Kitabı oku: «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10», sayfa 3

Yazı tipi:

ХХ йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте32

Китап укучылар конференциясендә теге яки бу әсәрнең геройлары турында сүз алып барганда, еш кына геройларның прототибы мәсьәләсен күтәрәләр. Язучы белән очрашкан вакытта укучылардан килгән сорауларның 25–30 проценты прототип белән кызыксыну формасында була. Димәк, әдәби әсәрне аңлау өчен, күпмедер дәрәҗәдә моның әһәмияте бар. Гёте болай дигән: «Әгәр китапның мәгънәсенә төшенергә теләсәң, эчтәлеге белән танышудан тыш, аның ничек тууын күздән кичерергә кирәк» (Литературная Россия, 1978, № 9). Чыннан да, прототипларны ачу безне язучының лабораториясенә алып керә, иҗат эшенең психологиясен, язучының иҗат алымнарын танып белергә ярдәм итә33.

Прототип дигәннән без язучы башлангыч импульс алган беренчел образны аңлыйбыз. Прототип ул – иҗат старты. Аннан соң инде язучы иҗат процессында аннан ераклаша да ала. Әмма беренчел образның эзе барыбер кала, һәм язучы аны берничек тә бөтенләйгә яшереп бетерә алмый. Шуңа күрә моны ачу әдәбият галиме өстенә төшә.

Дөрес, аерым очракларда прототиплар әдәбият галименең катнашуыннан тыш та ачылалар. Кайбер сатирик әсәрләрдәге персонажларның прототибы бик ачык «укыла». Мондый әсәрнең тормышка мөнәсәбәте шактый катлаулы. Бу, бер яктан, язучыны кыен хәлгә куя, икенче яктан, әсәрнең популярлыгын арттыра. Дөнья әдәбиятында мәгълүм: француз язучысы Альфонс Доденың «Тарасконлы Тартарен» («Тартарен из Тараскона») дигән әсәре бар. Моны укыганда, Тараскон (көньяк Франциянең провинциаль бер шәһәрчеге) халкы көлә алмый, чөнки күп кеше үзен таный. Доде адресына янаулы, сүгенүле хатлар килә. Ләкин халык белми: Тартарен – Тарасконнан түгел, шулай ук фантазия җимеше дә түгел. Бу шәхес белән Доде Африкада арыслан аулаганда таныша. Тартарен аның якташы булып чыга, алар икесе дә Ним шәһәреннән икән, туган шәһәренә ихтирам йөзеннән Доде үз героен Тараскон шәһәренә күчерә.

Романның беренче бүлекләре матбугатта күренүгә, Доде геройның исемен үзгәртергә мәҗбүр була: беренче вариантта ул аны Барбарен дип исемләгән икән, әмма Тараскон шәһәрендә нәкъ шул фамилиядә бер гаилә табыла. Ул гаилә исә, авторны судка бирергә янап, «Фигаро» газетасына хат җибәрә. Тартарен исеме шуннан соң туа. Ачуы килгән тарасконлылар Додены Рона елгасына батырып үтерәчәкләрен әйтәләр (Литературная Россия, 1976, № 49). Нәкъ татар әдәбиятындагыча: Г. Тукай «Печән базары…» поэмасын клубта халык алдында укый. Ләкин алдан күрүчән егетләр клуб ишегендә сакта торалар: Карахмәт килеп керүе, үч алуы бар, Гайнан ишан да үзенең мөритләрен җибәрергә мөмкин… Г. Камалга да «Безнең шәһәрнең серләре»ннән соң янаулар булган. Ә «Беренче театр» комедиясендә прототиплар бер дә инде ерактан түгел. Мәсәлән, Вәли – Г.Камалның үзеннән алынган. «Безнең әти чабата киеп, бәхет эзләп Казанга килгән», – ди европача киенгән, бай кызына өйләнгән укымышлы егет Вәли. Монда драматург үз әтисен – Сикертән авылы крестьяны Галиәкбәр абзыйны телгә алып, бай кызына өйләнгән үзен Вәли образына керткән. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е дә – Яңа бистәнең Йосыф хәзрәт. Әсәрдә мондый юллар бар: «Әти: «Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең», – дип башыма кыямәтләр куптара»34. Истәлекләрдән билгеле: Йосыф хәзрәт, үзенә булган мондый тәнкыйди (иронияле) мөнәсәбәтне сизеп, яшь язучыдан үч алырга җыена. Һәм рамазан аенда, Фатихның ураза тотамы-тотмыймы икәнен тикшереп, аның тәрәзәсе яныннан көндез кат-кат уза. Бәхете баса: көннәрдән бер көнне Зариф хәзрәт малае Фатихның көпә-көндез сыр ашап утырганын күреп ала, һәм үзенең наданлыгы аркасында, моны сабын дип белеп, мәхәллә мәҗлесендә сүз кузгата. Янәсе, рамазан шәрифтә көндез сабын ашау дөресме, түгелме? Шуның белән мәхәллә алдында көлкегә кала. Г. Тукай исә моннан менә дигән үткен фельетон ясый («Сабын ашаганнар»).

Рус әдәбиятында прототипның үз-үзен тануына бик күп мисаллар бар. Болар ике-өч төрле: берәүләр үзенең әдәбиятка керүенә горурланып яши; икенчеләр рәнҗиләр, җәмгыятьтән качалар; өченчеләр үзләрен яшермиләр, ләкин «алай түгел иде» дип, коррективалар кертәләр.

А. С. Грибоедовның мәшһүр «Акыллылык бәласе» әсәрендә мәҗлесләрдә гауга чыгарып йөрүче Репетилов образы бар. Автор аңа «төн карагы, дуэльче, Камчаткага сөрелгән иде…, кулы пычрак» дигән характеристика бирә. «Кулы пычрак» – «ришвәт ала» дигән сүз – ул чор өчен характерлы хәлне аңлата. Бу персонаж аркылы А. С. Грибоедов ул заманның мәгълүм авантюристы, сәяхәтче Ф. И. Толстой шәхесен биргән. Әсәрне Малый театрда куйганда, бу кеше беренче рәттә утырган. Репетиловны уйнаучы артист: «Әмма Россиядә безнең баш кадәр бүтән юк», – дип әйткәч, залдагы бөтен халык Ф. И. Толстойга карый. Репетилов монологын тәмамлый, кул чабулар, һәм… шул моментта Ф. И. Толстой урыныннан торып халыкка борыла да болай ди: «Әфәнделәр! Мин карта уенында алдаштым, кешеләр үтергәләдем, әмма, билләһи менә, ришвәт алганым булмады, чөнки бер җирдә дә хезмәттә тормадым…» (Литературная Россия, 1978, № 98).

Прототип булып теге яки бу сыйфатлары, эш-гамәлләре гадәттән тыш калкурак чагылган һәм тирәлектә аерылып торган шәхесләр хезмәт итә. Аның ул гадәттән тыш сыйфатлары йә уңай, йә тискәре булуы мөмкин.

Кызганычка каршы, егерменче йөз башы татар җәмгыятеннән әдәбият әле уңай типларны алып эшкәртергә, гомумиләштерергә өлгерә алмый. «Эшкәртәсе» булганда, ул, нигездә, тискәре типларны ала, һәм алар мәгълүм: Гайнан ишан, Чыгтай мулла, Йосыф хәзрәт һ. б. Шуңа күрә ул чор татар әдәбияты, аерым шәхесләрне типиклаштырудан бигрәк, гомуми фон белән эш итә.

1908 елның мартында «Әлислах» газетасында «Китаплар хакында мөхакәмә» циклында Ф. Әмирханның бер мәкаләсе басыла. Бу – С. Рәмиевнең «Китап» нәшриятында чыккан «Низамлы мәдрәсә» исемле комедиясенә рецензия. Ф. Әмирхан бу мәкаләсендә кыю рәвештә болай ди: «Сәгыйть әфәнде бу әсәрнең сюжетын, «Мәдрәсәи Хөсәения»дән (Оренбург. – М. М.) алып, хәтта геройларын да шундагы хәлфәләр вә мөдирләрдән, ягъни натурадан алып язгандыр… «Мәдрәсәи Хөсәения» хәлфә вә мөдирләренә дә, бу әсәрдән үз сурәтләрен карап, әгәр авызлары чалыш күренсә, көзгегә ачуланмаска, бәлки авызларын турайтыбрак тотарга тырышырга тәүсыя35 итәм»36. Моннан күренгәнчә, прототипларны эзләү, ачыклау тәнкыйтьтә бүген генә күтәрелгән мәсьәлә түгел. Безнең татар әдәбияты белемендә исә прототипларны ачу мәсьәләсе бөтенләй куелмаган. Г. Ибраһимов иҗаты буенча «Безнең көннәр» һәм «Кызыл чәчәкләр»дәге ике геройның прототипларын ачуга багышланган бер мәкаләдән тыш (Казан утлары, 1977, № 1), бу юнәлештә башка хезмәтләр күренми. Рус совет әдәбиятында исә моңа гаять зур әһәмият бирелә. М. С. Альтман, мәсәлән, рус әдәбиятындагы дүрт мең чамасы персонажның прототиплары таблицасын төзегән һәм прототиплар ачуның якынча методикасын эшләгән. Аның хезмәтендә прототиплар а) замандашларының истәлекләре, сөйләүләре, б) фамилия, исемнәрендәге охшашлык аркылы ачыла37.

М. С. Альтман тәкъдим иткән методның башка пунктлары да бар. Ләкин аларга татар әдәбиятында мисаллар әлегә табылмаган. Безнең бу юнәлештәге тикшеренү – татар филологиясендәге беренче тәҗрибә.

Рус әдәбият-сәнгать фәнендә кино, сәхнә геройларының да прототиплары өйрәнелә. Бу өлкәдә М. И. Андроникованың тикшеренүе кызыклы38. Аның әйтүе буенча, художество образы булган кешедә чынбарлык белән уйлап чыгарылганлыкның мөнәсәбәте образ белән прообразның конкрет сыйфатларын, язучының иҗат үзенчәлекләрен искә алып бәяләнергә тиеш.

Әдәби әсәрләрнең прототиплары турында сүз барганда, нигез итеп, ихтимал, А. М Горький сүзләрен алырга кирәктер. Ә ул болай дигән: «Әдәбиятта типлар ничек төзелә? Билгеле инде, портретлап алынмый, нәкъ менә фәлән кешене алмыйлар, ә бер линиядәге, бер рәттәге, бер табигатьтәге утыз, илле кешене алып, шулардан Обломов, Онегин, Фауст, Гамлет, Отелло һәм башкаларны ясыйлар. Алар барысы да – гомумиләштерелгән типлар»39.

Художество әсәрләре, мәгълүм булганча, чынбарлыктагы тормыш кешеләрен һәм күренешләрен тасвирлыйлар. Тормыштагы һәрбер факт үзенә охшаш булган, үз рәтендә торган башка фактларның ниндидер бер өлешен үзендә чагылдыра. Аерым вакыйгалар һәм аерым күренешләрнең барысы өчен дә уртак булган сыйфатлар бар. Кешеләрдә дә бу шулай.

Кайбер кешеләрдә үз даирәләренә уртак булган характерлы сыйфатлар калкурак, ачыграк чагылалар. Андый реаль кешеләр, гадәттә, әдәби әсәргә прототип булып хезмәт итәләр. Ләкин алар да әдәбиятка шул көенчә генә барып кермиләр. Алар әсәргә язучы тарафыннан иҗади эшкәртелеп, баетылып, үзгәртелеп кертеләләр. Әдәби образ белән чынбарлыктагы прототипны бер дип исәпләү иҗат процессында натурализмга гына алып барыр иде.

Әдәби образ реаль фактның копиясе була алмый, ул бервакытта да аның белән туры килми. Аларны тигез итеп карау әдәбиятта ялгышлыклар китереп чыгара. Әдәби процесста прототипларның роле әһәмиятле, ләкин бу хәлиткеч мәсьәлә түгел.

Иң беренче мөһим һәм принципиаль мәсьәлә – һәрбер әдәби образны нинди дә булса прототип белән бәйләргә тырышырга кирәкми. Әдәбиятта бик күп очракларда андый реаль прототиплар булмый. А. Н. Толстой, мәсәлән, үз әсәрләрендәге геройларның барысы да фантазия җимеше икәнлеген әйткән. А. Твардовскийның мәшһүр «Василий Тёркин» әсәрендә дә Тёркин – иҗади образ. Шагыйрь бу турыда үзе болай ди: «Китапта тасвирланганча, Василий Тёркин – башыннан ахырына кадәр уйлап тудырылган фантазия җимеше»40. Француз галимнәре озак еллар буена Г. Флоберның «Госпожа Бовари» әсәрендәге Эмма Бовариның прототибы кем икән дип баш ваталар. Моңа җавап Флоберның бер хатында күренә: «Эмма – мин ул!» – дип язган анда Флобер41.

Прототиплардан төрле язучы төрлечә файдалана: И. С. Тургенев әсәрләрендә, мәсәлән, күп кенә вакыйгалар, персонажлар аның әйләнә тирәсендәге чынбарлыктан алынганнар. Тургенев үзе бу турыда болай ди: «Баштарак минем хыялымда әдәби әсәрнең бер персонажы күренә, ә мондый персонажларның нигезендә һәрвакыт берәр реаль шәхес ята». Һәм ул беркемнән дә яшермичә әйтә: Базаров аның белән бергә Петербургтан Мәскәүгә бер купеда килүче өяз врачыннан язылган; Рудинны ул Кропоткиннан «ясаган»; ә «Беренче мәхәббәт» әсәре турында ул болай ди: «Башкаларында әле бераз уйлап чыгарам. Монысында исә, берни дә кушмыйча, тормышта булганны яздым… Гомумән, мин бик аз уйлап чыгарам» (Литературная Россия, 1977, № 6).

Л. Н. Толстойда да шулай: «Яңадан туу» романында Нехлюдовның прототиплары – автор үзе һәм аның абзыйсы Н. Чертков. Мондый прообразлар «Сугыш һәм дөнья» романында бик күп. А. М. Горькийның, «Ана» романын язганда, чынбарлыкта булган вакыйгаларны һәм шәхесләрне файдаланганлыгы мәгълүм. Пелагея Ниловна образына прототип итеп, Горький үзенә таныш булган революционерларның әниләрен, бигрәк тә Анна Кирилловна Заломованы алган. Анна Кирилловна, нәкъ романдагыча, заводка прокламацияләр китергән, Сормово восстаниесен оештыручыларга, күлмәк астына яшереп, флаг алып килгән. Романга болар тулысынча кертелгәннәр. Артамоновлар, Гордеев, Булычовлар да конкрет шәхесләрдән алынган. Боларның һәрберсенең артында, ди Горький, мин күзәткән һәм өйрәнгән «меңәр ярым купец» тора.

Прототиплардан чыгып иҗат итү әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә очрый. Скульптура, рәсем сәнгатендә прототип (натура) зур роль уйный. Леонардо да Винчи, үзенең мәшһүр «Яшерен кичә» («Тайная вечеря») картинасын язганда, һәр апостолга прототип эзләп, озак гомер уздыра. Бигрәк тә хаин Иудага прототип таба алмыйча җәфа чигә. Бу турыда ул болай дип сөйләгән: «Менә елдан артык инде башкаланың бөтен кабахәтләре җыела торган Боргеттога көн саен йөрим; мин анда һәр иртәне һәм һәр кичне булам, ләкин төрле әшәке затлар арасында үзем уйлаганга тулысынча туры килерлек бер генә кыяфәтне әле таба алганым юк». Ниһаять, бер көнне ул үзе уйлаганга туры килерлек берәүне күрә һәм шунда ук эскиз ясый. Бу материалга ул үзенең элекке күзәтүләрен дә өсти һәм, шулай итеп, хыянәтче, сатлык җан Иуданың портреты барлыкка килә42.

Шулай итеп, реаль прототип һичшиксез «эшкәртелә», тулыландырыла. Кайвакытта язучы бер образны ике конкрет шәхестән ясый. Л. Н. Толстой «Сугыш һәм дөнья» романында Наташа образын Софья Толстая һәм Татьяна Берстан алып иҗат иткән. Бу турыда ахырдан ул болай дип язган: «Мин Соняны алдым да, аны Таня белән катнаштырып төйдем, Наташа килеп чыкты»43. Әдәби образ әнә шулай туа. Әгәр да авторда шул үзе күргән кешеләрне, күренешләрне гомумиләштерү сәләте булмаса, ул, димәк, әдәби образ тудыра алмый.

«Әгәр дә язучы, – ди М. Горький, – егерме-илле кешедән, йөзләрчә кибетчеләрдән, чиновниклардан, эшчеләрдән – һәрберсеннән иң характерлы сыйнфый билгеләрен, гадәтләрен, зәвыкларын, кыланышларын, инануларын, сөйләү рәвешләрен һ. б. җыеп ала белсә, – җыеп, аларны бер кибетчедә, чиновникта, эшчедә берләштерә белсә, моның белән язучы «типны» барлыкка китерә, – бу инде сәнгать була»44.

Татар әдәбиятында критик реализм иҗат методына нигез салган язучылар Г. Камал, Г. Тукай, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи – барысы да рус әдәбиятының файдалы тәэсирен үзләренә сеңдергән кешеләр. Унынчы еллар матбугатында аларның әдәби әсәрләре генә түгел, тәнкыйди хезмәтләре, публицистик мәкаләләре дә дөнья күрә. Әнә шул мәкаләләрендә алар бик еш кына теге яки бу әсәрдәге типларның тормыштанмы, түгелме икәнлеге турында сүз алып баралар. Һәм әсәргә, анда алынган тип никадәр тормышчан булса, шулкадәр югары бәя бирәләр. Рус классик әдәбиятындагы бер сыйфатны алар интуитив рәвештә тотып алалар: мондагы типлар – тормыштан. Тормыштан икән, димәк, аларның прототиплары бар. Шулай икән, димәк, татар әдәбияты да бу мөмкинлекне файдалана ала. Шунысы кызык: татар әдәбияты рус әдәбиятының бу алымына табигый рәвештә килеп чыга.

Түбәндә татар әдәбиятындагы прототипларны ачуның берничә алымы һәм шуңа мисаллар китереләчәк. Беренче алым: образ аша эзләгән шәхесне тарихи хезмәтләрне, публицистик мәгълүматны һәм башка истәлек чыганакларны кисештереп карау юлы белән ачу. Радиопоискта моны «пеленг алу» диләр. Ике версия алабыз. Беренчесе: әдәби әсәрдәге иң тулы канлы образның, уңаймы ул, тискәреме, гадәттә, прототибы була. Икенчесе: тулы канлы бу образ, гадәттә, – автор өчен таныш шәхес. Татар әдәбияты өчен бу табигый, чөнки язучылар яшәгән мохит XX гасыр башында бик тар. Ул – Казан, Уфа, Оренбург, Уральск төбәкләре генә.

1913 елда Г. Ибраһимов бишенче ел революциясе һәм реакция еллары вакыйгаларына багышланган зур полотнолы әсәр яза башлый. Әлбәттә, романга үзе күргән хәлләрне кертә, үстерә, баета. Митинглар, яшерен җыелышлар, сөю-мәхәббәт, арест, сорау алу, камерага ябылу – барысы да тормыштан. Типлар күп, алар – бөтен бер галерея. Арадан иң катлаулысы кем? Әлбәттә, Баязит кари. Роман ике вариантлы.

Романның ике вариантын да укыган кешеләр хәтерлиләрдер: беренче вариантта Баязит кари, гомумән, укучылар алдында ачылмый кала, аның социаль җирлеге, партиячел асылы аңлашылмый. Әмма Г. Ибраһимов революциядән соң «Безнең көннәр» романына кабат әйләнеп кайта. Икенче вариантка керешкәнче, язучы охранканың яшерен документларын җентекләп өйрәнә, аның күп нәрсәгә күзе ачыла. Документлар аны царизмга каршы көрәшеп йөргән ялкынлы яшьлегенә кире кайтаргандай була. Һәм романда, башка үзгәрешләр белән беррәттән, зур, катлаулы образ – эсер Баязит кари образы барлыкка килә.

Язучыга нинди танышын хәтерләткән соң бу документлар? Баязит кари образын тулыландырырга кемнең биографиясе ярдәм иткән? Шул заманның матбугатын укыганда, әдәби образ Баязит кари белән татар журналисты Исхак Бикчурин арасында ниндидер бер аналогия туа. Кем соң ул Бикчурин? Әдәбият фәнендә аның турында бер төгәлсезлек киткән. М. Галәү «Г. Тукай турындагы истәлекләрдән бер кисәк» дигән мәкаләсендә (Совет әдәбияты, 1936, № 5) И. Бикчурин асылынып үлгән көннәрдә Г. Тукайның бик кәефсез йөргәнен, шул вакыйгага багышлап «Катиле нәфескә» дип шигырь язганын сөйли. М. Галәүнең бу мәкаләсе шул көенчә «Тукай турында замандашлары» дигән җыентыкка да кертелгән (1960 һәм 1976 елгы басмаларда).

Чыганаклар буенча тикшереп карыйк. «Катиле нәфескә» шигыре «Йолдыз»ның 1910 ел, 15 апрель санында басылган. Исхак Бикчурин исә Тукай үлеп берничә көннән соң гына үзен үзе үтергән. Шуның белән М. Галәүнең «Катиле нәфескә» шигырен ялгыш аңлатуы исбат ителә. Монысы «Тукай турында замандашлары»ның соңгы басмасында төзәтелде. Әдәбият фәне өчен бу зур хәл түгел. Ләкин Исхак Бикчурин шәхесен башка чыганаклар буенча күзәтеп узу кызыксыз булмас.

И. Бикчурин «таңчы» булган. Октябрь революциясеннән соң Казан губерна жандарм управлениесенең «бик яшерен» фондларын караган Г. Ибраһимов бу кешенең провокатор булганлыгын ачыклый. Бу турыда язып та чыга45.

Хәзер провокатор И. Бикчуринның биографиясе белән танышыйк. Ул 1881 елда Чистай өязе Кечеткәнле авылында Хәлил хәзрәт семьясында туа. Хосусый рәвештә русча укып, Татарская учительская школага керә. 1906 елда студентлар хәрәкәтенә катнашкан өчен школадан чыгарыла. «Таң» газетасында эшли. «Бәянелхак»та мөхбир була. «Кояш»ка күп яза. Мәкаләләренең күбесен имзасыз бастыра (Кояш, 1913, № 105). Аның жандармерия агентурасына кайчан ялланганы әлегә ачылмаган. Ләкин провокаторның биографиясендә бер закончалык бар: «таңчы» эсер, үз газетасы ябылгач, «Бәянелхак»ка күчә, күп мәкаләләрен имзасыз бастыра, «шөһрәткә кызыкмый»; аның рухи азыгы Ф. Ницше тәгълиматы була, Ницшеның исеме аның «авызыннан төшми» (Кояш, 1913, № 108). И. Бикчуринның үлүе татар журналистларын тетрәтеп ала. Бик күп мәкаләләр языла, аның «күркәм холыклы, дәрвиш табигатьле» (Кояш, 1913, № 101) икәнлеген әйтәләр, үлүенең нигезендә ниндидер серле сәбәп булганлыгына ишарә ясыйлар. И. Бикчурин турында иң зур мәкаләләр язып чыгучылар кемнәр? «Таңчы» Ф. Туктаров, эре провокатор, татар демократ язучыларын жандармериягә саткан Т. Мамлеев. Соңгысы үзенең имзасына «Исхакның иң якын дусларыннан» (Кояш, 1913, № 108) дип өсти. Димәк, боларның дуслыгы провокаторлык хезмәте белән беркетелгән. Гыймад Нугайбәккә бервакыт Бикчурин болай дип сөйләгән: «Тукаевның Казандагы тормышын миннән яхшы белгән кеше юк, ул бүтәннәрдән яшерә торган серләрен миннән яшерми иде. Мин аның тормышын бик яхшы беләм» (курсив безнеке. – М. М.). Тукай үлгәч тә, И. Бикчурин, шагыйрьнең Казандагы тормышы турында китап язарга уйлап, шәһәр тирәсенә дачага җыена (Кояш, 1913, 104). Ләкин 20 апрельдә, ягъни Тукай үлеп 18 көн үткәч, үзен үзе үтерә. Мамлеевлар аның веногына «Аңлашылмаган халык каһарманына» (Кояш, 1913, № 105) дип язылган лента куеп озаталар.

Характерлы бер деталь: университетның анатомия театрыннан провокаторның гәүдәсен алып чыкканда, процессия артына траур киеменнән бер хатын килеп баса да: «Бу кем? Исхак түгелме?» – дип сорый. Үзе елый, ләкин мәет янына килми, үзен кешегә танытмый. Ахырдан гына моның Исхакның әнисе икәнлеге беленә. Мондый «серлелек»ләрнең барысыннан да бер версия туа: Исхак Бикчурин охранка тарафыннан Тукайга, шагыйрь Казанга килгәч үк, беркетелеп куелган булуы мөмкин. Моны Т. Мамлеев кебек «үз ишләре» белгән һәм Бикчуринның әнисе дә сизенгәндер. Тукай үлгәч, Бикчуринга охранка яңа задание биргән булырга тиеш, әйтик, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Коләхметов артыннан күзәтергә. Ихтимал, сатлык җан үзенең табигый финалына, ниндидер янаулар, куркытулардан соң килгәндер, чөнки ул шагыйрьнең Казандагы тормышы турында язып кала алмаган.

Шәхес буларак, бу катлаулы кеше әдәбиятта нәрсәләр эшләгән соң? Ул ориенталист Вамбери хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итәргә тотынып караган – ахырына барып чыкмаган (Идел, 1913, № 585, 586). Тукай турында язарга җыенган – язмаган. Ләкин аның өлгергән өлкәләре дә булган. Мәсәлән, ул, русча әсәрләрнең кайбер урыннарын үзгәрткәләп, үз исемен куеп чыгаргалаган. Үзе үлгәч, танышларыннан берәү (Шәриф Хөсәенов) аның турында «Сахтә әдәбияттан бер ләүхә» (сахтә – ялган) дигән мәкалә язып чыга. Бервакыт Бикчурин аңа диктовка белән бер пьеса яздырта. Ике утыруда бер пьеса язылып бетә. Бикчурин моны үз исеменнән каядыр сата. Ш. Хөсәенов бераздан бу пьесаның асыл нөсхәсен таба: ул рус язучысы Г. Сибиряковның «Асрау кыз» дигән әсәре булып чыга. Плагиатор аны бераз гына татар дөньясына күчереп эшләгән икән (Кояш, 1914, № 536).

Тукай тирәсендә чолганып, әнә шундый пычрак җанлы шәхес аның иң яшерен серләрен сөйләтеп йөргән.

Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романының беренче вариантын 1914 елда яза. Ике табагы басылгач, патша властьлары әсәрнең тиражын конфискациялиләр46. Әсәрнең революциядән соң чыккан басмасы да, авторның әйтүенчә, «шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча» эшләнә47. Г. Ибраһимовка «революциядән соңгы 15–16 ел эчендә иске охранканың архивын күп тикшерергә» туры килә48. «Безнең көннәр» романының яңа басмасы нинди принциплардан чыгып яхшыртылуы, идея-эстетик яктан тирәнәйтелүе турында Г. Ибраһимов үзе һәм аның иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов та күрсәтә49. М. Хәсәнов «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларның, вакыйгаларның тарихи җирлеген беренче буларак тикшерә. Әсәрдә бирелгән З. Булатовта ул большевик X. Ямашевка хас булган сыйфатларны, автор белән аның герое Сәхип биографиясендә бик күп уртак моментлар булуын һ. б. ны ачыклый.

Прототипларга мөрәҗәгать итү – «Безнең көннәр» кебек ике вариантлы зур әсәрне аңлау өчен искиткеч әһәмиятле момент. Әсәрнең яңа вариантын эшләгәндә, Г. Ибраһимов, марксизм-ленинизмның революциядә пролетариат гегемонлыгы турындагы төп идеясен нигез итеп алудан тыш, «жандармерия» – охранканың яшерен механизмын ачарга тиешле урыннарны тагын бик көчәйтергә кирәк» дип таба һәм «аеруча зинданнарны, тоткыннарны, палачларны» күңеле «туйганчы киңәйтә, тирәнәйтә баруны» үзенә бурыч дип саный50.

Баязит кари үзенең бөтен биографиясе белән И. Бикчуриннан «эшләнгән». Алар икесе дә «таңчы», иптәшләре арасында искиткеч әдәплеләр, самимиләр. Менә шундый бик күп уртак сыйфатлар Баязит кариның прототибы И. Бикчурин икәнлегенә шик калдырмый. Баязит – мәшһүр ишан улы, Бикчурин – Чистай өязе Кечеткәнле авылының «шөһрәтле Хәлил хәзрәт улы». И. Бикчурин провокатор Т. Мамлеев квартирасында сөлгегә асылынып үлә. Аның гәүдәсе янында язу табалар: «Төкерәм мин сезнең дөньягызга». «Безнең көннәр»дә Баязит үз номерында асылынып үлә. Язу калдыра: «Туйдым, дөньяның, тормышның газабыннан, мәгънәсезлегеннән туйдым».

«Таңчы»лар Бикчуринны ничек зур шөбһә астында, кызганып, аңлый алмыйча күмсәләр, Баязитны да шулай күмәләр. Бикчуринны күмгәндә туганнары катнашмый. Баязит та шулай күмелә. «Таңчы»лар язган бик күп мәкаләләрдә Бикчуринның «гаҗәп әйбәт холкы» мактала. Баязитны да үлгәч әнә шулай искә алалар. Хәтта аларның укыган җирләре дә туры килә: әгәр романдагы «Мәдрәсәи Исламия»не Казанның «Мөхәммәдия»се дип кабул итсәк (Бикчурин «Мөхәммәдия»дә укыган), Баязит биографиясе ул – провокатор Исхак Бикчурин биографиясе.

Димәк, язучының публицистикасыннан, фәнни-тарихи хезмәтләреннән, истәлекләреннән дә аның әдәби персонажларының прототипларын ачып була. Язучы янәшә-тирәсендәге үзенчәлекле бөтен моментларны әсәренә кертеп бетерә. Бу – бик табигый хәл. Г. Ибраһимов геройлары – моңа мисал. Татар әдәбиятында прототипларга иң бай әсәр, әлбәттә, – Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы. Анда бирелгән типлар турында автор үзе бер генә урында сүз кузгатып ала: X. Кәримгә язган хатында ул, бу әсәрдә үзеңне дә күрсәң, гаҗәпләнмә дигән бер фикер әйтә51. Әсәрдә Хөсни Кәримне табуы бик кыен, чөнки бу шәхеснең биографиясе, эшчәнлеге безнең әдәбият, иҗтимагый хәрәкәт тарихында аерып алып өйрәнелмәгән. Шулай да Г. Ибраһимовның «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» дигән гаҗәп кызыклы бер тарихи хезмәтендә «Безнең көннәр» романына фон биргән вакыйгалар, шәхесләр тагы да ачыла төшә. Алда бу әсәрдәге Баязит кари турында сүз булган иде. Ләкин әсәр персонажларга бик бай, анда татар тормышының бөтен бер калейдоскобы… Г. Ибраһимов монда үз яшьлегендә очраган, күреп, ишетеп белгән характерларны, типларны күп файдаланган, берсен дә әрәм итмәгән. Алда телгә алынган хатында X. Кәримгә ул болай зарлана: «Татар яшьләренең тормышы бик тар, төгәл өлгергән характерлар бөтенләй юк диярлек»52.

Шулай итеп, Г. Ибраһимов бу романда үзенә һәм замандашларына күп урын биргән. Романда бик тулы канлы образ – Разия Ширинская бар. Морза кызы, әтисе – патша армиясендә полковник. Татар тормышы өчен шактый үзенчәлекле биография. Разия – укымышлы, гаять чибәр. Морза кызы бик теләп революциядә катнаша, матди ярдәм күрсәтә, ярлы студентлар, эшчеләр, анархистлар, «таңчы»лар, максималистлар, «эсдек»лар белән аралаша, кыскасы – революционерка. Дөрес, морза кызы реакция елларында, башкалар кебек, төрмәгә эләкми: яшьлегендә булган матур идеаллардан баш тартып, ул бай кияүгә чыга һәм затлы коляскаларда гына йөри. Кем ул Разия? Бу образ кемнән эшләнгән? Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин: бу – Киев университеты студенткасы, Әбүсөгуд Әхтәмов кызы Гөлсем.

Әхтәмовлар – татар дөньясында зур исем йөрткән нәсел. Әбүсөгуд Әхтәмов, аның уллары Ибниямин һәм Ибраһим – барысы да Казан университетының юридик факультетында укыганнар. Морзалар нәселеннән. Ибниямин Әхтәмов – социал-демократ, реакция елларында буржуазиягә хезмәткә күчә, IV Дәүләт Думасында депутат буларак Вакытлы хөкүмәт көннәрендә Уфага дин, милләт эшләре буенча комиссар булып кайта. Ибраһим Әхтәмов 1902 елларда Казан университетында студентлар хәрәкәтенең үзәгендә тора. Ул – ышанычлы пропагандист, рус телендә прокламацияләр язу аның өстендә була. «Татар зыялыларыннан иң элек дөньяга чыккан Ибраһим Әхтәмов иде… Аның тарафыннан партиягә тартылган Ямашев большевизмга керде»53. Ибраһим Әхтәмов татарлар арасында «Искра»чы була. Әмма ахырдан меньшевизмга күчә, Колчакка китә54.

Карт Әхтәмов исә «Мөселман иттифакы» партиясенең Учредительный съездында катнаша55. Присяжный поверенный Әхтәмов мөселманнарның 1914 елның июнендә Петербургта булган съездында чыгыш ясый: хәзер, ди ул, хөкүмәтнең мөселманнарга карата тоткан политикасы үзгәрергә тиеш. Шикләнүләр урынына хәзер инде мөселманнарга ышаныч булырга тиеш56. Ә. Әхтәмов гомере буе яшерен күзәтү астында тора.

Г. Ибраһимов студент яшьләрнең Киевтагы составына болай характеристика бирә: «Мин – иске коллык тормышына дошманлык белән янган романтик; революционер, Хәллә – меньшевик, Петька – анархист, Коля – партиясе билгеләнмәгән социалист, Гуля (Гөлсем Әхтәмова) аңардан да билгесезрәк хәлдә иде… Гуля, Әбусөгуд морза кызы, гәрчә канында революционерлык булмаса да, гамәле белән күп ярдәм итте. Язулар башкара, яшерен әдәбият саклый, бүлмәсендә иң авыр җыелышлар ясата»57.

Димәк, Разия Ширинская образы «Гуля»дан туган дип әйтергә нигез бар. Әлеге хезмәтендә Г. Ибраһимов Гөлсемне һич тә, революциядән баш тартып, кияүгә чыкты, дип әйтми. Анысы каян? Безнең уебызча, Разия Ширинская образын Г. Ибраһимов ике кешедән «ясаган». Икенчесе – шул ук Киев студентлары даирәсеннән. «Лиза – поляк кызы, аристократ, чибәр, зифа буйлы. Ахырдан ул, бер офицерга кияүгә чыгып, үз имениеләренә кайтып яши башлады»58. Соңгысы инде Г. Ибраһимовның хәтерендә шул дәрәҗәдә уелып калган ки, ул исемен-ниен үзгәртмичә, бөтен чибәрлеге, мутлыгы белән «Кызыл чәчәкләр» хикәясенә дә килеп кергән. Авылга бәхет эзләп килгән Солтанның шахта хуҗасы кызы Лиза белән байтак маҗаралары була…

«Безнең көннәр» романында прототип буларак хезмәт итеп, иң үзенчәлекле образга нигез булган шәхесләрдән берсе – Гыйлемдар Баембетов.

Г. Баембетов Уфа губернасы Бәләбәй өязе Чакмагыш авылында крестьян семьясында туа (1886–1932). Г. Ибраһимовның замандашлары арасында ул бунтарь, социал-демократлар партиясенең программасына туры килмәгән формада царизмга каршы көрәшеп йөрүче ярымэсер, ярыманархист буларак мәгълүм. Архив документларында ул эсер буларак телгә алына. Баембетов гел хәрәкәттә: Уфада, Петербургта, Казанда, сөргендә дә була. Элемтәләре бик чуар. Моның мисалы – Хаҗи Тәлаши белән аралашуы.

Хаҗи Тәлаши – мөселман дөньясына мәгълүм кеше. Ул чыгышы буенча Кавказдан, патша хөкүмәтенә оппозициядә торуы белән дан алып, Парижга китә һәм шунда рус телендә «Мусульманин» дигән журнал чыгара башлый. Россия тарихында, Герценның Англиядә торып чыгарган «Колокол»ы кебек, бу журнал да популярлыкка омтыла, татар язучыларына әсәрләрен сорап мөрәҗәгать итә. Анда, мәсәлән, Ш. Мөхәммәдев әсәрләре басыла; Тукай да «монда басылмаслык острый» әсәрләрен «Мусульманин»га җибәрергә әллә ничә тапкыр талпына. Советлар Союзындагы иң зур китапханәләрдә дә «Мусульманин»ның тулы комплекты булмаганлыктан, монда нәрсәләр басылганы турында сүз алып баруы кыен. Бераздан Хаҗи Тәлаши, журналга өстәмә итеп, Петербургта «В мире мусульманства» (редакторы – А. Датиев) дигән газета чыгара башлый. Тукай болардан шикләнә, хатларында дусларыннан сораша: «Син боларга ничек карыйсың?»

Тукай шикләнеп ялгышмый: Хаҗи Тәлаши провокатор булып чыга, Гражданнар сугышы чорында, Россиягә кайтып, Юденич белән очраша, аннан акча ала; Парижда, Стокгольмда совет гражданнарын үтерү кампаниясен оештыра, притоннар ача һ. б. Аны, чит ил газеталары фаш иткәч кенә, Швециядә кулга алалар. Бу турыда А. Н. Толстойның «Эмигранты» («Чёрное золото») романында бик төгәл мәгълүматлар бар. Г. Баембетов әнә шул пычрак шәхес белән 1909 елдан бирле хат алыша.

Вологдада сөргендә вакытта Г. Баембетов, үзенә татар газеталарын җибәрүләрен сорап, редакциягә мөрәҗәгать итә. Аның үтенеченә Хаҗи Тәлаши генә колак сала. X. Тәлаши аңа Европага эмиграциягә качарга ярдәм итмәкче була, ләкин Баембетов бу тәкъдимнән баш тарта. Ул, сөргеннән Петербургка килеп, анда Хаҗи Тәлаши белән очраша59. Бөтен теләге – шундагы «В мире мусульманства» газетасына эшкә керү була. Ләкин X. Тәлашинең Петербургтагы урынбасары А. Датиев аны эшкә алмый. Чөнки Баембетов, Уфага кайтып, «В мире мусульманства» газетасына халыктан 80 сум иганә җыеп, шунда ук туздырып бетерә60. Бу хәл халыкка беленә.

1911 елның җәендә Баембетов, Казанга килеп, Казан яшьләре арасына керә. Аның Казанга килгәнен белгәч, Казан яшьләрен кисәтеп, Петербургтан Ш. Мөхәммәдъяров хат яза. Хатында ул Баембетовны газетага эшкә алмаганнарын, аның кешеләрне бик җәфалаганын әйтә. «Ул ач, ялангач. Үзен мөселман пролетариатын кайгыртып йөрүче кеше итеп күрсәтә, бөтенесен эт итеп сүгә, Төркиядә капитализм үсүен әйтә һәм, Төркиядә пролетариат барлыкка килгәнче, мин әле ачка үләрмен, дип сүгенә». Ш. Мөхәммәдъяровның әйтүе буенча, «Баембетов үзенең дә, социализмның да абруен төшерә». Казанда Баембетов татарның иң дәрәҗәсез, гайбәтче газетасы «Бәенелхак»ка эшкә керә. Казан эсерлары белән элемтәсен яңарта61. Менә шушы энергияле, әмма ул энергиясен социализм өчен партиянең планлы бер көрәшендә файдалана алмаган тынгысыз шәхес белән Г. Ибраһимов күп очраша, күп аралаша. Нәтиҗәдә Г. Баембетовтан тулы канлы менә дигән бер әдәби герой ясала. Ул – «Безнең көннәр» романындагы Сәрүҗи. Романда аны руслар «Беглец», татарлар «Качкын» дип йөртәләр. «Качкын» революциядә бомбалар белән эш итә, тәртипсез тормыш алып бара, сүгенә, эчә. Моның тормыштагы Г. Баембетов икәнлеге Г. Ибраһимовның «Татарлар арасындагы революция хәрәкәтләре» дигән тарихи хезмәтендә тәмам ачылып бетә. Сул революционер Г. Баембетов, диелә анда, «революция юлына садыйк калса да, күп еллар башы зинданнан, крепостьтан, сөргеннән чыкмаганга, ул да, гомумән, мәйданда күп була алмады»62. Романда авторның үз героена мөнәсәбәте ачык: Сәрүҗинең революция юлын ул тәнкыйть итә.

32.Китапта: Мәһдиев М. С. Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре. – Казан : Казан ун-ты. нәшр., 1989.
33.Альтман М. С. Русские писатели и учёные в русской литературе XIX века. Материалы для словаря литературных прототипов) // Добролюбов Н. А. Статьи и материалы. – Горький, 1965. – С. 288–289.
34.Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан : Татгосиздат, 1957–1958. – 1 т. – 11 б.
35.Тәүсыя – киңәш.
36.Әмирхан Ф. Күрс. хезм. – 2 т. – 232–233 б.
37.Альтман А. С. Күрс. хезм.
38.Андроникова М. И. От прототипа к образу. – М., 1974. – С. 7.
39.Горький А. М. Собр. соч.: в 30 т. – М., 1949 – 1956. – Т. 26. – С. 79.
40.Әдәбият теориясенә кереш. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1987. – 31 б.
41.Шунда ук.
42.Әдәбият теориясенә кереш. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1987. – 32 б.
43.Шунда ук. – 33 б.
44.Шунда ук. – 30 б.
45.Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан : Татгосиздат, 1922. – 5 б.
46.Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964. – 87 б.
47.Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1974–1987. – 4 т. – 437 б.
48.Шунда ук. – 438 б.
49.Хасанов М. Галимджан Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – С. 397–420.
50.Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 437 б.
51.Хасанов М. Указ. соч. – С. 418.
52.Хасанов М. Указ. соч. – С. 418.
53.Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 319 б.
54.Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 319 б.
55.Шунда ук. – 364 б.
56.ТҮДА. – 199 ф., 1 тасв., 3620 эш. – 129 д.
57.Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан. – Казан : Татгосиздат, 1922. – 12–13 б.
58.Шунда ук. – 42 б.
59.ТҮДА. – 199 ф., 1 тасв., 2098 эш. – 66 д.
60.Шунда ук. – 199 ф., 1 тасв., 2098 эш. – 66 д; 2097 эш, 324 д; 51 ф., 633 эш. – 64 д.
61.Шунда ук. – 51 ф., 633 эш. – 64 д.
62.Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 33 б.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 ekim 2022
Yazıldığı tarih:
2019
Hacim:
562 s. 4 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03764-8
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu