Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3»

Yazı tipi:

Сайланма әсәрләр

Алты томда


3 том

Романнар



© Татарстан китап нәшрияты, 2012

© Хәбибуллин М. М., 2012


Шайтан каласы
Тарихи роман

1

Әмир Хаҗи укыган китабын кечкенә өстәлгә куйды да кулына дисбесен алды, күзләрен йома төшеп, дисбе тарта башлады. Уй җебе еракта – атасы белән булган хәтәр хәлгә тоташа иде.

Кемдер керде, түргә узды, әмма әмир аңа күтәрелеп тә карамады. Ул һаман әле атасы турында уйлана иде. Дәүранны алып килгән бусагабашы тамак кыргач кына күзен ачты, остага күтәрелеп карады. Колчуралыктан үзе азат иткән останың сеңлесе Назлыгөлне урлавы, Казанга китереп никах укытуы һәм һичкемгә сиздерми яшәп ятуы башка сыймаслык хәл иде. Шундый хәлдә дә әмир Хаҗи остага каты бәрелмәскә булды. Дөрес, күңелендәге канәгатьсезлек хисеннән дә котыла алмады. Шулай да колчура аларның кияве – хан кияве хәзер. Шунысы да мәгълүм: Назлыгөлне атасы боерыгы белән кире алып киткәннәр, оста исә чарасыздан аның каршына килгән. Әмир Хаҗи дисбесен чапан кесәсенә койды, торып басты.

– Назлыгөлне эзләмә, аны атам алып китте, – диде.

Дәүран күкрәгенә кулын куйды, әмирнең аягына бөгелеп төште.

– Әмирем, газапка дучармын, коткаручым булдыгыз, хөкемдарым да булыгызчы! Ярдәм итегез Назлыгөлемне кайтарырга! Бирегез фатиха, китим бәхетем артыннан. Игелегегезне гомерем буена онытмам, Коръән тотып ант итәм.

Оста уң кулы белән өстәлдә яткан изге китапка үрелде, китап йөзенә кулын куйды.

Әмир Хаҗи тураебрак басты, останы күздән кичерде:

– Хан кызы Назлыгөл синең хатының идемени, оста? Үз акылыңдамы син? Әмирең алдына шул йомыш белән килдеңме?

– Әйе, хөрмәткә ия әмирем, барыр җайларым, кылыр чараларым калмады ла. Назлыгөл минем никахлы хатыным иде, – диде оста Дәүран.

– Әнә ничек икән, – диде әмир Хаҗи, ишек төбендә басып торучы сакчысына борылып карады. – Ишетәсеңме, Җанбай, хан кызы оста Дәүранның никахлы хатыны икән ич! Ә кызның өлкән абасы бу хакта яңа ишетә… Шуңа аптырап утырам, оста, ничек әле атам синең башыңны кистермәде, ничекләр котылып кала алдың син?

– Изге башны кылыч кисми, әмирем.

– Изге башны? – дип гаҗәпләнде әмир Хаҗи. – Кем шулай ди?

– Баһадир Җик Мәргән.

– Димәк, Җик Мәргән коткарды сине, оста Дәүран?

Әмир Хаҗи ашыкмый гына урыныннан купты, ишекле-түрле йөрергә кереште. Ул ниндидер нәтиҗә ясарга тырышты. Җай гына барган дөнья ике-өч көндә тәгаен асты өскә килде. Әүвәл Бачман баһадир ярты гаскәре белән туган ягына качып китте. Ахыр килеп Акбикәсе гаип булды. Бачманга ияреп туган ягы Саксинга китүеме?.. Нишләргә аңа хәзер? Бикәсен куа чыгаргамы? Хәер, Бачман баһадирның китүен үзе теләде бит. Әмма бикәсенең аңа ияреп китүенә ышанасы килми иде. Дөрес, иреңнән, якыннарыңнан яшереп булмый торган хак нәрсә бар— мәхәббәт. Бикәсенең Бачман баһадирга тартылуын, аның исемен ишетүгә йөзе балкып китүен күптән күреп йөрде ләбаса! Әмма аның кыланышын күрде дә, күрмәде дә – гамьсез калырга тырышты. Ахыры әнә ничек бетте: түземен җуеп, юк сәбәпне бар итеп, баһадирны зинданга яптырды. Сәбәбен халыкка белдереп торырга вакыты тар иде – капка каршында гаскәре белән атасы тора иде…

– Димәк, сине баһадир Җик Мәргән коткарды, оста Дәүран?

– Әйе, әмирем, ул коткарды.

Әмир Хаҗи янә җансакчысы Җанбайга карап алды һәм сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Әйе, Җик Мәргәнне Җанбай да яклап чыккан иде. Әмир бу хакта белә, оста да хәбәрдармы дип, юри соравы иде, каш астыннан гына остага күз төшереп алды. Төскә-йөзгә матур, сынбат-таза гәүдәле, сөйкемле генә сөякле ир-зат. Назлыгөлнең гашыйк булуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Кем белә, кыңгыр эшләре кырылып чыкмаса, ихтимал, матур гына яшәп тә киткән булырлар иде. Кызганыч, Назлыгөлнең Казанга килүен әмир элегрәк белмәде, бер-бер чарасын күргән булыр иде.

– Җик Мәргәнне баһадир итүче миндер, оста Дәүран.

– Ул изге кеше, миңа бик күп игелек кылды, әмирем. Әмма сезнең алда аның мыскал да гөнаһы юктыр.

– Иң әүвәл әйт, кем сиңа ирек бирде? Кем сине кеше итте?

– Сез, әмирем. Сезнең аркада кеше янында кеше итеп сизә башладым үземне. Рәхмәт, игелегегезне гомерем буена онытмам.

– Хан җәлладын кем үлтерде?

– Сез аны үзегез дә күрдегез, әмирем.

Әмир Хаҗи ни кылырга белми тирә-ягына каранып алды да, гасабилануын яшерүдән гаҗиз калып, янә йөренергә кереште.

– Йә, ни кылырга исәбең хәзер, оста Дәүран?

– Әмирем, миңа азатлар кирәкми. Бирегез миңа фатиха, бирегез ике ат, Назлыгөлне ничек тә табып кайтырмын.

Останың тәвәккәллегенә шаккатудан чарасыз калып, әмир аның каршында туктады.

– Атам кулына эләксәң нишләтәчәген беләсеңме? Ат койрыгына тактырачак яисә табаныңны телеп кыл тутыртачак. Ул мине дә мыскыл итте, калама килеп фетнә кузгатты, халкымны рәнҗетте…

– Миңа ханның яман уйлары билгеле түгелдер, әмирем. Назлыгөлемне тапсам…

Әмир Хаҗи бертын сүзсез торды. Әйе, атасы Казанны Булат оныгына алып бирергә дип килгән иде. Ләкин теләгенә ирешә алмады: өлкән угланы каланы бирмәде. Ханның үз хәле мөшкелләнде. «Ульдәмир кенәзе Болгарга яу чыккан» дип хәбәр иреште. Атасына шул җитә калды: кенәз Болгарга яу чыкканмы-чыкмаганмы, әмиргә караңгыдыр. Ә менә шул хәбәрдән куркып атасының китүе хактыр. Инде бу остага йөзбашын биреп, Назлыгөлне коткарырга җибәрсә? Күренә ки, оста Назлыгөле өчен утка-суга керергә тора.

– Ярый, оста, кайтырга теләсә, коткар Назлыгөлеңне.

– Атка йөгән салганда, мин бу хайванны кулга өйрәтә алырмынмы дип икеләнмиләр, әмирем. Кылыр игелегегезне кылыгыз, мин Назлыгөлне табармын. Исән-имин әйләнеп кайтсак, Казан каласын тирә-юньдә бер итәрмен. Яшәр дөньямда сездән башка изге кешем калмады.

– Хуш, оста. Инде әйт: йөзбаш озата барсынмы?

– Миңа азат та, йөзбаш та кирәкми, әмирем. Миңа җайдак ат, корал бирегез.

– Адәм баласы ике туып, ике үлми, оста, үз көчеңә артык ышануың… Тимер, остага иярле ат, сораган коралын бир, – диде әмир икенче сакчыга.

– Кылган игелегегезне беркайчан да онытмам, әмирем.

– Игелек җирдә ятмый, оста. Ашыкма, барысын да Алла кулына тапшырыйк!

– Иншалла, барысы да әйбәт булыр, әмирем…

2

Хәрби кием киеп алгач, Дәүран җайдак атын ияр башына бәйләде дә әмир сакчысы Тимергә:

– Рәхмәт сиңа, Тимер, игелегең онытмам, – диде.

– Ак юл, оста. Тик юлда ашыкма, атларыңны ешрак алыштыр. Нугай капкасыннан чыгарсың, мин ясавылга хәбәр иттем.

Үзе күтәргән ак таш йортлар да артта калды. Дәүран ашыкты, атларын куалады. Ярты юл чамасы үткәч, туктап, икенче атына күчеп атланды.

Аның уенча, Сәлим хан Ибраһим каласында булырга тиеш иде. Ашыкса да, хан ул калага туктамый китмәс. Атлар тырк-тырк җай гына юырта, юлда берәү дә күренми. Дәүран тезгенен бушата төште, булган хәлләрне янә күз алдыннан кичерде.

Үлем балтасыннан ычкынгач та, Дәүран Назлыгөлнетөне буена эзләп йөрде. Кеше күзенә күренергә курыкса да, тәвәккәлләп, Әхмәт тарханга барды, әмма ул да останы куандыра алмады. «Качып ятадыр, сабыр ит, кайтыр», – дип кенә юатты, йөри торгач, оста сарай бавырчысын очратты. Нәкъ менә ул аңа дөресен әйтте: «Назлыгөлне хан кешеләре алып китте», – диде. Шуннан соң гына Дәүран әмир хозурына керергә карар кылды. Хак, әмирнең аны зинданга ябуы да бар иде. Әмма эчке бер тоемлау белән сизде Дәүран: әмир Хаҗи аңа тимәс, Назлыгөлне табуда ярдәм итмәсә дә, каласын ак таштан күтәргән останы рәнҗетмәс.

Күңеле дөрес сизгән булып чыкты – Дәүран теләгенә иреште. Ул юлда, йөрәге ашкына, тизрәк Назлыгөлен табасы килә. Дөрес, Сәлим хан каршына килеп басуга ни әйтәсен әлегә ул белми иде. Әмма күңел түрендә ниндидер өмет чаткысы бар: хан да, бәлкем, аңа тимәс; Назлыгөл тидермәс, ул минем ирем, аннан балам булачак, дияр дип өмет итә иде. Ул атасы аягына егылыр, кичерүен сорар, гаебен таныр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте зурдыр, иншалла, хан кичерер.

Дәүран үлемнән курыкмый, курыкканы – Назлыгөлне күрми үлүе иде. Рәхмәт әмиргә, хәленә керде. Әйе, аңа карата ул һәрчак игелекле булды. Югыйсә бит Дәүран – бары тик оста гына – ханның колчурасы гына иде.

Йомшак кына җил исә, көн матур, күк йөзе чалт аяз. Елга буендагы болында көтүчеләр ай-һай кычкырына, чыбыркы шартлаталар, тугайлыктагы әрәмә ягыннан җыр тавышлары ишетелә, кемдер: «Миңниса-у!» – дип, сузып-сузып, ахирәтен чакыра.

Бүген ул ничек тә Ибраһим каласына җитәр. Әмма якты күздә барып керү хәерлерәк булыр иде. Югыйсә кирмән капкалары ябылыр, ясавыллар аны танымый, кирмәнгә кертмәсләр. Дөрес, һич югы, исемен атар, хан кияве булуын әйтер. Шуны ишетүгә, тизрәк ханга җиткерерләр. Ул исә кол кияүне каршына китерүләрен таләп итәр.

Ә Сәлим хан: «Колчура кияүне күрергә теләмим», – дисә, нә кылыр? Юк. Кабул итәр. Кияү-балакай үзе үк җәллад балтасы астына килә ләбаса.

Аллаһы Тәгалә боерган булса, җан биргәнгә – җай бирер әле. Әйе, аңа иң әүвәл Назлыгөлне күрәсе һәм үз авызыннан ишетәсе иде: үзе теләп атасы белән киткәнме? Инде үзе теләп киткән икән… Әйе, барысы да бер Хода кулында, ни язганы булыр…

Дәүран әлегә Назлыгөлне ничек алып китүләрен дә белми иде. Сәлим хан аны үз ризалыгы беләнме, әллә бәйләп, әсир итеп алганмы? Дәүран өчен бу хәл аеруча әһәмиятле: кызы үзе китәме, көчләп алып китәләрме? Күңел шикләнә, әмма йөрәк тоя: Назлыгөл үз ирке белән китмәгәндер.

Кичә булган хәлдән соң җәллад балтасыннан коткарган Зәйтүнә аны кала читендәге бер өйдә калдырды да үзе юкка чыкты. Дәүран аны көтте-көтте дә, аннары, түземсезләнеп, Назлыгөлне эзләргә чыгып китте. Гаҗәбе шул булды: ул кала-кирмәндә Җик Мәргәнне дә, Артык белән Мамакны да, Зәйтүнәне дә кабат очратмады. Кала гүя бушап калган иде. Тархан Әхмәткә барып керүе дә тәгаен аптыраудан иде. Тарханнан ул курыкмады, игелекле кеше икәнен белә иде. Әмма тархан да аны тынычландыра алмады. Алай да Ходай Тәгалә рәхмәтле икән әле, әмир хәленә керде.

Ирек!

Нинди татлы син! Тик язмыш аңа янә аяк чала – үзе үк янә җәллад балтасы астына ашыга. Баш кискәннән балта тутыкмый, ди торган иде хан җәллады. Казанда әнә үзенең дә башына җиттеләр. Әмма хан җәлладка мохтаҗмы?.. Икенче берәүне тапкандыр.

Ирек!

Менә нәрсә җитмәде мәрхүм атасына, ирек даулый алмады, бирерләр дип өмет итте, сабыр гына көтте, ахыр, кол булып дөньядан китте. Дәүран әмирдән ирек алды алуын, әмма хан өчен һаман да колчура иде әле. Хан колы.

Дәүран ниндидер инеш янына туктады, атларын утлатып алырга булды. Атлары үлән кытырдата башлагач, чирәмгә ятып, баш астына кулларын куйды да күк йөзенә бакты. Кояш баеп бара, тиздән җиһан шәме дә инеш аръягындагы куаклар артына посар, ә аңа шактый юл үтәсе әле. Хәер, исәбе буенча, Ибраһим каласы ерак калмаган булырга тиеш иде инде.

Шулчак кай тарафтандыр тояк тавышлары ишетелде. Дәүран сикереп торды да, атларының тезгеннәреннән эләктереп, инеш буендагы таллыкка керде. Әмма аны күреп калганнар икән.

– Һай, кем анда?! Чык әле бире, чык, чык! Атларыңны да калдырма! – дип кычкырды алдан килеп җитүче азат.

– Көтүче түгелме соң? – диде икенчесе, килеп туктауга.

– Нинди көтүче булсын, күрмисеңмени, хәрби киемнән, – диде ясавыллары.

Дәүран, атларын җитәкләп, аланга чыкты.

– Син кем, кай тарафка юл тотасың? Бәең кемдә? – дип сорау яудыра башлады унбаш. – Качкын түгелсеңдер бит?

– Юлчы мин, унбаш, юлчы!

– Нигә бездән качтың?

– Караклар дип курыктым.

– Кай тарафка юл тотасың?

– Ибраһим каласына.

– Җайдак ат, хәрби кием… Бәең кемдә?

– Бачман баһадирны беләсездер, – дип ялганлады Дәүран.

– Ясавыл, китик моннан, баш-аягы бер казан, – диде икенче бер сугышчы.

– Китми тор әле. Кемгәдер охшатам мин бу бәндәне. Кайда күрдем соң әле үзен?! Һәй, алыгыз коралларын. Сиңа, кордашым, хан каршына кайтырга туры килер, – диде ясавыл, кинаяләп. – Атлан әйдә атыңа. Кузгалдык!

Дәүранның атын уртага алдылар һәм, юыртып, калага таба кузгалдылар.

– Унбаш, мин дә бу адәмне таныдым. Беләсеңме кем бу?

– Кем, атың коргыры, ат карагымы, сукбаймы, казакмы?

– Ат карагы да түгел, казак та түгел, хан кияве!

– Тпру, тырр! Китсәнә, булмаганны?!

– Ышан, ясавылым, хан кияве безнең кулда.

– Шул кеше кирәк тә бит инде безгә, Батырбай. – Унбаш атын Дәүран янына ук китерде: – Әй хан кияве, хан кызын кая илттең?

– Унбаш Байсар, бер дә борчылма, безгә әйтмәсә, ханга әйтер. Хан бик тиз тел ачкычын табар аңа.

– Син хаклы, ясавыл. Назлыгөлне тапкан кешегә хан мең алтын вәгъдә итте. Алай да кая илттең хан кызын, колчура Дәүран?

– Унбаш Байсар! Хатынымны тапкан кешегә үзем мең алтын бирер идем, – диде Дәүран.

– Колчурада мең алтын? Сөйләмә тузга язмаганны. Кузгалдык, хак җавабыңны ханга бирерсең.

– Мин төшендем моның хәйләсенә, унбаш. Җайдак атын хан кызына дип алып килгән бу.

– Әйедер, ясавыл, тик хан кызы кайда соң?

– Унбаш Байсар! Назлыгөл – минем никахлашып өйләнгән хатыным.

– Никахлашып өйләнгән хатының?! Хан кызы синең хатының?! Үз акылыңдамы син, колчура оста? Мин, унбаш Байсар, хан сараен саклый-саклый чәчем агарттым, хан кызына түгел, җарияләренә сүз катарга да кыймый идем. Ә син: «Хан кызы— хатыным», – дигән буласың. Урлап алып киттең син аны, колчура оста, урлап. Ә моның өчен, беләмсең, нишләтәчәк сине Сәлим хан?! Хәтәр Сәлим хан, диләр аны! Телсезне телле итә, аксакны йөгертә торган кеше ул.

– Хан кызы миңа үзе теләп килде, унбаш. Мин аны урламадым.

– Җитте, оста. Куала атың. Күп телеңә салынма. Сине хан көтә.

Каршыдагы үрне менүгә, кирмән күренде. Инде эңгер вакыты иде, күк йөзендә җем-җем йолдызлар кабына башлады. Ә кирмән капкасы каршына килеп туктаганда, караңгы төшкән иде инде.

– Ясавыл, төшер күперең, ач капкаң. Сөенче, хан киявен алып кайтам.

– Шулмы хан кияве?.. Ләхәүлә вә лә куәтә! Казер, казер!

– Әүвәлтен ханга сөенче җиткерең, ясавыл!

Асма күпер төшерелде, капка ачылды. Ул арада ханга сөенче җиткерүче әйләнеп тә килде.

– Ашык, унбаш Байсар, хан сабырсызланып көтә. Киявен тоттык дигәч, ике күзе дүрт булды, тизрәк килтерергә кушты.

– Димәк, сөенче әйткән өчен миңа нидер тиячәк, – диде кинаяләп ясавыл.

– Дар агачына астырачак.

– Ә нигә, булмас димә. Онытма, бу адәм – хан кияве.

– Явызсың, унбаш. Әйдә, узыгыз, җәтрәк кыланыгыз.

Тархан йортына җитүгә, хан бусагабашы аларны каршы алды.

– Йа Хода, чынлап та оста Дәүран! – дип гаҗәпләнде бусагабаш һәм чакырылмаган кунакны йортка әйдәде.

Әмма Дәүран туктады һәм, артына каерылып:

– Атларымны югалтма, унбаш Байсар, кирәк булып куюлары бар. Әйе, коралларымны да таратма, ханның таптыруы бар, – диде.

– Кыюсың, оста, – диде бусагабаш. – Ай-һай кыюсың да. Кол бит әле син. Әүвәл ханнан ирек ал, аннары атың турында кайгыртырсың.

– Бүген кол, иртәгә никахлы кияү, дөнья күләсә, әйләнә дә бер баса, ди Ага Базар халкы.

– Әйдә, әйдә, күп телеңә салынма, – дип, бусагабаш Субай әсир ителгән останы хан янына алып кереп китте.

Алар киң вә якты бүлмәгә килеп кергәндә, Сәлим хан, дисбе тарта-тарта, ишекле-түрле йөренә иде, Дәүранны күрүгә туктап калды, дисбесен чапан кесәсенә салды.

– Йа Алла, кемне күрүем, оста Дәүран!

– Атам! – диде Дәүран һәм ханга таба бер-ике адым ясады да аягына төште.

– Бусагабаш, – диде хан, – чыгып тор әле… Ә син, кияү балакай, рәхим ит, түрдән узып утыр.

Дәүран белә: анасы аксөякләр затыннан, кайчандыр Сәлим ханның хатыны булган; атасы исә, кол хәлендә гүргә керсә дә, шулай ук ихтирамга лаек кеше иде. Шунлыктан ул хан белән икәүдән-икәү калырга курыкмады, түргә узды, колак мендәре ташлаган урынга утырды.

– Атам, мин сезнең алга баш иеп килдем. Гәрчә башымны кисәр хәлгә җитсәгез дә, сезгә, Аллаһы Тәгалә шаһит, мыскал да ачу тотмыйм…

– Китерделәр диген, балакай, китерделәр диген. Йә, йомышың әйт? Назлыгөл кайда? Бер урладың – эзең җуйдың, инде тагынмы? Аллаһы Тәгалә каһәреннән дә курыкмыйсыңмы?

– Юк, курыкмыйм, атам. Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр.

– Ата-анасы рөхсәтеннән башка хан кызына никах укытуны гөнаһка санамыйсыңмы?

– Атам, инде әйткән дә идем, янә кабатлыйм: Назлыгөлне мин урламадым, үзе минем яныма килде, үз ризалыгы белән…

Дәүран шактый кыен хәлгә калган иде. Инде ул шуңа тәмам төшенде: Назлыгөл хан кулында түгел. «Качканмы? Коткарганнармы? Димәк, монда юкка килдем, коралларымны юкка ташладым».

Күңелен шундый борчу бимазалады: «Назлыгөл кайда?» Ханның Назлыгөл турында юри соравы да мөмкин иде, әйтик, аның серен белү өчен. Хак анысы. Назлыгөл биредә булмаган хәлдә, аңа кыенга туры килер. Бу юлы хан аны кулыннан ычкындырмас, «кияү-балакай» га бик тиз богау салыр.

Бүлмәгә Ягъкуб тархан керде. Ил карты исемен йөрткән бу абруйлы адәмне Дәүранның күргәне бар иде. Тархан килеп керүгә, ул торып басты, күкрәгенә кулын куеп, олы кешегә баш иде.

– Әссәламегаләйкем, ил аксакалы!

– Саумы, оста, иминлекме? – диде Ягъкуб тархан һәм, түргә узып, хан каршына утырды.

– Аксакал, – диде Сәлим хан аңа, дога кылгач. – Ошбу адәм мәрхүм Алпар останың углыдыр. Хан кызын урлап никах укыткан адәм.

– Олуг хан! – диде аксакал сабыр гына. – Ульдәмир каласыннан багучым кайтты. Урыс кенәзенең Болгарга яу чыгуы хак дип бара. Всеволод кенәзгә ярдәмгә энең Мөхәммәтгалим бәк белән Янтак хан кузгалганнар, имеш. Илгә яу килгәндә, ата-бабаларыбыз гаилә низагларын читкә куеп торалар иде.

– Янтак хан хакында мин хәбәрдар, аксакал. Янтакның, урысларга ияреп, бер тапкыр гына Болгарга яу килүе түгел инде. Бу килүе үз башына булыр. Үзем монда булсам да, баһадирларым каланы ныгыта. Урыс кенәзе, Янтак ханны ияртепкилсә дә, каланы ала алмас, иншалла.

– Амин, бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде аксакал Ягъкуб.

– Хаким бул, аксакал. Ни кылыйм бу чура белән?

– Сөбханалла, машалла, олуг хан, мин хөкемдар түгел, бары тик кала тарханы. Киңәшем шул булыр: яу килгәндә, әүвәл илең сакла. Аннары балаң турында кайгыртырсың.

– Аксакал, игътибарыңны җәлеп итәм, хан кызын урламадым, ул үзе минем кырыма килде.

– Алай димә, оста. Хәтерем ялгышмаса, хан кызы Назлыгөл акылы камил бала иде. Кыз башы белән синең кырыңа килергә… башына тай типмәгәндер лә. Ата-ана фатихасыннан башка ир-зат бусагасын атлап керергә хан кызы сауләт баламы? Инде үзе теләп килгән икән, никах та укыткансыз икән— барысы да Аллаһы Тәгалә кулында дип кенә әйтәсе кала. Очкан кошлар кире кайтса да, аккан сулар кире кайтмый, хан. Килеш. Останың аты-исеме халык телендә, мәһабәт биналар, кәрвансарайлар күтәрде. Илаһи дөнья илаһи теләк уятыр, ди…

– Ошбу оста минем колчурамдыр, аксакал!

– Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә алдында колчурадыр, олуг хан. Инде миңа, хан, оста оланга бер сөаль бирергә рөхсәт ит?

– Бирә күр, аксакал.

– Оста угыл, – диде кала тарханы Ягъкуб, – ни өчен син «хан язмышы – минем язмыш» дип халыкка сөйләп йөрисең?

– Бермәлне төш күрдем, аксакал. Төшемдә Газраил пәйгамбәр килде дә: «Оста Алпар углы Дәүран, сәнең гомерең хан гомере белән бер көндә, бер төндә бетәр», – диде.

– Төшеңне кем юрады?

– Болгар атлы атакай.

– Сөбханалла, машалла, атакай исәнмени?

– Исән, аксакал.

– Хәтерем ялгышмаса, балигъ булганчы, ул Шайтан каласында эрүташ юды. Аннары Чәчкә Ана аны үз янына алган иде. Күп тә үтми, таш юучы Болгар халкы арасында кам булып танылды. Әйе, үтә гомер дигәнең. Бер адәмгә: «Син далада үләрсең», – дигәннәр. Шуннан ул урман-әрәмәдән дә чыкмаган. Җиләк-җимеш ашап, тәгаен урманда көн күрә башлаган. Бер тапкыр шулай шомырт агачын сыккан да җимешләрен ашый икән. Кинәт моның кулыннан шомырт агачы ычкынып китә. Шуннан теге: «Мин түгел, агач та җимешен бирергә теләми качмакчы итте, ә мин аны барыбер сыктым», – дигән дә, Аллага тапшырып, далага юнәлгән. Төш юраучыңны әйтәм, оста, хан колы булуыңны белеп, гомер бакыеңа ханга хезмәт итәрсең дип юравы гына булмадымы икән?

– Рәнҗемәгез, олуг тархан, мин сезгә бары тик үз төшемне сөйләдем.

– Назлыгөл кая соң, хан кызы, дим?

Хан да кызы хакында берничә тапкыр сораган иде инде, аксакал да шул ук сорауны бирде. Чынлап та, Назлыгөл монда түгел микәнни?

– Монда үзем Назлыгөлне эзләп килдем, аксакал.

– Назлыгөлне? Зинданга үзен, зинданга! Сакчылар! Алып китегез күз алдымнан! Базга, базга ябыгыз! – дип җикеренде Сәлим хан.

Дәүранның ике ягына сакчылар килеп басты.

– Карагыз аны, башыннан бер чәче дә төшмәсен, – дип кисәтте Сәлим хан сакчыларны.

Дәүранны алып киттеләр.

Шуннан соң аксакал Ягъкуб әйтте:

– Хан, ошбу олан илгә бер остадыр, югалтма син аны. Борын заманда бер акыл иясе: «Дәүләтеңә акыллы затлар җый, кирмәнең таш белән тышлат», – дигән. Назлыгөлең табыйм дисәң, бу оланны исән калдыр. Күбәләк – үз чәчкәсен, адәм үз тиңен табар, ди. Хәтерем ялгышмаса, ошбу олан Туйбикәдән туган иде, җан тартмаса да, кан тартадыр. Туйбикәң бик тә ипле хатын иде, урыны оҗмахтадыр… Ишеткәнем хак булса, баласын табу белән Туйбикә аны хан кызына юраган, фәрештәнең «амин» дигәненә туры килгәндер, хан, килеш.

– Хуш, аксакал, син дигәнчә итик. Йә, хәзер нә кылыйм ошбу бала белән, ахыр нә эшлим?

– Борынгылар әйткән, кызың үз балаң булса, киявең аның яртысыдыр, дип. Адәм баласы бары тик дүрт нәрсәдән оялмый эш итәр, ди. Беренчесе – илтабарына ышанудыр; икенчесе – чит каннан булса да үз гомереңә, һич югы, бер ир бала үстерү шартыдыр; өченчесе – үзең салган юлдан йөрү хыялыдыр; дүртенчесе – үзең ашаткан малны «хәрам түгел» дип ризыкланудадыр. Хан, колчураң оста Алпар сиңа кала өстенә кала салды. Углы кызыңа гашыйк, аңа өйләнүдә гөнаһ күрмәсәң иде, дим. Кичер син аны, ил кырына дошман килгәндә, үз халкыңнан үч алмыйлар. Инде тиздән таң атадыр, юл кешесенең юлда булуы хәерле. Сине бүген Бөек Калаң көтә, хан. Ә останы миңа калдыр. Табар ул Назлыгөлне. Таеп карамаган – танып белмәс, ди. Хатасын аңлар, иншалла. Әүвәл илең сакла, хан, аннары кызың акларсың…

– Аксакал, колчурам язмышын синең кулыңа тапшырам. Дошман явыннан исән калсак, аны үзем хөкем итәрмен.

3

Хан азатлары Дәүранны, челтәрле баз авызын ачып, түбән төшереп җибәрделәр. Баз тирән иде, Дәүран төшкәндә тәгәрәп үк китте. Баз авызы ябылуга, ул һични күрмәс булды. Дөм караңгылыкта, тын алырга да куркып, бермәл аякка басмыйча ятты. Баз төбенә салам җәйгәннәр, йомшак иде. Йөрәге дөп-дөп тибә, тынлыктан колаклар чыңлый.

– Кем булса бармы монда?

Берәү дә дәшмәде, димәк, базда берүзе. Акрын гына аягүрә басты, кулларын алга сузып, берничә адым ясады. Туктады, янә тын калды. Тагын атлады һәм таш диварга килеп төртелде. Дәүран аркасы белән диварга сөялде дә өскә карады. Баз капкачы аша сызык кына яктылык төшә иде. Димәк, яктыра башлаган. Хан калага китеп барадыр, ә аны тарханы Ягъкуб алып калды. Ни кылырга исәбе аксакалның? Дәүран өчен иң мөһиме: Назлыгөл хан кулында түгел. Тик кем кулында, кем урлар Назлыгөлне?! Янә Зәйтүнә микәнни?.. Йа Хода, шулай гына була күрсен иде, шулай гына була күрсен…

Нигәдер кала тарханы Ягъкубка ышана төшә иде ул. Бу кешенең күңеле явызлыкта түгел, изгелектә кебек иде. Әмма кем белә кеше күңелен. Дәүранның ишеткәне бар иде: кайбер ханнар дошманнарын базга ташлыйлар да янына ач бүреләр кертеп җибәрәләр икән. Хан боерыгын үтәргә вәгъдә итеп, аксакал аны ач бүреләрдән ашатырга ниятләгән булса?..

Шуңа охшаш хәлләрне хикәятләрдә генә ишетсә дә, бу мәлдә күз алдына тешләрен ыржайткан ач бүреләр килде, аркасы чымырдап китте. Күз ияләнә төшкәч, капшана-капшана, каршы якта капка сыман нәрсә тапты. Бүреләрне шул капкадан кертәләрдер, мөгаен, дип уйлады.

Дәүран күзен йомды, соңгы көннәрдәге хәлләрне күз алдыннан уздырды. Сәлим хан Казанга килгән көнне, сизенгән кебек, Назлыгөл аның иңенә килеп сарылды. Дәүран эштән кайтып кергән генә иде, сөеп туймастай бер халәттә хатынын кулына күтәреп алды да түшәккә илтеп салды. Назлыгөл аңа һәрчак тансык булды, һәрчак сөеп-назлап туймас халәттә калыр иде. Наз-иркәләүгә бирелеп, дөньяларын онытулары күп булды. Ул көнне дә гүяки баш очларында мәхәббәт фәрештәләре канат кагып утырды. Сыгылмалы зифа сын вә нечкә бил, назга тансыклавын сиздереп, кочагында эреп сеңгәндәй итте. Дәүран хатынын сөйде, шашынып үбә-үбә, татлы сүзләр тезде. Хиссият ташкыны, җан-тән тәменең татлы сөю мизгеле икесен дә мәҗбүриятсез, ниндидер мәлдә ихтыярсыз итте.

Кабатланмас мизгелләр үткәч тә, дәшми-тынмый гына бертын таралып яттылар. Әмма тансыклау галәмәте әле узмаган, кытыршы кул нечкә билгә, калку күкрәккә тартылды. Тән җылысы вә кайнарлыгы әле сүрелмәгән, күңел хис дулкынында йөзүен дәвам итә иде.

Шул вакытта ул Назлыгөлгә атасы Сәлим ханның Казанга килүе турында әйтте. Ир-канаты авызыннан бу сүзне ишетүгә, Назлыгөл кинәт торып утырды, куш толымнары калку күкрәкләренә сузылып ятты, толым очларындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куйды.

– Мин атамнан куркам, Дәүраным! Куркам, – диде Назлыгөл, гасабиланып. – Үзем өчен дә, синең өчен дә куркам!

– Курыкма, ханның максаты башка: каланы абаң кулыннан тартып алу. Аны Булат оныгына бирмәкче. Ә бәлки ошбу каланы үзенең башкаласы ук итмәкчедер.

– Хаҗи абам моңа ризалык бирерме соң?

– Абаң – әмир, атаң – олуг хан. Бирми кая барсын. Көч-куәт атаң ягында.

Назлыгөл битен җанашының битенә куйды, кайнар сулышы белән гүя иренең җанын көйдерде.

– Ниләр генә булса да, мине беркемгә дә бирмәссеңме, Дәүраным?

– Сине?! Берәүгә дә бирәчәк түгелмен, Назлыгөлем, беркемгә дә…

Ул мизгелләрне оныту мөмкинме?! Шул мәлдә Назлыгөлнең сагышланып сарылуы, нидер сизенгән кебек тансыклап янә ир-канатына сыенуы күз алдына килүгә, Дәүранның тәне кымырҗып, чемердәп куйды. «Назлыгөлем, күгәрченем, былбылым…»

Дәүран айнып киткәндәй, капшанып, капка янына килде, тимер кадаклар белән ныгытылган имән такталарны каерырга теләгәндәй селкетеп карады. Ахыр, хәле бетеп, салам җәйгән җир идәнгә утырды. «Менә аерылыштык та, Назлыгөлем. Менә безне дә аердылар…» – диде, үзалдына чарасызланып.

Яратырга, мәхәббәттә ихлас булырга аны мөгаллиме кәтиб Хафиз өйрәтте; гәрчә кырыкка җитеп үзе өйләнеп карамаган булса да, мөгаллиме аңа мәхәббәткә багышланган китаплар укырга бирер иде. Ә тирә-яктагы гүзәллекне күрергә аңа атасы Алпар булышты. Бары тик гүзәллекне күрә белгәч кенә мәһабәт биналар сала башларсың, улым, дияр иде ул. Дәүран әүвәл шундый әйберләргә атасы күзе белән караса, тора-бара ул моңа кадәр кабатланмаган, күз төшүгә сокланырдай үз нәкышләрен ясый башлады. Аның халык алдында, хан алдында, ахыр килеп, Назлыгөл алдында абруй казануы шуннан иде. Хан кызы Назлыгөлне күргәндә, ул хатын-кыздагы гүзәллекнең ни икәнен белә иде инде. Таш-кыяларга төшергән бизәкләрне ул һәрчак Назлыгөл гүзәллеге белән тиңләде. Әмма ахыр чиктә төшенде: ни тырышса да, җанлы гүзәллектәге матурлыкны бирә алмаячак. Иҗат җәфасы аңа әнә шулай хан кызын күргәч килде, Назлыгөлгә кабынган мәхәббәте аша.

Хан сараен нәкышләгән елны Дәүран яшертен генә Назлыгөлнең сурәтен ясарга кереште. Шәех мөридләре белсә, аңа көн күрсәтмәячәкләр иде. Әмма ясаудан туктамады, туктар әмәле калмаган иде, чөнки хан кызы көн-төн күз алдыннан китмәде. Ясады да бозды, ясады да бозды. Чөнки ул ясаган сурәттән хан кызы күп тапкыр матуррак, гүзәлрәк тоела иде.

Күп сагышлана торгач, ул аңа хат язды. Хатында ул хан кызын йолдызга охшатты, ай белән чагыштырды, ахыр килеп, кояшның үзенә тиңләде. Чынлап та, хан кызын күрү белән гүяаның өчен кояш чыгар, күк капусы ачылыр иде. Кызның кыйгач кашларын карлыгач канатлары белән чагыштырды, күзләрен күк йөзенә охшатты. Хан кызы елмайганда, бит очларына бармак бите хәтле генә чокырчыклар кунар иде. Элегрәк анасы аңа аларны мәхәббәт чокырчыклары, фәрештәләр үпкән җир дияр иде. Ә инде күперенке сусыл иреннәрне баллы кәрәзгә тиңләр иде.

Назлыгөл аңа качып килгәч, никах укытып, ир белән хатын булып яши башлагач, Дәүран аны сөеп тә, күреп тә туя алмас кебек иде. Ул аның янына сагынып, тансыклап кайтты, аның белән бергә булган сәгатьләрен сизми дә калыр иде… «Назлыгөлем-сандугачым, кайда син?!»

4

Олуг кенәз Долгорукның Румнан алган хатыныннан туган угланы Михаил үтерелгәннән соң, Ульдәмир каласы тәхетенә Всеволод утырды. Сәлим хан Болгарга качкан үтерүчеләрне Всеволодка тотып бирергә вәгъдә итте. Бу хәбәрне ул яшь кенәзгә багучылары аша җиткерде. Всеволод кенәзгә ханның хәбәре барып җиткәндерме, Сәлим хан белми иде. Әмма кенәзнең шуңа сылтапмы, башка бер-бер сәбәп беләнме, Болгарга яу чыгарга җыенуы турындагы хәбәр Сәлимгә килеп ирешкәч, хан тәмам пошаманга калды. Ульдәмир кенәзлеге Болгар белән солыхта иде ич! Димәк, яшь кенәз солыхны бозарга уйлаган, өстәвенә яу чабуының сәбәбен дә җиткермәгән иде. Гадәттә, күрше булып яшәгән кенәз вә ханнар әүвәл яу чабуларының сәбәбен бер-берсенә җиткерәләр иде. Яшьләр ата-бабалардан калган ошбу изге гадәтне дә бозарга исәп тоталар микәнни? Сәлим хан белә иде: Болгар икмәк игеп, мал асрап, сәүдә итеп көн күрсә, урыс кенәзләре, гадәттә, яу чабудан табыш эзлиләр. Кара халык баш калкыта башладымы, кенәзләр тиз арада кай илгә булса да яу чабалар. Яу уңышлы булганда, әсирләр кайта, байлык ишәя, халык та беразга тынып тора, бигрәк тә куштаннар, байлар, рухи аталар. Рухи аталарның исә кан дошманнары мөселманнардыр, димәк, Болгар дәүләте.

Шымчы-багучылары аша Сәлим ханга шул нәрсә билгеле булды: кенәз Андрей чорында байлар һәм рухи аталар үсенеп киткән кенәздән читләштеләр. Кара халык арасында кенәзгә каршы үгет-коткы бара. Байлар кенәзгә: «Сәүдә юллары Идел болгарлары кулында», – дип барсалар, рухи аталар исә: «Бусурманнар» христианнарны кысрыклыйлар», – дип зарланалар. Ул гынамы: «Бусурманкага өйләндең дә Болгарга яу чапмый башладың», – дип, олуг кенәзгә үпкә белдерәләр. Андрей кенәз, Рокыя кенәзбикә үтенече беләнме, Болгарга яу чабудан чынлап та туктады. Әмма рухи аталар вә байлар коткысы белән угланы Мстислав яуга чыга. Ләкин ул җитәкләгән яу фаҗигале бетә: болгарлар аларны хәзерлекле каршы алалар. Елга кичкәндә, яшь кенәз аты белән боз астына китә. Үзе котылып калса да, соңра барыбер дөнья куя. Алла бар ул, бар, Мстислав балакай. Дөрес, шул хәлдән соң урыс кенәзләре Болгар юлын онытып тордылар. Әле әнә тәхеткә яшь кенәз Всеволод утыргач, янә Болгарга яу чыгарга исәпләре. Әйе, яу турындагы хәбәр Сәлим ханга вакытында килеп иреште. Болгарның көч-куәтен белгәнгәме, Всеволод әүвәл кардәше биләгән Рәзан кенәзлегенә юнәлә һәм яуга катнашуны таләп итә. Ләкин Рәзан кенәзе бу хәлдән баш тарта. Всеволод, көч кулланып, кардәше гаскәрен җиңә һәм дружиналарын үзенә ала. Шулай, димәк, яшь кенәз көч туплый.

Всеволод Болгарга яу чыккач, аны туктату нияте белән Сәлим хан кенәзгә каршы илче итеп үзенең сарай баһадирын җибәрде. Сарай баһадиры Баян яу белән килүче кенәзне ярты юлда туктатырга, сөйләшүләр алып барырга тиеш иде.

Олы табынга каланың аксакаллары, бәкләре, куштаннары, баһадирлары чакырылган иде. Өйлә намазыннан соң алар барысы да тәхет ягына килеп тулдылар. Һәммәсе дә утырышкач, Сәлим хан шәехтән дога кылуын сорады, үзе дә, кулларын күтәреп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, догасын укыды, бит-сакалын сыпырып куйды. Табынга килгәннәр, ни өчен тәхет бүлмәсенә җыелуларын белмәсәләр дә, бераз чамалыйлар иде: илгә яу килә, һаман шул бер урыслар явы.

Сәлим хан вәзире Камайга булган хәлне аңлатып бирергә кушты. Вәзир Ульдәмир кенәзенең Болгар иленә яу чыгуы турында хәбәр итте дә, бу хакта фикер әйтер өчен, аксакалларга, баһадирларга һәм башкаларга сүз бирде. Сәлимхан аларның һәммәсен дә дикъкать белән тыңлап утырды. Ханның янәшәсендә үк ханбикә утыра. Хан аңа яу хакында да, Назлыгөл турында да сөйләгән иде инде. Шунлыктан бик тә борчулы күренде ханбикә Зөбәрҗәт, нотык сөйләүчеләрне тыңлап утырды-утырды да кисәк кенә:

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
04 ekim 2022
Yazıldığı tarih:
1997
Hacim:
692 s. 4 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
İndirme biçimi: