Kitabı oku: «Сөйлим, тыңла…», sayfa 5
– Төче коймак белән чәй эчәбез, – диде кыз. – Син, Азизов, башыңда нинди фикер туды дип төпчен, әйдә. Ярар, төпченмә! Бик гади нәрсә ул: без синең белән, институтларны тәмамлагач, аспирантурада калабыз.
Тылсымчы карт таягы белән селтәнде, әмма могҗиза урынына башка таш яуды.
– Кыскасы, Туйбикә?
– Кыскасы-озыны шул, Азизов, син бүгеннән үк киләчәгең турында кайгыртырга тиеш!
– Минем киләчәгем – авыл, Туйбикә.
– Ә мин? – Кызның күзләре зурайды. – Мин борын-борын заманныкымы? Син миңа тиңләшер өчен беренче адымны атладың инде. Икенче адым – кандидатлык диссертациясе, өченчесе – докторлык. Шуннан соң син мине профессор улыннан аертып аласың. Әйе-әйе, мин тиздән профессор килене булам. Биш-алты ел эчендә үзеңне тамырдан үзгәрт, Азизов.
Кайнар чәй яшь ирнең телен пешерде. Төннәр буе сагыштан өтелгән йөрәгеңә шифасы тиярдәй көчле дару бирәләр, егет. Кап! Юк, капма, ахырдан ул барыбер агуга әйләнер…
– Мин үзгәрмәм шул, Туйбикә, чөнки эчемдә һаман тракторчы малай утыра, – диде ир.
8
Әмма трактор – тимердән, ә җан хистән гыйбарәт шул. Тормыш мәшәкатьләренә никадәр генә күмелсә дә, Нурулла ярату савытының төбен корытмады. Хәер, корытырлык көче дә юк иде.
Дөньясын сыртына күтәрерлек дәрт-дәрманга ия иргә мәхәббәт дигәнең генә буйсынмады. Югыйсә йөрәккә сыеп беткәч, ул бәләкәйдер, бик бәләкәйдер инде, ә үзе нинди кодрәтле иде! Ләкин Туйбикә ягына авышмады Нурулла. Кызның хыялы офыктагы рәшә иде. Ахыр чиктә Туйбикә – Казанны, ә Нурулла Чурайбатырны сайлады.
Менә икегә аерылган сукмаклар кабат тоташты… Тик ни үзгәрер икән? Әлегә хәтле ничек яшәлгән, шулай яшисе дә яшисе… Туйбикә барыбер аныкы. Аның ярасы, аның сызланулары, аның бәгырь кисәге. Бер генә адәм баласы да арбасына шатлык-куанычлар гына төяп, келтер-келтер гомер күпереннән узмыйдыр.
Үзәккә барышлый, ул аръяктагы Кәҗә Фатыймасына керде. Тирә-якта оста шәл бәйләүче дигән даны таралган аксак хатын йон эрли иде.
– Шәлләрең бармы, Фатыйма апа?
– Миндәме? Дистәләгән алар, рәис балам, дистәләгән. Синең Саҗидәңә, мөгаен, сорысы төстер.
Нурулла хәйләләп маташмады:
– Хатынга түгел, – диде.
– Бәрәч, кемгә?
– Бүләккә, Фатыйма апа.
– Һе, шулай укмыни? – Шәлче диванга кадакланган үрнәкләргә күрсәтте: – Эрерәк бизәклесе – кыз-кыркынга, ваграклары – кыз-катынга, тыгызрак бәйләнгәне – әби-чәбигә. Бүләк итәсе кешең яшьме, картмы, рәис балам?
– Яшь, бик яшь, унҗидедә, – диде ир. – Син миңа кар кебек ап-агын бир.
– Кесәңә генә сыешлы итеп төримме, рәис балам?
– Төр, Фатыйма апа. Бүген бөтен авыл белер инде бу шәл турында.
– Авыл ук димә әле син! Аксак аяк әллә ни кинәндермәс. Ярты Чурайбатыр тучны белер, монысына гарантиә, рәис балам.
…Туйбикә аны үзәктәге беренче тукталышта каршы алды. Ул, машинасының тәрәзәсен шудырып кына:
– Әйдә, Азизов, – диде.
Анда ук сизенгән иде Нурулла, хатын урман юлына борылды. Димәк, аланга ашыга.
Хыялларның туры килүен кара син! Ул да ничәмә-ничә тапкыр шушы табигать оҗмахына талпынды, әмма нигәдер күңеле тартмый, мөгаен, алан аларны парлап көтә иде.
Алан һаман шул алан иде…
Туйбикә кулындагы сумкасын чирәмгә ыргытты.
– Исәнмесе-е-ез!
– …се-ез, – диде кайтаваз, гаҗәпләнеп. – Сез?! Ничә елдан соң монда нәрсә югалттыгыз?! Әллә кешеләрдән качып-посып очрашасызмы се-е-ез?!
– Азизов! Мәрткә китмә! Нинди шомлы тынлык бу? Нишләп кошлар сайрамый, нишләп күбәләкләр очмый?
– Август бит, Туйбикә.
– Ә кайда соң ул май айлары?! Кайда, Азизов?! – дип еламсырады хатын. – Мин сары чәчәкләрдән такыя үрер идем!
– Такыя ни ул, менә моны ябын әле син, Туйбикә. – Нурулла түш кесәсендәге шәлне туздырды. – Сиңа килешәдер.
– Фатыйма апа әле дә бәйлимени? Шәленә кушып гайбәтен дә сата инде, бахырым. Әй иртәгә чәйнәрләр сине авылда, әй чәйнәрләр, Нурулла фәлән, Нурулла төгән…
– Гайбәтсез авыл – җансыз авыл ул, Туйбикә. Рәхәтләнеп чәйнәсеннәр! Мин катырак инде, тешләрен сындырмасалар ярый.
– Рәхмәт, искиткеч матур, – диде Туйбикә һәм шәлне йомарлап сумкасына сонды. – Без бу аланга бүләкләр бирешергә килмәдек, яме, Азизов?
– Йа, – диде ир, ул Туйбикәнең менә шулай якында, бик якында гына ярым үпкәләп, ярым үртәлеп торуына ышанмый, аның бу нәзберек күбәләккә кулын тидерәсе, аның дөньяда барлыгына тагын бер кат инанасы килә иде. Ирләр хисләнсә, гаҗәп икән бит! Горурлыгыңны кис тә ат инде, Нурулла. Туеннан качкан җилбәзәк кыз белән акыл утырткан хатынны бер җепкә бәйләп уртаклык эзләмә! Үткәннәр тузанын туздырып ни файда? Алай дисәң? Менә үзең дә буталасың инде, Нурулла. Шул үткәннәрдән бирле Туйбикә, бер тотам калмыйча, синең янәшәңнән атлый түгелме соң? Иртән, кырына башласаң, битеңнең тиресе киселә, чөнки көзгедән Туйбикә карый… Шунда йөрәкнең дә читенә пәке эләгә…
– Алан картайган. – Хатын җиңелчә генә аны аркасыннан этте. – Әйдә, урманнан әйләнәбез, Азизов. Әнә тегендәге зу-ур гына кырмыска түмгәге кайда икән?
– Кырмыскалар синең арттан ук каядыр күченгән, Туйбикә.
– Хәтерлисеңме, без бәхәсләшкән идек. Әгәр чыгарылыш имтиханнарында син «бишле» алсаң – кырмыска оясына биш минутка мин битемне куям, әгәр алмасаң – син.
– Хәтерлим, мин оттырган идем.
– Абау, ә ник теге имәннең яфраклары каралган, Азизов?
– Сине сагынуга түзмәгәндер, Туйбикә!
– Хәтерлисеңме, син минем букчамны иң югары ботакка чөйгән идең.
– Кайтам да кайтам дип, ачуны чыгардың бит, Туйбикә.
– Әй, җыен бала-чага сүзе сөйлибез инде! – Хатын кисәк кенә туктады. – Азизов, бу районда мин өч ел да биш ай яшим! Син нишләп моңарчы, Туйбикә, хәлләрең ничек, дип, ишегемне какмадың, ә?
– Йөрәгем белән кактым бит, Туйбикә.
– Йөрәгем белән, имеш! Син миңа мәет килеш кирәк түгел, Азизов!
Нурулла «күбәләк»нең кулыннан тотты.
– Хәлләрең ничек, Туйбикә?
– Миннән көлмә, яме, Азизов, – диде хатын. – Теге Туйбикә юк инде ул. Дөнья мине уңлы-суллы яңаклады, Азизов. Син минем хакта ни беләсең инде, йә? Казанда укыганда киреләнмәсәң, бергә каласы идек без, ә син – боз сын, әз генә дә эремәдең. Профессор малаеннан мин ун елдан соң, улыбыз исәйгәч аерылдым. Вак иде, эт бете иде. Ир затларыннан уңмадым мин, Азизов. Җир синдәйләрне бүтән тудырмаган иде. Бүлектә без ике хирург-кардиолог идек. Коллегам операция ясаса – авыру үлә, ә минекеләр өр-яңадан яши! Коллегам шуңа кара коела иде. Көнләшү начар нәрсә икән, Азизов: ул бәндә, юк гаебемне табып, минем өстемнән министрлыкка шикаятьләр язды, клиниканы гайбәт белән сасытты. Мөдир, билгеле, аны яклады, чөнки кодасы иде. Шуннан соң мин клиникасына да, Казанына да «әллүр» дидем дә үзебезгә кайттым. Әләкче коллегамны хәзер операциягә кертмиләр, бармаклары кәкрәйгән икән. Ә син, Азизов, үзең белән таныштырма, яме. Ничә тавык-чебеш асравыңа хәтле хәбәрдар мин. Чурайбатырларга бәхет капкасын ачкан кеше инде син.
Туйбикәнең кулы каз мамыгы сыман йомшак иде, ир аның җылысын йөрәгенә сеңдереп өлгермәде, хатын кисәк кенә читкә тартылды да, күзләрендә пәриләр биетеп:
– Йә, мин һаман чибәрме, Азизов? – диде.
Нурулла каушамаска тиеш иде. Нурулла җир йөзендә нинди назлы сүзләр уйлап табылган, шуларның һәммәсен дә, җыеп, бу күбәләкнең колагына пышылдарга тиеш иде. Ләкин авыз эчендәге агач тел нәрсәдер әвәләде дә әвәләде, әллә җөмләләр, әллә авазлар…
Туйбикә тагын һөҗүмгә күчте:
– Ә син мине әле дә яратасыңмы, Азизов? Нигә баш кына селкисең? Кычкырып әйт, шау тимер! Мин синнән шушы сүзне күпме ишетергә тилмердем!
– Болай да аңлашыла бит, Туйбикә.
– Нәрсә аңлашыла, Азизов?
– Гомер сине уйлап үтеп бара, Туйбикә. Иртә дә син, кич тә син… Инде нәрсә диим?
Әйе, Нурулла тыштан шау тимер, ә күкрәгендә ялкын, өтә-көйдерә иде. Ниһаять, тышауларыңны чиш, ир-ат! Алдыңда хыялыңда кабат терелгән мәхәббәтең түгелмени!
– Каприз, дигән идең, Туйбикә. Ни-нәрсә ул? Аны балга манып ашыйлармы, суда җебетепме?
– Уенга борма, Азизов! – Хатын усалланды. Беркавым туфли очы белән чирәмне изә-сыта җәфалангач: – Өйлән, миңа, Азизов, минем капризым шул, – диде.
Алан бер киңәйде, бер тарайды. Агач-куаклар бер озынайды, бер кыскарды. Кыңгырау чәчәкләрне җил, аска бөгеп, каядыр очырта төсле иде.
Нурулла дәшмәде. Болыт әсәре түшәлмәгән чип-чиста күк йөзенең нәни генә уемы каралып яшь койды.
Бу – Туйбикә күзләре иде…
Моңарчы яшәлгән гомер корыган агач ботагы түгел, балта белән чабып ыргытып булмый. Шулай да яраткан кешеңне сагынып узган елларны да гамәлдән сызып булмый.
Булмый! Берни эшләп булмый!
…Туйбикә, машинасын кабызгач, күз яшьләре аша елмаеп:
– Хуш, – диде. – Үзеңне сакла, – диде. – Синдә чын ир солтанының йөрәге, Нурулла, – диде.
Әйтә алмады ир, син бу юлысы да йөрәгемне телем-телем кисеп китәсең, тик монысы авыррак, монысы хәтәррәк дия алмады.
Машина җиленнән кыңгырау чәчәкләре сынын турайтты…
…Тау сыртында ап-ак киемнән ике кеше чалгы белән печән чаба иде. Кем кушкан, йа? Көннәр көзгә авышкан, үләннәр, гәрчә яшел төсен җуймаса да, хәлсезләнеп, саргаерга маташа иде.
Нурулла әлеге аймакка беркайчан да тимер ургыч керттермәде. Бабайлар каны тамган уентыкны ул ел саен ике-өч карт белән чистартыр һәм азактан шаһитлар рухына дога кылдыртыр иде. Ә быел вакыт тимәде. Их!
Юк, кешеләр аның күзенә генә күренә иде. Китеп барышы, ахрысы… Теге чакта, йөрәк чыгымлаганда, ул бит кыр уртасындагы өстәл тирәсенә тезелешеп утырган аксакаллар белән очрашкан иде. Китеп барышы, әйе… Хәзер аяклары җирдән аерыла да… Ни үкенеч, фанилыкта күпме эшләре өелеп кала… Чү, икәүнең берсе Габбас бабасы түгелме соң? Ә аның кырыенда теге яшь хәзрәт! Тәгаен үзе!
Нурулла дык-дык җиргә басып карады. Хәтта үкчәсе чатнады. Шөкер, аяк асты каты иде…
2013–2014
Сөйлим, тыңла…
1
…Бөтенесенә дә кәҗәләр генә гаепле иде. Ышанасызмы-юкмы – ихтыярыгыз: кайчакта безнең тормышыбызны адәми затлар гына түгел, «дүртаяклылар» да җимереп ташлый икән.
Мин бәхетле идем… Бик иртә чәчәккә бөреләнгән акылым белән киләчәккә илтәсе юлымны, уңга-сулга тайпылмаслык иттереп, туп-туры сызган идем. Институтны тәмамлыйм, кияүгә чыгам, итәк тутырып балалар үстерәм… Кыскасы, мин – гөнаһлы Һәва анабызның дәвамы, гап-гади хатын-кыз сыйфатында, гап-гади, әмма шул ук вакытта кызыклы һәм мәгънәле дөньямны корам!
Ләкин хыялыма берничә адым калгач, шушы кәҗә дигән хайван, мөгезе белән кадап, бәхетемнең башын тиште…
Мин сызган юл җир өстеннән сөртелде.
Суы кибеп, елга рәвешен югалткан чокыр сыртында без Ильяс белән дәүләт имтиханнарына әзерләнә идек. Шәһәр чите булгач, биредә тыныч. Яшел чирәмгә сузылып ятасың да китапка багынасың. Май кояшы, студентның кыш буе салкын аудиторияләрдә бөрешеп утыра-утыра каткан сөякләрен җылытып, йокыга изрәтә. Тик егеттә генә ни уку, ни йокы хәсрәте юк, ул, энәле-шырпылы кактус кочаклагандай, һаман саен күкрәген угалый. Менә Ильяс алдыма сап-сары тузганак чәчәкләре китереп салды.
– Миннән сиңа яз бүләге, Мәликә!
– Укыр идең, Ильяс. Иң катлаулы фән монысы…
– Качмас, укылыр, Мәликә.
– Әйт, – дидем мин, «кактус» егете бик каты чәнчә иде.
– Әйтим дип… Әтиләр каршы шул. Өйләнмә, диләр, башта аякка бас, диләр.
– Син туганнан бирле ике аякта бит инде!
Хисләрем, ярларыннан ташып, дулкын төсле йөрәгемә кага иде. Бу нинди уйламаган-көтелмәгән киртә соң әле?! Мин фаразлаган юл шоп-шома иде ләбаса!
– Апа котырта, ахрысы. – Ильяс карашын күккә төбәде, әйтерсең болыт белән гәпләшә иде. – Бай немецка тагылып, Германиягә киткәч, ул бик эреләнде. Атна саен өйдәгеләргә шылтырата, Ганс киявегезнең йорты иркен, энем, институтны тәмамлагач та, монда юыртсын, ди. Безнекеләр шат, янәмәсе, малайлары чит илдә рәхәт чигә.
«Каршы» дигән колакка ятышсыз сүздән кечерәеп, бөҗәк сыман үлән арасына сеңдем. Тавышым да зәгыйфь һәм мескен иде.
– Ә син нәрсә дидең?
Егет сузып-сузып уфырды:
– Көн саен миемне черетәләр, Ганс та Ганс дип! Безнең әнинең бабасы сугыштан култык таягы белән кайта. Мәрхүм нык иде, туксан биш яшьтә генә үлде. Боларның төркемен немецлар камый, пленга эләктермиләр, шарт-шорт маңгайларына аталар, ә бабайны озак җәзалыйлар, аякларын мишень итеп, көлә-көлә пуля яудыралар. Канга баткан солдатны партизаннар күреп, лазаретка илтә. Ике аягын да тездән кисәләр. Бабай соңгы көннәренә хәтле шул хакта гарьләнеп сөйли иде. Менә хәзер, аның оныгының улы, бәхет эзләп, шушы немецлар иленә китә, имеш. Картның рухы рәнҗемәс дисеңме?!
Үткәннәрне бүгенге белән ялгап нәфрәтләнгән Ильяс, әлбәттә, көлке иде. Дөнья күптәннән бирле бүтән бит инде! Хәтта ки бер үзгәрешсез тоелган күк йөзе дә, кояшы да, кар-бураннары да бүтән! Без яшәгән заман башка дулкынга көйләнгән.
Ләкин мин көлмәдем. Әз генә үртәп:
– Алайса, сиңа дошманның телен дә өйрәнмәскә кирәк иде, – дидем.
– Тел гаепсез! – Ильяс үзалдына кайнарлана иде. – Кабахәт Гитлер уйлап тапмаган аны, прогерман теленнән ярала ул! Син монда демагоглар күпере төземә, Мәликә! Тарих ялганнан биегрәк!
Яр астында ап-ак кәҗәләр чемченә иде. Мин күз кырыем белән генә аларны күзәттем. Берүк безнең яныбызга килмәсеннәр! Берүк мине танымасыннар! Чөнки мин – «катымөгезлеләр»нең карендәше, кушаматым да «кәҗә» иде. Авылда исем-фәлән белән вакланмыйлар, кем кызы – Кәҗә Габдрахман кызы.
Мин бу кушаматымнан зерә хурлана идем, шөкер, шәһәрдә ул – йомылган сер, һәм аның турында иң якын кешем – Ильяс та белмәскә тиеш.
– Ботка куера-куера көймәгәе, Мәликә.
Егетнең хәвефле тавышы уйларымны кисте:
– Ә? Нәрсә?
– Әтиләр өйдән куа. – Ильяс – Казан егете, аларның гаиләсе Каенлык бистәсендә үз йортлары белән яши. – Ә без синең белән аптырамыйбыз, диплом алгач та, Себергә җилдерәбез! Анда алман теле укытучыларына кытлык, ди.
…Ә сакалбайлар әкрен генә өскә үрмәләде. Адәм исе сизгән дию кебек иснәнә-иснәнә, алар туп-туры безнең өстебезгә килә иде. Әй, кешеләрдән өркеп, кире аска төшәрләр әле дип тынычланып, егетне юаттым:
– Кайгырма, синең-минем башлар Себердә дә югалмас, әйе бит?
Чынлап та, сез кемнәр дигәндәй, көтү биш-алты адым кала шып туктады.
– Ай-һай, әрсез бу кәҗә халкы! – диде Ильяс һәм кулын шапылдатты: – Комачауламагыз, без укыйбыз!
«Төркем», каршылыкка очрап, як-якка сибелер дисәм ялгыштым: иң алдагысы – кәкре мөгезлесе (мөгаен, ул әйдаман иде) – тоягы белән җирне тырмаштырып, холкын күрсәткәч (янәсе, батыр!) миңа табан теркелдәде. Йа Аллам, сөтлебикә миңа шулкадәр охшаган, аңарда миндәге буй-сын, миндәге кирелек, миндәге тәвәккәллек, миндәге түземсезлек иде!
– Әй син, ак пәри! – дип, «ишемә» кизәнгән Ильяска мин:
– Сукма! – дидем. – Аның миңа йомышы бар шикелле.
Кәҗә ханым, нәрсәдер күргәндәй, башын уңга каерды, без дә шул якка карадык, тик анда күз очына эләктерердәй әйбер юк иде, аның каравы безне җиңел генә алдаган ак пәри алдымдагы сары чәчәкләрне чәйнәп маташа иде.
– Тәмлеме? – дидем мин, көлеп. – Тамактан җиңел үтә, чәнечкеле розалар түгел бит.
– Әйе, минем кебек хәерче студентка төрттерәсең инде! – Ильяс моны үз бакчасына ыргытылган таш дип кабул итте. – Хәзер машинамны сатам да, – ул яр битендә «кызынган» иске «Жигули»га ымлады, – акчасына миллион роза алам!
– Сәлимә!
Куыклы лампа эченнән чыккан җенмени, каршыбызга бер карт килеп басты. Ул, чынлап та, җен иде: каш-керфекләр ап-ак, чәч-сакал ап-ак, озын җиңле күлмәге белән чалбары да ак тукымадан тегелгән. Хәтта ки кулындагы таягы да акка буялган иде.
– Сәлимә, дим, азынма, дим. Кайт өйгә, дим!
Аның сөйләнүе әкәмәт иде. Нинди Сәлимә, кайда ул? Монда без өчәү генә: мин, Ильяс һәм әрсез кәҗә… Бу урында шайтан аунагандыр, мөгаен: укыйсың-укыйсың, һич башыңа сеңми. Инде саташкан карт…
– Бабай, адаштың мәллә? – диде Ильяс, ул, минем кебек, хорафатларга ышанмый иде. – Әллә карчыгың качтымы?
– Адашмадым, улым. Вәт шушы йөремсәк аякларыма ял бирми. – Карт таягы белән җиңелчә генә кәҗәнең корсагына төртте. – Сәлимә, җүри йоклаганга салышма, дим.
Бу чын мәгънәсендә түләүсез кәмит иде. Бая гына чәчәгемне умырган «Сәлимә» башын җиргә игән дә «йокыга» талган, күзе йомылган, торыклары сыгылып, гәүдәсе изрәгән иде.
– Уян, дим, Сәлимә, әнә иптәшләрең тарала, дим. Җыештыр шуларны, Алла колы!
Бездә уку дәрте сүнгән иде инде. Җитмәсә, Сәлимәгә кадәр «куерган ботка» эчне пошыра иде. Себер китәбез, Себергә… Элек ул якларга безнең бабайларны көчләп куганнар, ә без үз иркебез белән китәбез… Юк, минем илемнән-җиремнән аерыласым килми! Шулай ук яраткан кешемнән дә колак кагасым килми!
– Бабай, әйдә, без сиңа булышабыз! – дидем. – Әйеме, Ильяс?
– И балакайлар, Сәлимәнең капчыгы тулы хәйлә, үлеп тә күрсәтә әле ул кайчак. Сыртыма гына салырыем, картайдым шул.
Мин егеткә боердым:
– Күтәр!
Пәһлеван гәүдәле Ильяска бу кәҗә уенчык кына иде. Җиңел иде ул, чөнки тач минем сыңарым иде. Бервакыт егет мине, көчле кулларында тирбәтеп, туп төсле һавага чөйгән иде.
Сәлимә тыпырчынмады, ул, күрәсең, элек хуҗасыннан күтәртеп гадәтләнгән иде. Башка җан ияләренә «һайт» кына дидек, көтүләре белән безнең арттан иярделәр.
Дәүләтша картны тояклы дуслары белән Әмәт бистәсенә кадәр озаттык без. Карт рәхмәтләр укый-укый калды. Кабат китапка төртелгән генә идек, яр астыннан мәэлдәгән авазлар ишетелде.
– Сәлимә! – диде Ильяс. – Бавыннан ычкынган, каһәр!
– Игътибар итмә! – дидем мин, ләкин безгә тыныч кына укулар язмаган икән, мөгезен уңлы-суллы чайкаган дәртле Сәлимә яныбызга ук менде.
– Күтәрмим, үтенмә! – Минем ялварулы карашымны тотып алган егет, сәдәфләрен чишеп, күлмәген җилләтте. – Фу, юсаң да кәҗә исе аңкыр инде! Кичкә кадәр безне сакласын, мужыт, алманча сукалар.
Кәҗә минем белән янәшә чирәмгә ятты. Мин селкенгән саен, ул да селкенә иде. Торып, яр буйлап атлаган идем, Сәлимә дә миңа тагылды. Туктаган идем, ул да үрә катты. Мондый уен кызык була башлады, аның ничек кызганыч тәмамланачагы миңа әле нәмәгълүм иде. Күрәчәгем ашкындыра дип уйласам иде, ичмасам! Без шулай куыша-куыша Дәүләтша бабайлар йортына якынлаштык. Карт турларында таптана иде.
– Әй, кәҗә балакай, шук та бит син, – диде ул, сукранып. – Бабаңны җөдәтәсең дә инде. Мөгезең белән капка келәсен каерырга кем үрәтте, җә?
Без өчәүләшеп ишегалдына кердек.
– Карчыгым үлгәннән бирле холкы бозылды. Хәдичәм иркәли иде үзен, шуңар аны юксына, бахыр. Сине, кызым, әллә дим, аңа охшата микән?
И кәҗә, кәҗә! Карчык белән кыз бала арасындагы аерманы күрмәслек дәрәҗәдә аңгыра микәнни син?! Әле тагы сезне акыллы хайван диләр.
– Бабай, мин дә болар нәселеннән, – дидем. – Кәҗә Габрахман кызы Мәликә мин!
Шаяртуыма дикъкать итмәгән карт үзенекен сукалады:
– Ие, Хәдичәм белән бутый, рас, – диде. – Моңарчы алай кыз-катынга ияләшми ие, Ходайның хикмәте.
– Карт көнеңдә нигә болар белән җәфаланасың, бабай? – Кәҗәләр озын агач тагаракта кишер кетердәтә, Сәлимә дә «сый табыны»на кушылган иде. – Мәшәкате күп бит.
– И-и, кызым, Аллаһының рәхмәте яусын, шушы ак фәрештәләрем минем гумеремне озайтты. Ашказаным тишелгән иде, брачлар «өч айдан артык яшәмәс» дигән карчыкка. Миңа илле генә яшь иде. Чита каласында агу эшкәртүче забудта эшлидер ием, фатирны саттык та Казан читендәге авыл сымак җирдән йорт алдык. Нигез нык, иншаллаһ, оныкларга да чыдарлык.
– Бигрәк күп, унбишәү, – дидем мин, тагарактагы башларны санап. – Дәвага өчесе дә җитәдер, шәт.
– Миңа алар юаныч, көн итмешемдә бер нур, кызым. Җүри-марый гына орышам үзләрен, яратып кына. Аннары кешеләргә дә изгелегем тия. Әнәтерә теге Яңа бистәдәгеләргә, – Дәүләтша карт урман буендагы коттеджларга күрсәтте, – тәҗел кирәк кәҗә сөте. Замана кыз-катыны баласын имезми, кызганыч ки. Бидон белән һәр кич нарасыйларына сөт илтәм. Әллә ниткән койрыксыз, бияләй авызлы этләр асрый байлар, авызларыннан өзеп каптыралар, баладан артык очындыралар, ахырзаман шаукымнары. Сорагач, аларның дүртаяклы сабыйларына да өлеш чыгарам.
– Бизнес, алайса, – мин әйтәм, – акчасын түлиләрме соң?
– Әлхәмделилләһ, түлиләр. Оланнарыма базардан кишерен, кәбестәсен юнәтәм. Хуҗалыкка тиен-миеннәр ярап куя, кызым.
Ильяс ачуланыр, саубуллашыйм дигәндә генә, карт, кулыма кечкенә чиләк тоттырды.
– Җилене шешкән, тотындырмый, синең кулың йомшак, кызым, иркәбикәне савып кына бирче!
Авыл кызы булсам да, гомеремдә дә кәҗә сауганым юк иде. Куркып кына Сәлимә кырыена чүгәләдем. Эш уеннан узган иде… Тоягы белән типсә, битеңне ярачак… Ләкин хайван тыныч иде, ул үзенең мөшкел хәлен белә һәм ярдәм көтә иде. Аның миңа иярүенең сәбәбе дә шул гына иде бугай.
Чиләккә беренче сөт тамчылары чәчрәгәндә генә капка төбенә машина килеп туктады. Ильяс!
– Точно монда! – Егет ачулы иде. – Сәер инде син, Мәликә туташ! Кара, кәҗә сава берәүсе!
– Тс-с, – дидем мин. – Тс-с, егеткәем! Тавышыңнан өркеп, чиләкне түгәбез хәзер! Сәлимә – әйбәт кыз, акыллы кыз ул. Ильяс, капканы яп!
Егет тулай торакка хәтле битәрләп кайтты.
– Үзебезнең хәсрәт баштан ашкан! Алда – җитди имтихан! Өстәвенә әниләрнең ультиматумы! Ә бу, җилбәзәк, кәҗә-мәҗәләр белән уйный! Фу, сасы да соң исләре!
– Алар чип-чиста, аларны хуҗасы көнаралаш юа. Күрдең бит, йоннары ап-ак. Бабай үзе дә пөхтә, – дидем мин һәм, беркадәр тупасланып: – Зинһар, куык кабартып шартлатма! – дидем. Кайчакта Ильясның һавалануына чик-чама юк, янәсе, ул – шәһәр малае.
2
…Иртән кемдер колагыма пышылдап уятты: «Йөзек!» Бүлмәдәш кызлар йоклый иде. Ильяс бүләген, ахак кашлы йөзегемне, кәҗә сауганда җиленен тырнамасын дип, койма ярыгына кыстырган идем. Бармагым буш! Хәтерсез, мин аны оныттым лабаса. Әгәр хәзер автобус белән Әмәт бистәсенә барсам, консультациягә соңарам. Ярар, соңардым да ди, бу фәнне мин әйбәт үзләштердем, сынатмам, Аллаһы боерса. Ильяс бар бит әле монда, Ильяс! Мин килмәсәм, аның өчен күктәге кояш сүнәчәк, һәм егет тулай торакка йөгерәчәк. «Кайда Мәликә?!» – дип, кызларның җелеген суырачак. Ә безнекеләр аны тәкәббер дип яратмый иде.
Мин ни үле, ни тере идем. Ильясның «баштан ашкан» хәсрәте минеке белән чагыштырганда тузан бөртеге иде. Вәгъдә бүләген югалтсам, егет мәңге кичермәячәк. «Әле нигезенә ярты уч салам да түшәмәдек, ә оябыз тузды…» Чү, минем тел белән кем лыгырдый анда? Нишләп ул тегеләй дә болай дип фараз кыла?! Тиз-тиз генә киендем дә тукталышка чаптым. Автобус чирләгән кебек төчкерә-пошкыра озак «шуышты». Әллә инде бистәсен йөз чакрымга күчергәннәр.
Сулышыма кабып, таныш капканың келәсен күтәргәндә, Дәүләтша бабай агач тарак белән кәҗәләрнең йонын тарый иде.
– Бәракалла, кызым, синме соң бу?!
– Мин, бабай, мин, – дип, сарай читендәге коймага ыргылдым. Әйтерсең бер мизгел барысын да хәл итә, әйтерсең, ашыкмасам, йөзек үзеннән-үзе ярыкка чума иде.
Әмма йөзек каядыр «аякланган» иде.
– Хе, хе, – дип кеткелдәде карт. – Ни эзләсәң, шул бездә, кызым.
Сөенечемнән балалар кебек кушаяклап сикердем.
– Йөзекме?!
– Үзе, кызым, үзе. Иртүк оча да куна койма башына бер саескан, оча да куна. Сәлимә, рәхмәт яугыры, ул кунган саен, мөгезе белән койманы сөзә. Бу сиртмәкойрык ник безнең тирәдә угалана икән дисәм, тәтигә кызыга икән. Алтын әрбире кояшта ялтырый, ә саесканның, көяз кыз-катын кебек, шуңа күзе төшә. Быел бистәдә алар артык күбәйде. Ил-көн тынычсыз булыр, ахры.
Мине зур бәладән йолып алган кәҗәкәем «сагыз» чәйни иде. Ул боек иде.
– Иртән саудырмады, – диде Дәүләтша бабай. – Җиңәрлек түгел.
Шатлыгымнан җиденче кат күктә таган атына идем: «Йөзек табылды, йөзек!» Шуңа күрә әүвәлен-азагын уйламыйча:
– Кичкә киләм, Сәлимәне чирләтергә ярамый, – дидем.
…Ильяс тулай торак янында иске машинасына сөялеп көтә иде. Йөзе комач төсле кызарган. Димәк, бүлмәдәш кызлар белән бер-берсенең маңгаена сүздән әвәләнгән «чуерташ» атышканнар. Мин юри яңагымны учладым. Һәм ыңгырашып кына:
– Төнката тешем сызлады, – дидем. – Син нихәл?
Егет, муенын өскә сузып, авызы белән һава йотты:
– Уф, синекеләр ир чырае күрергә тилмерсен! Мине ничек үчеклиләр, ә!
– Сугыштыгыз мәллә?
– Алар белән кул пычратам ди! Мәликә өйдә кунмады, диләр. Берсен дә туй мәҗлесенә чакырма!
– Тынычлан, көнче күбәләк! – дигән саен, егетнең ачу учагы дөрләде:
– Берсен дә! Ишеттеңме?!
– Ишеттем, ишеттем! Туй дисеңме? Ә кайда соң синең дугасына кыңгыраулар таккан атларың? Кайда? Әниеңнәр каршы дисең ич!
– Булмагае! Ә ат… менә ат. – Ильяс аягы белән машина тәгәрмәченә типте. – Ике шаһит белән без сыябыз аңа. Гафу, яме? Кыздым. Бу укулар ялыктырды, әйдә, кич Бауман урамында туңдырма ашыйбыз. Аңа хәтле тешең дә басылыр, ә, Мәликә?
– Кичме? Мин бушамыйм шул, Ильяс.
– Нишлисең?
– Нишлим? Мин, мин… – Ялганның койрыгын тиз кыскарталар, шуңа күрә яшермәдем. – Әмәт бистәсенә чакырдылар, – дидем. – Миңа бер тыннан сөйләп калырга кирәк иде. – Сәлимә жәлке, ул авырый. Алар да кешеләр төсле боега икән. Карчыгымны юксына, ди, Дәүләтша бабай.
– Уф, әкият осталары, үтерәсез, валлаһи! Кәҗә – аңгыра хайван, аңарда кеше сыйфатлары юк!
– Алай кистереп әйтмә инде, Ильяс! Әнә, этләрдә өч яшьлек бала акылы бар, диләр. Кәҗәдә ул күбрәктер дә әле. Әйдә, икәү барабыз! Йә, егет башың белән турсайма сана! Сәлимә терелгәнче генә бит, җаным.
Ильяс сыкранып кына ризалашты. Ләкин, «терелгәнче генә» дип, мин алдаган идем. Хәер, әлеге ялганда минем бер гаебем дә юк. Йә, кайсыбыз язмышын үзгәртерлек кодрәткә ия? Андый илаһи зат Аллаһ кына иде, Үзе генә. Сәлимәне дәвалап савыктырган гына идек, Дәүләтша карт, егылып, бот сөяген сындырды.
– Безгә ул ни туган, ни дус түгел, бистәдә бүтән болганмыйбыз, – диде егет. – Кызы каядыр читтә себерелмәсен, атасын тәрбияләсен менә.
Тәмле тел хатын-кызның иң көчле коралы бит, мин дә, шуны файдаланып, егетне юмаларга керештем. Тамчы таш тишә, диләр. Минем телемнән тамган назлы-иркә сүзләр Ильясны берникадәр җебетте. Без аның машинасы белән коттедж хуҗабикәләренә сөт ташыдык. Клиентлар даирәсе үзеннән-үзе киңәйде, күрше бистәләрдән дә заказлар яуды һәм үзенә күрә бәләкәй генә бизнес оешты. Дәүләтша карт керемне санамады, аның өчен бала кебек баккан кәҗәләре генә исән-сау яшәсен иде. Беркөнне ул, әүлиямыни:
– Себер дә Себер дисез, кызым, андук еракларда тилмермәгез, никахлангач, миндә торыгыз. Ызбам сезнең карамакта. Бер генә шартым: кәҗәләремнең нәселен корытмагыз, – диде.
Куышка тиенү безнең өчен зур бәхет иде. Гаиләсе читкә тибәргән Ильяс бу тәкъдимгә бишкуллап риза, тик, миндә «тәмле тел» булса, аңарда кубыз бар, һәм ул шуны сызгыртып биетергә остарган иде.
– Биш ел буе ми черетә-черетә тел өйрәнеп, кәҗәләр белән матавыкланырга тиле штоли мин! Минем шикелле егетләр алтын бәясенә тиң! Министрлыкның чит илләр белән элемтәләр урнаштыру бүлегенә эшкә керәм! Никакой мөгез, никакой тояк! – диде егет.
Мин ике ир затының ике шарты арасында кысылдым. Бүре дә, сарык та тук булсын өчен нишләргә икән? Корбаннар кирәкми! Загста язылышкач та, ирем белән мөнәсәбәтләрне көйләдем:
– Син эшлә, – дидем. – Ә хайваннарны мин үзем карыйм.
– Һы, дипломлы кәҗә белгече! Оят түгелме?
– Түгел, Ильяс. Вакытлыча бит ул. Мин дә эшләр идем, Казанга туристлар агыла. Агентлыкларга тәрҗемәчеләр төркеме туплыйлар. Хезмәт хаклары да ярыйсы, ди. Дәүләтша бабай кызганыч. Әйе инде, кәҗәләрне сатыйк, без бит яшьләр, үз тормышыбыз, дисәк, ул карышмас.
– Йортыннан сөрә, валлаһи.
– Сөрми, Ильяс. Мин аңа җайлап кына аңлатырмын. Түз, әз генә түз, җаным.
«Бүген әйтәм, иртәгә әйтәм» дия-дия, көн арты көн үтте. Ни хикмәт, «әйтәм» һаман артка чигенә-чигенә, теләк нокта кадәр генә калды. Агентлыклар мине кызыксындырмый башлады, чөнки миндә башка юнәлештәге талант ачылды: мин сату-алу мәсьәләсендә яхшы гына алдыртам икән лә. Тикмәгә генә ике «сәүдәгәр»дән тумаган шул: базарда умартачы әти бал сатса, әни халыкны сөт-каймак белән кинәндерә иде. Мәңгелеккә генә иртәрәк күченделәр… Сәүдәм матур гына табыш китергәндә, дипломга алданып «алтын сандык»ка бик салу үзе үк ахмаклык иде. «Министрлык» дип кәпрәйгән иремнең дә кикриге тиз шиңде: төшемле эш тимәгәч, ул машинасын гаепләде.
– Сәләмә калтырча белән йөргән ир-атка мескен диләр бездә, әллә мәйтәм, яңа арба алабызмы? Искесендә син сөт ташырсың.
Мин әзрәк мая туплаган идем, шуңа кредит акчасы өстәп, иремә «тәгәрмәч» юнәттек. Ильяс канатланды:
– Җүнле урыннарга киемеңә һәм тачкаңа карап алалар, бу – факт, – диде.
Минем күңелемә авыр уйлар оялаган, өйләнешкәннән бирле мин ни каенатам, ни каенанам белән күрешмәгән килмешәк килен идем.
– Әти-әнинең хәлләрен белешәсе иде, Ильяс, – дидем. – Аларга дигән бирнә бүләкләрем дә бар.
Ирем тупас кына:
– Башымны катырма! – диде. – Мине нигеземнән тибәрделәр, вот так!
– Син үчләшмә, оныт, – дип, Ильяска сыендым. – Бәлки, алар нигә балабызны өйдән кудык икән дип үкенәдер, җаным. Мөгаен, безне көтәләрдер. Син «бу – киленегез» дигәч, мин «исәнме, әти, исәнме, әни» диярмен. Йола буенча дәшәрмен.
– Нинди киленегез?! Син бит кәҗә хатыны! – Ильяс мине үзеннән этеп җибәрде. – Ничек оялмыйча синең белән таныштырыйм ди! Безнең әти дә, әни дә профессорлар!
Ярты кисәгемнең әлеге сүзләренә үпкәләргә тиеш булсам да үпкәләмәдем, нибары кычкырып көлдем генә. Чынлап та, элек мин кәҗә кызы идем, ә бүген – кәҗә хатыны!
Минем көлүемә Ильясның җен ачулары кузгалды:
– Авызыңны ерма, Мәликә! – диде ул. – Мәктәптә укыганда, авыл һавасы суласын дип, мине авылга, әбиләргә кайтаралар иде. Шунда мин Нәфыйга исемле кыз белән дуслаштым. Тик мине әби аңардан тиз биздерде. Улым, алар кәҗәләр нәселе, әрсезләр, сансызлар, кешегә кушаматны хайваннарга охшатып кушалар, диде. Нәфыйганы яратсам да, бүтән озатмадым.
Менә монысы көлке түгел иде инде.
Беркөнне Дәүләтша карт:
– Тормышыгыз рәтсез, кызым, – диде. – Киявең холыксыз нәстәкәй, ахры, тиккә дә кырыла. Даулашып яшәүнең ни тәме! Без карчыгым белән инәдәге җеп төсле идек, дөнҗаның ямавын бергә тектек. Ә сез тырт та пырт.
– Юк, бабай, безнең аралашу рәвешебез шундый.
– Ир-ат имән күек нык терәк булыр ие, ә синең җегетең талчыбыгы күек бөгелә дә сыгыла, аның кай төшенә ышыкланырсың икән, кызым.
– Нишләтим, бабай, мин аны шул килеш яраттым бугай инде.
– Минем кыз, Кәримә, синең күек, асыл ирләрне танымады, сукбай әртискә иярде әнәтерәк. Без прастуй эшчеләрдән гарьләнде кыз. Сезнең тиреслектә казынырга мин кортмыни, алма күек яшьлегемдә дөнҗа гизәм, диде. Хәдичәм аны соңлап кына тапты, кырыкта гына. Өлгермәгән җимеш ачы икән, үтебезне сытты ул бала. Ни хаты, ни тилиграмы юк. Аллаһка рәхмәт, йортыма сине китереп кертте. Сәлимә монда сәбәпче генә, кызым. Илаһ кодрәте белән төенләнә хикмәт төенчекләре.
Картның ир-атлар турындагы беркатлы фәлсәфәсенә мин, әлбәттә, колак салмадым. Нинди генә агач исеме белән аталса да, Ильяс минем өчен бердәнбер һәм кабатланмас ярым иде. Еллар үткәч, яшьлегем җүләрлеген җилләр куып тараткач, Дәүләтша бабайның алтын сүзләре хәтердә яңгырар, билгеле. Хак икән, мәхәббәтнең күзе сукыр була икән, нинди генә күзлек кисәң дә, ул күрми икән. Югыйсә иремдәге үзгәрешләрне беренче айларда ук чамаларга мөмкин иде. Элек, билендәге билбавының бер очына бәйләгәндәй, мине ялгызым гына ни уңга, ни сулга атлатмаган көнче егетне гүя алыштырдылар. Хатыны нинди планнар кора, кемнәр белән очраша – аңа ике дөнья бер кәнди иде. Кыскасы, мин иреккә очыртылган кош кебек идем. Ильяс һаман акчалы эш табалмый, шуңа шәһәрдәге барча түрәләрне сүгә, шул исәптән кәҗәләр белән мавыккан миңа да кара коела иде.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.