«Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну» kitabından alıntılar

бу безнең хисләрне? Алар бармы, әллә соң барысы сүнде. Юк шул, бар ул. Бар. Тик синең ышанасың килми, сөйгәнем, син куркасың. Наргис Харасова * * * Для изготовления обложки издания использованы фото из собственного архива и художественная работа авторов

миндә сагынышып очрашабыз. Миңа шул җитә. – Шулай дисеңме? – Шулай дим. Мин тагын уйга чумдым… – Юк, җан кисәгем, алай булмас. – Нигә? – Җәмилә миңа аптырап карап куйды. – Син әле яшь, чибәр хатын. Тәүбә итсәң, Ходай гөнаһларыңны да кичерер дип уйлыйм. Иһ, кемдә юк ул гөнаһлар. – Бәлки миңа да намазга басаргадыр? – Ниятең булса. – Кызым өчен бик күркам. – Курыкма! Иманым камил, Аллаһы Тәгалә рәхимле, шафкатьле, ихлас күңелдән тәүбә итсән, кичерер. Тик туры юлыңнан читкә чыкма. – Мин ант иттем. – Рамиләдән читтәрәк торырга тырыш. – Нишләп? Фахишә булгагамы? Ул бит минем ахирәткәем. Мин аны барыбер яратам. Җитмәсә, ул тиздән үләчәк. – Син аны ничек сизәсең? – Сизәм инде, – аның күзләрендә кабат яшел сихер уты балкыды. – Ярый, үзең беләсең. Әйдә, без болай итик. Син теге төрек малае белән никахлаш. Аны начар кешедер дип уйламым. Сез әле яшьләр, сезнең әле уртак балаларыгыз булырга мөмкин. Ә теге гардинны мин да җүнләп беркетә алмыйм. – Әй, гардинда мыни хикмәт… Мин аны яр