Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1», sayfa 3

Yazı tipi:

Баксаң, бу юлы аның җигүле аты кышкы буранда юлын югалткан. Төнге дала. Әллә каян, күзләрен утлы күмердәй яндырып, бүреләр килеп чыгып улый башладылар. Нишләргә? Әсгать куркуыннан чананың үрәчә астына шуышты… Ярый әле колагына үзен буранда эзләп чыккан әтисе тавышы килеп керде…

Берсендә ул, өйгә кайткач, әтисе Хәбир белән әнисе Рәмзия сөйләшкәнне ишетте:

– Хәбир! – диде әнисе. – Минем Монголия җирендә бүтән каласым килми. Кайтыйк туган якларга…

Ниһаять, алар Казанда. Әсгатьне татар мәктәбенә дә, урыс мәктәбенә дә алмыйлар. Монголча укытучы юк. Ахыр чиктә бер апасы аны урыс мәктәбенә җитәкләп алып керде…

Әсгать заводта егылып баш җәрәхәте алганнан соң аннан китте, үзенә җиңелрәк эш эзләде, телеательега барып урнашты. Телевизор детальләрен өйрәнеп мәш килде.

Беркөнне телеателье хуҗасы аңа:

– Әсгать! – диде. – Син тиз генә бер адрес белән барып кайт әле. Кичә анда заявка белән барганнар иде, бүген телевизор эшләми дип шалтыраттылар.

Китте Әсгать. Тиешле адрес белән барып керде.

– Телевизорыгызга ни булды? – диде үзеннән шактый зур гәүдәле, яхшы шартларда яшәүче йорт хуҗасына.

Тегесе:

– Нәрсә булганын белмим. Тик ул эшләсен генә… – диде.

Әсгать башта затлы өстәл өстенә газета салып куйды. Аннары эш коралларын тезде. Пөхтә эшләде. Телевизорның әле бер, әле икенче җирен боргалады. Берничә минут та узмады, телевизор ялт итеп күрсәтә башлады.

Мастерның эшен игътибар белән күзәтеп торган хуҗа көтмәгәндә үз тәкъдимен ясады:

– Әйдә, миңа «Оргсинтез»га эшкә киләсеңме?

Әсгать бер мәлгә аптырап калды.

– «Оргсинтез»! – диде. – Сез үзегез кем соң?

– Завод директоры. Владимир Петрович Лушников.

Әсгать тотлыккандай сүзсез калды.

– Нәрсә, килештекме? – диде директор.

– Яхшы…– диде ул, икеләнүен җиңеп.

Аны «Оргсинтез» заводына, тикшерү-үлчәү приборлары (КИП) цехына югары разрядлы слесарь-лаборант итеп алдылар.

Аның уйлап табучылык буенча чын иҗади хезмәте менә шушында башланды да инде. Кыенлык тудырган иң «тар» участоклардагы мөһим мәсьәләләрне чишү – үлчәү приборларын камилләштерү, яңаларын уйлап табу эше йөкләнде аңа. «Әхмәтҗановка нәрсә кирәк, булышыгыз», – дип кисәтеп тә куйды директор.

Әсгать баш-аягы белән эшкә чумды. Күрде: озын торбалардан аккан фенолның төрле фазаларда кристаллашу температурасын төгәл күрсәтүче прибор кирәк. Хикмәт шунда: анализларны, гадәттәгечә, пыяла савытларга алып, лабораторияләргә кадәр ташып йөргәндә, аның температурасы күпкә үзгәргән була, дөрес нәтиҗә бирми. Продукциянең сыйфатына суккан бу четерекле нәрсә заводка бик кыйммәткә төшә. Бу эшне каян, ничек итеп башларга белми йөри Әсгать. Усал күзләр, хөсетлек белән, җаен чыгарып, директорга да әйтәләр:

– Әхмәтҗанов завод буенча трай тибә, нигә эшләми ул?

Директор җавапны кыска тота:

– Тимәгез аңа, мин үзем беләм…

Әсгать фенолның ацетон да, бензол да һәм башка күп продуктлар икәнен аңлап эш итте, аның белән шаярырга ярамаганлыгын белде. Аларның кристаллашу структуралары температура үзгәрүгә турыдан-туры бәйле бит. Шуның өчен дә аңа торбалардан аккан фенолның температурасын төгәл һәм тиз үлчи торган прибор – «Тезометр»ны гамәлгә кертергә кирәк… Эш сызымнарга, исәп-хисапларга киткәч, йокы качты. Әле теге, әле бу детальне ясатасы бар. Аптырата башлагач, Әхмәтҗанов «дәгъвачы»га әйләнде. Булмаган эшне уйлап табучыга…

Шул ук вакытта ул эшләгән лабораториядә чыш-пыш сөйләшүләр дә башланды. Әхмәтҗанов яңа прибор уйлап тапкан. Анализны шунда ук күрсәтә икән. Бу бит безнең лаборантларны эшсез калдырачак…

Бернигә карамастан, прибор әкренләп җыела барды. Кемнәрдер аның яныннан тыныч кына уза алмый, приборның кайбер детальләре юкка да чыга. Ә Әсгать ул детальләрне берне генә ясатмады. Приборы да берәү генә түгел, яшереп куелган «дубляж»ы бар. Шулай булмаганда, сынау көне җиткәч, ул завод территориясендәге агачлар арасына чыгарып атылган приборны тапмаса, нишли алыр иде? Әйе, оятка калачак иде. Әсгатьнең электән килгән үҗәтлеге моңа юл куймады. Комиссия килгәндә, прибор барыбер үз урынында булды һәм хуплау тапты. Кирәк бит!.. Шуңа да карамастан көндәшләре әлеге приборга инструкция, төрле документларны рәсмиләштерү кәгазьләренә кул куймый тартыштылар, сөенәсе урынга аны күрә алмадылар. Янәсе, идеясе синеке генә түгел аның…

Хуплау тапкан «Тезометр» әкренләп һаман камилләшә төште. Аның турында газеталар да язып чыкты. Ниһаять, прибор Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә химия промышленносте буенча иң яхшы прибор буларак танылды һәм алтын медальгә лаек булды. Шуннан соң аның приборына төрле шәһәрләрдән, хәтта чит илләрдән заявкалар да килә башлады…

Беркөнне тынгысыз Әсгать конвейерлардан брак чыккан полиэтиленнарга да битараф калмады. Алар завод территориясендә өем-өем торалар. Аннары аларны машинага төяп каядыр озаттылар. Моны күзәтеп торган Әсгать гаҗәпләнде: «Алардан, чимал буларак, әллә нәрсәләр эшләргә була бит!..» Шушы уй Әсгатьне полиэтилен төягән машиналар артыннан юл тотарга мәҗбүр итте. Кая алып баралар? Кая булсын, шәһәр читендәге чүплеккә…

Ни күзләре белән күрсен, анда бульдозерлар да эшләп тора, чүп ягучылары да бар. Әлеге алып килгән полиэтиленнарга ут төртә башлагач, Әсгать каршы төште:

– Яндырмагыз! Миңа кирәк ул…

Битләре сөремләнеп, ачык җилдә кызарып каралган ике таза ир аңа, бу нинди исәр дигәндәй, карап-карап куйдылар. Берсе, табак битлесе, тупас тавыш белән җикеренде:

– Кит моннан, юкса үзеңне дә шунда салып күмәрбез…

Тыңламагач, Әсгать тагын аларга ялварды:

– Яндырмагыз, дим! Мин сезгә спирт бирәм…

«Спирт» сүзе чыккач, тегеләр тыныбрак калды. Бер-беренә нәрсәдер ишарәләп, якынрак килделәр.

– Брак полиэтилен бит ул, аның белән ни эшләмәкче буласың? – диде табак битлесе, гаярь батыраеп. – Вәт җүләр! Күп ич ул бездә…

Әсгать килешмәде, үзенекен тукыды.

– Хәзергә күп… Йөз ел торса да, аннан теләсә нәрсә эшләп була. Алтын бит ул!

Тегеләр янә бер-беренә каранып алды. Табак битлесе рәхәтләнеп авызын җәеп көлде.

– Җүләр син, алтын булса, аны безнең чүплеккә алып килерләр идеме? Кая спиртың?

Әсгать куеныннан чыгарган спирт чүплектәгеләр кулына кергәч, тегеләр тагын көлештеләр.

– Ярар, бик теләсәң, күмәрбез генә… – диде негрдай кояшта карала төшкәне астыртын гына.

Чүплек «хуҗа»лары бераз читкәрәк китеп тирә-юньне күзәтте. Баскан урынында тып-тын калган Әсгать үзенчә исәп ясады: «Монда, ачуың килмәгәе, 300 тоннадан артык полиэтилен күмелгән булырга тиеш…» Һәм ул тау-тау өелгән чүплек өсләренә таралган төтенгә чыраен сытты. Бу минутта аңа бөтен Россия чүплектән генә торадыр кебек тоелды… «Күпме байлык, күпме чимал әрәм була?! Беркемгә бернәрсә кирәкми. Бу бит хуҗасызлык. Чит илнең берәр эшмәкәре шушы хәлне күрсә, чүплек янына заводын корып, ясаган затлы товарларын валютага сата-сата миллиардер булып бетәр иде. Бай илнең халкы, үз байлыгына ия булып, хәерчегә калмый, кадерләп кенә яши алса икән!..»

Әсгать күңелсез генә кайту ягына берничә адым атлады, янә тукталды, үз уйларына чумды: «Каршылыклар, каршылыклар! Әйе, алар адым саен. Дәгъвалашсаң – яратмыйлар. Күргәнне әйтми яшәү дә намусыңны кимерә. Инде кайберәүләр аның белән исәпләшми дә башладылар. Андыйлардан кая качарга белмәссең! Хәер, ни мәгънә, үз-үзеңнән дә качып котылып буламыни?.. Югыйсә производствоның кайсы тармагына барып керсәң дә, күзгә әле теге, әле бу җитешсезлек ташлана. Син аларны тизрәк бетерергә, камилләштерергә тырышасың, юк, игътибар җитми. Эшләнгән эшләреңнең дә күбесе хәрәкәтсез ята… Күпме түбәнчелеккә калды ул. Министрга да барып җитте югыйсә. Берсе – икенчесенә, икенчесе өченчесенә җибәрә. Янәсе, ярдәм итәрләр. Нәрсә ишетте: «Миңа синең пластик идәннәрең, рамнарың белән генә шөгыльләнү җитмәгән! Алып чыгып кит моннан плитәләреңне, сасытмасын бүлмәне…»

Юкса төзелеш материаллары белән кем шөгыльләнергә тиеш соң? Конкрет эшкә калгач, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» килеп чыга. Ил байлыгының нигезе булган акылны эшкә җигәргә теләмибез… «Йөрмә монда! Үзеңне дә чүплеккә салып күмәрбез…» дисеннәр әле.

Шулвакыт арттан әлеге сүзләрне әйткән табак битле ирнең тавышы яңгырады:

– Мужик! Китми тор әле син, кил монда!

Артына борылып караган Әсгать: «Болар миңа берәр этлек кылырга булдылармы әллә?» – дип шиккә калды, шулай да, теләр-теләмәс кенә, аларга таба якынайды.

– Нәрсә телисез?

Табак бит, үз-үзеннән канәгатьлек табып, авызын ерды һәм хәйләле генә:

– Син курыкма… Әйдә, безнең «фазенда»га барып килик, – диде, чүплек тавы итәгенә таба ишарәләп. – Анда безнең «хуҗалык»ны, кайда яшәгәнебезне күреп китәрсең.

Әсгать, аптырап, сүзсез калды. Сүзгә аларның икенчесе, чегәндәй карала төшкән ач яңаклысы кушылды.

– Чынлап әйтәбез.

– Үз сыеңнан да авыз итәрсең, – диде гаярь хуҗа, спиртны селкеп.

– Мин эчмим бит.

– Эчмәсәң, без эчкәнне карап торырсың. Спиртың яхшы булса, икенче килгәндә тагын кыстырып килерсең. Хет безнең кайда яшәгәнне күреп китәрсең. Сиңа ориентир өчен дә кирәк булачак ул. Безнең анда синең ишерәк тагын берәү бар. – Табак бит иптәше ягына таба борылды да өстәде: – Шулай бит, Самат! Кем әле ул теге?

– Даһины әйтәсеңме?

– Әйе. Исеме?

– Хәлим.

– Әйе, шул Хәлим белән дә танышырсың.

«Хәлим» сүзен ишеткәч, Әсгать сагаеп калды. «Кайсы Хәлим? Әллә болар берәр төрле мәкерлек белән алдашалармы? Әллә ул теге заводта эшләгән конструктор Хәлимме? Түгелдер, мөгаен. Ул монда чүплек оясында адашып ятмас…»

Ул шулай дип уйласа да, теләр-теләмәс, йөзләре кояшта каралып беткән әрсез чүплек «хуҗа»лары артыннан берничә адымга артка калып атлады. Биек-биек чүплек тавы сыртларыннан менә-төшә барды. Әйе, монда аның аяк асларына ниләр генә күмелмәгән дә, ниләр генә череп, таркалып, сасып ятмый. Әйтерсең шушы урында Җир шары «битенә» «яман шеш» калкып үсеп чыккан. Шунлыктан Җир-ана, сыкранып, авыр суларга мәҗбүр, кадерсезлеккә төшкән моң-зарын ишетмиләр генә. Шушы сәер тынлык эчендә «җаны» эчтән янып көйри дә көйри. Ул үзенең иңенә баскан теге калкулыгыннан да, бу калкулыгыннан да сулышын кысып чыгарган агулы төтеннәрен һавага очыра… Бу күренешләргә исләре дә китмәгән тау-тау чүплек байлыгына ия булган ике адәми зат баһадирдай алга атлап бара. Үзара сөйләшкән көр тавышлары, кемлекләрен дә ачыклый төшеп, яңгырап-яңгырап китә:

– Кәримнәрнең безнең участок территориясенә тагын кергәннәре юкмы? – диде табак бит, башын Самат ягына бормый гына.

– Юк! – диде Самат кырыс кына һәм кылыч борынын бер якка сыпырып. – Үз сабагын алдылар бит инде. Тагын кан косасылары килсә кереп карасыннар!..

Җаваптан канәгать калган табак бит киңчә иңбашларын биетеп алды һәм шул көнне чүплектәге «хуҗа»ларның үзара эләгешүен исенә төшергәч, мин-минлеген сиздереп, иңбашларын калкытып алды.

Бу сүзләрдән Әсгать, мондагы чүплек биләмәләре дә кемнәрдер тарафыннан бүленгәнлеген аңлап, үзенчә нәтиҗә ясады: «Нишлисең, байлык чире монда да үз нәфесен тыя алмый икән. Кая карама шул ук талаш, шул ук бүлеш… Моның чиге дә күренми. Андыйлардан иманга, акылга килүне ничек көтәсең?! Җавап бер: «Минеке!» һәм бетте-китте.

Табак бит җикеренә төшеп сорады:

– Самат! Безнең складта, срогы чыгып, чүплеккә ташланган ипи, булкалар күпме җыелды?

– Ун ящик чамасы бар, – диде Самат, эчкә баткан күзләрен серле генә ялтыратып.

– Аларны син теге дуңгызлар симертүче бай Борягинга илтеп тапшыр.

– Ярар, – диде Самат, килешеп. – Ә теге срогы чыгып ташланган колбасаларны, консервларны ни эшләтербез икән?

– Күпме соң алар?

– Инде шактый.

– Монда чүплектә казынганнарны ашату өчен тотарбыз, кайнатып пешергәч зыяны тимәс. Кешене ач тотып булмый бит. Артканын кая куярга кирәген үзең беләсең… – Ул иң кирәклесен исенә төшерде. – Да, аннары калай, тимер, төзү материалларын берсен дә әрәм-шәрәм итәсе түгел. Особо! Хаҗәте зур, кулланышта булсалар да, төзелешләргә баралар… Тагын ни, Даһины не обежай. Ул безгә кирәклерәк кеше. Шеф-повар буларак та, төзелеш материалларыннан үзләренә куыш ясауда да, парник коруда да аның кулыннан килә. Башы эшли, үзе пөхтә, төгәл кеше.

– Аңлашылды.

– Заводта кем булып эшләгәндер ул?

– Конструктор бугай.

– Да-а, – дип сузды табак бит, – монда ничек килеп эләкте икән ул?

– Беркайда эшләмәгән алкаш хатыныннан качарга булганмы? Җанына тигәндер инде…

Шушы урында Әсгатьнең колаклары торды. Әллә, чыннан да, Даһи дигәннәре мин белгән Хәлимме? Аның күңелендә шикләнү арта төште: «Болар «капкыны»на килеп эләгә калсаң, чүплеккә күмелгән полиэтиленнарыңнан да колак кагарсың. «Чүплектәге – безнеке!» диярләр дә… Әле тегене бир, моны китер дип аптыратырлар…»

Ниһаять, чүплек тавыннан астарак, үзәнендәрәк олы парник сыман бер «йорт» кояшта ялтырап күренде. Чүплек «хуҗа»лары шунда юл тотты. Күрәсең, бомжлар да шул тирәгә сыенган. Анда бер кырыйда «буржуйка» торбасыннан төтен күтәрелә, кемдер учак әйләнәсендә бөтерелә, ашау-эчү хәстәрен күрә. Ә арырак күз ташласаң, ерак та булмаган урман буйлары шәйләнә.

«Йорт» янына килеп җитәрәк, Әсгатьнең күзләре учак әйләнәсендә мәш килгән кешегә төбәлгәннән-төбәлде, тагын да якыная төшкәч, ул: «Тукта әле, чыннан да, мин белгән Хәлим түгелме соң бу?» – дип гаҗәпләнде. Юк, ялгышмады, таныды. Шул, конструктор Хәлим ич! Тик ник ул шушындый кадерсез көнгә төшкән? Аның бу хәлгә ышанасы да килмәде килүен… Хәлимне алыштырып куйганнармыни!..

Хәлим дә гаярь генә атлап килгән хуҗаларга ияргән Әсгатьне күреп алгач гаҗәпсенде, кулына тоткан утын агачын салындырып катып калды. Нигә дип аны монда алып киләләр? Әллә берәр гаебен тапканнармы? Әллә… берәр үчлек белән арт сабагын укытырга телиләрме? Аларныкын белмәссең… Көтте. Әсгатьнең хәрәкәтеннән күренгәнчә, ул, ышанычын югалткан кешедәй, басынкы гына башын аскарак ия төшеп атлый. Килеп җитәрәк, ул да Әсгатьне таныды, кулындагы утын агачын ташлап, бу нинди хәл дигәндәй, көтүен белде.

– Хәлим! – диде Әсгать, килеп җитәр-җитмәс, аны күрүенә куанып.

Табак бит шунда ук аларның икесенә дә карап алды:

– Нәрсә, әллә сез танышлармы? – диде.

– Әйе, – диде Хәлим. – Кайчандыр бер заводта эшләгән идек.

– Кызык… – диде табак бит. – Кем уйлаган чүплектә кемнәрдер шушылай очрашырлар дип?

Хәлим, нишлисең бит дигәндәй, башын бер якка кагып куйды. Табак бит сүзен дәвам итте:

– Алайса, сезнең бу очрашуны билгеләп үтәргә кирәк, – диде кесәсеннән Әсгать биргән спиртны чыгарып һәм аны, юмартлык күрсәткәндәй, янәшәдәге өстәл өстенә шап итеп утыртты. Аннары Хәлимгә ишарәләде:

– Бар, стаканнарны алып кил.

Утырышкач, Әсгать стаканнарга су кушып салынган спиртны эчүдән баш тартты. Табак бит аңа төбәлеп калды.

– Син нәрсә?

Катгый сорауны аңлаган Әсгать үз сүзендә торды.

– Миңа ярамый бит, кем дип әйтим, исемегезне дә белеп бетермим әле.

– Исем ерунда ул, кеше булырга кирәк, – диде ул, төкселәнеп. – Беләсең килсә, мин Заһир Табаев булам. Ник эчмисең?

– Йөрәккә ярамый, – диде Әсгать, егылып башына травма алганын да исеннән чыгармый, гомумән, үзенә спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамаганына нык кына инанып өстәде: – Йөрәк сырхаулый минем, кан басымы да күтәрелә…

Үгездәй таза Табаев үзенекен тукыды.

– Бәлки, син спиртың белән безне теге дөньяга озатырга уйлыйсыңдыр?

Көтелмәгән сораудан Әсгать уңайсызланды.

– Юк, спирт чиста, мин алдашуны белмим.

– Ну, кара аны…

Спирттан авыз иткәч, теләктәшлек белдереп, үзара аңлашып алдылар.

– Менә без шушылай чүплек дөньясында яшибез инде, – диде Табаев, Әсгатькә чираттагы соравын әзерләп. – Йә, әйт әле, син үзең кайда эшлисең, кем булып?

– «Оргсинтез» заводында, лабораториядә, – диде Әсгать.

– Спиртлы җирдә икән, икенче килгәндә дә безне онытмассың инде… – диде Табаев, ярым шаяртып, һәм сорашуын белде: – Спирты ярар, эчмәгән нәрсә түгел. Сиңа нәрсәгә кирәк булды ул полиэтиленнар?

– Алтынга тиң чимал бит ул, аннан нәрсәләр генә эшләп булмый… – диде Әсгать һәм өстәл өстендәге әйберләрне күзәтеп өстәде: – Менә шушы капрон стаканнарны, чәнечкеләрне, савыт-сабаларны, гомумән, бик күп нәрсәләрне шул полиэтиленнардан эшләп була бит…

Шушы урында кара-кучкыллы Самат кылыч борынын тартып куйды да, Әсгатькә карап, чәнечкеле күзләрен уйнатып алды.

– Алтынга тиңне чүплеккә чыгарып ташламыйлар, – диде ул, Табаев сүзен хуплый төшеп. – Завод җитәкчеләренең башы синеке кадәр генә эшли торгандыр инде.

Әсгать үзен кимсетәрәк төшкән бу сүзләргә игътибар итмәскә тырышты. Күзләре Саматның эчкерле карашы белән очрашкач, ниндидер зәхмәт нурлары сизгәндәй башын читкә борды һәм болай диде:

– Бәлки ул полиэтиленнарны эшкәртеп тору артык мәшәкать дип санаганнардыр. Бу турыда директор белән сөйләшәм әле мин…

Табаев кинәт, буш мичкә эчен яңгыраткандай, киң күкрәген киереп көлде. «Каян килгән «деловой» кеше», – дип уйлады да:

– Җүләрләнмә!.. – диде. – Директорның синең белән сөйләшеп торасы килерме соң?

– Килер, – диде Әсгать, үз-үзенә ышанып. – Мин аны начар кеше дип әйтә алмыйм…

– Дело хозяйский… Безгә барыбер…

Табаев сүзен шулай дип бетерде дә, Хәлим белән Әсгатьнең икесен генә калдырып, Самат белән машиналарына утырып, урман ягына китеп бардылар.

Шактый аптырауда калган Әсгать сынаулы карашын Хәлимгә төбәде:

– Ничек син монда чүплек «тәмугы»на килеп эләктең? – диде, күптәнге танышын кызганып. Шул ук вакытта иске ишек, тәрәзә рамнары белән корып ясалган, өсте плёнкалар белән төрелгән «йорт» эчендәге ташландык карават, иске диваннарны күздән кичерде.

Хәлим җавап бирергә ашыкмады, үз кыяфәтеннән кыенсынып, басынкы холкына хаслык белән эчтән рәнҗеп, авыр сулап куйды да:

– Чарасызлыктан, – диде, – яшәргә үз куышың калмагач нишлисең? Болай булыр дип һич тә уйламаган идем…

Әсгать янә дә гаҗәпсенә төште.

– Квартирың бар иде ич синең.

– Бар иде, хәзер юк.

– Ничек?

– Хатында калды… Гәрчә ул фатирны, заводта эшләп, үзем алган булсам да.

– Үзеңә тиешле «доля» да хатыныңда калдымы?

– Мин квартирны аның исеменә яздырган идем шул…

– Җүләр икәнсең.

– Җүләр, билгеле. Хәзер аерылышкач…

– Куып та чыгардымы?

– Барысы да булды инде. Малай да әнисе ягына авышты…

– Күптәннән ялгызмы?

– Шактыйдан… Хәзер анда барсаң да кертмиләр. Үзеңә тиң кешене табарга акылың җитмәгәч, нишлисең?

Әсгать үзалдына авыр көрсенде дә чираттагы соравын бирде:

– Малаең бу хәлләргә ничек карады соң?

Хәлим өчен бу авыр сорау иде. Аның ризасызлык кичерүдән яңак мускуллары тартышып алды.

– Малай беспутный булып чыкты… – Ул аның турында бик сөйлисе килмәде, болай дип кенә өстәде: – Әнисе Мария белән парлашып эчкәч, гомумән, алардан ни көтәсең?! Айный алмадылар, эшләү юк…

– Да-а, – дип сузды Әсгать һәм: «Болай булгач, алар квартирны сатып эчәргә, йә булмаса, акча җитми дип, бер бүлмәле квартирга да алыштырырга мөмкиннәр», – дип уйлап куйды да сорады: – Сез бөтенләй аерылыштыгызмы? – диде.

– Әйе. Өйдән чыгып киткәч, ул мине үзе судка бирде…

Шушы урында Әсгать Хәлимнең «бомж» хәлендә ничек калуын чамалап тынып калды. Хәлим исә, гаилә темасыннан читләшеп, Әсгать тормышы белән кызыксынды.

– Үзең нихәлләрдә яшисең? – диде. – Кайда эшлисең?

– Болай ару гына яшибез яшәвен, үзебезчә тырмашабыз инде. Хәзер шул «Оргсинтез» заводында эшләп йөргән көн. Лабораториядә кайнашабыз. Электәгечә, уйлап табучылык эше белән дә шөгыльләнәм…

– Анысы ярый, кирәкле эш…

Алар, шактый гына аралашкач, бер-берсенә телефон номерларын бирештеләр. Очрашып сөйләшергә дә сүз куештылар. Әсгать Хәлимнең болай чүплектә яшәве белән килешмәде һәм аңа тормышка булган максатын югалтмавын, түбән таба тәгәрәмәвен теләде. Аннары өмет, ышаныч уятырга теләп:

– Сиңа монда калырга ярамый, – диде, янә Хәлим ихатасын күздән кичерде.

Баксаң, Хәлим ятак урыннарын матур гына эшләп куйган. Өстәлендә үзе төзәтеп ясаган радиоприёмнигы сөйләп тора. Кирәксә шәме дә, керосин лампасы да бар, кыскасы, нәрсә генә юк. Лампага утлар кабызырга аккумуляторлар да, батареялар да табылган. Әле кояш нурларыннан ток ала торган җиһазны да эшләргә тырышып маташкан.

«Өй» эченнән кайтырга дип чыгып баскач, урман ягына карап баскан Хәлим әйтә куйды:

– Безнең теге урман эчендә күл дә бар. Мин шунда барып балык та тоткалыйм.

– Рөхсәт итәләрме соң? – диде Әсгать.

– Миңа болай тигәннәре юк. Ул күл безнең Бараев белән дә идарә итүче бер түрәнеке. Казанда ниндидер шәхси предприятиесе бар диләр. Үзенә мондагы биләмәләрне сатып алгандыр инде.

– Акчасы, дус-ишләре булгач сатып та алалар, – диде Әсгать. – Акчага сатылмаган нәрсәләр сирәктер ул.

Хәлим, анысын белмим дигәндәй, үз фикерен дәвам итте.

– Шул күл янәшәсендә ул түрәнең затлы мунчасы да кукраеп утыра. Йорты урман эчендәрәк. Бик шәп. Корып та караганнар инде! Шунда кунаклар җыелганда, Бараев аның мунчасын яхшылап әзерләтә. Берсендә мине дә шунда алып барган иде. Кемедер авырыпмы килми калган бугай… Бараев үзе карап торырга шактый кырыс булса да, яхшы яклары да бар аның. Кәефенә дә карый.

– Мунча кергәнегез бармы соң? – диде Әсгать.

Хәлим аның бу соравыннан уңайсызлана төште. Янәсе, син керләнеп йөрмисеңме дигән мәгънәгә ишарә ясалгандай булды.

– Ул мунчага тегенди-мондый кешене кертмиләр, – диде Хәлим. – Күлгә барып коенгалыйм… Юынырга да җаен табабыз инде анысы.

Хәлим, нәрсәнедер күз алдына китереп, үзалдына көлемсерәде дә яңалык ирештергәндәй әйтеп куйды:

– Мунча ягылган көнне ул күл буена затлы-затлы машиналар да килеп туктый. Шунда кыз-сөяркәләр дә күренгәли…

– Димәк, мунчада эшлекле сөйләшүләр алып барыла…

– Анысын белмим… Миңа күле булгач, балыгын тоткач, урман һавасын сулагач, аның матур табигатенә карап соклангач, шул җитә. Шунда күңелләрне тынычландырып кайтасың.

Әсгать, күңеленә икенче бер сорау килүдән, көдрә чәчле башын чайкый төшеп сорады:

– Ә син монда салкыннар башлангач ни эшләрсең? Ярар, җәен алай-болай иттереп түзәрсең дә…

Хәлим көттереп җавап бирде.

– Берәр җае чыгар әле… – диде тыныч кына. – Кая да булса барып сыенырга иде. Берәр эш килеп чыкмасмы? Безнең ишене хәзер эшкә дә алмыйлар бит.

Әсгать эш мәсьәләсендә Хәлим белән килешми булдыра алмады, хәзер кемгә дә үз кешеләре якынлыгын яхшы аңлады.

– Уйларга кирәк, үзең әйтмешли, берәр җае килеп чыкмасмы? – диде, Хәлимне өметләндерә төшеп. – Шалтыратышып торырбыз…

Шушы сөйләшүдән соң Әсгать хушлашып китәргә җыенды, машинасына таба юл тотты. Машина кузгалып киткәндә, Хәлим ямансу гына Әсгатькә кул болгап калды.

Руль артына утырган Әсгать, бара-бара, Каф тауларыдай калыккан чүп өемнәре ягына карап-карап алды. Башкача мөмкин түгел иде, әйтерсең аның «алтыннары» әнә шул чүплеккә күмелгән. Аныңча, ул хәзинә юкка чыгарга тиеш түгел, түгел!..

Игелек кылучы

Әсгать белән очрашу Хәлим күңелен шактый күтәреп җибәрде. Әмма аның бу халәте озакка бармады. Бер үк чүплек тавына карап көн күрү әкренләп аның рухын төшерә барды, шул төшенкелек торып-торып кәефен кырды. Шулай вакыт-вакыт күңеле ачылып китә алмавы, уза барган тормышы, тонып калган шәмдәй, әкрен-әкрен сүрелә кебек тоелды аңа. Кайчандыр шатлана-шатлана, дәртләнеп эшләп йөргәндәгечә түгел. Хәер, хәзер шатланыр урын да юк кебек, ә нәрсәгә шатланырга? Чүплектә җан асрап кырмыскадай актарынгангамы? Яныңда күңелеңне күтәреп, бер-берең белән чөкердәшеп сөйләшер, аңлашыр кешең булмагач, читен. Берүзең төрлесен уйлый башлагач, җан тынгысызлана… Аннары ашыйсы килгәнеңне ашый, киясе килгәнеңне кия алмагач ни мәгънә бар соң?

Хәлим, әлеге фикерен кире кагып: «Юк, алай түгел!» – дип куйды. Ул дөнья хаҗәтен, тормыш мәгънәсен башкачарак күрергә тырышты. Ничек кенә булмасын, аңа яшәү кадерлерәк… Башыңа нинди генә сынаулар төшсә дә, барыбер яшисе килә. Менә шушылай исән-сау йөреп торганыңа сөенергә кирәк. Аннары дөнья яктысын, дөнья ямен күрә алган күзләреңә шөкрана кыл. Алай гына да түгел, кошлар тавышын тыңлап хозурлана алуың белән, хәтта адәмнәрнең сөйләшкән тавыш-яңгырашларын ишетеп, кемлеген, холык-фигыльләрен тоя, сиземли белүеңә дә шатлан… Шуның өчен дә сиңа Ходай камил акыл иңдергән. Һәм син, ниһаять, бу дөньяда яшәвең, бүтәннәрне генә түгел, үз-үзеңне аңлавың белән дә бәхетле сана, күңелеңне төшермә. Насыйбы булса, калганы килер әле… Бу тормышта һәркем сират күперләрен үзенчә кичә, тәкъдиренә язганы белән килешми булдыра алмый. Кылган ялгышларыңа беркемне гаепләмә. Хәер, гаепләргә синең хакың да юк. Гаепләп ни эшли аласың? Дөнья шулай көйләнгән ул: синнән, миннән сорамый гына үз көенә бара да бара икән…

Хәлим, кәефе кырылып, шулай төрле уйлар кичерә-кичерә, чүплек өстеннән атлады да атлады. Монда яши башлагач, аны төшенкелек биләде. Ни хәл итәсең, җәмгыять чирләре аңа үзен биредә дә сиздерде. Адәмнәрнең җир-суларга булган карашлары, мөнәсәбәтләре белән ул да килешә алмады. Теләсә ничек чүплеккә чыгарып ташланган төрле-төрле әйберләрне күрә-күрә, кешеләрнең битарафлыгыннан ул хәйраннар калды. Чүплектәге тамашалар күп нәрсәләр турында сөйләде, шул ук табигатькә карата яшәп килгән мөнәсәбәтләрне, битарафлыкны ачыклады. Бер үк вакытта ул кешеләрдәге бүгенге заман культурасының чагылышы ни дәрәҗәдә икәнлеген абайлый алды һәм үзенчә ризасызлык кичерде…

Бара торгач, Хәлимнең игътибарын чүплек эчендәге бер агач башына кунаклаган карганың «Кар да кар!» дигән яман тавышы җәлеп итте һәм ул, каргага карап, туктап калды. Карга, нәрсәнедер кисәтергә теләпме, калын тавышы белән каркылдавын белде. Әйтерсең чүплек патшасы! Ул аңа: «Монда синнән башка да чүплек патшалары җитәрлек, биләмәләрне бүлешә алмый чәкәләшеп тә алалар», – диясе килде. Карга янә яман тавыш чыгарып каркылдады: «Кар-р!» Бу юлы аның тавышы Хәлимнең йөрәгенә тиде. Каян килгән башкисәр диярсең, кара «чапанын» киеп алган да, әллә монда хөкемдарлык итәргә тели инде? Кыяфәтсез, кара рух! Мин кем дигәнче, син башта монда үләксә ашап туенганыңны бел. Хәзер туклыгыңны күрсәтеп, томшыгыңны як-яклап агачка сөртәсеңме? Сөрт, сөрт. Тик каркылдама гына, кара рух! Бар, кит моннан!.. Карга селкенмәде дә. Тагын каркылдады. Әллә кемнедер каргыйсың инде? Каргышың үзеңә төшсен! Миңа кирәкми… Мондагы чүплектә каргышлар да җитәрлек, дөньялыкта гомер кичергәннәрнең кием-салымнары, рәнҗеш-хәсрәтләре белән дә ияреп килгәндер. Син каркылдама. Көш, каһәр! Күземнән югал!.. Әллә син, болай үҗәтләнеп, миңа берәр яман хәбәр дә ирештерергә телисеңме? Юк, кирәкми!.. Кит диләр сиңа!..

Хәлим түзмәде, үчләнеп, каргага таяк алып ыргытты. Карга өркемәде, агачта, мин кем дигәндәй, түшен киереп утыра бирде, як-ягына каранды, күзәтчелек итте. Хәлим ихтыярсыздан шомланып әйтеп куйды: «Язмышың синдәй каркылдаган мәнсез «карга»лар кулына калса, ни хәлләр итәрсең? – диде дә кулларын каргага җилпеде. – «Көш!» диләр сиңа!» Ул икенче таякны алып ыргытты. Бу юлы карга, үзенә таба очкан таяктан өркеп, саллы канатларын җилпеп, чүплек аръягындагы урманга таба очып китте.

Хәлим кузгалып китеп бераз гына барган иде, алдыннан гына юлын аркылы кисеп бер күсе чабып узды һәм төнлегенә ялт кереп шылды. Шушы мизгелдә аның кылт итеп хәтере яңарды.

…Әйе, менә шушы тирәдә булды ул хәл. Ул көнне машиналар китереп аударган чүпләрне бульдозерлар тигезләп тәртипкә салганда, чүп арасыннан бер яшь бала мәете килеп чыккан иде. Мәетне күрүгә, аның йөрәге жу итеп куйды, һәм ул бер читтәрәк басып торган кул арадашчысы Әбүшкә дәште:

– Күр әле син бу тамашаны! – диде, шәрә баладан күзләрен алмый.

Әбүш, кара мыегын тырпайтып, Хәлим янына килеп басты. Шәрә калган ир балага карап офтанды:

– Ни эшләтәбез моны? – диде ул да, кызгану кичереп.

Алар икесе дә аптырашта калды. Күрәсең, кайсыдыр фахишәсеме, әллә бераз акылга чамалы манкортымы, баласын таба белсә дә, нигәдер әллә үстерәсе килми, әллә бүтән сәбәпләр белән ишегалдындагы чүплек савытына чыгарып аткан булган. Әйтерсең уенчык баламыни!.. Аннары ул сабый мәете тимер контейнердан чүп ташу машинасына барып кергән дә инде. Шәһәрдәге чүплек әрҗәләрен кем генә барлап, карап бетерә алсын икән? Нәрсә эләксә, шуны бутап ташый бирәләр…

Әбүш каешланган күн фуражкасын башыннан салып кулына тотты, кысык күзләрен ачыграк күрергә теләгәндәй челт-мелт китерде дә, җавап көтеп, Хәлимгә карады.

Аптырашта калган Хәлим көттереп кенә:

– Бу хәлне иптәш Бараевка барып әйтми булмас, – диде.

Шушы фикер белән килешкәч, алар бала мәетен каргалар килеп чукымасын, йә булмаса, аңа күселәр килеп ябышмасын дип, чүпрәккә төреп, өстен ипләп вак-төяк агачлар белән каплап куйдылар да яшәгән «торак»лары янына китеп бардылар.

Яшәү участогына килеп җиткәндә, «шеф» Бараев, гадәттәгечә, иртәнге күзәтчелеккә үзенең джип машинасында килеп туктаган иде. Аның янында Самат та, карачкы сымак, астыртын гына янәшә-тирәне күзәтеп басып тора. Алар Әбүш белән Хәлимнең төс-кыяфәтләрен, йөреш-кыяфәтләрен күреп, нәрсәдер булганлыгын шәйләп алдылар. Беренче булып тиз кабынып китүчән Бараев сүзгә килде.

– Нәрсә булды?

Ни дип тә әйтергә белми, Әбүш белән Хәлим бертын бер-беренә карашып алдылар. Әбүш каушады, ни дип тә әйтергә белми, кысынкы күзләре уйнап алды да Хәлимгә, әйдә, син әйт дигәндәй ым какты.

– Заһир Ямалович! – диде Хәлим, ничек кенә булмасын, хуҗасын олылый белергә кирәклеген искәреп. – Анда чүплектән бер яшь бала мәете килеп чыкты. Аны нишләтик икән?

Көтелмәгән сораудан Бараев ялт кына Саматка карады. Янәсе, син нәрсә дисең. Ул Саматның битараф кыяфәтен, күз төпкелләрендә төксе карашын күргәч, җиңел генә үз карарына килде.

– Күмегез шунда… – диде һәм, бер мәлгә тынып калгач, тавышын күтәреп дәвам итте. – Хәзер әзме ташландык балалар? Һәр очракта милиция чакыртып йөри башласак, нәрсә була ул? Безгә монда артык мәшәкать кирәкме?

– Милициягә дә кирәк түгел чүплектә актарынып йөрү! – диде Самат исе дә китми, үзе җитди кыяфәттә калырга тырышты. – Без монда похоронное бюро түгел. Әйе, кемгә кирәк артык мәшәкать? Калсын шунда…

Хәлим үз колаклары белән ишеткән сүзләрдән сагаеп, ни әйтергә белми тынып калды һәм басынкы холкын саклап әйтте:

– Ни дисәң дә адәм баласы бит ул, дөньяга туган…

– Шуннан? – диде Бараев, кинәт кенә аның сүзен элеп алып. – Кемгә кирәк, шул шөгыльләнсен. Безгә приключение эзләү кирәкми. Аңлашылдымы? Эшегездә булыгыз!..

Аннары Хәлим белән Әбүш килгән юлларыннан кире борылдылар. Сабый мәете янына килеп җиткәч, Хәлимнең күңеле отыры борчыла төште. Аның баланы чүплеккә күмеп калдырасы килмәде. Нарасый бала кызганыч иде. Бу бит акылга сыймаслык хәл, кешелексезлек. Иманы, миһербан-шәфкате булган адәм заты ничек инде дөньяга яшәргә дип туган баланы чүплеккә чыгарып ата? Һәм дә мондагыларның «Чүплеккә күмегез шунда!» дип әйтергә телләре барсын әле. Булмаганны. Аны әрсез күселәр, шул ук кара каргалар, йә булмаса, иясез этләр карамагына калдырыргамы? И-и, дөнья! Каян килә бу адәмнәргә яманлык, җанварлардан да уздырган ерткычлык, бозыклык, мәгънәсезлек. Әллә дөньясы да чүплек сыман буталды инде?! Яши-яши ниләр генә күрмисең дә, ниләр генә ишетмисең… Радиоактив матдәләр белән дә буталган шушы чүплекләрдән, кеше үз «акылы» тудырган мохит аша да чирле җәмгыятьнең янә дә йөз-чалымнарын ачык күрә аласың икән шул…

Каршылыклы уйлары белән бәхәсләшкән Хәлим, чүплек тавын янә Чернобыль фаҗигасенә охшатып чагыштырды да Әбүшкә күтәрелеп дәште:

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2017
Hacim:
611 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4
İndirme biçimi:

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu