Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Yazı tipi:

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Әмиров М. М., варислар, 2021

© Ногманов И. Г., төзү, 2021

Повестьлар

Агыйдел

I

Иртәнге кояшның йомшак нурларына иркәләнеп, көлеп уяндым. Торакта чакта, сигнал булгач та бер-ике генә минут булса да изрәп яту өчен, тартышырга, дежурныйның кәефен бозарга туры килгән көннәр күп була иде. Торганның соңында да әле, спорт залына кереп бераз сикергәләмичә, күп кранлы умывальник янында ялангач иптәшләр белән салкын су сибешә-сибешә юынмыйча, йокы ачылып җитми торган иде. Ә бүген… һичкем кыңгырау шалтыратмады, өстемә ябынган чикмәнемне һичкем килеп тартмады, фәкать күксел урман белән капланган көчле таулар артыннан көлеп күтәрелгән иртәнге кояш нурларының йомшак кына итеп битемнән сыйпавы җитте – уяндым. Эчке тәртипне бозу куркынычы да, иртәнге ашка кичегү, беренче дәрескә барып өлгерә алмау хәвефе дә юк иде – сикереп тордым.

Юк, бу йокыдан уяну гына түгел, бу – яңадан туу! Барлык кайгы-хәсрәтләрне, кыш буенча үтелгән дәресләрдән имтихан бирү авырлыкларын онытып, мәктәп стенасында үпкәләргә кунган тузаннарны юып, белем белән бергә мигә оялаган талчыгу «микроблары» н куып чыгарып, сабый баладай җиңеләеп, яңадан туу!..

Шундый бәхетле, шатлыклы, җиңел уяну иде бу!

Агыйдел буе табигатенең никадәр матурлыгын, никадәр көчлелеген – аның төшкән күңелләрне күтәрү, сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк булган барлык даруларга иксез-чиксез дәрәҗәдә бай табигать икәнлеген фәкать шул иртәдә генә сиздем булса кирәк. Югыйсә сабый чагым шул ук Агыйдел буеның ямьле сахраларында йөгереп, эшкә ярый башлагач та, шул ук җирнең печәннәре, саламнары арасында аунап узды бит. Ләкин бәләкәйдән үк авыр эшкә җигелү, һәрнәрсәнең кыен ягын, авыр ягын гына күреп үсү тойгыларымны тупасландырган булган, күрәсең, берсенә дә әһәмият бирмәгәнмен.

Ә бүген!..

Без йоклаган арба төбендәге кичә генә чабып кайтарылган печән исе дә мине исертә. Хәтта шул исле чәчәкләр арасына кысылган әрем исе дә кыйммәтле хушбуйлар исеннән тәмлерәк булып тоела. Әллә ничә төрле яшел белән бизәлеп, иртәнге кояш яктысында күзләрне иркәләп күренгән урманлы таулар гына түгел, хәтта читән буйларына сырышып үскән алабуталар да, кычытканнар да Шишкин пейзажларыннан матуррак булып күренәләр.

«Әйе, дөнья матур, чиксез матур!..» Шулай дип, үзалдыма үзем кычкырып җибәрә яздым. Күңелле минутны якын иптәшем белән уртаклашасым килде. Ә иптәшем уянмаган әле.

Аның өстендә дә минеке кебек үк җиңсез челтәр күлмәк, арзанлы материядән тегелгән кара чалбар. Таза мускуллы ялангач беләкләре ике якка ташланган, тыгыз күкрәк итләре белән ныгытылган авыр гәүдәсе чи печәнгә чумган. Куе яшел печән белән кушылып киткән кара бөдрәләре астыннан күренгән ап-ак киң маңгае аны әкиятләрдә сөйләнә торган гүзәлләргә охшата. Тигез булып сызылган коңгырт кара кашлар, көлеп чыккан кояш нурлары кебек, түбәнгә табан атылган озын керфекләр, каш-күз, маңгай тирәсендәге бөтенлеккә зыян китерә күрмәсен дип, саклык белән генә эшләнгән төсле авыз-борын аны тагын да матуррак итеп күрсәтәләр. Чынлап та, аның йөзендә ниндидер нур балкый кебек күренә иде ул минутта. Мин, аның матурлыгына, җанлылыгына, ягымлылыгына сокланып, шактый вакыт сүзсез генә карап тордым. Мин аны яратам. Техникумда укый башлаганыма менә быел, 1927 елның көзендә, ике ел тула. Шул ике ел эчендә без, аның белән икебез, бер кеше төсле яшәдек. «Ишәй белән Кушай» дип, бездән көләләр, берәр җирдә ялгызыбызны гына очратсалар, «Кушаең кайда?» дип сорамыйча булдыра алмыйлар иде. Чыннан да, безне ялгыз очрату кыен булгандыр. Бер-беребездән аерылып бер генә сәгать тору да безнең өчен күңелсез – ямансу иде шул. Шуңа күрә җәйге ял чорында өч ай буенча аерылышып тору беребезнең дә башына сыя алмады. Бергәләшеп Агыйдел буена – минем туган авылыма кайттык.

Кайткан вакытта, олаучыбызның бездән башка да егерме биш потлап йөге булганга күрә, чемоданнарыбыз гына утырып кайттылар. Үзебезгә йөз километрдан артыкка сузылган юлның күбрәк өлешен җәяүләп үтәргә туры килде. Ямьле җәйге юл буенча җәяүләү җиңелчә киенгән яшьләр өчен авыр булмаса да, авылга кайтып җитү белән, буыннарыбызда арыганлык сизелде. Агыйдел буенда утырган авылның матурлыгы, авыл өстенә ишелә язып күтәрелгән күксел түбәле тауларның мәһабәтлеге белән дә кызыксынмадык, фәкать каймаклы чәй эчү белән генә канәгатьләнеп, кояш батар-батмастан йокыга яттык.

Әнә шул йокыдан мин яңадан туган төсле булып уяндым. Иптәшемнең дә һичбер ирексезләүсез шундый бәхетле уяну белән уянуын теләп, кояш чыкканны көткән төсле, аның күзләре ачылганны көтә башладым. Ләкин аның күзләре тиз генә ачылмады. Сабырлыгым җитмәде, шундый күңелле, матур минутларда аның йоклап ятуын әрәм санадым да уяттым:

– Гаяз!.. Гаяз!..

Ул күзен ачмыйча гына эндәште:

– Кем тия?

– Тор, күр тизрәк безнең авылның ямьлелеген. Мондый яхшы иртәдә йоклап яту – җинаять, Гаяз, тор. Күзеңне генә ачып кара, уянырга кирәклекне үзең үк аңларсың.

Аның күзләре ачылды. Әйтерсең лә ул кара күзләр юри генә йомылып торганнар: шундый мәшәкатьсез, шундый чиста булып ачылдылар алар, минем өчен чыннан да икенче кояш чыккан кебек булды.

– Нигә бик иртә? Барасы җир юк бит, – диде ул.

– Бар, Гаяз, барасы җир бар. Әйдә, мин сине хәзер Агыйдел буена алып барам, су коенырга.

Ул, минем күзләремә туп-туры карап, бик аз гына вакыт хәрәкәтсез ятты да кинәт машина тизлеге белән сикереп торды. Шундый ук җитезлек белән җиргә сикерде:

– Әйдә, киттек.

Мин, тиз генә өйгә кереп, киҗеле сөлге алып чыктым. Әни мичкә ягып азаплана иде: «Нигә алай иртә тордыгыз, иртәнге салкында рәхәтләнеп йокламыйча?» – дип, безнең тынгысызлыкка гаҗәпләнеп калды.

Иртә торучылар без генә булып чыкмадык: авылның аргы очындагы урам коесының сиртмәсен шыгырдата-шыгырдата су чыгаручы ак алъяпкычлы хатыннар, бозау куып йөрүче әбиләр күренде. Ярым ялангач килеш Агыйдел буена төшеп баручы ике егет аларга ят булып тоелды, ахрысы, һәммәсе дә хәрәкәтләреннән туктап, сораулы күзләре белән безгә текәлеп калдылар.

Сирәк-сирәк кенә утырган салам түбәле өйләрне үтеп, Агыйделгә алып төшә торган кечкенә тыкрыкка борылуга, миңа балачагымнан ук бик таныш булган Тешсез Ибрай очрады. Ул тыкрыкны, аның исеме белән атап, «Тешсез Ибрай тыкрыгы» дип йөртәләр. Чөнки аның өе нәкъ чатта утыра. Ишегалдына ялганып, артка табан киткән озын яшелчә бакчасы да шул ук тыкрык буйлап сузыла. Без үз аягыбыз белән Агыйдел буена төшәрлек малай булганнан бирле шул тыкрыкны таптап үстек. Кар бетү белән диярлек, Ибрайның шалканнары иртә өлгерә, һәм ул шалканнарның иң куркынычлы корткычлары без була идек. Шалканнар белән бергә үк суган кыяклары күренә башлый, алар артыннан кыяр, кишер, кавын шикелле кадерлерәк яшелчәләр җитешә, без дә аларга җитешәбез. Бу кәсеп фәкать иң соңгы яшелчә булган кәбестәләр җыеп алынганнан соң гына, аларның да җирдә утырып калган күчәннәренә чаклы йолкынып беткәч кенә тәмам була иде.

Билгеле, шуклык һәрвакытта да шома гына үтеп тормый. Тешсез Ибрай кулына эләгүчеләр дә булмады түгел. Андый малайларны Ибрай, вак кычыткан белән чәбәкләп, акыртып-бакыртып, «Икенчеләй бакчага кермәм, кермәм, кермәм!» дип ант иттереп җибәрә торган иде. Ләкин андый бәхетсезлеккә очраган малайлар барыбер тәүфыйк тапмыйлар, утыра торган әгъзаларында кычыткан эзе бетү белән, антлары онытыла, тагын да хәйләлерәк юллар белән, тагын да усалрак итеп урлаша башлыйлар иде алар. Тешсез Ибрай безнең өчен иң куркынычлы, иң рәхимсез кеше булып санала иде. Җитмәсә, әниләрнең дә бик теңкәләренә тигән чакларыбызда Тешсез Ибрайга әйтү белән куркытулары безнең каршыда Ибрайны тагын да куркынычрак итә иде. Шуңа күрә дә без, бакчага төшкән вакытта гына түгел, урамда, яланда очрашырга туры килсә дә, Ибрайны күрү белән, ерактан ук кача торган идек. Ләкин көтелмәгән бер вакыйга миңа Ибрайның бөтенләй икенче кеше икәнлеген танытты.

Җәйнең ямьле көннәренең берендә алты-җиде малай бергәләшеп, тыкрык башыннан ук күлмәкләрне сала-сала, Агыйдел буена төшеп барабыз. Бакчага төшү гадәткә үк кереп киткән булган, күрәсең. Тешсез Ибрай тыкрыгыннан тыныч кына үтеп китү ничектер килешми дә кебек тоела. Чират буенча ул көнне бакчага мин керергә тиеш идем. Башка малайлар, кешедә шик тудырмас өчен, билләреннән алышып кочаклаштылар да, бөтен тыкрыкны иңләтеп җырлый-җырлый, Идел буена төшеп киттеләр. Мин бер малай белән читән буенда калдым. Иң әүвәл тирә-якны, аннары бакча эчен бик җентекләп караганнан соң, әкрен генә читән аша төштем. Иптәшем, читән буенда үскән алабуталар арасына посып, тыш якта калды. Бакча эченә төшкәч, иң элек чөгендер түтәлләрен, аннан соң суган, шалкан, торма түтәлләрен һәм кәбестә җирен узып, безне иң нык кызыктыра торган кыяр түтәлләре арасына килеп җиттем. Тирә-якта беркем дә күренмәүгә карамастан, кул-аякларым дер-дер калтырый, йөрәгем леп-леп тибә… Читтәге түтәлләрдә юньле кыярлар күренмәгәч, тагын да эчкәрәк кердем. Тәгәрәшеп яткан бәләк-бәләк сары кыярларны өзеп, итәгемә тутырдым. Инде ук җитезлеге белән читәнгә табан атылам дигәндә генә, кыяр түтәлләрен әйләндергән куе кабак яфраклары арасыннан Ибрай үзе килеп чыкты. Урынымнан да кузгалырга өлгермәдем, итәгемнән эләктереп тә алды. Аның куллары шул минутта миңа саженьнан да озынрак төсле тоелды. Билгеле, мин капкынга төшкән күсе шикелле акыра, тыпырчына башладым. Ләкин юкка тыпырчынганмын. Гаҗәбемә каршы, Ибрай миңа тимәде. Тимәде генә түгел, мине мактап, әллә нинди акыллар өйрәтеп, кыйнаганнан да яманрак хәл эчендә калдырды:

– Молодец икәнсең, энекәш, – диде, – Сәмигулла малаемы син? Әле бер малайның да бу тикле эчкә керергә батырлыгы җиткәне юк иде, – диде. Әни сөйгән төсле йомшак итеп аркамнан сөеп куйды: – Ләкин, энем, – диде, – синең кыяр ашаганың юк, ахры, тәмен белмисең, ахры, әле син кыярның, – диде. – Андый кыярлар тәмле булмый ул, – диде, минем итәгемнән коелып җирдә яткан эре сары кыярларга төртеп күрсәтте. – Картайган кыярлар алар, орлык кыярлары. Кил әле монда, мин сиңа тәмлесен күрсәтим, – диде, мине, үз артыннан ияртеп, түтәлләрнең аргы башынарак алып барды. Ул минем итәгемне ычкындырган иде инде. Шунда качкан булсам, билгеле, аңа тоттырмыйча, читән аша чыгып өлгерергә дә кулымнан килгән булыр иде, ләкин ниндидер билгесез көч ирекле-ирексез аның артыннан иярергә, ул ни кушса, шуны тыңларга мәҗбүр итте мине.

Ул, яфрак араларыннан эзләп, кечкенә-кечкенә ямь-яшел кыярларны чеметеп кенә өзә, үзе һаман минем белән сөйләшә, миңа акыл өйрәтә: «Кыярны аны, синең кебек, тамыры белән йолкып чыгармыйлар, менә шулай ипләп кенә өзәләр, болай өзсәң, менә бу солы бөртеге кебек кенә кыярлар да бер-ике көннән тагын ашарлык булалар», – ди.

Ул өзгән кыярлар чынлап та бик тәмле булып чыктылар. Мин аның кыланышларыннан баштарак бик нык шомланган идем. «Бу юри шулай кыланадыр, сугып егар өчен берәр уңайлы әйбер эзлидер йә булмаса кычыткан янына алып бара торгандыр» дигән куркынычлы уй йөрәгемне өзлексез талап торды. Ләкин Ибрайның йөзендә аз гына да ачу җыерчыклары күренмәве, озын сары мыекларының да тырпаеп түгел, елмаеп торуы, җитмәсә, чынлап ук тәмле кыярлар да өзеп бирүе тиз тынычландырды мине. Иптәшләрем турында да бөтенләй онытып, мондый бәхетле вакыйгага тап булуыма шатлана башладым.

Аның бакчасын карап бик озак йөрдек. Матурлыклары, тигезлекләре белән мине хәйранга калдырган кишер, суган, шалкан, помидор түтәлләрен карап узып, бакчаның ишегалдына таба чыга торган капкасы янына килдек. Бөтен тирә-якка ямь сибеп утырган алсу-көрән мәк чәчәкләре уртасында җәелеп-җәелеп эре сары чәчәкләр аткан көнбагыш белән әйләндерелгән яшелле-кызыллы-сарылы чәчәкләр тавы күренде.

– Менә бу минем беседка, – диде Ибрай.

Башта мин аның «беседка» дигән сүзен аңламаган идем, эченә кергәч кенә, «беседка» дигәне «куыш» дигән сүз була, күрәсең, дип куйдым. Миңа «беседка» дигән сүз бик ошады. Чөнки мондый матур, искиткеч матур итеп эшләнгән әйберне «куыш» дип атау бик гадиләштерү сыман тоела иде. Кабак, колмак, үрмәле гөл үсемлекләре белән капланган бу беседка һичбер вакытта да онытылмаслык булып минем хәтеремдә калды. Аның эчендә без җирнең үзеннән киселгән эскәмиягә утырдык. Бу җир эскәмияләрнең өсте, хәтфә палас җәйгән төсле булып, куе чирәм белән капланган иде. Беседканың тараеп барып очланган түбәсендә бүрек-бүрек булып телгәчләнгән колмак чәчәкләре ак болытлар төсле булып күренәләр, куе яшел яфраклар белән капланган стеналарда йодрык-йодрык булып ак кабаклар асылган, юкәгачтан – кабак сабакларына, кабак сабакларыннан колмакларга тотынып үскән нечкә генә үрмәле гөлнең күгелҗем-алсу кыңгыраулары бөтен беседка эчен чуарлап, караган саен карыйсыны китерерлек ямь биреп торалар. Бу матурлык эчендә мин үземне әкиятләрдә адашып йөргән балалар төсле сиздем. Ни әйтергә, ни эшләргә белмичә, авызымны ачып хәйран калдым. Ибрай беседканың уртасында торган кечкенә агач өстәлгә яңа гына йолкып алынган кишер-шалканнарны, кыярларны куйды. Ул, «Аша, энекәш, аша, сиңа тансык бит ул», – дип, йомшак, ягымлы тавыш белән ашарга кыстый, шул ук арада «Тартынма, урлап ашарга тартынмаганны, биргәнне ашарга тартынмыйлар инде аны» кебек сүзләр белән йөрәкне телеп-телеп ала, андый сүзләр чыкканда, мин оятымнан нишләргә белмим, битләрем ут төсле кызып яна. Шул минутта мин аның алдына тезләнеп антлар итәр идем, «Гафу ит син мине, Ибрай абзый, мин моннан соң һичбер вакытта да мондый эшкә бармам, бу эшнең ярамаганлыгын башка малайларга да аңлатырмын, гафу ит» дигән булыр идем. Тик безнең авылда андый гадәт булмаганга, күңелдә шундый тойгылар туса да, аны әйтеп булмый иде.

Бик озак утырып, бик күптөрле яшелчәләр ашап туйгач, Ибрай, чирәм эскәмия өстенә сузылып ятып, түбәгә карады:

– Йә, энекәш, минем беседка ошыймы? – диде.

– Мондый матур куышны минем гомеремдә күргәнем юк иде, Ибрай абзый, – дип җавап бирдем.

– Ә минем бакча ничек, ошыймы?

– Зерә шәп, Ибрай абзый.

– Ә син беләсеңме, теләсә, синең әтиеңнең дә шушындый ук бакча ясарга кулыннан килә бит?!

– Минем әти бер түтәл кыяр да чәчми ул, урыс чәчсен әнә, дип кенә куя.

– Тешсез Ибрай чәчсен, дип тә куядыр әле ул?

– Шулай дип тә куя.

– Тешсез Ибрай ашасын, дип әйтми, ә?

– Һи-һи-һи!..

– Син, энекәш, кайт та әтиеңә әйт. Тешсез Ибрай бакчасында булдым, диген, үзең күргәннәрнең барын да сөйлә, без дә шундый бакча үстерик, диген, әгәр дә кирәк булса, Тешсез Ибрай өйрәтермен, дип әйтте, диген, арзан гына хак белән орлык та бирермен, дип әйтте, диген, ярыймы?

– Ярар, әйтермен.

– Бәлки, синең иптәш малайларыңның да минем бакчаны күрәселәре киләдер?

– Килер шул.

– Берәр көнне җыеп алып кил син аларны, күрсәтеп җибәрермен.

– Малайларга әйтәм, алай булгач.

– Ә урларга тагын кайчан киләсез?

– Моннан соң мин бервакытта да синең бакчаңа төшмәм, Ибрай абзый…

Һәм шуннан соң мин бакчага төшүләргә чик куйдым. Малайлар арасында да ике фикер туды: берәүләр, минем Ибрай бакчасында күргәннәремне сөйләвемә ышанмыйча, урлауны дәвам иттерергә кирәклекне куәтләделәр; берәүләр, минем фикергә кушылып, калганнарга каршы чыктылар. Өстенлек безнең якта калды. Чөнки уйлары белән урлау ягында булган малайлар да, безнең әләкләүдән куркып, уйларын тормышка ашыра алмас булдылар.

Ибрайның әнә шул акыллы хәйләсе мине бөтенләй аңа якынайтып калды. Шул вакыттан бирле мин аның белән бик дус яшәдем. Ул миңа үзенең сугышта күргәннәрен сөйләгән саен, мин аңа якыная бардым.

Менә бүген, авылдан аерылуыма ике ел тулып килгәндә, шәһәрдән алып кайткан иптәшем Гаяз белән икәүләп Агыйдел буена төшеп барганда, мин тагын аның белән очраштым. Ул һаман да шул ук бакчасында, түтәлләр арасында казына иде. Читән аша исәнләштем:

– Ибрай абзый, исәнме!

Ул кинәт гәүдәсен турайтты, беренче карауга усал күренә торган зәңгәр күзләрен текәп, бик аз гына вакыт хәрәкәтсез торды да, озын мыеклы кешеләргә генә хас булганча киң елмаеп, балчыкка буялган кулларын киндер алъяпкычына сөртә-сөртә, безнең янга ашыга башлады.

– Синме бу, Ильяс, танырлык та түгел бит, егет, ә? – дип сөйләнә-сөйләнә килә иде ул.

Читән аркылы гына кул биреп күрештек. Иптәшем белән дә таныштырдым. Гаязның шәһәр егете – завод егете икәнен белгәч, Ибрай тагын да шатлана төште:

– Ә, рабочий егетме, – диде ул, – мин сине бик күптән көтә идем. Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бик күп. Әйе, әйе, бик күп сүзләр сөйлисем, бик күп сораулар бирәсем бар әле минем сезгә, һи-и-и… туйдырып бетерермен әле мин сезне.

– Сөйләшербез, сөйләшербез, – диде Гаяз, гадәттәгечә тыныч та, ягымлы да, шуның белән бергә җитди дә булып ишетелде аның бу җавабы.

Ибрай, зур бер яңалыкны онытып кинәт исенә төшергән кеше төсле, шап итеп ботына сугып куйды:

– Әй, әттәгенәсе, мужикның мужикча шул инде, кеше белән кешечә сөйләшә дә белмибез бит: ник соң әле мин сезнең белән читән аша сөйләшеп торам, керегез әле бакчага, мин сезне кыяр белән сыйлап җибәрим, быел кыяр күргәнегез юктыр әле…

– Рәхмәт, Ибрай абзый, – дидем мин, – син алай бик ашыкма әле, авылда озак торырга уйлыйбыз, күрешербез, сөйләшербез, кыярыңны да ашарбыз, ә хәзергә без су коенырга барышлый гына синең белән исәнләшергә туктадык.

– Куй, куй, юкны сөйләмә әле, Ильяс, су коенырга барышлый гына булса да минем бакчага сугылып үтә торган идегез бит әүвәле. Тешсез Ибрайның кычыткан себеркеләре хәтереңдәдер, һи-һи-һи… Әйдәгез, башка җирдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгән, ә миндә ашарлыклары бар инде аның. Әйдәгез, әйдә, сезгә генә читән аша керергә дә рөхсәт итәм.

Озак карышмадык. Бакча эченә кергәч, Ибрай, гомер буена кеше күрергә тилмергән төсле, безнең белән мавыгып китте. Әле бер әйберен күрсәтә, әле икенчесен күрсәтә, бакчасының тәртиплелеген, яшелчәләренең шәплеген мактап бетергәнебезне дә көтми, яңа әйберләргә күчә. Миңа бик күптән таныш булган беседкасына алып керде ул безне. Беседка янында, чынлап та, аның өлгереп җиткән кыярлары бар булып чыкты. Башка кешеләрдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгәндә, шундый кыярлар җитештерүенә гаҗәпләнгәнебезне белдердек. Ул аны ничек итеп җылыда үстерүен, зуррак мөмкинлек булганда, бөтен тирә-якны тәэмин итәрлек күләмдә өлгертергә дә кулыннан киләчәген сөйләп, тезеп китте:

– Беләсезме сез, безнең Агыйдел буенда никадәр җимеш, никадәр яшелчә бирерлек җирләр әрәм ята?! Ә шул вакытта үзебезнең халык яшелчәгә тилмерә: хатыннарыбыз корсак күтәргәндә тозлы кәбестә талымласалар, ат җигеп күрше авылларга чабабыз, бала-чагаларыбыз, бер кыяр кабарга зар булып, караклыкка өйрәнәләр. Уйлап карасаң, чүп урынына аяк астыннан табарга мөмкин булган әйберләр бит. Күрми безнең халык, күрми.

Ибрай безгә бик күп нәрсәләр сөйләмәкче, үзендә булган бик күп теләкләрне әйтмәкче иде, ләкин без хәзергә бу турыда калдырып торырга булдык. Аның белән яңадан очрашырга, аның күңелен борчыган күп нәрсәләр турында ныклап сөйләшергә, киңәшергә вәгъдәләр биреп, Агыйделгә төштек.

II

Агыйдел!..

Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел!.. Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны күбесенчә яшь гомергә охшаталар. Чынлап та, бик урынлы охшату. Кыска гына ара эчендә дә чиксез күп борылышлар ясый, агымын әледән-әле үзгәртеп тора: бер карыйсың – яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә; үзеннән-үзе биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып, уң яклап күтәрелгән текә тауларның каты ярларын кисеп, баштүбән ага. Ул ара да булмый, көчле мәхәббәт кармагына эләгү нәтиҗәсендә төн йокысыннан мәхрүм калып, ай яктысына чыгып утырган яшь кызлар төсле уйга батып китә; ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора. Хәтта чит-читләрендә төнбоеклар үсүгә дә каршы килми. Аның мондый урыннарын үрдәк-каз кебек кошлар бик яраталар, ләкин тормышлары өчен куркыныч барлыгын белмиләр алар: күл кебек тыныч, төнбоеклы суга булган мәхәббәтләренә каршы килә алмыйча йөзеп китәләр дә чоңгылда яткан усал җәен авызына барып кергәннәрен дә сизми калалар. Ә Агыйдел аларны күрмәмешкә салыша, бөтенләй дөньясын оныткан төсле тынып тик тора… Күп тә үтми, тагын, бик кирәкле эшен исенә төшергән кеше сыман, яңа тауларга таба борылып ашыга башлый. Ташларга бәрелүдән туган кечкенә-кечкенә дулкыннар күп булып җыелышалар да, кызык күрергә ашыккан төркемдәй, берсен берсе төртешә-төртешә, үзара әрләшә-әрләшә алга йөгерәләр. Шулай бер котырып, бер басылып ага ул. Барган юлында очраган кечкенә-кечкенә елгаларны үзенә ияртеп зурая бара, зурайган саен «акылга утыра». «Ай уймаккай кебек сызылып аккан Ашказар» ны, төбенә шом яшереп аккан тыныч Димне, «нәзеккәй» билле, ак тәнле кызлар» үстергән Уфа суларын ияртеп, ул шактый үсеп җитә, зур хезмәтләргә ярый башлый: пароходлар, баржалар йөртергә хәленнән килә. Шулар белән бергә Кама, Идел кебек абзыйларына кушылып, Каспийга – диңгезгә чыга – киң тормыш эченә керә…

Без төшкән тәңгәлдә Агыйдел каты акмый: өзлексез акрын гына күчеп торган киң, шома көмешкә охшый аның ул җире. Аргы як ярында үскән бөдрә таллардан асылган күләгәләр аның иртәнге серен тагын да арттыралар. Без уң яклап күтәрелгән урманлы тау белән яр арасында булган шактый зур тугайлык буйлап түбәнгәрәк – чит-читләре чуерташлар белән тигезләнгән чистарак урынны эзләп барабыз. Тугайлыкны каплаган куе яшеллек эчендә санап бетергесез төрдәге кошлар бергә кушылып сайрыйлар. Матур иртәгә көлеп ачылган гөлҗимеш, зелпе чәчәкләреннән чыккан хуш исләр, тын яткан Агыйдел өстеннән бөркелгән салкынча һава һәм яңа гына елмаеп күтәрелгән иртәге кояштан сибелгән рәхәт җылылык белән бергә кушылып, барлык тойгыларны да иркәлиләр, сөяләр. Тойгылар үткенләшә, күңел үзеннән-үзе романтикага бирелә. Җитди әйберләр турында уйлыйсы да, сөйлисе дә килми. Уйныйсы, шаярасы, җырлыйсы килә; сөясе, сөеләсе килә; күкрәкләрнең иркенлеге, тавышның көр булып яңгырап чыгуы, кәефнең әйбәт булуы белән масаясы килә, җырлап җибәргәнеңне сизми дә каласың.

Без дә, Гаяз белән сүз берләшкән кебек, бер үк җырны беравыздан сузып җибәрдек:

 
Ямьле Агыйдел буйлары
Бетерәдер хәсрәтле уйларны…
 

Кызыл яр астына җәелгән чиста чуерташларга йомшак сандалиларыбыз белән басып, иртәнге тынлыкны чатната-чатната, су читенә якынлаштык. Төн уздырыр өчен чуртаннан куркып сайга чыккан ташбашлар төркеме, Идел читен вак кына дулкыннар белән бизәкләп, тирәнгәрәк китте. Без, кечкенә-кечкенә яссы ташлар белән «коймак» җибәреп, ялтырап яткан Агыйдел өстен боҗралар белән чобарлый-чобарлый чишенә башладык. Ялангач калгач, үз тәннәребезнең тазалыгына үзебез сокланышып, тән хәрәкәтләре ясадык.

Салкынча һавада пыяла төсле тигез булып яткан су башта безне бераз куркытты. Кинәт кенә кереп китәргә тәннәребез карыша, без, кулбашларыбызны җыерып, бер-беребезгә караша идек.

– Болай булмый, тәвәккәллек кирәк, – диде Гаяз. – Әйдә! Раз, два, три…

Агыйдел өстенең пыяла тигезлеге челпәрәмә килде. Һавага караганда җылырак булган суның чисталыгына, йомшаклыгына сокланып туя алмыйча, аргы як ярдагы бөдрә талларга карап, колач сала башладык.

– Аркылы чыгабызмы?

– Чыгабыз!

Яр шактый ерак иде. Колач сала-сала беләкләр арыгач, сырт өстенә әйләндек. Аяк белән генә йөзеп – кулларны, кул белән генә йөзеп, аякларны ял иттерәбез. Шулай, мәшәкатьсез генә йөзә-йөзә, икенче як ярга шактый якынлашкан идек инде.

– Әйдә тагын колач салабыз, – диде Гаяз, кинәт кенә талларга күмелгән ярга таба йөзе белән әйләнде. Ләкин шундый ук тизлек белән йөзеп китә алмады, кинәт тукталып, бөтенләй хәрәкәтсез диярлек хәлдә калды.

– Тукта! – дип пышылдады ул миңа. – Кара, кем бу? Нинди сын бу?

Көтелмәгәндә күз алдына килеп баскан бу гаҗәп күренешкә мин дә телсез калдым.

Каршыбызда, акыл ирешә алмаслык сер булып, бөтенләй диярлек ялангач кыз басып тора иде. Ул гәүдәсенең бөтен авырлыгын сул аягына салган да, уң аягын аз гына алгарак басып, аны үз уңаена гына куйган, уң кулын артка каерыбрак бөеренә таянганлыктан, күкрәге текә булып алга омтылып тора, – әйтерсең лә аның зифа буе үзеннән-үзе дулкынлана. Нечкә булып сузылып киткән кара кашлар астыннан тыныч, рәхәт итеп карый торган чем-кара күзләр күксел тауларга йотылганнар. Түгәрәк битнең бөтенлегенә аз гына да кимчелек китермәслек булып урнашкан кечкенәрәк борын, тамарга торган чия төсле иреннәр… Матурлык, чиксез матурлык. Барлык Венераларга алмаштырмаслык җанлы матурлык…

Бөтен җире тигез килгән алсу-көрән тәнле бу кызның, үз тәне төсле үк материядән тегелгән су киемнәреннән генә булуына карамастан, безгә шулкадәр якын җирдә, шулкадәр тирән тынычлык белән басып тора алуын күреп каушап калдык.

Кызлар белән очрашканда каушау түгел, киресенчә, күп вакытта әрсезләнеп, теле ачылып китә торган иптәшем Гаяз да, үзенең кайда икәнлеген онытып, таянычсыз хәлдә калды: аның тулы кара күзләре, зарыгып җавап көткән төсле, билгесез кызның серле торышына текәлеп тукталды. Куллары да инстинкт белән генә үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнеп, тыгыз гәүдәсен су өстендә тоталар иде…

Кем ул? Шәһәрдән читтә, Агыйделнең дә пароходлар йөрми торган җирендә, Башкортстанның шактый караңгы почмакларыннан исәпләнгән тәңгәлендә шундый матурлыкка, кыю батырлыкка ия булырлык серле кыз кем ул? Җәйге иртәдә кояш белән бергә торып, Агыйделдә су коенуның ләззәтен аңларлык культуралы кыз бу якка кайдан килеп чыккан?..

Бу сорауларга җавап таба алмау тәэсирендә нишләргә белмичә байтак азапланган булыр идек, Гаяздагы кыюлык ярдәмгә килде. Ул, әле һаман да селкенми торган кызга карап, кыю, батыр тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Бәхетле иртәгез белән тәбрик итәбез!

Кызның тауларга текәлгән кара күзләре кинәт безгә борылды. Тамарга торган чия төсле иреннәр, сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә елмаю билгесе күрсәтеп, җай гына хәрәкәтләнделәр:

– Рәхмәт!

Тал арасына сибелгән сандугачлар музыкасын күмеп, шыңгырдап чыккан көмеш тавыш белән әйтелгән бу җавап безгә шулкадәр якын, шулкадәр ягымлы булып ишетелде, моңа кадәр татып каралмаган яңа, рәхәт тойгы бөтен тәнебезне чолгады. Әллә кайдан тирәннән, керсез күңелдән чыккан төсле булып ишетелде ул рәхмәт. Якын киләчәктә кадерле очрашулар вәгъдә иткән төсле булып яңгырады ул музыка.

Мин, кызның серле карашын үземә тартырга теләп, бөтен көчем белән аның күзләренә карый идем. Билгеле, Гаязның да шул теләктә икәнлегендә, аның да кара күзләре (ул көчле кара күзләр бу минутта минем өчен куркыныч тоелдылар) мин караган сихерле нокталарга тартылган булуында шигем юк иде. Ләкин серле кызның сихерле карашын үзебезгә тарту өчен барган бу көрәштә икебез дә җиңелдек. Кыз беребезгә дә аерым караш бирмәде, җитез хәрәкәтләр белән куе таллар арасына кереп югалды.

Икебез дә, телсез калып, кызның яңадан күренүен көттек. Бик озак көттек. Кыз яңадан күренмәде. Су өстендә озак тору – өзлексез хәрәкәт – безне арытты. Агыйдел бу тәңгәлдә кызу акмаса да, безне шактый алып китеп өлгергән иде инде. Арыган булуыбызга карамастан, кыз күренгән ярга чыгып ял итәргә батырлыгыбыз җитмәде, ерак булса да, кайту ягына борылдык… Кире кайткан вакытта инде без килгәндәге төсле шаян түгел идек. Кыз безнең йөрәкләрдән нәрсәнедер алып киттеме, нәрсәсендер безгә калдырып киттеме, ни булса да булды, безнең уйда да, телдә дә шул булды. Тик никадәр генә уйласак та, никадәр генә сөйләсәк тә, аның кем булуы, каян килеп чыгуы турында рәтләп бернәрсә дә белә алмадык. Агыйделнең бу тәңгәленә килүенә карап кына, Кинҗә исемле кечкенә башкорт авылында булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.

– Очратырбыз әле без аны, Гаяз, ә?

– Бәлки…

III

Тешсез Ибрай тыкрыгын борылып, безнең урамга керүгә, чалма-чапан кигән, тупас кына таякка таянган, кечкенә буйлы, ап-ак кәҗә сакаллы, җеп кебек кенә калдырып алынган мыеклы бер карт очрады. Иртә намазыннан иң ахырдан гына чыгып, һаман да авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып барган бу карт миңа кечкенәдән үк таныш иде. Мин белгәннән бирле аны Таквә Сәхәү дип йөртәләр. Тәкъвалыгы бигрәк тә малайлар каршында нык сизелә торган иде аның. Безнең бөтен уеныбызны яраксызга чыгара торган иде ул: кузна уйнаганда килеп чыкса, «отыш уены – хәрәм уен» дип, кузналарыбызны тибеп очыра, шар сукканыбызны күрсә, «тәрәзә ватарсыз» дип, шарыбызны кесәсенә салып куя торган иде. Көнбагыш ярганны яки сагыз чәйнәгәнне күрсә, «әдәпсезләнеп, авыз күтәреп, урамда ашап йөрмәгез» дип, колакны тартып киткән чаклары да еш була иде. Ләкин без, аны күргәндә, сагыз чәйнәмичә булдыра алмый идек. Чөнки, сагыз чәйнәгәндә, төкерек күп җыела. Ә Таквә Сәхәүнең төкереккә бәйләнгән бик кызык гадәте бар. Ул урамда күрендеме, хәзер бер-ике малай авызларына сагыз кабып, аның алдыннан төшәләр дә алмаш-тилмәш төкеренә башлыйлар. Ә Сәхәү карт аларның артларыннан һәрбер төкереккә тукталып, кәвеше белән ышкып бара, башка малайлар аның артыннан карап, көлешеп калалар иде.

Беркөнне мин аның ни өчен болай эшләвенең сәбәбен әнидән сорадым. Әни: «Сәхәү карт бик акча ярата торган кеше, бервакытны ул юлда кечкенә генә, түп-түгәрәк, ап-ак бер әйбер күргән, аны ун тиенлек көмеш дип белеп тотып караса, төкерек булып чыккан, шуннан соң ул күренгән бер төкерекне кәвеше белән ышкып карый торган булып киткән, имеш», – дип җавап бирде. Чын идеме ул, әкият идеме, тик ул хәбәр минем аркылы шул ук көнне бөтен малайларга фаш булды.

Билгеле, Сәхәү картның тәкъвалыгы болар белән генә чикләнми. Кышкы озын төннәрдә урамнарда җырлап йөргән яшьләрне таяк белән кыйнау; Гает көннәрендә, тәравих намазларында, мәчеткә тулып, намазлык өстендә әдәпсезләнүче малайларны типкәләп чыгару; мәзин йоклап калган көннәрдә иртәнге азанны әйтү һәм яңгырсыз елларда яңгыр боткасы пешерү; мәчеткә утын-фәлән китерү өчен өмә чакыру; мөтәвәллиләр җыелышы уздыру; яманаты чыккан хатыннарны авылдан кудыру кебек эшләрне оештыруда да башлап йөри торган тынгысыз карт ул. Авылдагы иң хәлле кешеләрдән саналганга күрә, мулла-мәзиннәр генә түгел, бик күп башка картлар, картлар рәтенә кермәгән ир уртасы крестьяннар да ул күтәргән эшләргә кушылмыйча, аның тәкъдимнәрен кабул итмичә булдыра алмыйлар. Аның бу чаклы тәкъва булып китүенең сәбәбен авыл халкы түбәндәгечә аңлата: Сәхәү карт яшь чагында бик тәүфыйксыз кеше булган, имеш. Кәлимулла исемле зур маллы картның төпчек улы булганга күрә, иркә үскән, ди. Егет булып җиткәч, яман юлга басып, азып-тузып киткән, атасының акчасын урлап качып, еллар буена югалып йөргән, ди. Атасын җәберләп кенә калмаган, яман кешеләргә катнашып, тирә-яктагы бик күпләргә зыян китергән, ди. Атасы үлем түшәгенә яткач кына кайтып, үткән эшләреннән елый-елый тәүбә итеп, картның бәхиллеген алган һәм, атасы дөнья куюга, яшь әнисе белән никах укытып (Кәлимулла карт үләргә бер ел калганда гына яшь кәләш алган булган), ике агасын куып чыгарган да төп йортта калган. Бу кыланышлары өчен аны ике агасы да, карт анасы да яратмаганнар. Дөнья кайгысы көчлерәк булганга күрә, Сәхәү алар белән исәпләшмәгән, теше-тырнагы белән атасыннан калган дөньяга ябышкан. Мал табу, дөнья арттыру өчен нинди юл уңай килсә, шуннан барырга тайчынмаган. Үзе дә эшләгән, хатыны да эшләгән, тирә-яктагы ярлы-ябагай да аңа хезмәт иткәннәр. Ул арада әкренләп кенә гомер узган, аның үз уллары үсеп җиткән.

Бик күпләрне имгәткән дөнья сугышы аның малларына һәм малайларына зарар китермәү генә түгел, киресенчә, аңа тагын да югарырак күтәрелергә ярдәм иткән. Дөньяның «рәтен» белеп яшәү нәтиҗәсендә Октябрь революциясе дә аның тамырын бөтенләй суырып ташлый алмаган. Бик күпләрнең үзәгенә үткән ачлык та Сәхәүгә дөньясын түгәрәкләүгә генә хезмәт иткән. «Тынгысыз» еллар беркөе уңайга салынып, ирекле сәүдәгә юл куелгач, ул тагын да иркенрәк тын ала башлаган. Дөнья эшләрен улларына тапшырып, үзе ахирәт эшләре тирәсенә якынлашкан. Үкертеп сәүдә иткән улларына акыл һәм фатиха биреп кенә ята торган булып калган. Тәкъвалык эшендә узынып китүе яшь чагында эшләгән гөнаһларын йолу исәбеннән килеп чыккан, имеш, ди…

Агыйдел ярында очраган серле кыз тәэсире астында янып кайтып килгәндә очраган кечкенә буйлы мәчет карты – Таквә Сәхәү – ни өчендер әнә шулай берьюлы бөтен тарихы белән күренде миңа. Ике елны шәһәрдә уздырып, яңа гына кайтып төшкән кеше булганга күрә, үземне авылдагы бөтен кеше өчен кунак дип уйлаганмындырмы, нигә икәнен үзем дә белмичә, Таквә Сәхәү белән исәнләшәсем килде.

– Исәнме, Сәхәү бабай! – дип кычкырдым.

Таквә Сәхәү оеп кына кайтып барган җиреннән шып тукталды, йөзе белән безгә әйләнеп, озын җиң эченнән аз гына чыгып торган сул кулын маңгаена куйды, өстебезгә карап бераз сүзсез торды да, җавап бирмичә, кинәт үз юлына борылды. Бер-ике адым атлаганнан соңында гына бөтен тирә-якка ишетелерлек көр тавыш белән каргана башлады:

– Тәһарәтемне сындырта яздылар, җәһәннәм кисәүләре, тфү!.. Төне буе зина кылып йөриләр дә, таң тишегеннән торып, госел коенырга баралар, дөнья корыткычлар, тфү!..

Мин, елмаеп, Гаязга борылдым:

– Тере кулак күргәнем юк, ди идең, Гаяз, менә шушы инде ул, күр…

IV

Таквә Сәхәү тарафыннан өстебезгә ыргытылган пычрак ялага карап кына Агыйдел буеннан алып кайтып килгән яхшы кәефебезгә зарар килмәгән иде. Без әле һаман да, билгесез кыздан алып калган татлы тойгылар йогынтысыннан айный алмыйча, ниндидер бәхетле очрашулар, күңелле күрешүләр көтеп хыяллана идек. Йокыдан торуыбызга ук барлык тойгыларыбызны тоткын иткән Агыйдел буеның матур табигате безгә тагын да тулырак булып күренә, бу матур табигать эченә яшерелгән тәмле серләр тагын да тирәнрәк булып тоела иде. Шундый тойгылар кочагында без үзебезне бер бу авылга гына кунакка кайткан итеп түгел, бәлки бөтен дөнья йөзенә мәңгегә кунак булып килгән бәхетле кешеләр итеп сизә идек. Тик, белмим, бәхеткә каршымы, кызганычка каршымы, акыл белән бер тиенлек алыш-биреше булмаган ул тойгыларыбызның гомере кыска булды. Бик кыска булды. Табигатьнең чиксез матурлыгына күмелеп утырган тыныч авылның тынычсыз яклары, күңелсез яклары безгә күренергә ашыктылар.

Көне буена бик күп хәлләр белән танышып, бик күп зарлар ишетеп өлгергән идек инде без. Кич белән, абзыйлар-җиңгиләр утаудан кайтып умач ашагач, капка төбенә чыгып утырган идек. Озын көннең кызу кояшы, әкертенләп кенә сүрелеп, Агыйдел аръягындагы таллар артына барып баткан иде инде.

Безнең янга башлап Тешсез Ибрай килде. Нәкъ баягыча, озын мыеклы кешеләргә генә хас булганча, киң елмаеп сөйләнә-сөйләнә килде ул:

– Җә, ниләр күрдегез, кунаклар? Безнең авылның табигате ошадымы, Гаяз иптәш?

– Ошамаган кая ул, Ибрай абзый, – диде Гаяз, үзенә төбәп сорау бирелгәнгә күтәрелебрәк тә китте бугай, – мондый матур җирләрне картиналарда да күргәнем юк иде минем.

– Ә менә монда, Яшел Елга тамагын үткәч, җәелеп яткан чирәм бар, анда булдыгызмы?

– Без ул якка бармадык әле…

– Әй, сез әрәмә арасын гына яратасыз шул. Иң матур җирне күрмәгәнсез, матурлык әнә шунда…

Мин Ибрайның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламыйча каршы төштем, чөнки ул матур дип күрсәтергә теләгән җирнең кайчандыр сөрелгән булып та бик күп еллар буенча тик ятканлыктан төрле чүп үләннәре басып беткән ямьсез җир икәнлеге миңа электән үк мәгълүм иде инде.

– Юкны сөйлисең лә син, Ибрай абзый, – дидем мин, – тапкансың матур җир.

– Әй, энекәйләрем, күзегезне ачып кайтармаганнар икән лә…

Ибрайга башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, яныбызга килгән бер яңа кеше бүлдерде.

– Нәрсә болгата мыек, нәрсә болгата Тешсез, нәрсә лыгырдый, һаман хыялланамы? – диде яңа кеше һәм, үз сүзләреннән үзе кычкырып көлгәннән соң, безнең белән исәнләшеп, чирәм өстенә утырды. Ялангач аяк өстенә генә киелгән зур юкә башмагын салып какты. Башмак эченнән, шылтырап, самовар кәлпәге килеп төште. – Әй шайтан малайлар, – диде ул, – нәрсә болай аякка мишәйт итеп килә дисәм… Ә анда аналары сукрана-сукрана иске түбәтәй белән томалап йөри самоварын… Мә, шайтан малай, бу синең эшең, бар, анаңа алып кайтып бир, тиз йөгер.

Килим микән, юк микән дигән төсле, курка-курка гына безнең янга якынлашкан күк күлмәкле, ыштансыз малай атасы ыргыткан самовар кәлпәген эләктереп кире борылды һәм ук җитезлеге белән күздән югалды.

Сүзен бүлгәнгә кәефсезләнеп, ни әйтергә белми утырган Ибрай:

– Әйе шул, Ибрай лыгырдасын әле, лыгырдар әле ул Тешсез Ибрай, – дип, яңа кешегә җавап бирде дә сүзен безгә борды: – Шулай ул, энем, ә мин инде сине шул чирәмнең матурлыгын күрерлек булып, күзе ачылып кайтыр дип көтә идем.

Болай тартып-сузып, читләтеп сөйләүләргә өйрәнмәгән Гаяз түземсезлек күрсәтте:

– Хикмәте нәрсәдә соң аның, Ибрай абзый? – дип сорады.

Сүзгә тагын бер яңа кеше катнашты:

– Байыйсы килә Ибрай абзагызның, байыйсы килә…

Өч-дүрт каеш йөгәнне бергә бәйләп аркасына аскан килеш, ялкау гына атлап кайтып килүче бер яшь егет әйтте бу сүзне. Өстенә кигән киндер күлмәгенә, мәңге чишелмәстәй итеп киелгән чабаталарына һәм чит-читләре чачакланып беткән киез эшләпәсенә караганда, аның аркасына күтәрелгән каеш йөгәннәр бәйләме үзенеке түгел икәнлеге бу егет белән бөтенләй таныш булмаган кеше өчен дә сизелерлек иде. Мин, аның Күчәрбай исемле башкорт егете икәнен әүвәлдән үк бик яхшы белгәнгә күрә, хәзерге көндә кемдә булса да ялчылык итүен һәм бу минутта хуҗасының атларын кырга җибәреп кайтып килүен бик тиз аңладым. Ул, үзе әйткән сүзгә үзе уңайсызлангандай, оялып кына безнең белән исәнләште һәм, төркемнән шактый читкә китеп, чирәмгә чүгәләде.

Сүзнең үзәген үзеннән ычкындырасы килмәгән Ибрай аны да җавапсыз калдырмады:

– Әйе шул, Күчәрбай энем, – диде, – Ибрай абзыеңның байыйсы килә. Ә менә синең, күрәм, байыйсың килми, сукса тимер өзәрлек чагыңда Таквә Сәхәүне баетып ятасың, алйот.

Күчәрбай, ник сүз кушканына үкенеп, тавышсыз гына җиргә карады. Ул арада безнең янга тагын берничә кеше килеп, чирәм өстенә сузылыштылар. Килгән берсе, Ибрайның сүзен бүлдереп, бер-ике сүз әйтә дә безнең белән исәнләшә; аннан соң сүз яңадан Ибрайга кайтып кала иде.

– Аның хикмәте, энекәйләрем, – диде Ибрай, Гаяз тарафыннан китереп куелган сорауга җавап биреп, – ул җирнең яхшылыгында. Юк, яхшылыгында гына түгел, яхшы җирләр күп ул, төп хикмәт шундый яхшы җирләрнең әрәм ятуында. Сөрәсе иде шул җирне дә яшелчә утыртып җибәрәсе иде…

– Ул җирне күтәрү өчен дүрт ат җигәргә кирәк шул, Ибрай абзасы, – диде берәү, юкны кайгыртасың дигән төсле сузып, өметсез итеп әйтте.

Тик Ибрай аңа карап кәефсезләнмәде, киресенчә, үзе теләп шулай әйттергән төсле эләктереп алып китте:

– Дүрт ат нәрсә, дүрт ат пустяк ул, анда менә…

– Синдә икесе дә юк бит әле аның, берсе дә барлы-юклы…

– Бүлдермәсәнә, дүрт ат пустяк ул, машина кирәк анда; безнең илдә тракторлар бар бит хәзер, сез күрмәгәч тә бит, мин аларны күргәләгән. Менә егетләргә шуны әйтәсем килә минем, алар бит хөкүмәткә якынрак торган кешеләр, хөкүмәт ни әйтер икән дим шул турыда? Хөкүмәт кайгырта торган эш бит ул!..

Гаязның техникумда укыган вакытта үзен үзе онытып җибәрә торган гадәте бар иде. Аның ул гадәте берәр авыр мәсьәлә өстендә бик озак баш ватып утырган чакларында күренә торган иде. Андый чакларда, башын ике кулы белән кысып, берсүзсез утыра-утыра да күңеленә килгәнне кычкырып әйтә иде ул. Бүген көтелмәгәндә шул гадәте кабатланды аның.

– Әйе… әйе… – диде ул, башын ике кулы белән кыскан килеш, берәүгә дә карамыйча, үзалдына үзе сөйләнеп куйды. – Әйе… Ленин әйткәнчә…

Мин аның бу сүзләренә бернинди дә мәгънә бирергә өлгермәдем, Ибрай читән буендагы ботаклы бүрәнә өстендә утырган җиреннән дәртләнеп сикереп торды:

– Вәт, әйттем бит мин, рабочий булса, аннан бер эш чыга, дип, и чыкты; бир, энем, кулыңны, мин дә нәкъ әнә шуны әйтәм, бир кулыңны, була болай булса…

Гаяз алдына килеп баскан Ибрайның үзенә сузылган кулын күреп аптырап калды:

– Чү, туктале син, Ибрай абый, минем бит бернәрсә дә әйткәнем юк. Нәрсә була, ничек була?

– Как әйтмәдең, «Ленин» дидең ләбаса!

– «Ленин» дисә соң…

– Ленин «коммуна» диде бит безгә. Ясап карыйсы иде шуны. Берничә хуҗа артель булып берләшер идек тә, менә дигән җирне кисеп алып торып, бергәләп дөнья көтә башласак, ә? – Ибрай тирә-ягына каранып куйды, тирә-як тыныч иде. – Юлын гына белмибез, юл күрсәтүче булып, баш-күз алганчы хөкүмәт машиналар биреп торса… Кала итәр идек без бу авылны! Нигә? Валлаһи! Китереп ач шунда кәнсир заводы, помидор кирәкме, кыяр кирәкме, кызыл борыч кирәкме, үстереп өлгертәбез; китереп ач шушында шикәр заводы, чөгендер белән күмеп ташлыйбыз без аны. Аннан соң менә шушында, Кызыл яр астына, Агыйдел агымына көйләп, электростанция корып җибәрсәң… Ялт! Йә, каладан кайсы җире ким була безнең авылның, ә? Их, җире җир генә түгел бит аның монда, алтын бит ул, бодай нинди ишелеп уңа бит. Валлаһи дип әйтәм, шундый эскертләр куяр идек, Таквә Сәхәвеңнең төшенә дә кергәне юк әле андый эскертләрнең… Шулаймы, энем Күчәрбай, ни дисең? Син дә, ичмасам, үзебезгә эшләр идең, ә?

Күтәрелеп көлү тавышлары астында Күчәрбай чирәмдә яткан җиреннән әкрен генә кузгалды, бернинди җавап та бирмичә, тынычлап кына кайтыр якка юнәлде. Ибрай ярым ачулы, ярым шаян тавыш белән аның артыннан кычкырып калды:

– Кая кузгалдың, әй чүпрә-чүпрә, курыкма, хәҗәеннәрең юк монда…

Икенче берәү аны кайтырга өндәгән булып шаяртты:

– Бар, бар, Күчәрбай, яхшы чакта китеп кал, югыйсә Ибрай шайтан ул, котыртып, әллә ниләр эшләтер. Бар, Сәхәү бабаңның аркасын кашы…

Күчәрбай берсенә дә әһәмият бирмәде. Шул ук әкрен, тыныч адымнары белән тавышсыз гына күздән югалды.

Читән буенда калганнар аның хәле турында үзара зарланышып куйдылар:

– Менә бәндә инде, бичара, уйнамас-көлмәс, ачуланмас, сүгенмәс, дурак та түгел, акылы да җитенкерәми, күрәсең, югыйсә кол булып йөрерлек малай түгел инде – сукса, тимер өзәрлек егет. Белмәгән машинасы юк.

Күчәрбай, чынлап та, үзе укый-яза белмәсә дә, ургыч, суккыч шикелле төрле авыл хуҗалыгы машиналарында эшли белә торган алтын куллы егет иде.

Төркем кузгалып куйды. Сүзсез генә тәмәке тартып яткан берәү, зур гәүдәсен күтәреп, аягөсте басты, каты итеп киерелде, авызын зур ачып иснәде.

– Ярар, егетләр, җитәр, – диде, – сөйләсәң, сүз чыга, төртсәң, күз чыга дигәндәй, сүз бетмәс ул, иртәгә эшкә барасы бар, кайтышыйк та ятышыйк.

Аның артыннан тагын берничә кеше кузгалды. Тик, бу төркем өчен яңа кеше булган Гаязның нидер әйтә башлавын күреп, аягүрә баскан килеш тукталып калдылар.

– Ибрай абзыйның сүзләре, – диде Гаяз, – әгәр дә ул аларны чынлап уйлаган булса, бик кадерле сүзләр. Тик менә мин белмим, алай уйлаучы Ибрай абзый үзе генәме, әллә аңа кушылучы башкалар да бармы? – Гаяз, җавап көткәнен сиздереп, бераз туктап торды. Башкалар да, авызларын йомып, тынычлыкны тирәнәйттеләр – җавап бирүче булмады. Гаяз әйтергә теләгән фикерен ачыклаштырыбрак яңадан кабатлады: – Әгәр дә, әйтик, Ибрай абзый теләгәнчә, юл күрсәтүче булса, хөкүмәт кирәкле машиналар белән ярдәм итсә, артельгә кереп эшләргә теләүчеләр сезнең арада булыр идеме?

– Нигә булмасын, – диде берәү әкрен генә.

Башмагы эченнән самовар кәлпәге чыккан кеше дә аның фикерен куәтләп куйды:

– Булмыймы соң, Ибрай ише тимер көрәк белән җир сөрүчеләр азмыни бездә.

– Әнә безнең абзый да каршы килмәс иде аңа, – дидем мин.

Ләкин абзый бу турыда үзенең ашыкмаганлыгын белдерде:

– Уйлап карар идем әле, энем, – дип куйды.

Аягүрә баскан кешеләр, артык сүз озайтканны көтмичә, үз йортларына таба кузгалдылар. Без капка төбендә яңадан Ибрай белән үзебез генә торып калдык. Ибрай тагын нәрсәләрдер сөйләмәкче иде, Гаяз да аның белән киңәшмәкче иде, минем абзый каршы төште: безне үзе белән өйгә керергә чакырды.

– Әйдәгез, егетләр, тизрәк кайтыйк инде, Ибрай абзыегызның сүзе бетмәс, анда, өйдә көтәләр, – диде ул.

Без дә, бүгенге утырышны шуның белән бетереп, өйгә керергә риза булган идек, тик якында гына шакылдавык тавышы ишетелеп бүлдерде.

– Туктагыз, – диде Ибрай, – Имәли абзыегыз килә, аны да тыңлап карыйк.

Абзый, Ибрай чакырганны көтмичә, үзе үк кире борылган иде инде. Имәли исеме чыккач, мин дә бик кызыксындым. Гаяз аның кем икәнен белмәсә дә, безнең кызыксынуыбыз аркылы аңарда да Имәлине күрәсе килү тойгысы кузгалмый булмагандыр. Революция белән бергә безнең авыл каршында чиксез зур дан алган партизан Имәлинең хәзерге көндә ни хәлдә булуын беләсем килә иде минем. Җәйге авылның кичке тынлыгын җимереп ишетелгән шакылдау тавышы аның хәзерге көндә урам каравылчысы булып йөрүен үзе күренмәс борын ук сөйләп бирде бирүен. Гади тукмак формасында юнылган агач башына шакмак тагып ясалган коралның, әле әкрен генә тавыш чыгарып, әле бик каты кызып китеп, тигезсез шакылдавы йә булмаса бик каты шакылдап килгән җиреннән кинәт бөтенләй тукталып калуы, кемнеңдер нәрсәгәдер ачулануын, нәрсәгәдер ярсуын, кемнәргәдер йодрык янавын күңелгә төшереп, Имәлинең үз хәленнән риза түгеллеген аңлата төсле тоелды. Тик бу сизенү генә канәгатьләндерми, тизрәк аның үзен күрәсе, нинди хәлдә булуын үз авызыннан ишетәсе килә иде.

Ул озак көттермәде. Мин Гаязга аның кем булуы турында кыска гына итеп аңлатырга да өлгермәдем, килеп тә җитте. Ибрай үзенең һәрвакытта һәр дусына әзер булган ачык йөзе, уен сүзләре белән алдан эләктереп алды аны:

– Ишеттек, Имәли, ишеттек, тукта.

– Ишеттегез, пычагым, агач тавышын гына ишетәсез сез, үзегез агач булгач, – диде Имәли.

Аның сүзләре, пулемёттан чыккан төсле ашыгып, берсен берсе куып чыктылар. Ярым карлыккан тавыш белән бөтен авылга ишеттерергә теләгән төсле кычкырып сөйли иде ул.

Ибрай, аны тынычландырырга теләгән төсле, юрамалый әкрен тавыш белән җавап кайтарды:

– Агач тавышы чыгарып йөрисең бит, Имәли туган. Агач тавышы ишетмичә, нәрсә ишетик соң?

Ләкин Имәлинең тавышы әкренәймәде, яртылаш әшәке сүзләр кыстырып, кычкырып җибәрде ул:

– Йөрәк тавышы ул… Йөрәк тавышын ишетмисез сез!

– Әдәплерәк сөйләш әле, Имәли туган, болар бит синең үз малайларың түгел, кунаклар, – диде Ибрай, безгә төртеп күрсәтте.

– Ә, Ильясмы? – диде Имәли, мин дип белеп, Гаязга кулын сузды. – Нихәл?.. – Ул минем исем белән дәшәсе урында тагын әшәке сүз әйтеп куйды.

Гаязның андый кешеләрне яратмавын белгәнгә күрә, мин бик нык борчыла башладым. Гаяз, әлбәттә, аның белән күрешмәс, тупас рәвештә борылып китәр дип көтә идем. Ләкин, гаҗәпкә каршы, бу минутта Гаяз миңа таныш булмаган ягын күрсәтте. Имәлинең үзенә караганда да әшәкерәк җавап белән шапылдатып күреште:

– Шәп… Тик мин Ильяс түгел, әнә ул, – дип, мине күрсәтте.

– Ә-ә… – дип сузды Имәли, аның тавышы кинәт йомшарып калды, – кала зимагурымыни? То-то…

Гаязның батыр җавабына кәефләнеп, барыбыз да көлдек, мин Имәлинең яныма килүен көтмәдем, үзем башлап кулымны суздым:

– Нихәл, Имәли абзый, көннәр ничек үтә?

– Күрмисеңмени, Имәли абзаң бөтен авылга баш! – диде ул, шакылдавыгын каккалап алды. – Влач алган кеше бит без, как жы! – Аның тавышы тагын күтәрелә башлады.

Ибрай Имәлинең болай тупас кылануларын ошатмады.

– Тукта әле, Имәли, чәпчемә әле син, – диде ул. – Синең кем икәнеңне беләбез инде, миңа бик матур сүзләр сөйләгәнең бар бит синең. Менә кунаклар белән чынлабрак сөйләшеп кара әле син. Кирәкмәгәнгә әдәпсезләнәсең, алар бит шәһәрдән килгән кешеләр. Үзең рабочий дип үлә торган кеше, менә бусы рабочий егет. Чибәр егетләр алар.

Ләкин Имәли йомшармады, шул ук күтәренке тавыш белән шундый ук әшәке сүзләрен кыстыра-кыстыра, безгә бәйләнде:

– Чибәрләрдер, чибәрләрдер, алар кебек чакта без дә чибәр идек. Ә соң сез нигә кайттыгыз, эчәргә кайттыгызмы, мөгаллимәбез артыннан өстерәлергә кайттыгызмы? Мөгаллимә шәп бит безнең, матур егетләрне бик тиз әйләндерә торган мөгаллимә…

– Тукта әле, Имәли абзый, нигә алай урынсызга…

– Туктатма, туктатма, беләм, икесен дә буш куймассыз. Кайтып киткәләүчеләр булгалады инде бездә… Күрербез, тукта! – Ул, әллә нинди тирән серләр аңлатырга теләгән төсле бармак янап, «тукта» дигән сүзенә яңадан басым ясады: – Тукта! Тукта, күрербез. Тукта, менә тыңлап тор. – Ул, шакылдавыгын селкеп, «тук-та» дигән тавыш чыгарды. «Тук-та» дидеме? Тукта! Тукта-а!..

Шул ук сүзне авызы белән дә, шакылдавыгы белән дә кабатлый-кабатлый, безнең яннан китеп тә барды.

– Тук-та. Тук-так, тук-так… Так-тук. Тук-та. Тук-тук…

Имәлидән калгач, озакка сузылган тынлыкны Гаяз бозды:

– Нинди бәндә булды бу?

Ибрай оялып кына җавап бирде:

– Яхшы кеше ул үзе, тик әзрәк төшереп чыккан, шайтан…

Имәли шулай минем күңелемдә аңлашылмый торган ямьсез тойгы калдырып китте. Башкалар өчен дә күңелле булмады булса кирәк: Ибрай, юаш кына саубуллашып, үз ягына борылды; без, үзара бер сүз дә әйтешмичә, өйгә кердек. Шакылдавык авазы һаман колак төбемдә яңгырый, аермачык итеп «тук-та!» ди иде.

V

Вакытның шактый соң булуына карамастан, өйдә чәй табыны көтә иде. Әни, безне шаяру катыш шелтә белән каршы алып, үзенең көтә-көтә арып беткәнлеген аңлатты:

– Кайсы тел бистәсенең шулчаклы сүзе күбәйгән соң? Үзегезне көтә-көтә самовар, үпкәләп, ике тапкыр сүнеп алды. Йә, утырышыгыз.

Ишек төбендә торган агач карават өстендәге мендәрләр өеменә сөялеп йокыга киткән җиңги дә без керүгә сискәнеп уянды. Йөзенә оялчан елмаю чыкты: «Йоклап китә язганмын», – дип куйды ул.

– Нигә бу вакытта чәй әзерләп азапланырга соң? – дидем мин. – Ятарга да йокларга кирәк иде, болай да кып-кыска төндә мәшәкать чигәргә әллә.

Гаяз да миңа кушылганлыгын белдерде.

Имәли калдырып киткән күңелсез тойгы мине чәй эчәргә утыргач та ташламады. Миндәге күңелсезлек Гаяз йөзендә дә чагылган төсле күренә иде. Абзыйның гына тулы йөзе һәрвакыттагыча тыныч. Ләкин йөзе шундый тыныч күренсә дә, аның да күңелен борчыган уйлар булган икән, әкренләп кенә әйтә башлады ул аларны. Тик аның ул уйлары күңелсезлек өстенә күңелсезлек кенә өстәделәр.

– Ильяс, – диде ул, биш бармагына утырткан чынаяк тәлинкәсеннән берәр йотымлап кына чүмерә-чүмерә сөйли башлады, – күрәсең, һәркем дөньясын рәтләү турында кайгырта. Менә син тизрәк шәһәр җирендә берәр эшкә урнашсаң, безгә дә юл ачылыр иде, бәлкем. Әзрәк сума ясап булса, сәүдә эшенә керешергә чамалабрак торам. Югыйсә кыш буе гомер бушка ятып үтә, атлык белән үзебезлек акча булса да, файда бит, эшләгән кешеләр эшли әнә…

Абзый авызыннан тирән тынычлык белән чыккан бу сүзләрне ишетүгә, мин көтелмәгәндә үләксә янына килеп чыккан кебек булдым. Тәннәрем бер кызды, бер туңды, йөрәгемне ниндидер тупас куллар учлап тоттылар.

– Акылдан яза башладыңмы әллә син, абзый? – дидем мин. – Энең сәүдәгәрлекне, кулаклыкны ничек итеп бетерү юлларын өйрәнеп, укып ятканда, син сәүдәгәр булырга уйлап йөрисең?..

Абзый тамак төбе белән көлеп җибәрде. Аның бу көлүе миңа үзенеке кебек булып түгел, кешедән алып торган ят көлү булып ишетелде. Аз гына да тынычлана алмадым.

Минем аңа катырак итеп тә әйтәсем килде: «Эт симерсә, иясен талый, диләр. Әллә син дә артык симереп киттеңме? – димәкче идем. – Әйе, совет власте сине җирле итте, сыңар ат урынына пар ат җигәргә, бер урынына ике сыер саварга юл ачты. Ә син кеше талаучы булырга хыялланасың», – дип битәрләмәкче идем. Ләкин сабырлыгым җитте. Әни алдында күңелсезлек чыгарудан куркып, үз-үземне тыйдым. Шулай да бөтенләй дәшми кала алмадым.

Абзыйга ишеттереп, Гаязга зарлана башладым:

– Менә шушы инде, Гаяз туган, минем әлеге сиңа мактаган абзый. Ике ел буена сөйләдем бит мин сиңа аның турында. Безнең абзый ул душа кеше, авылда яңа тормыш төзи торган кеше ул безнең абзый, дип әйттемме? Менә шушы абзый инде ул. Күрәсең, нинди алга киткән хәзер, ата-бабасы күрмәгән эшкә тотынырга хыяллана…

Абзый белән минем арада ачыла башлаган тирән чокырны Гаяз тигезләргә теләде:

– Зарар юк, ул киңәш итеп кенә әйтә бит аны, син нигә кызып барасың, киңәш итү эшли башлау дигән сүз түгел бит әле…

– Әйе шул, – диде абзый, минем кискен рәвештә каршы төшүемнән килеп чыккан уңайсыз хәлдән котылырга теләп, Гаяз сүзләренә тотынды. – Мин бит бер дә юктан гына әйтмим, уйлап-уйлап карыйм да, совет каршы килми, кешеләр сәүдә итәләр дә менә дигән итеп яши бирәләр. Соң, мин әйтәм, минем кайсы җирем ким?..

Без, Гаяз белән икәүләп, аны үгетләргә тотындык. Бу юлның ил файдасын күзәтү ягыннан караганда ифрат дәрәҗәдә начар юл булуын, совет хөкүмәтенең моңар вакытлы рәвештә генә ихтыяр куярга мәҗбүр булуын, нигездән алып караганда, сәүдәгәрлекнең – спекулянтлыкның – советка каршы юл булуын, шуңа күрә, ил өчен начар булу белән генә чикләнмичә, якын киләчәктә үзең өчен дә бик начар нәтиҗәләр бирү ихтималы барлыгын аңлатырга тырыша идек. Шул минутта мин үземнең алама комсомолец булуымны, илебез алдында торган бурычларны билгеләүдә, җыелыш саен авызыбыздан төшми торган «социализм» сүзенең мәгънәсен күз алдына китерүдә, аңа кайсы юллардан барырга кирәклекне белү-белмәү мәсьәләсендә Гаязга караганда никадәр түбән торуымны сиздем. Кайчандыр бу турыда съезд карарларын укыганымны, кайдандыр, кем авызыннандыр Ленин сүзләрен ишеткәнемне хәтерләргә тырышам, шулар белән җавап бирмәкче булам. Тик бернәрсә дә чыкмый, уйларымның сукырлыгын күреп, йөрәгем генә әрни. Бу авыр хәлдән, бу юлсызлыктан чыгуда төп ярдәмчем Гаяз булды. Аның абзыйга җавап урынына әйткән һәрбер сүзе минем үзем өчен дә яңа белем булып хәтеремә сеңәләр, мин, абзый алдында сер бирмәс өчен генә, аларны күптән белгән кеше төсле, «әйе-әйе, әлбәттә, шулай» дип, дөресләп утырган булам. Ә күңелем абзыйдан битәр үземне шелтәли, «Хикәя китаплары укып кына, Тукай, Такташ шигырьләрен ятлап кына комсомолец булып бетеп булмый, җәмгыятьне өйрәнү, сәяси белем дәресләреннән мөгаллим абзыеңа имтихан бирү генә җитми, аларны тормыш белән бәйләү юлларын да белергә кирәк, ә син җыелышларны яратмыйсың, агымдагы сәясәт түгәрәкләренә күңел бирмисең. Ячейкадан шелтә алудан куркып, исемеңне теркәтү өчен генә барасың син ул түгәрәкләргә…» ди иде. Әйтерсең лә бу минутта минем сәламәтлегемә тикшерү булды да тазага исәпләп йөргән үпкәләремнән кох таякчыклары таптылар. Үземдәге наданлыкны, тәҗрибәсезлекне, көчсезлекне сизү шундый авыр булды. Тик бу авырлыкны мин кешегә сиздермичә күтәрергә тырыштым. Гаяз авызыннан чыккан сүзләрне үземнеке итеп, абзыйны үгетләвемдә дәвам итә идем. Абзыйның, һичбер китаптан өйрәнмичә, коры тормыш тәҗрибәләреннән генә чыгып, безгә биргән гади сораулары кайбер вакыт мине генә түгел, Гаязны да аптырауда калдырырлык булалар, һәм Гаязның, хәзергә андый сорауларга канәгатьләндерерлек җавап бирә алмавын ачыктан-ачык әйтеп, иртәгә җавап табарга, тиешенчә төшендереп бирергә вәгъдә итүе мине бераз гаҗәпләндерә, шуның белән бергә йөрәктә җиңеллек тудыра иде.

Бәхәс шактый озынга сузылды. Самовар борынын үз карамагына алып, сәке йөзлегенә утырган җиңги сүзгә катнашмый, сүз өзелеп торган араларда гына безне ашарга-эчәргә кыстап куя; түр башына менеп, минем белән янәшә утырган әни, кунакларының кәефен бозмаска тырышып булса кирәк, безнең сүзләрне дөресләп көлә, абзыйның һәр сүзенә юаш кына итеп ачуланган була иде. Абзыйның соңгы соравы аны чынлап ук ачуландырды.

– Ярый, – диде абзый, суд залында, хөкем астында утырган кешедән сорау алучы тавышы белән сөйли башлады, – сәүдә итү ярамый ди, мин үзем дә яратмыйм аны, менә сез, комсомоллар, бигрәк тә күралмыйсыз, ә соң, алай булгач, комсомоллар үзләре нигә сәүдә итәләр?

– Юк-юк, – дидек без, икебез беравыздан каршы төштек, – комсомолецлардан сәүдәгәрләр юк.

– Ә менә Низамый комсомол түгелмени? Комсомолның самый атчайние, аңардан шәп артист юк, ә үкертеп сәүдә итә…

– Ай Алла, бер телеңә баш була алмадың лабаса, – диде әни, – кешедә ни эшең бар соң синең? Кеше теләсә нишләр, үз көнеңне үзең күр…

Абзыйның бу сүзе безнең өчен тагын да яңарак тоелды. Низамыйның әтиләре әүвәлдән үк зур хәлле кешеләр булуы миңа билгеле булса да, аларның соңгы еллардагы тормышын күргәнгә, Садрый исемле абыйсының партия сафында торуын белгәнгә күрә, Низамыйның комсомолец булуына гаҗәпләнмәдем. Тик аның үкертеп сәүдә итүе?.. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, абзыйга каршы төштем:

– Юкны сөйлисең булыр, абзый, Низамый алай итмәс, йә ул сәүдәгәр түгел, йә комсомолец түгел…

– Белмәгәнне сөйләмим, энем, сезне алдап булмас, авылда торасы кешеләр сез, үзегез үк күрерсез…

Гаяз тирән көрсенеп куйды:

– Синең белән миңа, Ильяс туган, бик күп нәрсәләр күрергә туры килер, ахрысы, бу авылда…

Бүген без тиз йокыга китә алмадык. Яткан урыныбыз кичәге төсле үк яшел печән булып, өстебезгә ябылган чикмәнебез дә салкын үткәрерлек түгел иде. Аның өстәвенә, кичәгегә караганда бик күп соң яткан булсак та, күзгә йокы кермәде. Без сөйләшә башладык. Төп сүз Тешсез Ибрай тирәсендә барды. Аның фикерләренең ифрат дәрәҗәдә әһәмиятле булуы, аларны тормышка ашыру юлында ярдәм итү, кулдан килгән бөтен чараларны куллану кирәклеге турында сөйләшә идек. Тик нинди юллар белән, нинди чаралар?..

Бу урынга җиткәч, Гаяз, берәрсе тыңлап тормасын дигән төсле, сак тавыш белән колагыма пышылдады:

– Без наданнар, Ильяс, бүген мин үземнең наданлыгымны сиздем. Ә тегендә чакта уйламаганбыз, юләрләр. Үзебезне чакырып сөйләделәр бит. Шунда нечкәләбрәк сорашмыйбыз, хәтта әйткәннәрен дә язып ала белмибез. Кыйнап кушарга кирәк шул безнең кебекләрне…

Авылга кайтып китү алдыннан, комсомол активын җыеп, шәһәр күләмендә җыелыш уздырылган иде. Шунда безгә авылда ниләр эшләргә кирәклеген әйткәннәр иде. Гаяз әнә шул турыда әйтә.

– Ичмасам, шунда үз ячейкабыз да ныклабрак әйтеп җибәрә белмәде, – ди ул, үртәнеп. – Хәзер монда Чемберленны сүгү генә җитми. Эш кирәк монда. Югыйсә Тешсез Ибрай да, синең абзыең да бүген безне стенага терәделәр. Тик терәлеп калырга ярамый, юлын табарга кирәк. Табарбыз…

Тыныч төннең тирән серен тагын да арттырып, аргы очтан шакылдавык тавышы ишетелде. Икебез дә тын калдык. Чыннан да, ул гади агач тавышы булып кына ишетелми, ярсып җырланган озын җырларны хәтерләтә, һәрбер шакылдау тавышы йөрәккә тамган төсле булып, бөтен тән буенча таралган миллион нервларны яңгырата иде…

– Музыкант бит бу Имәли, ә, ничек уйлыйсың син, Гаяз?

– Чыннан да, бу аның йөрәк тавышы булырга тиеш.

Мин Гаязга Имәлинең кем булуы турында сөйли башладым.

VI

Өйдә әни белән үзебез генә калып иртәнге чәйне эчкәндә, безгә бер кечкенә кыз бала килде. Җитез кара күзле, алсу йөзле бу кызның шәһәрчә тегелгән аксыл-зәңгәр күлмәге дә, күлмәге төсле үк материядән ясап, чем-кара чәч өстенә беркетелгән зур бантигы да аның гади бер крестьян кызы гына түгел икәнлеген әйтеп тора иде. Әни аны күрү белән сикереп үк торды.

– Һу-у, кунак килгән икән, әйдүк, кызым, әйдә чәй эчәргә, – диде ул, үтә мөлаем булып чыга иде аның тавышы. – Нинди зур үскән ул, әләләл-ә, чәчүргечең матур икән, кызым, әтиең алып бирдемени? Нәй, нәй, нәй, нәй, күлмәгең нинди матур икән, җылы тәнеңдә тузсын, кызым, җылы тәнеңдә тузсын.

Әни, аны иркәләп аркасыннан сөйгәннән соң, чәй табыны янына ашыкты, «Кайда, күлмәген котлап, нәрсә генә бирим соң?» дип, чәй янына куелган балан паштеты, бәрәңге пәрәмәче, төче коймак һәм таба күмәче кебек сыйлар арасында сайлана башлады.

Ләкин кызчык үзенең «андыйлардан» түгел икәнлеген күрсәтергә ашыкты:

– Юк-юк, Хәдичә апа, бернәрсә дә кирәкми, рәхмәт, бу минем яңа күлмәгем түгел, – диде ул. Оялчанлыкның, кыюсызлыкның әсәре дә юк иде анда. Әнине аптырауда калдырып, безгә таба атлады ул. – Мин Ильяс абыйга…

Бу урынга җиткәч, батыр кызчыкның кыюлыгы югалды, бер миңа, бер Гаязга карап кызара башлады.

Мин аның кайсыбыз Ильяс икәнлекне таный алмаганлыгын сизеп ярдәмгә килдем:

– Йә, йә, мин булам ул Ильяс абыең, мин, – дидем.

Кызчыкның кыюлыгы яңадан үзенә кайтты.

– Исәнмесез, – диде ул, – Низамый абзый сезгә менә бу язуны җибәргән иде.

Зәңгәр эчле ак конверттан шома ак кәгазьгә яшел кара белән язылган кечкенә записка чыкты:

«Ильяс иптәш!

Бүген кич, сәгать 8 дә, иптәшегез белән икәүләп, безгә сөйләшеп утырырга килүегезне үтенәм. Вакытыгыз сыйдырырдай булса, җавап языгыз.

Комсәлам белән: Н. Солтанбәков…. нче июнь, 1927».

Записка өстендә күземне йөртеп чыккач, Гаязга суздым:

– Нишлибез?

– Син күбрәк беләсең инде, – диде ул.

– Барыйк әле анда без, алайса… Кызчык, безнең ризалык җавабын кулына алгач, «хушыгыз» дип башын иде дә атылып чыгып китте.

– Хуш, кызым, әнкәңә сәлам әйт, – дип кычкырып калды әни.

Ул көнне без авылдагы комсомолецлар белән очрашырга, ячейка секретарен күрергә теләсәк тә, бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмадык. Комсомол ячейкасы секретаре эшен алып баручы укытучы кызның кайда икәнен белүче булмады. Фәкать төрле кешеләрдән сораштыру нәтиҗәсендә комсомол ячейкасының кыш көнендә генә бераз оешкан төстә эш алып барганлыгын, спектакльләр, концертлар күрсәткәнлеген һәм кар астыннан җир күренә башлау белән таркалып киткәнлеген чамалый алдык.

Бу күренеш безнең өчен күңелсезлекне тагын да көчәйтте. Нишләргә? Бөтенесеннән кул селкеп, күңелне борчыган барлык сорауларны онытып, табигать кочагына чумаргамы?

Юк, ул хәзер мөмкин түгел, тирә-ягыбызны әйләндереп алган тынгысыз сораулар комсомол йөрәкләргә барыбер тынычлык бирмиләр. Нишләргә соң?

Шул Тешсез Ибрайларның, Имәлиләрнең башын ваткан сорауларга җавап табып бирергәме? Вакытсыз таркалган ячейканы җыеп алып, аны үз юлына төшереп җибәрү эшендә ярдәм күрсәтергәме? Әйе, безгә шул кирәк. Тик ничек итеп? Кайдан башларга? Төп игътибарны нәрсәгә юнәлдерергә?..

Бу сорауларга җавап эзләп, без Гаязның чемоданына кердек. Һәм, чынлап та, Гаязның хәстәрле кеше булуы ярдәмгә килде. Аның чемоданыннан комсомол алдында торган бурычлар турында язылган берничә брошюра һәм төрле газета битләреннән кисеп алынган берничә мәкалә чыкты.

Шулар арасында яшьләр союзларының бурычлары турында Ленинның РКСМның III съездында сөйләгән речен күргәч, без хәзинә тапканнан артык куаныштык.

Һәм, дөресен әйтергә кирәк, моңарчы минем, хикәя, шигырь китапларын яратып укысам да, мондый сәяси темаларга язылган әсәрләрне бу кадәр кызыксынып укыганым юк иде. Йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык без аларны.

Ләкин, укып беткәч, икебез дә тирән уйга калдык. Чөнки, комсомол активы буларак (ә без үзебезне шулай дип йөртәбез), каршыбызда чиксез зур, чиксез җаваплы, җитди, катлаулы бурычлар туганлыгын күрдек һәм шул ук вакытта үзебезнең авылга бернинди хәзерлексез, буш кул белән кайтканлыгыбызны белдек.

Мин алдыбызда торган эшләрнең күплегеннән һәм зурлыгыннан чын-чынлап курка башладым.

– Артык җитди эшкә тотынмыйбызмы, Гаяз? – дидем. – Ни әйтсәң дә, без бит биредә вакытлы гына. Әдәби кичә-фәлән оештырсак, доклад-фәлән сөйләсәк…

– Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә, – диде Гаяз.

– Нигә? – дидем мин, көлкегә калмаска тырышып. – Әйтик, халык арасында наданлыкны бетерү буенча бик зур эш эшли алабыз без.

Гаяз үзе дә мине көлкегә калдырырга тырышмый иде.

– Анысын да эшләрбез, – диде ул, җитди итеп. – Ләкин безнең бер эштән дә куркырга хакыбыз юк. Комсомолец бер урында да үзен вакытлы итеп карый алмый. Ленинны мин шулай аңлыйм.

Минем башымда һаман да төп мәсьәлә булып артель турындагы фикер тора иде.

– Башлап та очларга өлгермәсәк, җайсыз булыр, – дидем.

– Курыкма, Ильяс туган, – диде Гаяз. – Син әллә бөтен эш безнең икебезгә генә терәлеп тора дип уйлыйсыңмы? «Башлап та…» дисең син. Болар бары да күптән башланган эш. Артель турында бит без әйтмәдек, Ибрай әйтте…

Мин комсомол активы алдына куелган бурычларны моңарчы Гаяз белән икебезгә генә бәйләп күз алдына китергәнмен икән. Гаязның соңгы сүзләре мине уятып җибәргән кебек булды. Чынлап та, биредә комсомол ячейкасы бар бит әле. Ячейка начар эшләсә дә, андагы комсомолецлар барысы да эшлексез кеше түгелдер бит. Авыл советы бар. Әллә кайчан оешкан кооперация бар…

Кооперация турында уйлау белән, күз алдыма, ниндидер шикле сорау булып, Низамый килеп басты.

– Гаяз, – дидем мин, – әллә Низамыйларга бармыйбызмы?

– Сатучы белән элемтәгә керү булыр дип куркасыңмы?

– Куркуын курыкмыйм да…

– Шикләнәсең? Зарар юк. Барыйк без аңа, Ильяс. Үз күзебез белән күрик-белик: нинди кош икән ул сәүдәгәр комсомолец. Бәлки, кеше сүзе генәдер.

– Әйе шул. Барыйк.

VII

Низамый безне капка төбенә үк чыгып каршы алды. Мин аны көчкә таныдым: бүгенгә кадәр минем күз алдымда өзлексез борынын тартып йөрүче, юеш авызлы, юк-бар өчен дә елый-елый сугыша башлый торган әшәке холыклы сары малай булып күренеп килгән кеше бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче карауга аның киң, тигез маңгае һәм һәркемнең йөрәгенә керерлек матур итеп елмаюы күзгә ташлана. Кайтарылып төшкән кыек якалы, зәңгәр ефәк белән чиккән ак күлмәге дә, очлы башлы сары штиблет өстен каплап торган озын балаклы соры чалбары да, биленә бәйләнгән зәңгәр ефәк зинары да, аның йөзендәге шул көләч сызыкларны тулыландыру өчен сайлап җыелган бизәкләр төсле генә булып, икенче планга калалар. Күзләренең яшькелт-соры икәнлеге һәм ул күзләрнең бик тиз алмашынып торулары Низамый белән озаграк утырдаш булганның соңында гына сизелә башлыйлар.

– Һу-у, нихәл, Ильяс, шәп кайттыңмы? – дип кулын сузды ул.

Аның кулы минекенә караганда киңрәк, көчлерәк төсле тоелды миңа.

Мин үземдә ниндидер каушау сиздем. Тик, сынатмас өчен көчләнеп, батыр күренергә тырыша идем:

– Шәп, нәкъ комсомолларча, – дип җавап бирдем.

Минем белән күрешкәннән соң, Низамый Гаязга кулын сузды:

– Таныш булыйк: Низамый Солтанбәков.

Гаяз мондый күрешүләргә әллә кайчан күнегеп беткән кеше төсле тыныч иде. «Гаяз» дип кенә таныштырды ул үзен, башка бер сүз дә әйтмәде…

Соңгы елларда гына яңартылып эшләнгән зәңгәр буяулы урыс капка аркылы үтеп, ишегалдына кердек. Низамый безне ике як стенасы тоташ яшел түбә астына тезелгән сарай һәм таш келәтләр белән әйләндерелгән ишегалдында туктатып тормады, зәңгәр йортка ялганып эшләнгән яшел рәшәткәле бакча капкасын ачып, туп-туры агачлар арасына алып керде. Әле тау артына төшеп китәргә өлгермәгән кояш бу куе бакча эчендә күптән баеган иде инде. Күкрәп утырган күкчәчкә арасындагы кечкенә өстәл тирәсенә утырыштык.

Низамый, өстәл өстендә яткан «Сафо» маркалы саргылт тартманы ачып, безгә папирос тәкъдим итте:

– Кабызып җибәрегез берәрне, егетләр.

Куе бакчаның салкынча саф һавасы зәңгәр төтен белән бизәкләнде.

Чит-читләре куе агачлар арасына күмелеп югалган бакча, никадәр зур, никадәр иркен булса да, ни өчендер безгә тар тоелган төсле булды. Без, нинди хәрәкәт ясарга, нәрсә дип сүз башларга белмичә, уңайсыз тик тору бәласенә дучар булган кыюсыз кунаклар хәлендә калдык. Дөресрәге, миңа гына шулай тоелды булса кирәк. Чөнки Гаязның йөзендә аз гына да тынычсызлану күренми, киресенчә, «Минем сезгә ни катнашым бар соң, теләсәгез нишләгез» дигән сыман читтә тору, гаять дәрәҗәдә салкын канлылык сизелә иде. Шулай да бу сүзсезлек миңа чиксез авыр тоелды. Ике елдан артык шәһәрдә укып кайтып, шушы Низамыйның байлыгы каршында телсез калу оят төсле булды, көчләнеп булса да сүз башларга тырыштым:

– Йә, Низамый, ни хәлләр бар, сөйләп җибәр.

– Безнең авыл җирендә ни булсын, менә шәһәрдән кайткан кешеләрдән көтәбез инде яңа хәбәрләрне. Анда нинди яңалыклар бар? Киноларда нинди яңа картиналар күрсәтәләр? – диде Низамый.

Җавап бирү өчен җиңел булу белән бергә сүз башлап җибәрергә дә бик уңайлы сорау иде бу. Мин соңгы көннәрдә үзем күргән кинокартиналар турында сөйли башладым, «Спид» исемле өч серияле картинаны мактадым.

Бу урынга җиткәч, сүзгә Гаяз да кушылды:

– Быел күргән картиналарым арасыннан миңа иң ошаганы «Броненосец Потёмкин» булды, – диде ул.

– Их, чорт возьми! – диде Низамый, үрсәләнеп ботына сугып куйды. – Шушы авылда торып артта калабыз, билләһи! Менә мин хәзер «Багдадский вор» ны карар өчен генә булса да шәһәргә барып торыр идем. Их, Багдадский вор бит ул! Күргәнегез бардыр, конечно, әмма эшли дә бит, чукынган, үзе йоклап ята, ә кулы эшли…

Шулай итеп кинокартиналар, спектакльләр, цирклар, аерым артистлар турында сүз куерып китте. Һәркайсыбыз ачылып җиттек, сөйләргә чират тими башлады. Иркен бакчаның кичке тынлыгын күтәренке көлү тавышлары яңгырата иде…

Безнең көлүләргә җавап урынына зур бакчаның чиксез тирәнлегенә күмелеп югалган куе шомырт куаклары арасыннан үткен булып кызлар көлүе ишетелде. Бөтен уем кинәт шул тавышка таба тартылса да, кунак икәнлегемне истә тотып, ишетмәмешкә салыштым. Ләкин Низамый өчен аз гына да көтелмәгән хәл булмады, күрәсең, ул, алдан әзерләнеп куйган төсле, кызлар тавышы ишетелгән якка карап кычкырып җибәрде:

– Әй, кемнәр бар анда, Маһибикә, сезме? Килегез әле…

Барыбыз да тын калдык. Җавап килмәде.

Низамый кабатлап кычкырды:

– Маһибикә!

Шомырт куаклары арасыннан саф нечкә тавыш ишетелде:

– Хәзер…

Тынлык тагын да тирәнәйде. Без, яныбызга киләчәк кызларга мәхәббәтлерәк күренергә әзерләнеп, утыру рәвешләребезне үзгәртә башладык.

Низамый, безнең уңайсызланганыбызны сизеп, батырлык кертергә тырышты, ахрысы, безнең күңелләрдә туган сорауларга җавап биреп куйды:

– Юк, әллә кемнәр түгел, берсе минем сеңлем, аның янында тагын үзебезнең комсомол ячейкасы секретаре – мөгаллимәбез бардыр, башка кеше булмас…

«Мөгаллимә» исемен ишетүгә, бөтен тәннәрем кызып китте. Хыялымда Агыйдел ярында очраган ялангач кыз шәүләсе чагылды. Имәлинең «Мөгаллимә шәп бит безнең, матур егетләрне бик тиз әйләндерә торган мөгаллимә» дигән сүзе колак төбендә генә кабатлангандай булды. Ни дияргә белми, Гаязга текәлдем. Гаязның да йөзе тыныч түгел иде. Әйе, һичшиксез, ул да мин кичергәнне кичерә. Сәер кичереш иде бу. Ни була? Һәр үзгәрештән үтә нык тәэсирләнә торган яшь йөрәкләребез безне кая алып бара? Кемнәр килеп чыгар хәзер безнең каршыбызга, нинди кызлар? Тынгысыз йөрәкләребезгә нәрсәләр алып килер ул билгесез кызлар? Чү!.. Әнә алар. Әнә, оялганлыгын юри белдерергә тырышкан төсле кыланып, боргалана-боргалана, алсу-ак кофталы бер кыз килә. Аның чәчләре сары. Йөзе кофтасы төсле алсу-ак. Үтә ак аның йөзе… Юк, бу ул түгел, бу Низамыйның сеңлесе булыр. Әнә арттагысыдыр, аның ирекле рәвештә тузгып дулкынланган чәчләре чем-кара. Йөзе алсу-көрән күренә, әйе, өстендәге аксыл-зәңгәр күлмәк тә ни өчендер аны хәтерләтә кебек, әйе, шулдыр. Алай дисәң, нигә буйга кечкенә? Юк, бу бөтенләй балага тартым, юк, бу ул түгел…

Күңелемнең шундый тырышып эзләнүенә җавап таба алмадым, кызлар безнең яныбызга ук килеп җиттеләр. Без барыбыз да урыннарыбыздан тордык. Низамый, җитез, шома хәрәкәтләр белән бөгелә-сыгыла, безне таныштыра башлады. Иң элек алдан килүче сары чәчле кыз белән таныштырды ул безне:

– Таныш булыгыз, бу безнең комсомол ячейкасы секретаре һәм укытучыбыз Зоя туташ була… Ә бу иптәшләр, – Низамый бу урында, куллары белән безгә ишарәләп, Зояның күзләренә карады, – менә бусы безнең авыл егете Ильяс, ә бусы аның белән бергә укучы, безнең авылга кунак булып килгән Гаяз иптәш.

Без Зояның (билгеле, бу татар кызы Зөләйха яки Зәйнәп исемле булгандыр инде, үзенчә, культуралылык билгесе санап, исемен алмаштыргандыр дип уйладым мин аның турында) йомшак кулын кыстык. Ул безнең күзләргә карамыйча гына елмайды. Йөзе матур иде аның. Ләкин ул матурлык миңа мәгънәсез тоелды. Бөтен тәнемне чорнаган ялкын кызулыгы кинәт сүрелде. Күптәннән бирле күңелемне борчып килгән сорау, тагын да зуррак булып, башыма кереп утырды: юк, бу ул түгел, «матур мөгаллимә» исемен ишетү белән, ул күз алдыма килгән иде, һәм мин аның белән очрашу минутын шомлы ялкын астында көтә идем. Бу ул булып чыкмады… Алдандым… Хәер, яхшы, бу мөгаллимә исеменә кушылып телгә алына торган күңелсез хәбәрләрнең аңа катнашы юк дигән сүз… Кем булды соң ул? Агыйдел ярына басып, иртәнге кояш нурларында уйный-уйный йөрәгемне тоткын иткән гүзәл кыз яңадан очрамас микәнни? Ул, чыннан да, башка авылныкы булып чыктымыни?

Күңелемә тынычлык бирмәгән шундый уйлар астында яңадан тирә-ягымны оныта язган идем, Низамый айнытты:

– Бусы менә минем сеңелкәш – Маһибикә, – диде ул, аксыл-зәңгәр кофталы, кара чәчле кызны күрсәтте.

Мин, күңелемдәген сиздермәс өчен йөземә көләч чырай чыгарып, аңар борылдым. Балалыктан яңа гына аерылып килгән бу кызның тере күзләре сабыйларча кызыксыну белән безне җентеклиләр иде. Билгеле, бу кызның миңа очраганы булгандыр, авылда чакта мин аны, бәлки, еш-еш кына күргәләгәнмендер дә. Ләкин бик кечкенә булгандыр, күрәсең, һәрхәлдә, аның үткәнен ничек тә күз алдыма китерә алмадым. Яңа таныш булды ул минем өчен.

Кызлар белән танышып беткәч, безнең арада сүз яңадан куерды. Сүзне куертучы Гаяз иде. Кызлар белән аралашуга, ул сүзчәнләнеп, ачылып китте. Йөзенә шаян чырай чыкты. Шундый сөйкемле шаянлык иде ул: нәрсә генә сөйләсә дә килешә, авыз-борыннарын ничек кенә итеп кыйшайтса да урынлы чыга. Аның һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән күңел күтәрелә, көләсе килә иде.

– Дөнья төгәлләнде, – дип башлады ул сүзен, – шушындый матур Агыйдел буе, шушындый матур авыл, шушындый матур йорт, шундый матур бакча… Ә шулай да нәрсәдер җитми иде, шулай да күңел нәрсәнедер юксына иде, хәзер бары да төгәлләнде – шушындый матур кызлар кирәк булган икән…

Низамый да, мин дә кычкырып көлдек. Кызлар кушылмадылар әле, оялып җиргә караган булдылар. Җитмәсә, Зоя ясалма әкрен тавыш белән котыртып та куйды:

– Бездән башка да бик матур көлешеп утыра идегез әле.

– Көлүнең төрләре бик күп бит аның, – диде Гаяз. – Нигә көлмәскә? Низамыйның артистлыгын күрсәгез, сез дә көләр идегез. Багдад карагын ничек кызык итеп уйнап күрсәтте ул безгә, шулай бит, Ильяс, ә?

– Ә-ә-ә, Низамый – безнең атаклы артист ул. Герой ул безнең, кыш көне килсәгез икән сез безгә, күрер идегез Низамыйны. Исмәгыйль ролен иң оста уйнаучыбыз…

– Исмәгыйль ролен? «Галиябану» дамы?

– Конечно.

– Карарга кирәк булыр. Җәй көне дә бер спектакль куя алырбыз бит әле.

– Сез дә катнашсагыз…

– Нигә катнашмыйк, минем Хәлилне уйнаганым бар.

– Спектакльдәме?

– Спектакльдә дә…

Без тагын көлештек. Бу юлы кызлар да кушылдылар. Шулай җитди сүзләр астына шаян мәгънәләр кыстырып сөйләшә-сөйләшә, куе агачлар арасына күмелгән кысык юллардан йөри идек без. Компания һаман үзләшә, көн сизелер-сизелмәс кенә караңгылана бара иде.

Шактый гомер үткәч, безнең янга кечкенә кызчык йөгереп килде. Иртә белән безгә записка китергән кыз иде ул. Нәрсәдер әйтмәкче иде, Низамый ирек бирмәде:

– Ә-ә-ә, мин сезне тагын бер туташ белән таныштырыйм әле, – дип, кызчыкны күтәреп алды. – Зөләл туташ булыр бу безнең, яле, күрешегез әле.

Без елмая-елмая кызчык белән күрештек.

– Абзыйның кызы, әтисе Кантземотделда эшли, – дип куйды Низамый.

Кызчыкның безнең белән озак сөйләшәсе килмәде, бик зур эш турысында сөйләгән кыяфәт алып, Низамыйның колагына нәрсәдер пышылдады. Низамый, «Гафу итегез, бер генә минутка» дип, безнең яннан китте. Без дүртәү генә калдык. Моңа кадәр бер сүз дә кушмыйча, башкалар сөйләгәнгә генә елмаеп йөрүче Маһибикә, абзыйсы китү белән, нидер сөйләмәкче иде, ирек бирмәделәр. Ул бары «Безнең абзый…» дип әйтергә генә өлгерде, аны дәштеләр, ишегалдыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Маһибикә!

Маһибикә абзыйсы төсле гафу үтенеп тормады, үз исемен ишетү белән, безне калдырып, өйгә таба йөгерде. Зоя безнең янда ялгыз гына калуны килештермәде, ахрысы, ул да гафу үтенде. Без Гаяз белән икәү генә калдык. Тирә-ягыбызда тынлык иде. Мин бүгенге кичә турында Гаязның нәрсә уйлавын белергә теләдем:

– Гаяз, бүгенге кичәдән нинди нәтиҗә…

Гаяз миңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Зарар юк, бернәрсәдән дә курыкма, син дә үз өеңдәге төсле кылан. Бер мәсьәлә турында да спорга керергә ярамый, никадәр аларча булсак, шулкадәр тиз ачылырлар. Ә беләсеңме, мин бит мөгаллимә турында бөтенләй…

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Низамыйның аяк тавышлары ишетелә башлады. Гаяз, ашыгыч кына итеп, «Ярый, кайткач әйтермен» дип пышылдады да күтәренке тавыш белән бакчаны мактый башлады:

– Әйе шул, замечательный бакча, бу бакчада барлык дөнья кайгыларын онытырга мөмкин…

Низамый, яныбызга килеп җитәр-җитмәстән, шаян ачулану белән кызлар турында сөйли башлады:

– Вот син аларга ышанып калдырып кит инде кунакларны, кап-караңгы бакчада ташлаганнар да киткәннәр, оятсызлар!

Безнең янга килеп җиткәч, ул сүзен безгә борды:

– Ярар, әйдәгез, егетләр, өйгә керик, әллә кая китмәсләр.

– Зарар юк, табарбыз, – диде Гаяз, – авылдан чыгып китмәгәннәрдер әле.

Без акрынлап кына өйгә табан атладык.

Өйдә безне искиткеч бай табын каршылады.

Тышта әле караңгы төшеп җитмәгән булуга карамастан, өйдә асылмалы лампага ут алынган, алты тәрәзәнең дә зур, авыр пәрдәләре төшерелгән иде. Без ап-ак эскәтер белән капланган зур өстәл тирәсен әйләндергән кара урындыкларга утыруга, Низамый табынның өстен ачып җибәрде. Бизәкле тәлинкәләргә матурлап тезелгән колбаса телемнәре, юка итеп туралган сыр, капкачлары ачылып куелган консерв савытлары арасында утырган кап-кара шешәләрне һәм эреле-ваклы рюмкалар төркемен күрүгә, мин куркып киттем. Комсомолец өендә мондый күренеш булуын берничек тә башыма сыйдыра алмый идем мин. Безнең өчен шулкадәр ят булган күренешне Низамыйның шулкадәр тынычлык белән ачып җибәрүе мине тагын да ныграк гаҗәпләндерде: «Безнең турыда шулай ук иркен уйлый ала микәнни ул, кемгә саный икән соң ул безне?» Шундый уйлар астында ни әйтергә белмичә, әле Низамыйга, әле Гаязга, әле өстәл өстен каплап алган куркынычлы күренешкә карый идем мин.

Низамый, минем күңелемдә тулган шикләргә җавап биргән төсле итеп, үзенең бу эшенә аңлатма бирергә тырышты:

– Гаеп итмәссез инде, егетләр, үзебездән башка киләсе кеше булмагач, азрак мәдәнирәк итеп утырырбыз дип уйлаган идем.

Гаяз да, мин дә эндәшмәдек. Каршы як өйдән кызлар керделәр. Низамый, зур кара шешәнең кызыл кургаш белән ныгытылган бөкесен ачып, кечерәк рюмкаларга эчемлек сала башлады. Кызыл аракы белән тутырылган рюмкалар, бөтенләй әһәмиятсез гади бернәрсә төсле, безнең алга килеп утырдылар. Шулай да мин күңелдән бик нык тынычсызланам, күңелемә әллә ничә төрле шикле уйлар килә. Аптырап, Гаязга карадым. Аның йөзе гадәттәгечә тыныч булса да, бу юлы ул тынычлык миңа тәэсир итә алмады. Мин һаман борчылдым. Икеләнү борчый иде мине: беренчедән, исерткеч эчемлекләр турында ишетелгән сүзләр – юлдан чыгуның бик аздан гына башлануы, шушындый мәҗлесләрдә башланган дуслыкның чиктән тыш начар нәтиҗәләргә алып барулары турында ишетелгән сүзләр хәтергә төшеп, котымны алалар, күңелем котырып каршы тора; икенчедән, тарихка мәгълүм булган кешеләр тарафыннан телгә алынган, күпләрнең башын әйләндергән мәшһүр алкогольнең тәэсирен үз тәҗрибәм белән татып карыйсы килү теләге эчәргә көчли иде. Бу ике көчнең соңгысы җиңәчәген күңелем бик ачык сизсә дә, мин сүзсез генә бирелергә теләмәдем. Үземнең моңа кадәр бервакытта да эчмәгәнлегемне һәм бүген дә эчәргә риза түгеллегемне белдердем. Ләкин минем риза түгеллегем белән берәү дә хисаплашырга уйламады. Низамый рюмкаларга салынган кызыл эчемлекнең аракы түгеллеген, бәлки портвейн гына, ягъни һәркем эчә ала торган йөзем суы гына икәнлеген аңлатырга тотынды:

– Син түгел, аны әнә кызлар да эчә, – диде, Зояга күрсәтте.

Зоя нечкә генә билле кечкенә рюмканы, ике бармагы белән генә чеметеп, авызына якын китерә, үзе каш астыннан гына миңа карап елмая иде. Ул арада Гаяз да алдында торган рюмканы кулына алды: «Берне генә инде мин аны агу булса да эчәм», – дип, батырлык күрсәтеп куйды. Мин үземнең тәҗрибәсезлегемнән ояла башладым һәм, тыштан икеләнгән төсле кыяфәт күрсәтеп, эчтән тулы канәгатьлек сизеп, алдымда торган рюмканы алдым… Эчемлек чиксез тәмле тоелды. Без өстәл өстен тутырган күптөрле закускаларны капкалаган арада, Низамый тагын берәрне салып куйды. Мәҗлес күңелле бер төс алып китте, һәркемнең сөйлисе килде. Көләсе, көлдерәсе килде. Өсте-өстенә чыгып торган сүзләргә, күңелле көлүләргә мавыгып, тагын берәрне эчкәнебезне сизми дә калдык. Спектакльләр, кинолар, цирклар турында сөйләп, баштан үткән кызыкларны искә төшереп, авылдагы хәлләргә, культура мәсьәләләренә, комсомол эшләренә дә кагылдык. Сүз бу турыга кереп киткәч, без, Зояны ишетергә теләп, аңа карадык. Тик аның сөйлисе килмәде, ахрысы, ул, күлмәгенә эчемлек түгелгәнгә борчылган булып, читкә тайпылды.

Аның өчен Низамый сүз алды:

– Безнең ячейка ярыйсы ячейкалардан хисапланып килә. Кыш көннәрендә без атна саен спектакль куябыз, җәй көне инде, үзегез беләсез, яшьләр кырда, авылда беркем юк, кем белән эшлисең?..

– Ә кырда ни эшли комсомол?

Гаязның бу соравы Низамыйны да, Зояны да гаҗәпләндерде:

– Ничек инде ул «кырда ни эшли»?

– Әйтик, үз хуҗалыгында башкаларга үрнәк булырлык итеп эшлиме? Агрономия кертәме?

Низамыйның күз карашында ясалма җитдилек сизелде.

– Менә ул яктан безнең комсомолларны әйтеп булмый, – диде ул. – Җәй көне дә эшләргә кирәк иде. Бик кирәк иде. Нишлисең бит, актив җитми шул. Зоя инде ул кыз кеше. Башка егетләрне алсак – ул турыда уйламыйлар. Ә миңа килсәк, мин инде, беләсездер, хөкүмәт кешесе. Әле монда, әле калада. Калага чимал әзерлим бит мин. Кооперативка товар алып кайту эшен дә күбесенчә миңа тапшыралар, һич бушап булмый… Укырга китәр идем, җибәрмиләр…

– Да-а… – диде Гаяз, озак итеп сузып әйтте.

Ул арада безнең янга, тәлинкәләр өеме күтәреп, җитез хәрәкәтле бер яшь хатын чыкты. «Нихәл, матур егетләр», – дип, кыю, шаян тавыш белән исәнләште.

Низамый, шуны гына көтеп торган төсле, сөйли торган сүзен бөтенләй онытып, безне ул хатын белән таныштыра башлады:

– Бу минем җиңги, Марзия ханым, – диде, – Зөләлнең әнисе, – дип тә өстәде. Әнисенә ияреп чыккан Зөләлне башыннан сыйпады. – Йә, Зөләл, бу абыйлар ошыймы сиңа?

– Ошый, – дип башын иде Зөләл.

Җиңги кеше табынга тәлинкәләр тезгән арада, без, урыннарыбыздан торып, идән буенча йөри башладык. Стенада торган зур көзгегә карадык, түшәмгә кадәр күтәрелгән киң-киң яфраклы фикус гөле белән кызыксындык, шкафка тезелгән төрле матур уенчыкларны, ямь өчен куелган савыт-сабаларны мактадык… Хәрәкәтләремдә ниндидер таныш булмаган җиңеллек, уемда рәхәт иркенлек сизә идем мин. Зоя белән Маһибикә безнең тирәдә уралалар, әйткән бер сүзебездән рәхәтләнеп көләләр иде. Балалыктан аерылып җитмәгән Маһибикәнең нәрсәседер миңа ошый башлады. Ул көлгән саен сөйлисе, аны һаман да көлдерәсе килә. Ләкин никадәр генә көлсә дә, күңел канәгатьләнми, аны шаяртасы килә, аз гына… аз гына булса да тотып карыйсы килә. Аның юка күлмәк аша күренеп торган нәфис тәнен тотып карау чиксез рәхәттер төсле тоела… Үрелә язып, үрелә язып калам. Кулым ирек алырга тели, шулкадәр тели, шулкадәр тели, мин аны тыя алмас дәрәҗәгә киләм дә, шаярган булып, Гаязның беләген кысам. Үзем, күзләрем белән йотардай булып, Маһибикәнең тулы кара күзләренә карыйм. Ул, минем карашыма җиңелеп, башын ия дә кызара, серле итеп елмая. Миңа үз-үземне тыю аның саен читенләшә. Нишләргә белмим, Низамыйга сүз кушам, аның җавабын көтмичә, Гаязга борылам. Ул да тынычландыра алмый, аптырагач, безнең арада уйнап йөргән кечкенә Зөләл белән шаяра башлыйм, аны, күтәреп алып, кочагыма кысам…

– Йә, кунаклар, утырышыгыз, хәзер аш килә, – диде Низамый, печатенә биш йолдыз сурәте төшкән сары шешәне ача иде ул. – Менә бусы аш алдыннан эчә торганы, – дип, рюмкаларга тутыра башлады.

Без яңадан өстәл тирәсенә утырыштык. Утыргач, бераз тынычлангандай булып, үз-үземә хисап бирергә тырышып карадым: тукта, миңа ни булды, мин бит монда Низамыйның кем икәнен яхшылап белү өчен генә, аның сәүдәгәрлеге ни дәрәҗәдә икәнлеген аңлар өчен генә килдем. Хәзер күрәм, ул чын комсомолец түгел, аның тоткан юлы безнең юл белән кушыла алмый, үзем шуны аңлыйм, үзем шуның белән эчәм, үзем шуның сеңлесенә гашыйк булам. Юк, бу ярамый. Хәзер кайтып китәргә кирәк, беренчесе дә, актыккысы да шушы булсын… Шундый уйлар астында мин кинәт кенә батырланып китәм. Тик батырлык озакка бармый, күңелемдә икенче уйлар килеп чыгалар. Әллә кайда, читтә, шомырт чәчәкләре арасында качып торган кызлар шикелле, көтелмәгән җирдән килеп чыгалар ул уйлар, күңелле тавышлар белән икенче якка, рәхәт якка өстериләр, «Нәрсәдән куркып утырасың, суфи түгел бит син, «комсомол монах түгел!» дигәнне ишеткәнең юкмыни синең? Мондый урында алай утыру килешми, сиңа бу тормышны ныклап белергә кирәк, ныклап белү өчен, баштанаяк аларча булырга кирәк, аны бит сиңа Гаяз да әйтте. Гаяз әйтмәсә дә курыкма. Гаяз нәрсә, ул – иптәш, патша түгел бит ул сиңа, аның үзенә йөрәге бар, синең – үзеңә. Курыкма, эч, аш алдыннан тутырып эч берне, әнә аның шешәсенә «коньяк» дип язылган. Ә син коньякның исемен генә ишетеп беләсең, егет кеше эчеп карап белергә тиеш аны. Эчеп кара син аны. Гомереңдә бер генә тапкыр бит, курыкма…»

Бу уйлар мине йомшарталар. Ләкин йомшаклык та озакка бармый, миндә тагын батырлык туа. Тик баягы төсле батырлык түгел, икенче төрле, башсыз батырлык. Үземә үзем җавап бирә башлыйм: тукта, нәрсәдән куркып торам соң мин, үземне үзем белмиммени мин, беләм, бик беләм…

Шундый хыяллар астында җиңеләеп, утырган урынымнан сикереп тордым. Хуҗалар тәкъдим итмәс борын ук, рюмканы кулыма алдым һәм, театрдагы төсле ялкынланып, багышлау рече сөйли башладым:

– Иптәшләр, бу бокалымны мин авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә…

Бу урында минем күзләрем ничектер Гаяз күзләре белән очраштылар. Аның рәхимсез төс алган кара күзләре миңа туктарга кушалар иде. Мин аны бик яхшы аңладым. Ләкин күңелемдә туган мин-минлек тойгысы миңа туктарга ирек бирмәде, мин Гаязның күзе белән генә әйткән уйларына кычкырып җавап бирдем:

– Курыкма, Гаяз, мин үземнең кайда икәнлегемне онытмыйм, кайда икәнлегемне бик яхшы беләм.

Низамыйның йөзенә бер секунд эчендә өч-дүрт төрле чырай чыкты. Күзләре бер ачылып, бер кысылып Гаязга төбәлделәр. Гаяз кинәт кызарды, кинәт агарды. Күзләре кысылып кискенләштеләр. Мин берсенә дә әһәмият бирмәдем, бары да көлке тоелды. Үземне җиңүче хисаплап кычкырып көлдем дә башлаган сүземне дәвам иттердем:

– Әйе, авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә, мәҗлесебезнең чәчәкләре Маһибикә туташ белән Зоя иптәшләр исәнлегенә күтәрәм. Ягез, минем белән.

Гаяз ашыгыч рәвештә рюмканы кулына алды да: «Миңа коньяк ярамый, эчә алмыйм», – дип, читкә куйды. «Коньяк» дигән сүзне аерым басым белән әйтүеннән миңа да эчмәскә кушканлыгын аңладым. Ләкин күңелемдә туган тискәре мин-минлек тагын котыртты мине, батырланып кычкырып җибәрдем:

– Ә менә мин күтәрәм!

Мин сары эчемлек белән тулы рюмканы авызыма китердем. Коньякның авыр исе миңа ягымлы тоела иде. Эчәм генә дигәндә, тыштан, урамнар арасыннан, ерактан, тирәннән яңгырап, Имәли шакылдавыгы ишетелде:

– Тук-та… тук-та… тук-та!..

Кинәт бөтен тәнем өшеп китте. Батырлыгым каядыр югалды. Хәлсезләнеп, урындыгыма ишелдем, йөзем өстәлгә капланды…

Гаяз, урыныннан торып, минем яныма ашыкты:

– Җитте аңа, ул исерде, аның бит беренче эчүе, – диде ул, ниндидер ярым пышылдап чыккан шомлы тавыш белән Низамыйларга аңлата башлады.

Ләкин ул минутта мин айныган идем инде. Имәли шакылдавыгы мине тәмам акылыма китергән иде. Моннан берничә минут кына элек эшләгән эшләремә үкенә идем. Шуңа күрә дә Гаязның мине, исереккә хисаплап, Низамыйлардан араларга тырышуы миңа бераз тынычлык бирде, һәм мин юри башымны исереккә салдым. Низамый, минем шикле сүзләремә бөтенләй әһәмият бирмәгән кеше төсле, тынычландырырга теләде:

– Зарар юк, ашагач җиңеләя ул. Йә, Гаяз, тынычлан, Ильяска берни дә булмады. Шулай бит, Ильяс, берни дә юк бит?

Мин йөземне күтәрмәдем. Гаяз, кулбашларымнан кочып, мине ишегалдына чыгарга өнди башлады:

– Әйдә, Ильяс, бераз һава алып кер, – диде.

Әйе, бу минутта миңа Гаяз белән бергә ишегалдына чыгып, саф һава алу кирәк иде.

Мәҗлестә урнашкан тирән тынлыкны бозмыйча гына, ишегалдына чыктык. Тышта көнбатыштагы кызыллык бетеп җитмәгән булса да, йолдызлар белән бизәлгән җәйге төн урнашкан иде инде. Гаяз мине бакча эченә алып кереп, баягы өстәл янындагы эскәмиягә утыртты. Безнең белән бергә чыккан Низамый өйгә кереп киткәч, миңа акрын гына сорау бирде ул:

– Син чынлап ук исердеңме, Ильяс?

– Юк, Гаяз, мин исерә генә башлаган идем, хәзер айныдым инде… Ә син Имәли шакылдавыгын ишеттеңме?

– Мин аны сиздем, Ильяс, шул айнытты сине, югыйсә…

– Чынлап та, Гаяз, бик нык эшне бозып өлгердем бугай?

– Бик нык боздың. Без аларның кем икәнен күреп кенә калмадык, үзебезнең кем булуыбызны да аларга күрсәттек. Анысы кирәкми иде. Тик артык зарар юк, алары турында соңыннан. Ә бүген безгә шул җитте. Хәзер тыныч кына пилмәннәрен ашарга да кайтып ятарга кирәк. Хәзер син айны, кызлар сүз кушса, елмайган бул, елмаясың килмәсә дә елмай. Көчләп елмая белмәсәң, әнә Низамыйдан өйрән. Үзең башлап сүз ачма, булдымы? Калганын үзем башкарырмын, әйдә…

Безне каршы алырга Маһибикә чыкты.

– Йә, Ильяс абый, беттеме? – диде ул, сул як беләгемнән култыклап алды.

– Зарарсыз, берни дә булганы юк, – дип елмайдым.

Өйдәгеләр дә елмаеп каршы алдылар. Маһибикә мине җитәкләгән килеш сөйләнә-сөйләнә керде:

– Күрдеңме, абый, без аны сәламәтләндердек, аңа берни дә булганы юк. Шулай бит, Ильяс абый, берни дә булганы юк, әйеме?

– Дөрес, миңа берни дә булганы юк.

– Әллә, бездә болай берни дә булмый торган иде, – диде Низамый.

Маһибикә мине өйгә кергәч тә калдырмады, «Кил, Ильяс абый, менә монда утыр» дип, үз урындыгы яныннан урын бирде. Аның, моңа кадәр башын иеп кенә йөреп тә, хәзер абыйлары, җиңгәләре алдында да тартынмыйча, болай кыюланып китүе мине тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр итте. «Шушы күбәләк кебек кызларын да кирәк урында файдаланырга тайчынмыйлар микәнни болар?» – дип уйладым мин. Әле күптән түгел генә мине акылдан шаштыра язган Маһибикә кызганыч тоела башлады. Бу вакытта Гаяз, Зоя белән янәшә утырып, берни булмаган төсле, көлешә-көлешә пилмән ашый иде инде…

Кайтып китәргә җыенганыбызны сизгәч, безне кунарга өнди башладылар. Низамый сүзләренә генә әһәмият бирмәгәнебезне күргәч, кызлар да катнашты. Зоя, Гаязның ике иңбашыннан тотып, күзләренә карады:

– Гаяз, кал, мондый кыска төндә шушындый күңелле җирдән кайтып йөрүнең нигә кирәге бар, кал. Озакламас таң атар. Бакчаны күрдең, анда нинди матур, бергәләп таң каршыларбыз, кал, Гаяз!

Маһибикә минем беләкләремә асылынды. Аның күз карашлары да, турыдан-туры йөрәккә килеп кагыла торган ягымлы тавышы да минем калуымны үтенәләр иде:

– Ильяс абый, нигә инде шулай карышасыз, без сезнең белән күңелле итеп таң каршыларбыз дип тора идек, калыгыз. Йокы шулхәтле кадерлемени сезнең өчен? Алай булса да калыгыз, бездә йокларсыз…

Ялкынланган кызларның бу сорауларына каршы килү минем өчен шактый читен иде. Маһибикәнең һәр кагылуы, күзләремә карап әйтелгән иркә сүзләре ихтыярымны йомшарта баралар иде.

Өстәвенә ул арада Зөләлен йоклатып чыккан яшь хатын да кызларга ярдәмгә килде:

– Һи, мин сезнең кебек егет булсам, шундый кызлар чакырып торсалар, икеләнеп торыр идемме соң!

– Юк, без икеләнмибез, әйе, икеләнүсез-нисез әйтәбез, хушыгыз! – дип җавап бирде Гаяз.

Аның бу җавабы минем югала башлаган ихтыярымны яңадан кайтарды. Үземне үзем кулга алдым. Өзлексез елмаюга бирелгән йөземә, күзләремә җитди чырай чыгарып, мөлаем Маһибикә белән саубуллаша башладым:

– Ярый, бетте, хушыгыз!

– Юк-юк, хушлашмыйбыз, – диде Маһибикә, күрешергә дип сузган кулымны кире этә башлады.

Тик мин бирелмәдем:

– Ярый, күрешергә теләмәсәгез, болай гына хушыгыз, гаеп итмәгез, безгә һичшиксез кайтырга кирәк.

Бу вакыт Гаяз Зояның кулын кыса башлаган иде инде. Низамый да, файда юклыгын аңлады булса кирәк, каршылыгын югалтты:

– Ярый, алайса, көчләмик, гаеп итеп китмәгез инде, тагын күрешербез әле…

– Обязательно бер спектакль куябыз.

– Обязательно!

– Обязательно!

Бу сүз барыбыз авызында да кабатланды.

Безне озата чыктылар. Тышта безне авылны күмгән әтәчләр музыкасы каршылады. Маһибикә, ишегалдына чыгу белән, аяк киемен рәтләгән булып тукталды. Уң беләгем аның кулында булганлыктан, мин дә тукталдым. Төн караңгылыгы безне башкалар күрмәс дәрәҗәдә яшерә иде. Маһибикә миңа гына ишетелерлек итеп колагыма пышылдады:

– Ильяс абый!..

Мин дә аның кебек үк акрын тавыш белән җавап кайтардым:

– Нәрсә, Маһибикә?

– Кил әле якынрак, бер сүз әйтәм…

Мин аның йөзенә якын ук иелдем. Ул берсүзсез иреннәрен минем иреннәр янына китерде дә хәрәкәтсез калды. Берни дә уйлый алмадым. Күкрәкләр күкрәкләргә кысылдылар, иреннәр иреннәргә йотылдылар. Бөтен тәнем рәхәт ут эчендә калды. Бер секундка дөнья онытылгандай булды. Акылыма килергә өлгермәдем, Маһибикә кинәт тартылып, кочагымнан суырылды да капка төбенә үк чыгып өлгергән Низамыйлар, Гаязлар, Зоялар янына йөгерде. Мин, нишләп калганымны сиздермәс өчен, сандалиемны рәтләгән булып, тагын беразга кичектем.

Маһибикә миңа яңадан күтәрелеп карамады. Мин дә, аңа аерып сүз кушмыйча, барысы белән дә берьюлы саубуллаштым. Зоя минем белән күрешкән вакытта озак итеп кулын алмыйча торды; аның сөяксез сыман йомшак, кыска бармаклары, уч төбендә кыймылдап, бөтен тәнемә салкын йөгерттеләр.

VIII

Низамый безне күп озатмады, беренче тыкрыкны узуга ук кире борылды.

Икәү генә калгач, байтак вакыт сүзсез бардык. Хор белән кычкырган әтәчләр концерты төнгә җан кертә, авылның икенче башында кемдер аларга кушылып озын көйгә җырлый һәм, бу тавышларның һәммәсен җиңеп, ара-тирә Имәли шакылдавыгы ишетелеп куя иде. Шактый вакыт сүзсез барганнан соң, Гаяз, сүз юктан сүз булсын дигән сыман гына итеп, миңа сорау биреп куйды:

– Маһибикә ошадымы?

– Бала бит әле ул.

– Шулай дип уйлыйсыңмы?

– Уйлыйсы да юк инде, күренеп тора.

– Ә син бала яратасыңмы соң?

– Нинди бала бит.

– Маһибикә кебек бала булса?..

– Дөресен генә әйткәндә, Гаяз туган, аның миңа нәрсәседер ошады бугай.

– Мин дә шуны әйтәм шул, ул бала синнән көчлерәк булып чыкты, ахрысы, дим.

– Ник?

– Син соң бернәрсәгә дә төшенмәдеңмени?

– Төшендем, Гаяз, Низамыйның чын комсомолец булып җитмәгәнлегенә төшендем, Зояның секретарьлыкка ярамаган кыз икәнлегенә төшендем.

– Бик азга төшенгәнсең. Ә мин аларга гына түгел, кичә Имәли әйткән сүзләргә дә төшендем. Низамыйның комсомолец булып җитмәгәнлегенә генә түгел, безнең өчен дошман икәнлегенә дә төшендем. Зояның шул дошман кулында корал икәнлегенә дә төшендем. Маһибикәнең дә шул ук хезмәтне башкаруына төшендем.

– Гаяз, мин бит аның белән үбештем… Дөресрәге, мин түгел, ул минем белән…

– Шулаймы, мин уйлаганнан да көчлерәк булып чыкты, алайса, синең ул балаң…

Үзебезнең урамга борылган чакта, якында гына көчле шакылдау тавышы ишетелде. Кинәт ишетелгән бу тавыштан сискәнеп, артыбызга борылдык. Артыбыздан, ашыга-ашыга атлап, Имәли килә иде:

– Мин әйткәнчә булдымы, ә? «Эчәр өчен кайттыгызмы, кызлар белән йөрер өченме» дип әйткән идемме мин сезгә, ә?..

Гаяз кинәт җанланып китте:

– Ә, Имәли абзый, нихәл? – дип, аңа кулларын сузды.

Имәли тиз генә кулын бирмәде, Гаязга бармак янады:

– Кулыңны юдыңмы соң?

– Курыкма, курыкма, пычранганы юк аның, без синең сүзләреңә төшендек, Имәли абзый, дөрес әйткәнсең.

Имәли кинәт йомшарып китте. Икебезнең дә кулларыбызны кысып, ярым елак тавыш белән зарлана башлады:

– Дөресен әйтми нишлим соң, җанкисәккенәйләрем! Беләм бит мин аларны, бик яхшы беләм, аждаһа бит алар. Авылыбызга чибәр-чибәр кешеләр килә, беренче очраганда күңелгә ятымлы гына кеше булалар. Менә мондагы яраларны ачып салырга өлгермисең, шул аждаһалар арбап өлгерәләр. Шунда кереп, бер кич кунып чыксалар, икенче кеше булып әвереләләр. Сөйләшәселәре килми башлый. Шулар тарантасына ук утырып, кире китәләр. Йөрәк әрни, җанкисәккенәйләрем! Әле менә бүген, сезнең өчен үземне үзем чәйнәрдәй булып, нишләргә белми йөри идем. Хәзер сезнең аннан исән-сау килеш котылуыгызга, миңа якты йөз күрсәтүегезгә хәйран калам.

– Нинди яралар бар соң синең йөрәгеңдә, Имәли абзый?

– Төшенә алмыйм, җанкисәккенәйләрем: власть кем кулында бездә, төшенмим, без ни өчен сугыштык? Нигә соң әүвәле рәхәт яшәгән Таквә Сәхәүләр, шул ук Низамыйлар рәхәт яши дә, власть алабыз дип кан түгеп йөргән мин болай мыскыл ителәм? Нигә әнә теге мескен, җиде төн уртасында йоклый алмыйча, өзелеп җырлый, әнә бит…

Бу минутта авылда әтәч тавышлары басылган иде инде. Безгә шактый якынаеп өлгергән җыр тавышы, юрамалый Имәли сүзләрен куәтләргә теләгән төсле, аермачык булып ишетелде:

 
Сахраларга чыксам табалмыймын,
Югалтканмын Зөһрә йолдызын;
Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Адашырмын, ахры, берүзем…
 

Имәли, бераз туктап торып, җырны тыңларга ирек биргәннән соң, тагын дәвам итте:

– Күчәрбай җырлый бит моны. Җыры нәрсә бит? Совет заманында җырлана торган җырмыни? Аңлатыгыз, егетләр, төшенмим, власть кем кулында бездә?

– Сугышта булганың бармы, Имәли абзый? – диде Гаяз.

– Булмаган фронтым калмады, җанкисәгем: Дутовына каршы сугыштым, Колчагына каршы!..

– Ярый, командага буйсына торган гадәтең бармы?

– Миннән сорама син аны, энем, бәләкәйрәк малайлардан сора…

– Ярый, без синең аңламаган нәрсәләреңне төшендерергә уйлыйбыз. Аны төшендерү өчен сүз кирәкми, әйеме? Сүз канәгатьләндерми сине, әйеме? Аның өчен әнә шул син әйткән аждаһаларга каршы да, Таквә Сәхәүләргә каршы да сугыш ачарга кирәк. Әгәр дә сугыш ачсак, син безнең командага буйсынырсыңмы? Безнең кем икәнлегебезне беләсең килсә, без – комсомолецлар. Тагын шул бар: үзеңнең буйсынуың гына җитми, ә үз артыңнан авылдагы барлык ярлыларны да ияртә алырга кирәк…

– Әй, җанкисәккенәйләрем!..

– Тукта, аннан соң шуны аңла, бу сугыш теге вакыттагы төсле кораллы сугыш түгел, мылтыксыз сугыш. Тегенди сугыштан кыенрак диләр аны тәҗрибәле кешеләр, буламы?

– Властьны үз кулыбызга алырга гына булсын, мин утка керергә һәрвакыт хәзер!

– Власть – безнеке, ул безнең үз кулыбызга бирелгән власть, тик ул менә сезнең авылда, ничектер ялгышып, син әйткән аждаһалар кулына эләккән. Сез аны саклый алмагансыз.

– Их, җанкисәккенәйләрем!..

Ул әйтә башлаган сүзен тәмамлый алмады, безнең яныбызга ук килеп чыккан Күчәрбай бүлдерде аны. Без акрын гына атлап килә-килә кайтып җитә язганбыз, Күчәрбайның, җырдан туктап, безгә якынлашканын да сизмәгәнбез икән.

Барыбызны да сискәндереп кычкырып җибәрде ул:

– Имәли агай, сине эзләдем! Нигә шакылдатмыйсың? Шакылдат әле, ерлаем.

– Ә, Күчәрбай?! Кил монда, миңа гына зарланма, менә бу егетләр сиңа сабак укытмакчы булалар. Кил, оялма, гайрәт тә кергән икән үзеңә, кил.

– Йомга итеп кенә бәйрәм иткәйнем шул, йомга итеп кенә әдрәк эскәйнем.

– Җомга итеп кенә әзрәк сөйләшеп тә кит инде, алайса, кустым, – диде Имәли.

– Сөйләем, агайларым, сөйләем, – диде Күчәрбай, исереклеген юри сиздерергә теләгән төсле, өстебезгә ишелә язып якын килде һәм бөтенләй үзенә хас булмаган ачыклык белән сөйли башлады: – Мона Имәли агай мине белә. Бүтән беркем дә белмәй. Ильяс та белмәй мине…

Чынлап та, бу минутта мин аның кем икәнен белми идем. Ул башка вакытта саф татарча сөйләшә торган булса да, бүген күп сүзләрен башкортчага тартып әйтә-әйтә, үзенең кем икәнлеген белдерә башлады:

– Мин – инәсен югалткан куй бәрәсе. Минем әйләнәмдә ерткыч бүреләр улай. Ул бүреләр мине кешегә санамыйлар. Минем күз алдымда бисәләре белән оятсыз сүзләр сөйләйләр, оятсыз эшләр эшләйләр. Бүреләрнең бәләкәй малайлары елкәмә атланып йөриләр, мине бугазларга өйрәнәләр. Карт бүре үзе минем күз алдымда кыскырып советны каргай. Алар минем тиремне тунайлар. Алар мине суеп ашайлар… Алар минем иркәмне суеп ашанылар индә… Минем иркәмне алар…

– Кемнәр соң ул бүреләр? Кем соң синең иркәң?

Бу сорауга Күчәрбай үзе җавап бирмәде, «бүреләр» дип Таквә Сәхәүнең малайларын, «карт бүре» дип Сәхәүнең үзен атавын һәм моннан өч-дүрт ел элек хәбәрсез югалган сеңлесе барлыгын, «иркәм» дип шуны сагынуын Имәли төшендереп бирде.

Ул аңлаткан арада, Күчәрбай сүзсез генә торып тын алды да тагын сөйли башлады:

– Уйлаем, уйлаем, уйлаем да… куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Аю булаһым килә. Шул бүреләрнең еннәрен өзеп ташлаһым килә. Үзләреннән дә усалрак булып һөҗүм итәһем килә…

– Нигә шулай итмисең соң?

– Һай дусларым, булмай, шайтаным җибәрмәй, җилкәмә шайтан менеп атланган. Ул шайтан мине йөгәнләп алган, төшмәй дә төшмәй. Мине көрәшкә җибәрмәй. Артка тарта ла тора, артка тарта ла тора. Китәлмәем…

– Нинди шайтан соң ул?

«Шайтан» ның мәгънәсен безгә тагын Имәли төшендереп бирде:

– Шайтан дип үзенең наданлыгын әйтә ул, язу танысам, законын табар идем дип, эчкән саен шашына.

– Шулай итәм, дусларым, эчкән һаен шулай итәм. Шуңа күрә лә шул, шундый бер нәмә эсәһем килә, гомер буена исертеп йөри торган нәмә… Шул турала һөйләшмәксе инем мин сезнең белән, дуслар…

– Йә, йә, сөйлә, без тыңлыйбыз.

– Алып китегез мине, дуслар, бу авылдан. Бер-ике ел читтә йөреп кайтаем. Югыйсә болай мине, аек килеш акыллы сүз сөйләсәм, исәргә санайлар, минем акыллы сүз әйтүемә берәү дә ышанмай. Ышансалар да, аны колакка алусы табылмай…

– Әгәр дә синең сүзләреңне колакка алучылар булса, ни эшләр идең?

Күчәрбай аз гына да аптырап тормады, шундый сорау биргәнне әллә кайчан көтеп торган төсле, ашкына-ашкына җавап бирә башлады:

– «Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмарларыгызны, дип сөрән салыр идем мин, – бүре ауларга барабыз. Арабызда яман бүре бар. Ул безне буа. Малларыбызны ега. Аны тотарга кәрәк. Сылбыр белән авызлыклап, урам буенса йөретергә кәрәк ул еланны».

Ул сөйләгән бүреләрнең кем булуы безгә сер түгел иде инде. Тик ул сүзләрнең аек баштан сөйләнмәве безне уңайсызландырды. Без аның белән саубуллашырга ашыктык:

– Ярый, Күчәрбай туган, хәзергә хуш, бар, кайтып ят инде. Таң атып килә, иртәгә, эчмәгән чагыңда сөйләшеп карарбыз, яме? Эчмәгәндә дә сөйләп карарсың әле син безгә. Без синең сүзләреңә колак салырбыз. Хәзергә…

Гаязның бу сүзләре аны бик нык җәберләделәр булса кирәк. Күчәрбай елау катыш калтыравыклы тавыш белән үзенең гаепсез икәнлеген аңлатырга теләде:

– Эчмәгәндә уйлаем, эчкәндә сөйләем, дуслар. Ышаныгыз, алып китегез мине. Ике елга булмаса, ике айга гына. Ике ай йөреп, язу танып кайтсам, миңа колак салырлар. Алып китегез, ике ай булмаса, ике атна да җитәр. Язу танымасам да ярый, күзләреннән югалып торып әйләнеп кайтсам, куй бәрәсе булып түгел, аю булып кайтам… Ике көн булса да ярый, кала күреп кайту да етә. Шушында ук үзгәрер идем, таныш кешеләр арасында үзгәреп булмый, үзгәрсәм дә ышанмыйлар. Валлаһи, шулай. Алдаһам, менә эчем күпсен. Куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Мине кешегә санамайлар…

Гаяз аның янына ук барып, иңбашыннан тотты. Дусларча акрын тавыш белән ышандыра башлады:

– Күчәрбай туган, мин синең йөрәгеңне аңлыйм. Сине бу авырлыктан коткарырга тырышырбыз. Ә хәзергә син шулай «куй бәрәсе» булып тор. Бүреләрнең нишләгәнен бик ныклап күзәтеп йөре. Куй бәрәсе булып түгел, аучы булып күзәт, аңладыңмы?

Күчәрбайның чырае яктырып китте. Ул тиз һәм ачык итеп җавап бирде:

– Аңладым.

– Иртәгә күрешербез. Хуш, хәзергә кайтып ят.

Күчәрбай, сүзсез генә баш иеп, Таквә Сәхәү йортына таба юнәлде. Ул киткәч, Имәли дә безнең янда озак тормады.

– Сезгә булган ышанычым арта бара, егетләр. Адәм белән адәмне аера белә торган кешеләргә охшыйсыз. Йөрәгемдә ут кабыздыгыз сез минем, – диде дә ул, шакылдавыгын яңа дәрт белән уйнатып, артка, Низамыйлар урамына табан борылды.

Ерагая барган саен, аның шакылдавыгы моңлырак булып ишетелә, йокысыннан уянган этләр, иренеп кенә өреп, аңа җавап биреп куялар иде.

Каядыр еракта, Низамыйлар ягында, әтәч кычкырды. Таквә Сәхәүләр ягында уянган икенче әтәч аңа җавап бирде. Ун-унбиш адым китәргә өлгермәдек, бөтен авыл яңадан әтәч тавышлары астында калды. Тешсез Ибрай йортында ишек ачып япкан тавыш ишетелде. Кайдадыр сыер мөгрәде, урам уртасында йоклап яткан казлар уянып, үзара сөйләшеп алдылар.

Караңгы, шомлы булып күренгән биек таулар артындагы эзмәнкәле офык буйлап сызылган таң аклыгы күзгә сизелерлек тизлек белән киңәя бара иде.

Без лапас башындагы яшел печән өстенә җыеп калдырылган урынга ятып йокыга киткән вакытта, яңа көннең көләч кояшы чыгып килә иде инде.

IX

Йокыдан уяну чиксез күңелсез булды ул көнне. Беренчедән, әни безне йокыбыз туймас борын уятты. Икенчедән, ул арада шактый текә булып күтәрелергә өлгергән эссе кояш, өзлексез рәвештә өстебезгә карап, безне кыздырган, без үз тәнебездән чыккан тиргә үзебез парланып изрәгәнбез – хәлсезләнгәнбез. Башлар күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авыр тоела, буыннар, кыен эш эшләп имгәнгәндәгедәй, кыймылдарга карышалар… Ике аерылы имән агачы белән мунчалалардан гына әтмәлләп ясалган баскычның сирәк-мирәк басмаларына ябышып абзар башыннан төшкән чакта борыннарыбызның җыерылуын, авызларыбызның кыегаюын берәр бала күрсә, һичшиксез елап җибәрер иде. Шундый күңелсез, шундый ямьсез идек без. Лапас астындагы күләгәгә төшеп, комганга тутырылган салкын су белән битләребезне, кулларыбызны, күкрәкләребезне югач кына, бераз адәм рәтенә кергәндәй булдык. Аның өстенә чәй дә эчеп җибәргәч, хәлләр тәмам җайланды. Җәяүләп Базарлы авылына – волкомга чыгып китәрлек батырлык бар иде бездә.

Чыгып киттек. Сул ягыбызда – Агыйдел. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Кара-кучкылланып торган куе яшел урман белән капланган ул таулар җирнең серләре турында тын гына әкият сөйлиләр. Шундый ике көч арасында калып, елан үткесез куе куаклар арасына күмелгән тар гына юлыбыз безне әледән-әле матуррак, кызыграк урыннарга алып бара. Агыйдел аркылы күпер салырга теләгән төсле булып, эчкә кереп киткән ярты утраулар очрыйлар. Ул ярты утраулар куе сары тал һәм киң-киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар арасына кеше керә алмый. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Анда күзгә күренми торган кечкенә-кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су өстенә чыгачак чабакларның, аҗауларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә ябылган калын юрган төсле йомшак булып күренгән яшел урманны ертып чыккан ялангач кызыл ташлар – кыялар очрыйлар. Ул кыяларга кеше менә алмый. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрне ашыйлар, Агыйдел буеннан эләктергән каз бәбкәләрен тынычлап ботарлыйлар.

Бу күренешләр минем үз байлыгым төсле тоелалар. Әйтерсең лә аларны мин үзем шулай ясаткан. Низамый үз бакчасының матурлыгы белән безнең каршыбызда мактанган төсле, минем дә Гаяз каршында мактанасым килде.

– Ну, Гаяз, шәпме безнең авылның табигате? Менә шушы таулар турында сөйли идем мин сиңа. Менә шушы Иделне сагына идем.

Әледән-әле очрап торган яңа күренешләрдән телсез калган Гаяз миңа рәхәтләнеп кушылды.

– Искиткеч монда, Ильяс, – диде ул. – Син сөйләгәндә, боларның чиреге дә күз алдыма килмәгән иде… Монда искиткеч…

– Әле алдарак күрерсең, хәзер без Агыйдел белән тауның бәрелешкән җирен очратырбыз…

– Еракмы?

– Ерак түгел. Хәзер барып җитәрбез.

Безнең сүзләр шуннан артыкка сузылмады. Һәм сүзнең кирәге дә юк иде. Агыйделнең серле кураен, калын урманнар, кыя ташлар әкиятен тыңлап канәгатьләнә идек без.

Алгарак барган саен, тау текәләнә һәм, өстебезгә ишелергә теләгән төсле, безгә якыная, калын урманны ертып күтәрелгән кызыл ташлар зураялар; сул ягыбыздан безнең белән бергә килүче Агыйдел дә безгә табан сыенып тарая һәм агымын тизләтә; әйтерсең алар ике яклап безне кысарга сүз берләшкәннәр. Без үзебезнең тар гына юлыбыз белән һаман алга барабыз.

Менә уң ягыбызда урман бөтенләй бетте. Кисеп ясалган биек кызыл стена төсле ялангач яр гына калды. Яр шулкадәр биек, шулкадәр текә – аңа карарга шомланасың. Югарыда чыгып-чыгып торган сырлы-сырлы зур кызыл ташлар кителеп төшәр төсле тоела. Ишелергә әзерләнгән сыман, шатырдаган тавышлар ишетелеп куя.

Сул ягыбызда да таллар бетте. Агыйдел нәрсәгәдер бик каты ачуланган төсле үкереп ага. Ул бу урында юрамалый бөтен көчен бергә җыярга теләгәндәй тарайган. Тимер аркан төсле ишелеп, тыгыз булып, өзлексез рәвештә тауга һөҗүм итә. Бу һаман шулай. Мин аны сабый чактан бирле беләм. Һаман шулай. Моңа кадәр дә бик күп заманнар һаман шундый көрәш баргандыр. Тик кем җиңә? – Билгесез. Агыйдел никадәр генә үкереп ташланмасын, барыбер тауны кисеп үтә алмый, башына сугылган төсле кинәт кенә читкә борылып тынычлана. Тау никадәр генә күкрәк киереп Иделнең һөҗүменә бөтенләй әһәмият бирмәгән төсле масаеп утырмасын, барыбер әкренләп кенә булса да чигенмичә булдыра алмый. Күп елларга сузылган өзлексез көрәштә Агыйдел аны бик күп кимергән. Аргы ягында километрга якын тигез комлык ясаган.

Тау белән Агыйделнең бәрелешкән җирендә тукталдык. Бер генә атлы үтәрлек итеп ярны кисеп ясалган тар юл өстенә утырдык та котырып аккан дулкыннар өстенә аякларыбызны салындырдык.

Минем, бәләкәй чакта иптәшләр белән җыелышып, бер ярга, бер Иделгә карап бәхәсләшүебез искә төште. Үземне шул чаклардагыдай хис иттем.

– Гаяз, – дидем, – әйт әле, нәрсә бирсәләр, менә шул яр өстеннән Иделгә сикереп төшәр идең?

– Шушы тау чаклы алтын бирсәләр дә сикермәс идем, – диде ул. – Мине юләр дип беләсеңме әллә син, җанымнан бизгәнем юк әле.

Беразга сүзсез калдык. Бай табигать уйларыбызны тирәнгә җибәрде.

– Беләсеңме, Ильяс, – диде Гаяз, – безнең илдә никадәр кулга алынмаган көчләр бар.

– Аларны кулга алып бетерү мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел.

– Ничек ул алай?

– Ә синеңчә ничек?

– Минемчә, менә бу Агыйделнең шулкадәр көч белән үкереп тауга ташлануы мәгънәсез. Ул барыбер бу тауны җиңә алмый. Ә бу таулар, бу ташлар, минемчә, тикшерелеп бетмәгән әле. Алар арасында безгә кирәкле әйберләр табылмас иде дисеңмени син? Минемчә, менә шул Агыйделгә бу тауны актарып ташларга ярдәм итәсе иде. Электрик көче белән акыл көче генә кирәк монда. Электрик көче аның үзендә бар. Акыл көче үзебездә…

– Ә минемчә, шушылай әйбәт, Гаяз. Уйлап кара син, бу күренешләргә бер генә каравы да никадәр ял бирә. Бу һавада бер генә көн ял итү ел әйләнәсенә дәртләнеп эшләрлек энергия бирә… Аннан соң, табигатьтә һәрнәрсә дә урынлы яратылган булырга тиеш.

– Алай, менә син ничек уйлыйсың икән, ике ел буенча иптәш булып йөреп, һаман да танып бетерә алмаганмын икән әле үзеңне. Болай булса, син комсомолец түгел, Ильяс.

Мин кычкырып көлдем:

– Ха-ха-ха!.. Табигать ярату комсомоллык түгел, имеш. Бик искергән караш. «Комсомолецка романнар укырга ярамый, комсомолецка сөешергә ярамый» дигән төсле үк мәгънәсез караш.

Гаяз, минем әйтеп бетерүемне тирән тынычлык белән көтеп торганнан соң:

– Беттеме? – дип сорады.

– Бетте! – дидем.

– Син бүгенге заманнан гына түгел, Николай Первый заманыннан да арткарак калгансың. Ул заманның да алдынгы кешеләре синең кебекләрне мыскыл итеп көлгәннәр.

Бу сүзләр белән Гаяз минем иң авырткан җиремә сукты. Ул әйткән заманның нинди заман булуы һәм ул заманның алдынгы кешеләре кемнәр икәнлеге минем өчен бик томанлы иде. Шуңа күрә дә үз фикеремдә башлагандагы төсле нык тора алмадым.

– Син еракка китмә, Гаяз, күзгә күренеп торган әйберләр турында сөйләгәндә, нигә әллә кая, тарихка кереп китәсең? – дип шомартырга тырыштым.

– Мин түгел, син үзең бит бүгенге белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә артка калган фикерләр әйтәсең.

– Юк инде, Гаяз туган, берәү табигатьнең матурлыгыннан ләззәтләнә белә икән, аннан аның комсомоллыгына бернинди дә зарар килми дип әйтү ул кадәр каты мыскыл ителерлек караш түгел. Минемчә, бездә – хезмәт ияләрендә – буржуаныкына караганда күп көчлерәк, бозылмаган хисләр булырга тиеш. Шуңа күрә дә, табигать белән тәэсирләнү мәсьәләсенә килгәндә дә минем табигатьне сөюемә, аңа баш июемә гаҗәпләнү урынсыз.

Гаяз «минем өчен бер генә яңа әйбер дә әйтмәдең» дигән мәгънә аңлатып көлеп куйды һәм, җитди чырай алып, тыныч тавыш белән миңа аңлата башлады:

– Юк, Ильяс, мин синең табигатьне яратуыңа, аның матурлыкларыннан тәм таба белүеңә гаҗәпләнмим һәм аның өчен сине гаепләмим дә. Табигатьне яратуның бернинди дә гаебе юк. Аны мин үзем дә яратам. Тик синең «үзгәртү кирәкми» дигән сүзеңә генә каршы киләм. Ильяс, син миңа ачуланма, туган, мин сиңа, якын иптәш итеп, чынын әйтәм: якын иптәш итеп сине сүгәсем килә…

Аның үтә җитди тавыш белән әйткән бу йомшак сүзләре мине үзләренә буйсындырдылар. Мин, гаепле бала төсле, аның сүзләрен тыңларга әзерләнеп, Агыйдел өстенә карадым. Сүзем киселде.

Гаяз әйтәсе килгәннәрен әйтә башлады:

– Ильяс, син беләсең бит, безнең дуслык бер-беребезне бик нык аңлавыбызга, бер-беребезне үтә күрүебезгә нигезләнгән. Синең йөрәгең – минем өчен, минем йөрәгем синең өчен яшерен түгел. Хәтта син күп нәрсәләрне яшерергә теләсәң дә, хәзер миннән яшерә алмыйсың. Шулай ук мин дә синнән яшерә алмыйм. Менә шуңа күрә дә хәзерге минутта минем сиңа ачуланасым килә. Син миннән йөрәгеңне яшермәкче буласың. Мин әйткән сүзләр сиңа аңлашылып җитмәделәр. Мин аны бик ачык беләм. Ә син, шуны аңлап җитмәгәнлегеңне сиздерергә оялып, сүзне икенче якка тайпылдырмакчы буласың. Бу синең өчен зарарлы. Бу – синең авыруың. Ә «Авыруын яшергән – үлгән» диләр. Хәер, халык әдәбиятын син миңа караганда күбрәк беләсең…

Гаяз шул урында тукталып сүзсез калды. Мин, нәрсә дип тә җавап бирергә белмичә, кул астына туры килгән чүп-чарларны, кителеп төшкән ташларны кадалып аккан Идел өстенә ташлый-ташлый тик утырам һәм, күзләрем Идел өстенә төбәлгән булсалар да, Гаязның өзлексез миңа каравын, минем бу кыяфәтем аркылы күңелемдәген укырга тырышуын сизеп, уңайсызлана идем. Бу уңайсыз хәл авыр иде минем өчен. Тизрәк котылырга, тизрәк иркен тын алырга теләп, Гаязны ашыктырдым:

– Шул гынамы?

– Юк, ул гына түгел, тагын бар.

– Ярый, ярый, дәвам ит.

– Син комсомолец түгел, – диде дә Гаяз тагын сүзсез калды.

Бу сүз зур сүз булса да, миңа нык тәэсир итмәде. Чөнки мондый сүзне Гаязның чын күңелдән әйтүенә ышанмадым. Мине куркыту өчен генә, үзенең сүзләренә ныграк колак салырга мәҗбүр итү өчен генә шундый кискен сүз куллана дип уйладым мин. Йөземдә дә, хәрәкәтләремдә дә бернинди дә үзгәреш сизелмәде. Шул ук тыныч тавыш белән дәвам итүен сорадым.

– Әйе, – диде Гаяз. – Син бу килеш чын комсомолец түгел. Син обыватель, син мещан. Син, абзыеңны сәүдәгәр булмаска үгетләгәндә дә, үзең өчен куркып кына, сәүдәгәр энесе исемен күтәрү ихтималыннан шикләнеп кенә үгетлисең. Син үз язмышыңнан шүрләп кенә, андый-мондый начар исем чыгып мәктәпкә ишетелә күрмәсен дип кенә Маһибикәне ташлап китә аласың… Синең мәктәптә укуың да, әдәбият укуың да үз теләкләреңә, үз хыялларыңа гына багланган…

Гаяз тагын беразга сүзсез калды. Җавап көткән төсле, минем күзләремә караганын сиздем. Мин һаман шул ук хәлдә идем: башымны да күтәрмәдем, җавап та бирмәдем.

Гаяз тагын дәвам итте:

– Син надан гына түгел, син консерватор, син мещан, син вак буржуа. Кушыласыңмы шуларга?

– Шулай да ни әйтергә телисең син болар белән, Гаяз?

– Болар беләнме? – диде Гаяз, ни әйтергә теләгәнен үзе дә белмәгән сыман бераз аптырап торды ул: – Болар белән мин сиңа шуны әйтергә телим, Ильяс, шулай булса да, син – комсомолец.

Билгеле, Гаяз мине көлдерергә уйлаган иде, ләкин мин көлмәдем:

– Уенга борырга азапланма, Гаяз, син аларны чынлап әйттең һәм дөрес әйттең, дөрес характеристика бирдең син миңа. Мин аңладым, син әйтмешли, кичә укыган брошюрага – Ленин сүзләренә төшендем. Мин бу килеш чын комсомолец түгел, әйе, мин үземне үзем ялган буяу белән ялтыратып йөрүче обыватель; мин Пушкинны беләм, ләкин, аның әсәрләрен укып белүдән бигрәк, аның турындагы истәлекләрне укып, аның турындагы анекдотларны ишетеп беләм. Ә Пушкин дәверен белмим. Мин Петр Великийның, Наполеонның тарихта зур исем алган кеше икәнлекләрен беләм, ләкин аларның нинди хезмәтләре белән зур урын тоткан герой икәнлекләрен белмим. Мин Толстойның зур язучы икәнлеген беләм, ләкин аның ни өчен зур язучы икәнлеген белмим. Мин татарның иң талантлы шагыйре Тукай булганлыгын беләм, ләкин ни өчен алай икәнен белмим. Мин Һади Такташ, Мәҗит Гафури дигән язучыларны беләм, ләкин мин укыган китапларның кайсы бу язучыларның кайсысыныкы икәнен белеп бетермим. Аларның берсенә дә характеристика бирә алмыйм. Мин безнең төп бурычыбыз социалистик җәмгыять төзү икәнен беләм, ләкин аны нинди юллар белән төзергә кирәклекне белмим… Әйе, әйе, син дөрес әйтәсең, Николай Второй булгач, әлбәттә, аның Николай Первые да булырга тиешлекне беләм, ләкин Николай Первый дәверен, ул дәвердә нинди тарихи вакыйгалар булуын, аларның минем бүгенге фикерләрем белән нинди бәйләнеше барлыгын белмим…

– Җитте, җитте, – диде Гаяз, шапылдатып аркама сугып куйды, – син миннән дә арттырып җибәрдең. Юк-юк, безнең хәл ул кадәр куркыныч түгел. Күп нәрсәне белмибез икән, белергә мөмкинлегебез бар. Укыйбыз. Белербез. Эшли дә алабыз. Социализм төзү идеясен менә монда – сезнең авылда – практик рәвештә ничек итеп тормышка ашыру юлын өйрәнү өчен волкомга барырга кирәклекне беләбезме? Беләбез! Ә волком юлы менә шушы: уң ягыңда – тиңсез батыр текә таулар, сул ягыңда – тиңсез матур Агыйдел. Әйдә, киттек!..

Х

Базарлыга җитәргә бер чакрым чамасы юл калганда, безгә Низамый очрады. Ул, яшел читәнле тарантаска кырын яткан килеш, зур күк аргамакны салмак кына атлатып, Базарлыдан кайтып килә иде инде. Безнең турыга килеп җиткәч, дилбегәсен тартып, аргамагын туктатты, көлеп исәнләште. Кәеф-хәтерләребезнең ничек булуын сорашты. Базарлыга баруыбызны иртәрәк белми калуына үкенгәнлеген белдерергә ашыкты:

– Нигә соң аны кичә үк әйтмәдегез! Мин сезне үз яныма утыртып алып барган булыр идем. Ничаклы җирне җәяү килгәнсез бит.

– Зарар юк, мондый матур юлда ун чакрым күпмени ул, – диештек без.

– Шулаен шулай да бит… Ярый инде, ә кайтканда берәрсен туры китерерсез әле, безнең авылныкылар өзелми аннан…

Ул безнең янда озак тормады. «Сафо» тартмасын ачып, берәр папирос кабыздыргач, «Ярый, хәзергә!» диде дә дилбегәсен какты. Күк аргамак, туктап тору өлешен кайтарырга теләгән төсле, эре-эре адымнар белән юыртып китте.

Гаяз, аның артыннан карап шактый вакыт сүзсез торганнан соң:

– Эт икән! – дип куйды.

– Әйе, ул безгә кадәр барып өлгергән.

Шуның белән сүз киселде. Агыйдел сулга борылып китеп, бездән шактый ераклашкан, куркыныч яр булып күтәрелгән биек тау да бу җирдә сөзәкләнеп азайган иде инде. Авыл тирәсен әйләндергән киң чирәмлектә тамак туйдырып йөргән бозаулар, алар арасында йөгерешеп уйнап йөргән малайлар күренде. Тик без аларга әһәмият бирмәдек. Базарлы авылының тышкы күренеше кызыксындырды безне. Бөтен авыл өстен чуарлаган биек-биек кое сиртмәләре, бер-береннән якын-якын ара калдырып утырган өч мәчет һәм көнгә каршы аермачык булып күренгән яшел түбәле зур йорт миңа электән үк танышлар иде инде. Аларга караганда да зуррак, көчлерәк булып күтәрелгән ике яңа йорт кызыксындырды мине.

Авылның нәкъ үзәгенә урнашып, ерактан күренгән бу кызыл түбәле йортларның берсе – узган ел салынып беткән җидееллык мәктәп, икенчесе яңа салынып бетеп бара торган клуб булып чыкты. Бу йортларның ничек салынулары һәм волость күләмендәге башка үзгәрешләр турында без волкомга кереп шактый вакыт сөйләшеп утырганның соңында гына тулырак мәгълүмат ала алдык.

ВЛКСМның волость комитеты секретаре Рахманов безне шактый эре кыяфәт белән каршы алды. Бу минем Рахманов белән беренче күрешүем түгел иде. Укырга китәсе елны канткомолда очраган иде ул миңа. Ул чакта аның өстендә искереп беткән кара толстовка иде. Толстовканың бөкләнеп, түгәрәкләнеп беткән чүпрәк билбавы алдан китереп эләктерелмәгән, кабырга тапкырына тегелгән ике элмәк аркылы гына үткәрелеп, артка бөкләнгән дә ике очы бергә китереп төйнәлгән һәм, үзенең кирәген бөтенләй югалтып, онытылган иде. Ботларында ак буйлы кара чалбар булып, тузанга буялып беткән кап-кара ялангач аягына аягы төсле үк күннән тегелгән сандали кигән иде. Шулай да миңа караганда яхшырак киемле булып күренгән иде ул, һәм мин аны, үзем белән чагыштырганда, күбрәк дөнья күргән, күбрәк белә торган кеше итеп танып, байтак нәрсәләр сорашкан, байтак нәрсәләр турында белешмәләр алган идем. Кантон мәгариф бүлеге мөдирен күрергә чират торганда, ул үзенең шушы Базарлы авылында комсомол ячейкасы секретаре булып эшләвен сөйләгән иде. Шуннан соң ул партия мәктәбе каршындагы ниндидер курска кабул ителде. Мин хәзерге укый торган шәһәремә – техникумга киттем. Шул аерылудан безнең танышлык онытылган иде.

Бүген ул бөтенләй башка кыяфәттә. Аның өстендә – әле яңа гына энәдән-җептән чыккан яшел гимнастёрка, аягында – яхшы хром итек. Шулай да мин аны тиз хәтерләдем. Чөнки өс киемендәге үзгәреш шактый зур булса да, йөзендә артык зур үзгәреш күрмәдем мин аның: шул ук коңгырт-кара кайма белән әйләндерелгән яшькелт күз алмалары һәрнәрсәне тиз белергә теләгән төсле ашыгып йөриләр. Коңгырт куе кашлары, бер җимерелеп, бер күтәрелеп, чыраен тиз алмаштыралар. Башы әүвәлгечә үк ялангач, төркем-төркем булып оешкан озын сары чәчләре, үзләренә башка җаннары бар төсле, өзлексез хәрәкәтләнеп тора. Барысы да шул, тик һәр җирендә чистара төшкәнлек, ыспайланганлык, калыпланганлык сизелә.

Мин, аны күптәнге танышым итеп, үз кешеләрчә исәнләштем:

– Һа-а-а, Рахманов!.. Нихәл! Сез инде укып бетереп эшкә дә ябышкансыз. Шәп, шәп…

Ул минем шат йөземә салкын чырай белән генә җавап бирде:

– Сез кем буласыз соң?

– Сез мине оныткансыз да икән, бик тиз, бик тиз. Ә мин хәтерлим. Укырга киткән елны мин сезнең белән канткомолда очрашкан идем… Мәгариф бүлегендә бик озак сөйләшеп тә утырган идек…

Белмим, Рахманов чынлап та мине оныткан булып чыктымы, әллә болай хәтеренә төшерәсе килмәдеме, танышлыкны әйтеп биргәч тә, мин көткәнчә, аның йөзе яктырып китмәде, шул ук салкын чырай белән җавап кайтаруында дәвам итте.

– Булса булгандыр, каян барын да хәтерләп бетерәсең, – диде ул. Безнең белән артык мавыгасы килмәгәнлеген белдерергә теләгән төсле, өстәл тартмасын тартып чыгарып, андагы хисапсыз күп кәгазьләр арасында актарына башлады.

Танышлыкны яңадан башламый чарабыз юк иде. Таныштык. Үзебезнең кемнәр булуыбызны һәм бирегә авылдагы комсомол эше буенча аңлашырга, фикер алышырга, киңәшергә килүебезне сөйләдек. Кемнәр икәнлегебезне ишеткәч, ул ачыла төште:

– Ә, сезнең турыда Низамый әйткән иде миңа, бик шәп булган, авылга көчләр кирәк. Менә озакламый ураза җитә. Ярдәм итәрсез. Мөхәммәд галәйһиссәламнең гошер теориясен беләсезме?

– Беләбез, – диде Гаяз, – тик безнең беләсе килгән нәрсә ул гына түгел, безнең менә шуны беләсебез килә: комсомол сафында кулак булырга тиешме-юкмы?

– Аны һәрбер октябрят белә инде, комсомол сафында кулак булырга тиеш түгел, – диде Рахманов, өстәл тартмасына карап көлеп куйды.

– Алай булгач, нигә менә без кайткан авылда бер кулак комсомолец булып тора?

Бу төстә куелган сораудан Рахмановның яшькелт күзләре зур ачылды… Коңгырт кашлары, бер-берсенә якынаеп, югары күтәрелделәр:

– Кем ул?

– Әнә шул Низамый үзе.

Рахмановның йөзенә яңадан тыныч чырай кайтты:

– Юкны болгатып эш чыкмас, егетләр. Башка хәсрәтләрегез дә бардыр бит?

Ләкин җитдилек һәм сабырлыкка килгәндә, Гаяз аңа бирешерлек түгел иде.

– Иптәш Рахманов, без шаярырга килмәдек, авыл ярлыларының теләкләрен алып килдек без, – дип башлады ул. – Алар Ленин өйрәткәнчә, партия өйрәткәнчә тора башларга телиләр һәм шул эштә комсомолдан – менә бездән ярдәм сорыйлар… – дип тезеп китте. Авылга кайтканнан бирле башыбызны ваткан мәсьәләләрне ачып сала барды, мин аның фикерләрен куәтли бардым.

Рахманов безнең сүзләргә артык әһәмият бирмәгән сыман тыңлый иде. Ул, бик кирәкле әйберен югалткан кеше төсле, һаман да өстәл тартмасындагы кәгазьләр арасыннан эзләнә, үзе «Йә, тагын? Шулай» кебек сүзләр белән безнең сүзләребезне җөпли бара, без һаман сөйлибез…

Нәкъ шул вакытта кемдер сак кына итеп ишек какты. Без, сөйләшүебездән тукталып, Рахмановның ишек кагучыга җавап бирүен көттек. Ләкин ул аңа аз гына да әһәмият бирмәде, безгә дә сөйләүдән туктамаска мөмкин икәнлекне белдерде.

– Дальше, – дип куйды ул. – Берәү дә юк анда, үзебезнекеләр шулай шаяртадыр, югыйсә кеше волкомолга ишек кагып керәмени?..

Ләкин ул ишек кагуның шаяру икәнлеген аңлатып бетерергә өлгермәде, тагын шакылдаттылар.

Рахманов йөзенә усал чырай чыгарды:

– Җитәрегез анда, шайтан ал…

Ул рәхимсез җөмләсен тәмамларга өлгермәде, ишек яртылаш ачылды, һәм безнең өчен ниндидер бер онытылган җырны хәтерләткәндәй көмеш тавыш ишетелде:

– Мөмкинме?

Рахмановның йөзенә куе кызыллык чыкты, һәм ул, ни әйтергә белмичә бераз катып торганнан соң, әкрен, юаш тавыш белән генә:

– Мөмкин! – дип куйды.

Ишектән керүче кыз зиһенемне алды. Мин аның уйнап торган зифалыгына, күзләрне камаштырырлык чисталыгына, кайнар яшьлегенә, тиңсез матурлыгына сокланып онытылып калдым. Күңелем нәрсәнедер хәтерләргә тырышып эзләнә, мин, ни әйтергә белмичә, әле кызга, әле Гаязга карап, җавап көтә идем.

Кыз, үз бүлмәсенә кайтып кергән төсле, батыр адымнар белән керде. Өстәл янына килеп җитмәс борын ук, күңелләрне иркәли торган көмеш тавыш белән шаярта башлады:

– Ай-һай-һай, космомол оешмасында бу тикле зур бюрократлар күргәнем юк иде әле…

«Әйе, миңа таныш бу, әйе, бу – ул!» дип кычкырды күңелем. Аның Агыйдел ярына басып тауларга караган чагы күз алдымда шәүләләнеп узды. Кан тамырларым буенча рәхәт җылылык йөгерде. Нәрсә дип әйтергә, нинди хәрәкәт ясарга белмичә аптырашта калдым. Гаяз да тыныч түгел иде. Аның күзләре хәзер гадәттәгедән көчлерәк яна башладылар. Тик ул сынатырга теләмәде: кызның Рахмановка төртеп әйткән шаян сүзләренә шундый ук шаян тон белән җавап бирергә ашыкты.

– Зурракларын да күрерсез әле, иптәш, – дип елмайды ул.

Шул уңайдан файдаланып калырга, аз гына булса да йөрәгемдәген аңлатырга теләп, мин дә елмайдым – кызның кара күзләренә текәлеп карап елмайдым. Тик кызның күзләре бу вакытта Рахмановка карыйлар иде. Ләкин бездә һәм кызда булган шаянлык Рахманов йөзендә күренмәде. Ул, электән җитди булган чыраена бераз ачу билгесе чыгарып, кызның шаяртуына каршы шактый тупас җавап кайтарды:

– Безнең дә монда, комсомол тирәсендә, кәнфит кәгазендәге төсле тәти туташларны очратканыбыз юк иде.

– Кыюлыгым өчен гафу итегез, – диде кыз, кинәт җитди чырай алып, – мин сезнең бу кадәр серьёзный кеше икәнлегегезне белмәдем. Минем сездә йомышым бар. Бик мөһим мәсьәләләр турында…

– Яхшы, – диде Рахманов, кызга сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде, – хәзергә утырып торыгыз, мин менә бу иптәшләр белән эшемне бетереп җибәрим.

Кыз риза булды. Тынычлап кына тәрәзә янындагы артсыз урындыкка барып утырды. Рахманов инде безнең сүзләрне баягыча тыныч тыңлап утырмый иде. Бездән азрак сөйләтергә тырышып булса кирәк, өзлексез рәвештә үзе сөйли башлады:

– Кайтыгыз да Низамыйлар белән бергәләп тыныч кына эшләгез, аларга сезнең кебек укыган кешеләр бик кирәк. Аларда стена газетасы чыга алмый, җәй көне спектакльләр куя алмыйлар. Менә ураза уңае белән дингә каршы кампанияне көчәйтергә кирәк.

– Шулай да без әйтергә тиешбез: Имәлиләр, Ибрайлар бездән конкрет ярдәм көтәләр. Әгәр дә без шул ук Низамыйлар белән моңа хәтле булып килгән хәлне дәвам иттерсәк, безгә бер тиенлек тә ышаныч булмаячак. Шуңа күрә дә безнең юл Низамыйлардан…

– Кирәкми, кирәкми, кулак-мазар дигән булып, тар- каулык кертергә һич ярамый. Әгәр дә Низамыйны ычкындырсак, ячейканың яртысы комсомолдан чыгып бетәр, белегез аны, соңыннан миңа үпкәләмәгез.

– Болай булса, – диде Гаяз, – Низамый белән генә түгел, безнең юллар сезнең белән дә аерылышыр, ахры…

Гаязның батырлыгы минем күңелемне күтәрде. Аның бу кыю фикерләрен тагын да ныграк ишеттерер өчен, мин дә кушылдым:

– Әйе, һичшиксез, эш шулайга кала.

Моңарчы тыныч кына утырган кыз да безгә катнашырга теләгәнлеген белдерде:

– Мин дә нәкъ шундый мәсьәләләр буенча килгән идем, бергә сөйләшик әле.

Безнең сүзләрдән аптырап калган Рахманов, ни әйтергә белмичә, бераз җавапсыз торды. Ул арада кыз үзенең кайдан һәм ни өчен килгәнлеген сөйләргә тотынды:

– Мин дә нәкъ шулай, авылга кайтканыма менә дүрт көн, нинди генә зарлар ишетмәдем, нинди генә теләкләр әйтмәделәр миңа ярлылар. Кулаклар баш булып алган. Авыл советы начар эшли. Комсомолецлар бөтенләй юк…

– Тукта әле, кем син, нигә килдең син? – диде Рахманов, кызны яңа күргән төсле текәлеп карап.

– Мин, – диде кыз, – Кинҗә авылыныкы. Фамилиям – Иделбаева. Авыл хуҗалыгы техникумында укыйм. Җәйге каникул вакытында авылыма кайттым. Кайтсам, менә шул: моннан дүрт ел элек тә кулаклар этлек эшләп ята иде, хәзер дә шулай ук. Ярлыларны җәберлиләр. Хатын-кызга көн юк, комсомол бернәрсә дә эшләми монда.

– Сезнең юлыгыз да волкомол тоткан юл белән кушыла алмыймы?

– Әгәр дә сез, бу иптәшләр әйткәнчә, кулакларны күрмисез икән, әлбәттә, кушыла алмый.

Рахманов энәгә чәнчелгән төсле сикереп торды. Бар көченә кизәнеп өстәлгә сукты. Коңгырт-сары чәчләре үрә тордылар, күзләре очкынланды, – аның кыяфәте киноларда күренә торган усал типларны уйнаучы артистларны хәтерләтә иде.

– Җитәрегез, шайтан алгыры! – дип кычкырып җибәрде ул. Моңа кадәр калын һәм басынкы булып ишетелгән тавышы нечкәрде, ачыланды. – Сез монда эшне бутарга кайткансыз! Юк, волостной комитет комсомола юл куймас! Билетларыгызны алып калып, уку йортларыгызга язып җибәрербез…

– Бездә сездән алган билетлар юк, һәм без аны сезгә бирергә дә уйламыйбыз.

– Бездән алган билетларыгыз булмаса, безнең эшне бутамагыз. Сезнең ише сухой интеллигентлардан башка да ерып чыгарбыз… Утауга барырга кирәк сезгә, печән чабарга, урак урырга!..

Мин, бу урынсыз кызуның беребез өчен дә файдалы түгеллеген уйлап, Рахмановны тынычландырмакчы булдым:

– Иптәш Рахманов, туктагыз әле, нигә кызарга? Без бит талашыр өчен килмәдек. Сезне комсомолның җитәкчесе итеп танып, фикер алышырга, киңәшергә килдек. Безнең дә бит төп теләгебез комсомолның эшен алга җибәрү, сезгә ярдәм итү…

– Рәхмәт инде, мондый акыллы киңәшчеләрдән башка да үлмәгән идек әле, – диде Рахманов. Аның тавышы аз гына да йомшармады. Минем йомшак дәшүемне ишеткәч, ул тагын да ачырак тавыш белән кычкыра башлады: – Безнең сездән башка да бик шәп киңәшчеләребез бар, интеллигенциягә юл куймабыз безнең эшне бутарга. Довольно!..

Кычкырыш шактый зурга китмәкче иде, барыбыз өчен дә абзый булган яңа кеше кереп тынычландырды. Өстенә һәрвакыт кара материядән тегелгән толстовка киеп йөри торган бу такыр башлы кешенең партия комитеты секретаре Аязгулов икәнлеге миңа әүвәлдән үк билгеле иде. Моннан ике ел элек тә мин аны нәкъ шушы кыяфәтендә күргән идем: башы шундый ук бүген генә кырылган төсле такыр, бөртек-бөртек чал кергән җирән мыегы да бүгенге төсле борын астында гына калдырып алынган, шундый ук җирән сакалы да һаман ияк очына гына ябыштырылган сакал төсле асылынып тора иде; шул ук зур, тупас штиблетлары белән сак кына басып керде ул. Ут шикелле янып торган Рахманов аны күрү белән су сибелгән төсле кинәт сүрелде. Күкрәгенә төртеп аударылган кебек, урындыгына утырды. Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Аязгулов беребезгә дә аерым караш ташламыйча түргә узды, кулларын артка куеп, стенага сөялде.

– Дәвам итегез, нигә туктадыгыз? – диде ул.

Берәү дә эндәшмәде. Мин, аның белән исәнләшергә уйласам да, барыбер оныткандыр дип шикләнеп, урынымнан кузгалмадым.

– Йә, нәрсә бүлешә идегез?

– Артык әллә ни юк, – диде Рахманов, кечкенә гаебе ачылган кеше сыман көлемсерәп куйды.

– Азрак булды инде булуын, – диде Гаяз. – Тик, гафу итегез, мин сезне танымыйм әле.

– Зарар юк, зарар юк, минем алда сөйләшергә ярый, чит кеше түгел, – диде Аязгулов.

– Безнең волком партия секретаре Аязгулов агай була ул, – дип таныштырып куйды Рахманов. – Ә болар, – диде, безне Аязгуловка күрсәтте, – студентлар, ял итәргә безнең волостька кайтканнар.

– Бик яхшы булган, укыган кешеләрне бик яратабыз без, бик кирәк алар безгә; ә син, Рахманов, нигә куасың аларны?

– Бузатёрлар.

– Нәрсәдән риза түгелләр?

– Яңадан военный коммунизм тәртипләрен кайтарасылары килә. Авылда гражданнар сугышы ачмакчы булалар.

– Шулай укмыни?

– Бәлки, сезнеңчә, авылда сыйнфый көрәш булмаска тиештер? – диде Гаяз, шактый кычкырып. – Бәлки, кулаклар белән ярлылар, пар күгәрчен кебек гөрләшеп, үзара тату яши торганнардыр?

– Кычкырмыйча, кычкырмыйча, – диде Аязгулов. – Тынычрак. Җитди мәсьәлә турында тыныч сөйләшергә кирәк.

– Яхшы, – диде Гаяз, тәмам тынычланып. – Безнең бар теләгебез – авылны социалистик юлга бастыру эшендә партиягә ярдәм итү. Шуннан чыгып, менә күргәннәребез турында киңәшергә килдек…

Һәм Гаяз, бер дә иренмичә, әле генә Рахманов алдында әйткәннәребезне яңадан сөйләп бирде.

Ярлылар арасында авыл хуҗалыгы артеленә оешып эшләү теләге барлыгы һәм безнең шуларга ярдәм итәргә йөрүебез Аязгуловны аерата кызыксындырды.

– Әйбәт ният бу, – диде ул. – Хәтта бик әйбәт ният. Нигә син аларга ачуланасың, Рахманов?

Аның мондый карашы безне бөтенләй канатландырып җибәрде. Арада сүз тагын җанланып китте. Тик баягыча ук «ялкынлы» төс алмады. Аязгулов үзе бик сирәк сүз куша торган булып, күбрәк без сөйләшкәнне генә тыңлап торса да, аның безнең янда булуы барыбыз өчен да уртак тынычлык билгесе хезмәтен үти иде. Без комсомол эшендәге кимчелекләрне баягыга караганда да күбрәк күрсәтә башладык. Иделбаева да безгә кушылып китте.

Ул минутларда мин үземне үтә җылы, йөрәккә якын урталыкта хис иттем. Бердән, күптәннән күңелемне биләп килгән кызның безнең фикерләргә кушылып китүе; икенчедән, Гаязның – минем иң ышанычлы иптәшемнең янымда булуы; өченчедән, бу волостьның иң зур кешесе булган Аязгуловның бик нык игътибар белән тыңлап торуы һәм, дүртенчедән, Рахмановның башта бик әтәчләнеп тә, хәзер гаебен сизгән төсле юашланып калуы мине батырайттылар; мин үземдә бернәрсә каршында да чигенмәслек көч сизә идем. Мин генә түгел, Гаяз да, бөтен барлыгымны үзенә буйсындырган матур кыз да, һичшиксез, бу минутта үзләрен яхшы хис иткәннәрдер. Алар да минем кебек үк канатланып сөйлиләр, сүзләре шома булып, берсенә берсе җилемсез ялганып, Рахмановның исен китәрерлек акыллы булып чыга иде. Без өчәүләшеп волкомолны эшлексезлектә, халыкны культуралаштыру юлында җитәрлек көрәшмәүдә, кулак элементларына карата сизгерсезлектә гаепләдек. Рахманов эндәшмәгән саен, без рәхимсезрәк төс алдык: «йомшаклык», «обломовщина», «бюрократизм», «оппортунизм» кебек аталмалар берсе дә калмады. «Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә» дигән сүзне дә әйттек. Тора-бара үз-үзебезгә дә хисап бирмәстән, авыл тормышында булган бөтен кимчелекләрне комсомол оешмасы өстенә аударырга тотындык. Безнең тәнкыйть астында биредәге комсомол оешмасы еллар буе берни дә эшләмәгән булып күренә башлады. Рахманов утырган җирендә кызарганнан-кызара барды. Бераздан инде ул, гаепле кешедән бигрәк, кызганыч кешегә охшый башлады. Ләкин без һаман да йомшармагач, «чәч үстереп йөрү генә комсомолецлыкны күрсәтеп бетми шул» дип, арттырып та җибәрә башлагач, Рахманов түзмәде, урыныннан сикереп торды. Баядан бирле кулында әйләндергәләп утырган кәгазь кисәген өстәл өстенә ыргытып бәрде. Ләкин җиңел кәгазь өстәл өстенә төшмәде, һавага бәрелеп кыеклады да, Рахмановтан аерыласы килмәгән төсле, яңадан аның итәгенә килеп ябышты. Ул үпкә катыш ачу белән Аязгуловның күзләренә карады.

– Тагын әйтәм, Аязгулов агай, укырга китәм мин. Берьеллык курс гыйлеме бетте. Менә бу егет моннан ике ел элек миңа караганда надан иде, мин аңа әллә ничаклы нәрсә өйрәттем. Ә хәзер ул мине өйрәтә, мине ниндидер обломщинада гаепли… Ә мин «обломщина» дигән сүзне аңламыйм. Ул аны укыган, ә минем аны укыганым юк…

(Аның соңгы сүзе йөрәгемне чеметеп алгандай булды. Чөнки минем үземнең дә «Обломов» ны укыганым юк, ул сүзне фәкать башкалардан ишетеп кенә куллана идем.)

Рахмановның бу көтелмәгән чыгышы барыбызны да сискәндереп җибәрде. Җинаять эшләп тотылган балалар төсле кызарышып, түбән карадык. Аязгулов, стенага сөялеп торган җиреннән җәһәт кенә кузгалып, бер-ике адым атлады һәм, кулы белән ишарәләп, Рахмановны туктатты.

– Җитте, егетләр, – диде ул. Җитди, әкрен тавыш белән сөйли башлады: – Сез монда, егетләр, Рахмановны тәнкыйтьлибез ди торгач, бөтен комсомол оешмасын берни эшләмәгән итеп күрсәтә башладыгыз. Анысы дөрес булмас. Ярый, менә сезне алыйк. – Ул Гаязга тукталды. – Хәер, сезнең кайдан икәнегезне белмим.

– Шәһәрдән ул, – дидем мин. – Завод егете.

– Әһә, завод егетеме? Сизелә. Ярый, сезгә кагылмыйк, – диде Аязгулов, Гаязны калдырып, миңа борылды һәм, гаҗәпкә каршы, турыдан-туры исемем белән дәште. – Ильяс энем, сиңа тукталыйк, – диде. – Ильясмы син? – диде һәм, минем җавап биргәнемне көтмичә, үз соравын үзе дөресләп дәвам итте: – Әйе, мин сине беләм. Моннан ике ел элек кенә борын астың кибеп җитмәгән малай идең син. Менә шушы бүлмәдә үк сиңа комсомол комитеты командировка язуы биреп, кантон мәгариф бүлегенә җибәрде. Күр сине хәзер, нинди куркыныч сүзләр сөйли белә торган комсомолец булгансың. Менә шушындый иттереп сине әзерләп чыгару, сине шушы дәрәҗәгә күтәрү үзе генә дә комсомол оешмасы ярдәмендә булмадымыни?..

Бу сүзләрен сөйләгәндә, Аязгулов һаман минем күзләремә карап торды. Рәхимсез рәвештә каты итеп миңа текәлгән ул соры күзләр карашы астында мин нишләргә белми утырдым. Мине тәмам селкенмәслек хәлгә китереп җиткергәч, ул җәһәт кенә итеп Иделбаевага борылды.

– Сине дә беләм мин, кызый, Артыкбикәме син? – диде ул.

Барыбыз да гаҗәпләнеп кызга таба борылдык. Кызның аптырашта калган кара күзләре, зур ачылып, Аязгуловка текәлгәннәр иде:

– Әйе, мин – Артыкбикә, – дип дөресләп куйды кыз.

– Беләм мин сине, моннан дүрт ел элек, кияү куеныннан качып, безгә килгән кыз бит син?..

Йөрәгем жу итеп китте, арка тамырларым буйлап салкын йөгерде, ялт итеп кызга таба борылганымны сизми дә калдым. Кыз озын керфекләрен түбән төшереп башын иде, кызарды һәм акрын гына тавыш белән Аязгуловны дөресләп куйды:

– Әйе, шулай иде…

Аязгулов аның шушындый чибәр, акыллы кыз булып җитешүендә төп ярдәмче комсомол булуын, шулай булганның соңында, бер Рахмановка карап кына бөтен комитетның эшен күрмәмешкә салыну, аны эшсезлектә гаепләү ярамаганлыгын исбат итеп, байтак сөйләде. Ләкин мин аның соңгы сүзләрен рәтләп тыңлый алмадым, йөрәгемне дә, уйларымны да Артыкбикә чолгап алды… Ул нинди Артыкбикә? Моннан дүрт ел элек… кияү куеныннан качып… Бу ни дигән сүз? Моннан дүрт ел элек? Кияү куеныннан качып килгән кыз….Ул аны үзе дөресли… «Әйе, шулай иде» ди. Шулай ук алданырга мөмкин микәнни? Мин бит аны… Юк! Юк!.. Бу мөмкин түгел…

Мин, бу адәм ышанмаслык сүзләрнең нигезен табарга тырышып, кызның йөзенә карыйм. Аның алсу-көрән йөзе шулкадәр саф, шулкадәр бөтен, аңа тыныч кан белән карап булмый. Зур булып ачылган чем-кара күзләр шулкадәр саф, шулкадәр керсез, шулкадәр гөнаһсыз карыйлар – аларны беркатлы сабыйлар күзеннән аерып алып булмый. Зәңгәрсу саф күз агы өстендәге чем-кара күз алмаларының җанлылыгына карап сокланып туярлык түгел. Аларны караган саен карыйсы, аларның йомшак көченә йотыласы, иркәләнәсе килә. Аның каралҗым-кызыл чия төсле сусыл иреннәре күңелне тагын ныграк тоткын итәләр. Аңа һаман, һаман күзне алмыйча карап торасы килә… Башкорт кызларының иң матурыдыр бу дип уйлыйм. Әйе. Ул – башкорт кызы. Борыны ук әйтеп тора – маңгай тигезлегеннән беленер-беленмәс кенә югарырак күтәрелгән кечкенә борын. Ләкин ничек соң ул шулкадәр килешле, шулкадәр ягымлы булып күренә? Яңак сөякләренең аз гына киңрәк булуы да аның сафлыгын, матурлыгын гына тулыландыралар… Әйе. Аның йөзендә күңелгә шик салырлык бер генә сызык та юк. Мин аңа караган саен ныграк соклана барам. Ә ул… Моннан дүрт ел элек… Юк, бу мөмкин түгел. Ләкин нигә соң ул үзе…

Мин аның йөзенең сафлыгына, яшьлегенә ышанмаган төсле, гәүдәсен – тән төзелешен карый башлыйм. Аның түгәрәкләнеп торган җыйнак иңбашлары тирән тормыш белән сулый. Чем-ак батист кофтасын калкытып, тере булып күренгән күкрәкләре сине өзлексез үзләренә тарталар. Гомумән, аның тән төзелешендә булган җыйнаклык, җанлылык, зифалык, иплелек сине тагын да ныграк тоткын итә. Ул – әле яңа гына өлгереп җиткән саф яшь кыз… Моннан дүрт ел элек ул әле бөтенләй сабый булгандыр. Ничек итеп шул кыз?.. Юк, бу мөмкин түгел. Аңа, бик күп булса, унсигез яшь булыр, әйе, бик күп булса, унсигез…

Шушы кичерешләр йогынтысы астында мин шактый озак вакыт онытылып тордым. Аязгуловның өзлексез сөйләве, Гаяз белән Рахмановның ара-тирә сорау биреп куюлары минем колагыма ишетелеп торсалар да, аңыма барып җитә алмадылар. Тик Артыкбикә хәрәкәткә килгәч кенә айныдым мин. Ул, кашларын җыерып, ачулы тавыш белән әйтеп куйды:

– Узына башлыйлар алар, – диде, – Совет илендә яшәгәннәрен оныталар.

Тик шунда гына минем игътибарым яңадан Аязгулов сүзләренә кайтты. Аязгулов һаман да баягыча тыныч, ләкин үзенең хаклы икәнлегенә ышанган кешегә хас ныклы тавыш белән сөйли иде.

– Узындырырга ярамый, – диде ул, Артыкбикәгә җавап биреп. – Тезгенне кулак кулына бирергә хакыбыз юк. Алай гына да түгел, без аны һаман ныграк чикләү политикасы алып барабыз. Ләкин кулакны сыйныф буларак бетерү авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү аша гына мөмкин. Ә авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү – таралган вак хуҗалыкларны берләштереп, алардан социалистик эре хуҗалыклар оештыру җиңел эш түгел. Ул – бөтен илнең экономикасына бәйләнгән мәсьәлә.

– Илнең экономикасы кайчан ул дәрәҗәгә күтәрелер икән соң?

– Аны көтеп торырга кирәк дигән сүз түгел. Бая әйткәнемчә, авылда бүгеннән үк үз хуҗалыкларын, үз җирләрен берләштереп, артель белән эшләргә теләүчеләр бар икән, бик яхшы. Без андыйларга ярдәм итәбез. Алай гына да түгел, шундый кешеләрне табарга тиешбез, юк икән – булдырырга. Чөнки бүгенге артельләр яки коммуналар – бөтен авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерүгә иң яхшы әзерлек алар, бу юлдагы иң ышанычлы адымнар. Берләшкән хуҗалыкның әһәмияте ул хуҗалыкка кергән крестьяннарга культуралы, бай тормышка чыгарга мөмкинлек бирүендә генә түгел, аның әһәмияте – алда торган зур эшкә тәҗрибә дә булуында, башкаларга үрнәк тә булуында… Йә, аңлашылды бугай инде, күп кабатладым. Әйе, партия тоткан юл менә шундый. Партиягә чын булышлык күрсәтәсегез килсә, аны сезгә яхшы белергә кирәк. Аңларга кирәк аны…

Аязгуловның бу сүзләре, бик кыйммәтле булсалар да, минем өчен артык гомумиләштерелгән фикерләр булып яңгырадылар. «Конкретрак итеп әйтергә мөмкин түгелме?» дип сорау бирәсем килде минем. «Әйтик, безнең авылда артель оештыру өчен башлап кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?» дип сорыйсым килде. Ләкин сорый алмадым. Бәлки, ул бу турыда әйткәндер, минем бөтен игътибарымны матур кызга биреп, онытылып утырган чагым булгандыр да ишетми калганмындыр.

Шулай булып чыкты да.

Әңгәмә шунда бетеп, иптәшләр саубуллаша башладылар. Барының да йөзе тыныч, күңелләре шат иде. Гаяз белән Рахманов якын иптәшләрчә кул кысыштылар. Мин дә саубуллаштым. Күрешкән вакытта Аязгулов тагын да минем күзләремә карады.

– Ну, Ильяс, давай, сызганып эшләргә кирәк. Укыган кешенең кем икәнен күрсәтегез безгә. Иптәшең – әйбәт егет. Молодец, кем белән иптәш булырга белгәнсең, аның белән бергәләп бик нык әзерләнергә була. Карагыз, җитди авырлыкларга очравыбыз да мөмкин, отрядыгыз сынатырлык булмасын.

Аның нинди авырлык турында әйтүе миңа аңлашылмады. Бу турыда ачыклабрак сорашырга дигән фикер башымда туган булса да, сынатасым килмәде; сорау бирсәм, үземнең игътибарсыз утырганлыгымны фаш итеп куярмын дип тагын шикләндем. Мәсьәләне бик ачык аңлаган кыяфәт күрсәтеп, мине бернинди җаваплылык белән дә бәйләми торган җавап бирү белән котылдым:

– Тырышырбыз, Аязгул агай, комсомол йөзенә кызыллык китермәбез!..

Аязгулов белән хушлашып беткәч, мин Иделбаевага борылдым. Мөмкин хәтле ягымлырак чырай бирергә тырышып, аңа кулымны суздым:

– Хушыгыз, иптәш Иделбаева!

Ул минем белән күрешмәде, күптәнге танышы белән шаярган төсле, кулымны сугып төшерде:

– Кирәкми, күрешмим, минем сезнең белән бергә кайтасым бар әле. Кинҗә кичүендә хушлашырбыз, – диде.

– Мин бик шат! – дигәнемне сизми дә калдым.

Ул арада Гаяз, яныма килеп, иңемә кулын салды.

– Мин ул шатлыкны сиңа кадәр әйтеп өлгердем инде, Ильяс туган, – диде ул һәм, тиз генә Иделбаевага борылып, үз сүзен дөресләтеп куйды: – Шулай бит, әйеме, дөрес бит?

– Шулай, шулай, – диде кыз, – берегездән-берегез җитез…

XI

Кайткан вакытта без дүртәү булдык. Дүртенче кеше кап-кара киң битле, симез күз кабаклары арасыннан елтыр-елтыр карый торган кара күзле, унбер-унике яшьлек башкорт кызы иде. Өстенә зәңгәрле-сарылы буй-буй ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән кап-кара ялангач тәпиле бу кызны Артыкбикә үзенә иптәш итеп алып килгән булган икән. Без бергәләшеп волкомнан чыккан вакытта, ул кыз тирә-ягына җыелган кечкенә малайларга таш атып утыра иде. Кулларына кайсы таяк, кайсы чыбыркы тоткан, озын күлмәкле, кыска ыштанлы, яланаяклы малайлар аны кыерсыталар иде булса кирәк, без чыгу белән, кызның ачулы йөзенә иркәләнү чырае чыкты.

– Артыкбикә апа, кара әле монау малайларны, үчекләйләр.

– Һәй, оятсыз малайлар, – диде Артыкбикә, – үзегез мәктәп балалары тагын! – Ул кара кызны кочагына алды. – Әйдә, Зөлхиҗә иркәм, карама шул тәрбиясез малайларга.

Матур, чиста киемнәр кигән Артыкбикәнең үтә ягымлы чырае, шыңгырдап чыккан саф тавыш белән ярым үпкәләгән төсле итеп орышуы әрсез малайларны да оялтты: аларның кайсы, түбән карап, кулындагы таягы белән җирне чокый башлады, кайсы, чыбыркысын биленә ураган булып, йөзен читкә чөерде, кайсы түбәтәе белән чебен үтерергә кереште.

Акрынлап кына авылны чыгуга табан атладык.

Артыкбикә иркә балалар төсле шат һәм җил шикелле җитез кыз булып чыкты. Авылны чыгып тугайга төшү белән, ул куе үлән эченә ташланды. Аның юлдан гына бармавы, бил тиңентен үлән ярып, чәчәктән чәчәккә йөгерүе, куе әрәмә араларын сайлап, чытырларны ертып чыгарга яратуы безгә дә тәэсир итте. Без аңа караганда арттырыбрак та җибәрдек… Гаяз ал чәчәккә күмелеп утырган зур зелпе агачын, төбеннән үк сындырып алып, Артыкбикәгә тәкъдим итте. Артыкбикә аңа бик кәефләнеп көлде. Мин, алардан качып, зур карама башына мендем дә күке булып кычкырдым. Артыкбикәгә бу да бик ошады. «Ах, мин дә менәр идем», – дип сокланды ул миңа. Зөлхиҗә баштарак бездән тартынып, эндәшми генә килде. Соңга таба, безнең балалар кебек үк шаян икәнлегебезне күргәч, тартынмый башлады. Ул без таба алмаган матур чәчәкләрне табып китерә, безне кеше керә алмаслык куе чытырлыклар арасына алып керә, аркан төсле ишелеп үскән агачлар янына алып бара һәм икешәр кеше кереп утырырлык карама куышларын табып, безгә күрсәтә иде.

Кәефнең яхшылыгына, дәртнең көчлелегенә чыдаша алмыйча, чәчәк арасында куышып, төрле көйләргә җырлашып, кычкырышып килә-килә, без Агыйделгә якынайганбыз. Кинҗә кичүенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.

– Хушыгыз, иптәшләр, мин уңга, – диде Артыкбикә.

Без сискәнеп киттек. Әйтерсең лә бу рәхәт юлның мәңгелек түгеллеген шул минутта гына төшендек. Кинәт йөзләребезгә җитдилек урнашты. Без уйга калдык… Тукта, бу ничек болай тиз үтте әле? Без бит аның белән юньләп сөйләшергә дә өлгермәдек. Аның кем булуы, кайда торуы, күпмегә кайтуы, ниләр эшләве турында да белмәдек. Моннан дүрт ел элек кияүдә булуының ни дигән сүз икәнлеге турында да аңлашмадык. Ни өчен «Артыкбикә» дип аталуының сәбәбенә дә төшенмәдек. Тукта? Ничек бу болай бик тиз булды соң әле? Без аның белән тагын очрашырбызмы? Кайда очрашырбыз? Ничек?..

Шундый уйлар астында, нәрсә әйтергә белмичә, Артыкбикәгә карап сүзсез калдым. Ул, минем уйларымны аңлаган төсле, шаян караш ташлап алды. Бик күп сүзләр әйткән төсле, бик кыйммәтле очрашулар вәгъдә иткән төсле, серле булып күренде миңа ул караш. Мин тагын ни дип әйтергә белмәдем. Берәр уңышсыз сүз ычкындырырмын да татлы тойгыларыма тап төшерермен дип курка идем мин.

Гаяз үзен үзе югалтмады. Минем күңелемдә уйланганнарны теле белән әйтте ул:

– Бигрәк тиз килеп җиткәнбез, тоелмый да калды, минем сездән бер дә аерыласым килми иде әле.

– Тормыш дулкыннары аера шул, ни хәл итик, – дип көлде Артыкбикә.

Аның көлүенә мин дә кушылдым. Минем нервларым аның нервлары белән тоташкан төсле булды.

– Болай тиз аерылмыйк әле, азрак сөйләшеп утырыйк, – диде Гаяз. – Әле көн иртә, – дип, кояшка карап алды.

Ләкин, дөресен әйткәндә, көн иртә түгел, кояш шактый түбәнәеп саргайган, күләгәләр озайган иде инде. Шулай да Гаязга каршы торучы булмады. Лапас түбәсе төсле киң булып җәелгән карама төбенә утырыштык. Монда сүз җитдирәк мәсьәләгә күчте. Без Артыкбикә белән ныграк танышырга, аның тормыш юлын ачыграк белергә тели идек. Тик Артыкбикә безгә канәгатьләнерлек җавап бирмәде. Үзе турында, үзенең үткәне турында сөйлисе килми иде аның. Күбрәк укыган вакытында күргән кечкенә вакыйгалар һәм бергә укыган иптәш кызлары турында сөйли иде ул.

Шулай итеп, без бу юлы аның турында беләсебез килгәннәрне белә алмадык. Тик ул безнең өметебезне өзмәде, яңадан очрашырга, сөйләшергә вәгъдә бирде. Без, үзебезнең авылда концерт оештырырга уйлавыбызны әйтеп, аның да катнашуын үтенгәч, килергә ризалыгын белдереп елмайды. Өстәвенә: «Минем болай да сезнең авылга барасым бар әле, анда миңа кирәкле кешеләр бар», – дип тә өметләндерде. Аңа кирәк кешенең кем икәнен белергә теләсәк тә, ул аны әйтмәде: «Күргәч белерсез», – дип кенә куйды.

Кулларны бик каты кысышып аерылыштык. Без аны кичү янына кадәр озатырга теләсәк тә, ул риза булмады.

– Сезгә минем су аркылы чыкканымны карарга ярамый, – дип елмайды.

Аны аңлап, без дә елмайдык. Зөлхиҗә елмаеп кына калмады, көлеп үк җибәрде.

Алар, уңга борылып, Агыйделгә аркылы төшеп киттеләр. Без Идел буйлап алдыбызда торган баягы Кызыл ярга, калын урманнарга карап юл алдык…

– Очратырбыз әле без аны, дип әйткән идем бит мин, Гаяз, ә?

– Мин дә бит «бәлки» дип җавап биргән идем…

– Мин курка башладым әле, Гаяз.

– Нәрсәдән?

– Безгә сугышырга туры килмәсә ярар иде.

– Мин сиңа бирешмәм дип уйлыйм.

– Көрәшкәндә мин сине егам бит.

– Ә сугышка китсә, мин сине…

Йөзләребезгә аз гына да көлү билгесе чыгармыйча, тирән тынычлык белән шундый сүзләр сөйләшә-сөйләшә җай гына атлаганда, арттан – Кинҗә кичүе ягыннан – йөрәк өзгеч аваз ишетелде:

– Коткарыгыз!..

Икебез берьюлы шып тукталдык һәм, син ишеттеңме дигән төсле, бер-беребезгә караштык. Күзләребезгә чыккан сорау билгесе безне ныграк уйланырга мәҗбүр итте. Башларыбызны югарырак күтәреп, колакларыбызны сагайттык. Үзәк өзгеч аваз, йөрәкләребезне кисеп, яңадан кабатланды:

– Коткарыгыз!..

Гаяздан да, миннән дә бер генә аваз сүз дә чыкмады. Борылдык та чаптык. Бер-беребездән уздырырга теләгәндәй ярышып, кичүгә табан чаба идек без. Бик кыска вакыт эчендә минем башыма бик күп уйлар кереп чыкты. Үзем йөгерәм, үзем уйлый идем мин: әйе, бу аның тавышы, ул кичүдән чыкканда түбәнгәрәк төшкәндер дә, Агыйделнең каты агымы аны тирәнгә алып киткәндер. Ә кичү астына төшсә – өермәлек. Ул хәзер су белән тартышадыр. Хәзер без, барып җитү белән, аны коткарырга ташланырбыз… Ташланырбызмы икән? Әгәр дә эш үткән булса?..

Ярдәм сорау авазы тагын да шомлырак булып өченче тапкыр ишетелде. Тик бу юлы аның сүзе әйтеп бетмәс борын капланып бүленде.

«Батты» дигән уй бөтен нервларымны тетрәтте. Барлык көчемне аякларыма бирдем. Гаяз һаман да минем белән янәшә иде.

Кичүгә борылган юлга килеп җиткәндә, каршыбызга Зөлхиҗә килеп чыкты. Аның тулы йөзе кара-кучкылланып кызарган, кара күзләре утланган иде. Ул безне күрү белән нәрсәдер әйтергә ашыкты. Тик артык ашыгудан үз сүзенә үзе төелде:

– Артыкбикә апай… Артыкбикә апай…

Без аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга тырышып азапланмадык.

– Әйдә тизрәк Артыкбикә апаң янына!

Зөлхиҗә кире борылып чапты. Безгә караганда да катырак чаба иде бу кечкенә кыз. Аның кап-кара тәпиләре машина частьлары төсле тиз хәрәкәтләнәләр, күз иярмәслек җитезлек белән кызчыкны алга очыралар иде. Идел комына кергәч тә аның тизлеге кимемәде. Без дә аннан калышмаска тырыштык. Йөгерү өчен ифрат дәрәҗәдә уңайсыз булган ташлыкка кергәч тә әкренәймәдек.

Зөлхиҗә су читенә килеп җиткәч тә тукталып тормады. Аның өстендәге буйлы күлмәк итәге, үзеннән-үзе күтәрелгән кебек, култык астына кадәр менеп китте. Ялангач калган тәне күренергә дә өлгермәде, кадалып аккан Агыйдел суына күмелде. Коточкыч каты агымны кисеп, искиткеч тизлек белән бара иде ул. Су безнең өчен саерак булуга карамастан, без аның артыннан көчкә иярә идек.

Иделне чыгуга, читәнле тарантаска җигелгән ак аргамак күзгә ташланды. Аның турында нәрсә уйларга да белмәдем, тарантастан читтәрәк агачлар селкенгәне сизелде. Баягы тавыш тагын бер генә кисәк булып ишетелде дә томаланып өзелде:

– Ап…м-м…

Куян өстенә атылган эт кыюлыгы белән таллар арасына атылдык. Алдыбыздагы куе таллык аю йөргән кебек селкенә, ара-тирә калтырап чыккан тупас ирләр тавышы ишетелеп кала иде:

– Артыкбикә, янем, тартышма!.. Артыкбикә… мин һине…

Гаяз бу сүзләрне әйтүченең кем икәнен күрмәс борын ук каты тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Җибәр, сволочь!..

Соңга калмасак та, шактый ямьсез күренеш өстенә килеп чыктык: Артыкбикә таллар арасына чалкан егылып, башы артка ташланган, күзләре чытырдатып йомылган, ул кычкырырга тели, ләкин аның авызын томалаган зур кул аңа ирек бирми. Кечкенә авыз ул рәхимсез зур кулның тырнакларыннан ычкынырга теләп тартыша, тик кул көчле. Ул кул – ат зурлыгы гәүдәгә ия булган ир кулы. Нечкә генә булып ике якка асылынып төшкән кара мыеклы, киң симез битле, тап-такыр итеп кырылган башлы бу кеше Артыкбикәнең изүе ертылган ялангач күкрәге өстенә аю чаклы гәүдәсе белән аркылы яткан да, бер кулы белән аның авызын каплап, икенче кулы белән кулларын җибәрми тора. Безне күрүгә, шул хәлендә катып калды ул. Безгә текәлгән кысык кара күзләрендә гаҗәпләнү билгесе күренде.

– Җибәр, сволочь! – дип кычкырды Гаяз тагын.

Ләкин җинаять өстендә тотылган симез кеше, башына сугып миңгерәтелгән сыман, бернәрсә дә аңламаган күзләре белән безгә караган килеш, шул хәлендә калды. Шулкадәр кабахәт булып күренде миңа ул кеше, ачуымнан ярылырга җитешеп, бөтен тамырларым буенча каным таша башлады. Ике тапкыр әйткәннең соңында да селкенмәгәнен күргәч, үз-үземне тыя алмадым, бөтен көчемне аягыма биреп, җинаятьченең уң як кулбашына типтем. Ул шуннан соң гына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган төсле, аягүрә басты, Артыкбикә аның кулыннан ычкыну белән сикереп торды, аерылган изүен ашыга-ашыга ябып, ялангач күкрәген яшерде дә, түбән караган килеш, таллар арасына кереп югалды.

– Артыкбикә, ерак китмә, – дип кычкырды Гаяз һәм, тавышына усал кискенлек биреп, җинаятьчегә сорау бирде: – Кем син, эт? Ничек син шушы кыяфәтең белән шул чәчәк кебек кызны җәберләргә батырчылык иттең? Ялгыз дип белдеңмени син ул кызны, иптәшләре юк дип белдеңмени син аның, сволочь?.. Җавап бир!..

Ләкин теге кешенең артык исе китмәде.

– Бәй, – диде ул, кулларын җәеп, йөзенә гаҗәпләнү чырае чыгарды. – Үз бисәм булгас, теләһәм нәмә эшләргә лә курыкмаем мин, мулла никах укыган бисәм булгас… хәләл бисәм…

– Алдама, ерткыч! – дип кычкырдым мин. – Кайдан килеп синең бичәң булсын ул?

– Ә сез нигә миңә бәйләнәһегед? – диде теге кеше, тавышын күтәрә төшеп, безне куркыта башлады. – Һездең миндә ни эшегез бар? Һез монда башкортты яберләмәксе булаһыгыдмы? Юк, иманһыд татарларга баш биреп торган заманнар узды инде, үзебеддең Башкортстан тупрагында үз башкортыбызды бирмәбез, китегед күз алдымнан, китерегед бисәмде!

– Ә, син әле алаймы?! – диде Гаяз. Аның күзләренә туп-туры караган килеш, әкрен-әкрен генә басып якынлаша башлады. – Әле син үзең комсомолканы мыскыл итеп, аның киемнәрен ертып, безгә бәйләнмәкче буласыңмы? Әйдә, утыр атыңа, судка алып барам мин сине. Совет илендә яшәгәнеңне оныткансың икән әле син, әйдә! Тот, Ильяс, бер кулыннан!

Гаяз шул ук минутта кинәт аның уң кулына ябышты. Мин икенче кулыннан барып тотарга өлгермәдем, башкорт бәләкәй балаларны селтәгән җиңеллек белән Гаязны селтәп очырды да аты янына йөгерде һәм, без барып җиткәнче, тарантасына утырып кузгалып та китте. Кадалып аккан Агыйделне минут эчендә кичеп чыгып, Базарлыга таба юыртты. Без аны күздән югалганчы карап торганнан соң, Зөлхиҗәгә ияреп, Артыкбикә янына бардык. Артыкбикә тал арасында үскән кыска гына карамага йөзе белән капланып елый иде. Гаяз йомшак кына итеп аның тузгыган чәчләрен сыйпады, шундый ук йомшаклык белән иңбашыннан кысып иркәләде.

– Иделбаева, елама, борчылма юкка, син ул кешене беләсеңдер бит? Болай гына калдырмабыз без аны, судка бирербез.

Артыкбикә йөзен ачмыйча гына җавап бирде:

– Коткаруыгыз өчен рәхмәт, тик, зинһар, хәзергә мине калдырыгыз.

– Юк, Иделбаева, сине калдырырга куркабыз без, әйдә син безнең белән кайт, без сиңа урын табарбыз.

– Зинһар, калдырыгыз, – дип кабатлады Артыкбикә.

Безнең аны бу хәлдә калдырып китәргә батырлыгыбыз җитми, аны юатасыбыз, аңа ярдәм итәсебез килә иде.

Тик нәрсә генә тәкъдим итсәк тә, Артыкбикә бездән үзен калдыруыбызны үтенде:

– Зинһар, китегез, очрашырбыз әле, хәзер мин йөземне күтәрә алмыйм, оялам мин, зинһар, китегез…

– Син, алайса, безгә теге кабахәтнең кем икәнлеген генә әйт.

– Әлимгул Алтынхуҗин дигән кеше ул, мине аңа кияүгә биргәннәр иде, ләкин мин аның хатыны түгел… Калдырыгыз, зинһар, башка вакытта.

Без аны артык азапламадык. Саубуллашып, яңадан очрашырга тагын бер кат вәгъдәсен алып, үз юлыбызга киттек.

XII

Кайткан вакытта без бөтенләй диярлек сөйләшмәдек. Агыйдел буеның серле күренешләре дә бу юлы күңелләребезне тоткын итә алмады. Гаяз – үзенә, мин үземә тирән уйларга баткан килеш, ашыга-ашыга атлый бирдек. Авылга килеп җиткәч, кинәт кенә акылларыбыз башыбызга кайткан төсле булды. Адымнарыбыз әкренәйде. Икебез дә иркен тын алдык.

– Сизәсеңме, Ильяс, – диде Гаяз, – безнең алда хәзер нинди зур эшләр тора?

– Әлимгулны әйтәсеңме?

Гаяз кинәт аптырап киткән төсле булды:

– Нинди Әлимгул?

– Әллә оныттың да? Әлеге, Артыкбикәне…

Гаяз миңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Әй, аны әйтәсеңмени?.. Юк, син әле һаман да аңламыйсың.

– Ничек соң, әллә син аны шушы кабахәтлеге өчен болай гына калдырырга исәплисеңме?

– Юк ла, аны болай гына калдырмабыз. Хикмәт анда гына булса, бик җиңел булыр иде. Ул гына түгел бит. Болай гына калдырырга ярамый торган эшләр бик күп, Ильяс, аңлыйсыңмы син, бик күп.

Мин, Гаяз уйлаган эшләрне күз алдыма китерергә теләп, соңгы көннәрдә күргәннәребезне күңелемнән кичерә башладым. Җавап бирмәгәнемне күргәч, Гаяз аңлатып бирергә ашыкты:

– Әлимгулы да, Таквә Сәхәве дә, мулла-мунтагае да, бик беләсең килсә, шул ук Низамые да бер үк чыбык белән сөрелергә тиешле шайтаннар бит. ГПУга әйтеп кенә авылдан сөрдерергә булса, җиңел булыр иде дә, ул юл белән бетереп булмый бит кулакны. Партия алай итәргә кушмый. Кулакны бетерү өчен башта ярлы белән урта хәлле крестьян хуҗалыкларын берләштерергә кирәк, эреләндерергә, кулак хуҗалыгыннан көчлерәк булган социалистик хуҗалык торгызырга кирәк. Моның өчен эшне үзебезнекеләрне чыбыклаудан башларга туры килә. Әнә ул Имәлиләрне, Ибрайларны, Күчәрбай кебекләрне бик яхшылап өйрәтергә кирәк бит. «Рәтсез тормышыңны рәтләү өчен зарланып йөреп эш чыкмый, кулакны әшәке сүзләр белән сүгеп кенә дөнья төзәлми» дип, колакларына тукырга кирәк бит аларның. «Менә сиңа җир, менә сиңа машина, менә сиңа закон» дип төртеп күрсәтү генә дә җитми, эшләп күрсәтергә кирәк бит аларга. Болар безнең эш бит, ә! Партия куша бит моны безгә – комсомолецларга, Ленин куша…

– Әйе, Гаяз туган, эш зур, эш җитди. Тик менә шуны нәрсәдән башлап җибәрергә?

– Нәрсәдән димә инде син, Ильяс дус, – диде Гаяз, – кайчан диген.

Аның бу сүзләре миңа тагын да аңлашылып җитмәделәр.

– Ничек «кайчан»?

– Әйе, кайчан барырга? Иң элек үзебезнекеләр белән сөйләшеп, алар исеменнән барыргамы, әллә башта үзебез генә барып сөйләшеп кайтыргамы?

– Тукта әле, Гаяз, кайда бару турында сөйлисең син?

– Билгеле, совхозга.

Совхозга бару фикере минем өчен һич көтелмәгән яңалык иде. Ләкин Гаязның аны һәр икебезгә нык таныш мәсьәлә төсендә китереп куюына карап сизендем: бу да минем баягы – Артыкбикә турында хыялга батып онытылуым бәласе булса кирәк. Аязгуловтан чыккан тәкъдимдер. Юк, Гаязга серне ачмый ярамас.

– Гаяз, – дидем мин, – тиргәсәң тиргә, үтерсәң үтер: мин гаепле.

– Нәрсә булды?

– Совхоз турында беренче ишетүем. Берни аңламыйм.

Минем бу сүзләрем Гаяз өчен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты. Ул әкрен генә атлап барган җиреннән тукталып ук калды. Аның тукталуы мине дә туктатты – әйтерсең мин аңа җеп белән беркетелгәнмен. Шундый ихтыярсыз тукталу иде бу. Гаязның зур булып ачылган кара күзләрендә тирән гаҗәпләнү билгесе күренә иде. Ул берсүзсез минем күзләремә туп-туры карап торды да башын селкеп куйды. Аның бу хәрәкәте миңа ачыктан-ачык «Ай-яй, Ильяс, болай ук булырсың дип көтмәгән идем, оят түгелме сиңа?» дигән шелтәне аңлата иде. Мин, үземнең нинди дә булса бер бик әһәмиятле мәсьәләдә гафу ителмәс дәрәҗәдә илтифатсызлык күрсәтеп үткәнлегемне, читтә калганлыгымны сизенеп кызара башладым.

– Ярый әле, – диде Гаяз, көрсенеп куйды, – ичмасам, ояла беләсең, кызара беләсең, шуның өчен генә булса да гафу итәргә була үзеңне.

– Йә, Гаяз, әйт инде, мин нинди ахмаклык эшләдем?

– Димәк, син Аязгулов сөйләгән сүзләрне бөтенләй ишетмәдең?

– Әйе, мин Аязгулов сүзләренең барысын да ишетеп бетермәдем. Артыкбикә турындагы көтелмәгән хәбәр минем зиһенемне читкә борып җибәрде.

– Алай. Димәк, без алдыбызда торган бурычлар турында сөйләшкәндә, ул бурычларны ничек итеп тормышка ашыру планнарын сызганда, син күзле бүкән булып утырдың?

– Кызганыч, әлбәттә, ләкин факт.

– Кил алай булса, – диде Гаяз, мине, сул беләгемнән тотып, юлдан читкә алып чыкты.

Без авыл кырыендагы яшел чирәм өстенә утырдык. Сүзне Гаяз башлады.

– Белмим, – диде ул, – әллә син начар, әллә мин. Дөрес, Артыкбикә турындагы яңа хәбәр мине дә гаҗәпләндерде. Ләкин мин үземне үзем югалтмадым. Бу минем өчен мактаулы сыйфатмы, әллә хурлыкмы? Сиңа шулкадәр тирән йогынты ясый алган хәбәр ни өчен миндә андый ук эз калдыра алмады? Синең йөрәгеңне парә-парә кискән гыйшык-мәхәббәт кайчысы ни өчен минем йөрәгемне исән калдырды икән? Егет йөрәге юкмы икән әллә миндә? Әллә минем йөрәк дип йөрткән нәрсәм, Тукай әйтмешли, файдасыз бер ит кисәгеннән генә гыйбарәтме икән?

– Йә, Гаяз, шаяртма әле. Мин болай да аңлыйм инде сине. Эш турында сөйләшик.

– Шаяруын шаярмыйм, чынлап әйтәм. Тик бу турыда калдырып торырга да мин каршы түгел: минем йөрәгем чыннан да шундый икән, хәзер генә үзгәртеп, икенче төрле итеп булмый бит инде аны, ә? Шулай бит?

– Билгеле.

– Ә безгә ни эшләргә кирәклек турында хәзер без шактый күп беләбез инде. Волкомга барып бик яхшы эшләдек. Син, Артыкбикәгә мөкиббән китеп, дөньяңны онытып утырганда, Аязгулов безгә бик кирәкле сүзләр сөйләде. Бик матур киңәшләр бирде, без төшенми килгән бик күп нәрсәләрне төшендерде. Аның сүзләрен тыңлаганнан соң, минем башымда шәүләләре генә булган мәсьәләләр ачык төс алдылар. Беләсеңме, Ильяс, сезнең авылда үткәргән ике көн, бүген волкомда үткәргән берничә сәгать вакыт эчендә күргән хәлләр, ишеткән сүзләр минем башымда ике елдан бирле җыелып килгән әзме-күпме белемгә җан кертеп җибәрделәр. Хәзер мин үземдә бик зур көч сизәм.

– Әллә син Рахмановны алыштырырга җыенасыңмы, дус?

– Рәхмәт, көлмә. Мин аңа омтылмыйм. Минем төп эшем, синеке кебек үк, алда торган биш-алты елда – уку. Ләкин уку үзе дә бит безгә «укымышлы» исемен күтәрү өчен генә яки бүген совет исәбенә гыйлем эстәп тә, аны киләчәктә кыйбат хакка сатып яту – җиңел көн итү өчен генә кирәкми, без – комсомолецлар – бөтен тормышларын кешелек бәхете өчен көрәшкә багышлаган бөек революционерларның данлы эшләрен дәвам иттерүчеләр.

– Әйе, әйе. Тик без әнә шул данлы эшләрне дәвам иттерү өчен бүген менә безнең авылда ниләр эшләргә кирәклекне генә белеп җиткермибез.

– Беләбез. Аязгулов безгә аларын да ачып бирде. Хәзер аны син дә белерсең, – диде Гаяз һәм китап укыган тондарак, озын итеп, алдыбызда торган бурычлар, эшләр турында сөйли башлады.

– Комсомол – кайчан гына булмасын, кайда гына булмасын – партиянең иң якын ярдәмчесе. Бусы сиңа да билгеле, миңа да билгеле. Аязгулов та моны бик нык итеп безнең искә төшерде.

– Боларын мин дә ишеттем.

– Ә хәзерге чорда партиянең авылдагы төп бурычы – авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору буенча эшләү. Авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору дигән сүз тиз генә тоттың да авылда социализм төзедең дә җибәрдең дигән сүз түгел әле. Ул бик күп эшләүне сорый.

– Боларын да ишеттем шикелле.

– Ишетсәң, тагын бер ишет. Икенчеләй вакытында тыңлап утырырсың.

– Бетте, бетте.

– Шул. Авылны социалистик нигезгә коруны ачык кына итеп «Менә шушылай, менә шушы формада эшләргә кирәк» дип әйтә алмыйм әле. Тик шунысын ачык беләм: авылны социалистик нигезгә күчерү өчен, хәзерге аерым-аерым вак хуҗалыкларны берләштереп, эре хуҗалыкка әйләндерү кирәк. Авыл хуҗалыгында чиксез зур файда бирә торган бик зур мөмкинлекләр бар, тик аерым хуҗалыкта яшәгән хәлдә ул мөмкинлекләрдән файдаланып булмый. Беренчедән, вак-вак хуҗалыкларга машина кертеп булмый; икенчедән, эшне ныклы план белән алып барып булмый; өченчедән, авыл хуҗалыгы товарларын ишәйтүгә зур ярдәм итә торган фән-техника күрсәтүләрен, агрономия чараларын кулланып булмый (күп басуга күчү, җирне ашлау кебек чараларны әйтәм). Шул чараларны күрмичә, кулакларны бетереп тә булмый. Ә социализм ул – сыйныфсыз җәмгыять төзү дигән сүз. Партия алдында менә шундый бурычлар тора. Без, комсомолецлар, шушы бурычларны тормышка ашыру эшендә партиягә ярдәм итәргә тиешбез.

– Алай булгач, Ибрайның коммуна дигәне, аның бу сүзен безнең эләктереп алырга теләвебез дөрес булган?

– Әйе, без дөрес юлда. Ләкин кулыбыздан килә торган бик күп эшләрне күз алдыбызга дөрес китерә алмаганбыз. Ибрайның артель төзү турындагы фикерләре – бүгенге көннең алдынгы фикерләре. Бу фикерләрнең Ибрай авызыннан – артель төзүдә турыдан-туры үз хуҗалыгы белән катнашырга тиешле ярлы крестьян авызыннан әйтелүе бигрәк тә шәп. Ләкин бит бер Ибрайдан гына артель төзеп җибәреп булмый. Башка ярлылар бу турыда үз фикерләрен әйтмәделәр бит әле, хәтта фикерләрен сорагач та, «сүзең көмеш булса, тик торуың – алтын» дигән принципта калдылар. Бер Ибрай белән генә бит…

– Бер тарыдан ботка пешереп булмый дисеңме?

– Вот-вот! Синең һәр кирәккә бер мәкалең бар, шунысы шәп. Әйе. Бер тарыдан ботка пешереп булмый. Ләкин, төптән уйлап караганда, Ибрай берүзе генә булырга тиеш түгел. Аның тәкъдименә барлык ярлылар гына түгел, авылның төп катлавы – урта хәллеләр дә кушылырга тиеш. Ярлылар белән эш җиңелрәк тора. Имәли, Күчәрбай ишеләр бу юлда үзләре риза булулары белән генә зур хезмәт күрсәтә алмыйлар. Алар – партиянең, совет властеның авылдагы таянычы. Шуңа күрә дә алар өчен партия тәкъдим иткән яңалыкларга үзләре кушылуы гына аз. Алар үз артларыннан бөтен авылны ияртү эшен дә өсләренә алырга һәм аны башкарырга тиешләр…

Гаяз сөйләгән бу сүзләр, бу фикерләр минем өчен яңалык түгелләр иде. Укыганым да, ишеткәнем дә бар иде минем аларны. Тик алар минем башымда, тәртипсез көтепханә эчендә югалган кыйммәтле томнар шикелле, тәртипкә салынмаган фикерләр, тәртипкә салынмаган белем арасында буталып югалганнар һәм аларны тиз генә эзләп табу читен иде. Шуңа күрә дә алар миңа бу минутта яңа булып ишетелделәр. Мин, аларны яңадан югалтмас өчен, аларга чатырдап ябыштым.

– Әйе-әйе. Бу – безнең максат. Нинди генә эштә булмасын, беренче чиратта кирәк булган нәрсә – максат. Максат ачык билгеле булса, аңар ирешү юлларын табу җиңел. Юк, җиңел дип әйтү дә дөрес түгел. Аның бик авыр булуы да мөмкин. Ләкин максатның ачык булуы нинди авыр юлларны да җиңел үтәрлек, батырларча җиңеп үтәрлек көч бирә, тормышыңны корбан итәргә туры килгәндә дә каушамаслык кыюлык бирә.

– Менә-менә, шул! – диде Гаяз, каты итеп теземә сугып куйды. – Менә шул ягыңа сокланам мин синең, Ильяс. Беләсеңме, кайвакытта син һәркемгә билгеле булган гап-гади нәрсәләрне дә белмичә аптырашта каласың. Андый вакытларда минем сиңа ачуым да килә. Кызганып та куям үзеңне. Ә кайбер вакытта минем күңелемдә, күңелемнең әллә кай яшерен җирләрендә булып та, үзем әйтә алмый торган фикерләрне җиңел генә, гади генә итеп әйтәсең дә куясың. Әнә шундый чакларыңда сокланам мин сиңа.

Гаязның бу мактау сүзләре минем йөрәгемне иркәләделәр. Бөтен тәнемә рәхәт чымырдау йөгерде. Уйларым тагын да ачылып, яктырып киткән кебек булдылар. Ләкин мин иптәшем каршында тыйнаклык сакларга тырыштым.

– Арттырасың ла син, Гаяз, – дидем. – Мин сиңа күбрәк сокланам. Мин әйтә алмый торган фикерләрне син әйтеп биргән вакыт күбрәк була. Ә беләсеңме мин нәрсә уйлыйм: безнең дуслыкның көче дә шунда. Безнең уйларыбыз, тойгыларыбыз бер юнәлештә баралар. Шуңа күрә дә бер-берсен җитәкләшәләр, бер-берсен тутырышалар. Мин синең белән бергә булганда гына үземне һәрьяктан тулы, җиңелмәс дәрәҗәдә көчле кеше итеп хис итәм.

– Мин дә синең белән бергә булганда үземне батыррак, көчлерәк сизәм. Бу дөрес. Беләсең килсә, моңардан тагын да зуррак нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин: синең белән минем генә түгел, гомумән, бергә оешып эшләүнең, коллективның көче шунда. Тагын да зуррак итеп әйтсәк, безнең илнең көче дә шунда. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә бөтен хезмәт ияләренең бергә, бер максатка оешуында, берсен берсе тәнкыйть итешеп, берсен берсе җитәкләшеп, берсен берсе тутырышып баруында.

Мин үземдә эчке көчнең һаман арта баруын сизәм. Минем йөрәгемдә моңа кадәр үземә билгеле булмаган яңа энергия запаслары ачыла барган кебек. Әллә ниләр эшлисем килә башлый. Тик үземдә мактанчыклык күрсәтәсем килми. Күңелемдә туган горурлык иптәшемә сизелмәсен дип, аны мактый башлыйм.

– Гаяз, – дим мин, – син, һичшиксез, бик зур кеше булырсың, зур җитәкче булырсың син.

Ләкин Гаяз үзендә һәм миндә туа башлаган кабарынуны икенче төрле басу юлын тапты.

– Ну, иптәш, – диде ул, – син дә, мин дә философ булырга бик яратабыз. Минемчә, безгә философ булырга бик иртә әле, аның өчен безнең авызыбыздан ана сөте кипмәгән. Безгә менә бу минутта практика кирәк. Ә без үзебезне үзебез онытабыз. Безгә менә хәзер, бүген сезнең авылга кайтып кергәч нишләргә кирәк тә иртәгә нишләргә кирәк? Мин сиңа шуны сөйләр өчен генә тукталган идем бит.

– Зарар юк. Хәзер шуны сөйлибез. Йә, хәзер үзең белгәнне әйт инде: авыл хуҗалыгын социализм нигезенә кору эшендә партиягә ярдәм күрсәтү өчен хәзер без нинди эшкә тотынырга тиешбез? Бу турыда Аязгулов ни әйтте?

XIII

Без авылга кергәндә, кояш баткан иде инде. Яңа гына кайтып йортларга таралган көтүдән күтәрелеп калган тузан эчендә авыл тонык кына булып күренә: кайтмый калган кәҗәләрен эзләп йөрүче малайлар, кулларына япьле чыбык тотып казлар артыннан ашыгучы карчыклар, хатын-кыз, бала-чага төялгән фурманга җигелгән атларын талгын гына атлатып утаудан кайтучы крестьяннар – һәммәсе дә, тавыш-фәлән чыкмасын, авылның тынычлыгы бозыла күрмәсен дигән төсле, тын хәрәкәтләнәләр. Без дә, бу тирән тынычлыкны бозмаска теләгәндәй, авылга кергәч сүзсез калдык.

Урам уртасы буенча сузылган кап-кара юлны ике яклап җәелгән бәбкә үләне өстеннән тавышсыз гына басып кайтып килгәндә, безгә Зоя очрады. Ул кара юбка белән ап-ак кофта кигән, күксел ефәк шәлен иңнәренә генә салган килеш әкрен генә атлап, Низамыйлар ягына таба китеп бара иде. Безне күрүгә, аның йөзенә елмаю чыкты. Җилкәсенә тигезләнеп кырт киселгән сары чәчләрен чәчләре төсле үк сары тарак белән ипли-ипли, безнең белән исәнләште:

– Исәнмесез, кунаклар! Сезне бүген көне буе эзләдек. Әйтми дә киткәнсез, ай-яй…

Аның безнең белән бик озак сөйләшергә, барган җиренә безне дә чакырырга нияте бар иде бугай, ләкин безнең җавапның бик коры булуы тиз суындырды.

– Иртәгә кич белән ячейка бюросының утырышын җыярга кирәк иде, – диде Гаяз.

Зояның йөзендәге мәңге бетмәслек дәрәҗәдә мул булып күренгән татлы елмаю чырае шул ук секунд эчендә аптырау билгесе белән алмашынды.

– Нигә? – диде ул. Үзе тагын, җавап биргәнне дә көтмичә, ул эшнең мөмкин түгеллегенә сәбәпләр дә китерә башлады: – Кайдан табыйм мин ул бюро членнарын, җәй көне бит, эш вакыты…

– Секретарь бит сез…

– Секретарь булса ни, мин бит…

– Җыя алмыйсызмы?

– Әлбәттә. Ничек итеп аны…

– Алайса, без үзебез җыярбыз. Волком белән сөйләштек. Хушыгыз!

Гаязның бу корылыгы Зояны тагын ныграк каушатты.

– Туктагыз әле, Гаяз иптәш, сезгә җыймыйм дигән кеше юк бит. Әзрәк сөйләргә ирек бирегез…

Мин, аның бу кадәр кызганыч хәлдә калуын күреп, бераз йомшардым.

– Чынлап та, Гаяз, син бик коры кыланасың, – дип, Зояга ярдәмгә килдем. – Сөйләшергә кирәк. Бюрода нинди мәсьәләләр каралачак. Бәлки, кайбер мәсьәләләр буенча әзерләнергә кирәк булыр. Ячейканың секретаре бит ул.

Зоя, хәле җиңеләя төшкәнне сизеп, тагын елмайды:

– Билгеле, Гаяз иптәш, бернәрсә дә белмичә, ничек итеп мин комсомолецларны җыйныйм?

– Дөрес, – диде Гаяз. – Ләкин сез бит, минем җавап биргәнне дә көтмичә, төрле сәбәпләр табарга керештегез. Югыйсә минем сөйләп бирергә иде ният. Болай: көн тәртибендә әллә нинди зур мәсьәләләр булмас, башта кыскача гына сезнең информациягезне тыңларбыз, ячейканың эше һәм аның хәле турында. Аннан соң инде алда торган бурычлар турында…

– Мин бит аны бер көн эчендә генә язып бетерә алмам.

– Язып тору кирәкми. Болай гына әйтерсез. Нәрсә эшләгәнегезне күңелдән белмисезмени? Хәзерге көндә ничә комсомолец барын, аларның ни эшләүләрен беләсез бит инде? Аның нәрсәсен язып торасың!

– Каян белеп бетерим мин аларны?

– Алайса, язарсыз. Өлгергән хәтлесе булыр. Ә бурычлар турында үзем әйтермен. Булдымы?

– Ярый, – диде Зоя. «Уф Алла» дигән төсле көрсенеп чыкты аның тавышы.

– Хушыгыз!

– Хушыгыз!

Ул көнне без иртә яттык.

XIV

Бюро утырышы дигәнебез шул ук Зоя белән Низамыйдан һәм минем белән Гаяздан гына гыйбарәт булып чыкты. Дөрес, бишенчегә тагын бер егет бар иде барын, тик ул үзенең барлыгын бер генә сүзе белән дә, кечкенә генә хәрәкәте белән дә сиздермәгәч, аны барга исәпләү дә кыен иде. Өреп тутырган кебек тулы битле, «зинһар, җәберләмәсәнә» дигән сыман ялварып карый торган соры күзле бу егет авыл мәктәбендә минем белән бергә укыган иде. Аның мулла кушкан исеме Якутелзөбәрҗәтелҗинан булган, ди, ләкин без аны «Пулән» дип кенә йөртә идек. «Пулән» никадәрле кимсетә торган исем булмасын, шулкадәр ияләшеп киткән иде ул, аңа, кеше әйткәнгә ачуланмау гына түгел, хәлфәләр «исемең ничек» дип сорау куйсалар, үзе дә «Пулән» дип кенә җибәрә торган иде. Шуңа күрә дә аны мыскыл итү, ачуландыру өчен безгә бу кушамат өстенә тагын бер кушамат табарга туры килде. Икенче кушаматы «балыкчы» иде аның. Моны безгә мәзин табып бирде. Ул вакытта без барыбыз да бик кечкенә идек. Барыбызның да диярлек әтиләребез, абыйларыбыз сугышта иде. Без чатан мәзиндә сабак укып йөри идек. Сабак вакытында мәзингә сүз кушу йә булмаса берәр сорау бирү дигән нәрсә юк иде. Көннәрдән бер көнне шушы Пуләннең, мәзиннән рөхсәт сорарга кыюлыгы җитмичә булса кирәк, парта арасында утырган килеш кенә идәнне юешләткәнлеге беленде. Мәзин аны, парта арасыннан өстерәп чыгарып, уңлы-суллы яңаклады да:

– Монда Агыйдел дип белдеңмени, ахмак, балык тотып утырырга! – дип куйды.

Шуннан соң аңа «балыкчы» кушаматы тагылды. Бу кушаматка ул бик каты гарьләнә, колакларына кадәр кызара, чигә тамырлары бүртеп чыга торган иде. Шуңа күрә дә без үзебез дә ул кушаматны бик каты ачуланышкан чакларда гына исенә төшерә идек.

Октябрь революциясе булып, илебездә совет власте урнашканның соңында да укып йөрдек без аның белән. Монда да ул үзенең аңсызлыгы белән аерыла иде. Бер сыйныфта ике ел утырып, өченче елда да күчә алмагач, ул мәктәпне бөтенләй ташлады, ә мин, үзебезнең авыл мәктәбен тәмам итеп, Базарлы мәктәбендә укуымны дәвам иттергәннән соң, шәһәргә киттем.

Пуләннең бүгенге көндә комсомол булуы, җитмәсә, ячейка бюросының члены булуы миңа гаҗәп тоелды. Чөнки, бердән, аның һаман да элекке кебек үк туң булуы, икенчедән, әтисенең, бай булмаса да, бик суфи кеше булуы минем өчен сер түгел иде. Ничек итеп бу кеше комсомол булган да ничек итеп бюро члены дәрәҗәсенә ирешкән? Кемгә кирәк булган аны сайлау?

Таяныч итеп алырлык яңа кешенең булмавы аркасында, бюро утырышы безгә бернинди дә нәтиҗә бирмәде, Зоя, ячейка эшеннән хисап бирәм дип, шул ук Низамыйларда өстәл янында әйтелгән сүзләрне кабатлап чыкты. Без, ячейканың эше бернигә яраксыз икәнлеген күрсәтеп, бюроны яңадан сайлау мәсьәләсен куярга кирәк, дидек. Тиз арада гомуми җыелыш җыярга кирәклекне әйттек. Безнең бу киңәшебез Низамыйга корт чаккан кебек тәэсир итте. Йөзенә үтә җитди чырай чыгарып аягүрә басты ул, иңбашларын күтәреп, ияген алга таба сузды, җимерелгән кашлар астыннан усал итеп карый торган яшькелт-соры күзләрен бер миңа, бер Гаязга төбәп сөйли башлады:

– Сез, господалар, авылда эшләүнең аерым шартлары барлыгын исәпкә алып бетермисез. Сез үзегезне шәһәрдә дип хыялланасыз. Юк, безнең авыл белән шәһәр арасында йөз чакрымнан артык аерма бар. Шәһәр хәзер ял итә. Анда комсомолецларның да, коммунистларның да бер тиенлек эшләре юк. Ә менә монда, авылда, тормыш бүтәнрәк. Хәзерге вакытта крестьян бер караңгыдан икенче караңгыга тикле тир түгеп эшли. Потому что эшләргә тиеш ул. Эшләсә генә икмәк үсә. Икмәк бит ул, шәһәр кешеләре уйлаганча, пешкән килеш агач башында үсеп утырмый. Моны, Ильяс, хет син белергә тиеш. Гаязны әйтмим, аны гафу итәргә була, шәһәр малае ул…

– Дальше, – дип куйды Гаяз һәм, сакалы бар кеше төсле, ияген сыпырып алды.

– Дальше шул, – дип дәвам итте Низамый, – без хәзер крестьянны баетырга тырышабыз. Имәли кебек галахлардан Совет хөкүмәтенә йон да юк, сөт тә юк. Совет хөкүмәтенә бай крестьян кирәк. Ә аны баету өчен эш вакытында җыелышлар җыеп, үгет-нәсыйхәт белән сыйлау кирәкми. Әнә кырда эшләсен ул. Ә безнең комсомолецлар – крестьяннар. Аларны җыелышка җыеп, җитмәсә, бюрога сайлап куйсаң ни була? Бу бер аның хуҗалыгына гына зарар итү түгел бит, бөтен Совет хөкүмәтенә зарар китерү дигән сүз. – Низамый кинәт кенә Пуләнгә борылды: – Шулаймы, Пулән? Әйт, син бит эш кешесе, безгә синең сүзең закон.

Пулән, авызыннан бер сүз дә чыгармыйча гына, ризалык галәмәте күрсәтеп, башын иеп куйды. «Менә кемгә кирәк булган икән аны сайлау», – дип уйлап алдым мин.

– Да, – диде Низамый, тагын да күтәренкерәк тавыш белән сүзен дәвам иттерде: – Мәсьәлә менә шулай тора. Хикмәт бездә түгел, хикмәт крестьянда. Рабочийны ач калдырасың килмәсә, иптәш Гаяз, бу вакытта килеп, җыелышлар җыеп йөрмә син монда, крестьянга эшләргә ирек бир. Имәлиләрдән мәгънә чыкмас! Вәт, сәясәт менә шулай була. Әгәр дә шәһәрдә укып аңламаган булсагыз, менә монда – практикада аңларсыз сез аны. Вәт. Җәй үтеп, кыр-ындыр эшләре бетмичә торып, крестьянны эштән аеру кирәкми. Кыш көне менә культура эшләрен алып барырбыз. Анысын без үзебез дә төшенәбез сезнең хәтле генә…

Низамыйның бу кыю сүзләре тәэсирендә мин сискәнеп йокысыннан уянган кеше төсле булдым. Нинди фикер белән каршы чыгасымны үзем дә белмичә сикереп тордым:

– Дөрес түгел бу, комсомол сүзләре түгел бу! Хата бу!..

– Туктагыз, сезгә сүз бирелмәгән, – диде Низамый эре генә һәм сүзен дәвам иттерде: – Сез Имәлигә таянмакчы буласыз. Кем соң ул Имәли? Совет хөкүмәте аңа җир бирде – сөрмәде. Совет аңа орлык биреп карады – чәчмәде, ашады. Советка ни файда мондый кешедән?..

Мин тагы тыныч кына утырып кала алмадым:

– Дөрес түгел бу! – дип кычкырдым. – Безнең политика түгел бу!

Низамый, зәһәр елмаеп, миңа карады.

– Ә дөресе ничек соң?

– Миңа сүз бирегез, – диде Гаяз. Ул акрын гына аягүрә басты, чиктән тыш тыныч, салкын канлы кыяфәт белән Низамыйның күзләренә туры карап җавап бирде: – Синеке дөрес, – диде. – Әйе, синең үзең өчен – синеке дөрес.

– Ә сезнеңчә ничек дөрес?.. – дип ашыктырды аны Низамый.

– Безнеңчә ничек дөрес булуы да сиңа сер түгел. Әйе, без Имәли кебекләргә таянабыз. Җире була торып, орлыгы була торып чәчә алмый калуын да беләбез. Ләкин без сине үзебезнең дөреслеккә ышандырырга тырышуны үзебезгә бурыч итеп тә куя алмыйбыз. Авылга карата партия тоткан юл турында дискуссия ачарга да җыенмыйбыз. Ә партиянең тоткан юлы нинди? Без аны гомуми җыелышта сөйләрбез. Ә гомуми җыелыш җыелырга тиеш. Безнең киңәш кенә җитмәсә, волком килеп җыяр.

XV

Без кайтырга чыкканда, тәмам караңгы төшеп җиткән, урамда хәрәкәт туктаган иде инде.

Шактый вакыт сүзсез барганнан соң, Гаяз:

– Бик яхшы булды әле бу, – дип куйды.

– Нәрсәсе яхшы булсын, нинди нәтиҗәгә килә алдык соң?

– Низамый бүген безгә тешен күрсәтеп яхшы итте. Әйе, менә бүген күрсәтеп яхшы итте, югыйсә ул аны барыбер күрсәтергә тиеш иде. Төшенәсеңме син, ул тешләрнең безне бик каты тешләү ихтималы бар иде бит. Әле дә ул ихтимал беткәне юк югын. Ләкин без хәзер ул тешләрнең көчен беләбез инде…

– Әйе-әйе, – дип кушылып киттем мин. – Алдан белеп торгач, аннан саклану юлын табу да җиңел.

– Саклану юлын гына түгел, ул тешләрне сындыру юлын да табарга кирәк, – дип өстәде Гаяз.

Без тагын беразга тын калдык. Ул тынлыкны Гаяз бозды:

– Ни әйтсәң дә, бүгенге утырышта җиңүчеләр без булып чыктык, – дип куйды ул.

Аның мондый нәтиҗәгә килүе миңа иртәрәк төсле тоелды.

– Көрәш башланды гына әле, дус, – дидем мин, – нәтиҗә чыгарырга ашыгырга ярамый.

– Анысы шулай, – диде Гаяз, – анысында сүз дә юк, шулай да көрәшнең башлану кадәресе үзе генә дә бүгенге көндә безнең өчен җиңеш.

Яңадан урнашкан тынлыкны бу юлы мин боздым:

– Беләсеңме, Гаяз, Низамыйның сүзләре дә бөтенләй игътибарсыз калдырырлык түгел бит. Андый фикерләре белән ул күп кенә крестьяннарны шиккә төшерүе мөмкин.

– Бөтен бәла дә шунда шул, – диде Гаяз, ашыга-ашыга үз фикерен сөйли башлады: – Низамый фикерләренең нигезе бик тирәнгә барып тоташа. Чорт белсен, әллә кайларга барып тоташа аның нигезе. Безгә аның сәяси тамырларын табарга кирәк. Менә шул турыда уйлап килә идем әле. Гомуми җыелыш җыйганчыга хәтле, һичшиксез, тагын бер кат Аязгуловка барып кайтырга кирәк. Бу мәсьәләдә коры тойгы белән эш итү генә җитми.

Мин «безнең җыелышка Аязгулов үзе дә килсә, яхшы булыр иде» дияргә теләп авызымны ачкан идем, көтелмәгәндә яныбызга килеп чыккан Имәли бүлдерде. Белмим, ул безне артыбыздан тыңлап килгәнме, әллә каршыбыздан килеп чыкканмы – ни булса да, безгә аның шакылдавыгы ишетелмәгән иде.

Исәнлек-саулык та сорашып тормастан, тын урамны яңгыратып кычкырып җибәрде ул:

– Команда көтәм, егетләр.

Без сискәнеп киттек. Мин, әйтергә теләгән фикеремне онытып, авызымны ачкан килеш аптырап калдым. Имәлинең нинди команда турында сөйләве миңа тиз генә аңлашылып та җитмәгән иде, Гаязның шаян үткенлеге мәсьәләгә тиз ачыклык кертте:

– Смирно! – дип кырт кисте ул.

Имәли аягын шапылдатып басып катып калды:

– Есть, смирно!

– Ун көн срок эчендә укырга-язарга өйрән!

Мин көлеп җибәрдем.

Имәли, урыныннан кузгалып, кулын селкеп куйды:

– Шаяртма син мине, энем. Команда бир син миңа. Разведкага җибәр син Имәлине. Аракы эчә-эчә совет сүгеп утыручы кулакларны тотып алып килергә куш син аңа. Халык җилкәсен кимереп симереп ятучы кооператив күселәренең бугазыннан алырга команда бир.

Гаяз тагын кырт кисте:

– Смирно!

Имәлинең аягы яңадан шапылдады.

– Безнең сугыш мылтыксыз сугыш булыр дип әйттекме без?

– Әйттегез.

– Алай булса, менә шул: без сиңа ун көн срок эчендә укырга-язарга өйрәнергә кушабыз.

– Кемнән өйрәним?

– Әнә Күчәрбайдан өйрән.

Имәли тагын кулын селтәп, «шаяртма» ди башлаган иде, Гаязның «смирно!» командасы яңадан яңгырады:

– Команданы тикшермиләр, үтиләр.

– Туктале, – диде Имәли, гаҗәпләнгән тавыш белән. – Әллә чынлап та шаярмый сөйләшүеңме бу?.. Ничек тикшермисең ди, Күчәрбай үзе миннән дә надан бит, ул мине ничек өйрәтсен?

– Күчәрбай да укый-яза белмиме? – диде Гаяз, белмәгән булып.

– Дөм сукыр.

– Алай булса, сиңа тагын бер команда: унбиш көн срок эчендә Күчәрбайны да укырга-язарга өйрәт.

Имәли үзенә үзе «вольно!» командасы бирде һәм, кесәсеннән тәмәке чыгарып, төрә-төрә сөйләнә башлады:

– Мин сезне, акыллы гына сүзләр сөйләшеп килгәч, аеклар дип торам тагын, ләгыйньнәр, тартасызмы?

Ниһаять, Гаяз да көлде. Җыйнаулашып Имәлинең махоркасын төрә башладык (дөрес, тәмәкене Гаяз да, мин дә чынлап тартмый идек, тарту дигәнебез төтен чыгару гына иде. Атналар буе тәмәке затын авызга алмый йөрү дә берни түгел иде безнең өчен. Шулай да, үзебезгә калса, олырак, җитдирәк кеше булып күренәсебез килгәндерме, тартырга тәкъдим итүче булганда, кире какмый идек).

– Ә бит, Имәли абзый, – диде Гаяз, – төптән уйлаганда, без наданлыкны бетерү турында шаярып сөйләшмибез.

– Бер дә чынлап әйткән сүзгә охшамый бит бу, Гаяз туган. Ничек итеп мин, үзем сукыр килеш, Күчәрбайны өйрәтим?

– Хикмәт анда түгел, хикмәт ул эшкә күңел бирүдә. Ә сез күңел бирмәгәнсез. Чакырган чакта да ликбезга бармагансыз.

– Низамыйлар мөгаллимәсеннән укып йөрисем килми, егетләр, теләсәгез ни әйтегез.

– Анысы барыбер. Безнең Кызыл Армия командирлары әнә, кирәк булгач, сугыш белеменә патша генералларыннан да өйрәнгәннәр.

– Сугыш белеме бит ул. Ә бу…

Без, аны әнә шул сүзеннән эләктереп алып, социалистик җәмгыять төзү турында бар белгәннәребезне аңлатырга тотындык. Совет власте чыгарган законнарны яхшы белү, аларны тормышка ашыруда актив катнашу кулакка каршы көрәштә иң зур корал икәнен әйттек без аңа. Моның өчен барыннан да элек укый-яза белү, культуралы кеше булу кирәклеген әйттек. Үзең бертөрле дә чара күрмичә, коры зарланып йөрүнең үзең өчен дә, совет власте өчен дә файдасы юклыгын әйттек.

– Ә кулак нәрсә ди синең турыда, Имәли абзый, беләсеңме? – диде Гаяз.

– Беләм.

– Совет аңа җир бирә – сөрми, диме? Орлык бирә – чәчми, ашап бетерә, диме? Шулаймы?

– Беләм. Хатын белән үзем җигелиммени сукага?..

Шулай итеп, сүз уңае тагын үзеннән-үзе артель мәсьәләсенә килеп терәлде. Һәм Имәли безнең күз алдында ук икенче кешегә әверелгәндәй булды. Бәлки, бу аның икенче кешегә әверелүе булмагандыр, бәлки, үзен һаман хаксыз җәберләнүчегә санап, үпкәләп, ачуланып, нигә икәнен үзе дә аңламыйча, ярсып йөргән кешенең нормаль хәлгә кайтуы булгандыр. Һәрхәлдә, ул моңарчы без белгән Имәли түгел иде инде. Җитдиләнде, сабырланды, хәрәкәтләре дә, теле дә шомара төшкән кебек булды.

– Була бу болай булса, – диде ул. – Барып чыга бу! Волком үзе дә булышам дигәч… Ә бездән эш калмас. Оешабыз. Укыргасын да өйрәнербез. Язаргасын да. Күчәрбай да өйрәнер, ник өйрәнмәсен, өйрәтербез…

Һәм ул, аякларын нык-нык басып, шакылдавыгын тирән ышаныч белән яңгыраган көйгә бәрә-бәрә, урам буенча китте. Без аның шакылдавыгы да үзе белән икәнлеген тик шул минутта гына сиздек.

XVI

Рамазан гаете якынлашу уңае белән зур кичә уздырырга әзерләндек без. Кайтуыбызга артык озак булмаса да, авылга тәмам ияләшеп җиткән идек инде.

Бу вакыт эчендә без ике тапкыр совхозга барып кайтырга да өлгергән идек. Андагы тәҗрибә кырларының уңышлары безгә крестьяннар белән әңгәмә алып барган вакытларда көчле мисал булып хезмәт иттеләр. Тик совхозның безнең авылдан ерактарак булуы тыгызрак багланыш тотарга уңайсызлады. Авылның үз халкын да күбрәк катнаштырып, совхозга экскурсия ясарга теләсәк тә, бу планыбыз тормышка аша алмады. Совхоз белән багланышның безнең өчен иң отышлы минуты алда иде әле. Аязгулов алар белән үзе дә сөйләшкән булып чыкты. Совхозның җитәкчеләре безгә трактор белән җир сөреп бирергә вәгъдә иттеләр: «Кайчан авылыгызда артель оешыр, кайчан артельнең үзенә билгеләнгән җирнең межалары ачык булыр, безгә әйтерсез. Шул вакытта безнең трактор сезгә ярдәмгә әзер булыр», – диделәр алар.

Без авылда алып барган бөтен эшебезне әнә шул ноктага илтеп җиткерү теләгеннән чыгып корып җибәрдек.

Беренче көннәрдә безнең өчен искиткеч булып күренгән Агыйдел буйлары, ямьле тугайлыклар, куе урманнар, карарга имәнеч ташлы таулар – һәммәсе дә табигыйләштеләр. Баштарак үзләренең төрле характерлары белән кызык булып тоелган кешеләр дә гади төс алдылар. Тешсез Ибрайның акыллы сүзләре, абзыйның тупас мужиклык кыланышлары кимегәндәй булды. Яшьләрдән танышларыбыз күбәйде. Беркемнең дә күзенә бәрелми йөргән комсомолецлар арасыннан менә дигән егетләр килеп чыкты. Без аларның үзләрен генә түгел, ата-аналарын да, хәтта сөйгән кызлары кем булуын да белеп бетердек. Кайсы урамда кемнәр торуы, безнең кыланышларга кемнәрнең ләгънәт төшереп, кемнәрнең рәхмәт яудыруы да безгә сер түгел иде инде. Күптән түгел авылда комсомол ячейкасының гомуми җыелышы да булып үтте. Волкомол секретаре гына түгел, Аязгулов үзе дә катнашкан бу җыелышта иске бюро туздырылып, яңа бюро һәм яңа секретарь сайланды. Без дә хәзер комсомол эшенә кунак булып кына түгел, волком тарафыннан ячейканың үзенә беркетелгән тулы хокуклы членнар булып катнаша башладык. Яшьләрнең бик күбесенең безгә мәхәббәт белән караулары, Ибрай, Имәли, Күчәрбай кебекләрнең активлашып китүләре һәм алар рәтенә кергән башка крестьяннарның да якты йөз күрсәтүләре безгә батырлык бирәләр. Шуларга таянып, без тирән ышаныч белән рәхәтләнеп эшлибез. Диннең зарарлары турында әңгәмәләр уздырабыз. Туры килгәндә, мулла белән дә бәхәскә килеп, картлар алдында үз сүзебезне өстен чыгарабыз. Өзлексез стена газетасы чыгарабыз. Анда мулла-мәзиннәрне, Таквә Сәхәүләрне, шулай ук кооператив тирәсендә сизелүче күселәрне ачы тәнкыйть итеп шигырьләр язабыз, сурәтләр төшерәбез. Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз, ничек итеп күп уңыш алу, ничек итеп, нинди юллар белән яхшы тормышка чыгу хакында белгәннәребезне сөйлибез. Сөйләшүләр, язышулар белән генә калмыйбыз, абзыйлар белән бергәләп кырга да чыгабыз; чалгы тотып печән чабабыз, сәнәк тотып кибән куябыз… Әнә шулардан гыйбарәт иде безнең авылда эшләгән эш. Шулар нәтиҗәсендә безне бөтен авыл бик тиз белеп алды. Яшьләр, иртә таңнан торып эшкә китәселәрен дә онытып, төннәрен безнең тирәдә үткәрә торган булып киттеләр. Гадәттә, кичләрдә мәчет тәрәзәсе төбенә җыелышып, тәравих тыңларга яратучы хатын-кызлар да, сукыр суфиның, көчәнә-көчәнә, «Сөбхәнәдил мөлки вәл мәләкүүт…» дип ыңгырашуын ишетүгә караганда, безнең җырларны тыңлауны һәм безнең гармунга кушылып җырлауны артыграк саный торган булып әверелделәр.

Рамазан гаетенә карата әзерләнгән бүгенге кичәбез шушы бер-ике атна эчендә алып барган эшләребезгә йомгак ясау урынын тота иде. Кичәбез бөтен авылны шаулатырлык бер вакыйга булып чыкты.

Ул кичәгә без алдан ук әзерләндек. «Галиябану» га кат-кат репетицияләр ясап, рольләребезне күңелдән белү дәрәҗәсенә килеп җитә яздык. Исмәгыйль ролен яхшы башкаруы белән авыл каршында танылган Низамыйның спектакльгә катнашудан баш тартуы безне шатландырды гына (Низамый беренче бюро утырышыннан соң, бигрәк тә гомуми җыелыштан соң, икенче юл алды: безнең белән бөтенләй диярлек аралашмый башлады. Әледән-әле калага йөри торган булып китте. «Галиябану» ны куярга әзерләнүебез турында әйткәч, «Мин бушый алмыйм, эшлисе эшләр муеннан» дип кенә куйган иде). Аның урынына комсомолецларыбыз арасыннан менә дигән егетләр табылды. Спектакль әзерләнде.

Бөтен авылның диярлек бу спектакльне кызыксынып көтүе безнең болай да канатланган йөрәкләребезне җилкендерә, без алдыбызга алган эшебезне чиксез дәрт белән башкарып чыгарга атлыгып тора идек. Тик кичә башланыр вакыт җиткәч, эчне пошырган бер генә мәсьәлә булды: ул Артыкбикә мәсьәләсе иде. Бүгенге кичәбезгә без аны кунак итеп чакырган идек. Һәм ул килергә вәгъдә биргән иде. Кичә башланыр вакыт җиткәч тә Артыкбикәнең килмәве шактый тынычсызландырды. Шулай да бу кимчелек кенә безнең бүгенге дәртебезне сүндерә алмады. Авылга кайтканнан бирле алып барылган эшебезнең нәтиҗәсен бөтен авыл каршында ачып күрсәтү дәрте канатландыра иде безне. Мәктәп залына төйгечләп тутырылган төсле күп булган көләч йөзле халык арасында үзебезне иң якын дусларыбыз арасында йөргән төсле хис итә идек без. Бик күп яңалыклар, бик күп күңелле хәрәкәтләр өмет итеп, безгә төбәлгән җылы, якын карашлар безне канатландырганнан-канатландыра бардылар…

Шашып кул чабулар, шатлыклы «ура» авазлары арасында без күтәренке күңел белән кичәне ачып җибәрдек. Ачу миңа тапшырылган иде. Мин, алдан ук бик нык әзерләнеп, хәтта бөтенләй диярлек ятлап куелган сүзләр белән мондый кичәләрнең әһәмияте нидән гыйбарәт булуын сөйләп чыктым һәм кыскача гына бүгенге кичәнең программасы белән таныштырдым. Программабыз кичәне мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып төзелгән иде. Иң элек рәсми бүлек булырга, рәсми бүлек артыннан «Галиябану» шактый урын алырга, аннан соң концерт бүлеге булып, гает вакытына кадәр сузылырга һәм мәчеттә гает укылган вакытта бездә «комсомол гаете» укылып, кичә шуның белән тәмам булырга тиеш иде. Мөмкин хәтле күбрәк халыкны гаеткә – мулла вәгазен тыңларга җибәрмичә тотып калуны үз алдыбызга бурыч итеп куйган идек.

Кичәнең рәсми бүлеген алып бару өчен президиум сайлау турында сүз чыгуга ук, Гаяз белән минем исемне кычкырдылар. Без үз тарафыбыздан комсомол ячейкасының яңа секретаре Искәндәрне, авыл советы председателен, Тешсез Ибрайны һәм безнең кичәбездә актив катнашу теләге белән каравылчылык эшен бүгенгә башка берәүгә тапшырып торган Имәлине сайларга тәкъдим иттек. Тәкъдимебез алкыш белән каршыланды. Тагын да көчлерәк кул чабулар астында президиум членнары урыннарын алдылар. Башка вакытта оялуның ни икәнен дә белмичә, теләсә кем алдында теләсә нинди хәрәкәт ясый ала торган һәм теләсә нинди сүзне кычкырып әйтергә тартынмаган Имәли, зал тулы халык алдына чыгып, кызыл материя белән капланган өстәл артына кереп утырырга уңайсызланды. Куе кызыллык белән капланган йөзен кешеләрдән яшерергә теләгән сыман түбән иеп, иң арттагы урындыкка гына утырды. Җыелышның председателе итеп билгеләнгән яңа секретаребыз Искәндәр, өстәл өстендә торган җиз кыңгырауны шалтыратып, халыкны тынычландыргач, Гаязга сүз бирде. Көчле алкышлар астында Гаяз сәхнәнең сул ягында торган трибуна артына чыгып басты. Аның утызлы лампа яктысында болай да алсу булып янган матур йөзе трибуна өстенә ябылган кызыл материя шәүләсе белән тагын да җанлана төшкән иде.

– Иптәшләр! – диде ул.

Тыныч тавыш белән әйтелгән шушы бер сүздән үк халык тирән тынлыкка чумды. Гаязның нәрсәләр сөйләячәге миңа билгеле иде инде. Шуңа күрә дә аның сүзләренә артык әһәмият бирми идем мин. Тик ул сүзләргә карата зал тарафыннан күрсәтелгән көчле игътибар минем йөрәгемне кузгатты. Көчле шатлык миңа урынымда тыныч кына утырырга ирек бирми: әле өстәлдә яткан кәгазь өстенә мәгънәсез сызыклар төшереп куям, әле өстәлгә җәелгән кызыл комач өстендә торып калган кечкенә җыерчыкларны тигезлим, әле ансыз да якты булып янган аяклы лампаларның филтәләрен тагын да зуррак чыгарып куям, – кыскасы, бөтен тәнемне чолгап алган шатлыклы кан йөрешенә чыдый алмый идем мин. Әйе, зур шатлык иде бу. Залга тулган халык – бу авылның астын өскә китерерлек көч бит ул. Шундый зур көчне үзеңә таяныч итеп тою ул – чиксез зур уңыш. Чиксез зур җан рәхәте. Чиксез зур шатлык. Ул шатлыкның көчен аңлау өчен, бу җыелышның нәрсә икәнлеген хис итү кирәк. Гаязга төбәлгән йөзләрчә күзләрдәге җылылыкны тою кирәк. Ибрайларның, Имәлиләрнең, Күчәрбайларның күбесенчә ризасызлык сызыклары белән җыерылып йөри торган йөзләренә чыккан бүгенге алсу чырайларның мәгънәсен аңлый белергә кирәк. Мин шул минутта аларны бик нык сизә, бик нык тоя, бик нык аңлый идем. Бәхетле, чиксез бәхетле идем мин.

Бөтен барлыгымны чолгап алган әйбәт кәефемне уртаклашырга теләп, Имәлигә борылдым:

– Нихәл, Имәли абзый, кәефләр ничек? – дидем.

Ләкин Имәли мине ишетмәде. Ул күзләре белән дә, авызы белән дә Гаязга карап онытылган иде. Әйтерсең лә Гаязның авызыннан берсеннән-берсе кадерлерәк алтын кошлар очып чыгалар да, Имәли аларның берсен генә дә ычкындырмаска бөтен көче белән тырыша. Аның шулкадәр бирелеп тыңлавын күргәч, мин дә Гаязның сүзләренә колак салдым. Гаяз бу минутта уразаның зарарлары турында сөйли: диннең, Алланың юк нәрсә икәнлеге, аларның табигатьнең тирән серләренә төшенә алмаган вәхши халык хыялында туып үскән һәм изүчеләр сыйныфы тарафыннан көчләп дәвам иттерелгән әкият булуын аңлатырга тырыша, шуңа дәлилләр китерә. Китергән дәлилләре бик беркатлы гына булсалар да, берсе дә җилгә китми, бердән, аларның бик ачык аңлаешлы булуы, икенчедән, Гаязның үзенең шундый батыр фикерләрне кыю итеп, курыкмыйча әйтеп бирүе халыкка бик нык тәэсир итә иде.

– Үзегез уйлап карагыз инде, абзыйлар, – ди ул, – күктә дә юк, җирдә дә юк, уңда да юк, сулда да юк – бер җирдә дә юк. Муллалар үзләре шулай өйрәтә бит, без түгел. Беркемнән дә тумаган да, беркемне дә тудырмаган да… Шуны бар дип ышан, имеш. Аны изге санап, иман китер, имеш. Акыллы, аңлы кеше эшемени инде бу, иптәшләр?

Диннең тамырларын ачу ягыннан караганда бик көчсез дәлил булсалар да, бу сүзләрнең батыр итеп әйтелү кадәресе халыкны җанландыра, кайберәүләр кәефләнеп көлеп җибәрәләр, күпләр җитди уйга чумалар, кайберәүләр, пулемёт ядрәсеннән качкан төсле иелеп, ишектән чыгып сызалар. Гаяз аның саен батырлана бара, тагын да кыюрак, тагын да кызыграк дәвам итә:

– Ярый. Алла булсын да ди. Шундый изге ди ул, шундый рәхимле дә ди ул. Алай булса, тәкъдирне кая куябыз? Дөньяда Алла кушмаган эш юк икән, тәкъдирдән узып булмый икән, ул вакытта гөнаһлы кешеләр каян килеп чыга? Аның бит гөнаһ эшләве дә тәкъдирдә язылган. Ничек итеп, тәкъдирдән узып, саваплы эш эшләсен? Берәү, тәкъдирнең алдан язып куюы буенча, кяфер булып туган икән, ул инде ничек итеп, тәкъдирдән узып, мөселман булсын? Алланың үзе кушканга күрә кяфер булган бит ул. Шул ук Алла, шул ук бәндәсен кяфер булып яратылганы өчен тәмугта яндырачак. Йә, шул изге зат эше буламыни? Берәү карак икән, үзе теләп карак түгел – тәкъдирдә язылганга күрә карак. Берәү эчкече икән, үзе теләп эчкече түгел – тәкъдирдә язылганга күрә эчкече. Мин менә алласыз икән, үзем теләп түгел – Алла кушканга күрә алласыз. Шулай булып чыга бит, иптәшләр, ә? Димәк, Алла үзе гөнаһ эшләргә язган, үзе шул ук кешеләрне гөнаһ эшләгән өчен утта яндырырга җыена. Йә, шул изге зат эшемени?..

Зал кинәт дулкынланды. Кемнәрнеңдер кычкырып көлүләре, кемнәрнеңдер ашыга-ашыга чыгып сызулары арасыннан аерылып, кара сакаллы, киң битле, таза гәүдәле берәү алга атлады. Ярым елап чыккан ямьсез нечкә тавыш белән кычкыра-кычкыра атлады ул:

– Бу ни эш бу, җәмәгать! Ничек итеп түзеп утырмак кирәк! Изге гарәфә кичәсендә шул молокосостан газиз Аллабызны мыскыл иттереп утырабыз. Ничек безне җир йотмый, җәмәгать!..

Бу кеше Таквә Сәхәүнең олы улы Шәфыйк иде. Ул, бакалея һәм галантерея товарлары белән сәүдә итеп, атналар буена чит авыл базарларыннан кайтмый йөргәнгә, без аны моңа кадәр сирәк күрә идек. Бүген, гаеткә каршы төндә өендә кунып, беренче тапкыр буларак безнең кичәгә килгән булган икән. Аның күтәрелүе залның тынычлыгын шактый югалтты. Кемнәрдер шундый ук ямьсез тавыш белән аның сүзләрен куәтләп кычкыра башладылар. Кемнәрдер аңа каршы күтәрелделәр. Гаяз үз тавышын ишеттерә алмый башлады. Искәндәр барлык көченә кыңгырау шалтыратса да, көчәя барган шау-шуны җиңә алмый иде. Имәлинең көчле тавышы ярдәмгә килде. Ул ут кебек кабынып сикереп торды да залны тутырган тәртипсез гауганы кисеп кычкырып җибәрде:

– Җитәрегез!

Кинәт тынып калган зал өстендә Имәли Гаязның сүзләрен кабатлады:

– Алла кушмаган эш булмас, җәмәгать, тәкъдирдә язылмаган булса, сезне берәү дә Алласыз итә алмас. Курыккан кешеләр тәкъдир кушуы буенча чыгып китсеннәр.

Халык тынды. Тик һаман да берәм-берәм генә чыгып китүчеләр бетмәгән иде дә, ярсып күтәрелгән Шәфыйк тынычланырга теләми иде.

– Дин юлында шәһит китәсем килә минем, җәмәгать! Күңелем күтәрә алмый минем ул көфер сүзләрне, җир йотар, җәмәгать! Әйдәгез… – Ул, талпынып-талпынып, трибунага омтыла иде. Ләкин аны җибәрмәделәр.

Ә Имәли һаман ярсыды:

– Тәкъдир кушуы буенча эчкәнсең, Шәфыйк, атаң кушуы буенча монда килеп тавыш чыгарасың, безнең кушу белән чыгып кит!

– Шәһит китәсем килә минем, җәмәгать, теләсәгез нихәтле дөмегеп утырыгыз, Ходай каршында үзегез җавап бирерсез, ә мин шәһит китәм! – Ул бөтен көче белән омтылып ычкынды һәм, кулларын болгый-болгый, трибуна янына ташланды. Сәхнә өстенә үрмәли башлаган җиреннән аны Низамый килеп тотты, гадәтенчә ясалма тыныч тавыш белән ярсыган исерекне кире кайтарды:

– Шәфыйк абзый, маташма, ярамый, әйдә әле.

Шәфыйк, башыннан сыйпалган бала төсле, Низамыйга буйсынды. Түбән караган хәлдә, бер сүз дәшмичә кире борылды. Низамый аны, киң аркасыннан сөя-сөя, ишектән чыгарып җибәрде дә яңадан алгы сафка килеп утырды. Мәсхәрәле елмаю белән Гаязга карап алды. Аның ул карашы миңа «Менә шулай эшлиләр аны, көч менә миндә» дигән сыман аңлашылды.

Шәфыйк чыгып китүгә, зал иркен тын алып, кәефләнеп көлде. Аннан соң әүвәлге тынычлык урнашты. Гаяз тагын дәвам итте. Ул үзе белгән кадәр диннең тамырларына керде, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләрендә әйтелгән наданлыклардан көлде, андагы каршылыкларны табып, ачып салды. Җир шарының кайдан килеп чыгуына тукталды. Яшен нидән килүен, яңгыр кайдан явуын, җир йоту ни дигән сүз булуын да читтә калдырмады. Аның шактый озынга сузылган докладын ялыкмыйча тыңладылар. Сүз азагын Гаяз артельгә китереп терәде. Яхшы тормышка чыгу өчен Ленин тарафыннан күрсәтелгән юлларны аңлатып, инде безнең авылда аңа төшенүчеләр барлыгын, аларның быел көздән бергә оешып эшли башларга ниятләре барлыгын әйтте. Ярлыларны, урта хәллеләрне шуларга кушылырга чакырып сүзен бетерде.

Залны күтәргән кул чабулар басылгач, җыелыш председателе Искәндәр озакламый спектакль башланачагын, хәзергә берничә минутка Имәлигә сүз бирелүен әйтте. Имәлигә сүз бирелүен ишетү белән, Низамый кычкырып көлеп урыныннан торды да халыкка карап кычкырып җибәрде:

– Хатын-кызлар, тизрәк чыгып калыгыз, Имәли сүз алды! – диде.

Бөтен зал шаулап көлеп җибәрде, һәм чынлап ук хатын-кызлар арасыннан кайберәүләр кузгалыша башладылар. Ул арада трибунага чыгып баскан Имәлинең гадәттән тыш кызарып бүртенгән йөзен күргәч, йөрәгем шаулап киткән сыман тоелды. Имәли менә-менә бер әшәке сүз белән кычкырыр да бөтен җыелышның ямен җибәрер кебек тоелды. Ләкин, бәхеткә каршы, Имәли үзен бөтенләй көтелмәгәнчә тотты.

– Кузгалмагыз, күгәрченкәйләрем, кузгалмагыз! – диде ул. – Бүген миннән дә тәмле телле кеше юк.

Кузгала башлаган хатын-кызлар, кәефле елмаешып, урыннарына утырдылар. Зал Имәлине үз итеп кычкырып көлде. Тик моңарчы елмаеп утырган Низамый гына, бу хәлне күргәч, шашкан төсле авызын ачып катып калды.

– Әйе, иптәшләр, – дип дәвам итте Имәли, – мин бүген тәмле телле. Сәбәп: бүген сез миңа барыгыз да, Низамый, сине әйтмим, сөекле булып күренәсез. Мин хәзер дөньяда яхшы кешеләрнең күплегенә ышандым. Күзем ачылды минем. Менә моны хәзер Имәли шатырдатып укый белә (ул кесәсеннән газета чыгарып селкеде). Менә моның аркылы дөньяның бөтен серләрен, бөтен яшерен җирләрен күреп була. Моның аркылы Таквә Сәхәүнең Күчәрбайга түләми калдырган червонецларының кайда яшерелгәнлеген дә, Шәфыйк йөрәгеннән Совет хөкүмәтенә каршы төзәлгән агулы укны да, мулла йөрәгеннән патша йөрәгенә сузылган әшәке җепне дә күреп була. Әйе-әйе, Имәли хәзер җиде кат җир астын да, җиде кат күк өстен дә күрә белә. Ә сез беләсезме, мин сукыр идем бит. Кайда нәрсә барын белмичә, капшанып эзли идем бит. Бәләкәйдән тормышның ачысын-төчесен татыдым, уникегә хәтле ыштан кими үскәнемне һәркайсыгыз белә. Кемнәргә генә эшләмәдем, кемнәр генә кыйнамады мине! Малай чакта, көтү көткәндә, кем иренмәсә, шул тотып кыйнады. Байда торган чакта, менә шушы Низамыйның әтисе тотып кыйнады. Солдатка баргач, офицерлар тотып кыйнады… Дөньяның якты җире юк иде минем өчен. Уйлый идем уйлавын, бу дөньяның безнең өчен дә якты җире бардыр дип уйлый идем. Шуның өчен дә шул, большевикларның беренче сүзләрен ишетү белән, мин аны тапкан төсле булдым. Ул якты җир шушында, үзебездә икән. Тик аңа ирешү өчен, ут аша үтәргә икән. Ут эченә ташландым. Пешерде. Бик каты пешерде. Менә монда пешкән эзе бар (ул уң як ботына сугып алды), менә монда да бар (сул як беләгенә сугып алды), менә монда да бар (сул аягын күтәреп, үкчәсенә сугып алды) – алар барысы да менә монда сакланалар (уң кулының бармакларын киереп аерып, йөрәгенә басты). Җиңеп чыктык. Перекоп утын кисеп чыккач, монда кайттым. Берзаман яңадан дөнья караңгы сыман тоелды. Менә ничә ел Совет хөкүмәтенә үпкәләп йөрдем, юләр. Үзем яклыйм, үзем үпкәлим: ул Таквә Сәхәүләрне яклый кебек. Ул безнең ишеләрне кайгыртмый кебек. Төрле укымышлы бай малайлары, мулла малайлары аны бөтенләй үз кулларына алып бетерәләр кебек. Ниләр генә кайнамый иде минем йөрәктә! Кем белән уртаклаша идем? Юк иде бит. Шакылдавыгым гына иде бит минем сердәшем. Йөрәгемдәге серләрне шакылдавыгым белән генә җырлап йөри идем бит. Сез аны аңламый идегез. Йоклый идегез сез рәхәтләнеп. Ә мин йокламыйм. Караңгыда эшләнә торган шомлы серләрне мин генә күрәм. Күз алдыгызга китереп карагыз сез менә шуны: караңгы төн. Тышта – урамда – берәү дә юк. Бөтен авыл йокыда. Таквә Сәхәүләр тәрәзәсендә генә ут бар. Әкрен генә якын барам. Пәрдә ярыгыннан гына карап торам. Шәфыйк, атна буена сәүдәдә йөреп, файда итеп кайткан да эчәләр. Җырлыйлар. Әйттерәләр. Ата – улны, ана кызны белми – кочакланышалар, үбешәләр. Карап торам-торам да, йөрәгемә чыдый алмагач, ачу белән тәрәзә төпләрендә шакылдыйм. Алар мине эчәргә сорый дип аңлыйлар – берсе, стакан белән аракы тотып, урамга чыга, «Мә, Имәли, кәефләнеп җибәр» ди. Мине тынычландырмакчылар, имеш. Юк. Мин аларныкын эчмим. Юк, мин алардан аракы сорамыйм. Эчсәм, хәләл аракы эчәм мин. Тынычлыкларын бозасым килеп кенә аларның тәрәзә төпләрендә шомлы тавыш чыгарам. Шуннан соң минем шакылдавыгым беразга күтәренке көй уйный. Низамыйлар урамына килеп чыккач, тагын йөрәгем сыкрый башлый. Тагын шул хәл: бөтен урам йоклый, Низамыйларның бакчага күмелгән тәрәзәләрендә генә ут ялтырый. Анда да барам. Төшерелгән пәрдәләр арасында минем күз сыярлык кына ярык табыла. Аларда каладан, Низамыйның абзыйсы яныннан килгән кунаклар була. Эчәләр. Белеп торам, безнең кооператив акчасын эчәләр. Тагын йөрәгем түзми. Тагын ачу белән шакылдатып китәм. Низамый минем бу гадәтемне яратмый, шулай бит, Низамый (ул, алгы сафта кашларын җимереп утыручы Низамыйга карап, шундый сорау бирә. Низамый эндәшми, көчәнеп елмая)? Син яратмаганга күрә мин шулай эшлим, – дип куя Имәли һәм, аның белән озак мавыкмыйча, яңадан үзенә кайта. – Эчмәгән чакларында да тынгы бирмим мин аларга. Була шундый төннәр. Караңгы. Җил. Давыл. Кое сиртмәләреннән асылган арканнар ямьсез тавыш чыгарып сызгыралар. Мин әкрен генә шакылдыйм. Авыл тынычлап йоклый. Таквә Сәхәүләр дә йоклыйлар. Шундый вакытта исемә төшә минем: «Мин соң шул Таквә Сәхәүләрне тынычлап йоклатыр өчен сугышып йөрдеммени?» – дим. Тагын йөрәгем кузгала. Әкрен генә тәрәзә төбенә киләм. Өй эчендәге тынлыкны бераз тыңлап торам да кинәт бөтен көчемә шакылдата башлыйм. Аннан соң Таквә Сәхәүнең куркып уянуын, «Колһуалла» укып әйләнеп ятуын күз алдыма китереп көләм. Бераз йөрәгем басылып кала… Менә шулай тилереп йөри идем бит мин. Хәзер менә дөньяны тагын икенче төрлерәк күрә башладым инде. Хәзер надан үткәргән гомеремне жәлләп кенә җаным әрни…

Имәли үзенең тиз арада укырга өйрәнүе турында кабатлады. Безгә рәхмәт укыды. Совет властеның авылда хезмәт ияләре кулына бирелгән власть икәнлеген, безнең авылда исә аның күбрәге Низамыйлар, Таквә Сәхәүләр кулына эләккәнлеген һәм хәзерге көндә аны чын-чынлап ярлылар, урта хәллеләр кулына кайтару өчен көрәш башланганлыгын кат-кат әйтте. Ярлыларны активлашырга, курыкмыйча сүзләрен сөйләргә чакырды. Бу урында Күчәрбай вакыйгасын атап телгә алды (күптән түгел генә Күчәрбай өчен шактый зур бер яңалык булып алды. Шуңа күрә Имәлинең ул вакыйга турында сөйләгән җирен кыскартмыйк).

– Менә Күчәрбай әкәмәтен генә алып карыйк, – диде Имәли, трибуна өстенә ташлаган газетаны кулына алып, вакыйганың ничек булуын сөйли башлады: – Менә бу егетләр миңа укырга өйрәнергә приказ бирделәр. Күчәрбайны да өйрәтергә куштылар. Риза булдым (залда җиңелчә генә көлүләр ишетелде). Көлке түгел. Приказ булгач, үтәргә кирәк. Тотындым Күчәрбайны өйрәтергә. Өстерим дә китерәм тегене Ильясларга, мәгез, мин әйтәм, ите сезгә, сөяге миңа. Йә Ильяс өйрәтә, йә Гаяз, йә бүтән берсе туры килә. Өйрәтәбез бит Күчәрбайны. Аны өйрәтә-өйрәтә, үзем дә өйрәнеп киттем. Хәрефкә хәрефне ялгый белә генә башлаган идек, егетләребез безне өйрәтеп тә тормыйлар. Газета тоттыралар да җибәрәләр: мәгез, имеш, үзегез өйрәнегез. Икәүләп газета сукалый башладык бит… Беркөнне шулай, ай яктысы белән таң яктысы бергә кушылган вакытта, бәбкә үләне өстенә сузылышып ятканбыз да газетаны сукалыйбыз. Эрерәк хәрефләрен укып килә торгач, берзаман «Батрак хакын талаган кулак» дигән статьяга күз төште. «Күчәрбай, – мин әйтәм, – монда синең кебек берәү турында сүз бара бугай», – дим. Башта бер кат сукалап чыктык. Күңелгә ятышлы хәбәргә охшый бу. Тагын бер тапкыр укып чыктык – прәме Күчәрбайның үзе турында язган кебек. Исеме генә башка. Менә мин сезгә ул хәбәрне укып күрсәтим (ул, газетаны актарып, үзенә кирәк җирен бик тиз эзләп тапты). «Батрак хакын талаган кулак» дигән… Ибрай авылында, дигән, Сәлимгәрәй Сәхипгәрәев дигән кулакта, дигән, Кинҗәморза исемле ятим башкорт малае, дигән, батрак булып, дигән, биш ел буенча договорсыз эшләп килгән, дигән. Бу хәлне, дигән, волость батраклар комитеты сизеп алып, Сәлимгәрәй кулакны судка бирде, дигән. Совет суды бу эшне тикшереп, дигән, Сәлимгәрәй кулакны Кинҗәморзага киемнәр алып бирергә һәм 320 сум акча түләргә мәҗбүр итте, дигән.

Аерата бер тынлыкка чумып тыңлаган зал, хәбәр укылып беткәч, җиңел сулап куйды. Имәли, газетаны өстәл өстенә ыргытып, сүзендә дәвам итте:

– Киттек, мин әйттем, Күчәрбай, волостька – батраклар комитетына барабыз. Таквә Сәхәүне судка бирәбез. Син дә бит аңарда ни гомердән бирле договорсыз – тамак хакына эшләп йөрисең. Күчәрбай карыша бит шул вакытта: кәрәкмәй, ди, юкка тавыш сыгарып йөрмәем, ди. Юләр, мин әйтәм, аз алйот булып йөрдеңмени? Чак ризаландырдым бит. Үз хакын сорарга курка. Хәзер инде Күчәрбайның эше судта. Батрачком әйтә, Күчәрбайга бик күп тия, ди. Берсүзсез алып бирәбез, ди. Советның безнең файдага чыгарган законнарын үз күзебез белән укып кайттык…

Берничә минутка гына дип сүз алган Имәлине, шулкадәр күп сөйләвенә карамастан, зал тулы халык кыймылдамыйча тыңлады.

– Советны кулак кулына бирмик, кооперативны үз кулыбызга алыйк, яшәсен совет власте, яшәсен коммунистлар партиясе, яшәсен Третий Интернационал! – дип сүзен бетерүгә, Имәли дәртле алкышлар астында трибунадан озатылды.

– Ун минутка тәнәфес. Аннан соң спектакль башлана. Яңа көчләр катнашы белән «Галиябану» уйнала.

XVII

Спектакль башланырга биш минут вакыт калганда, көтелмәгән бер бәла килеп чыкты.

Кичәбезнең сөйләүләр өлеше бетеп, тәнәфес игълан иткән вакытта, безнең күңелләр артык күтәренке иде. Пәрдә төшерелеп, сәхнә артында калгач, без Гаяз белән яхшы тойгыларыбызны уртаклашып алдык.

– Йә, Ильяс, синең кәефләр ничек, эшләр бара бит?! – диде Гаяз.

– Көтелгәннән дә артыграк, – дидем мин.

– Тик Имәли генә бераз арттырыбрак җибәрде. Бу чаклы масса алдында ул кадәр ачылу кирәкмәс иде, ә?

– Беркатлырак шул ул, аны аңа аңлатырга кирәк булыр.

– Зарар юк, гомумән алганда, безнең файдага. Тик менә Артыкбикә килмичә начар итте.

– Әйе шул, ул да килгән булса, дөньябызның төгәлләнмәгән җире калмый иде. Бик күңелсез булды аның килмәве.

Чынлап та, Артыкбикәнең юклыгы тагын да яхшырак тойгылардан мәхрүм итә иде безне.

Ул арада безнең яныбызга гримланган артистларыбыз җыела башлады. Аларны күрүгә, Гаязның да төп эше исенә төште: ул ашыга-ашыга Хәлил булып киенергә, гримланырга тотынды. Минем яныма Маһибикә килде. Өстенә биле бөрелеп тегелгән киң чуар күлмәк кигән, башына зур яшел яулык ябынган, япь-яшь битенә калын- калын сызыклар сызган, янәсе, карт хатын булган…

– Ильяс абый, гримым әйбәтме? – дип сорады ул миннән.

Зур кара күзләрен тутырып ачып, күзләремә карады да, елмаеп, башын түбән иде. Карчыклардан бигрәк бите-башы балчыкка каткан балаларга охшый иде ул.

– Юк, Маһибикә, болай ярамый, – дидем мин, – кил, үзем төзәтим, – дидем. Грим өстәле янына алып килеп, карт хатынга охшатырга тотындым. Чем-кара сызыкларны кызгылт буяу белән күләгәләп, җыерчыкка охшата төштем. Күзләренә тарткан сөрмәсен бетердем. – Болай да синең күзләрең тарантас тәгәрмәче хәтле, – дип көлдем, – карчыкларның күзләре алай булмый. – Ул минем төзәтүемә, битләреннән сыйпавыма иркәләнеп, риза булып торды.

Аны рәтләп бетәргә өлгермәдем, Зоя килеп бүлдерде:

– Ильяс, кара әле, минем гримым ярарлыкмы?

Зояга борылып карау белән, каушап кычкырып җибәрдем:

– Юк-юк, һич ярамый. Бу мөмкин түгел!

Ул Галиябануны – авыл кызын – революциягә кадәр булган татар авылы кызын уйный. Үзе, ярты күкрәген ялангач калдырып, зур ачык якалы ак кофта кигән. Бөдрәләндереп кабарткан сары чәчләре өстенә кечкенә калфак кадаган булган. Җитмәсә, тездән генә итеп тегелгән зәңгәр юбкасы астыннан тыгыз ефәк оеклар ялтырый. Аягында – биек үкчәле туфли.

– Юк-юк, Зоя, хәзер киемнәреңне алыштыр. Син авыл кызын – крестьян кызын уйныйсың. Сиңа әзерләгән киемнәр бар бит.

Зоя минем сүзләремә аз гына да илтифат итмәгән кыяфәт белән көлде һәм, кирәксез кыланышлар белән боргалана-боргалана:

– Ә миңа шушылай килешә, – диде.

– Һичшиксез алыштырырга кирәк, тиз бул. Башларга вакыт җитте, – дидем.

– Мин алыштырмыйм.

– Алыштыр!

Ахрысы, катырак кычкырып җибәргәнмендер, яныбызга ашыга-ашыга Гаяз килеп җитте. Ул Хәлил булып киенеп, бизәнеп өлгергән иде инде.

– Нәрсә бар, нинди кычкырыш? – диде ул.

– Менә Галиябануның киемнәрен кара әле, нинди чибәр! – дидем мин, Зояны күрсәттем.

– А-а!.. Һич ярамый, – диде Гаяз. – Нинди рольдә уйнаганыңны белмисеңмени син, Зоя? Алыштыр, тиз бул!

Зоя һаман киреләнде:

– Миңа шушылай килешә.

Гаяз кыза төште:

– Сиңа килешүдә түгел эш. Авыл кызы булып киен. Тиз бул! Вакыт бетте бит.

– Юк, мин шушылай уйныйм.

– Бу нинди капризлану? – диде Гаяз, тавышын күтәреп. – Бүгенгә генә ташлап тор, ичмасам, шул мещанкалыгыңны!

– Алайса, мещанка булмаган кызларыгызны табыгыз, – диде дә Зоя борылды да китте.

Без, Гаяз белән икәүләп, аның артыннан ташландык. Икебез ике иңбашыннан тотып туктаттык.

– Бу ни эшләвең, Зоя? Әзерләнгән спектакльне җимермәкче буласыңмы?

– Мещанка булмаган кызларыгыз уйнасын, – диде Зоя, башындагы калфагын алып ыргытты. – Мин кайтып китәм.

– Комсомолка икәнлегеңне оныттыңмыни?

– Комсомолка булса, мин сездән мыскыл ителер өчен комсомолка түгел. Комсомолка булмасам да, бик исем китми. Комсомолкаларыгыз уйнар.

– Мәҗбүр итәрбез без сине! – диде Гаяз.

Зоя, мәсхәрәле елмаю белән безгә карап, «Рәхмәт» диде дә киенү бүлмәсенә чыкты.

Гаяз белән күзгә-күз карашып, аптырашта калдык.

– Нишлибез?

– Бернишләр хәл юк, хатын-кызлар җитмәве үтерә. Болай да бит карчык ролендә малай кеше уйный.

– Әйе, бернишләр хәл юк, Ильяс, риза булырга туры килә. Уйнасын шул киемендә. Соңыннан кирәген бирербез кабахәтнең.

Икәүләп Зоя кергән бүлмәгә ташландык. Ишек бикле иде.

– Зоя, ач әле.

Эчтән җавап булмады. Йомшаграк тавыш белән дәшеп карадык. Җавап булмады. Залда халык, пәрдәнең тизрәк ачылуын сорап, кул чаба башлады.

– Зоя, ач, анда безнең әйберләребез бар! – дип өзгәләндек без.

Ишек ачылды. Үзенең көн дә кия торган гади киемнәрен киенеп, Зоя килеп чыкты. Безгә эндәшмичә, сәхнәдән чыгуга табан атлый башлады.

– Тукта, Зоя, үзең теләгән киемнәрдән уйнарсың, спектаклебезне генә харап итмә.

Зоя, безгә эндәшмичә, сикереп сәхнәдән төште дә, ашыга-ашыга атлап, мәктәптән үк чыгып китте.

Нишләргә белмичә, тирән аптырашта калдык. Залда кул чабулар, аяк дөбердәтүләр көчәйгәннән-көчәя бара иде.

– Әллә Галиябану ролендә үзең уйныйсыңмы, Ильяс? – диде Гаяз. – Төскә-биткә артык ямьсез түгелсең, грим белән рәтләп булыр, бәлки.

Гаязның бу сорауны куюы миңа кызганыч тоелды. Ике елдан артыкка сузылган иптәшлек гомеремдә аның бу кадәрле таянычсыз хәлдә калуын беренче күрүем иде.

– Син, Гаяз, юләрләнәсең булса кирәк, миннән Галиябануны уйнату адәм көлдерү бит.

Гаязның бу фикергә кушылмыйча чарасы юк иде.

– Ичмаса, Артыкбикәсе дә килмәде, шайтан! – дип куйды өзгәләнеп.

– Болай булгач, аның килмәве хәерлегә булды инде, – дидем мин, – мондый хурлыкка калуыбызны аңа күрсәтү тагын да начаррак булыр иде.

– Бәлкем, ул безне мондый әшәке хәлдән коткарган булыр иде.

Без тагын нәрсә әйтергә белми сүзсез калдык. Котчыккыч хурлыклы аптыраш иде бу. Ул минутта Гаязның йөзенә чыккан өметсезлек, таянычсызлыкка карап елыйсым килә иде минем. Тик Гаяздагы бу ямьсез чырай озакка бармады. Ул каты итеп тешен кысты, кашларын җимерде дә, уң кулын каты йодрыклап, һавага кизәнеп куйды.

– Ярый! – диде. Тавышы нык, ышанычлы иде. – Булмаса булмас, «Галиябану» ны калдырабыз, концерт бүлеген башлыйбыз. Бар, син чыгып халыкка аңлат, мин монда, гримнарымны сөртеп, Зоя турында берәр нәрсә яза торыйм. Концерт бүлегендә үзем чыгып сөйләрмен. «Галиябану» ны ни өчен куймавыбызның сәбәбен әйтми тор. Бәгъзе бер сәбәпләр аркасында гына дип әйтерсең. Концертта аңлатырбыз без аны, бар, тынычландыр, син тынычландыра беләсең…

Мин пәрдә алдына чыгып басуга, кул чабу, аяк тыпырдату, сызгыру тавышлары басылды. Иң алдагы сафта утырган Низамыйның миңа карап мыскыллы елмаюы мине эсселе-суыклы итеп җибәрде. Коточкыч җинаять күрдем мин аның йөзендә. Ләкин түзүдән башка чара юк иде. Никадәр авыр булса да, сабырлыкны югалтмыйча, халыкны тынычландыру кирәк иде. Әйтәсе сүземне тиз генә күңелемнән барлап чыктым.

Минем нәрсә әйтүемне тирән тынычлык белән көтүче халык өстенә карап, «Иптәшләр!» диюемә, урам як ишек ачылып китте. Миңа таныш булмаган берничә башкорт кызы күренде. Күңелем нәрсәдер сизенде. Әйтәсе сүземне әйтмичә, күземне шул кызлар арасына юнәлттем. Ят кызлар арасында аерылып Артыкбикә күренде. Шулкадәр җиңел булып китте миңа, әйтә алмый торган авыр сүзләр башымнан бөтенләй чыгып киттеләр. Аз гына да уйлап тормыйча, кичәбезгә күрше авылдан килгән кунаклар турында хәбәр бирдем.

– Иптәшләр, көткән кунакларыбыз килде. Алгы сафтан урын әзерләгез!

Үземне-үзем белешмичә, сәхнәдән сикереп төштем дә Артыкбикәгә каршы йөгердем. Артыкбикә белән бергә алты-җиде башкорт кызы һәм биш-алтылап мәктәп малайлары килгән иде.

– Соңгарак калдык, Ильяс иптәш, ачуланмыйсызмы? – диде Артыкбикә.

– Бик вакытлы, бик вакытлы, әйдәгез.

Мин аларны йөгертә-йөгертә алгы сафка уздырдым. Алгы сафта Низамыйдан башкалар урыннарын бушатканнар иде. Ләкин ике кунакка урын җитми калды.

– Низамый, кунакларга урын кирәк, – дидем мин.

Низамый сүзсез кузгалды. Аның урынына кечкенә башкорт малаен утырттым да урын җитми калган кунакларның соңгысы булган Артыкбикәне сәхнәгә алып кердем.

– Гаяз кайда?

– Кием бүлмәсендә, – диделәр.

Гаяз сул кулының бармакларын чәч араларына тыгып, кашларын җимереп язып утыра иде. Без кергәч тә күтәрелеп карамады ул.

– Гаяз, кунак килде, кузгал! – дип кычкырып җибәрдем.

Гаяз кинәт безгә борылды. Артыкбикәне күрү белән сикереп торды. Исәнлек-саулык сорашып тормастан, Артыкбикәнең иңбашларына килеп тотынды:

– Иделбаева, әйтегез, «Галиябану» да уйнаганыгыз бармы сезнең?

Артыкбикә тыныч кына елмаеп куйды:

– Техникумда чакта мин аның героинясы идем.

Гаяз да, мин дә шатлыктан шашкан тавыш белән кычкырып җибәрдек:

– Шулаймы?

Үз-үзебезне онытып, икебез берьюлы кочаклап алдык без аны.

– Димәк, безне бу хурлыклы хәлдән котылдырдыгыз?

– Ни булды сезгә? – диде Артыкбикә. Бернәрсә аңламаган кара күзләре белән бер – миңа, бер Гаязга карап сорау бирде. – Ни булды сезгә? Бернәрсә дә аңламыйм.

Эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлаттык. Шул ук минутта мин, яңадан пәрдә алдына чыгып, спектакльнең биш минуттан башланачагы, Галиябану ролендә яңа артистка уйнаячагы турында хәбәр бирдем. Көчле алкышлар мәктәпне күтәрә яздылар.

…Артыкбикә беренче җыры белән үк залны үзенә каратты. Андый көчле җырны, андый йөрәк җырын гомеремдә беренче тапкыр ишеткәнмендер. Шулкадәр дәртләнеп, шулкадәр бирелеп җырлый иде Артыкбикә, әйтерсең лә ул чын-чынлап Галиябану кичергәннәрне үз йөрәгендә кичерә. Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген онытасың. Йөрәгең, үзеңә дә сиздермәстән, аның йөрәге белән кушыла. Ул куанганда куанасы, ул көлгәндә көләсе килә. Ул боекканда боегасы, ул елаганда, аның белән бергә елыйсы килә. Бер күтәрелеп, бер төшеп сулый торган калку күкрәгеннән агып чыккан үтә саф тавышның кеше тавышы булуына ышанасы килми. Анда гади кешегә аңлашылмый торган ниндидер сер яшерелгәндер сыман тоела…

Бүгенге кичәнең җитәкчесе – үзенә күрә режиссёры булуым мине беразга айнытты. Бу сихерле музыка әсирлегеннән йөрәгемне тартып алып, үзен үзе оныткан залга карадым. Залдагылар чын-чыннан үзләрен үзләре онытканнар иде. Бик күпләрнең кыяфәтләре миңа көлке тоелды. Кем нинди хәлдә булса, гипноз белән йоклатылган шикелле, шул хәлендә катып калган. Күпләрнең аскы иякләрен дә ябып тотарлык ихтыярлары калмыйча, авызлары ачылган, күпләр, муеннарын тота алмыйча, көлке кыяфәтләргә кереп, башларын кыегайтканнар, һәрберсе үзенә бер төргә ия булган күзләр, барлык көчләренә киерелеп ачылып, сәхнәгә текәлгәннәр… Бөтен зал шулай катып калган.

Бу тиңе булмаган йөрәк көче алдында үзен үзе югалтмаган бер генә кеше күрдем мин – ул Низамый иде. Аның аптырашта калган ачулы күзләре ниндидер авыр сорауга җавап эзлиләр. Ләкин мондый минутта кем аңа җавап бирсен? Аның барлыгын белүче дә юк… Ул, залда урнашкан йөрәк тынлыгын җимерергә теләмәгән сыман, әкрен генә урыныннан кузгалды. Кепкасын кулына тоткан килеш, аяк очларына гына басып, ишеккә таба атлады. Аның чыгып китүен миннән башка берәү дә күрмәде, сизмәде дә. Мин, үземне зур көрәштә җиңеп чыгучы батыр кебек хис итеп, залдан күзләремне алдым. Йөрәгем яңадан Артыкбикә йөрәге белән тоташты.

Низамыйның чыгып китүе бер дә юкка гына булмаган, күрәсең. Аның нәтиҗәсе соңрак беленде. Шул ук спектакльдә безне программабызда күрелмәгән яңа бер күңелсезлек көтә иде.

XVIII

Спектаклебез җимерелде дип торганда Артыкбикәнең килеп чыгуы, капризланып чыгып киткән Зояга караганда тиңләштермәслек дәрәҗәдә яхшы уйнавы, яхшы җырлавы безне чиктән тыш бәхетле итте. Әйтеп аңлатырга мөмкин булмаган дәрәҗәдә көчле алкышлар, көчле «ура» тавышлары астында беренче пәрдә төшерелгәч, без – сәхнә тирәсендәгеләр – барыбыз да Артыкбикә янына җыелыштык. Ничек итеп котларга, нинди сүзләр белән тәбрикләргә белми идек без аны.

– Хәйранга калдырдыгыз сез безне, иптәш Иделбаева, – дидем мин. – Беләсезме, сезнең җырыгызны ишеткәч, табигатьнең нечкә серләренә төшенә алмаган вәхши шикелле булдым мин. Сездәге ул акыл ирешә алмаслык дәрәҗәдәге көчле музыкага табынырга әзер мин. Кайдан алдыгыз сез ул матур тавышны? Кайдан килде сезгә ул кадәр моң?

Артыкбикә сөйкемле итеп елмайды:

– Мин сезгә хәйран калам: кайдан алдыгыз сез ул тәмле телне, кайдан килде сезгә ул кадәр комплиментлар?

– Сез, сез тудырдыгыз миндә аларны!

Артыкбикә кычкырып көлеп җибәрде:

– Сезгә җавап таба алмассың, сез шундый…

Аны бүлдерделәр. Сәхнәгә керә торган ишектән бер башкорт кызы дәште:

– Артыкбикә апай, сык әле.

– Әү, Алмабикә! Миңа чыгарга ярамый, акыллым, кер үзең.

Өстенә яшел бизәкле ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән, башына кызыл яулык бәйләгән кыз – Алмабикә – кыю адымнар белән сәхнәгә менде.

– Артыкбикә апай, һине Күсәрбай агаең көтә, сыкмайһыңмы?

Артыкбикәнең йөзендә көчле шатлык уты кабынды.

– Күчәрбай агаем?.. – дип кычкырып җибәрде ул. – Ул мондамы? Алып керегез аны.

Мин, аптырап, Артыкбикәгә сорау бирдем:

– Күчәрбайны беләсезмени сез?

– Бердәнбер абыем ул минем, – диде Артыкбикә, ни эшләгәнен белми, мине кочаклап алды. – Сигез абыемнан үлмичә калган бердәнбер абыем ул минем!

– Хәзер алып керәм мин аны, – дидем мин, машина җитезлеге белән залга атылып төштем.

Бу минутта минем хәтеремә Күчәрбайның ниндидер югалган иркәсе турында сөйләгән сүзләре килде. Менә кем икән аның югалган иркәсе! Артыкбикәнең безнең авылда менә кемне күрәсе булган икән!

Күчәрбайны Кинҗә авылыннан килгән кунаклар уратып алган иде. Алар, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, Артыкбикәнең Кинҗә авылында эшләгән эшләре турында сөйлиләр. Күчәрбай, аларга ни дип җавап бирергә белмичә, аптырашлы елмаю белән кызарып тик тора.

– Әйдә, Күчәрбай, – дидем мин, сул як җиңеннән тотып, аны үзем белән өстерәдем.

Күчәрбай җәза астына алып барылган кеше төсле тартылды: «Оялам, Ильяс, куй бүгенгә, оялам», – ди иде ул. Мин аның ай-ваена карамадым, җилтерәтеп сәхнәгә алып мендем. Безне Артыкбикә белән Гаяз берьюлы каршы алдылар.

– Күсәрбай агаем, һинме был?! – диде Артыкбикә.

Күчәрбай «мин» дияргә өлгермәде, Артыкбикә аның киң күкрәгенә капланды. Абыйсы аны сөеп чәчләреннән, иңбашларыннан сыпыра башлады.

– Артыкбикә иркәм, һин югалмадыңмыни? – диде ул. Аның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырадылар.

– Югалманым, агаем, комсомолдар мине бүре аудыннан һуырып алдылар.

Ага белән сеңел арасында булган бу гаҗәп очрашу каршында без Гаяз белән, күзгә-күз карашып, ни әйтергә белми телсез калдык. Икенче пәрдәне ачарга вакыт җиткән иде. Тагын минем режиссёрлыгым ярдәмгә килде. Ага белән сеңел йөрәгендә туган нечкә хисләрне тупас рәвештә җимермәс өчен, Күчәрбайга шаяртып сүз кушкан булдым:

– Ай-һай, Күчәрбай, кайчаннан бирле бергә йөрибез, шушындый оста җырлый белә торган сеңлең барлыгын әйткәнең дә юк.

Бу сүздән алар икесе дә айныдылар. Артыкбикәнең әүвәлге шаян чырае кайтты. Абзыйсы өчен үзе җавап бирде:

– Минем барлыгымны үзе дә белмәгән бит ул, шулай бит, агаем?

– Шулай шул, – диде Күчәрбай. – Мин һине дөнья йөзендә юкка һанап йөренем.

– А, Иделбаева югаламы соң, аны югалтырга ярыймы соң! – дидем мин. – Яшәргә кирәк бит аңа, җырларга кирәк, Галиябануны уйнарга кирәк.

Артыкбикә сискәнеп китте. Җәһәт кенә миңа борылды.

– Безгә пәрдәне ачарга вакыт җитәдер бит?

Аңа җавап урынына залдан, пәрдә ачылуны күптән көткәнлекләрен белдереп, кул чаптылар.

– Хуш хәзергә, агаем, бар, син безнең уйнаганны карай тор, безгә башларга вакыт.

– Ерла, иркәм, ерла, мин һине тыңлаем, – диде Күчәрбай, әкрен генә атлап, сәхнәдән төшеп китте…

XIX

Икенче пәрдә беренчесенә караганда да җанлырак дәвам итте. Күңелем һаман күтәрелгәннән-күтәрелә бара, рәхәттән-рәхәт тойгылар астында әле сәхнәне, әле залны күзәтә идем мин. Тик уенның иң матур җиренә җиткәндә генә, Низамыйның баягы хәрәкәтен искә төшерергә туры килде.

Зал тулы халык, үзләренең кайда утырганнарын онытып, сәхнәгә йотылганнар. Зал шулчаклы кеше белән тыгызланган булуга карамастан, тын алган тавыш та чыкмый. Бу кадәрле тынлык, уйламаганнан гына, ишек янында ишетелгән тупас тавышлар тарафыннан җимерелде. Күзләрем яшен җитезлеге белән ишеккә төбәлде. Һава бозылмасын өчен тутырып ачылган ишектән ап-ак чалмалар, зур-зур сакаллар күренде. Кулындагы юан таягы белән идәнне тукылдата-тукылдата, зур чалмалы башын суфиларча түбән иеп, иң алдан Таквә Сәхәү килеп керде һәм, башын югары күтәреп, киң җилән җиңен җилфердәтә-җилфердәтә кычкырып җибәрде:

– Бу нинди ходайсызлык бу! Мондый изге таңда нинди бер бетмәс улау бу?! Гаеткә барыр вакыт җиткән, мөселманнар!

Таквә Сәхәү артында мулла һәм аның белән бергә берничә мәчет карты күренде. Алар бөтенесе дә беравыздан кычкыра башлаганга, берсенең дә сүзләре аңлашылмас булды. Дөньяларын онытып спектакль караган кешеләр бу көтелмәгән тавыштан сискәнеп уянган сыман сикерешеп тордылар. Кемдер тынгысыз картларга каршы кычкыра башлады. Тавыш аның саен көчәйде, сәхнәдә уен өзелде. Пәрдәне вакытсыз төшерергә мәҗбүр булдык.

Мин, халыкны тынычландырырга теләп, пәрдә алдына чыгып бастым. Зал бераз тынычлана башлагандай булган иде, Таквә Сәхәү төркеме яңадан куертып җибәрде. Минем «Иптәшләр!» дип кычкыруым үз янымнан ары китә алмады. Ул арада Таквә Сәхәү, юан таягын күтәреп, минем өстемә килә башлады, «Котыртма, иблис!» дип каргана-каргана килә иде ул. Мин инде, нишләргә белмичә, аның таягыннан куркып, чигенергә уйлаган идем, Имәли ярдәмгә килде. Ул халык арасыннан атылып чыкты да озын кулы белән Таквә Сәхәүнең иңбашыннан каптырып тотып алды.

– Кулың озаймасын, Таквә шайтан, алайга китсә, бездә куллар күбрәк булыр!

Сәхәү, авыр чалмалы башын түбәннән әйләндереп, артына борылды. Нидер әйтергә теләп авызы ачылган иде дә, Имәлигә каршы тел күтәрергә батырлыгы җитмәде булса кирәк, әйтә алмады. Шунда да ачуын йотып кала алмады, Имәли янында торган Күчәрбайны күреп, аның өстенә җикерде:

– Син нишләп йөрисең монда, алйот! Елан башкорт, кач, күземә күренмә!

– Син үзең кара елан! – диде Күчәрбай, курыкмыйча Сәхәүнең усал күзләренә карады.

Аның бу кыюлыгы Таквә Сәхәүнең ачуын чиктән ашырды. Таквә, бер сүз дәшмәстән, юан таягын югары күтәреп, Күчәрбайның башына сукты. Күчәрбайның йөзе кара-кучкылланып кызарды, күзләрендә очкыннар күренде. Ул, коточкыч көчле кыяфәт алып, ике кулын да йодрыклаган килеш, баеның алдына ук килде һәм күз иярмәслек җитезлек белән Таквәнең ияк астына сугып җибәрде. Таквә кинәт аяксызланды. Тавышсыз-нисез чигенеп барып, эскәмияләр өстенә ауды. Юан таягы, эскәмияләргә бәрелә-бәрелә, шалтырап идәнгә төште. Күчәрбайның маңгае, Таквә Сәхәүнең авызы каный иде. Бу кара төркемгә ияреп яңадан спектаклебезгә килгән Шәфыйк, «Әтине харап итте, бетле башкорт!» дип, Күчәрбай өстенә очына башлаган иде, Күчәрбай шундый ук сәләтлек белән анысын да бәреп екты. Зал эчендәге шау-шуның, әдәпсез сүгешүләрнең чиге юк иде. Артыкбикә белән килгән кунаклар, куркышып, сәхнә алдына өелештеләр. Әле күптән түгел генә рәхәтләнеп спектакль карап утырган хатын-кызлар ашыга-ашыга ишектән чыга башладылар.

Чиктән ашкан тәртипсез шау-шуны басуда тагын Имәлинең көчле тавышы ярдәмгә килде. Ул Күчәрбайны, сугышмаска өндәп, бер читкә җибәрде дә үзе минем яныма сикереп менде.

– Җәмәгать! Муллага сүз бирелә! – диде ул. Залны ярып үткән бу көчле тавыш ялкын өстенә сибелгән су кебек тәэсир итте. Тавыш пыскып-басылып калды.

– Йә, мулла, – диде Имәли, – әйтәсе сүзең булса әйт тә чык. Монда килеп бутап, адәм сугыштырып йөрмә.

Тик ул вакытта залда мулла юк иде инде. Аның урынына зур ак сакаллы бер карт сүз алды:

– Җәмәгать! Гает җиткән вакытта, авылыбыздан фирештә качырып, шайтан уены уйнап утыру килешми. Шул яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымын тыңлап, гаеттән каласыз бит, мөселманнар, таралырга кирәк.

– Кыйнап чыгарырга кирәк аларны, – дип кычкырды Шәфыйк.

Ул арада шактый тынычланып өлгергән халыкның яңадан тавыш чыгартасы килмәде. Бары да беравыздан Шәфыйкка кадалдылар.

– Кычкырма, сугыш чукмары!

Күмәк авыздан каты итеп әйтелгән бу әмер Шәфыйкны куркытты, ахрысы, әле һаман ыңгыраша-ыңгыраша эскәмияләр өстендә яткан әтисен култыклап алды да, артына борылып, сәхнәгә йодрык күрсәтә-күрсәтә чыгып китте.

Шау-шу басылгач, мин сүз алдым:

– Иптәшләр, чыгып китәргә теләгән кешеләр булса, чыгып китсеннәр, ә без карыйсы килгәннәр өчен спектакльне дәвам иттерәбез.

– Чыгасы кешеләр чыгып бетте инде, ачыгыз пәрдәгезне, – диде берәү.

«Бу нинди күңелгә якын таныш тавыш?» – дип, аңа карадым. Ул Тешсез Ибрай иде.

Кара төркем белән килгән картларның иң азаккысы чыгып киткәч, зал тәмам тынычланды. Тик әле күптән түгел генә тыгызлап тутырылган эскәмияләрнең шактый күп өлеше бушаган иде инде. Тәрәзәдән төшкән таң яктысы белән бездә янган ут яктысы аралаша башлаганда, пәрдә яңадан ачылды. Артистларыбыз һәммәсе дә, дәртләрен сүрелдермичә, үз рольләрен әүвәлгечә яхшы башкардылар. Артыкбикәнең моңлы җырлары астында зал яңадан үзен үзе онытты.

Ул көнне таң без көткәнгә караганда тизрәк атты. Артыкбикә, «Галиябану» ның соңгы җырларын:

 
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходаем насыйп итмәде, –
 

сүзләрен җырлап, залда калганнарның күңелләрен тутырганда, кояш чыгып килә иде инде.

Спектакльдән соң булган концерт бүлегенең программасына кергән бөтен номерларны да башкарырга өлгермәдек без. Гаяз белән мин берәр декламация сөйләдек. Яңа секретаребыз Искәндәр кыңгыраулы гармунын уйнатты, берничә егет чыгып биеде, Артыкбикә белән килгән башкорт кызларыннан Алмабикә җырлады – концертыбыз шуның белән бетте. Иң соңыннан үз көчебез белән көлке калыпка салып язылган «Комсомол гаете» н күмәкләп укыдык та урамга чыктык. Йөзебез ачык, күңелебез күтәренке иде. Безгә гаеттән кайтып килүче картлар очрады. Имамга оеган кебек итеп, бөкреләрен ныграк чыгарганнар, кулларын җиң очларына тыкканнар иде алар. Белмим, безнең җиңел хәрәкәтләребез, урам яңгыратып көлүләребез аларга бертөрле дә тәэсир итмәдеме, әллә сер бирәселәре килмәдеме, күтәрелеп тә карамадылар; без дә, аларны бөтенләй күрмәгән чырай күрсәтеп, үз юлыбызда булдык.

Актык чиккә кадәр безнең белән мәктәптә булып, гаеткә бармый калган Ибрай мине, Гаязны, Имәлине, Күчәрбайны, Искәндәрне, Артыкбикәне һәм Артыкбикә белән Кинҗә авылыннан килгән башка кунакларны җыеп үзенә алып китте. Кичәбездә катнашкан мәктәп кызлары һәм башка яшьләр шаулаша-шаулаша үз йортларына таралдылар.

Маһибикә дә һаман безнең белән иде әле. Безнең белән бергә Ибрайларга да барасы килә иде бугай аның. Ләкин Ибрайның аны күрмәмешкә салышып үтүе аңа бу теләгенә ирешергә мөмкинлек бирмәде. Шуннан соң ул безнең белән бик матурлап саубуллашты һәм берни булмаган төсле көләч чырай белән барыбызны да үзләренә чакырды:

– Ильяс абый, бүген кич шушы компания белән безгә чәй эчәргә килсәгез, бик әйбәт булыр иде.

Мин турыдан-туры үземә карата куелган бу сорауга ни дип җавап бирергә белмичә аптырап калдым. Моннан соң Низамыйларга бару ихтималым юклыгы күңелемә бик нык беркетелгән булса да, Маһибикәнең чакыруын кискен төстә кире кагарга батырлыгым җитмәде. Ни өчендер ул миңа бик юаш, бик кызганыч булып күренде. Ул кызга карата йөрәгемдә ниндидер якынлык сизә идем мин. Бүгенге кичәдә дә аның актыккы минутка кадәр безнең белән булуы мине тагын да йомшарта төшкәндәй булды. Яныбызда Артыкбикә булуга карамастан, йөрәгемдә алган урынын бирмәскә азаплана иде ул бәләкәй кыз… Мин, шул тойгы астында икеләнеп, арттарак калдым, башкалар, Маһибикәнең чакыруын ишетмәгәнгә салышып, алга киттеләр.

– Ильяс абый? – диде Маһибикә, «җавап көтәм» дигән тон белән дәште.

– Хәзергә әйтә алмыйм, Маһибикә, башкалар ни әйтер, хушыгыз хәзергә.

– Мин сезне көтәм, Ильяс абый.

– Хушыгыз хәзергә, – дидем мин, башка бер сүз дә әйтмичә, Гаязлар, Артыкбикәләр артыннан йөгердем.

Ибрай безне туп-туры яшелчә бакчасына алып керде. Башкаларда кыярның әле һаман да өлгереп җитмәгәнлеген исебезгә төшерә-төшерә, безне кыяр белән сыйлый башлады. Чыннан да, Ибрайның өйдән үк үстереп чыгарган кыярлары күптән өлгергәннәр иде инде. Ул аларны берничә мәртәбә Базарлыга алып барып, кыйбат хак белән сатып та кайтты. Ибрай, бакчасына кергән саен, аны сөйләмичә калмый. Сугышта йөргән чагында Украина авылларында күргәннәрен хәтерләп ала да, әйләндереп китереп, һаман бер нәрсәгә тери:

– Көч юк. Ялгыз гына көч җитми. Артель булып эшләү кирәк ул безнең ише ярлы-ябагайга, – ди. – Булсын иде әле шундый махсус парниклар, махсус йортлар, булсын иде шунда кирәк кадәр ат, кирәк кадәр кеше, бөтен волостеңны туйдырырлык кыяр өлгертер идек без, – дип сөйләп китә.

Безнең өчен аның сүзләре яңа түгел иде инде. Шуңа күрә дә ул аларны бүген Артыкбикәләргә сөйләде. Тик аңа сөйләгәндә дә һаман безгә төртеп-төртеп ала иде ул:

– Менә бу егетләрдә инде ул хикмәт, алар белән бергә башлаган эшебез барып чыкса, быел көздән бер бәләкәй генә артель төзеп җибәрә алырбыз дип торабыз. Менә Күчәрбай да хәзер дөньяның серенә төшенә башлады… – Бу урында Ибрай, Күчәрбайга карап, кинәт тукталып калды. Күчәрбай, тирән хәсрәткә төшкән кеше төсле башын иеп, телсез калган иде. – Ни булды сиңа, Күчәрбай?

Күчәрбай эндәшмәде.

Ибрай сүзләре белән мавыгып киткән Артыкбикә йөгереп абзыйсы каршына килде.

– Башың авыртамы синең, агаем?

Күчәрбай башын күтәрмичә генә җавап бирде:

– Миңа бу авылдан китәргә кирәк булыр, иркәм. Моннан ары теге картка кайтып кереп булмас.

Артыкбикә шаярып көлде, абыйсының иягеннән тотып, башын күтәртте:

– Кайгырма, агаем, хәзерге заманда ир кеше түгел, кыз балалар да югалмый.

– Һи-и… – дип сузды Ибрай. – Тапкансың кайгырыр нәрсә, үземдә торырсың. Артель төзегәнче рәтләп торырбыз, эш табылыр.

– Бер дә булмаса, минем ак өйдә торырсың, – дип өстәде Имәли. – Сыярбыз. Курыкма, торыр җир тар булса да, күңел киң бездә. Аның өстәвенә тегене дә исеңнән чыгарма. Син бит хәзер миннән бай. Таквәдән аз дигәндә өч йөзне алып бирәләр сиңа. Ат алып торып, өйләнеп җибәрсәң…

Күчәрбай бераз ачыла төште, тик һаман да шикле уйлар борчыды, күрәсең, курыкканрак тавыш белән әйтеп куйды:

– Сәхәү карт хәзер мине үзе судка бирер, мин бит аның үзен дә, улын да кыйнадым.

– Уйлап та карама, энем, – диде Имәли. – Син бик егетләрчә эшләдең. Шунда ук мактамакчы идем үзеңне, арттырып җибәрә башларсың дип курыктым. Батрак беләгендә нинди көч барлыгын эшләп кенә күрсәтеп булмый андый кешегә, ә хәзер күрде ул аны. Ул сине судка бирә алмас. Ә менә син аны бир. Әнә ул синең маңгаеңдагы яра Таквә өчен кыйбаткарак төшәр. Әйе-әйе, аны болай гына калдырырга ярамый. Шулай бит, егетләр? – Имәли безгә борылды. – Шулай бит?

– Әлбәттә, ярамый, – диде Гаяз.

Мин дә аларга кушылдым:

– Обязательно судка бирергә кирәк. Ул бит миңа да кизәнде.

– Мин булмасам, тәгәрәтеп тә төшергән булыр иде әле үзеңне, – дип куйды Имәли…

Ул арада Ибрайның беседкасы алдындагы чирәмгә чәй урыны әзерләнеп өлгергән иде инде. Хуҗа безне утырышырга чакырды. Ибрай – тормыш ярлылыгын тел байлыгы белән яшерә белә торган кеше.

– Алты пар чынаягыбыз бар, кунаклар, – диде ул. – Гаеп итмәгез инде. Аның да икесе кешенеке, өчесе күршенеке дигәндәй, өч пары гына үземнеке. Такта чәем, якты чыраем дигәндәй, бездә әллә ни байлар сые да булмас. Җиңгәгез тары коймагын оста пешерә пешерүен, әйдә, рәхим итегез.

Аның тел сыен арттырырга Имәли дә ярдәм итте:

– Монавындай хәтфә кебек чирәмгә ятып чәй эчүе үзе ни тора, дурак, – диде ул. – Валлаһи, Низамыйларның хәтфә паласына бирмим мин аны. – Ул чирәм өстенә җәелгән зур кызыл ашъяулык янына кырын төште.

Без дә, ашъяулык тирәсен әйләндереп, чирәм өстенә утырыштык. Ашъяулык читеннән ерагаймас өчен, шактый тыгыз утырырга туры килде.

Ибрайның хатыны Бәдерниса – өстенә аклы күлмәк кигән, эре сөякле, таза беләкле хатын – зур табаны ике як читеннән чүпрәк белән тотып, коймак чыгарды. Без кыстатмадык, шактый биек итеп өелгән коймак чүмәләсен сүтә башладык. Кыюлыгы җитми торган кунак малайларга, кунак кызларга Ибрай үзе алып бирде. Коймак өеме никадәр генә биек булмасын, шулкадәр кешегә озакка түзмәде, тиз биреште. Таба, яңадан өйгә кереп, тулып чыкты. Чәчрәп-чәчрәп кайный торган чиста самовар килде. Аның да гайрәте тиз алынып, яңадан өйгә кереп чыкты. Төрлесе төрле пардан җыелган чынаяклар кызу эшкә тотындылар. Артык кызык сүзләр, телгә алып әйтерлек хәрәкәтләр булмаса да, күңелле, җанлы мәҗлес иде ул.

XX

Гаяз белән минем тарафтан гает көненә карата билгеләнгән план буенча, спектакль һәм концерт программасын үтәп чыгып, иртәнге чәйне эчкәннән соң, без урманга чыгарга, Агыйдел өстенә ишелә язып күтәрелгән серле таулар өстенә менәргә, күңелләргә шом салып тора торган тәкәббер яр ягасыннан торып, Агыйдел агышын күзәтергә тиеш идек. Планыбызны табын алдында ачып салдык. Һәркем яхшы дип тапты. Тик Ибрай белән Имәли безнең белән бергәләп үзләре дә урманга чыгуны килештермәгәнлекләрен әйттеләр.

– Андый эшләрдә дә сезнең кебек яшьләргә ияреп булмас шул инде, – диделәр алар. – Безгә төнге нигъмәтләрегез дә җитте. Азрак черем итеп алырга кирәк булыр.

Күчәрбай да алар белән калмакчы иде дә, олылар кабул күрмәделәр. Дусларча гына ачуланып, әрләп ташладылар үзен:

– Син – егет кеше, нигә сиңа безнең белән күгәреп ятарга? Шушындый батыр егетләр, шушындый матур кызлар үзеңне чакырып торганда йоклап ятсаң, оятыңа көч килер. Калышмаска кирәк сиңа алардан, күтәрелергә кирәк. Тауга күтәрелергә кирәк.

Безнең чакыруыбыз өстенә абзый кешеләр дә шулай өндәгәч, Күчәрбай каршы тора алмады. Безнең белән китәргә риза булды.

Киттек. Авылны чыккан вакытта безгә тагын берничә егет килеп кушылды. Алар бүген төнне безнең белән бергә үткәреп, безнең белән бергә гаеттән калган егетләр иде.

Өзлексез үзенә чакырып торган мәһабәт тауның сокландыргыч серле түбәсе читтән караганда бик якын сыман тоелса да, аның өстенә менү алай җиңел булмады. Дөрес, текә тауга күтәрелүнең авырлыгы башта бик нык сизелмәде сизелүен, Агыйдел тугаендагы әрәмәлекне уйнап кына уздык. Әйтерлек биек булмаса да, шактый текә торган тугай тавын күтәрелгәндә, кызлар арасында кычкыру тавышлары ишетелгәли башлады:

– Туктагыз, мин менә алмаем!

– Әбәү, менәү гөлҗимеш сыбыгы шәльяулыгымдың сасагыннан һөйрәй.

– Атаем, елан бар!

Билгеле, бу кычкырулар кызларга хас булган иркәләнү генә иде. Алар бернинди куркыныч каршында да чигенмәслек кыюлар, нинди авырлыкка килеп терәлгәндә дә күңелсезләнмәслек дәрәҗәдә шатлар. «Менә алмаем, менә алмаем» дигән булып, бер-берсенә асылынышалар, берәрсе ялгыш егылса яки, ышанычсыз ташка басып, шактый күтәрелгәч кире шуып китсә, урман яңгыратып көләләр, «елан бар» дигән булып, Күчәрбайга якынаялар, Күчәрбайның көчле кулларына асылынып, җиңел генә күтәрелмәкче булалар иде.

Күчәрбай авылны чыгып тугайлыкка керү белән ачылып китте. Үзенең туган авылыннан килгән башкорт кызлары белән шаян сүзләр сөйләшә башлады. Яшь малайлар төсле җиңеләйде. Хәтта без сыйган сукмакка да сыймый башлады ул. Юлсыз җирдән бару, шомырт, балан куаклары, гөлҗимеш чыбыкларыннан үрелеп үскән шырлыкларны ертып юл салу аның өчен кызыграк иде. Тугай тавын күтәрелгәндә, ул тагын да кыюлана төште. Менә алмый азапланган булып маташучы кызларның әле берсен, әле икенчесен кулларыннан җитәкләп, билләреннән кысып алып менә башлады. Көчле беләккә тагылырга теләүчеләр бик күбәеп киткәч, Күчәрбай яңа алым белән эш итте: беләкләрен тотынырга җайлап бөкләде дә:

– Килегез, кызлар, барыгызны берьюлы алып менәм! – дип кычкырды.

Кызлар, бөтенесе бергә җыелып, аның ике як беләгенә асылдылар. Батыр егет, сабан сөйрәгән үгез шикелле, алты-җиде кызны сөйрәп, текә тауга менеп китте. Кызлардан көлеп, аларны мыскыл итеп яннан йөгерүче малайлар иярә алмый башладылар. Тугайны яңгыраткан кошлар концертын шаян кычкырыш, шат көлеш тавышлары күмде.

Билгеле, Гаяз белән мин дә бу күңелле компаниядә суфи булып кына бармадык. Хәтта, төптәнрәк караганда, бүгенге сәяхәтебезнең җанлылыгы, күңеллелеге безгә бәйләнгән иде. Безнең бер генә сүз әйтеп куюыбыз башкаларга бик озак көләргә һәм алардан бик күп яңа сүзләр әйттерергә җитә; без башлап җибәргән кечкенә хәрәкәт, башкалар тарафыннан эләктереп алынып, шул ук секундта әллә ничаклы яңа хәрәкәтләр, яңа кыланышлар тудыра иде. Тик безнең күңелләр күбрәк Артыкбикәдә булды. Авылдан чыгып киткәннән бирле бер генә минутка да аңардан аерылмадык. Бөтен кызык сүзләребез аның кәефе өчен генә телебезгә килә, җитез хәрәкәтләребез аның йогынтысы астында гына сокланырлык булып чыга иде. Ләкин Артыкбикәнең башка кызлар шикелле сынатасы килмәде. Тугай тавын күтәрелә башлагач та, җитез яшь малайлардан калышмады. Аз гына иркәләнсә иде ул шунда, юри генә менә алмаган булып азапланса иде, без аны җитәкләп кенә түгел, күтәреп алып менәргә әзер идек.

Тугай тавы озакка бармады. Уен-көлке, шау-шу белән аның өстенә менеп җитүебезне сизми дә калдык. Хәзер инде безнең алдыбызда тугайдагы кебек шырлык түгел, бәлки аргы чите кара урманга барып тоташкан тигез болын иде. Кәрешкә, мәтрүшкә, кәккүк чәчәкләре, мәче койрыгы, эремчек үләннәре, ромашкалар, зәңгәр кыңгыраулар белән чуарланган, әле чабылып өлгермәгән болынның хуш исле җиләс һавасына туйганчы иркәләндек. Кулларыбызны югары күтәреп, күкрәкләребезне киереп, тутырып-тутырып суладык. Үләне арасына ятып җиләген ашадык. Дөнья киңәйде. Артта – тугайда утырган авылыбыз кечкенә булып калды. Авылыбызны яртылай әйләндереп алган Агыйдел озынайды, борылмалары ешайды. Агыйдел буена утырган авыллар да күбәйделәр. Артыкбикә белән Күчәрбайны үстергән Кинҗә авылы якынайды. Бөтен тойгыларыбыз үстеләр: күкрәкләребез иркен сулый, тавышыбыз иркен булып чыга, колакларыбыз иркен ишетә, аяк-кулларыбыз иркен хәрәкәтләнә, күзләребез иркен күрә…

Урман авызына кергәч, безнең тәннәребез тагын да яңа тойгылар белән чолганды. Берсеннән-берсе уздырышып үскән имән, юкә, өрәңге, элмә агачларының яңа гына юындырылган яшь гөлләр төсле саф, иркә яфраклары безне салкынча урман һавасы белән коендырдылар. Урман, үз кунакларын сәламләп каршы алган төсле, һәрбер сүзебезгә, һәрбер кычкыруыбызга, һәрбер көлүебезгә җавап бирә иде. Без, аның җавабы белән кызыксынып, күбрәк кычкыра, күбрәк көлә башладык.

Күчәрбай биредә үзен тагын да иркенрәк хис итте. Ул, урман арасына кереп, озак-озак югалып тора, урман эчләп алга китә дә, агачлар арасына яшеренеп, ябалак тавышы чыгара. Без аны чын ябалактан аера алмыйча, «шомлы» кошны эзләргә керешәбез һәм, көтмәгәндә Күчәрбай белән очрашып көлешәбез. Күчәрбай тагын югала. Кызлар аның артыннан калышмаска, аны югалтмаска тырышып карасалар да, булдыра алмыйлар. Күчәрбай, бер-ике агачны үтү белән, суга чумган балык төсле юкка чыга да куя. Төрле яктан дәшүләргә дә җавап бирми. Инде онытылып бетте дигәндә генә тагын бер яңа һөнәрен күрсәтеп, безне гаҗәпкә калдыра.

Аның бу гадәте берничә тапкыр кабатлангач, без аңа өйрәнеп киттек. Күчәрбай күздән югалды исә, тагын берәр яңа кош тавышы ишетергә әзерләнә идек без. Шуның тәэсире астында күз алдыбызда кычкырып утырган саескан тавышына да ышанмый башладык. «Күчәрбайдыр ла бу» дигән шик күзгә күренеп торган кошларга булган ышанычны да югалтты. Ләкин Күчәрбай ул гадәтен озак кабатламады. Тагын нинди хикмәт күрсәтер икән инде дип кызыксыну белән көткәндә, ул агачлар арасыннан бернисез үзе килеп чыкты. «Күчәрбайның һөнәре бетте» дип көлешә башладык. Тик Күчәрбай аңа әһәмият бирмәде. Бик кирәкле эш артыннан йөргән кеше тавышы белән:

– Кемдә пәке бар? – дип сорады.

– Гаязның бик әйбәт пәкесе бар, – дип җавап бирдем мин.

Гаяз үзенең ике якка ачыла торган сөяк саплы пәкесен, чалбар кесәсеннән чыгарып, Күчәрбайга сузды.

– Мә, только югалта күрмә, – диде ул. – Мин аны әтинең төсе итеп саклыйм.

– Минем кулга кергән әйбер югалмас, – диде Күчәрбай. Пәкене алып, яңадан агачлар арасына чумды.

– Ә сезнең әтиегез кайда соң, Гаяз? – дип сорады Артыкбикә.

Гаяз әтисенең Гражданнар сугышы чорында акларга каршы сугышта үлгәнлеген, әтисеннән калган бу пәкене аңа әнисе биреп сакларга кушканлыгын һәм үзенең кече яшьтән бирле аны югалтмыйча янында йөртүен сөйләп бирде.

– Ә менә мин биш ел эчендә унлап пәке югалтканмындыр, – дип куйдым мин.

Артыкбикә малайларның пәке яратуларыннан көлә башлады. Без, шаярып, аңа каршы төштек: кызларның әйбер ярату ягыннан караганда, малайлардан йомшаграк булуларын күрсәттек. Бу турыда башланган сүз озынга сузылмакчы иде, урман арасыннан моңаеп килгән курай тавышы бүлдерде. Барыбыз да кинәт тынып калдык.

Бер малай ашыгып кычкырып җибәрде:

– Күчәрбай агай уйный! Күчәрбай агай!..

– Менә нәрсәгә кирәк булган икән аңа пәке!

– Агаемның бу кадәр һөнәрләре барлыгын белми идем әле мин, – диде Артыкбикә.

– Искиткеч талантлы кеше ул, – диде Гаяз, – тик укымыйча, үстермичә әрәм итә.

Без артык сүз әйтә алмадык. Башта нинди көй уйнаганын да белдермичә, әкрен генә башлап киткән курай тавышы ярсып-ярсып «Ашказар» көен тарта башлады. Ул мәшһүр көйнең көче астында безнең телләребез генә түгел, аякларыбыз да тукталдылар. Ул музыка куе кара урман тынлыгында шундый табигый булып ишетелә, әйтерсең лә аны Күчәрбай уйнамый, урман үзе уйный. Әйтерсең лә урманның шушы мәһабәт тынлыгы белән бергә туган да өзлексез аның белән бергә яши. Ул бер генә ноктадан түгел, урманның бөтен җиреннән берьюлы ишетелә. Ара-тирә аңа бөтен агачлар кушылып елап җибәрәләр төсле. Андый чакларда ничектер тәннәр кызып китә. Ниндидер шомлы серләр аңлашылган төсле, бөтен тән буенча йөргән кан бөрчекләнә сыман…

Артыкбикәнең курай моңына кушылып җырлап җибәрүе ул тойгыларны тагын да көчәйтте:

 
Ай уймактай күек һызылып ага
Ашказаркай һуының агымы…
 

Бу тиңсез музыка астында мин үземнең бик кечкенә кеше булып калганлыгымны хис иттем. Күчәрбайның курай уйнавы, сеңлесе Артыкбикәнең аңа кушылып җырлавы – һәр икесе гади кешегә хас булган осталык булып кына түгел, әллә нинди, аларның үзләренә генә хас булган йөрәк сере булып тоелалар. Мин аларны аңлый алмый идем. Минем каршымда Артыкбикәнең көче аның саен үсә, аның йөзендәге, күзләрендәге, тавышындагы серләр аның саен тирәнәяләр сыман. Бу аңлашылмый торган көч үскән саен, аңардагы серләр тирәнәйгән саен, мин ул кыз каршында ихтыярымны югалта барам, югалта барам, югалта барам…

Бөтен акыл көчемне тартып алып, мине әллә кая – хыял дөньясына алып кереп киткән шул ук музыка яңадан акылыма кайтырга да ярдәм итте. «Ашказар» көе белән безне тәмам кузгалмас дәрәҗәгә китереп җиткергәч, курайчы гаҗәп бер осталык белән бию көенә күчте. Аңар кушылып җырлаучы Артыкбикә дә шундый ук җитезлек, шундый ук осталык белән курай артыннан борылыш ясады:

 
Кара бәрәс тиреһен
Кама булыр тиһеңме;
Һикереп төшеп биеһәң лә,
Язык булыр тиһеңме?
 

Онытылып утырган кызлар арасыннан Алмабикә кузгалып китте дә оетып-оетып бии башлады. Башкалар шаулатып кул чаптылар. Мин башымны күтәреп көлеп җибәрдем. Күчәрбай, шул ук бию көен уйный-уйный, яшеренгән җиреннән чыкты. Без, кычкырышып, аңа ташландык. Ул кураен, югары күтәреп, үзен кочаклаучылардан саклады.

– Күчәрбай агай, тагын, тагын тарт! – дип бәйләнделәр аңа кызлар.

– Бу һөнәрең белән монда, урман арасында әрәм булып йөрисең, Күчәрбай дус! – диде Гаяз.

– Агаем, мине дә өйрәтерсең бит? – диде Артыкбикә.

Күчәрбай, кемгә җавап бирергә белмичә баскан урынында елмаеп бераз торганнан соң, Гаязның пәкесен кайтарып бирде.

– Мә, Гаяз дус, пәкеңне. Миннән имин, инде үзең сакла, – диде ул. Һәм озак тукталып тормыйча, юлның сул ягыннан чыгып, тагын урман арасына керә башлады да үз артыннан безне дә чакырды: – Әйдәгез, һаман болай әзер юлдан гына барсак, без гомердә дә тау түбәсенә күтәрелә алмабыз, әйдәгез, үзебез юл салыйк.

Аның бу сүзләре безгә бик тирән мәгънәле хакыйкать булып ишетелделәр. Чыннан да, без әле һаман ике тау арасы буйлап салынган тигез, күләгәле юл белән, бернинди авырлык сизмичә, әкрен генә алга бара идек. Билгеле, бу юл әкренләп тауга күтәрелсә дә, аның без теләгән ноктага алып менү ихтималы юк иде. Андый тауларга менгәндә, һәркем үзенә юл сала. Безнең дә шул законга буйсынмый хәлебез булмады.

Куе урман белән капланган тауның текә җиренә юлсыз күтәрелә башлагач кына, без никадәр авыр юлга чыкканлыгыбызны аңладык. Өсте-өстенә авып җирне каплаган коры агачлар безнең аякларыбызны тырныйлар, тупас тау имәннәренең тырпаешып торган шыксыз ботаклары киемнәребездән тотып тарталар – бөтен көчләре белән безне алга җибәрмәскә тырышалар. Без тартыша-тартыша алга барабыз. Кайсыларыбыз ачулана, кайсыларыбыз көлә, кайсыларыбыз бер сүз дә дәшми. Кызлар арасында әледән-әле, котчыккыч хәл булган төсле, чарылдап кычкырып җибәрү тавышлары ишетелә. Без андый вакытларда тизрәк ярдәмгә ашыгабыз. Йә киемнәрен ерттырган булалар, йә яфрак астына күмелгән агачларның бер башына басып, икенче башын селкетәләр дә, аны елан дип белеп котлары оча, йә булмаса алдан баручы кешенең, үз артыннан баручылар белән исәпләшмичә, тотынган агачын кинәт ычкындырып җибәрүе сәбәпле, берәрсенең битенә сугылган булып чыга. Шулай азаплана-азаплана һаман алга барабыз, югарыга күтәреләбез. Монда инде без бер-беребездән шактый аерылдык. Күчәрбай, барыбызны да бик ерак артта калдырып, алдан китте. Ул үзенең кайда барганлыгын кычкырып кына белдерә иде безгә. Гаяз аңа иярә алмаса да, аннан калышмаска теләп, барлык көченә ашыга, ара-тирә бик нык алга китеп, безнең күздән югалып куйгалый. Артыкбикә никадәр җитез кыз булса да, бу урында Күчәрбай белән Гаяздан калышты. Бәлки, ул калышмаган да булыр иде, тик аңа күлмәге уңайсызлады. Имән ботаклары аның күлмәгенә бигрәк тә үч булып чыктылар. Аз гына саксызрак барсаң, минут эчендә өстең-башың ертылып бетәргә тиеш. Шуңа күрә дә Артыкбикәгә бик еш тукталырга, тупас рәвештә эләктереп алган каты ботакларны иркәләп кенә ычкындырып җибәрергә туры килә иде. Минем Гаяздан калышмаслык кына хәлем булса да ашыкмадым. Артыкбикәне узып китәсем килмәде. Аның артыннан баруым белән үземне бик бәхетле саный идем. Ул тукталган саен, мин дә аның белән тукталам. Аның эләккән җирләрен ычкындырышам. Аяк аслары бик чытырлы булган җирләрдә, ике як кабыргасыннан тотып, җиңелрәк котылырга ярдәм итәм, шулай без аның белән бергә барабыз. Тик мин аңа эндәшмим, ул миңа эндәшми. Әледән-әле Күчәрбай белән Гаязга үпкәли: «Кая шулкадәр чабасыз», – ди ул. Ә тегеләр, аның саен масаеп, тагын да кызурак баралар.

Ерып чыга алмаслык куе шырлык эчендә без Гаязны да, Күчәрбайны да куып җиттек. Аркылыга җәелеп үскән бер карама төбендә тукталып торалар иде алар. Алар тирәсендә куркынган саесканнар, өйләре янган кешеләр төсле нишләргә белмичә, бер агачтан икенче агачка сикеренәләр. Бик мөһим бер вакыйга бар сыман, берсен берсе тыңлап тормыйча чыкырдашалар, нәрсәгәдер көенәләр, пошыналар.

– Нигә тукталдыгыз, батырлар, буыннар йомшара башладымы әллә?

– Сезне көтәбез, – диде Гаяз. – Менә шул уңайдан саескан оясын да күрдек.

– Шундый адәм керә алмаслык чытырлык эченә кереп оялавын кара син аның! Кем эзләп килер дип курыккан була икән, кирәкле кишер яфрагы!

Бездән артта калганнар да килеп җитте. Саескан оясы янында тукталып, бераз ял итеп алдык. Шактый югары күтәрелергә өлгергән булсак та, без бу урыннан күп җир күрә алмадык: дүрт ягыбыздан да таулар, урманнар каплый иде безне.

Аз гына утыргач та, без үзебезнең шактый арыганлыгыбызны сиздек. Саесканнар юкка гына гауга ясап, хәсрәтләнеп чыкырдаштылар. Берәүдә дә аларның оясына керү өчен куе чытырлык белән тартышырлык дәрт күренмәде. Артык шаян сүзләр әйтеп, компанияне көлдерергә тырышучылар да сизелмәде, һәммәбез дә, Күчәрбайның «Зиләйлүк» көенә курай тартуын тыңлап, тын гына утырдык.

Бераз ял иткәннән соң, юлсыз җирләрдән текә тауга күтәрелүебезне дәвам иттерә башлагач, без арыганлыгыбызны тагын да ныграк хис иттек. Шыксыз имән ботаклары, аяк астында аркылы-торкылы яткан тупас чыбыклар тагын да тырышыбрак каршы торган төсле тоелдылар. Без менәсе түбә һаман да чиксез ерак сыман күренә иде. Мин үземдә мондый юлга чыкканлыгыбызга үкенү сизә башладым. Ничектер эш юктан эш ясап, мәгънәсез, максатсыз нужа чигеп йөрибез сыман тоелды. Шундый уйлар астында аякка эләккән чыбык-чабыкларга ачулана-ачулана алга барганда, миннән алда баручы бер малай аркылыга җәелеп үскән карама ботагын кинәт ычкындырып җибәрде дә бик каты итеп минем битемә суктырды. Болай да нервларым кузгалып бару өстенә җитә калды бу. Алга барудан бөтенләй гайрәтем чикте. Үзалдыма үзем сүгенеп куйдым: «Ниемә дип бу чаклы нужа күрә-күрә анда барабыз соң без?» – дидем. Бу сүзләрем гайрәт кертеп җибәрделәр. Иптәшләргә кычкырдым:

– Туктагыз әле, иптәшләр, бераз ял итик әле!

– Яңа гына ял иттек бит. Озакка сузмыйк инде, – дип җавап бирде Күчәрбай.

Гаяз аның фикерен куәтләп алып китте.

– Нигә тукталып торырга ди, тизрәк менеп җитик тә анда озаграк торырбыз, – диде ул.

– Туктагыз инде, миндә бер тәкъдим бар! – дидем мин.

Артыкбикә бу урында минем арттан килә иде, сүзсез тукталды. Башкалар да минем тирәгә тупландылар. Алдан баручы Күчәрбай белән Гаяз да кире борылды.

– Йә, нәрсә бар?

– Шуннан ары бармыйк инде, кайтыр якка табан борылыйк.

– Нигә? – дип аптырады Гаяз.

Башкалар да, күзләренә шундый ук сорау билгесе чыгарып, миңа карадылар. Мин үземне кинәт ялгыз хис иттем. Тик кайбер кызларның күзләрендә бераз шатлыклы елмаю чаткылары чагылганны сизгәч, батырлыгымны җыеп, фикеремне куәтләдем:

– Ул түбәгә менеп җитәргә бик ерак бит әле, туры гына менәргә булса икән, анда күтәрелеп җитү өчен, тагын ике тау аркылы чыгасы бар.

Гаяз минем тәкъдимне кабул итәргә якын да килмәде.

– Ярты юлны узгач, кире чигенмиләр, Ильяс, – диде ул. Башка бер сүз дә әйтмичә, алга атлый башлады һәм, шактый җир киткәч, артына әйләнеп карамыйча гына, безгә кычкырды: – Әйдәгез!

Иптәшләр һәммәсе дә берсүзсез аның артыннан ияргәч, мин дә ялгыз торып кала алмадым, алар артыннан кузгалдым. «Башкалар берсе дә арымады микәнни» дигән кызыксыну белән кемнең ничек баруын күзәтә башладым. Күчәрбай һаман да әүвәлгечә, куе урманны батырларча ерып, алдан баруында дәвам итә, Гаяз аның артыннан иярә… Күзләрем, Гаязга килеп җиткәч, бер кызык хәл күреп тукталдылар. Гаяз шома гына барган җиреннән кинәт бер читкә сикереп китте дә гаҗәпләнгән күзләре белән әле генә үзе баскан җиргә карап тора башлады. Озак та тормады, куллары белән кызу-кызу селтәнергә тотынды. Селтәнде-селтәнде дә үрсәләнеп маңгаен уа-уа, алга йөгерде. Аның артыннан баручылар да, шул тәңгәлгә җитү белән, утка барып кергән төсле чәбәләнәләр, селтәнәләр һәм кайсы битен, кайсы чәч төпләрен, кайсы беләкләрен уа-уа йөгерергә керешәләр. Ә кызлар берсе артыннан берсе коточкыч тавыш белән чәрелдәп кычкырып җибәрәләр. Бу урында Артыкбикә дә башкалардан аерыла алмады, хәвефле урынны читләтебрәк узарга теләп уңнанрак юл тотса да, тыныч кына үтеп китә алмады, ачы тавыш белән урманны ярып кычкырып җибәрде һәм, иелеп, тез астын ышкый-ышкый йөгерә башлады. Алар артыннан ук мин дә бу хәтәр урынга барып кердем. Анда шөпшә оясы булып чыкты. Гаяз тарафыннан оялары туздырылып ярсытылган шөпшәләр очраган бер кешегә рәхимсез уклары белән һөҗүм итәләр икән. Мине дә аямадылар, берьюлы башымны да, битемне дә, аякларымны да чага башладылар. Бу минутта читтән карап торучы булса, минем дә утка баскан шикелле сикергәләгәнемне, акылсыз кеше төсле кизәнүемне күреп көләр иде. Мин бөтен арыганлыкларымны, кире уйларымны онытып, җиңеләеп киттем. Шул кызулык белән тиз генә Артыкбикәнең артыннан җитеп, аны култыкладым. Сөйләшергә кызыклы тема булды: кемне ничә шөпшә чаккан, кай җирләрен чаккан, авыртуы ничек, фәлән… төгән… Китте сорашу, китте зарланышу, китте көлешү…

Агачлар сирәгәйде. Аяк астында да, аркылы-торкылы яткан агачлар бетеп, эре-эре ташлар килеп чыкты. Тагын берничә адым үтүгә, без бөтенләй ялангач түбә өстендә булдык.

– Менеп җиттек, – диде Күчәрбай.

Һәммәбез дә иркен тын алдык. Күкрәкләребезне җиңү шатлыгы дулкынландырды. Җиләс җиңел һаваны тутырып-тутырып суладык. Төрле якка борылып кычкырдык. Тирә-якта без торган түбәдән дә биегрәк түбә күренмәде, димәк, без чынлап ук тауның иң биек җиренә менеп җиткәнбез. Моннан инде дөнья чиксез киң булып күренә. Әллә кайлардагы исеме мәгълүм булмаган авыллар, чиксез озын булып борылып-борылып аккан Агыйделне аръяклап җәелгән киң-киң тугайларда тәңкә кебек чәчелеп яткан кечкенә-кечкенә күлләр, йомгак шикелле генә булып торган печән кибәннәре… бик күп, бик күп.

Күчәрбай, зур кызыл таш өстенә утырып, кураен тарта башлады. Бу юлы «Буранбай» белән башлады ул. Без һәммәбез дә аңа кушылып җырладык. Бу көйне уйнап беткәч, Күчәрбай тагын берничә озын көй уйнады да, гадәте буенча, кыска көйгә күчте. Без аның көендәге борылышка иярә алмыйча тукталып калдык. Тик Артыкбикә генә абзыйсыннан калышмады. Йөзенә чиксез күңелле чырай чыгарып, кашларын уйната-уйната, әле миңа, әле Гаязга карап такмаклый башлады:

 
Әй эт өрде, эт өрде,
Тышта берәү йөткерде;
Кодасаның юасаһы
Тамагымды бетерде…
 

Артыкбикә тарафыннан шаян кыланышлар белән җырланган бу туй җыры күптәннән бирле минем күңелне кытыклап йөргән мәсьәләне исемә төшерде. Күчәрбайның курай уйнап бетүен генә көтеп тордым да, вакытны уңайлы санап, шул мәсьәлә турында сүз ачтым.

– Күчәрбай, – дидем мин, – сеңлеңне ничек итеп югалтуың турында сөйләгәнең юк бит әле син безгә, – дидем.

Гаяз да, бу мәсьәләнең кузгалуын күптән көткән төсле, минем соравымны киңәйтебрәк, аны турыдан-туры Артыкбикәнең үзенә борды.

– Иделбаева, синең безгә теге кеше турында сөйләгәнең юк бит әле. Башка вакытта, дигән идең син, без көтәбез бит.

Артыкбикә безгә җавап бирмичә генә елмайды һәм шаян мимикалар белән башкорт халык җырларын җырлый башлады:

 
Шәльяулыгым сасагы
Өзелеп калды муелга;
Атаема әйтегез,
Бирмәй торһын бу елга…
 

Аңа башка кызлар да кушылып киттеләр.

Бу юлы курай үзе җырчылар артыннан иярде, без башланган җырны бүлдерергә батырчылык итә алмадык. Яңадан теге мәсьәлә турында сүз ачарга ирек бирмәде безгә Артыкбикә. Башлаган җыры бетәр-бетмәстән урыныннан торып йөгерде ул. Йөгерә башлау белән аның башыннан яшел тарагы төшеп калды. Без Гаяз белән икебез берьюлы аның тарагы өстенә ташландык. Тик Гаяз җитезрәк булды, миңа кадәр таракны эләктереп, үз башына кадады, мин тарак яткан урынны тырнап калдым… Йөгерешү, куышу, тауның төрле як читенә барып, еракта күренгән бөтен күренешләрне нечкәләп карап йөрү байтакка сузылды. Гаязның тәкъдиме буенча тауның Агыйдел ярына барып тоташкан ягына таба киттек. Астан торып караганда коточкыч биек булып күренгән яр тауның түбәсенә кадәр үк күтәрелмәгән булып чыкты. Ул тауның түбәсеннән шактый ерак икән һәм бик күп түбән икән. Яр буена килеп җиткәнче, без яңадан шактый куе агач араларыннан уздык. Юл түбәнгә таба булганлыктан, агач арасында бару үргә күтәрелгәндәге кебек үк авыр булмады… Күз алдыбызда ярылып-ярылып күтәрелгән кызыл ташлар пәйда булды. Ярның хуҗалары өчен көтелмәгән кунак булып чыкты, ахрысы, ташлар арасыннан күтәрелгән ике тилгән, безнең баш тәңгәлебездә уралып, шомлы тавышлар белән кычкырыша башладылар. Бу тилгәннәрне күргәч, кечкенә вакытта Агыйдел буенда бәбкә саклаган вакытлар искә төшеп китте. Шул чакларны сагынып, кычкырып җибәрдем:

 
Тилгән, тилгән,
Атаң-инәң үлгән;
Атаң сиңа ни әйткән,
Бәбкәләргә тимә, әйткән.
Көш-көшү-ү!
 

– Хәзер тилгәннәрнең чираты инде, – диде Гаяз. – Элек син алардан бәбкәләреңне саклаган булсаң, хәзер алар үз бәбкәләрен бездән сакласыннар.

Без, ташлар арасына кереп, биек, текә ярның читенә якынлаштык. Тилгәннәрдән башка һичкем килеп йөрмәгән тыныч ташлар арасында әллә нинди куркыныч серләр бар сыман тоела. Бу куркыныч ярның читенә тагын да якынрак барырга йөрәгебез җитмичә тукталдык. Тик Гаяз гына батыррак булып күренергә теләде. Ул, бездән шактый күп аерылып, ярның кырыена ук бара иде. Артыкбикә аның өчен тынычсызлана башлады.

– Гаяз, барма, кайт кире, егылырсың, – ди иде ул.

Гаяз аның саен киреләнеп, иң куркыныч җирләргә баруында дәвам иткәч, Артыкбикә тагын да ныграк борчылды. Елау катнаш ялыну тавышы белән Гаязны кире кайтырга өнди башлады:

– Гаяз, дим, борыл, җәберләмә безне!..

– Мин тилгән оясын туздырырга барам, – дип җавап бирде Гаяз.

– Барма, Гаяз, тарагымны китер, – диде Артыкбикә.

Артыкбикәнең Гаяз өчен бу кадәр хафалануы мине көнләштергәндәй итте. «Гаязда булган йөрәк миндә юкмыни», – дип уйлап алдым да Гаяз артыннан бара башладым.

– Хәзер мин аны борып алып чыгам, Иделбаева, тарагыңны да алып бирермен.

Көлеп торган Гаяз янына баргач, мин үзем дә кычкырып көлеп җибәрдем. Анда әле яр астына төшеп китәргә бик ерак икәнлеген күрдем мин.

– Һәй, кызлар, юкка куркасыз, килегез монда. Рәхәтләнеп йөгерешеп уйнарлык урын бар әле биредә.

Без ярга якынлашкан саен, тилгәннәр шомланыбрак кычкырышалар иде.

Кызлар, тынычланып, әкрен-әкрен генә безгә табан атладылар. Безнең янга килеп җиткәч, эшнең куркыныч түгеллеген аңлап, алар да көлеп җибәрделәр.

Артыкбикә, назланып, Гаязның җилкәсенә сугып куйды.

– Явыз, кеше куркытып йөргән була.

Гаязның моның белән генә чикләнәсе килмәде, чынлап ук батырлык күрсәтәсе килде, «Тилгән оясын туздырмыйча калмыйм мин» диде дә ул бөтенләй саксыз, кызу адымнар белән тагын дә читкәрәк бара башлады. Артыкбикәнең яңадан хафалануын күргәч, тагын да куркынычрак хәрәкәтләр ясарга тотынды. Иң читкә барып җитеп, ятып яр астына карау белән генә канәгатьләнмәде, бөтенләй ярдан аерылып һавага сузылган кызыл таш өстенә үрмәләде һәм коточкыч бушлык өстенә сузылган кыя өстенә басып сикергәли башлады. Ике тилгән аның өстенә куна язып калалар, куркынган тавышлары белән «корык, корык» дип, еш-еш кычкыралар иде.

– Әһә, – диде Гаяз, – мин аларның ояларына якынлаштым.

Кызларның куркышып кычкыруы, Артыкбикәнең чын күңелдән тиргәп-тиргәп кире кайтырга чакыруы аны тагын да тилертә төште. Ул куркынычлы кыяның киртләчләнеп торган кечкенә ботагына табан атлады. Башта бер аягы белән генә басып, аның ныклыгын сынады, аннан соң икенче аягын ала башлады. Бу куркынычлы хәрәкәтне күзәтеп, барыбыз да тынсыз калдык. Гаяз икенче аягын алып куярга өлгермәде, ул баскан кечкенә киртләч ярылып китте дә, Гаязыбыз, күз ачып йомган арада төпсез бушлыкка очып, күздән югалды. Аның артыннан, балалары-ниләре белән тузып, тилгән оясы төшеп китте. Нишләргә белми үрсәләнеп әйләнгән ике тилгән, йомылып, оялары артыннан түбәнгә ташландылар…

Бөтенебез бердән үзәк өзгеч тавыш чыгарып кычкырып җибәрдек. Мин һушсыз булып ава башлаган Артыкбикәне тотып кочагыма яткырдым. Без бер-беребезгә сүз әйтмичә, урман арасыннан әйләнеп, яр астына табан йөгерә башладык. Мин, ни булганын аңлап җитә алмыйча, бернәрсә дә уйлый алмаслык булып катып калган идем. Артыкбикәнең ярсып-ярсып елавы, безгә ияргән кызлар, малайларның һәммәсенең дә аңа кушылып сулкылдаулары мине әкренләп-әкренләп аңыма китерделәр…

Нишләдең син, Гаяз? Нәрсә болай харап итте сине? Шуның өчен ашкындыңмыни син югарыга? Их, Гаяз, Гаяз, бервакытта да мондый ук башсызлыгыңны күргәнем юк иде бит синең! Нишләдең, нишләдең?!

XXI

Түбәнгә төшкән вакытта, Күчәрбай безне иң кыска юлдан, бөтенләй яр кырыеннан алып төште. Аның өстенә үзебезне үзебез белешмичә йөгерү, егылып китүгә дә, киемнәрне, тәннәрне ерттыруга да әһәмият бирмичә Гаяз янына җитәргә ашыгу аркасында, бик тиз арада тугайлыкка төшеп җиттек. Тугай юлына чыккан вакытта, безгә Таквә Сәхәү улы Шәфыйк очрады. Ул, таза ат җигелгән читән арбага кызыл бизәкле мендәрләр салып, хатыны белән янәшә утырган, бик эре кыяфәт белән генә дилбегәсен кага-кага, атын Базарлыга табан юырттыра иде. Безне күргәч, атын кинәт кызулатып, Гаяз егылган яр астына табан ашыкты. Без бөтен көчебезгә шул ук юлдан, шул ук урынга таба барсак та, куе әрәмә белән капланган тугай юлында аны бик тиз күздән югалт- тык.

Яр астына табан якынлашкан саен, йөрәк урыныннан чыга язып тибә. Гаязның үле гәүдәсе күз алдына килеп, бөтен кан тамырларым чымырдап, туңып китәләр, Артыкбикәнең акылдан шашкан төсле кинәт-кинәт ярсып кычкырып җибәрүе миндәге ул авыр тойгыларны тагын да көчәйтәләр иде…

Куе әрәмә арасыннан салынган тугай юлының күп бормаларыннан берсендә, бөтенебезне гаҗәпкә калдырып, каршыбызга теп-тере Гаяз килеп чыкты. Аның киемнәре юеш, куе бөдрә чәчләреннән су бөртекләре тамып-тамып торалар. Ул кулындагы яңа гына йоны чыгып килә торган кош баласын безгә сузып елмайды:

– Күрәсезме, алдым бит, тилгән баласы бит бу! – диде.

Бу акыл ирешмәслек могҗиза каршында без, бөтенебез берьюлы тукталып, беразга телсез калдык. Бер кечкенә малай куркуыннан «атай» дип кычкырып җибәрде дә артка чигенә башлады.

– Гаяз, – дидем мин, – синме бу?

– Нигә, әллә танымаслыкмы? – диде Гаяз, елмаеп. – Ялгышлык белән суга төштем шул, корыга төшкән булсам, болай юешләнмәгән булыр идем.

Нишләргә белмичә шашкан кыяфәттә торган Артыкбикә кинәт «Гаяз!» дип кычкырып җибәрде һәм, бөтен көченә ташланып, аны кочаклап алды да күзләреннән, маңгаеннан, иреннәреннән үбә башлады. Артыкбикә артыннан без дә барыбыз берьюлы аны кочагыбызга алып тарткалый башладык. Гаязның кулындагы тилгән баласы безнең кысуларыбызга риза булмыйча чырылдый иде.

Гаяз аны якларга азапланып карады:

– Туктагыз, чебешемне харап итәсез бит, җүләрләр, – дип, бездән котылырга тырышты. Ләкин без аның ай-ваена карамадык…

Без аны бушаткан вакытта, аның белән бергә безнең кочагыбызда кысылган тилгән баласы актыккы сулышын ала иде инде.

– Әрәм иттегез, – диде Гаяз, йөзенә чын-чынлап үпкәләгән чырай чыгарды. – Мин аны кайдан менеп алдым, ә сез аны үтердегез.

Без ул тилгән баласын яңа гына күргән кебек булдык… Артыкбикә аны үз кулына алып сыйпый башлады. Тыны белән җылытып терелтергә азапланды. Ләкин соң иде инде. Тилгән баласы сары каймалы авызын актыккы тапкыр зур итеп ачты да хәрәкәтсез калды.

Һәммәбез дә, тиңе булмаган шатлыклы хисләргә бирелгән хәлдә, авылга таба борылдык. Агыйдел ягыннан әкрен генә җил исеп, Артыкбикәнең чәчләрен туздыра башлады. Артыкбикә куе кара чәчләрен бер-ике тапкыр кулы белән сыпырып караса да, алар һаман алга төшеп борчыдылар. Шуннан соң Артыкбикә, тарагын исенә төшереп, Гаязга борылды:

– Гаяз, бирче тарагымны, чәчем ятмый бит.

Гаяз кинәт кенә уң кулы белән үзенең юеш чәчләрен сыпырып алды да тукталып калды:

– Югалтканмын бит, суга төшеп калдымы икән, яр буендамы икән? Әйдәгез, барып карыйбыз, ерак түгел.

Артыкбикә көлеп кенә куйды:

– Куй, мәшәкатьләнмә, синдәй батыр егетне гафу итәргә була, тарак урынына бер тарак алып бирерсең, шул гына… Ә хәзер син миңа, истәлек итеп, бик матур муел таягы кисеп бир.

– Анысы була, – диде Гаяз, ашыгып, чалбар кесәсенә тыгылды һәм, кулын кесәсенә тыгу белән тагын уйга батып, кинәт тукталып калды. – Мин пәкемне дә югалтканмын, иптәшләр. Анысы яр буенда төшеп калган булырга тиеш. Мин судан чыккач, киемнәремне салып сыккан идем, һичшиксез, ул шунда төшкәндер, суда төшмәс.

– Әйдәгез, алайса, барып карыйк, – диде Артыкбикә, – бердән, әтиеңнең төсе итеп саклаган пәкең, икенчедән, әниең ачулануы мөмкин…

– Анда барырга ерак түгел лә түгелен, – диде Гаяз.

Мин дә барып килү фикерен куәтләдем:

– Әйдәгез, Гаязның сикереп төшкән урынын да күреп калырга кирәк бит.

– Чынлап та.

Без, җыйнаулашып, куркынычлы яр астына киттек.

Беркөн Базарлыга барган вакытта Агыйделгә аяк салындырып утырган турыга килеп җиткәч, Гаяз тукталды. Агыйдел, беркөнгечә үк бөтен көче белән ярга һөҗүм итеп, кадалып-кадалып ага иде.

Гаяз бер ярга, бер Иделгә карап алды да:

– Нәкъ менә шушы урынга килеп төштем, – дип куйды.

– Бер җирең дә авыртмадымы?

– Зарарлы булмады. Чөнки, бердән, мин яр башыннан ычкынып киткән вакытта ук суга төшүем мөмкин икәнлекне уйлап алдым, шуңа күрә дә аягым белән төшәргә тырыштым. Икенчедән, суның шактый тирән булуы ярдәм итте. Дөрес, суның төбенә шактый нык барып бәрелдем, аякта гына басып калып булмады, аркаларыма кадәр ташларга бәрелеп алды, шулай да, күрәсез, берни булмаган. Әнә теге тәңгәлгә агып барып чыктым.

Гаязның бу гади сүзләре миңа әллә нинди серләргә чорналган төсле тоелды. Башка берәүне шушы яр башыннан егылып исән калган дип сөйләсәләр, мин ул хәлнең булуына ышанмаган булыр идем. Ләкин Гаязның шул хәлгә очрап та, исән-сау калуын үз күзем белән күргәч, ышанмыйча мөмкин түгел иде.

Без әле ярның коточкыч биеклегенә, әле котырып аккан Агыйделгә карап гаҗәпләнә идек. Минем хәтеремә беркөнге, Базарлыга барган чакта, шушында утырып сөйләшкән сүзләребез килде.

– Хәтереңдәме, Гаяз, – дидем мин, – беркөн без шушында сөйләшеп утырган идек. Мин синнән «Нәрсә бирсәләр, шушы яр башыннан Агыйдел өстенә сикерергә риза булыр идең?» дип сорагач, нәрсә дип җавап биргән идең?

– Хәтеремдә, – диде Гаяз, үзалдына гына елмаеп куйды.

– Нәрсә дип җавап биргән идең? – дип төпченде Артыкбикә.

– Әнә Ильяс әйтсен, – диде Гаяз.

– Шушы тау чаклы алтын бирүче булса да сикермәс идем, дигән иде ул.

Бөтенебез беравыздан кычкырып көлдек.

– Ә бүген бер тилгән баласы өчен сикердең, – диде Артыкбикә.

Ләкин, яр башыннан ычкынып китеп, турыдан-туры үлем куркынычы астында калганда да үзен үзе югалтмыйча, суга аяк белән төшәргә кирәклекне уйлап өлгерә алырлык ихтыярга ия булган характерлы Гаяз өчен Артыкбикәнең бу көлүенә тапкыр җавап бирү кыен булмады. Аның йөзенә хәйләкәр елмаю чыкты.

– Юк, мин тилгән баласы өчен сикермәдем һәм тау чаклы алтын бирсәләр дә сикермәгән булыр идем. Минем өчен шушы тау чаклы алтыннан да кадерлерәк күренгән зат өчен сикердем мин, – диде ул һәм серле елмаю белән Артыкбикәгә карап тукталды.

Артыкбикә кара күзләрен тутырып аңа бик аз гына вакыт карап торды да, матур кызарып, башын түбән иде. Минем кинәт күңелем әллә нишләп китте. Бик нык уңайсызландым. Үземне-үзем өзгәләп ташлардай булдым мин шул минутта: их, нигә Гаяз урынына мин егылып төшмәдем соң бу яр башыннан?

– Әйдәгез, – диде Гаяз, – әнә тегендәрәк барып чыгып киемнәрне сыккан идем мин, пәке, табылса, шуннан табылыр.

Ул безне шактый түбәнгә алып китте. Яр астыннан узган тар гына юл өстендә бик җентекләп эзләнсәк тә, пәкене дә, таракны да таба алмыйча, кайтыр якка табан борылдык.

XXII

Үткән төнне керфек тә какмау өстенә бүген, юлсыз җирләрдән юл салып, шундый биек тау башына менеп төшү безне шактый йомшарткан булып чыкты. Авылга кайтып, җиңги тарафыннан әзерләнгән тәмле ашны ашаганнан соң, без, үзебезнең бик нык арыганлыгыбызны сизеп, йокларга булдык. Кунакларымны бик яратып каршы алучы әни Артыкбикәгә һәм аның белән бергә килгән башка кызларга өйдә урын җәеп бирде, без малайлар белән лапас астында торган печән өстенә менеп яттык…

Без уянганда, көн шактый сүрелгән иде инде. Чәй эчкән вакытта гына, Артыкбикә безне үз авылларына барырга чакырды.

– Сездә бик күп кунак булдык инде, – диде ул, – сездә спектакль дә булды, концерт та булды, бүген кич безнең Кинҗә авылына барып, кичә уздырыйк.

Без бүген үк барырга каршы төштек. Бөтенләй әзерлексез-нисез, кич булгач кына барып төшү бернинди дә нәтиҗә бирмәс төсле тоелды.

– Бүгенгә булмас инде, Иделбаева, без дә әзерләнмәгән, сезнең авылыгыз да әзерләнмәгәндер.

– Зарар юк, – диде Артыкбикә, – мин дә сезгә килгән вакытта Галиябануны уйнарга әзерләнмәгән идем.

– Шулай да без бүген үк барырга риза була алмыйбыз, бүгенгә бездә калыгыз инде, ә аннан соң яхшылап…

Бу урында безне Низамыйларның кечкенә кызчыгы килеп бүлдерде. Бу кыз авылга кайтканның икенче көнендә үк безгә записка китергән кызчык Зөләл иде. Ул, кыю хәрәкәтләр белән миңа якын ук килеп, күзләремә карады.

– Ильяс абый, менә Низамый абзый сезгә язу җибәргән иде, җавабын да алып кайтырга кушты.

Беркөнге шикелле үк зәңгәр эчле конверт эченнән шома ак кәгазь чыкты. Анда шул ук беркөнге яшел кара белән түбәндәге сүзләр язылган иде:

«Гаяз һәм Ильяс иптәшләр!

Сезне кичәге уңышыгыз белән котлыйм. Кичә сез безгә авылда ничек итеп спектакль куярга кирәклекнең үрнәген күрсәттегез. Тик, тәәссефкә каршы, мин бик уңайсыз хәлдә калдым. Сезнең белән минем арада урынсыз килеп чыккан аңлашылмау мине бик каты борчый. Болар һәммәсе дә минем мужикча тупас булуым аркасында килеп чыктылар дип уйлыйм. Сезнең белән якын дусларча аңлашасым килә. Маһибикә сезне бүген кич белән безгә килеп утырырга чакырган икән. Мин Маһибикәгә акыллы эше өчен ничек рәхмәтләр әйтергә белми гаҗиз булдым. Сезнең бөтен кунакларыгыз белән безгә килүегезне мин чын күңелемнән телим һәм кич белән килерсез дип ышанам. Килегез, иптәшләр, сөйләшербез, аңлашырбыз, алдагы көндә бергәләп эшләүнең планнарын корырбыз. Килешербез, без бит комсомоллар!

Җавап көтеп, Низамый Солтанбәков».

Бу язуны Гаязга күрсәтеп торуны кирәк дип тә тапмадым, кызчыкка телдән генә җавап бирү белән чикләндем:

– Без бүген Кинҗә авылына барабыз, абыеңа шулай диген, кызыкай, ярыймы?

Зөләл нидер каршы әйтергә теләгән төсле бер миңа, бер Гаязга карап торды да, йөзенә күңелсезләнү чырае чыгарып, кире борылды һәм аның җитез гәүдәсенә хас булмаган салмаклык белән генә чыгып китте.

Кинҗә авылына бүген барырга риза булмый азапланганда, минем кинәт кенә мондый карарга килүем башкаларны бераз гаҗәпләндерде.

– Син нишләдең, Ильяс? – диде Гаяз.

– Шулай карар кылдым, – дидем мин һәм кулымдагы записканы аңа суздым.

Ул записка өстендә җәһәт-җәһәт күз йөгертеп чыгу белән мәсьәләгә төшенде.

– Ә-ә, – дип сузды, – әлбәттә, Кинҗәгә барабыз.

Артыкбикәнең йөзенә гаҗәпләнү чырае чыкты.

– Нинди серле записка булды соң бу?

Записканың серен без аңа юлда аңлаттык.

XXIII

Авылыбызны чыгып киткәнче, безне берничә тапкыр туктаттылар. Иң башлап ячейка секретаре Искәндәр туктатты. Капкадан чыгуга ук очрады ул безгә.

– Мин сезгә килә идем, иптәшләр, – диде.

– Бик әйбәт, – дидек без, – әйдә, алайса, безнең белән.

– Кая юнәлдегез?

– Кинҗә авылына барабыз.

Искәндәрнең тойгы үзгәрешләренә артык бирелми торган тулы йөзендә сизелер-сизелмәс кенә аптырау билгесе чагылды:

– Нишләп алай, ә үзебездә? – дип сорау куйды ул.

– Ничек үзебездә, бездә кичә спектакль булды бит?

– Ул гына җитми, иптәшләр, халык бүген дә сорый. Яшьләр мине буып сорыйлар, бүген дә вечер ясагыз, диләр. Кичә карап туя алмадык, диләр.

Гаяз да, мин дә бераз уйга калдык. Чыннан да, яшьләр шулай сорап торганда калдырып китү, башлаган эшне бәйрәм үтеп киткәнче дәвам иттермәү уңайсыз тоела иде. Тик Гаяз бу уңайсызлыктан чыгу юлын тиз тапты.

– Менә нәрсә, Искәндәр, – диде ул, – шулай да без Кинҗә авылына барыйк. Ә син монда, яшьләрне җыеп, үзара күңел ачу кичәсе оештыр.

– Сездән башка барып чыкмас бит ул.

– Чыгар, әгәр дә бездән башка барып чыкмый икән, безнең кичәге спектаклебез, кичәге концертыбыз бернәрсәгә дә ярамый торган, нәтиҗәсез эш булган дигән сүз. Сынап кара әле, чыннан да, шулай нәтиҗәсез булдымы икән? Билгеле, үзеннән-үзе бернәрсә дә барып чыкмый, үзеңә бик нык җитәкчелек итәргә, комсомолларыңны гына түгел, бөтен яшьләрне кулга алырга кирәк. Сиңа инде, Искәндәр иптәшкәй, ячейка секретаре булгач, сездән башка барып чыкмас дип торырга ярамый. Һәрвакытта да без булмабыз, бездән башка да барып чыгарга тиеш. Йә, сынап кара әле бүген үз көчеңне, һичшиксез барып чыгар.

Искәндәр куркына калды:

– Туктагыз әле, ничек ул алай? Миндә бит бертөрле программа да юк. Җырчым да, биючем дә, декламация сөйләүчем дә әзерләнмәгән.

Гаяз кәефләнеп көлеп җибәрде:

– Әзерләнгән булса, бу чаклы җентекләп сөйләшеп тә тормаган булыр идек, иптәш Искәндәр, шуңа күрә дә әйтәбез бит, үзара күңел ачу кичәсе оештырырга кирәк.

– Ничек башлыйбыз соң без аны, ничек алып барабыз?

– Яшьләр арасында синнән башка да гармунчылар бармы?

– Бар.

– Җырлый белүчеләр бармы?

– Бар.

– Биючеләр бармы?

– Бар.

– Соң, тагын нәрсә кирәк?

– Аларны бит сәхнәгә чыгарып булмый.

– Сәхнәгә чыгару мәҗбүри түгел. Көн саен доклад сөйләмәсәң дә ярый.

– Алай булгач, концерт буламыни ул?

Гаязның аңлатып бирә алмавы минем эчемне пошырды, үзем аңлатып бирдем:

– Бер дә юа җыенында булганың юкмыни синең, Искәндәр? Булганың бар бит. Әнә шундагы шикелле тотасыз да уеннар оештырасыз, гармунчысы да катнашмый булдыра алмас, җырчылары да, биючеләре дә.

– Андый уеннарны оештырып була булуын.

– Шул җитте, – диде Гаяз, – әнә шунда комсомол җитәкчелеген кулдан ычкындырмасаң, хулиганлыкка юл куймыйча, уеннарны күңелле генә алып барып чыгарсаң, яңа җырлар, яңа көйләр җырлатсаң – менә сиңа үзара күңел ачу кичәсе. Син оештырмасаң да оеша торган кичә ул. Тик шуны комсомолныкы итә белергә, үзенчә юнәлеш бирергә генә кирәк – булдымы?

– Ярый, булдырырга тырышырбыз, – диде Искәндәр һәм Артыкбикәләр белән саубуллаша башлады. Артыкбикә янында торган Күчәрбайны күргәч, аны яңа гына күргән төсле гаҗәпләнеп калды: – Син дә барасыңмыни, Күчәрбай? – дип сорады.

– Барам.

– Ә мин синнән курай уйнатырбыз дип уйлап тора идем тагын. Йә, ярый, барыгыз. – Ул бөтенебезгә берьюлы кулын селекте дә үз юлына борылды.

Аннан соң безне Ибрай туктатты, Имәли туктатты, тагын өч кеше туктатты – һәммәсе дә бездән бүген спектакль куюыбызны сорадылар. Артыкбикәнең бүген дә җырлавын үтенделәр. Ләкин без инде алар белән озак сөйләшеп тормадык – Кинҗә авылына бару турындагы карарыбыз үзгәрмәслек нык иде.

– Әнә Искәндәр белән сөйләшегез, бүгенге кичәне ул башкара, – дип кенә җавап бирдек без аларга.

XXIV

Без Кинҗә авылына килеп җиткәндә, кояш һаман да батып өлгермәгән иде әле.

Иң башлап безгә Кинҗә авылы мәчетенең кичке кояшка ялтырап утырган сары калайлы кечкенә манарасы күренде. Авыл төрле ягыннан эре-эре усак, өянке агачлары белән уратылып алынган булганга күрә, аның мәчете дә ерактан күренә алмый икән. Шуңа күрә дә күзебезгә манара күренгән минутта без Кинҗәнең янына ук килеп җиткән идек инде. Түбәләре юкә кабыгы белән ябылган кечкенә-кечкенә өйләрдән төзелгән киң урамга килеп керүгә, көн буенча безнең белән йөргән кызлар, малайлар төрлесе төрле капкаларга таралышып беттеләр. Артыкбикә аларның һәммәсен мәктәпкә килергә чакырып, ата-аналарын да алып килергә кушып калды.

Бу авыл миңа кечкенәдән үк таныш. Гадәттә, бу кечкенә авылның урамында бер-ике кәҗәдән, бер-ике бозаудан һәм берничә төркем казлар белән сирәк-сирәк очрый торган карчыклардан башка җан әсәре күренми торган иде. Бүген, гает көне булу сәбәпле булса кирәк, хәтфә кебек яшел үлән белән капланган урам шактый җанлы күренде. Капка төбе саен диярлек икешәр-өчәр бергә җыелган кешеләр; кайсы яңа түбәтәй, кайсы яңа күлмәк, кайсы яңа ыштан кигән, яланаяклы кап-кара малайлар; күзне ярып керерлек ачык төсләр белән бизәлгән күлмәк кигән кызлар; саргаеп беткән калай тәңкәләр белән тупырдатып бизәлгән кара җиләнле җиңгиләр, әбиләр; җәй булуга карамастан, башларына камалы бүрек, өсләренә озын бишмәт, аякларына ак оек белән күн каталар кигән сирәк сакаллы агайлар; киң итеп тегелгән якалары җияк белән генә бәйләп куелган озын-озын ак күлмәкле бабайлар – һәммәсе дә, кулларын кайсы аркасына, кайсы каш өстенә куеп, безне күзәтәләр. Бик беләселәре килгән кешеләр төсле җентекләп-җентекләп безгә карасалар да, ни өчендер берсе дә сүз кушмый. Без, аларның текәлеп карауларын күрмәгәнгә салышырга тырышып, әкрен генә алга барабыз. Сүз юктан сүз чыгарып булса да, үзара сөйләшәбез. Мәчеткә җитәрәк, без авылның башка йортларыннан бик нык аерылып торган яшел калай түбәле, кечкенә бакчалы, чуп-чуар буяулы зур йортны күрдек. Дөньядагы бөтен төсләрне үзенә җыйган бу йорт әүвәлрәк, мин кечкенә чакта, дөньядагы иң матур йорт төсле тоела иде. Хәзер ул миңа балалар уенчыгы төсле кызык һәм көлке булып тоелды (дөрес, хәзер аның буяулары шактый уңган, төссезләнгән иде инде. Шулай да әллә каян кычкырып торган ачык төстәге буяулар җитәрлек иде әле анда).

Бу өй тәңгәленә килеп җиткәч, Күчәрбай минем колагыма гына иелеп пышылдады:

– Артыкбикә менә шушы йортта торган иде, шул йорттан югалды.

Мин бернәрсә дә аңлый алмадым. Артыкбикәнең үткәне кызыксындырганнан-кызыксындыра барды.

Авылның аргы очына килеп җиткәндә, сөяннән салынган, юкә кабыгы белән ябылган кечкенә йортның тутырып ачып куелган җил капкасына борылдык. Бу вакытта безнең белән бергә килгән башка иптәшләребез һәркайсы үз йортларына таралып беткәннәр, без үзебез генә калган идек инде. Каршыбызга таныш чырайлы җитез кара кыз йөгереп чыкты. Өстенә ачык яшел бизәкле яңа күлмәк кигән, кара чәчен шома итеп тарап, нечкә-нечкә генә дүрт толым салындырган, кап-кара ялангач аяклы бу кыз моннан бер ай чамасы элек Артыкбикә белән бергә Базарлы авылында очраган безгә мәгълүм Зөлхиҗә иде. Ул йөгереп килеп Артыкбикә апасын кочаклады. Артыкбикә аны иркәләп башыннан сыйпады һәм аңа безне күрсәтте:

– Бу агайларыңны онытмадыңмы, Зөлхиҗә? Алар безгә кунакка килделәр.

Зөлхиҗә кара күзләрен тутырып безгә карады һәм, ничек итеп исәнләшергә белмәвеннән оялгандай башын түбән иеп:

– Мин аларны онытмадым, – дип куйды.

Без Зөлхиҗә янында тукталып азапланганда, капкадан таза гәүдәле, яктылык, ачыклык балкытып торган тулы шома йөзле бер хатын чыкты. Саргылт-кызыл яулыгын тартып бәйли-бәйли, безгә таба ашыга иде ул. Килеп җитәр-җитмәстән ачык чырай белән каршылый башлады.

– Әйдүк, әйдүк, калай һылу кунаклар килә ләбаһа, каршы ла сыгып өлгерә алманым. Әйдүк! – Ул, ике кулын да сузып, безнең белән күрешә башлады.

Артыкбикә аны – безнең белән, безне аның белән таныштырды:

– Бу мине тозактан коткарып калган җиңгәм Рабига, – диде ул. – Ә бу егетләр, – диде, безне Рабига җиңгәсенә күрсәтте, – анау вакытта мине «бүре» аудыннан һуырып алган батырлар. Мин аларды һиңә һөйләгәйнем, – диде.

– Һу-уый! – дип сузды Рабига җиңгә. – Кандай йөрәкле кустылар икән ләбаһа. – Ул иң ахырдан гына Күчәрбайга килеп тукталды. – Һине лә күрәһебед бар икән, Күсәрбай, кыш уддырып, ай уддырып, үд илеңә бер килеп тә урамайһың.

Без күрешеп, танышып торган арада, тирә-ягыбызга ун-унбишләп бала җыелып өлгерде. Алар, зур бер яңалык күргәндәй гаҗәпләнеп, безгә карап торалар иде. Без ачык торган җил капкадан ишегалдына кергәч, тирә-ягыбызга җыелган малайлар, берсеннән-берсе калышмаска теләгәндәй, кызулык белән үз юлларына чаптылар.

Ишек, капка тирәләренә чуерташ түшәлгән, читән буйлары ямь-яшел чирәмнәр, аклы-сарылы чәчәкләр белән капланган ишегалдына кергәч, Рабига җиңгә чолан ишегеннән оялып кына карап торган матур кызга кычкырды:

– Самовар куй, килен, кунаклар килде.

Килен дигәне оялчан, шуның белән бергә җыр шикелле моңлы тавыш белән җавап бирде:

– Самоварым шаулый да башлады инде.

Рабига җиңгә, безгә борылып, киленен мактап алды:

– Киленебез бик җитез бала, – диде ул һәм, тиз генә Зөлхиҗәгә борылып, гаҗәпләнгән тавыш белән аңа абзыйсын уятырга кушты. – Атак, Зөлхиҗә, нишләп тораһың, бар, Алтынбай агаенды уят, яһәт бул, кунактар килгәс йоктап яталардыр шул?

Зөлхиҗә гадәттәге җитезлеге белән лапас астына чапты…

Яңа гына җыеп алынган җир җиләге, кара карлыган, майлы итеп пешерелгән таба күмәче һәм пешкән коймак кебек сыйлар белән әзерләнгән чәй мәҗлесендә без бу гаиләнең бөтен тарихы белән танышып өлгердек. Әүвәле алар үтә ярлы булганнар. Җирләре мул булса да, аны чәчәрлек хәлләре булмаганлыктан, тирә-як авыллардагы рус, татар байларына бик юк бәя белән сата торган булганнар. Сатылган җир хакына чәчтереп алынган бер әчминнек тары күбесенчә уңмый торган булган. Җәй көннәрендә курыс төшереп, күмер яндырып, шулардан килгән доход белән тамак ялгый торган булганнар. Рабига җиңгәнең тырышлыгы, җиләк-җимеш җыюда осталыгы аларга бик нык ярдәм иткән. Җир җиләге өлгергәннән башлап карлыган, чия, шомырт, балан кебек җимешләр берсе дә аннан котыла алмаган. Тик барыбер алар һәр кышны ачлы-туклы торып уздырганнар. Яз айларында ризыктан өзелү бигрәк тә көчле булып, карга шикелле кошларны, йомран шикелле җәнлекләрне ашарга туры килгән чаклар да булмаган түгел. Бу авырлык өстенә Рабига җиңгәнең ире Бөтендөнья сугышына китеп, шунда югалып калган. Дөньяның бөтен авырлыгы берничә яшь баласы булу өстенә йөкле килеш ятим калган Рабига җиңгәнең үз җилкәсенә генә төшкән. Бөтен дөньяны шаулаткан революция, патшаның бетерелүе, властьның хезмәт ияләре кулына күчүе Рабига җиңгәне бик нык шатландырган, өметләндергән булсалар да, Гражданнар сугышы чорында булган авырлыклар, алар өстенә килеп кушылган коточкыч ачлык аның хәлен тиз генә җиңеләйтә алмаганнар әле. Үзләрен үзләре йөртә алырлык өч баласы, ач үлүдән башка чара калмаганлыгы мәгълүм булгач, кулларына капчык тотып, кала ягына чыгып киткәннәр. Алар арасында зуррагы – Алтынбай, шәһәрдә балалар йортына эләгеп исән калган; авыр еллар үткәч, азмы-күпме эшкә ярарлык булып, әнисе янына кайткан. Әтисе китеп югалганнан соң дөньяга килгән кызы Зөлхиҗәне Рабига җиңгә үзе янында саклап кала алган. Башка балалары хәзерге көндә бармы-юкмы – аларны Кинҗә авылында берәү дә белми.

Авыр еллар үтеп, крестьянга иркенрәк тын алу чоры кергәч, Рабига җиңгә үзенең тырышлыгы һәм исән калган Алтынбайның, яшь булуга карамастан, булдыклы булуы аркасында әкренләп тормышын рәтли башлаган. Рабига җиңгәнең тырыш, эш яратучы хатын булу өстенә кыю да булуы, үз хакын башкаларда калдырмаслык үткен булуы, бу эштә үзенең генә көче җитмәгәндә советның ярдәмгә килүен аңлый алуы аңа тизрәк эз алырга ярдәм иткән. Совет законнары буенча үзенең һәм байда хезмәт иткән улының хезмәт хакын алуда ул берәүдән дә курыкмаган. Кирәк вакытта волостька бару, аның белән генә эш чыкмастай булганда кантон үзәгенә бару да аның өчен мөмкин булмаган эш исәпләнмәгән. Совет алып биргән иректән файдалана белерлек батыр хатын булуы аркасында, хәзер ул ач-ялангач тормыштан шактый ераклашкан. Аларның хәзер юкә бүрәнәдән генә булса да үз өйләре бар; атлары, сыерлары бар; кәҗәләре, сарыклары бар; казлары, тавыклары бар. Аның өстенә быел Алтынбаен өйләндереп, уңган киленгә дә туры килгәч, аның тормышы тагын да тулыланган, ямьлелән- гән.

– Сәвиткә рәхмәт әйтеп бетерә алмаем, – ди ул. – Тик сәвит байларны бөтенләй бетереп җиткермәде, – дип зарланып та куя. – Минем кебек усал булмаган бичәләр һаман да шул байлардан куркалар. Бичәләр генә түгел, ирләрнең дә куркаклары бик күп. Эт этлеген иткән кебек, байлар да байлыкларын итәләр, фәкыйрьләр өстенә кояш төшермәскә тырышалар, – ди.

Без бу җиңгәнең батырлыгына, акыллылыгына һәм кунакчыллыгына сокланып бетә алмадык.

– Мона молодец, җиңгә! – дип мактадык без аны.

Артыкбикә аны әнисе кебек яратуын әйтте һәм:

– Минем аны авылыбызга председатель итәсем килә, – дип куйды.

Без Артыкбикәнең бу фикерен бик нык куәтләдек:

– Һичшиксез, шуңа ирешергә кирәк.

Рабига җиңгә көлеп куйды:

– Андый ук зур эшне булдырып булмас, халык бичәләргә юл бирәмени?..

– Бирерләр, җиңгәм, – диде Артыкбикә, – син бичә түгел, син – совет гражданкасы.

– Ирләр эшли алмаганны эшли ала торган кеше син, җиңгә, – дидек без.

Безнең мактаулар җиңгәне тагын да күтәребрәк җибәрде. Ул үзенең нинди батырлыклар күрсәтүләрен сөйләп китте. Сүз уңаенда ул Артыкбикәне ничек итеп коткаруына кагылды.

Без, сүзнең безне күптән кызыксындырып килгән мәсьәләгә килеп төртелгәнен сизгәч, тагын да җанланыбрак киттек:

– Сөйлә, җиңгә, сөйлә, Артыкбикәнең ниләр күргәнен бик беләсебез килә безнең, – дип, аның сөйли башлаган сүзен куәтли башладык.

– Куй, җиңгә, – диде Артыкбикә, – ул турыда сөйләмә инде.

Рабига җиңгәнең үзенең дә бик сөйлисе килде, ахрысы, безнең белән татарча сөйләшә башлавын онытып, башкортча җавап бирергә ашыкты:

– Атак, нигә һөйләмәй ди, һөйләем, рәхәтләнеп һөйләем, шундай кыдык әкиятте лә һөйләмәгәс…

Җиңгәне туктату мөмкин түгеллекне сизгәч, Артыкбикәнең безнең янда каласы килмәдеме, әллә чынлап та аңа китү кирәк идеме, ул безне калдырды.

– Ярар алай булса, җиңгәм, ихтыяр үзеңдә. Тик миңа хәзер китәргә кирәк. Бүген без бит кичә уздырырга тиешбез. Мин яшьләрне җыеп сөйләшим. Халыкка белдерим. Болай утырып кына әзерләнмәс бит. Ә сез, иптәшләр, бик озакларга чамаламагыз. Күрәсез, кич булды.

– Ярый, ярый, Иделбаева, бар, син әзерлек күр, без һәрвакыт әзер булырбыз, – дидек без. Бу минутта безнең өчен аның тизрәк китүе кирәк иде.

Рабига җиңгә йөгерә-йөгерә чыгып киткән Артыкбикә артыннан сокланып карап калды.

– Үз кызым кебек яратам шушы һылуны, – дип куйды ул. – Сөйләтәсе килми, ояла, – дип өстәде тагын.

XXV

Без бөтен күңелебез белән Рабига җиңгә сөйләячәк сүзләрне тыңларга әзерләндек. Ул, безнең алдыбыздагы яртылаш бушаган кечкенә чынаякларны кыстап эчертеп бетереп, яңадан чәй ясады да сөйләргә тотынды:

– Безгә килгән вакытта күргәнсездер – мәчет эргәсендә бик матур буяулы йорт бар. Ул – Йомагыл байның йорты. Артыкбикә әнә шул Йомагыл байда тора иде…

Гаяз хикәянең болай якыннан башлануы белән канәгатьләнмәде, Рабига җиңгәнең тирән сулыш белән башланган сүзен бүлдереп сорау бирде:

– Рабига җиңгә, – диде ул, – син безгә баштанрак сөйлә инде: Артыкбикә үзе кем кызы соң ул?

Рабига җиңгә нинди генә сорау бирсәң дә җавап бирергә иренә торган кеше түгел иде. Гаяз сораганча, баштан ук сөйләп бирергә рәхәтләнеп риза булды:

– Мин сөйлим, тыңларга гына җобанмагыз.

– Юк-юк, җобанмыйбыз, рәхәтләнеп тыңлыйбыз сине, Рабига җиңгә.

Рабига җиңгә хикәясен яңадан башлады:

– Артыкбикәнең ата-әсәләре безнең кебек үк ярлы кешеләр иде. Гомер буе ачлы-туклы яшәделәр, бахырлар. Аларның сигез балалары бар иде. Андый ярлы кешегә сигез баланы карауның ничаклы кыен булганын үзегез дә беләсез. Шундый ярлылык, шундый изалы тормыш өстенә тугызынчы бала булып шушы кыз туды, бахыр.

– Шуңа күрә аңа «Артыкбикә» дип исем кушканнармыни? – диде Гаяз.

Рабига җиңгә көлеп куйды:

– Шуңа күрә дисәк тә хата булмас, – диде ул. – Әйе, тугызынчы бала булу өстенә кыз бала да булгач, атасы әйткән: «Был нәмә безгә артык булып китте инде», – дигән. Әсәһе әйткән: «Алай булгас, без аңа «Артык бикә» дип ат кушаек, – дигән, – бердәнбер кызым булгач, мин аны бөтенесеннән артык күрәм», – дигән. Атасы да көлгән. «Ярар, мәелең», – дигән. Югыйсә безнең башкорт халкы андый «Артык бикә», «Артык Гали» сыман исемнәрне тиктомалга гына кушмый; йә тәнендә берәр артык җире – орысы-мазары, миңе-мазары булган балага куша, ә икенчеләй матурлыгы белән кешедән артык күренгән балага да кушалар…

Җиңгә бу урында тирән көрсенеп куйды. Кечкенә тукталу ясап, безне чәй эчәргә кыстап алды да сөйли башлаган сүзен дәвам иттерде:

– Авыр, нужалы елларда түзә алмыйча үлеп беттеләр, бахыркайларым. Аналары атылган үрдәк бәбкәләре кебек, шушы ике ятим торып калды. Берсе менә Күчәрбай. Бу егет аягына чабата кия белә башлаган чагында ук татар авылына чыгып китеп, көтү көтте, кулдан-кулга, байдан байга йөреп, ачлык елны исән чыкты. Аның иркәсе Артыкбикә бәләкәйдән үк бик сылу кыз иде. Бала ятим калып, кулдан-кулга йөри башлагач, Йомагыл байның хатыны, үзенең кыз баласы булмаганга, ямансылап, аны үзләренә алды. Мин үз гомеремдә Йомагыл байларга бик күп эшләдем. Алар йортында нинди кортлар уйнавы миңа яшерен түгел иде. Артыкбикә тәү мәлдә ул йорт эчендә иркә булды. Тора-бара бахырның үгәйлеге өскә калыкты. Ора-суга башладылар. Олы малайларына бичә алгач, ятим кызның тормышы тагын да караңгылана бирде. Киленнәре шул сылу баланы күралмый, аны мыскыллый, «бер хәерсенең артык балаһын асрап ятарга нимәң етмәгән» дип, иренә сөйли, сылтау юктан сылтау чыгарып, Артыкбикәне тукмый иде. Ятсытылып, кыерсытылып яшәгән ятим бала ямансылаган саен миңа елыша: «Рабига енгәм, мин нигә болай артык бала булып дөньяга туганмын, нигә мине берәү дә яратмый, минем кай ерем яман, әйт, Рабига енгәм, нигә минем әсәем юк?» – дип, сулыгып-сулыгып елый торган иде. Мин аны башыннан сыйпап юатам: «Сабыр ит, иркәм, без беребез дә рәхәт күреп үсмәгән. Һин өлкән булган сакта тормыш болай яман булмас, Күсәрбай агаең үсеп ир булгач, һине үденә алыр, һин бәхетле буларһың», – дип тынычландыра торган идем. Шул чакларда үземнең дә йөрәгем сыкрый, югалган балаларым исемә төшеп, күзләремә яшь килә иде. Шунда да мин чыдый идем. Артыкбикәне куркытмас өчен еламый идем…

Елый-елый, сыкрана-сыкрана байтак заман узды. Артыкбикә үскән саен сылулана барды. Унөч яшенә чыкканда, «Эргәзенбай авылының Шәнгәрәй бай Артыкбикәне телгә алган, имеш» дип хәбәр чыкты. Шәнгәрәйнең Йомагылга килгәләп, кунак булып киткәләвен белә идем. Бер килүендә Артыкбикәгә күзе төшеп, үзенең тол малаена бичә итеп алырга уйлаган, имеш, дип сөйли башладылар. Бу хәбәрдән соң Йомагыл үзе дә, аның бичәсе дә Артыкбикәгә ата-әсә күзе белән караган сыман күренә башлады. Хәтта Йомагыл: «Үд кыдым күек карап үстердем, яхшы ердән яусы килһә, үд кыдым күек туй итеп бирүде лә бурысым һанаем», – дип әйткән, имеш, дип ишеттерделәр. Ил хәбәре ялганга чыкмый. Чынлап та, көзгә авышкан көннәрнең берендә Йомагылларга, читән арбага утырып, Эргәзенбай авылыннан бер карт башкорт килеп төште. Яшел читек эченнән сыңар балагын чыгарып куйган булгач, мин моның башкода икәнлеген сизеп алдым. Бу хәлне күреп күңелем кузгалды. Йомагылның Шәнгәрәй белән кода булырга дәрте зур икәнлеген төшенә идем инде. Тик Артыкбикәне шул Шәнгәрәйләр йортына җибәрергә бер дә күңелем тартмый иде. Инде бер бичә аерган Әлимгулның яман кеше булуы турында ишеткәнем бар иде. Күңелемнең кузгалуы бер дә юкка булмаган, күрәсең, шул көнне билгеле булды: яучы Шәнгәрәй малаеннан килгән, Йомагыл, Артыкбикәнең атасы булып, биш йөз сум акча, дүрт баш эре мал, күлмәкләр, итекләр, энә туны, урын-җир мәһәренә сатарга ризалыгын биреп җибәргән.

Бу хәбәрне алу белән коты чыккан Артыкбикә минем яныма йөгереп килде дә сулыгып-сулыгып елый башлады. «Рабига енгәм, мине нишләттеләр, кемгә һаттылар, мин бернәмә лә белмәем. Куркам мин, Рабига енгәм, нишләем? Әсәем бул, Рабига енгәм, һөйлә миңа, мине нишләтәләр?» – дип өзелә бахыркай. Сөлек кебек зифа булып буйга үсеп килгән кыз бала бик яшь иде әле. Шундый ялләдем бахырны, кочагыма кысып, әнкәсе төсле чәчләреннән сыйпадым: «Курыкма, иркәм. Үдеңнең күңелең теләмәһә, һине бернәмә лә эшләтә алмастар…» – дидем. Артыкбикә, минем әйтеп бетергәнемне дә көтмичә, үзенең кияүгә барырга теләмәгәнлеген сөйли башлады: «Енгәм, коткар һин мине. Минем кияүгә бараһым килмәй. Минем был илдән китәһем килә. Анау камсамул һөйләгән күек, укырга китәһем килә…» – ди.

Бу урында без Гаяз белән икебез беравыздан Рабига җиңгәнең хикәясен бүлдердек:

– Тукта, Рабига җиңгә, нинди комсомол сөйләгән сүзне әйтте ул?

– Әй, аныһын әйтергә онытканмын икән, – диде Рабига җиңгә, яңадан артка кайтып, авылга комсомоллар килеп китү вакыйгасын сөйләп бирде. – Шул елны безнең авылга волостьтан камсамуллар килеп, уен күрсәтеп киткәннәр иде. Бөтен авылыбыз белән җыелып карадык, зерә дә кызык булды инде шуларның уеннары. Шунда бер сылу гына егет, вәгазь сөйләп, яшьләрне камсамулга керергә, укырга барырга димләгән иде. Шуннан соң Артыкбикәнең күңеле талпына калды лабаса, әледән-әле миңа килә дә сукрана: «Рабига енгәм, мин был илдән китәр инем, анау камсамул һөйләгәнсә, калага барып укырга инәр инем», – ди.

– Үз авылыгызда бер комсомол да булмадымыни?

– Булмады шул. Бер мөгаллимәбез бар иде барлыгын, ыспай гына татар кызы иде, укытып йөргән булды шунда. Болай яшьләр белән сөйләшергә бик яратмады, ахрысы, әледән-әле әллә кая китеп югала, берәр атна, унар көн йөреп кайта иде. Шунда да Артыкбикә шул мөгаллимәдән язу танырга өйрәнеп калды, бәләкәй чагыннан ук укырга һәвәс иде… Әй, сүземне бүлдердегез, ничек дип туктаган идем әле?

Без тагын Гаяз белән икебез беравыздан аңа эзгә төшәргә ярдәм иттек:

– Артыкбикә сиңа килеп елаган иде, кияүгә барасым килми, анау камсамул сөйләгәнчә…

– Ә-ә, – диде Рабига җиңгә безгә әйтеп бетәргә дә ирек бирмичә ялгап алып китте: – Әнә шул сүзен кияүгә биргәч тә исемә төшерде: «Минем бер дә кияүгә бараһым килмәй. Минем был илдән китәһем килә. Анау камсамул һөйләгән күек, укырга китәһем килә», – ди бахырым, сызланып-сызланып елый. Үземнең дә җибәрәсем килми тора иде, кызның да күңелендә булмагач, мин аңа үз киңәшемне бирдем: «Син бер дә курыкма, Артыкбикә, батыр бул. Тау бөркете кебек кыю бул. Кыю булсаң, теләгән җиреңә китә алырсың, – дидем. – Әгәр дә минем сүземнән чыкмасаң, теләгәнеңә ирешерсең», – дидем. «Ни кушһаң да һүдеңнән сыкмаем, енгәм», – ди бахыр. Шуннан соң мин аңа эндәшмичә генә барына да риза булып йөрергә куштым. «Туйны да ясасыннар, кияү дә килсен, кияү куенына керәсе көнне бары да син дигәнчә барып чыгар. Тик батыр булсаң гына, курыкмас булсаң гына». «Бернәмәнән дә курыкмыйм», – ди.

Шуннан башлап ярәшелгән кыз булып китте: күрше-тирә кызлары белән җыелалар да сыңлайлар, җыелалар да сыңлайлар. Артыкбикә өйгә дә кайтып төшми… Безнең башкортның йоласы шулай инде. Кияүгә ярәшелгән кыз кияү янына кергәнгә тиклем өйгә төшми, ахирәт кызлары белән елашып тик йөри. Ата-баба йоласы дип, кызның елавын искә дә алмыйлар.

Менә берзаман шаулап туй көне килеп җитте. Мичкә-мичкә баллар төяп, ту бияләр тагып, тугыз арба белән кодалар килеп төште. Безнең бәләкәй генә авыл бөтенләй тулып китте. Кодаларга тагылып килгән симез бияләрнең берсен, сөлге белән тотып алып, Йомагылның йорт уртасына егып суйдылар. Без, туй ашын кичкә өлгертергә дип, биянең итен, эчәкләрен, карталарын, карыннарын тизрәк бүлгәләп алдык. Кодалар туйга катнашучы күрше-күләнгә таралышып беттеләр. Төп йортта төп кода – Шәнгәрәй карт үзе генә калды. Ишегалдында малайлар, кызлар кичкә тиклем котырып чыктылар. Уйнамаган уеннары, җырламаган җырлары калмады. Кич булды. Күрше-тирәгә таралышкан кодалар Йомагыл йортына җыелдылар. Алып килгән баллар эчелә, пешерелгән ашлар ашала башлады. Һай-һуй кирәкме, җыр кирәкме, бию кирәкме – берсе дә калмады инде. Йомагылның урта малае белән Кинҗә малае кияүне каршы алырга киттеләр. Караңгы булып беткәч, атка атланып, кияү килеп төште. Капка төбеннән үк, үзен малайлар туктатып, ишек бавы сорый башладылар. Әлимгул ул чакта ук хәзергедәй зур гәүдәле ир иде инде. Бер бичә аерып яманаты чыккан булса да, кияү булып килгәч, ягымлы күренергә тырышты, күрәсең, елмаеп кына торды. Малайларга акчалар биреп йортка кергәч, аны каршы як өйгә алып кереп ашата- эчертә башладылар. Бу вакытта Артыкбикә яшеренгән иде инде. Сез беләсезме, безнең башкорт халкында ата-бабадан калган йола бар: кияү килгән вакытта кыз кача, аны, бик озак эзләгәннән соң гына табып, кияү кулына тоттыралар. Качмаган кыз әдәпсез кыз санала. Шуңа күрә дә Артыкбикәнең яшеренгән булуы башта берәүне дә гаҗәпләндермәде. Кияү килү белән без, өч-дүрт җиңгә, кызны эзләргә чыгып киттек. Эзлибез, эзлибез, табып булмый да булмый. Өй саен кереп йөрдек, бер җирдән дә табып булмый. Аптырагач, кияүгә барып әйттек: «Кияү, – дидек, – эдләнек, эдләнек, инмәгән йорт калманы, менмәгән лапас башы калманы, карамаган мунча калманы, кызды таба алмыйбыд. Әйдә үдең дә эдләшсе», – дидек. Кияү моңа бер дә гаҗәпләнмәде. Ни өчен дисәгез, һәрбер туйда шулай, кияүдән бүләк алмыйча, кыз табылмый инде ул. Безнең кияү дә бүләк бирде: «Енгәләр, кызды тидрәк табыгыд, менә һедгә миннән бүләк», – дип, безгә тәңкәләр өләште. Без, аның үзен дә ияртеп, тагын авыл буенча эзли башладык. Кыз бер җирдән дә табылмагач, кияү безгә тагын бүләк бирде: «Бигрәк одакка һуздыгыд, енгәләр, бүләктә эш калмас, мәгед, тидрәк табыгыд», – дип, безгә тагын тәңкәләр өләште. Алай да табылмагач, кияү кесәсеннән җепкә тезелгән сумлык тәңкәләр чыгарды: «Табып биргән енгәгә менә ошы бүләкте бирәм», – диде. «Табабыд, табабыд», – диештеләр енгәләр.

Авылыбызның түбән очындагы иң читтәге йортның лапас астында кызлар шаулашканы ишетелә башлады. Без, кыз эзләүче җиңгәләр, «Таптык, таптык!» дип кычкыра-кычкыра, кияү белән бергәләп шул якка табан йөгерештек. Без килүгә, лапас астында тавыш басылды, барысы да шым булдылар. Лапас астына кертеп салынган абзар ишеген тарттык. Ишек эчтән бикле булып чыкты.

– Кем бар анда, тавыш бирегед? – дип сорадык.

– Берәү дә юк, – дип җавап бирделәр.

Йомагылның килене ачулы тавыш белән Артыкбикәне куркытырга теләде:

– Артыкбикә, сык, биатаем әйтә, бик одак карышһа, көрәк ярылгансы тукмарым, ти.

Ишекне ачтылар. Без, фонарьлар тотып, абзарга кердек. Кыз чыгып йөгермәсен дип, кияү ишек төбендә торды. Абзар эчендә унлап кыз бар, тик Артыкбикә алар арасында юк иде.

– Артыкбикәне кая яшердегед?

– Эзләгед, езнәбед яхшылабрак эзләһен, эзләнкерәп алһа, кыз кадерлерәк булыр.

Абзар эчендә тагын бер кечкенә ишек барлыгы беленде. Ул ишекне ачып кердек. Анда да бер бозаудан башка җан иясе булмады. Тагын берәр ишек юк микән дип эзләнә торгач, кеше сыярлык читән тишеге таптык:

– Шуннан сыгып каскан икән, төлке, – диде бер енгә. – Каян гына табарбыд инде, илаһым!

Йомагыл килене чын-чынлап авызын бүлтәйтте:

– Бигрәк тә килешмәгәнне кылана, суска, үзенә күрә түгел, күрәһең, хәерсе…

Төн буе эзләсәк тә, Артыкбикә табылмады. Кияү зур-зур бүләкләр биреп карады. Йомагыл, ачуланып, кыз җиңгәләре аркылы кызга ишеттерергә кушып, каты-каты сүзләр әйтеп карады – берсенең дә файдасы булмады. Әлимгулның мыегы кабарды, йөзе кара янды. Кодалар да шактый күңелсезләнделәр. Шунда да бөтенләй үк өметләрен өзмәделәр әле. «Бүген табылмаса, иртәгә табылыр – яшьрәк кыз шул, куркып, ныграк качкандыр», – дип тынычландылар. Бер яктан караганда, кызның тиз генә табылмавы аның дәрәҗәсен дә күтәрде. Безнең башкорт халкында була торган йола ул. Беренче көнне табылмыйча, кияүне ялгыз кундырулар да гаеп саналмый. Бүген дә шулай булыр дип уйладылар. Кияү һаман бүләкләрне кызганмады. Җиңгәләр белән аерым-аерым сөйләшеп карады. Тик җиңгәләр арасында, ниндидер шомлы хәл барын сизенеп, борчылу башланган иде инде. Ул борчылулар юкка гына булмады. Артыкбикә икенче көнне дә табылмады. Аның кайда икәнен белүче дә булмады. Кодалар күңелсезләнеп таралдылар. Шәнгәрәй карт үзенең улы белән Йомагылга бик нык ачуланып кайтып китте.

Йомагыл карт бөтен өй эчен туздырып шаулады-шаулады да үзенә үзе акыл биреп куйды:

– Бабайдар бик белеп әйткәннәр шул: ятим бодау асраһаң, авыдың-борының май булыр, ятим бала асраһаң, авыдың-борының кан булыр, – диде.

Өч көн үткәч, Кинҗә астындагы таллы яр кырыеннан Артыкбикәнең яулыгы белән башмакларын табып кайттылар. Шуннан башлап «Артыкбикә суга баткан» дигән хәбәр таралды. Кыз бала безнең авыл өчен юкка чыкты. Тик аның дөньяда барлыгы, ни өчен югалуы, яулык белән башмакның минем киңәш буенча эз югалту өчен генә яр буена ташлап калдырылган булулары бер миңа гына ачык иде…

XXVI

Рабига җиңгәнең сүзе шунда өзелде. Эшнең ничек итеп алай килеп чыгуы турында нечкәләп сорашып торырга өлгерә алмый калдык. Артыкбикә үзе әйләнеп кайтты:

– Ягез, иптәшләр, әкиятләрегез беткәндер инде, әйдәгез, безне көтәләр, – диде.

Без, Рабига җиңгәнең хикәясе тәэсиреннән айный алмыйча, зур бер шөһрәт иясенә караган төсле сокланып, Артыкбикәгә карап тора идек. Ике егетнең берсүзсез туп-туры карап торуы кызны оялтты, ул кызарды һәм, анасына үпкәләгән иркә балалар төсле, Рабига җиңгәгә үпкәләгән булды:

– Шушы Рабига җиңгә әллә нинди юк нәрсәләр сөйләп бетергәндер әле, – диде.

Рабига җиңгә кәефләнеп көлде:

– Нигә юкларны сөйлим, булганын да сөйләп бетерергә өлгермәдем әле, туп итеп кайтып кердең.

– Әйе, әйе, ул сөйләп тә бетерә алмаган иде әле, – дияргә ашыктым мин.

– Шулай булса да, – диде Гаяз, – синең нинди тарихлар кичергән каһарман икәнлегеңне мин хәзер күз алдыма китерәм. Кызганыч, каләм көчем юк. Югыйсә мин синең турыда берәр поэма язмыйча түзмәс идем, Артыкбикә…

– Йә, җитте, – диде Артыкбикә. – Әйдәгез тизрәк. Безне күптән көтәләр бит…

Без чынлап та онытылыбрак киткәнбез, ахрысы, урыннарыбыздан торып тирә-якка күз салгач, вакытның шактый соң икәнлеген күрдек: кояш баеган, җир өстенә йомшак кына булып кичке караңгылык җәелә башлаган иде инде…

Кинҗә авылында да без бик матур кичә үткәрдек. Ул төнне дә яктырган вакытта гына кайттык. Рабига җиңгәләрнең лапас астындагы печән өстенә ятып, йокыбыз туйганчы йокладык. Аннан соң Кинҗә авылы тирәсендәге ямьле тугайларга чыгып әйләндек. Безгә тәмам үзләшеп җиткән Артыкбикә тиз генә җибәрергә теләмәде. Тагын бик күп итеп җырлар җырлады. Кинҗә авылындагы төрле вакыйгалар, төрле кешеләр турында сөйләде. Анда эшләргә билгеләгән эшләренең планы белән таныштырды. Җырлары, уеннары, эшләгән эшләре дә безнең карашта аны һаман да югарырак күтәрә генә бардылар.

Кичкә таба гына кайтырга чыктык. Агыйделне кичкән урында, каты агым белән тартыша-тартыша, бик озак итеп су коендык. Гаяз белән минем Артыкбикә турында бик күп сүзләр сөйлисе килсә дә, аңа мөмкинлек булмады. Яны- бызда Артыкбикәнең бертуган абзыйсы Күчәрбайның булуы тартындыра иде безне. Шуңа күрә дә кайткан вакытта без бер генә дә рәтле сүз сөйләшә алмадык. Сөйләгән сүзләребез шунда, юл буенда күзгә очраган кызыклы үсемлекләр, бизәкле ташлар тирәсеннән уза алмый иде.

Авылыбызга кайтып җитәргә бик аз калгач, каршыбызга атка атланып Искәндәр килеп чыкты. Сикерә-сикерә чабып килгән атын безне күрү белән кинәт тартып туктатты ул. Без аны күрүгә үк кичәне ничек уздырулары турында сөйләшмәкче идек, тик аның йөзендәге тирән каушау билгеләрен күреп аптырап калдык.

– Тиз булыгыз! – дип кычкырып җибәрде ул. – Мин әле сезне алырга бара идем.

Без, бернәрсә дә аңлый алмыйча:

– Ни булды, нәрсә бар? – дип, икебез беравыздан сорау бирдек.

– Сезне тикшерәләр, – диде Искәндәр, – авылдан кудыртырга азапланалар.

– Кемнәр? Ничек?..

– Әйдәгез тизрәк.

Ул атын кире авылга таба борды һәм бер юырттырып, бер туктатып, безгә борылып карый-карый, безне үз артыннан ашыктырды:

– Тиз булыгыз, кайткач күрерсез.

XXVII

Авылда безне бөтенләй башыбызга килү ихтималы да булмаган бер хәл каршылады.

Мәчет алдындагы кечкенә мәйданга зур җыен җыелган иде. Кемнәрнеңдер ямьсез ачы тавыш белән кычкырып сүгенүләре, ерактан ук ишетелеп, безне ашыктырдылар. Атка атланган Искәндәрдән калышмыйча, җыен җыелган җиргә килеп чыктык. Бу җыен моңа кадәр була торган җыеннарга охшамаган иде. Урам уртасына чыгарып куелган кечкенә ялангач өстәл тирәсен бик күп халык сырып алган: ир-ат, хатын-кыз, карт-коры, яшь-җилкенчәк, бала-чага – һәммәсе дә шул тирәдә урала. Өстәлне уратып алган халык дулкынын ера-ера, уртага табан атладык. Халык: «Менә үзләре килде, үзләре!» – дип, безгә юл биреп торды. Без килеп җиткәндә, өстәл янында Таквә Сәхәү малае Шәфыйк тора, үзе бик кирәкле нәрсә турында сөйләгәндәй ашыкмыйча гына сөйли, бер-бер әйбернең планы белән таныштырырга теләгән кебек, куллары белән өстәлнең әле бер җиренә, әле бер җиренә төртеп күрсәтә. Без аның сүзләренә колак салдык.

– Әйтәм бит мин сезгә, пәке нәкъ менә шушы тәңгәлдә ята, ә тарак аннан түбәнрәк, менә мондарак (ул кешенең гәүдә өлеше чаклы ара калдырып ике нокта күрсәтте), ә менә монда – менә как раз аяк очына туры килә торган җирдә – үләннәр авып, сынып, йолкынып беткән…

Ул арада безнең янга Имәли килеп чыкты һәм, бернәрсә дә аңлатып-нитеп тормастан, колагыбызга иелде дә, икебезгә генә ишетелерлек итеп: «Йөргәнсез, йөргәнсез, ә эзегезне яшерә белмәгәнсез, егетләр», – диде. Малаена ачуланган аталар тавышы шикелле кискен тавыш белән ачулана иде ул безне.

Без, бернәрсә дә аңламыйча, аңардан җавап алырга ашыктык:

– Ни булган соң, Имәли абзый? Без бернәрсә дә аңламыйбыз.

– Курыкмагыз, хәзер аңларсыз, – диде Имәли һәм ачулы, кискен хәрәкәтләр белән Шәфыйк янына барды: – Давай, Шәфыйк, чыгар, әнә үзләре килде, – диде.

Шәфыйк, кара күзләре белән халык арасыннан эзләнеп безне тапты да, урта бармагы белән ымлап, үз янына чакырды. Аз гына да каушамыйча, туп-туры күзләренә карап алдына бардык.

– Нәрсә?

Күз карашларыбызның җитдилеге, тавышыбызның катылыгы Шәфыйкны бераз каушатты, ахрысы, нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты да әйтә алмый калды. Аннан соң бишбилле бишмәтенең уң як кесәсенә тыгылды. Аннан кызлар тарагы китереп чыгарды. Ул яшел таракны күрү белән, без аның үзебез югалтып калдырган тарак икәнлеген танып алдык.

Шәфыйк таракны, ике бармагы белән генә чеметеп тотып, безгә табан сузды һәм, бик зур җинаятьчедән сорау алган прокурор төсле итеп:

– Бу таракны таныйсызмы? – дип сорады.

Гаяз аның коточкыч чыраена карата, киресенчә, шаян тон белән генә җавап кайтарды:

– Таныйбыз.

– Кемнеке?

– Кичә безнең авылда Галиябану ролендә уйнаган кызныкы. Китер аны монда, үзебез тапшырырбыз.

– Сабыр итегез, – диде Шәфыйк һәм, таракны кесәсенә кире салып куеп, сул як кесәсенә тыгылды. Аннан Гаязның югалып калган пәкесе килеп чыкты. – Ә менә монысын таныйсызмы?

– Менә монысы өчен рәхмәт, – диде Гаяз, – ул пәкене югалтканга бик нык кайгырган идем. Минем өчен бик кадерле нәрсә ул.

Гаязның тынычлыгы Шәфыйкның ачуын кабарта төште. Ул, никах вакытында кызның ризалыгы турында шаһитлардан сорау алучы мулла шикелле, җавапта төгәллек таләп итте:

– Таныйсыңмы, дип сорыйм мин синнән.

– Таныйм.

– Кемнеке?

– Минеке.

– Ярый, булды, – диде Шәфыйк, пәкене яңадан кесәсенә салды. Күзләрен бездән алып, өстәлнең уң ягында торган картлар төркеменә борылды. – Вәт, картлар, эш көн кебек ачык. Калган ягын үзегез карагыз. Безнең җиребез өстендә, изге гает көнендә, көпә-көндез – кояш карап торганда…

Ул сөйләп бетерә алмады, башына каралып беткән ак чалма кигән чандыр карт өстәл янына килде. Мин белгәннән бирле мөтәвәлли булып, дин юлында кычкыра-кычкыра өнсез булып беткән ул карт, төссез сакалын селкетә-селкетә, киң җилән җиңнәрен җилбердәтә-җилбердәтә кычкыра башлады:

– Ни заманнан бирле Ходай Тәгалә яңгыр бирми! Кычыткан яфрагына корт төшкән! Агыйделнең суы кибә – әүвәле без ат йөздереп йөргән җирләрдән кичү бирә. Сәмигулла тавыгын ябалак буган. Мәетле күл буенда убыр күргәннәр. Бу гыйлләләр каян килә дип беләсез, җәмәгать?! Бу гыйлләләрне кемнең кәсафәте дип беләсез, җәмәгать?! Кичә изге Гарәфә кичәсендә, изге гает таңында, изге Рамазан гаетен укыган вакытта Ходаебызны мыскыл иттердек. Олы-олы кешеләребез, шайтан коткысына төшеп, гаеткә бармыйлар. Бертуган кебек тату яшәп килгән кешеләребез арасында низаглар чыга башлады. Аталы-уллы кебек гөрләшеп яшәгән кешеләр берсен берсе судка бирешәләр. Әле дә Ходай Тәгалә сабыр, мескен, түзә. Гел-гел сабыр итмәс бит ул, сабыры шартлар бит! Бу гөнаһларыбыз өчен әллә ниләр күрербез бит, җәмәгать. Җитмәсә, шулар өстенә шул ук изге гает көнендә, көпә-көндез, бәйрәм кояшы көлеп карап торганда, фәрештәләр җиргә төшкәндә, чәчәкләр белән күкрәп утырган гөнаһсыз сахрабызга чыгып зина кылып йөриләр. Яшьләребезне бозалар, хатын-кызларыбызны аздыралар. Йә, җәмәгать, нәрсә карап торабыз? Мәчет картлары нигә авызларын йомып торалар? Бозык кешеләрне авылдан куарга кирәк. Укый торган җирләренә язып җибәрергә кирәк. Совет хөкүмәте динне мыскыл итәргә кушмый. Азып-тузып, яшьләрне бозып йөрергә кушмый. Йә, картлар, ни дисез?

Мөтәвәлли карт, ямьсезләнгән күзләрен картлар төркеменә төбәп, җавап көтә башлады. Картлар төркеме арасында тәкбир әйткән төсле көчсез, эчпошыргыч мөңгерәү күтәрелде. Аларның нәрсә әйтүләре ачык ишетелми, тик шау-шу арасында «куарга кирәк» дигән сүзләр генә аңлашылып кала иде.

Мин, нигә икәнен үзем дә белмичә елмаеп, Гаязга карадым. Гаязның йөзе җитди иде. Ул минем карашымны бөтенләй күрмәгән кеше төсле илтифатсыз калдырды һәм өстәл кырына баскан килеш хәрәкәтсез катып калган председательгә якынлашты:

– Иптәш председатель, үземә сүз бирегез әле.

Председатель кинәт аптырап калды. Әйтерсең лә, аңа килеп, «күзеңне биреп тор әле» диделәр. Гаязның сүз соравы шулкадәр гаҗәпләндерде аны. Һәм, шактый вакыт акылын башына җыя алмый торганнан соң гына, сүз аның кулында түгел икәнлеген аңлата алды:

– Минем катнашым юк монда, әнә картлар җыйган җыен, алардан сора, – диде.

– Ничек ул алай? – диде Гаяз. – Председательнең катнашыннан башка шушындый җыен буламыни? Шушындый зур сәяси мәсьәләне тикшергәндә, совет читтә каламыни?

– Сөйлә алай булса, сөйлә, – диде председатель, – мин берәүнең дә авызын тота алмыйм.

Авыл советы председателенең шундый булуы, ягъни, үзе әйтмешли, «берәүнең дә авызын тота алмавы» начар иде, әлбәттә. Аның шундый булуы бездән бигрәк Имәлиләр, Ибрай кебекләрдән бигрәк шул Шәфыйклар, Таквә Сәхәүләр өчен кулай иде. Күрәсең, аны сайлаган вакытта ук шулар кулы уйнаган булгандыр.

– Иптәшләр! – дип кычкырып җибәрде Гаяз. Мөңгердәшкән төркем кинәт тынып калды. – Сез, бәлки, безне бүген үк куып җибәрү турында карар чыгарырсыз. Куып та җибәрерсез. Шулай да мин сезгә саубуллашу урынында гына булса да бер-ике сүз әйтеп китим…

Аны Шәфыйк бүлдерергә теләде:

– Мәсьәлә күптән ачык, җәмәгать, тавышка куясы да эшне бетерәсе, – дип кычкырды ул.

Аның тавышын тагын берничә кеше күтәреп алды, аңа каршы кычкыручылар да табылды – шау-шу купты. Шау-шуны, гадәттәгечә, Имәлинең көчле тавышы басты:

– Туктагыз! – дип кычкырды ул. – Кешегә сөйләп бетерергә ирек бирегез. Без сезнең авызны тотмадык бит.

– Дөрес, – дип куйды Ибрай.

Тагын кемнәрдер:

– Шулай кирәк, – дип өстәделәр.

Урнашкан тынычлыктан файдаланып, Гаяз сүзен дәвам итәргә ашыкты:

– Әле сөйләп туктаган бабай безне кешеләрне бозуда, диннән яздыруда гаепли. Дөрес, иптәшләр, без хезмәт ияләренең башын дин агуыннан чистарту өчен көрәш алып барабыз. Ләкин без берәүне дә динсез булырга көчләмибез. Безнең спектакльгә килү һәркем өчен ихтыярлы. Безнең сүзләребезне, җырларыбызны тыңлау һәркем өчен ихтыярлы. Тыңлаганның соңында аларга ышану-ышанмау да ихтыярлы. Мәчеткә йөрү ихтыярлы булган кебек, клубка йөрү дә һәркем өчен ихтыярлы. Совет власте кешене көчләп динсез ясарга кушмаган кебек, динсезләрне динле ясарга да кушмый. Алай гына да түгел, ул әкренләп диннең зарарлы ягын халыкка аңлатуны алга куя… Тагын килеп, бабай безне кешеләрне дошманлаштыруда гаепли. Кемнәр алар, әүвәле бертуган кебек тату яшәп тә, хәзер, без килгәч кенә, бер-берсенә дошманлашып киткән кешеләр? Имәли белән Шәфыйкны әйтәсезме? Дус булган вакытлары бармы икән аларның? Аталы-уллы кебек тату яшәп тә, хәзер берсен берсе судка бирешүчеләр кемнәр алар? Күчәрбай белән Таквә Сәхәүне әйтәсезме? Биш ел буенча Күчәрбайның хезмәт хакын талап килгәннәр. Күчәрбай үзенең наданлыгы аркасында сүз әйтергә куркып килгән дә, аталы-уллы кебек тату яшәгәннәр, имеш. Юк! Талаучылар белән таланучыларның бервакытта да тату яшәгәннәре юк! Дошманлык вакытлыча яшеренеп килгән икән, ул наданлык аркасында, совет законнарын, совет власте биргән хокукларны файдалана белмәү аркасында гына шулай булып килгән. Ул ачылырга тиеш. Безнең килүебез шуны ачып җибәргән икән, билгеле, талаучылар өчен бик уңай булмаса да, хезмәт белән көн күрүчеләр өчен ул файдалы. Ә совет хөкүмәте ул – хезмәт белән көн күрүчеләр хөкүмәте…

Шәфыйк тупас тавыш белән реплика бирде:

– Ул турыда сүз бармый. Пәке белән тарак турында сөйлә, зина кылып йөрүегез турында сөйлә.

– Ярый, – диде Гаяз. – Хәзер ул турыда сөйлим. Син әйткәнчә булсын ди, тарак менә шушы җирдә, пәке менә мондарак яткан булсын ди, ә бу турыда үлән йолкынып беткән булсын ди. Син аңлатырга теләгәнчә ачыграк итеп әйтсәк, әнә шул таракны кадаган кыз белән мин әрәмәләр арасында бергә яткан булыйм ди. Шулай булган сурәттә дә, мине гаепләргә, аның өчен авылдан кудырырга кирәк дип әйтергә кемнең хакы бар? Ие, менә бу охотникның (ул күзләре белән генә Шәфыйкка ымлап алды, халык арасында елмаю таралды) әкияте дөрес булган сурәттә дә, мин үземне гаепле санамас идем әле. Ләкин ул бүрәнә аркылы бүре күрә. Артыннан тере саескан очыра ул. Ул үзе мәсьәләнең ничек булганын бик яхшы белә. Аның нинди кыяфәттә кунакка китеп барганын мин күрдем, минем нинди кыяфәттә судан чыгып кайтып килүемне ул күрде. Ләкин бик арзанлы кәсеп тапкан. Безне авылдан кудыра, имеш. Ярый, кудырдың да ди. Аның белән совет властен куа аласыңмыни соң, кулак? Куыгыз, ләкин без әйләнеп кайтырбыз. Ә менә сез куылсагыз, әйләнеп кайтырлык булмас. Минем сүзем бетте. Әгәр дә тарак белән пәкенең ничек итеп Шәфыйк кулына килеп керүен беләсегез килсә, әнә Күчәрбай сөйләп бирер. Тыңларга киңәш бирәм, иптәшләр. Ул сөйләгән хәбәр Шәфыйк әкиятеннән кызыграк булыр. Ә син, Шәфыйк, бик арзанлы кәсеп тапкансың. Мин сине көчлерәк корал белән һөҗүм итәрсең дип уйлаган идем…

Гаяз өстәл яныннан китүгә, халык арасыннан «Молодец, дөрес әйтте!» дип кычкырган тавышлар ишетелде. Берничә кеше беравыздан Күчәрбайның сөйләвен сорый башладылар. Соңгы вакытларда көннән-көн кыюлана барган Күчәрбай көттереп тормады. Өстәл янына килеп, безнең белән булып үткән кичәге вакыйганы сөйләп бирде. Ничек итеп тауга менүебезне, менгән вакытта саескан оясына очравыбыз, шөпшәдән чагылуыбыз кебек бөтен ваклыкларга кадәр тукталып, көлдерә-көлдерә сөйләде. Гаязның яр башыннан егылып төшү моментларын бөтенләй хыялый әкиятләргә охшатып искиткеч итеп сөйләде. Аның шактый озынга сузылган сүзен, нәкъ әкият тыңлагандагыча бирелеп, этешә-төртешә өстәлгә якын килеп тыңладылар.

Аның сүзләре халыкны шулкадәр җанландырды, Шәфыйк көлкегә калганнан-кала барды. Гаязның дәрәҗәсе үскәннән-үсә барды.

Ул арада Имәли, Шәфыйкка килеп, үз әйберен сораган тавыш белән:

– Бир пәкене, бир таракны! – диде.

Шәфыйк сүзсез чыгарып бирде.

– Мә, Гаяз, – диде Имәли. – Әтиеңнең төсен югалтма.

Нәтиҗәдә яшьрәкләр, Гаязны тотып алып, шундый биек ярдан егылып исән калган батыр булуы өчен мактап, һавага чөйделәр. Һавага чөйгән вакытта аның кесәсеннән пәкесе белән тарагы җиргә төште.

– Кайда Шәфыйк, менә тагын тарак белән пәке бергә яталар, җыен җый! – дип кычкырды Ибрай.

Тик ул вакытта бу тирәдә Шәфыйк та, Таквә Сәхәү дә, мөтәвәлли дә күренми иде инде.

XXVIII

Шул вакыйгадан соң Таквә Сәхәүләр, мөтәвәллиләр ягыннан безгә карата андый ачык төстә чыгыш ясаулар күренмәде. Ләкин аңа карап безнең эш җиңеләймәде. Алар, ачыктан-ачык көрәштә җиңәрлек көчләре юклыгын яхшы белгәч, без башлаган эшләргә аяк чалуны яшерен төскә, астыртын төскә күчерделәр. Аларның нинди корал белән эш итүләрен, безгә каршы көрәштә нинди чаралар куллануларын белә алмый идек без. Тик, үзебез башлаган зур-зур эшләрнең һаман да нәтиҗә бирмичә бер үк хәлдә торуларын күреп, бездә шик туа, аптырашта утырган минутларда Низамый кебекләрнең безгә чәнчеп елмаюларын сизеп ачу килә – дошманнарны табасы, оялары белән туздырып ташлыйсы килә. Тик ачу килү белән генә дөнья төгәлләнми, башта җанлы гына башланган эшләр һаман да барып чыкмагач, күпләрдә дәрт сүрелә башлый. Аңламыйбыз: артельгә оешып эшләргә теләүчеләр исеменнән җир кисеп алырга сорап җибәрелгән гариза, кантон җир бүлегенә терәлеп, җавапсыз ята; Артыкбикәгә һөҗүм иткән өчен безнең тарафтан судка бирелгән Әлимгулның эше дә, Күчәрбайның Таквә Сәхәүгә биш ел эшләгән өчен хезмәт хакын даулап биргән шикаяте дә һаман нәтиҗәсез буталып йөриләр. Күңел сизә: бу эшләрдә шул ук Таквә Сәхәүләрнең, Низамыйларның кулы уйный. Нинди махинацияләр аркылыдыр авыл советы тирәсендә генә түгел, шактый зур урыннарда да шуларның үз кешеләре барлыгы сизелә. Шуларның фикерләре өстен чыга. Ләкин ничек ул алай? Аны кай җиреннән тотып алып селкеп салырга? Кыен, чиксез кыен. Дошманыңның барлыгын, кем икәнлеген күңелең сизеп тә, аны кай җиреннән тотарга белмичә, үзеңнән көлдереп, иркендә йөртү кыен.

– Эх! – дип куябыз Гаяз белән. – Имәли әйтмешли, бөтен кулакларны тотарга да Себер җибәрергә дигән закон чыксын иде. Кантон җир бүлеге шушында – Базарлы авылында гына булсын иде!..

Без тагын Аязгулов янына бардык. Ул, әлбәттә, бу хәлләр белән таныш иде. Безне бик яхшы каршы алды. Күңелләребезне күтәрергә тырышты. Тик кантон үзәге күләмендәге учреждениеләр белән бәйле эшләргә карата ул үзе дә җитәрлек көчкә ия түгел иде. Тел төбеннән шуны аңладык: кайбер эшләргә карата ул үзе дә без кичергәнне кичерә иде булса кирәк. Хәтта бераз ачылып та куйды ул безгә: «Кантком күләмендә дә, үзебезнең волость оешмасы тирәсендә дә фаш ителеп бетмәгән кулак агентлары бар. Шулар аяк чала», – диде. Ләкин безгә өметсезләнмәскә, башлаган эшебездә батырларча алга барырга, Ленинны күбрәк укырга, шуларга нигезләп, халык арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә кушты. Без, бернинди күңелсезлеккә дә карамыйча, эшебезне дәвам иттердек…

Ләкин бу тынлык давыл алдындагы тынлык булган икән. Ул озакка бармады, минем өчен телгә алуы да авыр булган бер күңелсез вакыйга белән шартлап, авыл өстенә күтәрелде.

Гает көнне булган вакыйгадан соң Күчәрбай, Имәлидә тора башлап, Таквә Сәхәүгә кайтмаса да, аның өендә булган вакыйгалар белән хәбәрләшеп, танышып тора иде. Каян ишеткәндер, кем аркылы ишеткәндер: Таквә Сәхәүләр гаиләсендә ниләр бар, ниләр сөйлиләр – аларның бик күбесе Күчәрбайга вакытында мәгълүм була бара иде.

Көннәрдән бер көнне ул безгә мондый хәбәр китерде:

– Шәфыйк сәүдәдән зур файда итеп кайткан. Иртәгә, дус-ишләрен җыеп, мәҗлес уздыра икән, – диде ул һәм әзрәк торгач болай дип өстәп куйды: – Мин аның андый мәҗлесләрен күргәнем бар. Андый вакытларда алар эчәләр дә йөрәкләрендә булган серләрен сөйләшәләр, төрле кешеләргә карата үз хөкемнәрен чыгаралар. Тыңлап торсаң яхшы булыр иде.

Күчәрбайның бу фикере безне дә уйга төшерде.

– Тыңлап булса, бик яхшы булыр иде, ләкин ничек тыңлыйбыз? – диештек без.

Моңа Күчәрбай да җавап бирә алмады:

– Хәзер кыен шул инде, алар хәзер мине йортларына да якын җибәрмәсләр. Ә тәрәзә төбендә тыңласаң, ишетелми. Андый вакытларда бикләнеп утыралар алар.

– Ә менә миңа аларның өйләренә кереп калырга булмыймы? – дип сорады Гаяз.

Күчәрбай уйлап тормыйча ук җавап бирде:

– Батырлыгың җитсә, була. Алар көндез кунак өйләренә кереп тә әйләнмиләр. Этләреннән үтсәң, чоланнарыннан үтү ул тикле кыен булмас.

– Этләре бик усалмыни?

– Ишегалларына чит кеше кергәнне әллә каян сизә.

– Бәйләгәнме?

Күчәрбай бу гади сорауга туры гына итеп җавап бирә алмыйча уйга калды.

– Әллә оныттың дамы? – дип көлде Гаяз. – Этнең бәйдәме, түгелме икәнен дә оныту өчен тавык хәтерле булу кирәк, Күчәрбай.

Ләкин Күчәрбай, Гаязның бу шаяртуын бөтенләй ишетмәде, ахрысы, аны искә дә алмыйча, үз башында туган фикерне әйтеп бирде.

– Була, эттән дә котылып була, – диде ул. – Минем ул эт белән дуслык шәп, мин аны Шәфыйкның бәләкәй малаеннан чакыртып чыгарам да кая теләсәм, шунда алып китәм. Ә ишегалдында кеше юк чакны туры китерү кыен түгел. Чоланнарыннан үткәндә, әзрәк бәхетеңне сынарга туры килер. Шулай булмаса, батырлык та кирәк булмас иде. Аннан үтсәң – сәке астында үз өеңдә яткан төсле тыңлап тик ят.

– Барып чыга бу, мин тәвәккәллим, – дип куйды Гаяз.

Мин аңа каршы төштем:

– Андый тәвәккәллеккә исәпләп эш итү, минемчә, дөрес түгел. Зур аңлашылмаулар килеп чыгуы бар, – дидем.

– Куркаклык бар, Ильяс, синдә, куркаклык, – диде Гаяз. – Башлаган эшне ахырына кадәр алып барырга кирәк. Без аларның йөзен ача башладык. Халык безгә иярде. Шушы килеш тәмам итмичә ташлап китсәк, без дошманның көчен генә ныгытып калдырабыз бит.

– Ярый. Барып чыкса бик әйбәт. Әгәр дә эләксәң, шунда өйләрендә ятканда тотып алсалар?

– Үтерерләр, – диде Гаяз.

– Бу акыллылык түгел, бу геройлык түгел. Син ничә ел совет мәктәбендә укып белем алгансың, ләкин тәмамламагансың әле. Аны да ярты юлда калдырырга ярамый бит, тәмамлап, алган белемеңне эшең белән кайтарырга кирәк.

– Тукта әле, – диде Гаяз, тавышын әкренәйтеп, миңа якын килде, – нигә соң син мине һаман үләргә тиеш итеп кенә саныйсың?

– Чөнки син тагын да яр якасына якын барырга чамалыйсың.

– Ярдан егылып та исән калдым бит әле.

– Һәрвакыт астыңда тирән су туры килмәве мөмкин.

– Инде, Ильяс туган, – диде Гаяз, тавышын нечкәртә төшеп кычкырып җибәрде, – бүредән курыксаң, урманга бармыйсың. Шул гына. Ә мин тәвәккәллим. Күчәрбай, керештек без бу эшкә, син мине иң туры юллар белән таныштыр.

– Мин сине җибәрмим, Гаяз.

Гаяз миңа җавап бирәсе урында Күчәрбайга борылды:

– Болай булса, Күчәрбай дус, безнең юлда тагын бер киртә булды бит әле.

Аның бу сүзе миңа бик каты тоелды.

– Гаяз! – дип ачуланып кычкырдым мин. – Син мине аңларга теләмисең!

– Ә минемчә, син – мине.

Тартыш шактый озакка сузылды. Шул нигездә бер-беребезнең бөтен үткән юлын, кемнең кайчан нинди мәсьәләләрдә ялгышлары булганын санап чыктык. Бер-беребезгә каты сүзләр әйтештек. Ахырда, йокы түшәгенә ятып, бик озак тартышканның соңында гына килештек без.

Гаязның бу мәсьәләдә ялгышуын күңелем ачык сизсә дә, иптәшемә тәэсир итә алмадым мин. Гаяз үзенең хата фикерен минем дөрес фикеремнән өстен чыгара алды. (Эштә, практикада сизенү генә җитмәгәнлеге, белем, тәҗрибәнең никадәр кирәк булуы фаҗигале мисал белән расланды. Тик соң иде инде.)

Төп җиңеш Гаяз ягында иде. Мин, бөтенләй җиңелүче булып калмаска теләп, Гаязның үзен генә җибәрергә риза булмыйча, аның белән бергә үзем дә барырга булдым.

XXIX

Күчәрбайның өйрәтүләре өстенә җомга көнгә дә туры килү берәүгә дә сиздермичә Таквә Сәхәүнең кунак өенә үтеп керергә зур җиңеллек ясады. Йорт эчендәге ирләр заты һәммәсе дә җомгада, бала-чагалары, этләре белән бергә Күчәрбайның алдавына ияреп, Идел буена чыгып киткәннәр иде. Хатын-кызлар, ирләре өйдә юклыктан файдаланып, эчке өйләрендә ләчтит сатып утырдылар булса кирәк, ишегалдында, чоланда берсе дә күренмәделәр. Койма буендагы күләгәдә күшәп яткан зур кызыл бозау безгә әйләнеп тә карамады. Сарай астында җиңел тарантаска бәйләнгән зур кара айгыр гына солы сораган тавыш белән әкрен генә кешнәп куйды. «Кунаклары килә дә башлаган», – дип уйлап алдым мин. Күчәрбай әйткәнчә, парадный ишеге дә ачык булып чыкты. Кунак килгән чакларда гына ачыла торган бу ишек безнең юлыбызны тагын да куркынычсызландырды. Ул ишектән без бик иркен кереп киттек. Тик йөрәкләр генә гадәттәгедән ешрак тибә иде. Кунак өенең авыр ишеге тавышсыз ачылды. Өй эчендә безнең кебек качып йөрүчеләрне яшерү өчен махсус әзерләнгән кебек тынычлык: тәрәзә капкачлары һәммәсе дә ябылган, өй эче дөм караңгы. Башта без бу караңгылыкта аптырап калдык. Тик аптырау озакка бармады, күзләребез тиз ияләште: тәрәзә капкачларының кечкенә ярыкларыннан төшкән аз гына яктылык торган саен көчәя барган төсле тоелды – без инде уң яктагы зур мичне, сул як стена буендагы биек шкафны һәм каршы стена буйлап сузылган сәкене бик ачык шәйли башладык. Безгә шунысы җитте, тыныч вакытта урнашып калу яхшы дидек тә сул як стена буйлап сәке астына үрмәләдек. Бернәрсә күренмәслек караңгы сәке астында бер-беребезгә сүз кушмыйча шактый вакыт хәрәкәтсез яттык. Мондагы караңгылыкка күз ияләшә алмады, бер-беребезне дә күрә алмый идек без. Өйгә һаман да бер кеше дә кермәгәч, тәмам тынычланып җиттек. Саклык белән генә сөйләшү дә зарар итмәс төсле тоелды, һәм мин пышылдап кына Гаязга сүз куштым:

– Гаяз, шырпы сызыйммы әллә, берәү дә юк бит?

– Нигә кирәге бар аның?

– Тирә-ягыбызда нәрсәләр барлыгын күреп кую яхшы булыр иде. Берәр шатырдый-нитә торган әйбер булып, соңыннан уңайсыз хәлдә калмыйк.

– Әз генә сабыр ит, – диде Гаяз, ә үзе сабыр итәргә ирек бирмәде, шунда ук тиз генә яктыртып, тирә-якны карап алырга кирәклекне яклап куйды. – Сыз шырпыңны тизрәк, – диде.

Мин, чалбар кесәмнән шырпы чыгарып, сак кына сыздым. Шырпы яктысында мин иң элек Гаязның тузанга буялган ак күлмәген күрдем. Үзебезнең шактый тузанлы идәндә ятканлыгыбызны уйлап алдым. Аннан соң Гаяз яткан стена буенда ялтырап күренгән түгәрәк тимер кисәге минем дикъкатемне җәлеп итте.

– Артыңа борыл әле, Гаяз, теге ялтыраган әйбер нәрсә икән?

Гаяз, артына әйләнеп, мылтык кисентесе күтәреп алды.

– Обрез бит бу, Ильяс! – диде ул, тавышы күтәрелә төшкәндәй булды.

– Шаулама.

Шырпы сүнде, яңадан яндырмадык. Караңгылык эчендә Гаяз әкрен генә азапланып мылтыкның затворын ачып япты.

– Корулымы?

– Юк, коры мылтык кына.

Ята-ята без сәке асты «тормышына» тәмам ияләшеп җиттек. Өйгә берәүнең дә кереп әйләнмәве безне тынычландырганнан-тынычландыра барды. Гаяз: «Монда ашарга-эчәргә алып киләсе бар икән, рәхәтләнеп утырыр идек», – дип шаяртып куйды. Төрле кызык сүзләр сөйләштек. Кирәк була-нитә калса, чыгып йөрергә мөмкинлек булмас дип, зуррак идән ярыгын чамалап куй- дык.

Урам яклап өй эргәсеннән сөйләшә-сөйләшә ирләр үткән тавыш ишетелде. Җомгадан кайттылар бугай. Тик алар да бу өйгә кермәделәр. Бакчаларына чыгып чәй эчәләр булса кирәк дип чамаладык без…

Шактый вакыт узганның соңында безгә тынарга туры килде. Әкрен генә ишек ачылды. Үзалдына үзе сөйләнеп, «Аллаһу», «лә хәүлә» сүзләрен кабатлый-кабатлый, Таквә Сәхәү килеп керде. Авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана сәкегә узды һәм, почмактан мендәр алып, сәке өстенә сузылып ятканлыгы сизелде. «Монда әйбәт икән, салкынча икән…» дип, һаман сөйләнеп ятты ул. Өй эчендәге тирән тынлык аның һәрбер хәрәкәтен безгә аермачык китереп җиткерә иде.

Ул кереп сәкегә сузылуга ук, ишектән тагын берәү керде. Ишеген ачык калдырып, мич алдына таба уза башлады. Ачык ишектән төшкән яктылыкта мин аның хатын кеше булуын чамалый алдым.

Сәхәү карт, ишек ачылу белән, үзалдына сөйләшүеннән туктап, бер генә секундка тын калды да ишектән керүчегә сүз кушты:

– Килен, синме бу?

– Сиңа кем кирәк соң? – диде хатын, шаян иркә тавыш белән дәште ул.

– Ишегеңне ябып йөрчәле, – диде Таквә Сәхәү, – чебен-мазар тулмасын.

Килене әкрен генә барып ишекне япты да туп-туры Таквә Сәхәү янына килде.

– Чебен-мазар тулмасын димә, картлач, әби-мазар сизмәсен диген, – дип көлеп җибәрде.

– Юкны сөйләмәсәнә, киленкәй, тагын бер мендәр алып бир әле миңа, баш астым тәбәнәк булды.

– Нәрсә бирерсең, алып бирәм? – диде килене.

– Ташласана шул сатулашуыңны, күгәрченкәем, нәрсә сорап алып бирми калганым бар соң?

Киленнең без яткан турыдагы почмактан үрелеп мендәр алганлыгы, аны Сәхәү карт янына илтеп салганлыгы ишетелде. Сәхәү карт: «Менә шулай, рәхмәт, менә шулай…» – дип өзлексез такылдый башлады һәм кинәт кенә ярты сүздә тукталып калды. Күп тә үтмәде, «чүп» иткән тавыш ишетелде, һәм Сәхәү карт яңадан сөйләнә башлады: «Ай килен җаным, урының җәннәттә булгыры, әле дә син бар, югыйсә мин картны кем кайгыртыр иде». Аның сүзе тагын бүленде. Карт тагын ашыга-ашыга килененә рәхмәт укый башлады: «Рәхмәт, килен, хәзергә җитеп торыр, әби-мазар килеп кермәсен».

– Картлач, – диде килене, Сәхәү картның кайсы җиренәдер шапылдатып сукты да тиз-тиз атлап чыгып китте.

Ул чыгып киткәч, Сәхәү карт тагын үзалдына үзе сөйләнә башлады: «Ах, шайтан килен, тәһарәтемне боздырып чыгып китте бит, нәгъләт! Истихарәле төш күрермен дигән идем. Хәерле булсын инде. Уңган килен булып чыкты… Кайда китте соң әле үзе?..»

Тагын ишек ачылды. Керүче кеше, хәрәкәтләренә, тын алуларына караганда, карчык кешегә охшый иде. Ишек ачылуга тынып калган карт, ишектән керүченең кем икәнен сизү белән, гырылдап-гырылдап «йоклый» башлады.

Бервакытта да безнең башыбызга килүе мөмкин булмаган бу күренешләрдән алган тойгыларны үзара уртаклаша алмау минем өчен авыр иде. Андый вакытларда мин берәр иптәшем белән сөйләшеп көлешмичә түзә алмыйм. Ялгыз гына уйласам да көләсем килә. Ә ялгыз көлү бик уңайсыз. Чит кешеләр күреп, юләр диярләр төсле тоела, оялдыра. Ә бүген монда, сәке астында, Таквә Сәхәү йоклаганга салынып яткан сәке астында, бигрәк тә ярамый. Көлү – харап булу дигән сүз. Тик шулай да минем көләсем килде. Гаязга ничек булгандыр, белмим. Әмма миңа бу минутта көлмичә чыдау иң каты җәза иде. Андый вакытларда мин иң кайгылы-хәсрәтле уйларны башыма китереп карыйм, үлем турында уйлап карыйм: мин үләргә тиеш бит, бәлки, ул үлем бүген үк килер, дип, аны күз алдыма китерергә тырышам, ләкин берсе дә файда итә алмый, һаман да көләсе килә. Менә хәзер, менә хәзер шартлыйм диярлек хәлгә җитәм. Ул вакытта инде мин, көлүем шартлап чыкмасын дип, авызымны зур ачам да йодрыгымны кабам. Анда да чыдап булмаса, йодрыгымны бөтен көчем белән тешлим…

Сәхәү картларның сәкесе астында шундый җәза белән сәгатькә якын җәфаландым. Ләкин үземне җиңдем – сиздермәдем. Хәтта янымда яткан Гаяз да минем үз-үзем белән шундый каты тартышуымны сизә алмады.

Сәхәү карт кергәннән башлап безгә иркен тын алырга туры килмәде. Өйгә кереп-чыгып йөрүчеләр өзлексез диярлек булып торды. Без зур түземлек белән җәйге озын көннең кичен көттек. Ләкин шактый озак хәрәкәтсез ятарга туры килсә дә, күңелсез булмады. Безне күңелсезләндермәс өчен күрсәтелгән махсус номерлар төсле, бу караңгы өй эчендә кызык-кызык хәлләр еш кына булып торды.

Өй бушап калган араларның берсендә, шыпырт кына ишек ачып, бер малай килеп керде. Ул тиз-тиз генә тәрәзә төпләрен, мич алларын каранып узды да шкаф янына утыргыч китереп куйды. Утыргыч өстенә басып, шкафның өске катына үрелде. Ниндидер пыяла савыт, идәнгә төшеп, шалтырап ватылды.

Ишегалдыннан Сәхәү килененең ачуланып кычкырган тавышы ишетелүгә, малай утыргычтан егылып төште. Ул арада өйгә килеп кергән килен аны эләктереп алырга өлгермәде, малай сәке астына үрмәләде (бәхеткә каршы, без яткан урынга туры килмәде). Ләкин килен аны сәке астында тыныч кына калдырырга теләмәде. «Чык, каһәр суккыры малай, сәке астында күп йөрсәң, үзеңне пәри буып алыр әле, әнә әллә нәрсә шытырдый», – дип, малайны куркыта башлады. Малай, киленнең алдавын сизеп, сер бирмәскә азапланган иде, Гаяз бер усаллык эшләп шүрләтте: әкрен генә идәнне тырнап куйды ул. Малай ничек атылып чыкканын сизми дә калды. Сәке астыннан чыгуга, килен аны эләктереп, кычкырта-кычкырта, өйдән алып чыгып китте.

Тагын бер өй бушаган арада, каты-каты басып, Шәфыйк килеп керде.

– Тиз бул, – диде ул ачулы тавыш белән. Аның артыннан инде хәрәкәтләре белән безгә таныш булып өлгергән килен кереп килә иде. Шәфыйк аны тартып алды да ишекне ябып куйды: – Кайсы җирең кычыта, корчаңгы, китер әле үзем кашыйм, – диде.

Килен өзелеп-өзелеп сызлана башлады: «Алла, Алла, үтерәсең, җибәр, җибәр, Алла, Алла!» – дип үрсәләнде. Нишләтте аны Шәфыйк, кай җирен авырттырды – анысын белә алмадык. Тик аның соңгы сүзләре генә эшнең нәрсәдә икәнен бераз аңлаттылар: «Икенчеләй кеше алдында корчаңгы шикелле култык асларыңны кашып утырма, кәнтәй, талагыңа сугармын да җаныңны алырмын», – диде. Сугу тавышы чыгармыйча гына тагын хатынын сызландырды: «Мә, кәнтәй, онытмаска яхшырак булыр». Ул чыгып киткәч, хатыны сәкегә ятып бик озак үкседе. Аның үксүе басыла төшкәндә, тагын ишек ачылды. Хәрәкәтләренә карап, өйгә керүченең әби икәнен чамаладык. Ул әкрен генә ишекне япты. Саклык белән генә мич башына күтәрелде. Бик зур азап белән мыштырдады-мыштырдады да ниндидер сыек әйберне шыбырдатып агызды. Аннан соң авызын чәпелдәтеп-чәпелдәтеп эчә башлады. Бу минутта тычкан күзәтеп яткан мәче шикелле тавыш-тынсыз гына сәкедә яткан килен кинәт атылып сәкедән төште һәм, өйне яңгыратып каргана-каргана, мич башына таба омтылды.

– Ах, бирән өзгере, убырлы карчык! – дип башлады ул. – Ярты җаның кабергә киткән, намазлык өстендә генә утырасы чакта, урлап бал эчеп йөрисең бит, җир җирәнгән нәрсә. Төш хәзер, ботыңнан өстерәп төшермәс борын…

– Ай Алла, ай Алла, – диде карчык. – Сынап кына карыйм дигән идем, килен, кунакларга дигән нәрсәләрен әйбәт әзерләгәннәр микән дип белеп кенә төшим дигән идем.

Ләкин килен йомшармады, ахрысы, әбинең кай җирендер чеметеп алды.

– Абау, нәгъләт, кулыңны озайтмасана, шулкадәр борып алмасаң, кулың чергере!

– Карганма, карт убыр, каргышың кара башыңа капланыр! Төш, тиз бул, карт бирән! Бал эчәсе килгән бирәннең. Бик әчеләсәң, эчерер нәрсә табармын мин сиңа…

Әби үз хәлен үзе сизгәндер, ахрысы, килененә артык каршылык күрсәтмичә, тавышсыз гына чыгып китте…

Әледән-әле шундый күренешләрне күзәтеп тору һәм өй бөтенләй бушап, тыныч калган араларда үзара пышылдашып алулар белән көнне җиңел үткәрдек…

Килен үзе генә кереп, ишегалды ягына караган бер тәрәзәне ачты. Шул бер тәрәзәдән төшкән тонык яктылыкта өй эчен бераз тәртипкә китерде: сәкедә тузып калган мендәрләрне кабартып, почмакларга өйде. Шкафны рәтләде, мич тирәләрендә себеренгәләде. Аннан соң, ачкан тәрәзәсен яңадан томалап, өстәл өстендә торган аяклы лампаны кабызды. Нәкъ шул вакытта өйгә кереп әйләнгән Шәфыйк: «Асмалы лампаны да кабыз», – дип чыгып китте. Асмалы лампа да кабызылды.

Килен эшен бетереп чыгып китүгә, өч ир ияртеп, Шәфыйк килеп керде. Бу өч ирнең берсе – безнең авыл потребитель җәмгыяте правлениесенең председателе, калган икесе безгә таныш булмаган икенче авыл кешеләре иде. Алар көлешә-көлешә керделәр. Берсенә берсе чиксез зур хөрмәт күрсәтергә тырышканлыклары һәр хәрәкәтләреннән, һәр сүзләреннән сизелеп тора иде. Алар кемнеңдер сәүдә итә белмәве турында сөйләштеләр. Безгә таныш булмаганнарының олырак тавышлысы үзенең үткәндә күргәннәреннән мисаллар китерә башлады.

– Була ул сәүдәнең рәтен белми торган кешеләр, – дип көрсенеп куйды ул һәм, тавышын түбәнәйтә төшеп, үзе күргән бер вакыйга турында сөйли башлады: – Теге елларны сәүдә бик шәп иде бит. Шәбен шәп тә, рәтен белгән кешегә генә шәп. Сезонына карап авылга нәрсә кирәген, шәһәргә нәрсә кирәген белмәсәң, алтыга ал, бишкә сат, исемең булсын сәүдәгәр. Бервакытны шулай минем күрше – Елак Сәләхи – сәүдәгә тотынды: «Адәм сәүдә итә дә байый, менә дигән итеп өй салдыра, акча җыя, нигә миңа сәүдә итмәскә», – диде бу, сыерын, кәҗәсен сатып, әзме-күпме сума ясады да базарга чыгып карап тора: кем нәрсә сата, кем нәрсә күбрәк ала. Янәсе, шәһәргә барып, үтемле товар алып кайта була инде. Берзаман бер шәһәргә китәбез. Күкәй төягәнбез, май, бал кебек әйберләр төягәнбез – шәһәргә бару белән йолкынып алына торган әйберләр. Ә теге акчасын кесәсенә салган да буш бара, дурак. Аңар, имеш, каладан товар алып кайтырга акча кирәк. Дворга төшкәч, мыскыл итә-итә җанын алдык мескеннең. Берзаман бүрек, киез итек кебек әйберләр төяп кайткан бу. «Нигә кирәк алар?» – без әйтәбез. «Безнең авылда иң үтә торган товар ул», – ди. Эндәшмәдек. Берзаман үзебезнең базарда күз салам тегеңә. Тора мескен агач кебек катып, янына да килеп әйләнүче юк. Килгәннәре дә товарын тотып карыйлар да: «Ни хак?» – диләр. Сатулашырга туктап та тормыйча, ташлап китәләр бит. Кем алсын, ул арада яз якынлап килә инде. Аның өстәвенә шәһәрдән үк каптырып җибәргәннәр үзен, кыйбат сылаганнар. Шул товарлары белән базар арасында йөреп, әллә ничаклы расход чыгарып, ярты сумасын киметте бу. «Ташла, – мин әйтәм, – Сәләхи абзый, бөләрсең генә, – дим, – сәүдә итү уен түгел ул», – дим. «Тагын бер сынап карыйм әле», – диде. Берзаманны шәһәрдә аптырап йөри бу. Бөтенләй балтасы суга төшкән тегенең. «Ни булды, Сәләхи абзый?» – дим. Акчасын урлаткан икән, мескен. «Куй инде, күрше, – ди, – хәерчегә җил каршы дигәндәй, бәхет булмады, күрәсең, – ди, – хет берәр җирдән йөк төяп кайтырга табып булмасмы икән, буш кайтканчы, атка ашатырлык рәте булыр иде, бәлкем», – ди. «Тукта, – мин әйтәм күңелдән генә, – кызык итим әле моны, башта әйткәндә үк акыллылар сүзен тотмаса, танысын әле ул сәүдәгәрнең кем икәнен», – дим. Ул бер авыз да русча белми бит тагын, шунысы кызык. «Ярый, – мин әйтәм, – Сәләхи абзый, бер яхшы күрше икәнсең, ярдәм итим үзеңә. Бер җирдә йөк бар. Төяп кайт», – дим. «Нәрсә бар, нинди йөк?» – ди. «Колокольный звон» дип йөртелә торган товар», – дим. (Кунаклар йөткерә-йөткерә көлешә башладылар.) «Нәрсә соң ул?» – ди. «Төягәндә күрерсең», – дим. «Кайда соң ул?» – ди. «Хәзер атыңны җик тә чиркәү янына бар, – дим, – шунда бай үзе килеп әйтер, мин аның белән сөйләштем», – дим. Рәхмәт укып китте бу. (Кунакларның көлүләре тагын да көчәйде, «Шуннан, шуннан?» дип, сөйләүчене ашыктырдылар.) Шуннан соң авылга кайткач ишеттем. Тегене күргән кешеләр сөйләделәр: кичкә кадәр чиркәү какканны тыңлап торган икән, бичара. Ахырда берәү килеп, «Нишләп торасың?» дип сорашкач кына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып, кайтарып җибәргән. Шуннан соң ел буенча миңа дәшми йөргән булды.

Әкият сөйләнеп беткәч, һәммәсе дә рәхәтләнеп көлештеләр.

Шәфыйк, кооператорга төртеп, акыл сатып куйды:

– Бу совет та дурак, кооператив дигән булып, товарын бер дистә кеше кулына тапшыра. Бер дистә кеше ничек файда итсен инде. Бирсен иде совет әнә шул ЕПО кибетендәге товарны минем берүземә дә, файда уртак дисен иде. Валлаһи газыйм дип әйтәм, сезгә караганда күбрәк файда бирер идем, һи-һи-һи, нигә сез файданы унга бүләсез, ә без аны совет белән икегә генә бүләр идек…

Кунаклар тагын көлештеләр. Шуңа ялганып кемнәрнең яши белеп, кемнәрнең үз кадерләрен үзләре белмәүләре турында сүз китте. Шәфыйк сүзнең агышына уңайсызлык китермичә генә өстәлгә эчемлек чыгарды. «Киләсе кунаклар күп түгел, әзрәк башлап куйсак та була», – диде ул. Аңа каршы төшүче сизелмәде. Һәркайсы җанлана гына төштеләр. Сөйләргә теләүчеләр дә күбәйде. Безнең өчен тирән сер саналырлык сүзләр бу компаниядә көндәлек эштә очрап тора торган гади сүз булып сөйләнәләр иде.

Бу башлангыч кунаклар озак утырырга өлгермәделәр, ишегалдында эт өргән тавыш ишетелде. Шәфыйк, «Килделәр!» дип кычкырып, ишеккә атылды. Эт өрү тавышы миңа Күчәрбайны хәтерләтте. «Нишләп шушы вакытка кадәр бер дә эт өргән тавыш ишетелмәде? Күчәрбай аны шулай озак йөрттеме икәнни?» – дип уйлап куй- дым.

Ул арада ишектән таза буйлы ике ир килеп керде. Чоланда хатын-кыз тавышлары ишетелеп калды, алары бу өйгә кермәделәр әле. Керүче ирләрнең берсе безгә таныш түгел иде, икенчесе әлеге Артыкбикәгә һөҗүм иткән Әлимгул булып чыкты. Бу юлы саф татарча сөйләшә иде ул.

– Сез безне, кунакларны, көтеп тә тормагансыз күренә.

– Сез көттереп йөрергә яратасыз, без көтеп утырырга яратмыйбыз шул, – дип җавап бирде бер кунак.

Шул сүзнең нәрсәсеннәндер көлешеп алган булдылар. Мәҗлес җанланганнан-җанланды. Сөйләнгән сүзләр күбәйгәннән-күбәйде. Хатыннар да чыгып кушылгач, өй эче бөтенләй базарга әйләнде. Бу шау-шу арасында без үзебезне иркенрәк сиздек. Үзара пышылдап сөйләшеп алу безнең өчен берни түгел иде, хәтта ара-тирә йөткергәләп кую да шау-шу арасында сизелми үтә бирде. Ул мәҗлестә сөйләнгән сүзләрнең, ул сүзләр арасына кысылган әшәке әйтемнәрнең, җырланган җырларның һәммәсен телгә ала китсәң, бик озак итеп мәгънәсез сүз сөйләп тору булыр иде. Ләкин шул сүзләр аркылы безнең өчен бик әһәмиятле булган фактлар ачылдылар. Безнең өчен сер булып күренгән күп кенә хәлләрдә кемнәрнең кулы йөрүе безгә бик ачык фаш булды: артельгә оешырга теләп унбиш кеше тарафыннан бирелгән гариза Низамыйның кантон җир бүлегендә эшләүче абзыйсы Садрый тарафыннан томаланылуы, Низамыйның үзенең кооперативка эшләгән исем астында сәүдәгәрләргә товар ташып ятуы, Күчәрбайның Таквә Сәхәү өстеннән судка язып биргән гаризасының һәм безнең Әлимгул өстеннән биргән гаризабызның суд тарафыннан каралмый ятуы шушы ук кешеләрнең этлеге икәнлеге һәммәсе дә шушы мәҗлестә үзара сөйләнгән гади сүзләр аркылы ап-ачык булып күз алдыбызга килеп бастылар.

Бу хәл ачылгач, Гаяз, кирәгеннән артык батырланып китә язып:

– Күрдеңме, Ильяс? Нәрсәләр белдек. Ә син… – диде.

– Тукта, тукта, кызма, сәке астында ятканыңны онытма, кая шулчаклы кычкырасың.

Гаяз миңа нәрсәдер дип җавап кайтара башлаган иде, кунакларның минем исемне телгә алуларын ишетеп туктаттым:

– Чү, тыңла, безнең дә исемнәр чыкты.

Шактый нык кызган Шәфыйк сөйли иде.

– Анавы малайлар ачуымны китерә, – диде ул.

– Нинди малайлар? – дип сорады Әлимгул.

– Әнә безнең авылның студент Ильясны әйтәм. Аның бер иптәше бар тагын, сабакы. Бөтен эшне бутыйлар шул малакасуслар. Алар әйткәнчә барып чыкса бит, әти, беләсеңме, бәгърем… – Ул ишектән кереп килә торган Сәхәү картка мөрәҗәгать итте. – Беләсеңме, әти бәгърем, ул малакасуслар теләгәнчә эш барып чыкса, безгә капут бит. Имәлиләр, Тешсез Ибрайлар безгә көн күрсәтә торган кешеләрмени? Әнә Күчәрбай нишләде бит! Шулар аркасында бит, үзеңә кул күтәрә бит!

Сәхәү малаен тынычландырырга теләде:

– Чү, улым, кызма, акыл белән эш итәргә кирәк. Әнә кунакларыңны кара.

– Әти бәгърем, – диде Шәфыйк, – мә әле. Безнең бүгенге шатлыгыбызны хөрмәтләп, бер яшь чагыңны исеңә төшер әле.

Кунаклар, Сәхәү карт кергәнне яңа күргән төсле, бары да аяк өсте басып картны зурладылар. Бөтенесе беравыздан аны эчәргә кыстадылар:

– Йә, бабай, йә, безнең соравыбызны кайтарма инде.

Сәхәү карт өстәл янына килеп җитмичә генә туктады. Үзен бик эре кыяфәттә тотып, сүзсез эчеп җибәрде.

– Мә, бабай, мә! – дип, аңа төрле яктан закуска суздылар.

Шәфыйкның безнең турыда сөйли башлаган сүзен Әлимгул дәвам иттереп китте:

– Ул малайлар минем өстән дә судка биреп маташалар бит әле. Бөтенләй эшне бутыйлар алар. Судья әйтә, алар биргән эш булгач, карамый яткырсаң да хәтәр, усал егетләргә охшыйлар, ди, штраф-мазар булса да салып котылырга туры килер, ди. – Ул кинәт каты итеп өстәлгә сукты, ямьсез кыргый тавыш белән кычкыра башлады: – Беләсезме, алар мине ничек мыскыл иттеләр, алар минем кулымнан бичәмне тартып алдылар. Хәзер Артыкбикә, аларга иркәләнеп, анда авылның астын өскә китерә. У-у… ул кыз! Юк, ул минем эчкән чагыма туры килгәне юк әле. У-у… мин аны! Юк, бу хурлыкка чыдый алмыйм мин, бүген таң алдында ул матур мәткә минем куенымда булыр. Ант итәм, йә минем куенымда булыр, йә кабер куенында булыр ул… Ә бу малай актыкларын… бу малай актыкларын нишләтеп тотасыз сез үз авылыгызда? Шуларны тыгар тишек табалмыйсызмыни сез? Шәфыйк дус, кая синең егетлегең?

Хатыннар арасыннан берәү чырылдап аңа каршы күтәрелде:

– Матур мәткә кирәкмени һиңә, елан?..

Ул хатынга сүзен әйтеп бетәргә ирек бирмәделәр. Сәхәү карт үзе сүз алды:

– Туктагыз, энеләрем, – диде ул һәм, кунаклар шаулашудан туктаганны көтеп, бер сүз дә дәшмичә торды. Шау-шу басылгач, тагын бер генә сүз әйтеп куйды: – Хатын-кызлар җәмәгате, барыгыз, теге якка чыгып, һава алмаштырып керегез… – Ул тагын, хатын-кызлар чыгып беткәнче, бер сүз дә әйтмичә торды һәм, бүлмәдә ирләр генә калгач, әкренрәк тавыш белән сөйли башлады: – Ул малайлар – безнең өчен куркынычлы малайлар. Беләсезме сез, егетләр, безнең тормышның бәхетле булуы нидән тора? Берәүнең бәхетле булуы өчен, икенче берәүләрнең бәхетсез булуы кирәк. Бу – пәйгамбәр сүзләре кебек хак сүз. Ә ул малайлар бөтен ярлы-ябагайны бәхетле итәргә азапланалар. Үз артларыннан гына чыгарып азапланмыйлар алар, аларның юлы бар. Безнең өчен бик куркыныч юл ул. Әгәр дә хәзер шунда, артель оештырып, авызын ачса үпкәсе күренергә торган Имәлиләр адәм рәтенә кереп китсә… Ә ул бик мөмкин, совет андыйларны бишкуллап күтәреп алырга тора; машина биреп куйса, атлар биреп торса, менә сиңа… Беләсеңме моның төбе кая бара? Бездән башка гына дөнья көтәргә омтылалар алар. Ул малайлар менә шуны чамалыйлар. Шуны төшендерергә маташалар алар халыкка. Әле дә яхшы, тәҗрибәләре юк, яшьләр, тиз төшендерә белмиләр. Югыйсә аларның кулында бик куркыныч көч бар…

– Соң, әти, нәрсә әйтергә итәсең моның белән, нишлик ул сабакылар белән?

– Без аларга каршы халыкны күтәрергә тырышып карадык – булмады.

– Соң, нишлик, дим, әти?

– Аларга көч алырга ирек бирү – үзебезне үзебез үтерү дигән сүз…

– Нишлик соң, дим, әти?..

– Шәфыйк, – диде Таквә Сәхәү, – менә бу турыга, сәке астына иел әле! – диде, нәкъ без яткан урынга төртеп күрсәтте.

– Нишлим мин анда? – диде Шәфыйк.

– Анда ул малай актыкларыннан гына түгел, аларга караганда усалраклардан да котылдыра торган әйбер бар.

– Ә, беләм, беләм, – диде Шәфыйк, лампа алып, сәке астына иелә башлады.

Мин ни эшләргә кирәклекне уйлап бетермәдем, Гаяз, кулына тоткан обрезын алга сузып, сәке астыннан атылып чыкты:

– Менә ул әйбер, безнең кулда! – дип кычкырып җибәрде ул.

Өй эчендәгеләр кинәт шашып, катып калдылар.

Сәхәү карт тавышын үзгәртмичә генә улына дәште:

– Улым, каушама, корылмаган мылтык бит ул… Син шушы егетне эзли идең түгелме соң?

Шәфыйк мич алдында яткан балтага үрелде һәм күз иярмәслек җитезлек белән Гаязга табан атылды. Мин, сәке астыннан яртылаш чыккан килеш «Тукта!» дип кычкырып, аның өстенә ташландым. Шәфыйк туктамады, шул ук кызулыгы белән кизәнеп, балта түтәсе белән Гаязның башына сукты. Миңа әйләнеп өлгермәде, шул ук секундта урам яктан берьюлы өч тәрәзәне бәреп ваттылар: берсеннән Имәли, берсеннән Күчәрбай, берсеннән Искәндәр өй эченә атылдылар. Алар артында тагын берничә комсомолец күренде.

– Кеше үтерәсезме? – дип кычкырып җибәрде Имәли.

Күчәрбай керә-керүгә Шәфыйкны бәреп екты.

Бу көтелмәгән хәлдән шашып калган кунаклар каршылык күрсәтә алмадылар.

Мин идән уртасында канга манчылып хәрәкәтсез яткан Гаяз өстенә капландым.

XXX

Гаязга сугылган балта тавышы еракларга ишетелде.

Кунакларның яшерен төстә алып барган бик күп кара эшләре фаш ителде. Тик Таквә Сәхәүләр төркеме тартышмыйча гына бирешергә теләмәде. Алар Гаязның үлемен дә үз файдаларына борырга азапландылар. Хәтта миңа бераз вакыт комсомол билетымнан аерылып торырга да туры килде. «Кеше өенә кереп, яшеренеп ятарга сиңа кем хокук бирде? – дип бәйләнделәр миңа. – Бәлки, сез анда явыз ният белән кергәнсездер», – дип, безне караклыкта гаепләмәкче булдылар, башыбызга да килмәгән бәлаләрне тагарга теләделәр. Мәсьәләнең шушы ягын куертып, сыйнфый ягын томалап калдырырга маташтылар алар. Тик миңа – артында Коммунистлар партиясе, совет власте һәм киң масса кебек таянычы булган кешегә – бу көрәштә җиңеп чыгу артык читен булмады. Гаяз белән бергә башланган изге эшне тормышка ашыру омтылышы өстенә иң якын иптәшемнең каны өчен үч алу тойгысы да килеп өстәлгәч, мин бөтенләй икенче кешегә әверелдем. Гаяз корбан булу белән аңарда булган батырлык, аңарда булган кыюлык үземә дә сиздермәстән миңа күчте; миңа гына да түгел, авылыбыздагы бөтен комсомолларга күчте. Гаяз башына сугылган кулак балтасыннан чыккан имәнеч тонык тавыш Таквә Сәхәү бүлмәсендә генә калмады, безнең активлык белән көчәйтелеп, еракларга яңгырады. Тиз арада волость, кантон оешмаларын үтеп, үзәккә ишетелде. Газеталарда язылды. Моңарчы күтәрелеп тә томалана килгән мәсьәләләр яңарып калкып чыктылар. Нәтиҗәдә Таквә Сәхәү, аның улы Шәфыйк, Әлимгул һәм алар компаниясеннән тагын берничә сәүдәгәр кулга алындылар.

Зоя үзе үк безнең авылны ташлап каядыр китте, Маһибикә урамда очраган чакларында да миңа күренмәс булып калды.

Ниһаять, безнең авылда егерме дүрт хуҗалыкны эченә алган авыл хуҗалыгы артеле оештырылды, ул артельгә «Агыйдел» исеме бирелгән иде. Артельнең председателе Ибрай булды.

Шундый зур җиңүләргә ирештек. Ләкин көрәш бетмәгән, дошман коралын ташламаган иде әле. Бу шау-шулы вакыйгалар чорында төрле нечкә хәйләләр белән исән калган Низамыйның коточкыч кабахәтлекләрен күрергә, хезмәт ияләренең актив көрәшчеләре сафына баскан Күчәрбайның тормышын корбан итә язып калу хәсрәтләрен дә кичерергә туры килде безгә.

Соңгы вакытларда Күчәрбай совхозга кереп эшли башлаган иде. Ул инде үзе бөтенләй совхоз эшчесе булып киткән булса да, безне онытмый, безнең белән һәрвакыт багланыш тота, «Агыйдел» артеленең совхоздагы вәкиле хезмәтен дә үти иде.

Августның ахыргы көннәреннән берендә безнең артельгә совхоздан трактор килергә, артельнең Яшел Елга тамагындагы чирәмен сөреп бирергә тиеш иде. Без – комсомоллар – бу көнне түземсезлек белән көттек. Авылыбызга беренче тапкыр трактор килү вакыйгасына бәйрәм төсе бирергә әзерләндек. Иртәгә трактор киләсе көннең кичендә мин комсомоллар белән озаклап әңгәмә уздырдым. Без бергәләп тракторны каршы алу, бу вакыйгага халыкны оештыру планнарын сыздык.

Беренче әтәчләр кычкыруы басылган вакытта гына кайтып йокларга яттым.

Иртәгесен мин трактор гөрләвен ишетеп уяндым. Көн яктырып җитмәгән иде әле. Башымда «Ах, без көткәннән иртәрәк килде, каршы алырга җыелып та өлгерә алмадык» дигән уй чагылып узды. Безнең авыл өчен яңа булган трактор тавышына башкалар да уянганнар иде. Алар белән сөйләшеп тормадым, аннан-моннан киендем дә тизрәк урамга чыктым.

Ул көнге иртә авылыбызда булган башка көннәрдәге иртәләрнең берсенә дә охшамаган иде. Гадәттә тонык күл кебек тыныч була торган авыл иртәсенең тирән тынлыгын бүген яңа тавыш, көчле тавыш – мотор тавышы җимерә; бу тавышка сискәнеп, гадәттәгедән иртәрәк уянган халык берәм-берәм капка төпләренә чыга. Бөтен җирне, бөтен өйләрне тетрәткән бу яңа тавыш астында миңа әллә кайчаннан бирле бик якыннан таныш булган урамнар да, кешеләр дә әллә ничек яңа булып күренәләр; бу яңалык кызык та, күңелле дә, шуның белән бергә бераз куркыныч та булып тоела иде.

Шундый тойгылар белән чолганган хәлдә, трактор тавышы килгән якка – авылның көньяк очына таба йөгердем. Күп тә үтмәде, көчле трактор үкерүенә аралашып, кешеләр кычкырышкан тавышлар ишетелә башлады. Һәлакәт алдында калып, котлары алынган кешеләр кычкыруына охшый иде ул тавышлар. Бөтен тәнемне билгесез курку чолгады. Куркыныч тавышларның Имәлиләр өе ягында ишетелүе миндәге куркуны тагын да көчәйтте. Үземне үзем онытып, барлык көчемә чаба идем мин.

Имәлиләр йортына таба борылуга, минем күзләремә бөтен тирә-якны томалаган ниндидер төтен болыты күренде. Трактор тавышына аралашып ишетелгән куркыну авазлары бу болытның дәһшәтен тагын да арттырдылар. Янгын дип уйладым мин. Ләкин миңа янгын булып күренгән нәрсә төтен түгел, тузан болыты булып чыкты.

«Нәрсә бу? Нинди кайнашу? Нинди ыгы-зыгы? Нинди давыл күтәрелгән анда?»

Шушы сорауларга тизрәк җавап табарга теләп, алга – давылның эченә атылдым.

Күземә беренче ташланган нәрсә трактор булды. Тракторчысын югалткан ялгыз трактор, өч төрәнле сабанын өстерәгән хәлдә, кайдандыр – ындыр араларыннан үтеп, кибәннәрне аударып, читәннәрне, киртәләрне җимерә-җимерә, авылга кереп килә иде. Мин килеп җиткәндә, ул кемнеңдер кара мунчасын җимереп үтеп (тузан болыты күбрәк шул мунчадан күтәрелгән булган икән), Имәли каралтылары өстенә килә иде. Бу минутта котырган үгезгә охшаган трактор, Имәлинең тотылып бетмәгән килеш искергән арт читәнен сытып узып, юкәгач белән балчыктан гына әтмәлләп ясалган өенә һөҗүм итә иде. Тирә-якны сырып алган халык, аптырашта калып, нишләргә белми чәбәләнә, йөгергәли, берсе әйткәнне берсе тыңламыйча кычкырыша. Колак тондыргыч шау-шу арасында:

– Күсәк белән, күсәк белән!..

– Якын барма!

– Тәгәрмәченә, тәгәрмәченә!

– Борып җибәр, борып! – дигән авазлар гына аңлашылып кала иде.

Үзе бер кат эчке күлмәктән генә булып, тәненең ачык җирләре комач кебек кызарган Имәли, кулына тоткан озын күсәге белән тракторны туктатырга, өе өстенә җибәрмәскә азапланды да, эш чыкмаслыгын күреп, күсәген трактор өстенә ыргытты һәм, кулын селкеп, төкереп куйды. Йөзендә ачулану да, елмаю да күрдем мин аның. Иреннәре кызу-кызу хәрәкәтләнделәр, ул нидер әйттеме, сүгендеме – трактор тырылдавы арасында бер сүзе дә ишетелми калды.

Мин ни булганын да төшенеп өлгермәгән идем әле. Һичнәрсә белән исәпләшергә теләмәгән көчле машина, үче бар төсле, туп-туры Имәлинең өен сөзде. Шактый өлеше җиргә сеңгән черек каралты машинага каршылык күрсәтә алмады, шатырдап җимерелде. Трактор, аның стенасын тишеп, эченә керде. Трактор өстенә балчык өйнең черек салам түбәсе ишелде. Түбә өстендә морҗа хезмәтен үтәп утырган иске төпсез чүлмәк, атылып төшеп, урам уртасына кадәр тәгәрәп китте. Беркем бер сүз әйтергә өлгермәде, трактор өйнең икенче як стенасын ишеп үтеп чыкты. Аның өсте салам белән, чүп-чар белән капланган иде. Ләкин ул аңа карап кына тукталырга теләмәде, өстен каплап алган чүп-чарны үз дырылдавы белән селкеп төшерә-төшерә, алга омтылуында дәвам итте. Унбиш-егерме адым чамасы алда торган икенче бер агач өйгә турылап бара иде ул.

– Трактористы кайда? – дип кычкырдым мин.

– Беркеме дә юк, үзе генә килде.

Бу җавапны кем биргәнен дә белмәдем, туп-туры котырган машинаның өстенә атылдым. Совхозда булган вакытларда мин аны ничек ходка җибәрү, ничек туктату юллары белән танышкан идем, ярап калды. Артыннан җитеп, ике тәгәрмәч арасыннан өстенә үрмәләдем дә күз ачып йомганчы утыргычына килеп утырдым. Бер үк вакытта сул кулым белән рульгә тотындым, уң кулым белән сузылып, маятканы аска бордым һәм ике аягым белән берьюлы ике педальгә бастым.

Трактор кемнеңдер эт оясы өстенә басып туктады. Әле генә кот очырган ерткычка охшап үкергән машина, күсәкләр белән коралланган унлап кешегә бирешмичә өйләр өстенә һөҗүм иткән сукыр батыр, кинәт юашланып, бөтенләй куркынычсыз булып калды. Хәзер инде һәркем, аның янына килеп, кулы белән тотып карый. Хәзер инде балалар да аның өстенә менә ала.

– Әләләй, кулны пешерә.

– Җен көчләре бар икән үзендә, әй.

Мин машина өстеннән сикереп төшүгә, бер карчык муеныма килеп асылды. Аркамнан сөеп, елый-елый рәхмәт укырга тотынды:

– Ай рәхмәт, балам, гомерең озын булгыры. Өйсез калдыра язды бит монавы, каһәр суккыры нәстәкәй. Балалар белән урам уртасында калсаң, кая барыр идең.

Әле генә акырып елашып, күз яшьләре белән битләрен чылаткан балалар көлешә-көлешә трактор тирәсендә уралалар, аның тәгәрмәчләренә бармак очларын тидереп-тидереп алалар иде.

Мин, аларны калдырып, Имәли янына килдем.

Имәли, җиңе белән маңгай тирләрен сөртә-сөртә, җимерелгән өенә карап тора, ике баласын ике яклап үзенә кыскан хатыны нәрсәдер әйтеп-әйтеп елый иде.

– Әйт әле, Имәли абзый, нәрсә булды бу? – дип сорадым мин.

Имәли башта хатынын тынычландырды:

– Елама, карчык, кеше көлдермә шул карга оясы өчен елап. Өй түгел иде бит ул, кабер иде. Ничек котылырга белми идем ләгънәттән, рәхмәт тракторга. Моңардан да начар өй салмабыз. Без хәзер артель кешеләре.

– Нәрсә булды соң бу, Имәли абзый, ничек булды? – дип соравымны кабатладым мин. – Кем алып килде ул тракторны безнең авылга?

– Җен алып килгәндер. Кеше алып килсә, күзгә күренер иде.

– Шаяртма әле, Имәли абзый, монда бер сер булырга тиеш.

– Белмим, җанкисәгем, ничек килгәндер. Читәннәрне сындыра-сындыра, кибәннәрне аудара-аудара, киртәләрне җимерә-җимерә берүзе килде.

– Алай булгач, аның кешесе нинди дә булса бер бәхетсезлеккә очрап төшеп калган.

Имәли сискәнә калды.

– Белмим шул, ни булыр икән?

Бу арада безнең тирәгә җыелып өлгергән зур төркем халык арасыннан безнең алдыбызга Ибрай килеп чыкты. Күңел тыныч вакытта аның мөлаемлыгын арттырып күрсәтә торган озын мыеклары бу минутта Ибрайны куркыныч кешегә охшаталар иде.

– Бер явызлык бар монда, егетләр, – диде ул. – Дошман кулы бу. Эзләргә кирәк трактористны.

– Әйдәгез, – дидем мин, – трактор эзе буйлап барабыз.

Мин трактор эзе буенча, ауган читәннәр, җимерелгән киртәләр аркылы үтеп, ындырлар артына – яланга таба йөгерә башладым. Тирә-якны капларлык күп булып җыелган халык, җепкә тагып тартылган төсле, минем арттан өстерәлде. Шулчаклы күп халык бергә җыелган булуга карамастан, беркем сөйләшми, тик камылларны кыштырдатып баскан тонык аяк тавышлары һәм ашыгып атлаудан күкрәкләренә сулышлары капкан кешеләрнең мышнаулары гына ишетелә иде.

Трактор эзе буйлап без шактый җир киттек. Бик күп ызаннарны, чокыр-чакырларны, әле урылып алынырга өлгермәгән тары җирләрен аркылы кисеп үткән сырлы тәгәрмәч эзләре безне һаман югарыга алып бардылар. Яшел Елга тамагындагы зур чирәмлекне узып бераз баргач кына ат юлына барып чыктык без. Юл белән аз гына баргач та, юлның урман кырына якынлашкан турысында җирдә яткан кеше гәүдәсе күренде. Аны күрүгә адымнар да, йөрәк тибешләре дә ешайдылар. Якыная төшкәч, җирдәге гәүдәнең акрын гына кыймылдаганлыгы сизелде һәм, нидер әйтергә теләп, авыр ыңгырашуы ишетелде.

Шактый еракка сузылган юлсыз җирне йөгерә-атлый узып арыган кешеләр, барлык көчебезне аякларыбызга биреп, ыңгыраша-ыңгыраша җирдә аунаучы бу бәхетсез кеше янына ашыктык.

Бите-башы канга, тузанга буялып, адәм кыяфәтен югалткан бу кеше янына килеп җитүгә, бөтен кан тамырларым буенча чирканчык салкын йөгерде, чәч төпләрем кызып кымырҗый башладылар.

– Күчәрбай бит бу! Күчәрбай!

– Әйе, шул икән, мескен!..

Күчәрбай үз янына авыл халкы җыелып килгәнне дә сизмәде булса кирәк, беребезгә дә күтәрелеп карамады. Ул, терсәкләре белән җиргә таянып, авыр гәүдәсен көч-хәл белән өстери, үзе, авыр ыңгырашып, канга күбекләнгән авызы белән нидер әйтергә азаплана иде.

– Күчәрбай, – дидем мин йомшак тавыш белән, – ни булды сиңа? Нишләттеләр сине?

Минем бу соравым аңа ишетелмәдеме, әллә ишетелеп тә Күчәрбай аны аңлый алмадымы, ул һаман да күтәрелеп карамады. Тик бу юлы аның сүзләре бераз ачыграк булып чыктылар.

– Юк, еланнар… Күчәрбай үлмәс… Күчәрбай рабочий ул…

Мин аның башы янына тезләндем:

– Күчәрбай, сиңа ни булды? Нишләттеләр сине?

Күчәрбай беразга хәрәкәтсез калды. Аннан соң җиргә караган кара күзләрен акрын гына миңа күтәрде.

– Ильяс?

– Әйе, мин. Нишләдең син, Күчәрбай?

– Һу! Һу эсәм…

– Су? Хәзер су табарбыз. Кем тиде сиңа?

– Белмәем. Фар яктыһында Пуләнгә охшаган шәүлә…

Ул башка сүз әйтә алмады. Җиргә таянган терсәкләре хәлсезләнеп, бушап киттеләр. Ул сөяксезгә әверелгән төсле ишелеп төште.

Мин сикереп тордым. Гадәттә, салмаграк хәрәкәтләнергә ярата торган уйларыма ул җитезлек кайдан килгәндер, үзем дә аңламаган кызулык, ачыклык белән янымдагыларга эшләр куша башладым.

– Имәли абзый, син хәзер авылга кайтып ат җик тә Базарлыга чап. Милиция белән врач алып кил.

– Хәзер була, – диде Имәли, яшь малай җитезлеге белән күздән югалды.

– Искәндәр, син хәзер Сәләхи белән авылга кайт та Пуләнне эзләп тап. Беркая җибәрмәгез.

– Ибрай абзый, әйдә тот!

Без Ибрай белән икәү саклык белән генә Күчәрбайны җирдән күтәреп алдык. Аны ипләп кенә беләкләребезгә яткырдык. Тагын берничә кеше, безгә кушылып, хәрәкәтсез яткан Күчәрбайны күтәрешергә ярдәм иттеләр. Без аны, мөмкин кадәр селкетмәскә тырышып, авылга таба алып киттек.

Мин Күчәрбайны туп-туры үзебезнең өйгә алып килмәкче идем, Ибрай ирек бирмәде. Ул, мәсьәләне күптән хәл кылып куйган төсле кырт кисеп:

– Миңа алып барабыз! – диде.

– Юк, Ибрай абзый, мин аны үземә алып кайтам, үз кулым белән тәрбиялим, – дип каршы төштем.

– Юк, энем, – диде Ибрай. – Син минем хәтле тәрбияли алмассың. Минем үзем ясаган аптекам бар. Врачларда булмаган дарулар бар миндә. Үзем ясаган дарулар – ышанычлы дарулар. Күчәрбайны мин өч көндә кеше итәм.

Бу эштә Ибрайның кодрәтенә ышана идем мин. Чөнки аның һәр елны җәй башлану белән төрле үләннәр җыюы, шул үләннәрдән ясалган дарулары белән авылдагы бик күп авыруларга ярдәм күрсәтеп килүе миңа яхшы билгеле иде. Каршы тормадым. Авыруны аның өенә алып бардык.

Ибрай чыннан да дөресен әйткән булып чыкты.

Ибрайның дарулары һәм абзыйсының бәхетсезлеккә очравын ишетү белән безнең авылга килеп җиткән Артыкбикәнең тәрбияләве нәтиҗәсендә Күчәрбайның сәламәтләнүе бик тиз алга барды. Өч көн үтүгә, ул үзен шактый яхшы хис итә, безнең белән озак-озак сөйләшеп ятарга хәленнән килә иде инде.

Бу өч көн эчендә безнең авылда тагын да зур-зур вакыйгалар булып алды. Күчәрбайның шик тотуы буенча кулга алынган Пулән бу җинаятьнең аның кулы белән эшләнүен һәм бу пычрак эшкә аны Низамый мәҗбүр итүен ачып биргән иде. Алар икесе дә Таквә Сәхәүләр артыннан җибәрелделәр.

Күчәрбай урынына яңа тракторист килеп, Яшел Елга тамагындагы күп еллар буенча сөрелмичә яту аркасында чирәмгә әверелеп беткән җирне сөреп ташлады. Бу хәлгә хәйран калган халык арасыннан тагын берничә кеше артельгә керергә теләк белдерделәр.

XXXI

Көзге аяз көн. Зәңгәр күк җилегендә тезелеп-тезелеп кыр казлары, кыр үрдәкләре оча. Тонык саф һавада ап-ак мамык төсле пәрәвезләр йөзә. Җәен ямь-яшел булып күпереп утырган урманлы тау сары, кызыл, соры төсләргә кереп алаланган. Тугайлыктагы зелпе куаклыклары яшел әле. Куаклар тирәсендәге үләне чабылып алынган җирләргә, яңадан чабарлык булып, бөдрә курпы үскән. Һава җиләс. Тын алырга рәхәт. Чебен-черкиләр дә уңайсызламыйлар…

Кучерда минем абзый утыра. Түрдә, тарантас читәненә арка терәп, Артыкбикә белән мин. Без күптән түгел булып үткән яңгырдан соң тузаны басылган такыр, ялтыр юлдан, җирән атны акрын гына йөгертеп, шәһәргә укуыбызны дәвам итәргә китеп барабыз.

Минем йөрәгемдәге басыла башлаган яра бу юлга чыгу белән яңадан кузгалды.

– Ах, Гаяз да булса, нинди күңелле булыр иде, – дип куйдым.

Артыкбикә тирән итеп көрсенде.

– Үзенең җиңешләрен үзе күрә алмады, мескен! – диде ул.

Аның күзләрендә күренгән яшь бөртекләре мине дә йомшарттылар.

Бу вакытта инде мин Артыкбикәне Гаяз исән вакыттагы яратуым белән яратмый идем: Гаязны яраткан ярату белән ярата идем мин аны. Аның да миңа булган әүвәлге шаян карашлары беткән, алар урынына гади, ачык – көрәштәш иптәшлек мөнәсәбәте урнашкан иде. Исән вакытында бу кызга карата мине көнләштергәләп куйган иптәшем Гаязны югалту кайгысы безне шулай тигезләде. Артыкбикә белән мин егет белән кыз булып түгел, ике тигез иптәш булып калдык.

Яшел Елга тамагын үтеп, кечкенә тауга күтәрелүгә, безнең каршыбызда кап-кара диңгез төсле җәелеп яткан киң сөргән җир ачылды. Күп еллар буенча сөрелмичә чирәмгә әйләнеп, Ибрайның күзен кыздырып яткан җир иде ул.

Шактый еракка җәелгән бу җирне үтүгә, урман буенда, өелеп-өелеп утырган куаклыклар арасында таралган вак-вак басуларны бергә кушып, сөреп йөрүче сабанчылар күренде. Алар – «Агыйдел» кешеләре – үзләренә бирелеп тә, агач араларында булу сәбәпле, совхоз тракторы сөрми киткән җирләрне туңга сөреп калдырырга чыкканнар иде.

Без өчебез дә алардан күзебезне ала алмадык. Бөтенесе бер тирәгә җыелып, алар өмәгә охшап күренделәр. Сабанчылар арасыннан кемдер аерылып читкә чыкты һәм, кулын болгап-болгап, безгә кычкыра башлады. Тавышы яхшы ишетелсә дә, сүзен аңлый алмадык.

– Әйдә, абзый, бор, булмаса, атыңны. Шулар яныннан узыйк. Югыйсә саубуллашып та булмады.

Артельдә бергә эшләгән «иптәшләре» н танып өлгергән җирән ат җанланып китте – кешни-кешни, сабанчылар янына юыртты.

Безгә кычкыручы кеше Имәли иде.

– Безнең белән күрешмичә дә китеп барасыз, ай-яй, – дип үпкәләде ул. – Ә безнең монда беребездә дә шырпы калмаган. – Ул, төреп колак артына кыстырылган тәмәкесен авызына кабып, минем янга килде. – Кабыз әле, Ильяс.

Без килеп җитүгә, икешәр төрәнле яңа сабаннар берәм-берәм сөрүдән туктадылар. Сабанчылар әкренләп кенә безнең янга җыелдылар. Куыш тирәсендә маташучы Ибрай озын мыеклы кешеләргә генә хас булган киң елмаюы белән каршыбызга килеп басты.

– Киттегезме инде, балалар? – диде ул. Үзе җавап биргәнебезне дә көтмичә кайгырып куйды. – Яхшылап озатып та булмады бит, китүегез эш вакытына туры килде.

Имәли, авыз тутырып тәмәке төтенен суыргач, авыр эштән соң тынычлап ял иткән кеше төсле, көр, иркен тавыш белән сөйли башлады:

– Киткән вакытта сезгә шуны тагын бер кат әйтеп калыйм, алтыннарым, безнең өчен башыгызны кызганмадыгыз, рәхмәт. Тик минем теге сүзләрне онытмагыз. Кулаклар бетмәгән әле. Алар менә хәзер безнең «Агыйдел» не буарга азапланырлар. Башка авылларда яңа артельләр төзергә комачаулыйлар. Менә шуны әйтәм мин, хөкүмәт алар турында ни уйлый икән? Шуларны, кеше үтергәннәрен көтеп тормыйча ук, Себер җибәрергә ярамый микән? Аннары килеп, кантон бик ерак, кирәк вакытта барып әйләним дисәң, әллә ничаклы гомер кирәк. Крестьянга уңайсыз бит. Хөкүмәт шул турыда ни уйлый икән? Шул кантоннарны күбәйттереп, авылларга якынрак китереп булмый микән?

Башкалар Имәлинең бу сүзләреннән көлештеләр:

– Иптәш Калинин урынына куйсаң нишләр иде икән бу Имәли?

– Нигә? – диде Ибрай җитди тавыш белән. – Калинин безнең кебектән Калинин булган кеше ул.

Мин дә аларның фикерен куәтләдем:

– Дөрес әйтәсез, абзыйлар. Ләкин Совет хөкүмәте партия хезмәт ияләренә нәрсә кирәкне беләләр.

– Әйтсәң дә зарар итмәс бит, үзебезнең хөкүмәт, – диде Имәли.

– Дөрес әйтә ул безнең партизан! – диделәр башкалар.

Барысы белән дә саубуллаштык. Хат язышып, хәбәрләшеп торырга сүз бирештек.

Саубуллашкан вакытта Артыкбикә үз авылларын да искә төшерде:

– Безнең Кинҗәне дә онытмагыз. Анда Рабига җиңгә – яңа председатель. Ярдәм кирәк булганда ташламагыз.

– Һа, Рабига җиңгә – үзе безнең кебекләрне өйрәтерлек җиңгә ул, – диде Имәли.

Бөтенесе белән күрешеп кузгалып киткәч, безне тагын туктаттылар. Артыбыздан Ибрай йөгереп килде:

– Кая, бер-ике шырпы калдырып китегез инде, утыбыз беткән. Куна ятып эшлибез бит. Шуның өчен генә кайтып йөреп булмый.

Мин аңа шырпы калдырдым:

– Мә, Ибрай абзый, сүндерми саклагыз, ут кирәк булыр.

Ибрай аз гына уйланып торды да елмаеп куйды, һәм, бөтен тирә-якка ишеттерергә теләгәндәй, көчле тавыш белән кычкырып калды:

– Тыныч булыгыз, сез калдырган утны сүндермәбез!

1935

Безнең авыл кешесе

I

– Мин ялгыштым. Мужикны эт белән тиңләп ялгыштым. Кем икмәк күрсәтсә, шуңа ияләшә ул мужик, дип уйладым мин, ялгыштым. Эт булып чыкмады мужик, бүре булып чыкты. Икмәкне дә, икмәк сузучы кешенең үзен дә ашый торган усал бүре булып чыкты ул…

Бу сүзләрне Миргали әйтте. Кулына аракы салынган кечкенә рюмка тоткан килеш, өстәл өстендә торган түгәрәк көзге каршына басып, үзенә үзе әйтте ул бу сүзләрне. Көзгедә күптәннән кырынмаганга күрә басып киткән сирәк сакал белән ямьсезләнгән яңакларын, авыр хәсрәт сөреме белән каралып, тирәнгә баткан күзләрен күргәч, аңарда үзен үзе кызгану тойгысы көчәйде. Тирән итеп көрсенде. Кулындагы рюмкасын, бушатмаган килеш, әкрен генә өстәлгә куйды:

– Их, Миргали, – диде ул, көзге эчендә күренгән үз шәүләсенә карап башын чайкады, – беттең син, егет. Хәзер синең баскан эзләреңнән ут чыкмый. Авызың белән кош тота алмыйсың син хәзер. Барасы юлларың караңгы, хурлыклы, мыскыллы синең! Җиңелдең, Миргали, җиңелдең! Бикташев җиңде сине. Бөтенләй тискәре ягың белән әйләндереп салды сине Бикташев.

Ул тормыш көймәсенең ничек итеп бүгенгә кадәр батмый килүен, нинди текә борылышларда да койрыкны кирәк якка борып өлгерә алуларын башыннан кичерде.

Аның тормыш юлы, чыннан да, карак юлы кебек катлаулы булды. Совет хөкүмәте төзелгәннән бирле чыгып килгән законнарның һәммәсе дә аның тоткан юлына, аның максатларына каршы төштеләр. Теләгенә ирешү өчен ул законнарның йә астыннан, йә өстеннән үтеп китәргә, йә закон куйган ярыкларга сыярлык булып нечкәрергә, йә булмаса, законның үзен кулга төшереп, аның ярыкларын зурайтырга кирәк була иде аңа.

«Кемнең кулында мал – шуның кулында власть» иде аның лозунгы.

«Бу дөньяда зур дәүләткә ирештерә торган юлларның иң турысы, иң хәләле – сәүдә кылу», – ди торган иде аның әтисе, исән чагында.

Миргали әтисенең сүзен тотты. Мал табу өчен иң туры юл дип, сәүдә юлына керде. Тик аның бу юлы совет власте тоткан юл белән килешә алмаганлыктан, аңа бик нечкә борылышлар ясарга, тышкы кыяфәтне бик еш үзгәртеп торырга туры килә иде. Һәм ул бервакытта да сәүдәгәр исеме күтәрмәде. «Мин хөкүмәт кешесе», – дип кенә җибәрә иде ул. Кирәк булган вакытта үзенең «хөкүмәт кешесе» икәнлеген документлар белән дөресләргә дә кулыннан килә иде. Чөнки ул күп вакытта «агент» булып гомер уздырды. Шәһәр өчен тире җыю, эчәк җыю, күкәй җыю, чүпрәк-чапрак җыю кебек эшләрнең берсе дә калмады аңардан. Ул яллаган атларга шәһәргә барган чакта чимал төялсә, кайткан вакытта да буш булмый торган иде аның йөкләре. Авыл өчен иң кирәк әйберләрне үз акчасына алып кайта да аларны, базарга чыгармыйча гына, вак сәүдәгәрләргә бүлеп бирә иде ул. Шулай итеп, аның шәһәр белән авыл арасында һәр уравы өч-дүрт йөз саф файда китерә торган иде. Бу уңышларга карап, бервакытта да акылын югалтмый, киләчәген уйлый, йорт-җиһаз арттыруның да чиге барлыгын сизә; яхшы сбруйлар белән җигелгән бердәнбер ат, ике сыер, ике бүлмәле, зур чоланлы, калай түбәле бер өй, бер келәт белән канәгатьләнә иде аның нәфсесе. Тормышның тәмен белеп яши иде яшәвен. Кигәне килбәтле, ашаганы ләззәтле, эчкәне гайрәтле булсын иде аның. Зур файда итеп кайткан чакларында агай-энене җыеп сыйларга, этажерка өстендә утырган граммофонны борып җибәреп, аңа кушылып җырларга, кечкенә малаен «Әпипә» көенә биетергә ярата торган иде.

Шул тормышыннан риза иде ул. Шул тормышны кулыннан ычкындырмаска, аны гомер буена җитәрлек итеп ныгытырга тырыша иде. Күрше-тирә хассынмасын дип, Алла сораган бар изгелекләрне эшли, вакыты булганда, намазын да калдырмый, ятим карчыкларга сәдака өләшә, аптырап килгән ярлы-ябагайны да буш җибәрми иде. Шуның аркасында күрше-тирәдә аның исәнлегенә дога кылмаган карчык, аңа бер-ике сум бурычлы булмаган ярлы юк иде. Шул ук вакытта үзен хөкүмәт каршында файдалы кеше итеп күрсәтү кирәклекне дә исендә тота, үз акчасына клуб өчен флаг алып бирә, газеталар яздыра, хәтта, вакыты туры килгәндә, яшьләр белән спектакльләрдә дә катнаша иде ул… Шәп иде ул чакта аның тормыш…

Болар һәммәсе дә күптән күрелгән төш шикелле генә булып тоелды Миргалигә. Ул тагын бер тапкыр озын итеп көрсенде. Аннан соң кинәт шап итеп маңгаена сукты да ашыгып рюмкага үрелде. Рюмка күз иярмәслек җитезлек белән авызга күтәрелде, һәм аракы күз ачып йомганчы ялт итеп юкка чыкты. Миргали башындагы уйларын таратмакчы, аракы белән бераз күңелен тынычландырмакчы булган иде. Ләкин булдыра алмады. Уйлар аны калдырмадылар. Аның хәтерендә яңадан үткән юллары терелде. Авыл хуҗалыгын социализм нигезендә яңабаштан кору чоры башланып, сәүдә эшләренең киләчәге начарга киткәч, койрыкны бөтенләй икенчегә борып җибәрүе: авылда үзе башлап колхоз оештыруы, бу эштә хөкүмәт һәм партия каршында ышаныч казанып, партиягә кандидат булу дәрәҗәсенә барып җитүе, шуның аркасында колхозның башында утырып, үзенә уңайлы формада эш алып барулары, тормышның тезгенен ычкындырмас өчен, кемнәрне май белән, кемнәрне кан белән юулары, бу эшләрнең һәммәсенең дә искиткеч шомалык белән үтеп китүләре бер-бер артлы аның хәтерендә җанландылар…

Ул тагын бер тапкыр көрсенде:

– Нишләдем мин? Ничек итеп болай буласын алдан сизеп өлгермәдем соң? Ничек мин бертөрле дә юл таба алмадым? Эләктем, яңадан ычкына алмаслык булып эләктем…

Ул әле үзенең күптән түгел генә партия кандидаты булган килеш колхозда председатель булып торуын, яшерен юллар белән күпме икмәк озатуларын, калган икмәкне колхоз эчендә бүлеп бетереп, хөкүмәт заданиесенең яртысын да үтәмәүләрен, «мужик ул эт белән бер, икмәк бирсәң, кулга ияләшә ул, теләсә нинди куркынычлардан да саклап алып калырга тырыша ул сине» дип уйлауларын башыннан кичерде:

– Мин эшләгән махинацияләрнең барысын да белмиләр бит әле; озатылган икмәкләрнең күпме булуы да, завхоз үтергән атның кая китүе дә, эшләмәгәннәргә язылган трудоденьнәр дә тикшерелмәгән бит әле. Алар тикшерелер. Миңа бер чакрымнан сәлам биреп китә торган, миңа булган ике-өч сум бурычыннан куркып, һәрвакытта телләрен тешләп килә торган сәләмәләр дә телгә килерләр. Алар әйтмәгәнен калдырмаслар, әллә кайчан онытылып беткән эшләрне искә төшерерләр. Әйе, төшерми калмаслар. Башланды шул инде. Ә башланган эш төбенә хәтле җитми тукталмый. Тамырыма чаклы казырлар… Их, Миргали, алдагы юлларың караңгы синең хәзер, бүген-иртәгә хурлыклы төрмә көтә сине! Ә чыгарга юл юк. Минем өчен барлык юлларның да башы бикләнгән. Миңа нишләргә? Юлсыз калган кешеләр нишлиләр?!

Ул, үз шәүләсеннән үзе җавап көткән төсле, озак итеп көзгегә карап торды. Тик көзге эчендә дә шул ук аптыраштан башка билге күренмәде. Миргали кинәт өстәл астына иелде дә яртыга төшкән литрны өстерәп чыгарды. Аны ашыга-ашыга рюмкага бушатып эчә башлады.

Рюмкалар берсе артыннан берсе аның авызына менеп төшкәндә, бүлмә яктан хатыны килеп чыкты да, тиз-тиз адымнар белән Миргали янына атлап, аның кулларын тотты, каты текәлеп күзләренә карады:

– Нишлисең син? Акылдан яздыңмы? Кунакларың килгәнче аяктан егыласың бит!..

Миргали кулындагы рюмкасын сүзсез генә өстәлгә куйды. Хатынына йөзе белән әйләнеп, бөтен авырлыгы белән аның күкрәкләренә капланды:

– Исереп булмый, Фатыйха, исереп булмый… Чәчләрем агара минем, Фатыйха, күзгә күренеп агара…

– Ятып тор син, тынычлан бераз, артык борчыласың, кирәгеннән артык. Әйдә ятып тор, кунакларны болай каршы алу килешмәс.

Фатыйха аны, күкрәгенә яткырган килеш кочаклап, сәкегә таба өстерәде. Тик Миргали ятарга теләмәде. Фатыйхадан аерылып, гәүдәсен турайтты. Бернәрсә дә булмаган төсле, тыныч тавыш белән бритва сорады:

– Кая, Фатыйха, бритваны алып бир әле, кырынып алыйм, чыннан да, кунакларны болай каршы алу ярамас.

– Тиз килерләрме соң алар, ашны өлгертимме?

– Өлгерт, өлгерт. Маеңны кызганма, Фатыйха, майламыйча бернәрсә дә шумый. Кая, миңа бритваны алып бир дә өлгерт!

Фатыйха сәке өстендә торган сандыкны ачты. Сандык йозагының сәгать суккан төсле тавыш чыгарып шаң-шаң килүе Миргалигә тагын үткән көннәрен хәтерләтте. Ләкин ул инде уйларга бирелмәде. Бритваны алып чалбар кесәсенә тыкты да ишек төбендәге җиз таз эчендә утырган комганга үрелде.

– Сабын белән җылы су әзерләп куй әле, Фатыйха, мин тышка чыгып керәм…

Фатыйха сандыкны шаңгырдатып бикләде дә бүлмәгә керде. Миргали тышка чыкты…

Тышта тәнгә рәхәт биреп торган салкынча яз һавасы каршылады аны. Ул батып бара торган кояшка ка- рады:

– Бата минем кояшым, бата. Яңадан чыкмаска ба- та…

Ул тиз-тиз адымнар белән караңгы лапас астына атлады. Лапас астында аны мәче туе каршылады. Мәчеләрнең бәхетле тормышыннан көнләште Миргали:

– Аларның өметләре бар, алар үрчергә йөриләр әле, ә мин?..

Ул, комганын җиргә утыртып, кесәсеннән бритваны чыгарды. Әкрен генә ачты. Бармагына каптырып, үткенлеген карады. Аннан соң аны әкрен генә югары күтәреп, йөзе белән бугазына куйды. Җинаять өстендә тотылган караклар төсле икесе ике почмакта акаешып утырган соры мәчеләр, куркыныч тавышлар белән мыраулашып, лапастан тышка атылдылар…

Бик зур эшләрне, бик зур җинаятьләрне тирән тынычлык белән эшли ала торган Миргали бу урында тынычлыгын югалтты. Үткен бритваны йөзе белән бугазына куйган килеш уйга чумды. Аның башына тынгысыз сораулар килде: «Белеп ашыгасыңмы, Миргали? Эшлисе эшләреңне эшләп бетердеңме? Синең бу кыланышың Бикташевны артык зурлау түгелме? Шулай бик җиңел биреләсеңмени? Бөтенләй ялгыз ук калдыңмыни соң син? Дошманыңнан үч алырлык кына да көчең калмадымыни синең?!»

Бу сораулар аның йөрәген өзгәләделәр. Үлгәч тә тынгы бирмәс төсле тоелды аңа бу сораулар. Һәм ул бугазына куйган бритваны җәһәт кенә кире алып кесәсенә тыкты да, комганын онытып, яңадан өенә ашыкты.

«Юк, мин бөтенләй ялгыз түгел. Минем кулдан икмәк ашаган кешеләр бар әле…» – дип сөйләнә иде ул үзалдына үзе.

II

Миргалинең үзеннән башка өч кенә кешедән гыйбарәт булган мәҗлес тыныч башланды.

– Елына бер килгән Корбан гаете көнендә агай-эне белән бер күңел ачып утыру зыян итмәс дип әйттем инде, егетләр, – диде Миргали.

Башлап аш алдыннан берәр рюмка аракы эчелде. Аннан соң, «закуска яхшы булганда үтә ул» дип, икенче катка тутырылды. Икенче рюмка үзеннән-үзе өченчене сорады. Мәҗлеснең урталарына җиткәндә, эчелгән рюмкаларның хисабы саташкан иде инде.

Сөйләгән сүзләр дә башта юк-бардан гына башландылар. Элекке заманда гаетләрнең ничек үтүе, муллаларның көненә ничәшәр җиргә ашка барулары, бер ишанның бәхәсләшеп бер тай ашап бетерүе кебек сүзләр аркылы үткән заманны сагынуга күчтеләр. Һәммә нәрсәнең дә теләгәнеңчә мул булуы, очсыз булуы турында авыз суларын корыттылар.

Сүзләрнең барышына Миргали үзе юнәлеш бирә, аларны әкренләп кенә бүгенгә китереп терәтергә, шуннан соң гына төп теләккә күчәргә җайлый иде. Эшләр шулай җайлы гына барганда, бер кунакның кәефе бозылып китте. Сәке йөзлегендә утырган җиреннән торды да тир белән юешләнгән шадра битенә ябышкан сакал-мыекларын сыпыра-сыпыра сүгенә башлады:

– Һаман шул үткән заманнарны чәйнисез дә чәйнисез! Ярый ла сезнең, ичмасам, сагынып сөйләрлек үткәннәрегез бар. Ә минем нәрсә?

– Үткәне үткән инде аның, Сабир абзый! – диде Миргали. – Синеке булмаган, безнеке булып онытылган. Үткәндә файда юк. Алдагын уйларга кирәк.

– Алда ни булыр димәкче буласыз соң сез?

– Эшләр болай булса, алдагысы да караңгы шул, Сабир абзый. Килер микән ул сиңа рәтле көн?!

– Ә? – диде шадра битле кеше, ярым шашкан кыяфәт белән Миргалинең кара күзләренә текәлде. – Кайчан булыр соң ул миңа? Теге дөньяда дияр идең, теге дөнья бөтенләй үзе үк юк, диләр, ә? Кайчан булыр соң ул, Миргали туган, ә?!

– Тынычрак бул әле, Сабир абзый, – диде Миргали, шадра кешене, кулбашыннан басып, яңадан урынына утыртты.

Сабир исемле бу кеше Миргалигә үтәдән-үтә таныш. Үз гомерендә бик күп «изгелекләр» эшләде Миргали Сабирга. Чөнки Сабирны Миргали үз колодасындагы козырьларның берсе итеп исәпли иде. Колхозлашу чоры башлангач, ул козырьның кыйммәте тагын да артты. Сыйнфый нигездә китереп куелган авыр сорауларны Миргали күбесенчә Сабир белән яба да отышны үз ягында калдыра иде. Ә Сабир Миргали өчен үзенең мондый көч булып хезмәт итүен башына да китерми. Шуңа күрә дә Миргали турында аптыраганда ярдәм итә торган яхшы күңелле күрше дип кенә уйлый иде.

Миргали, Сабирның шулай икәнлеген бик ачык белгәнгә күрә, аны бүген иң җаваплы мәсьәләләрне хәл кыла торган мәҗлескә чакырды. Тик Сабирның көтелмәгәндә урыныннан күтәрелеп, мәҗлес алдына уйламаган сораулар китереп куюы гына Миргалине бераз гаҗәпкә калдырды: «Ни булган моңа, каян килеп кергән аның башына бу сораулар? Әллә бу бүкән башына да социализм керә башлаганмы?.. Юк, булмас, әгәр шулай булса, бу сорауларның җавабын да сукалар иде ул, «Кайчан булыр соң ул, Миргали туган?» дип, күзләремә карап тилмермәс иде. Юктыр. Аракы алып кергәндер аның башына бу сорауларны, аракы. Ә аракы безнең яклы ул. Бик әйбәт…»

Шулай уйлады Миргали. Хәтта Сабирның бу сораулары мәсьәләгә якынрак килергә җиңеллек тудырдылар. Ул Сабирга җавап урынында сүзне үзенә борды:

– Кайчан булыр, дип сорыйсың син, Сабир абзый! Аңлыйм мин сине. Синең адәм рәтле тормыш күрәсең килә. Аңлыйм… Бар кешене дә адәм рәтле тормышка алып чыгу өчен, аны кайгырта белүче кирәк шул. Ә кайгырта белүчеләр бездә бармы?

– Кайгыртучыларны харап итү турында кайгыртучылар бар, – дип куйды түр башында утыручы сары сакаллы кунак.

Ул башка бер сүз дә әйтмәде; такыр башындагы каешланып беткән түбәтәен күчереп куйды, җилән итәге белән маңгай тирен сөртте дә шулпа эчүен дәвам итте.

– Әнә Кашшаф абзый дөресен әйтеп бирде, – диде Миргали, һаман Сабирга караган килеш сөйләвендә булды: – Мине ни өчен председательлектән төшерделәр? Председательлектән төшереп кенә калмадылар, бөтенләй колхоздан куып, эшемне РКИга бирделәр. Белеп торам, мине гаепләрләр, булмаган гаепләрне тагарлар, төрмәгә озатырлар мине… Нәрсә өчен?

Терсәк астына мендәр салып, сәке буена кырын сузылган яшь кеше дә сүзгә кушылды:

– Кайгырма, Миргали абзый, бирмәбез. Китсәң дә, кайтарырбыз, без калабыз әле монда.

– Әйе, таяныч сездә, Камали энем, минем таянычым гына түгел, бөтен агай-эненең таянычы сездә, – диде Миргали, сөйли башлаган сүзен дәвам иттерде: – Минем өстемә ташланган гаепләр нәрсә өчен?

Берәү дә җавап бирмәде. Мәҗлес бераз вакытка тын калды. Буш арадан файдаланып, Миргалинең хатыны ашарга кыстады. Ә Миргали аракы эчүне артыкка җибәрми, аның чамасын үз кулында тота иде.

Миргалинең бу сүзләре Сабирны бераз айныта төште. Аның башында ачыктан-ачык ике фикер сугышка чыкты; ул ике фикернең кайсы җиңәргә тиеш, кайсы як хаклырак – шуны беләсе килә иде Сабирның.

Ул ике фикернең беренчесен колхозның яңа председателе Бикташев салды аның башына. Бикташев бүген аның атлары янына барды. Анда алар бик озак сөйләштеләр. Гадәттә, Сабир андый вакытларда күп сөйләшми торган иде. Бикташев янында да башта үзен шулай тотты. Ләкин Бикташев аның сүзләрен тартып алгандай көчләп чыгарды. Башлап атларның ни хәлдә булуы турында сорашты ул. Аннары Сабирның үзе турында, семьясының ни хәлдә булуы, нәрсәләр җитешмәве турында сораша башлагач, Сабир үзе дә сизмәстән ачылып китте. Бикташев, җаен китереп, Миргали турында да сүз кузгатты. Ләкин Сабир аның турында начар әйтмәде:

– Бик яхшы күңелле кеше кебек күренә иде ул… Белмим, ни өчен генә аны председательлектән төшергәннәрдер…

Шуннан соң аңа Бикташев, Миргалинең кем файдасын күзәтүе, халык файдасын күзәтүнең ни дигән сүз булуы турында сөйләп, Сабир башына түбәндәге фикерне салды:

– Бүгенге көндә крестьянны рәтле тормышка алып бара торган юл – колхоз юлы. Ләкин рәтле тормышка чыгу өчен, колхозга керү генә, кеше ни кушса, шуны эшләү белән канәгатьләнү генә җитми. Эшне үзең аңлап эшләргә, колхозга күп табыш китерә торган юлларны үзең уйлап табышырга кирәк. Берүзең эшләү генә дә җитми, бөтен кеше тигез эшләсен. Шулай булганда гына колхоз байый ала. Бар кешене дә тигез эшләтү өчен, тигезләүгә каршы көрәшергә кирәк. Кем күп эшли – шул күп алырга тиеш…

Бикташев яныннан шул фикерне алып килгән иде Сабир. Ә хәзер Миргали үзен бөтенләй гаепсез итеп күрсәтә. Ни өчен Миргалине төрмә көтә?.. Белмәссең…

Берәүдән дә җавап ишетелмәгәч, Миргали үз сүзен дәвам иттерде. Ахыргы сүзен Бикташевка китереп терәде ул:

– Хөкүмәт каршында яхшатлы булып югары үрмәләргә, зур жалунье алырга тырышучылар изә безне. Әнә Бикташев! Үз авылында бер тиенлек тә базары калмагач, безнең колхозга китереп председатель иттеләр. Имеш, шул кеше безнең колхозны рәткә сала! Рәткә салыр ул үзенчә. Халыкның котын алып эшкә кушар, икмәк чәчтерер, аны утатыр, урдырыр, суктырыр да, колхоз атларына ук төяп, элеваторга озатыр. Вот аннан соң ул хөкүмәт каршында яхшы кеше булып күренә. Аннан аны шәһәргә алалар. Аңа нәрсә? Шул гына кирәк аңа. Синең авылыңда ни эше бар аның? Без барыбыз да җиде ят бит аның каршында… Күрерсез дә торырсыз, агай-эне, Бикташев шулай эшләмәсә, исемем Миргали булмас минем!

Кунаклар һәммәсе дә, ашаудан тукталып, Миргали авызына карадылар. Терсәк астына мендәр салып сәке буена сузылган яшь кеше, урыныннан торып, йөзлеккә таба шуышты, Миргалигә якынрак килде:

– Нишләргә соң, Миргали абзый? Авылыбызны ул килмешәк кулыннан ничек коткарырга?

Камали исемле бу яшь кеше Миргалинең үги абзыйсының улы иде. Аның әтисе ярлы гына кеше булып, Герман сугышында югалды. 1921 елгы ачлыкта әнисе һәм туганнары да үлеп, үзе Миргали кулына калды, 18 яшенә кадәр аның тәрбиясендә булып, өйләнгәч кенә башка чыкты. Миргали аңа өй салышып бирде һәм тормышның серләре турында бик күп акыллар өйрәтте. Миргали аны ачка үлүдән коткарды. Миргали аны ашатып үстерде. Миргали аңа кәләш алып бирде. Башка чыккач та, ярдәменнән читкә какмады аны Миргали. Узган ел Камалиның хатыны белән икесенә барлыгы туксан гына эш көне бар иде. Миргали, үз кулында власть барлыктан файдаланып, аларның эш көннәрен ике йөзгә җиткерде. Шуның аркасында Камали ашарлык та, базарлык та икмәк алды. Шуңа күрә дә ул үзен Миргали абзыйсы каршында зур бурычлы итеп саный. Миргали өчен утка керергә дә әзер торганлыгын белдерергә ашыга иде.

Миргали үзе дә моны бик яхшы сизә. Камалиның янып торган тулы битләре, күбесенчә каш астыннан карый торган кара күзләре, сәламәтлек аңкытып торган таза җилкәләре, калын беләкләре аңарда һәрвакыт өмет уты кабыза, өстәвенә акыл белән эш итүдә дә Камалиның абзыйсыннан калышмавы бу өметне тагын да көчәйтә иде. Ләкин Миргали әле аңа тотынырга ашыкмады. Камали үзенең абзыйсы кушкан эшкә күкрәген киереп барырга әзер торганлыгын белдерергә атлыгып торса да, Миргали бүгенге куркыныч планны тормышка ашыруда энесенең язмышы белән тәвәккәлләүне иртәрәк санады. Бу көчне алдагырак көннәргә сакларга кирәк, хәзергә аннан башка да ярдәмчеләр бар әле, дип уйлады ул һәм тыныч кына тавыш белән энесенең йөрәгендә кузгалган утны сүрелдерде:

– Син, Камали энем, бу эш өчен яшьрәк әле, монда синең белән генә эш чыкмый. Монда төп ышаныч Сабир абзыйда.

Сабир тагын да ныграк айный төште. Ниндидер шикле уйлар сугып үтте аның башына; йөрәк кылларында куркынычлы көйләр тартылды; «юк, кирәкми, минем исемне катыштырма, Миргали туган» дип әйтәсе килде аның, ләкин тыелды, Миргалигә каршы төшәргә кыюлыгы җитмәде.

– Белмим шул, – дию белән канәгатьләнде.

– Белергә вакыт инде, Сабир абзый, – диде Миргали, күтәренкерәк тавыш алды. – Замананың ничек акканын төшенәсеңме син? Монда синең язмышың хәл ителә. Синең генә түгел, бөтен авылның язмышы хәл ителә: йә авылны бөтенләе белән Бикташев кулына тапшырабыз да, хөкүмәт каршында аның базарын күтәрү өчен, ел әйләнәсенә тир түгәбез, өстәвенә кышын ач калабыз, халык каршында хөкүмәтнең начар исемен сатабыз. Йә булмаса безнең авыл өчен җиде ят булган ул килмешәкне үз юлына җибәрәбез дә үзебезгә файдалы булган башка юл эзлибез. Заманы шундый хәзер. Теге якка да, бу якка да кушылмый торган кеше булып тору ярамый, Сабир абзый. Йә теге якка, йә бу якка чыгарга кирәк… Мин сиңа кайчан булса да бер начарлык эшләдемме? Синең күзеңә чүп салганым бармы минем берәр вакытта? Үзең өчен әйтәм, Сабир абзый…

Сабир тәмам диярлек айнып җитте. Аның күңеленә тагын келт итеп Бикташев сүзләре килде. Тукта… Тукта… «Йә теге якка, йә бу якка чыгарга кирәк!» Миңа Бикташев та шулай дигән иде бит… Миргали дә шулай ди – йә теге якка, йә бу якка чыгарга кирәк… Кайсы якка?!

Ул бер агарды, бер кызарды. Нәрсә дияргә белми аптырады да кинәт урыныннан сикереп торды. Шашкан кыяфәт белән Миргалинең күзләренә карады:

– Үтерергә кушасыңмы Бикташевны?

Миргали көлеп җибәрде. Бернәрсә булмаган кебек, тыныч хәрәкәтләр белән рюмкага аракы салды да Сабирга сузды:

– Һи-һи, юләр син, Сабир абзый! Алай эшләргә ярыймы соң? Кеше үтерүне кечкенә эш дип белдеңмени син? Яхшымы, яманмы – кеше бит ул. Яши бирсен! Мә әле, эчеп җибәр әле шуны, югыйсә син кирәгеннән артыграк уйлап җибәрдең…

Ул рюмканы Сабирның авызына якын китерде. Сабир рюмканы кулына алды да берсүзсез эчеп җибәрде. Ләкин аракы эчтеме, су эчтеме, әллә бөтенләй бернәрсә дә эчмәдеме – чыраен да сытмады, закускага да үрелмәде. Тик бераз тынычлангандай булып, урынына утырды.

– Әйт әле, Сабир абзый, – диде Миргали, – сиңа берәр начарлык эшләгәнем бармы минем, юкмы?

– Яхшылыгыңнан башка бер зыяның да тигәне юк, Миргали туган, беләм.

– Кайчан да булса синең күзеңә чүп сала торган кешеме мин?

– Миңа зарарың тияр дип, бервакытта да уйлаганым юк.

– Уйларга урыны да юк, Сабир абзый, яхшы кешегә бервакытта да зыян эшләгәнем юк минем. Киресенчә, кешегә яхшылык эшләүдә дип беләм мин бу тормышның мәгънәсен.

Сабир тәмам тынычланып җитте:

– Акыллы сүзләр сөйлисең син, Миргали туган, акыллы…

– Акылсызлык белән куркаклык харап итә безне, Сабир абзый. Акыл кирәк, батырлык кирәк. Мин сиңа кеше үтерергә кушмыйм. Бикташевны башка юл белән дә моннан алдырырга кулыңнан килә синең. Тик барыбер, батырлыгың булмаса, булдырып булмый. Акылын мин үзем бирәм, синнән батырлык кына кирәк… Өстеңә аласыңмы, Сабир абзый, шундый бер изге эшне – бөтен авылның язмышын хәл кыла торган изге эшне?..

– Синең хакыңа гына тырышып карармын, Миргали, ышанычлы кеше булганга гына риза булам. Югыйсә мондый эшләрне күрмәү, белмәү яхшы…

– Дөрес әйтәсең анысын. Минем кем икәнлегем сиңа үтәдән-үтә күренеп тора.

– Шулай булганга күрә дим бит инде, син кушканга күрә генә кире кага алмыйм.

– Ләкин уйла, Сабир абзый, эшне өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә…

Сабир тагын сискәнеп китте. Аның хәтеренә тагын Бикташев килеп төште. «Эшне өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә…» Бикташев та шулай диде бит миңа: «Чәчү вакытында атларны берсе дә арымаслык итеп тәрбияләргә өстеңә ал син, ударник бул», – диде. «Мин өстемә алам», – дигәч, ул да Миргали әйткәнчә әйтте: «Өскә алу – бер нәрсә, аны үтәп чыгу – икенче нәрсә!..»

Ул шул уйлар астында онытылган иде, Миргали айнытты:

– Йә, Сабир абзый, ни әйтәсең?

– Нәрсә? – диде Сабир, тагын сискәнеп китте.

– «Өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә» дим мин.

– Ә-ә, аны әйтәсеңме, ярый, туган, кулдан килгән кадәр тырышып карармын. Әйтеп кара йомышыңны.

Миргали, җитез хәрәкәтләр белән мич астына иелеп, шактый зур төргәк чыгарды.

– Мә, Сабир абзый, тот, хәерле сәгатьтә, бисмилләһир-рахманир-рахим… – Ул төенчекне Сабирга сузды.

Сабир калтыраган куллары белән төенчекне ала-ала сорау бирде:

– Нәрсә соң бу?

– Каушама, Сабир абзый, дару бу. Хәзер ачып карама син аны.

– Нишләтим?..

– Син ат караучыларның башлыгы бит, атларга бирә торган онга кушып җибәрерсең. Шул гына. Башка бернәрсә дә юк.

Сабирның битенә аксыл таплар чыкты. Кинәт урыныннан сикереп торды да төенчекне кире сузды:

– Булдыра алмыйм, Миргали, ал кире. Үтерә алмыйм мин атларны.

Ләкин Миргали йөзендәге кискен үзгәреш аны каушатты. Ул куркып артка чигенде. Миргалинең күз карашында җәһәннәм утлары кайнаган кебек күренде аңа. Басынкы, ләкин рәхимсез тавыш белән әйтелгән Миргали сүзләре аны яңадан урынына утыртты:

– Минем яхшылыкларымнан бик матур файдалана белдең син. Болай кылансаң, минем ачуымнан саклана белергә дә онытма. Узган ел зарарлаган тайның итен саттык бит, хәтереңдәме? Аның ярты акчасы синең кесәгә керде түгелме? Теге якка да, бу якка да кушылмый торган юаш кеше!..

Сабирның шадралары коточкыч тирәнәйде, карлыган кагы төсле булып каралды аның бите, тавышы түбәнәйде, юашланды:

– Җитәр, Миргали туган, хәтергә төшермә…

Сүзгә бик сирәк катнаша торган сары сакаллы, каешланган түбәтәйле Кашшаф тирән мәгънә аңлата торган шомлы тавыш чыгарды:

– Ым-м-м…

Бераз тирән тынлык хөкем сөргәннән соң, Миргалинең йөзенә тагын ачык чырай чыкты.

– Йә, Сабир абзый, артык каушама, башта ук әйттем бит мин сиңа: мин синең күзеңә чүп салмам. Ахыры хәерле булыр бу эшнең. Син уйлаганча ук, атларны үтерә торган дару түгел бу. Аны ашаган атлар ике-өч көн авырып йөрерләр дә терелерләр. Чәчү эшенә бераз тоткарлык килер. Шуның өчен Бикташевны бездән алырлар. Шул гына, йә, артык бер сүз дә кирәкми. Хәзер өеңә кайт та рәхәтләнеп йокла. Бүген үк эшләргә кушмыйм мин сиңа моны. Җайлы вакытын табып, үзең эшләрсең. Тик чәчү беткәнче башкар. Шул гына. Ярый, бар, хәерле юл…

Сабир әкрен генә урыныннан торды. Башын аска игән килеш, ишеккә атлады. Аның йөрешендә аз гына да исереклек беленми иде.

Миргали аны капка төбенә кадәр озата чыкты. Сабир, караңгы, пычрак язгы юл буенча бата-бата, алда күренгән яктылыкка омтылды. Ул яктылык правление тәрәзәсе аркылы урамга төшкән лампа шәүләсе булып чыкты. Анда Бикташев комсомолецлар белән утырыш уздыра иде.

– Әйе, эшне өскә алу – бер нәрсә, аны үтәп чыгу – икенче нәрсә, – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, алга омтылды Сабир.

III

Миргали өйгә кергән вакытта, Кашшаф, түр башыннан шуып, сәке йөзлегенә килгән, Камали идән буенча йөри, Фатыйха бүлмә якта савыт-саба тавышы чыгарып азаплана иде.

– Ахыры хәерле булсын инде, – диде Миргали, өйгә керү белән.

– Нәстә бирдең син аңар? – диде Кашшаф.

Миргали, йөзен үзгәртмичә, кендеге белән генә көлеп куйды:

– Теге, син айгыр печеп йөргән чакта, сиңа дип алып кайткан сөләймә калган иде. Шуны биреп җибәрдем.

– Сөләймә? – диде Кашшаф, йөзенә тирән гаҗәпләнү чырае чыкты аның.

– Әйе, сөләймә, агуның зәһәре.

– Хәер… – диде Кашшаф. Аның йөзендә яңадан әүвәлге тынычлыгы урнашты, һәм ул, уйга батып бераз эндәшми торганнан соң, кеткелдәп көлеп җибәрде: – Эткә зарар китерә алмаган чагы да була икән ул сөләймәнең. Бервакыт шулай мин бер эткә, сөләймәгә манчып, калҗа ыргыттым. Шау сөләймә иде инде. Җиде этне үтерергә җитәрлек иде андагы агу. Йотты бит моны теге эт. Кая барып кәкрәя инде дип карап торабыз Әмәли белән. Бераз аңгы-миңге килеп йөрде дә, Ходаның хикмәте, абзар кырыена килде бу. Эчен кыл кебек кенә калдырып, урталай бөкләнде дә гарык итеп бер генә укшыды, нәгъләт. Теге калҗа бөтен килеш кире килде дә чыкты. Эткә бернәстә юк. Койрыгын бот арасына кысты да, юыртып чыкты да китте урамга, Ходаның хикмәте… Шуны әйтәм, эткә килешмәгән чагы да була аның. Алла сакласын…

– Килешер, Кашшаф абзый, килешер, килештереп эшли генә белсен.

– Белер микән, нәгъләт, эх, үзем конюх булсам, рәтен белер идем мин, – диде Кашшаф.

Ат исеме аның йөрәген кузгатты. Бик күп атларга бәйләнгән үткәннәре чагылып китте аның хәтерендә. Чегән каракларына очко бирә иде ул ат белән кәсеп итү эшендә. Ул теләсә, менә дигән ат бер сәгать эчендә үлә башлый иде. Кашшаф аны җан бирер алдыннан гына юк хакка сатып ала да, көнендә эшкә кертеп, йөзәр сумга җибәрә торган иде. Кулыннан үткән атлар берәм-берәм күз алдына килә башладылар аның.

Тик Миргали аны татлы уйларыннан аерды:

– Йә, Кашшаф абзый, бу турыда бетсен. Сабирның кем икәнлеген үтәдән-үтә күрмәсәм, мондый эшне тапшыраммыни мин. Маңгаема тай типмәгән лә минем… Хәзер сиңа бер эш бар. Сабирны күндергән шикелле озак күндерергә туры килмәс инде сине.

– Әллә шул, – диде Кашшаф, тагын кет-кет көлеп җибәрде.

– Син – чәчүче. Бикташевның башына бик җиңел юллар белән дә җитә аласың син. Бодайны әлеге пычрак җир өстенә түгеп кенә узасың. Ә менә Камали, син чәчкән җирләрне тырмалап, күмдерү эшен башкара. Шулай итеп, унбиш-егерме көн узуга, син чәчкән урыннарның бер җирендә – мүк, бер җирендә чүп үсә. Акт төзелә дә, корткычлыкка юл куйган өчен, Бикташев кулга алына. Аннан соң төрмәдә очрашырбыз без аның белән. Йөзгә-йөз килеп сөйләшеп карармын бер үзе белән.

– Аңлыйм, Миргали туган, – диде Кашшаф, башына малахаен кия-кия саубуллашты. – Ярый, хуш, озак утырдык. Үз өстемә төшкән эшне намус белән эшләргә сүз биреп, үземне ударник дип игълан итәм, һи-һи-һи. Мин, бәлки, үземә иптәшләр дә табармын әле, безнең колхоз киң бит ул. Ә син әнә Камалины ныграк өйрәт, яшь кешене. Бу дөньяның серләрен төшенүдә агасыннан акыл аласы бар әле аның… Йә, хушыгыз, сәламәт булы- гыз…

Кашшаф чыгып китү белән, Миргали Камали каршына килеп басты. Уң кулын аның сул як кулбашына салды.

– Агаңның язмышы кыл өстендә тора, Камали энем.

– Сизәм, абзый.

– Зирәк син, молодец! Мин синең зирәклегеңне малай чагыңнан ук белдем. Ләкин сак бул, энем. Абзыеңны онытмассың дип уйлыйм. Аның сиңа күрсәткән хөрмәтләре бәрабәренә кирәк булган вакытта ярдәм күрсәтүдән дә, шәт, кире тормассың?

– Әлбиттә.

– Сиңа минем өчен бик читен юллардан үтәргә, бик авыр эшләр башкарырга туры килгән чаклар да булыр. Бүген мин сиңа юри зур эшләр кушмыйм. Хәзергә әнә безгә җиде ят булган семьядан чыккан Сабир кебекләрдән дә ярдәмчеләребез бар әле. Алар озакка бармас. Бүген кушылган эшнең Сабир өчен актыккы эш булуы да бик ихтимал. Шул ук сөләймә атлар белән бергә аның үзен дә теге дөньяга алып китмәс дип әйтүе кыен. Элек ишанга кул биргән мөридләр кебек, минем тирәдә бөтерелүчеләрнең күбесе хәзер миңа очраганда сәлам бирергә шикләнәләр. Баскан урыным йомшарганны сизәләр алар минем. Аларга ышаныч аз хәзер. Ышаныч синдә. Ышаныч Кашшаф абзыйда… Мин бүген-иртәгә төрмәдә булырмын. Минем эземә төштеләр. Ә синең эзең минеке кебек чуалмаган әле. Сиңа карата шик тотмыйлар. Синең Бикташев каршында да зур ышаныч казана алырлык көчең бар. Сакла син ул ышанычыңны. Озакламый Кашшаф абзый бозган җирне тырмаларга туры килер сиңа. Үзең алдан йөре, чәчелгән бодайларның тигезсезлеге артыңнан йөрүчеләрнең күзеннән каплансын. Синең белән тырмага чыгучылар кемнәр әле?

– Кызлар.

– Анысы бик яхшы. Эшнең рәтен белми торган кешеләр икән. Атларның уң ягыннан йөрергә өйрәт син аларны. Тырматылган җир өстеннән йөрү атлау өчен җиңел була ул, диген. Яхшылап тырматтыр. Сез тырматкан җирнең өстенә карарга соклангыч булсын. Синең эшләгән җиреңне күргәч, ударник дисеннәр үзеңне. Бүләк алырлык итеп эшлә. Ә бодайлар чыккач… анысы синең эш түгел. Син тырмачы гына. Ярый. Ударник бул, энем. Тырыш. Синең бик кирәк чакларың булыр әле миңа. Онытмассың бит абзыеңны?..

– Ни сөйлисең син, абзый, мин үземнең сиңа никадәр бурычлы икәнлегемне бик яхшы беләм… Йә, хушыгыз, кайтыйм, Хәдичә көтә-көтә ялыгып беткәндер инде.

– Хуш, хуш, Хәдичәгә сәлам әйт… Тукта әле, бабаңнар мәсьәләсендә йомшак булма. Оныт аларны. Хәдичәгә дә әйт, онытсын. Андый үз кадерләрен үзләре белмәгән дураклар белән бәйләнештә булсаң, үзеңнең дә башыңа җитәрләр. Мал кирәк булды аларга, йорт җиһазлары кирәк булды. Совет заманында дворян булмакчы булдылар, бестолковыйлар… Ярый, хуш… тукта әле… Минем Казанда укый торган малай турында бер-ике сүз… Хәер, ярый. Бүгенгә хуш! Тагын сөйләшербез әле…

Камали чайкала-чайкала ишек яңагына башын бәреп чыгып китте. Миргали, ялгыз калып, яңадан өстәл өстендә торган көзге каршына килеп басты. Аның тирәннән карый торган кара күзләре очкынланалар, әле бүген генә кырылган шома яңаклары куе булып кызарган, борын астында гына калган кара мыеклары тере булып тәпи басканнар иде.

Кабынган яшьлек күрде ул үзенең чыраенда һәм, кечкенә мыекларын сыпыргалап, күз төпләренә җыелган эреннәрен чәнчә бармагы белән сөртә-сөртә, хатынына дәште:

– Фатыйха, кая, тизрәк эшеңне бетер дә урынны җәй.

Ул, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, үзалдына үзе сөйләнә-сөйләнә, идән буенча йөри башлады:

– Юк, Бикташев, шатланмый тор. Миргали исән әле. Суелмады әле ул. Ялгыз дип белдеңме син Миргалине?.. Озакламас, атларың аяк сузар. Чәчелгән җирләреңдә мүк белән чүптән башка нәрсә булмас. Бәлки, бер ай да үтмәс әле, без синең белән төрмәдә очрашырбыз. Анда күзгә-күз терәп сөйләшеп карарсың син минем белән. Барлык шпаналар минем яклы булыр анда. Синең җаның өчен кемнән җавап алырга да аптырарлар… Юк, Миргали ялгыз түгел ул!..

IV

Тырмачылар чәчү кырына килеп туктаганда, кояш чыгарга байтак бар иде әле. Звено башлыклары үзләре тырмалыйсы җирнең чикләрен билгеләгән арада, икенче бригаданың беренче звеносында эшләүче кызлар тырмалары тирәсенә җыелып шаулаша башладылар. Артка тартып бәйләгән ак яулык астыннан сары чәчләрен чыгарып куюы белән яз чәчәгенә охшаган зәңгәр күзле кыз җитез хәрәкәтләнә торган кечкенә иреннәре белән ашыгып-ашыгып сөйли, үзе бөтен ал ягын каплап алган көрән алъяпкычын кысыбрак буа иде. Алъяпкычын буып бетергәч, аның биле тагын да нечкәрә төште, күкрәге алгарак чыгып, югарырак күтәрелде. Ул очып китәргә теләгән кебек җиңел хәрәкәтләр белән атлары янына барды. Постромкаларының башларын тикшерде, камытларын күтәреп, атларның муенын капшады, уң яктан җигелгән җирән биянең аркасын сөеп үтте дә, янәшә яткан бер пар тимер тырмалар өстеннән күзләрен йөгертеп, яңадан кызлар янына җилпенде.

– Кызлар, карагыз, сынатмагыз, егетләргә караганда яхшырак эшләп, бер кызык күрсәтик әле. Кызлар булдыра алмаслар диеп торучыларның авызлары ябылсын. Әйдәгез, үзара ярыш ачабыз, – диде ул.

Аның кебек үк төзәтенгәләп, атлары тирәсендә әйләнгәләгән башка кызлар да шул фикердә икәнлекләрен белдерделәр.

– Син шулай дисең дә, Сәгыйдә, малайлардан уздырып булмас шул. Алар бит инде шунда эшләп үскән. Безнең бит әле башлап тырмага чыгуыбыз гына, – диде кызыл яулыклы кыз.

Тырмасы өстенә иелгән хәлдә чабата киндерәсен ипләп маташучы кара кыз аңа ашыгып кына җавап биреп куйды:

– Бер дә исең китмәсен, Кәримә, – диде, – аның берние дә юк. Мин былтыр арыш чәчкәндә йөрдем бит. Малайлардан уздырабыз да уздырабыз. Малайлар ялкау булалар алар. Ихлас шулай. Туктап-туктап тәмәке тарталар. Шунда берәрсе оятсыз әкият сөйләп җибәрсә, кузгалырга да оныталар.

– Әйдәгез, кызлар, шулай итәбез, – диде Сәгыйдә. – Үзара ярыш ачыйк та звенобыз белән икенче звеноны ярышка чакырыйк. Анда гел егетләр генә. Утырып тәмәке тартырга да ирек бирмик үзләренә.

– Мин синең белән ярышам, Сәгыйдә, – диде кара кыз, – ә син, Кәримә, Минҗиһан белән ярыш…

– Ярыш шартлары болай булыр, – диде Сәгыйдә, – вакытсыз туктап тормаска, норманы үтәргә, тырмалауның сыйфатын яхшы карарга, атларның муеннарына камыт тидермәскә, береңнең эшен берең күзәтеп барырга, туктаган араларда газета укышырга, бүген кырда чыгачак стена газетасына мәкалә бирергә.

– Газетага язарга дигәнен куймасак та ярар, Сәгыйдә, кәгазьләребез дә юк. Мин әле рәтләп яза да белмим, – диде Кәримә.

– Анысын үзара ярышка куймыйбыз, ә икенче звено белән ярышка кертик. Звенобызга бер мәкалә яза алырбыз әле. Әйе бит?

– Әйе, әйе. Ә теге звенога кем барып кайта? Камали абзыйның үзен җибәрербез инде.

– Юк, Камали абзыйның килгәнен көтмибез. Ул килү белән эшкә тотынабыз, – диде Сәгыйдә. – Хәзер мин үзем барып киләм, әнә генә тора бит алар.

– Бар, бар, котларын ал шуларның…

Сәгыйдә канатлы кош җитезлеге белән икенче звено тырмачылары янына очты…

Камали үзенә тиешле җирнең чикләрен билгеләп тырмачы кызлар янына килгәндә, Сәгыйдә икенче звенодан кайтып өлгергән иде инде.

– Камали абзый, без икенче звеноны ярышка чакырдык, – диде ул.

– Яхшы иткәнсез итүен, – диде Камали, – тик сезнең белән җиңелмәбез микән соң? Сезнең бит әле тырма эшендә йөргәнегез дә юк бугай?

– Бирешмәбез, – диде кызлар, бары да беравыздан җавап бирделәр.

– Ярый, тырышып карыйк. Тик карагыз, кызлар, мин сезне атагызга караганда да корырак тотармын. Ярышта җиңеп чыгыйк дисәгез, бөтен күңелегез тырмагызда гына булсын… Күзләрегезне атларыгыз белән тырмагыздан алмагыз. Атлауга җиңел булсын өчен, атыгызның уң ягыннан йөрегез. Ә аяк эзегезне тырмагыз күмдерә барырлык булсын. Менә шуларны тотсагыз, атларыгыз белән тырмагыздан күзегезне алмасагыз, норма да үтәлер, сыйфат та яхшы булыр. Шулай итеп, безнең звено ярышта җиңеп чыгар. Йә, әйдәгез, кузгалыгыз минем эздән…

Аллы-артлы тезелешеп, биш тырма бер эздән төшеп киттеләр. Иң алдан Камали үзе, аның артыннан Сәгыйдә, аннан башкалар…

Камалиның киңәшләре, аның чыннан да аталарча ярым ачулы тавыш белән кызларны өйрәтүе Сәгыйдәнең күңеленә ошады: Камали абзый – эшкә яхшы карый торган кеше, аның белән булганда, безнең звено җиңеп чыгар дип, күңеленә беркетеп куйды ул. Җиңү дәрте белән җиңеләеп китте. Чабатасына ябышкан балчыкның авырлыгы да тоелмас хәлгә килде. Камали кушканча, күзләрен тырмаларыннан алмаска һәм күңелен үз атларыннан читкә җибәрмәскә тырышты. Ләкин секунд эчендә әллә ничаклы яланнарны, ераклардагы тауларны актарып чыга ала торган җитез зәңгәр күзләрне үз иркеңә буйсындырып, аларны тырмалар өстендә генә тота алу мөмкин булса да, күзләргә караганда җитезрәк йөрергә ярата торган уйларны тыю читен, аларны Камали куйган киртәләргә генә сыйдыру мөмкин түгел иде. Уйлар үзләреннән-үзләре читкә чыгып киттеләр…

Сәгыйдә үзенең әле күптән түгел генә бала булуы, быел инде бөтенләе белән кеше арасына кереп җитүе, быелгы язгы чәчүгә әзерлек чорында никадәр эшләр эшләве, комсомол оешмасы тарафыннан үз өстенә йөкләнгән эшләрне башкарып чыгудан ләззәт табуы турында уйлады. «Чәчү эшен дә вакытында бетереп чыга алсак, нинди шәп булыр иде… Их, аннан соң Май бәйрәмендә… Тик менә дошманнар…»

Аның күңеленә, ачык тәрәзә аркылы өй эченә кергән җил шикелле дулап, Бикташев сүзләре килеп керде. Тәрәзә аркылы кергән җил өй эчендәге тынычлыкны боза. Стенага эленгән сөлгеләрне йолкып алмакчы була, өстәл өстендә яткан китапларны актара, кәгазьләрне очырып төшерә, ләкин шуның белән бергә сулышны иркенәйтә торган саф һава алып керә. Бикташев сүзләре дә Сәгыйдәнең күңеленә шулай тәэсир иттеләр. Күңеленең тыныч яши торган почмакларын урыныннан кузгаттылар. Бетмәс-төкәнмәс эш, чиксез күп бурычлар килеп басты аның алдына…

Уйлар шулкадәр читкә алып киттеләр Сәгыйдәне, ул үзенең тырма янында йөргәнлеген бөтенләй онытты. Өченчекөн кич булган утырышта итеп хис итте ул үзен. Аның күз алдына бөтен торышы белән Бикташев килеп басты: әнә ул, ике кулы белән өстәлгә таянып, аягөсте торган килеш алгарак яткан да куе яшел күзләре белән һәр комсомолецка карый-карый сөйли. Аның үз теленә генә хас булган нечкә борылышлар белән кисеп-кисеп әйткән сүзләре аермачык булып Сәгыйдәнең колак төбендә яңгырыйлар:

– Сез берегез дә минем белән бертуган түгел. Шулай ук үги балаларым да юк минем сезнең арада. Әмма минем сезгә бик каты ачуланган чакларым да булыр. Яхшылабрак әйткәнне тыңламасагыз, карагыз аны, алдан әйтеп куям…

Шулай башлап китте Бикташев. Аннан соң, колхоз эченә оялаган чит элементлар турында сүз кузгатып, Миргалигә тукталды. Миргали турында моңа кадәр Сәгыйдәнең башына да килмәгән куркыныч сүзләр әйтте. Чистартылмаган орлык табылуы турында искә төшерде. Миргалиләрнең әле исән булуын, аларның иярченнәре дә бетмәгәнлеген сөйләп, комсомолецлар алдына зур бурычлар китереп куйды:

– Сез үзегез эшләгән эш өчен генә җаваплы түгел, сез бөтен колхоз өчен, колхоздагы бөтен эш өчен җаваплы, сезнең күзегез җитмәгән җир булырга тиеш түгел…

– Әйе, әйе, Бикташев шулай диде бит. Ә Камали абзый нигә…

Сәгыйдә шул уйлар астында үзенең кайда икәнлеген оныткан иде. Арттан ишетелгән кара кыз тавышы аны сискәндерде:

– Сәгыйдә, ку атларыңны, ник артта каласың?..

Сәгыйдә йокысыннан куркып уянган кеше кебек сискәнеп китте һәм, уйлар белән аска иелеп килгән башын күтәреп, алдына карады. Ул, чыннан да, Камалидан байтак артта калган булып чыкты.

– На, на, әйдәгез, калмагыз! – диде ул атларына. Дилбегәсен каккалап, аларны Камали артыннан ашыктырды.

Камалины куып җиткәч, ул тагын чуалткан уйларының очын эзли башлады: «Тукта әле, нәрсә генә төшкән иде соң исемә?.. Әй оныттырды ла, кара пәрәмәч… Менә хәзер бер эш эшләргә җыенган идем бугай, Камали абзыйга нәрсәдер әйтмәкче идем…»

Аңа тагын уйларының эзенә төшәргә ирек бирмәделәр. Алдан баручы Камали дәште:

– Сәгыйдә, күңелеңне читкә җибәрдең, ахры, кызый, артта каласың. Кара аны, мин сиңа ниләр әйттем, хәтереңдә тот!

– Ә, ийе, ийе, – диде Сәгыйдә үзалдына, – шул син әйткәннәр хәтеремнән чыккан булган икән, үзең искә төшердең… Бикташев әйтте: «Комсомолецларның күзе җитмәгән җир булырга тиеш түгел, комсомол бөтен колхоз өчен җаваплы», – диде. Ә Камали абзый алай кушмый: «Үз тырмагыздан башканы белмәгез, күңелегезне читкә җибәрмәгез, югыйсә ярышта өстен чыга алмабыз», – ди. Юк, ул дөрес әйтми, комсомолец булмаганга шулай уйлыйдыр ул. Миңа орлыкларны саклау, аларның чисталыгын карау, чәчкән вакытта бер бөртеген дә әрәм итмәүне тикшерү бурычы йөкләнгән иде бит. Мин аны карадым, йөз центнер бодайны яңадан чистарттырдым… Ә чәчүнең сыйфатын нигә карамыйм?

Почмакны борылганда, ул атларның сул ягына чыкты. Чәчелгән бодайларны карап, тырматылмаган җир өстеннән бара башлады. Кара җир өстенә куе итеп сибелгән бодайларны күргәч, күңеленә рәхәт булып китте. «Әйбәт чәчелгән икән», – дип куйды. Дымлы туфрак өстендә яткан симез бодайларның матурлыгына сокланып, күзен ала алмыйча барды. Тик берничә адым үтүгә, аның йөрәге жу итеп китте. Шактый зур урында бодай бөтенләй диярлек төшмәгән иде. «Ник бу болай? Бу җирдә бит бернәрсә дә үсмәячәк. Өч-дүрт көлтә урып алырлык урын бит бу?!» Ул, үзе дә сизмәстән, Камалига кычкырды:

– Камали абзый, тукта әле!

– Туктап тора торган вакыт түгел, Сәгыйдә, ярышны оныттыңмыни? Нигә ул якка чыктың?

Сәгыйдә үз сүзендә нык торды:

– Тукта әле, дим, Камали абзый, менә монда бернәрсә бар.

Камали, атларын туктатып, Сәгыйдә янына килде:

– Нәрсә бар, туктамыйча гына әйтергә булмыймыни?

– Менә монда әллә нихәтле җир чәчелми калган түгелме соң?

– Ник чәчелмәсен, кәс арасында шулай күренә инде ул.

– Юк, әнә тегендәрәк бик матур, куе булып күренәләр иде.

– Бер дә юкка туктатасың, Сәгыйдә, машина белән чәчелмәгән бит ул, аны бөртекләп саныйлар дип беләсеңме әллә син, дөнья күрмәгән төсле кыланасың. Кул белән чәчелгән ашлык мәңге шул инде. Әйдә, әйдә, кычытмаган җирне кашып азапланма әле. Нигә бу якка чыктың, кайсы яктан йөрергә куштым мин сиңа? Сине эшнең рәте белән эшләргә өйрәтәләр, ә син… Үзең белмәгәч, кеше кушканны тотарга кирәк иде, ичмасам, берүзең өчен биш тырманы туктатып торасың. Болай итеп ничек норма үтәлсен! Йә, әйдәгез!..

Камали ачулы тавыш белән шул сүзләрне әйтте дә ашыга-ашыга атлары янына китте:

– На, хайваннар, әйдәгез тизрәк!..

Сәгыйдә тавышсыз гына әүвәлге урынына чыкты, эндәшмичә генә дилбегәләрен кагып, Камали артыннан кузгалды. Ләкин ул, никадәр генә тырышса да, әүвәлге тынычлыгын кайтара алмады. Эшенә булган мәхәббәте йомшарды, тырмадан да, атларыннан да дәрте сүрелде. Күңеле бодай чәчелмәгән кара кәсләр арасында калды аның. Җитез зәңгәр күзләре дә, атлар, тырмалар аркылы үтеп, күмдерелмәгән җир өстенә тартылдылар. Әйтерсең лә җир магнит булды да, аның күзләре тимергә әверелделәр. «Андый чәчелми калган җир шул урында гынамы икән, башка урыннарда тагын юк микән?» Шушы сорау борчый иде аның йөрәген. Күзгә күренеп үткән урыннарда бодайларның бер җирдә куе, бер җирдә сирәк булып күренеп калулары бу сорауны тагын да кискенләштерделәр. Күңелендәге шик көчәйгәннән-көчәя барды: «Камали абзый алдар микәнни?.. Әллә миңа гына, чәчүнең рәтен белмәгәнгә күрә генә шулай тигезсез күренә микән ул бодайлар?.. Шик булмасын иде күңелдә. Шикләнеп эшләү кыен. Теге тазартылмаган орлык белән дә шулай булган иде бит…»

Аның хәтеренә моннан бер атна гына элек булып үткән вакыйга килеп төште. Аның өстенә орлыкларны саклау, аларның чистартылганлыкларын тикшерү эше йөкләнгән иде. Шул бурычны үтәү йөзеннән амбарларга тутырылган орлыкларны тикшереп йөргәндә, бер амбарда чистартылмаган бодай очратты ул. Бер уч бодай арасыннан дүрт бөртек бакра орлыгы, сигез бөртек арыш тапты. Аны кладовщикка күрсәтте. Ләкин кладовщик сер бирмәскә тырышты:

– Чистартылган орлык ул, триер бөтенләй аерып бетерә алмый бит аны…

Кладовщик карап торырга бер дә зыянлы кешегә охшамаган иде. Шулай да аның бу җавабы Сәгыйдәне шиккә калдырды:

– Кая, шулай да бер генә подаукасын триер аркылы үткәреп карыйк, – диде ул.

Кладовщик төрле сәбәпләр эзләп караса да, Сәгыйдә үз сүзендә торды. Шунда амбар кырыенда ук торган триерны торыпша өстенә утырттырды да, уналты килограмм бодай сыешлы подауканы тутырып, триер аша уздыртты. Эре, таза бодайлар – бер урынга, зәгыйфь бодайлар – икенче урынга, арышлар өченче урынга коелдылар. Бакра орлыклары бер җирдә дә күренмәде.

– Ә бакра орлыклары кайда? – диде Сәгыйдә.

Кладовщик тагын үзенекен сөйләде:

– Бакрасы юк аның. Каяндыр бер-ике бөртек килеп кергән булган да, шул синең күзеңә чалынган инде. Ә арыш кушылуның сәбәбе болай булды: бездә башта план буенча гектарга бер центнер орлык билгеләнгән иде. Аннан соң райзо планны үзгәртте, бер центнер да егерме килограмм чәчәргә кушты. Шуннан без бакрасын гына аерып алдык та боларын, зыян китерә торган чүп түгел дип, яңадан куштык. Шулай итмәсәк, орлык җит- ми…

Бу җавапка шикләнеп карады Сәгыйдә. Һәм бу турыда партия ячейкасына әйтеп тикшертте. Нәтиҗәдә бакра орлыкларының бер генә подаукадан аерылганга күрә аз булу сәбәпле триер эчендә калганлыгы һәм кладовщикның ике центнер таза бодай урлап, аның урынына чүп кушканлыгы беленде…

Бу вакыйга исенә төшкәч, Сәгыйдә артык түзә алмады. Атларын тырмалаган җир өстенә борып туктатты да артыннан килүче кызлар янына килде:

– Туктагыз әле, кызлар.

Кызлар туктадылар. Алар туктаганны күреп, Камали да атларын туктатты һәм салмак адымнар белән генә кызлар янына килде:

– Кем кушты сезгә туктарга?

– Мин куштым, Камали абзый.

– Вон, эшлисең килмәсә! – диде Камали, куркыныч төс алган күзләрен Сәгыйдә өстенә төбәп җикерде.

– Ачуланма, Камали абзый, мин шикләнәм. Бодайлар тигезсез чәчелгән төсле күренә минем күзләремә.

– Ярышырсың болай булса сезнең белән, – диде Камали, тавышын йомшарта төште. – Син бит инде дөньяга бүген килгән кеше түгел, Сәгыйдә, нишләвең бу синең?

– Мин икеләнәм, Камали абзый, ныклабрак кара әле.

– Икеләнсәң, бар, кайтып кит, икеләнгән кешеләр кирәкми безгә. Үзебез җавап бирербез, дөнья күрмәгән кеше дип белдеңме син мине?

Сәгыйдә берсүзсез атларын борды да кайту ягына таба юнәлде. Камали эшнең болай шома гына үтеп китмәсен сизде. Күкрәгендә кайнаган ачуны йотмый чарасы юк иде аның.

– Тукта әле, Сәгыйдә, – диде ул, бөтенләй йомшак тавыш белән, – чынлап ук китмәкче буласыңмы?

– Чынлап әйтәм, Камали абзый. Хәзер бригадир янына барам.

– Карыйк әле яхшылабрак, әллә чыннан да берәр нәрсә сизәме синең ул зәңгәрләрең.

Камали инде бөтенләй йомшарган, ярым шаяру катыш көләч тавыш белән сөйли иде.

Алар, күмәкләп, тырмаланмаган җир өстенә кереп киттеләр.

– Менә бит, Камали абзый, – диде Сәгыйдә, гадәттәгедән көчлерәк тавыш белән ачы итеп кычкырып җибәрде: – Менә бу урында бер генә бөртек тә бодай күренми бит! Ә менә монда нинди куе, ә менә монда!..

Төрле урынга таралышкан кызлар берсеннән-берсе уздырып кычкырыша башладылар:

– Ә менә монда!

– Ә менә монда!..

Камали, башын түбән иеп, кара кашларын җимергән килеш, җир өстенә карап йөрде-йөрде дә, әкрен генә атлап, Сәгыйдә янына килеп басты. Киң, авыр куллары белән аның кечкенә аркасыннан сөйде.

– Минем күзләрдән үткенрәк булып чыкты синең зәңгәрләрең, Сәгыйдә. Юкка гына шикләнмәгәнсең икән. Синең сүзләрең дөрес. Начар чәчелгән бу җирләр. Бу килеш калдырырга ярамый бу җирләрне. Тикшерергә кирәк… Вот, Сәгыйдә иркәм, нишлиләр бит, йә, әйт инде – кем уйлаган? Шундый олы кешеләр арасында да явыз нияттә йөрүче чәчүчеләр булыр дип кем уйлар!

– Комсомолец түгел шул син, Камали абзый.

– Алай гына түгел, алдан йөреп тә моны күрмәгән өчен, корткыч дияргә була мине, иркәм…

Камалиның болай йомшаруы Сәгыйдәне бераз җиңеләйтте. Камали турында булган шикле уйлары бөтенләй таралдылар. «Юкка ачуландырдым мин аны, яхшылап әйткән булсам да аңлаган булыр иде ул», – дип уйлый иде инде Сәгыйдә аның турында.

V

Сабир төн уртасы якынлашканда гына кайтырга чыкты. Кайтырга чыгу алдыннан, ул атлары өстеннән тагын бер кат күз йөртеп үтте. Аның кул астында булган утыз сигез баш ат биш улакка бүлеп бәйләнгән, һәммәсе дә йотлыгып болгау ашыйлар, арыш оны белән болгатылган саламнарның таза тешләр арасында шытырдап изелү тавышлары, бергә кушылып, ат абзарында тегермән тавышы чыгаралар иде. Ул үз урынын атлар тирәсендә әйләнүче конюхларның берсенә тапшырды.

– Гыймәли туган, мин өйгә кайтып, бераз йоклагандай итим инде. Узган төнне дә йоклап булмады. Кара, атларның үзләрен генә калдырып китмәгез. Сиңа тапшырам. Мин, таң беленүгә, монда булырмын. Сбруй-фәлән яңгыр астында калмасын, болыт күренә…

– Ярый, ярый, бар, рәхәтләнеп йоклап кил.

Сабир, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы урамны фонарь белән яктырта-яктырта, өенә юнәлде. Көнбатыш ягыннан, куе караңгылыкны ярып, яшен чагылды. Гадәттәгегә караганда күп иртә килгән 1933 ел язының беренче яшене иде ул. Караңгы төндә күренгән бу яктылык Сабир өчен сер әле. Яшеннең чыннан да электр көче икәнлегенә төшенеп җитә алганы юк әле аның. Шуңа күрә дә аңа бу яктылык шомлы да, шатлыклы да булып тоела, һәм ул «ләхәүлә»сенең ычкынганын сизми дә кала. Эшләгән гөнаһларын уйлый башлый.

«Ләхәүлә»се белән бергә үк Миргалидән алып кайткан төенчек килеп төште аның хәтеренә.

– Нәләт, – диде ул үзалдына үзе, – мин аны изгегә исәпләп килдем. Мондый кыяфәтен гомеремдә күргәнем юк иде. Нинди зәһәр елан бар икән эчендә. Тәки йөрәгемне утка салды бит, аждаһа… Чәчү эшенә дә шул зәһәрен салгандыр, Кашшаф аның түрендә утырып калган иде лә…

Миргали төенчеге белән бәйләнгәннән бирле, Сабирның бөтен тынычлыгы югалды. Ике көннән бирле инде ашаганы аш түгел, йокысы йокы түгел. Йөрәгенә корт төшкән төсле булды да калды.

Агуны атларга ашату турында уйлаганы да юк аның. Бу эшнең булмаячагын ул Миргалинең ишегеннән чыккан вакытта ук күңеленә беркетеп куйды. Тик Миргалинең зәһәрен салуыннан куркып кына төенчекне алды. Пычрак урам аркылы бата-бата өенә кайткан вакытта да: «Эшне өскә алу – бер нәрсә, ә аны үтәп чыгу – икенче нәрсә», – дип кабатлады. Шулай да бу вакыйга аның бөтен тынычлыгын югалтты. Хәзер аны берничә төрле куркыныч чолгап алган. Беренчедән, атларның язмышыннан курка ул, башка берәрсен җибәреп, зарарларын салырлар, бөтен бригадабыз атсыз калыр, минем дә баш китәр, ди. Икенчедән, Миргалинең үзенә каныгуыннан курка: көзге чебен бик ачы тешләүчән була ул, ди. Өченчедән, төенчекне яшереп ятуы өчен борчыла: колхоз өчен хәзерләнгән шундый зур агуны яшереп яткыру өчен аркадан сыйпамаслар, ди…

Кая гына барса да артыннан калмый торган бу уйлар аның белән бергә өенә дә керделәр. Аның хатыны, бала-чагалары йоклап беткәннәр иде инде. Мондый соңга калып кайтуларга гадәтләнеп беткән озын буйлы чандыр хатын, бер генә сүз дә дәшмичә, йокылы күзләрен уа-уа, мич алдына барды. Учак эченнән таштабак белән аш чыгарып, ян тәрәзә төбендә торган өстәл өстенә китереп куйды. Челтәрләнеп төшкән фонарь яктысында ялангач өстәл өстендә тараканнар йөгерешкәне күренә иде. Сабир, хатыны кебек үк сүзсез, өстәл янына килеп утырды да суынып беткән токмачны зур-зур кабып ашый башлады. Хатын яңадан урынына менеп ятты.

Сабир тын бүлмәдә ямьсез тавыш чыгарып ашый, ләкин авызы тәм тоймый, күз алдына һаман да мич астында яткан Миргали төенчеге килә иде. Тәрәзә аша көчле булып яшен яктысы күренде. Күп тә үтмәде, күңелләргә шом салырлык итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп күк күкрәгәндә җиде төн уртасында япа-ялгыз тәрәзә төбендә утырырга шикләнде Сабир. Ашын ашап бетермәс борын ук табагын этеп куйды да, фонарен сүндереп, чабатасын чишенмәгән көйгә генә хатыны янына барып сузылды. Өй караңгылангач, яшен яктысы тагын да шомлырак булып куәтләнде. Тәрәзәләрне чалтыратып күк күкрәде. Сабир, эчтән генә ләхәүләсен кабатлап, күзләрен йомды. Ләкин ешайганнан-ешая барган яшен яктысы йомык күзләргә дә күренде. Күк күкрәве сәкеләрне калтыратты. Сабир, яшен яктысын күрмәс өчен, юрган белән капланды. Ләкин яшен юрган астына да керде. Күзләргә йокы кермәде. Ә йокысыз төндә башка бик күп уйлар килүчән була. Яшен турында уйлый башлады Сабир: уйлап торсаң, кызык кына бит, һаваларның җылынуы, икмәк уңышын күтәрә торган җылы яңгырлар килүе турында хәбәр бирә бу яшен. Шатлыклы хәбәр. Ә шулай да куркындыра, күңелләргә әллә нинди шикләр килә…

Тәрәзәләрне, калын юрганнарны, йомылган күз кабакларын үтеп кергән көчле яшен яктысы кебек ашыгып, Бикташев сүзләре килеп керделәр аның башына. Сабир аларны үзе шулай яшенгә охшатты: Бикташев сүзләре дә шундый – киләчәк турында җылы хәбәр бирәләр. Тик менә ул нәрсәгәдер куркыныч, шомлы. Нәкъ менә шушы яшен кебек… Әгәр дә мин иртәгә теге төенчекне күтәреп аның янына барсам, зарарлаган атның итен сату турында үзем сөйләп бирсәм… Аның акчасын бит мин сорап алмадым, көчләп дигәндәй бирделәр бит алар миңа ул акчаны… Ни булса булыр, бер бушанып, җиңеләеп калырмын. Миргалинең башы китә икән китсен, эчендә зәһәре бар аның…

Аның күзләренә тагын яшен яктысы күренде. Ләкин инде ул артык томаланмады. Йөзен бөтенләй ачып җибәрде. Йөзен ачып җибәрүгә, бөтен өй эче энә табарлык булып яктырды һәм дөньяны җимергән шикелле каты итеп күк күкрәп җибәрде. Аның артыннан җилләп-җилләп яңгыр ява башлаганы ишетелде. Сабир йокыдан өмет өзде. Яшен яктысыннан туган шомлы да, ышанычлы да булган уйлар аны йоклатмадылар.

Яшен ешайганнан-ешая барып, тышта яңгыр көчәйгәннән-көчәя иде.

Сабир башында болыт шикелле булып куерган уйлар арасыннан кинәт яшен яшьнәгән төсле булды да, аның яктысында атлар шәүләләнделәр. Аның йөрәге жу итеп китте: «Шушындый шомлы төндә атлар янында үзем тору кирәк иде. Атларга каныгып йөрүче зәһәр еланнар барлыгын белә торып, өемдә ятам. Әгәр бер-бер хәл булса, аннан соң Бикташев янына бару да соң булыр…»

Ул кызу-кызу хәрәкәтләр белән урыныннан торды. Чалбар кесәсеннән шырпы чыгарып, фонарьны кабызды, өстенә чикмән киде дә хатынын уятты:

– Син, син тор әле, ишекне бикләп кал.

Хатын тагын, мондый иртә чыгып китүләргә әллә кайчан гадәтләнгән кеше буларак, сүзсез генә урыныннан торды да, йокылы күзләрен уа-уа, Сабир артыннан өйалдына чыкты…

Сабир, коеп яуган яңгыр астында лач-лач атлап, атлар йортына табан юнәлде. Әледән-әле кабатланып торган яшен яктысында аның фонаре югала, битендәге тирән шадралары аермачык булып күренеп калалар иде.

VI

Әле булса ае кузгатылмаган зур мәчет каршындагы куе бакча эчендә утырган таш нигезле зәңгәр йортта колхоз идарәсе урнашкан. Бик күп еллар буенча бу нигездә өч хатынлы мулла яшәгән. Үзенең муллалык хезмәтен бик тырышып үтәгән ул. Аның каты куллы булуы аркасында, бу авылда диннең тамыры бик нык булган. Шәригатьнең иң кечкенә кануннары да, кәгазьдә генә калмыйча, тулысы белән тормышка ашырылганнар. Кыз балалар, тугыз яшьтән балига булып, нәмәхрәмгә әйләнгәннәр. Ир балалар унике яшьтән мәчеткә йөри башлаганнар, хәтта Мөхәммәд исемен ишеткәндә «сәллаллаһү галәйһиссәлам» дип салават әйтергә кирәклекне дә онытмаганнар. Унөч-ундүрт яшьләргә җиткәндә, инде Мөхәммәд сүзләреннән өзекләр китереп сөйли башлаганнар: «Әссөбөхәте тәмнәгы р-ризкы»1, – дип, әтиләрен иртә намазына уята торган булганнар алар…

Шушы җирлектә эре-эре сәүдәгәрләр, күзгә сөрмә итеп тартырлык кара туфраклы җирләрне үз кулларында тоткан байлар җитешкән. Байлар кулында кол булып ачлы-туклы гомер кичергән ярлылар гомер буйларына Алладан бәхет сораганнар. Нужа белән изелеп, яшьлек ләззәтен татудан да мәхрүм булган егетләр:

 
Байлар, байлар бал эчә,
Урта байлар сыра эчә;
Безнең кебек фәкыйрьләре
Ярма чайкап су эчә, –
 

дип зарланганнар. Ләкин бу зарларны ишетүче булмаган. Кара тиргә батканчы эшләгәннәр. Эшләп-эшләп тә рәт чыкмагач:

 
Байлар кия кама бүрек,
Без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәгәч,
Баеп булмый эшләп тә, –
 

дип, өметсезлеккә төшкәннәр. Бу хаксызлыкларга каршы баш күтәрүчеләр дә булмаган түгел, әлбәттә. Тик патша һәм байлар, муллалар кулында булган рәхимсез законнар андыйларның юлын буа килгәннәр, баш күтәрүчеләр дөрес юлны тиз генә таба алмаганнар.

Ил өстендә революция җилләре исә башлагач кына, шәригатьнең нигезләре йомшарган. Өметсезләнгән егетләрдә өмет уты кабынган. Бу юлы хаклыкка алып бара торган туры юлны тапканнар алар. Унике кеше, Кызыл гвардиягә язылып, революциягә ярдәм иткәннәр. Коточкыч өермәгә охшап, революция килеп кергән дә байларның дөньяларын пыр туздырган. Шул вакыйгалардан соң мулла өнсез булып калган. Ләкин көрәш болай гына басылмаган. Власть кулдан-кулга күчеп йөргән вакытта, һәр ике яктан да кан коелган. Башлап Кызыл гвардиягә язылган егетләрнең байтагы байлар кулыннан үткәннәр…

Власть советлар кулына калып ныгыган вакытта инде байларның иң усаллары качкан булган. Кыйммәтле әйберләр, алтын-көмешләр һичкем таба алмаслык булып җир астына яшерелгәннәр…

Нэп чоры башланып, революция җилләре тынычрак исә башлагач, исән калган байлар әкренләп кенә яңадан баш калкыта башлаганнар. Җир астына күмелгән алтыннар да берәм-берәм чыкканнар. Өч-дүрт ел үтүгә, мулланың да өне ачылган. Әкренләп кенә яңадан таш нигезле йортында яши башлаган. Революциянең серләренә тирәнрәк төшенгән Миргали кебекләр сәүдәгә ирек булу белән генә канәгатьләнмәгәннәр, власть тирәсенә кул сузып, нигез ташларын озаккарак чыдарлык итеп салу чарасын күргәннәр. Шәригать законнары әүвәлге көчләрен югалтсалар да, мулла үз нигезендә нык утырган әле. Моннан дүрт-биш еллар гына элек тә әнә шул куе бакча эчендәге таш нигез өстенә корылган зәңгәр йорт эчендә яшәп, тирә-якта хөкем йөрткән әле ул. Аның хәер-фатихасы бәрәкәтендә аякка баскан сәүдәгәрләр корт анасын саклаган шикелле саклаганнар аны…

Колхоз идарәсе урнашкан йорт әнә шуларны хәтерләтә. Ләкин хәзер тормыш бөтенләй башка инде. Мулла үзе дә, мулла белән бер компания булып тирә-якны кулларында тоткан байлар да юк хәзер бу авылда.

Зур өстәлгә каршы стенада торган сәгатьнең күкесе иртәнге алтыны кычкырганда, хисапчы правлениегә килгән иде инде. Ул бригадирлар тарафыннан бирелгән кичәге көн сводкаларын кенәгәгә теркәп утырганда, башына ак кепка, өстенә сары плащ кигән бер кеше килеп керде. Хисапчы күтәрелеп карамыйча ук аның кем икәнен белде. Чөнки хисапчы үзенең өстендәге өч елдан бирле кия торган ак төймәле сары бишмәтенә ничек ияләшкән булса, бу кешегә дә шулай ук ияләшеп беткән иде инде.

– Бикташев килмәдеме әле? – диде ишектән керүче.

– Кырдан кайтканы юк әле аның.

Ак кепкалы кеше сөйләнә-сөйләнә хисапчы каршына килеп утырды.

– Кыздыра, малай, ә, Бикташевны әйтәм, көнне-төнне белми…

– Шулай булмыйча ярамый да шул. Корткычлык өстенә корткычлык ачылып тора бит… Кичә дүрт гектар җирне, биш центнерга якын орлыкны харап иткән бит теге сволочь коновал…

– Кашшафны әйтәсеңме?

– Шул инде…

Хисапчы һаман башын күтәрмичә генә сөйләшә иде:

– Сезнең каникул бетәргә күп бармы әле?

– Өч кенә көн калды инде.

– Бүген нишли балаларың?

– Ял итәләр.

– Чүп яндырырга чыкмыйсызмыни?

– Юк, пычрак бит бүген.

Ак кепкалы кеше укытучы иде. Аның бу авылда укыта башлавына сигез ел инде. Хәзерге хисапчы да – аңарда укып чыккан кеше. Аның бик күп шәкертләре өйләнешеп, бала аталары булып беттеләр, кайберләре югарырак уку йортларына киттеләр. Ул һаман шул ук урынында, шул ук эшендә. Ничектер чырае да аның бер дә үзгәрми кебек, һаман шулай мыегы бар, ә сакалы, бер атна элек кырынган төсле, барлы-юклы тик йөри. Үзе һаман, политика турында, хәзерге заман тарафыннан алга куелган бурычлар турында сүз чыккан саен, бу авылның иске фикерле булуыннан, консерваторлыгыннан зарлана…

– Бикташев нигә кирәк иде? – диде хисапчы.

– Юк, болай гына сораган идем, – диде укытучы, бармаклары белән өстәлгә суга-суга барабан көе чыгарып, һәм, бераз сүзсез торганнан соң, тагын Бикташев турында сүз кузгатты: – Тәки рәткә сала бит бу Бикташев. Әмма коры тота торган кеше инде үзе.

– Безгә күптән шундый кеше кирәк иде инде. Югыйсә бөтенләй контрреволюциягә әйләнеп бара иде колхозыбыз.

– Анысы дөрес, югыйсә бик консерватор бит безнең авыл. Тик менә мин аның үзе өчен бераз куркам. Халык каршында дәрәҗәсен төшереп куяр дим. Кешегә каты бәрелә торган гадәте бар. Крестьян халкы юмалаганны ярата бит ул. Өстәвенә чит авыл кешесе. Бер дә үзенең авторитеты белән хисаплашмый.

Тыштан агач идәнгә дагалы итек белән басылган аяк тавышлары килде.

– Әнә кайтты, – диде хисапчы.

Укытучы, тик утырган төсле булып күренмәскә тырышып, өстәл өстендә яткан газетага үрелде.

Ишектән карасу-зәңгәр кепкалы, шундый ук төстәге бишмәтле һәм шундый ук зәңгәр чалбар өстеннән зур кара итек кигән уртача буйлы кеше килеп керде. Берәүгә дә сүз кушмыйча гына кепкасын салып, сәгатьле стена буенда торган өстәл өстенә ташлады да, кесәсеннән эре-эре шакмаклы яулык чыгарып, маңгай тирләрен сөртте. Аның куе коңгырт чәчләре арасыннан пар күтәрелә иде.

– Гомерле булырсың әле, иптәш Бикташев, – диде укытучы, аңа карап.

Бикташев, һаман җавап бирмичә, түш кесәсеннән зур кесә сәгатен чыгарып карады һәм, башын күтәрмичә генә, яшел күзләрен стена сәгатенә табан әйләндереп алды да кулындагы сәгатьне, шалт итеп ябып, кесәсенә салды. Шуннан соң гына, кинәт исенә төшкән төсле, укытучы белән сөйләшә башлады:

– Нигә алай дип әйтәсең?

Укытучы, урыннан торып, аның өстәле янына килде:

– Әле генә сине сөйләп утыра идек.

– Шулаймыни, – диде Бикташев. – Нәрсә дип яманладыгыз?

– Яманлаган булсак, үзеңә әйтмәс идек, һи-һи-һи…

– Мактарлык җирем дә бармыни әле минем?

Бикташев, мишәрләргә генә хас булган төче тел белән укытучыны шаярта-шаярта, өстәл артындагы урындыкка утырды да кесәсеннән яшел янчык белән махорка чыгарды. Укытучы, аның каршындагы урындыкка утырып, кулындагы газетаны тәмәкегә җайлап ерта башлады.

– Чынлап та, иптәш Бикташев, шуны әйтә идек әле: безнең авылга менә сезнең кебек бер свежий кеше…

Бикташев, аның сөйләп беткәнен көтмичә, хисапчы белән сөйләшә башлады:

– Райкомга дигән сводкалар әзерме?

– Әзер.

– Кем белән җибәрәсең?

– Хәзер почта китә, – диде хисапчы.

Укытучы тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ишектән зур малахайлы, киндер алъяпкычлы озын бер кеше килеп керде. Ул килеп керү белән сүзен әйтергә дә өлгермәде, аны Бикташев эләктереп алды:

– Нишләп йөрисең монда, бригадаң кайда?

Тыштан керүче кеше өченче бригаданың бригадиры иде. Ул юаш, ялынулы тавыш белән сөйли баш- лады:

– Иптәш Бикташев, сабанчылар әйтә, төшкә кадәр сабыр итик, диләр. Сабанга бик ябыша. Төнлә бик каты яңгыр…

– Җитте, – диде Бикташев, бригадирга сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде. – Бар, хәзер бригадаң янына йөгер, кич белән сәгать сигездә, «бүгенге норма йөз процентка үтәлде» дип, сводка китерерсең. Бар, моннан соң мондый сүзләр белән яныма киләсе булма…

Бригадир Бикташевның сүзен тыңлап бетермичә үк борылып чыгып китә башлады.

– Тукта, – диде Бикташев, – мин яңа гына түбән як басудан кайттым, анда беренче бригада үкертеп сөрә. Сөреп булмый дигән сүз дөрес түгел – бел аны. Йә, бар, йөгер!

Бригадир күтәренкерәк тавыш белән:

– Ярый, алайса, – диде дә ашыга-ашыга чыгып китте. Бикташев, тәрәзәгә үрелеп, аның ничек баруын карады. Бригадир чыннан да йөгерә иде.

– Менә нишлиләр бит алар, – диде Бикташев үзалдына гына, янчыгын чишеп, тәмәке төрә башлады.

– Иптәш Бикташев, – диде укытучы, сак кына тавыш белән, – син бик нык куллы кеше. Анысы әйбәт. Тик менә минем сиңа иптәшләрчә генә бер замечание ясыйсым килә.

– Рәхим ит.

– Шуны әйтәсем килә минем: син крестьян белән исәпләшеп җитмисең кебек.

– Ачыграк әйт.

– Минем шуны әйтәсем килә: кешегә каты бәрелергә яратасың син.

– Йомшаклык белән генә эш барып чыкмый шул, туган.

– Дөрес анысы. Йомшак булырга да ярамый. Тик менә крестьян бит ул юмалабрак әйткәнне ярата. Каты бәрелгәнне яратмый ул. Менә бу бригадирга йомшаграк әйткән булсаң да берсүзсез тыңлаган булыр иде…

– Ник, каты бәрелмәдем ич мин аңа, турысын гына әйттем.

– Турылыкка туры ул, тик аны йомшаграк итеп әйтергә дә мөмкин иде бит.

– Дөрес әйтәсең. Аңлыйм. Тик кайбер мәсьәләне, вакытына карап, кискенрәк куярга туры килә. Хәзер менә шундый вакыт, һәр минуты бер елга тора. Үтәдән-үтә күренеп торган ачык мәсьәләләр турында да озак-озак сөйләшеп вакыт уздыра башласаң, эш туктап тора бит. Ә безгә чәчеп бетерергә кирәк. Сөреп булмый дигән сүзнең дөрес түгеллеге миңа көн кебек ачык… Шулай булгач, нәрсәгә ул турыда сайрашып торырга. Аннан соң, кешесенә карап та төрлечә сөйләшергә туры килгән чаклар була…

– Ничек инде ул, кешесенә карап? Колхозниклар бары да бертигез түгелмени?

– Һич.

– Ничек алай инде ул, колхозда кеше аеру?

– Уравниловкага каршы көрәш алып барылганны белмисеңмени син?

– Ә ул бөтенләй башка нәрсә. Монда бит әле кеше белән сөйләшү турында сүз бара…

– Ә мин әйтәм, сөйләшү мәсьәләсендә дә уравниловка ярамый. Әле без барыбыз да тәмам коммунистик җәмгыять кешесе булып җиткәнебез юк. Колхозникларның да бит әле кичә генә кайсылары ярлы, кайсылары урта хәлле булганнар. Таза тормышлы булганнары да юк түгел. Күбесенең аңнарында искелек чыгып бетмәгән әле аларның. Әнә шул искелек калдыклары кайбер җирдә корырак тотуны сорыйлар. Мәсәлән, әгәр дә берәүнең башында искелек калдыгы бетеп җитмәгән икән, колхоз эшенә кулак эшенә караган төсле карый икән, аны тезгенләмичә дә булмый. Шулай итмәсәң, чәчү эшенең өзелүе мөмкин. Ә аңлату, җайлап тәрбия бирү эше үзалдына һәрвакыт алып барыла ул. Бусы менә күбрәк сезнең өскә төшә инде…

– Шулай да, иптәш Бикташев, минемчә, кеше дигәнең, гомумән, якты йөз күрсәткәнне ярата. Яхшылап әйткәнне һәркем тыңлый. Менә мин үзем дә шулай. Каты бәрелделәрме, көчләп куштылармы – бетте инде. Эшләмим мин аны. Ипләп әйтсәләр, рәхәтләнеп эшлим…

– Ну, алай булса җитәр, – диде Бикташев, – фәлсәфә сатып утыра торган чак түгел. Давай, менә мин сиңа бик йомшак кына итеп, аркаңнан сөеп кенә әйтәм: хәзер син кайт та бөтен балаларыңны җыеп, кырга алып чык. Бәрәңге өчен сөрелә торган җирнең чүпләрен чистартырга кирәк. Йә, буламы?

Укытучы түбән карап кына елмайды:

– Юк, иптәш Бикташев, балаларны андый эшкә алып чыгарга ярамый, анысы мөмкин түгел. Закон кушмый моны…

– Ярамаганлыгын беләм. Ләкин бит вакыт шундый. Эш көчләре җитми. Зуррак яшьтәге балалар белән сөйләшеп карасаң, алар үзләре дә каршы булмас, ата-аналары белән сөйләштем. Аннан соң шуны да онытма, яшь балалар турында сүз бармый, зуррак балаларны әйтәм.

Укытучы тагын да төчерәк итеп елмайды:

– Булмый, Бикташев, булмый, ярамый.

– Вакыты шундый, дим, вакыты. Ярамаганын үзем дә беләм. Ләкин бүгенгә яратмыйча да булмый…

– Теләсәгез нәрсә әйтегез, иптәш Бикташев!

Бикташевның тавышы кинәт үзгәрде – коры тон алды.

– Ярый, – диде ул, – балалар белән үзем сөйләшеп карыйм, алайса, – дип, урыныннан кузгала башлады.

Укытучы, уңайсызланып, ни дияргә белмичә, урыныннан күтәрелде:

– Иптәш Бикташев, бу бит…

– Җитте, – диде Бикташев, – артык сүз кирәкми.

– Туктагыз, алайса, мин үзем.

– Алай дисәң, рәхим ит, – диде Бикташев һәм, күзләре белән генә елмаеп, укытучыны битәрләп куйды: – Ә үзең яхшылап әйткәнне генә тыңлыйм дигән буласың…

Укытучы, җавап бирмичә, ишеккә атлады.

Бикташев, сүнгән тәмәкесен яңадан кабызып, куе төтен сулады һәм, сул кулының терсәге белән өстәлгә таянган килеш, бармакларын чәч араларына тыгып, башын кысты. «Ә каты бәрелү турында, чыннан да, минем уйлаганым юк иде. Әле укытучыга җавап бирер өчен генә ул турыда уйладым. Ә ул дөрестән дә шулай бит. Коры тотуның бик кирәк вакытлары була. Бигрәк тә мондый, кулак йогынтысы көчле булган колхозларда файдасы тия аның…»

Аның хәтеренә башка колхозларда эшләгән вакытлары килеп төште. Ул үзенең кемнәргә каты бәрелгәнлеген, кемнәр белән йомшак сөйләшкәнлеген берәм-берәм күңеленнән кичерә башлады…

Ул бу авыл кешесе түгел. Моннан утыз километр чамасы ераклыктагы инеш буенда утырган Таулы авылында туган ул. Аның малай гомере, эшкә ярый башлаганнан бирле, батраклыкта узган. Атасының да, икмәк чәчәрлек хәле булмыйча, көнлекләп кешегә эшләү, инештән балык тоту белән генә көне көнгә ялганып барган.

Революция кузгалу белән, Бикташев, унҗиде яшьлек малай килеш, кызылгвардеецлар отрядына язылды. Үз авылларындагы байларның малларын конфисковать итүдә зур активлык күрсәтте. Унсигезенче елда Колчак отряды килеп, авылда власть кулаклар кулына күчкәндә, алар унлап кеше иде. Тик өчесе генә качып котыла алды. Калганнарын кулаклар, тотып алып, күсәкләр, тимер сәнәкләр белән кыйнап үтерделәр. Гражданнар сугышында йөреп, иң соңгы сугышлар беткәннән соң гына авылына кайтты. Берничә ел яшьләр арасында эшләп, шәһәргә укырга җибәрелде. Беренче баскыч партия мәктәбен бетереп кайтып, волкомда эшләде. Үз авылларында башлап колхоз оештырды. Беренче бишьеллыкта ул бөтен көчен авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору эшенә багышлады.

Соңгы бер-ике ел эчендә ул берничә колхозда эшләде. Кайсында ячейка секретаре булып, кайсында председатель булып, иң артта калган колхозларны оештырды һәм хуҗалык ягыннан ныгытты. Авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңабаштан кору өчен алып барылган катлаулы көрәшләрдә күргән чиксез күп тәҗрибәләреннән бер хакыйкать башына сеңеп калды аның: кайда өзеклек, кайда эш бармый – шунда сыйнфый дошман кулы тыгылган була. Кая гына җибәрсәләр дә, ул шушы хакыйкатьне нигез итеп ала һәм үз тирәсенә коммунистларны, комсомолецларны, ярлыларны туплый да төп көчен беренче чиратта сыйнфый дошманның штабын табуга юнәлдерә. Бу теләгенә ирешкәннең соңында, калган эш җиңел эшләнә. Аның ярдәмчеләре дә күбәя, аның үзеннән башка да эш алып бара алырлык яңа көрәшчеләр килеп чыга.

Бу колхоздагы эшләр тагын да чуалчыграк булып чыкты. Райком башта бу колхозга тиешенчә әһәмият бирмәде. Миргалинең колхозда эшләр барышы турында әледән-әле яхшы рапортлар биреп торуы, уполномоченный җибәрергә уйлагач та: «Бездә болай да эшләр ярыйсы, без уполномоченныйсыз да башкарып чыга алабыз, көчләрегезне башка берәр арттарак калган колхозга җибәрегез», – дип җавап бирүләре райкомны тынычландырган иде. Икмәк әзерләү кампаниясендә өзеклек килеп тугач кына, райком бу колхоз турында ныграк уйлый башлады. Беренче тикшерүләр эшнең бөтенләй икенче юлдан баруын күрсәткәч, Миргали партиядән чыгарылып, председательлектән алынды. Правление таратылып, яңа правление сайланды. Иске хисапчы да, завхоз да алмаштырылды. Аларның эше тикшерелүгә бирелде. Бөтен чуалчыкларны рәткә салырга һәм язгы чәчү планын өзмичә үтәп чыгарга дип, Бикташевны җибәрделәр.

Бикташев, бу колхозга килеп төшү белән, үз тирәсенә комсомолецларны җыеп алды. Алар алдына конкрет бурычлар куйды. Язгы чәчүгә әзерлек уңае белән бирелгән путёвкаларны тапшыруда турыдан-туры үзе җитәкчелек итте. Моңа кадәр үзенең конкрет эше нидән гыйбарәт икәнен ачык белми килгән комсомол оешмасы бу хәрәкәтләрдән соң тиз арада оешкан көчкә әйләнде. Әледән-әле төрле кимчелекләр, караклык, корткычлык фактлары ачыла башлады. Колхозчылар арасында да бик күп эш алып барды Бикташев. Җаваплырак эштә эшләүчеләр белән аерым-аерым беседалар уздырды. Кемнең ничек сулавын тикшерде. Шулай итеп, ул корткычлыкның чыганагы кайда икәнлеген, сыйнфый дошманның башында кем торганлыгын эзләде, һәм бөтен корткычлык җепләренең очлары Миргали кулына барып төенләнгәнлегендә шиге калмады. Тик аны иң нык борчыган нәрсә колхозчылар арасыннан бик күп кешеләрнең Миргалигә яхшы карашта булулары иде. Ә халыкта чын мәгънәсе белән борылыш ясау өчен, колхозны большевистик колхозга әйләндерү өчен, кладовщикның орлык урлап чүп кушу факты да, Кашшафның дүрт гектар җир өстендә корткычлык эшләп тотылу факты гына җитми – аның өчен Миргалинең чын йөзен бөтен халык алдында ачып салу кирәк иде. Шул максатка ирешелсә, чәчү кампаниясенең уңышлы үтәчәгендә аз гына да шикләнми иде Бикташев.

Бикташевның менә шундый читен мәсьәләләр белән тыгызланган башы көтелмәгәндә яңа уйларга чумды. Укытучының каты бәрелү турындагы юк кына замечаниесе аны зур уйларга алып кереп китте: «Әллә чыннан да мин катырак бәреләмме икән? Әллә, минем каты бәрелүемнән куркып, әйтәсе сүзләрен әйтергә шикләнеп йөрүчеләр дә бармы икән? Алай дисәң, мин бит берәүгә дә урынсыз әйтмим. Дөресен әйтү авыр тоела икән, мин бит инде балаларны иркәләгән төсле иркәләп тора алмыйм… Ә Миргали барына да йомшак эндәшкән бит, йомшак сөйләп, шундый каты утырткан, әле булса куптарып алып бетәр хәл юк. Әллә миңа да аның тактикасын кулланып караргамы?.. Әгәр дә ул максатка якынаюга җиңеллек тудыра икән, нигә аны кулланмаска? Миргали тактикасы бу җиңеллекне тудыра аламы соң? Юк. Нигә миңа Миргали тактикасы? Нигә миңа үлгән сыйныфның тактикасы?

Кешелек йөзенә күрсәтерлек җире калмаган пычрак идеяләрне яшерү өчен дөньяга килгән бандит тактикасы бит ул. Ә минем идея? Минем теләк?.. Бөтен дөньяның хезмәт ияләрен, кешелек дөньясының иң бөек акылларын сокландыра торган якты теләк! Үз көче белән дөньяда яшәргә омтылучы чын кешеләрнең тормышын гөл итү теләге! Хезмәт ияләренә әнә шул теләкне күрсәтә белү генә кирәк. Ул теләкне күргән кеше аңа ирешүдә иң туры юлны үзе эзли, ә үзе эзләгән кешегә юл күрсәтү җиңел. Әйе, әйе… Үлә торган сыйныф тактикасының бөтен көче, бөтен нечкәлеге аның идеясен яшерә белүдә булса, безнең тактиканың бөтен көче, бөтен нечкәлеге идеябезне миллионнар алдында ачып күрсәтә белүдә. Әйе, әйе…

Болай булганда каты куллы булу нигә кирәк соң?.. Юк, андый зур идеяләргә шома гына барып булмый. Бөтен бер сыйныфка яшәү алып килгән шикелле, бөтен бер сыйныфка үлем алып килә торган идеягә көрәшсез генә барып булмый. Ә көрәшнең катылык сораган чаклары күп була…»

Бикташев, бармакларын чәч арасына тыгып, башын учлаган килеш, шундый уйларга кереп китеп онытылган иде. Саклана-саклана гына басып ишектән килеп кергән Сабир сискәндерде аны. Аның әллә кая югарыга ашкан уйлары, култыгына төенчек кыстырган Сабирны күрү белән, яңадан әүвәлге урыннарына кайттылар. Ул аны тыныч кына каршылады:

– Әйдүк, Сабир абзый, ни хәлләр бар?

VII

Авылның көнчыгыш як читенә терәлеп, кайбер йортларның бәрәңге бакчалары аркылы үтеп ага торган кечкенә елгачыкны чыккач та, бәрәңге басуы башлана. Узган ел бернәрсә дә чәчелмәгән булганлыктан, бу урында җир өстен урман шикелле куе булып үскән әрем, алабута баскан. Бу чүп үләннәр, үзләре үскән җирне бозу һәм аны сөрергә уңайсызлау белән генә чикләнмичә, тирә-якта булган башка җирләрне дә пычраталар. Кайберләре, бөтен гәүдәләре белән йолкынып китеп, киң бодай басуы буенча орлыкларын коеп йөриләр. Шуңар күрә дә аларның барын бергә җыеп яндыру кирәк иде. Һәм шул ният белән колхоздагы балалар отряды алабуталар гаскәре өстенә ташландылар.

Укытучының Бикташев яныннан чыгуына ярты сәгать тә үтеп өлгермәде, балалар бәрәңге утыртылачак басу өстенә таралганнар иде инде. Укытучы үзе дә алар белән бергә йолкый һәм зур-зур өемнәрне яндырып йөри иде.

Авыл ягыннан кызу-кызу атлап Бикташев килгәне күренде. Укытучы аны күрү белән хәрәкәтен тизләтә төште һәм балаларның да хәтерләренә төшерде:

– Тырышыбрак эшләгез, әнә Бикташев абыегыз үзе килә.

Болай да береннән-бере уздырырга тырышып, йөгерешә-йөгерешә эшли торган балалар тагын да җанланыбрак киттеләр.

«Усал, усал… – дип уйлады укытучы Бикташев турында. – Эшне кушып кына калмый, тикшерергә дә килә. Булдырыр бу…»

Ләкин Бикташев аны тикшерергә килгән булып чыкмады. Эшнең ничек барышы һәм исәнлек-саулык турында да сорашып тормастан, туп-туры йомышын әйтте:

– Ун пионерыңны бир әле монда, җиңелрәк йөри торганнары булсын, – диде.

Укытучы, берәм-берәм исемнәре белән әйтеп, җиде малай, өч кыз чакырды. Балалар йөгерешеп килделәр.

Пионерларның үзләренә генә хас булган керсезлек белән «Һәрвакыт әзер!» дип җавап бирүләре Бикташевның көчен арттырган төсле була иде. Шул гадәте буенча ул әле дә иң башлап аларның әзерлекләрен сынады. Аннан соң, аларны берәм-берәм аерып, үзенең йомышын әйтте:

– Хәзер син түбән басудагы беренче бригадага бар, бригадирга әйт: төшке ашка атларны тугару белән, һәммәсе дә урта басудагы түгәрәк күлгә икенче бригада янына килсеннәр. Ә син – өченчегә, ә син – дүртенчегә, син – ызан буйларын утаучы хатын-кызларга, син…

Ул ун пионерның һәммәсенә дә кая барырга кирәклекне әйтте. Туры юлларны өйрәтте. Төшке ял вакытында бөтен колхоз бер җиргә җыелырга тиеш иде.

Бикташев, балалар белән сөйләшкәндә, һәрвакыт якты йөз күрсәтә, үзенең тәмле теле белән аларның йөрәкләренә керә торган иде. Бүген аның балаларга карата да җитди булуы нинди дә булса бер зур эш булганлыгын аңлатты, һәм балалар «чокыр туп» уйнагандагы җитезлек белән төрлесе төрле якка атылыштылар…

Авыл кырыеннан башлап кояш баешы ягында күренгән Имәнле тауга барып терәлгән киң басу уртасында кечкенә генә күл бар. Күлнең тирә-ягы тал, балан, шомырт куакларыннан кушылып үскән куе әрәмәлек белән капланган. Җәй көннәрендә бу күл урта басуның йөрәгенә әйләнә. Иртәнге караңгыдан эшкә тотынган колхозчылар, төш җитү белән бу күл янына җыелышып, арыган буыннарын ял иттерәләр, янган тәннәренә салкын алдыралар… Табигать тарафыннан куелган яшел бизәкләр өстенә чуар киемле кызлар төркеме дә килеп кушылса, мондагы матурлыкның чиге булмый.

Әйе, җәй көннәрендә, урак өсләрендә колхозның иң ямьле урыны шунда була.

Ә хәзергә күлнең артык искитәрлек җире юк әле. Җәй көне куе яшеллеккә күмелә торган әрәмәлек урынында яртылаш карга баткан ялангач чыбыклар гына яз җиле белән сызгырышып утыралар. Чит-читләре кар белән әйләндерелгән суның өсте кара-кучкыл шадралар белән капланган. Тик шулай булса да, ул хәзер терелгән инде. Аның көнгә каршы як читен каплап алган яшел чирәм өстендә кешеләр кайнаша. Ат караучылар, берничә урынга утыртылган улаклар өстенә иелеп, атларга болгау хәзерлиләр. Бер урында ак алъяпкычлы кыз кайнап утырган зур казан өстеннән күбек ала. Өсте салам белән капланган зур куыш алдында чиләкләр, пудовкалар, аяклы саженьнар, балталар, брезентлар һәм тагын әллә никадәрле шундый кирәк-яраклар ята. Монда тормыш кайный. Шуның белән җансыз күл буе ямьләнә…

Төш җитүгә, күл буена иң башлап икенче бригада колхозчылары килде. Атларга атланышып, үзара көлешә-көлешә, нәрсәләрдер сөйләшеп килгән егетләр-кызлар арасында яз чәчәгенә охшаган зәңгәр күзле Сәгыйдә, аның белән бергә тырмада эшләүче башка кызлар һәм алар артыннан Камали да күренде. Алар күл янына килеп җитү белән сикерешеп төштеләр дә, атларны улакларга кушып, үзләре күл читенә килделәр. Кайсылары юына башлады, кайсылары күл буе ышыгында эреми калган карның чисталыгына, йомшаклыгына кызыгып, аны кулларына алдылар, берсенә-берсе кар атышып шаярыша башладылар…

Тиз арада икенче бригаданың бөтен колхозчылары күл янына килеп беттеләр. Казан янында әйләнүче ак алъяпкычлы кыз, инде бары да килеп беттеләр бугай дип, ашын өлгертергә әзерләнде. Ләкин бригадир аңа ашыктырмый торырга кушты. Кыз ни өчен икәнен сорамакчы иде, ләкин түбән басу ягыннан килеп чыккан беренче бригада кешеләре аның фикерен бүлдерде. Икенче бригада колхозчылары беренче бригаданың ни өчен монда килүе белән кызыксынып сорашырга да өлгермәделәр, югары яктан өченче бригада килеп чыкты. Төрле яктан өер-өер хатын-кызлар агыла башлады. Авыл кырыеннан йөгерә-йөгерә, шаулаша-шаулаша килгән пионерлар отряды күренде. Тиз арада түгәрәк күл буе чуар халык диңгезе белән капланды. Тик халыкның нигә болай монда вакытсыз җыелуының сере берәүгә дә билгеле түгел иде әле. Бер генә нәрсә билгеле: бүген бу урында митинг булачак…

Бергә җыелган халык төркеме бервакытта да шаулашмый тора алмаган шикелле, монда да шау-шу көчәйде; үзара кычкырып-кычкырып көлешүләр, бригадалар белән бригада арасында бәхәсләшүләр, кемнәрнедер ачы мыскыл астына алулар, кемнәрнедер шаярып ачуландырулар шау-шуны күтәрә бардылар.

Көчле шау-шу арасыннан кинәт аермачык булып яшь малай тавышы ишетелде:

– Миргалине мылтык белән алып киләләр!..

Бөтен күл тирәсен басып алган шау-шу кинәт шым булып калды. Тирән тынлык берничә секундка сузылганнан соң, әкренлек белән генә яңадан шау-шу күтәрелә башлады. Ул арада инде Миргалине алып килүчеләр дә килеп җитте. Иң алдан – Бикташев, аның белән янәшә – кулына Миргали биргән төенчекне тоткан Сабир, алар артыннан кулларына мылтык тоткан ике комсомолец һәм бер милиционер Миргали белән Кашшафны алып киләләр иде.

Бикташев берәүгә дә сүз кушмыйча гына куыш янына узды да тәртәләрен күтәреп куйган ящик арба өстенә менеп басты. Аның белән бергә барган Сабир арбага сөялде. Миргали белән Кашшафны да шунда туктаттылар.

Бикташев, арба өстенә киерелеп баскан килеш, берсүзсез яшел күзләрен халык диңгезе өстендә йөртә башлады. Халык, аның нәрсә әйтәсен көтеп, тирән тынлыкка чумды.

Бикташев бу минутта үзен колхозның эшендә генә, хуҗалыгында гына түгел, колхозчыларның күңелләрендә дә кискен борылыш ясау өчен алып барылган көрәшнең иң югары ноктасында тора кебек сизде. Ул үзенең шушы минутта сөйләячәк сүзләренең һәммәсе дә бөтен колхозчылар тарафыннан йотылып алыначагына, бер генә сүзенең дә җилгә китмәячәгенә ышанды. Һәм ул бик ерактан, Октябрь революциясеннән үк алып сөйли башлады. Барлык хезмәт ияләренең гаделлек турындагы матур хыялларын тормышка ашыру өчен совет власте кирәк булуы, совет властена ия булу өчен көрәшнең никадәр кыйбатка төшүе, никадәр корбаннар бирелүе аркылы бишьеллык планга килеп җитте. Бөтен илебезне социалистик нигездә яңадан кору бишьеллыгының нинди авыр көрәшләр белән үтәлүе, сыйнфый дошманның никадәр каршылык күрсәтүе, аның пычрак идеясе турыларында бик күп мисаллар китереп, икенче бишьеллык алдында торган бурычларга күчте.

Бикташев, сүзнең ахырын икенче бишьеллыкның беренче язы алдында торган бурычларга китереп терәтеп, үз колхозлары эчендә барган хәлләрне җентекли башлады. Корткычлык, караклык, ялкаулык фактларын исемнәре белән атап күрсәтте һәм бөтен корткычлык эшләренә җан биреп торучы үзәк фигура булган Миргалигә килеп туктады.

Бу урынга җиткәч, ул Сабирга сүз бирде:

– Эшнең нәрсәдә икәнен безгә менә Сабир абзый аңлатып бирер.

Сабир, төенчеген кулына тоткан килеш, каушый-каушый арба өстенә менеп басты.

– Иптәшләр, менә бу – агу. Бу агуны миңа менә шушы кеше бирде, – диде ул, башын түбән иеп арба янында торган Миргалигә төртеп күрсәтте, – атларга ашатырга кушты. Ул, безнең атларны үтертеп, Бикташевны төрмәгә яптырырга уйлады. Колхоз башына яңадан үзе менеп, социализмны агуларга теләде… Кашшаф та, аның белән сүз берләшеп, безнең җиребездә корткычлык эшләде. Алар элекке заманны сагыналар…

Сабир башка бер сүз дә әйтмәде. Ләкин аның шушы бер-ике авыз сүзе дә йөзләгән халыкның йөрәгеннән тотты. Әйтерсең лә менә хәзер шартлап бөтен колхозның астын өскә китерергә торган динамитны тартып алдылар. Шулай булып күренде Миргали. Меңнәрчә күзләр, соң чиккә күтәрелгән ачу белән чәнчеп, Миргалигә карадылар.

Бикташев, сүзне яңадан үзенә алып, бу фактка ничек җавап бирергә кирәклек турында әйтә башлады. Ләкин бу юлы аңа тынычлап сөйләргә ирек бирмәделәр. Ташып шартлар дәрәҗәгә җиткән фикерләр юл алган елга төсле атылып-атылып чыга башладылар. Еллар буенча тутыгып яткан телләр дә хәрәкәткә килде:

– Иң каты җәза!

– Чәчү планын срогыннан алда үтәп чыгарбыз!

– Сүз бирәбез!..

Борылыш ясалды. Икеләнеп килгән акыллар, икеләнмәслек булып, Бикташев ягына аудылар. Җыелыш колхозны бер якка таба гына өстери торган чиксез зур көчкә әверелде. Ул көч үзен күрсәтергә ашыкты.

Төркем арасында көчле янгын эчендә калган күсе шикелле ни эшләргә белми чәбәләнгән Камалиның барлыгы җир тетрәткән вәгъдә тавышлары астында сизелмәде дә…

Бу йөрәк ташкыны астында үзе дә эсселе-суыклы булып торган Бикташев көч-хәл белән шау-шуны басты. Һәм ул, яшел күзләрен нәфрәт уты белән кабызып, арба янында торган Миргали өстенә карады. Халык тирән тынлык белән аның Миргалигә әйтәчәк сүзен көтә башлады.

– Миргали, – диде Бикташев, үзенең һичкем какшата алмаслык көчкә таянганлыгын аңлатып торган батыр тавыш белән дәште ул, – нишләмәкче булдың син безнең белән?

Миргали, аска иелгән башын калкытып, Бикташевка карады һәм үкенечле, өметсез тавыш белән җавап бирде:

– Төрмәдә очрашмакчы идем мин синең белән.

– Ә-ә, – диде Бикташев, – мине ялгыз дип белдеңмени син? Чит авыл кешесе дип белдеңмени син Бикташевны?!

Миргали җавап бирмәде.

Арбага баскан җиреннән төшәргә онытып торган Сабир үзен үзе сизмичә кычкырып җибәрде:

– Безнең авыл кешесе ул Бикташев!

Аның бу сүзләрен бөтен колхоз кабатлады:

– Әлбәттә, безнең авыл кешесе!

1933

Җан көеге

1

Тәрәзә капкачы дуамалланып шапылдаган тавышка икесе дә сискәнеп киттеләр. Тышта ямьсез караңгы төн иде. Дөресе, төн дә түгел, ашыгып килгән көзге яңгырлы кич кенә иде. Каенана белән килен ятарга өлгермәгәннәр, урын җәяргә дә ашыкмыйлар иде әле. Мич куышындагы җиделе лампаның жәлләп кенә чыгарылган филтәсеннән түргә дә, бүлмә якка да сибелгән саран яктылыкта берсе оек ямый, икенчесе мич алдында чыра телеп азаплана. Икесенә дә өй артында бер әкренәеп, бер көчәеп сызгырган җил тавышы ишетелә, икесенең дә күңеленә курку салып, әле чормада, әле өйалды ишеге тирәсендә нәрсәдер кыштырдый йә шыгырдап куя, ара-тирә абзар ягыннан ниндидер ыңгырашкан авазлар да килеп китә кебек иде. Килен белән каенана үзара берни дә сөйләшмиләр, һәркайсы бу шомлы авазларның йөгәнсез җил шуклыгы икәнен аңлап, үзләрен тыныч тотарга тырышалар иде.

Ир-атсыз өйдә үзләре генә калган ике хатынның бу сабырлыклары әйтерсең вафасыз көз җиленең җен ачуларын чыгарды да, ул үзенең нинди дәһшәтле көчкә ия булганлыгын күрсәтергә теләде: түр тәрәзәнең бер як капкачы капылт ачылып китте дә бөтен өйне селкетерлек көч белән шапылдап кире ябылды, шундук тагын ачылды.

Бәреп яуган яңгыр, форсаттан файдаланып калырга ашыккандай, тәрәзәгә шыбырдарга тотынды.

– Ләхәүлә! – диде каенана һәм, эшеннән ихтыярсыз тукталып, капкачы ачылган ярты тәрәзәгә күз салды.

Кап-кара пыяла артында берни күренми. Анда тик тонык кына булып мич куышы белән бергә лампа чагыла. Чүпрәк палас җәелгән сәке күренә һәм бүлмә стенасы буендагы мендәрләр өеме янында бөрешеп утырган карчык шәүләсе кыймылдый иде.

– Килен! Үзең рәтләп ябып керәсең мәллә шуны? Мин ни, чынагач2, сабагы кыстырып кына япкан булган ием дә, әнә бит нишләтә…

«Нишләткәнен» күрсәтеп, тәрәзә капкачы тагы бер тапкыр шапылдады. Яңгыр, пыялага бәрелеп, шыбырдавын көчәйтә төшкәндәй булды.

Килен ишек катындагы агач чөйдә эленеп торган ирләр кожанын алып, җиңнәрен киеп тормыйча гына башына элде дә берни дәшми чыгып китте.

Күп тә үтмәде, тәрәзәдә аның очлы түбәле башлыгы күренде. Юеш пыяла аша төшкән тонык яктыда бөтенләй ят кешегә охшаган кырыс йөзе чагылып калды. Каенана аның тотрыксыз тәрәзә капкачын астына чыра кыстыра-кыстыра ныгытып ябуын, бер уңайдан урам тәрәзәләренең өчесен дә тикшереп, ныгытып чыгуын, ишегалдына караган ян тәрәзәне дә игътибарсыз калдырмавын күзәтеп, килененең һәр хәрәкәтен күңеленнән хуплап торды.

– Рәхмәт төшкере, җиренә җиткереп эшләргә ярата. Бәхетле генә була күрсен инде.

Ишекне җитез генә ачып, килен әйләнеп керде. Манма су булып өлгергән брезент кожанны иңеннән салып, үз урынына элде. Юеш куллары белән мич артында эленеп торган тастымалга үрелде.

Каенананың аңа теләктәшлек күрсәтеп берәр җылы сүз әйтәсе килде, ахрысы:

– Бигрәк каты явамыни, Хәтирә кызым? – дип куйды.

Хәтирә каенанасын болай да үз күрә иде инде. «Кызым» дип дәшүе чынлап та аның җанын эретеп, күңелен нечкәртеп җибәрде.

– Әйтмә инде, әни җаным, – диде ул һәм, үзәге өзелеп, икесенә дә газиз булган кешенең исемен телгә алды: – Камәретдин йөргән җирләрдә дә шулай микән, Ходаем?

– Исән булсын, диген, килен. Исән булса, нинди нужаларга гына түзми адәм баласы!

– Ичмасам, хаты килсен иде тизрәк.

Хәтирәнең яңадан нинди дә булса эшкә тотынасы килмәде. Ул, кулларын алъяпкыч астына кушырып, аркасы белән мичкә сөялде. Әрнүле уйлар килде аның күңеленә…

…Нигә болай вафасыз икән бу дөнья? Бер яктан бәхет килсә, икенче яктан бәхетсезлек сагалап торырга тиеш микәнни? Нинди әйбәт иде Камәретдин. Нинди бәхетле иде бит алар. Өстәвенә каенанасы тагы! Каенана диярлекмени? Үз әнисе кебек бит ул Хәтирәгә. Бәлки, аннан да якынрактыр әле, тик алай ук дип уйлый алмый Хәтирә, туган анасының рухын рәнҗетү булыр дип курка… Уф… хыялда гына мөмкин булган бәхет иде бит бу өйдә. Әле кайчан гына… Яңадан кайтыр микән ул көннәр? Кайчан? Кайтсын гына иде. Озак көтәргә булса да түзәр Хәтирә. Әйе, исән генә булсын Камәретдин…

Камәретдин иртәгә китәсе көнне алар печәнлектә кундылар. Болай да кыска төн иде, күз дә йомарга өлгермәделәр: таң атты, кояш чыкты. Ничек кенә иркәләмәделәр алар бер-берсен ул төнне, нинди генә ярату сүзләре әйтешмәделәр.

– Озакка гына сузылмаса ярар иде бу сугыш, – диде Хәтирә. – Син мине онытып бетәрсең дип тә куркам…

Шулай дигәч, ничек рәхәт итеп кочагына кысты аны Камәретдин, ничек янып иреннәреннән үпте, битләреннән, муеннарыннан…

– Их, юләрем син минем, Хәтирәм-әдел-ләти рәтирәм, – диде. – Мин сине оныта аламмы соң?..

– Ышан син ирләргә…

– Кайдан беләсең син ирләрне, юләркәем?!

– Әз сөйлиләрмени сезнең хакта. Читтә йөргәндә берәр матуррак кыз күрсәләр йә азганрак хатын кулына эләксәләр…

Камәретдин тагын аны үбеп бүлдерде.

– Сөйләсеннәр, ә син мине генә бел… – Шунда Камәретдин әллә нишләп китте, күз яшенә буылгандай булып, беравык сүзен әйтә алмый торды. – Их, Хәтирәм, – диде аннары, тирән көрсенеп. – Исән булганда, мин сине онытмам. Киресенчә, синең өчен куркам мин… Тегендә хатын-кыз кайгысы булмас. Ә монда?.. Син ташласаң, мин нишләрмен?.. – Ул тагын күз яшенә буылды.

Хәтирә тыныч кына көлеп куйды.

– И Камәретдин, – диде, – Хәтирәңнең кем икәнен белмисең икән әле син. Белсәң, андый уй күңелеңә дә килмәс иде. Мин сиңа мәңге хыянәт итә торган кеше түгел, исән чагыңда гына түгел, хәтта үлсәң дә, тәүбә, тәүбә, әстәгъфирулла.

Шулай диде дә үзе дә елап җибәрде. Камәретдин аны тагын кайнар кочагына кысып юатты.

Алар, бер-берсен тынычландырып, дөнья хәлләре, хуҗалык эшләре турында сөйләшүгә күчтеләр. Бу яктан берсе өчен дә артык борчылырлык мәсьәләләр юк, икесе дә колхозларына ышаналар иде…

– Килен, ятыйк мәллә, булмаса?..

Хәтирә уйларыннан арынып сискәнеп китте.

– Ә, әйе шул, әни. Бөтен кеше ятып беткәндер инде. Авылда бернинди җан әсәре күренми.

Ул, гадәттәгечә, тырышып, каенанасына да, үзенә дә урын җәяргә тотынды. Тик бу күнегелгән эш кенә аны Камәретдингә бәйле уйларыннан аерып бетерә алмады, ахрысы, мендәр кабарткан арада балаларча беркатлы гына итеп әйтеп куйды:

– И-и, хәзер шушында Камәретдин кайтып керсәе…

Каенанасы аны хупларга ашыкмады. Ямый торган оекларын, җайлап кына төреп, мич куышына тыкты. Артык киемнәрен өстеннән салып, инде җәелеп беткән түшәк өстенә сузылды. Килене аның өстенә корама юрганын китереп япты. Шуннан соң гына, анда да ашыкмыйча, сабырлык белән генә әйтте:

– Кайтыр, Алла боерса, – диде. – Исән булсын, хәере белән кайтсын, диген…

Дөньяның ачысын-төчесен күп күргән каенананың бу сүзләре Хәтирә йөрәгендә тагын әрнүле тойгылар кузгатты. Аның күңеленә кемнәрнеңдер инде аяксыз-кулсыз булып яки телсез-күзсез калып кайтырга да өлгерүләре турындагы җан өшеткеч хәбәрләр килде…

– Әйе шул, әни, Алла сакласын, исән генә булсын.

Каенана үзалдына нидер укынып куйды, урынына җайланыбрак, уң ягына әйләнеп ятты.

Килен дә, башка берни дәшмичә, лампаны басып, ятагына килде. Караңгыланганнан-караңгылана барган лампа пылт-пылт килеп актык сулышларын алганда, ул өске киемнәрен салып юрган астына керергә өлгергән иде инде.

Лампа челтәре эчендә әле һаман талпынырга азапланган ут, инде үзенең кирәге беткәнен аңлагандай, соңгы тапкыр пылт итте дә бөтенләй сүнде. Өй эче дөм караңгы булып калды.

Әле әрнеп, әле моңаеп сызгырган, әле нәрсәгәдер ачуланып, ярсып ыжгырган көзге яңгырлы җил һаман үз эшендә иде.

Камәретдингә бәйле истәлекләр белән кузгалган күңел тиз генә тынычлана алмады. Өзелеп яраткан иреннән шулкадәр шәфкатьсезлек белән вакытсыз аерылып калган яшь хатынның күзенә йокы керми, ул яткан урынында борсалана иде…

Сизгер каенана аңа ярдәмгә килергә теләде булса кирәк, сак кына тавыш белән дәшеп куйды:

– Килен!

– Әү, әни?

– Йокыңнан уятмадыммы?

– Юк, әни.

– Шуны сорыйм дигән идем: Корбангали абыең һаман кыстыймы?

– Әйттем бит инде мин аңа: гомердә риза буласым юк ул эшкә.

– Бүген тагын шулай дидеңмени?

– Бүген күрмәдем әле үзен.

– Ныклабрак уйларга кушты, дигән идең.

– Ничә уйласаң да бер инде, әни: ничек итеп мин хәлемнән килмәстәй эшкә алыныйм ди.

– Персидәтел кешенең сүзен егу да уңайсыз инде, килен.

– Персидәтел дип инде…

– Алай димә, килен, атаң кебек кеше сиңа, шулай ышаныч күрсәтеп, шундый зур эш тапшыра икән…

– Җитмәсә, шундый авыр чак бит, әни. Ат дигәннәре дә җыен калдык-постык бит әле аның. Рәтлеләрен фронтка алып бетерделәр. Азык-төлеге тагын. Хатын-кыз башым белән…

– Аптырагандыр инде Корбангали дә. Ир-ат заты калмады бит авылда.

– Хәлемнән килгән эшне аяктан егылганчы эшләргә ризамын, әни җаным. Ә моны… муеныма бау салсалар да өстемә аласым юк. Булмаганны…

– Үзең беләсең, килен, анысын. Акылсыз бала түгел.

Алар тагын сүзсез калдылар. Хәтирәнең күңелендә көндәлек дөнья мәшәкатенә бәйле уйлар урын алды. Алар инде, кыен булсалар да, бары да бик аңлаешлы. Үзенә тапшырылган эшне авырсынмый эшли Хәтирә. Тагы ни кирәк… Сыер саварга дисәләр әле бер хәл иде…

Шундый уйлар белән берникадәр вакыт сүзсез яткач, ул, каенанасына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:

– Ат җигә белү генә җитми ул өлкән конюх булу өчен… Дилбегә тота белү генә…

Каенана җавап бирмәде.

Кадерле истәлекләр, газиз иренең билгесез бүгене һәм томанлы иртәгәсе турындагы әрнүле уйлар дөньясыннан көндәлек колхоз эшләренә күчкәч, Хәтирәнең күңеле басыла төште. Күп тә үтми, яшь организм, барлык дөнья кайгыларын онытып, йокы рәхәтенә талды…

2

Каенана уяу иде әле. Килене йоклап киткәнне тоеп, аның да җаны тынычлана төшкәндәй булды. Ул, күңеленнән әгузе-бисмиллаларын яңартып, күзләрен йомды. Гадәтенчә, амин тоткандагы кебек итеп, йөзен ике учы белән каплады. Өзлексез көйләп торган җил һәм бер басылып, бер көчәеп шыбырдаган яңгыр моңына оеп, йокыга китәр-китмәстән ниндидер төш тә күрә башлады. Ләкин сак кына итеп тәрәзә шакыган тавышка сискәнеп уянып китте. Чү… ни булды бу? Төшендә күрдеме? Җил шомлыгы шулай колагына ишетелдеме? Бу вакытта кем йөрсен? Мондый төндә?.. Чү!.. Кемдер бар. Ян тәрәзә капкачы әкрен генә ачылган кебек булды. Тагын чиерттеләр. Бу юлы инде пыялага ук. Ян тәрәзә? Димәк, капканы ачып керә белгән! Нәкъ Камәретдин өйдә чактагы кебек… Шык-шык-шык…

Карчык инде торып ук утырды.

– Килен! Хәтирә кызым!..

Хәтирә берни ишетми йоклый иде.

– Тәрәзәдә кеше бар бугай!

– Ә? Нәрсә?

Шык-шык-шык…

– Камәретдин!

Хәтирә ничек сикереп торганын сизми дә калды, дөньясын онытып ишеккә ташланды.

– Өстеңә кияр идең, Хәтирә, ут яндырыр идең…

Хәтирә өйалды ишегендә иде инде.

– Кем бар?

– Курыкма, Хәтирә, бу мин!

Хәтирә ничек итеп ишекне ачканын сизмәде.

– Камәретдин?!

– Әкрен, Хәтирә, әкрен…

Аның җаена Хәтирә дә серле пышылдауга күчте:

– Тукта, мин лампа кабызыйм.

– Кирәкми.

– Ник?

– Кергәч әйтермен.

Ул арада әниләре дә урыныннан торган, мич куышындагы лампа тирәсендә кармалана иде. Тыштан килен белән тагын бер кеше кергәнне аңлады карчык. Ана күңеле, әлбәттә, аның Камәретдин икәнен дә сизенә, тик күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык эчендә аны шәйли алмый, бары гадәттәгегә караганда ныграк идән шыгырдаганны ишетә һәм өйгә ниндидер салкын юешлек кергәнне генә тоя иде.

– Ай Алла, шырпысы кая булды соң? Кем ул анда, килен?

Колак төбендә генә ярым пышылдап чыккан таныш тавыш ишетелде:

– Әни, ут кирәкми. Эзләмә.

– Ай Алла! Камәретдин, синме бу?

– Әкрен, әни, әкрен. Мин бу, әйе, исәнме!

– Ай Алла… ничек болай?.. Яраландыңмы әллә, Ходаем? Ут яндырчы, килен, күргәндәй булыйк.

– Тсс!.. Әни, дим, берни кирәкми. Зинһар, шаулый гына күрмәгез, мин исән-сау…

Әгәр ут алырга яраса, ана белән килен, алар өчен дөнья йөзендә бердәнбер булган кадерле кешенең бу минутларда өсте-башы эштән чыгып пычранган, шешенке саргылт йөзен төк баскан хәлдә – Камәретдин дип әйтерлек җире дә калмаган бер кыяфәттә – кашларын җыерып басып торуын күреп тынсыз калырлар иде.

Үз чиратында, бәлки, Камәретдин дә, төнге күлмәктән килеш юрган астыннан гына чыккан Хәтирәсенең алсу беләкләрен, шыксыз салкын дөньяга җылы бәреп, нур сибеп торган йомры күкрәкләрен күреп, аның тәнендә уйнаган нәфис йомшаклыкны күзләре белән үк тоеп һушыннан язар; бу хәлендә бернинди дөнья мәшәкате, бернинди кайгы-хәсрәт өчен түгел, бары тик… бары тик кочар, үбәр өчен генә, онытылып сөяр өчен генә яратылган шушы зифа гүзәл затның бу кадәр мәгънәсез, бу тикле кадерсез рәвештә үзен кая куярга белми калтыранып торуын күреп, җәһәннәм газаплары кичерер иде.

Ләкин ут алынмады. Алар бер-берсен күрә алмадылар. Хәтта бер-берсеннән тавышларын да яшерергә мәҗбүр иделәр. Ниндидер шомлы көчкә буйсынып, бары да пышылдауга күчте.

– Ничек җибәрделәр соң, улым? – дип пышылдады әнисе.

Хәтирә, аның җавабын көтмичә, чишенү, юыну, самовар турында искә төшерә башлады.

Камәретдин, артык сүзгә урын калдырмаска тырышып, өйдәгеләрне кызыксындырган барлык сорауларга берьюлы җавап биреп куярга ашыкты.

– Сорамыйча кайттым, – диде. – Өйдә икәнлегемне беркем белергә тиеш түгел. Самовар кузгатмагыз. Толыпны тапсагыз… бер-ике телем ипи… Хәзер үк печәнлеккә… Бераз яшеренеп ятарга туры килер.

– Камәретдин?!

– Ай, улым! Нишләдең син?

– Сезгә ышандым.

– Йа Ходай! Зиһенем җитми, улым. Ахырын…

– Уйладым, әни.

Сүз көрәштереп тора торган чак түгел. Камәретдин үзе ничек әйтсә, шулай эшләргә тырыштылар. Мөмкин кадәр тавыш чыгармаска тырышып, төн кунагын абзар түбәсендәге печәнлеккә озаттылар.

Таңга ерак иде әле.

Килен белән каенана яңадан үз урыннарына менеп яттылар. Ләкин күзләренә йокы кермәде. Һәр кичне аларга төне буена җитәрлек тынычлык алып килүче табигый йокы бу өйгә яңадан мәңге әйләнеп кайтмаска ант иткәндәй юкка чыкты.

Ана да, килен дә бер-берсенә авыз ачып сүз әйтергә җөрьәт итмәделәр. Һәркайсы үзалдына авыр уйларга чумды, һәркайсы үзен ничектер гаепле тоя иде.

Әйе. Бу кадәресен көтмәгән иде Хәтирә. Әйтәсе дә түгел, сугыш каты, рәхимсез. Ул үзенең ни дәрәҗәдә аяусыз икәнлеген башланган көннәреннән үк күрсәтеп өлгергән иде инде. Көн арты көн, атна арты атна, ай арты ай узган саен, аның явызлыгы арта гына барды.

Камәретдиннең яраланган дигән хәбәре килсә, бу аяусыз көннәрдә бер дә гаҗәп тоелмас иде. Бөтенләй гарипләнеп, аяксыз-кулсыз яки телсез-күзсез калырга язмасын дип шомлана иде Хәтирә. Хәтта бөтенләй башын югалту яки дошман кулына әсир төшү кебек бәхетсезлекләргә дучар булу ихтималы да күңеленә килеп, солдат хатынының тәмам котын алган чаклар була иде.

Ә менә болай…

Хәтирә, әлбәттә, бу серне җаны белән бер урында саклаячак. Әнисе дә үз улын тоттырмас. Ә бит кайчан да булса барыбер кеше күзенә күренми кала алмас. Кайчан да булса безнекеләр җиңеп кайтыр. Нишләр шул вакытта Камәретдин? Хәтирә ни йөзе белән басып торыр аның янында? Ирләре үлеп калган яшьтәшләре каршында ничек күзен ачар?.. Уйладым, ди үзе. Нәрсә уйлады икән? Әллә… Юк, юк! Алла сакласын!..

Нинди генә уйлар килмәде аның башына. Таң атмый да атмый. Берсеннән-берсе ямьсез уйлар аның миен айкый. Әллә һаман җил ыжгыра тышта, әллә Хәтирәнең колаклары шаулый… Юк, чынлап та, тәрәзә артында кемнәрдер бар. Кинәт аермачык булып Корбангали абыйсының тавышы ишетелде: «Камәретдин!» Димәк, белгән. Әнә ул ишектән кереп үк килә. (Бикләргә оныттылар микәнни? Онытканнардыр шул, башлары әйләнеп.) Таң аткан, яктыра башлаган, күрәсең. Председатель янында тагын бер мылтыклы шәүлә күренә… Хәтирә сикереп тормакчы булды, ләкин урыныннан кузгала алмады… «Юк, юк! – дип кычкырмакчы. – Камәретдин кайтмады, без үзебез генә, әни белән төнлә абзарга чыгып, малларның хәлен белеп кердек», – дип әйтмәкче булды: теле әйләнмәде, бугазыннан өне чыкмады. Ни булды аңа? Берни аңларга өлгермәде, теге мылтыклы шәүлә иләмсез зур гәүдәсе белән аның өстенә ябырылды. Хәтирә бөтенләй бетте, буылды. Гәүдәсен, кул-аякларын түгел, бер бармагын да, иренен дә кыймылдата алмас булды. Ләкин аның зиһене эшли иде. Кайчандыр кемнәрдәндер албасты турында ишеткәне хәтеренә килде, албасты басу әллә шушымы икән? Алай дисәң, ул бит йокламый, нигәдер уяна да алмый. Хәле начарланганнан-начарлана. Ул нишләргә белми, кузгалырга азаплана. «Әни! Ярдәм ит!» димәкче була. Өне чыкмый. Колакларына шөлдер-шөлдер иткән тавышлар ишетелә.

– Килен!

Кинәт бары да юкка чыкты: мылтыклы шәүлә дә, Корбангали дә, «шөлдер-шөлдер» ләр дә. Хәтирә, иркен сулап, күзләрен ачып җибәрде. Куркынган йөрәге дөп-дөп тибә иде.

– Әйләнеп ят, килен, – диде каенанасы. – Бастырыласың, ахрысы.

Хәтирә бастырылу дәһшәтеннән тәмам айнып җитте. Өйдә тонык кына булып лампа яна. Анасы идән юып йөри иде.

– Ай, әни җаным, нишләвең бу? – Хәтирә урыныннан сикереп торды. – Нишләп ут яндырдың? Нигә идәнгә үзең тотындың?

– Торыр вакыт җитте, килен. Бөтен авыл аякка басканда йоклап яту ярамас. Кеше-кара килүе бар. Эзен сөртеп алыйм дидем. Кеше бик үткен күзле бит ул.

– Мин бит йокламаган идем, әни. Уяу килеш шундый куркыныч төш!

– Ә син торма, Хәтирә кызым, торма. Әз генә булса да черем итеп ал.

– Әйтмә, әни, булмаганны. Синнән идән юдырып торырга соң…

– Төне буе йокламадың бит…

– Ятарга да куркам мин хәзер. Алла сакласын, син дәшмәсәң, әҗәлем шунда иде, әни җаным, валлаһи менә…

– И Хәтирә кызым, аңардан гына үлми адәм баласы. Күркәм сабырлык бирсен Ходай, диген. Шулай да сиңа ятып алырга иде әзрәк. Эшкә барасың бар бит. Мин кузгалгач җитеп торыр иде. Маллар янына да үзем чыгып керермен…

«Камәретдиннең дә хәлен үзем белермен» дигән сүз иде бу. Ул арада көндәлек эш күлмәген киеп өлгергән Хәтирә дә аны шулай аңлады, һәм моңа ул күңеленнән риза иде.

– Ярар, әни, алайса, – диде. – Өйне үзем карармын. Бир монда…

Ул, каенанасы кулыннан мунчаланы алып, идән юарга тотынды.

Карчык: «Өй өчен борчыласы юк иде сиңа, эшеңә баруны кайгыртырга иде», – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өстенә киенде. «Нигә соңга калдың, димәсеннәр… Хәер, нигә бүген бик иртәләдең, дип әйтерлек тә булмасын», – дип сөйләнә-сөйләнә, өйдән чыгып китте. Хәтирә, әлбәттә, аның бар сүзен дә ишетеп торды. Ул үзе дә хәзер итәген-җиңен җыеп йөрергә кирәклекне бик нык сизенә иде инде. Идәнгә ябышып кибәргә өлгергән пычрак итек эзләрен ышкый-ышкый юганда, аның күңеле тулып, елыйсылары килеп китте. Ходаем, нинди көнгә калдык! Өйдә эзең булмасын, дип әйтү бит бу Камәретдингә!..

Ул үзен үзе белешмәстән эшли. Вакыт-вакыт күңеленә ямьсез уйлар өянәге килеп, аны тынсыз калдыра, күзеннән яшьләр чыгара. Шул ук вакытта ниндидер җен аңа шашынып эшләргә көч бирә иде. Ул гадәттәгедән җитезрәк хәрәкәтләр белән һәм гадәттәгедән чистарак итеп өй идәнен юып алды, тукталмастан өйалды идәненә күчеп китте. Бу яңгырлы көннәрдә урамнан күпләп-күпләп ияреп кергән кара балчыкка катып, җир белән бер булган идәнне дә «ә» дигәнче чистартып алды. Мунчала сыккан суны ишектән ерак китмичә генә юеш җир өстенә җилпеп өйгә керүенә, кайчандыр куеп өлгерелгән самовар да кайнап чыкты. Каенанасы маллар яныннан әйләнеп кергәндә, ул өстенә эш киемнәрен киепя чыгып китәргә җыенган иде инде.

– Хайваннар ни хәлдә, әни?

– Имин болай.

– Салкын бик борчымады микән? Яңгыр үтмиме үзләренә?

– Хәзергә түзәрле-е-ек…

Каенана әйтеп бетермәгәнне Хәтирә күңеленнән үзе дәвам итте: «Әйе, өстеңнән коеп тормаганда, бу суыклар гына берни түгел. Менә озакламый бөтен җир туңа башлар, кар явып җибәрер, декабрь суыклары килер, гыйнвар бураннары…»

Каенана Хәтирәнең өстендәге соры кожанга игътибар итте. Ул аңа бераз зуррак. Шулай да, сырма өстеннән кигәч, артык сизелми, үзенеке кебек килешеп тора. Шунысы үзәкне өзә: Камәретдин өйдә була торып, үз киемен үзе кия алмасын инде!..

Олы кеше үзен тиз кулга алды: ирек куйсаң, әллә кайларга кереп китәргә торган уйларын кырт өзеп, бүгенге эшкә бәйле мәсьәләгә күчте.

– Чыгып китәргә дә җыендың, ахрысы, килен? – диде. – Ашап алырга кирәк иде башта. Эшегез авыр бит.

– Мин тамак ялгадым инде, әни. Ашыгам. Ә син… – Ул ни әйтергә белми бераз төртелеп торды. Аннары, бик тирән сер ачкандай, пышылдап кына әйтте: – Ә син төче коймак пешер, әни, үзегезгә…

– Ярар, килен, борчылма. Ул ягын үзем карармын. Бар, соңга калма…

3

Тышта көн яктырып беткән диярлек, яңгыр да төне буе тырышып ява-ява хәлсезләнеп калгандай юашланган, туктар-туктамас кына сибәли. Катлам-катлам булып күк йөзен томалаган соры болытлар кояш чыгышына таба ашыгалар иде. Хәтирә өйалды ишеге белән капка арасындагы юл уртасында тукталып калды.

Камәретдин турында бөтенләй искә дә алмыйча, һич югында, шунда печәнлек янына гына булса да кереп урамыйча чыгып китү уңайсыз иде аңа. Һәм ул икеләнә-икеләнә генә абзарга таба бер-ике адым атлаган да иде инде. Күрше ишегалдында Майбәдәр черелдәгәнне ишетеп, кырт кире борылды, кызу-кызу атлап, капкадан чыгып китте.

Тоташ диярлек кап-кара баткакка әйләнгән урамның ат юлы белән койма буе сукмагы арасында калган әз-мәз үләнле урыннарын сайлап атлый-атлый, атлар йортына таба юнәлде.

Ул бүген дә, ат җигеп, көрәкләр, чиләкләр төяп, бәрәңге кырына чыгарга тиеш иде. Шул ният белән атлар йортына килде. Өлкән ат караучы урынында эшләүче бабай күренми, атлар тирәсендә картка ярдәмгә беркетелгән үсмер малай гына урала. Күренеп тора: башындагы актан сорыга әйләнгән зур киез эшләпә, мөгаен, әтисеннән калган. Карадан уңып кызыл төскә кергән чикмәне дә, кат-кат урап буылган билбавы белән резина итекләре дә үзенә таманлап тегелгән киемнәр түгел. Шулай да ул үзен иркен тота, эше төшеп бирегә килүчеләр белән хуҗаларча сөйләшергә тырыша. Тегеләре дә аны малайсытып карамыйлар. Әнә кеше белән бервакытта да тыныч кына сөйләшә белми торган Чатан Хәйри ничек аны үзе белән тиң күреп кычкырыша:

– Давай син миңа җирән биянең үз камытын тап! – ди ул.

Үсмер бирешергә теләми, аның үзеннән катырак кычкыра:

– Кайдан алыйм мин аны?!

– Атның муены чиләнсен дисеңмени?

– Ә кем гаепле? Кичә үзең кая куйдың соң?

Хәтирә әрепләшүнең ни белән бетүен көтә алмады, аларны ишетмәмешкә салынды. Шул ук вакытта, малайның да ачуын кабартмас өчен, йомшак кына тавыш белән сорау бирде:

– Нихәл, Руберт туганым? Галләметдин бабай…

Малай, аңа сүзен әйтеп бетерергә дә бирмичә, үпкә катыш ачулы тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Мин күптән Роберт түгел инде!..

Хәтирә үзенең нинди хата ычкындырганын аңлап алды, тагы да ягымлырак тавыш белән ялгышын төзәтергә ашыкты:

– Ай, туганым, Рәшит бит әле. Ачулана күрмә инде. Әллә Галләметдин бабай үзе…

Роберттан Рәшиткә әйләнгән малай тагын аңа әйтеп бетерергә бирмәде, шулай да аның тавышы йомшарды. Ул, җитди генә итеп:

– Хәтирә апа, сиңа ат бирмәскә куштылар, – диде.

Хәтирәнең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте.

– Нигә?

Аның куркынуын күреп, Рәшит серле генә елмаеп куйды.

– Синең урынга бүген бүтән кеше барачак. Ә сиңа идарәгә керергә куштылар.

Идарә моннан ике генә ел элек салынган яңа бинада урнашкан иде. Монда инде, элекке идарәдәге шикелле, ишектән килеп керүгә бар да күз алдында түгел: председательдән башлап мич ягучыга кадәр бөтенесе бер бүлмәгә тыгылмаган. Хисапчының – үзенә, секретарьның үзенә аерым бүлмә. Партоешма өчен дә бар. Өстәвенә төрле плакатлар, рәсемнәр, диаграммалар белән тулы ял бүлмәсе әле… Председательне әйткән дә юк, аның үзенә аерым бүлмә генә түгел – сарай. Түрдә торган эш өстәленә аркылы китереп, тагын бер өстәл куелган. Анысы шундый озын – өстенә ябылган комач өч карават җәймәсенә җитәрлек. Әйләнәсендә әллә тагын йөзләп урындык. Корбангали үзе чакырып алмаса, аның янына теләсә кайчан узып та булмый. Юк-бар йомыш белән керергә дә кыймыйсың.

Хәтирә иң элек хисапчы бүлмәсенә сугылды: аның янында, ичмаса, үзеңне иркен тотарга була.

Чынлап та, бу колхозда хисапчы булып эшләүче кеше язмыш тарафыннан юри мыскыл ителгән дип уйларлык бер мескен бәндә иде. Исеме бик матур: Каһарман! Ләкин бу исем күбесенчә аңардан көлү булып яңгырый. Чөнки ул сабый чагында паралич сугып, бик каты гарипләнеп калган. Аяк-куллары да, йөз әгъзалары да, үз ихтыярыннан тыш килешсез хәрәкәтләр ясап, аны карарга имәнеч бер кыяфәткә кертәләр. Андый кешене халык телендә зәхмәт суккан дип йөртәләр. Пәри алыштырган дип тә сөйлиләр.

Бәхеткә каршы, Каһарманның зиһене дөрес эшли, һәм ул үз хезмәтен белеп, яратып, бөтен шартын җиренә җиткереп башкара иде. Авылдашлары инде аңа күптән ияләшеп беткән, аның гариплегенә игътибар да итмиләр кебек. Ләкин Каһарман үзен башкалар алдында ничектер кимрәк хокуклы кеше сыман тота, бу гадәтен күркәм тыйнаклыкка санап, шуның өчен яраталар да иде аны. Һәркем диярлек аңа теләктәшлек күрсәтергә әзер тора иде.

– Нихәл, Каһарман, исәнме?

Каһарман, счёт төймәләре санавыннан бүленеп, йөзен Хәтирәгә борды һәм, шундук эшеннән бөтенләй тукталып, терсәкләрен өстәлгә куйды. Тыңлаусыз учын ничек җитте алай буйсындырып, иягенә таянды. Бер як кашын бик каты сикертеп, Хәтирәгә карады, бит мускулларын, иреннәрен ямьсез чалшайтып, ничектер моңарчы Хәтирәгә таныш булмаган әрсез, хәтта оятсыз бер елмаю белән елмайды.

– Әйдүк, Хәтилә, ләхим ит.

Хәтирәнең бу араларда Каһарман янында булганы юк иде. Аның сәер чыраен күреп шомлана калды. «Ни булган моңа? – дип уйлады ул. – Нишләп болай әрсезләнгән бу?»

Ләкин юк-бар уйларга биреләсе килмәде. Курыкканга куш күренә торгандыр дип, күңеленнән үзен гаепләргә ашыкты. Нинди өнсезлек, нинди оятсызлык булсын бу мескендә? Гариплеге шулай күрсәтә.

– Идарәгә керергә куштылар, дигән иде. Кемгә кирәк булдым икән, Каһарман? Син чакыртмадыңмы?

– Чакылмыйча да килелгә ялый минем янга.

Аның сүзләре дә гарип булып, ияләшмәгән кеше өчен аңларга да кыенрак булып чыгалар иде. Хәтирә аны, әлбәттә, аңлады һәм тыйнак Каһарманнан мондый җавап ишетүенә тагын да сәерсенә төште.

– Әллә шаяртасың инде, Каһарман?

– Нигә шаялтмаска, нигә Камәлетдин хатынының күңелен күтәлмәскә әзеләк? Солдатканың, мин әйтәм, ә?

Хәтирә үз колакларына үзе ышанмады. Ниндидер хурлану катыш шомлану тойгысы туды аның күңелендә. Ләкин сиздерергә теләмәде, шомлануын яшереп, шаяртуга каршы шаяру белән җавап бирергә тырышты:

– Әллә эчкәнсең инде, шайтан?

Алдын-артын уйламыйча «шайтан» дип ычкындыруына ул шунда ук үкенә дә башлады: гарип кеше чынга алуы бар. Ләкин Каһарманның күңеле күтәренке иде, үпкәләү кая, киресенчә, кәефе килгәндәй булды әле.

– Нигә алай дип әйтәсең, Хәтилә матул?

– Син бит болай түгел идең, Каһарман.

– Һа-һа-һа, замана үзгәлтә кешене. Күлмисеңмени, дөньяның асты өскә килгән чак…

Хәтирәнең сүзне артык дәвам иттерәсе килмәде.

– Шаярыр чак түгел шул, Каһарман, – диде. – Ярар, аны әйт тә моны куй: Корбангали абзый үзендә микән?

– Үзендә иде, чыгып киткән булмаса тагы. Келеп кала.

4

«Сталин» колхозы республика күләмендә үк дан тотмаса да, район күләмендә алдынгы колхозларның берсе иде. Аны бу хәлгә күтәрүдә Корбангали Габитовның тоткан урыны кечкенә түгел.

Хуҗалыкны аякка бастыруга ул бик гадел көч белән иреште. Артельгә оешып эшләүнең мәгънәсен вакытында яхшылап аңлата, үзе ышанган эшкә башкаларны да ышандыра белде, авылдашларын чын-чынлап күмәк хезмәткә рухландыра алды. Нәтиҗәдә бөтен гаиләләре белән тырышып эшләгән колхозчыларның бура тутырып ашлык алуларын күрү моңарчы икеләнеп, артель эшенә ышанычсыз карап килгән бик күпләрнең кирелеген сындырып ташлады. Ул елларда исә мондый колхозларның булуы аеруча әһәмиятле иде. Күмәк хуҗалыкның файдасы турында сөйләгән сүзләр никадәр күп булсалар да, алар мужик күңелендәге шикне куып чыгара алмыйлар, аерым колхозчының хезмәт көненә тигән килограммнар көчлерәк яңгырый иде.

Район җитәкчеләре «Сталин» колхозын яхшы яктан телгә ала башладылар. Председатель өчен дан иде бу. Коммунистлыгы өстенә мужиклык зирәклеге дә булган Корбангали үзенең төп таянычы халыкта – ул чакларда әле бик күбе кара, надан булган гади колхозчыда икәнен аңлый гына түгел, бөтен җаны-тәне белән тоя иде. Тыйнаксыз булып күренүдән куркып тормады, район җитәкчеләренең йомшак якларын сизеп алып, форсаттан файдаланып калырга тырышты. Колхозын чын мәгънәдә үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрү өчен, кайбер ташламалар кирәклекне аңлатты. Ул бервакытта да үзенең шәхси мәнфәгатен алга куймый, аның өчен колхоз мәнфәгатеннән өстен берни юк иде. Һәм аны тыңладылар: техника белән чиратсыз ярдәм күрсәтү ягыннан булсын, район күләменә төшкән мәҗбүри хезмәт развёрсткаларыннан азат итүдә булсын – кеше күзенә ташланырлык дәрәҗәдә үк булмаса да, «Сталин» колхозына беркадәр җиңеллекләр ясалды. Корбангали алардан бик акыллы файдалана белде. Нәтиҗәдә колхозчыларның да, район җитәкчеләренең дә аңа булган ышанычлары ныгый, мәхәббәтләре арта барды. Соңгы берничә елда ул, кая барса да, хөрмәт белән каршы алына, район күләмендә уздырылган киңәшмәләрдә булсын, конференция яки сессияләрдә булсын – аның урыны президиумда иде. Болар өстенә аны еш кына Казанга да чакыра торган булдылар. Хәзер инде аңа авылдашларына караганда яхшырак киенмичә дә ярамый, бер бүлмәдән гыйбарәт булган колхоз идарәсендә теләсә кем белән буталып, тәмәке төтененә чумып утыру да килешми иде. Идарә өчен яңа бина салу теләген бары да хуп күрделәр. Корбангали ул йортның төп проектын үзе үк сызып бирде, турыдан-туры үз күзәтүе астында салдырып та керде. Хәзер инде аны авылдашлары да югарыдан килгән түрә кебек күрә башладылар. Йомышлары төшсә, аның янына махсус билгеләнгән сәгатьләрдә, чират торып кына керә торган булдылар.

Бу хәл халык каршында Корбангалинең дәрәҗәсен киметмәде. Шуның белән бергә моңарчы булган олы хөрмәт өстенә аңардан куркуны да арттыра төште. Җитәкче кеше өчен анысы да артык түгел иде. Ә инде сугыш та башланып киткәч, бигрәк тә…

Яз нинди матур килде! Җәе нинди өметле, ашлыклары нинди шәп иде! Башаклар пешеп өлгермәде, сугыш бер ай эчендә колхозны кулсыз-аяксыз итте дә куйды. Эшкә яраклы бөтен ирләр, җигәргә яраклы атлар, болай да хуҗалыкка җитмәгән машиналар – берсе дә калмады…

Анда да бирешмәде Корбангали. Ярты-йорты көч белән, вакытыннан шактый кичектереп булса да, түгә-чәчә булса да, хуҗалыктагы төп культураларны җыеп алуга иреште. Бер өлешен суктырып, дәүләткә тиешлесен тапшыргач, калганын эскерткә өйдерү белән бераз тынычлангандай да булган иде. Ләкин район җитәкчеләре аңардан өстәмә ашлык сорадылар.

Планнарын тутыра алмаган башка колхозлар өчен бирергә кирәк иде. Йөрәк төбеннән ургылып, ачу хисе кузгалды. «Минем колхозны да хәерчегә калдырасыгыз киләме?» – дип җикерәсе килде аның райком вәкиленә.

Ләкин коммунист үзен җиңде. Ачу йоту таш йоту булса да, йотты. Йотмый хәлең юк. Сугыш! Тагын сорадылар. Тагын, тагын…

«Шул кирәк сиңа, мужик! Теге чакта ташламалар сорап алуыңның җәзасын күр менә хәзер! Үрнәк колхоз, имеш! Үзең өчен кем түләр икән киләсе елга?..»

Коммунист акылына тагын шул ук мужик зирәклеге ярдәмгә килде: үзеңә ышан, Корбангали! Үзең күбрәк беләсең! Җитәкчеләреңне тыңла, үзеңчә эшлә! Харап итмә колхозны!

Һәм ул күңеленнән булыр-булмас җитәкчеләргә колхоз хуҗалыгындагы серләрнең барын да әйтеп бетермәскә дигән карарга килде… Бар аның моңа мораль хокукы, бар! Нишләп җинаять булсын! Бер үк изге максат өчен түгелмени?.. Юк, законны бозу түгел бу, төзәтү!.. Җавап бирергә туры килә икән, кеше гаебе өчен түгел, үзең өчен бит!..

Һәм аңа ышанычлы теләктәшләр дә табылды. Колхозның үз эчендә генә түгел, хәтта район җитәкчеләре арасында да…

Менә ул Корбангали үзе. Өстәлләрен җыеп алсаң, тамаша залына ярарлык кабинетта уртача гәүдә гадәттәгедән кечерәк булып күренә. Башы да авылдашларыныкыннан зур түгел. Ә миендә, күңелендә… – бөтен авыл. Аны очсыз-кырыйсыз басулары белән бергә кара көз каплап алган. Кайдадыр Күктугай кырында «онытылып» калган эскертләр йоклый. Йокласыннар. Җил дә алырлык түгел аларны, яңгыр да, элеватор да… Аларны язгы чәчүгә кадәр исән сакларга тиешле бәрәңге куркыныч астында. Тизрәк казып алмасаң, җир белән бергә бозга әйләнергә тора. Бөтен көчне шунда: җәяүлесен дә, атлысын да. Атлар?! Атлар…

Ул, төн уртасы җиткәнне сизгән әтәч шикелле, ниндидер инстинкт белән иртәнге сәгать җиде булганны тойды. Механик рәвештә үрелеп, өстәле артындагы стенада торган радиорепродукторны тоташтырды. Информбюро Мәскәү төбендә каты сугышлар баруы турында белдерә иде. Инде таныш булып беткән диктор, гаепле кеше сыман, йөрәк өшеткеч күңелсез хәбәрләрне артык кычкырмыйча, тиз-тиз генә әйтеп чыкты да күтәренкерәк тавыш белән сугыш эпизодлары турында сөйләргә тотынды. Ниндидер батыр сержант дошманның танкын яндырган, ниндидер данлы зенитчылар Гитлерның ике «козгын» ын бәреп төшергән. Курку белмәс Кызыл Армия разведчиклары…

Корбангали аны кырт туктатты. Эпизод!.. Эх, ул эпизодлар! Атаклы «Сталин» колхозы да, аның данлыклы председателе Корбангали үзе дә эпизод кына булдылар микәнни соң?..

Ишектә Хәтирә күренде.

– Сез чакырдыгызмы мине, Корбангали абзый?

Корбангали дәшмәде. Әкрен генә атлап, ишек янында ук тукталып калган Хәтирә каршысына килеп басты.

Күн тужурка кесәсеннән «Беломорканал» папиросы чыгарды. Берсен алып авызына капты. Хәтирәдән күзен алмаган килеш, аны яндырып җибәрде. Сирәк-сирәк чал керә башлаган коңгырт чәчләрен уң кулы белән артка сыпырып куйды.

Хәтирә аңлап алды. Председательнең кәефе начар чакка туры килгән икән. Хәер, бу көннәрдә кемнең кәефе яхшы булсын соң! Әз генә кызыл йөгергән күзләреннән күренеп тора: Корбангали нәрсәгәдер бик нык ачуланган. Ләкин Хәтирәгә ачуын күрсәтергә ашыкмый. Башта үзен тынычландырырга тырыша: тирән-тирән итеп төтен сулый. Ниһаять, телгә килде. Чынлап та, тыныч кына тавыш белән сорау бирде:

– Ишеттеңме, Хәтирә сеңлем?

– Нәрсәне?

– Информбюроны.

– Әллә берәр шатлыклы хәбәр бармы?

Председатель тирән көрсенеп куйды:

– Юк, Хәтирә акыллым, һаман хужыга бара.

– Сөйләмә инде, Корбангали абзый. Ни белән бетәр икән бу хәлләр?

– Озакка сузылыр, Хәтирә, бу сугыш. Бик озакка.

– Сөйләмә. Бигрәк уйламаган эшләр булып китте инде.

– Уйларга кирәк булган да бит… Да… – Корбангали, сүзне капыл гына икенчегә борып, Хәтирәнең иң авырткан җиренә бәрелде: – Камәретдиннән хәбәр юкмы? – Хәтирәнең агарынып китүен күрде Корбангали. Ләкин ул моны дөрес аңлый алмады: иреннән хәбәр юкка борчылуы дип юрады. Яшь солдатканың җавабын көтмичә үк, аны юатырга тырышты: – Зарар юк, Хәтирә сеңлем, ул кадәрле борчылма. Бу шундый сугыш: ел буе хәбәр килми торса да гаҗәп түгел.

– Белмим инде, Корбангали абзый.

Председатель бераз кырыслана төште:

– Ярый, Хәтирә. Бер сиңа гына түгел, бөтен ил өстенә килгән хәсрәт. Бирешергә тормыйк әле. Йә, нишләдең? Уйладыңмы?

– Мин риза, Корбангали абзый.

– Риза? – Корбангалинең йөзе яктырып китте. – Менә рәхмәт. Әйдә, утыр әле. – Ул аны җитәкләп диярлек түргә, өстәле янына алып килде. Үзе өстәл артына, аның каршысына утырды. – Дөресен әйтим: бик каты тиргәргә җыенган идем үзеңне. Теге көнне бик нык карышырга чамаң барлыгын күргәч, һаман киреләнерсең дип көткән идем. Рәхмәт. Үзең үк аңлагансың. Ә бит кешене тиргәү миңа да рәхәт түгел. Бигрәк тә синең кебек акыллы, тырыш киленнәрне… Беләм, авыр эш тапшырам, четерекле, җаваплы. Нишлисең, вакыты шундый, башкача булмый.

– Эш авырлыгыннан курыкмыйм, Корбангали абзый, булдыра алмам дип кенә куркам.

– Булдырасың, Хәтирә. Мин күптән күзәтеп киләм. Ат белән аңлаша беләсең бит син.

– Мал яратам инде дә бит…

– Мал менә шуны аңлый. Үзен яраткан кешене ярата. Бигрәк тә ат. Борчылма. Галләметдин бабай булышыр. Өйрәтер, киңәшерсең.

– Дилбегә тота белүдән ары китми шул әле тәҗрибә дигәнем дә.

– Дилбегә тота белү бик зур эш ул, Хәтирә килен. Ышанмасам, мондый җаваплы эшне тапшырмыйм да мин сиңа. Ир канаты – ат, үзең беләсең. Колхозның канатлары синең кулда, Хәтирә, аң бул! Әйдә атлар янына. Үзләре белән бергә сөйләшербез.

5

Бала бит!

Мондый яман акылсызлык эшләве белән ана күңелен бик каты рәнҗетсә дә, Сабира (Камәретдиннең әнисе) улына карата рәхимсез була алмады. Әрләргә дә, каргарга да ашыкмады. Болай да җиңел түгелдер мескенгә, дип уйлады. Яхшы кешенең эте дә урамга чыкмаслык шундый ямьсез төндә, Хода белсен, нинди юл газаплары күреп, өенә – әнисе янына кайткан баласын әзрәк кунак итәсе дә килде. Хәтирәнең киңәшен бик хуп күреп, төче коймак пешерергә дә ниятләгән иде. Коштабакка сөт салып, кулына күкәй алгач кире уйлады: таба исе бөтен урамга таралачак бит. Төче коймак пешерү гаеп эш түгел, тарала бирсен дияр идең, булмый: килене эшкә киткәч, Сабира күрше үзе генә сыйлана икән дип уйлаулары бар.

И бала, бала! Кадерләп үстергән анаңны картайган көнендә нинди хәсрәт утларына салуың турында күңелеңә китерәсең микән үзең, сакаллы сабый?

Сабира күкәйләрне бөтен килеш кенә самоварга куеп пешереп алды. Алъяпкычына шешә белән сөт һәм ипи төреп, чиләк эченә яшерде дә, белгән догаларын укына-укына, ишеккә юнәлде. Ләкин өйалдына чыгу белән, күрше ишегалдында Майбәдәр тавышын ишетеп, тукталып калды. Кереп китсен инде бу чәрелдек. Читән аша сүз куша башлар, сораша башлар… Күршесенең холкын күптән белсә дә, бүген аңа Майбәдәрнең кыланышлары гадәттәгедән бүтәнчәрәк булып ишетелде. Ни булган бу кыбырсыкка? Әллә, Ходаем, аның Камалие дә?..

Шунда кинәт ничектер Сабираның күңелен өзгәләгән авыр сорауга беркадәр ачыклык кереп киткәндәй булды. Мөгаен, шул Камали этлеге бу! Югыйсә мондый бала идеме соң безнең Камәретдин?!

Ишегалдында инде шактый яктырган булса да, сарай асты гадәттәгечә караңгы, ә абзар түшәме белән түбә кыегы арасындагы печәнлектә төн иде әле.

Толыпка төренү өстенә коры печән эченә дә күмелгән булгач, Камәретдинне салкын борчымады. Түбә кыегын алар, Хәтирә белән икәү, әле былтыр гына бик әйбәтләп яңа салам белән япканнар иде. Бернинди яңгыр үтәрлек түгел. Аның бер әкренәеп, бер көчәеп шыбырдавы гына ишетелә. Аста сыер шундый тәмле итеп, кырт-кырт китереп «сагыз чәйни». Бөтен гәүдәне изрәтә торган гына авазлар да бит, баш күтәрми йоклый торган гына урын да бит, кайда ул? Камәретдин беренче әтәчләрдән бирле уяу. Кайчан таң атар да, кайчан өйдән берәрсе чыгар дип көтә-көтә алҗып бетте. Җиде төн бергә кушылган кебек тоелды аңа. Шулай да, әнисе чыгып хәлен сорашкач, тыныч күренергә тырышты. Әйбәт йокладым, диде. Борчылмагыз, диде. Минем янга бик ешларга тырышмагыз, диде. Хәтирә бүгенгә бу тирәгә килеп йөрмәсә дә ярар, дип тә өстәгән иде. Шулай да, әнисе кире кереп китү белән, ул аны көтә башлады. Менә-менә Хәтирә чыгар, ире янына килеп китми булдыра алмас дип өметләнде. Ләкин бу бетмәс төн аның өчен яңадан башланып киттемени! «Минуты – ай, ае ел тик!..» Менә кайда икән ул!

Ниһаять, ишек ачылган тавыш ишетелде. Аермачык сизде Камәретдин: бу, әлбәттә, Хәтирә… Тик аның күңелендә өмет уты кабынырга өлгермәде, күрше ишегалдында хатын-кыз чәрелдәгәне ишетелде: «Кәҗә, ристан!»

Булмады инде болай булгач. Тагын төн яңадан башланды, ләкин бу юлы аның хәлен күршесе бераз җиңеләйтте, һаман шул икән бу Майбәдәр: берүзе дөнья шаулата, ачуланып кәҗәсенә кычкырып җибәрә, ул арада тавыш кинәт йомшарып китә, иркәләп, юмалап кына сыерын чакыра башлый: «Һәү, һәү, һәү, хайван, һәү…» Шунда ук, яңадан ярсып, этен тибеп очыра: «Чәбә, нәгъләт! Кая тыгыласың!» Тавыкларга да өлеш чыга: «Көш! Үләт кыргырлары, көш!» Яңадан: «Һәү, һәү, һәү…» Менә ул тынып кала. Дөбердәп чиләк төбенә сөт бәргән тавыш яңгырый башлый…

Шуны ишетеп булса кирәк, печәнлек астында Хәтирәләрнең үз сыерлары мөгрәп куйды.

Камәретдин аның телен бик ачык аңлады. «Мине дә саварга вакыт» дип мөгрәде сыер.

Хәтирә китте бит. Әнисе үзе саварга булган, күрәсең. Нишләп һаман чыкмый? Майбәдәр кереп киткәнне көтә микән?

Чынлап та шулай булып чыкты, ахрысы. Майбәдәр хайваннары белән сөйләшә-сөйләшә ишегалдында эшен бетереп өенә кереп китүгә, чиләген шалтыратып Сабира килгәне ишетелде. Абзар алдындагы сарай ишеге ачылгач, печәнлек эче дә сизелерлек яктырып китте. Сыер, үз янына килүчене сизеп, тагын мөгрәде.

– Хәзер, хәзер, – дип җавап бирде аңа Сабира. – Ашыкма. – Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, чиләген җиргә куйды. Сөйләнә-сөйләнә, печәнлек баскычына менә башлады: – Белмим инде, – ди иде ул, – хәзердән үк болай әзерне ашый башлагач, язга кадәр ничек азык җиткерербез сиңа?

Әнисенең бу соравын Камәретдин ихтыярсыз үзенә кабул итте. Ләкин ни дип җавап бирсен? Ишетмәмешкә салынудан башка чарасы юк.

Сабира печәнлеккә менеп җитте. Камәретдин печән кыштырдавы арасыннан аның акрын гына пышылдавын ишетте.

– Йокламыйсыңмы?

– Юк.

– Ничек болай итәсе булдың, тиле?

– Сорама инде, әни. Белерсең әле.

– Кем белән качтыгыз?

– Үзем генә.

– Булмас. Мөгаен, Камали котырткандыр.

– Юк.

– Ай-һай?

– Юк ла инде.

– Кайда калды соң ул?

– Әллә тагын, Казандадыр, ахры.

– Сугыш кырына барып та җитмәдеңмени?

– Әйтәм ич, Юдино дигән станциядән…

– Алай булгач, кеше-кара сизгәнче, кире барасыңмы әллә, улым? Ялгыш поезддан торып калганмын, дисәң, әллә үтәр?

– Булмый инде хәзер…

Әнисе, печән белән булашып, бераз вакыт дәшми торды.

– Мә, тамагыңны туйдыр, – диде аннары коры гына. – Акылым җитми, кайчанга кадәр болай тычкан кебек… Ныклабрак уйла әле, уйла…

Сабира, улы белән пышылдашкан арада, аска бер-ике кочак печән ыргытырга да өлгергән иде инде. Тизрәк сыеры янына төшәргә ашыкты.

Төшеп җитүе булды, капка төбендә ниндидер хатын-кыз сөйләшкәне ишетелде. Шунда ук берсе ишегалдына да килеп керде.

– Сабира апа, син өйдәме?

Сабира йөгерә-атлый аңа каршы китте.

– Ә, Мәстүрәмени? Әйдүк, әйдүк.

Мәстүрә һаман бригадир икән. Камәретдин керфеген селкетергә дә куркып тынып калды. Бригадир белән әнисе сөйләшкән сүзләр аңа аермачык ишетелә иде.

– Нихәл, Сабира апа? – диде бригадир. – Авырмыйсыңмы?

– Бу көннәрдә берәзрәк сырхап торам да, болай аяк өстендә инде. Ятарга вакыт та юк. Килен көне-төне дигәндәй эштә.

– Шундый вакыт бит, Сабира апа. Хәлең бик начар булмаса, үзең дә бәрәңгегә чыгарсыңмы әллә дигән идем. Бигрәк куркыныч астында бит.

Сабира озак уйлап тормады:

– Ярар, Алла боерса, менә сыерымны гына савып алыйм да барып җитәрмен.

– Менә рәхмәт. Хөсни әби дә чыга, Шәргыя апаларга да әйтәм әле. Ярый, озаклама.

– Хәзер барып җитәм, – дип кычкырды Сабира.

Ишегалдында берүзе калгач та, ул үзалдына кычкырып сөйләнүдән туктамады:

– Бармый теге! Мондый вакытта ничек эшләми ятарга кирәк. Һәү, һәү, һәү…

Әнисенең соңгы сүзләрен үзенә төрттереп әйтү дип аңлады Камәретдин. Яхшымы-яманмы – читтән кайткан улы белән аның шулай кырыс сөйләшүе, хәтта аңа кире сугышка китәргә киңәш итүе Камәретдиндә үпкә хисе тудырды. Моны ул, әлбәттә, әнисенә сиздерә алмады, күңеленнән генә сыкранып куйды.

«Үлеп калсаң да исе китәсе түгел микәнни?.. Мөгаен, Камали котырткандыр, имеш. Камәретдиннең шулай үз белдеге белән куркаклык күрсәтергә дә хәленнән килмәскә тиеш микәнни? Куркаклык? Чынлап та куркаклыкмы соң ул сугыштан качу? Дезертир, диләр инде, куркак, диләр. Ә кем курыкмый икән үлүдән? Ә бит дезертир булу өчен дә тәвәккәллек кирәк. Тәвәккәллек батырлык түгелмени?..»

Мондый уйларның Камәретдин күңеленә беренче килүе генә түгел иде инде. Шулай фикер йөртеп, ул үз каршында үзен акларга бик күп азапланып карады. Ләкин һичничек тә моңа үзен чынлап ышандыра алганы юк иде әле.

Алар моннан бер ай чамасы элек, сентябрь ахырларында киттеләр. Авылдан тагын берничә кеше бар иде. Аларны район үзәгендә үк аерып алдылар. Ә Камалетдин белән алар Казанда да бергә булды әле. Онытылырлык булмады Камали. Күрше булган өчен генә түгел, исемнәре дә бер-берсенә охшау өстенә (русча язганда бигрәк тә) аларның фамилияләре дә бер: икесе дә Абдуллин. Барлау вакытларында аларны гел бутый килделәр. Камәретдин сирәк очрый торган исем булганлыктан, аны һаман «Камалетдин» дип язалар, «Камәретдин» дип төзәттергәннең соңында да «Камалетдин» дип укып аптыраталар иде.

6

Сабираның «Камали котырткандыр» диюе дә юкка гына түгел. Исем-фамилияләре охшаган булса да, Камалетдин белән Камәретдин – холыклары ягыннан бөтенләй икесе ике төрле кеше. Камәретдин, гомумән, тыйнак холыклы буларак, колхоз хуҗалыгында үз өлешенә төшкән эшне карусыз эшләп, нормасын үтәп бара, үз йортына ябышып ята, анасы, хатыны белән дә тату яши. Кыскасы, начар яктан да, яхшы яктан да халык теленә керми иде.

Камалетдингә килсәк, авылда аны белмәгән, аның турында сөйләмәгән кеше булмагандыр. Унбиш яшендә чакта ук авылдан качып чыгып китеп, бер шаулады ул. Себер ягына кеше вербовать итүчеләргә язылып киткән булган икән, ике елдан авылын сагынып кире кайтты. Өс-башын төзәтү ягыннан әллә ни эшли алмаган, әмма акылга баеп, телгә чаяланып кайткан, диделәр. Үз теләген искә алып, аны атлы эшкә куйганнар иде. Башта әйбәт кенә эшләп йөрде. Тора-бара тагын бозылды. Төннәрен колхоз атына атланып, икенче авылга кызлар янына барып йөргән өчен, башка эшкә күчерделәр. Тагын каядыр бәхет эзләп чыгып китәсе иде, армиягә чакырып алдылар. Аннан авылга кайтмыйча, Уралга киткән иде. Шунда өйләнгән дә булган икән. Утыз җиденче елда кулга алынган, диделәр. Эчкән баштан Сталин турында ниндидер ярамаган сүз ычкындырган, имеш. Ике ел тулыр-тулмастан ничектер котылып, яңадан авылга кайтып төште. Үзе төрмәдә чакта хатыны икенче кешегә киткән булган икән, Камали күп сайланып тормады, әнә шул Майбәдәргә өйләнде дә куйды. Ә Майбәдәр бу вакытта өч-дүрт яшьлек баласын ияртеп ирдән кайткан тол хатын иде инде. Тату гына тордылар. Күрше булгач, Камәретдин үзе дә белә: Камали хәтта үги баласын да үзенеке кебек күрә, ярата иде. Соңгы елларда, гомумән, Камалетдин басылган кебек иде. Тик ара-тирә күрше-күләнгә ишеттерерлек итеп эчә һәм эчкән чагында беркемнең дә хәтерен сакламыйча туры әйтә торган гадәте бар иде.

Хәзер дә авылдашлары арасында аңа бик ышанып бетмәүчеләр, бу дуамал кешенең тагын берәр ярамаган эш эшләп ташлавы бик мөмкин дип караучылар булса, бер дә гаҗәп түгел.

Ләкин Камәретдиннең мондый хәтәр юлга аяк басуында Камалиның чынлап та бернинди катнашы юк.

Камәретдин үзенең тормышыннан бик канәгать иде. Әнисе янында, бигрәк тә Хәтирә янында шундый рәхәт иде аңа. Шуннан артыгын ул теләми дә кебек иде. Сугыш аның җанын бик зур хафага салды. Әгәр алсалар, Хәтирәдән аерсалар?.. Исән кайтасың дигән ышаныч булса бер хәл иде, нинди авырлыкка да түзәр идең. Ә бу сугыш – шундый сугыш, аннан исән кайтулары, ай-һай…

Камәретдинне беренче чиратта ук алмадылар. Военкоматка чакыргач та, документларын карап, сәламәтлеген тикшереп, аны-моны әйтмичә генә кире кайтарып җибәргәннәр иде. Аңарда, болай булгач мине алмаслар да әле, дигән өмет туды. Әйе шул, аның бит йөрәге сау түгел. Тыныч кына эшләп йөргәндә, берни юк, ә инде гадәттәгедән артыграк хәрәкәтләнергә, әйтик, бик каты йөгерергә туры килсә, аның башы әйләнә, хәтта тәмәке тартырга да өйрәнә алмады. Кеше шикелле, төтенне эчкә алып бер-ике суырса, күңеле болганып, косасылары килә башлый, күз аллары караңгыланып китә. Аракы эчсә дә шулай. Эчкән вакытта бик әйбәт. Ә иртән башын күтәрә алмый, көне буе берни күрәсе килмичә авырып йөри.

Тик берсенең дә файдасы тимәде: чакырдылар. Инде эш Казанга барып җиткәч, соңгы комиссиягә керү алдыннан юри тәмәке тартып карады. Доктор алдына килеп басканда, аның башы әйләнә, күңеле болгана, косасы килә, күз аллары караңгыланып тора иде. Пульсын карый башлагач, доктор да җитдиләнеп китте, төбәлеп Камәретдиннең тоныкланган күзләренә карады. Ләкин берни әйтмәде, бары беркая китмичә шунда гына бераз утырып торырга кушты. Ун-унбиш минут чамасы вакыт үткәч, аны тагын карадылар.

– Бик әйбәт!

Камәретдин өчен «Бетте башың!» дигән сүз иде бу.

Ниндидер бер клуб бинасына ябып, аларны Казанда берничә көн тоттылар. Фронттагы хәлләр турында гел начар хәбәрләр генә ишетелә иде. Газетага күз салсаң да, радио тыңласаң да шул, ә инде шунда очраган кешеләр белән сөйләшсәң, дөньяда да яшәмә.

Берничә көннән аларны вокзалга алып төштеләр. Кояш баерга якынлашып килгән чак иде. Кырыклап кызыл вагоннан торган состав шыгрым тулды. Камәретдиннең озатучысы юк иде. Шулай да вокзал тулы хатын-кыз, аларның кычкырып-кычкырып елаулары, үзәк өзгеч тавышлар белән такмаклап-такмаклап кемнәргәдер бәхилләшү сүзләре әйтүләре аны чиксез хәсрәт утына салды. Шул хатыннар арасында үзенең Хәтирәсе дә бардыр сыман тоелды аңа. Мәңгегә аерылу микәнни бу, мәңгегә?

Эшелон әкрен генә кузгала башлагач, Камәретдин утырган вагон эчендәгеләрдән берәү ниндидер кыргый тавыш белән ачыргаланып кычкырып җибәрде:

 
Уф, җөрәгем, җөрәгем!
Җануына җөдәдем.
Һаман шулай җанар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
 

Ул шактый исерек, беркемнән дә тартынмыйча, ярсып, шашып җырлый. Җыр уртасында үкереп елап җибәрергә дә оялмый.

 
…Гелән шулай җанар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
 

Шунда гына белде Камәретдин: бу кадәр авыр хәсрәтне аның гомерендә күргәне булмаган икән. «Йөрәк яну», «йөрәк әрнү», «ут йоту» кебек сүзләрне ишеткәне генә түгел, аларны үзенең дә бик күп әйткәне бар иде. Ләкин ул сүзләрнең мәгънәсен белмәгән икән әле ул. Бернинди арттырып әйтү түгел икән алар. Ә менә хәзер аның күкрәк авызы яна, чын-чынлап яна, нәкъ утлы күмер йоткан кебек. Әрни, өзелә!

Ләкин ул, әллә эчмәгәнгә, әллә холкы шундый йомык булганга, теге егет кебек шашып кычкырып җибәрә алмый. Шулай да күңелендә ихтыярсыз аның җыры кабатлана:

 
…Гелән шулай янар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
 

Эшелон, үлем авызына барып керергә ашыкмагандай, авыр кузгала, вагон тәгәрмәчләре теләр-теләмәс кенә әйләнәләр. Озатучылар төркеме һаман янәшәдән килә. Төркем белән бергә елау, саубуллашу авазлары… Арада хәсрәткә бирелергә теләмәүче батыр йөрәкле кешеләр дә бар, күрәсең:

– Җиңеп кайтыгыз! – дип кычкыралар.

Вагоннарда яңгыраган моң-зар авазлары арасыннан кычкырып көлгән тавышлар да ишетелә, шаян җыр, дәртле бию көйләре яңгырый. Ләкин берсе дә Камәретдиннең хәсрәтен җиңеләйтә алмый, ишетми ул аларны. Ишетсә дә, аңына ала алмый, төшенми. Яна аның күкрәгендә нәрсәдер, яна. Ничектер пыскып, әрнеп яна. Инде болгана ук башлаган күңелендә һаман әлеге җыр урала:

 
…Гелән шулай янар булса,
Ни хәл итеп түзәрем?!
Уф!
Түзә алмам,
Үләрмен!
 

Ул тәмам чиргә сабышты. Басып торыр хәле калмыйча, нарга барып утырды. Вагондашлары бар да диярлек бу минутларда тулы килеш ачык торган ишек турысына өелгәннәр, тыштагылар белән, Казан белән, Казан тирәсендәге таныш күренешләр белән саубуллашалар. Нарлар бөтенләй буш диярлек иде. Камәретдингә берәү дә игътибар итмәде. Ялгыз иде ул. Вагонга тулган кырык кеше арасында берүзе. Таныш түгел кеше үзе килеп сүз кушмаса, Камәретдин аңа барып эндәшми. Нәтиҗәдә күбесенчә шаулап торган зур төркем эчендә дә ул ялгыз була.

Хәтта Камали белән дә ул якыннан дуслашып китә алмады. Авылдаш кына түгел, күрше булсалар да, барлау вакытларында исемнәрен бутап бетерсәләр дә, Казанда ятканда, алар еш очрашмадылар. Камали монда кемнәр белән генә аралашмады. Аның тирәсеннән бервакытта да кеше өзелмәс. Читтә йөргәннәрен, башыннан үткәннәрен сөйли башласа, бөтен кешене авызына карата да куя. Сораулар биреп, тагын сөйлә, дип аптыратып бетерәләр үзен. Авылдашы белән утырырга Камалиның вакыты да калмый. Шулай да Камәретдинне кеше төсле итәргә тырышып карамады түгел, берничә тапкыр әйтте:

– Нигә син болай балтасы суга төшкән утынчы кебек йөрисең әле, башыңны күтәрә төш, – диде.

– Күңел күтәрелерлек ни бар соң?

– Сөйләп җибәр, ичмасам, Хәтирәгә ничек итеп өйләнгәнеңне, кызык булсын бер.

– Нәрсәсен сөйләп торасың аның? Кемгә кирәк ул?

Соңгы көннәрдә ул Камалины бөтенләй күрмәде дә. Бу эшелонда бармы аның авылдашы, булса, кайсы вагонга эләккән – анысын да белми иде Камәретдин.

Казанка күперен чыгып киткәч тә, поезд йөрешен тизләтмәде. Әйтерсең паровозның да ул коточкыч якка таба «аягы тартмый», туктар-туктамас кына бара. Төнгә каршы гына «Юдино» станциясенә килеп җиттеләр. Эшелон тукталды һәм тиз генә китәргә ашыкмады. Булачак сугышчылар бик озак шаулаштылар, җырлаштылар, көлештеләр, кычкырышучылар да булды. Ниһаять, арыдылар, шау-шу басылды, йоклашып беттеләр…

Иртән уянгач белде: Камәретдин үзе дә йоклаган икән. Башкалар да уяу, поезд кайдадыр туктап тора, ачык ишек аша кызыл вагоннар гына күренә иде.

Яңа уянучылардан берәү кызыксынды:

– Нинди станция бу, егетләр?

– «Юдино»! – диделәр.

– Вот какой рассеянный, с улицы Бассейнной, – диде кайсыдыр.

Кемнәрдер көлеп куйды. Нигә алай дип әйтте ул кеше, нигә аңардан көлделәр – Камәретдингә аңлашылмады.

Биш көн торды шунда эшелон. Ниләр генә күрмәде, ниләр генә ишетмәде анда Камәретдин! Баштарак вагоннардан берәүне дә чыгармый азапладылар. «Һәр минутта составның кузгалып китүе мөмкин, торып калырсыз», – дип куркыттылар. Тора-бара ияләшенде. Составларында паровоз юклыгын күрделәр, эшелонның әллә кая – арттагы юлларның берсенә – тупикка кертеп куелганлыгын белделәр. Әлегә үз киемнәрендә булган кызылармеецлар бу зур станцияне тутырган дистәләрчә составлар арасында буталып йөри башладылар. Хәтта Казан кешеләре арасыннан шәһәргә кайтып килүчеләр дә булды. Кайберәүләренең хатыннары да килә башлады.

Камәретдин һаман хәсрәтеннән үзен кая куярга белми иде. Эч пошуын бераз басып булмасмы дип, авылдашын эзләп караса да тапмады – Камали бер вагонда да юк иде. Таныш түгел кешеләрдән берсе белән дә якыннан аралашып, дуслашып китә алмады. Ләкин аның да кеше ни сөйләгәнне ишетәсе, үз язмышларына кагылган мәсьәләләр турында ни дә булса беләсе килә иде. Башкалар сөйләшкәнне тыңлап торырга, әлбәттә, аңа берәү дә комачауламады.

Үч иткән шикелле, фронт хәлләре турында аның колакларына һаман коточкыч әшәке хәбәрләр генә ишетелеп торды. Чынлап та, илнең иң авыр көннәр кичергән чагы иде бу. Европа буенча җиңү арты җиңүгә ирешеп килүдән тәмам азуы җиткән Гитлер явы ярсып Мәскәү өстенә ыргыла иде. Мондый чакларда дошман коткысы нинди генә кыяфәтләргә төренми дә, кайларга гына үтеп керми?..

Беркөнне Камәретдин вагон артында сөйләшеп торучы ике кеше янына килеп чыкты да, ничектер, ихтыярсыздан шунда тукталып калды. Аларның берсе – баштанаяк күн киемнән, икенчесе шактый нык таушалган шинельдән иде. Күрәсең, фронтта булып чыккан кеше. Башлап Камәретдиннең колагына шул хәрби киемдәгесенең сүзе керде.

– Бернинди мәгънә юк хәзер анда барудан, – диде ул һәм яннарына кеше килгәнне күреп тукталып калды.

Күн киемлесе, Камәретдингә карап, күптәнге танышы төсле елмаеп куйды:

– Нихәл, вояка, эшләр ничек? Нәрсә син болай боектың?

Камәретдин ни дип җавап бирергә белмәде. Елмаюга каршы елмаеп кына куйды. Аның өчен хәрби киемдәге кеше җавап бирде:

– Боегырсың, сине күрә торып үлем авызына алып барсалар.

– Барсалар ни, үлем ике килми. Берсеннән барыбер котылып булмый. Шулай бит, вояка?

Камәретдин тагын шул мәгънәсез елмаюын кабатлады. Тегеләр инде, аңа бөтенләй игътибар бирмәгәндәй, үзара сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

– Да, уйный торган чак түгел, – диде хәрби киемле кеше. – Мәсьәлә көн кебек ачык булганда, сер бирмәгән булып, кеше кырдырудан ни мәгънә?

– Кем өчендер мәгънәсе бар, стало быть.

– Менә шул шул. «Кем өчендер». Эшелонлап-эшелонлап илтәләр дә тыгалар бит. Даже кайвакыт корал да биреп тормыйлар.

Күн киемлесе тирән мәгънә белән нәтиҗә ясап куйды:

– Да, күпкә бармас. Мәскәү киткәч инде, калганы… күп булса бер айдан бары да бетәр.

– Бер айга да бармый. Хәзер бөтен хикмәт – исән кала белүдә. Югыйсә, йөз меңләп дуракны кырдыру өчен, бер атна да җитә…

Мондый сүзләрне Камәретдин өчен ишетү дә куркыныч иде. Бу тирәдән тизрәк таю ягын карады.

Тегеләр аның китүен сизмәделәр дә шикелле. Кайдан килгән кешеләр булдылар? Кая киттеләр? Камәретдин яңадан аларны күрмәде. Ә сүзләре аның күңеленә, миенә ябышып калдылармыни! Ямьсез сүзләр. Тәмсез сүзләр. Җан әрнеткеч ачы сүзләр. Ә дөреслек татлы буламыни? Йөз мең дуракның берсе булып үләргәмени? Юк. Бөтен хикмәт – исән кала белүдә.

Һәм шул сүзләрдә Камәретдин үз күңелендә әшәке чиргә әйләнгән авыр тойгыларга дару тапкан шикелле булды. Шул сүзләр аның мескен йөрәгенә көч бирделәр. «Юдино» станциясенә килеп тукталуга биш тәүлек тулган кичне, көнбатышка таба әледән-әле үтеп торган поездларның берсенә эләкте дә китте. Беткән баш беткән! Төрләмәгә хәтле каптырмасалар… Аннары Хәтирә белән әнисе янына исән-сау кайтып җитә алса, шәт, иншалла, күп көтәргә туры килмәс.

7

Менә ул инде хәзер үз өендә. Дөресрәге, үз абзарында, үз печәнлегендә. Соңгы бер атна эчендә үтелгән юл газаплары – көзге яңгыр астында күшегеп йөрүләр, чи бәрәңге йә кәбестә күчәне белән тамак ялгап, көннәр буе урманда качып ятулар, куян кыштырдаган тавышка да йөрәге ярыла язып куркып китүләр артта калды… Чү!.. Нәрсә кыштырдый анда? Юк ла… Чү!.. Кыштырдый шул…

Чынлап та, якында гына кемдер салам кыштырдата… Бераз тукталып тора да тагын кыштырдый. Кемдер, печәнлектә нәрсә барын белергә теләп булса кирәк, яшерен генә менеп килә бугай… Әллә түбәдән берәр тишек табып, шуннан карамакчымы?

Камәретдин, тын алуыннан да тыелыр чиккә җитеп, кысылып калды. Кинәт, бик каты кыштырдап, салам түбәгә, нәкъ аның турысына тыш яктан ташмы-кирпечме килеп төште. Пырылдап кошлар очып киткәне ишетелде. Якында гына кемдер «Әтнә көе» нә сызгырырга тотынды. Шундый гамьсез сызгыру…

Аңлашылды, түбә саламын ниндидер кошлар кыштырдаткан, тыкрыктан узып баручы малай шуларга таш аткан икән. Уф!..

Камәретдин иркенрәк тын ала башлады.

Ләкин тынычланырга өлгермәде, сарай астында чыпчык аулап йөрүче мәче котын алды. Күп тә үтмәде, урам капкасы шыгырдап, аны сагаерга мәҗбүр итте. Әле абзарның тыкрыкка караган читән стенасына ышкынып узалар, әле күрше ишегалдында кемнәрдер йөри, әле сарай астында, әле абзар тирәсендә иснәнеп йөрүче этләр килеп чыга… Кыскасы, минут саен якын-тирәдә ни дә булса ишетелеп тора, һәр аваз Камәретдинне сагаерга мәҗбүр итә, һәр кыштырдау аның котын очыра иде. Төш авышкан вакытта аның әнисе кайтып, малларын карап китте. Камәретдингә бөтенләй күренмәде дә диярлек. Шулай да, баскычка яртылаш кына менеп булса да, ипи белән суык бәрәңге төрелгән төенчеген ыргытып калдырды. «Күрәсең, якын-тирәдә кем дә булса бардыр, – дип уйлады Камәретдин. – Күп селкенергә ярамас». Һәм аңа, үзеннән бераз читтәрәк төшкән төенчекне үрелеп алыр өчен, чын-чынлап аучы саклыгы күрсәтергә кирәк булды.

Йокларга да куркыныч иде. Тамак ялгаганнан соң, уйланып ята торгач, бервакыт ул йокыга китә башлады. Бары бер генә тапкыр гырылдады, анда да куркып кына, бәләкәй генә итеп, шулай да сискәнеп уянды. Йокысы качты. Ишетмәделәр микән дип, бик озак тын алырга куркып ятты…

Үз печәнлегендә үткәргән беренче көне аңа шулай аеруча озын тоелды. Аның тизрәк кичне җиткерәсе, Хәтирә белән сөйләшәсе, аның белән яшерен серләрен уртаклашасы, якын киләчәккә бәйле өметләре турында киңәшәсе килә. Сөйләшсә, күңеленә бераз җиңелрәк булып китәр төсле тоела иде. Ләкин кайчан җитәр ул кич? Кайчан аның җаны бераз тынычлык табар?

Ниһаять, кич тә җитте, ахрысы. Печәнлек эче генә түгел, көндез ярыйсы якты тоелган сарай асты да караңгыланды, берни күренмәс булды. Ләкин йөрәккә шом төшерә торган сәбәпләр: сөйләшеп үткән кеше тавышлары, терлек-туар арасындагы ыгы-зыгы, кыштырдау-шытырдаулар берсен берсе алмаштыра тордылар.

Дөнья караңгыланганга да байтак вакыт узды.

Авыл сизелерлек тынып калды. Көндез басылып торган җил-яңгыр төнгә каршы тагын көчәеп китте. Бусы Камәретдин өчен уңайрак иде, һәрхәлдә, җил тавышы аңа курыкмыйчарак селкенергә, аягын-кулын язарга мөмкинлек бирә.

Ләкин тирә-як тып-тын булып калганда да, Камәретдиннең җаны тынычлана алмый. Андый минутларда ул килүе ихтимал булган куркынычларны үзе уйлап чыгара иде. Ята торгач, аның колакларына бала-чага кычкырышкан тавыш ишетелеп калды. Клуб тирәсендә булды, ахрысы. Ерак иде алар, урамның аргы очында ук иде. Ләкин шул балалар чыр-чуына ялганып, аның күз алдына коточкыч хәлләр килеп басты. Бервакыт, әле быел яз гына бугай, күрше ишегалдында шулай чыр-чу килеп балалар уйнап йөргән иде. Камәретдин аларга, әлбәттә, бөтенләй игътибар итмәгән булыр иде. Шулвакыт ул, нәрсәдер эзләп, шушы печәнлеккә менде һәм, шунда бер кыз бала посып утырганны күреп, әллә нишләп китте. Курыкмады, әлбәттә, киресенчә, аңа ничектер кызык иде бу күренеш.

– Кем бу? Нишләп утырасың монда? – диде ул, ачуланмыйча гына.

– Тсс! – диде бала. – Камәретдин абзый, шаулама!

Камалиның үги кызы булып чыкты. Майбәдәр ияртеп килгән кыз. Бик шук, сөйкемле бала. Качышлы уйнап йөриләр икән.

Камәретдингә күңелле дә булып калган иде шунда, бераз моңсу да. «Кайчан шушылай уйнап йөрерлек үз балам булыр икән?» – дип моңайган иде ул. (Хәзер менә балаң булмаганга шөкер ит инде.)

Күптән онытылып беткән шул күренеш хәтеренә килгәч, Камәретдиннең коты очып, тәннәре чымырдап китте. Әгәр хәзер булса? Әгәр бүген йә иртәгә шулай качышлы уйнасалар? Берәр бала шушы печәнлеккә килеп менсә?..

Камәретдиннең күз алдына берсеннән-берсе куркыныч хәлләр килде. Менә ул бала аның янында, имеш. Көтмәгәндә йөзен сакал-мыек баскан куркыныч кешене күреп катып калган ул. Камәретдин аңа акылына килергә ирек бирми. Ул аны, тавыш чыгарып өлгермәсен өчен, кинәт бугазыннан буып ала. Гырылдаган тавыш та чыгарлык булмасын. Ул аны бөтен көченә кыса. Тыпырчынырга ирек бирмәскә кирәк. Ул авыр гәүдәсе белән аның өстенә ята… Менә кыз бала йомшарып, тынып кала. Камәретдин һаман аны җибәрә алмый. Ә бәлки, ул әле үлеп җитмәгәндер? Адәм баласы бит ул тиз генә үлми, ди. Юк, бала бернинди тереклек билгесе күрсәтми. Бетте. Тынды. Камәретдин хәзер инде үзенең кулларын аның муеныннан алды, имеш. Кыз хәрәкәтсез. Мескен… Нинди матур, сөйкемле бала иде… Нишләдең син, Камәретдин? Хәзер бит ул баланы эзләп киләчәкләр. Нишләргә? Кая куярга аның мәетен?

Камәретдин чын-чынлап калтырана башлады. Әйтерсең бу фаҗига – аның хыялы гына түгел, ә шундый дәһшәтле чынбарлык! Чынлап та, нишләргә? Коточкыч хыял дәвам итә. Камәретдин күңеленнән ашыга-ашыга бала мәетен печән астына күмәргә тотына, имеш. Күрмәсләр. Печәнне актармаслар. Кемнең башына килсен?.. Баланы күрмәсләр, ә Камәретдиннең үзен?.. Күңеленнән ул үзе дә печән астына керә. Тычкан кебек казып, тырмашып, печән астының түренә үк кереп кача. Таба алмаслар. Кемнең башына килсен? Җинаятьче үзен хәзер инде чынлап та печән астында күмелеп яткан кебек хис итә. Эзләп килүләрен көтә. Ләкин килмиләр. Көн үтә, төн үтә, килмиләр. Бәлки, ул баланы әле югалган дип тә белмәгәннәрдер. Белгәч тә, каян эзли башларлар? Хәтирәләр печәнлегенә чират җиткәнче, бәлки, бер атна үтеп китәр? Ә бәлки, моннан эзләргә исләренә дә килмәс. Ярый, тапмадылар ди. Бала хәбәрсез югалды ди. Җинаятьче дә исән-аман калды ди. Ә бит ул мәетне барыбер монда печән астында озак яткырып булмый. Нишләтергә аны? Кая яшерергә? Кая булса да еракка илтеп күмәргә кирәк, йә су төбенә җибәрергә… Кемнең дә булса ярдәменнән башка эшләп булмый бит моны. Кемгә генә булса да серне ачмыйча булмый. Кемгә әйтергә? Кем шундый пычрак эштә бу кара җинаятьчегә ярдәм кулын сузар? Анасы? Ай-һай… Хәтирә? Юк…

Аның инде куркынычлы саташу чигенә җиткән бу авыр хыялларын кырт бүлеп, якында гына пышылдаган тавыш ишетелде:

– Камәретдин!..

Ярты үлде Камәретдин, телдән калды, колакларына ышанмый торды. Чынлап та дәштеләрме аңа, әллә тышта һаман көчәя барган яңгырлы җил шомлыгымы? Шулайдыр. Югыйсә болай, капыл гына… Колак төбендә дигәндәй…

Пышылдау тагын кабатланды:

– Камәретдин!

Бу юлы инде шикләнергә урын калмады. Печәнлек авызында кеше бар иде. Камәретдин, бик авырлык белән генә булса да ихтыяр көчен җыеп, үзенә дәшүчегә җавап бирде.

– Хәтирә, синме?

– Мин.

– Якынрак кил.

– Үзең кил…

Камәретдин аңлап алды: Хәтирә печәнлек авызы турысына сөялгән баскычта торып сөйләшә, печәнлекнең идәненнән аның башы гына калкып тора. Бөтен гәүдәсе ас якта.

Камәретдин, толыбына төренгән килеш сак кына кузгалып, аңа таба елышты.

– Мен монда, Хәтирә, сөйләшик әле.

– Менмичә генә…

– Мин сине сагындым бит.

– Ул турыда хәзергә авыз ачмый торсак яхшырак булыр.

– Хәтирә!..

Камәретдин капшанып Хәтирәнең йөзен эзләде, башыннан сыйпамакчы булды. Аның кулы юешләнеп каткан брезент башлык түбәсенә тиде. Шул ук вакытта ул үзенең кул аркасында Хәтирә кулын тойды. Хатынының учы да, бармаклары да юеш һәм салкын иде. Шулай да рәхәт иде аны тою, шул юеш салкынлык аша да аның йөрәгенә җылы йөгерә башлаган иде. Тик озакка бармады, Хәтирә кулын алды.

– Ашыкмыйк, Камәретдин, – диде. – Вакыты түгел. Әйт, зинһар, ничек син мондый эшкә тәвәккәлли алдың?

Камәретдин җавап урынына аңа үзе сорау бирде:

– Фронт ягыннан нинди хәбәрләр килә, Хәтирә? Бу көннәрдә миңа бер дә ишетергә туры килмәде.

– Куандырырлык түгел, Камәретдин, һаман чигенә безнекеләр. Мәскәү ычкынмагае, диләр.

Камәретдиннең теле җанлана төште:

– Менә шул шул, – диде. – Беләсеңме, бу көннәрдә ничек тә башны саклап кала белергә кирәк. Синең өчен, Хәтирә, яшисем килә. Син булмасаң, сине яратмасам, мондый юлга басар идеммени? – Хәтирә дәшми торгач, Камәретдин каушый төшкәндәй тагын дәвам итте: – Мин бик ышанычлы кешеләрдән ишеттем, Хәтирә, бу хәлләр озакка бармаячак. Ә сугыш беткәч… кем белә бит, ни булса да, үтермәсләр инде анда… – Хәтирә тагын дәшмәде. – Мин моны бер дә теләмәс идем дә бит, – дип дәвам итте Камәретдин. – Эш синең белән минем теләктәмени? Эш башында кем булса да, безгә куркасы юк. Зур кешеләр түгел… – Хәтирә һаман телсез иде. Камәретдин пышылдавын көчәйтә төште: – Хәтирә, син мондамы?

– Әкрен! – диде Хәтирә куркынып һәм, толып якасыннан тотып, Камәретдинне үзенә якынрак тартты. Җылы сулышы белән аның колагын кытыкландыра-кытыкландыра, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады. – Әни әйтә, кешегә сиздерми генә кире барып, тиешле урынга явится итсә яхшырак булыр иде, ди.

– Хәтирә, син дә шулай дисеңме?

– Әни – олы кеше. Дөнья күргән, ул да бит сине ярата. Синең өчен үзе үләргә әзер.

– Әни? Ул аңламый шул әле, Хәтирә. Белми ул дөнья хәлләрен. Озак көтәргә туры килмәс, үзегез үк миңа рәхмәт әйтерсез бервакыт.

«Ни өчен?» дип сорыйсы килде Хәтирәнең. Ләкин ниндидер үзенә дә аңлашылмаган эчке көч аны тыеп калды.

– Син ир кеше, Камәретдин, – диде ул, бик акрын пышылдап. – Үзең беләсең… Мә, тот әле.

– Нәрсә бу?

– Ашарыңа.

Хәтирә башка сүз әйтмәде. Камәретдин үз кулына кергән төенчекне капшаган арада, аның бары «сау бул» дип пышылдавын гына ишетеп калды.

– Хәтирә! Хәтирә?!

Җавап килмәде. Хәтирә юк иде инде.

«Кая ашыкты соң шулкадәр?» – дип өзгәләнде Камәретдин. Ләкин хатынына кычкырырлык түгел, күңеленнән генә ачуланырлык та көче юк иде аның. Нигә аны ачуланырга? Ул бит Камәретдин өчен үзен шулай сак тота. Алдын-артын уйламыйча, сәгать буе такылдап тормас бит…

Аптырагач, Камәретдин үз-үзен тиргәргә тотынды: «Ах, юләр, утын агачы! Хәтирәнең үз хәле турында сораша да белмәде бит, ни эшли аның хатыны бу көннәрдә? Ничек яши?»

8

Хәтирә үзе дә Камәретдин белән озаграк сөйләшергә ниятләгән иде. Ләкин ире авызыннан ишеткән сүзләр аны миңгерәтеп җибәрде. Ул авыр бер аптырашта калды. Ничек сөйләшергә аның белән болай булгач?

Ишегалдында җилләп-җилләп яңгыр сибәләп торуга карамастан, ул өйгә керергә ашыкмады. Капка янындагы бакча рәшәткәсенә сөялеп, тукталып калды.

«Эш башында кем булса да…»

Нәрсә сөйли ул Камәретдин? Ул бит андый түгел иде. Совет турында шикле сүз әйтүчеләрдән бер чакрымга кача торган кеше бит ул. Әле алай гынамы? Колхоз җитәкчеләренә тел тидерердәй көлке сүз ишетсә дә, ишетмәмешкә салынып, читкә китә торган иде. Нәрсә белә икән ул без ишетмәгән?

Сугыш кырында безнекеләрнең хәле авыр икәнен Хәтирә үзе дә бик яхшы белә. Хәтта аның коты чыгып, болай булгач, Мәскәүне калдырулары да мөмкин бит дигән уй килгәне бар аның башына. Әгәр Мәскәү китсә, фашист гаскәре бу якка чыкса? Тфү-тфү, булмас андый хәл. Барыбер дошманга баш ия торган түгел безнең ил. Зур бит ул, очсыз-кырыйсыз киң бит ул безнең ил! Бик күп ишеткәне бар Хәтирәнең бу турыда. Радиодан тыңлаганы, газеталардан укыганы, җыелышларда, митингларда, җырларда… Һәм ул аларга ышана. Җаны-тәне белән. Әгәр инде шундый коточкыч бәхетсезлек була икән, тәүбә, тәүбә, тфү, тфү… Сугыш Татарстанга кадәр үк килеп җитә икән, андый хәлдә дә Хәтирә үзен бары партизан итеп кенә күңеленә китерә ала. Әйе, Камәретдинне фронтта дип белгәндә, аны фашистларга каршы сугышып йөри дип уйлаганда шулай иде. Ә хәзер?..

Ул, кинәт аңына килгәндәй, түше белән рәшәткәгә сөялеп торган җиреннән кузгалды, тиз-тиз атлап өйгә керде. Юеш плащын салып, ишек катындагы агач чөйгә элде.

Сабира күптән урын җәеп яткан, ләкин йокламый иде. Ул берни дә эндәшмәде. Хәтирә дә тын гына үзенә урын хәстәрләргә тотынды. Каенанасы, йә, берәр сүз әйт инде, килен, дигәндәй, тамак кырып йөткергәли башлагач кына, түзмәде:

– Чынлап та әллә ниләр сөйли ул, – дип куйды.

– Әйттеңме?

– Әйттем дә бит… Белмисез әле сез, ди, аңламыйсыз, ди.

Алар тагын бик озак сүзсез тордылар. Хәтирә үзенә урын җәеп бетерде. Ләкин ятарга ашыкмады, Сабираның аяк очына килеп утырды.

– Нигә алай ди ул, әни? Андый түгел иде бит Камәретдин!

Сабира озак кына эндәшми торды. Хәтирә аны ашыктырмады, шулай ук урыныннан да кузгалмады: ул каенанасыннан җавап көтә иде.

Каенанасы исә бу минутларда, Хәтирәнең шундый авыр тойгылар кичергән чагында да гүзәллеген, зифалыгын югалтмаган гәүдәсенә, бетмәс яшьлек, карап туймас яшәү матурлыгы бөркеп торган иңбашларына, күкрәкләренә, хәсрәт күләгәсе астында да алсу нурын саклаган моңсу йөзенә карап, авыр уйга талган иде. Аның улы янында фәрештә бит бу изге җан! Килен бит, килен! Ә Сабирага үз баласыннан якын. Шомлы сизенү куркыта каенананы: юк, Камәретдинне тиң күреп тора алмас бу бала. Иртәме-соңмы – бизәр… Әгәр Камәретдин үзен кулга ала алмаса, харап…

Ул тирән көрсенде. Ниһаять, Хәтирәнең җавап көткәнен аңлап әйтте:

– Ул, – диде, – минемчә, кыен булса да кире китәргә, тиешле урынга ябитсә итәргә тиеш. Башыннан сыйпамаслар сыйпавын, әмма шулай яхшырак булыр.

– Белмим, әни. Аның үз исәбе бардыр, ахрысы.

– Әгәр үзенең көче җитмәсә, Хәтирә кызым, синең ихтыярыңа тапшырам.

– Ай, әни, минем генә көчем җитәр микән?

– Тиешле урынга хәбәр итәргә кирәк тапсаң да, мин сине гаепләмәм.

– Ник алай дисең, әни, ул бит синең улың.

– Ир, әгәр яратсаң, улдан якынрак була, Хәтирә. Ир кеше өчен дә шулай. Яраткан хатыны аңа анасыннан якынрак.

– Ни дияргә дә белмим инде, әни! Җитмәсә, Корбангали абзый миңа шундый зур эш тапшырды бит әле.

– Ә син авырсынма, килен. Кулыңнан эш килми торган кеше түгелсең. Никадәр җиренә җиткереп эшләсәң, шулкадәр яхшы.

– Үзем дә шулай уйлыйм да бит…

– Камәретдин турында син артык борчылмаска тырыш. Үзем карармын.

– Син дә әнә эшкә чыккансың бит әле. Моннан соң да өйдә утырырга исәбең юк.

– Анысына да өлгерермен, борчылма.

Шул көннән башлап Хәтирә башы-аягы белән эшкә чумды. Иртә таңнан торып чыгып китә, төн урталары җиткәндә генә өенә кайта, хәтта күп төннәрен шунда, кешеләр арасында, атлар тирәсеннән кайтмый уздыра торган булып китте.

Гаҗәп бер хәл кичерә иде ул.

Әгәр дә шул көннәрдә берәрсе аны туктатып сораса: «Сиңа ни булды, Хәтирә? – дисә, – Нигә син болай бу тикле тынгысызга әйләндең әле? Нинди ут яна синең эчеңдә?» – дисә, Хәтирә аңа, әлбәттә, «берни дә юк» дип ялганлар иде. Мондый җавап белән канәгатьләнмәсәләр, «сугыш вакыты» дип аңлатырга азапланыр иде. Әгәр дә дөресен әйтергә курыкмаса? Барыбер эчендә ниләр янганын аңлатып бетерә алмас иде.

Камәретдинне югалтасы килми иде Хәтирәнең. Әнисе әйткәнен тыңлап, Камәретдин үзе бирелсә бер хәл иде. Бәхетләре булса, кайчан да бер исән-сау әйләнеп кайтуына өмет булыр иде. Ахыр чиктә ил күргән язмышны күрерләр иде. Ә болай? Үзе теләмәгәч, тиешле урынга барып әйтү? Үз иреңне үзең чагу? Юк, Хәтирә анысын булдыра алмый. Күңеле тартмый, күңеле тартса, аягы атламас ул юлга, аягы атласа, теле әйләнмәс! Әби-бабайлар йоласын тотар… Бервакыт килеп үкенсәң?

Камәретдин сүзләреннән аның күңеленә ниндидер бер иблис ияләшеп калгандай булды.

«Бер Камәретдин генә шулай уйлый дип беләсеңме әллә син? – дия иде аңа ул иблис. – Әллә Камәретдин үзе генә уйлап чыгарган дисеңме? Аннары ул иблис аның күңеленә колхозның шикле яклары турында тукый башлый. – Әллә син аны бөтен кешеләр дә теләп алдылар дип беләсеңме? Яңадан аерым хуҗалык була, дисәләр, аңа риза булучылар әллә табылмасмы? Оныттыңмыни теге елларда идарә ишегенә нинди җыр ябыштырып киткәннәр иде? Хи-хи-хи… Ярый, ярый, синең колхозыңда эшләр ярыйсы, сыерың да бар. Хөкүмәткә дә бирәсез, халыкка ашатырга да җиткерәсез… Ә син тамакларын туйдырырлык, терлек асрарлык та рәте булмаган ярлы колхозлар барлыгын белмисеңмени?»

Иблиснең ничек тә Камәретдин сүзләрен дөрескә чыгарасы килә. Хәтирә уйга калып дәшмирәк торганны күрсә, тагын да әрсезләнә төшә.

«Син кем соң ул кадәр? – дип башлый ул. – Синең акыллы башлыланып торуыңның кемгә кирәге бар? Кем хөкеме йөрсә дә, сиңа барыбер түгелмени? Кулың-аягың исән булса, яныңда Камәретдинең булса, сиңа тагын ни кирәк?..»

Шунда кайдандыр, томанлы уйлар арасыннан, Хәтирәнең моннан ел ярым гына элек мәрхүмә булган әнисе хәтеренә килә. Ул берни дә әйтми. Тик кызына сынаулы карашын гына төбәгән, һәм бу караш кинәт Хәтирәнең әтисен исенә төшерә. Тетрәнеп китә Хәтирә. Аның күңел күге яктыра башлый. Күз алдына хәзерге көндә кайдадыр сугыш кырында йөргән абыйсы килә. Як-ягына әйләнеп карый. Берни белән исәпләшмичә эшләүче авылдашларын күрә. Кеме дә булса якыны сугышка китмәгән бер генә кеше дә юк. Бары да аларның җиңеп кайтуын тели. Һәркайсы, шул җиңүне якынайту өчен, хәленнән килгәнчә тырыша, һәм алар бар да, гаҗәпләнеп, рәнҗеп, Хәтирәгә карыйлар. Хәтирәнең йөзе ут яна. Үз янына иблис килү хурлыгын берәүгә дә сиздермәс өчен, аны яңадан бервакытта да янына китермәс өчен, ул бөтен күңелен, акыл һәм тән көчен җигеп эшенә бирелә. Янып эшли Хәтирә, шашып эшли. Авылдашлары сокланып карый аңа. Хәтта председатель үзе хәйран кала.

Әйе, Корбангали бу эшне Хәтирәгә бик ышанып тапшырса да, болай ук булыр дип көтмәгән иде. Аңа булган хөрмәте бердән артып китте. Кайвакыт Хәтирәнең эшендә берәр кимчелек күрсә дә, ул аңа ачулана алмас булды. Хәтта, киресенчә, башка берәр сәбәп белән ачуланып йөргән чагында Хәтирә килеп чыкса, ничектер аның үзеннән-үзе күңеле йомшап китә яки нәрсәгә булса да кәефе кырылып, үзен үзе кая куярга белмәгән чакларында ул, үзе дә сизмәстән, Хәтирә янына тартыла, аның янында күңеленә тынычлык таба иде.

Моны ул, чынлап та, сизмичә, уйламыйча эшли иде. Көтмәгәндә хатыны сиздерде.

– Һаман авызыңда шул Хәтирә, – диде аңа хатыны бер кичне. – Шуның тирәсендә бик күп чуаласың, диләр, килешмәгәнне…

Корбангали, Саҗидәсе белән гомер буе әйбәт, тату яшәгән кеше буларак, аның авызыннан мондый сүз ишеткәч, кычкырып көлеп җибәрде.

– Көлмә, – диде хатыны җитди генә.

– Рәхмәт, әнисе, күңелемне күтәрдең. Болай хатынны көнләштерерлек рәтем булгач, бик шәп икән әле минем эшләр!

– Ышан син хатыннарга! Бигрәк тә солдаткаларга!

– Җүләр, кызым булырга ярарлык бит миңа Хәтирә. Алай гынамы, бабай бит мин аның өчен.

– Исең киткән икән. Синең кебеккә түгел, әнә теге пәри алмаштырган Каһарманга тынгы бирми ди анда солдаткалар.

– Көфер сөйлисең, Саҗидә, – диде Корбангали, җитдиләнеп. – Алтын кебек кешенең саф исемен җәберлисең. Мескен гарипне мыскыл итәсең. Җитмәсә, шушындый вакытта! Кайдан күңелләренә шундый бозык уй килә диген? Әй бу хатын-кыз!

Шулай дигән иде Корбангали, чын күңеленнән җәберсенеп. Инде егерме биш елга якын ышанычлы тормыш иптәше булып килгән акыллы хатынының шундый мәгънәсез сүз әйтүенә кәефе кырылып әйткән иде. Ныклабрак уйлап карагач, Саҗидәсенең ул сүзләрне бер дә юкка гына әйтмәгәнлеген аңлагандай булды. Чынлап та, нәрсәдер тарта бит аны Хәтирәгә таба, тарта. Мәхәббәт түгел, әлбәттә. Барыннан да элек ул аны кулыннан эш килә торган уңган кеше булуы өчен ярата, акыллылыгы, тыйнаклыгы, шушындый авыр көннәрдә колхоз эшенә җаны-тәне белән бирелеп, бернинди ризасызлык күрсәтмичә, көн-төн белән, җил-яңгыр белән исәпләшмичә эшләп йөрүе өчен, ниһаять, председатель буларак үзен хөрмәт итүе, аны һәрвакыт олылап, «Корбангали абзый» дип өзелеп торуы өчен ярата… Шулар өстенә тагын нәрсәдер бар аңарда. Ниндидер бер эчке нуры бар ул кызыйның. Булсын әйдә, андый кешеләрнең булуы яхшы. Ярата аны Корбангали, ярата. Яратсын! Юкка борчыла Саҗидә. Һәр ярату мәхәббәт буламыни?..

9

Камәретдин печәнлек тормышына шактый ияләшеп җиткән иде инде. Үзе саксызлык күрсәтеп кеше-кара игътибарын җәлеп итмәсә, әйләнә-тирәдәге тормышның, кош-корт чырылдашуның да, терлек-туар тавышларының да, үзара сөйләшкән кешеләр шау-шуының да аңарда бернинди эшләре юклыгын белеп алган иде.

Әнисенең, бигрәк тә Хәтирәнең озак-озак онытып торулары да аны хафаландырмый, андый вакытларда ул алар турында, саклык күрсәтәләр, минем язмышымны кайгырталар, дип кенә уйларга тырыша иде.

Тик ул көткән көннәрнең һаман килеп җитмәве генә аның йөрәген өзлексез тырнап торды. Өстәвенә ноябрь башларыннан ук салкыннар килеп җитте. Бу әле, гадәттәгечә, кыш якынлашу турында хәбәр итүче беренче салкыннар гынадыр, дип уйлаган иде Камәретдин. Тиз генә бирешмәскә, толыбына ныграк төренеп, печәнгә тирәнрәк күмелеп булса да түзәргә ниятләгән иде. Өмете акланмады. Вакытыннан күп иртә килгән һәм көннән-көн рәхимсезләнә барган кырык беренче ел кышы аны җайлашкан печәнлегеннән төшәргә мәҗбүр итте. Авыл өстендә күз ачкысыз буран котырган бер төнне әнисе аны өйгә алып керде. Тәрәзәләр томаланган, мич турысында тычкан уты гына яна иде. Сабира, күп сөйләшеп тормыйча, бер сайгакны ачып, идән астына юл күрсәтте. Хәтирә күренми иде. Кайда ул, дип сорыйсы килсә дә, Камәретдин сорый алмады. Андый сорау бирергә хакы бармы соң аның?

Бәрәңге һәм төрле яшелчә саклауны, кирәк була калса умарта-фәлән төшерүне дә күздә тотып, Камәретдин өй базын мөмкин кадәр иркен эшләргә тырышкан, стеналарын такта белән бурап, үзе рәтләгән иде. Менә хәзер ярап куйды, бәрәңге катыш туфрак исе, борынны ярып керә торган дымлы баз һавасы аны куркытмады. Әнисе тотып торган чыра яктысында ул, бәрәңге өеме өстеннән үрмәләп, базның түренә узды. Анда такта белән бүленгән тар гына урынга, саламнан оештырып, чыпта белән иске капчыклар түшәп, ятак әзерләп куелган иде.

– Мин әйткәндә тыңламадың, – диде әнисе, тавышын күтәрмичә генә. – Менә хәзер инде иптәшләреңне эзләп барам дисәң дә… Адашып катып үлүдән ары китә алмассың…

Баз тормышына тиз ияләште Камәретдин. Хәтта монда тынычрак дияргә дә булыр иде. Тик җир туңып, басуларны кар каплагач кыр эшләре тукталып калганлыктан, хатын-кыз күбрәк өйдә була башлады. Күрше-күлән арасында бер-берсенә кереп хәл белешеп тору, хәбәр ишетеп, кайгы бушатып чыгу – безнең татар авылларында борын-борыннан килгән йола инде ул.

Камәретдиннәрнең өе дә бу йоладан читтә кала алмады. Бигрәк тә әлеге тынгысыз күршеләре кирәксә-кирәкмәсә дә кереп, ләчтит сатып утырырга ярата торган булып чыкты. Тыныч вакытта, һәркем үз урынында чакта булса, Майбәдәрнең керүе өйгә ямь генә бирә торган иде дә бит, хәзер алай дип булмый. Әйтәсе дә түгел: хәзер дә, ул кергән чакларда, өй эче җанланып китә. Хәтта Камәретдин үзе дә, тын алырга куркып ятуына карамастан, ул сөйләгән хәбәрләрне рәхәтләнеп тыңлый. Әнисеннән дә, Хәтирәдән дә ишетмәгән яңалыкларны аңардан ишетә. Һи-и-и, ниләр генә сөйләми ул Майбәдәр.

Бер керүендә шулай Каһарман турында сөйләп, Камәретдинне хәйран калдырды. Гадәтенчә, сүзне ирен сагынудан башлап җибәрде ул.

– Син ничектер, Хәтирә җаным, – диде, – мин Камалиемны сагынып үләләр язам, билләһи. Көндезләре бер хәл, тегенди-мондый эш белән мавыгып, кеше арасында буталып онытыласың, ә төннәрен…

Ул хатын-кызларның бервакытта да ирләр алдында әйтми торган хисләре, кичерешләре турында ачыктан-ачык сөйли башлагач, Хәтирә аны бераз йомшартырга тырышып карады.

– Әй, күрше, – диде, – син бигрәк арттырасың инде.

– Алай димә, Хәтирәкәем, – диде аңа Майбәдәр. – Алла сакласын, диген. Ничек түзәрбез, диген. Теге пәри алыштырган Каһарман турында ишетмәдеңмени?

– Ишетәсем дә килми, сөйләмә дә булмаганны…

– Булмаган сиңа! Гарәфи Нәгыймәсе…

Хәтирәнең аны ничек тә туктатасы килә иде, күрәсең.

– Икенче вакытка калсын инде, Майбәдәр, – диде. – Минем атлар янына барасым бар. Әйдә булмаса, шунда…

– И бигрәк инде син, Хәтирә. Бу вакытта барып йөрмәсәң, кеше беткәнмени анда?

– Ярамый, күрше, әйдә.

Башлаган сүзен әйтеп бетерми тукталырга Майбәдәрнең көче җитмәде. Хәтирә ялгыз гына чыгып китте.

Камали хатыны эчендәген Сабирага түгәргә дә каршы түгел иде.

– Бигрәк үз итә инде бу Хәтирә колхоз малын. Төн йокыларын калдырып йөрүенең кадерен белүче булса ярый ла…

Сабира аңа тыныч кына җавап бирде:

– Тапшырылган эшне намус белән эшләү әйбәт инде, күрше, – диде. – Сугыш вакытында бигрәк тә.

– Хәер… – Майбәдәр мәгънәле көлеп куйды. – Корбангали абзый бик кадерен белә, диләр. Юкка гына тырышып йөрмәс кеше шулай…

– Тузга язмаганны сөйләргә ярата торган гадәтең бар инде, Майбәдәр, бар.

– Тел сөяксез, ни сөйләмәс, ди, Сабира апа. Һич кенә дә Хәтирәне гаепләп әйтергә теләвем түгел. Бөтен кеше синең киленең кебек эшләсә, безнең колхозның эше биш тапкыр яхшырак барыр иде. Андыйлар сирәк шул. – Ул тагын сүзен Каһарманга китереп ялгады: – Әнә Каһарманның Каһарманы ниләр кылана бит.

Сабира аны җиңелчә генә шелтәләгәндәй итте:

– Нәрсә шул мескен белән булашасың инде, күрше.

– Мескен?! – Майбәдәр исе китеп кычкырып җибәрде. – Булыр мескен! Хатынын да жәлләмим. Әнә Гарәфи Нәгыймәсе…

Камәретдин хисапчының үзенә караганда олырак яшьтәге бер тилемсә хатынга өйләнгәнлеген белә иде. «Чиләгенә күрә капкачы» дип кенә әйтәләр иде алар турында, ә хәзер әнә нәрсә ди бит Каһарман турында…

Майбәдәр бик тәфсилләп аның Гарәфи Нәгыймәсе янына кереп кунуы, үз хатынының, аны сагалап йөреп, өсләренә барып чыгуы, пәри алыштырганның тәрәзәдән чыгып качуы, аның хатыны белән Гарәфи Нәгыймәсенең бөтен урамга ишеттереп сугышулары турында сөйләп бирде.

Моны ишетеп хәйран калган Камәретдин нишләргә белмәде.

– Кеше сүзенә ышанып та бетмәс идем, – дип дәвам итте Майбәдәр. – Утсыз төтен чыкмый чыгуын, шулай да берне биш итеп сөйлиләрдер дип уйлар идем, үземә бәйләнеп ушымны алды.

– И-и, булмас ла инде.

– Хезмәт көннәремне тикшертим дип, правлениегә кергән идем. Күзләрен, кашларын әллә ни кыландырып карап алды бу миңа. Мин аны үчекли дип торам. Көлүе шундый икән пәри алыштырганның. Хезмәт көннәлең әллә кая китмәс, ди бу миңа. Безнең кулдагы әйбел югалмый, ди. Бигләк тә солдаткалалны җәбелләгән юк инде, дигән була. Үзеңнең хәлеңне белеп чыгасым килеп йөли әле, ди. Бер кичне, Алла билсә, келәм яныңа, ди, зәхмәт. Авызына бирергә уйлаган идем дә, курка калдым. Андый кешенең ачуын китерсәң, артын уйламыйча. Аптырагач, шаярткан булып җавап бирдем.

– Әнә шул шаярту боза да шул инде ирләрне.

– Килеп карасын! Тарала алмый йөргән сөякләрен таратып бирермен! Хатыны килеп тә җыеп алырлык булмас… Беләсеңме, нәрсә дип әйтә ди әле шул адәм актыгы? – Майбәдәр, тирән сер әйткәндәй, тавышын әкренәйтә төште: – Камәретдин хатынына күзем кыза, дип әйтә ди.

Камәретдиннең күңеле болгана башлады. Әнисенең дә сабыры төкәнде булса кирәк, Майбәдәргә каты гына әйтеп куйды:

– Гайбәт тыңларга яратмыйм, күрше. Сөйләсәң, җүнлерәк сүз сөйлә. Сөйләмәсәң… миңа ятарга вакыт.

Камәретдин әнисенең капыл урыныннан торуын, дуамалланып урын хәстәрләргә керешүен тойды.

Майбәдәрнең артык исе китмәде, ахрысы, тыныч кына тавыш белән:

– Миңа ачуланма, Сабира апа, – диде. – Кешедән ишеткәнне генә әйтүем. Белеп торган яхшы. Заманы шул булгач нишлисең, әйтә ди шул, эшләр болай барса, шәт, иншалла, Хәтирә дә бездән ерак китә алмас, дип әйтә ди…

Шул көннән соң Хәтирә өйгә бик сирәк кайта, көндезен генә түгел, хәтта күп төннәрен дә атлары янында уздыра торган булып китте. Сабира да мөмкин кадәр өйдә булмаска тырыша, көннәрен күбрәк биләмдә йөреп үткәрә иде.

1.«Таң йокысы ризыкны тыядыр» дигән сүз.
2.Чынагач – бакча чәчәге, «тырнак гөл» дип тә йөртәләр. Русчасы – мальва.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi:

Benzer kitaplar