Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1», sayfa 7
Әсгать утырган урыныннан купмый уйлана калды. Хатыны сүзләре белән килешсә дә, янулары-көюләре, бер ялкынсынган нервылары аны тиз генә тынычландыра алмады. Аннары ул урамда йөрергә чыгып китте…
Беркөнне уйларына бирелгән Әсгать, аны-моны карамый урам аркылы чыкканда, ялгышып кызыл утка килеп керде, шунда ук аны машина бәреп екты. Ул, хастаханәгә барып җиткәнче, юлда вафат булды. Кемнәрдер бу хәлне җинаятьчеләр тарафыннан махсус эшләнгән дип тә фараз кылды, ә кемнәрдер бу үкенечле үлемне күрәчәк дип юрады. Кайсы дөрес, моңа төгәл җавап бирүче булмады.
Ни генә булмасын, вакытлар узуга карамастан, Хәбир «эше» буенча җинаятьчеләр ачыкланмый калды. Бу вакыт санаторий биләмәсендә үзләренә «оя» корып яшәгән «авторитетлар» төркеме каядыр китеп югалганнар иде инде.
Көтелмәгән хәбәр
Калага килеп чыккач, юкка чыккан паспорт, документлары артыннан кайгыртып йөргән Хәлим, эшкә урнашу мәсьәләсен уйлап, танышы Әсгатьне исенә төшерде дә, кесә телефонын чыгарып, аңа шалтыратасы итте. Номерын җыйгач, аргы телефонда хатын-кыз тавышын ишетеп гаҗәпкә калды.
– Алло! Сезгә кем кирәк?
– Миңа Әсгать кирәк иде, – диде Хәлим.
Беразга тынып калган хатын-кыз тавышы янә яңгырады.
– Сез кем буласыз?
– Хәлим. Без Әсгать белән танышлар идек. Ул миңа шалтыратырга кушкан иде. Ә сез кем буласыз соң?
– Әсгатьнең хатыны.
– Гафу итегез, аның белән сөйләшергә мөмкинме?
Аргы телефондагы тавыш тынып калды. Аннары гына Кәримәнең әкрен генә җирсеп, сыкрап чыккан тавышы ишетелде:
– Әсгать үлде бит…
– Ничек?
– Аны машина бәрде… – Шунда ук өзелгән телефон «пип-пип» килде.
Көтелмәгән хәбәрдән аптырап калган Хәлим, аяклары тартышкандай, бермәл атлап китә алмый торды. «Ни кызганыч!..» – диде ул, Әсгатьнең вакытсыз үлемен авыр кичереп. Тик Хәлим аның тормышында булган хәлләрдән бихәбәр иде.
Бүген чүплек тавына кайтырга ашыкмаган Хәлим, як-ягына карамый, урам буйлап барды да барды.
Яшәсен иде авыл…
Хәлим, хатыны юкка чыгарган паспорт, документларын яңадан алу хәстәрен уйлап, район үзәгенә кайтырга булды. Ул юл уңаенда башта туган авылы Үзәнлегә кереп чыгасы итте. Аңа анда авыл Советыннан бер белешмә кәгазен алырга кирәк иде.
Ул кайтып, авыл Советыннан кирәкле белешмәне кулына алгач, хәзер кая барырга дигәндәй, урам уртасында басып калды, аннары үзе яшәгән йорт-нигез урынын да күреп китәсе килеп, авылны урталай бүлеп торган озын гына Пызул урамына таба юл тотты.
Монда аңа һәммәсе якын, таныш. Туган авылы аны ниндидер күзгә күренмәс җепләр белән тартып тора, кайткан саен рухын күтәреп, күңелләрен канатландырып җибәрә, төрле-төрле хатирәләр уята. Авыл үзенчә беркөе генә яшәвен дәвам итә. Ара-тирә яңа йортлар, яңа каралтылар калкып чыккан. Эшкә булган, кулыннан килгәннәр, иртәгесе көннәрен кайгыртып, тырыша бирәләр. Авылда эшкә кытлык тугач, кемнәрдер шабашкага йөреп акча юнәтә, кемнәрдер үзенә кулай эш эзләп читкә чыга, шәһәр тирәсенә барып эшли. Башкача ни хәл итәсең, колхозлар таралгач, техника заманында юньле эшне кемгә генә җиткерә аласың? Шунысы куанычлы: барыбер дә аларның күбесе туган авылын, туган җирләрен оныта алмый, ата-ана гомер кичергән нигез-йортларын ташлап китми, шунда куанып яши, хезмәт итә бирә.
Хәлим, нигезләре җиргә иңеп, капкалары кыйгаеп салына төшкән йортларга күз салгач, анда яшәүчеләргә карата кызгану хисе дә кичерде. Ул йортларда аеруча карт-корылар, ялгызлар яши. Алар көн тууга, еш кына, сагышлы күзләрен тәрәзәләргә төбәп, читтә яшәүче улларын йә кызларын кайтып килмәсләрме дип көтәдер, кайсыберсе ерактагы туганнарының да хәлләрен беләсе, йә булмаса, күреп каласы иде дип тә уйлыйдыр. Олыгайгач, бу дөнья хәлләрен, иртәгә ниләр буласын кем генә белеп бетергән соң?.. Юкса тәрәзәләргә баккан сагышлы күзләр, укый белсәң, күп нәрсәләр турында сөйли. Аннары алар, сагынулар кичерә-кичерә, башларыннан узганнарны уйлый-уйлый, төрле хатирәләргә биреләләр, кичләрен капка төпләрендәге эскәмияләргә чыгып утыралар, узган-барганны, киткән-кайтканны күзәтеп калалар.
Ни гаҗәп: капка төпләрендәге кайбер эскәмияләр, үз хуҗасын көткәндәй, моңаеп калган. Әнә безнең очтагы Мәүла абый эскәмиясе дә инде шактыйдан буш. Ул еш кына шунда утырып ял итәргә ярата иде. Сугыштан бер аягын калдырып кайткач, култык таякларына таянып чыгар иде дә сугышта күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләр иде. Әрнү-януларын эченә сеңдереп, сабыр гына, исән калуына шөкрана кылып сөенер иде. Аның ачык йөзе, ихластан калын иреннәре белән елмаеп алулары инде хәтердә генә торып калган…
Бүген күп кенә капка төпләренә, ат арбаларын кысрыклап, төрле-төрле машиналар килеп туктаган. Күренгәнчә, инде күпләр заманча яшәргә тырыша. Ул машиналар урамнардан узганда, артларыннан тузаннар күтәрелеп кала. Элек тузаннар бу урамнардан көтү кайтып кергәндә генә күтәрелә иде. Баксаң, хәзер көтү дә чыкмый икән. Хәлим әле яхшы хәтерли: аны әнисе, көтү чиратына чыгарга дип, иртәнге йокысыннан уята, башка көннәрне дә малларын көтүдән каршы алырга куша иде. Янәсе, сыерлары уҗымга кермәсен, кайтмый калып тегендә-монда сугылып йөрмәсен… Чөнки аларның да бердәнбер яшәү чыганаклары әнә шул терлек асрап көн күрү иде. Хәзер авылда көтүләр юк та юк, инде үзенә зур хөрмәт яулаган авыл көтүчесе Гариф абый да дөнья куйган…
Күп кенә тормыш зилзиләләрен кичергән авыл өстенә бүген ниндидер моңсулык иңгән. Ул, колхозлар таралгач, электәгечә гөрләп, җанланып китә алмавына аптырый, еллар буена үзенә карата хөкем сөргән битарафлыктан рәнҗи кебек. Эшкәртелми калган җирләре, каркаслары шәрәләнеп, җимерек хәлгә килгән колхоз фермалары өчен дә, шул фермаларда эшләүче савымчыларның эшсез калып, авылны ташлап читкә китәргә мәҗбүр булуларына да сыкрана булыр…
Хәлим, урам буйлап бара-бара, инеш буена, үзе туып үскән нигезе янына килеп җиткәч туктап калды. Әтисенең үз куллары белән корган каралтыларны, җиләк-җимеш бакчаларын күзәтте. Чуклап, бизәкләп ясаган өй кыегына карагач, гүя әтисе әле дә биек баскычына басып, шунда нидер эшләп ятадыр кебек тоелды. Карандашын колак артына кыстырган… Ә ак яулыгын япкан әнисе суган бакчасына яшел суган кыяклары өзәргә чыккан да, кыштыр-мыштыр килеп, түтәлләр арасыннан атлый…
Яр буенда үскән тал агачлары, инеш суларына иңнәрен салып, үз хуҗаларын сагынгандай, су-көзгегә багып, моңсуланып калган. Әллә алар да тау башында әтисе корган җил тегермәнен кемнәрдер сүтеп атканга килешә алмый, суларга иелеп, кайгыларын чит-ят күзләрдән яшерергә телиләрме?
Яр буенда басып торган Хәлим, шактый гына хатирәләрне күңеленнән кичергәч, килгән юлыннан кире борылып, югары очка таба юл тотты. Кабат Мәүла абыйлар турысына килеп җиткәч, каршы йортның капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган карчыкка игътибар итте һәм янына килеп исәнләште.
– Исәнмесез! – диде, таныш әбинең исемен хәтерләргә тырышып, аннан исенә төшергәч өстәде: – Шәргыя апай.
– Аллага шөкер, – диде Шәргыя апа, Хәлимнең кем икәнлеген төсмерләргә тырышып. – Бу кем соң?
– Мин Хәлим булам, Хак малае.
– Теге түбән очның балта остасымы?
– Әйе. Инеш буенда торган идек.
– Беләм, беләм. Әтиеңне дә, әниеңне дә яхшы хәтерлим. Үзең ни эшләр бетереп йөрисең?
– Менә авылга кайткан идем йомыш белән.
– Казаннанмы?
– Әйе.
– Булмаса, утырып ял ит бераз, аяк өсте басып торма, – диде Шәргыя апа, эскәмия кырыена ишарәләп.
Хәлим аның сүзен санга сукмый булдыра алмады, янәшәсенә килеп утырды.
– Үзең ни хәлләрдә яшәп ятасың соң?
– Аллага шөкер, беркөе. Кыштыр-мыштыр йөрсәм дә, яшим әле.
– Яшәргә язсын, Шәргыя апа.
– Сиксән җидене тутырдым инде. – Ул сөякчел, тамырлары кабарып калган ябык кулларын тез башларына тидереп-тидереп алды. – Буыннар сызлый, тартыша, йөрергә ирек бирми.
– Нишлисең бит, картайгач авырулар чыга инде ул, – диде Хәлим, аның хәленә керергә тырышып. – Авыр эшләр күп эләкте сезнең чор кешеләренә.
Шәргыя апа шушы сүзне генә көткәндәй эләктереп алды.
– И-и, балакаем, безгә авыр эшләр эләкмәгән кая, – диде ул. – Унөч яшьтән эшли башладым мин. Колхозда эшләмәгән эш калмады. Ирләр рәтенә басып изелдек инде, күтәрәсен күтәрдек, төшерәсен төшердек. Сугыш елларында ачлык кичердек, күп хәсрәтләр татыдык… «Таякка» эшләгәнгә ипи бирмәделәр. «Таякка» эшләгән еллар пенсия стажына да кермәде, акчасы тимәгәч… Мыскыл иттеләр инде, гарьләнеп үләрсең, стажың була торып кешечә пенсия дә ала алмагач…
Ул башына япкан ак яулыгын рәтләп, арткарак шудырып алды, аннары, битендәге җыерчыкларын язарга теләгәндәй, йөзен сыпырып-сыпырып куйды, янә үткәннәргә кайтып, сүзен дәвам итте.
– Ул чакларны сөйләсәң, исең-акылың китәр, – диде. – Адәм башлары ниләр генә күрмәде, нинди генә газаплар кичермәде… Менә уң як күршебездәге Гаян абыйны ишетеп беләсең дә булыр.
– Беләм, беләм… – диде Хәлим, башын изәп.
– Шуны, бер уч арыш өчен, биш баласын калдырып, сөргенгә сөрделәр…
– Андый хәлләр ул чорларда күп булган шул…
– Күп булды, күп, – дип дәвам итте Шәргыя апа, дулкынлануын баса алмый. – Урамыбыз чатында гына Нугай абый бар иде. Ул хәленнән килгәнчә бик тырышып эшләде. Булсын дип. Бик оста кеше иде. Йортын да җиткерде. Берзаман аның ызбасын алып, авыл Советы бинасы ясап куйдылар. Боларның гаиләсе чит кешеләрдә, мунчаларда кунып-нитеп, газаплар чигеп яши башлады. Аптырагач, шушы гарьлекләргә түзми, Нугай абый үзедерме, Мәскәүгә Ворошилов исеменә хат җибәрәләр. Мәскәүдән, өен кайтарып бирергә дип, җавап хаты килә. Шуннан соң нишлиләр? Мәскәүгә хат язган өчен Нугай абыйдан райондагылар үч ала башлады. Берни эшли алмыйсың, аларга хокук бирелгән. Моны, икенче бер сәбәп табып, «вражский элемент» дип ялган яла тагып, барыбер Себер сөрделәр. Ул шуннан кайта алмады, мескенкәем. Авыл Советы рәисе Дәмин аны якламады…
– Ничек якласын, аңа әзер авыл Советы бинасы кирәк булган бит… – диде Хәлим, эшнең нәрсәдә икәненә бераз төшенеп.
– Әй, ул Дәмин авыл Советы рәисе булып эшләгәндә күп кешеләрнең канын эчте инде, газаплар чиктерде. Кыяфәтсез карга!
Хәлим шушы урында, ихтыярсыздан, хуҗа сымак шәһәр чүплеге өстендә калкып калган ялгыз агач башындагы теге карганы күз алдына китерде дә «Мин кем?» дип әтәчләнгән Дәминне шул карга белән чагыштырды һәм:
– Ул Дәмин кеше каргышлары төшүдән дә курыкмаган икән, – диде.
– Төште үзенә, төште, – диде Шәргыя апа, ябык йөзендә очлаеп калган борынын кемгәдер төзәгәндәй. – Картайган көнендә үзе дә рәхәт күрмәде. Йортына бер хатын-кыз әсәре кереп карамады. Ахыр чиктә ялгызлыкта яшәп, ишегалларында, абзарларда кунып, үз пычрагына батып үлде…
Хәлим, килешеп: «Үзе сайлап алган кадерсез гомер…» – дип уйлап куйды. Шәргыя апасы тагын ни әйтер икән дип көтте.
– Миндә, сөйләсәң, андый гыйбрәтләр күп инде ул, – диде Шәргыя апа, дәвам итеп. – Баштан кичергәннәр барысы да хәтергә уелып калган, сөйләсәң, йөрәккә тия. Беләсеңме, ул чорда кешене бер кисәк сабын өчен дә биш елга өтермәгә утырттылар…
– Хәзер андый нәрсәләр юк кебек инде, – диде Хәлим, үз фикерен белдерәсе килеп.
Шәргыя апа аның белән килешмәгәндәй «һе» дип куйды да:
– Хәзерме? – диде. – Кеше үтереп тә биш ел бирмиләр… Чөнки яклашалар. Күбесен акча, дәрәҗә, дус-ишлек коткара…
– Төрлесе бардыр инде, – диде Хәлим, андый гаделсезлекләргә игътибар итәсе килми һәм, районга китәсе барын искәргәч, кесәсенә тыгылды, аннан вак акчаларын чыгарып, Шәргыя апасына сузды. – Менә сезгә хәер бирим әле, әтием-әнием исеменә бер дога кылырсыз…
– Рәхмәт, рәхмәт. Бүген үк укырмын…
Аннары Хәлим, Шәргыя апага исәнлек-саулык теләп, юлын дәвам итте.
Хәлим район үзәгенә баручы машинаны озак көтмәде, аны ындыр табагы янында хуҗалыклардан сөт җыючы Хисам машинасы утыртып алып китте.
Исәнме-саумыдан соң алар бертын сүзсез генә бардылар. Хәлим куе агачларга төренеп тын гына калган зират ягына каерылып-каерылып карады, шунда дәфен кылынган әти-әнисен исенә төшерде, эченнән белгән догаларын укыды.
Зират турысын узгач, Хәлим электә инеш буенда төзелгән, бүген исә җимерек хәлдә таралып яткан ферма биналарына күз салды. Әле дә хәтерли: ул фермаларны авыр елларда зур тырышлык белән колхоз рәисе Кыям абый төзеткән иде. Аның «Большевик» колхозы терлекчелек продуктлары җитештерү буенча районда беренче хуҗалыклардан саналды. Хәтта бердәнбер миллионер колхоз да булды, терлекләрнең баш саны меңәрләп исәпләнде. Ул чагында яшь сугыш ветераны, бүген исә туксан яшен тутырган рәис, колхозлар таралып, хуҗалыгы шушы хәлгә төшәр дип һич тә күз алдына китермәгәндер, билгеле. Бүген исә еш кына килеп-китеп алышынып торган хуҗалык башлыкларына, ягъни күбрәк үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, тумаган «инвестор»га терлекчелек тә, башкасы да кызыксындырмавын күреп, ул да сыкрана булыр, болай да эшләп була икән дип шаклар катадыр…
Хәлим авылдашы Хисамга карап-карап алды да сорады:
– Авылның яңа хуҗасы ничегрәк соң? – диде. – Эшләре барамы?
– Барганын, бармаганын белә торган түгел әле, – диде ул, үзе юан, таза беләкләрен руленә бастырыктай салып, машинасын уңга да, сулга да боргалады. – Хуҗа үзе авылда бик күренми дә ул, күбрәк Казандагы оешмасында кайнаша булыр. Авылга намазга йөри торган бер абзыйны китереп куйды. Анысы эшләп торган кешеләрне алыштырган булды, читтән дә алып килде. Хезмәт хакы түли алмыйлар. Пай җирләре өчен дип, бераз печәнен, ашлыгын биргән булалар. Анысы да күз буяр өчен генә. Аның белән генә бик ерак китеп булмый…
– Шулай, – дип килеште Хәлим. – Мал-туар асрамасаң, авылда кыен…
– Әйе шул, – диде Хисам. – Менә мин, аптырагач, хуҗалыклардан сөт җыярга алындым.
– Сыер асраучылар шактыймы?
– Бар, бар, җитәрлек. Аларга сөттән азмы-күпме акча да килә. Тырышканы үзенә итлеккә дип тә, сатарга дип тә бозау үстерәләр. Нишләсен, башкача худ юк…
Хисам, үз уйларына бикләнеп бара торгач, сүзен янә дәвам итте:
– Менә син, Хәлим абый, яңа хуҗаны ниндиерәк кеше дип сорыйсың. Алар синең белән, минем белән аралашмыйлар да. Монысы – авылның өченче хуҗасы. Үзен Казанда зур оешма җитәкчесе дип тә әйтәләр. Акчасыз кеше мондый эшкә алына да алмый инде ул. Беренче хуҗалары килгәч тә, шулай итәбез, болай итәбез дип йөрделәр, йөрделәр дә колхоз милкен тегендә-монда тараттылар. Әле әзер, яраклы фермаларны сүтеп, күрше районның бер авылына илтеп салдылар. Булган терлекләрен дә шунда алып киттеләр.
Хәлим гаҗәпләнде:
– Ничек? Алай да буламыни ул? – диде.
– Бу «инвестор» дигән хуҗа күрше район җирләрен дә үзенә алган икән. Имеш, берләштереп эш итә. Безнең савымчылар, шул авылга барып, сыер саварга тиеш булып чыкты… Ахырдан ул хуҗалыкны талады-талады да икенче хуҗага тапшырып китеп барды. Ә хөкүмәт боларга җир хисабыннан акча да бирә. Фактта эшләгән, эшләмәгән эшкә контроль булмагач, күз буярга сәбәпләр табыла. Аннары каядыр кыяклау ягын карыйлар. Нәтиҗәдә гөрләп эшләп торган безнең хуҗалык шушындый көнгә калды да инде. Техника мастерскойларында тынлык, токарьлары, фрезерчылары, слесарьлары бар иде. Хәзер җүнле кадрлары да калмады, акча түләнмәгәч, белгечләр шәһәр тирәсенә китеп барды…
Хисам зарын тыңлап, Хәлим уйга бирелде: «Элек, СССР таралганчы, кадрлар мәсьәләсе беренче проблема булып тора иде. Белгечләрне эшкә һәрьяктан тикшереп кенә алдылар. Биографиясе криминал, җинаять эшләре белән бәйле түгелме? Хәзер ул нәрсә бетте… Училищелар да, кулга игәү, ачкыч тотып эшләргә теләүче кешеләр дә сирәгәйде. Элек институтлардан производство белгечләрен менә дигән итеп укытып чыгардылар. Заводлар кирәкле техниканы чит илгәме йә кемгә дә булса бәйсез рәвештә җитештерә алды. Гагаринны космоска да очырды… Хәзер производство шактый артка калды. Нефть, газ сатып кына, акча бәрабәренә чит ил техникасын алып яшәү үзен аклап бетермәде, яңа технологияләрне камилләштерә бару кирәклеген, ниһаять, кризис дигән нәрсә ачык төшендерде… Авыл хуҗалыгын күтәрү зарурлыгы, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү проблемасы да көн кадагына килеп басты. Бу этәреш ил икътисадын күтәрүдә зур йогынты ясар дип өметләнергә генә кала».
Уйларыннан арынган Хәлим, шушы урында Хисамны тынычландырасы итеп:
– Хәзер, авыл хуҗалыгын торгызу өчен, зур планнар корыла, бу җәһәттән хөкүмәт күп кенә акчалар да бүлеп бирергә вәгъдә итә, – диде.
Иртән кырынмаган Хисам кап-кара төк баскан ияк очларын сыпырып алды һәм көлемсерәп куйды.
– Бирсен Ходай! Аннан ни зыян? Ул акчаларның күбесе, безгә килеп җиткәнче, туймас коррупционерлар кесәсендә утырып калмаса ярый ла… – диде.
– Калмас, нык контроль булса…
Хисам янә көлемсерәде.
– Тикшереп контроль ясаучыларның да авызы бар бит, – диде, илдәге тәртипләрне күзаллап. – Алар да хәзер шомарганнар, җаен табып тикшерүченең дә авызын каплый беләләр.
– Гел каплый алмассың, бер якаңнан тотып селки башласалар…
– Белмим инде, вәгъдә иткән булалар да, ахыры нәрсә булып бетәр. Яшәсен иде авыл!..
Машина район үзәгенә кереп, май заводы ягына борылгач, Хәлим шофёр Хисамга рәхмәтләрен әйтеп кабинадан чыкты да, документлары хәстәрен кайгыртып, эчке эшләр бүлегенә таба китеп барды.
Син кайда хәзер?
Кичкә таба Гөлсем үзен арып талчыккандай кәефсез сизде. Аның җанын ниндидер аңлашылмас тынгысызлык биләде. Ул: «Ялгызлык читен икән…» – дип куйды. Мондый авыр халәтне ире Хәерҗан вафатыннан соң айлар, еллар уза барган саен ныграк кичерде. Кайчак ул, үзен эзәрлекләгән күңелсез уйларыннан котылып торыр өчен, баш-аягы белән эшкә дә чумды, алай итеп карады, болай итеп карады. Юк-юкта, уйлар дигәнең аның үзеннән «рөхсәт» сорамый гына, теләсә кайсы вакытта калкып чыкты да җанын йә тегеләй, йә болай уйнатты. Никтер аны тынычлыкта калдырырга теләмәде, әле киңәш иткәндәй искәреп, болай дип тә уйларга мәҗбүр итте: «Сиңа гел болай үз-үзеңә бикләнеп ялгыз яшәү авырга туры килер. Һәркемнең гомере бер генә, ул кабатланмый… Адәмнәр бу дөньяга бик кыска вакытка, кунакка гына килгән кебек. Үзеңә язган гомерне, тормыш ямен татып, шатланып, рухланып яшәр өчен, сиңа киләчәктә барыбер дә үзеңне аңлардай, серләреңне ышанып сөйләрдәй бер иптәш таба алсаң хәерлерәк булыр. Аннары шик-шөбһәләр тудырган кайбер уйларыңнан да арыныр идең. Әле син яшь, үз көчеңдә… Синең өчен илле яшь күп түгел ул! Гел генә киявең, кызың янында, аларга ярарга тырышып, бала карап тора алмассың. Электәге гореф-гадәтләр, әхлак дигән төшенчәләр онытыла барганда, яшь гаиләләр дә чыгымлап-чыгымлап ала. Тормышның төрле чагы була: алар да сиңа гел елмаеп кына тора алмаслар. Кем белә, акаеп караган көннәре дә булырга мөмкин… «Тфү, тфү!..» дисәң дә, дөрес, андый көннәргә калырга язмасын! Шөкер, кыз белән кияү болай тату торалар. Әйе, күз генә тимәсен. Айнур оныгың матур гына үсеп килә, сөбханалла! Бик сөйкемле, күз генә тимәсен. Ул да сиңа бер юаныч. «Балаңның баласы балдан татлы була» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Ул инде хәзер балалар бакчасына да йөри башлады…»
Гөлсемнең шулай уйларга бирелеп утырган, җиреннән кузгалып китәсе килмәде. Күңелендә туган авылы Аланны сагыну хисләре калыкты. Күз алдына гомер кичергән Мишә суы буйлары, Сабантуйлары гөрләп узган чәчәкле болыннары, балыклы күлләре килеп басты. Һәм ул, яшьлегенә әйләнеп кайткандай, авыл сукмакларыннан йөгереп узгандай итте, яшьлек хатирәләренә бирелүдән канатланган рухы җилпенеп-җилпенеп алды…
Аннары ул киләсе ялга авылына кайтып килергә карар кылды. Анда бакчага утырткан бәрәңгесен аласы барын да уйлады. Кызын, әле командировкадагы кияве кайтканын көтеп торасы килмәде. Аларның үз мәшәкатьләре дә җитәрлек икәнен яхшы аңлады. Авылда саф һавасын сулап, бер җилләнеп, рәхәтләнеп эшләвең ни тора! Йорт-җиреңә дә күз-колак буласың.
Аны, яшерен-батырын түгел, каладагы җыештыру эшләре дә туйдыра башлады. Әллә шул эш кәефен кырды, күңелен төшенкелеккә бирелдерде. Юк, эш яратмаганлыктан, ялкаулыктан түгел, шәһәрдә яшәүче күпләрнең тәртипсезлеге, тәрбиясезлеге, чүпләрен теләсә кая ташлап китүләре белән килешә алмады. Мәгънәсезлек эчен пошырды. Һәм ул гарьләнә дә иде, үзен аларның колы сымак та сизде. Өстәвенә яшьләрнең кыргыйлыгы, теләсә кайда тәмәке тартып, эчеп, ни кыланганнарын белми хихахайлап йөрүләре, подъезд стеналарына затсыз сүзләр язып, кеше хезмәтен хөрмәт итә белмәүләре аны тагын да түбәнсетте. Авылыңа кайтып, мәктәп идәннәрен юуың мең өлеш артык дигән фикергә килде ул. Югыйсә кызы да, кияве дә аңа җыештыручы эшендә эшләп йөрмәскә кушты, ә ул авырыксынмады, өй эшләреннән тыш та селкенеп аласы килде. Тора-бара авылын, үз нигезен, бакчаларын сагынуы артканнан-артты.
Эче пошып утырган Гөлсем, әлеге уйларыннан арынырга теләпме, телевизорны барып кабызды. Анда дөнья хәлләре, көндәлек хәбәрләр, аеруча Украина җирлегендә барган сугышлар турында сөйлиләр иде. Кая карама атыш та үтереш… Луганск, Донецк өлкәләрендәге шәһәр, авылларны туптан атып җимерәләр, яндыралар. Ни кызганыч, бер гаепсез кешеләрне, карт-карчыкларны, гөнаһсыз балаларны да үтерәләр, кешеләрне подвалларга куып кертәләр, йә булмаса, чарасызлыктан каядыр качып китәргә мәҗбүр итәләр. Тыныч кына яшәгәндә, кемнәргә нәрсә җитми?! Бу тамашага кешеләрнең җан ачуларыннан саркып чыккан күз яшьләре сыкрандырта, күкрәк читлекләреннән, сулышларын кысып, өзек-өзек чыккан сүзләре йөрәкләрне рәнҗетә. Әнә бер ханым җимерек, янып торган йортына карап елый да елый: «Я всю жизнь работала за эту квартиру, сейчас где я буду жить?» – ди. Ә кемдер ире, кадерле баласы үлүдән кара кайгыга баткан… Кемнәрдер бу хәсрәтләргә исе китми, кыргыйларча вата-җимерә бирә. Ә кемнәргәдер җир, байлык җитми, күрәсең. Алар үзләре, читтән генә, кемнәрнеңдер күңелләренә коткы салып, үз файдасына җинаять эшләрен эшли бирә, сугышка өнди… Шушы тамашаларны ачынып караган Гөлсем: «Бу нинди мәгънәсез сугыш?» – дип уйлады һәм ихтыярсыздан урам эскәмиясендә бергә утырып сөйләшкән Хәлим сүзләрен исенә төшерде: «Комсыз түрәләргә байлык, власть җитми… Аларның башкаларда эше юк, «минеке генә булсын!..» Күрәсең, ул белеп әйткәндер, тормышка булган карашлары да чынга охшаган…
Гөлсем, йөрәк бозганчы дигәндәй, телевизорны барып сүндерде дә кичке аш-су хәстәренә кереште.
Ул, ашларын пешергәч, ипигә дип кибеткә җыенды. Ишегалдына чыккач, бергә утырып ял иткән эскәмиягә күзе төшү белән, янә Хәлимне исенә төшерде. «Ул иртәгә дә бу эскәмиягә килеп утырыр микән?» – дип уйлап куйды. Хәлим кайсы ягы беләндер аның Хәерҗанын хәтерләтә иде. Ул үзе карап торырга тел-теш тидерерлек түгел. Буй-сыны, чибәрлеге бар. Болай акыллы, намуслы да күренә… Күрәсең, тәртипле гаиләдә тәрбия алган. Нигәдер тормышы гына көйсез килеп чыккан, хатыны белән килешә алмаганнар… Шундый ир урамда калсын, чарасызлыгыннан чүплектә яшәргә мәҗбүр булсын инде… Менә сиңа Даһи Хәлим! Кайда син хәзер? Кайсы почмакка посып, ниләр кичерәсең?
Шуның ише сораулар Гөлсемне юл буе кибеткә кадәр озата барды.
Соклану
Иртә. Тып-тын. Офыктан күтәрелгән кояш нурлары шәһәр йортларын, урамнарда үсеп утырган агачларны көзге төсләргә манып балкыткан. Ишегалдындагы бер эскәмиягә утырган ике зат, ир белән ханым, ачылып китеп, үзара сөйләшә бирәләр. Аларның берсе – Хәлим, икенчесе – Гөлсем. Гөлсем урам себеркесен эскәмия читенә сөягән. Гаҗәп хәл: алар янә биредә очрашканнар. Иң куанычлысы шул: бүген икесенең дә йөзләре шат, күңелләрендә күтәренкелек хөкем сөрә.
– Син бүген бәйрәмчәрәк киенгән әле, – диде Гөлсем, Хәлимнең тышкы кыяфәтенә күз салып.
– Тырыштым инде, – диде Хәлим, ярым шаяртып, шул ук вакытта уенын-чынын бергә кушып. – Гөлсем тикле Гөлсем янына очрашырга кил дә… Аннары ничек була инде ул?
Гөлсем сөйкемле йөзен балкытып алды да, Хәлимне ярты сүзеннән аңлап:
– Болайлар иттереп зурлавың өчен рәхмәт инде, – диде, – сүзләрең ихластан булса…
– Ихластан, Гөлсем, ихластан, – диде Хәлим һәм ул, сүзләрен чын күңелдән әйтелгәнлеген ышандырырга теләгәндәй, эскәмия читендәге Гөлсем кулына кулын тидереп-тидереп алды. Моңа Гөлсем тартынмады, гадәти хәл дип кенә кабул итте. Хәлим исә, форсаттан файдаланып, болай дип тә өстәп куйды: – Кулыгыз кайнар икән…
Гөлсем аптырап калмады, көлемсерәп җавап бирде.
– Кайнар булмыйча… – диде, эчке горурлык та сизеп. – Йөрәгем яшь ич әле минем…
Хәлим ихтыярсыздан аның йөзенә төбәлеп карап алды һәм, җаваптан канәгать калып:
– Сез үзегез дә яшь, билләһи, – диде. – Әле йөзегездәге яшьлек төсләрегез һич тә уңмаган… – Хәлим бераз уңайсызлык сизеп өстәде: – Мин генә картаеп барам бугай, яшәртүчеләр булмагач…
Гөлсем беразга тынып калды, җитдиләнә төшкәндәй, серле карашын Хәлимгә таба юнәлтте.
– Моңарчы беркемне дә тапмадыгызмыни? – диде.
– Юк шул, юк… Аннары мин теләсә кем белән очраша да алмыйм.
– Ник алай?
– Күңелгә охшаганы булмагач… – Һәм өстәп куйды. – Сез бүтән… Сезнең белән менә шушылай сөйләшеп утыруларың да ни тора!
Гөлсем елмайды гына, ул Хәлимнең үзен якын итүен тойды, шул ук вакытта аның карашларында Хәерҗаны чалымнарын да күргәндәй булды. Ул аның тормышка булган карашлары, фикер сөрешләре белән дә килеште һәм аңа карата хөрмәте, якынлыгы арта төште. Аннары Гөлсем кызыксындырган соравын бирде:
– Эшкә урнаша алмадыңмы әле? – диде.
Хәлим сорауга кыенсынып, көттереп җавап бирде.
– Әлегә юк шул… Бер танышым эшкә урнаштырырга вәгъдә иткән иде дә, – диде, уйлап табучы Әсгатьне күз алдында тотып, – аны машина бәргән…
– Үзе исән калганмы соң?
Хәлим башын аска ия төште.
– Юк шул… – диде.
– Аллам сакласын, хәзер машиналар да күбәйде. Коточкыч инде. Урамны аркылы чыгарга да куркып торасың.
– Кем белән ничек буласын алдан белеп булмый…
Әсгать фаҗигасен искә төшерүдән, аны кызгану хисе кичергән Хәлим тора-торып әйтә куйды:
– Мин югалган документларымны яңадан торгыздым бит, – диде. – Хәзер миндә яңа паспорт. Пропискага гына керәсе калды.
– Аннары?
– Аннары кая да булса эшкә керергә инде. Берәр общежитиега да урнашып булмасмы.
– Ходай җүн бирсен инде, – диде Гөлсем, Хәлимнең кадерсезлектә гомер кичергәнен аңлап, һәм аны кызгана төшеп өстәде: – Хәзер кайда кунып-нитеп йөрисең соң?
– Минем бер танышым төзелештә каравыл тора, шунда аларның вагон-йортында бергә сыешабыз инде. Ул да эш мәсьәләсендә прораб белән сөйләшеп карармын дигән иде.
Гөлсем аның белән килешергә теләмәде.
– Син, Хәлим, кеше сүзенә бик ышанма, – диде. – Кыюланып үзең бар, үзең йөр, тиешле кеше белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырыш. Насыйп итсә, берсендә булмаса, икенчесендә булыр. Син кемнән ким? Югары белемле инженер була торып, күктән төшкәнне көтеп ятарга ярамый. Дөрес бит инде?
Хәлим тыныч кына җавап бирде.
– Бу очракта сез хаклы, – диде, Гөлсем сүзләре белән ризалашып, юашлык кешене бизәмәгәнен үзе дә белә һәм ул, кыен халәтеннән чыгарга теләп, мондый тәкъдим кертте: – Әйдә, булмаса, якындагы бер кафега кереп чәйләп чыгыйк әле.
Гөлсем көтелмәгән бу тәкъдимнән икеләнеп калды. Аннары, кеше сүзен санламасаң ару да түгел инде дип, аның кәефен һич төшерергә теләмичә ризалашты.
– Әйдә соң, – диде. – Кайсы кафега?
– Менә монда, каршыдагы йорт башында «Җар птица» дигән кафе бар, шунда керергә була.
– Алайса, мин тиз генә өйгә кереп чыгыйм әле. Син монда көтеп тор…
– Ярар, ярар.
Өйләренә кереп киткән Гөлсемне күтәренке хисләр биләде. Ул тиз-тиз генә өс-башларын алыштырды. Көзге яныннан узышлый йөз-кыяфәтләрен күзәтте. Әйе, аның бу зәңгәр күзләрендәге җете төсләр кем игътибарын гына җәлеп итмәс! Ул үз-үзенә сокланудан карашларын уйнатып, елмаеп алырга да онытмады, аксыл йөзе балкып-балкып нур сирпеде. Әйтерсең ул бүген беренче тапкыр егет белән очрашырга бара. Ә нигә бармаска? Чакырган җиргә бар, диләр. Бер аралашып, күңелләреңне бушатып кайтуларың үзе ни тора! Җитмәсә, Хәлим тәртипле, тәрбияле гаиләдә үскән кешегә охшаган… Ул: «Барам әле, барам…» – дип кабатлады.
Гөлсем подъезд ишегеннән чыгуга, эскәмиядә утырып торган Хәлим, урыныннан кубып, аның каршына таба атлады. Ул киенеп-ясанып кызлар рәвешенә кергән Гөлсемгә сокланып карады: шәп, шәп! Миннән йөз генә чөермәсен иде ул…
Аннары алар кафега юл тоттылар.
Иртәнге якта кафеда чәйләргә теләүче кешеләр юк диярлек иде. Ризыклар мулдан, ниндиен телисең: өчпочмакмы, бәлешме, пироглар дисеңме.
– Нәрсә алабыз? – дип сорады Хәлим Гөлсемнән.
– Үзең нәрсә телисең, миңа шул ярый, – диде Гөлсем.
Хәлим сатучы ханымнан ике чынаяк кофе һәм ике бәлеш сорады. Исәп-хисап тотарга дип кесәсенә тыгылган иде, Гөлсем, аның акчасы җитмәсә дип уйлап, кесәсеннән портмонесын чыгарды. Хәлим аңа:
– Кирәк түгел, мин үзем… – диде, аның әле чүплек хуҗасы Бараевтан алган акчалары бетеп җитмәгән иде.
Түгәрәк өстәл артында икәүдән-икәү сөйләшә торгач, Хәлим Гөлсемнән сорап куйды:
– Әйдә, иртәгә дә очрашыйк әле, – диде.
Гөлсем уйлана калды.
– Иртәгә?
– Әйе, шимбә көндә…
Гөлсем «юк» дигәндәй башын какты.
– Иртәгә булмый, – диде. – Мин шимбә, ял көненә авылга кайтып киләм. Бераз утырткан бәрәңгене дә аласы бар.
Хәлим шушы уңайдан югалып каласы килмәде, Гөлсемгә:
– Әйдә авылыгызга бергәләп кайтабыз, шунда бәрәңгеләрегезне дә алырбыз, – диде.
Көтелмәгән бу тәкъдим Гөлсемне ничектер икеләндереп, уйланып калырга мәҗбүр итте: «Килешерме? Авылыңа беркем белмәгән ир белән тот та кайтып кер. Кешеләр нәрсә уйламас? Төрле гайбәт сөйли башласалар ни хәл итәрсең?..» Ул шулай дип уйласа да, турыдан бәреп, Хәлим тәкъдимен кире кагарга да базмады.
– Белмим шул, – диде. – Килешеп бетәр микән?..
Хәлим Гөлсемнең нилектән кыенсынуын төс-кыяфәтеннән үк аңлады.
– Бу тормышта гел кеше сүзенә генә карап йөрсәң дә начар ул, – диде. – Мине, кем ул, дип сорасалар, әйтерсең: Казандагы бер якын танышыбыз диярсең. Хәер, хәзер кемдә кемнең ни эше бар? Бәрәңге алышырга, тегесен-монысын эшләргә дигәндә мин әзер, чын авыл мужигыннан ким түгел…
Гөлсемнең һаман да икеләнүе бетеп җитмәде. Ул ни дип җавап бирергә дә аптырап торды. Хәлимнең исә Гөлсем янында күбрәк, аның белән бергәрәк буласы килде. Шул теләк аны сүзгә китерде:
– Гөлсем, бер дә борчылма, – диде ул түбәнчелек белән, – чынлап әйтәм, барысы да әйбәт, сезнеңчә генә булачак. Шунда авылыгызны да күреп килербез…
Шушы урында Гөлсемнең күңеле икеләнүләрен таратырга теләгәндәй уйнап алды: «Бер караганда, нәрсә булган, әллә аңа авылына кеше белән кайтырга ярамаганмы? Югыйсә, әйе, кемдә кемнең эше бар?» Ул, ничек кенә уйласа да, шушы хәлендә Хәлимнең теләген кире кагарга базмады.
– Алай бик теләсәң, әйдә соң… – дип әйтеп ташлады.
Хәлим әлеге сүзләрдән соң куанычыннан утырган җирендә калкынып-калкынып алды. Шунда ук Гөлсемгә бер кәгазь кисәгенә кесә телефоны номерын да язып бирде.
– Миңа теләсә кайсы вакытта шалтырата аласыз, – диде, аннары ачыклап сорады: – Иртәгә сәгать ничәләрдә кузгалабыз?
– Иртәнге җиделәрдә булыр инде, – диде Гөлсем.
– Алайса, мин сезне теге эскәмиядә утырып көтеп алырмын. Ярыймы?
Гөлсем килешеп башын кагып куйды. Һәм алар кузгалып кафедан урамга чыктылар…
Иртән ишегалдындагы эскәмиягә килеп утырганда, Хәлимнең күңеле күтәренке иде инде. Канатланган хисләре аны әйтерсең ниндидер икенче, матур тормышка әйди. Шуңа да куаныч-шатлыклары йөзенә дә бәреп чыккан иде.
Ни гаҗәп: иртән авылга кайтырга әзерләнгән Гөлсем уенда да – Хәлим, ул аңа кайсыдыр яклары белән Хәерҗанын да хәтерләтә, аңлашу тудыра, биздерми, әллә ничек кенә үзенә тартып та тора, күңелендә уянган шул хис-тойгылар аны дәртләндереп тә җибәрә…