Kitabı oku: «Кыпчак кызы / Кипчакская дочь»
Кереш сүз урынына
Әдипнең биографиясен без, гадәттә, үзе яшәп узган, ягъни тууы һәм үлеме арасындагы еллар аралыгына бәйле төстә язганнарын-иҗатын исә иң әһәмиятле, иң мөһим әсәрләрен барлыкка китергән чор хасиятләренә нисбәттә күзалларга омтылабыз. Әмма әлеге гомумзакончалык белән килешергә теләмәгәндәй, бу кырыс яшәеш чикләреннән, безнең заман ягына чыгып, үзенә өстәмә яшәү-гомер яулап алган классикларыбыз иҗатын да әдәбият тарихы белми түгел, белә! Миргазиян Юныс – әнә шундый сирәк бәхеткә ия булган күренекле язучыларыбызның берсе. Аның иҗат юлы башлангычы «Безнең өй өянкеләр астында иде…» (1964) хикәясе, «Биектә калу» (1979) повесте киң катлам укучылары күңелен яулап алган XX йөзнең алтмышынчы-җитмешенче елларына барып тоташса, татар иҗтимагый-азатлык фикерен көрәш мәйданына чыгаруда зур роль уйнаган публицистик әсәрләре башлыча үзгәртеп кору чорында (туксанынчы елларда) танылу алды (2002 елда басылган «Альбатрос язмышы» исемле китабына 2004 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде). Әмма бүген бернәрсә ачык: әдипнең нәфис әдәбият әсәрләре һәм публицистик әдәбиятта кузгаткан милли һәм гомумкешелек яшәеше проблемаларына багышланган мәкаләләре шулкадәр актуаль һәм колачлы ки, аларның нәкъ менә киләчәк көннәргә күбрәк каравына – тулаем XXI гасыр әдәбияты кысаларында яшәүләрен дәвам итүенә елдан-ел ныграк инана барасың. Димәк, язучы иҗаты үзе яшәгән чор белән генә чикләнми, ул замандаш әдибебез булуын бүген дә раслап килә. Шуңа М. Юныс каләменнән төшкән һәрбер әсәрнең, язманың әһәмияте чиксез зур, чөнки ул, бүгенгене кичеп, киләчәк ягына бара.
Язучының әлеге китапта тәкъдим ителгән ике яңа романы һәм публицистик әсәрләре үк инде аның әдәбиятыбызны әйдәп барган яңа заман әдибе икәнлеген ачык күрсәтеп тора. Дөресен әйткәндә, М. Юныс әдәбиятыбызда үзенең тулы хокуклы чын яшәеш чорына әле яңа кереп кенә бара. Иҗатының тантана итәр көннәре әле алдагы елларда! Татар халкы өчен ул – чын-чынлап XXI гасыр һәм киләчәк әдибе!
Укучыларыбыз яхшы хәтерли торганнардыр: язучының 2003–2007 елларда «Рухият» нәшриятында һәрберсе саллы (36 табаклы) биш томы басылып чыккан иде. Вәгъдә ителгән алтынчы томның бүген, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгуы укучыга олы куаныч китерер дип уйлыйм. Әдипнең зур иҗатын тулаем барлау, өйрәнү һәм, әлбәттә инде, аны бастырып чыгару эше исә әле алда тора дип өметләник. Әдипнең күпсанлы көндәлек язмалары, хатлары әдәбиятыбызның вөҗдан сакчысы булган әлеге шәхес иҗатын күзаллау өчен генә түгел, гомумән, татар әдәбиятын табигый тирәнлегенә төшеп өйрәнүдә дә чиксез әһәмияткә ия икәнлеге шиксез… Монысы инде турыдан-туры киләчәк буыннарның яшәү кыйбласын ачыклау ихтыяҗына бәйле.
Тәкъдим ителгән китап басылмаган ике яңа романны, әдипнең кайбер публицистик мәкаләләрен, әдәби-тәнкыйди язмаларын үз эченә ала.
Сүз уңаенда язучының «Кыпчак кызы» романы турында җентекләбрәк тукталып үтәсе килә.
Миңа М. Юнысның «Рухият»тә дөнья күргән биш томын төзеп, редакцияләп, басмага әзерләп чыгарырга насыйп булды. Уйланылган алтынчы томга керәсе «Кыпчак кызы» романы дөнья күрә алмый калды. Әмма әсәрне язу, китап итеп әзерләү эше шушы үткән дистә ел буена тукталмады.
«Кыпчак кызы» әсәрен Миргазиян абый редакторының: «Берәр мәхәббәт әсәре дә бирсәгез, укучыгыз сезгә бик рәхмәтле булыр иде», – дигән сорау-теләге белән еракта калган яшьлек елларын искә төшереп яза башлаган иде. Әмма бу әсәр дә, гади бер мәхәббәт кыйссасы гына булып калмыйча, халкыбызның тирән тамырлы үткән рухи мирасы һәм аның шактый фаҗигале киләчәк язмышы турында авторның тирән уйлануларын да үз эченә туплады. Аның эшләү принцибы да үзенчәлекле булып чыкты. Һәр язылган бүлеген автор үзенең таләпчән редакторына биреп укытып алырга кирәк тапты. Икебезнең дә Мәскәүдә яшәвебез һәм еш очрашып торуыбыз бу яктан бик уңай иде. Әсәрнең беренче бүлектәге камертоны табылганчы унга якын вариант язылды. Соңыннан әдип, язылып беткән бүлекләрне әледән-әле бандероль белән юллап, Казанга җибәрә башлады. Мин исә, укып чыгып, фикерләремне, киңәшләремне биреп, текстны машинка битләренә салып, чиста битләрне төзәтергә кире җибәрә идем. Ләкин Миргазиян абый, өр-яңа иҗат ашкынуы белән, кулъязманың таныр җирен дә калдырмыйча, текстны яңабаштан редакцияләп чыга иде. Инде бу төзәтелгән кулъязманы мин, кабат компьютерда җыеп, чиста вариантта кабат үзенә кайтарам. Өендә компьютеры булса да, ул анда җыярга өйрәнмәде, машинкада да үзе басмады, чөнки тимер клапанлы йөрәгенә ярамый иде. Шуңа ул әсәр вариантларын бары тик кулдан гына язып җибәрә иде.
Әмма безнең җиде елга сузылган эшчәнлегебез барыбер азагына барып ирешә алмады. Әдипнең вакыт-вакыт иҗаттан, гомумән, сүрелүе, авыруы, минем дә өсте-өстенә өелгән үз мәшәкатьләрем эшне тоткарлады булса кирәк. Миргазиян абый мәңгелеккә киткәндә, әсәр тәмамланмаган көйгә вариантлары белән торып калды. Кайбер сюжет сызыкларын, гомумкомпозицияне ахыргача хәл итеп бетерергә кирәк иде. «Баш героиняны нишләтергә?» дигән сорау да эленеп калгандай булды. Шунысы куанычлы: язучыдан мирас булып бик күп чишелеш вариантлары калды.
Текст иҗади эшләнү процессында тукталды. Шуңа күрә корабль-лайнер яисә герой исемнәре генә дә 3–4 төрле булып саклануы бик табигый иде. Әсәр баштагы вариантларның үстерелүе, тармаклануы, акрынлап авторның элек басылган роман-юлъязмаларының дәвамына әверелеп, тетралогия, үзе язганча әйтсәк, мегороманга таба үзгәреш кичерде.
Бу китапны басмага әзерләгәндә, авторның үз кулы белән бербөтен итеп күчергән алты бүлектән торган әсәре нигез итеп алынды. Бүгенге ун бүлектән торган әсәрнең дүрт бүлеге исә язучының караламада калган төрле вариантларын һәм аның башка язмаларын файдаланып башкарылды. Авторсыз калган редактор хәле, шахмат тактасында ике көндәш өчен дә берүзең уйнаган кебек, шактый четерекле эш булып чыкты. Әсәрне тәмамлау шуңа шактый сузылды. Редакцияләү, эшкәртү процессында әсәрдә мөмкин кадәр күбрәк авторның үз язмалары һәм аның үзе редакцияләгән текстларын кулланырга тырыштым. Бәхеткә, әдип белән бер юнәлештә фикер йөртүебез, шул исәптән алдагы томнарны эшләгәндәге тәҗрибә һәм кул астында искиткеч бай вариантлар булу, әсәрне тәмамлап куярга мөмкинлек бирде. Ниһаять, китап, соңлап булса да, язучының 90 еллык юбилеена укучыларына барып ирешер, укучысы исә яратып өлгергән әдибе белән кабат очрашу бәхетенә ирешер дигән өметтә калабыз.
Миргазиян Юнысның өендә бик күп көндәлек язмалары, хатлары саклана. Бу документаль язмалар аның үзе, чордашлары, бүгенге көн әдипләре һәм, әлбәттә инде, милли әдәбиятыбыз язмышы турында. Аларның шактые, киләчәктә татар әдәбияты үсешенең төптәге чын агымнарын тирәннәнрәк күзаллау һәм өйрәнү өчен, ифрат кыйммәтле чыганак булып тора.
Равил Рахмани, 2017
Романнар
Атадан бала яшь калса…
(Биографик роман)
Автордан
Каләмдәшләрем: «Әлмәттән ниндирәк темалар таптың?» – дип сорыйлар. Әдәби тема җиләк тә, гөмбә дә түгел… Тәкъдирең аша бәгыреңне сулкылдатып үткән вакыйга гына әдәби әсәргә әверелә ала. Синең үзеңне тетрәндермәгән вакыйга, сине дулкынландыра алмаган фикер ничек инде укучыга тәэсир итсен дә, аны тетрәндерә алсын, ди? Совет чорында язучылар агитпропка1 хезмәт итәргә тиеш иделәр. Берәүләр, үзләре теләп, ярышып, хәтта ялагайланып, икенчеләр, башка тәкатьләре булмаганга, куркып яки һөнәрсезлектән тамак туйдыру өчен, кулларына каләм алдылар. Ул чорларда системага, аның идеологиясенә ярашмыйча матбугатта китап бастыру мөмкин дә түгел иде.
Татарстанның нефть төбәге дип йөртелгән көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче язучылар нефтьчеләр тормышына багышланган әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләрдән социалистик ярыш, әшәке искелек белән тәти яңалык көрәше, системаның халыкка бәхет, муллык, рәхәт тормыш юлын күрсәтеп торуын сурәтләүдән тыш нәрсә табып була икән? Дөрес, нефть чыгаручылар тормышына багышланган әсәрләрдә дә сюжет каһарманнары – адәм балалары. Адәм баласының шәхси тормышы – кайгы-хәсрәтләре, өметләре, көнкүреш авырлыклары, кичергән газаплары ул чорда язылган әсәрләрдә чагылырга тиеш иде. Әсәрләр социалистик реализм иҗат кануннарына нигезләнеп язылган булганлыктан, аларда тулысынча диярлек хезмәт, ярыш, җыелышлар, коммунизм төзү юлындагы бөек көрәш чагылып торды. Шунлыктан совет чорында язылган китапларда адәм баласының рухи дөньясы, аның кайгы-хәсрәтләре, ирексез, хокуксыз, киң дөньяны күрүдән мәхрүм яшәеше турында мәгълүматлар юк диярлек. Вакыйгалар сурәтләнгән, әмма әсәрдәге вакыйгалар ярдәмендә генә шул чорның реаль күренешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Авторның чынбарлыкны партия карарлары таләп иткән ясалма күренешләргә тәңгәлләштерүе ул чорда язылган әсәрләрнең һәммәсендә диярлек очрый. Бүген шул чорның реаль сурәтен яктырту мөмкинлеге бармы? Булган очракта андый хезмәт безгә нәрсә бирә? Совет чорының төгәлсезлекләрен, ГУЛАГ2 лагерьларын, социалистик ярышта физик һәм рухи имгәнүләрне, бәлки, тизрәк онытырга кирәктер? Бүгенге тормышта да михнәтләр җитәрлек бит…
Туган туфрагыбыздан нефтьне ничек суырулары турында табигать сөйли ала. Табигать ялганлый да, яраша да белми. Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы экологиягә карап, без узган чорның төгәл сурәтен күз алдына китерә алабыз. Социалистик ярыш чорының реаль тарихы Әлмәт шәһәре җирлегенә, аның төзелешләренә, архитектурасына, хәтта яшәү тәртибенә дә язылып калган. Бер генә мисал: Әлмәт мәчете – үзенең күркәмлеге белән Татарстанның үзендә һәм, Рәсәйдә генә түгел, Җир шарының барлык кыйтгаларына таралган ислам архитектурасында да лаеклы урын алырлык бина. Мәчет сокланырлык матур, әмма Әлмәтнең үзәк урамыннан барганда, аны шәһәрнең тимер йодрыгы – Эчке эшләр идарәсенең мәһабәт бинасы каплап тора. Милиция идарәсен узгач кына, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге мәчетнең кояшта күзнең явын алып, балкып торган гөмбәзләрен һәм җиденче кат күккә омтылган зифа манараларын күреп соклана аласың. Шәһәрнең һәр ноктасыннан күренеп торган урынында озакламый гараж комплексы сафка басачак һәм тиздән, бу шәһәрнең иң отышлы урынын биләп, чиркәү балкып торачак.
Татарстанның көньяк-көнчыгышын мин биш ел җентекләп карап, өйрәнеп йөрдем. Һәр күренешнең каян, ничек барлыкка килүенең, нигә андый булуының серен ачарга омтылдым, аңларга тырыштым. Чекерәеп күзгә ташланып торганы: республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге күп, бик күп биргән, аз, чиктән тыш аз алган. Төбәк күп эшләгән, шактый имгәнгән, арыган, реаль йөзен югалткан, урыслашкан. Аңа үз мәнфәгате белән шөгыльләнергә, үз кирәгенә эшләргә, үзе өчен яшәргә ирек бирмәгәннәр. Кысканнар мескенне, талаганнар.
Әлмәт төбәгенең кара алтынын суырып алып каядыр озатучылар кемнәр алар? Элек партия-хөкүмәт иде. Ә бүген кем? Халык коммунистлар чорында да ярым ач, ярым ялангач иде. Бүгенге көндә тагын да авыррак хәлдә… Чишмәләр пычранган, җир җәрәхәтләнгән, сулый торган һава газ белән аралашкан. Бүгенге көндә Әлмәт төбәгенең табигатен тергезергә, аякка бастырырга тырышалар. Бу изге эш күзгә күренеп тора. Әмма бу эш бик күп көч сораячак… Сынган сәламәтлекне кире кайтару ай-һай авыр шул…
Сыек йөк ташучы кораб-танкерда эшләгәндә, мин Әлмәт төбәгеннән чыккан җир канын кайларга гына ташымадым! Җир шарында биш кыйтга. Шуларның һәммәсенә диярлек илтеп тапшырыла иде газиз төбәгебездән чыккан җир мае. Хәтта Антарктидага, анда кит аулап йөрүче флотилиягә, андагы илле-алтмыш градуска җиткән зәмһәрир суыкларында яшәп эшләүче галимнәрнең торакларын җылыту өчен, андагы техниканы хәрәкәткә китерү өчен тотыла иде Әлмәт нефте. Бусы – аз гына бер өлеше. Бабаларыбызның сөякләре астыннан суырып чыгарылган сыек алтын акчасына корал ясала, ул корал планетаның кайнар нокталарына җибәрелә. Кара алтын шулай ук кан коелган чит төбәкләрдәге танкларны хәрәкәткә китерә, самолётларны очырта, эре калибрлы тупларны позициягә илтә, су асты көймәләрен йөртә, крейсерларның, линкорларның турбиналарын эшләтеп, океан киңлекләрен айката. Бу гамәл безгә кирәкме?
Әлмәттә, түрәләргә ярашып, бераз яшәп киткән бер язучы безнең төбәк нефтен «Хәзинә» дип атаган. Хәзинәнең һәр очракта хуҗасы була. Аны кеше кулы тидертмичә саклыйлар. Әлмәт нефтен Татарстанның хәзинәсе дип атау чынбарлыкка туры киләме? Әлмәт нефтен, «туган туфрагыбыздан талап чыгарылган ганимәт-трофей» дисәк, дөресрәк булыр иде. Бәлки, бу турыда язарга, матбугатка чыгарга, империянең җинаятьләрен фаш итәргә кирәктер? Бу турыда урысның бик әйбәт әйтеме бар: «После драки кулаками не машут» – «Поезд ушёл…»
Совет чорының кытлык елларында Әлмәт нефте совет халкын ачлыктан коткарып тора иде. Бу язманың авторы күп еллар нефть акчасына сатып алган ашлыкны, корабларга төяп, ташып йөрде. Шушы хакыйкатьне ул чорда теш-тырнак белән матбугатка чыгармаска, халыкка белдертмәскә тырышалар иде. СССРдагы «Бөек коммунизм төзелешләре»нең һәммәсенә диярлек, иң беренче булып, нефть акчасы килеп эшли башлый иде.
Кайларда гына йөрмәсен, нәрсә генә күзәтмәсен, язучының төп дикъкате адәм балаларының язмышларында, аларның бәгырькәйләрен әрнеткән проблемаларда булырга тиеш. Минем күп гомерем урыс арасында, украинлылар җирендә, чит илләрдә йөреп үтте. Шуңа күрә чагыштыру мөмкинлегем бар. Җир шарында яшәүче халыклар арасында итальяннарны җырга, музыкага оста, сәнгатькә хирыс халык, дип атап йөртәләр. Биш ел Әлмәттәге концертларга йөрим, телевизор карыйм, мәҗлесләрдә катнашам. Җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә әлмәтлеләр итальяннардан һич тә калышмыйлар. Бәлки, әлмәтлеләр көчлерәктер дә әле… Юбилей кичәләрендә, банкетларда, гомумән, дус-иш җыелган җирдә профессиональ җырчы, дипломлы музыкант белән ярыша алырлык талант булмаган очракны хәтерләмим диярлек. Туган төбәгем Әлмәт җирендәге талантлар белән мин дә горурланам.
Нефть чыгару эше авыр һәм җаваплы. Бу эштә баш та, кул да, сәләт тә, талант та, егәрлек тә бергә укмашырга тиеш. Талант – һәр эштә, һәр тармакта кирәк нәрсә. Ә инде сәләткә һәм тырышлыкка килсәк, нефть чыгару эшендә кеше бу сыйфатларны соңгы тамчысына кадәр сыгып чыгарырга тиеш. Әлмәт нефть табылган яңа төбәкләргә җибәрерлек осталар тәрбияли белүе белән дә, оештыручы җитәкчеләре белән дә данлыклы. Соңгы елларда Әлмәт белгечләре чит илләргә китеп тә эшли башладылар.
Нефть чыгаруда тәрбияләнгән кешеләрне җентекләп күзәтеп йөрим. Дөрес, иң өстә утыручы җитәкчеләр белән аралашу, аларга бәя бирү җиңел эш түгел. Алар турында күп язылган. «Татнефть» җитәкчеләренә багышланган әсәрләргә хас бер уртак сыйфат: аларның оештыру сәләтләре күкләргә күтәреп сурәтләнә, ә шәхси тормышлары, гаилә, нәсел тарихлары, адәм баласына хас нечкәлекләр күп очракта күләгәдә калдырыла. Белүебезчә, геройның эчке, рухи кичерешләрен, аның кешелек сыйфатларын ача алмаган язма әдәби әсәр була алмый. Мин озак вакытлар җитәкчелек оркестрындагы төрле инструментларда уйнаучы талантлы профессионалларны күзәтеп йөрдем. Шулар арасында бигрәк тә Шәһит Лотфулла улы Таипов шәхесе игътибарымны җәлеп итте.
Язасы әсәреңә кертер өчен, персонаж эзләү – чиктән тыш четерекле, күп очракта интуициягә, ниндидер мистик тоемлауга бәйле эш. Кулыңа каләм алып яза башлау өчен, беренчедән, ул шәхеснең башка кешеләрдә табылмаган сыйфатлары булырга һәм, икенчедән, ул сине үзенчәлеге белән җәлеп итәргә, тетрәндерергә тиеш. Чыннан да, Шәһит әфәндегә охшаш шәхесләр безнең чынбарлыкта сирәк очрый.
Шәһит әфәнденең нинди сыйфатлары сокландырды соң мине? Бу шәхестә бүгенге көндә иң алдынгы, иң яңа кыланышлар белән янәшәдә, безнең ерак бабаларыбыз югары бәяләгән, ул чорларда да сирәк очраган сыйфатлар җәйрәп ята. Кайвакыт ышанасы да килми, чөнки андый сыйфатлар борынгы заманнардан килүче үрнәк-ядкяр рәвешендә генә сакланып калырга мөмкин. Җәмгыятьтә син үзеңне күпчелек кабул иткән тәртип-кагыйдәләрдә тотарга тиешсең, башка очракта коллектив сине кабул итми.
Мисалга бүгенге көн яшьләренең кеше арасында үзләрен шактый иркен тотуларын гына алыйк. Алар арасында өлкәннәргә ихтирам белән карау артта калганлык, кадимилек санала. Дөрес, биредә өлкәннәргә карата дорфалык, читләштерү билгеләре, тупаслык та күзгә бәрелеп тормый. Егетләр – кызлар алдында, кызлар егетләр алдында һич тартынып тормыйлар. Кыланышлар бертөрле: гади, җиңел. Алар өчен беренче урында шушы минуттагы теләк, үз рәхәтлеге, үз мәнфәгате, кайф!
Кайвакыт мин сәерсенеп куям: Шәһит әфәнде «Татнефть» системасында шактый югары постларда утырып эшләгән, әмма аның табигатендә «нәчәлник»лектән гадәткә сеңеп кала торган һавалануның, җитәкчелек тәкәбберлегенең мыскалы да юк.
Шәһит Таипов нефть чыгаруда гына түгел, җәмәгать эшендә, спортта, сәясәттә, фотография өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән. Озын дистанцияләргә йөгерүдә Башкортстан уку йортларының чемпионы. Боз ватып, бәкедә су коену буенча чит илләрдә үткәрелгән ярышларда актив катнашкан. Тау туризмы һәм альпинизм шөгыльләрен оештыручы тренер. Җәмгыять эшендә ул Юрий Гагарин, Валентина Терешкова, Алексей Леонов, композитор Александра Пахмутова, дөнья чемпионы Пётр Болотников, артистка Наталья Белохвостикова кебек шәхесләр белән бергә корылтайларда катнашып, аралашып яшәгән. Таиповның сурәтен заманында күренекле халык рәссамы Николай Жуков иҗат иткән, аны «Агитатор» журналында бастырып та чыгарган. Ә бит җитмешенче елларда «Агитатор» тышлыгында басылу зур дәрәҗәгә ирешү булып санала иде. Андый бәхеткә юлыгучыларның күпчелеге, үзләренә Мәскәүдә җылы, тыныч урыннар табып, күренекле булуның әҗерен күрделәр. Шәһит исә, Әлмәттә калып, киң җәмәгатьчелек күзеннән читтәрәк, тыйнак кына яшәвен дәвам итте. Аның яшәеш кыйбласы – гадел һәм гөнаһсыз яшәү рәвеше. Кешеләргә, дусларына, туганнарына гаять ярдәмчел булу, игелекле мөнәсәбәт күрсәтү – бу шәхеснең канында, һәрбер күзәнәгендә.
Шәһитнең язмыш юлы дөнья күләмендә данлыклы дистәләгән шәхесләр язмышы белән янәшә барса да, ул үзен дан-шөһрәткә исереп иләсләнүдән саклап кала алган. Урыс телендә «звёздная болезнь» дигән төшенчә бар. Ил күләмендә танылып мактауга ирешүчеләрнең күбесе, үзенә сокланып карау тукталганнан соң, үпкәләп-рәнҗеп, чиргә сабышып бетә.
Китап җыю, шәхси китапханә төзү белән күпләр шөгыльләнә. Мондый мавыгу бигрәк тә китап кытлыгы елларында көчле иде. Ул чорда зур мәшәкать белән генә кирәкле китапны табып була иде. Китаплар кибетләргә сыймый башлагач, библиомания чире басыла төште. Чын китапны макулатурадан аера белүчеләр аз иде, бүгенге көндә алар, мода артыннан куып китап җыючылар, бетеп киләләр. Таиповның китап шүрлекләренә сирәк очрый торган китаплар шыплап тулган. Аларны рухи хәзинә буларак бәяләгәндә, аның һәр китабы сокландырырлык. Шәһит үзе яши торган өйдә әнисеннән калган пөхтәлекне, җан җылылыгын биреп торган атмосфераны шушы көнгә кадәр саклый алган.
Миңа Шәһит әфәнденең гаилә язмышы татар милләтенең язмышына тәңгәл тоела. Милләт кичергән фаҗигаләр, халкыбызның башыннан узган куркыныч вакыйгалар бу гаилә язмышында гаҗәп мул, искиткеч тирән чагылыш тапкан.
Башта мин бу шәхес турында документаль әсәр язмакчы идем. Ул әсәрнең шактый өлеше язылып, финалга якынлаша башлагач, мин Шәһит әфәндегә багышланган язманың әдәби әсәр булырга тиешлеген аңладым. Тормыштагы исем-фамилияләрне үзгәртмичә дә, әдәбият кануннарына таянып эш иткәндә, мин яңа әсәремдәге каһарманымның язмышын, аның психологиясен көчем җиткән кадәр сурәтли алырмын дип өметләнәм.
Әсәрнең төп персонажы миңа кайсы ягы белән кыйммәтле тоела соң? Шәһитнекенә охшаш холыклы шәхесләрне мин озак еллар каләмдәшләрем арасында күзәтеп йөрдем. Сибгат ага Хәким, Илдар Юзеев, Равил әфәнде Рахмани – алар кеше арасында үзләрен тотулары белән генә түгел, эчке кичерешләре, рухи янулары, хәтта табигатьләре белән дә тәңгәл киләләр шикелле. Якыннан таныш булмаган кешегә мин искә алган шәхесләр кирәгеннән артык юаш, адәм баласын тыштан гына абайлаучыга хәтта күпмедер дәрәҗәдә мескен булып та тоела торгандыр. Бу бары тик тышкы яктан гына. Таиповка охшашлы шәхесләр әхлак өлкәсендә компромиссны белмиләр. Мактану, күз буяу, кеше арасында үзеңне отышлырак күрсәтү кебек сыйфатлар юк аларда. Биргән вәгъдәне үтәми калу, әйткән сүзеңнән кире кайту кебек гадәтләр бу шәхесләргә хас түгел. Тышкы юашлык, минемчә, андыйлар өчен табигатьләрендәге рухи җегәрлекне, әхлакый батырлыкны яшерер өчен генә кулланыла.
Дүрт гасырдан артыкка сузылган колониаль мохит, татар менталитетына көчле тәэсир итеп, бик зур зыян китергән. Шуңа карамастан татарлар арасында саф күңелле, игелек эшләүне яшәү кредосы дәрәҗәсенә күтәрә алган Идегәйләр чорындагы шәхес үрнәкләре аз булса да сакланып кала алган.
Шәһит Таипов әтисе Лотфулла хәзрәтнең һәм әнисе Хәсәнә абыстайның тетрәндергеч фаҗигале язмышларын шушы көнгә кадәр йөрәгендә саклап яшәгән. Мин аның шәхси сыйфатларына, кешелек хасиятенә әти-әнисенең язмышлары хәлиткеч тәэсир иткәндер дип уйлыйм.
Әдәби әсәр беркайчан да син уйлаганча гына килеп чыкмый. Барлык теләкләреңнең тормышка ашып бетмәве, дөньяның чиктән тыш киң, тормышның ифрат катлаулы булуы да шуны раслый. Шуңа күрә Шәһит Лотфулла улы Таиповка багышланган әсәрнең сыйфатын үзем бәяли алмыйм. Бу эшне мин хөрмәтле укучы карамагына тапшырам.