Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», sayfa 2
Вәзир Тәби бакча ягына үтте һәм Йосыф бәккә:
– Мәскәү кенәзе Питәй Тургай иртәгә сарайда булыр, бәгиям, – диде.
Йосыф бәк, аңа карамый гына:
– Бихуш, вәзирем. Килсен, кабул итәрмен, – дип, вәзиренә китәргә кушып кул селтәде. Ә үзе су коенган кызларына караган, аларны күзәтә, күңеле Казанда – Җангали ханда иде. Бәхәссез, Җангали хан – хатынша, җирәнгеч адәмдер. Шыксызлыгы белән генә түгел, күп очракта ни ямьсез кеше дә җанга ягымлы була, әнә шул мәскәүлеләргә тәлинкә тотуы белән җирәнгеч иде Җангали хан Йосыф бәккә. Ләкин Йосыф бәк бу хакта Сөембикә кызына әйтмәс, кызының гайрәте чигеп куюы бар. Киресенчә, кызыктырыр. Бит ханбикә булуга, Казан мәркәзе аның кулында булачак. Тоташ юләр булмаса, Җангали хан да хатыны сүзеннән чыкмас, иншалла.
Атасының ни турында уйланып утырганын белгән кебек, Сөембикә апа-сеңелләреннән аерылды да Йосыф бәккә килеп елышты. Атасы кызының чәченнән сыйпады, аркасыннан сөйде. Чәчләреннән татлы су исе килә иде. Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан туган кызлары да бар. Ул аларны да якын итте, яратты. Әйтик, әнә теге җитен чәчле Айсылу яисә җете кара чәчле Гөләндәм, оялчан, анасы кебек юан гәүдәле Нурлыгөл, кипаристай зифа сынлы Таңсылу… Кызларының барысын да ярата, барысына да бүләкләр алып кайта, берәүсен дә бер-берсеннән өстен күрми, әмма Сөембикә кызы бөтенләй башка иде, анасы вакытсыз якты дөньяны ташлап киткәнгәме, Йосыф бәк бу кызын бигрәк якын күрде, ни сәбәпледер аталарының бу хәленә кызлары да көнләп карамыйлар иде. Аннары бер генә кызы да Сөембикә кызы кебек юлдан кайтуга аталарына килеп сыенмый. Әллә тартыналар, әллә оялалар, әллә кешедән яхшысынмыйлар иде. Ә Сөембикә кызы исә балачактан ук ятсынмады, һәрчак атасына килеп сыенды. Әллә анадан туар-тумас ятим калганга, әллә чынлап торып якын итүе…
– Әтием җаным, сакалың ап-ак булган ич. Әтием җаным, дим…
– Дөнья мәшәкате картайта, кызым, дөнья мәшәкате.
Йомшак һәм нәфис кулы белән Сөембикә атасының яңагына кагылды, сак кына битеннән сыйпады, Йосыф бәкнең тәне буйлап чарасыз калтырану узды. Хатыны мәрхүмә дә шулай битенә сак кына кагылыр иде, кагылыр иде дә җанын эретер иде. Гаҗәп хәл, әллә соң анадагы аң-ният вә нәфислек балага күчәме? Мәрхүмә анасы да нәкъ шулай сак кына яңагына кагылыр иде.
– Кызым, Сөембикә, Казаннан кунаклар килгән бит әле. Ни…
– Казан кунакларының бездән киткәннәре дә юк, әтием. Алыпсатарлармы?
– Болары алыпсатарлар түгел, болары яучылар, кызым. Сиңа яучы булып килгәннәр.
– Син аларны иртәгә үк куып җибәрерсең, атам, – дип көлде Сөембикә. – Син кумасаң, үзем куармын. Яучыларның бер бүген генә килүләре түгелдер. Кунак ит тә, атам, үзләрен, озат.
– Боларын кунак итеп кенә озатып булмастыр, кызым. Болары Хак Тәгалә юлыннан йөриләр, ниятләре изге, уйлары сафтыр. Болары сине, кызым, Җангали ханга димләргә килгәннәр.
– Җангали ханга?! Ишеткәнем бар да, юк та. Касыйм хан токымнары, урыс яклылар, шулаймы? Урыс кенәзенә гаскәр бирәләр, бергәләп яу йөриләр, кыскасы, ялланып хезмәт итүчеләр, бер сүз белән – имансызлар. Картмы үзе, яшьме, ничә хатыны бар? Хатыны булса, атам, богаулап илтсәң дә бармам.
– Өйләнмәгән әле ул, яңа унҗиде яше тулып килә бугай. Тик син сөярдәй яр гына түгел кебек, кызым. Шулай да мин сиңа ошбу адәмнән йөз чөермәскә киңәш итәр идем, балам.
– Мин, әтием, берәүгә дә кияүгә чыкмыйм. Гомер буена синең янда булам.
– Гомерең буена минем кырда яши алмассың, кызым.Җир әйләнә, ил бәйләнә, дигән олуг галим әл-Хәрәзми. Канат үстергәч, кызлар гына түгел, кошлар да китә. Аннары, кһм, минем сине исән чагымда кияүгә бирәсем килә. Кем белә, дөньядан киткәнче, бәлкем әле, оныкларым күрергә дә насыйп булыр.
Сөембикә кашларын җыера төште, тураебрак басты, атасының күзләренә карады. Шаяртмыймы, янәсе, һәм күрде: атасы шаяртмый, җитди сөйләшә иде.
– Күзләремә туп-туры кара әле, әтием. Кара, кара, әтием, син чынлап та мине Җангали ханга кияүгә бирергә телисеңме?
Йосыф бәк чебен куган аттай башын чайкады, аннары, чарасыз калып, кызының башын күкрәгенә кысты.
– Юк, кызым, юк. Минем сине берәүгә дә бирәсем килми. Кичер, кичер атаңны. Укы, белем ал, башың яшь әле. Тик бит кулыбызга Казан мәркәзе керергә тора, балакай, җир үзәгендәге мәркәз, аты-даны дөньяга таралган кала-ил.
– Әтием, әтием бәгърем, син теләсәң, мин кияүгә чыгармын. Чыгармын. Тик ашыктырма мине, сабыр ит.
– Ярый, ярый, балам, ашыктырмам, сабыр итәрмен. Ә хәзер, бар, туганнарың көтә әнә. Далага чыгарга җыеналар бугай, бар…
Сөембикә күзләре яшь белән мөлдерәмә тулган атасына карарга кыймады, хәер, ул үзе дә елый, ике бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәшә иде. Йосыф бәк дымлы күзләре аша китеп барган кызына карап калды. Анасы кебек үк сылу гәүдәле иде Сөембикә кызы. Йөргәндә гелән аяк очларына баса кебек, гүя менә-менә канатларын җәяр дә очып китәр сыман. Ошбу кызындагы зифалыкны яванлылар рәсемнәрендә күрде бугай, чынында исә бер генә сурәт ясаучы да Сөембикәнең йөреш табигатен бирә алмас, моның өчен аңа моны күрергә, мөкиббән китеп соклану зарурдыр. Йөрү мизгелендәге нәзакәт хәрәкәтләрне күңел күзе күрсә күрә алырдыр, рәссам моны барыбер бирә алмас, чөнки бу хәрәкәтне Йосыф бәк әүвәл Сөембикәнең анасында күргән иде һәм шул хәрәкәт аның хәтер түрендә әле булса утыра, аны берәү дә җуеп та, кырып та ала алмастыр. Ә инде тереклек иткәндә, саф җан иясендә, хәрәкәттә, кочагына кереп иңгән мизгелләрне оныту булмастыр. Хәтер төпсез кое ич ул, гелән күз алдына килеп, җанны җиксендереп куя. Сөю-назлаулары мәхәббәт фәрештәләреннән фатиха алгангамы, мәрхүмә хатын аңа үзе кебек үк кыз бала калдырды. Кызын күргән саен, Йосыф бәк күз алдына үлепләр яраткан Сөенбикәсе килер, аның елмаюларын, кайнарланып кочагына иңүен оныта алмый интегер. Йа Хода, нигә бу хәтер дигәнең шулай үкенечле икән?!
Йосыф бәк кул аркасы белән күз яшен сөртте һәм аңа дөнья яктырып киткәндәй булды. Китеп барган Сөембикә кызының өстендә балитәкле алсу-кызгылт, яшькелт-зәңгәр төстәге күлмәк, күлмәге нечкә биленә, тулышып килгән янбашларына сыланып тора. Керт-керт атлаган саен, итәк астыннан кызыл болгари итекләре күренеп китә. Озын толымнары сәгать теле кебек әле уңга, әле сулга чайкала, чәч толымы очындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куя, башындагы энҗе ташлар тезгән калфагы кырын төшкән, кемнедер үз артыннан әйди, кемгәдер дәшә сыман.
Яратырмы ошбу сылуны хатынша кыяфәтле, җәйпәк кабак битле Җангали хан?.. Йосыф бәк белми иде. Мәгәр бер нәрсәгә иманы камил: йөрәге урынына күкрәк челтәрендә таш булган ир-ат кына мондый сылуны яратмас. Әгәр дә мәгәр җаны-тәне сәламәт булган ир-ат мондый кызны яратмаса, ул тумыштан ук йә юләр, йә Хода тарафыннан ирлектән мәхрүм. Шулай да кеше күңеле караңгыдыр. Иллә бер нәрсәгә иманы камил иде Йосыф бәкнең: Җангали хан Сөембикәгә өйләнер, яратыр, тик кызы тарафыннан мәхәббәтенә кайтаваз тапмас. Сөлек кебек егетләр аяк астында туфрак булырга торганда, шушындый сылу ирексездән Җангали хан кочагына керсен инде. Юк, бирәсе килми иде Йосыф бәкнең сөекле кызы Сөембикәне Җангали ханга, бирәсе килми. Әмма нишләмәк кирәк, сәяси хәлләр чарасыз итә – бирер ул Сөембикәсен Җангали ханга. Бирер. Алдагы олуг максаты исәбенә кызы да карышмас, чөнки атасына бер генә тапкыр да каршы төшмәде, һәрчак тыңлады, хәленә керде. Аннары Сөембикә укымышлы, китап яратты. Гарәп-фарсы телләрен белә, биш яшеннән уку-язуга өйрәнә башлады. Ике-өч мөгаллимәдән сабак алды, әле булса ала. Әйе, белемгә чик юк. Ахирәте урынына күрә башлаган Җәмилә атлы мөгаллимәне, тели икән, алып та китәр.
Китап Адәм галәйһиссәламне барча адәмнәрнең дә атасы дип әйтә, ә пәйгамбәрләрнең соңгысы Мөхәммәд саллалаһи галәйһиссәламдер. Аңардан соң Кыямәткә кадәр пәйгамбәр килмәс. Димәк, ахырзаманга да ерак калмаган булса кирәк. Адәм баласы кайчак шундый халәттә кала: үз-үзенә ия була алмый башлый, сәяси дөнья ташкыны аны ихтыярсыз вә чарасыз итә, әнә ташкын аны ияртеп алып китә дә әллә кайлардагы чит-ят ярларга илтеп ора. Ләкин уйлабрак эш иткәндә, адәм баласы ул ташкынны да үз файдасына үзгәртә алыр иде кебек. Шайтан өметсез, диләр, ә ул адәм баласы ич. Йосыф бәк еш кына дөньядагы һәрчак үзгәреп торган сәяси ташкыннарга эләккәләде, әллә тоемлавы саклады, әллә Аллаһы Тәгалә үзе, иншалла, исән-имин яшәп ята. Казан иленә күңеле төшкән икән, моның өчен бер дә хафаланасы юктыр, Казанда да үз кардәшләре яши, бер кан, бер җаннардыр, иман турында әйтеп тә торасы юк. Аннары Казанны үзенеке итү аның күптәнге хыялы иде. Бер уйлаганда ерак та түгел, Казан халкы белән нугайларның теле-дине, гореф-гадәтләре бер, тик бер Хода белә ул халыкны – үзбаш яшәргә тырышалар. Йосыф бәк каршымы, мөстәкыйль һәм бәйсез рәвештә яшәргә телиләр икән – рәхим итсеннәр, моннан соң Йосыф бәк Казанга бәйләнмәс – кызы анда булыр, ә тора-бара еллар имин торса, ул мәркәз тәхетенә оныгы утырыр. Булыр ул онык, булыр, табигатьне алдап булмый, боерган итсә булыр. Сау-сәламәт яңа уналты яшенә аяк баскан кыз бала яңа чәчкә аткан гөлҗимешкә тиң ич, ипләп кенә кагылсаң да иш табарга торадыр. Әйе, балны вакытында җыярга, кызны вакытында кияүгә бирергә кирәк.
Йосыф бәк әйлән-бәйлән уйный башлаган кызларына карап-карап торды да, кузгалып, биек баскычлардан тәхет бүлмәсенә атлады, һәр баскан саен, һәр баскыч саен күз алдыннан Сөембикә кызының гомере узды. Анасы Сөенбикә гүр иясе булган елны ук сабыйны имезгән инәй хатын кинәт вафат булды. Дөя сөте эчереп үстерергә туры килде баланы. Ары таба авызына чәйнәгән ризык та ала башлады. Ни генә эчермәделәр балага. Куй-кәҗә сөте, дөя сөте, елан сөте кирәк дисәләр, мөгаен, елан сөтен дә тапкан булыр иде Йосыф бәк. Ә бит аның мәрхүмәсеннән башка куенына керердәй янә өч хатыны бар иде. Биш яше тулар-тулмас, Йосыф бәк кызны укытырга Бохарадан мөгаллимә китерттерде. Унынчы баскыч, уникенче, унөченче, ундүртенче, унбишенче, уналтынчы – йа Хода, атаңны ташлап китәр көн дә килеп җиттемени?!
Тәхет ягына кереп, гәүһәр ташлардан җыелган дисбесен кулына алгач кына, Йосыф бәк Сөембикә кызын Казан ханы Җангалигә бирү-бирмәү мәсьәләсен алай да Исмәгыйль энесе белән киңәшергә кирәк булыр дигән фикергә килде. Ләкин уйлана торгач, кул селтәде. Кенәз Василий вафат, диделәр, Мәскәү тәхетенә кем утырыр бит әле. Табигый, бүген анда да нәсел-нәсәбә арасында тәхет өчен дәгъва барадыр. Йә булмаса кенәгинә Еленаның баш баласы олан кенәзне утыртканнардыр. Иван атлы диделәр бугай үзен. Бик диндар икән дип әйттеләр. Димәк, бала балигъ булганчы, Мәскәү тәхетендә, нигездә, кенәгинә Елена утырачак. Ә кенәгинә, башы яшь булса да, Исмәгыйльне яратмый иде. Илчеләре җиткерделәр, бу хакта кенәгинә Исмәгыйльнең күзенә бәреп әйткән. Тик ялагай Исмәгыйль, Василий кенәзгә табак тоткан кебек, моңа да табак тотар. Исмәгыйльдән барысын да көтәргә була. Күптән түгел әнә Мәскәүтингә юнәлгән абасының сәүдәгәрләрен «бу безнең юл» дип борып җибәреп кенә калмаган, товарларын да талап алып калган. Дөрес, Йосыф бәк гаскәр җибәргәч, гафу үтенә-үтенә товарларны кире биргән, ләкин бит Йосыф бәккә моның өчен чара күрергә, аксак энесен куркытырга туры килде. Аннары бик ихтимал хәл, сылу вә зифа кенәгинә тирәсендә шома кенәзләр урала башлагандыр. Кемне сайлар мәхәббәткә сусаган кенәгинә? Монысы Йосыф бәк өчен сер иде. Хак анысы, биләмәле кенәз Василий Шуйский кенәгинәгә узынырга бирмәс бирүен, алай да дөнья диләр ич, кем кемне алдамас та кем кемнән алданмас. Мәскәү сараенда булган хәлләрдән шактый хәбәрдар иде Йосыф бәк. Ил бар, ил булгач, түрәсе була, ә түрә янында бер булса да шымчы йөрер, диләр. Йосыф бәкнең Мәскәүдәге озын колаклары да, Аллага шөкер, булган хәлләрне түкми-чәчми җиткереп торалар. Кем белә, аның сараенда да бер-бер кеше бардыр, аның хәлләрен дә тикшереп-санап Мәскәүгә җиткереп торалардыр. Шулай да Сөембикәне Җангалигә кияүгә бирүем хакында Исмәгыйль энесе ни уйлый икән?..
Икенче көнне иртән иртүк Йосыф бәк вәзире Тәбине сараена дәштереп алды һәм иң яхшы йомышчысын Исмәгыйль энесенә җибәрергә кушты. Чапкын ким дигәндә ике-өч көндә Сарайчыкка әйләнеп кайтырга тиеш иде.
Вәзир чыгып китте, Йосыф бәк янә уйга калды. Чапкын әйләнеп кайтканчы, ул урыс илчесе Питәй Тургайны кабул итми торыр. Әйе, күпкә түзгәнне азга түзәр, һич югы, вәзиреннән «Бәгиям ауга чыгып китте» дип әйттерер.
* * *
Чамалавы дөрес булган икән, Исмәгыйль энесенә киткән йомышчысы өченче көн дигәндә әйләнеп тә кайтты. Кайтты да, сарай болдыры төбендә атын калдырып, аркасына сырган дала тузанын да какмыйча, бәк янына узды.
– Йә! – диде, бер тезенә төшеп, каршына килгән чапкын егеттән Йосыф бәк.
– Бәгиям, Исмәгыйль бәк әйтте: абам – кала карлыгачы, мин – дала бөркетемендер. Абам Мәскәүгә түгел, Казанга да кулын сузмасын. Казан белән мин сәүдә итәм.
Йосыф бәк чапкын егеткә кул селекте, янәсе, китә аласың. Чын мәгънәсендә дала иясе булган Йосыф бәккә энесе Исмәгыйльнең җавабы артыгы белән аңлаешлы иде. Анысы хак, Йосыф абасы Сарайчыкта утыра, җәйли алмый башлады, аның каравы утыздан артык угылы далага сибелгәннәр – җәйләүләрдән кайтып кергәннәре дә юктыр. Кара Идел буйларына кадәр җәйләүләре җәелгән, усаллыкка китсәме?! Иделнең уң ягына чыгып җәйли башларлар. Тик абаң синең кебек тар күңелле явыз вә имансыз адәм түгел, угланнарына мондый әмер бирмәс. Ә менә Сөембикә кызын Казанга озатканда, өлкән улы Юныс морзаны утыз мең атлы гаскәре белән Казан тарафына юллар. Өлкән угланы тәгаенләп Арча якларына урнашыр һәм урысларны Казан ягына җибәрми торыр һәм бөтен сәүдә юлларын үз кулларында тоткан алатларның кулын кулга, аягын аякка бәйләр. Бәлкем әле, тора-бара Иделнең уң ягына да атлар.
Шулай дип уйласа да, Йосыф бәк, ясавылын дәшеп, аксакал Тохарны китерергә кушты. Күп тә үтми, тәхет ягына аксакал килеп керде. Йосыф бәк аны ишекъяры ук барып каршы алды, кушкуллап күреште һәм түргә әйдәде, тез биеклек кенә өстәл янына утыртты. Икесе дә кул күтәреп дога кылдылар, шуннан соң гына исәнлек-саулыкларын сораштылар. Аксакал Тохар, кәҗә сакалын сыпырып, бисмилласын әйтә-әйтә, көмеш табактагы йөземгә үрелде, аннары касәгә салган кымызны тәмләп куйды. Шуннан соң гына:
– Инде йомышың җиткер, морза, кем, Йосыфҗан, – диде.
Йосыф бәк аксакалга бөркет белән сандугач хикәятен аңлатып бирергә кушты, гәрчә аксакалның ни әйтәсен белсә дә, юрауны тәгаен аның авызыннан ишетәсе килә иде.
– Карлыгач белән сандугач яз килер, көз китәр, бөркет исә яз-көз үз даласында хакимлек итәр. Кошлар патшасы бөркетне сандугач белән чагыштыру чарасыз хәлдер, морзам, кем, Йосыфҗан.
Йосыф бәк аксакалга башка сорау бирмәде, бу хәтлесен ул үзе дә белә иде, бары тик:
– Сине, аксакал, ясавылым илтеп куяр, – дип кенә әйтте.
«Димәк, – дип уйлады ул, аксакалы чыгып киткәч, – Исмәгыйль энесе үзен бөркеткә тиңли башлаган… Әллә соң Василий III нең ике башлы каракош канаты астына кереп посуына кинәнүеме аксак шайтанның?.. Димәк, Иделгә кадәр даланы кулында тоткан абасы аның өчен сандугач?..»
Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, арлы-бирле йөренергә кереште. Бу хәтле ахмак юраманы аксак Исмәгыйль энесе бирсә бирә алырдыр. Ә бит барысы да киресенчә, ул – сандугач, урыс кенәзе алдында сандугач кебек сайрый – читлектә утыра, бөркетне читлектә тотмыйлар, имеш. Ә син, Исмәгыйль энем, үзеңне бөркет дип юрасаң да, урыс читлегендә утырасың. Урыс көен көйли-көйли, муеныңа тәре такканны сизми дә калырсың әле.
Йосыф бәк кәтибен чакырып алды һәм шул хакта Исмәгыйль энесенә хат язарга кушты. Хат әзер булгач, ул аны үзе үк укып чыкты һәм, бөтереп, җеп белән бәйләп, мөһерен сукты.
– Вәзиргә бир, Исмәгыйль бәккә озатсын!
«Син үзең кенәз Василий тамгасы ике башлы каракош тырнагында, Исмәгыйль энем, – дип уйлады ул, һаман тынычлана алмый. – Ул каракош сине кызык итәр әле, энем, кызык итәр. Бүген төрле бүләкләр биреп алдап тотса, соңыннан, козгын кебек, башың чукый башлар. Менә шунда күрербез: кем бөркет, кем читлектәге сандугач. Сунарчы далага аксак куян алырманга бармый, чын сунарчы бүре куа, һич югы, төлке аулый. Сине ул каракош озак тотмас, Исмәгыйль туганый. Мин күрмәсәм, оныкларым күрер, син кол хәленә калырсың».
Йосыф бәкне Мәскәү хәлләре тәмам чарасыз итә башлады, ахыр ул Мәскәү илчесе Питәй Тургайны кабул итәргә булды. Әйткән сүз – аткан ук, Питәй Тургайны өйләдән соң китереп тә җиткерделәр. Йосыф бәк илчене олылап каршы алды. Питәй Тургай буш кул белән килмәгән, хезмәтчеләре Йосыф бәк каршына затлы туннар, көмеш табаклар китереп куйдылар.
– Булыр, булыр, – диде Йосыф бәк. – Уз, Тургай, утыр. Сәламең юлладың, бүләкләрең алдым, инде йомышың җиткер, – диде Йосыф бәк.
– Олуг бәк, бөек кенәземнең атасы Василий III вафаттыр. Тәхеттә олан кенәз утыра, ягъни бөек кенәгинә Елена. Хөрмәткә ия бөек кенәгинә мәрхүм җәмәгате, Василий III нең васыятен үтәп, Казан тәхетенә Кирмән-кала ханы Җангалине утыртты. Ханзадә Җангали ханның төшенә синең гүзәл кызың Сөембикә кергән, шуннан соң хан тәмам тынычлыгын югалткан, йокыдан калган, ашы – аш, йокысы йокы түгел икән, көн-төн синең кызың турында уйлый. Шөкер итәргә генә кала, Җангали хан исән-имин тәхеттә утыра, илдә тынычлык, базар-кала буларак хәбәр-сәлам, товар килә тора. Ләкин гашыйк кешенең кайгысы башкадыр. Шул көннән алып Сөембикә исеме теленнән төшми.
– Кһм, кызык хәл, илче Тургай. Казанда карачы-бәкләр калмадымыни?.. Барысы да мәскәүлеләргә йөз яттылармы?.. Хәер, Мәскәү илчесе минем кырыма яучы сурәтендә килгәч, бик ихтимал. Бу бит, илче Тургай, ким куйганда…
Питәй Тургай кулын күтәрде, баш иде.
– Ю-ук, һич юк, шөһрәтлем олуг бәк, мин яучы түгел, яучылар килеп кенә ята. Мин – бары тик килештерүче, кыл тартучы.
– Хөрмәткә ия Мәскәү илчесе, – диде Йосыф бәк. – Әүвәл башта миңа бер сорау бирергә рөхсәт ит: кем өйләнә, Казан дәүләте ханы Җангалиме йә булмаса Мәскәү дәүләте башы кенәгинә Глинскаяның нарасыемы?
– Олуг бәк, энең Исмәгыйль кенәгинә янында була, ул да моңа ризалыгын биргән.
– Кыз кемнеке соң, илче? Аксак Исмәгыйль бәкнекеме, әллә булмаса Йосыфныкымы?!
– Шөһрәтлем олуг бәк, кичә генә кенәгинә Глинскаядан миңа чапкын килеп җиксенде, ул да бик үтенгән, аннары онытмаска кушкан…
– Нәрсәне онытмаска кушкан, илче, ул хатын?.. Әйе, тәхеткә яңа арты тигән хатын, дим?..
– Олуг бәк, Кырым ханы Казан мәркәзенә кул салмакчы. Миңа калса, Җангали хан безгә дә, сезгә дә тугры калыр кебек. Ике арада кан коюны туктатырга вакыттыр. Сезгә мәгълүм булса кирәктер, углан морзалар урыс җирләренә еш кына яу йөриләр. Бу хакта сезнең белми калуыгыз да бар, шөһрәтлем, иллә бу хактыр. Рәсәйнең угланнарын, синең угланнарың белән аркадаш итәсе иде, олуг бәк… Ике арадагы иминлек хакына.
Йосыф бәк бер нәрсәне анык белә иде – Җангали хан Казан тәхетенең ихласи хөкемдары түгел, Казан дәүләте белән, һәрхәлдә, Казан мәркәзе белән Мәскәү воеводалары хакимлек итә. Җангали хан анда курчак кына. Сөембикә кызы Казан кәләше булып алса, тора-бара хөкем итүне үз кулына алыр. Сөембикәнең ил белән идарә итә алуына атаның иманы камил иде.
– Менә нәрсә, илче. Аллаһы Тәгалә алдында бар халык та бертигез булса да, мин – мөселман адәме. Безнең борынгы ата-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар. Туран-төрки дөньясында, гадәттә, яучыны егет үзе җибәрә торган иде. Ошбу йоланы вә гореф-гадәтләрне шәригать кануннары да кабул итте. Илче Тургай, Йосыф бәкнең теләген белеп торсаң иде: ханзадәнең үзеннән яучылар килмичә, син миңа Җангали турында бер кәлимә сүз дә әйтмә. Холкым-гадәтем беләсең, Нугай даласына беренче тапкыр гына килүең түгел кебек.
– Баш өсте, олуг бәк, кичерә күр илчене. Яучылар юлда инде – бүген-иртәгә Сарайчыкта булырлар, – диде Питәй Тургай, баш ия-ия.
– Син – илче. Илче кеше бүген монда, иртәгә Мәскәүдә дигәндәй, ханзадәдән яучылар килмичә, кызымның яманаты таралса, мин сине нишләремне күз алдына китерәсең булса кирәктер, Тургай.
– Олуг бәк, берәү дә ике баш белән тумый. Ышаныгыз, яучылар килер. Миндә бары бер теләк: Казан мәмләкәте сезнең дә, безнең дә ышанычлы аркадашыбыз булсын иде.
– Аркадаш булу өчен, безгә бер чиркәүгә кереп тәреүбәргә туры килер бит, Тургай. Мине анда бәйләп тә кертә алмаслар, мин муенына кенәз элмәген элгән Исмәгыйль энем түгел. Сез, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларыгызны ярлыкауны сорап гыйбадәт кылып чыгасыз да янә гөнаһ кылырга, кеше үтерергә рөхсәт аласыз. Без бары тик Аллаһы Тәгалә алдында гына җавап бирәбез. Сурәт вә потка табынучылар буларак, сез – мәҗүсилектән ерак китмәгән халыктыр. Кеше рухи яктан изге вә гадел, нинди генә дингә табынмасын, кешегә ярдәм кулы сузарга тиеш. Син кылган гөнаһны үзе үк муеннан гөнаһка баткан митрополит Макарий йә поп ярлыкый. Син шуңа ихластан ышанасыңмы? Адәм баласы кылган гөнаһны адәм баласы ук җуя аламы, аның моңа кодрәте җитәрлекме?.. Юк, Тургай, юк, җуя алмый, моңа аның хакы юктыр. Кылган гөнаһтан адәм баласын бары тик Аллаһы Тәгалә коткара ала, моны да ул теге дөньяда, ахирәттә эшләр. Адәм баласын исламда кылган гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тәмугкача эзәрлекли, йокыдан калдыра, тормышын әрнүле, үкенечле итә. Моңардан котылу өчен бәгъзеләре дөньялыкта изгелек кылып калырга тырышалар, бәгъзеләре вафатыннан соң мәңге, ягъни кыямәт көнгә кадәр тәмугта яналар.
– Олуг бәк, Исмәгыйль энегез чиркәүгә кереп тәре үпмәсә дә, мәрхүм Василий кенәз белән туганнарча тату яшәде.
– Хактыр, мөселман кешегә чамадан ашып ярсу, тиктомалга ачулану хәрәм эш кылуга тиңдер. Ошбу бәндә кыямәт көндә иң каты газапка тартылачак. Ул гынамы, кылган гөнаһысы өчен дөньялыкта ук җәза күрәчәк. Кем тарафыннан? Менә анысы Аллаһы Тәгалә кулында инде, чиркәү атасы кулында түгел, Тургай. Синең саф һәм пакизә хатынны рәнҗеткәнең булдымы? Хәтерләмим, дисең. Ә мин хәтерлим, Тургай, хәтерлим. Сөембикә кызымның анасын рәнҗеткән идем. Юк, зина кылганы өчен түгел, Аллам сакласын, ул изге зат мине үлепләр сөяр иде. Вафат булганчы, аның кырына кайтып җитә алмадым. Дөньялыкта саубуллаша алмадым мәрхүмәм белән. Менә ни өчен гөнаһлы мин, Тургай. Баланы йолып алалар, ә ул җан тәслим кыла. Фаҗигале үлем. Кешенең тәкъдире җитмәгән булса, Газраил пәйгамбәр үлем фәрештәләрен җибәреп, адәм баласының җанын күккә иңдермәгән булсалар, адәм баласына үлем килә икән, ул фаҗигале үлем була. Ә фаҗигале үлем белән дөньядан киткән бәндәнең җаны күккә ашмый, адәмнәр арасында тилмереп йөри һәм затын үлемгә тарткан кешедән өрәк сурәтендә үч ала башлый. Минем Сөенбикәм дә фаҗигале үлемнән китте. Мин шуннан җәфаланам, Тургай. Дүрт хатын белән торган кешегә тагын ни җитми дип әйтүең бар, Тургай. Мин күрәм бит, ирен читең белән елмайгандай иттең. Тик ялгышмасаң иде, Тургай. Аллаһы Тәгалә ишне ишкә тиңләп адәм балаларына җан бирер, ди. Ул хатын минем җаным иде, Тургай. Калганы шәригать канунына таянып кылынды. Бары тик. Менә ни өчен кадерле ул кыз бала миңа, Тургай.
– Исмәгыйль бәкнең икенче хатыны— Рязань кенәзе кызы. Туп кебек ике малай үстерә, тату гына яшиләр. Евдокиянең бер тапкыр да башын ташка органын күрмәдем, олуг бәк. Зарланмый. Аллаһы Тәгалә адәм баласына башка диндәге бәндәне иш итеп җан иңдерү хәлләре дә бар икән ул.
– Аксак кеше – ким кеше, эт-шәкәлгә тиң кеше, диләр бездә, Тургай. Дүрт марҗага өйләнсә дә, тегеләре Исмәгыйльгә кырык малай тапсалар да сүзем юк, Тургай. Чөнки Исмәгыйль бәк инде безнең өчен вафаттыр. Ул малайлар аның илен-җирен, җәйләү атамаларын гына түгел, аталарының исем-атын да онытырлар. Әллә булган ул алар өчен, әллә юк. Шуның өчен Исмәгыйль бәк безнең халыкка яттыр, ул гүя вафаттыр. Аны тарихта да, искә алсалар, урыслар гына искә алырлар. Ходай Тәгалә аны сабый чактан ук рәнҗетте, һәм белеп, кайчан да булса үз халкына яманлык кыласын белеп. Яшермим, мин дә рәнҗеткәләдем. Исмәгыйль балачактан ук кимсенү тоеп үсте, ишләре аны уенга катыштырмады, сабый чактан ук аксак иде, аксак малай уенга сыя буламы, ул аксак мал белән бер бит. Шуннан ул үзенә көчлерәк малайлар эзли торган иде, акча бирә-бирә шуларга сыенды, шуларда яклаучы тапты. Хәзер дә, атабыз кулыннан бәк дәрәҗәсен алгач та, шул гадәтен дәвам итә – инде Василийга барып сыенды. Хәер, мин аның хәленә керәм, муенында бау-элмәк булган кеше нинди азат фикергә ия булсын инде. Ул – эт хәлендәге кеше.
– Шөһрәтлем, олуг бәк, Исмәгыйль – ирекле кеше, үз даласы, үз гаскәре, үз җәйләве бар. Хак, Мәскәү кенәзләре аны һәрчак яклап килде – урынны түрдән бирәләр.
– Ирекле кеше кяфер элмәгенә үзе теләп башын тыкмый, илче Тургай. Вәләкин минем синең белән сөйләшер сүзем Исмәгыйль бәк түгелдер, бөкрене кабер дә турайта алмас, ди. Яши икән Мәскәү кенәзенең итәген ялап, яши бирсен, минем сүзем сиңа, илче Тургай, Сөембикә кызым һәм ханзадә Җангали турындадыр. Сүз җебен ычкындырмасак иде, илче. Минем сине кисәтеп куясым килә, илче, сөйләштек кебек. Мин кызымны Җангали ханга ярәштерермен анысы, тик бер шартым бар: Казан белән Мәскәү базарларына минем сәүдәгәрләремә капкаларачык булсын.
– Булыр, булыр, олуг бәк, илче сүзе бер булыр.
Йосыф бәк торып басты, аның артыннан ук каударланыбрак күтәрелгән илче Тургайга кулын сузды, ләкин илче янә олуг бәк аягына төште.
– Олуг бәк, минем сиңа тагын бер йомышым бар, кичерә күр.
– Йә, – диде Йосыф бәк, башын чөя төшеп.
– Үткән килүемдә вәзир Тәби миннән мөгаллим сораган иде. Мин аны алып килдем, олуг бәк. Икетуганнан туган энем. Укымышлы, урыс теленнән сөекле кызыңа сабак өйрәтер иде.
– Ни бит, илче Тургай, кызым… Ни хаҗәте ул мөгаллимнең?.. Кызымны…
– Юк-юк, зинһар, каршы килмәгез, мөгаллим итеп алмасагыз, кол итеп алыгыз. Казанга китә икән кызыгыз, Казанга китәр, анда урыс сабагына өйрәтер, урыска якын ханбикәсе булмакчы…
– Әйе, дошманыңның телен генә түгел, мәдәниятен вә динендә белү зарур, дигәннәр борынгылар. Син хаклы, илче…
Илче Питәй Тургай ике-өч адым артка тәпен-тәпен чигендедә борылып тәхет ягыннан чыгып китте. Ул теләгенә иреште.
2
Ходайның хикмәте хак булды бит, ике көн дә үтмәде, Казаннан җиде олау белән яучылар килеп төште. Йосыф бәк яучыларны Бәк капкасыннан кертергә боерды. Вәзир Тәби кадерле кунакларны бәк кәрвансараена урнаштырды да түрәсе янына чапты:
– Килделәр, шөһрәтлем, килделәр!
– Кем йөзендә? – дип кырт кына сорады Йосыф бәк.
– Ибраһим морза йөзендә, шөһрәтлем. Ил атасы йөзендә дияргә була. Ибраһим морза морза гына түгел, морзаларның морзасыдыр.
– Казанда бүген морзаларның морзасы Булат бәк Шириндер, вәзир. Буташтырма. Әмма Ибраһим морза да, ишетеп беләм, төшеп калганнардан түгел. Хуш килгәннәрме?
– Бихуш, бәгиям, бихуш.
– Бүген ял итсеннәр, кунак ит, иртәгә кабул итәрмен, – диде Йосыф бәк һәм, сүзе бетүен аңлатып, тәхетеннән торды. Бу аның инде, вәзирем, бар, кит, ары таба үземнең генә каласым килә, диюе иде.
Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк ишекъяры торучы тупсабашка да китәргә кушты. Тәхет ягында бары тик үзе генә калгач, келәмгә тезләнеп дога кылды.
Яучылар килү хәбәрен ишеткәч, ни куанырга, ни көенергә белми торган иде, ялгызы гына калгач, күңеле яктырып киткәндәй булды. Ул аларның килүен тели башлаган иде инде, хәтта гасага сабышкан иде. Аллага шөкер, ташламады Тәңресе. Ул гынамы, җитмәсә, яучылар башында Нугайдан аяк эзе суынмаган Ибраһим морза. Ибраһим морза Казан ханы гаскәренә, ел аралаш дияргә була, сугыш атлары алырга килә, мул түли, кардәшлекнең кадерен белә торган кеше. Калын гөрги тавышлы, пәһлеван гәүдәле, түгәрәк кара сакаллы Ибраһим морзаның, Йосыф бәк белән бәхәсләшеп, бер утыруда бер сарык түшкәсе ашап бетергәне бар. Хак, соңра авырды, бер атна диярлек урында ятты. Йосыф бәккә табиблар чакыртырга туры килде. Кыскасы, яучылар башында Ибраһим морзаның килүенә Йосыф бәк канәгать иде, шуңа күрәме, иртәнге якта яучы Ибраһим морза тәхет бусагасын атлап керүгә, Йосыф бәк урыныннан купты, кунакка каршы китте. Кушкуллап күрештеләр, көлә-елмая күзгә-күз карап тордылар. Көрәк хәтле куллары белән исәнләшкәч, утырып дога кылдылар һәм, мөселманнарга хас янә исәнлек-саулык сораша-сораша, торып, түр якка үттеләр. Йосыф бәк тәхетенә сеңде, Ибраһим морза күпертелгән, казанлылардан килгән күн тышлы чигүле мендәргә утырды.
– Сиңа хөрмәтем зурдыр, Ибраһим морза. Синдәй кеше Сарайчыкка юк-бар йомыш белән йөрмәс. Әйе, әүвәл йомышың җиткер, кем, Ибраһим.
– Туран-төрки дөньясының ныклы терәге булган хөрмәтлем бәк Йосыфҗан, мин сиңа адәм баласы күтәрә алмастай йомыш белән килдем бит әле. Синдә җәннәт фәрештәләреннән фатиха алган, бер бите ай, бер бите кояш гүзәл кыз бар, миндә егет янында егет, хан янында хан булган Җангали ханзадә. Әлхәмдүлилләһи, синең ат-исемең туран-төрки дөньясында зурлап телгә алына, йөк-йомышым үтәр өчен куана-кинәнә килдем. Исмәгыйль энең кебек син беркайчан да урыска тәлинкә тотып яшәмәдең, мөслим-мөселманга һәрчак ярдәм кулы суздың, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән килгән мал-мөлкәтен олысына олылап, кечесенә кечерәйтмичә гошер вә сәдакасын бирдең, моннан далаңда малың, калаңда халкың кимемәде, киресенчә, ишәя, мулая барды, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән берне ике итеп, икене дүрт итеп үзеңә дә килә торды, иншалла, ары таба да рәхмәтеннән ташламас. Иш янына иш бирер, куш янына – куш. Боерган итсә, фәрештәләр үбеп үстергән кызың Казан тәхетенә барып утыргач, ул байлыгың тагын да ишәер, казнаң тагын да тулыланыр. Әйе, олуг бәк, синдә кул-аягы исән, акылы камил, бер бите ай, бер бите кояш кыз бала бар, миндә хан кадәр хан Җангали ханзадә. Әнә шул ике затны бер түшәктә йоклатып, Ходай кушып, Казан тәхетенә үз ханын күрергә насыйп итсен иде. Кабул итсәң кабул ит, Җангали хан яучысын, олуг бәк Йосыфҗан, кабул итмәсәң – ачык ишегеңә күрсәт. Кулым үземдә, аягым кесәмдә түгел, телем тыярым да чыгып китәрем. Инде кабул итәргә ниятлисең икән, сиңа гомерем буена игелек кылу турында кайгыртып яшәрем, инде кабул итмисең икән – рәнҗемәм, белмәгән-күрмәгән кешең түгелмен, аяк астыңа туфрак итеп салмассың, иншалла. Нишләмәк кирәк, хәсрәтем булыр, иллә күзем тырный-тырный еласам да сер бирмәм, борылып, Казаныма кайтып китәрмен. Иллә, олуг бәк, игелегең вә кодрәтең беләм, кордашың вә кардәшең шул чиккә җиткермәссең, әлхәмдүлилләһи, гаҗәбәгә озатмассың. Галәм – кояшсыз, күк йөзе айсыз булмас, ди, мин бахырың синең кулыңда, яткырып суксаң да, артыма тибеп чыгарып җибәрсәң дә зарланмам. Синдәй изгедән каһәр алу минем өчен үзе бәхеттер, олуг бәк.
Йосыф бәк кулын күтәрде, бу – җитеп торырга ишарә иде.
– Туры әйткән туганына ярамас, ди безнең халык. Кызым Сөембикәне Җангали ханзадәгә теләп бирмим, Ибраһим морза. Телең телгә йокмый, сандугач кебек сайрадың, телеңә саескан төкергән диярсең, иллә алган товарың бәһасездер, ә менә тәкъдим иткәнең нәселсездер. Корыган нәсел, сатылган. Турысын әйтим, Ибраһим морза, Җангали ханны яратмыйм. Ишетеп кенә булса да беләм: холкы ташка үлчим, ихтыярсыз, кыяфәте турында әйтеп тә торасым килми.
– Олуг бәк Йосыфҗан, Җангали ханзадә Казан тәхетенә унбиш яшендә утырды. Бүген ул да үзгәрде, атны да бит йөгән салмыйча белеп булмый. Халык теленә сөйкемсез сөякле Җангали хан дип кереп калса да, кеше янында – кеше, хан янында – хан.