Kitabı oku: «Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы»

Yazı tipi:

Русчадан Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе



Худяков Михаил Георгиевич

Очерки по истории Казанского ханства

Перевод на татарский язык

Зайдуллина Ркаила Рафаиловича

Казань. Татарское книжное издательство. 2019

На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Зәйдуллин Р. Р., тәрҗ., кереш сүз, 2019

Саргаймас сәхифәләр

Сталин репрессияләре вакытында һәлак булып, илленче еллар башында акланган булса да, Михаил Худяковның тарихи әсәрләрен совет чорында яңадан нәшер итмәделәр. Чынлыкта ул онытылырга дучар ителгән тарихчы иде. Моңа, минем карашымча, аның төп хезмәте – «Очерки по истории Казанского ханства» әсәрендә татар халкының үткәненә, аның гел сүгелеп, «юлбасарлар дәүләте» дип яманат алган дәүләтенә хәерһахлыгы сәбәпче булды. Безгә бит мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да Казан ханлыгының яулап алынуын «прогрессив күренеш» дип әйтеп тордылар. Ә Худяков үзенең әлеге мәшһүр хезмәтендә татар дәүләтенең җимерелүен коточкыч фаҗига буларак тасвирлый. «Октябрь түнтәрелешеннән соң гына укый-язарга өйрәнгән халыкның, янәсе, шундый югары мәдәнияткә ирешкән дәүләте ничек була алсын?!» Нәтиҗәдә Худяковның әлеге әсәре дә, татар халкының мәдәни мирасына багышланган башка хезмәтләре дә үзгәртеп кору елларында гына дөньяга чыкты. Тарихчының үзе турында да язмалар матбугатта күренде. Алар арасында Фәүзия Бәйрәмованың тәфтишле хезмәте аеруча игътибарга лаек.

Хакыйкать иртәме-соңмы барыбер өскә бәреп чыга ул! 1923 елда ук басылган «Казан тарихы» әсәре (без әлеге очеркларны татарча шулай атарга булдык), ниһаять, берничә мәртәбә рус телендә нәшер ителеп, киң катлау укучы кулына барып иреште. Мәгълүм даирәләр әлеге гүзәл сәхифәләрнең саргаеп, тарих тузанына әвереләчәгенә өмет итсә дә, Худяков тасвирлаган тарих безнең җаһиллек сөременнән томаланган күзебезне ачып җибәрде.

Ун ел элек, театрда очрашкач, остазым Миркасыйм Госманов көтмәгәндә миңа: «Худяковның китабын татарчага тәрҗемә итәргә теләгең юкмы?» – дип сүз кушты. Бу сорау минем өчен башта сәер тоелды. Хәзер бит татар тарихчылары да хезмәтләрен русча яза торган заман. Чөнки аларның кайберләре, үзләре татар булса да, татар телендә язу түгел, сөйләм телен дә белми. Әлбәттә, татар тарихын чит телдә язу да гаеп түгел, хәтта кирәк эш – шул рәвешле ул киңрәк дөньяга чыга, башка илләрдә дә халкың турында мәгълүмат тарала… Ләкин шунысы да мәгълүм: берәр халыкның тарихы турында язарга җыенган чит ил галимнәре иң беренче итеп аның телен өйрәнә, чөнки асыл чыганакларны белү өчен дә, әлеге халыкның рухын аңлау өчен дә бу – табигый хәл.

«Кирәк микән бу эш? – дидем мин Миркасыйм агага. – Хәзер бит русча укый белмәгән татар юк». «Кирәк! – диде ул, аңа гына хас булганча өздереп. – Аны татар теленә тәрҗемә итү безнең бурыч! Михаил Георгиевичның рухына бер дога булып ирешергә тиеш ул!» Бу сүзләргә ничек каршы төшәсең?

Дөрес, миңа кадәр үк әлеге әсәрне татар теленә тәрҗемә итү омтылышы булган иде. Үзем эшләгән «Идел» журналының баш мөхәррире Фәиз Зөлкарнәй китаптан өзекләрне 1990 елда ук берничә санда бастырып чыгарды. Гомере булса, бәлки, ул аны тулысынча да башкарып чыккан булыр иде, тик нишлисең, язмыштан узмыш юк. Телебезнең хасиятен нечкә тойган мәрхүм дустымның әлеге эше дә миңа ярдәм итеп, әлеге игелекле, әмма шактый катлаулы хезмәткә рухландырып торды. Терминология мәсьәләсенә килгәндә, мин Һади Атласиның мәгълүм тарихи хезмәтләренә таяндым.

Әлеге әсәрен язганда М. Худяковның соңрак гыйльми әйләнешкә кергән кайбер чыганаклар белән таныш булмавын да истә тотарга кирәк. Мәсәлән, Шәрифинең (Кол Шәриф дип фараз ителә) «Зафәрнамә»се, Сафа Гәрәйнең поляк короленә язган хатлары. Нәкъ менә шуларда инде мин рус чыганакларында Кощак дип аталган дәүләт эшлеклесенең асыл исеменә юлыктым. Кузычак углан булып чыкты ул. Югыйсә безнең күп язучылар (шул исәптән үзем дә) аны «татарчалаштырып» Кошчак дип исемли иде.

Кол Шәриф, Мөхәммәдъяр кебек шагыйрьләрнең иҗаты белән таныш булмаганга, Худяков Казан ханлыгы әдәбиятын да читләтеп уза. Мондый кимчелекләрне хәзерге көн күзлегеннән караганда тагын да табып булыр иде. Бигрәк тә аның тарафыннан ханлык вакытын татар халкы тарихында алтын чор буларак сурәтләнүен кимчелек дип саныйлар. Минемчә, моңарчы гел хәкарәтләнеп килгән илнең казанышларына сокланып, мөстәкыйль дәүләтнең җимерелүенә әрнеп язуда бернинди дә кимчелек була алмый. Ханлык дигәндә без бәйсезлекне күздә тотабыз бит! Гәрчә Казан ул чакта ук бөтенләй бәйсез булмаган. Әлеге китапны укыганда моның сәбәпләрен һәркем үзе эзләсен. Ләкин, кызганыч, тарих беркайчан да гыйбрәт тә, сабак та бирми шул.

Шунысын да онытырга ярамый: гомеренең төп китабын язганда Михаил Худяковка әле утыз яшь тә тулмаган була.

Әсәрне мин шактый озак тәрҗемә иттем. Ара-тирә телефоннан чылтыратып, Миркасыйм ага мине ашыктырып торды. Аллага шөкер, остазымның вафатына кадәр эшемне төгәлләдем, 2011 елда «Җыен» фонды тарафыннан гамәлгә куелган «Шәхесләребез» сериясендә Михаил Худяковка багышлап чыгарылган китапта ул санаулы укучыга барып та җитте. Рухына бер дога булсын… Аннан соң тарихчының «Татар сәнгате», «Казан татарларында агач архитектурасы» һәм башка мәкаләләрен дә үз телебезгә тәрҗемә иттем.

Шактый вакыт узганнан соң гына ачыкланды: заманында бөек язучыбыз Гаяз Исхакый әлеге китапны төрек теленә тәрҗемә иткән икән. Үз илендә оныттырырга тырышсалар да, Худяковның исеме, ул язган тарих кардәш халык телендә яңгыраган. Бу шулай ук игелекле хезмәтнең беркайчан да эзсез югалмавы хакында сөйли. Яхшылык җирдә ятмый.

Китапның беренче тапкыр нәшер ителүенә тиздән йөз ел тула, әмма Казан ханлыгы тарихын Худяков кадәр җентекләп тикшергән хезмәтнең моңарчы дөньяга чыкканы юк әле. Һәм күләм, һәм сыйфат җәһәтеннән… Яңа фәнни ачышларга, өстәмә чыганакларга таянган шундый әсәрнең хәзерге заман татар тарихчылары тарафыннан язылачагына ышанасы килә. Юл инде үткән гасыр башында ук сызылган бит.

Ркаил Зәйдулла,

тәрҗемәче

Кереш

Казан ханлыгының тарихы күп сәбәпләр аркасында кызыксыну уята. Зур дәүләтнең тарихы буларак игътибарга лаек булса, ул әле гомуми, шәркый һәм рус мәдәниятләренең тарихчылары өчен дә махсус әһәмияткә ия. Нигезендә борынгы мәдәният яткан хәлдә, көчле хәрби идарә урнаштырылганнан соң, әлеге дәүләт бик тиз арада көчәеп китә, әгәр дә Көнчыгыш Ауропаның икътисади үсеше аның өчен уңайлы булса, яшәеше дә озакка сузылыр иде. Казан тарихының барышы күп кимәлдә күрше рус дәүләтенең йогынтысына бәйле, һәм ул ике мәмләкәтнең үзара көрәшен чагылдыра. Боларның берсе күптән урнашкан икътисади мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә тотрыклы хәлдә булса, икенчесе әүвәл бик зәгыйфь, аннары бик тиз үсешкә ирешеп, икътисад өлкәсендә үзара баглы күршесен узып китә һәм, ниһаять, басып та ала.

Казан ханлыгының тарихы – күрше дәүләттән саклану тарихы ул. Шушы хәвеф аның эчке тормышына да биниһая тәэсир итә: икътисади мөнәсәбәтләр дәүләт организмын икегә бүлә, сәясәттә ике агым барлыкка килә. Бер як, тышкы дошманның басымына яраклашып, әүвәл – берлек, аннары ике дәүләтнең шәхси униясе рәвешендә уртак симбиоз булдырырга теләсә, икенче як, үзара тигезлекне танып, тулы бәйсезлек өчен көрәш алып бара. Ике якның әлеге алышы сәяси фикернең һәм дәүләти үзаңның үсешен тәэмин итә; гаҗәеп гыйбрәтле вакыйгаларга сәбәпче була, күренекле эшлеклеләрне тарих мәйданына чыгара – тарихчыларның игътибарын болар җәлеп итми калмаска тиеш. Икътисади яктан көчле дәүләтнең зәгыйфь күршене йоту процессын, ә зәгыйфь мәмләкәтнең исә исән калу өчен көрәшен өйрәнүчеләр өчен Казан ханлыгы тарихы бик шәп чыганак булып тора.

Шәрык тарихчысы, хосусән татар мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен дә Казан ханлыгының үзенчәлекле үсеш тарихы шулай ук кызыклы. Биниһая олы татар дөньясының төньяк-көнбатышындагы урман арасына урнашкан Казан ханлыгын борынгы, җирле мәдәниятле, утрак тормышлы халык тәшкил иткән. Татар мәдәнияте биредә бөтенләй аерым рәвештә – күрше халыкларның һәм чит ил булган русларның культурасы белән бәйләнештә үсә. Борынгы халыкны читтән килеп хәрби дәүләткә туплау, икътисади мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгы, халыкара товар алмашу, колбиләүчелек һәм табигый байлыкларны комсызларча файдалану – болар барысы да Ауропа кысаларына эләккән Шәрык мәдәниятенең үзенчәлеге буларак игътибарны җәлеп итә.

Казан ханлыгы тарихы рус тарихчыларын үз кардәшләренең Көнчыгышка хәрәкәтен өйрәнү материалы буларак кына кызыксындырган. Алар күбрәк ике дәүләт арасындагы көрәшнең соңгы чорына гына – илне басып алуга, аерата Казан каласын тар-мар итүгә игътибар юнәлтә. Югыйсә бер дәүләтнең икенчесен юкка чыгару тарихы озын – аның әүвәлге өлеше гел күз уңыннан читтә кала бирде. Мәсьәләнең икътисади ягы исә яңарак кына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә чагылды. Казан ханлыгы тарихы русларның Шәрыкка таба сәяси һәм икътисади һөҗүмен өйрәнер өчен генә түгел, ә тагын бер – моңарчы әле бөтенләй өйрәнелмәгән мәсьәләне – рус дәүләтчелегенең һәм мәдәниятнең нинди гонсырлардан тәшкил булуын аныклау өчен дә бик күп мәгълүмат бирә. Татарларның рус мәдәниятенә тәэсирен инкяр итеп булмаганда, рус тарихчылары үз дәүләтләре белән тыгыз багланышта яшәгән Казан ханлыгының тарихына дикъкать итмичә кала алмыйлар.

Казан ханлыгы тарихының кайчан да булса күңел теләгәнчә җентекләп тикшереләчәгенә өмет юк. Чөнки иң төп, иң әһәмиятле чыганаклар – Казан ханлыгының дәүләт архивлары юк ителгән. Казан ханлыгында чит дәүләтләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең язма шартнамәләр, ярлыклар, үзара хат алышулар шәкелендә (Нугай билеге һәм Кырым ханлыгы белән рус хөкүмәте арасындагы мондый язышулар сакланып калган) урнаштырылуын без беләбез. Дәүләт эчендә кешеләр арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә эш кәгазьләре ярдәмендә даими тәртипкә китерелгән – мәхкәмә эшләре, сәүдә килешүләре, үзара шартнамәләр язма рәвештә гамәлгә кергән; кешеләрдән хөкүмәт тарафыннан ясак җыю өчен җан исәбен алу исемлекләре тутырылган. Мондый эш кәгазьләре һәм документларны саклау өчен булдырылган архивлар, кызганычка күрә, илбасарлар тарафыннан тар-мар ителгән. Төп чыганаклар юкка чыгу аркасында ханлык тарихын икенчел чыганакларның парчалары ярдәмендә генә тергезеп була, ләкин алар гына бу тарихны бөтен барлыгы белән торгызырга мөмкинлек бирми.

Татар чыганакларының бик азы безнең көннәргә килеп җиткән. Болар арасына Шәрәфетдин улы Хисаметдиннең 1551 елда Спас өязе Таш-Бүләк (Ташбилге) авылында язган «Тәварихы Болгария» әсәрен кертергә була. Сирәк документлар арасында хан ярлыклары да бар, аларның берсен – Сәхиб Гәрәй хан патшалык иткән дәвергә караганын – 1912 елда Мамадыш өязендә С. Г. Вахидов табып, Атласов нәшер иткән иде. Киләчәктә мондый чыганакларның саны тагын да артыр дигән өмет бар.

Рус чыганакларында исә күбрәк мәгълүмат сакланган. Алар арасыннан Воскресение, Никон, София елъязмаларын, 1550 һәм 1540 еллар өчен «Царственная книга» ны, кенәз А. М. Курбскийның 1552 ел явын тасвирлаган «История князя великого Московского» хезмәтен телгә алырга кирәк. Рус империалистларының илбасарлык идеологиясенә берьяклы фантазия ярдәмендә чынбарлыкны бозып язылган «Казанский летописец» әдәби әсәре хезмәт итә ала. Казан ханлыгына кагылышлы хәбәрләрнең кыйммәтле бөртекләрен рус хөкүмәте белән нугай, Кырым һәм төрек илләре арасында булган дипломатик язмалардан табып була. Әлеге ядкярләрнең русча текстлары һәм тәрҗемәләре «Древняя Российская Вивлиофика», ч. 27–31 (Дела Ногайские, Моск. Арх. Мин. ин. дел.); «Продолжение Древней Российской Вивлиофики»; В. Вельяминов-Зернов нәшер иткән «Материалы для истории Крымского ханства, извлечённые из Моск. Гл. арх. Мин. ин. дел» (СПб., 1864), В. Д. Смирновның «Сборник некоторых важных известий и официальных документов касательно Турции, России и Крыма» (СПб., 1881); Рус тарихи җәмгыяте нәшер иткән «Памятники дипломатических сношений Московского государства с Крымскою и Ногайскою ордами и с Турциею» (СПб., 1886); Тизенгаузенның «Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде» (СПб., 1884) һәм башка басмаларда дөнья күрде.

Казан ханлыгы тарихының аерым сәхифәләре хакындагы мәгълүматлар чит ил чыганакларында да очрый: төрек дипломатиясе документларында; кырым чыганакларында; алардан үзенең «Нotice chronologique des Khans de Crimee» хезмәтен язганда Ланглес файдалана («Voyage du Bengale a Petersbourg» әсәренә кушымта – Париж, 1802, т. III); Кайсуни-задә Недаиның (Рәммәл Хуҗа) «Тарихы Сәхиб Гәрәй хан» әсәре (СПб. университетының № 488 кулъязмасы); С. Герберштейнның «Записки о Московии» һ. б.

Казан ханлыгын басып алу турында сөйләгәндә, аңа кагылышлы рус чыганакларына барлык рус тарихчылары мөрәҗәгать итә: кенәз Щербатов, Карамзин, Соловьёв һ. б. Казан ханлыгына махсус багышлап Рычков, Рыбушкин, Фукс, Бажанов, Перетяткович, Пинегин, Загоскин компилятив хезмәтләр язган. Казан ханлыгының әһәмиятен киметү, ватанпәрвәр фанатизм аркасында фактларны танымаслык бозып күрсәтү әлеге хезмәтләрнең уртак кимчелеге булып тора; мондый берьяклылыктан хәтта С. М. Соловьёв кебек дәрәҗәле галим дә азат түгел. Үзенең «Исследование о Касимовских царях и царевичах» хезмәтендә, Олуг Мөхәммәд, Гали һәм аеруча Шаһгали ханнар турында төгәл мәгълүматларны китереп, профессор В. В. Вельяминов-Зернов фактик белешмәләрнең һәм материалларның чын үзләрен тәкъдим итә. Бары тик соңгы елларда гына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсовларның патриотик берьяклылыктан азат хезмәтләре дөнья күрде. Татар тарихчылары да Казан ханлыгына багышлап кайбер әсәрләр язды: Мәрҗани, Г. Әхмәров, Баттал, Вәлиди, Әмирхан һәм Атласиның «Казан ханлыгы» дигән зур хезмәте. Казан ханлыгының тарих белеме өлкәсендә соңгы сүз диеп Г. Газизнең (Г. С. Гобәйдуллин) «Татар тарихы» дигән хезмәтен әйтергә мөмкин.

Язма чыганакларның азлыгы Казан халкының аңында һәм көнкүрешендә әлегә кадәр сакланган искелек калдыкларына: 1) телдә калган аерым төшенчәләргә; 2) риваятьләргә; 3) ядкяр әйберләргә; 4) көнкүрештәге гадәтләргә; 5) борынгы йолаларга зур әһәмият бирергә мәҗбүр итә. Телдә онытылган борынгылыкны хәтердә яңартырлык төрле төшенчәләрнең һәм атамаларның саклануы Казан ханлыгы чорындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм дәүләт төзелешенең асылын ачыкларга ярдәм итә. Риваятьләр исә Казан ханлыгы тарихында эз калдырган аерым кешеләр һәм вакыйгалар турында мәгълүмат бирә ала. Ядкяр әйберләр ярдәмендә (кабер ташлары, китаплар, хәрабәләр, табылдыклар, көнкүреш әйберләре) татар мәдәниятенең Казан ханлыгы чорында таралыш даирәсен, куәтен күзалларга мөмкин. Көнкүрештәге гадәтләр шулай ук борынгы мәдәниятнең инде онытылган, югалган сәхифәләрен дөньяга кайтарырга булышлык итә ала. Йолалар исә борынгы хокукый төшенчәләргә барып тоташа һәм Казан ханлыгының иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен, халыкның аерым төркемнәре арасындагы электә булган үзара мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Әлеге ядкярләрне җентекләп өйрәнергә һәм тикшерергә кирәк. Бу өлкә әле үзенең галимнәрен көтә, һәм киләчәктә шул ядкярләр турында күп хезмәтләр дөнья күрер дип ышанабыз.

Әлеге хезмәтне язарга тотынганда, без, әлбәттә, Казан ханлыгы тарихын бөтен тулылыгы белән сурәтләп бирү ниятеннән ерак тордык. Бу, бәлки, ерак киләчәк эше, һәм аны башкару аерым кешенең генә көченнән килмәс, ул бер төркем галимнәрнең уртак хезмәтеннән тәшкил булыр. Казан ханлыгы тарихын тарихчыларның, архивчыларның, этнографларның, хокук өйрәнүчеләрнең һәм башка галимнәрнең уртак казанышыннан башка тулы килеш дөньяга чыгарып булмас. Билгеле, без ниндидер кыю дәгъвалардан да ерак торабыз. Күп чыганаклар безнең күз уңыннан читтә калды, һәм шушы хәл хезмәтнең сыйфатына хилафлык китерми калмагандыр. Моңарчы аз тикшерелгән, югыйсә җентекләп өйрәнелергә хакы булган әлеге тарихка белгечләрнең игътибарын юнәлтү максаты белән генә автор кулына каләм алырга мәҗбүр булды.

Шушы китапның дөньяга чыгуына сәбәпче булган Гаяз Максудовка һәм Г. С. Гобәйдуллинга, авторның хезмәтләренә игътибарлы булган Н. Н. Фирсовка, файдаланыр өчен үз китапханәсен тәкъдим иткән мәрхүм М. И. Лопаткинга автор рәхмәтләрен җиткерә. Үзе тапкан Сәхиб Гәрәй ярлыгының асыл текстыннан файдаланырга мөмкинлек биргәне өчен, автор С. Г. Вахидовка аерата рәхмәтле. Әлеге хезмәтне язган чорда авыр матди хәлен җиңеләйткәннәре өчен, ул И. В. һәм П. Д. Петровлар гаиләсенә дә тирән хөрмәтен белдерә. Автор шулай ук К. М. Рахманкулов һәм Г. Г. Ходаяровлар җитәкләгән Татар дәүләт нәшриятына һәм әлеге хезмәтне язганда ярдәме тигән һәркемгә дә рәхмәт әйтә.

I бүлек
Ханлыкның шанлы вакыты
(1438–1487)

Казан ханлыгы Иделнең урта һәм түбән агымында җәйрәп яткан иркен-киң җирләргә урнашкан була. Аның биләмәләре 1) мәмләкәтнең татар халкы яши торган төп җирләрен һәм 2) ханга буйсынып ясак түләүче башка халыклар яши торган җирләрне үз эченә алган.

Казан татарларының хәзер таралып утырган җирләре Татар Җөмһүриятенең чикләренә шактый ук туры килә. Төп татар җирләренең чикләре өч төрле чыганакны чагыштырып карагач ачыклана: 1) мөселманнарның борынгы зиратларында сакланган каберташлар; 2) Хисаметдин китабында санап кителгән калалар һәм салалар; 3) татарлар хәзер яши торган урыннар. Төп җирләрнең иң борынгы мәркәзләре Болгар, Суар һәм Биләр шәһәрләре булган, һәм, димәк, ханлык җирләренең үзәге-төше дип Идел, Кама (Чулман) һәм Кече Чирмешән елгалары арасын, ягъни хәзерге Спас өязен әйтергә кирәк. С. М. Шпилевский китабында саналган борынгы татар зиратлары түбәндәге авылларда урнашкан: Мамадыш өязендә – Ядегәр авылы; Лаеш өязендә – Шомбыт елгасы буендагы Тәрбирде Чаллысы авылы, Мишә елгасы буендагы Чита, Рождественское (Үкрәч), Тәңкәче һәм Ташкирмән авыллары; Казан өязендә – Иске Казан (Камай авылы), Янчура (Собакино) авылы, Әрхәрәй дачасы (Кабан күле буенда), Әтнә, Карадуван авыллары; Царевококшайск өязендә – Уҗым авылы; Чабаксар өязендә – Карабаш (Елаш), Иделмәс, Ям, Кадергән, Яңа Алексеевск авыллары; Козьмодемьянск өязендә – Чашлама, Күлгәш, Янчыбул авыллары; Цивильск өязендә – Елүй-Касы, Атлаш, Урай авыллары; Зөя өязендә – Мәмәтхуҗа Сәет авылы; Тәтеш өязендә – Тәтеш шәһәре, Өрем, Кулган, Кошыт, Байтирәк, Зур Ялчык авыллары. Борынгы мөселман зираты булган иң көнбатыштагы торак урыны – Васильсурск шәһәре, ул Казан ханлыгы белән Русия арасындагы чиккә урнашкан.

Хисаметдин әйткән чикләр, Иделдән көнбатышка алай ук сузылмаса да, көнчыгышта элеккеге Казан губернасы җирләреннән дә чыгып китә, монысы С. М. Шпилевский китабында юк. Хисаметдин түбәндәге татар авыл-калаларын саный: Казан шәһәре, Әйшә, Казанбаш (Казан өязе), Иске Уҗым (Царевококшайск өязе), Иске Шырдан, Иммела (Бортас) һәм Зөя елгасы тамагындагы авыллар (Зөя өязе), Тәтеш, Олы Күккүз (Тәтеш өязе), Казаклар, Бирдебәк һәм Котлы Бөкәш Чаллысы (Лаеш өязе), Бахта (Чистай өязе). Кизләү чишмәсе янындагы (Чирмешән елгасы буенда), Кичү һәм Шушма елгалары кушылган урындагы, Шушма елгасы, Зур һәм Кече Чирмешән елгалары буендагы (Чистай өязе) авыллар, Малмыж өязендәге Адай һәм Казаклар авыллары, Алабуга, Минзәлә шәһәрләре, Дим елгасы буендагы Кыпчак һәм Тирмә авыллары, Агыйдел буендагы Тугашхан авылы, Ыкның югары агымындагы Субай, Зәет, Иринә, Чаллы, Байчура авыллары, Уфа елгасы буендагы Уршак, Әй авыллары һ. б.

Татар халкы хәзер яшәгән җирләрне борынгы авыл-калалар урнашкан җирләр белән чагыштыргач, менә нәрсә күренә: татарлар Казан тирәсендәге җирләрен югалтканнар, аларны аннан рус колонизаторлары кысрыклап чыгарган; хәзерге вакытта Казанга кырык биш чакрымнан да якынрак торган бер генә татар авылы да юк, аның каруы бу җирләрдәге рус авыллары барысы да диярлек татар исемнәрен йөртә; борынгы болгар җирләренең үзәге булган кара туфраклы Спас өязе дә татарлардан бушап калган, монда да ташкын булып руслар күчеп килгән; ханлыкның көнбатыштагы җирләреннән – Сура белән Зөя арасыннан да – мөселманнар кысрыклап чыгарылган. Ә менә төньякка таба татар җирләре киңәя төшкән: Казан яныннан килгән мөһаҗирләр Шушма елгасы тирәсенә утырганнар. Рус колонизациясе кысуыннан ерактагы мөселман башкортларның авылларына якын булган көнчыгыш чикләр исә элеккечә диярлек калган.

Гомумән алганда, Казан ханлыгы биләмәләренең татарлар яшәгән төп өлеше белән Татарстан Җөмһүрияте җирләре тәңгәл килә дип әйтерлек. Ләкин шунысын истән чыгармаска кирәк: ул чакта татарлар, хәзерге кебек утрау-утрау булып утырган рус авыллары белән бүлгәләнмичә, тоташ урнашып яшәгәннәр.

Казан ханлыгының үзәге тирәсендәге бүтән халыклар яши торган җирләрне мөстәкыйль вакытында Новгородны әйләндереп алган колонияләр белән тиңләргә мөмкин. Буйсынган халыклар арткан саен, мондый җирләр дә киңәя барган. Татарларга буйсынып көн иткән чагында Русия Сарай ханнарына ясак түләп торган кебек, бу халыклар да Казанга ясак түләп яшәгәннәр. Казан ханлыгына 1) мукшылар, 2) чуашлар, 3) чирмешләр, 4) арлар кергән. Боларның хәзер яши торган җирләрен истә тотып, без Казан ханлыгы чикләре эченә Татарстан Җөмһүриятенең, Мари һәм Чуаш өлкәләренең, Сембер, Пенза, Саратов һәм Тамбов губерналарының җирләрен, төньякта Нократ (Вятка) губернасының бер өлешен, тулысынча арлар яшәгән өлкәне, ә төньяк-көнчыгышта Пермь губернасының бераз өлешен кертергә тиеш булабыз.

Казан ханлыгы көнчыгыш тарафта иркен-киң Нугай билеге белән, көньякта – Әстерхан ханлыгы, көньяк-көнбатышта Кырым ханлыгы белән, көнбатышта – Мәскәү дәүләте, ә төньякта Нократ төбәгенең үзидарәле күмәге (общинасы) җирләре белән (XV йөз ахырында Мәскәү аны үзенә куша) күрше була. Казан ханлыгының көнбатыштагы чиге төгәл билгеле – Сура һәм Ветлуга елгалары шул чиктә ята. Төньяк чик Помор җирләре белән Понизовье җирләре арасындагы чик буйлап үткән. Бу чик төньякта – Котельнич, Орловск, Нолинск, Нократ һәм Слобода өязләрен, ә көньякта Яран, Уржум, Малмыж һәм Глазов өязләрен калдыра, ягъни ул Пижма елгасы тамагыннан башланган һәм шул елга буйлап Воя елгасы килеп кушылган урынга кадәр сузылган, аннары Нократ елгасы буйлап узган. Килмәзи елгасы буендагы җирләрнең барысы да, Чипса елгасы буендагы җирләрнең байтагы һәм Каманың югары агымындагы Кай шәһәреннән (монда рус колонизаторлары үтеп керергә өлгергән була инде) түбәнрәк җирләр Казан ханлыгына караган. Көнчыгышта Сарапул һәм Алабуга төбәкләре, Уфа губернасының Минзәлә өязе Казан ханлыгы карамагында була (Уфа губернасының башка җирләре: хәзерге Нагайбәк, Уфа һәм Стәрлетамак элеккеге Нугай урдасы җирләренә урнашканнар). Бөгелмә һәм Мәләкәс өязләрендә дә татарлар яшәгән – болар да Казан ханлыгына кергән булырга тиеш, ләкин Самара далалары чынында нугай күчмәләре кулында була. Иделнең Царицынга кадәрге уң як яры да Казан ханлыгының биләмәсе саналган. Монда Хисаметдин китабында телгә алынган Сенбер, Сары Тау (Саратов) һәм Сары Тын (Царицын) шәһәрләре урнашкан.

Перетяткович: «Казан ханлыгының бер үзенчәлеген – анда шәһәрләр гадәттән тыш аз булуын әйтмичә ярамый, – дип яза, – Казаннан гайре фәкать Арча шәһәре генә телгә алына… Әлеге шәһәрләрдән тыш Казан мәмләкәтендә тагын Арча юлындагы, Тау ягындагы һәм дә чуаш җирләрендәге ныгытмалар, кальгалар телгә алына»1. Бу сүзләр хәлне аңлап бетермәү аркасында туган. Мәгълүм ки, рус чыганакларында кальгалар, ныгытмалар гына шәһәр дип атала, һәм шуңа да Казан ханлыгында кальгалар булмауны анда хәзер без аңлаган мәгънәдәге шәһәрләрнең – сәүдә һәм идарә үзәкләренең булмавы дип аңларга ярамый. Җирле мәдәният шәһәр төзелешенең Русиядәгечә булмаган төрен тудырган – Казан ханлыгында хәрби ныгытмалар түгел, ә бәлки тыныч тормыш итәр өчен шәһәрләр корганнар. Перетяткович «градлар» – кальгалар эзләгән һәм ныгытылмаган шәһәрләрне искәрмәгән. Казан ханлыгында, киресенчә, шәһәр дип аталырга тиешле зур-зур торак пунктлары җитәрлек санда булган, чөнки аларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ә һөнәр ияләре, сәүдәгәрләр дә яшәгән. Су юллары буендагы Алабуга, Сенбер, Сары Тау, Тәтеш, Лаеш кебек торак пунктлары, һичшиксез, шундый шәһәрләрдән исәпләнгәннәр.

Казан ханлыгының төп җирләре административ яктан берничә «даруга» га – салым җыю өлкәләренә бүленгән. Рус чыганакларында моны Казан шәһәреннән Галичка, Алатка, Арчага, Җөри һәм Нугай якларына илтә торган юллар («дорога») белән тиңләгәннәр. Бу «даруга» лардан өчесенең үзәге Алат, Арча һәм Җөри калалары була. Хисаметдин Тау ягындагы Алатор, ягъни Алатырь шәһәрен телгә ала. Ясак түләп торучы халыкларның җирләрендә казаннар даими гаскәр тотмаган, ләкин ул җирләргә ел саен кыш җитүгә, кораллы чирү ияртеп, ясак җыючылар җибәрелгән. Мондый җирләрдә ныгытылган чын шәһәрләр торгызылган, андый шәһәрләрдә җирле бәкләр, тарханнар һәм башка шундый Казан ханына ясак түләүче xаким сыйныфлар яшәгән.

Казан ханлыгының төп халкы – борынгы болгарларның варислары. Болгарлар Казан ханлыгы оешканчыга кадәр бик күп еллар элек Урта Иделдә үз дәүләтләрен төзеп, сәүдә эшләре белән шөгыльләнгән һәм инде күптән мөселман мәдәниятен үз иткән төрки халык булган. Болгар халкы яшәгән ил-төяк – Идел, Кама һәм Кече Чирмешән елгалары арасында, шунда ук төп болгар шәһәрләре Болгар белән Биләр урнашкан. 1361 елда Булат Тимер дигән хан килеп Болгар шәһәрләрен пыран-заран китерә, шуның аркасында Болгар патшалыгының халкы чәчелә, күпчелеге Каманың урманнар белән капланган төньяк тарафына күченеп китә – төп болгар җирләре бушап кала.

Казан татарларында сакланган күп кенә риваятьләр болгарларның бу күченүе һәм урманнарда болгар-татар авыл, калаларына нигез салуы хакында сөйли (Казансу елгасы буендагы Иске Казан, Мишә белән Нократ арасындагы Бөрбаш авылы, Нократ якларындагы Ишмән Мәчкәрә авылы, Уракчы, Янсуба авыллары һ. б.). Болгар качакларының бер өлеше, тагын да төньяккарак үтеп, Чипса елгасының түбән агымында төпләнә, хәзер аларны «Карин татарлары» диләр. Болгарларның бу тирәләргә күченүе Нократ буена Новгородтан һәм Устюгтан рус колонизаторлары килеп урнашкан вакытка туры килә (Никулицын, Хлынов, Котельнич), шуңа күрә Карин билеге мөстәкыйльлеген саклый алмый. Карин биләренең руслар белән булган алыш-бирешләре һәм башка мөгамәләләре аерым килешүләр белән хәл ителгән, бу килешүләрнең әлегә тиклем махсус өйрәнелгәне юк. 1467 елда казаннар Нократ төбәген буйсындырган чакта, Карин татарлары ныклы терәк була алганнар. Алар күпмедер вакыт мөстәкыйльлекләрен саклап килгәннәр, ләкин 1489 елны Нократның үзидарәле күмәген (общинасын) Мәскәү гаскәрләре яулап ала, Нократ халкы белән бергә Карин татарлары да мөстәкыйльлекләрен югалталар: аларның биләрен әсир итеп Мәскәүгә алып китәләр.

Игенчелек белән көн күрүче бу кадәр халыкның күченүе Кама тамагыннан төньяктарак, Урта Идел ярларының иң төньяк ноктасында, яңа шәһәр-төбәкнең сәүдә һәм мәдәният үзәге булган Казан каласының калкып чыгуына китерә. Казан бу якларның баш каласына әверелә.

Болгар патшалыгы җимерелгәч, болгар халкы юкка чыкмый, ә бәлки «Казан татарлары» дип атала торган халык булып оеша. Казан тарихчысы Г. Әхмәров моның шулай икәнен раслап байтак дәлилләр саный. Аларны төп өч төркемгә берләштереп булыр иде: 1) Казан татарларының үзаңы; татарларның килеп чыгышлары болгарлардан икәнен сөйли торган шәҗәрәләр; болгарларның татар авылларына нигез салулары турындагы риваятьләр; Болгар шәһәренең хәрабәләрен, борынгы болгар әйберләрен татарларның үз милли тарихларының изге ядкярләре итеп олылавы; 2) яшәү урыннарының гомумән караганда да, аерым караганда да бер үк булуы; 3) утрак тормыш һәм игенчелек эшенең дәвамчанлыгы; борынгы болгарларга да, Казан татарларына да сәүдә эшенә тумыштан килә торган сәләтлелек хас булу; аннары, ниһаять, фәнни әдәбиятта билгеләп үтелгәнчә, матди тормышның һәм рухани мәдәниятнең уртак булуы.

Татар кавеме кешеләренең Казан җиренә килүе рус чыганакларында теркәлгән: 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан белән бергә 3000 татар Кырымнан Урта Иделгә килеп утыра; шуннан соң Казанга «төрле илләрдән – Алтын Урдадан, Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан бик күп варварлар җыела башлый». Сәүдә үзәге булган Казанда, һичшиксез, төрле кавем кешеләре яшәгән, әмма җир эшкәртеп көн күрүче утрак халыкка килсәк, аның шул ук болгар халкы көенчә калуына шикләнмәскә мөмкин. Тарих мәйданында Казан мәмләкәте өлгергән-җитлеккән хәлдә, ныклы тормыш-көнкүреш рәвеше һәм мәдәнияте белән пәйда булды; ул акрынлап шәкелләнү-формалашу дәверен белми, һәм моны аның халкы фәкать борынгы булуы һәм мәдәниятенең, ыруының дәвамчанлыгы белән генә аңлатырга мөмкин.

Казан ханлыгы тарихы – Казан татарларының күп гасырлы тормышында кечкенә генә бер вакыйга-күренеш ул. Бу якларда мөстәкыйль дәүләт оешканчы ук яшәгән һәм бәйсезлеген югалткач та 400 ел буена яшәвен дәвам иткән Казан татарлары дигән халыкның тарихы моның белән генә чикләнә алмый.

Казан ханлыгының барлыкка килүе
Олуг Мөхәммәд

Казан ханлыгының барлыкка килү елы һәм аның беренче ханы турында рус тарихчыларының фикере төрлечә. Гадәттә, алар ханлык 1436 яисә 1437 елда барлыкка килгән һәм аны Сарай ханы Олуг Мөхәммәд оештырган дип саныйлар. Ләкин бүтәнчә уйлаучылар да юк түгел. Мәсәлән, шуларның берсе, профессор Вельяминов-Зернов, Воскресенский һәм Никон елъязмаларына һәм кайбер башка чыганакларга таянып, Казан ханлыгын 1445 елда Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд оештырган дип исәпли.

Мөхәммәдләр ул заманда икәү булып, аларны бутамас өчен, берсен «Кече» йә «Кечек» дип, ә монысын «Олы» йә «Олуг» дип атап йөрткәннәр. Олуг Мөхәммәд – атаклы Туктамышның оныгы һәм Сарай ханы Җәләлетдиннең улы ул. Аксак Тимер яуларыннан соң Сарайда тәхет өчен каты көрәш башланып китә. Төп дәгъвачылар элек хан булып утырган Тимер Котлы (аны Туктамыш бәреп төшергән) белән Туктамыш (анысын үз нәүбәтендә Аксак Тимер куып җибәрә) була. Туктамыш үлгәч, тәхет дәгъвасы улларына күчә. Бер-бер артлы һәммәсе тәхеткә менә, тик озак утыра алмыйлар. Иң күп утырганы – Җәләлетдин. Ул 1411 елда, Литва кенәзе Витовт белән берлектә, Тимер Котлының улын бәреп төшерә һәм хан тәхетенә утыра. Җәләлетдин әтисенең бөек мәмләкәтчел сәясәтен дәвам итә: эчке талашлардан какшаган Русияне кабат татарларга буйсындыра, бөек кенәз Василийны (Дмитрий Донскойның улын) Сарайга килергә һәм ясакны төп-төгәл түләргә мәҗбүр итә (1412). Хөкемдарлар берничә мәртәбә алышынганнан соң, 1420 еллар ахырында тәхет Җәләлетдиннең улы Олуг Мөхәммәд кулына эләгә. Ул идарә иткән дәвердә татарларның Русия өстеннән булган хакимияте даими саклана. 1431 елда, Олуг Мөхәммәд хөкеменә дип, бөек кенәз исемен дәгъвалаучы Мәскәү кенәзләре – Дмитрий Донскойның улы белән оныгы килә. Хан алар арасындагы низагны онык файдасына хәл итә. Василий Васильевичны тәхеткә Мәскәүнең Успение соборында хан илчесе утырта. Олуг Мөхәммәд хөкүмәтенең байлыгы һәм халыкара сәясәт белән кызыксынуы шул дәрәҗәдә була ки, 1428–1429 елларда ул Мисырга илчелек җибәрә алган2.

В. Д. Смирнов Олуг Мөхәммәдне 1423–1424 елларда литвалар шәһәре Одоевка һөҗүм иткән һәм шунда литва-мәскәүләрнең бердәм гаскәре тарафыннан җиңелгән Ходайдад хан («Куидадат»)3 белән бер үк кеше булуы турында фаразлый. Ләкин моның белән килешүе кыен, чөнки әлеге чорда Олуг Мөхәммәд әле Сарай тәхетенә менмәгән була4.

1436 елда Мөхәммәд ханны тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ланглес әйтүенчә, татар чыганакларында бу вакыйга менә ничек тасвирлана. Тәхеткә утыргач, Олуг Мөхәммәд авыр яралы Идегәй әмирне эзләп табып үтерергә боера. Идегәй Тимер Котлы нәселен тәхеткә утыртуның тарафдары була. Тимер Котлының туганнан туган энесе Гыясетдин белән бергә Русиягә качып киткән Идегәй уллары, өч меңле чирү белән кайтып, Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Олуг Мөхәммәд җиңелә дә Кырымга юл тота, ә Гыясетдин, Сарайга кереп, хан тәхетенә утыра. Бер елдан соң (1437) ул үлә. Тимер Котлының оныгы Кече Мөхәммәд хан дип игълан ителә. «Шуннан соң ук бәхетле Кече Мөхәммәд белән Олуг Мөхәммәд сугышты… Гыясетдиннән качып Кырымга киткән Олуг Мөхәммәд беренче булып һөҗүм итте… Берничә сугыштан соң дошманнар килешү төзеделәр, бу килешү буенча Идел буендагы бөтен җирләр дә Кече Мөхәммәд кулына калды, ә Кырым Олуг Мөхәммәднеке булды. Аннары Олуг Мөхәммәд Хәйдәр әмир белән бозылышты. Әмир, үзен рәнҗеткән Олуг Мөхәммәдне тәхетеннән бәреп төшерүдә ярдәмен тәкъдим итеп, Туктамышның оныгы Сәед Әхмәд ханга хезмәткә күчте. Алар яу белән Кырымга киттеләр. Олуг Мөхәммәд исә, каршы тора алмасын тоеп, Казанга качып китте»5. Шул рәвешчә, Сарай тәхетеннән сөрелгәннән соң, Олуг Мөхәммәд бераз вакыт Кырымда хан булып торган. Шулай ук аннан да куылган. Ләкин Казанга ул Кырымнан туп-туры килми. Өч меңле чирүе белән Кырымнан чыккач, ул Русиягә юл тота. Үзе Мәскәү тәхетенә утырткан Василий кенәзнең кунакчыллыгына өмет тотып, Олуг Мөхәммәд Мәскәү мәмләкәтенең көньяк-көнбатыш чигеннән ерак тормаган Белёв шәһәрен ала һәм шунда төпләнеп калырга карар бирә. Ләкин Мәскәү хөкүмәте, Олуг Мөхәммәднең дошманы булган Сарай ханына тугрылыгын күрсәтергә теләп булса кирәк, аның Русия җирләреннән китүен таләп итә. Олуг Мөхәммәдкә каршы рус гаскәре җибәрелә. 1437 елның 5 декабрендә Белёв янында сугыш була: «рус сугышчылары күп иде дә, ә татарлар бик аз иде; шәһәр янына рус полклары килделәр дә, татарлар атларына атланып чыктылар да сугыша башладылар, ә тегеләре кире йөгерде дә, Русь бик күп үлде… рус гаскәрен тар-мар кылдылар, шул чакта бик күп бояр белән кенәзләрне үтерделәр, бөек кенәз кече дружинасы белән качып китте»6.

Шулай Сарай ханлыгыннан бәйсез Кырым дәүләте аерып алына, Кече Мөхәммәд белән килешү нигезендә аның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә – Олуг Мөхәммәд шул тәҗрибәгә таянып, шул ук вакытта караңгы чырайлы Русия җирләрендә чакырылмаган кунак-мөһаҗир хәлендә ятасы килмичә, Сарай ханлыгыннан тагын бер өлкәне аерып алып, шунда бәйсез хөкемдар булып урнашырга карар кыла. Шундый ният белән ул Урта Идел буендагы мөселман мәмләкәтен – Болгар патшалыгының мөстәкыйльлеген торгызу планын кора. Белёвтан киткәч, Олуг Мөхәммәд мукшы җирләренә керә һәм, рус дәүләте чикләре яныннан үтеп, Болгар иленә аяк баса. 1361 елгы тар-мар ителүдән һәм кенәз Фёдор Пёстрый җитәкчелегендәге руслар явыннан соң (1432) илнең башкаласы Болгар тәмам хәрабәләр хәленә килгән, ә халкы төньякка, Кама аръягына, куркынычсызрак һәм тынычрак урыннарга күчеп, төбәкнең яңа мәркәзе Казан тирәсенә туплана башлаган вакыт була бу. Шуңа да Мөхәммәд хан үз дәүләтенең башкаласы итеп Болгарны түгел, ә Казанны сайлый, яңа ханлык исә «Казан ханлыгы» дип атала башлый.

Олуг Мөхәммәд яулаганда Казан инде зур шәһәр саналган, һәм ул Болгарның сәүдәви һәм сәяси әһәмиятен мираска алган була. Җәләлетдин хан заманында Казанда Сарайдан килгән Талыч исемле бер ханзадә-солтан идарә иткән. Җәләлетдиннең сәяси таләпләре буенча эш йөртеп, ул 1411 елда Мәскәүгә дошман булган Түбән Новгород кенәзе Даниил Борисовичка ярдәм йөзеннән Владимирга яу белән бара. Рус елъязмаларыннан аңлашылганча, Олуг Мөхәммәд Казанны шактый көч түгү бәрабәренә генә яулый алган һәм анда хөкем сөрүче бәкне үтергәннән соң гына шәһәргә хуҗа булган. Воскресение елъязмасы ул бәкне «Либей», ягъни «Гали би» дип атый, ә Никон елъязмасы «Ази», ягъни «Гази» ди. Профессор Вельяминов-Зернов күрсәтүенчә, Гази исеме кушамат кына («җиңелү белмәс сугышчы»), һәм соңыннан да Казан ханнарының титулында бу сүз булган. Гали бәк белән Гази исемнәренең, димәк, ике кешегә түгел, ә бер генә затка каравы бик мөмкин7. Вельяминов-Зернов Казан бәге Гали белән татар кулъязмаларында «Казан шәһәренә нигез салучы» дип күрсәтелгән Галим бәкне (Булат Тимер Болгарны алганда һәлак булган соңгы болгар ханы Габдулланың улын) бер кеше дип расларга тырышып караган иде. Мондый фаразның дөреслеге икеле, чөнки Болгарның 1361 елда җимерелүе белән Олуг Мөхәммәднең Казанны алуы арасында сиксән ел гомер узган, һәм Гали Галим бәкнең шулкадәр озак вакыт хакимлек итә алуы шикле; җитмәсә, елъязмалар аны «вотчич» дип атыйлар, ягъни аның нәселе борын-борыннан бу җирләрдә бәк булып утырган, ә Галимнең атасы Габдулла Казан бәге түгел, бәлки Болгар ханы…

Илнең башкаласына әверелгән шәһәр Болгардан 100 чакрым ераклыкта, Иделнең югары агымында урнашкан. Ул төштә елга кискен көньякка борыла; Идел агымы барлыкка китергән почмак – Ослан тавы – нәкъ Казан каршында гына. Шәһәр Иделнең меридиональ юнәлештәге соңгы тармагы булган Казан суы буенда торгызылган. Идел белән Кама кушылган төшкә якын торган Болгарга караганда Казанның урыны җайсызрак, әмма ул табигать тарафыннан яхшырак ныгытылган. Болгар кебек үк ул Иделнең сул, болынлы ягында, елгадан шактый ераклыкта урнашкан. Саклану өчен (бигрәк тә руслардан) бу бик уңайлы урын. Биек калкулыкка һөҗүм итү өчен, дошман башта Иделне кичәргә, аннары сазлы үзәнлек аша үтәргә тиеш булган. Шәһәрнең табигать тарафыннан аерата ныгытылган өлеше нәкъ менә рус ягына карап тора, ә зәгыйфь өлеше – тылы – каршы якта. Әгәр дә Казан Иделнең таулы уң ярында урнашса, аның тылы да рус ягында булыр иде.

Урта Иделдә ныгып алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзен ул Сарай ханы Кече Мөхәммәдкә түгел, ә үзенә ясак түләтмәкче була. Шундый максаттан руслар өстенә яу белән бара. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бөек кенәз, башкаласын саклауны боярларның берсенә кушып, Идел аръягына китәргә мәҗбүр була. Июньнең 3 еннән 13 енә кадәр Мөхәммәд хан Мәскәү янында тора, тик Кремльне ала алмый. Шуннан ул Кремль диварлары тышындагы йортларга ут төртә дә китә. Юл уңаенда казаннар гаскәре Коломнаны яндыра, фәкать шуннан соң гына Казанга кайта.

Биш ел буена тынычлык бозылмый, ләкин 1444–1445 елларда Мөхәммәд хан русларга каршы икенче мәртәбә, бу юлы уңышлы тәмамланган яу оештыра. Яу 1444 елның язында башлана, тәүдә Түбән Новгородны алалар. Хан шунда кышларга кала һәм 1445 елның гыйнварында гаскәренең бер төркемен Муромга җибәрә. Русларның шактый зур көченә очрап, казаннар җиңелеп чигенәләр; Түбән Новгородны да калдырырга туры килә. Әмма яз җитүгә кабаттан яуга китәләр. Апрельдә Олуг Мөхәммәд янәдән Түбән Новгородны ала. Мәхмүд һәм Якуб солтаннар җитәкчелегендәге Казан чирүе Мәскәүгә якынлаша, Владимир янына килеп җитә. 7 июльдә Суздальдән ерак булмаган Спас-Евфимий монастыре янындагы зур сугышта руслар җиңелә. Казаннар бөек кенәз Василийны туганнан туган энесе кенәз Михаил Верейский белән бергә әсир алалар һәм Түбән Новгородка Олуг Мөхәммәд янына китерәләр. Василий Васильевич Сарайга Мөхәммәд хөкеменә килгәннән соң ундүрт ел узгач, иске танышлар шулай янәдән очраша.

Бөек кенәз нәрсә таләп итсәләр, шуның барысына да күнә. Ул үзе өчен гаять зур түләү хакы бирергә тиеш була: бертөрле хәбәрләр буенча – «булдыра алган кадәренчә», икенчеләре буенча – «алтыннан һәм көмештән, һәм төрле-төрле кием-салымнардан, һәм атлардан, һәм сугыш кирәк-яракларыннан 30 мең ярым», өченчеләре буенча – 200 000 сум. Салым җыю өчен рус шәһәрләренә Казаннан түрәләр билгеләнә, контрибуция түләтү җәһәтеннән берничә рус шәһәреннән килгән керемне татарлар «туклану өчен» алалар. 25 августта Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Курмышка8 килә, һәм шунда 1 октябрь көнне Василий азат ителә. Хан, максатына ирешеп, Казанга кайта.

Мәскәүдә килешү шартларын игълан итмиләр, әмма русларга шунысы мәгълүм була: «Олуг Мөхәммәд патша белән аның улы тәре үптереп, бөек кенәзне, күпме булдыра алса, шулкадәр җан хакы түләргә ант иттергәннәр. Башкасын бер Алла да алар үзләре генә беләдер…» Халык арасында хәвефле имеш-мимешләр тарала. Василий, имеш, ханга бөтен Мәскәү кенәзлеген бирергә вәгъдә иткән, ә үзенә нибарысы Тверьны гына калдыра икән, дип сөйлиләр. Әсирлектән кайткан бөек кенәзне халык ачулы каршылый – ул кабул иткән килешү шартларына риза булмый. Василий Мәскәүгә 500 Казан кешесе – «татар кенәзләре, бик күп үз кешеләре белән» килә. Алар төрле-төрле идарә эшләренә куела һәм туклану өчен олыслар һәм шәһәрләр алалар. С. М. Соловьёв бу хакта менә нәрсә яза: «Василий элек тә татар кенәзләрен хезмәткә алып, аларга туклану өчен биләмәләр биргәләгән була – варварларга каршы варварларны кую өчен менә дигән чара бу… Ләкин замандашлары алай уйламаган: Василийның атасы заманында, Литва кенәзләренә мул туклану җирләре бирелгәч, халык ризасызлык белдергән булса, инде татарларга да шундый ук ташламалар ясау аның тагын да ныграк ачуын кабарта. Чөнки электән килгән ачу хисе дә басылырга өлгермәгән була әле, җитмәсә, шуңа тагын җан хакын түләү өчен ясак җыю зарурлыгы да өстәлә»9. Мишәр (Мещера) иленнән (Ока буенда) татарларга махсус җир бүлеп (удел) бирү дә шушы дәвергә карый. «Касыйм патшалыгы» дип аталган җир була инде бу. Күрәсең, ул әлеге солых килешүе буенча Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм солтан карамагына бирелгәндер. Бу уделны рус хөкүмәте үз теләге белән биргәндер дип уйларга ярамый, киресенчә, Олуг Мөхәммәд яулаган иң зур җиңү була бу. Татар ханнары удел кенәзе сыйфатында рус җирләре белән идарә итә башлауның беренче омтылышы дип карарга кирәк аны. Рус тарихчылары Русиядә удел кенәзе сыйфатында хезмәттә торган татар солтаннарының хәлен, гадәттә, мескен һәм түбәнлекле итеп күрсәтергә тырышалар. Касыйм ханлыгындагы ханзадә-солтаннарга карата бу бөтенләй дөрес түгел: киресенчә, рус җиренә килеп утырган бу татар ханнарына Мәскәүнең һәм Рязаньның бөек кенәзләре чыгым ясагы («выход») түләргә тиеш булганнар. Шундый ук ясакны алар Сарай белән Казанга, ә соңрак Әстерханга һәм Бакчасарайга түләгәннәр. Рязань кенәзләренең Касыйм хөкемдарларына даими рәвештә «иске дәфтәрләр буенча, тәре үбеп ант иткәнчә» ясак түләп торуы хакында Рязаньның Иван һәм Фёдор Васильевич дигән кенәзләре култамга салган 1496 елның 19 августы килешүендә сөйләнә10. Рус хөкүмәтенең Касыйм ханнары казнасына ясак түләве Иван III улларының 1504 елның 16 июнь килешүендә11 һәм Иван III нең васыятьнамәсендә12 (1504) телгә алына, һәм мондый хәл Иван IV заманында, Русия Казанны яулап, татарларны җиңү тантанасын кичергән вакытта да үз куәтендә кала: кенәз Владимир Андреевич Старицкий 1553 елның 12 мартында Иван IV алдында үзенә йөкләгән бурычлар арасында «Ханзадә шәһәренә чыгым ясагы» н түләү («выход в Царевичев городок») Кырым белән Әстерханга түли торган ясак белән беррәттән искә алына – «бабабыз бөек кенәз Иван үз васыятендә әйткәнчә»13. Гадәттә, Мәскәү бөек кенәзләренең һәм патшаларының фәрманнарын берсүзсез үтәүче мескен куштаннар рәвешендә сурәтләнә торган Касыйм ханнарына рус хөкемдарларының ясак түләвенә рус тарихчылары шакката. Вельяминов-Зернов яза: «Баксаң, Ханзадә шәһәренә (Касыйм), анда хакимлек итүче ханзадәгә Мәскәүнең бөек кенәзе чыннан да чыгым ясагы түләгән икән, һәм бу чыгымны, «татарларга тиешле» акчаларны бөек кенәзгә һәм удел кенәзләренә бүлгәндә исәпкә кертә торган булганнар»14. Аңлашыла ки, С. М. Соловьёв фараз иткәнчә, «варварларга варварларны каршы кую» максаты белән Василийның хәйләкәр план төзүе, татарларны үзе теләп хезмәткә алуы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җиңелгән Василий татарларны татарларга каршы кую турында уйларга җөрьәт тә итә алмаган, һәм рус шәһәрләренә утыртылган татарлар үз милләтләрен оныту хакында уйлап та карамаганнар. Алар контрибуция җыйганнар – бөек кенәзне әсирлектән коткарган өчен җан хакы җыйганнар һәм үз хезмәтләрен үтәгән өчен рус җиреннән керем алганнар – «тукланганнар»; шулай итеп, татарлар ватандашларының күпмедер өлешен асрау хәсрәтен рус халкы иңенә салганнар.

Татарлар Русиягә килеп, җаннары теләгәнчә яши башлыйлар, үзләре урнашкан шәһәрләрдә мәчетләр салалар. Соңрак Төркиягә барган рус илчесе болай әйткән: «Минем хөкемдарым мөселман диненә дошман түгел. Аның колы Саин Булат патша Касыймда хакимлек итә. Хәйбулла солтан – Юрьевта, Ибәк – Сурожикта, нугай биләре – Романовта: алар барысы да үз мәчетләрендә ирекле вә мәгруранә рәвештә Мөхәммәдне олылыйлар»15. «Һәм ул калаларда мөселман динендәге кешеләр үз гадәтләренчә мәчетләр тоталар, һәм хөкемдар аларны үз диннәреннән берничек тә дүндерергә тырышмый һәм гыйбадәтханәләрен җимерми».16 Чит кавем кешеләрен дәүләт белән идарә эшенә җәлеп итү, татарларның илгә агылып килүе, контрибуция түләү хисабына авыр салымнар җыю, татар ханына тулаем бер удел бүлеп бирү – болар бөтенесе дә рус кешеләренең бик нык ачуын китерергә тиеш иде. Дини фанатиклыгы шактый булган җирле халыкны рус шәһәрләрендә мәчетләр салу аеруча ярсыта. Василий Казан әсирлегендә чакта килешенгән солых шартларын үтәү ачулы халык кузгалышларын китереп чыгара. Бигрәк тә боярлар, сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре тузына. Илдә яңа тәртипләр урнаштырып өч ай ярым вакыт узуга, Василийны тәхеттән төшерәләр һәм күзен чокыйлар; аны «нигә ул Русия җиренә татарларны китерде дә аларга олыслары белән бергә калаларны туклану өчен бирде?»17 дип гаеплиләр. Сукыр Василийны яклап Касыйм һәм Якуб солтаннар кузгала, алар 1447 елда бөек кенәзгә Мәскәү тәхетен кайтаралар. Солых килешүе тормышка ашырыла…

Профессор Вельяминов-Зернов Казан ханлыгының оешуын Мөхәммәднең 1445 елгы яудан кайту вакыты белән тәңгәлләштерә. Ул үзенең бу фаразын болай нигезли: 1) 1444 елда Мөхәммәд хан Нижнийга килеп, анда кышларга ниятли: «Әгәр дә хан Казанны башкаласы иткән булса, ул Нижнийны кышлак итәргә маташмыйча, болай гына яуларга килер иде»18. 2) Василийның әсирлектән Казанда түгел, Курмышта азат ителүе мәгълүм, шуңа да әсирлектән азат ителгән бөек кенәзне «Мәскәүгә Казаннан кайтты» дип хәбәр иткән Архангель елъязмасында төгәлсезлек киткән дип санарга кирәк; шул ук елъязманың Мәхмүд һәм Якуб солтаннарның 1445 ел язында «яуга Казаннан кузгалдылар» дигән хәбәр дә, Вельяминов-Зернов фикеренчә, хата19. 3) Патша елъязмасында (Царственный летописец) болай әйтелә: «Белёвтан падишаһ (Олуг Мөхәммәд) Нижнийдагы Яңа калага китте һәм шунда утырып калды. Аңардан һәм Яңа каладан бөек Василий Васильевич күп зыян-зәүрәт күрде, шуңа да Владимирда Крещениене (бәйрәм) үткәреп, үзенең бөтен кардәшләре һәм кешеләре белән (ханга һөҗүм итәр өчен) Муромга юнәлде. Олуг Мөхәммәд патша исә, моны ишетеп, Иске Нижний янындагы Яңа калага качты, ул шунда яши иде». «Биредә елъязмачы Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан качканнан соң 1445 елның язына кадәр Түбән Новгородта даими яшәвен әйтергә тели», – дип шәрехли Вельяминов-Зернов20.

Аның дәлилләрен тикшереп чыгыйк. Чыннан да, әгәр Мөхәммәд хан Казанда даими яшәсә, Вельяминов-Зернов әйткәнчә, ул нигә Нижнийда кышларга ниятләде икән? Моңа мондый фараз белән җавап бирергә мөмкин: яуны көзен башлап, хан аны язын дәвам итәргә уйлаган (чынлыкта шулай була да), шуңа ул, Мәскәүгә һөҗүм иткәндә җайлы булсын өчен, Түбән Новгородны үз кулында тотарга теләгән дә. Вельяминов-Зернов фикеренчә, хан Түбән Новгородта даими яшәсә, елъязмачы аның шунда кышларга ниятләве турында язып та тормас иде: яшәгән җиреңдә кышлау табигый лабаса, һәм ул турыда телгә алып торуның кирәге дә юк.

Архангель елъязмасының «бөек кенәз әсирлектән азат ителеп, Мәскәүгә Казаннан кайтты» дигән хәбәрен аның Казан тоткынлыгыннан, казаннар кулыннан котылуы дип аңларга кирәк.

Вельяминов-Зерновның «Куылган хан, Казан турында башына да китермичә, Түбән Новгородны торак итеп сайлап, үзенә башкала итәргә теләмәде микән?»21 дигән фаразы һични белән нигезләнмәгән. Патша елъязмасыннан ханның «иске Нижний янындагы Яңа калага урнашуыннан» алып «Муромга юнәлүенә» кадәр күпме вакыт узуын билгеләп булмый. Елъязмалар буенча, хан Нижнийга тик 1444 елда гына килә һәм анда «кышларга тели»22. Мөхәммәд ханның 1427 елдан алып 1445 елга кадәр мөһаҗир буларак 3000 лек гаскәре белән Нижнийда даими яшәве һәм шуннан Мәскәүгә яу башлавы елъязмаларда берничек чагылмый; Белёвтан куып җибәргәнне, Нижний Новгородта урнашып калуына рус хөкүмәте юл куяр идеме? 1445 елгы яуны кузгатып, Русияне кыен шартларда калдырыр өчен, Мөхәммәд хан гаскәрне тулыландыручы күпсанлы халыкка таянырга һәм үз алдына зур дәүләт бурычлары куярга тиеш иде – Вельяминов-Зернов сурәтләгән сукбай авантюрист образына бу һич тә туры килми.

Олуг Мөхәммәд турында мәгълүматлар аз сакланса да, килеп җиткән хәбәрләрдән аның зур шәхес булуы күренә. Сарайда ул бик шәп идарә итә, Русия белән мөнәсәбәтләр хуҗаларча нык һәм эзлекле була. Сарайдан куылгач, ул, Кырымга китеп, бәйсез дәүләткә нигез сала, аны Сарай хөкүмәте дә таный. Икенче тапкыр тәхеттән төшкәч тә, Олуг Мөхәммәднең рухы сынмый, ул аз санлы чирүе белән Русиягә килә. Белёв янында русларны җиңгәч, Кырым ханлыгы мисалында, Сарайдан бөтен Урта Идел буен аерып алып, мөстәкыйль дәүләт төзергә ният кыла. Әлеге олпат ниятен ул уңышлы рәвештә тормышка ашыра: көчле дәүләт оеша, һәм аның яшәвен тәэмин итүче зур хәрби көч пәйда була. Русиягә каршы ике явын җиңү белән тәмамлый: 1439 елда ул Мәскәүгә кадәр барып җитә, 1445 елда исә Суздальгә җитә һәм әлеге сугышта Мәскәү патшасын әсирлеккә төшерә. Русия аңа авыр контрибуция түли, ә рус шәһәрләренә татарлар барып урнаша. Ул гына да түгел, аңа Русия чикләрендә улы Касыйм идарәсендәге яңа дәүләт – Касыйм ханлыгын төзү мөмкинлеге туа. Олуг Мөхәммәдкә тирән акыл, кодрәт һәм гаҗәеп эшлеклелек хас була. Бүтән сыйфатларына килгәндә исә, рус тарихчылары тарафыннан Мөхәммәднең «рыцарьлыгы» гына телгә алына: 1430 елда ул Мцен воеводасы Григорий Протасовны мәкерле рәвештә әсирлеккә алган Хәйдәр бәкне антын бозуда гаепли23.

Казан ханлыгын оештыру даһиларча уйланган дияргә ярый. Мөхәммәд хан Урта Иделдә мөселман мәмләкәтен торгызырга җыенганда, борынгы мәдәнияткә ия җирле халыкның үзенчәлеген аңлап, ныклы дәүләт булып яши алуын дөрес тоеп эш итә. Аның бу күрәзәчел нияте зур осталык белән тормышка ашырыла, һәм яңа төзелгән мәмләкәт гаять куәтле булып чыга. Хәрби таланты һәм оештыру даһилыгы Казан ханлыгына нигез салучыга дәүләтне шундук тиешле югарылыкка күтәрергә һәм Русиядән шул дәрәҗәдә өстенлеккә ирешергә мөмкинлек бирә ки, яңа ханлык белән Сарайга караганда да ныграк исәпләшергә мәҗбүр булалар. Казан татарларының мәмләкәте боларның бөтенесе өчен дә Олуг Мөхәммәдкә бурычлы.

1.Поволжье в XV и XVI вв. – С. 131–132.
2.Тизенгаузен В. Г. – Т. I. – С. 534.
3.ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 92.
4.История Крымского ханства. – С. 232–233.
5.Смирнов В. Д. – 205–207 б.
6.ПСРЛ. – Т. V. – С. 267.
7.Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 4–5. (Автор текст эчендә Вельяминов-Зернов хезмәтенең исемен күрсәтмәгән. Кереш өлешендә: «Исследование о Касимовских царях и царевичах». Шул сәбәпле астөшермәдә, русча китапттагыча, чыганакның авторы гына күрсәтелде. – Ред.)
8.Курмыш Сура елгасы буенда, Русия белән Казан ханлыгы арасындагы чиктә урнашкан була.
9.Соловьёв С. М. История России. – Изд. «Общ. Польза». Т. I. – С. 1006.
10.Собр. гос. гр. и дог. – Т. I. – № 127. – С. 321.
11.Собр. гос. гр. – Т. I. – № 133. – С. 345.
12.Собр. гос. гр. – Т. I. – № 144. – С. 398.
13.Собр. гос. гр. – Т. I. – № 167. – С. 461.
14.Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 155.
15.Дела турецкие, № 2, л. 23. – Карамзин Н. М. – Т. IX. – С. 105.
16.Карамзин Н. М. – Т. XI. – Примеч. 347.
17.Соловьёв С. М. – С. 1066, 1068.
18.Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 8–9.
19.Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 7
20.Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 9.
21.Вельяминов-Зернов В. В. – 10 б.
22.ПСРЛ. – Т. VI. – С. 170.
23.ПСРЛ. – Т. VIII. – С. 95. – Смирнов. История Крымского ханства. – С. 201.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
06 temmuz 2023
Çeviri tarihi:
2019
Yazıldığı tarih:
2019
Hacim:
397 s. 12 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03745-7
İndirme biçimi:

Benzer kitaplar