Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2», sayfa 4

Yazı tipi:

Тукбаев урманнан киселгән чыршылар мәсьәләсендә гадел булырга тырышты.

– Юк, Миң Мулловичның бу кыек эшен язып дөрес эшләде ул, – диде. – Анысы наоборот поправляет… Монда бит күпкә китте. Менә хәзер, Динар Хамаевич, ике миллиард акчаны алып булмый, ничәнче көн барам Казанга. Кичә Фәрзи Морзаевичка кердем, әйтәсе сүземне әйтә алмадым. Настолько анда проблемалар күп. Утырдым-утырдым да чыгып китә башлаган идем, ул миңа: «Син нәрсәгә кергән идең соң?» – ди. Мин: «Хәлегезне белергә кергән идем», – дидем дә чыгып киттем. Хәзер бит шушы безнең газетаны Абага главасы Гыйльфанов алып бара да бирә. «Нәрсә соң сез безне сүгәсез? Сайлауларда Байтирәктә дә кире эшләделәр бит, бөтен җирдә кире эшләделәр», – дип, газетаны әкрен генә референтка төртә. Кәшиф Галиевич белән дус алар. Әкрен генә төртә дә, шуннан Кәшиф Галиевич, кош тоткан кеше шикелле, аппарат җитәкчесенә керә дә: «Фәрзи Морзаевич! Монда бит әнә йөри ул әйбәт булып Байтирәк главасы, оказывается, ул безгә каршы эшли, менә алар нинди газета чыгарып яталар», – дип, Шәмсиев мәкаләсен өстәленә китереп сала. Менә шул сүз мине Президент Аппаратына кертмәскә җитә кала. Минем кермәү – безгә минус ул. Минем үземә бернәрсә сораганым юк. Аңлыйсыңмы? Мин аңардан сорыйм: «Әйдә тегеңә, әйдә моңа шалтыратыгыз инде, тегесеннән шул нәрсәне, монысыннан бу нәрсәне эшләш инде», – дим. Үземә лично бер әйбер дә эшләгәнем юк. Аңлыйсыңмы, Нәфис абый?

«Районда миллионнар белән эш итеп тә сорар идеңме?» – диясе килде Нәфиснең, әмма дәшмәде.

Тукбаев туктамады, төкерекләрен чәчте:

– Синең арт сөртергә ярамаган кәгазең, знаешь, может районга күпме вред эшләргә? Файда китерми ул газетаң, син үзең дә. Без синнән файда көтмибез…

Ишкәевнең маңгай сырлары янә артка таба үрмәләде. Ул ияген тибрәтеп алды да:

– Менә Миң Муллович, – диде. – Теге ни, семинар материалында искә алынган чыршылар өчен сине центральный газетага язып чыгартам, ди. Нәфис абый семинарда бөтенләй катнашмады, ахырдан гына килеп, аракы эчеп утырды, дип. Миң Муллович, мин әйтәм, телеңне авызыңның бу ягына чыгарма, эчеңдә генә тот, мәйтәм… Ул: «Ул семинарда катнашмады, бүлмәгә керде дә аракы эчеп утырды» дип язам мин аны», – ди. Мин әйтәм: «Алай иттереп эшли күрмә», – дим…

Һаман бер балык башын чәйнәүдән, ваклык, түбәнлектән тәмам гарык булган Нәфиснең гайрәте чикте.

– Чыршылар кисеп, үз белдеклелеген күрсәтәсе килгәч язсын, – диде ул. – Аннан кемгә зыян?

Нәфиснең соңгы сүзе Тукбаевның колагын торгызды.

– Ул да безнең кеше бит. Аңа, сиңа зыян булудан безгә ни файда? Кемгә җиңел?

Бөтенләй кәефе кырылган Нәфис түзмәде:

– Алайса, ярар, редактор начар. Гел мактап кына язучы берәр журналист сукыр булса да табылмый калмас. Мин бүген үк китәргә әзер…

– Нәфис абый, – диде Тукбаев, аның бу сүзенә каршы тавышын киметеп. – Бер генә түгел бит, күпкә китә башлады…

Шулчак чытык чырайлы Фаил Минһаҗевич, ниһаять, башлык фикерен хупларга кирәклеген зарур күрде.

– Бүтән язар нәрсә беткәнме сиңа? – дип көрсенде. – Шәмсиев мәкаләсен бастырып, проблема решаешьмы?

– Язсын, – дип элеп алды Тукбаев, көр тавышын янә күтәрә төшеп. – Аның җаваплы секретаре бар бит нәрсәне чыгарырга, нәрсәне чыгармаска икәнен әйтергә. Күпкә китә башлады бит, күпкә. Гел алай булмый бит. Әзрәк чыгарырга була бит инде «Ватаным» газетасы шикелле мактап-нитеп шунда… – Тукбаев, фикер юнәлешен үзгәртеп, башын югары чөйде. – Ярар, Нәфис абый, син аңласаң, аңлашырлык булып беткәндер инде. Но только имейте в виду, бүтән андый разговор не будет. Кто не с нами, тот против нас. Кто против – тому… Миндә көч бар! Миңа министрың сине бик яманларга маташа. «Кешемени ул?» – дип. «Алай түгел, мин әйтәм, бар инде аның… как специалист тиеп булмый», – дим. Кирелегеңне сөйләп торганым юк. Әгәр дә беләсең килсә, бар да сора министрыңнан, аның сине тизәккә саласы килә… «Ул алай түгел, мин әйтәм, бар инде аның «ский»лары, ну ул үзе яхшы специалист», – дим. Шулай дибез, яманламыйбыз бит. Син мине мактап йөрергә тиеш.

«Каракны, күрә торып, ничек мактыйм соң? Ул минем холкыма туры килми».

– Минем өчен түгел, район өчен! Минем авторитет район өчен кирәк, аңлыйсыңмы? Минем үземә булган, дөньям түгәрәк. Яшим синнән башка да. Менә әле районга ике миллиард акча алып кайтып булмый. Дүрт иде ул, икесен алдым, тагын икесен аласы бар. Пока юк. «Акчарлак» главасы аны күптән алган булыр иде. Мин ала алмыйм пока. «Юк», – диделәр. – Тукбаевның акча бирүченең исемен атыйсы килмәде, тирләп пеште, талчыга төшүен сизеп, сүзләрен түгәрәклисе итте: – Давай редакция төзибез, урынын ачыклагыз. Ул Совет урамында буламы, анысын карап бетерегез…

Зар

Нәфис, кабинеттан чыгып киткәч, артына борылып та карамады. Администрация бинасы коридорларыннан, баскычлардан ашыга-ашыга узды. Күзенә берни күренмәде, әйтерсең аның артыннан ниндидер яман көч куып килә, башына үзенекен тукый: «Нигә дип син Байтирәккә кайттың? Үзеңне бирегә сөргенгә сөрдең? Туган ягыңның патриоты булырга теләдеңме? Җүләр! Алар белән бер юлда йөрер өчен, намусыңа каршы килеп, дөм сукыр, чукрак һәм телсез дә булырга кирәк. Ә син телсез була алмыйсың… Районда Ишкәевнең кулы оста идарә итә. Ул инде моның җаен тапкан, партшколаны зерә генә тәмамламаган, Байтирәк күлендә шома балык кебек оста йөзә. Тешләсә, чәйнәп бетермичә туктамый. Әләк җыеп та ярый белә. Булганы шул… Мут әрлән! Көрәктәй салынган ике катлы ияген дерелдәтеп кенә ала да… Тукбаевка шул җитә кала, ул аның каршында акланырга керешә: «Курыкмыйм, миндә көч җитәрлек, – ди. – Кирәксә, мин аны җир белән тигезлим…» – ди. Аңладыңмы? Юк итәргә дә әзер. Күрдеңме Тукбаевның нинди «изгелектә» торганын? Аның көчле куллары җиңелмәс властька таянган. Ә син, шуны да белмичә, Шәмсиевнең «кабахәт» мәкаләсен газетаңда бастырасың. Районда сине тотып ашаудан аның рейтингы төшмәячәк, аны өстә ышанычлы кешеләре яхшы белә, яклап торалар. Ә сине кем яклар?.. Яшьлек мәхәббәтең Иркәме? «Тимә аңа, ул начар кеше түгел, кешегә яманлык та кылмый» дип каршы төшәрме? Белмим, аңарда тәүге саф хисләр сакланамы? Әллә аны да инде Тукбаевның байлыгы ымсындыртып яшиме?..»

Шушы минутта ихтыярсыздан бүген төшенә кергән ут телле Аждаһа елан янә Нәфиснең күз алдына килде. Таудай чүмәлә оясын туздырып, вулкандай атылып чыккан Аждаһа аны, өстән торып, һаман да сагалый сыман. Кояш нурларында ялтырап-ялтырап киткән озын сыны бөгелә-сыгыла туглана. Ул кырыс, Тукбаевча яный. Җир өстендә күренмәгән озын койрыгы кайларга гына барып тоташмагандыр? Әйтерсең ул – җир хуҗасы, бар дөньяны колачлап, чолгап алырга җыенган да зәһәрен чәчеп золымлык кыла: «Син – корбан!.. Ха-ха-ха! Байтирәккә Тукбаевлар, минем кешеләр хуҗа!..»

Кем, кем син, Аждаһа? Вәкаләтең нидән гыйбарәт? Әллә син йоткан вак еланнарның берсе Тукбаевмы? Димәк, алар синең канат астында, син булганда, аңа да җил-яңгыр тимәячәк. Таянычы булгач, ул юкка гына «Власть она не победима!» дип оран салмый. Ә Нәфис, – аныңча, бер чебен! Ялгыш кына Байтирәк пәрәвезенә, аның үрмәкүч тозагына эләксәң, димәк, ул – Тукбаев, Ишкәевләр корбаны… Син алар белән чамалап эш ит!..

Нәфиснең бу сәер уйларына эчке «мин»е каршы төште: «Юк, син өркеп, куркып калма! Коллыкка юлдаш булу синең эш түгел. Акыл, сәләтеңне беркем дә тартып ала алмас. Намусың кушканча эш ит! Ишкәев, Тукбаевлар көен көйлим дип түбән төшмә. Мескен тычканнан явыз күсегә әверелгән карак-бандитлардан заман герое ясарга тырышма, ул синең йөзне, каләмеңне бизәми. Ни булса шул, үз кыйблаңны тот!..»

Үз-үзен рухландырган уйлары сиздермәстән аны дәртләндереп җибәрде, адымнарын кызулый төште. Шулай да бу халәте озакка бармады, күңелендә баш калкыткан икенче уйлары янә кәефен кырды. Тукбаев «мунчасы»ның суынып өлгермәгән таш кызуы, парландыра-парландыра, аны артыннан куамыни: «Кто не с нами, тот против нас!» Бу сүзләр аның теленә каян килеп керде икән? Белә микән ул бу гыйбарәне кем кулланганын? Без ни гомерләр фәрештә итеп күргән, исеменә ләббәйкә укыган Ленин сүзләре (әле аныкы гына булса) ни аңлатканын? Ул сүзләрдән вәхшилек, террорлык рухы аңкый. Димәк, Тукбаевча булмаса, син – дошман, сине җир белән тигезләргә дә була… Адәм баласының башкача да уйларга мөмкинлеге исәпкә керми. Бу чикләнгәнлекне «демократия» шартларында ничек аңлатып була соң? Кызыл байрак артыннан иярткән акыл иясенең бу сүзләре шактый фаҗигаләргә китергәнлеген бүген кызылларны сүгүче Тукбаев үзе белә микән? Юктыр, мөгаен».

Нәфисне таштай баскан авыр рух җанын бимазалады. Әмма ул чарасыз иде. Намуслары качкан комсызлардан кайчан тиз генә котыла аласың? Түзәргә кала, түзәргә… Тик кайчанга кадәр? Билгесез. Шул билгесезлек аның башын сорау билгеседәй түбән идергән…

Җәяүләгән Нәфис каршысына кинәт «Волга» машинасы туктады, аның ачылып киткән ишегеннән автотранспорт хуҗалыгы башлыгы, чәчен кыска итеп алдырган түгәрәк башлы Чумзариф күренде.

– Иптәш редактор! Утыр әйдә…

Нәфис ризалашты.

– Рәхмәт! – диде, ишекне ябып.

Чумзариф, көрәктәй саллы кулларын рульгә салып, машинаны кузгатып алып китте. Бераз тын баргач, Нәфискә төрттерәсе итте:

– Җәяү йөреп ничә ботинка туздырдың инде? – диде.

– Ботинкасын исәпләгән юк, – диде Нәфис. – Күбрәк нервысы туза.

– Тузар, тузар, – дип җөпләде Чумзариф, чал төшкән кыска чәчләрен сыпырып. – Болар белән миләрең кайныйсы алда әле. Нәрсә, өстә бераз пешекләделәрме үзеңне?

– Чәйнәп ашарлык түгел. Газетага басылган материаллардан кер эзләп каныгалар. Ишкәев тә нигәдер өнәми.

– Нигә өнәсен?! Аңа тегесен дә, монысын да күрә торган кеше кирәкмени? Андагы хәйләкәрлек төлкедән ким түгел. Авыл хуҗалыгы идарәсенә шундый мескен төркемне туплады, һәммәсен күзенә каратып, әмер биреп тотарга. Тегеләр, эшләгән фасон китереп, тегендә, монда барган булып, ялагайланып, аның бар йомышын йомышлый. Өч айдан өч айга машина алыштыра, аннары бәрдереп эчеп яталар. Менә күрерсең, алар бер-ике елдан колхозның актык «йон»ын йолкып бетерәчәкләр.

Нәфис, Чумзарифның ризасызлыгын тоеп: «Бу кеше дә кемнәрдер тарафыннан рәнҗетеләгән, ахры», – дип уйлап куйды. Аны сөйләндерергә тырышып, юри шаяртты:

– Күрсәткечләре әйбәт бит, – диде.

– Бүген күрсәткеч тә кирәк түгел, – диде Чумзариф, кабынып. – Юкны бар итеп нигә күрсәтергә? Алар политикага яраклашкан… Күрсәткеч яхшы булгач, нигә колхозчы алты ай, бер ел буена хезмәт хакы ала алмый яшәргә тиеш? Мин колхоз рәисе булып эшләгәндә алай булмады… Мин күрсәткечләрне күпертеп күрсәтмәдем, ялган белән машина, мотоцикл биреп эшләмәдем. Безне байрак тапшырып, Мактау грамотасы, орден биреп эшләттеләр. Сәламәтлек беткәнче… – Чумзарифның дулкынлануыннан тавышы калтыранды. – Мондагы бүгенге рәисләр нишли? Капчыгы белән дәүләт биргән акчага машинада фарсит итеп, шашлык ашап, эчеп йөрүдән башлары чыкмый. Әле шундыйлары бар: эчү белән мавыгып, атналар буе айный алмыйча системада яталар. Ул алкаш эшли алмый, аңа сүз әйтүче юк.

– Кемнәр ул?

– Исемнәрен әйтмим, үзең белерсең әле… Бүген бит сводка чыгарып элүче юк. Бүген хуҗалык җитәкчесенең ничә көн эшләгәнен, күпме эчеп ятканын газетага язып бирәсе генә калды.

Газета исеме чыккач, ничектер Нәфис адресына ым кагылгач, ул сорап куйды:

– Бу уңайдан нәрсә әйтәсегез килә?

– Шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору дигән әйбер ничә ел дәвам итә, һаман үзгәрә алмый. Ничек үзгәрсен ул?! Менә мин әле үземнең эш хакын эшләп алам дип саныйм. Теге Тукбаев, Ишкәевләр кебек, атлаган саен Гарәп Эмиратларына барып гулять итмим… Минем барганым юк. Анда йөргәнче, башта тир түгеп, алты ай эшләгән эшченең хезмәт хакын бирергә кирәк. Кеше ризалыгы кирәк.

– Сорап торалар, ди, кеше ризалыгын…

– Теге мулла абзый елга ике тапкыр хаҗга, Мәккәгә барган шикелле. Болар комганның нәрсә икәнен белмәгән килеш йөриләр. Аның өчен артың да, күңелең дә чиста булырга тиеш. Шулаймы?

– Әлбәттә.

– Аннан соң, кеше «Эмиратка бар!» дисә дә әйтергә кирәк: «Иптәшләр! Бер мәртәбә бардым, икенче бармыйм», – дип. Тукталырга, чама хисе дигән нәрсә булырга тиеш. Теләсә кая комсызланып йөрергә ярамый. Ул – кешелекне югалта торган әйбер. Дөрес бит?

– Әлбәттә.

– Соң, дәүләттән миллионлап акча ал, аны тарат, премия бир, машина өләш, бушка йорт сал – болар барысы да эшләмәскә өйрәтү. Эшли торган кешенең кулыннан эш төшә…

– Күрсәткечләрне күрсәтә беләләрме?

Чумзариф, өянәге тоткан кешедәй, башын чайкап алды һәм:

– Ялган дан өчен кирәк, – диде. – Югарыдагыларга куштанланырга. Монда иң беренче эш итеп авыл хуҗалыгы идарәсен таратырга кирәк. Кичекмәстән. Алар умарта оясындагы сорыкорт шикелле бит. Эшләргә худ бирми торган әрәмтамаклар. Кайсы тугыз айда сарык фермасын ашап бетергән, кайсы ничек… Анда кем мескен, кем Динар күзенә өйрәтелгән эт шикелле карап кына тора, колхозны изү-сыгу, актыккысын алып бетерү максатын куйган бер төркем ялагайлар җыелган. Машинага утырып чыгып китеп, каян булса да нәрсәдер эләктереп кайту, йә булмаса, эчү, шашлык пешерү, күчтәнәчкә бүләк ташу – эшләре беткәнче шуңа корылган. Әйтәм бит, сорыкорт группасы. Авыл хуҗалыгы идарәсен тараттырасылары килми.

– Аннары аларга калҗалы кисәк калмый бит, – диде Нәфис.

Чумзариф авыз тутырып сүгенде:

– Шул, шул, – диде. – Бүрек, тун, холодильник өләшеп, күл буенда шашлык ашап, кызлар белән гулять итәргә урын кирәк бит.

Нәфис, машинаның редакция ягына таба борылуын күргәч, гаҗәпләнеп сорады:

– Автотранспорт хуҗалыгына кайтмыйсызмыни?

– Авыл Советына кереп чыгасым бар, шунда сине дә редакцияңә илтеп куям инде, – диде Чумзариф һәм сүзен дәвам итте: – Хәзер эшләмичә генә, алып-сатып, бәя үзгәртеп тә яшәп була. Шушы хәерче акчасын талый торган нәрсәләр бетсен иде…

Чумзариф, дөрес әйтәмме дигәндәй, ялт кына Нәфискә карап алды. Нәфиснең баш кагып хуплавын күргәч, янә эчендәген ачып салды:

– Бездә ялкаулык, хөрәсәнлек көчле, – диде. – Районда күпме күлләр, бөяләр бар. Балык үрчетеп тә, үз халкыңны тәэмин итәргә була. Син уйлап кара: шул күлләр буена җыен бездельник барып, су коенып, яр буенда мәхәббәт уены уйнаудан башканы белмиләр. Беркемгә дә яңалык кертергә кирәкми…

«Волга» машинасы тормозларын сызгыртып туктап калды. Чумзариф кабинадан авыр гәүдәсен сөйрәп чыкты, һәм алар Нәфис белән иске мәктәп бинасына таба юнәлделәр.

Барышлый Чумзариф Нәфискә тәкъдим ясады:

– Минем эшкә бер килеп чык әле, иркенләп сөйләшеп утырырбыз, – диде. – Шунда безнең АТХны да күреп китәрсең.

– Яхшы. Бер очрашып, ачыктан-ачык сөйләшү кызыклы булыр ул, – диде Нәфис.

Авыл Советы, район мәгариф бүлеге, редакция, «Земельная» оешмалары бергә урнашкан иске мәктәп бинасы коридорына барып кергәч, иске идән такталары уйнап-уйнап алды.

Чумзариф абынып китүдән сагаеп көрсенде.

– Шушында ничәмә-ничә оешма бар, берсенең дә шушы идән такталарын алыштырырга кулы җитми, – диде.

Нәфис дәшми атлавын белде. Авыл Советы ишеге төбенә хәтле ачык иде. Анда нәрсәгәдер пенсионерлар җыелган. Тавышлары коридорга кадәр ишетелә:

– Миңа биш кубометр утын кирәк, – ди бер нәзек тавышлы апа.

– Минем чират сезнекеннән алдарак, мин монда беренче килеп язылдым, – ди икенчесе, өзгәләнеп.

– Мин – сугыш инвалиды, мине утынсыз калдырмагыз, – ди карлыккан тавышлы карт.

Кызыл чырайлы авыл Советы рәисе Сергей Юрьевич пенсионерларга бәйнә-бәйнә аңлата:

– Киселгән Байтирәк паркы агачларын җиткәнчә бирербез, җәмәгать. Анда, «Дружба» пычкысы ватылу сәбәпле, ике каен агачы гына киселми калды… Ярый әле пычкы ватылган, кырык-илле ел үскән бар агачларны да кисеп бетерәсе булганбыз. Ул паркны ямьсез агачлардан гына арындырырга кушылган икән. Район аппарат җитәкчесе Мәхмүт Тәкәев Динар Хамаевичның күрсәтмәсен дөрес аңламаган, имеш, безгә тоташтан кисәргә кушты. Гомер иткән күпме төз каеннар, хуш исле юкә агачлары әрәм булды. Байтирәк паркыннан ялан кыр ясадык… Тынычланыгыз, кистерелгән агачлар барысы да сезнеке булыр, исемлек белән бирербез…

Нәфис, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлагач: «Каш ясыйм дип күз чыгардылар, әле ничә тапкыр «парк ясап» акча үзләштерерләр», – дип уйлады һәм Чумзариф белән хушлашты, коридорның аргы башына – редакциягә таба узды.

Редакциядә ул эшен яңа килгән хатлар белән танышудан башлады. Бер хатны янә дә пенсионер-хәбәрче Шәмсиев язган. Әлеге дә баягы Байтирәк паркын кисеп, аны ялангач калдырулары турында. Халыкның онытылмас хатирәләренә балта чабу, күңел күрке булып торган паркны юкка чыгарудан зарлану.

Нәфис, хатны укып чыккач, аны читкәрәк алып куйды, Шәмсиевнең бер мәкаләсе өчен бүген ничек «мунча» кертүләрен исенә төшерде.

Икенче хатта Балан урта мәктәбе укучысының мәхәббәт шигыре, аны эшкәртеп бастырырга карар кылды. Өченче хатта «Байлыкка табынмагыз!» дигән язма. Ул газетаның «Мәхәббәт таҗы» сәхифәсенә адресланган, хатта авторның төгәл адресы күрсәтелмәгән, «Х. Байтирәк авылы» гына диелгән. Җавапсыз мәхәббәттән зарланучы кызлар, гыйбрәт өчен моң-зарларын түккәндә, нишлисең, торган җирләрен, исемнәренең баш хәрефен генә куялар, әмма төгәл исемен, адресларын яшерәләр. Нәфис хатның эчтәлегенә игътибар итте: «…Бәхетсез мин. Үзем җитеш дөньяда, байлыкка күмелеп яшәсәм дә. Кемгә тәтегән ул байлык?! Кадерен белеп кенә яшә диярсез. Әйтүе генә ансат. Ирем хыянәтеннән соң арабызда бернинди мәхәббәт, бернинди җылылык калмады. «Ташлап чыгып китим микән әллә?» – дип уйлаган чакларым аз булмады. Китәр идем, балам кызганыч, ул әтисез үсәчәк…»

Нәфис, шушы урынга җиткәч,: «Әллә бу хатны Иркә яздымы икән?» – дип уйлап куйды, хатны укуын дәвам итте һәм бүтән фикергә килде.

«Мин аңа, институтның беренче курсында укыганда, кияүгә чыктым. Җүләр булганмын, яшьлек тилелеге белән байлыгына кызыкканмын… Янәсе, дәрәҗәле кеше малае… Дөрес, торган җиребез – ташпулат, ашаганыбыз – бал да май, кигән киемнәребез зиннәтле. Барам дисәң – ишегалды тулы машина, маркалары да чит илнеке генә. Әмма минем өчен иң кирәклесе, кадерлесе юк… Ходай мине яшерен газапларда яшәтергә язган икән. «Язмыштан узмыш юк» дигәннәре шушыдыр инде…

Казанга барган саен, шәһәрдә югалып, бер тынычланып, иркенәеп кайтам. Бераз гына булса да нәсел-нәсәбен, төс-кыяфәтләрен, чырайларын күрмичә торам. Декрет ялыннан соң «кодрәтле әти»ебез үземне дә әйбәт эшкә урнаштырды югыйсә. Малаен да гел үстереп кенә тора… Дәрәҗәгә табынганнар, ә кешелекле дигән нәрсә нуль… «Әйдә!» дип чакыручы булса, ике дә уйлап тормас идем, ияреп чыгып китәр идем…

Кызлар! Минем кебек, байлыкка кызыгып, гомерлек имгәк булып кала күрмәгез…»

Нәфис, хатны укып чыгуга, каршы як өстәл артында мыштым гына язып утыручы хәбәрче егеткә дәште:

– Факил, «Мәхәббәт таҗы» сәхифәсенә материалларың җитәрлекме? – диде.

– Җыештырсаң бар инде, – диде Факил, сары чәчле башын иренеп кенә күтәреп. – Ул сәхифәне бу санга планлаштырыйкмы?

– Планлаштыр, шунда менә бу хатны да кертеп җибәр әле. Болай ярыйсы күренә…

Нәфис, хатлар белән танышып чыкканнан соң, район администрациясеннән килгән телефонограммаларга күз салды. Сишәмбе көнне ул клубта уздырыласы икътисад конференциясенә чакырулы иде.

Бүлмәдә, колакны тондырып, Гөлсуның «Любава» машинкасы тыкылдый. Ул яңа номерга материалларны басып бетерергә ашыга. Нәфис, өстәлгә ачып салган кесә блокнотына язылганнарны укый-укый, газетаның беренче битенә кыска хәбәрләр язды-язды да бертын тукталып уйлана калды. Ихтыярсыздан Тукбаевның Шәмсиев мәкаләсе өчен колакларны ертып акырганын исенә төшерде дә, «Ярар, сезнеңчә булсын…» дип, «демократия»не яклаган мәкаләне язарга кереште. Мәкалә авторы итеп үз исемен куярга күңеле карышты, Байтирәктән уйлап табылган имзаны гына сырлады.

Номерга багышланган материаллар укылгач, аларны Абага районына кайта-килә эшләп йөрүче Гөлсуга тапшырды, аңа кайтышлый типографиягә кертеп чыгарга кушты.

Көндәлек газета эшләре төгәлләнгәч, Нәфис кайтырга кузгалды. Ишек янына җиткәч, тукталып, тәрәзә кырыенда утырган бухгалтерына дәште:

– Фәнзия, иртәгә, эшкә килгәнче, райфинга кереп чык әле, хезмәт хакына акча бирмәсләрме? – диде.

– Ярар, – диде Фәнзия, ризалашып.

Ишектән чыгып киткәндә, Нәфис үзе белән кара дипломатын да алды.

Кайту

Борнаш иртәгә, җәза срогын тутырып, иреккә чыгачак. Аның шушы таш казаматта биш ел гомере әрәмгә узды. Уйлый калсаң, шулвакыт эчендә күпме иза чигүләр, күпме түбәнсетүләр башыннан кичмәде?! Һәммәсе хәтергә онытылмас булып уелып калган, җанга сеңгән. Төрмә төрмә шул инде ул. Кунакка барып, бәлеш ашау түгел. Анда ашаганыңны да костыралар…

Монда, шушы соргылт стеналар эчендә, ярсуларын нишләтергә белмәгән тоткыннарның күпме нәфрәте кайный. Тоткыннар өере өнендә хөкем сөргән халәт үзенә бертөрле. Чит-ят, тискәре корылмалар белән корылган, ул синең рухыңны үзеннән-үзе бетерә, үзенә бөтереп ала да сине даими киеренкелектә тота һәм сиздермәстән, әкрен-әкрен җаныңны талкый. Монда, исән-имин калу өчен, туктаусыз көрәш бара… Өзлексез бер ачылып, бер ябылып торган тимер ишекләр тавышы, сиңа яманлык, җәбер-золым алып килгәндәй, йөрәгеңә чаң суга, миеңне тондыра. Чалт та чолт кистереп бикләнгән тимер келәләр үзәгеңне өзеп телеп-телеп ала, җирсетә, авыр уйларга сала, каһәрли…

Ул бу ирекне бик көтте. Байтирәктә яшәүче рәхим-шәфкатьле хатыны Резеда сагындырды. Аның күңелне күтәреп чәчәк аттырган мөлаем йөзе үзенә гел ымсындырып торды, назлы йомшак карашлары җанына шифа бирде… Тагын әтиләрен зарыгып көткән, берсеннән-берсе матур улларын – Азат белән Ихтыярны бик күрәсе килде аның. Һәммәсе хакына, тормыш чәчкәсенә кырау төшермәс өчен, калын-калын бозларны да сулышы белән эретергә әзер иде ул.

Зинданда узган биш ел эчендә күп нәрсәләрне аңлады Борнаш. Аеруча Җәза кануннары белән эш итәргә яраткан хөкемдарларның гаделсезлеге, намуслары ришвәткә сатылып керләнүе, шулай яраклашкан адәмнәрнең уй-гамәлләре – барысы, барысы да аның дөньяга карашын тиз үзгәртте. Хәзер ул элеккеге Борнаш түгел. Тормышка яраклашкан комсыз ерткычларны – адәм актыкларын – төс-кыяфәтләреннән таный, күз карашларыннан, сүз сөрешләреннән үк сизә. Аларны үзенчә күрә, тоемлый… Әмма йөрәк ярасы үзенең барлыгын сиздерә. Күкрәк читлегендә көлдәй пыскып, сүнми янып торган шул нәмәрсәкәй кипкән чүмәлә астыннан янып чыккан ялкындай дөрләп китә дә янә йөрәкне ялмап ала, бәгырьне телгәли башлый һәм, җилдәй учак көлендә актарынып, сине уйларга сала…

Борнашның уй йомгагы ул үзен белә башлаган көннәрдән үк, туптай атылып, туган авылы Суширмә урамнарына тәгәрәп килеп чыкты да, сүтелә-сүтелә, аны үз артыннан ияртеп алып китте…

Буйчан, ябык егетнең ялантәпиләре яшел чирәм өсте буйлап түбән очка таба чапты да чапты. Аңа авылның һәр тыкрыгы, һәр сукмагы таныш, якын. Уң якта, аларның бакча артыннан гына, тау астыннан югары оч чишмәсе ага. Аның ике таш арасыннан ургылып аккан мул суы бүтән чишмәләрнекенә караганда икеләтә тәмле, ә шифасы турындагы сүзләр, бабайлар теленнән күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Тешләрне энҗедәй саф саклый, бөер ташларын эретә, диләр. Шулай булмаса, олы юлдан Байтирәккә баручы-кайтучылар ул чишмәгә тукталырлар идеме?! Ул да бит сагындырган шул чишмә суларын эчеп үсте, егет булып ныгыды. Мөлдерәмә тулы чиләкләрне тау астыннан күтәреп алып менде, суын терлекләргә дә эчертте. Ә җәйнең матур көннәрендә Аксу буе әрәмәлекләренә кадәр сузылган тау битләрендә күпләп үскән, кызарып пешкән җир җиләкләрен чиләкләп җыйды. Алар, хуш исләрен таратып, ымсындыра-ымсындыра, мине өз дә, мине өз дип, әле моннан, әле тегеннән «күз» кыстылар. Җыеп өлгер генә! Өлгерде Борнаш, ул тәҗел, җитез, булган. Бүтәннәр кебек мыштым, үшән түгел. Кармакларын күтәреп Аксуга төшсә дә, балыкны күп тота. Кәҗәләренә әрәмәлектән яфрак та җыя, каенлыкка барып, мунча себеркеләре дә әзерли. Нәрсәгә генә тотынса да, эшкә кулы ятты аның, булдырам дип ябышып эшләде. Сугыштан соңгы хәерчелек, ашарга ризык булмау, ертык, ямаулы киемнәр ары чаптырды, бире йөгертте. Аның ябык беләкләре иртә ныгыды, ничек тә көн күрү кирәк иде. Шактый картайган, күп михнәтләр кичергән әтисе Шәех нык таушалган иде…

Беркөнне алар кабинетта райпо рәисе Тукбаев белән икәүдән-икәү генә калганнар иде.

– Син беләсеңме хәзер бәрәңгедән күпме акча эшләп була? – диде Тукбаев, урынбасары Борнашка кәкре бармакларын өстәлдә биетә-биетә. – Бездә бәрәңгенең килосы өч тиен булса, Кырымда ун тиен ул. Мин иртәге көннән Сочига китәм. Бүген андагы база директоры Миша белән сөйләштем. Бәрәңгене бер сумнан кабул итәбез, ди. Монда ул ун тиен. Берәр колхоздан дүрт КамАЗ төятербез дә, әйдә, вәссәлам!..

Сәүдәгәр Тукбаевның янә кәкре бармаклары биеште.

– Акчасы бише белән керәчәк, – диде. – Бер җиңел машина да алырсың үзеңә… Мин Сочидан хәбәр салуга, син машиналарга төятеп, оештырып җибәрәсең. Буламы?

– Манчырбыз… – диде Борнаш, килешеп.

– Алайса, булды. Мин «Алга» колхозы рәисенә шалтыратып әйтермен. Оптом оформим, дүрт машина төят тә санаторийга озаттыр. Мин каршы алырмын. Анда кемнәрне җибәрәсең, анысы синең эш…

Тукбаев әмерен ул карусыз башкарды. Кырымга озатылган бәрәңгеләр кыйммәт бәядән сатылып беткәч кенә, районнан алып барып сатучылар ОБХС кешеләре кармагына килеп эләкте. Шуннан китте тикшерүләр, сату-алу кәгазьләре чагышмый. Әле Кырым базасындагы завхозлар, үз файдасына янә накрутка ясап, бәя арттырганнар, бер тәңкәдән алган бәрәңгене тагын илле тиенгә күтәргәннәр. Ун тиенлек бәрәңге бер сум илле тиенгә җиткән. Акчалар кайда, аларны кем үзләштергән?.. Төгәл белүче юк… Бу астыртын эш турындагы хәбәр районга тиз кайтып җитте, һәм райпо документларына арест та салынды. Инде нишләргә? Бу бәладән ничек котылырга? Теңкәгә тигән сораулар аның йокысын качырды…

Тукбаевның да мие кайнады. Ул да үзенчә уйланды, тегендә чапты, монда чапты, кемнәр беләндер сөйләште, киңәште. Ахырда, бер карарга килеп, иртә таңнан Борнаш белән очрашты, аңа туып өлгергән фикерләрен бәйнә-бәйнә аңлатты: «Борнаш! – диде. – Бу эшне син үз өстеңә ал, мине бутама… Эшне групповойга җибәрмик. Син үз өстеңә аласың и… Хатыныңа, гаиләңә ярдәм итәчәкмен…»

Ул Тукбаев сүзләренә ышана калды, аннары бар кыек эшләрне үз инициативасы белән башкарган булып чыкты. Тик уйланган эшләре барып чыкмады Борнашның. Соңгы чиктә таяныр, калын кесәле яклар кешесе табылмады…

Бүген дә йокысыз интеккән Борнашның шул изолятордагы хәлләрне кабат исенә төшерүдән кысылган күз төпләренә кара күләгә сарды. Җанын җәберләү шуннан башланды да инде. Караңгы, салкын камера. (Анда сиңа беркем дә райпо сыен, райпо мөмкинлекләрен әзерләп куймаган.) Тузанга баткан тонык лампочка яктысы күңелне күтәрә алмый, рухыңны изә. Күңел дәрьясын соры томан сарган… Көненә берничә тапкыр чакыртып сорау алалар. Аңа бик мөһим җинаять эшләрен тикшерүче Соткин дигән кешене билгеләгәннәр. Аның калайланган күзләре аеруча зәһәр, карашы җаныңны айкап бораулый иде. Ул синең уй-фикерләреңне һаман да бутарга, эздән яздырырга тырыша. Аңа теләсә нинди ысул белән, рухыңны сындырып булса да, үз максатына ирешү – җинаятьне ачу, раслау өчен саллы дәлилләр кирәк.

Утыз биш яшьләр тирәсендәге Соткин кылыч борынлы, яңак сөякләре калку, карашы чәнечкеле. Аңа иң мөһиме ахыргы уңай нәтиҗә зарур. Ул йөзен кырык төрлегә үзгәртә, хәлеңне чын күңелдән «аңларга» да тырышкандай итә. Аның ясалма кыланышларыннан ике каш өстендәге маңгай тиресе, вак-вак сырлар ясап, баскычлы пирамида хасил итә.

Һәм ул, көттерми, чираттагы соравын бирә:

– Йә, Шабаев, эшнең дөресен сөйләргә уйладыңмы? – ди.

– Мин дөресен әйттем бит инде.

– Ялган, мин сиңа ышанмыйм.

– Анысы сезнең эш…

Соткин чыгырыннан чыкты:

– Син бик чәпчемә, кикригең шәлперәймәсен. Синең кебек әтәчләрне бик күп күргән без.

– Анысына шикләнмим.

Соткинның йөнтәс бармаклары өстәл өстендә биеп алды. Аның терекөмештәй ялтыраган күзләре Борнаш артында үрә катып басып торган сакчыларны да күзәтте. Алар сыннарын янәдән турайтты.

– Тәк, тәк, – диде Соткин, сүзен дәвам итеп. – Син, Шабаев, бәрәңге сатып акча үзләштерүне бер кеше генә башкармаганны яхшы беләсең. Башыңны тилегә салма. Әйт, кем боерыгы белән башкарылды бу эш? Тукбаевныкы беләнме?

Борнаш бер үк сүзләрне кабатлады:

– Бәрәңгене мин төяттердем, машиналарны мин озаттым…

– Ялганлыйсың… Биш меңлек табыш кем кесәсенә керде?

– Белмим. Миндә юк…

Борнаш кесәләрен какты.

– Тукбаев белән бүлештегезме? Нигә дәшмисең? Дөреслекне тану авырмы сиңа? Без бит барысын да беләбез.

– Белгәч, сорашып та торасы юк.

– Нәрсә, мине өйрәтергә телисеңме? Миңа чынбарлык мөһим. – Соткин өстәлдә яткан кәгазьләренә ишарәләде. – Расланган фактлар шушы кәгазьләргә төшеп рәсмиләштерелергә тиеш.

– Минем имзам белән беркетелепме? – диде Борнаш.

– Әлбәттә…

– Мин, ялганга кул куеп, үз-үземә хөкем карары чыгара алмыйм бит.

Шушы сүздән соң Соткин кабарынды, бүртенде.

– Белдекле булма. Монда закон тәртипләрен өйрәнергә дә өлгердеңме инде? Урлашканчы белергә иде аларны. Хәзер үҗәтләнәсеңме? Каян килгән каты чикләвек! Сынмам, ватылмам дисеңме? Безнең тешләр үткен, көче җитәрлек…

– Ышанам, көч сезнең якта, власть власть инде ул.

– Шулай булгач, нәрсәгә исәп тотмакчы буласың? Дөресен сөйлә! Үзеңне җинаятькә этәргән каракларны яшерәсеңме?

– Мин яшермим, мин үз акылым белән эш итәм.

Соткин Борнаш күзләренә текәлде.

– Яшерәсең… – Сабырлыгы төкәнеп, утырган урынында калкынып-калкынып алды. Бу хәлгә арттагы сакчылар колакларын торгыза төште. – Шабаев! Мин синең ялганлавыңны күзләреңнән күрәм. Гаепне үз өстеңә алырга телисең. Срокны әзрәк алырмын дип уйлама. Хәзер син безнең капкында. Моннан тиз генә чыгармын димә. Инде сине адвокатың да коткара алмас. Ирегең белән саубуллашырга туры киләчәк сиңа, Шабаев. Бер ун елга. Ә шулвакыт эчендә синең чибәр генә хәләл җефетең, сылу хатының… – Соткин, эчтән мыскыллы көлеп, юри пауза ясады, Борнашның нервыларында уйныйсы итте. Борнаш исә, нигә бет чәйнисең әле дигәндәй, каш астыннан аңа төбәлде, авырткан җиренә тисә дә дәшмәс булды. Соткин мәсхәрәләвен дәвам итте: – Әйе, әйе, ул чагында чибәр хатының синнән ваз кичәчәк. Ул инде, «минем Борнашым!» дип, синең төрмәдән чыкканыңны көтеп тормаячак, үз эшен, үз хаҗәтен башкарачак. Шул син яклап маташкан Тукбаевлар белән дә… – Соткинның нечкә иреннәре янә мыскыллы елмайды. – Ул инде төрмәдән чыккан төшеңә сиңа бер малай да алып кайтып бирсә, аны син минем малай дип җитәкләп тә йөрергә тиеш буласың…

Шушы урында Борнашның түземлеге төкәнде. Ул, берни белештерми, мизгел эчендә Соткинның якасыннан эләктереп алды да, аны үзенә таба тартып китереп, чүкечтәй башы белән дөңгелдәтеп, мыскыллы чыраен җимереп ташлады, канга батырды. Арттагы сакчылар Борнашны ике ягыннан эләктереп алганда, Соткинның җирәнгеч елмаюы йөзеннән качкан иде инде.

Көтелмәгән бу хәлдән шау-шу, акырыш-бакырыш китте. Тиз арада Борнашның кул-аякларын як-якка аерып бәйләделәр дә түшәмгә астылар, һәм, типкәләп, кабыргаларын саный башладылар. Ахыр чиктә, аңын югалта башлагач кына, тәннәрен кара яндырып, камерага кертеп аттылар…

Иртәгесен янына кергән адвокаты аны орыша башлады: «Нишләдең син? Эшне менә-менә җайлыйм, җиңеләйтәм дигәндә генә… – Ни булганын инде ишеткән адвокат Сергеевның бөтенләй гайрәте кайткан, сөмсере коелган иде. – Бөтен эшне боздың да куйдың бит…»

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2017
Hacim:
641 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
İndirme biçimi:

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu