Kitabı oku: «Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7», sayfa 7

Yazı tipi:

II

Бу вакыйганың елын, аен төгәл беләм. 1944 ел җәе, июль аеның ахыры. Парга сөрү вакыты. Дөньяга «Зоя» дигән фильм чыккан. Без инде өч ел буе Зоя турында укыйбыз, тыңлыйбыз. Дәрестә шаярсак, түбән билге алсак, укытучылар безне:

– Зоя, сине күрсә, нәрсә дип әйтер иде икән? – дип кызарталар иде. Без Зояны кызгана идек, аны ничек асып үтерүләре турында укытучыларның сөйләвен тыныч кына тыңлый алмый идек, күзләргә яшь килә иде. Тик бу хикәяләрдән, бу сөйләүләрдән ике-өч нәрсәне аңламый гаҗиз була идек. Беренчедән, ни өчен дошман тылына унынчы класс кызын (18 яшьлек!) җибәрәләр? Андый хәтәр операциягә ирләр, һич югы, яшүсмерләрне җибәрсәләр булмыймыни? Кемнең башына килгән ул буй җиткән сылу кызны дошман тылына чыгарырга? Һәм нинди ихтыяҗ булган моңа? Икенчедән, сорау алу вакытында нигә әле ул үз исемен әйтми, нигә «Таня» дип әйтә? Аннан нинди файда? Өченчедән, бу немецлар шулкадәр үк ахмаклармыни инде, унынчы класс кызыннан: «Сталин кайда?» – дип сорыйлар. 1941 елның көз ахырында Сталинның кайда икәнен мәктәп укучысы каян белсен? Немец разведкасы шулкадәр көчсезмени инде?

Сабый күңелләребез белән шулай уйлый, үзара шулай сөйләшә идек.

Менә, ниһаять, «Зоя» дигән фильм авылга килгән! Район газетасы, сугыш вакыты булса да, Сталинга рапортлар, Совинформбюро хәбәрләре арасында экраннарга «Зоя» исемле фильм чыгуы турында хәбәр иткән иде. Хәтерлим, ул чакта кино билетының бәясе нәкъ хәзерге кебек – ун сум иде, бәяләр буенча без бүген Ватан сугышы еллары дәрәҗәсен куып җиттек.

Июль ахыры, эссе. Кигәвенгә чыдап булмый. Без үгезләр белән җир сөрәбез. Бу – парга сөрү дип атала (чәчү җире парланып, пешеп торсын өчен). Пар үгез белән сөрәбез. Ике малай. Берең алдан ике үгезнең дә йөгән тезгененнән тотып, аларны «өстерәп» барасың, җир башларында аларны сбруйга бутатмыйча гына борырга кирәк. Икенчең арттан сука сабын тотып бара, чыбыркы белән үгезләрнең сыртына төшергәләп, кычкырып, куып барасың. Авыл малае, татар малае – кояшта чишенү юк, никадәр эссе булса да, өч-дүрт кат киенәсең. Баштан кепканы салу юк, татар хатыны бөтен тапканын налогка биреп барса бара, ач торса тора, әмма Сабантуй алдыннан (сугыш елларында Сабантуйлар булмады, ләкин халык июньнең беренче яртысын барыбер «Сабантуй көннәре» дип сөйләшә иде) үзенең малайларының берсенә кепка алып кайтмыйча калмый. Катык-сөт саткач бушаган чиләк-көянтәсен иңенә салып, малаена алган яңа кепканы арты белән башына киеп куйган, кепка артына беркетелгән фабрика этикеткасы маңгаенда җилфердәгән берәр хатынны Арча юлында очратсаң, ул хатын безнең авылныкы, һич тә башка авылныкы түгел! Сугыш афәте безнең авыл хатыннарының бу гадәтен бетерә алмады.

Әйе, июль ахыры, эссе, кигәвенле. Ул көнне без үзебез сөргән җирне тырмалый идек. Күрше малае, әнисез малай Нургали белән. Тырмалар – тимер, авыр. Аларның исеме – «зигзаг». Җирне изеп баралар, чүп-үлән бөялсә, «зигзаг»ны күтәреп авыштырырмын димә. Почмакларында ыргаклары бар. Агач тырмалар (станы агач, тешләре тимер) инде бетеп бара, МТСтан авылга шундый тырмалар килә, тракторлар җир сөргәндә, яки сугу машинасына көйләнгәндә, яки «Коммунар» исемле иләмсез зур комбайн агрегатларын сөйрәп йөргәндә, бу «зигзаг»ларны безгә биреп торалар.

Ул көнне төш вакытларында өйгә кайтсам, клуб капкасында иске обойның чиста ягына язып эленгән белдерү: «Бүген кич клубта кино: «Зоя». Башлана кичке сигездә. Билет бәясе ун сум». Әлбәттә, шатлыктан тын кысылды. Минем гел шулай: сирәк кенә эләккән шатлыктан гел тын кысыла. Шатлык аз эләккәнгәдер инде.

Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, төштән соң үгезләрне кырга алып барганда, аларны җиккәндә – кырда, юлда очраган кешеләр, вак-төяк малай-кызлар белән сөйләшү гел шул турыда – кич караячак фильм турында гына барды. Кырда ул көнне зур дәрт белән эшләдек, үгезләр дә, безнең күтәренке күңелне сизгәндәй, камыт агачларын аяк атлау көенә шыгырдатып, пуф-пуф килеп сулап, йомшак җир өстеннән карусыз атладылар. Бүген кино була, кино! Елына ике-өч кенә тапкыр килә бит безгә кино! Шул караган киноңның («фильм» дип сөйләшү авылда юк) эчтәлеген бер-береңә сөйли-сөйли, өч-дүрт ай яшисең бит! Моның бүгенгесе дә, бер-беребезгә сөйләү өчен, салкын көзләргә кадәр җитә инде, Алла боерса! Дөньяда, тормышта шундый да шатлыклы көннәр булса да була икән. Әле тагын шунысы бар: бүген төшкә кайтканда, өлгереп беткән арыш басуы кырыеннан уздык. Башаклар тулып, киерелеп, авыраеп салынганнар. Дүрткырлылар. Бераз шуларны уып кесәгә тутырдык, Нургали, берсен уып, бөртек санын әйтте:

– Нәкъ сиксән ике бөртек, – диде.

Бүген кич әни шуларны бер кашык каймак салып табада кыздырырга тиеш иде. Ул инде май ягып ипи ашагандай була. Без шулай алып кайткалыйбыз, үгез җигеп эшләүче малайларны тентемиләр, әмма инде урактан кайтучы хатын-кызның кай төшен генә актармыйлар! Берсенә хәтта суд ясап, ике елга өтермәгә дә озаттылар. Бик тә эчкәре җиренә яшерелгән орлыкны амбарга алып кереп үлчәделәр – 250 грамм чамасы иде…

Шулай, бүгенгә әле мин бәхетле идем. Кичен табадагы теге затлы ризыкны ничек ашаганымны белмим, әллә ашадым, әллә юк, тиз үк клубка торып чаптым. Әнидән акча да сорамадым, чөнки колхозда эшләгәннәрне исемлек буенча кертәләр иде. Ягъни ел ахырында, исәп-хисап ясаганда, сиңа тиешле акчадан колхоз идарәсе кино бәясен тотып калачак! Ел ахырында ник әллә ниләр тотып калмыйлар шунда, менә бүген «Зоя»ны карыйбыз бит әле. Шулай клубка кереп, тулы хокуклы кеше булып, малайлар белән кысылышып урнаштык, кепкалар белән бәргәләшеп, гадәттәгечә, сугышып алдык. Сугышның сәбәбе бер генә: шатлык, алда күрәчәк рәхәткә чыдап булмый (олая төшкәч, мин моны киңрәк планда аңладым: ач, хәерче илләр беркайчан да икенче илгә каршы сугыш ачмаганнар. Сугышны, гадәттә, эчке хәле рәтләнеп киткән, куәт, дәрт алган дәүләтләр башлаганнар. Россия дә, Германия дә, Франция дә шулай эшләгәннәр. СССР да шулай: аз гына хәле юньлеләнеп киттеме – шундук басып алу сугышы башлый: йә Балтика җитми аңа, йә Бессарабия, йә Әфганстан).

Клубның идәнен юганнар, салкынча дымлы һава, клуб эчен кино лентасы (эмульсия) исе тутырган, бу – бик кадерле ис, авылда андый ис була алмый, моны үпкә тутырып сулыйбыз.

Ниһаять, түрдәге ак җәймәгә озынча нур көлтәсе юнәлде. Әбиләрдән-әниләрдән ишетеп беләбез, рәсүлебез Мөхәммәд туган минутта күктән шундый нур көлтәсе җиргә иңгән, ди. Могҗизалы кино аппараты чырылдый башлады, шатлыкның, дулкынлануның чиге-чамасы юк иде. Ул фильм тавышлы иде кебек, ләкин киномеханик та сөйләде, кадрларны рәтләп матавыкланганда, залда утыручылар да аңлаткалады. Соңгылары, әлбәттә, үзләрен белдеклегә санап (бик җиңел генә кул ярасы алып, әллә кайчан сугыштан кайтып яшәүчеләр бар иде), болай аңлаталар иде: күктә хәрби самолёт күренә, залда берәү аңлата: әнә самолёт оча. Безнең бер сугышчы пулемёттан ата, залдан берәү аңлата: әнә пулемёттан аталар. Бер сугышчы йөгереп барганда пуля эләгеп егыла, залдан аңлаталар: әнә егылды. Боларына түзәсең инде, әмма экранда 1936 елгы Испания вакыйгаларын күрсәтә башлагач (Зояның әтисе, күрәсең, бу хәлләргә бәйле кеше булган), һәм интернациональ бригадалар Барселонага колонна-колонна булып кергәндә, арадан бер белдеклесе без малай-шалайга аңлатты:

– Әнә нимечләр Мәскәүгә якынлашалар. Әнә нимеч генераллары бара…

Моның алай түгел икәнлеген мин белә идем, дәшмәдем. Зал бит Зояны көтә, шуның ничек итеп немецлар кулына эләгүен көтә, аны асып үтергән сурәтләрне көтә. Аннан соң залдагы ярты халык экранда артистлар уйный дип башына да китерми, киночылар чын хәлләрне төшереп йөргәннәр дип, чын күңелдән ышана. Хикмәт менә нәрсәдә! Шуңа күрә халык Мадрид-Барселона күренешләрен юньләп карамый, ул Зояның үзен көтә иде…

Ләкин эш Зояга ук һич тә барып җитә алмады: лента гел өзелеп торды, аппарат янындагы механик берөзлексез сүгенде, экранда ямьсез булып сырлы-сырлы лента өзекләре күренде, клубны лента исе басты. Дөрес, лента өзелүнең файдалы ягы да бар, кино беткәч, төртешә-сугыша аны җыеп аласың, аннан иртәгесен җыелышып кояшта карыйсың, бер-береңә мактанасың. Минем үземдә, мәсәлән, 1938 елда караган «Зилем хан» исемле бер фильмның ике кадры бар, мин аны ничә ел инде китап эчендә саклыйм. Анда башы яралы мәһабәт ике ир кеше – икесе дә ат өстендә, кылычлар асылынган, берсенең күлмәкләре ертылган, сурәт астында латин хәрефләре белән татарча язылган: «Качарга кирәк… Степькә. Персиягә…»

Бу кадрлар минем күзләремне томалый, ниндидер хыялый, котчыккыч батырлыклар эшли алырлык далаларга, таулар арасына, океаннарга чыгып китәсе килә. Ә монда безнең кара җир, мышнак үгезләр, берөзлексез камыт шыгырдавы. Җитмәсә, экранда да күңелсез. Ак тун кигән сугышчылар, бөтен җирдә кар. Нәрсә, ак тун күрмәгәнме без, кар күрмәгәнме?

Аппарат тагын чытырдый башлады, экранда тагын сугышчылар, блиндажлар күренде, менә өстенә сырма кигән, ирләрчә кыяфәттә Зоя да күренде бугай… Күренде бугай… Күрен… Кинәт кенә йокы баскан икән. Күз кабаклары кинәт кенә авыраеп китте. Менә аппарат тигез генә чытырдый, экранда кадрлар йөгерә, ул кадрлар, имеш, безнең «зигзаг»лардан соң сузылып калган юл-юл кара җир икән. Кинәт чытырдау туктый, шундук механикның сүгенгән тавышы ишетелә, күзләрне ачсам –якын-тирәдәге бала-чага инде рәхәт йокыга талган, йокламаганнары якты экранга, куллары белән ясап, кәҗә башы, каз, эт сурәтләрен бирәләр. Аппарат тагын чырылдый башлады…

Халык шулай Зояны, Петрищево авылын күрә алмыйча, «Сталин кайда?», «Сталин үз постында!» дигәннәрне ишетә алмыйча иза чикте. Сугыштан әлерәк кенә кайткан яралы бер абзый кесә сәгатен чыгарып нур көлтәсенә куеп карады да:

– Һи-и, бездельник, инде таң аткан бит, төне буена бер картина күрсәтә алмады, – дип, шактый тозлы бер сүз әйтте дә торып чыгып китте.

Аның артыннан байтак кеше кузгалды. Йоклаган балаларны уяту китте. Киномеханик экраннан нурны алгач, без дә кузгалдык. Каткан буыннарны авыр шыгырдатып урамга чыксак шаккаттык: аргы як Гатият абзыйларның өй түбәсе артындагы офык кызарып яктырган, топольләрдә чыр-чу килеп кошлар очына, авылны аксыл яктылык баскан, урам таң исенә сеңеп калган иде. Йа Хода, ике сәгатьтән бит без үгезләрне ат абзарларыннан алып чыгып җигә башларга тиеш! Аз гына соңга калдыңмы, колхоз җитәкчеләре һәм башка активист ирләр шундук яңагыңа бер-икене биреп тә алалар, безгә гел эләгеп тора. Ә алар иртәнге якта еш кына кызмача булалар. Егерме ике сәгать буе йокы күрмәгәнбез бит без бүген, ничек кенә чыдарбыз?

…Үз гомеремдә йокыдан авыр торган иртәләрем күп булды, әмма монысы кадәр авыры бер генә булгандыр. Өйалды идәненә җәелгән урынга яткан идем. Яткан гына идем, ни арада ике сәгать узган, ә без иртәнге биштә инде кырда булырга тиеш. Әни минем башны мендәрдән күтәрә, ә мин күзләрне ача алмыйм. Әнинең кытыршы кулын муеннан алуы була – баш яңадан төшеп китә. Җиде кат җир астыннан ниндидер ят бер хатынның тавышы ишетелә:

– Улым! Улым! Харап буласың… Бригадир килеп керсә… Соңга калсаң. Үгез җиккәндә, тагын яңаклыйлар бит сине… Улым, дим, тор, дим…

Зур газап белән тордым, бер уч су белән битне юдым, күзне йомган килеш кенә яшь бәрәңгеле кычыткан шулпасы ашадым, ат абзарлары тирәсенә торып йөгердем. Нургали үгезләрне чыгарган иде инде, ул, киноның барып чыкмасын сизгәч, шундук чыгып киткән һәм рәхәтләнеп йоклаган икән. Мин дә үземнең көндәлек эшләремне башкардым: өлкән ат караучыдан ике үгезлек кичтән чапкан люцерна алдым, аны кушильгә (баудан ясаган «авоська» – юлга чыкканда атка ашатырга печән, клевер, люцерна төяп йөртер өчен зур бер челтәр) тутырдым. Башка вакытта мин, өлкән ат караучы күрмәгәндә, фураж бурасыннан берәр кисәк тоз да эләктерәм, аны «зигзаг» тимеренә бәргәләп төябез дә люцернага сибәбез, сугыш вакытында атлар, сыерлар, сарык-кәҗәләр тоз җитмәүдән тилмерәләр иде – без моны беләбез һәм мөмкин кадәр күбрәк тоз урларга тырышабыз. Бүген исә мин аңгырарак, шуңа күрә эләктерә алмадым. Хәер, люцернаны үгезләр яратып ашасын өчен тозлауның без, малайлар, башка ысулын да беләбез. Дөнья өйрәтте…

Басуга чыккач, иртәнге йомшак җилдә йокы бераз басылгандай булды. Без җайга гына эшләп киттек. Төшкә кадәр үгезләр башында мин йөрергә тиеш идем. Кояш тиз күтәрелде, ул арада беренче кигәвен дә килеп җитте. Ләкин кигәвеннең иң яратмаганы – җил. Аз гына җил исүгә, ул юкка чыкты. Шулай көйгә генә тырмалыйбыз. Камыт бөятләре – шыгыр-шыгыр, үгезләр – пуф-пуф.

Инде кояш байтак күтәрелде, һава кызды. Туктадык. Җир башы. Нургали аяк табаннары белән үз күләгәсенең озынлыгын үлчәде. Сәгать унынчы киткән иде. Үгезләрне, җир өстенә борып, тырма эзенә турылап бастырдык та ял итеп алырга булдык. Межадан кушиль белән люцернаны алып килдек. Үгезләр мышный-мышный ашый башладылар. Мин кушильдәге люцерна салкынына аркамны терәп утырдым, үгезләрнең мышнаганы арттан колакка бәрелеп тора иде. Нургали тырмалар артына кырый буразнага туп-туры сузылып ятты. Һава кызганнан-кыза бара иде. Рәхәт, рәхәт ял, сөякләр, буыннар тарала, тән изелә иде. Әйе, изелә иде…

– Нәрсә булды? Нәрсә булды? Син исәнме? Яле, торып бас! Вәт, мин сиңайтим…

Мин айнып киттем: күземне ачсам – мине, балчык арасыннан аралап, аягыма бастырып маташалар. Мин әлегә берни дә аңламыйм. Күрәм, үгезләр, җир эченә үк кереп, бәлүк бауларына, дилбегәгә буталып, аркылы-торкылы басып торалар. Межада колхоз председателе басып тора. Мине аякка бастырганы бригадир икән.

– Син исәнме? Исәнме? – дип сорады ул, калтырый-калтырый.

– Ие, мин исән, – дидем, чак авызымны ачып. – Ә нәрсә булды?

– «Нәрсә булды, нәрсә булды…» – Шунда бригадир ачулана, сүгенә башлады. – Фәлән булды. Күрмисеңмени аркаңны? Бар, хәзер үк кайтып кит! Йөгер өеңә…

Шунда мин җир башында чүгәләп утырган Нургалине күрдем. Ул эче катып, «кә-кә-кә» килеп көлә иде.

– Әнә аркаңны кара, – диде ул. – Киемнәреңне кара!

Мин киемнәремне рәтлим дип пиджагыма тотынсам, кинәт кенә бөтен киемем – пиджагым, күлмәгем шуып чыкты. Алар арт яктан аерылган иде. Мин ялангач басып калдым. Шунда кояш эссесендә аркам ачыта башлады. Кулым белән аркамны сыпырган идем, кулым кып-кызыл булды. Мин аптырап калдым.

– Бар, өеңә йөгер, бездильник, – дип кычкырды межадан председатель. – Мондый эшне бирмәскә аңа, йокы чүлмәгенә! Каз көтүе бирергә!

Нургали һаман «кә-кә-кә» килеп көлә иде. Мин, аерылган киемнәремне күтәреп, өйгә кайттым. Арка чеп-чи кан иде. Кайтышлый Нургали дә безгә керде. Нәрсә булганын сөйләде. Без икебез дә йокыга киткәнбез. Кигәвен көчәйгән. Шунда үгезләр кузгалганнар. Мин ике үгез, ике «зигзаг» арасында калганмын. Ике тырма мине бераз өстерәп барган, ләкин мин, бәхетемә каршы, аска кермәгәнмен, уртага эләгеп өстерәлгәнмен. Ә бригадир, председатель каян?

Анысын, егерме-егерме биш еллар узгач, элеккеге бри-гадир Шәвәли бабай сөйләде.

– Һи, агайне, теге вакытта курыкканнар. Сәгать унда бит мин һәр көнне, каланча башына менеп, басуны күзәтеп төшә идем. Кайда эш ничек бара. Ул көнне күрәм –сезнең үгезләр туктаган. Җир уртасында аркылы басып торалар. Ял итә торганнардыр дип уйладым, амбар тирәсенә киттем. Анда бераз матавыклангач, яңадан каланчага мендем. Карыйм – үгезләр тагын аркылы-торкылы торалар, ну инде җирнең теге башындарак. Ә сез күренмисез. Шунда йөрәгем әллә нәрсә сизеп, сезнең янга чаптым. Юлда председатель очрады, аңа да әйттем. Ул аз гына соңрак килде. Мин килгәндә, тырмаланмаган буразна эчендә Нургали йоклап ята иде – уяттым. Тиз кеше булды. Ә сине күргәч… Котлар ботка төште. Син тырмаланган җир өстендә кушильдән коелган люцерна белән буталгансың, аркаң ачык, анда юл-юл булып өч сызык узган, ул сызыклардан кып-кызыл кан саркый. Шунда, билләһи, йөрәгем туктады. Күзләремне томан басты. Син үлгән булсаң, мин нишләр идем? Әниеңә синең мәетеңне күтәреп кайтарып бирәсе булса? Шунда, агайне, синең исәнлегеңне белгәч, шатлыктан сүгенеп җибәрдем. Гел сине сүктем. Әшәке сүзләр белән. Шатлыктан ул… Син миңа рәнҗемә…

Бу – Шәвәли бабай белән безнең соңгы сөйләшү иде. Алтмышынчы елларның ахырыдыр дип уйлыйм. Шул елны ул дөнья куйды. Шул елны мин, Казанның «Татарстан» кинотеатрына кереп, «Зоя»ны тулысы белән карап чыктым. Күңелгә ургылып-ургылып авыр хисләр килде. Кайсы ахмагы яшь чибәр кызны дошман тылына, ирләр арасына җибәргән? Кайсы ахмагы тузып, туралып беткән лентаны 1944 елның җәендә, кызу эш вакытында, авыл клубларына җибәргән? Нинди ахмак ул, эсседә, кигәвен котырган көн үзәгендә тимер тырма тагылган җигүле үгезләр алдына ятып йокыга киткән? Үгезнең кем икәнен белмимени ул? Белә бит. Белә бит… Шулай уйлап утырдым…

Мин дә, имеш, шәһәр кинотеатрында кино карадым…

III

Инде анык кына хәтерләмим, ничәнче ел булгандыр, кырык өченчеме, кырык дүртенчеме, әмма кыш иде, төннәрен тәрәзә карындыклары салкын бураннан зыңгылдап, йөрәк өшеткеч авазлар белән бәгырьне телгәләгән гыйнвармы, февральме иде – тик шунысын төгәл хәтерлим: ул кыш бик салкын, бик тә ач, бик тә өметсез иде. Ике чакрым ераклыктагы җидееллык мәктәпкә иртән барып җиткәнче, бит урталары өши, көн саен өши торгач, бит кутырлый, үлекли, чабата кигән аяклар зәмһәрир салкында бәләк булып ката, ни хикмәттер, аякның гел баш бармаклары өши, алар пешкән чия кебек суланып, мимылдап торалар иде.

– Бөтенесе дә фронт өчен!

– Фронт өчен син нәрсә эшләдең?

Безнең өстебездә бернинди хикәя җөмлә юк, бары тик өндәү һәм сорау җөмләләр генә, авыр йөк булып, безне басып, сытып торалар иде.

– Фронт өчен син нәрсә эшләдең?

Күрәсең, кат-кат өшегән бит урталары, колаклар, аяк бармаклары әнә шул сорауга җавап булганнардыр инде. Фронт өчен без укыдык, өшедек – зарланмадык. Ачыктык – еламадык. Шулай тиеш дип уйладык, чөнки безне иң бәхетле илдә яшибез дип тәрбиялиләр иде. Татар әдәбияты дәресендә шигырь ятлыйбыз:

 
Су буенда су чәчрәтеп
Уйный балалар,
Су буйларын яңгыратып
Җырлыйлар алар.
Зәңгәр күктән каңгылдашып
Казлар үтәләр,
Ә балалар ул казларга
Яулык селкәләр.
Су буенда җем-җем итә
Май чәчәкләре,
Иркәләнеп үсә майның
Күбәләкләре.
Күк йөзеннән ак чәчәктәй
Кояш нур сибә,
Яфрак ата бакчаларда
Шомырт һәм чия.
Һәр көн шулай – матур яздай
Безнең илебез,
Кайгысыз һәм хәсрәтсез (курсив минеке. – М.М.)
Безнең җиребез.
 

Нур Баянны шигырь техникасын белмәгән дип кара! Юк, ул шигырь остасы булган. Тик бер генә гөнаһысы бар аның безнең алда: 1937–1938 елларда, бу шигырь язылган чорда, илебез кайгысыз һәм хәсрәтсез түгел иде, илебез кан эчендә иде, маршалларны, профессорларны, язучы, композитор, артист, инженерларны йөзәрләп, меңәрләп аталар иде. Шагыйрь кеше начар шигырь язса язсын, әмма алдамасын.

Ярамый, алдарга ярамый, бигрәк тә – балаларны…

Кырыс, салкын класста «А плюс Б ны квадратка күтәреп» иза чигәбез. Тамак ач. Өченче көн генә бер иптәшебез Муллаянның әтисе үлүе турында военкоматтан хәбәр килде. Муллаян, юньле малай, түбән карап тик утыра. Аңа хәзер «А» да, «Б» да кирәк түгел. Бу хәрефләрне квадратка күтәрергә дә, радикал астына төшерергә дә кирәкми аңа. Ул түбән карап утыра. Ләкин адәм баласы гел кайгыда гына яши алмый. Кыңгырау чылтырый –шатлык. Газаплы дәрес бетте. Класска завуч килеп керде – физика укытучысы, каты йөзле. Белдерү ясады:

– Бүген кич, – диде, – әти-әниләрегезгә, абый-апаларыгызга әйтегез: күрше Казаклар авылы клубында түләүле спектакль була. Фронтка ярдәм максаты белән. Безнең укытучылар коллективы Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасын куя. Билет бәясе – ун сум.

Без гөр-р итеп аваз салдык, кул чаптык һәм завуч чыгып китүгә тынып калдык. Чөнки аның хәбәрендәге ике нәрсәгә килеп төртелдек: беренчедән, ул «әтиләрегез, абыйларыгыз» диде. Алар исә «Ак калфак»ны кайда-дыр – Белоруссия кырларында карыйлар иде инде – без аны гына беләбез. Икенчедән, билет бәясе «ун сум» диде, без кул чабуын чаптык та, ләкин ул ун сумны каян аласың? Әмма минем җан дус – яшьтәшем Габдерәкыйб –төшенкелеккә бирелергә хут куймады:

– Үзебезнең укытучылар бит, билетсыз да керәбез аны, – диде.

Алты сәгать дәресне тәмамлап, без өйләребезгә чаптык: кич күрәсе тамашадан кан җылынган, тамак туйган кебек иде, һәм утыз-утыз биш градуслы суык безгә бөтенләй яз һавасы булып тоелды. Без гел чаптык – ике чакрымны узганны сизмәдек тә. Кичен күрше авыл Казакларда «Ак калфак», анда безнең укытучылар уйный, вәссәлам, без шуны карарга барабыз. Казаклар авылы бездән бер генә чакрым ераклыкта, без аңа элдертеп кенә барып җитәбез, клубка (мәчеткә) керәбез, укытучыларыбыз бездән билет сорап тормый, рәхәтләнеп карыйбыз һәм тагын бер кат вәссәлам!

Пычтык кына каз ите салынган бәрәңге шулпасын тиз генә чөмердем дә урамга ашыктым. Чатта малайлар җыелган иде инде. Тордык да чаптык Казакларга. Кичке ай безнең авыл зираты өстеннән күтәрелеп килә, көчле салкыннан ул үз әйләнәсен, ниндидер бер толып эчендә саклаган сыман, өстәмә бер боҗра белән төреп алган иде.

Без ашыктык, тизрәк Казаклар авылына керәсе, мәчетенә барып җитәсе, шуның эченә кереп рәхәткә-җылыга чумасы да үзебезнең укытучыларыбызны татар бае, хезмәтчесе, бай кызы ролендә күрәсебез килә иде. «Ак калфак»ны безнең укыганыбыз бар иде. Шулай мәктәп-мәчетнең янына килеп җиттек. Салкын, идәннәре чатнап торган өйалдында җиделе лампа яктысында мәктәпнең хисапчысы билет сата, завуч исә, ишек янына басып, шул билетларны тикшереп, почмагын ертып, кешеләрне эчкә уздырып тора иде. Без туп-туры эчкә узмакчы булдык.

Ләкин без беркатлы сабыйлар икәнбез әле.

– Стоп, стоп! – дип туктатты безне каты чырайлы завуч. – Билетларыгыз кайда?

– Абый, без (ул вакытта әле без укытучыларга русча Фәлән Фәләнич дип түгел, гап-гади итеп, абый, апа дип дәшә идек), абый, без…

– Берегез дә кермисез! Никаких «абый»! Ун сумыгыз бармы? Булмаса, моннан таегыз! – Һәм ул шыңгырдатып мәктәп-мәчетнең Октябрь борылышына кадәр үк эшләнгән таза, имән ишеген ябып куйды. Без аптырашта калдык, ләкин әле өметне өзмәдек. Билет белән керүчеләргә комачау итәбез икән, безне өйалдыннан эткәләп чыгардылар. «Ак калфак»ны карарга безнең классташлар күрше авыллардан да килгәннәр икән. Күбесе – акчасыз, театр сәнгатенә мәхәббәттән генә килгән, кереп булмасмы дип килгән. Салкында, каты кар өстендә бераз шаярышып, бәргәләшеп алдык, классташ кызларны кар өстенә төртеп ектык, шундый яшьтә инде без – кызларга мөнәсәбәттә тыныч та кала алмыйбыз, аларны ихтирам да итмибез, яратмыйбыз да. Ләкин болар берсе дә әшәкелек түгел… Кар чип-чиста иде. Аның төсеме? Юк, ул кар ак төстә түгел иде. Бераз яшькелтме ул, әллә бераз гына зәңгәрме? Без бу турыда уйлаштык та бугай, чөнки борынгы, тарихи Иске Му авылы күгенә эленгән айның да төсе хикмәтле иде: йә ул яшел, йә яшькелт-зәңгәр, йә саргылт-яшел… Ул ай ул кичтә бик юмарт, көләч, бай иде.

Без тагын бер тапкыр теге таза ишеккә таба «штурм»га бардык. Өйалдында халык инде азайган, эчтән, җылыдан инде пар чыга, гармун тавышы ишетелә иде. Каткан кулларыбыз белән ишекне ачтык. Әмма ишек бусагасында һаман әле теге таш йөз тора иде. Ул безгә кабат кычкырды:

– Ун сумыгыз булмаса, якын да килмәгез, барыбер кертмим, – дип җикеренде.

Без тагын кар өстенә коелдык. Спектакль башланган иде инде. Без әле һаман өметне җуймыйбыз. Мәктәп-мәчетнең бакчасына кереп, карга бата-чума тәрәзәләр астына сибелдек. Үрелеп-үрелеп карыйбыз – тышкы тәрәзәләргә боз каткан. Борынны, битне терәп, бозны эретәбез, әмма сәхнә күренми. Эскәмияләрдә утырган халык кына күренә. Бераздан тагын салкын өйалдына җыелабыз, идәннәр чарт та чорт килә. Шым калып тыңлыйбыз. Сәхнәдән ишетелә:

«– Түгел! Түгел! Мин көтүче яры түгел! Мин – мәзлумнәрне яклаучы саф күңелле кыз!»

Таныдык: татар теле, әдәбияты укытучысы Фәүзия апа тавышы.

«– Атакай!

– Кит!

– Сук миңа!

– Ә-ә?»

Ах, бу явыз завучны! Безне шундый кызыктан мәхрүм итә. Без шуны күрми калганнан фронтка нинди файда инде…

Ул арада дырк итеп авыр ишек ачылды, аксыл җылы пар эчендә завучның шәфкатьсез йөзе күренде, без исә чолан баскычыннан борчаклар булып каты карлы сукмакка сибелдек. Завучның тавышында миһербан юк иде.

– Иртәгә учительскаяда сөйләшербез сезнең белән, – дип җикеренде ул. – Кертмим, дип әйтемме мин сезгә? Ун сумыгыз юк икән – йөрмәгез монда!

Аннан ишекне дык итеп япты. Без күңелсезләнеп калдык, өмет киселде. Урамда байтак тын торгач, акрын-акрын тагын шул ук өйалдына җыелдык, сәхнәдәге уенны бик тә, бик тә күрәсебез килә иде. Тормыш бик күңелсез бит, бер генә шатлык та юк бит дөньяда! Ник кенә кызганмый инде бу явыз безне? Бер генә сәгатькә теге, икенче дөньяга чыгып торасы, матур итеп яшәп аласы иде…

Сәхнәдәге моң ишек аркылы өйалдына кысыла-кысыла чыга, безгә ишетелеп, бәгырьләрне телгәли. Елыйсы килә.

 
Тәрәзәләрдән ай караган,
Түшләренә мәрҗән кадаган;
Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз кушмагыз,
Зиһене таралган чагы.
 

Елыйсы килә. Борыннарны мыш-мыш тартабыз. Икенче дөньяда яшәп алабыз, дәшмибез. Ләкин нәкъ шул мизгелдә яңадан ишекнең келәсе алынган тавыш ишетелә, һәм без яңадан борчак булып тышка сибеләбез. Бу юлы инде актыгы – башкача монда кермәскә.

Казаклар авылына саф күңелле балалар булып төшкән идек (ул авыл бездән түбәндә), кыйналган, явыз олы кешеләр булып кайтып киттек. Тулы яшькелт ай арттан безне озата килде. Ай яктысында бөтен басу-кырлар сихри көмеш бер диңгезгә әйләнгән иде. Кар шыгырдады. Без, дүрт бәхетсез ятим, дәшмичә генә авылга таба атладык. Тулы айга борылып-борылып карадык. Айның түше буламыни? Аңа мәрҗән нәрсәгә? Ай бит болай да матур! Ну, яза да инде бу Мирхәйдәр Фәйзи дигәннәре… Сөйләшә башладык…

Безнең бу язучыга бик тә ачуыбыз килде. Алда кара-кучкыл булып авылыбыз ята иде. Ач авыл. Хәсрәтле. Мансур алдан бара. Ул дөм ятим. Әнисе сугышка кадәр үк авырып үлде. Әтисе үги ана алып кайтырга өлгермәде, сугышка китеп юк булды. Икенче булып мин атлыйм. Утыз җиденче елда ук әтисез калдым. Минем арттан Муллаян атлый. Әле аның күзеннән яше дә кипмәгән. Әтисенең үлгән хәбәре килгән көннең иртәгесен үк аны, директор бүлмәсенә чакыртып, комсомолга керергә гариза яздыртырга маташтылар, ләкин яше җитми булып чыкты. Иң ахырдан җор телле, гармунчы, моңлы бала Габдерәкыйб атлый. Аның әтисе кырык беренче елның көзендә үк һәлак булды. Дөрес, алар нык хуҗалык, запаслы хуҗалык иде, сугыш вакытында да ипи салып яшәделәр. Ләкин бит әти юк! Әти юк! Аша идең алабута ашы, аша идең имән чикләвеге оныннан пешерелгән күмәч, тик әти исән булсын иде, әти… Юк бит, язмыш без малайларны иң газизләребездән мәхрүм итте…

Яшькелт-көмеш кар дәрьясына каралып җәйрәп яткан авылыбызга кергәч аерылыштык.

Мин, өйгә кереп, шыпырт кына чишенеп яттым. Әнинең ара-тирә ыңгырашкалап уянганын, уянган саен «уф Алла, әстәгъфирулла» дип әйткәнен ишетеп яттым. Тәрәзәдән ай караган иде. Өй эче тулы ай нуры. Бу бераз гына булса да хәсрәтне баса. Ә күңел таш булып каткан иде. Нинди матур хыяллар белән барган идек без Казаклар авылына. Ничек итеп оча-куна сөйләшкән, көлешкән идек юлда барганда…

Шул төнне тәрәзәдән төшкән яшькелт-көмеш ай нурына коенып йокыга киткәндә, минем күңелемдә «завуч» дигән сүзгә, завуч булып эшләүче теләсә кемгә мәңгелек нәфрәт урнашты. Ул төнне бәгырь таш булып катты.

Озак еллар узгач, минем үземә зур бер урта мәктәптә завуч булып эшләргә туры килде. Бәгырьгә сеңеп таш булып каткан теге мәгънәгә мин дә тугрылыклы булдым: җиденче-унынчыда укыган кызларның алкаларын, йөзекләрен салдырып алып, шкафка бикләп куям, тугызынчы-унынчы класс егетләренең чәчләрен такыр итеп алдыртам, мәктәп коридорында баш киеме белән ялгыш очраган малайга ефрейторларча җәза бирәм, кичен клубка барып, анда сигезенче-унынчы класс кызларын, егетләрен очратсам, аларның әти-әниләрен иртәгесен мәктәпкә чакыртам, ут итеп ачуланам, сүгәм.

«Завуч» дигән кеше кансыз, имансыз була дип уйлап тәрбияләнгәнмен мин. Балалар күңелендә явызлык юлы белән яхшылык тәрбияләп булмаганын мин хәзер аңлыйм. Ләкин соң инде. Минем өчен соң.

…Теге дүрт малай – без – кемнәр булдык соң? Муллаян комбайнёр булды. Колхоз басуында эшләгәндә, инде олы кеше булгач, агитатор сыйфатында аның агрегаты янына теге завуч, физика укытучысы килгән. Нәрсәгәдер өйрәтеп маташкан. Муллаян шунда аңа теге айлы төнне сөйләп биргән. Элеккеге завуч кызарган, ык-мык иткән. Муллаян хәзер пенсиядә, Арчада яши. Бик тәртипле, эшлекле гаилә корды, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашты.

Мансур зур бер урта мәктәпнең директоры булып озак еллар эшләде, матур, тәртипле гаилә корды. Мәгариф өлкәсендә зур-зур исемнәр, дәүләт орденнары алуга иреште. Хәзер Биектау районында колхоз рәисе булып эшли.

Гармунчы, җор күңелле, бай рухлы Габдерәкыйб, бичара, кырык яшьләре тирәсендә йөрәк авыруыннан вафат булды. Вараксин гармуны, берничә фотоаппараты калды. Ул фотограф булып эшли иде.

Миңа исә тормыш истәлекләр язу мөмкинлеген бирде: үткәндәгеләргә хәтерем әйбәт. Бала чактагы көннәремдә җилнең, кояшның, болытның кайсы көнне нинди булуын, төннәрен айның кайсы тәрәзәдән ниндирәк нур көлтәсе сипкәнен бик нык хәтерлим. Ә… ай дигәннән… Теге җырда сүз күктәге ай турында бармаган икән бит. Әйе шул, нишләп Мирхәйдәр Фәйзи алай язсын, нишләп айның түшенә мәрҗән кадасын ул? «Ай» сүзе анда ымлык булып килә икән бит.

 
Тәрәзәдән, ай, караган,
Түшләренә мәрҗән кадаган…
 

Сүз күктәге ай турында бармый, чибәр кыз, морза кызы Хәмдия турында бара икән.

Ләкин теге төнне безнең тәрәзәдән, чыннан да, ай караган иде һәм миһербансызлык белән җәрәхәтләнгән күңелне, каткан күңелне ул бераз җылытырга, эретергә теләгән кебек караган иде. Без күпме үзгәрдек инде, ә күктәге ай һаман шулай тәрәзәдән карый әле…

Теге елны, теге төндә, үз авылыбызның урамында төнлә аерылышканда, Габдерәкыйб безгә бер нәрсә әйткән иде: әнисе аңа ун сумны биргән булган. Әмма ул, бездән аерылып, клубка керәсе итмәгән, уңайсызланган, дуслыкка хыянәт итмәгәем дип уйлаган, безнең белән бергәләп газап чиккән. Теге айлы төндә без моны бәяләп бетермәгән идек әле…

1993

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 ekim 2022
Yazıldığı tarih:
2019
Hacim:
488 s. 15 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03761-7
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu