йомырка алып кайта. Мин һәр көн унбиш тиен акчаны сугып кына торам. Агай һәм җиңгәй белән үзебезгә печән эшләүдән тыш, печән беткәнче, биш сум акча эшләдем. Әлбәттә, аның яртысын абзый алды. Калганын җыеп куйдым. Акча өстенә печән өстендә энемнең дә, үземнең дә тамак бик тук булды. Ашау турысында җиңгәйгә ялыныч калмады. Әлбәттә, эш бик җиңел түгел. «Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә кулың кулга тимәсен, алкый-салкый йөрергә ярамый!..» – бик ныклап эшләтәләр. Эш авыр булса да, матур тугайда эшләү күңелле…
Урак вакыты җитте. Абзый Җилем русы дигән авылның бер баеннан кыш көне, җәйгә урак урырмын дип, берничә пот он алдан алып куйган икән. Урак җитү белән, теге юан рус килеп җитте. Минем абзыйда алдашу юк иде. Шуның өчен бер дә сүзсез өйне бикләдек тә, арбага әйберләрне төяп, уракка киттек. Анда безгә кунып-ятып урырга, караңгыдан башлап караңгы төшкәнче эшләргә туры килде. Тик атнасына бер көн – базар көнне генә авылга кайта идек. Шулай рус ашлыгын урып, урак өстен үткәреп җибәрдек. Үзебезнең ярты дисәтинә тарыны иң соңыннан урып-сугып алдык. Хәзер кырда эш бетте. Авылда – ындырда ашлык сугу гына калды…
Чит авылда икенче кыш
Көз җитте. Кошлар җәнүб ягына – җылы якка китә башладылар. Кыр казларының кыйгак-кыйгак кычкырып үтүләре, торналарның ике чатлы булып кычкыра-кычкыра китүләре миңа ничаклы тәэсир иткәнен әле дә оныта алмыйм. Әле дә мин, аларның шулай очуларын күргән вакытта, шул заманнан калган тәэссор аркасында, күземә яшь килгәнен сизми дә калам.
Мин аларның ирекле рәвештә, үзләре теләгән якка очуларын күреп кызыга идем. Аларның бәхетләрен көнли, шулар кебек булуны, шулай чит илләргә китүне тели идем.
Көзнең соңгы көннәре дә җитә башлады. Күк йөзендә салкын болытлар йөзәргә кереште. Ләкин мин һаман китә алмый идем. Былтыргы бишмәт тузган, былтыргы пима тишелгән, оекларның табаны кырылган иде. Алай-болай йөри торгач, бу искеләр ямалды. Абзый, ике тәңкәгә төшереп, җилән тектереп бирде. «Урак урган хакымны бирмәделәр дип рәнҗемә» дип, ул җиләнне эш хакына куйды. Үземнең ике тәңкә акчаның беразына күлмәк алдым. Калганына аяк киеме рәтләдем. Мине үткән елгы кебек хәзерләп озатучы булмаса да, алай-болай хәзерләнеп, авылдан ычкындым.
Бердән, үткән ел бу мәдрәсәдә торып өйрәнгәнгә, икенчедән, өйдә энемнән башка мине сагынып яки мин аларны сагынып торырлык кеше булмаганга, быел мәдрәсә ямьсез күренмәде. Ул, мине кочаклап алган кебек, җылы тоелды. Аның һәрнәрсәсе миңа якын күренде. Мин барганда, кар яумаган, мәдрәсәдә шәкертләр әз иде.
Мин өйдә калган уеннарның казасын монда үти башладым. Шәкертләр рәтләп җыелып бетмәгәнгә, хәзрәт көзге кунакка йөрүдән бушанып өлгермәгәнгә күрә, сабакка төшү дә ике-өч атнага кичекте. Баштарак азыкның әзлеге, акчаның юклыгы күзгә күренмәде.
Алып килгән азык бер атнадан соң бетте. Азык алырга кайтуның мәгънәсе булмаганга, аның артыннан йөрү бушка гомер уздыру булганга күрә, анда да кайтмадым. Шулай да бу атнада бер арыш икмәге белән дүрт-биш кадак тары ярмасы килде. Икенче атнада үзем кайтып, шул микъдарда азык алып килдем. Өченче-дүртенче атналарда, «инде үлдем» дигәндә, берәр икмәк килеп, эчкә җылы кертте.
Барган саен, көннәр салкынайды. Карлар яуды. Коры бишмәт белән генә авылга кайтып килүгә мөмкинлек бетте. Аннан да мине искә төшерүче, азык җибәрүче булмады. Тик онытылганда бер берәр икмәк белән бераз тары ярмасы килә башлады.
Бүген ач кунылды. Икенче көнне шәкертләрнең – танышларның калган ашларын ашап, шуның белән көн үтте.
Мәдрәсәдә торырга бер дә рәт калмагач, азык алып килү теләге белән өйгә кайттым һәм азык алырга кайтуымны сөйләдем. Абзый: «Бер дә рәт юк бит әле. Әллә быел укуыңны ташлап торасыңмы?» – дип, ипле җавап бирсә дә, җиңгәй: «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың. Шул уку җитәр инде. Синең кебек малайлар, байга кереп эш эшләп, акча табалар!» – дип, мәсьәләне ачык куйды. Ләкин абзый: «Хәзергә барсын, укысын әле», – дип әйткәннән соң, миңа ике арыш икмәге, бераз ярма, әз генә чәй белән шикәр биреп озаттылар.
Моннан соң мин дә өйдән тәмам туенып торырлык азык көтеп торуның файдасызлыгын белдем.
Быел без сарыфны Әхмәтгәрәй исемле шәкерт белән (Таеш исемле авылның бер байның баласы иде) бергә шәрик47 булып укый башласак та, ул миңа иярә алмаганга күрә, хәзрәт аны сарыф укудан туктатты. Мин тагын үзем генә укый башладым. Сарыфны миңа Фазлеттин хәлфә укытса да, атнасына бер-ике рәт хәзрәт үзе дә чакырып алып тыңлата, бигрәк тә бай шәкертләрнең аталары килгәндә, «Мәҗит килеп, сабагын тыңлатсын әле» дип, миннән фарсыча игълалны48 ятка укыта иде. Мин, хәзрәт каршысына утырып, күзләремне йомып, «зарәбә-язрибә»нең игълалын укырга керешеп китәм. Ятка игълал уку иң азында ярты сәгатьләргә сузылып, мин укыганда, хәзрәт рәхәтләнеп елмаеп утыра, кунаклар хәйран калып торалар. Укып беткәч, хәзрәт:
– Тырышасың икән, рәхмәт! – дип рәхмәт укый.
Кунаклар:
– Ходай бу балага тел ачкычы биргән икән… Бу кем баласы? – диләр.
– Җилем-Каранның Нури мулла угылы, бик тырыш бала. Хәзер ятим… – ди.
Мин, зур Сабан туенда алдан килгән йөгерек кебек шатланып, урыныма китәм. Теге кунакларның кайберәүләре миңа биш-ун тиен сәдака биреп куялар.
Шулай минем уку ягы яхшы, азык мәсьәләсе барган саен авырлашты. Әкренләп эш эзләргә, үзләре буй булып та, тик йөрергә ярата торган шәкертләрнең самавырларын куярга, ашларын пешерергә туры килә башлады. Шулай итеп, аларның калган чәйләрен, калдык ашларын ашап көн күрергә керешелде. Башта бу эшләрне уңае килгәндә генә эшләп килсәм дә, бара-тора рәттән эшләргә, шул хезмәтләрне көнлек хезмәтләр җөмләсеннән лязим бер эш итеп алырга туры килде.
Моның өстенә төрле бәхәсләр дәфтәре «Әмали»49, «Кафия»50 кебек нәрсәләр язып бирергә дә заказ кабул итә башладым. Уналты битлек берәр нәрсәне ун тиенгә яки ярты икмәккә, булмаса, өч чынаяк өсте ярма яки берәр чирек чамасындагы май бәрабәренә язып бирә идем. Бу кәсеп шәп булса да, бердән, вакыт табуы кыен булганга, икенчедән, мин хәзер мөстәкыйль урын ишгаль итүдән51 мәхрүм ителеп (чөнки төрле кешегә хезмәт иткән ярлы шәкертләргә урын бирелми иде), җәмәгать сәкесендә торганлыктан, утырып язарга урын таба алмаганга күрә, бик күп уңайсызлыклар күрергә туры килә иде. Күп вакытта, берәрсенең лампа яктысыннан файдалану уе белән аларның өстәлләренә якынрак барып утырсаң, куып җибәрәләр иде. Бу эшкә намусланырга, кемгәдер ачуланырга теләсәм дә, кулдан килер чара булмагач, тәкрар мич буена – үзебезнең самавыр куеп йөрүче ярлы малайлар янына килеп, шулар белән бергә, түшәмдәге җәмәгать лампасыннан төшкән яктылыктан файдаланырга туры килә иде.
Быел утыз тиен җәмәгать акчасын түләү мәсьәләсе бик авыр булды. Аны түләү өчен, әллә ничаклы нәрсә язарга туры килде.
Тырышып укуның, күп язу өстенә башкаларда эшләп көн күрүнең авырлыгы, бара торгач, файдалы булып чыкты. Беркемнән дә яшерен булмаган минем авыр хәлне һәм тырышып укуымны дикъкать итеп барган Сафа хәлфә мине үз янына алды. Аның урыны иркен булганлыктан, минем өчен бик яхшы булды. Аның өстенә монда эш тә әз иде. Ул, шушы Үтәш авылыннан булганга, ашны өйгә кайтып ашый. Мин аңа көненә ике-өч рәт самавыр гына куя идем. Ул мине чәй эчәргә дә үзе белән бергә утырта иде. Бу кешенең миңа булган яхшылыгын мин әле дә тәкъдир итәм, һич оныта алмыйм.
Быел көз минем бәләкәй абзый солдат хезмәтенә алынды. Аны озатып калу өчен, мине махсус килеп алдылар. Быел безнең авылдан бер дистәдән артык егет солдатка алынган иде. Алар, бер ай буенча авылда йөреп, китәр көннәрне бигрәк тә кызыклы вакыт үткәрделәр. Берсеннән-берсе таза булган бу егетләр билләренә кызыл билбаулар буып, бүрекләрен кырын салып, урам буйлап җырлап һәм гармун уйнап йөргәндә, картлардан башка кешеләрнең исләре китә, аларның йөрүләренә хәйран кала торганнар иде. Китә торган көнне пар-пар атлар җигеп, һәрбер чанага өчәр-дүртәр кеше утырып, туган һәм танышларына барып күрешеп йөрүләре, бер җирдән икенче җиргә барганда җырлап гармун уйнаулары бигрәк тә күңелле, шуның белән бергә бик моңлы булып күренде. Алар авылдан чыгып киткән сәгатьләрдә бөтен авылда җанлылык кайнап торды. Аларның якыннары, аларның сөйгән кызлары – һәммәсе-һәммәсе башка вакытларда булмаган рәвештә озату хәзерлеге күрделәр. Бүген әллә ничаклы аналарның күз яше түгелде. Әллә нинди сүзләр, вәгъдәләр бирелде. Аларның шул рәвешле тантана белән китүләрен күрү алар кебек булырга кызыктыра, күңел шулар белән китүне тели иде. Болар, авылдан киткәндә, берничә пар белән берьюлы чыгып киттеләр. Аларның җыр һәм гармун тавышлары беразга чаклы ишетелеп торды. Алар авылдан чыгып киткәч, авылда ямь һәм матурлык бөтенләй беткән кебек булып күренде. Һәркемнең, бигрәк тә аларның якын туган һәм сөйгәннәренең йөзләрендә кайгы әсәре чыкты. Авылда тынлык һәм борынгы моңлы хәят башланды. Шушы хәлне күргәч, мин дә тизрәк Үтәшкә барып, борынгыча торуны уйлап, мәдрәсәгә киттем.
Ул абзый да киткәч, миңа өйдән азык-фәлән килү тагын да сирәкләнде. Онытылганда бер әз-мәз нәрсә килсә дә, алар да рәтле булмыйлар иде.
Укуым борынгыча, шул заманга караганда шәп барды. Быел язга чаклы сарыфны укып чыктым. Яз якынлашып, кар эри башлау белән, мәдрәсәдәге шәкертләр таралып беттеләр. Мин, өйгә кайтуны уйламый, һаман шул Сафа хәлфәгә самавыр куеп тордым. Мәдрәсәдә шәкертләр таралып беткәннән соң, берәр ай торгач, Сафа хәлфә дә үз эше белән өенә кайтты. Мәдрәсәдә ялгыз яту мөмкин булмаганга күрә, мин авылыма кайтып киттем.
1895 елның җәй көннәре авылда эшләү белән үтте. Тик кайбер көннәрдә генә Идел52 яки Җилем суы буена кармак салырга барып, андагы матурлык эчендә үткәрә идек.
Көз булгач, тагын да шул Үтәш мәдрәсәсенә барырга, тагын да шул ук бертөрле тормыш белән торырга, шул ук рәвештә тамак туйдыру ягын карарга туры килде. Быел нәхүдән «Кавагыйдел-игъраб» ны укып чыктым, 96 нчы елның башындарак «Тәркиб» кә53 төшеп, май башларында авылга кайттым.
Хәзер мин бераз үсә дә төшкәнгә, икенче яктан караганда, шул караңгы вакытның үзенә күрә ару гына укып йөри торган шәкертләре җөмләсенә кергәнгә күрә, борынгы артык кысынкылыктан бераз ычкынып, үзем мөстәкыйль йөри башлау дәверенә кердем. Шуның белән бергә безнең өй эчендә миңа урын, җылы почмак юк кебек тоела иде. Үзебезнең көнкүреш эшләре бик түбән булып, аны эшләү бик тиз беткәнгә күрә, быел да башка кешеләргә ялланып урак урырга керештек. Шундый эшләр белән йөри торгач, җәйнең үткәне сизелми дә калды.
Мин, буш вакытта булсын, эш белән булсын, кырда, урманнарда йөрүне ярата торган идем. Форсат булганда, Җилем буена, Кызыл Яр асты дигән урыннарга кармак салырга китә идем. Андагы матур яр башларында йөрүләр, агач асларында утырып хәл җыюлар, андагы төрле кошларның сайрауларын тыңлаулар җанга – шатлык, тәнгә рәхәтлек бирә торган иде.
Безнең тирәдә урман шәп булганга күрә, урманда йөрергә өйрәнгән идем. Быел җәй авыл хуҗалыгы эшләрен эшләү өстенә абзый һәм башка берничә кеше белән Инҗәр буена, ниндидер бер рус баеның җиренә салабаш төшерергә54 бардык.
Озыннар исемендәге авылдан 15–20 чакрым җирдә булган, чиге күренмәгән, шәм кебек булып үскән матур юкә урманы сокланып карап торырлык иде. Абзыйлар шул озын һәм юан юкә агачларын бер дә кызганмый кисеп аударалар һәм, тагын да уртага кисеп, кабыкларын төшерәләр иде.
Мин алар төшергән зур юкә кабыкларын, ике тәртәдән гыйбарәт агач өстенә салып, су буена китерә идем.
Абзыйның агач кисә торган иптәше кыска гына гәүдәле Миһран исемендәге кеше булып, бу минем өчен бик начар булып чыкты, һәрвакыт мине «булдыксызлык» һәм эштә йомшаклык белән гаепләп, абзыйны котырта, алар икәүләп миңа ачуланалар иде. Һәрбер юлсыз куе агачлык арасыннан шундый авыр кабыкларны китерү бик авыр була, төрле борылмада агачларга эләгеп, кабыклар тәртәдән ычкыналар, мин, боларны күтәреп сала алмаганга күрә, аларны чакырырга мәҗбүр булам. Бер яктан, кигәвен һәм черкиләр чиксез күп булганга, атны тыеп булмый, йөзәрләгән кигәвеннең берьюлы талауларына чыдый алмый, ат тыпырчына, качарга уйлый. Менә шул авырлыклар мине тиргәтергә сәбәп булалар.
Без, бу газаплы эшне өч атна чамасы эшләп, авылга кайттык. Күпме акча алганнардыр, ул як миңа караңгы калды.
96 нчы елның көзе җитте. Мәдрәсәгә барыр вакытлар якынлашты. Миндә бу җәйнең башыннан ук читкә китеп уку, Үтәштә ятып гомер әрәм итәргә ярамау фикере башта йөри иде. Мин инде Кыешкы дигән авылда бик мәшһүр мәдрәсә барлыгын, Уфада икенче төрле – яңа укытулар белән укыта башлаганлыкларын ишетеп белгән идем. Шул фикерләр буенча ничек кенә булса да шул мәдрәсәләрнең берсенә барырга карар бирдем. Ләкин минем алдымда ике эш бик зур манигъ55 булып күренәләр иде: берсе – кулда бер тиен дә акча һәм өстемдә рәтле кием булмау; икенчесе – хәзергә чаклы үзеңне укыткан хәзрәтнең рөхсәтен алу. Ул вакытта үзеңне укыткан остазның рөхсәтеннән, аның фатихасыннан башка икенче мәдрәсәгә китү хәрам иде, ярамый иде. Бигрәк тә мин әтинең укырга җибәргән вакытта әйткән сүзләреннән, аның «Хатыйп хәзрәттә укып кеше булып чык, аның рөхсәтеннән башка бер карыш та читкә чыкма!» дигән васыятеннән чыгарга курка идем. Хәзрәттән рөхсәт сорап мәшәкатьләнүнең бушка китүен мин бик яхшы белә идем. Ул гаять кызу кеше булып, безнең тирәдә үз сүзен закон итеп йөрткәнгә күрә, аның алдында рөхсәт сорарга җәсарәт56 итү дә мөхальнең57 берсе иде. Ләкин минем күңелемдә урынлашкан читкә китү уе бу манигъларның һәммәсен дә җиңәргә тиеш булып күренә, шуңа карап, мин мотлак китәргә тиеш дип уйлый идем.
Бу хакта күп уйладым. Бүрегем белән күп киңәш иттем. Ниһаять, ни булса да булыр дип, хәзрәтнең рөхсәтеннән башка китәргә, кием һәм акча юклыкка карап тормаска карар бирдем. Читкә китүемне абзыйга да әйтмәскә уйладым. Чөнки аның да бу эшкә каршы төшүе, минем чит җиргә китүемә манигъ булуы мәгълүм иде. Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә, үз иркем белән йөрергә тиеш идем. Шул карарны биргәннән соң, китәргә күңел беркетеп, форсат көтә башладым.
1896 елның сентябрь башлары иде. Мин, югарыдагы карарым буенча, аяз һәм матур беркөнне кулъязма «Тәркип» белән дәфтәрләремне, тагын бер-ике китабымны яшереп кенә капчыкка тутырдым. Кулда булган унбиш тиен акчаның биш тиененә бик шәп, өр-яңа чабата алып кидем. Иске җиләнемне киеп, кызыл башлы тастымал белән билне бәйләдем. Чабатадан калган «ун тиен көмеш» акчаны капчык төбенә җибәрдем. Юлда эчеп барырга чәй-шикәр, ашарга икмәк эләктереп булмады. Ул нәрсәләрнең минем өчен артык кирәге дә юк иде. Чөнки мин бүген 12 чакрым җирдә булган авылдагы апа тиешле кешегә барып кунарга, аннан соң, икенче көнне, 25 чакрым жирдәге Олы Күл авылындагы бертуган апама барып кунарга туры килгәнлектән, миңа икмәк һәм чәйнең тиз генә кирәге юк иде. Аннан ары тагын юнен күрермен, дидем.
Хәзерлек тәмам булганнан соң, капчыкны култык астына кыстырып, беркемгә дә белдерми, ындыр артына чыктым. Аннан урап, авылның икенче башында тора торган, әти белән бертуган Кәримә исемле апама кердем. Мин аны никтер якын күрә идем. Ул миңа һәрвакытта җылы йөз күрсәтә, күңелендә булган апалык мәхәббәтен изһар итә58, минем янган күңелемне үзенә җәлеп кыла торган иде.
Ул мине капчык тоткан, билләр буып юлга хәзерләнгән бер хәлдә икәнемне күрү белән аптырап китте булса кирәк:
– Балам, кая китәргә хәзерләндең? – диде.
Мин үземнең, качып, читкә, Уфага яки Кыешкыга мәдрәсәгә баруымны сөйләдем. Ул, әлбәттә, каршы төшмәде. Тиз генә урыныннан торып, ярты икмәк белән бераз гына чәй-шикәр китереп, минем капчыкка салды.
Мин, анда озак утырмый, апам белән исәнләшеп чыгып китү юлын карадым. Ул мине кочаклап үпте дә, күзләрендә яшь булганы хәлдә:
– Хәерле булсын, балам, – дип күрешеп, озатып калды.
Апалар янындагы тыкрыктан тагын да ындырлар артына чыгып, Уфа ягына китә торган олы юлга барып төштем. Үзебезнең авылның кырларын, әрәмәлекләрен үтеп китү, алардан аерылу бик кыен төсле булды. Мин бит бу кыр, бу басуда сабан сөргән, тырма тырмалаган, утаулар утап, ураклар урган идем. Мондагы җир өсләре, алар арасыннан үткән вак-вак юллар, тар сукмакларның һәрберсе миңа таныш иде. Бу әрәмәлекләрнең һәрбер өемендә дип әйтерлек йөргән, аларның җимешләрен җыйган, алар арасында хәл җыеп утырган идем. Ат белән куна барган вакытларымда, бу тирәләрдә кунып, малайлар белән җырлашкан яки үзем генә калып, ялгыз җырлаган чакларым күп булды. Бу агачлыкларның һәммәсе дә миңа якыннар, кечкенә вакытымда ук миңа танышлар иде. Әнә теге зур ялбыр каенның астында бервакытта җырлап утырган идем, әнә теге әрәмәнең уртасында утырган зур юкә агачына без үткән ел умарта күтәргән идек. Әнә теге имәннең астында мин күңелсезләнеп утыра-утыра елаган идем. Анда әти белән әни үлгән елның җәй көнендә күп вакытлар була торган идем. Әнә теге бик ерактан күренеп утыра торган зур тирәкне без бөтен тирә-якның иң зур агачы дип мактый идек. Мин аның шулчаклы юан, шулчаклы озын, мәһабәт булуына кызыга идем. Менә бу кечкенә күлне без төпсез дип атый, аның янына барудан саклана идек. Әнә теге «Акчарлак буе» дигән озын сазлыкларның озын камышлары арасында аждаһа еланнары бар дип йөргәнгә, ялгыз-ярым түгел, бер өер булсак та, аның янына барудан саклана идек. Шуларның яннарыннан үткәндә, күңелем нечкәрә бара, мин аларга моңланып караган саен, алар миңа каршы әллә ниләр сөйләгән кебек була иде. Мин боларга бер генә түгел, кат-кат карыйм, караган саен, башка төрле бернәрсә укыйм, мин аларны кызгансам, алар мине кызганган кебек булып күренәләр иде.
Үз авылыбыз җиренең чиге булган «Күк ял» дигән җиргә җиттем. Монда безнең үзем белгәннән бирле чабып килгән чабынлыгыбыз бар иде. Монда быел гына бик зур итеп кибән куйган идек. Монда җиткәч, шушы кибән янында хәл җыярга утырдым. Бу җирдән безнең авылның мәчет манаралары гына күренә иде. Без бу җирдә, әти бар вакытта да, печән җыеп, кибәннәр куя торган идек. Шуларның барысы да күз алдына килде. Үткән вакытлар, андагы хәрәкәтләр, эшләгән эшләр – һәммәсе гәүдәләнде. Күңел нечкәрде. Япа-ялгыз китеп баруымны уйладым. Мине озатып калучыларның юклыгы, алга алган юлымда ялгыз баруым күз алдыма килде. Бу юл авыр да, җиңел дә кебек булып тоелды. Мин, бу җирдән торып китә алмый, соңгы мәртәбә исәнләшү сүзләрен әйтергә батырчылык итә алмый, байтак утырдым. Кояш та яхшы үк түбән төшкәнен, алда бик зур кара урманны чыгарга кирәк икәнен, бүген барып куна торган авылга сигез чакрымнар чамасы җир барлыгын, Идел аркылы чыгып китәргә тиешлеген уйлап, урынымнан тордым да, артыма бик сокланып бер карап алганнан соң, алга таба атлап киттем.
Алдымда «Мәндем урманы» дигән урман тора иде. Бу урманда караклар тора, имеш, алар ялгыз-ярым йөргән кешеләрне, үзләре янына алып, караклыкка өйрәтәләр, имеш, дигән сүзләр бик күптән башка сеңдерелгәнгә күрә, мин бу урманны исән-сау үтүдән өмет өзеп киттем. Өч-дүрт чакрымга сузылган бу урманны чыккан вакытта, бөтен көч белән алга киттем, һәр минут саен артка, уң һәм сулга карый идем. Куе агачлар арасында кемнәрдер күренеп калган кебек була, алда кеше көтеп торган кебек булып тоела иде. Күпер тирәләре бигрәк тә хәвефле булып, аннан үтү бигрәк тә куркыныч иде.
Төрле уйлар белән янып-пешеп йөгерә-атлый торгач, Идел буена якын зур, бик зур болынга барып чыктым. Үлемнән котылган кеше кебек, иркен тын алып, хәл җыярга утырдым.
Их, матур соң бу болыннар, киң тугайлар!.. Монда нинди тынлык, нинди матурлык!..
Мин, бу киң тугайда тирә-яклардагы төрле агачларга, алар өстенә төшкән көзге кояшның яктысына карап утыра торгач, үземнең иркенлеккә чыгуымны, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары, торналар кебек читкә китүемне уйлап шатланып киттем.
Шул уйлар белән гайрәткә килеп, урынымнан тордым да тагын алга атладым. Әз генә баргач та, артымнан арба тавышы ишетелде. Гади арбага пар ат җиккән бер кеше бик шәп итеп артымнан килеп тә җитте. Аңа юл биреп калыр өчен, юлдан читкә чыктым. Ул, минем турыга килеп җитү белән, атларын туктатып:
– Әй, егет кеше, кая барасың? – дигән сөальне бирде.
Мин үземнең укыр өчен Уфага баруымны сөйләп бирдем. Ул, бер дә икеләнеп тормый:
– Әйдә, утыр менә монда, мин дә Уфага барам. Булмаса, үзеңне пар ат белән алып барып ташлыйм, – диде.
Мин, бер сүз дә әйтми, шунда ук сикереп, арбага менеп утырдым. Калага баргач атларга ашатырга дип алган печән өстенә утыргач селкенеп куйдым. Ул мине сораша башлады. Минем әтине белә икән, бер яктан безгә кода булып чыкты. Бу безгә 12 чакрым җирдәге Бурлы авылының байларга йөк ташый торган бер кешесе икән. Үзе бик егет сымак күренә. Мине утырткач, атларына чыбыркысын селтәү белән, атлар шәбәеп киттеләр. Ике туры ат җилдерәләр генә!..
Шунда ук Иделгә җиттек. Иделне паром белән чыктык та тагын киттек. Юлда үземнең бертуган апам торган Олы Күл авылына да туктамый үтеп киттек. Кайсыдыр бер авылда кунып, иртәнгесен төш уртасында Уфага да барып кердек…
«Уфа каласы» дип, авыз сулары корып сөйләгән Уфалары шушы икән!.. Чынлап та, искитәрлек зур. Мин монда кереп, урам буйлап бара башлагач, өйләрнең зурлыкларына, матурлыкларына, урамнарда йөргән кешеләрнең күп һәм һәммәсе дә яхшы киемнәр киенгән булуларына аптырап киттем. Юлда килгән чакта, бу агайның атлары да лачын кебек киләләр иде. Монда килгәч, безнең атлар кеп-кечкенә төсле күренделәр, хәлсезләнгән сымак булып калдылар. Шәп атлар безне уңнан да, сулдан да узалар да китәләр. Без әкренләп кенә бер урам белән һаман югары менүдә дәвам итәбез. Ничаклы барсак та, урамның башына чыгып булмый. Мин матур йортларга, урамның ике ягыннан сузылган исәпсез күп тимерчыбыкларга карап барам, йортларның тәрәзәләрен, чыбыкларның ничә рәт икәнлекләрен саныйм.
Бик күп барганнан соң, сул якка борылып, бер катлы йортның ишегалдына барып кердек, теге кеше атларны тугарып бәйләде дә, мине чәй эчәргә алып кереп, ак калач белән бик шәпләп сыйлады. Чәй эчеп бетү белән, бу кеше үзенең эшләре артыннан базарга чыгып китте. Мин, аның белән күрешеп, рәхмәт әйткәннән соң, «Госмания» мәдрәсәсен эзләп чыгып киттем.
Әй барам, әй барам, кая барганымны, кайсы урам белән барырга тиеш икәнен үзем дә белмим. Урамдагы кешеләр руслар да рус хатыннары кебек булганга күрә, сорар кеше дә тапмыйм. Бара торгач, шәһәрнең бер ачык мәйданына (хәзерге көнне 2 нче кызлар гимназиясе булып, соңгы вакытларда рабфак булган урын; ул вакытта бу бина бөтенләй юк иде әле) барып чыктым. Шушы җирдә бер мөселман агайны очратып, мәдрәсәи «Госмания» не сораштым. Мин бөтенләй кире якка киткәнмен икән. «Госмания» артта калган икән. Бу кеше миңа юл өйрәтте. Аның күрсәткән урамы белән тагын да түбән таба карап төшеп киттем.
Әй барам, әй барам!.. Бара торгач, бик зур бер бакчага барып чыктым. Бу бакчага, рәттән тезелеп, эре каеннар һәм юкә агачлары утыртылган иде. Бакчага керергә курыктым да бакча буйлап тагын түбән төшеп киттем. Бераз баргач, уртасына агачлар тезелеп, бакча утыртылган урамга барып кердем. Бакчаның уң ягына төшеп, таш җәйгән канау буеннан бара идем.
Эш харап!..
Нәкъ миңа каршы яктан Хатыйп хәзрәт килә!.. Ул мине күрә калса, ай-ваема куймый алып кайтуында һичбер шик вә шөбһә юк. Калтырап төштем, артка йөгерергә уйладым, күреп калуыннан курыктым. Каршы барып булмый. Инде нишләргә кирәк?.. Ара бик якынлашып килә. Алай-болай карандым да, алдымда торган канау аркылы салынган күпернең астына кердем дә киттем. Минем бәхеткә каршы, бу канау тирән, күпер асты киң һәм коры иде. Күргән кешеләр нәрсә уйлаганнардыр, анысы миңа мәгълүм түгел; әмма үземнең башка мондый зур гакыл килеп төшүенә һәм теге хәзрәтнең каты кулыннан котылуыма бик шатландым.
Хәзрәтнең үтеп китүенә канәгать хасил итәрлек вакыт күпер астында ятканнан соң гына, канаудан баш калкытып карадым. Ул инде, мине узып, байтак җир киткән иде. (Бу күпер Духовное собраниедин, дине Мөхәммәдия тәдбирендә булган казыйханәнең капка күпере була.) Мин, шатлыгымнан нишләргә белми, тиз генә торып, мәчет капкасы турысына килеп җиттем. Анда ахшам намазыннан чыгучылардан мәдрәсәне сорап, шул ук минутта мәдрәсәгә барып кердем.
Сентябрь числосы булып, гадәттә, татар шәкертләре җыелырга иртә булуга карамастан, мәдрәсәдә шәкертләр байтак күренә иде. Мин, әллә ничә мәдрәсәнең кайсысына керергә белми, бераз аптырап тордым да, арурак күренгән биналарга керергә кыймый, бер читтәрәк торган һәм бинасы искерәк булган бер мәдрәсәгә кердем59. Монда ахшам намазыннан кайткан шәкертләр тәбәнәк өстәлләр тирәсенә җыелып, төркем-төркем чәй эчеп утыралар иде. Мин, ярты көн буенча күтәреп йөргән капчыгымны ишек төбенә куеп, шул җиргә хәл җыярга утырдым. Башта миңа илтифат итүче булмады. Тик бераз торганнан соң гына, шунда чәй эчеп утыручы шәкертләр, минем кем һәм кайдан килгәнемне сораша башлап, мине үзләре янына чәй эчәргә утырттылар. Алай-болай сорашканнан соң, сүз нәрсә укыганыма күчте. Сарыф бәхәсләре белән сүз көрәштерә башладык. Болар бик тирән бара алмадылар. Боларның чамаларын сизеп алгач та, иркенләп киттем. Эчемнән генә боларның уку дәрәҗәләрен, Уфада торсалар да, «нечкә» бәхәсләргә көчләре җитмәүләрен уйлап алдым. Шуңа карамастан кайберәүләре бик эре кыланалар иде. Боларның киемнәре яхшы булып та, уку эшенә килгәндә әҗвәф60 булуларын күреп, боларга каршы күңелемдә «Эш кием белән генә булмый шул…» дигән уй туды.
Әйберләремне шушы чәй эчкән якташлар янында калдырып, башка мәдрәсәләрне карап йөрдем. Минем кебек, авылдан яңа килгән бер малай өчен, әлбәттә, шәһәрнең мәдрәсәләре, хәлфәләре һәм шәкертләре дә бик мәһабәт, бик югары булып күренә иде.
Ястү җиткәч, мәчеткә намазга бардым. Мәчетләре, чынлап та, бик шәп икән! Кешеләр дә бик мәһабәт булып күренделәр.
Ястүдән соң дәресханәләренә кереп, хәзрәтнең дәрес биргәнен карап утырдым. Хәйрулла хәзрәт Госманов гакаид61 дәресен бирә иде. Дәрес бик мәһабәт һәм шәп күренде.
Аның дәрес биргәнен көтеп утырып, дәресен тәмам иткәннән соң күрешергә теләсәм дә, ул артык илтифат күрсәтмәде. Тик кулын биреп, күзе белән карамый, әллә кем белән сөйләшкәне хәлдә үтеп китте. Аның бу эрелеге, үзенең мәдрәсәсенә укырга килеп тә, сүз дә кушмый үтеп китүе күңелемдә рәнҗү катыш ачу тудырды. Ләкин андый зур һәм галим кешегә каршы ачулану һичбер яраган эш булмаганга күрә, мин аңа каршы туган үземдәге ачуга үзем дә аптырап киттем. Шулай да ул кеше минем күңелемдә каты бәгырьле, тәкәббер бер кеше булып гәүдәләнеп калды.
Ул чыгып киткәннән соң, кемдер, шунда диварга эленгән зәңгәрле-яшелле, төрле буяуларга буялган, аркылы-торкылы сызыклар сызылган ашъяулык зурлыгындагы кәгазьгә карап, бик матур киенгән дүрт-биш балага әллә нәрсәләр өйрәтергә кереште. Мин, бу шәкертләрдән бигрәк тә, үз гомеремдә күрмәгән һәм ишетмәгән бернәрсәгә карап «сабак» укуларына һәм диварга эленгән кәгазьгә кызыктым, бик сокланып читтән карап тордым. Ләкин бераз торганнан соң, укытучы кеше мине күрде дә: «Монда нишләп торасың? Бар, чыгып кит!» – дип чыгарып җибәрде.
«Бу нәрсәне, күрәсең, күп акча бирә ала торган бай балалары гына укый торганнардыр», – дип уйладым да ишегалдына чыктым. Ләкин чабатамның үзем куйган урында булмавы мине аптырашта калдырды. Әллә берәрсе минем чабатамны алып киткән, әллә мондагы ару урында чабатаның ятуына ачуланып, чыгарып ыргытканнар. Мәгълүм түгел. Ишегалларын, киштәләрне, болдырларны карап беткәннән соң, йорт алдына чыктым. Берәрсе алып ыргыткандыр уе белән шул тирәне карарга керештем. Ишегалды уртасында янып торган фонарьның аз-маз гына төшкән яктысы чабатаны эзләргә ярдәм итә иде. Минем бәхеткә каршы, чабаталар табылды. Бер-берсеннән берәр сажень чамасында аерылып, киндерәләрен сузып, берсе – йөзтүбән, берсе чалкан ята иде.
Күрәсең, ямьсезләп торган чабатаны берәрсе чыгарып ташлагандыр дип уйладым да тиз генә утырып киенеп алдым.
Теге үземнең капчыгым калган мәдрәсәгә кереп, ишек төбенә утырып, чабаталарны чишендем дә аларны бик нык урынга, кеше күрмәслек җиргә яшереп куйдым. Үзем ишек төбенәрәк утырып, мәдрәсә гражданнарының йөреш-торышларын карый башладым. Шәкертләрнең кайберсе чәй эчә, кайберәүләре сөйләшеп утыралар, кайберәүләре үзләренең сабакларын укыйлар иде. Монда минем күңелемне җәлеп итәрлек бернәрсә дә күренмәде. (Бу вакытта Хәйрулла хәзрәт Госмановның ысулы җәдитнең ибтидаи дәрәҗәсен гамәлгә куеп маташуы, бу ысулны ибтидаи шәкертләрдә тәдбикъ итеп62, зур шәкертләрне һаман иске юл белән гакаиде мантыйк63, хикмәт64, «Фикъһе» укыткан вакытлары булган икән.)
Мин бу шәкертләр белән бераз сөйләштем, һәр сүздә, һәрбер эштә акчасыз яки азыксыз торуның мөмкин түгеллеге күренә иде.
Шулай ишек төбендәрәк утырганда, бик мәһабәт бер хәлфә кереп, шәкертләр белән бераз сөйләшкәннән соң, миңа күзен салды. Ул үземнән түгел, бәлки башкалардан: «Бу нинди малай, нишләп йөри?» – дип сорады. Аларның җавапларын көтеп тормый, үзем сүз башлап, кайдан һәм ни өчен килгәнемне сөйләдем.
Кәкре зур борынлы, үткер күзле, зур тупас гәүдәле бу кеше, бераз тыңлап торганнан соң, минем акчам юклыкны һәм азык җибәрә торган кешеләрем булмауны белгәч: «Алай булгач, сиңа монда тору авыр булыр», – диде. Килгәннән бирле җилнең һаман каршы яктан исүе минем күңелемдә бу мәдрәсәдә торуның мөмкин түгеллеген тудыра башлады.
Иң яхшысы – Кыешкы авылына барып, авыл мәдрәсәсендә эшләп тамак туйдыру, шул рәвешле укуны дәвам иттерү икән дигән бер фикергә килә башладым.
Шәкертләр ята башладылар. Мин дә, утырган урынымда чишенеп, баш астына бүрегемне салып, өстемә җиләнемне ябынып, как идәнгә ятып, тирән уйга баттым… Бик озак ятканнан соң гына йокыга киткәнмен…
Иртә белән башка шәкертләрдән иртәрәк уяндым да, тиз генә киенеп, чабаталарны карарга чыктым. Алар үзем куйган урында тыныч кына торалар иде әле. Күп уйлап тормый, капчыкны чишеп, туйганчы икмәк ашадым да үзем утырып килгән теге күрше авыл кешесен эзләп чыгып киттем. Уфага килүем муаффәккыятьле65 чыкмады, бу җир мин үсә торган җир булып күренмәде.
Минем бәхеткә каршы, теге кеше китмәгән икән әле. Мин аңа үземне кире Кыешкыга (Уфадан егерме чакрымда) кайтырга теләвемне, монда акчасыз торуның мөмкин түгеллеген сөйләп, үземне Кыешкыга чаклы бергә алып кайтуын үтендем. Яхшы кеше икән, берсүзсез утыртып алып кайтырга вәгъдә бирде һәм, атларны карап торырга кушып, үзе базарга чыгып китте.
Кесәмдәге ун тиен акча төгәл көенчә тора иде әле. Шәһәргә килгәч, берәр тәмле нәрсә алып ашамый китүне күңел күтәрә алмады. Урам кибетенә барып кердем. Төрле ашамлыклар күзне кызыктырып, тамак төбен кытыклап торалар иде. Күп уйлап тормый, ике тиенлек чия, өч тиенлек калач алып кердем дә арба өстенә кырын ятып ашап алдым. Күңел ачылып китте.
Озак тормый, теге кеше дә кайтты. Ул тагын чәй һәм ак калач белән сыйлап җибәрде.
Чәйдән соң, атларны җигеп, Уфадан чыгып киттек. Өч-дүрт сәгать эчендә Кыешкы авылына барып та кердек. Кыешкы авылы Уфа һәм безнең тирәдә үзенең данлыклы мәдрәсәләре, Кышкар мәдрәсәсенең Уфа вилаятендәге бер шәгъбәсе66 кебек, мантыйк һәм гыйльмекәлам67 фәннәрен шәп укытуы белән мәшһүр. Монда укып чыгып мулла булган кешеләрне йөзәрләп саныйлар. Шулар җөмләсеннән минем борынгы укытучым Хатыйп хәзрәт тә шушы Кыешкы мәдрәсәсендә укып, зур «галим» булып чыккан. Әлхасыйль, минем монда килүем бик үк урынсыз эш түгел.
Зур гына мәйдан тирәсенә дүрт-биш агач мәдрәсә салынган. Кыш көннәрендә боларның һәрберсендә шәкертләр шыгрым тулы булалар. Мәчет турысына җиткәч, мин теге кешенең арбасыннан төшеп калдым. Мәдрәсәнең мөдәррисе булган Мирсәяф хәзрәт ахшам намазында икәнен белеп, аның намаздан чыкканын көтәр өчен, мәчет алдындагы бүрәнәләр өстенә утырдым.
Иң элек – шәкертләр, аннан соң хәлфәләр чыгып, мәдрәсәгә юнәлделәр. Алар чыгып, берәр ун минут торгач, Мирсәяф хәзрәт чыкты. Мин аны үзебезнең авылга кунакка барган вакытында күргән идем. Шуның белән бергә, аның әтиемне белгәнен дә белә идем. Мин дә бик тиктәс кешенең баласы түгел, үзем дә бераз укыган шәкерт дигән уй белән, хәзрәткә каршы барып, тәгъзим кылып68 сәлам бирдем.
Ул, тукталып, кайдан килгәнемне, кем улы икәнемне сорашканнан соң, мәдрәсәгә барырга кушты. Шуннан үтеп баручы бер шәкертне чакырып, үзебезнең авылдашлар янына алып барырга әмер итте. Мәдрәсә һәм андагы шәкертләрнең бик күбесе миңа бик мәһабәт булып күренделәр.
Авылдашлар, якты чырай белән каршы алып, шунда ук чәй янында чәйгә утырттылар. Бу авылдашлар элек үзебезнең авыл мәктәбендә минем белән бергә укыганнар иде. Шуның өстенә без яшькә дә бер чама булып, байлык ягыннан аерма булмаса, башка яктан аерма юк, бәлки минем укуым боларга караганда алдарак икәнен белә идем. Шуның өчен мин боларны күреп, бергә чәй эчәргә утыргач, үземне үзебезнең авылдагы мәктәптә кебек хис иттем. Соңра монда, безнең Үтәш мәдрәсәсендәге кебек, простойлык бар иде. Минем өчен бу ягы бигрәк шәп булып төште.
Монда тормыш бик кызык күренде. Зур сакаллы, картаеп беткән шәкертләр белән яшь кенә шәкертләр бер үк урында торалар, шунда мыж киләләр иде.
Мондагы укуның тәртибе дә миңа бик мәгълүм булганга күрә, ул якларын уйлап баш ватасы юк иде.
Ястүдән соң Мирсәяф хәзрәт шушы мин кергән мәдрәсәгә дәрескә керде. Ул кергән вакыттагы тынлык, аңа булган хөрмәт, аны тәгъзим белән каршы алу, ул утыра торган урынга өелгән мендәрләр искиткеч иде. Ул бик мәһабәт кереп, үзенә хәзерләнгән урынга аякларын бөкләп утырды. Соңра, һичкемгә карамастан, кесәсеннән күзлеген алып, ап-ак яулык белән сөртеп, ике кулы белән күзлекнең ике канатыннан тотып киеп алды. Ул шул эшләр белән мәшгуль булганда, төрле мәдрәсәләрдән зур-зур сакаллы шәкертләр, кулларына зур-зур китаплар тотып, хәзрәткә каршы ярты хыйлка – түгәрәк булып тубыкланып утырдылар да, китапларын ачып куйганнан соң, хәзрәтнең әйтәчәк сүзләренә монтазир булган69 кебек, аңа таба карадылар.
Хәзрәт, күзлеген киеп, тагын да бер рәт кузгалып, рәтләп утырганнан соң: «Мулла кем, гыйбарә70 укы!» – дип, берәүгә карап ияк какты да башын түбән салды.
«Мулла кем», әгузе бисмилла укыганнан соң, ниндидер бер кечкенәрәк китаптан өч-дүрт кенә җөмлә укыды да, туктап, башын күтәреп, хәзрәткә карады. Хәзрәт, тагын да бераз тын торганнан соң, ниндидер мин белмәгән сүзләрне сөйләп китте. Аның гаҗәп оста сөйләвенә сокланып, искиткеч галим икән дип шаккатып утырам. Шул өч-дүрт җөмлә хакында әллә, шәт, ике сәгать сөйләгәндер.
Сирәк-сирәк кенә зур хәлфәләр дә сүзгә катышып куялар… Аңа каршы яктан бер зур мыеклы мәһабәт хәлфә: «Ля нөсәллим!71..» – дип кычкырып, моңа каршы төшеп китә. Бу вакытта хәзрәт елмаеп карап утыра да, аларның сүзләре беткән кебек булгач, үзе сүз башлап, тәкърир72 һәм изахәт73 биреп алып китә. Мин аның «Галламәи Тәфтазани», «Мирсәет Шәриф», «Ибне Сина»74 дигән сүзләрен ишетеп, аңлаган кебек булып калам. Хәзрәтнең бу чаклы шәп сүзләрене һич туктап тормый сөйләвенә аптырыйм.
Ике-өч сәгатьтән соң дәрес бетте. Зур шәкертләрнең кайберәүләре китапларын култык асларына кыстырып чыгып китә башладылар.
Мин монда бигрәк тә бер арыграк, озынча буйлы, ачрак яңаклы, үзе яшьрәк кенә хәлфәгә исем китте. Ул бик күп катышуы өстенә хәзрәт тә бик күп сүзләрне аңа карап сөйли иде.
– Их, шуның кебек шәп булсаң иде… – дим эчтән генә.
Хәзрәт, шул ук мин сокланган хәлфәгә карап:
– Мулла Мотаһһар, син бу шәкертне дә укыт инде, ул, безнең мулла Хатыйпта сарыф укып, нәхүгә төшкән икән, – дип, мине күрсәтте һәм, сүзендә дәвам итеп, миңа таба карап: – Синең исемең ничек, «тәркип» не күп укыдыңмы? – дип сорашты.
Мин башта калтырап киттем. Бөтен шәкертләр миңа таба карадылар.
– Исемем – Мәҗит. «Әлхәмде» нең тәркибен укып беттем, – дидем.
– Алай булса, менә шушы хәлфәдән укырсың. Бик нык тырыш. Без дәресенә тырышкан, иҗтиһадлы75 шәкертләрне яратабыз, – диде. Мин аның сүзләрен, башымны кагып, тасдыйк итеп76 кенә утырам, эчемнән шатланам, «эш пеште, юлым уңды» дип уйлыйм. Тик аның «Сине тәрбия итүче, азык җибәреп торучы бармы соң?» дип соравы миңа җавап бирүе авыр булган бер сөаль булып төште.
Мин, әлбәттә, дөресен әйттем:
– Тәрбия итүчем юк. Шулай да өйдәге агам әз-мәз булса да азык җибәреп торса кирәк, – дидем.
– Алай икән… Тәрбия итүчең булмагач, кыенрак булыр бит.
– Ярый, торып кара. Сабагыңны яхшы укы! Алла ризык бирер…
Мин, кая барсаң да эшнең азыкка килеп терәлгәнен уйлап, уңайсызланып калдым.
Шуннан соң хәзрәт сүзне башка мәсьәләгә борды. Көлке сүзләр сөйләп куйды. Ниһаять, бер хәлфә, кереп:
– Хәзрәт, безнең бүлмәгә чәйгә рәхим итсәгез иде, – дип үтенгәч, күзлеген салып, урыныннан торды. Аның торуына бөтен шәкертләр урыннарыннан торып, тезелешеп, юл биреп тордылар.
Ул чыгып киткәч, мәдрәсәдә тавыш купты. Анда чәй урыны әзерләп җибәрделәр, монда икмәк ашарга, тегендә укырга керештеләр.
Бер-икесе, безнең янга килеп, минем укуымны сораша башладылар. Шулай итеп, ятар вакыт җитте. Мин, авылдашлар янында ятып, бик тирән, тыныч йокыга киттем…
Иртән чак «Хәзрәт килә, торыгыз!» дигән тавышка уянып киттем… Бу тавыш бөтен мәдрәсә шәкертләренә яшен кебек тәэсир итте; бер-ике минут эчендә һәммә шәкертләр урыннарыннан торып, лампаларын яндырып, киенеп өлгерделәр. Хәзрәткә урын әзерләп, биш-алты минут эчендә кайдадыр барып, юынып та керделәр.
Хәзрәт иртә намазыннан элек килеп, җиңел генә дәрес биреп китә икән. Бүген дә, кичәге кебек тезелеп утырып, дәрес алдылар.
Башкалар рәтеннән мин дә намазга бардым. Мин дә шулар кебек, кайткач, чәй эчеп, капчыкны чишеп, китапларны алып, былтыр укыган сабакларны күздән үткәрә, күңел байлыгын барлый башладым. Күп тә тормый, берәү, килеп:
– Сине Мотаһһар хәлфә чакыра, – диде.
Шул шәкерткә ияреп, икенче мәдрәсәгә, хәлфә торган җиргә бардым. Утырырга кушты, утырдым. Укуларымны сорашты, сөйләп бирдем. Бер-ике сөаль бирде, аңа җавап кайтардым.
«Әлхәмде» нең тәркибен өр-яңадан башлап тагын да өйрәтте. Шул сүзгә кушып, «Лилләһи раббилгаләмин» нең тәркибен бирде һәм шуларны белеп, ятлап килергә кушты.
Хәлфә күңелгә ошады. Биргән сабагы һәм өйрәткән нәрсәләре бик мөһим булып күренде. Күңелемнән тырышырга, тизрәк «шәп» кеше булырга тиеш икәнен уйлап куйдым. Теге биш тиен көмешне хәлфәнең алдына куеп, кире урыныма утырдым. Хәлфә дога кылды, тәкрар тәүфыйк һәм гыйльме нафегъ теләде. Шуннан мин дә чыгып, үземнең теге урынга кайттым.
Өч-дүрт көндә мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп алдым. Бирелгән сабакларны ятлап өлгерә бардым. Ул яклар яхшы барды.
Әмма дүрт-биш көннән соң азык мәсьәләсендә көймә тагын комга терәлде. Теге икмәк күптән бетте. Авылдашлар ике-өч көн кунак итсәләр дә, хәзер алар да чәй янына чакырмый, аш ашаган вакытта эндәшми башладылар. Кешеләр шаулашып, тәмләп ашаган вакытта карап утыру бик авыр күренгәнгә күрә, мин мәдрәсәдән чыгып, алар ашап-эчеп беткәнче, ишегалдында йөреп гомер үткәрә башладым.
Азык ягының начар, эшнең һәрьягы күңелсез булуының каруын сабактан ала идем. Бик тырыша, хәлфә биргән дәресләрне су кебек эчкәнче ятлый, шулай итеп күңелне юата идем.
Бара торгач, шундагы иркен тормышлы шәкертләргә самавыр куярга, аш пешереп торырга кердем. Мин, аларның эшләрен эшләү өстенә сабакларымны да укып өлгертә, алар укыган «Төхфә» кебек нәрсәләрне дә өйрәтә идем. Шулай итеп, азык мәсьәләсе тагын бераз юлга куелды, эш эшләп ашауга юл ачылды һәм бу эшләргә күнегелде.
Монда укучыларның саны күп булса да, күбесенең укулары түбән иде. Аларның күбесе «Тәгълим әс-салат», «Төхфәтел-мөлүк» кебек мин әллә кайчан укып үткән китапларны укыйлар һәм шулар белән баш ваталар иде. Берничә ел укып та, рәтләп татарча укый һәм бер сүз дә яза белмәгәннәре бик күп иде.
Мәдрәсәнең эчке «тәртибе» һәм андагы тормыш бик түбән булып, моның да иң авыр ягы, безнең кебек, самавыр куеп, башкаларга аш пешереп йөрүче ярлы шәкертләр өстенә төшә иде.
Менә сиңа бик зур ашханә. Аның түшәме астына бик юан ике өрлек куелып, рәттән җепкә тагылган ыргаклар тезелгән. Шунда казаныңны асып, һәркем үз казаны астына ут ягып җибәрә. Кайвакытта бу ыргаклар, утын һәм күмер өчен сугыш та чыгып китә. Эш бик зурга китсә, казыйга хөкемгә барырга туры килә. Гаеп сиңа ауса, җәзаңны күрәсең: син ул көнне һәммә кеше ашын пешереп беткәнне көтәргә, шуңарчы аш пешерми торырга мәҗбүрсең. Адәм күренмәслек төтен эчендә тончыгып, мең бәла белән пешергән ашның, җеп өзелеп, җиргә авып киткән вакытлары да була… Бу эш бигрәк авыр, бу вакытта аш көтеп утырган хуҗаларга җавап бирергә кирәк.
Чәй эчкәндә самавыр кайнату мәсьәләсе дә бик җиңел түгел. Монда боз өстендәге самавыр авып китә. Анда самавырның борынын кемдер борып киткән дә, суы агып беткән, бөтен тирә-як су белән күл булган, самавыр эри башлаган. Аңа шунда ук салырга су юк. Шул ук вакытта күмер өчен сугыш, низаг чыгып китә. Кыямәт, мәхшәр!..
Мәдрәсә эчендә бер үк вакытта теләсә кем, теләсә нәрсә эшли, теләгән нәрсәсен укый яки бер дә укымыйча тик йөри.
Монда тырышып укыганда да әллә кая бара алмыйсың: атнасына ике-өч рәт сабак алырга, атна буенча шуны ятлап, тик йөрергә туры килә.
Бу мәдрәсәдә 96 нчы елның декабренә чаклы тордым. Шул вакыт эчендә бары җиде-сигез бит тәркип укыдым.
Ашау-эчү мәсьәләсен тәэмин итәр өчен, һаман самавыр куеп, аш пешереп йөрсәм дә, бервакытта теге шәкертләр, үзләре эшли башлап, мине урыннан мәхрүм иттеләр. Мин тагын да һичбер нәрсәсез калдым.
Шушы мөнәсәбәт белән үзебезнең Җилем-Каранга кайтып, эшләрне рәтләп килергә уйладым да, Уфадан кайтучы авылдашларны очратып, Хаҗигали исемле авылдашның йөз җирдән ямаган, ямала торгач, бик калын һәм авырга әйләнгән бишмәтен киеп, авылдашларның утын чаналарына утырып, авылга кайтып киттем. Кыешкы артта, буран эчендә торып калды…
Өч-дүрт ай читтә тору белән, авыл сагындырган иде. Читтә йөреп, шәкерт булып укып кайтканга күрә, өйдә дә ачык йөз белән каршы алдылар, бер-ике көнгә чаклы кунак кебек итеп тоттылар.
Кыешкыга китү чараларын эзләп карасам да мөмкин булмады, бер яктан, өскә киеп барырга – кием, икенче яктан, алып китәргә акча, азык юк иде.
Мин Үтәшкә укырга киткән елны авылның берничә байлары, элекке муллага үч итеп, Уфадан Җамалетдин исемле берәүне яшь мулла итеп китергәннәр иде. Шушы яшь мулла, үзенә аерым мәктәп салып, Хәйрулла Госманов кебек, яңачарак укыта башлаган иде. Шушы мулла, мин Кыешкыдан кайткач, өенә чакырып, мине үзенең мәдрәсәсенә укырга, үзе мине укыту белән бергә, мине үзенең яшь шәкертләрен укытуда ярдәм итәргә чакырды.
Мин, аның димләве буенча, шуның мәктәбенә кереп, бер яктан, үзем укырга, икенче яктан, вак балаларны укытуда бу муллага ярдәм итәргә, ягъни мөгаллимлек кылырга керештем.
Монда тору минем тормыш ягын бик күп җиңеләйтте. Ашау-эчүнең артыннан йөрү, кайгыру бетте. Авыл халкы да, «Мәҗит хәлфә» дип, минем исемгә койрык тагып йөртә башладылар. Балаларның ата-аналары кунакка чакырырга, хөрмәт итәргә керештеләр. Мәдрәсәдә миннән дә шәп, миннән дә күп укыган кеше булмаганга күрә, хәзрәт булмаганда, бөтен балаларның өстеннән карау, кайбер эшләрдә юл күрсәтү, аларны мәктәп тәртипләрен ригая итәргә мәҗбүр итү минем кулда иде. Бу эш мине үсендереп җибәрде булса кирәк, мин үземне эрерәк тота башладым, бала-чагалар белән «ваксынмаска» тырыштым. Минем атналык доход бер сум тирәсенә җитә башлады. Чабатаны ташлап, матур гына галош алдым. Өскә кия торган җилән дә тектереп алдым. Эшләр шәбәйде. Шулай итеп, язның җиткәнен, шәкертләрнең тарала торган заманы килгәнен белми дә калдым.
Апрельдә укучылар таралып беттеләр. Мәдрәсәдә бер сукыр суфи белән икәү генә калырга туры килде. Ашау-эчү мәсьәләсе тагын да такырлана төште…
Җәй көнен кайда һәм ничек, нинди эш белән үткәрү мәсьәләсе алга килеп басты. Авыл тар төсле, монда тору авыр булыр кебек күренде. Матур язның матур көннәре, чит илләрдән килеп, төрле тавышлары белән тирә-якны яңгыратып торган кошлар, күңелне җилкендереп, әллә кая, читкә китәргә кызыктыра башладылар.
Май ае кереп, авыл тирәсендәге чирәмлекләр яшәреп, матурлану белән, кызлар-егетләр уйнарга чыга башладылар. Боларның уеннарында, биюләрендә, кызларның түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып уйнауларында шигърият, матурлык бар иде. Менә монда үзләренең яңа бишмәтләрен киеп, җәй көне булуга карамастан, билләрен кызыл, ал билбаулар белән буган егетләр бергә җыелып гармун уйныйлар, бииләр, үзләренең йөрәкләрендәге дәртләрен кая куярга белми шаяралар. Әнә шулардан утыз-кырык сажин чамасы җирдә – хатын-кызлар төркеме. Төрле төстәге күлмәкләр кигән, башларына ал, кызыл, зәңгәр, яшел, ак төсләр белән бизәкләнгән төрле төстәге шәлләр ябынган бу төркем читтән караганда төрле төстәге чәчәкләрдән ясаган бик зур букет кебек булып күренә. Боларның берсе бик моңлы иттереп курай уйный, бер-икесе бии, кулга-кул тотышып, култык асларыннан чыгып уйныйлар. Кызлар белән егетләр төркеме арасында һәрвакыт малайлар аркылы мөнәсәбәт ясалып тора. Бара торгач, гармунчы егет, кызлар арасына килеп, гармун уйнап, аларны биетә башлый. Уен кызганнан-кыза. Бара-бара кызлар, егетләр аралашып китәләр. Менә шул җиргә җиткәч, авылның динче картлары белән куштаннары уенны килеп туздыралар. Кызлар төркеме тарала. Егетләр качалар… Шуның белән уен бетә. Мин боларның уеннарына кызыксам да, алар белән бергә йөрүне яратсам да, хәзер мин үземнең урыным, тоткан юлым белән алардан аерылган идем. Мин, болардан бөтенләй аерылып, боларның күзләрен кыздырып, чит җиргә китүне арзу итә77 идем.
Бу вакытта читтән килеп, безнең ил аркылы үтеп киткән кошлар мине кызыктыралар, күңел шулар кебек һавада очарга, чит илләргә китәргә тели иде. Ләкин кая барырга, кайсы җиргә китәргә, нәрсә эшләргә дигән уйларга җавап табып булмый иде.
Көннәр тагын да матурлана төште. Күңел тагын да талпына башлады. Тормыш авырлыгы да килеп кушылды. Шулай торганда, Урал таулары эчендә, кайдадыр бер җирдә, яңа бер урынга чуен заводы салына башлап, безнең авылның Габдулла, Фазлулла дигән кешеләре, шул заводка кирпеч сугарга подряд алып, авылдан үзләренә муафикъ кешеләр алырга кайттылар. Болар белән мин дә сөйләшеп, ат белән балчык ташырга, айга дүрт сумга ялландым. Ашау-эчүнең һәммәсе дә алардан иде.
Урал таулары арасына эшкә китү минем өчен бер дә көтелмәгән зур шатлык булды. Бу эш, бердән, минем моннан соң үз көнемне үзем күрә ала торган ирекле булуымны күрсәтә, икенчедән, матур таулар арасына, әллә кая, ерак җирләргә барырга, күрергә юл ача. Эшнең авыр булачагын бераз күз алдыма китерсәм дә, башкалар чыдаган эшкә мин ник чыдамаска дигән уйга киләм.
Китәргә килешкән көннең иртәгесен Урал таулары эченә карап чыгып киттем. Менә безнең авылдан күренеп торган Урал тавының тармаклары! Менә мин күптән бирле башларына чыгуны уйлап йөргән биек-биек таулар!
«Биек үр», «Таш тавы», «Бужан», «Такаты» дигән тауларны абзыйлар сөйләп, мине кызыктыра торганнар иде. Мин бит бүген шуларның башына менәм. Аюлар улап, боланнар торган урыннарның уртасыннан үтәм! Күккә чыгып торган тауларның башына менеп, тирә-ягыма карап торам! Бу уйлар мине барган саен исертә, рәхәтләндерә, яшьлек шатлыгы белән шатландыра иде.
Авылдан егерме биш чакрым киткәч тә, таулар арасына киттек: мин беренче күрүдә үк тауларның матурлыгына, мәһабәтлегенә, урманнарның тирән тынлыкта утыруларына карап исердем. Менә уң якта биек тау: аның башындагы агачлар үзләренең югарыда утырулары белән мактанган кебек утыралар. Сул якта ниһаять тирән чокырлар. Алардан аккан сулар таштан ташка бәрелеп, төрле тавышлар чыгарып, шаулап аксалар да, куе агачлар арасыннан яшеренеп акканга күрә, үзләре күренмиләр. Бара торгач, атлар пошкырып куялар. Ахры, якын-тирәдә аю бардыр да, болар шуның исен сизә торганнардыр дип уйлап куясың. Куе агачлар арасында кошлар сайрап тора. Их, шул кошлар кебек һәрвакытта шушы җирләрдә торсаң иде. Юл, барган саен, куркыныч җирләрдән үтә. Аста – тирән чокырлар, икенче якта – өскә аварга торган кыялар, ташлар… Каршыда – күккә чыгып торган тау. Бу тау һәммә таулардан да биек булып, горурланып торган кебек утыра. Ул ни исемле тау икән соң? Бужан тавы, диделәр. Чынлап та биек икән. Их, шуның башына менсәң иде.
– Юк шул, безнең юл аның бер як кабыргасыннан урап китә, – диләр.
Һаман алга барабыз. Менә инде биек тауга карап менә башладык. Атлар үзләре ихтыярлары белән баралар, без һәммәбез дә җәяү барабыз. Юл, борылып-борылып, югары менә бара. Бераз баргач, атларның хәлләре бетеп тукталалар, шунда ук, арба артка китмәсен өчен, арткы тәгәрмәченең астына зур таш кыстыралар, атлар бераз хәл җыйгач, тагын да алга китәбез. Тауның башы ерак, диләр, әле. Ләкин барган саен кызык, барган саен югары менәсе килә. Шушы тауларның тирәсендәге чиксез урманнарны тауның башына менеп карап торасы килә.
– Уф, чак менеп җиттек!..
Тауның башы ялангач икән. Гадәттә, бик биек тауларның башларында агач үсми. Моннан тирә-яклар әллә кайларга чаклы күренеп, аяк астында торган кебек торалар. Утыз-кырык чакрымдагы безнең авыллар, аның тирәсендәге кырлар күренеп торалар.
«Таш тавы» дигән бу тауның башына менеп җиткәч, атларны туктатып хәл җыярга, тирә-якны тамаша кылырга туктадык. Түбәндә, агач арасында, бер дә җил юк иде, бөркү иде. Монда тәнгә рәхәтлек бирә торган хуш җил исә. Тауның башында эре ташлар аунап яталар. Шул ташлардан бу тирәдәге башкортлар, төрле зурлыктагы тегермән ташлары ясап, үзләрендә генә булган осталык, батырлык белән ул тегермән ташларын кыш көнендә, аерым ясалган ныклы чаналарга салып, сигезәр ат җигеп, шул коточкыч юллардан бирегә – Идел буена ташыйлар. Яз көнендә бу ташларны, Иделдәге баржаларга төяп, читкә озаталар. Агыйделгә тимер юл күпере салганда, аның баганалары өчен кирәк булган ташларны да шушы Таш тавыннан ташытканнар.
Мин, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары кебек, чит илләргә, матур урыннарга баруымны уйлап шатландым, күзем туйганчы, тирә-якны карап тордым.
Тауны төшү хәзерлеге башланды. Атлар чабып, арбаларны ватып, җәһәннәм кебек чокырларга төшеп китмәсеннәр өчен, арба тәгәрмәчләрен үрәчәләргә ныгытып бәйләделәр, атларны авызлыклап, аркалык белән бавыргалыкларны яңадан ныгыттылар. Арбага утырырга курыккан хатын-кызлар (хуҗаларның гаиләләре) җәяү төшмәкче булдылар. Без, арбаларга утырып, әкренләп таудан төшә башладык. Тәгәрмәчләр беркетелүгә, атларның авызларын тартып торуга карамастан, арбалар алга китәргә омтылып торган кебек булалар. Таудан төшү артык кыен булмады, озакка сузылмады. Без төшеп бераз торганнан соң, җәяү килгән кешеләр дә килеп җиттеләр. Көн яхшы ук иртә булуга карамастан, кояш, таулар артына төшеп, күздән югалды. Тау, урман арасына җиңелчә салкынлык төште.
Тагын бераз баргач, шаулап ага торган елга буена килеп җиттек.
– Шунда кунарга кирәк, югыйсә Биек үрне үтеп Куйлыга җиткәнче төн уртасы булыр, аю-фәләннән дә куркыныч, – дип, елга буена туктадылар.
Атларны тугарып бәйләдек. Мин һәм минем белән бергә эшкә ялланган бер малай хәзер инде үзебезне «бай кешесе» дигән уйга кереп өлгергән идек. Безнең хуҗалар да, аларның хатыннары да хәзер безгә шулай карыйлар һәм төрле йомыш кушалар иде. Атларны тугарып, суытырга бәйләп кую белән, мин, утын китереп, ут ягарга керештем. Хатыннар су китерделәр. Зурлар чәйнек элеп чәй кайната торган казыклар кактылар. Без күптән бирле күләгәдә. Кояш безнең артта калган тауга яшеренгән. Безгә каршы яктагы биек тау башы кояш нуры белән балкып тора. Безнең яныбыздан ага торган елга шаулап ята. Ямь-яшел яфракларга төрелгән төрле агачлар арасында урман кошлары сайрыйлар, кычкыралар. Шул матурлыкларга карап тора-тора, чәйнең кайнавы сизелми дә калды. Чәй урынын хәзерләп, иң элек хуҗа һәм аларның хатыннары һәм зур кешеләр чәйгә утырдылар. Без теге малай белән, алар чәй эчеп бетергәнче, читтәрәк тордык. Тик аларның кайберәүләре, чәйгә туеп, урыннарыннан киткәннән соң, безне чәйгә чакырдылар. Хуҗа хатыны безгә дә әзрәк ит бирде, алдыбызга икмәк куйды.
Их, нинди тәмле бу чәй белән икмәк…
Чәйләр эчелде. Ул арада кич тә булды. Төн буенча ягып чыгар өчен, эре-эре утыннар әзерли башладылар.
– Атларны арба тирәсендә генә ашатырга кирәк, югыйсә аю һөҗүм итәр, – дип, атларны арканлап, аның өстенә тышаулап куйдылар. Бик шәп гүләтеп ут (костёр) ягылды. Тирә-якта тагын тынлана төште. Көндезге кошлар кычкыруларыннан, сайрауларыннан туктадылар. Алар урынына безнең янда гына сандугачлар сайрап җибәрде. Безнең каршыдагы биек тау янында сак-сок78 кычкыра башлады. Төн караңгысы тирә-якны тәмам баскач, куркыныч каплаган кебек булып китте.
Кайдадыр урман арасында шытырдаган тавышлар ишетелә башлады. Атлар колакларын шомартып, утка якынлашып, пошкырып ашауларыннан туктадылар.
– Бу инде якын-тирәдә аю булуның билгесе! (Шундагы зурлар шулай диделәр.)
Шушы вакытта костёрның өстенә тагын да зур-зур утыннар салынды. Агайларның кайберәүләре, сөрәннәр кычкырып, аю качырырга тотындылар, кайберәүләре утлы агачларны алып, чаткыларын чәчеп селкә башладылар.
Шушы рәвешчә аюдан саклану таң атканчы дәвам итте бугай. Мин төрле тавышларны тыңлап ята торгач йокыга киткәнмен…
Без уянганда, кояш чыгып, безнең артта калган тауның башын алтынлаган иде инде. Бүген көн бигрәк матур иде. Иртәнге матурлык белән бизәлгән таулар, агачлар, текә ташларны күреп туймаслык иде. Чәй эчеп беткәч, атларны җигеп, юлыбызда дәвам иттек. Таулар берсеннән-берсе биекләнгән кебек булса, барган саен, табигать үзгәрә, каршыда шәм кебек тезелгән нарат урманнары була башлый.
Шул көнне кичкә каршы «Зигәзе» заводына җиттек. Кара урман, биек тау, шалтырап аккан суның янына салынган бу заводның корымланган озын морҗалары, аның тирәсенә эскертләп өелгән чуеннар, болар арасында йөргән эшчеләр мине хәйранга калдырды.
Үзем кебек бер малай һәм бер зур кеше белән чуен эреткән урынны карарга бардык. Чуен, су кебек эреп, калыпларга тула, анда туңган чуеннарны тирләп-пешеп беткән эшчеләр икенче яктан алып, сындырып чыгара баралар иде.
«Их, шулар кебек, шунда үзләшеп эшләп йөрсәң иде!» – дигән уйга килдем. Алар минем күземә көчле, гайрәтле булып күренделәр.
Без бераз карап йөргәч кайтып киттек.
Иртә белән тагын да юлыбызда дәвам иттек. Беренче мәртәбә күргән, шаулап торган бу заводны калдырып китү күңелсез сымак булды.
Шул көнне кичкә каршы юлыбызның чиге булган «Лапашты» га килеп җиттек.
Яңа салынырга уйланган бу завод «Лапашты» дигән кечкенәрәк бер елганың буена эшләнә башлаган икән. Әле монда эш башындагы кешеләр торыр өчен берничә матур өйләр салынган. Эшчеләрнең күбесе казармаларда яки бик ашыгыч ясалган кечкенә-кечкенә куышларда торалар. Бу йортлар шундагы агачлардан гына ясалып, тирә-яктагы урманнарга балта кермәгән.
Безнең хуҗалар үзләренең кирпеч сарайлары янына салынган кечкенә йортларына барып туктадылар.
Без, эшкә ялланып килгән берничә кеше, кыш көнендә кирпеч киптереп, җәй көнендә казармалык хезмәтен үтәгән зур һәм озын амбар кебек йортның бер башына урнаштык.
Электән эшләп килгән берничә буйдак эшче дә шунда торалар иде. Шуларның берничәсе үзебезнең авылдаш яки якташ булганга күрә, шунда ук сөйләшеп киттек. Алар авыл хәлләрен, андагы тормышны сораштылар. Без мондагы тормышны сораштык.
Без торачак бу урын бик күңелсез һәм тузан оясы булса да, без анда кичен генә кереп ятачак булганга күрә, аның ямьсезлеге безнең өчен нык тәэсир итмәде.
Иртәнгесен кояш чыгар-чыкмас уяттылар. Электән эшләп килүчеләр эшләренә киттеләр. Безгә дә хуҗалар шунда ук эш билгеләделәр. Миңа балчык ташый торган бер арба, бөтен сбруйлары белән бер ат биреп, мәсьүлиятен79 үземә тапшырдылар. Мин шул ат белән бер чакрымлык җирдән кирпеч суга торган сарайлар янына балчык һәм ком ташырга тиешле идем.
Шул тапшырылган вазифаны үтәү өчен, башкалар белән эшкә киттем. Шул минуттан башлап кечкенә бер хезмәтче яки эшчеләр дөньясының кечкенә бер әгъзалары булдым.
Ике-өч көнгә чаклы эшнең тәртибенә, гомумән, иртәдән алып кичкә чаклы эшләүгә төшенеп китү авыр булса да, соңыннан бу эшләргә күнегеп кителде.
Башка кешеләр кебек, куллар ярылды. Өс-баш сап-сары тузанга манчылды. Ыштанның – тезләре, бишмәтнең терсәкләре тишелеп ямалдылар. Иртәдән кичкә чаклы эшләргә, сәгать тугыздагы иртәнге чәй белән көндезге аш вакытында атларны ашатырга тукталган вакытлардан башка сәгатьләрне, һичбер нәрсәгә карамый, балчык ташырга тәмам өйрәнелде. Көн буе эшләү җитмәгән кебек, кич белән атларны, куна алып барып, төнне урман арасындагы аланнарда ашатып, иртән кояш чыкканда, кире кайту эшләре дә безнең өскә йөкләнгән иде. Безнең һәм без йөрткән атларның өстеннән хуҗаның энесе карый. Ул бик мыжык кеше. Ул һәммә нәрсәне җентекләп кенә тора. Атларны җигеп, эшкә китәргә әзерләнеп беткәч, килә дә тикшерә башлый. Иң элек дуганы селкетеп карый. Аркалык белән бавыргалыкны, аннан соң тәҗләрне тикшерә. Әгәр дә камыт бавы йомшак тартылып селкенә торган булса яки аркалык түбән яки югарырак бәйләнсә, тәҗләр бушрак тартылган булсалар, арба рәтләп майланмаса пыр туза: «Болай булса, атны харап итәсез!» – дип, шунда ук тугартып, кире җиктерә. Тәгәрмәчләргә баткак ябышып калмасын. Аларны кырып торырга кирәк. Эштән кайткач та, атларның ял асларын, муеннарын тотып карый. Әгәр дә гадәттән тыш тирләгән яки камыт тию билгесе була калса, ул атны йөртүчегә яхшы сүз юк.
Кунарга китә башласаң, атларның тышауларына чаклы карый һәм:
– Үләннең яхшы җирендә куныгыз. Атларыгызның тышавы агач төбенә эләгеп, егылып ятмасыннар. Кояш чыгуга кайтып җитегез!.. – дип, әллә ничаклы сүз сөйләп җибәрә.
Атны кыйнаган, бигрәк тә аның башына суккан кешене күреп калса, әрләү белән генә тукталып калмый. Ул кешене шунда ук эштән туктата да атны икенче кешегә бирә. Аның шушы сыйфатын мин бик ярата идем. Чынлап та, ат кыйнаган кешедән начар кеше буламы?
Якшәмбе бәйрәм була. Эшчеләр ял итәләр. Ләкин күп вакытта якшәмбе көн минем кебек берничә малай өчен иң авыр көннәрнең берсе була. Ул көнне хуҗа безне кирпеч яндыра торган мичләрне тазартырга куша. Һәркайсыбыз икешәр мич тазартырга мәҗбүрбез. Биеклекләре бер аршын булып, сигезәр аршын озынлыгы булган көл, кирпеч ватыгы, өстән төшкән тузаннарны көрәп чыгарырга кирәк. Шуның өчен мичнең авызыннан башлап тазарта-тазарта, эчкә керә барасың. Чиксез тузан тончыктыра, тын алу авырлана, хәл бетә. Кирпеч яндырган вакыттагы кызулыктан эреп, чөй кебек торган һәм пыяла кебек каткан нәрсәләргә баш бәрелеп, башны җәрәхәтли. Төптәге көлләрне алга этеп, үзең эчкә калгач, рәтләп һава да керми башлый. Шундый авырлык белән мичләрне тазартып чыгабыз. Аннан чыккан вакытта күзебез белән тешләребез генә елтырап күренәләр. Баш, бит, муен, җилкәләр тирләп, тузан каткан була. Шул чакта ютәлләтә башлый. Авызларыбыздан төкерек урынына тузан гына какырабыз. Танауларыбызны сеңгерсәң, кызыл тузан белән көл катыш нәрсә чыга. Бераз утырып, елга буена барып юынганнан соң, бераз хәл керә башлый. Төш вакытына чаклы сузылган шушы авыр эштән соң гына безгә бераз ял итәргә мөмкинлек туа.
Ике ай чамасы эшләгәннән соң, мин, ат куып, балчык ташуның эш түгеллеген, эшләгәч-эшләгәч, башкалар кебек, кирпеч сарайлары тирәсендә эшләргә кирәк икәнен уйлый башладым. Һәм бу фикеремне Габдулла абзыйга сөйләдем. Башта ул минем бу теләгемә каршы торды. «Син яшь, синнән ул эш булмас», – диде… Шулай да, бара торгач, мин үз теләгемә ирештем: ат белән балчык ташып йөрүдән тукталып, кирпеч сарайларында эшләргә эшкә калдырылдым. Мондагы эшләр бик төрлечә иде: сугылган кирпечләрне әйләндерү, кипкәннәрне бер җиргә өю, аларны кирпеч яндыра торган базга ташып тору, янып кирпеч хәленә килгән кирпечләрне чыгарып өю кебек эшләр һәммәсе дә безнең җилкәдә иде. Монда, әлбәттә, эш байтак авырлашты. Шуның белән бергә жалованье да дүрт сумнан җиде сумга күтәрелде. Югарыда саналган эшләр булмаганда, мин кирпеч сугарга да өйрәнеп киттем. Баштарак бу эш кыен кебек булса да, бара торгач җиңелләшеп китте.
Эшнең күңелсез яклары булган кебек, күңелле яклары да була иде: мондагы урман арасында, таулар уртасында, табигатьнең матур җирләрендә йөрү күңелгә рәхәтлек бирә иде. Моның өстенә эшчеләрнең эштән бушаган вакытларында тау буена җыелып уйнаулары, гармун тартып биюләре дә күңелләндерә торган иде. Төрле урыннардан җыелган, гомерләре буенча завод һәм приискаларда йөргән бу халыкларның арасында төрле тип, төрле сыйфатлылары булулары, үзләренең башларыннан үткән вакыйгаларын сөйләүләре – һәммәсе дә төрле уйларга төшерә, тормышның төрле тармакларын күз алдына китерә иде.
Бу эшчеләр арасында гомерләре буена эшләп йөреп тә, ялгыз торганнары булган кебек, берничә балалылары, тормышның бөтен авырлыкларын күрүчеләре дә күп иде.
Мин боларның кайберәүләре белән үзләшеп киттем. Болар үзләре дә мине якын күрәләр, «уңган шәкерт» дип, ригая күрсәткән булалар иде.
Шулай итеп, матур җәй үтте. Тау арасында көннәр салкыная башлады. Борынгы гадәт буенча, уку мәсьәләсе тагын да алга килеп басты. Җылы мәктәп, китап, уку күз алдыннан китми башлады. Ниһаять, мин, үземә тиешле акчаларны алай-болай алып, авылга кайтып киттем. (Мин башта ук көзгә каршы авылга кайтуны шарт иткән идем.)
Быел мин читкә китәргә уйлый идем. Ләкин бу эш булмады. Үткән елгы кебек, үзебезнең авыл мәктәбендә, бер яктан, балалар укыткан, бер яктан, үзем укыган булып, шунда калырга булдым. Тормышта артык үзгәреш булмый, озын кыш үтеп китте. (1897 елның көзе һәм 98 нче елның язы.)
Тагын да матур яз көннәре килеп җитте. Мәктәптәге шәкертләр таралдылар. Мин тагын да шунда ялгызлык газабын күрә башладым, эш юк. «Рабгузи» тарихын, «Алты бармак», «Сәет Баттал» кебек китапларны укып чыктым. Шуларны укудан башка җан азыгы бирерлек нәрсәләр дә юк иде.
Мин Үтәш мәдрәсәсеннән киткәнгә ике ел булса да, Хатыйп хәзрәткә бер генә мәртәбә дә күренгәнем юк. Ул безнең авылга бик еш килә. Авылның байлары зур кунак мәҗлесе ясаганда аны һичбер калдырмыйлар. Ул мәҗлеснең түрендә була. Шуның өстенә ул безнең авылда һәр атна саен була торган базарга да килә. Шуның өчен мин аны бик еш күрәм. Ләкин, ул күренү белән, әллә кайдан ук качам. Аңа очрау минем өчен арыслан яки аюга очрау белән бер. Әгәр аңа очрый калсам, аның мине кыйнау ихтималы бар. Кыйнамаса да, бик нык тиргәвеннән шөбһә юк.
Бер базар көнне мин базарга чыгып бара идем… Урам почмагыннан базарга карап борылган чакта гына Хатыйп мулла алдыма килеп чыкмасынмы?.. Мин куркуымнан шаккаттым да калдым. Ул ачулы тавыш белән:
– Син, качак, нишләп йөрисең? Миннән рөхсәт сорамый, фатиха алмый киттең.
– Укып…
– Җилем-Каранның надан мулласыннан укып, кеше булырмын дип уйлыйсыңмы? Ахмак… Сине миңа атаң мәрхүм тапшырып киткән иде. Син аның васыятен тотмадың… – Ул никтер йомшады. – Син бу авылда ятып әрәм буласың. Син монда да торма, миңа да барма, Троицкига, Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә кит. Миннән сиңа фатиха, – дип, дога кыла башлады.
Мин аның бу сүзләреннән соң шатланып киттем. Аның белән бергә, кул күтәреп, дога кылуымны сизми дә калдым.
Ул бик якын кеше кебек, баягы сүзләрне кабатлап, минем белән күрешә:
– Ишет, бүгеннән Троицкига кит! – дип, үз юлына китте…
Читкә китү минем күптән бирле теләгән теләгем иде. Шуның өстенә аның бу сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Авылда караңгылык эчендә яту үзе дә туйдырган иде.
Хәзрәт белән шушы очрашудан соң озак тормый сәфәр хәзерлеген күрә башладым. Волостьтан паспорт алып кайтып куйдым. Китап-фәләннәрне капчыкка тутырдым. Шулар белән хәзерлек эше бетте дә.
Троицкига Уфа һәм Чиләбе аша поезд белән баруның җиңел икәнен белсәм дә, минем юллык акчам юклыктан, бу эш мөмкин түгел иде. Шуның өчен дүрт йөз илле чакрымлык мәсафәне80, Урал таулары аркылы үтеп, җәяү барырга тиешле идем.
Минем бәхеткә каршы, үзебезнең авылдан мәгълүм «Лапашты» заводына чаклы ат белән баручы кеше чыкты. Бу кеше мине шунда чаклы буш алып барырга вәгъдә итте.
Шушы вәгъдәнең өченче көнендә без Урал тауларына карап чыгып киттек. Янымда китап һәм вак-төяк нәрсәләрдән башка җитмеш биш тиен көмеш акчам да бар иде.
Йөз егерме чакрымда булган «Лапашты» заводына бару башта җиңел булса да, бара торгач, бик шәп яңгыр булып киткәнлектән, юллар авырлашты. Арбаны тарттырып бару мөмкин булмый башлады. «Зигәзе» белән «Лапашты» заводлары арасындагы урманнар уртасыннан барган тар гына юл арба белән йөрерлек хәлдән чыккан иде. Үзебез җәяү барсак та, ат коры арбаны да тартып бара алмый башлады, бара торгач, бөтенләй арыды һәм алга барудан бөтенләй баш тартып тукталды. Без көч-хәл белән Әхмәр авылына җитеп, хәл җыйганнан соң, шул авылда, ниһаять, арбаны калдырып, икәү бер атка атланып китәргә мәҗбүр булдык. Шулай итеп, мең бәла белән «Лапашты» заводына барып җиттек.
Мин монда бер кич кундым. Троицк ягына китә торган берәр иптәш эзләдем, ләкин иптәш туры китерә алмадым. Иптәш таба алмый аптырагач, юлны өйрәнеп, капчыкны аркама асып, Биләрәт заводына таба карап, ялгызым чыгып киттем.
Юл тар, борылмалы, ике як – кара урман. Ялгыз бару бик куркыныч. Аюның нәкъ өстенә барып чыкмас өчен, һәрвакыт кычкырып, сөрәнләп барырга кушканнар иде. Мин аларның сүзләре буенча минут саен кычкырып барам. Юлда бер кеше дә очрамый. Урман эченнән лап-лоп басып аю килеп чыгар төсле тоела. Шулай уйлап та бетмисең, урман эчендә әллә нәрсә шытырдаган, агач ботакларын сындырып, алга таба килгән кебек булып китә. Аю гына түгел, шүрәлеләр, урман качкыннары чыгып, арттан килеп тотарлар кебек тоела. Утырып хәл җыюы да куркыныч. Шуңа күрә йөгерә-йөгерә алга барырга ашыгасың. Барган саен, урман тыгызлана, караңгылана. Ул гына җитмәсә, әллә кайсы якта күк күкрәгән тавышлар ишетелә.
Ашыгып бара-бара хәлем беткән, тыным кысылган кебек була башлады. Ниһаять, нәрсә булса да булыр дип, бер таш өстенә утырып хәл җыярга керештем. Моң-зар эчкә сыймый җырлап җибәрәм. Бу җыр минем эчемдә кайнашкан ялгызлык кайгыларын юып төшерде. Мин хәзерге минутта бөтен куркыныч һәм эч пошулардан азат булдым. Миңа алга барырлык көч керде. Шул көч белән мин тагын да алга киттем. Кара урман хәвефсезгә әйләнде. Аю-фәлән чыкса да, бернәрсә дә булмас дигән уй башка килеп утырды. Шулай бара торгач, урманны чыгып, бик биек булмаган таудан төшеп, бер авылга барып җиткәнемне сизми дә калдым.
Бу авыл Кәртәле исемендә кечкенә генә катай авылы иде. Авылдан кергәч тә, су буендагы бер йортка барып, хәл җыеп, кунып китәргә рөхсәт сорадым. «Рәхим ит» диделәр.
Кәртәле авылы урман арасында, Инҗәр суына төшкән кечкенә, ләкин ташлар арасыннан шылтырап аккан кечкенә бер елга буенда утыра. Авылның читеннән үк эре карагайлар тезелешеп киткәннәр. Миңа үзенең өенә кереп кунарга рөхсәт иткән кеше бик ачык йөзле. Минем шәкерт икәнемне белгәч, хөрмәтләп, чәй эчерде. Бу авылның бөтен кәсебе урман кисү икән. Җәйгә чыгу белән, агач кисеп, күмер яндырырга (әлбәттә, завод өчен) китәләр, имеш. Мине чәй эчергәч, өй хуҗасы урманга китте. Алар анда кунып эшлиләр булса кирәк. Үзе белән байтак кына азык та алды. (Хәзерге көндәге яшь шагыйрьләрдән М. Таҗи шушы Кәртәле авылыныкы.)
Шушы авылда кунганнан соң, моннан егерме биш чакрым җирдә, олы юл өстендә булган Ак Көчек-Сәрмән авылына таба карап, тагын да ялгыз чыгып киттем. Бу ике арада бер генә дә авыл булмау өстенә юл һаман шул кара урман һәм тау арасыннан бара иде.
Башта яхшы гына шәп барсам да, бара торгач, аяклар тала башлады. Ташлы юлдан бару аякларны кабартты. Унбиш чакрымнар чамасы баргач, су буена утырып, хәл җыеп, тамак туйдырып алдым да тагын алга киттем. Кичкә каршы Ак Көчек авылына җитеп, шунда ил мулласы булып, балалар укытып торган бер татар мулласына кердем. Ак Көчек-Сәрмән – Агыйдел буена утырган бик зур авыл. Бу авылда торган көннәремнең һәрберсендә мин Идел буена барып, бик озак йөреп, су кереп кайта торган идем. Агыйдел бу тирәдә бәләкәй генә. Ләкин чиксез матур. Ул миңа бик якын күренә. «Безнең авыл яныннан үтә торган Агыйдел бит бу!» – дип, мин аңа бик озак карап утырам. Мин аны бала вакытымнан бирле белгәч, ул да мине белгән кебек булып китә. Мин төшкән кеше үзе дә, хатыны да бик ачык йөз белән каршы алдылар. Һәм өч көннән соң Мышый авылының Минһаҗ дигән бер мулланың Троицкига барачагын, аның мине алып баруында шөбһә юклыгын сөйләделәр. Икенче көнне Минһаҗ мулла үзе шушы авылга килде.
Бу кеше ап-ак сакаллы, киң күңелле, ачык йөзле бер кеше булып чыкты. Мин аңа, күрешеп, үземнең Троицкига, Зәйнулла хәзрәт мәдрәсәсенә укырга баруымны әйтү белән, берсүзсез алып китәргә вәгъдә бирде һәм иртәгә шушы авыл аркылы үтәчәген белдерде. Бу мулла шуннан ерак түгел Күнтәк яки Күнтәй авылының бер суфи белән Зәйнулла хәзрәткә кул биреп кайтырга баралар икән.
Троицкига хәтле ат белән бару бәхетенә ирешү мине чиксез шатландырды. Вәгъдәнең икенче көнендә, пар ат җиккән тарантаска утырып, мин бу ике суфига кучер булып, Троицкига чыгып киттек.
Безнең тирәдә Биләрәт заводының исеме «Иделбашы» заводы дип мәшһүр. Җәйгә чыккач, безнең яктан монда эшкә китүчеләр күп. Бу заводны гаҗәп иттереп сөйлиләр. «Идел чаклы Иделне буганнар!..» – дип хәйран калалар иде. Хәзер мин шуны күреп үтү шатлыгы белән барам.
Атлар көр. Олы юл белән җилдереп алга баралар. Менә заводның һавага төтен чыгарып утырган морҗалары, әнә йортлар…
Барып җиттек. Чынлап, Агыйдел буылган. Тик мәгълүм бер җирдән генә шаулап су ага. Буаның югары ягы чиксез күл булып ята. Заводтан төрле тавышлар чыга. Заводка кереп-чыгып йөрүче эшчеләр күренә.
Завод тышыннан караганда да искиткеч. Аның эче гаҗәптер инде дигән уй башка төшә. Әлбәттә, аның эченә керү, күрү минем ихтыярда түгел.
Без, бер фатирга кереп, атларны ашатып, чәй эчтек тә юлыбызда дәвам иттек. Бераз барганнан соң, Урал тавының үзәге булган:
Ураллардан биек, ай, тау булмас,
Ураллардан үткән су булмас,
Ир башкайларына эшләр төшсә,
Ни авыру булмас, ни сау булмас… –
дип җырланган Уралга менә башладык. Урал чынлап та биек икән. Аның башыннан күп җирләр күренә. Аны үткәндә, күңелгә әллә нәрсәләр төшә. Менә аның нәкъ башы. Бу инде Европа белән Азиянең аерылган җире. Хәзер без Азиягә чыгып китәбез…
Минһаҗ мулла – күңелле кеше: ул – күпне күргән карт, кайвакытта күңелле вакыйгалар сөйләп ташлый, кайвакытта «Мөхәммәдия» көйләре белән мөнәҗәтләр әйтеп җибәрә. Үзе артык вакчыл түгел, егет сымак кеше. Уку ягы бик сай булса да, төрле сүзләр кушып сөйләгәнгә күрә, белемле генә булып күренә. Ләкин бу ике зат күп вакыт күзләрен йомып, тәсбих тартып баралар. Берсе көненә утыз биш мең, икенчесе егерме биш мең зекер әйтә. Ишан биргән сабакларын, шулай итеп, һәр көн җиренә җиткереп баралар. Арба өстендә зекер әйтеп барган чакларында, бөтен дөньядан ваз кичкән кебек күренәләр, һичбер сүз әйтмиләр, башларын югары күтәреп карамыйлар. Намаз вакыты җитү белән, кайда туры килде, шунда намаз укып китәләр.
Мулланың иптәше – бернәрсә дә белми торган бер башкорт. Ул яшьрәк вакытында тәүфыйксызрак булган да соңра, тәүбә итеп, Зәйнулла ишанга мөрит булып, сабак алган. Хәзер сабагын яңартырга бара. Минһаҗ муллага бу тирәдәге авылларның муллалары бик таныш булсалар кирәк, без ат ашатканда да, кунган вакытта да берәр муллага яки мөәззингә төшәбез. Алар, муллалар рәтеннән, мине дә ашка, чәйгә бергә утырталар. Күп җирдә атларны да үзләренең кешеләреннән каратып, мине кунак кебек итеп сыйлыйлар.
Безнең юл күңелле булды. Пар ат, шуның белән бергә, атлар таза булганга күрә, дүрт көн тулып бишенче көндә Троицкига барып та кердек. Авылдан чыгып китүемнең унөченче көнендә Троицк шәһәрендә булдым. Дүрт йөз илле чакрым бер араны бу чаклы аз вакыт эчендә бару – бик зур бәхет…
Бөтен тирә-якка шөһрәте таралган Зәйнулла ишанның мәдрәсәсе Троицк шәһәренең бер як чигендә, «Мәгъмурия» дигән өлешендә икән. Без, шәһәрне чыгып, хәзрәтнең мосафирларга хаслап салдырган мосафирханәсенә барып төштек.
Мосафирханә зур-зур бүлмәләрдән гыйбарәт булган бер йорт булып, һәрбер бүлмәсендә лык тулган мосафирлар. Монда татар, башкорт, кыргыз, казах һәм башкалардан һәртөрле халыклар бар. Кайбер бүлмәләрдә хатыннар белән ирләр аралаш. Бу мосафирларның бик күбесе мөрит булып сабак алырга килгән. Арада авырулар да бик күп. Болары ишан хәзрәттән, өшкертеп, дару алырга килгәннәр.
Мондагы тормышны беренче мәртәбә күргәндә хәйран каласың. Шул ук бүлмәнең бер почмагында берәү косык даруы эчеп косып ята. Икенче берәүләр шуның янында ук рәхәтләнеп чәй эчеп, ашап утыралар. Кайбер кеше кыйблага каршы утырып зекер әйтә, ягъни тәсбих тарта, капыл гына «Һу, шәйхем, мәдәт…», «Һу, һу, һу, Алла!» дип кычкырып җибәрә. Икенче бер бүлмәдә көйләп мөнәҗәт укыйлар, кайберәүләре ишан хәзрәтнең яхшы сыйфатларын сөйлиләр. Кайберәүләр Коръән укыйлар. Мулла кебек күренгәннәре нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр.
Без барып чәй-мәй эчкәнче, икенде намазы җитте. Монда мәчеткә бармый калу һичбер ярамый. Без дә намазга киттек. Монда эшләр тагын да кызык, һәркем, алдына гына карап, кулындагы тәсбихен тартып утыра. Шым гына торганда, тегендә дә, монда да «Алла…», «шәйхем…» дип кычкырып җибәрәләр. Арадан берәү, «Һу, һу, һу, Алла!..» дип, туктаусыз «һу» лый башлый. Урынында гына торып чыдый алмый, дуларга, тыпырчынырга керешә. Авызыннан күбек ага башлый. Ниһаять, хәлдән таеп егыла. Үзе җан тиргә бата… Ләкин мондагы кешеләрнең бу эшкә карап исләре китми. Бернәрсә дә булмаган кебек утыралар. Минем кебек беренче күрүчегә бу эшләр куркыныч…
Менә ишан хәзрәт килде. Аның тирә-ягын төрле яшьтәге, һәммәсе дә чалмалы булган мөритләр чолгап алганнар. Ул бик әкрен һәм бик вәкарьле рәвештә, һичкемгә карамый, ике якка тезелгән кешеләр уртасыннан үтеп, михрабка каршы барып утырды. Ул үзе гәүдәгә мәһабәт булмаса да, карап торуга тәэсир итә. Ул килеп утыргач, кычкырып җибәрүчеләрнең саннары тагын да күбәйде. Хәтта намаз укый башлагач та, капыл гына «Алла» дип кычкырып җибәрүчеләр булды.
Бүген миңа мондагы ахирәт тормышы кебек тормыш бик кызык тәэсир итте. Мондагы эшләргә, серләргә төшенү авыр кебек булып тоелды. Мин шундый уйлар белән баш ватып йокыга киткәнмен.
Иртәнчәк төрле шау-шуга уянып киттем. Иртән торып намазга барып кайтканнан соң, чәй эчеп, тәһарәт алып, бик нык әзерләнгәннән соң, ишанның өенә, аның мәҗлесенә баралар икән. Минһаҗ мулла белән иптәше дә, тәһарәт алып, тәмам хәзерләнеп, мине үзләренә ияртеп, ишан йортына алып киттеләр.
Ишанның капка төбеннән башлап кеше тулган. Ярлы һәм хәерчеләр тышта нәрсәдер көтеп торалар, хәзрәткә килгән мосафирлардан сәдака сорап калалар. Эчкә кергән саен, тыгызлык арта. Муллалар, яхшы киемле кешеләрне каршы алып, залның түренә таба озатып торучы махсус кешеләр бар. Болар үзләре дә чапан-чалма киеп, күзләренә сөрмә тартып, кулларына тәсбих тотып алганнар.
Минһаҗ мулла белән суфи алга үтеп киттеләр. Мин ишек төбендә карап калдым. Ләкин тартыша-тартыша торгач, ишанның кабул итү бүлмәсенең ишеге төбенә җитәргә мөвәффәкъ булдым. Менә сиңа зур зал, идәнгә әйбәт паласлар түшәлгән. Бик яхшылап чәй мәҗлесе хәзерләнгән. Тирә-ягына чапан-чалма һәм яхшы киемнәр киенгән кешеләр аяк бөкләп утырганнар. Ишек төбендәрәк гади һәм ишан өчен файдасызрак сыйныф – авырулар тезелгәннәр. Боларның кайберсе утырган, кайберсе аяк өстендә тора. Ишан үзе бик шәп тышлы, кыска җиңле, мех эчле камзул сымак нәрсә, аягына яшел читек, башына чалма кигән хәлдә, иң түрдә китап тотып, борынгы әүлияларның һәм сәләфе салихиннарның81 кәрамәтләрен сөйләп утыра. Сәхабәләргә дә барып җитә. Сүзен аңлавы бик читен. Бер мәүзугъдан82 икенче мәүзугъка бик тиз күчә. Күзләре соң дәрәҗәдә үткер, туры караган вакытта зәгыйфьрәк кешеләрнең башлары иелми калмый. Тирә-ягында ярдәмче хәлфәләре, суфилары бик күп. Боларның кайберсе кунакларга чәй ясый, кайберәүләре, шундагы халыкны утыртып, тәртип саклап йөри.
Беренче күргәндә, мәҗлес артык мәһабәт. Соң дәрәҗәдә изгеләр мәҗлесе булып күренә. Мондагы күренешкә хәйран калмаслык түгел. Миңа мондагы хәлфәләр бик галимнәр, гыйлем диңгезендә йөзә торган кешеләр төсле булып күренделәр.
Чәй янына кайнар пирожки килеп тора. Самавырлар берсе артыннан берсе китерелә. Өстәл өстендә, токмачка дип басып куйган камыр кебек, кызыл бер нәрсә тора.
Моны «мәгъҗүн» диләр. (Әфьюн һәм башка дарулар катнаштырып ясалган, борчак кадәресен генә капсаң да, җанга рух биреп, кәефләндереп җибәрә торган бер нәрсә. Моның артыннан сөтсез чәй эчәләр. Чәй эчкән саен, кеше кәефләнә бара.) Шушы «мәгъҗүн» нән һәркемгә берәр борчак кадәре генә биреп торалар. Чәй һәм хәзрәтнең шунда килгән муллалар белән сөйләве озакка сузылды. Мин, басып тора-тора арып беткәч, ишек төбендә кысылып утырдым. Ишан белән күрешүне көтәм. Тәртип буенча шулай кирәк дигәннәр иде.
Бервакыт ишан хәзрәт, урыныннан торып, ишек төбенә килә башлады, һәрьяктан шалтыр-шолтыр алтын, көмеш яварга кереште, һәркем аның кулын үбеп күрешә дә соңра алып килгән сәдакасын бирә. Бик илтифатсыз гына бер кулын биреп, икенче кулы белән акчаны ала. Әллә ничә кеше биргән сәдакага бер генә мәртәбә битен сыйпап куя. Ул әкренләп ишек төбенә – безнең тирәгә дә килеп җитте. Өшкертергә килгән авырулар – казах хатын-кызлары – алдагы бүлмәдә утыралар иде, алар янына да килеп, өс-башларына карап, бер-ике өреп, ниндидер сүзләр әйтеп үтте. Тик бер бик матур җиткән казах кызы янында озаграк тукталып, аның маңгаен һәм күкрәген тотып карады. Теге авыру чынлап та бик матур иде!..
Шулай итеп, бөтен зал һәм алдагы бүлмәне урап чыкканнан соң, өстәл янына утырды. Төрле яктан вак капчыклар белән тозлар суза башладылар. Өстәл өсте тоз белән тулды. Ишан боларның өстенә бер генә мәртәбә өрде дә, шуның белән эшләре бетте, һәркем үзенең тозын яңадан алды. Аннан соң авыруларга төрле дарулар өләшергә кереште. Мин әле аларның нинди дарулар икәнен бер дә белмим. Тик ишан хәзрәт биргән дару булгач, ул даруларның шифалы булуларына да шөбһә итмим.
Кешеләр күрешкән рәттән мин дә күрештем. Башта бер сүз дә әйтми: «Нигә килдең?» – дип сорамый үтеп китте. Соңра Минһаҗ мулла сүз башлап, минем укырга килгәнемне сөйләде. Шуннан соң ишан, миңа карап, «Кайда укыдың, нәрсә укыдың, паспортың бармы?» дигән сөальләрне бирде.
Мин, югарыдагы ике сөальгә тиешле җавап биргәннән соң, паспортның юклыгын, тәәссефкә каршы83, өйдә онытылып калганын сөйләдем.
– Юк, балам, юк. Паспортсыз мәдрәсәгә керергә рөхсәт юк. Ярамый! – дип, сүзне бик кыска бетерде.
Мин нәрсәдер әйтергә теләгән идем, ишан, тыңлап та тормый, икенче кешеләр белән мәшгуль булып китте. Димәк, минем монда эш бетте. Йә кайтып паспортны алып килергә кирәк, яки башка бер чара эзләргә тиеш булам.
Мәҗлестәге кешеләрнең элек килгәннәре чыга башладылар. Минһаҗ мулла белән суфи да чыкты. Мин алар белән бергә мосафирханәгә кайттым. Минһаҗ мулла: «Паспорт булмагач ярамас шул, ишан белми әйтмәс. Әллә нинди бәлагә очрарсың. Иң яхшысы, син безнең белән кире кайт. Көзгә каршы кабат килерсең», – диде. Ишанның сүзе алар өчен катгый икән… Ул «ярамый» дигән эшләрнең һәрберсен эшләргә ярамый. Эшләргә кушкан эшләрен, нинди генә булса да, эшләргә кирәк. Әгәр дә каршы килсәң, берәр уңайсызлыкка очравыңда һичбер шөбһә юк. Мин боларның киңәшләренә риза булдым. Болар белән кире кайтып, паспорт алып килергә карар бирдем. Болар өч көннән соң кире кайтачаклар иде. Шуларны көтеп, өч көн буенча мәдрәсә тирәсендә йөрдем.
Мәдрәсә шәкертләре кыргыз арасына таралып беткәннәр, монда тик бер-ике дистә чамасы гына кеше калган иде. Боларның һәммәсе дип әйтерлек тәсбихле шәкертләр булып, үзләренчә бүгеннән җәннәт ачкычын кулларына тоткан, ишан фатихасы аркасында гыйлем дәрьясына кергән кебек йөриләр иде. Минем кебек чабаталы кешегә илтифат итүче булмады. Шулай да, боларның бик күбесе «Шәрхе мулла» тирәсендә генә йөзгәнгә күрә, боларның коры кабык икәнлекләрен төшенеп була иде.
Шуның өстенә монда кая карасаң, анда мөрит, суфилар тулган булып, бөтен эшләре намазга барып, тәсбих тартып кайтудан гыйбарәт иде. Монда тагын бик мәһабәт йөргән пишкадәм хәлфәләр дә күп. Боларга якын барып сүз кушу, мөнәсәбәт ясау вак шәкертләргә мөмкин түгел кебек күренә. Шуның өчен, мин боларга хөсне зан84 белән карап, «болар бик галим кешеләрдер инде…» дигән фикерне башка утыртып куйдым, һәм моңарчы үзем укып йөргән мәктәп, мәдрәсәләргә караганда ишан хәзрәт мәдрәсәсенең артык һәм күп нәрсәләр укыла торган булуына бер дә шигем калмады. Шуның өчен көз көнендә тәкрар килү уе белән кире кайтып китәргә уйладым.
Өч көннән соң Минһаҗ мулла белән теге суфи эшләрен бетерделәр. Мин дә, ничек килдем, шулай аларның кучерларына утырып, кире юлга чыктым.
Эшнең болай булып чыгуы, укырга дип китеп тә кире кайту күңелгә начар тәэсир итсә дә, җәй көнендә берәр урында эшләп, бераз акча әзерләп килүне уйлап, күңелемне юата идем.
Биш көн эчендә Ак Көчек авылына кайтып та җиттек. Мин тагын да мәгълүм ил мулласының өенә төштем. Ләкин болар минем Троицкида тора алмавымны белгәч, күңелсезрәк каршы алдылар. Ничек тә шунда бер кич кунганнан соң, тагын юлга ялгызым чыгып киттем. Борынгы өйрәнгән юл буенча сәфәрне дәвам иттердем.
Берничә чакрымнар барганнан соң, хәл җыярга утырган идем, артымнан җәяүле ике кеше килеп җиттеләр. Боларның өс-башларына караганда, эш эзләп йөрүчеләр яки берәр заводта эшләп тә инде шуннан кайтып баручылар икәнлекләре күренеп тора иде. Шуның белән бергә боларның бик үткер күзле һәм сүзләрне киная беләнрәк сөйләүләрендә күңелгә курку төшмәслек тә түгел иде. Болар, бер дә әйтми-нитми, минем янга утырып, тәмәке ясап тартырга, шуннан соң гына минем белән сөйләшергә керештеләр.
Сүзне, әлбәттә, «Йә, егет, кайдан киләсең?»нән башладылар. Мин кая барып, каян кайтып килгәнемне сөйләдем. Сүз байтакка тартылды. Боларның, берничә заводта эш таба алмый, хәзер «Лапашты» заводына барулары мәгълүм булды һәм, юл бер якка карап киткәнгә күрә, бергә бармакчы булдык. Болар бик таза булып, шәп йөргәнгә күрә, боларга ияреп бару бик кыен булса да, ялгыз курка-курка баруга караганда, бердән, күңелле, икенчедән, куркынычсыз булганга күрә, болардан калышмаска тырыштым. Болар да, минем аруымны сизгән булсалар кирәк, бераз барган саен хәлемне сорыйлар һәм туктап тәмәке тарталар иде. Бара-бара болар белән килешеп киттек. Кичкә таба Кәртәле авылына барып җиттек. Ләкин авылда фатир табу бик мөшкел булды. Чөнки бу ике егетнең тышкы күренешләре һәркемне шикләндерерлек булганга күрәме, нәрсәгәдер фатир бирергә шөбһәләнәләр иде. Ниһаять, боларның берсе бик шәп һәм урынлы итеп сүгенде: «Безгә кайда да бер кояш, әйдә шунда агач арасында кунабыз, безнең бәхет үзебез белән», – дип, безне ияртеп, авылның чигендәге агачлар янына китерде.
«Монда чынлап та бик матур бит, иптәш!» – дип, шунда ук чәйнекләрен кайнатырга керештеләр. Матур суның яр башында үскән ямьле агачның төбендә шәпләп, тәмләп чәй эчеп алдык, бик шәпләп хәл җыйдык.
– Ну, нишлибез, иптәшләр, әле кояш баерга ике сәгать вакыт бар, «Лапашты» моннан унике чакрым. Без анда караңгы төшүгә иркен җитәбез, кузгалабызмы? – диде берсе.
Икенчесе дә, аңа кушылып:
– Давай китәбез, безгә бу башкорт авылын каравыллап ятудан файда булмас, – дип, иптәшенең фикеренә кушылды.
Бу эш минем өчен яхшы ук авыр булса да, мин болардан калуны мәслихәт күрмәдем. Шунда ук капчыкларны аркага асып, тау буйлап, урман арасына кереп тә киттек.
Башта бару бик артык күңелсез булмады. Ләкин бик күп баргач кына, юлны адашып, урман юлы белән китүебезне сизә башладык. Барган саен, юл начарлана, бетәргә якынлаша иде. Ул арада, кояш баеганлыгы мәгълүм булып, эре агачлар арасы караңгыланды. Безнең бара торган юлыбыз да төрле якка таралып, эш бөтенләй чуалды. Мин генә түгел, егетләр дә шөбһәләнделәр, аю-фәләнгә очрау ихтималын сөйли башладылар. Әле һаман сукмак кебек тар гына бер эздән барсак та, бу эзгә аркылы-торкылы агачлар авып, йөрергә соң дәрәҗәдә уңайсыз итәләр иде. Тик болар, бу сукмакның берәр күмер яндыра торган җиргә барып чыгуын ихтимал тотып, күңелне юаталар һәм еш-еш кына кычкыралар иде.
Караңгы төште. Без бөтенләй үлән каплаган эздә, урман уртасында торып калдык.
– Чү, тукта!.. Кыңгырау шалтырый түгелме? – диде берсе.
Аның сүзе буенча өчәвебез дә туктап, дикъкать белән кыңгырау тавышын тыңлый башладык. Чынлап та, колакка кыңгырау тавышы ишетелә иде.
Бу инде якын-тирәдә күмер яндыра торган урын барлыгын, бу тавыш шуларның атлары муенына тагылган кыңгырау тавышы икәнен белдерә иде. Тагын да бераз тыңлагач, тавыш ишетелгән якка киттек. Барган саен, кыңгырау тавышы якынлаша бара иде. Менә бервакыт урман арасыннан эт тавышы да ишетелә башлады. Хәзер монда торган кешеләрнең барлыгы ачык мәгълүм булды. Без зур өмид белән эт тавышы ишетелгән якка киттек. Ут күренде. Менә ут тирәсендә йөргән кешеләрнең шәүләләре, бара торгач, аларның безгә таба караган ялтыравыклы күзләре күренде.
Без алар янына барып җиттек. Табигый, башта алар безне бик нык шикләнеп, саклык белән каршы алдылар. Хәтта берсе үзенең җиргә ташлаган тимер көрәген кулына тотты. Ләкин без адашуыбызны сөйләгәч басылдылар һәм «Лапашты» ның өч чакрым сулда калганын, болар яныннан «Лапашты» га туп-туры юл киткәнен сөйләделәр. Болар, һәрхәлдә, монда кунуыбызга авырсыналар кебек күренәләр иде. Ләкин без китмәскә карар бирдек, шунда кунып калдык. Иртән тору белән китеп, «Лапашты» га барып кердек.
Мин мондагы авылдашлар янына төштем. Теге иптәшләр, казармага төшеп, шул көндә үк эшкә ялландылар.
Монда бераз эш эзләп карасам да, үземә муафыйк булган эш табылыр төсле күренмәде, һәм нигәдер минем монда торасым килми, икенче җиргә китәсем килә иде. Мин монда бер-ике көн тордым. Үзем кебек эш эзләүче бик таза бер егеткә очрадым. Бу егет миңа моннан кырык чакрымнарда «Калма-елга – Инҗәр» дигән заводта эш барлыгын сөйләп, мине үзе белән шунда алып китәргә кызыктырды. Кайсы юл белән кайтсам да, мәсафә бер микъдарда булганга күрә, мин сүзсез риза булып чыгып киттек. «Калма-елга» заводы моннан кырык чакрым ераклыкта булганга күрә, бер көн эчендә барып җитә алуыбыз мөмкин түгел иде. Шуның өчен юлда күмер яндыручылар янында кунып, икенче көнне төштән соң барып кердек. Ләкин безнең эштән бәхет булмады. Бер-ике көн эш эзләп казармада ятсак та, эш таба алмадык.
Безгә монда тагын шушы җирдән кырык биш чакрым чамасында яңа завод салына башлаганын, анда эшчеләргә ихтыяҗ зур икәнен сөйләделәр. Без икәү анда китәргә риза булып юлын өйрәндек тә төштән соң чыгып та киттек.
Көннәр матур, таулар арасында нур уйнап тора иде. Шуңа күрә сәфәрнең муаффәкыятьсезлеге, юл йөрүнең кыенлыгы бөтенләй онытылды.
Без шулай икәүләп бик күңелле барган вакытта, таштан ташка бәрелеп, шаулап агып яткан елгага очрадык. Бу суның Бәләкәй Инҗәр дигән су икәнен башта ук белгән идек. Ун сажиннар чамасы киңлектә булган бу суның тирәнлеге артык мәгълүм булмаса да, аны аркылы үтеп киткән ат аягы эзләре һәм арба тәгәрмәче юллары беленеп ятканлыктан, моннан аркылы кичеп чыгуның мөмкин икәнлеге күренә иде. Без, алай-болай уйлап тормый, аякларыбызны чишенеп, бил тиңенте төрендек тә суга кереп киттек. Су, ниһаять каты акканга күрә, аякны үзе белән алып китәргә көчләп тора иде. Иптәш егет, таза һәм миннән зур да булганга күрә, алдан китте. Ниһаять, ул аръякка барып чыгарга якынлашты, ләкин мин, инде суның уртасына җиттем дигән чакта, су уңаена ага һәм авып китә башладым. Тотынырга һәм ярдәм өмид итәргә һичбер юл калмаганга күрә кычкыра башладым. Суның агымы мине бер минуттан соң үзе белән алып китте, зур ташларга бәрәчәк вакыт җитте. Ләкин шул минутта иптәшем килеп миңа таяк тоттырды, һәм шул ук минутта арттан бер атлы башкорт килеп җитте, миңа үзе менгән атның койрыгына ябышырга кушты. Шулай итеп, алар икәүләп мине үлемнән коткарып, икенче якка алып чыктылар.
Без сәфәрне тагын дәвам иттердек. Икенде җитәр алдында баягы судан да зур булган Олы Инҗәр дигән су безнең юлга аркылы төште. Без моны үтәргә тиеш. Мин яр башында тып туктап уйга калдым һәм, суга агып китүемнән куркып, бер адым да алга бармаска, бәлки шуннан бер чакрым җирдә генә күренеп торган тау буендагы авылга борылып барырга карар бирүемне иптәшемә сөйләдем. Ул мине димләп караса да булдыра алмады, ниһаять, миннән аерылып, су аркылы үзе генә чыгып китте. Мин аның чыгып киткәнен карап тордым да, теге күренеп торган авылга таба киткән юлга төшеп, алга киттем.
Авылга барып кердем. Ләкин авылда һичбер җан әсәре юк. Урамнар алабута, кычыткан һәм башка үләннәр белән тулы, тәрәзәләр ябык, капкалар бикле, әлхасыйль, авыл тәмам ташландык бер хәрабә хәлендә иде.
Бер яктан, авылда кеше булмавы, икенче яктан, кояш батарга якынлашу мине бик зур күңелсезлеккә, төрле шөбһәләргә төшерде. «Калма-елга» моннан җиде-сигез чакрымнар чамасы булганга, аның өстенә моннан ике-өч сәгать кенә элек, мине агызып, үзе белән бергә алып китә язган судан чыгарга тиешле булганга күрә, бүген үзем генә булган хәлдә, ул якка аяк атлавым һичбер вәҗһедән85 ярамый иде. Ничек тә шушы ташландык авылда берәр җан иясе табу өмиде белән, урам буйлап, югары очка таба карап, алга киттем. Шулай җан иясе эзләп бара торгач, авылның иң яхшы йортларыннан берсенең капка төбендә иярләгән ат торганын күреп, шунда карап юнәлдем. Капка төбенә бару белән, этләр миңа каршы өреп чыктылар. Боларның һөҗүменнән кычкыра башлаган идем, капкадан берәү килеп чыкты һәм миннән нәрсә кирәклеген сорады. Мин кунарга урын эзләгәнемне әйткәч, бу кеше: «Мин хуҗа түгел – хезмәтче, әйдә, үзләреннән кереп сора», – дигәч, шуңа ияреп, ишегалдына кердем. Монда хуҗа булып йөргән кеше Үтәш авылында укып йөргәндә күргән Гомәр исемле егет булып чыкты. Бу кеше, мин Үтәштә укып ятканда, зур шәкертләрдән санала иде. Мин аны күреп шатландым, монда куна алуыма һичбер шөбһә итми, аның «әйдә» дип әйткәнен көттем. Ләкин эш мин уйлаганның киресенчә булып чыкты: бу егет башта мине танымаска салышты, соңра таныса да, ул вакыттагы танышлыкның һичбер әһәмияте юк икәнен күрсәткән рәвештә рәтле сүз дә кушмый, хезмәтчеләренә төрле эш хакында әмерләр бирә башлады. Шулай итеп, үз йомышы белән икенче якка китте.
Мондагы халыкның бик нык хәзерләнеп йөрүеннән, хатын-кызларның бик кызу эшләп йөрүләреннән кунак көтү галәмәтләре күренә иде.
Мин шунда якынрак келәт алдына хәл җыярга утырдым һәм боларның рөхсәтләрен көтә башладым. Кояш байый башлады. Ярты сәгать кадәр утырсам да, һичбер сүз кушучы булмады. Шулай торганда, бик шәп атка атланган өч кеше килеп төштеләр. Бу кешеләрне йорт хуҗаларының соң дәрәҗәдә хөрмәт белән каршы алуларыннан үзләренә бик кадерле кешеләр икәнлеге күренеп тора иде.
Минутлар тагын үтте. Кунаклар өйгә кереп киттеләр. Байтак торгач, бер хатын, минем янга килеп: «Безгә бүген старшиналар килде, кунак бар, сезгә монда кунарга урын юк. Өй хуҗасы чыгып китәргә куша», – диде.
Бу хатынның сүзләре һәм шушы чаклы киң ишегалдында миңа кунарга урын булмавы бик кызык тоелды. Боларның бу мөгамәләләренә нәрсә дип мәгънә бирергә дә белмәдем.
– Миңа өй кирәкми, шушы келәт алдында иртәгә чаклы ятарга рөхсәт бирсеннәр әле, – дидем.
– Юк, ярамый. Әнә теге урамда тагын бер йортта кешеләр тора, шунда бар. Безнең нәрсәләр җәйләүгә китеп беткән, сезгә салып йокларга бер әйбер дә юк, – диде.
Бу хатынның сүзләрен ишеткәч, Хуҗа Насретдиннең «Арканга он тутырып куйган» дигән сүзе искә төшеп, көләргә дә, еларга да белмәдем.
Ул арада хезмәтче егет килеп җитте. Ул да, теге хатынның сүзләрен тәкрар итеп, мәсьәләне бик тиз кисте, хәзер үк чыгып китәргә кушты.
Мин капчыкны аркама асып чыгып киттем. Теге хатын әйткән йортны эзләп, икенче урамга төштем. Чынлап та, монда бик шәп кенә кара-каршы салынган, такта түбә белән ябылган, гадәттә, башкорт авылларында бик сирәк очрый торган бер йортта кешеләр бар икән. Урам як башындагы өйнең тәрәзәләрен ачып, чәй эчеп утыралар. Мин тәрәзә төбенә барып, кунарга рөхсәт сорадым. Озын таза башкорт, миңа бераз шөбһә белән караганнан соң, өй эчендәге икенче берәүгә әйләнеп, «Керсенме?» дип сорады. Аның «Керсен!» дигән тавышын ишеттем. Капкага килеп, аның ачылганын көттем. Хуҗа чыгып ачты да тагын бикләп куйды. Өй эчендә бер ир, бер хатын һәм унике-унөч яшьлек кыздан башка берәү дә юк иде. Чәй эчәргә утырырга куштылар, утырдым. Сораша башладылар. Кыскача гына әхвальне сөйләдем. «Паспорт юк» дигән хәл боларны шөбһәгә төшергән кебек булды, шулай да белдермәделәр.
Теге байларның ни өчен кундырмауларын сорадылар. Мин аларга кунак килгәнен, мине ни өчендер кундырмавын сөйләдем.
Караңгы төште. Чәй урыны җыелды. Үзләре бу өйдән кунак өйләренә ятарга чыкмакчы булдылар һәм аска – киез, баш астына мендәр биреп, сәке өстендә ятарга кушып чыгып киттеләр.
Яттым. Өй эче тәмам караңгыланды. Тыштан күк йөзен каплаган болытлардан вак яңгыр сибәләп ява башлады. Миңа, өй эче бөркү булу өстенә таракан, кандалалар төрле яктан һөҗүм итә башладылар. Өй эчендә ниндидер шомлы ямьсезлек бар. Мин бик нык арыган булсам да, ач кандалаларның йокларга ирек бирү ихтималлары юк. Шуның өчен төнне яисә бөтенләй йокламый үткәрергә яки, моннан чыгып, ике өй арасындагы чоланга ятарга кирәк. Мин, артык күп уйланып тормый, теге биргән киез белән катып беткән мендәрне күтәрдем дә шунда чыктым. Монда һава бөркү түгел. Кандалалар да юк. Мин бик әйбәтләп йокыга киттем дип торганда гына, өй түбәсендә нәрсәдер дөбердәп йөри башлады. Песи-мазардыр дисәң, аның йомшак тәпиләре ничек такта түбәне болай дөбердәтә алсыннар? Өй кыекларына оялаган күгәрченнәрдер дисәң, аңа бик охшамый. Мин, шикләнә төшеп, бу тавыш чыгаручының чолан түбәсендәме, әллә бөтенләй өй башында – тышкы яктамы икәнен аера алмый аптырап, һаман тыңлап ята идем, менә бервакыт хуҗалар яткан өйнең ишеге ачылды. Бер кулына – лампа, бер кулына балта тоткан өй хуҗасы чыкты да, соң дәрәҗәдә ачу белән миңа карап:
– Син, карак малай, төн белән нишләп дөбер-дөбер йөрисең?! Синең ни дә булса усал уең бар икән, мин күптән бирле тыңлап ятам. Син һаман йөрисең, синең иптәшләрең дә булырга кирәк! Ник монда чыгып яттың?! – дип кычкыра башлады.
Мин өйдән чыгуымның сәбәбен һәм өй түбәсендә миннән башка нәрсәнең йөрүен сөйләсәм дә, аны ышандыра алмадым. Ул, һичбер минут та тормый, өйдән бөтенләй чыгып китәргә кушты. Мин бераз ялынып карасам да, ул аның саен шикләнде, аның саен кыза башлады. Балтасын югары күтәрә төште. Ниһаять, мин торып китәргә, капчыкны алып чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Башкорт агай мине ишектән чыгару белән бикләп алды.
Тышта төн караңгы булып, вак кына яңгыр сибәләп тора иде. Миңа эт абалап өрә башлады. Келәт алдына ятарга уйласам да, бу этнең ирек бирү ихтималы юк иде. Аптырагач, капка астыннан урамга чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Эт минем итәгемә ябыша язып, чын ихлас белән өреп калды.
Урам тын иде. «Кая барырга?» дигән уйга төштем. Авылда буш өйләр булса да, бердән, аларның ишек һәм капкалары ябык, икенчедән, аларга керү куркыныч иде. Теге эт минем капка төбендә торганымны сизеп өрүендә дәвам итә иде. Болай эт өрдереп торсам, өй хуҗасы чыгып, башка берне кундырудан куркып кузгалып киттем. Шунда ерак түгел бер өйнең артына барып, яңгыр төшми торган урынына (барып) утырдым. Монда берничә кәҗә яңгырдан ышыкланып, күшәп яталар иде. Мин баргач, төрлесе төрле якка китсәләр дә, мин әз генә утыргач та, читләтеп кире минем янга килделәр.
Монда яту башта куркыныч кебек тоелды. Ләкин бара торгач, күңел курыкмый башлады, күз караңгылыкка өйрәнеп китте. Шуннан соң капчыкны баш астына салып, коры һәм җылы туфрак өстенә яттым. Кәҗәләр дә миңа бик тиз ияләшеп киттеләр, минем белән беррәттән яттылар. Болар миңа бик якын иптәш кебек күренделәр. Мин башта эш бик күңелсез һәм урамда калу бик куркыныч булыр дип уйлаган идем. Ләкин эш моның киресенчә булып чыкты. Монда яту белән, мин үземнең күңелемдә әйтеп бетерә алмаслык рәхәт бер йомшаклык хис иттем. Куркуның әсәре дә калмады. Мин гомер буена кешеләргә яхшылык итәргә, бу кешеләрнең мөгамәләсенә карап һич рәнҗемәскә, рухны төшермәскә кирәк дигән уйга төштем. Күздәге яшь бөртекләре куылып чыгуның хәсрәтеннән түгел, бәлки изге бер уй, шул караңгылык эчендә килгән матур, йомшак бер хис аркасында чыгалар иде. Чынлап та, монда бик матур тынлык дәвам итә, теге кеше белән эт булмагач, бернәрсә тарафыннан да куркыныч юк иде.
Әллә кайда, бик еракта, мин тавышын ярата торган сак-сок сирәк кычкыра, шуның белән бергә һәммә бөртекләре энҗе зурлыгында гына булган вак яңгыр сибәләп, өй түбәсендә бертигез генә тавыш чыгара иде. Мин шул ике матур тавыш астында, кәҗәләр янында рәхәтләнеп йоклап киткәнемне сизми калганмын. Бервакыт иртәнге кояшның кызуына уянып киттем. Хәзер болытлар китеп, күк йөзе ачылган, кояш минем өстемә нурларын чәчеп, көлеп караган иде. Ул аның тауларга һәм урманнарга биргән матурлыгы һичбер сөйләп бетерерлек түгел иде. Мин шушы матурлыкның нәкъ уртасында уянып, торып утырдым. Бераз утыргач та, китүне уйлап, урыннан торган вакытта, теге башкорт агай капкасыннан чыгып мине чакырды һәм өенә алып керде.
Ул бүген бик йомшак иде. Хатыны бигрәк йомшак мөгамәлә белән югары утырырга кушты. Чәй кайнап тора, аның янына сары майга гына пешергән коймак таба белән алда утыра.
Мин боларның кичә төн уртасында куып чыгарып та, бүген болай хөрмәт итүләренең мәгънәсенә һич тә төшенмәдем. Ләкин алар бу мәсьәләне үзләре чишеп бирделәр.
Теге мине кундырмаган байлар белән болар авылның иң бай кешеләреннән булып, бер-берсенә соң дәрәҗәдә дошманлыклары бар икән. Мин гүяки шул байларның кушуы буенча боларга килеп, боларга берәр төрле зарар уйлап, явыз ният белән кунмакчы булганмын икән дә төнлә үземнең иптәшләремне кертергә, шул иптәшләрем белән боларны үтерергә яки боларның әйберләрен алып китәргә йөргәнмен икән. Болар шуңар күрә миннән бик зур шөбһәгә төшеп, куып чыгарырга мәҗбүр булганнар икән…
Чәй эчеп утырганда, алар, минем турыдагы шөбһәләрен тәмам бетерергә теләгән рәвештә, Троицк һәм Зәйнулла хәзрәт хакында байтак сораулар бирделәр. Мин, әлбәттә, күргән-белгән кадәре нәрсәләр сөйләдем. Үземнең Минһаҗ муллага кучер булып кайтуымны әйттем. Шуннан соң гына боларның күңелләрендә минем хакта һичбер начар уй калмаганлыгы беленде. Минем укып йөрүче шәкерт, гарип бер мосафир86 икәнемә тәмам ышандылар. Чәйдән соң миңа теге агай ун тиен көмеш сәдака бирде. Гафу үтенгән рәвештә «Рәнҗеп китмә. Кичә без синең шәкерт икәнеңә төшенеп җитмәдек…» дигән сүзләрне кушты. Минем өчен бик күңелсез булган кичәнең иртәсе бик күңелле булды. Мин әйберләремне күтәреп, болар белән күрешеп, «Калма-елга» заводына карап юлга чыгып киттем. Алар мине озатып калдылар.
Кичә үзем агып китә язган Бәләкәй Инҗәргә җиткәч, үзем генә суга төшәргә куркып, берәр яктан атлы кешеләрнең килгәнен көтә башладым. Берәр сәгать көткәннән соң, өч сыбай кеше килеп, мин аларга хәлне аңлаткач, аларның берсе мине, үзенең атына меңгәштереп, теге якка алып чыкты. Мин, бик зур авырлыктан котылган кебек, шатлык белән Инҗәр заводына барып, казармага кердем. Казарма иркен, берничә, мин кемнәр икәнен белмәгән кешедән башка кеше юк. Монда миңа муафикъ эш юклыгын белгәнгә күрә, авылга кайтуны уйлап, берәр юлдаш эзләргә, сорашырга керештем. Монда иптәш эзләп, өч-дүрт көн торырга туры килде. Ниһаять, бер эшче рус егете очратып, шуның белән икәү юлга чыгып киттек. Тау һәм урманлы җирләрне ике көн йөргәннән соң, өченче көндә яланлы җирләргә килеп чыктык. Юлда борынгы кебек кычкырып килергә, аю очраудан сакланырга туры килде.
Мин, авылдан чыгып китүгә бер ай булды дигәндә, авылга кайтып кердем. Бик күп кеше минем «Троицкига барып кайттым» дигән сүземә ышанмадылар. Ул чаклы ерак җирдән бер ай эчендә җәяү йөреп, урап кайтуыма мөхаль87 бер эш итеп карадылар. Никтер хәзер миңа авылда торуы авыр һәм күңелсез иде. Шуның өчен бу кайтуда мин авылда дүрт-биш көннән артык тора алмадым. Инҗәр суы буенда быел гына салына башлаган «Француз-Лямязинский» дигән заводка барып, үзебезнең авылның Гани исемле бер итчегә язу-сызу һәм вак-төяк эшләрне эшләргә ялландым.
Монда минем күңелгә иң якын булган нәрсә – бу җирнең матурлыгы булды. Зур таулар арасыннан килеп чыккан зур гына Инҗәр суы, аның тирәсенең матурлыгы әйтеп бетерерлек түгел иде. Шуның өстенә монда эшче халыкның күплеге, аларның күңелле эшләүләре – һәммәсе дә минем рухка якын булып, барган саен бу тормышка үзләшә бара идем.
Монда минем эшем Ганинең атасы Кәрим исемле карт белән ит сату, көтәргә биргәннәрен язып кую, үзебезгә аш пешерү, чәй кайнату кебек эшләрдән гыйбарәт иде. Әлхасыйль, мин сатучы да, конторщик та, аш пешерүче дә бер кеше идем. Кәрим бабай үзе бик күп вакытта исерек булганга күрә, ит сату эшләре дә минем өскә йөкләнгән иде.
Без икәү көн саен дип әйтерлек бер сыер суеп, шуның итләрен сатабыз. Безнең тирәдә хатын-кызлар булмаганга күрә, сыерның эч-карыннары ташланып әрәм була иде. Хәлбуки шул ук җирдә эшкә килеп, эш тапмый яки башка берәр сәбәп белән ач йөргән, ит йөзе күрмәгән әллә ничаклы эшчеләр булып, мин шуны игътибарга алып, ташланып әрәм була торган эч-карыннарны су буенда тазартып алып кайтып, зур казан белән аш пешерергә һәм зур-зур тустак ашны ике-өч тиен көмешкә сатарга керештем. Минем бу эшем ач һәм эш таба алмый торган иптәшләр өчен бик яхшы булды. Алар миңа ияләшеп киттеләр. Акчалары булмаганнарына көтәргә биреп ашата идем. Бөтенләй акча бирми китсәләр дә, монда миңа бер кыенлык та юк иде. Чөнки аш сатудан килгән акчалардан мин хуҗаларга вагы-төягенә чаклы хисап бирергә мәҗбүр түгел идем. Шулай да элек әрәмгә югала торган, һәр көн саен аларга берәр сум чамасы акча җыеп бирүем аларны шатландыра торган булса кирәк, алар минем бу эшемне һәркемгә мактап сөйлиләр иде. Бу эш, бердән, шулай мондагы эшчеләргә файдалы булса, аның өстенә төштән соңгы вакытымны эш белән үткәреп җибәрергә сәбәп була иде.
Шушы эшләр белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдым. Тагын көз җитте. Мин, үземә тигән әз-мәз акчаны алып, авылга кайтып киттем.
Бу акчаның беразын абзыйга биреп, калганына өс-баш киеме алдым. Хәзер мин Троицкига китәргә уйласам да, бердән, көзге пычрак булып, юл өзелеп барганга, икенчедән, мондый вакытта җәяү йөрү соң дәрәҗәдә авыр булыр кебек булып күренгәнгә, анда китүне чана юлы төшүгә кичектереп, әлеге үзебезнең авыл мәдрәсәсенә кереп торырга карар биреп, шунда кердем.
Җамалетдин мулла мине ничек тә шунда тотарга тырыша иде. Ләкин ул кешедә минем җанга бер тиенлек тә азык бирерлек куәт булмаганын мин бик яхшы төшенә башлаганга күрә, ничек кенә булса да моннан китү җаен карый идем.
Бу кешенең нәхүнең бик гади урыннарында да хата мәгънә бирүләре, кувәи гыйльмиясенең88 соң дәрәҗәдә түбәнлеге, шушы мөнәсәбәт белән минем аңа бәйләнүләрем ике араны боза башлады. Барган саен, ара салкынайды. Ара салкынаю минем өчен матлуб89 булганга күрә, моңа карап шатлана гына идем.
Кар яуды, чана юлы төште. Ниндидер бер эш сәбәпле мулла абзый белән бик каты ачуланышырга туры килде. Мин шушы форсатны ганимәт90 белеп, мәдрәсәне ташлап чыгып, үзебезнең өйгә кайттым.
Шушы вакыйгадан өч-дүрт көн үтү белән, «Лапашты» заводына йөк төяп баручыларга утырып, кулыма паспорт алып, юлга чыгып киттем. Өстә бик юка булу сәбәпле, юлда бик нык өшергә, күп вакытта җәяүләп йөгереп барырга туры килде, йөк төягән олаучылар бик ашыкмыйлар. Бигрәк тә кар тирән төшкән, әле юл такырланып җитмәгән урыннарда алар туктар-туктамас бер хәлдә баралар. Шуның өчен юл авыр булды. Тик өч-дүрт көннән соң гына «Лапашты» га барып кердек. Инде «Лапашты» заводыннан Троицкига карап ничек һәм кем белән китү мәсьәләсе килеп басты. Табигый, кыш көнендә ялгыз баш китү һичбер мөмкин түгел. Чөнки, бердән, бу тирәләрдә авыл араларының бик ерак булуы, икенчедән, көннәрнең салкынлыгы ялгыз китүгә юл куймый иде. Минем бәхеткә каршы, Верхний Урал өязе Ачулы волосте Исламгул авылының иген сатарга килгән кешеләре очрадылар. Ун-унбиш чанадан гыйбарәт булган бу юлаучылар игеннәрен сатып, буш кайтачак булганга, алар өчен мине утыртып алып кайту бернәрсә дә түгел иде. Шуның өчен бу кешеләр бер әйтү белән мине үзләренә (йөз илле чакрым чамасында) чаклы алып кайтмакчы булдылар. Килгән көнне оннарын сатып, иртәгесен иртүк юлга чыктылар. Мине бодай салып килгән торыпшаларга урап, өстемнән тагын да торыпша ябып бәйләделәр. Мин хәзер алар эчендә рәхәтләнеп ятам. Үзем теләгәндә, торыпшаның бер як читен ачып карыйм. Мин утырган атны да уртадан буш җибәрделәр. Үзләре бераз төшереп алып, атларын куа башладылар.
Мин җылы урында юлның күбесен йоклап үткәрдем. Тик атларны ашатырга туктап, чәй эчәргә кергәндә генә, алар мине чишеп алып керәләр, соңыннан тагын әүвәлге кебек иттереп бәйлиләр иде. Уртада бер кунып, икенче көнне кич белән үзләренең авылларына кайтып керделәр. Йөз илле чакрым җирне ике көндә барып җитү минем өчен бик зур шатлык булды. Хәзер мин Троицкига якынлаша төштем.
Бу авылда бер көн торганнан соң, Ахун авылына баручылар белән киттем. Ахун авылында фәкыйрь генә бер кешегә кереп торырга туры килде. Болар фәкыйрь булсалар да, күңелләре бик бай булганга күрә, үзләрендә озак торуыма уңайсызланганымны сизү белән, мине юата һәм уңайсызланмый, үз йортымда торган кебек торырга кушалар иде. Мин һәр көнне Троицкига баручы юлдаш эзләсәм дә, монда әле рәтләп чана юлы төшеп бетмәгәнлектән, һичбер баручы очрата алмый идем. Мин Ахун авылында берәр атна ятканнан соң гына кар яуды.
Троицкига укырга баручы Мөхәммәтҗан дигән бер шәкертнең агасы, мине үзләре янына утыртып, Троицкига алып китте (1898 ел, ноябрь).
Без Троицкида Зәйнулла ишан мәдрәсәсе янындагы мәгълүм мосафирханәгә төштек. Иптәшем электән монда берничә еллар укып йөргәнгә күрә, үзенең махсус урынына, борынгы иптәшләре янына күчте. Мин мосафирханәдә калдым. Хәзер мәдрәсәләр шәкертләр белән шыгрым тулганнар иде. Беренче күрүдә мондагы шәкертләр һәм аларның тормышлары, байлыклары мине гаҗәпкә калдырды.
Боларның бик күбесе – бай балалары, калганнары казах арасына муллалыкка чыгып, акча җыеп кайткан акчалы шәкертләр булып, һәрберсе бик эре киенеп, төзәнеп йөриләр иде. Биш-алты йөз шәкерт эчендә минем кебек чабаталы шәкертләр биш-алты гына булганга күрә, безнең чабаталар ямьсез дә, мескен дә, кызганыч та күренәләр иде.
Мин бераз вакыт мәдрәсәгә керми, мосафирханәдә ятып, шунда кунып йөрдем. Башта берничә көнгә чаклы көндезләрен төрле мәдрәсәләргә кереп, ишекнең төбеннән генә карап йөри идем. Югары үтәргә мөмкинлек булмаганга күрә, мич буена, шәкертләрнең киез һәм паласлары җәелмәгән җиргә утырып, аларның укулары, дәрес алулары вә башка хәрәкәтләре белән танышып утыра идем.
Троицкида ишан мәдрәсәсеннән башка тагын берничә мәхәлләдә мәдрәсәләр бар. Боларның кайберәүләрен барып карадым. Ләкин боларның һәммәсе дә бертөсле, бер тәртиптә күренәләр иде. Шулай йөри торгач, «Яушевлар җәмгыяте хәйрия мәктәбе ачканнар, имеш… анда бөтенләй яңача укыталар икән…» дигән хәбәр ишеттем һәм икенче көнне шул мәктәпне эзләп таптым.
Мәктәпкә барып керү белән, мине бертөрле гаҗәпсенү алды. Мин, бу мәктәпкә керү белән, аның моңарчы үзем күргән мәктәп-мәдрәсәләргә караганда башка икәнен күрдем.
Ишектән керү белән, берәү мине туктатып, ни өчен килгәнемне сорады. Мин мәктәпне күрер өчен килүемне әйткәч, чабатамны чишенергә кушты. Мин ул кушканча эшләдем. Ул миңа: «Шәкертләр теге бүлмәдә сабак алалар», – дигәч, коридор буйлап шунда киттем. Уңга карасам, андагы бүлмә карават белән тулган, һәммәсенең өстендә ап-ак нәрсә белән ябылган. Бүлмә бик таза һәм матур. Сул яктагы бүлмәдә – озын өстәл, аның тирәсенә урындыклар тезелгән. Өстенә тәлинкә, кашыклар куелган. Хәлфә дәрес биргән бүлмәне акрын гына ачып кердем дә арттагы буш партаның бер як читенә утырдым. Укытучы хәлфә башына бик шәп фәс, өстенә өр-яңа җөббә кигән. Үзе бик мәһабәт, 30–35 яшь чамасындагы бер кеше. Шәкертләр һәммәсе дә бертөсле киенгәннәр. Хәлфә дә, шәкертләр дә миңа күз төшереп алдылар, кайберәүләре елмаеп куйдылар. Стенага ашъяулык зурлыгындагы, теге мин Уфада күргән төсле буяулы кәгазь эленгән. Мин парталарны рус мәктәпләренең тәрәзәләре аркылы гына күргәнем бар иде. Хәлфәнең артында елтырап торган кара буяуга буялган зур кара такта басып тора. Кыскасы, мәктәптә моңарчы мин күрмәгән яңалык һәм башка төрле тәртип күренеп тора. Мин монда укучы шәкертләрнең бәхетләренә кызыктым. Боларның һәммәсе дә шәп, һәммәсе дә мин белмәгән белемнәрне беләләр кебек булып күренделәр. Минем үземнең өстемә кигән җиләнемне, башымдагы мескен бүрекне, билемә бәйләгән кызыл башлы тастымалны боларның киемнәренә чагыштырып, уңайсызланып калдым.
Дәрес гарәпчә нәхүдән бара иде. Ниндидер җөмләдә мин хәлфәгә бәхәс итәргә уйладым һәм, аны-моны карап тормый, бәхәс итеп ташладым. Хәлфә минем сүзне илтифатсыз калдырмады, җавап биреп китте. Минем сүземнән кайбер шәкертләр елмаеп көлделәр. Дәрес ахырында, нинди мөнәсәбәт беләндер, елның кайсы числолары утыздан, кайсылары утыз бердән килү турында сүз чыкты. Хәлфә ике кулының бармакларын йомып, шулар аркылы числоларның ничәдән килүләрен күрсәтергә кереште. Аның өйрәтүе бик-бик авыр һәм чуалчык күренде. Мин чыдый алмадым:
– Хәлфә әфәнде, числоларның ничә көннән килүләрен белер өчен, моннан да җиңел юл бар бит, – дидем.
Бөтен шәкертләр миңа карадылар. Хәлфә, мине бертөрле мыскыл иткән сымаграк елмая төшеп:
– Йә, әйтеп кара әле. Ул нинди юл икән? – диде.
Мин каядыр (Каюм Насыйриның календаренда булса кирәк) числоларның көн саннарын белер өчен, Пётр Великийның «ап, юнь, се, но» дигән сүзләрен укыган идем. Хәлфәнең соравына бер дә аптырап тормый:
– Числоларның көн саннарын белер өчен, «ап, юнь, се, но» сүзләрен генә ятка алырга кирәк. Ап – апрель, юнь – июнь, се – сентябрь, но – ноябрь… дигән сүз була. Шулардан башка айлар утыз бердән киләләр. Тик февраль генә өч ел – егерме сигездән, дүртенче ел егерме тугыздан килә, – дидем.
Хәлфә минем сүзне тәкрарлатты һәм шунда ук:
– Бу юл белән җиңел икән, – дип, «апьюньсено» сүзләрен тәкрарлады.
Шунда ук башка шәкертләр дә авыз эчләреннән шул сүзләрне тәкрарлыйлар иде…
Дәрес беткәч, мин хәлфә белән күрештем. Ул минем каян килүемне, кайда торуымны сорашты да:
– Әгәр телисең икән, безнең җәмгыяте хәйрия мәктәбенә кер. Гәрчә монда алынырга тиеш булган шәкертләрнең саннары тулган булса да, мин сине бүгеннән алам, – диде. Аның бу сүзләреннән соң мин бик шатландым. Үземнең теге бәхетле шәкертләр рәтенә керүемне уйлап, шунда ук:
– Рәхмәт, хәлфә әфәнде. Мин ишан хәзрәттән рөхсәт алыйм да монда килермен, – дидем.
Хәлфә шунда ук мине ияртеп, икенче берәү янына алып барды, һәм, үзара нәрсәдер сөйләшеп, алар икәүләп бүген үк монда килергә мөмкин икәнен әйттеләр.
Мин бу мәктәптән шатлык белән чыгып, иртәгә иртүк ишан хәзрәткә кереп рөхсәт алырмын да монда килермен дип, мосафирханәгә кайттым. Иртәгесен ишан хәзрәткә барып бик озак көткәннән соң, вакытын табып, хәйрия мәктәбенә китәргә рөхсәт сорадым. Хәзрәтнең рөхсәт һәм фатиха бирүенә ышана идем. Ләкин эш алай булып чыкмады.
– Юк, юк. Рөхсәт юк. Ул мәктәп фатихасыз мәктәп ул. Анда укып кеше була алмассың да! – дип кырт кисте һәм: – Бар, кайт, укый башла. Мөхәммәт хәлфәдән укырсың, миннән фатиха, – дип, кул күтәреп дога кылды.
Мин, инде шундый зур ишан хәзрәт булгач, белми әйтмәс дип, үзем дә аның белән дога кылдым. Җәмгыяте хәйрия мәктәбенә бармаска карар биреп, кайту белән мосафирханәдәге капчыгымны алып, мәдрәсәгә күчтем. Анда кереп, мич янына урнаштым. Монда миңа илтифат итүче, сүз кушучылар юк иде. Тик шул тормышның авырлыклары эчендә ватылган, башкаларга самавыр куеп йөргән сынык күңелле, ертык киемле, эшкә түземле шәкертләр генә минем янга килеп, кайдан килүемне сорашып утыра торганнар иде. Шулай итеп, мәдрәсәдә үземә муафикъ берничә иптәш ясап алдым һәм дәреснең тәртип, низамнарына өйрәндем…
Бу мәдрәсәләрдә тәрәзә яныннан, стена буеннан урын ишгаль итәр91 өчен, үзеңне матди җәһәттән92 тәэмин итәрлек азык һәм акча булу белән бергә әйберләрең булу шарт ителгән кебек булганга күрә, мин тәрәзә янында торудан, урын алудан мәхрүм идем. Мәдрәсәгә кергән вакытта ук минем акча ягы такырайган иде. Кереп берничә көн торгач, бөтенләй акчам бетте. Бер-ике көн ачлы-туклы тордым да, ниһаять, шундагы дүрт-биш шәкерттән гыйбарәт булган бер казандашлар груһына самавыр куеп, аш пешереп торырга кердем. Монда шундый шәкертләрне «малай» дип йөртәләр. Алар тәгъбиренчә әйткәндә, мин шуларга «малай» булдым. «Малай» булган шәкертләргә, кичен башка шәкертләр ятып беткәч кенә, җәмәгать сәкеләрендә, мич буйларында ятып йокларга рөхсәт булса да, көндез, әлбәттә, бу урыннарда утыру, уку бик уңайсыз. Шуның өчен көндезләрен күп вакытта кайда урын булса, шунда утырырга, урын булмаса, аяк өстендә йөрергә туры килгәнгә күрә, мин шулай йөри башладым.
Мин килгән көннәремдә мондагы шәкертләрнең бик күбесен уку мәсьәләсендә бик шәпләрдер дип уйлый идем. Ләкин бик аз вакыт эчендә боларның бик күбесенең кием калыбы икәнлекләре мәгълүм була башлады. Мәсәлән, кайберәүләре, коры «Шәрхе мулла» китабын гына өч-дүрт елдан бирле укып йөрсәләр дә, әле бернәрсә дә аңламыйлар иде. Соңра мондагы шәкертләрнең бөтенесе ишанга мөрит булып, тасаввеф93 юлына кереп, тәсбих тартып йөриләр, укудан бигрәк, тизрәк ишан булуны күз алдында тоталар, боларның башларыннан – чалма, өсләреннән чапан төшми иде. Мин бер-ике айга кадәр боларның бу эшләренә мәгънә биргән кебек йөрсәм дә, аннан соң боларда фәкать аңсызлык сизә башладым. Монда унбиш яшьлек малайларга чаклы мөрит булып кергәннәр иде. Болар каршында мөрит булмаган, ишаннан күңел сабагы алмаган кешеләр – болар инде бөтен фазыйләттән94 мәхрүм кешеләр булып тәләккый ителәләр95 һәм шуны бүтән шәкертләргә тукып кына торалар иде.
Мин, ике ай чамасы шәкертләргә самавыр куеп йөргәннән соң, урыннан чыгарылдым. Шәкертләрнең кайберәүләре кыш уртасыннан башлап кыргыз арасына тарала башлаганга күрә, самавыр куйдыручылар да азая башлады. Шуңа күрә мин урынсыз калдым. Акча бетте. Бүген ашамый торуга чыдадым. Икенче көнне дә ач торырга туры килде. Башка шәкертләр симез куй итләре ашап утырганда яки аларның ак күмәчләр белән тәмләп чәй эчкән чакларында карап утыру уңайсыз булганга күрә, ашау-эчү вакытларында мәчеткә барып, шунда аулакта вакыт үткәрергә туры килә иде. Ак күмәчнең кадагы өч кенә тиен булса да, ул өч тиен акча миндә булмаганлыктан, күмәч алып булмый иде. Өченче көн ашамый, коры су белән тору яхшы ук кыен була башлады. Болай күнегеп кителсә дә, хәл бетә, күз аллары караңгыланган сымак булып китә башлады. Минем кешедән икмәк сорау ихтималым булмаганга, шуның белән бергә минем хәлне беркем дә сизмәгәнгә, мин һаман шулай йөри, бөтен көн буе сабак укып утыра идем.
Икенче бер авыр як – кич яту мәсьәләсе булып, бу эш тагын да хәлне бетерергә сәбәп була иде. Махсус урын юклыктан, җәмәгать сәкесендә ятарга туры килгәнлектән һәм кешеләр ятып беткәнне көтәргә, ятканда баш астына бүрекне салып, өскә җиләнне ябынып, как идәнгә ятарга туры килә иде.
Мәдрәсәдә һичбер укымый, һәрвакыт скандал чыгарып йөрүче, үзенең көче белән бөтен шәкертләрне куркытып, бер каравы белән кешеләргә тәэсир итә торган Михиан дигән бик таза шәкерт бар иде. Бу кеше болай караганда һичкемгә изгелек итү, кешенең әхвале рухиясенә төшенү, башкаларның положениесенә керү ихтималы юк кебек күренә торган иде. Ләкин бу алай булып чыкмады. Ул минем авыр хәлдә булуымны сизде булса кирәк, һичбер сорамый-нитми, мине чәй эчәргә чакырып, туйганчы ашатты. Миңа хәл кертте, мине сорашты. Шуннан соң һәр көн үзләреннән артып калган аш белән ярты кадак чамасы күмәч бирә башлады. Шулай итеп, мине авыр хәлдән коткарды.
Бераздан соң тагын да самавыр куярга кереп, укуымны дәвам иттердем. Хәзер мин мәдрәсәнең бөтен тәртипләренә, андагы хәлләргә төшенеп беткән идем инде. Шуның өчен, килгән вакыттагы кебек, һәркемнән кагылудан, аларга ис китеп караудан чыктым.
Апрель башларында укучылар таралып бетәргә якынлаштылар. Аларның бик күбесе казах арасына укытучы мулла булып таралдылар. Мулла булып китәргә ихтыяҗлары төшмәгән бай малайлары үзләренең илләренә – авылларына кайтып киттеләр.
Мәдрәсәдә укулар тукталды. Без казах арасына да чыкмаган, илебезгә кайтуга да имкян96 булмаган берничә шәкерт белән берничә сукыр суфи торып калдык. Хәзер безнең уку юк, ашарга да бик такыр. Иртән торгач, төрлебез төрле җиргә эш эзләп чыгабыз. Ләкин һичбер эш табып булмый. Тик берничә көн эзләнгәч кенә, өч иптәш бер тире җыючы байга көнлекләп эшләргә ялланып, меновныйга эшкә йөри башладык. Монда без чи тиреләрне киртәгә элеп киптергәндә киереп куяр өчен чөй очлый идек. Берәр чирек, ярты аршын чамасындагы чөйләрнең ике як башын очлар өчен, мең данәсенә егерме биш тиен түлиләр. Көндезге аш байлар өстендә. Без беренче көндә, бик тырышып эшләгәндә дә, дүрт-бишәр йөз чамасында чөй очлый идек. Бара торгач, бу эшкә бик өйрәнеп киттек. Иртәдән кичкә чаклы сигезәр йөз, хәтта меңәр данә чөй ясый башладык. Бу кәсеп безнең өчен бик шәп булып төште, һәр көн алган егерме-егерме бишәр тиен акчабыз ак күмәч ашаудан да артып кала башлады. Без тәмле тамакланып киттек. Ак калачка гына канәгать итми, хәлвә кебек әйберләр дә ала торган булып киттек. Ләкин безнең өчен бик файдалы булган бу кәсеп унбиш көннән соң тукталды. Тагын эш эзләргә кирәк. Кайберәүләр – мойкага йон юарга, кайберәүләр Яушевларның торф суктыра торган җирләренә киттеләр.
Мин, кулыма шеш чыгу сәбәпле, бу иптәшләр белән эшкә китә алмый, мәдрәсәдә калдым. Көн озын, ашарга аз, иптәшләр юк. Шуның өчен бу көннәрне үткәрү авыр һәм күңелсез иде. Монда миннән башка Якуп карый дигән бер сукыр белән гомеренә шушы мәдрәсәдә яткан Нури карт дигән карт бар иде. Өченче кыш мәдрәсә ишегалдын тазартып, җәй көннәре хәзрәтнең вак-төяк эшләрен эшләүче бик тупас берәү мәдрәсәдә кунып йөри. Дүртенче – мин. Кыш көнендә һичбер мөнәсәбәте булмаган без шушы дүрт кеше дуслашып киттек. Безнең дуслашуны ныгыта торган нәрсә минем аларга хикәяләр укудан башланып китте. Мин боларга иң элек «Мең дә бер кичә» хикәяләрен укыдым. Бик күңелле булган, тыңлаган саен тыңласыны китерә торган бу хикәяләрне укыйм. Алар мине иртән чәй эчерәләр. Аш пешергән көнне көндезге ашны үзләре белән бергә ашаталар. Беренче, икенче томнарны өч төн эчендә укып чыктым. Инде «Мең дә бер кичә»нең ике генә томы калды. «Әгәр дә мин бу ике томны да укып чыксам, бу кешеләрнең миңа ихтыяҗлары калмый, шуннан соң алар мине ашатудан тукталачаклар…» дигән уйга төшеп, мин укуымны әкренләтә төштем. Хикәянең иң кызыклы җиренә җиткәч кенә, юк-бар сылтау белән укудан туктала торган була башладым. Шулай мин назлана төшкәндә, алар миңа: «Укы әле… иң кызыклы җиргә җиткәч туктыйсың», – дип ялыналар. Ләкин мин аларны ялындыруны еш эшләмим. Ике ара бозылып, аларның мине чәй эчерүдән мәхрүм итүләреннән куркам.
Чәй эчкәндә, әле генә укыган хикәядәге каһарманнар, матур кызлар, андагы чиксез матур булган тормышлар хакында сүз китә. Минем тыңлаучыларымның, өчәвесе дә матур кызлар һәм аларның сөйгән егетләре белән очрашып «пуся алышу» ларын сөйләгән чакта, авызларыннан сулар ага. Үзара бәхәсләшеп китәләр. Бигрәк тә сукыр Якуп карый сөйләшә башласа, аның ак салган ике күзе хәрәкәткә килеп, зураеп, тәгәрәп йөргән кебек булып күренәләр. Сүз сөйләргә комачаулык итәр төсле булып күренгән калын һәм салынып торган ирене чәпелди башлый, авызыннан төкерекләре чәчелә. Тумыштан сукыр булган, анасыннан башка хатын-кыз кочагы күрмәгән, гомеренә өйләнү бәхетенә ирешмәгән бу кеше хикәянең хатын-кызларын сөйләгән җирләрендә кулларын уарга керешә. «Шундый матур кызлар белән бер генә атна торсаң иде!» дигән сүзне ычкындыруын сизми дә кала.
– Якуп агай, синең бит күзләрең күрми. Аларның матурлыкларын кайдан беләсең? – дибез.
Ул, мескен, уйлап башын күтәрә. Күгәрчен йомыркасы чаклы булган күз алмалары да түшәмгә күтәрелгән кебек булалар. Шуннан соң ул:
– Их, белмисез! Аларның матурлыклары тавышларыннан ук билгеле бит… Алар яныннан үтеп киткәндә дә хуш исләре бәрелеп китә… Шулай булгач, патша кызларының тагын да башкачарак булулары мәгълүм инде, – ди. Ул үзе дә Нури картка сөаль биреп, өйләнгән вакытларын сораша.
Нури карт, җиңелчә бер көлү белән көлеп, үзенең үткән бәхетләрен сөйләп китә, кияү булып кергән көннәрендәге рәхәтлекләрен сөйли.
Якуп карый һич туктаусыз:
– Йә, шуннан соң? Йә, сөйлә инде, тагын нәрсә булды? – дип сорый. Нури карттан бөтен эшнең вагы-төягенә чаклы сөйләтмәкче була.
Нури бабай:
– Аръягын әйтмә инде… – дип сүзен кисә, шул сүзенә, үзенең хатыны үлгәнен, шуннан соң өйләнергә теләми, монда килеп, ишан хәзрәткә мөрит булуын әйтеп, сүзен бетерә.
Мәдрәсәнең ишегалдын себерүче – әле утыз-утыз биш яшьләрендә. Ул моңарчы өйләнмәгән. Ул озын сөйләп тормый. Боларның сүзләрен тыңлап тора-тора да:
– Билләһи, бераз акча җыям да авылга кайтып өйләнәм. Болай йөреп гомер җилгә генә үтә… – дип куя.
Тегеләр, моның өйләнергә мөмкинлеге барлыгын уйлап, аның бәхетенә кызыгалар.
Шундый тәмле сүзләр, матур хыяллар белән безнең чәй сәгатьләргә сузыла. Самавыр сүнә. Теге дворник самавырны яңартып җибәрә.
Якуп карый – иркен торучы кеше. Ул, куй мае салдырып, йодрык зурлыгында гына вак күмәчләр пешертеп ала да, чәй эчкәндә, шуларны бәләкәй капчык белән алып килеп, үзенең тезе янына куеп, берәмләп алып ашый. Миңа тик берне генә бирә. Бер чирек кадак та булыр-булмас бу күмәчне мин шунда ук ашап бетерәм дә карыйның авызына карап утырам. Күңел кызыга. Алар шулай бик кызулап патша кызлары турында сөйләшкәндә, капчыкның башын әкрен генә үземә таба тартып алып, берәр күмәч алганнан соң, кире урынына куям. Нури карт белән дворник бер-берсенә күз кысалар һәм:
– Ул патша кызлары, Якуп карый кебек, куй маена пешерелгән бодай күмәче генә ашап торганнардыр инде… – дип көләләр.
Якуп карый, аларның сүзләрен чынга алып:
– Әй наданнар?! Әллә сез аларны үзегез кебек кара корсак дип беләсезме! Алар оҗмах җимешләре кебек җимешләр, оҗмах нигъмәтләре кебек нигъмәтләр генә ашап үсәләр… – дип шелтәләп куя.
Минем хәйлә күпкә бармады. Берничә рәт аның күмәчен эләктергәннән соң, тегеләрнең «күмәч» сүзен күп тәкрарлаулары һәм «Мәҗит, синең майга пешкән бодай күмәчен туйганчы ашаганың бармы?» дип сораулары сәбәпле, Якуп карый минем хәйләне сизеп, капчыкның авызын тезе астына кыстырып утыра башлады. Ләкин ул, минем шаянлыкны белгәнгә, күмәчен алганга һич рәнҗеш күрсәтмәү өстенә, кайчакта миңа бирә торган өлешне арттырып бирә башлады.
Мин аларга ай ярым чамасы эчендә «Мең дә бер кичә»дән башка «Сәет Баттал газый», «Тарихы Табари» (6–7 том), «Каһарман Катыйль», «Салсал», «Хәзрәти Гали батыр» вә башка бик күп китаплар укып чыктым. Безнең бу ай ярым гомер, чынлап та, бик күңелле үтте. Гәрчә безнең беребезнең дә ул китапларда язылган бәхетләргә ирешү ихтималларыбыз булмаса да, без бу ай ярым гомерне шул бәхетләргә ирешкән кебек рәхәт үткәрдек.
Ишан хәзрәткә казахлар саба-саба кымыз китерәләр. Ул кымыз ишан өендә генә бетми, артып кала. Шул артык кымызны ул мәдрәсәгә җибәрә. Шунда без кымыз мәҗлесе ясап җибәрәбез. Җәй көне тору өчен генә килгән, икенче мәдрәсәдә ятучылар да кымыз мәҗлесенә киләләр. Монда көйләп мөнәҗәт уку да, «Ашказар», «Тәфтиләү» көйләрен җырлау да ярый. Бу көн безнең тормыш бәйрәмгә әйләнә…
Тамак хакына хикәя укып эш чыкмый. Болай торганда, кышка бер тиен акчасыз, киемсез керергә кирәк… Кайдан эш табарга?
Шулай аптырашта торганда, кемдер миңа: «Бер байның заимкасындагы эшчеләргә аш пешереп тору өчен кашевар кирәк, барасыңмы?» – ди. Мин, күктән көткәнен җирдән тапкан кеше кебек, шунда ук теге байның исемен, кайда торганын сорашып, эзләп киттем. «Шакирҗан Учаров…» Бу исемне бик нык хәтергә алдым. Болар шәһәрнең уртасындарак бер катлы гына йортта торалар икән. Капка төбендә утырып, бик озак көтәргә туры килде. Бик озак көткәннән соң гына, кап-кара мыеклы, кызыл йөзле, уртача буйлы, башына каракүл бүрек кигән һәм яхшы гына арбага уртача гына ат җиккән берәү кайтып, капкадан кереп китте. Мин аның артыннан кердем. Ул, миннән эшли алып-алмавым һәм башкалар турында бик жентекләп сорашканнан соң, печән чабучыларга аш-су пешереп тору өчен, мине айга биш сумга яллады. Мин, байның эшкә алмый, кире кайтарып җибәрүеннән шикләнеп, аның биргән хакына риза булып, иртәгә иртүк килергә вәгъдә биреп кайттым.
Минем китүем Якуп карый өчен бераз күңелсезлек бирсә дә, үзем өчен күңелле иде. Шәһәрдә тору мине ялкыткан, киң яланнар, яшел сахралар бик сагындырган иде.
Иртәгесен байның йортына барып, аның заимкасында башлык булып торучысы белән заимкага киттек.
Заимка Троицкидан кырык-илле чакрымнар чамасында икән. Анда торучы күп түгел. Тик шул мин утырып барган кешенең гаиләсе, аннан башка дүрт буйдак егет һәм бер каравылчы гына. Без барганда, теге егетләр печән чабарга китәр өчен хәзерлек күрәләр иде. Менә мин шул егетләргә аш пешереп, чәй кайнатып торырга тиеш идем.
1922
Кара йөзләр
(Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе)
I
Бу эш моннан утыз еллар элек иде.
Без, яшь шәкертләр, ястү намазыннан алдарак чыгып, мәдрәсәгә кайттык. Ястүдән соң хәзрәт дәрескә керәчәк булганга күрә, без тора торган мәдрәсә җыештырылган, иң түрдәге тәрәзә янындагы тәбәнәк өстәлгә шакмаклы ашъяулык ябылып, өстәлнең уң ягына берничә мендәр өелеп куелган иде.
Без кайтып, бераз гына утыргач та, Гали хәлфә кайтып, хәзрәтнең килеп җитүен белдерер өчен безгә ишарә кылу белән, без һәммәбез дә утырып, тып-тын калдык. Без, гүяки бик тырышып укыган кебек, китапларыбызга күзләребезне салып, эчтән генә укырга керешкән булдык.
Шул арада ишек ачылды. Сафи хәзрәт бик акрын гына керә башлады. Без шунда ук һәммәбез дә, аягүрә басып, кулларыбызны күкрәкләребезгә куеп, баскан урыннарыбызда таш багана кебек катып калдык. Һичберебезнең бер генә дә гаебе булмауга карамастан, безнең йөрәкләребез дөп-дөп тибә башлады.
Хәзрәт, керү белән, упшый бер сәлам бирде. Гади шәкертләр бер вершок та узмаска тиешле булган идәндәге аркылы агачтан бер аршындай узып туктау белән, куштан шәкертләрнең берсе аның озын таягын, кадерләп, кулыннан алып китте. Икенче берсе аның пималарын97 салдырып, аерым бер урынга куйды. Гали хәлфә хәзрәтнең өстендәге кызыл төлке тамак тунын салдырып, аерым бер хөрмәт белән үзенең бүлмәсенә алып кереп китте.
Шуннан соң хәзрәт, үзенә хәзерләгән мендәрләр өстенә утырып, һичкемгә бер сүз әйтми, кесәсеннән күзлеген алып, лампага каршы куеп караганнан соң, кулъяулыгы белән күзлегенең пыялаларын сөртеп киде дә тирә-яктагы шәкертләргә карап алды. Без, әле һаман бер сүз әйтми, хәзрәтнең сүз әйткәнен көтә идек. Ул, шулай шәкертләргә күз йөртеп алгач, мәдрәсәнең тәртибен карап алган кебек булгач:
– Бүген нинди дәрес? – дип сорады. Аның бу сүзен күптәннән бирле көтеп торган шәкертләрнең берничәсе бердән:
– Бүген, тәкъсир98, «Гакаид», – диделәр.
Ул арада «Гакаид» укучылар, хәзрәткә каршы, аннан бер сажин чамасы ераграк түгәрәкләнеп, тезелеп утырганнар, һәммәсе дә алларына китапларын салып, дәрес тыңларга хәзерләнгәннәр иде инде. Хәзрәт, шәкертләрнең җавабын алгач, өстәлдәге китапларның берсен алды һәм, бераз көттергәннән соң, бик мәһабәт тавыш белән:
– Һади, син гыйбарә99 укы!.. – дип әмер бирде.
Хәзрәтнең шул сүзен ишетү белән, теге шәкертләрнең һәммәсе дә, кулларын тезләренә аркылы куеп, башларын түбән иеп, китапларына күз салдылар. Һади без белмәгән зур китаптан бик санап кына нәрсәләрдер укып китте.
Бераз укыгач та, хәзрәт Һадига туктарга кушты. Ул туктады. Хәзрәт үзе дә бераз уйланды да, тамагын кырып, Һадиның иң элек әйткән сүзеннән эләктереп сөйләп китте. Дәрес тыңлаучы шәкертләр һәммәсе дә, шаккатып, хәзрәтнең авызыннан чыккан сүзләрнең берсен дә калдырмый тыңларга керештеләр.
Хәзрәт ачылганнан-ачылды, кызганнан-кызды. Зуррак хәлфәләрдән дә һәм аның алдындагы дәресен алып утыручылардан да сүзгә катнашучылар чыкты.
Без, вак шәкертләр, хәзрәт чаклы хәзрәт алдында сүз сөйләргә, бәхәс кылырга батырчылык иткән хәлфәләргә һәм аның алдындагы теге шәкертләргә хәйран калып, шаккатып утыра идек. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим дигән, болай карап торуга кечкенәрәк булган шәкертнең кыюлыгына һәм сүзгә бирешмәвенә соклана идек.
Мәдрәсә эчендә хәзрәт һәм үзара бәхәсләшкән шәкертләрнең тавышларыннан башка бер тавыш та юк иде. Без, утырган урыннарыбыздан да кузгалырга куркып, соң дәрәҗәдә тынычлык саклый һәм аларның бәхәсләшүләрен тыңлый идек.
II
Хәзрәтнең дәресе шулай иң кызу җиренә җиткән чакта гына, мәдрәсәнең ишеге ачылып, әллә кемнәр бик нык тавышланып, эчкә керә башладылар. Гадәттә, мондый бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр һәм ашыгып-кычкырып сөйләүләр ут чыккан вакытта гына булганга күрә, без куркышып киттек. «Мәдрәсәнең түбәсенә ут капкан микән әллә?..» дигән уйга төштек.
Боларның тавышларыннан безнең кебек вак шәкертләр түгел, зур шәкертләр дә, хәтта хәзрәт үзе дә сискәнеп киткән кебек булды, һәм алар да, сүзләрен туктатып, ишеккә таба карарга мәҗбүр булдылар.
Шулай бик тавышланып һәм дә бик ашыгып, биш-алты моштым100 керделәр дә, бер урынга басып тора алмый, бер артка, бер алга каранып, тышта башланган сүзләрнең ахырын монда бетерергә уйлаган кебек, нәрсәдер сөйләргә керештеләр. Боларның торышларыннан, бер урынга басып тора алмауларыннан нинди дә булса бик куркыныч һәм бик сирәк була торган бер эшнең булуы алдан ук мәгълүм булып тора иде. Әгәр дә мулла бабай монда булмаган, әллә ничә мәдрәсәнең иң зур шәкертләре монда дәрескә җыелмаган булса, без тагын да курка төшәр идек.
Хәзрәт күзлеген маңгаена күтәреп куйды да, ишеккә табан карап, ачулырак бер тавыш белән:
– Ни бар? Нәрсә булды?.. Төн белән ут чыккан кебек нәрсәгә шаулашып йөрисез?.. – дип сорашырга кереште.
Ишектән шаулашып кергән кешеләр, хәзрәтнең сорауларына җавап бирәсе урында, аңар да җавап бирергә ашыкмый, хәтта аннан да кирәгрәк бер эш бар кебек, артларына карап: «Сез аларны җибәрми шунда тотып торыгыз әле, хәзрәт нәрсә кушар, кулдан ычкындырмагыз!..» – дип кычкырып куйдылар.
Хәзрәтнең соравына да карамый, аларның шулай тавышланулары безне тагын да хәйран калдырды. Без берәр карак тоттылар микән, әллә башка куркыныч бер эш булды микән… дигән уйга калдык. Бөтен кешенең күзендә ашыгычлык һәм бу куркыныч эшнең нәтиҗәсен тизрәк белү теләге туган кебек булды.
Тегеләрнең җавап бирмәүләрен күргән хәзрәт тагын да мәһабәтрәк тавыш белән:
– Җә, нәрсә бар? Болай карап җавап бирегез… – дип кычкырып җибәрде.
Шул чакта тышкы яктан «Юк-юк!.. Хәзер тиз генә ычкына алмаслар инде!» дигән тавышлар ишетелде.
Бердән, эчкә кергән кешеләрнең соң дәрәҗәдә җитди кыланулары, шуның өстенә кайберәүләрнең кулында күсәкләр булуы, икенчедән, тыштан ачулы һәм куркынычлы тавышлар ишетелүе ни дә булса берәр мөһим эшнең барлыгын күрсәтеп тора иде. Шуның өстенә тыштан тагын да «Чү-чү!.. Кирәкми, сабыр итегез!» дигән тавышлар арасыннан бик нечкә һәм әрнеп җылаган тавыш ишетелеп калды.
Ике-өч минут эчендә генә булган бу ашыгыч һәм куркыныч күренеш, күңелләргә куркыныч салып, бик ямьсез нәрсәләрне күз алдына китерде.
Кергән кешеләр һаман да тынычланып, үзләренең сүзләрен сөйләр бер хәлгә килә алмыйлар, баскан урыннарында тыныч кына бер җиргә генә басып тора алмыйлар иде.
Хәзрәт өченче мәртәбә тагын да ачулырак рәвештә:
– Җә, нәрсә бар? Нигә берегез дә сөйләмисез, кыямәт куптымы әллә?! – дип җикерде. Бу юлы хәзрәтнең йөзенә ачу галәмәте101 бик нык чыккан иде.
Ниһаять, ишектән кергән кешеләрнең берсе, башка иптәшләреннән алгарак килеп, өзек һәм калтыравыклырак тавыш белән:
– Хәзрәт, эш зур!.. Бозыклар аяк астында яталар икән!.. Шуларны тотып, сездән шәригать102 сорарга килдек, – диде һәм, сүзен тәмам итүдән гаҗиз калган кеше кебек калтыранып, алай-болай селкенеп, иптәшләренә карады, бик озак йөгереп арыган кеше кебек, өзек-өзек тын ала башлады… Чынлап та, хәзер бу кешенең күзләре аларган, йөзе агарган, үзе соң дәрәҗәдә куркыныч бер кыяфәткә кергән иде.
Без, әле һаман эшнең нәрсәдә икәнен, нинди вакыйга булганын белмәгәнгә күрә, аптырый гына бара идек.
Хәзрәтнең сабыры төгәнде, ул, урыныннан кузгала төшеп:
– Җә, нинди бозыклар?.. Нәрсә?.. Берәр кешенең әйбере югалганмы?.. Тизрәк әйтегез! – диде.
Бая сөйләгән кеше янына тагын берсе килеп кушылды, алар икәүсе бердән:
– Менә Шакир малае Закир белән… – дип сөйли башлаганнар иде, хәзрәт, аларга карап:
– Алай икәүләп сөйләмәгез, арагыздан берегез генә сөйләсен! – дигәч, Габдерахман бабай алгарак чыкты. Ул, сүзнең иң кирәкле җиреннән башларга теләгән кебек, бераз уйлап торып, ашыгыч эшнең нәтиҗәсен белергә теләгән кешеләрне бераз көттергәннән соң, болай дип сөйләргә кереште:
– Хәзрәт, сөйләргә дә авыр инде… Әнә теге Шакир малае Закир белән Фәхри кызын тотканнар… Гайфулла белән Сәлим, «авыл картлары да шаһит булсыннар дип, әле генә безне алып чыктылар. Ястү намазыннан кайтып, яңа гына чәйгә утырган идем. Менә шулай, эш харап, хәзрәт! Үзең шәригать кушканны эшлә! – диде. Шушы җиргә җиткәч, Габдерахман бабайның да тыны бетте. Бу да, үзенең бу зур эшне аңлата алуына шөбһәләнгән кебек, тирә-ягындагы кешеләргә карады.
Зур куркынычның төбе ачылды. Зур вакыйганың сере беленде…
Ахун хәзрәт, Габдерахман бабайның сүзләрен сабырсызлык белән тыңлап беткәннән соң, урыныннан кузгала төште. Аның йөзенә тагын да җитдият һәм ачу галәмәтләре чыкты…
Шәкертләр урыннарыннан кузгалып, башларын күтәреп, алгарак чыгарга тырышып карый башладылар. Кайбер зуррак шәкертләрнең йөзләренә кызыллык чыкты… Бу вакыйга, бу куркынычлы эш миңа яшен кебек килеп бәрелде.
«Фәхри кызы!.. Ул бит безнең күрше һәм әтинең бертуган абзасы Фәхри бабайның кызы Галимә апа… Ул бит минем үз апамнан да артык яратып йөргән апам!.. Ул ничек болай булды икән?.. Ул, мескен, хәзер бу хурлыкка ничек чыдый икән?.. Теге тышта нечкә тавыш белән әрнеп җылаган кеше Галимә апа икән… Ул нечкә тавыш Галимә апаның тавышы икән!.. Хәзер Фәхри бабайлар үзләре ничек чыдап торалар икән?..» дигән күңелсез һәм ямьсез уйлар бер минут эчендә баштан кичеп өлгерде. Мин бу эшкә һәм Галимә апаның шушы күзләре ут кебек янып, кулларына күсәкләр тотып торган усалларга тоткын булуына бер мәгънә дә бирә алмадым. Башым түбән бөгелеп төште, күз алларым караңгыланды, бөтен шәкертләр тик миңа гына караган кебек тоелдылар.
Хәзер дәрес кайгысы бетте, алдагы китаплар онытылдылар, бөтен шәкертләр һәм бу эш артыннан йөрүчеләр, хәзрәт авызына карап, аның бу мөһим эш хакында, адәм гаҗиз калырлык вакыйга турысында нәрсә әйтәчәген көтә башладылар.
Хәзрәт тә эшнең соң дәрәҗәдә мөһим икәнен белдерер рәвештә тамагын кырды һәм, бераз уйлап торганнан соң:
– Кемнәр күргән?.. Шаһитлар бармы?.. Мондый эшләрне исбат итәр өчен, шәригать каршында дүрт шаһит кирәк, – диде.
Безнең колаклар үрә торды, эшнең зурлыгы тагын да арткан кебек булып китте. Хәзрәтнең бу сөаленә каршы кемнәр генә чыгып җавап бирә алыр икән дигән уйга төшелде. Хәзрәтнең сүзе бетү белән, теге кешеләрнең араларыннан берничә кеше берьюлы:
– Бар, бар! Шаһитлар әзер! – дип кычкырып җибәрделәр.
Хәзрәт тагын да җитдиләнә төште һәм «Алар кайда соң? Аларны монда алып килегез!» дигән әмерне бирде.
Эш шул җиргә җиткәч, мәдрәсәдәге бөтен шәкертләр бу «бәхетсезләр» нең йөзләрен күрергә ашкынган сымак булдылар, һәммәсе дә йөзләрен ишеккә таба бордылар.
Мин Галимә апамны бүген генә күргән идем. Ул бүген иртән нинди шат иде. Хәзер ул мин күргәннән соң бөтенләй үзгәргәндер, башка төскә кереп киткәндер кебек булып күз алдыма килде.
Хәзрәтнең «Алып килегез!» дигән сүзен ишетү белән, берничә кеше берьюлы:
– Кайда, аларны монда китерегез! – дип кычкырып җибәрделәр.
Шул сүзне ишетү белән, Сәйфулла малае, ишекне ачып:
– Аларны монда кертегез! – дип кычкырды.
Шундый зур «вакыйга» га һәм караңгы төндә шулчаклы шау-шуга сәбәп булган кешеләрнең шушы минутта мәдрәсәгә керүләре бөтен шәкертләрне дулкынландырды, алар, теге зур гөнаһлы кешеләрне якыннанрак күрү өчен, алгарак, күрергә уңайрак җиргә җылыша башладылар. Ләкин хәзрәтнең ачу белән «Урыннарыгыздан кузгалмагыз!» дигән сүзе аларны урыннарында тик торырга мәҗбүр итте.
Ишек ачылды. Ишеккә якын торган кешеләр икегә аерылып юл бирделәр. Бу вакытта йөрәкләрнең кагулары ешайды, тамырларның тибүе көчәйде.
Менә бервакыт Закир абыйны ике җегет ике кулыннан кысып тотып алып керделәр һәм алгарак китереп бастырдылар. Аны күрү күңелгә бик авыр тәэсир бирде: аның бишмәте җыртылган, бүреге җәнчелгән, сул як битеннән кан агып төшкән һәм уң күзенең өсте күгәреп, кара янып чыккан, шулай итеп, таный алмаслык бер хәлгә килгән иде… Ул, монда китереп бастыру белән, оялган сымак башын түбән төшерде. Бөтен шәкертләр, аңа карап, гыйбрәт алган кебек авыр сулап, уфлап куйдылар.
Аның артыннан Галимә апаны алып керделәр. Аның кулларыннан кысып тотучылар булмаса да, качмасын дигән кебек, тирә-ягын әйләндереп алганнар иде. Ул үзенең йөзен шәле белән бик нык бөркәү сәбәпле, йөзе күренми, шуның белән бергә, җылавы һаман бетмәгәнгә, йөрәк ярсуы басылмаганга күрә, очкылык тоткан кебек, өзек-өзек тавышлар чыгара. Үзе калтырап, селкенеп-селкенеп куя иде.
Аның шулчаклы ирләр арасында кыз башы белән ялгыз калуы, шулчаклы кызганыч һәм хурлыкта торуы бөтен халыкка икенче төрле тәэсир итте, һәммә шәкертләр аның калтыранган гәүдәсенә карадылар, һәрберсе битен күрергә теләү арзусы103 күрсәттеләр.
Мин, аның керүен күргәч тә, Галимә апа икәнен белдем. Ул, үзенең сары чәчкәләр төшкән шәлен ябынып, көн дә кия торган вак кына кызыл бөрчекле аклы күлмәген, аның өстеннән бу ел гына тектергән бишмәтен кигән иде. Ул, монда кергәч, сыгылып төшкән талчыбыгы кебек, тагын да бөгелә төште. Гаять тә уңайсыз бер хәлдә бер почмаккарак сыенды. Берничә ерткыч песи уртасына читлектән егылып төшкән кечкенә сандугач нинди авыр бер хәлдә булса, ничек калтыранса, Галимә апа да шулай калтырана, нечкә йөрәгенең тибүләре бөтен гәүдәсен калтырата иде. Аның шул хәлдә торуы миңа кызганыч та, моңлы да, матур да булып күренде. Шушы минутта аның күзенә карыйсым, матур күзләрен күрәсем килде. Аны чолгап алган бу ерткычларны шунда ук куып чыгарып, Галимә апаны алар кулыннан коткарып аласы, аны үз иркенә җибәрү арзусы туды.
Күзләре ут кебек янган Сәйфулла малае, билен яшел билбау белән буып, бияләйләрен шунда кыстырган Гәрәй, аның янында бик зур эш күрсәткән кеше кебек тыпырчынып торган Гайфулла, бүреген кырын киеп, озын шарфын муеныннан уратып, очларын билбавына китереп кыстырган Сәлим һәм башкалар минем күзгә бик ямьсез һәм ерткыч җанварлар кебек булып күренделәр.
Мин элек Габдерахман бабайны бик ярата идем. Аның кайчакта безгә килеп сөйләшеп утырулары күңелгә килешле күренә, ак чалма киеп намазга йөрүләре бик матур булып күңелгә якын сизелә, аның турында мин: «Бу бик яхшы кешедер инде, җәннәткә керә торган кешеләрнең берсе инде бу…» – дип уйлый идем. Бүген мин аны да яратмадым, ул минем күземә юк артыннан йөргән, башкаларны юк өчен рәнҗетә торган усал, ямьсез бер карт булып күренде.
Озын Ибрайны мин электән дә яратмый торган идем, бүген ул бигрәк ерткыч, бигрәк ямьсез булып күренә иде.
Шул ук минутта Галимә апаның атасы Фәхри бабай белән әнкәсе Хәмидә әби күз алдыма килделәр. «Алар бу эшкә ничек түзәрләр, ничек чыдап тора алырлар икән?..» – дип уйлап алдым.
Фәхри бабай бик кызу кеше: ул үзенең улларын юк кына нәрсә өчен дә таяк белән кыйный, кырык ел бергә торган карчыгы аның ачуыннан курка, Хәмидә әби комганга җылы су салып куймаган өчен дә аның авыр сүзләрен ишетә… Шулай булгач, бу эш өчен Галимә апаны ни эшләтәчәк? Ялгыз Галимә апаны түгел, аның өчен Хәмидә әбине дә нинди авыр сүзләр белән тиргәячәк бит, дидем.
Хәзрәт, бу гөнаһлыларга бик ачу белән күз йөртеп алганнан соң, сүз башлап:
– Җә, кемнәр күргән? Кемнәр шаһит булып, үзләренең гуаһлыкларын104 бирәләр? Шулар алгарак чыксыннар әле! – диде.
Хәзрәтнең бу сүзләрен ишетү белән, Гайнулла белән Сәлим, алгарак чыгып, кулларын намаздагыча алларына кушырып:
– Башлап без күрдек, хәзрәт, аннан соң Сәйфулла белән Гәрәй күрделәр… Шуннан соң башкалар да килделәр инде, – дип җавап бирделәр.
Боларның бу сүзләреннән соң Сәйфулла белән Гәрәй дә алга чыктылар һәм, үзләреннән сораганны көткән кебек, кулларын кушырып, хәзрәткә каршы бастылар.
– Сез дә күрдегезме? Кайда күрдегез? – диде хәзрәт.
Сәйфулла белән Гәрәй берьюлы:
– Күрдек, күрдек, хәзрәт! Бер-берсенә якын ук утыралар иде, – диделәр.
Шунда Гайфулла, урыныннан кузгала төшеп:
– Кочаклашып торалар иде, диң, – дип өстәп куйды.
Хәзрәт боларга каршы:
– Юк, алай якын утыру гына җитми, шәригать каршында зани белән заниянең105… эшләрен дүрт кеше бердән күргән булырга тиеш, бу бик авыр мәсьәлә, – диде.
Сәлим чыдап тора алмады:
– Хәзрәт, күрдек инде, алар сез әйткәнчә торалар иде, тик болар килгәндә утыралар иде, – дип, сүзен саташтырып, йомгакның очын югалткан кебек сөйләп куйды.
Калганнары да, сүзләрен борып:
– Анысы шулай инде, хәзрәт, без аларны күрдек, – диделәр.
Шул вакытта Закир абый курыккан рәвештә, әкрен генә бер тавыш белән:
– Юк, хәзрәт, нахак әйтәләр, без сөйләшеп кенә утыра идек. Болар шул вакытта үчлек белән… – дип сүз башлаган иде, теге кешеләр бердән:
– Тик тор син, кара йөз! Монда килеп оялмый сүз сөйләгән буласың тагын! – дип шаулаша, котырыша башладылар.
Әгәр дә хәзрәт, урыныннан торып, «Сабыр итегез, шаулашмагыз! Шәригать хөкемен көтегез» дип тынычландырмаса, Закир абыйны шунда ук бәргәләп, кыйнап ташлаячаклар иде. Шул вакытта Галимә апа бик әрнеткеч, үзәк өзгеч тавыш белән:
– И Ходаем, нахак бәла ябалар!.. Безнең һичбер гөнаһыбыз юк… – дип җылап җибәрде.
Тик аның сүзләрен һәм әрнеп җылавын:
– Юк икән!.. Башка нәрсә кирәк иде!
– Шәригатьтә шулай утырырга ярый икән!..
– Күрәсең, кызларга шулай кирәктер!..
– Менә шәригать нәрсә әйтер бит!.. – дигән тавышлар каплады.
Галимә апа белән Закир абыйның үзләрен аклар өчен әйткән сүзләре халыкның ачуларын гына кабартты. Хәзрәт, тагын урыныннан торып, халыкны тынычлыкка өндәде һәм үзе нәрсәдер сөйләргә генә керешкән иде, мәдрәсә ишеге ачылып:
– Кайда ул кара йөзләр?! – дип акырган тавышка аның сүзе бүленеп калды.
Бөтен халык, сискәнеп, ишектән кергән кешегә карадылар. «Кайда ул кара йөзләр?!» дип акырып керүче кеше Галимә апаның атасы Фәхри бабай иде. Мин аның коточкыч куркыныч күзләрен, агарган йөзен, соң дәрәҗәдә ачуланып әйткән сүзләрен күреп, утырган урыныма сеңеп, әллә кайда батып киткән кебек булып калдым.
Галимә апа, Фәхри бабайның (атасының) сүзләрен ишетү белән, мичкә таба сырыкты, калтырана башлады.
Фәхри бабай, шулай ачуланып керү белән, бөтен халыкны ашардай булып, тирә-ягына карап алды, күзләрен Галимә апага терәп берәр минут чамасы карап торды да, соңра, капыл гына Галимә апага таба омтылып:
– Син, кара йөз, карт көнемдә ак сакалыма оят китердең, бөтен галәм алдында рисвай иттең! – дип, кулындагы таягы белән Галимә апаның аркасына бирә башлады.
Мондагы халык аның бу эшен сизми дә калган кебек булдылар. Гүя болар һәммәсе дә: «Ата булгач, шулай итәргә хаклы инде, Фәхри карт шәригать буенча шулай кыйнарга тиеш шул», – дип, бераз кыйнаганчы карап тордылар.
Шул чакта, искиткеч ачы тавыш белән үксеп җылаган Галимә апаны күреп, мин дә җылый башладым. Хәзрәт, урыныннан кузгалып:
– Тотыгыз, кыйнатмагыз, әле хөкем бетмәгән… – дип кычкырды.
Аның бу сүзеннән соң Габдерахман бабай Фәхри бабайның кулындагы таягын тотты. Гали хәлфә, урыныннан сикереп торып, тиз генә Фәхри бабайның биленнән кочаклап алып, бер як читкә тарта башлады.
Закир абзый, Галимә апаның шулчаклы җәзалануын күргәч, чыдый алмый кызып китеп, шулай таба бара башлаган иде, аны берничә җегет тотып алдылар һәм үзен чак-чак бәргәләп ташламадылар.
Фәхри бабай, берничә кеше арага төшүгә карамастан, һаман Галимә апага таба тартыла, аны кыйнамакчы була иде, ләкин аны җибәрмәделәр.
Бу вакытта Галимә апаның ярсып җылавы, аның үзәкләргә үтә торган тавышы берничә минутка бөтен халыкны тын калдырды. Тик эчтәге зур вакыйганы күрергә теләп, тышкы яктан мәдрәсәнең тәрәзәләренә тыгылган чиксез башларның тәрәзәгә бәрелүләре генә ишетелеп тора иде. Чөнки шул аз гына вакыт эчендә бу хәбәр авылның бик күп халкы арасына таралып өлгергән, алар, төн йокыларын калдырып, авылда бик сирәк яки беренче мәртәбә булган бу мөһим һәм куркыныч эшнең асылын үз күзләре белән күреп [кайтырга килгәннәр], уйнашчылар хакында шәригатьнең хөкем һәм җәзасын белеп китәргә җыелган йөзләрчә күзләр эшнең соңы ничек булып бетәчәген көтәләр иде…
Фәхри бабайны бер як читкәрәк алып киттеләр. Ул, берничә кешенең каравылы астында торуына карамастан, үзен тоткан кешеләрнең кулларыннан ычкынып, сарык өстенә атылган бүре кебек, Галимә апага һөҗүм итеп, аны өзгәләп ташларга торган кебек тора иде.
Мәсьәләнең барган саен тирәнгә әйләнүе, барган саен куркыныч төс алуы йөрәкләрне тагын да ныклырак кактыра башлады. Бу авыр фаҗиганең, бу авыр күренешнең очына чыгу мәгәр хәзрәтнең генә кулыннан килә торган бер эш кебек булып, һәркем аның йөзенә карады.
Фәхри бабай һаман тыпырчына, һаман калтырана, үзе, соң дәрәҗәдә ачу белән ярсып, бер халыкка, бер Галимә апага карый иде.
Ниһаять, хәзрәт тагын сүзгә башлады һәм бик җитди рәвештә:
– Фәхри, син сабыр ит. Бу зур эш булса да, дөньяда булмый торган бер эш түгел, шуның өчен бу хакта шәригать хөкеме бар. Мондый эшне бик нык тикшерергә кирәк. Китапта «сабырлык – Алладан, ашыгу – шайтаннан», – дигәннән соң, шаһитларга карап: – Сез дөрес әйтегез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кязиб106 өчен үзегезгә хәд лязим булып килә107. Сез дошманлык белән сөйләмисезме?.. Шәригать бик нечкә ул, мондый зур эшләрдә, ягъни гөнаһе кәбаирләрдә108 бик тикшереп хөкем итәргә куша… – дип, бик озын сөйләп алып китте.
Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң теге гуаһларның берничәсе шиккә калган сымак булдылар. Калган берничәсе бу юлы:
– Хәзрәт, без күргәнне әйтәбез, без аларны өйләреннән алып чыгып, монда килмәдек инде. Бая әйткәнчә, келәт белән койма арасында бергә торалар иде… Шуны үз күзебез белән күрдек… – диделәр.
Шул вакытта хәлфәләр арасыннан берәү чыгып:
– Хәзрәт, без дарелхәребтә109 торабыз, монда хәд фарыз түгел110, – дип сөйләп алып китте. Аның сүзенә икенче хәлфәләр кушылып киттеләр. Күгәрчен Сәлим дә катнашып китте, ул башкалар сүзе өстенә гуаһларның бертөрле генә сөйләмәүләрен, бинаән галәйһи111 кыз белән җегетнең зина кылулары исбат кылынмавын да әйтеп китте.
Мин мәсьәлә болайга киткәч сөенеп киттем. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим матур һәм яхшы булып күренде. Кечкенә гәүдәсе белән аның бу чаклы батырчылык итүенә, курыкмавына хәйран калдым. Галимә апаны аклап, гөнаһсыз итеп чыгарырлар дигән уйга төштем.
Сүз байтакка тартылды, бәхәс киткән саен кызды. Зина итүчеләр яшь булсалар – аларны йөзәр камчы сугу, карт булсалар – таш белән атып үтерүләр берсе дә калмады.
Шәригатьнең нечкә хөкемнәре, китап сүзләре сөйләнә башлагач, теге халыклар да бераз басыла төшкән кебек булдылар. Хәзер Фәхри бабай да бераз тынычланган кебек булып, алга таба тартылмый, калтыранмый башлады.
Шул вакытта теге кешеләр арасыннан бер җегет чыгып:
– Юк, хәзрәт, алар сөйләшеп кенә утыралар иде. Эш болар әйткәнчә түгел, – диде.
Ләкин аның бу сүзләре җыелган халыкның йөрәкләренә без белән чәнечкән кебек булды. Шунда ук теге Сәйфулла, Гайфулла, Сәлим һәм Гәрәйләр, аларга кушылып башкалар да:
– Сезнеңчә, шулай нәмәхрәм112 белән аулакта, төнлә утырырга ярый?! Бу ни дигән сүз? – дип, зык куптарып, кызышып, теге җегетнең өстенә һөҗүм итә башладылар. Теге җегет шәкертләр арасына кереп тыгылды. Хәлфәләр, уртага төшеп, теге ут кебек кызган халыкны чак бастылар…
Хәзрәт тә, урыныннан кузгалып:
– Сез кызасыз да китәсез, эшнең асылын сорашып бетәргә ирек бирмисез! – дип ачуланып, хәлфәләргә карап: – Мин дарелхәребтә хәд сугуның113 дөрес түгел икәнен беләм. Безнең бу җирдә шәригать хөкемнәрен йөртеп тә булмый. Ләкин бозыклыкка каршы тору өчен, мондый эшләрне җәзасыз калдырып та булмый, шәригать хөкемен йөртү безнең бурычыбыз, моның өчен фәтва китапларында сарих114 дәлилләр бар. Мәсәлән, сезнең берегез халык арасында начарлыкны күрсә, шуны кулы белән үзгәртсен, әгәр кулы белән үзгәртергә көче җитмәсә, ул эшнең ярамаганлыгын теле белән сөйләсен, әгәр аңар да көче җитмәсә, күңеле белән ул эшкә каршы торып, риза түгел икәнен белдерсен, ләкин бу дәрәҗәдә калган кешенең иманы зәгыйфь дигән хәдис115 бар, – дип сөйләде.
Хәзрәтнең бу сүзләренә каршы теге кешеләр бердән:
– Шулай, хәзрәт, шулай! – дип кычкырып җибәрделәр.
Мәдрәсә эчендә тагын шау-шу купты. Закир абзыйның башы тагын түбән төште. Галимә апа мичкә тагын да ныграк терәлде.
Мәсьәлә тиз генә чишелмәслек бер төскә керде. Хәлфәләр дә бәхәсне сузганнан-суздылар. Аларның күбесе Галимә апа белән Закирны аклау ягын тоткан кебек күренделәр. Күгәрчен Сәлим дә берничә рәт катнашты. Ул ачыктан-ачык дип әйтерлек Галимә апа белән Закирны аклау ягын тота иде.
Җыелган халыкларның күбесе дип әйтерлек боларга каршы булып, бу зур эшне болай гына калдырырга ярамаганлыгын аңлатып, үзләренең тоткан юлларында каты тордылар.
Хәзрәт, мәсьәләнең болай зурга киткәнен күргәч, бераз уйлап торды һәм:
– Җәмәгать, бу эш бүген генә тәмам булмас. Иртәгә шаһитлардан берәм-берәм җавап алырбыз, шәригать хөкемен иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз116. Бүген боларның икәүсен ике урынга куеп, каравыл куегыз, һичберегез кул белән хөкем итүче булмасын! – диде.
Хәзрәтнең сүзләре һәм мәслихәте117 кабул күренде. Теге җегетләр Закир абзыйны каравыл өенә, Галимә апаны Габдерахман бабайларга алып китәргә, шунда каравылларга булдылар. Кешеләр арасыннан «Икәүсен ике кара мунчага ябып, шунда каравыл куярга кирәк» дип әйтүчеләр булса да, аларның сүзләре кабул ителмәде.
Күптән бирле калтыранып, эшнең нәрсә белән бетәчәген көтеп, чак-чак сабыр итеп утырган Фәхри бабай тагын кызып китте һәм, урыныннан торып, Галимә апага карап:
– Минем йортыма кайтып керәсе булма! Безнең нәселдә булмаган эшне эшләгән, карт көнемдә хурлыкка калдырган кешегә минем өйдә урын булмас! – дип ачуланып чыгып китте. Ул үзенең шулчаклы халык арасында хурлыкка калуына чыдый алмый, бер яктан, калтырый, икенче яктан, җылау дәрәҗәсенә килеп йомшаган иде.
Аның артыннан ук Галимә апа белән Закирны да алып чыгып киттеләр. Хәзрәт тә, озак тормый, кәефсез бер хәлдә чыгып китте. Бу эш мәдрәсәдә авыр бер тәэсир калдырды. Хәзер һичкемнең кулы китапка бармый, һичкем баягы вакыйгадан башка эш хакында сөйләми иде.
Хәзрәт чыгып киткәч, кичке чәйне эчкәндә дә сүз һаман шул хакта булды. Шәкертләрнең күбесе Галимә апаны кызганып, аны яклап сөйләделәр, теге җегетләрнең бу эшне үчлек белән эшләүләренә хөкем иттеләр. Арада: «Ну, үзе матур да соң ул!.. Мин аны күргәнем бар иде. Кызганыч, мескен… Шундый мужик җегете белән йөреп хур булган!..» – дип әйтүчеләр дә булды.
Ләкин мин боларның сүзләрен тыңлаган саен уңайсызлана идем. Мондагы үз авылыбызның малайлары да һәм чит авыллардан килеп укучы шәкертләрнең кайберәүләре дә Галимә апаның бертуган апам түгел икәнен беләләр иде. Шулай да бу эш өчен минем уңайсызланганлыгымны, хәтта яшерен генә җылаганлыгымны сизеп алдылар.
Берсе килеп «Менә Галимә апаң нишләгән!» дисә, икенче берсе «Нинди зур гарьлек, адәм көлкесе!..» дип, минем ачуымны китерергә әйтәләр иде. Мин, бераз сабыр итеп тора алсам да, күпкә чыдый алмадым, җылап җибәрдем. Алар, минем җылаганны гына көтеп торган кебек, тагын да үрти башладылар. Байтак шәкертләр җыелды. Мин тагын уңайсызландым. Тагын җылый башладым. Ләкин минем җылавым шәкертләр өчен көлке генә булды:
– Ник җылый ул?
– Апасы өчен җылый, ул бит аның апасы…
– Апаң җегет белән тотылса, син дә шулай җыларсың…
– Гарьлек шул! – дигән сүзләрне минем янымда гына сөйлиләр иде. Шәкертләр, йокларга яткач та, һаман да бу эш хакында сөйләүне яңарта баралар иде.
Мин шундый авыр хәсрәт эчендә йокларга яттым. Ләкин минем күзләремә йокы кермәде. Мин һаман Галимә апамны уйлап, шуны кайгыртып, тик шуның хакында гына уйлап ята идем.
Минем уяулыгым йокы аркылы төшкә барып тоташты. Мин, йоклап киткәч тә, төшемдә һаман Галимә апа белән саташтым… Менә Галимә апа безгә кергән, имеш… Үзе шат, үзе көлә, имеш… Менә ул капыл гына җиргә җыгылып китте… Ул җылый, аны әллә нинди ямьсез кешеләр килеп, җылата-җылата алып киттеләр, аның күлмәкләре җыртылып беткән, имеш… Аны кыйныйлар, ул качарга тырыша, ул һәммәсеннән дә котылып качты… Тагын тирән чокырга җыгылып төште… Кара әле, Галимә апаны Фәхри бабай куып йөри… Ул Фәхри бабай булмады, әллә кем булып чыкты… Менә Галимә апа куркып кача, аны куалар… Ул җылый, ярдәм сорый. Ләкин ярдәм бирүче юк. Мин аның артыннан барырга әйткән идем дә, аякларым йөрмиләр, мин абынып җыгылдым. Галимә апа тирән бер караңгылык эченә кереп югалды… имеш, дим.
Шундый куркыныч төшләрне күреп, куркуымнан уянып киттем, үзем тирләгәнмен, үзем калтырыйм, йөрәк дөп-дөп суга, шул уянудан соң күземне йомсам да, кире йоклый алмадым. Кичә кичке вакыйгаларның авыр тәэсире белән куркыныч төшнең калдырган ямьсезлеген уйлап, таңга кердем һәм, шәкертләрне намазга уяткан казыйның тавышын ишетү белән, урынымнан торып, тиз генә киенеп, мендәремне сәндерәгә ыргыттым да үзебезнең өйгә кайтып киттем…
III
Мин өйгә кайтып барганда, көн аз гына яктыра башлаган, авыл кешеләре торып, хатын-кызлары суга, ирләре ат эчерергә барырга чыкканнар иде инде. Болар, икешәр-өчәр кеше бергә җыелып, кичәге эш хакында сөйлиләр:
– Авылдан бәрәкәт качырып!..
– Үзләре хәзер ни йөзләре белән торалар икән?..
– Әй оятсызлар!.. Кара йөзләр!..
– Аның Закирына шунда ныграк бирергә кирәк иде, аз булган!.. – дигән рәвештә сүзләр сөйләп, зык кубалар иде.
Мин боларның сүзләреннән эшнең барган саен зурга киткәнен, бер төн эчендә бу хәбәр бөтен авылга таралып, бөтен халыкны мәшгуль итеп өлгергәнен белеп, өйгә кайттым.
Башка вакытта безнең өй эче күңелле була, мин кайтып керү белән, әни каршы алып, хәлне сораша торган иде. Бүген алай булмады, әни күңелсез генә чәй урыны хәзерли, әти бик тирән уйда утыра иде.
Мин өйгә кереп чишенгәнче, миңа бер сүз дә әйтмәделәр. Тик чәйгә утыргач кына, әни: «Нигә иртә кайттың?» – дип сорады.
Минем әти Фәхри бабайның киресе, бик йомшак күңелле, юаш кеше булып, үз эшеннән башканы белми, авылдагы төрле талашлы эшләргә катнашмый, бернәрсәгә дә артык ачуланмый торган басынкы кеше иде.
Әмма минем әни әтигә караганда үткер, җитез, күбрәк сөйләүчән кеше, ләкин усал табигатьле түгел, шуның өчен алар бүген күңелсез булсалар да, артык кызулык күрсәтмиләр, бәлки үзләренең хәсрәтләрен тик торулары һәм йөзләренә чыккан күңелсезлекләре белән генә белдерәләр иде.
Бик озак сүзсез-нисез торгач, әни:
– Кичә мәдрәсәдә ниләр булды? Галимә апаңны күрдеңме? – дип сорады.
Мин ничек җавап бирергә дә белми тордым, тик:
– Гәүдәсен күрдем дә йөзен күрмәдем, ул һаман җылап торды, үзләренә нахак бәла такканнарын сөйләде… – дидем.
Әти белән әни минем сүзләрне артык күңелсезлек белән тыңладылар.
Алар, мин кайтканда сүзсез генә торсалар да, миннән сорашканнан соң, сүзгә керешеп киттеләр. Әти дә, әни дә Галимә апаның бу эшенә бер мәгънә дә бирә алмый аптырыйлар иде.
– Ни генә булды икән бу Галимәгә? Бер дә андый-мондый эше сизелгәне юк иде. Бөтен нәсел-ыруга оят китерде, – диде әни.
Әти, бик озак уйлаганнан соң:
– Нәрсә булсын? Аларның сөйләшеп торуларын күреп, дошман җегетләр эшне шулай зурга җибәргәннәрдер, – диде.
– Булмаса да, булды дип күрсәтәләр бит әле, бөтен авыл алар өстенә сөйли. Галимә ни эшләр инде? Каенага «Кайтып кермәсен, күземә күренү белән, сугып башын ярырмын» дип тора… Ул хәзер кайда барыр? – ди әни.
– Кайда барсын? Менә үзебезгә алырбыз, мин Галимәне беләм, ул бозыклык эшли торган кыз түгел, бөтен авыл түгел, бөтен дөнья сөйләсен, мин аларга ышанмыйм! – ди әти.
Мин, әтинең бу сүзләрен ишеткәч, бик шатландым да:
– Шулай шул, әти, шулай итәрбез, – дип куйдым. Артык сүз әйтә алмадым.
Алар тагын тындылар.
Шул вакытта безгә Хәмидә әби керде. Ул бер төн эчендә бөтенләй үзгәргән, йөзе үлек төсенә кергән, күзләре шешенеп беткән иде. Ул кергәч, безнең өй эчен тагын да моң, авырлык басты, һичкем сүзне кайдан башлап алып китәргә белми аптырашта калдылар.
Бераз тын торганнан соң, әни сүз башлап:
– Әйдә, югары уз, чәйгә рәхим ит! – диде.
Әнинең бу сүзләреннән соң Хәмидә әби көрсенде һәм:
– Чәй эчү кайгысы бармы соң! Кичәдән бирле күземне дә йомганым юк, күрәселәребез бар икән, Раббым… Бу адәм хурлыгына ничек чыдарга кирәк? Кеше күзенә ничек күренербез? – дип җылап җибәрде.
Аның бу сүзләрне артык өзелеп әйтүе һәм балалар төсле җылавы безгә соң дәрәҗәдә авыр тоелды, тагын сүз бетте. Соңра әни:
– Сабыр ит, килендәшкәем, нахактыр, Галимә андый кыз түгел, кыз баланың өстенә шундый бәла ягулар була инде, сабырдан башка чара юк, – диде.
Әнидән соң әти, сүзгә катнашып:
– Җиңги, сабыр ит, Галимә бөтен авылда бер кыз ул, аны күрә алмыйлар, шуңа күрә гаеп эзлиләр, булмас, мин ышанмыйм! – диде.
Әти белән әни бу сүзләрнең Хәмидә әбигә нык тәэсир итүенә үзләре дә артык ышанмыйлар һәм, Хәмидә әбинең нык кайгыруын, бер яктан, хаклы тапкан кебек, сүзләрен йомшак әйтәләр иде.
Әни, тагын сүз башлап:
– Кайгыруда файда юк, бернәрсә дә булмас… Ул чыгып киткәндә, үзегез кайда идегез соң? Кыз кешене караштырап торырга кирәк иде, – диде.
Хәмидә әби күзләрендәге яшьләрен яулык очы белән сөртеп һәм бик авыр көрсенеп:
– Ничек итеп гелән карап торасың? Ул балигъ булган, акылга утырган бит инде. Аны бәйләп куярга бозау түгел бит ул, без аны сезгә кереп утыра торгандыр дип уйладык. Бервакыт тавыш чыккач, пожар чыккан микән әллә дип йөгереп чыксак, аларны сырып алганнар иде. «Бу нәрсә булды?» дип соравыбызга каршы Хәким малае «Галимәгезне Закир белән тоттылар… Бердәнбер кызыгызны карап тормыйсыз, уйнаш итеп йөри!..» дип, йөзебезгә бәрде, – диде дә тагын да җыларга кереште.
Әни дә, әти дә Хәмидә әбине төрле сүзләр белән юатырга керештеләр. Ләкин аларның сүзләре Хәмидә әбигә һичбер тәэсир иткән кебек күренми, ул һаман көрсенә, уфлый, тагын сүз башлый:
– Үз башына төшмәгән кеше белми шул… Бигрәк авыр бит!.. Җә инде, кызың җегет белән тотылсын әле! Бу бит безнең авылда түгел, тирә-якта булган эш түгел!.. Әтисе бик кызу, бик гарьчел кеше, кайгысыннан бүген чәй дә эчмәде. «Хәзер урамга чыгып, кеше күзенә күренер җирем калмады. Ул явыз күземә күренмәсен, өемә кайтып кермәсен!.. Бәреп үтерермен!..» ди. Шул сүзләрдән соң тагын да җылый.
Әнинең дә күзләрендә яшь бөртекләре күренә. Әти дә уфлап куя. Шулай итеп, безнең өй эче, яңа гына үлек чыккан кебек, хәсрәткә әйләнде, Галимә апа кайгысы һәммәбезне дә тирән кайгыга төшерде.
IV
Мин үзебезнең капка төбенә чыктым.
Бөтен авыл шау килә… Һәркемнең авызында шул. Төркем-төркем җыелышып, шул хакта сөйлиләр. Авылда бер мунча януы, берәр кеше үлүе, берәр кешенең кәҗә урлап суюы авылны аякка бастыра иде. Ләкин бу эш аларның һәммәсеннән дә зур, һәммәсеннән дә куркыныч төс алган. Өйләреннән чыга алырлык кешеләрнең: картлары, яшьләре, ирләре, хатын-кызлары, бала-чагалары, өем-өем булып, һаман шушы хакта гына сөйләп, ахун хәзрәт йортына таба агылалар. Тик минем әти белән әни, Хәмидә әби белән Фәхри бабай гына, урамга чыгарга оялып, куркып, өйдә утыралар, тик аларга гына бүген урам йөзен күрү насыйп түгел иде.
Мин, капка төбендә генә карап торуыма канәгать итми, урамга чыктым. Безнең турыдан үткән бер кеше, Фәхри бабайның өенә карап, «Анда нәрсәдер бар… Бу йортны каһәр сукты…» дигән кебек үтәләр, кайбер яшьрәкләре, үзара сөйләшеп:
– Матурлык белән дан чыгарган кыз шулай була ул!
– Үзен бик югары тота иде!..
– Ирләрдән кача белми иде!..
– Уйнашчы Галимә йорты!.. – дип үтәләр.
Карт әби-сәбиләре:
– Илаһием, үзең тәүфыйк бир!..
– Балаң шулай йөз каралыгы китерсә, ни эшләр идең?!
– Авылдан бәрәкәт качырып, зина кылалар бит!..
– Ходайдан ничек курыкмыйлар, адәмнәрдән ничек оялмыйлар?!
– Алладан курыкмасалар да, бәндәләрдән оялырга кирәк иде!.. – диләр иде.
Галимә апаны яклап, аны кызганып бер генә сүз әйтүчене дә күрмәгәч, бер генә кешенең авызыннан да аның файдасына каратып әйтелгән сүзне ишетмәгәч, бигрәк куркуга калдым. Аларны кыйнап үтермәсәләр ярар иде. Үткән ел кайсы авылның ат карагын урамда кыйнап үтерделәр бит, боларны да шулай гына һәлак итмәсәләр ярар иде дигән уйга төштем.
Ярты сәгать эчендә ахун хәзрәт өенең тирәсе кара чәүкә кебек халык белән тулып өлгерде. Алар анда җеназа чыкканын көткән кебек көтәләр, һәммәсе дә, Галимә апа белән Закирның башларына киләчәк «шәригать хөкеме» н һәм аның җәзасын күрергә теләп, урыннарында басып тора алмыйлар иде.
Бераздан соң хәлфәләр дә, хәзрәт йортына килеп, өйгә кереп киттеләр. Халык аларга юл биреп калды.
Менә бервакыт Закир абыйны җиде-сигез кеше ныклы каравыл астында каравыл өеннән алып чыктылар, җыелган халык, аны күрү белән, бу якка йөгерә башладылар һәм болар үз гомерләрендә Закирны яки Закир дигән «гаҗәп мәхлук» ны бер мәртәбә дә күрмәгән кебек сырып алдылар. Ул, мескен, башын түбән игән хәлдә, шул халык дулкыны уртасында камалып торып калды. Шул вакытта, аның үзенә ишеттереп үк:
– Менә шәп җегет, никахсыз-нисез кыз алган!..
– Туй белән булгач, акча чыга бит… Ә болай ансат!..
– Шәбрәк атла!.. Кичә бик шәп булгансыңдыр бит!..
– Малайның бүген башы түбән төшкән! – дип кычкыралар иде.
Халыкның ачулы рәвештә шулай кычкыруларын күргәч, миндәге курку тагын да артты. Боларның хәзер берсе дә кичәге безнең авыл кешеләре түгел, һәммәсе дә безгә, Галимә апага, Закирга чит кешеләр – дошманнар кебек куркыныч булып күренделәр. Һәммәсе дә бу эшнең булуына шатланган кебек сизелделәр.
Закир абый хәзрәтләргә якынлашкан саен, аның тирәсендә халык күбәя барган саен, төрле мыскыл итү сүзләрен әйтүчеләр арта иде. Шул вакытта халык арасында «Әнә тегесен дә алып чыктылар!» дигән тавыш күтәрелде.
Шул сүз ишетелү белән, халык дулкыны икенче урамга чайкалды. «Әнә тегесе!..» дигәннәре Галимә апа иде. Мин аны бик ерактан гына күреп алдым: ул йөзен шәле белән каплаган, башын түбән игән көенчә бара иде. Ул миңа кичәгегә караганда да бәләкәйләнеп калган кебек булып күренде…
Галимә апа бер минут эчендә халык уртасында калды. Халык арасыннан:
– Әнә үзе!
– Бүген оялган була бит әле! Оятсыз!..
– Авылның бәрәкәтен качырып йөрүчеләр!..
– Кыз башы белән ни эшләп йөри!..
– Матур кыз шулай була ул!.. – дигән тавышлар чыкты.
Мин, бу авыр күренешне күреп, чыдый алмый, үзебезнең өйгә таба кайта башлаган идем, минем арттан ике кеше, бик шәпләп килеп, мине узып киттеләр. Боларның үзара «Фәхри карт үзе өйдәдер бит?» дигән сүзләреннән аларның Фәхри бабайны чакырырга баруларын аңладым һәм алар артыннан Фәхри бабайларга бардым.
Бу кешеләр туп-туры Фәхри бабайларга барып керделәр дә, рәтләп сүз дә кушмый:
– Әйдә, Фәхри абзый, сине ахун хәзрәт чакыра, анда сине көтеп торалар! – диделәр.
Фәхри бабай башта бер сүз дә әйтмәде. Йөзләре агарып, иреннәре калтырый башлады, соңрак бик авырлык белән генә:
– Анда минем ни кирәгем бар? Минем аларда эшем юк, ул бүгеннән соң минем кызым түгел, теләсәләр нишләтсеннәр, – диде.
Теге кешеләрнең Фәхри бабайны алырга килүен күргәч, Фәхри бабайның аларга Галимә апа хакында шундый авыр сүзләр әйткәнен ишеткәч, Хәмидә әби тагын да җыларга кереште.
Теге кешеләр, иң зур бер эшне җиренә җиткерергә өсләренә алган, бик зур эш артыннан йөргән рәвештә:
– Анда безнең эшебез юк, әллә хәзрәт сүзенә, шәригать боерыгына үзең дә каршы киләсеңме? – диделәр.
«Шәригать» сүзен ишетү белән, Фәхри бабай тагын җавапсыз калды: әллә нинди куркыныч бер эш алдында калган кеше кебек калтыранды. Үзенең кулында ихтыяры калмаган бер кеше рәвешендә алай-болай селкенде, ярдәм сораган кебек, бер Хәмидә әбигә, бер башкаларга карады. Бу вакытта Хәмидә әби һичбер сүз әйтми – җылый гына иде. Ул да бу боерык алдында һичбер селкенер урын юк икәнен белгән кебек шаккатып калды. Өй эчен тынлык басты. Тик бераздан соң теге кешеләрнең берсе:
– Фәхри абзый, тизрәк бул, ахун хәзрәтне һәм халыкны көттермә, синнән сорый торган сүзләре бардыр… Шәригать боерыгына каршы торып булмый бит!.. – дип, тизрәк алып китү ягын карады.
Иптәше, аның сүзен куәтләп:
– Илчегә үлем юк, Фәхри абзый, без ахун хәзрәт кушканга килдек. Безнең белән бармасаң да, барыбер икенче кешеләр килеп, үзеңне алып китәрләр, анда халык бик кызган! – диде.
Аларның бу сүзләреннән соң Фәхри бабай тагын да уйга калды, калтыранып китте, бик кызганыч рәвештә тагын Хәмидә әбигә карады. Мин гомеремдә аның болай кызганыч һәм юашланган чагын күргәнем юк иде. Хәмидә әби бик мескен тавыш белән:
– Барып кайт инде, Ходай тәкъдирдә шулай язгандыр… Тәкъдирдә язганны күрми булмас!.. – диде.
Аның сүзеннән соң Фәхри бабай, суярга алып барыла торган сарык кебек куркынып, акрын гына урыныннан торды һәм:
– Мин ни йөзем белән халык күзенә күреним?.. Бу көннәрне дә күрер көнем бар икән!.. Карт көннәремдә ата-баба күрмәгән хурлыкка төштем!.. – диде дә, атлар-атламас кына, теге кешеләргә ияреп чыгып китте.
Мин аның артыннан ул халык арасына барып җиткәнче ияреп бардым. Фәхри бабай, башын түбән игән хәлдә, халык арасына кереп югалды.
Мин, бер як читтәрәк торып, Галимә апага нәрсә булачагын көтеп тормакчы идем дә, озак торырга туры килмәде; шундагы кайбер хатын-кызлар һәм малайлар миңа да шул эшкә катнашкан бер кеше төсле итеп карап, кайберсе мине бармак белән төртеп күрсәтә башладылар. Аларның ул эшләре минем йөрәккә ук кебек булып кадалды. Эш аның белән генә бетсә, тагын бер хәл иде. Ләкин алай гына бетмәде: теге хатыннар арасыннан чулак Насыйр хатыны, мине башкаларга күрсәтеп:
– Әнә Закирның каенише дә килгән, җизнәсе белән апасын каршы алырга килгәндер, – диде.
Аның шул сүзеннән соң икенче берсе:
– Җизнәсенең пәке биргәнен көтә торгандыр, кияү кергәннең иртәгесен пәке бирәләр бит! – диде.
Өченче берсе:
– Пәке бирә торган җизнәләр келәт артында булмыйлар алар, келәт эчендә, чыбылдык эчендә торалар! – дип үртәде.
Аларның сүзе артыннан бер малай, минем янга йөгереп килеп:
– Кайда, кызыл саплы пәке алдыңмы? – дип сораган булды.
Мин, боларның шундый зәһәрле сүзләрен, төртмә телләрен ишеткәч, түзә алмыйча, гарьләнеп кайтып киттем.
Мин кайтып бераз гына тору белән, урамда тавыш күтәрелде. Әллә ничаклы кешеләрнең авызларыннан чыккан бу тавышларның аерым сүзләрен аңлап булмый, тик зур базардагы тавыш кебек, һәммәсе бергә кушылып, бөтен урамны яңгырата иде.
Мин, бу тавышны ишетү белән, тагын урамга чыктым һәм безнең якка агылып килә торган халык ташкынына очрадым. Боларның иң алларыннан Галимә апа белән Закир абыйны китерәләр иде. Хәзер Галимә апаның шәле битен капламасын өчен, аны башына уратып артка бәйләгәннәр, йөзе ачык булып, бөтен битен кара белән буяганнар һәм аның сул кулын Закир абзыйның уң кулына бәйләп куйганнар иде. Шулай ук Закир абзыйның да йөзен карага буяганнар, аның да күзләре генә агарып күренеп торалар иде.
Бу күренешне күргәч, куркуымнан ни эшләргә белмәдем. Галимә апа, хәзер җансыз бер сын (гәүдә) кебек, үзенең иркеннән башка алга килә. Икенче төрле әйткәндә, аларны халык дулкыны ихтыярсыз җомычка кебек алга этеп китерә иде. Фәхри бабайлар турысына җиткәч тә, аларны бераз туктатып тордылар, бу вакытта халык арасыннан:
– Карагыз бу кара йөзләргә, гыйбрәт алыгыз!..
– Ил корткычлар!
– Шәригать таптаучылар!
– Уйнашчылар!.. – дигән тавышлар чыга һәм әллә нәрсәләр шалтыраталар, Галимә апа белән Закир абзыйның өстенә иске чабаталар ыргыталар иде. Шушы җирдә Галимә апа, һуштан язган кебек, җиргә бөгелеп төште. Аны күтәреп алдылар. Ул хәзер җыламый да, эндәшми дә иде. Аның кап-кара йөзендәге күзләре сирәкләп ачылып куйса да, аларны тагын йома, ул бу халыкны, бу тормышны, боларның бу чаклы вәхшәтләрен күрмәскә тырышкан кебек була иде.
Шул минут эчендә Фәхри бабай йортыннан йөгереп чыкты да туп-туры Галимә апа янына килеп, битенә чабып җибәрде һәм, аның йөзенә төкереп:
– Моннан соң минем йортыма кайтып керәсе, ишегалдыма аяк басасы булма!.. Теләсәң кайда югал!.. – дип, бер-ике сүз әйтте дә, кире борылып, капкасыннан кереп китте. Бу вакытта Фәхри бабайның ачуының һичбер чиге юк, ерткыч җанвар кебек усал һәм ямьсез күренә иде.
Шуннан соң аларны тагын алга алып киттеләр. Тагын баягы төсле кычкырулар, төрлечә мыскыл итүләр башланды.
Бу вакытта әни дә, әти дә өйдәләр иде әле. Мин аларның бу авыр күренешне карап тору-тормауларын белми идем. Теге кешеләр безнең турыдан үтеп китү белән, әни, өстенә киенеп, тунының төймәләрен эләктерә-эләктерә, теге халык артыннан китте. Ул үзе кызган һәм:
– Тапканнар аю биетүне! Һичбер гөнаһсыз кешеләрне хурлыкка төшерделәр! – дип сөйләнә-сөйләнә бара иде.
Әти, капка төбенә чыгып, әнинең артыннан:
– Юкка йөрисең, эт кебек котырган халык үзеңне изеп ташламасын, – дип әйтеп калды.
Бу вакытта әтинең ияге селкенә, җыларга торган кеше кебек, сүзләре калтыравыклы чыга иде. Әнинең сүзенә каршы теге кешеләр арасыннан «Әллә үзең башкода булдыңмы?.. Вәт ничек яклаша!..» дигән сүзләр ишетелеп калды.
Халык төркеме бездән ераклашты. Алар киткәч, мин, әни хакында уйлап, «кызган, котырган халык әнине кыйнап ташламасалар ярар иде» дип курка башладым. Әти өйгә кергәч, мин дә үземне өйгә керергә тиешле сымак таптым да аның артыннан өйгә кердем. Ул, өйгә керү белән, «Аһ, мескен, харап булды!.. Үзен гомергә бәхетсез ясады. Моннан да авыр нәрсә булсын!» дип, башын тотып утырды.
Әтинең артык дәрәҗәдә кайгыруы мине тагын да үзем дә аңлап бетерә алмый торган чуалчык уйларга батырды. «Тормыш шулай икән, кыз белән җегет бер-берсе белән аулакта бер генә минут та күрешеп тормаска, бер сүз дә әйтмәскә тиеш икән! Бу ник болай соң, бу эш нигә бөтен авылны зык куптара? Әйбер урлап тотылган кешеләргә дә болай кызмыйлар, аларны да болай урам буйлап битләренә кара ягып йөртмиләр. Шундый вакытта да бөтен авыл чыкмый торган иде бит!..» дип хәйран калдым.
Галимә апаның бу хәлгә төшүе, урамдагы ямьсез күренешләр безнең өйгә кабер ямьсезлеге, кабер тынлыгы кертте. Хәзер безнең өй борынгыча шат түгел, бездә мәңге шулай күңелсез, тын, авыр тормыш башланыр, моннан соң бер шатлык кермәс кебек булып күренде. Колак төбендә теге халыкларның ямьсез тавышлары яңгырап, күз алдында аларның ямьсез төсләре басып тора, күңелдә шуларның ямьсез сыйфатлары йөргән кебек тоела иде. Шуның өстенә Галимә апаның шул халык арасындагы авыр хәле, аның корымга буялган кара йөзе, шунда ялтырап күренеп калган күзе алга килеп басты. Ул хәзер югалды, безгә кайтмас, кайтса да, аның күбәләк кебек уйнап торган шат күңеле мәңгегә сүнеп кайтыр кебек сизелә иде.
V
Мин, бер өйгә кереп, бер чыгып, әни белән Галимә апаның кайтуларын көтә башладым. Күпме вакыт үткәндер, ләкин аларны көтү минутлары бик озын күренде. Әти бик озак эндәшми карап утырды-утырды да азбарга таба чыгып китте.
Бик күп вакыт үткәннән соң (ул вакытта миңа шулай тоелды), безнең урамда тавышлар ишетелә башлады. Хәзер тавышлар сирәгәйгән, баягы шәплекләрен югалткан иде. Мин, тиз генә чыгып, капка төбенә йөгереп бардым. Мин чыкканда, әни, Галимә апаны җитәкләп, үзебезгә таба кайтып килә, арттан ияреп килгән сирәк кенә кешеләргә әйләнеп, әллә нәрсәләр әйтә, Галимә апа бер сүз дә дәшми, шәле белән йөзен бөтенләй каплап, башын түбән иеп, атлар-атламас кына кайта, авар-аумас килгән кебек күренә, тик әнинең ныклап култыклавы аркасында гына җыгылмый иде. Кара чәүкә кебек халыкның таралуы, аларның ачулары басылып, үз йортларына кайтулары, Галимә апаның алар кулыннан исән калуы минем күңелгә бераз тынычлык бирсә дә, Галимә апаның артык хәлсезләнүе, аның хәзер шулай кайда алып барсалар да, кайда илтеп ташласалар да, хәтта шушы урында ук балта белән чапкаласалар да, аның өчен бер икән төсле килүе – ул тынычлык урынына икенче бертөрле уңайсызлык тудырды.
Әнинең йөз агаруы һәм артык борчылуы бетмәгән кебек күренсә дә, ул үзен нык тота; бүреләр тырнагыннан сарык бәрәнен коткарып калган кеше кебек, үзендә гайрәт һәм җиңелмәүчелек сизә. «Нахак хур иткәннәре өчен үзләренең йөзләре кара булсын!..» дигән сүзне кабатлый иде.
Алар шулай ишегалдына керделәр. Ишегалдына кергәч тә, Галимә апа, әнинең кулыннан тартылып, азбарга таба китәргә тели башлады. Әни, аның китәргә тартылуын күргәч, бик йомшаклык белән:
– Әйдә, балам, әйдә… үзебезгә кер, менә хәзер чәй эчәрбез, һәммәсе дә бетәр, үзләре дә нахак бәла ягуның җәзасын күрми калмаслар әле, – дип җуатырга кереште.
Галимә апа шәле белән ныклап каплаган битен һаман ачмый, һаман китәргә тырыша, һаман йолкына, үзе бизгәк тоткан кеше кебек калтырана башлады.
Әни, тагын йомшак иттереп:
– Юкка борчылма, балам… барысы да бетәр, сабыр итәргә кирәк, син хәзер тыныч бул, әйдә, өйгә керик, – диде.
Аңа каршы Галимә апа:
– Юк, мин үләм! Мин китәм… Мин суга төшәм! – дип, әни кулыннан ычкынырга тырыша башлады.
Аның шул сүзләрен ишеткәч, әни агарып китте һәм, соңгы көчен җыеп:
– Шулай үләләр димени? Юкны сөйләмә, әйдә, балам! – дип, өйгә алып килә башлады.
Мин бу минутта аны соң дәрәҗәдә кызгандым һәм, янына барып:
– Әйдә, Галимә апа, әйдә безгә, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Бу вакытта мин аның сул кулыннан ныклап тоткан идем.
Шул вакытта Галимә апа, шәлен аз гына ачып, әнигә дә, миңа да карап алды. Аның бу каравы, бик тәэсирле булуы белән бергә, өмет белән өметсезлек арасында күренә, гүяки «әле миңа дөньяда торырга ярыймыни? Әле мине адәм санына керткән кеше калганмыни?..» дигән сөальләрне биргән кебек иде. Ул, шул каравыннан соң әллә нәрсәдән шикләнеп, сискәнеп киткән рәвешле, тагын тын туктады, тагын да китәргә теләгән кебек артка чигенде, әни тагын да:
– Ташла инде, Галимә, китәм дигән уеңны, әйдә керик, әнә абзыең да килә, тизрәк керик, – диде.
Галимә апа, соң сүзләрен әйткән рәвештә:
– Юк, мин кермим, ул миңа ачуланыр, куркам… мин оялам… булмый, кермим, китәм!.. – ди башлады.
Бу вакытта әти дә безнең янга килеп җитте. Ул күптән Галимә апаның китәргә тырышканын күреп, сүзләребезне ишетеп торган, күрәсең, килү белән: «Әйдә, кызым Галимә, китмә! Китеп кайда барасың? Без нахак икәнен беләбез, синдә гаеп юк, син гөнаһлы түгел», – дигән сүзләрне әйтеп, аркасыннан какты һәм, мин тоткан кулыннан алып, ишеккә җитәкли башлады. Шуннан соң гына Галимә апа әкрен генә атлап өйгә керде. Ләкин ул бу керүендә, көчләп кияүгә биргәч, җылатып кияү йортына, усал каенана өенә ихтыярсыз барып кергән килен яисә гомерлек төрмәгә ябылган кеше кебек тартынып, соң дәрәҗәдә уңайсызланып керде. Аны әни үзе сәкегә утыртты. Ул һаман да корым белән буялган кара йөзен шәле белән каплаган көенчә тора, битен һичберебезгә күрсәтми, үзе калтырый иде.
Аның шулчаклы оялуын, хәтта безнең өйгә дә иң куркыныч, булмаса, иң ышанычсыз бер урынга кергән кебек авырсынып керүен һәм әле дә куркынып калтыранып утыруын күргәч, ул безнең һәммәбезгә дә бик кызганыч булып күренде.
Галимә апа кичә генә нинди шат иде!.. Кичә төштән соң мин мәдрәсәдән азык алырга дип кайткан вакытта, ул безнең өйгә кергәндә, без чәйгә утырырга тора идек. Шунда ул, безгә керү белән, төрле сүзләр табып, һәммәбезне дә көлдерде. Әнинең эштән бушамаганын күрү белән, үзе чәй ясарга тотынды. Үзе дә чәй эчеп алды. Чәй арасында һәммәбезне җанландырды, бөтен өй эчен матурландырып, нурландырып җибәрде. Бер кичә генә түгел, элек тә ул безнең өйгә керү белән, өй эченә матурлык тула, бездә күңеллелек арта, берсүзсез генә утырган әти белән әни, ул керү белән, сүзгә керешәләр, шулай итеп, аның керүе безнең өйдә җанлылык артуына сәбәп була торган иде.
Үткән җәй печән өстендәге, урак вакытларындагы аның шатлыкларын әйтеп бетерерлек түгел иде. Ул, бер яктан, Фәхри бабайларның үз кызлары булып, шуның өчен яратсалар, минем әти-әни дә аны үз кызлары кебек күрәләр, мин аны бертуган апам кебек кенә түгел, бәлки, аннан да артык күрә идем. Ул шушы ике өй, икенче төрле әйткәндә, шушы ике гаилә арасында иркә дә, аларның кызлары да, матурлык биргән чәчкә дә иде. Ул шулай ике йортның кешеләре тарафыннан якын күрелеп сөелгәнгә күрә, үзләрендә ничек булса, бездә дә шулай иркен кылана, безне дә үзенең гаилә әгъзасы кебек күрә, теләгән чагында безгә дә эшкә килеп, печән җыярга барганда, үзенең матурлап эшләткән җыйнак тырмасын алып килеп арбага сала, аннан соң кырда кирәк булачак әйберләрне салыша, икмәк, әйрәннәрне үзе рәтләп куя, чәй кирәкләрен әни белән бергәләшеп, менә дигән иттереп рәтли иде. Атларны җигеп, иртәнге матурлык эчендә урамнардан киң болыннарга таба чыгып киткәндә, Галимә апаның безнең арбада булуы матурлык өстенә матурлык бирә, чабынлыкка барып җитүләр сизелми дә кала иде…
Аның үткән елгы печән җыеп, кибән куйган вакыттагы шат йөрүләре әле дә күз алдымда тора: ул, чабынлыкка барып җитү белән, һәммә кешедән элек беләген сызганып, кулына тырмасын алып, үзе теләгән җирдән пакусны җыярга кереште. Башкаларыбыз, аның рәтеннән тезелеп, тырмалар белән хуш ис чыгып торган, яңгыр күрмәгән калын пакусны алга тәгәрәтә башладык. Галимә апа печәнне үзе биеклеге булганчы тәгәрәткәч, әтинең: «Галимә кызым, бик ерак китмә, башкаларга авыр булыр, анда җиткезә алмаслар, күтәрәмнәр тигез булсыннар, югыйсә чүмәлә салырга җайсыз булыр», – дип әйткәнен ишеткәч кенә туктады. Шунда да ул тик калмады, ирләргә карап:
– Көчегез җитмәсә, үзем салырмын, күтәрәмнәрне ястык кебек кечкенә итмиләр аны! – дип көлдерде. Ул, кеше ике рәт алып барганчы, өч рәт алып бара. Үзенең шул шатлыгыннанмы, югыйсә үзенең янып торган күңеленең ялкыныннанмы рәхәтләнеп көлә, башкаларның да күңелле булуларына сәбәп була иде.
Хәл җыярга туктап, ирләр күләгә астында бозлы әйрән эчкәндә, Галимә апа үзенең ике иптәш кызы белән әрәмә арасына китте. Мин атларны эчерер өчен шул якка барганда, ул бик матур көй белән җырлый иде, мин аның җырлаганын тыңлап тордым һәм шундый шат кешенең моңланып җырлавына гаҗәпсендем.
Төш вакытында печән җыелып бетте. Чәй эчәргә туктадык. Анда да ул, утырып хәл дә җыймый, бөтен эшне үзе башкарып, безгә чәй эчергән кебек, безнең табыннан аерымрак агач астында утырган үзенең иптәш кызларына да чәй эчерде.
Кибән куйганда, ул күбә (чүмәлә) җибәреп торды, мин ат башында идем. Ул бер яктан күбә җибәрә, икенче яктан минем белән дә уйнап сөйләшә, җырлап та куя, бөтен эшнең күңелле баруына сәбәп була иде. Күбәләр түшәлеп беткәч, кибән тирәсенә җыелдык, шунда Галимә апа, әтинең кулындагы озын кибән сәнәген алып, зур итеп күтәрде. Карап торган кешеләрнең:
– Юк, булдыра алмассың! Кулыңны авырттырып куйма, белмәгән эшкә тотынма! – дип әйтүләренә карамастан, түшәк зурлыгындагы печәнне, ә дигәнче күтәреп, югары ыргытты. Ул, берничә рәт шулай күтәреп югары ыргытканнан соң гына, әти, аның кулыннан сәнәкне алып:
– Җитәр, Галимә, имгәнеп куярсың, рәхмәт көчеңә, – дигәч кенә эштән туктады.
Моннан соң ул кызлар белән, мондагы вак-төяк эш беткәнче дип, җиләк җыярга киттеләр. Алар киткәч, Гыймай абзый:
– Бу Галимә менә дигән җегетләрдән калышмый, кыз булып кына әрәм булган… – дип сүз башлады.
Аңа каршы әти:
– Артык үткер, артык булдыклы инде, һич аны-моны карап тормый, Фәхри абзыйның ярты эшен ул алып бара бит; ул шулай артык үткер булганга, аны күралмаучылар, «ирҗәнкә»118 дип әйтүчеләр дә бар инде. Менә аның шундый булдыклы икәнен күргәч, нәрсә әйтәсең; башкалар аны аңламыйлар, – диде.
– Шулай кирәк ул… Башка хатын-кызлар җебеп төшкәннәр бит, ничек инде шулар кебек булмаганы өчен гаеплисең, – ди Гыймай абзый.
Бүген шулай күңелле үтте. Печәннәр җыелып бетеп, кибән куелды. Әти, кибән өстенә карап:
– Бигрәк тә шәп булды. Ул яңгыр күрмәде, печәненнән хушбуй исе генә чыгып тора, исән-сау торсын инде, – дип сокланып куйды.
Без кайтырга ат җиккәндә, Галимә апалар киләләр иде. Галимә апа, ерактан кибәнгә карап:
– Кибәнегез, Шәйхи суфи чалмасы кебек, бер якка кыеш булып тора, шуны да менә дигән итеп сала белмәгәнсез! – ди, үзе көлә иде.
Әти, чынлап та шикләнгән кебек:
– Галимә, чынлап әйтәсеңме? – дип сорап та куйды.
Башкалар:
– Юк, ул уйнап әйтә, үзе кибән салган булса, Садрый карт кебек бөкрәеп беткән бертөсле кибән эшләп чыгарыр иде әле, – диделәр.
Шуннан сүз китте. Бу сүзләр авылга кайтып кергәнче җитте. Шулай итеп, озын көннең эш белән үткәне дә сизелми калды. Без өйгә кайтып кергәндә, кояш баеп бара иде инде. Галимә апа ул вакытта һаман шат иде. Хәл дә җыймый кайтып, сыерларын савып, безгә ашка килде.
Урак вакытында безнең белән уракка барганда да ул башкаларга тәэсир итә торган иде. Ул җәй дә шат, көз дә шат, кичәгенәк тә шат иде…
Бүген шул шатлыкларның һәммәсе дә беткән, бөтенесенең өстенә кара пәрдә ябылган, Галимә апа үзе дә шуның астында бөтенләйгә югалган кебек булып күренде.
Ул элек, безгә кергәндә, әйтүне дә көтми, чәй янына килеп утыра, үзе чәй ясап җибәрә, аш булганда да шулай, үзләренең өйләренә караганда да бездә иркен хәрәкәт итә торган иде.
Бүген ул безнең өйгә дә төрмәгә кергән кебек авырсынып керде. Үзе, гомерендә беренче рәт очрашкан кешеләр уртасында утырган кебек, башын да калкытмый утырды; шулай аз гына утыргач та селкенә башлады, бераз селкенгәчтән соң үксеп җылап җибәрде.
Аның бу җылавын күргәч, әти белән әни бер-берсенә карашып аптырашып калдылар.
Галимә апа, дога кылгандагы кебек, ике кулын янәшә теркәп, башын шунда салып җылый, йөзен ачмый, бер сүз дә әйтми иде.
Әни аның янына барды, аркасын сөеп:
– Җылама, Галимә, хәзер син үзебезнең өйдә бит, – диде дә сүзен әйтеп бетерә алмады…
Аның артыннан әти, сүз өстәп:
– Балам, борчылма, син безнең дә балабыз кебек бит… – диде дә, күңеле йомшап китеп, җыларга якынлашкан кебек: – Шулай, балам, хәзер өеңдәге кебек бул; мин малларны карап керим, сез чәйгә утыра торыгыз, мин тиздән керермен, – дип чыгып китте. Ул, бер яктан, авыр хәлне күрмәскә теләгәнгә, икенче яктан, Галимә апаның оялуын бетереп, аның иркенләп калуына һәм, бит-башын юып, аны уңайсызлыктан чыгарырга юл эзләү уе белән чыгып киткәнлеге күренеп тора иде.
Әти чыгып киткәч тә, әни, комганга җылы су салып, сабын белән тазны мич арасына куйды һәм, Галимә апага карап:
– Әйдә, Галимә туганым, җуынып ал, мин самавыр куйыйм, борчылма. Синең борчылуың безгә дә бик авыр булыр… – дип, апаның башындагы шәлен үзе ала башлады.
Галимә апа, башта бераз карышкан кебек булса да, бара торгач, әнинең ихтыярына бирелгән кебек булды.
Галимә апа минем монда торуымнан уңайсызланмасын өчен, мин дә, өйдән чыгып, әти янына бардым. Ул миннән: «Җә, Галимә апаң нишли?» – дип сорады. Мин әтигә: «Хәзер юынып калды», – дидем. Башка сүз сөйләшмәдек.
VI
Мин кергәндә, Галимә апа юынып, башына шәл ябынып, чит кеше төслерәк булып, читкә карап утыра, әни чәй урыны хәзерли, үзе һаман да, өзелеп-өзелеп:
– Үзләренең йөзләре кара булсын!.. Шулай бинахак119 рәнҗеткән өчен, үзләре беркөн хур булсыннар! – дип сөйләнә иде.
Галимә апа, мин кергәч, чит кеше кергән кебек сискәнеп калды һәм, шәленең бер як читен ачып, тиз генә миңа карап алды да кире япты. Бу чакта мин аның тулы йөзен күрә дә алмый калдым.
«Миннән дә уңайсызлана!.. Әйтерсең лә мин аны гаеплим!» – дип, эчемнән генә кайгырып куйдым.
Чәй хәзерләнеп бетте.
Борын булса, Галимә апа башлап үзе чәй янына килеп утырыр, үзе безне чакырыр иде. Ә хәзер, чәй хәзерләнеп бетүгә карамастан, ул чәйгә таба әйләнеп тә карамый, бөтенләй икенче якка карап, уйланып, эчендәге чиксез хәсрәтен кая куярга белми, хәйран калып утыра. Ул бит кичәдән бирле тамагына берәр нәрсә түгел, бер йотым су да капмаган, шуңар карамастан аның кулы ашамлыкларның берсенә дә сузылмый, бу чәй, бу әйберләр аңа агу кебек булып күренәләр…
Әни берничә рәт әйткәч кенә, ул чәй янына күчеп утырды. Анда да яңа төшкән килен, каенаналарыннан оялып, ничек ашъяулыкка кабырган120, бер як читкә кырын карап утырса, шулай ук утырды. Ашъяулык өстендә нәрсә бар, нәрсә юк икәненә дә күз салмады.
Әни, аны җуату, аның кайгы белән пәрдәләнгән күңелен ачу өчен, төрле сүзләр сөйли, кайгырмаска өнди иде. Ләкин апа бу сүзләргә каршы ләм-мим бер сүз дәшми, тик көрсенеп куя, үзе шәленең бер почмагын һичтуктаусыз төрә дә аны кире сүтә иде. Ул чәйне дә бик көттереп кенә эчте дә ике чынаяк эчү белән каплады. Алдындагы күмәчне дә, тәмләп карар өчен генә капкан кебек, читеннән генә сындырып алып, әз генә ашады. Әнинең хәзер генә аны җуатыр өчен сөйләгән әллә ничаклы сүзләре дә бу чәйдә аның хәсрәтле йөзен, моң һәм хурлык белән капланган йөзләрен ача алмадылар. Ул үзе дә хәзер битен-күзен дөньяга түгел, хәтта безгә дә күрсәтергә уңайсызлана иде. Мин аның күзен күрәсем килүгә карамастан күрә алмадым. Ул, чәй эчеп бетү белән, тагын да мич алдына таба, бая кергәч утырган җиренә барып утырды да тагын да уйга батты.
Мин «Их, аның күңелендәге бөтен хәсрәтен алып ташлап, аны кичәге шат вакытына кайтарасы иде!..» дигән уйга калдым.
Шул вакытта әни ишегалдына чыгып китте. Өйдә миннән башка бер кеше дә калмагач, ул шәлен алып рәтләде дә икегә бөкләп кире ябынды. Шул вакытта ул миңа да карап алды. Бу вакытта мин аның йөзен дә, күзләрен дә бик ачык күреп калдым. Аның йөзе кичәге Галимә апаның йөзенә караганда үзгәргән, күзләре эчкәрәк бату белән бергә, күз кабаклары шешенеп кызара төшкәннәр, озын керфекләре, чык төшкән үлән кебек, түбән төшеп торалар иде. Шулай үзгәрүгә карамастан, ул миңа борынгы вакыттан да матур һәм сөйкемле күренде. Мин аның миңа берәр сүз әйтүен көтә идем. Шул өмид белән аның янынарак та бардым, шул тирәдән әйбер эзләгән кебек булдым. Ләкин ул миңа бер сүз дә әйтмәде, тагын бер рәт күзләрен тутырып карады да тагын шәлен япты…
VII
Бүген мин мәдрәсәгә бөтенләй бармадым. Ул мәдрәсә хәзер миңа бөтен куркыныч һәм ямьсез урыннарга караганда да куркынычрак, ямьсезрәк булып күз алдыма килә иде.
Кичкә каршы әни: «Нигә, балам, мәдрәсәгә бармыйсың?» – дип сораган иде, аңа: «Барасым килми, бүген өйдә торам», – дип кенә җавап бирдем. Әни каршы бер сүз дә әйтмәде. Бу сүзгә әти катнашмады да, шулай итеп, бүген өйдә торырга булдым.
Галимә апа кич булганчы урыныннан кузгалып та карамады. Аның шулчаклы озак бер урында утыруы, соңра бер генә сүз дә сөйләшмәве бик нык кайгырганын, ярты көн эчендә башыннан үткәргән эшләрнең нечкә йөрәгенә артык нык тәэсир иткәнен күрсәтә иде. Ул кичке аш вакытында да, чәй янында утырган кебек читсенеп, кырын карап, оялып кына утырды. Безнең бөтен өй эче кичке күңелсезлек белән бергә Галимә апаның хәсрәте катыш авыр бер тынлыкка баткан иде. Әни белән әти, шушы тирән тынлыкка каршы торып, өйгә бераз гына булса да күңеллелек кертү исәбе белән төрле сүзләр башлап карасалар да, аның калын диварларын җимерерлек дәрәҗәгә китерә алмадылар. Аптыраганнан сөйләгән сүзләре Галимә апага да, үзләренә дә тәэсир калдыра алмады.
Әни белән әти бүген Хәмидә әбинең керүен көткәннәр иде – ул да кермәде. Күрәсең, Фәхри бабай «Аларга аяк басасы булма!» дигәндер. Шулай итеп, шушы вакыйга аркасында үз гомерләрендә бер-берсенә кырын күзләрен салмаган, тәмлерәк ашларыннан да бер-берсен калдырмаган ике туган һәм аларның гаиләләре бүген бер-берсен күрмәделәр. Көненә берничә мәртәбәләр ачылып ябыла торган ике уртадагы кечкенә капка бүген кичтән ябылган көенчә тик торды. Бу эш әти-әнинең кайгысын тагын да арттыра торгандыр дип уйладым.
Әти күп вакытта, мин өйдә чакта, кичләрен берәр китап укырга куша иде, ә үзе тик утырып кына тыңлый, әни исә эш арасында булса да безгә карап тора, кызык җирләрендә көлә торган иде. Бүген ул эш тә булмады. Артык күңел мәшгуль итәрлек эш булмагач, озак та утырмый, һәммәбез дә йокларга яттык.
Мин, үземнең йокы килүгә карамастан, төрле күренешләрне күз алдыма китереп уйлау аркасында йоклый алмадым. Әти белән әни дә шулай иде. Галимә апаның йоклый алу-алмавын белми идем. Без бөтен дөньяны баскан шушы ямьсез караңгылык эчендә тирән тынлыкта ята идек, тик йөрәкләр генә тибә иде. Менә бервакытта шушы тирән тынлыкны тыштан ишетелгән шомлы җыр тавышы бозып җибәрде. Бу тавыш барган саен безгә якынайды, мин, башымны тун астыннан чыгарып, аларның җырларын тыңлый башладым. Тавыш безнең өй турысында. Урам уртасында берничә дистә кеше туктап торалар иде. Мин, боларны күрү белән, куркуымнан калтырап киттем. Бер минут эчендә башымнан әллә нинди ямьсез уйлар үтте. Алар безгә, бигрәк тә Галимә апага, тагын берәр усаллык уйлап килгәннәрдер дип курыктым. Әз генә дә үтмәде, аларның арасыннан берничә кеше берьюлы бер көйгә салып җырлап җибәрделәр. Алар моңарчы мин дә, башкалар да ишетмәгән шушы җырларны җырлыйлар иде:
Галимәнең калфагында бөрчек-бөрчек сары бар,
Галимәгә без кирәкми – аның сөйгән яры бар…
Кырда йөргән туры атымны танып алам төсеннән,
Галимәнең ике күзе җылый-җылый шешенгән,
Фәхри бабай салган келәт, азбарларына терәп,
Келәт артына Галимә үзе чыккандыр теләп.
Галимәнең шәлендә бар микән соң ак җире,
Галимә янына куна барган түбән очның Закиры.
Тигәнәкләр үскән, диләр, Галимәнең юлына,
Галимәне бәйләгәннәр Закирның уң кулына.
Галимә, битең нигә яптың? Нигә каралар яктың?
Йөзең кара булмас иде – Закир белән ник яттың?!
Галимә җиләк җыйган чакта, чулпылары шалтырый,
Җегет белән йөреткәндә, куркуыннан калтырый.
Фәхри картның чапкан җире очырады давылга,
Матур дигән Галимә кыз дан чыгарды авылга.
Безнең авыл – зур авыл, булып тора җил-давыл;
Төнлә җегет янда ятсаң, әнә шулай була ул.
Күлмәкләрем юллы-юллы, нигә ташлыйм юллы дип,
Хәмидә әби җылый икән, кызым харап булды, дип.
Фәхри картның атларын тугаручы без түгел,
Бу җырларны җырласак та, чыгаручы без түгел…
Боларның төн уртасында Галимә апаны, шуның белән безне һәм Фәхри бабайларны мыскыл итәр өчен җырлаган җырлары, безнең өйне тирә-яктан сөңгеләр белән чәнчеп, йөрәкләргә без белән кадаганнан ким итмәде. Болар берничә җырны җырлагач та, Галимә апа үксеп җыларга кереште. Әти белән әни башта боларга илтифат итми ятсалар да, бара торгач, бигрәк тә Галимә апа җылый башлагач, урыннарыннан тордылар. Әти тиз генә кызып ачулана торган кеше түгел иде. Бу юлы ул да кызып китте:
– Мин боларның бу эшләренә чыдап торыр хәлем юк!.. Чыгам да берәрсен балта белән чабып үтерәм! – дип, киемнәрен эзли башлады.
Әни хәзер көндезге кебек түгел, бәлки, артык юашланган иде. Ул, бер яктан, Галимә апаны җуата, икенче яктан, әтинең ачуын басарга тырыша, аңа карап:
– Зинһар, дим, чыга күрмә, үзеңне бәреп үтереп ташларлар… Этләр өрерләр-өрерләр дә китәрләр, сабыр ит! – дип ялына иде.
Бу эшкә мин дә урынымда гына ятып чыдый алмадым. Элек, әти янына барып:
– Әти, зинһар, чыкма инде, җырлап беттеләр инде… Китәрләр әле!.. – дигән булдым. Соңрак Галимә апа янына барып, аның кулын тоттым: – Җылама, апа, юкка борчылма, алар киттеләр инде, – дидем.
Бераздан соң урамдагы җегетләр киттеләр, аларның тавышлары безгә ишетелми башлады. Әти дә басыла төште һәм, сәкегә утырып:
– Үзләренең йөзләре кара булсын! Ярый әле киттеләр, югыйсә, үзем үлсәм дә, бер-икесен чәнчелдереп үләр идем! – дип сөйләнә иде.
Галимә апаның да җылавы басыла төште, әни бу юлы, үзенең салкын канлылыгын саклап, «Этләрнең өрүләре бетәр, ил авызын тыгып булмас» дигән кебек сүзләр белән барыбызны җуатты һәм миңа ятарга кушты, шуннан өйдә тавыш-тын бетеп, тагын тын калдык.
Мин бераздан соң күземне йомып йокыга китә башласам да, бер тәүлектән артык моңарчы башка килмәгән эшләрне күреп үткәрү күңелнең тынычлыгын алган, күрәсең, йокларга дип күз йому белән, төрле ямьсез күренешләр берәм-берәм күз алдыннан үтә башладылар. Уяулы-йокылы шундый нәрсәләрне күз алдыннан үткәреп, бик озак яткач кына йоклап киткәнмен. Төшкә дә төрле чобалчык нәрсәләр кереп бетте… Әти белән әни һәм Галимә апа белән мин каядыр китеп барабыз, имеш тә, капыл гына мин ялгыз торып калам, мине бер ямьсез карт куа башлый, минем аякларым атлый алмаганга күрә, теге ямьсез карттан кача алмыйм, ул мине килеп тотам дигәндә, карт бер бәләкәй малайга әйләнә, мин аның белән көрмәкләшә башлыйм; ул, бәләкәй булса да, мине җиңеп җиргә сала, мин тагын торам, ул ара да булмый, безнең урам буйлап Галимә апаны куып киләләр, ул кычкыра-кычкыра безгә таба килә. Безгә килеп җитәр чакта, ул Галимә апа булмый, әллә нинди бер ямьсез карчыкка әйләнә. Мин аннан качам, ул тагын мине куа, ерактан әни карап торса да, ул мине яклау, теге ямьсез карчык кулыннан коткарып алып калу урынына үзе миннән көлә… Мин шул куркынычлар эчендә уянып киттем. Мин уянганда, әни тагын да урыныннан торып, Галимә апа янында утыра, Галимә апа әллә нәрсәләр сөйләп саташа иде. Мин, аның нәрсәләр эшләгәнен күрер өчен, урынымнан торып, алар янына бардым. Бу вакытта әти шүрлектән нәрсәдер эзләнәдер иде, бара торгач, кулына Һәфтияк алып, аны Галимә апаның баш очына китереп куйды. Үзе белгән догаларын әкрен генә укына, тирә-ягына төкерә, башка бер сүз дә әйтми. Бу вакытта Галимә апаның күзләре йомык булып, йоклаган сымак булса да, үзе бер-берсенә һичбер бәйләнеше булмаган сүзләр сөйли, капыл гына дертләп, сискәнеп китә: «Кит-кит!.. Кирәкми, мин бармый калам… Менә син агай, нәрсә әйтәләр бит!.. Әти ачуланды бит, юк, мин үлсәм дә өйгә кермим… Әй Алла… мин нишләдем?.. Минем битләрем агармас инде!.. Закирны үтерәләр бит!.. Шәлемне ачмагыз әле… Тагын киләләр, кайда качыйм икән инде?! Ишекне ваталар бит… Һәй, шул җырларны да җыр дип җырлыйлар… Мин барыбер үләм… Әнә үтерергә киләләр!..» – дип, өзек-өзек саташа. Әни: «Галимә, балам, саташасың, торып утыр, укынып ят, балам. Кичәдән бирле булган эшләрдән куркып калган шул мескен…» – дип, аны уятырга, исенә китерергә тырыша иде.
Галимә апа «Әнә үтерергә киләләр!..» дигән сүзне әйткәч, күзләрен ачып җибәрде һәм, безнең барыбызга да күзләрен тутырып караганнан соң, үзенең бездә булганына ышанмаган кебек булып калды да, калтырап, бик озак безгә карап торды. Әни кайтадан:
– Балам, тынычсыз йокладың, ахры?.. Укынып ят, берни дә булмас, курыкма, син бездә бит, – дип, теге саташуларның төш кенә икәнен белдереп, Галимә апаның исенә төшермәкче булды. Шулай бераз торгач кына, Галимә апа баягы саташуларның төш икәнен белгән, хәзер үзенең куркынычсыз җирдә икәнен аңлаган кебек булып, иркен рәвештә тын алды да әнигә елмаеп карап куйды һәм:
– Курыктым шул, мин саташтыммыни? – дигән сүзләрне генә әйтеп, тик кенә карап ята башлады.
Әни шул торуыннан кире ятмады, ул, тәрәзәгә карап:
– Таң да атып килә, ахры, мин ятмыйм, балам, син ят, йокла, – дип, миңа ятарга кушты. Мин шуннан соң гына ятып йоклап киткәнмен…
VIII
Иртәгесен мин өй эчендәге бөтен кешеләрдән дә соңгарак калып тордым. Мин торганда, әти өйдә юк, әллә кая чыгып киткән, әни мич тирәсендә коймак пешереп йөри иде. Торуым белән күзем Галимә апага төште. Ул, урыныннан торып утырган булса да, авыру кешеләр кебек күңелсез, үзе башын бәйләгән, аның өстеннән шәлен ябынып утыра иде. Ул миңа күзләрен тутырып карады. Аның әле кичәдән бирле миңа туры һәм шулай матур иттереп, үз итеп каравы беренче мәртәбә иде. Ләкин мин, аның каравын күргәч тә, нигәдер күземне түбән төшердем. Нигәдер аңа туры карарга уңайсызландым. Мин, туры карагач, аның күңеленә кыенлык ясармын кебек булдым. Галимә апа белән борынгы кебек сөйләшәсем, аны үзем белән сөйләштерәсем килсә дә, моңа юл юк кебек, ярамас кебек булып күренә, хәзер сүз башларга килешмәс төсле була иде. Шуның өстенә аның авырулар кебек ыһылдап, сыкранып куюы яки бик нык кыйналып, имгәтелеп, һушсыз ташланып та, соңра яңарак һушына килеп, исәнгерәп утырган кеше сымак утыруы, тирә-ягындагы бөтен нәрсәләргә, шулар рәтеннән кешеләргә дә салкын каравы – аңа сүз әйтергә уңайсызлык бирә, сүз кушсаң да, җавап алып булмас кебек сизелә иде.
Әни, коймак пешереп бетергәч, чәй хәзерли башлап, Галимә апага карап:
– Син борчылгансың да, шуның өстенә салкын да тигәндер, менә хәзер карлыган кагы кайнатып эчерермен, тирләсәң ару булыр, башың авыртуы бетәр, – дип, сандыктан как ала башлады. Шул уңай белән мин, аның янына барып: «Галимә апа, башың авыртамыни?» – дип сорадым. Ул әкрен генә бер тавыш белән: «Авырта шул!..» – диде. Башка сүз әйтмәде. Ул әнигә дә шулай сораган сүзләренә генә җавап бирә, артык бер сүз дә әйтми иде. Шулай да мин аның сөйләшә башлавын, кичәге кебек битен шәле белән каплап утырмавын күргәч шатлана төштем. Моннан соң аны борчучы кешеләр булмас, Галимә апаның күңеле күтәрелә төшеп, халык тарафыннан күргән чиксез зур хурлыгы онытыла башлар кебек күренә иде.
Әни чәй хәзерләп беткәч, Галимә апа уранып кына чәй янына килеп утырды һәм, бераз коймак ашау белән бергә, әни кайнатып биргән карлыган суын эчте. Шуннан соң аның йөзе кызыллана төшеп, бит һәм маңгаенда вак кына чык кебек матур тир бөрчекләре күренде. Ул эчеп беткәч тә, әни аңа уранып ятып торырга, салкын тидермәскә, шулай итеп тирләргә кушып, үзе урын хәзерләп бирде. Галимә апа да төнгә һәм иртәнгә караганда кәефлерәк булып, ятарга хәзерләнгәндә генә, Хәмидә әби килеп керде. Ишек ачылып, Хәмидә әбинең керүен күрү белән, Галимә апа яшен аткан вакыттагы кебек сискәнеп китте. Бер бик куркыныч яки артык кызганыч нәрсәне күрмәс өчен, күзен йомган кеше кебек, күзләрен йомып, шәле белән битен каплады.
Хәмидә әби, кергәчтен әнигә дә сүз кушмый, Галимә апаның өстенә бик озак туп-туры карап торды. Аның бу каравыннан ачуланырга теләвен дә, хәйран булып, сүз таба алмый торуын да, өченче көннән бирле эченә җыелган кайгысын ни рәвешле, кайдан башлап әйтергә белмәвеннәндәдер дип, төрлечә аңларга була иде. Ул әнинең бик түбәнлек белән, аның күңелен икенче якка борырлык рәвештә әйткән: «Әйдә, Хәмидә килендәш, югары уз», – дигән сүзенә дә колак салмады яки аны ишетмәде, аның күзләре туп-туры Галимә апа өстенә ташланганнар, аны йотарга торган кебек торалар иде. Ул, шулай бераз торгач, рәнҗегән, шуның белән бергә бик әрнегән тавыш белән:
– Әй балам, балам!.. Сиңа ни булды?.. Безне дә хурлыкка төшердең, үзең дә хур булдың, бөтен бәхетеңне югалттың! – дип тезеп алып китте. Галимә апаның өченче көннән бирле җәрәхәтләнгән, әле аз гына да уңала121 башламаган йөрәгенә чәнчә һәм аны тагын да ныграк авырттыра торган бу сүзләрне тезү өстенә, үзе үксеп җыларга кереште. Шулай итеп, йөрәгенең тынычлануы, хәсрәтенең азрак онытылуы көтелә торган Галимә апаның йөрәген борынгыга караганда да ныграк кузгатырга һәм авыррак тәэсир итәргә сәбәп була торган эшне эшләп ташлады.
Галимә апа әнисенең шул авыр сүзләрен һәм күз яшен түгеп җылавын тыңлап утырган кебек булды да, йөзен ачып, әнисенең йөзенә карап калтыранырга кереште, соңра, бөтен көчен җыйган кебек булып:
– Мин гөнаһлы түгел!.. Әни, мине үтермәгез, мин үләм, уф Алла!.. – дип җыларга да, җыламаска да белми, артык сүз дә әйтә алмый туктады, иреннәре күгәреп, күзләре башкачаланып китте.
Бу хәлне күреп торган әни, ике ут арасында калган кеше кебек, башта кайсы яктан сүз башларга белми аптырап калды. Тик эшнең бу чаклы ямьсезләнүен күргәч кенә:
– Әй Хәмидә килендәш, син сабыр ит, Галимәгә бер сүз дә әйтмә, ул гөнаһсыз, аны әрәм иттеләр, сиңа аны аңларга кирәк иде. Ул мескенне җитәрлек рәнҗеттеләр инде… – дигән сүзләрне әйткәннән соң, Галимә апа янына барып башын тотты һәм аңа: – Ятып тор, Галимә, тирең катмасын, тагын башың авыртыр, – дип җуатырга кереште.
Галимә апа беразга чаклы бернәрсә дә белмәгән хиссез кеше кебек торды да соңра тирә-ягында торган безгә күзләрен тутырып карады һәм, бер сүз дә әйтми алдына карап, шәленең бер як очын алып, ике кулы белән шуны бөтерергә-бөтәрләргә кереште.
Хәмидә әби дә үзгәрде. Кызының артык борчылганын сизде булса кирәк, сүзен йомшата төште һәм, тавышын үзгәртеп:
– Белмәдем шул, мин белмәдем!.. Атасы ике көннән бирле колак итемне ашап бара: «Син ни карап тордың?! Нигә күз-колак булмадың?» – ди. Әйтмәгән сүзләрне калдырмады. Үз башына төшмәгән кеше белми шул, бигрәк авыр эш бит. Ул кичәге урам хурлыгына кем чыдар?.. – дип, күңелсез сүзләрне тагын да тезеп китте. Аның бу сүзләре, әлбәттә, Галимә апаның ярасына тоз өстәү, аның күз алдына үткән һәм алдагы ямьсез күренешләрне китереп, аны тагын да борчырга сәбәп була икәнен ул уйлап та тормый иде.
Әни, тагын да салкын кан белән Хәмидә әбигә дә, Галимә апага да җиңеллек китерә торган сүзләр табарга тырышып, сүз башлады:
– Дөнья булгач, әллә ниләр булыр, нахак бәла ябу бер бүген генә түгел, элек тә була килгән: Йосыф пәйгамбәр шуның өчен унике ел зинданда яткан, ди… Зөләйханың күзләре сукырайган, ди… Алла үзенең бәла-казасын, кайгы-хәсрәтен үзенең сөйгән колларына җибәрермен дигән, ди…
Әни бу сүзләрне бик ихлас белән, күзләреннән яшьләр агып чыгарлык рәвештә сөйли иде.
Хәмидә әби һаман әнинең нәрсә әйтергә, бу сүзләре белән нәрсә аңлатырга теләгәнен төшенми, ул һаман үз юлы белән бара:
– Пәйгамбәрләргә ярый да бит ул, безгә килешми, безне тиз күрәләр; без хәзер ни йөз белән адәм күзенә күренербез? Кичә төнлә ниләр булды бит, әткәсе гарьләнүеннән үкереп җылады: «Моннан соң ул нәрсәңне күземә күрсәтәсе, үзең аның янына кереп йөрисе булма!.. Миннән шәфкать юк!..» – дип кисәтеп куйды. Әле ул йокыга киткәч кенә, йөрәгемә чыдый алмый кердем, ничә әйтсәң дә, бала бит, йөрәк түзми, чыдап булмый, – ди.
Әни дә үз юлы белән бара, ничек кенә булса да, Галимә апа вакыйгасын кечкенәрәк итеп, ике өй эченә тулган кайгыларның авыр тәэсирен азайтып таратырга тырыша:
– Фәхри каенагага да сабыр итәргә кирәк иде инде, ир кеше бигрәк тә түзем булырга тиеш иде. Үткән эш өчен башыңны ташка бәреп булмый бит, син дә аңа сабыр итәргә әйтер идең, – ди.
Моңа каршы Хәмидә әби:
– Ул бик гарьчел кеше бит, минем сүзне түгел, әллә кемнең дә сүзен тыңламас, онытырга тырышып карасаң да булмый шул. Бик зур эш бит! – дип, үз сүзен сөйли.
Галимә апа, боларның сүзләрен тыңлаган кебек тә, бер дә колак та салмаган кебек тә тик утыра, уфылдый, үзе һаман ике кулы белән шәленең очын бөтәрли иде. Аның бу рәвешле килделе-киттеле утырганын күргәч, Хәмидә әби тагын йомшый төште. Аның йөзендә, күзендә кызгану галәмәтләре чыкты. Ул бу зур эшкә мәгънә бирә алмау һәм Галимә апаны кызганырга, бер яктан, урын тапмау белән бергә, кызганган да, аның өчен кайгырган да кебек булып китте:
– Белмим инде, баш җитми, баш!.. Уйламаган хәсрәтләргә килеп төштек. Күрәсебез бардыр инде, – диде дә үзе Галимә апага якын ук килеп утырды һәм, аркасыннан кагып: «Нишләдең син, балам? Башың авыртамыни? Авыртыр шул, авыртыр. Харап булдың шул, балам!..» – дип, бер яктан, кызганган булып, икенче яктан, кайгырып, Галимә апага яхшылык итәм дип сөйләгән бу сүзләре аның өчен бик авыр булачагын белә алмый иде.
Бара торгач, сүз дә табылмый башлады. Галимә апа битенә шәлен япкан көе әллә җылый, әллә ни эшли – тик ул селкенгән кебек була иде, Хәмидә әби дә хәзер бер сүз дә әйтми, тик җылавын гына белә, әни, бу ике хәсрәт өстенә карап, һичбер сүзсез тик тора иде.
Шулай торганда, әти керде. Ул, киемнәрен салганчы бер сүз әйтмәсә дә, соңра боларның сүзсез торуларын һәм Хәмидә әбинең җылавын күргәч:
– Тагын нинди хәсрәтләрне яңартып утырасыз? – Күзе белән генә Галимә апаны күрсәтеп: – Шуны уйлап бераз акылга төшә башларга кирәк инде, Хәмидә җиңги, сиңа да сабыр итәргә кирәк. Себергә китәрлек эш түгел, адәм үтергән кеше юк лабаса! Үзебезне дә, башка кешене дә бетерергә ярамый. Әле мин Сәлим белән сөйләшеп тордым: «Юкка гына харап иттеләр, яшь чакта андый эшләр булмыймыни ул?..» – ди. Шулай итеп, нахак бәла икәнен һәммәсе дә белерләр әле. Ләкин иң элек шуңар үзебез төшенергә кирәк, – дип сүз башлады.
Моннан соң Галимә апага авырлык китерерлек, аның йөрәгенә кадалырлык сүзләр булмасалар да, гелән үзе хакында гына сүз барганлыктан, аның өчен бу сүзләр дә авыр булачагы мәгълүм иде. Шулай да безнең өй эче моннан ун-унбиш минут элек үткәргән авыр күренешеннән арчыла төште. Күңелләр аз гына булса да урыннарына утырып, йөрәк тибүләр сирәгәйде. Хәтта әни, табигый хәленә төшеп, гадәттә эшли торган эшләренә кул сала башлады. Хәмидә әби, күзләрен сөртеп, бераз иркен тын алды.
Мин, эшнең әкренләп җайлана барганын күргәч, киенеп тышка чыгып китәргә уйладым. Ләкин бу тынычлык сымак күренгән күренеш озакка бара алмады. Шулвакыт капыл гына ишек ачылып, Фәхри бабай килеп керде. Ул бик күптән бирле форсат көтеп тә, шуңар ирешә алмый йөргән, тик хәзер генә шул форсатка ирешкән кеше кебек атылып керде. Аның күзләре өченчекөн, ахун хәзрәт алдында Галимә апа белән Закир абыйга хөкем иткән вакытта барып кергәндәге кебек акайган, йөзе агарган, үзе шул вакытта Галимә апа өстенә таяк белән ташлангандагы кебек калтырана иде. Борынгы вакытта ул безнең өйгә кергәндә сәлам биреп керә, кергәннән соң исәнләшә торган иде. Бу юлы алай сәлам дә бирмәде, исәнлек-саулык та сорашып тормады. Кергәч тә, Хәмидә әбигә туп-туры карап:
– Кереп тә өлгердеңмени әле, каһәр суккыры нәрсә?! Тиз чык, башыңны җимереп бетерермен!.. Мин сиңа «Аның янына кереп, аның кара йөзен күреп йөрисе булма, миннән мәңге бәхиллек юк» дип әйттем бит! – дип җикеренергә һәм Хәмидә әбине, шуның белән безне тиргәргә кереште. Һәм үзе, бер урында басып тора алмый, хәзер берәр кеше өстенә ташланырга торган хәрәкәт күрсәтә башлады. Аның бу ямьсез кыяфәтен күргән һәм шушы сүзләрне әйткән вакытта чыгарган тавышларын ишеткән бер кеше куркыр, иң азында, соң дәрәҗәдә авыр хәлгә калыр иде.
Бер минут эчендә булган бу күренеш, бу сүзләр, яңа гына авыр тынлыкка төшеп, тирән уйда утырган әти, әни, Хәмидә әбигә, бигрәк тә Галимә апага сөңге белән чәнечкән яки өсләренә зур ерткыч җанвар ташланып, шуннан саклану хәстәрен күрергә мәҗбүр булган бер халәт китерде.
Галимә апа аның кыяфәтенә аз гына күз салган, аның әйткән сүзләренең берничәсен генә ишеткән кебек булды да:
– Әткәй, мин гаепле түгел!.. Юк-юк, мин куркам… Кая барыйм? Мине коткарыгыз! – дигән сүзләрне әйтеп, янында торган мендәргә ауды, ауды да, кулларын селкеп, аякларын кузгатып, мәгънәсе безгә беленмәгән рәвештәге тавышлар чыгара башлады.
Әти, шунда ук урыныннан торып, зур куркынычка барган кеше кыяфәтендә, Фәхри бабайның алдына төште һәм, ике кулын җәеп, бер яктан, бик ялынган, икенче яктан, берәр кешене зур дошманның һөҗүменнән саклар өчен ике арага кергән рәвештә түбәнрәк тавыш белән:
– Абзый, нишлисең син? Балаңны һәлак итәсең бит!.. Ай абзый, абзый!.. Бераз уйлап кара, ул чаклы кыланырга кыямәт каим булмаган лабаса… Зинһар, сабыр ит. Сөйләшеп-төшенеп алыйк, – дигән сүзләрне әйтте.
Хәмидә әби, ике ут уртасында калган кебек булып, нәрсә әйтергә дә белми аптырап торганнан соң:
– Сиңа әйтәм, әткәсе, үз балабызны һәлак итмик. Әй Алла, тагын ниләр күрәсем бар икән?! – дип, тагын да җыларга тотынды.
Әни, Галимә апа янына барып, үзенчә, ләкин бик өмидсез рәвештә генә, артык сынык күңел, басынкы тавыш белән аны җуата торган сүзләр әйтеп, өстен ябып, кулларын тотты.
Фәхри бабай, шушы авыр хәлләргә һәм ялынып-ялварып әйткән сүзләргә, бигрәк тә Галимә апаның шундый һуштан язган кебек ятуына да карамастан, төсенә аз гына да үзгәреш, кызгану галәмәте чыгармастан, әтигә карап:
– Син, Бәдри, минем эшемә катышма! Кара йөзне яклап җаның чыкмасын, үз башыңа төшмәгәч, яхшы булып киткәнсең икән?! – дип кычкырганнан соң, Хәмидә әбигә әйләнеп: – Үз балабыз, имеш!.. Нинди үз балаң ул – йөзеңнән көлеп, бөтен илгә мәсхәрә булган нәрсә?.. Чык, димен. Хәзер чык!.. Әнә караучылары бар бит – шулар карарлар!.. Ул инде безнең бала түгел, безгә бәла генә булды… Һәлак итмә, имеш!.. Чәчрәп китсен, без көчләп һәлак итмәгән, үзе тапкан. Үзе эзләп алган авыру, ник бүген җир йотмый шунда! – дигән сүзләрне әйтте дә кире борылып чыга башлады һәм, тагын артына әйләнеп, Галимә апаның нәкъ өстенә карап: – Эт кебек шыңшып яткан була бит әле, Ходайның каһәре хәзер үк суккандыр шул!.. Илаһым, шул яткан урыныңда кат!.. Түлке минем ишегалдына аяк басасы, минем күземә күренәсе булма, сугып үтерермен! – дип әйтте дә ишекне шап иттереп ябып чыгып китте. Әти аңа ниндидер сүз әйтмәкче булып, артыннан барып караса да, бер сүз дә әйтә алмый, баскан урынында катып калды.
Фәхри бабайның бу кыланышы, әле аның эчендә Галимә апага, хәтта аны үз канатлары астына алган кешеләргә каршы булган чиксез ачуы, үзе чыгып киткәннән соң да күз алдында торганга күрә, өйдә калганнарның барысын да тирән уйга калдырды. Берничә минут һичкем бер сүз дә әйтми тик тордылар.
Хәмидә әби утырып торган урыныннан торып чыга башлады һәм, әниләргә карап:
– Менә бу кеше белән ни эшләргә инде? Өйгә кайтып керү куркыныч, ике көн буенча котырган эт кебек өскә ыргып, таларга тора. Тереләй җир астына керерлек булдым инде, – дип, үзенең дә кулында һичбер ирек юк икәнен белдерер рәвештә, кызганыч күзләрен җиргә төшерде.
Бу авыр хәлләр әтигә дә, әнигә дә начар яктан тәэсир иткәнгә, бу эшнең очына барып чыгу аларга да бик авыр тоела башлаганга, алар да хәзер сүз таба алмый, тапсалар да, очлап чыгара алмый башладылар. Тик шул «Сабыр итәргә кирәк, бара торгач бетәр әле, нишләргә инде? Әй Алла!..» дигән кебек аптыраган вакытларда гына әйтелә торган сүзләрне әйтәләр дә туктап калалар иде.
Хәмидә әби чыгып киткәч тә, болар бик озак сүзсез калдылар. Тик бераздан соң гына әти түбән генә тавыш белән:
– Болар белән нишләргә инде?.. Әйтерсең монда без гаепле? – диде дә үзе, күзләрен бер урынга терәп, тирән уйга батты.
Әни, үзалдына үзе сөйләнгән кебек:
– Үз кызларын үзләре башка кешеләргә караганда да дошман күрәләр, бер кеше дә сөттән ак, судан пакь түгел, тик менә Галимәгә генә авырлык ясыйлар. Шуның аркасында безне дә дошман күреп беттеләр… – ди. Үзе, нәрсә эшләгәнен дә белмәгән кебек, бер ул нәрсәгә, бер бу нәрсәгә барып тотына иде.
IX
Бу көнге төн дә безнең өйдә үткән көндәге кебек күңелсез үтте. Галимә апа төн буе тыныч йоклый алмады. Ул берничә рәт саташып, урыныннан ыргып торып, кайдадыр чыгып китәргә теләгән кебек тартына башлады; урынына кире яткырылса да, төрле сүзләр әйтүдән туктамады. Аның күбрәк сүзләре: «Әй Алла, мескенне үтерәләр инде… Минем йөземдә кара беттеме? Харап икән, нишләгән булалар!.. Кайтаммы соң, үлсәм дә кайтмам… Әти мине үтерер инде… Хәзрәт бабай килә, качыгыз, кач!.. Тагын киләләр… Җаным, китмә инде, бергә китәрбез… Хәзер, су гына алып кайтыйм әле… Менә монда тыныч икән… Әбәү, шулар да җырлаган булалар бит әле… Ишекне бикләгез, керәләр бит, мин китәм, китәм, үлсәм дә китәм… Шәлемне бирегез әле!..» дигән кебек сүзләр иде.
Безнең өй эче таң алдыннан гына тынычланды. Таң алдыннан гына кабат-кабат торып йөрүләр, шәм яндырулар бетте.
Бүген иртән торгач та, әти, миңа карап:
– Гали, мәдрәсәгә бар инде, кичә дә, өченчекөн дә сабагың калды бит, – дип, мәдрәсәгә барырга кушты.
Әни дә, аның сүзенә кушылып:
– Бар, балам, андагы әйберләреңне туздырып бетермәсеннәр, – дигән сүзне әйтте.
Хәзер мин ул мәдрәсәгә барырга, анда керергә, андагы кешеләрне күрергә җаным-тәнем белән каршы булуга карамастан, әти белән әнигә тагын да күңелсезлек арттырмас өчен барырга булдым. Ләкин бу эш минем өчен дөньядагы һәммә эшләрдән дә авыр тоела иде. Шулай да әкрен генә киенеп, тышка чыгып капка төбенә җиткәч, тагын да тукталдым, урамга чыгу белән, мине әллә кемнәр очратып, аларның көлүләреннән, мине, шуның белән Галимә апаны мыскыл итүләреннән курка идем. Урамда, артык кеше күренмәгәч кенә, капкадан чыгып, мәдрәсәгә карап йөгердем. Шулай итеп, ничек тә кешеләргә очрамаска, аларга күренмәскә тели идем. Мәдрәсәгә барып җитәр чакта гына, минем бәхетсезлеккә каршы, теге Галимә апаларны тоткан Гәрәй белән Сәлим очрадылар да, миңа карап:
– Тукта әле, Гали, тукта! – дип, миңа туктарга куштылар.
Мин, аларның сүзләрен ишетмәмешкә салынып, алга баруымнан туктамадым. Минем туктамавым аларның ачуларын китерде булса кирәк, алар минем арттан:
– Галимә апаң нишли?.. Кияү куенында ятамы? Кайда, пәкеңне күрсәт әле! – дип кычкырып калдылар.
Мәдрәсәгә барып җиткәч тә, эченә керергә куркып тордым, чөнки, анда керү белән, укучы малайларның миннән көлүләре, мине мыскыл итүләре билгеле иде. Монда бер ишегалдында ваграк итеп аерым-аерым салынган биш мәдрәсә булып, мин шуларның ишегалдының түренә салынган берсендә тора идем. Курка-курка гына мәдрәсәнең капкасыннан кереп, үзем тора торган мәдрәсәгә таба бара башладым. Шунда ук миңа Гали хәлфә очрады, ул, муенына озын сөлге салып, кулына комган тотып, тәһарәт алырга чыгып бара иде. Ул борын миңа сүз дә кушмый, хәтта мине рәтләп белми дә торган булса да, бүген мине күрү белән:
– Җә, Гали, нихәл? Галимә синең апаңмыни? – дип сүз башлады.
Мин телсез кеше кебек тотлыгып калдым, «апам түгел» дип әйтергә телем бармады.
– Апам… – дидем.
– Шулай мужик җегете белән йөреп әрәм булалармыни, нинди матур көенә әрәм булды, мескен!.. – дип, кызганган рәвештә, миңа уңайсызлык китерә торган сүзләр әйтә башлады.
Элек мин Гали хәлфәне зур кеше, бик шәп кеше дип йөри торган идем. Хәзер аның көлгән кебек шундый сүзләр әйткәнен ишеткәч, уңайсызлану өстенә хәлфә башы белән шундый сүзләр сөйләвенә аптырап киттем, шул минуттан соң ул минем күземә ямьсез бер кеше булып күренә башлады. Ул минем җавап бирми, оялуымнан башымны түбән иеп, уңайсызланганымны күргәч кенә:
– Бар, кер, шәригать кушмаган эшне эшләгәч, шулай була ул, апаңа да алай итәргә кирәкмәс иде, – дигән булды.
Минем Гали хәлфә алдына басып, аның биргән сорауларын тыңлап торганны бик күп шәкертләр тәрәзә аркылы карап торалар иде. Мин, бер яктан, мәдрәсәгә кермәс борын ук шундый хәлгә очравымны, икенчедән, бик күп шәкертләрнең тәрәзәдән карап торуларын, аларның, мәдрәсә эченә кергәч тә, миннән төрле нәрсәләр сорауларын, кайберәүләрнең көлүләрен күз алдыма китереп, мәдрәсәгә бөтенләй керми кайтып китәргә дә уйладым. Ләкин никтер шуны булдыра алмадым. Ничек тә миңа мәдрәсәгә керергә, алдымнан шундый уңайсызлыкларны үткәрергә тиеш эш – фарыз эш кебек булып күренә иде. Шундый авыр бер хәлдә, атлар-атламас кына мәдрәсәгә кердем. Элек, кирәк минем, кирәк башка берәүнең булсын, мәдрәсәгә кереп чыгуын берәү дә карап тормый иде. Бүген, мин керү белән, берьюлы берничә дистә күз миңа таба борылды. Үземнең урыныма барып җитмәс борын ук, берничә малай минем яныма килеп җиттеләр һәм:
– Гали, кичә нигә килмәдең, ә?..
– Әллә авырдыңмы?
– Аның апасы тотылды бит, шуңа килмәгәндер…
– Ул ничек килсен, чыгарга оят бит!.. – дигән сүзләрне яудыра башладылар.
Боларның сүзләренә колак салмаска, икенче төрле әйткәндә, сер бирмәскә тырышып, үземнең урыныма барып, чикмәнемне салып куеп, сабакларымны кулыма алып утырдым. Шунда ук китабымны ачып күз салдым. Шуңа карамастан минем яныма бик күп шәкертләр җыелып алдылар һәм төрлечә сөальләр бирү өстенә йөрәккә авыр килә торган сүзләр белән миннән көлә башладылар. Хәзер мин боларга каршы җавап биреп торудан да, каршы торып, үземне аклау юлын алып барудан да гаҗиз калдым. Яшь бөртекләре күзләремә килеп тыгылып, атылып чыгарга гына торалар иде. Хәзер миңа моннан чыгып китү дә, монда тору да авырга калды. Мин шулай җиңелгән һәм шәкертләр тарафыннан чолганып алынган саен, үземдә күтәрә алмаслык хурлык, авырлык сизә башладым, күз алларым караңгыланган кебек булып китте, авырлыкның соңгы чигенә җиткән вакытта гына теге Күгәрчен Сәлим дигән яшь хәлфә килеп, шәкертләргә карап:
– Монда нәрсәгә җыелдыгыз?.. Аю биетүче юктыр бит!.. Китегез хәзер үк урыннарыгызга!.. – дип, теге шәкертләрне пыр туздырып, минем янымнан куып җибәрде.
Шәкертләр су сипкән кебек булып шым булдылар, шул минутта таралып өлгерделәр.
Күгәрчен Сәлим иң шәп, иң зирәк шәкерт һәм шуның аркасында, үзенең яшьлегенә карамастан, хәлфә булып барганга күрә, аңа каршы шәкертләр түгел, үзеннән зур хәлфәләр дә артык сүз әйтә алмыйлар иде. Аның мине яклап чыгуы минем өчен бик зур җиңеллек булып төште, иркенләп тын алдым, ул шәкертләрне шулай куып җибәрү өстенә, миңа карап:
– Сиңа тияләрме? Әгәр тисәләр, миңа гына әйт, моннан соң алай кыланмасыннар, – дип, минем күңелне җуатып китте.
Шуннан соң гына бераз иркенләп калдым. Тирә-ягымны чолгап алган малайларның көлүләреннән, мыскыл итүләреннән котылдым. Шулай да аларның кайберләре мине аулактарак очратып үчекләп китәләр, ишарә белән булса да Галимә апа вакыйгасын исемә төшереп, мине гарьләндермәкче булалар иде. Ләкин аларга карап кына борчылырлык эш тапмый һәм, сүз йөртү, әләкләүне һичбер яратмаганлыгымнан, алар өстеннән барып, Күгәрчен Сәлимгә алар хакында бер сүз дә әйтми идем.
Бүген ахун хәзрәт иртәнге дәрескә бик соң керде. Ул кергәннән соң, шәкертләр бигрәк тын калдылар. Ахун хәзрәтне элек көндә берничә рәт күрергә туры килгән булса да, мин аны шушы ике көн эчендә беренче рәт күрә идем. Бу күрүемдә ул миңа ямьсез, куркыныч һәм кешеләрнең йөзләренә кара яга торган усал бер кеше булып күренде. Шуның өстенә аның шәкертләргә укыткан сабаклары, биргән дәресләре дә гелән башкаларга авырлык бирер һәм юк кына эш өчен дә йөзләренә кара ягар өчен укытыла торган нәрсәләр кебек булып күренә башлады.
Менә бу көндә зур шәкертләр, аның алдына каршы түгәрәкләнеп утырып, дәрес башлангач, кул кисү хакында сүз башланды. «Берәр кеше икенче берәүнең әйберен урласа, гәрчә ул әйбер ун гына дирһәмлек122 булса да, ул урлаучының кулын кисү шәригать буенча тиеш була…» дигән сүзләрне ишеткәч, минем күңел чымырдап, башым чатнап китте. Үткән ел каз урлап тотылган Сәләхи искә төшеп, аны кыйнаулары, башын ярулары күз алдыма килде: «Ничек аның да терсәгеннән кулын кисеп, тере кулсыз калдырмадылар икән?» – дип уйлап алдым.
«Берәр кыз белән җегет тотылсалар, аларны йөзәр чыбык сугарга, әгәр тотылган кешеләр карт булсалар, билләренә чаклы җиргә күмеп, читтән таш белән бәреп үтерергә…», «Урлаган кешеләрне аз гына нәрсә өчен дә кулларын кисәргә…» – менә шулай һәрбер эш өчен камчы белән сугулар, таш белән бәреп үтерүләр, кулларын кисеп ташлаулар, болардан башка төрле авырлыклар күрсәтүләрне тыңлап утыру күңелгә әллә нинди куркыныч уйлар китерде. Болары әле аның дөньяда була торган җәзалар. Бу җәзалар өстенә кыямәттә вак кына эш өчен кызу җәһәннәм – тәмуг утларында яндырулар, андагы зур чукмарлы, зобани фәрештәләрнең, күзләреннән ут чәчеп, гөнаһлы кешеләрнең башларына китереп сугулары күңелдә чиксез зур өметсезлек тудырды. Тирә-ягымдагы шәкертләрнең һәммәсе дә, алларындагы китапларны ачып, гелән шулай җәза, кыямәт газабы кебек куркыныч нәрсәләрне укыйлар. Минем кулымдагы китапта да шундый нәрсәләр язганнар, ахун хәзрәт шуларның барысын да белә, шуларны укыта, шуның өчен ул миңа үзе дә куркыныч кеше, дөнья-ахирәт газап өйрәтеп, шуның белән генә кызык табып торучы усал кеше булып күренә башлады. Элек мин бу сүзләрне ишетеп торсам да, китапта шулай язылгандыр, аларның берсе дә эшләнми торгандыр дип йөри идем. Өченчекөн Галимә апаның шул китапта өйрәткәнчә хөкем ителгәнен, аның мәхшәр кебек халык алдында йөзенә каралар ягып, урам буенча мәсхәрә иттерелеп йөртелүен, аның бөтен халык, хәтта ата-анасы тарафыннан да «кара йөз», «оятсыз», «бөтен авылның бәрәкәтен качыручы» дигән сүзләрне ишетеп, хәзерге көндә адәм күзенә күренерлектән үтеп, безнең өйдә саташып ятуларын күргәч, ул китапларда язылган нәрсәләрнең чынлап та була икәнен уйлап, ни эшләргә дә белми башладым, кешеләрнең бөтен эшләре кыл өстендә генә торган кебек була башлады. Мин шуларны уйлап, бүген укый да алмадым. Өйгә кайтып барганда да, ярты гәүдәләренә чаклы җиргә күмелеп, тирә-яктан ташлар белән бәрелеп үтерелгән сакаллы ирләр, чәчләре тузып, битләреннән каннар агып, башлары җиргә бөгелеп төшкән хатыннар… Ялангач тәннәренә йөзәр камчы сугылып, аркалары күгәреп, каннар чәчрәп чыккан җегетләр белән кызлар… өстенә сәләмә кием кигән, кулы терсәгеннән киселеп, каннар агып торган әллә кемнәр… кара-кучкыл төтеннәр чыгарып гөжләп янып торган тәмуглар һәм аның эчендә ялангач көенчә янып яткан чиксез күп ирләр, хатыннар… Анда күзләрен акайтып, кулларына чукмар тотып йөргән зобанилар… Иң соңыннан өченчекөн урамда бер-берсенә бәйләнеп, йөзләренә кара ягылып йөртелгән Галимә апа белән Закир абый… берәм-берәм күз алдымнан үтә башладылар. Шундый ямьсез һәм күңелгә бик авыр тәэсир итә торган нәрсәләрне уйлап, өйгә кайтып кердем…
X
Мин өйгә кайтып кергәндә, безнең өйдә түбән очның Гыйльми әби белән әни Галимә апаның янында утыралар, Галимә апа, борынгыча шәлен ябынып, бер сүз дә эндәшми, читкә карап тик тора иде.
Миннән элек болар нәрсә сөйләшкәннәрдер, белмим, тик мин кайтканда сүз һаман Галимә апа хакында бара, аның авыруын бетерү – имләү турысында Гыйльми карчык төрле әмәлләр өйрәтә иде. Шулай итмәгәндә, авыруның көчәюен, аның кешелектән чыгуын, берсеннән-берсе куркыныч сүзләр белән куркытып, Галимә апаның да, әнинең дә йөрәген ала, акылдан язу, җенләнүләрнең берсен дә калдырмый, йөрәк ярыла торган төрле вакыйгаларны күз алдына китерә иде. Аның сөйләгән сүзләрен, мисалга китергән куркыныч вакыйгаларын ишеткәндә, әнинең йөзе агарып китә, Галимә апа калтырана, янында гына убыр янып торган һәм шуннан сакланырга тиеш булган кебек, шәленә төренә, почмакка сыена бара иде.
Им-том иткәнче тыныч торсын дип, шүрлектә торган иске Коръәнне алып, Галимә апаның баш очына таба китереп куйдылар. Галимә апа бу эшләргә карышмый һәм каршы бер сүз дә әйтми торса да, йөзендә боларның һәммәсенә ачу билгесе, риза түгеллек галәмәте күренеп тора, Гыйльми карчыкка куркыныч бер нәрсәгә караган кебек карый иде.
Гыйльми карчык авыруны дарулау, аның сырхавына шифа бирерлек киңәшләр бирү кебек иң «ашыгыч чаралар» сөйләп бетергәннән соң, шул ук авыру алдында өч көннән бирле аның хакында авыл арасында йөргән сүзләрне тезә башлады. Галимә апа өчен ишетүе бик күңелсез һәм авыр булган бу сүзләрнең аның алдында кабатлануы, йөрәгенә бик начар тәэсир итүе билгеле булуга карамастан, сүзләрне сузганнан-сузды. Әни дә, аңа кушылып, кушылмаган урыннарында бик ихлас тыңлап, бу хакта сүзнең озаюына сәбәп булды.
Гыйльми карчык, бер яктан, безнең өй кешеләренең күңелләрен табар өчен, сүзләрен боргалап сөйләсә, икенче яктан, бу хактагы сүзләрне тагын да арттырып, өй эченә күңелсезлек һәм куркыныч бирергә тырыша, бер дә кирәкмәгәнгә, Галимә апа белән Закирның тотылу рәвешләрен, кемнәр тотканын кабатлый, бу турыдагы сүзләрне төрле кешеләр авызыннан мең төрле иттереп күчерә, шул сүзләр аркылы им-том итәргә үзенә юл ача иде.
Шул вакытта Хәмидә әби кереп, вакыйганың, бу хактагы сүзләрнең артуына өстәмә булып китте. Ул Фәхри бабай чыгып киткән арада гына монда кергәнен, үзенең нәрсә эшләргә дә белми аптырап йөргәнен, өч-дүрт көннән бирле өйләрендә ямь һәм матур тормыш югалганын күз яшьләрен агызып зарланырга кереште. Хәмидә әбинең ике ут эчендә, чыга алмаслык кайгы уртасында икәнен белгән Гыйльми карчык, бу эшкә тагын зур төс биреп, иркен рәвештә сөйләргә кереште; әле генә әнигә сөйләгән сүзләрен Хәмидә әбигә дә башыннан ахырына чаклы кайтадан сөйләп чыкты.
Боларның сүзләрен ишетеп утырган Галимә апа, ни эшләргә дә белмәгән кебек, башын бер түбән төшерә, бер боларга карап ала, бер йөзен чыта, читкә карап, ике күзен бер ноктага тегеп, шундагы бер нәрсәгә артык гаҗәпсенгән төсле шаккатып тик тора иде. Шуңа карамастан, аның йөрәге тибүнең чамасын белмәстән, болар үз сүзләрен алып баралар, шулай итеп, Галимә апаның өстенә кайгы чүпләрен өя генә бирәләр, аны үзе ерып чыга алмаслык сазга батыралар иде. Галимә апа нәкъ үрмәкүч авына чорналган чебен кебек кысылып бераз торды да, капыл гына урыныннан торып, ишеккә таба бара башлады. Аның урыныннан кузгалуы да, бик тизлек белән чыга башлавы да гадәттәгечә түгел, бәлки, күзгә күренерлек рәвештә зур үзгәреш аркасында икәнлеге күренеп тора иде. Әни, тиз генә урыныннан торып, аны барып тотты һәм:
– Галимә, кая барасың? – дип сораганын сизми дә калды.
Галимә апа, әнигә дә, башкаларга да күзләрен тутырып караганнан соң:
– Мин китәм, «китәм» дигәч китәм!.. – дип тартына башлады.
Хәзер аның бу кыланышыннан Гыйльми карчык та, Хәмидә әби дә үзгәреп киттеләр һәм, сүзләрен ташлап, Галимә апа тирәсенә җыелдылар да:
– Балам, китмә, китәргә ярамый, китеп кайда барасың? – дип, төрле яктан чорнап алдылар.
Ләкин Галимә апа, боларның сүзләрен бер дә ишетмәгән кеше кебек, ишеккә таба тартына һәм «китәм» дигән сүзне кабатлый иде. Бу эштән Хәмидә әби дә аптырашка калды һәм җылау катыш тавыш белән:
– Балам харап булды!.. Балам, китмә, утыр, бернәрсә дә булмас. Әйдә, урыныңа ят, – дигән сүзләр белән кулыннан тотып, сәкегә таба тарта башлады.
Әни белән Хәмидә әби икәүләп тартуга карамастан, Галимә апа һаман ишеккә таба бара, чыгып китәргә ашыга иде. Аның бу эше алдында боларның һәммәсе дә аптырашка калдылар, Гыйльми карчык әллә нәрсәләр укырга кереште, тирә-ягына төкеренде.
Мин, тиз генә йөгереп чыгып, әти янына бардым һәм:
– Әти, Галимә апа әллә нишли, кер әле! – дип әйтү белән, әти йөгереп өйгә керде.
Галимә апа һаман тартыша һәм:
– Мин китәм!.. Мин тормыйм!.. Нигә мине җибәрмисез?.. – дигән сүзләрне әйтә, тизрәк боларның кулларыннан ычкынырга тырыша иде.
Әти, керү белән:
– Балам, кайда барасың? Тышка чыгасың киләме? Әйдә, утыр әле, – дигән сүзләр белән ипләп кенә кулыннан тотты, шуннан соң гына Галимә апа бераз басылган кебек әтигә карады һәм, баягы каршылыкларын бетереп, үзе аз гына тынычланган кебек булып, болар алдында буйсынганлык күрсәтте. Шуннан соң гына ике яктан тоткан кул астында үзенең урынына китерелеп утыртылгач, шәлен ябынып, алдына карап утырды.
Галимә апаның шушы кузгалышыннан соң хәзер һәркем тынган, беркем дә сүз әйтми яки әйтә алмый тик тора, һәркемнең күзендә тирән кайгы белән бергә бу эш алдында гаҗизлек галәмәте күренә, тик Гыйльми карчыкның гына бу эш өчен тыштан кайгырып, эчтән шатланганлыгы сизелә иде. Бераз торгачтан гына, Хәмидә әби, үзенең күңеленә мөһим бер уй төшкән кебек:
– Гыйльми әби, син Галимәне бераз өшкереп китәр идең, – дип сүз башлады.
Аның бу сүзенә әни дә кушылган кебек булды. Ләкин әтинең йөзендә боларның һәммәсенә дә ризасызлык һәм ачу туган кебек булды да, үзе бер сүз дә әйтми, тирән уйга батты.
Гыйльми әби шул сүзне генә көткән кебек ачылып китте:
– Шулай кирәк шул, әллә кайчан өшкертергә кирәк иде, берәр нәрсәдән зәхмәт кагылгандыр, курыккандыр, – дип, авыру янына барып, догалар укырга, авызын чапылдатып, Галимә апаның өстенә өрергә керешкән генә иде, Галимә апа, аңа карап:
– Кит моннан, кит, дим!.. Мин авырмыйм, ай убырлы карчык, нинди ямьсез, кит, кит!.. – дип, ике кулы белән яныннан куарга кереште.
Гыйльми карчык шуңа да карамастан догасын өзми алып барырга теләгән иде, Галимә апада артык каршылык күргәч, артка чигенде һәм авызыннан:
– Дога укыганны җеннәре яраттырмый, шуңа күрә каршы тора, – дигән сүзләрне ычкындырып ташлады.
Аның бу сүзе әтигә яшен кебек нык тәэсир итте булса кирәк, әти, урыныннан торып:
– Син монда нәрсә сөйләп утырасың, убырлы карчык, бар, чык! – дип, Гыйльми карчыкны куа башлады.
Чиксез уңайсызлыкта калган Гыйльми карчык, нәрсә эшләргә белми, урыныннан торып, читкәрәк барып утыру белән:
– Ай-яй, болар кем булганнар!.. Убырлы карчык, имеш, үзләре кем булганнар!.. Минем кызларым да, улларым да болай хурлыкка калып, акылдан язып ятканнары юк! – дигән сүзләрне әйтә башлаган иде, әти, урыныннан торып:
– Тиз чыгып кит моннан, күземә күренмә, шайтан, сихер тубалы! – дигән сүзләрне әйтеп, чынлап куарга кереште.
Тик шуннан соң гына карчык, йомшап:
– Хәзер чыгам, чыгам… Харап булган икән. Догадан, өшкертүдән качалар! – дип чыга башлады.
Әти, ачуын баса алмый:
– Кит, күземә күренмә!.. Өшкертсәк тә, синең кебек сихер тубалыннан өшкертмәбез, догаң да, им-томың да үзеңә булсын! – дип, артыннан кычкырды.
Гыйльми карчык:
– Бик эре сөйләшмә, догадан, диннән көлмә! Ходай үзегезгә күрсәтәсен күрсәтеп тора бит әле, Галимәгез дөньяга сыймый, «мин, мин, мин кем» дип йөри иде дә… – дип чыгып китте.
Әти, аның бу сүзләреннән соң тагын да кызып:
– Шул җәһәннәм карчыгын нигә монда кертеп йөртәсез? Алар бит нәсел-нәсәптән сихерчеләр, – дип, өйдә калганнарга да ачуланды.
Бу авыр күренешнең һәм чиксез авыр сүзләрнең иң авыры Галимә апаның йөрәгенә кадалуы, аның нечкә җанын кайтадан урыныннан кузгатуы мәгълүм иде. Шул сүзләрдән соң ул бигрәк тә борчылу сиздерде, көндәгегә караганда да артык кәефсезлек күрсәтте. Үткән көн һәм бүген иртән үзе хакында сүз бармаганда, сирәкләп булса да сөйләшә, ачылып китмәсә дә, бигүк читенлек күрсәтми, тик йокы вакытында гына тынычсызлана, саташа иде. Бүген уяу вакытында да борчылган кебек була башлады. Ул тик торганда сискәнеп китә, уфлый, бик озак уйланып тик тора, бер нәрсәгә күзе төшсә, тиз генә күзен алмый, бик озак карап тора, шулай итеп, бөтен хәрәкәтендә гайре табигыйлек123 күрсәтә иде. Галимә апа бүген кичке ашны да рәтләп ашамады, чәйне дә бер генә чынаяк, әни көчләгәнгә, мәҗбүри рәвештәрәк эчкән кебек кенә эчте.
Аның шундый начарга таба үзгәргәнен күргән әти белән әни дә күңелсезлекләрен арттырдылар, хәтта үзара гына сөйләшеп, иртәгә Фәхри бабай белән Хәмидә әбине чакырып киңәш итәргә һәм Коръән чыгартып өшкертергә, булмый икән, кайдагыдыр бер ишанга алып барып каратырга, ничек тә бу эшнең чарасын күрүне ашыктырырга карар бирделәр.
Төнен Галимә апаның йокы тынычсызлыгы үткән төнгә караганда да артык булды. Ул мин күргәндә генә берничә рәт саташып, әллә нинди бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр әйтеп, берничә рәт торып утырды. Югалткан бер нәрсәне эзләгән кебек булып, тирә-якларын кармап, нәрсәдер эзләргә кереште.
Бу төндә аның, куркынып:
– Тагын киләләр инде!..
– Алар бит бик күпләр!..
– Хәзрәт бабай килә, мин качам!.. – дип әйткән сүзләре белән, капыл гына шатланган сымак, бик өзелеп:
– Килә, килә, күрмәсәләр ярар иде!..
– Әй җаным, килдеңмени, ә? Ничек килдең?.. Күрәләр бит!..
– Туй итәрбез әле…
– Туй инде бу, туй… Әнә бит кодалар килгәннәр… Үзе кайчан килер икән?..
– Качма, качма, берни дә булмас… – дигән җөмләләре хәтеремдә калган.
Ул күп вакытта җә бик курыккан, җә бераз шатланган кебек сүзләр әйтә, һәм аның куркуы да, шатлыгы да бик тиз алмашына, шул алмашынуларның арасында искә килгән кебегрәк уйлап, тирә-ягына каранып, авыз эченнән нәрсәдер укыган кебек укынып, әнинең «Ят, балам, ят!» дигән сүзеннән соң теләр-теләмәс кенә ята иде.
XI
Соңгы ике көн эчендә Галимә апа уяу вакытында җиңеләеп китте. Ул, башын түбән иеп, бик нык исәпләгән кебек утыра да, соңра шатланган сымак булып, кирәк-кирәкмәс сүзләр әйтә, аның бу сүзләре кешене көлдерерлек булмаса да, үзе шуңа балаларчарак итеп көлә, ләкин аның бу шатлануы һәм көлүләре борынгы шатлануларына, борынгы вакыттагы көлүләренә охшамый иде. Шуның өчен булса кирәк, әни дә, әти дә аның бу җиңеләюенә, сау кешеләрчәрәк утыруына шатланмыйлар, бәлки шикләнеп, куркынып карый башладылар. Чынлап та, аның кыланышлары борынгы кебек табигый түгел, көлүе, шатлануы да урынсыз күренә иде. Шуның белән бергә, моннан ике генә көн элек, җә кичәге кебек артык ятсынып, оялып тормый. Ул үзен бик иркен, хәтта кирәгеннән артык иркен тота башлады. Аның киче көндезенә охшамый; ул төн булса саташа, саташканда да күбрәк үзен бик рәхәттә йөргән, матур нәрсәләр күргән кеше кебек сүзләр әйтә. Кыскасы, аның уяу вакыты да, йокы вакыты да сәламәт кешеләрчә түгел, бәлки акылга таманчарак кешеләрчә була башлады. Аның бу рәвешле үзгәрүе, эшнең начарга таба баруы әтиләрне тагын да тирән уйга калдырды. Әти берничә рәт Фәхри бабайларга кереп чыкты. Анда сүз ничек баргандыр – анысын белмим. Ләкин Фәхри бабай белән Хәмидә әбинең икәүләп безгә керүләреннән хәзер Фәхри бабайның да ачуы куркуга алмашуын, бу эш хакында икенче төрле уйга төшүен аңладым. Бүген Фәхри бабай ачулы түгел, бәлки бик басынкы, юаш булып керде. Галимә апа, аны күрү белән, шәлен ябынып, читкә карап утырса да, элекке кебек курыкмый, артык оялмый да, хәтта сирәкләп карап куя, тик дәшми генә иде. Моның киресенчә, хәзер Фәхри бабай, нәрсәдәндер үзе ояла төшкән кебек уңайсызлык күрсәтеп, әйтергә сүз тапмый, Галимә апага карап торды да тирән сулады, соңра, аннан күзен алып:
– Хода тәкъдиредер, үзебезгә алып керик, Коръән чыгарып өшкертергә кирәк, – диде.
Аның шул сүзеннән соң Хәмидә әби артык йомшап, күзләреннән яшьләре агып төште һәм, Галимә апаның янына ук барып:
– Балам, үзебезгә кайт, без әтиең белән сине алырга кердек, әйдә, балам, әйдә, – дип, аркасыннан какты.
Аның бу сүзләренә каршы Галимә апа күзләрен тутырып карады да, бераз сүзсез торганнан соң:
– Әй лә, кайтмыйм, әти ачулана, ул бит мине кыйнар, мине куар… Ул бит, мине балам түгел, ди… Юк, кайтмыйм… – диде.
Хәмидә әби, тагын аркасын кагып, бик йомшаклык белән:
– Балам, әнә әтиең үзе керде, ул үзе сине чакыра. Әйдә, балакаем, үзебездә әйбәт булыр, – ди һәм апаны яшь балаларны иркәләгән кебек иркәли.
Фәхри бабай, Галимә апаның сүзләрен ишеткәч, артык йомшап китте, ул сүзләрен дә әйтә алмый торган кебек кысылды, тик бик көчәнеп кенә:
– Балам, үзем әйтәм, кайт, балам… Син минем балам, хәзер мин сиңа ачуланмыйм, ялгыш кына ачуланганмын, әйдә, балам, әйдә! – дигән сүзләрне чак-чак әйтте дә, үзе, икенче якка карап, күзләрендәге яшен сөртте.
Галимә апа аның бу сүзләрен, Фәхри бабайга таба әйләнеп, йөзен бер дә яшерми, сабыйларчарак тыңлады, ләкин үзе никтер бер сүз дә әйтми елмаеп тик торды.
Фәхри бабайның сүзләреннән соң әти дә, әни дә сүз башладылар.
Әти:
– Галимә балам, кайтасыңмы, монда торасың киләме? Әнә әтиең үзе кергән бит, ул сине чакыра, ул инде хәзер ачуланмый, – диде.
Әни:
– Нигә ачулансын ди, ачуланмый, аталарның ачулары була да бетә ул… Аннан соң тагын борынгыча булалар, – ди.
Хәмидә әби:
– Балам, беребез дә ачуланмыйбыз, әйдә, кайтыйк, кайгырма инде, хәзер сине бик яратабыз, әйдә, әйдә, – ди.
Шундый сүзләрдән соң Галимә апа, үзендә бер дә ихтыяр юк кебек, капыл гына урыныннан тора башлады һәм бик җиңел рәвештә:
– Әйдә, алай булса кайтам… Миңа ачуланмыйсыз бит, ә? Аннан мине алып китмәсләр бит?.. – дип, сорау күзе белән карады, соңра шунда ук үзгәреп, кайтадан урынына утырды да: – Юк ла, кайтмыйм, анда мине алып китәрләр… Әти кыйнар… Әй Алла, йөзем карайды шул!.. (Әнигә карап.) Бетәр микән, ә? Көзгегә дә караганым юк бит әле… Кайда, көзге бирегез әле… Сабын да юк, ичмасам… Сабынны Нәгыймә алып киткән шул (күрше кызын әйтә), аларның йөзләре ак бит… (Тагын сорау күзе белән карап.) Әллә кайтыйм микән? Ачуланмаслар микән?.. – диде.
Аның шундый икеләнгәнен һәм сүзләренең буталчык, бер-берсенә бәйләнешсез булганын күргәчтән соң, Фәхри бабай бигрәк тә уңайсызланып китте. Хәмидә әби артык йомшаклык белән:
– Юк, балам, беркем дә алып китмәс, йөзең кара түгел, ап-ак, – ди.
Әни, аңа өстәп:
– Сабын да бар, һәммәсе дә бар, синең дә йөзең ак, – диде.
Фәхри бабай, Галимә апаның янына ук килеп:
– Кайт, балам, без сиңа ачуланмыйбыз, моннан соң бер дә ачуланмабыз, мин сиңа яңа исле сабыннар алып кайтырмын, – диде.
Әти тик тора иде. Тагын сүз бетте.
Галимә апа, уйланып торганнан соң, күңеленә зур шатлык килгән төстәрәк:
– Кайтыйм әле… Әни, минем чиккән яулыкларым бармы әле, ә? Шулар бик кирәк иде, – дип, әнисенә карады.
Хәмидә әби:
– Бар, балам, бар, һәммәсе дә сандыгыңда торалар. Тастымалларың, чаршавың – барысы да шунда, әйдә, кайтыйк, балам! – диде.
– Бар икән әле! Әле миңа теге мәхәббәтсез сантый124 Нәгыймә «Аларның барысын да алып киттеләр…» дигән иде. Менә алдакчы нәрсә! – ди, үзе һаман урынында утыра.
Хәмидә әби:
– Кем алып китсен, балам, беркем дә алып китмәде. Кай җирең авырта, балам? – дип сорауга каршы:
– Юк, бер җирем дә авыртмый, тик менә йөрәгем әллә нишли, йөрәгем кага… башым авырта; юк, ул да авыртмый торгандыр… Кешеләрдән куркам, алар йөзгә кара ягалар… мыскыл итәләр… җырлыйлар… – диде дә туктады.
Хәмидә әби белән әни икәүләп:
– Әйдә, Галимә, тор, үзебезгә кайтыйк, анда барысы да бар, башка кешеләр юк, әйдә, – диделәр.
Галимә апа торды һәм, боларга карап:
– Әйдә, әйдә! – дип, шәлен алды һәм әни белән Хәмидә әби арасында ишеккә таба китте.
Фәхри бабай, алдына карап:
– Әй бала, әй бала!.. – диде дә башка бер сүз дә әйтә алмады.
Алар шулай әкрен генә чыгып киттеләр. Алардан соң безнең өй эчен авыр тынлык басты. Яңа гына мәет чыккан өйгә охшап, бер яктан, бушлык сизелде, бер яктан, авыр кайгы эчендә калдык. Әти, тирән көрсенеп:
– «Шәригать, шәригать» дип һәлак иттеләр мескен баланы! – диде.
Аның ике кеше ара чыгып китүен күргәч, минем күзләремнән Галимә апаны кызганудан чыккан кайнар күз яшьләре ага иде… Әтинең «шәригать, шәригать» дигән сүзләре бик куркыныч булып колак төбемдә яңгырап киттеләр. «Шәригать кешеләрне гакылдан яздыра, харап итә торган нәрсә икән!» – дип уйладым.
– Шәригать шул икән! – дидем.
XII
Галимә апа үзләренең өйләренә кайту белән генә безнең өйдә барыбер борынгы кебек матур гына тыныч тормыш башланып китә алмады. Минут саен, сәгать саен борчылып торулар бетсә дә, көненә әллә ничә рәт шул хакта төрле сүзләр ишетергә һәм әти белән әнигә еш-еш кына Фәхри бабайларга кереп йөрергә, бу күңелсезлекне алар белән уртаклашып торырга туры килә иде.
Галимә апа белән Закир «тотылып», йөзләренә кара ягылып, урамнарда йөртелгәннән соң, Галимә апаның безгә кайтуы һәм минем әти белән әнинең чын күңелләре белән яклаулары аркасында, безнең өй халкына төрле сүзләр ишетергә туры килде. Мондый «кара йөз» не өйгә кертеп яклаган өчен, башта безгә борынгы вакытта кереп-чыгып йөрүчеләр дә керми башлаганнар иде. Ләкин өч-дүрт көн үткәчтен, безгә килүчеләр була башлады. Бара торгач, бу керүчеләрнең саннары борынгы вакытка караганда да арта төште. Бу керүчеләр, безнең өй эчендәге кайгы-хәсрәтләрне чын күңелләре белән уртаклашудан бигрәк, «Мондый авыр хәсрәт эчендә ничек торалар икән?.. Үзләре нәрсә уйлыйлар икән? Кара йөзле Галимәләре ничек адәм күзенә күренер икән?..» дигән сымак, эчке бер сер белән керәләр, шуның өстенә авыл арасындагы төрле гайбәтләрне безнең өйгә китереп түгәләр иде. Соңра, авырлык вакытында һәркемдә була торган йомшаклыктан файдаланып калу уе белән килгән кешеләр булып, аларның һәрберсе бездә кунак була, шулар өчен безнең өйдә көненә берничә рәт чәй кайный торган иде.
Шушы килүчеләр аркылы без Закирның һәм аның ата-аналарының ни рәвештә торганнарын белеп алдык. Бу килүчеләр Закир хакында төрлечә сөйлиләр.
Бу күп имеш хәбәрләрне җыйганда шулай булып чыга иде: Закирның ата-анасы улларының бу рәвешле хурлык күрүенә, аның йөзенә кара ягылып, урамда йөртелүенә, бер яктан, гарьләнсәләр дә, икенче яктан: «Җегет кешегә гаеп түгел, ул чакыргач барыр, алар кызларын тыярга кирәк иде», – дип, «гаеп» нең зурысын Фәхри бабайлар өстенә һәм Галимә апага аударалар икән.
Закир үзе урамда йөртелгән көнне өйләренә кайтып кунган да, иртән кешеләр тормас борын ук, каядыр чыгып киткән. Аның чыгып китүе хакында төрлечә сөйлиләр, аның китүенә төрлечә мәгънә бирәләр.
Кайберәүләр:
– Закир, адәм күзенә күренергә оялганлыгыннан, әллә кайсы якка эшкә чыгып киткән икән, ул инде тиз генә кайтмаска булган. Шулхәтле зур хурлыкка ничек чыдарга кирәк соң?.. Шулай, китүе растыр125. Ул тиз генә кайтмас инде, – диләр.
Кайберәүләр:
– Закир теге көнне бик нык кыйналып имгәнгән, башындагы яраларны төзәтер өчен, калага духтырга киткән, ул тиз генә төзәлерлек түгел икән, – дип әйтсәләр, кайсыбер кешеләр тагын да арттырып җибәрәләр:
– Юк, бер дә алай түгел, ул үзләрен тотып кыйнаган кешеләр өстеннән дә һәм шәригать буенча хөкем итеп, йөзләренә каралар ягып йөрттергән кешеләр өстеннән дә судка бирергә киткән, имеш!.. Кыз белән җегетне болай тотып кыйнау һәм йөзләренә каралар ягып, урамда мәсхәрә иттереп йөртү закунга сыймый, имеш… Бу эшләре өчен, аларны тотып кыйнаган кешеләр дә, урамда йөрттергән ахун хәзрәт тә бик зур виноват булалар, имеш!.. – дип сөйлиләр.
Халык аның духтырга китүенә генә артык гаҗәпсенми, тик үзе шундый зур эш эшләп тә, ахун хәзрәт һәм башкалар өстеннән судка бирергә китүенә хәйран калалар.
Гүяки ул киткән чакта:
– Мин аларның башларын төрмәдә черетермен!.. Монда шәригать хөкеме йөри торган җир түгел, монда закун бар… Закунда кыз белән йөргән кешене дә, кызны да кыйнарга һәм мәсхәрә иттереп йөртергә юл юк… Алар үзләре капкынга эләктеләр! – дип, бик зур сүзләр сөйләп киткән була.
Аның бу сүзләрен ата-аналары барган бер кешегә сөйлиләр дә үзләре:
– Безнең Закир аларны шулай гына калдырмас, ике аякларын бер кунычка тыгар!.. Хәзер алар безне хур итсәләр, без аларның хурлык күрүләрен карап торырбыз, – диләр икән.
Безнең өйдә һәрвакытта шул хакта төрле сүзләр китте. Безгә килгән кешеләрнең һәрберсе, шул хакта бик озак сөйләгәннән соң, үзләренең фикерләрен дә кушалар. Боларның кайберәүләре, аларның шушы сүзләрен хаклы тапкан кебек булып:
– Дөресе шулай шул, нигә аларны алай тотып кыйнарга да, нигә урамнарда йөртеп, шулай хур итәргә?.. Бу эш бер дә акылга туры килми инде… Яшь чакта андый эшләр була инде ул… Башта ук эшне шулай гына бетерергә кирәк иде, – диләр.
Кайберәүләре, бөтенләй каршы төшеп:
– Юк, алай түгел ул. Шәригать кушкан эшне эшләгән өчен, хәзрәт бабайга бер сүз дә әйтеп булмый. Ул җегет юкка гына йөри, барыбер бер эш тә чыкмас. Закун белән дин бер-берсеннән әллә кая китмиләр алар. Закун да бер дә начар эш эшләргә кушмый торгандыр инде. Хәзрәтне алай судка бирергә кирәкмәс иде, – дип, үзләренең хәзрәт һәм Галимә апа белән Закирны кыйнаучылар ягында икәнлекләрен белдерәләр.
Минем әти белән әни, әлбәттә, бу соңгыларга каршы төшәләр:
– Беребез дә сөттән ак, судан пакь түгелбез бит… Сөйләшеп торган өчен, шулай кешеләрне хур итәргә кирәк микәнни? – дип, Закирның бу эш артыннан йөрүен бик хаклы табалар.
Шулай итеп, безнең өй эчендә һәр көн шулар хакында сүз бара, һәр көн Галимә апа белән Закир турысында әллә ничаклы сүзләр сөйләнә. Ләкин бу сүзләрнең хәзер Галимә апа өчен һич файдасы юк икәнен һичбер исләренә дә китермиләр иде…
ХIII
Галимә апаның авыруы болай гына бетмәгәнгә күрә, аны төрлечә им-том иттерә башладылар. Күрше карчыгыннан кот койдыру, Җәләй суфидан өшкертү, Гыйльми карчыктан имләтү, әллә нәрсәләр өшкертеп, шуларны көчләп эчертү кебек эшләрнең берсе дә калмады. Ләкин «дару» ларның, им-томнарның һич файдасы тими, ул һаман безнең өйдә торгандагы кебек иләс-миләс тора. Куркынып, сискәнеп китә, йә булмаса, шатлык күрсәтеп, әллә нәрсә сөйләп ташлый, күп вакытта бер урынга карап бик тирән уйга бата иде. Аның болай кәефсезләнүе, икенче төрле әйткәндә, саташып, үзен үзе бөтенләй белмәве кайвакытта бигрәк арта, ул мондый вакытларда өй эчендәге кешеләргә дә ачуланып карый яки бер дә эндәшми тик тора иде. Аның шулай тик торган яки килделе-киттеле сүзләр сөйләгән вакытында янына барсаң, бик ачуланып, гомерендә күрмәгән бер кешегә караган кебек карый, соңра үзенең яныннан куа иде.
Көндезләрен шулай гайре табигый үткәрү өстенә төннәрендә бигрәк саташканын, урыныннан сикереп торып чыгып китәргә маташканын һәр көн иртән безгә кереп әйтәләр. Шуннан без аның эше һаман артка киткәнен белеп тора идек.
Соңгы бер атна эчендә Хәмидә әби дә, Фәхри бабай да бик йончып киттеләр. Чөнки болар, авыруны карау өстенә эчләреннән аның өчен бик хәсрәтләнгәнгә күрә, төне-көне тынычлык күрә алмыйлар иде. Аларның ул авыр хәлләренә минем әни белән әти дә катнашалар, хәсрәтләрен уртаклашалар, шунлыктан безнең өйдә дә борынгы кебек тыныч, матур тормыш югалган кебек булды.
Әни, көндезләрен аларга берничә рәт кереп чыгу өстенә кичләрен дә кереп анда утыра, тик таңга каршы кайта, төнен күп вакыт йокысыз үткәрә башлады.
Беркөн шулай әни, иртән кайтып, Галимә апаның көннән-көн кире китүен, «җенләнгән» кебек кылануларын һәм Фәхри бабайлар белән киңәш итеп, Коръән чыгарып өшкертергә карар бирүләрен әтигә сөйләде.
Әти бу киңәшкә кушылып бетмәсә дә, артык каршылык та күрсәтмәде:
– Ярый, өшкертеп карагыз инде, ай-һай, файдасы тияр микән соң?.. – дип кенә куйды.
Әни Коръән чыгарту ягында булып, күп кешеләрнең шулай киңәш итүләрен сөйләп китте.
Коръән чыгарып өшкертергә карар бирелгәннең соңында, Фәхри бабайларда хәзерлек башланды.
Фәхри бабай, иртүк торып, менә дигән бер сарыгын суеп ташлады. Әни белән Хәмидә әби өйләрне җыештырырга, ашлар, бәлешләр пешерергә керештеләр. Монда миңа да вак-төяк эшләр табылды. Түбән оч мулласы һәм мәдрәсәдәге хәлфәләрне, мәзин бабайны чакырып кайту кебек эшләргә мине куштылар. Алар һәммәсе дә өйләдән чыгуга киләчәк булганга күрә, Фәхри бабайлар өендә бик ашыгыч рәвештә хәзерләнү башланды. Үзләре генә өлгерерлек булмагач, күршедән берничә хатын килеп булышлык күрсәтә башладылар.
Өй эчендә шулай зык кубып, туйга хәзерләнгән кебек хәзерлек баруга карамастан, Галимә апа бу эшләргә әйләнеп тә карамаган кебек тора, урынында гамьсез утыра яки моңаеп кына әллә нәрсәләр сөйләп, көйләп куя иде.
Төш якынлашты. Казан тулы ит кайный башлады. Берничә бәлеш ясалып мичкә тыгылды. Хәмидә әби дә, башкалар да һәрбер эшне башлаганда бисмиллаһ әйтәләр. «Ходаем шифасын гына бирсен инде, сәгате туры килеп, кул белән алып куйгандай булсын инде…» дип дога кылалар.
Күрше җиңги сүзне тагын да арттыра:
– Терелсен иде дә, менә шулай хәзерләнеп туй итсәк иде, – ди.
Хәлфәләр, муллалар, мәзиннәр килергә күп калмады.
Хәзер башка хәзерлекләр беткән кебек булгач, әни белән Хәмидә әби, Галимә апа янына барып, аны киендереп, сәке уртасына урын салып, өшкерүчеләр килүгә хәзерләп кую хәстәрен күрә башладылар. Хәмидә әби, тагын да якынрак килеп:
– Галимә, балам, менә хәзер үзеңне өшкерергә мулла бабаң белән хәлфә абзаңнарың килә. Менә шуннан соң терелерсең. Алар килгәндә, өстеңә яңа күлмәгеңне киеп, шунда ятып торырсың… – дип сүз башлауга, Галимә апа куркып китте:
– Мулла бабай?! Кирәкми, кирәкми! Мин алардан куркам, алар минем йөземә төкерәләр, битемә кара ягалар… Кирәкми, дим, кирәкми!.. – дип, әллә нәрсәне куган кебек, ике кулы белән куа башлады.
Әни, килеп:
– Юк, Галимә балам, алар хәзер өшкерергә генә киләләр, менә алар Коръән чыгып өшкергәннән соң терелерсең, алар хәзер сиңа файда итәргә киләләр, киенеп кенә ятып тор. Алар килерләр дә китәрләр, шуннан борынгы кебек сау булып китәрсең, башың да авыртмас, эчең дә пошмас, – дип димләргә кереште.
Әнинең йомшаклык белән бик өзелеп әйткән сүзләреннән соң Галимә апа үзгәрә төште һәм, бер генә минут элек булган курку төсен шатлыкка әйләндереп:
– Нигә киләләр? Әллә туй буламы?.. Ярый. Юк, килмәсеннәр лә, алар мине алып китәрләр… Урамда йөртерләр… – дип, тагын киреләнде.
– Менә, Алла боерса, терелсәң, туй да булыр. Аларны шунда да чакырырбыз. Син хәзер киенеп, шәлеңне ябынып, һәйбәт кенә ятып тор, алар өшкерерләр дә китәрләр, – дигән сүзенә каршы Галимә апа, балаларча көлеп:
– Шулаймыни!.. Алар өшкереп киткәч, туй буламыни? Закир кайда соң? Ул да киләме? Минем бит хәзер кершәннәрем юк. Минем теге чулпыларым кайда әле?.. – дип, урыныннан торды да үзенең сандыгы янына барды.
Әни, аның болай көйгә килгәнен күргәч, шатланып:
– Шулай, балам… Һәммәсе дә булыр, менә син дә киенеп тор. Сандыгыңнан теге яңа күлмәгеңне алып ки, – ди.
Ул, тагын кәефсезлек күрсәтеп:
– Әй Алла, башым авырта бит әле!.. Минем чиккән яулыкларым кайда соң әле?.. Теге төрле төстәге дебетләр126 белән чиккән ак яулык монда юк бит. – Үзе, балаларча көлеп: – Әни, син ачуланма, мин аны сиңа әйтми генә Закирга бирдем. Син ачуланма инде. Әй Алла, кайда соң әле минем ак перчаткаларым? Аларның бармак очларына матур чуклар тагып куярга кирәк, – дип, хәзерге вакыт өчен бер дә кирәге булмаган нәрсәләр хакында сөйләп китте.
Әни белән Хәмидә әби берьюлы:
– Балам, һәммәсе дә сандыгыңда бит алар, әйдә әле, сандыгыңны ачып карыйк, – дип, сандыкны ача башладылар.
Сандыкны ачкач, Галимә апа бик иркенләп сандыгы алдына утырып алды да андагы әйберләрне берәм-берәм чыгарып карый башлады. Ул һәрбер әйберне кулына алып, бик озак карап тора. Ул әйбер хакында борыннан калган хатирәсен кушып, берничә сүзләр әйтеп, аны салып куя да икенче бер нәрсәне ала иде. Ул үзенең чиккән тастымалларын, аяк чолгауларын – һәммәсен-һәммәсен: «Менә монысы бүләк өчен… Монысы бирнәгә булыр… – Бу чолгау кияү бүләге бит, бу…» дигән сүзләрне әйтә, үзенең берничә еллар буе эшләгән эшләрен, аларны сугып, күз нурларын түгеп, чүпләп чигеп утырган вакыттагы күңелендә булган уй һәм хыялларын күз алдына китереп сөйли бара иде.
Апаның бу әйберләрен каравы, алар хакында булган фикерләрен сөйләве бик озакка киткәч, әни белән Хәмидә әби:
– Җә, балам, монау127 күлмәгеңне ки, яулыгыңны бәйләп, шәлеңне ябып тор, мулла бабаң, хәлфә абзыйларның килер вакыты җитә, – дигәчтен, ул боларга күзләрен тутырып карады да:
– Шулай бит әле, алар килеп киткәч, бездә туй да була бит әле, – дип, тагын да кулын тыгып, нәрсәнедер эзли башлады. Байтак караганнан соң, бик матур бер кыз сурәте төшерелгән исле сабын алып, бик озак карап торды да, бик ихлас белән искәп: – Әни, бу бит Закир бүләге, ул аны каладан алып кайтты, ул аны миңа яшереп бирде, – дип, тагын искәде, тагын карады да: – Бигрәк матур бит… Ул миңа «Менә син шунда төшкән кыздан да матурсың» дип әйткән иде. Әни, мин шулай матурмынмыни, ә?.. Юктыр ла… Минем башым авырта бит әле… Ул безгә килмәс инде, гомерендә килмәс… – Кулына бер яулык алып: – Бу яулыкны аңа бирермен дип чиккән идем, – дип, ул яулыкны оек кунычына тыга башлады.
– Матурсың син, балам, әле дә матурсың… Җә, киен инде, яулыкны соңыннан бирерсең, – дип, Хәмидә әби аны киендерү җаен карый, ләкин Галимә апа һаман үз эше белән үзе була иде.
Ул хәзер бернәрсәне дә яшерми, борын бик яшерен рәвештә генә качырып Закирга биргән яулыкны, Закирдан сабын алуын, аның белән аулакта очрашуларын – һәммәсен ачыктан-ачык әйтә иде. Аңа: «Җә, балам, киенеп ал инде», – дип, тәкрар128 әйттеләр.
Ул, аларның бу сүзләренә ризасызлык күрсәткән кебек булып:
– Юк ла, хәзер киенмим әле, менә мин Кызлар тавына уенга чыкканда киенермен, әле минем киндерләр сугасым бар бит… – ди.
Хәмидә әби:
– Менә, Алла боерса, терелгәч уенга да чыгарсың, һәммәсе дә булыр, балам, – дип әйтте дә, күзләреннән чыккан яшьләрен сөртеп, бер якка карады, апаның бу сүзләрен ишеткәч, бу эшләрен күргәч, әни дә һәм шунда торган күрше хатыны да күзләрен сөртеп сүзсез калдылар…
Тагын бер-ике минут торгач, ул үзенең бер күлмәген алып, аның бер җирендәге яшерен рәвештә тегелгән кесә сымак бер урыннан әллә ничәгә бөкләп куелган һәм бөтәрләнеп беткән бер хат алды да, бер дә тартынмый:
– Бу бит Закирның хаты!.. Әни, сезгә дә укып карыйммы? – дип, хатны әйләндерә башлады.
Аның бу теләгенә каршы:
– Ярый, балам, соңыннан, менә киенеп беткәч укырсың, – дип, аның сүзен бүлделәр.
Шулай бик димләшә торгач, ул үзенең бер күлмәген алып кия башлады. Аның күлмәк өстенә күлмәк киюен күргәч, әниләр:
– Балам, өстеңдәге күлмәгеңне салып ки, чәчләреңне тарап ал, – дигәч, мин чыгып киттем.
Мин чыкканда, Галимә апа:
– Башым авырта бит әле, – дип сызланып калды.
XIV
Әти белән Фәхри бабай, мин чыкканда, каршы өйдә муллалар белән хәлфәләрне каршы алырга хәзерләнәләр иде.
Алар мине, аларның килүләрен карап торырга дип, капка төбенә чыгарга куштылар.
Мин чыгып бик озак торгач кына, мәчеттән кешеләр чыгып, шуларның бер төркем чалмалылары безнең якка килә башладылар. Аларның һәммәсе дә чалмалы һәм култык асларына Коръәннәрен кыстырганнар, акрын гына безнең якка таба киләләр иде. Аларны күргәч тә, мин, өйгә кереп, килүләрен хәбәр иттем. Мин тагын Галимә апалар янына кердем:
– Киләләр! – дидем.
Бу сүзне ни өчен ашыгып әйткәнмендер, Галимә апа минем «киләләр» дигән сүземне ишеткәч куркынып китте:
– Киләләр!.. Кемнәр киләләр?.. Нигә киләләр?.. Юк-юк, килмәсеннәр, кирәкми!.. – дип, уңайсызлык күрсәтә башлады.
Хәмидә әби дә, әни дә, ашыгычлык күрсәтеп:
– Балам, ипләп кенә тор инде, алар киләләр дә китәләр. Менә, Алла боерса, алар өшкергәч терелеп калырсың, – дип, тагын да аны җуатырга, күндерергә керештеләр.
Шул сүзләрдән соң ул артык сүз әйтмәсә дә куркына һәм өшегән кебек калтырана башлады. Соңра сәке уртасында үзе өчен хәзерләнгән урынга барып ятты да бер нәрсәдән куркып яшеренгән яки бик туңган кебек төренеп ятты.
Мулла һәм хәлфәләрнең шаулап сөйләшеп, сәлам биреп каршы өйгә кергәндә, аларның:
– Әйдә, мулла абзый, рәхим ит!..
– Сез – таләбәләр129, сез – хөрмәтле затлар, сез алдан рәхим итегез!
– Әйдә, әйдә!.. Ярый, хуш! – дип кысташулары ишетелгәч, Галимә апа башын чыгарып карады. Ул хәзер болай карарга борынгыдан бик күп үзгәргән булса да, матур күренә, тик йөзләре бик агарганга күрә, караучыга кызганыч кебек тоела иде.
Бераздан соң Фәхри бабай, кереп:
– Муллалар килделәр, әзер булдыгызмы? – дип сорады һәм, Галимә апага карап торганнан соң, болай булса, керергә ярый инде дигән кебек: – Алай булса, монда керсеннәр, – дип, Хәмидә әби белән әнигә сөаль күзе белән карап алды да аларның «Ярый, керсеннәр инде» дигән сүзләрен ишеткәч, кире чыгып китте.
Күп тә үтмәде, өйнең ишеге ачылып, иң алдан түбән оч мулласы, аннан хәлфәләр, соңра мәзин өйгә керделәр.
Алар кергәч, өйдә тагын хәрәкәт башланды. Алар, кулларына Коръән тотканнары хәлдә, югары утыру хакында сатулаша, бер-берсен кысташа башладылар. Бу вакытка чаклы Галимә апа тик кенә ята иде. Алар шулай шаулашып, Галимә апаның тирә-ягына тезелеп, аны әйләндереп, сырып алгач, ул капыл гына башын калкытып карады да:
– Килделәр бит… килделәр! – дип кычкырып җибәрде һәм урыныннан торырга теләгән кебек булды. Аның бу сүзләреннән мулла һәм хәлфәләрнең килүеннән курку-курыкмавы мәгълүм булмаган иде. Ул: – Тагын килделәр!.. Йөзгә кара ягарга килделәр!.. Мине коткарыгыз! – дигән сүзләре белән бу чалмалы кешеләрдән соң дәрәҗәдә курыкканын белдерде.
Элек әни дә, Хәмидә әби дә муллалардан бик оялалар, йөзләрен түгел, мөмкин булганда, аларга гәүдәләрен күрсәтүдән дә тартыналар иде. Бүген эш артык мөшкел булгач һәм Галимә апа һаман да тынычлана алмагач, алар икәүсе дә оялып тормадылар, бәлки, ачыктан-ачык карап, һәрбер эшкә хәзерлек күрсәткән кебек тордылар һәм, Галимә апаның соңгы курку сүзләрен ишеткәч, алар якын ук килделәр. Әти, хәлфәләрнең арасына кереп, Галимә апаның кулын тотты, ачылган өстен япты һәм каушаган бер сыйфат белән:
– Галимә балам, тыныч ят… Болар сине Коръән чыгып, өшкерергә генә килгәннәр, кара якмыйлар, – дип җуатырга кереште.
Аның сүзләренә әни белән Хәмидә әби дә:
– Балам, без монда, тыныч бул, менә, Алла боерса, терелерсең, – дип, Галимә апага сүзләрен ишеттереп, гәүдәләрен күрсәтеп, үзләренең монда икәнлекләрен, муллалардан курку тиеш түгел икәнен белдерергә тырыштылар.
Әтинең һәм әни белән Хәмидә әбинең җуатуларына, тынычлык бирергә тырышуларына карамастан, ул һәрвакыт әйтә торган сүзләрен кабатларга, урыныннан торып китәргә тели башлады.
Мулла һәм хәлфәләр, аның шулай тынычсызланып җилкенүен күргәч, һөҗүм вакыты, эш заманы килде дигән кебек, һәммәсе берьюлы:
– Әгузе билләһи минәшшәйтан ирраҗим130…
– Бисмилләһи!.. – дип, бик ашыгып, беравыздан күтәренке тавышлар белән Коръән чыгарга керешеп киттеләр.
Бер дистәдән артык кешеләрнең берьюлы шаулашып, кычкырып җибәрүләрен ишеткәч тә, Галимә апа урыныннан сикереп торды да:
– Кирәкми, кирәкми!.. – дип, кулларын бутый башлады һәм урыныннан торып китәргә теләде. Ләкин шул минутта аны берничә көчле беләкле куллар чорнап тотып алганлыктан, торып китә алмады. Өшкерүчеләр, аның ай-ваена карамыйча, укуларын дәвам иттерделәр һәм һәммәсе дә берьюлы «Әлхәм» не укып бетереп, «лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләһил газыйм»131 ны әйтеп, һәммәсе берьюлы, Галимә апаның өстенә таба башларын бөгә төшеп: «тфү, тфү» дип, аның битенә, башына, кыскасы, бөтен өстенә төкерделәр.
Моннан берничә көн элек аны урамда йөрткән вакытта бөтен халык алдында аның битенә төкергәннәрен, ул анда битләрен кая куярга белми, җир астына керерлек, үзен тереләй утка салырлык булып хурлаганнарын күз алдына китерде, күрәсең:
– Юк, мин гөнаһлы түгел! Әй Алла, нигә минем битемә төкерәсез?! Мин китәм, хәзер суга барып төшәм, менә төштем дә инде, әй Раббым, шулардан котылдым бит! – дип, башын ястыкка куеп, җансыз кебек булып ятты.
Аның бу хәленнән теге өшкерүчеләр, һичбер әсәрләнә132 белми, укуларын баягыдан да шәбәйттеләр. Хәзер үк дошманны (ягъни, үз уйларынча, Галимә апа янына җыелган, аны саташтырган «җен-шайтаннар» ны) җиңгән кебек кызып, дәртләнеп киттеләр.
Алар кайбер урында тавышларын сузып җибәрәләр, кайчакта каты кычкыралар, кайбердә көйләп тә куялар, бераз шулай укып баргач, һәммәсе дә берьюлы «лә хәүлә»не укып, тагын да көчлерәк рәвештә Галимә апаның өстенә өрәләр, төкерәләр иде.
Бу күренештән безнең өй эче әллә нинди куркыныч бер төскә керде. Авыру кеше түгел, сау була торып, мин дә курка башладым. «Мин дә берәр вакытта шулай авырырмын, мин дә шулай саташырмын, мине дә шулай өшкерерләр…» дигән уйга килдем.
Галимә апа бераздан соң тагын да, кузгалырга теләп, башын күтәргән иде, аны тирә-ягыннан дәррәү берничә кул тотып алды. Болар бер куллары белән – аны, икенче куллары белән Коръәннәрен тотып, һичбер минут тик тормый укуларын, баягыча Галимә апаның өстенә төкерүләрен дәвам иттерә бирделәр. Галимә апа бераз тик ятканнан соң хәрәкәткә килде. Гәүдәсен кузгата алмаса да, башын бераз гына күтәреп, үзенә якын гына утырган мулланың битенә төкерде дә тагын ятты.
Аның болай мулланың битенә төкерүенә дә әһәмият бирүче булмады. Бераздан соң ул, тагын кузгалып, боларның һәммәсенә дә күзләрен тутырып карады да, боларны мыскыл иткән кебек, авызын бөршәйтеп, нигәдер елмайган кебек булды да, башын бер якка әйләндереп, юрганын башына чаклы ябынып ятты.
Өшкергән чакта авыруның бите, күренергә ярый торган тәне ачык булырга, өшкерүчеләрнең төкерекләре турыдан-туры аның бит-башына тияргә тиеш булгангамы, әллә бүтән берәр сәбәп беләнме, Галимә апаның башын яшереп, битләрен ябып куюы боларга килешмәде. Аның үзе теләп болардан качып ябынуына карамастан, башына ябынган юрганын ачарга теләделәр һәм битенә япкан юрганын тартып ачтылар. Галимә апа ике кулы белән юрганына ябышып ачтырмаска, башын болардан яшерергә тырыша башлады. Болар, аңа карамый, тагын ачтылар. Шуннан соң Галимә апа тагын җилкенә, баягыдан ныклырак тыпырчына башлады.
Болар аның шулай тыпырчыну-уңайсызлануына карамастан, гайрәтләрен арттыра төшеп, тавышларын шәбәйтеп, төкерүләрен ешайтып өшкерергә керештеләр.
Галимә апа, бу каһәрле көчләргә каршы тора алмасын белгән кебек, хәзер башын яшерми башлады. Бу вакытта аның ике чигәсеннән чуалып төшкән кара чәчләре, бите төкерекләр белән чыланган, үзе алланып тирләгән, тынын еш-еш ала, күзләре аның артык хәлсезләнгәнен белдерәләр иде.
Аның бу хәлен күреп, әтидә уңайсызлык арта. Фәхри бабай читтән генә карап ала да, башын түбән салып:
– Әй балам, балам! – ди дә идәнгә карап тик тора иде. Әни белән Хәмидә әби теге өйгә чыгып китәләр дә тагын керәләр, үзләренең күңелләре тынычсыз икәнен һәрбер карашлары белән күрсәтәләр иде.
Шулай шаулап Коръән чыгу сәгатьтән артык барды. Соңга таба Галимә апа шушы чалмалы кешеләрнең уртасында рәнҗүле рәвештә, каһәрле гореф-гадәтнең каты тырнаклары астында изелгән сымак булып күзләрен йомды.
Мин әле дә аның шул вакыттагы моңсу, кызганыч күренешен, озын керфекләрен, кара күзләрен ябып хәрәкәтсез калуын, аның шул хәлдә каһәрле тормышка тәслим ителеп133, көрәшүдән гаҗиз калып, золым ителүен күз алдымнан җибәрә алмыйм.
Ул әле дә иске тормышның иге-чиге булмаган начарлыкларның зур бер корбаны булып күз алдыма килә…
Мулла һәм хәлфәләр Коръәнне чыгып, соңгы «лә хәүлә»ләрен әйтеп, иң соңгы агулы төкерекләрен аның өстенә, матур битенә төкергән чакта, ул бернәрсә дә белми ята иде.
Болар икенче өйгә аш ашарга чыккан вакытта, аның битендәге төкерекләр шул көе сөртелми, кипми калдылар.
Чөнки ул аларны сөртеп торудан үткән, аның хәзер шул пычрак төкерекләрне сөртерлек тә хәле калмаган иде.
XV
Өшкерүчеләр, бик зур эш бетереп, дошманнарны җиңеп кайткан гаскәр кебек, шатлык белән теге өйгә чыктылар. Чыктылар да, тәһарәт яңартабыз дип, ишегалдына таралдылар.
Әти миңа боларга комган биреп, кулларына су салып торырга кушканга күрә, мин болар тирәсендә йөрергә, әти белән Фәхри бабайның әйткән сүзләрен тыңларга мәҗбүр идем.
Хәлфәләр, тышка чыккач, иркенләп калган кебек булдылар. Алар азбарның эченә кергәч, мин читәннең бу ягында торып калдым. Алар мине бөтенләй кереп китте дип белделәр, күрәсең, араларыннан берсе:
– Кайда, Гали абзый, чыгар әле, баш авыртып китте, – диде.
Гали хәлфә шунда ук кесәсеннән кәгазьгә төргән бернәрсә чыгарды да, ике кулы белән тотып, иптәшләренә сузды. Алар, берничәсе берьюлы бу нәрсәне бармак очлары белән чеметеп алып, икенче учларына салдылар да, башларын югары күтәрә төшеп, авызларын ачып, баягы нәрсәне тел асларына төшерделәр. Гали хәлфә үзе дә, шул нәрсәне бераз алып, тел астына салды да, кулындагы кәгазьне ипләп төреп, күкрәк кесәсенә тыгып куйды. Хәзер боларның һәммәсенең дә авызлары тумпаеп алга чыгып, очлаенкырап134 тора иде.
Бер-ике минуттан соң болар бөтенләй башкача булып, кәефләнеп киттеләр. Иң элек Нәгыйм хәлфә авызындагы нәрсәне төкереп ташлады да, сүз башлап:
– Ну соң, чукынганның кулы йомшак икән, торып китә башлагач, кулыннан эләктереп алган идем, кулым май кебек булып эреп китте, – ди.
Аның бу сүзеннән соң калганнары да авызларындагы нәрсәләрен төкереп ташладылар да, бик ачылып китеп, берсеннән соң берсе сүзгә керештеләр. Габдулла хәлфә, тагын да мактана төшеп:
– Ә мин соң?.. Мин юрган астыннан аягын тоттым. Ну, тәне кызу да соң; ул аягын тарта, мин җибәрмәскә тырышам, – дип мактанды.
Икенче берсе:
– Мин йөзенә карадым да утырдым: валлаһи, хур кызы кебек бит!.. Авырып әрәм булган… Битен япмаса гына иде дип торам. Әле дә теге карт шайтан йөзен ача әле… (теге очның мулласын әйтә, күрәсең) – диде.
– Ул үзе дә кызыга торгандыр әле, – диде берсе.
Аңар каршы икенчесе:
– Туган, аңа тәнендә җаны булган кеше кызыкмый калмас, – ди.
Габдерахман хәлфә – юаш кеше, ул боларның сүзләренә катышмас дип уйлаган идем. Ул да тик торып калмады:
– Алманың асылын корт ашый дигән сүз дөрес инде, шул башы белән мужик җегетенә әрәм булган, мескен, алай йөрисе килгәч, менә безгә генә белдерергә кирәк иде. Гали артыннан безгә хат язса ни була инде?.. Без шәригатьнең рәтен табар идек… – дип, үзенең хәсрәтен белдерде.
Могыйн хәлфә дә, авызындагы яшькелт нәрсәне төкереп ташлагач:
– Сез юкны сөйлисез әле, мин аны шул көенчә дә алыр идем, торып китә башлагач, күкрәгенә кулым тиеп китте!.. Уф, уф!.. – дип куйды.
Алар, үзләренең кайда икәнлекләрен онытып, байтак тордылар. Мин өши башладым. Алар һаман бераз торачаклар иде дә, әти ишегалдына чыгып, аның болай таба карап: «Җә, хәлфәләр рәхим итсеннәр!..» дигән сүзен ишеткәч, тиз генә комганнан су салып, берәм-берәм авызларын чайкадылар да, кулъяулыкларын алып, авызларын сөрттеләр. Араларыннан берсе:
– Исе калмасын, мужик белсә, ярамый ул, югыйсә кызларын өшкертү түгел, карчыкларын да өшкертми башларлар, – диде.
Аның бу сүзеннән соң кайберсе көлде, кайберсе:
– Сизмәгәннәре яхшы, – дип, аның сүзен җөпләп куйдылар.
Болар кергәндә, аш урыны хәзерләнеп, тәрилкәләр тезелеп куелган иде инде.
Өйгә кереп, аш янына утыргач, болар, төсләрен бөтенләй үзгәртеп, әле генә тышта сөйләгән сүзләрен оныттылар, «китап сүзләре» нә, авыруларның төрләрен сөйләргә керешеп киттеләр. Ләкин боларның «китап» сүзләренә карап, Фәхри бабайның да, әтинең дә күңелләре ачылып китә алмый иде. Мулла белән хәлфәләр аларның күңелсезлекләрен сизеп алдылар да сүзләрен боларның күңелләрен табу ягына бордылар. Мондый вакытта, әлбәттә, күз алдымда булган нәрсәдән мисал китереп тә һәм алай иткәндә надан халыкны ышандырып та булмаганга, сүз борынгы вакытларга, иске заманнарга терәтелеп сөйләнә бит. Монда да шулай булды.
Болар борынгы вакыттагы кешеләрнең башларыннан бик күп авырлыклар үткәнен, аларның сабыр итүләре аркасында шул авырлыклардан, бәла-казалардан чыгуларын, дөньялыкта чыга алмыйлар икән, ахирәттә рәхәт күрәчәкләрен күп мисаллар китереп сөйләделәр. Монда борынгы әүлияларның, зур ишаннарның төрле кәрамәтләре135, аларның изге тыннарыннан, догаларыннан әллә нинди авыруларның терелүләре, ачларның – тук, ярлыларның бай булып китүләре – һәммәсе-һәммәсе сөйләнде. Боларның сүзләреннән соң борынгы вакытлардагы авырлыклар да җиңел, ярлылыклар да кызык, авырулар да рәхәт кебек булып күз алдына килә башладылар. Фәхри бабай да Галимә апаның авыруын оныткан кебек булып, йөзе ачылып китте. Әти дә аз-маз булса да сүзгә катнаша башлады. Эшнең болай җайланганын күргәч, муллалар бигрәк ачылып киттеләр, үзләренең яшьрәк вакытларында һәм моннан берничә еллар элек кенә авыруларны тергезүләрен, боларның өшкерүеннән шифа табуларын әйтеп үттеләр.
Төрле авырлыкларны, авыруларны сөйләгәннән соң, сүз җен-пәриләргә күчте. Монда, әлбәттә, җен-пәри кебек нәрсәләрнең барлыкларына шик китергән бер генә кеше дә юк иде. Шуның өчен болар хакындагы сүз бигрәк кызыкка китте. Әллә кемнәрнең әллә кайларда җен-пәри күрүләрен, аларның кулларыннан чак-чак котылуларын яки шуннан соң авырып-сырхап калуларын – берсен дә калдырмадылар.
Мәзин бабай бик карт кеше иде. Ул дөньяда бик озак торганга, җиде төн уртасында юлларда бик күп йөргәнгә, караңгы төннәрдә ялгызы мәчеткә барганга күрә, бу хакта аның да фикерен сорап үттеләр. Мәзин бабай, үзеннән соралгач, бигрәк тә чишелеп китте, бик иркенләп сөйләргә кереште:
– Мин инде дөньяда күп нәрсә күрдем, җөмләдән бер-ике эшне сөйләп үтим әле, – дип, түбәндәгечә сөйләп алып китте: – Беркөн шулай, ясигъ намазыннан чыккач, Галәвиләргә бардым. Алар җен кагылып авырган улларын өшкертергә чакырганнар иде. Малай нишләргә белми дулап ята. Өшкерә башладым. Теге аның саен дулый, аның саен саташа, мин укыган аятьләрне укып, кире сүтеп бара. Шунда яңагына бик ныклап берне кундырдым да:
– Күзеңә нәрсә күренә хәзер, әйт! – дип сорадым.
Малай йомшады:
– Мәзин абзый, миңа тимә, сиңа әйтмәскә кушалар, – ди.
– Кемнәр әйтмәскә куша? – дим.
– Куркам, куркам!.. – ди.
Яңагына тагын берне кундырган идем:
– Әйтәм, әйтәм… Минһаҗ картларның ала этләре… – ди.
Күрәсең, теге пәри аңа эт сурәтендә булып күренә икән. Шуннан соң «Минһаҗ картның ала эте» дип бер кәгазьгә яздым да «Аятел-Көрси» укып, яндыра башладым. Шул чакта малай, ни эшләргә белми:
– Зинһар, яндырма, ул мине тешли!.. – дип ялына башлады. Аның сүзенә карамый, теге кәгазьне яндыра башладым. Теге малай нишләргә белми, тыпырчына, дулый, кәгазьне яндырмаска әйтә. Аңар карамадым – тоттым да яндырдым, менә шуннан соң малай рәхәтләнеп йоклап китте…
Шулай мәшәкатьләнә торгач, аларда бик соңга калдым. Урамнан кайтып килә идем, үгез кебек бер эт каршыма килеп, бер алдыма, бер артыма чыга. Мине куркыр дип белде, күрәсең.
– Ә, әле тегендә булдыра алмагач, монда килгәнсең икән! – дип укынып, таягымны селтәп җибәргән идем, теге нәрсә шунда ук гаиб булды136 да куйды, – диде.
Аның бу «кызык» вакыйгасыннан мулла да, хәлфәләр дә гаҗәпсенделәр дә, көлделәр дә (аларның ни өчен көлгәннәрен ул вакытта аңлый алмаган идем). Мәзин бабай:
– Туктагыз әле, бетмәде, – дип, тагын сөйли башлады. – Кайттым. Остабикәм: «Нишләп бу чаклы соңга калдың? Мунча яккан идем, көтеп-көтеп аптырадым, мин кереп чыктым, үзең барып, мунча кереп чык», – дигәч, тоттым да мунчага киттем. Чишенеп, ләүкәгә менеп чабына гына башлаган идем, арттан бер нәрсә килеп, миллекне137 тотты да алды.
– Әле син монда да килеп өлгергәнсең икән, явыз нәрсә! – дип укынып җибәргән идем, теге нәрсә дөбердәп ләүкә астына төшеп китте. Үзем рәхәтләнеп чабынып, мунча кереп чыктым. Шулай ул җен-пәри дигән нәрсәләр адәм балаларына зыян-зарар китерергә касд итеп138 кенә торалар.
Мулла абзый, мәзиннең сүзен бүлеп:
– Мөселман пәриләре алай булмыйлар, бигрәк кяфер пәриләре кешегә дошман булалар, – дип, әллә нәрсәләр сөйләп куйды.
Мәзин бабай, мулланың сүзен дөресләп:
– Анысы шулай шул, сүзегез бик дөрес. Беркөн, кышкы төндә, таң аткандыр дип, тәһарәт алдым да мәчеткә киттем. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн. Иртә булса булыр, мичләрне ягып, шунда торырмын дип, мәчеткә кердем. Керсәм – ни күзем белән күрим! Фарыз бүлмәсе дә, сөннәт бүлмәсе дә туп-тулы халык – намаз укыйлар… Ләкин бер дә безнең кешеләргә охшамыйлар, яурыннары139 юк, үзләре бик нәзекләр. Шунда боларның мөселман пәриләре икәнлеге һәм намаз укулары кылт итеп исемә килеп төште. Мин эчемнән генә «Сүрәи җен» не укып, бер як читтә утырып тордым. Шунысы гаҗәп: болар безнең кебек рөкугъ-сәҗдәгә баралар, әмма һичбер тавышлары чыкмый. Томан ничек тавышсыз акса, болар да нәкъ томан кебек, хәрәкәтләрендә һичбер тавыш юк… Шулай итеп, хошуг-хозуг140 белән намаз укыдылар да томан кебек таралдылар да беттеләр. Миңа һичбер зарарлары булмады, – диде.
Мәзин бабайның бу сүзләренә тагын гаҗәпсенделәр. Хәзрәт мәзиннең бөтен сүзләрен дөресләп куйды. Мөселман пәриләренең зарар итү түгел, кирәк була икән, мөэмин-мөселман кешеләргә файда итүләрен сөйләде.
Хәлфәләрдән берсе:
– Хәзрәт, аларның тавыш-тынсыз булулары әҗсаме ләтыйфәдән141 булуларыннан килә торгандыр инде? – дип сөаль бирде.
Хәзрәт аңа каршы әллә нәрсәләр әйтте. Башка хәлфәләр дә сүзгә катнашып киттеләр. Фәрештәләрне дә китереп кыстырдылар. Ләкин бу әҗсаме ләтыйфәләрне һәм аларның бу хактагы сүзләрен мин бигүк аңлап җиткерә алмадым. Болай бик «тирәнгә» киткәч, Фәхри бабай белән әти бигрәк тә бернәрсә дә аңламаганнардыр инде. Алар шулай бик үк аңлап бетермәсәләр дә, бу сүзләр сөйләнгәндә, бик ихлас белән тыңлап тордылар. Бигрәк тә бу вакытта Фәхри бабай бер агара, бер кызара, хәтта аның йөзенә курку галәмәтләре чыгып куйган минутлар була иде.
Болардан башка, пәриләрнең, җеннәрнең төрле төсләргә керүләре, убырлар, өрәкләр хакында халык арасында йөргән әкиятләр, кайбер кешеләргә җен-пәри ияләшүләре турысында берсеннән-берсе бик куркыныч нәрсәләр сөйләнде. Бу сүзләр алар өчен кызык та, күңелле дә булгандыр. Ләкин безнең өй эчендәге кешеләр өчен бу сүзләр тагын да күңелсез эшләрне күз алдына китерәләр. Безнең монда торуны куркыныч дәрәҗәсенә җиткерәләр иде.
Бу сүзләрдән мин бигрәк тә куркуга калдым.
Безнең өйләрдә җеннәр, пәриләр бар кебек, Галимә апага шул җеннәрнең-пәриләрнең берәрсе кагылгандыр да, шуннан авырып ятадыр кебек булып күренде. Моннан соң мин «ничек ялгызым атларга печән салырга чыгармын, ничек мунчага барырмын, ничек төнлә тышка чыгармын?..» дигән уйга кереп, хәзер үк куркуга төшә башладым. Чөнки мин ул вакытта, аларның сүзләрен чынга алып, ялган сөйләүләрен күңелемә кертеп тә чыгармый идем.
Шундый сүзләр аркасында мәҗлес озакка сузылды. Аштан соң берничә самавыр чәй эчелде.
Чәй бетәр чакта, Фәхри бабай каршы өйгә чыккан иде, ул, кире бу өйгә кергәндә, бик күңелсезләнеп керде:
– Хәзрәт, Галимә тагын да борчыла башлады бит әле, – дигән сүз белән хәзрәт һәм хәлфәләргә карады.
Коръән чыгартып өшкерткәч, Галимә апаның терелүенә һичбер шик вә шөбһә итмәгән Фәхри бабайның бу сүзе күңеленең иң тирән һәм иң авырткан җиреннән чыгуы күренеп тора иде. Шуның өчен ул бу сүзләрне артык борчылган кыяфәттә, калган актык өметенең дә беткәнлеген күрсәткән рәвештә әйтте. Аның бу сүзеннән соң әти дә уңайсызланып киткән кебек булды. Ләкин бу күңелсез эшкә мулла да, мәзин дә һәм хәлфәләр дә һичбер борчылу, уңайсызлану галәмәте күрсәтмәделәр. Хәзрәт бик салкын кан белән:
– Фәхри абзый, әле син аның терелүен бүген үк өмет итмә. Китап өшкерүнең шифасын өч көннән, булмый икән, бер атнадан соң көтәргә куша, кырык көнгә чаклы сабыр итәргә боера, – дип, Фәхри бабайның өметен, Галимә апаның терелүен бик озакка сузды.
Әти дә бу эшкә артык уңайсызланды булса кирәк, ул да хәзрәткә:
– Алай булса, тиз генә терелмәс микәнни? – дигән сөальне бирде.
Алар һәр икәүсе ничек тә Галимә апаның терелүен, борынгы хәленә тизрәк кайтуын өмет иткәнлектән, шул сөальләрне бирүләре күренеп тора иде.
Хәзрәт әтинең сөаленә җавап бирергә дә аптырап калмады:
– Ходаның эшен белеп булмый, сәгате туры килә икән, фәрештәләр «амин» дип әйтәләр икән – бер көн эчендә терелергә мөмкин. Алланың рәхмәтен белеп булмый. Шуның өчен Ходай Тәгалә үзенең рәхмәтеннән өмид өзмәскә куша. Тик шайтан гына минем рәхмәтемнән өмид өзәр, дип әйтә. Шуның өчен сабыр итәргә, Ходаның кушканына буйсынырга кирәк, – диде.
Хәзрәтнең бу сүзләреннән соң Фәхри бабай да, әти дә, каршы бер сүз дә әйтә алмыйча, башларын түбән иделәр. Әлбәттә, аларның шайтаннар рәтенә керәселәре килмәгәндер инде.
Ашка фатиха кылынды, Фәхри бабай борыннан хәзерләп куйган акчаларны сәдакага өләшеп чыкты. Тагын да фатиха кылып, Галимә апаның терелүен теләп, сабыр итәргә кушып, таралып киттеләр…
Алар Коръән чыгып өшкерүгә, аларга сәдакалар бирүгә карамастан, Галимә апа һаман борчыла, җүнләп сөйләшми иде. Бу күңелсезлекне Фәхри бабай һәм Хәмидә әби белән уртаклашып кунар өчен, әни бу көн дә аларда куна калды. Без әти белән икәүләп үзебезнең өйгә кайтып киттек.
Мин, урынга яткач та, озак йоклый алмый яттым. Галимә апаның авыруы, тегеләрнең аны куркыныч рәвештә шаулап өшкерүләре, хәлфәләрнең ишегалдында аның хакында шундый ямьсез сүзләр сөйләүләре, мулла, мәзиннәрнең җен-пәриләр хакында сөйләгән куркыныч вакыйгалары күңелдән чыкмый, теге пәриләр, минем күз алдымда күзләрен ялтыратып, йотарга, ашарга торган кебек торалар. Мулла белән мәзин һәм теге хәлфәләр дә шул куркыныч пәриләрнең дуслары, кешеләрне адаштыра торган шәүләләр кебек күренәләр иде…
XVI
Көннәр үтәләр. Мин мәдрәсәгә йөрүне бик сирәкләттем. Барсам да, борынгы кебек укый алмый торган булдым. Минем күңелемдә теге хәлфәләргә каршы бик начар караш туды. Аларны борынгы кебек «яхшы кешеләр» дип уйлау югалды. Мәдрәсәләр дә җен-пәри оясы кебек булып күренә башладылар. Элек мин мәдрәсәдә куна ятып укый идем. Хәзер анда кунмый башладым. Мендәр белән киеземне алып кайттым. Әти дә, әни дә минем анда бармавыма каршы артык сүз әйтмәделәр. Шулай итеп, минем тормышымда кечкенә булса да үзгәреш ясалды.
Бик күп им-том иттерүләргә һәм Коръән чыгарып өшкертүләргә карамастан, Галимә апаның авыруы, кәефсезләнүе бетмәде. Хәтта ул, муллалар белән хәлфәләрнең Коръән чыгып өшкерүләреннән соң, тагын да кирегә китте. Ул, саташкан чакларында, борынгы вакытта әйтә торган сүзләренә кушып, «Мулла битемә төкерә, әнә чалмалы кешеләр килә!.. Аягымдан тарталар… Кулларымнан тоталар!..» дигән сүзләрне әйтә башлады. Йокысыннан куркып уянып, «Өстемә карап кычкыралар, мине кысалар… Мулла бабай куа…» дип кычкыра торган булды.
Ул «тотылып», шулай рисвай булганнан соң, тыныч кына, тормышта төрле сүзләр ишетми, сау кешеләр дә куркырлык им-том иттерелми, өсте-өстенә авыр күренешләр күрми генә торган булса, әллә терелеп, табигый хәленә төшеп киткән булыр иде. Ләкин алай булмады, аңа һәр көн бертөрле күңелсез хәбәр ишеттерә тордылар. Авыл халкы арасында сөйләнгән «Галимә җенләнгән, имеш… Аңа пәри ияләшкән икән…» дигән кебек сүзләрне тагын да куркынычрак иттереп, аның үз алдында сөйләп, аның шикләнүен арттыра бардылар. Шул эшләрнең берсе өстенә икенчесе өстәлә килеп, аның авыруы бетү урынына арта барды.
Фәхри бабайларга килгән күрше-мазарлар, Галимә ападан тартынып, аңар куркып карый башладылар. Ул өйдә ялгыз торганда, керергә шикләнә торган булдылар. Керсәләр дә, бүкәйгә яки бәйләп куйган аюга караган кебек карап, шул карашлары белән үк Галимә ападан курыкканлыкларын белдереп, аның күңелендә шик тудыра тордылар. Әби-сәбиләр килеп, аның күзенә бәреп әйткән кебек, аның үзе алдында әллә нинди куркыныч нәрсәләр сөйләп, үткән заманда әллә кем кызының шулай беркөнне капыл гына җенләнеп китүен, урам буенда балалар куркытып йөрүен, әллә кемнең ир баласына пәри кагылып, шуннан күзләре чалыш, муены кыек булып калуын, тагын әллә нинди бер баланың, хәерчедән генә куркып, бума авыруы белән авырып, бара торгач, коега төшеп үлүен сөйләп, аның куркуын, калтырануын [арттырып], бу эшнең ахыры яманга бетәчәген исенә төшереп кенә тордылар. Ул шуларның барысын да аңлаган кебек тыңлый торгач, син хәзер бозылгансың дип өшкертә торгач, барган саен кире китте. Ул үзен бөтен халыкка башка бер кеше, авыру кеше, чынлап та, җенләнә башлаган кеше кебек иттереп, йөреш-торышын, күз карашларын башкаландырганнан-башкаландырды.
Хәзер Галимә апа чит кешеләргә түгел, безнең үзебезгә дә вакытча гына авырган, вакытча гына саташа торган кеше түгел, бәлки, инде чынлап та «җенләнгән» яки «җенләнә» башлаган сымак, куркынычрак күренә башлады. Аның кыланышларында, сүзләрендә зур үзгәреш булган кебек, үзендә дә үзгәреш сизелә башлады: күзләре зуррак булып киттеләр, күзләренең карашларында да башкалык күренә башлады. Яңагы озынаеп китте, битләре эчкә бата төште. Йөзе борынгы кебек аллы-гөлле булып торуын югалтып, әллә нинди саргылтрак бер төскә әйләнде. Хәзер ул читтән карауга атасы, анасы, туганнары булган өстеннән дә ятимдер, ялгыздыр, аның бер дә күңел ача торган кешесе юктыр кебек күренә иде. Без аны һәммәбез дә соң дәрәҗәдә кызгансак та, аның бу эшләребезгә исе китми, ул хәзер бездән дә үзен чит күргән кебек тора торган булып китте.
Аның рухи авыруы шулай артканнан-артуга карамастан, Фәхри бабайлар да, минем әти белән әни дә аның терелүеннән, тагын борынгы кебек матур Галимә апа булып китүеннән өмет өзмиләр, һәрвакыт аның өчен дару-дәрман эзлиләр, кайдадыр аның бу авыруын шунда ук алып ташлый торган бер көчнең яки бер даруның барлыгына ышаналар иде дә һәрвакыт очраган бер кешедән киңәш сорыйлар, шул ук кешенең киңәшен гамәлдә эшләп карау чарасына керешәләр иде. Шул өмет белән Галимә апага әллә нәрсәләр эчереп бетерделәр, мин белмәгән әллә кемнәрдән, әллә кайсы авыл кешеләреннән өшкерттеләр. Ул үзе дә шулай өзлексез көчләп өшкертү, туктаусыз имләү, һәрвакыт әллә нәрсәләр эчереп торуга күнегеп китте, юашланды, борынгы кебек тартышмый, каршы тормый башлады. Ләкин аның бу каршы тормавы белүеннән» «файдасы» бар икәнен аңлавыннан түгел, бәлки, хәзер аның үзендә мөстәкыйль теләкнең бетүеннән, сау кешеләрдә була торган аң белән эшләнә торган теләкләрнең булмавыннан икәне күренеп тора иде. Икенче төрле әйткәндә, ул соңгы вакытларда бәләкәй балаларча, кеше кушуы буенча гына йөри торган була башлады. Борынгы янып торган галимәлеген, белеп эшли торган көчен югалтты…
XVII
Закир, теге вакытта булган чыгып китүеннән соң, байтак вакытлар гаиб булып торды. Аның шул гаиб булып торуы озакка сузылгач, аның хакында тагын да төрле хәбәр таралды. Кайберәүләр:
– Ул инде авылга кире кайтмаска булып киткән икән. Шулчаклы зур гөнаһ эшләп, адәм мәсхәрәсе булгач, ничек кайтсын соң?.. Монда кире кайтып, ни йөз белән күренсен? Әзрәк ояты булса кайтмас шул! – дип сөйлиләр.
Кайберәүләр:
– Ул бик нык кыйналды бит, ул инде төзәлмәслек булып имгәнгән, тиз генә кайта алмас, бер рәт шаукым сукса, шулай була инде ул! – диләр иде.
Шуның өстенә аның хакында да, Галимә апага чыгарылган бәет-җырлар кебек, мыскыл итеп яки кызганып бәетләр-җырлар чыгарылып өлгергән, ул җырларны авыл халкы бер-берсеннән күчереп алып, очраган бер җирдә укып, җырлап йөри торган булып киттеләр. Бигрәк тә бу җырлар мәдрәсәнең ваграк шәкертләре арасында нык таралып, алар ул җырларны үзләренең калын дәфтәрләренә язып, шуннан икенчеләре күчереп, кулдан-кулга йөртәләр иде. Бу җырлар, безнең авылда гына калмый, шул шәкертләр аркылы күрше авылларга да таралып өлгерде. Шулай итеп, бу вакыйга бер безнең авылда түгел, тирә-як авылларда да гыйбрәт булып сөйләнә-җырлана башлады. Закир белән Галимә апа хакындагы төрле сүзләр һәм төрле бәетләр белән җырлар төрле сәбәпләр белән төрле кешеләр аркылы безгә һәм Фәхри бабайларга да ишеттерелеп, җәрәхәт өстенә тоз сипкән кебек, һаман кайгы-хәсрәтне яңартып, күңелсезлекне арттырып торырга сәбәп булалар иде.
Ул хактагы сүзләр сөйләнгәннән, җырлар җырланганнан, бәетләр укылганнан соң, ишетеп торган бер кеше уфлап куя да соңра ихтыярсыз рәвештә:
– Аллам сакласын, Ходай балаларыңа күрсәтмәсен!.. Бу хурлыкны күргән Закир ничек кайтсын да ничек итеп кеше күзенә күренсен? – дип куялар иде.
Галимә апа хәзер үзе хакындагы сүзләрне, Закир белән үзе турысында чыгарылган бәет һәм җырларны тыңлый торгач, икенче төрле әйткәндә, мәҗбүри рәвештә ишетә торгач, аларга колак салмау дәрәҗәсенә килеп җитте. Яки ул аларны үзенә хурлык яки хурлык түгелме дип уйлау дәрәҗәсеннән үтте. Хәзер аның өчен һәммәсе дә бер, ул алар өчен кайгырмый яки кайгыра да белми иде.
Закир китеп югалып бер айлар чамасы үткәч кенә, аның кайту хәбәрен ишеттек. Ул кайткан иде.
Мин аны беренче тапкыр күрүемдә аптырап киттем: хәзер аның ике бите борынгы кебек кызарып янып тормыйлар. Күзләре эчкә бата төшкән, үзе арыклап киткән. Сул як күзе өстендә ат типкән кебек бер эз калган. Уң як күзе кысылынкырап калган кебек тора. Гәүдәсе дә борынгы кебек бигүк туры түгел, бәлки эче яки биле авырткан кеше кебек, алга таба иеленкерәп йөри, шуның өстенә аның күңелсезлеге әллә кайдан күренеп тора. Шул хәлдә күргәч, мин аны бик кызгандым. Ул хәзер чит авыл кешесе кебек, бик зур кайгысы бар кеше кебек, озак авырганнан соң яңа гына терелеп, урамга беренче рәт чыккан кеше кебек булып күренде.
Ул кайтып, ил күзенә күренгәч, аның хакында тагын да төрле сүзләр чыкты: ул больниста ятып төзәлә алмаган икән, аның йөрәгенә кан сауган икән… Моннан соң манзый алмас142 инде… Кыйнаучылар белән хәзрәт өстеннән судка биреп кайткан икән… «Чын-чынлап терелеп алсам, алардан үч алмый калмам әле» ди, имеш… «Миңа бернәрсә дә булмас, тик Галимәне генә әрәм иттеләр…» дип, «Галимәне бик кызгана, аның өчен чиксез кайгыра икән, алар чынлап та бер-берсенә гашыйклар икән…» кебек, әллә ничаклы хәбәрләр сөйли башладылар. Бу хәбәрләр төрле кешеләр аркылы тагын безгә дә, Фәхри бабайларга да ишетелеп яки юрамалый ишеттерелеп торалар. Бу хәбәрләр һаман Галимә апа белән бәйләндерелеп сөйләнгәнгә, бик авыр, күңелсез тәэсир калдыралар иде.
Халык, аның шундый сүзләрен күчереп сөйләү белән бергә, аның хурлыкка калуына сәбәп булган, аны тоткан һәм аны кыйнаган кешеләрнең дә мактанган сүзләрен сөйлиләр. Алар әйтәләр, имеш: «Алай бик шәбәеп китсә, без аңар күрсәтербез, кая барыр урынын да тапмас!.. Тешләрен суырып кулына тоттырырбыз, кабыргаларын яңадан санарбыз, әле әз булгандыр!» – диләр икән.
Шуның өстенә ахун хәзрәтнең дә аннан һичбер риза түгел икәнен, аның: «Ул фатихасыз җегет гомергә игелек күрмәсен, гөнаһ эшләгәне җитмәгән, аның өстенә олуглар өстеннән прошение биреп йөри торган булса, кул-аягы тартышыр!..» – дип каргый, рәнҗи икән, диләр.
Шулай итеп, онытылып бара язган эшләр, Закир кайткач, кире кузгалып, вакыйга тагын кабатланып сөйләнә башлады.
Кирәк кем генә авызыннан сөйләнгән сүз булсын, ул сүзләрнең һәммәсе дә безнең өйгә дә, Фәхри бабайларга да шунда ук килеп җитә, безнең ике йорт эчендәге күңелсезлек артканнан-арта бара иде.
Соңгы вакытларда Закирның анасы да безгә бик җыш килеп, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашып китә торган булды. Закир кайту хәбәре чыгып, берничә көн үткәч, ул тагын безгә килгән иде. Бу килүендә ул бик төшенке күренде. Ул килеп кергәч, әни, бөтен-эшләрен ташлап, аның белән сөйләшергә, Закирны сорашырга керешеп китте.
Әнинең:
– Закир бик исән кайтканмы? – дип соравына каршы көрсенеп кенә:
– Болай исән кайткан да кайтуын… әллә нишләп бик ябыгып, бетеренеп кайткан, духтырлар эшләми өйдә генә торырга кушканнар, «авыруың эчкә төшкән» диләр икән. Үзе болай артык белдермәсә дә, бер дә борынгы кебек түгел, уйлана да тора. Белмим инде, ничек булыр.
– Теге вакытта бик кыйнаганнар икән шул… Сәлим әйтә, ди, мин аның аркасына өч кадаклы гер белән бирдем, дип әйтеп әйтә, ди, шуннан соң танавыннан шаулап кан китте, дип мактана, ди.
Әнинең бу сүзләреннән соң ул куркынып киткән кебек булды:
– Чәчрәп китсеннәр инде. Бер дә юктан харап иттеләр, үзем дә йөзенә карыйм да, бер дә чырае ачылмагач, куркып китәм. Кичләрендә әллә кайсы җирләре авырткан кебек сызлана, йөрәгенә кан саумаган булса гына ярар иде…
Әни аңа тагын якынлаша төште һәм серле рәвештә:
– Бигрәк харап иттеләр инде, менә бит безнең Галимә акылыннан язып бара, көннән-көн бетә, җиләк кебек кыз иде бит!..
Закирның анасы акрынрак тавыш белән:
– Халык арасында, Галимә акылыннан язган, җенләнгән, дип сөйлиләр инде, аны Алла суккан, алардан хәзер фәрештәләр качкан, аларга җеннәр ияләшкән, диләр икән.
Аның бу сүзләреннән соң әни үзгәреп китте:
– Белмим инде, үзебез дә аптырадык, шулчаклы хурлык күрүгә акылыңнан да шашарсың, хәзер аны кайгырта-кайгырта үзебез дә бетерендек. Ул инде Хәмидә килендәш бөтенләй эштән чыкты!.. Әле Галимәне карап торам да, бер дә генә борынгыча түгел шул: бер яулык алган да шуңар карап әллә ниләр сөйли, үзенчә туй да ясап куя. Күзләремә яшь тулды. Кайчакта ару булган кебек, әйткән сүзне аңлаган кебек тә булып куя да тагын да җиңеләеп китә шул. Инде итмәгән даруны да калдырмадык. Юк, һичбер шифасы юк… Каенага әйтә: «Бөтен хәлем бетсә бетсен иде, Галимә генә кеше булсын иде. Әҗмәт ишанга алып барам әле, аның өшкерүе бик килешә дип әйтәләр», – ди. Әле шунда барам дип, кичә ике сарыгын сатты. Галимә өчен бөлеп тә беттеләр инде…
– Бала бит, бала!.. Кайгырмый булмый шул, мин Закир өчен кайгырып эштән чыгып беттем инде. Әтисе әйтә: «Юкка кайгырма инде. Үткән эшкә кайгырып файда юк», – ди. Закир үзе болай сер бирмәгән кебек күренә: «Әни, юкка борчылма әле, мин дә савыгырмын. Галимә дә терелер», – ди. Күңелендә һаман шул Галимә, чынлап та, терелсәләр, менә дигән иттереп туй ясар идек. Дошманнарның йөрәкләрен яндырыр идек…
Сүзләр болай яхшылыкка таба барганда, әни дә, Закирның әнисе дә шатланып, йөзләре ачылып китә. Әни, тагын да шатлана төшеп:
– Шулай гына булсын иде дә, туйлар ясап ташласак иде. Бер генә дә кайгыбыз булмас иде, – дип куя.
Шундый сүзләр сөйләп күпме утырганнарын да белмиләр. Хәзерге авырлыкларны күреп көрсенәләр, алдагы көннән бәхет көтәләр…
XVIII
Галимә апа ишанга алып барып өшкертү белән дә, тагын әллә ничә төрле им-томнар иттерү белән дә алга китә алмады. Соңгы вакытларда, авыруның башланган вакытындагы кебек, йоклаган вакытында саташып урыныннан сикереп торулар сирәгәйсә дә, кинәт куркып, сискәнеп китүләре азайган кебек булса да, хәзер даими рәвештә килделе-киттеле бер кеше булып әйләнде. Соңгы вакытларда ул, бер карасаң, балалар кебек шат була, икенче караганда, кайгылы кебек моңая, үзалдына үзе сөйләнә, шулай итеп, үзе белән үзе була, үз юлы белән бара бирә иде.
Ул хәзер өстендәге күлмәген дә, Хәмидә әби яки әни алмаштырмаса, атналар буе алмаштырмый, өс-башының керле, җыртык булуына исе китми, чәчләренең таралмый, ничек булды шулай чуалып торуына эче пошмый торган булып китте. Бит-башын юуны да кайгыртмый, әгәр дә кеше кушуы буенча юарга керешә икән, бик озак юа, Хәмидә әбинең:
– Балам, битең ап-ак булган бит инде, – дип әйтүенә каршы:
– Юк-юк, карасы бетмәгән әле… Күп сөрттеләр бит, ничек карасы тиз генә бетсен, – дип, арып беткәнче, комганда бер тамчы да су калмаганчы юа, шуннан соң, битен сөртергә дә онытып, икенче бер эшкә керешеп китә иде.
Бара торгач, аның шулай үзенчә йөрүенә, акылсызлык белән төрле эшләр эшләвенә барыбыз да өйрәнеп киткән кебек була башладык. Авылның теге очында, бик күптәннән бирле тиле исемен алган, «тиле Әхмәт» дип йөртелгән тиле Әхмәт ничек булса, Галимә апа да шуның кебегрәк булып китте. Безнең өй эчендәге кешеләрнең берсе дә Галимә апаны тиле Әхмәт кебек итәселәре, аңар «тиле Галимә» дип әйттерәселәре килмәсә дә, безнең бу теләккә каршы уларак, күрше-колан авызыннан «тиле Галимә» дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә башлады. Бу авыр сүзне ишетү барган саен артты, күбәйде.
Матур Галимә апаның «тиле Галимә» исемен алуына безнең өй эчендәгеләр чиксез гарьләнсәләр дә, гадәттән тыш кайгырып уңайсызлансалар да, «Ходай тәкъдире» нә күнәләр, бу хакта сүзне озайтмый сабыр итәләр, тик кайвакытта гына: «Ник тиле булсын ул?!» – дип, үзләрен җуатырга тырышкан кебек булалар, ләкин бу сүзләрнең дөрес булуына үзләре дә ышанмаган кебек булалар иде.
Күрше малайлары авызыннан «тиле Галимә» дигән сүзне ишетү миңа бик авыр тоела, шул сүз өчен алар белән ызгышып та китә идем. Имеш, минем апам, бик яраткан Галимә апам, тиле булсын!.. Бу сүзне ишетү миңа бөтен эштән, башка һәммә авыр сүзләрдән дә авыр иде.
XIX
Кыш көннәре үтеп, яз җитте. Көлеп карый торган нурлы кояш астында яңа чыккан яшел үләнле кырлар, һәркемне үзенә тартып, чакырып торган кебек бер хәлгә килделәр.
Авыл янындагы кызлар уенга чыга торган түбә матурланды, аның тирә-ягындагы вак агачлыклар яшәрде.
Кыш буенча җеп эрләп, киндер сугып, ул эшләр белән беләкләре талган җитү кызлар, эшләреннән бушап, җомга көннәрне шул матур кырга чыгып уйный башладылар…
Язгы сабанда ат башында йөреп арыган малайлар да шул «Кызлар кыры» дигән җирнең вак агачлыклар тирәсенә чыгып, төрлечә уеннар корырга, кош йомыркалары эзләргә керештеләр…
Язгы эш белән җәйге эш арасындагы буш вакыттан файдаланган зурлар да шул кырның берәр ягына барып, яшел чирәмгә ятып хәл җыярга онытмадылар.
Үткән елларда Галимә апа да шунда чыга, ул бөтен кызлар арасында аерым матурлык бирә, кызлар уенының иң башында ул була торган иде.
Мин дә ул вакытта, башка малайлар белән чыгып уйный-көлә, иртәдән кичкә чаклы шунда була идем.
Бу ел бу кырларның матурлыгы безгә борынгы кебек күренмәде. Галимә апа бу ел гүя анда чыгуны оныткан, аңа кызларның шатлыклы уеннары кирәк түгел, ул үзе дә теге иптәш кызлары тарафыннан онытылган кебек булып китте. Аның хәзер анда чыгуыннан үзе өчен кызык булмаган кебек, Хәмидә әбиләр өчен дә күңелле булачак түгел, шуңа күрә Хәмидә әбиләр дә аның анда чыкмавын, җыен эчендә күренмәвен телиләр, чыгармау ягын карыйлар, хәтта үзенә белдерми генә аны күзәтеп торалар иде.
Галимә апа хәзер, җомгасына-фәләненә карамый, һәр көн дип әйтерлек үзебезнең койрыктагы елга буена төшә, шунда бик озак утыра, күп вакытта өйгә кайтуын да исеннән чыгарып, Хәмидә әби яки әни барып алып кайтмаса, үзе белеп кайтмый да торган булып китте. Башта әниләр аның ялгыз калып, суга-мазарга төшүеннән куркып, һәрвакыт карап торсалар да, үзләре бушамаганда, аңар күз-колак булып торуны миңа кушсалар да, бара торгач, күзәтеп торуны да сирәкләттек, тик искә төшкәндә генә барып карый торган булып киттек.
Ул анда утырганда, төрле үләннәр, бер дә кирәкмәгән чыбык-чабаклар җыя да, шулардан кызык тапкан кебек, балаларча уйный, янына барганда да артык сүз әйтми, әйләнеп карый да тагын үз эше белән була иде.
Кайчакта, ул шунда утырганда, без күрмәгәндә, аның янына бәләкәй кызлар, малайлар җыелышып, аны ирештерәләр143, ул андый вакытта, артык күңелсезлек белдереп, аларга ачулана, ләкин аларга тими, аның ачуы да сау кешеләрчә түгел, үзенчә генә мөлаем рәвештә бер рәнҗеш күрсәтү кебек була иде. Мондый вакытта мин малайларны куып җибәрәм дә апаның янында кала торган идем. Аның шулай бала-чагалар тарафыннан ирештерелүен Хәмидә әби яки әни күреп калса, теге малайларга артык нык үпкә күрсәтәләр, хәтта каргап та куярлар иде.
Беркөнне мин аның янына барып карап тордым: ул яшел талларга якын гына утырган да үзалдына үзе:
– Килделәр бит инде… Син нәрсә дисең?.. Туйдан качалар ди микәнни?! Закир базарга китте. Аның кайтуына чәй кайнатырга кирәк… Ул бүләкләр китерде. Бик матурлар… Аллага шөкер, йөзем дә агарды инде… – дигән кебек сүзләр сөйләнә, шатлык яки эче пошуга каратып йөзен үзгәртә иде.
Ул, мине күргәч, бераз карап торды да:
– Син дә килдеңмени әле, алар кайда киткәннәр соң? Йөрисең шунда кеше куркытып… – дип, минем үзенең янында торуымнан уңайсызланганын, аның әллә нинди теләгенә каршы килгәнемне белдерде.
Мин аның кемнәрен куркытканымны белә алмадым.
– Галимә апа, мин кемнәрне куркыттым соң? – дип сорадым.
Шул сүземнән соң ул миңа тагын бик дикъкать белән карады да:
– Ул курка шул… Син кит әле, ул килсен… – диде.
Мин «Әйдә, кайтыйк, апа» дигәч, ул, бик тирән уфлап, «Әйдә соң, алай булса» дип ияреп кайтты. Шулай да ул кайтып килгәндә әллә нигә икеләнеп куйган кебек була, кире китәргә теләгән кебек, артына карап туктый, бераз торгач, тагын иярә иде.
Аның шулай ялгыз утырганын, курчак уйнаган кебек, үләннәр, чыбыклар белән уйнаганын, кайчакта, ияген кулына куеп, моңланып җырлаганын очрата торган идем.
Бер җомга көнне, кырдагы юл белән кайтып килгән вакытымда, теге кызлар җыелган җирдән ерак түгел бер урында бер кеше тирәсендә бала-чагалар җыелып, әйләндереп алуларын, кызларның шулай таба карап аптырап торуларын күреп, шулар янына бардым.
Бу малайларның уртасында калган кеше Галимә апа иде. Мин аның бу хәлдә торуын күргәч, кызганып та, уңайсызланып та киттем.
Күрәсең, ул, борынгы сау вакытларын исенә төшереп, дәртләнеп китеп уенга килгәндер, ләкин ул борынгы иптәшләре булган җиткән кызлар янына баргач, алар икенче урынга күчеп, Галимә апа балалар арасында ялгызы торып калган. Ул йөзенә бик күп кершән сөрткән, аклары буй-буй булып юлланып торалар, яңа күлмәген кисә дә, аның тискәре ягын кигән, башындагы яулыгын алмаштырып та тормаган, шуларның һәм үзен әйләндереп алган балаларның берсенә дә исе китми, шатланган кебегрәк тик тора.
Мин аны бу хәлдә күргәч, тәнем эсселе-суыклы булып китте, тиз генә аның янына барып, теге малайлар арасыннан алып кайтырга теләдем; ул һаман кайтасы килмәгән кебек, җегетләр гармун уйнаган якка карап, хәйран калган сымак, тик басып тора иде.
Бераз торгач, Хәмидә әби дә килеп җитте. Ул Галимә апаның монда килеп, шулай торуына бик борчылган, артык уңайсызланган иде. «Чыгып киткәнен күрми дә калганмын» дип, янына килеп, ипләп кенә алып кайта башлады. Галимә апа, карышып тормаса да, артына карый, бу җирне калдырып китәсе килмәгән кебек, алга бик акрын бара иде.
Уенга җыелган кызлар безне карап калдылар. Алар арасыннан:
– Тиле Галимә!.. Әй мескенкәй, нинди көннәргә төште бит!.. – дигән сүзләр ишетелеп калды.
Аларның шул сүзләрен ишеткәч, Хәмидә әби, бик тирәннән көрсенеп:
– Аның да сезнең төсле җиләк кебек чаклары бар иде дә бит, Ходай язгач, ни эшлисең! – диде дә, күзләреннән яшьләре тәгәрәп чыкты.
Чынлап та, аны шулай харап итмәсәләр, аның да шулай сезнең төсле җиләк кебек матур чаклары бар иде шул, дип уйладым мин.
XX
Көннәр, айлар үтү белән, авыл халкы Галимә апа белән Закир хакында сөйләүдән кызык тапмый башладылар. Тик Галимә апага очраган, аны кабул күргән кешеләр, төсләрен үзгәртеп, бик сирәк очрый торган бер нәрсә күргән кебек карап үтәләр, кайберәүләре:
– Мескен, үзе дә харап булды, ата-анасының да йөзләрен карайтырга сәбәп булып, битләренә оят китерде, – дигән сүзләрне әйтәләр иде.
Закир борынгы кебек янып торган хәленә кайтмаса да, йөри, аның хакында:
– Һаман аяк өстеннән авырып йөри, кеше була алмый, авыруы эчендә икән, – дип сөйлиләр иде.
Шулай итеп, Галимә апаның тиле кебек йөрүенә авыл халкы гаҗәпсенми башлады. Алар гына түгел, безнең өй эчендәге кешеләр дә Галимә апаның теге очтагы тиле Әхмәт кебек сантыйга әйләнеп китүенә өйрәнгән кебек булып киттек. Фәхри бабайлар да, әтиләр дә аның терелүеннән бөтенләй өмид өзеп бетмәсәләр дә, аның терелүен борынгы кебек өмид белән көтмиләр, аның терелүе хакындагы сүз сирәк сөйләнә башлады.
Галимә апа ул хәзер балалар кебек булып китте. Ул безгә дә керә, аның безгә кереп-чыгып йөрүенә әти дә, әни дә балаларга караган кебек карыйлар; ул үзе шул хәлдә булуына борчылмый, икенче төрле әйткәндә, борчылуның нәрсә икәнен аңламый да иде.
Аның шулай булып калуы, ихтимал, үзе өчен бер дә авыр да, кыен да түгелдер… Ләкин безнең өй эче кешеләре, аның шул хәлдә калуына өйрәнеп киткән кебек булсалар да, эчләреннән әрниләр, аның хакындагы әрнү йөрәк эченә каты таш кебек кереп утырган иде.
Аның шулай йөрүе… Безнең сызлану, кайгыруларның һичбер очы күренми, көннәр шул очы күренмәгән өмет катыш каты хәсрәт эчендә алга баралар…
Ул көн саен дип әйтерлек койрыктагы елга буена, андагы вак агачлар тирәсенә бара. Без хәзер аның анда баруын, йөрүен карап та тормый башладык. Тик эш булмаган чакта гына аны күзәтәбез, күз-колак булабыз. Вакыт булмый, карарга туры килми икән, карап та тормыйбыз, ул үзе ишегалдында йөри, арттагы бәрәңге бакчасына чыга, аннан су буена китеп утыра-утыра да кайта. Тик кайвакытта бик кичегеп соңга калса гына, барып алып кайтабыз.
Кайчакта аның бик иртә, җәйге кояш чыгу белән, без йокыдан тормас борын ук чыгып китеп, су буена барган чаклары була торган иде. Аның шулай иртә чыгып китүен күреп калсалар, Хәмидә әбиләр аны барып алып кайталар иде. Мин атка барыр өчен иртәрәк торган көннәремдә үзем дә аны алып кайта торган идем.
Беркөн шулай иртән торгач, Хәмидә әби миңа:
– Бар әле, балам, Галимә апаңны карап кайта күрсәнә, ул иртүк торып чыгып киткән, суга төшеп-нитеп куймасын… – дигәч, аның артыннан киттем.
Мин эзләп барганда, Галимә апа, һичбер гамьсез кеше кебек, ярдан аякларын салындырып, суга карап утыра иде. Мин баргач та, ул үзенең утырышын үзгәртмәде. Чөнки ул, кеше барлыгына карап, үзенең халәтен үзгәртми, уңайсызлык күрсәтми иде.
Иртәнге кояш нуры астында җәелеп яткан суда казлар, үрдәкләр йөзеп йөриләр, канатларын киереп, кагып шатланалар, чумалар, суларны шапылдатып, дулкынландырып юыналар иде. Әллә ул тымык144 су өстендә йөзеп-юынып йөргән казларның шатлыкларына соклана микән? Әллә балаларын ияртеп, су читендә быгыр-быгыр килеп сөйләшеп йөргән үрдәкләрнең шатлыкларына кызыга микән дип уйладым. Ул аларның суда йөзүләренә, чумуларына, канатларын күтәреп кагынуларына, матур эзләр калдырып, суның бер як читеннән икенче як читенә йөзеп чыгуларына нәкъ акыллы кешеләрчә карап тора да кайвакытта җылмаеп куя, кайчакта моңаеп, тирән уйга баткан кебек була иде.
Мин аның янына барып, бераз торганнан соң:
– Галимә апа, әйдә, өйгә кайтыйк инде, – дидем.
Ул мин әйткән сүзне ишетмәгән кебек булды, караган җиреннән күзләрен алмады. Мин баягы сүземне кабатладым. Шуннан соң гына ул, бераз аңга килгән кебек булып, миңа таба әйләнеп карады да:
– Нигә кайтабыз?.. Килгәннәрмени? Юк, мин аларны күрәсем дә килми! – дип әйләнеп утырды.
– Кемнәрне күрәсең килми? Бездә бер кеше дә юк бит, – дидем.
– Муллаларны, кешеләрне… Алар йөзгә кара ягалар, биткә төкерәләр, – диде. Бу сүзләрне әйткәндә, аның төсенә бик нык курку галәмәте чыкты.
Казлар, үрдәкләр суда һаман йөзәләр, кагыналар, аларның бер төркеме, суда йөрүдән туеп, ярга чыгалар. Икенче төркемнәре ашыгып килеп, шапырдатып суга төшәләр. Төшү белән су эчеп, чумып кагына башлыйлар.
Боларны карап торган саен карыйсы килә. Бу матурлыкны карап тора торгач, мин кайтуны да онытканмын, күзләремне алмый, шуларга карап торам. Тик елга буйлап килгән бер кешенең аяк тавышын ишеткәч кенә, күзләремне елга өстеннән алып, теге кешегә карадым; бу килүче кеше Закир иде.
Кыш көнендә Галимә белән Закир тотылып кыйналып, битләренә кара ягылып, урамда йөртелгәннән соң, болар бер-берсенә очрашканнардырмы-юктырмы – миңа билгеле түгел. Шулай да болар шул күңелсез көннән соң бер-берсен ерактан күрсәләр дә, бу рәвешле якыннан очрашканнары юктыр дип уйлыйм.
Закир, безнең янга килеп җитеп, Галимә апаны күргәч, баскан урынында катып калды. Галимә апа, аны күргәч, төсен бөтенләй үзгәртте, калтыранып, куркып киткән кебек булды.
Закир, агарынып, һичбер сүзсез бераз торганнан соң, Галимә апаның каршына килеп басып, калтыраган бер тавыш белән:
– Галимә!.. Бу синме, Галимә?.. – дип, ике генә сүз әйтеп, җавап көткән кебек, карап тик торды.
Галимә апа, Закирның соравын ишеткәч, башта күзләре мөлдерәп, кызганыч булып китте, шуннан тиз генә төсе үзгәреп елмаеп куйды да, бик җиңеләеп:
– Әй Закир, син кайттыңмыни? Сине көтә-көтә аптырап беттем… Менә бу казларның бер оясы безнең казлар бит… Каз өмәсе ясарбыз. Юк-юк! Син кит, безне күрсәләр харап итәрләр, – дип, тирә-ягына карана башлады, тагын да сүзен үзгәртеп: – Утыр әле, утыр!.. Алар килмәсләр. Казлар йөзгәнен карарбыз… Бәй, синең йөзеңдә кара беткән икән!.. – дип гаҗәпләнү белдерде.
Аның шулай килделе-киттеле сүзләрен ишеткәч, Закирның төсе тагын үзгәрде. Аптыраган бер хәлдә Галимә апаның янына утырды да:
– Галимә, авырыйсыңмы, эчең пошамы? – дип сорады.
Аның бу соравына каршы Галимә апа, көлә төшеп:
– Юк, мин ник авырыйм ди? Туйдан элек авырган идем дә, шуннан соң терелдем. Белмәгән кеше кебек сораган була бит әле, – дип, башын ия төшеп көлә башлады.
Закир аптыраганлыктан нәрсә әйтергә белми, бераз торганнан соң гына, Галимә апага нәрсәдер аңлатырга теләгән кебек булып:
– Менә син терелерсең дә шуннан соң бергә торырбыз, бик күңелле булыр. Менә шунда без дә шушы казлар кебек казлар, шундагы үрдәкләр кебек матур бәбкәле үрдәкләр асрарбыз, – дип, күңел җуата торган сүзләр тезеп китте.
Ләкин Галимә апа, аның сүзләре беткәнне дә көтеп тормый:
– Нигә, син мине ташлап китәсеңмени?.. Әни шулай «Терел терел, туй булыр» ди. Әйтерсең мин авырыйм ди. – Тагын төсен үзгәртеп: – Мине «тиле» диләр шул. Әй Алла, мин авырыйм микәнни? – дип, тирән уйга баткан кебек, алдына карап алды да:
Ак киндерләр суккан чакта,
Тала минем беләгем.
Учактагы утлар кебек
Яна минем йөрәгем… –
дип көйләп җырларга кереште. Шул җырны җырлап беткәннән соң, туктап, Закирга бик якын итеп көлеп карады да: – Әй лә, җырламыйм ла… Оялам, йә күрерләр! – дип читкә карады.
Галимәнең җырын һәм аның соңгы сүзләрен ишеткәч, Закирның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Галимә апа, Закирның күзендәге яшь бөртекләрен күреп алгач:
– Әй җаным, җылама… Туйда җылыйлар димени? – дип куйды.
Галимә апаның бу вакытта әйткән кайбер сүзләре аның акылга керә башлаганын күрсәтәләр, ә инде шуның артыннан ук әйткән икенче сүзләре бөтенләй аның киресен аңлаталар иде.
Без шулай бик күңелсез хәлдә торганда, безнең утырган җиргә таба Хәмидә әби килә иде. Ләкин ул, безнең яныбызда Закирның да утырганын күреп, яулыгы белән бер як битен каплап, кире китә башлады. Закир, Хәмидә әбине күргәч, аның Галимә апа артыннан килгәнен белеп:
– Галимә җаным, әнә әниең килгән… – дип әйткән генә иде, Галимә апа, урыныннан тора биреп:
– Әни! Әни! – дип кычкыра башлады.
Аның бу кычкыруы, бер яктан, бер шатлык вакытта кычкыру, икенче караганда, бик курыккан чакта кычкырып, берәүнең үзе янына тизрәк килүен теләп кычкыруны аңлата иде. Аның капыл гына шулай кычкырып, Хәмидә әбине чакыруыннан Закирның төсе үзгәреп китте.
Галимә апа шулай кычкырганнан соң, Хәмидә әби, барган җиреннән кире туктап, кире борылды да атлар-атламас кына безнең якка карап килә башлады. Бу вакытта ул нәрсәдәндер оялган кебек уңайсызлана иде. Безнең янга килеп җиткәч, сүзне кайдан башларга белми аптырап калган кебек булды да, Закирга карап:
– Исәнме, Закир? Менә дөньялар шулай булып китте бит әле… – дип сүз башлаган иде, тик сүзен бетерә алмады, Закирның «Исән әле, Хәмидә апа…» дип әйткән сүзен дә Галимә апаның ашыгычлык белән «Әни, әни!.. Закир кайтты… Мин аларга барам… Безнең туй булды…» дигән сүзләре бүлделәр.
Аның бу сүзеннән соң Закир уңайсызланып, кызарып китте. Шушы уңайсызлыкны бетерер өчен әйткән кебек:
– Туйлар ясарбыз… Тизрәк терел дим, – дип, Хәмидә әбигә карады. Аларның шушы сүзләреннән соң Хәмидә әбинең күзләре яшьләнде, калтыравыклы тавыш белән:
– Булыр, балаларым, туй да булыр… Тик менә терел генә… Күптән туйлар ясаган булыр идек тә… дошманнар харап итте бит, – диде.
Сүз беткән кебек иде. Ул арада Галимә апа, бөтенләй икенче бер кыяфәт алып:
– Мин су керәм… Әйдә су керәбез! – диде дә башындагы яулыгын алып, алдына куйды. Ике кулы белән озын, шуның өстенә чобалып беткән кара чәчләрен сыйпап артка төшерде һәм урыныннан тора башлады.
Аның шулай капыл гына үзгәреш ясап, су керергә уйлап чишенә башлавын күргәч, Хәмидә әби дә, Закир да, төсләрен үзгәртеп, аптырауда калган кебек булдылар. Хәмидә әби:
– Куй, балам, су керергә иртә әле, соңыннан кызлар белән килерсең, – дип, аның кулын тотты.
Аның бу сүзенә Закир да кушылды:
– Су керергә иртә шул әле… Кайтырга кирәк, Галимә, – дип, урыныннан кузгалды.
Аларның шушы «кайту, иртә әле…» кебек сүзләрен ишеткәч тә, Галимә апа, балалар кебек, су керергә теләвен бөтенләй исеннән чыгарып, безнең барыбызны да мыскыл иткән төсле, авызын бөршәйтеп көлде дә, кире утырып, янындагы үләннәрне йолкып уйный башлады.
Хәмидә әби аны ничек тә тизрәк алып кайту, бу авыр күренешне күрәсе килмәү уе белән:
– Әйдә, балам, кайтыйк инде… Өйдә әтиең чәйгә көтә торгандыр… Аның эшкә барасы бар… – дигән сүзне кабатлады һәм, урыныннан торып, Галимә апаның яулыгын япты.
Закир, Хәмидә әбинең сүзенә кушылып:
– Галимә җаным, бар инде… Мин дә кайтам, минем дә эшкә барасым бар… – дигәннән соң, битен икенче якка әйләндереп, күзен сөртте.
– Әйдә, алай булса! – дип, Галимә апа тиз генә урыныннан торды да, алга атлый башлап, Закирга карап: – Син кал… Бездә Закир бар… Ул мине көтәдер… Ул һәр көн безгә килә… Миннән башка беркемгә дә күренми, ул сине күрсә ачуланыр… – дип, ашыгыч рәвештә алга китте…
Закир, ни эшләргә белми, баскан урынында шаккатып, безгә карап калды. Без үзебезнең арткы бакчага җиткәч, мин артыма әйләнеп караган чакта, Закир башын түбән салып, безнең якка карый-карый, әкрен генә алга бара иде. Минем гаҗәпләнүемә каршы, Галимә апа артына әйләнеп тә карамый, Закир белән очрашуы хакында һичбер сүз әйтми кайтып керде. Өйгә кергәч тә, сүзсез-нисез генә чәйгә утырдык.
Фәхри бабайның күңелсез генә:
– Нигә бик озак тордыгыз? – дип соравына каршы Хәмидә әби:
– Шулай туры килде, – дигән сүздән башка һичбер сүз әйтмәде. Күрәсең, ул, һичкемнең күңел җәрәхәтенә тоз салмас өчен, Закир белән Галимә апаның очрашуларын хәзер сөйләргә тиеш күрмәгәндер…
XXI
Үткән елларда эш вакытлары, печән өсләре, урак заманнары бәйрәм кебек хәзерләнеп каршы алына, һәммә эш бик күңелле үткәрелә торган иде. Галимә апаның шул хәлгә төшүеннән булса кирәк, быелгы эш вакытлары алай көтелеп каршы алынмады. Аның шулай килделе-киттеле булып, авыл халкы арасында «тиле Галимә» булып калуы Фәхри бабайларга ничаклы авыр тәэсир итеп, күңелләре төшүгә сәбәп булса, безнең өй эченә дә шулай авыр тәэсир итә иде. Шул күңел төшенкелеге аркасында без һәммәбез дә бер зур нәрсәбезне югалткан кебек рухсыз эшли идек.
Печән җыйган, кибән куйган чакларда, урак урган вакытларда Галимә апаның юклыгы, ул булган еллардагы эшләрнең күңелле булуы хакында сүз чыкмый калмый иде.
Күп вакытта әни:
– Галимә булганда, бу печәннәрнең җыелулары да, кибәнгә куюлары да беленми дә кала торган иде… – дип сүз башлый.
Аның бу сүзенә каршы бик озак җавап бирелми торганнан соң, Фәхри бабай белән әтинең берәрсе:
– Язмыш шулайдыр инде… Аларны уйласаң, йөрәкләр әллә нишләп китә!.. Һәлак иттеләр мескен баланы! – диләр дә, сүзләрен артык алып бара алмый, тирән уйга батып, эшләрен уй катыш дәвам иттерәләр, бу тынычлык тагын бик озакка сузыла иде.
Галимә апаның юклыгы бигрәк тә авыр булып сизелде. Ул булганда, эш уен-көлке белән үткәнгә күрә, көннең үткәне сизелми дә кала торган иде. Хәзер салмак күңелле, хәсрәтле картларның авыр сүзләре астында эшләү соң дәрәҗәдә күңелсезгә әйләнде.
Без эшкә күңелсез киткән кебек, кайтуга да күңелсез күренеш көтеп кенә тора. Без, эштән кайтканда, Галимә апаны төрлечә очратабыз: ул, без кайтканда, тавыкларга су бирә торган ялгашта бер дә кирәкмәгән бер әйберне юып, балалар кебек пычранып утыра, үзе бөтен дөньясы тигезләнгән, һичбер хәсрәте булмаган кеше кебек үзеннән-үзе сөйләнә яисә су буеннан манма су булып, пычранып кайткан була да, Хәмидә әби аның күлмәген алмаштырып торган вакыт була. Ул үзенең шулай пычранып кайтуына һичбер исе китми. Яки бер дә вакытсыз йоклап ята. Катык ашап йоклаган балаларның битләрен чебеннәр ничек сырып алсалар, моның да битен чебеннәр шулай сырып алган була.
Ничек тә без аны акыллы кешеләр якын да бармый торган күңелсез бер хәлдә очратабыз. Аны шул хәлдә очрату безнең башыбызга авыр бер нәрсә белән суккан кебек ясый, ачыгып кайтуга карамастан, ашау истән чыгып китә. Аны күрмәс өчен, кайда булса да чыгып китәсе килә.
Шушы күренешләр өстенә күп вакытта күршеләр яки аларның балалары, аның хакында берәр күңелсез нәрсә сөйләп, җәрәхәт өстенә тоз сибәләр:
– Галимә ападан балалар курка, имеш!..
– Зурлар эшкә киткәч, ул балаларны куркытып йөри икән…
– Су кергәндә, суга бата язганда гына күреп калып, чак коткарып алып калганнар…
– Су буенда яланөс йөреп, бөтен халыкны көлдергән, имеш, – кебек нәрсәләрне ишеттерәләр.
Шуның артыннан ук Галимә ападан бөтенләй туйганлыкларын аңлаталар. Аларның шул сүзләре, шулай аңлатулары Фәхри бабайларның да, безнең дә йөрәк әрнүгә сәбәп булып төшә. Хәтта аның болай йөрүеннән тизрәк үлеп, күз көеге булып йөрүеннән котыласы килү теләге күңелнең яшерен бер почмагында яшеренеп торган кебек була. Шушы авыр теләк Хәмидә әбиләрнең кайбер сүзләреннән дә аңлашыла торган булып китте.
Беркөн шулай Галимә апаны без өйдә юк чакта күрше балалары ирештергән булсалар кирәк, ул тоткан да аларны куган, балалар куркышып качканнар да карый торган тавык-чебешләрен ташлап икенче җиргә киткәннәр. Караусыз чебешләрне аңдып145 кына йөргән каргалар берничә чебешне тибеп тә өлгергәннәр. Күрше хатыны чебешләргә килгән һәлакәтне тикшергәннән соң, бу эшкә Галимә апаның сәбәп булганын белеп, Хәмидә әбиләргә кергән, без эштән кайтуга, ул, эчендәге иң каһәрле ачуларын чыгарып:
– Сезнең җенле Галимәгез өчен без гаепле түгел!.. Хәзер торыр хәлебез калмады инде… Без аны кызганып тормабыз, туры килсә, аяк-кулларын сындырырбыз!.. – дип каргана, Хәмидә әбигә гомерендә ишетмәгән сүзләрне ишеттерә иде.
Аның шундый зәһәрле сүзләренә каршы Хәмидә әби:
– Зинһар, йөрәгемә тоз салма, минем аннан башка да йөрәк итләрем телгәләнеп беткән, ике чебешең өчен бер оя тавыгымны алып кит! – дип әйтте дә үзе зур башы белән җылап җибәрде. Ул үзе ярсып җылый, үзе: – Бу эшләрне без дә теләп алмаганбыз!.. Адәм үз башына төшмәсә белми, ул күз көеген күргән саен, минем йөрәгем өзелеп төшкән кебек була, – дип әрни-әрни сөйләргә кереште…
Галимә апа – күз көеге!..
Мин, бу сүзләрне ишеткәч, ни эшләргә белми, үзем дә аулак урынга киткәнемне белми дә калдым.
Имеш, Галимә апа – минем үткән елгы матур Галимә апам күз көеге булган!..
«Их, берәр дару табасы иде дә, аны борынгы акыллы матур Галимә апа итеп әверелдерәсе иде!» – дип җылап җибәргәнемне сизми дә калдым.
Фәхри бабай белән әтинең авызыннан да «Икәүнең берсе булсын иде» дигән сүзләрне ишеткән вакытлар булгалады. Сүзнең мәгънәсе «Җә терелсен, җә булмаса үлсен» иде икәнен аңлый идем.
«Җә терелсен, җә үлсен!..» Ләкин Галимә апа үзе хакындагы бу сүзләрне ишетми, ишетсә дә аңламый иде, мин аны шуның саен кызгана, аның саен якын күреп, үзе белән бергә буласым килә иде.
ХХII
Көз җитте. Басуда игеннәр урылып, күптән ындырларга ташылып бетте. Берникадәресе сугылып, келәткә салынды. Үткән елларда, игеннәр урылып, ташып алыр вакыт җитү белән, ахун хәзрәткә гошер бирү хакында сүз чыга. Шуннан күп тә үтми, әти белән икәүләп, ике зур арба арыш төяп, хәзрәтнең ындырына алып барып, кибәнгә салып, дога кылдырып кайта торган идек. Хәзрәт безне күрү белән ачылып китә, әтине чәйгә алып керә, мине дә мактап куя иде. Әти шулай гошер бирүеннән, хәзрәткә чәйгә кереп чыгуыннан үзендә зур шатлык сизә, өстеннән бик зур бер бурычны төшергән кебек була иде. Гошер бирү эшендә Фәхри бабай да бездән калышмый, ул бу эшне артыгы белән үти иде.
Бу ел игеннәр җыелып, ындырга кереп бетүгә карамастан, гошер хакында сүз дә булмый торды. Тик әнинең бу хакта сүз кузгатуына каршы әти:
– Ул ит кисмәгенә бу көнгә чаклы биргән гошерләремә дә үкенәм, аларга биргәнче, берәр ятимне карармын. Менә Галине укытырмын, – дип кенә куйды.
Чынлап та, хәзер безнең өй эче халкы ахун хәзрәткә дә, хәлфәләргә дә борынгы кебек хөрмәт күзе белән карамыйлар, бәлки, кешеләрне һәлак итә торган бер әйбергә караган кебек карыйлар иде. Мин, хәзрәтнең Галимә апаны шулай адәм мәсхәрәсе итүеннән, хәлфәләрнең аны өшкерергә килеп, азбарда шундый ямьсез, пычрак сүзләр сөйләүләреннән соң, аларның мәдрәсәләреннән бөтенләй биздем. Хәзер мин ул мәдрәсәләргә әйләнеп тә карарга теләми идем.
Эш беткәч, елдагы кебек, мәдрәсәгә чит авылның шәкертләре җыела башладылар. Үзебезнең авылның да малайлары укырга йөрергә керештеләр.
Безнең өй эчендә дә минем укуым хакында сүз чыкты. Әти, минем үз ихтыярыма куйган кебек:
– Җә, балам, укыр вакыт җитте бит, син нишлисең? – дигән сөальне бирде.
Мин, бер дә уйлап тормый:
– Юк, мин үзебезнең авыл мәдрәсәсенә бармыйм! – дип кенә куйдым.
Әти, бераз уйлап торганнан соң:
– Ярый, мин үзем дә сине монда калдырасым килми. Бу ел шәһәр мәктәбенә барырсың. Анда бөтенләй башкача икән. Көч җитәр әле, – дип, мине бу елдан башлап шәһәр мәктәбенә җибәреп укыттырырга теләвен белдерде.
Аның бу сүзләреннән соң мин чиксез шатландым. «Шәһәргә барып укыйм!..» дигән сүз минем йөрәгемә кереп утырды. Әллә нинди бер зур авырлыктан котылган кебек булып, шәһәргә китүемне иптәшләремә әйтеп өлгердем. Минем шәһәргә китәргә теләвем авылга да таралып өлгерде. Бу хәбәр ахун хәзрәткә дә барып җиткән булса кирәк, ул, беркөнне әтине очратып:
– Галине, минем мәдрәсәдән алып, шәһәргә җибәрәсез икән, дөрес булса, миннән һичбер фатиха юк! – дип әйткән.
Әтинең «Шулай уйлап торам әле» дигән сүзенә каршы:
– Йөзе кара булсын! Бәддога суксын146!.. Әле берегез шәригатькә каршы йөргән өчен йөзе кара булып, җен сукты бит! – дип, бик авыр сүзләр әйткән.
Аның шул авыр сүзләренә каршы әти дә карап калмый:
– Кешенең йөзе кара булуына сез сәбәп булдыгыз, догаң була торган булса, бөкре мәгъзүмеңне147 төзәтеп, адәм рәвешле яса. Бу көенчә шайтан кебек йөри бит! – дип, авыр сүзләр белән каршы төшкән.
Хәзрәт белән ике арада булган шундый зур сүзләрне кайтып сөйләгәннән соң, әни куркынып китте:
– Ай-һай, догасы төшмәс микән соң?! – ди.
Әти бик ачуланганлыктан:
– Фатихасы үзенә булсын! Бөкре шайтанын төзәтсен. Карт остабикәсен эт кебек аш өендә тотмасын! Яхшы кеше булса, өч-дүрт хатынга җитмәс иде! – дип, хәзрәтнең начар якларын сөйләп китте һәм, шунда ук миңа карап: «Берәр атнадан китәрбез, әзерләнә башларга кирәк, – дип, шәһәргә китүне ашыктырырга кушты.
Әни дә, каршы төшми, мине җибәрү ягына кушылды. Эш бу дәрәҗәгә җиткәч, мин шатлык белән шәһәргә китүне уйлап йөри башладым: «Шәһәргә барам, анда укыйм. Искелек дөньясыннан чыгам!» – дигән уйга төштем.
ХХIII
Хәзерлек бетеп, китәр көннең таңы туды. Минем шатлык артканнан-артты. Ат җигелеп беткәннән соң, безне озатып калыр өчен, Фәхри бабай белән Хәмидә әби, алар артыннан Галимә апа да безгә керде.
Хәмидә әби:
– Менә Гали зур үсеп, шәһәргә китә… Сау кешенең рәхәт шул, – дип, бер миңа, бер Галимә апага карап алды да, күзләре яшьләнде.
Сүз беткән кебек булып торганда, Фәхри бабай, өстәп:
– Укысын инде. Менә без укымау аркасында харап булдык. Үзебез генә түгел, башкаларның да харап булуына сәбәп булабыз. Наданлык белән эшләнгән эшкә соңыннан үкенсәң дә, эш үткән була, – дип, Галимә апага карап алды да башын түбән төшерде.
Бу вакытта Галимә апа, чит кешеләр арасында торган кебек, эндәшми генә тик тора, ул минем шәһәргә китүемне аңламый, балаларча көлеп яки капыл гына төсен үзгәртеп, моңайган сымак булып куя иде. Аның шул вакыттагы күренеше безнең барыбызга да тәэсир итте. Әни дә чыдамады, аркамнан сөеп, йомшак кына тавыш белән:
– Тырыш, балам, безне онытма! – дип, күзен сөртеп куйды.
Аларның шул сүзләреннән соң минем күңелем йомшап, бит өстеннән җылы гына бер нәрсә тәгәрәп түбән төште.
Арада иң бирешмәгәне әти булып, ул юлга кирәк нәрсәләрне барлап йөри, тик шул хакта гына сүз сөйли иде.
Хәзерлек беткәч, шул заманның гадәте буенча, миңа бәхет теләп дога кылырга утырдылар. Мин учларымны җәеп, битемә каршы куеп, бармакларым арасыннан һәммәсенә дә карап чыктым. Әнинең күзендә яшь күренә. Хәмидә әби калтырана. Фәхри бабайның күзләре йомылып, иреннәре калтырый. Галимә апа кулларын да күтәрми, хәйран калган кебек, безгә карап тик тора иде.
Дога кылынып беткәч, һәммәсе белән дә күрешеп чыктым. Алар, минем кулымны нык кысып, ихлас күрештеләр. Галимә апа янына барып:
– Исән бул инде, Галимә апа, – дип, кулны суздым.
Ул миңа кулын бирер-бирмәс торгач:
– Күреш, балам, күреш, ул шәһәргә китә, – диделәр.
Шуннан соң гына ул минем белән күреште дә, һичбер әсәрләнми:
– Кайчан кайтасың, ә? Миңа сабын алып кайт! Закир, калага барганда, сабын алып кайта бит! – дип көлеп куйды да тагын төсен үзгәртте: – Әти, мин дә калага барам ла… Анда кызык булыр, – дип, өйдән чыга башлады.
Аңар карап:
– Куй, балам, кызлар калага бармыйлар, аларга йөрергә ярамый, – дигәчтен, ул өметсез булып артка чигенде дә:
– Алай булгач, мин суга барып кайтыйм әле, анда көтә торганнардыр, – дип, минем капкадан чыгып китүемне көтмичә үк, үзләренә кайтып китте.
Без арбага утырып чыгып киткәндә, ул бер генә чиләк тотып суга таба бара, үзе безгә карый да әллә нәрсәләр әйтә иде. Арба тавышы белән мин аның соңгы сүзләрен ишетә алмадым. Озатучылар, күзләрен сөртеп, безне карап калдылар…
Без мулла бабайлар яныннан үткәндә, ахун хәзрәт, калын китапларын тотып, капкадан чыгып килә иде. Әти аңа сәлам бирсә дә, ул бер сүз дә кайтармады, тик ачулы күзләре белән безгә карап калды.
Әти:
– Бәддогаң үзеңә төшсен!.. – дигән сүзне әйтте, атны ныклап сугып, җилдереп авылдан чыгып китте.
Авыл караеп артта калды, без алга киттек.
XXIV
Шәһәр миңа искиткеч матур күренде, андагы йортлар да, мәктәпләр дә, мәктәпләрдәге укытулар да безнең авылга караганда башка иде. Әти кайтып киткәннән соң, бераз күңелсез кебек булса да, тиз өйрәнеп киттем. Авыл күп искә төшми… Тик үзебезнең өй эчендәге кешеләрне һәм Фәхри бабай белән Галимә апаларны күңелдән чыгарып булмый иде. Авылдан килгән беренче хат мине чиксез шатландырды. Җибәрелгән күчтәнәчләрне карамас борын ук, хатны укырга керештем. Хатта үзебезнең кешеләрдән атап-атап сәламнәр язылган иде. Галимә ападан да сәлам әйткәннәр, хатның ахырында Галимә апа хакында шушы сүзләрне язганнар иде: «Галимә апаң һаман борынгыча. Фәхри бабаң аны тагын да ишанга алып барып, өшкертеп, бөти алып кайткан иде дә, бер дә шифасы тигән кебек булмады. Бәлки борынгыдан да начарланып кайтты. Әйткәнне бер дә аңламый, төннәрен карап чыгабыз, ат-тун исән булса, калага алып барып кайтырга исәпләп торабыз…»
Хат, әлбәттә, мине бик күңелсезләндерде. Мин Фәхри бабай белән Галимә апаның калага килүләрен көткәндә, икенче хат килде. Бу хатны үзебезнең күрше китергән иде. Хат китерүчегә беренче сүзем:
– Безнекеләр исәннәрме? – дип сорау булды.
Ул, аны-моны уйлап та тормый:
– Башкалар исәннәр дә, Галимә апаң гына дөнья куйды, – дигән сүзне әйтте.
– Ничек үлде?! – дип сораганны белми дә калдым.
– Бәкегә төшкән, мескенкәй, ике көннән соң гына табып алдылар. Становой белән духтыр килгәнче, өч көн каравыллап тордык… Фәхри абзыйларга бик кыен булды. Андый авырудан котылган яхшы инде. Барыбер кеше булудан үткән иде инде, – дип, бик гади генә җавап бирде.
– Мескен апам әрәм булды!..
– Шулай инде… Соңга таба бик начарланган иде. Җенләнеп үлгәч, әле «аның өрәге йөри икән, ут булып, Фәхри абзыйларның морҗаларыннан кергән икән!..» дип тә сөйлиләр. Бала-чагалар түгел, хатын-кызлар төндә ялгыз-ярым тышка чыгарга куркалар! – дигән сүзләрне өстәп куйды.
Мин, аның соңгы ямьсез сүзләрен тыңлап тормый, тиз генә мәктәпкә кереп, хатны ачып, аулак урында укый башладым. Хатта борынгыча сәлам соңында шушы сүзләр бар иде: «Бик авыр хәсрәткә төштек. Галимә апаң бәкегә төшеп вафат булды. Алла иманын бакый кылсын иде, амин. Бу араларда төн йокыларын йоклый алмадык. Бик кайгырдык. Халыкның тел-теше дә бик күп булды. Син киткәннән соң, үзе дә бик беткән иде. Карап кына тора торган булдык. Әҗәлгә әмәл юк икән, карап торсак та булмады. Беркөн үзебез күрми калганда, суга барам дип чыгып китеп, бәкегә төшеп, шунда вафат булган. Ике көн үткәч кенә табып алдылар. Өч көннән соң гына дәфенләп күмдек…»
Мин бу хатны укыгач, Галимә апаның берничә еллык гомере, соңгы ел эчендә күргән хурлык һәм авырлыклары, аның төрле сыйфатлары күз алдымнан үтә башладылар. Иң элек аның бөтен авылга бер булып үскән матур вакытлары, бөтен халыкның аңа сокланып караулары, безнең өй белән Фәхри бабайлар арасында чәчкә кебек кадерле булып, ике йортка ямь биреп йөрүләре, аның эш вакытындагы җитезлекләре күз алдымнан үтте. Аның артыннан, үткән кыш мин мәдрәсәдә торганда, төнлә белән тотылып, ахун хәзрәт алдына китерелеп хөкем кылынган вакытындагы кызганыч күренеше, иртәнгесен бөтен авыл халкы катнашы белән йөзенә каралар ягылып, урам буена йөртелеп, мәсхәрә ителүе… Коръән чыгарган вакытта, мулла һәм хәлфәләрнең өшкергән вакытларында нишләргә белми куркып тыпырчынулары… Соңыннан акылдан шашып, балаларча йөргән вакытлары… – һәммәсе-һәммәсе берәм-берәм алга килеп бастылар. Галимә апаның борынгы матур сыйфатлары соңгы ямьсез күренешләр арасында югалдылар да, хәзер Галимә апа минем күз алдыма, чынлап та, теге хат китергән авыл кешесе әйткән «өрәк» кебек булып килеп басты. Ул төрле сыйфатка кереп торган бер куркыныч нәрсәгә әверелгән кебек булып китте.
Менә ул:
– Мине әрәм иттеләр, йөземә кара яктылар!.. – дип җылый кебек булды. Менә ул алмашынды да: – Безнең туй булды… Закир килә!.. – дип шатланып көлә башлады. Тагын төсен үзгәртте дә: – Юк-юк!.. Кит, Закир, кит!.. – дип, йөзе агарды.
Менә күлмәгенең тискәре ягын киеп кызлар янына барган, үзе:
– Мине дә уенга катнаштырыгыз, – дип, балаларча карап тора.
Хәзер, калтыранып:
– Муллалар килә!.. Йөземә кара ягалар!.. – дип, алардан качарга, аларның ямьсезлекләрен күрмәскә теләп, йөзен ябарга кереште.
Шул минут эчендә аның су буенда, ялангач көенчә, балаларны куып йөргән вакыты күз алдымда йөри башлады.
Соңгы ел эчендә күргән бөтен авырлыклары шулай бер сыйфатка кереп, күз алдымнан үткәндә, йөгереп барып, бәкегә төшеп китеп бөтенләй югалды…
Аның хакындагы уйларым шул җиргә җиткәч, мин сискәнеп киттем. Кулымдагы хатны тагын бер рәт укып чыктым. Тагын баягы күренешләр берәм-берәм күз алдымнан үтеп, иң соңыннан, бәкедән чыгарылып, өч көн каравыл өендә яткырылганнан соң, кабергә күмелүләре күз алдыма килде дә ап-ак кәфенгә уралган Галимә апа – минем теге матур Галимә апам – җир астына төшеп югалды… Аның кабере тирәсендә теге чалмалы муллалар, карт хәлфәләр Коръән укыйлар, алар, матур татар кызын күмеп, сәдака алып, дога кылалар… Алларына Галимә апаның үз кулы белән чүпләп суккан, киләчәктә матур тормыш корыр өчен хәзерләгән озын тастымалларын куеп, аның кабере өстенә карап утыралар иде…
Моннан утыз биш еллар элек булып үткән бу вакыйга искә төшкәндә, Галимә апаның күргән кыенлыклары, Закир белән бергә бәйләп, йөзләренә каралар ягып, артларыннан «Кара йөзләр!..» дип кычкырулар күз алдыма килгәндә, Галимә апа күз алдыма килеп баса да, «Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе мин!» дигән кебек була.
Чынлап та, ул иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе, шуларның да иң кызганычы булып бетте.
1926
Тормыш баскычлары
I. «Китабел-җиһад»
(Сугыш хакындагы китап)
Йөзләрчә шәкерт укыган зур бер мәдрәсәнең олы мөдәррисе алдына тезелеп утырган унсигез-җегерме яшьләр арасындагы җегерме-утыз шәкерт, хәзрәтнең зур бер китапны («Мохтәсар» китабын) ачып, алдында хәзер үк дошманнар басып торганын күргән кебек, ачулы тавыш белән:
– «Китабел-җиһад», ягъни сугыш хакында килгән китаптыр бу… – дигән сүзләрен ишетү белән, шул минутта ук, сугыш сафына җибәрелгән кешеләр кебек, утырган урыннарыннан кузгала төшеп куйдылар.
– Сугыш?
«Кем белән сугыш?» дигән уй хәзрәт алдына дәрескә утырган шәкертләрнең башларына яшен кебек тәэсир итеп, миләренә кан йөгерде. Хәтта хәзрәтнең дәресенә утырырлык яшькә җитмәгән ваграк шәкертләр дә, бу куркыныч сүзләрне ишеткәч, калтыранып киткән кебек булдылар һәм хәзрәтнең ачулы йөзенә караганлыкларын сизми дә калдылар. Хәзер һәркем хәзрәтнең кемнәр белән сугышка өндәве хакындагы сүзләрне көтә башлады…
Хәзрәт, тавышын күтәрә төшеп:
– Әлҗиһад фарзы гайнен иң һәҗәмәлкөффәр – ягъни сугыш һәркемгә фарзы гаен148 булып әверелер, әгәр дә кяферләр һөҗүм итсәләр, – дигән сүзләрне әйтте.
Бу сүзләрне ишеткәч, шәкертләрнең куркулары тагын да артты.
Авылның теге ягыннан кулларына күсәкләр, чукмарлар, сәнәк, чалгылар күтәргән әллә ничаклы озын чәчле кяферләр (урыслар) ябырылып килгән кебек булып, күз алларына килделәр.
Эш моның белән генә калмады. Хәзрәт:
– Фәйәхруҗел мәрьәтө вәлгабде биля изнин – сугыш шулай һәркемгә фарзы гаен булып киткәндә, хатыннар – ирләре, коллар хуҗаларының рөхсәтләреннән башка да сугышка китәрләр, – дигән сүзләрне өстәп җибәрде.
Аның бу сүзләреннән соң шәкертләргә җирнең өсте кыямәт кебек буталчык бер хәлдә калган кебек күренә башлады. Сугыш вакытында ике яктан үтерелгән яки җәрәхәтләнгән кешеләрнең җирдә тәгәрәп ятулары күз алдына килде, хатын, бала-чагаларның җылаулары, мәҗрухларның149 сызланып сыкранулары колак төпләреннән яңгырап үткән кебек булды.
Хәзрәтнең:
– Фәйәтасирһем вә йәгдө иләлислам – бәс, шулай булгач, мөселманнарның имамнары, ягъни әмирел-мөэминин ул кяферләрне мөхасарә итәр150, камап алыр да ислам диненә өндәр, әгәр баш тартсалар, җизия151 түләргә кушар, әгәр дә аннан да баш тартсалар, сугыш башлар!.. – дигән сүзләрне әйткәч, чынлап та, сугыш башланып, кяферләр мөселманнарга аралашып, бер-берсен чәнчәләр, үтерәләр кебек куркыныч булып китте.
Хәзрәт, бу хакта сөйләгәннән соң, сугыш рәвешенә һәм сугыш коралларына күчеп:
– Йокатилһем бимә йөһликөһем – бәс, мөселманнар ул кяферләрне һәлак итә торган кылыч, ук, мәнҗәникъ152 кебек кораллар белән сугышырлар… – диде.
Шушы рәвешле каты сүзләр әйтелеп, шәкертләрнең исләренә дә килмәгән сугыш коралларының исемнәре саналгач, шәкертләр рәхәтләнеп мөселманнарның урысларны җиңүләрен күреп торган кебек булдылар. Дөрес, шәкертләрнең һәрберсе, язга таба ук һәм җәя ясап, укларының башына башак кадап, шуның белән уйнаганга, укны һәрберсе белә иде. Аннан соң алар шул авылдагы полицейскийның тагып йөргән кылычын күргәнгә күрә, кылычның да ни рәвешле булуларын аңлыйлар иде.
Әмма мәнҗәникъны шәкертләрнең һичберсе бүгенгә чаклы күрмәгәнгә һәм ишеткәне булмаганга, аларның һәрберсе аны беләсе килде. Шуның өчен шәкертләрнең арасыннан берничәсе бердән:
– Тәкъсир, мәнҗәникъ нәрсә соң ул, ул ничек була? – дигән сөальне бирделәр.
Хәзрәт бу гаҗәп коралның рәвешен сөйләп китте һәм:
– Мәнҗәникъ ул – ислам җирендә генә була торган сугыш коралы. Ул – бик озын бер агачның юан башын җиргә ныклап беркетеп, икенче башын көянтә кебегрәк бөгеп, аркан белән тарттырып куюдан гыйбарәт булган бер корал. Шул ук коралның югары башына бер таш куялар да арканны капыл гына ычкындырып җибәрәләр, бөгелеп куелган кебек юан агач, тизлек белән ычкынып китү аркасында, теге таш яшен тизлеге белән жулап, дошман ягына барып хәрәкәт ясый. Бу коралны аларның кальгаларын (крепость) ваттыру кебек эшләргә истигъмаль итәләр153… – диде һәм, аның рәвешен сөйләү белән генә канәгать итми, тарихын сөйләргә керешеп: – Мәнҗәникъны башлап истигъмаль итүче Нәмруд галәйһелләгънәти154 булып, Ибраһим пәйгамбәрне утка аттырганда, шуның белән аттырган.
Мәнҗәникъны башлап ясарга өйрәтүче шайтан булып, ул аны җәһәннәмдә «Баруел» исемле вадида (чокырда) күреп, шуннан Нәмрудка хәбәр биргән булган… – диде.
Бу «гаҗәп» сугыш коралы һәм аның «тарихы» хакындагы хикәя шәкертләргә тәэсирсез калмады. Бу чаклы кораллар белән коралланган гаскәрләрнең кяферләрне җиңүләренә шик тә китерми башладылар. Чөнки «Мохтәсар» укымаган кяферләрнең мәнҗәникъ ясый алулары мөмкин булмаганга күрә, бу корал аларның кулында булмаячак. Шуның өчен дә алар авызларын ачып, хәйран калып, шәһәрләрен ваттырып, тик торачак булып күренде.
Төрле фәннәр укылган тәртипле мәктәпләрдә укучы ун яшьлек сабыйлар да көләрлек бу сүзләргә шунда утырган җиткән җегетләрнең, сакаллы кешеләрнең һичберсе каршы бер сүз дә әйтми ышандылар. Чөнки аларның һичберсе ул кяферләрнең дөнья тетрәтеп, таш кальгаларны тузанга әйләндерә торган төрле калибрдагы хисапсыз туплары, зур диңгезләрне арлы-бирле кисеп, ыжгырып йөргән флотлары, баштанаяк коралланган миллионнарча гаскәрләре вә башка сугыш хәзерлекләре барлыгын белмәгәнгә, алар хакында бернәрсә дә укымаганга, аларны башаклы ук, мәнҗәникътан атылган ташлар белән атып буламы дигән сөальләрне уйлап та карамадылар.
Әле бу хәзрәтнең дәрес биреп утырган вакытыннан җегерме биш-утыз еллар гына элек «кяфер» – урыс гаскәренең бөтенләй мөселманнардан гыйбарәт булган Төркстанны, Бохараларны алуларын, андагы мөселман гаскәренең мәнҗәникъ һәм эссе су сибеп, каршы торып, бер эш тә эшли алмауларын хәтерләренә дә кертеп чыгармадылар155.
Ул гына түгел, һөнәрле Аурупа «кяферләре» нең мөселманнарны гына түгел, һөнәрсез булган бөтен Шәрык халкын кол итеп талауларын, капитал өчен изүләрен, Аурупа буржуасының бу эшләре өчен аларның үзләренең кул астындагы ярлы «кяферләр» нең дә (эшче-крәстияннәрнең) изелүләрен, бинаән галәйһи1561 монда эш кяферлектә түгел, башка нәрсәдә икәнен искә дә алмадылар.
Соң ул «кяферләр» безгә ник дошман? Без – аларга, алар безгә каршы нигә сугышалар икән, моның сәбәпләре нәрсә икән? дип уйлап та карамадылар. Чөнки ул замандагы мескен укучыларга боларны аңлау, белү, төшенү ишекләре бикләнгән, ягъни бикләгәннәр иде.
Хәзрәт шулай, мөселманнарның кяферләрне җиңгәннән соң да алар җизия һәм ясак түләргә, мәңге буйсынып торырга риза булмасалар, авылларын, шәһәрләрен яндырып, хатын-кызларын кәнизәк ясарга сөйләде. Әллә ничаклы ганимәт маллары1572 алып, матур хатын-кызларын кәнизәк ясау дәрте хәзрәткә дә, җиткән шәкертләргә дә бик ләззәтле булып күренде. Шуның өчен бу дәрес башка көннәрдәге дәресләргә караганда да күңелле рәвештә тәмам булды…
II. Сугыш дәрте
Вахит һәм Мәхмүт, шул мәдрәсәдә әллә ничә еллар торып, «Мохтәсар» уку дәрәҗәсенә җиттеләр. Матур бала вакытларыннан шунда йөреп, бара торгач, шунда ятып укырга кереп, җегет булдылар. Бүген хәзрәт алдында «Китабел-җиһад» та язылган искитәргеч «сугыш коралларын һәм сугыш белемнәрен» укып утырганда, алар җегермешәр яшьләренә чыкканнар иде инде.
Хәзрәт дәрес биреп чыгып киткәч, шәкертләр, гөж килеп, «кяферләр» белән сугышу һәм сугыш кораллары хакында сөйләшергә башладылар.
Вахитның кайнап торган яшьлек каны кызды, йөрәге тибеп, сүзгә кереште һәм, өйлә намазына тәһарәт алырга сызганган кулларын күкрәгенә сугып:
– Кяферләр сугыш башласалар, билләһи, башлап үзем китәм. Бу көннән бик шәп чукмар хәзерләп куярга кирәк әле, алай-болай була калса, прәме бер-ике кяфернең башын ярып чукындырам!.. – дип гайрәт ора башлады.
Аның тирәсенә башка шәкертләр дә җыелдылар, Мәхмүт тә Вахиттан калышмады.
– Сугыш чыга икән, берничә кяфернең башын бетерермен!.. Ну, сугыш булса, кызык булыр иде! – дип, үзенең курыкмаганлыгын белдерде.
Арадан тагын бер шәкерт чыгып:
– Их, мин хәзрәте Гали кебек көчле булсам, бер селтәнүдә бер мең кяферне җәһәннәмгә җибәрер идем. Шуның кебек батыр буласы иде! – дип куйды.
Аңар каршы өченче берсе:
– Гали батырның селтәп җибәргәндә озыная торган «Зөлфөкар» дигән кылычы белән сугышка менеп чыга торган җил кебек шәп йөрүче Дөлдөл исемле аты булган бит, син аларны кайдан алырсың? – дип, бу шәкерткә каршы төште.
– Аның кебек көчле булсаң, кылыч табылыр иде әле. Булмый икән, Идел буендагы озын тирәкләрнең берсен башыннан тотып, тамырлары белән суырып аласың да, шуны бер алай, бер болай селтәп, кяферләрне кырасың да йөрисең, – дип җавап кайтарды.
Аңа каршы тагын да:
– Әгәр дә Салсал158 кебек, үзеңне бер сугуда теге дөньга җибәрә торган теге көчле кяфергә очрасаң нишләрсең? – диделәр.
Ул, йодрыкларын төенләп:
– Мин бит, Гали батыр кебек көчле булсам, дим. Аның кебек көчле булсам, күрсәтермен мин Салсалга!.. Бер сугуда җанын җәһәннәмгә җибәрермен! – дип, арлы-бирле селкенеп, гайрәт күрсәтте.
Вахит нәрсәдер уйлап, гайрәтләнеп киткән кебек булды да:
– Без, сугышабыз икән, дин өчен сугышабыз, үлсәк, шәһит булып, сораусыз-нисез оҗмахка китәбез. Анда безне хур кызлары, вильдан, гыйльманнар159 көтеп торалар… Ә ул мескеннәр нәрсә дип сугышалар икән? – дигәч, аңа каршы берсе:
– Алар шуны аңламаганга күрә сугышалар да инде, аңласалар, үзләре килеп мөселман булырлар иде, – дип, кяферләрнең аңламауларына, аларның «наданлыклары» на эче пошкан рәвештә тәәссеф итте1601.
Алар тәһарәт алып йөргәндә дә, соңра чалмаларын киеп мәчеткә киткәндә дә шул ук сугыш хакында, кяферләр турысында, сугыш вакытында фәрештәләрнең мөселманнар яклы булып, аларга каршы сугышуларын уйлап, өйлә намазын укыр өчен мәчеткә чыгып киттеләр.
Зурларның шундый сүзләрен тыңлап торган бәләкәй шәкертләрнең дә күңелләренә төрле уйлар төште, аларның Гали батыр кебек көчле буласылары һәм Салсал кебек көчле «кяферләр» гә очрашып сугышасылары килеп китте.
Зурлар намазга китеп беткәч, вак шәкертләрнең берсе, үзен Гали батыр ясап, каяндыр бер таяк алып:
– Мин – Гали батыр, бер селтәүдә мең кяферне кырам! – дип селтәнеп йөрергә кереште.
Икенче берәү:
– Син Гали батыр булсаң, мин – Салсал! – дип, аңа каршы чыкты.
Калган шәкертләр, кайберсе – хәзрәте Гали, кайберсе Салсал кяфер булып, икегә бүленделәр. Салсал яклы шәкертләр һөҗүм итә башлагач, Гали батыр яклы шәкертләр:
– Әнә кяферләр киләләр! – дип, аларга каршы чыктылар.
Гали батыр булган малай, таягын арлы-бирле селтәп:
– Зөлфөкар сузыла, качыгыз! – дип кычкырды да кяфер булып йөргән һәм Салсал яклы булган шәкертләр арасына кереп китте.
Сугыш кызды. Арадан бер малай:
– Әләлә-лә-лә! – дип, әрнүле бер тавыш белән җыларга кереште.
Кызышкан малайлар, аның әрнеп җылавына карамастан, күмәкләшеп, буталышып сугышларын дәвам иттерделәр. Шул чакта тагын бер малай, сафтан чыгып, җылый башлады.
Кызу сугыш аркасында күпме вакыт үткәне сизелми дә калды. Алар, зурлар намаздан кайтып, алдан кергән казыйның (борынгы мәдрәсәләрдә мөдир урынындагы кеше) «Сез, дуңгызлар, нишлисез?!» дигән ачулы тавышын ишеткәч кенә, Гали батыр һәм Салсал булып сугышудан тукталдылар.
Теге ике мәҗрух малай һаман әрнеп җылыйлар иде әле. Аларның берсенең күз төбе күгәреп, шешеп чыккан, икенчесенең колагы җәрәхәтләнеп канап чыккан икән.
Бу «сугыш» ның калдырган тәэсире болай гына торып калмады: мәҗрух малайларның агалары тагын да ызгыш чыгардылар, бу эшкә сәбәп булган малайларның хөкемгә тартылуын теләделәр. Гөнаһлы малайларның агалары боларга каршы чыктылар, мәдрәсә эче тагын тавыш, гауга белән тулды. Тик казый белән шундагы хәлфәрәк кешеләрнең арага төшүләре аркасында гына бу зур эш басылды.
Гали батыр белән Салсал кяфер булып сугышуны башлап җибәргән малайларның аркаларына өчәр чыбык сугу белән эш тәмам булды.
Шәкертләр арасындагы «сугыш дәрте» бераз басыла төшеп, урыннарына таралып, кайберсе чәй эчәргә, кайберләре аш ашарга утырдылар. Тик аркаларына казый тарафыннан өчәр чыбык сугылган Гали белән Салсал гына һаман пышык-пышык җылыйлар, теге мәҗрух малайлар гына, башларын түбән бөгеп, алларына гына карап утыралар иде.
Бераздан соң алар да, бүген күргән авырлыкларын онытып, борынгыча йөрергә керештеләр. Зур шәкертләр хәзрәт биреп киткән «Китабел-җиһад» ны тәкрарлау өчен җыйналып утырдылар. Чөнки аларга бу зур китап мөһим иде, алар бөтен гыйлем шунда дип беләләр иде. Чөнки аларга тәрбияне шулай бирәләр, белемне шулай дип аңлаталар, меңләгән укучыларны шулай караңгылыкта тоталар иде.
III. «Тимер калкан»
Мондый иске мәдрәсәләргә укырга керү өчен дә, чыгып китү өчен дә мәгълүм бер яшь һәм чама билгеләнмәгәнгә күрә, монда җиде-сигез яшьлек балалар булган кебек, җегерме биш-утыз яшьләргә җиткән, битләрен сакал басып, җөнтәсләнеп беткән кешеләр дә бергә укыйлар, елның теләгән вакытларында кереп, теләгән вакытларында чыгып китәләр иде. Шуның өстенә бу мәдрәсәне тәмам итеп чыгу өчен бер чик яки бертөрле дә програм булмаганга күрә, һәркем, үзе теләгәндә яки берәр сәбәп чыкканда, мәдрәсәдән чыга да китә, моның өчен һичкемнең исе китми, һичкем үзенә бу мәдрәсәдә нәрсә укып, нәрсә алып чыктым дигән сөальне биреп тормый иде. Тик мәдрәсәдән бөтенләй чыгарга туры килгән шәкерт яки аның атасы мәдрәсәгә барып рөхсәт һәм фатиха сорый. Соңыннан сәдака бирә, хәзрәт кул күтәреп дога кыла да шуның белән бетә дә куя иде.
«Китабел-җиһад» ны укыган кыш үтеп, алдагы көз җиткәч, Вахит белән Мәхмүткә дә мәдрәсәдән шулай чыгып китәргә туры килде.
Алар, тиздән солдатка каралачак булганга, үзләренең хәзрәтләреннән фатиха алырга бардылар.
Алар хәзрәткә бик зур өмет белән карап сәдакаларын бирделәр, аның изге фатихасын, хәер-догасын сорадылар.
Хәзрәт боларны кяфер кулына төшүләре өчен кызганды, берничә төрле дога һәм сүрәләрне укырга даимчелек кылырга кушканнан соң:
– Ходай сезне дошманнарның яман уйларыннан сакласын, аларның каты күңелләренә мәрхәмәт салсын. Бу дога һәм сүрәләрне солдатка керер алдыннан тәкрар укып керегез, болар сезне һәрбер бәла-казадан саклый торган «тимер калкан» булырлар, кяферләрнең яман уйларыннан саклап калырлар… – дип, озын дога кылды.
Вахит белән Мәхмүт, шушы дога, шушы «тимер калканнар» белән хәзерләнеп, солдатка каралырга, икенче төрле әйткәндә, дөнья көтеп, тормыш корырга уйлап, хәзрәтнең кулын үбеп, мәдрәсәдән исәнләшеп чыгып киттеләр, ягъни мәктәп баскычыннан тормыш баскычына атладылар.
Алар, призыв була торган авылга барганчы һәм анда фатирга төшеп чәй-мәй эчкәнче, үзләрен яхшы хис иттеләр. Чәйдән соң тәһарәт алып намаз укыганнан соң, теге «калкан» була торган дога һәм сүрәләрне укыдылар. Күзләре йомылганчы аларның телләре шул догаларны тәкрарлау белән мәшгуль булдылар. Иртән торгач, тагын шуларны кабатлап, намазга кия торган кара җиләннәрен киеп, башлы тастымал белән билләрен буып, шул догалар белән коралланып, призыв була торган кызыл йорт алдына киттеләр.
Кызыл йорт алдына бик күп һәм төрле крәстиян яшьләре җыелып, жирәбә алырга тезелеп, ишекнең ачылганын көтеп торалар иде.
Өсләренә кара чикмән киеп, аякларына ыштыр ураган урыс җегетләре белән беррәттән тору Вахит белән Мәхмүткә никтер авыр да, уңайсыз да булып күренде. Шуның өчен алар, аерылып, бер як читкәрәк китеп бастылар. Ләкин аларның бу аерым торулары күпкә бармады. Күкрәгенә медальләр таккан бер кешенең «рәттән тезелеп, тәртип белән торырга» кушуы буенча, алар шул крәстиян җегетләре арасына керергә мәҗбүр булдылар.
Озак тормый ишек ачылды. Һәммә никрутлар да жирәбә номерының бик соң, ягъни күп номерлысы чыгуын телиләр иде. Шул теләк Вахит белән Мәхмүттә дә булды. Алар, баягы догаларын эчтән генә тәкрарлап, «сират күперен» җиңел кичүне һәм кяферләрнең күзләрен каплауны теләргә керештеләр.
Жирәбә алу башланды.
Һәркемнең йөрәге типте.
21, 35, 160, 702, 270… дигән төрле саннар ишетелә башлады.
Вахитның чын күңел белән теләвенә каршы 19 нчы гына номер эләкте, Мәхмүткә дә 49 нчы номер туры килде. Әллә нинди, бернәрсә дә укымаган һәм теге догаларның нәрсә икәнен дә белмәгән урыс җегетенә иң соңгы номер – 807 чыкты. Дога дигән нәрсәнең барлыгын да белмәгән бу «бәхетле» урыс җегетенә алар кызыгып карадылар.
Төштән элек жирәбә алу бетеп, төштән соң каралу башланачак булганга күрә, аз санлы номерлар чыккан никрутлар, ашарга да кайтмый, шунда көтеп үткәрделәр. Хәзер Вахитның күңеле тынычсызлана, йөрәге тибә, үзен бик авыр, куркыныч җирдә торган кебек уңайсыз хис итә иде. Бу бер сәгать вакытны үткәрү аның өчен чиксез озак тоелды, ул йөреп тә, теге догаларны тәкрарлап та карады, һаман да карау башланмый иде.
Ниһаять, ишек ачылып, озын чәчле бер кеше – писарь чыгып, кулындагы кәгазьгә карап, номерларны тезергә кереште.
Һәрбер номер әйтелгәндә, берәр урыс яки татар, башкорт җегете, алга чыгып:
– Мин монда! – дип, кызыл өйнең ишегенә кереп югала торалар иде.
«Унтугыз» дигән сүз Вахитның йөрәгенә килеп бәрелгәч, ул калтыранып китте һәм, сүзен урысчалаштырырга тырышып, «мин монда» дигән сүзне чак-чак әйтеп, теге куркыныч йортның ишегеннән эчкә атлады.
Аннан элек кергән җегетләр, бер бүлмәдә чишенеп, күлмәкләре белән генә калып, алдагы зур залга берәм-берәм керә башлаганнар иде. Вахит үзенең чишенергә тиеш икәнен белеп чишенергә, һичтуктаусыз авызыннан теге догаларны укырга кереште. Ул үзенең артык гайрәтсезләнеп, куркак булуына аптырап китте. Үткән ел гына «хәзрәте Гали» кебек гайрәтләнеп йөрүләре күз алдыннан үтте.
Ул зур залга кергәндә, ак киемле, зур гәүдәле кеше (доктор) бер ялангач җегетне калкурак урынга бастырып, буен һәм күкрәген үлчиләр, өстәлгә [карап] урысча нәрсәдер әйтә баралар иде.
Өстәл тирәсендә утырган, күкрәкләре медальләр белән тулган унлап кеше, бигрәк тә аларның нәкъ урталарында утырган берсе, теге Салсал кебек куркыныч булып күренде. Алар моны йотардай булып сизелде.
Җегетләрне карыйлар да:
– Здоров, принят! – дип яки:
– Негоден! – дип кычкыралар, шуның белән каралучыларның бөтен көткән язмышлары хәл кылынып, агарынып яки көләч йөз белән чыга баралар иде.
Теге шомлы җиргә Вахитны да бастырдылар. Ул уңайсызланды, калтырап китте. Күренергә ярамый торган җирен кулы белән басты. Ләкин, аның кулын алып ташлап, кулларын туп-туры куярга куштылар. Башын игәч, иягенә төртеп, башын турайттылар. Ул ихтыярсызланды, алар кушканча торды. Аны алай-болай үлчәп, күкрәген үлчәп карадылар да:
– Здоров, принят! – диделәр.
Ул, артык каушаганлыктан, үзенең алыну-алынмавын белми калганга, тирә-ягындагыларга сөаль йөзе белән карады. Кемдер, ачык татарчалап:
– Алындың, патша хезмәтенә киттең! – дигәч, ул агарынып китте, чыгып китәргә кирәклеген дә онытты. Тик «Бар, чык!» дигәч кенә, киемнәре янына чыгып, теге догаларның «калкан» булмавына, кяферләрнең күзләрен капламавына хәйран калып киенә башлады.
Шулвакыт Мәхмүт тә керде, һәм аның, ашыгып, «Эш ничек?» дип соравына каршы, Вахит бик күңелсез генә:
– Баш китте, – диде, башка сүз әйтә алмый, башын түбән төшерде.
IV. Бер катрә161 каным калганчы
Кызыл йорт алдында халык дулкынланып тора.
Каралырга килгән җегетләрнең якыннары, аталары һәм урыс җегетләренең аналары белән кайберәүләренең яшь кенә, тулы, кызыл чырайлы хатыннары мыж киләләр. Каралып чыккан җегетләрне шунда ук әйләндереп алып, аларның алыну-алынмауларын сорап, сөальләр яудыралар. «Алындылар!.. Алдылар!.. Киттем!..» дигән сүзләр ишетелгәндә, җылау тавышлары ишетелә, күзләрдә ялтырап яшь күренә.
Ник солдатка алынган өчен, болар урыс, чуваш булуларына карамастан җылашалар, кайгырышалар?.. Чөнки ул вакыт эшче-крәстияннәр дә, аларның якыннары да анда хайван урынында йөртелүләрен, була икән – булган белемнәреннән аерылып кайтуларын, офицерларның итекләрен тазартып, аның хатынының кичке пычракларын түгүдән, полковникның этен тәрбияләүдән, честь бирергә өлгерә алмаганлыгы өчен яңагына алудан, мылтык күтәреп, сәгатьләрчә җәза күрүдән бушамауларын электән ишетеп беләләр иде. Ул вакыттагы гаскәри хезмәтнең үзләренең сыйнфый дошманнарына хезмәт итү икәнен, бу эшләрнең сәяси ягын ныклап белмәсәләр дә, ничектер аз-маз сизенәләр… Шушы сәбәпләрне күз алларына китереп, солдатка алынуны Себергә китүдән дә авыр күрәләр һәм шуның өчен шулай җылашалар иде.
Вахит кызыл йорттан башын иеп чыгу белән, аның алынуын йөзеннән үк белделәр һәм аны:
– Шәкертнең башы киткән!
– Ул гына калыргамыни?..
– Патша өйрәсен ул да бераз эчеп кайтсын! – дигән сыман төртмәле сүзләр белән каршы алдылар.
Ул, үзенең китүенә болай көлеп караучыларга рәнҗешле бер караш белән көлеп карап, башын түбән иеп, төшкән фатирына туп-туры кайтып китте.
Фатир хуҗасының хатыны, Вахитның киндер кебек агарган йөзен күреп, «Ахры, сине алганнардыр» дигән сүз белән каршылады. Вахит үзенең алыну билгесе иттереп кулын гына селкеп, эчке бүлмәгә кереп, өстендәге җиләнен дә салмаган көе эскәмиягә утырып уйга талды.
Ул, ничә көннәр буенча телдән төшерми торган догаларның файда китерә алмауларын уйлап, ул догаларга эчтән генә әрнеп куйды. Мәдрәсәдә «Китабел-җиһад» ларны укыган чакта «кяферләр» гә булган ачуын, аларга каршы гайрәт орып, күкрәк сугуын исенә төшерде. Үзенең тиздән теге кара чикмәнле, ыштырлы урыс җегетләре белән бер сафта булачагын күз алдына китереп уфлады да аларга ачуы килеп китте. Ләкин шунда ук аларның да сугышка теләп бармауларын, аларның да солдатка алынулары өчен кайгыруларын, кызыл йорт алдында яшь кенә марҗаларның җылап утыруларын уйлап, аларга булган ачуы бетте.
Шуннан соң теге карала торган зур залдагы өстәл тирәсендә утырган зур гәүдәле, пеләш башлы чиновниклар гына чын кяферләрдер төсле булып күренә башладылар. Шуннан аның күзе намаз киеме булган җиләненә, һәр көн мәсих тарта торган читекләренә төшеп, аларны кызганып куйды. Тиздән ак чалма урынына ләпшәеп беткән картуз, җилән урынына бәсәргән соры шинель, савырлы читек урынына тупас итек киячәген уйлап, йөрәге калтыранып китте. Мәдрәсәдә унике ел буенча ятып алган «гыйлемнәре» нең әрәм булачагы исенә төшкәч, күзләре яшьләнде.
Ул шундый төрле уйлар белән баш ватып утырганда, Мәхмүт кайтып керде. Ул шат иде, керү белән:
– Яшел билеткә, туган! – дип кычкырып җибәрде.
Вахит иптәшенең шат йөзенә сокланып карады. Мәхмүт, үзенең шатлыгын сөйләп:
– Ну, курыккан идем дә соң… Теге өстәл тирәсендәге начальниклар, миңа карап, әллә нәрсәләр сөйләделәр. Берсе, духтырларның сүзенә ышанмаган кебек, үзе торып килеп карады. «Негоден» дигән сүзне ишеткәч ышанмый торам… Әллә кем «Бар, чык инде, калдың бит» дигәч кенә чыгып киттем. Рәтләп киенү дә юк, чыгып йөгерәм… Теге догаларның файдасы тиде, ахрысы, – дип, чиксез шатлыгын белдерде һәм, тагын сүзен өстәп: – Ну, чәй эчәбезме? Мин чәй эчәм дә тизрәк таям. Шатлыгымнан йөрәгем чыгып бара! – дип, чишенеп ташлады да фатир хозяйкасына самавыр куярга кушты.
Вахит, бәхетле иптәшенең сүзләрен тыңласа да, җавап кайтарырга артык сүз таба алмады, тик:
– Чукынганнар, мине рәтләп карап та тормадылар, догаларны укуым әрәмгә генә китте! – диде.
Мәхмүт үзенең алдагы планнарын сөйләде. Вахитның бөтен планы җимерелгән иде, шунлыктан ул артык күп сөйләшә алмады.
Иртәгесен солдатка алынганнарны антка чакырдылар.
Кызыл йортның тирәсе һаман кайнаша иде. Кызыл йортның аерым зур гына залында ике калкурак урын куелып, боларның берсе артында – күкрәгенә зур крест аскан, озын чәчле юан бер поп, икенче өстәл артында төлке тун киеп, башына зур чалма ураган бер мулла утыра. Попның алдында тәре төшерелгән бернәрсә ята, мулланың алдында Коръән ачып куелган иде. Боларның һәр икәүсенең алдында кораллы урядниклар басып торалар иде.
Вахит теге мулланың үз остазы Гали хәзрәт икәнен күргәч аптырап китте. Үткән ел гына кяферләргә каршы сугышыр өчен «сугыш белемнәре» өйрәткән хәзрәтнең бу ел шуларга хезмәт кылырга ант иттерү өчен Коръән тотып утыруына гаҗәпкә калды да башын түбән иде.
Озак та үтми, поп – үзенчә, мулла тагын үзенчә әллә нәрсәләр сөйләделәр. Соңра мулла, кулына бер кәгазь алып:
– Хәзер «яминнамә» (ант иттерү кәгазе) укыйм, сез дә минем арттан укып барыгыз, – дип, алынганнарга карап алды да бер кәгазьгә карап «яминнамә» укып алып китте.
Тыңлап торучы яшьләр яртылаш гарәпчә язылган бу «яминнамә»нең шушы сүзләрен генә аңлап калдылар:
– Бөтен Русия мәмләкәтен мөстәкыйль биләүче мәрхәмәтле падишаһыбыз император әгъзам162 хәзрәтләренә… аның ханадан галиләренә163, әһле әүладына164, зәүҗәи мөкәррәмәсенә165… аның тарафыннан тәгаен ителгән олуг шәүкәтле хакимнәргә166… итагать167… милекләре дошманнар тәҗавезеннән масун булсын168 өчен… бер катрә каным калганчы хезмәт итәргә… шул юлда җанымны фида кылырга… Коръән шәрифне үбеп, гаһед169 бирәм… Сүземдә торырга ямин итәм170… – дигән сүзләрне әйтеп өлгерә алдылар. Соңра һәрберсе берәм-берәм хәзрәт алдыннан үтеп, Коръәнне үбеп чыгып киттеләр.
«Дин дошманнары» булган поп белән мулла, янәшә торып, нигә болай катрә кан калганчы әллә кемнәрнең милекләрен сакларга ант иттерәләр? Ни өчен болар һәр икәүсе бер мәсләккә171 хезмәт итәләр? Ник бер кеше – патша – бөтен мәмләкәткә баш булып, эшче-крәстиян балаларының җаннарын фида иткәнче хезмәт иттерә? Аның нәсел-нәсәбе, балалары, марҗа хатыны кем булганнар ки, аларны бу чаклы Коръән үбеп зурларга кирәк? Патшаның олуг кенәзләрдән, зур җир хуҗаларыннан, миллионерлардан сайлап кына куйган хакимнәренә нигә ул чаклы итагать итәргә?.. Бу серле ямин кәгазенең төбе кайда бара дигән сөальләрне уйламый, язмышка буйсынып, коллар кебек хезмәт итәргә вәгъдә бирделәр. Чөнки ул вакытта крәстияннәрнең дөнья хәлен белмәгән җегетләре бу «серле ямин» нең сәяси якларын аңламыйлар, үзләренә кем дошман, кем дус икәнен белмиләр иде. Моны белү юллары катлы-катлы пәрдәләр белән капланган иде.
Вахит та, бу серле антның мәгънәсен уйлап тормый, кызыл йорттан чыгып, фатирына кайтып китте.
V. Бөтен авыл шаулады
Авыл җирләрендә быел солдатка карала торган балалары булган кешеләр:
– Балабыз калса, туй-муй ясап ташларбыз… Әгәр дә монда ризыгы бетеп, солдатка алына калса, юл хәреҗе172 өчен кирәк булыр… – дип, әллә ничә айлар элек хәзерлек күрә башлаганнар иде инде.
Вахитның ата-аналары да бу куркыныч эшне, шулай ук ике ихтималны да уйлап, көтеп каршы алдылар.
Фәүзия җиңги, начар гына ике сыерыннан савып алган сөтен мөмкин чаклы кысып тотып, байтак май хәзерләде, эремчекләр кайнатып куйды. Каз бәбкәләрен үстергән вакытында ук, берничәсен шушы юлга багышлап, билгеләп үстерде.
Вахитның сеңлесе Мәрьям, яз көне күз нурларын түгеп, йокыларын калдырып, киндер суккан вакытта ук, Вахит абзасына кирәк булган чолгаулык, тастымаллык кебек ак киндерләрне аңа хаслап173 күбрәк сукты.
Вахитның атасы Галләм абзый, шул ике ихтималның берсе булуын күз алдына китереп, ике атның берсен сатуны уйлап йөрде. Үзенең бу уе хакында Фәүзия җиңги белән күп сөйләште.
Вахит каралырга киткән көннәрне болар гадәттәгегә караганда да яхшыландылар: кунаклар чакырып, Коръән укыттырып дога кылдырдылар, теләкләр теләп, нәзерләр әйтеп куйдылар.
Фәүзия җиңги, Вахитны алынган фараз итеп, аулакта гына пышык-пышык җылап алды. Каралырга киткән вакытта, күз яшен тыеп тота алмый, ачыктан-ачык җылап җибәрде. Аның җылап йөргәнен күргәч, Мәрьямнең дә күңеле йомшарды. Ул да, бер як читкәрәк китеп, башына бәйләгән яулыгының очы белән күзләрен сөртте.
Вахит киткән көннең кичендә намазлар укып, теләкләр теләп яттылар. Төнендә әллә нинди төшләр күреп беттеләр. Иртән торгач, чәй эчкәндә, һәрберсе үзләренең күргән төшләрен сөйләргә керештеләр.
Фәүзия җиңги төшендә Вахитның бик күп китаплар күтәреп кайтып кергәнен, тик әллә нигә бик күңелсез булып, сораган сорауларына да җавап бирми торуын күргәнлеген сөйләде. Аның бу төшенең соңгы ягыннан бераз шомландылар.
Мәрьям шәкерт абзасының намазга китәргә хәзерләнеп, чалма урап йөргәнен, өстенә бик матур яңа ак җилән кигәнен күргән икән… Аның төшен ишеткәч, бөтен өй эчләре белән шатланып, Вахитның солдаттан калуына юрадылар.
Галләм абзый Вахит белән болынга печән чабарга баруын, ул чабынның билгә җитәрлек булып үсүен, йөри торгач, кызыл чикмән җәйгән кебек җиләкле җиргә очрауларын, Вахитның да, кызыгып, шуларны җыярга керешүен күргән, имеш. Бу төшкә дә шатландылар.
Иң ахырда Вахитның энесе Сабир төшендә абзасын күрүен, тик ничек күрү рәвешен онытканын сөйләде. Аның төшенә артык әһәмият бирмәделәр.
Бөтен төшләрне сөйләп беткәч, гомумән, яхшылыкка юрап, үзләренең бу юрауларын фәрештәләрнең «амин» дигән вакытларына туры килүләрен теләделәр. Икенче көнне дә шулай төш күрүләр, иртән торгач юраулар булды. Алар шул төш күрүләрен яхшылыкка юраулар, хәер-сәдака бирүләр һәм төрлечә нәзерләр әйтүләр белән үзләрен җобатып, шул эшләре аркылы теләкләренә ирешү хыялында йөределәр.
Каралырга киткән җегетләрнең кайтыр вакытлары җитә башлагач, ата-аналары, кардәш-ырулары гына түгел, хәтта чит кешеләр дә аларның «язмышлары» хакында ашыгып хәбәр көтә башладылар.
Каралырга китүчеләрнең ата-аналары бу вакытларда тыныч йокыдан, рәтләп ашаудан мәхрүм калдылар, һәркемнең күзе каралучыларның кайту юлларында булды, һәркем үз баласының калу хәбәрен ишетү теләгендә булды. Мона174 бервакыт авыл кырыннан пар ат җиккән, кучер утырткан берәүнең авылга таба төшеп килгәнлеге күренде, озак та үтми, кыңгыраулар тавышы ишетелә башлады. Аны күрү белән, һәркем:
– Әнә Сөләйман байның Ибраһимы кайтып килә! – диделәр.
Аларның сүзләре дөрес булып чыкты. Ә дигәнче теге пар атлы кеше урам шаулатып, атларны чаптырып, урамда йөргән казларны ике якка очыртып, күзләрен кан баскан кебек, урамда карап торучыларга кырын күзен дә салмый, башын бер якка салындырып үтеп китте. Аның атлары янган, өсләрендә ак күбекләр чыккан иде. Аның кучеры да кызмача булган кебек, Ибраһим бөтенләй исергән. Ул, килеп төшкәндә, аягына чак-чак басып тора иде.
Ул кайтып, капкасыннан керү белән, Сөләйман байның йорты тирәсенә әллә ничаклы халык җыелып өлгерде. Кайбер җитез һәм үткеррәкләре ишегалдына да керде. Һәркемнең быел авылдан кемнәр алынган, кемнәрнең калганнарын беләселәре килә иде. Ибраһим боларның сорауларына каршы:
– Миннән башкаларның һәммәсе дә киттеләр… Алар бит нәрсә беләләр, китсеннәр, чукынсыннар! – дип җавап бирде дә, алпан-тилпән басып, өенә кереп китте.
Ибрайның бу сүзләреннән һичкем бернәрсә дә аңламый калды. Аның урынына кучер, атларны тугарып, дилбегәләрне урый-урый:
– Вахит, Шәйбәк (Сөләйман байның хезмәтчесе), түбән очның Гайнулла малае, Габуш көтүченең Сәйфулласы… – дип, алынган җегетләрнең исемнәрен санап алып китте һәм: – Безнең Ибрай калды, йөрәге начар икән… Ул китәме соң!.. – дип өстәде.
Кемнәрнең алынып, кемнәрнең калуы шунда ук бөтен авылга таралды.
«Вахит алынды» дигән хәбәр аның ата-анасына һәм Мәрьямгә яшен кебек авыр тәэсир итте. Фәүзия җиңги, келәткә чыгып, Вахитның кыска кунычлы ак пимасын тотып җылады. Мәрьям, абзасының түрдәге чөйгә эленгән ак чалмасын күреп, күзләрен яшьләндерде. Галләм абзый малларны карарга чыкканда, Вахитны искә төшереп йомшарып китте. Алар шушы авыр хәсрәт эчендә дүрт күз белән Вахитның кайтуын көтәргә керештеләр. Аның калган көннәрен кунак итеп үткәрүне уйлап, шунда ук тавык суеп, тутырып казанга салдылар.
Сөләйман байның баласы Ибрайның тап-таза көенә солдаттан калуы авыл халкы арасында төрле сүзләргә сәбәп булды.
– Ул ник калмасын, аларның кесәләре калын бит. Начальникларны алдан күреп, авызларын тыгып куйгач калыр шул… Алар ничек итеп майларга беләләр… Байларның фәрман белән, ярлыларның дәрман белән шул… – дигән кебек сүзләрне сөйләп, Ибрайның акча, байлык аркасында калуын аңлаттылар. Ләкин аларның Ибрай хакындагы ачулары шулай зарланып сөйләүдән үтмәде. Чөнки алар шикаять итеп тә бернәрсә дә эшли алмауларын бик ачык беләләр иде.
* * *
Вахит караңгы төшәр алдыннан гына кайтты. Аны каршы алырга йөгереп чыгу белән, Фәүзия җиңги, кочаклап алып:
– Балам, чынлап та алындыңмыни? – дип җылап җибәргәнен сизми дә калды.
Аның артыннан Мәрьям:
– Шәкерт абзыкаем, киттеңмени?! – дип җыларга кереште.
Галләм абзый үзен каты тотарга тырышты.
Бу рәвешле каршы алынуга Вахитның да күңеле йомшап китте, ул үзен сырып алган халык арасыннан тизрәк чыгып, өйгә кереп китте. Әти-әнисен һәм Мәрьямне кайгыртмас өчен:
– Юкка кайгырасыз, анда бер мин генә алынмадым инде… Себер китү түгел бит, – дип, артык кайгырмаганын белдерергә тырышты.
Фәүзия җиңги аның бу сүзләре белән генә тынычлана алмады:
– Шулай да бит, балам… Шәкерт башың белән кяфер кулларына грифтар175 булдың шул… – дип, тагын җыларга кереште.
Бу күңелсез күренеш, тик болар тирәсенә түгәрәкләнеп утырып, бер-берсенә карашып туйгач, сүзләр икенче әйберләр турысына күчкәч кенә бераз бетә төште, Фәүзия җиңги белән Галләм абзый, Вахитка күзләрен тутырып карап:
– Алланың тәкъдиредер инде…
– Бәндә күрәсен күрми гүргә керми… – дигән сүзләр белән үзләрен җобаттылар.
– Укыган кеше кайда да хур булмас әле, – дип, күңелләрен күтәрергә тырыштылар.
Көннәр үтү белән, Вахитның алынуы өчен җылаулар сирәгәйсә дә, йөрәкләрнең эчтән генә сызланулары бетмәде, бик күп сүзләр аның китүе хакында булды. Аның әллә кайда, һичбер белмәгән, исемен дә ишетмәгән җирләргә китүен уйлап, аны мөмкин чаклы үзләре алдыннан җибәрми тотарга тырыштылар, өрмәгән җиргә утыртмадылар.
Вахит, шәкерт булгач, укыган кеше булгач, элек Сөләйман байның хезмәтчесе Шәйбәк, Габуш көтүченең малае Сәйфулла белән рәтләп сөйләшкәне дә юк иде. Хәзер болар солдатка алынып кайткан көннән башлап бер-берсенә әллә нишләп якынлашып киттеләр. Шәйбәк белән Сәйфулла һәр көн дип әйтерлек Вахит янына килеп-китеп йөри башладылар. Аларның алдагы көндәге тормышлары, киләчәктәге язмышлары бертөслерәк булып әверелгәнгә күрә, зар-моңнарын бергәләп уртаклашырга керештеләр.
Шәйбәк Сөләйман байда ничә еллап хезмәт итеп тә, хәзер солдатка алынгач, аның рәтләп сүз дә кушмавыннан, акча сорагач: «Сиңа анда нигә акча кирәк?.. Анда һәммәсен дә патша үзе күтәрә, синең акчаң миндә югалмас, кайткач алырсың!..» – дип әйтүеннән зарланды.
Сәйфулла юлга чыгарлык та акча рәтли алмавын сөйләп хәсрәтләнде.
Вахит, укыган җиреннән хезмәткә китүнең авырлыгын сөйләп, болар белән үзенең кайгысын уртаклашкан кебек булды.
Боларның шундый сүзләрен тыңлап торган Фәүзия җиңги һәрберсен кызганды. Кулында бары белән кунак итәргә, чәй белән генә булса да сыйлап калырга тырышты.
Бу бер ай эчендә Мәрьямгә дә күп кенә эшләр эшләргә туры килде: ул абзасына берничә яңа күлмәк текте, аяк чолгауларының, тастымалларының башларын бөкте. Шуның өстенә Шәйбәк белән Сәйфуллага да берәр күлмәк-ыштан тегеп бирде. Бу эшләрнең һәммәсе дә машинасыз, кул белән генә эшләнгәнгә күрә, байтак вакыт алдылар. Аның бу ай эчендә көннәре генә түгел, төннәре дә йокысыз үтте.
Шундый эшләр белән санаулы көннәрнең үткәне сизелми дә калды. Китәр көннәр якынлашкан саен, Вахитның хөрмәте артты. Шуның саен аны яхшырак кунак итеп, туйганчы күреп калырга тырыштылар.
Вахит үзенең мәдрәсә иптәшләре белән күрешеп, остазыннан фатиха алып кайтыр өчен киткән чагында, аның тизрәк кайтуын теләп:
– Иртәгәдән калмый кайт, балам! – дип ялынып калдылар.
Мәдрәсәдә укучылардан, Вахиттан башка, тагын берничә шәкерт солдатка алынган икән. Алар, мәдрәсәдә бергә очрашып, актык кичне бергә кундылар, бергә зарландылар. Иртәгесен хәзрәткә күрешергә дә бергә бардылар, һәрберсе электән хәзерләп алып килгән сәдакаларын биреп, хәзрәтнең хәер-догасын үтенделәр.
Хәзрәт, яңа тормышка китәчәк бу шәкертләрен берәм-берәм карап алганнан соң:
– Падишаһ хәзрәтләренә яхшы хезмәт итегез, аның олуг түрәләренә итагатьчел176 булыгыз… Намазларыгызны калдырмаска тырышыгыз… Ятлаган догаларыгызны күңелегездән чыгармагыз, һәрвакыт тәкрарлап торыгыз… – дип вәгазь иткәннән соң, бик озын фатиха биреп, шәкертләрен озатып, яңа тормышка чыгарып җибәрде.
Алар, күп еллар торган мәдрәсәләреннән, күп еллар укыган остазларыннан аерылып, тиздән әллә кайларга, һичбер таныш булмаган җирләргә китүләрен уйлап, үзләренең авылларына таралдылар. «Китәрләренә ике-өч көн генә калды, күреп калыйк инде» дип торган ата-аналары янына кайттылар.
Вахит, күз өстендәге каш кебек, кадерләп каршы алынды. Калган ике көннең һәрбер минутын хисаплап, аерылу сәгатен уйлап, өйләрендә үткәрде.
VI. Кошлар очып җитмәс җиргә…
Вахит иртәгә китәсе төнне аны озату өчен төн буе хәзерләнү, «аны күреп калу» белән үтте. Вахит үзе дә хәзерләнде, әллә нинди догалыклары күкрәк кесәсенә тегелде; кирәк булыр дип, кайбер китапларын алды.
Таң белән аның иптәшләре килеп, авылдан бергә чыгып китәргә булдылар. Иртә булуга карамастан, әллә ничаклы халык җыелып өлгерде. Озатучылар, китүчеләр белән кайта-кайта күрешеп, фатихалар биргәннән соң, алар чаналарга төялеп кузгалып киттеләр.
Кузгалу белән, Шәйбәк белән Сәйфулла бергә кушылып:
Чуен чүлмәк авызы тар –
Пешә солдат ашлары,
Кошлар очып җитмәс җиргә
Китә солдат башлары, –
дип җырлап җибәрделәр. Вахит, шәкерт кеше булганга күрә, җырга катнашмаса да, күңеле әллә нишләп нечкәреп китте. Аларның бу җырларыннан, өзелеп чыккан моңнарыннан ата-аналары гына түгел, чит кешеләрнең дә күзләре яшьләнеп, иреннәре селкенде. Алар чыгып киткәч, авылның бер җире китек төсле булып, өй эченнән мәет чыккан төсле булып калды.
Алар, өяз шәһәренә барып, воинский начальникка мәгълүм булып, берничә көн торгач, шул өязнең төрле авылларыннан җыелган әллә ничаклы новобранецларның төрлесен төрле шәһәрләргә җибәрергә билгеләп беттеләр.
Вахит белән Сәйфулла, тагын әллә кемнәр – Киев шәһәренә, Шәйбәк Аршау177 шәһәренә билгеләнделәр.
Боларның бик күбесе, шулар рәтеннән Вахит та, ул шәһәрләрнең кайдалыгын, еракмы-якынмы икәнлеген белмәгәнгә күрә, бер-берсеннән сорашырга керештеләр. Ләкин алар, бу шәһәрләрнең исемнәрен беренче рәт кенә ишеткәнгә күрә, кайда икәнлеген дә, ераклыгын да белми аптырашта калдылар. Бик күбесе үзләре бара торган шәһәрләрнең исемнәрен хәтерләрендә калдыра алмый җөдәделәр.
Болар үзләрен озатучы һәм каршы алырга килүче иске солдатлар, аларның башлыгы булган бер офицер карамагында, сарык көтүе кебек, вокзалга төшерелеп, бик озын итеп тезелгән вагоннарга каршы тезеп куелдылар.
Вокзалда халыкның күплеге, андагы шау-шу һәм төрле җирдә озынлы-кыскалы тавыш чыгарып, манёвр ясап йөргән паровозларның тавышлары, аларның ах-ух килеп, арлы-бирле пошкырып йөрүләре Вахитның да, аның белән бергә булган башка авыл җегетләренең дә башларын әйләндереп җибәргән кебек булды. Алар үзләрен чолгап алган бу гаҗәп нәрсәләргә, бер яктан, сокланып, бер яктан, исләре киткән кебек карап хәйранга калдылар.
Теге, боларны ияртеп алып төшкән офицер, папиросын кабызып бераз арлы-бирле йөргәннән соң, аның янына әллә нинди зур начальниклар килделәр. Теге офицер аларны честь биреп каршы алды. Алар бу офицерга карап, әмер биргән кебек берничә сүз әйткәннән соң, офицер алар алдында башын иеп ераклашты да, иске солдатларга карап, берничә сүз әйтте. Аның шул сүзләреннән соң новобранецларны вагоннарга тутырдылар.
Вагоннарга керү, анда кергәч урынлашу, бу вакыттагы шау-шулар бераз вакытка сузылды. Вагоннарның шалтырап кузгалулары, әле һаман утырып җитмәгән кешеләрнең давыл вакытындагы көлтәләр кебек бер якка авып китүләре белән генә бу шау-шу икенче төскә керде. Кайберәүләр, тәрәзәгә карап, үзләрен озатучыларга баш селектеләр. Кайберләре туган илләреннән китүләрен искә төшереп уйга калдылар.
Поезд йөрешен тизләтте, тирә-яктагы каралтылар, телеграф баганалары артка карап ага башладылар. Вагоннар, «без киттек» дигән кебек тавыш чыгарып, йөрешләрен тизләттеләр. Бара торгач:
– Киттек-киттек!.. – дип, ашыгыч тавыш чыгара башладылар.
Вахит, исен җыеп, тирә-ягындагыларга карады. Ул караганда, вагондагы җегетләрнең кайберләре әйберләрен куеп хәл җыярга, кайберләре өйләреннән алып килгән азыкларын ашарга, кайберләре төрле нәрсәләр хакында сөйләшергә керешкәннәр иде.
Ул кайбер солдатларның һәрнәрсәне аңлаган, кайсы шәһәргә баруларын алдан ук белеп барган кебек сөйләшүләренә сокланып, исе китеп карады. Бигрәк тә авыл киеменнән башкарак киенгән озын гына чәчле, урыс кыяфәтлерәк бер җегетнең үткерлегенә, аның урыслар белән теттереп урысча сөйләшүенә, һичбер нәрсәгә исе китмәгән кебек шат, уйнап-көлеп баруына гаҗәпсенде. Җаен китереп, ул җегеттән кайбер нәрсәләрне сорашырга уйлады. Аның иң беләсе килгән нәрсәсе – Киев шәһәренең кайсы якта, еракмы икәнлеген белү иде. Ул, кыяр-кыймас кына, теге озын чәчле җегетнең янына барып, сүзне шуннан башлап:
– Туган, без бара торган Киев каласы еракмы әле, ул кайсы якта? – дип сорады.
Теге үткер җегет, моның йөзенә карап алганнан соң:
– Ерак әле, поезд юлда күп тукталып тормаса, дүрт көндә җитәрбез. Соң, син кая барганыңны да белмисеңмени? – дип, Вахитка гаҗәпсенгән сыман карап куйды.
– Юк, белмим…
– Җәгърафия укымагансың, ахры, син?
Вахит аптырап калды һәм, уңайсызланып кына:
– Бездә андый нәрсәне укытмыйлар иде шул… – дип көрсенеп куйды.
– Нәрсәләр укыдың соң син?
Вахит нәрсә әйтергә дә белми, тик:
– Без дин укыдык, – дигән сүзне әйтте.
Теге җегет, аның бу җавабын ишеткәч, кызганган кебек булып:
– Тормыш өчен ул гына җитми шул, туган. Менә сиңа хәзер ул нәрсәләрнең һичбер файдасы юк бит! Сиңа бу тормышка күнегү бик авыр булыр… – диде һәм Киевның ничә мең чакрым булуын, кайсы якта нинди шәһәр икәнен – һәммәсен барып күреп кайткан кебек сөйләде.
Вахит, үзенең шул җегет кебек булмавына үкенгән кебек булып, бик тирәннән сулап җибәрде.
Теге җегет тә, Вахитның бернәрсә дә белмәвен аклап:
– Бу нәрсәләрне белмәүдә син үзең гаепле түгел инде… Безнең кебек түбән халыкка аңлау юллары бикле шул, тик үзең эт көнен күреп тырышсаң гына, тормыш юлын ачарга һәм тормыш баскычлары аша югары үрмәләргә мөмкин… Сиңа ул да туры килмәгән шул… – диеп куйды.
Вахит «түбән халык, аңлау юллары бикле» дигән сүзләрнең мәгънәләрен аңламады. Шулай да теге җегет аңа бик якын булып күренде, аның һәрбер эшен карап бара башлады. Теге җегет кайвакытта яшеренкерәп әллә нәрсәләр укый, үзе нәрсәдәндер сакланган кебек була, чит кеше килсә, укыган нәрсәләрен берәр җиргә куеп тора иде.
Вахит, туры китереп, аның нәрсәләр укыганын сорады. Теге җегет, тирә-ягына каранып алганнан соң:
– Гәзит укыйм, фабриклардагы эшчеләр эш ташлаганнар…. губернасында крәстияннәр боярларның җирләрен талаганнар, – дип, шул вакыттагы вакыйгаларны сөйләде.
Вахит, мондый сүзләрне беренче кат ишеткәнгә күрә, бернәрсә дә аңламады. Шулай аңламаганга күрә, кайтадан сөаль бирергә дә уңайсызланды һәм, поездның тыкырдаган тавышын тыңлап, әллә нәрсәләр уйлап, тирән фикергә батты.
Поезд берничә көн буенча шул шәплеге белән алга китте, түбәләре салам белән капланып, тик урталарында гына берничә яшел түбәле йортлары, ерактан күренеп торган чиркәүләре булган хисапсыз күп авылларны артка калдырды. Урталары әллә ничаклы чиркәүләр белән чобарланган, тирәләре озын торбалар белән маякланган зур-зур шәһәрләргә туктап үтте. Бу авыллар һәм шәһәрләр арасында вак-вак шакмакларга бүленгән крәстиян басуларын, алар рәтеннән бөтен басуларына бертөрле игеннәр чәчелгән, зур урманнар янында икешәр катлы, яшел түбәле йортлар рәтеннән ат сарайларына, иген амбарларына чаклы тимер белән ябылган зур-зур бояр имениеләрен үтеп китте.
Элек җир йөзенең киңлеген, андагы тормышның чобарлыгын, халыкларның төрлелеген белмәгән яңа солдатлар өчен бу юл гаҗәп озын, бу тормышлар баш әйләндергеч бер эш булып күренде.
Теге озын чәчле җегет, бер-берсенә капма-каршы булган бу ике тормышны күргән саен, йөзен чытып:
– Кайда барсаң да, шул ике төрле тормыш: һаман шул мең салам түбәгә бер яшел түбә, ярты дисәтинә янында мең дисәтинә… – дигән сүзләрне әйтә. Тик Вахит аның бу сүзләреннән бер мәгънә чыгара алмый, аның болар өчен кайгыруын күреп аптырый, урыс сыйфатлырак булуына карамастан, яхшы булуына гаҗәпләнә иде. Шуның өчен, барган саен, Вахит ул озын чәчле җегетне үзенә якын сизде. Аның сөйләгән сүзләре дә, биргән киңәшләре дә күңеленә якын тоелды. Аның үткерлеге, җегет сыманлыгы алдагы көндә, Вахит аптыраган чакта, файда итәр кебек күренде.
Шулай төрле күренешләр, чобар басулар, салам түбәле авыллар, яшел башлы бояр йортларын артка ташлап бара торгач, болар утырган поезд бөтенләй туктап, яңа солдатларны вагоннарыннан чыгарып тезделәр һәм, һәммәсен дә берәмләп барлаганнан соң, капчыкларын, төрле зурлыктагы сандыкларын аркаларына күтәртеп, иләмсез зур казармаларга алып барып тутырдылар.
VII. «Яңа кырык фарыз»
Казарма тормышы яңа килгән яшь солдатларның моңарчы күргән һәм белгән тормышларына бер дә охшамаганга, алар мондагы искиткеч каты тәртипләрнең һичберсе белән алдан әз генә дә таныш булмаганга күрә, бу тормыш аларга адәм төшенмәслек читен булып тоелды.
Көндәлек солдат уеннарын өйрәнү, әллә нинди эшләрне белүгә көч сарыф итү өстенә, үзләреннән аз гына югары булган башлыкларның итекләренә, киемнәренә чаклы тазартып бирү, аларның төрле йомышларын җиренә җиткерү, бер эш яки берәр сүзне аңламый, әз генә ялгыш селкенү яки берәр офицерга честь бирергә өлгерә алмый калу кебек эшләр өчен сәгатьләрчә мылтык күтәреп тору кебек җәзаларга дучар булулар, аларны миңрәүләтеп, машина кебек ихтыярсыз йөри торган бер нәрсәгә әйләндерде.
Мондагы катлаулы-катлаулы чиннарда булган башлыкларның: фельдфебель178, ротный, взводный, батальонный командир, начальник дивизии кебек исемнәрен белеп алу һәм аларның шул чиннарына карап әйтелә торган: Благородие, Высокоблагородие, Высокородие, Превосходительство, Высокопревосходительство дигән катлы-катлы титуллар (аларны мактап әйткән кушаматлар)ны ятлап истә калдыру, ул титулларны һичбер яңлышмый, кешеләренә карап, үз урыннарында әйтү, аларга очраганда, кулны башка терәп, аякларны туры басып, алар узып киткәнче, каккан багана кебек катып карап калу, берәр сүз әйтсәләр, баягы титулларга өстәп, «Так точно!» дип, коллык күрсәтү кебек эшләр борынгы төрле догаларны, «Иман шарты» ндагы кырык фарызларны ятлаудан да, намаз вакытында әгъзаларны туры тотудан да авыр булды.
Шулар өстенә патшаның үзеннән башлап хатыны, анасы, яңа туган балаларына, нәсел-нәсәпләренә чаклы исемнәрен ятлау:
– Его императорское величество государь император Николай.
– Её императорское величество государыня императрица Мария.
– Его императорское высочество наследник цесаревич и великий князь Алексей, – дигән сүзләрне хәтердә калдырып, башлыклар сораганда, боларның һәммәсен дә борынгы кырык фарызны ятлап сөйләгән кебек сөйләп бирә алу башларын тубал кебек ясады.
Шуларның һәммәсен дә белү, башлыкларга очраганда түбән дәрәҗәле солдатларның нинди түбәнчелектә тору, алар алдында үзләрен ни рәвешле тоту һәм, шундый тагын әллә нәрсәләрне өйрәнү юлларын белдерү өчен, боларның һәрберсенең кулына кечкенә генә берәр книгә биреп, өйрәнергә куштылар.
Бу книгә зурлыкта «Иман шарты» на охшаса да, урысча язылуы һәм эчендәге нәрсәләре белән охшамый иде.
Электән икмәк-тозлык та урысча белмәгән, язу-сызуның нәрсә икәнен дә төшенмәгән крәстиян балалары өчен бу нәрсәне аңлау, белү чиксез авыр булды.
Теге озын чәчле җегет, бу нәрсәләрне электән белеп килгән кебек, шунда ук белеп алды да, Вахитка карап:
– Боларны белү сиңа авырдыр, – дип, аны кызганган кебек булды һәм: – Элек: кяфермүсән, мөселманмүсән? Җавап: әлхәмделиллә, мөселманмән. Кем милләтеннән торырсән? Җавап: Ибраһим галәйһиссәлам милләтеннән торырмән. Кем силсиләсеннән торырсән? Җавап: Хуҗа Әхмәт Ясәви силсиләсеннән торырмән. Силсилә179 ничәдер? Җавап: дүрттер. Нәләрдер?
– Әүвәл – Хуҗа Әхмәт Ясәви, икенче – Габделхаликъ Гыйҗдевани… дип, әллә нәрсәләрне өйрәтәләр, аларга титуллар бирәләр иде, монда да нәкъ шулай инде, – дип көлеп куйды.
Ул җегет тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, казарманың әллә кайсы җиреннән «Нурый Сәгыйтов!» дип кычкырган тавышны ишеткәч, ул, озын чәчле җегет, тиз генә шул тавыш ягына китте.
Вахит ул җегетнең исеме – Нурый, фамилиясе Сәгыйтов икәнен белде һәм аның болай иркен сөйләвенә аптырап калды.
Вахит ул озын чәчле җегетнең (Сәгыйтовның) Ибраһим галәйһиссәламнән, Хуҗа Әхмәт Ясәвидән көлеп, «Иман шарты» нда өйрәтелгән «фарыз» нәрсәләрне урыслар тарафыннан солдатларга өйрәтелә торган «Словесность» ларга тиңләштерүенә бераз рәнҗеп калса да, аның яхшы якларын күз алдына китереп, «Дөньяда әллә кемнәр була… Бернәрсәдән дә курка белмиләр…» дигән уйга төшеп, Сәгыйтовка булган рәнҗүен бетерде, аның «зур мәдрәсә»дә укый алмавын уйлап гафу итте.
Сәгыйтовның һәрвакыт ачык йөзле булып, һәркемне якын күреп, чын күңелдән сөйләшүе аркасында, аны бу ел килгән яшь солдатлар гына түгел, үткән елда килеп, казарма тормышына өйрәнеп беткән карт солдатлар да ярата башладылар. Ул шул яратылуы аркасында әллә нинди уен-көлке сүзләр сөйләргә башлый да монда өйрәтелә торган нәрсәләргә һәм зурларга180 каршы башкалар әйтә алмый торган сүзләр сөйләп ташлый. Соңыннан, сүзен уен-көлкегә борып, теге серле сүзләрнең мәгънәсен җиңеләйтеп куя иде.
Солдатлар арасында кайбер кара эчлерәк булганнары аның:
– Безнең эшче-крәстиян шулай инде, зурлар белән килешеп булмый… – дигән кебек сүзләренә кырын мәгънә бирергә теләсәләр дә, чынлап та, яңа гына сукасын, кулындагы чүкечен ташлап килгән саф күңелле солдатлар алай кырын мәгънә бирүне күңелләренә китереп чыгармый, тик:
– Чудак син, Сәгыйтов!
– Ну, кызык та соң үзе, әллә нәрсәләр сөйләп бетә!
– Шулай уен-көлке сөйләүчеләр булмасалар, безнең бу күңелсез тормыш ничек үтәр иде? – дигән сүзләр белән үзләренең Сәгыйтовны яратуларын гына белдерәләр иде.
Берничә айдан соң Сәгыйтов, түбән чинлы һәрбер гади солдатларга белергә тиешле нәрсәләрне өйрәнеп бетеп, полкның писаре булып билгеләнде. Ләкин ул үзенең һәркем кызыга торган бу «дәрәҗә»сенә бер дә исе китми, һаман да буш вакытын элекке иптәшләре белән бергә үткәреп, элекке төсле простой мөгамәләсен дәвам иттерде. Аның урыны югарылануга карамастан, һаман шулай простой булуы солдатларның аңа карата булган мәхәббәтләрен тагын да арттыра төште.
Шуның белән бергә, ул һәрвакыт берәр нәрсәне белмәгән яки төшенмәгән солдатларга ул нәрсәне белергә ярдәм итә, юлларын өйрәтә иде. Шундый яктан аның Вахитка да күп файдасы тиде. Туры килгәндә, аңа урысча хәрефләрне өйрәтеп, укырга димләде, күп вакытта:
– Урысча белергә кирәк, югыйсә син авырлык күрерсең. Мона бу титулларны өйрәнү, әллә кемнәрнең исемнәрен ятлау тормыш өчен кирәк булмаса да, чикәгә181 йодрык төшмәс өчен, «под винтовку» тормас өчен кирәк була ул… Ә мона бу винтовканы яхшы саклап, туры ата белергә өйрәнергә тырыш, ул бервакытта бик кирәк булыр… – ди дә, үзе дә бер нәрсәдән шикләнгән кебек, тирә-ягын карап ала һәм: – Әйе, ул кирәк булыр, ул бик кадерле нәрсә… – дип, сүзне Вахит аңламаган рәвештә бетереп куя иде.
Вахит аның бу «кирәк булыр» дигән сүзеннән «сугышка барганда кирәк булыр» дигән сүзне дә, борын «Китабел-җиһад» та укыганча, «кяферләр белән сугышканда кирәк булыр…» дигән сүзне дә уйлый да аптырап кала иде. Кайвакытта аның бу сүзне ачык итеп әйтмәвенә эче поша, иркен бер вакыт туры китереп, нинди вакытта кирәк булачагын сорарга исәпләп тә куя иде…
VIII. Серле китап
Вахит, бик күп этләнә торгач, казарма тормышына күнегә, анда өйрәтелә торган «яңа иман шартлары» на, яңа «зур» кешеләрнең исем-фамилияләренә, аларның бу тормышта нинди урын тотуларына һәм казарманың авыр тәртипләренә күнегә башлады. Шулай да ул, авылга хат язганда, һаман да хатларын «Әлхат-нисфылмөлякат182» дип башлый һәм «Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы әткәем хәзрәтләренә безки патша хезмәтенә грифтар улып йөргүче, сезне бер күрергә зар-интизар улып торгучы безки газиз балагыздан биниһая183 сәлам…» дип башлый, һаман борынгыча зарлана, борынгыча һәр аяк баскан авылдашларына чаклы сәлам әйтеп бетергәннән соң, үзенең канаты булса, кош кебек очып кайтырга теләвен белдерә иде. Шуңа каршы ата-анасыннан өзелеп, сызланып язган хатларны алганда, бу тормыштан тизрәк хәляс булуны184 өмид итеп, теге күкрәк кесәсенә тегеп куйган догалыкларны алып, күзләрен гарешкә185 терәп укый торган иде. Ул догалыкларны укып, анда артык бирелеп китеп, дежурный офицерның килгәнен күрмиенчә, честь бирергә өлгерә алмый калып, берничә рәт чикәсенә дә алды.
Берничә рәт «Гололобый татарин!» дигән сүзләрне ишеткәннән соң, үзенә чират җитми торып, ашамаган көенә төнге каравылга китәргә мәҗбүр ителде. Вахит мона шундый авырлыкларны берничә рәт татыганнан соң гына, ул «хассиятле186 догалар» ны укуын сирәкләтте. Шундый яхшы хезмәт итеп тә, шундый «хассиятле догалар» ны укып та шундый авыр җәзаларга грифтар булганнан соң, теге озын чәчле Сәгыйтовның «Бу титулларны чикәгә төшмәс өчен генә белергә кирәк» дигән сүзенең һәм аның зур кешеләргә каршы «хөрмәтсез» сүзләр әйтүенең мәгънәсен аңлагандай булып, Сәгыйтовка мәхәббәтен арттырды.
Ул, җәй көнендә лагерьга чыкканда, зур тупларны күреп, «Китабел-җиһад» ны укыган вакыттагы мәнҗәникъларны «кяферләр» гә каршы сугышырга өйрәнүләрен күз алдына китереп, тормыш баскычларының төрлечә икәнен уйлый башлады. Шундый вакытларда аның күз алдына теге озын чәчле Сәгыйтов белән зур чалмалы хәзрәт килеп, икесе ике якка чакырган кебек була башлыйлар.
Вахит мондый вакытларда, үзеннән-үзе шикләнеп, электә теле өйрәнеп беткән «ләхәүлә вә лә куәтә»ләрен187 укырга теләсә дә, әллә кемнәр аңа бармак селеккән кебек булдылар. Әллә нинди көч аны ике якка тарткан кебек сизелде… Ул, киң сахрадан казармага кайткач, үзен шундый икеләнү арасында күрә башлады…
Көзге караңгы төннәрнең берендә Вахит казарманың эчендә каравылга куелган иде. Ул, винтовкасын аркасына салып, арлы-бирле бераз йөрегәннән соң, зур ишегалдында һәр көн каравылчылар утыра торган ящик өстенә утырып, үзенең тагын ике елдан авылга кайтуын уйлап, башын түбән иеп, хыялга батты. Бу вакытта аның аяк астында кечкенә бер китап ятса да, ул аны тиз генә алмый, тик алдагы көннәрнең берсендә авылга кайткач көн күрү планнарын бераз уйлаганнан соң гына кулына алды.
Китапның тышына болар өйрәнә торган книгәнең тышындагы кебек мылтык сурәте төшерелгән, шул ук книгәнең тышындагы сүзләр язылган иде.
Вахит ул книгәне, берәрсенең ялгыш төшереп калдырган книгәседер дип уйлап, бераз тотып торды да эчен ачып карады. Китапның беренче битенең башында эре генә хәрефләр белән язылган «Кто наши враги?» дигән сүзләрне яңа гына хәреф танып килгән балалар кебек берәмләп укып чыкканнан соң:
– Товарищи, мы рабочие и крестьяне… – дигән сүзләрне тезәргә кереште.
Ул шул сүзләрне әйтеп тә өлгерә алмады, бик көчле бер кул, аның уң беләгеннән тотып, кулындагы китабын тартып алды да, аның тышын карау белән, Вахитка ачулы күзен төшереп:
– Ах ты, сволочь, изменник!..188 – дип җикергәннән соң, теге китапны икегә бөтәрләп кесәсенә салды һәм: – Ты за это преступление будешь отвечать! – дип, коридор буйлап казарманың теге як башына китте.
Вахит һичбер уйламаганда булган бу эшкә аптырап калды һәм, тиз генә урыныннан сикереп торып, бик туры басып, уң кулын чикәсенә терәп:
– Так точно, ваше благородие… – дигән сүзне әйтеп, теге офицерның артыннан карап калды.
Вахитка солдатларга өйрәтелә торган «Иман шарты» кебек теге кечкенә китапта «Хөкүмәт боерыкларын җиренә җиткермәүчеләр, падишаһ хәзрәтләренең нинди генә булса да берәр әмер-фәрманына карышучылар, начальство тарафыннан кушылган эшне җиренә җиткермәүчеләр – мәмләкәтнең эчке дошманнары» дип өйрәткәннәр. Әллә ничә төрле җәзалар белән куркытып, бу нәрсәләрне аның канына сеңдереп бетергәннәр иде. Ул, бу серле китапның, башындагы сүзләргә карап, шундый бер китаптыр дип уйласа да, эшнең болай булып чыгуын күргәч, баскан урынында катып калды. Нахак бәлагә эләгүеннән куркып, тәннәре чымырдап китте.
Ул кечкенә берәр эш сәбәпле чикәсенә алганда, «под винтовку» торган чакларында да башлыкларның бу чаклы ук ачуларын күргәне юк иде.
Озак та үтми, теге офицер взводный белән икенче бер солдатны ияртеп алып килде дә, взводныйга карап берничә сүз әйткәннән соң, Вахитның исем-фамилиясен, кайсы рота, кайсы полк икәнен язып алды да ашыгып чыгып китте.
Ул киткәч, взводның, Вахитка карап:
– Сиңа ни булды, Җагфаров, неужели син дә шундый эшләр белән чобаласың? Мин синнән бу эшне көтмәгән идем. Бик кызганыч… Хәзер бар, урыныңа кит! – дип, алыштырып, теге солдатны постка куйды.
Борынгы вакытта хәзрәте Гали булып гайрәтләнгән безнең Вахит, теге взводныйга честь биреп, ул китапны идәннән генә тапканын, үзенең бернәрсә дә төшенмәгәнен әйтергә теләп караса да, рәтләп төшендерә алмагач, үзенең урынына китте. Алдагы көндә авылга кайтып, дөнья көтү планнарын уйлап утырганда, мондый бер бәлагә очрап, күзләренә йокы кермәгәнгә күрә, таңны көтәргә кереште.
Таң алдында солдатлар уятылдылар, алар, көндәге кебек, бер-берсеннән ашыгып, иртәнге занятиегә, үзләренә билгеләнгән эшләрне җиренә җиткерергә китәргә хәзерләнәләр иде. Көн иртә булуга карамастан, бүген төнлә һәм кичә кичтән күрше казармаларда солдатларга укырга ярамый торган әллә нинди брошюралар таратылуы, күрше казармаларда һәм бу казарманың өске катында берничә кешенең арестовать ителүләре колактан-колакка сөйләнә, шуның өстенә вак-төяк башлыклар утка баскан песи кебек ашыгыч, куркыныч хәрәкәт күрсәтәләр иде.
Эшнең болай булуын күргәч, Вахитның куркуы тагын да артты. Эш аның белән генә калмый, фельдфебельның, Вахит янына килеп:
– Сиңа бүген занятиегә барырга ярамый, шунда гына тор! – дип әйтүе аның куркуын мең кабат арттырып җибәрде.
Солдатлар занятиегә китеп, калганнары төрле эшкә керешеп, бераз торгач та, ротный командир белән берничә офицер, тагын берничә солдат боларның казармасына килеп, һәммә солдатларның урыннарын тентеп, сандыкларын печатьләп, аерым бүлмәгә тутыра башладылар.
Эш болайга киткәч, Вахит эшнең зурга китүен тагын да тулырак аңлады, йөрәге ныклап тибәргә кереште. Теге тентүчеләр казарманың теге башындарак булуына карамастан, аяк өстенә басып, уң кулын җәеп чикәсенә терәде дә аларның килүләрен көтә башлады.
Ул, үзе турысына җиткәч тә, үзеннән берәр нәрсә сорауларын көткән иде. Ләкин алай сорау-фәлән булмады. Аның койкасын караганнан соң, өеннән алып килгән сандыгын печатьләп, аның хакында берничә сүз сөйләшкән кебек булып, аңа ачулы карашларын ташлап, алга киттеләр. Ул, шул урында баскан көенчә, таш багана кебек катып калды.
Солдатлар занятиедән кайтканчы, шул рәвешчә тентүләр дәвам итте. Алар кайтканнан соң, һәрберсенең исем-фамилиясе белән чакырып, үзләренең күзләре алдында теге печатьләнгән сандыкларын ачып, аларның эчендәге әйберләрен карап, хат, китап кебек нәрсәләрне бер җиргә өяргә керештеләр.
Вахитның сандыгы эченнән берничә иске китап белән әти-әниләреннән килгән бер дистәгә якын хат чыкты. Бер-ике солдатның сандыгыннан тышына мылтык сурәте төшерелгән, кичәге Вахит кулыннан үткән серле китап кебек китаплар табылды. Сандыкларыннан шундый китаплар табылган солдатларны шунда ук башка солдатлардан аерып куйдылар.
Бу эшне күргәч, башка солдатларның йөзләре агарынып китте.
Вахит, үзенең сандыгы эченнән бернәрсә дә чыкмавын, кичә теге серле китапны идәннән табып алуын, аның өчен генә әллә виноват та булмавын уйлап, аз гына тынычлана төште.
Казармада тентүләр беткәннән соң, озак та үтми, солдатлар арасында колактан-колакка сөйләнгән тагын бер хәбәр чыкты: кичә шәһәрнең теге ягындагы казармаларда сапёрларның кузгалулары, аларны басарга казачий отряд белән кайсыдыр полкның, кайсыдыр ротаның баруы, берничә кеше үлеп, әллә ничаклы кешеләрнең арестовать ителүләре һәм бу эшләр кемнәрнеңдер патшага каршы котыртуларыннан килеп чыгуы сөйләнде.
Бу хәбәр Вахитка тагын да нык тәэсир итте. Ул, теге китапны кулга тотып каравы аркасында, үзен шул патшага каршы баш күтәрүчеләргә катнашкан кебек сизде.
Озак та үтми, сандыкларыннан серле китаплар чыккан теге солдатлар белән бергә Вахитны батальонный командирның кәнсәләриясенә алып киттеләр.
Эш болай зурга киткәч, Вахит үзенең ныклап эләгүен, әллә тагын берничә ел иленә, туган авылына кайта алмавын уйларга кереште.
Анда баргач, иң элек Ефимов дигән бер урыс солдатын чакырып эчкә керттеләр. Вахит белән башкаларны каравыл астына алып, кәнсәләриянең ишек төбендә көттерә башладылар.
Ефимовтан бик күп нәрсәләр сораштылар, күрәсең, бик озак торды.
Аның шулай озак торуын күргән саен, Вахитны калтырау алды, эченнән әллә нәрсәләр укырга уйлаган иде, теле күңеленә буйсынмады. Үзенең хәзер, моңарчы уйламаган рәвештә, урыс крәстияннәренең җегетләре белән бергә гаепләнеп йөрүен уйларга кереште.
Бик озак торганнан соң, Ефимовны кораллы бер солдат ияртеп чыгып каядыр алып китте.
Аның кораллы солдат каравылы астында китүен күрү Вахитның да, башка «гаепле» солдатларның да йөрәкләренә без белән чәнечкән кебек ясады.
«Вахит Жагфаров!» дигән тавышка Вахит сискәнеп китте дә, үзен туры тотарга, йөзендә курку белдермәскә тырышып, теге зур залга барып керде. Анда батальон командирларыннан башка берничә генерал кебек кешеләр утыралар, берничә офицер аяк өстендә торалар иде.
Бу күренеш Вахитның күзенә коточкыч булып күренде. Бу кешеләр алдында хәтта аларның ротный командирлары да урынында тик кенә басып тора алмый, үзендә бертөрле каушау сиздерә, тегеләргә карап, күтәргән кулын башыннан алмый иде.
Вахит ияген турылатып, аякларын тигез басып, кулын күтәреп честь биргән хәлдә теге зур түрәләрнең алларынарак килеп басты да аларның сорауларына җавап бирергә хәзерләнде.
Теге зур начальниклар Вахитка зәһәрле күз ташлаганнан соң, араларыннан берсе:
– Как ваша фамилия? – дип сорады.
– Җәгъфәрев, ваше благородие…
Аның йомшарган авызыннан чыккан «җ» авазын аңламадылар да:
– Как? Жагфаров? – дип тәкрар сорадылар.
– Так точно, ваше благородие! – диде. Аның фамилиясе шулай икәнен ротный дөресләп куйды.
Вахитның исемен сораганнан соң:
– Ты грамотный? – дигән сөальне бирделәр.
– По-татарский түлке грамотный.
– Где учился? – дигән сорауга ул тагын каушап төште:
– Татарский мәдрәсә учился, ваше благородие… – дигән булды.
Тегеләр аның хакында «…татарин, может быть, он ничего не понимает…» дигән кебек сүзләр сөйләшкәннән соң, берсе:
– Чему вас учили? – дигән сөальне бирде.
Вахит, болай уку хакында сүз барганын белеп, бераз иркенләп киткәндәй булды:
– Куръан учился, «Төхфәи фәраиз» учился, ваше благородие, – дип, үзенең укыган китапларын тезде. «Китабел-җиһад» ны укыганымны белсәләр, зуррак гаепле ясарлар дип, үзенең «Мохтәсар» укыганын яшереп калдырды.
Вахитның «Куръан учился, «Төхфәи фәраиз» учился» дигән сүзләреннән җавап алучылар, әлбәттә, бернәрсә дә аңламадылар һәм аның урысча белмәвен, боларның теләкләренә кирәк булган җавапларны бирә алмавын белеп, тәрҗемәче (переводчик) китерергә мәҗбүр булдылар.
Моннан соң Вахит үзенә бирелгән төрле сөальләргә переводчик аркылы җавап бирергә кереште.
Переводчик, сораучының сүзләрен тәрҗемә итеп:
– Ул китапларда нәрсәләр укыдың соң? – диде.
Вахитны бик нык кабзыять189 алганлыктан, татарча сүзләрне бозып, урысча акцент (шивә) белән әйтеп китте һәм:
– Намаз өйрәнгән, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәнгән, мал бүләргә өйрәндек, никах, талак өйрәнгән… иман белән… – уйланып торганнан соң: – Һәм диндә кирәк булган хөкемнәрне тикшергән… – дип җавап бирде.
Тәрҗемәче Вахитның бу сүзләрен бермә-бер тәрҗемә итеп биргәннән соң, сораучылар аның биргән җавапларының башкаларына гаҗәпләнмәсәләр дә, «мал бүләргә өйрәнгән…» дигән сүзенә гаҗәпсенү күрсәтеп:
– Нинди малны бүләргә өйрәнгән соң ул? – дип сорадылар.
Вахит:
– Фаразан190, берәр кеше үлеп, аның малы калса, шул малларны шәригать кушуы буенча аның варисларына бүлеп бирергә өйрәндек, – диде.
Начальникларның йөзендәге ачу беткән кебек булып, алар, үз араларында нәрсәдер сөйләшеп алганнан соң:
– Син крәстиянме, эшчеме? – дип сораттылар.
– Крәстиян, ягъни авыл кешесе.
– Җирегез бармы?
– Бар.
Сораучылар, тырнак астыннан кер эзләргә тырышкан кинаяле рәвештә:
– Әллә сезгә тагын да җир кирәктер? – дип сорадылар һәм бу сүзләре белән алар Вахитның җирсезлектән зарлануын белмәкче булдылар.
Вахит аларның бу сөальләренең, әлбәттә, чын мәгънәсен аңламады.
– Җир аз да, аны кайдан аласың соң? – дигән җавапны бирде.
– Шулай икән… Ә соң сезнең якта бояр җирләре юкмы?
– Бар.
– Авылларыгыз аларның җирләренә кызыгалармы? Соң сиңа шул хакта хат язмыйлармы?
– Алар ул хакта сөйләшмиләр иде, хат та язмыйлар.
– Ә сез монда солдатлар арасында җир-су хакында сөйләшәсезме?
– Юк.
– Әллә сөйләп йөрүчеләр бардыр?
– Ишеткәнем юк.
Вахит аларның җир-су хакында күп-күп сорашуларын күреп каушый төште. Нурый Сәгыйтовның бу хактагы кайбер сүзләре исенә килеп, әйтергә дә уйлап куйган иде дә, эшнең тирәнгә китүеннән куркып әйтми калдырды.
– Урысча укый беләсеңме? – диделәр.
– Аз-маз гына хәрефләр таный башладым.
– Кичә синең кулыңнан алган китапны укып чыктыңмы?
– Юк, тик башындагы бер генә сүзен укыдым.
– Анда нәрсә дигән?
Ул серле китап Вахитның исенә төшеп, ничек әйтергә белми аптырап калды һәм көч-хәл белән «Безнең дошманнар кем соң?» дигән сүзне әйтте. Сораучыларның берсе зур көмеш портсигардан әгъла191 папирос алып кабызды да, Вахитка карап:
– Синең дошманнар кем соң? – дигән сөальне бирде.
– Безнең… безнең дошманнар – хөкүмәткә хыянәт итүчеләр, патша әмерләренә карышучылар… – дип, һәр көн ятлый торган нәрсәләрен тезеп алып китте.
Ул бәләкәй чагында кешеләр үлеп, кабергә күмелеп, күмүчеләр кырык адым киткәннән соң, Мөнкир, Нәкир дигән фәрештәләрнең утлы чукмарлар тотып килүләрен һәм төрле сөальләр бирүләрен, әгәр дә дөрес җавап бирә алсаң, сөаль фәрештәләреннән кыйналмый, оҗмах нигъмәтләрен ашый башлавын укыган иде. Хәзер дә ул бу җаваплардан соң шул вакытларны исенә төшерде һәм, үзенең бу кешеләрнең сораганнарына җавап бирә барып, боларның кулларыннан котылуын уйлап, бераз тынычлана төште.
Аның бу җавабыннан соң тегеләрнең дә чырайлары ачылып китте, һәм сораучы:
– Шулай, дөрес… – дип куйды, ләкин аның артыннан ук:
– Ул китапны кайдан алдың? Сиңа аны кем бирде, биргәндә нәрсәләр әйтте? – дигән яңа сөальләр бирделәр.
Вахит идәннән табып алуын, бер кеше дә бирмәвен сөйләде.
– Шундый китапларны таратып йөрүчене күрдеңме? – диделәр.
– Юк.
– Әллә күргәнсеңдер?
– Бер дә күрмәдем, ваше благородие.
– Дөресен әйт, үзеңә бернәрсә дә булмас!
– Так точно, ваше благородие.
Вахит артык каушавы аркасында моңарчы биргән җавапларында «ваше благородие, ваше превосходительство» кебек сүзләрне әйтергә онытып килгән иде. Хәзер ул сүзләр капыл гына аның исенә килеп, һәрбер сүз артыннан теге титулларны тәкрарлый башлады.
– Табып алгач та, ник ротныйга тапшырмадың?
– Аның нәрсә икәнен белмәдем.
– Нурый Сәгыйтов белән танышмы син?
Бу сөаль Вахитны тагын авыр хәлгә калдырды. Хәзер тануның мәгънәсе булмавын аңлап:
– Таныш, – диде.
– Шулай…
– Соң ул сиңа нәрсәләр сөйли иде?
– Укырга куша иде.
Тегеләрнең йөзләре үзгәреп китте, аларның берничәсе, бердән ашыгып:
– Нәрсәләр укырга куша иде? – дигән сөальне бирделәр һәм: – Дөресен әйт! – дип кычкырдылар.
Вахит куркуыннан агарып китте һәм калтыранган тавыш белән:
– Так точно, ваше благородие, ул укырга куша иде…
– Нәрсә укырга куша иде?
– Нәрсә – әнә теге солдатларга белергә кирәк булган «Словесность» ны белергә, аны белер өчен, урысча укырга куша иде…
Тәрҗемәче, Вахитның сүзләрен төзәтеп, урысча букварь укырга өйрәтүен өстәп куйды.
– Ник ул сине укырга куша иде?
– Ул мине кызгана иде, белмәсәң авыр булыр, ди иде…
– Нәрсә авыр була?
Вахит тагын каушады:
– Солдат уеннарына өйрәнү авыр була…
Начальниклар, үзара нәрсәдер сөйләшкәннән соң:
– Хәзер авырмы соң? – диделәр.
Вахит, көрсенеп алганнан соң:
– Хәзер авыр түгел инде, өйрәндем, – диде дә, ярты сәгатьтән артык һич кузгатмый басып торган аякларын кузгатып, тагын рәтләп басты һәм ярты сәгать буена күтәреп тора торгач талып беткән кулын селкетеп, тагын чикәсенә терәде.
Сораучылар, тагын әллә ничаклы сораулар биреп, җавап алганнан соң һәм үзара бераз сүз алышканнан соң:
– Бар, хәзергә казармага кайтып тор, – дигән сүзләрне әйтеп, Вахитны чыгарып җибәрделәр.
Вахит, ерткычлар уртасыннан ычкынган кеше кебек чыгып, иркенләп тын алды. Талган кулын алай-болай селкеп рәтләде. Үзенең бу серле китап бәласеннән котылу-котылмавын һәм Нурый Сәгыйтовның бу эшкә нинди мөнәсәбәте барлыгын уйлап, казармага кайтып керде.
Аның иптәшләре бик зур эш булган кебек каршы алдылар һәм нәрсәләр булганын сораша башладылар.
Вахит, мондый көтелмәгән зур эшкә эләгүеннән бик курыкканлыгыннан һәм начальникларның төрле нәрсәләр сорауларыннан артык каушаганлыктан, иптәшләренең сорауларына рәтләп җавап бирә алмады. Үзенең тагын бер бәлагә эләгүеннән куркып, мөмкин кадәр сөйләшмәскә тырышты. Эчтән генә теге серле китапта нәрсәләр язылуын, ни өчен җир мәсьәләсе хакында һәм Нурый Сәгыйтов турысында сорашуларын, ул эшләрнең үзенә нинди мөнәсәбәте бар икәнлеген уйларга кереште.
IX. «Мәмләкәт хаиннәре192»
Бүген казармадагы тормыш көндәгегә караганда үзгәргән, общий правилолар башкарган, шуңа караганда шәһәрдә бер үзгәрешнең барлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Хәзер бер каравыл урынына ике каравыл куелып, казарма тирәсендә атлы казаклар йөри, жандармнар күренә. Унтер-офицер, ротныйлардан башлап һәммәсенең дә төсләре качкан, һәммәсе дә бик мөһим, ашыгыч бер эш булган кебек җитезләнгәннәр, башка көннәргә караганда әллә ничә тапкыр усалланганнар, ерткычланганнар иде.
Шуның өстенә казарманың коридор һәм ишек төпләренә военное положение хакында приказлар ябыштырылып, аларда гаскәри хезмәттә булган кешеләрнең үзләрен ничек тотарга, ничек итагать итәргә, властьның әмерләрен ни рәвешле үтәргә тиешлекләре хакында катгый әмерләр булу өстенә боларга каршы килүчеләргә, бу әмерләрнең кечкенәсен дә җиренә җиткермәүчеләргә иң зур, иң каты җәзалар булуы хакында язылган иде.
Эш болар белән генә калмады, көннең иртә булуына карамастан, бөтен солдатларны ишегалларына чыгарып тезделәр дә кемнеңдер килүен көтәргә, тын да алмый шунда басып торырга куштылар.
Озак та үтми, ак ат өстендә үзенең әллә нинди иярченнәре белән дивизия начальнигы килеп керде. Аның керүенә простой солдатлардан алып бөтен гаскәри бүлекләрнең башлыклары, аякларын тигез басып, кулларын уң як чикәләренә куеп, беравыздан «Здоровие желаю, ваше…» дигән сүзләр белән каршы алдылар. Аларның меңләгән авызларыннан чыккан бу сүзләрнең башы аңланса да, соңгы яклары бергә кушылып «Дра-ра-ра-ра!» дигән кебек гөбердәгән, мәгънәсе булмаган бер тавышка әйләнеп, тирә-якка таралды.
Алар ак ат өстендәге кешене шулай зурлап каршы алганнан һәм тавыш-тын басылганнан соң, дивизия башлыгы, уртага туктап, военный губернаторның солдатларга карата язган фәрманын укырга кереште. Ул фәрманда стеналарга ябыштырылган сүзләр булу өстенә кемнәрнеңдер, тыныч халык һәм гаскәриләр арасында коткы салып, «тыныч мәмләкәт» не тынычсызландырыр өчен, яшерен нәрсәләр таратулары, шундый «мәмләкәт хаиннәре» нең кайберәүләре кулга эләгүләре, патша һәм аның тарафыннан мәмләкәтне идарә итәргә билгеләнгән хакимнәрнең әмерләренә буйсынудан баш тартып, мәмләкәтнең тынычсызлыгына сәбәп булучыларга һичбер рәхимсез, шәфкатьсез иң каты җәзалар бирелүе хакында катгый сүзләр язылган иде.
Шул сүзләргә өстәп, дивизия башлыгы үз тарафыннан солдатларның мондый коткыларга иярмәскә, сәдакать193 өчен биргән антларына хилафлык итмәскә тиешле булуларын, араларында шундый кешеләр барлыгы сизелү белән, тиешле урыннарга тапшырырга кирәклеген, әгәр дә шундый яшерен эшләрне сизеп тә әйтми калдырган гаскәриләр була икән, аларның иң каты җәзаларга грифтар194 булачакларын әйтеп үтте.
Аның бу сүзләрен башлап гаскәри башлыклар, аларга ияреп түбән дәрәҗәдәге солдатлар ризалык күрсәтү галәмәте белән тавышланып каршы алдылар һәм һәрвакыт андый мәмләкәт хаиннәренә каршы торачакларын белдерделәр.
Гаскәриләрнең шундый беравыздан шулай итагать иткән кебек күренүләре дивизия башлыгын шатландырган кебек булды, ачулы йөзе әз генә ачылды.
Ләкин аның «мәмләкәт хаиннәре» дигәне кемнәр икәнен беләсе килү, аларның нинди яшерен нәрсәләр таратып, гаскәр һәм халыкларны нәрсә эшләргә өндәүләрен белергә теләү бөтен түбән чинлы гаскәриләрнең күңелләренә кереп утырды.
Алар, казармага кереп, үз урыннарына таралу белән, нәрсәләр булганын үзара сөйләшергә керештеләр.
Урыс солдатларын казарма чиркәвенә алып барып гыйбадәт кылдырганда да, соңра «Боже, царя храни» ны җырлаганда да аларның күңелләреннән бу вакыйгаларның асылын белергә теләү фикере чыкмады.
Бераз вакыт үтү белән, колактан-колакка яшерен генә сөйләнә торгач, сандыкларыннан серле китаплар чыккан Ефимов белән Кузнецов дигән солдатларның гауптвахтага ябылулары, күрше казармада Нурый Сәгыйтов белән берничә солдатның, кичә төнлә арестовать ителеп, военный төрмәгә озатылулары беленде. Шуның өстенә кичә шундый шикле китаплар һәм прокламацияләр таратып йөргән нәмәгълүм195 бер кешенең кулга эләгүе, гусарский полкның баш күтәреп, аларны басарга каршы барганда, батальон командирының үтерелүе, берничә офицерның яралануы һәм берничә атлы казакның үлүе, военный губернаторның дворецына бомба ташланып ярылмый калуы… кебек хәбәрләр сөйләнде.
Бу хәбәрләр кайберәүләрнең йөрәкләрен калтырата, кайберәүләрне яшерен рәвештә генә булса да шатландыра һәм үзләренең дә шул вакыйгалар эченә керү теләген тудыра иде.
Вак-төяк башлыкларның гадәттәгедән тыш арлы-бирле йөреп, солдатларны күзләп, тикшереп торуларына карамастан, солдатлар бер-берсе аркылы югарыдагы хәбәрләрне белеп бетү өстенә үзләренә «Бу ни өчен болай икән?» дигән сөальләрне бирә башладылар.
Яшерен генә рәвештә:
– Алар, эшчеләргә тигез хокук һәм крәстияннәргә җир бирергә кирәк, диләр, имеш…
– Теге серле китап һәм төнлә таратылган кәгазьләрдә шул сүзләр язылган икән…
– Әнә шул эшләрне булдырыр өчен, хөкүмәткә каршы баш күтәрергә өндиләр, имеш… – дигән кебек хәбәрләр таралып өлгерде.
Вахит, бу хәбәрләрне читтән генә тыңлап ишеткәннән соң, үзенең дә бу вакыйгага ялгыш кына булса да эләгүен, ничек итеп әле үзен Ефимовлар белән бергә ябып куймауларын уйлап бер шатланды, бер калтыранды.
Ул үзенең шундый бәлагә эләгүе, эше кыл өстендә генә калуы, ләкин әле һаман куркынычта торуы хакында авылына – әти-әниләренә – хат язмакчы булган иде дә, бүген ул эшне булдыра алмады. Чөнки үзеннән ерак түгел бер солдат нәрсәдер язарга утыру белән, фельдфебель аның кулындагы кәгазе белән каләмен тартып алды һәм бүген андый нәрсәләр язарга ярамавын, моннан соң хат-фәлән язгач, аны конвертка салмас борын кәнсәләриягә кертеп күрсәтергә тиеш икәнен әйтеп, тәнбиһ196 ясап китте. Шуннан гыйбрәт алган Вахит, әлбәттә, хат язарга батырчылык итә алмады.
Бүген төнлә казарманың һәр җиренә каравыл куелу өстенә әллә ничаклы солдатларны кайдадыр каравылга алып киттеләр.
Бу эшләрнең һәммәсен бергә җыеп караганда, теге сөйләнгән хәбәрләрнең чын икәне мәгълүм булу белән бергә, куркынычның әле һаман басылып бетмәве дә билгеле иде.
Шушы хәбәрләр белән тулган казарма көчле каравыл астында төнге тирән тынлыкка батты. Тик каравылларның казарманың озын коридоры буйлап әрле-бирле йөрүләре белән кайбер солдатларның мышнап йокыга китүләре генә бу тынлыкны боза иде.
Шушы вакыйгалар булган көннең иртәгесен нигәдер солдатларны көндәге була торган занятиегә чыгармадылар. Шуның белән бергә, солдатларга бик нык әзерләнеп торырга әмер булды.
Һәммә эшне солдатлардан яшереп йөрткән, тик аларны җанлы корал итеп тотарга өйрәткән башлыклар бу юлы да бүген нәрсә буласы, солдатларны кайда алып барасылары хакында ләм-мим сүз әйтмәделәр. Шундый кысынкылык эчендә яшәп, адәм баласыннан бигрәк хайван урынында йөретелеп, рухлары сүндерелгән солдатлар да, әлбәттә, моның сәбәбен сорарга батырчылык итә алмыйлар. Тик бик яшерен рәвештә генә бер-берсенә:
– Кайда булса да тагын кузгалыш булгандыр, безне шуларны басарга җибәрәләрдер…
– Булмагандыр, булуы ихтималдыр…
– Парад була торгандыр… – дигән сөальләрне бирделәр.
Кайберәүләре эчләреннән генә «Әгәр дә берәр җирдә кузгалыш булып, безне шуларны басарга һәм атарга кушсалар, мин ни эшләрмен? Аларга каршы ничек барып атарга кирәк?.. Менә шушы кешеләргә буйсынып, аларның һәрбер теләкләрен җиренә җиткерергә корал бул да йөр инде!.. Барыбер мин болар атарга кушкан кешеләргә каршы атмам…» дигән уйга керделәр. Аңлырак солдатларның йөрәкләре шушы уйлар белән типсә дә, үзләренең уйларын тышка чыгара алмауларына эчтән янып, алда әллә нәрсәләр булачагын көтәргә керештеләр.
Шулай торганда, «Чыгарга!» дигән әмер булды.
Нәрсә булачагын беләселәре килеп, көтә-көтә зарыгып беткән солдатлар бер минут эчендә казармадан чыгып, «Смирно!» дигән тавышны ишетү белән, һәркаюсы үзләренең башлыклары кул астында сафка тезелделәр һәм ачулы тавыш белән әйтелгән, «Алга атлагыз!» дигән сүз яңгырау белән, меңләгән аяк берьюлы дөп-дөп басып, кайда барасыларын үзләре белмәгән көйгә, башлыклары артыннан киттеләр.
Башка солдатлар, шул рәттән Вахит та элек бу «смирно» һәм «алга атлагыз» дигән әмерләрне бик күп ишетеп, колакларына сеңеп бетүгә карамастан, бу юлы аларга бу «смирно» дигән тавыш куркыныч булып ишетелде.
Вахит бу тавышны мәзиннәрнең җеназа намазы укыганда әйтә торган тәкбирләренә дә, урак урганда бик каты яшенләп күк күкрәгән тавышка да охшатырга белмәде.
Аларны шулай дөрс-дөрс атлатып алып бара торгач, әллә ничаклы атлы казаклар белән уратылган мәйданның берьяклы урамындагы биек һәм матур бер йортның алдында туктаттылар. Анда карага чорналган мәет арбасы – катафалка – тирәсенә путаллы тәреләр төшерелгән киң киемле архиерей һәм әллә ничаклы поплар тезелгән, алар артыннан мәеткә дога укып барыр өчен китерелгән очлы кара бәрхет бүрек кигән монахлар, кара киемгә чорналган монашкалар сузылган иде. Алар тирәсендә зур начальниклар бик мөһим эш алдында торган кебек әйләнеп йөриләр, нәрсәдер көтәләр иде.
Хәзер гади солдатлар да үзләрен ни өчен хәзерләнеп торырга кушуларын аңладылар.
Бу эшләр һәммәсе дә өченчекөн үтерелгән командирны күмү, аны хөрмәт итү, шәүкәт197 күрсәтеп, солдатларның күңелләренә тәэсир итеп, көч күрсәтү өчен эшләнә икәнен белделәр.
Ләкин бу шәүкәт – «зур үлек» не болай күмү – эшче-крәстияннәрдән гыйбарәт булган гади солдатларның аңлап өлгергән өлешенә башлыклар уйлаган тәэсирне калдыру урынына, аларга каршы эчләрендә яшерен ачу тудырды һәм, алар «мәмләкәт хаиннәре» дип йөртелгән, мәгълүм булмаган кешеләрне боларның күз алларына китереп бастырган кебек булып, күңелләрендә «Бу ни өчен болай?» дигән сөальне бирдерде.
Тышка чыгып, бер-берсенә кушылып, зур көч булып әверелерлек хәлгә килеп җитмәгән бу күп уйлар аерым-аерым рәвештә бу күренешкә ләгънәт укыйлар, бу күренешнең киресе булуын телиләр иде.
Вахит, бу күренешне күргәч, аның күз алдыннан соңгы бер-ике ел эчендә үз башыннан үткән тормышы үтә башлады. «Китабел-җиһад» ны укып йөрегән вакытта солдатка алынуы, ахун хәзрәтнең, патшага һәм аның олуг түрәләренә итагать итәргә кушып, Коръән үптереп ант иттерүе, юлда Нурый Сәгыйтовка очрап, бояр җирләрен, крәстиян авылларын күргәндә әйткән сүзләре, соңра аның, монда килгәч тә, киная белән сүзне шул якка борып, нәрсәдер әйтергә теләүләре, үзенең серле китап табуы аркасында җавапка тартылып, зур начальникларның җир-су, тагын үзенең исенә дә төшмәгән эшләр хакында сорашып җентекләүләре, крәстиян солдаты Ефимовның шул китап өчен генә гауптвахтага ябылуы берәм-берәм күңеленнән кичте. Шундый уйлар белән катып торганда, команда тавышына сискәнеп китеп, тирә-ягына карады.
Ул караганда, дүрт ат җигелгән теге мәет арбасы әкрен генә кузгалып алга бара башлаган, бөтен мәйдан хәрәкәткә килергә хәзерләнеп беткән иде.
Арба артыннан тәре күтәргән хисапсыз поплар, чиновниклар, монахлар, монашкалар койрык булып әкрен генә кузгалдылар. Матәм көе уйнаган музыка аралаш нәзекле-юанлы тавышлар белән дини җырларны улау тавышы астында бик күп урамнарны үткәннән соң, теге арба монастырь капкасыннан кереп югалды.
Зур түрәләр, гаскәри башлыклар, поплар, монахлар һәм атлы казаклар, алар белән бергә, кушу белән генә йөртелгән солдатларның берничә ротасы монастырьга кертелгәннән соң, гаскәри өлешләрнең калганнарын урам буйлап йөртеп, кире казармаларга алып кайттылар.
Эшнең шуның белән тәмам булуы, әллә кайда кузгалыш-фәлән басарга бармау теге эчләрендә янган солдатларны шатландырды.
Боларның кайберәүләре эчләреннән «Берсен чәчрәткәннәр икән. Бик яхшы. Безне шуның өчен кайгыра дип уйлаганнардыр, ләкин ялгышалар. Аның өчен үзләре кайгырсыннар, поплары белән дога кылсыннар. Ул безнең кеше түгел» дигән уйда булдылар.
Кайбер солдатлар үзара гына:
– Кем өчен йөретәләр бит!
– Хәзергә йөретеп калсыннар, соңыннан булмас әле… – дигән сүзләрне әйттеләр.
Шулай итеп, командирны күмү тантанасы солдатларның күбесенә киресенчә тәэсир итте: алар кайгыру урынына шатландылар. Кайту белән, бернәрсә дә булмаган кебек, гади казарма тормышы белән тора башладылар.
Командирны күмү эшләре шунда ук онытылып, күздән төште. Ләкин арестовать ителгән солдатлар һәм кемлекләре әлегә мәгълүм булмаган кешеләрнең хәзерге көндә кайда һәм нинди хәлдә булулары боларның күңелләренә кереп утырды. Һәрвакытта ара-тирә алар турысында сүз барды:
– Аларның калган иптәшләре дә күп икән… Яшерен рәвештә һаман да хәзерләнәләр икән… – дигән сүзләр барган саен тамыр җәйде. Шуның белән бергә, гаскәри башлыклар тарафыннан каты дисциплиналар куелып, солдатлар арасында тикшереп тору эшләре бик арттырылды. Аз гына эш өчен дә, буйсынмау сылтавы белән, җәзалар бирелә башлады. Солдат булган берәүнең солдат булмаган бер кеше белән сөйләшеп торуын күрсәләр дә, аңа зур мәгънә биреп, ныклы тикшерә торган булдылар.
Хөкүмәт шушы юллар белән солдатларны изеп, аларның күңелләрендә булган шикле карашларын тәмам бетерергә, аларны һаман җайлы корал итеп калдырырга тели иде.
Теге зур вакыйгалар булган көннәрдә төрле гаепләр аркасында арестовать ителгән солдатлар да комга сипкән су кебек югалдылар. Аларның кайдалыклары, үлекләрме-тереләрме икәнлекләре караңгылыкта калды. Болар хакында колактан-колакка йөргән:
– Алар крепостьталар икән, аларга военно-окружной суд була, имеш…
– Моңарчы аларга берәр хәл эшләгәннәрдер инде…
– Юк, алар моннан җибәрелгәннәр икән… – дигән сүзләр йөрсә дә, аларның нинди хәлдә һәм кайда тотылуларын ачык белгән кеше юк иде.
X. Бетмәс эз калдырган шомлы төн
Солдатлар арасында шау-шу басылды, тегеләр хакында сөйләү сирәгәйде. Эшләр, борынгы кебек, табигый хәлгә төшеп киткән сыман булды, башлыклар да артык тыпырчынмый башладылар. Шулай итеп, казармада тыныч тормыш башланган кебек булды.
Ләкин бу тыныч тормыш озакка бармады.
Төннәрнең берсендә төн уртасыннан соң солдатларга йокыларыннан торырга, бик ашыгыч рәвештә хәзерләнергә куштылар.
Җиде төн уртасында йокыларыннан уятылган солдатлар бу эшнең сәбәбен белми аптырап калдылар. Чекерәеп, тикшеренеп карап торган башлыкларның зәһәрле күз карашлары астында, бер-берсенә рәтләп сүз дә дәшәргә батырчылык итми, берничә минут эчендә киенеп, команда тавышын ишетү белән, мылтыкларын тотып, казармадан чыктылар да сафка тезелеп алга юнәлделәр.
Урам тын булып, тонык ай яктысында сирәк-сирәк полицейский, стражникларның шәүләләре күренә һәм икешәр-өчәр булып тезелеп йөрегән атлы казакларның ат аяклары тавышы белән бу тынлык аз гына бозыла иде. Шуларга солдатларның тигез һәм бердәм каты итеп баскан аяк тавышлары кушылып, урамны күңелсез һәм хәятсез бертөрле тавыш белән тутырды.
Яңа гына йокыларыннан уянган солдатлар, исәнкерәгән кебек бераз барганнан соң, эчләреннән генә үзләренең берәр куркыныч эш басарга барганнарын уйлап, каршыларыннан ниндидер кораллы дошманнарның килеп чыгуларын көтәргә керештеләр. Ләкин боларның көтүләренә карамастан, боларга каршы килгән беркем дә күренмәде. Бара-бара, шәһәрдән чыгып, киң кырга таба бара башладылар.
Бу эш солдатларны тагын гаҗәпкә калдырды:
– Бу вакытта шәһәрдән чыгып кая барабыз икән? – дигән уйга төшерде.
Шәһәрдән чыгып, таш юл белән бераз баргач, олы юлдан бераз читкә тайпылып, яңарак яуган карлар өстендә эз калдырып, юлдан ярты чакрымдай читкә китеп, зур гына агачлардан ерак түгел бер җирдә боларны икешәр кат итеп цепькә198 тезделәр.
Хәзер һәркем берәр яктан нинди дә булса дошманнарның килеп чыгуларын, үзләрен шуларга каршы торырга кушуларын көтә башлады.
Болар килеп, әз генә торгач та, кырның икенче ягыннан боларга карап килә торган бик күп карачкылар килә башлады. Аларны күргәч, һәрбер солдат, нинди дә булса дошманнарның килүләренә шик тә китерми, винтовкаларын ныграк тоттылар һәм атарга әмер булуын көтә башладылар. Ләкин эш болар көткәнчә булып чыкмады, атарга да, каршы торырга да әмер-фәлән булмады.
Теге, боларга каршы килгән карачкылар да, кырның икенче ягына туктап, цепькә тезелделәр.
Өченче яктан атлылар килеп чыгып, алар тагын да төрле җиргә урнашып, һичбер сүзсез генә нәрсәдер көтәргә керештеләр.
Шулчаклы зур көчнең, җиде төн уртасында шым гына төрле яктан җыелып, тын яткан кырны уратып алуның мәгънәсен һичбер аңламаган солдатлар бу эшнең сәбәбен бер-берсеннән сорашмакчы булып авыз ачсалар да, башлыкларның сөйләшергә ихтыяр бирмәүләреннән тик торырга мәҗбүр булдылар.
Эшнең нәтиҗәсе нәрсә белән бетәчәген белергә ашкынган күңелләр өчен бу күренеш бик авыр булды, күп кешеләрнең йөрәкләре, бәреп чыгардай булып, ачу белән кабарды. Ләкин һәрберсе, үзләренең якындагы иптәшләренең нинди уйда икәнен белмәгәнлектән, икенче төрле әйткәндә, боларның һәрберсе берсеннән-берсе курыкканлыктан, үзләренең ачуларын белдерүдән сакланып, йөрәкләрендәге ялкыннарын авыр тыннары аша һавага чыгарып бөркү белән тукталдылар…
Ниһаять, бик еракта, батып барган моңсу айның соңгы яктылары астыннан, төрле яктан атлы кешеләр белән чолганып алынган зур бер карачкы килеп чыкты. Озак та үтми, ат аяклары тавышларына аралаш, карны сызып килгән чана тавышы ишетелә башлады.
Шулчаклы күп халыкның һәм зур көчнең көткән «дошманнары» шушы яңа килгән кара карета иде.
Берничә ат җигелгән, тирә-ягы баштанаяк кораллы атлы казаклар белән чолганып алынган, үзе дә кара каты тимерләр белән ныгытылган бу зур кара тимер читлек әкрен генә мәйдан уртасында казылган һәм янына өч-дүрт багана утыртылган җиргә килеп туктады.
Бу күренештән солдатларның йөрәкләре калтырап китте. Аларның бик күбесе шунда ук эшнең нәрсәдән гыйбарәт икәнен, боларның җиде төн эчендә җиргә күмеләчәк җанлы мәетләр булганын сизеп, алга сикереп чыгардай булдылар. Ләкин болай уйлаучыларның һәрберсе «Болай аңлаучы, шушы рәвешле ачуланучы мин генәдер…» дип уйлаганлыктан, пожар чыгып та, сүндерергә кулында ихтыяры булмаган богаулы кеше кебек, шаккатып, баскан урыннарында тик кенә торырга мәҗбүр булдылар.
Озак авырып, табигый үлем белән үлгән берәүне кабер якасына китереп кую, аны күмәргә хәзерләү һәм, бу эшнең көпә-көндез булуына карамастан, бу күренешнең күңелгә авыр тәэсир итүе хәзерге авыр күренешкә караганда бик вак булып калды.
Айның саран гына тонык яктылары арасыннан караган меңләгән күзләр шушы тимер читлеккә таба атылып, аның эчендә булган кешеләрнең чыгарылуларын көтәргә керештеләр. Бер-берсен чолгап алган кораллы көчләр, ниндидер бер кара көчнең кушуы буенча, шушы күренешне салкын кан белән карап торырга мәҗбүр ителеп, кирәк була икән, янындагы иптәшен атарга яки штык белән кадарга, шулай итеп, теге кара көчнең пычрак әмер вә фәрманын җиренә җиткерергә тиешле булган кебек, мәгънәсе аңлашылмый торган бер хәлдә катып калдылар.
Тимер читлек янындагы кешеләр кемнеңдер ишарәсе белән төрле җиргә урынлашып алганнан соң, аның янында калган берничә кешенең кулы белән кара каретаның тимердән булган ишеге шалтырап ачылды. Каретадан чыгарылучыларның аяк-кулларындагы тимер чылбырлары – богаулары шалтырап китеп, якынрак торган солдатларның колак төпләреннән чыңлаган тавышлар үтеп киттеләр.
Җир өстенә чыгарылган ләхет кебек булып та, атлар белән генә хәрәкәткә китерелеп йөртелә торган кара карета үзенең эчендәге корбаннарын кораллы кешеләр арасына калдырганнан соң, үзе әкрен генә икенче җиргә барып туктады.
Төрле көрәшләр белән тормышның авыр баскычларын үтеп, кара карета аркылы шушы, үзләренә каршы тезелгән меңләгән кораллы кешеләр арасына ташланган, иң соңгы мәртәбә иркен саф һаваны иснәп, батып барган моңлы айга соңгы мәртәбә күзләрен тутырып караган һәм кара көчнең иң каты җәза дип биргән үлем җәзасына мәхкүм булган199 болар өчәү иде.
Алар, бер-берсенә нәрсәдер сөйләп, теге кораллы кешеләрнең уртасында булганнары хәлдә, баганалар янына китерелделәр.
Бу өч гәүдәнең эчендә типкән йөрәкләрнең ялкыннары һәрбер солдатның йөрәгенә барып кергәндәй булды. Күп кешеләрнең куллары йомшап, винтовкаларының сапларыннан ихтыярсыз аерыла башлады. Ихтыярсыз чыккан кайнар тыннар иркен һавага чыгып таралдылар.
Бу күренешкә Вахитның йөрәге кагып, күз алды караңгыланып китте. Ул моңарчы тормышның бернәрсәсен дә аңламый йөреп, хәзер генә аңлаган кебек булып китте.
Теге өчәүнең берсе Нурый Сәгыйтовтыр кебек булып Вахитның күз алдына килде дә кычкырып сорасы, аңа берәр сүз әйтәсе килде.
Калган икәүсенең берсе үзе кебек крәстиян баласыдыр, аның да өендә әтисе-әнисе, Мәрьямдәй яңа үсеп килә торган сеңлесе бардыр яки яшь кенә хатыны аның кайтуын көтеп тора торгандыр кебек булды.
Өченче берсе берәр фабрик яки заводта эшләп йөрегән берәр эшче җегеттер дә, солдатка алынып, монда килгәч, ул да, Сәгыйтов кебек, боларга каршы сөйләгәндер, теге серле китапны язып таратучылар белән бер сердә, бер фикердә булып йөрегәндә тотылгандыр кебек булып күренде.
Бик күп солдатлар уйлаган кебек, Вахит та эченнән генә «Безгә боларны атарга кушалар икән, туры карап атмаска, пуляны аскарак яки өскәрәк җибәреп тигезми калдырырга, шулай итеп, бу ату эшенә чынлап катнашмау белән бергә, вөҗдан газабыннан котылырга кирәк…» дигән уйга кереп, эшнең нәтиҗәсен көтәргә тотынды.
Мәхкүмнәрне китереп, теге чокыр янындагы баганаларга бәйләделәр. Эш бу хәлгә килгәч, йөрәкләрнең тибүләре тагын да арта төште.
Шул арада боларның янына дүртенче гәүдә килеп басты. Бу гәүдәнең озын һәм юан булуыннан аның боларны тәүбә иттерергә килгән поп икәнлеге билгеле иде. Ул, кулына Инҗилме яки башка берәр китапмы тотканы хәлдә болар янына килеп, үзенчә вәгазь итәргә, үлгән чакта тәүбә итеп, «гөнаһлардан» әрченеп үләргә тиеш икәнен гарыз итте200. Ләкин мәхкүмнәр, аның тавышын ишетү белән, аңа каршы кул селтәделәр дә, нәрсәдер әйтеп, аны үз яннарыннан кудылар. Поп бу «имансыз» һәм бернәрсәдән дә курыкмый торган «шайтаннар» яныннан читкә китте. Патша һәм хөкүмәт тарафыннан бирелгән вазифасын үтәргә теләп, болар кабул итмәгәч, үз вазифасын бертөрле үтәгән һәм бөтен мәсьүлиятне201 бу «гөнаһлы» кешеләр өстенә ташлаган кебек, тирә-ягындагы начальникларга карап, миннән бурыч төште дигән мәгънәне аңлатты.
Аның китүе белән берәү, мәхкүмнәргә якын килеп:
– 1909 ел… число. Патшаның… мәмләкәтнең тынычлыгы… – дигән сүзләрне тезгәннән соң: – Үзләре гаскәри булып та, антларына каршы йөреп… яшерен партиягә мәнсүб булып202, патшаның гали законнарына буйсынмый, власть тарафыннан куелган кешеләргә баш ими, мәмләкәткә җинаять итү, шуның өстенә яшерен китаплар тарату белән бергә, эш башындагы кешеләргә каршы яман уйда булып, аларга суи касд203 ясау эшләрен оештыруда юлбашчылык кылу, шулай итеп, военское преступление (гаскәри җинаять) ясау, алар шул эшләре белән мәмләкәттә бунт чыгарырга тырышуда гаепле булып, 249, 252 һәм 253 нче статьялар буенча гаепләнеп, бөтен хокукларыннан мәхрүм итү өстенә иң зур җәза булган үлем җәзасына хөкем ителделәр… – дигән суд карарын укып чыкты.
Хәзер эшнең нәрсәдән гыйбарәт булуы бөтен солдатларга билгеле булды. Мәхкүмнәргә үлем җәзасы бирү хакында бу хөкем укылгач, моңарчы хөкүмәткә ышаныч белән карабрак йөргән солдатларның да йөрәкләре әрнеп киткәндәй булып, күңелләрендә икеләнү һәм хөкем итүчеләргә ачулы бер караш тудырды. Вахит «Мохтәсар» дагы «Кяферләргә иң элек иман гарыз кылыныр, аңар да риза булмасалар, кяферлекләре өчен җизия түләргә кушылыр, аңа да риза булмыйлар икән, аларга каршы сугыш ачылып, үтерелерләр…» дигән сүзләрне исенә төшерде дә: «Монда кяферлек тә, мөселманлык та юк, шулай да боларга үзләренчә иман гарыз итәләр», – дип уйлап алды һәм, күңеле болар ягында булып, атучыларга булган ачуы артканнан-артты.
Ул шундый уйда торганда, теге үлемгә хөкем ителүчеләрнең берсенең:
– Сезнең нинди генә авыр җәза бирүегез дә безне куркытмый һәм безне тоткан юлыбыздан кайтара алмый. Без шул тоткан юлыбыздан артка чигенми үләбез! – дигән сүзләре аны уйдан туктатты.
Мәхкүмнәрнең берсе, сүзендә дәвам итеп:
– Солдат иптәшләр! Сез, хәзерге хөкүмәтнең каты законнары астында изелеп, туганнарыгызга каршы мылтык күтәрәсез, шуларга хезмәт итәсез, шуңа мәҗбүрсез. Әле сез үзегезнең дошманнарыгыз яки дусларыгыз кем икәнен аңлап бетерә алмыйсыз. Сыйнфый мәнфәгатьләрегезнең кем белән бергә баруда икәнен аңлап, шуңа карап эш күрергә белмисез. Ләкин, гомер буена изелеп, аңсызлыкта калдырылып килгән сезнең өчен бу эш хәзергә гаеп түгел, сез тиздән безнең ни өчен шушы җәзага хөкем ителүебезнең мәгънәсен аңларсыз, дусларыгыз һәм дошманнарыгызның кем икәнен тиздән аерырсыз. Без, шуңа карап, хәзерге көндә безгә төзәгән винтовкаларыгызны киләчәктә шушы дошманнарның үзләренә каршы төзәвегезгә ышанабыз! Шуңа таянып, сезгә дуслык, туганлык кулын сузып, алдагы якты көннәрне күз алдыбызга китереп, эшче-крәстияннәрнең тиз көннән азатлыкка чыгуларын өмид итеп, шатлык эчендә үләбез!.. Дошманнардан куркып, алардан гафу үтенергә теләмибез!.. Бетсен канечкеч палачлар! – дигән сүзләрне әйтте.
Бу сүзләр тыңлап торучы солдатларның йөрәкләренә ярып керде. Дошманнар артык чыдап торырлык хәлдән үттеләр дә шунда ук мәхкүмнәрнең күзләрен бәйләделәр. Кемдер берәү, мылтыкларын төзәп торган берничә дистә кешегә карап, кулындагы кылычын селкеп, атарга ишарә итте.
Электән хәзерләнеп торган куллар берничә секунд эчендә винтовкаларын көйләп алдылар, һәм берьюлы берничә дистә пуля һава яңгыратып, мәхкүмнәргә каратып атылды. Мәхкүмнең:
– Яшәсен эш…че… кр… – дигән сүзләре тәмам булмый бүленеп калды…
Җир өстендә үзенең шәүкәтен мәңге саклау өмете белән яшәгән кара көчнең каһәрле хөкеме урынына җиткерелеп, мәхкүмнәрнең башлары түбән салынып төштеләр.
Саклык яки гыйбрәт күрсәтү өчен генә китерелеп, бу авыр һәм канлы күренешне карап торучы меңләгән солдатларның йөрәкләре кагып, теге мәхкүмнәрнең җәзасы аларның үз гәүдәләрен чолгап алгандай булдылар. Аларның иң соңгы минутта әйткән сүзләре, пуля тавышларын җиңеп, колак төпләрендә яңгырап, бу күренешне мәңге онытылмаслык иттереп сөйләп торгандай эз калдырдылар.
Солдатлар үзләренең ни өчен йөрүләрен, кемгә хезмәт итүләрен, мондый авыр күренешләрне карарга ни өчен китерелүләрен уйлап өлгермәс борын, һәрберсенә үзләренең роталары белән килгән юллары белән кире китәргә команда бирелде.
Алар кайтырга кузгалганда, ай, моңсу сары төскә чолганып, батарга хәзерләнгән сымак боларга карый, шуның белән бергә, көнчыгыштан яңа атып килә торган таңның нурлары, ниндидер өмидләр биргән кебек, үзенең яктысын минут саен арттыра бара иде.
Ай бата, таң ата… Шушы ике күренеш уртасында калган солдатлар, зур вакыйгаларны артка калдырып, алга киттеләр. Сүзсез генә төрле уйларга чумып, шәһәргә якынлаштылар. Болар шундый уйлар белән шәһәргә кергәндә, шәһәр тирәсендәге завод-фабриклар кычкырып эшчеләрне эшкә чакыралар иде.
Үзләренең теләкләренә каршы йөреп арып кайткан солдатлар кояш чыккан вакытта казармаларына кайтып керделәр һәм, боларның бөтен хәрәкәтләрен тикшереп, җентекләп торучы шымчыларның барлыгына карамастан, үз араларында булып үткән эшләр хакында сөйләшергә керештеләр. Алар яшерен рәвештә генә:
– Аларны нигә болай аталар?
– Каршы торырга котырталар икән…
– Кемгә каршы торырга?
– Билгеле инде: хөкүмәткә каршы торырга…
– Ни өчен алар үләргә дә риза булалар соң?
– Шулай инде, ныклап тикшергәч белербез әле!.. – дигән сөаль һәм җаваплар белән әле генә булып үткән канлы күренешнең мәгънәсен аңларга һәм шуңа җавап табу юлын эзләргә керештеләр. Аларның күз алларында теге өчәүнең гәүдәләре асылып, «Солдат иптәшләр!..» дигән сүзләрне кабатлап торган кебек була, шуның өчен солдатлар бер-берсенә шушы сөальләрне бирәләр иде.
Шәһәргә каты тәртип кую, тентү һәм арестлар, «мәмләкәткә хыянәт» итүдә гаепләнгән кешеләрне атып, башкаларга гыйбрәт күрсәтүләр белән генә халыкның авызын томалап, йөрәкләрендә янган утларны сүндерә алмадылар.
Теге өч кешене атканнан соң, тагын яшерен кәгазьләр таратып өлгерделәр.
Солдатларны бик нык күзәтеп торуга карамастан, ул яшерен язуларның берничәсе солдатларның кулына төшеп, нәрсәләр язылганлыгы телдән-телгә сөйләнеп, таралып та өлгерде.
Анда «Палачлар безнең кайбер иптәшләребезне үтереп, кулларын канга буяп, безнең йөрәккә курку салмакчы булдылар. Безнең арабыздан югалган бу иптәшләрне без мәңге онытмау белән бергә, көрәшне тагын да арттырырбыз. Өч кеше урынына меңләгән көрәшчеләр барлыгын, аларның йөрәкләре ялкынлы ут белән тулы икәнен сатлык җаннар исләреннән чыгармасыннар. Саф күңелле кешеләр эшче һәм крәстияннәр өчен көрәшүче кешеләрнең ни өчен көрәшүләрен аңларлар. Вакыт килү белән, кулларындагы коралларын эшче-крәстияннәрнең дошманнарына карап төзәрләр. Без иптәшләребезнең – эшче-крәстиян солдатларының – дошманнары кем икәнлекләрен белеп, моннан соң коралны шуларга каршы тотуларына ышанабыз!
Иптәшләр, эшче-крәстиян солдатлары! Сез, үзегезнең алданып йөрүегезне аңлап, үзегезнең файдагыз өчен, азатлык өчен көрәшүчеләрнең, шул юлда җаннарын фида204 итүчеләрнең үзегез кебек эшче-крәстиян балалары икәнен, аларга каршы тору үзегезгә каршы тору булганын аңларга тиешсез!..
Байлар файдасын күзәтеп, безнең каннарыбызны эчкән кара түрәләрнең һәм сезнең башлыкларның язмышлары сезнең кулда икәнен бер минут та истән чыгармагыз. Алар, үзләренә каршы көрәшүчеләрне «мәмләкәткә хыянәт итүчеләр» дип, сезне алдамакчы булалар. Сез, аларның бу сүзләренә ышанып, җанлы корал булып тормагыз.
Аларның безнең иптәшләрне атулары, төрмәләргә ябулары сезгә гыйбрәт булырга тиеш. Аларның шул эшләренә каршы без җаннарыбызны фида итәргә әзербез. Шул көрәш вакытында сез безнең сафта булырга тиешлеләрсез.
Бетсен канечкеч залимнәр205!
Яшәсен безнең берләшкән көчебез!» дигән сүзләр язылган иде.
Бу сүзләр электән икеләнеп йөрегән солдатларның күңелләренә дә ут салды. Бик күбесе:
– Боларның сүзләре чынлап та дөрес бит: без үзебезнең туганнарыбызга каршы барабыз, аларның көчләрен бетереп, дошманнарга көч бирәбез, – дигән уйда төштеләр.
Бетмәс эз калдырган теге шомлы төн солдатларның йөрәкләрендә гәүдәләнеп калды.
Моңарчы бернәрсә дә аңламый йөрегән солдатлар да хәзер бу эшләрнең мәгънәсен аңларга тели башладылар. Аларның колак төпләрендә үтерелгән мәхкүмнең «Дошманнардан куркып гафу үтенергә теләмибез. Бетсен канечкеч палачлар! Яшәсен эшче-крәстиян!» дигән сүзләре һаман да тәкрарланып, яңгырап торган кебек була иде.
Вахит хәзер Нурый Сәгыйтовның әйткән сүзләренең мәгънәсен аңлый башлаган кебек булды. Ул үзенең моңарчы аңламый йөрүенә, Сәгыйтов белән күбрәк сөйләшми калуына үкенә башлады. Аның хәзерге көндә кайда икәнен беләсе, аны күреп сөйләшәсе килде… Ләкин хәзер ул үтерелгәндер инде, аны мәңге күреп булмас… Әллә ул үлмәгәндер, төрмәдәдер… дип уйлап, аны күрүдән өмет өзде.
XI. Тормыштагы яңа сүзләр
Бик күп солдатлар кебек, Вахит та «дөньяда урыслар бар да мөселманнар бар» дип уйларга өйрәнгән, башка көчләрнең барлыгын белми йөрегән иде.
Шушы вакыйгадан соң Вахит урыслар белән мөселманнар арасында булган аңлашылмауларның урынсыз икәнен, болар арасында байлар һәм алар яклы кешеләр булып, тагын бертөрле халыкның аларга каршы көрәшүен ишетә һәм күрә башлады. Ул элек бу көрәшчеләрнең нинди исемдә йөрүләрен белми иде.
Теге яшерен кәгазьләр аркылы солдатлар арасына таралган сүзләрдән ул көрәшчеләрнең «социалистлар» исемендә йөрүләрен белде. Вахит өчен бу яңа иде.
«Социалистлар!» Бу сүз аңа беренче ишеткәндә кызык та, матур да булып күренде.
Бу үзләре күренми йөрегән, яңа исемдәге, курыкмый торган йөрәкле кешеләрне күрәсе килгәндәй булды. Нурый Сәгыйтовның да шулар яклы булып эшләгәнен уйлап алды.
Кайберәүләр шул ук «социалист» дигән сүзгә «партия» дигән сүзне кушып сөйли башладылар. Вахит өчен бу сүз дә яңа иде. Әнә шул социалист партиясендәге кешеләрнең, эшчеләр һәм крәстияннәр яклы булып, байларга, начальникларга каршы чыгуларын, аларның үлемнән дә курыкмый торган кешеләр булуын аңлый башлады. Берничә көн элек теге шомлы төндә үтерелгән кешеләрнең дә шул «социалист» булулары өчен атылулары, Нурый Сәгыйтовның да шулар белән бер фикердә булып, бергә эшләп йөрүе өчен арестовать ителеп, җәзага эләгүен аңлады.
Көннәр үтү белән, бу сүзләр аның йөрәгенә сеңә барды. Берничә көннән соң солдатлар арасында тагын да яңа хәбәр таралып, теге сандыкларыннан серле китаплар табылган Ефимов белән Кузнецов дигән солдатларның дисциплинарный ротага җибәрелүләре, Нурый Сәгыйтов белән бергә берничә кешенең военно-окружной судта эшләре каралып, Сәгыйтовның ун ел крепостька ябылырга хөкем ителүләре ишетелде.
– Сәгыйтов социалист булган икән… Ул, шул партиядә булып, эшчеләр тарафыннан басылган нәрсәләрне солдатлар арасына таратып йөргән, имеш… Аның кулыннан шундый нәрсәләр алынган икән… – дигән сүзләр таралып, бик күп солдатларны хәйранга калдырды.
Солдатлар Сәгыйтовның шундый авыр җәзага хөкем ителүен:
– Нинди әйбәт җегет иде, мескен, әрәм булган!..
– Солдат булгач, андый эшкә катнашмаска кирәк иде…
– Ник катнашмаска?.. Әллә солдатның җаны юкмы?..
– Молодчина җегет, ул безнең өчен көрәшеп авырлыкка төшкән!.. – дигән сүзләр белән каршы алдылар.
Бу сүзләр, бу хәбәрләр Вахитка бик нык тәэсир итте. Нурый Сәгыйтов социалист булган икән, шуның өчен бернәрсәдән дә курыкмый көрәшеп, шундый авыр җәзага дучар булган икән дип уйлап, аны күз алдына китерде.
– Дисциплинарный рота…
– Социалист…
– Крепость…
– Партия…
Бу сүзләрнең һәммәсе дә Вахит өчен дә, аның янындагы башка солдатлар өчен дә яңа сүзләр булып ишетелү белән бергә, тормышның яңа баскычлары булып күренделәр. Бу сүзләрнең артында «тормыш өчен көрәш» дигән фикер ялтырап, бер якта – байлар, начальстволар, жандармнар, кораллы кара көчләр тезелеп, аңа каршы простой, ләкин үткер һәм җаннарын шул юлда фида итәргә әзер торган кешеләр тезелеп торган кебек булып күз алдына килделәр. Шулай итеп, бу яңа сүзләр, ниндидер бер яңа тормышка маяк төсле булып күренү белән бергә, күңелләрдә бетми торган эз калдырдылар.
Көннәр үтү белән, шомлы төндәге кешеләрне ату вакыйгаларының, шул көннәр эчендә хөкүмәткә каршы торучылар турындагы төрле авыр хәбәрләрнең тәэсире азаеп, солдатлар арасында иске тормыш эзенә төшеп, кара көчнең җиңгәне күренгән кебек булса да, күңелләрдә борынлап калган яңа уйлар, яңа сүзләр, төрле сәбәпләр аркылы тамырланып, кар астыннан чыккан, кара җирдә башлап күренгән беренче яшел үләннәр кебек үсәргә йөз тоттылар. Кайдандыр өрелгән рух, кайдандыр таратылган агитация, язгы җылы яңгыр кебек, аларны үстерергә ярдәм итте.
Эшчеләр һәм гади гражданнар белән гаскәри халыклар арасында мөнәсәбәт, багланыш булмауга төрле чаралар күрелүенә карамастан, төрле юллар аркылы һаман имеш-мимеш хәбәрләр таралып, кабынган фикерләрнең сүнмәвенә сәбәп булып килде.
Кайсыдыр бер офицерда денщик булып, борынгы кара коллар кебек хезмәт иткән бер солдат, ул офицерга кичләрдә җыелган башка офицерларның эчеп, кызып алганнан соң, патшага, самодержавиегә һәм байларга, алпавытларга каршы эшләгән яшерен типографияләр табылуын, шул аркада берничә хәреф җыючылар кулга алынсалар да, башлыклары кулга эләкмәвен, теге офицерларның:
– Ул мерзавецларны токымнарын калдырмый кисәргә кирәк, алар, халыкны котыртып, хөкүмәткә каршы баш күтәртмәкче булалар…
– Ул сволочьларга көн күрсәтергә ярыймы соң? Аларның тамырларын корытырга тиеш!
– Солдатлар арасына аларның фикерләре таралмасын өчен, ул дуңгыз солдатларны тагын да кысарга кирәк… Алар әле безнең кадерне белмиләр… Чабаталы крәстиян малайларына аң керә башласа, алар түргә сикерә башларлар!.. – дип, гайрәт оруларын кайтып сөйләде.
Икенче бер солдат, каравылда торганда, шунда якын бер йортта тентү булып, әллә кемнәрне арестовать итеп китүләрен, арестовать ителүчеләр белән итүчеләр арасында атыш булуын һәм, аларны алып киткәндә, аларның берсе:
– Долой канечкечләр!.. Долой самодержавиенең ялланган тупас коллары!..
– Яшәсен аларга каршы көрәшүчеләр! – дип кычкыруын, аның шул сүзләре өчен жандармнар тарафыннан мылтык түтәсе белән кыйналуын үз күзе белән күрүен хәбәр итте.
Өченче бер солдат, кайдадыр бер эшче белән очрашып, ул эшченең: «Без җәберләнеп коллыкта асралган, караңгылыкта, аңсызлыкта тотылган эшче-крәстияннәрне азатлыкка чыгарганчы көрәшәчәкбез, безнең беребезне тотып үтерәләр икән, артта меңәрләгән иптәшләр кала. Без аларның һичбер җәзаларыннан курыкмыйбыз, безнең каннар түгелгән җирдә революция үсә генә барыр!.. Караңгы авыллардан килгән, әле һаман коллыкта яшәгән яшь крәстиян балалары моны аңламасалар да, бара торгач аңларлар. Шуның өчен без солдатларны үзебезнең иптәшләребез дип карыйбыз, аларның аңсызлыклары аркасында гына безгә каршы килүләрен белеп, аларга ачу белән карый алмыйбыз», – дип сөйләгән ялкынлы сүзләрен кайтып әйтте.
Шундый юллар белән, яшерен генә булса да, яшерен партия хакындагы әйберләр, аларның тоткан юллары, яңа фикерләр, яңа сүзләр белән өстәлеп, солдатлар арасында төрле уйлар тудырырга сәбәп була барды. Электән һәммәсе дә бер уй, бер фикердә булып, патшага итагать итәргә ант иткән, бер кашык каннары калганчы хезмәт итәргә Коръән, Инҗил үбеп гаһед206 биргән солдатлар арасында фикер башкалыгы сизелә башлады. Хәзерге тормышка карашлар төрлечәгә әйләнде, борынгы изге дип уйланган нәрсәләргә, зур дип йөретелгән кешеләргә караш үзгәрде.
Борынгы сүзләргә «буржуазия», «самодержавие», «палачлар», «демократ», «политический», «рабочая партия» кебек яңа сүзләр өстәлде.
Солдатларның кайберәүләре, борынгыча, туң көенчә калып, искелек яклы икәнен белдерделәр. Кайберәүләре безнең өчен теләсә нәрсә булсын дигән кебек тик йөределәр. Кайберәүләр, бөтен күңелләре белән яңа фикердә булып, бу көнгә чаклы килгән тормышка кырын күз белән карап, власть тарафыннан эшләнгән эшләргә дошманлык, аларга каршы торган теге яңа кешеләргә дуслык уе белән йөри башладылар.
Вахитның фикере соңгылары ягында булды. Ул, үз фикерендә булган солдатлар белән якынлашып, бу уйны изге уй дип күңеленә беркетте. Алар, кемнәрнең нинди фикердә булуларын аңлап, үзләренә каршы фикердә булган кара эчле солдатлардан саклану юлын тоттылар. Шулай итеп, солдатлар арасында яшерен уйлы, яшерен оешма тарафдары булган бер төркем хасил булды. Боларның эчләрендә «Форсат чыксын иде дә, эшче-крәстиян дошманнарын шушы штыклар белән бәреп төшерәсе иде, аларга каршы йөрегән көрәшчеләрнең ярдәмнәренә җитешәсе иде, үз иркеннән башка шушы дошманнарга хезмәт итеп йөрү авырлыгыннан азат буласы иде» дигән теләкләр кайнаша, яшерен утлар яна иде.
XII. Яз бәйрәмнәре
Яз җитте. Җир үзен каплап торган ак күлмәк кебек карларны өстеннән җыртып ташлап, май аен каршы алыр өчен, яшел үләннәр белән бизәнде. Җанга ягымлы, дөньяга хәят бирә торган кояш нурлары, калын стеналы төрмәләрдән, эшчеләр тора торган подваллардан башка һәммә җиргә кереп, уйнаклап, кешеләрнең күңелләре белән шаяра башладылар.
Кешеләр дә, өсләрендәге киемнәрен алмаштырып, җиңел, матур киемнәргә төренделәр. Тик гомергә эшләүчеләрнең генә һаман шул майга катып ялтыраган киемнәре өсләрендә калды.
Күңелләр кырга, хәл җыярга ашкындылар. Байлар, боярлар йортларында үзләренең имениеләренә, дачаларга китү хәзерлекләре күреп, җәй буе шунда тору, көннәрне күңелле үткәрү уена төштеләр.
Эшче-хезмәткәрләр, матур май аеның берничә көнен генә булса да иркен һавага чыгып, яшеллек арасында йөреп калуны уйлап, календарь кәгазьләрен актарып, кайсы числоларда бәйрәм булу көннәрен карарга керештеләр.
– Мона патша туган көн…
– Мона патшаның хатыны исемләнгән көн…
– Мона патшаның баласы туган көн…
Болар барысы да кызыл белән басылганнар.
Шул көннәрдә бөтен Русия халкы бәйрәм итәчәк. Шул көннәрдә шәһәр урамнары, аклы, күкле, кызыллы төсләрдә кушылып ясалган флаглар белән бизәлеп, аларга хөрмәт итәчәк.
Мона шул көннәрдә генә эшче-хезмәткәрләр дә, ирекле рәвештә кырга чыгып, хәл җыеп калачаклар.
Аларның бөтен җәйгә ала торган отпускылары шул кызыл төсле календарь битләрендә генә тора. Патшаның, хатын-балаларының туган көннәренә багышланып бәйрәм ителә. Җәй шатлыклары шулар белән багланып йөри.
Солдатлар да, бераз гына тын алып калу өчен, бу бәйрәмнәрнең булуын көтәләр. Башка бәйрәмнәр булмагач, шулай көтми туры килми, чөнки аларның да бәйрәмнәре шуларның туулары белән бәйләнгән. Аларның шатлыклары бөтен халыкның шатлыклары булырга тиеш. Бу мәҗбүри канун булып куелган…
ХIII. Көтелмәгән бәйрәм
Иртәгә Беренче май. Һәркемнең күңеле матур май ае башларын, бигрәк тә аның беренче көнен җылмаеп көтә. Бигрәк тә эшчеләр Беренче май көнен үзләренең бәйрәмнәре итеп каршы алырга хәзерләнәләр. Аларга һәрбер Беренче май көне берәр җиңеллек бирер кебек сизелә.
Икенче яктан, Беренче майның җылы матур кояшының нурын капларга, аны эшчеләр өстенә порох төтеннәре аркылы гына төшерергә хәзерләнүчеләр дә бар.
Мона шуның өчен бу елда иртәгә Беренче май дигән көннең киченнән үк шәһәрдә жандармнарның йөретелүе арттырылды. Казармалардагы атлы казаклар, урамнарда йөреп, көчләрен күрсәтеп үттеләр. Солдатлар арасында нәрсәгәдер каршы торырга әзер булып тору чаралары күрелде. Башлыклар гадәттәге көннәргә караганда башкача йөреп, нәрсәгәдер куркып караганнарын сиздергән төсле йөри башладылар.
Бу эш солдатларның күңелләрендә:
– Бүген нигә болай икенче төрле хәрәкәт бар?
– Тагын нәрсә булган, нәрсәдән куркалар? – дигән сөальне тудырды.
Яшерен генә соралган бу сөальләргә колактан-колакка гына:
– Иртәгә эшчеләр үзләре бәйрәм итәргә хәзерләнәләр икән… – дигән җаваплар бирелде.
– Ул нинди яңа бәйрәм соң?
– Ул эшчеләрнең Беренче майда ясый торган бәйрәмнәре. Аны дөнья эшчеләре ясыйлар икән…
– Ни өчен алар үзләре генә аерым бәйрәм ясыйлар соң?
– Чөнки ул Беренче май – бөтен дөнья эшчеләренең үзләренең теләкләрен эшкә ашырыр өчен берләшүләрен күрсәткән көрәш көннәре. Шуның өчен эшчеләргә каршы яклар аңа катышмыйлар, бәлки бөтен көчләре белән каршы торалар.
– Нигә каршы торалар соң?
– Нигә каршы тормасыннар ди… Эшчеләр шул бәйрәмнәре аша бөтендөнья капиталистларына һәм шулардан төзелгән хөкүмәтләргә каршы баралар. Ул көнне эшчеләр сигез сәгатьлек эш вакыты булуны, бөтен дөньядагы изелгән халыкларның азат ителеп, һәммәсенең дә туганлашуларын, тормыш юллары җиңелләштерелүен теләп, демонстрацияләр ясыйлар һәм үзләренең теләкләре хакында сүзләр сөйлиләр. Шуның өчен ул мөселманнарның ураза, Корбан бәйрәмнәренә дә, урысларның Рождество, Пасха бәйрәмнәренә дә һәм патшаларның туган, тәхеткә утырган көннәрендә ясала торган бәйрәмнәргә дә охшамый. Бер халык, бер диндәге кешеләрнең генә бәйрәмнәре түгел, бәлки бөтендөнья эшчеләренең уртак бәйрәмнәре. Бу бәйрәмнең башында әнә шул яшерен оешмалар, хәзерге режимга каршы баручы суллар торалар икән!..
Күңелләре яңа фикергә авышкан, эчләреннән көрәшче эшчеләргә якынлык сизгән солдатлар арасында шушы сүзләр яшерен генә сөйләнеп үтте.
Электән Корбан бәйрәмен, Мәүлед бәйрәмен генә күргән татар-башкорт һәм электән Пасха кебек бәйрәмнәрне генә күргән урыс солдатларына бу сүзләрне ишетү яңа бер хис тудырды. Әле һаман күңелләре туң булып, көрәшнең асылы нәрсәдә икәнен аңламаган кирерәк солдатлар үз араларында:
– Күрәсең, әле һаман шул бунтовать итүчеләр бетмәгәннәр икән!
– Алар патшага гына каршы түгел, бәлки дингә дә каршылар икән. Алар, боярны бетереп, үзләре хуҗа булырга телиләр икән, рәзе Алласыз, патшасыз торып була?!
– Тынычсызлык чыгарып торучыларны бөтенләй бетерергә кирәк иде. Алар халыкны әллә нәрсәләргә котырталар, чиркәүләргә каршы баралар, имеш, безгә тигез булырга кирәк икән! Биш бармак та тигез түгел. Неужели без әнә теге гололобый татарлар, бернәрсә дә белмәгән чувашлар белән тигез булабыз?.. Юк, бу булмас! – дигән сүзләрне ачыктан-ачык әйттеләр һәм, күңелләре белән үзгәреш ягындадыр дип уйланган солдатларга төртеп:
– Солдат булгач, антларга хилафлык итәргә ярамый. Әллә нинди котыртучылар сүзенә карап, үзен пычраткан солдат солдат түгел ул. Безгә ротный командир шулай сөйләде, – дип куйдылар.
Алар бу сүзләре белән үзләренә каршы булган солдатларны ачуландырыр, кемнәрнең ачыктан-ачык «бунтовщик» ягында булганын ачык белергә теләгәннәр иде. Ләкин аларның явыз ниятләрен белгән солдатлар, хәзергә алар белән сүз көрәштерүнең файдасыз булачагын аңлап, аларның сүзләрен җавапсызга калдырдылар.
Тегеләр, тагын сүз башлап:
– Патша белән чиркәүгә каршы баручылар аңламыйлар алар. Әнә бит Ефимов белән Кузнецов, инде кайтабыз дип торганда, – өчәр елга дисциплинарный ротага, ә Сәгыйтов дигән татар ун ел төрмәгә хөкем ителделәр. Берничә сволочы бөтенләй теге дөньяга озатылдылар!.. – дип, үзләренең күңелләрен җобатып куйдылар.
Аларның бу сүзләре дә җавапсыз калдырылды. Тик болар үз араларында:
– Алда күрербез әле, без сезнең кемнәргә ышанып, алданып йөрүегезне беләбез, – дип, ачуларын эчләрендә калдырдылар һәм үзләренең бу бәйрәмгә катнашу түгел, каршы торырга мәҗбүр ителүләрен һәм, кара көчләргә таянып, югарыдагы сүзләрне сөйләгән солдатларга каршы җавапсыз калуларын, аларның артык аңсыз икәнлекләрен уйлап кайгырдылар.
Вахит «Алар, бөтен дөньядагы изелгән милләтләрне азат итү юлын тотып, тигезлек өчен көрәшәләр» дигән сүзгә бигрәк тә гаҗәпсенде.
Чынлап та, дөнья алар теләгәнчә булып чыкса, безнең кебек халыкларга да сан булырмы икәнни? Мона бит, әле монда кайбер кара йөрәкләр нәрсәләр сөйлиләр бит әле. Ә инде эшчеләр әйткәнчә булса, без һәммәбез дә тигез булыр идек шул дигән уйга төште һәм иртәгә ниләр буласын тынычсызлык белән көтә башлады.
Ул Беренче май көнендә теге азатлык өчен көрәшүче эшчеләрне һәм аларны башлап йөрүчеләрнең төркемнәрен, аларның ничек йөрүләрен күрергә тели иде. Ул шул уйларны уйлаганда, теге төндә атылган кешеләр, шул вакыттагы авыр күренешләр, Нурый Сәгыйтовның ун елга төрмәгә ябылуы һәм башка вакыйгалар артыннан, үзенең дә юк кына эш өчен чак-чак кына калуы, шул вакытта зур начальникларның кыланышлары – һәммәсе дә тәкрар күз алдыннан үтеп, аның күңелендәге җәрәхәтне авырттырып, аларның үлгән чакта әйткән сүзләре колак төбеннән яңгырап киткән төсле булдылар. Күңеленнән, әгәр дә иртәгә эшчеләр белән бәрелешергә туры килсә, аларга төзәп атмауны уйлап куйды. Шуның өстенә солдатларның да бераз гынасы булса да шулар ягына кушылса иде дә, дошманнарның йөрәкләрен алырлык эшләр эшләнеп ташланса иде дигән уй аның башыннан яшен кебек үтеп китте.
Беренче май иртәсендә солдатларны уятыр өчен кычкырткан быргы тавышы Вахитның да солдатка алынып, шушы казармага килгәннең иртәгесен кычкырткан быргы тавышына охшап, начар тәэсир итте.
Көндәгенең киресенчә, бүген солдатларны иртә үк урам буйлап төрле көйләр, шулар рәтеннән «Боже, царя храни» («Илаһым, падишаны сакла») дигән көйне җырлатып йөретеп алып кайттылар. Начальстволар бу эшләре белән халыкның, бигрәк тә эшчеләрнең йөрәкләренә курку салып, каршылыклар булган вакытта үзләренең көчләре зур, властьлык итүләре нык икәнлеген күрсәтмәкчеләр иде. Солдатлар, урамнарда йөргән вакытларда ук, бүген охрананың көчле куелуын, ни булса да берәр эш булу ихтималын уйлап һәм югарыда бирелгән боерык буенча башлыкларның шуны басарга хәзерлек күрүләрен аңлап кайттылар.
Беренче майның кояшлы матур иртәсендә булган бу ямьсез көчләр, бәйрәм көнендә урам буйлап үлек баргандагы күңелсезлекне искә төшереп, йөрәкләрдә начар тәэсир калдырдылар.
Ни булса да, солдатларның көтүе бушка китмәде, ахры… Сәгать уннар чамасында Вахитлар казармасындагы солдатларны, берничәгә бүлеп, урамга чыккач та, төрле отделениене төрле якка борып алып киттеләр. Хәзер урамнарда сакчы стражниклар тагын да арта төшкән һәм аларның йөзләренә зәһәрле ачу чыккан кебек күренә иде.
Вахитлар ротасының башлыгы, аларга ачулы тавыш белән команда биреп, аларны әллә нинди тар урамнар аркылы шәһәрнең бер як читенә таба ияртеп алып китте. Кораллы көчләрнең ашыгычлык белән китеп баруларын урамнарда, капка төпләрендә карап торучы ирекле гражданнар капкаларга кереп яки бер якка тайпылып торып калдылар. Аларның шулай тайчынып калуларыннан, шикләнеп карауларыннан һәркемнең бер нәрсә сизенгәнлеге күренә иде.
Вахитлар җәяүләп шулай барганда, бер төркем атлы казаклар, сөңгеләрен югары күтәреп, кыямәт булган кебек, ашыгычлык белән җәяүле гаскәрләрне бер якта калдырып узып киттеләр дә алдагы аркылы урамның почмагыннан уңга кереп югалдылар.
Бу күренештән Вахитның һәм аның белән бер сердә булган иптәшләренең йөрәкләре кагып куйды. Шулчаклы көчләрнең эшчеләрнең ел буенча көтеп алган Беренче май бәйрәмнәрен басарга баруларын уйлап, күңелләреннән эшчеләргә гайрәт, каршы торырлык көч һәм түземлек теләп куйдылар. Үзләренең мәҗбүри рәвештә бу сафта баруларын исләренә төшереп, бер-берсенә карашып алдылар.
Бара торгач, шәһәр читендәге фабрик-заводларның туп-туры булып күккә чыгып торган төрлечә озынлыкта һәм төрлечә юанлыкта булган мөрҗәләре207 күренә башладылар.
Бүген аларның очларыннан көлтә-көлтә булып чыккан, бара торгач бергә кушылып, бер якка авышып сузылып киткән төтеннәр чыкмыйлар иде.
Тагын азрак баргач, завод-фабрик биналарының корымланган кара гәүдәләре күренде. Бүген аларның кабыргаларыннан һәрвакытта пох-пох итеп, өзек-өзек ак пар чыгарып торган тын юллары эштән тукталганнар иде.
Кичә гөрләп торып та, бүген җансыз мәет кебек катып калган бу мөрҗәләрне, корымнарга манчылган, тау-тау булып яткан биналарны бүген болай тын һәм җансыз күрү күңелләргә төрле уйлар төшерде. Аңлы якта булган солдатлар:
– Боларга җан һәм матурлык биргән мәгәр эшчеләр генә икән… Мона завод-фабрик хуҗалары һәм аларны яклап йөрегән шушы сатлык кешеләр (яки аңсызлар) килсеннәр дә эшләп карасыннар иде! Ә болар үзләре, кыл да кыймылдатмый торып, эшчеләрнең бер көнлек бәйрәмнәренә дә ирек бирмәс өчен каршы баралар, өйләрендә кырын ятып көлеп торган байларга хезмәт күрсәтәләр! – дигән уйга килделәр.
Тагын әз генә баргач, завод тирәсендәге төрлечә зурлыктагы йортлар тезелгән урамнардан тезелешеп килгән бик күп карачкылар күренде. Аларның иң алдында килгәннәренең кулларында кызыл флаг булып ул май кояшына карап җылмайган кебек була. Теге көчле кулларның алга алып килүләре аркасында җилфердәп, җанлылык күрсәтә иде.
Ак, күк, кызыл төстән укмаштырылып, ялганып ясалган, Романовларның туган, кәләш алган көннәрендә һәрбер капка башына эленеп, җиргә салынып төшкән ала флагларны күреп өйрәнгән кешеләр өчен бу кызыл флаг бик сәер тоелды һәм аларның каршында җанланып, боларны да үзенә таба чакырып, эшчеләрнең күңелләрендәге теләкләрен сөйләп торган кебек булды.
Бу күренеш Вахитның йөрәгенә килеп бәрелде. Теге яшерен оешма һәм аларның көрәшчеләре тараткан сүзләре исенә төшеп: «Алар шулар икән… үзләре бик күпләр икән, ләкин кулларында корал булмаган көенчә ничек итеп шушы чаклы һәм зур кораллы көчләргә каршы киләләр? Үзләре белә торганнардыр инде, югыйсә күрәләтә утка каршы килмәсләр иде… Барыбер мин аларга төзәп атмам…» – дип уйлап алды да янындагы үзенең сердәш иптәшенә күзен төшерде. Аның да Вахит кебек үк авыр уйда икәнлеге йөз сызыкларыннан күренеп тора иде.
Бердәйрәк кара киемнәр киенгән бу зур дулкын, берьюлы берничә урамнан чыгып, шундагы кечкенәрәк бер мәйданга карап агылдылар. Шул ук вакытта алар ягыннан бик моңлы бер яңа көй тавышы килә. Бу көй, моңлы булу белән бергә, күңелләргә әллә нинди гайрәт, хәзер кузгалып китәрлек дәрт бирә иде. Ул көйне ишеткәч, бик күп күңелләр йомшарды, бик күп гәүдәләр үзләре бу якта булып, аларга каршы винтовкалар төзәп баруларына карамастан, күңелләре белән теге якка чыгып, кулларындагы винтовкаларын оныттылар.
Ул көйдән, төрле золымнарның каһәрләреннән сызлану, авыр тормыштан туеп зарлану белән бергә, шул золым, шул авыр тормышка каршы көрәшергә өндәү һәм көрәштә чыдамлы булуга кызыктыру тавышлары бергә чыга, салмак кына дулкынланып, тирә-якка тарала иде.
Бу көй Вахитка май аенда сайраган сандугач тавышларыннан да, кырда эшләп йөрегәндәге моңлы җыр көйләреннән дә, кече атна кичләрендә шәкертләрнең, бергә җыелып:
– Чөн208 Адәм җәннәткә керде… – дип, «Мөхәммәдия» әйтүләреннән дә матур, моңлы, күңелле һәм дәртле булып ишетелде, һәм үзенең тегеләр ягында буласы килеп, бу якны кяферләр фараз итеп, «Китабел-җиһад» тагы кебек, ләкин башка теләк өчен башка кораллар белән сугышасы килеп китте.
Берничә кызыл флаг артыннан килгән эшчеләр һәм хатын-кызлар бер җиргә килделәр, теге берничә кызыл флаглар, тагын да югарырак күтәрелеп, эшчеләрнең уртасындарак калдылар.
Бу күренештән соң йөрәкләрнең тибүләре ешайды, күзләр алга тагын да ныграк тегәлделәр.
Вахитларның башлап килгән офицеры, гәүдәсен турайта төшеп, шәбрәк атларга команда бирде һәм солдатларны теге эшчеләр җыелган мәйданның икенче ягына таба каратып алып китте. Солдатлар, аларга кабырган209 баруга карамастан, күзләре һаман эшчеләр ягында иде.
Шул арада теге, эшчеләр арасыннан берсе «Товарищи!» дип кычкырып сүз башлау белән, төрле яктан атлы казаклар кылычларын ялтыратып килеп чыктылар да эшчеләрне төрле яктан камап алырга тели башладылар.
Солдатларга, эшчеләр тора торган мәйданны уратып алып, цепькә тезелергә команда бирелде.
Ул арада каяндыр берәү эшчеләргә хәзер үк таралып китәргә, әгәр дә шушы минут эчендә таралып өлгермәсәләр, корал белән таратырга, каршы торучыларны атарга дигән сүзләрне кычкырып җибәрде.
Йөрәкләр шаулады. Вахит һәм аның белән бер теләктә булган иптәшләре, үзләренең ата-аналарын атарга әмер биргән кебек, чиксез бер авыр хәлдә калдылар.
Эшчеләр тиз генә таралмадылар, бәлки калын һәм югары тавыш белән боларга карап, нәрсәләрдер әйтә башладылар.
Шул минутта теге калын тавышлы кеше, атлы казакларга карап, эшчеләрне корал белән таратырга команда бирде. Мәйдан буталды, казакларның селтәгән кылычлары, беренче май кояшында ялтырап, төрле якка бутала башладылар. Кайдандыр мылтыклар атылып, һаваны яңгыратып җибәрде.
Кайдадыр хатын-кызларның нәзек һәм әрнеп нәрсәдер әйткән тавышлары чыкты.
Бик шәп һәм йөрәктән чыккан:
– Товарищи!..
– Палачлар!..
– Коралсыз эшчеләргә атасыз! – дигән тавышлар тирә-якка яңгырап таралдылар.
Эшчеләр белән атлы казаклар бергә буталып, аралашып киттеләр.
Кызыл флаглар, бирелмәс, җиңелмәс өчен талашкан кебек, арлы-бирле селкенә башладылар.
Солдатларга мылтыкларны төзәп әзер торырга әмер бирелде.
Төрле яктан уратылып алынган эшчеләр, хәзергә үзләренең җиңеләчәкләрен белеп, төрле якка тарала башладылар.
Таралучылар арасында атлы казакларның кылычлары ялтырый һәм салмак камчылар арлы-бирле селтәнәләр иде.
Теге кызыл флаглар, ахры, дошманнар кулына төште бугай, алар күздән югалдылар. Бу эш йөрәкләргә әрнү салды, ай тотылып, йолдызлар атылып җиргә төшкән кебек булып китте.
Вахитлар ротасына, алгарак барып, эшчеләрнең мәркәзе торган җирне уратып алырга куштылар, икенче якта торган солдатлар да алга атладылар.
Казаклар, жандармнар, качкан эшчеләрне куып, берничәсен тотып алдылар… Вахитлар барганда, мәйдан уртасында берничә эшчене тотып алганнар да, алар тарткалашкан саен, нагайка белән башларына бирәләр иде.
Аларның башларыннан һәм маңгайларыннан чорлап кан агып төшә, шулар өстенә аяк астында берничә гәүдә тәгәрәп ята. Аларның кайберсе ачулы тавышлар чыгарып селкенәләр, кайберәүләре һичбер кузгалмый, җиргә ничек авып төшкән булсалар, шул көенчә яталар иде.
Шушы авыр күренешкә карамастан, буталышкан һәм күзләрен кан баскан кешеләр һаман чайкалалар, җан һәм күңел ачуы белән күзләренә ак-кара күренми, берсе өстенә икенчесе һөҗүм итәләр иде.
Тирә-яклардагы атлы казакларның сүгенеп, кылычларын ялтыратып селтәнүләре тавышларына аларның менгән атларының арлы-бирле чабып йөргән аяк тавышлары кушылып, ул тавышларга эшчеләрнең ачулы һәм рәнҗешле тавышлары өстәлеп, байтак кына вакытларга чаклы һава яңгырап-иңрәп торды.
Вахит һәм аның белән сердәш булган иптәшләре, бер яктан, эшчеләрне атарга туры килмәвен уйлап шатлансалар, икенче яктан, үзләрендә эшчеләрнең дошманнарын атарга ихтыяр һәм оешкан көч юклыгын уйлап кайгырдылар. Үзләрен булдыксызлыкта, шушындый авыр вакытта да бергә оешып, дошманнарга каршы тора алмауда, теге мәҗрух210 эшчеләрнең йөзләренә карарга оялып, күзләрен түбән төшерделәр… Үзләре кеше үтермәсәләр дә, кеше үтерүчеләрне карап, аларга көч биргән кебек торулары күз алларына килеп, вөҗданнары каршысында калтыранып киттеләр.
Нәкъ шул вакытта мәҗрухларның әле дә аяк өстендә торырлык хәле булган берәүсе солдатларга карап, үкенечле тавыш белән:
– Их вы, товарищи! Сез кемнәргә каршы мылтык күтәреп килеп, кемнәрнең йөрәк каннарын агызуыгызны беләсезме? – Тирә-ягын күрсәтеп: – Болар – сезнең файдагыз өчен бирелгән корбаннар… Без сезнең өчен көрәшәбез… Сез – безнең туганнар… – дип әйтеп тә өлгермәде, бер атлы казак килеп, мәҗрух эшченең өстенә кылычын ялтыратып селтәп җибәргәндә, Вахит кулындагы штыгы белән аның кулындагы ялтыраган кылычын бер якка кагып өлгерде. Вахитның эшченең башы өстендә ялтыраган кылычны кагып җибәрүе азатлык һәм эшче-крәстияннәрнең дошманнарына каршы кулындагы штыгын беренче мәртәбә төзәве иде.
Вахит теге мәҗрух эшчене саклап калыр өчен күзен кан баскан атлы казакның көч белән селтәгән үткер кылычын читкә кагып җибәргәч, казак, Вахитка ачу белән карап:
– Син дә шул этләр яклы икәнсең! – дип җикеренде дә кылычын Вахит өстенә селтәр өчен югары күтәрде.
Ул арада Вахитның артында торган иптәше, эшнең кайда барачагын сизеп, штыгы белән теге казак менгән атның ботына чәнчеп алды. Шул секундта ат өстендәге казагы белән бер якка тайпылып чыгып китте.
Тавыш, буталыш һәм җәяүле солдатларның атлы казаклар, жандармнар белән аралашып китүләре аркасында, Вахитлар да, икенче җиргә китеп, башкалар арасына кереп буталдылар. Теге эшче өстенә селтәнгән казак та үзенә каршы штык күтәргән һәм менгән атының ботына чәнечкән солдатларның кемнәр икәнен белми калды.
Бераздан тавыш басыла төште. Кулга төшкән эшчеләрне төрле яктан камап кулга алдылар да кайдадыр алып киттеләр. Берничә үлек белән авыр яралыларны, арбаларга салып, икенче якка озаттылар.
Төрле гаскәри бүлекләргә кайтырга команда бирелде.
Мәйдан тынды. Анда Беренче май көнендә көрәш теләге белән күтәрелгән кызыл флагларның ертык кисәкләре һәм үзләренең соңгы сүзләрен әйтеп үлгән батыр көрәшчеләрнең йөрәкләреннән аккан кызыл каннары Беренче май кояшы каршында ялтырап торып калдылар.
Күңелләре белән көрәшче эшчеләр ягында булган солдатлар, берничә кешене тереләй җиргә күмгән кебек, авыр һәм күңелсез бер хәлдә, ә инде эшнең асылын белми яки белеп тә эшчеләргә каршы торучылар, аудан кайткан сунарчылар кебек, күңелле рәвештә казармаларына кайтып киттеләр.
Вахит, бүген үзенең эшчеләргә каршы баручылар сафында булуына үкенсә дә, бер эшчене ерткыч казакның кылычыннан саклап калуын уйлап шатланды. Урыны килгәндә дошманнарга каршы торырга батырлыгы җитәчәген хәтеренә китереп гайрәтләнеп куйды.
Май бәйрәме кызыл флагның җиңелүе белән бетсә дә, бу канлы көрәш һәм эшчеләрнең гайрәт белән каршы торуларын күрү солдатларның күңелендә бетмәс эз, уңга, сулга киткән ике юл, бер-берсенә дошман булып көрәшә торган ике сыйныф барлыгын сызып калдырды. Алда тагын да зур көрәшләр һәм авыр тормыш баскычлары аркылы ирешелә торган ирекле көннәр ялтырап күренгәндәй булды.