Kitabı oku: «Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate»
Бөтендөнья язучылар ассоциациясе
(Халыкара ПЕН-клуб)
Всемирная ассоциация писателей
(Международный ПЕН-клуб)
A World Association of Writers
(International PEN Club)

Татар ПЕН үзәге
Татарский ПЕН-центр
Tatar PEN Center
Редколлегия:
Разил Вәлиев, Әхәт Мушинский, Гәрәй Рәхим, Ленар Шәех
Редколлегия:
Разиль Валеев, Ахат Мушинский, Гарай Рахим, Ленар Шаех
Editorial board:
Razil Valiyev, Akhat Mushinsky, Garay Rakhim, Lenar Shayeh

Худяков, М. Г.
Казан ханлыгы / Михаил Худяков; [төз.: Ә. Мушинский, Л. Шәех]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 510 б.
Күп еллар дәвамында Идел-Урал регионының төрки һәм фин-угор халыклары этник-мәдәни һәм социаль-сәяси үсешен өйрәнүгә зур көч куйган күренекле галим Михаил Худяковның (1894–1936) бу хезмәте тулысынча Казан ханлыгы тарихына багышланган.
Хезмәт кыскартылган вариантта тәкъдим ителә.
Худяков Михаил Георгиевич
Очерки по истории Казанского ханства
На татарском, русском и английском языках
Казань. Татарское книжное издательство. 2019
Научный консультант по древнерусскому языку Д. А. Мустафина

© Татарстан китап нәшрияты, 2019
© Зәйдуллин Р. Р., тәрҗ., кереш сүз, 2019
Казан ханлыгы

Кереш
Казан ханлыгының тарихы күп сәбәпләр аркасында кызыксыну уята. Зур дәүләтнең тарихы буларак игътибарга лаек булса, ул әле гомуми, шәркый һәм рус мәдәниятләренең тарихчылары өчен дә махсус әһәмияткә ия. Нигезендә борынгы мәдәният яткан хәлдә, көчле хәрби идарә урнаштырылганнан соң, әлеге дәүләт бик тиз арада көчәеп китә, әгәр дә Көнчыгыш Ауропаның икътисади үсеше аның өчен уңайлы булса, яшәеше дә озакка сузылыр иде. Казан тарихының барышы күп кимәлдә күрше рус дәүләтенең йогынтысына бәйле, һәм ул ике мәмләкәтнең үзара көрәшен чагылдыра. Боларның берсе күптән урнашкан икътисади мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә тотрыклы хәлдә булса, икенчесе әүвәл бик зәгыйфь, аннары бик тиз үсешкә ирешеп, икътисад өлкәсендә үзара баглы күршесен узып китә һәм, ниһаять, басып та ала.
Казан ханлыгының тарихы – күрше дәүләттән саклану тарихы ул. Шушы хәвеф аның эчке тормышына да биниһая тәэсир итә: икътисади мөнәсәбәтләр дәүләт организмын икегә бүлә, сәясәттә ике агым барлыкка килә. Бер як, тышкы дошманның басымына яраклашып, әүвәл – берлек, аннары ике дәүләтнең шәхси униясе рәвешендә уртак симбиоз булдырырга теләсә, икенче як, үзара тигезлекне танып, тулы бәйсезлек өчен көрәш алып бара. Ике якның әлеге алышы сәяси фикернең һәм дәүләти үзаңның үсешен тәэмин итә; гаҗәеп гыйбрәтле вакыйгаларга сәбәпче була, күренекле эшлеклеләрне тарих мәйданына чыгара – тарихчыларның игътибарын болар җәлеп итми калмаска тиеш. Икътисади яктан көчле дәүләтнең зәгыйфь күршене йоту процессын, ә зәгыйфь мәмләкәтнең исә исән калу өчен көрәшен өйрәнүчеләр өчен Казан ханлыгы тарихы бик шәп чыганак булып тора.
Шәрык тарихчысы, хосусән татар мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен дә Казан ханлыгының үзенчәлекле үсеш тарихы шулай ук кызыклы. Биниһая олы татар дөньясының төньяк-көнбатышындагы урман арасына урнашкан Казан ханлыгын борынгы, җирле мәдәниятле, утрак тормышлы халык тәшкил иткән. Татар мәдәнияте биредә бөтенләй аерым рәвештә – күрше халыкларның һәм чит ил булган русларның культурасы белән бәйләнештә үсә. Борынгы халыкны читтән килеп хәрби дәүләткә туплау, икътисади мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгы, халыкара товар алмашу, колбиләүчелек һәм табигый байлыкларны комсызларча файдалану – болар барысы да Ауропа кысаларына эләккән Шәрык мәдәниятенең үзенчәлеге буларак игътибарны җәлеп итә.
Казан ханлыгы тарихы рус тарихчыларын үз кардәшләренең Көнчыгышка хәрәкәтен өйрәнү материалы буларак кына кызыксындырган. Алар күбрәк ике дәүләт арасындагы көрәшнең соңгы чорына гына – илне басып алуга, аерата Казан каласын тар-мар итүгә игътибар юнәлтә. Югыйсә бер дәүләтнең икенчесен юкка чыгару тарихы озын – аның әүвәлге өлеше гел күз уңыннан читтә кала бирде. Мәсьәләнең икътисади ягы исә яңарак кына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә чагылды. Казан ханлыгы тарихы русларның Шәрыкка таба сәяси һәм икътисади һөҗүмен өйрәнер өчен генә түгел, ә тагын бер – моңарчы әле бөтенләй өйрәнелмәгән мәсьәләне рус дәүләтчелегенең һәм мәдәниятнең нинди гонсырлардан тәшкил булуын аныклау өчен дә бик күп мәгълүмат бирә. Татарларның рус мәдәниятенә тәэсирен инкяр итеп булмаганда, рус тарихчылары үз дәүләтләре белән тыгыз багланышта яшәгән Казан ханлыгының тарихына дикъкать итмичә кала алмыйлар.
Казан ханлыгы тарихының кайчан да булса күңел теләгәнчә җентекләп тикшереләчәгенә өмет юк. Чөнки иң төп, иң әһәмиятле чыганаклар – Казан ханлыгының дәүләт архивлары юк ителгән. Казан ханлыгында чит дәүләтләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең язма шартнамәләр, ярлыклар, үзара хат алышулар шәкелендә (Нугай билеге һәм Кырым ханлыгы белән рус хөкүмәте арасындагы мондый язышулар сакланып калган) урнаштырылуын без беләбез. Дәүләт эчендә кешеләр арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә эш кәгазьләре ярдәмендә даими тәртипкә китерелгән – мәхкәмә эшләре, сәүдә килешүләре, үзара шартнамәләр язма рәвештә гамәлгә кергән; кешеләрдән хөкүмәт тарафыннан ясак җыю өчен җан исәбен алу исемлекләре тутырылган. Мондый эш кәгазьләре һәм документларны саклау өчен булдырылган архивлар, кызганычка күрә, илбасарлар тарафыннан тар-мар ителгән. Төп чыганаклар юкка чыгу аркасында ханлык тарихын икенчел чыганакларның парчалары ярдәмендә генә тергезеп була, ләкин алар гына бу тарихны бөтен барлыгы белән торгызырга мөмкинлек бирми.
Татар чыганакларының бик азы безнең көннәргә килеп җиткән. Болар арасына Шәрәфетдин улы Хисаметдиннең 1551 елда Спас өязе Таш-Бүләк (Ташбилге) авылында язган «Тәварихы Болгария» әсәрен кертергә була. Сирәк документлар арасында хан ярлыклары да бар, аларның берсен – Сәхиб Гәрәй хан патшалык иткән дәвергә караганын – 1912 елда Мамадыш өязендә С. Г. Вахидов табып, Атласов нәшер иткән иде. Киләчәктә мондый чыганакларның саны тагын да артыр дигән өмет бар.
Рус чыганакларында исә күбрәк мәгълүмат сакланган. Алар арасыннан Воскресение, Никон, София елъязмаларын, 1550 һәм 1540 еллар өчен «Царственная книга» ны, кенәз А. М. Курбскийның 1552 ел явын тасвирлаган «История князя великого Московского» хезмәтен телгә алырга кирәк. Рус империалистларының илбасарлык идеологиясенә берьяклы фантазия ярдәмендә чынбарлыкны бозып язылган «Казанский летописец» әдәби әсәре хезмәт итә ала. Казан ханлыгына кагылышлы хәбәрләрнең кыйммәтле бөртекләрен рус хөкүмәте белән нугай, Кырым һәм төрек илләре арасында булган дипломатик язмалардан табып була. Әлеге ядкярләрнең русча текстлары һәм тәрҗемәләре «Древняя Российская Вивлиофика», ч. 27–31 (Дела Ногайские, Моск. Арх. Мин. ин. дел.); «Продолжение Древней Российской Вивлиофики»; В. Вельяминов-Зернов нәшер иткән «Материалы для истории Крымского ханства, извлечённые из Моск. Гл. арх. Мин. ин. дел» (СПб., 1864), В. Д. Смирновның «Сборник некоторых важных известий и официальных документов касательно Турции, России и Крыма» (СПб., 1881); Рус тарихи җәмгыяте нәшер иткән «Памятники дипломатических сношений Московского государства с Крымскою и Ногайскою ордами и с Турциею» (СПб., 1886); Тизенгаузенның «Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде» (СПб., 1884) һәм башка басмаларда дөнья күрде.
Казан ханлыгы тарихының аерым сәхифәләре хакындагы мәгълүматлар чит ил чыганакларында да очрый: төрек дипломатиясе документларында; кырым чыганакларында; алардан үзенең «Notice chronologique des Khans de Crimee» хезмәтен язганда Ланглес файдалана («Voyage du Bengale a Petersbourg» әсәренә кушымта – Париж, 1802, т. III); Кайсуни-задә Недаиның (Рәммәл Хуҗа) «Тарихы Сәхиб Гәрәй хан» әсәре (СПб. университетының № 488 кулъязмасы); С. Герберштейнның «Записки о Московии» һ. б.
Казан ханлыгын басып алу турында сөйләгәндә, аңа кагылышлы рус чыганакларына барлык рус тарихчылары мөрәҗәгать итә: кенәз Щербатов, Карамзин, Соловьёв һ. б. Казан ханлыгына махсус багышлап Рычков, Рыбушкин, Фукс, Бажанов, Перетяткович, Пинегин, Загоскин компилятив хезмәтләр язган. Казан ханлыгының әһәмиятен киметү, ватанпәрвәр фанатизм аркасында фактларны танымаслык бозып күрсәтү әлеге хезмәтләрнең уртак кимчелеге булып тора; мондый берьяклылыктан хәтта С. М. Соловьёв кебек дәрәҗәле галим дә азат түгел. Үзенең «Исследование о Касимовских царях и царевичах» хезмәтендә, Олуг Мөхәммәд, Гали һәм аеруча Шаһгали ханнар турында төгәл мәгълүматларны китереп, профессор В. В. Вельяминов-Зернов фактик белешмәләрнең һәм материалларның чын үзләрен тәкъдим итә. Бары тик соңгы елларда гына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсовларның патриотик берьяклылыктан азат хезмәтләре дөнья күрде. Татар тарихчылары да Казан ханлыгына багышлап кайбер әсәрләр язды: Мәрҗани, Г. Әхмәров, Баттал, Вәлиди, Әмирхан һәм Атласиның «Казан ханлыгы» дигән зур хезмәте. Казан ханлыгының тарих белеме өлкәсендә соңгы сүз диеп Г. Газизнең (Г. С. Гобәйдуллин) «Татар тарихы» дигән хезмәтен әйтергә мөмкин.
Язма чыганакларның азлыгы Казан халкының аңында һәм көнкүрешендә әлегә кадәр сакланган искелек калдыкларына: 1) телдә калган аерым төшенчәләргә; 2) риваятьләргә; 3) ядкяр әйберләргә; 4) көнкүрештәге гадәтләргә; 5) борынгы йолаларга зур әһәмият бирергә мәҗбүр итә. Телдә онытылган борынгылыкны хәтердә яңартырлык төрле төшенчәләрнең һәм атамаларның саклануы Казан ханлыгы чорындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм дәүләт төзелешенең асылын ачыкларга ярдәм итә. Риваятьләр исә Казан ханлыгы тарихында эз калдырган аерым кешеләр һәм вакыйгалар турында мәгълүмат бирә ала. Ядкяр әйберләр ярдәмендә (кабер ташлары, китаплар, хәрабәләр, табылдыклар, көнкүреш әйберләре) татар мәдәниятенең Казан ханлыгы чорында таралыш даирәсен, куәтен күзалларга мөмкин. Көнкүрештәге гадәтләр шулай ук борынгы мәдәниятнең инде онытылган, югалган сәхифәләрен дөньяга кайтарырга булышлык итә ала. Йолалар исә борынгы хокукый төшенчәләргә барып тоташа һәм Казан ханлыгының иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен, халыкның аерым төркемнәре арасындагы электә булган үзара мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Әлеге ядкярләрне җентекләп өйрәнергә һәм тикшерергә кирәк. Бу өлкә әле үзенең галимнәрен көтә, һәм киләчәктә шул ядкярләр турында күп хезмәтләр дөнья күрер дип ышанабыз.
Әлеге хезмәтне язарга тотынганда, без, әлбәттә, Казан ханлыгы тарихын бөтен тулылыгы белән сурәтләп бирү ниятеннән ерак тордык. Бу, бәлки, ерак киләчәк эше, һәм аны башкару аерым кешенең генә көченнән килмәс, ул бер төркем галимнәрнең уртак хезмәтеннән тәшкил булыр. Казан ханлыгы тарихын тарихчыларның, архивчыларның, этнографларның, хокук өйрәнүчеләрнең һәм башка галимнәрнең уртак казанышыннан башка тулы килеш дөньяга чыгарып булмас. Билгеле, без ниндидер кыю дәгъвалардан да ерак торабыз. Күп чыганаклар безнең күз уңыннан читтә калды, һәм шушы хәл хезмәтнең сыйфатына хилафлык китерми калмагандыр. Моңарчы аз тикшерелгән, югыйсә җентекләп өйрәнелергә хакы булган әлеге тарихка белгечләрнең игътибарын юнәлтү максаты белән генә автор кулына каләм алырга мәҗбүр булды.
Шушы китапның дөньяга чыгуына сәбәпче булган Гаяз Максудовка һәм Г. С. Гобәйдуллинга, авторның хезмәтләренә игътибарлы булган Н. Н. Фирсовка, файдаланыр өчен үз китапханәсен тәкъдим иткән мәрхүм М. И. Лопаткинга автор рәхмәтләрен җиткерә. Үзе тапкан Сәхиб Гәрәй ярлыгының асыл текстыннан файдаланырга мөмкинлек биргәне өчен, автор С. Г. Вахидовка аерата рәхмәтле. Әлеге хезмәтне язган чорда авыр матди хәлен җиңеләйткәннәре өчен, ул И. В. һәм П. Д. Петровлар гаиләсенә дә тирән хөрмәтен белдерә. Автор шулай ук К. М. Рахманкулов һәм Г. Г. Ходаяровлар җитәкләгән Татар дәүләт нәшриятына һәм әлеге хезмәтне язганда ярдәме тигән һәркемгә дә рәхмәт әйтә.
I бүлек
Ханлыкның шанлы вакыты
(1438–1487)
Казан ханлыгы Иделнең урта һәм түбән агымында җәйрәп яткан иркен-киң җирләргә урнашкан була. Аның биләмәләре 1) мәмләкәтнең татар халкы яши торган төп җирләрен һәм 2) ханга буйсынып ясак түләүче башка халыклар яши торган җирләрне үз эченә алган.
Казан татарларының хәзер таралып утырган җирләре Татар Җөмһүриятенең чикләренә шактый ук туры килә. Төп татар җирләренең чикләре өч төрле чыганакны чагыштырып карагач ачыклана: 1) мөселманнарның борынгы зиратларында сакланган каберташлар; 2) Хисаметдин китабында санап кителгән калалар һәм салалар; 3) татарлар хәзер яши торган урыннар. Төп җирләрнең иң борынгы мәркәзләре Болгар, Суар һәм Биләр шәһәрләре булган, һәм, димәк, ханлык җирләренең үзәге-төше дип Идел, Кама (Чулман) һәм Кече Чирмешән елгалары арасын, ягъни хәзерге Спас өязен әйтергә кирәк. С. М. Шпилевский китабында саналган борынгы татар зиратлары түбәндәге авылларда урнашкан: Мамадыш өязендә – Ядегәр авылы; Лаеш өязендә – Шомбыт елгасы буендагы Тәрбирде Чаллысы авылы, Мишә елгасы буендагы Чита, Рождественское (Үкрәч), Тәңкәче һәм Ташкирмән авыллары; Казан өязендә – Иске Казан (Камай авылы), Янчура (Собакино) авылы, Әрхәрәй дачасы (Кабан күле буенда), Әтнә, Карадуван авыллары; Царёвококшайск өязендә – Уҗым авылы; Чабаксар өязендә – Карабаш (Елаш), Иделмәс, Ям, Кадергән, Яңа Алексеевск авыллары; Козьмодемьянск өязендә – Чашлама, Күлгәш, Янчыбул авыллары; Цивильск өязендә – Елүй-Касы, Атлаш, Урай авыллары; Зөя өязендә – Мәмәтхуҗа Сәет авылы; Тәтеш өязендә – Тәтеш шәһәре, Өрем, Кулган, Кошыт, Байтирәк, Зур Ялчык авыллары. Борынгы мөселман зираты булган иң көнбатыштагы торак урыны – Васильсурск шәһәре, ул Казан ханлыгы белән Русия арасындагы чиккә урнашкан.
Хисаметдин әйткән чикләр, Иделдән көнбатышка алай ук сузылмаса да, көнчыгышта элеккеге Казан губернасы җирләреннән дә чыгып китә, монысы С. М. Шпилевский китабында юк. Хисаметдин түбәндәге татар авыл-калаларын саный: Казан шәһәре, Әйшә, Казанбаш (Казан өязе), Иске Уҗым (Царёвококшайск өязе), Иске Шырдан, Иммела (Бортас) һәм Зөя елгасы тамагындагы авыллар (Зөя өязе), Тәтеш, Олы Күккүз (Тәтеш өязе), Казаклар, Бирдебәк һәм Котлы Бөкәш Чаллысы (Лаеш өязе), Бахта (Чистай өязе). Кизләү чишмәсе янындагы (Чирмешән елгасы буенда), Кичү һәм Шушма елгалары кушылган урындагы, Шушма елгасы, Зур һәм Кече Чирмешән елгалары буендагы (Чистай өязе) авыллар, Малмыж өязендәге Адай һәм Казаклар авыллары, Алабуга, Минзәлә шәһәрләре, Дим елгасы буендагы Кыпчак һәм Тирмә авыллары, Агыйдел буендагы Тугашхан авылы, Ыкның югары агымындагы Субай, Зәет, Иринә, Чаллы, Байчура авыллары, Уфа елгасы буендагы Уршак, Әй авыллары һ. б.
Татар халкы хәзер яшәгән җирләрне борынгы авыл-калалар урнашкан җирләр белән чагыштыргач, менә нәрсә күренә: татарлар Казан тирәсендәге җирләрен югалтканнар, аларны аннан рус колонизаторлары кысрыклап чыгарган; хәзерге вакытта Казанга кырык биш чакрымнан да якынрак торган бер генә татар авылы да юк, аның каруы бу җирләрдәге рус авыллары барысы да диярлек татар исемнәрен йөртә; борынгы болгар җирләренең үзәге булган кара туфраклы Спас өязе дә татарлардан бушап калган, монда да ташкын булып руслар күчеп килгән; ханлыкның көнбатыштагы җирләреннән – Сура белән Зөя арасыннан да – мөселманнар кысрыклап чыгарылган. Ә менә төньякка таба татар җирләре киңәя төшкән: Казан яныннан килгән мөһаҗирләр Шушма елгасы тирәсенә утырганнар. Рус колонизациясе кысуыннан ерактагы мөселман башкортларның авылларына якын булган көнчыгыш чикләр исә элеккечә диярлек калган.
Гомумән алганда, Казан ханлыгы биләмәләренең татарлар яшәгән төп өлеше белән Татарстан Җөмһүрияте җирләре тәңгәл килә дип әйтерлек. Ләкин шунысын истән чыгармаска кирәк: ул чакта татарлар, хәзерге кебек утрау-утрау булып утырган рус авыллары белән бүлгәләнмичә, тоташ урнашып яшәгәннәр.
Казан ханлыгының үзәге тирәсендәге бүтән халыклар яши торган җирләрне мөстәкыйль вакытында Новгородны әйләндереп алган колонияләр белән тиңләргә мөмкин. Буйсынган халыклар арткан саен, мондый җирләр дә киңәя барган. Татарларга буйсынып көн иткән чагында Русия Сарай ханнарына ясак түләп торган кебек, бу халыклар да Казанга ясак түләп яшәгәннәр. Казан ханлыгына 1) мукшылар, 2) чуашлар, 3) чирмешләр, 4) арлар кергән. Боларның хәзер яши торган җирләрен истә тотып, без Казан ханлыгы чикләре эченә Татарстан Җөмһүриятенең, Мари һәм Чуаш өлкәләренең, Сембер, Пенза, Саратов һәм Тамбов губерналарының җирләрен, төньякта Нократ (Вятка) губернасының бер өлешен, тулысынча арлар яшәгән өлкәне, ә төньяк-көнчыгышта Пермь губернасының бераз өлешен кертергә тиеш булабыз.
Казан ханлыгы көнчыгыш тарафта – иркен-киң Нугай билеге белән, көньякта – Әстерхан ханлыгы, көньяк-көнбатышта – Кырым ханлыгы белән, көнбатышта – Мәскәү дәүләте, ә төньякта Нократ төбәгенең үзидарәле күмәге (общинасы) җирләре белән (XV йөз ахырында Мәскәү аны үзенә куша) күрше була. Казан ханлыгының көнбатыштагы чиге төгәл билгеле – Сура һәм Ветлуга елгалары шул чиктә ята. Төньяк чик Помор җирләре белән Понизовье җирләре арасындагы чик буйлап үткән. Бу чик төньякта – Котельнич, Орловск, Нолинск, Нократ һәм Слобода өязләрен, ә көньякта Яран, Уржум, Малмыж һәм Глазов өязләрен калдыра, ягъни ул Пижма елгасы тамагыннан башланган һәм шул елга буйлап Воя елгасы килеп кушылган урынга кадәр сузылган, аннары Нократ елгасы буйлап узган. Килмәзи елгасы буендагы җирләрнең барысы да, Чипса елгасы буендагы җирләрнең байтагы һәм Каманың югары агымындагы Кай шәһәреннән (монда рус колонизаторлары үтеп керергә өлгергән була инде) түбәнрәк җирләр Казан ханлыгына караган. Көнчыгышта Сарапул һәм Алабуга төбәкләре, Уфа губернасының Минзәлә өязе Казан ханлыгы карамагында була (Уфа губернасының башка җирләре: хәзерге Нагайбәк, Уфа һәм Стәрлетамак элеккеге Нугай урдасы җирләренә урнашканнар). Бөгелмә һәм Мәләкәс өязләрендә дә татарлар яшәгән – болар да Казан ханлыгына кергән булырга тиеш, ләкин Самара далалары чынында нугай күчмәләре кулында була. Иделнең Царицынга кадәрге уң як яры да Казан ханлыгының биләмәсе саналган. Монда Хисаметдин китабында телгә алынган Сенбер, Сары Тау (Саратов) һәм Сары Тын (Царицын) шәһәрләре урнашкан.
Перетяткович: «Казан ханлыгының бер үзенчәлеген – анда шәһәрләр гадәттән тыш аз булуын әйтмичә ярамый, – дип яза, – Казаннан гайре фәкать Арча шәһәре генә телгә алына… Әлеге шәһәрләрдән тыш Казан мәмләкәтендә тагын Арча юлындагы, Тау ягындагы һәм дә чуаш җирләрендәге ныгытмалар, кальгалар телгә алына»1. Бу сүзләр хәлне аңлап бетермәү аркасында туган. Мәгълүм ки, рус чыганакларында кальгалар, ныгытмалар гына шәһәр дип атала, һәм шуңа да Казан ханлыгында кальгалар булмауны анда хәзер без аңлаган мәгънәдәге шәһәрләрнең – сәүдә һәм идарә үзәкләренең булмавы дип аңларга ярамый. Җирле мәдәният шәһәр төзелешенең Русиядәгечә булмаган төрен тудырган – Казан ханлыгында хәрби ныгытмалар түгел, ә бәлки тыныч тормыш итәр өчен шәһәрләр корганнар. Перетяткович «градлар» – кальгалар эзләгән һәм ныгытылмаган шәһәрләрне искәрмәгән. Казан ханлыгында, киресенчә, шәһәр дип аталырга тиешле зур-зур торак пунктлары җитәрлек санда булган, чөнки аларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ә һөнәр ияләре, сәүдәгәрләр дә яшәгән. Су юллары буендагы Алабуга, Сенбер, Сары Тау, Тәтеш, Лаеш кебек торак пунктлары, һичшиксез, шундый шәһәрләрдән исәпләнгәннәр.
Казан ханлыгының төп җирләре административ яктан берничә «даруга» га – салым җыю өлкәләренә бүленгән. Рус чыганакларында моны Казан шәһәреннән Галичка, Алатка, Арчага, Җөри һәм Нугай якларына илтә торган юллар («дорога») белән тиңләгәннәр. Бу «даруга» лардан өчесенең үзәге Алат, Арча һәм Җөри калалары була. Хисаметдин Тау ягындагы Алатор, ягъни Алатырь шәһәрен телгә ала. Ясак түләп торучы халыкларның җирләрендә казаннар даими гаскәр тотмаган, ләкин ул җирләргә ел саен кыш җитүгә, кораллы чирү ияртеп, ясак җыючылар җибәрелгән. Мондый җирләрдә ныгытылган чын шәһәрләр торгызылган, андый шәһәрләрдә җирле бәкләр, тарханнар һәм башка шундый Казан ханына ясак түләүче xаким сыйныфлар яшәгән.
Казан ханлыгының төп халкы – борынгы болгарларның варислары. Болгарлар, Казан ханлыгы оешканчыга кадәр бик күп еллар элек Урта Иделдә үз дәүләтләрен төзеп, сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән һәм инде күптән мөселман мәдәниятен үз иткән төрки халык булган. Болгар халкы яшәгән ил-төяк – Идел, Кама һәм Кече Чирмешән елгалары арасында, шунда ук төп болгар шәһәрләре Болгар белән Биләр урнашкан. 1361 елда Булат Тимер дигән хан килеп Болгар шәһәрләрен пыран-заран китерә, шуның аркасында Болгар патшалыгының халкы чәчелә, күпчелеге Каманың урманнар белән капланган төньяк тарафына күченеп китә – төп болгар җирләре бушап кала.
Казан татарларында сакланган күп кенә риваятьләр болгарларның бу күченүе һәм урманнарда болгар-татар авыл, калаларына нигез салуы хакында сөйли (Казансу елгасы буендагы Иске Казан, Мишә белән Нократ арасындагы Бөрбаш авылы, Нократ якларындагы ИшмәнМәчкәрә авылы, Уракчы, Янсуба авыллары һ. б.). Болгар качакларының бер өлеше, тагын да төньяккарак үтеп, Чипса елгасының түбән агымында төпләнә, хәзер аларны «Карин татарлары» диләр. Болгарларның бу тирәләргә күченүе Нократ буена Новгородтан һәм Устюгтан рус колонизаторлары килеп урнашкан вакытка туры килә (Никулицын, Хлынов, Котельнич), шуңа күрә Карин билеге мөстәкыйльлеген саклый алмый. Карин биләренең руслар белән булган алыш-бирешләре һәм башка мөгамәләләре аерым килешүләр белән хәл ителгән, бу килешүләрнең әлегә тиклем махсус өйрәнелгәне юк. 1467 елда казаннар Нократ төбәген буйсындырган чакта, Карин татарлары ныклы терәк була алганнар. Алар күпмедер вакыт мөстәкыйльлекләрен саклап килгәннәр, ләкин 1489 елны Нократның үзидарәле күмәген (общинасын) Мәскәү гаскәрләре яулап ала, Нократ халкы белән бергә Карин татарлары да мөстәкыйльлекләрен югалталар: аларның биләрен әсир итеп Мәскәүгә алып китәләр.
Игенчелек белән көн күрүче бу кадәр халыкның күченүе Кама тамагыннан төньяктарак, Урта Идел ярларының иң төньяк ноктасында, яңа шәһәр-төбәкнең сәүдә һәм мәдәният үзәге булган Казан каласының калкып чыгуына китерә. Казан бу якларның баш каласына әверелә.
Болгар патшалыгы җимерелгәч, болгар халкы юкка чыкмый, ә бәлки «Казан татарлары» дип атала торган халык булып оеша. Казан тарихчысы Г. Әхмәров моның шулай икәнен раслап байтак дәлилләр саный. Аларны төп өч төркемгә берләштереп булыр иде: 1) Казан татарларының үзаңы; татарларның килеп чыгышлары болгарлардан икәнен сөйли торган шәҗәрәләр; болгарларның татар авылларына нигез салулары турындагы риваятьләр; Болгар шәһәренең хәрабәләрен, борынгы болгар әйберләрен татарларның үз милли тарихларының изге ядкярләре итеп олылавы; 2) яшәү урыннарының гомумән караганда да, аерым караганда да бер үк булуы; 3) утрак тормыш һәм игенчелек эшенең дәвамчанлыгы; борынгы болгарларга да, Казан татарларына да сәүдә эшенә тумыштан килә торган сәләтлелек хас булу; аннары, ниһаять, фәнни әдәбиятта билгеләп үтелгәнчә, матди тормышның һәм рухани мәдәниятнең уртак булуы.
Татар кавеме кешеләренең Казан җиренә килүе рус чыганакларында теркәлгән: 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан белән бергә 3000 татар Кырымнан Урта Иделгә килеп утыра; шуннан соң Казанга «төрле илләрдән – Алтын Урдадан, Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан – бик күп варварлар җыела башлый». Сәүдә үзәге булган Казанда, һичшиксез, төрле кавем кешеләре яшәгән, әмма җир эшкәртеп көн күрүче утрак халыкка килсәк, аның шул ук болгар халкы көенчә калуына шикләнмәскә мөмкин. Тарих мәйданында Казан мәмләкәте өлгергән-җитлеккән хәлдә, ныклы тормыш-көнкүреш рәвеше һәм мәдәнияте белән пәйда булды; ул акрынлап шәкелләнү-формалашу дәверен белми, һәм моны аның халкы фәкать борынгы булуы һәм мәдәниятенең, ыруының дәвамчанлыгы белән генә аңлатырга мөмкин.
Казан ханлыгы тарихы – Казан татарларының күп гасырлы тормышында кечкенә генә бер вакыйга-күренеш ул. Бу якларда мөстәкыйль дәүләт оешканчы ук яшәгән һәм бәйсезлеген югалткач та, 400 ел буена яшәвен дәвам иткән Казан татарлары дигән халыкның тарихы моның белән генә чикләнә алмый.
Казан ханлыгының барлыкка килүе. Олуг Мөхәммәд
Казан ханлыгының барлыкка килү елы һәм аның беренче ханы турында рус тарихчыларының фикере төрлечә. Гадәттә, алар ханлык 1436 яисә 1437 елда барлыкка килгән һәм аны Сарай ханы Олуг Мөхәммәд оештырган дип саныйлар. Ләкин бүтәнчә уйлаучылар да юк түгел. Мәсәлән, шуларның берсе, профессор Вельяминов-Зернов, Воскресение һәм Никон елъязмаларына һәм кайбер башка чыганакларга таянып, Казан ханлыгын 1445 елда Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд оештырган дип исәпли.
Мөхәммәдләр ул заманда икәү булып, аларны бутамас өчен, берсен «Кече» йә «Кечек» дип, ә монысын «Олы» йә «Олуг» дип атап йөрткәннәр. Олуг Мөхәммәд – атаклы Туктамышның оныгы һәм Сарай ханы Җәләлетдиннең улы ул. Аксак Тимер яуларыннан соң Сарайда тәхет өчен каты көрәш башланып китә. Төп дәгъвачылар элек хан булып утырган Тимер Котлы (аны Туктамыш бәреп төшергән) белән Туктамыш (анысын үз нәүбәтендә Аксак Тимер куып җибәрә) була. Туктамыш үлгәч, тәхет дәгъвасы улларына күчә. Бер-бер артлы һәммәсе тәхеткә менә, тик озак утыра алмыйлар. Иң күп утырганы – Җәләлетдин. Ул 1411 елда, Литва кенәзе Витовт белән берлектә, Тимер Котлының улын бәреп төшерә һәм хан тәхетенә утыра. Җәләлетдин әтисенең бөек мәмләкәтчел сәясәтен дәвам итә: эчке талашлардан какшаган Русияне кабат татарларга буйсындыра, бөек кенәз Василийны (Дмитрий Донскойның улын) Сарайга килергә һәм ясакны төп-төгәл түләргә мәҗбүр итә (1412). Хөкемдарлар берничә мәртәбә алышынганнан соң, 1420 еллар ахырында тәхет Җәләлетдиннең улы Олуг Мөхәммәд кулына эләгә. Ул идарә иткән дәвердә татарларның Русия өстеннән булган хакимияте даими саклана. 1431 елда, Олуг Мөхәммәд хөкеменә дип, бөек кенәз исемен дәгъвалаучы Мәскәү кенәзләре – Дмитрий Донскойның улы белән оныгы килә. Хан алар арасындагы низагны онык файдасына хәл итә. Василий Васильевичны тәхеткә Мәскәүнең Успение соборында хан илчесе утырта. Олуг Мөхәммәд хөкүмәтенең байлыгы һәм халыкара сәясәт белән кызыксынуы шул дәрәҗәдә була ки, 1428–1429 елларда ул Мисырга илчелек җибәрә алган2.
В. Д. Смирнов Олуг Мөхәммәдне 1423–1424 елларда литвалар шәһәре Одоевка һөҗүм иткән һәм шунда литва-мәскәүләрнең бердәм гаскәре тарафыннан җиңелгән Ходайдад хан («Куидадат»)3 белән бер үк кеше булуы турында фаразлый. Ләкин моның белән килешүе кыен, чөнки әлеге чорда Олуг Мөхәммәд әле Сарай тәхетенә менмәгән була4.
1436 елда Мөхәммәд ханны тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ланглес әйтүенчә, татар чыганакларында бу вакыйга менә ничек тасвирлана. Тәхеткә утыргач, Олуг Мөхәммәд авыр яралы Идегәй әмирне эзләп табып үтерергә боера. Идегәй Тимер Котлы нәселен тәхеткә утыртуның тарафдары була. Тимер Котлының туганнан туган энесе Гыясетдин белән бергә Русиягә качып киткән Идегәй уллары, өч меңле чирү белән кайтып, Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Олуг Мөхәммәд җиңелә дә Кырымга юл тота, ә Гыясетдин, Сарайга кереп, хан тәхетенә утыра. Бер елдан соң (1437) ул үлә. Тимер Котлының оныгы Кече Мөхәммәд хан дип игълан ителә. «Шуннан соң ук бәхетле Кече Мөхәммәд белән Олуг Мөхәммәд сугышты… Гыясетдиннән качып, Кырымга киткән Олуг Мөхәммәд беренче булып һөҗүм итте… Берничә сугыштан соң дошманнар килешү төзеделәр, бу килешү буенча Идел буендагы бөтен җирләр дә Кече Мөхәммәд кулына калды, ә Кырым Олуг Мөхәммәднеке булды. Аннары Олуг Мөхәммәд Хәйдәр әмир белән бозылышты. Әмир, үзен рәнҗеткән Олуг Мөхәммәдне тәхетеннән бәреп төшерүдә ярдәмен тәкъдим итеп, Туктамышның оныгы Сәед Әхмәд ханга хезмәткә күчте. Алар яу белән Кырымга киттеләр. Олуг Мөхәммәд исә, каршы тора алмасын тоеп, Казанга качып китте»5. Шул рәвешчә, Сарай тәхетеннән сөрелгәннән соң, Олуг Мөхәммәд бераз вакыт Кырымда хан булып торган. Шулай ук аннан да куылган. Ләкин Казанга ул Кырымнан туп-туры килми. Өч меңле чирүе белән Кырымнан чыккач, ул Русиягә юл тота. Үзе Мәскәү тәхетенә утырткан Василий кенәзнең кунакчыллыгына өмет тотып, Олуг Мөхәммәд Мәскәү мәмләкәтенең көньяк-көнбатыш чигеннән ерак тормаган Белёв шәһәрен ала һәм шунда төпләнеп калырга карар бирә. Ләкин Мәскәү хөкүмәте, Олуг Мөхәммәднең дошманы булган Сарай ханына тугрылыгын күрсәтергә теләп булса кирәк, аның Русия җирләреннән китүен таләп итә. Олуг Мөхәммәдкә каршы рус гаскәре җибәрелә. 1437 елның 5 декабрендә Белёв янында сугыш була: «рус сугышчылары күп иде дә, ә татарлар бик аз иде; шәһәр янына рус полклары килделәр дә, татарлар атларына атланып чыктылар да сугыша башладылар, ә тегеләре кире йөгерде дә, Русь бик күп үлде… рус гаскәрен тар-мар кылдылар, шул чакта бик күп бояр белән кенәзләрне үтерделәр, бөек кенәз кече дружинасы белән качып китте»6.
Шулай Сарай ханлыгыннан бәйсез Кырым дәүләте аерып алына, Кече Мөхәммәд белән килешү нигезендә аның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә – Олуг Мөхәммәд шул тәҗрибәгә таянып, шул ук вакытта караңгы чырайлы Русия җирләрендә чакырылмаган кунак-мөһаҗир хәлендә ятасы килмичә, Сарай ханлыгыннан тагын бер өлкәне аерып алып, шунда бәйсез хөкемдар булып урнашырга карар кыла. Шундый ният белән ул Урта Идел буендагы мөселман мәмләкәтен – Болгар патшалыгының мөстәкыйльлеген торгызу планын кора. Белёвтан киткәч, Олуг Мөхәммәд мукшы җирләренә керә һәм, рус дәүләте чикләре яныннан үтеп, Болгар иленә аяк баса. 1361 елгы тар-мар ителүдән һәм кенәз Фёдор Пёстрый җитәкчелегендәге руслар явыннан соң (1432) илнең башкаласы Болгар тәмам хәрабәләр хәленә килгән, ә халкы төньякка, Кама аръягына, куркынычсызрак һәм тынычрак урыннарга күчеп, төбәкнең яңа мәркәзе Казан тирәсенә туплана башлаган вакыт була бу. Шуңа да Мөхәммәд хан үз дәүләтенең башкаласы итеп Болгарны түгел, ә Казанны сайлый, яңа ханлык исә «Казан ханлыгы» дип атала башлый.
Олуг Мөхәммәд яулаганда, Казан инде зур шәһәр саналган, һәм ул Болгарның сәүдәви һәм сәяси әһәмиятен мираска алган була. Җәләлетдин хан заманында Казанда Сарайдан килгән Талыч исемле бер ханзадә-солтан идарә иткән. Җәләлетдиннең сәяси таләпләре буенча эш йөртеп, ул 1411 елда Мәскәүгә дошман булган Түбән Новгород кенәзе Даниил Борисовичка ярдәм йөзеннән Владимирга яу белән бара. Рус елъязмаларыннан аңлашылганча, Олуг Мөхәммәд Казанны шактый көч түгү бәрабәренә генә яулый алган һәм анда хөкем сөрүче бәкне үтергәннән соң гына шәһәргә хуҗа булган. Воскресение елъязмасы ул бәкне «Либей», ягъни «Гали би» дип атый, ә Никон елъязмасы «Ази», ягъни «Гази» ди. Профессор Вельяминов-Зернов күрсәтүенчә, Гази исеме кушамат кына («җиңелү белмәс сугышчы»), һәм соңыннан да Казан ханнарының титулында бу сүз булган. Гали бәк белән Гази исемнәренең, димәк, ике кешегә түгел, ә бер генә затка каравы бик мөмкин7. Вельяминов-Зернов Казан бәге Гали белән татар кулъязмаларында «Казан шәһәренә нигез салучы» дип күрсәтелгән Галим бәкне (Булат Тимер Болгарны алганда һәлак булган соңгы болгар ханы Габдулланың улын) бер кеше дип расларга тырышып караган иде. Мондый фаразның дөреслеге икеле, чөнки Болгарның 1361 елда җимерелүе белән Олуг Мөхәммәднең Казанны алуы арасында сиксән ел гомер узган, һәм Гали Галим бәкнең шулкадәр озак вакыт хакимлек итә алуы шикле; җитмәсә, елъязмалар аны «вотчич» дип атыйлар, ягъни аның нәселе борын-борыннан бу җирләрдә бәк булып утырган, ә Галимнең атасы Габдулла Казан бәге түгел, бәлки Болгар ханы…
Илнең башкаласына әверелгән шәһәр Болгардан 100 чакрым ераклыкта, Иделнең югары агымында урнашкан. Ул төштә елга кискен көньякка борыла; Идел агымы барлыкка китергән почмак – Ослан тавы – нәкъ Казан каршында гына. Шәһәр Иделнең меридиональ юнәлештәге соңгы тармагы булган Казансу буенда торгызылган. Идел белән Кама кушылган төшкә якын торган Болгарга караганда Казанның урыны җайсызрак, әмма ул табигать тарафыннан яхшырак ныгытылган. Болгар кебек үк ул Иделнең сул, болынлы ягында, елгадан шактый ераклыкта урнашкан. Саклану өчен (бигрәк тә руслардан) бу бик уңайлы урын. Биек калкулыкка һөҗүм итү өчен, дошман башта Иделне кичәргә, аннары сазлы үзәнлек аша үтәргә тиеш булган. Шәһәрнең табигать тарафыннан аерата ныгытылган өлеше нәкъ менә рус ягына карап тора, ә зәгыйфь өлеше – тылы – каршы якта. Әгәр дә Казан Иделнең таулы уң ярында урнашса, аның тылы да рус ягында булыр иде.
Урта Иделдә ныгып алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзен ул Сарай ханы Кече Мөхәммәдкә түгел, ә үзенә ясак түләтмәкче була. Шундый максаттан руслар өстенә яу белән бара. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бөек кенәз, башкаласын саклауны боярларның берсенә кушып, Идел аръягына китәргә мәҗбүр була. Июньнең 3 еннән 13 енә кадәр Мөхәммәд хан Мәскәү янында тора, тик Кремльне ала алмый. Шуннан ул Кремль диварлары тышындагы йортларга ут төртә дә китә. Юл уңаенда казаннар гаскәре Коломнаны яндыра, фәкать шуннан соң гына Казанга кайта.
Биш ел буена тынычлык бозылмый, ләкин 1444–1445 елларда Мөхәммәд хан русларга каршы икенче мәртәбә, бу юлы уңышлы тәмамланган яу оештыра. Яу 1444 елның язында башлана, тәүдә Түбән Новгородны алалар. Хан шунда кышларга кала һәм 1445 елның гыйнварында гаскәренең бер төркемен Муромга җибәрә. Русларның шактый зур көченә очрап, казаннар җиңелеп чигенәләр; Түбән Новгородны да калдырырга туры килә. Әмма яз җитүгә кабаттан яуга китәләр. Апрельдә Олуг Мөхәммәд янәдән Түбән Новгородны ала. Мәхмүд һәм Якуб солтаннар җитәкчелегендәге Казан чирүе Мәскәүгә якынлаша, Владимир янына килеп җитә. 7 июльдә Суздальдән ерак булмаган Спас-Евфимий монастыре янындагы зур сугышта руслар җиңелә. Казаннар бөек кенәз Василийны туганнан туган энесе кенәз Михаил Верейский белән бергә әсир алалар һәм Түбән Новгородка Олуг Мөхәммәд янына китерәләр. Василий Васильевич Сарайга Мөхәммәд хөкеменә килгәннән соң ундүрт ел узгач, иске танышлар шулай янәдән очраша.
Бөек кенәз нәрсә таләп итсәләр, шуның барысына да күнә. Ул үзе өчен гаять зур түләү хакы бирергә тиеш була: бертөрле хәбәрләр буенча – «булдыра алган кадәренчә», икенчеләре буенча – «алтыннан һәм көмештән, һәм төрле-төрле кием-салымнардан, һәм атлардан, һәм сугыш кирәк-яракларыннан 30 мең ярым», өченчеләре буенча – 200 000 сум. Салым җыю өчен рус шәһәрләренә Казаннан түрәләр билгеләнә, контрибуция түләтү җәһәтеннән берничә рус шәһәреннән килгән керемне татарлар «туклану өчен» алалар. 25 августта Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Курмышка8 килә, һәм шунда 1 октябрь көнне Василий азат ителә. Хан, максатына ирешеп, Казанга кайта.
Мәскәүдә килешү шартларын игълан итмиләр, әмма русларга шунысы мәгълүм була: «Олуг Мөхәммәд патша белән аның улы тәре үптереп, бөек кенәзне, күпме булдыра алса, шулкадәр җан хакы түләргә ант иттергәннәр. Башкасын бер Алла да алар үзләре генә беләдер…» Халык арасында хәвефле имеш-мимешләр тарала. Василий, имеш, ханга бөтен Мәскәү кенәзлеген бирергә вәгъдә иткән, ә үзенә нибарысы Тверьне генә калдыра икән, дип сөйлиләр. Әсирлектән кайткан бөек кенәзне халык ачулы каршылый – ул кабул иткән килешү шартларына риза булмый. Василий Мәскәүгә 500 Казан кешесе – «татар кенәзләре, бик күп үз кешеләре белән» килә. Алар төрле-төрле идарә эшләренә куела һәм туклану өчен олыслар һәм шәһәрләр алалар. С. М. Соловьёв бу хакта менә нәрсә яза: «Василий элек тә татар кенәзләрен хезмәткә алып, аларга туклану өчен биләмәләр биргәләгән була – варварларга каршы варварларны кую өчен менә дигән чара бу… Ләкин замандашлары алай уйламаган: Василийның атасы заманында, Литва кенәзләренә мул туклану җирләре бирелгәч, халык ризасызлык белдергән булса, инде татарларга да шундый ук ташламалар ясау аның тагын да ныграк ачуын кабарта. Чөнки электән килгән ачу хисе дә басылырга өлгермәгән була әле, җитмәсә, шуңа тагын җан хакын түләү өчен ясак җыю зарурлыгы да өстәлә»9. Мишәр (Мещера) иленнән (Ока буенда) татарларга махсус җир бүлеп (удел) бирү дә шушы дәвергә карый. «Касыйм патшалыгы» дип аталган җир була инде бу. Күрәсең, ул әлеге солых килешүе буенча Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм солтан карамагына бирелгәндер. Бу уделны рус хөкүмәте үз теләге белән биргәндер дип уйларга ярамый, киресенчә, Олуг Мөхәммәд яулаган иң зур җиңү була бу. Татар ханнары удел кенәзе сыйфатында рус җирләре белән идарә итә башлауның беренче омтылышы дип карарга кирәк аны. Рус тарихчылары Русиядә удел кенәзе сыйфатында хезмәттә торган татар солтаннарының хәлен, гадәттә, мескен һәм түбәнлекле итеп күрсәтергә тырышалар. Касыйм ханлыгындагы ханзадә-солтаннарга карата бу бөтенләй дөрес түгел: киресенчә, рус җиренә килеп утырган бу татар ханнарына Мәскәүнең һәм Рязаньның бөек кенәзләре чыгым ясагы («выход») түләргә тиеш булганнар. Шундый ук ясакны алар Сарай белән Казанга, ә соңрак Әстерханга һәм Бакчасарайга түләгәннәр. Рязань кенәзләренең Касыйм хөкемдарларына даими рәвештә «иске дәфтәрләр буенча, тәре үбеп ант иткәнчә» ясак түләп торуы хакында Рязаньның Иван һәм Фёдор Васильевич дигән кенәзләре култамга салган 1496 елның 19 августы килешүендә сөйләнә10. Рус хөкүмәтенең Касыйм ханнары казнасына ясак түләве Иван III улларының 1504 елның 16 июнь килешүендә11 һәм Иван III нең васыятьнамәсендә12 (1504) телгә алына, һәм мондый хәл Иван IV заманында, Русия Казанны яулап, татарларны җиңү тантанасын кичергән вакытта да үз куәтендә кала: кенәз Владимир Андреевич Старицкий 1553 елның 12 мартында Иван IV алдында үзенә йөкләгән бурычлар арасында «Ханзадә шәһәренә чыгым ясагы» н түләү («выход в Царевичев городок») Кырым белән Әстерханга түли торган ясак белән беррәттән искә алына – «бабабыз бөек кенәз Иван үз васыятендә әйткәнчә»13. Гадәттә, Мәскәү бөек кенәзләренең һәм патшаларының фәрманнарын берсүзсез үтәүче мескен куштаннар рәвешендә сурәтләнә торган Касыйм ханнарына рус хөкемдарларының ясак түләвенә рус тарихчылары шакката. Вельяминов-Зернов яза: «Баксаң, Ханзадә шәһәренә (Касыйм), анда хакимлек итүче ханзадәгә Мәскәүнең бөек кенәзе чыннан да чыгым ясагы түләгән икән, һәм бу чыгымны, «татарларга тиешле» акчаларны бөек кенәзгә һәм удел кенәзләренә бүлгәндә исәпкә кертә торган булганнар»14. Аңлашыла ки, С. М. Соловьёв фараз иткәнчә, «варварларга варварларны каршы кую» максаты белән Василийның хәйләкәр план төзүе, татарларны үзе теләп хезмәткә алуы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җиңелгән Василий татарларны татарларга каршы кую турында уйларга җөрьәт тә итә алмаган, һәм рус шәһәрләренә утыртылган татарлар үз милләтләрен оныту хакында уйлап та карамаганнар. Алар контрибуция җыйганнар – бөек кенәзне әсирлектән коткарган өчен җан хакы җыйганнар һәм үз хезмәтләрен үтәгән өчен рус җиреннән керем алганнар – «тукланганнар»; шулай итеп, татарлар ватандашларының күпмедер өлешен асрау хәсрәтен рус халкы иңенә салганнар.
Татарлар, Русиягә килеп, җаннары теләгәнчә яши башлыйлар, үзләре урнашкан шәһәрләрдә мәчетләр салалар. Соңрак Төркиягә барган рус илчесе болай әйткән: «Минем хөкемдарым мөселман диненә дошман түгел. Аның колы Саин Булат патша Касыймда хакимлек итә. Хәйбулла солтан – Юрьевта, Ибәк – Сурожикта, нугай биләре – Романовта: алар барысы да үз мәчетләрендә ирекле вә мәгъруранә рәвештә Мөхәммәдне олылыйлар»15. «Һәм ул калаларда мөселман динендәге кешеләр үз гадәтләренчә мәчетләр тоталар, һәм хөкемдар аларны үз диннәреннән берничек тә дүндерергә тырышмый һәм гыйбадәтханәләрен җимерми».16 Чит кавем кешеләрен дәүләт белән идарә эшенә җәлеп итү, татарларның илгә агылып килүе, контрибуция түләү хисабына авыр салымнар җыю, татар ханына тулаем бер удел бүлеп бирү – болар бөтенесе дә рус кешеләренең бик нык ачуын китерергә тиеш иде. Дини фанатиклыгы шактый булган җирле халыкны рус шәһәрләрендә мәчетләр салу аеруча ярсыта. Василий Казан әсирлегендә чакта килешенгән солых шартларын үтәү ачулы халык кузгалышларын китереп чыгара. Бигрәк тә боярлар, сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре тузына. Илдә яңа тәртипләр урнаштырып өч ай ярым вакыт узуга, Василийны тәхеттән төшерәләр һәм күзен чокыйлар; аны «нигә ул Русия җиренә татарларны китерде дә аларга олыслары белән бергә калаларны туклану өчен бирде?»17 дип гаеплиләр. Сукыр Василийны яклап Касыйм һәм Якуб солтаннар кузгала, алар 1447 елда бөек кенәзгә Мәскәү тәхетен кайтаралар. Солых килешүе тормышка ашырыла…
Профессор Вельяминов-Зернов Казан ханлыгының оешуын Мөхәммәднең 1445 елгы яудан кайту вакыты белән тәңгәлләштерә. Ул үзенең бу фаразын болай нигезли: 1) 1444 елда Мөхәммәд хан Нижнийга килеп, анда кышларга ниятли: «Әгәр дә хан Казанны башкаласы иткән булса, ул Нижнийны, кышлак итәргә маташмыйча, болай гына яуларга килер иде»18. 2) Василийның әсирлектән Казанда түгел, Курмышта азат ителүе мәгълүм, шуңа да әсирлектән азат ителгән бөек кенәзне «Мәскәүгә Казаннан кайтты» дип хәбәр иткән Архангел елъязмасында төгәлсезлек киткән дип санарга кирәк; шул ук елъязманың Мәхмүд һәм Якуб солтаннарның 1445 ел язында «яуга Казаннан кузгалдылар» дигән хәбәр дә, Вельяминов-Зернов фикеренчә, хата19. 3) Патша елъязмасында (Царственный летописец) болай әйтелә: «Белёвтан падишаһ (Олуг Мөхәммәд) Нижнийдагы Яңа калага китте һәм шунда утырып калды. Аңардан һәм Яңа каладан бөек Василий Васильевич күп зыян-зәүрәт күрде, шуңа да Владимирда Крещениене (бәйрәм) үткәреп, үзенең бөтен кардәшләре һәм кешеләре белән (ханга һөҗүм итәр өчен) Муромга юнәлде. Олуг Мөхәммәд патша исә, моны ишетеп, Иске Нижний янындагы Яңа калага качты, ул шунда яши иде». «Биредә елъязмачы Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан качканнан соң 1445 елның язына кадәр Түбән Новгородта даими яшәвен әйтергә тели», – дип шәрехли Вельяминов-Зернов20.
Аның дәлилләрен тикшереп чыгыйк. Чыннан да, әгәр Мөхәммәд хан Казанда даими яшәсә, Вельяминов-Зернов әйткәнчә, ул нигә Нижнийда кышларга ниятләде икән? Моңа мондый фараз белән җавап бирергә мөмкин: яуны көзен башлап, хан аны язын дәвам итәргә уйлаган (чынлыкта шулай була да), шуңа ул, Мәскәүгә һөҗүм иткәндә җайлы булсын өчен, Түбән Новгородны үз кулында тотарга теләгән дә. Вельяминов-Зернов фикеренчә, хан Түбән Новгородта даими яшәсә, елъязмачы аның шунда кышларга ниятләве турында язып та тормас иде: яшәгән җиреңдә кышлау табигый лабаса, һәм ул турыда телгә алып торуның кирәге дә юк.
Архангел елъязмасының «бөек кенәз әсирлектән азат ителеп, Мәскәүгә Казаннан кайтты» дигән хәбәрен аның Казан тоткынлыгыннан, казаннар кулыннан котылуы дип аңларга кирәк.
Вельяминов-Зерновның «Куылган хан, Казан турында башына да китермичә, Түбән Новгородны торак итеп сайлап, үзенә башкала итәргә теләмәде микән?»21 дигән фаразы һични белән нигезләнмәгән. Патша елъязмасыннан ханның «иске Нижний янындагы Яңа калага урнашуыннан» алып «Муромга юнәлүенә» кадәр күпме вакыт узуын билгеләп булмый. Елъязмалар буенча, хан Нижнийга тик 1444 елда гына килә һәм анда «кышларга тели»22. Мөхәммәд ханның 1427 елдан алып 1445 елга кадәр мөһаҗир буларак 3000 лек гаскәре белән Нижнийда даими яшәве һәм шуннан Мәскәүгә яу башлавы елъязмаларда берничек чагылмый; Белёвтан куып җибәргәнне, Нижний Новгородта урнашып калуына рус хөкүмәте юл куяр идеме? 1445 елгы яуны кузгатып, Русияне кыен шартларда калдырыр өчен, Мөхәммәд хан гаскәрне тулыландыручы күпсанлы халыкка таянырга һәм үзалдына зур дәүләт бурычлары куярга тиеш иде – Вельяминов-Зернов сурәтләгән сукбай авантюрист образына бу һич тә туры килми.
Олуг Мөхәммәд турында мәгълүматлар аз сакланса да, килеп җиткән хәбәрләрдән аның зур шәхес булуы күренә. Сарайда ул бик шәп идарә итә, Русия белән мөнәсәбәтләр хуҗаларча нык һәм эзлекле була. Сарайдан куылгач, ул, Кырымга китеп, бәйсез дәүләткә нигез сала, аны Сарай хөкүмәте дә таный. Икенче тапкыр тәхеттән төшкәч тә, Олуг Мөхәммәднең рухы сынмый, ул аз санлы чирүе белән Русиягә килә. Белёв янында русларны җиңгәч, Кырым ханлыгы мисалында, Сарайдан бөтен Урта Идел буен аерып алып, мөстәкыйль дәүләт төзергә ният кыла. Әлеге олпат ниятен ул уңышлы рәвештә тормышка ашыра: көчле дәүләт оеша, һәм аның яшәвен тәэмин итүче зур хәрби көч пәйда була. Русиягә каршы ике явын җиңү белән тәмамлый: 1439 елда ул Мәскәүгә кадәр барып җитә, 1445 елда исә Суздальгә җитә һәм әлеге сугышта Мәскәү патшасын әсирлеккә төшерә. Русия аңа авыр контрибуция түли, ә рус шәһәрләренә татарлар барып урнаша. Ул гына да түгел, аңа Русия чикләрендә улы Касыйм идарәсендәге яңа дәүләт – Касыйм ханлыгын төзү мөмкинлеге туа. Олуг Мөхәммәдкә тирән акыл, кодрәт һәм гаҗәеп эшлеклелек хас була. Бүтән сыйфатларына килгәндә исә, рус тарихчылары тарафыннан Мөхәммәднең «рыцарьлыгы» гына телгә алына: 1430 елда ул Мцен воеводасы Григорий Протасовны мәкерле рәвештә әсирлеккә алган Хәйдәр бәкне антын бозуда гаепли23.
Казан ханлыгын оештыру даһиларча уйланган дияргә ярый. Мөхәммәд хан Урта Иделдә мөселман мәмләкәтен торгызырга җыенганда, борынгы мәдәнияткә ия җирле халыкның үзенчәлеген аңлап, ныклы дәүләт булып яши алуын дөрес тоеп эш итә. Аның бу күрәзәчел нияте зур осталык белән тормышка ашырыла, һәм яңа төзелгән мәмләкәт гаять куәтле булып чыга. Хәрби таланты һәм оештыру даһилыгы Казан ханлыгына нигез салучыга дәүләтне шундук тиешле югарылыкка күтәрергә һәм Русиядән шул дәрәҗәдә өстенлеккә ирешергә мөмкинлек бирә ки, яңа ханлык белән Сарайга караганда да ныграк исәпләшергә мәҗбүр булалар. Казан татарларының мәмләкәте боларның бөтенесе өчен дә Олуг Мөхәммәдкә бурычлы.
Олуг Мөхәммәднең варислары. 1467–1469 еллардагы сугыш
Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Казанга кайтып озак та тормый үлә. Аның Мәхмүд, Касыйм, Якуб исемле өч улы була. 1445 елда Мәхмүд һәм Якуб солтаннар русларга каршы яуда катнашалар, 1446 елда Касыйм белән Якуб, Василий Тёмныйны яклап, Русия гаскәренә ярдәм итәләр. Ука (Ока) елгасы янындагы Мещерский городокның удельный кенәзе булып Касыйм Русиядә кала. Якуб елъязмаларда Вагага һәм Кокшеньгага каршы 1452 елгы рус явында катнашучы сыйфатында телгә алына24.
Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң тәхеткә аның улы Мәхмүд утыра… Мәхмүд солтан, әтисе оештырган эшләргә катнашып, үзен күренекле шәхес итеп таныткан була инде. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий әсирлеккә алынган атаклы Суздаль сугышында чирү башы булып ул торган. Рус елъязмаларында Мәхмүд еш кына әтисе белән бергә искә алына, һәм хәтта Белёвтагы җиңүне дә кайбер елъязмалар, Мөхәммәд «улы Мәмәтүк белән бергә» яулаган, дип әйтәләр25.
Вельяминов-Зернов, Казан ханлыгын Мөхәммәд түгел, ә Мәхмүд оештырган, дип яза. Моның белән килешеп булмый. 1445 елда Олуг Мөхәммәд белән Мәхмүд Казанда түгел, Түбән Новгородта яшәгән, дип язган Вельяминов-Зерновның фикерен дөрес дип уйлаганда да, 1438–1445 елларда Урта Идел буенда мөстәкыйль татар дәүләте булган һәм аны Мөхәммәд хан оештырган, дип икърар итәргә туры килә.
«Казан елъязмачысы» Мөхәммәднең үлеме һәм Мәхмүд ханның тәхеткә менүе хакында кеше ышанмастай хәбәрне җиткерә: «Олуг Мөхәммәд үзенең кече улы Якуб белән бергә олы улы Мәмәтүк тарафыннан суеп үтерелде». Казан ханлыгы турында язган барлык рус авторлары әлеге ялганны кабатлауны кирәк таба, һәм хәтта Вельяминов-Зернов та үзе үк «Казан елъязмачысы» ның әлеге хикәясендә күп кенә алдашуларны һәм тупас хаталарны күрсәткән хәлдә болай язды: «Олуг Мөхәммәднең үлеме турында әлеге хикәядә әйтелгән хәбәрнең дөрес булуы мөмкин. Хан белән нидер булган, чөнки ул елъязмаларда телгә алынмый башлый, аның урынын улы ала»26. Елъязма сәхифәләреннән Мөхәммәднең югалуын вафаты белән дә аңлатырга мөмкин. Аның өлкән кеше булуы аңлашыла: өч улы да инде атаклы яу башлары. Ә үтерелүен фараз итәр өчен бернинди дәлил дә юк. Хан улының фетнәсенә дә ышанырлык түгел. «Казан елъязмачысы» ның язу алымнарын белгәнгә, әлеге хәбәрне дә авторның янә бер ялганы дип санарга мөмкин. «Әлеге әсәр» Казан кешеләренә фанатикларча нәфрәт белән сугарылган, елъязмачы аларны явыз вәхшиләр итеп сурәтләргә һәм аларның бәхетсезлегеннән көләргә омтыла. «Казан елъязмачысы», татарларның ерткычлыгын күрсәтеп, укучыларны шаккатырыр өчен, үзе үк төрле көлке һәм кеше ышанмастай вакыйгаларны уйлап таба, чама хисен оныта. Әлеге әсәрне тарихи дип түгел, ә әдәби әсәрләрнең беллетристика өлешенә кертеп санарга кирәк. Мәхмүднең атасы белән энесен суеп үтерүе турында язганнан соң, автор «чаяннан елан калды» дип өстәп куюны кирәк таба. Хикмәт шунда ки, Якуб солтан бу заманнарда исән була, ул әле тагын берничә ел рус чыганакларында телгә алына. Шушы факт кына «Казан елъязмачысы» ның ялганына бер дәлил түгелмени?! Профессор Вельяминов-Зернов «Казан патшалыгының тарихы» («Казан елъязмачысы») турында: «Бу чыганактан бик сак файдаланырга кирәк, – дип яза. – Аңа бихисап әкият, шыттыру кергән; еллар буталган, вакыйгаларның агышы бозылган; автор, күрәсең, каләменең ни язганына игътибар итмичә, хәтеренә генә ышанып иҗат иткән»27. Олуг Мөхәммәднең патшалык итүе турындагы хикәят хакында ул болай ди: «Бу хикәядә бөтен нәрсә буталып беткән»28. Шуңа да карамастан ул, әлеге хикәягә таянып, бернинди дәлилләргә нигезләнмәгән фараз әйтергә җөрьәт итә: «Мин үз-үземә болай аңлатам: Василийны азат иткәннән соң, русларны җиңүенә хозурланган Олуг Мөхәммәд Мәхмүтәк белән Курмыштан Казанга юнәлә. Ә тәхеткә сусаган Мәхмүтәк әтисен үтерергә ниятли һәм ниятен тормышка ашыра да»29. Касыйм һәм Якуб солтаннарның Русиядә пәйда булуы уңаеннан ул янә нигезләнмәгән фаразны җиткерә: «Мөгаен, солтаннар, аталары һәм борадәрләре кебек үтерелүдән куркып, Мәхмүтәктән качып киткәннәрдер»30. Чынлыкта Касыйм һәм Якуб (үтерелгән килеш абыйсыннан качучы!) солтаннар үзара шартнамәне гамәлгә ашыру өчен Русиягә киләләр һәм Василий Тёмныйны янәдән тәхеткә мендерүдә катнашалар.
Мәхмүд ханның ничек хакимлек итүе турында бернәрсә дә билгеле түгел. Казан белән булган сугышларны хәбәр итмичә калдырмый торган рус елъязмалары руслар белән казаннар тыныч яшәгән бу дәвер турында дәшмиләр. Ул дәвердән безгә килеп җиткән бер генә документ бар, анда Мәскәү митрополиты Ионаның 1455 елда ике хезмәтчесен, бүләкләр («чүпрәк-чапрак») белән хат тоттырып, Казан аксөяге Шәптәккә җибәрүе сөйләнә. Шәптәкне рус чиркәвенең башлыгы «белеш» дип атый һәм түбәнчелек белән аңардан Мәхмүд хан алдында үзенең вәкиле булуын үтенә. Бу документтан өземтә китергән Н. П. Загоскин менә нәрсә әйтә: «Әгәр русның шундый олы кешесе Казан түрәсенә сыенмакчы икән инде, димәк, XV йөзнең икенче яртысы башында Казанның абруе бик зур булган»31.
Мәхмүд хан хакимлек иткән чакта руслар белән казаннар арасындагы тынычлык мөгамәләләре бер мәртәбә дә бозылмый. 1446–1466 елларны башлыча Казан ханлыгы белән Русиянең сәүдә багланышлары ныгыган һәм Казан тулысынча Иделдә халыкара сәүдә үзәгенә әверелгән дәвер дип санарга кирәк. 1445 елны руслар белән төзегән килешү Русиядән даими рәвештә акча килеп торуын тәэмин иткән, һәм бу акча сәүдә эшләрен киңәйтергә җай тудырган.
Казанга Русиядән ясак рәвешендә кергән «выход» илдә капиталның артуына китерә, шул вакытта тупланган һәм халык арасында кулланышта йөргән капиталның ел саен шактый өлеше ясак итеп читкә җибәрелүне чыннан да выход (чыгыш) дип атау дөрес иде32.
Казаннар, халыкара сәүдә өлкәсендәге эшчәнлекләрен үстерә барып, Казан каласын Көнчыгыш Ауропадагы менә дигән товар алмашу үзәгенә әйләндерәләр. Монда Урта Азиядән, Себердән, Фарсы иленнән, Кавказ аръягыннан, бөтен Идел буеннан һәм Русиядән сәүдәгәрләр һәм товарлар агылган. Казанда ел саен уздырыла торган ярминкә, элеккеге Болгар базарына яки соңрак Түбән Новгородтагы «Бөтенрусия сәүдәханәсе» нә хас булганча, гаять зур халыкара базар әһәмиятен яулый. Ярминкә, җәй көне ташулар кайткач, Иделнең Казан каршысындагы комлы утравында уздырылган. Руслар ул утрауны «Гостиный остров» дип йөрткәннәр. Анда ел саен язгы ташу күмеп китә торган сәүдә биналары, амбарлар һәм келәтләр урнашкан була.
Казан ханлыгының хәрби куәте тыныч сәүдә итүгә ышаныч тудырганлыктан, монда байтак кеше күченеп килә. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә: «Патша янына төрле илләрдән – Алтын Урдадан һәм Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан – варварлар җыела башлады; һәм Бөек Алтын Урда хәлсезләнә барып, аның урынына яңа Казан урдасы көчәя һәм ныгый башлады»33. Ханлыкның башкаласы, бик ихтимал, менә шушы дәвердә аеруча баеган, эре шәһәр булып зурайган, мөселман мәдәниятенең мәркәзенә әйләнгән. Мәхмүд ханның тыныч кына хакимлек иткән чорында Казан ханлыгының структурасы тулысынча оешып, мәмләкәтнең эчке тәртипләре барлыкка килгән һәм ныгып җиткән булырга тиеш. Шуңа күрә дә бу дәверне өйрәнү өчен кирәкле чыганакларның калмавына ачынырга туры килә.
Әле 1461 елда хакимлек иткән Мәхмүд хан 1460 еллар башында үлә… Йола буенча, аның тол калган хатыны мәрхүмнең энесе – Ука буендагы Мишәр шәһәрчегенең (Мещерский городок) идарәчесе (удельный государь) Касыйм солтанга кияүгә чыгарга тиеш була.
Мәхмүд ханның ике улы – Хәлил белән Ибраһим кала. Тәхеткә Хәлил хан менә. Ул бик кыска вакытта ханлык итә, һәм аның идарәсе турында без берни белмибез. Хәлилнең ханлык итүенә шикләнүчеләр дә бар. Әмма Казан ханнарының борынгы шәҗәрәләрендә аның исеме теркәлгән, ә рус елъязмаларында бу турыда хәбәр-хәтер юк. Хәлилнең ханлык итүе турында Герберштейн яза34. Ул аны Хелеалек (Chеlеaleck) дип атый. Шулай ук бу ханның исеме профессор Фукс тапкан Казан ханнарының борынгы татар шәҗәрәсендә дә бар35. Хәлил хан нугай бәге Тимернең кызы Нурсолтанга өйләнгән була.
1460 елларда Казан халкының идарәче катлавында аерымлану тоемланып, ике сәяси юнәлеш төсмерләнә башлый. Чыганаклар җитмәгәнлектән һәм бу мәсьәлә фәнни әдәбиятта өйрәнелмәгәнгә күрә, әлеге вакытта мондый аерымлануның төп сызыгын һәм сәяси юнәлешләрнең характерын ачыклау мөмкин түгел. Күрәсең, бер юнәлеш мәмләкәттәге хакимиятне яклагандыр, икенчесе хөкүмәт юнәлешенә оппозициядә булгандыр. Оппозиция башында Габделмөэмин бәк торган.
Хәлил хан 1467 елда үлә. Аның балалары булмый, шунлыктан хан итеп аның энесе Ибраһимны игълан итәләр. Йола үтәп, Нурсолтан ханәш мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Оппозиция, хөкемдарлар алмашынуыннан файдаланып, дәүләт эшләренә йогынты ясарга, хакимиятне үз кулына алырга омтылып карый. Габделмөэмин фиркасе хан тәхетенә Хәлил белән Ибраһимның абзыйсы («дядя» – дәдә. – Тәрҗ.) Касыйм ханзадәне куярга тели.
Казан ханлыгындагы төрле фиркаләрнең үзара алышуы белән бергә рус хөкүмәтенең тыкшынуы тәхет өчен көрәшне кыздырып җибәрә.
Династия мәсьәләсен дә онытмаска кирәк. Бу җәһәттән абзый белән җиян (бертуганының баласы) арасындагы тәхет өчен көрәш мисалларын без Русия тарихыннан да күпләп беләбез. Бу идарәнең «нәүбәттәге» тәртибе белән тәхетнең атадан балага калырга тиешлеге арасындагы көрәш була. Олуг Мөхәммәднең өлкән улы Мәхмүд Казан тәхетенә менсә, кечесе Касыйм Мишәр илендә хан була. Мәхмүднең вафатыннан соң Касыймның Казан тәхетен дәгъваларга тырышуы табигый. Ләкин бу турыда безгә берни дә билгеле түгел. Моны чыганакларның булмавы һәм Хәлил ханның тәхеттә аз утыруы белән аңлатырга мөмкин. Күрәсең, Касыйм тәхеткә дәгъва итәргә дә өлгермичә калган. Хәлилнең үлеме янә тәхеткә кемне мендерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя, һәм Касыйм Казан ханы булырга үзенең хакы барлыгын белдерә. Касыйм белән Ибраһим арасындагы тәхет өчен көрәш тарихи әдәбиятта өйрәнелмәгән; С. М. Соловьёв һәм В. В. Вельяминов-Зернов кебек рус тарихчылары әлеге көрәшнең асылын Касыймның дәгъвасы белән түгел, ә Габделмөэмин тарафдарларының оппозициясе белән бәйлиләр. Н. М. Карамзин «Казан аксөякләре белән элемтәдә торган» Касыймның дәгъвасына әһәмият бирсә дә, Касыйм белән Ибраһимның туганлык нисбәтенә игътибар итми, ул Ибраһимны Касыймның җияне (бертуганының улы) буларак түгел, ә үги улы буларак телгә ала.
1460 елларда Казан ханлыгындагы фиркаләрнең юнәлешен, чыганакларда күрсәтелмәгәнгә, бик авырлык белән генә ачыклап була. Нәселдәнлек омтылышларына бәйләп карасак, бу төркемнәрнең асылын күпмедер күзалларга мөмкин. Казаннан читтә яшәве сәбәпле, Касыйм солтанның тәхеткә хокукын формаль рәвештә генә таныганнар; әлбәттә, аңардан дәүләт идарәсендә ниндидер яңалык та көтүчеләр булган. Ә менә Ибраһим солтан күз алдында, ул Казан ханлыгындагы көндәлек вазгыять белән яхшы таныш; андый кешене тәхеттән ваз кичтерү дәүләттәге тәртипләрдән зыян күрүчеләргә һәм, ерактан килгәнгә Казан эшләрендә тәҗрибәсез булган өлкән яшьтәге кеше тәхеткә менгән очракта, үзләренә файда көтүчеләргә генә кирәк була. Ибраһим тирәсенә, күрәсең, Мәхмүд һәм Хәлил ханнар вакытында ил тоткан кешеләр җыелган. Алар өчен даимилек, тотрыклылык мөһим була. Ә чит илдән килгән ханның нинди сәясәт үткәрергә җыенуын кайдан беләсең? Касыймның тәхеткә менүен сәяси үзгәрешләр көтеп, шуның нәтиҗәсендә хакимияткә килергә омтылучылар яклаган. Аннары яңа хан, тәхеткә менгән очракта, аларга бурычлы да булачак бит әле. Вельяминов-Зернов фикеренчә, Ибраһимга каршы кыерсытылган бәкләр күтәрелә36. Әлбәттә, яңа гына тәхеткә менгән Ибраһимның кемнәрнедер кыерсытырга өлгерүенә ышануы кыен, шулай да моңарчы тәхеттән читкә тибәрелгән көчләрнең хакимияткә омтылуы чынбарлыкка туры килә. Габделмөэмин тарафдарларының азлыгы фиркаләрнең социаль сәбәпләр аркасында түгел, ә шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә оешуына ишарә итә. Казан җәмгыятенең югары катлавындагы каршылыкларны социаль сәбәпләр белән тирән итеп аңлатырга бернинди нигез юк.
Касыйм солтанның Казан тәхетенә дәгъвасын сылтау итеп, рус хөкүмәте ханлык эшләренә тыкшына башлый. Башта руслар бик сак эш итә, янәсе, алар тәхеткә хокукы булган Касыймны гына яклыйлар, әмма тиздән күршеләрнең чын нияте ачылып, эш сугышка барып җитә.
Русиядә удел кенәзе булып хезмәт иткән Касыйм солтан Казан тәхетен дәгъва иткәндә, үз гаскәрләренә таяну өстенә, рус хөкүмәтеннән дә ярдәм ала. Мишәр биләмәләрендә әллә ни хәрби көче булмаганлыктан, ул Мәскәү хөкемдарыннан үз карамагына гаскәр бирүен үтенә. Рус хөкүмәте дәгъвачыга булышырга һәм шуның белән Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшынырга кирәк дип таба…
Суздаль янындагы җиңелүдән соң шактый вакыт үткән, рус дәүләте инде ныгыган була. XV гасыр дәвамында бөек рус дәүләте инде оешып җитә. Мәркәзе Мәскәү көннән-көн көчәя. 1440 елларда без Василий Тёмныйны татар әсире итеп күрсәк, 1460 елларда Мәскәү тәхетендә инде гайрәтле хөкемдар, даһи идарәче һәм бөек рус дәүләтен оештыручы утыра. Ул, бөтен Русияне берләштереп, дөньякүләм сәясәттә үзенә лаек урын алырга омтыла. Бәхетсез Василий Тёмныйны алмаштырган Иван III хөкүмәте яңа һәм киңрәк мәйданда үзенең эшчәнлеген җәелдерә. Ул, тар-мар ителгәннән соң, яңадан ныгыган җитештерүче көчләргә таяна.
1462 елда тәхеткә утырган Иван III нең Казан ханлыгына нисбәтле сәясәтенең агрессив булуы бик тиз беленә. Касыйм солтанга булышу – бу сәясәтнең беренче адымы: егерме ел буе Русиядә яшәгән һәм күпмедер күләмдә үз кешегә әйләнгән солтанга тәхет эләгә калса, рус хөкүмәте, күрәсең, күрше мәмләкәтнең тормышына йогынты ясарга өметләнгәндер. Шушы вакыттан Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренең яңа чоры башлана: Мөхәммәд хан заманында казаннар русларга һөҗүм итәләр; Мәхмүд хан заманында ике күршенең бер-берсенә мөнәсәбәте тигезләнеп, үзара тыныч яшиләр; Ибраһим хан килгәч, руслар һөҗүмгә күчә, һәм тагын сиксән биш елдан соң бу һөҗүм Казан ханлыгының җимерелүе белән тәмамлана…
Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуы әһәмиятсез тоелган тәхет дәгъваларын сылтау итсә дә, бөек мәмләкәтчел сәясәткә барып тоташуын, әлбәттә, барысы да аңлый. Нәкъ менә шушы тыкшыну ике дәүләт арасында сугыш башлануга сәбәп була. Казанга каршы беренче мәртәбә корал күтәргән руслар әлеге сугыш дәвамында уңышлы һөҗүм итә. Бу чакта әле русларның Казан ханлыгын яулап алырга омтылышы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әлеге агрессив сәясәтнең асыл максаты егерме елдан соң гына ачыклана.
Русларның Казанга каршы булган беренче явы кыюсыз һәм шактый уңышсыз чыга. Касыймга булышу өчен бирелгән рус гаскәре казаннарның яхшы оешкан каршылыгына очрый. Ибраһим хан, җиңел генә мәмләкәтнең көчләрен туплап, чит ил тыкшынучыларын куып җибәрә. Милли хисләр күтәрелеше алдында оппозиция чарасыз кала – руслар көченә таяну Касыймга зарар гына китерә. Казан ханлыгы җирләренә аяк баскан рус гаскәрен казаннарның чирүе каршы ала, руслар хәтта Иделне кичәргә дә җөрьәт итми. Казаннарның өстенлеге шулкадәр була ки, рус гаскәре беренче очрашудан соң ук кире борыла, һәм шулай итеп аларның бу явы уңышсыз төгәлләнә.
Тәхет өчен көрәш шулай тәмамлана. Тиздән инде дәгъвачы да вафат була. Ләкин Казан хөкүмәте Касыйм артында торучы чын дошманын инде ачыклаган була һәм сугышны дәвам итәргә карар кыла. Көз җиткәнгә күрә Ибраһим, Түбән Новгородка юнәлмичә, Казанга кайта. Ул кышын яу чыга. Казаннар һөҗүм итәр өчен Галич шәһәрен сайлый. Казан чирүе, Галичның тирә-ягын яуласа да, ныгытылган каланың үзенә бәреп керә алмый. Рус хөкүмәте Галич, Кострома, Түбән Новгород, Муром кебек чик буе шәһәрләренә гаскәр җибәрә. Галичтан руслар Казан ханлыгына кергән чирмеш җирләренә һөҗүм итәләр, авылларын талыйлар, яндыралар, кешеләрен үтерәләр. Карамзин бу турыда болай яза: «Россияннар бөтен тирә-юньне тар-мар итте; кешеләрне һәм терлекләрне суйды; авылларны гына түгел, әсирлеккә ярамаган кешеләрне дә яндырды». Руслар Казанга ук барып җитми, хәер, биек диварлы башкаланы алырга аларның көче дә булмый.
Чирмешләргә һөҗүм казаннарның Галич явына җавап рәвешендә оештырыла, һәм Карамзинның рус чирүе башлыгы турындагы сүзләре ирония булып яңгырый: «Сугышсыз гына бихисап кан коеп, ул җиңүче исеме белән илгә кайта».
Казаннар әҗәтле булып калмый. Чик буендагы рус шәһәрләренә каршы гаскәр җибәрелә. Төньяк юнәлештә алар аеруча уңышлы хәрәкәт итә: Галич ягында Юга елгасына кадәр барып җитәләр, Кичменга кальгасын алалар, Кострома ягында ике олысны яулыйлар. Көньяк юнәлештә уңыш азрак була: Түбән Новгород ягында Хуҗамбирде бәк әсирлеккә алына, Муром ягында да казаннарның һөҗүмен руслар кире кага.
Идел буенда әлеге сугышлар барганда, Хлыновтан хәрби отряд чыгып, Нократ буйлап Камага төшә һәм казаннарның тылында хәрәкәт итә башлый. Алар дәүләтнең эчендә сәүдә корабларын талыйлар. Казан хөкүмәте, Нократ ушкуйникларын тар-мар итәр өчен, төньякка гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Казаннар бу эшне уңышлы башкара – Нократ краеның башкаласы Хлынов яулап алына, һәм анда Казан калгае (наместник) билгеләнә. Русларның партизан отряды Кама буйлап өскә күтәрелә һәм Вычегда аша әйләнеч юл белән Устюг җиренә юнәлә.
1469 елның язында рус хөкүмәте Казанга каршы беренче зур яу оештырырга ниятли. Алар татар башкаласын Идел буйлап өстән һәм астан кыскычка алырга уйлыйлар. Шул максат белән Устюгта һәм Түбән Новгородта ике гаскәр җыела. Устюг чирүе Молома, Нократ, Кама буйлап төшеп, Казанга астан һөҗүм итәргә тиеш була. Ә Түбән Новгород чирүе Идел буйлап югарыдан хәрәкәт итә, әмма бу ният гамәлгә ашмый. Рус чирүләре Казан янына аерым-аерым килә, һәм аларның һөҗүме кире кагыла. И. Д. Рун җитәкчелегендәге Түбән Новгород гаскәре Казанга 21 майда килеп җитә. Алар Казан бистәсендә янгын чыгаралар һәм, шуның белән чикләнеп, Иделнең өскерәк агымында урнашкан Коровнич атавына килеп урнашалар. Казаннар алар артыннан чирү җибәрә, ләкин ул дошманны тар-мар итә алмый. Руслар да, һөҗүмне яңартмыйча, Түбән Новгородка чигенә. Юлда аларга янә казаннар ябырыла. Устюг чирүенең кичегүе аркасында зур яуның нәтиҗәсе уңышсыз була. Ярослав кенәзләренең кул астындагы Устюг чирүе Молома Нократка кушылган су юлында шактый тоткарлана. Шул арада Казан хөкүмәте үзенең Хлыновтагы калгаеннан Устюг чирүенең хәрәкәте хакында хәбәр ала һәм каршы торырга әзерләнә. Устюг яугирләре Казанга якынлашкач, аларны Казан корабларыннан торган флотилия каршы ала һәм су өстендә сугыш була, бу – Казан ханлыгы тарихында сирәк күренеш. Рус елъязмачысы бу сугышны болай тасвирлый: «Иделдә устюжаннар һәм бөек кенәзнең боярлары яу чыкты; татарлар устюжаннарны һәм бояр оланнарын җиңде; шунда Микита Константиновичны (Ярослав кенәзләренең берсе) үтерделәр һәм Юрло Плещеевны иптәшләре белән әсирлеккә алдылар»37.
Русларның бу сугышта ярты гаскәре юкка чыгарыла. Калганнар, бер көймәдән икенчесенә сикерә-сикерә (монда аеруча кенәз Ухтомский уңыш казана), көч-хәл белән котылып качып китә һәм, чолганыштан чыгып, Түбән Новгород чирүе белән кушыла.
С. М. Соловьёв яза: «Теркәлгән дүрт яуда38 бернигә дә ирешелмәде (руслар тарафыннан): бөтен эш дошманның олысларын талаудан гыйбарәт булып, казаннар да моңа каршы кул кушырып утырмады; Ярослав кенәзенең гаскәре кичергән югалтуларны Рунның Казан бистәләрен яндыруы гына каплый алмады, ул гына да түгел, уңыш казаннар ягында калды, чөнки алар Нократны (Вятканы) буйсындырдылар»39.
Устюг отрядының Түбән Новгород гаскәре белән кушылуын ишеткәч, рус кенәзе яугирләрне яңадан коралландыра, азык һәм кием белән тәэмин итә дә Казанга янә һөҗүм итәргә боера. Гаскәрне җитәкләргә бөек кенәзнең борадәрләре Юрий белән Андрей килә. Август ахырында һөҗүм башлана, ә 1 сентябрьгә руслар Казанны чолгап ала, ләкин тиздән солых турында сөйләшүләр башланып, ике як та килешүгә ирешә. Рус тарихчыларының әйтүенчә, «Үзенең зур бәлагә калуын күреп, Ибраһим килешергә өнди башлый»40. Әмма солыхны казаннар гына теләгән дип әйтү дөрес булмас. Кара көзнең борын төбендә булуы һәм Казан янында озакка калу русларга да сугышчан дәрт өстәми, һәм алар «Казан белән тизрәк сугыш мөнәсәбәтләрен өзәргә теләгәннәр, чөнки аларның игътибарын бүтән, әһәмиятлерәк мөнәсәбәтләр җәлеп итә; Литва кенәзе Казимир Алтын Урда ханы Әхмәд белән бәйләнешкә керә»41.
Солых шартлары рус хөкүмәтен канәгатьләндерә – ул «бөек кенәзнең һәм воеводаларның ихтыяры белән» урнаша. С. М. Соловьёв болай дип яза: «Бу ихтыярның нидән тәшкил булуын без белмибез, ханның 40 ел тупланган әсирләрне кире кайтаруы гына мәгълүм»42. Шулай итеп, рус хөкүмәтенең сугыш максаты ачыклана: ул казаннарга әсир төшкән рус кешеләрен коткарырга тели. Казан коллар сату белән шөгыльләнә, аларны Сарай һәм Төркестан базарларына озаталар. Коллар базарында иң төп товар рус әсирләре, аеруча хатын-кызлар була, боларны хәрәм йортлары (гаремнар) өчен сатып алганнар. Казан ханлыгы яшәү дәверендә рус хөкүмәте христианнарны коллыкка сатуны туктатырга омтыла. Һәм ике дәүләт арасындагы беренче зур бәрелештә үк үзенең шушы таләбен җиткерә. Әмма коллыкка алу тукталмый, чөнки ул илнең икътисади тормышында зур әһәмияткә ия булган: алар алпавытлар хуҗалыгында түләүсез эшләгәннәр, шәһәр кешеләренең өйләрендә һәм сәүдә-сәнәгать кярханәләрендә хезмәтче булып торганнар. Әсирләрдән күбрәк кара эш эшләтсәләр дә, һөнәрчеләрнең бәһасе югары йөргән. Казан дәүләтенең сәүдә һәм сәнәгатькә корылган икътисады күпсанлы әсирләргә ихтыяҗ кичерә. Сәнәгатьне үстерү өчен татар халкы арасында ирекле эшче куллар җитми һәм икътисади тормыш өчен чит илдән яуланган тоткыннарның эшләве котылгысыз бер шартка әверелә. Рус хөкүмәте бу күренеш белән даими көрәшә, һәм ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрдә әлеге хәл үзен бик нык сиздерә.
Казан белән руслар арасындагы солых сигез ел саклана. 1478 елның февралендә казаннар Хлыновка каршы сугыш хәрәкәте җәелдерә. Ә Иван III хөкүмәтенең нияте аны Мәскәү дәүләтенә кушу була, шуңа күрә Казанга каршы сугыш башларга сылтау табыла. С. М. Соловьёв билгеләп үткәнчә, «Иоанн Новгородны тәмам буйсындырып, коралын көнчыгышка юнәлдерергә җай чыккач кына, Казан солыхны боза»43. Чыннан да, сугышның нәкъ менә Новгородны җиңгәннән соң башлануында очраклылыкка ышануы кыен, шуңа күрә солыхны Казан ханы бозган дип түгел, ә үзенә җайлы вакытта сугышны рус хөкүмәте башлаган дип әйтү урынлырак булыр.
1478 елның язында рус гаскәре Идел буйлап Казанга төшә, ләкин тиздән бернинди нәтиҗәсез кире борыла: «Көчле давыл һәм яңгыр һөҗүм итәргә комачаулый», – дип яза Соловьёв44. Билгеле, яу яхшы оештырылган булса, аңа бернинди давыл да, яңгыр да комачау итмәс иде. Көчле зилзилә, Иделдә хәрби көймәләрне аударып, русларны азык-төлектән мәхрүм иткән дип фаразларга мөмкин, ул очракта руслар Казанны камый алмыйча чигенгәннәрдер. Әлеге яу вакытында Нократ һәм Устюг ушкуйниклары Кама буйларында илбасарлык итә. Рус чыганакларында язылганча, хан янә бөек кенәз ихтыярындагы солыхка риза була45, ләкин моңа С. М. Соловьёв болай өсти: «Әлеге ихтыяр тагын безгә билгесез булып кала»46. Уңышсыз яудан соң руслар үзләренә ниндидер аерата файдалы шартлар куйган дип уйларга нигез юк, билгеле. Шунысы гына мәгълүм: рус хөкүмәте өчен бу яу да бернинди нәтиҗәсез тәмамлана.
Ибраһим хан 1479 елда үлә. Аның ике хатыныннан: Фатыйма ханәштән өч улы – Гали, Ходайкол һәм Мәлик Таһир, Нурсолтан ханәштән (мәрхүм Хәлил хатыныннан) ике улы – Мөхәммәд Әмин белән Габделлатыйф кала. Болардан башка аның тагын берничә кызы була. Шуларның мәшһүре – Гәүһәршад. Ибраһим үлгәч, тол калган хатыны Нурсолтан Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыга һәм Бакчасарайга китә. Казан белән Кырым арасындагы сәяси, мәдәни һәм икътисади багланышлар турында сөйләүче бу вакыйга ике арадагы элемтәләрне тагын да ныгытып җибәрә һәм, киләчәктә мөһим сәяси вакыйгалар китереп чыгарганлыктан, аның әһәмиятен икърар итмичә ярамый. Әнисе белән бергә Габделлатыйф солтан да Кырымга үги әтисе йортына китә.
Олуг Мөхәммәд нәселеннән булган Казан ханнарының шәҗәрәсе:*

Гали хан. Рус тарафдарларының көчәюе
1480 елларда Казан аксөякләренең ике фиркагә бүленүе тәмам ачыклана. Габделмөэмин төркеме инде 60 нчы елларда ук Казан кешеләре арасында бердәмлек булмавын күрсәтә. Ләкин ул дәвер вакыйгаларын җентекләп тасвирларлык чыганаклар җитенкерәмәгәнлектән, без Казанда сәяси төркемнәр 1460 елларда барлыкка килгән дип өзеп әйтә алмыйбыз. 80 нче елларда бүленеш инде шактый тирәнәеп, ярылып ята башлый, ике төркемнең дә омтылышлары төгәл бер рәвеш ала. Ачыктан-ачык көрәш башлануга, 60 нчы еллардагы кебек үк, хан тәхетен бүлә алмау сәбәп була. Бер тараф Фатыйма улы Галине хан дип игълан итә, икенче тараф хан итеп Нурсолтан улы Мөхәммәд Әминне куярга тели.
Мөхәммәд Әмин тирәсенә Русия белән тынышып яшәү тарафдарлары туплана, болары, – күрәсең, руслар белән алыш-биреш йөртә торган сәүдә капиталы әһелләре. Гали хан тарафдарлары исә нугай татарлары ярдәменә таяна, алары, ихтимал, Урта Азиягә сәүдә җепләре белән бәйләнгән була. Русларны әсирлеккә алып, Шәрык базарларына илтеп сатуны кәсеп иткән бу төркем Русия белән сугышырга омтыла, ә мондый хәл үз нәүбәтендә русларның дошманлыгын арттыра.
Хәрби көчкә, аерым алганда, нугай татарлары ярдәменә таянган Шәрык сәүдәсе фиркасе хан итеп Галине – тәхетнең кануни варисын утырта. Мөхәммәд Әмингә Казан мәмләкәтеннән китәргә туры килә. Рус сәүдәсе фиркасе ун яшьлек солтанны, Кырымга әнисе янына җибәрмичә, Русиягә бөек кенәз канаты астына озата. Рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминне ачык чырай белән каршы ала, аны тәхеткә менгерергә ярдәм вәгъдә итә… Солтан Русиядә кала, аңа идарә итү өчен Кошира шәһәрен уделга бирәләр.
Рус хөкүмәте сугышны 1482 елда башларга җыена: Түбән Новгородка чит ил инженерлары белән бергә туплар җибәрелә, аларның башында атаклы Аристотель Фиораванти тора; гаскәр Владимир шәһәренә туплана, яуга Иван III үзе дә барырга әзерләнә. Тик сугыш булмыйча кала – Казан хөкүмәте тынычлыкны саклау турында сөйләшүләр башлап җибәрә47.
1482–1487 еллардагы вакыйгалар турында рус елъязмалары бернәрсә дә сөйләмиләр, ләкин бу бушлык разряд кенәгәләрендә теркәлгән мәгълүматлар белән тулыландырыла ала.
Бу чыганак Карамзин тарафыннан өлешчә файдаланыла. Ул Бекетовның разряд кенәгәсенә таяна48, ә Соловьёв исә Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү архивында сакланган разряд кенәгәсеннән өзек күчерә49. Ләкин әлеге чыганакның бәһасен иң беренче булып аңлаган кеше – Вельяминов-Зернов. Аның карамагында Башмаковның тагын бер разряд кенәгәсе була. Вельяминов-Зернов яза: «Әгәр дә Илһам (ягъни Гали хан) дәверендәге Казан турында кул астыбызда безгә мәгълүм елъязмалардан хәбәрләр һәм Герберштейн язмасы гына булса, без әлеге дәвер Казан ханлыгы тарихының иң караңгы өлешен тәшкил итә дип кыю рәвештә әйтә алыр идек. Ләкин моңа кадәр тиешле игътибарга алынмаган тагын бер чыганак бар әле. Мин разряд кенәгәләрен күздә тотам. Башмаковның разряд кенәгәсендәге мәгълүмат 1484 һәм 1487 еллар арасындагы өзеклекне яхшы ук тулыландыра50.
Бу елларда рус хөкүмәте Казан ханлыгының эчке эшләренә туктаусыз тыкшына һәм, икътисади максатлары үзгәрүгә тәңгәл рәвештә, әле бер, әле икенче фиркагә хәрби ярдәм күрсәтә. 1484 елда Казанда, Мәскәү гаскәре булышлыгына таянып, рус партиясе өстенлеккә ирешә; Гали хан тәхеттән төшерелә, һәм хан итеп Мөхәммәд Әмин игълан ителә. Ләкин уналты яшьлек хан исеменнән эш йөртүче яңа хөкүмәт булдыксыз булып чыга. Шәрык фиркасе янәдән рухланып китә, һәм хәтта рус хөкүмәте дә аны якларга кирәк таба: нәүбәттәге 1485 елда ук Мәскәү дәүләте Казанның элеккеге хөкүмәтен кайтарырга карар бирә һәм шул максат белән гаскәрен җибәрә. Мөхәммәд Әмин Казаннан китәргә мәжбүр була, тәхеткә тагын Гали хан килә. Шуннан соңгы 1486 ел турында рус елъязмалары бик каршылыклы мәгълүмат бирәләр – аларда ханнарның исемнәре буталган. Казанда 80 нче елларның уртасы ватандашлар сугышы белән узуы аермачык. Бу сугышларга рус гаскәрләре дә катнаша. Рус хөкүмәте, вазгыятьне үзенә файдалы якка үзгәртергә омтылып, Казанга еш кына гаскәрләрен
җибәрә. Фиркаләр көрәшендә әле бер тараф, әле икенчесе өскә чыга, рус чыганакларында аның кайбер вакыйгалары гына телгә алынган. 1486 елда Казандагы рус партиясе үзенең дошманнарын һәм Шәрык фиркасенең тәхет дәгъва итүчесен Мәскәүгә сөрмәкче була, ләкин Шәрык фиркасе каты каршылык күрсәтә һәм хәтта хөкүмәтне бәреп төшерә яза; Казан хөкүмәте, «саклану өчен» дип, рус гаскәрен чакыра һәм хакимиятен шуның булышлыгы белән генә ныгытуга ирешә.
1487 елның язында Казанга русларның икенче зур явы килә. Гали ханның дошман чирүен тоткарларга тырышуы уңышсыз тәмамлана – 18 майда руслар башкаланы камый башлый. Камау вакытында казаннарның гаскәрләре даими рәвештә шәһәрдән чыгып каршы һөҗүм итәләр, Галигази бәкнең арка якта калган атлы чирүе дә русларга зур зыян сала. Руслар, Галигазине тар-мар иткәннән соң гына, Казанны тыгыз кыршау белән чолгый алалар. Каланы саклаучылар арасында бердәмлек булмый, рус партиясе солых килешүе төзүне таләп итә. Герберштейн әйтүенчә, Гали ханны казаннар үзләре тәхеттән төшереп, русларга тапшыралар. 9 июль көнне шәһәр капкалары ачыла, һәм рус гаскәре Казанга керә.
Гали ханны, хатыннары, әнисе Фатыйма, энеләре Мәлик Таһир вә Ходайкол һәм сеңелләре белән бергә кулга алып, Русиягә озаталар. Тәхеткә янәдән Мөхәммәд Әминне куялар. Шәрык партиясенең күренекле әһелләре җәзалана. Рус хөкүмәте исә ханның гаиләсе белән үзе теләгәнчә эш кыла. Гали хан хатыннары белән Вологдага сөрелә. 1480 елда Русиягә хезмәткә килгән Хаҗи Гәрәй улы Хәйдәр солтан да шунда сөргендә була51. Фатыйма ханәш, солтаннар һәм ханәкәләр Белозерск өлкәсенә – әллә кайдагы Карголом шәһәрчегенә сөреләләр.
Гали ханның язмышы күрше мөселман мәмләкәтләрен борчуга сала. Казандагы хакимият үзгәрешенең сәүдә багланышларына зыян китерү ихтималын уйлап, Нугай билеге дә, Себер ханлыгы да Гали ханны тәхетеннән мәхрүм итүгә катгый ризасызлыкларын белдерә. Себер ханы Ибәк Мәскәү хөкемдарына менә нәрсә язган: «Син миңа кардәш: мин – мөселманнар хакиме, ә син – христианнарныкы. Минем белән дус яшәргә телисеңме? Энем Гали ханны кайтарып җибәр. Аны тоткын итеп асраудан сиңа ни файда? Аның белән килешүләр төзүеңне, аңа хәерхаһлык вә дуслык вәгъдә итүеңне онытма»52. Нугай хөкүмәте, катгый ризасызлык белдерү белән бергә, сәүдә элемтәләрен җиңеләйтү юнәлешендәге икътисади таләпләрне дә куя: ул, нугай сәүдәгәрләре Русиягә ирекле кереп йөри алсыннар, товарлары өчен тамга хакы түләмичә генә чик аша уза алсыннар, ди. Рус хөкүмәте Гали ханны кайтарып җибәрү турында уйламый да. Әгәр Себер хөкүмәте Гали ханның тарафдарлары булган Казан мөһаҗирләрен (алар Казанга һөҗүм әзерләгәннәр) җәзаласа, сәүдә бәйләнешләрен урнаштырырга ризалыгы бар икәнен әйтә. Үз таләбен көчәйтү өчен, рус хөкүмәте нугай илчеләренең берсен кулга ала.
Ханның гаиләсе мәңгегә әсирлектә кала. Гали хан Вологдада үлә. Ул үлгәч, аның бер хатынын азат итеп, йола буенча, Мөхәммәд Әмингә кияүгә бирәләр. Фатыйма ханәш белән Мәлик Таһир солтан Карголомда вафат булалар. Мәлик Таһирның улларына Василий һәм Фёдор исемнәре кушып чукындыралар. Фёдор Мелик-Тагирович 1531 елда Новгород шәһәрендә калгай (наместник) булып тора. Ходайкол солтан рус әсирлегендә үсә, соңрак Мәскәүгә китерелә һәм шунда азатлык ала. Ул 1505 елда чукына, Пётр Ибрагимович исемен алып, бөек кенәз Василийның сеңлесе Евдокия Ивановнага өйләнә. 1523 елда вафат була, җәсәде Мәскәүнең Архангел соборына җирләнгән… Ходайколның ике кызына да Анастасия исемен кушалар. Шуларның өлкәне кенәз Фёдор Михайлович Мстиславскийга, кечесе кенәз Василий Васильевич Шуйскийга кияүгә чыга. А. П. Мстиславскаяның улы Иван Фёдоровичның кызы Анастасия Ивановна Симеон Бекбулатович исеме белән чукынган элекке Касыйм ханы Саин Булатның хатыны була. Ә А. П. Шуйскаяның кызы Марфа Васильевна кенәз Иван Дмитриевич Бельскийга кияүгә чыга. Опричнина дәверендә Казан ханнарының туруннары үзләренең затлы нәселдән булулары аркасында әһәмиятле роль уйнаган. «Земщина» да бүтән рус кенәзләре арасында Иван IV аларны беренче урынга куя. Симеон Бекбулатович «бөтен Русьның падишаһы» («царь всея Руси») итеп билгеләнә, ә кенәзләр И. Ф. Мстиславский һәм И. Д. Бельский боярлар сыйфатында земщина белән җитәкчелек итәләр.
Ибраһим хан токымының Русиядәге шәҗәрәсе:

II бүлек
Рус кулы астында
(1487–1521)
Мөхәммәд Әмин
Мөхәммәд Әмин чит ил гаскәрләре көче белән хан тәхетенә утыртылгач, Казан ханлыгының Олуг Мөхәммәд җиңүләре белән башланып киткән иң гүзәл чоры тәмам була. Икенче чор – рус партиясе хакимлеге, чит мәмләкәткә бәйлелек дәвере башлана. Рус хөкүмәте үз максатына ирешә: Казан алынып, анда руслар теләгән тәртипләр һәм хакимият урнаштырыла. Карамзин болай яза: «Иоанн догалар укырга, чаң кагарга кушты һәм, әтисе Василий Тёмный әсир төшеп, күз яшьләре түккән Мәмәтүк патшалыгын буйсындырганы өчен, күңеле нечкәреп, күккә рәхмәтләр укыды». Җиңү хөрмәтенә Иван III «Болгар кенәзе» дигән титул ала. Казанга ясак түләп торулар бетерелә. Татар изүе астыннан чыгарга тырыша торгач, Иван III 1480 елда Сарай ханнарына бәйлелектән котылган була инде. Ул Казан ханнарына бәйлелектән дә котылу җаен эзли һәм 1487 елда бу максатына да ирешә.
Мәскәү кенәзе Казан ханына буйсынып һәм ясак түләп торучыдан мөстәкыйль һәм бәйсез хөкемдарга әйләнә. Казан хөкүмәте ике якның да рәсми тигезлеген таный. Моннан соң инде ике хөкемдар да, хат алышканда, бер-берсен «борадәр» дип атый башлый. Хан «бөтен Русиянең бөек кенәзе борадәрем Иван Васильевичка Мөхәммәд Әмин түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип язса, бөек кенәз «борадәрем Мөхәммәд Әмин патшага бөек кенәз Иван түбәнчелек белән мөрәҗәгать итә» дип җавап биргән…
Рус тарихчылары Иван III нең Мөхәммәд Әмингә булган йогынтысын купайтып күрсәтәләр һәм, Мөхәммәд Әминне бөек кенәзнең куштаны дип атап, ике патша арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик ягын түгел, ә хәл-әхвәлнең фактик ягын күздә тоталар. Соловьёв әйткәнчә: «Мөхәммәд Әминнең Мәскәү бөек кенәзенә булган буйсынулы хәле аларның ярлык-грамоталарында һич тә күренми. Тышкы яктан тигезлек сакланса да, Иоанның Мөхәммәд Әмингә хатлары боерык рәвешендә язылган»53. Һәм ул фикеренә дәлил итеп рус хөкүмәтенең ханга мондый мөрәҗәгатен искә төшерә: «Син Казанда һәм үзеңнең барлык җиреңдә һәммә кешеләреңә җиткерсәң иде…» һ. б. Ләкин мондый язу алымын без һич тә боерык дип атый алмыйбыз, биредә ул теләк булып яңгырый: Казан ханлыгында үз фәрманын белдерергә мөмкинлеге булмагач, чит ил хөкүмәте ханнан шуңа тәңгәл әмер бирүне үтенә.
Ике хөкүмәтнең үзара акча мөнәсәбәтләре турында фикер йөрткәндә, С. М. Соловьёв тагын да зуррак төгәлсезлекләр җибәрә: «Казан олысларына Мәскәү казнасы файдасына салым салынып, аны Мәскәү чиновниклары җыя торган булган; Мөхәммәд Әмин ниндидер Фёдор Киселёвның, артык салым җыеп, Цивиль кешеләрен кыерсытуы турында бөек кенәзгә зарлана»54. Чынлыкта исә дипломатик хатларда Казан олысларыннан Мәскәү казнасына җыелган ниндидер салымнар турында түгел, ә тамга хакы (таможенная пошлина) турында сүз бара. Чик буендагы рус чиновниклары Нижнийда һәм Муромда казаннардан билгеләнгән бәяләргә караганда артыграк хак таләп иткәннәр, һәм шушы хәл Цивиль кешеләрен, рус шәһәрләренә кермичә, үз товарлары белән мордва һәм чирмеш җирләре аша йөрергә мәҗбүр иткән.
Тыштан тигез һәм бер-берсеннән бәйсез ике патша үз мөнәсәбәтләрен шартнамәләр аша көйләгәннәр һәм шул килешүне антлар белән беркеткәннәр. Әлеге ант мәсьәләсе рус авторларына тарихи фактларны бозып күрсәтергә шулай ук сылтау булып тора. Казан хөкүмәте бөек кенәз каршында түгел, ә шартнамәнең үзенә тугрылыклы булу турында ант итә. Ике дәүләт арасында шартнамә төзегәндә, рус патшасының да үз чиратында ант биреп тәре үбүе моны раслый.
Русларның күршеләренә булган йогынтысы шактый үзгәреп торган, вакыт-вакыт бу йогынты бик көчәеп китеп, кайбер ханнарның чыннан да бөек кенәз куштаннарына әверелгәнен раслаган. Казан ханлыгы тарихының икенче дәвере тулысы белән диярлек хәттин ашкан рус йогынтысы астында узып, хакимият рус партиясе кулында булган.
Мәскәү белән Казан арасындагы мөгамәләләрне билгели торган килешүләр бу чорда, гадәттә, өч маддәдән – шарттан гыйбарәт: Казан хөкүмәте 1) Русиягә каршы сугышмаска; 2) бөек кенәз ризалыгыннан башка үзенә яңа хан сайламаска; 3) ханлыктагы рус кешеләренең мәнфәгатьләрен якларга үзенә йөкләмә алган. Шул рәвешчә, ике дәүләт үзара мөнәсәбәтләрдә берлек төзегәннәр, һәм килешү алар арасында урнашкан тәртипләрне вә тынычлыкны сакларга тиеш булган. Тышкы сәясәт хөкүмәт алышынган очракта гына үзгәрү ихтимал, шуңа күрә дә хөкүмәт фәкать берлектәшләрнең ризалыгы белән генә алыштырылган. Казан хөкүмәтенең ханлыкта яшәгән русларга булган мөнәсәбәтенә килгәндә исә, руслар җирле хакимиятнең канаты астында дус мәмләкәт кешеләре хокукын файдаланып яшәгәннәр, хан аларны якларга бурычлы булган. Килешүнең мондый маддәсе Казан ханлыгында байтак рус кешеләре: сәүдәгәрләр, кәсепчеләр һәм башка эшем ияләре яшәгәне турында, рус хөкүмәте аларның хәвефсез язмышын, товарларының зыян-зарарсыз саклануын һәм башка төрле сәүдә мәнфәгатьләрен якларга тырышканлыгы турында сөйли. Сугыш башлана калса, бу кешеләр дошман мәмләкәтнең корбанына – тоткыннарына әверелгән, товарлары таланган, шуңа күрә дә рус хөкүмәте сугыш мөмкинлеген бетерергә, тынычлыкның дәвамлы булуын тәэмин итәргә омтылган. Сәүдә мәнфәгатьләренең шушылай өстенлек итүе килешүләрдә нык сизелә, һәм шуңа күрәдер бу дәвернең илчелек сөйләшүләре ахырда «мәңгелек солых» төзү белән тәмамланган (1512).
Казан хөкүмәтенең алышынуы сәяси яктан караганда әллә ни үзгәрешләргә китермәгән, барысы да сәүдә мәйданы, базарлар өчен көрәшкә кайтып калган. Рус хөкүмәтенең сәүдә һәм кәсепчелек мәнфәгатьләрен яклавы ике дәүләт арасындагы көндәшлек ярышының икътисади табигатьле булуын аермачык күрсәтә. Рус хөкүмәтенең Казан ханлыгы эшләренә тыкшынуларының төбендә Идел буендагы базарларны кулга төшерү омтылышы ята. Һәркайда икътисади таләпләр, рус эшкуарларының табышлы эш йөртә алуы алга куелган. Ул чакта рус хөкүмәте, икътисади файда таба алу белән канәгатьләнеп, ханлыкның җирләренә дәгъва белдерми әле.
Мөхәммәд Әмин хөкүмәте килешү шартларын ихлас үтәгән. Тәхеткә менгәч, яшь хан өйләнергә ниятли һәм кәләше итеп нугай бие Мусаның кызын сайлый, ләкин никах укытудан алда Казан хөкүмәте үзенең берлектәше булган рус хөкемдарының бу туйга мөнәсәбәтен белешә, чөнки мондый никах шактый дәрәҗәдә тышкы сәясәт эше булып тора һәм уңайсыз шартларда мәмләкәтләрнең үзара мөнәсәбәтен катлауландыру ихтималы була. Кәләш бернинди дә ризасызлык уятмый, никах укыла. 1490 елда казаннар, рус һәм Кырым хөкүмәтләре белән берлектә, Сарай ханлыгына каршы оештырылган яуда катнашалар. Берләшкән Мәскәү-Казан гаскәре, Касыйм татарларының чирүе белән бергә яуга барып, Сарай яугирләренең Кырым ханлыгына булган һөҗүмен кире кагалар.
Чит мәмләкәт гаскәренең ярдәме белән хакимияткә ирешкәне өчен, рус партиясен илдә яратмыйлар. Күренекле юлбашчылары җәзалануга да карамастан, Шәрык фиркасе юкка чыкмый, һәм 1490 елларның урталарына таба хөкүмәткә каршы көчләр оешып җитә. Каршы көчләр башында Казан аксөякләренең дүрт вәкиле – Коләхмәд (Кәлимәт), Урак, Садыр һәм Агишләр тора. Шәрык партиясе үзенең табигый берлектәше – көнчыгыштагы күршесенең хәрби ярдәменә таянырга карар бирә. Хан тәхетенә Себер солтаны Мамукны куярга ниятлиләр. Себер ханы Ибәкнең хөкүмәте Казан мөһаҗирләренә һәм оппозициягә булышлык итә.
1495 елның язында тәхет дәгъвачысы күпсанлы чирүе белән Казанга таба юл ала, ләкин Казан хөкүмәте, дошманнары якынлашуын ишетеп, Мәскәүгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Рус хөкүмәте ярдәмгә дип Түбән Новгородтан чик буе гаскәрен җибәрә. Руслар Казанга якынлаша башлагач, Шәрык фиркасе җитәкчеләре, дошман кулында һәлак булмас өчен һәм вакыйгалар агышы белән идарә итәргә дип, башкаладан качып китә. Рус гаскәре Казанга килеп сугышка әзерләнә башлый, ләкин качкыннар тарафыннан өстәмә көчләр килүе турында кисәтелгән Себер чирүе юлда туктап кала. Куркынычны беткәнгә санап, рус гаскәре, Казанны калдырып, Русиягә кайтып китә. Шәрык фиркасе бу хакта хәбәр җиткерүгә, Себер чирүе тиз арада Казанга килеп тә җитә. Башкала каршылыксыз бирелә. Мөхәммәд Әмин хан үзенең гаиләсе һәм тарафдарлары белән Казаннан Русиягә чыгып качарга өлгерә. Мамук солтанны шундук хан дип игълан итәләр.
Мамук хан. Габделлатыйф. Коләхмәд хөкүмәте
Казан тәхетенә утырган Себер солтаны Мамук чыгышы белән Шәйбанилар токымыннан. Шәйбани – Бату ханның бертуганы. Көнбатыш Себердәге татар ханлыгының башкаласы дип ул чакта Төмән шәһәре саналган. Төмән ханнарының иң билгелесе – Ибәк хан, ул, турыдан-туры Шәйбанилар нәселеннән булып, ХV йөзнең азагында гомер иткән. Руслар тарафыннан Гали (Илһам) ханның тәхеттән бәреп төшерелүенә ачуын белдерүе мәгълүм. В. В. Вельяминов-Зернов әйтүенчә: «Ибәкнең кайчан һәм ничек үлүе хакында безнең бер мәгълүматыбыз да юк. Ләкин 1493 елдан соң Ибәк турында бер генә чыганакта да телгә алынмый. 1496 елда Шәйбани ханнардан Мамук тәхеткә менә, ул, мөгаен, Ибәкнең якын туганы һәм варисы булгандыр»55. Себер елъязмалары Ибәкнең үзен (Упак) Казан ханы дип атый. Мамукны Ибәк ханның йә улы, йә булмаса туганы дип уйларга нигез бар. Һәрхәлдә, аның турыдан-туры Шәйбани токымы икәнлеге мәгълүм. Мамукның энесе Агалак исемле була, ә 1505 һәм 1508 елларда аның җияне (Мамукның улы түгелме икән?) Ак Курд солтан телгә алына. Аның улы Ак Дәүләт Себердән Русиягә хезмәткә килә. Монысының Шаһгали дигән улы булуы мәгълүм. Себернең атаклы соңгы ханы Күчем Ибәкнең оныгы һәм шул рәвешле Мамукның якын туганы була.
Казан тәхете өчен бу хан уңышлы булып чыкмый. Үзенчәлекле Себер шартларында туып үскән солтан ифрат зур мәдәни мәркәз галәменә ияләшеп китә алмый һәм, мәмләкәтне идарә итү эшенә тотынуга ук, электән урнашкан тәртипләрне боза башлый. Ниндидер гадәттән тыш салым кертеп, сәүдәгәрләрне, игенчеләрне талый һәм үзе урнаштырган тәртипләрнең шыксыз авырлыгын тоярга мәҗбүр итә. Ул Шәрык фиркасе әһелләрен санга сукмый, алар белән каршылыкка керә, үзенә тәхет яулап бирешкән Коләхмәдне кулга алуга кадәр барып җитә. Яңа хөкүмәтнең эш-гамәлләрендә шәхси омтылышлар төп урынны алып торгандыр һәм хөкүмәт әгъзалары риялы максатларын алга сөргәннәрдер дип уйларга нигез бар. Чөнки хан белән килешә алмагач, Коләхмәд бәк үзенең бик нык ялгышканлыгын аңлый һәм, карашларын кискен үзгәртеп, руслар ягына авыша. Ул үзенең янына күп тарафдарлар туплый, мәмләкәттәге хәлләрнең торышын үз кулына ала. Тик шулай да Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге күпчелек өлеше үз карашларына тугрылыгын саклый әле.
Әүвәлгесе кебек үк, яңа ханны да яратмыйлар. Элек чит ил килмешәкләре баскынчылыгыннан зарланган булсалар, инде хәзер, авыр салымнар күбәеп киткәнлектән, торган саен күбрәк даирәләрнең хөкүмәткә ачуы арта. Ниндидер сылтау белән Мамук хан Арча бәклегенә яуга кузгала, Арчада элек-электән Казан ханына буйсынган җирле бәкләр хакимлек иткән. Коләхмәд бәк һәм дә ханның бүтән дошманнары, ханны тәхетеннән чөеп, элеккечә руска бил баглаган сәясәтне торгызу өчен, бу вакыйгадан файдаланырга ниятлиләр. Яудан Казанга әйләнеп кайталар да ханны тәхетеннән төшерелгән дип игълан итәләр һәм шәһәрнең азамат ирләрен ярдәмгә чакыралар. Шәһәр шундук ныгытыла, кирмән капкалары бикләнә – хакимият шулай хан кулыннан китә. Тәхеттән мәхрүм ителгән Мамук хан Себергә юл тота. Аңар Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге өлеше дә иярә, ә казаннар чирүе шәһәргә әйләнеп кайта.
Шәрык фиркасенең хакимиятне Гали хан заманындагы кебек кабаттан үз кулына алырга тырышуы шулай уңышсыз тәмамлана. Хәрби кампания уңышлы башкарыла, ә менә эчке идарә өлкәсендәге эшләр шактый хилафлы булып чыга: яңа хан урнаштырган тәртипләр казаннарга яхшырак тоеласы урында, русларның баскынчылыгыннан да яманрак булып күренә.
Коләхмәд бәк аркасында рус партиясе тантанага ирешә, яңа хөкүмәт русларга таба йөз тотарга карар бирә. Бу инде Русия белән ике арадагы килешүләрне янәдән гамәлгә кую һәм Мәскәү хөкемдары тәкъдим иткән ханнарга разый булып яшәү дигән сүз. Яңа хөкүмәт башына Коләхмәд баса. Коләхмәд бәкнең Казан ханлыгында йогынтысы бик зур була: ул ун ел дәвамында хөкүмәт башында тора һәм сәяси тормыш белән идарә итә. Өч ханны тәхеттән төшерә һәм, кылган эшләреннән күренгәнчә, гаять акыллы, хәйләкәр, көчле ихтыярлы вә бик шөһрәт сөючән зат була. Карашларының капма-каршы якка үзгәрүе аның шәхси омтылышларын принципиаль мәсьәләләрдән өстенрәк күрүе турында сөйли. Ләкин аның үз максатларына ирешә алуын һәм шул юлда кешеләрне корбан итү маһирлыгын танымыйча ярамый.
Коләхмәд хөкүмәте Русия белән берлекне янәдән торгызырга карар итә, 1495 елгы хакимият алмаштыруның үкенечле вакыйга булуын рәсми рәвештә танып, элеккеге килешүләрне яңарту һәм Русия белән булган берлекнең какшамаслыгы турында игълан итәргә карар бирелә. Тәхеткә элеккеге нәсел кайта. Ләкин Коләхмәд һәм хөкүмәтнең башка әгъзалары Мөхәммәд Әминне түгел, ә аның энесе Габделлатыйф солтанны сайлыйлар…
Элекке ханны тәхеттән читләштерүгә сәбәп итеп рәсми рәвештә аның шәхси сыйфатларын – деспотизмны, комсызлыкны һәм хатын-кызларга карата йөгәнсез мөнәсәбәтен атыйлар. Ләкин бу сылтау гына булган, мөгаен: хан тәхеткә унсигез яшьлек үсмер чагында менә, егерме алты яшендә инде төшерелә, шул арада табигатенең төзәлмәстәй булып тоелган мондый сыйфатларга ия булуы ышандырмый. Соңрак хан яңадан Казан тәхетенә менә, һәм аның идарәсендә кешеләрнең мондый золымнардан интегүе турында хәбәрләр тапмыйбыз. Дөрес, хан Русиядә тәрбияләнә һәм андагы тәртипләрнең аңа да йогынты ясавы ихтимал: Иван III нең деспотизмын, кенәз сараендагы купшылыкны ул күреп үсә бит. Аннары хан сараеның гадәти, ябык мохитеннән читтә, хатын-кызлар капланмаган чырай белән урамда йөргән христиан шәһәрендә яшәгән кеше буларак, Мөхәммәд Әминнең дә кансызлыкны, комсызлыкны, мөселманнарга хас булмаганча хатын-кызлар белән үз-үзен иреклерәк тоту кебек сыйфатларны йоктыруы мөмкин. Әмма тәхеттән читләштерү өчен Мөхәммәд Әминне генә гаепләү гаделсезлек булыр иде. Яңа идарәчеләргә хан ошамый икән, алар үзләре дә аның тарафыннан җылы мөнәсәбәткә исәп тота алмаган. Берничә ай элек кенә үзен тәхеттән бәреп төшергән Коләхмәдкә, мәсәлән, ул таяна алыр идеме? Һәм, әлбәттә, Коләхмәд Мөхәммәд Әминне яңадан тәхеткә менгермәс өчен тырышкан.
Ибраһим хан белән Нурсолтан ханәшнең кече улы Габделлатыйф 1475 еллар тирәсендә Казанда туа. Әнисе 1480 елны Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыккач, аны Казаннан Бакчасарайга алып китә, бала һәм үсмер чаклары аның шулай Кырымда уза. Миңле Гәрәй хакимлеге дәверендә Кырым ханлыгы Русия белән дус яши дип саналган, шуңа күрә дә Габделлатыйф балигъ булуга ук, үги әтисе аны руслар иленә йомышлы итеп җибәрергә мәҗбүр була. Габделлатыйфны рус хөкүмәте бик ягымлы каршы ала һәм аңа идарә итү өчен Звенигород каласын бирә. Аның абыйсы ул чакта Кошира шәһәре белән идарә иткән. Бу шәһәрләр Мәскәү кенәзлегенең үз шәһәрләре булып исәпләнгән, һәм, Мәскәү уделы кенәзләренең васыяте буенча, Мәскәү кенәзенең олы улына – Кошира, ә Звенигород икенче улына мирас рәвешендә күчә торган булган.
Габделлатыйф бу уделда озак тормый, аны тиздән Казан тәхетенә сайлыйлар – рус хөкүмәте аны Казан ханы итәргә ризалык бирә. Xан итеп сайламауларына хәтере калган Мөхәммәд Әминнең күңелен күрү өчен, Мәскәү хөкүмәте, Коширага Серпухов белән Хотунь шәһәрләрен өстәп, аның керемен икеләтә арттыра.
Габделлатыйфны Мәскәүдән Казанга рус илчеләре озатып килә, алар аны тәхеткә менгерү йоласына катнашалар. Рус хөкүмәте белән төзелгән килешүләр янәдән гамәлгә кертелә һәм ике якның да анты белән ныгытыла…
1499 елда Шәрык фиркасе Казан тәхетенә янә Себер династиясен менгерергә омтылыш ясый. Бу хәрәкәтнең башында мөһаҗир Урак тора, ә тәхет дәгъвачысы итеп Мамук ханның борадәре Агалак солтанны сайлыйлар. Ләкин Казан хөкүмәтенә ярдәмгә рус гаскәре килеп, аларның һөҗүме кире кагыла.
Тәхеткә утырганда Габделлатыйфка егерме яшь тулып кына узган була әле. Казан халкына тагын чит илдә үскән һәм тәрбияләнгән хан белән яшәргә туры килә. Ләкин Мөхәммәд Әминнең үсмер еллары Русиядә узган булса, Габделлатыйф исә Кырымда үсә. Табигый ки, ике туган бер-берсеннән теләк-омтылышлары белән дә, фикерләү рәвешләре белән дә аерылып торган, һәм аларның сәяси карашлары да бөтенләй төрле булып чыга. Габделлатыйф хан абыйсына караганда бик күпкә миллирәк була. Бераз Русиядә яшәп алуына да карамастан, Кырымда үскән солтан русларны бөтенләй ят итә.
Ханнарны алмаштыруны оештырган Коләхмәд бәк Габделлатыйф хакимлеге дәверендә дәүләтнең төп эшләрен башкара. Хан яшь чакта Русия белән ике арадагы сәяси мөгамәләләр тыныч тора, ләкин аңа егерме биш яшь тулып, үзе мөстәкыйль эш йөртә башлагач, аның сәясәте ачыктан-ачык миллиләшә, Русиягә дошманлык рәвешен ала. Мондый юнәлеш рус партиясенең күңеленә ошамыйча, Казанда Габделлатыйфка каршы көчләр оеша. 1501 елның азагында Коләхмәд Мәскәүгә бара һәм русларның дәүләт әһелләре белән киңәш корып кайта. 1502 елның гыйнварында Казанга башында кенәз В. Звенигородский торган илчелек килә – ханны тәхеттән төшерәләр.
Бу инде Казан ханлыгының эчке эшләренә ачыктан-ачык тыкшыну дигән сүз. Тарихи чыганаклар җитенкерәмәү сәбәпле, ханны тәхеттән казаннар түгел, ә рус илчеләре килеп төшерүенә сәерсенергә туры килә. Чит ил кешеләренең хан сараенда хуҗа булып йөрүенә каршы Казан халкы берни дә эшләми. Бары тик Кырым ханы гына ризасызлыгын белдерә, ләкин ул да моны хат аша гына әйтә…
Бакчасарай хөкүмәтенең Казандагы хәлләр турында сорап язган хатына каршы Мәскәү болай җавап бирә: «Бөек кенәз аны (Габделлатыйфны) хөрмәт итеп Казан тәхетенә утыртты, ә ул аңа ялганлый башлады, бер эштә дә тәртип урнаштырмады һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды»56. Әлеге язманы шәрехләп карыйк. Габделлатыйф «бөек кенәзгә ялганлый башлады», ягъни үзара мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган килешү шартларын үтәми башлаган. Нинди эшләрдә «тәртип урнаштырмаган», монысы җөмләнең ахырында шуңа каршы куелган «Казан җиренә дә» дигән сүзләрдән аңлап була. Димәк, бу эшләр Казан җиренә кагылмаган, бу эшләр Казан хөкүмәте тарафыннан килешү буенча якланырга тиеш булган рус кешеләренеке, шулар гына Мәскәү хөкүмәтенең күз уңында булган. Габделлатыйф аларның эшләрендә «тәртип урнаштырмаган», ягъни Казан ханлыгында яшәүче русларның шикаятьләренә колак салмаган, алар кубызына биемәгән, Габделлатыйфның төп гаебе шунда, ул рус хөкүмәте белән килешү шартларын бозган. Ә инде «һәм хәтта Казан җиренә дә явыз булды» дигән сүзләргә килсәк, бу Казан ханлыгында Габделлатыйфка каршы төркем оешуын һәм алар өчен ханның гаярь, башбирмәс булуын аңлата. Әгәр дә без хан сәясәте белән килешмәгән кешеләрне ачыкларга теләсәк, без һич икеләнмичә Коләхмәд җитәкләгән рус фиркасен атый алабыз.
Руслар Миңле Гәрәй ханга төгәл генә җавап бирмәсәләр дә, Кырым хөкүмәте алар язган хаттан канәгать кала, һәм ике ил арасындагы мөгамәләләр зыян күрми. Чөнки Габделлатыйф төшерелсә дә, Казан тәхетенә Кырым ханының икенче үги улы утыртыла, ягъни тәхет барыбер Кырым нәселе кулында кала.
Мәмләкәтнең эчке эшләренә тыкшынуга Казан халкы бернинди дә ризасызлык белдерми, бу хәл Шәрык фиркасенең ул чакта тәмам төшенкелек кичерүен сөйли. Габделлатыйф аны терелтергә-җанландырырга өлгерми кала, шуңа да халык сугыш-тарткалашусыз гына язмышына буйсына.
1502 елгы түнтәрелеш тыныч шартларда уза; мөгаен, ике бәйсез дәүләт арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең тышкы формасы сакланган булгандыр. Дьяк-дипломат Иван Телешов та кергән рус илчелеге Казан хөкүмәте белән яңа килешү төзи, түнтәрелеш казаннар белән Мәскәү хөкүмәтенең үзара ризалыгы нәтиҗәсендә ясала. Ләкин чит ил кешеләренең бу рәвешле дипломатик тыкшынуы, асылда, Казан кешеләренең милли хисләренә һәм бәйсез дәүләтчелек горурлыгына сизелерлек зыян китерә.
1487 елда руслар Казан ханлыгының эчке эшләренә бик кискен, дорфа рәвештә тыкшынсалар һәм нәтиҗәдә шактый кеше җәзага тартылса, сөргенгә җибәрелсә, бу юлы инде кризис тыныч юл белән хәл ителә. Моны халыкара мөнәсәбәтләрдәге тәрәккыят – алга китеш дип әйтергә ярасын да ди. Ләкин барыбер дә чит ил кешеләренең хан тәхетенә хуҗа булып алуы унбиш елга сузылган рус баскынчылыгы дәвамында Казан халкының милли аңы ни дәрәҗәдә түбән төшүен бик ачык күрсәтә. Бу вакыт эчендә ике илнең чагыштырма хәле шактый үзгәрә. Алар болай бер-берсенә тиң дип саналсалар да, Русия тәмам ныгып, Литва һәм Кырым белән уңышлы ярыша торган һәм бөек мәмләкәтчел сәясәтен уздыра торган көчле дәүләткә әйләнеп өлгергән була инде. Ә Казан ханлыгының көч-дәрманы һаман шул көе кала килә; 1487, 1495 һәм 1496 еллардагы хан алыштырулар аңа бик начар тәэсир ясый: җәзалаулар һәм мөһаҗирлек илне халыкның иң егәрле өлешеннән мәхрүм итә һәм көчсезләндерә.
Тәхетеннән төшерелгән Габделлатыйф сак астында Русиягә озатыла. Мәскәү хөкүмәте аны, Гали хан сыман ук, сөргенгә җибәрә. Ул тоткын хәлендә Белоозерога сөрелә. Үзен Русиянең ихлас дусты дип таныткан Мөхәммәд Әминне хан тәхетенә утырталар.
1505–1507 еллардагы сугыш
1495 елда яңадан Русиягә мөһаҗирлеккә киткәч, Мөхәммәд Әмин йомышлы хан буларак Кошира, Серпухов, Хотунь шәһәрләре белән идарә итә. Ул әлеге вазифасында рус яуларында катнашырга тиеш була һәм 1500 елда, Литва сугышы вакытында, үзенең югары дәрәҗәсенә күрә бөтен рус гаскәренең номиналь баш команданы итеп билгеләнә.
1502 елда Казанга кайтканда, Мөхәммәд Әминнең яше утыздан узган була инде. Мөхәммәд Әмин беренче мәртәбә хакимлек иткән вакытының ачы тәҗрибәсен исендә бик яхшы тоткан.
Руслар катнашлыгы белән хан алыштыру казаннар күңелендә әйбәт тәэсир калдырмавын уйлап һәм дә янәдән Казаннан куыласы килмичә, ул сәясәтен яңача корырга карар бирә. Ихластан Русия тарафдары булуына да карамастан, халыкның баш күтәрүеннән куркып, ул үзенең тәртибен үзгәртергә мәҗбүр була. 1502 елда һәммәсе дә рус йогынтысының көчәюен көтә, әмма чынбарлык ике хөкүмәтнең дә ялгышканлыгын күрсәтә. Мөхәммәд Әмин бу юлы аларның өметләрен акламый. Хан русларга каршы эш йөртергә карар итә. Аның акылы, хәйләкәрлеге һәм елгырлыгы үз ниятләрен озак вакыт яшереп тотарга һәм илдәге тәртипләрне үзгәртү эшенә җентекләп әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ул корган хәйләне Коләхмәд кебек акыллы башлар да сизми кала, аның сугышка әзерләнеп ятуы Казанда яшәгән русларның хәтта башына да килми; Мәскәү хөкүмәте дә бернәрсә дә белми.
Беренче эш итеп Мөхәммәд Әмин рус партиясенең җитәкчесе булган һәм Казан хөкүмәтенең башында торган Коләхмәдне юк итә… Коләхмәдкә ханның шәхси үче дә була. Ханнар үч ала белә. Нәрсәдәдер гаепләп, аны кулга алалар һәм хөкем итеп җәзага тарталар. Ә бәлки, ул ханның яшерен әмере буенча үтерелгәндер. Тоташ сигез ел буе хакимлек иткән Коләхмәд хөкүмәте шулай бәреп төшерелә.
Иван III – Казан ханының куркыныч күршесе – бу вакытта инде картаеп, хәлсезләнеп бара. Бу турыда чит илләрдә дә билгеле була, һәм папа Юлий II Иван III нең кызына өйләнгән Литва кенәзе Александрга, әтисе үлгәч кызы католиклыкка күчәр дип өметләнеп, хәтта бүтән диндәге хатын белән яшәргә рөхсәт итә. 1503 елда хатыны вафат булгач, Иван бик бетерешә, еш авырый, дәва эзләп монастырьларга йөри һәм васыятен дә яза. 1505 елда ул инде идарәсенең кырык дүртенче елын башлый, аның фани дөньяда озак тоткарланмасы беркемгә дә сер булмый, һәм Русиянең дошманнары сизелерлек җанлана. Мәскәү тәхетендәге үзгәрешләрдән соң рус сәясәтенең йомшаруы көтелә, чөнки егерме биш яшьлек тәхет варисы әтисендәге кебек күренекле сыйфатларга ия булмый. Килешүләрне бозып, Казан ханлыгын рус кулы астыннан чыгару өчен, гадәттән тыш уңай шартлар туа. Мөхәммәд Әмин үз сәясәтен рус партиясенә каршы якка боруны бик җентекләп әзерли һәм сакланып кына тиздән башланачак сугышка әзерлек эшләрен оештыра.
1505 елның язында Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр четереклеләнеп китә, ләкин рус хөкүмәте Мөхәммәд Әминнең ниятләрен аңламый. Сугыш көтмәгәндә башлана, һәм рус хөкүмәте аңа бөтенләй әзер булмый…
Коләхмәд хөкүмәтен тар-мар иткәннән соң, хан тарафыннан идарә итәргә чакырылган Шәрык фиркасе үзенең бөтен теләкләрен канәгатьләндерерлек ниятен гамәлгә куя. Хөкүмәт чит дәүләткә булган мескен бәйлелектән котылырга, үзара килешүләрне юкка чыгарырга һәм русларга сугыш игълан итәргә тиеш була. Бу сугышның максатын рус әсирләрен кулга төшерүне озак еллар дәвамында ясалма рәвештә туктатып торуга чик кую дип аңларга мөмкин, шуңа күрә сугышны көтмәгәндә күпсанлы әсирләрне яулаудан башларга кирәклеге аңлашыла; вакыйгаларның торышы кинәт һөҗүм итүне таләп итә.
Сугыш 24 июньдә, Казан ярминкәсе ачылган көнне, русларны кыйнау, үтереш белән башланып китә. Русиядән килгән сәүдәгәрләр үтерелә, товарлары талана һәм русларның барчасы да тоткынга әйләндерелә. Шуннан алда гына Казанга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен килгән рус илчесе М. А. Кляпик та кулга алына. Талаш-суеш, тыелгысыз көчәеп, коточкыч колачын бөтен шәһәргә җәя. Хөкүмәтнең хуплавын тойган һәм дин әһелләренең кайнар вәгазьләрен, фанатик өндәмәләрен тыңлап ярсыган кара халык кяферләрне кыйный, талый, үтерә. Казан ханлыгында булган русларның барчасы да коллыкка төшә (моңа кадәр озак вакыт тынычлык хөкем сөргәнгә күрә, алар ханлыкта бик күп була). Колларга булган ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелеп, бик күп руслар Шәрык базарларында кол итеп сатып җибәрелә…
«Казан елъязмачысы» н төзүче әлеге вакыйгаларны мавыктыргыч роман сыман тасвирлый. Сугыш башлауның сәбәпчесе итеп ул Гали ханның Мөхәммәд Әмингә кияүгә чыккан тол хатынын атый, шул рәвешле, тарихи фактларны сөйләгәндә, үзенчәлекле «cherchez la femme» не кертеп җибәрә. Автор фикеренчә, Вологдадагы тоткынлыктан кайткан ханәш хан сараенда русларга һәм Русиягә каршы кайнар нәфрәт уята. «Мөхәммәд Әмин ханга исә туганының хатыны бик кадерле иде. Һәм ул хатын, ут сыман, коры утынга капты, корт кебек татлы агачны кимерде һәм, ханның аксөякләре өйрәткәнчә, мәкерле елан кебек, ире муенына уралып көн дә, төн дә колагына пышылдады, бөек кенәздән баш тартырга өндәде: «Казан патшасына аңа кол булу килешми, Казанда яшәүче русларны кырсаң һәм тамырларын корытсаң, бөтен җирләргә һәм бөтен патшалар арасында даның таралыр һәм син бөтен патшалыгыңны азат итәрсең. Шулай итсәң, озак еллар Казанда патша булырсың; шулай итмәсәң, тиздән хурлыклы рәвештә тәхеттән ваз кичәрсең; абыең кебек син дә тоткынлыкта гомереңне төгәлләрсең». Яңгыр тамчысы каты ташны үтәли тишкән кебек, хатын-кыз үгете дә күп акыллы ирләрне юлдан яздыра. Күпме генә карышмасын, патшаны явыз хатын үз ягына аударды, һәм, аның мәкерле киңәшен тыңлап, акылсыз сүзләренә колак салып, кабахәт патша атасы урынына калган бөек Мәскәү кенәзенә хыянәт итте, Казандагы һәм бөтен олысларындагы русларны хатыннары, балалары белән кырды»57. Әлеге вакыйганы Вифлеемда Иродның сабыйларны кыруы белән чагыштырып, «Казан елъязмачысы» авторы аның нәтиҗәсен бик җете төсләр белән тасвирлый: «Һәм патша бөтен кыйммәтле товарларны, хисапсыз байлыкны үзенә алды, рус сәүдәгәрләреннән таланган рус алтыны һәм көмеше белән түшәмгә кадәр бөтен пулатын тутырды, затлы алтын-көмеш савыт-сабаларны үзләштерде, патшага хас кыйммәтле киемнәргә тиенде. Хисапсыз күп сандагы казаннар бик күп нәрсәне талап баеды, шуннан бирле алар сарык тиресеннән тегелгән бетле тун киеп йөрмичә, затлы, алтын җепләр белән тегелгән киемнәрдә хатыннары каршында кукраялар, гүяки алар төрле төсләрдә балкыган болын чәчәкләре»58. Хикәят сабыйларча җентекләүләр белән тулы: мәсәлән, янәсе, патша моңарчы ризыкны «ялгаштан ашаган эт кебек, казаннан һәм тупас савытлардан бармаклары белән ашаган» – биредә рус язучысы хан сараенда Идел буена гарәп-фарсы мәдәнияте белән килгән купшы сарай этикеты турында да бөтенләй оныта. Шулай да талаулар турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры киләдер: Казан хөкүмәте алтын-көмешне бик җиңел конфискацияләргә мөмкин, ә талаулар андый чакта үзеннән-үзе башланып китә, һәм кара халык, чыннан да, тире туннарын талап алынган тукымалардан тегелгән җете киемнәргә алмаштырырга мөмкинлек алгандыр. «Казан елъязмачысы» дәвам итә: «Бу бәланең киләсен белсәләр, аларның кылычы астына иелмәсләр иде, варварларга төрлечә каршы торырлар иде яисә качып котылырлар иде»59. Ләкин Мәскәү хөкүмәте сугыш башланасын фаразламый, һәм Казан ханлыгында яшәүче рус кешеләре һич көтелмәстән һөҗүмгә дучар була: «Рус кешеләре бәла киләсен белмичә, Казанда хәвефсез, гүяки үз патшаларына өметләнгән кебек һәм аңардан курыкмыйча яшиләр иде»60.
Талаш-суешлардан соң казаннар Русиягә һөҗүм башлыйлар. Мөхәммәд Әмин чирүендә казаннардан 40 мең һәм берлектәшләре нугайлардан 20 мең яугир була. Нугайлар Казан ханәшенең туганы – нугай бие җитәкчелегендә Шәрык фиркасенә булышырга киләләр.
Сентябрь аенда Казан чирүе Түбән Новгород янына барып җитә дә, аны тирәләп утырган бистәләрне яндырып, камау эшенә керешә. Ләкин кирмәнне турыдан һөҗүм итеп алырга тырышу уңышсыз төгәлләнә – Түбән Новгород воеводасы әсирлектәге Литва сугышчыларына корал өләшә, алар, мылтыклардан бик оста атып, казаннарның һөҗүмен кире кага. Сугышта нугай бие үтерелә. Казан чирүе кайтырга кузгала.
Рус хөкүмәте 100 меңле гаскәр җыя, ләкин тәртипсезлекләр аркасында гаскәр Муромнан ары китә алмый…
«Алар, – дип яза елъязмачы, – җирләрен түгел, үзләрен ныграк сакладылар, аларны шом чолгап алган иде, куркып калтырадылар, патшага (ягъни ханга) каршы барыр өчен каладан чыгучы табылмады»61. Казаннар Ука буйларында бер каршылыксыз хуҗа булып йөриләр.
Сугыш хәрәкәтләре 1506 елның язында янәдән кузгала. Рус гаскәре башына бөек кенәзнең «Жилка» кушаматлы уналты яшьлек энесе – Дмитрий Углицкий куела (хөкемдар үзе Мәскәүдә кала), чынында исә гаскәр белән кенәзләр Ф. И. Бельский һәм А. В. Ростовскийлар җитәкчелек итә. 22 майда русларның җәяүле гаскәре Казан янына килеп тә җитә. Руслар шундук, күзәтчеләр җибәреп тормыйча гына, Иделдән шәһәргә таба юнәлә. Ләкин ачык болынга чыгып саф-саф тезелүләре була – берьюлы ике яклап ясалган һөҗүм арасында калалар. Руслар нык җиңелә… Елъязмачы әлеге вакыйганы болай тасвирлый: «Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары, кораблардагы гаскәр Казан астына 22 майда килде. Һәм тирә-юньне тикшермичә, кораблардан төшеп, җәяүләп шәһәргә киттеләр, көн бик эссе иде, ә татарлар шәһәрдән аларга каршы чыкты, ә кайбер татарлар атка менеп яшерен рәвештә кораблар янына килде, һәм сугыш башланды; һәм безнең гөнаһларыбыз өчен татарлар җәяүле воеводаларны һәм күп бояр оланнарын кырдылар, кайберләрен әсирлеккә алдылар, ә күпләр черек күлдә батып үлде»62. Гаскәренең тар-мар ителүе турында хәбәр алгач, рус хөкүмәте тиз арада яңа гаскәрне коралландыра, ә җиңелгән чирүнең калдыкларына яңа гаскәр килеп җиткәнче яуга кермәскә боера.
Русларның Идел буйлап көймәләргә утырып төшкән җәяүле гаскәре белән бер вакытта юлга чыккан атлы гаскәре, бер айга соңлап, 22 июньдә генә Казан янына килеп җитә. Атлылар килеп кушылгач, рус гаскәренең башлыклары, хөкүмәт фәрманына буйсынмыйча һәм яңа көчләр килүен көтеп тормастан, сугышчыларын һөҗүмгә күтәрә. Казаннар икенче мәртәбәсендә дә җиңәләр…
Рус елъязмачысы сүзне кыска тота: «Июньнең 25 ендә пошмас хәлдә калага һөҗүм иттеләр, ләкин аңа барып җитә алмадылар, татарлардан үзләре җиңелделәр»63.
«Казан елъязмачысы» авторы әлеге икенче тапкыр җиңелүнең былтыр ярминкәдә русларны туздырган вакытка туры килүен истә тотып бу сугыш турында бөтенләй хыялый хикәя иҗат итә64. Хикәянең керешендә лиризм төсмерләре бар: «Казанга килгән русларга Тәңре җиңүне тәгаенләгән иде, – дип шыттыра елъязмачы, аннары: – Аһ, дәригъ! Тәңренең безгә каһәре төште, һәм христианнар поганыйлардан җиңелделәр, Казан патшасы, каладан чыгып, ике рус гаскәрен дә, атлы чирүне һәм көймәләрдә килгән яугирләрне тар-мар итте».
Хикәянең барлык өлешендә елъязмачы ярминкәдә булган хәлләрне яза. Ләкин аныңча ярминкә Сәүдәгәрләр атавында түгел, ә Иделдән ерак Арча кырында була: «Киң үзәнлектә, калага якын Арча кырында, хан бәйрәм итәр өчен 1000 гә якын чатыр кордырды, аның затлы кешеләре биредә ашадылар, эчтеләр, ханның фатихасы белән күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр; шулай ук шәһәр кешеләре дә, ир-атлар һәм хатын-кызлар, күңел ачтылар, хан кибетләреннән эчемлек сатып алып эчтеләр, ял иттеләр. Күп халык җыелган иде, чирмешләр бәйрәмгә ерак олыслардан үз маллары белән килгән иде, шәһәрнекеләр белән сату иттеләр, саттылар, сатып алдылар, алмаштылар».
Кинәт шушы тыныч, күңелле ярминкәгә рус гаскәре ябырыла: «Бар нәрсәдән бихәбәр булып бал эчеп, күңел ачып яткан хан өстенә һәм аның затлы кешеләренә, һәм калган барлык кешеләргә, могҗизалар кылучы изге Николага догаларын җиткереп, күктән иңгәндәй, рус яугирләре ябырылды, вәхши казаннарны кырды, кайсыларын әсир итте, калганнары хан белән калага качты, кайсылары урманда сыену урыны тапты. Шәһәрдә кысанлыктан бер-берсен таптадылар, сулыш җитмәде. Әгәр дә рус гаскәре тагын өч көн кирмән янында торса, алар бик нужа күрмичә генә аны алган булырлар иде».
Руслар кулына бик күп байлык төшә: «Кала янындагы болында ханның барлык чатырлары калды, байларның табыннары калды, һәрберсендә сыйланырга дигән хисапсыз ризыклар, эчемлекләр, төрле мал-мөлкәт бар иде, рус яугирләре уңышлы юлларын бүлеп, гүяки инде Казан каласын кулга төшергәннәр, Ходай кушкан эшне ташлап (Sic), шайтан кушкан эшкә тотындылар, бернидән шикләнмичә ашый-эчә башладылар, шакшы ризыклар белән тукландылар, вәхшиләрнең эчемлеген комсызланып эчтеләр, аздылар, туздылар, аннары өйләгә кадәр йокладылар».
«Мәкерле» казаннар бу вакытта йоклап ятмый: «Хан казаннар белән, маш өстенә менеп, рус яугирләрен күзәтте, калган малларының пыран-заран килүен күрде, русларның ис җуеп чайкалып йөрүен күрде, һәм русларның олысыннан алып кечесенә кадәр, хәтта воеводаларга хәтле исерек икәнен аңлап, хан, рус яугирләренә һөҗүм итәр өчен, уңайлы вакыт көтәргә булды».
Казаннар русларга коточкыч һөҗүм ясый: «Ходайның русларга ачуы килде, ул аларны батырлыктан һәм егетлектән мәхрүм итте, һәм Ходай поганый ханга батырлык һәм егетлек бирде. Рус гаскәрләренең Казанга килүенә өченче көн булганда, көндезге сәгать 2 дә, хан кала капкаларны ачтырды, һәм аннан 20 000 атлы гаскәр, 30 000 җәяүле явыз чирмешләр чыкты һәм рус полкларына ябырылды. Рус яугирләре арып йокыга талган иде һәм, Ходайның ярдәме булмагач, аларның күңеле хатын-кызныкы кебек йомшаган иде, аларның барысы да – яшь егетләр дә, чал чәчле ирләр дә кылычтан үтте. Һәм җир өсте кеше гәүдәсе белән тулды, Арча кыры һәм Хан болыны канга батты».
Русларның бик күп кешеләре һәлак була: «Олы воеводалар көч-хәл белән кача алдылар, кайберләре үтерелде һәм Руська бик азлары яман хәбәр белән кайтып егылды; олы воеводаларның 5 се үтерелде: кенәз Ярославскийларның 3 се, кенәз Андрей Пенков, кенәз Михаил Курбский, тагын борадәрләр Родоман (Рамазан?) белән Карамыш, тагын Фёдор Киселёв, ә Дмитрийны әсирлеккә алдылар, һәм Казан ханы аны каты җәзалап үтерде. Русларның 100 000 яугиреннән 7000 генә исән калды, калганнары йә кылычтан үтте, йә вәхшиләрдән куркып качканда суга батып әрәм булдылар. Иделне суга баткан кешеләр каплады, һәм Кабан күле, һәм ике елга – Казансу белән Болак – үтерелгән христианнарның мәете белән тулды, өч көн аларда кан акты, казаннар, күпердән йөргән шикелле, гәүдәләргә басып елгаларны кичтеләр. Русьта кешеләр зарый-зарый егълады, бу егълау Казанда элек тә һәлак булган яугирләрне һәм асылзат яубашларын, кенәз һәм боярларны, гаярь воеводаларны, гади сугышчыларны искә төшерүдән иде, алар Донда Мамай кулыннан үткәндәй һәлак булдылар. Ә Казан ханы хисапсыз мал-мөлкәткә, алтынга һәм көмешкә, атларга һәм сугыш киемнәренә, коралга һәм әсирләргә тиенгән иде, ә хәзер Казан ханы кулына төшкән алтын тавына тиң байлыкның исәбен алырга кемнең аңы җитәр икән».
Безнең алда әрсез каләм, үткен тел белән язылган беллетристика. Монда ярминкәдәге бәйрәмне сурәтләү дә бар, кинәт ясалган һөҗүм, биек маштан дошманны күзәтүче хан… Ләкин бу хикәядән дөреслекне эзләү файдасыз. Ярминкә үткәреп яткан казаннарга русларның кинәт һөҗүм итүе «Казан елъязмачысы» ның хыял җимеше генә. Ул аны рус укучысының ватанпәрвәрлек хисләрендә уйнау өчен уйлап чыгарган, мөгаен. Илнең үзәгендә утырган башкалага чит гаскәрнең көтмәгәндә һөҗүм итүе мөмкин түгел; бу ялганны язучы Идел ярыннан Арча кырына Казан яныннан гына үтеп булуына игътибар итмәгән; ул еш кына үз-үзенә каршы килә, бутый, мәсәлән, Арча кыры белән Хан болынын тәңгәлләштерә һ. б. Воевода Ф. М. Киселёв бу яуда һәлак булмый, ә бөек кенәзнең борадәре Дмитрий Углицкий – Жилка – әсирлеккә төшми һәм «Казан ханы аны каты җәзалап үтерде» дигән хәбәр чеп-чи ялган. Дмитрий Иванович 1521 елда Угличта үз түшәгендә җан бирә.
Тар-мар ителгән рус гаскәре Казан ханлыгы җирләреннән чыгып китә. «Кенәз Дмитрий Иванович һәм бөек кенәзнең воеводалары Казаннан Түбән Новгородка китте, ә ханзадә (яуда катнашкан Касыйм солтаны Җангали) белән бөек кенәзнең воеводасы Фёдор Михайлович Киселёв кыр буйлап Муромга юнәлде»65. Казаннар Муромга чигенүчеләр артыннан атлы гаскәр җибәрә, һәм Сура елгасы буйлап үткән рус чигеннән кырык чакрым көнчыгыштарак атлы гаскәр илбасарларны куып җитә, әмма аларның каршылыгына очрагач, эзәрлекләүдән туктый.
1506 елда руслар өчен аянычлы булган яу шулай тәмамлана. Бу сугыш казаннарга Олуг Мөхәммәднең Белёв һәм Суздаль шәһәрләре янындагы җиңүләрен хәтерләткән була. Казаннар бу очракта үз илләрен яклап сугыша, монда аларга һәр урын таныш, артта яхшы ныгытылган кирмән тора. Болар барысы да русларның максатын авырайткан һәм, казаннарны җиңәр өчен алардан бик нык әзерлек таләп ителгән. Хәлбуки руслар әзерлексез генә һөҗүм итә. Гаскәр яуга теләмичә генә бара: көзен сугышчылар Муромнан чыкмыйлар, нәтиҗәдә көзге кампания булмый кала; русларның яубашлары гаскәр белән идарә итүдә үзләренең сәләтсезлеген күрсәтә, казаннар моннан оста файдалана. Алар саклану сугышыннан хәлиткеч һөҗүмгә күчә һәм дошман гаскәрен тар-мар итә. Ләкин казаннар җиңү китергән мөмкинлекләрне ахырынача файдаланмыйлар – хөкүмәт сугышны дәвам итүдән баш тарта. Руслар казаннарны менә-менә Русиягә бәреп керерләр дип көтә. Ләкин юкка – 1506 елгы кампания төгәлләнә. Сугыш киләсе елда да кузгатылмый. Март аенда солых турында сөйләшүләр башланып, Мәскәүгә Абдулла илчене юллыйлар. Абдулла ике ил арасындагы солыхны кабаттан торгызырга Казан хөкүмәтенең әзер икәнен белдерә. Рус хөкүмәте, сугыш беткәнгә кадәр дип, Казанда кулга алынган М. А. Кляпикны һәм ул җитәкләгән илчелекнең башка әгъзаларын азат кылуны таләп итә. Бүзәк бакши җитәкләгән яңа илчелек аларны солых төзелгәч азат итәргә ризалык бирә. Рус хөкүмәте шундук, электәге килешүләрне яңартып, солыхка кул куя – «бөек кенәз Иван Васильевич заманнарындагыча дуслык һәм тынычлык»66 игълан ителә.
Килешүгә кул куелгач, 1505 елда Казанда пыран-заран китергәндә кулга алынган кешеләр һәм илчелек әгъзалары азат ителә, ватаннарына кайтарыла. «Шул ук җәйдә Мөхәммәд Әмин хан бөек кенәзнең илчесе Михаил Кляпикны иленә җибәрде, бөек кенәзнең Казанда кулга алынган һәм таланган кешеләрен дә азат итте»67. 1506 елда Казан астындагы сугышларда тоткын булган күпсанлы хәрби әсирләр Казанда кала.
Мөхәммәд Әминне, элеккегегә кайтып, руслар белән берлек килешүен яңартырга нәрсә мәҗбүр иткән соң? 1505 елда аның күңелен биләгән сугышчан ниятләр нигә әле шулай кинәт кенә сүнә? Без ханның фанатик булмавын беләбез: Русиядә озак вакыт яшәгән һәм тәрбияләнгән кеше буларак, ул күңелендә русларга дошманлык тотмый. Моның шулай икәнен аның беренче мәртәбә хан булу дәвере дә, гомеренең шуннан соңгы еллары да раслый. Русларга каршы ни булса да эшләгән икән, ул Мөхәммәд Әминнең иман эше түгел, ә фәкать аның Шәрык фиркасе күңелен күреп, үзен икенче мәртәбә тәхеттән төшерелүдән сакларга тырышуы гына. Русиянең эчке хәлләре үзенә уңай килеш торганда, Мөхәммәд Әмин рус кулы астыннан чыгарга омтылыш ясап карый. Кара халыкның фанатизмын канәгатьләндерү өчен талаш-суеш оештырудан да кулайрак чара уйлап табу кыен. Түбән Новгородка яу белән бару әллә ни җитди оештырылмый, һәм беренче уңышсызлыктан соң ук казаннар кире борылырга мәҗбүр була. 1506 елдагы ике җиңү милли хисләрне тулысынча канәгатьләндерә. Туган халкына хыянәт итүдә гаепләрләр дип куркасы юк: әлеге вакыйгалардан соң Мөхәммәд Әминне кем генә гаепли алыр икән? Җиңүләре – менә дигән, хәтта сугышны дәвам итүне дә кирәксенмиләр. Шуңа күрә дә 1506 елда Түбән Новгородка янәдән яу җибәрмиләр. Алдагы елда исә русларның җитди һөҗүме көтелә, алар хәрби хаталарын тагын кабатларлар дигән өметкә дә урын аз. Инде ханның Шәрык партиясе таләбе буенча түгел, ә чит ил басымы аркасында тәхеттән колак кагу ихтималы туа. Һәм аңа киләчәктә рус уделына куып чыгарылу түгел, бәлки тоткын кыяфәтендә төньякка сөрелү куркынычы яный. Шуңа күрә дә Мөхәммәд Әмин, сугышчан ниятләреннән ваз кичеп, үзенең элеккеге дуслык сәясәтенә әйләнеп кайтырга, сугыш хәвефен тыныч сөйләшүләр белән юкка чыгарырга карар бирә. Каты сабак алган рус хөкүмәте дә бәхетен янәдән сугышта сынап карарга җөрьәт итми – солых килешүенә кул куярга ашыга.
Рус канын күп койган 1505–1507 еллардагы сугыш шулай тәмамлана, һәр тараф, үзара мөнәсәбәтләрнең элеккеге торышына кайтып, үз хәлендә кала. Бу сугыш Мөхәммәд Әминне җиңүче шанына төрә, аның тәхетен ныгыта, Казан чирүенә – дан, ханлыкның азамат ирләренә ганимәт-мал китерә. Руслар галәме зур матди зыян һәм шактый ук әхлакый зарар күрә.
Мәңгелек солых. Шаһгали хан
Җиңелүдән айнып бераз тернәкләнеп алуга ук, рус хөкүмәте дәүләт чикләрен ныгыта, 1508–1510 елларда Түбән Новгородта таштан кальга сала. Мөхәммәд Әмин гомеренең ахырына кадәр тыныч кына хакимлек итә. Кырым һәм Мәскәү хөкүмәтләре белән җанлы илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Бу мөгамәләләр илләр арасындагы ныклы сәяси һәм сәүдәви бәйләнешләр турында сөйли. Мәскәү хөкүмәте, солых килешүенә кул куйганнан соң сөйләшүләр алып барып, 1508 елның гыйнварында 1506 елда әсирлеккә төшкән рус яугирләрен азат иттерүгә ирешә68. Мөхәммәд Әминнең руспәрвәр сәясәткә әйләнеп кайтуы аркасында ике ил арасындагы берлек килешүләре янәдән гамәлгә керә. Рус партиясе тагын тантана итә. 1512 елның февралендә Шаһхөсәен сәедне илче итеп Мәскәүгә җибәрәләр, ул анда Казан хөкүмәте исеменнән ике ил арасында мәңгелек тынычлык урнаштыру турындагы килешүгә кул куя – «бөек кенәз белән бергә мәңгелек солых һәм Алла биргән кадәренчә бозылмаслык мәхәббәт алдылар»69. 1516 елда Шаһхөсәен сәед Мәскәүгә мөһим илчелек йомышы белән тагын бара.
Мөхәммәд Әминнең Бакчасарайда яшәгән әнисе Нурсолтан ханәш 1510 елда, «Миңле Гәрәйдән балалары булмаганга, элгәреге никахыннан туган улларын сагынып»70, Кырымнан Мәскәүгә, аннан Казанга сәяхәт кыла. Русиядә яшәгән Габделлатыйф һәм Казанда хакимлек итүче Мөхәммәд Әмин янында була. Бу сәяхәтендә аны Миңле Гәрәйнең кече улы Сәхиб Гәрәй солтан озатып йөри.
Ханәш Мәскәүгә 1510 елның 21 июлендә килә; хөкемдар боярлары белән бергә аны тантаналы каршы ала. Мәскәүдә ул бер ай тора, улы Габделлатыйф белән күрешә һәм 20 августта Казанга юнәлә. Ханәш Казанда тугыз ай ярым яши, 1511 елның июнендә генә кайту юлына кузгала. Кайтышлый Мәскәүдә Габделлатыйф янында биш ай ярым кунак була һәм, кышкы юл төшкәч, Кырымга кайтып җитә; яраннар итеп җибәрелгән руслар аны чик буена кадәр озатып куя. Ханәш Мәскәүдә торган чакта, Кырым, Казан һәм рус хөкүмәтләре үзара сөйләшүләр алып бара. Ахырда Казан ханлыгы белән Русия арасында мәңгелек солых төзелә.
Габделлатыйф 1502 елда Белоозерога сөрелгәннән соң, Кырым хөкүмәте берничә мәртәбә аны тоткынлыктан азат итү мәсьәләсен күтәрә; Миңле Гәрәй хан Габделлатыйфны Кырымга кайтарып җибәрүләрен таләп итә, ләкин Мәскәү хөкүмәте моңа риза булмый. Фәкать сөргендә ятуына алты ел тулгач кына, 1508 елда Габделлатыйфны сак астыннан азат итәләр, «бөек кенәзгә карата туганлык һәм мәхәббәт сүзләрен әйттергәннән соң», рус хөкүмәте аңа идарә итү өчен Юрьев-Польский шәһәрен бирә71. Азат итү «Кырым ханы Миңле Гәрәйне кәефсезләндерерлек рәвештә эшләнә», мәсәлән, Миңле Гәрәй хан, Нурсолтан ханәш һәм Миңле Гәрәйнең өлкән улы Мөхәммәд Габделлатыйфның бөек кенәзгә хыянәт итмәячәгенә таныклык китерергә тиеш булалар. Кырым хөкүмәте, аңа идарә итәр өчен, Кошира шәһәрен бирүләрен сорый, әмма Мәскәү боярлары моңа риза булмый, нәтиҗәдә Габделлатыйфка Кошираны түгел, Юрьевны тапшыра. С. М. Соловьёв фикеренчә, «Габделлатыйфны далага якын урынга (Кошира) билгеләү кырымнарга Украинаны тапшыру белән бер булыр иде яки соңгы чиктә Латыйфка Мәскәү дәүләтеннән китү мөмкинлеге бирү булыр иде»72. Бу фараз белән килешү мөмкин түгел, чөнки соңрак Габделлатыйфны барыбер Кошира белән идарә итәргә куялар. Русларның ул заманда кырымнар белән дә мөнәсәбәте бик җылы була, һәм алар ул яктан һөҗүм көтмәгәннәр. Мөгаен, рус хөкүмәте бүтән ниятләрдән чыгып эш йөрткәндер.
Тоткынлыктан азат иткәннән соң, 1508 елның 29 декабрендә рус хөкүмәте Габделлатыйф белән шартнамә төзи. Ул Русиядә биләмә алган татар солтаннарының хәленә күпмедер ачыклык кертә73. Шартнамә нигезендә Габделлатыйф хан үз биләмәсендә (уделда) тулы хокуклы суверен патша булып санала; ул сугыш игълан итәргә һәм солых урнаштырырга, дипломатик шартнамәләр төзергә хокуклы; рәсми документларда һәм бөек кенәз белән сөйләшүләрдә алар бер-берсен «туганым» (брат яки борадәр) дип атарга тиеш, ягъни бер-берсенә тиң санала; ханның угланнардан, бәкләрдән, «казак» лардан, ягъни гади татарлардан гыйбарәт үз гаскәре була74. Шартнамә хан белән рус хөкүмәте арасында аркадашлык (союздашлык) мөнәсәбәтләре урнаштыра – Габделлатыйф бөек кенәзнең дуслары белән дусларча яшәргә, дошманнары белән дошманлашырга вәгъдә бирә; чит илләргә юлланган хатлар (дипломатик язышу) рус хакимиятенә күрсәтелергә тиеш була; аерым маддәдә ханның бөек кенәз фатихасыннан башка Казан ханлыгы белән сугышмаска тиешлеге искәртелә. Хан бүтән биләмәләр эзләмәскә, Русиянең чикләреннән читкә китмәскә, даими үз уделында торырга тиеш була. Аның Русиядә йомышлы хезмәтен үтәгән башка татар солтаннары белән дуслыкта һәм барышлыкта яшәргә тиешлеге дә әйтелә (1508 елда андый солтаннардан Касыймда – Җанай, Сурожикта Шәех Әүлияр торган). Габделлатыйфның гаскәре бөек кенәзнең гаскәреннән һәм татар солтаннарының чирүләреннән качкан кешеләр исәбенә артмаска һәм шулай ук бөек кенәзгә һәм татар солтаннарына качып китүчеләр аркасында кимемәскә дә тиеш була; шулай итеп, удел башлыклары үз гаскәрләрен чит илләрдән килгән кешеләр исәбенә генә арттыра алган. Кырымда аерым өстенлекләрдән файдаланучы дүрт нәселдән чыккан татар бәкләре генә Габделлатыйфны ташлап китү хокукына ия булган. Шартнамәдә ике як арасындагы көндәлек үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы кагыйдәләр дә теркәлгән: Габделлатыйф кешеләренең Мәскәү дәүләте аша узу тәртибе, Габделлатыйфтан Мәскәүгә килгән һәм, киресенчә, илчеләрне тәэмин итәр өчен казнадан бүленгән акча турында, хан биләмәсеннән рус илчеләренең һәм сәүдәгәрләренең тоткарлыксыз үтеп йөрүе, чит илдән ватанга качып кайткан хәрби әсирләр мәсьәләсе.
Габделлатыйф Юрьевта өч ел ярым яши. 1509–1510 елларда ул иң затлы рус аксөякләре арасында Василий III не Новгородка сәфәрендә озатып йөри. Бу сәфәрнең сәяси әһәмияте зур була. Шул елларда аңарда әнисе Нурсолтан ханәш кунак була. Сәясәттә Габделлатыйф милли үзенчәлеген югалтмый, шуңа күрә рус хөкүмәте белән артык якынаерга омтылмый да… Әлбәттә, Мәскәү Габделлатыйфтан канәгать булмый һәм аны урыныннан алырга карар бирә. 1512 елның маенда ул Кырым татарларының Русиягә яу чабуына хәерхаһлыкта гаепләнә, биләмәсе тартып алына, үзен исә тоткын итәләр.
1516 елда әллә ни карт булмаган Мөхәммәд Әмин (48 яшь тирәсе) озакка сузылган авырудан урын өстенә ята, һәм Казан хөкүмәте алдына тәхет варисын эзләү мәсьәләсе калка. Хөкемдарның энесе буларак, Габделлатыйф табигый варис санала. Монда ике төрле уйларга җай юк, шуңа күрә затлы кешеләрдән торган илчелек (Шаһхөсәен сәед, Шаһйосыф бәк һәм дә 1507 елгы солых килешүен төзүдә катнашкан тәҗрибәле карт илче Бүзәк бакши) Мәскәүгә китә. Илчелек рус хөкүмәтенә Мөхәммәд Әминнең авыруы турындагы хәбәрне җиткерә, Габделлатыйфны азат итеп, Казан тәхетенең варисы дип тануны үтенә. Бу хакта килешү төзү барышында Казанга рус илчеләре килеп китә, аннары Шаһхөсәен сәед кабат Мәскәүгә барып кайта. 1516 елның ноябрендә азатлык алган Габделлатыйфка идарә итү өчен Кошира шәһәре тапшырыла.
Рус хөкүмәте Габделлатыйфка ышанмый һәм шуңа күрә дә, Мөхәммәд Әминнең варисы дип тануына да карамастан, аны Казанга кайтарып җибәрми. Казаннар күпме тырышып та аны Казанга кайтарта алмыйлар, һәм бу хәл үзенең нәтиҗәләрен озак көттерми. Рус хөкүмәте варисны «бәхетсез очраклардан» саклап кала алмый – Габделлатыйф, абыйсы үлгәнче үк, Русиядә үзенең каберен таба.
1517 елның 19 ноябрендә Габделлатыйф билгесез сәбәпләр аркасында һәлак була. Рус елъязмачысы бу хакта бик томанлы хәбәр итә: «Шул ук көздә, ноябрьнең 19 ында, Габделлатыйф хан үлде»75. Яңа гына 40 яшен тутырган тәхет варисының капылт үлеп китүен очраклы хәл дип булмый. Исәп йөртеп караганнан соң, рус хөкүмәте аның Казан тәхетенә утыруын үзе өчен хәвефле дип таба, күрәсең, һәм Габделлатыйфның тәхет варисы икәнен тану аркасында җибәрелгән хатасын шым гына төзәтергә уйлый. Ә бәлки, тәҗрибәле хөкүмәт барысын да алдан исәпләп эш иткәндер, һәм чынлыкта бернинди дә хаталану булмагандыр. Ничек кенә булса да, Габделлатыйфны юк итү Мәскәүнең исәп-ниятләренә туры килә, моңа шикләнергә ярамый, һәм бу Габделлатыйф сәяси уен корбаны булган дип уйларга нигез бирә…
Мөхәммәд Әминнең озакка сузылган авыруы «Казан елъязмачысы» авторына хыялый хикәяләр язарга этәргеч бирә. Казан ханының авыр хәлен тасвирлаганда, ул кара буяуларны кызганмый. 1505 елда русларны пыран-заран китерүне Вифлеемда сабыйларны үтерүгә тиңләп, ул Мөхәммәд Әминне Иродка охшатудан тыелып кала алмый. Елъязмачының караңгы фантазиясе явыз тантанадан байый, һәм ул күңелне кайтарырлык вакыйгалар уйлап чыгара: «Һәм бу җинаяте өчен Ходай Казан ханын авыр чиргә дучар итте, аның тәне баштанаяк яра белән капланды, ул өч ел түшәгеннән тормады, эренләп һәм кортлап ятты, табиблар һәм багучылар аның бу яраларын дәвалый алмадылар. Аны котырткан (русларга каршы) ханәш тә, олы кешеләре дә аңардан килгән сасы искә күрә янына кермәделәр. Барысы да аның үлемен теләде; аны тукландырырга куелган кешеләр генә янына керә, тик алар да, борыннарын кысып, ул яткан төштән тизрәк качарга телиләр иде»76.
Хикәянең мәгънәсе ачык: автор ханның авыр хәлен 1505 елда русларны пыран-заран китергән өчен җәза дип укучысына җиткермәкче була, шуңа күрә аңардан тарихи хакыйкатьне, дөрес сүзне көтәргә ярамый. Шуңа да карамастан ХIХ гасырның ахырына кадәр рус тарихчылары «Казан елъязмачысы» ның шушы хәбәреннән бик теләп файдаландылар77.
Мөхәммәд Әмин 1518 елның декабрендә вафат була78. Аның яше илледән артмаган. Русиядә, әле Мәскәүдә Иван III сараенда, әле Коширада озак еллар яшәве нәтиҗәсендә ул рус тормышы белән якыннан таныша. Ханлык итүенең беренче дәверендә рус кубызына биергә мәҗбүр була. Ачы тәҗрибәсеннән гыйбрәт алып, ханлыгының икенче дәверендә ул руска каршы сәясәт үткәрә, әмма соңрак янә иске эзенә кайтып төшә һәм соңгы унике ел дәвамында Русия белән ихлас дуслык мөнәсәбәтләренә аз гына да хилафлык китерми.
Мөхәммәд Әмин бик акыллы, хәйләкәр һәм алдан күрүчән сәяси эшлекле була. Ул Иван III даирәсендә, аның да әле кайнап торган иң җанлы чагында тәрбия ала. Бу вакытта анда итальяннар һәм греклар эшли, Кремль диварлары салына, сарайлар һәм чиркәүләр корыла; хан, ихтимал, бу даирәдә шактый сыйфатлар үзләштергәндер; аның акылын һәм чит йогынтыларны кабул итү сәләтен истә тотып шундый фикергә килергә мөмкин.
Мөхәммәд Әмин дәверендә рус йогынтысы аеруча нәтиҗәле булган. Иван III нең киң оештыру эшчәнлеге аның хакимлек итү рәвешенә, төзү-кору эшчәнлегенә, дәүләтнең ул урнаштырган эчке тәртипләренә йогынты ясамый калмагандыр…
Үзенең химаячесе кебек үк, хан сугышчан кеше булмый. Иван III турында Стефан Чель-Маре болай сөйләргә яраткан: «Иоанн өйдә тыныч кына утырган килеш патшалыгын зурайта, ә мин көн саен сугышып та көч-хәл белән ил чикләрен саклаудан узганым юк»79. 1500 елда Иван III Ливониягә каршы сугышта Мөхәммәд Әминне гаскәрләрнең баш команданы итеп билгели. Әлбәттә, бу билгеләнүнең чынбарлыкта әһәмияте булмый, гаскәрләр белән, асылда, Я. З. Кошкин идарә иткән. 1505 елда Мөхәммәд Әмин Казан гаскәренең башында Түбән Новгородка якынлаша, ләкин беренче уңышсызлыктан соң ук чигенә һәм яңадан һөҗүм итми.
Коләхмәд бәк Мөхәммәд Әминне деспотлыкта, комсызлыкта һәм хатын-кызларга карата артык иркен мөнәсәбәтләрдә гаепли. Шул сәбәпле ул аны Казан тәхетенә лаек түгел дип белдерә. Чынлыкта ханның Казанга кире кайтуына каршы төшәр өчен Коләхмәднең саллырак сәбәпләре булган, шуңа күрә аның гаепләвенә артык ышанырга ярамый. Шул ук вакытта рус елъязмачысы да Мөхәммәд Әмин холкындагы тискәре сыйфатларны телгә ала, ханның Коширага китүен хәбәр итеп: «Ул анда да холкын үзгәртмәде, күпләрне кыерсытып һәм комсызланып яшәде», – дип яза80.
Русиядә озаклап яшәгән чакларында ул рус тормышындагы күп кенә гадәтләрне үзләштергән, русларның кайберләре белән хәтта якынаерга, дуслашырга өлгергән. Мәсәлән, 1512 елда ул Мәскәүдән үз янына Казанга «үзенең тугрылыклы кешесе» булган Иван Андреевич Челяднинны чакырып китерә. Шушы ышанычлы кешесенә үзенең сәясәтен һәм 1505 елда Казанда суеш-кырылыш оештыруының сәбәпләрен аңлата81. Аның иске дусты белән шундый сөйләшүләре тора-бара ике ил арасындагы мөгамәләләр өлкәсендә мөһим нәтиҗәләргә китерә. Русия белән мәңгелек солых урнаштыру – шуларның берсе…
Әлеге вакыйга «Казан елъязмачысы» авторына Мөхәммәд Әминнең тәүбә итүен кертеп җибәрергә шәп сылтау була. Әлбәттә, «тәүбә»не ул үзе уйлап чыгара һәм аны, рус патшасын мактап, Казан ханын түбәнсетер өчен файдалана. Хикәянең ахырында автор ханның янәсе Василий III гә җибәргән бүләкләрен саный. Бу фантастик исемлектә алтын иярле һәм алтынланган йөгән кигән, кызыл ябынчалы 300 ат, ханның шәхси кораллары, шул исәптән алтын калкан һәм, ниһаять, ниндидер бик кыйммәтле фарсы чатыры бар. Йомгаклап, «Казан елъязмачысы» хәбәр итә: янәсе, хан үләр алдыннан бөек кенәздән үз урынына «ышанычлы хан яисә воевода» җибәрүен үтенә. Хәлбуки ул вакытта Казанга воевода кую турында фикер казаннар башына гына түгел, русларга да килүе мөмкин түгел, андый ният утыз елдан соң, Иван IV дәверендә генә пәйда була.
Хикәяләүче, яхшы романдагы кебек, Мөхәммәд Әминнең теге дөньяда гөнаһлары өчен җәза алуын сурәтли; хан, үлгәннән соң, «мәңгелек утта янарга дучар булды», ә аны җинаятькә этәргән ханәше берничә көннән соң үз-үзен үтерә – «вөҗдан газабыннан үлем шәрабын авыз итте»82.
Нурсолтан улларының язмышлары икесенең дә бер-берсенә бик охшаш. Икесен дә яшьли Казаннан алып китәләр, икесе дә чит илдә тәрбияләнә, алар руслар катнашындагы түнтәрелешләрдән соң тәхеткә менә, икесенең дә ханлык итүләре уңышсыз була – икесе дә тәхеттән мәхрүм кала, үзара урыннарын алмашалар һәм икесе дә соңыннан тәхеткә яңадан менә. Аерма шунда гына: Мөхәммәд Әмин Мәскәүдә тәрбияләнә, ә Габделлатыйфның бала чагы Кырымда, Бакчасарайда үтә. Өлкәне руслар белән бик җылы мөнәсәбәттә яшәсә, кечесе аларны өнәп бетермәгән. Шуңа да рус хөкүмәте Габделлатыйфның тормышын боза, ун ел дәвамында аны тоткынлыкта асрый һәм аңа кире тәхеткә кайтырга мөмкинлек бирми. Мөхәммәд Әмин исә Казанда вафат булу бәхетенә ирешә.
Габделлатыйф үлеменең нәтиҗәсе зур була. Байтак еллар Казан тәхетен кулында тоткан Олуг Мөхәммәд нәселе Мөхәммәд Әмин үлеменнән соң өзелә. Мөхәммәд Әминнең дә, Габделлатыйфның да уллары булмый. Аларның сеңлесе Гәүһәршад ул чакта Казанда яши, әмма аны варис итү турында сүз кузгатылмый. Хан нәселенең соңгы вәкиле Ходайкол, утыз елдан артык Русиядә яшәп, инде күптән руслашкан була. Ул Мәлик Таһир солтанның уллары кебек үк чукына, марҗага өйләнә һәм шулай Казан тәхетенә булган хокукын җуя. Шул рәвешчә, Олуг Мөхәммәд нәселе өзелә, һәм көн тәртибенә тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе килеп баса.
Сүнгән нәселгә иң якын торган кешеләр – соңгы ике ханның үги туганнары, Нурсолтан ханәш кияүгә чыккан Кырым ханы Миңле Гәрәйнең уллары була. Кырым хөкүмәте, инде күптән аларны тулы хокуклы варислар дип исәпләп, Казан тәхетенә Сәхиб солтанны чамалап куя. 1510–1511 елларда Сәхиб солтан Нурсолтан ханәшне озатып Казанга килә, һәм бу вакыйгага бик зур сәяси әһәмият бирелә – Казан үзенең булачак ханы белән таныша торырга тиеш була…

Габделлатыйфның үлеменнән соң Кырым хөкүмәте Сәхибне Казан тәхетенә вәлигаһед (патша тәхетенә утырачак кеше) итү турында Василий III белән сөйләшүләр башлап җибәрә. Ләкин Мөхәммәд Әмин вафат булганда бу сөйләшүләр әле тәмамланмаган була. Хан үлгән көннәрдә Мәскәүдә Кырым илчелеге эшли, ул ике дәүләт арасындагы аркадашлык хакында килешүгә кул куя.
Мөхәммәд Әмин үлгәч, Казанда вакытлы хөкүмәт оеша. Ул, хан тәхетенә берлектәше Мәскәүне канәгатьләндерерлек кеше эзләп, рус хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Колдәрвиш илчене Мөхәммәд Әминнең вафаты турындагы хәбәр һәм аның урынына хан итеп кемне сайларга икән дигән үтенеч белән Мәскәүгә юллыйлар.
Габделлатыйф үлгәннән соң, рус хөкүмәте бу хакта уйлап мәсьәләне үзенчә хәл итеп куйган була инде. Кырым хөкүмәте тәкъдим иткән Сәхиб солтанны кире кагалар, чөнки рус хөкүмәте ике бертуган идарә иткән ике ханлык кушылыр да Кырым көчәеп китәр дип курка. Мәскәү хөкүмәте үз ниятләрен Кырым ханыннан яшерә һәм аның белән һаман дустанә сөйләшүләр алып барган була. Шул ук вакытта ул Казан тәхетенә бөтенләй уйламаган кешене әзерләп куя – аның исемен Мөхәммәд Әминнең вафатына тикле әйтмичә торалар. Мәсьәләнең алдан ук хәл итеп куелуын шуннан да чамаларга мөмкин: Казан илчелеге үз үтенеченә бик тиз җавап ала, Колдәрвиш Мәскәүгә килүгә атна да үтми, рус илчесен әзер тәкъдим белән Казанга озаталар. Мәскәү Казан тәхетенә бернинди хокукы булмаган Касыйм солтаны Шаһгалине хан урынына тәкъдим итә.
Шаһгали Касыйм уделының хакиме Шәех Әүлияр улы була. Шәех Әүлияр исә – Сарай ханы Әхмәднең туганнан туган энесе. Русия нәкъ менә Әхмәд хан Сарайда утырган заманда мөстәкыйльлек ала инде. Әхмәднең ыруы – Тимер Котлы ыруы ул. Анысы исә – үз дәверендә әле генә сүнгән Казан ханнары нәселенең башында торган Туктамыш ханның кан дошманы булган кеше. Әхмәд ханның уллары Сарайда хакимлек иткән иң соңгы хөкемдарлар була. 1502 елда Кырым ханы Миңле Гәрәй Сарай тәхетен пыр туздыра. Әхмәд ханның уллары һәм якын кардәшләре Русиягә качып китәләр һәм анда, электән килгән гадәт буенча, үз идарәләренә олыслары белән шәһәрләр алалар. 1502 елда Шәех Әүлияр солтан Сурожик (Истра елгасының югары агымында, Звенигородтан төньяктарак урнашкан Мәскәү олысы) белән идарә итә һәм Литвага каршы яуда катнаша. Сарайда яшәгәндә үк, Шәех Әүлияр нугай бие Ибраһимның кызы Шаһисолтан бикәгә өйләнә. 1505 елда бу никахтан Шаһгали туа. 1512 еллар тирәсендә, Касыйм белән идарә иткән Җанай солтан вафат булгач, Шәех Әүлияр Касыйм ханы итеп билгеләнә. 1516 елда аның Җангали исемле улы туа. Шул ук елда Шәех Әүлияр үлә, һәм Касыйм биләмәсе аның улы Шаһгали кулына күчә. Әтисе үлгәндә солтанга әле унбер яшь кенә була.
Сарайдан сөрелеп, Русиядә сыеныр урын тапкан Әхмәд хан токымын Кырым ханнары күралмаган. 1516 елда Кырым хөкүмәте, Касыймга хаким итеп Шаһгалине утыртуга риза булмыйча, тәхетне Сәхиб солтанга бирүне сорый, әмма рус хөкүмәте аның бу теләгенә колак салмый. Өч елдан соң Мәскәү Сәхибне Казан тәхетенә утыртуга да катгый каршы чыга һәм бу урынга тагын Шаһгалине төртә.
Русиядә туган, руслар арасында үскән һәм тәрбияләнгән Шаһгали, аңлашыла ки, Казан тәхетенә утырса да, русларга дошманлык кылмаячак; өстәвенә аның яшь булуы да (13 яшь) файдага гына – рус хөкүмәте аны үз кулында тота алачак. Болар бөтенесе Шаһгалине руслар өчен алыштыргысыз кеше итә. Шаһгалине сайлау, – асылда, Кырым ханлыгыннан көлү ул. Иван III үлгәч, Кырым белән Русия арасындагы дуслык какшый, ә Миңле Гәрәй хан үлгәч (1515), Русия белән Кырым берлеге таралып ук төшә. Рус хөкүмәте икейөзле сәясәт үткәрә: Василий III Миңле Гәрәйнең улы Мөхәммәд хан белән берлек килешүен яңартканнан соң, кырымнарның чирүе килешүне намуслы рәвештә үтәп Польшага бәреп кергән һәм җиңә-җиңә Краковка кадәр барып җиткән бер вакытта рус хөкүмәте Кырымның дошманы булган кешене Казан тәхетенә утырта – ул берлек килешүен үтәргә уйламый да.
Казаннар рус хөкүмәте ихтыярын үти. 1519 елның февралендә, риза булулары турындагы хәбәрне бөек кенәзгә җиткерү һәм килешүләр төзү өчен, Мәскәүгә яңа илчелек җибәрелә. Әбүбази, карачы Булат Ширин бәк, Шаһйосыф бәк һәм тәҗрибәле карт илче Бүзәк бакши илчеләр булып бара. 1 март көнне Мәскәүдә Шаһгалине Казан ханы дип игълан итәләр. Ул чакта Мәскәүдә булган Кырым илчелеге Казан тәхетен Гәрәйләр нәселенең дошманына тапшыруга катгый ризасызлык белдерә. Чөнки берничә көн элек кенә Василий III, Кырым хөкүмәте белән берлек килешүенә кул куеп, «аның дусларын дус күрергә, дошманнарын дошман итәргә» дип ант эчкән була. Кырым илчеләренең сүзенә рус хөкүмәте ничек җавап биргән дисезме? Казан тәхетенә Кырым солтаннарының берсен утыртмакчы идек тә бит, казаннар үзләре Шаһгалине сайлап алды, моның белән килешергә туры килде, чөнки тагын да начаррак кешене, әйтик, Кырымның кан дошманнары булган Әстерхан солтаннарының берәрсен сайлаулары да ихтимал иде бит, диләр руслар…
Казан тәхетендәге Касыйм династиясенең шәҗәрәсе:

Шаһгали тәхеткә менгәндә, рус хөкүмәте белән мондый килешүләргә кул куя: 1) рәсми кәгазьләрдә ике патша да бер-берсен «борадәр» («туганым») дип атый; 2) Шаһгали, Казанда рус мәнфәгатьләрен якларга һәм гомеренең соңына кадәр бу шартны бозмаска, дип язып, имзасын сала («Запись на себя»); 3) Казан илчеләре дә үз исемнәреннән шулай ук Казанда рус мәнфәгатьләрен якларга, үзләре дә, оланнары да бу шартны бозмаска һәм рус хөкүмәтенең ризалыгыннан башка яңа хан сайламаска сүз биреп язу бирәләр («дали на себя иную запись»). Барлык шартнамәләр дә ант эчеп ныгытыла, ә Казан илчеләре ике тапкыр – шәхсән үзләре өчен һәм бөтен дәүләт исеменнән ант итәләр.
Шушы шартларны үтәгәннән соң, 8 март көнне Шаһгали рус һәм Казан илчеләре белән бергә Мәскәүдән юлга чыга. Апрель аенда рус илчеләре катнашлыгында Шаһгалине тәхеткә менгерү йоласы үтәлә. Казаннар ханга һәм Русия белән берлеккә тугрылык сакларга – «хаким бөек кенәздән үлгәнче аерылмаска» дип ант бирәләр83.
Яңа ханга нибары унөч яшь була. Ул Русиядә туган һәм алты яшеннән Касыйм шәһәрендә яшәгән. Шаһгали бик ямьсез, хәтта чиркангыч кыяфәтле була. Рус елъязмачысы аны менә ничек сурәтли: «Бу Шаһгали карап торышка бик тә шөкәтсез һәм җирәнгеч йөзле вә гәүдәле иде: озын колаклары иңнәренә салынып төшкән; йөзе хатыннарныкы төсле; бүксәсе тәкәббер кабарып чыккан, юан; аяклары кыска, табаннары озын; арт саны хайваннарныкыдай»84. Бу тасвирламага ышансак, күз алдына нәкәс һәм гарип бер малай кыяфәте килә: озын табанлы кыска аякларга маймылныкыдай озын куллы юан гәүдә менеп кунаклаган; кыска муенда ямьсез хатыннарныкыдай чырайлы иләмсез зур баш утыра. Рус елъязмачысы каһкаһә белән болай дип тә өсти: «Татарларны мәсхәрә итәр өчен, алардан көлеп, аны патша итеп юри сайладылар»85.
Герберштейн яза: «Мөхәммәд Әминнең тол хатынына өйләнгән Шаһгали Мәскәү кенәзе һәм хатынының борадәре ярдәмендә Казан тәхетенә ия булды»86. Бу хәбәр бөтенләй дөрес түгел. Шаһгалине хан итеп Мәскәүдә игълан итәләр, бу вакытта әле ул өйләнмәгән була. Теләсә дә, ул Мөхәммәд Әминнең тол хатынына өйләнә алмаган, тегесе Шаһгалинең Казанга килеренә берничә көн элек вафат була.
Казанда Шаһгалине яратмыйлар. Аның сараенда русларның баскынчылыгы хәттин аша. Асылда, дәүләт белән идарә итү теләсә нинди эшкә тыкшына торган Фёдор Андреевич Карпов дигән рус илчесе кулында була. Казанга, 1505 елгы кебек суеш кабатлана калса, русларны саклау өчен дигән булып, рус отрядын китерәләр. Халык күңелендә бу хәлләрдән ризасызлык җыела килә. Ризасызлар башында Сәед Әхмәд (Сәйдәк) углан тора87. Оппозиция Кырым хөкүмәте ярдәменә таянырга ниятли. Кырым хөкүмәте белән берлек төзү һәм тәхеткә Сәхиб солтанны чакыру өчен, Бакчасарайга илчелек җибәрелә. Сөйләшүләр оппозиция теләгән нәтиҗәне бирә, һәм 1521 елның язында Сәхибне 300 кешелек чирү белән Казанга юллыйлар88.
Рус илчесе Карпов һәм рус воеводасы Поджогин мондый хәл булыр дип бөтенләй көтмиләр. Кырым гаскәрен күргәч, хөкүмәт каушап төшә, бернинди дә каршылык ясарга өлгерми кала. Сәхиб солтан Казанга керә. Шундук кыйнаш-талаш башлана: рус кибетләрен ваталар, Касыйм татарларының һәм рус сәүдәгәрләренең йортларын талыйлар. Русларның бөтенесе кулга алына. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә, суешта ханны саклаучы 5000 Касыйм татары һәм Поджогин отрядындагы 1000 рус һәлак була89. Шаһгали, янәсе, исән калган 300 яугире белән Казаннан Русиягә качып китәргә өлгерә. Мәскәүгә исән-сау килеп җиткәч, ул Василий III тарафыннан кабул ителә. Рус хөкүмәте торыр урын итеп аңа Мәскәүне билгели, Касыймга инде хан итеп Шаһгалинең энесе Җангалине куйган булалар.
«Казан елъязмачысы» н төзүче, 1521 елдагы түнтәрелешне тасвирлаганда, хикәясен уйдырма романга әверелдерә. Янәсе, Шаһгали тыныч кына ханлык итеп ятканда, «фетнәсез һәм ипле генә озак яшәргә күнекмәгән казаннар» аны бөек кенәзгә хыянәт итәргә өнди башлыйлар. Ләкин хан алар котыртуына бирешми, фетнәчеләрнең кайсысын зинданга яптыра, кайсыларын үтертә. Шуннан соң казаннар аны күралмый башлый, яшерен рәвештә Сәхибне чакырып алалар, Шаһгалине тәхеттән куалар һәм аның тарафдарларын пыран-заран китерәләр. «Казан елъязмачысы»: «Шаһгалине Сәхиб үлемнән коткарды, – дип яза, – үзенең зирәк акылын, яшьлеге һәм миһербанлыгы аркасында ул казаннардан ханнарның мөкатдәс каны хакына аны ярлыкауларын үтенде. Шаһгали Алтын Урданың бөек падишаһлары нәселеннән, Туктамыш токымыннан иде, шуңа күрә Сәхиб Гәрәй хан казаннарга аны үтерергә ирек бирмәде»90. Автор язуынча, Шаһгалине Мәскәү воеводасы һәм 300 Касыйм татары белән Сәхиб үзе Казаннан озата, «аны бернисез, өстендәге киемен генә калдырып, арык атта буш кырга чыгарып җибәрде». Бөек кенәз, түнтәрелеш турында белүгә, христианнарның үлеме хакында ишетеп, кайгыдан күп көннәр ашау-эчүдән кала, күз яшьләре коя һәм Шаһгалинең язмышы өчен борчылып елый. Ә бу вакытта Шаһгали Казаннан 1000 чакрымдагы Кызлар тавына барып чыга һәм анда рус балыкчыларын очрата. Ханнан Казанда кузгалган фетнә турында ишетеп, балыкчылар, көймәләрен һәм ятьмәләрен кайсысын утка, кайсысын суга ташлап, хан белән бергә «күз күргән якка» качалар. Бик озак адашып йөргәннән соң, ачлыктан үләксәләр, җиләкләр, үләннәр белән туена-туена, алар Русиягә кайтып җитә. Бөек кенәз, ханның исән-сау котылуы турында ишетеп, аңа ризык, эчемлекләр һәм кием җибәрә. Хан Мәскәүгә якынлашкач, боярлар аны бистәдән чыгып каршы ала һәм җиргә кадәр иелеп сәламли, ә Василий III, «сөенеченнән үз пулатында утыра алмыйча», ханны каршы алырга баскычка йөгереп чыга. Дуслар кочаклаша, елаша (әлбәттә, янәшәдәгеләр дә күз яшен тыя алмый) һәм кулга-кул тотынышып бергә пулатка юнәләләр. Шуннан соң автор шактый урынны вәгазьгә бирә.
«Казан елъязмачысы» ның авторы түнтәрелешне шулай сурәтли. Вельяминов-Зернов дөрес билгели: «Әлеге хикәя ялгышлардан тора, күп урыннары әкияткә охшаган… Хикәянең ахыры бигрәк тә кеше ышанмаслык»91.
Шаһгалине Казанда өнәмәүләрен Герберштейн аның шөкәтсез кыяфәтенә бәйләп аңлата, шул ук вакытта ул Шаһгалине, бу вакыйгалардан соң шактый еллар үткәннән соң, үзе күргәнчә тасвирлый. Моны истә тотарга кирәк, чөнки тәхеттән куылганда Шаһгалигә әле унбиш яшь кенә була. Герберштейнның: «Шаһгали Мәскәүгә хатыннары, кәнизәкләре һәм барлык мал-мөлкәте белән кайтты», – дип язуы да ялгыш92. Дөрес, ул чакта инде унбиш яшьлек хан өйләнгән була, тик елъязмаларда Шаһгалинең Мәскәүгә бер хатын белән генә килүе күрсәтелә93.
Казан ханлыгы тарихының икенче дәвере шулай тәмамлана. Рус баскынчылыгы һәлакәт белән төгәлләнә. Шушы вакыттан Казанның Мәскәүгә каршы көрәше белән бәяләнә торган яңа дәвер башлана. Икенче дәвер дәвамында без Казанның рус кулы астында яшәвен һәм казаннарда милли хиснең төшенкелек кичерүен күрдек. Инде ханлыкта милли аңның үсеше күзәтелә, чит ил изүенә каршы ризасызлык дулкыны күтәрелә, илне яклау пассив рәвештән актив рәвешкә күчә. Казан халкы, рус кулы астыннан чыгарга омтылып, мөселман илләре – Кырым һәм Төркия белән тыгыз берлек хасил итә.
III бүлек
Милли яңарыш дәвере
(1521–1550)
Шәрык фиркасенең хакимлеге. Төркия протектораты
1521 ел түнтәрелеше нәтиҗәсендә Казан тәхетенә Кырымдагы Гәрәйләр нәселеннән булган Сәхиб күтәрелә. Сәхиб Гәрәй Миңле ханның улы һәм Кырым династиясенә нигез салучы Хаҗи Гәрәйнең оныгы була.
Казан тәхетендәге Гәрәйләр нәселенең шәҗәрәсе:

Сәхиб Гәрәй хан Бакчасарайда туа һәм бала чагын Кырымда уздыра. 1510–1511 елларда ул, үги әнисе Нурсолтан ханәшне озатып, Мәскәүдә һәм Казанда йөреп кайта. Шаһгалигә капма-каршы буларак, аны татар елъязмалары матур диләр: «Ул чибәр йөзле иде – мөлаемлылык йолдызлыгында нур сибә торган мөкәммәл тулган ай иде ул, андыйлар бик сирәк» һ. б.94
«Тәфсилле елъязмачы», Сәхиб Гәрәй белән Мөхәммәд Гәрәй бер анадан туган, дип яза95. Әмма Вельяминов-Зернов аларны Нурсолтан уллары дип ялгышкан96. Герберштейн, Нурсолтанның Миңле Гәрәйдән балалары булмаган, дип яза97, һәм хронологик мәгълүматлар моны раслый. Мәсәлән, Мөхәммәд Гәрәйнең улы Баһадир солтан, 1515 елда инде җиткән егет, берничек тә 1480 елда гына Миңле Гәрәйгә кияүгә чыккан Нурсолтанга онык була алмый. Димәк, Мөхәммәд Гәрәй дә аның улы булмаган.
Кырым ханлыгының тарихчысы В. Д. Смирнов Сәхиб белән Мөхәммәднең үзара тату яшәмәвен фаразлый: «Кырым тарихчылары аша Сәхиб Гәрәйнең күпмедер вакыт зинданда ятуын беләбез. Усал холыклы Мөхәммәд Гәрәй, шәхси иминлеге хакына көндәшләреннән котылу өчен, үзенең ир туганнарының канын коя. Аннары Казанда хакимлек иткән нәсел өзелеп, хан тәхете бушагач, зирәк Мөхәммәд Гәрәй казаннарның үтенече белән аларга Сәхиб Гәрәйне бирә… Тикмәгә генә Мөхәммәд Гәрәй ир туганын Казанга олактырмаган, хан тәхетен биләү дигән изге ният артында Сәхибне Кырымнан читләштерү ята. Вельяминов-Зернов ялгыш фаразлаганча (I, 256 б.), аңарда Казанны кул астына алу теләге булмаган»98. Тарихи фактларны җиткергәндәге төгәлсезлекләрен читтә калдырып (Сәхиб Гәрәй, «хан нәселе өзелгәннән соң» ук түгел, ә бу хәлдән соң ике ел ярым үткәч, тәхеттә Шаһгали утырганда Казан ханы була), В. Д. Смирновның тарихи чынбарлык белән каршылыкка керүен әйтергә кирәк. Мөхәммәд белән Сәхиб идарә иткәндә, Кырым һәм Казан хөкүмәтенең мөнәсәбәтләре бик яхшы була, шуңа күрә Мөхәммәднең Сәхибне Казанга мәкерле нияттән җибәрүе турындагы гөман тамырдан ялгыш. Бу мәсьәләдә профессор Вельяминов-Зернов тулысынча хаклы, моны Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәй солтанны күтәрү хакында электән үк Кырым хөкүмәтенең дипломатик сөйләшүләре дә, соңрак ике борадәрнең аркадаш булып Русиягә каршы сугышуы да раслый.
Сәхиб Гәрәй тәхеткә менүгә үк, Казан Русиягә яу чаба. Казаннарның һәм кырымнарның берлектәш гаскәрләре Русиягә көнчыгыштан һәм көньяктан бәреп керә. Берлеккә Әстерхан ханлыгын да тартырга омтылалар – Кырым хөкүмәте анда үз илчелеген юллый. Илчелек хан исеменнән: «Без үзара борадәрләр идек – мин Мәскәү кенәзе белән барышлыкта идем, ул миңа хыянәт итте. Казан безнең йорт иде, хәзер ул аңа үз кул астындагы солтанны куйды. Казан җире, бер сәедтән кала, моны теләмәде, алар миннән солтан сорап кеше җибәрделәр; мин Казанга солтан җибәрдем, ә үзем барлык көчемне туплап Мәскәү өстенә барам. Минем белән барышлыкта һәм туганлыкта яшисең икән, син дә Мәскәү өстенә кузгал йә солтанны җибәр»99. Ләкин Әстерхан белән берлек булмый кала.
Кырым чирүе Ука (Ока) елгасын кичеп чыгып, Василий III нең туганы кенәз Андрей Старицкий җитәкчелегендәге рус гаскәрен тар-мар китерә. Казан чирүе Түбән Новгородны ала да Ука буйлап Мәскәүгә таба юнәлә. Берлектәшләр, кушылып, Мәскәүгә бергә китәләр. Юлда очраган авыллар туздырыла, халкы әсирлеккә алына (әсирләр Әстерхандагы һәм Кафадагы базарларда коллыкка сатыла). Берлектәшләр Угрештагы Никольский монастырен һәм Мәскәү асты Остров авылындагы бөек кенәз сараен яндыра. Василий III, Мәскәүне саклау эшен кияве Ходайкол (Пётр) солтанга тапшырып, Волоколамскига кача. Мәскәү халкының коты оча… Герберштейн болай дип яза: «Арбалар тарткан, төрле йөк күтәргән хатын-кызлар, бала-чагалар һәм корал тотарга сәләтсез башка кешеләр кирмәнгә кереп калырга тырыша, шунлыктан капкалар тирәсендә коточкыч ыгы-зыгы купты: артык кабаланулары аркасында алар бер урында буылып бер-берсен таптадылар. Шушы бихисап халык кирмән эчен шулкадәр сасытты, әгәр дә татарлар кала янында өч яки дүрт көн торса, камалыштагылар йогышлы чирдән кырылыр иде»100. Мәскәү янып яткан авыллар боҗрасында кала, тирә-яктагы янгыннан төнлә дә монда яп-якты була.
29 июньдә берлектәшләр Мәскәүгә килеп җитәләр дә, Воробьёво авылына урнашып, бөек кенәз базларында саклана торган балны эчә-эчә, Мәскәүне күзәтә башлыйлар. Рус хөкүмәте кичекмәстән солых тәкъдим итә. Берлектәшләр сөйләшеп карарга риза була. Василий III үзен кимсетә торган килешүгә кул куярга – Кырым ханына бәйле булуын танырга һәм аңа «борынгы заманнардагы тәртипләр буенча», ягъни Сарай ханнарына түләнгән кебек ясак түләргә мәҗбүр ителә…
Шәрәфле солых урнаштырганнан соң, берлектәшләр Русия чикләрен калдырып китә. Әлегә җиңүдән соң казаннар кулына хисапсыз ганимәт (улҗа) керә, бик күп кешене әсирлеккә алалар һәм рус кул астыннан (протекторат) тәмам котылалар. Шәрык фиркасе үз уңышына хаклы рәвештә горурлана алган.
1523 елны Кырым хөкүмәте Русия белән берлек хасил иткән Әстерхан ханы Хөсәенгә каршы сугыш ача. Кырымнар Әстерханны ала, ә шул ук вакытта казаннар, Кырым белән Казан арасындагы берлек килешүен үтәп, Русиягә каршы чыга. Казанда 1505 елдагы кебек коточкыч суеш була. Бер генә рус сәүдәгәре дә исән калмый, шулар арасына рус илчесе Василий Юрьевич Поджогин да эләгә. Рус елъязмалары Сәхиб Гәрәй хан турында: «Канны су шикелле агызды», – дип сөйли101. Мәскәү хөкүмәтенә сугыш башлау өчен сылтау табыла, Василий III шәхсән үзе Түбән Новгородка килеп, өч атна торып китә. Ләкин башында Шаһгали торган рус гаскәренең Казанга кадәр барырга кыюлыгы җитми – чирмеш һәм чуаш авылларына барымта чабу белән генә чикләнәләр. Рус хөкүмәте илен саклау эшенә керешә һәм моның өчен Казан ханлыгы белән ике арадагы чик буена, Сура елгасы Иделгә койган урынга, кирмән төзү эшенә тотына. Кирмән салу өчен Сураның сул ягын – рус ягын түгел, бәлки уң ягын сайлыйлар, шулай итеп, рус кирмәне Казан ханлыгы җиренә салына. Аны бөек кенәз хөрмәтенә «Васильгород» (хәзер Васильсурск) дип атыйлар.
Перетяткович Васильгородны илне чит һөҗүмнәрдән саклау өчен салынуын дөрес билгели: «Моңарчы Иделдә Казан татарларының гамәлләрен һәм хәрәкәтен күзәтергә руслар өчен әһәмиятле урын Түбән Новгород була. Идел буенда татарларның пәйда булуын һәм биредә хәрәкәт итүләрен күзәтергә салынган ныгытмалы калалар – ерткычларның көтелмәгән һөҗүмнәреннән рус җирен саклар өчен иң яхшы чара…»102
Күрше мәмләкәт җиренә кирмән салу Мәскәүдә төрле фикерләр уята. Күпләр, хөкүмәтнең Казан ханлыгы җиренә басып керүен өнәмичә, болай булгач, Казан белән тыныч яшәү бетте инде, диләр. Басып алу сәясәтенең беренче адымына халык шулай тискәре мөнәсәбәтен белдерә. Аның каруы хөкүмәтне дин әһелләре яклап чыга: рус чиркәвенә аның бу эше бик ошый, митрополит Даниил хәтта: «Ул шәһәр белән без бөтен Казан җирен алырбыз», – дип белдерә103. Соңыннан рус тарихчылары бу сүзләргә бик зур, хәтта кирәгеннән артык әһәмият бирәләр.
Сугыш казаннарга уңайсыз вакытта башлана. Казан ханлыгының Русиягә каршы көрәшендә егәрле таянычы булган Кырым ханы Мөхәммәд үтерелгән чакка туры килә бу. Сәгадәт Гәрәйнең яңа хөкүмәте Василий III гә Казан белән Русия арасында солых төзү эшендә арадашчы булырга әзерлеген белдерә, әмма рус хөкүмәте бу ярдәмнән баш тарта: «Солых төзү мөмкин түгел, чөнки, беренчедән, Сәхиб бөек кенәзнең ризалыгыннан башка гына патша булды; икенчедән, ул Мәскәү илчесен һәм сәүдәгәрләрен үтерттерде, андый хәлнең бер генә мәмләкәттә дә булганы юктыр: хөкемдарлар, үзара сугышсалар да, илчеләрне вә сәүдәгәрләрне үтермиләр»104. Ләкин бу хәл Василий III нең үзенә 1527 елда Кырым илчеләре Чабыкны һ. б. үтерергә комачауламый105.
Русияне берлектәш-аркадашлардан башка җиңеп чыгуына ышанычы булмаган Казан хөкүмәте Төркия белән сөйләшүләр башлап җибәрә. Кырымнар нәселе тарафыннан эшләнгән бу адым Казан ханлыгы өчен гаять зур әһәмияткә ия: ул Казан ханлыгын, тугандаш госманлы халкы белән якынайтып, мөселман мәмләкәтләр гаиләсенә алып керә. Казан ханлыгы солтан Сөләйман Кануни белән килешү төзи. Бу килешү буенча Казан ханлыгы, үз өстеннән Төркия хакимиятен танып, төрек хөкүмәте куйган ханнар белән яшәргә тиеш була, ә Төркия исә Казан ханлыгына руслар һ. б. дошманнары белән сугышканда ярдәм итү бурычын үзенә йөкли… Килешү рәсми рәвештә кабул ителгәч, Мәскәүдәге төрек илчесе, грек мөселманы Искәндәр Мангуплы (Мангуп – Кырымдагы грек каласы, үзенә бер кенәзлек) «Казанның төрек йорты булуын» рус хөкүмәтенә рәсми рәвештә игълан итә. Рус хөкүмәте моны танудан баш тарта һәм Казан электән үк рус хөкемдарыныкы иде, моннан соң да шулай булачак, ә Сәхиб хан – фетнәче, төрек солтанына Казанны бүләк итәргә аның бернинди хакы да юк дип белдерә106.
Рус хөкүмәте солых урнаштырырга җыенмый. Сугышның сәбәбе итеп В. Ю. Поджогинның үтерелүен атау сылтау гына була; илчеләрне, күргәнебезчә, Василий III дә үтерткән. Чынлыкта руслар сугышка атлыгып торган; алар яу чыгарга ныклап әзерләнгән. Аларның максаты анык – Сәхиб Гәрәйне бәреп төшерү һәм Казанны яңадан кул астына алу (протекторат).
1524 елның язында, сугыш алдыннан, Казан тәхетендә үзгәрешләр булып ала, ләкин ул Шәрык партиясе урнаштырган тәртипләргә кагылмый. Сәхиб Гәрәй хан Бакчасарайдан бертуганының улы (җияне) Сафа Гәрәйне – мәрхүм Фатих Гәрәй солтанның унөч яшьлек улын чакырта. Язгы ташу вакытында Сафа Гәрәй Казанга килә. Герберштейн хәбәр итә: «Абзыйсы боерыгына буйсынып юлга чыккан үсмер малайны патшалыкның дәрәҗәле кешеләре Иделдәге Сәүдәгәрләр атавы янында зур хөрмәт белән каршы алдылар»107. Сафа Гәрәй Казанга килгәч, Сәхиб Гәрәй хан аны калгае итеп куя да Истанбулга дип юлга чыга. Герберштейн аны төрек солтаныннан «ярдәм һәм яклау сорарга китте» ди108.
Кырымда бераз торганнан соң, Сәхиб Гәрәй, чыннан да, Истанбулга килә, ләкин бераздан без инде аны Казан ханы буларак түгел, ә Кырым тәхетенә дәгъва итүче Кырым солтаны сыйфатында күрәбез. Кырым тарихчылары Сәхибнең Истанбулга килүен язганда бернинди дә хәрби максат хакында телгә алмыйлар. Сәед Мөхәммәд Риза Сәхиб Гәрәйнең «изге урыннарны зиярәт итү сылтавы белән кодрәтле Сөләйман солтан бусагасына китүен, анда хәерхаһлык белән кабул ителүен» яза109. Кырым ханлыгы тарихы белгече В. Д. Смирнов та шул ук фикердә: «Сәхиб Гәрәйнең Истанбулга китүе гадәти нәрсә була», ул Кырым солтанының үз сюзерены сараена килеп сыенуы110, «ә Сәхиб Гәрәйнең ачыктан-ачык түгел, ә хаҗ сәфәре сылтавы белән китүе үз җияннәренең эзәрлекләүләреннән сакланыр өчен генә, чөнки аларга аның төрек солтаны хозурына китүе һич тә файдалы булмый»111. Җияннәреннән саклану хакындагы фараз нигезсез, ул вакытта Сәхиб Гәрәйнең Кырым тәхетенә дәгъвасыннан шүрләүче берәү генә – тәхет тотучы Сәгадәт Гәрәй генә була ала. Мөхәммәднең улы Ислам солтан ул елларда әле Сәхибкә көндәш булмый.
Истанбулда Сәхиб Гәрәй хан хәрби ярдәм дә сорамый һәм, гомумән, Казанга кайту теләген дә оныта. Аның 1524 елда Казаннан Төркиягә килүе хәрби ярдәм сорау максаты белән түгел, ә Кырым тәхетенә юл салу өмете белән эшләнгән дип уйларга нигез бар.
Мөхәммәд хан үлгәннән соң, Кырымда тәхет өчен тарткалаша башлыйлар. Ул тәхеткә Сәхиб Гәрәйнең дә хокукы була. Әмма хан итеп аның бертуганы Сәгадәт Гәрәйне куялар. Ул моңарчы Истанбулда яшәп, төрек хөкүмәтенең ышанычын казанган була инде. Сәхиб Гәрәй борадәреннән үрнәк алырга ниятли һәм Истанбулга китә, Кырым тәхетен алырга җай чыкканны көтеп шунда кала.
Аның исәбе дөрес булып чыга – 1532 елны Сәгадәт Гәрәй тәхеттән төшкәч, Сөләйман солтан Кырым тәхетенә Сәхиб Гәрәйне утырта. Ул бик яхшы идарә итә: XVI йөз Кырым тарихчысы Мостафа Җәннәби аның турында: «Ул көч-гайрәт йолдызы сүнгән Чыңгыз йорты шанын янәдән кайтарды», – дип яза112.
Сәхиб Гәрәй идарә иткән елларда Кырымда «Кануни» кушаматы алган Сөләйман солтан рухындагы игелекле реформалар (ислах) гамәлгә ашырыла. В. Д. Смирнов: «Сәхиб Гәрәйнең төрек дәүләтендәге тәртипләр белән таныш булуы һәм төрек солтаны белән үзара әңгәмәләре, күрәсең, Кырым ханлыгы өчен нәтиҗәсез калмаган. Үз ихтыяры беләнме, әллә солтанның уңай йогынтысы һәм өйрәтүләре нәтиҗәсендәме, тарихтан безгә мәгълүм булганча, Сәхиб Гәрәй дә, үзенең остазына һәм хөкемдарына ияреп, үз биләмәләрендә җәмгыятьне үзгәртеп корырга омтыла, игелекле гамәлләр кыла, ә иленнән читтә үзен дәһшәтле яугир буларак танытырга тырыша»113. Сәхиб Гәрәй 1551 елга кадәр тәхеттә утыра. Ул Кавказга яу белән баргач, унөч яшьлек улы Шаһбаз белән бергә Казан ханы Сафа Гәрәйнең улы Бүләк тарафыннан үтерелә. Кырым тарихчысы Мөхәммәд Гәрәй, Сәхибнең җияне, абзасын «хыялый һәм ипле, мәшһүр һәм атаклы яугир һәм шәһид» дип атый114. Аның мәетен Кырымга алып кайтып, Салачыктагы Хаҗи Гәрәй тәкиясенә җирлиләр. Ул Бакчасарай үзәнендә, Чүфүткала тавының итәгенә урнашкан. Сәхиб Гәрәйнең якын дусты, Рәммәл Хуҗа дигән ат алган сарай йолдызсанары Кайсуни-задә Нидаи әфәнденең «Тарихы Сәхиб Гәрәй» дигән әсәре безнең көннәргә килеп җиткән115.
Русиядә Сәхиб Гәрәйнең Казаннан китеп баруын куркаклык дип аңлыйлар. Елъязма: «Казанның хәерсез патшасы Сәхиб Гәрәй гайрәтле, дәһшәтле зур гаскәрне күргәч, адәм мәсхәрәсе булып Казаннан качып китте», – дип сөйли116. Руслардан ишетеп, Герберштейн да: «Бу коточкыч әзерлек эшләреннән курыккан Казан патшасы Сәхиб Гәрәй качып… төрек солтаны катына ярдәм һәм яклау сорарга дип китте», – дип яза117. Сәхиб Гәрәйнең качып китүе турындагы уйдырманы Карамзин, Соловьёв һәм Вельяминов-Зернов та кабатлый. Чынында исә хан алай ук ашыгып китми: ул үз урынына кеше калдыру хәстәрен күрә һәм шуның өчен Кырымнан Сафа Гәрәй солтанны чакыра. Шулай итеп, аның китүе алдан уйланылган була һәм кинәт качып китүгә охшамаган.
Сәхиб Гәрәй хан Казанга бүтән кайтмый, Сафа Гәрәй солтанны Казан ханы дип игълан итәләр. Сафа Гәрәй 1510 елда Кырымда туган, ул Мөхәммәд, Сәхиб, Сәгадәт ханнарның энесе Фатих солтанның улы була. Унөч яшьлек үсмер шулай мәмләкәт язмышының шактый авыр бер вакытында хан тәхетенә утыра. 1524 елда рус хөкүмәте Казанга каршы сугыш хәрәкәтләрен башлап җибәрә. Гаять зур гаскәр җыела («Казан елъязмачысы» – 150 мең кеше, Герберштейн 180 мең кеше, ди). Рус гаскәрендә Казан тәхетен дәгъвалаучы сыйфатында элеккеге хан Шаһгали дә була.
Язга билгеләнгән яу сулар ташу аркасында соңрак кузгала. Рус гаскәре, өчкә бүленеп, Казанга юнәлә. Берсе – ат менеп, калган ике чирүе көймәләргә утырып юлга чыга. Алар үз хәрәкәтләрен үзара яраштыра алмый, шуңа күрә Казанга төрле вакытта килеп җитәләр.
Кенәз И. Ф. Бельский җитәкләгән җәяүле гаскәр Идел буйлап көймәләрдә йөзеп килә һәм 7 июльдә Казан янындагы Сәүдәгәрләр атавына (Гостиный остров) төшеп урнаша. Атлы гаскәр, туплар һәм олаулар шактый соңаралар – атаудагылар гаять кыен хәлдә кала: «Заяга вакыт уздырып ята торгач, руслар алып килгән ризыкларын ашап бетерделәр һәм ачлыктан интегә башладылар. Азык-төлек китертеп булмый иде – чирмешләр бөтен әйләнә-тирәне корытканнар, чапкын җибәрсәң, шундук тотып алалар. Шунлыктан кенәз (Василий III) үз гаскәренең нинди мохтаҗлык кичерүен белмәде, ә гаскәре исә хәбәр җибәрә алмады»118.
Герберштейн сүзләренә ышансак, рус шымчылары Казанда кирмән диварларын яндыра, ләкин туплары килеп җитмәү сәбәпле, илбасарларның җәяүле гаскәре бу уңайлы форсаттан файдалана алмый, һәм казаннар диварның янган өлешен яңадан корып куялар.
Казаннар рус атлы гаскәренең юлына аркылы төшә һәм Зөя елгасы кичүендә 500 кешелек атлы чирүне юк итәләр. «Көтеп-сагалап торган чирмешләр аны пыр туздыра, фәкать 9 кеше генә качып котыла. Авыр яралы воевода өч көннән соң дошман кулында үлә»119. Бу хактагы хәбәрне ишеткәч, Казан каршындагы атауда торган рус гаскәренең күңеленә шом төшә: «Җиңелү турындагы хәбәр килеп җиткәч, гаскәрне төшенкелек басты. Атлы гаскәр бөтенләй кырып бетерелгән икән, дигән имеш-мимеш исә бу төшенкелекне тагын да көчәйтте. Руслар качып китү турында гына уйлыйлар иде инде. Барысы да чигенергә риза, тик бер нәрсә генә икеләндерә: елга буйлап кайту ягына менсең – юл бик авыр, әллә түбән таба китеп, бүтән елгалар аша урау юллар белән кайтыргамы?»120
Казаннар туплар белән олауларны алып килә торган рус флотына каршы тагын да уңышлырак хәрәкәт итәләр. Кече Сундыр авылы янында (Козьмодемьянскидан 15 чакрым түбәндәрәк) төнгә тукталгач, аңа биек таулы ярдан һөҗүм ясыйлар. Нәтиҗәдә «Флот башлыгы Палецкий һәрберсендә 30 кеше булган 90 корабны дошман кулында калдыра да ялангач диярлек үз корабына утырып кача һәм, томанга ышыкланып, төп гаскәр янына барып җитә»121. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә: «Зур һәм кечкенә тупларның күбесе шунда калды, кешеләрнең күбесе батты, куркудан үзләре суга ташландылар. Ташу кайтып, җәй җиткәч, чирмешләр тупларны, дары һәм ядрәләрне һ. б. – барысын да баткан җирләреннән чыгарып, Казанга китерделәр, үзләре теләгән сугыш кирәк-яракларын сайлап алдылар»122. Бу казаннарның 1469 елгы сугышын хәтерләткән бик шәп җиңү була.
Ләкин казаннар русларның утрауда казага юлыккан җәяүле гаскәренә каршы шундук һөҗүмгә күчмичә нык ялгышалар. Русларның атлы гаскәрен тоткарлау мөмкин булмый – Зөянең уң як ярындагы Итәк кырында (Зөя өязендәге Үтәк авылы янында) булган сугыштан соң казаннар чигенә. 15 августта рус атлылары җәяүле гаскәрләренә кушылганнан соң, аларның хәлләре җиңеләя. Руслар, һөҗүмгә күчеп, Казанны камау эшенә керешә. Әмма казаннарның атлы гаскәре дошманның артында кала, туктаусыз һөҗүмнәр ясап, камаучыларга тынгылык бирми. Уңышка ирешүдән өмет өзгән руслар солых турында сүз кузгата. «Һәм Казан каласы янында бер көн дә тормыйча, буш кул белән Руська кайтып киттеләр, шатлык белән түгел, ә зур кайгы белән»123. Кайткан чакта кенәз Палецкийның флоты тагын чирмешләр һөҗүменә юлыга һәм зур югалтулар кичерә.
Солых шартлары буенча, рус хөкүмәте Сафа Гәрәйне Казан ханы дип таный. С. М. Соловьёв: «Василий (Сафаның хан булуы белән) килешә, әмма мәҗбүри рәвештә: Гәрәйне патша итеп калдыру өчен ул казаннарга каршы шундый зур гаскәр җибәрдемени; яу көтелгән нәтиҗәне бирми – бөтен хикмәт шунда», – дип яза124.
Мәскәү хөкүмәте, җиңелү үчен кайтарырга теләп, рус сәүдәгәрләренә Казан ярминкәсенә баруны тыя торган әмер чыгара. «Рус сәүдәгәрләренә товар алмашу урыны итеп Түбән Новгород билгеләнә», – дип яза Герберштейн. Василий III турында болай ди: «Ул ярминкәнең урынын күчерү казаннарга зур зыян салыр дип ышана. Татарлар тозны руслар кулыннан әлеге ярминкәдә генә сатып алалар, шул мөмкинлектән мәхрүм итсәң, янәсе, аларны бирелергә мәҗбүр итеп була. Ләкин ярминкәне күчерү аркасында Московия казаннардан ким зыян күрмәде. Чөнки бу эш нәтиҗәсендә Идел буйлап Каспий диңгезеннән, Әстерхан базарларыннан, Фарсы һәм Әрмән илләреннән килгән товарлар кыйммәтләнде һәм аларга ихтыяҗ артты. Күбрәк затлы балыкка, шул исәптән Иделдә, Казанның бу ягында һәм теге ягында тотыла торган кырпы балыгына кытлык зур иде»125.
Мәскәү хөкүмәтенең мондый карары барыннан да элек рус сәүдәгәрләренә зур зыян сала. Алар, товарларны Казан ярминкәсенә барып алудан мәхрүм ителгәч, алыпсатар арадашчыдан кыйбатрак бәя түләп алырга мәҗбүр булалар. Хөкүмәтнең мондый эше Русиядә сәүдәгәрләрнең ачуын кабарта. Карамзин әйтүенчә, «Бөек кенәз үзенә дошман эзли, дип зарланалар, шулай ук аның Казан җиренә кала салуын да яманлап сөйлиләр». Ярминкә рус дәүләтендә – Макарий монастыре янында ныклап урнашканчыга кадәр байтак вакытлар уза.
Сафа Гәрәй идарә иткәндә, шактый гына хәрби һәм дипломатия эшлеклеләре мәйданга чыга. Рус чыганаклары яубашлары арасында Итәк кырындагы сугышта катнашкан Отуч (Үтәш?) бәкне һәм хан тәрбиячесен – «аталык» Талышны искә алалар. Солых шартнамәсенә кул куяр өчен рус илчелеге белән Мәскәүгә Апай углан һәм Бәхтекилде бәк җибәрелә126. 1526 елның мартында дипломатик сөйләшүләр өчен Гази бәк, Чура бәк һәм Тәвәл бакши Мәскәүгә бара127. 1528 елның көзендә Мәскәүгә тагын илчеләр кузгала – Табай бәк, Данай бәк, Ибраһим бакши; 1529 елның башында Мәмеш бәк, Курат бәк һәм Шир Мәргән бәк Чурачылардан торган илчелек рус хөкүмәте белән солых шартнамәсенә кул куя, ләкин күп тә үтми, солых бозыла128. Рус елъязмаларының хәбәре бик тонык: «Падишаһ тиздән үзенең антын бозды һәм (казаннар) бөек кенәзнең илчесе Андрей Пильемовны бик нык мәсхәрә иттеләр»129. Ләкин бу «мәсхәрә» нидән гыйбарәт икәнлеген елъязмачы аныкламый. Рус хөкүмәте Казанда шартнамәнең үтәлешен күзәтергә тиешле вәкилләрне тоткарлый һәм сугышка әзерләнә башлый.
Сугыш 1530 елда кабынып китә. Руслар, гадәттәгечә, Казанга ике юлдан бара: җәяүле гаскәр Идел буйлап көймәләргә утырып төшә, атлы гаскәр тау ягындагы яр буйлап хәрәкәт итә. Казаннарга ярдәмгә Мамай бәкнең өлкән улы җитәкчелегендә нугай гаскәре һәм Әстерханнан Яглыч (Янкылыч) бәкнең чирүе китә. 10 июльдә рус гаскәре Казан янында була инде. Рус елъязмачысы әйтүенчә, имеш, камаучылар, шәһәрнең Болак елгасы буендагы диварын сугышып алып, эчтә талау, җимерү оештыралар, тик кирмәнне ала алмыйлар. Сәбәбе – стрелецларга мылтыклар китерә торган олаулар казаннар кулына эләгә. «Шул вакытта кара болыт чыкты, коеп яңгыр яуды, арбаларга төяп кала янына алып килгән мылтыкларны, ә алардан шәһәргә төбәп атарга тиешләр иде, стрелецлар шул яңгырдан качканда калдырдылар, һәм казаннар, каладан чыгып, аларның барысын да үзләренә алды»130.
Бу сугышта руслар ягыннан 5 воевода (алгы гаскәр башында торучы кенәз Ф. В. Оболенский-Лопата да шулар арасында) үтерелә. Казаннар тарафында аталык һәлак була. Руслар белән сөйләшү өчен илчеләр (Булат бәк, Апай углан һәм Табай бәк) җибәрелә, сугышны туктатып торырга карар бирәләр. Соловьёв язуынча, мылтыкларны югалту «воеводаларның казаннар тәкъдимен кабул итәр өчен җитәрлек сәбәп була ала».
Солых турында сөйләшү Табай бәк, Тәвәккәл бәк һәм Ибраһим бакшиларга тапшырыла, алар Мәскәүгә китә. Солых килешүе буенча, һәр ике тараф та сугышта кулга төшергән ганимәт малын һәм әсирләрне кайтарып бирергә тиеш була. Әмма шулчак Казан хөкүмәтенә русларның сугышка әзерләнеп ятуы турында хәбәр ирештерәләр131, шуңа күрә дә Казан хөкүмәте, русларның килешүне бозу ихтималын уйлап, әсирләрне алмашу бер үк вакытта башкарылсын, тик руслар тәүдә кулга төшергән табышларын кайтарып бирсеннәр дип таләп итә. Хан килешүгә кул куймый.
Русия белән берлек. Җангали хан. Гәүһәршад ханәкәнең вакытлы идарәсе
Дошманнары кулына эләккән коралларын кайтара алмагач, руслар, Казанга янәдән яу белән бару ниятеннән ваз кичеп, Сафа Гәрәй ханга каршы башка чара-әмәл эзли башлыйлар. Рус дипломатлары Ф. И. Карпов белән Кече Путятин Мәскәүдәге Казан илчеләрен үз тарафларына аудару җаен таба. Ханлыкның күренекле кешеләре Кече Али морза белән Булат Ширин бәкләрнең уй-ниятләрен белешү өчен, Казанга шымчылар җибәрелә. Мәскәүдәге Ибраһим бакши казаннарны, чирмеш, чуаш, арларны Сафа Гәрәй ханга каршы котыртып һәм Русия белән бер булырга чакырып өндәмәләр яза. Рус партиясе Казанның күренекле кешеләрен үз ягына аударуга ирешә; хәрәкәт башына Булат Ширин бәкне куялар. Төркем Гәүһәршад ханәкә тирәсенә туплана. Гәүһәршад ханәкә – Мөхәммәд Әмин ханның сеңлесе – Олуг Мөхәммәд нәселенең исән калган бердәнбер вәкиле була, аның исеме казаннар каршында, чыннан да, килмешәк Кырым нәселенә каршы куела алган. Рус хөкүмәте Сафа Гәрәйгә каршы кешеләргә ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Ул шулай ук барлык татар әсирләрен азат итәргә, элекке берлектәшлек шартнамәләрен яңартырга вәгъдә бирә – «Мөхәммәд Әмин хан заманында патшаның химаясе нинди булса, хәзер дә ул Казан җирен сакларга һәм аңа химая итәргә тиеш»132. Рус хөкүмәте Казан тәхетенә элек бәреп төшерелгән Шаһгали ханны тәкъдим итә. 1530 елның 10 декабрендә инде ул, хан тәхетен биләргә тизрәк Казанга кузгалыр өчен, Мәскәүдән Түбән Новгородка килә.
1531 елның май аенда Казан хөкүмәте боларның эшләрен белеп ала. Сафа Гәрәй рус илчеләрен җәзага тартырга ниятли. Фетнәчеләр шунда ачыктан-ачык эш итәргә карар кыла: «бергә җыелалар һәм үтерергә ирек бирмиләр»; бу вакыйгалар Сафа Гәрәйнең тәхеттән китүен тизләтә: «ә Сафа Гәрәй патшаны һәм патшаның киңәшчеләре булган кырымнарны вә нугайларны, бөек кенәз кушуы буенча, Казаннан куып чыгардылар, ә патшаны яклаучылар булса – үтерделәр»133. Шулай итеп, хакимият алышына. Тәхеттән мәхрүм ителгән Сафа Гәрәй, хатынын алып, нугай бие Мамай янына качып китә. Шәрык фиркасенең иң күренекле вәкилләре – Себер бәге Раст, Сафа Гәрәй ханның аталыгы Али Шаһкол һ. б. җәзага тартыла. Казанда (башында Гәүһәршад ханәкә торган) вакытлы хөкүмәт оеша, аңа Кече Али морза белән Булат Ширин бәк тә керә.
Вакытлы хөкүмәт хан итеп Мәскәү тәкъдим иткән Шаһгалине кабул итмәскә карар бирә – аны казаннар бигрәк тә күралмаган. Руслар тәкъдим иткән кешене кире каксалар да, вакытлы хөкүмәт барыбер дә рус йогынтысы юнәлешендә кала: хан итеп Шаһгалинең энесе Җангалине сайлыйлар, ул Русиядә Касыйм уделында хакимлек иткән була…
Рус хөкүмәте белән сөйләшер өчен, Мәскәүгә илчеләр Колчура белән Фирүзәт җибәрелә. Әлеге сөйләшүләргә нисбәттән проф. Вельяминов-Зернов болай яза: «Бөек кенәзгә үз тәкъдимен артык якларга кирәк тә булмый – борадәрләрнең монысымы, тегесеме – аерма юк, бары тик Казанда Русиягә тугрылыклы кеше генә утырсын»134. Рус хөкүмәте казаннарның үтенечен кичекмәстән кабул итә, Шаһгалине Түбән Новгородтан Мәскәүгә чакырып алалар, ә Җангали шул ук Нижгар аша Казанга юнәлә. Русия белән барышлыкны сакларга ул Түбән Новгородта ант итә.
Җангалине тәхеткә 29 июньдә утырталар. Яңа ханга ияреп, Русиядән хакимият үзгәрешен әзерләгән илчелек тә – Табай, Тәвәккәл бәкләр һәм Ибраһим бакши да кайта, алар белән бергә рус илчесе Я. Г. Морозов та килә.
Җангали хан – Шәех Әүлияр солтанның улы – Касыймда 1516 елда туган. Абыйсы Шаһгали 1519 елда Казан тәхетенә менгәч, ике яшьлек солтанны Касыймның хакиме итеп куялар, ул, абыйсы Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәч тә, бу урынын саклап кала. «Казан елъязмачысы» Җангалинең хан тәхетенә унбиш яшендә утыруын әйтә. Вельяминов-Зернов бу хәбәрне ялгыш дип саный, чөнки Башмаков рәзрәт кенәгәсендә 1521 елда аның Городец (Ханкирмән, ягъни Касыйм) татарлары белән җитәкчелек итүе теркәлгән, «дүрт яисә алты яшьләрдә гаскәр белән идарә итә алмаган бит инде ул» дип, Вельяминов-Зернов шиген белдерә135. Ләкин аның бу гөманы безне ышандырмый, чөнки, беренчедән, Касыйм солтаны буларак Җангалине сабый килеш рәзрәткә теркәү әле ул аның шәхсән гаскәрдә булуын аңлатмый, икенчедән, без асылзатлы сабыйларның гаскәр башлыклары булып саналуын гына түгел, ә чыннан да яуда катнашуларын беләбез.
Яшь хан, әлбәттә, мәмләкәт белән идарә итә дип саналган гына. Асылда, хакимият аңа күз-колак булып тору вазифасы йөкләнгән Гәүһәршад ханәкә хөкүмәте кулында була. Рус хөкүмәте хатларын ханга гына түгел, бәлки ханәкәгә һәм бәкләргә дә атап язган136; Казан хөкүмәте дә шулай ук ханәкә, бәкләр һәм барча Казан җире исеменнән сүз йөрткән137. Ханәкәдән гайре тагын Булат бәк белән Табай бәк тә хөкүмәт әгъзалары булып саналган – аларның исемнәре хатларда телгә алына138.
Руслар белән гаять тыгыз элемтәдә торган яңа хөкүмәтне халык өнәп бетерми. Баш күтәрүдән куркып, хөкүмәт 1530 елда кулга төшерелгән рус коралларына таянырга уйлый. 1533 елның февралендә, рус хөкүмәтенең ул коралларны кайтарып бирүне таләп итмәвен үтенеп, илче Агиш бәкне Мәскәүгә җибәрәләр. «Казан җирендә хөкемдарның дуслары күп булса да, дошманнары да бар»139. Рус хөкүмәте, әлбәттә, моңа риза була.
Шул ук елның июнендә Мәскәүгә Аппак углан, Кадыш бәк (Отуч бәкнең туганы), Касыйм бәге Котлы Булат һәм Үтәк бакшилар илче итеп җибәрелә, алар, ханның нугай бикәсенә өйләнергә җыенуын әйтеп, моңа рус хөкүмәтенең ризалыгын сорарга «һәм дә бүтән төрле олуг эшләр» хакында сөйләшергә баралар. «Казан җире тыныч торсын» дигән булып, өйләнүгә ризалык бирелә140. Кәләш сайлаганда, хөкүмәт, әлбәттә, сәяси максатларны күз алдында тота. Хан Нугай дәүләте бие Йосыфның кызы Сөембикәгә өйләнә. Әлбәттә, бу никах сәяси максатлардан чыгып укылган, унҗиде яшьлек хан күңелендә мәхәббәт хисе уята алмаган; Нугай илендә рус илчесе булып торган Д. Губин 1535 елның җәендә үз хөкүмәтенә: «Йосыфка Казаннан кызы, Җангалинең ханәше, хат җибәргән. Җангали хан аны яратмый, дип сөйлиләр», – дип җиткерә. Кызына карата мондый мөнәсәбәткә ачуы килгән Йосыф бинең казаннарны Җангалигә каршы котыртуы да хәбәр ителә141.
Кызганычка күрә, илчеләрнең рус хөкүмәте белән нинди «бүтән төрле олуг эшләр» хакында сөйләшүен елъязмачы аныкламаган. Рус тарихчылары бу хәбәргә купайтылган бәя бирергә омтылалар. Карамзин: «Казандагы бик мөһим эшләр, сәясәткә генә түгел, эчке тормышка кагылганнары да, Мәскәүдә падишаһның сүзе белән хәл кылынган», – дип яза. «Эчке тормышка кагылган олуг эшләр» хакындагы дипломатик сөйләшүләр элек илчеләргә йөкләнгән миссия – ханны Сөембикәгә өйләндерү мәсьәләсе белән бәйләнгәндер дип уйларга нигез бар. Өйләнү ханның балигъ булуын аңлаткан, һәм моннан соң регентлык бетәргә, ягъни Гәүһәршадның вакытлы идарәсе үз вазифасыннан баш тартырга тиеш була. Идарә итү ысулының үзгәрүе, яңа сәясәтнең юнәлеше хакындагы шартнамә, чыннан да, дипломатик сөйләшүләр өчен сәбәп була ала, һәм 1533 елның июнендә Аппак углан белән бүтән Казан илчеләре тарафыннан кузгатылган «бүтән төрле олуг эшләр» дә дәүләт өчен әһәмиятле әлеге мәсьәләне күрергә мөмкин.
Җангалине тәхеттән төшерү. Катнаш хөкүмәт
1533 елның декабрендә Василий III вафат була. Икенче елның язында, яңа рус хөкүмәте белән берлек килешүен торгызу өчен, Мәскәү белән Казан илчеләр алмаша; Казаннан илчеләр булып Ходай углан, Бурнак һәм Хуҗа Әхмәд бакши бара142. Русиядә хөкүмәт алмашынуы Казан мәмләкәтендәге сәяси тормышка да йогынты ясый. Соңыннан булган вакыйгалар Гәүһәршад ханәкә хөкүмәтенең рус баскынчылыгын авырсынуын күрсәтә. Рус партиясе 1531 елда Казан ханлыгын чит мәмләкәткә ихластан бәйле итәргә теләп түгел, ә дәүләтне дәвамлы сугыштан һәм дә Гәрәйләр нәселенең сугышчан сәясәтеннән коткарырга теләп хакимият алмаштыруны оештырган була. Чит ил изүеннән котылу җае чыгуга ук, Казан хөкүмәте үз аягына торып басарга карар итә һәм, руслар белән санлашмыйча, үзбашка сәясәт үткәрә башлый.
Русия хөкемдарының алышынуы Иван III үлгән чактагы кебек вакыйгаларны китереп чыгара. Сугыштан бәхете уңмаса да, илара сөйләшүләрдә уңышка ирешү маһирлыгына ия булган, бу өлкәдә үзенә лаеклы хезмәткәрләр сайлый белгән Василий III урынына Елена Глинская белән аның фаворитының хөкүмәте килә. Мондый үзгәреш Казанда үзен шундук сиздертә – рус илчеләренең абруе шактый төшә. Бер үк вакытта Шәрык фиркасенең йогынтысы көчәя, һәм нугайлар белән сәүдә итүчеләрнең сүзе үтә башлый. Казан сәясәтенең болай үзгәрүенә Гәүһәршад ханәкә хөкүмәте битараф кала алмый. Ул рус җитәкчелегеннән котылырга ниятли һәм мөстәкыйль адымнар ясый башлый. Рус мылтыкларына таянган хөкүмәт рус золымына каршы торучы Казан җәмәгатьчелеге ягына чыга. Василий III нең үлеме аның әтисе үлгән замандагы кебек үк нәтиҗәләргә китерә: «Гәүһәршад ханәкә белән Булат бәк һәм барлык Казан җире кенәз Иван Васильевичка хыянәт итте»143.
Казанда сәясәт борылышы белән хакимият алмашынуы бер вакытта була. Бу юлы русларны үтерү, талау күзәтелми, ә бәлки илнең чит мәмләкәткә бәйлелеген гәүдәләндергән олуг зат корбан ителә: 25 сентябрь көнне Җангалине үтерәләр… Аның нинди шартларда һәлак булуы әлегә кадәр ачык түгел. Мәскәү белән берлектәш-аркадаш булып яшәү тарафдарлары, вакыйгаларның мондый борылышы белән ризалашмыйча, Русиягә күченәләр. Алар тәхеткә Шаһгалине утырту турында хыяллана. Мондый мөһаҗирләр исәбенә Япанчы бәкләр (Шабан белән Шаһбулат), Хурсул бәкләр (Карамыш белән Елыш) һ. б. керә. Тәхеткә янәдән Сафа Гәрәй хан чакыртыла.
Василий III үлгәннән соң, Казан хөкүмәте Русиянең зәгыйфьлегенә исәп тота һәм ялгышмый: әлеге түнтәрелешкә руслар үзләренең мөнәсәбәтен белдерми. Казаннар күрше дәүләткә карата көч кулланырга була, һәм Сафа һөҗүмгә күчәргә карар бирә. 1536 елның гыйнварында Казан чирүе Түбән Новгород янына килә, Балахнаны яндыра144. Казанга дип юлга чыккан рус гаскәренең рухы сынган була, һәм ул, Лысков янында Казан чирүен очраткач, сугышырга кыймыйча чигенә; байтак рус сугышчылары гаскәрдән качу ягын карый, болары казаннар кулына эләгә145. 1536 елның җәендә казаннар Кострома җирләренә бәреп керә һәм, русларны җиңеп, Кострома воеводасы кенәз Засекинны үтерәләр146. 1537 елның гыйнварында Муром юнәлешендә яуга чыгалар һәм бу шәһәрнең бистәләрен яндыралар. Гомумән, 1536–1537 елларда казаннар сугышка ваграк хәрби төркемнәрне генә җибәрәләр, әлеге шул өч юнәлештә бер-бер артлы һөҗүм итәләр: «беренче яу үзәккә – Нижгарга һәм Балахнага, икенчесе төньяккарак – Костромага, өченчесе исә көньякка – Муромга юнәлтелә. Бу һөҗүмнәрнең максаты шәһәрләрне яндыру һәм илне пыран-заран китерү була, ләкин яу чабучылар ныгытылган кирмәннәрне алырга җыенмыйлар. Шул сәбәптән Елена Глинская хөкүмәте Мәскәү дәүләтенең чикләрен ныгытырга ниятли: 1536–1537 елларда Буй һәм Балахна кирмәннәре корыла. Шундый ук кальгалар Кырым читендә дә калкып чыга.
Кырым ханы Сәхиб Гәрәйнең хөкүмәте үзен Казанның берлектәше дип рәсми рәвештә игълан итә. Хан Иван IV гә яза: «Әгәр дә син… минем Казаным белән барышлыкта булсаң һәм аның халкыннан салым таләп итмәсәң, мин синең белән дуслыкта яшәүгә әзер; ләкин әгәр син сугышырга җөрьәт итсәң, синең илчеләреңне дә, чапкыннарыңны да күрергә теләмибез: ул очракта без – дошманнар; рус җиренә бәреп керәчәкбез һәм аны вәйран итәчәкбез»147. Сәхиб Гәрәй ханның Казанны кулы астына алуы турындагы белдерүенә каршы рус хөкүмәте шунда ук кискен рәвештә җавабын бирә. Ул беренче тапкыр Казанга үз хокукы барлыгын игълан итә: «Син Казанны үзеңнеке дип атыйсың, – дип яза рус хөкүмәте Сәхиб Гәрәйгә, – ләкин иске елъязмаларны кара: патшалыкны кем яулый, ул һәрвакыт шул яулаучы ихтыярында түгелме? Аны бүтәнгә биреп була, ләкин ул инде беренче, югары хөкемдар кул астында саналачак. Үзеңнең ялган хокукларың турында сөйләгәндә, Русиянең чын хокуклары хакында дәшмисең. Казан безнеке, чөнки аны бабам буйсындырган иде; ә сез бары тик ялган һәм мәкер белән аны вакытлыча үзләштердегез. Барысы да искечә калсын, Сафа Гәрәйнең гаебен онытып, без синең белән туганнарча яшик»148. Менә шул рәвешле Мәскәү хөкүмәте, 1487 елда илне басуына ишарәләп, Казанга үз «хокукын» нигезләргә омтыла һәм Казан ханлыгын мәңгегә Русиягә бәйле дип белдермәкче була. 1487 елда Иван III хөкүмәте Казанны мәңгегә үзенә бәйле итү турында хыяллана да алмаган юкса! Ул заманда руслар хан белән бөек кенәз арасындагы тигезлекне танытуга канәгать булсалар, хәзер инде аларның нәфесе күпкә үсә. Әлеге яңа идеологиядә Мәскәүнең ХVI гасырдагы дипломатиясе тулысынча чагылыш таба: «Мәскәү дипломатлары… чит дәүләтләргә карата тәнкыйтьче ролен алырга, шартнамә текстларын һәм тарихи хроникаларны искә төшереп, Мәскәүгә килгән илчеләрнең башын катырырга, ниһаять, тәкәллефле кыяфәттә аларны уңайсыз хәлгә куярга яраталар»149. Бу сыйфатлар Кырымга язган хатта да ачык күренә. Соңрак Висковатый сүзләрендә чагылыш тапкан девизны Мәскәү дипломатлары бу вакытта инде үзләштергән була: «Мәскәү хөкемдарлары үзләре буйсындырган җирләрне кемгә дә булса бирергә гадәтләнмәгән; алар берлеккә әзер, ләкин яуланган ганимәтне корбан итү бәрабәренә түгел».
Әмма рус дипломатиясенең кибарлануы баштарак гади тавыш күтәрү генә булып чыга: Мәскәү хөкүмәте, Сафа хан үз өстеннән рус протекторатын тануны таләп итсә дә, Кырым хөкүмәте белән солых хакында сөйләшүләрне башларга риза була. Мәскәү белән Казан арасында сугыш башланмый кала. Кырым хөкүмәтенең басымы аркасында, мөнәсәбәтләрне өзмәс өчен, руслар яуга әзерлекне туктата.
Сафа Гәрәй ханның Казанда икенче мәртәбә хакимлек итү вакыты бик тынгысыз уза. Моның сәбәпләре Казан хөкүмәте әһелләренә бәйле, хөкүмәтне төрле тараф кешеләре – Сафа Гәрәй хан һәм дә аны 1531 елда тәхеттән төшерүгә катнашкан Булат бәк тарафдарлары тәшкил итә. Табигый ки, хан, тугры фикердәшләре төркеменә таянырга тырышып, Кырымнан килгән кешеләрне үз тирәсенә җыя. Булат бәк тә һәм хөкүмәтнең Җангали заманында хакимияткә катнашы булган бүтән әгъзалары да кырымнар баскынчылыгы белән ризалаша алмыйлар. Алар моның руслар баскынчылыгыннан әллә ни аермасын тапмый. 1541 елның язында Сафа Гәрәй ханга каршы көчләр оешып җитә, аларның башында Булат бәк тора. Болар, руспәрвәрлек юнәлешен кабул итеп, Сафа Гәрәй ханны тәхеттән төшерү хакында рус хөкүмәте белән яшерен сөйләшүләр башлый.
Май аенда Мәскәүгә башында Чабыка торган илчелек җибәрәләр. Аларның Сафа Гәрәй хан урнаштырган тәртипләр белән ризасызлыгы менә бу сүзләрендә күренә: «Хәзер Казан кешеләренең хәле бик кыен, күп кенә бәкләрнең ясакларын тартып алып кырымнарга бирде, ә җир ияләренә олуг хилафлык, казнаны туплый да Кырымга җибәрә»150. Рус хөкүмәте сугышка әзерлек эшләренә тотына һәм Владимирда гаскәренең штабын оештыра. Воеводалар шуннан яшертен генә казаннар белән элемтәдә торырга тиеш була. Бу әзерләнүләргә җавап итеп, Кырым Русиягә каршы сугыш игълан итә. Рус хөкүмәте аңа карап әзерлек эшләреннән ваз кичми – Владимирга гаскәр туплавын дәвам иттерә. Ләкин казаннар белән русларның сугышы шулай да булмый кала, вакыйгалар кырымнарның Мәскәүгә яу чабуы белән генә чикләнә. Кенәз И. Бельский хөкүмәте 1542 елның гыйнварында хакимияттән китү аркасында, руслар Казанга яу белән бара алмый кала. Шуйскийларның яңа хөкүмәте көчсез булып чыга, хәрби әзерлекләр туктатыла.
Сафа Гәрәйнең хәле яхшыра. Каршы көчләр хәлсезләнеп, Казан сәясәтендәге ике агым үзара килешә. Оппозициянең Мәскәү белән элемтәдә торган юлбашчылары 1542 елның мартында инде килеп русларны Сафа Гәрәй хан хөкүмәте белән якынайту өчен тырышып йөри башлый.
Яңа фетнә 1545 елда кузгала. Бу юлы каршы көчләрнең чыгышы Казанга рус явын китерә. Мәскәү 1469 елда бик уңышсыз башкарган стратегик планын кабатлый: бер гаскәр Түбән Новгородтан чыга, калган икесе Нократтан һәм Чердыннан төшә. Казан янына рус явы хакимият алмаштыру өчен бөтенесе дә әзерләнеп беткән бер вакытта килеп җитәр дип уйланыла. Ләкин хыянәтчеләрнең эше барып чыкмый, һәм хакимият алышынмый кала. Рус явы һичнинди нәтиҗәсез кайтып китә. Елъязмачы кыска җөмлә белән чикләнә: «Күп Казан кешеләрен үтерделәр һәм хан кабакларын яндырдылар»151. Кире кайтканда рус отряды Зөя тамагына туктый һәм Тәвәккәл улы Мортаза бәкнең утарын туздыра, бәкне улы белән бергә руслар әсирлеккә алып китә, ә хатынын һәм башка балаларын үтерәләр. Пермь отряды рус гаскәре белән кушылырга өлгерми һәм казаннар тарафыннан юк ителә152.
1545 ел явы вакытында хөкүмәт үзенә карата булган дошманлык мөнәсәбәтләрен төгәл шәйләп ала. «Шуннан соң Казанда үзара талаш башланды»153. Хөкүмәткә каршы кешеләрне хыянәттә гаепләү өчен нигез табыла: «Патша (хан) бәкләрнең тугрысызлыгын, хыянәтен әйтә: бөек кенәзнең воеводаларын сез китердегез, ди». Репрессияләр, җәзалаулар колач җәя. Шушы вакытта Гәүһәршад ханәкә дә, Булат бәк тә сәясәт мәйданыннан китеп, алар урынына каршы көчләрнең юлбашчылары рәвешендә Боерган сәед, Кадыш бәк (Отуч (Үтәш?) бәкнең туганы) һәм талантлы әһел Чура Нарык килә. Репрессияләрдән качып чит илгә китү ешая: «Һәм аларның күбесе Казаннан бөек кенәз янына, ә башкалары бүтән җирләргә китте»154.
Гәүһәршад ханәкә белән Булат бәк тирәсенә оешкан сәяси түгәрәк – Казан ханлыгы тарихындагы гаять кызыклы күренеш ул. Әмма, кызганычка күрә, чыганаклар сакланмаганга, аны тиешенчә өйрәнү мөмкин түгел. Бу түгәрәк 15 ел буе дәүләт башында торып мәмләкәтнең сәясәте белән идарә итә алыр дәрәҗәдә абруй һәм көчкә ия булган. Булат бәк хөкүмәте үзенең сәяси өлгергәнлеген, дәүләт эше тәҗрибәсен һәм карашлары киңлеген катнаш хакимият идеясен тормышка ашыру юлында гәүдәләндерә. Тарихның иң авыр минутларында Казан идарәчеләренә нәкъ менә шул – сәяси партияләрне үзара килештерә алу, халыкны үз дәүләтчелеге тирәсенә туплау җитми дә инде. Булат бәк төркеме, рус баскынчылыгына да, Кырым баскынчылыгына да каршы булып, 1531 елгы авыр хәлләрдән чыгу юлын таба һәм 1535 елда, дәүләт мәнфәгатьләре катгый таләп иткәч, үзенең элеккеге сәяси мәсләген үзгәртергә дә кыюлыгы җитә. Хакимиятне Сафа Гәрәй ханга кайтарып биргәч тә, хөкүмәт аның белән бергә эшли ала, килеп чыккан кискен каршылыкларны хәл итү җаен таба һәм илара сөйләшүләр сәнгатенә бик тә маһир икәнлеген күрсәтә.
Катнаш хөкүмәтнең хакимияттән китүе һәм сәясәтнең Шәрык партиясе тарткан тарафка борылуы Сафа Гәрәй хан өчен фаҗигале тәмамлана. 1545 елда оппозиция өстенә ишелгән репрессияләр хәлне төзәтә алмый, киресенчә, инде тәмам тар-мар ителгән кебек тоелган оппозициягә җиңү китерә. Каршы көчләр бирешми, һәм июль аенда аның вәкилләре, янәдән хәрби ярдәм сорап, Мәскәүгә юнәлә. 1545 елгы нәтиҗәсез вә мәгънәсез яу ачысын онытмаган рус хөкүмәте казаннарга ышанмый һәм Сафа Гәрәй хан тәхетеннән төшерелгәч кенә гаскәр җибәрәчәген әйтә155. Бу инде аларның үтенечен кире кагуга бәрабәр. Оппозициягә фәкать үз көченә генә ышанырга кала.
Шуңа да карамастан илдә ризасызлык артканнан-арта, һәм 1546 елның гыйнварында хакимият янәдән алышына. Сафа Гәрәй хан икенче мәртәбә тәхетеннән төшерелә. Фетнәчеләр Казанга килеп урнашкан кырымнарны рәхәтләнеп талыйлар: «Казаннар Сафа Гәрәй патшаны каладан кудылар, ә Кырым кешеләренең күбесен үтерделәр»156. Нугай бие Йосыф улларының бөек кенәзгә язган хатларында 1546 елгы түнтәрелешкә нисбәтән шундый хәбәрләр бар: «Җангали ханны үтерделәр, ә безнең кыз туганыбызны Сафа Гәрәй патшага бирделәр. Ул вакытта Сафа Гәрәй патша аз кешеләр белән генә килгән иде, ә берничә елдан соң Кырымнан ач һәм ялангачларны алып килде һәм Казан кешеләре өстеннән золым итте: кемнең әтисе үлсә, ул аның җирен улына бирмәде, кемнең абыйсы үлсә, ул аның җирен энесенә бирмәде. Синең белән дә озак сугышып яшәде. Бу гамәлләренә Казан кешеләре һәм бәкләре түзә алмады, аңа каршы чыгып, кырымнар белән сугыштылар һәм кырымнарны үтерделәр, кайсыларын илдән кудылар, ә Сафа Гәрәй ханны аз гына кешеләре белән исән калдырдылар»157.
Боерган сәед хөкүмәте. Шаһгали
Казанда Боерган сәед, Кадыш бәк һәм Нарык улы Чурадан торган вакытлы хөкүмәт оеша. Мәскәүгә бу турыда хәбәр итәр өчен, Гамәт (Галиәхмәт?) шәехне җибәрәләр. Сафа Гәрәй хан Нугай иленә качып китә. Сарайчыкта ул Әстерхан сәеде Мансур белән күрешә. Аның белән сөйләшкәннән соң, Сафа Гәрәй Сарайчыкта озак тормый, берничә көннән соң Әстерханга юнәлә. Әстерхан хөкүмәте аңа булышырга риза булып чирү бирә. Сафа Гәрәй шуның белән Казанга әйләнеп кайта һәм каланы камый: «Әстерхан ханы вә солтаныннан яугирләр алып, Казанны килеп камады, бәкләр һәм олуг кешеләр яклар дип өметләнде. Шул өмет белән кирмән төбендә торды, тик Казан бәкләреннән вә олуг кешеләреннән беркем дә Сафа Гәрәй хан хозурына килмәде. Шуннан соң ул каланы яуларга маташты, әмма берни дә кыра алмады, кире китте»158. Табигый, Әстерхан гаскәренең бер чирүе генә тупларсыз-нисез Казан кебек көчле кирмәнне яулый алмаган.
Сафа Гәрәй вакытлы хөкүмәтнең зәгыйфьлегенә һәм Шәрык фиркасенең булышлыгына өмет тотса да, берни дә барып чыкмый. Ханның тәхетен кайтарырга омтылуы бу юлы уңышсыз төгәлләнә. Ачык сугышта һичнәрсәгә дә ирешә алмагач, ул Нугай урдасына кире китәргә мәҗбүр була. Сарайчыкка «Йосыф бәк янына килде», монда аның хатыннары кышлаган була. «Казан елъязмачысы» да Сафа Гәрәйнең уңышсыз омтылышын сурәтли: «Ике ай кала янында торды һәм яулый алмыйча кире чигенде, нугайларга китте, (юл уңаенда) сугышты, әсирләр алды. Диварлар вата торган җайланмалары булмаган килеш кем ук атып кына – тупларсыз, Ходай ярдәменнән башка – мондый каланы алсын?»159 Шулай итеп, вакытлы хөкүмәт Сафа Гәрәйнең һөҗүмен кире кага. Куркыныч узгач, рус хөкүмәте берлек килешүен тергезү һәм хан тәхетенә кемне кую турында сөйләшү өчен Казанга илчелек юллый. 1546 елның мартында тәхеткә Шаһгали ханны сайлыйлар…
«Казан елъязмачысы» ның хан сайлау мәрәкәсе хакындагы хәбәренә ышанып бетү кыенрак. Имеш, берәүләр хан тәхетенә берәр Кырым солтанын сайларга уйлый, «Кырымга солтан сорап кешеләр юлларга теләделәр», икенчеләр «төрек патшасына баш ияргә ниятләде», өченчеләре, янәсе, Мәскәүнең бөек кенәзенә буйсынырга өнди (монысы бөтенләй ышандырмый), дүртенчеләре элекке хан Сафа Гәрәй ягында була160. Шулай да рус кандидаты яклылар җиңеп чыга, тәхеткә Шаһгали сайлана.
Казан тәхетендәге Касыйм нәселеннән булган ике борадәр язмышлары белән Олуг Мөхәммәд нәселенә нокта куйган ике бертуганны бераз хәтерләтә. Әмин, Латыйф һәм тагын Әмин чиратлашып тәхеткә менгән кебек, бу юлы да әүвәл Шаһгали, аннан Җангали һәм янә Шаһгали хан була; ике очракта да борадәрләрнең кечесе вакытсыз дөньядан китә. Аерма шунда: Ибраһим улларының сәяси мәсләкләре төрле булса, Шәех Әүлияр балалары икесе дә Русиягә тугрылыклы кала. Олуг Мөхәммәд туруннарының кечесе күп гомерен тоткынлыкта үткәреп, рус мәкеренең корбаны булса, бу юлы кулга алыну һәм сөрген өлкән борадәр өлешенә тия, кечесе исә тәхет Сафа Гәрәй хан кулына күчкәндә һәлак була. Казан тәхетендәге ике пар, ике буынның вәкилләре, чит дәүләт сәясәтенең корбаннарына һәм Казан фиркаләре кулындагы уенчыкларга әверелә, ләкин аларның язмышында Казан җәмгыятенең эчендә барган процессны ачык күреп була: сәяси тормышның темпы торган саен тизләнә, чит ил кешеләренең золымы һәмишә көчәя – болар барысы да ханлыктагы эчке кризисның тирәнәя баруын күрсәтә иде. Соңрак зур роль уйнаган «Кырым фиркасе» дигән фактор 1490 елларда юк иде. Ханлыкның икенче дәверендә хакимият руспәрвәр даирәләр кулында булса, хәзер беренче урынга Шәрык фиркасе чыга, һәм бер көчле төркемне бер-берсе белән көрәшүче ике оешма алмаштыра. Бу илнең сәяси тормышын бик катлауландыра. Икенче яктан, Казан ханлыгы торган саен чит мәмләкәтләр – Русия, Кырым, Төркия белән төрле мөнәсәбәтләргә керә, һәм эчке кризислар читләрнең тыкшынуы аркасында тагын да тирәнәя. Казан ханлыгының эшләренә даими рәвештә тыкшыну бөек мәмләкәтчел сәясәт юлына баскан Мәскәү дәүләтендә Казан илен бөтенләй басып алу омтылышын тудыра, һәм әлеге омтылыш тиздән рус хөкүмәтенең асыл максатына әверелә.
1521 елда тәхеттән куылгач, Шаһгали Мәскәүдә, Василий III нең сараенда яши. Биредә 1526 елда аны Рум императорының илчесе барон Сигизмунд Герберштейн күрә; Шаһгали император илчеләре белән куян аулауда катнаша. Ау вакытында Шаһгалигә аерым хөрмәт күрсәтелә: ул Василий III белән янәшә бара, илчеләр белән бер үк вакытта этен өстерә, аңа аерым чатыр коралар, табында Василий белән янәшә утыра һ. б.161 Ханның кыяфәтен Герберштейн мондый хурлау сүзләре белән сурәтли: «Кул астындагыларның бөек нәфрәтен ямьсезлеге һәм гәүдә зәгыйфьлеге тагын да арттыра, бу кеше алга чыккан бүксәле, сирәк сакаллы, хатынша чырайлы иде: болар барысы да аның сугышка сәләтсез икәнен күрсәтә»162. Бу вакытта Шаһгали бары тик егерме бер яшьтә була.
Казанда Сәхиб Гәрәй белән Сафа Гәрәйләр хөкем сөргән тугыз ел ярым дәвердә Шаһгали Мәскәү хөкемдары янында яши. Касыймда исә аның энесе Җангали хакимлек итә. 1530 елның декабрендә, Казанда менә-менә хакимият алышынуы көтелгән чакта, Шаһгалине Түбән Новгородка китерәләр, ул хан тәхетен биләргә тиеш була. Әмма 1531 елның маенда хакимият алмашынгач, тәхеткә ул түгел, ә Җангали менә. Шаһгалине Мәскәүгә алдыралар, ул анда елдан артык яши. Тик аны хөкемдарның даирәсе күңеленә хуш алмаган, күрәсең, 1532 елның сентябрендә аңа Кошира белән Серпуховны идарә итәргә тапшыралар, ул шундук Мәскәүдән китәргә тиеш була163.
Тәхет үзенә түгел, ә Җангалигә эләгү һәм Касыйм ханлыгының да үзенә тәтемәве Шаһгалинең эчен пошыра. Элеккеге хан, ярдәм өмет итеп, Казан белән яшерен элемтәгә керә, «бөек кенәзнең рөхсәтеннән башка гына Казан һәм бүтән мәмләкәтләргә кешеләр җибәрә башлады»164. Рус хөкүмәтенең сизгер шымчылары моны шундук белеп алалар, һәм Шаһгали йомышлы татарлар белән Мәскәүнең бөек кенәзе арасындагы килешү шартларын бозган дип табыла. Удел хөкемдарларының мөстәкыйль рәвештә тышкы сәясәт белән шөгыльләнү хокуклары булмаган, аларның чит мәмләкәтләргә язган барча хатлары да Посольский приказ тарафыннан укып тикшерелмичә торып беркая да җибәрелмәгән.
1533 елның гыйнварында Шаһгали, кулга алынып, Кошира һәм Серпуховтан сөрелә, аны хатыны Фатыйма ханәш белән бергә сак астында Белоозерога озаталар. Рус хөкүмәте, моның белән генә чикләнмичә, Шаһгалидә хезмәттә булган кешеләрне дә пыран-заран китереп ташлый. Элеккеге хан карамагындагы угланнар, морзалар, бәкләр һ. б. хатыннары вә балалары белән бергә кулга алынып, Тверь, Псков, Новгород, Орешек (Шлиссельбург) һәм Карел (Кексгольм) төрмәләренә таратыла. Рус елъязмалары бу мескеннәрнең шуннан соңгы язмышлары турында хәсрәт тулы вакыйгалар бәян итә. Псковта «шул ук (1535) җәйдә, июнь аеның 26 сында, Шаһгали патшаның татарларыннан 73 кешене төрмәгә утырттылар, Урта шәһәрнең Олы елгадагы Бурков машы астына, үлемгә дип; шулар арасында 7 сабый да бар; көн вә төн эчендә үлгәнен берен чыгарып ташлый тордылар, ә озак көннәр сусыз вә ризыксыз тотканнан соң исән калган 8 ен бәреп үтерделәр; хатыннарын Изге Василий тавына урнашкан Трупех капкасы янындагы җиңелрәк вә күркәмрәк булган икенче бер төрмәгә утырттылар»165.
«Үлемгә дип» һәм «көн вә төн эчендә үлгән» дигән сүзләрнең нәрсә аңлатуы бүтән бер Псков елъязмасындагы кыска гына язудан күренә: «Шул ук елны татар хатыннарын чукындырдылар; ә ирләрен, төрмәдәге 72 кешене буып үтерделәр»166. Елъязмачының бу хәбәрләреннән җан өши. Төрмәгә 73 кешене (шуларның 7 се сабый бала) утыртканнар, ә аннары бер тәүлек эчендә барысын да буып үтергәннәр һәм «чыгарып ташлый торганнар»; исән калган 8 кешене ашатмыйча һәм су бирмичә берничә көн буе газаплаганнар һәм алай да үлмәгәч бәреп үтергәннәр…
Новгородта да шул ук хәл: «Новгородта аларны, 80 һәм аннан да күбрәк кешене, төрмәгә тыктылар; шакшы диннәре аркасында алар бөтенесе дә биш көн эчендә үлеп беттеләр, шулай ук Псковта да 70 кеше бик тиз үлгән»167. Хәсән исемле бер татарны гына ярлыкыйлар – ул чукынырга ризалык бирә. Хатын-кызларга исә рус хөкүмәте бүтән тәкъдир әзерләгән: «Шул ук (1536) кышта, крещение вакытында, Бөек Новгородның архиепискобы вә Псковның владыкасы Макарий Псковка килде дә, бөтен Русиянең бөек кенәзе Иван Васильевичтан һәм аның тол анасы бөек княгиня Еленадан сорап, Шаһгалинең Новгород белән Псков төрмәләрендә утырган татарларын хатыннары белән бергә алды һәм, руханиларына тапшырып, христиан диненә кертү өчен чукындырырга боерды; һәм яңа чукынучылар аркасында олуг шатлык булды, һәм руханилар аларны кияүгә бирә башладылар, ә алар христиан диненә дүнделәр»168.
Икенче елъязмачы (үзе дә шул көчләп чукындыруда катнашкан булса кирәк) бу гамәлне ялган игелеккә төреп тасвирлый: «Әлеге татарларның хатыннары, ирләренең шакшы диннәре сәбәпле тиз һәм мәҗбүри үлемнәрен күреп, аларның җаннары да, тәннәре дә үлүен аңлап, авыр йокыдан уянгандай булдылар һәм тәкъва архиепископ Макарийга дога кылырга килә башладылар, чукындыруын сорадылар… Ә Бөек Новгородта 43 хатын-кыз, 36 сабый чукынды, ә Псковта 50 хатын-кыз белән сабый һәм тагын берәү, Орешекта – 12, Каревта – 30; шулай күпләп җаннар мәкерле иблис тозагыннан котылды, изге православие диненә дүнде»169. Болар чукындырылган чакта, Шаһгали иреккә чыккан була инде. Архиепископ Макарий кушуы буенча, мескен татар хатыннарын төрмәләрдән азат итәләр. Ләкин азат ителүнең шарты шунда ук чукыну һәм рус ирләренә кияүгә бару була. Шуңа күрә Вельяминов-Зерновның бу хәлгә нисбәтән гөманы белән килешүе кыен: «Бәлки, аларга, аерым киң күңеллелек күрсәтеп, чукынырга рөхсәт биргәннәрдер яки җәзага тартылган ирләрнең тол хатыннары һәм ятимнәре, газапларыннан котылу өчен бүтән чара тапмыйча, христиан динен кабул итәргә карар биргәннәрдер»170. Шаһгали татарларыннан җәмгысы 200 ләп кеше җәзалана. Рус хөкүмәтенең кулга алынган татарларны юк иткәндәге мәрхәмәтсезлеге вә кансызлыгына таң каласың. Татарларны җәзалау Шаһгалигә тагылган гаеп белән һич тиңләшә алмый, шуңа күрә дә бу эшкә аерым бер сәяси әһәмият, мәгънә бирелгәндер дип уйларга туры килә.
Элегрәк Шаһгалигә хөрмәт һәм игътибар күрсәткән Василий III нең хәерхаһлыгы менә шулай аянычлы тәмамлана; рус дәүләте эчендәге йомышлы татарларны шул рәвешчә тар-мар итү, әлбәттә, Мәскәү бөек кенәзлегенең көчәюенә ярдәм итми.
Белоозерога сөрелгән Шаһгали өч ел буе сак астында яши. Вельяминов-Зернов хаклы рәвештә болай яза: «Бу дәвер – Шаһгали язмышындагы иң авыр чак. Аңардан да битәр аның белән бергә кулга алынган татарлар күп кайгы йота»171. Шаһгалинең хәлләре Казан тәхетендәге энесе үтерелгәч кенә яхшыра. Русияне берлектәш-аркадаш дип саный торган рус партиясе тәхеткә тәкъдим итә алырлык бердәнбер кеше була ул. Аны сак астыннан азат итү турындагы фикерне Мәскәүдәге Казан качаклары кузгата… «Патша хәзрәтләре безгә хәерхаһлык күрсәтеп, Шаһгали ханга ачуы кайтса иде һәм ул аңа Мәскәүдә торырга боерса иде; әгәр дә Шаһгали бөек хөкемдар хозурында Мәскәүдә торса, без Казандагы киңәштәшләр белән берләшеп, теге Кырым патшасына Казанда тору мөмкин булмас иде»172. Елена Глинская хөкүмәте моны максатка ярашлы дип таба, һәм, бояр думасының карары буенча, 1535 елның декабрендә Шаһгали иреккә чыгарыла. Мәскәүдә Елена Глинская һәм аның улы бөек кенәз хан белән Фатыйма ханәшне рәсми кабул итәләр, ләкин эш шуннан ары узмый, чөнки Мәскәүгә Сафа хан исеменнән илчеләр килеп төшә һәм рус хөкүмәте белән шартнамәгә кул куя. Шаһгали яңадан элекке Касыйм биләмәсе белән идарә итә башлый. Хан тәхетен дәгъвалаучы сыйфатында ул Казанга каршы оештырылган рус яуларына катнаша: 1537 елда рус гаскәренең Владимирдагы штабында була, 1540 елда Муром юнәлешендә казаннарга каршы яуда катнаша, 1541 елда янә рус гаскәрләренең Владимирдагы җыелу урынында була. 1543 елда Шаһгали Кошира белән идарә итә (бәлки, Касыйм белән бергәдер). Казан тәхетенә икенче тапкыр менгәндә, Шаһгалигә утыз биш яшь була.
«Казан елъязмачысы» Шаһгалинең 1546 елда тәхеткә сайланган чагында Казан хөкүмәте белән үзара килешүләре хакында кызыклы мәгълүматлар җиткерә: «Казан воеводалары белән патшалыкка… болай гына түгел, шартнамә һәм ант нигезендә китте». Шартлар мондый була: 1) «алар тарафыннан үтерелмәскә тиеш»; 2) «шулай ук алар аның тарафыннан тоткын ителергә, беркемнән дә гаепләре өчен үч алынырга тиеш түгел»; 3) «һәм аларга зур гаскәр белән бармаска тиеш»173. Шул рәвешле хан үзе белән Казанга чит ил гарнизоны алып бармаска һәм элекке гаепләр өчен эзәрлекләмәскә, үч алмаска сүз бирә. Казаннар үз тарафларыннан аңа иминлек вәгъдә итә. Гомумән алганда, шартлар үзара шәхси иминлек мәсьәләсенә кайтып кала. Мондый килешүнең чынбарлыкта булуы бик ихтимал.
Казанның янәдән рус кулы астында изелә башлавын «Казан елъязмачысы» шактый ачык тасвирлый. Башкаласына юнәлгәндә, хан үзе белән зур гаскәр, туплар, рус стрелецлары алып тормый – «патша үзе белән күп көч тә, диварлар җимерә торган кораллар да, утлы стрелецлар да алмады». Ул үзе белән 3000 Касыйм татарын һәм воевода кулы астындагы 1000 рус гаскәриен ияртә, алар аны сакларга һәм хан гвардиясе вазифасын үтәргә тиеш була. Ханны тәхеткә менгерү мәрасимен башкару бөек кенәзнең илчесенә кушыла. Аңлашыла ки, күче белән килгән бу кадәр халык яңа гына төзелгән килешүне бозу булып тора. Шаһгали зур көч белән килмәскә сүз биргән була. Казан хөкүмәте ханның 4000 гаскәре урынына шәһәргә нибарысы 100 Касыйм татарын гына үткәрә – елъязмачы бу хакта бик кәефе китеп хәбәр итә. Хан гвардиясенең башлыгы булган рус воеводасын Казанга бөтенләй кертмиләр. Мәскәү илчесен кирмән тышындагы йортларның берсенә фатирга урнаштыралар, аны сакларга кеше дә куелмый – «сакламыйлар, ни теләсә, шуны эшләсен»174, хан янына да җибәрмиләр. Күрәсең, рус партиясе вәкилләре булсалар да, Боерган сәед, Кадыш бәк һәм Чура Нарыклар хөкүмәте милли аңын югалтмаган була әле, алар, русларны мәгълүм бер чикләр эчендә тотып, Мәскәү белән берлектәш-аркадаш сыйфатында яшәүне котылгысыз мәҗбүрият дип кенә караган. Күрше мәмләкәт мәнфәгатьләрен күңеленә якын итү турында уйламаган да.
Хан Казанга ташу вакытында килә. Рус илчеләре катнашында тәхеткә күтәрү тантанасы 13 июньдә уздырыла. Хан күтәрү хакында рәсми хәбәрне җиткерү өчен Мәскәүгә Отуч улы Чапкын морза җибәрелә. Аннары илчеләр – Аллаһбирде углан, Тәвәккәл бәк, Агиш муллазадә бакши – шунда юнәлә.
«Казан елъязмачысы» авторы, Казанга рус гарнизонын кертмәгәне өчен Боерган сәед хөкүмәтеннән канәгатьсезлеген күрсәтеп, Шаһгалине ниндидер юлбасарлар оясындагы тоткын итеп сурәтләргә тырыша: «Һәм ул чакта Казанда патша бар иде, 7054 нең җәендә, патша буларак түгел, әсир кебек тотыла һәм бик нык саклана иде, аны үз кешеләре белән йөрергә каладан да чыгармыйлар иде…»175. Хикәя кеше ышанмастай хәбәрләр белән тулы: «Алар патшаның горурлыгын, бүләкләрен, игелеген бернигә куймыйлар, алларындагы аның көмеш һәм алтын савытларын урлыйлар, йөрәген яралыйлар, явызлар, бер сүз әйтсәң дә, алар, чи ит күргән ерткычлар сыман, сарыкны яисә кәҗәне суйгандай, кылычлары белән кисәрләр иде»176. Дини елъязмачы хыял җимешләрен кызганмый өләшә: «Һәм казаннарның золымына юлыкканын аңлаган патша кайгырды, елады, үз дине кушканча Ходайга ялварды, шулай ук рус изгеләрен дә ярдәмгә чакырды һәм әрәмгә үлүдән котылу юлларын эзләде»177. Йомгаклау рәвешендә мондый юллар җиткерелә: «Ләкин Ходай ихтыярыннан башка патшаларга әҗәл килми… билгеләнгән көннән алда беркем дә кешене үтерә алмый»178.
Авторның хыял җимешләрен алып ташласаң, күңелдә барыбер хөкүмәтнең зәгыйфьлеге хакындагы тойгы кала: Шаһгали тәхеттә бары бер ай утыра179.
Сафа Гәрәй Нугай хөкүмәте белән килешү төзи дә, үз карамагына шактый ук хәрби көч алып, Казан тәхетен кире кайтарырга дип юнәлә… Шаһгалинең зәгыйфь хөкүмәте аңа бернинди дә каршылык күрсәтә алмый, һәм рус фиркасе, мөгаен, Шаһгалинең 4000 ле гвардиясен үз вакытында калага кертмәвенә бик нык үкенгәндер.
Саклар һәм яклар кешеләре булмаган ханга Казаннан качып китәргә туры килә. Бу хакта хәбәр алганнан соң, рус хөкүмәте озак вакыт аның кайда икәнлеген дә белми: аны йә Казан җире чиге аша, йә Нократ ягыннан кайтыр дип көтәләр, каршылау өчен төрле тарафларга чапкыннар җибәрәләр. Соңыннан гына Шаһгалинең Казаннан Идел буйлап түбән таба көймәгә утырып качуын беләләр; Иделдә ул Касыйм татарларын очрата, һәм алар аны рус чигенә кадәр ат белән илтеп куялар. Шаһгали Касыймда төпләнә.
Казанга бернинди каршылыксыз-нисез Сафа Гәрәй хан керә.
Сафа Гәрәй. Үтәмеш Гәрәй. Сөембикә. Кузычак углан хөкүмәте
Н. П. Загоскинның гадел белдерүенчә, «яңадан патшалык итү террордан башлана»180. Чура бәк Нарык, Кадыш бәк, Баубәк бәк һәм бүтән Русия белән берлек тарафдарлары үтерелә181. Сентябрьдә Мәскәүгә яңа мөһаҗирләр килә – алар арасында бәкләрдән Колыш, Терегул (Тәңреколы), Бурнаш, Нарык уллары һәм башкалар – барысы 76 кеше. Яңа хөкүмәтне Кырым татарлары төзи.
1531 елдан бирле унбиш ел буе эшләп килгән рус фиркасе тар-мар ителә. 1535 елдан 1545 елга кадәр ун ел буе үз кулында хакимиятне тоткан Шәрык фиркасе өстенлек алуга ирешә. Рус партиясенең сәясәте җиңелеп, Гәүһәршад ханәкә һәм Булат Ширин белән Чура Нарык бәкләр төркеме юк ителә… 1530 елдан 1546 елга кадәр Казанда ике сәяси төркем арасында аяусыз көрәш бара. Төркия белән берлек тарафдарлары җиңеп чыга. Ун ел дәвамында идарә иткән катнаш хөкүмәт 1545 елда сәяси мәйданнан китә. Булат бәккә карата эзәрлекләүләр Шәрык фиркасенең җиңелүенә китерсә дә, ике омтылыштан соң ул хакимиятне кайтарып ала, һәм нәтиҗәдә җиңү милләтчеләр кулында кала.
Сафа Гәрәйнең тәхеткә утыруына үч итеп, рус хөкүмәте Казан җирләренә барымта оештыра. Воеводалар Зөя тамагына кадәр килеп, берникадәр авылны талыйлар һәм яндыралар. «Күп кенә Казан җирләрен алып, 100 чирмеш кешесен Мәскәүгә алып киттеләр»182. Ләкин Казанга һөҗүм итәргә батырлыклары җитми. Казан ханлыгы белән рус хөкүмәте арасында, Сафа Гәрәйнең икенче мәртәбә хакимлек иткән чагындагы кебек үк, тынышып яшәү мөгамәләләре урнаша. 1549 елның мартында Сафа Гәрәй хан кинәт үлеп китә. Аңа әле кырык ике генә яшь – көче, сәламәтлеге ташып торган чак була… «Казан елъязмачысы» н төзүче бу көтелмәгән үлем уңаеннан әкият иҗат итмичә түзә алмый: «Ике ел патшалык иткәннән соң, каһәрләнгән җанын үзеннән куып чыгарды. Ходайдан язмыш шул! Аны кылыч һәм сөңге үтермәде (ә бит яу кырында күпме үлем яралары алган иде), ә исерек килеш кулын һәм йөзен юганда таеп китте дә юынгычка башы белән бәрелде һәм җиргә ауды, бөтен гәүдәсе зәгыйфьләнде, аны тотып калырга өлгермәделәр. Һәм шул сәбәпле шул ук көнне үлде, коелган христиан каны үтерде, дип сөйләделәр»183. Бу хәбәрне ялганнан араласак, ханның кинәт үлеп китүе аңлашыла. Ә исерек килеш таеп егылуы «Казан елъязмачысы» авторының ялганы булырга тиеш, чөнки ул, казаннарга килгән бәлаләрне һәм бәхетсезлекләрне тасвирлаганда, һәрвакыт каһкаһә белән берәр төрле кеше ышанмастай вакыйгалар уйлап таба.
ХVI гасырның Кырым тарихчысы Мостафа әл-Җәннәби мәрхүм ханның эшчәнлегенә болай бәя бирә: «Сафа Гәрәй хан олуг һәм кодрәтле падишаһларның берсе иде. Ул егерме җиде ел дәвамында идарә итте; аның дәверендә дәүләт мул яшәде, аның җиңүләр яулый торган кылычы сакта булганда биләмәләре чәчәк атты»184.
Сафа Гәрәй үлүгә, тәхеткә кемне күтәрү мәсьәләсе янә көн тәртибенә баса. Ханның берничә хатыны була. нугай бие Йосыфның рус хөкүмәтенә язган хатларыннан күренгәнчә, 1546 елда Сафа ханның хатыннары Нугай олысында кышлый185. Бер хатыны нугай бие Шәех Мамайның кызы була, һәм 1535 елда ул ире белән Казанга кире кайта186. Икенчесе – Җангалинең тол хатыны, нугай бие Йосыфның кызы Сөембикә. Сафа Гәрәйнең тагын бер хатыны булуы билгеле, соңрак аңа Шаһгали өйләнә (1551)187.
«Казан елъязмачысы» Сафа Гәрәйнең биш хатынын саный. Ләкин бу исемлекнең дөреслегенә ышану кыен. Без биредә Шәех Мамай кызын күрмибез, ләкин монда Себер һәм Әстерхан ханәшләре, Кырымдагы Ширин ыруыннан бикә, рус кәнизәге – «кайсыдыр шөһрәтле кенәзнең кызы» телгә алына. Исемлекне Сөембикә төгәлли.
Сафа Гәрәйнең берничә улы була, аларның өчесе инде балигъ, ә берсе – Сөембикәдән туганы – сабый. Балигъ булганнардан ике солтан – Мөбарәк белән Бүләк – Кырымда, Сәхиб Гәрәй хозурында яши, өченчесенең – рус кәнизәгеннән туган угланның – тәхеткә хокукы булмый. Төпчек Үтәмеш 1546 елда туа. Тәхеткә варислык мәсьәләсе шактый чуалчык була. «Казан елъязмачысы» на ышансак, төрле йогынтылы төркемнәр үзара көрәшкән: «Падишаһ үлгәннән соң, Казанда зур фетнә чыкты… казаннарның кечеләре патшалыкны сакларга әмер ителгән олыларны тыңларга теләмәде һәм буйсынмады; пыран-заран килделәр; һәрберсе Казанда идарә итәргә теләде, шуның өчен бер-берсен үтерделәр, кайсылары Казаннан Мәскәүгә качты, патшага хезмәт итәр өчен»188.
Мөхәммәд Риза «Әссәб әс-сәйяр» дә хәбәр иткәнчә, Сафа хан үлгәннән соң, казаннар, тәхетне Бүләк солтанга тәкъдим итеп, Кырымга илчеләр җибәрә, ләкин Кырым ханы Сәхиб моңа риза булмый һәм солтанны зинданга яптыра189. Мөхәммәд Риза Сәхиб ханның казаннар тәкъдиме турында Истанбулга хәбәр итүе турында да яза. Аның сүзләренчә, Сәхиб хан төрек солтанының Казанга Дәүләт Гәрәйне билгеләвен тели. Миңле Гәрәйнең оныгы, Мөбарәк Гәрәйнең улы Дәүләт бу вакытта төрек солтаны хозурында яши, һәм Сәхиб аны үз урынына хан итеп күтәрүләреннән курка. Ул, янәсе, Дәүләт Казанга килергә дип юлга чыккач, аны Кырымда харап итәргә тели. Сәхиб хан, Мөхәммәд Риза сүзләренчә, үз тозагына үзе эләгә. Төрле сәбәпләр аркасында Сәхиб ханга ачулы булган төрек солтаны, чыннан да, Дәүләтне Казан ханы итеп билгели, ләкин сүздә генә. Асылда, ул аны Кырым ханы тәхетенә тәгаенли. Дәүләт Кырымга килә дә Сәхибне бәреп төшерә190. Рус чыганаклары да Сафа хан үлгәннән соң, казаннар «Кырымга күпсанлы илчеләрнең ярдәм сорап» баруларын яза. Бер илчелек – «Урак ишләре белән» – руслар кулына эләгә191.
Шулай итеп, Сафа хан үлгәннән соң, тәхеткә Кырымда яшәүче Бүләк солтан сайлана, ләкин Сәхиб хан моңа ризалык бирми, бу урынга Истанбулда яшәүче Дәүләт солтанны куяр өчен, Төркия солтаны Сөләйман Канунидан фатиха сорый. Бүләк солтан кулга алына һәм Инкирмән зинданына ябыла. Бу вакыйгаларны Кырымның ХVIII гасыр тарихчысы Сәед Мөхәммәд Риза тәфсилләп тасвирлый: «Сәхиб Гәрәй, әлбәттә, үз тәҗрибәсеннән чыгып, Гәрәйләр йортының Истанбулда яшәүче һәр әгъзасы тәхеттә утырган ханның көндәше вә алмашы икәнне белә. Ул ханлык иткән дәвердә Истанбулда җияне Дәүләт яши. Ул үги әтисе һәм абзасы Сәгадәт Гәрәй белән киткән була һәм бераздан төрек солтанының күңелен яулый. Сәхиб Гәрәйгә ничек тә ул кешенең төрек солтаны хозурыннан китүе кирәк була. Бәлки, ул аны юк итәргә дә теләгәндер. Шуңа күрә ул Дәүләт Гәрәйне Казан ханы итеп билгеләү тәкъдимен ясый, чөнки Сафа Гәрәй вафатыннан соң Казан тәхете буш тора, ә мәрхүм ханның уллары Бүләк Гәрәй белән Мөбарәк Гәрәйне ул Инкирмән зинданына яптыра. Истанбулда Сәхибнең мәкерен аңлап, шул тозакны Кырым ханының үзенә каршы файдаланалар. Аңа Дәүләт Гәрәйне Казан ханы итеп билгеләү турында фәрман җибәрәләр һәм шул ук вакытта, ул үзе Кырымнан китеп торсын өчен, Жанэ дигән фетнәчел бер чиркәс кабиләсенә каршы яуга чыгарга кушып, тагын бер фәрман юллыйлар. Сәяси ниятләре тормышка ашканга куанып, хан үзенең бер татар урдасы белән Таман кичүе аша чыгып яуга китә. Ә бу вакытта аның урынына хан итеп билгеләнгән Дәүләт Гәрәй, янәсе, Казанга тәхет биләргә дип юлга чыга… Дәүләт Гәрәй корабка утырып Аккирмәннән Гизләүгә (Евпатория) килә, Балаклавага аның яраны Канбирде килеп төшә һәм, Бакчасарайга барганда, Инкирмән зинданыннан Бүләк Гәрәй белән Мөбарәк Гәрәйне азат итә. Аннары Сәхиб Гәрәйгә гаскәре дә хыянәт итә, ә үзе үчле Бүләк Гәрәй тарафыннан буып үтерелә…»192 Соңыннан Бүләк «Дәүләт Гәрәй кулыннан үлә»193.
Казан ханнарының Нугай нәселе белән туганлык бәйләнешләре:

Дәүләтнең Кырымда хан тәхетенә менүе һәм Сәхиб ханның үтерелүе 1551 елда була. Казанда бу ызгыш-гауганың нәтиҗәсен көтеп тормыйлар, Бүләк солтанның Казанга килмәячәге ачыклангач, 1549 елда Сөембикә ханәшнең улы кечкенә Үтәмешне хан итеп куялар. Ул балигъ булганчы, ханәшне аңа күз-колак булып торырга дип билгелиләр.
Хөкүмәттә шул ук кешеләр – Кырым татарлары кала. Аны Сафа хан вакытында хан чирүен тәшкил иткән Кырым гарнизонының башлыгы Кузычак углан җитәкли. Дәүләтнең югары вазифасын биләгән шәхеснең бер үк вакытта хан чирүен дә җитәкләве Сөембикә дәверенең бер үзенчәлеге – яңа хөкүмәтнең кораллы көчләргә таянуы турында сөйли ул үзенчәлек. Мөгаен, дәүләттә хөкүмәт таяна алырлык һәм ярдәм көтәрлек бүтән катлаулар булмаган.
«Казан елъязмачысы» авторы үзенең тәкъвалыгына карамастан бу вакыйгага «Кузычак угланның ханәш белән уйнаш мәхәббәте турында» дигән бүлек багышлаган. Ул анда Кузычак угланны Сөембикәнең сөяркәсе буларак сурәтли194. Бу хәбәргә ышанмаска нигез бар, биредә тарихи фактны түгел, ә бетмәс-төкәнмәс фантазиягә ия булган авторның гадәти ялганын җиңел күрергә мөмкин. Сөембикәнең үз сөяркәсен хакимлек итәргә чакыруы гайре табигый хәл. Эш киресенчә булырга тиеш: Үтәмешне хан итеп нәкъ менә хан чирүе игълан иткән, һәм Кузычак хакимиятне Сөембикәгә тапшырган. Кырымнарны тәхеткә 1546 елда Сафа хан ук якынайта, һәм идарә һәмишә алар кулында кала. Бу очракта Кырымда яшәүче Бүләк солтанны хан итү омтылышы да аңлашыла. Әлеге омтылыш барып чыкмагач, Кырым чирүе, үзенең тоткан урынын саклау өчен, сабый Үтәмешне тәхеткә күтәрә. Сөембикә идарәсе кырымнарга таянган Сафа Гәрәй хакимиятенең табигый дәвамы була; аерма шунда: ул чакта дәүләт белән гайрәтле Сафа хан идарә итсә, хәзер, хан булып сабый Үтәмеш саналганда, кырымнарның әһәмияте тагын да арта. Казанда чит дәүләт кешеләреннән торган хөкүмәт мәйдан тота.
Хөкүмәтнең хәрбиләшүе дәүләткә янаган куркыныч көч аркасында үз-үзен аклый. Руслар тарафыннан һөҗүмне даими көткәнлектән, Казан ханлыгын хәрби яктан яңадан көчәйтергә тырышу аңлашыла. Ләкин бәла шунда: Сафа ханның хәрбиләшкән соңгы хөкүмәте һәм шул үзенчәлекне тулысынча диярлек үзенә кабул иткән Сөембикә хөкүмәте җирле халыктан җыелган гаскәргә түгел, ә ялланган чит ил чирүенә таяна. Чит ил кешеләренең золымы халыкта һәрвакыт ризасызлык уята, хәрби режимны халык һәрвакыт авырсынып кабул итә, шуңа да яңа хөкүмәтнең илдә абруе булмавы табигый.
1549 елда яңа хөкүмәт Бакшанда исемле илчене Үтәмешнең тәхеткә утыруы турындагы рәсми хәбәр белән Мәскәүгә җибәрә. Рус хөкүмәтенең бик тә сугышчан ниятләр белән рухланган чагы була бу. Сафа Гәрәй хакимлек иткән соңгы елда ук руслар Казан ханлыгына һөҗүм итмәкче була, ләкин уңышка ирешә алмыйлар. Яңа гына балигь дип һәм патша (аңарчы ханнарны гына «патша», ягъни «царь» дип атаганнар) дип игълан ителгән Иван IV 1548 елның ахырында Казан җиренә яу башлый. Шуннан соңгы яулар кебек үк, моның рухландыручысы да митрополит Макарий була. Бу – шул 1536 елда Новгородта архиепископ чагында төрмәдәге хатыннарны чукындырган адәм, рус чыганаклары патша «митрополит белән бергә сугыш башларга уйлады»195 дип хәбәр итәләр. Яшь хөкемдар, шулай итеп, митрополит Макарий башында туган киң колачлы ниятләрне тормышка ашыручы була.
Рус гадәте буенча, яуга әзерлек соңга кала, һәм патша Владимирдан Түбән Новгородка гыйнварда гына кузгала, аннары, тупларын алып, 2 февральдә Идел буйлап юлга чыга, ләкин ике көн үткәндә алар әле Работокта гына була: «Ходайның ихтыяры белән көннәр бик тә җылытты, бөтен җир җебеде, Иделдәге бозны су каплады һәм туплар, һәм мылтыкларның күбесе суга батты, күп елга суы боз өстенә күтәрелде, беркемгә берничек тә бозга басу мөмкин булмады; һәм күп кешеләр боз астына китте…»196. Рус гаскәре Работокта «юл уңаен көтеп» өч көн тора, ләкин тиздән яз килүен искә алып, яубашлары кире борылырга карар кыла. 10 февральдә патша Түбән Новгородка кайта, ә 7 мартта инде башкалада була. Шаһгали белән В. Воротынский җитәкчелегендә Касыймнан чыккан гаскәрнең юлы уңышлырак дәвам итә. Әлеге чирү Цивиль елгасы тамагында патшаның җәяүле гаскәре белән кушыла һәм Казанга килеп җитә. Ләкин ул Түбән Новгородка кайтарылган тупларсыз бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмый. Руслар «Казан каласы янында сугышып җиде көн торалар», Хаҗик баһадирны әсирлеккә алалар, ләкин Русиягә кайтырга мәҗбүр булалар. Иван IV нең Казанга явы шулай уңышсыз тәмамлана; аны дөрес итеп оештыра алмыйлар.
Алдагы кышта рус хөкүмәте яңа яуга җыена – бу юлы инде Үтәмеш белән Сөембикәгә каршы. Сугыш 1550 елның гыйнварында башлана, рус гаскәре Түбән Новгородтан кузгалып китә. Яуга Шаһгали белән рус хезмәтендәге Әстерхан солтаны Ядегәр дә катнаша. Узган сугыштагы шикелле, хөкүмәт патшаның үзен дә яуга барырга мәҗбүр итә, аның катнашуы гаскәрнең сугышчан рухын күтәрергә тиеш була. 12 февральдә руслар, Казанга килеп җитеп, камау эшенә керешәләр. Туп ядрәсе тиеп, Сафа Гәрәй ханның улы (ихтимал, марҗа кәнизәктән туган улыдыр. – Тәрҗ.) һәм Кырым бәге Чәлбәк үлә. Әмма бик иртә яз башлана: «Туктаусыз яңгырлар явып, көннәр җепши, җылына; кечкенә елгаларда боз кузгала»197. Карлар эреп, юлларның җебүе аркасында руслар шәһәрне камауны туктатырга мәҗбүр була, 25 февральдә патша Казан яныннан китә… Яу руслар өчен бик уңышсыз була, бик зур чыгымнар сарыф ителсә дә, бернинди файда китерми. Ләкин казаннар да русларга ябырылу өчен уңайлы очрактан файдалана алмыйлар: дошман гаскәре артык зур, ә Кырым чирүе аз санлы була. Казаннар сакланалар гына, һөҗүм итмиләр һәм дошманны эзәрлекләмиләр.
Һөҗүмне кире каккач, Сөембикә белән Кузычак углан хөкүмәте бер ел буе тыныч кына ил белән идарә итә. Хәлләр 1551 елда мөшкелләнә: соңгы ике яуның уңышсыз төгәлләнүеннән сабак алган рус хөкүмәте яңача эш итәргә җыена. Шуның белән Казан ханлыгы тарихының гадәти агышы бетә, ханлыкның һәлакәткә бару дәвере башлана. Аңа без аерым бүлек багышларбыз, хәзергә исә кайбер сөземтәләр чыгарыйк.
Рус-Казан сугышлары ахырында төзелгән килешүләрдән һәр ике тарафның да нәрсәгә омтылуы күренеп тора. Ханлыкның иң куәтле чагында, 1445 елда, казаннар рус мәмләкәтенә ясак салу белән канәгатьләнәләр; 1521 елда Мәскәү тагын «борынгы заманнардагы тәртип буенча», ягъни Бату хан дәверендәге сыман ясак түләүне үз иңенә ала. Русия өстеннән хакимиятләре хәттин ашкан чакларда да татарлар нибарысы ясак түләтү белән генә чикләнәләр; рус дәүләтенең сәяси мөстәкыйльлегенә дә, рус кенәзләренең хакимиятенә дә, аларның хәрби көчләре оештырылышына да, диннәренә дә, телләренә дә беркайчан да кул сузмыйлар. Олуг Мөхәммәд заманында Казан хөкүмәте Мәскәүне буйсындырып, даими рәвештә ясак түләтеп торырга гына һәм татар бәкләрен, солтаннарын аерым рус җирләренә хуҗа итеп утыртырга гына тырыша; бу омтылышларның соңгысы тора-бара юкка чыга.
Русия дә ул дәвердә күпкә өмет итми. Иван III вакытында үз бәйсезлеген танытырга һәм ике дәүләт арасында сәяси тигезлеккә омтыла. Рус хөкүмәте ханлык белән рус җире арасында барышлык, берлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырыша. Ул шулай ук тоткынлыкка эләккән һәм Азия базарларында күпләп сатылган рус әсирләренең язмышын кайгырткан, аларны азат итәр өчен талпынган. Дәгъвалар бары тик икътисади өлкәгә генә караган. Соңрак, Василий III дәверендә, Казан ханлыгы өстеннән формаль суверенитет урнаштыру теләге уянган. Мондый теләк русларга карата казаннарга да хас булган. Ләкин хан хакимиятен рус патшасының хакимияте белән алыштырырга рус хөкүмәте бу вакытта әле омтылмый. 1530 елда рус илчеләре казаннарга болай белдерә: «Хөкемдарыбыз сезгә әйтергә кушты: «Әгәр дә патшагыз безгә тыңлаулы булса һәм сүзендә торса, мин нигә аның Казанда утырмавын телим әле?»198. Үзенең Казан өстеннән суверенитет урнаштыру дәгъвасын рус хөкүмәте беренче тапкыр 1537 елда яулау «хокукы» белән нигезләргә тырыша, тик ул чакта да әле ул Казан ханлыгын юк итәргә җыенмый: 1546 елда хан итеп Шаһгалине игълан итә. Казан ханлыгын рус дәүләтенә аның бер аерылгысыз өлеше сыйфатында кушу хакында Иван III дәверендә дә, Василий III һәм Иван IV нең сабыйлык вакытында да сүз була алмый. Рус хөкүмәте ханлык өстеннән суверенитет турында гына белдерә. Бу очракта илне башында хан торган һәм автономия (мохтарият) хокуклары булган дәүләт итеп күз алдына китерәләр. Мәскәү хөкүмәте идеологиясендә борылыш соңрак була.
Шулай итеп, Казан ханлыгының хөкүмәте беркайчан да рус дәүләтен яулап алырга омтылмый; ул бары тик Мәскәү белән Казан арасында салым мөнәсәбәтләре генә урнаштырырга тели. Казан ханлыгы тарихының беренче дәверендә, Мөхәммәд, Мәхмүд, Хәлил һәм Ибраһим ханнар идарә иткән вакытта да, Сәхиб һәм Сафа ханнар тәхет тоткан өченче дәверендә дә хөкүмәтнең максаты шундый була. Иң зур җиңүләргә ирешкән чакларда да – бөек кенәз Казан ханына әсирлеккә төшкәндә һәм Казан гаскәре рус башкаласының капкалары төбендә торганда – бу сәясәт үзгәрми. Мөхәммәд Әмин һәм Шаһгали идарә иткән икенче дәвердә һәм Җангали белән Шаһгали тәхеттә утырган өченче дәвердә Казан хөкүмәте рус җиреннән ясак алу дәгъвасыннан ваз кичә һәм ике дәүләт арасында тулаем тигезлекне таный. Рус хөкүмәте дә 1540 елларның ахырына кадәр Казан ханлыгын тар-мар итәргә омтылмый; башта ул Казан ханлыгыннан үзенең бәйсезлеген танытуны теләсә, соңрак рус патшасының Казан ханы өстеннән югары хакимиятен танытырга омтыла.
Казан белән Мәскәү арасындагы сугышларны ике яктан да яулап алу сугышлары дип санарга ярамый. Казан гаскәре рус дәүләтенең эчке өлкәләренә өч тапкыр – 1439, 1445 һәм 1521 елларда үтеп керә, ләкин бу яуларда рус җирләрен Казан ханлыгына кушу максаты булмый. Рус хөкүмәте Казанга озакка сузылган биш яу оештыра – 1469, 1487, 1506, 1524 һәм 1530 елларда (без 1478, 1523 һәм 1545 еллардагы һөҗүмнәрне, 1537 елгы гамәлгә ашмаган яуны һәм Иван IV нең 1549 һәм 1550 еллардагы кыска вакытлы яуларын санамыйбыз), бу сугышлар да Казан ханлыгын рус дәүләтенә кушу максатын күз алдында тотмыйлар.
Гадәттә, Казан ханлыгын басып алуның башын Васильсурскига нигез салыну белән бәйлиләр. С. М. Соловьёв болай дип яза: «Васильсурскины салып, Василий Казан ханлыгын тулысынча яулауга беренче адымны ясады. Аның улы Иоанн, күрербез ки, Свияжскины салуы белән икенче адым ясаса, өченчесе Казанның үзен алу булыр»199. Өр-яңа әдәбиятта мондый сүзләр бар: «ХV – ХVI гасырларда Мәскәүдә безне дәүләт сәясәтенең борынгы Шәрык мәмләкәтләре ысулын хәтерләткән тагын бер үзенчәлеге шаккатыра. Ассирия һәм Фарсы илбасарлары кебек, Мәскәү коручылары да, яңа җирләрне биләргә әзерләнгәндә, иң әүвәл чик буенча яки хәтта дошман җирендә үк дәһшәтле кальгалар салып куйганнар. Шул рәвешле, Иван III 1492 елда, фин ярларын яуларга әзерләнеп, Нарвага каршы Ивангородны кора. Алтмыш алты ел үткәч, аның оныгы Грозный бу яулауны башлый. Иван III нең варислары шундый ук ысул белән Казанга якынлашалар. Василий III Васильсурскины сала. Иван IV – Свияжскины (Зөяне)»200. Ләкин бездә табигый сорау туа: Ивангородны дошман һөҗүменнән саклану өчен салмадылармы икән? Ә Васильсурскига килгәндә, аның Казан ханлыгын яулауда беренче адым булуын кире кагарга туры килә. Васильсурск белән Зөяне чагыштыру урынсыз. Васильсурск беркайчан да хәрби база булмый, һәм рус яуларында аның әһәмияте бик кечкенә. Аны көтелмәгән һөҗүмнәрдән саклану өчен салалар. Елена Глинская хөкүмәте тарафыннан Казан һәм Кырым чик буйларында салынган Буй, Балахна, Мокшан, Пронск кебек кальгаларның да вазифасы шундый була. Васильсурск та Иделдә чик буе форпосты ролен үти. Ул саклану һәм күзәтчелек итү өчен салына, һөҗүм иткәндә аның әһәмияте булмый. Казан ханлыгын яулап алу хакындагы фикер дә ул замандагы рус җәмгыятенә шулкадәр ят тоела, Васильсурскины салганда, Казан җиренең аз гына өлешен басу да Мәскәүдә Василий III гә карата җитди ризасызлык тудыра һәм рус руханиларының башлыгы митрополит Даниил гына күпләргә аңлаешсыз булып калган илбасарлык ниятләрен сак кына телгә ала. Профессор Виппер әйткән ысулны соңрак, Иван IV дәверендә генә куллана башлыйлар, һәм аның үрнәге нәкъ менә Зөяне (Свияжскины) салу була.
Мәскәү белән Казан арасындагы унөч сугышның җидесен руслар башлый (1467, 1478, 1487, 1530, 1545, 1549, 1550 елларда), ә алтысын – казаннар (1439, 1445, 1505, 1521, 1523, 1536 елларда). Шул рәвешле, Казан ханлыгын Русиягә каршы илбасарлыкта гаепләргә ярамый. Идел буенда кабынган сугышларда Русиянең гаебе Казанныкыннан ким түгел.
Казан ханлыгының хәрби тарихы шушы дәверләргә бүленә:
I дәвер (1438–1487 еллар): 1) Олуг Мөхәммәднең ханлык итүе, 1439 һәм 1445 еллардагы яулар; 2) тынычлык дәвере – Мәхмүд һәм Хәлилнең ханлык итүе, 1446–1466 еллар); 3) Ибраһим һәм Галинең ханлык итүе, 1467–1469, 1478 һәм 1487 елларда ватанны саклау сугышлары.
II дәвер (1487–1521 еллар): тынычлык дәвере, Мөхәммәд Әмин, Габделлатыйф һәм Шаһгалиләрнең ханлык итүе (1505–1507 еллардагы бәрелешләрне санамаганда).
III дәвер (1521–1550 еллар): 1) Сәхиб һәм Сафаның ханлык итүләре, 1521 һәм 1523–1524 еллардагы һөҗүмнәр; 2) фиркаләр көрәше, Җангали, Сафа, Шаһгали һәм тагын Сафаның ханлык итүе, 1530, 1536 һәм 1545 еллардагы сугышлар; 3) рус ябырылышларының башы, 1549 һәм 1550 еллардагы яулар.
I дәвердә дәүләт көчле һәм кодрәтле була, II дәвердә илне русның Идел буе белән бәйләгән сәүдә мәнфәгатьләре өстенлек ала, шуның аркасында дәүләт чит ил протектораты астында кала; III дәвер – милли үзаңның, фанатизмның һәм патриотизмның үсеш дәвере. Аннары чит ил кысуы көчәя, һәм дәүләт илбасарлар кулыннан һәлак була.
IV бүлек
Казан ханлыгының тар-мар ителүе
(1551–1556)
Рус хөкүмәтенең яулап алу сәясәте
1540 елларның азагына кадәр русларның сәясәте Казан ханлыгы җирләрен басып алуга юнәлтелмәгән иде әле. 1540 еллар ахырында кискен борылыш ясала, һәм рус хөкүмәте Казан ханлыгы җирләрен яулап алып рус дәүләтенә кушу фикеренә килә. Моңа бәйле рәвештә Русия-Казан мөгамәләләре бөтенләй үзгәрә, һәм русларның империя төзүгә китерергә тиешле чын мәгънәсендәге басып алу сугышлары башланып китә. 1549 һәм 1550 еллардагы яу белән барулар беренче уңышсыз адымнар гына була әле, алар Казан тарихының агышын үзгәртеп, яңа юлга сала алмыйлар. Беренче хәрби җиңелүләр басып алучыларның күңелен суындырмый, рус белгечләре яңа кампаниянең акылга муафыйк планын әзерли, дәүләт эшлеклеләре ханлыкны рус мәмләкәтенә кушу, яңа җирләрне идарә итү җаен уйлап куя. Казан ханлыгы халкы бәйсезлек өчен, Казан дәүләтен исән калдыру өчен көрәшергә мәҗбүр ителә… Рус хөкүмәте Казан ханлыгына чын афәт янарлык хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнеп беткән вакыттан ханлык тарихының соңгы дәвере башлана.
Казанны яулап алу уе иң элек диндар башларда туа, баскыннарның идеологиясе бүтән милләттәге һәм расадагы кешеләрне күралмас дәрәҗәдәге дини фанатизмга барып тоташа. Руханилар, рус җәмгыятенең иң укымышлы өлеше булганлыктан, татар изүен барысына караганда да авыррак кичергән. Татарлар өстен дәвердә башкалар белән чагыштырганда җиңелрәк яшәүләренә дә карамастан, руханилар вәгазь, үгет-нәсыйхәтләрендә, елъязмаларда, изгеләр тормышы турындагы һ. б. әсәрләрендә, ул изүне кичерә алмыйча, барысыннан да күбрәк сыкраналар. Русларга изелү камытын кигергән татарлар белән Казан ханлыгының халкы арасындагы аерманы дин әһелләре күрми дә, белми дә. Аларның уенча, Казан халкы – шул ук «денсез, кабахәт татарлар». Шуңа күрә дә, руслар аякка басу белән үк, руханилар даирәсендә элеккенең үчен кайтару, ят диндәге мөселманнар белән исәп-хисапны өзү фикере туа. Гадәти шартларда хәерхаһлы һәм ныклы була алган халыкара мөнәсәбәтләр дини киртәләр калкып чыгуга ук кискенләшеп китә; русның алыпсатар купецы татар сәүдәгәрен үз ише итеп санаса да, рухани исә аны «поганый» (кабахәт) дип кенә йөртә, аңа карата һичнинди теләктәшлек хисенә урын калдырмый. Шуңа да яулап алу сәясәтенә киная ясаган беренче сүзнең рус чиркәве башында торган митрополит Даниил авызыннан чыгуы һич гаҗәп түгел: ул 1523 елда, рус дәүләтенең киләчәк сәясәтен билгеләп: «Бөек кенәз бөтен Казан җирен яулаячак», – дип белдергән. Рус хөкүмәте аңа колак сала – егерме биш ел узганнан соң, ул рус сәясәтенең нәүбәттәге максатына әйләнә. Рус хөкүмәтенең киң колачлы программасына, шулай итеп, укымышлы руханилар нигез сала.
Бельский, Шуйскийлар һәм Глинскийларның хөкүмәтләре бер-бер артлы алышынганнан соң, 1546 елның декабрендә, митрополит Макарий киңәшен тотып, Иван IV үзенең балигъ булуын игълан итә һәм дәүләт белән идарә эшенә керешә. Чынында исә дәүләт белән идарә итү, ягъни хакимият митрополит Макарий җитәкләгән руханилар кулына күчә. Иван IV нең тарихчысы бу хакта менә нәрсә язган: «Иван III мәктәбенең шәкерте атаклы Макарий (1482 елда туган) 1542 елдан алып митрополит була. Аның йогынтысы белән Иван IV 1547 елда балигъ дип игълан ителә, тик шулай да, аңа күз-колак булып тору өчен, Сильвестр дигән рухани куела. Сильвестр әле алты ел буена (1547–1553) буыны ныгымаган, даһилыгының һәм яхшы, һәм яман якларын ачмаган Грозныйны күләгәдә тота. 1542–1553 елларны нигезле рәвештә дәүләтне чиркәүгә буйсындыру сәясәтенең унъеллыгы дип атарга ярый. Барча үзгәртеп коруларга, тормыштагы барча гамәли мәсьәләләргә дин әһелләре юнәлеш бирә… Мәсәлән, Иван III заманында үзара низаглашып та, инде янәдән берләшеп алган һәм Мәскәүгә хәвеф-хәтәр китереп торган Кырым белән Казанның кыргый чирүләренә каршы көрәшүне руханилар вәгазьләрендә тәре сугышы сыйфатында, яшь патшаның вөҗдан эше рәвешендә икърар итәләр»201. Вакыйгаларның ул чорда ничек аңлатылуын белү өчен, «Царственная книга» га яисә «Казан елъязмачысы» на күз салу җитә. Рус хөкүмәтенең руслар яшәмәгән җирләрдә алып барган яулап алу сугышы – империя төзүгә китерергә тиешле беренче сугыш – чиркәү әһелләренең хәер-фатихасы белән эшләнгән, аның фанатик максаты мөселманнарны христиан диненә дүндерү була. 1550 елгы яу алдыннан ук инде патша «атасы Макарий белән киңәш кора», яуга кузгалган вакытта, «митрополит Макарий һәм дә архиерей Крутицкий Савва бөтен соборны ияртеп Володимерга килделәр, һәм митрополит бөек кенәз Иван Васильевичка дөнья эшенә кузгалырга, ант бозучы казаннар өстенә барырга фатихасын бирде», митрополит армия алдында чыгыш ясый – «боярларга, воеводаларга һәм кенәзләргә, патша чирүенең барча кешеләренә нәсыйхәт укый һәм хәер-фатихасын бирә»202.
Чынында 1547 елдан алып рус мәмләкәте башында торган митрополит Макарий үз заманында гаҗәеп кешеләрнең берсе булган. Әдәбиятны биш бармагы кебек белгән зур гыйлемле язучы булуы өстенә ул күренекле дәүләт эшлеклесе, сәясәт әһеле һәм фикер иясе дә әле. Кайда гына эшләмәсен – чиркәүдәме, әдәби иҗаттамы, җәмәгать эшендәме – митрополит Макарий зур-зур хезмәтләр калдырган, үз халкының мәдәниятенә биниһая өлеш керткән. Ул – бөтен рус чиркәүләренең соборын (җыенын) оештыруда, рус изгеләрен канунлаштыруда башлап йөрүче, борынгы рус әдәбияты энциклопедиясен төзүче һәм күп кенә әсәрләрнең авторы. Аның сәясәт өлкәсендәге тәкъдир ителә торган төп хезмәте Иван IV не патша итеп күтәреп, «Мәскәү – Өченче Рим» идеясен тормышка ашырудан гыйбарәт203.
Митрополит Макарийның Глинскийлар идарәсенә алмашка килгән хөкүмәте Русия тарихында аерым урын алып тора. Ул ил тормышында тирән эз калдырган законнарны гамәлгә куя: беренче Земский соборны җыя, яңа Судебник төзи, халык санын исәпкә алырга омтылыш ясый, төбәкләрдә җирле үзидарә урнаштыра, Русиядә беренче басмаханәгә нигез сала, чит илләрдән һөнәрчеләрне һәм галимнәрне чакырып китертә. Рус тарихында беренче тапкыр Макарий хөкүмәте «рус дәүләтенең патша биләмәсе генә түгел, ә җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртучы билгеле оешма, һәм дәүләт эше ул патша эше генә түгел, ә халыкныкы да» дигән ышаныч белән казгана. Әлеге хөкүмәт вакытында Русиядә дәүләт идеясе зур уңышка ирешә204.
1547–1549 елларда бер билгесез автор, Иван Пересветов дигән исем артына яшеренеп, сәяси проектлар иҗат итә. Иван IV нең дәүләт эшчәнлеге нигезенә менә шушы каләм иясенең сәяси программасы салынган. Митрополит Макарий хөкүмәте белән тыгыз бәйләнгән И. Пересветов тышкы сәясәт эше итеп яңа җирләр яулап алуны таләп итә: «Алпавытлар әдибенә Казан патшалыгы оҗмахтай урын булып тоела («оҗмах дип әйтерлек, теләсә кемгә хуш килерлек җир»), һәм ул оятсыз рәвештә, «мондый уңайлы җирне», хәтта аны Русиянең «дусты дип санасак та», яулап алырга кирәк, дип белдерә. Ә казаннар әнә Русияне гел генә бимазалап торалар – аларның эшен бетерү өчен сылтау эзләп маташасы да юк. Шулай итеп, моннан өч гасыр элек ХVI йөзнең язучысы һәркайсыбызга билгеле тарихи кагыйдәне мәрхәмәтсез рәвештә боза – аңа кадәр «дәүләтне саклау» мәнфәгатьләре Мәскәүнең бөтен сәясәтен тәшкил итсә, Пересветов, «һәркемгә уңайлы җир» ләрне басып алу өчен, «дәүләтне саклау» дигән кагыйдәне сылтау гына итеп калдыра»205. Рус тарихчылары И. Пересветовның боярларга һәм кенәз балаларына каршы күтәрелгән вак алпавытлар – дворяннар даирәсеннән икәнен бик нигезләп исбатладылар…
М. Н. Покровский әлеге заманда барлыкка килгән илбасарлык ниятләренең асылын менә болай ачып бирә: «Дворян публицисты гайрәтле тышкы сәясәткә өнди. Ул яулап алуларны таләп итә. Барыннан да бигрәк – Казанны, ә аннары, гомумән, һөҗүм һәм яулап алу сугышларын… Ул заманның ярлы җирбиләүчеләренә хуҗалык итәр өчен дәүләттән хезмәт хакы алудан башка акча табу чыганагы булмаган. Хезмәт хакын исә бары тик яуларда катнашкан өчен генә түләгәннәр. Шуңа да «әтрәк-әләм яугирләр» яуларда теләп катнашкан. Ә инде яу вакытында талау мөмкинлеге турында әйтеп тә торасы юк. Җирбиләүчеләр шулай ук чит илләрне яулап алу нәтиҗәсендә зур биләмәләргә ия булу турында хыялланган. Казанның Әстерханга кадәр бөтен Идел буе белән яулап алынуы вак дворяннар төркеменең теләк-омтылышлары буш сүз булмавына дәлил, алар сүзенә колак салганнар. Шул ук вакытта без алар мәнфәгатенең сәүдә капиталы мәнфәгатьләре белән тәңгәл килүен дә күрәбез. Әгәр дә алпавытка Казан янында җир кирәк булса, сәүдә капиталы Русиядән Шәрыкка сәүдә юлы вазифасын үтәгән Иделне кулга төшерергә теләгән. Идел буйлап ул заманда Ауропага ефәк һәм анда бик кыйбат йөргән бүтән товарларны илткәннәр. Шулай итеп, сәүдә капиталы алпавытларның кодрәтле теләктәше булган»206.
Яулап алу сәясәте җирбиләүче дворяннарның, руханиларның һәм сәүдә-кәсеп капиталының мәнфәгатьләре тәңгәл килү нәтиҗәсендә туган. Бу сәясәтне беренче булып И. Пересветов ачык рәвештә әйтеп бирә. Рус империясен уйлап табучы да, димәк, ул. Ә аның программасын митрополит Макарий хөкүмәте тормышка ашыра. Хөкүмәт җитәкчесе – 1536 елда Новгородта һәм Псковта төрмәгә утыртылган татар хатыннарын һәм кызларын чукындыручы фанатик, рус чиркәвендәге реакцион юнәлешне ныгытучы, Йөзбашлы соборда рәислек итүче консерватор, рус хөкемдарын патша дип игълан итүче патриот – яулап алу проектларын хуплап каршы ала. Ә бит бу проектларны һич тә фанатик кеше төземәгән югыйсә. И. Пересветовның программасын митрополит Макарийның хөкүмәте тулысынча, хәтта вак-төякләре белән үк кабул итә. Гадәттә, И. С. Пересветовның баш орып язган бу хезмәтен памфлет дип кенә уйлыйлар. Әмма моның белән килешүе кыен: хөкүмәтнең әлеге проектка җитди мөнәсәбәте аның памфлет түгел, ә гамәли программа икәнлеген күрсәтә.
Хөкүмәт Иван IV нең якын кешеләреннән оештырыла. Монда, патшаның «атасы» митрополиттан гайре, тагын патшаның рухание Сильвестр (аны митрополит Макарий Мәскәүгә Новгородтан китертә) һәм затлы нәселдән саналмаган Кострома дворяны А. Ф. Адашев та бар. А. Ф. Адашев ниндидер безгә билгесез шәхси талантлары аркасында шулай күтәрелә алган. И. Пересветов проектларының рус сәясәтендәге, бигрәк тә Русия-Казан мөнәсәбәтләрендәге әһәмияте зур булганга күрә, аларның авторы кем икәнен уйлап карыйк. И. Пересветов программасы митрополит Макарий хөкүмәте тарафыннан һәм соңрак Иван IV нең үзе тарафыннан тулысынча диярлек үтәлүен искә алсак, язучының патша белән хөкүмәткә бик якын торган кеше булганына шик калмас207. Хөкүмәт әгъзалары арасында сыйнфый теләк-омтылышлары ягыннан язучы белән тәңгәл килә торган бер зат бар – ул А. Ф. Адашев, вак җирбиләүче, Кострома дворяны. И. С. Пересветов белән аның проектларын тормышка ашырган А. Ф. Адашев арасында эчке тыгыз бәйләнеш барын күрмәү мөмкин түгел. Мондый бәйләнешне, тәңгәллекне һич тә очраклы дип булмый, шуңа да бу ике зат бер үк кеше түгел микән дигән фикер туа. Бу фараз дөрес булса, Иван IV нең А. Ф. Адашевны кинәт кенә үз янына алуын һәм анысының патшага булган чиксез йогынтысын аңлату җае туар иде. А. Ф. Адашевның тирән акылы, иҗтимагый карашларының киңлеге, әдәби таланты моңа нигез була ала.
1550 еллар ахырында А. Ф. Адашев рус хөкүмәтенең илбасарлык сәясәтен дәвам итү мәсьәләсендә Иван IV белән каршылыкка керә, бу хәл аны И. Пересветов белән тәңгәлләштерү өчен киртә сыман, әмма Казан белән сугыш тәҗрибәсеннән соң А. Ф. Адашевның әлеге мәсьәләгә бәйле карашлары бик нык үзгәргән дип санарга саллы дәлилләрне без алдарак күрербез.
1549 һәм 1550 еллардагы уңышсыз сугышлардан соң рус хөкүмәте үзенең хәрби программасын өр-яңадан карап чыга. 1550–1551 еллар кышында бернинди дә хәрби хәрәкәтләр булмый, хөкүмәт бары тырышып җитди эшкә әзерләнә. Казан ханлыгын Русиягә кушу планын бояр Иван Васильевич Шереметев, Алексей Фёдорович Адашев һәм дьяк Иван Михайловлар төзи. Боларның беренчесе – хәрби белгеч, икенчесе – хөкүмәт әгъзасы, өченчесе – абруйлы дипломат; җәмгыятьтәге урыннары буенча болар өчесе өч катлауга карый: бояр, дворян, дьяк; һәр мәсьәләне болар төрле яклап, төрле ноктадан карап тикшерә алганнар. Бөтен проектларны шушы өч кеше караган, Казан ханлыгына кагылышлы бөтен мәсьәләләрне шушы өч кеше бергә хәл иткән.
Алдагы вакыйгалардан күренгәнчә, Казан ханлыгын яулау өчен, шушындый план корыла: хәрби программа 1) Казан ханлыгының барлык елга юлларын вакытлыча оккупацияләү юлы белән Казанны камап алудан һәм 2) Казаннан ерак түгел (Зөя тамагында) рус кальгасы салудан гыйбарәт була; сәяси гамәлләр программасы шушы пунктлардан тора: 1) Казан тәхетеннән Кырым нәселен бәреп төшерү; 2) рус әсирләрен коллыктан азат итү; 3) Иделнең уң ягын Русиягә кушу; 4) ханны рус калгае (наместнигы) белән алмаштыру. План, хәрби яктан аз көч кулланып, акрын-акрын гамәлгә ашырылырга тиеш була. Ул саклык һәм акыл белән төзелгән, ләкин аннан үз-үзләренә артык ышану да аңкып тора: рус хөкүмәте Кырым нәселенең зәгыйфьлеген дөрес бәяләсә дә, бәйсезлек өчен көрәштә гади халыкның каршылык көчен истә тотмый. Әлеге планны иҗат итүчеләр Зөя өязендә яшәп тә, Казанга карата үзләрен бүтән дәүләттә итеп тоячак кешеләрнең үзләрен ничек тотасын да яки, елганың бер ярында калып, икенче ярның чит дәүләт кулына керүенә риза булган башкаланың нинди хәлгә каласын да исәпкә алмыйлар.
Хәрби программаны тикшерү эшенә күп кенә башка белгечләр дә җәлеп ителгән, алар арасында җирле шартларны яхшы белгән Казан мөһаҗирләре (эмигрантлары) дә була: «Шуннан патша үзенең боярлары белән бергә Казанны нишләтергә икәнен уйлый башлады. Тәүдә үзенә хезмәткә күчкән Казан бәкләрен – кенәз Костровны (Хөсрәү бәк. – Тәрҗ.) иптәшләре белән чакырды. Зөя елгасы тамагындагы Түгәрәк тауга шәһәр салыйм микән, дип уйлады, Казаннан кайтканда, ул урынны патша үзе күргән иде: урыны бик биек һәм шәһәр төзергә яраклы»208. Яңа Зөя кальгасы хәрби база булырга тиеш дип уйланыла: «Һәм патша Зөя тамагында шәһәр корырга карар итте… Һәм шунда патша казнасыннан бик күп азык-төлек, корал, кирәк-ярак җибәрергә булды – кабат барганда, бөтенесе дә әзер торсын»209.
Гаскәрләрнең оешу тәртибе һәм техник коралланышы йә бөтенләй үзгәртелә, йә камилләштерелә. И. Пересветов, Кырым һәм Төркиядән үрнәк алып, утлы корал белән коралланган 20 мең кешелек гаскәр төзүне уйлаган була, һәм 1550 елда хөкүмәт, чыннан да, стрелецларның дворяннар кулы астындагы аерым гаскәрен оештыра.
Стрелецларны җитәкләргә уннан тугыз өлеше төрле төбәкләрдән җыелган дворяннардан гыйбарәт мең кешедән торган аерым башлыклар (офицерлар) куела. Асаба өстенлекләргә ия булган әлеге атаклы меңлек йомышлылар сыйныфының үзәген тәшкил итә һәм феодаль аристократиягә каршы көрәштә аның төп таянычы буларак күзаллана.
Стрелецлар яуда гаскәрнең Патша полкы дигән гвардиясен тәшкил итә. Алар һәрвакыт хәрби әзерлектә, ягъни төрле йомышларны үтәргә әзер торырга тиеш була.
Аларны даими рәвештә кул астында тотар өчен һәм сайлап алынган әлеге алпавытларны мулдан бүләкләү максатында, Мәскәү астында җирләре булмаганнарга патша башкала тирәсендә утарлар өләшә.
Хәрби эштәге мондый үзгәрешләр дворяннарны тәхеткә нык якынайта. И. Пересветовның боярлар һәм кенәз балаларының көчен сындыру нияте шулай тормышка аша: даими гаскәр булдырып, хөкүмәт затлы нәселле аксөякләрдәге хосусый гаскәрләрнең әһәмиятен киметә һәм, кулларына утлы корал тоттырып, даими гаскәр биреп, дворяннарны күтәрә.
Хәрби эшнең техник коралланыш ягы да яңабаштан карала. Дәһшәтле кирмән саналган Казанны җимерттерү өчен, артиллерия көчәйтелә. Көнбатыш Ауропадагы өр-яңа инженерлык казанышлары белән таныш белгечләр чакыртыла, алар, җир астыннан казып килеп, кирмән диварларын шартлатырга тиеш була. 1549 һәм 1550 еллардагы яуларның уңышсыз тәмамлануын исәпкә алып, җитәкчелек кышын сугыш башлау гадәтеннән баш тарта. Әүвәл, игенчеләрне кыр эшләреннән аермас өчен һәм техник яктан җиңеллекләрне истә тотып, кышын гына яу чыга торган булганнар.
И. С. Пересветов программасы буенча гаскәр башында, һичшиксез, патша үзе торырга тиешле. Иванны төрек солтаны Мөхәммәд II Фатих сыман ару-талуны белми торган сугышчан патша итеп күрәселәре килә210. Хөкүмәт программаның бу юлын да үтәргә тырыша – яшь Иван IV не Казанны алу максаты белән оештырылган 1549, 1550 еллардагы һәм соңгы яуга катнашырга мәҗбүр итә. Дөрес, анда патшаның батырлыгы чамалы икәне ачыклана. Әлбәттә, гаскәр белән, асылда, тәҗрибәле яубашлары җитәкчелек итә, ә егерме яшьлек патшаның сугышта катнашуы илдәшләрнең күңелен күтәрү өчен генә була. Яуда Патша полкы белән идарә итүче, ягъни штаб һәм гвардия башында торучы Владимир Иванович Воротынский белән Иван Васильевич Шереметев аерым урын тота. И. Шереметев, күргәнебезчә, яуның хәрби планын төзүчеләрнең берсе була, ә Владимир Воротынскийның борадәре Михаил гаскәрнең төп көчләре – Олы полк белән җитәкчелек итә. Шушы кешеләр – Шереметев һәм борадәр Воротынскийлар – митрополит Макарий хөкүмәте әзерләгән яуның төп җитәкчеләре булалар да инде.
Хәрби программаны үтәргә рус хөкүмәте 1551 елның язында тотына. Русиянең эчендә Зөя тамагы эргәсендә кирмән салыр өчен төзү кирәк-яраклары әзерләнә, һәм аларны язын Идел буйлап салларда агызалар. Бер үк вакытта Казанны камап алу өчен эшләр башкарыла. Апрельдә патша хәрби отрядка Зөя тамагына юнәлергә боера, «ә Нократтан Бәхтияр Зюзинга нократлар белән Камага килергә фәрман җибәрде, аннары патша Идел буйлап өстән, күп казаклар юллады; һәм, яугирләр Казанга һәм Казаннан йөрмәсен өчен Камадагы, Иделдәге, Нократтагы кичүләрне кул астына алырга әмер итте»211. Казан ханлыгының елга юлларын басып алу шулай башлана. Шул ук вакытта Касыйм татарлары чирүен «кыр буйлап» Иделгә, Казаннан түбән өлешенә юллыйлар». Алар анда көймәләр ясап, «Казан җирләрен яуларга» Идел буйлап өскә күтәрелергә һәм Зөя кирмәнендә рус гаскәре белән кушылырга тиеш була212.
17 майда рус отряды Зөя тамагындагы Түгәрәк тауны ала. Казанга җибәрелгән шымчылар руслар өчен бернинди куркыныч күрми: башкалада бернинди хәрби әзерлек күзгә ташланмый. Рус отрядында Казан мөһаҗирләре дә – Костров бәк, Чапкын бәк Отуч, Бурнаш һ. б., барлыгы 500 гә кадәр кеше213, хан тәхетен дәгъвалаучы Шаһгали дә шулар арасында була. 24 майда Зөя тамагы эргәсендә, Казан ханлыгының үзәгендә, рус кальгасы салына.
Рус патшасы исеменнән тирә-яктагы халыкны «Свияжск каласына килергә» чакыралар. Чуашлар һәм чирмешләр рус патшасыннан «аларга яу чапмаска әмер бирүен» һәм «хәерхаһлык кылып ясакны җиңеләйтүен» үтенәләр214. Рус елъязмачылары сәяси коткы таратуның уңышлары турында хәбәр итә – татар булмаган халыклар һәм татарларның үз арасында да (Мөхәммәд Бузубов, Аккөбәк Тугаев һ. б.) Казан ханлыгына хыянәт итүчеләр табыла. Алар рус идарәсен тануларын белдерәләр һәм шуның өчен өч елга салымнардан азат ителәләр, бүләкләр – төрле киемнәр һәм акча алалар215. Зөядә рус воеводалары тирә-як авыл кешеләрен тугрылыкка ант иттерә, антның бер шарты булып рус колларын азат итү була: «Рус әсирләрен һичничек үзләрендә тотмаска, барысын да азат итәргә»216. Рус отрядлары тарафыннан Иделдәге кичүләрне басып алу, әлбәттә, Идел буендагы авылларның тормышына зур зыян сала, чөнки аларның болыннары елга аръягында була: «Җәй дәвамында Тау ягыннан Болын ягына чыга алмадылар». Зөя воеводалары, «Тау ягы кешеләренең» тугрылыгын сынап, аларны тупларсыз гына Казанга һөҗүм итәргә куалар, ә руслар үзләре шул вакытта Сәүдәгәрләр атавына ябырыла. «Казаннар каладан туплар һәм мылтыклар алып чыкты һәм ата башлады, һәм Тау ягы кешеләре – чуашлар белән чирмешләр – котсыз калып качты… Тау ягы кешеләре барысы да качып патша (Шаһгали) хозурына һәм воеводаларга килде». Чуашлар һәм чирмешләрнең сугышта тугрылыгын күзәтергә җибәрелгән рус агентлары: «Тау ягы кешеләре патшага тугры хезмәт итте», – дип, түрәләренә җиткерә217.
Рус хөкүмәте чирмешләр һәм чуашларны сатып алу юлы белән үз ягына аудару өчен ныклап шөгыльләнә. Зөя воеводалары аларны төркем-төркем итеп Мәскәүгә, патша сараена җибәрә, «ә патша аларга хәерхаһлык күрсәтте, үз өстәлендә ашатты һәм эчертте. Бәкләрне, морзаларны һәм йөзбашы казакларны – алтынланган бәрхет киемнәр белән, ә бүтән чуашлар һәм чирмешләрне камчат һәм атлас киемнәр белән бүләкләде, ә яшьләргә постаулар, тиен туннар бирде, ә барысын да патша киендерде-ясандырды, атларга һәм акчага тиендерде… ә патшаның хәерхаһлыгы аларга кимеми, ул аларга, үзенең яугирләренә шәфкать кылгандай, төрледән-төрле бүләкләр өләшә»218. Митрополит Макарий хөкүмәте юмарт бүләкләргә акчаны кызганмый, һәм мондый сәясәт аркасында күп кенә чуашлар, чирмешләр рус ягына күчә.
Русский Временник. – II. – С. 142.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.