Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранные произведения», sayfa 2
Yazı tipi:
Бер мизгелдә…
Бер мизгелдә бөтен нәрсәләрнең
Юкка чыга кинәт мәгънәсе, –
Җан бушлыгы туа: кайгы, шатлык,
Сөю, нәфрәт…– буш сүз һәммәсе.
Тормыш шарты булган ыгы-зыгы
Һич кирәкмәс шәйгә әверелә,
Әхлак, вөҗдан – бер ясалма бурыч,
Кайтам кире вәхши дәверемә…
Мин каһкаһә белән көләм шунда
Мескенлеген күреп кешенең:
Ул табынган потлар – курчаклыгын,
Фанилыгын дөнья эшенең…
Ярый әле бу халәтем уза
Керфек кагар вакыт эчендә:
Мин бөтенләй айныйм һәм шатланам,
Котылгандай авыр төшемнән.
1969
Йорт казлары
– Кыйгак-кыйгак! Каз, каз…
Казның гомере аз, аз:
Бер көз, бер җәй, бер яз…
– Кыйгак-кыйгак-кыйгак!
Канатларыбыз да ак,
Сүзләребез дә хак,
Хак, хак, хак.
Күндәм йорт казлары без,
Тиз үтә язларыбыз,
Бик кыска гомеребез:
Бер яз, бер җәй, бер көз…
Суга сугып шап-шап,
Канатларың как, как,
Язмыштан йөз каплап,
Яши бир кыйгаклап.
Өмәләр ясар җиңгәй,
Булыр гадәттәгедәй…
Бик кыска шул гомеркәй:
Бер көз, бер яз, бер җәй…
– Кыйгак-кыйгак-кыйгак!
Очалмыйбыз ерак
Кыр казлары сымак.
Алар һәр яз кунак…
Каз, каз, каз!
Тик бер генә безнең яз…
1969
Әти белән сөйләшү
Исеп җилләр тараткан безне ил буйлап.
Кайчандыр бер сабый идем йөргән уйнап…
Хәзер инде, ак чәчләрем тарый-тарый,
Йөрим кабер ташларына карый-карый.
Әти – кырык биш яшьлек ир – шунда ята.
Мин – алтмышта. Гаҗәп! Ул миңа гел ата.
Ышанмыйм, юк, түгел бу телсезләр иле!
Менә әти күтәрелде, телгә килде.
Торып чыга-чыга иске кабереннән:
– Нихәл, карт! – дип исәнләште, көлеп миннән.
Булган диләр иде шаян табигатьле,
Үзгәрмәгән икән шушы көнгә хәтле!
– Һи, кем белми иде ул чагында безне,
Кызылъярның8 скрипкәче Миргазизне!
Саранланса берәү түләп уйнатырга –
Барыбер мәҗбүр иде төндә уятырга,
Алып китә иде пар ат белән килеп –
Уенсыз туй бит ул кияүсез кыз кебек…
Ләкин көн дә туйлар булмый, килере аз –
Гаиләне туйдыралмый уйнаган саз…
Шуңа күрә подрядчыда – Миңлебайда
Көндезләрен эшләдек без Меновойда9.
Беркөнне күп тире элгән сыргавылны10
(Җанның шулай әҗәл белән уйнавымы?)
Тотып калдым, ычкынганда бер очыннан,
Бавырыма кан савылды минем шуннан.
Җир алыштыр, дигәч табиб, Иртеш кичеп,
Менә монда – Кәрәкәүгә11 килдек күчеп.
Шуннан бирле ятам яшел бу кабердә…
Әйбәт булды әле, синең белән бергә
Утырдык без: күрештек тә, сөйләштек тә.
Мин үлгәндә син дүрт яшьлек бер кечкенә
Сабый идең… Ә хәзер күр – мәһабәт карт!
Синең белән бергә җирдә яшәвем хак:
Синең аша буыннарга күчә-күчә,
Дәвам итәм хәятымны элеккечә…
Ул елмая: – Син дә минем төслеме? – ди, –
Көләч, шаян, олы җанлы, көчлеме? – ди, –
Кул кысышмый саубуллашыйк, салкын кулым…
Хуш, елмаеп-көлеп яшә, бабай-улым!
Сызгыралар җилләр зират кырларында.
Уйнагандай скрипка кылларында:
Ишетәм мин бер дәртле, бер тын тирбәүле
Моңлы көйне, әти сызган «Тәфтиләү»не…
1969
Синең төсле
Күк йөзе ачык, аяз, зәңгәр –
Синең күзең төсле.
Таң җиле йомшак, ягымлы, саф, рәхәт –
Сүзең төсле.
Көн көләч тә, якты да, нурлы да –
Шат йөзең төсле.
Син охшамаган беркемгә дә,
Фәкать үзең төсле.
Мәҗнүнең сөю шәрабын бер генә тамчы эчте
Дә исерде айнымаска! –
Инде гел сәрхуш бу башка
Бар дөнья синең төсле!
1969
Сагышларым
Күзләремдә нурлар бетеп бара,
Бөтенләйгә сүнәр микән бер?..
Замандашлар шунда, һич булмаса,
Якын итеп сөйләр микән бер?
Горур булдым мин милләтем белән,
Рухым белән – бәйнәлмиләлче.
Тырыштылар ятлар моны миннән
Читләтергә, кулдан килгәнче.
Тыгыз иде еллар, озын – юллар,
Арылмады түгел, арылды.
Арыганга походта юк привал –
Абынсам да алга барылды.
Халкым: «Хезмәт», – диде. – Бастым сафка.
Халкым: «Көрәш!» – диде. – Мин – солдат.
Ил язмышы хәл ителгән чакта
Булалмадым сабыр вә салмак.
Зарлану да түгел, ялвару да –
Ни күрмәде безнең бу башлар!..
Төер булды бугазларда ташлар,
Өстебезгә яуды кургашлар…
Узганнардан, киләчәктән туган
Сагышларым юыла тау сыман,
Шул сагышлар ташса күкрәгемнән,
Киң дөньяны кайчак тарсынам…
Бәхет назы мине туган көннән
Тибрәтмәде алтын бишектә.
Үзең риза булсаң язмышыңнан,
Миңа, халкым, ярый ничек тә.
Язмышлары, ялгышлары белән
Әрни-әрни сөйдем илемне,
Әгәр дә ваз кичсәм илдән-телдән,
Син мине үз итәр идеңме?!
Арысланның авызын каерганда
Салсал батыр ничек хис итсә,
Мин дә шулай: нәфрәт кайный канда,
Әгәр сине берәү кимсетсә.
Сугыш аты кебек, мин, мөлдерәп,
Күзләреңә карап яшәдем.
Авыр чакта бергә була Ир, Ат,
Бергә түгә әрнү яшьләрен.
И түгимче яшьләремне мин бер.
Эчләр бушап кала еласаң.
Тар булса да күкрәк, сулыш киңдер –
Халкың белән бергә суласаң!
Болар васыять түгел, болай гына,
Мирасым юк васыять әйтерлек.
Сагышларны тик сүз уңаенда
Булсын димен җиңеләйтерлек.
Батырлыгың, яхшы атың белән
Горур улың мәңге сөенәчәк!
Миң ышанам, шул сыйфатың белән
Каршы алыр сине киләчәк.
Күзләремдә нурлар сүнеп бара, –
Аерылышыр көннәр җитәме?..
Бар иде, дип, бер ваемлы бала,
Халкым мине бер яд итәрме?!
1970
Шагыйрь җаны
Тигез түгел шул бу фани дөнья:
Берәү зирәк, берәү томана,
Берәү матур, берәү ямьсез туа…
Уйлый китсәң, зиһен чуала.
Берәүгә гел бәхет килеп тора,
Берәү аны эзли, сорана…
Бәхет, диләр, бары язмыш кына,
Бәхет, диләр, бары шобага.
Димәгәе, әйдә, фал ачсыннар!
Син яманга бер дә юрама.
Шобагаңны, йә, тарт, нәрсә чыгар?!
Ни чыкса да ямансулама.
Бернәрсә дә төгәл түгел җирдә
Дип, хикмәтле кеше юана.
Ә дивана өмет өзми бер дә,
Килер бәхет өчен куана…
Күңелнең еш иләс-миләс чагы.
Юк, үпкәле түгел мин аңа.
И кызык та соң син, шагыйрь җаны! –
Үзең хәким, үзең дивана.
1970
Төнге шигырь
Төндә торган бәндәләр солтан икәндер, белмәдем.
Һ. Салихов
Тын, караңгы бүлмә. Тып-тын акыл.
Йөрәк кенә уяу, талпына.
Өзелердәй булып үзәктә кыл
Чамасыннан чыгып тартыла…
Уята ул менә бүген тагын,
Тибә-тибә акыл-көндәшен.
Читлектәге коштай тетрән, кагын,
Тарсын, җаным, күкрәк төрмәсен!
Керфекләргә күпме яшь кунмаган,
Күпме форсат җилгә китмәгән!..
Йөрәктә дәрт һәрдәм артык булган,
Тик акыл гел җитеп бетмәгән.
Син акылны, тынычлыгын җиңеп,
Кыңгыраулар тагып, дугалап,
Җитез, асау юрга итеп җигеп,
Айлы юлдан чаптыр-юргалат!
Уңлы-суллы җигелеп шул арбага,
Кафияләр, моңнар биесен,
Ишетелмәгән җырлар тусын яңа,
Соклансын да күңел сөенсен.
Сикереп торсын шагыйрь түшәгеннән,
Яшьлек югалтуын тутырсын:
Әсәрләнеп шул илһамлы төннән,
Шашып, шигырь язып утырсын…
Тояк тавышы!.. Гүя йөрәк тавышы –
Ераклардан килгән кайтаваз.
Тын түгел төн – уяу шагыйрь сагышы,
Чыңлап тора серле, моңлы саз!
1970
Пилигрим
Кайберәүләр минем яшькә җитсә,
Икеләнми сайлый «мич башын».
Тели икән, әйдә сайлый бирсен;
Минем – яшьлек, амур юлдашым.
Азмы җирдә тумый картайганнар?!
Син картайгач бер ту яңадан!
Олыгайган саен, хәят телим,
Мин яшәгән саен яңарам.
Табигатьнең иркен кочагында
Иркәләнгән җанвар сыман мин.
Хыял һәм дәрт дигән йөкләр артып,
Һәр көн саен юлга чыгам мин.
Читлектәге арысландай, күңел
Арлы-бирле килә, талпына!
Мин һаман да юлда – гүя бәхет
Һаман көтә таулар артында.
Сугыш бетүен, Идел диңгезләрен,
Айга кеше менүен теләдем…
Кабул булды бары да.
Күрелмәгән
Киңлекләргә инде төбәлдем.
Туар көнне шуңа көтеп алам,
Яңалыклар алып килер дим.
Һәр таң саен торып юлга чыгам –
Мин тумыштан бирле пилигрим.
Без бишектән кабергәчә юлда –
Күпме сират күпере үтәсе!
Юл газабы гүр газабы түгел,
Һаман килә гомер итәсе!
1970
Үз илем, үз республикам бар
Тусам да киң казах даласында,
Үссәм дә мин атта-иярдә,
Гел ашкындым Казан каласына –
Истәлекле, изге җирләргә.
Бу туфракта минем туган илем,
Йорт корганнар монда бабамнар,
Монда минем акчарлаклы Иделем,
Үз халкым, үз республикам бар!
Көзен киткән казлар язын кайта,
Кыйгаклашып, Идел-суларга.
Киек казлар… Без дә төрле якка
Таралганбыз, охшап шуларга.
Бер кайтмаса, бер кайталар илгә,
Өмет өзми кайталмаганнар.
Идел-йортта Татарстан дигән
Үз илем, үз республикам бар!
«…Чит Җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!»лар
Борынгыча яңгырый колакта,
Гадәт булып киткән безгә алар –
Юллар илткән безне еракка.
Гизсәләр дә башлар кайда гына,
Күңелдә гел Идел – якты яр,
Йөрәкләрдә мәңге яши торган
Үз илем, үз республикам бар!
1970
Агыйделдә, айлы төндә
Палуба тын. Ярда агачларга
Кача-поса тулган ай чаба,
Кайчак балкый чыгып тар аланга –
Толымнары суда чайкала…
Сердәш итә аны һәрбер гашыйк,
Моңдаш итә һәрбер сагышлы.
«Сагынганда айга кара…» диеп,
Аерылганнар күпме кавышты!..
Ай – тылсымлы гаҗәп бер алиһә!
Тик кемнәр соң әфсен өрделәр? –
Аның серен ачып, космонавтлар
Туфрагына басып йөрделәр.
Илаһи дип тапкан һәрнәрсәне
Фән чыгара бара гадигә.
Булдырала икән– аның эше!
Бу хакыйкать миңа соң нигә?!
Ай шаян да миңа, сагышлы да,
Бер назлый, бер өзә бәгырьне…
Бушлыктагы җисем булып түгел,
Ай миңа ай булып кадерле!
Фирдәүсидән, Низамидан алып,
Мәхтүмколыйларга, Тукайга
Кадәр булган заманнардан бирле
Табынмаган шагыйрь юк айга!
1970
Үтенеч
Үзең коткар бәла һәм афәттән,
Ярдәмчем бул, ниләр күрсәм дә.
Тик коткара күрмә мәхәббәттән,
Учагында көлгә дүнсәм дә.
Озак яшим инде – күп булгандыр
Гөнаһлар да, үзең ярлыка.
Тик мәхәббәт гөнаһларын калдыр,
Мин бәхетле алар барлыкка.
Яман телдән, яман күздән сакла!
Сөю хисен сайрат, телен ач!
Һич рәнҗемәм гыйш вә гашрәт хакына,
Калсам да ач һәм… шыр ялангач.
Шигең булса, Венерадан сораш,
Синнән-миннән күбрәк белә ул.
Мәхәббәткә әсир һәр газиз баш!
Шуңа бездән көлә генә ул:
Җибрил вәхый илһам китерә диеп
Көтсәм синнән зарыгып кич-иртә, –
Амурлары аның килә биеп:
Уйный-көлә, сөйдерә, исертә…
Син үзең дә тәхетең – биек күктән
Алиһәне күрсәң, мөгаен,
Гашыйк булыр идең һәм мөкиббән
Китәр идең бугай, Ходаем!..
Бу дөньяда тынгы белмәгән җан
Тегесендә, белмим, тынармы!
Кисәтеп куй әле үзең алдан
Кабер ташы язучыларны.
Ташка җамлы амур ясасыннар,
Җамда шәраб – шатлык яшьләре…
«Тыныч йокла…» түгел, ә язсыннар:
«Ул, дип, туды, сөйде, яшәде».
1970
«Ике Болгар булган…»
Ике Болгар булган:
берсе – Чулман,
Берсе Балкан җирен биләгән,
Берсе илсез калган,
берсе – телсез,
Берсенә дә бәхет тимәгән.
Бүленгәнне – бүре, аерылганны
Аю ашар, дигән бабайлар.
Бабайларга нәрсә, әйткән – киткән…
Безгә калган тик… һай-вайлар.
1970
Гади бер фәлсәфә
Никадәрле олы булып кыланса да,
Гомер буе сабыйлыкта яши инсан!
Мин яшьләргә карыйм – сәер нарасыйлар –
Алар да картая инде, миңа ни сан!..
Килеп җитәр беркөн котылгысыз сәгать,
Шаккатырмак булыр үлем дигән сантый;
Исем китмәс, ләкин алдан белеп торам,
Холкым белән гафилләрдән түгел андый.
Нигә кеше елап туа икән җиргә?
Алдан белеп тугангамы ни көткәнен:
Әлмисактан бирле ата-бабалары
Ирек теләп, хаклык эзләп интеккәнен?
Җанварлардан акыл белән генә өстен,
Бер карасаң, кеше дигән гаҗәп мәхлук.
Белмәгәннәр генә шушы хакыйкатьне
Үзеннән бик риза, үз-үзенә мәхбүб13.
Белә торып мәңгелек юклыгын җирдә,
Рух төшерми кешелекле горур инсан.
Аз гомердә күп тәрәккый тели күңеле,
Шуңа җаны йолдызларга омтылучан.
1970
Мин бик риза
Баштук, ахры, күзгә чалындым мин:
«Яшь, – диделәр, – яңа!» – диделәр.
Ә картайгач: «Бу яшәгән саен
Гел яшәрә бара!» – диделәр.
Таныдылар чынлап илле яшьтә,
Зурладылар фәкать алтмышта.
Берәүләргә ул да насыйп түгел,
Мин бик риза мондый язмышка.
Бирә, диләр, анар агачы да
Картайганда җимеш татлысын.
Яшькә карыймыни шагыйрь җаны –
Яна икән, әйдә яктырсын!
Фирдәүсиләр, Гомәр Хәйямнар да,
Мирас итеп гаҗәп моңнарын,
Хикмәт кунып, акыл утырганда
Язган, диләр, гүзәл җырларын.
Пәйгамбәрләр хәтта шулай икән,
Мин фәкыйрьгә ни хәл итәргә?
Бит җырчыга шагыйрь булыр өчен
Сират күпере кирәк үтәргә!
1970
Язгы тамчылар
Кыш патшаны җиңеп килгән атлылар
Атларына бәллүр япма яптылар.
Түбәләргә эленделәр камчылар,
Камчылардан тамып тора тамчылар:
Тып-тып, там-там-там…
Юеш карны казый маллар, җим эзләп, –
Җир теләге – колыннарын имезмәк, –
Күтәрелә сөттәй ап-ак томаннар.
Ә тамчылар тамарга бик комарлар:
Тып-тып, там-там-там…
Көзгеләрен суга салып, сылулар
Кияүләре кем буласын юрыйлар.
Көзгеләрдә умырзая чагыла…
Күз яшедәй тама тамчылар гына:
Тып-тып, там-там-там…
Атлы яулар ни гомерләр көрәште, –
Күтәрделәр байрак итеп кояшны,
Хуш исле җир җылынганнан-җылына, –
Искитәрлек тамчыларың җырына:
Тып-тып, там-там-там…
1971
Кобзарь янында
Тукай кебек, син «күлмәксез» тудың, –
Күралмадың дөнья рәхәтен,
Колдан рәссам булдың, шагыйрь булдың,
Җырлап үлдең халкың хәсрәтен…
Син атылган йолдыз булып төштең
Моңсу казах далаларына…
Кара язмыш – кара таштан үстең
Һәйкәл булып!
Олы җаныңа
Мин сокланам! Карыйм уйчан сынга,
Килгән саен көн дә «Каштан»га14,
Күпме уйлар, күпме серләр, моңнар
Алып була икән таштан да!
Ни уйлыйсың? «Украинам!» – димсең?
Син куеныңда азат җиреңнең,
Иң беренче син богавын чиштең,
Тозакларын аның җимердең.
– Халкым! – дидең, Тукай кебек син дә,
Шагыйрь итте сезне халкыгыз.
Үлем белми халык!
Шуңа җирдә
Мәңгелеккә сез дә калдыгыз.
1971
Мэрцишор
Тартыша торгач, яз инде
Җиңеп чыккан кышны, –
Молдаван кызлары мине
Бер почмакка кысты.
Мэрцишорны – яз билгесен15
Миңа тага берсе,
Аңкытып рәхәт яз исен,
Шомырттай күзлесе…
«Сезнең шигырьләргә дә мул
Уңыш бирсен, ди, яз!»
Изге теләк була кабул,
Нури, син яз да яз!
Тага торгач яз бөтиен,
Мавыгып эше белән,
Үрелде дә миңа… җебен
Өзде теше белән.
Үбә дип торам… – Җеп түгел,
Үзәгемне өздең!
Әй сылу, талпынды күңел, –
Син яз идең үзең!..
1971
Кыз бала
Каш астыннан күзен сирпеп,
Карый бигрәк серле итеп, –
Җанда дәртләр кузгала…
Яратса – яр итә белә,
Вәгъдә бирсә – көтә белә
Безнең чибәр кыз бала.
Кыз бала!
Хәтерләрен калдырырлык
Сүз әйтмәгез сез аңа.
«Ярар микән?» дия-дия,
Мини юбкалар да кия,
Калышмаска үзара:
Заманча атларга кирәк,
Әдәп тә сакларга кирәк,
Нишләсен соң кыз бала!..
Кыз бала!
Шушы тыйнак кыз баланы
Җаным-тәнем кызгана.
Казахы да, кыргызы да,
Үзбәге дә бик кызыга –
Татарлардан кыз ала:
Бигрәк матур татар кызы,
Гашыйк итә барчабызны…
Күз тидермик без аңа!
Кыз бала!
Ике бите – пешкән алма,
Кояш кебек кызара.
1971
Кайтар мине
Каркаралның16 күге – күчмә болыт,
Җире – биек таулар:
Әкияттәге кебек урманнары
Мәңге-мәңге шаулар!
Шунда, балачакта, бер иртәдә,
Көтү куган төштә,
Әллә нәрсә булды кинәт миңа, –
Бүгенгедәй истә:
Бөдрә болытларның арасыннан
Фәкать миңа гына
Балкып торды Кояш, алып мине
Алтын михрабына
Вәхый килгән чакта пәйгамбәр дә
Шулай булмагандыр:
Минем кебек бөтен җаны-тәне
Нурга тулмагандыр!..
Шул таңда, шул гаҗәп бер мизгелдә
Рухым ашты «мин»нән,
Мин матдәдән кинәт мәгънә булып
Күтәрелдем җирдән.
Бар табигать миңа баш игәндәй,
Буйсынгандай булды:
Фанилыктан өстенлеген тоеп,
Җаным оеп торды.
Кытыклады күкрәгемне шатлык,
Сулкылдады күңелем:
Беренче кат шунда шигъриятнең
Күк капусын күрдем.
Кайтар мине, хәтерем, үткәннәргә,
Кыя тауларыма,
Сабый җанга хикмәт нуры салган
Гаҗәп таңнарыма.
Элеккедәй пакьләп вөҗүдемне,
Кояш, нурыңны чәч!
Күтәр мине алтын михрабыңа,
Илһам, күгеңне ач!
1971
Асау атым
Туры килде атның иң асавы, –
Тәвәккәлләп мендем ияргә,
Шуннан бирле форсат табалмады
Аякларым җиргә тияргә.
Ярышларда сынды өзәңгеләр,
Тезгеннәрем шартлап өзелде.
Чапкан шәпкә кинәт ялтарды ат, –
Егып китмәк булды үземне.
Заман аты – юртак, әйдәүләрең
Кирәк түгел бер дә ул атка!
Мин үземне үзем камчыладым,
Тиң булыйм дип шушы поракка17.
Юк, ул атны явыз ният белән
Бирмәделәр, белеп бирделәр, –
Исән килеш егылмас, ул – батыр,
Бабалары кебек, диделәр.
Шул асауның чыгымчылавына,
Дулавына тәмам өйрәндем…
Килә әнә моңы ил җырлаган
Борынгы һәм яңа көйләрнең.
Борынгыдан – гыйбрәт, яңадан – дәрт
Алып чаба минем аргамак.
Чап әйдә, чап! Үтсә үтсен гомер,
Тик яшендәй калсын ялтырап!
1971
Күкчәтау
Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк,
Күк далаң буйлап йөрдем яшьлектә күп.
Кояшым карарга да өлгермәде, –
Аерылдым, балачагым, синнән иртүк.
Мәктәбем – яшел йортым, карасана,
Мөлдерәп тора миңа – баласына.
Искедән бер хатирә инде мин дип,
Сыенган биек йортлар арасына.
Җыелып килгән идек ишегеңә,
Кемнәр генә тибрәлмәде бишегеңдә!
Язмышлар, әйтәсе юк, булды хәйран…
Чыдаса чыдар безнең ише генә.
Күкчәтау, башларыңнан күч киләме?
Күч артыннан бер тайлак буш киләме?
Тайлагың булып эзләп кайткан саен,
Мөлдерәп ике күздән яшь киләде…
Күгеңнең һаман кояш таңнарында,
Күлеңнең һаман җиләс ярларында,
Күңелнең һаман иләс-миләс чагы, –
Уяна узганнарым алларымда.
Хисләрнең унсигездәй уйнаганы,
Хыялның канат кагып туймаганы!
Кызлар!
Алар инде бездән башкаларга…
Нәфесне тыеп булмый, уңмаганны!..
Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк,
Җанга газиз хатирәләр күңелдә күп…
Кайткан саен каршы ала унсигезем,
Яшьлегем шул күлеңә күмелгән күк.
1971
«Килделәр дә керделәр…»
Килделәр дә керделәр,
Кереп түргә менделәр,
Уйнадылар, көлделәр
Шатлыклар йөрәгемдә!
Шатлык ул килә генә:
Олыга да, кечегә дә,
Дустыңа да, ишеңә дә,
Яхшылык телә генә.
1971
Шомлы төндә
Бер эт улый күңелгә шом салып,
Нинди борчу икән ул эттә?
Үз тавышына үзе исе китеп
Шыңшый да ул, карый өреп тә.
Таңда китәм, шуңа улый дисәм,
Мин түгел бит аның иясе.
Ни шомлыкка икән тагын бусы,
Ничек юрап, нәрсә диясе?!
Әллә минем хисләремне сизеп,
Сагышыма кушылып улавы?
Томан баскан тонык айга карап
Җырлавымы, әллә елавы?
Мин урынымнан тордым чыдамыйча,
Әллә нигә сыкрап, пошынып:
Йөрәгемә җиңел булыр сыман,
Бер уласам шуңа кушылып…
Туктатырга теләп, берәүләре
Таш атарлар эткә – тиярләр…
Ә мин – кеше, миңа туры карап,
«Сынаттың бит, Нури!» диярләр.
Гомер буе шулай сынатмыйм дип,
Чыгармаган идем өнемне, –
Сагыш тулган икән чиктән ашып,
Гарык кылган икән күңелне…
Ә теге эт улый шомлы итеп,
Аһ, әгәр дә улау киметсә
Эчләремә тулган сагышларны, –
Мин кушылыр идем шул эткә.
1971
Нәсыйхәт
Бәйләнчекләр тагын «Дидактика!» дияр.
Дисә дияр, бәлки, бер файдасы тияр.
Ачулансаң ачулан, тик явызланма,
Хөрмәт күрсәт, яраклашма, сагызланма.
Бул булалсаң эре, ләкин эреләнмә,
Сүзең якла, җаһилләрчә киреләнмә.
Гайрәт белән усаллыкны бутый күрмә.
Горурлансаң горурлан, мактанып йөрмә.
Түбәнчелекле бул, ләкин түбәнләнмә.
Ирешсәң данга, бер дә әллә кемләнмә.
Каныкма көнләшеп, иҗат сөеп көнләш.
Мәйдан тотар булсаң, аяк чалмый көрәш.
Тыйнак булу әле йомшак булу түгел,
Һөҗү-калҗыңлы булсаң бул, чамаңны бел.
Тагын кирәк булыр кое – төкермә син.
Көчек булсаң була бир – айга өрмә син.
1971
Узганнар белән сөйләшкәндә
Карыйм кояш баюларын
Арча кырыннан:
Кирмән арты кызыл янгын,
Якут төсле кан, –
Борынгылар каны анда,
Күкләргә ашкан,
Дәрья булып офыкларга
Барып тоташкан.
Күрәм гаҗәп манзарада
Мин үткәнемне.
Кинәт тирән сагыш ала
Шат күкрәгемне.
Юк! Дан өчен кыелмаган
Батырлар җаны!
Явызлыктан коелмаган
Бабайлар каны;
Ят җирләрдә баскынлыктан
Кырылмаган ил,
Үз йортында мәйдан тоткан –
Кол булмаган ил!
Менә күз алдына баса
Колшәриф палван20,
Сөйли күз яшьләре аша,
Өсте-башы кан:
«Уйнамагыз сез ут белән,
Дидем аларга,
Таҗ-тәхетләр эзләп килгән
Тинтәк ханнарга.
Булмады сүземә рәтләп
Бер колак салган, –
Бүленде-ярылды дәүләт
Үзара даудан.
Аннан яу басты, тетрәтте
Таралган илне, –
Тешләп булмый шул терсәкне!
Эш узган иде…
Биш атна дәһшәт уйнады, –
Кырылды халык:
Үлем йә җиңү! Булмады
Уйда урталык.
Хәнҗәрем кермәде кынга,
Бирелсә дә хан,
Мәдрәсәм бусагасында
Булдым мин корбан.
Белмәгәннәр белсен, белгән
Илгә сөйләсен:
Колшәрифләр юкка үлгән
Икән димәсен».
Туздырган сине язмышның
Аяусыз җиле.
Язгы тамчы булып сагышым
Җылытсын иде
Синең изге, тик каберсез
Сөякләреңне;
Тарих, ник иттең кадерсез
Сирәкләреңне?!
Колонияләр аңга килеп
Мәйдан тотканда,
Бер-бер артлы ирләр ирек
Даулап чыкканда, –
Оран саласыз күк сез дә
Гасырлар аша, –
Бөек дауга сезнең эз дә
Килеп тоташа.
Сез шәфәгы идегез илнең…
Ә бездә – таңнар! –
Әкиятләрдә генә инде
Патшалар, ханнар.
Карыйм Арча кырларыннан
Кояш батуын.
Күрәм шәфәкъ нурларында
Сынын батырның, –
Соңгы үлем ярасыннан
Ауган җирендә
Басып карап тора сыман
Туган иленә.
1971–1976
Көләч йөзле булып
Ямьсез җанга ямьсездер лә дөнья,
Тар күңелгә – ул бер тар кабер.
Миңа аяз көндә таң каршылап,
Бер сулау да җәннәт белән бер!
Шул җәннәттә, әҗәл җиткәнчегә,
Мин ашыгам яшәп калырга! –
Мәдәт бирсен фанилыктан өстен,
Авырлыкны җиңгән сабырга.
Кайсы бозыла, кайсы дөнья куя…
Сирәкләнә инде дуслар да.
Хөрмәтлиләр яшьләр,
аларның да
Күпчелеге әхлак кушканга.
Мин хөрмәтлим хөрмәт итәрлекне,
Олымы ул, әллә кечеме, –
Бик күңелсез булыр иде дөнья,
Яратмасаң әгәр кешене.
Шулай да бар каһәр сукканнары, –
Явызлыктан белми нишләргә,
Төкерек чәчеп йөри, усал эттәй,
Кем юлыкса шуны тешләргә…
Хикмәтеннән кайчак замананың
Хәйран калып, акыл туктала:
Егерменче гасыр кешесе син –
Тешләтмә дә аңа, сукма да!
Ни әйтсәң дә, яшәү шундый әйбәт!
Җир җир инде, җәннәт дисәң дә:
Туфраклары җиңел булсын гүрдә,
Түзем-сабыр бирсен исәнгә…
Күргән төсле җирдә исән чакта
Киләчәкне – йөз ел алдагын,
Мин үлгәч тә күреп ятармын күк
Җир өстендә ниләр барганын.
Ямьсезләргә ямьсез фани дөнья,
Тар күңелле мескен өчен – тар…
Көләч йөзле кояш булып, җирдә
Яшәүдән дә матур нәрсә бар?!
1972
Болытлар да җилләр
Баеп барган кояшына борган
Ак болытлар алтын яңагын.
Мин аларның гаҗәп кәрванына
Сокланып һәм сыкрап карадым.
Тетелгән йон төсле шул болытлар
Күләгәләр ташлый тауларга.
Иләс-миләс җилгә юлдаш булып
Ашыгалар әллә кайларга…
Бөтен тирә-ягым хәрәкәттә,
Җаным тетрәп китә куркудан:
Әллә җилләр инде мине куа,
Әллә инде үзем җил куам?..
Гомер уза, болыт куган җилдәй,
Риза түгел күңел – талпына:
Күпме яшәп җирдә, бер җылы сүз
Әйтә алдың микән халкыңа?!
Телең ачкан, күзең ачкан илең,
Юаткан ул сине – баласын;
Син үзеңнең күз яшьләрең белән
Юалдыңмы аның ярасын?!
Болытлар бит алар ваемсызлар –
Биек күктә йөзгән чакларда
Дүрт ягы да кыйбла, барыр юлы –
Җилләр куган ерак якларга…
Болытларга охшамаган шул без,
Безнең кыйбла фәкать бер генә!
Җил җаена карап, газиз халкым,
Юлларыңны борма төрлегә.
Язмыш сине һаман элеккечә
Җил-давылга каршы йөрергә
Җитәкләсен диеп олы юлдан,
Теләк телим туган телемдә.
Баеп барган кояшка бер ачып,
Бер яңадан каплап тауларны,
Кая ага икән болай гамьсез,
Болытларның моңсу кәрваны?..
1972
8.Кызылъяр – Петропавловск шәһәре.
9.Меновой – Меновой двор – тире-яры җыю урыны.
10.Сыргавыл – озын, нечкә бүрәнә.
11.Кәрәкәү – Павлодар шәһәре.
12.Миһман – кунак.
13.Мәхбүб – сөелгән, яратылган ир.
14.«Каштан» – Трусковецтагы шифаханә клубы. Тарас Шевченко һәйкәле шуның алдында урнаштырылган.
15.Ефәк җепнең ике очына да нәни йолдызлар беркетелгән бу билгене молдаваннар бер-берсенең күкрәкләренә тагалар, йортка, бакчаларга, терлекләргә эләләр, шулай яздан уңыш телиләр икән.
16.Каркарал – Казахстандагы шәһәр.
17.Порак – канатлы ат.
18.Күч – җәйләүгә күчеп баручы кәрван.
19.Тайлак – дөя баласы.
20.Палван – пәһлеван; батыр.
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.
Yaş sınırı:
16+Litres'teki yayın tarihi:
14 ekim 2022Yazıldığı tarih:
2017Hacim:
141 s. 2 illüstrasyonISBN:
978-5-298-03332-9Derleyici:
Telif hakkı:
Татарское книжное издательство