Kitabı oku: «Өтерләр юк йөрәк тибешендә», sayfa 2

Yazı tipi:

БИЕКЛЕК ТИРӘНЛЕГЕ

 
Юк, көнләшмәм, дигән идем,
Көнләштерә икән шул.
Эндәшмәстәй кешеләргә
Эндәштерә икән шул…
 
 
«Миндә иелә торган баш юк!» –
Дип, никләр һаваландым?
Инде мин бөтенләй башка, –
Мәхәббәт дәвалады.
 
 
Сөю тирәнлеге икән
Йөрәкнең биеклеге.
Сөю биеклеге икән
Кешенең бөеклеге!
 
2008

ҺӘРКЕМ АЧА ТОРГАН АЧЫШ

 
Һәр язның үз кояшыдыр,
Һәр кышның үз карыдыр.
Һәр алманың үз яртысы,
Һәркемнең үз парыдыр.
 

 
Салкын,
Күңел тәрәземдә
Боз катламы, һай, калын!
Килдең,
Җан җылыңны өреп,
Эреттең лә бозларын.
 
 
Әнә
Күңел тәрәземдә
Синең иреннәр эзе.
Күренә
Ап-ачык булып
Бөтен дөньяның йөзе.
 
 
Җылы,
Синең карашыңнан
Кабынды гүя таң да.
Җан җылысы салкын кышта
Яз тудыра ла җанда!
 
 
Язлар, –
Җаның кышта калса,
Күз яшьләре ташкыны.
Әйтмә, мин лаек түгел дип, –
Җан теләми башканы.
 
2008

ОЗАТУ

 
Көткән-көттергән мизгелләр –
Икесе дә изгеләр.
Көткәннең, көттергәннәрнең
Халәтләре тигезләр.
 
 
Көткән кешең барга гына,
Көттерүче бар.
Аһ, әллә аяк астында
Шыгырдыймы кар?
 
 
Очып барып ишек ачкач
Керсә җил генә,
Аһ, авырлыктан сыгыла,
Түгел бил генә…
 
 
Өметләрне салкын карга
Таптап барасың.
Оныттымы аякларың
Кая барасын?
 
 
Җан ишегемә син ачкыч
Яраткан идең.
Син мине Мәҗнүннән битәр
Яраткан идең…
 
 
Мин көтәм, ә син китәсең, –
Көтәләрмени?
Изге мизгелләрдән шулай
Китәләрмени?
 
 
Адым саен кар шыгырдый
Аяк астыңда.
Озаттым мәхәббәтемне,
Алмыйча тын да,
 
 
Соңгы юлга…
 
2008

ҮЛӘР АЛДЫННАН

 
Син, бәлки, минем кадәр үк
Ялгыз түгелдер җирдә?
Ай белән сөйләшер хәлгә
Җитмәгәнсеңдер бер дә?
 
 
Синең чәчләреңне, бәлки,
Җил генә тарамыйдыр?
Сине жәлләп, кара күктән
Ай гына карамыйдыр?
 
 
Миңа гына өзмисеңдер,
Бәлки, син гөлләрне дә?
Көлеп кенә карыйсыңдыр
Минем юләрлегемә?
 
 
Шулайдыр, ләкин күңелдә
Очкын кабынып китте.
Көзге яфраклар шикелле,
Сагышлар янып бетте.
 
 
Көз җилләре уфтанмыйлар,
Чәчләремне тарыйлар.
Алар миңа мәхәббәттән
Шашкан диеп карыйлар.
 
 
Көзге җилләр, соңгы гөлләр…
Кыр казлары тавышы…
Син килмә, көзләр барыбер
Кабат язга авышмый.
 
 
Ә барыбер дөрләмәкче
Җанда кабынган очкын, –
Белми ут, миңа бу җирдә
Яшәргә калган өч көн…
 
2008

СОҢЛАГАН МӘХӘББӘТ

 
Мин сине барыбер көтәм,
Килсәң дә, килмәсәң дә.
Шулкадәрләр көткәнемне
Белсәң дә, белмәсәң дә.
 
 
Беркемне дә көтми генә
Узган мизгелләрем жәл.
Сөю читләп үтте димәм,
Инде килсә дә әҗәл…
 
 
Син килмә, сөюең күптән
Кереп урнашты җанга.
Син әлегә генә шулай
Йөрисең сукмый санга…
 
 
Башкаеңа аякларың
Буйсынмас көннәр алда.
Әлегә «вакыт җитмәде»
Йә «арганмын» дип алда!
 
 
Мин сине барыбер көтәм,
Көмеш чәчле ай улы!
Хата «бу да үтәр» дию, –
Килде. Китмәс бу юлы…
 
 
Китү өчен вакыт та тар,
Кыскарган барыр юл да.
Соңгы туй атлары инде
Килергә чыккан, юлда…
 
2008

СУКМАКТА

 
Син – мине, мин сине нигә,
Нигә күреп алдык соң?
Узып киткәч, тар сукмакта
Ник тукталып калдык соң?
 
 
Синең чәчең ай төсендә,
Күзләрең – тирән дәрья.
Беләм бәһасен төшүнең
Шундый да тирәннәргә.
 
 
Шуңа күңелемнән тындым,
Бикләдем хисләремне.
Ә син күзәтеп йөргәнсең
Тәрәздән кичләремне…
 
 
Хәл белергә генә, диеп
Ачтың да ишегемне,
Коеплар гына төшердең
Күңелдән бар шигемне.
 
 
Хәл белешү – изге йола,
Әмма барыбер уйла:
Нидән бу кадәр тартылу,
Җанга ник ярсу тула?
 
 
Һәм …менә вәгъдә иттең дә
Нигә килми калдың син?
Узып киткәч, тар сукмакта
Ник тукталып калдың соң?
 
 
Хәл белешү – изге йола,
Ә мин нишләргә тиеш? –
Тар сукмакта басып торам,
Тукталып калган килеш…
 
2008

ФАРАЗ ҺӘМ ФАКТ

 
Бәлки, син кыюсызланып,
Икеләнеп торасың?
Алай итсәм, болай итсәм,
Диеп, уйлар корасың?
 
 
Бәлки, син дә оныткансың,
Минем шикелле, яшең?
Күңелеңдә уйнап тора
Сөю утыннан яшен…
 
 
Бәлки, бәлки, бәлки, бәлки,
Уйларга баткансыңдыр?
Берсе дә түгел, син кайтып
Йокларга яткансыңдыр.
 
2008

Ә ШУЛАЙ ДА…

 
Туктатабыз бу уенны,
уен бу…
Күңелләрне әрнетерлек
дуен бу…
 
 
Хис дигәнең вакыт кебек
агымдыр.
Юкса минем акыл керер
чагымдыр.
 
 
Кая керү, ярларны да
җимерә.
Яшь бара, дип уйламый да
кимергә.
 
 
Тартылабыз, тартынабыз,
кыен ла.
Кочу-үбү – алар бар да
уен ла…
 
 
Ә шулай да кулларыбыз
кулларда.
Инде белмим тагын ниләр
уйларга.
 
 
Үз дигәнен таләп итәдер
бу тән.
Тукта, йөрәк, сине тыңламыйм
бүтән…
 
 
Күзләренә бер карыйм да,
юк бүтән…
Бу – мәхәббәт, гомер буе
мин көткән.
 
 
Чү! Яшәү ул бары сөю
икән бит!
Сөймәс өчен дөньясыннан
китәм бит…
 
 
Юк, туктый гына күрмә
син, уен!
Ялгышның да ялгышы ла
бу уем.
 
 
Яратмаганнар китсеннәр
дөньядан.
Яшәр өчен сөям мин
өр-яңадан!
 
2008

ҮЗЕҢ БУЛ!

 
Чит кеше булып эндәшмә,
Эндәш гел үзең генә.
Дәшүеңне көтеп торам
Болай да түзем генә.
 
 
Чит-ятлар теленнән күчкән
«Привет!» кирәкми миңа.
Бары үзең булган өчен,
Күңел тартыла сиңа.
 
 
Миңа үз тавышың кирәк,
Сүзләрнең җандагысы.
Суларның чишмәдәгесе,
Нурларның таңдагысы.
 
 
Шаяртып кына да хәтта
Читләштермә үзеңнән.
Болай да бит гомер буе
Мәхәббәтсез түзелгән.
 
 
Мин бит сине танып алам
Әйткән тәүге сүзеңнән!
Үзең булсаң, хисләреңне
Укый алам күзеңнән!
 
2008

ҮЗГӘРЕП ТОРУ

 
Киткәндә сагынмам кебек, –
Янымнан куам.
Мәхәббәткә шул минутта
Мин нокта куям!
 
 
Ул китүгә үк, шул нокта
Үзгәрә башлый.
Зурая кояш кадәрле,
Диңгездәй ташый…
 
 
Ноктаны җуеп ук ташлый,
Ничек җуймасын! –
Ташкын ялгыш уйларымның
Эзен куймасын!
 
 
«Мәхәббәтсез яшәү юк ул,
Булса – фаҗига.
Килә, каршы ал, – дип, – аны!» –
Күккә ай чыга.
 
 
Һәм… тагын икебез генә
Бөтен җиһанда…
Кил генә, күлмәк тегәрмен,
Син ай булсаң да…
 
2008

ТҮЗӘ АЛСАҢ…

 
«Яратам! Яратам!» – дисең, –
Күтәреләм күкләргә.
Мондый тылсым гомрендә дә
Тәтеми ул күпләргә.
 
 
Ә мине яратучы бар, –
Мин диеп җан атучы.
Мин дип, иртән уянучы,
Мин бар дип куанучы!
 
 
Болай гына, бул ай гына, –
Мине ай да ярата.
Төн буена хәсрәтләрен
Миңа сөйләп тарата.
 
 
Таң атуга, ул да китә,
Кайтып китә өенә.
Әллә синең, әллә айның
Торыргадыр көенә?
 
 
Син китүгә, тәрәзәмә
Ай килә, ә мин кертәм.
Кочагыма алып, аны
Назларымда эретәм.
 
 
Әгәр шундый хыянәткә
Түзә алсаң, тагы кил!
Әгәр китсәң яннарымнан,
Ай – минеке, шуны бел!
 
2008

ТҮГЕЛ ӘЛЕ

 
Тән сөелеп сөенгәндә,
Моңнарда калса җаның.
Бу мәхәббәт түгел әле, –
Сатачак кына даның.
 
 
Тәнгә – ләззәт, җанга – газап, –
Бу җанның оятыннан.
Мәхәббәт кошың бөтенләй
Чыкмаган оясыннан.
 
 
Тән – җисми шул, нәфесле,
Җан тора хистән генә.
Акылны хискә кушуны
Чыгарма истән генә.
 
 
Пәри башка, җен башка.
Хискә акыл кушылмаса,
Менеп кунаклый башка.
Һәм… тәгәрисең аска.
 
2008

ТӨН ТҮГЕЛ…

 
Тукта әле, уй агымы!
Туктал бары минутка!
Җанымны ташлаган идем
Уйсыз чакта мин утка…
 
 
Уй йомгагының җеп очын
Бер ычкындырсаң кулдан,
Гыйсъян йөрәк әзер тора
Чыгып китәргә юлдан.
 
 
Тукта, уй! Туктачы, Вакыт! –
Кермә җанымны ватып!
Шушы яшькәчә сөюне
Карамаганмын татып.
 
 
Йөрәк акылга буйсынмый,
Җаным буйсынмый санга.
Йөрәк читлеген, җан санын
Ташлагач килдем аңга…
 
 
Караңгы төшкәнме дисәм,
Мин икән инде… анда…
. . . . . . . . . . . . . . . . . .
Тыңламады шул акылны
Йөрәге дә, саны да…
 
2008

ТИК БЕР АДЫМ

 
Көтмәгәннәргә беркайчан
Сөйгәннәре килмәсен.
Алар көтү шатлыгын да,
Хәсрәтен дә белмәсен.
 
 
Ә мин көтәм, йөрәк: дөп-дөп!
Йөрәк түгел, ишек бит!
Ишегемә кагыласың,
Йөрәк кебек, «Ишет!» дип.
 
 
Чү!Синең адымнар түгел,
Түгел минем ишеккә…
Йөрәк дөп тә дөп кисәтә:
Бу шакуны ишетмә!
 
 
Тагын көтәм, көтәм, көтәм, –
Тагын, тагын – адымнар…
Мең адымнар арасында
Тик бер таныш адым бар.
 
 
Йөрәк, әй, исәр дә инде! –
Каршы чыкмакчы була!
Бер мизгелгә читлегеннән
Чыгып алмакчы була…
 
 
Шушы ярсу гаебе бу,
Юкса мин тыныч кеше.
Мәхәббәт дигәннәре дә
Шушы йөрәкнең эше…
 
 
Гаепне йөрәккә ташлыйм,
Ә үзем көтәм һаман.
Күзләрдән яшь сыга йөрәк, –
Шул кирәк аңа, таман…
 
 
Ә син һаман да килмисең,
Килмәсәң, көткәндә дә,
Йөрәкне мәхәббәт уты
Шушылай өткәндә дә…
 
 
Көтми башлармын дип куркам,
Көтмәгәннәр шикелле.
Йөрәкләрен сөю уты
Өтмәгәннәр шикелле…
 
 
Юк-юк! Тук-тук! – Ярый килдең! –
Йөрәк сүнмәкче иде.
Көткәндә дә килмәгәнгә
Инде күнмәкче иде…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Ә мин… үлмәкче идем…
 
2008

СИН БУЛМАГАЧ…

 
Эндәшәсең килсә миңа
Көн саен, сәгать саен.
Түзә алмас идең лә син,
Табар идең бер җаен.
 
 
Юк, эндәшәсең дә килми,
Йөрисең болай гына.
Үтеп-сүтеп, кереп-чыгып
Йөрүләр кулай гына.
 
 
Мин сиңа башка ышанмыйм,
Җанымны бикләп куйдым.
Мин бу сәер уеныңнан,
Билләһи димен, туйдым.
 
 
Теләгәндә эндәшмәгәч,
Килмәгәч теләгәндә.
Күз яшьләремне генә дә
Сөртмәгәч елаганда,
Шатланырга, кайгырырга,
Көләргә, елашырга,
Очларына чыгалмаган
Уйларны уйлашырга,
Син булмагач, нигә инде
Болай йөренүләрең?
Дөньясында тиңсез гашыйк
Булып күренүләрең?
 
 
Көн саен, сәгать саен да
Тагы айга эндәшәм.
Бу галәмдә ялгызлыкта
Ул – бердәнбер тиңдәшем.
 
2009

СИН ЭНДӘШКӘЧ…

 
Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды, –
Елмаялар моңлы тынлыклар.
Дәшмәсәң дә, әллә нәрсә була, –
Ялган кебек барлык чынлыклар…
Һәм юк кебек
Җирдә чын мәхәббәт.
Шатлык та юк, хәсрәт, кайгы да.
Битарафлык баса бар дөньяны, –
Сагышы юк сагыш-айның да…
 
 
Эндәш миңа
Бары болай гына! –
Кайтар айны, серле таңнарны!
Тирәнрәк төшкән саен, авыр
Мәхәббәтнең серен аңлавы…
 
 
Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды,
Дигән идем, эндәшмәгәч тә,
Әллә нәрсә булды бу күңелгә, –
Ник сыныйсың, көнләшмәгәч тә?
 
 
Эндәшмәвем
Көнләшмәүдән түгел,
Дигән идем, ничек көнләшмим?
Антлар эчәм сиңа эндәшмим дип,
Әйт серләрен, ничек эндәшмим?
Күңел – дәрья,
Эндәшүең – давыл,
Дулкынлана күңел, син дәшкәч…
Күңелкәем – тирән моң дәрьясы, –
Түгелепләр китә көнләшкәч…
 
2014

«Җан – дәрья…»

 
Җан – дәрья,
Анда дулкыннар
Кузгалмый тора алмый.
Вакыт – агым, ул агымын
Үрләргә бора алмый.
 
 
Вакыт – хаким! –
Буйсынамын
Вакыт китергән гамьгә.
Әллә мәхәббәттән башка
Бәхет бармы адәмгә?
 
2009

СИНСЕЗ ҖИЛ

 
Синсез калдым, –
Үпкәләдең.
«Ярар, мин килмәм», – дидең.
Катып калдым,
Шул сүзләрдән
Җан канатларым көйде.
 
 
Ялгыз калдым,
Уйланамын:
Синсез дә яшәп була…
Айның түгел, кояшның да
Йөзенә сагыш тула…
 
 
Күңел күгем –
Кара болыт.
Нурлар гел кара төстә.
Синсез яшәү –
яшәү түгел,
Тын алу гына көчкә…
 
 
Туктаусыз
Көрәшә күңел
Ансыз, кояшсыз гына.
Кояш түгел, төнен аең
Калыкмаса, ни була?
 
 
Син килмисең, –
Ай-кояшы
Урынында югыйсә…
Күңел буп-буш, яз бит юкса, –
Көзге ачы җил исә…
 
2009

СИНСЕЗ ДӨНЬЯ

 
Күрдем инде дулкыннарның
Бер-беренә тигәнен.
Тойдым инде тамчыларның
Су булып та көйгәнен.
 
 
Күрдем инде, тойдым инде
Җан җанга сыенганын.
Мәхәббәттән шашканнарның
Ялкында коенганын…
 
 
Җан таҗларында – күбәләк,
Аккош канаты – дулкын.
Синсез дөнья минем өчен –
Упкынын кочкан упкын.
 
 
Күрдем инде, кердем инде
Упкыннар упкынына.
Каршы торыр чаралар юк
Мәхәббәт дулкынына…
 
2009

ҮЗГӘРДЕ…

 
Кышның кары каралды,
Болытлары таралды.
Күк төште түбәнрәк,
Кояшы – сүрәнрәк.
 
 
Ә ни-нәрсә үзгәрде? –
Зәңгәр күге күгәрде.
Җил абынып егылды,
Тамакка ни тыгылды?
 
 
Таркатырга төенне,
Җылытырга өемне
Бер сүзең җитә иде,
Җан эреп китә иде…
 
 
Хушлаштың,
          китеп бардың, –
Ишелде язмыш ярым.
Миңа яшәргә калдымы,
Тоеп җирдә син барын?
 
 
Кояш, ай,
          йолдызлар – күктә.
Сукмаклар карсыз инде.
Очарга диеп талпынган
Канатлар парсыз инде.
 
2010

ҮЗГӘРЕШ

 
Йокы ташлап китте бүген, –
Уйларымда бары син.
Барлап чыктым көннәремнең
Берәм-берәм барысын.
 
 
Синсез узган көннәр үтте
Хәтәр сират күперен.
Төзәтергә дә укталдым
Гомеремнең күп җирен…
 
 
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Киләсене – кичереп.
Син мине исерткәнсең ич,
Сөю сутын эчереп.
 
 
Иләс-миләс җырлап йөрим,
Тотып төзәт хет хәзер.
Мин җырчы дивана булып
Гомер итәргә әзер.
 
 
Бүген йокы ташлап китте,
Уйларымда бары син.
Бәхеткә мангансың икән
Көннәремнең барысын.
 
 
Яшәү дәвам итсен өчен,
Миңа кирәк бары син!
 
2010

УЙЛАП КАРАУ

 
Кояш юкта ай да ярый,
Ярый җиделе лампа.
Ярап куя чыра-шәм дә,
Ярый, син барсың әл дә.
 
 
Син булмасаң, көнем төндәй,
Синсез айсыз – кара төн.
Лампаларым елап сүнсә,
Син шәм тотып киләсең.
 
 
Нәни куышыбыз якты,
Җылы, сиңа җылышкач.
Әмма түгеләм дә китәм,
Күңелкәем тулышкач.
 
 
Шәм түгел, кояшы җитми,
Куыш түгел, күк кирәк.
Бер мизгелдә бар галәмне
Очып әйләнә йөрәк…
 
 
Шәм яктысына ярашып,
Әгәр дә без кавышсак,
Бу сәер халәт булачак
Җавап тапмас табышмак.
 
 
Кояш чыгар, ай да калкыр,
Шәм-лампа янар-сүнәр.
Хыялын читлеккә япты
Дип, күңел миннән көләр.
 
 
Уйлап карармын дидем дә,
Менә шундый уй инде.
Күңел каршы, бетте барсы, –
Иртәгесен туй инде…
 
2010

СИН КИЛМӘСӘҢ…

 
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Елый көзге көн генә.
«Сары яфрагым, сөям!» – дип
Әйтер сиңа кем генә?
 
 
Яфрак өчен вакыт башка,
Мизгелләре гасырдыр.
Мин көтәм, хәзер ишекне
Синең куллар ачырдыр…
 
 
Ябык ишек, җанда бер шик:
Яратуы чынлапмы?
«Яратам!» дип кабатлады
Ул үз җанын тыңлапмы?
 
 
Ябык ишек, бикле күңел,
Телефон – кара шәүлә.
Син дәшмисең ничәнче көн! –
Мин өйдә – җансыз гәүдә.
 
 
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Түзәлмиләр тирәкләр.
Тып та тып тама алардан
Җиргә сары йөрәкләр.
 
 
Син дәшмәсәң дә түзәм мин,
Уфылдап елый җилләр.
Шулкадәр тартылуга да
Каршы торала ирләр…
 
 
Өзеләм, җилгә тотынып
Барып кунам тезеңә.
Ахры, иртәрәк ышандым
«Сөям!» – дигән сүзеңә.
 
 
Өзелгәнче сыный язмыш
Мәхәббәт уты белән.
Каберемне җылытасың
Син кайнар учың белән…
 
2010

ТӘРӘЗДӘГЕ УЙ

 
Мин – яфрак,
Көз дә кәүсәмнән
Өзелмәскә исәбем.
Көзгә аңлатып буламы
Язгы бөре хисләрен?
 
 
Мин – бөре, –
Кышка кергәндә,
Бары төренәм генә.
Яз җитүгә чишеләм дә
Бары тереләм генә.
 
 
Тагы яфрак
Булырмын да
Җырлармын җәй буена.
Көз, диләр шул яфракларның
Алтын гомер туена.
 
 
Бөре, яфрак,
Кәүсә булыйм.
Җырлап китим җырымны.
Ни булсам да, җырым белән
Бизәп китим чорымны.
 
2010

ТОЗЛЫ ЧӘЙ

 
«Киләм», – дидең, «Көтәм», – дидем.
Көтмәскә булган да бит.
Ялгыш сүзне җанга якын
Итмәскә булган да бит…
 
 
Көттем, әле ничек кенә! –
Бөтен дөньям үзгәрде.
Тәрәзәдән карый-карый,
Күзкәйләрем күгәрде.
 
 
Куелмаган самавырны
Урыныннан кузгаттым.
Каралмаган почмакларның
Һәммәсенә күз аттым.
 
 
Сәерсенде гөлләрем дә,
Үзгәргәч урыннары.
Искә алдым инде күптән
Онтылган ырымнарны.
 
 
Ишек тоткаларын сөрттем,
Йөземә салдым кершән,
Яктырак күреним диеп,
Хәзер үк килеп керсәң.
 
 
Өстәлдә кайнар самавыр
«Килми» диеп уфтана.
Суынды кыстыбый, җыры
Самавырның туктала…
 
 
Бер тәрәзгә, бер сәгатькә
Карыйм, инде килмәдең.
Ялгыз чәй эчүнең нинди
Икәнлеген белмәдең.
 
 
Ялгыз чәй түгел, тозлы чәй
Эчтем, яшьләрем тамгач.
Тәрәз пәрдәләрен яптым,
Карап күзләрем талгач.
 
 
Ай килде тагы тәрәзгә:
«Көтмә, – ди, – килмәгәнне!
Ник шулкадәр кадерлисең
Кадерең белмәгәнне!»
 
 
Ә үзе һаман да көтә
«Киләм» дип киткән ярын.
Шушы хакта гына аның
Һәр төн сөйләгән зары.
 
 
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Килмәгез, көтмибез диеп,
Тәрәзәмнән ай карый.
Вәгъдәләр бирмәгез, яме,
Сез безгә моннан ары…
 
2011

«УЕН» ТӘМАМ

 
Уен тәмам,
Тәмам яңа елдан.
Юлны дәвам итик
          яңа юлдан.
Юлы аның яңа булыр да,
Үзебезгә ничек булырга?
 
 
Уен тәмам,
Башка очрашмыйбыз.
Мин юк синең өчен,
          син – миңа.
Мин дә үлдем, син дә
          минем өчен
Яңа елдан җансыз
          сын гына.
 
 
Уен тәмам,
Очрашуны көтеп,
Йөрәк дөрселдәми,
          тып-тыныч.
Хәерле көн теләп,
          тавышыңның
Ишетелмәве тик
          куркыныч.
 
 
Уен тәмам,
Уйлар дәвам итә
Яңа елда һаман искечә.
Хушлашырга диеп,
          телефоннан
Эндәштең дә менә
          син кичә…
 
 
Назлы тавыш,
Аннан җылы караш,
Аннан җылы куллар
          кагылды.
Җимерелде вакыт
          чикләре дә.
Җаным ташты, хисләр
          агылды.
 
 
Уен тәмам,
Әмма шушы нокта
Чын яшәүнең
          башы икән тик.
Уйныйбыз дип уйлап,
          мәхәббәтнең
Без пар атын гына
          җиккән бит…
 
 
Ә барыбер
Уен тәмам инде,
Мәхәббәтне уен иткәнгә.
Тәүге тапкыр гашыйк
          булма икән,
Гомер ахырына
          җиткәндә…
 
2011

ҮЗГӘРМӘСӘ…

 
Бик сәер булып чыктың син,
Үзгәрмәсә берни дә,
Ник мин генә көтәм сине
Ялгызым һаман өйдә?
 
 
Үзгәрде минем җанымда
Сагыш-моң агышлары.
«Ниләр булды?» – дип сорыйлар
Очраган танышларым.
 
 
Үзгәрде хәтта төннәрен
Ай белән серләшүләр.
Әллә кайларга югалды
Элекке көнләшүләр…
 
 
Тоныкланды айның төсе,
Кояш та сүрәнрәк.
Элекке кебек ашкынып
Типмәгән кебек йөрәк…
 
 
Әгәр берни үзгәрмәсә,
Мин сине башка көтмим.
Димәк, җаның элеккедәй
Мәхәббәт уты өтми…
 
2011

УЙ ТУРЫНДА УЙ

 
Уянуга, ник уема минем
Килеп керә картлык?
Кая китте элеккечә таңнар,
Көн тууга шатлык?
 
 
Уянуга, никләр ашыгамдыр? –
Өлгерергә кирәк…
Сынам-сынам диеп сыгыламы
Гомер дигән тирәк…
 
 
Акыл, тукта!
Алып кермә җанны
авыр халәтләргә!
Фанилыкта фаҗигагә илтә
Шундый сәбәпләр дә…
 
 
Бар фанидан бакыйлыкка күчү,
Үлем – мираж гына.
Үлмим, диеп түгел, өлгерим, дип
Яшим бераз гына…
 
 
Мәңгелеккә лаек булу өчен
Фани дөнья – сынау.
Үлемсезлек – фани сынаулардан
Дөньялыкта сынмау!
 
 
Уянуга, вакыт дәшә икән:
«Өлгерергә кирәк!
Туктаганчы күкрәк читлегендә
Фани сәгать – йөрәк!»
 
 
Өлгерергә кирәк…
 
2011

УЛ ЧАГЫНДА

 
Син дәшмисең,
Ай да дәшми,
Әмма хәлемә керә.
«Яратам!» – дип әйтмәсә дә,
Йокысыз төнне күрә.
 
 
Чәчләремнән
Ай үпкәнгә,
Чәчләрем ай төсендә.
«Үзгәрмәде берни, – дисең, –
Яратуым көчендә».
 
 
Килмисең,
Әйтерсең безнең
Арабызда ай тора…
Ялгызлыкның ни икәнен
Белмәсәң, айдан сора!
 
 
Көн дә көтәм,
Төн дә көтәм,
Эндәшмәсәң дә көтәм.
Син килмәгәнгә үпкәләп,
Күктән йолдызлар китә…
 
 
Китәләр…
Күңел күгемнән
Шулай югалсаң син дә,
Ишетмәм сине, көн саен
Күктән йолдыз бирсәң дә…
 
2011

БӘХЕТ ОЧЫШЫ

 
Син дә мине ташлап киттең, –
Авырдыр минем белән.
Иңнәрдә болыт күтәреп
Йөреп булмыйдыр гелән.
 
 
Бик авырдыр минем белән
Кояшны, айны саклау.
Берөзлексез ярсу, шашу,
Хыялларымны аклау.
 
 
Иңнәргә төшкән болытны
Бер мизгел тотып торсак.
Язмыш дигән билгесезлек
Җилләрен кире борсак…
 
 
Безгә шундый җиңел булыр,
Үтеп болытлар аша.
Күтәрелербез дә күккә, –
Булыр шундый тамаша.
 
 
Безнең бәхет балкышыннан
Йолдыз күзе камаша!
Бәхет очышыннан куркып
Ташлап киттең ләбаса…
 
 
Әгәр кире килер булсаң
Күтәрел минем янга!
Танырсың, миңа салынган
«Ярата» дигән тамга.
 
2011

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
05 mart 2022
Yazıldığı tarih:
2021
Hacim:
124 s. 58 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04137-9
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 3, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre